Читать книгу: «Йөзек кашы / Перстень»

Шрифт:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Хөсни Ф. Х., варислар, 2021

© Галиәхмәтова А. Р., төзү, 2021

* * *

Повестьлар

Йөзек кашы

Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек.

Эпиграф урынына


Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды…

Кечкенә тактага:

«Бөек Ватан сугышы көннәрендә, фашист варварларына каршы батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган, куркуны һәм хыянәтне белмәс тугры йөрәкле АЙДАР КОРБАНОВ күмелде монда.

ТЫНЫЧ ЙОКЛА, СОЛДАТ!» –

дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да, йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып, каберлектән чыгып киттем. Ләкин ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган төсле булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый, әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым.

Мин икенче кат әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер хатын, ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле ялгыз бер хатын басып тора иде. Формасына, знакларына карап, мин аның ул елларны Казанда ачылган күпсанлы хәрби госпитальләрнең берсендә эшләүче военврач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә, ул миндә берьюлы берничә төрле кызыксыну уятты.

Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә «Читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигән төсле карадылар. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан:

– Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый, – дидем, яңа кабергә ымлап.

Ханым аптырау катыш гаҗәпсенү белән миңа күтәрелеп карады һәм, минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп, ягымлы гына елмайды.

– Йә солдат, йә бала үлә, – дип, авыр гына әйтеп куйды ул, кабер ягына күз салып. Бу аның минем алда беренче сүзе иде, уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде. Үлемгә каршы кизәнү яңгырап калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр, ахры, ул.

Без шәһәргә бергә кайттык һәм, сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба яхшы ук мавыгып китеп, ул миңа үзенең искиткеч кызыклы хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады.

– Әйе, ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде, – диде ул, сөйләгәннәренә бер йомгак ясаган кебек итеп.

Һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына тагын әдәбиятка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды.

– Мәрхүм, үзе исән чакта, госпитальдә язып яткан. Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде, еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын дип, соңыннан миңа бирделәр, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. Ә сез – шуның өстендәге кешеләр, сезгә, бәлкем, эшкә ярап куяр.

Шулай да, миннән аерылып үз юлына киткән чакта, ул бернәрсәне кабат-кабат исемә төшерде:

– Ләкин укып чыккач, үземә кайтарып бирерсез… Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дусымныкы… белгән кешенеке.

* * *

Ханым сүзендә торды – тиздән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде. Мин ул дәфтәрне үзем укып чыгу белән генә, әлбәттә, канәгатьләнә алмадым, – бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синең таныш түгел дусыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар. Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа.

Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш – шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин – авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер.

I

«…Безнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине Кәҗә Шаяхмәт Айдары дип йөртәләр иде. Ни өчен Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез. Берчакны шулай минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәләхиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче базарына бар да исереп тә кайтма, имеш. Сүз иярә сүз чыккан, бәхәс киткән. Дуамалрак кеше иде минем әти: «Их, ит ашыйсым килә, әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем», – дип әйтеп ташлаган. Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күп кирәкме соң! Тегеләр менә тотыналар кыздырырга: «Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?» Әти: «Бетерәм булгач бетерәм». «Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң, син безгә бер кәҗә», – диләр тегеләр. Шалт та шолт. Кайталар да җиңел кулдан бисмиллаһи Аллаһе әкбәр… бер кәҗәне егалар да суялар. Башкасын белмим, әмма ләкин әйткән сүзеннән кайтмый торган иде минем әти. Бер кәҗә итен бер утыруда ашаган да бетергән шул. Әле җитмәсә, кичкырын кайдандыр алып, тагын бер стакан аракы төшергән дә, Сәләхиләргә барып: «Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә шулпасын бирмисез», – дип ду кубарып йөргән.

Әнә шуннан бирле безне «кәҗәнекеләр», «кәҗә Шаяхмәтнекеләр» дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни? Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да, үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны, мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма дигәннән, безнең Янбулат авылына берчакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме? Әй, шуннан башлап китимче әле. Июль ахырлары микән, август башларымы, әйе, алма сатучы килде. Аты яхшы – тимгел-күк. Ялы – көлтә төсле, утырып кына тора. Шлеясе-йөгәне – барысы да тәңкәле. Арбасын карага буяган, тимерле арба. Ә арбада – зур-зур әрҗәләр, әрҗәләрдә – берсеннән-берсе эрерәк алмалар. Кып-кызыл. Ул исе, ул исе… бөтен авылга җәелде исе. Госман, безнең күрше малай, ис сизәргә дигәндә аннан да җәһәт кеше юк иде. Алма исе иң элек аның курнос борынына барып кергән, ул, читән өстенә басып, миңа кычкырды:

– Әй… Айдар, алма сатучы килгән. Әйдә, киттек!

Йөгердек без. Алма сатучы, атын җай гына атлатып, урам буенча бара да бара, үзе: «Алма сатам, ал-ма!» – дип кычкыра. Кешеләр күбрәк җыела төшкәч, атын туктатып, сату итә башлый. Ә безнең авыл кешеләре, дөресен әйтим, алманы элек-электән бик яраталар. Карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы – барысы да йөгерә. Кайсының кулында ике-өч йомырка, кайсысы чиләк төбенә салып ясмык алып чыга, ә кайбер шуграк малайлар әбиләренең сәдакага дип адарынып куйган ике тиенлек, өч тиенлек бакырларын чәлдереп чабалар. Әбиләре артларыннан капка төбенә чыгып кычкырып кала: «Сәдакага дигәнем генә ие, кая алып олактың, муеның астыңа килгере!» Ә алма сатучы, мондый шау-шуларга бер дә исе китмичә, товарын мактап-мактап сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул, каһәр. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз», – ди. Безнең авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар. Янәсе, миңа үлчә дә, миңа үлчә.

Без, малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар, алманың үзен алырга акчабыз юк, арба артыннан да ияреп йөрмәгәч, безгә ни кала соң?

Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, кап-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул, шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Аты әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, ә кызы барыннан да әйбәтрәк. Шөпшә төсле дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түгел.

Бүтәннәр алма карыйлар, мин кыз карыйм. Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган. Безнең авылныкы булса, мин аның ул эшләпәсен чәнчә бармак белән эләктереп алыр идем дә өй түбәсенә атып бәрер идем. «Алып бир» дә «алып бир» дип, соңыннан минем тирәмдә тик бөтерелеп йөрсен. Безнең авылныкы түгел шул. Әллә, алма караган булып, якынрак килеп караргамы? Әтисе күрер каһәрнең. Алма чәлдерергә йөрисең, дип, борынга чиртер. Шулай да арбага якынрак елышам, арт карамага тотынам. Бушаган әрҗәләргә поса төшеп, кызга якыннанрак карап торам. Шактый ук озак карап торам, ә ул күрми дә күрми. Ә күрсен иде, каһәр. Бер дә булмаса, әтисе күрсен иде. Ә болай берсе дә күрми. Әллә арба тәгәрмәченә басып караргамы? Бастым. Кинәт үсеп киттем. Кызны хәзер колак йомшакларына чаклы күрә башладым. Әллә агач ботагында алма белән бергә үстеме икән ул? Битләре нәкъ алма төсле. Чәчен зәңгәр лента белән кушып үргән, маңгае ап-ак, күзләре түгелергә торган төсле. Ә үзе шул кечкенә генә куллары белән үлчәү тәлинкәсе тирәсендә маташкан була. Герләр алып сала, алма тутырыша, мине ичмасам бар дип тә белми. Ачуымны китерсә, чәч үргеченнән тартырмын әле. Уйлавым булды – тартуым булды. Карамас җиреннән карады кызың. Карады, аннары көлеп җибәрде. Тешләре уенчык төсле ап-ак. Алма ашап шулай агарып беткәндер инде ул, дим эчемнән генә. Ә үзем, күземне терәп, карап тик торам. Кыз үлчәү тәлинкәсе тирәсендә бераз маташты да тагын борылды, тагын миңа карады. Бу юлы инде мин аның бит очындагы кечкенә миңенә чаклы күреп калдым. Әйбәт кыз, әйбәт. Безнең авылныкы булса, мин аның хәйләсен табар идем, колак йомшагыннан гына тешләп алыр идем, безнең авылныкы түгел шул.

Дөресен генә әйткәндә, әллә ни эшләдем мин. Алманың исен сизми башладым, үземнең Кәҗә Шаяхмәт малае гына икәнлегемне оныттым, ә Госманнар әнә һаман шул тирәдә чуалалар. Берсе, берәүгә дә сиздермичә, эләктерде дә бугай, ахры. Алма сатучы килер дә китәр, иптәш малайлардан аерылырга ярамый. Ачык авыз, дип, соңыннан үртәп йөдәтүләре бар үземне.

Мин арбадан бер читкә китәм, берсенә дә карамаган бер төс белән басып торам. Кыз күтәрелә дә карый, тешләрен күрсәтә. Үзем дә сизми калганмын, минем дә тешләр күренеп киткән тегеңә, шуның артыннан озак та тормады, ул кыз бик зур, бик матур бер алманы сайлап алып, әтисе күрмәгәндә генә, миңа атып бәрде.

Мин инде бик әйбәтләп кенә тотып алдым. Аннары нәрсә булган – берсен дә белмим. Ни өчен дисәң, кинәт башым әйләнеп китте минем, өйгә йөгердем. Малайларның әйтүенә караганда, аннары ул алма сатучы, атын җай гына атлатып, безнең авылдан чыгып киткән. Кая киткән? Берәү дә белми. Авылдан чыккан чакта, аның кызы бушаган әрҗәләр өстенә утырып, арбадагы бөтен әйберләрдән, әтисенең үзеннән дә, атның дугасыннан да биегрәк булып, озакка, бик озакка чаклы күренеп барган. Аның зәңгәр ленталары белән җил уйнаган, ә ул үзе басу капкасын чыкканнан соң да каерылып-каерылып безнең авыл ягына таба карап барган.

Ә Госман, курнос борын, мине мыскыл итмәкче була. «Алма сатучының кызы алманы сиңа дип атмады, үлчәү тәлинкәсенә салам дигәндә, кулыннан ялгыш төшеп китте», – ди. Юри әйтә ул. Ялгыш кына төшеп киткәч, нигә соң ул минем кулга килеп эләккән, нигә Госман кулына эләкмәгән?

Дусын дус та син, Госман, шулай да әллә нәрсә генә бар синдә. Нигә инде кешене алай үртәргә? Бүген алма сатучы узган, иртәгә кыяр сатучы узар. Безнең Янбулат урамы киң ич ул. Шулай да, күп бәхәсләшеп тормыйча, әйдә, су кереп кайтыйк әле. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген.

Күз ачып йомганчы без, Госман белән икәү, тегермән буасына су керергә йөгерәбез. Ә теге алма һаман кулымда.

II

Аннары ул менә болай була.

Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча, җыеннар, Сабан туйлары башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр, колмак турында, сыра утырту, бал әчетү турында сүз китә – алары аның олы кешеләр эше. Ә бит Янбулат авылында безнең ише койрыксыз әтәчләр дә җитәрлек. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Тизрәк җитсен генә.

Көтә торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды – бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды – аларда без шауладык. Әти, ат йөгертергә барасы булма, дип, алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин – әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше.

Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: «Каула, Айдар, каула!»

Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп, бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк – эчкәч, кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә. Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, юкка Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, күрәсең. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш-белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен күрсәтеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт.

Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар, имеш, аның, кашытсаң, арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да хурландым, әй. Белгән малайлардан, Госманнан ару түгел. Госман ул, үзенә күрә курнос танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора.

Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да, әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә бит киресенчә кирәк иде.

Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп беренче килсәң, тагын бер хәл. Ә иң актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде. Иң яхшысы – егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен төсле ялтырыйсың, аннары югалсаң да ярый.

Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң, нинди егетлек турында уйлап торасың ди? Шулай да колакларым исән икән әле. «Кая, минем атны кем алып бара?» дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем!» – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.

Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. «Әнкәсен бик чая мал дип сатканнар иде. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит», – ди. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы, бәлки, нәрсә булса да чыгар.

Китә башлагач, атның иясе, мине туктатып, колагыма тукыды:

– Кара аны, баш килерлек булмаса, хайванны юкка яндырма. Тот та аермадан ук сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын.

Җавабым юк, дөрес сүз. Булмастайны камчылаудан ни файда? Киттек. Барыбыз җидәү: Госман, мин, калганнары ят малайлар. Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар. Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта. Еш-еш пошкыруыннан, башын чайкап баруыннан ук сизенәм – үткен хайван булса кирәк.

Малайларның үзара сөйләшеп барулары да колагымны кытыкламый түгел:

– Кибәхуҗалар килмәс диебрәк чыккан идек, болай булгач, безнең борынга суктыгыз инде сез.

– Без сукмадык, байтал сукса сугар.

Аннары алар эч пошыра торган татулык белән тагын ниләрдер сөйләшәләр. Мин бер дә дәшмим. Дәшә алмыйм мин. Кешеләрнең үзеңнән узып китүләре турында алдан ук мондый тыныч итеп сөйләп бару өчен, эчеңдә җаның булмаска кирәк. Яратмыйм мин мондый татулыкны! Йә дәшмим, йә сугышам.

Госман тегеләр белән сөйләшеп бераз бара да, аннары, арткарак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итеп кенә әйткән төсле, авыз эченнән генә пышылдый:

– Монда, малай, рәт чыгара алмабыз, ахрысы, без. Барысы да шомарган таш күренә. Әнә теге кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыгармый, ди.

– Күренер әле, барып карыйк, – дим мин, сүзне юри кыска тотам.

Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә.

Барып җиттек. Тезелдек. Чыктык. Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык. Госман, чыгу белән дип әйтерлек, камчысын айкый башлады, ара-тирә йөрәксеп кычкырып та җибәрә, тик шулай да ул берәүне дә куркытмый. Аның түшәмен без шунда ук күрдек. Моннан соң ул, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән бер җир буе дип әйтерлек алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм – бар нәрсәнең дә вакыты була бит.

Ниндидер юл аермасын үттек, берәү шунда кинәт кенә «Һа!» дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып йомарга өлгермәдем – кашка байтал минем алга атылып чыкты. Аның арт тоякларыннан балчык атылып минем битемә бәрелде, бераз вакыт күземне ача алмыйча бардым, – ә күзне ачарга вакыт бик җиткән иде.

Алда, берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар. Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын, нинди җир! Йә күтәрә ул, йә башыңны яра. Мин ике бармагымны тешемә кысып сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә атыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизенде булса кирәк, кинәт сикереп алды, мин чак кына артка очып калмадым. Күз алдымда нәрсәләрдер тиз генә яктырып киттеләр, кинәт сүнеп калдылар, битемә үз атымның әчкелтем пары килеп бәрелде. Тагын шул: теге аермадан узып, бер-ике генә сикердем – Госманның артына килеп бастым. Аның атының ухылдавы ишетелә – бу дәртлелек түгел, хәлсезлек билгесе. Минем Госманнан көләсем килде, тик көлгәнче тагын бер сикерәсе бар иде әле. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем – без хәзер бер тигезлектә барабыз. Тагын бер селтәнсәм, мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә, минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде – күрә дә, уйлый да алмадым. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды. Соңыннан гына белдем, каты сугылган икән мескенгә, алты ай буена яңагын бәйләп йөрде, ә соңыннан гомерлек яра эзе калды.

Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә, кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек төсле сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр күк. Кадакланган шикелле утырган да, кулларын як-якка болгаштырып, очып кына килә. Атны борчымый, телен белгән төсле, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә.

Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән: «Каула, Айдар!» – дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин тешләремне кысып селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.

Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, балачакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек…

Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы – Исмәгыйль абзый дигән кеше – кайдадыр күргәнем дә бар күк үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып килде. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы, – мин элек басарга да кыймый торган идем дә, бераз кунак булганнан соң биеп тә җибәргәнмен тагын.

Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп дәртле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм – юк, берни дә искә төшми. Барысы да юылган. Мамалай балын эчкәнем юк иде, шулай икән шул, барысын да юып төшерә икән.

Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә, шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.

Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде. Бүген бездә кунарсың, иртәгә ихтыярың, теләсәң кая бар, ди. Әллә чынлап, әллә юри әйтә: кичен менә кызлар уенына барырсың, дип ычкындыра. Хәйләкәр төлке син, Исмәгыйль абзый, бер утырып бал эчтек, мине колак йомшакларыма чаклы белеп бетердең. Кайдан белгән соң ул минем кызлар яратканны?! Шулай да мин сүземне бирмим: «Китәм булгач китәм», – дим. Исмәгыйль абзый үзенекен: «Җибәрмим булгач җибәрмим».

Мамалай балының тагын бер гаҗәп ягы: эчкәч, аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аяларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишегалдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия – баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик торам. Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр идем, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс идем, мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык. Идән таптаучы. Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте. Аннары икенче яфрак селкенеп китте. Аннары куе булып, төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Карлыган агачы белән бергә минем йөрәк тә дерелдәде. Ни булыр бу? Басып тик торам. Миннән киңәш шул: андый хәвефле минутларда басып тик торудан да файдалысы юк икән. Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын. «Шаярмагыз!» – дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.

Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул – карлыган агачының теге ягында, мин бу якта. Карлыган агачы безнең билебездән генә.

– Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.

Карлыган агачы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленеп килә.

– Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.

Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.

Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:

– Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган агачы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул агачларга поса-поса бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.

Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын Сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.

Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:

– Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.

III

Кундым. Ә кунмаган булсам яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабулап йөрде дә кич белән, яңа күлмәкләрен киеп, ишегалдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз, бу хәтле купшылык кайдан килгән диген. Чәчләрен ленталар белән күмгән. Өстендә аклы күлмәк. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына бизәкләр төшкән. Челтәрләп, иңбашларына каплавычлар салындырып теккән алъяпкыч.

Үзем унбиш яшьлек малай, ә эчемдә шайтан утыра. «Кысып карарга иде бу кызны, сыңар учка сыеп бетәр иде микән?» – дип уйлыйм эчемнән генә.

Аннары алар күрше кызлары белән, чыр-чу килеп, әллә кая чыгып киттеләр. Ишегалды бөтенләй бушап калды. Капка төбенә чыктым. Утырып тордым. Аннары әйләнеп кергән булдым. Ә Вәсилә күренми дә күренми. Йолдызлар күренә башладылар. Әллә нинди гаҗәп йолдызлар. Үзләре яшькелт, үзләре баш очында гына диярлек, катырак җырлап җибәрсәң, өстеңә коелырга торган төсле. Безнең Янбулат авылында мондый йолдызларны һич күргәнем юк иде минем. Чынлап та, әллә нинди генә булды ул кич.

Шул кичне, иптәш кызлары белән уйнап кайтышлый, Вәсилә, минем янга туктап, миннән:

– Син ни атлы? – дип сорады.

Мин исемемне әйтеп өлгермәдем, ул, балаларча чытлыкланып, икенче сүзгә күчте:

– Безнең атны тәки баш китердең бит син. Ничек курыкмадың?

Мин ни дип тә әйтә алмадым, ат өстендә килү кызлар белән сөйләшүгә караганда чүп кенә икән. Вәсилә, үзе шулай чикерткә генә булса да, батыр булып чыкты. «Ник сөйләшмисең, сөйләш, сөйләш инде!» – дип, минем янымда бөтерелеп торды да, ахырында миңа кулы белән төртеп, ишегалдына йөгерде. Сөйләшә алмасам да, кулга киткәч бирешмим инде мин. Песи төсле сикереп торуым булды, кызыйны капка баганасына китереп кысуым булды. Чырылдаган була, үзе шундый җиңел, шундый җиңел!

– Безгә тагын кил, яме, Айдар! – ди бу миңа.

Юк, мин аларга ул җәйне тагын бара алмадым. Ник дисәң, киемем әйбәт түгел минем, оялдым. Ул чук төсле, ә мин әти кәзәкиеннән бозып теккән кыска җиңле камзулдан. Бөтерелеп йөрер-йөрер дә, ахырында бер көнне әйтер: «Син, малай, әтиеңнең камзулын киеп, минем тирәдә йөрмә әле», – дияр. Әйтмәсә дә, үзем беләм мин: кызлар сөйсен өчен, иң элек бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш кирәк…

Җәйге эшләрне бетергәч, иң кимендә әнә шуларны эшләп кайту нияте белән шахтага китәргә булдым. Әти белән әни каршы торып караганнар иде дә, авызларын тиз томаладым. Җилкәм үсте, синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем. Шуннан үзләре аңладылар тагын. Эш хәзер конторда, паспорт алуда. Баштан ук шикләнгән идем, дөрес шикләнгән икәнмен, конторда күземне дә ачырмыйлар. Яшелрәк әле син, диләр. Тагын бер-ике җәй Янбулат кояшы астында пеш, аннары шахта тишегенә таман гына булырсың, дип көләләр. Маташтырмагыз, бар пешүем җиткән минем, китәм булгач китәм. Контор идәннәренә төкермәдем дә ичмасам, паспортсыз көйгә киттем дә бардым.

Юлда Кәче авылы кешеләренә очрап, алар белән бардык. Безнең ярты авыл шахтада, үзебез урнаштырырбыз, диделәр. Яшькә яшь булсам да, буем бар минем, кулларым да бар. Кәче кешеләре ошатып ук куйдылар. «Молодец, йөрәгең җиткән», – диләр.

Голубовка дигән шахтага килеп җиттек. Чынлап та, Кәче кешеләре баскан икән үзен, килгән көнне үк җыелып эчтеләр, мин – бердәнбер Янбулат малае – бөтенләй югалып калдым. Эчтеләр, эчтеләр дә, аннары Эт бистәсе дигән урынга кайтып сугыштылар. Барысын да эчемә җыеп кына торам. Хәер, эчкә җыярлык әллә нәрсә дә юк. Кәҗә оясы чаклы гына өйләр, стеналары балчыктан, тәрәзәләренең ватылган өлгеләренә иске мендәрләр тыгып куйганнар. Ул бала, ул чебен – ерып йөргесез. Нужаны мин безнең авылда гына дип уйлаган идем, монда да бар икән ул нужа, монда әле озынрак сакаллысы саклап тора икән.

Беренче тапкыр клетка утырып шахтага төшкәндә әти белән әнине искә алуымны, ходокның түшәменә маңгаемны бәреп күземнән утлар күренгәнне, лавага кереп җиткәч лампам сүнеп, нишләргә белмичә аптырап калуымны язып тормыйм. Карт шахтёрлар әйтәләр, башта ул шулай була, диләр. Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә түгел, атларны кызганып йөдәдем. Сукыр атлар. Мескеннәр, гомерләре буена шунда җир астында вагонетка тартып интегәләр икән. Күзгә караган төсле карыйлар җаннарым. Боларга караганда безнең җир өсте атлары кунак кызлары икән. Якты кояш астында рәхәтләнеп эшлиләр, яшел тугайларда утлап йөриләр. Ә Сабан туйларында инде үзләре дә ирек ача, кешене дә ирек ачтыралар. Кинәт Вәсиләләрнең чабыш атлары исемә төшә. Их, атланыр идем дә туган-үскән җирләремә кайтып китәр идем.

 
Атландым атның биленә,
Киттем сахра җиренә…
 

Их!

Килүемә ун көннән артык түгел, әле беренче получканы да алмаган, ә күңел, читлеккә керәсе килмәгән кош төсле, әллә кайда очып йөри. Барысы да, барысы да синең өчен бит, Вәсилә! Аллы-зәңгәрле ленталар тагып, шомырт кара күзләреңне сирпеп, сикергәли-сикергәли әллә кайдан гына килеп чыктың да мине менә монда, җир астына китереп тыктың. Ялтыравыклы итекләр киеп кайтсам, үзеңнең дә үзәгеңне өзәрмен әле өзүен.

Өмет тә киң, кесә дә тирән, акча гына аз. Беренче получкадан соң «Бу нишләп болай гына?» дип телемне кузгатмакчы булган идем дә, арт яктан кемдер килеп иңбашымнан тотып алды. Әйләнеп карасам – Рахман абзый тора. Минем белән бергә килгән Кәче кешесе. Азрак төшереп тә алган үзе, күзләре елтырый. Көлә бу. «Маңгаеңда тир, аяк астыңда җир исән булсын диген, тиле малай, акчаны монда санап кына бирәләр», – ди. Якташ итеп, үзе белән яртыны сындырырга чакыра. Бармадым. Кешене белмим, минем үз исәбем үземдә. Кием-салымны рәтләрлек акча җыеп булса, монда, җир астында тончыгып ятасым юк. Китәм, буразнама кайтам. Төннең төн буе йокламыйча, акчамны исәпләп чыктым, – мин дигәнчә түгел. Иртәгесен, бүтән бер кешене дә күрмәгәч, техникка бәйләнә башладым. «Ни өчен болай?» – дим. Шаркылдап көлә генә. «Безнең җир астында ни өчен болай дигән сорауга җавап бирү гадәте юк ул», – ди. Китте дә барды. Бары тик итекләре генә күз алдымда ялтырап калды.

Тырышсам, әнә шундый итекләргә тырышам инде мин. Басканда шыгырдап тора торган булсын, кунычында кояш нуры уйнасын. Тик менә җир астында «Ни өчен?» дигән сорауга җавап бирмәүләре генә ярамый икән.

Эчмәдем, тартмадым, ике ай дигәндә, саф унбиш сум акча җыйдым. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөри әле. Штраф дип, бөтенләй юк нәрсәләр өчен минем өстән язып чыгара икән. Астан шулай язып чыгаргач, өстә синең белән сөйләшеп тә тормыйлар, билгеле. Әгәр шул ләгънәт төшкән штрафлары булмаса, минем акчам егерме биш сум булыр иде инде. Получка саен кесәдә икмәклек-тозлык, чәйлек-шикәрлек калдырам да, калганын әйбәтләп кенә төреп, бүрек түбәсенә, эчкә тегеп барам. Кәче кешеләре – картрак шахтёрлар – миннән көләләр. «Синең төсле яшь бер егет, моннан элек тә шулай ашамыйча-эчмичә акча җыйды-җыйды да, җыелган акчасы – җир өстендә, ә үзе, лава ишелеп, җир астында калды. Аша-эч, әти тапкан мал түгел, үзебез тапкан жәл түгел», – дип, дусларча җилкәмә кагып куялар. Бөтенләй читкә этеп ташламасыннар тагын дип, буш чакларда алар белән карта уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып йомганчы бер картаны икенче карта белән алыштырып куям. Күрсәләр – ипи шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр – бөтен көн минеке. Бүрек түбәсе һаман калыная бара дигән сүз.

Берсе өстенә икенчесен тегә-тегә, берчакны шулай бүрекнең эче бөтенләй кечерәеп калды. Кешеләр көләләр, нигә синең бу бүрегең баш очында гына тора, диләр. «Хәере белән торсын, сезгә дә шуны телим», – дим эчемнән генә.

Тамагымнан кысып, алдашып, арысын аударып, биресен түнтәреп тутырган идем, бушавын бик тиз бушады.

Ә ул болай булды.

Берчакны шулай баракларда шау-шу купты. Имештер, Урал ягыннан атаклы картёжник килә. Безнең Голубовкага түгел – кая ул безгә андый атаклы кеше килсен. Үтеп барышы, имеш. Түземсезлек белән көтеп тора башладык. Әллә нинди имеш-мимеш хәбәрләр таралды. Эт бистәсе туйга әзерләнгән төсле әзерләнде. Берзаман менә ул килеп тә төште. Кып-кызыл мыеклы, күзләре ут уйнап тора, үзе байларча: ак яка, чылбырлы сәгать, ботинкалары ялык та йолык. Күргәч тә йөрәгем жу итеп киткән иде, тикмәгә булмаган икән. Ламповойга качып, ике төн уйнадылар, керми йөрдем. Йөрәк каһәр суккан бит минем, түзми. Йокларга бирми, песи баласы төсле сикереп чыкмакчы була. Ахырында түзмәдем, кердем. Кергәндә бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда күзләремә чаклы батты. Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ә теге атаклы Кызыл мыек безнең шахтёрларның барлы-юклы акчаларын җыйды да барыбызны да эчерде, аннары үзе икенче шахталарга китте.

Кызыл мыектан соң мин акчаны бүрек эченә текми башладым. Ник дисәң, бүрек эченә кәгазь тутырып адәм көлдереп йөргәнче, бар тапканны ашап, аннары тагын иптәшләр белән әллә нидә бер төшергәләп йөрүдән дә яхшысы юк икән. Елап утыра торган балаларым юк әле.

Шулай да Вәсилә искә төшә, каһәр. Теге чакны, аларның капка төпләрендә, үпми дә калдым бит үзен. Курку дисәм, юк, куркуның ни икәнен дә белмим мин. Әллә нәрсә генә булды шунда. Каушадым, ахры. Йолдызлар бик түбән төшкәннәр иде шул ул кичне, уңайсыз иде.

Табылмаган мал тау чаклы, диләр. Әтиләр дә, кайт та кайт дип, хат артыннан хат тупырдатып торалар. Паспортсызларны бик нык тикшерәләр икән дигән хәбәр дә йөри. Вәсиләне дә сагындым, кайтмый булмас, ахры. Алдагы получканы алгач, өс-башны бераз караштыргалыйм да – сәфәр.

Шундый яхшы ният белән йөргәндә, теге – безнең штольняның технигы тагын аякка килеп чалынды бит. Имеш, мин терәүләрне дөрес салмаганмын. Терәүләр салырга җыенам әле мин сиңа, черек теш. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Үземә үзем ант итеп куйдым: арт сабагын укытам мин ул дуңгызның.

Җае да туры килде. Расчёттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Байтак кына болганып йөрдек. Берчакны шулай, иптәшләрдән аерылып, тар гына урам буенча үзем генә килә идем, күземә күренәме дип торам – бу сөйрәлә. Кинәт антым исемә төште, уч төбем кычыта башлады. Каршына килеп бастым. Торам. Якасыннан каптырып алдым:

– Безнең Эт бистәсендә ни эшләп йөрисең син? – дим тегеңә.

Шүрләде бу, ык та мык килә.

– Берәр нәрсә чәлдерергә йөри торгансың әле, – дидем дә, икенче кулым белән яңагына чалтыраттым да. Учымның кычытуы басылып ук китте. Теге кычкыра башлады, мин – тагын берне. Кычкыра икән, туеп җитмәгән дигән сүз. Нигә бирмәскә? Квартальныйның Эт бистәсендә пычагым эше дә юк, тавышка үзем белән бергә эчкән иптәшләр килеп чыктылар.

– Киткәндә бу таш маңгайның итеген киеп китәрмен дигән антым бар иде, булышыгыз әле, егетләр, – дим. Егетләр тегенең авызын томалап тордылар, мин әйбәтләп кенә ялтыравыклы итекләрен салдырып алдым.

Ничек кенә булмасын, сүземдә тордым, авылга ялтыравыклы итекләр киеп кайттым.

IV

Кайтып бер-ике көн тормадым, Кәҗә Шаяхмәт малае кайткан икән, баеп кайткан икән дигән хәбәр бөтен авылга таралып та өлгерде. Мыек астыннан гына көлеп тик йөрим, әйдә, дан китсен, дим. Мыек дип юкны сөйлим, кайда әле мыек. Шәп-шәрә, малай. Ә чынлап та, борын астында сызылып киткән кара мыек булса начар булмас иде, – кара мыек, ялтыравыклы итекләр, сатин күлмәк, кесәле чалбар, куллар чалбар кесәсендә. Урамнан узасың, бөтенесенең күзе синдә: «Әнә, әнә Айдар узып бара!»

Башкасы бар, мыек кына юк шул. Хәер, төкерергә. Болай да бик әйбәт йөрим әле. Кичә Сабир кызыннан, Хәдичәдән, хат алдым. Кәгазьне чәчәкләп тутырган. «Әлхат, нисфелмәляхәт, кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, утка як» дип теленә салынган. Утка якмадым ягуын, шулай да ертып ташладым. Киндер күлмәкле Хәдичә торып торсын әле, анда мине, яшь тай төсле, ефәк чукларга күмелгән Вәсилә көтеп тора торгандыр.

Әйдә Мамалайга, синең апаңнарга кунакка барабыз, дип, Госманга әйтеп караган идем, ул риза булмады. «Ни атна, ни шимбә, килешми ул, без эш кешесе» дигән була. Ә мин әйтәм, килешә, дим. Киттем дә бардым.

Авылдаш дигән булып, Госманның апасына – Ниса түтигә төштем. Бер яулык белән бер исле сабын тоттырдым – эреде дә китте. Аяк астыңа ятып үлимсәнә дигән төсле йөри. Ул чаклысы кирәк түгел, шулай да менә бу кош теледәй хат кисәген Вәсиләнең үзенә генә илтеп бирче, Ниса түти.

Ярты сәгать тә узмады, Ниса түти шундый ук «кош теле» тотып әйләнеп тә кайтты. «Кичкә чишмә янында очрашырбыз, шунда кил» дигән. Түзә алмыйм, сезнең Мамалайда кич тиз буламы соң ул, дип, Ниса түтидән сорашасым килә. Ә ул – наян хатын – үзе кыбыр-кыбыр эшләп йөри, үзе сөйләнә:

– Чәчен тарап утыра, чәче биленә төшкән… Хатны укыгач, бөтенләй аптырап калды, чәчен дә үрмәкче була, хат та язасы бар. Ишекле-түрле йөгереп йөри кызың. Ә үзенең биле сыгылып тора, буе-сыны коеп куйган төсле. Каушау килешә икән тагын үзенә: ике бите алма төсле булып кызарды. Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява.

Җитәр, Ниса түти! Синең сүзләреңне тыңлап бетерә алмам, сезнең кичегезне көтеп тәкатем җитмәс. Аякка ялтыравыклы итекләрне киеп, өскә зәңгәр сатин күлмәкне элеп, күлмәк өстеннән билгә чук асып, урамга чыгып киттем. Урамның нәкъ уртасыннан барам – булды, урамның читеннән күп йөрдек, уртасыннан йөреп карыйк әле.

Вәсиләләрнең өй турыларына якынлашам, йөрәгем дөп-дөп тибә. Күрә микән, юк микән? Кичен очрашырбыз без, ул турыда сүз дә юк, көндез, кояш яктысында күреп кал син мине!

Узып киттем, бераз чиркәнчек алган төсле булды. Матур кыз дигәннәре кызык кына нәрсә икән – йөрәккә кереп утыра да чыкмый да чыкмый.

Шулай да кич җитте тагын. Итекләремне ялтыратып, сатин күлмәк өстеннән пиджак элеп чыгып киттем. Чишмә буена барып бастым, – кызлар су китерергә тотынганнар гына. Бераздан, гармун уйнатып, берничә егет тә килде. Рәтлерәкләрен сугышка алып бетергәннәр, ахры, болары – корырак сөякләр. Шулай да, эт оясында батыр дигәндәй, миңа таба кырын күзләрен салгалыйлар. Кайдан килгән чыпчык бу, янәсе. Исем дә китми, басып тик торам. Авызымда – папирос, кулларым – чалбар кесәсендә. Яшькә яшь булсам да, гәүдә бар миндә. Күләгәм коточкыч озын булып сузылган. Тегеләрнең күләгәләре минем күләгәм янында чебеш кенә.

Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым, – төшемә кереп йөдәткән кыз. Нык кына үскән, тулыланган, аяклары җиргә әллә тия, әллә юк – шул, нәкъ шул үзе.

Дөньядагы бөтен нәрсәне оныттым, сикереп каршысына чыгып бастым. Элек икебез дә телсез калдык, аннары икебез дә берьюлы сөйләшергә тотындык. Мин аңа нәрсә әйттем, ул миңа нәрсә диде – берсен дә белмим. Шахтада күргән азаплар онытылды, ялтыравыклы итекләрем дә онытылды, ахрысы, Вәсилә аларны бөтенләй күрмәде дә бугай.

Аннары ул, озак торырга ярамый, әнкәйләр ачулана, дип, чиләкләренә су алып кайтып китте.

Ул икенче әйләнеп килгәндә, без тагын сөйләшергә, вәгъдәләшергә тиеш идек тә, ул икенче әйләнеп килергә өлгерми калды. Минем Вәсилә белән озак кына сөйләшеп торуым теге кыска күләгәле абыйларга ошап җитмәгән булса кирәк, алар, миңа якынрак килеп, мине үчекли башладылар. Әллә кайдан сизенәм: кесәләремнән кулларымны чыгарасылары килә аларның.

Дәшми-тынмый гына торам. Ни генә димә, кунак бит. Тыйнак буласым килә! Ә тегеләр һаман тел озайталар. Арада гармун тотканы бигрәк тә юха нәрсә икән – турыдан түгел, читләтеп-читләтеп кенә канымны кыздыра.

– Исмәгыйль кызы бер зимагур өчен саргая дигәннәр иде, шушы икән инде зимагуры.

– Ябышып чыгам, дип әйтә, имеш, ди.

– Нигә исең китте, чыгар. Әнә итекләре икәү ич. Берсе бер итектә, икенчесе икенче итектә рәхәтләнеп торырлар.

Басып тик торам, ә тик торуы шундый читен. Кулларым шундый кычыта, ичмасам, син дә тизрәк әйләнеп килмисең, Вәсилә!

Гармунчы егет инде иптәшләрен үчекли башлады:

– Кул юк бездә, тел генә бар. Кунакларга колга таба алмыйча йөргән андый салам сыйраклар элек безнең авылга утыз теш белән килсәләр, егерме биш теш белән кайтып китә торганнар иде.

Үчекләү бар, бөергә төртү бар. Бусы инде бөергә төртү. Кеше минем бөергә төртсен, мин үз күләгәмә үзем сокланып торыйм, имеш. Рәхмәт инде Мамалай егетләренә, мин үз тешемне калдыруга караганда, кеше тешен чүпләүне артыграк күрәм.

Дәшмәдем, сүгенмәдем – тегеләрнең каршыларына килеп бастым. Торам. Бер-берсенә карашалар. Кулларын күрмим – артка яшергәннәр. Үз кулымны да күрсәтмим – сугышырга дип килмәдем мин. Шулай ук тешемне чүпләтергә дип тә килмәдем. Каршыларында басып торам, дәшмим.

Ахырында чыдамадым, дәштем:

– Ягез, абыйлар, алай теш белән уйнарга яраткач, уйнашып карыйк, алайса.

Гармунчы егет, гармунын тартып җибәргән булып, терсәге белән янындагы егеткә төртте. Сизенәм, егетләрнең уйнашырга исәпләре юк түгел. Берсе минем артыма табарак авышты, икенчесенең кулы, кесәсеннән чыгып, минем якага таба күтәрелә башлады. Гармунчы, бакаларына басып, гармунын тартып җибәрде, тик ябарга өлгермәде. Мин, тиз генә пәке алып, гармунны урталай ярдым да салдым.

…Сугыш шулай башланды, мине салкын кладовойга ябып кую белән очланды. Минем пәке, бер чыккач, гармунны урталай яру белән генә калмаган, икенче бер егетнең яңагын да телеп төшергән. Ул икенче егет дигәнем староста малае икән. Аларга контор кешеләре, урядник килгән чак булган. Яңагы теленеп кайткан егет аларның берсенә дә ошамаган. Мин Ниса түтиләргә кайтып, бәрелгән-сугылган җирләрне юып маташканда, ишекне каты итеп кагып, урядник килеп керде:

– Кайда ул кеше чәнчүче бандит? Мин аны төрмәдә черетермен.

Урядникның акырынуы мине ике тиенлек тә куркытмый, тик менә төнне Вәсилә кочагында үткәрәм дип торганда, монда, таш кладовойда үткәрү генә ачуны китерә.

Ә уйлап карасаң, минем ни гаебем бар? Сөям. Сөйдем, сөячәкмен. Вәсилә барыбер минеке булыр. Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсиләне кешегә бир- мәм.

Шулай да таш кладовойда яту бигүк җайлы түгел икән. Пиджакны аска җәеп ятып карыйм, күзгә йокы керми. Төрмәгә эләгәм дип куркудан түгел, төкерәм мин аларның төрмәләренә. Бер башлагач, староста малаеның икенче яңагын да телеп төшерәсем калган икән. Ә шулай да әйбәт сугыштым. Гармунның теле – бер якта, бакасы икенче якта аунап, тапталып калды. Өчәүләп ташландылар, берсенә дә үпкәләрлек булмады.

Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Төннең бер вакытында тәрәзәдән әкрен генә дәшкән тавыш ишетеп уянып киттем. Сызылып ай яктысы төшкән, итекләрем ялык-йолык итеп яталар. Дәртләнеп үк киттем. Тәрәзә янына бардым, пыяласы юк, бары тик тимер рәшәткәләр генә. Тәрәзә артында ниндидер бакча булса кирәк, агачлар күренә. Ә кеше-фәлән күренми.

– Кем бар анда? – дип, ачу белән кычкырам.

Тәрәзә артында моңсу гына тавыш, хатын-кыз тавышы:

– Бу мин… Вәсилә. Син әкренрәк, Айдар. Югыйсә… сизүләре бар.

Аптырап калам, – кичә өч егет берьюлы өстемә ташланганда, болай аптырамаган идем.

– Син монда нишләп йөрисең, Вәсилә?

Ул тәрәзә рәшәткәсенә якынрак килеп пышылдый:

– Чыккач, Айдар, чыккач. Хәзер үк ишеккә бар, мин ачкыч алып килдем.

Берничә минуттан без – Вәсилә белән икәү – бакчада, агачлар арасында идек инде. Монда кеше-кара ишетеп торуы бар, әйдә, читкәрәк китик, дип, ул мине, кулымнан җитәкләп, тау астына алып төшеп китте. Анда биек-биек өянкеләр үсеп утыралар, тын гына булып су ага, кайдандыр су тегермәненең салмак кына гөжләве ишетелеп тора. Без карт бер өянке төбенә килеп туктадык.

Вәсилә әле һаман сизелерлек булып дерелди, сүзен башлый да әйтеп бетерә алмыйча бүленеп кала. Минем бурыч – барыннан да элек аны тынычландыру, тик сүз белән түгел. Җиңел гәүдәсен үземә табарак тартып алам, кысып кочаклыйм, аннары без икебез дә берьюлы нишләптер суга карап калабыз…

– Кибетче Сирайныкыларга каберең якын булмасын… Бөтен түрәләрне сатып алган кешеләр… Шуның аркасында сугышка да бармыйча калды. Ә син кулыңны озайткансың.

Вәсилә миңа үпкәли, ә үзе куркынган кош кебек бөрешеп калган – шулай да миңа караганда акыллырак кеше булып чыкты ул.

Аннары ул ничек итеп ачкыч табуы турында сөйләмәкче була, тик барып чыкмый – шундый чакта ачкыч турында сөйләшеп торып буламы соң?

Җиңел генә гәүдәдә, кайчандыр алма әрҗәләре арасына кысылып авылдан авылга йөрүче кечкенә кызда, учка кереп бетәрлек бу күбәләктә шундый дәрт булыр дип кем ышаныр, – ул кинәт сүзсез калды, сулышын еш-еш ала башлады, күзләре әллә нинди саташкан яшь белән тулдылар:

– Кит моннан, Айдар җаным, кит! Югыйсә сине Себер җибәрүләре бар.

Аның кайнар сулышы минем битемә бәрелде, нидер әйтмәкче идем, әйтә алмадым – Кәҗә Шаяхмәт малае гына шул мин.

Киттем. Шул китүдән авылга ук киттем. Таң атып килә. Ә ай һаман батмаган. Юл яп-якты булып сузылып ята. Әкрен генә атлап кайтып барам. Вәсиләгә әйтергә дип уйлап та әйтелмичә калган сүзләр берсе артыннан берсе искә төшәләр. Аңа дип әллә ничә йөз чакрым җирдән саклап алып кайткан бүләгем дә кесәмдә онытылып калган.

Ә мин аны инде кайчан күрәм? Күрәмме, юкмы?

Ачуым да бик килгән иде, пәке белән уйнауның ахыры турында да уйлап, шул китүдән мин, үз авылыма кереп тә тормыйча, җәяүләп Урал ягына киттем. Итекләрем чыдарлык, калганы турында уйлап та бирмим.

V

Шул китүдән ике елга якын йөрдем. Әтиләргә дә, Вәсиләгә дә бер хат та язмадым. Әтиләргә ник язмадым? Бүләсе малым булганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ике имана җирне сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ә мин йөрим-йөрим – тапканым үземнән артмый.

Вәсиләгә ник язмадым – үзем дә белмим. Әллә нинди кеше булып барам мин. Кемнәрдәндер үч аласы килү, билгесез ачу кайный миндә. Китсен, җәһәннәмгә олаксын Вәсиләсе, дим кайчакта. Бар тапканымны эчеп, оттырып бетерәм дә аннары тагын берәмләп таба башлыйм.

Шулай да Вәсилә, магнит төсле, яңадан мине авылга тартып кайтарды. Йә солдатка алып куярлар, күреп калырга кирәк, дип уйладым.

Кесәмдә әллә ни рәтем юк, шулай да өс-башым рәтләдем. Кайтуым ярап куйды тагын. Мамалайда гөрләтеп туй итеп яталар, Вәсиләне Сатыш авылының кибетче Зариф малаена кияүгә биреп куйганнар. Менә хат язмый йөрсәң. Ачуымнан нишләргә белмим. Эчтә бертуктаусыз кайнап йөргән билгесез ачу хәзер әзрәк билгеле була башлады инде. Чәйнәп ташларга кеше дә бар – кибетче Зариф малае.

Шулай да иң элек Вәсиләнең үзен күреп сөйләшергә кирәк. Ниса түтине җибәреп чакырттым, килде. Агарып калган кызый. Күз карашлары авыр, керфекләре тагын да озыная төшкән төсле, балачактагы ялкыны эчкә киткән, эчтән яна белә башлаганга охшый. Үзе башлап бер сүз дә дәшмәде, үпкәләгән булса кирәк. Иреннәре әйтеп тора. Ә үзе шундый матур, шундый матур – каршымда май ае төсле балкып тора. Эчемнән генә әйтеп куйдым: «Ни туры килсә, шуны эшлим, ә сине кешегә бирмим».

Болай үзем шактый ук усал кыланам:

– Туеңа кайтып өлгердем тәки, Вәсилә, әйе бит, – дим.

– Бик яхшы, – ди ул, күтәрелеп карамыйча гына. Салкын итеп, ачу китерә торган итеп әйтә.

Мин юри, кызны үчекләргә теләп телемә салынам:

– Кибетче Зариф малае бөтен яктан кәеф булыр инде ул. Хәзер үк авызыңны прәннек белән тыгылдырган, сөйләшә дә алмый башлагансың.

Вәсилә кинәт яшеннән курыккан төсле сискәнеп куя, нидер әйтмәкче була, әйтми, бер читкә карап, тагын тынып кала.

Нәрсәдер бар кызда: куркырга да, кире кайтырга да уйламый. Барып, ике иңбашыннан тотам. Шундый рәхәт, салкын күмер тотып катып беткән кулларым йомшап ук киткән төсле булалар. Кулларым гына түгел, күңелем дә эри. Әллә нинди яхшы сүз әйтәсем килә, тел очыма гына килми.

– Их, Вәсилә, Вәсилә. Тагын әзрәк көтмәгәнсең бит. Мин сине үзем белән алып китмәкче булып кайткан идем.

– Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә, тагын әзрәк йөрер идең, – ди бу, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына. Аннары кинәт күтәрелеп карый, күзләрендәге җәһәннәм очкыннары барысы да берьюлы минем өскә чәчелгән төсле булалар.

Ә мин кем? Акчасыз кесә. Менә кем мин. Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап торыйм: «Ярый, хуш, алайса», – дидем дә ишеккә таба атлый башладым.

Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергән төсле булды. Кузгалды, җиңел гәүдәсе белән очып, минем муеныма килеп асылынды. Кочаклый, үбә, үзе елый-елый сөйләнә:

– Айдар, бәгърем, бәхетсез итмә башымны. Алып кит моннан. Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит. Синнән бүтән кеше юк минем өчен. Булмады, булачак түгел. Китик, җанкисәгем!

Болай булгач, шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен.

– Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы. Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор. Атка салам да алам да китәм.

Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем.

Икенче көнне, Сәфәргали җизнинең күк айгырын – төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни: «Кая болай җенләнеп йөрисез?» – дип төпченмәкче булган иде дә, «Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз», – дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде. Госман, мин, атларны тотып торырга тагын бер малай алдык. Кирәк-ярак булса дип, аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та, аны бүлеп салдык. Әйбәт үк булып китте, – атлар икенче төрлерәк элдерә башлаган күк булдылар. Караңгы төшеп килә, йолдызлар калка башладылар, әкрен генә булып кичке җил исә, биткә рәхәт, ә күңелгә аннан дә рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе, караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшми-тынмый гына барам, колагымда – тояк тавышлары, ә күктә – малай чакны искә төшерә торган йолдызлар…

«Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син, малай», – дип, әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман.

Исән-сау ерып чыксак, имеш. Пычагым булсынмыни безгә!.. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, әзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап – яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер, төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда.

Барып та җиттек. Әле ярый Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк. Атларны ишегалларына кертеп, туармыйча гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып, Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды.

Исмәгыйль абзый – минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм. Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш. Шуны күргәннән соң, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары безнең яклы, алар безне яшерәләр. Без, бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез.

План шулай иде, эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә. Кайдан сизеп калды диген, үләт тигере, ишегалды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит, үләт җан, авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Озак уйлап тормадым, кесәдән теге герне алдым да этнең маңгаена кундырдым. Чинап бөтен ишегалдын тутырды, берничә тапкыр бөтерелгәләде, аннары бер читкә китеп тынсыз калды. Шул арада мин, алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәнең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Өйгә күз төшереп алдым: утлар яна, ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый, бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Морҗа күренә – ап-ак, хатын-кызлар күренә – ап-ак.

Ул арада эт елаган тавышка аш өеннән берничә ир кеше килеп чыкты. Кулларында фонарьлар. Исмәгыйль абзый үзе дә шунда. Утлы фонарьларын тотып, караңгы ишегалдында әрле-бирле әйләнеп йөрделәр, ә бераздан Исмәгыйль абзый кар базы артыннан этнең үлгән гәүдәсен өстерәп алып чыкты. Бакчада карлыган агачы төбендә посып кына утырам, – катырак сугылган икән шул мескенгә.

– Акыллы хайван иде, җаным, ни булды икән бу Актырнакка? – ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора.

Этне дә, картның үзен дә кызганып куйдым.

Тагын берәр кат яктыртып уздылар да тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке тәрәзә рамына кадалган килеш тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырый төшә, койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый.

Бераздан кайдандыр ерактан эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса, Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген.

Юк, чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алып китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән – аның эше бетте, үскәч алып китү – минем эш.

Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузып тора.

Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем – очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып китәбез.

Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» – дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?»

Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишегалдында ыгы-зыгы, ә мин, Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.

– Йә инде, Айдар, калсын инде, – дип, куркынып дәшә Госман.

Нишләп пәке калдырырга? Ишегалдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишегалдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз-тынсыз гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.

Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк.

VI

Бүген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. Әни йөри чабулап, Зөһрә апа йөри чабулап, мәче йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна, чаж да чож таба тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакларына җиткән, киленне ошаткан, янәсе.

Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке – өйләнәм дигән сүз бит.

Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып, үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып кына китә алмас.

Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим. Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрне, аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит. Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, «бу кем туе» дигәндә, «пәри туе» дип әйтерлек булсын.

Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып – аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлап алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык та калдык. Тамак төбе кычыта-кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый. Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел.

Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады:

– Кызга тиендең инде, Айдар, кадерен белеп кенә тор, билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән иде, ай бил үзендә, ай бил, җанкисәгем, – ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый.

Түзмәдем, өйалдына чакырып чыгардым тегене:

– Йә телеңә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам, – дидем.

Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә:

– Мактаганга нигә кылтаясың, кәләшеңне мактыйм ич. Мактарлык җире булганга күрә мактыйм, – ди.

– Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын.

Һаман тыелмый бу, ә күзләре шундый ялтырый.

– Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерим дип тырышкан идем, ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтмим инде.

Өйалдында сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереклеккә салып кылануында бер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакытта да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа «тик тор» дип түгел, «сөйлә» дип бәйләнәм. Ә ул, юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора.

– Мин сине сөйләтермен. Әйтмәгән сүзләреңне бугазыңны буып әйттерермен.

Госман селкенми дә, минем кунагым булганга күрә шулай батыр кылана ул. Шулай да теленнән ычкынып китте:

– Нигә миннән әйттерергә, ияләшә төшкәч, Вәсиләң үзе дә әйтер аны.

Сулышым эчемә сыймый, йөрәгемдә мең төрле елан берьюлы кузгала, ә аларның берсе генә чыкса да, эшең харап синең, Госман! Мин Госманның якасыннан каптырып алам, күзләрем аның күзләрендә.

– Син ни дидең, курнос танау? Әйт, син ни дидең?

– Вакыты җиткәч, Вәсиләң үзе дә әйтер дип әйттем ич инде.

– Тел төбеңдә бернәрсә бар синең. Әйт, Вәсилә турындамы?

Минем йөрәгемдә мең төрле шик кайный, ә ул ыржаеп тик тора. Тешләрен күрмәс идем, каһәрнең. Якасы кулымда, нишләтергә дә белмим.

Күзне күзгә терәп күпме торганбыз, берчакны бу, берни дә булмаган төсле, уен-көлке белән кушып әйтеп тә ташлый:

– Нигә ул чаклы ярсырга аңа. Үзең дә тик кенә йөрмәгәнсеңдер әле, җае чыкканда кымтырыклый йөргәнсең. Вәсиләнең дә җаны бар ич. Син булмасаң, монда без калдык.

Моннан да артыгы кирәк түгел. Йә ул моны ничек булса да күрсәтеп бирә, йә мин үземнең бөтен еланнарымны берьюлы аның өстенә җибәрәм.

Эшнең шуңа таба баруын ул үзе дә сизде, ахрысы, кулын минем нәкъ күзләрем алдына китереп терәде. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк төсле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде.

– Укы! – диде ул, миңа йөзек кашын күрсәтеп. – Монда нәрсә дип язылган?

Чынлап та, йөзек кашында кечкенә генә булып «ﻪﻠﺳﺍﻭ» («Вәсилә») дигән исем янып тора иде.

Кинәт айнып киттем, кулымны Госманның якасыннан ычкындырдым. Янган баганадай тик басып торам, кайдан тотынырга, нәрсәдән элеп алырга икәнен белмим. Ә Госман, йөрәкне бозып, һаман сөйләнә:

– Ихтимал, ул сине кайтмас дип уйлагандыр, ике елга якын бернинди хәбәрсез йөрдең бит. Көтмәгәндә генә кайтып төштең, ул чагында йөзек минем бармакта иде инде. Син юкта бер-ике тапкыр Сабан туе булып алды, ә Сабан туйларында Мамалай кызларының нишләгәнен үзең беләсең. Бигрәк тә кунак егетләре белән…

Бер сүз дә дәшмим, басып тик торам. Каршымда сукыр ут яна, әллә шул сукыр уттан тотыныргамы?

Күпме басып торганмын, чайкалып, башымны күтәреп җибәрдем. Өйдә шаулашалар, ә минем керәсем дә килми. Госман кереп китте инде, ә мин нидән тотынырга белмичә торам да торам.

Вәсилә чыкты. Чыкканда кояш төсле иде, мине күргәч, бөтенләй коелып төште.

– Нишләп болай үзең генә торасың, Айдар? Башың авыртамы әллә? – ди бу. Куллары белән минем башыма сузыла.

Кулларын кире этәрәм.

– Бар, кереп кит, – дим. Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән-дерелди.

– Кереп кит, диләр сиңа! – дип кычкырып җибәрәм. Тавышымнан өйалдындагы һава хәрәкәткә килә, сукыр ут сүнә. Без караңгылык эчендә күмелеп калабыз. Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм:

– Нигә болай үпкәләдең, Айдар? Әйт, ни булды сиңа?

Кулларым белән капшап, аның кулларын табам, – җылы, яшәп тора торган куллар. Ул арада Госманның теге сүзләре исемә төшәләр, – куллары салкын бакаларга әйләнгән кебек булалар. Җилкәсеннән этеп, Вәсиләгә келәтне күрсәтәм:

– Синең белән сүз соңыннан булыр, бар, келәткә кер дә көтеп утыр.

Ул һичбер каршылыксыз келәткә кереп китә. Бераздан аның, келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп, бикләнгәнлеген ишетеп калам. Ярый, ныклап исәпләшәсе кешем хәзер минем кулда. Калганын әкренләп сүтәрмен әле.

Бөтенесен бозып ташлау өчен берничә юл бар. Берсе – башны исереклеккә салып өйгә керергә дә Госманны тәрәзәдән тотып бәрергә. Ошамый. Госманның ни гаебе бар монда? Кыз үзе кочакка атылып кергәч, Госман кочагын җәйми нишләсен? Аннары тагын, ни генә димә, ул бит минем кунагым. Үз кунагыңны үзең тәрәзәдән ташлау безнең Янбулатта булган хәл түгел. Икенче юлны беләм, анысы да ошап бетми.

Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм. Өченчесе ошыймы-юкмы дип тормадым, йөгереп урамга чыктым да, зур гына бер таш табып, шуның белән үзебезнең тәрәзәбезгә – ялт. Пыяла чалтырап коелды, калганын мин күрмәдем. Өйгә әйләнеп кергәндә, мәҗлес тузгыган, кешеләр, ташны кулдан кулга йөртеп, берсенә берсе карашалар, тәрәзәгә каршы якта утырган Саттар башын тотып изалана, аның бармак араларыннан кан бәреп чыккан. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен шул.

Пыяла куючы безнең үзебездә, безгә унбиш тиен зыян, аңа унбиш тиен файда, ә шулай да мәҗлесне тузгыту өчен ярап куйды бу таш.

Кешеләр үзара буталышкан арада, мин тиз генә таеп өлгердем. Келәткә, Вәсилә янына кереп бикләндем.

Ул келәттә ялгыз елап ята-ята шешенеп беткән, сүзләрен дә рәтләп әйтә алмый, ә миңа ничек кенә булса да аның сүзләрен ишетергә кирәк.

Йомшак тәнле ул кыз тырнак өчен зур, йодрык өчен кечкенә, ә гаебе аның ни эшләсәң дә торырлык. Шулай да мин аңа тырнак белән дә чиертә алмадым, кулым күтәрелмәде, ир кеше кулы өчен артык юка ул. Аннары тагын кыйнашу өчен кызлардан бүтәннәр дә җитәрлек ич.

Үч алуның икенче юлын да беләм мин. Көйдерә торганрагын да.

Ләм-мим сүз кузгатмыйча, янына килдем. Биленә кулымны салдым – янып тора кыз. Келәтнең кечкенә тәрәзәсеннән ай күренеп китте, әти ясап куйган юкагач караватның ак аягы чагылды. Дөньяда ачу килү бар, үч бар, шуның белән бергә тагын дөньяда караватның ак аягы, юаш кына ай, сулышын еш-еш алып сине көтеп утыручы дәртле кыз бар.

Башымда шундый уйлар чагылып киткәнен беләм, бүтәнне белмим. Бөтенләй җебеп кала язганмын, утка янсын карават аягы. Күпме вакыт узгандыр, ай болыт астына кереп качты, келәт эче караңгыланып калды. Бая, утка баскандай чабулап йөргәндә, итегем белән ташка бәрелгән идем, ертылмаганмы дип, шырпы сызып, итекләремне карадым. Шунда, шырпы яктысында, ялгыш кына күзем төшеп китте: Вәсилә, куркынып, караватка ятар-ятмас аптырап калган, аның куе-кара чәчләре ак мендәр өстенә яртылаш тузгып төшкән иде. Ичмасам, күзләрем күрмәсен дип, шырпыны тиз генә сүндереп ташладым. Бер сүз дә дәшмичә, аягымны салып киендем.

– Син нишләп болай торасың, Айдар? – дип, нидер сизенеп, борчылган тавыш белән дәшеп куйды ул.

Мин тәмам киенеп бетмичә җавап бирмәдем.

Киенеп беттем, чыгып китәсе генә калды, ә аягым атламый да атламый. Теге йомшак тавыш тагын кабатланды:

– Син нишләп болай… Айдар?

Аңлаша башласам, озакка китәр, йә тагын мәлҗеп куеп кочагына егылып төшүең бар, үч булгач үч булсын, үзенә түгел, караватына да борылып карамадым.

– Мин хәзер әйләнеп керәм, – дидем дә келәттән чыгып киттем. Бу минем Вәсиләгә беренче мәртәбә ялганлавым иде, икенче мәртәбә ялганларга да, дөресен сөйләргә дә туры килмәде.

Шул чыгып китүдән, беркемгә дә әйтмичә, мин тагын Донбасс ягына юл тоттым.

VII

Йөри торгач кайбер хәлләр булмаган булса, ул эшләрне шуның белән бетте дип әйтергә дә булыр иде. Вәсиләне мин башкача беркайчан да күрмәдем, тик онытып та булмады ул бөтерчек кызны. Ниндидер бер дә сүнми торган ут ягып калдырды ул минем йөрәккә.

Авылга кире әйләнеп кайтмадым, кайтсам да элекке күк каршы алмаслар дип уйладым. Күп кенә эшләр башына җиткән кеше бит мин, уйлап карасаң, уйларга җитәрлек. Шуңа күрә уйлап кына карамыйм.

Үземнән артып калган чакларда, әтиләргә акча җибәргәлим. Акчасы аз, сүзләре аннан да азрак була: «Минем кайда икәнлекне сорамагыз, җибәргәнне кабул күреп алыгыз». Ә Вәсилә турында ләм-мим, йөзек кашын укып торсын. Шулай да, үзара гына әйткәндә, сагынам мин ул кызны. Төшләремә керә. Тик элекке күк көлеп түгел, үпкәләгән төсле булып керә. Әллә хаксызга рәнҗеттемме икән кызыйны? Әнә шулай уйланып, кайчакларда төне-төне белән йокламыйча борчылып чыгам, җәяүләп эзләп китмәкче булам үзен, ә иртәгесен яңа мәшәкать килеп чыга да үпкәләгән кызны әллә кая, артка куып җибәрә.

Шулай да берчакны, җир астында йөреп туйгач, әллә авылга кайтып буразнага аякны тыгаргамы дигән уй чын-чыннан башка килгән иде. Котомкамны җилкәгә асып, станциядә болганып йөргәндә, паспортсыз дип, җилкәмнән каптырып алдылар. Хәер, паспортлыларны да озак сайратып тормый башлаганнар иде ул чагында – тегендә турый торалар, моннан патша хәзрәт дигәннәре илтеп тыга тора. Ә миңа инде, паспортым да булмагач, авыз ачып сүз әйтергә дә бирмәделәр, буйны-сынны үлчәп карадылар да: «Ярый бу, алдык!» – диделәр. Таш казармаларда әле алай, әле болай дагалый торгач, башкалар кебек, миннән дә солдат килеп чыкты булса кирәк. Әле нинди генә солдат, кайнар башлы дигән булып, салпы якка салам кыстырып, кавалерист итеп куйдылар. Сугыш җиренә барып чыкканнан бирле, атлы разведкада хезмәт итәм. Приказ буенча барып, берәр нәрсә майтарып кайткан саен, офицерлар мактап куйган булалар: «Молодец, гололобый, барысы да бөек империя өчен, патша-атакай өчен, рус коралының даны өчен». Теге дә бу… Кем өчендер, анысында минем эшем юк. Әмма шунысы шәп – кинәндем ат өстендә йөреп.

Кем уйлаган диген, Госман белән бер частька туры килдек. Баласы-чагасы турында сөйли, авыл турында, туган-тумача турында сөйли, ә Вәсилә турында ник кенә тешен агартсын. Иске тунны кузгатмыйм, тузаны чыгар ди, ахрысы.

