Читать книгу: «Үзем генә беләм…»
Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
1
«Исәнме… Минем сиңа, гади генә итеп, син дип эндәшәсем килә», – дип башлана иде хат. Җаббаров, аны алга таба укыргамы, юкмы дигәндәй, шакы-шокы басып утырган машинисткага карады.
– Язалармы, Әнәс? – диде Мәликә ханым.
– Язалар, – дип мыгырданды Җаббаров. – Чыдар хәл юк.
– Иң күп хат сиңа килә. Хатын-кыз хыялы өчен генә тугансыңдыр син, билләһи.
Җаббаров теләр-теләмәс кенә тагын хатка текәлде: «Сез дисәм, ерагаерсың да меңләгән кешеләр арасында буталып калырсың кебек. Ачуланма, шуңа син дип дәшәм. Инде ничә көннәр буе аяк тавышыңны, сөйләшүеңне ишетәм, хәтта дивар аша сулышыңны тоям кебек, каршыңа атылып чыгарга кодрәтем генә җитми. Тыңла, бу – минем булачак дөньямнан, ә берәүнең яшьлектәге якты төненнән алып кәгазьгә күчерелгән бәхете. Серемне түкмә, җый да күңелеңә салып куй, мин моңа ышанырга тиеш.
Төз нарат сыман өч ир-егет, кояш баеп барганда, Алтынай ярында шалаш кора. Дәү әнием моны миңа үзенчә аңлата.
– Алар, – ди, – Ходай дәүләтеннән урлап сурәт ясый, якын барма, берәр әйберләрен җуярлар да сиңа сылтарлар, – ди.
Җитмәсә, кичләрен капка төбенә җыелган бала-чага ахырзаман җиткәндә адәм җаннарының сурәтләргә иңеп калуы турында куркыныч сүзләр сөйли. Шуларны уйлап, күз алдымда пәри сурәтләре биешсә дә, күңелем Алтынай ярына тартыла.
Беркөнне мине мәктәпкә чакырдылар.
– Багалмам, истәлек өчен уку алдынгыларының портретларын ясатабыз, – диде пионервожатый, – исемлектә син дә бар. Тик, зинһар өчен, шаярышмагыз анда, рәссам абыйларыгызның кушканын төгәл үтәгез!
– Ярар, апа.
Дәү әниемнең өркетүләре җилгә оча, мин, батыраеп, пионер бүлмәсенең ишеген ачып керәм.
– Кер, кер, сеңлем, оялма! – ди өч абыйның берсе һәм мине үз янына чакыра. – Исемең ничек?
Озын парталарга таратып салынган төрле төстәге буяуларга карауга, мин исемемне онытам.
– Исемсез икән! – дип көлешә икәве.
– Йә, сабыйны оялтмагыз инде, урамга чыгыгыз, – дип куалый аларны рәссам абый. – Утыр, үскәнем. Кулыңны тезләреңә куй. Арысаң әйтерсең.
Ишек ярыгыннан вожатый апа миңа бармак яный. Тыңла, янәсе. Тыңламаган кая ул! Керфегемне селкетергә куркып, урындыгыма сеңдем. Әбиләр сөйләгәнчә, җаным әкрен генә гәүдәмнән аерыла, тик ул ак кәгазьгә түгел, рәссам абыйның якты күзләренә сеңә бара иде. (Бүгенге көнгә тиклем мин аның күзләрендә сакланамдыр төсле.)
Көннең калган өлешен җиргә акбур белән рәсем ясап уздырдым. Ә күңел һаман теге абыйны эзләде. Ни булса, шул булыр, елганы йөзеп, аръякка чыгарга кирәк! Ул чакта нинди көч, нинди рух мине бу хәтле кыюландырып җибәргәндер инде. Чөнки мин, чирләшкә кызчык, елның-елында авырып түшәккә егыла һәм мең дәва белән генә аякка баса идем.
Өс-башымнан чапыр-чопыр су аккан хәлдә, комлы ярга бассам, бөдрә таллар артыннан берәү кычкыра:
– Кем ул?
– Мин. – Җавабым сорау бирүчегә бөтенләй ишетелми, ут сыман кызышкан иреннәремдә генә сыланып кала.
– Кем ул, диләр? – Тавыш бу юлы кискен яңгырый. – Юкса ботыңнан эләктереп…
Тыелып кына ниндидер хатын-кыз көлә. Чү, безнең вожатый көлүе!
– Җүләрем! Бу вакытта кем йөрсен ди. Әйдә, коенабыз!
Талларны аралап, ике җан суга сикерә. Ай нурында коенып, икәү бәхеттән исерә! Икәү, икәү! Мин, акылдан язгандай, аларның кыланышын күзәтәм, көнчелектән йөрәгем шартларга җитешә, шушында, Алтынай кочагында тәгәрәп үләсем килә.
Иртәгесен хыянәтче рәссам абыйга юри киреләнәм: йә башымны борам, йә чәчемне туздырам. Ул мин тыңлаусызга сәерсенеп карый, ләкин ачулана белми, ягымлы елмая гына.
– Яле, матур гына утыр, сеңлем.
Өч көн, өч төн аңлаешсыз, буталчык сәгать-минутлар кичердем мин. Кулыма тоттырган әзер портретым да юатмый иде. Рәссамнарның, биштәрләрен асып, станциягә табан китеп баруын күргәч, тыным кысылып, артларыннан йөгердем. Алар китә иде. Миңа күңелсез буш көннәр калдырып, кайсы тарафларга, нинди илләргә җыенган икән алар? Минем өчен бу сер иде. Моны белсә, вожатый апа гына белгәндер. Елаудан күз кабакларым шешенгән хәлдә, мин аны мәктәп янында очраттым. Теге кичтәге су коенуларын инде гафу итсәм дә, салкын гына исәнләшеп уздым. Ул бит минем беренче көндәшем иде…»
Җаббаров, хатта сөйләнгән вакыйгалар белән үзе арасында бәйләнеш тапмагач, сөмсере коелып, укудан туктады. Хәзер юкны бушка аударып, кәгазь әрәм итүче автор гына кызыксындыра иде аны.
– Асылова фамилияле кыз күптән эшлиме? Кем булып? – дип сорады ул Мәликә ханымнан.
– Теге караңгы чоланда кемнеңдер киндерләре онытылып ята, имеш, музейга тапшырылмыйча. Шунда нәрсәдер эзләнә. Таҗи Галиевич ияртеп килгән. Сәнгать белгечеме, студентмы, тәгаен белмим.
«Хат иясе сулышың ишетерлек җирдә генә эшләп ята икән. Хатларын почтадан сала үзе», – дип уйлады Җаббаров. Чоланда кемнеңдер казынуы кәефен кырса да, атна-ун көннән үзенең иҗат күргәзмәсе ачылачагы исенә төшеп, күңеле тынычланды.
– Пүчтәк, – диде ул, көлеп. Аныңча, бөек максатлар белән янып-көеп яшәүче Әнәс Җаббаров каршында өч тиенлек хатлар язучы Асылова бер мескен генә иде.
– Ниемә хаҗәт соң ул чолан актару? – дип, сүзгә кушылды секретарь ханым. – Мирас, мирас диешеп, авыз сулары корый инде.
– Мин чоланны әйтмим, Мәликә ханым. Үземнең уйларны барлыйм.
– Алайса, мин әйттем, син ишетмәдең, Җаббаров.
– Анысы без ишетмәскә бик әйбәт күнегеп киләбез. Ниме, кызы чибәрме?
– Кереп кара инде, Әнәс. Өйләнергә кыз да эзлисең бугай.
Җаббаров, Мәликә ханымның сүзен ишетмәгәнгә салышып, коридорга чыкты. Чолан ишеге бикле түгел иде. Керергәме, кермәскәме? Әллә үз дәрәҗәңне белеп кенә кире борылыргамы? Түш кесәсенә бөгәрләп салган хат та тынгы бирми, укып бетергәнне көтә. Тукта, беренче хат алуы түгел ләбаса! Заманында таныш түгел бер ханым: «Сине гомерем буе ирем итеп яшәдем. Пешергән ашларым, кайнаткан чәем гел синең өчен иде. Хет ризыгымнан авыз итәргә кил», – дип язып җибәргән иде.
Хәзер ни өчендер Җаббаровны язманың азаккы өлеше кызыксындыра башлады.
«Дәү әниемә портрет ошамый, ул аны юк итү ягын гына карый иде. Мин авырып, саташып ятканда, рәсемне кочагымнан каерып алган да дөрләп янган учакка ташлаган. Ярый дәү әтием сизгер була, янарга өлгергәнче тартып ала да читләре күмерләнгән кадерле истәлегемне үземә суза. Шунда гына мин портретым артындагы язуны күрдем. Анда вак хәрефләр белән «Җәй. Алтынай яры. Җаббаров» дип сырланган иде».
Юкәдә икән чикләвек… Син, кызый, ялгышмыйсыңмы соң? Дөньяда Җаббаровлар азмыни? Кемгә килеп бәйләнмә, шул Җаббаров дигәндәй. Хәтерләмим Алтынаеңны һәм син кызчыкны, дип уйлады Әнәс, гаҗәпләнеп.
«Бу исемне мин инде оныта алмадым. Син хыял тудырганнан да бөегрәк шәхес идең. Сиңа тиңләшергә омтылып, үземчә, гел үземчә аерым дөнья төзедем. Икебезне генә сыйдырачак дөнья иде ул. Чөнки гади кешеләр яшәеше белән минем, синең яшәеш бер була алмый, без икебез бүтәннәрдән бер башка югары торып яшәмәсәк, кылган гамәлебез, тудырган әсәрләребез гавамның аяк астында калып изелер иде. Әйе, изелер иде, Әнәс. Сокландырмаган яки нәфрәтләндермәгән, үсендермәгән яки тетрәндермәгән һәр әйберне халык ваемсыз гына таптап китә. Моңа без үзебез, безнең түбән зәвыклы картиналарыбыз гаепле була. Мин төзегән дөньяда син дә бар идең, дидем. Тик дөрес аңла: мин аның һавасын, күген, кояшын тормышның чиркандыргыч ваклыкларыннан, ялагайлыктан, дан-шөһрәткә омтылудан һәм дә мескенлектән азат булсаң гына синең белән бүлешә алам. Дан колына әверелеп яшәгән рәссамнар бездә очрый әле. Син дә шуларга кызыкмыйсыңмы? Күккә йолдыз төсле атыласы иде дип, син дә ашкынмыйсыңмы? Күрегез дигәндәй, җиһанны сискәндереп, йолдыз матур атыла, һәркемне уйландырып, сокландырып ала… Әмма атылгач та, үзеңнең кара күмер төсендәге хәлеңне күрергә көчең җитәрме? Шәт, ни әйтергә теләвемне аңлыйсыңдыр. Күргәзмә оештырып, премия ягын кайгырту – бакчаңа утырткан алмаларның өлгерүен дә көтмичә, яшел килеш җыеп алу белән бер. Күп картиналарың әче алма төсле, йөзне чыттыра. Комиссия әгъзалары арасында мин иң бәләкәе. Шулай да сине коткарасым килә. Тукта, Әнәс! Ашыкма, Әнәс!»
Җаббаров җан ачуы белән килеп ишекне тартты.
«Ни хакың бар мине… мине өйрәтергә?» – дип кычкырмакчы иде, ул моңа инде әзер иде, ләкин бу юлы уен өздереп әйтергә күнеккән теле нигәдер көрмәкләнде. Тузанлы төргәкләр эченә күмелгән кызны күргәч, әллә нишләде Җаббаров. Гайрәте кызгану белән алмашынды. Тар, кысан чоланның тынчу һавасы тамакны өтә иде.
Кыз да сискәнеп башын күтәрде һәм бөтен буена калкып торып басты. Шул арада Җаббаров аның гәүдәсен, үсмер балалар гына кия торган саргылт күлмәген, калтыраган нечкә бармакларын күреп өлгерде.
Җитмәсә, шул мәлдә генә киштәләрдән идәнгә төргәге белән иске кәгазьләр коелды. Очты тузан, купты мәхшәр, Җаббаров ирексездән артка чигенергә мәҗбүр булды.
– Гафу итегез! – диде ул. – Гафу итегез, ишекләрне бутаганмын.
Куркып чигенгәндә, Җаббаров кызның тутырып ачылган зур күзләрен генә күреп өлгерде. «Тукта», – дип ялвара күзләр. Тик Әнәс бу күренештән айнырга көч таба алмыйча чыгып китте. Табигый урманнардан шәһәрдәге ясалма паркларны артыграк күргән Җаббаров хатын-кызларның да бөтен рәвешен китереп бизәнгән-ясанганнарын яратарак төшә иде. Гәрчә рәссам булса да, ни өчендер табигый матурлык аңа ят иде.
«Хәерсез бала. Иртән генә бәхетле идем бит, кәефемне бозды. Тернәкләнәм дигәндә генә аяк чалмакчы! Минем кайбер картиналарда җитешсезлек бар икән, заман гаепле. Акча да кирәк, акча да! Җитми акча! Мин бит патша хисабына яшәгән рәссам түгел, үз көнемне үзем күрәм. Уңга чәчеләм, сулга чәчеләм: дуслар сыйлыйм, эшләр җайлыйм. Дан, имеш, шөһрәт, имеш. Берәүнең дә дан белән шөһрәттән качканы юк, һәммәсе дә шуңа омтыла. Ә миңа ярамый, имеш. Мин кемнең хаталардан гали заты әле? Төкерәм акыл сатучыларга! Мин бу хатны укымадым, бетте, вәссәлам», – дип тынычланмакчы булды Җаббаров.
2
Рәссамнар йортында аның борчуларын уртаклашырлык кеше юк иде. Хәер, Җаббаров эч серен дусларыннан да яшерде. Ул бары тик йөрәге һәм акылына гына таяна, үзеңнән кала ни туганнарыңа, ни дусларыңа ышанмаска кирәк дип саный иде. Эч пошканда, ул Мөнирә атлы хатынга барып утыргалый. Мөнирә аны көндез дә, төнлә дә көтә, кайчан кермә, ачык йөз белән каршы алыр, тәмле теле белән сайрый-сайрый тиз-тиз генә табын әзерләп куяр иде. Хәйләкәр үзе, ир затын мең асыл җеп белән бәйләр, мөгаен, хатын-кыз заты кырык яшьтә генә шулай остарып җитәдер.
Мөнирәнең бусагасын атлап керү белән, бая Җаббаровны алҗыткан уй-кичерешләр томандай эреп таралды, оҗмах кебек бүлмәнең рәхәт тынлыгы, сизелер-сизелмәс кенә күңелгә иңә башлады. Авыр тойгылардан котылуына сөенеп, Әнәс чибәр хатынны кочагына алды. Шуны гына көткән Мөнирә ханымның кайнар иреннәре:
– Үләм, рәхәт… – дип пышылдады.
Наз-иркәләүләрдән йомшаган хатынны Җаббаров тупас кына читкә этәрде: аныңча, ике кеше берьюлы рәхәтлектән тәм тапмаска, аларның берсе газаптан сыкранырга тиеш иде.
– Йә, кыланма инде, атым, – дип сырпаланган Мөнирәгә Җаббаров бар ачуын бөркеде:
– Әйе, атың, атың! Менеп атланасың да урамнан чаптырып үтәсең. Ә халык егылып китеп сиңа карый. Сиңа түгел, шайтан алгыры, атыңа! Көннәрдән бер көнне ат үлә. Әйтик, үлеп үк бетми, ди, әле, картая, ди. Ә син бүтән атлар эзләргә керешәсең, чөнки сез – хатыннар – шәп ирләр, дәрәҗәле ирләр, муеннарына атландырып йөртә торган ирләр яратасыз! Безнең киләчәктә тамчы да кайгыгыз юк!
– Чү, тузынма, а… атым, – дип чыркылдады Мөнирә ханым. Аңа күңелле иде. – Син салмыш, син исерек!
– Мин айнык, Мөнирә. Бүген минем исемемә тап төшерергә омтылдылар. Ә син беләсеңме, тугач та балага бирелгән исем – кушамат кына! Әйе, әйе, кушамат. Ә чын исемне кешегә аннан соң – үскәч тагалар. Такмыйлар, бирәләр! Кешеләр арасында бар кушамат йөртүчеләр, бар исем яулаучылар. Мин үземне икенче төркемдә дип исәпли идем. Ә теге кызый… яндырмакчы була. Бәлки, юкка гына кыйналамдыр? Кем соң әле ул? Тычкан да бит кибәнгә: «Сине тураклап бетерәм», – дип гайрәт чәчкән, ди.
– Сөйлә, сөйлә, йә, шуннан ни, тураклаган диме, Әнәс?
– Мөнирәдән курыккан, ди!
– Фу, тупас! Кил әле, кысып-кысып кочаклыйм да эретим… гөрбиянымны!
– Юмакайланма, кит әле. – Җаббаров, ыңгырашып, куллары белән башын урап тотты. Хәзер аның җанына бер генә җирдә дә тынгы юк, аны туктаусыз Асылованың хаты эзәрлекли иде.
– Абау! Кыргый. Бүген нинди чебен тешләде сине?! Алтын путалысымы, кызылымы?
Җаббаров җавап бирмәде.
– Бүген син әллә нинди, Әнәс, – диде хуҗабикә, иреннәрен турсайтып. – Мыскыл итүеңне ташла инде, зинһар. Урын җәйимме?
– Җәймә, суынмасын. Мин кунарга калмыйм, эш күп. Башка чакта иркәләрмен, кәеф бар чакта. Йә, үпкәләмичә генә озат!
– Китмә инде, җаным. Куна кал…
– Булмый!
Җаббаров шикәр ярата иде. Остаханәсендә ул шикәрдән башка ашамлык әйберләре тотмады да. Иҗат белән тәмам онытылып исергәндә дә аның авызында шул баллы ризык булыр иде. Тирә-юньдәге матурлык та шикәр суырганда гына җанга сеңеп, Җаббаровны рәсем белән җенләндерде бугай. Югыйсә ул сәнгатьтән шактый читтә йөрер: йә җир сөрер, йә ат карар иде.
Тугыз-ун яшьләр чамасындагы малай, әнисенә ияреп, кибеткә барган иде. Кибетче апа: «Әҗәл даруы урынына», – дип кенә аның әнисенә шикәр үлчәп бирде. «Моны кая яшерер икән әни?» – дип кыбырсынды малай. Ә инде ак төргәк чоландагы сандык төбенә кереп урнашкач, чыдар хәле калмады: хет берсен генә алып суырасы килде. Әнисенең тавык та чүпләп бетермәслек эшләрен ташлап, күршеләргә кереп китүен күргәч, Әнәс, шалдыр-шолдыр китереп, сандык өстендәге коштабакларны, ләгәннәрне идәнгә алып куйды. Нәфес башта зур бер кисәк белән канәгатьләнер кебек тоелган иде, икенче көнне ул тагын сорый башлады. Җаен табып, малай шикәр шакмакларын кесәсенә тутырды да тау башындагы аулак чишмә янына йөгерде. Өч улактан бәреп чишмә ага иде. Суга манып-манып, Әнәс шикәр суырды. Дөньяның иң рәхәт чагы иде бу! Моңарчы авыл өстенә караңгылык уптым илаһи томырылып төшә сыман иде, хәзер бөтенләй башкача икән! Алдан офык читләре матур апайларның бите сыман алсуланып кызара, яшел кырлар өстенә соңгы нурларын сибеп, кояш китә, әрәмәлек ягында үзенең бәясен белеп кенә сандугач сайрап җибәрә! Бу күренешләрдән малайның йөрәге кысылып куя. Ул, табигатьнең гүзәл манзарасыннан исәрләнеп, чишмә буенда утыра.
Ә сандык төбендә саба җилләре исә. Ичмасам, җавап тотасы көннәре дә якынлаша: әнкәсе өй тутырып кунаклар җыя. Бик кадерле әйберен табынга чыгарам дип, бичара ана сандык капкачын күтәрсә… ак төргәк буп-буш!
Ул чакта Әнәсне сүкмәделәр. Аңа «Шикәр Әнәс» дигән кушамат кына ябышып калды. Инде кушамат та Җаббаровның чабуыннан ычкынып бара иде, кайсыдыр мәрхәмәтсезе аны яңартып, янә чабуга тагып җибәргән, рәссамнар йортындагы стена газетасына карикатура ясап элгән иде. Имеш, адәм кыяфәтендәге шикәр белән Җаббаров остаханәдә тарткалаша. Берсе әйтә «минем рәсем» ди, икенчесе «минеке» ди.
– Кемнең иҗат җимеше бу? – диде тәне кызыша башлаган Әнәс.
Ирек Сәлимов, авызын ерып:
– Әлфия ясады, – диде. – Шәп эләктергән, малай! Син бит үзең, шикәр урлашуым аркасында гына рәсем белән мавыктым, дигән идең. Шуларны Әлфиягә сөйләгән идем, тәгәрәп көлә!
– Ахмак! – диде Әнәс шаркылдаган дустына. – Еларга туры килмәгәе.
– Йә, йә, кайнар баш! Әлегә хәтле шаяртуларны күтәрә идең түгелме?
– Хәзер юк! Мәгънәсен тапмыйм. Чөнки әсәрләрем премиягә тәкъдим ителгәч кенә, тозсыз шаярта башладыгыз! Һәммәгез дә тырнак астыннан кер эзли.
Ирек – стена газетасының редакторы, аклана башлады:
– Мин… мин синең талантыңа шикләнмим, Әнәс. Мин…
– Йә, җитәр. Йөрәкне үтмәс пычак белән җәрәхәтләдең дә тегәрҗепсез генә ямап азапланасың! Каны саркыган яраларга без инде күнеккәнбез! – дип бүлдерде аны Әнәс. – Әлфияңә миннән ялкынлы сәлам тапшыр. Ләкин бик очынмасын, шуны да әйт!
– Гаҗәп хәтерле кыз икән Әлфия, ун елдан соң таныган безне! Сез өчәү, ди, безнең Алтынай ярында ял иттегез, ди. Син Алтынайны онытмадыңмы? Хәтереңдәме, Барыйны, синең белән мине Хәбиб абый чакырды да: «Оланнар, бүлмәдә генә бикләнеп ятсагыз, сездән рәтле сурәтче чыкмас, авылларда йөреп кайтыгыз», – диде. Син генә киреләнгән булдың, Мәскәүдәге дустым ял итәргә дәшә, дидең. Көчкә үзебез белән иярткән идек сине.
– Мин түгел, сез миңа ияргәнсездер, – дип төзәтте Җаббаров.
– Йә, без иярдек алайса. Хәтерлисеңме, без килеп төшкәндә, кич иде, кырый йорттагы өйдә кызлар аулак өй уздыра, моңлы итеп җырлаулары ачык тәрәзәдән урам якка ишетелә иде. Син: «Их, магнитофон булса», – дип, өйнең нигезенә утырып тыңладың.
– Хәтерләмим, Ирек. Парижга сәяхәт дисәң, рәхим ит, онытмадым. Мәскәү артындагы ял йорты да истә. Ә син һаман ниндидер Алтынай белән саташасың. Ил-дөньяда әзмени андый авыллар!
– Әлфия өчен син тулы бер хатирә, Әнәс!
– Харап икән! Безләргә нинди дәрәҗә! – дип, Җаббаров башын артка ташлап көләргә тотынды: – Мәзәк, билләһи! Мин мәзәкне кичерәм, Ирек. Әйдә минем остаханәгә киттек! Шикәр кабып, биш йолдызлыны эчәбез.
– Кыстама, теләсәң, Әлфияне чакыр.
– Әллә чакырмас, куркыр дисеңме? Хәзер, тукта. – Җаббаров, канатланып, чолан бүлмәсенең ишеген шакыды. Кичәге төсле бәреп кенә ачарга инде ярамый иде.
– Асылова иртәнге якта берәр сәгать эшләде дә авырып кайтып китте, – диде тавышка йөгереп чыккан Мәликә ханым. – Сөенче! Сиңа хат биреп калдырды. Мә, укы.
Җаббаров шикләнеп кенә конвертны ачты.
«Исәнме, Әнәс! Беренче хатыма җавабың йә ачу булып, йә шатлык булып күңелеңдә генә сакланадыр. Шулай да мин дөрес хат яздым дип уйлыйм. Кичә син дуамалланып архив ишеген ачтың да күз алдымда эреп югалдың. Чын үзең түгел, шәүләң генә булды, ахры, сызылып алдыма төштең тә эредең. Нигә кердең? Куркам мин синдәй сүзсез кешеләрдән! Ишетәсеңме, куркам! Әгәр теләсәң, мин сине күңелемдә йөрткән дөньямнан да сызып ташлыйм. Сагындырып, юксындырып яшәгән кешеләремне мин шунда җыя идем. Җыям да, берәм-берәм барлап, сөйләшеп йөрим. Ничек кадерле алар минем өчен!..»
«Кадерле булсам бәйләнмәс идең, җүнсез кыз. Матур сүзләреңнең төбендә мәкер ята! Син чагарга җай эзлисең. Син – җиз елан. Тик ашыкма, мин дә елан аулаучы бит…»
– Нишләтим бу бәйләнчекне? – Җаббаров шулай да эшне кайдан башларга белми өзгәләнә иде. – Нишләтим? – диде ул, ирексездән Сәлимовны якасыннан селеккәләп. Әйтерсең, аны тотып селкегәч, соравына җавап табыла иде.
– Җиб-бәр! – диде Ирек, буылып. – Дусмы син, дошманмы?
Соңгысы да табышмак. Үсенә-үсенә Җаббаров җан дустыннан ераклаша, ике арада әкрен генә упкын хасил була, җае туры килгәндә, һәр икесе, бер-берсенең йөрәгенә төбәп, ук атудан да оялмый иде.
– Яза да яза, кәгазь генә түзсен! – диде Әнәс, хатны кисәкләргә ерткалап. – Син ачуланма, шөрепләреңне коймадым бит. Киңәш бир. Әлфияңнең эзәрлекләвеннән ничек котылыйм? Чебен дулап тәрәзә ватмаса да, безелдәве эчне пошыра.
– Очрашып аңлашыгыз.
– Хәзер үк адресын алам да өенә барам! Ала канатларны вакытында имгәтүең хәерле!
Таксида барганда, Әнәснең гайрәте сүрелә төште. Әлбәттә, көрәштә ул көчле иде. Иҗатына комачау ясап йөргән артык җаннарны җиңел генә читкә дә алып ташлый белә. Әгәр: «Бөҗәк, синең аягыңны тешләп, эшеңне бүлә», – дисәләр, шул бәләкәчне дә үлән арасыннан эзләп табып сытар иде. Тик хыялый җүләр кыз бөҗәк түгел. Эшне бозып куймасын тагын. Әнә Ирек сыман ахмаклар шуны көтеп кенә тора. Иң куркынычы – төркем. Төркем оешса, күсәге белән уңлы-суллы селтәнә башлый, шуннан исән-имин котылырмын димә. Кешеләр гомер бакый сафтан алга чыгучыларны, итәк-чабуыннан тотып, артка сөйрәгән. Ләкин бит аң һәр кешедә дә бер үк дәрәҗә үсмәгән! Кемдәдер ул бөек эшләргә, дөнья белән идарә итүгә яраксыз. Талант та төрле-төрле. Туганда ук җанга салынганы тик синеке, һәм киресе, Ходай Тәгаләдән теләнеп, ялварып алынганы, җиде кат тиреңне агызып табылганы була. Җаббаров соңгы төр талантлардан курка. Алар бик әрсез, бик ялагай халык, ишектән этеп чыгарсаң, тәрәзәдән керәләр. Әлфия дә шулар ише бугай…
Ишекне көттереп кенә чәчләре тузгыган, кыяфәтсез бер ханым ачты.
– Йөриләр шунда, – дип мыгырданды ул, Әнәсне эчкә уздырып. – Синең хәсрәтең бар димиләр шу-ул! Рамил, әшнәң килгән, чык! Хәсрәтең бар димиләр. Барысы да безнең килен төсле ваемсыз бәндәләр!
– Әнкәй, сабыр ит, зинһар, табылыр бәләкәчең, – дип сөйләнә-сөйләнә, алгы бүлмәдән бер ир чыкты. – Кайгылы чагыбыз, туган, үпкәләмә. Әнкәемнең Сорыколагы өйдән чыгып качты әле. Урам ярата иде, бахыр.
– Сез, сез килмешәкләр гаебе! Һаман баламны каккалап-суккалап тордыгыз! Сезгә аның исе ошамый иде. Ә бит мин аңа француз духие гына сөртеп йоклата идем! – дип мыгырданды кыяфәтсез ханым.
Ирекнең ялгыш адрес бирүенә тамчы да шиге калмаган Җаббаров кире борылмакчы иде, чибәр хуҗа аны җиңеннән эләктереп алды:
– Сиңа ишегеңне дерматин белән тышлатырга кирәктер, әйеме? Тышлату бәясе – биш мең тәңкә. Материал бездән. Мәчебез табылуга барырмын. Адресыңны калдыр.
– Юк, юк, – диде Әнәс, ашыгып. – Минем ишегем болай да шәп тышланган. Адресны бутаганмын, ахры, гафу. Әлфия биредә яши дигәннәр иде.
– Әйе, әйе, ул да монда яши. Әнкәй, безнең Әлфия кайда икән?
– Хатыныңның кая йөргәнен дә белмәгәч, нинди ир соң син?!
– Алайса хушыгыз, – диде Җаббаров капыл гына. – Мин барыбер ялгыш кергәнмен.
– Ишегегездән суык үтәр, тышлатыгыз! – дип кычкырып калды аның артыннан Әлфиянең ире.
– Акча бирәне, – дип мыгырданды Әнәс.
«Теге кызый да шәп, кемнәр белән бәйләнгән! Ире акча каерып байый, каенанасы мәче белән җенләнә. Чит-ятларны тәнкыйтьләргә бик остарган, үзенекеләрне күрми».
Җаббаров, кайту белән, Әлфиягә кыска гына җавап хаты әмәлләп ташлады. «Кыя башындагы бөркеткә тау астыннан кизәнмиләр, сеңлем. Мылтык төзиләр. Син ата беләсеңме? Төз атасыңмы? Юкса бездә ядрәсе ташка бәрелеп уалган тәнкыйтьчеләр күп булды. Яшьләр иде алар, әтәчләр сыман иде. Канатларын юкка-барга шапылдатып, иртә йон койдылар. Син шулардан гыйбрәт ал, сеңлем. Башта сиңа хәтле сөйләнгән сүзләргә колак сал, сиңа хәтле йөрелгән сукмаклардан йөре, файдасы тияр, шәт, иншалла. Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»
Җаббаров, күзләрен йомып, хатның соңгы юлларын кабатлады: «Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»
Хәер, бу кисәтүләре үзенә дә кагыла бугай. Аңа да сакланырга кирәк. Әлфия белән мөнәсәбәтләрне рәтләмәсә, аны да бит Камил фаҗигасе көтә. Камилнең аерылган хатыны әнә нинди этлек эшләп ташлады. Тырнак белән дә чиертмәгән ире өстеннән: «Ул мине кыйный иде», – дип, комиссиягә барып әйтүгә, егет премиясез калды. Хәзер әлеге хатын: «Ирем сабыр, акыллы иде, юри генә әләкләштем», – дисә дә, Камил лауреатлар исемлегенә бүтән эләкмәячәк.
Җаббаров – өйләнеп аерылган буйдак, иртә-кич ялгыз, суыткычында баллы шәраб, тәмле конфет тота. Чакырасың да күңелле генә гәп куертып җибәрәсең. Хатын-кызның күңелен эретергә күпме кирәк соң инде!
Җаббаров, бүлмәсендә әрле-бирле йөренеп, план корды. План никадәр мавыктыргыч булса да, Әнәснең Әлфия белән аулакта икәүдән-икәү генә каласы килми иде. Өченче мәртәбә аның аша, туңдырып, өшетеп, боз дөньясы шаулап узды. Аннан котылу юк иде. Ул гасабиланды, әрнеде, ләкин шушы мөшкел хәлен үзе үк күрмәмешкә-белмәмешкә салынды.
Беренче тапкыр аны, рәсеме пионер журналында басылып чыккач, классташлары кыерсыткан иде. Китапханәдәге бөтен журналларны актарып, Әнәснекенә охшаган табигать күренешен эзләделәр. Малай дер калтырап моның азагын көтте. Югыйсә ул һич гаепсез иде. Ләкин күчермәдем дияргә нишләптер теле әйләнмәде. Ярый әле әдәбият укытучысы, журналны дәрескә алып кереп: «Балалар, таныйсызмы, Җаббаров безнең Рухия чишмәсен ничек оста итеп сурәткә төшергән», – дип әйтте. Ләкин классташлары аның сәләтенә барыбер ышанмады, «күчергән» тамгасы алар күңелендә мәңгегә ягылып калды. Моңарчы малай белән яшерен мәхәббәт хатлары язышкан Наилә дә яшь рәссамны аңламыйча интектерде. Әнәс, үз дигәненә ышандыра алмагач, караңгыда сагалап торып, кызны бер тукмады. Икенче вакыйга да күңелсез…
Беркөнне аны местком председателе, чакырып алып:
– Син остаханә сорап гариза биргән идең, рәхим итеп, бүген үк әйберләреңне ташып куй, Хәбиб аганыкы бушый, – диде.
– Ул кая китә? – диде Җаббаров, нидер сизенеп.
– Китми. Аңа яңа йорттан бирәбез.
– Ничек инде яңадан? Аңа яңасы, ә миңа кеше сәләмәсеме? Бу нинди башбаштаклык, ә?
Местком председателе өнсез калды.
– Яшь талантларны юри мыскыл итүегездер! – дип, аның саен катырак бәрелде Әнәс. – Мин югарыга жалоба язачакмын! Бирегез яңасын, кирәкми миңа иске-москы!
– Оял, Җаббаров! Хәбиб ага сиңа җил-яңгыр тидертмәде. Остазың лабаса! – дип, председатель юкка гына Әнәсне оялтып маташты.
Җаббаров отыры үртәлеп китте:
– Остаз, имеш! Остазлар беренче чиратта шәкертен кайгыртырга тиеш!
Җаббаров койрык чәнчеп ары-бире чапкалаганчы, остаханәнең яңасын Хәбиб агага бирделәр. Тешне кысып, иске урынга күчүдән башка әмәл юк иде. Шунда ул остазның хатыны Рәүфә ханымны очратты. Рәүфә ханым зур-зур кәгазь төргәкләрне бер өемгә җыйнап йөри иде, Әнәсне газиз баласыдай күреп, сөенеп каршылады:
– Саумы, бәгырь җимешем, саумы?! Хәбиб абзагызның балалары кебек бит сез, кадерлеләрем.
– Саумысыз! – дип, салкын гына күреште Җаббаров. – Әле сез һаман әйберләрегезне ташымагансыз икән. Миңа тынычлап эшләргә кирәк иде.
– Шулай дисеңме, балам? Хәбиб абзагыз авырыбрак тора бит әле, салкын тидергән. Ачуланмасаң, бер-ике көнгә бу төргәкләр синдә калсын әле, балам. Тотып кайтырга кулларымның егәре юк.
– Әйдә, калсын, – дип мыгырданды Җаббаров.
Рәүфә ханым ике көн үтеп тә күренмәгәч, аларны типкәли-типкәли коридорга чыгарып атты. Шуның белән җан ачуларын басарга иде исәбе. Төргәкләр, аякланган сыман, коридордан сәгать эчендә югалып та өлгерде. Серле югалу иде бу, чөнки Рәүфә ханымда рәсем кайгысы түгел иде – көне-төне шифаханәдә ирен саклады. Җыештыручы хатын да, тирә-күршеләр дә коридорда нәрсә аунап ятканын белмичә калганнар иде. Әнәс, мөгаен, берәрсе үзләштергәндер әле дип шикләнде. Бу уй еллар узган саен үсә барды. Хәбиб абзый үлгәч, Нур дүрт картина төгәлләп ташлады, һәрберсендә остазларының кулы сизелә иде. Картиналарны үтереп мактадылар, моңарчы ватык арба сыман шыңгырдап йөргән автор турында «егет җигелеп эшләгән» диештеләр. Җаббаров кына мактарга ашыкмады, ул түземсезлек белән капчыктагы безнең тишеп чыгуын көтте. Ә вакытында тотылмаган карак каракмыни? Күршедә генә хәйләкәр төлке яшәп ятуын кем белгән! Әйтәм аны, остазларын күмгәч тә, өерелеп рәссамнар йортына барган егетләргә кушылмады Нур, остаханәсенә йөгерде. Аклануы да беркатлы иде: янәсе, укытучының үлеменә ялгызы гына кайгырмакчы була. Кайгыра пычагым! Урланган төргәкләрне тизрәк сүтә башлагандыр. Ә син, тиле, рәнҗеш ташын үз башыңа бәргәнеңне аңлап, үрле-кырлы сикеренәсең дә туктыйсың, чөнки Нур – тотылмаган шома карак! Бар, берәрсенә сөйләп кара. Мин коридорга чыгарып ташлаган картиналар ул, дип әйт. Нурны түгел, үзеңне җавапка тартырлар. Алай да, кыбырсып йөри торгач, Әнәс Нурның кылларын чиертеп караган иде.
– Теге картиналарны син озак эшләдеңме? – диде Җаббаров бервакыт, дустының күзләренә карап.
– Бер селтәнүдә, – диде Нур, шаяртып.
Җаббаров бик текәлеп караса да, аның күзләрендә оят әсәре сизелмәде.
– Чынлап сорыйм, озак чиләндеңме?
– Мин вакытны тоймадым, дус. Бөек әсәрләр тудырганда, без аның белән исәпләшмибез икән. Сәгатьләрнең телен кирегә борабыз да дөньяда санаулы гомер барын онытабыз. Иллә рәхәт була.
– Чибәр хатыннардан илһам алгансыңдыр әле.
– Үз хатынымны яратам шул мин, Әнәс. Хатын шәп минем.
Җаббаров тәки егетнең телен ачтыра алмады. Нурның килделе-киттеле җаваплары аның шиген аздырып кына җибәрде. Ике дус ачуланышып аерылыштылар.
– Нәрсә сәер сорауларың белән каныктың? Аптыратма әле! – дип кычкырды Нур.
– Эреләнмә, егет, җиде бабаңны хәтерләвең бар! – дип янады Әнәс.
Кая ул җиде бабаларны хәтерләтү! Әнә алар, урлашып дан алырга җыенган адәм актыклары, Җаббаровның үзенә каршы чыкты, җыеп-җыеп, урам әнчекләренә хәтле өстерәләр.
Әнәс Җаббаров, алардан котылырга азапланган сыман, башын мендәр белән каплады. Нәфрәт һәм ачу аны тәмам миңгерәткән иде. Ул өзлексез шылтыраган телефон тавышын да ишетмәде. Ишеткәч, хәлсез бармаклары теләр-теләмәс кенә трубкага үрелде.
– Алло, әти?!
– Кызым! – Җаббаровның күз аллары яктырды. – Кызым! – диде ул, сөенеп. Тизрәк эндәшеп калмаса, соңарыр төсле иде.
– Әти! Шултиклем кычкырма инде. Яңа уяндыңмы әллә?
Чыбык очындагы тавыш Әнәснең елыйсын китерә иде. Дөньяда аның фәрештәләргә тиңләшерлек гөнаһсыз баласы бар бит әле!
– Рәхмәт, кызым, рәхмәт яусын сиңа.
– Нишләп миңа рәхмәт укыйсың, әти?
– Шылтыратуыңа, кызым.
– Миңа акча кирәк, әти.
Җаббаровның гөлт итеп кабынган шатлыгын «акча» сүзе дә сүндерә алмады. Бу минутларда аңа көнләшүләрдән азат, эчкерсез җан белән сөйләшүе кыйммәт иде. Чөнки аның тизрәк мәкерле уйлардан котыласы һәм кызы төсле саф күңелле бала булып каласы килә иде.
– Нәрсәгә ул, кызым? – диде әти кеше йомшак кына.
– Иртәгә әнинең туган көне, бүләк хәстәрлим.
– Ә-ә. Аның сәламәтлеге ничек соң?
– Шәп. Диссертация яза. Юкка киттең син бездән, әти.
– Ике тәкә башы… бер казанга сыймый шул.
– Нинди тәкә ул, әти?
– Әнкәңне әйтәм. «Мин хатын-кыз гына түгел, шәхес тә» дияргә ярата иде.
– Минем ни катнашым бар соң монда?
– Синеңме? Син, кызым, ике шәхеснең баласы була алмый идең. Әнкәңне гаеплә.
– Ярар, өйрәтмә, әти.
– Әнкәңә әйт, өч елдан алимент срогы тула, диссертациясен кимерер. Яныңда аждаһа кебек жуылдап, минем белән телләшергә өйрәтәме? Сине ул тапса да, мин багам, Ләйлә!
– Вакланма, әти.
– Их, кызым, кызым. Дөнья сиңа өреп тутырган шар төсле кызык, гади, аңлаешлы. Йә, кил, акча кирәк, дисең бит.
Төнне Әнәс йокысыз уздырды. Әлегә хәтле ул дала атыдай ирекле һәм бәйсез иде. Кинәт аңа тышау салдылар. Кинәт аны кол итүче мәрхәмәтсез хуҗа табылды! «Аңлашырга! Ачыкларга!» – дип үрсәләнә-үрсәләнә көчкә таң аттырды Җаббаров. Рәссамнар йортына ул билгеле бер вакытта гына барып йөри иде, тик бу юлы режим саклап торуны һәлакәт санады, хәтта әле гадәткә кергән кофе эчүне дә артык күрде. Ул ашыга, бер төенгә төйнәлгән уй-кичерешләрем чишелеп җилгә таралмасын дип кыбырсый иде. Югыйсә:
– Кая чабасың? – дип, буш коридорда тәмәке пыскытучы Иректән башка аны берәү дә көтмәгән икән.
– Әлфия мондамы? – диде Әнәс, архив ишегенә ымлап.
– Озакламый килер. Син стена газетасын кара. Бездән дә көләләр, дус. Укы, укы!
Кичәге шикәр карикатурасыннан җилләр искән иде. Аны кисеп алганнар да урынына тузга язмаган хәбәрләр чәпәп куйганнар. Имеш, «Казанның Бауман һәм Идел буе районнарына Ирек Сәлимовның ике томлык китабына подписка бирелде. Шушы подписканы алмас өчен алар арасында ярыш бара. Ярышта җиңүчегә Сәлимов китаплары биреләчәк. Районнар беренчелекне алырга ашыкмыйлар».
– Син үзеңнән үзең көлгәнсең, Ирек. Шаяртасыңмы? Ташла, миңа ишләр кирәкми!
– Синең күңелне күрәм дип, мин тагын…
Алар яныннан тавышсыз-тынсыз гына Әлфия узып бара иде, Җаббаров дәшәргәме, әллә Ирек ышыгында мыштым гына басып калыргамы икәнен белмичә икеләнеп торды. Бу юлы Әлфия тузанлы чоландагы карачкыга бөтенләй охшамаган иде.
– Асылова! – Әнәс, батырлыгын җыеп, кызга эндәште. Эндәшүе дә гади генә түгел, боеру төсендәрәк яңгырады.
Әлфия, мөгаен, бу очрашуны көтмәгәндер, тигез урында сөрлегә язды. Ирекнең үз юлына китеп баруын күреп, ул, гаҗәпләнеп, Әнәскә:
– Минме? – диде.
– Сез, әйе, сез, – диде Җаббаров, «сез»гә басым ясап. Яшь ханымның юаш кыяфәте аңа көч өсти иде. «Бу бичараны юкка гына туктатмадым микән? Ул минем аяк астында туфрак булырга әзер ич», – дип масайды Җаббаров.
– Йомышыгыз бармы? – диде Әлфия кыю гына. Ул инде үзен кулга алып өлгергән иде.
– Мин – Әнәс Җаббаров, – диде рәссам эре генә. Әйтерсең исеменең кодрәте бар иде. Һәрхәлдә, ул исемен тәмләп, аерым бер тантана белән әйтергә ярата иде.
– Беләм, – диде Асылова. – Ни йомыш?..
– Сизәсезме, безнең мөнәсәбәтләр катлауланды бит әле. Сез инәдән дөя ясыйсыз түгелме?
– Әйе, минем хатам… хатам төзәтә алмаслык, иптәш Җаббаров. Мин ялгышканмын.
– Ничек ялгышкансың? – диде Әнәс, «син»гә күчүен дә сизмәстән.
– Сезне эзләп ялгышканмын. Теге көнне архив ишегендә күргәч үк аңладым. Хатларымның көчсезлеген дә, сүзләремнең ташка сибелүен дә аңладым.
– Ун ел күңелеңдә йөрткән кешеңнән шулай тиз бизәләрмени? – дип мыскыллап көлде Җаббаров. Кызның җиңелүен күрү аңа рәхәтлек бирә иде.
– Ләкин минем фикерем әле дә үзгәрми, – диде Әлфия.
– Кем котырта сине, Асылова?! – Җаббаров ачуыннан буылыр дәрәҗәгә җитте. – Әтрәк-әләм Нурлар, Ирекләрме?
– Нишләп дусларыгызга яла ягасыз, Җаббаров? – дип рәнҗеде Әлфия. – Алар сезнең хакта чат саен гайбәт сатып йөрми ләбаса! Шулай да сез ялгыз. Бәлкем, тирәгездә йөзләгән кеше чуаладыр, йөзләгән кеше хатлар язадыр, тик сез барыбер ялгыз. Җаныгыз белән тәнегезне ниндидер саклагыч кабыкка төргәнсез дә үз-үзегездән канәгать булып яшисез. Сезне уятырга куркыныч!
Әлфиянең сүзләрендә хаклык тапса да, сер бирергә ашыкмады Әнәс.
– Минем рәсемнәрем – иң тугры дусларым, иптәшләрем, Асылова.
– Ышандырмагыз, Әнәс.
– Миллионнар таныган рәссамны син ялгыз дия алмыйсың. Мине халык кабул итә, димәк, ялгыз түгелмен.
– Рәсемнәрегез генә ялгыз түгел, ә үзегез дөм ятим. Чөнки барысыннан да йөз чөергәнсез.
Бусы артык, бусы Әнәсне кимсетерлек ялган иде.
– Чамалап, чамалап, яме! – диде Җаббаров, бүртенеп. Ә үзе чама җебенең очын югалтып бара иде. Әгәр каршында ир-ат басып торса, мөгаен, якасыннан эләктереп алган булыр иде. – Синең белән, кызый, минем уртак эшем юк, – диде ул, кулын селтәп. – Йә, сау бул.
– Китмәгез, Әнәс! Сезнең сүзегез бетмәде ич әле!
– Бетте! Аңлашуны дәвам итәргә мөмкин, әлбәттә, тик моның өчен түбәндә калмаска, минем биеклеккә күтәрелергә кирәк.
– Юк, юк! Сезнең ул биеклектә башыгыз әйләнмәсен! Төшегез җиргә, Әнәс! Минем сезне бик-бик коткарасым килә.
– Башта иреңне коткар, дерматин ишекләргә кысылмасын! – дип кычкырды Җаббаров. Кычкырды да, телен аркылы тешләрдәй булып, йөзен чытты. Ләкин хатасын төзәтергә соң иде инде, мәкерле сүзләр, ук сыман атылып, Әлфиянең йөрәгенә кадалган иде.
– Нигә сез… сез… – диде Әлфия, газапланып, – сез Рамилне мыскыллыйсыз? Ул минем өчен тырыша, дәвалау өчен, дарулар өчен… Йа Ходаем, бүтән бармаячак ул, егылып үлсәм дә җибәрмәячәкмен мин аны! Хушыгыз, Әнәс Җаббаров, хушыгыз!
Асылова йөгереп китеп баргач та, Җаббаров бер урында озак таптанып торды…
3
Җаббаров тирә-күршеләре белән аралашудан гел тыелып яшәде. Авылның күркәм гадәтләрен шәһәргә ияртеп килмәгән иде ул. Әдәпле генә исәнләшер дә бүлмәсенә кереп бикләнер иде. Бу юлы, Фәррах картның урталай бөгелеп баскычтан менүен күргәч, туктамыйча булдыра алмады. Чөнки үзенең дә гәүдәсе таш аскан сыман авыр иде. Бу авырлыкны берәрсе белән бүлешергә кирәк, яртысын кем җилкәсенә аударырга, Фәррах карткамы, әллә Камилә карчыккамы – барыбер иде.
– Нихәл, Фәррах Һадиевич?! Нишләп акрын менәсең? Икенче аягыңны эт ашый бит.
– Ә, син икән, күрше. Рәхмәт, Һадиевич дип зурлап дәшәсең, рәхмәт, прастуй эшчене шулай олыларга кирәк, олан.
Фәррах карт бераз кызмача иде.
– Эчми эчкәч, сез шаярта башлыйсыз икән, Фәррах Һадиевич.
– Менә син сурәтче инде, эчемне бушатыйм әле, ач ишегеңне!
Фәррах карт, йә кертмәс дигәндәй, Әнәсне ишеккә китереп кысты.
– Вакыт ягы тар бит… – дип сукрана-сукрана, Җаббаров теләр-теләмәс кенә күршесен эчкә уздырды.
Кешеләрне ул бусага төбеннән ерак үткәрергә яратмый, йомышларын аяк өсте генә юллата иде.
– Кухняга кер, абзый, залда эшләнәсе әйберләрем аунап ята, – диде ул, үтә кунакчыллык күрсәтеп.
– Шушында гына утырам, пәриемә кухнәң, – диде Фәррах карт, ишек төбенә үк чүгәләп. – Минем йөрәгем яна, утсыз-төтенсез яна, туганкай!
Җаббаров мыш-мыш елаган картны көйләп-җайлап торгызырга маташты.
– Тимә, олан, – дип тартылды Фәррах абзый һәм тагын да ныграк почмакка елышты.
Әнәскә ул әтисен искә төшерә иде. Ни хикмәттер әтисе, йөз грамм төшерсә, сарай артына качып мыштым гына елар иде. Сәламәт, таза ир инде югыйсә, урталай бөгеп тимер сындырырлык көчле иде. Беркөнне малай үзе генә белеп, үзе генә җанында сакларга тиешле серне әнисенә җиткерде:
– Әни, бер кызык күрәсең киләме? Анда әти елый!
– Кит, ялганчы! – диде әнисе, ышанмыйча.
– Әйдә, кара!
Ирен ярамаган эш өстендә тоттымыни, әнисе сарай читеннән генә акырып салды:
– Оятсыз! Җир бит! Маеңа чыдашалмыйсыңмы?!
– Их, улым, – диде әтисе. – Их, улым, таш бәгырь… Ярый инде анаң – эт каешы, ә син?.. Кемне үстерәм, ә!
Җаббаров, шул чактагы хыянәтен хәтерләп:
– Ирләр нигә елый, Фәррах абзый? – дип сорады. – Шатлыктанмы? Тормышларының бөтенлегеннәнме? Әллә аракы гына елатамы? Заманында мин әтине рәнҗеттем, Фәррах абзый. Шуңа соравым иде. Муллыкта яшәдек без, ач-ялангач түгел идек, әтине әйтәм, алдында коштабак-коштабак ит булыр иде. Ә ул елады… гел яшеренеп елады…
– Кибәк баш син, олан. Анаңның җылысы җитмәгән аңа! Сәбәпсезгә яшь коялар димени?!
– Алайса, сәбәпсезгә яшь коймыйлар, дисең. Син хаклы, безнең әни кырыс иде. Ул миңа «улым» дип тә сирәк дәшә иде. Менә синең ни хәсрәтең бар? Рәсемең мактау тактасында, ике бүлмәле фатирда яшисең. Сиңа ни җитми? Башлап җибәр мең дә бер кичә әкиятенең беренче битен!
«Син дә эт ияртеп кайттың, Җаббаров. Әнә ул ишек катындагы почмакка да риза. Аңа хәзер зарын тыңлаучы, башыннан сыйпап юатучы җылы куллар гына кирәк. Әгәр мин дә шулай эт көненә төшсәм? Һәм кемдер мине, кызганып, өенә алып керсә? Фәррах белән без икебез дә урам этләре ләбаса! Шыңшып өргән булабыз, зарланышабыз».
– Әйдә инде, Фәррах абзый, башла!
– Нәстәсен башлыйсың аның? Очланган инде ул. Һәм әкият тә түгел, син, олан, бутама! Гыйбрәт, бик беләсең килсә! Алама гыйбрәт! Моннан унсигез ел элек япь-яшь кызга өйләнде Фәррах абзаң. Чибәр дә, чая да, кычыткан төсле чага да иде Хәдичәм. Атна дигәндә, карт хатыннан аертып, куенга да керде. Шылтын-мылтын чыгармыйча, тугыз ай гына яшәде бу минем белән. Малай тугач, сиртмәкойрык, сансызга әйләнде. Тикмәгә дә миңа бәйләнә, тел озайта. Ана бүремени, балага якын китерми. Арбасына якынлашсам, разбуй салып кычкыра башлый. Түздем-түздем дә тотып ярдым саесканны. Имгәтмәдем, кәнишне, ярата идем тәре баганасын, тотып өч мәртәбә селеккәнмендер. «Ирем кул күтәрә», – дип, әниләренә тайган бу. Чакырдым, ялындым, тезләндем, кайтмады. Балам, нарасыем жәл иде, ай жәл иде, әлиминттән тыш та акча илтә идем. Хезмәт хакым артсын дип, төннәр калып эшли идем, кая ул иренүләр, олан. Бүген малайга унсигез яшь тулды. Әлиминт тә түләү бетте дигән сүз бит инде бу. Һәйбәт кәчтүн-чалбар сатып алдым Иршат улыма, йомарлап, кесәсенә акча тыктым, мәйтәм, сөенеч булыр. Киттем боларга. Оза-ак ачмадылар: бәйрәм итәләр иде. Шакый-шакый тәки ачтырдым бит. Өй тулы халык. Бииләр, җырлыйлар, көләләр! Миңа ни исәп, ни сан. Атамы мин, чабатамы – белүче дә юк. Алай да улымны ымлап кына яныма чакырдым. Мә, Иршат улым, миннән бүләк сиңа, дим, кешелеккә генә киярсең, дим. Малай шатыр-шотыр китереп төргәкне сүтте дә кәчтүн-чалбарны тартып чыгарды. Кулына утлы кисәү тоттырдыммыни, кадерле әйберләремне кинәт йөземә бәрде бу!
– Картлач, үзең ки! Джинсылык акча жәлләдеңме, саран?! – дип бакыруына әнкәсе йөгереп килде.
– Улымның кәефен бозмасаң! – диде әнисе, бәбәкләрен акайтып. – Безнең өйгә сукмагыңны оныт инде. Малай үсте хәзер, синең тиеннәреңә мохтаҗлыгы юк. Гомумән, ул синең балаң да түгел әле.
– Нәстә?! – дидем, үз колагыма үзем ышанмыйча. – Нәстә дисең?
– Бар, туу таныклыгыңны апчык, – ди хатыным Иршатка. – Анда баланың атасы – Садри!
Чынлап та, «Садриевич» дип язылган иде, күзләрем алдашмады, «Садриевич» иде. Йөрәгем лап итеп табаныма төшеп чумды.
– Малаең белән сөйләштеңме? Анысы нәрсә ди?
– Мине бүлмәгез, үземә үзем хуҗа, ди. Пачпыртыма Әлишкәнең әтисе исемен яздыртам, ди, мәнсез. Син, күрше, әкият дип көләсең, сиңа кызык, ә миңа кызганыч. Акча жәл түгел, башы сау-сәламәт иргә мал табуы ни тора! Гарьлеге, гарьлеге үтерә…
Җаббаров, чын күңелдән борчылып, картка киңәш бирергә уйлады:
– Судка гариза яз, энәсеннән җебенә хәтле теркә. Мин шаһитлыкка риза!
– Әкрен, олан! Кешеләр ишетмәсен. Яхшы авыздан нинди яман сүз бу? Сурәтләр сыза бит ул! – Фәррах карт, пыр туздырып, урыныннан күтәрелде: – Суд дисең, ә? Сәлперәйгән сакалыңны селкетеп, судлаш дисеңме? Нәсел-нәсәптә булмаган мыскыл!
– Шаярттым лабаса, – дип тынычландырырга тырышты Әнәс, әмма күршесе чыгымлап ишекне шапылдатып япты да тузынып чыгып китте.
– Укыган ишәк! Чукынган карга! – дип, Җаббаровны сүгеп, подъезд мәйданчыгында озак таптанды ул.
Мескен картлач! Һәр адәм баласына тиешле бәп-бәләкәй бәхеттән дә мәхрүм калгансың лабаса. Кара көннәреңә ни балаң, ни хатының, ни аерым шөгылең юк. Без инде, ярар, үзебезнең бәхетне иҗаттан эзлибез. Шуңа күрәме, безне картлык та, шыксыз көннәрнең ялгызлыгы да тетрәндерми. Мәсәлән, мин, Әнәс Җаббаров, рәтсез һәм кирәксез мыжыкка әйләнү белән, чаян кебек үз-үземне чагып үтерәчәкмен. Мин, таушалган гәүдәмне туфракка буйый-буйый сөйрәп, бусага төпләрендә дә шуышмам. Бу мескенлеккә минем рәсемнәрем – балаларым да рөхсәт итмәсләр. Кызым-гүзәлем дә артык мәшәкатьләрдән арыныр, аңа паспортын чит исемнәр белән буярга туры килмәс. Аның теленә мин «вәт минем әти молодец иде» дигән сүзләр генә салып калдырырмын.
Җаббаров көн дә өйрәнгән вакыт белән кызына шылтыратты.
– Кызым, саумы?
– Әйбәт, әти!
Җаббаров, нәрсә генә дисә дә, Фәррах карттан бәхетлерәк иде. Аңа кызы, авыз тутырып, туган телендә «әти» дип эндәшә, һәр шылтыраткан саен күгәрчен тоткандай шатлана иде. Дөрес, кызчык әтисен юмартлыгы өчен ярата. Әгәр әти кеше кирәк-ярагына меңәр тәңкә биреп бармаса, үпкәләп: «Ты мне больше не пап», – диюдән дә тартынмый иде. Ләкин кызы белән ике арадагы мөнәсәбәтендә акча гына арадашчы икәнлегенә Җаббаров сызланмый. Ләйләнең үсенүен заманның бозыклыгына сылтый иде.
– Хәлләр изгеме, кызым?
– Изге, әти, изге. Тик бераз эч поша. Әллә, мотор алып, сиңа килимме?
– Нинди мотор?
– Соң, таксига утырып инде, бигрәк син!
– Ә-ә, – дип сузды Җаббаров. Троллейбуслар да шәп йөри димәкче иде, шүрләп калды. Ләйләсе болай да сирәк килә, килсә дә, минутларны санап, Әнәснең кәефен кыра иде. Аңа йә әнисе озакламаска кушкан була, йә дуслары көтеп тора, йә ул бүлмәдәге юк кына буяу исеннән дә туя иде.
– Әйдә кил, кызым, көтәм, – диде Әнәс, гүелдәгән трубкага өреп.
Инде телефонны куйган да. Ай бу баланың ордым-бәрдем генә сөйләшүе! Заманасы шундый, заманасы. Тукта, килешенә суыткычтан яраткан пепси-коласын алып куйыйм әле. Әгәр мин аны ят ризыклар белән сыйламасам, акча бирмәсәм, ул минем бүлмәгә аяк та басмаячак бит!
Ләйләсе озак көттермәде, кояштай балкып килеп тә керде.
– Әти! Өч йөз сум бир әле. Тиз, такси көтә!
– Хәзер, кызым, үзем түләп менәм. – Җаббаров, башмакларын лаштыр-лоштыр сөйрәп, аска төшеп китте. Таксистка акчасын түләп кире менгәндә, кызы, пальтосын диванга ташлап, радиоалгычтан яңгыраган көйгә бии иде. Әти кеше берара аның сылу гәүдәсенә, нәфис, килешле тирбәлешләр ясап бөгелгән тылсымлы кулларына сокланып карап торды…
Кемгәдер бик охшаган иде кызы. Кемгә? Хәтта чагыштыруы да күңелсез: әлбәттә, хатынына инде! Кызы уйсыз-хиссез, беркатлы җан, очына-талпына бии. Гомернең үтүен кара инде син, әле кайчан гына бәп-бәләкәй иде.