Шулай да беркөнне сөйләштек. Шундый итеп сөйләштек, икенче сөйләшергә урын да калмады. Барысы да ачылды – теге чакта ачылмый калганнары да.

Ә бу болай булды.

Беркөнне разведка командиры минем янга килде дә әйтә: «Эш бар сезгә, солдат Корбанов», – ди. Күзгә карап тора бу. Минем иреннәрем яна башлаганчы шулай карап торды, сыный, янәсе.

– Сезнең үзегезгә генә, ну, аннары тагын бер кешегә, – дип өсти бу, бераз карап торганнан соң. Үзе эшнең нидә икәнлеген әйтми дә әйтми, күрәсең, хикмәтледер. Була бирсен, мин үзем дә эшнең хикмәтлерәк, куркынычрак булуын яратам.

Офицер, минем белән артык сайрашып торырга теләге юклыкны белдереп, шул ук вакытта мәче баласына майлы калҗа күрсәткәндәй:

– Сделаешь, крест в грудь и на побывку, – дип китеп барды.

Крест дигәнен башына капласын, шулай да авылга кайтырга дигәч, колак торды, әй.

Кыскасы: җәйге төнгә каршы без Госман белән икәү урман артындагы поляк авылында ята торган немец батальонына «кунакка» киттек. Бурыч ачык: фланглардан үтеп, батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга.

Киттек. Госманны, «минем авылдаш» дип, үзем сайлап алдым. Төн бик әйбәт – кызлар белән егетләр сөйләшеп утыра торган төн. Шундый төннәрдә мин яшь чакны искә төшерәм, авыл урамнарында кычкырып җырлап йөрисем килә башлый. Ә бу төнне кычкырып җырлау түгел, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Немецның колагы үзе белән.

Урманны чыгып җитәрәк, атларны эчкәрәк кертеп, карт бер имән төбенә бәйләп калдырдык. Авыл шунда, урман янында гына дип әйтерлек. Читтән караганда, ялтыр башлы костёлы белән бөтен нәрсәне сытып ята кебек күренә. Тик әллә нидә бер ишетелеп киткән ят тавышлар гына авылда җан ияләре барлыкны, авылның әле сытылып бетмәгәнлеген белдереп тора. Кайдадыр якында гына немец телендә берничә тапкыр команда тавышы яңгырады, ахрысы, часовойлар алмашынды булса кирәк.

Урманнан чыккан кечкенә чишмә, авылга җитәрәк инешкә кушылып, зур гына суга әйләнеп китә. Суның уң як ярлары куе таллар белән күмелгән. Шуларга ышыкланып, авылга якынайганнан-якыная барабыз. Авыл елганың сул ягында, без уңда. Менә инде без ындыр турына да килеп җиттек. Келәтләр, зур-зур амбарлар күренә башладылар. Часовойлар үткәләп торалар. Ахрысы, монда немецларның складларыдыр. Мин кесәдәге шырпымны капшап куям. Шырпы белән уйнау минем бурычка керми керүен дә, шулай да якындарак торсын әле.

Таллар елганың уң як ярлары буйлап һаман сузылалар. Без инде нәкъ авыл турында. Тик су аркылы үтү өчен басма да, күпер-фәлән дә күренми. Ахрысы, түбәнрәктер. Без һаман су буйлатып алга таба үрлибез.

Чынлап та, күпер түбәндәрәк, авылның көньягындарак икән. Монда инде, тау аслатып, яртылаш таштан салынган складлар, яшелчә базлары тезелеп китә. Теге якта, авылның арт урамыннан килеп күпергә таба сузыла торган юл буенда, гади кое кала. Изгеләр коесы булса кирәк – өстендә часовня, аның очында тәреләр ялтырый. Бу тирәдә часовойлар күренми, немецлар бу яктан бик шикләнмиләр, ахрысы.

Күпер чыдарлык, таллар безнең файдага, яртылаш җиргә сеңеп беткән ташландык складлар берәүне дә кызыктырмыйлар булса кирәк, әнә шул берәү дә кызыксынмый торган яктан кинәт кенә без кызыксынсак, начар булмаячак. Мунча табып булмый торган бу поляк җирендә немецларны шәп кенә бер парлап алырга бик ярар иде.

Авылның бу ягын шулай өйрәнгәннән соң, ерактан ук әйләнеп, икенче ягына күчтек. Ул ягы әллә ни уңайлы булмаса да, шулай да, саклык белән эш иткәндә, авылны төреп алырлык юллар бар. Урыннарны билгеләдек, разведка үзенең бурычын үтәде диярлек. Инде хәзер авылның эченә керергә кирәк. Озак уйлап торырга вакыт юк, тиз кирәк, күзеңне йомып кирәк.

Нәкъ шулай тиз кирәк вакытта Госман минем белән озак итеп бәхәсләшеп тормакчы булды. Имештер, мин бер дә кирәкмәскә әҗәлнең күзенә барып керәм. Күпне өмет итеп, азыннан да колак кагарбыз, җитәр, борылыйк, ди бу. Атларның чалынып, буылып торулары бар, дип тә карый. Мин аны тыңларга да теләмим. Ахырында бу ялынырга ук тотынды:

– Айдар! – ди бу, үз тавышыннан үзе куркып, пышылдый: – Айдар, ник тилерәсең син? Алай беркатлы булуның нигә кирәге бар? Җибәрделәр, килдек. Үтәрдәен үтәдек тә. Инде хәзер штаб эзләп йөрмәкче буласыңмы? Ышан миңа. Авылда безне чат саен әҗәл көтеп тора. Аннары тагын үз башың белән уйлап кара. Штаб кайда? Кара мунчада түгел. Кайда булса да авылның уртасында, калай түбәле берәр йортта. Кайтабыз да шулай дип әйтәбез. Иртәгә безне кем тикшереп йөри? Чуртым да тикшерми.

Аңлап җитмим: уйлап әйтәме соң ул моны, әллә мине сынап кыланган буламы? Әгәр чынлап булса, мин сиңа күрсәткән булыр идем калай түбәне.

Борылдым да тегенең каршысына килеп бастым:

– Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы?

Госман катып тик тора, ник кенә бер сүз әйтсен. Күзгә күз карашып шулай тордык та, аннары киттек. Тик озак та узмады, бу тагын сыкранырга тотынды. Бу юлы инде тавышы бөтенләй калтыранып чыга, гөбедән сөйләгән төсле:

– Үлгәнче сиңа әйтеп каласы бер серем бар иде. Вәсилә турындагы сер. Ичмасам, шуны да әйтми калам икән инде.

Чамалап әйтте ул моны. Шундый куркыныч минутларда Вәсилә исеме ишетелү мине бераз йомшартмасмы дип әйтте. Чынлап та, һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач караватның ак аягы бар, юаш кына ай, мөлдерәп карап калган күзләр бар.

Үзем дә белмим, әллә нинди көч уянып китте миндә. Артыма борылдым да Госманга кул селтәп кычкырдым:

– Бар, атлар янына кайтып, мине шунда көтеп тор, үзем генә барам. Эшлисе эшләрне бетергәч тә, хәзер әйләнеп кайтырмын.

Госман шуны гына көтеп торган икән, борылды да, кәҗә төсле, тизрәк су буена, таллар арасына йөгерде, ә мин, тәвәкәлләп, берүзем авыл эченә кереп киттем. Эшлисе эшем шактый күп, штабның кайсы өйдә урнашуын дөрес итеп билгеләүдән тыш, Госманның курнос борынына чиртеп күрсәтергә дә кирәк. Әгәр ул авылга минем ялгызым гына кереп, эшлисе эшне ялгызым гына булдырып чыгуыма ышанмый икән, аның борынына чиртеп, ничек булса да ышандырырга кирәк бит инде.

Бер шырпы сыздым – ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсәң күр инде, Госман!

Шау-шу купты, берсен берсе этә-төртә, солдатлар йөгерешергә тотындылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган.

Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда, Госман мескен китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч кычкырып җибәрде:

– Неужели син исән? – ди.

Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа?

Менә инде без, атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз. Матур гына булып таң атып килә, теге чакны, Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да, таң нәкъ шулай булып аткан иде. Вәсилә дигәннән, бая Госман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче булган иде бит.

– Йә, икебез дә исән чакта, теге сереңне сөйләп кал әле, – дип, мин аңа карыйм.

Ул әллә нинди уйларга күмелеп, дәшми-тынмый гына барган җиреннән дерелдәп уянып китә, текәлеп минем күзләремә карый. Көнгә яктылык төшеп килә, мин аның күзләрен аермачык күрәм, аның күзләре ниндидер болганчык күл төсле.

– Дөресен генә әйткәндә, пустяк, – ди бу, сөйләмичә котылып калмакчы була. Мин үз сүземдә нык торгач, ахырында ул чыдый алмады, башлады. Әллә кайлардан уратып-уратып сөйләп алып китте. Дәшми генә тыңлап барам, очы чыгар әле, дим. Шулай булды да.

Урманны чыгып җитеп килә идек, бар күк серләр урманда коелып калсын дип, ахрысы, ашыктыра башлады ул:

– …Син дә шул бер дә юкка гына кыздың да киттең ул чакта. Кызыксыну юк, сорау юк, кыз ташлап кит, имеш. Кызы нинди кыз әле тагын, сусыз кашык белән суырып йотарлык.

Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте, ахрысы, тавышы шуны әйтеп тора:

– Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин. Синнән үч тә алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Теге Сабан туен хәтерлисеңме? Мамалайда ат йөгертергә барган идек бит. Син шунда камчы белән минем битемә суктың, нәкъ алты айга барды ярасы. Ә ачуы бетмәде. Кайдадыр эчтә ятты да ятты. Үсте дә үсте. Менә берзаман үч алырга җай чыкты. Без синең белән Мамалайга кыз урларга киттек. Хәтерлисеңме, син эчтә, бакча ягында, ә мин койманың тышында, Вәсиләне койма аркылы чыгарабыз. Ул мескен – әллә куркудан, әллә каушаудан – берни белми. Кулын суза. Ә мин, тукта, ярап куяр әле бу, дим. Теге ыгы-зыгы килгәндә, бармагыннан йөзеген шудырып алам. Тәмам алгысыган кызый, пычагымны да тоймады. Соңыннан сиңа, кызу канлы кешегә, шул йөзек җитә калды.

Ул моны шундый тәмләп сөйли, әйтерсең авызында сүз түгел, конфет. Сөйләрлеге дә бар, оста эшләгән ул. Миңа хәзер бары тик баш селкергә генә, бары тик гаҗәпләнергә генә калган. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, карсак кына бер кешенең эчендә ничаклы явызлык йөргән бит!

Борын кимерчәкләрем сикерә, сизенәм, яхшыга түгел. Югалган беренче төн өчен, Вәсиләнең чәч чуклары, үземнең җәяү йөрүләрем өчен – барысы өчен дә, барысы өчен дә берьюлы өзәсем килә.

Тик мин авыз ачарга да өлгерми калам, урман кинәт гөрселдәп куя. Минем атым җиргә капланып төшә, мөлдерәгән күзләрен генә күреп калам атның. Үземнең мавыгыбрак китүемне хәзер генә, немец засадасының тозагына килеп капканнан соң гына сизендем, ярдәмчем – билемдәге гранаталар гына.

Минем дошманга бирелмичә, кулыма граната тотып засада өстенә баруымны күргәч, Госман елаган тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Башың бармы, Айдар? Икебезне дә харап иттерәсең бит!

Әйләнеп карасам – аның ике кулы да күтәрелгән, тезләре дерелдәп тора.

– Беренчесе менә сиңа, куркак җан! – дип, җан ачуым белән аның өстенә гранатаны томырдым.

Граната иртәнге урманны яңгыратып шартлады. Ут, туфрак, аннары тагын безнең авылның курнос Госман – барысы бергә буталып, һавага очтылар.

Миндә тагын өч граната, бер йөрәк калды.

– Мәгез, бусы сезгә!

Үзебезнекеләр килеп җиткәннәр, мине үлемнең авызыннан тартып алганнар. Туган-үскән якларга күптән үк кайтканым юк иде, санитар поезд белән кайтарып ташлаганнар. Үзем дә белмим, әллә кайчаннан бирле инде госпитальдә, ак палатада ятам. Бик шәп бер хирург киләсе, шул карыйсы, диләр, тизрәк килсен, төзәтсен иде. Аннары тагын ишек кинәт ачылып китсен иде дә, кояш төсле балкып, Вәсилә килеп керсен иде. Шәп хирург дигәннәре кирәк тә булмас иде ул чагында, терелер идем. Килмәс шул инде ул, ачулангандыр ул миңа. Их син, яшьлек! Яшьлек!»

* * *

Мәрхүмнең дәфтәре – тигезле-тигезсез хәрефләр белән берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән юллар, ник язганын үзе дә рәтләп төшенмәстән, госпитальдә озак ятып эче пошканнан, бары тик вакытны үткәрү өчен генә язылган бу искиткеч матур тарих – шунда бетә.

Ромэн Роллан бугай, әйтә: «Һәрбер кеше үзенең күңел тирәнлегендә үзенә аерым бер каберлек асрый», – ди. Кеше монда бик сирәкләрне генә күмә һәм, бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый. Үзенең чая гомерен таудан ага торган шарлавык төсле тиз һәм шаулап уздырган бу йөрәкле егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ә кем белә, бәлки, гомерем буена мин аның каберен, авырыксынмыйча, үземдә саклап йөртермен.

Язгы розалар төсле матур-матур уйлар туарлар, бәлки, мәхәббәт турында яңа легенда язылыр, кешеләр берсе дә берни дә белмәс, ә яшь розалар дымны минем күңелемдә саклана торган әнә шул каберлектән алырлар.

Шундый уйларга күмелеп калган хәлдә, урамда очраган берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, әлеге дәфтәрне кочаклап, теге ак чырайлы военврач янына барам. Теләк – әгәр җае туры килсә, ул ханым белән азрак сөйләшеп утыру. Аның әллә нинди яшерен моң белән тулган күз карашлары әле безнең беребезгә дә ачылып җитмәгән серләрне яшереп саклый төсле, һәрхәлдә, мин тагын бер сорауга җавап табарга тиеш. Вәсилә соңыннан ни эшләп кала?

Бәхеткә каршы, аның бик җайлы вакыты туры килде. Эштән кайтып, ашап-эчеп кенә тора иде. Кәефе дә бик яхшы чак икән, без, берәр стакан кофе ясап куеп, шуның янында озаклап сөйләшеп утырдык.

Баштарак: «Вәсилә турында мин үзем дә, сезнең төсле үк, әнә шул дәфтәрдән укып кына беләм», – дип, тыйнаклык саклап торса да, соңыннан ачылды тагын, барысын да сөйләде! Вәсилә дигәне шушы кара күзле ханым үзе булып чыкты, ә Айдар үзе, теге вакытта алган сугыш яраларыннан һәм, бәлки, яшьлегендә ясаган хаталарының үкенечле яңаруыннандыр, кайдадыр үлеп калган.

…Берничә минут вакыт без икебез дә тын утырдык. Бу тынлык һәр икебезнең дә рухи халәтенә бик яхшы туры килә, нинди генә акыллы сүз булмасын, бу берничә минутлык тынлыкның югары аһәңен алыштыра алачак түгел иде.

Мин, гомумән, ни турында сүз алып барырга да белмим. Кызыксындырган сорауларга җавап алынып беткән, нинди дә булса бүтән темага сүз кузгатыр идем, Вәсилә ханымның рухына туры килмәгән нәрсә килеп чыгып, аны рәнҗетермен дип шикләнәм.

Ә Вәсилә ханымның, киресенчә, сөйлисе килеп утырган икән. Йөзен күтәрә төште ул, моңлы күзләрен миңа таба бер сирпеп алды, аннары, бүлмәнең бер почмагына текәлеп суынып калган хәлдә, әллә нинди тонык бер тавыш белән әкрен генә сөйләргә тотынды:

– …Бәхет турында бик күп сөйләнә бездә. Урыны белән дә, урынсыз да сөйлиләр. Шул сөйләгәннәрнең барысына да колак сала китсәң, бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар аяклы тычкан да табып булмый. Ә менә шуны – сез малярлар ясап куйган тоташ бәхетне – авыр аякларым белән ерып, ничәмә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Бүтәннәр берсе дә күземә күренмәде, күренсәләр дә, алар бары тик күңелгә вакытлы юаныч кына бирделәр, ә Айдар – ул минем балачагым, минем беренче йокысыз төннәрем иде. Балачакны онытып булмаган төсле, аны да онытып булмады. Балачакны кире кайтарып булмаган төсле, аны да кире кайтарып булмый. Әйбәт киңәшләр бирүчеләр дә булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы очкынлы җырлар мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә бүтән кешеләрдән калышмыйча атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы? Һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә, соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы? Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхетсезлекләрне ерып чыга алуда, шуларны ерып чыга алырлык көч, ихтыяр булдыруда. Бәхет – әнә шул ул. Беләм, аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам.

Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул, сәер генә итеп миңа карап торды, аннары өстәде:

– Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән кисмәгенә манмыйча, ни бар – шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек, кеше иде ул, кеше көенә калсын.

Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде.

* * *

Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә, мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче, бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа ни өчендер Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.

1942

Адәм балалары

I

Казан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез» гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ни калмаган. Тик Идел аръягындагы Маркиз утравын, аның урманнарын, аның җәен – яшел үлән, көзен печән кибәннәре белән каплана торган аланлыкларын, аларыннан да бигрәк, Идел буйлап еракка-еракка сузылган тасмадай сары комлы пляжын искә төшерми мөмкин түгел. Кемнәрнең генә эзләре уелып калмагандыр анда!

…Шундыйлардан берсен, мәсәлән, тасвирлап бирергә дә була: шул Маркиз утравында, кызу июль көннәренең берсендә башлана бу тарих. Ял көне, суда да, пляжда да халыкның мыжгып торган чагы була. Шунда шул, кем ничек тели – шулай әвәрә килгән бер мизгелдә, кинәт бер читтән «Батам! Батам! Коткарыгыз!» дип кычкырган тавыш ишетелә һәм пляж дәррәү аякка баса. Ярдагылар – шунда ярда торган килеш куәт биреп, судагылар – йөзеп, батучы кешегә ярдәм кулы сузарга яки шулай эшләгәндәй күренергә тырышып ыгы-зыгы килергә тотыналар. Гадәттәгечә бераз кичегеп, «Освод» көймәсе дә килеп чыга. Ә шул арада ярда кызынып ятучылардан берәү, һичбер тавыш-гауга күтәрмичә, суга сикереп төшә дә, башы белән суны сөзгәндәй, кызу-кызу шул якка таба йөзеп тә китә…

Аларны – бата язып калган «су кызы» н һәм аны коткаручы тәвәккәл егетне әлсерәгән-күгәргән хәлләрендә «Освод» көймәсенә алып, ярга чыгаралар. Андый чакта һәрвакыт шулай булганы кебек, монда да белгәне-белмәгәне үзенчә киңәш бирергә, акыл сатарга тотына. Бәлагә дучар була язып калган хатын-кызны нәкъ менә шушы ыгы-зыгы күзен ачарга мәҗбүр итә.

– Нигә җыелган бу халык? Аю биетәләр мәллә монда? – ди ул, беренче сүзе белән үк керпедәй энәләрен калкытып. Тик үзен коткаручы егетне шәйләп алганнан соң гына бераз тынычлангандай булып кала. Һәм әллә кайчаннан белгән таныш кешесенә йомыш кушкан кебек, аңарга тиз генә өс киемнәрен алып килергә ишарәли.

Җыелган халык әкренләп тарала, болар – бата язып калганы һәм коткаручы – икәве генә калалар.

– Сез кем? Ник кирәк булды сезгә мине тартып алу? – Егет нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырабрак торганда, әлеге ханыммы, туташмы дигәндәй, һаман шулай кырыслык саклаганы хәлдә өстәп куя: – Һич югы, исемегезне әйтегез. Суга ташлап су алмаган бу бәхетсез башымны кая куярга белмичә аптыраган минутларымда, ичмасам, каһәрләп искә алырмын.

– Әсфан минем исемем. Әсфәндияр, әгәр мулла кушкан исемем белән каһәрләргә уйласагыз, – ди егет һәм, тегеңә җан өрергә тырышкандай, юри шаянрак тонга күчеп өсти: – Шулай да кызык килеп чыга сезнең сүзегездән: мин үземчә яхшылык эшләгән булдым, ә сез мине каһәрләп искә алмакчы.

Ул арада ханым бераз хәл җыеп, үзен тәртипкә китереп өлгергән, йөзенә төс кергән, таралган калын чәчләрен сыгып, төреп азаплана иде. Шул килеш, авызына чәч шпилькаларын капкан килеш, ул егеткә томырылып бер карап алды. Егет бу карашны ничегрәк аңлагандыр, аңлагандырмы-юктырмы, аны тикшереп тормастан, ханым җәлт кенә сикереп торды да моннан ярты сәгать элек кенә суга батып үләргә җыенган кешедән һич көтелмәслек кыюлык белән егетнең каршына килеп басты:

– Ә мин Гөлчирә атлы булам, шулхәтлесен белсәгез, хәзергә җитеп торыр, – диде ул, озын керфекләрен чак кына аскарак алып. Йөзеннән кинәт алсу кызыллык йөгереп узды – чибәр иде, кырыс иде ул һәм тоташы белән табышмак иде бу минутта. Менә ул күтәрелеп тагын бер карап куйды – каядыр чакырган һәм бер үк вакытта өтеп алган кебек итте ул шушы карашы белән. – Башыгызга төшкән бер бәла икәнмен, һич югы, сез мине пароход пристанена хәтле озатып куегыз. Үзегез уйлап карагыз, үлемнән коткаручымны ансат кына ташлап китсәм, рәхмәт фәрештәләре бүтән вакытта яныма да килеп карамаслар.

Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, Маркиз утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм аннары киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.

II

Кем син? Кешеме, әллә адәм күңеленә коткы салу өчен кеше кыяфәтенә кереп йөрүче пәри кызымы? Кияүдән кайткан берәр яшь толмы, әллә сабагында килеш шулай сакланып калган җиләкме? Чынлап та, кем син? Кем син?

Чамача әнә шундый сорауларны куймакчы булып, атна буена очрашуны көтеп торды Әсфан. Ял көн иртүк Маркиз утравында, пароход тукталышында шәһәр ягыннан чыккан кешеләрдән күзен алмыйча, кадаклангандай торучы да Әсфан булды. Үзенә дә шактый ук кызык тоела иде бу хәл: менә бит, егерме тугыз яшенә җиткәч, инде акыл утырттым бугай дип түш киереп йөргәндә, тәүге иләсләнү белән кабынган унҗиде яшьлек гашыйк кебек тилереп китсенче кеше! Югыйсә хатын-кызларны күргәләгәне булды бит аның. Азып-тузып йөрмәсә дә, шулай да кызлар кулын тотмаган кеше түгел ләбаса! Ләкин әллә ничек кенә булды ул «романнар». Аның күзе төшкән кызлар Әсфан көткән самими күңелле кешеләр булып чыкмадылар. «Тычканлы-мәчеле» уйнарга яраттылар, тыштан ялтырап та, эчләре хәйлә белән тулган һәм, туры килгән саен, туры килмәсә, ничек тә туры китерергә тырышып, егет кесәсе исәбеннән шоколад кимерергә һәм кинога чабарга ашкынып торучы тәмлетамак, шыр сыйрак булып чыктылар. Бик табигый: Әсфан институт бетереп, армиягә – действительный хезмәткә киткәч, буш кесә белән кайтачак бу солдатны ике ел буена көтәргә сабырлыклары җитмәде, беришесе кияү тапты, аеруча җитезләре кияүдән кире әйләнеп кайтырга да өлгерделәр. Әсфаннан хатын-кыз кайгысы очты. Эшкә урнашу, яшәү өчен үзеңә почмак табу кайгысы, кеше күзенә күренерлек өс-баш рәтләү яклары алга килеп басты, кыскасы, күпме кирәк кешегә егерме тугызга җитү өчен! Егерме сигез артыннан ук бит ул егерме тугыз. Ул арада Әсфанга хатын-кыз халкыннан курку, аларга ышанмыйча карау, алны-артны уйлап эш итүче салкын акыл урнашып өлгергән иде инде. Менә шул кешене узган ял көнендә очраклы рәвештә туры китергән әлеге серле «табышмак» кинәт тилертеп, яңадан унҗиде яшьлек күсәккә әйләндереп китте бит, әкәмәт – коткарасы калмаган икән аны, бата башлаган батсын икән!

Сәгать унга, унбергә хәтле көтте ул, су коенырга китмичә, үзен үзе битәрли-битәрли көтте. Ләкин… гөнаһ шомлыгы түгел диген син аны, – көндезге рейсларның берсендә трапта Гөлчирәнең күренүе булды, аның бөтен җеннәре, бирергә җыенган кискен сораулары коелып юкка чыкты. Чөнки Гөлчирә бу килүендә баш әйләндергеч дәрәҗәдә матур иде. Дөньяда юкны да кимәгән, парфюмерия күленә дә батмаган: өстендә гадәти генә җәйге ак күлмәк, шуның өстеннән биленә зәңгәр пута буып куйган, бу путасы аны ничектер тагын да нечкәртеп, яшәртеп җибәргәндәй итә иде. Чәчен дә, тузгымасын өчен булса кирәк, шундый ук зәңгәр тасма белән урап куйган, ләкин аңарга карамастан, тузгыйсы чәче тузгыган, әмма ул үзе моңа игътибар да итмәгәндәй күренә иде. Болай көттергәнлеге өчен бераз аптырабрак та калган булса кирәк: авызы ачык, ап-ак булып тешләре күренеп килә иде. Ләкин Әсфанның читтән генә сокланып, озак күзәтеп торырга сабырлыгы җитмәде, атлый-йөгерә тиз генә аның каршысына чыкты. Күңелен шомландырып торган баштагы икеләнүләре берьюлы юкка чыккан, бернинди шикләнүсез, бернинди сораусыз һәм үпкәсез, хәтта бераз шаярткандай итеп, Гөлчирәнең беләгеннән тотып алды ул:

– Бу юлы батмабыздыр инде, шәт… икәү бергә булгач?

Алар, бер-берсенә карашып, беравык сүзсез калдылар – бөтенесе дә әйтелде кебек шушы сүзсез карашып алуда! Бүтән кешеләр ничек ял итсә, алар да шулай ял итәргә булдылар. Читкәрәк китеп су керделәр. Әсфанның алай-болай кулы озыная башлагач, Гөлчирә берме-икеме тапкыр аның кулына сукты, судан чыккач, кояшның уттай кыздырган төшен сайлап, кызынырга яттылар. Монда да ханым егетнең үзеннән бераз читкәрәк китеп ятуын үтенде.

– Ерактагы кояш яктырак була, – дигән булды ул, Әсфан артык үз итеп якынгарак елыша башлагач. Дөресен әйткәндә, Гөлчирәнең үзен болай үтә кырыс тотуы Әсфанның ачуын да кабарта башлаган иде инде. Әлеге дә баягы: шул бер үк «тычканлы-мәчеле» уйнау килеп чыга түгелме соң монда да? Аерма тик шунда: монда тычканы да, мәчесе дә яхшы ук картаеп, хәйлә туплап өлгергәннәр, берсе икенчесеннән тиз генә алданасы килми иде булса кирәк. Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, бермәл тын гына яткан Әсфан кинәт, истә-оста юк чагында һәм балаларча беркатлылык белән:

– Сиңа ничә яшь, Гөлчирә? Только яшермичә әйт, – дип, дуамал гына сорап куйды.

Гөлчирә, яткан җиреннән башын калкытып, Әсфанга карап көлеп торды: «Әй җүләр сабый… Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы?» дигән мәгънә яшерелгән иде бу карашта.

– Димәк, сине мин үзем түгел, минем яшем күбрәк кызыксындыра, – дип, чак кына ирония белән көлемсерәп куйды Гөлчирә, – ә мин, җүләр марҗа, үземне үлемнән коткарган кешене благородный рыцарь итеп күз алдыма китергән идем.

Һәм ул, Әсфанга икенче якка борылып торырга кушып, тиз генә сикереп торды, купальный костюмын салып, күлмәген кияргә һәм, әлбәттә, бераз төзәтенергә тотынды.

– Җитте, берьюлы бик озак кызынып, белокровье алуың бар, без карт кешеләрдән анысы да ерак йөрмәс, – дигән булды аннары, Әсфанның баягы соравына каршы ачыктан-ачык төрттереп.

Бераздан алар, комда яланаяк эзләре калдырып, өскә – ярга таба менеп киттеләр. Анда буфетларга сугылгалап, ләкин, чират зур булу сәбәпле, берсендә дә тамак чылата алмыйча беравык буталып йөргәннән соң, аланлык аркылы үтеп, урманга юл тоттылар.

– Башым авырта башлады, монда күләгә җитми, – дип аңлатып маташкан булды Гөлчирә.

Асылда, аңарга Әсфанның батырлыгы җитми, анда – кеше күзеннән читтәрәк – ул аны батыррак итеп күрергә тели иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, анда да Гөлчирә көткәнчә килеп чыкмады. Урманга керү белән, безнең беркатлы Әсфаныбыз кинәт ботаникка әйләнеп калды.

– Менә бу зелпе дигән куак булыр, – дип аңлатырга тотынды ул, учарланып үскән бер куак янында туктап, – мин малай чакта шуның тамырын җыйдырып теңкәмә тия торганнар иде. Күн эшкәртү промышленностена, ниндидер буяу экстрактына китә, имеш.

– Ә менә бусы нинди агач? Белмәссең, анысының да тамырыннан ни дә булса ясыйлардыр әле?

– Анысының тамырыннан безнең ише көпә-көндез урманда адашып йөрүче диваналарның башына кундыру өчен күсәк ясыйлар, – дип, шуклыкка каршы шуклык белән җавап кайтарды Әсфан.

Гөлчирә, егетнең күңелен күрергә тырышып, авыз чите белән генә көлгән булды, ләкин күренеп тора: көләсе килүдән түгел иде бу көлү.

– Әгәр минем белән йөрү сезгә адашу булып күренә икән, – дип башлады ул бераздан, бу юлы инде бик җитди итеп, – яки сез моның өчен кемнән дә булса шүрлисез икән, шушы минутта ук минем ялгызымны гына калдырыгыз. Мин – ялгызлыкка ияләшкән кеше.

Үпкәләү дә, серлелек тә, бер үк вакытта егетне батыррак булырга чакыру да ишетелеп калды бу сүзләрдә.

– Бераз тыңлап торыйк, – диде Гөлчирә, аннары, күрәсең, сүзсез калган Әсфанның күңелен табарга тырышып, – синең, шулай япа-ялгыз калып, урманны тыңлап торганың бармы?

Әсфанның ни дип җавап бирергә дә белмичә, әле һаман аптырабрак торуын күреп, Гөлчирә яңадан һөҗүмгә күчте:

– Син, алайса, юкка гына ботаник булып кыланасың икән, егет. Ә минем тыңлаганым бар. Урман гел бер генә төрле шауламый. Көзен ул җылап, яшел яфракларын койганы өчен хәсрәтләнгәндәй шаулый. Менә хәзер июль, җәй уртасы. Беләсеңме, ул хәзер нәрсә дип шаулый? Белсәң әйт, йә, ни дип шаулый июльдә урман?

Ул бер үк вакытта ап-ак тешләрен хәтәр елтыратып көлә һәм, «Кинәт өстенә ташлансам, бу мокыт нишләр иде микән? Йөрәге ярылып үлмәс идеме?» дигән төсле, үтә нык текәлеп, Әсфанга карап тора иде.

– Белмисең икән, белмисең икән, иптәш ботаник, – дип, мыскыллы тантана белән шаулап көләргә тотынды ул һәм, шул кызудан тәмам ташып, нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын һич уйлап тормастан, Әсфанның муенына ташланды, тәкатьсез калып, аны кочарга-үбәргә тотынды. Һәм, кинәт кабынган кебек, шундый ук кинәтлек белән читкә ыргылды, алдына-артына карап тормыйча, пляж ягына таба йөгерде.

– Син мине икенче очратма, Әсфан… Үтенәм, больше очратма, – дип кычкырды ул, бераз киткәч Әсфан ягына борылып.

…Әсфан, исенә килеп, аның артыннан чапты. Ләкин соң иде инде. Ул ярга төшеп җиткәндә, Гөлчирә Идел аркылы кешеләр ташый торган пароход палубасына менеп баскан, трап алынган, пароход кузгалып тора иде. Гөлчирәнең бары тик кул изәве генә аның күз алдында аермачык күренеп калды. Әле төш кенә авышкан, тузанлы шәһәргә ник шулай ашыга торгандыр?

III

Икенче-өченче ял көннәрендә дә Маркиз утравына чыгып, караштыргалап йөрде Әсфан. Урамнан үткәндә булсын, кинода булсын, күзгә күренердәй хатын-кыз очраса, гел шул баш әйләндереп качкан «табышмак» ны искә төшерә торган булды. Әлбәттә, ул донжуанланып чабу яшеннән узган, вакыты-вакыты белән: «Шул гына иде нужам! Беткән бүтән кайгы», – дип, кул селтәп куйган чаклары да булгалый. Ләкин теге «табышмак» ның вәсвәсәсе аңарга чын-чынлап кагылган, аны ул бөтенләй үк исеннән чыгарып ташлый алмый иде.

Шулай узды җәй, сентябрьдә Әсфан ялда булып, якындагы ял йортларының берсендә ял итеп кайтты. Әйтергә кирәк, начар ял итмәде. Режим бозмады, аракы эчеп болагайланып йөрмәде, Аллага шөкер, ул ял иткән чорда бүтән суга батучылар да туры килмәде, әмма күңеле сизә: Гөлчирә табышмак калдырып киткән ләззәтле шомга үзе муеннан бата бара иде.

Ә беркөнне, һич тә уйламаганда, Гөлчирәне ул янә очратты. Әллә кайда да түгел, Чехов базарында, помидор-кишер алып торган җирендә һәм, әйтергә кирәк, бик тә натураль хәлендә очратты. Өстендә гадәти генә көзге пальто, аягында үкчәсе ашала төшкән искерәк кенә туфли иде. Башына җиңелчә генә шарф салып, аның очын иңбашы аркылы җилкәсенә җибәргән, әлеге тыңлаусыз чәче шарфтан яртылаш чыккан, кыскасы, ханымның бөтен торышыннан таркаулык, үзенә бертөрле өшәнгәнлек, дөньяга исе китми башлаганлык сизелеп тора иде. Ә тагын да ныграк күзгә ташланганы: Гөлчирә җәйгегә караганда сизелерлек ябыккан, агарып калган иде.

– Менә ул кайда йөри минем югалткан кешем, – дип шаулап кулын сузды Әсфан. Ул, әлбәттә, бик шат һәм моны яшерергә дә тырышмый иде.

Гөлчирә бу хәлендә очрашудан беркадәр аптырабрак калса да, табигый тапкырлыгын югалтмады:

– Алайса, сез бу юлы да миңа ярдәм кулыгызны сузарга әзер икәнсез, – дип, шаярткан булып, бер кулындагы сумкасын Әсфанга тоттырды. Моннан соң үтә нәзакәтләнеп киткән Әсфан, Гөлчирәнең кулыннан помидор, кыяр тутырылган сеткасын да алып, базарга ни өчен килгәнлеген исеннән үк чыгарган хәлдә, ханымны озата китте. Озак барырга туры килмәде. Гөлчирә шул ук районда, Волков урамындагы ике катлы борынгы йортларның берсендә, өске катта тора икән. Кайтып җиткәч, капка төбендә чак кына тукталып калдылар.

– Менә хәзер мин сезнең кайда торганыгызны белдем, алай югалып калырга ирек бирмәм, – дигән булды Әсфан, Гөлчирәнең айлар буена күренми торуына ишарәләп.

Тегесе, әллә ни очынмыйча гына:

– Аннан сезгә ни файда? – дип куйды һәм, әйберләрен Әсфан кулыннан алып, ишеккә таба атлады. Ләкин кереп китәргә шулай да ашыкмады. Кинәт, зур кара күзләрен тутырып, Әсфанга бер карап алды ул – яшерен моң, җан ачысы, күңелнең дәррәү бер очынып куюы, шул ук вакытта кешегә әйтеп булмый торган гаҗизлек, ә әйтергә, күңелне бушатырга бик-бик теләве – бөтенесе-бөтенесе берьюлы бәреп чыкты бу карашта.

– Ә сез, Әсфан, үзегез ник бернәрсә дә алмадыгыз? Мине эзләр өчен генә чыкмагансыздыр ич базарга?

Икесе дә көлеп куйдылар. Әсфан базарга ни өчен чыкканлыгын аңлатырга ашыкмаса да, күңеленә килгән тәкъдимне әйтергә ашыкты:

– «Родина» да бик шәп картина бара, диләр. Күргән кешеләр мактап бетерә алмыйлар. Әйдә, махнём, яңадан очрашуыбыз… и, вообще, суда батмый, утта янмый калуыбыз шәрәфенә.

Гөлчирә җавап бирергә ашыкмады. Шушы яшькә хәтле өйләнми йөргән бу карт буйдакны каршында сөйләндереп тоту, гомумән, аңарга бераз юаныч бирә иде. Беркавым түбән карап дәшми торганнан соң, менә ул кинәт йөзен күтәрде, күзләрендә тәвәккәллек очкыны кабынып китте, әйе, бу буйдак белән кинога барырга бик-бик риза иде ул.

– Махнём тек махнём, тик бер шарт белән: теге вакытта Маркиз урманындагы тилелекне искә төшермәслек булсак кына.

IV

Берничә чит ил фирмасы катнашы белән, үлчәүсез күп эротика кушып эшләнгән фильмның күңелне кытыклый торган урыннары болай да байтак иде. Шуңарга өстәп Гөлчирә дә бик орынып утыргач, күрми күргән Әсфанга җитә калды. Кинодан чыкканда, ул балалар кебек каушаган, бөтенләй сүзсез калган, кулына урын тапмый, Гөлчирәнең култыгыннан алмакчы була, ләкин кыюлыгы җитми, ә үзенең бу кыюсызлыгын сизүдән аңарга әйтеп бетергесез уңайсыз иде. Әмма Гөлчирәне картина яхшы ук кузгаткан иде булса кирәк, көтеп-көтеп тә егет тарафыннан бернинди тәвәккәллек тә күрмәгәч, ул үзе аның беләгеннән тотып алды. Аннары, Әсфанны шаярткан-баласыткан булып, ә чынлыкта исә каршы килергә һич урын калдырмаслык катгыйлык белән тәкъдим үк ясады:

– Син, мәхлук җан, бүген бөтенләй ашамагансың да ич, базардан буш кул белән кайтканыңны күреп тордым. Вакыт соң, йокым килә димәсәң, әйдә, сабыем, «Казан» ресторанына кереп, берәр җылы ризык кабып чыгыйк. Кино билеты синең исәптән булды, ресторан – минем счёттан. Минем бурычлы булып каласым килми.

– Бурычлы булып калсаң, теге дөньяда якаңнан борып алырлар дип куркасыңмы әллә? – дигән булды тегесе, ниһаять, бераз батырая төшеп. – Белеп тор, җаным, Әсфан дигән кеше эчендә кер саклый торганнардан түгел. Ресторан икән – ресторан. Безнең ише элита токымнары да кермәгәч, аны кем өчен ачканнардыр дисең.

Кереп өстәл янына утыру белән, Гөлчирә дилбегәне үз кулына алды.

– Сыйларга һәм нәрсә белән сыйларга икәнлеген миңа рөхсәт ит, – диде ул, меню кенәгәсеннән тиз генә күзен йөртеп. – Әлбәттә, ашау алдыннан сиңа чак кына тамак чылатып алырга да кирәктер инде. Менә монда биш йолдызлы коньяк бар, имеш. Сиңа напарник булып, мин үземә «Акстафа» алам. – Ул боларның барысын да, ничектер шаярткандай, тел очы беләнрәк әйтә, ләкин уены-чыны бергә, икеләнергә урын калдырмый иде. Хәтта вино исеменнән дә үзенчә файдаланып, Әсфанга бер төрттереп куясы итте: – Кара Сафалардан да әллә ни рәт чыгар кебек күренми. Әйдә, Аксафа икән Аксафа.

Ашап-эчеп, шактый ук кәефләнеп урамга чыкканда, сәгать унберенче яртылар иде инде.

– Ой, онытылып ук киткәнмен, вакытның болай соң икәнлеген, билләһи, белмәдем, – дип өзгәләнеп куйды Гөлчирә, әле хәзер генә исенә килгәндәй. Һәм шундук, яңадан үзенең гадәттәге иронияле теленә ирек биреп, Әсфанны яныннан ук куарга тотынды. – Бар, мәхлугым, дүрт ягың кыйбла. Мин синең темп белән кайта алмам, мине югалтканнардыр, мин йөгерәм.

Бу аның турыдан-туры әйтергә кыймыйча, әмма читләтеп, «Син мине озата барырсыңдыр бит, егет. Нинди кавалер син, кичне бергә уздырган дамаңны озатып та куймагач» дигән сүзләре иде. Әсфан да бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, төрле хатын-кыз күреп бозылган кеше булмаса да, күңеле ошаткан хатын-кыз телендәге «код» ларны гына чишәрлек «бозыклыгы» бар иде.

2 нче номерлы трамвайның Волков урамындагы соңгы тукталышында төшкәч, Гөлчирәләр өенә ерак түгел иде, ул арада гына сүз әллә ни ялганып китмәде.

– Синең инде, Әсфан җаным, минем кем икәнлегемне һәм ничек, кем белән яшәгәнлегемне, әлбәттә, бик беләсең килә булыр, давай, ханжалыкны бер якка куеп торыйк. – Гөлчирәнең тавышында кинәт үтә кискен һәм катгый авазлар ишетелеп калды, һәрхәлдә, ул моннан ярты сәгать кенә элек балык урынына йөзгән шуклык дулкынында түгел иде хәзер. – Мин сиңа пәрдәнең бер читен ачмак булам. Конечно, үзең теләсәң һәм соңыннан куркып, мине бөтенләйгә ташламаслык булсаң гына…

Ул Әсфанның ни дип җавап бирүен дә көтмичә, аны кул очыннан җитәкләп, парадный ишегенә алып килде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачты. Включательне борып, баскычны яктыртты. Сары буяуга буялган һәм култыксасындагы кайбер фигуралары төшкәләгән баскычтан кунагын алдан җибәреп алып менеп китте.

Бу минутларда инде Гөлчирә үзе сүзсез иде. Хәтта ул кунагын кисәтүне яки, артык нәзакәтлелек күрсәтеп, нинди дә булса ясалма төчелекләр әйтеп торуны да кирәк тапмады. Кырыс җитдилек белән кунагына алгы якта плащын һәм эшләпәсен элеп калдырырга кушты. Үзе дә чишенде. Шул арада үзе, хатын-кыз купшылыгына бирелеп, коридордагы көзгегә күз төшереп алырга да онытмады. Шуннан соң, шуларның барыннан да соң, хәзергә ябык торган зур ак ишегалдында, «Керергәме? Юкмы?» дигәндәй, янә чак кына тукталып калды. Әсфанга сынаулы караш ташлады һәм, кунагында һичбер каушау-икеләнү күрмәгәч, ишекнең ике канатын ике якка дәррәү ачып җибәрде.

Керде, ләкин, бусагадан атлау белән, ишек төбендә тораташтай катып калды Әсфан. Чит илдән кайткан ялтыравык мебель белән җиһазландырылган бу зур залның бер почмагында, тәрәзә буенда, кызгылт-карасу лак йөгертелгән импортный караватта ул – хаста дисәң хастага охшамаган кып-кызыл чырайлы, шешенке кабаклы, яңакларын төк баскан һәм озак кузгатылмаганныкы булса кирәк, башы мендәргә батып кергән зур гәүдәле ир кеше ята иде. Ишек ачылуга бөтенләй диярлек игътибар итмәгәндәй хәрәкәтсез калды ул, җан әсәре барлыкны сиздерергә тырышып «ым» какмады, мендәренә ничек ябышып каткан булса – шулай ята бирде. Ләкин Әсфан шундук күреп алды: аның күзләре ачык һәм Әсфанның кем икәнлеген, болай вакытсыз алар бусагасында нишләп йөргәнлеген белергә – «укырга», әгәр булдыра алса, үтәли тишеп керергә теләгәндәй текәлгән иде. Күрәсең, аның бөтен эчке тормышы бары тик шул күзләрендә генә сакланып калган, сәерсенүе, нәфрәте, аптыравы һәм гаҗизлеге – бөтенесе шушы текәлгән карашында иде.

– Минем кем белән яшәгәнлегемне беләсең килгән иде, – дип башлады Гөлчирә, ишек төбеннән кузгалмыйча катып калган Әсфан янына килеп. – Менә күрдең инде, әнә ул минем законный ирем була. Син курыкма, курыкма… ул хәзер берни дә эшли алмый, ул беткән… әкренләп мине дә бетерә баручы мумия ул.

Күзләрендә саран гына яшь ялтырап китте Гөлчирәнең. Шуны сиздермәс өчен булса кирәк, йөзен читкә борды. Ә тавышы һаман кырыс иде:

– Икенче елымны чиләнәм шул газап белән… Ә үзенең ничек газапланганын күрсәң икән… Син курыкма, курыкма… Түрге бүлмәгә уз. Әллә югыйсә миннән дә куркып калдың инде?

Гөлчирә, сүз әйтергә дә бирмичә, Әсфанны түрге бүлмәгә таба җилтерәтә башлады.

– Юк… мин китәм… мин хәзер үк китәм, – дип, авыз эчендә ботка пешерергә тотынды Әсфан. Шул ук вакытта, ишекне бер ачып кергәч, бу фаҗигале өйне шундук ташлап китү куркаклык, түбән җанлылык буласын да чамалый иде булса кирәк.

– Син егет бул, – диде Гөлчирә, кинәт тавышына чыккан зәһәрен тыеп кала алмыйча, – егет булу ресторанда утырганда гына түгел, егет булу кешенең трагедиясен аңлый белүдә… беренче чиратта кешенең трагедиясен аңлый белүдә күренергә тиештер, минемчә.

Инде мәсьәлә бу дәрәҗәдә кискенләштерелеп куелгач, Әсфан, әлбәттә, борылып чыгып китә алмады. Шул ук вакытта аңарга бик тә уңайсыз: без урынына тишеп текәлеп яткан теге яктагы күзләр аның артыннан киләләрдер, яртылаш ачык калган ишектән аны сагалап-күзәтеп торалардыр кебек тоела иде.

V

– Моңа хәтле теш агартып берәүгә бер сүз әйткәнем, зарланганым булмады, хватит быть ходячей могилой, – дип башлап китте Гөлчирә, Әсфанны үз бүлмәсенә алып кереп, ишекне япкач. Шул арада үзе, ширма артына кереп өстен алыштырырга, ак җирлеккә көмештәй ялтырап торган зур-зур банан яфраклары төшерелгән халат киеп чыгарга да өлгерде. Өстен алыштырганда, әллә кабалану сәбәпле, әллә юри берәр мәкер белән, ширма тактасы өстеннән аның ялангач беләге күренеп калды. Эшнең һәрьяктан катлаулана барганлыгы күз алдында иде.

– Шулай, егет, дөнья конструкторлык бюросында ватман табагына сызып куйган сызымнар буенча гына бармый икән шул! – дип сүзне ялгап китте, өстен алыштырып чыккач. Ул хәзер үзен иркенрәк тота башлаган иде инде. – Турысын гына әйткәндә, мин аңарга кияүгә чыкканда алдын-артын уйлап торырлык яшьтә түгел идем, унҗиде яшьтә уйлый белмисең, уйлап торуның кирәге дә булмый икән! Бөтенесе синеңчә булыр, бер дә төере чыкмас кебек күренә икән унҗиде яшьтә чакта. Сугыш бетүгә бара, ул – иллегә якынлашып килүче подполковник, сүзгә-телгә оста, дәрәҗәсе бар, акчасы күп, ә мин ашык-пошык кына медучилище бетереп, романтика эзләп фронтка килгән иләс-миләс кыз идем. Мәгәр ул романтика дигәнем галошка утыру булып чыкты. Матур итеп сөйли белә торган, бүләк арты бүләк биреп минем башымны-күземне әйләндергән, киң җилкәле, таза, һәрьяктан килгән минем ул подполковнигым чынлыкта исә ике бала атасы, инде әллә кайчан оя корып, оясыннан бизеп өлгергән карт карга булып чыкты. Ә ул мине, семьям бомбёжкага эләгеп һәлак булды, дип ышандырып маташты, телгә оста иде ул, болай корып калганчыга хәтле. Шушы беренче алдашуы өчен үк минем аңарга бик нык хәтерем калды. Бергә торган кешеңә гел үпкә саклап булмый, соңыннан оныттым тагын. Әлбәттә, сугыш бетү белән үзенең элекке «оясы» на кайтып китсә, бер дә кулын-аягын бәйләмәгән булыр идем. «Бар кит, балаларың янына кайт, мин сине бәйләп тотмыйм», – дип тә карадым, китмәде. Кайтып, Казанга урнаштык, аттестаты зур, шуның өстенә тагын, монда кайткач, акчасы шактый килә торган урынга урнашып, эшләп тә йөрде. Менә шушы особнякны сатып алдык, үз интересы дигәндә, ул – йөри дә, сөйләшә дә белә торган кеше. Дөресе, менә бу каһәр төшкән параличка хәтле шулай иде. Әйбәт кенә тордык, гайбәтенә керәсем юк, какмады, сукмады, авыр сүз әйтмәде, күзем төшкән нәрсәгә акчасын жәлләмәде. Ләкин арабызда утыз яшьлек аерма бар, ул – корсак үстергән карт ир, ә мин – тулышып кына килүче яшь хатын, минем күзем подполковник булмаган икенче берәүгә төшмәгәе дип, бик тә шикләнә иде, бичара. Шул эчкә яшерелгән көнчелеге аркасында соңыннан ул бик нервныйга әйләнде, шул көнчелеге аркасында мине эшкә кертмичә, өендә бикләп асрады. Китапта гына ул, җаным, барысын да бик түгәрәк итеп язып чыгаралар. Ә без ничек булдыра алсак, шулай яшәдек, урамга чыгып кычкырмадык. Шулай да, билләһи дип әйтәм, урынсыз көнчелекләре өчен урамга чыгып кычкырасым килгән минутлар булгалый иде. Ничек кенә дисәң дә, бу каһәр төшкән параличка хәтлесе, яхшымы-яманмы, тормыш булган икән. Моннан ел ярым элек ул шулай кинәт торыксыз, телсез, колаксыз калды. Ятмаган больницасы, күрсәтмәгән профессорыбыз калмагандыр. Вакыты-вакыты белән чак кына рәтләнгән дә кебек күренгәли иде баштарак. Соңгы вакытта андый өметләргә дә урын калдырмый башлады. Ничек яткызам – шулай ята. Нәрсә каптырам – шуны йота. Бер атна яки бер ай гына булса икән, әйтергә генә ансат, тиздән ике ел була… Тагын кайчанга хәтле ураза тотарга кушасыз, җанкисәгем? Мин дә бит кеше. Бүтән кешеләрдә кузгала торган теләкләр миндә дә кузгалмый дисеңме? Болай шәрран-яра сөйләшүемә гаҗәпләнмә, Әсфан. Бер тел ачылганда эчемне бушатасым килә. Әгәр теге чакны Маркизда бата башлаган җирдән коткармаган булсаң, мин бу әйтелмәгән сүзләрне шул әйтелмәгән килеш үзем белән су төбенә алып киткән булыр идем. Миңа бердәнбер котылу юлы булып күренгән шул позорный эшне дә җиренә җиткереп башкарырга ирек бирмәдең, сиңа чишелмичә кемгә чишелим?

Гөлчирә кинәт урыныннан сикереп торды, тәвәккәллек җыйгандай, аскы иренен тешләп, пауза ясап алды, күзләре – яшь аша кыргый дәрт белән тулган күзләре Әсфанга текәлгән, үзен көчкә-көчкә генә тыеп торганлыгын бөтен торышы әйтә иде. Менә аның бөтен эчке икеләнүләрен басып, күзләрендә хәтәр бер очкын чагылып китте, юк, нихәтле тырышса да, ул үзен тыеп кала алмады, халат кнопкаларын берьюлы тартып ычкындырды һәм яртылаш ачылган тыгыз күкрәкләре белән Әсфанның өстенә ауды. Оят һәм ясалма әдәп саклау дәрәҗәсеннән узган иде ул бу минутта.

– Әйт, Әсфан, әйт, җанкисәгем, минем кай җирем кешедән ким? Ник мин… мин генә шулай ир исе иснәргә интегеп, сабагымда килеш корырга тиеш?

Әлбәттә, Әсфанның да хәле җиңелдән түгел, ул үзен берьюлы ике ут арасында хис итә: бер якта – үз дәртеннән буыла баручы менә бу шашынган хатын, аның ут янып торган иреннәре, аның тыгыз ак күкрәкләре… Икенче якта – теге… ишектән керешли үк кадап-өтеп алган күзләр, паралич ирнең зәһәрле күзләре…

VI

Шул баш әйләндергеч кичтән соң байтак вакытлар каршылыклы уйлар белән тулышып йөрде Әсфан. Бер яктан, алдап һәм һич кисәтмичә өенә алып кайтуы, болай да газапланып яткан паралич иргә тагын да кыенрак өстәмә газап – көнчелек газабы да өстәве өчен, ул Гөлчирәгә чын күңелдән үпкәли, аны мәкерлелектә, миһербансызлыкта гаепли, аның белән бүтән беркайчан да очрашмаска, очрашса да котырынырлык сәбәп ясамаска үзенә үзе ант итә. Икенче яктан, шул мәкерле хатын Гөлчирә аны телдән әйтеп булмый торган яшертен җепләр белән үзенә өзлексез тартып тора, еш кына эштән кайтышлый, әйләнеч юлны туры итеп, Әсфан алар урамына кагыла уза, ике катлы өйнең өске катына, аның тәрәзәләренә күз сала китә – шул өйдә, шул тәрәзәләр артында икесе ике төрле газап белән интегә торган ике җан иясе барлыгын, моның шулай икәнлеген белә торып, үзенең аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганлыгын, хәтта киресенчә, якын барырга да курыкканлыгын тоеп, үзен түбән җанлылыкта, обывательлектә гаепли иде. Хәлне тагы шунысы да катлауландыра: Әсфан бу очрашулар, үзенең бу бәйләнчек уйлары турында авыз ачып кемгә булса да сүз дә әйтә алмый. «Кара әле, дус кеше, мин ике елга якын паралич белән хәрәкәтсез ятучы бәхетсез бер бәндәнең кызларыңа биргесез япь-яшь, чип-чибәр хатынына гашыйк булдым бит әле. Син ничек карыйсың бу эшкә? Дәвам иттерергәме миңа бу романны?» – дип киңәш сорап булмый ич инде.

Шулай да Гөлчирәне яңадан очрату, дөресрәге, очрату чарасына керешү уе юк иде Әсфанда. Күрәсең, Гөлчирә бу мәсьәләдә Әсфанга караганда башсызрак булып чыкты. Уйлап кына калмады ул, беркөнне Әсфанның өенә үк килеп чыкты. Такта белән генә бүленгән бүлмәдән аларның әле яхшы ук тавыш күтәреп, әле пышылдауга күчеп сөйләшүләреннән, бигрәк тә киенеп-ясанып килгән бу чибәр яшь хатынның ишекне каты ябып, исәнләшми дә чыгып китүеннән квартира хозяйкасы үзенчә нәтиҗә ясамыйча кала алмады: «Таш курчак кына башын әйләндерә алмас безнең Әсфанның… борчаклары пешмәде, ахры, боларның», – дип, белмим ни өчендер кунакның болай тиз чыгып китүенә шатланып куйды ул.

Ләкин «кунак» дигәне алай тиз суына торганнардан түгел иде шул, ишекне каты ябып, шулай чыгып китүеннән соң берме-икеме ай күренми торды да, ахырда беркөнне, ике дә уйламыйча, Әсфан эшли торган конструкторлык бюросына ук килеп җитте. Ашыгыч йомыш белән ерактан килгән кыз туганы атлы булып, егетне ишек төбенә – аулаккарак чакырып чыгарды. Бу юлы да бик бизәнеп-ясанып килгән иде Гөлчирә, нияте бигүк фәрештәнеке түгеллеген өсте-башы да, бигрәк тә астыртын хәйлә һәм тыелгысыз дәрт белән тулган күзләре кычкырып тора иде. Хәер, тел яшереп торуны ул кирәк дип тә тапмады.

– Син, егет, теге көнне коры өеңнән коры сүз белән озаттым да шуның белән котылдым дип уйладың, ахры, Гөлчирә апаңнан. – Ул, ап-ак тешләрен Әсфанның күз алдына юри тезеп куйгандай, авызын ерып көлде һәм, тегеңә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, янә үзе ялгап алып китте: – Котылмаган кайда! Алай ансат кына котыла торган булгач, бата башлаган җиреннән чыгарасың калмаган, баткан икән бата бирсен иде шунда.

Бу аның, эчке каршылыкларын берьюлы түгеп салмас өчен, юри шулай агрессив булып кылануы иде булса кирәк, чынлыкта ул монда килгәнче кат-кат уйланган, күңеленнән барысын да кичергән. «Шулай мөмкинме? Шулай килешәме?» кебек сорауларны үз алдына күп мәртәбәләр куйган, килми чарасы калмаганлыктан килгән, инде хәзер, оятын эчкә йотып бер килгәч, нарасый булып кылануны кирәк тапмый, ниятләгән эшен ахырынача җиткерергә карар кылган иде.

– Әйтәсе сүзләрем бар сиңа, Әсфан җаным, – дип тотынды ул, шундук үтә назлы-җитди тонга күчеп һәм әйтәсе сүзен әйтмичә куркып калудан шикләнгән кебек өстәде: – Әлбәттә, ишек төбендә генә әйтелә торган сүз түгел. Алдан ук тынычландырып куям: инде куркаклыгыңны белдем, бу юлы мин сине паралич ирем янына алып кайтмаячакмын.

Мондый тәвәккәллек белән керешкән чая хатын юлын тапмыймы соң? Кичен алар элек, фарыз гамәлне үтәгән кебек, кинога керделәр, кинодан чыккач, Гөлчирә, Әсфанга як-якка карарга да бирмичә, гадәттәгечә, чәнечкеле-җитди сүзләрен бергә бутый-бутый, егетне култыклап, кольцога – трамвай тукталышына таба алып китте.

– Күңелем начарлыкта түгел икәнне шуннан бел – бу юлы мин сине двойкага утыртып алып китмим, – дигән булды ул, шаяртып.

– Күңелең яхшылыкта булса әгәр, – дип, кырыс кына бүлдерде Әсфан, һәм ул бик җитди иде бу минутта, – син, двойкага утырып, авыру ирең янына кайтырга тиеш. И вообще, Гөлчирә ханым, без болай уен корып йөрүләрне туктатыйк.

Һәм Әсфан Гөлчирәнең ни дип әйткәнен дә көтмичә, кискен генә борылды да кузгалып кына торучы 8 нче номерлы трамвайның баскычына сикерде – бу трамвайның үз ягына таба бармаганлыгын ул белә, шул ук вакытта, тагын ниндидер яңа мәкер уйлап чыгарырга торган Гөлчирә-вәсвәсә янында озак тукталып калырга ярамаганлыгын да, тукталса, яңадан аның тозагына эләгәчәген дә белә иде.

VII

Әсфан шаяртып әйтмәгән иде ул сүзләрне. Киресенчә, моңа хәтле шаяртулары өчен дә ул торып-торып үзен битәрли, уйлап эш итмәүдә, егерме тугыз яшьлек сабыйлыкта гаепли иде. Теге кичне паралич ирнең аңарга нәфрәт һәм гаҗизлек белән тулып караган күзләре аның артыннан ияреп, өзлексез үпкә һәм шелтә белдереп йөргән кебек тоела иде. Алай гына да түгел, кайбер төннәрне тынгысыз йокы аралаш ул аны төшендә күрә, вакыты-вакыты белән кошмар дәрәҗәсенә җитеп, буылып, шабыр тиргә батып уяна иде.

Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, – дип, үзен үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән. – Син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә бер көнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу – аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә, ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туздырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.

– Беләсеңме нәрсә, Гөлчирә ханым, – дип сүз башлады Әсфан бер очрашуда, – әйтмәскә тырышып нихәтле эчемдә йөртсәм дә, наконец, әйтмичә булдыра алмыйм: син минем учреждениегә килеп йөрүеңне ташла. Иптәшләр белә – минем бернинди дә «кыз кардәшем» булганы юк. Шулай ук моны Алла да белә.

– Алла минем дә яшь кенә башымнан гел ураза тотып яшәргә тиеш түгеллегемне белә торгандыр, алайга китсә.

Гөлчирә, һәрвакыттагы кебек, сүзне ничек тә уен-көлкегә борып җибәрергә маташмакчы иде дә, ләкин аның бу тырышлыгы Әсфанның ачуын гына китерде.

– Юк, мин чынлап әйтәм, Гөлчирә, – диде Әсфан, ханымны кырыс кына бүлдереп.

– Ә мин чынлап әйтә торган сүзләремне инде әллә кайчан әйтеп бетердем. – Гөлчирәнең бу сүзләреннән аптырабрак калды Әсфан: шаяртуга да, бер үк вакытта күңел түреннән алып, әрнеп әйткән сүзләргә дә охшыйлар иде бу сүзләр. Ул арада Гөлчирә Әсфанны култыгыннан бик нык кысып алып, кызып-кызып дәвам итте: – Әйе, әйе, егет, юк синең чынлап әйтә торган сүзләрең. Беребезнеке дә юк. Без барыбыз да чак-чак кына куркып, чак-чак кына хыялланып, ә чын дөреслектә «Денем өчен түгел, көнем өчен!» дип яши торган кешеләр. Син – нәкъ шундыйларның берсе. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә эшләр тирәнгә китмәгәе дип шүрли башладың. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса нишләрсең син, бичара? Хурлыгын кая куярсың? Алла сакласын, кеше-кара ишетмәсен, әгәр ул әрсез хатынның паралич белән ятучы ире булганын да белеп алсалар? Монда ачыктан-ачык персональным делом пахнет, егет. Сак була күр.

– Нигә? Сак булу бервакытта да зыянга алып бармый.

Гөлчирә, Әсфанны ычкындырып җибәрергә теләмәгәндәй, аның кулларын үз кулларына кысып алды. Аны урам чатындагы аулаграк почмакка тартты. Бераз тынычлангач, пышылдап диярлек, ләкин шулай да бик ишетелә торган итеп әйтте:

– Сак булу турында элегрәк уйларга кирәк иде, егет. Бала булма, моңа хәтле белмәмешкә салышып йөргән икәнсең, моннан соң, алайса, белеп тор: мин синнән йөккә калганмын, тиздән безнең балабыз булырга тиеш.

Һәм ул аптыраудан телсез калган Әсфанның кулларын дәррәү ычкындырып, исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап китеп барды. Ләкин бөтенләй үк китеп өлгермәстән, борылып тагын килде.

– Син курыкма, Әсфан, курыкма, – диде ул, бу юлы инде ничектер тынычландырырга тырышкандай. Гүя иң куркынычы әле әйтелеп бетмәгән иде. Һәм әлегә эшләнмәгән дә. Гүя ул аны эшләргә бары тик җыена гына иде шикелле, – мин барысын да үзем җайлармын, мин алай тиз коелып төшә торганнардан түгел. Синнән тик бер генә үтенеч: мине ташлыйсы булма!

Бу китүеннән кире әйләнеп килмәде Гөлчирә һәм башкача ул Әсфанның «кыз туганы» булып, ул эшли торган учреждениегә дә килеп йөрмәде. Арада кеше гайбәтенә азык бирми торган, ләкин шул ук вакытта тынычланырга да юл куймаучы билгесез тынлык урнашты – бер ай, ике ай, өч ай шулай булды. Бу, әлбәттә, араның бөтенләйгә өзелүе түгел, Әсфан моны сизә, киресенчә, төрле сүзләр-ишарәләр белән өркетеп китүенә дә карамастан, Әсфанның Гөлчирәне, һич югы, читтән генә булса да күрәсе дә килә башлаган иде. Ләкин Гөлчирә серле рәвештә юкка чыкты, бүтән һич күренмәде.

Шулай итеп, эчтән әкрен генә көйдерә баручы тынгысыз ут эчендә торып калды карт буйдак. Бер яктан, аның Гөлчирәне күрәсе, аның хәлен беләсе, аның чәнечкеле-төрткеле сүзләрен ишетәсе килә. Икенче яктан, салкын акыл белән үзен ничек тә авызлыкларга тырышып: «Ну её… бәласеннән баш-аяк. Үзе үк шыр акырып торган бала күтәреп килмәсә, ирекле башыңны лямкага илтеп тыкма», – дип, үзен үзе тынычландырырга маташа иде.

Ә менә һич тә көтмәгәндә, җитмәсә тагын, өйгә дә түгел, эшли торган учреждениесенә, бөтен иптәшләре алдында аны судка чакырып повестка китереп тоттыргач, ул моны ничек аңларга да белмичә, бөтенләй аптырап калды.

VIII

Хәер, суд залында бөтенесе күздән яшь китерер дәрәҗәдә ачык булды. Уеннан уймак чыккан, юк, уймак кына да түгел, яманрагы: Гөлчирәне гаеплеләр эскәмиясендә, сак астында күргәч, Әсфанның башына берьюлы берничә тукмак белән китереп орган кебек булдылар. Гөлчирә озын кара күлмәктән, иңенә шундый ук кара шәл салган, башы яланбаш, чәчен пөхтә итеп тарап, артка түгәрәкләп өеп куйган. Әллә ни аптыраганлыгы да сизелми, киресенчә, үзен хөкем итәргә килгән кешеләрдән, аларның үтә җитди күренергә тырышып, суд кагыйдәсенең хәрефенә ябышып ятуларыннан эчке ирония белән көлемсерәп утыргандай күренә иде. Залга Әсфан килеп керү белән, ул ерактан ук аны күреп алды, сәламләү урынына авыз чите белән генә елмайгандай итте, «Китте бит, малай, безнең газиз башлар. Күңелеңне киң тот, бәлки, үзем белән сине дә алып китәргә тырышырмын әле» дигән төсле иде аның бу иронияле карашы.

Гаепләү актын тыңлаганнан соң, Әсфанның бөтен аптыраулары берьюлы коелып, бермәлгә бөтенләй катып калды: «Шул хәтлегә үк барып җиттеме? Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип?» Ләкин нинди дә булса фәлсәфә корып, үзеңне аклап яисә үзеңә үзең хөкем карары чыгарып утырырга хәзер соң, гаепләү акты ачык язылган һәм колакларны ярып, залда яңгырап үтәргә дә өлгергән иде: «Гөлчирә Габбасова, егерме биш яшендәге гражданка, урта белемле, соңгы вакытта өй хозяйкасы, ике елга якын паралич ирен – отставкадагы подполковник Гайнан Курдюковны башта дәвамлы рәвештә карап та, соңыннан агу биреп, аны аңлы рәвештә юк итү кебек җинаять юлына баскан…» һәм башкалар, һәм баш- калар…

– Агу түгел, йокы даруы… Мәрхүм ирем аны әледән-әле сорый, булмаса, таптыра торган иде, бәлки, дозасы артыграк киткәндер, – дип, суд кагыйдәсен бозып, төзәтмә ясады Гөлчирә.

– Безнең кулда медицина экспертизасы һәм, гомумән, әйтәсе сүзегезне сез үз нәүбәтегездә әйтерсез, – дип, аны шундук туктаттылар.

Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Үзенә карата рәхим-шәфкать булмаячагы турында шундук нәтиҗә ясап, бөтенесенә җене чыккандай, күзләрен түбәнгә – бер ноктага күчерде һәм, бүтәнчә бернәрсәгә дә, бер сүзгә дә игътибар итмичә, кара көеп утыра бирде.

Бары тик үзенә бик якын тавышны ишеткәч кенә, ул, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Суд шаһит сыйфатында чакыртылган Әсфанны аягүрә бастырып, аңардан сорау ала иде.

– Әйе, булды шундый хәл… Узган ел, июль башларында иде шикелле… Маркиз утравында, Волгада су коенганда… «Коткарыгыз, батам!» дигән тавыш ишетеп, мин шул якка йөзеп киттем…

– Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.

Суд утырышчыларыннан берсе, шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.

Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер дип үк көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар котырганлыгын тотып калырга, әлбәттә, өлгермәгән иде.) үз чиратында Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, соңгы сүзен әйтергә нәүбәт җиткәндә, Гөлчирә бөтенесенә кул селтәп, соң дәрәҗәдә зәһәре чыккан, ахыр чиктә «Миңа ни булса да барыбер! Әмма син дә миннән яхшылык көтмә!» дәрәҗәсенә үк барып төртелгән иде.

Һәм ул бөтен ваклыклары белән, һич тартынып тормыйча, киресенчә, Әсфан белән ике арада булган яшертен ләззәтләрне кабат искә төшерүдән тәм тапкандай, бөтенесен-бөтенесен судка түкми-чәчми сөйләп бирде. Боларның барыннан да соң, ярсуының соңгы чигенә җитеп:

– Юк, коткаручы гына түгел ул, батыручы да… Әгәр шул Әсфан минем башымны-күземне әйләндермәгән булса… Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар, – дип ярып салды.

Гаҗизлекнең соңгы чигенә җиткән бу чибәр ханымның, бернәрсәне дә яшермичә, бөтенесен чын ихластан сөйләп бирүе хөкем өстәле артында утыручыларга, әлбәттә, тәэсирсез калмагандыр. Шуның өстенә мәрхүмнең үзенең дә озак вакытлар урын өстендә хәрәкәтсез ятып, дөньядан тәмам туйганлыгын, үзен караучы врачлардан булсын, көнаралаш укол кадый килгән сестралардан булсын, гозерли-гозерли нәрсә булса да «бөтенесенә сразу точка куярлык» шундыйрак берәр нәрсә сорап йөдәткәнлеген, шаһитларның моны ачыктан-ачык әйтеп торуларын искә алып, аларыннан да бигрәк, хөкем ителүче кешенең йөкле булуын искә алып, суд Гөлчирә Габбасовага карата ригаяле булырга тырышты – биш ел срок белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.

Ә егет үзенә карата хөкем карарын соңыннан үзе чыгарды: «Ут белән уйнама, кулыңны пешерерсең» дип әйтә торган булган әнисе аңарга. Малай чагында ишеткән бу сүзләр аның бер колагыннан кергән, икенчесеннән чыккан. Хәзер менә ут белән уйнап кулын пешерә язгач исенә төшерде: «Юк, ярамый икән шул ут белән уйнарга!»

Шулай ук, суд утырышында катнашып, хәлне баштанаяк тыңлап утырган кешеләрнең дә карашлары бертөрле генә түгел иде:

– Үз оясын, үз балаларын ташлап йөргән азгын ирләрнең барысына да шул кирәк. Берәү дә гаепле түгел монда. Ул Курдюков дигән карт алаша үзе гаепле, – дип, ярсуын яшерә алмыйча, аты-юлы белән ярып салды ач яңаклы көйгән хатын. Күренеп тора, ул моны үз манарасыннан торып кычкыра: аның ире белән дә шундыйрак берәр аянычлы хәл булып узган булса кирәк.

– Тирәннәнрәк уйлап карасаң әгәр, – дип кушылды икенче бер өлкәнрәк яшьтәгесе, – бөтенесенә сугыш гаепле, сугыш аздырды бәндәләрне. Алла сакласын, яңадан сугыш хәтәре кабатлана күрмәсен диген.

Ә менә Әсфанның чигәсен һаман шул бер үк сүзләр чүкечли: «Ут белән уйнама! Ут белән уйнама! Ут белән уйнама!»

1969

Гыйльмениса

I

Сугыш арты өзек еллар иде. Колхозлар хуҗалыкларын көч-хәл белән генә тарталар, ләкин тарталар, шул ук вакытта шәһәрне дә туйдырып торалар. Аннары тагы, яшерен-батырын түгел, күршеләрдәге туганнарына да өлеш чыгаралар иде. Шуның да өстенә тагын колхозларда вәкил өстенә вәкил утыра торган чак, колхоз председателенең гел тыкырдатып-ашыктырып торучы вәкил белән гел кулын сузып, «җитмәгән җирен ялгап җибәрүне» сорап торучы гади колхозчы арасында нишләргә белмичә өзгәләнгән чаклары иде.

Мин үзем ул елларда өлкә газеталарының берсендә әдәби сотрудник булып эшли идем. Колхозлар һәртөрле вәкилләргә бер дә аптырамаган бер вакытта, алары янына тагын газеталардан булсын, радиокомитеттан булсын «үз хәбәрчеләре», «үз корреспондентлары», берсеннән-берсе уздырырга тырышып, эшләгән кешеләрнең аяклары арасында әледән-әле буталып йөргәндә, кунак өстенә кунак дигәндәй, «Якты көн» исемле колхозга без фәкыйрегез килеп төште. Көне яктысын якты да, әмма колхозның экономик хәле бик үк шәптән түгел иде. Тик хәзергә мин ул турыда түгел, мин сөйләргә җыйнала торган хәл бөтенләй башка: ял түгел, бәйрәм түгел, гап-гади көннәрнең берендә, кулыннан эш килердәй кешеләрнең бөтенесе диярлек кырда, фермада, каралты-кура юнәтү эшендә мәш килеп йөргәндә, әйтәм бит, тавык артыннан чыккан күкәй кебек түп-түгәрәк, гап-гади бер көнне салам түбәле искерәк кенә бер өй түбәсендә – бөтен авылына бер өйдә – кыекка ныгытылган кызыл флаг җилфердәп тора иде. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, бу хәл мине бер үк вакытта бик кызыксындырды да, аптыратып та калдырды: нилектән икән бу? Их, әгәр теге «уңай хәлләр» төяп кайтырга дип тыгып килгән блокнотка дөньяда юк берәр тамаша тутырып кайтсам?

Колхоз идарәсе кешеләреннән – килешсә-килешмәсә – иң элек шул турыда сорашырмын дип керсәм, мин сүз башлаганчы, монда үзеннән-үзе сүз шул турыда кузгалып китте.

– Бу Гыйльменисаттәйгә хат артыннан хат, телеграмма арты телеграмма ташып бушый алмыйм бүген, – дип зарланган да, мактанган да кебегрәк итеп әйтеп куйды хатлар, газеталар белән күбенгән сумкасын муенына асып кергән колхоз почтальоны. Сумкасыннан колхоз идарәсенә дигән газета-журналларны бушатты да сүзен янә дәвам итте: – Җитмәсә тагы, ике җирдән берьюлы акча да килеп төште, ярыйсы гына сумма болай, кая куярга белмичә аптырар, нишләргә инде миңа ул Гыйльменисаттәй белән?

Почтальон кызның, сумкасы кебек, үзенең дә авызы ерык булып чыкты, күренеп тора, юл уңаеннан аның мондагылар белән бераз шаярып сөйлисе килә иде бугай. Ләкин председатель Мөрсәлимов бик җитди иде бүген – башка көннәре өчен җавап бирә алмыйм.

– Аптырама, бөтенесе заслуженно Гыйльмениса түти өчен. Килеп торсын акчасы, янчыгы табылыр, – диде ул кырт кына.

Әлбәттә, председательнеке дөрес – акчасы булса, урыны табылыр. Почтальон кыз озак бәхәскә кереп тормыйча чыгып китте. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген беркадәр чамаладым. Ниндидер бер Гыйльмениса атлы карчык турында барды сүз. Әйтүләренә караганда, аңарга җитмеш яшь тулган, имеш, хат-телеграммалар әбине шул җитмеш яше белән котлап ява булса кирәк. Председатель Мөрсәлимовның сүзләреннән мин тагын шуны да абайлап калдым: үз вакытында ярыйсы гына эш күрсәткән кеше булса кирәк ул Гыйльмениса карчык дигәннәре.

Инде чират миңа да җитте бугай дип, авызымны ачарга гына торганда, бер як читтә, үзенең кәгазьләр һәм папкалар белән тулган шкафлары алдында, әлегә хәтле сүзгә-өнгә катышмый утыручы баш счетовод (аны «бухгалтер» дип тә йөриләр, ә ул, үзенә күбрәк ошаганга күрә, үзен «баш счетовод» дип йөртә), әллә ни зур мәгънә бирүдән түгел, шулай да уяулык күрсәтүнең бервакытта да зыян түгеллеген искә алып булса кирәк, аптыраганнан кузгаткан бер тон белән:

– Акчасы-телеграммасы аның чорт с ним, токымы шулай Нух диңгезе булгач йөзә бирсен, эчен төртеп тишмәс, – дип, элек председательне куәтләгән булды һәм шундук, җитди политик мәсьәлә чишкән кебек, үтә җитди тавыш белән ялгап китте: – Менә сез шуны әйтегез: кайсыдыр бер дурагы, шимбәне үтмичә, җомганы көтмичә дигәндәй, аның өй түбәсенә кызыл флаг менгезеп кадаган. Значится, политический төс бирмәкче Гыйльмениса карчыкның җитмеш еллыгына. Ә бу соң сыямы икән берәр төрле капкага? Соңыннан, энәдән дөя ясап чыгаргансыз, дип сүзе булмасмы икән дип әйтүем.

Председатель бу юлы, хәтта озак сузып торырга теләге үк юклыгын сиздерергә тырышып, берьюлы өзеп салды:

– Сыяр. Гыйльменисаттәй кебек, борыны белән боз тишеп гомер иткән, Гыйльменисаттәй кебек, колхозның нигезен корышкан, әле дә булса җир тырмашып эшләп йөрүче, аннары килеп, аның кебек уллар-кызлар үстергән кешене, әгәр хәлемнән килсә, музейга куяр идем әле мин. Ә теге аның өе түбәсенә флаг менгезеп кадатучы «дурак» ның кем икәнлеген беләсең бик килә икән бел: аны мин әйттем, комсорг Җавит эшләде.

Мөрсәлимов истә-оста юк чагында кинәт миңа борылды, аның чак кына кысылыбрак торган соры күзләрендә көч һәм халык арасында озак еллар эшләүдән җыелган хәтәр хәйләкәрлек янып тора иде:

– Менә корреспондент иптәш әйтеп бирер тагын без белмәгәннәрне, – дип башлады ул, сүзләрен юри әкренәйтеп, – япь-яшь көенә ике ирдән калып – берьюлы ике ирдән калганнар турында сүз бармый, берьюлы өч ирдән калганнары да бар аның безнең авылда – элек бер оядан өч бала белән калып, аларны үстереп кеше иткәч, аннары икенче оядан берничәне итәгенә төяп тол калган, и шул атасыз ятимнәрне бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган, и шуның да өстенә колхоз чыкканнан бирле колхозында кая куйсалар – шунда эшләп килгән, и шуның да өстенә яше җитмешкә җиткәнче шушы мәшәкатьле дөньяда без яшьләр белән бер аяктан диярлек атлап килгән Гыйльменисаттәйнең өй түбәсенә, аның бәйрәмен котлап кызыл флаг менгезеп кадау, йә, әйтегез, кайсы контрның тегермәненә су кою булыр икән? Дөрес, безнең колхозда моннан башка да эшләр бар, без аларны онытмыйбыз, иллә мәгәр кешеләрне онытырга да хакыбыз юктыр дип уйлыйм мин. Дөрес уйламыйм икән, әнә корреспондент иптәш утыра, Казанның үзеннән чыккан кеше, законны безнең хәтле генә белә булыр, әйтсен, төзәтсен, тиешле таба икән, «Якты көн» колхозының председателе Мөрсәлимов дөрес эшләми, дип, газетасында язып чыгарсын, сүзем юк.

Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель, тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады:

– Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз – безнең мәҗлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе.

Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак – хуҗаның ишәге дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы күренми, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәҗлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштыргалап йөрергә, туры килсә, җайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен җиреннән күренеп тора иде. Әмма шулар арасында салам түбәле бер өй – бары тик бер генә өй башында җәйге җилдә зур ут күбәләге кебек җилфердәп торган кызыл флаг, бер үк вакытта гаҗәп тә, серле дә булып, әледән-әле минем күз алдыма калкып чыга торды.

II

Клублары, әлбәттә, зур түгел иде. Ул чакларда күп авылларда шулай булганы кебек, монда да иске мәчеттән бозып әтмәлләгән тәбәнәк кенә бер бина, аның каравы стеналарына плакат һәм лозунгларны бер дә жәлләмәгәннәр. Бер караганда, ник кирәк булды икән монда сәхнәгә кызыл җәйгән президиум өстәле сузып кую? Ник кирәк трибуна? Ник кирәк башы китек графинга су тутырып кую? Куй зал дигәненә буйдан буйга сузып өстәл. Берсе җитмәсә, икенчесен китереп ялга. Кунагың күбрәк булырлык икән, икенчесе янына өченчесен, дүртенчесен тез. Тигезле-тигезсезрәк чыгуы мөмкин, була бирсен. Өстәлнең ике башында ике самавырың гөжләп утырсын. Чыңлап торсын чынаяклар. Кайберәүләрнең, әйтик, чәй белән генә сусыны басылмый икән, андыйларны да кырын какма, елына күрә җылы шулпа дигәндәй, мыек чылатырлык кына «тегесе» дә йөгереп торсын. «Ә президиум нишли?» дип аптырап калучылар булса, баш-күз әйләнгәнче, аларга да турысын әйтеп калыйк. Туктагыз әле, егетләр, атна башында, шимбә азагында халык туплап шаулаша торган гадәти җыелыш түгел ләбаса бу. Әгәр беләсегез килсә, бу – бәйрәм, кеше бәйрәме һәм күтәр син әнә шул бәйрәм итүчене «гарше-көрсигә». Анысына ук буең җитми икән, күтәр, һич югы, бөтен кешенең күз алдына – сәхнәгә. Берүзе бер президиум булып утыра бирсен. Берүзе бер президиум булып утыруны килештермәсә, янына үзе белән бергә гомер иткән җәфаны, шатлыкны бергә кичергән кордашын менгезеп утырт. Күңелсез булмасын өчен, юбилярның берүзенә бер самавыр гөжләтеп куй. Әгәр кордашы белән икәү икән – икесенә бер самавыр. Татарны чәй белән куркыта алмассың, эчә алган чаклы эчсеннәр. (Әгәр инде бөтенесе дә түгәрәк булсын дисәң, кагылсалар-кагылмасалар – алар эше, самавыр артына – ышыккарак яшереп, «тегесен» дә куй.) Ә үзең, авылның нинди генә алыштыргысыз тоткасы булма, әйтәсе сүзеңне моннан, кеше арасыннан торып әйт – юбиляр сиңа хезмәт күрсәтүче түгел бүген, син аңарга хезмәт күрсәтүче! Ә бирәсе бүләгең булса, анысы өчен купмый булмас инде, шау-шусыз гына менгезеп бир, зинһар, кирәкле сүзен дә әйт. Ә чәйне рәхәтләнеп коя бирсеннәр, моңа хәтле чәй эчеп берәүнең дә Каспийга агып киткәне юк.

Дөресен әйтим, юбиляр Гыйльмениса түтинең салам түбәле өй башына кызыл флаг менгезеп кадарга башлары җиткән бу авылда үтәчәк юбилей кичәсен дә чама белән шулайрак булыр дип күз алдыма китергән идем мин. Юк, алай булмады. Китте стандарт. Китте китаптан яки газетадан күчереп алган цитаталар. Китте тешкә тия торган мактау сүзләре. Юбилярыбыз Гыйльмениса түти – яхшы ук бөрешеп калган, иңбашлары төшкән, күз төпләрен җыерчыклар баскан, тешләре рәтсезлектән иреннәре эчкә батып кергән, шунлыктан булса кирәк, сөйләшмәскә, сүз әйтмәскә тырышыбрак утыручы тыйнак кына бер әби булып чыкты. Ләкин күзләре – нур ук чәчмәсә дә, әле тоныкланырга-сүнәргә өлгермәгән һәм әле тиз генә бирешергә җыенмый да торган үткен, беркадәр хәйләкәррәк, бу шау-шуга бигүк ышанып та җитмәүче, сизгер, җылы карашлы һәм бик-бик күпне күргән күзләре – карчыкның әле бөтенләй үк тузмаганлыгын, яшәү дәрте көчлелеген, болай олылаудан яхшы ук нык сөенгәнлеген, шул ук вакытта бу шау-шудан, бу купшы сүзләрдән, бу бүләкләрдән башы әйләнеп, аптырабрак та калганлыгын раслап тора иде. Мин тагы шуны да сизеп алдым: бу шау-шу уңае белән балаларын һәм балаларының балаларын күрүдән Гыйльмениса түти әйтеп бетергесез куанган, хәтта бу вакыты-вакыты белән мәзәк хәлләргә дә барып җитә иде: әйтик, аның эшчәнлеген билгеләп, фәлән-фәлән оешмадан, районның фәлән учреждениесеннән махсус җибәрелгән оратор, кызып-кызып, Гыйльменисаттәйнең узганын, хәзергесен, балалар тәрбияләп үстерүдәге тырышлыкларын санап, адрес укый, ә Гыйльмениса түти, бу сүзләргә бөтенләй игътибар да итмичә, Казаннан кайткан кызы Фасиләсенең кулын үз кулларына алып, кунак кулның аклыгына, йомшаклыгына исе киткәндәй, сыпыргалап утыра. Шулай булмыйча соң, беренче ире Гаптелбаридан туып калган кызы икән ич, әтисеннән ике яшь ярымлык кына булып калган. Кеше балалары өстеннән төшкән искене рәтләп кидереп үстергән әнисе, ә хәзер әнә нинди ханым-солтаным булып утыра кызыл япкан президиум өстәле артында. Алланың биргәненә шөкер, кияве зур урында эшли, ә шулай да каенанасының бәйрәменә җибәргән, әле нинди бүләкләр белән… Шул турыда уйлана иде Гыйльмениса.

Сораштыра торгач, тагын шуны да белдем. Гыйльмениса түтинең җиде баласыннан өчесе үзләре килгән, дүртесе, төрле сәбәпләр белән үзләре килә алмаганлыктан, бүләген-бүктәрен күтәртеп, җиткән кызларын, буй үстереп килүче малайларын җибәргәннәр, бу соңгылары өчен беркатлы карчык аеруча куангандай күренә иде. Баламның баласы – балдан татлы анасы, дип көйли-көйли, берсе артыннан икенчесен алдына алып сөяргә дә сөяргә иде дә бит, икенче буын тармаклары булып киткән һәм үзләрен инде бик үскәнгә санаган яшьләр соң синең кытыршы куллы әбиең алдына кереп утыралармы?

Кичтән клубта булган ыгы-зыгыдан болай да башы әйләнеп кайткан Гыйльмениса түтинең моңа хәтле ялгызы гына яшәгән кечкенә өендә иртәгесен олылы-кечеле берьюлы җиде-сигез кеше кайнаша башлагач, шуның янына тагын күршеләре дә керә-чыга йөреп, кайсы хәл белә, кайсысы чит-ят җирдән кайткан кунаклар белән кызыксынып, шау-гөр килергә тотынгач, бөтенләй зиһене таралган. Әле чәй куеп җибәрмәкче булып, самавыр колагына барып ябыша, әле урта бер җирдә самавырын онытып калдырып, кергән күршеләренә юбилей бүләкләрен күрсәтергә тотына иде.

Шул ыгы-зыгы арасына бик кирәкле кишер яфрагы – мин дә килеп кердем. Нишләмәк кирәк, ачып кергән ишектән шундук борылып чыгып китү дә мөмкин түгел иде. Шулай да мин Гыйльмениса түтинең юбилей ыгы-зыгысыннан, кунак-төшемнән һәм өстәвенә тагын әлеге теге Фасиләсе ияртеп кайткан, күп сөйли-сораша торган бәйләнчек оныгыннан нык кына арыганлыгын шундук сизеп алдым. Дөресен әйткәндә, минем сүз дә аз булмас, һәрхәлдә, аяк өсли генә сөйләшә торган түгел иде. Колхоз председателе Мөрсәлимов әйткән тәкъдим истә нык саклана, бер-ике көн кайдан килеп кая китмәгән, мин Гыйльмениса түтинең кунаклардан арынып, бераз тынычланып калуын көтәргә булдым. Һәм оттырмадым. Карчыкның куанычы куенына сыймый, теге көнне килгән бүләкләр өстенә тагын идарә карары нигезендә аның ишегалдына фермадан бүләк тана да килеп кергән иде.

Берничә көннән ул мине бөтенләй яңа кунак итеп (теге көнне ыгы-зыгы аркасында рәтләп күзенә дә чалынмаган булсам кирәк), самавыр җырлатып, чәй табынына шәһәрдән кайткан затлы күчтәнәчләрен куеп, барлык башыннан кичкәннәрен сөйләп бирде. Әлбәттә, авылдашларыннан, белгән-күргән исән кордашларыннан да сорашкаладым. Минем бурыч – хәзер шуларны түкми-чәчми укучыларга җиткерү. Чынлап та, гыйбрәтле Гыйльмениса иде бу.

III

Безнең бу егерменче йөзне башлаганда, Гыйльмениса егермедән ашкан кыз була, бик аһ итәрлек чибәрләрдән саналмаса да, үз тиңнәре арасында матур кызларның берсе исәпләнеп йөри: буе-сыны коеп куйган кебек, чәч тәңкәләрен чыңлатып, вак-вак атлап, чишмәгә суга киткәндә, бүрәнә өсләрендә тезелеп утырган карт наяннар, инде әллә кайчан өйләнгән булганлыктан кызга бик төбәп карарга яхшысынмасалар да, берсенә-берсе сиздермичә, эчләреннән генә: «Җитте бит кыз да Әлмөхәммәт абзыйда, насыйбы кем икән дә, кайсы бәхетлесенең куенына кереп эрер икән!» – дип вәсвәсәләнеп калалар иде. Килешле буй-сын янына тагын каш-күз дә килгән, озын керфекләре китапларда язылганча кара күзләрен саклап ук басып тормасалар да, шулай да үз урыннарын беләләр, уйнап-сикергәләп кыланырга өйрәнмәгәннәр. Әйе, кыз бик тыйнак тыйнаклыкка да, шулай да яшьлек яшьлек инде. Аннары тагы җиле тыйнак түгел авыл җирендә. Кайчакта шулай, болында печән җыйганда булсын, тау буендагы кичке уен вакытларында искәрмәстән генә исеп, кызның башындагы яулык читен ачып ташлый, шунда аның пөхтә итеп үрелгән һәм чәчне тартып, басып торсын өчен тагылган көмеш чулпылы калын толымнары күренеп кала… Алай гына булса бер хәер иде, кайчагында түгәрәк ак муенының бәләкәй генә бер «уч төбе» дә ачылып китә. Ходавәндә, шул минутларда син инде күрми күргән авыл егетләренә «аһ!» дип шашынып бер кычкырып җибәрүдән тыелып калу өчен күркәм сабырлыклар бир!

Озын сүзнең кыскасы, кыз нәкъ үз ботагында, кояшның күзе астында пешеп җиткән алма, акылы-фигыле дә макталып телдән төшми, эшкә дә уңган, әйтүләренә караганда, абыстайдан укып кына булса да «китапны су урынына эчә», шуның янына тагын – бусын, бәлки, көнчелектән дә әйтә булганнардыр инде – егетләр хатын килештереп язарлык каләм дә кыштырдата белә, имеш.

Сездә дә шундый бер сорау туа торгандыр, минем үземдә дә беренче карашка андый сорау бик туды: шундый кызарып пешкән алма булгач, җитмәсә тагын, авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы да икән, нишләп соң ул егерме ике, егерме өч яшькә хәтле гел үз ботагында – әтисе өендә утыра? Нишләп аңарга, өйләнергә теләп, яучы җибәрмиләр? Яки соңгы исәп – кара исәп: нишләп аны берәр карчыгадай чая егет, каз бәбкәсен тибеп алып киткән тилгән кебек, көпә-көндез «тибеп» алып китми? Ул елларда безнең татарда андый эшләрдән качу булмаган бит! Тора-бара аңлашылыр, туктагыз, сез мине бүлдермичә, белгәнемне-ишеткәнемне әкрен генә тезәргә ирек бирегез.

Моның, әлбәттә, сәбәпләре күп булгандыр, хәтта безгә мәгълүм булганы да берничә. Беренчедән, Гыйльмениса, баш очында ничаклы гына чая карчыгалар үтәли-сүтәли кисешеп очканны сизмәсен, каз бәбкәсе кебек түгел, каз бәбкәсе кебек «пи-пи», каз бәбкәсе кебек юаш кыз булмый. Ул үз дәрәҗәсен белә, кирәк-кирәкмәс урында ихахайлап чапмый, теләгән-теләмәгән кешене кулына якын китерми, кичке уеннарга сирәк чыга, чыкса да, вакытында һәм берәүдән дә озаттырмыйча, үз өенә кайтыр юлны үзе табып, тизрәк кайтып китү ягын карый.

Икенче сәбәп: үз ишләре арасында иң чибәрләрдән берсе буларак, юкка-барга борылып карамау да бар, муенны-башны бик текә тота. Бу текәлек вакыты-вакыты белән тәкәбберлеккә үк үсеп җитә. Һәрхәлдә, син аңарга, күктән йолдыз ук чүпләп бирә алмасаң да, җирдәге йолдызларның яктыракларын тотып китер. Гыйльмениса да кеше ич, башка чибәрләргә хас борын күтәрү нишләп анда гына булмыйча калсын ди?

Өченче сәбәп – һәм бусы бичара кызны иң аптыратканы – Гыйльменисаның авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы булуында. Аһ, кайдан гына килеп чыга икән бу байлык та фәкыйрьлек һәм шулар нәтиҗәсендә килеп туа торган тигезле-тигезсезлек! Нинди генә бәхетсезлекләргә сәбәп булмаган да бу, күпме генә гашыйкларны кан-яшь түгәргә мәҗбүр итмәгән. Без генә, безнең яшьләр генә моны хәзер белмәгәнгә салышабыз. Әлбәттә, дөньялар, гореф-гадәтләр бүтән хәзер. Ләкин шулай да – хәтта хәзерге көндә дә – берәү дә үзенең карап үстергән кызын әтисе акчасына ялтырап йөри торган, үзенең кулыннан нинди дә булса эш килмәгән «шома» пижон кулына ансат кына тоттырып җибәрмәс. Ә ул чагында, байлык һәм фәкыйрьлек кешеләрне урталай аерып торучы койма хезмәтен үтәгән ул заманда, үзен авылының өстен катламына калкып чыккан бердәнбер «әтәч Фәхри» итеп исәпләүче, тәкәбберлеккә алай тәкәббер булмаса да, үзен бүтәннәрдән берничә башка югары тотучы Әлмөхәммәт кибетченең хәленә кереп карагыз инде сез. Үзенең күз алмасы кебек карап үстергән бердәнбер Гыйльменисасын капка каккан һәрбер яучы-камчат бүреккә тоттырып җибәрә аламы соң ул?

Шулай да, никадәр генә авылда бер бай булма, кызың исә никадәр генә «сусыз кашык белән суырып йотарлык» булмасын, яшьлек законы үзенекен итә икән: шушы ук авылның Хафиз атлы бер егете, әйтергә кирәк, бик алай асыл кошлардан булмаса да, ярый торган ике аяклы, ике куллы, әмма җырлый яки бии башласа авылда берәүне дә алга чыгармаучы, шул һөнәрләре өстенә тирә-күрше авылларда Сабан туе саен батыр калып, көрәшче Хафиз дигән даны чыккан, шуннан ары тагы, картаеп чүгә төшсәләр дә, үз очларының күркәсе санала торган әти-әнисе, салам түбәле бер өе, берничә торык каралтысы, бер арык сыеры, дүрт-биш сарыгы булган бер егет белән әлеге безнең Гыйльмениса – «пешкән алма» арасында күзгә күренми торган ефәк җепләр – мәхәббәт җепләре сузыла башлый. Әлбәттә, башта бик яшертен рәвештә, сакланып, кеше теленә керүдән үтә куркып кына. Монда безнең Гыйльмениса туташыбызга әлеге шул сабак абыстаена йөргәндә ничек кирәк алай, күбесенчә үз тырышлыгы белән эләгеп калган «каләм кыштырдату» һөнәре дә, әлбәттә, ярдәмгә килә. Карагыз әле сез яшьлек, мәхәббәт дигән нәрсәне! Кеше күзенә күренмәс, ә ташны ярыр. Ташны гынамы соң! Хәзергә хәтле авылда берәүнең дә буе җитмәгән Гыйльмениса «тиң тапмас» ны әйт әле син. Йөрде-йөрде дә зәңгәр күкнең ялгыз Чулпаны булып, көне җиткәч, күпер төбе Хафиз өе башына төшеп кунакламасынмы! Хәйләсен әйт әле син, бары тик гашыйк кешеләр генә мондый беркатлы була ала торгандыр: кибеткә тозга дип килгән Сәрби түтәйгә – әлеге шул көрәшче Хафизның аны-моны абайламас әнисенә – тоз төргән кәгазь почмагына ике-өч авыз сүз «тырнап» җибәрә безнең Гыйльменисабыз: «Хафиз, бүген кич сезнең буй әрәмәлеккә тана эзли төшәм». Язган язуы – бары шул, ләкин күңелендәге планы – кыек атып туры китерү: тәмәке төрер кәгазьгә аптырап йөргән Хафиз тоздан бушаган бу кәгазьгә, әлбәттә, ташланачак һәм, ихтимал, әлеге сүзләрне күреп алуы да мөмкин. Бусын күрмәсә, иртәгә тагын икенчесен – ак муенлы чуар тананы «югалтып», аны эзли төшәргә кирәк булыр. Вакыты җиткән, дәрте кузгалган, ничек тә эзләп табар!

Моңа хәтле дә булгандыр, әйтмәгез «булмагандыр» дип, тоз кәгазенә язылган булмаса, күңелләренә, күзләренә язылганны эндәшми-тынмый гына «укып» йөргәннәрдер – яшьләрнекен белмәссең. Ә бу тоз кәгазе почмагына язылган сүзләр үз нәүбәтләрендә шулай ук үз эшләрен эшләделәр. Шул кичне, авыл өсте кызгылт шәфәкъ һәм яшькелт йолдызлар белән тулган шул дымык кичне, көрәшче Хафиз белән Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса кичнең кич буе әрәмәлектә ак башлы тана эзләп йөрделәр, ә ул, юньсез хайван, бактың исә әллә кайчан Әлмөхәммәт байның абзарында башка терлек-туар арасында җай гына күшәп ята, имеш.

Ни генә димәгез, башын күктә йөртә торган горур кызның күктән җиргә төшүенә сәбәп була ул кич. Бактың исә җирдә чагыштырмаслык рәхәт икән, җирдә, курка-курка гына булса да, җан сөйгән кешең белән бергә атлап йөрергә мөмкин икән. Ә ул җан сөйгән кешең шунда, ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, кулын синең билеңә орындырса, анысы инде бөтенләй дөнья җәннәте икән!

Әлбәттә, болай соңлап «тана эзләп» йөрүләр эзсез генә узмадылар. Буй җиткән кызның һәр адымын җентекләп күзәтә торган өйдә аның кичнең кич буе югалып торуы шактый зур җәнҗалга сәбәп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, бусы әле моның өй эчендә генә калган хәл. Соңга таба, булганы, уйлап чыгарылганы бөтенесе бергә кушылып, халык теленә үк менде, ә бу кеше сүзләре Әлмөхәммәт байны чәнчелсә бер тамчы каны чыкмас хәлгә китерде. Әйтергә ансат, ишетергә авыр: имештер, рәтле кунаклар колгасы булмаган Чуртан Хәсәнша малае Хафиз авылда бер Әлмөхәммәт байның ефәккә төрелгән кызына борын сузсын. Әллә кайлардан, әллә нинди затлы җирләрдән юлга тузан төшермичә яучылар йөреп торганда, җитмәсә.

Олылар киреләнә барып, кызны дүрт стена арасына кыса төшкән саен, яшьләрнең хәйләкәрлеге, тапкырлыгы шулай ук арта барды. Кайда инде ул тоз төргән кәгазь почмагына сәлам хат «тырнап» җибәрүләр – алары аның гөнаһсыз яшь чакның беркатлы шуклыклары гына булган икән. Киребеткән Әлмөхәммәт Хәсәншаныкыларны һәм аларның барлык агай-энеләрен кибеткә кабул итмәс, аларга әҗәткә кибеттән әйбер җибәрмәс булды – йөрмәсеннәр коры ком тутырган башлары белән Әлмөхәммәт кибетченең абруйлы исемен төшереп. Әйе, Хәсәншаныкылар ягына кибет тирәсенә хәтта көндез дә килергә ярамый, ә Хәсәншаның малае көрәшче Хафиз үзе төнен, кеше аягы басылгач, Әлмөхәммәт байның өсте чәнечкеле тимерчыбыклар белән беркетелгән биек коймалары аша үтеп, Гыйльмениса йоклый торган яңа өй тәрәзәсенә килгәли иде. Дөрес, Гыйльмениса мәхәббәттән шашынган Хафизны артыкка җибәрми, башка кызлардан ишетелгәнчә, яки җырларда җырланганча, тәрәзәдән тартып алырга һәм куенына салырга ашыкмый, Гыйльменисаның ул яктан тотырыгы җитә, ләкин шул ук вакытта Гыйльмениса хәзер, теге вакыттагы кебек, билгә егет кулы ялгыш тиеп киткәннән генә эреп калу дәрәҗәсеннән узган, Гыйльмениса хәзер шундый батырлык күрсәтеп тәрәзә төбенә үк килеп җиткән Хафизын, һич югы, тәрәзә аша гына сузылып булса да, бер үпмичә һич җибәрә алмый иде. Ә бусы – әлеге шул ачык тәрәзә аша курка-курка гына бит очыннан гына булса да бер үбешеп алу – бусы моның бөтенләй тамаша нәрсә икән: бер үк вакытта йокыны качыра һәм аннары татлы төшләр дөньясына очырып алып китә торган бер әкият икән! Ике хәл бу татлы әкиятне бозды да куйды. Шул ике хәл булмаса, кем белгән бу фани дөньяныкын, бу ике гашыйк тәрәзә аша үбешү белән генә калмаган булырлар иде. Беренчедән, әллә яше җитеп, әллә Әлмөхәммәт куштанның акча төртүе аркасында, шул көзне Хафизны, наборга кертеп, тиз генә солдатка озатып куйдылар. Солдат дигәне дә якын-тирәдә, бара-кайта йөри торган җирдә түгел. Якынрак, әйтик, Казандамы, Лаештамы икәнен белсә, ихтимал, ничек тә җаен туры китереп, барып күреп кайтуга да бер өмет сакланыр иде. Ә аның Хафизын, буе-сыны килгән дип, тотканнар да җәһәннәм астына, Каф тавы артына, Кара диңгезгә, әйтмешләренә караганда, биш-алты елсыз әйләнеп кайтмый торган җиргә олактырганнар. Анысы да әле, бәхете булып, сугыш-фәлән кузгалмый торса. Ә сугыш чыга калса, Алла сакласын, беренче булып кем диңгез төбендәге зур авызлы кит балыкларына азык булып китәр? Шул буе-сыны белән, әлбәттә, Хафиз инде. Әйтерсең лә сугыш буйны-сынны тикшереп тора да, су астындагы «зур авызлы кит балыклары» барыннан да элек Гыйльменисаның Хафизын гына көтеп яталар.

Нишләмәк кирәк, сөйгәнеңне сагыну ничек булырга тиешлеге бер китапта да язылмаган, Гыйльменисаның сагынуы әнә шулай тиле-тилемсәрәк булып башланды. Ул, кич яткан саен, белгән-ишеткән догаларын барысын да берәр кат укып чыкканнан соң, кинәт үз теленә күчеп, чын-ихластан: «Йа Ходай, Хафизымны – күз нурымны зур авызлы кит балыкларына ризык итә күрмә!» – дип, авыз эченнән пышылдап куя, тик шуннан соң гына бераз тынычлангандай булып йоклап китә торган иде.

Бәлки, кеше сүзе дә, керми дисәң дә, колакка кереп калгандыр, бермәлне аңарга, әлеге шул кич йокларга ятканнан соң (көндез алай уйланырга вакыт тими, дөнья мәшәкате: өен җыясы, суын китерәсе, терлеген карыйсы, кыр эшенә йөгерәсе бар – кырыкмаса кырык эш, кырык беренчесе чират көтеп тора), әлеге теге белгән-ишеткән догаларны укып бетергәч, Хафизын – күз нурын китлар авызыннан да саклап алып калгач, һич искәрмәстән башына кинәт мондый бер тәшвишле уй төште: болай да егерме өчне тутырып килә торган ул кызга, әгәр Хафизы анда биш-алты ел торып кайтса, егерме сигез, егерме тугыз тирәләре була түгелме соң? Ничек килеп чыга соң инде бу? Бик карт кыз булып утырып кала түгелме соң? Ярый ла, Хафизы киткән вакытта биргән вәгъдәләрен онытмыйча әйләнеп кайтса!

Кайдан башка килеп керде соң әле бу шайтан коткысы! Вәгъдәсендә тормыймы соң аның Хафизы? Торачак, Алла боерса, торачак. Дөресен әйткәндә, хатлары сирәгрәк килә килүен, мәгәр бит аның бу ягын уйларга кирәк: Хафиз – үз ирегендәге кеше түгел, солдат хезмәтендәге кеше, вакыты бардырмы, юктырмы? Аннары тагы хатны да турыдан-туры Гыйльменисага атап, аларның өенә яза алмый, яраткан кызына хат язган өчен әнисеннән әллә ни уңайсызланмаса да, кеше теленнән куркып, Гыйльмениса аңарга әнисе адресына да җибәрмәскә кушты. Җибәрсә, әлеге шул Түбән оч Хафаза апасы аша инде! Ярый ла, ул Хафаза апасының адресын почта йөртүчеләр бутамаган булсалар…

Кыскасы, башка бик күп борчулы уйлар янына бу борчу да килеп кушылды. Арада иң куркынычы булып «29 яшь!» кара маяктай алда басып тора иде. Болай да теле авызына сыймас көнче-күбәләкләр егерме өч яшьне «карт кыз булып утырып калуның башы» дип турыдан ук йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, читләтеп-читләтеп исенә төшерә торганда, утыз бусагасындагы «29» Гыйльменисаны – күктә йөреп өйрәнгән горур башны – бик-бик уйландыра иде…

Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәп ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесен табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде: яучы, колак сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга хәстәрләнү һәм башкалар, һәм башкалар… Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса «һәм башкалардан» соң гына белде: аның кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадәм булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни Аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм икән.

Ни сабыр, кулы сынса җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы күккә очты. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хафизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды – насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады – аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп олаккан беренче мәхәббәтеннән, үзенең егерме өч яшькә хәтле карт кыз булып утырып торуыннан үч алу кирәк иде. Дөньяны вак-вак кына атлап үтүче һәм кирәкле сүзне дә әйтмичә эчендә йотып калдырырга сәләтле бер кыз күренә иде, ә эчендә купса давыл булып тузгый торган характер утырган икән. Әти-әнисенә ризалык биреп тә, каршы килеп тә бер сүз дә әйтмәде (ә тегеләр моны үзләренчә ризалык галәмәте дип юрадылар), бер кеше белән киңәш-табыш итеп тормады, сандык әйберләренә кул тидереп, өйдәгеләрне шиккә төшермәде. Беркөнне шулай, кичтән чишмәгә суга киткән җиреннән, чиләк-көянтәсен тал төбенә куеп калдырды да, кайчандыр үзләрендә батрак булып эшләгән, болай үзенең әллә ни дан җире булмаса да, җае туры килгәндә томырылып карап куюлары белән Гыйльменисаның исендә калган Галимбәк Барыеның бер якка кыйшайган ярлы өенә барды да керде. Өйдә Барыйның үзеннән бүтән берәү дә юк, ә Гыйльменисаның хәле тел яшереп торырлык дәрәҗәдә түгел иде. Гомердә күрелмәгән хәл: ачулы иде бу минутта Гыйльмениса, чая иде һәм бер үк вакытта күзендә яшь иде. Исәнме-саумы дип тә тормады, дуамал кызулык белән берьюлы әйтте дә салды:

– Мин сиңа ябышып чыгарга дип килдем, Барый. Аласыңмы мине?

– Тукта әле, чү… Менә монда сәкегә килеп утыр, – дип мыгырданды берьюлы тәмам аптырап калган Барый. Аның кинәт зиһене чуалды, нәрсә әйтергә дә, бу эшне нәрсәгә юрарга да белми иде бичара Барый.

– Утырып кына торырга дип килмәдем, – диде Гыйльмениса, сүзне шундук өзеп, – чиләк-көянтәләремне су буенда калдырып килдем, мине хәзер эзли чыгачаклар. Мине хатынлыкка алырга риза икәнсең, сузма вакытны, әйдә, су буйлатып, җәяүләп кенә Челәнле күл авылына барып никах укытыйк. Никах өчен түләргә миндә бар. Курыкма, Әлмөхәммәт бай кызы мин.

– Әлмөхәммәт бай кызы булганга әйтәм дә, Гыйльмениса… Мине бит беләсең, баш өстемдә – күк, аяк астымда җир генә.

– Шулары булып торсын, югалмабыз. Бергә эшләрбез, туры килә икән, бергә ач торырбыз. Тик син мине киредән ул якка кума. Җепләрне өзеп килдем мин ул як белән…

Дөньяны вак-вак кына атлап үткән кыз иде Гыйльмениса, бай кызы дигән яңгыраулы исеме бар иде, затлы кием-салымы бар иде, ә шулар өстенә, шуларның барысы өстенә тагын кеше белеп җиткермәгән давыллы характеры да булган икән. Булган бөтен байлыгын калдырды да авылның иң фәкыйрь егетенә, бернинди шарт куймыйча, беркемнән рөхсәт сорамыйча, тотты да кияүгә чыкты.

Ни белән бетәр моның азагы? Ни белән генә бетмәсен, Гыйльменисаның күңелендә хәзер тик бер генә акыл: үзе егылган еламас!

IV

Ләкин тормыш дигәнең бик үҗәт хайван бит ул, аның йоны уңаеннан гына сыпырып торсаң да, ул әле сиңа син бөтенләй көтмәгәндә арты белән әйләнеп, кушаяклап бер тибеп куя. Ә Гыйльменисаны күрә башладык, ул яшьләй үк тормышны йон уңаеннан гына сыпырып торырга теләмәде. «Үзе егылган еламас», – дип, бик кистереп әйтсә дә, елаган чаклары булгалады Гыйльменисаның. Хәтта шундый минутлары булды: күңеле елый, ә күзеннән яшь чыкмый иде. Әлбәттә, Галимбәк Барыеның кыйшык өеннән, Камәр атлы бөкре сеңлесеннән бүтән байлыгы булмаганны белеп чыкты ул – мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: башта бөтен авыл ничектер сәерсенеп, дөньяда булмаган бер эш итеп карады моңа. Үзен авыл тоткасы дип йөргән Әлмөхәммәт байның кызы, бердәнбер кызы, күз алмасы кебек үстергәннәре, авылның иң өтелгән бер гидаена – Галимбәк хәерченең кешедә батраклыкта йөрүче Барыена ябышып чыксын, имеш. Кызның ата-аналары бу эшне кабул итмәделәр дә итмәделәр, ләкин шул ук вакытта, нинди байлык һәм абруй иясе булмасыннар, кулдан тәгәрәп киткән йомгакны кире тартып алырга да соң иде инде: укыласы никах укылган, кыз белән егетнең ризалыгы бар, эш законлаштырылган. Бәддога кылырга, карганырга, бусагадан атлатып кертмәскә, әйберләрен бирмәскә мөмкин, әмма кулдан тәгәрәп киткән йомгакны, очын бөтенләй чуалтып та, чуалтмыйча да, киредән кулга тартып алырга мөмкин түгел иде. Авыл кешеләренең, күрше-күләннең сәерсенеп каравы, әти-әниләренең кеше артыннан ишеттергән каһәрләре Гыйльменисаны какшатмады гына түгел, киресенчә, бу кыйшайган өйгә тагын да ныграк беркетә төште: «Әле мин менә сезгә күрсәтермен, әгәр бер-беребезне ошатышсак, торырга тиешбез Барый белән! Барый кемнән ким? Бүтәннәр кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше. Торырга тиешбез Барый белән».

Никахлашып тора башлауның икенче көненнән үк моңа хәтле эш рәте белмәгән Камәрне, әкренләп-җайлап, тәмле тел белән өй эшенә өйрәтә башлады Гыйльмениса. Үзе шулай ук сызганып эшкә кереште. Гомердә кул тимәгән, ярылып-кырылып беткән мичне, ярыкларын элек кызыл балчык белән сылап, аннары изелгән ак таш суы белән менә дигән итеп агартты. Идән-сәкене сап-сары итеп юып чыгарды. Барыен, кием-салымын ничек эләксә шулай атып бәрүдән биздереп, бүреген бүрекчә, киемен киемчә элеп куярга өйрәтте. Өйдә пыскытып тәмәке тартып утырулар бетте. Элекке гадәт буенча, эч пошканнан кичләрен җыелып, Барыйның чабата ясаганын карап, авыл яңалыклары, гайбәтләр белән бүлешеп утыручылар да кими төште, соңга таба бөтенләй бетте. Өйдә урнашкан тәртип, чисталык һәм Гыйльменисаның беркемгә дә каты бәрелмичә, шул ук вакытта сызганып эшләп йөрүе, инде аны да күрмәмешкә салышып утыручы үгез тиреле кешеләргә, читләтеп-читләтеп кенә булса да, аларның үз өйләре дә барлыкны исләренә төшерү җитте – кеше дигәнең никадәр генә каткан сөяк булмасын, әгәр аның янында дөньяга яңа җан өрүче икенче бер тырыш, эшлекле, кешелекле кеше үзен сиздереп, орынып яши башласа, эремичә кала алмый икән. Бу эрү иң элек Барыйның сеңлесе Камәрдән башланды. Камәр сизелерлек җыйнакланды, башын-күзен юып, чәчен тарап, электә беркем белән дә рәтләп сөйләшми торган кыргыйлыгын ташлап, туганым җиңгие белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөри торган булып китте. Хәтта беркөнне җиңгәсе аның кече якта кулына көзге кыйпылчыгы тотып, янып сүнгән шырпы төпчеге белән кашын-күзен төзәтеп торуына кадәр күреп алды. Ләкин бичараның алыштырыр күлмәге юк, кулын чак кына күтәрде исә култык астындагы күлмәк ертыгыннан тәне күренеп кала иде. Хәер, бу яктан Гыйльменисаның үзенең дә әллә ни мактанырлыгы юк, ябышып чыгышлый шул су буена киеп төшкән бер кат күлмәге белән йөри, туган йортына кайтып, әйберләрен алып килергә омтылып куйган минутлары булса да, каты бәгырьле әтисенең каядыр киткән чагын көтеп, хәзергә ни бар – шуңа канәгать булып торырга мәҗбүр иде. Өс-башның бик каралуы җитсә, анда да рәтен таба: төнгә каршы Барыена өйдән чыгып торырга кушып, кече як тәрәзәсенә искеләр бөркәп, шул кече якта үзенекен дә, каенсеңлесе Камәрнекен дә салдырып, тиз генә юып элеп куя.

Шулай да Гыйльмениса, кем артыннан булса да сүз кушып, бай өйдә калган күлмәк-күнчекләрен, сандык әйберләрен соратып алуны яхшысынмады. Кеше алдында сер бирү була дип карады, шулай ук әти-әнисен дә яман күрсәтәсе килмәде, вакыты җиткәч, үзләре төшенерләр, әти-таш йөрәкнең башы җитмәсә, әни күңеле чыдамас, ничек тә бер рәтен табар дип көтте, һәм ул уйлаганча булып чыкты да. Ябышып чыгу дигән нәрсә элек-электән бар, тик менә кемгә чыккан! Шунысы бигрәк азаплый иде ана күңелен. Шулай да ахыр бер йомшар чиге килеп җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне Гыйльменисаның әнисе Шәмсениса түтидән «яшертен илче» итеп җибәрелгән күрше хатыны, Әлмөхәммәт үзе сәүдә эше белән базар киткән кичне чамалап, кызының бер төен әйберләрен – күлмәк-алъяпкычларын, җәймә-одеялларын, хәтта – ничә әйтсәң дә ана күңеле! – иреннән яшереп җыйган байлыклары исәбенә кызын үтә бәхетле һәм матур итәсе килеп алып куйган затлы энҗеле калфагына хәтле китереп китте. Туган өйне рөхсәтсез-нисез ташлаудан, әти-әнисенең каргышын алудан да читенрәк булды бу төенне алып калу Гыйльмениса өчен! Болай, ичмасам, суынып килә иде инде, суынмаса да, бәгыре алай ук өзелми иде. Һәм кинәт… артта, авылның икенче очында бүленеп калган байлык-дөнья рәхәтенең бер почмагы аның артыннан үзе куып җиткәндәй булды. Гыйльмениса, нәрсәнең нәрсәгә икәнен дә рәтләп төшенеп тормастан, бары тик әнисенең бу төен эчендә яшеренеп килгән шәфкатьле күңелен тоюдан, һич түзеп тора алмыйча, яртылаш таралган төен өстенә йөзтүбән капланып, озаклап елады. Барый һәм аның аптыраган сеңлесе икесе бер якта ни дип сүз кушарга да белмичә катып калдылар, Гыйльменисаның елап туктаганын борыннарын тарта-тарта көтеп тордылар. Гыйльмениса кинәт төен өстеннән башын күтәрде, ул елап туктаган иде инде, күзләре кызыллыкка кызыл, ләкин яшьле түгел иде.

– Менә бусын сүтеп, иртәгә үк Камәргә күлмәк итеп тегәм, – диде ул, арадан иң затлы бер күлмәген селкеп, – кыз кеше, кеше арасына чыкканда кияр күлмәге юк. Ә менә бу тотыла төшкәненнән алмаш-тилмәш өйдә кия торганны рәтләрбез.

Ул әле әйтәсе сүзен әйтеп бетермәгән һәм хәзер ни дип әйтергә дә белмичә аптырабрак калган: чөнки төендә Барыена бүләк итәрдәй бер генә әйбер дә юк иде.

– Әллә сиңа түбәтәй урынына менә бу энҗеле калфакны кидереп йөртергәме икән? Әлмөхәммәт байның кияве була торып, дөньяда юк шундый затлы такыя да киеп йөрмәгәч, – дигән булды, ни әйтергә белмәгәннән шаярткандай итеп. Һәм калфакны шундук кире алып урынына куйды, шул секундта ук ул инде шаяртудан узган иде, – курыкма, урын табарбыз без аңа. Акча китерә торган зат әйбер ул.

Ул кичне алар утлыгы җимерелгән, ләкин Гыйльмениса бу йортка килен булып төшкәннән бирле әледән-әле су буенда ком белән ышкып агартыла-агартыла чак кына рәткә кергән самавырдан, чынаякларга кашык очы белән генә кәҗә сөте тамызып, гадәттә эчелә торган чәйне эчтеләр, гадәттә сөйләшенә торган сүзләр сөйләшенде, тик Камәр генә, юктан гына да очынып китә торган тәэсирчән Камәр генә, ихтимал, җиңгәсенең күлмәк тегеп бирәм дигән сүзләреннән очынып булса кирәк, тора торгач:

– Иске күлмәк киеп йөргәнгә генә бөкре дип үртиләр мине, яңаны кисәм, Алла боерса, мин бөтенләй бөкре күренми торганмындыр әле! – дип куйды.

Гыйльменисаның да, Барыйның да күзләренә яшь килде, чәй эчеп туктаганчы бүтәнчә сүз яңартучы булмады. Ләкин шулай да, сөйләшмәсәләр дә, телләренә купшы сүзләр килмәсә дә, бу кичне, бу табын яныннан торганда, алар өчесе дә күңелләре белән иксез-чиксез яхшырганнар, дөньяда алардан да бәхетле кеше юктыр, дөньяда булса да, боларның Ташлы Ярында андый кеше юк һәм булмаска да тиеш кебек тоела иде. Һәм менә шушы бәхетле кичне Гыйльмениса беренче тапкыр сүрүе-тышы катып беткән иске түшәккә кар кебек ак җәймә җәйде, мендәрләренә яңа тышлыклар кидерде. Хатынының шундый актан-чистадан урын җәйгәнен бер читтән оялган сыманрак карап торган Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек, кинәт бер киреләнеп куйды.

– Кирәкми, Гыйльмениса, ятмыйм мин бу урынга. Ятсам да йоклый алмам. Эт корсагына сары май килешмәс.

Гыйльмениса, чын эшкә килгәндә уен-көлкене һич күтәрә алмый торган җитди табигатьле Гыйльмениса, Барыйның бу сүзләренә хәтта җавап та биреп тормады, вакыты җитү белән, аны төртеп аударгандай яткырды.

Иртәгесен Барый иртүк күз ачып, Гыйльменисасы уянганчы эндәшми-тынмыйча, көйле бала кебек, яткан җиреннән көлемсерәп, уйланып ятты. Ниһаять, түземлеге җитмәде.

– Яңа урын-җир килештеме, озаграк йокладың син бүген, – дигән булып сөйләнә-сөйләнә, хатынын уятты да шул ук очтан яңадан сөйләнә китте: – Ә миңа, Гыйльмениса, син теләсә нәрсә әйт, килеште бу яңа урын. Бик матур бер төш күрдем. Имештер, кырдан тузан туздырып ат көтүе кайта. Ат – иң изге хайван ул, Гыйльмениса, белмәсәң бел. Ир төшенә ат кердеме – тикмәгә генә түгел инде. Син әле аның азагын тыңлап бетер, хикмәте азагында аның. Шул көтүдән бер тай, әкәмәт, ялы кыркылган, койрыгы киселгән менә дигән яшь бер тай чабып безнең капкадан килеп кермәсенме! Куып чыгарыр хәл юк малны, әкәмәт. Син теләсәң нәрсә әйт, Гыйльмениса җаным, гел болай коелып төшкән булмаячак безнең тормыш, менә шушы алама Барый әйткән ие диярсең. Алдагы елда бездә җир өләшү булырга тиеш, шуңарга тиклем син, Ходай кушып, миңа үзем кебек бәләкәй генә тагын бер Барый да табып бирсәң, җир өләшкәндә ике имана булып керәчәкбез дигән сүз бит. Менә бит ул бәхетнең башы кайда. Бер имана белән дүрт кеше туйдырып кара да син, ике иманаң белән сөйләшеп кара…

– Нигә кирәк бер Барый өстенә икенче Барый? – дигән булып, шаяртып, иренең төшен җөпләргә ашыкты Гыйльмениса. – Барый булмаса, безгә Әхәт тә ярый. Минем әни ягыннан апай тиешлебез Шәмсеҗиһан түтинең улы да Әхәт. Әле нинди генә Әхәт, сыйрагыннан тотып күлгә ташлый әтисе, бата, тончыга, шундук тагы калкавыч кебек калкып килеп чыга.

Барый төшендә күргән ак тояклы яшь тай аларның җил капкасыннан әле кайчан атылып керер, керерме-юкмы, әмма ир кешенең яхшы төше күңелле бер эшкә сәбәп булды. Кызына «яшертен илче» аша әйберләрен җибәртүдән соң атна уздымы икән, кичләрдән бер кичне, авылга эңгер кунгач, боларга искәрмәстән генә Шәмсениса үзе килеп керде. Кырыс кына исәнләште, әйтер сүзен тапмагандай, ишек төбендә беравык сүзсез таптанып торды – бу хәлендә ул өйнең кечкенәлегенә, түшәмнең тәбәнәк булуына хәйран калган кешегәрәк охшый иде.

– Түргә уз, әни, – дип, ыргылып урыныннан кузгалды Гыйльмениса. Сәке йөзлегенә киез китереп салды, әнисенең беләгенә барып ябышты.

– Узып тормыйм, – диде әнисе, кыска гына итеп, – менә монда үзеңә генә әйтәсе сүземне әйтәм дә…

Ул кызы Гыйльменисаны кече якка таба тартты, анда икәве генә калдык дип ышанганнан соң, артык һич көттермичә, кызының элек бер яңагына, аннары икенчесенә, бик авырттырырга тырышмыйча гына, чапылдатып китереп сукты.

– Әйткән антым бар ие, үтәмәсәм бәхетең ким булыр дип куркам.

Һәм шундук, кызын кочагына кысып, үксеп елап җибәрде. Аннары киткән чакта Гыйльменисаның учына бәләкәй генә янчык салды – нәрсә икәнлеген әйтеп торуны кирәк тапмады, ә янчыкта ананың картыннан яшереп җыя килгән акчасы салынган иде.

Акчадан күп мәртәбәләр артыгы, чагыштыргысыз артыгы: чыгышлый Шәмсениса, күп төчеләнеп тормыйча, әмма күңелендә булганны әйтмичә дә китә алмагандай:

– Хуш, кияү. Болай капылт кына йөрүемне гаепкә алма, вакытым шулай, – дип, йомшак кына исәнләшеп китеп барды.

Әйе, җылы авызы белән шулай диде. «Хуш, кияү!» – диде. Бу – кайчандыр аларда батрак булып эшләгән чандыр Барый өчен әйтеп бетергесез олылау булса, аның Гыйльменисасы өчен тагын да зуррак: бу – ананың ризалыгы һәм аның Барыен «киявем» дип кабул итүе иде.

Әмма, тулаем алганда, Барыйның ак җәймә җәеп яткач кергән татлы төше алар юраганча ук килеп чыкмады. Гыйльмениса Барый белән тора башлавының икенче елында, нәкъ әлеге шул җир өләшәсе елны, ире түземсезләнеп көткән ир бала урынына кыз бала тапты. Димәк, хыял гамәлгә ашмады, алар дүрт кешегә бер иманалары белән калачаклар. Әлбәттә, Барый моны эченнән кичермичә булмагандыр, әмма иң нык кичерүче Гыйльмениса үзе булды. Бичара күзгә күренеп, берьюлы суырылып калды, ниндидер гаепле эш эшләгән кебек, Барыеның күзенә туры карарга кыймыйча йөри башлады. Үз нәүбәтендә Барый хатынының бу эчке кичерешләрен шулай ук сизә, ул ничек тә Гыйльменисасын тынычландырырга тырыша, торып-торып, баланы үз кулына ала да аяк бармакларын, кул бармакларын саный башлый.

– Бөтенесе үз урынында, менә син әкәмәт, – дип куя, үзе балага әйләнгәндәй куанып, – бөтенесе сиңа охшаган, әнисе. Күзләрен кара әле син аның, күзләрен… бу тиклем дә сиңа охшап туар икән.

– Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Әле ошау-ошамау турында сүз әйтергә иртәрәк. – Гыйльмениса теләр-теләмәс кенә шулай дип әйтеп куя һәм, баланы ире кулыннан тартып диярлек алып, кабык бишеккә илтеп сала. – Ияләштермә кулга, гел аны кочаклап утырырга туры килмәс, дөньябыз бик үк түгәрәкләнмәгән.