Ләйлә, әтисенең уйларын сизенгән сыман, очынып килеп каршысына басты да:
– Әти, әйдә, минем беренче тәпи баскан көннәремне хәтерләп, рәсем яса! Аягымның бәләкәй чагын күрәсем килә, – диде.
– Менә кызык, – диде Җаббаров, аптырап. – Син биш яшеңә хәтле авылда – әбиең янында яшәдең! Каян хәтерлим инде мин аны?
– Сез кайда идегез алайса?
– Без шәһәрдә идек. Әниең дә, мин дә зур эшләргә чумдык, бала тәрбияләргә бушамадык. Сине, бераз үскәч тә, авылга озаттык.
Җаббаров тамчы да ялганламады, дөресен әйтте. Кызы, үткәннәр өчен үпкә белдереп, иреннәрен турсайтты. Сабый Ләйлә бик-бик кызганыч тоелды, күрәсең.
– Сез эгоистлар, әти. Мин булсам, баламны алай ташламас идем.
– Кызым, без максатыбызга ирешергә тиеш идек. Аллага шөкер, күп нәрсәгә ирештек тә бугай.
– Унынчыны тәмамлагач та, заводка керәм, әти. Аңлаешлы, гади тормыш миңа күбрәк ошый. Синнән теләнеп алган акчалар да туйдырды. Ичмасам, үз көнемне үзем күрермен.
– Син институтка барачаксың! – диде Җаббаров, мөмкин кадәр салкын канлы булырга тырышып. – Башта диплом ал, аннан соң теләсәң кая кит! Ә нәни чагымны дип бәйләнүең чираттагы каприз гына.
– Юк, әти, алай димә. Сез минем сабый чакларымны беркайчан да сагынып искә төшермисез, чөнки, бөек идеяләр белән кубарылып, күрмәгәнсез сез аны. Икегезнең дә эгоистлар икәнне аңлагач кына соравым иде, үпкәләмә.
– Әниең котыртты, иеме? – Җаббаров гаепне аерылган хатыныннан эзләде.
– Әнигә бәйләнмә әле, әти, аның болай да вакыты тар. Ул көне-төне яза да яза, яза да яза. Синең кебек. Син дә, бүлмәңә бикләнеп, кыштыр-кыштыр кәгазь буйый идең бит.
– Рәсем ясый идем, – дип, сабыр гына төзәтте Җаббаров.
– Әйе, үзең әйтмешли, шедевр тудыра идең. Ә мин, «әтием, ач әле!» дип, нәни йодрыкларым белән ишегеңә бәрә-бәрә елый идем. Ахыр әни, килеп, ишектән йолыккалап ала да икенче бүлмәгә кертеп җибәрә иде.
Күр инде бу баланы! Хәтерләвен күр инде шуның! Үпкәләп-үпкәләп сөйләгән була. Үсеп беткән инде, и гомер, гомер.
– Әти!
– Әү, кызым?
– Бөтен картиналарың, этюдларың, пейзажларың арасында бердәнбер гүзәл сын, бердәнбер иҗат җимешең, бердәнбер лаек эш ул – мин, кызың!
Җаббаров көлеп җибәрде. Мондый ачышны ул көтмәгән иде. Кайчаннан бирле шундый фикергә килде икән соң бу кыз бала?
– Көлмә, әти. Тыңлап бетер. Көлсәң дә, көлмәсәң дә, һәрьяктан төгәл, камил иҗат җимешең – мин. Калганнары ярым-йорты, ярым мескен рәсемнәр генә. Әгәр зур залга барлык картиналарыңны да элсәң, ә бер читкә мине бастырып куйсаң, дусларың, «Җаббаровның нинди матур кызы бар икән» дип, беренче чиратта миңа сокланып үтәчәк, ә картиналарың икенче планга күчәчәк бит.
– Ялгышасың, кызым. Шик тә юк, син чибәр. Ә берзаман син картаерсың, яшьлегең сулар, үлем якынлашыр. Баксаң, кеше вакытлы зат икән! Дөньялыкта дим. Ә сәнгать аны мәңгеләштерә, кызым. Мәсәлән, мин сине сурәтең белән ерак гасырларга илтеп җиткерә алам. Инде нәтиҗә яса: рәсем сәнгате мәңгеләштерүнең төп чарасы икән.
– Син фанатик, әти. Ә кешенең бөек иҗаты – бала! Яшәешнең дәвамлыгы өчен, рәсем сәнгатенә караганда, бала тудыру мөһимрәк. Син җансыз картиналарың белән планетаны яшәртә дә, аны куркыныч килгәндә саклый да, ачтан үлмәс өчен икмәк тә үстерә алмыйсың. Менә бер әкият тыңла әле.
Ак шәһәрдә бер адәм яшәгән. Ирләр моңа көн-төн теш кайраса, хатын-кыз заты, яшертен генә шул ирне уйлап сызлана, моңлана икән. Хикмәт шунда, ди, бу кеше гайрәтле, көчле ихтыярлы ир булуы өстенә буйдак, буйдаклыгы өстенә оста табиб та, ди. Аның бармаклары тигән тән бик тиз савыга, авыру күзгә күренеп терелә, шуңа күрә табибның шифаханәсеннән им-том эзләп килгән хатын-кызлар өзелми икән. Алар ир-егетнең мәхәббәтен яуламакчы һәм үзләренә өйләндермәкче була, ди. Табибның гына берәүгә дә исе китми, эшен тәмамлый да әллә кая китеп югала, ди.
Берзаман табиб үлеп киткән. Шәһәрнең бөтен хатын-кызы кара кайгыга чумган. Болар киңәшмә сыман нәрсә оештырганнар да «нәсел-нәсәбе юк, баласы юк, үз хисабыбыздан һәйкәл салдырыйк» дигәннәр. Акча җыелган, һәйкәл төзелгән. Ачылу тантанасына табибның тылсымлы бармаклары орынган, табибтан ләззәтле минутлар алган гүзәлләр генә катнашырга тиеш икән. Менә берсеннән-берсе сылу ханымнар, туташлар һәйкәл тирәсенә агылган.
– Ул минем күкрәкләремне ярата иде…
– Минем чәчләремнән биһуш иде…
– Минем нечкә билләремне сөя иде… – дип узыша-узыша мактанышканнар болар.
Мактанышып туйгач, күмәкләшеп кайгырышканнар, һәркем, табибтан бала таба алмавына көенеп, башын һәйкәл ташына бәрә-бәрә ачы күз яше түккән.
Шуннан ерак түгел бер ялгыз хатын басып торган. Ул гади генә киемнән, чибәр дә, затлы да түгел икән.
– Син ялгыш килгәнсең! Кит моннан! – дип куалаган аны чибәр кавем. – Син ямьсез, син килбәтсез! Табиб безнең сыман сылу затларны гына сөйде.
Корт иледәй гөжләгән төркемгә ямьсез хатын кыю-кыю сүзләр ташлаган:
– Ул сезнең акчагызны гына яратты! Җаны-тәне белән ул минеке иде!
– Тиле! – дип шаулашкан төркем. – Шашкан бу! Ни сөйли?! Оялмый да!
– Ул мине генә яратты! – дип кабатлаган хатын. – Ышанмасагыз, әнә безнең уртак улыбыз! Кумасагыз да, китәм мин. Табибның тере дәвамы барында ниемә сезнең таш сыныгыз!
Чынлап та, чаптырып килгән барабыздан табибка ике тамчы су кебек охшаган егет сикереп төшкән.
– Аһ!!! – дигәннәр барысы да, чәчләренә ябышып. – Нинди хурлык!
Киңәшмә яңадан җыелган да һәйкәлне шушы хатынга, дөресрәге, анага багышларга булган.
Мәнле әкият, кызым. Шулай да сәнгать кирәк. Ул безнең рухи дөньябызны баета. Рухы гарип адәмгә планетаның киләчәге дә, икмәге дә, баласы да кирәкмәс иде.
– И-и, синең белән сүз көрәштергән мин тиле! – диде кызы, зур җиңелүеннән гарьләнгән сыман. – Тотармын да рәсем училищесына гариза бирермен.
– Син сәләтсез, кызым. Көчеңне юкка-барга әрәм итмә.
– Нәрсә соң ул сәләт? Ходайбирдин фатихасымы? Әни шулай ди. Алар институтындагы Ходайбирдин фамилияле профессор әнинең җитәкчесе икән. Әнием Кадрия апага: «Диссертациямне Ходайбирдин фатихасы белән якласам, Ходай биргәнгә кияүгә димләр идегез, теге өтеккә үч итеп», – ди. Өтек дигәне ул син инде, әти. «Ләйләнең дә фамилиясен Ходайбирдинага үзгәртер идем», – ди.
– Нәрсә ди? – Җаббаров эсселе-суыклы булып китте. Кемдер эссе су китереп сипкәннән соң салкын су томырдымыни… – Кызым-бәгърем, – диде ул, ялынып-ялварып. – Тыңлама әниеңне, зинһар, ата-баба йоласына төкермә, акыллы бул. Кияүгә чыккач фамилия алыштыру – бер мәсьәлә. Ә болай… Синең үз атаң бар, синнән беркайчан да йөз чөерми ул, сине ярата. Теләсә, әнкәң исемен дә үзгәртсен, яме! Әгәр инде ирексезли башлыйлар икән, миңа күчен. Дөрес, сакалым агарганчы, шәт, мин дә өйләнермен инде. Сиңа бик әйбәт дус булырлык апаңны алып кайтырмын. Ялгызлык та туйдыра бит, кызым, ялгызлык та туйдыра. Сез дуслашырсыз аның белән, әлбәттә, дуслашырсыз.
– Өйләнмә, әти, кирәкми! Ул хатының – әнигә, ә Ходайбирдин сиңа охшаса, мин кая барырмын? Тәгәрәп үләрменме?
– Ул бик ягымлы кеше, кызым. Аз сүзле, оялчан, иң мөһиме, күңелеңне аңлый. – Җаббаров нишләптер тагын Әлфияне уйлады. – Аны күрсәң, син үзең үк, өйлән, диярсең әле.
– Картмы ул, яшьме? Модныймы?
– Яшь. Модадамыни хикмәт, кызым!
– Син, әти, кибетче хатынга өйлән. Джинсым туза, яңасы кирәк. Велюрдан костюм да тектерер идем. Әнинең дә диссертациясен яклау көненә яңа күлмәге юк.
Җаббаров исәп-хисап белән төгәл яшәргә өйрәнә башлаган кызы өчен бер яктан куана, икенче яктан дөньяга җиңел каравына көенә дә иде. Хәзер әйт әле, өйрәтмә диген, ул сиңа бише белән җавап кайтарачак. Әнисе дә талашырга оста иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәмидер, күрәсең. Икесе дә Җаббаровны кызганмыйча камчы белән суктыралар. Ләкин ул, ни генә булса да, кызын үз ягына аударырга тиеш.
– Ярар, әти. Кибетчегә өйлән диюем шаярту гына. Гаеп итештән булмасын, яме. Без һаман дуслар, ие бит? Акчаңны бир, очам мин. Пепси-коланы сумкага тыгам. Иртәгә хәтле, әти!
– Матур йөр, кызым.
Аны озаткач, биш минут үттеме-юкмы, телефон шылтырады.
– Ләйлә синдәме? – Исәнләшми-нитми сүз башлаучы бердәнбер кеше Җаббаровның хатыны була.
– Китте, – диде Җаббаров, хатынын тавышыннан танып. – Нигә аны гел сагалыйсың?
– Мин – баланың әнкәсе!
– Син әнкәсе икән, мин – әткәсе, хөрмәтлем. Онытма!
– Котыртма баланы!
– Ләйлә балалыгыннан чыккан инде, мөстәкыйль уйлый.
Ходайбирдин турында әйтергәме-юкмы дип икеләнеп торган арада, хатыны трубканы куярга өлгерде. Йорт бүлделәр, мал бүлделәр – икесе дә җиңел эшләнгән иде. Ләйләне ничек бүләрләр икән? Хатыныннан җиңеләсе дә килми, шайтан алгыры…
Җаббаров, тирән көрсенеп, эскизларын сызарга утырды. Сызды, бозды, кулы һич кенә дә эшкә ятмады, илһам килми тинтерәтә иде. Илһам филтәле лампа түгел шул, кабызам да куям димә икән. Ансыз рәсем җансыз һәм коры чыга. Кул эшкә бармый икән, димәк, Җаббаровның эче поша. Аңа иртәгә кадәр үзен рәткә кертергә, уй-фикерләрен барлап, элекке эзенә төшәргә кирәк иде. Иртәгә ул, көр тавыш белән, яңгыратып, иҗат йортында очраган берсен сәламләргә, үзенең дөньяда яшәвен искәртергә тиеш. Аны, мескен кыяфәттә күреп, берәү дә кызганмасын. Менә шушы дүрт стена эчендә генә ул үзен анализлый, тирги, сүгә, юкка чыгара яки һәр җиңелүеннән гарьләнеп, әрнеп елый ала. Кеше күзендә исә ул – горур бөркет, канатын җилпи-җилпи, текә кыя башыннан ташланырга корбан эзли.
Җаббаров һәрбер ирешелгән уңышын үзенең булдыклы булуыннан күрде. Дөрес, авыр юлны ерып, сәнгать капкасына якынлашырга аңа остазы – Хәбиб агасы булышты. Вакытында ул ярдәм кулы сузмаса, бәлкем, Җаббаров бүгенге көндә кайсыдыр бер районда плакат-фәлән языштырып йөрүче бер һөнәрче булып, исеме дә бары паспортына гына теркәлгән килеш калыр иде. Хәбиб абзый аны училищеда укыганда ук башкалардан аерып алды. Егеткә өстәмә дәресләр биреп җибәрә, берсеннән-берсе катлаулы пейзажлар ясарга куша иде. Карт әнә шулай Җаббаровта мин-минлек хисләре дә уятты бугай. Югыйсә остазының теләге укучысыннан эгоист ясау да, иҗатташларына түбәнсетеп карарга өйрәтү дә түгел, сәнгатькә тугры җанлы кеше тәрбияләү иде.
Остазы аны берзаман җыелыш саен мактап телгә ала башлады. Мактавын мактады, тик нишләптер Рәссамнар берлегенә тәкъдим итәргә ашыкмады. Беркөнне исә үзәккә үтәрлек итеп мәзәк ясады.
– Кара әле, энем. Аксакаллар киңәшмәсендә сүзләр булды. Сине Союзга… – диде дә, яныннан үтеп баручы студентны чакырып алып, нәрсә турындадыр гәп куертып җибәрде.
Җаббаровны бөтенләй онытты бу. Көлә-көлә студент белән сөйләшә. «Мине Союзга алалар икән», – дип кинәнеп басып торды Җаббаров. Икенче көнне остаз аны янә коридорда туктатты.
– Сине алмыйлар әле, – диде ул, Җаббаровның йөрәген парә-парә телеп.
Әнәс көл сыман агарды.
– Борчылма, дускай. Син лаек аңа, – дип, җилкәсеннән какты Хәбиб абзый. – Мин бу мәсьәләне тиздән идарә утырышына куярмын. Әзер бул.
Җаббаров һәрвакыт әзер, хәтта кирәгеннән артык әзер иде. Минем Союзга керүем иҗатыма стимул булачак, диде ул, чынлыкта исә аның яшьтәшләрен узып китәсе, алардан югарырак баскычта торасы килә иде. Моны шәрран ярып әйтеп кара син! Алла сакласын, өзгәләп ташларлар…
Ниһаять, хыялдан чынбарлыкка күчәсе көн якынлашты. Аны мактый-мактый Рәссамнар берлегенә алдылар. Кемнәрнеңдер күгәргәнче борынына чиертте. Кемнәрнеңдер өмет хыялларын каплады. Кемнәрнедер чаптырып узып китте, һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый иде. Баксаң, көрәш моның белән генә тәмамланмый икән әле. Иҗат мәңгелек көрәш мәйданы икән ләбаса! Чүп-чар яздыңмы – җиңеләсең. Хет тонна-тонна кәгазь буя, арада гамәлгә яраклысы юк икән, мәйдан тарая, билләр кысыла, син егыласың. Бер рәсемең белән дә мәйдан хуҗасы булырга мөмкин икән. Яшерен-батырын түгел, Җаббаровның талантлы егет икәнлеген күпләр таныды. Әнәс белән якынлашырга тырышты. Җаббаров кына тәкәббер иде: яшьләр, диде. Бу сүзе яшьлеккә төбәп әйтү түгел, картайса да, һаман яшел калучыларга ишарә иде. Җыелышларда берәр җәмәгать эше тапшырсалар яки берәр урынга сайлый башласалар, ул:
– Минем вакыт тар. Әнә яшьләр… – дип, Нурлар ягына ишарәләр иде.
Ул шулай әкрен генә кешедән көләргә өйрәнде. Әлегәчә аның һәр кыланышын кичерә килделәр. Әлфия генә тез астына сукты, каһәр! Бүрәнә сыман сузылып, юлына аркылы ятты! Йә кузгат, йә кузгатма, икесе дә бер чама. Малай чак булса, ул Әлфияне толымыннан умырып тотып туйганчы кыйнар, йөрәген басар иде. Классташы Наиләне тукмаган иде бит әле. Ичмасам, күңелләр рәхәтләнгән иде. Наилә шуны онытмаган. Башсыз хатын! Бер елны авылга кайткач, Әнәс артыннан тагылып болынга төште. Яшь кызлармыни! Бии, җырлый, көлә… Ахыр, Җаббаровны ымлап кына яр буена чакырды.
– Тагын бер кыйна әле, Җаббаров, – диде ул, су өстенә вак ташлар ыргытып.
– Иреңнән куркам, – диде Җаббаров салкын гына. – Сәбәпсезгә кеше кыйнарга син мине кем дип белдең?
– Алайса кочакла. Кысып-кысып кочакла! – Наилә башын Әнәснең күкрәгенә салды.
– Кит, – диде Җаббаров, аның өчен кызарып. – Кеше күрер. Иреңә назлан син.
– Укыганда мин сине ярата идем, хәзер дә… хәзер дә яратам, Җаббаров. Тик тагылырга җыенмыйм. Шаярам гына. Теге чакта, нишләтим соң инде, бөтен класс каршы чыкканда, япа-ялгызым сине яклый ала идемме?
– Менә нәрсә, Наилә, – диде Әнәс җитди генә. – Кайт та сыерыңны сау, иреңне ашат! Йортта хатын-кызның эше тавык чүпләп бетермәслек була.
«Исенә төшкән чабатасының ертык икәнлеге, ямап маташа! – дип уйлады Җаббаров. – Миннән хәзер ярты кәлимә дә җылы сүз ишетмәссең, җаным. Укыганда тәртәгә типмәскә иде шул. Бәлкем, очрашулар да башкачарак булыр иде…»
Әнәс күңелле генә сызгырып җибәрде. Килер бер заман, Әлфия дә аның күкрәгенә капланыр. Иманы камил! Бу нәрсә көн кебек ачык. Аны ашыктырасы юк.
«Үп мине, Җаббаров!» дияр Әлфия. Әнәс, аны ишетмәмешкә салынып, читкә карар. Шул дәшмәве белән бар нәфрәтен, бар ачуын тышка чыгарыр һәм, киткән чагында: «Һавалар бозылып тора, яңгыр-фәлән башланганчы кайтырга кирәк», – дип, көн аяз булса да, юк сүзләр сөйләр. Җәзаның иң шәп төре бу. Иң шәп төре…
4
Үзендә гаҗәеп җиңеллек тоеп, җиң сызганып эшкә керештем дигәндә генә Ирекнең килеп керүе аның кәефен бозды. Тегесенең анда гаме юк, дөньясын кочагына сыйдырган кеше сыман, шат тавыш белән:
– Җыен, картлач! Ерак сәфәргә! Билетлар кесәдә. Поезд төнлә кузгала, – дип сөйләп китте.
– Итәгеңә ут капмагандыр ич, адәм рәтле генә итеп аңлат әле! Семинар икән, бару юк. Ел саен шуңа вакыт үткәрәсез. Ичмасам, бер Рафаэль яки бер Пикассо тапсагыз икән.
– Бу юлы үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрү, картлач! Урманга! Кышкы сихри урманга!
Алар ел саен кышкы урманда йөриләр иде. Арып-талчыгып бетсәләр дә, үзләрен бәхетле саныйлар, икенче елга тагын килергә вәгъдәләр куешып аерылалар иде. Иң рәхәте – урман Җаббаровны малай чагы белән күрештерә иде. Эчкерсез, беркатлы малай иттереп калдыра, тормыш арбасына җигелгән икәнсең, ул сине туара, син карда ятып ауный-ауный көләсең, чыршыга сарган көлтә-көлтә кар букетын селкеп, иптәшләрең өстенә җилписең. «Барам» димәкче иде Җаббаров, тик әзер җавабы тел очына эленеп калды. Тукта, бәяңне төшермә, энәсеннән җебенә хәтле тикшер, сораш, аннан соң гына риза бул. Кадерең артыр.
– Юллар ничек ди? Карлымы? Урманы еракмы?
– Юл тап-такыр, ди. Пар ат җигеп, стансада каравылчы каршы ала. Район белән махсус киңәшелгән нәрсә.
– Ху-уш. Ашау ягы ничек?
– Сөйләшенде, бер сарык, – диде Ирек, бияләй хәтле авызын ерып. – Йә, селкен инде, карт аю! Нәрсә ялындырасың?
Менә хәзер ризалашсаң да ярый. Нәкъ вакыты.
– Ху-уш… Поезд ничәдә кузгала инде?
– Өч сәгатьтән. Мә, тот билетыңны. Болай син ышанычлырак булырсың. Вокзалдагы зур сәгать тирәсендә җыелабыз. Соңарма!
Ирек артыннан ишек ябылгач кына, Җаббаров маңгаена шапылдатып сугып куйды. Иң мөһиме соралмаган! Компаниядә былтыргы кешеләрме, әллә яңалары да бармы икән? Җыен әкәм-төкәм булмасын тагы. Баргач-баргач, мәҗлес бизәге итеп хатын-кыз затын да алырга кирәк иде. Кайдадыр синең тирәңдә чыркылдашып йөргән ваемсыз иркә туташлар булуы үзе бер рәхәт! Ирек – юнмаган агач, мөгаен, хатын-кыз хәстәрен уена да китермәгәндер. Бәлкем, Мөнирә ханымга шылтырату урынлы булыр? Елның-елында бергә иделәр, аның ни гаебе бар? Ирекләр дә күпсенмәс, күз күргән кеше. Юк, нигәдер җан тартмый. Теге көнне ул хәтта аның янында кунарга да калмады. Ике араны нәрсәдер кинәт кенә бүлеп куйганлыктан, хәзер кабат якынаерга ни теләк, ни дәрт җитми иде. Өзелгән, күрәсең. Алар кабызган шәм сүнгән: караңгы һәм күңелсез, караңгы һәм күңелсез…
Җаббаров юл капчыгына кирәк-ярагын тутырды. Кая гына барса да, ул пөхтә йөрергә ярата иде. Көзге каршына басып һәйбәтләп кырынып алганнан соң, ваннага су тутырып юынды, сөртенде, чәчен тарады. Тәмле иттереп пешергән ашы бар иде, шуны суыткычтан алып җылытты, ашады, тәлинкәсен юып шкафка куйды. Шулай итеп, буйдак тормышның кер юу, аш пешерү, өй җыештыру кебек вак мәшәкатьләрдән торган көндәлеген бозмады.
Тәмам җыенып беткәч, сәяхәт турында кызына да хәбәр итүне кирәк тапты. Эзләп-нитеп интекмәсен бала, хәбәрдар булсын. Трубканы хатыны алды.
– Ләйлә өйдәме?
– Юк. Ничә әйттем, шылтыратма безгә!
– Колакны ярасың, әкренрәк, Мәрьям.
– Акча бирә-бирә баланы азындырдың инде! Әнә хәзер ресторанда типтерә.
– Типтерми, Мәрьям. Алар кичә уздыралар.
– Типтерә.
– Гел диссертация димәгән, тәрбиялә! – диде Җаббаров, әче тавышны басып. – Ачуым килмәгәе, педагог белеме ич синдә!
Хатыны, зәһәренә буылып, хушлашмас борын трубканы ташлады.
– Менәтерә, юл догасы укылды, – дип көрсенде Әнәс. – Бәхетсез син, егеткәй. Утларыңны сүндер дә кузгал. Бәхетле кешенең артыннан учагы янып кала, чөнки аның: «Тиз кайт, көтәрмен», – диючесе була… Синең өең шыр ятим, андагы җылыңны үзең белән ияртеп урамга алып чыгасың, әйдә! Өйләнешкәндә, күбәләк сыман нәфис җан иде хатының. Тулаем колың иде. Фән аздырды аны, каһәр төшкән хатынны, фән аздырды, кашык урынына каләм тоттырып харап итте…
Җаббаров, минутын минутка ялгап, очрашу урынына төп-төгәл вакытта килеп җитте. Нур белән Ирек Әлфияне ике яктан култыклаганнар да филтәле лампа сыман кукраеп басып торалар! Хет борыл да кире өеңә сыпырт!
– Яшьләргә сәлам! – диде Әнәс, теләр-теләмәс кенә. Өйдән үк пыран-заран килгән кәефкә кара болыт сарды.
Егетләр куанышып аңа ташландылар.
– Вәт молодец!
Әлфия кузгалмады, тәкәббер генә читтә басып калды. Ул сәламгә сәлам дә бирмәде бугай, иреннәре кыймылдамады.
Әнәс, сылтау табып, Ирекне вокзалның икенче башына алып китте.
– Син нәрсә, малай, арбага бишенче тәгәрмәч тактың? Ир хатыннарыннан башка кыз-кыркын беткәнмени? Белсәм, билләһи, дим, ике аягымның берсен атламас идем.
– Куй инде, Әнәс, вакланма!
– Син дә бик эредән кыландырма!
Кычкыртып узган поездлар да, перрондагы халык та – һәммәсе ачу китерә иде.
– Тынычлан, картлач, Әлфия авырый, үпкә авыруы. Бәлкем, урман һавасы… Тузанлы бүлмәдә эшләгәннән соң файда бирер. Түлке жәлләтә димә. Алайга китсә, калдыра да алам.
«Тукта әле, Җаббаров. Син бер форсатны кулдан ычкындырасың түгелме? Әлфия үзе сиңа каршы йөгерә! Премияңне хәл ит, дуслашкан бул, тәмле сүз жәлләмә… Тфү, чәнчелсен премиясе, урманы! Туйдырды!»
– Барсын, – диде Җаббаров, кул селтәп. – Миңа дисә, әллә нишләгез шунда.
Моңарчы компанияләрнең үзәгендә кайнаган Әнәс купеда да авызына су капкандай утыра бирде. Әлфия ишек ягындарак иде. Тыелып кына көлеп барган була. Нур, гадәттәгечә, буш сүз сөйли, аңа тыңлаучы кирәк.
– Берзаманны минем бабайны шофёрлар курсына укырга җибәрәләр, малай. Әле ул чакта машинаның хикмәтле чагы. Аны йөртү түгел, тотып карарга да куркалар. Башта бабай карыша, фәлән-фәсмәтән, яшьләр укысын, мин карт инде, ди. Син – тимерче, тизрәк күнегерсең, диләр моңа. Мәсьәләне кабыргасы белән куялар. Нишләсен бабай?! Китә бу, исән-сау гына курслар тәмамлап, такта әрҗәле машинага утырып, авылга кайтып та керә. Авылдашлары, кәнсәләр янына җыелышып, кул чаба-чаба каршы алалар. Патшаны да болай каршыламаслар, бабай иң дәрәҗәле кешегә әйләнеп куя.
– Әйдә, Исламетдин, урам әйләндер инде безне, – ди икән председатель, мыек бөтереп, һәм авылның җитәкче саналган бар кешесе әрҗәгә төялә.
Гел турыдан гына сыпырта икән бабай. Әле рәтләп машинаның кайбер детальләрен дә белеп бетерми икән. Шулай күңелле генә йөри торгач, бу, рульне бора алмыйча, выжылдап, икмәк амбары эченә кереп баткан. Кергән мәлгә чыгып та китәр иде, амбарның икенче башында капчык-капчык бодай өелеп ята, ди.
– Дәлше-бүлше машина бармый, – дигән бабай, көрсенеп. – Капчыклар мишәйт итә.
– Капчыкларны амбардан ташырга! – дип әмер биргән председатель.
Барысы да, тирләп-пешеп, бодай ташырга тотынган. Юл чистарган, амбар такталарын кубарып ташлаганнар да чыгып киткәннәр. Бабай, мәрхүм, машинада артка чигендерә торган тоткыч барлыгын бөтенләй оныткан икән!
«Әй кызык та соң! Синең дә, Нур, бабаңнан артык төшең юк. Гел алга йөгерәсең, ә үзеңнең тормозың ватык. Сине туктатып, Хәбиб абзыйның картиналарын белешәсе иде. Шул чакта, мөгаен, авария булыр иде», – дип елмайды Җаббаров һәм киная белән:
– Бабаң үлгәнче машина йөрттеме инде? – диде.
– Юк, – диде беркатлы Нур. – Бабайның якын дусты – ат караучы Шәех абзый, көнләшеп, тәки машинадан биздергән моны.
«Менә бит, ахыры ничек кызганыч бетә, – дип уйлады Җаббаров. – Сине дә кыек-мыек эшләрдән биздерәсе иде».
– Хәбиб ага оста шофёр иде, тик бу шөгыленә вакыт тапмады, – диде ул. – Аны без тәмам тышаулаган идек. Хәтерлисеңме, Әнәс, ул өр-яңа «Волга» сатып алды да күршеләренең гаражына кертеп бикләде. «Киләсе атнага мин, балалар, җилләнеп, әзрәк руль артына утырып кайтам әле», – дип сөйләнер иде дә, атна ахыры җитүгә, безне остаханәсенә җыеп, бармый калыр иде.
– Ә без аңа ни белән түләдек? – дип, Ирек чәчрәп чыкты. – Рәхмәт Әлфия белән сиңа, ичмасам, картиналарын саклап калдыгыз.