Сизелеп тора: Гыйльменисаның бу төрпә сүзләрендә ачыктан-ачык әйтелмәгән, шул ук вакытта әллә ни еракка да яшерелмәгән үпкә бар. Иренә түгел бу үпкә, сабыйга шулай ук түгел – әле кайчан гына йөрәгеннән өзелеп төшкән үз валчыгыңа ничек үпкәләмәк кирәк… Барыннан да элек үзенә аның бу үпкәсе; бит аклый алмады Барые көткәнен! Ир бала булмады, кыз булып туды – нишләтәсең аны. Аннары курка-курка гына булса да, язмышына да үпкәләп куя, ләкин бусына да ул чаклы түгел, берәү дә көчләп такмады бит аны бу мәхлук Барыйга. Үзе чыкты, өлешеңә тигән көмешең шул икән, монда кемгә булса да үпкәләргә урын бармыни? Ләкин эчке ярсулы Гыйльмениса шулай да тынычлана алмый: ниндидер зур гаделсезлек яшеренгән бу дөньяда! Берәүләрнең бай, икенчеләрнең ярлы булуында түгел – анысы аның Ходай язганы буенча. Хәзергә менә әйтеп кенә бирә алмый: аннан башка да гаделсезлек бар. Уйлана торгач, бу гаделсезлекнең дә очы кайда яшеренеп ятканын тапкан кебек булды: кара әле, нишләп соң хатын-кызга имана җире бирмиләр икән? Хатын-кыз да ике аяклы, ике куллы кеше ләбаса! Аның да тамагы бар. Нишләп соң алай? Кайдан чыккан рәхимсез закон бу?

Шул ук вакытта Барый да тормыш турында уйланмый түгел иде. Кешегә чабата ясап кына тишекне тутырып булмаячак, юк, булмаячак. Беркөнне ул Гыйльменисасының ак һәм тыгыз имчәгеннән баласын туйдырып утырганны һәм сабыйның, мул күкрәк сөтен кирәгенчә йотып өлгерә алмыйча авыз кырыйларыннан ташытып, тәмләп чупылдатуын читтәнрәк һәм сиздермичә генә сокланып карап торды да:

– Кара әле, Гыйльмениса, әгәр мин сезне ун-унбиш көнгә калдырып китсәм, сез чыдарсыз да чыдарсыз, синең юанычың әнә кулыңда, үзем чыдый алырмынмы икән? – дип, сәер генә итеп сүз башлады. Һәм шундук Казан – Мамадыш юлында, юлга таш түшәү эшендә бераз акча эшләргә мөмкин дип сөйләгәннәрен, күрше Ярмәкбаш авылының ике егете унбиш көнгә ашау-эчүдән кала унар сум акча төшереп кайтканлыкларын дәртләнү белән сөйләп китте. Барый чынлап та бу эшкә бик купшынган, әйтерсең төшәчәк акча инде аның кесәсендә үк, шул ук вакытта күз карашларының хатынына һәм баласына томырылган хәтәр елтыравында яшерен бер курку, тәвәккәлсезлек чагыла: ничек уздырыр ул көннәрен әнә шул ике җан иясеннән башка? Уздыра алырмы?

– Шушы эсседәме? Утырыр идең яндырган кояш астында юлда таш чүкеп! – Әллә шаяртып әйтте Гыйльмениса бу сүзләрне, әллә болай да саулыкка бик туймаган Барыен жәлләүдән ялгыш ычкындырды. Ничек кенә әйтелмәсен, аның бу сүзләре Барыйга ничектер көлгән сыманрак, һәрхәлдә, ышанып җитмичәрәк карау кебек ишетелде. Һәм бу аның бөтен икеләнүләрен берьюлы чәлпәрәмә китерде. Барыйның әле Гыйльменисага өйләнгәннән бирле бер эшне дә болай кызу тотканы, мондый тәвәккәллек күрсәткәне юк иде. Гомумән, ул әкренрәк кыймылдый торган кеше иде, бәлки, фәкыйрьлеге дә өлешчә шуннан килгәндер. Эшкә уңган, пөхтә куллы һәм кешеләргә гел яхшылык кына теләүче Гыйльмениса белән янәшә һәм тату яшәү аңардагы ул яман гадәтне куып чыгаргандай булды – ул тәвәккәлләнә төште, аңарда дөньяның кайсыдыр моңарчы күрелмәгән бер почмагын тизрәк күрәсе килү теләге кузгалды.

Иртәгесен ул котомкасына вак-төякләрен салып һәм капчык өстенә бер кием запас яңа чабата да тагып юлга чыкты.

Бер көне бер ел булып тоелган чаклары булды Барыйга. Чынлап та, бик-бик ярата икән ул Гыйльменисасын. Анасын яратканга, күрәсең, баласын да шулай өзелеп яратадыр. Аннары тагы хатынының уйный-көлә кисәткәне дә дөрескә чыкты – көннәр бик эссе, таш-тузан арасында көнозын кояш астында эшләүдән башның миләре кипкәндәй була иде. Әмма барысына караганда да яманрагы сагыну иде. Чак кына буш вакыты булдымы, яки төнге йокыга ятып, күзен йомарга өлгердеме – әлеге шул тыгыз ак күкрәген бәләкәченең авызына каптырган хәлдә, ә тегесе авыз читләреннән сөтен ташытып чәпелдәтә-чәпелдәтә, гел Гыйльменисасы белән сабые каршысына килеп баса иде. Шулай да ал димәде, ял димәде, унбиш көнгә дип чыгып киткән кеше нәкъ ике ай эшләп, азмы-күпме акча төшереп, хатынына һәм сеңлесенә бүләк яулыклар, исле сабыннар алып кайтырга чыкты. Һәм кайткач, үзара шаярыша-шаярыша, тагын шуны ачыкладылар: шул ике айда Барый Гыйльменисасына – өенә нәкъ унике хат яздырткан һәм шул унике хатның уникесе дә бертөрле үк сүзләр белән башланып, бер үк сүзләр белән очлана булып чыкты: «Күз алмам да бәгырем, якында чакта белмәгәнмен кадерең…» һәм башка шуның кебек сандугач телләре. Өстәлсә, соңыннан берничә коры сүз белән саран гына итеп нинди дә булса баштан кичкән бер факт кына өстәлгән булып чыга. Аңлаша торгач, шунысы ачылды: Барый үзе яза белмәгәнлектән, хатларны кышлык акча эшләргә дип килгән бер шәкерттән шактый зур хак биреп яздыра торган булган. Дөресрәге, шулай эшлим дип тынычлык табып яшәгән. Бактың исә теге хәйләкәр таз моны утырткан: бер буш вакытында хатларның барысын да стандарт сүзләр, стандарт сайраулар белән язып тутыра да икән, шуңа өстәсә, тик юклы-барлы фактларны гына өсти. Ә бәясен Барыйдан тулысынча каерып, бичараны әкрен генә төп башына утырта бара, имеш. Бу көлке дә, чак кына аянычлы да хәлне ачыклагач, Барыйның теге хәйләкәр шәкерткә ачуы бик чыкса да, инде эш узган: шәкерт анда – кырык-илле чакрымдагы Мамадыш юлында калган, ә сагынып хат яздырткан Гыйльменисасы Барыйның җылы куенында иде. Бу кызыклы ачык авызлык һәм, аннан да бигрәк, ике ай бер-берсеннән аерылып тору аларның араларын тагын да җылыта төшкәндәй итте…

Шул ук вакытта бу ике ай аерым торып эшләп кайткан барлы-юклы акча ир белән хатын арасында чак кына сүзгә дә сәбәп булды. Чәйдән-шикәрдән башка берни дә алмыйча сандык төбенә салып куйган акчага Барый Гыйльменисасына кышка бишмәт җиткермәкче була, дөресен әйткәндә, ул әле һаман, малай көткәндә кыз тапканы өчен, Гыйльменисасы борчылып йөридер кебек сизә, шунлыктан, әлеге шул тегеләчәк яңа бишмәт белән ничек тә хатынының күңелен тапмакчы иде. Ә Гыйльменисаның исә бишмәт дигәнне ишетәсе дә килми, ул кеше рәтеннән ничек тә хуҗалык ягын рәтләмәкче, башка бер сүзне дә ишетергә теләмичә, үз тәкъдимен куәтли: кәҗәне сатып, аның акчасына әлеге шул сандык төбендә ята торган акчаны да кушып, ул да җитмәсә, әнисе калдырып киткән теге янчыктагы көмеш тәңкәләрне дә өстәп, көзгә ничек кенә булса да бер башмак тана алып булмасмы? Моны болай яклавының үзенә генә билгеле булган бер сәбәбе дә бар: ире өйдә юк чагында, Гыйльменисаның әтисе тәкәббер Әлмөхәммәт, кызына карата чак кына күңеле йомшарыпмы, әллә аларның фатихасын алмыйча, ярәшкән егеттән качып, авылның иң йолкыш егете Барыйга ябышып чыгуы өчен мыскылларга теләпме, кеше артыннан: «Теге хәерчесе өйдә юк чагында, әнә минем акбаш тананы алып китсен. Баласына сөте булыр, бозаулары уртак – түлке белеп алсыннар: сәдакага түгел, асрамага гына биреп торуым, анысы да нарасый баланы жәлләп», – дип әйттергән иде. Бу сүзне ишетеп, Гыйльмениса, әлбәттә, бик хурланды, ләкин эченә сеңдерде. Каршы килеп, әти-әниләренә сүз җиткермәде, иркәләнергә теләп, иренә дә күз яше күрсәтмәде. Гомумән, ул дөньяның уен түгеллеген инде белә башлаган, иркәләнергә яратмый, хәер, иркәләп-иркәләнеп торырга аларның вакытлары да юк иде. Әмма көзгә башмак тана алып җибәрергә дигән сүзендә Гыйльмениса ирен тәки җиңде. Белмәгән кеше белеп торсын: хәзер инде алар ишегалдына да сыер малы аяк басты – игелеге белән генә була күрсен. Әмма ишегалды дигәненең бер дә рәте юк, түбәсе күк белән ябылган ихатасыз шыр ындыр табагы иде. Кәҗәне ябып куярга яраган читән әрбәлек сыер малы өчен, әлбәттә, ярамады. Шуны искә алып, аннан да бигрәк, хатыны Гыйльменисаның таналы булудан соң туган куанычы белән дәртләнеп, элек тә «Ялкау Барый» дип мыскыллап йөртелә торган Барый, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тырышлык күрсәтеп, кечкенә арба белән урманнан чыбык-чабык ташыды, танасы өчен иркен генә абзар корыштырды, ишегалдын ихаталап тотып алды. Менә бит кая үрләп бара эшләр! Әле шуның янына тагын күңеле дә бөтенләй үк өметсез түгел. Дөрес, быелгы җир өләшү вакытында ул инде үзенең шул бер иманасы белән калачак. Алдагы җир өләшү тагын унике елдан. Аңа хәтле Гыйльменисасы – рәхмәт төшкере – ничек тә берәр ир бала табып куймасмы?

V

Ләкин Барыйның ул өметләре дә барып чыкмады. Шул бергә торган һәм бер-берсенә кырын сүз дә әйтмичә, бик сөешеп торган алты ел эчендә Гыйльмениса бер-бер артлы диярлек өч кыз бала тапты. Моның өчен, йорт башы буларак, Барый да, әлбәттә, тыныч калмагандыр, ләкин моның өчен иң нык борчылганы, моны әллә нәрсәләргә юрап, шомланып беткәне иң элек Гыйльмениса үзе булды. Һәр корсакка узганы саен, ул: «Йа Ходам, бусын ир бала итә күр, мин синең итагатьле колың лабаса! Ник син минем аһ-зарымны, ихлас күңелләрем белән ялваруларымны искә алмыйсың?» – дип, көферлеккә төшүдән курка-курка булса да, инанган Алласы белән әрепләшеп китә, хәтта юклы-барлы мөлкәтеннән Барыена сиздермичә генә нәзер-сәдакалар өләшеп, ырымчы карчыкларга йөреп, алдан үзенчә чарасын да күргәндәй була иде. Әмма нишләмәк кирәк – үзең теләгәнне кул белән генә тартып ала торган эш түгел шул! – гамәлдә исә гел шул бер бәрәкәт: кыз артыннан кыз туа да тора, туа да тора иде. «Әллә бик итагатьле колы түгелме мин аның? Әллә әти-әниләрнең сүзенә каршы килеп, ярәшеп әйтелгән сүзне таптап икенче кешегә чыгуым өчен ул мине шулай җәзалыймы?» дигән уйлар да килгәли иде вакыт-вакыт. Ләкин Гыйльменисаның буйсынмас эчке рухы шундук каршы да күтәрелеп чыга. «Дөньяны яраткан, кешеләрнең кылган эшләрен, дөресне, дөрес түгелне югартын күреп, яклап торырлык бөек зат икән, нишләп соң ул күрәләтә минем – үзенең ярдәмсез колының – теләгенә ачыктан-ачык каршы килә? Яшьләй башы нужадан чыкмаган, фәкыйрьлектән тәмам тәкатьсез калган шул Барый бичарамның ялгыз бер иманасы белән алты кашыклы семьяны ничек туйдырмак кирәк? Алай барсына да кодрәтле хаким булгач, син үзең уйлап кара, Ходай җаным!» – дип, курка-курка гына булса да, кайдадыр – югарыдамы, түбәндәме, уңдамы-сулдамы – анысы мәгълүм булмаган, ләкин, ихлас күңелле хатынның керсез инануы буенча, аның бу интегүләрен күреп-ишетеп торырга тиешле югарыгы бер зат белән шулай бәхәскә дә кергәли иде…

Газап өстенә газап, шулай эчтән өзгәләнгән көннәрнең берсендә аңарга әллә кайдагы, Каф тавы артындагы дәрьяларда-диңгезләрдә, менә ничә еллар инде хатсыз-хәбәрсез югалып калган элекке Хафизыннан бик яшертен рәвештә генә, кайчандыр әле бай кызы булып чуклы тәңкәләр тагып йөргәндә Гыйльмениса белән та-кыямәт дус булырга – сер саклашырга дип сүз бирешкән «ахирәт дусы» Әсхәпҗамал аркылы хат килеп төште. Хат, әлбәттә, әллә ниләр вәгъдә итә торган түгел – хәер, вәгъдәләргә инде соң да иде. Ләкин эшнең ничек булганы белән исәпләшмәстән, хәтта ул турыда кызыксынып та тормастан, Хафиз үзенең бу хатында Гыйльменисаның ашыгып кияүгә чыгуы өчен тау хәтле үпкә белдергән иде. Моңа хәтле хатсыз-хәбәрсез торуының гаебе дә әлеге шул күктән куркучы һәм, ихтимал, мохтаҗ вакытларында әҗәткә чәй-шикәрен биреп торучы авыл тоткасы Әлмөхәммәт байдан да шүрләүче карчык анасында төенләнеп яткан, имеш. Дингә ышанучан карчык, никахлы кешеләр арасына коткы салудан куркып, улы Хафиздан Гыйльмениса исеменә аталып язылган хатларны утка яндыра килгән. Шуның да өстенә тагын Хафиз, әллә үзенең еракта инде бик күпне белә торган шәп кеше булып җитешкәнлеген сиздерергә тырышып, ялган горурлыкка бирелүдән, әллә флотта узган шул дүрт-биш ел төшендә башыннан кичкән «муштра» йогынтысы астында, кайбер адәм аңламаслык, һәрхәлдә, Гыйльменисаның колагына якын да килмәслек сүзләр дә кыстыргалап язган иде. Тагын да эчкәредәрәк кузгалганы, кешегә, хәтта «ахирәте» Әсхәпҗамалга да сиздерми уздырганы ничек булгандыр, күз алдында ярылып ятканы шул булды:

– Узасы узган, тузаны тузган эшләрне яңартып ятарга ничу… аннан башка да күңелем дөнья гаме белән тулган! – диде дә Хафизның хатын шундук, «ахирәте» нең күз алдында ук, вак-вак кисәкләргә тураклап, күңел түгел, кул да җыя алмаслык итеп, җилгә очырды. Көрәшче Хафиз һәм Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса арасында кайчандыр матур гына уйнап алган мәхәббәт романтикасы шуның белән вәссәлам… дип исәпләргә дә мөмкин булган булыр иде, әгәр соңыннан, бик соңыннан, күп еллардан соң көтмәгән хәлләр килеп чыкмаса! Мәкерле дә, хәтәр дә соң син, дөнья!

Ә Гыйльмениса өчен дөньяның иң хәтәр чаклары әледән-әле була торса да, әллә ни сизелмәде – ул тәвәккәл иде, үз дигәнен эшләде. Әлбәттә, уен булып чыкмады, хәзер дә уен түгел. Барлык нужасы өстенә шунысы тагын җанны кыйный: әтисе әнисенә караганда да күп каты булып чыкты. Әле шушы көнгә хәтле кызының Барыйга ябышып чыгуын чын-чынлап гафу итә алганы юк. Очраганда бер-ике авыз сүз белән исәнләшә дә китеп бара. Гыйльменисаның хәле ничек? Ничек яшиләр? Нарасыйлар ничек үсә? Ул турыда хәтта кызыксынып та карамый. Бу яктан бик тырналгач, бер кичне Гыйльмениса, «танабыз кайтмады, тана эзләп йөргән җиремнән» дигән сылтау табып, ә чынлыкта әтисе белән бер сөйләшеп-үпкәләшеп алу нияте белән тәвәккәлләп барып кергән иде. Икенде-ахшам намазына әзерләнеп, тәһарәт алып йөргән җиреннән Әлмөхәммәт кызына сәер генә итеп бер карап алды да хатыны Шәмсенисага:

– Казан ас, табын әзерлә, барып, теге йолкышын да алып кил, бер уңайдан азрак утырып китәрләр, тана пычагыма да китмәс, – дип, кырт кына боерык бирде дә үзе шундук намазына кереште. Гыйльмениса моны, бердән, әтисенең йомшара башлау билгесе дип кабул итсә дә, Барыена карата бу тәкәббер картның әле һаман да болай һавалы торуы аны тагын сискәндереп җибәрде. Кыз чагындагы истәлекләрне яңарткан бу йорт бусагасыннан ул, яхшы ук борынын салындырып, кире атлады. Әлбәттә, аныкы да бераз тупасрак килеп чыкты – ничә әйтсәң дә, шул Әлмөхәммәт кызы ич бусы да. Ләкин ничек чыкса да үкенми, шулай әкренләп чиркәнчек ала-ала ияләшерләр әле. Теге чакта, аларның планнарын берьюлы өзеп ташлап, хәтерен калдырган булса кирәк шул. Хәер, бер-бер артлы туган өч иманасыз-җирсез кызың аяк арасында буталып йөргәндә, үкенергә инде соң да иде. Алдагысы аны шулай ук куркытмый, ни булса – шул булыр, Гыйльмениса өчен дөньяның иң хәтәр чагы менә бүген иде.

Гадәттә, Гыйльменисасы белән төрле планнар корырга, әле өйнең тәрәзәләрен кадаклап читкә китәргә, әле яңадан байга ялланып батрак булып керергә, әле, һич югы, ат печүчеләргә ияреп китеп, аларның һөнәренә өйрәнергә дә аннары, бер җаена төшенеп алгач, хәтта ат белән генә дә чикләнеп калмыйча, шул үткен пәке белән ике аяклы затларны да печкәләп йөрергәме икән, дип, уенын-чынын кыстырып сөйләшергә ярата иде Барый. Кыскасы, ничек кенә булмасын, тәкъдир дигәнендә нәрсә генә язылмасын, өскә ишелеп барган бу иске өйдә алты җан иясе бер имана җиргә ябышып ятарга мөмкин булмаячагын ир яхшы сизә, тыштан шаяртып сөйләгән булса да, эчендә ут үрли, кеше ышанмастай юкны-барны сөйләп җибәрүләре дә ничек тә Гыйльменисасын юату, аңа боегырга ирек бирмәү өчен була торган иде. Шул рәвешчә тел белән тегермән тарта килгән Барый көннәрдән бер көнне – әйтерсең кемдер аны шуңа котыртты – бөтенләй беркем белән дә сөйләшмәс булды. Ашарга ни дә булса әзерләсәләр, килеп утыра, ашый, аннан-моннан гына амин тоткан булып, ләкин юкны бар итеп әзерләгән Гыйльменисасына һич сүз катмыйча, хәтта күз кырыен да төшермичә, яңадан ян сәке буена китеп чабатасына утыра иде. Үзгәлек тик шунда: әллә нидә бер кызларын – әле берсен, әле икенчесен, әле өченчесен – кулына алып, аларга да һич сүз кушмыйча, гадәттәгечә, балаларының инде мең мәртәбә саналган аяк бармакларын, кул бармакларын берәм-берәм санарга керешә, минутлар буенча күзләренә текәлеп карап тора, аннары, әйтсә, тик өй эчен тутырып, берничә сүз әйтә:

– Бу кадәр үзеңә охшатып, матур итеп тудырырсың икән, Гыйльмениса. Сиңа хет матур булсаң да килешкән: Әлмөхәммәт бай кызы. Ә болар кемнәр? Болар бит иске мүк арасындагы тычкан балалары гына… таптап, сытып китмәсәләр ярый үзләрен бер дә бер көнне…

Йә бөтенләй телсез калып, сәгатьләр буена бер сүз дә кушмыйча утыра бирә иде. Барыйның балалар турында болай өметсез сөйләнүләрен дә бер дә яратмый иде Гыйльмениса. Ә беркөнне шул «телсез» Барый, һич көтмәгәндә, ясый торган чабатасын калыплы килеш почмакка тотып атып бәрде дә дәррәү аяк өс калкып һәм бик катгый рәвештә:

– Киттек, Гыйльмениса, – дип, өзеп-кистереп сүз башлады, – синең атаңа, Әлмөхәммәт байга барам. Теге вакытта да эшләгәнемне тутырып бирмәде, аны да таптырам, янә дә килеп, менә бу балалар тычкан балалары түгел, аның баласының балалары. Килсен, күрсен. Бусаганы атлап кергәне юк, ничә ел бергә торып. Әллә фәкыйрьлегебез йогар дип куркамы?

Авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәскә өйрәнгән Гыйльмениса өчен бу соңгысы бөтенесенә караганда да куркынычрак булды: ул әтисе алдында баш июдән курыкмый, ул югында үзенең туган йортына сирәк булса да баргалап-кайткалап та йөри, әнисе белән аның мөнәсәбәте, бигүк ялтырап тормаса да, ярыйсы, әтисе күрмәгәндә генә әнисе: «Менә бусы үзеңнең бәләкәй чагыңнан калган, оланнарыңның йә берсенә, йә икенчесенә рәтләп кидер», – дип, вак-төяк чүпрәк-чапракларын да биреп җибәргәли, юл өсте туры килгәндә, үзе дә сугылып, балаларны ни белән булса да куандырып, сылап-сыйпап киткәли иде. Боларына горурлыгы комачауламаган Гыйльмениса, Барыйның теге сүзләрен ишетеп, чыдый алмады, бергә тора башлаганнан бирле беренче мәртәбә тавыш кубарып, китте тезеп, китте тезеп:

– Шул көнгә калдыңмыни инде, бичара? Үзе сүз кушмаган кешенең бусагасына дүрт аякланып, мүкәләп барыр көнгә? Миңа ата тиешле кеше ул, аны мин синнән яхшырак беләм. Сырты белән торыр-торыр да йөзе белән әйләнмичә булдыра алмас, бер әйләнер. Шул чагында адәм теле белән барысы турында да сөйләшербез.

Хәер, Барый бик кызган иде бу минутта, яхшы сүз белән генә тотып торыр хәлдә түгел иде, Гыйльменисаның юатырга тырышуларын берьюлы күреп, бөтен тавышына һәм бөтен ачигысын салып акырып җибәрде.

– Кем әйтте сиңа мүкәләп барам дип? Теге вакытта биреп җиткермәгән хакымны даулап барам. И бер очтан шунда синең хакыңны да даулыйм! Егерме өч яшеңә хәтле шул йортта эшләп, нәрсә биреп җибәрде ул сиңа? Йә, әйт, нәрсә киеп килдең син миңа? Әлмөхәммәт бай кызы була торып? Бер кат ыштаннан килдең.

Сүз бу хәтле ачыктан-ачык киткәч, Гыйльмениса иренә ачулана алмый, хәтта сүз дә әйтә алмый, әйтер сүзе булса да әйтә алмый: шундый йомшак, бала табигатьле, тумыштан ук китек күңелле, хәтта беркадәр йомыкыйрак та булып яралган кеше дә шушы чиккә җитеп гаҗизләнгән икән, аңа каршы сүз әйтеп, аны кирәкмәскә оскытып торуның ни мәгънәсе бар? Шул ук вакытта Гыйльмениса бу йортта бергәләп узган тормышында беренче кабат сизде: теге вакытта ата-анасына кузгалган сукыр ачу аркасында чынлап та бик йомшак, зәгыйфь кешене сайлаган икән ул тормыш иптәше итеп. Балалары тәпили алганы тәпиләп, тәпигә китмәгәне шуышып аның тирәсенә җыелганнар, кайсы итәгенә ябышып, кайсы кулга сорап шыңшый башлаганнар иде. Җир-судан мәхрүм ителгән бу кыз балалар тудыру яңадан бер кат күңелен өшетеп алды Гыйльменисаның – ахыр чиктә, Барыйның болай гаҗизләнеп калуының нигезендә аның да гаебе бар ла. Әллә шуны сизенүдән, әллә, тавышны зурайтып, балаларны куркытырга теләмәүдән, Гыйльмениса җайлап кына, хәтта сүзне уенга борырга теләгәндәй итеп әйтте:

– Син ул сүзләрне чынлап әйтмәгәнсеңдер, Барый? Булгандыр шундый җенең чыккан вакытың, ычкындыргансыңдыр ялгыш. Булмастай эшне сөйләүдән кемгә файда?

Бу юлы инде Барый да кычкырмыйча гына, ләкин шул ук вакытта уйнап сөйләмәгәнлеген аермачык сиздереп әйтеп куйды:

– Чынлап әйттем мин ул сүзне, Гыйльмениса. Барачакмын. Аласымны якасыннан каерып алачакмын. Инде алай түгел икән, үпкәләш булмасын беребезгә дә, өенә ут төртәчәкмен.

Әлбәттә, җен чыкканда кузгалып китә торган бу бер кабыну гына булып калды. Моңа хәтле кешенең чебешенә дә кул якмаган, гомумән, кешегә яман сүз дә әйтә белми торган, ә Гыйльмениса белән бергә яши башлаганнан бирле, хатынының сабырлыгыннан, киң холыклы булуыннан бөтенләй эреп киткән бәләкәй гәүдәле чандыр Барыйдан мондый куркыныч адымны көтеп тә булмас иде. Ә кем белгән? Кайбер хәлләрдә нәкъ әнә шул көтеп булмый торган эшләрне эшләп ташлыйлар да бит! Бер хәл дә тумыштан кешенең маңгаена язылып куелмаган. Килеп туа шундый бугазга терәлгән минутлар, дөнья кешене кирәгеннән артык үчекли башлый, кешедә – нинди генә сабыр һәм авыр холыклы кеше булмасын – әкренләп ачу җыела, үпкә җыела, сары су булып, үт җыела һәм кеше – моңа хәтле гомердә андый кабыну күрсәтмәгән кеше – кинәт бомба булып шартлап куя.

Семьясы зураеп та күгенең зураюын күрмәгән һәм балалары өчен, бигрәк тә Гыйльменисасының эчтән сыза баруын күреп йөрәге әрнегән Барыйда соңгы вакытларда әнә шундый көтелмәгән кабынулар әледән-әле күренгәли башлады. Шундыйлардан берсе, мәсәлән, көннәрдән бер көнне ул һич сәбәпсезгә сеңлесе Камәргә бәйләнергә тотынды.

– Син, кызый, җиңгәң үз күлмәгеннән бозып тегеп биргән бу күлмәктән кайчан чыгарсың икән? Чыгарга уйлыйсыңмы юкмы? – дип башлап китте ул, башта бик алай кызмыйча гына. Камәре каршы килеп сүз әйтмәсә, бәлки, шуның белән беткән дә булыр иде, һәрьяктан кимсетелгән кеше бит, бу сүзләр Камәргә бик авыр кагылды булса кирәк.

– Бөтенләй күлмәксез йөрергә кушуың түгелдер бит бу, абый? – диде Камәр, чак кына тавышын күтәрә төшеп. – Инде мине башук күпсенә башлавыгыз икән, китәрмен… Кайда булса да минем дә чабата олтаны хәтле генә туфрагым бардыр. Мин алай, кайбер кешеләр кебек, байларныкы азрак таммасмы дип, кешедән калганны көтеп тормыйм.

Ай, шушы соңгы сүзләрен әйтмәгән булсачы! Бик авырткан җиренә тиде шул бу сүзләр Барыйның. Һәм ул һични белештермичә, һичбер нәрсә белән исәпләшмичә, берьюлы кайнап китте:

– Кем ул байларныкын көтеп йөрүче? Минме, син утка янмас, суга батмас бөкре шайтанны җилкәсендә туйдырып ятучы абыеңмы? Гомердә кияү чыгасы юк сиңа. Мин булмасам, янә килеп, үзе кимичә сиңа кидерүче әнә ул изге җанлы җиңгәң булмаса, әллә кайчан кеше бусагасы төбендә кәкрәеп каткан булыр идең инде син…

Бик нык кызды Барый да бу минутларда. Әгәр килеп Гыйльменисасы аның авызын томаламаса яки, иренә сиздермәстән генә, Камәргә хәзергә кая булса да күздән югалып торырга ишарә ясамаган булса, ихтимал, таш коры кызу белән генә калмаган да булыр иде.

Һәм нервысын тота алмас хәлгә килеп арыган-йончылган кешеләргә хас булганча, яумыйча узган бу давыллы болыт, бәлки, монда да шулай узып киткән булыр иде. Күрәчәккә каршы, шунда Гыйльмениса йөрәккә үтә торган бер сүз әйтте:

– Кая куймакчы буласың ул бәхетсез кызны? Әгәр синең белән минем канат астында да урын бетсә?

Кинәт берсүзсез аягөс катып калды Барый. Аның сүз әйтер чамасы калмаган иде. Хатынының күзләренә карады – икесендә дә яшь тулы иде.

– Мин монда артык кала алмыйм, Гыйльмениса. Син теләсәң нәрсә әйт, мин монда артык кала алмыйм. Хәбри малайлары әнә Донбасска китәргә җыеналар, аларга иярәм да китәм. Аларда булган аяк-кул миндә дә бар, алар эшләгәнне, шәт, эшләрмен.

Һәм бернинди кыстау-ялварулар да, балаларын һәм хатынын ярату да, саусызлыгына ишарәләп, билгесез язмыш белән өркетүләр дә аны бу карарыннан кире кайтара алмады.

– Сез монда ничек кирәк алай тарта-суза торсагыз, мин байлык артыннан куучы кеше түгел, әзрәк түл җыю белән җәлт кайтып җитәрмен, – диде ул, аерылганда Гыйльменисасын кочаклап. – Ә син теге сүзләрне оныт, Камәр, уйлама: абыең әйтмәде аны, абыеңның җеннәре әйтте, – шул сүзләр белән аннары сеңлесен кочаклады, күрмәстәй булып, озаклап күзләренә карап торды, – җиңгәң белән яхшы гына торыгыз, балаларны карарга булыш. Кайтышлый сиңа, Алла насыйп итсә, инәдән-җептән генә чыккан бер кала күлмәге и бер көмеш чулпы апкайтырмын.

– Чулпыны мин җиңги үзенекен тактырганда да такмадым, – дип мөлдерәп, абыйсының күзләренә карап куйды Камәр. Ул бичара булачак «кала күлмәге» нә дә бик-бик канәгать иде.

Бик авыр, ямансу саубуллашу булды бу. Әйтерсең барысының да өстенә болытлы күк ишелеп төшәргә тора, күкне һәм болытны дәррәү ишелеп төшүдән бары тик иңбашлары белән генә тотып торалар кебек иде. Соңгы күрешүләре һәм соңгы аерылышулары шушы булган икән. Киткәннән соң Барыйдан ярты ел буена берме, икеме тапкыр акча килде, әллә ни зурдан булмаса да, «балаларга» дигән булып, күчтәнәчләре дә килә торды һәм аның өстенә атна саен диярлек сагыну-саргаю сүзләре белән тулып хатлары ява иде. Бу Донбасс якларындагы хат язу остасы теге Мамадыш юлын салганда туры китергән остадан күп мәртәбәләр өстен, хатны читен-почмакларын буяу карандашлары белән чәчәкләп-чуклап тутырган кәгазьгә яза һәм хатның азагына һәрвакыт бәләкәй генә кош томшыгы төшереп (ул, күрәсең, аныңча сандугачмы, былбылмы вә башка шундый җырларга кереп тә, дөньяга килергә әле өлгермәгән берәр кошмы?), шул томшыктан як-якка канатлы-канатлы юллар чыгарып:

 
…Ал кадыйм түшләреңә, гөл кадыйм түшләреңә,
Былбыл булып, гөлгә кунып керәсең төшләремә, –
 

дигән җырны язып куя торган иде. Башка җырларны белмәгәннән яки яратмаганнан түгел, кабатлап-кабатлап булса да, гел менә шушы җырны яздырганы өчен дә ярата иде Гыйльмениса Барыен. Ярата иде һәм күрмәстәй булып, киткән юлларыннан күзләрен алмыйча, сагынып көтә иде. Нишләтәсең бу вафасыз дөньяны! Чынлап та, икенче күрешү насыйп булмады аларга. Киткәненә ел тулды, инде кайтыр көннәре дә җитә булыр дип өметләнеп көтеп торганда, Барыйның бергә эшләгән иптәшләреннән, Арча һәм Наласа ягы кешеләреннән, бер дә чәчәкләп-чуклап тормыйча язылган коточыргыч хат килде: лава ишелеп, мәрхүмнең гәүдәсе сулы, ташлы-балчыклы җир астында күмелеп калган. Эзләп караганнар гәүдәсен, ләкин өстенә шушы хәтле зур гөнаһларны, алдашуларны, җинаятьләрне һәм сагынуларны күтәреп торган авыр җир ишелсен дә, шуның астыннан чандыр гына Барыйны ничек эзләп тапмак кирәк?

Бер имана җирдән сыгып алган бәрәкәтне алты кашыкка тарта-суза бүлеп, җитмәгәнен кешегә орчык эрләп, көнлеккә йөреп җиткерергә тырыша-тырыша, алай да тулмыйча калган бушлыкны киләчәккә өмет яки сүзсез хәсрәт белән тутырып, кеше рәтеннән ничек тә төтен чыгарып киләләр иде әле. Тагын берничә елдан яңадан җир өләшәчәкләр, аңа хәтле Донбасстан сагынып кайткан Барыеннан, Алла кушып, ничек тә бер ир бала булмасмы дип өметләнеп көтеп торганда, күтәрә алсаң күтәр, күтәрә алмасаң егыл да үл, Гыйльмениса җаным, итәгеңә өч кыз бала һәм кияү чыкмый торган бөкре каенсеңлеңне төяп, ялгыз башың кал инде менә. Ә җир өләшү елы килеп җитсә – Алла үзе сакласын – шушы күп тамаклы оя Барый иманасыннан да мәхрүм калачак. Закон алар өчен генә чыгарылмаган, ир-атың юк икән, җиргә борыныңны сузма!

VI

Нишләргә калды соң хәзер бу ояга? Бигрәк тә оя башы Гыйльменисаның үзенә? Кайчандыр, Барыйга кияүгә чыкканда, үзе егылган еламас, дип өздереп әйткән иде ул. Юк, үзе егылганның да елар көннәре була икән! Шулай да төннәрен бала-чагаларына да, каенсеңлесе Камәргә дә күрсәтмичә, күңеле тулып, бик әкрен елаштыргаласа да, көндез ул аны-моны сиздермәскә тырыша, хәтта хәл белгән атлы булып төпченергә ярата торган күрше хатыннары алдында да әллә ни сер бирмичә, «Нишләмәк кирәк язмышың шулай кырын торгач?» белән бетермәкче була иде. Ләкин юк, борчуны бетереп булмаган кебек, бер күңел йомшагач, сүзне дә туктатып булмый икән. Ни аз сүзле, кырыс табигатьле Гыйльмениса, бер туктап хәл алганнан соң, механик рәвештә диярлек, яңадан ялгап алып китә: «Илдә чыпчык үлми, без дә үлмәбез, үз көнебезне үзебез күрербез, шәт. Әнә чит-ят җирләрдә, иләмсез авыр туфрак асларында ятып калган Барый бичараны әйтегез сез. Монда булса, ичмасам, зират яннарыннан узганда догасын кылыр идең…»

Чынлап та, шул китек күңелле Барыен, Гыйльмениса дигәндә, җиргә-суга хаклары булмаган шушы почык борынлы кызлары дигәндә үләргә торган – һәм дөреслектә ул шулар өчен үлде дә инде! – беркатлы ирен һич кенә дә исеннән чыгара алмый. Артык аптырагач бугай, аның кайчакларда, кабынып китеп, гомердә кулы күтәрелмәслек дуамал эшләргә дә ярсып куюларын, ә вакыты белән балалар кебек оялчанга-кыюсызга әйләнүен, Гыйльменисасы күлмәк алыштыра башласа, карап торырга уңайсызланып, нинди дә булса йомыш белән тизрәк тышка чыгып китүләрен, соңгы сәфәре вакытында озата барырга чыккач, хатынының авызыннан суырып үбәргә бик теләп тә, кеше алдында кыймыйча, «Хуш инде, нәнәм… Балаларны, үзеңне ничек тә саклый күр!» дигән сүзләр белән чикләнүен, күзләре яшь белән тулган килеш китеп баруларын – барын да, барын да бер-бер артлы күз алдыннан үткәреп, кызгану катнаш сагыну белән өзелеп сагына иде.

Шулай да сагыну белән генә яшәп булмый, нәрсәдер эшләргә, бүтәннәр аяк астында тапталмаска, ничек тә аякка басарга кирәк иде. Шул турыда сөйләшү өчен, ул беркөнне иртә белән каенсеңлесе Камәрне һәм, аңласа-аңламасалар, балаларны үз тирәсенә җыеп:

– Йә, инде нишлибез, балалар? – дип сүз башлады. – Азмы-күпме ышаныр кешебез әтиегез иде, ул хәзер юк. Яңадан җир өләшкәнче, аннан калган шул бер иманабызны, шәт, тартып алмаслар. Анысын ничек кирәк алай суздык та ди. Биш җан ул бер имана белән генә кая барырбыз? Ярый ла әле аны, кеше шикелле, вакытында чәчтерә алсак? Шуннан тагын кая сугылырбыз?

Монда аның, хәзергә бик каты бәгырьле булып торса да, туган әтисе барлыгы, үтә авырга китсә, аңарга барып егылырга мөмкин булачагы һәм аның ятимнәрне ничек тә ташламаслыгы күңеленә килде. Ләкин ул моны иң актыккы чара итеп саклый, хәзердән үк кешегә ышанып үзен тынычландыруны горур җаны күтәрә алмый иде. Шулай да, бер башлагач, анысы да бәреп чыкты:

– Сез уйлыйсыздырмы-юктырмы, ә мин төннәр йокламыйча уйлыйм. Сугылырдай капкалар бар. Әйтик, менә Камәрнең ялгыз үзен генә калдырып, миңа балаларым белән яңадан әти йортының бусагасына кайтып егылырга. Күңеле йомшак чакка туры килсәк, шәт, бусагасыннан ук куып чыгармас. Аларның миннән башка балалары юк. Иллә дә мәгәр, алдан ук әйтеп куям, тәндә җаным бар чакта, мин Камәрне ялгыз үзен генә калдырмаячакмын. Калдырсам, мәрхүм Барый миңа мәңге риза-бәхил булмаячак.

Шундук тагын һич урыны түгел бер вакытта күңелдә мондый вәсвәсәле уй да чагылып алды: «Әгәр дә мәгәр чит кеше балаларын асрап үстерергә бик тә теләп риза булган берәр дөнья әүлиясы килеп чыгып, мине кияүгә сораса? Ходайдан яшермәгәнне үземнән яшергән юк: мин әле кияүгә ошамаслык кеше түгел. Чыгарга булыр иде, ник булмасын. Мәгәр ул чагында да аякка әлеге шул «әгәр дә мәгәр» дигән богау салынырга тора. Беренчедән, хәзергә әле бер яктан да андый адәм әүлиясы килеп чыгардай күренми. Күренсә дә, ул турыда уйларга иртә, мин ул турыда уйламаячакмын: уйлаганга карап кына, ул минем ятимнәремә Барый әтиләре кебек әти була алырмы? Шулай булгач, болай уйлау иртә генә дә түгел, бөтенләй гөнаһ ук, әстәгъфирулла тәүбә, мин уйламадым моны, шайтан күңелгә китерде. Юк-юк, мин балаларымны үзем үстерергә тиеш! Ничек кенә читен булмасын, үзем үстерергә, үзем, үзем… Өченче бер юл бар: шул өч ятимне кайсын җитәкләп, кайсын кулга алып, хәер сораша чыгып китәргә. Бу юлга аягым атламаячак. Ике аягымның берсе дә. Ике аяктан башка бит әле минем ике кулым, адәм күзе алдындагы йөзем бар. Җибәрәчәкләрме алар мине мондый хурлыклы кәсепкә?»

Яшен тизлеге белән янә шундый каршылыклы уйлар узды Гыйльмениса күңеленнән. Узды, ләкин, Аллага шөкер, ул моны теленә китермәде. Шулай да, хәтта теленә китәрмәгән хәлендә дә, Камәре әйтерсең моның күңелендәгеләрен укып торган – сизгер була диләр шул андый ким-хур кешене:

– Уйламыйксана, туганым җиңги, җыен юк-бар уйларны, – дип, кинәт урыныннан торып, күзләрен читкә борды һәм, балаларданмы, үзеннән үземе оялып, кабаланып, кече якка таба атылды.

Бераз сулыш алганчы һич сүзсез, шул ук вакытта утырган урыныннан да купмыйча торып калды Гыйльмениса. Аннары Камәрне яңадан үз янына чакырып китерде.

– Җылауны мин үзем дә булдыра алам, Камәр җаным, – дип башлады ул, бер үк вакытта иркәләгән дә, кисәткән дә тон белән, – иллә дә мәгәр җылап утырып кына безнең тамакны туйдырмаячаклар. Ә безгә тамак туйдыру, кеше арасында ялангач йөрмәү турында уйларга кирәк.

Бераз суына төшкәнче, ул яңадан сүзсез калды, балаларына – әле берсенә, әле икенчесенә кулы белән кагылгалап куйды һәм кинәт, җитди эш турында сөйләүдән арып, уен-көлкегә күчкәндәй, хәтта авыз чите белән генә елмайгандай итеп, Камәрнең кулларына тотынды. Аның кулларын – икесен дә – үз кулларына алып, соклангандай беравык карап торды. Карап торды, ләкин сүз башларга ашыкмады.

– Күптәннән күзәтә йөрим, Камәр, зинһар, юри әйтә дип уйлый күрмә, – Гыйльмениса хәтта бераз ялварырга да әзер иде бу минутта. Шулай да Камәрнең кулларын ычкындырмаган иде әле, – кулларың, бигрәк тә менә бармакларың матур синең. Үзләре озын, үзләре җитез, гармунчы бармакларымыни? Беләсеңме, оста гармунчыларда була шундый озын, җитез, биеп тора торган бармаклар. Барый абыеңда, мәрхүмдә, андый бармаклар юк иде, булмаганны бар дип әйтер хәлем юк. Аның каравы Барыйның, мәрхүмкәйнең, җаны матур иде, андый матур җанлы кешеләрне чәчеп үстереп булмый бу дөньяда. Беләсеңме нәрсә, Камәр җаным, – кыска паузадан соң ул кинәт дәртләнеп һәм янындагы кешегә дә дәрт кертә торган итеп дәвам итте, – мин синең бу матур бармакларыңа үзләре кебек матур бер эш табарга уйлап торам әле. Берьюлы коеп ук куярсың дип әйтмим, тора-бара өйрәнерсең. Мондый матур кулның, мондый җитез бармакларның өйрәнмәгән эше булмаска тиеш.

Физик яктан кимчелекле кешеләр болай да тәэсиргә тиз бирелүчән булалар, үзе турында моңарчы гомумән беркемнән дә, бер ягы турында да мактау сүзе ишетмәгән Камәр җиңгәсенең бу сүзләрен ишетеп кинәт аптырабрак калды: «Ничек аңларга икән моны? Үзе ямьсез кешенең кулы гына матур булуы мөмкин микәнни?»

Аның нәкъ менә шушы гаҗәпләнү катыш эчке уяну вакытын төгәл туры китереп, җиңгәсе Гыйльмениса сандыктан бер уч тамбур җебе белән тамбур энәсе алып килде, шундук тагын бер кисәк ак бәз эзләп тапты. Бу соңгысы Барыйдан посылка төреп җибәрелгән бәз кисәге иде булса кирәк, ныклап юылып, өтеләп куелган булуына да карамастан, анда әле шәмәхә карандаш белән калын итеп язылган адрес эзләре бетеп үк җитмәгән иде.

– Тамбур белән чигешне безнең авылда белгән дә, тоткан да кеше юк, ә ул, бер рәтен белеп алсалар, иң зат эшләрдән санала. Мине менә ул чигешкә калада яшәүче алма апаларга җибәреп өйрәттеләр. Шаярма, Әлмөхәммәт бай кызы ич, яр асты Барыйга ябышып чыгасын кем белгән аның…

Гыйльмениса, уенын-чынын бергә кушып, шулай сөйләнә-сөйләнә, әлеге теге посылка капчыгыннан сүтелгән бәз кисәген киергегә тарттырды. Камәр күреп торсын өчен ул моны юри әкрен, тәмам җиренә җиткереп, бер дә ашыкмыйча эшләде. Шул арада үзе:

– Бозылса, бусы әллә ни бәла түгел, кул өйрәтер өчен дип шөйлә шундый искене сайладым. Киергене менә болай, сул кулың белән кочаклап тотасың, уң кулыңда энә, анысы менә болайрак йөри… Юк-юк, син алай текә тотма, тимер сәнәк белән тирес казымыйсың ич. Бик алай басма да энәгә…

Балалар төрлесе төрле яктан әле яшелле-зәңгәрле җепләргә сузылгалап, кечесе дисәң, ул терекөмеше әнисенең култык асты аша алдына, алдыннан сөт чишмәләренә үрелеп, комачауларга бик тырышып карасалар да, Гыйльмениса бу эшкә бик чынлап тотынган күренә, ә ул чынлап тотынган эшен ахырына җиткермичә кала торган кешеләрдән түгел иде. Камәр дә бик күңел биреп азаплана, чөнки җиңгәсе бу зат эшнең киләчәктә кияүгә чыгарга әзерләнә торган кызлар арасында базары югары булачагын әкренләп-әкренләп аңарга тәмам сеңдереп җиткергән иде. Аннары бит Камәр үзе дә хыялдан бөтенләй үк мәхрүм кеше түгел, шул бер уңайдан ул күңеле белән хыял нәкышләре чигеп барырга да өлгерә: «Белмәссең бу тәкъдирнекен… шулай авылда юк эш белән дан җибәреп, берәрсенең колагына барып керсә… насыйбы аныкы да йоклап ятмый торгандыр, бәлкем!»

Аннан да бигрәк, Камәрнең җиңгәсе күреп алган куллары, чынлап та, эш рәте белә торган куллар булып чыкты. «Оста куллар» дип үк әйтергә әлегә иртәрәк, әмма энәне-җепне ярыйсы гына тиз йөртә башлады. Шуның да өстенә җиңгәсе – хәйләкәр төлке – төрлечә кодрәтләндереп, каенсеңлесенең көннән-көн күңелен күтәрә бара иде. «Илдә күренмәгән» бу чигеш турындагы сүз шундук кеше теленә менде, авылда кияүгә чыгуны өмет итеп йөрүче кызлар шактый күп иде, ә кайсы кәләшнең соң килен булып төшкәндә, «илдә юк» бүләкләр алып барып, кияү йортындагыларны һуштан яздырасы килмәс икән?

Камәр түрдә, чистада гына утырып эшлисе бу эшкә тәмам өйрәнеп җиттем дигәндә генә, «туганым-җиңгәсе» аңарга өстәмә эшләр дә тапты.

– Түрдән төшкәләргә туры килер сиңа, Камәр җаным, – диде җиңгәсе беркөнне, бик җитди итеп, – мин иртәгә Гайни Сәхипләренә көнлеккә барам, тары утарга. Куркырлык түгел, берьюлы өч кыз бала кала сиңа иптәшкә. Олысына – Факиһәсенә – кечесен так, тартып йөрсен кечти арбасы белән. Бик җылый башласа, әнә мич кырыенда бер шакмак шикәр калдырам, шуннан китеп алып, ипи белән имезлек чәйнәп каптырыгыз. Кара аны, шикәр шул гына, күп умырырга бирмә. Көндез, кайтып, үзем имезеп китәрмен – дөньяның уен түгеллеген кабык арбада ятканда ук белеп ятсын. Ә уртанчысына – Фасиләсенә – тимә генә, анысы аның акыллы: ипи эләксә, шикәр кушмыйча да бик әйбәт суыра. Тик бер ягын кара: төрле җирдә ятып йоклый торган гадәте бар. Кояш астында йоклап калып, башын кызу какмасын.

Шулай тезде-тезде дә, баерга өмет итмәсә дә, тамак уздырырга һәм шул исәптән көз мәлендә Гайни Сәхипләреннән иманага тигән җирен эшкәрттерү өмете белән, итәккә тагылырга торган балаларын ничек кирәк алай юатып, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Камәргә, әлбәттә, «туганым җиңги» тезеп киткәнчә генә туры килмәде. «Акыллы» дигән уртанчысы чәчен-башын туздырып керде дә, әллә кайдан апасы Факиһәнең тасмасын кулга төшереп, Камәр апасына, чәчемне шушы тасма белән кушып үр, дип сагызланырга тотынды. Каршы килә алмады Камәр апасы. Каршы килеп кара, бер яры китмичә, ишегалдына чыкмыйча, көннең-көнозын колак төбендә ачылыр-ачылмас теле белән нидер лыкылдый-лыкылдый җылап утырачак. Ә Камәргә, кулын яңа эшкә күнектергәндә, барыннан да элек тынлык-тынычлык кирәк. «Иң акыллы» сы белән эшне җайлап, авыз читләрен, күз яшьләрен сөрткәләп, тузгыган башына ничек эләксә шулай әлеге зәңгәр тасманы тагып чыгарып җибәргән генә иде, ярты сәгать үттеме икән, берәү урынына икәү елап кайтып керделәр. «Олы» сы, тагып чыгарган арбасын ук ташлап, уртанчысы белән әлеге тасманы бүлешә алмыйча, гауга күтәреп кергән: янәсе, әнисе аңа дип, Факиһәгә дип алган бит аны сөякчедән. Акчага да, күкәйгә дә түгел – андыйларга бүтән нужалар да бетмәгән – Факиһә үзе, күрше-тирә ишегалларыннан, бакча башларыннан, чүплекләрдән берәмтекләп җыйган сөякләрне алып барып, шулар бәрабәренә олы кызының үзенә дип атап алган. Әнә шуны, әле Факиһә үзе тагып та карамаган өр-яңа чәчүргеч тасманы, имештер, борын асты да кипмәгән «иң акыллы» сы тагып чыккан. Ул да түгел, урамнан кабык арбасы белән бәләкәен икенче берәүләр тартып керттеләр, урам уртасында, тузанлы юлда ташлап калдырган «олы» дигәне. Кыскасы, эшләргә дә, як-якка карарга да бирмәсләрдер, ахры, бу балалар.

– Кая кушасың, шунда үзем барам, түлке синең бу сугыш чукмарларың белән каласым юк, – дип өздереп куйды Камәр, кичен Гыйльмениса эштән кайткач.

«Сугыш чукмарлары» икән сугыш чукмарлары, әйдә, бу дөньяда артык юаш булып та мәгънә чыгарып булмый. Сатулашып торырга да бер дә дәрте юк иде Гыйльменисаның, эссе кояш астында көннең-көнозын туңкаеп йөреп, җеп өзәрлек хәле дә калмаган иде. Иртәгесен иртәнге акыл уянды:

– Ярый, алайса, бүген беребез дә беркая да бармыйбыз, анда уттай кояш астында чүп утап йөрү дә бәйрәм ашы түгел, – дип башлады ул, Камәргә әйтүдән бигрәк үзе белән үзе сөйләшкәндәй итеп, – әйдә, булдыра алсак, бездән чыксын яңа фасон: чәчтермибез абыеңнан калган имана җиребезне, чәчтермибез и әкренләп ашамыйча гына торырга өйрәнербез.

Артык сүз кирәк булмады Камәргә. Тел белән әйтүгә караганда, күңелдә әйтелмичә калганнардан ул күбрәкне аңлый, җиңгәсенең сүзләре әрнү һәм гаҗизлек белән тулы икәнлекне шунда ук сизеп алды.

– Үз эшемә тотынырга бер генә дә вакыт калдырмыйлар, шуңа әйтүем булгандыр инде, – диде ул, нинди дә булса бер сүз әйтмичә калса, җиңгәсен тагын да ныграк ачуландырудан куркып.

– Җәен безгә тик утырырга туры килмәстер, Камәр акыллым, – Гыйльмениса хәзер тату җайга яткан, шулай ук Камәрне дә үпкәләтеп калдырасы килми иде, – кышын менә икебез тиң кул эшенә утырырбыз. Синнән эш чыгачагына мин хәзер тәмам ышандым, син шул үзеңнең тамбурыңда утырырсың, мин, стан корып, чүпләмле сөлге-тастымаллар сугарга тотынырмын. Ә ул бик иртә киенергә-бизәнергә ярата башлаган Фасиләне мин аны…

Ул үзенчә бик нык тузынган-ачуланган булып күренергә тырыша, әмма барып чыкмый, идәндә, киң салам түшәк өстендә, кайсы ничек ташланып, рәхәтләнеп йоклап ятучы балаларына бер караш ташлауга, ачулануы эчке шатлык белән алышына иде.

– Эш юклыктан шулай азына ул, бер дә бүтән түгел, – дип сөйләнеп куйган булды аннары, әлеге шул апасы сөяк җыеп алган тасмага күзе төшкән Фасиләсенә төртеп күрсәтеп, – хәзергә бик матур йоклый, уятсак, телебез корыр. Уянып, тамагына кабу белән, син аңарга эш тап, Камәр җаным. Һич югы, әнә каз бәбкәләрен сакласын. Әйт, котырт: тилгән-козгыннан алдырмыйча, аттан-эттән имгәттермичә, унберен тиң карап үстерсә, әниең әйтте диген, көзгә бәбкә казларны саткан акчага сиңа өр-яңа ситсы күлмәк алырбыз, дип әйтте диген.

– Ә тилгән бәбкәсе-ние белән бергә үзен күтәреп алып китсә?

Уйламаганда-көтмәгәндә, Камәрдән дә, һәрвакыт аз сөйләп, күп уйланып йөрүче үтә йомык Камәрдән дә әнә нинди йомры сүз килеп чыкты. Моны бары тик яхшыга гына юрарга мөмкин иде: димәк, татулык, өмет, киләчәккә, хәзергә әле ситсы күлмәкле киләчәккә генә булса да, ышаныч урнаша бара иде бу кечкенә өйдә.

Җәен ничек кирәк алай, алдан ук кешегә көнлеккә йөреп, урак урып, ындыр эшләренә булышып, үз вакытында – кешедән элек тә түгел, кешедән бик соңга да калмыйча – имана җирен эшкәрткәч, чәчәсен чәчтереп, җыелганын келәтенә салдырып, өстәвенә тагын Барыйдан ук калган алабашлы сыерына азмы-күпме азыгын да әзерләп, бераз баш-күз алу белән, алар вакыт тигәндә үз эшләренә: Камәре, киергесен алып, үзенең чигешенә, Гыйльмениса, стан корып, чүпләмле сөлге-тастымаллык сугу эшенә керештеләр. Балалар арасында да талаш басылды. Җәйге айларда – күкәй, көзен чикләвек җыеп саткан акчаларга балаларның азмы-күпме өсте дә бөтәйтелде. Тик хәзергә Камәрнең генә өстенә юк, ул үзенә күрә түгел, юк-барга риза булмый: «Болай да килеш-килбәтем рәтсез, кигән киемең дә кешенекеннән ким булса, кыз башың белән ничек кеше күзенә күренмәк кирәк», – дип киреләнеп куйгалый иде.

Гаҗәп хәл – Гыйльменисаның моңа хәтле һич ишеткәне юк иде – соңгы вакытларда Камәр, бик еш булмаса да, үзенең кыз кеше икәнлеген шул аз сүзлелеге аша да искә төшергәли башлады. Җиңгәсеннән качырып-посырып кына кесәсендә кершән-иннек тә йөртә һәм тагын да гаҗәбрәге: беркөнне моның өстенә иңбашларын күпертмәләп, төймә юлларын яшереп, нәкъ шул заманча итеп теккән зәңгәр плюш бишмәт менде. Башта ышанмаска тырышып, «үзенеке түгелдер, куеп торган берәр кешенеке белән бөкресен каплап йөрүедер» дип көлеп караучы күрше кызлары, өскә ишелергә торган кыйшык өйдән күзнең явын алырлык зәңгәр плюш бишмәт киеп чыккан Камәрнең чиләкләрен шыңгырдатып чишмәгә суга китүен күреп, төрлесе төрлечә юрарга кереш- теләр:

– Җиңгәсе бертуган апаңнан да болай, җиңгәсе аркылы, сиздермичә генә, Әлмөхәммәт байныкын тарттыра торганнардыр, – дип аңлатып маташтылар берәүләр.

Икенчеләре наданлыктан һәм көнчелектән тагын да арттырыбрак җибәрделәр:

– Андый бөкре кешенең җен-пәриләр белән әшнәлеге була, диләр, менә күрербез… берәр җен егете, күзләрен томалап, очыртып алып китәр әле бер дә бер көнне.

– Син күзеңне томаламыйча да китәриең бик, алып китүче генә юк.

Арада, әлбәттә, дөреслеккә күз йоммыйча әйтә белүчеләр дә чыккалап куя иде:

– Ә син күргәнең бармы соң? Җиңгәсе белән ничек көне-төне кадалып яталар алар.

Чынлап та, сукыр лампа яктысында күзләрен бетереп, икенче-өченче әтәчләргә кадәр Камәрнең – киерге өстендә, Гыйльменисаның станда дөмегеп утырганлыкларын күбәүләр белми, белгәннәре дә, кешедән ишетеп кенә белгәнгә күрә, ышанып җитмичәрәк карыйлар иде.

Халык өстенә төшәчәк зур бәлане күңел алдан сизенгән кебек, мең тугыз йөз ундүртенче елгы сугыш башланыр алдыннан берничә ел элек тирә-күрше авылларда кыз бирү, малай өйләндерү шау-шулары көчәеп китте – зур зилзилә кубу алдыннан халыкның, инстинкт буенча диярлек, адәм рәтле бер яшәп каласы килә иде булса кирәк. Әлбәттә, челтәрле сөлгелек, ашъяулыклык суктырырга, нәкышле чигеш эшләренә дә сорау көчәеп китте. Мондый чакта йокы яки кәрәчин белән исәпләшеп булмый. Вакытны белү өчен сәгать-мазар дигәннәре юк, беренче әтәчкә хәтле, аннан икенчесенә хәтле, билләре-аркалары кәкрәеп катканчы эшләп утыралар иде.

Гаҗәп хәлләр белән тулы бит бу дөнья. Әнә шундый, вакытны һәм йокыны онытып эшләп утырган кышкы төннәрнең берендә, тәрәзә алдындагы нигездә кар шыгырдаган кебек булып китте. Моны иң элек Камәр ишетте һәм, сискәнеп, киергесеннән йөзен күтәрде.

– Тәрәзә алдында кар шыгырдады, берәрсенең мыскыл итеп йөрүе түгелдер ич, туганым җиңги? – дип, җиңгәсенә текәлде ул. Күңеленә аның «Берәр егет-җилән шаяртып йөрми торгандыр бит?» дигән сорау да килгән иде, тик алай әйтергә кыймады: «Оялмыйча… егет-җилән, имеш… аны, Камәрне күзли килмәгәннәрме тагы?»

Җиңгәсе Гыйльмениса бу сүзгә игътибар бирмәгәнгә, хәтта аны ишетмәгәнгә үк салышты. Әмма Камәрнең аның саен җаны уйнаклый: «Ә килсәләр соң! Килсәләр соң! Әллә мин кеше түгелме?»

Һәм Камәр, үз гомерендә беренче мәртәбә, тыштан аны-моны сиздермәсә дә, күңеленнән иләсләнеп куйган кебек булды, чынлап та, килсәләр соң! Камәр кеше түгелмени? Тамбур энәсе белән чигелгән нәкышләрдәге бизәкләрне авылда тагын кем шулай оста итеп сала белә? Камәр, аның бай күңеле сала ул бизәкләрне!

Ә җиңгәсе, хәйләкәр Гыйльмениса, болай үзе ишетмәгәнгә салышкандай утырса да, эченнән кинәт тәшвишләнә куйды: «Тишекле сөяк җирдә ятмый, диләр… Кара әле, кайчан булса да бер ише килеп чыгуы бар бит бу Камәрнең дә… Шулай була калса, Алла сакласын, Гыйльмениса кем белән торып кала соң бу дөньяда? Берсеннән-берсе чәчбирәк булып туган өч кызы һәм аннары… Барыеның юк-юкта искә килеп төшә торган, үзе кебек кыюсыз истәлеге беләнме?»

VII

Бер кире китсә, гел кире китә бит ул! Инде җайланып килә, ирсез тормышка ияләштем, кызларым-чәчбиләрем көннән-көн калка, яшьләренә күрә сүз тыңлаучаннар, берсе икенчесенә күз-колак, Камәр сеңелкәшем дә чын иптәш булып, кулы эшкә өйрәнеп, авыл арасында булдыклы дигән даны таралып килә дигәндә генә – юк икән, бетмәгән икән Гыйльменисаның күрәселәре! Унөченче елны яңадан җир өләшү килеп җитте, Рахмановлар гаиләсе, ир-ат булмаганлыктан, иманадан бөтенләй төшерелеп калдырылды. Уйлап карасаң, кызык килеп чыга: кеше җирдә яшәргә тиешле, шул ук кеше җиргә лаек булып та саналмый. Бу очракта Гыйльмениса ялгыз үзе генә дә түгел, өч кызы, бер каенсеңлесе белән. Шуның да өстенә мең тугыз йөз ундүртенче елгы сугыш башланып, кешеләрдән туй, малай өйләндерү, кыз бирү хәсрәте очты, кешеләрнең башына зуррак хәсрәт төште. Үзеннән-үзе аңлашыла: чүпләмле сөлгеләр, тамбур нәкышләре белән чигелгән өстәл ашъяулыклары, поднос яулыклары хәстәрләү кайгысы да китте. Озакламый фронт якларыннан кара тәреле шомлы хәбәрләр кайта башлады: сезнең ирегез… сезнең әтиегез… сезнең улыгыз фәлән фәләнич уртак мәмләкәтебезнең изге туфрагын саклап, патша галиҗәнапларына верноподданныйлык хисләрен югалтмаганы хәлдә, фәлән-фәлән җирдә чын каһарманнарча шәһит булды. «Верноподданныйлык хисләре» дигән чит сүзләре аңлашылмаса да, «шәһит булды» дигән сүзләре бик аңлашыла иде, моннан соң рәтле тормыш көтмә, ахрысы, инде…

Бер караганда, бу сугыш дигәннәре Гыйльменисага күп кенә ишләр дә китереп өстәде, хәзер инде яшьләй тол калган хатын ул гына түгел, аның кебекләр өй борынча булмаса да, шулай да күбәйгәннән-күбәя бара иде. Кайгы уртаклашыр кешеләр җитәрлек, шул ук вакытта өмет белән яшәүчеләр дә юк түгел иде. Кулы язу белгән кеше итеп, солдаткаларның күбесе хат яздыру өчен Гыйльменисага килеп егыла. Өмет белән хәсрәт арасында кысылып яшәүнең ачысын-төчесен шактый татыган Гыйльмениса хатларны килештереп яза. Тормышның көннән-көн кысыла килүен, хуҗалык алып бару эшенең авырлыгын, авылда булып торган бәла-казаларны, кемнең сыеры зыянлавы, кемнән үлгән хәбәр килүенә хәтле – барысын да бер дә иренмичә тезә дә, ахырга таба, әллә үзенең дә сөю-сөелү хирыслыгы чыгып бетмичә, яшьләй тол калганлыктан, шул берочтан үз күңелендәгеләрне дә кушып, бик үк тәкатьсезләнеп түгел, шулай да «кайчан булса да бер ястыкка икәү башны куеп йоклаулар булырмы икән? Күрербезме икән андый бәхетне?» кебек, тулып ташкан сагыну хисләрен чайпалдыра торган итеп язуны булдыра иде. Шуңа күрә хат яздыру нияте кузгалган яшь солдаткалар күбрәк аның янына киләләр иде. Хәтта, ахыр чиктә, тормышының ертык урыннарына ямау салырлык кайбер «кештәкләр» не хат яза белү осталыгы белән дә эшли алган булыр иде Гыйльмениса – килештереп хат яздырырга теләүче киленчәкләр булган байлыкларын кызганмаган булырлар иде. Гыйльмениса башта ук кистереп әйтеп куйды, әгәр шул юк эш өчен ни дә булса алып килә торган булсагыз, ике кулымның берсен дә кыймылдатмаячакмын, диде. Шулай да кешеләр һәрвакыт кешеләр булып калалар, бигрәк тә хәсрәтле чакларында күңел кыллары нечкәрә, Гыйльменисаның үзенә биреп булмаса, һич югы, ятимнәренә – кызларына дип, кесәләренә берме-икеме күкәй кыстырмыйча килә алмыйлар һәм бу бүләкләрен әниләре күрсә-күрмәсә, ничек тә балаларның кулларына төртеп китәләр иде. Шулай итеп, халык өстенә төшкән бу зур бәланең Гыйльмениса балалары өчен бер бәйрәме дә чыгып куйды: тегеләр хәзер чәчүргеч тасма өчен алай талашмыйлар, хәтта күкәйне һич әрәм-шәрәм итмичә җыеп, уртанчысы – купшыланырга ярата торган әлеге Фасиләсе – кырыктартмачыдан муенына мәрҗән дә алып такты.