Җаббаров сискәнеп куйды. Ялгыш ишеттем, ахрысы, болар ул турыда әйтмәделәр шикелле дип өметләнә башлады.
– Иң зур рәхмәт Әлфиягә инде. Казына-казына тәки тапкан бит. – Нур, шулаймы дигәндәй, башын кага-кага Әлфиягә карады.
Инде шик тә юк, теге картиналар! Алай да белмәмешкә салышуың хәерлерәк иде.
– Әллә Хәбиб остазның соңгы эшләре исән-иминме? Нишләп мин хәбәрдар түгел икән?
Ярый әле купеда ярым караңгы иде. Җаббаровның чытык чыраен юлдашлары күрмәде.
– Исән, исән! – диде Нур, балалар сыман кулларын чәбәкләп. – Могҗиза, билләһи! Сизенгән сыман, авылдан туры остаханәмә килдем. Күрәм, коридорда тау-тау кәгазь өеме. Актарына башладым. Хәбиб абзый мирасы! Төргән дә куйган, төргән дә куйган. Мөгаен, хатыны илтергә дип чыккан да оныткан. Склероз белән интегә иде бичара. Автобусларда да сумкасын калдырып йөри иде бит. Син, Әнәс, Казанда юк идең, рәзе үзеңә җыйнап кермәс идең.
«Мин Казанда идем, Нур, кыландырма, зинһар. Бүген сүз берләшеп, намусыма суд ясарга җыенмыйсыздыр бит? Хәер, кайда дәлил, кайда шаһитлар?»
Җаббаров үзен бозлы бәкегә чумгандай хис итте. Әнә ул, батмаска теләп, боз кисәкләренә ябыша. Бозы боз да түгел, Хәбиб абзыйның ташланган төргәкләре икән: кулдан шома гына шуалар да чыгалар.
– Укучы балалар атна саен макулатура җыя иде, – дип дәвам итте Нур. – Ничек алар алып китмәгән әле. Мин инде, машина яллап, шунда ук кадеркәйләремне Союзга китердем. Бер чолан сымаграк урынга кертеп ташладым, вакытлыча ятсыннар дип, Хәбиб абзыйның үлеме, Рәүфә ханымның Ташкенттагы кызына күченүе безнең хәрәкәтләребезне тоткарлап торды. Бер елдан соң гына без Әлфия ярдәмендә мирасны барлый алдык. Ну, малай, искиткеч оста эшләнгән киндерләр таптык без. Табышларны ничектер бәялисе иде бит. Хәбиб остазны күтәрү безнең буынга – аның укучыларына тия. Мин әле синең белән дә киңәшмәкче идем, Әнәс. Әллә, мәйтәм, быелгы премиягә Хәбиб аганың өч картинасын тәкъдим итүне сораргамы?
Җаббаровның бәгырен тагын телеп алдылар.
– Үлгән кешене зурлаудан ни мәгънә? – диде ул һәм сумкасыннан кипкән балыклар алып өстәлгә куйды: – Сыйланыгыз!
Аның үзенчә: «Тозсыз сүзләр сөйләгәнче, балык суырыгыз, авызыгызга тәм керер», – диюе булгандыр инде.
Ләкин Әлфия дә, егетләр дә балыкка орынмады. Өчесе дә Җаббаровның тупаслыгыннан югалып калганнар иде.
Дәртләнеп сөйләп утырган Ирек, ниһаять, тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итмәкче булды:
– Ү-үткәне зурланмаган с-сәнгатьнең ки-ләчәге ф-фаҗигале б-бетә.
– Нинди үткәне? – диде Әнәс тә, кабынып. – Кайсы халыкның сәнгать тирәсендә чуалган эте-бете тарих битләренә теркәлгән? Бик беләсегез килсә, сәнгатьтә лидер һәм вак-төякләр бар. Сурәт дөньясының чын йөзен, үткәнен һәм бүгенгесен шул лидер иҗаты билгели. Әнә чорлар агышында күпме художник танылгандыр, ә безнең заманда аларның исеме онытылган. Без рәсем сәнгатенең бер дәверен бары тик берничә исем аша гына беләбез. Йә, әйтегез әле, арабызда берәр бөек сурәтче бармы? Юк! Әле бездә вак-төякләр генә. Ә җыен чүп-чар, бер көнлек исемнәр төяп киләчәккә табан бару – ахмаклык. Шуңа күрә мин Хәбиб абзыйга да зур таләпләр куеп карыйм һәм аны лидерлар баскычында күрмим. Менәр иде, таланты җитенкерәми…
– Ашыкмагыз, – дип каршы төште Әлфия. Җаббаров аның кара күмер кебек зур күзләрен абайлап өлгерде. – Сез ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсыз, Җаббаров. Хәбиб Нуриев талантлы сурәтче иде. Ул җыен әрсезләр арасында гына күзгә ташланмады. Аңа бераз кыюрак булырга иде. Килеп сайлап кына алмасалар, ул бит күргәзмәләргә хезмәтләрен дә бирә белмәгән. Ул артыгы белән тыйнак булган.
– Иҗат кешесенең чамадан тыш тыйнаклыгы да һәлакәт, – диде Әнәс, бирешмәскә теләп.
Әлфия дә бәхәскә җиңел генә нокта куючылардан түгел икән.
– Әрсезлек тә һәлакәт. Чын талант иясе тыйнаклык белән әрсезлекнең кыл уртасын тапсын иде. Бу әле сурәтче өчен бердәнбер кагыйдә димәс идем. Җыр, музыка, шигырь үтемле икән, ул үзе юл яра. Гомумән, сәнгатьтә шәхестән битәр аның иҗат җимеше беренчел, һәммәгез дә бала чагыгызда китап укыгансыздыр. Эчтәлеге әйбәт булса, сезгә шул җитә. Ул китапны кем язуы артык кызыксындырмагандыр. Киндерләрне барлаган чагында, мин талантлы картиналарга юлыктым. Кем кулыннан төшсә дә, аларның югары бәягә тулы хакы бар.
– Аның остазыбыз икәнен дә истән чыгармаска тиеш ич әле без! – диде Ирек. – Шулаймы, Әнәс?
– Остаз булган өчен генә тырышасың икән, үзең кара инде. Бервакыт дус булып йөргән берәү миңа рәсемнәрен җибәргән иде. Күз йомып та ясарлык, чүп. Тискәре рецензия язуымны күтәрә алмаган, серкә эчеп үлгән, тинтәк…
– Димәк, синең намусыңда кемнеңдер вакытсыз өзелгән гомере дә бар, – диде Ирек, тел шартлатып. – Син бүтәннәр иҗатына таләпне зурдан куя идең шул.
– Ә син?
– Мин синең сыман кистерә белмим.
– Йә, нинди талаш бу? Юкка машинадан башладык, машина һәрчак авариягә китерә, – дип, Нур шаяртмаса, Җаббаров белән Ирек якалашырга да күп сорамаслар иде.
Әнәс, хәерле төн теләп, өске сәндерәгә менеп ятты, ә йөрәгенең әллә кайсы почмагына Хәбиб остазның кайнар яше тама кебек. Җаббаров ул яшьләрне бозга әйләндерергә тырышты, алай да, болай да әйләнгәләп карады, тар ятагына чак сыешып, үз-үзен акларга маташты. Дөньясын суырып яшәмәгәч, ул нигә тусын икән? Үзе дә бирә ләбаса! Йөрәген, алтын вакытларын, гаилә бәхетен бирә… Сәламәтлеген тамчы да кызганмый! Кара ташлар эченнән вак-вак энҗеләр эзләп, күз нурын түгә. Хисләрен, ун бармагы аша үткәреп, кәгазьгә сала… Тырыша-тырыша тар мәйданнарны киңәйтә. «Син, Хәбиб остаз, кабереңдә тыныч кына ят, хәзер мәгънәсе бик тарайган намус дәгъвалап, рәнҗеш җилеңне миңа каршы истермә инде, бәхиллә. Болай да җилнең кыйбласызы исеп алдыма күпме чүп-чар өя. Мине күммәкче, батырмакчы була. Мин олы максатлар белән яшим. Ил күләмендә дә таныласым килә. Инде вакыт, буылган елга сыман су җыеп ятканчы, ярларыңны ватып-җимереп, үзәннәргә җәел дә, ерганаклар ясап, диңгезләргә кушыл икән ул! Син мондый хыяллар белән янмадың, остаз! «Безгә бу җитми, безгә теге җитми», – дия-дия мескенләндең. Буең белән генә исәпләшеп, сәнгатьне дә буеңа яраклаштырып, тәмам кечерәйдең! Ябынган юрганың тезләреңне капласа, син разый идең, остаз! Мине дә читлеккә ябып кына сакладың, ерак илләргә очыртып җибәрәсең килми иде. Гомер буе өйрәнчегең итеп асрарга иде исәбең. Форсатның да иң шәбен кулыңа төртеп: «Хәбиб абзый, мә, Әнәс Җаббаровның язмышын уңайга табан бор», – дип, Ходай сиңа бер мөмкинлек биргән иде – комиссия премиягә лаек яшьләрне эзләде. Җыелыш кызды, гөрләде, шаулады, нинди генә исемнәр аталмады, син, иманга оеп, мең яшәр акыл иясе күк утырдың, исемемне әйтергә телең әйләнмәде. Карашың: «Өлгерерсең әле, яшьтән үк бозылма!» – дип кисәтә иде. Бер сүзең җитә иде, остаз, бер каш сикертүең! Комиссия шуны гына көтте. Хәер, комиссия генәме? Яшермим, мин дә, сыным катып: «Хәзер, хәзер!» – дип көттем. Аһ, андагы тамак кибүләр! Телем аңкавыма ябышкан иде. Ялкыныма пешеп янып беткән идем…
Аста егетләр тыныч кына гәпләшеп утыралар иде. Нур Әлфияне җырларга кыстый башлады. Җаббаров колакларын сагайтты. Җыр аны шушы кара уйлардан аралап алса иде!
– Кешеләр йоклый, сез нәрсә, егетләр?! – диде Әлфия.
– Җырла инде, Әлфия, – диде Әнәс, үзе дә сизмәстән аңа исеме белән эндәшеп.
– Әнә Җаббаров та йокламый! – диеште егетләр.
Әлфия моңарчы ишетелмәгән җыр җырлады. Гади генә сүзләргә язылган көй арасыннан ниндидер үзәк өзгеч моң актарылып чыкты да күңелне айкап ташлады. Моң һаман саен Әнәсне баса бара иде. Менә ул, бормаларына салып, аны үзенә ияртә, чәчәкле болыннарга әйди, ерак-еракларга чакыра, гомернең кыскалыгын искәртә иде…
– Тартырга бир әле, – диде ул, югарыдан Ирекнең җилкәсенә кагылып. – Тәмәке тынычландыра, диләр…
5
Кышкы урман һавасын тансыклап ерак юлга чыккан Җаббаров япа-ялгызы, боегып, каравылчы өендә утыра. Уйлары, агачыннан өзелгән алмалар сыман, анда тәгәри, монда тәгәри, тәгәрәгән саен чокырга мәтәлә шикелле. Әлфиядә нинди сагыш икән ул? Каян килгән моң аңарда? Нишләп ул Әнәснең юлына чыгып басты? Нишләп сүзсез генә инәлеп-инәлеп урманга барыйк ди? Әлфиягә үчләшеп кенә урманга бармады Җаббаров. Йөрсеннәр өчәүләшеп. Аңа монда да дөнья түгәрәк.
Каравылчы Шәрифҗан агайның беренче мәртәбә генә кунак төшерүе түгел икән, бар фантазиясен туплап, өен бизәгән: тәрәзә кашагасына хуш исләр аңкып торган чыршы ботаклары элгән. Ятак сымаграк эшләнгән сәкесенә аю тиресе җәйгән, иске көзгенең башына болан мөгезе беркетеп куйган.
Агай боларның барысыннан да канәгатьлек тоеп, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә мич ягып йөргәндә:
– Хәттин зур кайгың бармы соң, олан? Тегеләр күңел ача, син тәүлек буе корсагыңа май җыясың. Кил учак җылысына! – диде.
– Их, абзый кеше! Тегеләрнең шатлыгы хәттин ашкан. Ә минем – юк.
– Алай да кил әле учак каршына. Агачларның ничек янганын кара: усак күз яшьләрен агызып, имән черт-черт төкеренеп, каен җырлый-җырлый, өрәңге паш-пош килеп дөрли.
– Адәмнәр кебек аларның да үз холкы бар дисең инде?
Җаббаров иренеп кенә мич алдына барып тезләнде.
– Бар шул, олан.
– Урман белән генә җенләнеп син кешеләрне онытмадыңмы, яхшыдан яманны аера аласыңмы, агай? Бу тынлык сине туйдырмыймы?
– Кайсы соравыңа ни диим икән инде? Тынлык туйдырмый, анысы факт. Әгәр урманда бер генә яфрак та селкенми торган шомлы тынлык булса, мин гөрселдәтеп һавага атып җибәрәм. И, мин сиңа әйтим, кош-кортка җитә кала бу. Пыр тузыналар, җанкайлар.
Учактан сибелгән ут шәүләсе каравылчы картның яңакларында уйнаклый, аның күзләрендә дә каен утыны яна сыман.
– Кешеләргә элегрәк, яшь чактарак, үпкә саклый идем, хәзер юк, хәзер мин төптән исәплим. Ай-һай, булды инде күрмешләр!.. – Агай тиктомалдан гына көлеп куйды. – Булды, олан. Сугыш беткән елны мин колхоз персидәтеле идем. Өстән фәрман килеп төште: гөрләп үскән урманыбызны, тураклап, төзелеш кирәк-яракларына озатырга кирәк, имеш. Менә сиңа Хәтимә, мин тимимен, син тимә! Бер әйтелде, ике әйтелде, без халык белән каршы тордык. Ник дисәң, иң авыр сугыш елларында да күз карасы кебек сакладык без аны. Бирмәдек, вәссәлам. Райун үз эшчеләрен җибәргән иде, тегеләр ничек качарга белмәделәр. Качмаслар иде, бөтен авыл сәнәк күтәреп чыкты. Мине персидәтеллектән алып ыргыттылар. Менә монда инде авылдашлар прамах бирде, якламадылар. Эчтән янып-көйсәләр дә, якларга рәтләре юк иде. Картына-яшенә үпкәләп, авылдан чыгып тайдым. Аннары, чит җирләрдән туеп, кире кайттым. Кая барыйм мин, илемә-җиремә береккән кеше?
– Сине инде урманга баш итеп сайладылар, ә?
– Үзем теләмәсәм, берәү дә кыстамас иде. Аннан, кем өчен көрәшеп ат алган соң мин? Әгәренки ул чакта мине персидәтеллектән төшермәсәләр, урманны җир белән тигезлиселәр иде. Рәхмәт авылдашларга, корбан биреп, аны коткардылар. Персидәтелгә кеше табыла, ә менә урманың корыса, тиз генә үстерәм димә.
– Хәзер дә урманыңны кистермисеңме, агай?
– Кисәләр. Үзем төртеп күрсәткән агачларны.
– Һи, агай, син алпавыттан бер дә ким түгел икән!
– Алпавытлар беткәнгә азындыгыз инде сез! – Карт ачу белән мич эченә утын пүләне тондырды. Бии-бии янган учак хәлсезләнеп сүнеп киткәндәй булды. – Эте-бете хуҗа бит хәзер!
– Йә инде, агай, ачуланма, авыл моннан еракмы?
– Өч чакрым.
– Син җилтерәтеп кенә шуннан зәмзәм суы алып менмәссең микән? Кәефем начар минем, әзрәк эчсәм, күз алдындагы томан таралыр иде.
– Килешер микән, олан? Кыз-хатыныгыз ни дияр? Болай акыллы нәмәстә үзе. Пырламасмы?
– Мин аңа асыл җепләр белән бәйләнмәгән, борчылма, Шәрифҗан абзый. Адвокат кебек һаман төпченмә инде, бар!
– Миңа дисә, яшниге белән апкайтам. Син мичкә утынны өсти тор. Кая, акчаңны җүнәйтеп бир дә выжт мин.
Җаббаровка эчү мәсьәләсендә чама җебен югалтырга ярамый иде. Тап-таза, сау-сәламәт дип йөргәндә, аңардан йөрәк авыруы таптылар. Күрәсең, нәселдән-нәселгә күчеп, Әнәскә дә оялаган чир иде бу. Әтисе, мәрхүм, йөрәк белән дөньядан киткән кеше. Җаббаров шуңа күрә барлык саклану чараларын үтәп, билгеле рамкалардан читкә тайпылмыйча, төп-төгәл генә яшәргә өйрәнде. Мәҗлесләрдән аракы-фәлән эчмичә айнык кайта иде. Дус-иш сыйлаганда да шома гына котылып кала, тик үзенең йөрәк авыртуын дусларыннан гына түгел, хатыныннан да яшерә иде.
Бүген аның әз генә бушанасы, күңелендәге салкын ташлардан вакытлыча гына булса да котыласы килде. Карт, чынлап та, тиз әйләнеп кайтты.
Үзе белән татлы урман һавасы ияртеп, түргә узды да шешәләрне шапылдатып өстәлгә утыртты.
– Җитез дә инде син! – дип мактап алды Җаббаров.
– Рәхәтен күр!
Шешәләр янына стакан белән кабымлыклар тезелде. «Әллә шаярмаска микән? – дигән уй узды Әнәснең башыннан. – Алдын-артын карамыйча, кире шәһәргә сыпыртырга да бетте-китте. Аракыдан ни ямь дә, ни тәм инде. Юк, эчәм дигәч, эчәргә кирәк. Кызмача килеш Әлфияләр белән сөйләшүе җиңелрәк. Ул аларның йөзенә бәреп бернәрсә дә әйтә алмады бит әле. Җыр белән аның авызын томаладылар».
– Әйдә, агай, ике борынга җибәрик әле, – дип, Җаббаров, кырлы стаканнарны тутырып, аракы салды. – Эчик тә җырлашыйк бер.
Агышың, и агымсу, туп-тулы зар,
Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар?
Кил, агай.
– Салмаганга бишбылтыр, кыстама. – Каравылчы карт чаштырдатып газета кисәге ертып алды да махра төрде һәм, күзләрен кыса-кыса, җан рәхәте тоеп тартып җибәрде. – Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, бер утырып тартсам, бар кайгым тарала. Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара инде.
– Кыстатасың, агай.
– Мин чамамны белеп сөйләшәм. Урманның да күзе була. Карчыгым Исламия кыз чагында оялып кына мине капка ярыгыннан күзәтә иде. Хәзер аның урынына бер болан калды. Чыршыга ышыкланып гел карап кала, бахыр. Авыш-түеш атласаң, гупчем урманыңнан бизәр.
– Ялгызың ничек шашмыйсың, агай?
– Һы! Менә син кала тиклем зур калада миллион кеше белән яшисең, ә үзең ялгыз, болан кебек ялгыз. Ишләреңә сыенырсың сыенуын. Мисалга, болан да борынын чөеп йөри-йөри дә, яраланса, кешеләргә бара.
– Юк, агай, мин үлгәндә дә качып үләчәкмен. Әйдә, синең исәнлеккә! – Җаббаров, эссе көндә бик нык сусаган юлчы сыман, бер тында стаканын бушатты. – Беренче стаканнан соң ризык капмыйбыз, – диде ул, шаяртып.
– Эчә, су кебек эчә. Тегеләр табигать карый, бу эчә, – дип мыгырданды карт.
– Чөнки мин көчсез, агай. Көчсез, ишетәсеңме? Синнән оялмыйм. Син премиягә көндәшем дә, чуртым да түгел. Син гади урманчы гына. Болан үз ярасын бәйләтергә кешеләр эзли, дисеңме? Мин кая барыйм икән, ә? Кем кулына баш төртим? Әшәке сорттан мин, агай, ышан миңа, адәм актыгы мин. Йолдыз чүпләргә дип күккә үреләм дә, кулым пешсә, гаепне үземнән түгел, читтән эзлим. Бик-бик җиңәсем килә минем, агай! Яп-якты көндә дә фонарь кабызып, адашып, бәрелеп, коймаларга тотынып йөрим ләбаса. Юк, эчеп түгел, ап-айнык килеш йөрим. Мин фил инде, фил, ә бит мине кырмыскалар талый. Шундый каты талыйлар, каһәр төшкәннәр…
– Әрнетәме? – диде карт, исе китмичә генә.
Җаббаровның исерүе йөзенә чыга башлаган иде.
– Башта көлә идем, хәзер әрнетә.
– Һай, энекәш, бичаракай. Лапылдатып ояларына яткансыңдыр. Саксыз филдер син. Мактанырга да мачтырдыр әле.
Әнәс шүрәле кытыклагандай сикерә-сикерә бер көлеп алды:
– Көлдердең, ичмасам, рәхмәт! – диде һәм, шешә белән чәкештереп, тагын стаканын күтәрде. Ризыкларга үрелмәде, кул арты белән генә авызын сыпыргач, канәгать булып тамак кырды.
И, җайлы иде дөньясы!.. Аны мамык мендәр өстенә сузып салганнармыни, гәүдәсендә мыскал да авырлык сизелми.
– Син ят, олан, – диде каравылчы, киенә-киенә. – Мин урманны күзәтеп кайтыйм әле. Берочтан иптәшләреңне дә барлармын. Көн суытты, Алла сакласын, өши күрмәсеннәр. Син ят, бөркән дә ят! Эчсәң шаулама, буеңа сеңдер, ди халык.
Җаббаров сәер тынлыкның әкрен генә башына, кулларына үрмәләвен тоеп сискәнеп китте. Бу тынлык аны упкынга табан сөйри иде. Тизрәк, тизрәк урманга, агайны куып тотарга да, ялгызымны калдырма, дип үтенергә. Чү, бу аяклар нигә тыңламый? Ә-ә, мин исерек? Лаякыл исерек. Ярый, болай да ярый. Үземнән көлим әле хет. Ха-ха-ха! Үз-үзеңнән һич тартынмыйча көлү – зур әйбер! Ха-ха-ха! Егетләр! Сез кайда? Әлфия, син кайда? Көлгәнемне ишеттегезме? Әһә, ишетмисез! Хәзер мин сезне табып көлеп күрсәтәм…
Җаббаров, туны белән бүреген табалмыйча интеккәч, костюмнан гына тышка чыгып йөгерде.
– Еге-е-тлә-әр! Ә-әл-фи-и-ә!
Ишегалдыннан башланган сукмак урман эченә таба сузылган иде. Әнәс, кулларын селки-селки, шул якка борылды. Ургылып яшел чыршылар арасына кереп барганда, нәрсәдер күкрәгенең сул ягына кадап алды да, тын буылды.
Ул, чабылган үлән сыман, урталай бөгелеп төште. Тормакчы иде, йөзе белән тагын да ныграк карга сыланды.
6
– Син үлми идең… – Баядан бирле Ирек, шул сүзләрне кабатлап, җанны үрти. – Син бит үлми идең.
– Җитәр! – диде Җаббаров һәм, әллә чынлап, әллә шаярып, Ирекне якасыннан тотып селкергә кереште: – Җитәр! Мәнсез сүзеңнең ахыры булырмы, юкмы?
– Җибәр! – диде Ирек, артка табан тартылып.
Җаббаров ычкындырды. Төймәләре чишелеп, шарфлары асылынган Ирекнең төзәтенүен көтә башлады. Алар хәзер икесе дә мәхәллә бүлүче көзге әтәчләргә охшаган иде. Ишегалдында утын ваклап маташучы карт, болар ягына карап, баш чайкап алды. «Әй, гайрәтле әтәчләр, – диде ул. – Әй, гайрәтле әтәчләр!»
– Сөйлә, баштанаяк сөйлә. Ничек, кайчан, кайда? – Җаббаров Ирекнең соңгы төймәсен каптырды.
– Сугыш чукмары!
– Йә, ачуланма. Нервлар тузган, гафу ит.
– Әллә бездә тимер нервы дисеңме? – Ирек, күз агын әйләндереп, дустына карады. – Нәрсәсен сөйлисең аның… Урманга чыккач та, Әлфиянең авызында һаман синең исем булды. Өзми дә куймый: «Ник без аны ялгыз калдырдык инде, әйдәгез, кире борылыйк та Әнәсне дә үзебез белән ияртик, йөрсәк, дүртәү йөрик», – ди. Без, уенын-чынын бергә кушып: «Сине җене сөйми, хәтта күралмас дәрәҗәдә, шуңа бармый ул», – дибез. «Минем Җаббаровка бернинди зыян эшләгәнем юк», – ди бу, ә күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Без аның саен котыртабыз: «Әллә яратасыңмы, әллә Җаббаров кабызган утларда янасыңмы?» – дип көлешәбез. Әлфиякәй үпкәләде дә бездән аерылып китте… Кайтса, киемнәрең чөйдә эленеп тора, ә үзең юк икән. Шул вакытта каравылчы карт та кайтып җиткән. Сүзсез дә аңлашыла инде, икесе ике якка эзләп чапканнар. Әлфия нәкъ өстеңә килеп чыга… Синең йөрәк шаярта бугай, Әнәс. Дөресме?
– Мин исерек идем, – диде Җаббаров, теш арасыннан гына сүзләрен кысып чыгарып.
– Алай икә-ән! Тикмәгә генә ул сине пальтосына салып өстерәмәгән икән. Йөз кило чамасы инде син. Ат хәтле ирне сөйрәп, Әлфия шабыр тиргә бата. Үпкә авырулы кешегә күпме кирәк соң? Сразы бәргән, кәнишне. Терелмәве дә ихтимал.
Җаббаров ни үле, ни тере хәлдә басып торды. Моңа ышануы да кыен иде. Уеннан уймак чыгарган лабаса! Бу бит, гафу итегез, кешенең үз гомере белән ахмакларча шаяруы!
– Сиңа да нокта буласы иде, спиртланмасаң, дим, җелегеңә салкын үтеп, дим. Төне буе батырларча гырлап йокладың, молодец, Әнәс!
– Мактама, ичмасам.
– Әлфия синең өчен курыкты инде. Елый да елый…
Әлегә кадәр аның өчен берәү дә еламады. Дөрес, кайбер хатын-кызлар, аларның мәхәббәтләрен аклый алмасаң елый, анда да аны түгел, үзләренең алданган хисләрен жәлләп елый иде. Әлфия беренчесе… Әлфия… Әлфия… Кем ул Әлфия? Атна-ун көн элек ул юлга аркылы яткан бүрәнә иде. Җаббаровның аны бик тә алып ташлыйсы килә иде.
Алтынай кызы… Сулкылдатма йөрәкне! Сулкылдатма! Тизрәк терел дә үз юлыңа кит! Актарма Әнәснең күңел дөньясын, тимә. Ул сиңа мең рәхмәт укып яшәр, мең рәхмәт…
Мыштым гына алар янына Нур килеп басты.
– Ну, ботканы пешердек, малайлар. Тозсыз һәм майсыз!
Җаббаров төртмәле сүзләрнең мәгънәсен әйбәт аңлый иде. Әйе, ул гаепле. Тормышта аның кылган гаепләре санаусыз инде. Санаусыз ул гаепләр! Уйнап-көлеп кенә котыла иде ул алардан. Бернинди вөҗдан газабы да кичерми иде.
Әнәс, идәндә карлы эзләрен калдырып, өйгә үтте.
Юрганга төренгән Әлфия йоклый иде бугай: чәчләре тәртипсез укмашып мендәр өстенә таралган, иреннәре бераз ачык, әйтерсең ул туктаусыз сөйләгән-сөйләгән дә бер минут ял итәргә уйлаган. Әйтерсең, без дә арыдык дигәндәй, шаян кар бөртекләре аның күзләренә кунып эрегән, ханымның керфек очларында яшь тамчылары җемелди. «Йокламый! Йоклаганга салыша», – дип уйлады Әнәс.
– Әлфия… – Әнәс сак кына аның чәчләренә кагылды. – Әлфия, хәлең ничек?
Яшь хатынның керфекләрен тибрәндереп, җил исеп үткәндәй булды.
– Рәхмәт, – диде ул әкрен генә.
– Күзләреңне ач инде!
– Рамил, синме? Килдеңме?
Җаббаров бу исемне ишетмәс өчен колакларына мамык тыгардай булды.
– Юк, Рамил монда юк.
Әлфия, куркынып, күзләрен ачты.
«Нигә сиңа Рамил? Без икәүләшеп бер төенгә төйнәлдек. Аның сүтү әмәлен өченче кеше түгел, үзебез табарга тиеш», – дип ачынып уйлады Әнәс.
– Әлфия, акыллым!
Әнәснең теленнән язгы тамчы күк гаҗәеп матур сүз тамгач, яшь ханымның хәтта сулышы кысылды.
– Син нишләдең? Яланөс, зәмһәрир суыкта, син нишләдең?
– Тукта әле, Әнәс, өстәлдә дару бар иде, алып бир әле шуны.
Җаббаров чынаяк төбенә су салып дару эретте дә ханымның кулына тоттырды.
– Мә, Әлфия. Эч тә яшермичә генә сөйлә!
– Авыз тутырып сөйләрлек нәрсә булды соң әле, Әнәс? Мин курыктым, сине аю ашамаса гына ярар иде, дип курыктым.
– Шаяртасың бит.
– Еларга мәллә, Әнәс?
– Җырың белән минем күңелне елаттың инде.
Әлфия, чайпалдырып, чынаяктагы суын түкте. Аның куллары калтырый иде. Ул кыяфәтеннән бик-бик тартына, үзе белән бергә туган горурлыгы – көчсез, мескен чагын ят күзләрдән яшерергә тели иде.
– Кызыкай, каян алдың ул моңны? – диде Җаббаров, аны бу халәтеннән чыгарырга тырышып.
– Миндә әллә нинди сагыш бар шул, – диде Әлфия әкрен генә һәм күзләрен йомды. – Сагынам мин, тик нәрсәне сагынуымны үзем дә белмим. Туганчы ук югалткан нәрсәләр табылмый, күрәсең.
– Нәрсәләр югалткан идең соң?
– Әгәр шуны белсәң икән! Алан уртасына салынган йортта яшисем килә минем. Иремә әйткән идем, көлде генә. Юк-барга акча әрәм иткәнче, шәһәрдә менә дигән фатир аласың, ди. Ә мин хыялланам, алан уртасындагы йорт хыялым булып яши. Нарат бүрәнәдән булсын ул. Янында, бер дә курыкмыйча, төлке малайлары чабышсын, түбәсендә тиеннәр сикерешсен…
– Әүвәл терел син, – диде Әнәс, аның өчен шатланып. – Хыялы исән кеше тиз савыга, аңа өмет дәва булып, чир-мазардан аралап ала. Казанга кайту белән, мин сине иң әйбәт врачларга күрсәтермен.
– Кирәкми, – диде ханым. Беравык тыныч кына ятканнан соң: – Бар инде, егетләр янына чык син, Әнәс, – диде.
– Әйе, әйе, – диде Җаббаров, кабаланып, һәм, соңга калган кеше сыман, ишеккә ташланды.
Нур белән Ирек һаман тышта таптана, икесе дә сүзсез, икесе дә боек иде.
– Егетләр! – диде Әнәс, аларны бераз дәртләндерергә теләп. – Сәяхәт дәвам итә!
– Киресенчә, түгәрәкләнә, – диде Нур һәм, иелеп, учына кар йомарлады. – Кайтыр якны уйлашыйк, Әнәс.
– Әйе, әйе, – дип җөпләде Ирек тә. – Кичекмәстән юлга чыгыйк!
– Ничек була инде бу, егетләр? Әлфияне өч-дүрт көнсез урыныннан кузгатырга ярамый ич! Ул авырый!
– Авырый, имеш! Кем аркасында? – Нур учында эрегән карлы суны аяк астына сипте. – Син пешергән ботка – син аша!
– Талашмыйк, – диде Ирек, йөзен чытып. – Килешми. Каравылчы абзыйга бераз акча җыештырып бирик тә юлга кузгалыйк.
– Нигә акча бирәбез? – диде Җаббаров, аның тел төбен аңламыйча.
– Соң, авыруны карасын өчен инде! Бигрәк син…
– Ә без?
– Безме?! Без урманга күңел ачарга җыелган идек. Планда бүтән пункт юк иде.
– Сез бит аның хәлен алдан ук чамалагансыздыр?!
Әнәснең бу кычкыруы янау да, куркыту да түгел, бу аның газап тулы тавышы гына иде.
– Белдек тә… Болай ук буласын кем уйлаган инде, – диде Ирек. – Без бер кызык ясамакчы идек, әйеме, Нур?!
– Әйе, – дип мыгырданды тегесе.
– Әлфия белән сине мәхәббәт уены уйнатмакчы идек. Барып чыкмады.
– Нишләп? Әнәс хәзер генә кети-кети уйнап, хәл җыярга чыкты бит, – дип хихылдады Нур.
– Оятсызлар! – Җаббаров дусларын ике якка этеп җибәрде.
– Чү, тукта! – диде Ирек, бернәрсә дә аңламыйча. – Син сугышасың түгелме?
Әнәс йодрыгын йомарлап тора иде.
– Ниткән мәзәк бу? – диде Нур да, чигенә-чигенә.
Җаббаровтан моны берсе дә көтмәгән иде.
Бер читтә тыныч кына кунакларын күзәтеп торган карт Ирек белән Нурга:
– Әйдәгез, мин сезне стансага илтәм. Тутырыгыз чанага сызган-бозган кәгазьләрегезне дә марш! Урманымны каралтасыз! – диде.
Җаббаров әйләнеп өйгә кергәндә, Әлфия, урыныннан торып, бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә капланган иде.
– Егетләр китә, берүк үпкәләмәсен, Казанда очрашырбыз, диләр.
– Син дә кит, Әнәс! – Яшь ханым маңгае белән пыялага төртелде. – Кит, калма. Бәлки, үзеңне бурычлы саныйсыңдыр? Мин түләү сорамыйм.
– Сарылма салкын тәрәзәгә! – диде Җаббаров, аның иңбашына кагылып. – Әллә елыйсыңмы?
– Күз яшьләрен тыеп булса икән!..
Әлфияне ул сак кына күтәреп караватка утырткач:
– Сөрт яшьләреңне, елак! – диде. – Рамилең, сиңа өйләнгәндә, әтисеннән киңәш сорамаган, ахры. Элекке заманнарда улы өчен кәләшне әтисе сайлаган. Юк-барга еламаучы, уңган, тәртипле кызлар күзәткән төпле әтиләр. Әбинең кияүгә бару кыйссасын сөйлимме? Тыңлыйсыңмы? Беркөнне минем бабай, ул чакта гайрәтле яшь егет, өйләнергә уйлый. Әтисе белән өй тирәли читән үрәләр икән болар. Бабайның талчыбыгы сына да сына, ди. «Тукта әле, улым, – дигән әтисе. – Кулыңнан эш киткән бит синең. Кулларыңны шайтан әфсенләмәгәндер бит?» – «Юк, әти, әллә нәрсә, эч поша», – дигән бабай. «Әһә, яшь чакта эч пошса начар, улым», – дигән әтисе һәм, ат җигеп, кырыктартмачы кыяфәтендә күрше авылга киткән. Бара икән бу Садикау урамыннан, кычкыра икән: «Матур-матур кызларга тартмаларымда җетедән-җете мүлин җепләрем, алка-беләзекләрем, исле сабыннарым бар! Бирәм. Сатам, сатам! Ызба чүбенә сатам! Күпме ызба чүбе чыгарсагыз, шулхәтле бүләк алырсыз…»
Менә бер капкадан ләгән тулы чүп күтәргән чибәр генә туташ чыга. «Ай чүбе дә ай чүбе», – дип мактый икән кырыктартмачы. «Ничә көнлек инде бу, кызым?» – «Атналар буе җыештырмаган идем, бабай», – дип, үзенә тиешле бүләкне эләктереп йөгерә кыз.
Калган йортлардан да чаба-чаба чүп ташыйлар икән. Чүт кенә күмеп куймыйлар моны. Менә соңгы капкадан оялып кына бер кыз чыга да кырыктартмачы янына килә. Сылукайның уч төбендә өч кенә бөртек чүп икән. «И бабай, – дигән кыз, – ызбамны һәр көнне җыештыра идем шул. Син инде миңа бүләк тә бирмәссең». – «Сөбханалла! – дип, битен сыпырган бабай. – Сөбханалла, машалла! Улыма уңган кыз тапмыйча атымны борыйм дигәндә генә, тәки очрады, ә! Тартмамда калган бар нәрсәм синеке, кызым!»
Атын бар көченә чаптырып кайткан да бу, яучы да җибәргән…
– Ә без Рамил белән училищеның соңгы курсында танышкан идек.
– Ул да рәсем белән мавыктымы?
– Әйе, берара мавыкты шул. Аннан соң таланты юклыгын аңлады да ташлады. Ихтыяр көче зур аңарда. Башка өлкәдә файдалырак булырмын, диде.
«Ә ишекләр мәсьәләсе?» – димәкче иде Җаббаров, әйтсә, Әлфиянең ярасына учлап тоз гына сибәр иде. Аның ирендә Җаббаровның ни эше бар! Хан сарайлары тышлатмыймы шунда!
– Йокла син, Әлфия.
– Йокым качты, Әнәс. Ышанмыйм бит мин.
– Нәрсәгә?
– Синең белән икәүдән-икәү генә утырабыз, ә дөнья шундый тыныч, шундый тыныч, әйтерсең оҗмахка эләккәнбез. Бары шәм генә җитми. Әз генә яктылык кирәк.
– Хәзер, сукыр лампаны кабызабыз, шәмнәреңне сугып ега ул.
Әнәс мич каршындагы сукыр лампага ут алды.
Әлфия, дәшми-тынмый гына, юрганга төренеп ятты. Берничә көн элек кенә Җаббаров аны мәхәббәт колы итмәкче иде, хәзер әнә шул әшәкелеге Әнәстән көлә сыман тоелды.
Ул, күңел хатирәләрен актара-актара, Алтынайны эзләде, тик тапмады, бәлки, тормышта бу аның иң зур югалтуыдыр… Ситсы күлмәкле кызны язмыш аңардан кайчан аерды соң? Шәһәргә килгән елларда ул күңеле керләнмәгән гап-гади авыл егете иде. Таш кала аны бай, чибәр ханымнар белән очраштырды, мактауларга күмелде. Ситсы күлмәкле кыз образы төшләргә кереп азапламады. Бервакыт трамвайда күргән иде ул аны. Күрде дә сикереп торып урын бирде. Бәлки әле, ул кызый Әлфия булгандыр. Күзләрен мөлдерәтеп Җаббаровка карады да ояла-ояла гына утыргычка сыенды. Шундый матур итеп оялды ул! Ситсы күлмәгендәге алсу чәчәкләр, йөгерешеп, ике битенә кунды… Өйләнмәгән яшь егет аңардан күзләрен дә алмыйча карап барды. Яшертен генә артыннан иярә дә төшкән иде, ләкин сүз куша алмады. Кызый сикерә-атлый иске генә тулай торакка борылгач, теләге сүрелде… Фатирсыз-нисез, тулай торакларда башны черетәсе килми, шәһәрдә фатирлы кызлар да буа буарлык иде. Алай да кыз онытылмавы белән шактый озак җәфа чиктерде… Соңра Җаббаров трамвайларда яшь кызларга, гомумән, урын бирми башлады. Соңра… Дөньяларның катлаулы булуын кара син! Колак төбендә Рухия чишмәсе дә челтер-челтер итеп акмый икән хәзер, аны Кара диңгез шавы күмгән…
«Үстем мин, кыяга үрелдем, ә чишмә һаман түбәннән ага, түбәннән ага… Их, Рухия чишмәсе! Аякны икегә бөкләп яныңа утырасы иде дә, суына манып-манып, шикәр кимерәсе иде! Син ак та ак идең. Теге чакта шик-фәләннәре белән бәгырьне чеметүче классташларымнан яклап калган әдәбият укытучысы, туктап, миңа бармак янасын иде. Битемә төкерсә дә ачуланмас идем. Берничә ел элек кенә кунакханәдә администратордан урын сорап ялынып торганын ишеттем мин моның. Без кәеф-сафа корып өске каттан төшеп килә идек. Теләсәм, мин аңа иң шәп люкс алып бирә ала идем. Ыбыр-чыбыр белән бәйләнеп, дәрәҗәмне киметәсем килмәде. Урын алышсаң, бүтәнен сорар, авыл апалары шактый әрсезләрдән була. Сиздермичә генә почмакка елыштым. Укытучы апаң яулыгын рәтли-рәтли чыгып китте. Икенче көнне, оятыма каршы, мин аны рәссамнар күргәзмәсендә, минем картинам алдында басып торган килеш күрдем. Мөгаен, вокзалда төн уздыргандыр, өстендәге күлмәге бөгәрләнеп беткән. Күзләре генә сокланып, йотылып минем иҗатка карый. И Ходаем, кайда булды икән минем намус кисәге? Өч мыскал намус! Янына килеп исәнләшергә дә көч табалмаган кешене адәм калдыгы дисәләр дә, таман булыр!»
Тышта ат пошкырганы ишетелде. Мөгаен, каравылчының кайтып килүедер. Җаббаров, киенеп, аның янына ашыкты.
– Мәшәкатьлибез сине, Шәрифҗан агай, – диде ул, картны ачулы дип уйлап.
Шәрифҗан абзыйның ачуланырга уенда да юк иде. Ул, берни булмагандай, атын туарды да алдына җәйге болын исе аңкып торган печән салды.
– Дилбегәне кагу белән оча торган канатлы малкай бу, – диде агай, атының ялыннан сыйпап. – Үзем белән картая инде. Мал хуҗасына охшый, ди, урманны ярата. Авылга барсак, тоягы белән җирне казый башлый: янәсе, әйдә, картлач, юанма монда, өйгә сыпыртыйк.
Шәрифҗан агайның Нур белән Ирек турында сүз кузгатмавына Әнәс эчтән генә рәхмәтләр яудырды.
– Йә, кызкай ни хәлдә? – диде агай, ишеккә табан атлап.
– Йоклый, – диде Әнәс шыпырт кына. Гүя ул Әлфияне яшь бала сыман тирбәтә-тирбәтә кулында йоклатты да инде аны уятудан курка иде.
– Салкын тисә, әни мәрхүмә безне эссе мунчада каен себеркесе белән чаба иде. Бар әле, олан, мунчага су ташы син. Ай яктысы җитәрлек, сукмак табарсың, иренмә генә.
Ай алтын чәчләрен тузгытып наратлар өстенә сипкән. Кар сарган ботаклар җем-җем килә. Табигатьнең ваемсыз чагы. Әнәснең җаны белән тәңгәл килсә, ни була инде аңа? Әнә ул ашыга-ашыга су ташый, яккан мунчамның сихәте булсын иде, дип, изге теләкләр теләп карый. Әнисе сырхаулаганда да болай борчылмаган иде. Ничәмә-ничә тапкыр кызының аяк очында утырып төннәр уздырган, баласының терелүенә ышана алган иде. Бусы әллә нинди… Хәвефле, шомлы, тәнендәге һәр күзәнәкне уятып бетерде. Күңелнең артык нечкәрүе табигатькә якынаюдан гына түгел микән? Таш кала, таш урамнар, бәлки, тагын кырыслатып, аңа әүвәлге тәкәббер ир сыйфатлары өстәп җибәрер? Өендә аны рәсемнәре дә көтә ич әле! Кызы да туктаусыз шылтыратадыр… Әлфия, Әлфия… Алтынай кызы! Кайчандыр мин синең сурәтеңне ясаган булсам, ул сурәт кайда? Мин буяу тигән һәр кәгазь кыйпылчыгын саклап, барлап тора идем.
– Әлфия! – диде ул, үз эшен бетереп өйгә кергәч. – Мин ясаган сурәтеңне әле дә саклыйсыңмы?
– Нинди сурәт? – Яшь ханым башын күтәрде.
– Алтынайның бәләкәй кызын.
– Саклыйм, – диде Әлфия моңсу гына.
– Алайса, бир әле син аны миңа! Күчермәсен алыйм.
– Юк, Әнәс, кайбер нәрсәләр берәр генә данә саклана. Әгәр… берәр хәл килеп чыкса, мин аны сиңа атап калдырырмын.
– Тиздән без ыгы-зыгы тулы шәһәргә кайтырбыз. Онытмассыңмы?
Җаббаров соравының чын мәгънәсен үзе дә аңламый иде. Нәрсә таләп итә ул Әлфиядән? Җылы мөнәсәбәт? Уртаклык? Юк, бернәрсә дә кирәкми: тик Әлфия генә югалмасын, аның дөньяда барлыгын белеп яшәү – Әнәс өчен иң зур бәхет. Күңелең бозланып туңган мәлдә кайдадыр бер уч җылы саклануы сине кабат терелтәчәк.
– Әлфия! – Җаббаров кайнарланып сөйли башлады. Аның күзләрендә хыял очкыннары кабынып яна иде. – Кышлар узгач, мин урман эченә, алан уртасына өй салырмын. Акчам бар, акчага кушып «балта остасы» дигән даным да бар. Баллы җәй айларында сез, кызым белән икәү, шунда яшәрсез. Кызым бераз гына кыбырсык, тиктормас җан инде. Аның гел яшьләрчә. Характеры да керделе-чыктылы, тик балалыгы белән генә шундый ул, үсә-үсә тәртәгә керер әле. Бергәләшеп чәчәкләр җыярсыз, күбәләкләр куарсыз, җиләк ашарсыз. Урманның бөтен яме дә августта була! Өлгергән җәй! Тансык ай! Баланнарга тәм төшеп, баллана башлый. Күке гомер саный. Бер, ике, өч, дүрт. Әзме? Тагын дүрт дистә гомерең кала дисә, ярыйсы икән. Әлфия, ризамы син?
Әлфия, аны тыңлый-тыңлый, хыял дөньясында адашкан иде бугай. Алан уртасындагы ялгыз йортның бусагасы төбенә хәтле үк килеп җиткән дә керергәме-кермәскәме дип икеләнеп тора булыр.
– Куркам, куркам шул, Әнәс.
– Бүреләрдәнме? Һи, куркак кызый!
– Юк, бүреләрдән түгел, Әнәс. Ул йортыңа ияләшкәч кенә, син аны җиде ятларга сатарсың!
– Менә бусы кысыр хәсрәт инде. Син хуҗасы булырсың. Ризалаш кына, яме?
Шушы минутларда карлыгач хәтле генә баланың ризалык бирүе Әнәсне җилкендереп, яңа дәрт өсти иде. Нигә аңа йорт салмаска ди? Ир кеше ләбаса ул! Һич ялгансыз аның бу уй-теләге. Монда тамчы да күпертү юк.
– Ярар, Әнәс. Төзе йортыңны. Тәрәзә капкачларын челтәрләп эшлә. Диварларга келәмнәр асма, яме. Идәннәрен дә буяма. Сулышка иркен булсын.
Әлфия шулай диде дә куллары белән йөзен томалады. Аннары:
– Куркам, алай да кызыңнан куркам! – диде.
– Ләйләдәнме? Тапкан куркыр кеше. Сабый ич ул!
– Хәзерге заман яшьләре мәрхәмәтсез, – диде Әлфия, һаман да ачынып. – Аларга синең җаның пүчтәк кенә. Нишләп шундый каты бәгырьле токым яралган икән? Тормыш рәхәтенә чыдашалмау галәмәтеме? Май бастымы йөрәкләрне?
– Син йөз ел яшәгән аксакал сыман, Әлфия. Йә, юкка борчылма. Яшьләр белән дә аңлашып була. Үзең дә яшь кеше ләбаса! Син миңа өздереп кенә җавап бирмәдең ич әле.
Әлфия һич көтмәгәндә күңел серен ачып салды:
– Шәрифҗан агайдан мин Рамилгә хәлемне хәбәр итүен үтендем. Адресны бирдем, стансадан телеграмма суксын дип! Ирем вокзалга төшәр, каршы алыр. Бәлки, без бөтенләй җылы якларга күчеп китәрбез.
– Ирең? – Әнәс исәпләп өлгермәгән томанлы яклар да бар икән! Салыначак йортта Рамилгә дигән аерым бүлмә юк ич! Рамил шәүлә генә, юк бит ул, юк!
Мунчасын өлгертеп, каравылчы да керде.
– Ну эссе дә эссе, минем мунча да эссе! Җыен, балам, миллек ләүкәдә. Яртысы каен, яртысы яшь кычыткан. Каен катыш кычыткан миллегенең дәвасын белмисез әле сез, шайтан балалары! Зур ләгәндә ылыс суы, анысы үзе бер сихәт.
Әлфия, карусыз гына карт кушканнарны тыңлап, мунчага китте. Ә Җаббаровны һаман да баягы уйлар камчылый иде. Нигә Рамил? Нигә кирәк ул?
Каравылчы карт, Әлфияне мунчага җибәргәч, Әнәскә:
– Нәстә авыз-борының җимердең? – дип эндәште. – Баш чатныймы?
– Йөрәк, агай.
– Ә-ә, эчкәнеңне йөрәк суырган алайса.
– Ул эчкәннәр парланып очты инде, монда бүтәне әле.
– Хәзер мәтрүшкәләр салып чәй кайнатам. Урмандагы кичләрнең самавырдан башка яме юк!
– Агай, син шулай япа-ялгыз яшисеңме инде?
– Кем әйтә?
– Карчыгың кайда соң?
– Милүн агачым бар минем, олан, карчыгым гына юк. Карчыкларны чәчеп үстерсәләр, әллә кайчан парлы булыр идем.
– Авылда да юкмыни?
– Юк шул. Миңа ошаганнары юк.
– Сиңа да мәхәббәт кирәк, ә?
– Кирәк, олан…
– Вакытында сине күрмичә, соңыннан гына эзләп тапса, бик кызганыч икән ул, агай, йөрәкне парә-парә телә икән.
Мунчадан Әлфия бөтенләй үзгәреп кайткан сыман тоелды Әнәскә. Күзләре көлә, йөзе сөенеч белән балкый.
Урманчы карт:
– Мине көтмәгез, оланнар, чәй эчегез, кич утырыгыз. Юынырмын да, ләүкәгә тунымны җәеп, ятып йоклармын. Белмисез шул, яшьләр, җылы мунчада төн кунуның рәхәтен! – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып киткәч, ханым, куанычын яшермичә:
– Менә без икәү генә калдык, Әнәс, икәү генә! – диде. – Мин бая гына уйлаган идем, мунчада юынганда… Сине уйлаган идем. Шуны сизенде бугай безнең мәрхәмәтле картыбыз, икебезгә уртак төн бүләк итте. Син әллә сөенмисеңме? Син әллә бернәрсә дә аңламыйсыңмы, Әнәс? Без аулак өйдә!
Җаббаровның аны бүлдерәсе килми иде. Сөйләсен ул, туктамасын, сөйләсен дә сөйләсен! Әнә бит ничек сөенә ул бәхетенә. Әнәскә дә рәхәт. Аның да сүзләре күп. Тик ул кычкырып әйтә алмый, бу могҗизадан югалып-таралып калган. Сүзсез генә аңласын иде Әлфия. Берүк сорамасын иде. Хәер, бүген сүзләр артык бугай…
Әлфия, Җаббаровның уйларын белгән төсле, аңа килеп сыенды.
– Әллә ниләр әйтеп бетердем. Йөрәгем яна, тәнем яна, ачуланма, яме, бәгърем?!
– Ачуланам, бик тә ачуланам, Әлфия! – Әнәс иркә хатынны биленнән кочып алды, шашынып үбә башлады. – Син ләбаса инде бу… Син ләбаса, җаным! Теге ситсы күлмәкле кыз бит инде. Бик озак югалтып тордым үзеңне, бик озак… Моннан соң югалтмам инде, җаным, югалтмам!
…Тәрәзәдән төшкән ай гына икесен дә нурга коендырды. Әлфиянең чәчләре Әнәснең йөзенә сибелгән, ул хәрәкәтсез ята, көлми-шаярмый. Җаббаров та эндәшергә базмый: эндәшсә – аңа бәхетле мизгелләр бүләк иткән, назлаган-иркәләгән, киләчәккә якты өметләр уяткан, илһамландырган, очындырган шушы илаһи зат эреп югалыр сыман иде…
Менә Әлфия сибелгән чәчләрен җыеп алды, аннан соң, башын ирнең күкрәгенә салып:
– Бу безнең беренче һәм соңгы төнебез, Әнәс, – дип пышылдады…
7
Хушлашырга да өлгермәде Әнәс, җанында мөлдерәп чайпалган сүзләрен әйтә дә алмады – поезд ажгырып Казанга килеп керде. Перрондагы халык, күгәрченнәр сыман, вагоннарга сибелде. Колга буйлы адәмне вагон тәрәзәсеннән үк күреп алды Җаббаров. Рамил, кеше диңгезен ера-ера, алар утырган вагонга табан йөгерә иде.
«Туктама, поезд, туктама, – дип, тизлекне арттырмакчы булды Әнәс. – Минем бәхетем стансасы арырак әле! Бу минем ачы язмышым тукталышы гына! Син аны йөгереп узарга тиеш идең, аерылышулар поезды!»
Әлфия дә ирен таныды. Таныды да, сискәнеп, Әнәскә борылды. Шул мәлне халык өере аны, тамбурга табан кысрыклап, урамга әйдәде. Күз йомган арада яшь хатын иренең кочагында иде инде. Рамил хатынын үбеп алганда, Әнәс, ялт кына читкә тайпылып, кешеләр арасына кереп буталды, ләкин ул бар омтылышы белән Әлфия тирәсендә иде. Әнә алар култыклашып перроннан төштеләр дә ашыкмый гына кара «Волга» янына килделәр. Колга буй, җайсыз бөгелеп, машина ишеген ачты һәм куллары белән ишарәләп ашыктыра башлады. Әлфия, кисәк айныган төсле, каерылып артына карый-карый, Әнәсне эзләде. Аның күзенә төенчек-сумкалар күтәргән уннарча кеше чалынып уза, тик ул барлаган кеше генә күренми, чупылдап суга төшкән балдак сыман югалган иде. Юк, юк, Җаббаров югалмаган, ул баскан җирендә кадакланган, аякларын кузгата алмый басып тора. Югыйсә як-якка аерылган юллар кабат тоташыр иде дә, язмышлар сүзсез генә хәл ителер иде. Мондый икеле-микеле чакларда адәм баласына коры теләк кенә җитәме соң?! Теләктән тыш кодрәт тә булырга тиеш түгелме?
Әнәсне калдырып, «Волга» алга ыргылды. Тәгәрмәч астыннан пырылдаган кар тузаны, соңгы сәлам булып, Әлфиянең эзләренә ятты…
Йөрәкнең бер читендә чеметем генә өмет уты пыскыды. «Очрашырлар әле. Юллары кисешер. Болай гына, вакытлыча гына аерылышу бит бу. Хисләр сынавы өчен бирелгән вакыт кына».
8
Җаббаров, фатирына күтәрелгәндә, аркан ава язды: баскычта, башын тезләренә куеп, кызы утыра!
– Кызым! Салкын ташка утырма, тор! – диде ул, Ләйләсен кузгатып. – Әллә акчаң беттеме?
– Әти! Миңа акча кирәкми! Син кирәк! – Кызы әтисенең муенына асылынды. – Мин сине бүтән бер җиргә дә җибәрмим. Өч көн буе кайтуыңны көттем. Нур абый сөйләгәч, теге хатыныңнан үлеп көнләштем! Хыянәтче син, әти!
Җаббаров, әллә суыктан, әллә артык дулкынланудан дерелдәгән кызын жәлләп, аның яшьле күзләрен үпте.
– Туңгансың бит, җүләркәем.
– Туңмадым мин, гарьләндем. Өйләндеңме әллә син?
– Охшаганмыни?
– Нур абый, аларның эшләре өйләнешүгә табан бара, ди ич.
– Тинтәк сорауларың белән эчне пошырма, кызым! Нишләп әле син мәктәптә түгел?
– Мәктәп тагын! Өч көн, дим ич инде, сезне сагалыйм. Ну, теге хатының эләксә, битен тырный идем.
– Герой икәнсең! – диде әти кеше, үртәлеп.
Шатлыгыннан үрле-кырлы сикергән кызы аңлаешсыз һәм сәер зат иде.
– Нигә шатланасың әле?
– Син өйләнмәгән, молодец, әти! Әйдә керәбез. Чәй куй, урман күчтәнәчләре белән сыйла!
– Кар беләнме? Минем кардан башка күчтәнәчем юк шул. Әйдә, уз.
Яшьлекнең кырыкмаса кырык төрле тыкрыгы бардыр, аңлап кара син аны! Ачуланып кара! Әтисенең хисләренә кизәнеп балта чапканда, җанында ни барын каян беләсең? Кызын тәрбияләүне ул хатынының бурычы дип санаган иде. Ялгышның башы, мөгаен, шундадыр. Бәлки, гомер агышында Әнәс үзе дә хаталар җибәргәндер?
– Ләйлә, син классташ малаең белән хәзер дә дусмы? Теге сиңа хатлар язган малай. Онытмадыңмы әле?
– Онытмадым, гел исемдә!
– Нигә, кызым, шулай усал итеп җавап бирәсең? – дигән булды Әнәс.
– Син аны көндәлек эченнән таптың да: «Күрегез әле, бер юеш борын минем кызыма мәхәббәт сүрәсе сырлаган», – дип көлә-көлә, дусларыңа укыдың. Икенче көнне мин мәктәпкә бармадым, Азатка «юеш борын» дидем.
– Ул нәрсә диде?
– Үпкәләде. Гафу үтен, диде. Үтенмәдем. Син бит баш биргәнне яратмыйсың. Әни дә яратмый. Хәзер Азат Нурияне озата, алар гел бергә йөриләр.
– Ала-а-ай, – диде әти кеше, сузып кына. – Менә кайда икән хатаның башы… Син мине моның өчен гафу иткәнсеңдер бит инде, кызым?
– Мин ялгыз, әти… Класс малайлары мине футбол уйнаганда гына чакыралар. Ә шоколадны башка кызларга бирәләр. Кинога да, свиданиегә дә – алар белән, мин юк…
– Вәт хикмәт! – дип гаҗәпләнде Җаббаров. – Кигәнең дә импорт кына инде югыйсә… Нишләп берсен дә каптыра алмыйсың икән?
Кызы гасабиланып иренен чәйни, күзләрендә яшен сыман нәфрәт чаткысы ялтырый: ул әллә классташына, әллә әтисенә ачулы. Мөгаен, әтисенәдер, әнә ничек сөзеп карый. Шул карашы белән бәгыреңә кадап ала.
– Әти! Мин Азатны яратам… мин Азатны… уйлыйм, ә син безне…
Әнәсне каргыш белән нәфрәт дулкынына күмеп, кызы шыңшый башлады. Бала күңеле дә бербөтен дөнья. Аның үз җиле, үз һавасы, үз холкы, үз моңы бар… Син инде анда, дәүләт башлыгы булып, әмерләр чыгара алмыйсың.
– Кичер мине, кызым, яме. Сөю араннары тарайды димә. Безнең икебезнең дә тоякта ут хәзер. Бәйгене өзеп чабарбыз әле. Елама, кызым. Син һичшиксез яратырсың, яратылырсың. Парсыз калган адәм юк бит ул. Һәркемнең насыйп яры була. Аның белән йә бик иртә, йә бик соң очрашуың ихтимал. Ләкин кече яшьтәме, олы яшьтәме, ул сине барыбер таба икән. Хет Җир шарының икенче ягында бул, хет айда, хет йолдызда яшә.
– Алдашма, әти. Беркөнне әнигә язган хатларыңны табып укыдым әле. Син кайчандыр аңа: «Югалсаң, океан төпләренә чумып эзләрлек мәхәббәтем бар, җаным-бәгърем», – дигәнсең. Ялганчы син. Кая хәзер ул мәхәббәтең? Әнине дә, мине дә ташладың үзең… Җитмәсә, кызык сүзләр сөйләп утырасың. Йә, дөресен әйт, әнине яраттыңмы, әнине?