Бу хат язу һөнәре, бер яктан, Гыйльменисаның үзе өчен дә ярый, кеше хатына үз күңелендәге сагышларны да кушып, хат язган саен бераз бушанып калгандай була. Шуның өстенә ике хатын бергә очрашса, аз-маз кәлә-мәлә сөйләшеп, эчләрен дә бушаталар, арада, әлбәттә, кызыклы-кызыклы гына гайбәтләр дә чыккалап куйгалый иде. Аһ Алла, Гыйльмениса да кеше ич, гел тормыш турында уйлап, ут йотып йөргәнче, арада вакыт-вакыт кеше гайбәте тыңлап, бераз онытылып тору да зыян итми торгандыр.

Әнә шундый телгә беткән яшь солдаткаларның берсе, башта, Гыйльмениса хат язганда, берничә тапкыр лышык-лышык елап алган булды да, хат язылып бетеп, конвертлангач, шактый ук тынычланып һәм һич истә-оста юк чагында:

– Кара әле, Гыйльмениса малай, – дип, кызык кына итеп сүз башлады, – без бүген Мәүлихәләрдә, белгән-күргән өч-дүрт кенә кеше җыелып, кич утырмакчы идек. Мәүлихәнең бианасы күрше авылга кызына киткән. Киндер орлыгыннан җылгыр1 пешерергә дип сөйләштек. Аннары, синнән яшерен-батырыны юк, килсәләр-килмәсәләр, Хисмәт писарь белән Гата хәлфә дә килер кебек әйткәннәр. – Инде бөтенләй күз яшьләре кипкән, хәтта көләчкә үк әйләнгән бу яшь солдатка, шул ук вакытта сүзләренә уен-көлке төс бирергә теләгәндәй, шактый ук гөрләтеп өстәп тә куйды: – Кирәк тапсак, Гата хәлфәдән Коръән укытырбыз, яңа орлыктан пешкән яңа җылгырны котлатып…

Элек бераз аптырабрак калган Гыйльменисаның күзләренә кинәт яшереп калып булмастай очкын чәчрәп чыкты:

– Кара әле, син кемгә саныйсың мине, Солтания? – диде ул, берьюлы кабынып китеп.

Тегесе, бу кыек эшнең үтмәслеген шундук төшенеп, ничек тә шаярткан атлы күренергә тырышып, сүзне сузарга уйлаган иде дә, Гыйльменисаның хәтта шаярып сөйләшеп торырга да теләге юклыкны сизеп, ниһаять, тизрәк ишек тоткасына таба ашыкты.

– Бүтән вакытта хат яздырырга икенче кеше тап, әйтмәдең дип әйтмә, – дип, кунагының артыннан кычкырып калды тәмам җене чыккан Гыйльмениса. Җене чыгуын чыкты, шулай да күңеленең кайсыдыр бер почмагы – бик яшертен, бик эчкәреге почмагы – уйнаклап калды бит. «Кара әле, ни кыланалар кешеләр, үзе иренә хат яздыра килгән, җылаган була әле, җитмәсә…»

Аннары тагы хат яздырырга килүчеләрнең берсе – бусы Гыйльмениса белән көрәшче Хафиз арасында элеккеге, кыз вакыттагы яшертен «сандугач туйдыру» ларны белепме, әллә белмичә, тик болай, ишеткән яңалыкларыннан берсе итепме – сүздән-сүз чыгарып, һич уйлап тормастан, мондый яңалык әйтеп ташлады:

– Гомере бетмәгән булса, Алла боерса, безнекеләр дә кайтыр. Әнә бит гомере бетмәгән булгач… Күпер төбе Хафизны әйтәләр. Караблары белән батырганнар, ди, берчак. Батырганнар, ә башына җитә алмаганнар. Бүлнистән бүлнискә йөртә торгач, инде килеп, үзебезнең Казан бүлнисенә үк кайтарып җиткергәннәр, ди. Ничәмә-ничә еллар күзгә-башка күренмәгән кеше, кайтып төшәр әле менә берзаман…

Кинәт бөтен тәне белән дерелдәп куйды Гыйльмениса, йа Хода, әле ярый балалар өйдә юкта туры килде, аннары тагы Камәр сүс өмәсенә киткән чак иде. Камәр дигәннән, ул да хәзер теге вакыттагы йомылып ята торган Камәр түгел. Кул эшенә уңганлыгы белән авылда даны чыккан. Җиңгәсе белән туганнарча тату торуын да мактап телгә алалар. Аннары теге буранлы кичтә тәрәзә алдындагы нигездә кайсыдыр бер билгесез адәмнең кыштырдап куюы да күңелне алгысыткыч шом калдырган иде. Шуның да өстенә тагын, куак кыштырдаганны ишетеп, «Йөз бүре күрдем!» дип шапырынучылар монда да бар: Камәр турында «ул инде үзенә ике сандык мал әзерләгән, ди. Калага алып барып сатса, берсе-берсе бишәр сум торырлык күпертмәле чигеш белән эшләнгән поднос яулыклары гына да берничә дистә, ди» кебек имеш-мимеш сүзләр чыккалап тора. Болар барысы да ул серкәле башны җилкендерү өчен җитә кала: битенә кершән-иннек, тырнакларына кына ягынып җибәрә кызый, өстендә әлеге зәңгәр плюш бишмәт, әйтмәссең теге вакыттагы йомыкый Камәр дип. Әлбәттә, тәндә җаны бар кешенең, болай купшыланып та алгач, кияүгә чыгасы килү теләге дә уяна булса кирәк, шулар барысы бергә кушылып Камәрне хәзер тәмам терелткән, терелткән һәм тилерткән, «алам» дип әйтүче булса, «барам» дип сикереп чыгарга Камәрең бик әзер, тик хәзергә менә «алам» дип әйтүчесе бер дә генә күренми иде әле. Шулай да Гыйльмениса хәзерге минутта бернәрсә өчен шатланып бетә алмый: ярый, Камәр өйдә чагында әйтмәделәр әле теге хәбәрне! Әлеге шул күпер төбе Хафиз турындагы хәбәрне. Аннары тагы шунысына бик шөкер: ялгыз баш калган чак түгел. Берсеннән-берсе тупырдабрак өч кызы үсеп килә, олысы Факиһәсенә быел унике тулды. Башкасын әйткән дә юк: кечесе, Фәниясе, «быел кыш мин дә абыстайга сабакка йөрим» дип тәтелдәп торган була. Бу бәләкәй тәтелдеге тагын шуның белән апаларыннан уздырып җибәрде: бабасы Әлмөхәммәт белән уртак тел табып алган. Һични белән исәпләшеп тормый: «Син минем кибетче бабам бит! Алай булгач ник син мине киндер ыштаннан йөртәсең?» – дип сөйләнә-сөйләнә, бара да сарыла икән тегеңә. Әлмөхәммәт бай да кеше бит, әллә күңеле йомшаган чак туры килеп, әллә, ярлы тәкәббер булып, һаман буй бирми йөргән Гыйльменисасын үртәргә теләүдән, шулай бара-кайта сырпаланып йөрүләренең берсендә бу бәләкәй тел бистәсен шәһәрдән генә алып кайткан өр-яңа сатин күлмәк-ыштан, яулык-тасма белән чын-төзү итеп киендереп җибәрә.

Менә шулай тора хәзер эшләр! Шулай торуын тора да, нишләп соң «Хафиз кайта!» дигән хәбәрне ишеткәннән бирле Гыйльмениса тәтәйнең болай җае китте әле? Кайдан чыккан, нигә дип чыккан хәбәр булды соң әле бу?

Ләкин Хафиз кайта дигәне күпмегә чын булгандыр – чынмы, уйнап чыгарылган сүз генә булдымы ул? – Әмма Гыйльмениса тормышында һич көтелмәгән һәм хәтта уйга килүе дә мөмкин булмаган бер яңалык килеп туды.

Көннәрдән бер көнне аларның авыл башындагы кыйшайган өйләренә аркасына юл капчыгы аскан, капчык өстенә корымланып беткән котелогын бәйләгән, солдат хезмәтеннән кайтышы икәнлеге тышкы кыяфәтеннән, кием-салымыннан, арыган-алҗыган килешеннән үк күренеп торган, ләкин сөйләшүенә, арада көлдерә торган шук сүзләр дә кыстыргалап җибәрүенә караганда, әлегә бөтенләй үк сыгылып бетмәгән урта яшьләрдәге бер мосафир килеп керде.

– Рәхәт булды әле, шакып торасы капка да юк икән монда, безнең ише килгән-киткәнне рөхсәтсез кабул итүчеләр булса кирәк, – дип, керешли үк үзеннән-үзе сөйләнә-сөйләнә керде һәм шундук, «рад стараться» дип, механик рәвештә диярлек солдат сүзләре кыстыргалап, җилкәсендәге капчыгын салып атты, гимнастёрка җиңе белән маңгаен сөртте.

– Бала-чага йөрүдән туктамый, ишеккә ябылып торырга чират тигәне юк, – дип, җор телле кунак җаенарак ятып, кече яктан, сызганган җиңнәрен төшерә-төшерә, Гыйльмениса килеп чыкты. Алар икесе дә нишләптер бермәл сүзсез калдылар. «Хафиз дигәннәре шушы көнгә калмагандыр ич?» дигән хәвефле уй үтте Гыйльменисаның башыннан. Озак еллар күрми торуына карамастан, ул көрәшче Хафизны әле һаман элеккечә мәһабәт, киң җилкәле, көләч бер егет итеп күз алдына китерә иде. Ләкин кунак аңарга озак саташырга юл калдырмады:

– Әйтүләренә караганда, Барый Рахмановлар өе шу- шы була торгандыр? – дип сорады ул, һаман шулай солдат кыюлыгы белән. – Сез аның сеңлесе-мазары түгелдер ич?

– Мин аның хатыны идем, – дип, әкрен генә әйтеп куйды Гыйльмениса, нишләптер бу кешедән оялган кебек, түбәнгәрәк карап.

– Алай диген, – әлеге җаваптан аптырабрак калгандай суза төште кунак һәм кинәт тукталып калды. Анысы да, түбәнгә карап, беравык тынып торды. Аннары авыз эченнән, бары тик үзе өчен генә сөйләнгәндәй мыгырданды: – Мондый җиңгәйне калдырып, ашыгыбрак киткән икән шул бичара.

– Утырыгыз, мин тагын бөтенләй онытылып ук киткәнмен, – дип, Гыйльмениса, татар гадәте буенча, кунакның астына киез китереп салды, урын тәкъдим итте, – менә бар булганы белән чәй куеп җибәрербез.

Гыйльмениса кабаланып кече якка кереп китте, аның ул якта самавыр куеп кайнашканы ишетелә, шул ук вакытта ул, үзе күренмәгәч, бераз батырая төшкән сымаграк та сизелә иде.

– Сорарга да куркып торам, сез соң, Алла кушып, кайчан да булса безнең Барыйны күргән, Барый белән очрашкан кеше түгелсез?

– Без аның белән бергә елга якын бер баракта торып, бер хуҗаның шахтасында эшләдек.

Тагын тынлык урнашты. Тынлыкны кече якта кулдан төшеп киткән чыра-пычак тавышы бүлде. Шулай да сүз ялганып китми иде әлегә. Тәкъдим ителгән урынга әле һаман утырмыйча идән уртасында аптырабрак басып калган кунак шулай да бу тынлыкны артык күтәрә алмады – аңа, дөнья күргән кешегә, бер үк вакытта әллә ничегрәк: «Ник кердем?» дигән дә төсле, бик ул хәтле искитәрлек эш тә юк кебек күренә иде.

– Була дөньяда хәлләр, сеңелкәш, сезнең белән бездән генә калмаган, – дип сөйләнеп куйды ул үзалдына. Аннары кече якта, сиздермәскә тырышып, шул ук вакытта эшен дә караган булып, лышык-лышык җылап, борынын тарткалап йөрүче хуҗа хатынны тынычландырырга тырышып булса кирәк, әйтеп куйды: – Бичара-мәрхүм, тагын бер айдан илемә кайтам, дип шашынып йөри иде, нишлисең бит, тәкъдирең шулай булгач…

– Син үзең берәр мулла-мәзин нәселеннән түгелсең бит? – дип, әллә ачуланып, әллә аптыраганнан, кырыс кына сорап куйды Гыйльмениса. Аңа бүлмә тактасы аша сөйләшү ул хәтле читен түгел, җитмәсә тагын, аңарга кунакның «тәкъдирең шулай булгач» дип шомартып сөйләргә тырышуы да бер дә ошамый иде.

– Мулла-мәзин булып, әллә җеназа намазы өчен түләтергә килгән кеше дип шүрләдеңме, апакай? – Кунакның тавышында яңадан элекке уенчаклык ноткалары яңгырый башлаган иде инде. – Юкка хәвефләнмә, минем үземне дә җеназасыз-нисез берничә тапкыр теге дөньяга озата язып калдылар. Күреп өлгермәдегезмени әле әйләнчек сарык кебек кырын-кырынрак йөргәнне. Үземнән элек минем сул як иңбашым йөри, оҗмахка да, тәмугка да иң элек шул сул як иңбашым белән барып керәчәкмен.

Самавыр кайнап, чәй урыны әзерләп, солдатның керләнеп беткән күчтәнәч шикәре белән берәр чынаяк чәй эчкәнче болар тәмам танышып, аңлашып җиттеләр: кайчандыр Гыйльменисаның Барые белән бер баракта торып, бер шахтада эшләгән бу гидай бәндә дөньяда хәзергә исән-сау селкенеп йөрсә дә, соңыннан сугышта булып, яхшы ук чәрдәкләнгән һәм, үзе әйтмешли, тәмугка җантыгы белән кереп баручы бер адәм булып чыкты. Лазареттан лазаретка йөртеп, озак кына тинтерәтеп тә рәт чыгарлык җирен тапмагач, өенә кайтарып җибәрергә булганнар. Кайтуына үзенең әллә ни исе китми, авылдан алган хатларына караганда, кайтып, аны тәрәзәсе кадакланган өйдән бүтән нәрсә каршы алмаячак. Ә болай әле, әйтмәгәне булсын, ике нәрсәсе үзе белән: әнә шомарып, каешланып беткән солдат капчыгы да, үзеннән алда кырыйлатып чаба торган җимерек иңбашы. Шулай да сүзләренә, уен-көлкесенә караганда, солдат хәзергә әле тәмугка төшеп китәргә бик ашыкмый, хәтта ачыктан-ачык ук әйтмәсә дә, сүз араларыннан шул аңлашылып калды: иргә аптыраган берәр чүпрәк баш очраса, билләһигазыйм, өйләнүдән дә бер дә качачак кеше түгел, имеш.

Чәй янында нәкъ шушы тема тирәсендә сүз барганда – Алламы, иблисме туры китерде – өйалдына кереп тулган тавыкларны пыранлата-пыранлата, өйдә кунак – ят ир кеше утырудан һич хәбәре булмаган шау-шулы Камәр кайтып керде. Ул кайдандыр кыр эшеннән кайткан, көне шулай туры килгәнме, юлда берәрсе арбасына утыртып алып кайтканмы, авыз бик җырык, күлмәк тә бик югары кыстырылган, итәк белән оек балтыры арасыннан күрми күргән күңелгә яхшы ук вәсвәсә салырлык булып кызыл ыштаны җемелдәп күренә иде.

– Бу шушы Камәр буламы инде? – дип, шундук чәй яныннан торып, ике кулын сузып, күрешә килде солдат.

Ләкин Камәр кулын сузарга бик ашыкмый иде. Ул, кунакка караудан да бигрәк, «Бу кем? Син кемне болай тора тартып минем өскә җибәрәсең?» дигән кебегрәк итеп, җиңгәсенә текәлеп карап тора иде. Шул ук вакытта, әле Камәр турында бер сүз дә булмаган килеш бу әрсез солдатның, чебешкә ябалак очып кунган кебек, ишектә күренүгә сикереп торуы һәм әлеге алдан йөри торган янтык иңбашы белән Камәрнең янына ук килеп басуы, барыннан да бигрәк, һич ишетмәгән, телгә кермәгән килеш, әллә кайдан исемен белеп, «Камәр» дип гөрләп торуы туганым-җиңгәсенең дә өнен алган, ул да ни әйтергә белмичә шаккатып калган иде.

– Дөресен әйткәндә, туганкайларым, мин сезнең бу дворецны шушы Камәр өчен дип эзләп килдем дә инде, – солдат үзен генерал алдындагы солдатчарак тота: әзрәк каушаган, шул ук вакытта каушаганлыгын сиздермәскә дә тырыша, шуңа өстәп, белгән-ишеткән яңгыраулы русча сүзләр кыстыргалап җибәрүдән дә әллә ни тайчанмый – солдат муштрасы аның канына сеңгән иде. Дәрья бит кеше күңеле, башта аптырабрак калган Камәрнең күңеленнән яшен тизлеге белән «әллә теге төнне тәрәзә каршындагы нигездә кар ерып, эз ясап йөргән адәм дә шушы булды микән?» дигән уй узды. Ләкин хәзергә ни әйтергә дә белми, җитмәсә, җиңгәсе дә сүзсез калган, ә сүзсез калган ике хатын-кыз каршында шулай ук сүзсез калып, эндәшми-тынмый басып тору солдат кешегә бер дә килешми иде. Шунлыктан бу юлы инде ул баягы кебек батыр итеп түгел, хәтта бер дә батыр итеп түгел, хәтта чак кына уңайсызланган да кебегрәк итеп, әкрен генә сүзгә кереште:

– Ни дип башлап китәргә дә белмичәрәк торам, сүзе шундыйрак, апайлар, – дип башлады ул, һаман күтәрелеп карарга кыймыйча. – Барый мәрхүм белән бергә бер шахтада эшләвем турында әйттем инде, ул чуттан кабатлап тормыйм. Шул Барый дусның бер васыяте калды минем өстә, әледән-әле әйтә торган ие шуны: шахтага эшкә киткәндә, Камәр атлы бертуган сеңлесен рәнҗеткән булган, имеш. Кул беләнме, сүз беләнме – анысы миңа билгеле түгел, но булган булса кирәк шундый бер күңелсез эш. Шуны әледән-әле телгә алып сөйли иде мәрхүм. «Дөнья хәлен белер хәл юк, Таҗи дус, – дия торган иде, әйтерсең күңеле алдан сизгән. – Андый-мондый хәл була-нитә калса, ди торган иде шуңа өстәп, – ерак түгел авылларыбызның арасы, барып чык безнең Ташлыярга, эзләп тап минем җиде җилгә сәлам биреп утыра торган гүрнәчәне. Камәр атлы булыр ул минем сеңел, хурланма, оялма, каршысына барып, аяк очына башыңны орып, минем исемнән гафу үтен: җан ачигысы белән, тормышка-эт ормышка ачу чыкканнан әйтелгән сүз, зинһар, рәнҗеп, күңелендә саклап йөртә күрмәсен, ди торган иде.

Камәр һәм Гыйльмениса, бу чит-ят кеше алдында һич уңайсызланмыйча, икесе бердән үксеп елап җибәрделәр. Таҗи солдатка да, әлбәттә, җайсызрак булып китте…

– Нишләтим соң? Васыятьне җиренә җиткермичә кала алмадым, – дип сөйләнеп алды ул үзалдына, – белгән юк, бәлкем, мин әнә шул васыять аркасында сугыш мәхшәреннән исән-сау калганмындыр…

Артык чәй эчү дә, сөйләшеп-тәфсилләп утыру да булмады, чөнки берсенә дә җиңел түгел иде. Гаҗәп бит кеше күңеле, әле яңарак кына тәмам тулышып, нечкәреп калган Камәр, елаганнан соң әллә кинәт җиңеләйде, әллә башына берәр җүләр уй килеп төште, солдат китәргә кузгалгач, аны-моны уйлап тормастан, җиңгәсен бер читкәрәк тартып алды да пышылдап кына әйтә куйды:

– Туганым җиңги, ачулансаң ачуланырсың, мин бу кешене Тегермән тавына хәтле озата барам. Килешмәгәнен беләм, әйтер сүзем дә юк, ә бармыйча булдыра алмыйм. Абыем кебек булып китте ул миңа ничектер…

Нәрсә әйтә алсын Гыйльмениса? Аннары ул Гыйльмениса эшемени? Таҗи солдат «Кирәкми! Юлны мин үзем дә беләм!» дип караса да, тыштан гына әйткән булгандыр, кыз ияргәч, бик шатланып риза булды. Һәм Камәр, өстен алыштырмаган, елаганнан соң битен-күзен юмаган Камәр китте дә барды ияреп.

Сөйләшә торгач, сүзләре дә табылган булса кирәк, әйләнеп кайтканда, Камәрне алыштырып куйган кебек иде.

– Ул бик яхшы күңелле кеше булса кирәк, туганым җиңги, – дип, үзен тота алмастан сүз башлады кайтуы белән, – миңа «җаным!» диде, миңа моңарчы берәүнең дә «җаным» дигәне юк иде. Мин бөтенләй, шушы чыгып китүдән үк ияреп китмәкче идем аңарга. «Тукта, кайтып, тәрәзәгә кадакланган такталарны алыйм, өйгә бераз якты керсен, юкса мин сине ничек танырмын караңгы өйдә?» дигән була. Шундый әйбәт, шундый көлдереп сөйли, абыйның үлгән хәбәре килгәннән бирле, минем әле бер дә болай көлгәнем юк иде.

Нәрсә әйтә алсын Гыйльмениса? Аннары ул Гыйльмениса эшеме? Гыйльмениса эше – менә тагын бер югалту: көзен, кыр эшләре беткәч, Таҗи солдат – ул әле һаман шомарган солдат гимнастёркасын салмаган иде – кайдандыр тарантаслы ат табып, дугасында кыңгырау яңгыратып килде дә, Гыйльмениса – «туганым җиңги» не өч кызы белән үзен генә калдырып, Камәрне үзенә – бу юлы инде бөтенләйгә алып китте.

VIII

Кул эше, һәртөрле чигеш-нәкыш эшләре белән генә тамак туйдыру мөмкин булмый башлады. Дөресен әйткәндә, авылның башка нужалары муеннан ашкан, өйләндерерлек егетләр калмаган, андыйларны сугыш машинасы үзенә алып, йота алганын йотып, тамагыннан үтмәгәнен чәрдәкләп кайтара тора иде. Шундый чакта да халык җорлык саклаган була, әллә кияүсез калган кызлардан көлеп, әллә аларны жәлләп, кайчагында «яшь әтәчләр» нең, җитлекмәгән тавыш белән һәм мулла, мәчет тирәсен һич санга сукмыйча:

 
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява өй түбәсе калайга,
Инде, кызлар, сез калдыгыз кузна уйнаган малайга, –
 

дип җырлап узуларын ишеткәләргә туры килгәли иде. Камәрдән аерылу Гыйльмениса өчен, бер яктан, канаты каерылу булса, әмма шундый егетләр кытлыгы вакытында аны башлы-күзле итеп калдыруы өчен, ул сөенеп бетә алмый. Чакырып ук ала алмаса да, килгәндә бары белән кунак итә, мунчасын ягып кертә, хәтта – күрше-тирәләренең теленә керүдән һич шикләнмичә – әлеге теге янтыгы белән алгарак чыгып йөрүче кияве өчен кайдандыр «кумушка» сын да табып кайта иде. Тегеләре дә буш кул белән килмиләр, хәер. Килгән саен, Гыйльменисаның әле кызларыннан берсенә, әле үзенә яулыкмы, алъяпкычлык ситсымы кыстыра киләләр – Таҗи кияү, янтык булмагае, чорт булсын, атаклы Ширияздан байларның алар авылына ачкан кибетенә приказчик булып кергән, газета яздыра, дөнья хәлләре белән танышып бара, килгәндә-киткәндә, әллә чак кына мактанырга теләп, әллә дөнья хәлләрен алданрак «сукалап», җиңгәсе Гыйльмениса алдында:

– Әле, туганым җиңги, уйлама болай гына булыр дип. Ширияз әфәнденең кибетен ялынып-ялынып миңа сылар көннәре алда әле, менә, сугыш бетеп, аннан атчайныйрак егетләр генә кайта төшсен, – дип тә җибәргәли иде.

Гыйльменисаның сугыштан кайтыр кешесе булмаса да, мондый хәбәрләргә ул да бик рәхәтләнеп колак сала, ни генә димә, аның да көтәр нәрсәләре бар: беренчедән, әгәр сугыш бетсә, дөньяга тоз чыгар иде – күпме вакытлар менә рәтләп тоз күргәннәре юк. Икенчедән, кем белгән, бәлки, хатын-кызларны да кертеп, җирне яңадан өләшерләр иде. Өченчедән – бусы кайдадыр, күңел төпкелендә генә саклана торган уе – аңарда да берсе артыннан икенчесе өч кыз үсеп килә ич. Ашка чеметеп салырга да тоз исәпле бер заманда кызларны тозлап куеп булмый, ичмасам, Ходай бәхетләрен ким итмәсә, сугыштан сөяген-санагын түкми-чәчмирәк кайткан егетләр күзе төшмәсме үзләренә?

Кыскасы, дөнья үзгәрә бара: мәчет, мулла турыннан гармун уйнап, юкны-барны җырлап узучы «яшь әтәчләр» не әйткән дә юк, әле тегендә, әле монда җеннәре чыккан ач солдаткаларның алпавыт амбарларын талауларын ишеттергәләп торалар, уйнаштан бала табулар да ешаеп китте, мыскыл итсәләр итәләр, бәет чыгарсалар чыгаралар, әмма элеккеге кебек, адәмнең адәмлегеннән көлеп, мыскыллап, кыйнап-җәберләп урам йөртүләр бетте, дөньясының кырылып баруы әкренләп иске йолаларның да кырыла башлавына дәлил бугай, әмма яңасын уйлап табучылар хәзергә күренми иде әле.

Гыйльмениса боларның барысын да белеп-ишетеп тора, артык киртә сикерүчеләр турында ишетеп, чиркангалап та куя – табыла бит бер нәфесенә баш була алмаган кешеләр. Ләкин шул ук вакытта, тамак тәмугка кертә дигәндәй, Гыйльмениса да түбә җирдә генә басып кала алмады: уналты белән бара торган кызы Факиһәне өйгә «күз-колак» итеп куйды һәм буш вакытларында кадакланып киндер станына утырырга кушты. Кече яшьтән үк купшы киенергә яратучы ундүрт яшьлек Фасиләсен Казанга – әнисе ягыннан үзләренә «чыбык очы» тиешле казылыкчы Моталлап байга асраулыкка бирде. Унике яшендәге кечесен каз бәбкәләре, бозау карау эшенә беркетте, шуның да өстенә бусы көнгә ике тапкыр – төшкә хәтле бер, төштән соң бер – кечкенә арба белән урманнан утын, чыбык-чабык алып кайтырга тиеш. Шулай итеп, берсенә дә буш торырга, юкны-барны уйларга вакыт калдырмыйча, балаларын эшкә кушып бетерде дә үзе урман артындагы урыс алпавыты Колокольников утарына дуңгыз караучы булып ялланды. Авылда, әлбәттә, бу эшне өнәп җиткермичә телгә кертүчеләр дә булды, эше дә чистадан түгел, кайткач, бөтен җире сап-сары юылып куелган өеннән дә дуңгыз абзары исе килгәндәй була, эштә киеп йөри торган халатын утынлыкта ук салып калдыра, иртә таңнан һәм кич караңгы капкач урман аша үтеп йөрүләр дә шикләндерә, шулай да эшли. Тормыш ләмкәсен тартырга кирәк, шуның өстенә карт һәм борынгычарак уйлый торган либерал алпавыт Колокольников билгеләгән жалуньясын нәкъ үз вакытында төгәле белән биреп бара, хәтта кайвакытта: «Менә бусын ятим балаларыңа берәр нәрсә алырсың дип бирәм, эшеңне яхшы башкарганың өчен мөкяфәт», – дип, берәр сумны артыграк та төртә, икенчедән, читен булса да кайтып-килеп, өйгә, балаларга күз-колак булып йөрү рөхсәт ителә, – әлеге дуңгыз абзарына бөтенләйгә үк кадакланмаган иде.

Ләкин кайчагында артык либераллыкның да кызык хәлләргә китерүе мөмкин икән. Алпавыт Колокольников якшәмбе көнгә каршы кичләрен хезмәтчеләрен, бигрәк тә, күрше авыллардан килеп эшләүчеләрне, бер-ике сәгатькә алданрак җибәрә һәм җае чыкканда күрше алпавытлар-әшнәләре алдында үзенең бу киң күңеллелеге белән мактанырга да ярата, мужикларның үзенә карата тыйнаклык саклауларын шуның белән аңлата иде.

Ул хәтлесенең нечкәлекләренә кермәстән, хәер, атнага бер көн булса да болай иртәрәк, көнгә караңгылык капканчы өйгә кайтырга чыгу Гыйльмениса өчен бик-бик ярап куя иде. Хәер, либерал алпавыт Колокольников нечкәрткән кебек нечкәртеп торырга Гыйльменисаның вакыты да юк, башы да эшләми, аңарга шул булган хәтлесе дә җитеп тора, якты күздә урман аша чыгып, өйгә – балалары янына кайту үзе бер бәйрәм иде. Ә менә шундый якшәмбе алды кичләреннән берсендә якты күздә урман аша чыгу аркасында ул һич көтмәгән, күңелгә килмәгән тамашага юлыкты.

Галәмәт бер хәл булды бу, бер караганда. Ләкин Гыйльмениса андый «галәмәтләр» не һич тә көтмәгән иде шул. Кинәт аптыратып, сискәндереп, хәтта бермәлгә берни дә уйлый алмас хәлгә китереп бастырды ул бичара Гыйльменисаны. Урманның бу як авызында, Ташлыяр авылы яртылаш, бигрәк тә чак кына авыша төшкән мәчет манарасы беленеп, инде күренеп торган җирдә, хәтфәдәй яшел үлән өстендә тезләрен кочаклап, уйланып калган бер ир кеше утыра иде. Аның бер ягында ун яшьләр чамасында картузлы бер малай кырын әйләнеп төшкән, икенче ягында җиде-сигез тирәләрендәге кечерәге, шундый ук картузлы, сохаримы, агач кайрысымы кимереп утыра һәм, әледән-әле утырган җиреннән сикереп торып, арткы яктан әтисенең муенына килеп сарыла иде. Мосафир үзе яланбаш, чәчләре ике яклап коелган. Ләкин эре гәүдәсе, киң җилкәсе әле үз урынында, бәлки, авыл ягына карап уйланып утырганныкыдыр – юлаучы чак кына бөкрәя төшкән кебек күренә иде. Картузлы малайларына тирә-юньне күрсәтеп, ял итеп утыручы берәр урыстыр дип, эндәшмичә-тынмыйча, хәтта адымнарын мөмкин хәтле җәһәтрәк атлап үтеп барганда, Гыйльменисаның колак төбендә гаҗәп якын һәм үз булып бер эндәш яңгырагач, туктамас җиреннән туктап калды Гыйль- менисаң.

– Бу безнең Ташлыяр авылы шушылай кечерәеп калдымыни? – дип сорап куйды ир, утырган урыныннан кузгала төшеп. – Арткы урамны, Караташ сыртын бөтенләй бетергәнсез ич.

Әйткән сүзе бары тик шул булды, аннары тынлык, аптырап, күрер күзгә ышанмыйча бермәл карашып тору, аннары тагын тынлык – бу юлгысы инде уйлану, танырга тырышу, бер үк вакытта гаҗәпләнү белән тулган иде.

– Тукта әле, тукта! Гыйльмениса түгелме соң син? Гыйльмениса ич син!

Моны ике малаен ике кулына җитәкләгән, ләкин нинди дә булса адым ясарга әле базмыйчарак торган әлеге шул ир кеше әйтте. Гыйльмениса инде өнгә килеп өлгергән, аның каршында картузлы ике малай җитәкләгән кеше, картайган, яхшы ук суырылган, ләкин күз карашындагы яшькелт утын, Ташлыяр авылында бүтән берәүдә дә булмаган-күренмәгән моңсу-яшькелт утын әле дә булса югалтмаган, тавышындагы ягымлы җылылыкны да югалтмаган кеше – йә, мәүла! – бу бит шул, кайчандыр төшләргә кереп йөдәткән, хәзер инде онытылган һәм һичсүзсез онытылырга тиешле кеше – Хафиз… Хафиз үзе иде ләбаса!

Малайларның берсе, зуррагы, нәрсәдер сизенгән кебек, әтисенә туры гына карап, русчалатып нидер эндәште, ләкин Хафиз аны ишетерлек хәлдә түгел иде.

– Менә шулай, Гыйльмениса, – дип куйды Хафиз, малаеның сүзен искә дә алмыйча, – исән кешеләр бер очраша икән.

Тагын тынлык: Хафиз Гыйльменисаның нинди дә булса сүз әйткәнен көтә, ә Гыйльмениса һаман сүзсез, ул әле малайларга, әле Хафизның үзенә карап, нәрсә дип сүз кушарга да белмичә телсез калган иде.

– Әйдә соң, атлый торыйк, – дип тәкъдим ясады Хафиз, бу юлы инде яхшы ук кыюлана төшеп, – безгә бит бер якка таба.

Аңы белән түгел – нәрсәне булса да аңлый һәм нәтиҗә ясый алырлык дәрәҗәдә түгел иде Гыйльмениса, – дөресрәге, эчке сагаю һәм искәрмәстән килеп чыккан бу кинәтлектән әле һаман сискәнеп туктамаган шомлы күңеле белән Хафизның бу соңгы сүзләрен ишетеп алды хатын, һәм бусы, озак еллар онытылып торудан соң, аны иң куркыта торганы булды.

– Болар әллә синең малайларыңмы? – дип сорады Гыйльмениса, кызыксынудан да бигрәк гаҗәпсенеп. Аны, барыннан да элек, малайларның әллә нидә бер русчалатып сүз кыстырып куюлары гаҗәпләндерә иде.

– Ә кемнеке булсын, минеке булмыйча? – Хафиз сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды. Ул бераз шаярткан кебек тә күренергә тырыша, ләкин Гыйльменисаның – кайчандыр бөтен нәрсәне нәкъ үз вакытында, нәкъ үз дөреслеге белән тотып ала торган булып хәтеренә сеңеп калган Гыйльменисаның – шушы ап-ачык хакыйкатьне, ягъни яныннан тырык-тырык атлап килүче картузлы бу ике малайның Хафиз малайлары икәнлеген аңлар-аңламас килүе аны – болай да әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә исе китеп кайтучы кешене – эчтән нык кына аптыратып калдырган иде. «Ә өйдәгеләр… Әти белән әни карчык ничек карар татарча белми торган бу пацаннарга?» дигән сорау да узды аның миеннән.

– Ә әниләре соң? Соңыннанрак кайтачакмыни әниләре?

Бәлки, кирәк булмагандыр, урынсыз куйгандыр Гыйльмениса бу сорауны. Ләкин нишләтәсең, аналык инстинкты, балалар язмышы белән кызыксыну чиште бугай телен, ычкынды бит шундый уңайсыз сорау. Хафиз беравык телсез калды.

– Беркайчан да кайтмаячак әниләре, – диде аннары, күз карашын аска алып. Кинәт аның тавышы сынды, шуны сиздермәскә тырышып, сүзсез барды, аннары салмак кына янә башлады. – Ишеткәнең юк идеме Севастополь дигән бер кала турында. Кара диңгез буендагы портовой бер кала. Менә шунда артналёт вакытында үлеп калды әниләре. Маша исемле иде. Береговой охранада медсестра булып эшли иде.

Озак кына сүзсез барганнан соң, эчке халәтен бераз җиңеләйтергә теләп булса кирәк, күтәренкерәк тавыш белән өстәде:

– Менә шулай кайтып киләбез инде Ташлыярга. Казанга хәтле поезд белән, Казанның бу ягын тәпи-тәпи, – аннары, бөтенләй уенга әйләндерергә теләгәндәй, болай дип тә өстәде, – ни урыс, ни татар дигәндәй, ике малай җитәкләп. Кертерләрме авылга, юкмы?

Гыйльменисага кинәт бик авыр булып китте – нилектән икәнлеген үзе дә белми, бәлки, анасыз калган балалар язмышы өчендер, бәлки, дөньясының шулай катлаулы булганлыгы өчендер, бәлки, үз язмышы кинәт башына китереп органдай булгандыр – ләкин Гыйльменисага бик-бик уңайсыз булып калды бу минутта.

IX

Хафиз кайтышлый, урман юлында Гыйльмениса белән беренче очрашканда ук, уйный-көлә, «Ни урыс, ни татар – ике малай җитәкләп кайтабыз менә. Кертерләрме авылга, юкмы?» дип, бөтенләй юктан гына әйтмәгән, өйдәге картларының үтә иске фикерле диндар кешеләр булганлыгын чамалап әйткән икән. Озак аерылып торудан да ара яхшы ук суынган, шуның өстенә кайтучы кеше Мәкәрҗәдән түгел, бүләк-санаклары юк, кесә ягы да такыр, һич урынсызга телдән ычкынгалап китә торган, ләкин мондагыларга аңлашылмый да, аларны шаккатыру өчен әфсенле көче дә булмаган диңгез терминнарыннан һәм ялтыравыклы төймәләр тезгән кителеннән бүтән байлыгы хәзергә күренми.

Шул «юк» өстенә тагын татарча бер авыз сүз белми торган ике малай да өстәлгәч, тынычка өйрәнгән карт белән карчык әллә нишләбрәк калдылар. Әлбәттә, кайту белән үк – берьюлы сиздермәделәр. Булганы белән кунак иттеләр. Хәтта картузлы малайлар белән әби арасында бармаклар белән төртеп сөйләшү, һәртөрле ымлаулар ярдәмендә кызыклы-кызыклы гына аңлашып караулар да булды. Шулай да бу кунакчыллык озак дәвам итә алмады, әбинең җыела килгән үте беркөнне тышка ук бәреп чыкты.

– Туйдым мин бу кул белән төртеп сөйләшүләрдән, – дип, хәзергә әле карты алдында гына булса да үтен түкмичә кала алмады Сәрби әби, – җитмәсә тагын, сүз ишеттерә торалар. Беркөнне су юлында Хабра карчыгы Әсхап күзгә бәреп әйтә: марҗадан туган ул сөннәтсез малайларны безнең мөселман җирендә озак асрарсызмы икән? Әнә абыстай әйтә, ди, анда: сугыш зилзиләсенең болай озакка сузылуы да, уйнаштан туган балалар да, мәчет манарасының тора торгач бер якка кылая башлавы да, сөннәтлесенең, сөннәтсезенең бер коедан су эчүе дә, дип әйтеп әйтәдер, ди…

Ул әле тагын да сузмакчы иде, карты Хәсәнша:

– Куйсана шул Хабра карчыкларын да, разный анда мәет козгыннарының сүзләрен, – диде, сүзен кырт өзеп, – сөйләшсәм, мин үзем, ир кеше белән ир кеше, сөйләшермен. Ә малайларга сөннәтсез дип тел тидерәсе булма. Болай да җиреннән-суыннан, туган аналарыннан язган балалар алар.

– Ничек тел тидерим ди, кайчан мин аларның телләрен гүпчи дә белмим, – дип мыгырданып калды карчыгы. Ләкин бу әле аның карты белән килешүе дигән сүз түгел, эш кайсы якка булса да бер якка хәл ителмәсә, ул әле, әлбәттә, мыгырданып кына калыр кебек күренми иде.

Шулай да Хәсәнша карт башламады ул җитди сүзне, Хафиз үзе башлады – ул борынгычарак уйлый торган картларның ашына кара таракан булып төшкәнлеген үзе дә сизеп йөри иде.

– Болай тора эшләр, әти, – дип башлады ул бер кичне, өйдә әтисе картның ялгыз үзен генә туры китереп, – син үзең дә элекке солдат кеше, аңларга тиешсең: шушы Русия мәмләкәтен саклап, ничәмә-ничә еллар тозлы диңгез сулары гизгән, берничә тапкыр ранный булган кешеләрнең – без солдат, морякларның – урыны хәзер ишек төбендә түгел, өйнең түрендә булырга тиеш. Безнең братва моны әле тиздән күрсәтәчәк.

Әти белән сөйләшкәндә сүзнең митингта сөйләшкәндәге кебегрәк килеп чыгуын һәм үзенең урынсызга кыза башлаганлыгын сизеп, Хафиз шундук әкренрәк җайга ятты, сүзенә тизрәк йомгак ясарга ашыкты:

– Тел белмәгән ул балалар белән әнигә җиңел түгеллеген мин сизеп йөрим. Сөйләшәсе кешеләр белән сөйләштем: без Зәки солдат өенә күчмәк булабыз. Зәки минем элекке дус иде, нишләмәк кирәк, башын шул без йөргән туфракка ук салган, хатыны икенче иргә чыккан, өе буш, тәрәзәләре кадакланган. Ә безгә – державный линкорларның көлен күккә очырган диңгез бүреләренә – тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып ату нипочём не стоит!

Җитди башланып, ярым шаяргандай очланган шушы әңгәмә җитте, ул турыда бүтән сүз кузгатып торуның кирәге булмады. Икенче көнне үк эшкә керештеләр. Эшкә керешү дигәне шул: барып, Зәки солдатның сугыш алдыннан гына салдырган өенең тәрәзәләрендәге тактаны кубарып аттылар. Сәрби әби килеп өйне җыйгандай итте, көннәр җылы, әлегә ягарга кирәк түгел, ике малаен янына алып, түшәлеп йокларга сәкесе бар – башкасын күп уйлап тормады Хафиз. Әлеге теге картузлы ике малаен ике кулына җитәкләде дә, иңенә янә шул шомарып беткән солдат капчыгын җиңелчә генә элеп, күчте дә килде буш өйгә.

Күчеп килде һәм кинәт аптырап калды: карасана, түшәмнән үрмәләп, каядыр караңгырак почмак эзләп баручы озын ботлы котсыз үрмәкүчне телгә алмаганда, бөтенләй шыр икән ләбаса монда: тавыш-тын юк, авыз эченнән мыгырданып йөрүче әни карчык юк, аш пешереп торасы юк, су юк, әгәр солдатның үзе белән йөрткән калай кружкасын исәпләмәгәндә, су эчәргә стакан-мазар шулай ук юк…

– Борынны салындырмыйк, хлопцы. Тиздән безнең Севастопольдән үзебез төреп салган багажларыбыз килеп җитәргә тиеш, – дигән булды ул, бердән оеп, сүзсез сеңеп калган малайларына җан өрергә теләгәндәй. Ләкин ул багаж дигәнендә дә рәтле-башлы нәрсә булмаганлыгын үзе белә, балаларын юата барган саен, бу тынчу бушлыкта үзе әкренләп-әкренләп буыла башлаган кебек иде.

Шулай да озак дәвам итмәде бу ташландыклык хисе. Ничек кенә авыр булмасын, сугыш чорының җәфасы-югалтулары күңелләрне ничек кенә ташка әверелдермәсен, шулай да әйләнә-тирәдә кешелекле кешеләр бетмәгән, күңелләрдә мәрхәмәт хисе сүнмәгән иде.

Иң элек, күчеп килүчеләрнең кайнар эзләренә үк басып дигәндәй, әни кеше Сәрби әби килеп керде. Ул иңбашына зур төен күтәргән, килеп җиткәнче тәмам алҗыган, ишектән керүгә көч-хәл белән сәкегә җитеп, иңендәге йөген сәкегә әйләндереп төшерде һәм, бераз сулыш алганчы, ләм-мим сүз кушмыйча, хәйран калып утырды.

– Менә бусы салып ятырыгызга, – диде ул, төргәктән өч мендәр, зур бер киез һәм бер юрган чыгарып, – атыбыз булса, барысын бергә төяп кенә китерер идең дә бит…

Сүз ялганып китәргә өлгермәде, ишектә шулай ук күтәренгән, шулай ук мышкылдаган Хәсәнша карт күренде: анысы искерәк булса да бер самавыр, беркадәр чынаяк-савыт һәм, ни уйлаптыр, бик зур буш кәрзин китергән иде.

– Ычкына башладыңмы әллә, башыңа ат типкән карт, – дип, шундук аны шелтәләргә тотынды карчыгы, – нәрсәгә ди аларга синең бу буш кәрзинең? Йөк итеп шуны күтәреп килмәсәң.

– Нәрсәгә дә ярый торган әйбер ул, тимә, – карт игътибарсыз гына җавап бирде һәм аннары Хафизга карап, ләкин аңарга әйтүдән дә бигрәк малаеның малайларына ымлап өстәп куйды: – Хәзергә әнә аларның вак-төяк әйберләрен шунда ташлый тор, соңыннан, Алла кушып, тирәнгәрәк тамыр җәя башлагач, каз утырту өчен менә дигән оя.

Тик шуннан соң гына, бу юлы инде бик җитди рәвештә, хәтта карчыгының аңсызлыгы өчен ачулангандай итеп өстәп куйды:

– Әллә каз асрамаслар дисеңме син аларны? Артларында гына шундый күл була торып.

Әле бүген кичке ашау-эчү якларын карыйсы бер вакытта әллә кайчан булачак каз оясы турында кайгыртып, буш кәрзин күтәреп килгән Хәсәнша картның сүзләре, бер яктан, азрак көлке тоелса да, чынлыкта Хафизга ошады – йөрисен йөрде, чынлап та, оя корып җибәрергә иде аның исәбе. Һәм Ташлыярга кайтып, булган яңалыклар белән танышуга ук, яшьлек хыялы Гыйльменисаның бүгенгесе көндә өч кыз белән ирсез көн күреп азаплануын ишетеп, бөтенләй үк «Шулай булмагае!» дип уйларга базмаса да, күңеленең эчкәреге бер почмагында «Ай-һай ла! Бу яртылаш ватылган ике ояны бергә кушып, малайларны – әниле, кызларны әтиле иткәндә, бер дә яман булмас иде» дигән уй кыяр-кыймас кына булса да баш калкытып узган иде. Дөресен әйткәндә, туган нигезеннән алай ансат кына чыгып китүенең сәбәпләреннән берсе дә шул иде: тынычка өйрәнгән карт белән карчык әни култыгына берьюлы тагын биш – моныкы ике, Гыйльменисаныкы өч – бәбкәне сыйдырып булмастыр бит.

Буш кәрзиннән һәм киләчәктә булачак каз оясыннан башланган сүз Хафизны бераз күтәренкерәк җайга салды:

– Синеке дә дөрес дөреслеккә, әти, – диде ярым шаярту белән, – каз үрчетмичә торып булмас, даром что-ли ничә ел буе сугышып йөрдек. Но бит әле, ни… Менә бүгенге кич турында уйлыйсы бар. Кунак булып килгәнсез парлап, яңа нигезне котлап, әйберләрен алып килгәнсез, нәрсә дә булса кыландырырга иде бит дигәнем.

Шуны гына көтеп торган кебек, кунак өстенә кунак, ишекне зур ачып, күрше Сафа килеп керде. Ул камзул чабуы астына яшеребрәк нәрсәдер тоткан, уң кулы терсәк тиңентен киселгән – яше ягыннан Хафиздан кайтышрак булса да, сугыш машинасы аның да бер кулын алып калырга өлгергән иде инде. Ничек күрешергә белмичә бермәл аптырабрак торганнан соң, әлеге киселгән кулының калтышкасы белән Хафизның җилкәсенә бер шапылдатып алып, сөйләнергә тотынды:

– Кайтканыңа күпме вакыт, бер күреп, гөрләшеп утырган да юк. Өйгә чакырып булмый, чебен дә бала-чага баскан өйне. Менә болай күршегә үк килгәч, тукта, мәйтәм, – ул уңайсызланып кына Хәсәнша картка карап алды, – син ничек, Хәсәнша абзый, ястү намазына барырга ашыкмый торгансыңдыр ич?

Карт бу сүзләрдәге кыек атып туры тидерергә тырышуны дөрес аңлады, ястү намазы белән татулыгы бик булмаса да, Сафаның камзул чабуы астына яшерелгән «кунак кызы» ның иркенгәрәк чыгарга теләвен ул бик чамалый иде.

– Җиво, әнкәсе, чап өйгә. Бер кат кирәген, савыт-саба, чынаяк-чәшкә дигәндәй, аннан килеп, бер бөтен икмәк белән бер савыт тоз кыстырырга онытма, – дип, солдатларча команда бирде карт һәм карчыгыннан элегрәк үзе ишеккә атлады, – ипи-тозны беренче булып кертергә иде ишектән, без шул каткан агач – мажик тек мажик.

Ләкин Сәрби әби ашъяулыкка төрелгән икенче төенчеген һәм ипи-тоз күтәреп килеп җиткәнче, мондагылар елтырашып өлгергәннәр, Сафа тиз генә чыгып, берничә пар чынаяк һәм каба торырга дип бер тәлинкә эчәк бөккәне, ә малайларга бер бүрек пешкән күкәй алып кереп өлгергән иде.

– Безнең монда, татар җирендә, тавыклар буяулы күкәй салмыйлар, шабаш, – дигән булып, бар күк русчасы белән иң элек малайларны сыйларга тотынды ул, – но, күкәй есть күкәй, мин салган нәрсә түгел. Утырыгыз, ашагыз, без сезнең табынга кысылмыйбыз, сез – безнекенә. И канис шуның белән…

Бусагадан беренче булып ипи-тоз кермәсә дә, күрше-тирә, авыл халкы әнисез калган ике малай белән кайтып, ялгыз өйгә килеп урнашкан Хафизны ташламады. Мендәр өстенә мендәр килә торгач, бервакыт сәке почмагындагы мендәр өеме түшәмгә җитә язды – малайлар, баш асларына гына түгел, асларына да мамык мендәр салып ята башладылар. Күрше кызлары суын кертә, икенчеләре кереп, Хафиз үзе өйдә юкта идәнен-сәкесен юып чыгара, бу мәшәкатьнең ике якка да файдасы тия: шул йомышны йомышлаган арада, күрше кызлары, кызыксынып, Толя белән Мишадан берәр генә сүз булса да русча отып калырга маташсалар, бәйрәм ашы – кара-каршы дигәндәй, үз нәүбәтләрендә Толя белән Миша да ул ерык авызлы кызлардан татар сүзләрен тартып алырдай булып сорашалар, аңлаганын аңлап, аңламаганын кул ишарәләре белән ничек тә сөйләшеп китәргә тырышалар иде.

Хафиз үзе, кайтып бераз канат-каурыйны җайга кую белән, һәртөрле җәмәгать эшләрендә – солдатлар комитеты оештыру, җирне яңадан өләшү, ирләре фронтта үлеп калган солдатка семьяларына ярдәм оештыру эшләре белән мәшгуль булганлыктан, күп вакыт өйдә малайлар үзләре генә кала, алар инде өй эшләренә дә өйрәнеп киләләр, сәкесен Мишасы юса, идәнен олырак абый буларак Толя юа, бүтән эшләрне дә шулай үзара бүлешеп, тату гына башкарып чыгалар иде. Шулай да, бер ияләшеп киткәч, аларга малайлары да, кызлары да гел кергәли йөри, кай көннәрдә, өй гамен балаларча бөтенләй онытып, малайлар белән Кыялы Яр күленә балыкка да киткәлиләр иде.

Ә бит анда, бу ялгыз нигезгә күчеп килгән ул беренче кичне дигәнем, әлеге Сафа күршенең камзул чабуы астына качып яткан оялчан «кунак кызы» дөньяга чыккач, аларның телләре-күңелләре чишелепме – Хафиз кайткан дигән хәбәрне ишетү белән, Сафа хатынын җылата-җылата «мәрәк дусты» өчен үзе самогон кудырган һәм бу «үзе кудырган» ның күздән яшь китерердәй зәһәрен, яшелле-зәңгәрлесен, менә биш көн буена саклап торган булган икән… Димәк, телләргә чишелерлек сәбәп булган монда. Әле алар икәү генә булсалар, ихтимал, үзләре дә кәкрәеп төшкән булырлар иде, башлаган сүзләре һәм гамәлләре кызып барганда гына, «ут күргәч кердем» дигән булып, алар янына өченче бер фронтовик – ниндидер бер эш майтаруы аркасында күкрәгенә «Георгий» тәресе эләктергән һәм туган җиренә ун көнгә побывкага җибәрелгән яшь солдат Хәбир дә килеп керде. Солдат солдаттан жәлләми, шуннан алар калган байлыкны өчкә бүлә башладылар. Үзеннән-үзе аңлашыла: алданрак авыз чылата башлаганнары кыза төшкән иде, шундук яшь солдатны үртәргә тотындылар.

– Син, Хәбир брат, еракка үрләрсең, парень, бу килештән. Бару белән күкрәгеңә бу «тавык тәпие» н эләктергәч, тора-бара алар синнән генерал ук ясап куймагайлары, – дип, әллә мактап, әллә көлеп, әлеге теге киселгән кулының калтышкасы белән яшь солдатның җилкәсенә сугып куйды Сафа.

– Анысы шулаен шулай да, – Хафиз әйтергәме-юкмы дигәндәй сузып торды, ләкин күзләренә бәреп чыккан зәһәрле очкыннары авылдаш хакын хаклап торырлык дәрәҗәдә түгел иде, – аңарчы бит, хлопцы, йә Хәбирнең үзенең башы очып төшүе бар, йә… царь Николашканың башын өзеп куймагайлары. Дөнья бит ул, Чалдый Гобәе әйтмешли, куласа…

– Әйдә, политикага тыгылмыйча гына утырыйк әле, өч авылдаш, өч верноподданный бергә туры килгәнбез икән, – әллә яшьлеге аркасында, әллә яңарак кына тагылган «тавык тәпие» тәэсиреннән, «ут күреп кергән» Хәбирнең ничектер бик аек каласы килә иде. Ләкин кызу канлы Сафа «йомырканың тавыкны өйрәтүе» белән килешергә теләмәде.

– Мин верноподданный түгел, бутама мине үзең белән, – дип, тавышын нык кына күтәреп, исән кулы белән өстәлгә китереп сукты, – ярый ла сиңа, чебен дә тешләмәгән көйгә, награда чәпәгәннәр, ә минем менә бу кулым кайда? Әнә Хафиз белә, ике потлы герне «эһ» тә димичә ун мәртәбә һавага чөя торган идем мин бу кул белән…

Нык кына чымырдаган кунаклар, кайсы кайсына һәм нәрсә өчен рәхмәт әйтергә тиешлекне белмичә, рәхмәтен дә, «гүр такталарын» да бергә кушып, ишек-капка тирәләрендә бераз буталышканнан соң, шулай да таралыштылар. Хафиз ялгыз калды, ишек бусагасында бер ялгызы тәмәке тартып утырды, уйланды, малайларын искә төшереп, өйгә кермәкче булды, кермәде. Тагын беравык шулай эленке-салынкы уйлана торгач, җил капканы шыгырдатмыйча гына ачып, урамга чыгып китте. Һәм аны-моны уйлап тормыйча, эчемлеккә якын да килмәгән ап-аек кеше кебек тип-тигез атлап, беләсезме, кая таба китте? Тегермән очына, Гыйльмениса тора торган якка китте. Әлбәттә, нинди дә булса дуамал ният белән түгел, кайтканнан бирле, урман ягыннан кайтышлый бергә юллары туры килгәннән бирле, Хафизның аны рәтләп күргәне дә юк – нинди дуамаллык турында уйларга мөмкин! Шуның өстенә Гыйльменисаның үзен сүз тидермәслек итеп тота белүе, каенсеңлесен булганы белән зурлап озатуы, балаларын эшкә өйрәтеп, кеше арасында ким-хур итмичә үстерүе турында колагына мактаулы хәбәрләр дә кергәли башлаган иде. Мөмкинме шундый кеше турында ни дә булса хәтта күңелгә китерергә?

Шулай да, ни белән аңлатмак кирәк, Хафиз шул очка таба китте. Гыйльменисаның өе читтә, кеше-кара күзенә чалынасы түгел, һич югы, аның шул очка барасы, Гыйльмениса яшәгән өйгә бер ялгызы, берни дә уйламыйча, бер кешегә дә күренмичә, озаклап-озаклап бер карап торасы килә иде.

Төннең бер вакытында йокы аралаш сискәнеп киткәндәй булды Гыйльмениса. Кайдандыр ялгыз бер адәм озын һәм моңлы көйгә урам тутырып җырлап килеп чыкты да, моның өе тирәсенә җитәрәк тукталып булса кирәк, сүзләрен аермачык ишеттерергә тырышкандай, озак кына сузып торды.

 
…Талдин талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач,
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач…
 

Сискәнеп китте Гыйльмениса һәм кинәт куркынгандай булды. Таныды ул тавышны. Бу – аның тавышы, Хафиз җырлады моны! Ә нишләп? Нигә болай соң? Кемгә дип җырлады ул моны? Менә син карт тиле.

Х

Авылга кайтышлый урман юлында беренче кабат очрашканнан бирле Гыйльменисаның Хафиз белән, урамнан үтешли яки кеше арасында туры китереп баш кагып исәнләшүләрен искә алмаганда, рәтләп очрашканы юк иде. Элекке хәлләрне истә тотучылар да бардыр дип уйлый, үзенең дә биргән сүзендә тормыйча, ашыгып Барыйга кияүгә чыгуыннан уңайсызлана иде. Ничек кенә булмасын, Хафиз күзенә чалынудан мөмкин чаклы качыбрак йөри иде ул. Әмма бу курку, бу уңайсызлану үзе үк аның инде элекке тынычлыгын югалтканлыгы турында сөйли иде. Теге төнне очраклы рәвештә йокы аралаш колагына кереп калган җыр да килеп кушылгач, аның тәшвишләнүе вакыт-вакыт нык кына сиздерә башлады. Шул ук вакытта «Булмаганны. Ошамаганны… күңелгә нәрсә килмәс ул!» дип, үзен тынычландырырга да тырыша иде. Шулай да Хафизның күпме еллардан соң яңадан авылга кайтып төшүе Гыйльменисаның тышкы тормышында, үзен тотышында, киемендә-салымында бернинди дә үзгәреш китереп чыгармады, хәер, көне-төне кеше эшендә чабып, моңарга аның вакыты да юк иде.

Әмма беркөнне туры килде. Юк, качып калу мөмкин булмады бу туры килүдә! Гыйльмениса авылдан шактый ерак Зирекле елгасы буеннан ялгыз яшәүче Хәерниса карчыкның җитенен җәеп кайтып килә иде. Көзге көн, берничә тапкыр өзек-төтек яңгыр да явып киткәнлектән, өсте-башы юешләнгән, пычрак җитен учмаларыннан биткә-кулга йоккан «кершән-иннекне» искә алмаганда, аны нинди дә булса үтә мөһим бер очрашуга әзерләнгән кеше дип күз алдына китерерлек түгел иде. Җитмәсә тагын, аягындагы чабатасы да тишелеп, арттан «канат ярып» кайта иде. Менә шунда, нәкъ шушы кыяфәтендә чакта, аны арттан атлы бер юлчы куып җитте.

– Әйдә, утыр, авылдаш, – диде атлы юлчы, Гыйльмениса турына килеп җитүгә атын туктатып. Күтәрелеп тә карамастан, тавышыннан ук танып алды Гыйльмениса: бу Хафиз иде. «Кайдан бу? Үзенең аты юк ич аның» дигән уй үтте Гыйльменисаның башыннан. Аның Хафизны үзеннән бик алай өстен кеше итеп таныйсы килми, хәтта вакыт-вакыт аның Хафизны бөтенләй дә таныйсы килми: «Кайтты да йөри әллә кем булган булып. Кәмитетләр оештырып. Дөньяны кырмакчы үзенчә». Шулай дип тә уйлаштыргалый иде ул кайчагында. Инде менә тәмам карага катып, чыланып, җәяүләп кайтып килгәндә, тегенең атта куып җитеп, утырырга тәкъдим итүе Гыйльменисаның горурлыгына ук тиде.

– Күп калмады, болай да кайтып җитәрмен, – диде ул, утырырга бик ашыкмыйча. Шулай да йөзеннән, кара тапларны басып, алсу-кызыллык йөгереп узмыйча кала алмады.

– Утыр, минем дә үз атым түгел. Кеше атына миңа кемне утыртып кайтсам да барыбер.

Сизелеп тора: Хафиз яланда Гыйльмениса белән икәүдән-икәү генә очрашуга бик тә шат, бу аның тавышына ук чыккан иде. Ул, атын һаман кузгатмыйча, Гыйльменисаның утырганын байтак кына көтеп торды. Гыйльмениса да, гәрчә тыштан туңган-җебенгән кебек күренсә дә, ихластан әйткәнне аңламаслык дәрәҗәгә үк килеп җитмәгән иде. Кинәт йомшарып, җылынып калгандай булды, шулай да арбага менеп утырырга ашыкмады.

– Юк инде, Хафиз абый, рәхмәт, – диде ул, кинәт яктырынып, алсуланып, каушап, – кеше күрсә, әллә ни уйлый башлар. Кайткан кайтыйм инде.

Ул, туктап торган арбалы атны урап, җәяүләп узып китте – дөресен әйткәндә, аңарга болай да бик рәхәт иде бу минутларда. Аяклары үзләреннән үзләре атларга торалар иде. Ләкин Хафиз атларга ирек бирмәде. Ул, шундук атны атлата төшеп, Гыйльменисаның алдына килеп чыкты һәм, дилбегәне арба карамасына урап куеп, үзе җиргә сикереп төште, арткарак калып, Гыйльмениса белән рәттән арба артыннан җәяүләп бара башлады. Сүз югыннан сүз булсын дигәндәй, үзенең ниндидер бер юк эш белән йөрүче кешене озата барганлыгын әйтте, ләкин кайдан килгән кеше һәм нинди эш белән йөрүче кеше икәнлеген әйтеп үк бетермәде. Ничектер серле кешечәрәк тота иде ул үзен бу минутларда. Шуны бераз йомшарту өчен булса кирәк:

– Ярты гомер читтә йөреп узды, үзең беләсең, Гыйльмениса, – дип, яңадан сүз башлады, әйтеп бетермәгән сүзләре өчен Гыйльменисадан гафу үтенгән сыман, – фронтовик кешенең нинди генә дуслары булмас. Лазареттан гына чыккан килеш, җәяүләп авылына кайтып бара, ә авылы моннан егерме ике чакрым. Җизнидән атын теләнеп, шул юлаучы солдатны озатып кайтып килешем. – Аннары әңгәмәгә җиңеллек, уен-көлке төсе бирергә теләгәндәй өстәп куйды: – Болай арба артыннан җәяүләп бару лутчы кызык икән. Курыкма, тартырга җиңелрәк калган өчен, күңеленнән генә ат та рәхмәт әйтә торгандыр әле.