– Яшьлек хатасы, кызым. Яшьлек хатасы һәм яшьлек юләрлеге. Әниең фатирлы бай кәләш иде. Ә минем тулай торакларда яшәп туйган чак. Өйләндем дә куйдым, бәхетем тулып ашты. Ярты ел үткәч үкендем үкенүен, тик терсәкне тешләп булмый шул, соң иде. Син тугач, синең хакка яшисе килде. Ашыктым шул, кызым, ашыктым. Әгәр берәүнең минем аркада Алтынай елгасына төшеп, бәкеләргә чумып, салкын тидереп ятуын белгән булсам, әгәр күрәзәче: «Сиңа мәхәббәт килә, сабыр ит», – дигән булса, мин сабыр итәчәк идем. – Җаббаров ачынып кычкырганын сизми дә иде. – Көтәчәк идем! Йә каршы чабар идем. Терелер иде әле ул кыз бала! Мәхәббәтнең илаһи көченә бер генә дару да җитми бит. Каһәр язмыш, миңа әрнүле сөю генә китерде шул. Бәлки, аның гомере чикләнеп барадыр, бәлки, аның санаулы көннәр генә яшисе калгандыр. Мин очраткан кешенең дим, кызым.
Эре-эре күз яшьләре Әнәснең яңагын чылатты.
– Әти?! Әллә елыйсың инде? – Ләйләгә шәм сыман төз, мәһабәт ир-атның елавы гаҗәп иде. – Нәрсә җитми сиңа?
Кызы бернәрсә дә, бернәрсә дә аңламый иде!
– Миңа гомер буе нәрсәдер җитмәде, кызым. Җаным теләгәннең күбесе тормышка ашмады, буш хыял булып һавада асылынып калды. Могҗиза көттем, ул читләтеп узып китте, рәшә генә алдаган икән. Хәзер тиле хыял-өметләремне жәллим инде. Хаталарым мине һаман эзәрлекләп йөрде. Ә бер мәртәбә хаталансаң, аннан котылу юк, ул меңгә төрләнә икән. Ә бит бүген ни кылсаң, киләчәгеңә шулар барачак. Чабуыңа тагылып, ияреп барачак. Чөнки алар тузган сәләмә күлмәк кенә түгел, салып атам да яңасын киям димә. Без яшәгән көннәр бары тик безнеке генә. Безгә җавап бирәсе, безгә сират күперен кичәсе.
– Әти, калган бөтен кеше дә хатасыз гына яшиме? Мисалга, әни?
– Әниеңме?
Җаббаровның гелән-гелән хатынын да хурлыйсы килми иде. Юлсыз-нисез җирдән үз сукмагын табарга тырышып кына ялгышлар җибәргән һәм яшьли ирсез калып бәгыре каткан хатынны, бәлки, гаепләргә дә кирәкмидер? Баласы өчен ул, нәрсә генә әйтсәң дә, изге зат, ана кеше!
– Әниеңне мин дә тиң күрмәдем бугай, кызым. Җәмгыятькә файдасыз эш башкара кебек иде ул. Эше күренми, тау-тау кәгазе генә җыела иде. Фән өчен тырышлык кына аз, сәләт тә кирәк. Әниеңне икенчесеннән мәхрүм дип уйладым. Халык җырларын туплый, анализлый инде ул үзенә күрә… Ә бит әниең коры кеше, табигатьтән дә, халыктан да ерак зат. Шәһәрдә торып җыр өйрәнүен кара син! Авыл җире кызыктырмады аны. Югыйсә йөр инде халык арасында, ятма таш калада, әгәр син галим икән, әгәр син гомереңне шушы өлкәгә багышлыйсың икән. Әбиең мәрхүмә янына да бер мәртәбә генә кайтты әниең. Анда да бөтен күрше-күләнне көлдерде. Авыл ызбасының түшәме тәбәнәк була, йокларга яткач, бу: «Өстемә түбә такталары ишелә», – дип, ишегалдына йөгереп чыккан иде. Чак тынычландырдык үзен. Арбада кунды, тәки өйгә кермәде. Әнә шундый сәер гадәтләре бар иде аның…
– Ул да сине, сәер, ди. Кешеләр машина сатып алганда, трамвайларда чапты, келәмнәргә чират торасы урынга, ватман ташыды, ди. Аңламассың: кайсыгыз сәеррәк икән?
– Менә, кызым, без синең белән аңлашуга таба барабыз хәзер. Инде тыңла: мин өйләнергә уйлыйм…
– Кемгә? – дип бүлдерде кызы.
– Әйбәт кешегә, кызым. Әлфия исемле ул.
– Саташкан син, әти! Ә без? Әни?
– Әниеңне кузгатма, яме. Өзелгәнне ялгасаң да, төене кала. Ә син барыбер кызым булып калырсың. Җәйгә мин урман эченә йорт төзермен. Алан уртасына… Җылы җилләр исеп, җир җиләге исе таралыр… Баскыч төбендә кып-кызыл бөрлегәннәр үсәр. Әлфия тәрәзәләргә ак пәрдәләр эләр… Идәннәр сап-сары итеп юылган булыр. Менә мин шундый могҗиза көтәм, кызым.
– Мин дә, әти! Чемоданым белән магнитофонымны гына алам да сиңа күчеп киләм.
Язмышның кинәт кенә шундый борылыш алуы Әнәсне канатландырып җибәрде. Кызы да риза! Әлфия зарыктырмасын, тизрәк шылтыратсын иде инде. Хәзер ансыз бер генә минут та яши алмаячак бит. Моңарчы яшәгән тормыш кояш җылысына тилмергән үлән сабагы төсле… Әлфия җай табып хәбәрләшер дә, кыш язга әйләнеп, тамчылар тама башлар… Мәхәббәт бөреле язларга, беренче умырзая чәчәкләренә пар була. Әгәр, кил, дисә, Җаббаров аны сәгате-минуты белән эзли чыгар.
9
Әлфия онытты… Әнәскә ялгыз уздырган көннәре буш һәм ямьсез тоелды. Татлы хыялларны ачы хакыйкать тар-мар итте. Ул әллә ничә тапкыр иске адрес белән Әлфия яшәгән йортка килде.
– Бездә аның эзе дә юк, – диде мәче кочаклаган ханым беренче килүендә.
Икенче килүендә:
– Улым белән алар аерылышты, – диде.
– Ә улыгыз кайда соң? – диде Җаббаров. – Ул беләдер ич!
– Аерылган хатын аңа ниемә хаҗәт? Белми! Улым Ташкентта, түтәендә кунакта.
Инде ханымның ялганлап маташуы хак иде, димәк, Әлфия киткән! Казаннан еракка, җылы якка! Ичмасам, адресын калдырсын, һич югы: «Китәм, хуш», – дип саубуллашсын иде. Җаббаровны дөрләп янган утка салды лабаса. Билгесезлектән дә яманрак нәрсә бар икән?
Әтисенең чәбәләнүен күреп, кызының да планнары пыяла сыман уалды. Ләйләнең Әлфияне тизрәк күрәсе килә иде. Хәзер ничек күңелсез!
Әнисе янында исә кызык иде. Аларга көн дә дус-иш җыела, бииләр, җырлыйлар, шаян сүзләр сөйлиләр. Бигрәк тә Ходайбирдине әкәмәт инде! Бил тиңентен сакал үстергән. Килгән саен, Ләйләгә зәңгәр кәгазьгә төрелгән шоколад кыстырып килә. Кыйммәтле булса да, Ләйлә аны нигәдер ашамый иде. Мөгаен, Ходайбирдинне яратмаганга күрәдер. Бишкә бөгелеп төчеләнә бит ул. Әнисе шуңа риза: ятып, аяк табанын гына үпсеннәр. Ләйлә, әтисе янына күченгәндә, үзенең Ходайбирдингә булган мөнәсәбәтен сиздереп китте.
Әнисе:
– Озаккамы син? – дип кызыксынды.
– Ходайбирдинеңнән сора!
– Димәк, син аны өнәмисең, балам?
– Минем үз әтием бар!
– Әтиең безне ташлады ич!
– Аерылды! Бу әле мине ятим итте дигән сүз түгел.
– Бар, күңелең кайтканчы атаңда яшә алайса, тискәре!
Әнисе күтәреп бәрелгәнче, Ләйлә тиз генә чыгып сызды.
– Әти, кайда соң инде синең Җомгабикәң? Һаман көтәбез, көтәбез, туйдырды инде.
Җаббаров кухня өстәлендә Әлфиянең сурәтен сызгалап, тирән уйга чумып утыра иде, сискәнеп:
– Нинди Җомгабикәм? – дип сорады.
– Нинди Җомгабикә, имеш! Без утраудагы кебек яшибез. Тып-тыныч! Син – Робинзон. Ә аның Җомга атлы хатыны булган.
– Син, кызым, бәйләнмә, дәресләреңне хәзерлә.
Көн кичкә таба авышкан иде. Аны тагын сагыш басты. Рәхимсез сагыш җанны өтеп-өтеп ала, йөрәкне сулкылдата иде. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәр. Бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе шул. Әнәс чыршы бизәргә ярата. Бала-чага кебек, төрле төстәге кәгазь уенчыклар ясап элә. Быел инде бу эшкә дә кулы бармый. Табылмады Әлфия! Табылмады! Ул баскан эзләрне кар күмгән, ул йөргән урамнар тарайган сыман иде. Сорашмаган кешесе калмады: белгәненнән дә, белмәгәненнән дә сорашты. Нур белән Ирек, Җаббаровка күренергә оялып, остаханәләрендә яталар иде, – ул аларны да кузгатты. Бергәләшеп Казанны айкап чыктылар – табылмады. Күктән иңгән фәрештә дә болай эзсез югалмас, җирдә өрфия яулыгын онытып китәр иде. Телефон шылтыраган саен, Әнәс: «Ул!» – диде. Ләкин телефоннар да саңгырау, көткән кешенең тавышын ишеттермиләр иде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан ул Сәнгать йортына килде. Халык бәйрәм каршылый, коридорга тулып бии, күңел ача. Җаббаров зифа буйлы ханымнарның хәрәкәтен ерактан гына күзәтеп йөрде. Аны да күреп алдылар. Күреп алдылар да, биюләреннән туктап, дәррәү аңа ташландылар.
– А-а, Җаббаров!
– Әйдә, биибез.
– Яңа ел күчтәнәчләрең кая, өләш безгә дә! – дип тырылдата башладылар.
Әнәс, йотлыгып, алар арасыннан Әлфияне эзләде, күңеле һаман могҗиза көтә иде.
– Китегез әле, бәйләнмәгез кешегә! – дип, Мәликә ханым аны бер читкә алып китте. – Сине унлап хат көтә.
– Бир тизрәк! – диде Җаббаров, кабаланып. Ун хатның берсен булса да Әлфия язарга тиеш ләбаса!
– Җанашың көненә йөз шылтырата. Интектермә инде, барып кил.
– Кем шылтырата? Әлфияме?
– Тәки котыңны очырган шул ямьсез кызый. Курыкма, Ташкент ягына билетлар җүнәтеп йөргәнен үзем күрдем мин аның. Кассада бергәләп чират торган идек…
Табышмак-сораулар булып башына тулып йөргән билгесезлек томандай эреде. Хәзер тәннең бөтен тамырын иңләп ашкыну йөгерде…
Ашкыну! Иңрәп, ни гамәл кылырга белмичә йөдәгәндә, ташкын сыман җаныңа ашкыну килсә, син бәхетле, Әнәс! Ичмасам, өметең якты була, ичмасам, барыр юлың ярылып алдыңда ята.
– Сиңа икенче шатлыклы хәбәрем дә бар бит, Әнәс, – дип, Мәликә ханым аның кулына кәгазьләр сузды. – Менә премиягә кандидатлар исемлеге. Күрәсеңме фамилияңне? Күрмичә диң, син күз өстендәге кашыбыз лабаса! Укы, укы, бөгәрләмә кәгазьне!
– Бир әле каләмеңне! – Җаббаров үз фамилиясен аркылы-торкылы сызды да Хәбиб остазны язып куйды. – Таҗи Галиевичкә тапшыр, Мәликә. Хәбиб абзыйның күргәзмәсен оештырып, премиягә тәкъдим итсеннәр.
– Син нәрсә, сай савыт?! – Мәликә ханым аның артыннан тагылып бара иде. – Күргәзмәң борын төбендә ич! Яндырасың бит!
– Янса сүндерерләр. Мин ерак сәфәргә китәм, хуш!
– Хатларың, хатларың кала!
– Кайткач укырмын!
Өч сәгатьтән Ташкентка самолёт оча икән, Җаббаров кассага йөгерде һәм, ашыга-кабалана, билет алды. Өйдә аны дүрт күз белән Ләйлә көтә иде.
– Нишләп озакладың, әти?
– Кызым, мин Әлфия апаңны алып кайтыр өчен Ташкентка очам. Тиз-тиз чемоданны тутырыш әле. Чиста киемнәр сал. Йә, утырма инде!
– Син анда барма, әти…
– Әлфия апаң көтәдер, кызым, алай каты бәгырьле булма.
– Көтми ул сине, әти. – Ләйлә сулкылдап елап җибәрде. – Ташкентта да түгел ул…
– Чү, кызым, елама әле син. Күрәсең бит, минем болай да башым катты. Нигә син гел әтиеңә каршы чыгасың?!
– Мин… мин, әти, каршы түгел, түгел…
– Алайса елама. Әлфия апаң Ташкентта диделәр. Син берәр хәбәр ишетмәгәнсеңдер бит? Әллә ул Алтынайдамы?
– Ул инде Алтынайда да юк… Ул бер җирдә дә юк. Мә, ире китерде. Әлфия апаның соңгы истәлеге шул булган, сакласын, диде. Үләр алдыннан… синең белән саташкан, синең белән, әти!
Ләйлә тагын да ныграк үкси-үкси Әнәскә чит-читләре янып челтәрләнгән рәсемне тоттырды. Аннан күзләрен зур итеп ачкан бәләкәй генә бер кыз бала, гаҗәпләнеп, дөньяга карап тора иде. Менә ул җанланыр да: «Еллар аша эзли-эзли, мин сине барыбер таптым, исәнме, Әнәс?!» – дияр кебек…
КЫРГЫЙ
1
Күк гөмбәзе урталай шартлап ярылган сыман, яңгыр яуды да яуды. Җиһан тоташ бер су дөньясына әйләнде. Эре-эре тамчылар, күңелдә кара шом уятып, шак-шок калай түбәгә килеп кадалалар да ябылмыйча калган тәрәзә капкачына шыбыр-шыбыр агып төшәләр. Яңгыр алдыннан купкан җил-давыл баганалардагы ут чыбыкларын өзгәләп бетергән, авыл, упкын төбенә мәтәлгән төсле, караңгылыкка чумган иде.
Ул, торып, сукыр лампага булса да ут эләргә теләде, ләкин аяклары аны тыңламады. Бар гәүдәсе хәлсезләнеп оеп каткан, баш эшләми, эшләү генә түгел, баядан бирле ни-нәрсә булганын аңламый, бөтенләй миңгерәгән иде. «Ник килми, ник керми? Ул бит «юл уңае сугылырмын» дигән иде… – Хатын, өметләнеп, тәрәзәгә бакты. Тик анда караңгы, җанны өшетерлек куркыныч караңгы иде. – Яңгыр өркетте микәнни? Әллә гайбәттән куркамы? Моңарчы капка шакыган кеше түгел иде шул… Белсә иде ул аның хәлләрен, белсә иде! Карурманнар кичеп тә килер иде… И Раббының каргыштан өтелгән төннәре! Җәзалыйм дисәң, бүтән җәзалар беткән идеме?!»
– Ярады…
Хатын карлыккан тавыштан сискәнеп куйды. Үткен күзләре караңгылыкка ияләшеп өлгергән иде инде, ул мич авызына елышып тәмәке пыскыткан карачкы кыяфәтле иргә текәлде.
– Ярады-ы, – дип кабатлады карачкы, – ярады-ы. Изге түгел дип кара син шуннан соң безләрне, эзне шәп юа!
– Нинди эзне?! – диде хатын, аңламыйча. Ул әле һаман аңгы-миңге халәтеннән котылмаган иде.
– Һи, аңгыра! Минем җирдәге тәпи эзләрен яңгыр юа, дим. Һи, сарык! – Төнге кунак, хатынны мыскыллавыннан тәм табып, тыелып кына көлде, ә ул моңа үпкәләмәде, сораштыра башлады:
– Нишләп йөрисең әле болай? Кайтырыңа байтак иде бит.
– Чыгардылар, – диде ир, мич эченә төтенен пуфылдата-пуфылдата. – Бар, туган, кайт, диделәр.
Хатын бераз айный төште:
– Чыгардылар, дисеңме?! Тау хәтле гаебең өстенәме? Кит, сөйләмә!
– Әй син, читән казыгы, артык төпченмә, яме? Чыгардылар, и баста! Рөхсәтен синнән сорамадылар.
– Алайса, ник көн күзендә кайтмадың? Ник кача-поса төнлә йөрисең? Эзне юа, дип тә кинәнеп утырасың әнә…
– Җит-те, – дип теш шыгырдатты ир. – Ирең исән-аман бусагаңнан атлап кергәнгә шатланмыйсыңмы әллә? – Карачкы, тәмәке төпчеген ачу белән мичтәге көлдә изә-сыта сүндергәч, аңа таба борылды. – Керпедәй инәләреңне тырпайтма, барыбер кадалмыйбыз. Төрмә узган безнең башлар. Нәстә, хәзер ирең дип санамыйсыңмы, ә? Сиңа әйтәләр, кабак баш…
Хатын дәшмәде, аны эчтән калтырау биләп алды.
– Өч елда оныткансыңдыр да, шәт. Кая, кая… – Ир, мүкәләп килеп, шырпы сызды, аның йөзен яктыртты һәм, авызыннан сасы ис бөркетеп: – Әһә, син чәпчим картаймагансың икән, гел мин калдырып киткән килеш, – диде. – Күзеңдә пәриләр туй ясый. Алай-болай мыеклы абзыкайларны ияләштермәгәнсеңдер бит, ә? Сез булдырасыз аны, юха еланнар, чалбар салдыручы азгын шайтаннар! – Карачкы сүгенде дә учлап хатынның йөзен тотты. – Җә, иреңнең күзенә кара әле. Кара, дим, иреңә, җә!
Хатын, калтыравын көчкә басып, ярсып пышылдады:
– Әйтмә «ир» дигән сүзеңне! Син минем ирем түгел! Түгел! Ник туры Әсмаңа кайтмадың. Аның түшәгеннән торып чыгып киткән кеше бит син.
– Аңардан киттем өтермәнгә, ә сиңа кайттым, чөнки дә никахым синнән. Әсмабикә булса, бәхетеннән ими башын чәйнәп өзәр иде.
– Бар, өзсен, бар. Яңгыр туктауга чыгып кит. Таң атканны да көтмә. Ирекле башка кайда да ирек.
– Ирек, ирек, – дип үртәлде ир, әйтерсең аның башына чүкеч белән суктылар, ул юашланып калды. Кулын хатынның йөзеннән алды, алды да авыр сулады һәм мескен тавыш белән: – Их, Җәмлә, – диде. – Безнең иреккә туенган юк шул әле. Дөньясы да өтермән белән бер.
– Ниче-ек? Чыгардылар, дидең ич!
– Качтык без Садыйк белән икәү. Дол-лой өтермәннәре, долой!
– Качтыгыз?!
– Җә-җә, егылып, маңгаеңны карават читенә бәрмә. Искитәрлек нәмәстә ишеттең әле?! Дөнья шундый ул, бәгырь кисәгем, синең мич уентыгындагы казаның кебек кайный, таша, түгелә. Төрмә дә шул дөньяга охшаган: берәү анда барып керә, икенчесе чыга, өченчесе суелып үлә, дүртенчесе кача. Менә без табан ялтыраттык, качтык, ягъни мәсәлән. Чөнки дә без ирек һавасы сулап яшәр өчен туган халык. Кая, кил, бер яратыйм үзеңне. Кайтканнан бирле кул тидергән юк…
– Кит! – Хатын, җитез тиен кебек, караватның икенче башына сикерде. – Кычкырам, кагыл гына, – диде ул, мендәрләрне ишеп төшерә-төшерә. – Кешеләр җыям!
– Чү, әкрен, тиле баш! Синнән моны көтәрсең дә. Һаман шул аңгыра сарык икән. Ни кыйнап та, тәки рәткә кермәдең. Бир мендәр, сырма, мин идән астында йоклап алам. Сиңа шундый закун чыгарам: кеше-фәлән килсә, борча кебек өй бетереп чапма, тыныч кына утырып сөйләш. Будто Идрис синдә түгел. Сизенмәсеннәр, дим. Иртә белән алга таба ничек эш йөртергә икәнен киңәшләшербез. Йокла, Җәмлә.
«Ничек инде бу? – диде хатын, Идриснең сүзләрен башына сыйдыралмыйча. – Аның минем йортыма аяк басуы бер бәла булса, куян кебек посып ятарга җыенуы мең бәла түгелме соң? Төрмә хәтле төрмәдән качып! Билләһи, моны исәп-хисап кылырга акыл җитми. Әллә мин, чынлап та, аңгырамы? Аңгырайттымы әллә Алла каргаган шушы төн мине… Күкләр-җирләр могҗизасы и Ходаем, син бу ирне, күзләрем күрмәсен өчен, ерак-еракларга илтеп олактырган идең ләбаса. Аерган идең ләбаса кара көннәремнән, кан сауган бәгыремнең яраларын да төзәткән идең ләбаса! Нигә тагын җәзаларга ниятләдең, нигә?! Шулай ук мин артык гөнаһлымы? Юу-ук, иртәгә үк Җәббар янына барам. Өтермәненә кире яптырсын. Җир бит! Ни йөзе белән авылга кайткан диң син. Булса да булыр икән иманыннан җәяү качкан бәндәләр!»
Җанын актарган шыксыз уйларыннан арынырга теләп, ул йөзе белән мендәренә капланды, тик йөрәктән хәсрәт китмәде, күзгә йокы эленмәде. Ара-тирә тынып торган кебек тоелган яңгыр шавы эченнән гырылдаган тавыш ишетелә иде. Әнә гырлый-гырлый йоклый… Әйтерсең урманда утын кисеп хәле беткән, әйтерсең күңелендә тамчы да кер-тап юк. Аның урынында икенче берәү булса, керфек тә йоммыйча, тәрәзә төбендә утырыр, эзләмиләрме, куа килмиләрме дип, яфрак селкеткәнгә дә колак шомрайтыр иде. Һич югы, хатыныннан шикләнер иде. Ә нигә шикләнмәскә ди! Менә хәзер Җәмилә тота да Җәббарларга йөгерә. Әйе, тота да… Хет җир белән күк бергә тоташып яңгыр койсын, тоз түгел, эремәс. Өеңә шундый аяклы каза керсә, таш яуса да чыгып чабарсың.
Җәмилә, каударланып, идәнгә басты.
– Кая барасың? – диде шул чакта гырлаудан шып туктаган ир һәм, баш түбәсе белән генә күтәреп, идән капкачын өскә чөйде.
Хатын лып итеп караватка утырды.
– Мине җәвит итәргә маташасыңмы? – дип үкерде карачкы. – Минеме? Ахмак! Син үзең дә буялдың бит инде. Ник ишек ачтың, ә? Идрис икәнемне таныдың бит, танып ишек ачтың, ватып кермәдем синең тәрәзәңне. Моның өчен, качкынны куеныңа салган өчен, сиңа срок тиеш икәнен аңлыйсыңмы хет, аңгыра?! Мине яшергән өчен кочаклап үпмәсләр, бел!
«Куркытма», – дияргә уйлады хатын, әз генә гайрәт чәчәргә теләде, ләкин тагын эчтән калтырау бизгәге бәреп чыгып, бөтен әгъзаларын таркатып ташлагандай итте.
– Ят! – дип боерды Идрис. – Ят, диләр! Иту сине дә яныма сөйрәп төшерәм.
Хатын карусыз гына өстенә юрганын ябынгач, ир, тынычланып, идән астына чумды.
«Менә бардым, – диде Җәмилә, үзалдына көлемсерәп. – Гомер шулай үтә инде, уйлаган уем белән эшләнәсе эшем һичбер вакыт тәңгәл килмәде. Килмәде, килмәде… Башларыңны дәрьяларга салып агызасыңмыни, и Ходаем! Бу газаплар үзеннән үк башланды бугай. Үзеннән, әйе, үзенең җебеклегеннән, мескенлегеннән, кистереп әйтә белмәвеннән. Югыйсә Идрис озата килгән беренче кичтә үк күңеленә беркеткән иде: авылда яманаты чыккан бу егетне бүтән якын җибәрмәскә кирәк. Аны Әсмабикә белән чуала диләр. Холкы да ямандыр, Фәхретдин нәселе бит. Алар кызу канлы, каты куллы бәндәләр.
Кумады шул Җәмилә. Хәзер искә төшерүе дә авыр: курыкты. Кыз килеш утырып калудан курыкты. Кыз гомере, йомгак төсле, алга тәгәри, яшь һаман бара да бара, тиздән егерме биш тула иде. Иреннән аерылган хатыннар, ичмасам, гайбәтчеләр теленнән кыйналып-сугылып булса да көн күрә, сөю тәме татый. Җаны теләгән ир аларның тәрәзәсен чиертә. Ә муртайган карт кыз кемгә хаҗәт? Бит аның йортын егет-җилән биш чакрымнан урап уза! Япа-ялгыз яшәп, наз-сөюләрсез картаю Җәмиләнең котын очырды һәм ул, ишеттергән сүзләргә дә, «сабыр ит, үз тиңең табылыр» дип үгетләүләргә дә карамыйча, бәхетсез башын Идрисләр йортына илтеп тыкты.
Туйлар узып атна-ун көн үткәч, фермадан котырынып кайткан яшь ир Җәмиләне бер сәбәпсезгә тукмап ташлады. Акылга сай бөкре каенсеңел аралап алып келәткә өстерәп кергәндә, ул һуштан язган иде. Бөкре, битенә су бөркеп, аның күзен ачтырды.
– Шундый ул, апаем, тилергән. Элек, сиңа хәтле, мине бәргәләп ачуын баса иде. Һә-һә-һә, мин котылдым, әл-лә-ләү, – дип, кулын чәбәкли-чәбәкли кеткелдәде каенсеңел.
«Булмый, – диде ул чакта Җәмилә. – Тормыш болай җәбер-әрнүдән башлангач булмый. Бүген үк аерылып китәм. Кеше дөрес сөйләгән: Фәхретдин нәселе рәхәт күрсәтми икән».
– Шундый ул, – дип, һаман авыз ерды бөкре. – Кулына ни эләксә, шуның белән каезлый. Тишек чиләк белән дә кыйнады мине, дилбегә белән дә, идән чүпрәге белән дә. Нәзек талчыбыгы белән сыздырса, бә-әк авырта. Кара, андай-мондай йортта чыбык-таяк күрсәң, ерак ыргыт. Шундай ул безнең абый Идрис. Син, ачык авыз апа, ник аның күзенә чалындың соң? Икенчеләй бәбәге акайганын күрсәң качып тор. Котырса, бәбәге акая бит аның. Үзенең кем икәнен белми әле ул, миңа «сай савыт» дип акыра. Сиңа да кушамат табар, көт берчак, мачтыр безнең абый кушамат-пошаматка, бә-әк мачтыр.
«Сай савыт» көянтә-чиләген асып суга киткән арада, Җәмилә чемоданга әйберләрен тутырды. Ләкин капканың бер як тоткасыннан ул тартканда, икенче ягыннан сусыз чиләкләрен шылтыратып кайткан бөкре эләктергән иде.
– Уф, ачык авыз апа (күр, кушаматны үзе үк кушты!), сулышым тынга капты, бик каты чаптым, – диде каенсеңел һәм Җәмиләнең чемоданы өстенә килеп тә утырды. – Чишмә юлында юан Әсмабикәне күрдем. Юан-юан да, малай, иелсә, кендеге чишмәгә тия. Шул сорашты. Нәмәстә ди, абыең җиңгәңне яратамы, дипме-дип сорашты. Сукмыймы, дипме-дип әйтә. Сукмый, дим, ярата, дим, ышанды тәки. Син тоттырма ялганны, яме? Әсмабикәне күрсәң, безнең Зәмзәмия гел дөресен сөйли, диярсең.
Көнләшүдән кызарган-бүртенгән Җәмилә чемоданын кире бушатты. Әсма һаман өметен өзми, бәбкә сагалаган тилгән кебек, аның бәхете өстендә бөтерелә икән! Чыгып кит әле шунда, икенче көнне үк, күзен тондырып, Идрис йортына киләчәк. Киләчәк, киләчәк!
Кичен дуамал ир басылган иде. Хатынының яшьле күзләренә карамыйча гына:
– Фәхретдин малайларының холык-фигылен белеп-ишетеп чыктың, тырнак белән чиерткәнгә дә авыз турсайтма, – диде. – Егет вакытта ачу ташын су сибеп чыжлатмыйсың инде аны, өйләнгәч хәлләр үзгәрә, ир ничек көйләтсә дә түзәсең, җанкай, – диде.
Һәм шуның белән әйтеп тә бетерде. Хәзер инде бөкре каенсеңел киңәшен истә тотарга гына кала иде.
2
Чиләкләп койган яңгыр таң алдыннан туктады. Өй дым тарткан иде, әз генә черем иткән хатын туңып, чирканып уянды. Берара җылы юрган астыннан чыгарга иренеп ятты.
– Чәй куй, – диде карлыккан тавыш.
Төнге мәхшәрнең өзелмичә, яңа туган көнгә дә килеп тоташуы Җәмиләнең тәнен куырып алды. Төш кенә түгел идемени кичәге хәлләр?! Абау, җаным, абау! Ул дәшмәгәч, Идрис идән тактасын дөбердәтә башлады.
– Самавыр куй, саңгырау колак! Эчем быгырдый! Мәрткә чумдыңмы әллә анда?!
Төннең авырлыгыннан сыгылып төшкән сыман, хатын, яртылаш бөкрәеп, самавырга су тутырды. Калтыранган бармаклары торбага утлы чыра салалмыйча интекте. Чыра күмерләнеп идәнгә чәчелә иде. Аның да бәхете, кара күмергә әйләнеп, шулай чәчелде бугай. Җыеп кара инде хәзер…
Сүзсез генә чәй эчтеләр. Идрис куркыныч иде: яңак сөякләре бүлтәеп, күз төпләре зәңгәрләнгән ир ач бүрегә охшаган, ул, ашардай булып, һаман хатынны күзли.