– Аның да күңеле була микәнни? Белмидер ием, – дип, сүзне уенга борды Гыйльмениса да. Хафизның ихлас күңеллелеге, нәкъ шул Гыйльмениса өчен арбадан төшеп, тигезле-тигезсез юлдан бергәләп җәяүләп барырга риза булуы, шуның өстенә уен-көлке сүзләр дә кыстыргалап җибәрүе – никадәр генә керпедәй энәләрен калкытып күренергә тырышмасын – Гыйльменисаны да әкренләп эретә-йомшарта бара иде. Аннан соң алар, бик үк тирәнгә кермичә генә, авыл хәлләрен сөйләшкәләп бардылар, балаларына күчтеләр, Хафиз үзенең картузлы малайларының әкренләп авылга, малайларга ияләшә башлавы белән мактанып алды. Әллә чынлап, әллә шаяртып, хәзер менә артык расход чыгарга торганлыгын, әле кайтканда гына алган өр-яңа картузлары була торып, малайларының башка малайлардан күреп түбәтәй сорап йөдәтүләрен сөйләп, Гыйльменисаны авыз чите белән генә көлемсерәргә дә мәҗбүр итте.

– Минекеләр юкны-барны сорап йөдәтмиләр, алайса. Әтиләре Барый мәрхүм кебек, булганына канәгатьләр, – дип, сүзне тизрәк түгәрәкләп куярга ашыкты Гыйльмениса. Балалары белән мактанасы килүдән түгел, бу очракта Барыен сагынып искә төшерүдән дә түгел – булган да инде узган, искә төшерүдән кемгә файда, – авылга якынлашып килгәнлектән, сүзне тизрәк очлыйсы килүдән һәм, аннан да бигрәк, Хафизның сүзне әллә кая – икенче якка борырга маташуыннан курыкты ул. Шулай да авылга кайтып җиткәнче бик әһәмиятле һәм әле берсе дә кагылмаган бер сүз калган булган икән. Ир һәм элекке моряк кеше Хафиз бу яктан тәвәккәлрәк булып чыкты.

– Синекеләр нәрсә? Синекеләр зурлар инде, – дип, Гыйльменисаның кызларыннан тотынды ул, сүзне бик еракка җибәрмичә. Шул ук вакытта дуамаллык күрсәтүдән дә шикләнә иде. Ләкин, үзе дә сизмәстән, бер дуамаллык ычкындырмыйча кала алмады.

– Әйт әле, Гыйльмениса, монда без икәүдән-икәү генә, только яшермичә әйт: яратып чыктыңмы син Барыйны?

– Яратып чыктым, – дип, берьюлы өзеп салды Гыйльмениса. Ике төрле уйларга урын калдырмады.

Ләкин Хафиз ике уйламыйча булдыра алмады, Хафизга ике уйламыйча мөмкин түгел. Чөнки ул, беренчедән, узган эш турында сораша, ләкин хәзерге – нәкъ менә шушы минут белән яши, ул Гыйльменисаны, өсте-башы чыланган, чабатасы тишелә башлаган, инде яхшы ук төс салган, ләкин үзәкне өзеп карый торган моңсу кара күзләре, тыйнаклыгы, аз сүзлелеге сакланып калган шушы Гыйльменисаны әле хәзер дә тартып алып күкрәгенә кысардай булып ярата, икенчедән, Гыйльменисаның нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә Барыйга барып егылуы турында ул инде авыл кешеләреннән күп мәртәбәләр ишеткән иде.

– Яратып чыктым, яратып чыктым! – дип, тавышын күтәргәннән-күтәрә төшеп, рәттән ике мәртәбә кабатлап куйды Гыйльмениса. Аның күзләре яшь белән тулган, ул аны түкмичә көчкә-көчкә генә тыеп бара иде. Шул ук вакытта аның Хафизга әйтәсе сүзләре дә бетмәгән иде. Ниһаять, менә әйтелде ул сүзләр: – Син икенче кабат минем Барыема тел тидерәсе булма, Хафиз, гөнаһысыннан курык.

Һәм ул, ерганак буенча урманнан үлән, утын, җиләк ташучы җәяүлеләр салган тар сукмакка борылып, хәтта рәтләп исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап, ашыгып кире якка китеп барды.

Чынлап та, кире якка китү булды шул бу. Яман ният белән кузгатмады шикелле ич Хафиз ул сүзне. Гыйльменисаның элекке ире Барый турында да, бераз дуамалрак чыкса да, яман ният белән әйтмәде кебек. Тавышыннан, балалар турында кызыксынып сораштыруларыннан, атыннан төшеп, Гыйльмениса белән рәттән җәяүләп баруларыннан ук һәм моңарчыга кадәргесе дә – очраган саен җылы көлемсерәп, түбәнчелек белән исәнләшеп йөрүләреннән үк сизә һәм тоя килә иде Гыйльмениса: нәрсәдер Гыйльменисага әйтәсе сүзләре бар кебек Хафизның. Бик мөһим сүзләре булырга тиештер кебек тоя иде ул. Кемгә ничектер, Гыйльмениса, һәрхәлдә, шулайрак чамалый иде. Юлда да шул турыда уйлап кайтты ул, кайткач та уйлап йөрде, кызлары кайсы кайда эштә иде, өйнең ялгыз булуы аның бу аяныч катыш өметле уйлануларын тагын да көчәйтеп җибәрде: «Соң нәрсә булган? Әйтәсе сүзен әйтсен иде кеше. Сүздән соң… Яисә бер арбага утырып кайтудан соң нәрсә була? Сөйләгән кеше сөйли бирсен… авызына теле сыймаганы… Менә хәзер син аны үпкәләттең инде… Үпкәләткәнсеңдер инде…»

Кич белән Факиһәсе эштән кайткан вакытта, Гыйльмениса казан астына яккан, ашын салган хәлдә, караңгырак бер почмакта мендәргә йөзтүбән капланып ятып тора иде.

– Башым авыртып тора никтер. Җил кактымы дип әйтим, – дигән булды ул, кызына аны-моны сиздермәскә тырышып.

Хәер, Факиһәсе, аның үзе кебек үк, күп төпченүчән түгел, артык тирәнгә китмәде.

– Аш булганчы, мин чишмәгә суга барып кайтыйм әле, – дип, чиләк-көянтәсен алып, шундук чыгып китте. Бераздан анысы алып кайтты икенче бер аптыраткыч хәбәр.

– Ир-ат та бала-чага, суга барып йөрү кыендыр, дип, Хафиз абыйга бер көянтә чишмә суы керткән идем, – дип сөйләп китте кызы, үзенә күрә бер яңалык ачкан кебек итеп. – Кисмәкләре чишмә суы белән тулы, идән-сәкеләре юылган, өйләре җыештырулы, шул ике малае өйдәге бөтен эшне эшләп тора икән. Күреп исем китте, минем белән татарча сөйләшеп маташалар.

Ә Гыйльменисаның үзенең, Факиһә әйтүенә караганда, бигрәк тә бүтән нәрсәгә исе китте: Хафиз шулай да, кисмәкләре тулы булса да, Гыйльмениса кызы керткән суны алып калган, урын тапкан. Әле, чын булса, болай дип тә әйткән кызга: «Гыйльмениса кызы керткән су особый тәмле булыр инде ул. Без аны чәйгә генә тотарбыз», – дигән.

«Барыбер… барыбер, Хафиз, үз кызларымны үз кулым белән урнаштырып бетермичә торып, берни дә чыкмаячак. Уйлама юкны, чыкмаячак», – дип, күңеленнән үзенә үзе сүз биреп куйды Гыйльмениса.

XI

Хафиз кайтканнан соң Гыйльмениса тышкы яктан кеше күзенә ташланырлык үзгәреш күрсәтмәсә дә һәм моңарга аның вакыты булмаса да, шулай да авылда, нәкъ аның кебек, мәшәкать чигеп ятим балалар үстереп азапланучы икенче бер тол кешенең барлыгын белеп тору аңарга ничектер эчке тынычлык биргән кебек иде. «Юк, мин генә түгел мондый китек язмышка дучар булган кеше!» Теге, юлда туры килеп, арба артыннан бергәләп җәяүләп кайткан чагында Хафизның, Барыйны искә төшереп, «Яратып чыктыңмы син Барыйга?» дип, кабыргасы белән сорау куйганы өчен Гыйльмениса күңеленнән аңарга бераз рәнҗеп йөрсә дә, өйдә ялгыз гына калган тын сәгатьләрдә уйлана торгач, моның да үзенә күрә аңлатмасын тапты. Кем белә, бәлки, Хафиз Гыйльменисаның үз авызыннан ишетәсе килгәндер, кешедән ишетү бер нәрсә, кызыксынган кешеңнең үз авызыннан ишетү икенче – димәк, Хафиз әле Гыйльмениса белән кызыксынудан туктамаган дигән сүз. «Алайса, үз авызым белән әйтеп бирим, – ди ул, ялгызлыкта Хафизга җавап кайтарган кебек, күңеленнән үзе белән үзе сөйләшеп, – ничек чыкканымны уйлап торырга вакыт калдырмады шул безнең бай әтиебез. Тик шуны гына беләм: Барый мине ярата иде, үләрдәй булып ярата иде. Чыккач, бергә тора башлагач, кинәт, үзем дә сизмәстән, мин дә аны ярата башладым – яраттыра торган яклары ачыла барды мәрхүмкәемнең!»

Вакыты-вакыты белән күңеленнән шулай әрепләшсә дә, шулай да авылда Хафиз барлыгын белеп яшәү аңарга тел белән әйтеп булмый торган ниндидер тынычлык биргәндәй иде. Шулай ук Хафизның гел күзгә-башка чалынып йөрүен дә аңлый, аңларга тырыша иде: «Әнә бит… нинди генә сүзләр йөрми дөньяда. Җыен солдатлар – кайтканнары да, тегендә калганнары да – үзара сүз беркетеп, шунда ук кала кешеләрен, төрле һөнәрдәге мастеровойларны – завод эшчеләрен дә кушып, теге ни атлы соң әле… стуҗин дигәннәрен дә үз артларыннан ияртеп, патшага каршы чыгарга, сугышны туктатырга йөриләр ди түгелме соң? Теге көнне җизнәсеннән ат алып, белмәгән-күрмәгән аксак солдатны егерме ике чакрымга озатып йөрүе дә тикмәгә генә булмагандыр әле».

Болай уйлау бер үк вакытта Хафизны Гыйльмениса каршында үстерә, ничектер үрелеп буй җитмәслек серле бер кешегә әверелдерә, икенче яктан, күңеленнән аның белән мавыгуын, яшертен мавыгуын ныграк сизгән саен, эчтән яшәрә, чәчәк ата бара кебек иде.

Шулай да Гыйльмениса Хафиз турында «үрелеп буй җитмәслек серле кешегә әйләнә бара» дип уйлап йөрсә дә, көннәрдән бер көнне Хафиз вакыт тапты, «серле» дигән кешебез күңелендәгесен ап-ачык итеп әйтте дә салды.

– Кара әле, Гыйльмениса, – диде ул, тегенең кызлары эштә чак бермәлне туры китереп, – бер киңәш белән килдем сиңа. Болай ялгыз яшәү и шул ялгыз баштан үзең ир заты була торып балалар үстерү миңа да ансат түгел, сиңа да бик үк бәйрәм түгелдер. Әгәренки, әйтик, без менә болай итсәк: ике ояны бергә кушып, син шул ояның әнисе, мин шул ояның әтисе булсам? Онытмаган булсаң, без бит кайчандыр бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйдыр идек…

Һәм ул ничектер моңаеп, ярдәмгә мохтаҗ кеше сыман тилмереп, шул ук вакытта Гыйльмениса нәрсә әйтсә – шуңа күнәчәген алдан ук сиздерергә тырышкандай томырылып карап торды. Гыйльмениса хатын-кыз сизгерлеге белән шундук сизеп алды: яшь чагында, берсе кыз, берсе егет чакларында да, вакыт-вакыт шулай үзәкне өзә торган итеп томырылып карап торгалый иде ул Хафиз. Онытырга мөмкинме соң андый карашны!

– Минекеләр зур инде, бер ояга гына сыйдырып булмас аларны, – дип, әллә чынлап, әллә шаяртып җавап кайтарды Гыйльмениса, һәм үз чиратында бусы шулай ук тегенең күзләренә карап уйланып калды. Шундый җитди, шундый хәлиткеч бер минут килеп туды ки, моннан инде сүзсезлек белән дә, уйнап-шаярып кына әйткән сүзләр белән дә котылу мөмкин түгел иде. Шуны бөтен җитдилеге белән тоеп, күңеленнән Хафизны кабул итәргә бик-бик ашкынган хәлдә дә үзен тыеп, гаять җитди кыяфәттә аннары өстәде: – Юк инде, Хафиз, ашыкмыйк без бу эшкә, мин үз кошларымны үзем үстереп, үз кулым белән ияләренә тапшырганчы ул турыда уйламаска булдым. Мәрхүм әтиләре алдында сүз бирдем. Үзең үк күреп торасыңдыр, минекеләрнең канат-каурыйлары инде өсләрендә… очып китәргә күп калмаган.

Чынлап та, бик җитди сөйләшү булып чыкты бу. Моннан соң кабат ул темага сүз яңартып тору Хафизның үзен дә вакландырыр, Гыйльменисаның чынлап әйткән сүзен санга сукмау булыр иде.

Бигрәк тә тагын шунысы: дөньяда моннан башка да эшләр кузгалып китте. Авыл халкының теленә кереп, очы-чачагы Гыйльменисага да килеп җиткән әлеге хәбәрләр дөрес булып чыкты. Авылга бер-бер артлы яңа хәбәрләр кайта торды. Патшаны төшерү белән халык шундук сугышның бетүен, солдатларның шау-гөр килеп кайтып җитүен көткән иде, анысы булмады. Тагын әллә нинди сүзләр китте, тагын болгана башладылар, тагын комитет артыннан комитет оештырырга тотындылар, бу комитет дигәннәре берсе икенчесенә охшамаган, берсе сөйләгәнне икенчесе юкка чыгара тора иде. Бу ыгы-зыгылы айларында Хафиз атналар буена өендә күренмәс булды. Кайда монда үз ояң турында уйларга, халык үзе оясы тузгытылган шөпшәләр кебек тузгып, кем кемне чагарга белмичә тузгып ята. Гыйльменисаның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек, ул күпкә тыгылмый, шулай да теге көнге җитди сөйләшүдә кузгатылган «оя кору» мәсьәләсен онытып та бетерә алмый – Хафиз үзе өйдә юкта, кеше-кара күзенә бик чалынмыйча гына барып, аның малайларына күз-колак сала, ямасын ямап, юасын юып, тегеләрнең яртылаш русча әйткән сүзләрен, аңласа-аңламаса, бик аңлагандай итеп, аларга үз телендә яхшылап, аңлый торган итеп киңәшләр биреп киткәли иде.

Аннары озак та үтмәде, аның икенче көткәне, Барые исән чакта, Барые белән бергәләп көткәне, Барые үлеп, биш хатын-кыз бер имана җирсез утырып калгач, күңеленнән ул вакыттагы законны каһәрли-каһәрли көткәне шаулап килеп җитте: тирә-юньдәге алпавытларны кайсын кая олактырып бетергәч, аларның җирләрен дә кертеп, имана җан башыннан өләшенде. Гыйльмениса дәррәү дүрт җанга дүрт имана җирле булды. Ирләр арасында кысылып йөрүдән һич тайчанмыйча, басудан басуга үз өлешенә тигән җирләренә туктап, үз адымнары белән үлчәп, үз тамгасын салып чыкты Гыйльмениса. Берьюлы шулхәтле җирнең хуҗасы булу, әлбәттә, бик шатлыклы иде. Ләкин бу шатлык үзе белән үк борчуын да алып килде: бу хәтле җирне ничек, нәрсә белән игәргә? Нәфес бар, кеше рәтенә керергә дәрт тә бик бар, ә менә ат юк. Ул дүрт имана җирне тырнак белән сөреп булмас ич аны! Хафизның кирәклеге башны бергәләп мендәргә кую өчен генә түгел (дөресен генә әйткәндә, анысын да бик тансыклаган иде инде Гыйльмениса, бичара!), Хафизның кирәклеге тормыш кору турында бергәләп кайгырту өчен дә икән – икәү бергә булсалар, бу хәтле кыйналмас иде Гыйльмениса.

Әле ярый революциядән соңгы беренче язны, Хафизны бик көтеп тә, анысы совет эшләре белән көн-төн чапканда, әллә картая-картая акылга утыра башлаудан, әллә революциядән куркып, беркөнне Гыйльменисаның җил капкасын каерып ачып, һич көтмәгәндә аның онытылган атасы Әлмөхәммәт карт килеп керде.

– Ишеттем, өлешеңә тигән җиреңне ничек чәйнәп йотарга белмичә, авыл буенда елап йөрисең икән, кызый, – дип башлады ул сүзне. Юк, әлегә ул үзен һавалы тотуын ташламаган иде әле. – Син ярлы тәкәббер булып, әтиеңә буй бирмичә йөрсәң йөрерсең, атай картның синең турыда уйлаудан туктаганы юк. Җирләреңне беркөнне Мөхәррәмгә күрсәтеп чыгарсың, ике атка берни дә түгел, үзебезнекеләргә тукталганда, шунда беррәттән синекеләрне дә сукалар, тырмалар. Чәчәр орлыгың юк икән, анысын да рәтләрбез. Соңыннан күз күрер, уртагына дип сөйләшербезме, сипкән орлыкны орлыклата түләрсеңме, үз кешеләр, шәт, талашмабыз.

Болай да аптырабрак калган Гыйльмениса, бу тәкъдимдә бернинди дә мәкерле ният күрмичә, шатланып риза булды. Баштан бу кайгы да очты дип, яңадан дәртләнеп, Хафизның адашып булса да яңадан бер аның бусагасын атлап килеп керүен көтеп йөргәндә, килә бит бер килә башласа. Бу очракта, бәлки, китә бит китә башласа, дип әйтү дөресрәк тә булыр кебек.

Беркөнне, әнисе белән өйдә икәүдән-икәү генә калганда, Гыйльменисаның олы кызы Факиһә тора торгач кызык кына итеп сүз башлады. Бәлки, яз да тәэсир иткәндер, бәлки, дөньялар алышынып, халыкның дәрте күтәрелеп торганны күрептер, бәлки, тагын да яшеренрәге – соңгы вакытларда, бигрәк тә Хафиз кайтканнан бирле әнисенең күңеле купшыганны сизенептер, Факиһә бер үк вакытта уйчан да, алгысыган да иде бу минутта.

– Хат танырлык кына булса да укы, укы, дип, кече-кечедән теңкәмә тиюче кеше ул кем? Син идеңме, әни?

– Йә, мин булдым ди. Шуннан нәрсә килеп чыга? – дип, бераз аптырабрак, чак кына сагая да төшеп, сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды әнисе. Һәм аның бу соравы кызы өчен бик җайлы туры килде:

– Менә аннан нәрсә килеп чыга, әни, – дип, шаярта-көлә әнисен үртәгәндәй, әмма үзе бик җитди калган хәлдә, пөхтә төрелгән бер төргәк хатлар китереп тоттырды кыз. – Хат танырлык булып кына калмады безнең эшләр, хатны мин аңарга үзем дә яздым. Ачулансаң ачулан, кыйнасаң кыйна, синнән яшерен серем юк: менә болар – минем Түбән авыл мөгаллиме Шәүкәт абыйдан алган хатларым. Без аның белән бер-беребезне яратышабыз, ул – бик әйбәт кеше, әни, каршы килмә, мин аңарга кияүгә чыгарга булдым.

Каршы килеп нишләтә алсын, аннары тагы Гыйльмениса аңгыра түгел, кызының характерын белә – әнисенең тәвәккәллеге кызында да бар. Җитмәсә тагы, мөгаллим абыйсыннан да булгач, сүз әйтерең бармы мөгаллим кешегә – «кара әле әдәм көлкесен, авызыннан сүзен тартып алыр хәл юк иде башка вакытта. Түбән авылга бер утырмага барган иде, шунда таныштылар микәнни?» Чоры шундый – ут уйнап торган чор иде, Түбән авыл мөгаллиме Факиһәне хатын итеп кенә калдырмады, кыска сроклы курслар аркылы үткәреп, аннары һичбер сроксыз, үзе белгәнне кәләше белән уртаклаша-уртаклаша, аны әкренләп китапка, газета-журналга ияләштерде. Әйләнеп карарга да өлгермәде Гыйльменисаң, аның кияве белән кызы икесе тиң укытучылар иде инде – жалуньясын алалар, ягарга мәктәп белән беррәттән утыны-керосины килеп тора, аз булса да паёгы чыга… Әни кешене канатландырганы бигрәк тә шул булды: канат чыкты бит кызга, очты бит берсе, үзе генә очуы җитмәгән, инде әнә икенчеләргә – балаларга канат куя.

Дөнья һәм кыз бирү мәшәкате белән монда шулай мәш килеп йөргәндә, ул арада калада «чыбык очлары» нда асраулыкта яши торган икенчесе, уртанчысы – әлеге теге кече-кечедән киенергә, купшыланырга ярата торганы, әле теге чакларда ук хат яздырган өчен әнисенә китергән күкәйләрне тиз генә үзенә эләктереп, соңыннан кырыктартмачыдан мәрҗән алып, апасыннан элек муенына – мәрҗән, колагына алка тага башлаган Фасиләсе – калада купкан ыгы-зыгыдан үзенчә файдаланып, бер приказчикның башын-күзен әйләндереп өлгергән. Рөхсәт тә сорап тормаган анысы, приказчик белән ирле-хатынлы булып ук тора башлаган. Ул арада анысының приказчигын, сүзгә-язуга оста булуын, сәүдә эшен белүен искә алып, шул сату-алу эше ягыннан ук комиссар итеп тә куйганнар. Тик шуннан соң гына Фасиләсе, хат язып, эшнең ничек торганлыгын әнисенә хәбәр итте. Хатының азагында әнисен өч бүлмәле, элекке буржуйлардан калган, идәннән түшәмгә җитәрлек көзгесе булган яңа фатирларына кунакка чакырган һәм иң азагында, мактануын яшереп торырга да тырышмыйча, «мин хәзер Рахманова фамилиясендә түгел инде, комиссар ирем фамилиясенә күчтем, шуны сезгә мәгълүм итеп, Фасилә Кадерметова» дип имзасын салган. Элек-электән үк бераз шуграк табигатьле бу кызын Гыйльмениса болай да бик үк өнәп бетерми, җене чыккан чакларында: «Минем кызым түгелсең син, малга-зиннәткә исе китмәс ярлы тәкәббер Барый кызы да түгел, кайдандыр шайтан очырып китереп ташлаган алмаш күзле җен орлыгыннан яралгансың», – дип тирги, Барыеның бигрәк тә нәкъ менә шушы уртанчы кызы өчен үләргә торганлыгын сизеп, әйткән сүзләре өчен соңыннан үкенеп бетә алмый һәм кызы йокыда чагында елый-елый аны кочарга, үбәргә, иркәләргә керешә иде. Дөресен генә әйткәндә, Гыйльменисаның өч кызы арасында иң чибәре дә шушы уртанчысы иде. Купшылыгы өстенә, бәлки, шул чибәрлеге белән дә масаюы булгандыр, әнә бит, алдан әнисе белән киңәш-табыш итүне дә кирәк тапмаган. Комиссар кияүдән колак кагармын дип уйладымы икән әллә, юньсез? Бөтенесен, бөтенесен берьюлы күңеленнән кичереп, хат алу белән утырып бер елады Гыйльмениса һәм шуннан соң бушанып калгандай булды; «үзе егылган җыламас, ярый инде, ахыры хәерле булсын» белән бетерде. Ләкин калага кунакка чыгып китәргә ашыкмады.

Шулай да ана күңеле тынгысыз иде. Шуның өстенә тегеләре дә, үзе вакыт таба алмаса Фәнияне җибәрүне сорап, хат артыннан хат күндерә торгач, ниһаять, тәмам йомшарды. Җәйге эшләр җиңеләйгәнрәк бер вакытны туры китереп, бар күге белән киендереп, үзе урынына Фәниясен җибәрде. Һәм бу аның, үз карашыннан чыгып әйткәндә, балта белән юнып та кырып төшерә алмаслык бер хатасы булды. Моңа хәтле Ташлыяр авылыннан, аның да иң очындагы, башка йортлардан бераз аерылыбрак торган кыйшык йортыннан бүтән нәрсә күрмәгән, яше ягыннан да иләс-миләсрәк бер вакыты – тиз оныта, тиз кызыга, тиз алдана торган бер чагы булган унбиш яшьлек Фәниясе беренче мәртәбә шәһәр шау-шуын, шәһәр ялтыравыкларын, комиссар җизнәсе өендәге җиһазларны күрүгә кинәт иләсләнеп калды. Авылда калган әнисен шундук онытты, онытмаса да, авылга кайтып китәргә ашыкканлыгы бер дә сизелми иде. Апасы белән бергәләп, әниләрен чакырып, тагын берничә тапкыр хат язып карадылар, «хәзергә өйне ташлый алмыйм, килер әле вакыты, барырмын» дигән сүзләрдән башка җавап алмадылар. Ниһаять, көз җитеп, Казанда әнә шундый Фәния кебек авылдан килгән балалар өчен интернатлы һәм дәүләт стипендиясе түләнә торган мәктәп ачылачак икәнлеген ишетеп, комиссар кияү, яшьләрне укытырга – кеше итәргә кирәклекне, илнең яшь кадрларга мохтаҗ икәнлеген, Фәниянең бик аңлы, укырга, күпне белергә бик тә омтылучан сәләтле бер кыз булганлыгын кат-кат исенә төшереп, укып, фән белән коралланып чыкса, аның бик зур кеше булып җитешәчәген әйтеп, каенанасының күңелен эретергә тырышып, бер дә иренмичә үзе хат язды. Моңа хәтле күрмәгән-белмәгән кияү кешенең балдызы турында болай кайгыртып, аңарга зур киләчәкләр вәгъдә итеп, тәфсилләп язган, шуның да өстенә тагын, менә ничәнче кат инде түбәнчелек белән кунакка чакыруларын искә төшергән бу хатны алып укыгач, Гыйльмениса берьюлы эреп төште. Кунакка җыенуын вәгъдә итәргә ашыкмастан, Фәниясен әлеге интернатлы уку йортына ала калсалар, бу эшкә үзенең һич тә каршы түгеллеген белдереп, шундук җавап хаты язды.

Һәм әнә шулай итеп, кайчандыр өч кызы, бер каенсеңлесе, ялгыз бер өе һәм бик зур нужасы белән ирсез, җирсез каңгырып яшәгән Гыйльмениса кинәт баш җитмәслек хәлләр алдында торып калды: кызлары үсеп җитеп, кул арасына керә башлаган иде, кинәт кенә алары берсе артыннан икенчесе йорттан китеп бардылар. Революция, диделәр, гарык булганчы җирен бирделәр, ә ул җирне нәрсә белән, кемгә иңне терәп игәсең? Революция юк иде, укыган кешеләр кирәк, балаңны укырга җибәр, дип әйткән кеше дә юк иде, барың-югың белән бергә оешып яши бирә идең. Революция булды, илгә укыган кешеләр кирәк булып чыкты, аның актык кызын тартып алдылар. Революция юк иде, аның каравы авылның түбән очында, күпер төбендә, Гыйльмениса кебек үк, балалары белән ялгыз этләнүче Хафиз бар иде, әледән-әле Хафизны күреп ничектер җан тынычлыгы, бу мәшәкатьле дөньяда үзенә иш тапкандай була иде Гыйльмениса. Революция булды, Гыйльменисаның Хафизын үзенә тартып алды – хәзер инде Хафиз әнә «сәвит кешесе», күзгә-башка да күренми. Менә шулай әллә ничегрәк, каршылыклырак булып килде Гыйльменисаның революциясе.

Тиз генә аңлатып булмастай гаҗәп-кызык хәлләр, шул ук вакытта искәрмәстән генә өмет кайтты Гыйльменисаның өенә: кара әле син аны, балалары кеше булырга тора бит! Һәм кинәт яшәреп киткәндәй булды Гыйльмениса. Төшләр күрә башлады. Төшендә нәрсә күрә диген? Әле Сабан туе, әле печән өсте. Сабан туенда да башкалар арасыннан гел шул көрәшче Хафиз килеп чыга. Печән өстендә дә өлешләре, имештер, гел рәттән туры килеп тора. Үзе каерылып-каерылып печән чаба Хафиз, үзе шул арада бу якка – Гыйльмениса ягына таба да каерылып бер карап ала Хафиз.

Аннары кинәт, гомердә булмаган хәл, бит юарга исле сабын кирәклеген исенә төшерде Гыйльмениса. Кешедән ишеткәне колагына кереп калганмы, әллә кырыктартмачысы шундый теленә салынган кеше туры килдеме, имештер, битне көн саен «Гөлҗиһан» сабыны белән юсаң, биттәге сипкелләрне бетерә. Бер үк вакытта үзе аптырый, үзе күңеленнән генә көлемсери Гыйльмениса: нигә кирәк булды соң әле аңарга биттәге барлы-юклы сипкелләрне бетерү? Кемгә комачаулады алар? Карасана, әле көлүне дә онытмаган икән Гыйльмениса. Үзенә үзе икърар итәргә уңайсызлана, ләкин шулай икәнлеген күңеле белән сизенә: кызлары китте, яшьлеге кайтты Гыйльменисаның. Йокысы качты, көләчлеге кайтты Гыйльменисаның. Көлмичә соң, яшең иллегә җитеп килгәндә, биттәге сипкелемне бетерәм дип көн дә «Гөлҗиһан» сабыны белән бит юарга тотын әле син! Җитмәсә тагын, хәтере дә яңарып, әллә кайчандагыларны искә төшереп тора: бик-бик күптән, әле Барыйга чыкканчы ук, әлеге шул җәйге дымык бер кичтә, әрәмәлек буенда бергәләп тана эзләп йөргәндә иде шикелле, әйткән иде аңарга Хафиз. «Мин сине әнә шул бит очыңдагы ике сипкелең өчен яратам», – дигән иде. Әлбәттә, шаяртып, мыскыл итеп әйтүе булгандыр. Шулай икән, нигә мыскылга урын калдырырга? «Гөлҗиһан» сабыны белән юынып, нигә төбе-тамыры белән юк итмәскә ул «ике сипкел» не!

Аннары тагы, адәм әйтеп ышанмас, килде бер вакыт, үзенең егерме биш ел торган, балалар үстергән өендә төннәрен ялгыз калырга курка башлады Гыйльмениса. Кемдер килер дә, тәрәзә чиертеп тә тормыйча, турыдан-туры ишекне каерып, өйгә килеп керер кебек. Өйнең авыл читендә булуы аның соңга калып кузгалган бу өянәген тагын да куерта төшәргә бер сәбәп иде.

Болары шулай. Ләкин айнык акылы белән карап, боларына ул игътибар да итмәгән кебек күренергә тырыша иде: кемнең аңарга йомышы төшсен, кем килеп керсен аның ялгызлыктан җир астына чумарга торган бәләкәй өенә? Ләкин тора-бара игътибар итмичә кала алмаслык бер фактны күрә башлады Гыйльмениса: Хафиз үзе совет йомышлары белән чапканда, өйдә ялгыз калган малайлары көннән-көн чыгырларыннан чыга баралар. Йә бөтен күрше-тирә малайлары җыелып, өйне урыныннан күчерердәй булып котырыналар, йә, бөтен нәрсәне ачык һәм аяк астында калдырып, үзләре каядыр чыгып олагалар иде.

Шуларның барысын да искә алып, аларыннан да бигрәк инде моннан да ары Хафизны төштә күрү белән генә чыдап тора алмастай хәлгә җитеп, ниһаять, артык тыеп калып булмастай хатынлык инстинкты белән һәм бу юлы инде беркем сүзеннән дә курыкмыйча, туп-туры Хафизның үзенә – Совет йортына килде Гыйльмениса. Килгәндә бик өзеп әйтердәй булып, батыраеп килде ул. Хәтта әйтәчәк сүзләрен дә күңеленнән ясап, әзерләп килгән иде. Мәсәлән, менә болайрак башламакчы иде ул сүзне: «Хәтереңдәме, Хафиз? – дип башламакчы иде чама белән һәм, әлбәттә, бу сүзнең икесе өчен дә көтелгән сүз, кире кагылмаячак сүз булырына ышанган иде. – Син бервакытны миңа әйткән иең, ике ояны бер итү турында сүз кузгаткан иең. Ихлас булган булса шул сүзең, менә килдем мин, каршыңа үзем килдем, ал мине үзеңә хатын итеп. Үземнекеләрне очырып бетердем, инде синең балаларыңа ана буласым килә!» димәкче иде.

Ләкин килеп җитеп, Совет йортына кергәч, ничектер каушабрак калды. Телен әйләндереп сүзен әйтә алмыйча торды. Яшь кызлар кебек кызарды. Әмма бу оялчанлык, сүзен әйтә алмыйча кызарып-алсуланып торуы аңарга бу минутларда үзенә хас, август ае иртәләрендәге кебек, өлгергән бер матурлык өстәде, сизелер-сизелмәс кенә яшәртеп җибәргәндәй булды. Шул ук вакытта Хафиз да, нинди дә булса сүз башларга ашыкмыйча, сүзсез генә аңарга текәлеп калды.

– Ник килдең, дип, ник сорамыйсың, Хафиз? – Беравык тынып торганнан соң, сәер генә итеп шулай сорап куйды Гыйльмениса, һәм шул пауза бөтенесен хәл итте булса кирәк. Калганнарын ул артык тотлыгып тормыйча, хәтта арага чак-чак кына уен-көлке дә кыстыргандай итеп әйтте: – Ничегрәк уйлыйсың, Хафиз, синең ул әнисез малайларың түбәләре белән йөри башладылар түгелме? Син өйдә юк чагында, дим.

– Белгән юк инде, Гыйльмениса, малай, артта күзем юк, – дип җавап кайтарды Хафиз, үз нәүбәтендә шулай ук җиңелчә генә шаярткандай итеп. Аннары бик җитди, хәтта үпкәләгән дә кебек итеп өстәде: – Әйткән идем мин сиңа теге вакытта бер сүз, тыңламадың ич…

– Ул вакыт сәгате сукмаган булгандыр, бәлкем…

Гыйльмениса әйтер сүзен әйтеп җиткерер-җиткермәс тагын тукталып калды. Ләкин Хафиз өчен артык сүзнең кирәге юк иде инде. Ул шундук бөтенесен берьюлы төшенеп алды: әйе, хәзер менә вәгъдә сәгате суккан, хәзер менә ул, колакка керерлек бүтән бер йомышы да юк килеш, әлбәттә, аның янына тикмәгә генә килмәгән…

Монда, ихтимал, бүтән сүзләр дә, үзара шартлар куешу-фәлән дә булмыйча калмагандыр. Ләкин безнең өчен дә, аларның үзләре өчен дә иң әһәмиятлесе алары түгел, иң әһәмиятлесе шул булды: алар шул көннән башлап, загста язылышып, бергә тора башладылар: утыз елдан соң беренче мәхәббәте яңадан әйләнеп кайтып, Хафизга – хатын, аның әнисез калган малайларына әни булды Гыйльмениса.

XII

Хафизның элекке хатыныннан калган Толя белән Мишага йомшак күңелле ана булу өстенә, югарыда бер әйткәнебезчә, Гыйльменисага яшьлеге яңадан әйләнеп кайтты: илле яшькә җиткән, кызларын кияүгә биргән олы яшьтәге хатын, кеше көләр, гайбәт азыгы булырмын дип куркып тормады, – күрәсең, андый фани исәпләрдән өстен торган көч – табигать көче, яшәргә, үрчергә тырышу көче сакланып калган булган аңарда – Хафиз белән кушылып тора башлагач, берсе артыннан ук икенчесен, тагын ике кыз бала тапты һәм аларын да үстерде. Җиткән вакыты булгандыр, җитмәгән чагы туры килгәндер, берсен дә кешегә чыгармады, юк-бар зарлану белән Хафизны эшеннән бүлмәде… дип үк әйтсәк, чынлыкны чак кына бозу булып чыгар. Шулай да булды аның Хафизга бәйләнеп йөргән берничә вакыты…

Егерме тугызынчы елның азакларында тынгы белмәс Хафиз җиң сызганып колхоз төзү эшенә керешеп китте. Болай да кызу канлы кеше, диңгез сугышлары да күргән, бу яңа һәм шау-шулы хәрәкәт аның җанын кузгатып, ничектер яшәртеп, усалландырып җибәргәндәй итте. Авыл советы эшен бүтән берәүгә калдырып, мәрәк Хафизың башы-аягы белән шул тынычсыз эшкә чумды. Усалланырга сәбәпләре дә бар, авылда бу яңа эшкә каршы килүчеләр, астыртын аяк чалучылар да юк түгел иде. Шундыйларның берсе Хафизның бабасы Әлмөхәммәт кулак булды. Кайтып, кызына кияү булып, кан катышуга да карамастан, Хафизның Әлмөхәммәтләр бусагасын атлап кергәне юк иде, ә менә колхоз файдасына тегенең сбруйлары белән ике атын, урак машинасын һәм сабан-тырмаларын алып чыкканда, аннары тагын, карт белән карчыкны иске аш өендә калдырып, зур яңа өйләрен авыл уртасына колхоз идарәсе итеп күчергәндә, алар беренче тапкыр йөзгә-йөз туры килмичә кала алмадылар.

– Бик очынма, кияү, чабып барганда йөзтүбән капланып төшеп, борыныңны канатудан саклан, – диде карт, якын итеп, алдан кисәтеп кую тоны белән.

– Безнең өчен борчылма, кайнатай, без канны күргән кешеләр, – дип җавап кайтарды Хафиз, артык ачусыз гына. Аннары, үз чиратында бусы да картны кисәткәндәй, тавышын тигез генә тотып өстәде: – Иске өеңдә, үз нигезеңдә түгелмичә-чәчелмичә утырып калуыңа рәхмәт әйт. Югыйсә синең ишеләрне, салкын вагонга төяп, Себер якларына озатырга да күп алмыйлар хәзер.

Бу очрашу да, әлбәттә, җиңел узмаган иде Хафиз өчен – ни генә димә, хатынының атасы бит ул Әлмөхәммәт. Ләкин моннан да авыррагы әле алда булган икән. Бу шау-шулы эшләрнең барысын да күреп-белеп торган һәм ул эшләрдә иренең атаманнардан берсе булып йөрүен, хәвефләнү аралаш эчке ризасызлык белән күзәтеп йөргән Гыйльмениса, иренең бигрәк тә Әлмөхәммәткә каты бәрелүен ишеткәч, берничә көн бөтенләй телсез калып, нәрсә әйтергә, ничек сүз башларга белмичә, авызын турсайтып йөрде. Моңарчы чүкердәшеп яшәгән ир белән хатын арасында кинәт мондый тартынкы сүзсезлек урнашып калуы аларның үзләре өчен дә читен, моны бигрәк тә балалар, аеруча үсмер егет булып килә торган Толя сизә иде.

– Нәрсә булган ул безнең әтигә? – дип сорау бирде ул беркөнне тора торгач. – Ашый да торып чыгып китә, ашый да торып чыгып китә. Килгән кеше кебек.

Тавышыннан, серле итеп әйтүеннән үк сизелеп тора: ул моны әтисеннән дә бигрәк әнисе өчен борчылып әйтә иде югыйсә. Ләкин Гыйльмениса аны-моны сиздермәде, берни дә булмаган кебек:

– Мәшәкатьләре күп бит аның хәзер. Күрмисеңмени, нинди зур эшләр купты авылда, – дип, кыска гына җавап бирү белән бетерде.

Ләкин үз күңелендәгесе шулай да бетеп үк җитмәгән икән, бер кичне – балаларның йоклардае йоклагач, олыраклары чыгып киткәч, ялгыз икәве генә калгач, ир белән хатын арасында башка, җылырак, ягымлырак сүз әйтелер бер вакытта, үпкә һәм рәнҗү тулган тонык бер тавыш белән әйтте Гыйльмениса:

– Китереп җиткерделәр: минем әти белән әнине Себер җибәрмичә өсләренә җимерелергә торган иске өйләрендә алып калуың өчен, алардан рәхмәт ишетергә теләгәнсең икән, Хафиз, – Гыйльменисаның тавышы калтыранып куйды, сиздерергә тырышмаса да, әллә кайдан сизелеп тора, елап әйтә иде ул сүзләрен, – шулай инде ул безнең әти, гомер-гомергә каты бәгырьле булды. Аның өчен менә мин әйтәм: рәхмәт инде, Хафиз, бик зурладың син хатыныңның әтисе белән әнисен… картайган көннәрендә мунчага ябып куеп…

– Ник мунча булсын, үзләренең гомер иткән өйләре ич, – диде Хафиз, бүтәнчә ни әйтергә дә белмичә. Ул үзе дә, әлбәттә, сизде: бу – әлеге минутта әйтелә торган сүз түгел, ул моны әйтергә теләмәгән иде. Гыйльменисаның моны хәтта ишетмичә дә калганлыгын, аның бик нык рәнҗегәнлеген ул шулай ук сизеп тора иде. Ләкин нишләтсен соң ул үзен, башка сүз килмәде ич тел очына.

Байлык белән түгел, татулык һәм мәшәкать белән тулы, ләкин, асылда, кеше белми, кешегә әйтеп тә булмый торган бәхетле гаилә тормышы өстеннән, яумый узган болыт кебек, салкынча җилле беренче күләгә, беренчесе һәм соңгысы, әнә шулай узып китте.

Икенчесе дә булды. Ләкин анысы болай күңелне рәнҗетеп түгел, әллә ничек, бер дә көтмәгәнчә, бераз җиңелчәрәк, хәтта шуграк та булып, бу ике кешенең характерын якынтын белмәгән кешеләр өчен чак кына көлкерәк тә күренердәй, җәйге тын җилдәй, битләрне сыйпап узды. Турысын гына әйткәндә, әле дә рәхәтләндереп сыйпап тора.

Шул ук җилле-давыллы вакыйгалар әле басылып та бетмәгән иде, әле авыл кешеләренең өчтән бер өлеше диярлек, «Керсәм ничек тә, кермәсәм ничек?» дип, бүрекләре белән киңәш итеп туктамаган көннәрдә, шулай да кергән хәтлеләре Хафиз председатель җитәкчелегендә мәш килеп беренче уңышны җыеп маташканда, уттай эш өстендә ире Хафизның төн йокламыйча чапканын күреп, аңарга ничек тә булышасы, эшен җиңеләйтәсе килгән Гыйльмениса – кирәк бит, беркем әйтмичә, шуны уйлап чыгарырга! – көннәрдән бер көнне Хафизы алдына мәсьәлә китәреп куйды.

– Кара әле, Хафиз, – дип башлады ул, бик тә җитди кыяфәт белән, – уракка кешем җитми дип сукранасың, балалы хатыннарны эшкә чыгарып булмый, дисең. Әгәр без, әйтик, болай итсәк? Бушаган йортларның берсен ачабыз да көндезге эш вакытында балаларның бөтенесен шунда җыеп апкалабыз. Безнең Сәкинә белән Сәлимә дә шунда ук булыр. Үзем карыйм, икмәген-итен колхоз бирсә, сөтен шунда тәрбияләнүче балаларның ата- аналарыннан чиратлашып китертербез, – ул үзенең бу сүзләреннән, аларны алай җиңел генә әйтә алуыннан үзе дә бермәл аптырабрак калган кебек күренә иде, – юк-бар сылтауга урын калмас ие, колхоз эшенә күбрәк чыгарлар ие дигән сүзем инде.

– Ә колхоз председателе үз хатынын күләгәдә генә тота димәсләрме соң? – дигән булды Хафиз, сүзне чынга алырга теләмәгәндәй күренергә тырышып. Күңеленнән исә ул моны хуплый гына түгел, бу фикернең моңарчы үз башына килмәве, аны нәкъ менә аның Гыйльменисасы уйлап тапканы өчен гаҗәпләнеп бетә алмый торды.

Әлбәттә, ансат кына әйләнеп китмәде. Төрле сүзләргә, гайбәтләргә колак салмаска тырышып, баштарак балаларны авырлык белән генә, ялынып-ялварып кына китертеп башланган бу эш шулай да соңга таба үз юлын тапты, «Якты көн» колхозында беренче балалар бакчасына әнә шулай нигез салынды, һәм ул көннәрдә кулаклардан калган йортның берсендә, кирәкле әсбаплары, савыт-сабасы һәм уенчыклары җиткерелмәгән килеш, ничек кирәк алай ачылып киткән ул бакча, соңыннан киңәеп, махсус йорты, мәйданчыклары ясалып, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә, диделәр.

Ә менә Гыйльменисаның олы яшьтә яңадан әйләнеп кайткан бәхете – тынгысыз йөрәкле Хафизы – кызганычка каршы, дәвам итә алмаган, ул башлаган эшне хәзер башкалар – яшьрәкләр дәвам итәләр. Хафизны, данлыклы көрәшче Хафизны шул шау-шулы елларда, кайдандыр киңәшмәдән кайтышлый, ике авыл арасындагы чокырда башына капчык кидереп, арба кендеге белән кыйнап үтереп киткәннәр иде.

Шулай итеп, безнең Гыйльменисабыз картайган көнендә, иңне иңгә куеп, бергәләп атлар кешеңнең – җан дустыңның кирәклеге аеруча нык сиздергән бер вакытта, бу юлы инде дүрт баланы кул астына җыеп, тагын ялгыз кала.

Бик-бик авыр кичерә бу югалтуны Гыйльмениса. «Ха- физым кайда? Хафизымны табып китерегез!» дип дөньяга кычкырасы килгән минутлары була. Үзен, картайгач дөньяга килгән балаларын бәхетсезлектә гаепли. Соңгы вакытларда ничектер оныткан, инде хәтереннән үк чыгарган Барыен кабаттан исенә төшерә, «Бактың исә, бу, мөгаен, шуның каргышыдыр… Бик бирелеп киттең син, Гыйльмениса, дөньясына», – дип, үзен үзе тирги, аннары, курка-курка булса да, аны – Гыйльменисаны – гел болай түбәләп торучы Алласын каһәрли башлый.

Шулай өзгәләнә Гыйльмениса, йөрәге парә-парә килеп теткәләнеп беткәндәй була. Шулай уза көннәр, шулай уза атналар, шулай уза айлар, атасыз калган балалар әкренләп калка, була елаган вакытлары, була җырлаган чаклары, бөтенесе Гыйльменисаның колагында, бөтенесе Гыйльменисаның күз алдында. Һәм тормыш сөючән, кешеләр яратучы, мәшәкать яратучы таза рухлы Гыйльмениса, парә-парә килгән шул тетмәләр арасыннан яңадан терелеп чыга, башын калкыта, күзләрен ача алган хәтле киңрәк ачып, дөньяга карый…

XIII

Ә берчакны – Хафиз фаҗигасеннән соң байтак вакытлар узгач – колхозда Гыйльменисаның яңадан җенен кузгаткан бер эш калкып чыкты. Бу вакытта ул инде балалар бакчасын бүтәннәргә калдырган, шул бүтәннәр арасында аның Сәлимәсе дә кул арасына кергән, Гыйльмениса картаерга, балаларыннан балаларына кунакка йөрергә ниятләгән. Ахыр чиктә калган гомерен күләгәдә бияләй бәйләп, берсен икенчесенә кара-каршы куеп һич сөзештермичә, әле Хафизын, әле Барыен сагынып, карчыкларча балавыз сыккалап уздырса да, берәү дә бер сүз дә әйтә алмас иде Гыйльменисага – эшлисе эшен эшләде, күрәсе нужасын күрде.

Туа булмый, тора була дигәндәй, менә берзаман колхозда дуңгыз асрау, дуңгыз симертү мәсьәләсе кузгала. Татар авылында дуңгыз – күпләр өчен бу, әлбәттә, сәеррәк ишетелә башта. Ләкин нишләтәсең: бердән заманасы – дөньяга яңачарак карый торган кешеләр килде, икенчедән, колхозның күптән түгел сайланган председателе Мөрсәлимов гаҗәп акча саный белә торган кеше булып чыкты.

– Ашамасагыз, авызыгызга үзе барып кермәс, акыллы хайван ул чучка, но симертеп дәүләткә сатканда, акчаны каерып китерәчәк, безгә аның бигрәк тә шул ягы кадерле, – дип куйды ул мәсьәләне. Куюын куйды, чучка китерәчәк акчаны колхоз кассасына санап салырга әзер торучылар да бар, әмма мәсьәләнең читен ягы шунда: берәү дә чучка көтүчесе яки чучка караучы булып керергә җиң сызганып тормый. Олыраклары булса: «Ошамаганны, ата-баба күрмәгәнне, ишетәсем дә килми, лутчы син миннән таш кистер!» – дип, кул гына селти, яшьрәкләре: «Әле мин өйләнмәгән, чучка сасысы бер сеңсә, кызлар яннарына да китермәсләр, бер үбешергә зар-интизар булып йөрерсең, тиле», – дип, тизрәк уен-көлкегә борып котылалар иде.

Менә шул аптыраган минутта – чакырып та түгел, юк йомышны бар итеп килгән атлы булып күренергә дә тырышмыйча – идарә йортына Гыйльмениса килеп җитте. Һәм ишектән килеп керүе белән, һич сүз җилеме эзләп тормыйча әйтте дә салды:

– Чучка карарга кеше тапмыйсыз дип ишеттем. Бирегез ул эшне үземә, кунактан кунакка йөреп тә туеп бетәм, Хафизым башлап җибәргән колхозыбыз файдасына бер эшем булыр картайган көнемдә, – диде һәм болай сүзгә генә ышанмасалар, минем ул яктан элекке тәҗрибәм дә бар, аһырган юк дигәндәй өстәп тә куйды: – Колокольниковта, Фёдор Ивановичта эшләп күргән кеше мин ул эшне, ярата ие мәрхүм эшемне, кешегә түләмәгәнне арттырып түләр ие.

Һәм сүзнең элекке алпавыт турында барганлыгын, элеккеге колхоз председателе хатыны башы белән «кан эчүче буржуй калдыгын» мактап торганлыгын тиз генә абайлап алып, ярты сүзендә бүленеп калды. Ләкин карашы ачык, карашы теле әйтә алмаганны әйтеп тора иде: «Чучка икән чучка. Барыбер Ходай яраткан җан иясе. Сез риза булсагыз, мин риза. Көтәргә дә, кышын фермасында эшләргә дә!»

Әлбәттә, уйлаштылар, киңәштеләр, картлык саташуы гына түгелме икән дип, Гыйльменисаны идарә утырышына чакырып, тагын бер сөйләшеп карадылар, ләкин Гыйльмениса уйнап сөйләшмәгән, утырышта да үз сүзен кистереп әйтте:

– Минем Хафизым башлап җибәргән колхоз ла ул, уйнап сөйләшергә әллә мин сезгә бала-чагамы? – диде.

Шулай итеп шул, бу төшемле эшне «Якты көн» колхозында да башлап җибәрделәр. Колхоз кассасына, председатель Мөрсәлимов хыялланганча, чучка акчасы берьюлы ташып кермәсә дә, иш янына куш дигәндәй, өстәмә табыш үзен яхшы ук сиздерә иде. Мәсьәлә анда да түгел, мәсьәләнең иң кызыгы бигрәк тә шунда: Гыйльменисаның тормыш сөючән юмарт җанында, озын һәм кыен тормышында да расходка чыгып бетмичә, нәзакәтле наз сакланып калган, имеш.

Һәм ул шушы назны, кешеләргә бер дә кычкырмыйча һәм шул ук вакытта кешеләрдән дә әллә ни оялып та тормыйча, чучка балаларына бүлгәләп өләшергә тотынды. Бигрәк тә ул әлеге мәхлукларны дөньяга килеп тә иләс-миләсрәк йөргән чакларында ярата иде. Җылы су белән сабынлап юар, урыннарын тазартып кына торыр, бала имезгән чагында дип, ана чучкалар өчен аерым «диета» сорап, колхоз җитәкчеләренең теңкәләренә тияр. Алай гына да назлар назы бетмәсә, теге иләс-миләс мәхлукларны берәм-берәм кулына алып, күкрәгенә кысып сөяр һәм тагын да кызыгы – тегеләр ничек кенә ишле булмасыннар, аларның һәрберсенә аерым-аерым исем кушып чыгар: Йомшаккай, Куркаккай, Колаккай, Аккай, Чуаркай, Җонсызкай, Җүнсезкәй… «Колаккай» – әйдә, булсын да ди, колагы бик хуш күренгәндер. Ә менә берсенә тоткан да «Кулаккай» дип кушкан. Кешеләр аптырап калалар, моны ишетеп.

– Ничек инде ул, юбилеен уздырырлык әллә кайчангы бер колхозда, панимаешь, Кулаккай яшәп ятмакта? Килешми, Гыйльменисаттәй, – диләр, тегене шаяртып.

Ә Гыйльменисаның үз туксаны туксан:

– Ничек икәнен мин үзем беләм, – ди ул, бер сүз белән өзеп, – бик тамак колы анысы, салган азыкны үзе генә убып бетерер ие, ирек куйсаң. Мин аңа «Гуҗкай» дип кушмакчы ием әле, ярый инде, кулак дигәне дә, гуҗы да – ике чабата бер кием.

Исемнәре – үзе кушкан исем, ул аларны белә дә белә, соңыннанрак ул аларның хәтта акылларын-фигыльләрен, үзләрен тотышларын, кайсына – әче катык, кайсына каеш чыбыркы ошаганлыгына хәтле белеп бетергән була. Табигый, үз кул астында эшләүче кызларны да «телсез-авызсыз ул юаш мәхлукларга» карата кешелекле булырга, акылларын-фигыльләрен белеп эш итәргә өйрәтә.

– Син, кем, Мөхлисә бәбкәм, ни, ничек дип әйтим, минем Куркаккайга алай каты бәрелмә, яме. Ул каты бәрелгәнне күтәрә алмый, кече-кечедән шулай булды. Әнә Кулаккай-Гуҗкай турында алай әйтеп булмый.

Килешсә килешә бит кешенең кулы. Башта ышаныр-ышанмас кына башланган, күбесе якын килергә дә, исемен атарга да ытыргаган бу эш – чучка үрчетү – соңыннан яхшы ук көчәеп китеп, «Якты көн» колхозының табыш чыганакларыннан берсенә әйләнде. Моның шулай булуына, әлбәттә, башка сәбәпләр дә булгандыр, әмма Гыйльменисаның ихлас күңел белән бу эшкә керешүе һәм яратып эшләве төп сәбәпләрнең берсе дисәк, һич хата булмас. Бу уңган хатынга, шәфкатьле анага рәхмәт йөзеннән, минем үземнең, мәсәлән, бөтен укучыларым исеменнән шулай уйлыйсым килә.

Соңга таба, чучка исе сеңсә, кияүгә чыкмый калырбыз, дип куркучылар да ишетелми башлады. Чөнки колхозның бу тармагында эшләүчеләр кесә ягына да ярыйсы гына төшерәләр иде. Әлбәттә, Гыйльменисаттәй белән, аның кул астында эшләргә теләүчеләр дә артканнан-арта иде. Боларның барысын да үз күзләре белән күреп торган Гыйльмениса көннәрдән бер көнне колхоз председателе Мөрсәлимов янына кереп, сер чишкәндәй, яшертен тавыш белән генә әйтте:

– Кара әле, кем, бәбкәм Мөрсәлимов, – дип башлады ул җайлап кына, – безнең анда эшләр миннән башка да терәлер кебек түгел хәзер, мине каладагы кызларым чакырганнар ие, барып кайтыйм әле, – диде. Аннары, бер теле ачылгач, әллә шаяртып, әллә чынлап ук инде, өстәп тә куясы итте: – Ул «кала» дигәннәре ошап китсә, бәлкем, шунда тамырланып та калырмын әле.

Юк, тамырланмады, туган туфрагы Ташлыяр аны тагы тартып кайтарды.

Аннары ул соңгы вакытларга чаклы җәйге кыр эшләре чорында станнарда тракторчыларга, куна-төнә эшләүче колхозчыларга аш-су пешерүче булып эшләде. Балалары укып, кайсы кая таралышып беткән, һәрберсе үз эшендә белгеч булып эшли, алардан акчалата булсын, кирәген-кирәк түгелен белер-белмәс тутырылган әйбер посылкасы булсын, әледән-әле килгәләп тора иде. Иң кечесе – үзе янында калган Сәлимәсе һаман элек әнисе эшләгән җирдә – балалар бакчасында эшли. Начар эшләүчеләрдән түгел, елның-елына бәйрәме саен, эшкә йомгак ясалган саен бүләкләп торалар кызны. Ә колхозда, үзегез беләсездер, андый «йомгаклар» әледән-әле ясалып кына тора. Язгы кыр эшләре бетә – бер йомгак. Җәйге кыр эшләрен төгәллиләр, дәүләткә сатасын саталар, колхозчыларга бирәсен бирәләр, инде нәрсә эшләргә? Тагын йомгак ясарга. Ел бетә, үзеннән-үзе аңлашыла, еллык эшкә йомгак ясарга кирәкме? Кирәк. Шулай итеп, Сәлимәсе – бер яктан, Гыйльмениса үзе икенче яктан «йомгак» саен ташып кына торалар бүләкне. Инде аңарга: «Гыйльменисаттәй, булды сиңа, эшлисен эшләдең, инде, давай, пора на боковую!» – диләр. Хәйләкәр хәзерге яшьләр, карчык кеше аңламас бу сүзне, аш-суны бик тәмле пешерә, селкенәсе килә икән, әйдә, яшьләргә акыл өйрәтеп булса да селкенә бирсен, дигән булуларыдыр инде үзләренчә. Картуздан күчеп түбәтәй астына кергән, соңыннан янә картуз астына күчкән ике малай үстереп кеше иткән кеше Гыйльмениса, кирәк икән, моннан шәбрәкләрен, татарчадан – русчага, кирәк икән, русчадан татарчага әйләндереп салырга әзер.

– Китми торсын әле «на боковую», – ди ул, кинәт кабынып, – менә бер дә бер көнне аягымны бөтенләйгә сузармын, «боковуегыз» га да куеп тормассыз, берьюлы кабергә илтеп тыгарсыз, ә хәзергә тәндә җан бар чакта дигәндәй…

Тик кышын гына бераз баш-күз алып торалар карчыктан. Кышын тракторчыларга аш пешерергә кирәк түгел, кышын тагын кызларының әле берсенә, әле икенчесенә, аннары малайларына кунакка йөри башлый карчык. Хәер, анысы да бераз кызыграк, әллә ничегрәк, Гыйльменисачарак килеп чыга. «Бер ай торып кайтырмын, туйдым бу он иләүдән дә ипи салудан», – дип китә, атна да узмый, Сәлимәсе егет белән йөреп, ирек ачып калырга тик исәп итеп кенә өлгерә, тып итеп кайтып төшә карчык. Кайтып төшә һәм шундук боргычлап ала кызны. Шуның өстенә, җәйгә каршырак туры килсә, боргычлап ала колхоз председателен.

– Сез монда авыз ачып утырмагыз, – ди ул, идарә йортына махсус шуның өчен килеп, – язга-җәйгә әзерлек сабан-тырмаларны көйләп кую белән генә бетми ул, фермагызда, һич югы, ике-өч сарыкны, аерым ашатып, симертеп куегыз. Гыйльменисаттәйнең ашы тәмле була дигәч тә, теге ни… Гыйльменисаттәегез ашка бармагын турап салмас. Аш тәмле була ул, тәмле ит салсаң, ит тәмле була, малы тәнле булса. Ашатсаң, икенче төрле әйткәндә…

Менә бу чаклысында, бөтенесен тик иткә генә аударып, бераз кызыбрак китә Гыйльмениса. Аш тәмле булсын өчен, ул шул әлеге тәмле ит өстенә тагын борычын, укробын өйдән алып барып сала. Өйдә андый бәрәкәте саега башласа, кызларына яки малайларына – бер салганда берсенә, икенче юлы икенчесенә хат яза.

Әле беркөнне әтисе урынына Севастопольгә китеп эшкә кергән малае Мишадан татар сүзләрен рус сүзләре белән аралаштырып бутап бетергән, шулай да Гыйльмениса тәтәң сүзлексез «сукаларлык» хаты, аннары кул белән әйләндереп тарта торган тегермәне белән унлап пачка борчаклы борыч төрелгән посылкасы килде. «Мин синең борыч яратканыңны беләм, кадерле әнкәем, в данный момент тартылган әзер борыч порошогы таба алмадым, кулыңа физкультура булсын дисәң, үзең тартырсың, үземә көч килер дисәң, колхозда көчләрен кая куярга белмәүче пацан-дубинкалар бетәсе түгел, шулардай берәрсен чакырып тарттырырсың. Барыбер колхоз файдасына китәчәк борыч икәнлеген алдан ук белеп торам мин аның», – дип, теленә салынып язган иде хатын. Иң элек утырып елады Гыйльмениса, аннары, тегермәнен – бер култыгына, борыч пачкалары төрелгән посылканы икенче култыгына кыстырып, күршеләренең әле берсенә, әле икенчесенә керә-керә: «Менә Миша улымнан килгән. Әкәмәт ана җанлы булып чыкты анысы да, бер дә башына килмәгән, җибәрмәгән әйбере юк», – дип мактанып йөрде.

* * *

Менә шул тиктормас җанлы кешенең – зур авырлыклар белән берсеннән-берсе уңганрак бер көтү балалар үстереп, үзе җитмеш яшендә дә бала җанлы булып калган Гыйльмениса Рахманованың бөтен тирә-як колхозларны шаулатып үткәрелгән юбилеена туры килдем мин. Мине башта бераз гаҗәпкә калдырган бердәнбер кызыл флаг аның өе өстендә җилферди иде. Дөресен генә әйткәндә, сугыш арты авырлыкларын көчкә-көчкә генә сөйрәп баручы бер колхозда тора торгач болай юбилей ясап уйнаулары мине башта яхшы ук гаҗәпкә калдырган иде. Шуңа күрә бу кеше, аның колхозда башкарган эшләре турында бөтен ваклыклары белән язып тутырган блокноттан мин редакция көткән уңай «материал» ны, әлбәттә, эшли алмадым. Блокнот минем китапханәмдә астагы шүрлекләрнең берсендә башка бик күп кәгазьләр, блокнотлар һәм хатлар арасында аунап ята бирде. Тик еллар узып, керәсе акыл кереп, чыгасы тилелек чыгып беткәч, аннан да бигрәк тирә-юнемдә, байлык белән яшәп тә, бер яки ике баланы рәтләп үстерә алмаучы яки кияүгә чыгып бер-ике ай тору белән, «характерлары туры килмәгәнлектән» тизрәк әти-әнисе өенә йөгереп кайтучы, ә соңыннан әтисез баласын олы яшьтәге үз әнисенең муенына тагарга, үзе тагын «кыз» га әверелеп чабарга әзер торучы кайбер йөгәнсез яшьләрне күргәли башлагач, мин ул блокнотны яңадан тартып чыгардым. Юк, бик тә гыйбрәтле материал күтәреп кайткан булганмын мин. Дөресен генә әйткәндә, шатлык һәм борчулар белән тулган безнең бу гүзәл җиребез, ышанычлы бүтән күп кенә җилкәләр белән беррәттән, әнә шул Гыйльмениса кебек тырыш аналар җилкәсендә дә тора.

1968, июнь-август

Минем тәрәзәләрем
(Автобиографик повесть)

Сабый чак

Әдәбият фәне белән шөгыльләнүче иптәшләрнең берсе көннәрдән бер көнне әйтте миңа:

– Син, агай-эне, тормыш юлыңны язып кара әле, берәр нәрсә килеп чыкмасмы, – диде.

Димәк, картаю шулай башлана булса кирәк. Бүтәне чыгар дип инде ышанмыйлар, һич югы, әйдә, үзенең тормыш юлын язып карасын, имеш. Миңа калса, ышанычны югалтырга әле иртәрәк, тырышканда, бүтәне дә чыгар. Еллар узу белән, чишмә, бәлки, бераз саега торгандыр, ләкин чишмәнең корыганы әле сизелми.

Тормыш юлы икән тормыш юлы! Сөйләргә була ул турыда. Күз явын алырлык әллә ниткән бизәкле картиналар булмаса да, артка әйләнеп караганда, игътибарны азмы-күпме тотып торырлык кайбер истәлекле сәхифәләр бар. Мин дә ата баласы ич, кешеләр башыннан кичкән михнәтләр минем баштан да кичкән, дөнья булгач, әлбәттә, рәхәте дә булмыйча калмагандыр. Алайса, сөйләп карыйм.

1908 елның 20 январенда (яңа стиль белән 3 февральдә), ул чагындагы административ бүленеш буенча, Казан губернасы Лаеш өязе Пановка волосте Олы Мәтәскә авылында урта хәлледән түбәнрәк Хөснетдин карт семьясында бер көтү кыз бала арасында тансык ир малай, төпчек бала булганлыктандыр, бераз чирләшкәрәк һәм бик тә елак бер нәмәстәкәй дөньяга килә. Атап әйткәндә, бу шул – мин булганмын инде. Шул төпчеклек аркасындадыр һәм, бәлки, җир өләшү елларына туры килеп, дөньяга тууым белән үземә имана җире эләктереп алуым өчендер, семьяда миңа башка балаларга тимәгән иркәләү эләккән. Бераз үсә төшкәннән соң да, (бүтән балаларын иске өйдә яткызып калдырганда, әнинең мине үз янына яңа өйгә яткызганын, әтинең түгәрәк икмәкне башлап кискәндә, «кибән башы иң элек менә малай кешегә!» дип, апайлардан әүвәл миңа кисеп куйганлыгын һәм шуның өчен яхшы ук борын чөеп утырганымны ачык хәтерлим. Хәер, төпчек бала булу бәхете озакка сузылмады, миннән соң безнең семьяда янә бер кыз бала артты. Гарифә исемле иде ул кыз. Әмма бик кыска гомерле булды, икеме-өчме яшендә юк кына чирдән үлеп китте. Ул кечкенә сеңлемнең, апайлар табынны җыеп алганнан соң, сәке читләрендә коелып калган ипи валчыкларын бәләкәй бармаклары белән чүпләштерүен һәм олыларның бу эшне бик тә хуп күрүләрен хәтерлим. Соңыннан, Гарифә үлеп, күпмедер вакытлар узганнан соң, әти белән әни һәм апаларым, аны нәкъ әнә шул коелып калган ипи валчыкларын оста чүпли белгәнлеге өчен сагынып искә төшерә торганнар иде. Тагын бер деталь: кышкы салкыннарда кайчакта шулай безнең иске өй тәрәзәсе алдына, тышкы нигезгә яки тәрәзә рамына песнәкме, кызылтүшме кунып кагына башласа, апайлар миңа «Әнә Гарифәнең җаны очып кайткан!» ди торганнар иде, һәм мин, җылы сулышым белән тәрәзә бозын эретеп, «күз ясап», шуның аша «Гарифәнең җаны» белән сөйләшә, аны кызганып елый торган идем. Күрәсең, ул кечкенә, зәгыйфь кызчыкның дөньяга килүе һәм, ипи валчыгы чүпләүдән бүтән эш күрсәтмәгән килеш ашыгып кына дөньяны ташлап китүе, гәрчә мин үзем моңа һич игътибар итмәгән кебек булсам да, минем балалык хыялымда билгеле бер эз калдырган булса кирәк…

Кабаттан әйләнеп кайтып, бер нәрсәне ачыклап үтәсем килә. Бу – минем туган елым мәсьәләсе. (Дөрес, бүтәннәр өчен моның пычагым да әһәмияте юктыр. Ләкин соңыннан башыма төшкән күп кенә мәшәкатьләргә, үземнән дә бигрәк кешеләргә ясаган мәшәкатьләргә сәбәпче булган бу фактны – ягъни үземнең кай вакытта, нинди көнне, нинди сәгатьтә һәм ниндирәк аваз салып дөньяга килүемне төгәл билгеләмичә һич уза алмыйм.) Әни мәрхүмәнең миңа әледән-әле әйтүенә караганда, мин – көз көне, карабодай сугып бетергәч, ындыр эшләре беткәч, каз өмәләре башланыр алдыннан, бер сүз белән әйткәндә, бик кызык вакытта, көзге байлыкта туган кеше. Әни чаклы әни үзе шулай дип раслап торгач, мин моны бервакытта да – элек тә, соңыннан да – шик астына алмадым. Көзге чебеш икән көзге чебеш. Кайчан тусаң да барыбер түгелмени! Кайсы айда, кайсы числода, нинди көнне, нинди сәгатьтә туганлыгым мәсьәләсе, күрәсең, башка берәүне дә һич кызыксындырмаган. Электә, революциягә кадәр, караңгы авыл шартларында, нужага күмелгән крестьян семьясында алай нечкәртеп торырга, хәер, вакыты да тимәгәндер. Искитәрлек ние бар ул хәтле, бер мин генә тумаган, кутыр-чутыр баскан бала-чага иске авылда мыжгып беткән була торган иде. «Әле ярый туган елымны чамалап калганнар» дип, күңелемнән шуның өчен әти-әнигә бик зур рәхмәтләр укып, инде картаеп килгәндә, бервакытны, әле күптән түгел генә, хәрби исемгә аттестацияләү максаты белән, минем туган аемны һәм туган көнемне ныклабрак таптыра башладылар. Нишләмәк кирәк, хәрби кешеләр төгәллекне ярата, аларны әнинең «карабодай суккан» датасы белән генә канәгатьләндереп булмады. Тотындым туган көнемне эзләргә. Үлгәнне, туганны теркәп баручы загс органнарына гариза биреп, шулар аркылы тырышып эзләтә торгач, ниһаять, таптык. Метрика кенәгәләренең күрсәтүе буенча, «көз көне туган» дигән версия бөтенләй күккә очты, мин – чирләшкә малай – кышкы суыкта, январь азагында туганмын, имеш. Бәлки, шул салкында туып, бар туңасымны берьюлы, аңсыз сабый чагымда туңып калгангадыр, кышкы салкыннарга минем исем дә китми. Үз ягыбызның ак тунлы кышын чын күңелдән яратам, кыштан язга борылган айларда аеруча очынып яшим. Язган әйберләремнең дә иң күбесе шул чакларга туры килә.

Туган көнемне болай «югалтып тору» ның үзенә күрә бер нигезе дә бар. Безнең күршедә генә мулла абзый тора иде. Үзегез беләсез, иске авылда метрика, үлгәнне-туганны теркәп бару эше мулла кулында иде. Димәк, гади бер арифметика: мулла безнең күршебездә генә, ә мин – әтинең төпчек малае, җыен кызлар арасында бик сагындырып туган кадерле чыпчык. Шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде: нишләп яздырырга ашыксын мине әти, бер ел алдан наборга кертеп, актык малаен бер ел элек солдат итү өченме? Әнә шуларның барысын да күздә тотсаң, көз көне – ел азагында туган мин елакны, ул елны яздырмыйча, икенче елның башында яздырган булулары да бик ихтимал.

Балачак истәлекләреннән, аннары, өлкән апамның туе, кияү кертү, ишек бавы кебек кайбер эпизодлар истә калган. Ләкин ишек бавы тотканда халык телендә йөри торган традицион такмакны көйләп торганымны һич хәтерләмим. Ахрысы, җизни бик агрессив кеше булып, минем такмаклап торуымны көтә алмады булса кирәк. Югарыда әйтеп үткәнемчә, минем Хәдичә, Гайшә, Нәфисә исемле өч апам бар иде. Шулардан берсен – өлкәнен – Хәдичә апаны без күрше Яңил авылының хәлле генә бер кешесенә бик зурлап туйлап бирдек. Шунда инде мин татар туеның никадәр шау-шулы, расходлы һәм мәшәкатьле бер вакыйга булганлыгын бик яхшы белеп калдым. Ул чагында әле мин өч-дүрт кенә яшьлек булганмын, шулай да дугадагы кыңгыраулар, чуклап җигелгән атлар, ястык-мендәр салынган тарантаслар, кунаклар, чуклы шәлләр белән чуарланып калган ишегалдыбызны, мәчет таяклары, кәвешләр, юкә башмаклар белән тулган өйалдыбызны бүгенгедәй ачык хәтерлим. Безнең ише малай-салайга андый мәшәкатьле көннәрдә өйдә урын да, кадер дә, әлбәттә, булмагандыр. Шунлыктандыр инде, келәт буенда, утын әрдәнәләре арасында кысылып, җизни бүләк итеп алып килгән сөяк саплы пәке белән юнышып утырганым ничектер үтә ачык булып истә калган. Кыскасы, бер дә икеләнмичә әйтә алам: күрдем мин аларны – татар туйларын! Өлкән апамның туе бик мәшәкатьле, чыгымлы булганын күреп, гыйбрәт алып торган булса кирәк, уртанчы апам, андый мәшәкатьләр тудырмыйча, Чүкәй авылының Шәкүр мулла малае укытучы Габделхәй дигән егеткә ябышып чыкты. Үзем белән бергә сугышып-кырылышып үскән Нәфисә апаны 1921 елны, әйдә, тамагы узса да файда дигәндәй, шулай ук бик ашыгыч озаттык. Апалар киткәч, безнең өебез минем өчен сизелерлек бушап, тынып калды. Җырлар да, төрле юк-барны сөйләшеп баш карашулар да, уеннар да, кич утырулар да бетте. Бигрәк тә шунысы сиздерде: олырак егетләр хәзер инде берсе дә мине, элекке кебек, «Әйдә, минем каениш буласыңмы?» дип тотып кысмый башлады. Ничек кенә димә, апайлар бар чакта рәхәтрәк иде. Халык җырларының матурлыгын, мәхәббәт хатларының баш-башлары ниндирәк бизәкләргә бизәлеп, нинди сүзләр белән башлануын, ниндирәк җырлар белән очлануын, егет белән йөрүнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч бер хәл икәнлеген, шау-шулы туйларны, кызы рөхсәтсез ябышып чыкканнан соң, ана күңеленең ничек рәнҗүен, барыннан да элек мин нәкъ әнә шул апаларым күп булу аркасында белә-тоя алдым кебек. Хәзер дә әледән-әле шул турыда уйлыйм: әгәр минем әсәрләремдә егет белән кыз арасындагы сөешү-мәхәббәт эпизодлары, кияүгә чыгу, өйләнешү һәм туй картиналары билгеле бер дәрәҗәдә тормышча дөрес чагыла икән, моның өчен мин барыннан да элек үземнең кызлар арасында буталып үткән балачагыма бурычлы.

Күңелдә шундый ук зур урынны янә Сабан туйлары, җыеннар биләп тора. Һәй, аларны искә төшерә башласаң! Сөйләп яки язып бетерерлек кенәме соң! Әйтик, иртәгә Сабан туе – күкәй җыярга чыгасы, йокы да юк ул кичне, рәтләп уяу да түгелсең. Күпме яңа тәэсирләр! Әни тектереп куйган яңа күлмәк-ыштанны, әти алып кайткан яңа кәләпүшне кичтән яныңа салып куеп, шул якка борынны төртә биреп, ярты төнгә хәтле йоклый алмыйча ятулар. Иртәгесен әнинең: «Тор, улым, тор! Соңга каласың, сиңа дигән кызыл күкәйләрне бүтән малайлар җыеп бетерәләр булыр», – дип сөйләнә-сөйләнә иркәләп уятулары… Йокы исереклегеннән айнымаган килеш, шулай да ашыга-кабалана киенүләр. Кызыл башлы тастымалдан теккән капчыкны тотып, караңгылы-яктылы иртәләрдә кардәш-ырулардан, күрше-күләннәрдән күкәй җыярга чыгып китүләр… Кайбер күрше-күләннәрнең буяулы күкәй урынына кара оннан катырган эре-эре төшләр генә биреп чыгарулары һәм аны биргәндә, «Безнең тавыклар быел менә шушындый кабыксыз күкәй генә салдылар, мур кыргырлары!» – дип, тавыкларны әрләгән булып, сине мыскыл итүләре. Күкәйне азрак җыеп кайтсаң, әнинең: «Фәлән түтәең нәрсә бирде? Күкәйме, төшме?» – дип төпченеп сорашулары. – О, боларны әле хәзер дә, илле елдан артык вакыт үткәч тә, тыныч кына сөйләп булмый. Авыл малаеның бүтән чүп-чарлар белән бозылмаган саф күңеле өчен никадәр юаныч һәм куаныч булганнар алар!

Тагын бер эпизодны китерми узсам, сабый чак алдында хыянәт булырдыр кебек. Бу – безнең актык атыбызны сатып җибәрү вакыйгасы. Чынлап та, зур вакыйга, йөрәк әрнеткеч бер вакыйга булды ул минем өчен. Күз алдыгызга китерегез: әйләнә-тирәгә бары тик күзе генә төшә башлаган крестьян малае. Иптәш малайлары атка утырып йөри, хәтта атларын инешкә су эчерергә дә үзләре алып төшәләр. Әтиләре янына арбага утырып тегермәнгә китәләр. Олы капкалары зур итеп ачыла, капка төбендә дегет исе аңкып кала… Ә инде Сабан туйларында, җыеннарда ат чаптыру турында хыялланып сөйләшүләрне әйтеп тә торасы юк… Борынына ат исе керә башлаган авыл малае өчен никадәр ләззәт алар!

Ә миңа болар берсе дә эләкмәде. Борынга нәкъ шул ат исе керә генә башлаган бер вакытта, минем әти безнең бердәнбер җирән кашкабызны сатып җибәрде. Аптыраганнан-йөдәгәннән дип әйтмәс идем мин моны. Ул чагында байда приказчик булып эшләүче өлкән абыйдан (әтинең элеккеге, үлгән хатыныннан туган беренче малае) акмаса да тамгалап тора иде. Әмма, әйтмичә дә үтә алмыйм, атны саттыручы да шул абый булды. Мин моны соңыннанрак, бераз үсә төшкәч белдем.

– Әти, син картайгансың, Фатих әле бик яшь, ат карар кешегез дә юк, сукагызны мин үзем акча җибәреп сукалаттырырмын, булган ашлыгыгыз кырда калмас, мәшәкатьләнмәгез ат белән, – дигән абый.

Олылар арасында тагын нинди сүзләр булгандыр, анысын белмәдем. Әмма зур-зур ике кеше безнең җирән бияне йөгәнләп алып чыгып киткәч, үземнең элек яшен суккан кебек катып калуымны, аннары, ат артыннан йөгереп чыгасы урында нишләптер өйгә чабып кереп, өйнең ян тәрәзәсеннән мөлдерәп карап торуымны гомердә онытасым юк. Коймабыз биек түгел иде, тегеләр капкадан чыгып киткәннән соң да, байтакка хәтле атыбызның башы, ике колагы, куе булып үскән ялы, сырты койма өстеннән күренеп барды… Булды менә шундый хәл. Олылар моны ничек кичергәннәрдер, ә минем өчен бик тә фаҗигале эз калдырды бу.

Каз өмәсендә

Аннары сабый чак истәлекләреннән каз өмәләрен китерергә мөмкин. Әлбәттә, өзек-өзек кенә. Урамда беренче тансык карны арттыра алмыйча катып-калҗаеп йөргән бәләкәй авыл малаеның күңеленә ничек, кай ягы белән эләгеп калган булса – шул рәвешендә.

Тукта әле, тукта! Журналда басылган вариантта юк иде бит синең бу казларың, кайдан алдың боларны диючеләр булыр. Юк иде шул, ә менә булды! Өзек-төтек кенә булса да, тергезергә тырыштык, һәм моның сәбәбе дә бар. «Тәрәзәләр» не журналда бастырып чыгарганнан соң, укучылардан килгән күпсанлы хатлар арасыннан берсе авторны аеруча уйланырга, хәтерне ныграк җигеп, тагы бер мәртәбә язу өстәле янына утыртырга мәҗбүр итте.

Иң элек ул хатның үзе турында. Хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче өлкән яшьләрдәге пенсионерка Мәүгыйзә Туктамышева иптәш тарафыннан язылган бу хатта өзеп калдырып булмый торган кызыклы гына тормыш «валчыклары» бар. Сүзне бүлеп торып, ә бәлки сүзне куәтләү өчендер, мин аларның кайберләрен, соңыннан булса да, монда теркәп калдырырга уйладым.

«…Мин үзем дә ярым авыл кызы (элекке Чистай өязе Яуширмә авылыныкы). Ләкин яшьтән үк минем тормышым шундый булды, туган һәм үскән җиремдә торырга туры килгәне юк. Әүвәл әти солдатта вакытында, рус телен белмәве аркасында бик күп җәфа чиккәнгә, «балаларымны урыс булганчы укытам» дип сүз биргән. Авылда торып «урыс ясау» түгел, бәлки укый-яза белә торган ясау да авыр булганга, җәен авылда крестьян эше белән шөгыльләнеп, кышын Чистайда извозчик булып эшләгән һәм безнең барыбызга да мәгълүмат бирергә тырышкан, һәм ул вакытта алырга мөмкин булганны (ягъни мин Чистайда җәдит мәктәбендә рөшди – 8 сыйныф бетереп) алып, 1916 елның көзендә мөгаллимә булып, Минзәлә өязенә киттем…»

Революцияне мөгаллимә булып каршылаган, соңыннан кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән уннарча ел Урта Азиядә эшләп, пенсиягә чыгар алдыннан 13–14 ел Мәскәүдә СССРның Ленин исемендәге үзәк китапханәсендә татар әдәбияты буенча консультант булып хезмәт иткән, кыскасы, революция башыннан бирле культура фронтын куймаган бу иптәшнең минем өчен наказ булып яңгыраган һәм мине, яңадан кулга каләм алып, шушы бүлекне язарга мәҗбүр иткән юллары түбәндәгеләр:

«Иптәш Хөсни, – дип дәвам итә ул үзенең хатын, – авылны шулкадәр матур итеп тасвир иткән кеше, авылда 15–16 яшьләренә кадәр кызлы йортта үскән кеше. Тик бары безнең татарда гына була торган бер кызык моментны төшереп калдыруыгыз беркадәр күңелне бозды. Бу – көзге каз өмәләре. Әйткәнемчә, минем көз көннәрендә, өмә вакытларында авылда булганым юк. Укып мөгаллимә булгач, мөгаллимә кеше, әлбәттә, каз өмәсенә йөрми. Тик казның эче-башы һәм аягыннан пешерелгән тәмле бәлешне генә ашаганым бар. Мөгаллимә булган мәҗлестә авыл кызлары үзләренең гади хәлләрен югалталар. Сез, әлбәттә, миннән яхшырак беләсездер: кызларның йолыккан казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга барулары, анда аларны гармуннар белән егетләрнең каршы алулары, бәке янындагы биешүләре, кичен әүвәл тәрәзә аша, аннан өй эченә үк кереп, бөтен кызларга кушылып китүләре… Шулай ук бер-берсенә гыйшык тотулары, туйлар башлануы… Әгәр безнең әдәбиятта бу мәсьәлә чагылмаган икән, шул турыда бер матур хикәя язып чыксагыз, бер зур эш булыр иде. Белмим, ул традиция хәзер дә дәвам итәме йә бөтенләй онытылып калдымы? Әгәр чынлап та онытылган булса, һич югы, әдәбиятта чагылып калуы яхшы булыр иде…»

Өлкән яшьтәге бер кешенең сагыну һәм борчылу хисләре белән тулган шундый хатын ничек игътибарсыз калдырмак кирәк! Турысын гына әйткәндә, ул монда миңа эш тә калдырмады, кырлап-сырлап тормыйча, барысын да үзе әйтеп бирде. Әйе, була иде шул андый каз өмәләре! Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә мөмкин: безнең татар каз, үрдәк үрчетергә элек-электән үк бик хирыс халык булган булса кирәк. Син аның җырларына гына игътибар ит: никадәр каз, үрдәк каңгылдап ята аларда!

Ә түшәк, ястык – татар өенең яртысын биләүче һәм, байлык билгеләренең берсе буларак, һәрвакыт сандык өстендә, бүлмә тактасы башында пуф итеп күпереп торган мамык мендәрләр – болар әллә каз, үрдәк асрамыйча гына булган байлык дисезме?

Шулай итеп, сүзне бу юлы казлар турында башлап җибәрдек. Әйе, мин белә-белгәннән бирле без үзебез дә гел каз асрый идек. Күп булып чыккан, күп булып үскән еллары да, аталы-аналы ике дәү казның җәй буена бер бәбкә ияртеп йөргән елы да булды. Нишләптер, бигрәк тә менә шушы бер бәбкәле ел истә калган.

Чыкканда, алар икәү иде. Ике олы казга ике бәбкә каз җитәрлек үк булмаса да, шулай да кеше арасында битне-кызартырлык ук түгел. Бәбкәләре нинди тагы! Йөргәндә, башка кешеләрнеке кебек, артка чүгеп-чүгеп тә китмиләр, чыгуларына ишегалдындагы яшел чирәмне чукырга тотындылар. Үзләре ямь-яшел, йоннары йомшак, бигрәк тә шунысы куандырды: икәү генә булгач, әниләренең канат астында урын иркен, йөгереп керәләр, йөгереп чыгалар, ә кайчакта йоклаган җирләреннән башларын чыгарып, миңа карап-карап куйгалыйлар иде…

Мин, кадакланган кебек, гел шулар тирәсендә. Әлеге ике кадерле бәбкәне тилгән, ябалактан саклыйм. Шулай да бу бурычны мин ахырына кадәр үтәп җиткерә алмадым. Инде хәзер бөтен вак-төякләренә хәтле хәтерли дә алмыйм, ахрысы, күрше кызы белән тәти-тәти уйнап күзем тонган булгандыр, мин, ачык авыз, «Тилгән! Бәбкә алмага килгән, сиңа бәбкә бирмәм, бер күзеңә – яфрак, бер күзеңә – туфрак» дигән такмакны онытып җибәргәнмен. Шуннан файдаланып, мич капкачы хәтле зур тилгән, әллә кайдан гына лапылдап килеп төшкән дә безнең әлеге теге кадерле ике бәбкәнең берсен алып та китте. Әй эләкте дә соң моның өчен миңа! Бигрәк тә шунысы истә калган: аталы-аналы икесенә бер бәбкә белән генә торып калгач, безнең казлар искиткеч усалландылар. Иң зәһәре – ата каз. Әле аның янына барырга уйлаган да юк, ә ул, әллә кайдан чабып килеп, өскә ысылдап тора.

Аның каравы икенче җәй каз җәе булды бездә. Тупырдашып чыктылар, тупырдашып үстеләр. Бәбкәләр үсә төшкәч, бер нәрсәгә игътибар иттем: әниләренең канат астына сыймый башладылар болар. Кара әле, ишле бәбкә булуның дә әкәмәт ягы юк түгел икән! Узган җәй, бер генә бәбкә чагында, рәхәт иде казга. Артыннан шул бер бәбкәсен ияртә иде дә ата каз янына барып, аңарга орынып ук кунаклый иде.

Ә быел, бигрәк тә көзгә авышып, бәбкәләр үзләре казга әйләнә башлагач, төннәрен бөтен ишегалдын тутырып, ничек эләксә, шулай кунаклыйлар. Һәркайсының үзенә Алла биргән канаты бар, кайда ана каз, кайда бәбкә казлар – аера да алмассың.

Бер нәрсә бик нык истә калган. Төнлә йокыдан уянып тышка чыгарга кирәк булса, мин иң элек тәрәзәгә күз төшерәм. Ишегалдында казлар тулып ята икән, миңа берәүне дә уятып торырга кирәк түгел. Чыгам йөгереп, үтим үтисе эшемне, казларның кайберләре, тәмле йокыларын бүлеп, миңа сак кына тавыш биреп кала… Бөтен җеннәрне тудырып, аларның барысын да минем өскә җибәреп яту урыны булып хыялга килә торган мунчабыз ягына, ичмасам, күтәрелеп тә карамыйм. Йөгереп кереп, өйалды ишегенә бастырыкны салып та куям – килеп карасыннар җеннәр хәзер.

Казлар белән шулай дуслашып җиткәч, кырдан игеннәр җыелып, казларны игенгә чыгудан саклау мәшәкате өстән төшкәч, кыскасы, шул ак канатлы, гел су коенып, гел чистарынып-кагынып яшәүче саф җан ияләре белән шау-гөр килеп ишегалды тутырып яшисе бер вакытта, көннәрдән бер көнне бездә зык куптылар. Әти тотынды пычак кайрарга, апалар кызлар чакыра чыгып киттеләр, әни: «Мичебез дә агартылмаган, әле атна-ун көн сабыр итәргә булыр иде, ник шулхәтле кабалана торгансыңдыр?» – дип, әтигә сукранып алды, әмма әтинең карары нык иде, ул, аны-моны вакланып тормастан, пычак кайравын белде. Димәк, шулай! Сүзгә урын юк, бүген безнең казларның башларына җитәчәкләр.

Калганы Мәүгыйзә ханымның хатында тасвирлаганча ук диярлек. Шулай да кайбер ваклыклары хәтердә торып калган. Әти суясы казларны суеп бетерде дә, сугым пычагын матчага – без бала-чаганың буе җитмәстәй урынга кыстырып, бик зур эшемне кырган кешедәй чыгып китте. Минем ул көнне әтигә күтәрелеп карыйсым да килмәде, хәер, ул көне буе диярлек өйдә рәтләп күренмәде дә. Ул көнне өйдә иң нык бөтерелүче хатын-кызлар һәм безнең Гарифә төсе итеп асрый торган карт песиебез булды. Әмма бәйрәм килде дә соң песигә! Тегеннән теге төшен кисеп аталар, моннан бу төшен. Кызлар халкы гомумән күп уйлап мәшәкатьләнми, ә бездә җыен күрше-тирә кызлары. Аларга кеше казы белән юмартлану берни дә тормый. Песи, гуҗ корсак, күрмәгәнен күргәндәй ашады-ашады да аннары – тапты урын – мичтән төшкән җылы нурга, почмак сәкесенә сузылып ятты. Шуны гына көтеп торганнар иде ди. Аны шундук, яткан киезе белән күтәреп алып, мич башына томырдылар. Әлеге дә баягы шул күрше кызлары – кансызлар, аларга соң кеше песие жәлмени!

Чатырдап мич яна – әни, табаларны бер-бер артлы йөгертә-йөгертә, көндезге чәйгә, каз мае белән майлап ашау өчен, коймак пешерә. Иртә яккан мич кичкә хәтле янды. Кичен шул кызу мичкә, шул кызу табаларда, казның баш-аякларыннан ике зур бәлеш кереп китте. Миңа әйтеп үк бетермиләр, шулай да сизенәм, кичен бездә бәлештән бүтән дә тамашалар булачак икән әле! Ләкин мин кичне көтеп чыдап утыра алмадым, иртәдән бирле янган мич, иртәдән бирле янган учак эссесеннән тәмам әлсерәгән идем, әти кебек, бер кешегә бер сүз дәшмичә чыгып киттем.

Бездә шул әлеге Мәүгыйзә ханым әйткән мөгаллимә-мазар юк иде, мөгаллимә булмагач, «авыл кызлары үзләренең гади хәлләрен», әлбәттә, югалтмаганнар иде булса кирәк. Җырлаганнар да, Фәхрелбәнат исемле күрше кызы, бер кызып киткәч, тамаша чыгару өчен хәтта кичне дә көтеп тора алмаган, тамашаны инештә, бәке буенда каз юган чакта ук чыгарган.

Дөрес, моны мин үз күзләрем белән күрмәдем, ишеткәнемне сөйлим, арттырып җибәргән булсалар, гөнаһысы арттырып җибәргән кешеләргә.

…Шул каз түшкәләрен, эчен-башын салкын суда чайкаган чакта булган бу хәл. Анда болар, кулны манып җылыту өчен, җылы су да алып төшкән булганнар. Фәхрелбанат апа, кызып эшли торгач, әлеге җылы су белән кулын гына түгел, аягын да җылыткан. Әле шул көзне бастырып кигән өр-яңа киез итеге бәке тирәсендәге юешне шактый гына эчкән моның.

Анысы аның берни түгел, итек юешләнә дә, кибә дә… Безнең көнозын янып торган мичкә терәбрәк куйсаң, әле ничек кенә кибәр. Бөтен бәла дә шунда – мичкә хәтле килеп җитә алмаган шул Фәхрелбанат апа.

Килгән аның янына – бәке төбенә – егет. Сүзләрен кеше ишетмәсен дип булса кирәк, читкәрәк кагылганнар болар. Керешкәннәр сөйләшергә дә серләшергә. Ә безнең авылда элек-электән шулай: егет белән кыз серләшә башладымы, дөньялары онытыла. Фәхрелбанат апа да бөтен дөньясын оныткан. Моның белән төшкән кызлар, эшләрен бетереп, менеп киткәннәр, ә болар һаман да серләшәләр дә серләшәләр ди. Икәве генә калгач, сүзләр тагы да күбәеп киткән. Каз өмәсе чаклар бит, кәеф икесенең дә шәп.

Әмма берзаман әлеге безнең Фәхрелбанат апа өнгә килгәндәй була. Өнгә килеп, шул, тиз генә менеп китим дисә, аякны ала алмый бу. Элек җылы су белән җебеп, яхшы ук ылҗыраган киез итек читтәге салкын бозга шакырдап каткан. Нишләмәк кирәк, соңыннан минем Нәфисә апа, комган белән җылы су алып төшеп, көч-хәл белән генә кубарып алганнар Фәхрелбанат апаны!

Болай үзе итеккә бернәрсә дә булмаган. Бәлки, вакыйгасы да шулай тавышсыз-тынсыз гына узар дигәннәр иде дә, андый кызык хәл тавышсыз-тынсыз гына узамы соң! Иртәгесен үк бөтен авылга таралды. Иртәгесе бер хәл иде, кичкә дип көткән шатлыгы җилгә очты Фәхрелбанат апаның. Бәке буенда, иптәшләреннән аерылып, бозга ябышып калуын ишетеп, дулап кереп җиткән әнисе, аны, мескенкәйне, ай-ваена куймыйча, шундук җилтерәтеп алып чыгып китте. Шулай итеп шул, егетләр белән кич утыру рәхәтеннән тәки колак какты Фәхрелбанат апа. Кич утыру түгел, кул көче кергән каз бәлешенә дә җибәрмәделәр аны. Әни, берничә мәртәбә чакыра кереп тә, олыларын тыңлата алмагач, әлеге теге зур ике бәлешнең берсен, Фәхрелбанат өлеше дип, аларга кертеп бирде.

Үсмерчак, сабак башлау, сабак ташлау еллары

Сабыйлыктан ничек үсмерчакка күчкәнемне, ничек һәм ничә яшьтә сабакка йөри башлаганымны ачык кына әйтә алмыйм. Авылда, крестьян семьясында, гомумән, эшне яшькә карап йөртмиләр. Башта малайның тик тора алмаудан нәрсәдер кайнашкан булуы, олыларның бу эш өчен малайга мактау сүзе әйтеп, үстереп җибәрүләре бик кызык тоела. Шулай «тик тора алмаудан» кырган вак-төяк эшләрдән, йомышка-юлга йөгерүләрдән әкренләп кул арасына керә башлыйсың… Әйләнеп карарга да өлгермисең, кул арасына кергәләп йөрүдән син инде тәмам өлгереп җиткән «эш кулы» булгансың. Минем белән дә шулайрак килеп чыкты. Өлкән апаларым кияүгә китеп, балалардан без Нәфисә апам белән икәү генә калгач (әти бу вакытта картаеп өлгергән, җитмәсә, тагын саусыз да иде), мин семьяда кинәт, үзем дә сизмәстән, «Алла биргән эш кулы» на әйләндем. Урак уру, ындыр эшләре, йорттагы эшләр, терлек карау, кар көрәү, ишегалды себерү – болар барысы да Нәфисә апа белән минем җилкәдә иде. Җитмәсә тагын, Нәфисә апа, үзе күрше кызлары белән ләчтит сатып, баш карашып утырганда, төрле юма сүзләр белән мине эретеп, уенчыклар белән әлләлиләп, идән себерү, утын кертү кебек вак-төяк эшләргә дә мине җигәргә остарган иде. Ә минем «Алла биргән эш кулы» өй эшләренә дә хәйран ябыша, хәтта андый вак-төяк эшләрдән мин үземә ниндидер эчке бер ләззәт табып, рәхәтләнеп эшли идем. Бигрәк тә җәйге эсселәрдә, уракка алып бармыйча, ашарга әзерләп, өй эшләре карап торырга дип өйдә калдырсалар, мин идәндә башым белән йөрергә әзер – идән-сәкене дә юам, суын да китерәм, бәрәңге алып, аны чистартып, аш та пешереп куям, самавыр да кайнатам, хәтта бервакыт әнигә ипи изәргә җилпуч тутырып он иләп куйганымны да хәтерлим. Ләкин бу эшем шулай да кабул ителмәде, тизрәк иләп бетерергә тырышып, мин аны эре иләктән – ярма иләгеннән генә туздырганмын, кич кайтканнан соң, мин иләгән онны әни яңадан бер кат нечкә иләктән иләргә мәҗбүр булды.

Сабакка кайчан, ничә яшьтән йөри башлаганымны ачык кына әйтә алмыйм. Башта Нәфисә апа белән бергәләп күрше Галим мулла өенә, абыстайга йөрдек. Аларның ике катлы «гүрнәчәләре» нең аскы таш өендә, сарык бәрәннәре арасында, юештә, сасыда көйләп-көйләп «Ясин», әлебби «чәйнәүче» кызлар арасында берничә генә «юеш борын», күрше-тирә малайлары – без үзебезне «законга буй бирмәс качкын солдатлар» итебрәк тота идек. Абыстайның игътибары кызлардан артмый, кызлар эшкә дә безгә караганда өлгеррәк – суын китерәләр, салам көлтәлиләр, югары өйнең идәнен, баскычларын юалар, бүгенге газета теле белән әйткәндә, алар һәр яктан игътибар үзәгендә иделәр. Шуннан файдаланып, без таш өйнең караңгырак почмагында, иртәдән үзебез алып килгән утын пүләннәре арасында, төймәдер, тоткычтыр, пәкедер кебек әйберләр белән сату итешеп, выжылдавык уйнатып, «Без-без-без идек, без унике кыз идек» көенә әкрен генә такмаклап, рәхәтләнеп күңел ачып утыра идек. Шулай итеп, берме-икеме кыш узып китте. Ул таш өйдән нәрсә булса да алып чыга алдыммы – ул чаклысын әйтү кыен. Ләкин бөтенләй үк файдасыз үткән еллар дип тә әйтмәс идем. Нәкъ әнә шул юеш таш өйдә, кызлар арасында без әкренләп усаллыкка, шуклыкка, абыстай утырырга тиешле киез астына өреп тутырылган каз куыгы куеп шартлатырга, кызларның чәчүргечләреннән тартырга өйрәндек…

Аннары тау башындагы «мәптек», Гата хәлфә, Борһан хәлфә, Әхмәтша хәлфә… Бу хәлфәләрнең берсе икенчесеннән кай ягы белән аерылгандыр, ул турыда әйтә алмыйм. Шулай да Борһан хәлфәнең бер шуклыгы хәтердә бик нык сакланып калган. Үзе шунда, мәдрәсә йортының такта белән бүленгән кечкенә бүлмәсендә яшәп, күп эшен бездән – шәкертләреннән эшләтүче бу хәлфә абый кайбер кичләрне, үзенә якынрак торучы өлкән яшьләрдәге ике шәкертен ияртеп, безне – мәдрәсәдә куна калган кечерәк малайларны – яхшы ук аптырашка куеп, каядыр чыгып китә иде. Китешли алар, бик хәвефле бер эшкә юл тоткан кешеләр кыяфәте алып, безгә әйтә торганнар иде:

– Без менә шушы караңгыда Казыган тауга барабыз, ишетсен колагыгыз, азынасы булмагыз. Ястүдән чыгышлый, алай-болай мулла абзый кагылса, сүзегез бер булсын: «Хәлфә абый клиндерик алырга китте», – дип әйтегез.

Аптыратырлык та, шомландырырлык та: шушындый караңгыда, буранлап торганда, өчәүдән-өчәү, Казыган тауга китеп барсыннар әле. Ә ул «Казыган тау» дигәненең үзенә бер шомлы даны чыккан: кайчандыр, тауны кистереп, баганалы юл салганда, безнең авылның ике егете шунда таш астында басылып калган һәм, халыкта йөри торган имеш-мимешләргә караганда, менә шушындый төннәрдә ул ике егетнең өрәкләре терелеп чыгып, узгынчы юлчыларның чаналарына килеп утыралар һәм шуннан теге юлчының аты, нинди генә яхшы нәселдән килгән елдам хайван булмасын, кара тиргә төшә, имеш. Әнә нинди хәвефле җир бит ул безнең авылның Казыган тавы. Ә хәлфә абый уйлап та бирми, кич булдымы, китә дә бара шул Казыган тау ягына.

Шулай да, көннәрнең берендә, язга таба, хәлфә абыйның болай буран ерып бара-кайта йөрүләренә чик куелды. «Казыган тауга барабыз» дигәне бөтенләй юк сүз, без малай-салайдан эз югалту өчен генә әйтелә торган сүз булган икән. Кичтән, кеше аягы басыла төшкәч, мулла үзе ястү намазында чакта, безнең хәлфә абый, әлеге теге үзе белән ияртеп алып барган ике шәкертне ике якка сакка куеп, үзе мулла кызы янына – караңгы лапас астына кереп, аның хәл-әхвәлен белеп чыга, имеш. Соңыннан аларның бу «Казыган тау» лары фаш ителде, шау-шуы бөтен авылга таралды. Яз җитеп, тиздән сабак ташлыйбыз дип кодрәтләнеп йөргәндә, мулла абзый Борһан хәлфәне безнең авылдан куып җибәрде. Тычканга – үлем, мәчегә – көлке. Хәлфә абыйның сөрелүе безнең өчен бик тә шәп булды: без ул кышны сабакны көткәннән күп элек, инештә ташу кузгалганчы ук ташладык.

Икенче кышны безнең авылга Борһан хәлфә урынына Әхмәтша хәлфә килде. Күн авылының шактый хәлле, ишле балалы игенче семьясында, барысы да эшләп үскән каты куллы агай-энеләре арасында тик бусы гына ничектер укымышлы булып киткән Әхмәтша абый Вәлишин, аннан элек укытып киткән Борһан хәлфәдән үзгә буларак, сары мыегы белән үк өркетеп торучы кырыс табигатьле бер кеше иде. Бусы инде кичләрен «Казыган тау» га барып йөрмәде, гомумән, мулланыкыларны бик өнәми иде. Бервакытны шулай иртәнге намаздан соң ни өчендер бик тузгып мәдрәсәгә килеп кергән мулла абзыйга каршы аның, бер дә алай калтырап калмыйча, каты гына итеп: «Син бик алай бугазыңны киермә, хәзрәт, хәзер сиңа патша заманасы түгел, бик алай кычкырынырга ирек бирмәсләр» дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Аннары тагын шул ук кышнымы икән, әллә икенче кышнымы, безнең мәктәпкә өсте авыш итеп бик тә җайлап ясалган һәм карага буялган, утыргычы, ящиклары үзендә булган матур-матур парталар китерделәр. Парталар китерү вакыйгасыннан бераз элегрәк бугай, көзге караңгы кичләрнең берсендә безнең авыл кешеләре күрше Цепилов алпавытын таларга киттеләр. Иртәгесен малайларга ияреп һәм бу турыда әнигә һич сиздермичә, мин дә чаптым. Ләкин без барып җиткәнче, тирә-як авыллардан ябырылган кешеләр алпавытның мал-мөлкәтен ташып бетергәннәр иде инде. Ниндидер кодрәт белән исән калган һәм янган өй урынында аунап яткан бер кара савыты табып алып кайттым.

Тугыз яшьлек малайның – минем революциям әнә шулай килде. Әхмәтша хәлфәнең, мулла алдында калтырап тормыйча, чатылдатып сүз әйтүе, өсте карага буялган матур-матур парталар, алпавыт талаган вакытта алып кайткан кара савыты… Шулай да Әхмәтша хәлфә мулла йогынтысыннан тиз генә ычкынып китә алмады. Өстенә ике як чабуы асылынып төшкән һәм шактый ук каешлана башлаган гел бер тужурка киеп йөри торган Әхмәтша хәлфә килгәч, без шәкертләрнең мәдрәсәдә кунып ятулары бетте, мәдрәсә «мәктәп» дип йөртелә башлады. Мәктәптә төшкә чаклы фән сабагы укытыла, ә төштән соң әлеге шул ук бер кеше, фән сабагы укытканда, безнең өчен «укытучы абый», «Әхмәтша абый», «шәкерт абый» булган укытучыбыз, кинәт кенә яңадан «хәлфә абый» га әверелеп, дин сабагы укыта башлый иде.

Тагын бер яңалык: инде хәзер хәлфә абыйга мәктәп бинасында торып, вак-төяк эшләрен балалардан эшләтергә «хөррият кушмый» икән. «Семьягыз зур түгел, өегез ике, җыештырып-карап торырга кызыгыз да бар» дип, соңыннан Әхмәтша абыйны яшәү-тору өчен безнең «яңа өй» дип йөртелә торган өебезгә куйдылар. Минем бәхет басты, укытучы абый хәзер безнең үз өебездә тора. Башка вакыттагы кебек бик алай җикерә алмас инде миңа. Үз чиратында моны малайлар да белеп торсыннар, мин бу турыда бераз горурлану хисе белән аларга да әйтеп үттем.

Ләкин укытучы абыйның безнең өйдә торуыннан мин көткән нәтиҗә чыкмады. Ул элеккечә үк кырыс һәм юк-барга бирелмәс таш күңел булып калды. Ә беркөнне хәтта уттай кызган табага да бастырды. Хәер, сәбәбе дә бар иде, сәбәбен мин үзем китереп чыгардым.

Төштән соңгы сабак – дин сабагы вакытында булды бу хәл. Ахрысы, ике тәкә башы бер казанга сыймаган, Әхмәтша абый дин сабагын төштән соң безнең өйдә, ягъни үзенең фатирында укыта башлаган иде. Үз өебездә булгач, мин үтә әтәчләнеп, тәнәфескә чыккан чакта бермәлне шулай печәнлеккә менеп киттем. Җанның үзеннән-үзе ташып торган давыллы бер минуты иде, ниндидер әкәмәт бер эш эшләмичә басылып буламы соң андый чакта! Печәнлекне гизеп йөри торгач, мин шунда бер почмакта узган җәйдән калган тавык оясы күреп алдым. Ояда маяга калдырылган, шомарып һәм пычранып беткән иске бер күкәй дә аунап ята иде. Шул күкәйне алдым да, озак баш ватып тормастан, шуннан – югарыдан торып кына бер малайның башына томырдым. Черек күкәй теге малайның туң башына бәрелеп челпәрәмә килде, бите-борыны буялды. Бүтән малайлар, минем бу чослыкны хуплап, үзара шаркылдашырга тотындылар. Үзеннән-үзе аңлашыла, теге малай, әлеге шул күкәй сарысы ягылган ала-кола битен күрсәтергә дип һәм бик яман елап, хәлфә абыйга әләкләргә йөгерде. Менә шунда инде безнең өйдә торучы ул Әхмәтша абый миңа безнең авылда кояшның кайсы яктан чыкканлыгын күрсәтте. Минем үземнән, аш өенә чыгып, чырагач алып керттерде һәм шул чырагач белән тәмам янып чыкканчы учымны ярды. Өстәвенә тагын минем бу егетлегем турында әтигә дә җиткергән булган, кичен, сабактан чыккач, бик әйбәтләп әти пешерде. Хәер, шифасы да тиде бу ике яклап «өшкерүнең», шуннан соң мин черек күкәй белән кешеләрнең битләренә бәрмәс булдым. Үземә бәрсәләр дә, әләкләп тормыйм, малай вакыттагы шуклыгыма каршы җаваптыр бу дим дә, тизрәк сөртеп, кеше-кара күргәнче, эзен югалту ягын карыйм.

Шулай да укытучы абыйның безнең өйдә торуы минем өчен бик файдалы булды. Аңарга ияреп, безнең өйгә китаплар килде. Гел нәрсәдер берәр «мөгез чыгаруны» сорап тора торган тынгысыз җаныма эш табылды, әкренләп китапларга ияләшә башладым. Укытучы абый алып кайткан китапларны укып бетергәннән соң, мин шул елларны гына безнең авылда, әлеге шул Әхмәтша абый тырышлыгы белән ачылган китапханәгә чабарга тотындым. Китапханә дигәне нәрсә? Аргы яктагы берәүнең ягылмаган ак өенә бикләнгән бер шкаф китап иде. Шул шкафны көннең билгеле бер сәгатендә Әхмәтша абый үзе барып ача һәм, салкыннан борыннарын җебетеп ишек төбендә көтеп торган берничә малайга китап биреп җибәргәннән соң, көтеп-көтеп тә бүтән килүче булмагач кайтып китә. Тышлыклары каерылып, керләнеп беткән берничә дистә китаптан торган шул кечкенә авыл китапханәсе әмма эшлисе эшен эшләде, кем белә, бәлки, шуннан килеп төшкән нур валчыклары, үзләре янына башка нурларны йоктырып, безнең күңелләрдә әле һаман исән-сау саклана торганнардыр…

Соңыннан Әхмәтша абый безнең авылдан китте. Ник киткәнен, кая киткәнен белмәдем. Ахрысы, өй хәлләре мәҗбүр итте булса кирәк. Тагын да соңыннанрак, ул вакытлардан соң уннарча ел үткәч, сугыштан соң, юлым төшеп, Күн авылыннан үткәндә, агай-энеләреннән сорашып белдем: безнең ул Әхмәтша абый Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган.

Аннары, күңелемдә үзенең мәңгелек буш урынын калдырып, минем тормышымнан янә бер кеше китте: 1921 ачлык елны, ачлыкның дәррәү сугып егуыннан булмаса да, шулай да алабута, имән чикләвеге оны белән кушып пешерелгән җитәр-җитмәс азыклардан әкренләп өзелә килгәнлектән булса кирәк, минем әни үлде. Яз көне, март азакларына таба булды бу хәл. Бик ачык хәтерлим: кар астына су төшкән, басу юллары купшакланган, адым саен диярлек бата, аякны көч-хәл белән генә тартып алырга туры килә иде. Шундый юллардан, бата-чума, мин бездән утыз биш чакрымдагы Чүкәй авылына – әлеге теге укытучы Габделхәй җизнигә ябышып чыккан апага – кайгылы хәбәр алып киттем. Язгы җилдә юл буе берөзлексез елап барудан булса кирәк, битем-күзем җилсенеп шешенкерәгән, барып кергәч, бермәл сүземне әйтә алмыйча тордым. Аннары тегеләрнең: «Нихәлләр? Әти-әни исәннәрме?» дигән беренче сорауларына, телемне ничек кирәк алай әйләндереп:

– Әти сау, әни үлде, мин сине алмага килдем, – дидем дә, шундук йөзтүбән капланып, янә сулыгып-сулыгып елый башладым.

Иртәгесен апа, мин, бик үк ихластан булмаса да, җизни дә шунда безгә ияреп, без өчәүләп тагын юлга чыктык. Кичә озын юл килүдән аякларым кабарган иде, шулай да мин, тизрәк кайтып җитәргә теләп, апа белән җизнине узып-узып китәм, аннары аларны ашыктырырга тотынам:

– Аягыгызга таш тактылармы әллә? Сезнең белән йөрсәң соң…

Шулай да ашыктыруыма да карамастан без әнинең җеназасын озатышырга өлгерми калдык. Көткәннәр-көткәннәр дә, кояш баеганчы җирләргә ашыгып, әнине алып киткәннәр, өй эче буш, җанны тетрәтер дәрәҗәдә күңелсез иде.

Аннан соң да күп кенә кешеләрне озаттым мин, зур гына кешеләр дә китте, газиз кешеләр белән хушлашуның җиңел түгеллеген беләм. Әмма ләкин әлеге шул егерме беренче елның март киче кебек салкын, күңелсез кичне һәм дөньяның дәррәү бушап, шыксызланып калуын һич белмим. Соңыннан да кайта-кайта уйлап карадым, әле хәзер дә – кырык ел узганнан соң да – артыма әйләнеп уйланып калгалыйм, ләкин һич кенә дә очына-кырыена чыга алмыйм: мин – унөч яшьлек арык малай, кай җирем белән күтәреп чыктым икән ул тау чаклы кайгыны? Шундый рухи тетрәүләр, күрәсең, үзләре көч бирәләр булса кирәк кешегә.

Әнине югалтканнан соң, мин кинәт олысымак бер малай булып калдым. Шулай булмыйча соң! Иркәләнер кешем калмады, күңел каткан: әнине инде бүтәнчә беркайчан да, беркайчан да кайтарып булмаячак.

Әти белән икәү

Димәк, шулай. Минем өчен иң газиз кеше, күңелгә беренче мәртәбә яхшылык, гаделлек, самимилек орлыклары салган кешем инде юк. Үгет-нәсыйхәт белән түгел, акыллы сүзләр белән дә түгел, әллә ничек кенә, үзе дә сизмичә булса кирәк, миңа да сиздермичә, мине сафлыкка, пөхтәлеккә, кеше арасында тыйнак һәм кечелекле була белергә өйрәткән кеше – кагылган-сугылган минутларда «Әни!» дип килеп сыенырдай кешем юк. «Калганын үзең кара инде, улым!» дигән кебек китте дә барды. Әлбәттә, шулай. Гомер буена әни җитәкләп йөрмәс, калган ягын үземә карарга кала шул.

Без хәзер өчәү: әти карт, мин, Нәфисә апа. Инде күптән үк бездән китеп, байларда приказчик булып йөреп, соңыннан үзе дә аз-маз мая җыя башлаган, крестьян эшенә ничектер чырай сытыбрак карарга өйрәнгән Салих абыйны яңадан буразнага кайтарырмын димә. Хәер, буразнасы да ташка үлчим генә калып бара. Ачлык елны көздән, орлыгын авыздан өзеп, нибары уналты сажин җир чәчтереп калдыра алдык. Ачлык арты, 1922 елның язы һәм җәе бик уңышлы килде. Чәчелгән игеннәр гөрләп уңды. Әмма чәчелгән чаклысы бик чамалы иде шул. Бөтен бер басулар кысыр калып, әрем-алабута, төрле чүп үлән басты, шулар арасында – анда бер, монда бер – узган елдан коелып калган арыш, солы кыяклары үсеп утыра иде. Һич онытасым юк, шул җәйне без ишегалдыннан гына да бер кибән печән чабып өйдек. Таптарлык терлек-туар калмаган, ишегалдында тавыктан башка кош-корт юк, җылысы, яңгыры үз вакытында булып кына торды, кеше әйтеп кеше ышанмас, ишегалдыбызда билдән үлән үсте. Өч бөртек кеше, әлеге шул уналты таяклык җиребездән көтеп, елның уңышлы килүенә куанып, бер-беребезгә берегеп торасы бер вакытта, тагын бер кешебезне озаттык. Минем Нәфисә апа кияүгә чыкты, без әти белән икәү генә калдык. Бу юлы күрше Яңил авылындагы Хәдичә апам тырышлык күрсәтте. «Әйбәт, зур җир, хәлле кешеләр. Шундый урыннан сорап торганда, бирик булгач бирик», – диде ул, һәм, шулай итеп, минем актык апамны, елына күрә җылы шулпасын пешереп, Яңил авылының яргыччы Ибраһим малаена биреп җибәрдек.

Шуннан соң инде безнең өй эче бөтенләй ятим булып калды. Ашау-эчү ягы ул хәтле йөдәтми, язга чыккач, без инде кычыткан, кузгалак, какы кебек яшь үләннәрдән дә аш пешерергә өйрәнгән идек. Турап саласың яшь кычытканны, шуның янына берме-икеме күкәй сытасың, шуның янына паёкка чыккан кукуруз онын күзгә кырып салгандай гына бутыйсың, ашап туймаслык шулпа килеп чыга. Җитмәсә, бит әле кырда да бик уңышлы күренеп тора, яшь кычыткан янына карт өмет тә кушыла. Кешеләр чебен урынына кырылган яз һәм кыш айларында аякны сузмаганны, хәзер инде, шәт, сузмабыз. Иң йөдәткәне – өй эченең шар тәгәрәтеп уйнарлык бушлыгы. Әти – алтмыштан узган карт, ә мин – ике бозауга кибәк аерып бирә алмаслык малай. Шуның өстенә якын итеп кенә әйтүем, минем әти гомерен кайда коймак – шунда кунак булып уздырган кеше. Яшь чагында ул тегүче булып та йөргән, соңга таба, ике ат җигеп, байлар йөге белән калага да чапкан, авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең, иртәге көнне бик кайгыртып тормаган, тапкан да капкан. Яшьрәк, гайрәтлерәк чагында, Теләче базарыннан иптәшләре белән кәеф-сафа кылып, арбасы бөтен булса – арбага төялеп, арбасы ватылса – аны юлда ыргытып калдырып, кеше арбасында сөрән салып кайтып керүләрен олырак кешеләр әле дә булса исләре китеп сөйлиләр иде. Яраган, үкенечкә калдырмагансың, әти! Әгәр вакыт-вакыт минем дә тамырларымда шундый тиле кан кузгалып-кузгалып киткәли икән, әгәр мин язган китапларымда беркадәр үлчәүсезрәк, ләкин шашкын йөрәкле ике Айдар, бер Сәфәргали тудыра алганмын икән, моның өчен шактый ук дәрәҗәдә тынгысыз җанлы шул әтигә бурычлымын.

Бер үк вакытта мин әтинең кайбер эшләренә кул да куймадым, әле дә кул куя алмыйм. Бары тик үзенең әнә шул «тәмле тамак» булуы аркасында гына дип уйлыйм, 1922 елның җәендә ул безнең ярты йорт урыныбызны һәм әни килен булып төшкән иске өебезне сатты. Әле кемгә диген? Безнең авылның кызыл мал сәүдәгәре һәм соңыннан, 1930 елны, зур шау-шу белән авылдан сөрелгән Галиәхмәт байларның чыбык очларына. Монда эшнең кая таба үрләп барганын мин бәләкәй булсам да сизендем. Элек алар чыбык очларын кертеп торырлар, элек ярты урынны алырлар, аннары, юк кына калҗа бәрабәренә, үзеңне ата-баба нигезеннән бөтенләй кысрыклап ук чыгарырлар. Ә безнең йорт урыны авылның иң матур бер җирендә: тигез, зур урам. Авыл уртасы. Чишмәсе-инеше шунда гына. Кирәк икән, күршебездә генә мәчет. Әгәр бүтән тагын да кызыксызрак эшең булмаса, мәчетнең тузанлы идәненә ора-ора маңгаеңны күптереп бетер. Уен-муен бер якта калып торсын, малай кеше бит, крестьян малае, мин әтинең үзе исән чакта ук, ике малаеның киләчәген һич искә алмыйча, йорт урынын сатуын бер генә дә ошатмадым.

Һәм озак уйлап та тормадым, әлеге шул бездән утыз биш чакрымдагы Чүкәй авылына, абыйга чаптым. Нәрсәгә? Әти өстеннән әләкләргә. Дөрес сизенгән икәнмен, әтинең бу эшен абый да бер дә ошатмады. Тиф авыруыннан әле терелеп кенә килә торган әйле-шәйлерәк абый, бу күңелсез хәбәрне ишеткәч, кинәт терелеп киткәндәй булды, һәм икенче көнне үк без, абыйның кара айгырын җигеп, утка чапкандай, кире Мәтәскәгә чаптык…

Әле дә хәтеремдә: әти белән абый арасында бик каты сүз булды.

– Ике малаең бар өстеннән нигез балчыгын сатып ашарга керешкәнсең, акылыңдамы син, карт тиле, – диде абый. Һәм әтинең нәрсә дип әйткәнен көтеп тә тормыйча, Галиәхмәт кулакларның чыбык очларын чакырып кертеп, алардан алган акчаны, ашап бетергән солы оны хакын кире кайтарып бирде һәм ике арада төзелгән договор кәгазен үз кулы белән ертып ташлады.

Әмма әти дә авыз йомып калмады.

– Алай булгач, – диде әти, үз нәүбәтендә ул да булдыра алганча күперенергә тырышып, – йөрмә әллә кайда койрыгыңны сыртка салып. Кайт та йортка хуҗа бул. Хатының, үкчәле читеген салып, аягын чабатага тыксын. Монда мин әнә ул чиертеш малай белән ялгызбаш аягымны сузмам.

«Үкчәле читек» дигәннән, мин әле ул читеккә алда тагын бер тукталырмын, чөнки яхшы ук йөрәгемә төште ул минем. Хәзергә сүз «чиертеш малай» турында. Нәрсәләр генә уйлап чыгармый, картаеп, энә күзенә җеп саплый алмый башлаган борынгы тегүче! «Чиертеш малай» дигәне мин инде аның, моны ул башкача уйларга урын калдырмаслык итеп әйтте. Ә мин, җүләр, ул чагында инде үземне үсеп килә торган егет дип исәпләп йөри идем. Борынга кызлар исе керә башлаган, өс-баш начарга һәм аннары йортта ат юкка гына бераз тыелып торам, югыйсә читтән-чаттанрак итәкләренә кызыгып йөри торган берничә кызым да бар иде инде.

Шулай да әти белән абый арасында булып узган бу җәнҗал ярап куйды, шул елны көзен, сакланып калган бар күк байлыгын, бер малаен һәм әлеге теге үкчәле читекле хатынын, ягъни минем туганым җиңгине арбага төяп, тиф авыруыннан соң, үзе әйтмешли, киләбе чуалган Салих абый үз нигезебезгә кайтып төште. Егерме елдан артык крестьян эшеннән читтә яшәгән, элек бай кызына өйләнеп, байлар кибетендә приказчик булып, каракүл бүрекне кыңгыр салып кына йөргән, аннары, байлары белән арасы бозылгач, Солтан авылы мулласының сеңлесенә өйләнеп, мулла кияве булып алган безнең ул абый шулай да крестьян эшенең тәмен онытып ук бетермәгән булып чыкты. Кайтуы белән, әлеге теге тыр-тыр чаба торган кара туры айгыры янына, сукага җигү өчен дип, авыр сынлы, салмак хәрәкәтле янә бер бия сатып алды, ачлык елны суеп ашаганнан бирле ишегалдыбызның сыер күргәне юк иде, сыер алдык, урыс әйтмешли, не было ни гроша – вдруг алтынь! Шулай да, мин сизеп йөрдем, без адәм рәтле крестьяннар булмадык. Адәм рәтле крестьян дип әйтер идем, беренчедән, безнең ике атка бер генә булса да таза ящиклы, таза көпчәкле арбабыз юк. Абыйның озак еллар буена базардан базарга чабып тугымы ашалып беткән тимерле арбасы бөтен авылга көлкегә калдырды. Тугымы ашалып киңәйгән, күчәре ашалып нечкәргән, кыскасы, арт тәгәрмәчләр ач карынга берьюлы яртыны салган арык исеректәй чалыш-чолыш тәгәриләр. Тузанлы юлдан безнең шул «исерек» тәгәрмәчләр узып киттеме, бормалы эзләрдән шундук белеп алалар.

– Ә, бу алар… Хөснетдин Салихы узган, безнең сала кешеләре эзеннән йөри белми аның тәгәрмәче, кала ягына каера.

Аннары кеше арасында мине җир тишегенә керерлек итә торган икенче бер мәзәк килеп чыкты. Әлеге шул «кала ягына каера» торган исерек көпчәкле тимерле арбаның нәкъ уртасына кереп, аякларын кунакка баргандагы кебек алга таба сузып, минем әлеге шул үкчәле читекле туганым җиңги утыра, һәм без, әнә шулай илдә булмаган бер кыяфәттә, уракка китәбез. Авылдагы барлык бүтән кешеләр аякларын арба ящигыннан асылындырып утыралар, ә минем туганым җиңги, авылда берүзе, аяклары белән арба ящигын тутырып, исе дә китмичә утыра. Барлык бүтән хатын-кызлар кыр эшенә оек-чабатадан йөриләр, ә минем туганым җиңги, авылда берүзе, үкчәле читек киеп йөри. Әй, аның шул үкчәле читеге өчен хурлануларым! Әй, шул «исерек тәгәрмәч» аркасында ишеткән сүзләрем! Адәм көлкесе бит, ике атыбыз бар, кешенеке кебек җүнле бер арбабыз юк. Урманнан утын урлап кайта алмыйбыз, шундый берәр шуклыгыбыз булдымы, тәгәрмәч эзеннән шундук лесник килеп җитә.

Аннары күрше-күләннән бүтән кешеләр белми торган тагын бер әкәмәтебез бар: абыйның бай вакытыннан сакланып калган алтын рамлы зур көзгесе кайтты. Туганым җиңги, үкчәле читектән аерылырга теләмәгән кебек, бу көзгедән дә һич аерылырга теләми иде. Алтын рамлы зур түгәрәк көзге. Гомердә онытасым юк, ишектән сыйдыра алмыйча теңкәбез корыды. Керткәч, ишек каты стенаны бөтенләй каплап алды, артына иске бишмәтләр, ертык бүрекләр атып бәрәбез, һич тутырып булмый. «Бөтен авылыгызны йотам!» дигән кебек, кара янып тора арты. Аның каравы алгы, көзгеле ягы үзе бер кино инде. Урамнан узып китүче атлар, бозаулар, кичен көтү кайтканы – бөтенесе безнең көзгедә чагылып кала. Әмма кире ягы белән. Көтү, әйтик, зират очыннан кайтса, безнең көзгедә ул зират очына таба китеп бара кебек күренә…

Һәм әнә шул ындыр табагы чаклы көзгегә карап, минем туганым җиңги кершән-иннек ягына. Кунакка барганда булса икән, юк, уракка барганда да ягына.

Аякта – үкчәле читек, җилкәдә – озын чуклы шәл, биткә кершән-иннек сылаган, әлеге теге тәгәрмәче авыш-тәвеш йөри торган тимерле арбаның уртасына ук җәелеп, аякларны алга таба сузып җибәрә, әй, хурлыгымнан җир тишекләренә керерлек булам. Шулар менә барысы да минем яшь чакка, борынга кызлар исе керә башлаган чакка туры килде. Әйтеп тә торасы юк, күрде инде безнең бу газиз башлар!

Әмма шулай да эшкә бик уңган булып чыкты ул минем туганым җиңги. Уракны минем белән ярышып ура һәм, дөресен әйтим, күп вакытта мине кәҗәгә калдыра иде. Көлтәләренең пөхтәлеге турында әллә ни кайгыртып тормый, әмма уруын ура инде, җеннәре булыша диярсең. Кичкырын берәр җирне бетерергә туры килә күрмәсен, бетермичә җир өстеннән һич алып чыгып булмый.