– Чәшкең тешеңә тиеп шыкылдый, – диде карачкы, мыскыллы елмаеп. – Нәстә, миннән шүрлисеңме? Озак ятмам синдә, куан, сөен. Әнә күрәсеңме?! – Качкын ишеккә таба ымлады. – Анда гомереңә җитәрлек байлык. Карама, капчыгы бәләкәй дип. Кечкенә дә төш кенә. Алтын зур булмый, туганым!
Мие шулпаланган Җәмилә шунда гына искәрде: ничек абынып егылмаган, бусага төбендә авызы бәйләнгән капчык ауный иде.
– Нәстә бәбәгең акайды? Аңышмадыңмы? Синнән аңлау-мазар соралмый да. Тыныңны чыгармыйча, койрыгыңны кысып йөр, шул сиңа сүз. Озакламам, дим, китәрмен. Ул-бу тынсын, милисә иснәнүдән туктасын, китәрмен. Суга баткан кебек булырмын. Дөньяның чите юк, дисеңме, Җир шары түгәрәк, дип, ахмаклар гына сөйли. Дөньяның дүрт чите бар, бар! Син аңгыра белмәгәч тә ни…
«Саташкан, – диде хатын, капчыкка янә күз ташлап. – Тәмам тилергән. Төрмәдән алтын тоттырып качыралар ди сиңа! Китәрмен, ди. И Ходаем, якынайт ул минутларыңны, тизрәк якынайт! Ичмасам, бәхетемә киртә корылмас. Мин бит аңа тиенгән кебек идем…»
Ир, җәһәт кенә торып, капчыкны идән астына ыргытты.
– Әйдә, ятсын аулак җирдә. Син, Җәмилә, тыңла. Әгәр кеше шикләнмәсен дисәң, үзгәрмә дә, үзгәртмә дә. Элеккечә яшә.
– Каф тавы артына олак, – дип ыңгырашты хатын. – Олак, олак!
– Җә-җә, үләксә эт төсле улама әле. Тыңлап бетер. Алар синең йортыңнан эзләмәс, моны абзаң исәпләде инде. Әсмабикәнең тавык кетәклегенә хәтле капшарлар. Синең белән безнең ара суынган дип чутлый милисә бәндәсе. Ха-ха! Ялгышалар тәре бугазлар, шулаймы, карчык? Безнең әле кайнар төннәребез булыр, валлаһи! Нигә аптырыйсың, күрше авылдагы Питер дәдәй сугыштан качып дүрт ел яткан хатынының итәк астында. Мария түти өч бала тапкан. Балалар суйган да каплаган аталары икән. Авылдашларына ни дигән хәйләкәр хатын: калага күкәй сатарга барган саен Питерыма охшаган мужик белән очраштыргалыйм, артык сүешәбез бугай, күкәй сатканда да бала ясап китә, чукынчык, дигән. Марияне «азгын» дип черетеп сүгәләр, Питерны «мескен, сугыша» дип жәллиләр икән. Сиңа да марҗа түти хәйләсе тап-таман, Җәмлә. Идрис сымаграк берәр ирне күзләргә туры килмәгәе, ха-ха! Котловка базарыннан, ха-ха! Күз буяр өчен, ха-ха-ха!
Тәмәкедән саргайган ямьсез тешләрен ыржайтып көлгән ирне күрмәс өчен, Җәмилә йөзен читкә борды. «Җирәнгеч, бигрәк җирәнгеч, Ходаем».
– Яктырды, тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк, – диде ул, көчкә сабырлыгын җыеп.
Көлүдән туктаган ир йодрыгы белән бүрәнәгә суккалады.
– Өең шәп, Җәмлә. Мондый йортны бушка салмыйлар. Акча кем бирде? Бурычка җыйдыңмы? Мине кулга алганда, капка төбең тулы бүрәнә генә иде әле. Йорт кузгатып чиләнмәскә иде, минем бөкре сеңел янында урын тар идеме, яшәр идегез шунда ике сантый. Идән астын бетонлап эшләткәнсең, салкын, җелегең туңарлык. Акча каян таптың, дим?
Бу йортның ни бәягә төшкәнен, аны салам дия-дия күпме чиләнгәнен хатын сөйләмәде. Кешесе ул түгел иде.
– Ярар, Садыйк кая соң? Сез икәү ләбаса, – дип, сүзне бүтәнгә борды.
– Качты Садыйк. Урманга тайды. Беткән дип исәплә ул дуңгызны.
– Ничек «беткән»?!
Ирнең күзләре усал ялтырады.
– Урман синең идән астың мәллә? Озак агач санап йөрерсең ди. Барыбер тоталар, шуңа беткән Садыйк.
Бу башка сыймаслык хәл иде. «Алайса, – дип шомланып уйлап алды хатын, – моның да көннәре санаулы. Тотсалар, һичшиксез, Садыйкның телен чиштерерләр. Аннан… аннан эзләп килерләр. Ир хәтле ирне бүрәнә ярыгына тыкмассың, ул сиңа кандала түгел. Таякның юан башы әүвәл Җәмиләгә тияр: кем яшергән? Җәмилә. Кем милисәне кисәтмәгән? Җәмилә, тагын Җәмилә… И Алла гынам, ул моңа ничекләр генә түзәр икән?! Юк, юк, шушы карачкы кыяфәтле ирнең кабат тотылуы да, гаебенә күрә җәза алуы да аны тетрәндермәячәк. Кешеләр яудырган нәфрәт-каргышка да йөрәк чыдар. Битенә төкергән ил төкереген кайчан да бер юып төшерер ул. Ә менә… менә Җәббарга нәрсә дип җавап бирер? Ничек аның күзенә карар? Бит ул Җәмиләне гөнаһсыз фәрештәгә тиңлидер. Хәер… аңлар, бәлки. Хатын-кыз ирләр акылы белән яшәми ләбаса. Аңлар, бәлки. Юк, юк, мин тикмәгә генә үз-үземне юатып утырам. Имансызның да имансызын яшергән өчен Җәббар тарафыннан юк кичерү, юу-ук!»
– Нигәдер бала йоннарың кабарды, Җәмлә, Җәмлә, дим?! – Бөрешеп урындыгына сеңә язган хатынны ир иңеннән тотып селкергә кереште: – Ниләр хисаплыйсың, ә? Шәт, мине сатарга план корасыңдыр? Җә, ач ипи шүрлегеңне, әйт бер-бер сүз!
Хатын, йөрәге белән сыкранып:
– Әсмаңа китәргә иде, Әсмабикәңә, – диде.
Идрис, таган атындырган кебек, урындыгы-ние белән аны этеп җибәрде, Җәмилә чүт кенә йөзе белән идәнгә кадалмады. Ир, ачуын тыялмыйча, ярсый ук башлады:
– Кайтканнан бирле «Әсма да Әсма»! Ни тукыйм кибәк башка, кермәсә дә кермәс икән, җә! Бүренең төлке оясына качканын ишеткәнең бармы синең, миңгерәү тавык? Юктыр шул, юктыр, сарык. Бүре оясына аучы якынлашса, ялан кырга чыгып чапмый, акыл бар ул ерткычта, шып кына төлке апаең куышына керә дә чума. Ә бүрене төлке оясыннан эзләмиләр! Эзләмиләр, дим, Җәмлә, аңгыра Җәмлә! Әйе, син – төлке, төлке. Түлке мин сине кумыйм, икебезгә дә урын җитә монда. Инде миеңә аз-маз тамдымы? Ә-ә, таммадымы? Әйтәм бит, синең ише миңгерәүгә барып җиткәнче таң атар. Адаштырам мин милисәне шулай, башын бутыйм, синең кебек аңгыра сарык ясыйм үзләреннән. Җә, урындыгыңда артык җәелдең, Җәмлә, кузгал, аш пешер, карын ачты, чәй белән генә кеше булмассың. – Карачкы чалбар кесәсеннән пычак тартып чыгарды, учында кайраган итте, чәнчи бармагына тидереп, үткенлеген тикшерде һәм, Җәмилә ягына усал караш ташлап, идән астына төшеп чумды. Төшкәндә, авызын ямьсез кыйшайтып: – Хәтереңне көя челтәрләгән, ахры, хатын, синең бит гыйшкың Әсмабикәнекеннән дә хәтәррәк иде, – диде.
Шул сүзе белән ул Җәмиләнең йөрәгенә китереп кадады. Хурлануыннан иренен чәйнәгән хатын карачкыны идән астыннан сөйрәп чыгарып, каршысына бастырып: «Мин инде син кайчандыр селтәп аткан Җәмилә түгел, әгәр йолдызсыз караңгы төннәреңне минем белән бүлешергә өметләнсәң, мең кәррә ялгышырсың. Уртак түшәгемә синең чирканчык гәүдәңне салганчы, баз бакасы салам мин. Әллә бер каткан бәгырьне эретүе җиңел дисеңме? Гыйшкың хәтәррәк иде, имеш. Ул хәтәр гыйшыкның сүнгәненә бишбылтыр лабаса. Үлән үскән сукмагыма аягыңны да бастырмам, бел! – дип ярсып-елап барысын да тезмәкче иде ул, уйларын очлап бетермәс борын урыныннан сикереп тә торган иде, тик акыл бу ниятеннән тыеп өлгерде. Бит Идрис адәм телен барыбер аңламый, аның сүзләренә лычкылдатып төкерәчәк кенә иде. Әле төкерсә генә бер хәер, җаныңда казынып, шул җаныңны мыскыллап тәм табачак. Кирәксә тибеп тә китәчәк. Шул килеш кенә кал инде син, Җәмилә хатын, дәшмә! Авызыңа су кабып йөр. Ничек оялмый, битсез! Күпме канлы яшь түктергәннән соң килә дә гыйшык турында сүз кузгата. Юк, юк инде! Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Әйе, кайчандыр синең күндәм, сабыр хатының булып яшәргә риза иде ул. Ә син аны Әсманың юынтык суларына салып чайкадың. Мине бер тибеп еккач та тартып торгызырга була иде әле. Җәмилә кичерә белә, оныта белә иде. Синең кабахәтлекләреңне дә искә төшереп җәфаламаячак иде. Кая ул! Сиңа Ходай андый сизгерлек биргәнме соң, юк шул, тагын бер мәртәбә – юк. Сине Ходай хайваннан да тупасрак, ерткычтан да кансызрак итеп яраткан. Хәер, нигә мин бу ирне гөнаһсыз ерткыч хайваннарга тиңлим әле. Тугрылык дигән нәрсә ерткыч җанварларда адәмнән дә көчлерәк ләбаса. Алар үз сыңарын бәлагә юлыкса да ташламый…»
Хатын, күңеленнән генә иргә рәнҗи-рәнҗи, газ плитәсенә ут төртте, аш куйды. Итне күп салды, мул салды. Миңгерәүләнүдән рәтләнмәгән башы: «Нигә бу кадәр ит ашыйм мин?» – дип гаҗәпләнде. Ике кеше өчен ризык хәстәрләүне аның акылы кабул итеп бетерә алмый иде. «Исләремә җил какса, агачында калтыранган көзге яфрак кебек коелам да коелам, и Ходай гынам. Аңа бит пешергән ашың да ярамый, шуннан мең гаеп табып, тәлинкәсе-ние белән йөзеңә бәрә иде. Ник хәзер җиде ятка әверелгән бәндәнең көен көйләп, җаен җайлап ятарга тиеш әле Җәмилә?! Ачтан кукраеп катсын!»
Эчтән генә ярсыган-дулаган Җәмилә шыплатып газын сүндерде, янә кабызды, янә сүндерде… Утырып аз гына тынычлангач, тагын шырпы алды. «Ярар, дошманыңны ни-нәрсә, ә тәгам белән битәрләү татар гадәте түгел, Алла риза булмас», – дип, хатын токмач камыры басарга кереште.
…Идрис фермада атлар карый иде. Колхоз, соңыннан баеп, хәлләнеп китү исәбе белән, бөлгенлеккә төшә-төшә, читтән нәселле бияләр кайтарткан, рәис Мөхәммәтшин нарат бүрәнәдән кымыз заводы төзетеп маташа иде. Никтер Идрис белән Мөхәммәтшин бер-берсен өнәми, кара-каршы очраганда, икесенең дә күзендә зәһәр чаткылар биешә иде. Өйдән арандагы бозаулар янына, бозаулар яныннан өйгә йөгереп, дөньяда бүтән төрле уй-мәшәкать, бүтән төрле сукмак барлыгын белмәгән яшь хатын, бигрәк тә гайбәтләрдән ерак торган хатын, каян аңласын ди бу ике ирнең мөнәсәбәтләрен дә, ниләр бүлешкәнен! Эшендә Идрискә бәйләнерлек түгел: мал-туар вакытында ашатылган, эчертелгән.
Ниһаять, сер чишелде. Беркөнне Җәмилә, рәис белән иренең кызып-кызып сөйләшкәнен ишетеп, абзар читенә ышыкланды һәм сагаеп тыңланды.
– Син, дуңгыз малай, – диде Мөхәммәтшин, дулап, – анда йөрүеңне туктат!
– Кая? – диде Идрис, җиргә черт-черт төкеренеп.
– Башыңны юләргә салма! Төнәгенәк кемнәрдән чыгып бара идең? Өйләнгәч тә басылмадың, затсыз үгез. Менә дигән кыз ярәштең бит, нәстә кирәк сиңа тагы?
– Тукта әле, прид, тукта. Кемнәрдән чыгып бара идем, ә? Авылда минем кермәгән йорт юк, конкрет әйт.
– Шөрепләрең күгәрде мәллә?! Майларбыз, кара аны!
– Ә-ә, син аны әйтәсеңме? Әллә ул хатынны үзең чамаларга йөрисеңме?
– Чамалыйм мин сине, бугазыңнан эләктерсәм хәзер!
– Сасы корсагыңны тибеп агызырмын, муенга гына үрел, прид тәре!
Ирләр, әтәчләнеп, бер-берсен чукый башлагач, гарьләнгән, хурланган, әрнегән Җәмилә килеп араламады, йөзен почмакка яшереп, калтыранып үкседе. Идриснең бар наз-җылысын урлаган карак җан Әсма иде. Ул иде, ул! Тагын кем булсын, Ходаем? Кем авылда ирләр җыеп, ирләр сугыштырып ятсын! Азгыннар сукмагында үлән үсми, чөнки таптаучы күп. Әнә Мөхәммәтшин да – авылның намус көзгесе саналырлык кеше дә – Әсманы сагалый икән бит… Бүтәннәрдән ни өмет итәрсең. Күрәсең, бу хатынга төрледән төрле кирәк, ирләрнең Идрис кебек чебеше дә, Мөхәммәтшин кебек юаны да кирәк. Әле бит каргана-каргана әйтте Идрис, өйләнешкән төнне кәләшенең аягын үбеп карганып әйтте, башка Әсма тәрәзәсен чиертү юк, диде… Миңа син генә бердәнбер, диде. Ичмасам, кеше күзеннән качып-яшеренеп тә очрашмаганнар! Мәхәббәт булса икән хет, үлеп-үлеп ярату булса икән! Ятар идемени аларның арасында сураеп Җәмилә! Тик мәхәббәт түгел бит бу, бу – Җәмиләне мыскыллау гына. Бары тик рәхимсез мыскыллау!
Хатын, үз-үзен белештермичә, Әсмабикәләргә чапты. Моның бер акылсыз эш икәнен дә тоя иде ул, билгеле, анда баруның мәгънәсезлек икәнен дә аңлый иде, ләкин эчтән кайнап-дөбердәп күтәрелгән ачу канны кыздырып өлгергән иде инде. Күзе тонган килеш, ул көндәш йортына килеп тә керде. Әсма, чишенеп, ситсы күкрәкчәдән генә калып, керләр юа иде. Җәмилә аның килбәтсез зур гәүдәсен, иягенә хәтле күтәрелеп, тау хасил итеп торган күкрәкләрен күргәч тәмам югалды, таралды. Мизгел эчендә ул Әсма янәшәсенә Идрисне бастырды һәм шаккатты: бу кибән янында Идрис артык бәләкәй, артык ябык түгелме соң? Киресенчә булса иде, Әсманың дәүлеге-зурлыгы Идристә булса иде… Моның ише хатынны кочакларга кочагы җитә микән? Җәмилә, эндәшми-нитми генә, ишеккә борылды. Ире белән көндәшен чагыштырган арада, баягы ачу-зәһәр капыл гына сүрелгән иде.
Ләкин Әсма аны чыгармады, ыжгырып, алдына килеп басты:
– Чү, йомышыңны йомышламый китәсең, күгәрченкәем.
– Анда Идрис белән Мөхәммәтшин пыр тузып сугышалар. Сине бүлә алмыйлар. Бар, бүлеп бир, – диде Җәмилә, борынын ярып кергән тир исеннән күңеле болганып.
Әсма тау-тау күкрәкләрен авыз турысына ук китереп терәгән иде.
Уйнаш хатын кычкырып көлеп җибәрде:
– Син, тиле-миле, иске бер тиен, миңа сөенчегә чаптыңмы? Бүләрбез, күгәрченкәем, бүләр җиребез, Аллага шөкер, ишкән. – Әсма, мутланып, җилкәсен сикертте. – Ә менә синең, – ул Җәмиләгә мыскыллы караш ташлады, – нәрсәңне генә бүләргә икән? Корыган таяк кисәге тек корыган таяк кисәге! Тәнеңдә ит әсәре дә юктыр, билләһи, шып-шыр сөяк кенә. Сине кочаклаганда, иреңнең беләкләре авыртадыр, әйеме? Кабыргаларың белән тишмәсәң инде Идриснең күкрәген. Йонлач бит аның күкрәге, җаным, маймылныкы төсле. Хараплар итмәгәең дим. Ха-ха-ха!
Көндәшенең бәгырьгә чәнчүенә түзгән Җәмилә:
– Синдә мыскал да оят юк икән, – диде.
– Без оятны җүн генә бәягә базарга чыгарып саткан идек шул, күгәрчен тәпием. Алалар базарда, син дә сат. Аннан ир куып та мәшәкатьләнмәссең. Ату сезнең сымак таяклар, ир күрдем, диләр дә борын чөяләр. Янәсенәмә, әллә кемнәр! Ирләрен тик үзләренә генә ябештермәкчеләр, ә безнең ише ялгыз-йолгыз бәлшәйгән кишер кимерергә тиеш микән, ә? Әнә тавыклар нинди акыллы, сугышмыйлар, әтәч һәммәсенә дә җитә. Барысы да йомырка сала, әтәч мәхәббәте тәтемичә нәүмиз калган тавык күргән юк болай.
Бер алдына, бер артына төшеп туктаусыз сайраган хатынны Җәмилә авыз ачып тыңлады. Әсма такылдаган саен, ул үзенең кечерәеп, мескенләнеп барганын тоя, көндәшен кайнар табада өтәрлек усал сүз дә тел очына килми иде. Андый сүзне аның гомердә дә ишеткәне юктыр, ахрысы.
Шул килеш, җиргә сеңәр дәрәҗәгә җитеп бәләкәйләнгән килеш, ул өенә таба атлады. Ул хәзер тузан бөртеге иде. Аны санламыйлар, каһкаһәләп көләләр, хурлыйлар, таптыйлар… И бер Ходай, ә бит шушы тузан бөртегендә дә җан бар! Җан кем беләндер ир кочагы бүлешмәс өчен өзгәләнә, бәргәләнә, әрни-сыкрый. Әйе, синең өлешне тартып алсалар кыен икән. Аннан да битәр япь-яшь башыңнан көндәш утларында янулары газапның газабы икән! Боларны кемгә сөйләп бушанырга, йә? Авылы да сер саклар кешегә корыган, ичмасам. Җәмилә үзе дә әллә нинди, аз сүзле хатын, андый кешене бик дус күрмиләр, сөймиләр шул.
Капкадан атылып кергән җүләр каенсеңел, салынган җилкәләрен күтәрергә көч тапмыйча, баскычта утырган Җәмиләне төрткәли башлады:
– Тыкрыктан абый кайта! Күлмәге ертык, авыз-борыныннан кан ага. Әйдә, ачык авыз апа, печәнлеккә качабыз, иту иманыбызны кояр. Үзе сүгенә, үзе мышный, котырган үгез! Качыйк тизрәк!
Хатын кымшанмады. Бик теләсә дә, ул селкенә алмас, чөнки аның белән бергә дөнья да аксылланып катып калган, ишегалдындагы тавык-чебеш, куакны сарган чыпчыклар, әле генә колак төбендә безелдәп йөдәткән бал корты да, һавадагы күпертмә ак болытлар да – һәммәсе-һәммәсе, ниндидер туфан кубасын сизенеп, өнсез-хәрәкәтсез тора кебек иде.
Капканы аягы белән генә тибеп, Идрис керде. Каенсеңел, чинап, печәнлеккә йөгерде, аның артыннан очкан төпсез чиләк абзар читенә бәрелеп яньчелде.
– Тимәде, ла-ла-лай, тимәде, – дип, абзар ишегеннән муенын сузып үчекләгән тиле-милене Идрис куып азапланмады, аның корбаны каршында гына, эләктереп ал да җиргә китереп сыла гына.
Күзен кан баскан ир:
– Придкә минем өстән жалу белән син бардыңмы, ирем төн ката Әсма белән чуала, дидеңме? – дип башлады һәм, җавап та көтеп тормыйча, Җәмиләнең башына сукты.
Хатын баскычтан тәгәрәп төшкәнен, йөзе белән тузанга кадалганын гына хәтерләде, Идрис итеге белән типкәли-типкәли кыйнаганда, ул инде аңын җуйган, үзен нишләткәннәрен белми иде.
Аны су бөркеп аңына китерделәр. Ишегалды тирә-күрше белән тулган иде. Ут баганасы сыман гүелдәп шаулаган колаклары берсенең дә сүзен ишетмәде, күзләре генә өстенә иелгән милиционерны шәйли иде. «Моңа нәрсә кирәк икән? Аны кем чакырган? Идрис кайда? Адәм хуры, Сабантуй хәтле халык җыелган… Әллә ир кисәге Җәмиләне тәмам изеп-сытып ыргытканмы? Әллә ул, үлем белән тартышып, соңгы сәгатьләрен көтеп, тузанлы җирдә ауныймы?!»
Милиционер аңардан кат-кат нәрсәдер сорады, ләкин хатын аңламады. Чың-чың гүләгән колаклар саңгырау иде. Сорап-әйтеп тә мәгънә чыкмагач, милиционер күрше-күләнне читкәрәк этәрде һәм Җәмиләне, күтәреп алып, капка төбендәге мотоцикл бишегенә илтеп салды.
Райүзәк юлына борылгач кына, хатын юлдашының ниятен сизде. Кыр җиле аны айнытып җибәргән, колакларының шаулавы да басыла башлаган иде.
– Төшерегез мине! – дип кычкырды ул. – Бүлнискә бармыйм мин, бер җирем дә авыртмый минем! Иту сикерәм!
Бөтен буе белән калкынып торып баскан хатынга милиционер, кул изәп, утырырга кушты, Җәмилә түземлеген җуеп сикерергә азаплангач кына туктады. Ул туктауга, хатын җан-фәрманга юлдан кирегә таба чапты. Авылдан шактый ераклашканнар, кич тә; җитеп килә, кыр-болыннарны караңгылык сара иде.
– Сабыр ит, – диде артыннан лап-лоп йөгергән милиционер. – Сабыр ит, син бит бик каты кыйналган. Духтырлар тикшерсен, зыянсыз, дисәләр, авылыңа үзем озатып куярмын. Миннән шикләнмә, яңа кеше мин, күптән түгел генә сезнең Карасуга тәртип сакчысы итеп билгеләделәр. Участок милиционеры, димәк.
Изгелек кылган кешегә рәхмәт тә әйтмичә торып чабу, әлбәттә, килешми иде. Хатын, уңайсызланып, адымнарын әкренәйтте.
– Ире тукмаган бар хатынны бүлнискә ташып өлгермәссең, – диде ул, аклангандай. – Сирәк-мирәк кенә булгалый бездә андый хәлләр. Тормыш бит.
– Күршеләрегез сирәк кенә димәде, көн саен…
– Юк ла, – дип бүлдерде Җәмилә. – Ара-тирә кул уйната инде, җеннәре котырса гына. Зинһар, Идрисне, бинаватлап, унбиш тәүлеккә япмагыз!
– Ябылган инде ул, кабат ябасы калмаган.
– Сез, милисә халкы, гаепсез димисез шул, тотасыз да өтермәнгә атасыз. Сукса, үз хатынына суккан, сезнекен барып тукмамаган!
– Синең исемең ничек әле?
– Җәмилә атлы мин, Баязитова Җәмилә.
– Йә, хуш алайса. Ярдәм кирәксә тартынма, кил. Мин Мәрфуга карчыкларда фатирда яшим. Җәббар Сафин булам.
– Кирәкмәс тә ярдәмегез, – дип, үпкә белдерде хатын. – Синнән башка да иремне җайлармын. Кеше утыртырга сез мачтыр.
– Их син, Җәмлү! Җәмилә!
Шулай дигәч ник шелтәләп карады аңа бу кеше? Карады да мотоциклын тырылдатып китеп барды. Кыр уртасында исәнгерәп ялгызы гына басып калган яшь хатын ул күздән югалганчы карап торды. «Җәмилә» дип бигрәк үзәкне өзеп әйтте инде. «Җәмлү-Җәмилә…» Һи, «Җәмлү» дип иркәләп эндәшүең кемгә тансык? Үзенчә: «Кыйналып-сугылып яшисең, бичара», – диюе булгандыр әле. Синең ни эшең бар, милисә! Мин – тәртип сакчысы, дип, бөтен кешенең дә тормышына тыкшынма, яме. Идрис йортыннан баш алып кая барсын, кайсы капкага төртелсен Җәмилә? Әсмабикәгә ир биреп, үзе «аерылган» исеме күтәреп тереклек кылсынмы?! А, юк, юк!»
Алай да… Чү әле, чәпчемә әле, Җәмилә хатын, тиргәмә аны! Нигә болай үзәкне өзеп әйтте соң ул? Әйтерсең хатын ярамаган эш өстендә тотылган! Вәт табышмак…
Унбиш тәүлек казна шулпасы чөмергән Идрис әзрәк басылып кайтты. Эчтәге ачу-зәһәрен йодрыкларына күчермичә генә, теле белән дөмбәсләде.
– Ну, Җәмлә, сасы көзән, сукыр тычкан, арт сабагыңны бер укытам мин синең. Икенчеләй урам ярмассың, милисә өстермәссең. Идән астына аптөшеп, иләк авызыңа бәрәңге тутырып, тавыш-өнеңне чыгартмыйча гына изәчәкмен.
– Нахакка тиргисең, Идрис. Мин милисә чакыртмадым, – дип елады Җәмилә, әмма ир жәлләмәде, отыры котырды гына.
– Унбиш суткы кем өчен төрмә идәнендә аунадым әлсә? Бер сукканга, авыл җыйдың, үлән бөҗәге.
– Синең ул сугу-кыйнауларың исәпсез-хисапсыз инде. Кайчан милисәгә жалу язганым бар?! Түзәм бит!
«Әсмада төн кунуларыңны да белеп түзәм», – дияргә уйлаган хатын телен аркылы тешләде. Әсма исемен кыстырсаң, сүз артык куерып, тагын кара тавыш чыгачак иде.
Төнлә ул, кыйналган тәненең кайсыдыр почмагында кодрәт белән генә сакланып калган наз-сөюен таш бәгырьле иргә күчерергә өметләнеп, аңа елышты, башын җилкәсенә салды. Идрис гырылдап йоклый иде, йокы аралаш кына:
– Нәстә? – диде.
– Син миңа бүтән тимә, – диде хатын, кыяр-кыймас кына ирнең кытыршы яңагыннан үбеп. – Имгәтсәң, бала да табалмам бит…
– Өскә атланма, сытасың, Әсмабикә чукынчык, – диде саташкан Идрис, чебен куган төсле, кулы белән селтәнеп.
Җәмилә читкә тайпылып өлгермәсә, авыр йодрык тагын башка куначак иде.
3
Ул табын әзерләп, зур савытка аш бүлеп куйды. «Чык» дип эндәшмәкче генә иде, капка ябылган тавыш ишетелде.
– Төш җитте, кибетең һаман бикле, – дип сукрана-тиргәнә ботак очы туганы Рокыя килеп керде. – Нишләп ятасың бу гумер, астакаем? Биш балаң биш яктан итәгеңә асылынганмы, ир көе көйлисеңме, вакытында ачып рәхәтләндермәсәң халыкны?.. Азасыз, кибеткә хуҗа буласыз да отыры азасыз. – Рокыя түргә үтешли үк өстәлгә күз салды. – Бәрәч, кунак-төшемең бармыни?
Җәмилә каушаудан сүзен йотты. Ходаем, алай-болай иснәнеп йөрми микән әпчи карчык? Аңа сер сыймый, сереңне тартып алса, юынтык су кебек, бөтен урамга чыгарып түгә.
– Ниткән кунак ди, туганым апа. Яңгыры яңгырмы, койды гына.
– Өч кешелек аш сосып куйгансың, шуңа әйтүем. Ансы кунакның гаебе юк. Беләбез инде, бик беләбез яныңа кемнәр килерен. Туганыңнан яшермәсәң ни…
– Гайбәт сөйлиләр, туганым апа. Килерем дә, китәрем дә юк минем.
– Йә-йә, кызарынма, астакаем. Бал корты кайсы чәчкәгә кунарын үзе сайлый.
– Чәй эчәр идең, туганым апа.
– Иртән эчкәннәр дә эчәккә төшеп җитмәгән әле. Ач кибетеңне җәтрәк. Бара торам, тоз кирәк миңа.
«Менә хәзер үз өеңдә куркып яшә! Иркенләп сулама, каты басып йөрмә, кычкырып сөйләшмә! И бер Ходай…»
– Ул шайтан таягы апаңны үзеңнән биздер, – диде барысын да ишетеп-тыңлап яткан Идрис. – Аның борын тыкмаган җире юк.
– Килгән кешене куалмам инде! Син үзең тизрәк китү җаен кара. Яшәтмә мине ут белән су арасында! Яшәтмә ишек-капкалар бикләтеп!
– Чәрелдәмә, тиле хатын! Урамга ишетелер. Кайчан табан ялтыратырга икәнен синнән сорамам. Әлегә миңа монда да рәхәт: тамак тук, өс бөтен, кендектән чыга төтен.
Түренә менеп көлеп утырган шушы бәндәдән дә җирәнгечрәк зат дөньясында юк иде. Ничек Җәмилә аның белән кыйнала-сугыла гомер чиккән дә ничек бергә ятып йокларга чирканмаган?! Тун түгел шул, адәмнең эчендәгесен әйләндереп карыйм димә. Тун түгел. Күз сукыр булды микәнни ул чакларда?! И Тәңреләрнең Тәңресе, арала, арала бу көектән, берүк арала!!!
Хатынның инәлеп-инәлеп йөрәге кычкыра иде. Шапыр-шопыр аш чөмергән Идрис, күз кырые белән аны күзәтеп:
– Кибеттә идән юасыңдыр, Җәмлә? – диде.
– Сатам, – диде хатын, теләр-теләмәс кенә җавап биреп.
– Синме, кодагый?! Шулпаланган миең белән чут төймәсе тартасыңмы? Мең кат ялгышыпмы?
– Син төрмәңдә кандала симерткәндә, мин акча санарга өйрәндем.
– Күрәм, телләшергә дә остаргансың, Җәмлә. Элек авызыңда амбар йозагы иде. Алай җәелеп авыз чапылдатма әле, кодагый. Минем исемне дә кушып җибәрмәгәең. Чамалап кибетеңдә, чамалап сөйләш. Тоттырсаң, үзеңне теге дөнья фәрештәсе дип сана. Башта сине, аннан үземне чәнчим. Без зәһәр Фәхретдин кавеме! Бабайның беренче хатынын ничек суйганын сөйлимме? Әһә, тыңлыйсың килми, өркәсең. Котың ботыңа төште. Бар, тай кибетеңә. Кайтканда, ике-өч «чистай малае»н сумкаңа тыгарга онытма. Бүген төнлә, мөгаен дә, туй ясарбыз, яңадан никах яңартырбыз, Җәмлә карчык.
Җәмиләнең тыны кысылды. Нәрсә лыгырдый төрмә чыпчыгы?! Шаяртамы, көләме? Юк, шаяртмый, чынлап сөйләшә. Тәүбә, тәүбә, никах яңартудан Алла сакласын! Шушы бәндә якын һәм кадерле булса, ул аны кайтып кергән минутында ук, уртак түшәк җәеп, назлап-иркәләп йоклатыр иде. Яраткан тәкъдирдә барыбер ич: төрмәдән качса ни дә, качмаса ни.
Ә сатуның рәте-чираты булмады. Өченчекөн генә алтын алкалар кайтарганнар иде, авыл хатыннары берсен берсе уздырып алка сайлаганда, ул, уе белән очып, өенә кайтып китә, уе белән идән астыннан Идрисне тартып чыгара, уе белән аны куалый башлый иде. Әгәр Җәббар очрамаса, бәлки, ул болай чәбәләнмәс, мин күрәселәрне бүтәннәр күрмәс дип, ачы язмышына ризалашып, баш-аягы белән Идрискә буйсыныр, карусыз гына ир кушканнарны үтәр иде. Бәлки… Һай, дөнья! Аның да яктысы бар икән шул. Кара томан эчендә йөзгән Җәмиләнең дә сукмагына ай нуры төшәр көн бар икән. Шуңа курка ул хәзер. Үткәннәр, әйләнеп кайтып, бәхетен кисмәсен дип хафалана, ир дигән ят бәндәдән тизрәк котылырга тели. «Куам» дип гайрәт чәчү генә аз. Чир бит ул, чир! Синең тәнеңдәге һәрбер күзәнәгеңә кереп тулган яман чир. Әнә ул ничек кенә икесен оста бәйләп куйды: син ишек ачтың, имеш, минем белән син дә буялдың, имеш.
Кичкә таба кибеттән халык таралса да, Җәмилә бикләп китәргә ашыкмады. Акча санады, тик очына чыга алмады, ун санап, ун ялгышты. Башында, өермә уйнатып, Идрис кыяфәтендәге албасты бөтерелә иде. Ул үзен караңгыда адашып, ап-ачык юлны да тапмаган диванага охшатты. Диванага юл чатыннан кычкыралар, «бире кил, бире» диләр, тик ул һаман бер урында таптана…
Кибет алдына Җәббар килеп туктагач, «дивана» хатын җиңел сулады. Ниһаять, аны коткаручы, җитәкләп юл башына илтүче бар, сөенеп, аңа каршы атылды ул, әмма сөендергән кешесенең борчулы йөзен абайлап, ирексездән артка чигенде.
– Алтын әйберләреңне сатып бетердеңме? – диде Җәббар, кибет эченә үтә-үтә. – Сак бул әле, Җәмилә. Әнә район складын басканнар, бөтен алтынны көрәп төяп чыкканнар. Сакчыны үтергәннәр.
– Минеке әллә ни күп түгел иде, хатыннар лабыр итте. Каракларны тоттылармы соң?
– Миңнегулов милицияне аякка бастырды инде. Тирә-як авылларны актардык. Иртәгә урманны айкыйбыз. Бик хәйләкәр кешенең эше, койрыгын оста яшергән. Аның бит яңгыры да карак яклы: эзне юган, эт белән эзләсәң дә файдасыз.
– Шулаймы, Җәббар? – диде Җәмилә, бүтәнчә теләктәшлек белдерә алмады.
– Кара әле, күңелсезләнеп калдың, Җәмлү, – диде Җәббар. – Кәефең юкмы? Миңа ачуланмыйсыңдыр бит? Кичә телевизорыңны төзәтергә керермен дигән идем дә, менә бит, карак эзлибез дип бушамадым. Әйдә, әле соң түгел, киттек.
– Мәшәкатьләнмә, Җәббар. Төзәттеләр аны… кичә генә төзәттеләр, – дип алдашты хатын. – Син кайт инде. Мәрфуга карчыкның коймагы суынадыр. Җитмәсә, төне буе караклар кугансың, арыгансыңдыр.
«Юк, җибәрмә! – диде эчтән калтыравык тавыш. – Сылтау тап, чытырдатып беләгенә ябыш. Сиңа бүген ялгызың гына өйгә кайтырга ярамый. Төнең төн булмас, тәмугка әйләнер. Җибәрмә!»
– Тукта, китмә! – Җәмилә Җәббарның юлына аркылы басты, күзләрен тутырып аңа карады: – Син… Җәббар…
– Нәрсә, җаным, нәрсә? – дип, әйтелмәгән сүзләрне эләктереп үк алды Җәббар.
– Әйдә, урманга китик. Төн кунарбыз.
Ир ышанмады, кабатлап сорады:
– Кая, урманга дисеңме?!
– Нигә гаҗәпләнәсең, Җәббар? Айга димәдем бугай.
– Акыллым, яңгырдан соң урман бик дымланды, салкын тидерерсең.
– Машинаңны кабыз. Машинада җылы…
– Җәмилә, ни бу? Җәмилә, дим, күрсәң дә кача идең, инде «урман» дисең. Ни бу, әйт!
– Шаярттым гына, – дип, хатын ачкычларына үрелде. – Кайтыйм, Җәббар.
Кинәт ясалган тәкъдимнән ир исәрләнгән иде.
– Кызык шаяртасың, Җәмлү. Әллә дим… берәр чәшкә чәй эчәргә өеңә чакырасыңмы? Яңа йортыңны күргән дә юк, мәйтәм. Урамнан гына карап узам. Авылда иң матур өй синеке икән. Үз матурлыгыңны да шунда күчергәнсең бугай.
Җәмилә дерелдәгән бармаклары белән тыштан ачкычны борды. Аның җавап бирерлек көче калмаган иде. Ике күзе мөлдерәп яшь белән тулды, дөп-дөп йөрәге сикерде. Шулай, шаярткан кебек кенә сөйли дә Җәмилә… Ә эчендә… эчендә яна, тетелә! Бәгырь тетелеп яна! Шаккатудан тел шартлатырсың: очрашканда оялып күзләрен яшергән Җәмлү-Җәмилә, көннәрдән бер көнне оятын суга салып, урман хәтле урманга чакырсын әле! Кем моңа ышана? Урман, димәк, аулак. Агачтагы һәр яфрак яман күзләрдән саклаучы пәрдә төсле. Ә аулакта ир белән хатын нишли? Бер-берсен теләп сусаган иреннәр нишли, ә? Бу ике җан, яшерен утта янган ике җан, куактан куакка сарылып, сандугач сайравын тыңлап йөриме? Әллә… Кирәкми, кирәкми! Җәббар, комсызланып, аңа кул тидермәячәк, кирәкми, килмәгез, начар уйлар!
– Йә, сау бул, Җәббар. Исән-сау йөр.
– Чакырмыйсың алайса, Җәмлү?
– Чакырдым бит, урманга чакырдым. Куркасың бугай…
– Үртәмә, без бүре нәселе. Сине нигә урман тартканын беләсеңме? Кыргый син, чынлап мәгәр, кыргый! Китмә, көт шушында гына. Хәзер машинаны кабызып киләм. Урманның иң чытырманлы төшенә алып керәм мин сине, кыргый!
Җәббар фатирына ашыкты. Хатын: «Акылым чәчелде, ахры», – дип, баскыч култыксасына сөялде. Югары очтан, көлешә-көлешә, яшьләр клубка менеп килә иде, ул бер аларга, бер Җәббар тарафына карап-карап торды да, артыннан куган төсле, тар караңгы тыкрыкка таба элдерде.
Каенсеңлесенең җимерек иске мунча ишеге каерылып ачылган иде, Җәмилә шунда кереп посты. Менә Җәббар капка төбендәге машинасын кабызды. Фара яктысы урамга сибелде. Ул аның кая чапканын күргәндер, мөгаен, тыкрыкка төшә. Исемен генә әйтеп эзләмәсен, бер Аллам! Тып-тын авылның икенче очына кадәр ишетелер. Кычкырмады Җәббар, әкрен генә мунча яныннан узып китте. Инде бар, башыңны иеп син дә өеңә кайт, Җәмлү… Өеңә кайт. Анда сине албасты зарыгып көтәдер. Бу төн – туй төне, диде ул.
Бу уйдан хатын кайнар табага салган борчак төсле куырылды. Идриснең эчкә баткан саргылт күзләре аны ерактан ук тотып ашый, әрсез куллары күкрәген капшарга үрелә иде. «Юк, – диде Җәмилә, пышылдап кына. – Юу-ук… Җаның-тәнең карышкан тәкъдирдә бер бизгән кочакка ничек елышмак кирәк?! Ник кибеттә генә кунмадым соң әле мин? Адәм хуры, мунчада качып торам. Кемнән качам инде? Җәббарданмы, Идристәнме? Үземнән түгелме? Һәй, күлнең тирәненә кердем! Батам, батам! Коткарса, Җәббар гына коткарыр. Тик аны бу карага буйыйсым килми шул. Сөйләп бирсәм, бик нәфрәтләнер ул миңа. Идрис кебек, «Нигә ишек ачтың?» дип, бөтен гаепне миңа аударыр.
Акылыннан язар дәрәҗәгә җиткән хатын арт капкадан гына каенсеңлесенә керде. Бөкре идәнгә аякларын сузып утырган да бәрәңге әрчи иде.
– Савытың ташый ич, җитәр, әрчемә, – диде Җәмилә. Ул акылга сай Зәмзәмиянең сәер гадәтләренә ияләшкән иде. – Берүзеңә бу хәтле бәрәңге күп бит.
– Кояшка апчыгып киптерәм, кышлыкка. Аннары бакчага чәчеп азапланмам, капчыктан гына алып ашармын.
– И Алла колы, куй әле пычагыңны. Чи бәрәңгене киптермиләр!
– Мин байтак әрчедем инде, килен апа. Әнәтерәк, бак карават астына. – Бөкре җәймәне күтәрде. Анда чиләк-ләгәннәр бәрәңге белән тулган иде.
Җәмилә, уфтанып, башын чайкады.
– Елама, – диде каенсеңел, аның уфтануын үзенчә аңлап. – Әсмада типтерәдер, эт каешы.
– Кем, Зәмзәмия?
– Бәтәч! Идрис абый инде, синең ирең. Киткәненә бишбылтыр. Тәрәзәләреннән барып та карадым. Аркасы белән утыра абый, шакмаклы күлмәк кигән, персидәтелнеке кебек, чәче коелган түбәсендә, тезләренә Әсманы атландырып тирбәтә ие.
– Синең абыең түгел ул, сеңлем. Синең абыең бит инде төрмәдә, – диде Җәмилә, урыныннан кузгалып. – Йөрмә Әсмабикәне күзләп, ботыңны сугып сындырыр.
Каенсеңлесендә төн уздырырга җыенган Җәмилә кире уйлады һәм тагын да авыррак уйлар белән өенә юнәлде. Кая гына качса да, Идриснең күзләре аны бораулый иде.
Биләнкедә йөргән хуҗасын капка төбендә сыеры мөгрәп көтә иде. Ул аны сауды, абзарга япты. Өйгә кермәде. Караңгы ишегалдында әрле-бирле йөренде. Кайчакта уйларының авышып-авышып китүен тойды. Искитәрлек нәрсә бар инде: ире төрмәдән качкан… һәм туры Җәмиләгә кайтып егылган. Йә, ни бар? Чөнки Җәмилә никахлы хатыны. Ә Идрис никахлы ир… Әзмени авылда аерылып янә кушылучылар. Әнә Хөснетдин малае Әнәс, калада марҗа белән ун ел яшәгәч, яңадан беренче хатыны Фәниләгә өйләнде. Марҗадан өч малае иде. Фәнилә өй борынча саескан кебек сикергәләп качып-посып йөрмәде бугай, икенче көнне үк ирен култыклап, тол хатыннарны юри котыртып, урам әйләнде. Шакирны да хатыны кичерде. Әлфияне имгәтеп бетергән иде югыйсә. Хәзер эчми, тилерми, басылды. Чүкердәшеп яшиләр. Картая-картая Идрис тә төзәлер, бәлки. Ни хәл итмәк кирәк соң инде, ире бит, ире! Бәхетле кыз бала беренчедән үк уңа да… Бирмәгән бәхетләргә, Ходайдан узып, ничекләр тиенәсең!
Әйе, хатын уйларының, авышып, акылына, йөрәгенә, хисләренә хыянәт итүен тойды. Үлчәү тәлинкәсенә салган төсле, әле бер төрле, әле икенче төрле уй ярышып-талашып өскә калка башлады. Идрис ягы җиңгәч, ул, төнге мәхшәргә әзер булып, өенә керергә ниятләде. Ләкин баскычтан өч атлау белән Идрис ягы келт итеп аска чума һәм, тәнне чемердәтеп, үзәкне өзеп, алдына Җәббар атлы ир килеп баса, ул басу белән ир-хатын хагы да, никахның изгелеге дә, кичерү-гафу кылулар да – барысы, барысы да пүчтәккә әйләнә, дөньяда Җәббардан да кадерлерәк, Җәббардан да якынрак кеше калмый иде. Ул алыштыргысыз зат иде. «Үзе миннән ваз кичмәсә, мин гомердә дә аңардан баш тартмам, – диде Җәмилә, айкала-чайкала печәнлеккә менеп аугач. – Җәббар, Җәббар! Кодрәтле, көчле ир. Син минекеме соң? Йә, минекеме? Әллә хыял гына саташтырып иңрәтәме мине?» Яңа чабылган печәннән бөтнек исе аңкый иде. Таныш ис бу. Бервакыт, кибеттә ниндидер язу караганда, Җәббар аның йөзенә үк иелде. Шул чакта Җәмилә чүт аңын җуймады: ирдән кыр исе, үлән исе, чәчәк исе килә иде. Әле бер мәртәбә дә аның кочагына кермәгән хатын шуннан бирле тилерә язды. Оялып-оялып яратышу хакында уйлады. Әмма акыл аны тиз тыйды. Ә бүген тагын тилер, хатын. Печәнлектә гүя Җәббар исе, татлы, тәмле ис… Үзеңне аның куенында дип бел. Наз тәтемәгән, авыр йодрыктан суелган-тырналган тәнеңне кочып, үбелмәгән иреннәреңнән үбеп, ул иркәли дип саташ… Агачтан яралмаган лабаса син! Болар, хыял булудан туктап, чынга ашарга да мөмкин ич, Җәмлү-Җәмилә. Качма бәхетеңнән, качма, тиле хатын! Гомерең, сызылып, заяга уза түгелме соң?
Үкенеч тулы күңел дәрьясы хис давылына эләгеп айкалды, чайкалды, әмма уй һаман үлчәү тәлинкәләрендә сикерә, үзенә урын тапмый, бичара хатынга нинди дә булса бер карарга килергә ирек бирми иде.
Җәмилә торып утырды. Яшьтән чыланган яңакларына ябышкан печән чүпләрен кул арты белән сыпырды. Инде нишләргә? «Дәҗҗал кайтты да дөньяның астын өскә китерде. Ир, имеш. Садыйк та шулай Зөлфиясенә кайтып түнде микән? Икәү качтык, ул урманда яшеренде, диде. Ирләр бик нәзберек җан, авылда хатыны бар килеш урманда ачлы-туклы каңгырап йөрмәс, өенә тиз сыптырыр. Зөлфия белән Садыйкның хәлләре бөтенләй үзгә: бер-берсен рәнҗетеп, кул уйнатып яшәмәделәр. Аны Зөлфия җир астында куыш әтмәлләп тә асрар. Үз ире, үз хәләле бит. Идрис сыман, түшәк бүлешеп, хатыннан хатынга чапмаган.
Садыйкларга барып, энәсеннән җебенә хәтле төпченергә дип талпынган Җәмилә кире печән өеменә төртелде. Ярты төн җиткән, кеше уятып йөрү килешми иде.
Җан тынычлыгы белән бергә йокы да качты. Ул әз генә черем итеп алырга өметләнеп керфекләрен йомды. Онытылырга тырышып, меңгә хәтле санарга кереште. Ун, егерме, утыз… Чү, аңа утыз яшь ләбаса! Утыз елда утыз минут кына булса да бу якты дөньяга тууына сөенгәне бармы аның? «Юк» дисә алдашыр иде. Гомеренең утызынчы җәе аңа берәү дә татымаган, берәү дә күрмәгән могҗиза алып килде, һәм аны, Җәмлү-Җәмиләне, бәхет нурына коендырды. Ул могҗиза Җәббар атлы ир-егет иде… Ә бит елларны биш кенә санга күчер, и Раббым, ник туганыңа үкенерсең.
…Идрис унбиш тәүлектән соң атна-ун көн, тәүфыйклы ата мәче кебек, үзалдына мырылдап кына йөрде, йортта тыныч. Гадәттә, зилзилә алдыннан дөнья оеп, изрәп тора, Идрис тә шул халәттә иде. Ир Әсмабикәгә дә сукмак яңартмады бугай, төннәрен өйдә куна. Ләкин зилзилә купса, ягъни дуамал ир чыгырыннан чыкса, рәхим-шәфкать көтәсе юк иде.
«Кыйналып, тән яндырып та көн итәргә риза, тик Әсмага гына бармасын, шул сөйрәлчек белән арасын өзсен, – дип теләде яшь хатын. – Адарынып та куям инде, фәлән карчыкка күлмәклек ситсы, фәләненә кәшемир яулык илтеп бирер идем. Раббым, үзеңә көн-төн ялваруларымны әйтәсе дә түгел, ялварам, сорыйм, тезләнәм: йөртмә иремне чит-ятларда, бирмә Әсмабикә ише азгыннарга. Ул минем ирем, үз ирем! Күрсәт шуңа туры, гадел юлны, акылына китер».
Идрис ай буе өендә йоклагач, Җәмилә кинәнде, күлмәклек ситсы, кәшемир яулык адарынган карчыкларга бирелде.
Беркөнне, йомыш белән райүзәккә баргач, урамда колхоз рәисе Мөхәммәтшин очрады.
– Әй син, Баязитова! Аласы әйберләреңне ал да райпо ишегалдындагы машинага кереп утыр. Бергә кайтырбыз, сиңа сүзем бар, – диде.
Авылга хәтле егерме биш чакрым иде, Җәмилә сөенеп ризалашты.
Үзәктән чыккач кына, Мөхәммәтшин арткы утыргычка сеңгән хатынга:
– Кибетче Гөлфия апаң пенсиягә китә. Аның урынына яшь кеше эзлибез. Идарәдә киңәш-табыш кылдык та сиңа тукталдык. Мәрхүм атаң Гыйләҗ абзый сату-алуга маһир иде, кызы да аңардан кимен куймастыр, дидек. Акылың, сабырлыгың, Аллага шөкер. Давай, Чистайга барып укып кайт, кибетче бул, сыерларыңны башкалар савар, – диде.
Яшь хатын агарынды, күгәренде. Мөхәммәтшин үрти мәллә? Ничек инде Җәмилә укый ди. Идрисне япа-ялгызы калдырыпмы? Ире Әсмабикәдән бизеп, аңа якынайганда гына, ул тота да Чистайга сыпырта, имеш. Бит Идрис, ач сыер сыман ашарга эзләп, чит болынга китәчәк! Көн кебек ачык лабаса бу! Күпме кыен татыганнан соң янә кавыштырсынмыни Җәмилә аларны?!
– Кыстамагыз, Мөхәммәтшин абзый, – диде Җәмилә, үртәлүдән иреннәрен бөрештереп. – Бүтәнне җибәрегез.
– Ник бармыйсың, Баязитова? Чабуыңа ун балаң тагылмагандыр бит?! Яшь вакытта укып, һөнәр алып кал.
– Иту белмисез инде ник бармаганны.
– Йә, әйт әлсә, әйт, Баязитова, тел яшергән оялчан килендәй кыйланма, – диде рәис, аның авызыннан сүз җебен тартып.
– Идрис ялгыз кала, Мөхәммәтшин абзый, шул гына… Җитмәсә, Әсмабикәдән арынган чаклары.
– Ничек «арынган»?
– Чапмый дим инде аның артыннан, ташлады Әсмабикәне. Төнлә гел өйдә була, – дип, көч-хәл белән аңлатты Җәмилә.
– Ә-ә, вәт син кая суктырасың икә-ә-ән. Менә мин сиңа әйтсәм әйтәм, Баязитова. Кемгә охшап бу тиклем беркатлы соң син? Аңгыра дисәм, хатын-кыз, үпкәләтермен. Анаң да, атаң да акны карадан аералар иде сана. Өстерәлә синең ирең Әсмабикә белән, вәт шул. – Мөхәммәтшин бармагы белән тәрәзә пыяласындагы тапны ышкыды. – Көпә-көндез өстерәлә. Аның өчен озын-кыска төннәр кирәкми, алмам. Өч минутлык эш ул, әбәт арасында да эшләнә торган эш. Сыйфат сорамыйлар бу вакытта, тизлек кенә сорыйлар. Кичә генә абзар стенасына терәлешеп маташтыралар иде, басып кына, аягүрә генә. Иреңнең шәрә артына ата чебен дә кунган иде әле.
– Ата чебен сасы ис ярата шул, – дип шаркылдады шофёр Сәлим.
– Төшәм, – диде Җәмилә, ишек тоткасын боргычлап. – Җәяү генә кайтам, башым сызлый.
– Ихтыярың, Баязитова. Авылга әллә ни ерак калмады, минем тәкъдимне уйлап-исәпләп, җилләнә-җилләнә тәпиләрсең, төш, – диде Мөхәммәтшин.
Бу хурлыкка түзәрлек түгел иде, хатын җирне тырмап ауный-ауный елады. «Димәк, азгын, хыянәтче ир урлашуларыннан бизмәгән икән, инде ачыктан-ачык типтерә, дөньяга оят җирләрен күрсәтә-күрсәтә типтерә… Ходаем, яшенеңне камчы итеп, ап-аяз көннәрдә суктыр шуны! Тереләй яндыр! Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә… Каргышым артык көчле, артык, артык… Суктырма да, яндырма да, тик нидер кыл инде, нидер кыл шунда, Ходай!»
Елый-елый күз кабаклары шешенеп, берни күрмәс, берни ишетмәс хәлгә җиткән хатынны кемдер җирдән күтәреп торгызды. Өстеннән тузаннарын какты, бер читкә тәгәрәгән сумкасын кулына тоттырды. Аның янына мотоцикл белән Җәббар Сафин килеп туктаган иде.
– Тагын ирең кыйнадымы? – диде ул кырыс кына.
– Кыйнамады, иптәш Сафин.
– Алайса, нигә елыйсың?
– Күңелем тулды да… елыйм менә, иптәш Сафин.
– Кыр уртасында елап утыруың сәер, Җәмилә. Районнан кайтышың мәллә? Тиктомалдан хатын-кыз яшь түкми. Нишләтергә соң сезне, ә? – Сафин аптыраган төсле аның тирәсендә әйләнде. – Ул иреңнең бер тотып иманын укытмый булмас, ахры.
– Эшең беткәндер ир белән хатын арасына тыкшынмасаң, – диде үксүе басылган Җәмилә.
– Анысы эш муеннан. Минем карамакта өч авыл. Кайсыдыр төшең белән сеңлемә охшагансың син, Җәмилә. Гел аны хәтерләтәсең. Безнең Наилә унтугыз яшендә кан авыруыннан үлде. Синең белән беррәттән аны да рәнҗетәләр кебек миңа.
– Мескен бала, – дип көрсенде хатын. – Син… иптәш Сафин, дорфалыгым өчен ачуланма инде. Бигрәк яшьли үлгән икән шул сеңелкәшең. Ул мәрхүмә үзенә бер җан, мин үземә дигәндәй… Зинһар, дим, мине яклама! Ир суккан саен милисәгә йөгермиләр. Авыл хатыннары бит без: түзем, чыдам.
– Чыдам хатын җир кочаклап еламас, Җәмилә.
– Егылып та елаттыра, иптәш Сафин.
– Җәяү генә кайтасыңмы, әллә миңа утырасыңмы?
– Авыл терәлеп тора бит. Рәхмәт яусын үзеңә, яхшы сүзеңә, иптәш Сафин.
– Елап, матур күзләреңне бозма. Хуш, Җәмлү-Җәмилә.
Ни гаҗәп, шушы кеше юлда очрамаса, Җәмилә шартлап урталай сынар иде. Ул аның җаныннан саркыган ярасына бәйләвеч каплады һәм әз генә булса да күтәрелеп, торып китәргә көч бирде. Дөрес, чәчтән сыйпап юатмады, хәсрәтен сөйләттереп, кайгысын да бушаттырмады, ә шулай да салмак тавышы, ягымлы күз карашы белән имгәнгән канатларны турайтты. Мөхәммәтшинның Идрис хакында әйткән ачы сүзләре алай ук чәнчеп авырттырмый башлады, яңгыр төсле әкрен генә туфракка сеңде. Капканы да сабыр гына ачып керде хатын. Идрис ишегалдында җенләнә-җенләнә ат җигә иде. Аны эт сыман ырылдап каршылады:
– Райүзәктә көн үткәрәсең, томана, чүпрәк-чапрак җитми сезгә! Мин печән урларга барам, ятып йокы симертмә, бушатышырсың.
– Әйе, – диде хатын, – төнлә печән урлыйсың, көндез…
– Нәстә «көндез» нәстә?! – Ир акаеп аңа текәлде.
Җәмилә эчендә кайнаган ачуын Идрискә бөркемәкче иде дә, тыелды. «Көндез Әсмабикәң белән кеткелдәшәсең», – дисә, котырган эт умырып тешләячәк иде.
– Атлар карыйсың дим…
– Шулай дип котыл, черегән ми. Ату тетмәңне тетәрмен. Мүкәли-мүкәли, коелган тешләреңне чирәмнән чүпләрсең. Исегездә тотыгыз, катын килмешәкләре, телегезне дилбегә буе озайтмагыз, бөкрегезнең бөкресен турайтырмын, турыгызның төз гәүдәсеннән көянтә бөгәрмен.
Шул чакта акылга сай каенсеңел яртылаш бөгелеп өйдән чыкты.
– Абый, – диде ул, еламсырап. – Син бая чыбыркы түтәсе белән аркама төйдең-төйдең, ә бөкрем никтер тураймады.
– Кансыз, – диде Җәмилә, каенсеңлесен кызганып. – Ичмасам, бу гөнаһсыз балага кул күтәрмә. Нинди ачуларыңны аласыңдыр?!
– Сез кыз-катын сәләмәсен чүплеккә себереп түгәсе.
– Әсмабикәне генә калдырып. – Хатын телләшә башлавын сизмәде.
– Җанашны күрмәгәнгә утыз көн, – диде Идрис, күз дә йоммыйча.
– Утыз минут диген. Абзарда кемне кысканыңны оныттыңмы? – Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты: – Сөйлиләр, көлеп сөйлиләр сезне. Көннән күзегез дә оялмый икән. Төнлә нәфесегезне очлагыз хет, кешедән яшеренеп.
Шаккатарлык хәл, Идрис сукмады. Ачудан кашлары маңгаена сикереп менсә дә, ат җигүен белде.
– Ирләр эшли торган эшнең оятын тапкан берәүсе. Тфү, анаңны! – диде ул, сүгенеп. – Әсма белән булышма да, ярышма да син. Үзеңнең кем икәнеңне чамала да тик тор.
– Кем соң мин? Әйтеп бетер.
– Чүп, – диде ир, төкеренеп. – Сиңамы Әсмага тиңләшергә! Аны ярсаң, өч хатын чыга.
– Шуңа гына өйләнәсең калган, абый. – Бөкре каенсеңел аркасының авыртуын онытып көләргә тотынды. – Өч хатын эшләр иде йортта, ату килен апа белән икәү генә өлгермибез. Өч хатын белән чиратлашып йоклар да идең.
– Прәс, бөкре мәче, олы кеше сүзенә катышма.
– Синең сүзең олы кеше сүзе түгел, – диде кимсетелүдән җаны әрнегән Җәмилә. – Адәм актыгы гына хатын-кыз хурлый.
Бесплатный фрагмент закончился.