Соңыннан бу тырышлыкның кайбер «бәйрәмнәре» дә чыккалый иде, хәер. Бик яхшы исемдә, бервакытны шулай Янбулат басуы ягындагы ун таяклык җиребездә солы урабыз. Көн кичкә авышты, кояш төшкәннән-төшә бара, ә безнең бетерәсе кишәрлегебез һаман бетми.

– Бу җәһәннәм астына икенче килеп йөрисем юк, килгән-килгән, бетермичә кайтмыйбыз, – диде җиңги, каршы сүз әйтергә һич урын калдырмыйча, һәм тотындык без, тотындык кыздырырга. Шулай итеп, кояш тәмам баеганны, кешеләрнең кайтып бетүләрен абайламыйча да калганбыз. Көлтә җыеп, бәпкәләр куйганчы, ат җигеп, авылга кайтып җиткәнче, көнгә караңгы кабып, күктә йолдызлар күренә башлады. Җитмәсә тагын, өйдә буран күтәрелде.

Үз гомерен гел түбә җирдә генә басып, үз ихтыярын һич каршылыксыз семья членнарына тагып, ашау-эчү ягыннан бик үк сикерә алмаса да, шулай да ашауны казага калдырмыйча өйрәнгән безнең әти, картаеп, кулдан идарә дилбегәсе ычкынганнан соң да, ахры, элекке хөкемдар чакларын искә төшереп булса кирәк, зур тавыш күтәрде. Янәсе, имеш, аңарга вакытында ашарга әзерләмәгәннәр. Мулла сеңлесе булса да (ә бәлки, шул мулла сеңеле булганлыктандыр), минем туганым җиңги, каената белән сөйләшкәндә, тел яшереп тормый иде. Өстәвенә тагын эт булып арып кайткан чак. Әти берне әйткәнгә, теге ун белән җавап кайтара башлады. Китте тавыш, кузгалды буран, чыдап кына тор. Мин яшем ягыннан да, тоткан урыным белән дә кечкенә кеше, шулай да бу очракта күңел туганым җиңгине яклый, ул гаеплемени монда. Аның кебек ут уйнатып эшләп карагыз сез.

Абый бер сүз әйтмәсә дә, эченнән генә мыекны кабартып утырган икән. Тавыш кызып җиткәндә генә, тегеләрнең икесенә дә берьюлы үткәзә торган итеп:

– Туктый беләсезме сез? – диде дә, кайнаган самавырны җен ачулары белән тибен очырды. Без чирәмгә табын җәеп, ишегалдында утыра идек, самавырның суы беребезне дә пешермәде, ләкин, тамак бик чатнап кайткан булса да, чәйсез калдык ул кичне.

– Мин мондый җәһәннәм кисәүләре белән торып өйрәнгән кеше түгел, – диде туганым җиңги, абыйның зәһәреннән шулай да бик калтырап төшмичә, – йә мине алып кит, йә әнә атаңны кочаклап ят. – Аннары ул болай дип тә өстәде: – Карамадың түгел, кырык яшеңә чаклы карадың, әнә хәзер икенче малае карасын.

«Икенче малае» дигәне мин инде аның. Ә мин ул вакытта, әлеге теге кешенекечә тәгәрәми торган көпчәкләрдән тәмам туеп, калага – укырга качмакчы булып йөри идем. Шуңа күрә туганым җиңгинең ул сүзләре мине кинәт бөтенләй аптыратып калдырды. «Чамалап чукый бу чукынган мулла сеңлесе, картайган көнеңдә әнә ыштан бавыңа әтиеңне тагып йөр дисәләр?.. Закон өчен абый ни, мин ни…»

Тагын шунысы хәтердә саклана: ул кичне безнең савылмыйча калган сыерыбыз, абзар капкасыннан башын сузып, төннең-төн буена саварга килгәнне көтеп мөгрәп чыкты.

Укырга качу

Барлык бүтән кешеләрдә була торган тормыш диалектикасыннан минем җиңги дә өлешсез үк түгел иде шикелле. Соңыннанрак төшендем: ахрысы, ничек тә булса мине йорттан җибәрергә, әти үлгәннән соң, нигездә үзе генә хуҗа булып калырга теләп булса кирәк, ул мине йортка кадаклап кую белән һаман саен котырта, ә минем күңел яхшы ук чуарлана башлаган, элеккерәк елларда өебездә укытучы абый торганлыктан, борынга аз-маз гына китап исе дә сеңеп калган иде. Теләчегә барган чакларда, һәртөрле портфельле кешеләргә – контора кешеләренә дә күз төшкәли. Әлеге теге әвеш-тәвеш тәгәри торган «исерек көпчәкләр» дән дә хурланам, кыскасы, ике тәкә башының бер казанга сыймаслыгын сизенәм, җиңги котырткан саен, куык кебек кабарына барам. Сүзләрен дә таба башладым, хәер.

– Сәвит укырга куша, китәм дисәм, мине берәү дә тота алмый, тотарга хакы да юк, – дип кенә җибәрәм җиңгигә. Икәү генә урак урганда йә булмаса барган җиребездә юлыбыз уңмыйча, ачуны кемнән һәм ничек алырга белмичә күперенеп кайткан чакларда, безнең арада бу турыда еш кына сүз кузгала, икебез дә кызу канлы, туганым җиңги белән шәп-шәп кенә әйткәләшеп алабыз. Ләкин җиңгинең бер ягы бик яхшы, абыйга әләкләми, булган сүз ике арада бетә иде. Шулай да бу сөйләшүләр эзсез генә калмады. 1924 елның көзенә таба без, күршебез Галим мулла малае Габдулла белән сөйләшеп, Казанга укырга китәргә булдык. Үзебезчә, бик килештерергә тырышып, педтехникумга гаризалар яздык, авыл советыннан таныклык яздырып алдык. Моның өстәвенә әле Габдуллага, чыгышын яшереп, мулла малаеннан «ярлы крестьян баласы» на әверелү өчен, янә бер печатьле кәгазь кирәк булды. Шуларның барысын да җыйгач һәм ул кәгазьләрне өйдәгеләрнең, бигрәк тә туганым җиңгинең, борын төбендә селкеп күрсәткәч (янәсе, шушы хәтле печатьле кәгазе булган кешене тотып кара син, бар!), ниһаять, тәвәккәлләп, почтага салдык. Ләкин безнең зур өметләр баглап җибәргән бу кәгазьләребез Ванька Жуковның «Авылга – бабайга» дигән хаты булып чыкты. Без аңарга бер җавап та алмадык, шулай ук кәгазьләребезне кире кайтаручы да булмады.

Көтеп-көтеп тә нәтиҗәсе күренмәгәч, өйдәгеләрне сукрандырып, яланаяклап кына үзебез юлга кузгалдык. Казанда Габдулланың әтисе белән бертуган абыйсы сәүдә итә иде, Габдулла аркасында мин дә аларга барып сыендым. Көндез бер уку йортыннан икенчесенә йөреп, ләкин берсендә дә үзебезнең әлеге теге печатьле кәгазьләребезне тапмыйча һәм авыл мәктәбенең булыр-булмас дүрт классын гына бетергән такыр башларыбызны кая да куя алмыйча, тәкәббер нэпманнары, чатыр чабучы экипажлары, такылдап-такылдап сату итүче шкафчы малайлары белән кайнап торган ыгы-зыгылы Казанда берничә көн баш әйләндереп йөргәннән соң, абыйсы кибетендә сәүдә эшенә өйрәнергә булып, Габдулла калды, ә мин әлеге шул чебиләп беткән яланаякларымны яңадан Мәтәскә якларына таба бордым. «Юк, кайда ул безгә дигән уку, бүтәннәргә яраган авылың ярамыйча, эш ташлап йөргәч соң…» дип кимсенеп, үземне үзем тиргәп алдым мин. Һәм, дөресен әйтим, шул берничә көн интегеп йөргән арада шәһәр мине тәмам туйдырып өлгерде, шәһәрдә башыма урын таба алмавыма һич исем китми, хәтта күңелемнең бер почмагы белән моңа куанам да, тик абый белән җиңгидән генә хурланам, туганым җиңги тагын өскә очып куначак инде. Исемдә бик яхшы саклана: хәзерге Чехов базары урынында ул чагында вак кына частный кибетләр, ларёклар тезелеп киткән иде, ачык өстәлләрдә җиләк-җимеш, пешкән өйрә, көнбагыш маенда кыздырылган бәрәңге боламыгы һәм бүтән ризыклар саталар, тирә-юньгә җиләк-җимеш, пешкән ризык исе таралган һәм бөтен җирдә чебен мыжгып тора иде…

Көнбагыш маенда кызарып пешкән алсу бәрәңге боламыгы исеннән борын кимерчәкләрем бик сикерсә дә, алып ашарлык акчам юк, вак-төяккә дип өйдән биреп җибәргән тиеннәрдән кесә төбендә тик берәве генә калган иде. Шуңа ярты кило «пүкләвәнни» күмәч алып куенга кыстырдым да, борылып, шәһәрләренә карап та тормадым, чаптым авыл юлы белән. Утыз километрлар чамасы үткәннән соң, утырып, әлеге теге күмәчне «бөгеп салдым», аннары торып тагын чабарга тотындым. Шәһәрдә үзенә урын тапмаса да, шулай да башым йомры, үземчә план корып кайтам, көннең-көн буена чабып, кичкә ничек тә авылга кайтып җитәргә. Шулай да бик ашыкмаска, укырга керә алмыйча борылып кайтканны ничек тә кешеләргә сиздермәскә. Ә Казан белән безнең Мәтәскә арасы чама белән җитмеш километрлар тирәсе, бу араны ат белән чыккан кешеләр дә юлда кунып кайталар.

Һич онытасым юк, үзебезнең урманга кайтып җиткәндә, көнгә караңгылык төшкән, болытлы көзге төн шактый ук караңгы иде. Ә миңа шул караңгы төндә километр ярымлы калын урманны үтеп чыгарга кирәк. Тәпиләрем кабарган, үзем катырак җилгә дә авып китәрдәй булып арыганмын, әмма куркудан боларның берсе белән дә исәпләшеп тора алмадым. Юлны кыскарта төшә торган турырак сукмаклардан да түгел, олы юлның нәкъ уртасыннан, як-ягыма һич карамыйча, белгән-ишеткән догаларымны авыз эчемнән генә гел кабатлап, акыл ирешмәслек тизлектә урманны чабып үттем. Чабып үттем һәм чыктым да егылдым. Шул егылудан ник кенә тора алыйм! Гәүдәм бөтенләй үземнеке түгел, бот итләре таштай каткан, кабарган урыннар әрнеп сызлый иде. Ләкин авыл инде шунда гына, аннары тагын көндез кайтып керергә ярамаганлыгын да онытмаган идем. Күбенә тырышканны азына ничек тә тырышырга булып, янә торып бастым. Ләкин шул аз гына араны, урман белән авылыбыз арасын, узу никадәр азап булганлыгын гомердә дә оныта- сым юк.

Ындыр артлатып кына кайтып кердем. Хәер, вакыт та бик соң иде. Хәтта күңел өчен бер генә эт тә өреп карамады. Ишекне шакыйм, ачучы юк. Тәрәзәгә килеп чиертеп карыйм, тавыш биргәннәре ишетелми. Соңыннан белдем, әти күрше авылга – дәү апаларга кунакка киткән икән, ә абый белән туганым җиңги, чебеннән качып, җәй буе амбарда йоклаганнар иде, хәзер дә шунда йоклыйлар булып чыкты. Билгеле җирдән кәкре башлы кәшәкә таякны алып, өйалды ишегенең эчтән салынган бастырыгын төшердем. Аннары өйгә кереп, кулга нәрсә эләксә, шуның белән тамак ялгадым да чоландагы җәйнең җәй буена җыелмаган әзер урынга аудым.

Иртәгесен бик иртә кузгалдылар, йокым туймаган иде, шулай да өйалды сайгагы шыгырдауга уянып, байтак кына тыңлап яттым. Сүзләренә караганда, абый каядыр юлга җыена иде булса кирәк. Әле чоланда мин ятканны белмиләр, әти өйдә юк, җиңги, бәйләнер кеше калмаганга аптыраган кебек, үзалдына, йә булмаса савыт-саба көен тапмыйча, авыз эченнән мыгырданып йөри, ара-тирә абыйга да яхшы ук кычкыргалап ала иде.

Кичә Казан белән авыл арасын берөзлексез чабып кайту үзенекен иткән, аякларны кузгатып та булмый, табан асларындагы кабарган урыннар әрнеп-әрнеп сызлый иде. Ничек кирәк алай торып, чоланнан чыктым. Тегеләрнең икесенең дә күзләре шар булды.

– Укырга дип киткән тәти егет әйләнеп кайткан икән. Күрәсең, калкавычы бик җиңел булган, батмаган, – диде җиңги, абыйга әйткән булып.

Абый үз нәүбәтендә шулай ук читкә карап кына, өченче зат белән сөйләшкәндәй, ачулы мыгырданды:

– Эш ташлап йөргән була шунда. Кара сарык башы белән, укып, тиз генә камисар булмакчы. Аны гына көтеп торганнар ди калада. – Аннары, кинәт борылып, каршы сүз кушарга һич урын калдырмыйча, өзеп кенә әйтте: – Киен аягыңны, әйдә, Теләчегә, киттек. Ат янында торсаң да эш булыр. – Калган фикерен бүреген башына кигәннән соң, бүрек эченнән тапкан бик яңа нәрсәдәй, аеруча басым ясап өстәп куйды: – Кара сарык йонын агартырга маташканчы, солы җыеп, калага барып кайтсак, ичмасам, ат тамагы узар, йортка чәйлек-шикәрлек файдасы калыр.

Ишеткәнем бар, бик таныш сүзләр болар миңа. Безнең Мәтәскә авылының яртысы диярлек, җәйге кыр, ындыр эшләре беткәннән соң, Теләче базарыннан солы һәм бүтән азык-төлек җыеп, шуны Казанга алып барып, аз-маз файда белән сата. Кышкы салкыннарда йөк белән куна-төнә юл йөрүләрнең бәйрәм түгеллеген аз булса да үземнең дә татып караганым булды. Соңыннан, ниһаять, Казанда укырга калып, «кара сарык йоны агарта» башлаганнан соң, кышкы каникул вакытларында шундый йөкчеләрнең чанасына утырып, авылга бер генә яки берничә тапкыр гына кайтмадым. Беләм, беләм, Казаннан кайтышлый, җил уйнап торган буш чанада, аз гына салып алган крестьян агайның атка ничек кычкырганы әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Ахрысы, миңа да шулай кала юлында катып-калҗаеп йөрергә туры килер инде.

Юк, туры килмәде, әй. Анадан бәхетле карындык эчендә туганлыктан түгел, ул яктан без барыбыз да бериш: бик үк зарыктырып көттермичә, кайда туры килсә, шунда туган һәм тууы белән үк иске әрмәккә төрелгән бәндәләр. Күрәсең, революция, безнең үзебезгә дә сиздермичә, күңелләребезгә тынгысыз нур сипте булса кирәк, юк, «чәйлек-шикәрлек» файда белән генә чикләнеп каласым килмәде, каядыр, карурманның артына сикереп чыгасым, андагы очсыз-кырыйсыз юлларның берсеннән еракка-еракка китәсем килә иде…

Солы җыярга дип чыккан әнә шул базарда, ат саклап торганда, мин Төрек авылында укытучы Габделхәй җизнине күреп, аңарга хәлне ничек бар, шулай сөйләп бирдем.

– Ә син шулай да борыныңны төшермә, – диде җизни, – бер барып керә алмасаң, икенче бар.

Аннары ул үзенең якын көннәрдә Казанга ниндидер йомышы төшәргә торганлыгын, барышлый Лаешка – кантон мәгариф бүлегенә кереп чыгарга тиешлеген әйтте һәм, сүзенә йомгак ясап, ярым ишарә белән өстәде:

– Әгәр тагын бер мәртәбә бәхет сыныйм дисәң, әйдә, утыр минем арбага. Түлке мин арба белән түгел, Рыбный Слабада аркылы, пароходка утырып китәчәкмен.

Минем әле үз гомеремдә пароходка утырганым да, аны күргәнем дә юк иде, җизнинең бу тәкъдименнән күңелем тагын иләсләнде, карурман артындагы серле юлларның берсе нәкъ әнә шулдыр кебек күренә башлады. Бу сәфәргә чыкканчы, җизнинең туган авылы Чүкәйгә кагыласы бар икән, анда кайчан булачагын әйтте, мин шул көндә аны Чүкәйдә туры китерергә тиеш булдым, шулай сөйләштек. Ләкин бу сөйләшүне безнең өйдәгеләр, һәм, гомумән, бүтән беркем дә белмәскә тиеш. Абый күрмәгәндә генә һәм, ул кайтып җитмәгәе дип курка-курка, сөйләшенгән шушы сүз һәм ул сүзнең җизни белән ике арабызда гына калырга тиешлеге безнең бу киңәшкә үзенә бертөрле серлелек бирә, шул ук вакытта өзлексез күңелне кымырҗытып торучы тынгысызлык уяткан иде.

Мин үзем, тулаем алганда, эчемдә караңгы бүлмәләр асрый торган кеше түгел, сер саклый белмим. Малай чагымда да шулай идем, әле хәзер дә берәр яшерен серем бар икән, шуны кемгә дә булса чишәргә теләп, эчемдә берьюлы бер дистә мәче мыраулый башлый. Шуны чамалап булса кирәк, Аллага шөкер, иптәшләр миңа бер дә андый йөк күтәртмиләр, әйтердәен шундук әйтеп бирәләр, әйтмәстәе булса, ул турыда теш агартып сүз ачмыйлар. Әнә шундый сертотмас үрдәк, мин, шулай да үз гомеремдә бер серне – җизнигә ияреп яңадан Казанга качарга җыенуымны – берәүгә дә әйтмичә тәки чыдадым. Моның сәбәбенә тик әле хәзер генә төшендем кебек: димәк, миндә укырга китү дәрте бик көчле булган булса кирәк. Әзерләнүем нәрсә: чикләвек җыеп саткан аз-маз акчам бар иде, аны кесәгә алып салдым. Алды яшел, арты шәмәхә материядән тегелгән һәм, кигәч, үземне төклетурага охшатыбрак күрсәтә торган жилетым бар иде, аны кул астынарак алып куйдым. Абыйның бай вакытыннан сакланып калган бер саквояжы аунап йөри иде, китап тутырырга-мазарга кирәк булса дип, аны да эләктереп китәргә булдым. Чабата-оек әзер иде, бүтәне турында уйлап та тормадым. Сөйләшенгән көнгә, берәүгә дә сиздермичә, көтү куганчы ук кузгалдым да алдыма-артыма һич карап тормыйча чыгып сыпырдым. Чүкәй авылына беренче генә баруым түгел, Чүкәйдән соң җизни белән барасы, ә җизни – укытучы кеше, шулай булгач, баш ватып торасы да юк. Казанда минем Габделхәй җизнине белмәгән кеше юктыр! Җитмәсә тагын, бу сәфәргә без пароход белән китәчәкбез, мәтәштермә, бу чыгып китү чынлап чыгып китү булырга тиеш!

Янә тагын Балык Бистәсе пристаненда, яр буенда, утыртма аяклар өстенә салынган склад астында, бик күп кешеләр бергәләп, ничек эләксә шулай ташланып, төн буе пароход көткәнебез хәтеремдә калган.

«Әйдә, Фатих, тор… пароход килә», – дип уятты җизни. Ахрысы, бик татлы таң йокысы булгандыр, торгач, озак кына аңыма килә алмыйча миңгерәп калдым. Тәнне чирата, су җиле шактый салкын иде. Кинәт күземне ача төшебрәк карасам, ходавәндә, пароход дигәннәре шушы икән! Бөтен җире яшелле-кызыллы утлар белән тулган, үзе безнең авылдагы Галиәхмәт байларның ике катлы өйләренә караганда да биегрәк, үзе бертуктаусыз гөжләп тора, үзенең морҗасы бар, морҗасыннан гел төтен чыга. Болай да башым әйләнгән чак, шунда тагын җизни башымны әйләндереп ташлады! «Җизни! Пароходны соң аны ничек йөртәләр?» – дип сораган идем, исе дә китмәде, әйтте дә салды: «Астына ут ягалар да, үзе шуннан йөри дә китә», имеш. Юк, яки минем җизни пароход мәсьәләсендә пычагымны да белми, йә белеп тә әйтергә теләмәде. Астына ут якканга карап кына йөри торган булса, әвеннең дә астына ут ягалар ич, нишләп соң әвен йөрми? Хәзер инде үземә күрә максатым да ачыклана башлады: Казанга барып укый башлау белән, иң элек шуны беләчәкмен – пароходны ничек йөртәләр? Аннары тагын бик кызыклы уй килде башка. Кызыклы, ләкин үземә үзем әйтергә дә шикләнәм. Шундый акыл җитмәслек уй: «Әгәр укып, пароход йөртергә өйрән- сәң, ә?»

Ак чәүкә

Пароход капитаны булырга теләү коры бер җилкенү булып кына калмады, бу фикерне мин байтакка кадәр үземдә саклап, җайлырак форсат чыкканны көтеп йөрдем. Ниһаять, Мулланур Вахитов исемендәге тугызъеллык мәктәпнең җиденче классын бетергәч, 1928 елның җәендә, Кәрим Вәлиуллин дигән зур гәүдәле таза бер малай – шәһәр малае белән Нижний Новгородка барып, Зайцев исемендәге политехникумга гариза бирдек һәм, причалда торган иске бер дебаркадерның өске катларында куна-төнә математика формулалары кимерә-кимерә, имтихан тапшырдык. Пароход йөртүче капитаннар, механиклар һәм яр буе службасы өчен белгечләр хәзерләп чыгаручы югары типтагы бу техник уку йорты минем өчен ватып булмаслык «каты чикләвек» булып чыкты. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтим, математика һәм физика кебек төгәл фәннәрне мин элек-электән авыр үзләштерә идем, ничәмә-ничә тапкыр шахмат уйнарга өйрәнеп карадым, күңелем утырмады, әле хәзер дә сакалы биленә җиткән дәү абыйларның сәгатьләр буена шахмат тактасы янында кадакланып утыра алуларын һич башыма сыйдырып җиткермим. Бу мактанып әйтүем түгел, офтанып әйтүем; күрәсең, шулай сыңар канатлы гына булып туганмындыр.) Унбиш көннәр чамасы шулай этләнә торгач, Вәлиуллин кабул ителеп, мин, башка фәннәрдән имтихан бирә алсам да, бу уку йорты өчен аеруча әһәмиятле булган математикадан имтихан бирә алмыйча, яңадан Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булдым.

Әмма бу фактны мин бераз алга сикерә төшеп, әлеге шул «пароход» дигән сүз чыккач кына сөйләдем. Чын дөреслектә, җиденче класска хәтле миңа әле байтак кына калач ашарга һәм аны нужа шулпасы белән юдырырга туры килде. Әлеге теге мине пароходка утыртып алып киткән Габделхәй җизни, болай үзе миңа карата яхшы теләктә булса да, укырга тиз генә урнаштыра алмады. Ул чагында, революция кояшыннан күзләре ачылып, минем кебек авылдан шәһәргә агылучы яшьләр гаять күп иде. Ф. Әсгать, белем нуры эзләп, таш калага омтылган яшьләр дулкынының күтәренке өметләрен чагылдырган мәшһүр «Таш кала» нәсерен нәкъ әнә шул елларда язды. Әйе, безнең ишеләр күп иде, шәһәр мине алай ансат кына «йота» алмады. Бугаздан үтмәвемнең төп сәбәпләреннән берсе – белемнең аз булуы. Авыл мәктәбенең барлы-юклы өч классын гына бетергән, русча бер авыз сүз рәтләп белмәгән, хәйләгә-мазарга өйрәнмәгән, таныш-белеш комиссарлары булмаган, бары тик матур хыялы һәм үзен төклетурага охшатып күрсәтә торган яшел жилеты гына булган яланаяклы авыл малаен бөке итеп кая булса да тыгып куярга мөмкин түгел, ә башкага ул ярамый иде. Җизни мине кулымнан җитәкләп озак йөртә алмады, кайбер танышларына ышандырып калдырып кайтып китте. Һич онытасым юк: аңарга хәтле бер җиргә дә чыкмаган авыл малаена – миңа – бер тиен акчасыз, ныклы таныш-белешсез, укырга керәчәгем яки керә алмаячагым ачык билгеле булмаган бер хәлдә, шау-шулы шәһәрдә торып калгач, бик тә күңелсез булды. Гүяки мине адаштыру өчен юри китереп ташладылар да, инде беркайчан да, беркем дә эзләп тапмаячак. Әмма нәрсә генә булмасын, мин инде авылга – абый белән җиңги янына икенче мәртәбә кире борылып кайтачак түгелмен, үземә үзем шулай сүз биреп куйдым.

Ул чагында Казанда, элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында, «Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәп-шәһәрчеге» дигән, I һәм II баскыч мәктәпләрдән торган һәм яхшы гына укытучылар белән тәэмин ителгән зур бер уку йорты бар иде. Мин Казанга килгән шул егерме дүртенче елда бу мәктәп каршында, авылдан килеп укучылар өчен, интернат та ачылырга тиеш иде. Ләкин мин II баскыч мәктәпкә эләгә алмадым, I баскычның дүртенче классында гына калдым. Ә стипендия һәм интернат икенче баскычтан гына билгеләнәчәк, диләр. Шуннан нишләргә? Тотындым Вакыйф абый артыннан чабарга. Мәктәпнең директоры Вакыйф Зыя дигән бер кеше иде һәм, минем белүемә караганда, йомшак күңелле, рәхимле кеше иде. Берәү булса, безнең ише ябышкак малайларның (андыйлар без икәү: Казан арты ягыннан килгән Габделхак Губәев дигән малай да мин) өзлексез итәккә тагылып йөрүенә җене чыгар һәм, урамда ияргән иясез көчек балаларын таш атып куып җибәргән кебек, яныннан куып җибәрер иде. Әмма мин Вакыйф абый мәрхүмнең безгә хәтта тупас сүз әйткәнен дә хәтерләмим. Әлеге шул Вакыйф абый чабуына тагылып, әле Наркомпроска, әле кая йөгерә торгач, безнең хәлгә кереп, Казан арты малае белән миңа «күк капусы» н ачарга булдылар, ягъни II баскычта укымасак та, интернатка алырга һәм стипендиягә кертергә сүз бирделәр.

Бу, әлбәттә, безне бик канатландырды. Ләкин шулай да җирдән очып китә алмадык. Стипендия билгеләргә һәм интернатка алырга карар бирсәләр дә, ул карар закон төсенә кергәнче һәм безне интернатка алганчы, кайда эләксә – шунда кунып, тагын ике ай вакыт үтте. Интернат ачылачак йорт, элекке Әхмәт байларның Кабан күле буендагы зур сары йортлары, әле тик ремонтлана гына башлаган иде. Ә вакыт үзенекен итә, көзге җилле яңгырлар, салкын төннәр башланып китте, Казан арты малае Габделхак белән минем өчен бик үк җайлы түгел, кем якты чырай күрсәтсә – шунда кунып йөрибез. Белгән-күргән авылдашларыбызны, һәртөрле чыбык очы кардәшләрне йөреп чыктык. Әле интернат ачылу турында телгә дә алмыйлар иде. Белгән-күргән кешеләрдә якты чырай бетсә, әлеге шул интернат булачак Әхмәт бай йортына да кереп кунгалыйбыз; уты-суы үткәрелмәгән, ләкин ул чагында без утсыз һәм сусыз, бары тик күңел уты – өмет чаткысы белән генә җылынып та төнне үткәреп җибәрергә өйрәнгән идек инде.

Кунып чыгар урыны булмаган, кайтып китәр юлны өзеп килгән авыл малаеның салкын шәһәрдәге тормышы ниләр белән генә бәйләнми! Бервакытны шулай, башны куеп төн уздырыр почмак табу нияте белән, Гәрәй дигән авылдашымны эзләп киттем. Аны толчокта вак-төяк алу-сату эше белән шөгыльләнә дип сөйлиләр иде. Чын булса, башка һөнәрләре дә бар – авылдан йөк белән килгән ачык авызларны да утырткалый, имеш. Әмма без берсе турында да уйлап тормадык, көннәрдән бер көнне аны эзләп толчок якларына киттек. Габделхак алдында авылдашымның яман атын сатмыйм, шул ук вакытта бик үк шапырынырга да ашыкмыйм. Кырмыска оясы кебек кайнап торган толчокта, кешеләр арасында бәрелә-сугыла эзлибез. Ниһаять, очраттык, йомры телемне яссы итеп сүз башладым, хәлне сөйләп бирдем. Авылдаш агаем бик алай эреп төшмәде, әмма гозеребезне кире дә какмады.

– Минем әлегә эшем бар, кичкә таба әнә теге олы лабазның аргы башына таба килерсез, мин шул тирәдә булырмын, – диде дә китеп тә барды. Димәк, бүгенгә җылы почмак табылырга тора, тик менә олы лабаз дигәне генә бик олы икән! Җитмәсә тагын, теге ягында да, бу ягында да кеше мыжгып тора, таба алырбызмы-юкмы?

Башыңа төшкәч, башмакчы буласың икән, кунарга урын кирәк булгач таптык.

– Әйдә, миннән калма, – диде Гәрәй абый эре генә һәм, артына әйләнеп тә карамыйча, тиз-тиз атлап, Яңа бистә ягына таба китеп тә барды. Ул чагында әле Яңа бистәгә бернинди трамвай да, автобус та йөрми, хәзерге мех фабрикаларының исе дә юк, сәүдәсе уңган кешеләр дагалы атлар җигелгән экипажларда чак-чак узып китәләр, әмма күбесе безнең кебек җәяүләп юырта иде. Яңа бистәнең олырак урамнарын аркылы узып, тар гына тыкрыклардан дәшми-тынмый гына атлыйбыз. Йортлар һаман кечерәя, җимерек коймалар, өем-өем тиресләр һаман күбәя бара, сасысы да Аллага шөкер. Ниһаять, менә без тиреслек башына ук килеп чыктык. Инде монда өйләр дә рәтләп күренми, чокырлар да, шул чокырлар ярына казып ясалган вак-вак кына землянкалар. Без шул чокырлар арасыннан атлый торгач, кичке эңгер төште, землянкаларның дүртпочмаклы кечкенә-кечкенә тәрәзәләрендә тычкан утыдай утлар күренгәли башлады. Ахыр, менә без дә килеп җиттек кебек.

«Карап кына төшегез, минем дворецка керү алай ансат түгел», – диде Гәрәй абый. Өенә кайтып җиткәннекеме, аның тавышы шактый көр яңгырады бу юлы. Җирне баскычлап чокып төшкән тар гына коридорны үтеп, ишекне дәррәү тибеп ачты, без керосин лампасы белән яктыртылган, керосинка гөжләп торган кечкенә генә землянкага килеп кердек һәм аптырап калдык. Кинәт өч кеше килеп кергәч, өй эче бердән тулып калды, борылыр урын да юк иде. Әмма Гәрәй абыйның күңеле киң күренә; ахрысы, ул бераз гына салган да иде булса кирәк.

– Нәрсә сез катып калдыгыз, егетләр. Хәзинәдә бары шушы, салыгыз өсләрегезне, – диде ул тәкәллефсез генә. Шундый ук корылык белән кулындагы капчыкны хатынына атып бәрде:

– Эченә кереп карарга вакыт булмады, ни туры килде, шуны апкайттым.

Без аның бу сүзләреннән, әлбәттә, бернәрсә дә аңламадык, ләкин шунысы яхшы: ул моны ачуланып әйтмәде.

Гәрәй абыйның киң күңеллелеген без соңыннан, ашарга утыргач, тагын да якыннанрак белдек. Ахрысы, безнең ачлы-туклы йөргәнне ул да чамалады булса кирәк, култык астына кыстырып кайткан тегермән ташы кебек ак күмәчне турады да өеп салды табынга. Менә хатыны керосинкадан кайнар аш алып килде. Ниһаять, мондый бәхетне күрер көн дә бар икән! Без инде һөҗүмгә ташланырга әзер идек, әмма Гәрәй абыйның юмартлыгы чигенә барып җитмәгән булган икән.

– Кайнар аш алдыннан менә моны тотмыйбызмы? – диде ул, кайдандыр мич артыннан ярты литр аракы чыгарып.

Хатыны безне яклап арага керде:

– Укучы балаларны алай аздырмачы, Гәрәй. Языгын җыеп бетерә алмассың.

– Язык казык башында, биеп торчы каршымда, – дип җырлап ук җибәрде хуҗа. Һәм бер стакан аракыны авызына дәррәү чөйкәлтеп койды да, бераз җиңен иснәп алганнан соң, безнең кашыкка тотынуыбыз яки тотынмавыбыз белән һич исәпләшеп тормастан, шупырдатып ашый да башлады. Без дә, әлбәттә, аннан бик калышмадык. Мондый аш-су, мондый иркенлек, мондый күңел хөрлеге тагын кайчан эләгер, эләккәндә чамалап кал – Габделхак белән әллә нидә бер күзгә-күз карашып, сүзсез генә шулай сөйләшеп алабыз. Әмма үзебез вакытны һич тә бушка уздырмыйбыз, авыз белән тәлинкә арасында кашыкны йөгертә бирәбез, табын тутырып киселгән ак күмәч тә әкренләп эрегәндәй юкка чыга бара иде…

Аннары алар, җир идәнгә салам түшәк җәеп, безне шунда – салам түшәккә, үзләренең аяк очларына түшәп салдылар. Озын буйлы Гәрәй абыйның сәкедән сузылыбрак чыгып торган йонлач аягы нәкъ минем борын төбенә туры килде. Керосинка исенә хәзер инде аяк исе дә килеп өстәлде. Әмма шулай да Яңа бистәнең тирес башындагы шул кечкенә землянкада, идәндә, авылдашымның аягын иснәп йоклаган шул йокыдан да тәмле йокым булганын һич хәтерли алмыйм.

Иртәгесен алар безгә чәй эчертеп, кесәләребезгә берәр телем күмәч тыгып, якты йөз белән озатып калдылар. Җитмәсә әле, аптырап калсак, тагын килергә куштылар. Димәк, шулай икән бу Казан. Борын күтәреп йөрүче нэпманнардан гына тормый, аның әйбәт кешеләре дә күп икән. Инде безнең дә күңел әкренләп утыра башлады. Көндез барып укырга мәктәбебез бар, кирәк чагында кич барып кунарга Яңа бистәнең тиреслеге башында җир идәнле «дворецыбыз» әзер.

Гәрәй абыйның җәмәгате, исеме хәтердә калмаган, бик тә рәхимле хатын булып чыкты. Ул хәтта якты чырай белән генә чикләнеп калмады. Минем аякта бернәрсә дә юклыкны күреп, бүтәнчә берничек тә ярдәм итә алмагач, үзенекенме, кайдандыр Гәрәй абый эләктереп кайтканнымы, озын балтырлы, тезгә хәтле шнурланып менә торган биек үкчәле хатын-кыз гетры китереп тоттырды. Мин ул биек үкчәне киеп алгач, берьюлы биш карыш үсеп киттем, әмма ләкин мәктәптә Казан малайларының мыскыллап көлүләре генә бераз эчемне тырный иде.

Казан малайлары дигәннән, алар арасында мин, гомумән, кара каргалар арасына эләккән ак чәүкә кебегрәк идем. Буй җитеп килә торган уналты яшьлек егет, инде биек үкчәле сары гетр да киеп алгач, бөтенләй сузылдым. Билемнән генә булып калган шул кылчык малайлар арасында, ашаган көнне тук, ашамаганда ач килеш укып йөргән булам. Тегеләрнең дөньялары түгәрәк, кайсыларын, берәр җиргә үтешли, әтиләре атка утыртып алып килә, тамаклары тук, иреннәреннән майлары чәчрәп торгандай, күңелләре көр, өсләре-башлары бөтен, тәнәфес вакытларында, укытучыларга күрсәтмәскә тырышып кына, кыйммәтле папирослар тарталар. Исенә караганда, болай да тәмледер инде ул папирос, ә яшеренеп тарткач, бөтенләй үстереп җибәрә тегеләрне… Эчтән генә уйлыйм: «Әмма дә бер суырып карарга иде!» Ләкин сорарга хурланам.

Күрәсең, табигате шулайрак була кайбер кешенең. Үзенең хәле бик ялтырап тормагач, башкаларны күралмый. Үзем белән бер мәктәптә, бер класста укучы шәһәр малайлары миңа бөтенесе дә бер өер кара каргалар – «нэпман малайлары» булып күренәләр, мин аларны өнәп үк җиткермим, авылдагы малайлар белән булган иптәшлек хисе сизелми иде. Соңыннанрак төшенә башладым: хәлбуки алар арасында тормышның әчесен-төчесен күреп үскән эшче һәм хезмәткәр балалары да җитәрлек булган икән. Тагын да соңыннанрак шаһиты ук булдым: безнең ул Вахитов мәктәбендә минем белән бергә укып йөргән һәм миңа тоташ «нэпман малайлары» булып күренгән «кара каргалар» арасыннан менә дигән кешеләр – инженерлар, врачлар, профессорлар, партия һәм совет эшлеклеләре чыкты.

Әмма килгән генә елны минем аларга мөнәсәбәтем шулайрак иде, яшереп торуны кирәк тапмыйм. Мин – мин, белем эзләп килгән авыл чәүкәсе, ә тегеләр тоташы белән «кара каргалар» иде. Шулай итеп шул, авылны сагынып, ләкин кайтып китү турында хәтта башка да китермичә, шәһәргә ияләшмәгән килеш, әмма аның урамнарында ачлы-туклы һаман буталып, тиздән ачылачак интернатны дүрт күз белән көтеп, көннәрне үткәрә бирәм.

Соңга таба мин әлеге теге мине биш карыш үстереп җибәргән һәм кайбер малайлар өчен чәйнәр азык булган озын балтырлы, биек үкчәле сары гетрдан да котылдым, шулай куна-китә йөргәндә, тагын бер изге җан табылды. Ул изге җан дигәнем минем гетрны үзенә алып калды да аның урынына миңа үкчәсе бераз кыйшая башлаган, ләкин брезент кунычы әле таза сакланган итек бирде. Инде аяктан кайгы китте, Казанның ул чагындагы калтыр-колтыр урамнарын таптый бирәм. Сорап җибәрсәм, авылда иләнгән сарык тиресеннән теккән туным да бар, искерәк булса да, тужуркам да калды, ләкин үземә күрә түгел, ярлы тәкәббер, абый белән җиңгигә сер бирәсем килми, хәбәр җибәрмим. Ашлык базары рәтенә барып, солы сата килгән авылдашларымны читтән генә күзәтеп торам, әмма ләкин берсенә дә күренмим. Чөнки әле һаман ышанып җитмим: кала кешесе булып булырмы? Интернатка алырлармы?

Шулай икеле-микелерәк йөри торгач, үзе бер гомердәй озын һәм пычрак ай – октябрь дә узып китте. Ноябрь башларында, ахрысы, килүче Октябрь бәйрәмен күздә тотып булса кирәк, Кабан күле буендагы Әхмәт бай йортында, челтәрле баскычлы, идәннән түшәмгә сузылган зур көзгеле, тәрәзә каршында балконы булган зур йортта, безнең ише авылдан килеп укучы ябага тайлар өчен интернат ачылды. Бу минем өчен революциянең беренче иң җылы кочагы булды. Инде хәзер, йөз суы түгеп, кеше хозурында йөрүләр бетте, башың җиткәнчә укы да укы!

Тун трагедиясе

Интернатка урнашып алгач, күңел тәмам тынычланды, инде мин авылдашларымның, бигрәк тә абый белән туганым җиңгинең күзенә курыкмыйча карый алам. Шуның өстенә аерылып торган ике ай гомер эчендә авыл да сагындырып өлгергән. Барыннан да бигрәк, салкыннар якынаеп, өс киеме турында кайгыртыр вакыт борын төбенә килеп баскан иде. Ә минем авылда әле узган кыш кына тектергән тире туным бар, көзге салкын җилләр кабатланган саен, бигрәк тә шул искә төшә башлаган иде. Шуларның барысын да сәбәп итеп, мин Октябрь бәйрәме арасында берничә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт алдым.

Мәтәскә шул иске урынында, өйдә дә әллә ни үзгәреш юк, тик абый белән туганым җиңги генә курсны яхшы ук үзгәрткәннәр, башта хәбәрсез-хәтерсез йөреп тә, минем, ниһаять, укырга кереп кайтуым аларны сизелерлек йомшарткан иде.

– Безнең авылдан да бер камисар чыгып куйса, белмәссең. Син, әнкәсе, бүреккә тагарлык берәр кызыл чүпрәгеңне шулай да әзерли тор, – дигән булды абый, гадәттәге җорлыгына бераз мыскыл да кушып.

– И-и, яшь кешегә укымыйча соң, – диде туганым җиңги. Күренеп тора: минем йорттан китүгә җиңги бик шат, тик менә әти карт кына ничектер бераз аптырабрак калган иде. Бер яктан, кече улының, укып, кайчан булса да бик зур «урындагы кеше» булып чыгу ихтималы аның күңелен кымырҗыта, икенче яктан, малайны канат астыннан бик үк ычкындырасы килми иде булса кирәк. Дөресен әйткәндә, минем үз хәлем дә бик алай ансат түгел иде. Укырга керүен кердем, ул яктан күңел тынычланды, ә менә авылдашларымның, бигрәк тә иптәш малайларның: «Соң, син кем булып чыгасың инде?» дигән сорауларына җавап бирүе читен. Чөнки мин әле гомуми урта белем бирүче мәктәптә генә, аның да дүртенче классында гына укыйм. Кем булып чыгуым турында әйтү өчен, аз дигәндә, тагын җиде-сигез ел чиләнергә кирәк иде. Хәер, бераздан хәйләсен таптым, авызларын тиз томалыйм тегеләрнең:

– Кем булып чыгаммы? Анысын әле соңыннанрак әйтергә булдылар. Хәзер үк әйтсәләр куркалар: ник дисәң, безгә дигән урынга икенче берәүнең алданрак барып утыруы бар, шуңа күрә аны секрет итеп саклыйлар икән.

Болай чолгап-чолгап әйтүнең ике яклап файдасы бар: беренчедән, ык-мык килеп торудан котылам, икенчедән, аны-моны шәйләп өлгермәгән авыл кешесе тиз генә үзенчә нәтиҗә ясап, баш селкеп куя: янәсе, зур урын булырга тиештер инде ул, алай секрет итеп саклардай булгач.

Авылда ике кич кунып, коймак, кабартма ашап, мунча кереп, өсне-башны алыштырып, ниһаять, тугызынчы ноябрь көнне иртә таңнан юлга чыктык. Кар яуган иде инде, абый, түрле чана җигеп, Казанга үзе илтеп куярга булды. Әлбәттә, вак-төяк йомышлары да табылды бугай, ләкин сизеп торам, күңеле йомшарган, юк йомышны бар итеп, минем өчен юри бара.

Әлеге теге сары тунны киеп, түрле чанага, йомшак печән өстенә кыяфәт саклап кына чыгып утырдым. Авылдан чыгып, ун-унбиш километрлар киткәнче, шулай кыяфәт саклап бардым, шуннан соң һич уйламаганда кыяфәтем шиңә башлады. Ник дисәң, көн кинәт җылытып, кар урынына яңгыр шыбырдатырга тотынды. Шул көннәрдә генә яуган йомшак кар эреп, аяк асты пешмәгән боламыкка әйләнде, юл тәмам изелде. Болай да картаеп хәлсезләнә башлаган һәм гомер-гомергә сырт сөяге күмелмәгән безнең җирән кашкабыз изелгән юлдан тимерле чананы урталай бөгелеп, актык көчен куеп тарта иде. Кайда ул кыяфәт саклап тору, үр менгән чакларда абый бер яктан, мин икенче яктан атка булышып, чананы мөгезеннән тартып менә идек. Ат туйдырып, үзебез чәй белән җылынып чыгарга дип фатир төшкән җирдә, ниһаять, без түрле чананы тугарып калдырып, двор хуҗасы Михайло агайның утын арбасын җигеп китәргә мәҗбүр булдык. Әмма минем әлеге тире тунны ни белән дә алыштыру мөмкин түгел иде, көннең-көн буена өстән берөзлексез эретеп явып торган җылы яңгыр астында туным-мескенем тәмам җебеп, озынлыгы аяк йөзенә җитте.

Алай гынамы! Иза чиктем мин ул тире тун белән. Югарыда бер әйтеп үтелгәнгә, безнең интернатта барысы да диярлек авылдан килгән ярлы балалары иде. Озынлыгы аяк йөзенә җиткән һәм, тәмам җебеп, буяу катнаш тире исе аңкытып торган туннан суга төшкән тычкандай күшегеп кайтып керүгә, интернатташ иптәшләрем төрлесе төрле яктан миңа киңәшләр яудырырга тотындылар. Үзем турында түгел, туным турында. Янәсе, син аны болай ит. Юк, алай итмә, менә болай ит. Батареяга элеп куярга, балконга чыгарып җилдә генә киптерергә, йомшаган чагында итәген биш-алты карыш чамасы кисеп алырга да шундук бөгеп чыгарга, кыскарсын өчен, аркылыга тарттырып, йонлы ягы белән стенага кадаклап куярга – о, нинди генә киңәшләр бирмәделәр миңа. Шулар арасыннан иң колакка ятышлысы – матрасны күтәрергә дә тунны бик пөхтәләп кенә, ягъни һич җыерчык-мазар калдырмыйча, матрас астына җәеп салырга һәм өстенә менеп йокларга!

Чынлап та, дөнья күргән малай авызыннан чыккан киңәш булды бусы. Иртәгесен мин тунымны матрас астыннан шактый кыскарган, кибүен кибеп үк җитмәсә дә, сасысы сизелерлек кимегән хәлдә тартып алдым. Шул килеш өстемә киеп, мәктәпкә дә киттем. Ләкин дөнья гел яхшы кешеләрдән генә тормый икән шул, кадалып киткере. Безнең интернат малайлары арасыннан да бер хыянәтче табылды, кайсыдыр берсе минем тунның тартсаң сузыла торган яман гадәте булганлыгын шәһәр малайларына чишкән. Шуннан китте, малай, китте кәмит кору. Югарыда бер әйтә башлап та әйтеп үк бетермәдем, менә хәзер чыгарырга туры килә: безнең Вахитов мәктәбендә төрлесе бар иде. Авылдан килеп укучы ярлы-ябагай балалары һәм шулай ук бу таш каланың үзендә дә, Аллага шөкер, нужа калачы ашап үскән эшче малайлары белән бергә үк туклыклары йөзләренә бәреп чыккан, безнең ише «җәелергә торган сала кабартмаларыннан» ничек көләргә белмичә аптырап йөргән «нэпман малайлары» да шактый иде. Әнә шундыйлар тотындылар минем тунның итәгеннән тартырга, өскә кигәч тә килеп тарталар, вешалкада эленеп торганда да барып тарталар, кыскасы, юл килгәндәге җебүеннән әле тиешенчә кибеп җитмәгән тун янә аяк йөзенә хәтле сузылды.

Шул ук вакытта файдасы тимәде түгел. Беренчедән, шул мыскыллауларга үч итеп, мин бик ныклап укырга керештем. Көндез мәктәп, кичен бирелгән ужинны тәлинкәсенә чаклы ялтыратып куям да, мәктәп янәшәсендәге, анысы да шулай ук Вахитов исемендәге, китапханәгә йөгерәм һәм тәмам ябылу минутына чаклы китапка кадалып утырам. Соңыннан мыекка урый башладым, әле хәзер дә уйлангалап куям: Казанга килүемнең әнә шул беренче елларында, тун ачуын эчкә йотып, китапханәдә өчәр-дүртәр сәгать буена рәттән матур әдәбият «кимермәгән» булсам, белмим, миндә әдәбиятка хирыслык кузгалыр идеме икән?

Әлеге тунның читләтеп тигән икенче файдасы: мыскыл итүче мещан малайларына ачу итеп һәм шунда беррәттән мәктәптәге пионер отрядының эшен дә тәнкыйтьләп, мин «Яшь ленинчы» газетасына мәкалә яздым. Мәкаләм басылып чыкты. Мәкалә астында үземнең чабата кадәр итеп «Учкор Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» дип куелган исем-фамилиямне күргәч, башым күккә тиярдәй булып шатландым. Хәлбуки эш әле фамилияне куеп чыгару белән генә бетмәде, бу мәкалә өчен миңа күпмедер шунда гонорар да тиешле, имеш. Мин бу сүзгә башта ышанмый торсам да, акчага бик сусаганлыгым җиңде, бер дә бер көнне сорашкалап, әлеге шул гонорар бирә торган җирләренә киттем. Бирделәр, әй. Чын икән, барып сорасаң, бирәләр икән! Һәм шуннан соң мин хәзерге Ленин урамындагы «Советларның икенче йорты» дип атала торган йортка урнашкан «Гажур» (газета-журнал редакцияләре) якларына сукмакны ничек тә онытмаска тырыштым. Авыл җырлары кысасына яңа сүзләр тезеп, тәнкыйть такмаклары да чыгарам, «Яшьләр клуб көтә», «Күпер кайчан салыныр икән?» кебек хәбәрләр дә илткәлим. Шулар өчен килгән азмы-күпме гонорар акчасын һич әрәм-шәрәм итмичә җыеп бардым да, кышкы каникулга кайтыр алдыннан кибеттән дүрт метр, чапсаң, балта үтмәслек кара материя сатып алып, башны бик югары тотып, авылга кайтып кердем.

Мин дә «боз ялый башладым»

Авылдан тунны тик тышлатып кына килдем, безгә интернатта да барыбызныкы бертөсле кара шинельләр тектереп бирделәр. Аякта шулай ук барыбызныкы берочтан резинкалы, кунычлы ботинкалар, кайгы китте өс-баш турыннан. Интернаттагы, мәктәптәге, пионер һәм комсомол оешмаларындагы тамашаларны яза китсәң, алар үзләре биш китаплык. Кызганыч, көндәлек алып барылмаган, теркәлмәгән, хәтергә ышанылган. Әлеге дә баягы культура җитмәү бәласе. Менә хәзер моннан утыз биш-кырык ел элек баштан кичкән ул маҗараларны күз алдына китерергә тырышып карыйм да, күбесе тузан астында күмелеп калган шул.

Җыеп кына әйткәндә, Мәтәскә малаеның эше ходка китте хәзер. Тамак тук, өс бөтен, башыңа сыйган белемне тутыр да тутыр. Мин инде, укудан тыш, әкренләп кеше арасына да кереп барам кебек. Безнең класста ана теле укытучысы Мансур ага Ишмаевның да үз предметын ихлас күңелдән бирелеп, яратып укытуы йогынтысыз калмады булса кирәк, шуның янына тагы бу фәнне янәшә классларда алып баручы Гобәй Таһировның да (соңыннан ул «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алды) тырышлыгы кушылып, без күмәк көч белән мәктәп күләмендә әдәбият түгәрәге төзеп җибәрдек. Җитәкчесе – өлкән класс укучысы һәм соңыннан үзе дә матур-матур гына хикәяләр язган Нигъмәш Булат дигән кеше. Казанның зур булмаган бер сәүдәгәренең баласы Нигъмәш Булат, фанатик фикерле әти-әниләре белән килешмичә, араны өзеп, алардан чыгып киткән, безнең белән интернатта тора, без ашаган карабодай боткасын ашый, ләкин үзенә бездән артыграк та өлеш чыгаралар: «Сарык тиресе бөркәнгән бүре баласы» дип, әле теге, әле бу яктан комсомол матбугатында чеметкәли торалар иде. Мәктәп җыелышларында да әледән-әле эләгә тора иде үзенә. Бик тирәнтен кичерә иде ул мондый ташлануларны. Болай да бик йомшак, оялчан, сөйләшкәндә теле тотлыга торган Нигъмәш Булат, башына әнә шундый тукмаклар төшкәннән соң, бөтенләй телсез кала. Кешедән кача, ашарга да башкалардан соңга калып кына төшә һәм бертуктаусыз укый, күзләре кызарып беткәнче укый иде. Шул ук вакытта кушылган җәмәгать эшләрен дә бик төгәл башкара: учкомда да ул, әдәбият түгәрәгенең җитәкчесе дә ул, интернатта чыга торган стена газетасының редакторы да ул. Әнә шул Нигъмәш Булат үзе чыгара торган стена газетасына минем бик тә Тукайча иттереп, вәзенен, кафиясен җиткереп язган шигыремне басып чыгарды. «Басып чыгарды» дип әйтәм, чөнки почеркы бик яхшы, уңга да, сулга да авышмаган түп-түгәрәк хәрефләрне берсе артыннан икенчесен тезеп кенә куя һәм әнә шул матур почеркы белән стена газетасын башыннан азагына хәтле берүзе коеп чыга иде. Соңыннан да мин байтак кына матур почерклы кешеләрне күрдем, әмма Нигъмәш Булат кебек коеп куючы кешене күргәнем булмады.

Гомумән, җылы күңелле, миһербанлы, кагылу-сугылуны күп күргән кеше буларак, китек күңелләрне бик тиз танып алып, үз җылысына тарта белә торган бу иптәш начар язучы да түгел иде. Аның соңыннан байтак кына хикәяләре матбугатта басылып та чыкты, ялгышмасам, хәтта бер җыентыгы да чыкты түгелме икән! Шул хикәяләре арасыннан «Малай укырга качкач…» дигән хикәясе ничектер аеруча хәтердә калган. Гади бер авыл кешесе авызыннан шуның теле һәм дөньяга карашы аша үткәзеп сөйләнә торган бу хикәядә крестьянга хас җиңелчә юмор, әйләнә-тирәдә кузгалган хәл-әхвәлләргә сәерсенеп карау, ләкин бер үк вакытта күңеленнән бик тә килешү, дәшми-тынмый гына хуплап тору бөркелә иде. Күрәсең, безгә, безнең әтиләргә, шул гомуми күтәрелеш чорының байтак кешеләренә хас, алар өчен уртак тойгылар булганга күрәдер, Нигъмәшнең ул хикәясе минем үземә аеруча ошаган иде…

Соңыннан Нигъмәш Булат Татарстан районнарының берсендә укытучы булып эшләде. Һәм электән үк саулыкка туймыйча килгән бу бик тә юка, бик тә китек күңелле кеше Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты частьларының берсендә хезмәт иткәндә үпкәсенә каты салкын тидереп, шул чирдән терелә алмыйча, яшьләй генә дөньядан китте.

Шул Нигъмәш Булат җитәкчелек иткән әдәби түгәрәктә катнашкалап йөргәндә, безне Тукай урамының аргы очында, элекке атаклы Учительская школа бинасына урнашкан татар мәктәбенә алып киттеләр. Үзешчән көчләрне аралаштырып ясалган катнаш кичә булды кебек. Ул мәктәптә ана телен һәм әдәбиятны танылган шагыйрь Төхфәт Ченәкәй укыта иде. Барысы да хәтердә калмаган, кичәдә үзем язган бер шигырьне укып, мин дә катнаштым. Шигырем ошагандыр дисәм, гөнаһлы булудан куркам, нәрсә булгандыр, кичәдән соң Ченәкәй мине үзе яши торган бүлмәгә кунакка алып китте. Ул хәзерге Киров урамында, автопарк янындагы бакча каршында, элекке Апанаев номерларының берсендә, озынлыкка сузылган тар гына бер бүлмәдә тора иде. Без икәү генә түгел, безнең янда тагы берни дә сөйләшми торган кечерәк кенә бер кыз да бар иде.

– Менә бу туташ сезнең Вахитов мәктәбендә укый, – диде Ченәкәй юлда килгәндә, мине әлеге кыз белән таныштырып. – Салиха атлы. Син әле аны белмисең дә икән, үзең тагы шигырь язган булгансың.

Чынлап та, аңарга хәтле мин Салиханы белми идем. Бәлки, күргәнем булгандыр, ләкин шәһәрдән йөреп укучыларны мин үҗәт бер кирелек белән һаман әле кабул итә алмыйм, бик азларына гына һәм бик читенлек белән генә ияләшәм, өс-башларына әдәм рәтлерәк киенеп, шәһәрдән йөреп укучылар минем өчен әлегә барысы да бер чыбыктан сөрелгән яки сөрелергә тиешле «нэпман балалары» иде.

Ченәкәй бүлмәсенә кереп ут алгач, кинәт аптырап киттем: кара әле, сөйкемле генә кыз икән ләбаса бу Салиха дигәннәре. Мөгаен, «нэпман кызы» түгелдер. Өске киемен салгач, ул тагын да юкара, нечкәрә төшкәндәй булып калды. Ишек төбендәге урындыкка бөрешеп кенә утырды, үзе әледән-әле маңгай астыннан гына ятсынып карангалап ала иде. Ченәкәй агай, чәй һәм пәрәмәч китерәм дип, каядыр аска төшеп китте. Ул әйләнеп кергәнче, без Салиха белән ләм-мим бер сүз алышмыйча, читлеккә эләккән бүре балаларыдай, икебез ике читтә тып-тын гына утырып тордык. Вакыт, әлбәттә, бик озак үтте. Шунда мин Салиханың үкчәсе ашалган иске туфлиен күреп алдым, һәм кинәт күңелем йомшап китте. «Юк, «нэпман кызы» түгел бу, туфлиеннән үк күренеп тора».

Ченәкәй агай пәрәмәч белән чәйгә әле тик заказ гына биргән икән, пәрәмәч өлгергәнче, безнең укуларыбыз, ничек яшәвебез, кемнәрне укуыбыз, нәрсәләр белән кызыксынуыбыз турында сорашкалап утырды. Минем кайчан яза башлавым, кемне яратып укуым белән аеруча кызыксынды. Мин ык-мык килдем, колакларыма чаклы кызарды. Ахры, рәтле-башлы бер җавап та бирә алмадым кебек. Чөнки минем яратып укымаган беркемем дә юк, минем шундый чагым, юк кына колачым белән дөньяны колачларга әзер идем. Шуннан соң Ченәкәй агай үзе миңа вәзеннәр, шигырьнең калыбы, кафиясе, үлчәве турында минем башыма сыймый торган зур-зур киңәшләр бирде. Ул арада подноска олы гына ак чәйнек, аның янына чәй пешергән икенче бер кечкенә чәйнек куеп, тәлинкәгә кайнар пәрәмәч өеп, безгә ужин китерделәр. Бүлмәгә ризык исе таралды, хәзергә минем өчен иң аңлашыла торганы менә шушысы иде.

Пәрәмәчне дәррәү урып ташларга бик ният булса да, андый тупаслыкны эшләп буламы соң, өлкән шагыйрь абый өендә утырабыз лабаса. Ченәкәй агайның бик тырышып кыставы да безгә берәр пәрәмәчтән арыга китәргә мөмкинлек бирмәде.

Чәйдән соң без кинәт аптырабрак калдык. Сөйләшенәсе сүз сөйләшенеп беткән, ашагач та торып качарга ничектер уңайсыз иде. Ченәкәй агай мондый хәлне дә күз алдында тоткан булса кирәк, китаплары арасыннан карта колодасы кебек, ләкин зурлыклары ягыннан картадан зуррак, төрлесе төрле чәчәкле, төрлесенә төрле матур сүзләр, җырлардан өзекләр, чәчәк исемнәре, кеше исемнәре, гөл исемнәре язылган открыткалар тартып чыгарды һәм:

– Әйдә, алайса, почта уены уйнап карыйк, – дип, әлеге открыткаларны безгә өләшә башлады.

Авылда почта уены бөтенләй башка, анда «почта» сине караңгы өйалдына чакырып чыгара, һәм шунда күңелеңә ошаган кыз белән икәү генә каласың. Әлбәттә, салкын булмый. Кызарсалар кызарып керәләр, әмма салкыннан зарланып керүчене һич белмим… Монда болай өстәл янында гына утырып уйныйсы икән. Көн туган саен, белемем арта бара, менә инде кала «почта» сын да уйный белә башладым.

Шулай да почта уены әллә ни кызып китә алмады. Мин аның серенә дә рәтләп төшенә алмый калдым, Салиха, кинәт урыныннан торып, китәргә җыена башлады.

– Юк, китәм, китәм… Соңга калсам, аннары алма апа ишекне бикләп куя, – дип кабатлавын белде ул Ченәкәйнең утырырга кыставына каршы.

Мин чын күңелемнән Салиха ягында идем, без өчебез дә кузгалдык. Өстәлдә ничек эләксә, шулай ташланган чәчәкле открыткалар, яртылаш кына эчелгән стаканлы чәйләр, инде суынып беткән пәрәмәч, укылмаган шигырь китабы һәм язылмаган кәгазь битләре аунап калды; ялгыз тормыш белән яшәүче Ченәкәй агай мондый «шагыйранә тәртипсезлек» кә күнеккән иде булса кирәк, барысына да кул гына селтәде.

– Мондый караңгы кичтә кыз баланы ялгызын гына йөртергә ярыймы соң, – диде ул, урамга чыгу белән Салиханың култыгыннан алып. Ул моны үзенчә бик килештереп, шагыйранә нәзакәтлелек белән, бездән шактый олы кеше буларак, икебезгә дә акыл биргән кебек итеп әйтте. Ләкин мин аның бу соңгы сүзләрен дә, Салиханы һич тәкәллефсез култыклап алуын да ошатмадым. Ак маңгайлы, кап-кара күзле, озын керфекле, җимерек туфлиле ул чандыр кызга, аның озак-озак һичсүзсез мөлдерәп карап утыруларына, аның кинәт ясалган кискен хәрәкәтләренә, аның көмештәй чыңлап торган саф, җанга ягымлы тавышына, күрәсең, мин дә бик алай битараф калмаганмын булса кирәк.

Шуннан соң мин Ченәкәй агай белән якынтын очрашканымны хәтерләмим, һәм бу аңлашыла да. Ул – инде ун еллардан бирле басылып килгән өлкән шагыйрь, өлкән яшьләрдәге кеше, ә мин, сыерлар су эчкәндә, әле тик боз гына яларга өйрәнеп килүче яшь бозау – безнең арада нинди дә булса җитди уртаклык булуы мөмкинме! Шулай да Ченәкәй агай мине онытып та бетермәде. Ул елларда укучы яшьләрнең күбрәк җыелу урыны булган педтехникум, Татрабфак, Вахитов мәктәбе кичәләренең әле берсендә, әле икенчесендә, әллә кайдан танып алып исәнләшә, кулын бирә, укуым, шигырь язу эшендәге уңышларым белән кызыксына, һәм аның болай сораштырулары мине тагын да канатландыра иде.

Соңыннан, 1927 елларда бугай, Ченәкәй агайның шул Апанаев номерларындагы бүлмәсендә ул мине беренче тапкыр Муса Җәлил белән таныштырды. Мусаның Мәскәү университетында укыган чагы иде булса кирәк, матбугатта исеме шактый гына күренгән кеше иде. Һәрхәлдә, Муса минем хыялымда зур һәм шактый мәһабәт кыяфәтле бер кеше булып гәүдәләнә иде. Әмма кышкы салкыннан түгәрәк битләре алсуланып янган, йомры гына, көләч кенә, үзе гаҗәп тере, сөйләргә, шауларга ярата торган, күрер күзгә әле тик минем сыңар гына бер яшүсмер килеп кергәч һәм ул яшүсмер дигәнем инде исеме яңгырый башлаган Муса Җәлил булып чыккач, мин бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә, аптырабрак та калдым. Шул ук вакытта рәхәт тә булып китте миңа. Бу инде, Ченәкәй агай кебек, һәр сүзен акыл бирергә тырышып әйтми, бу – бөтенләе белән үз кеше. Моның белән сөйләшергә, бәхәсләшергә туры килсә, бергәләп ат саклый барырга, туры килсә, икеңә дә бердәй охшаган матур кыз өчен егетләрчә бәргәләшеп алырга була. Дөрес, Муса мәрхүм белән без ул чиккә үк барып җитмәдек. Бәхеткә каршы, чорыбыз бай, яшьлегебез мул, кызларыбыз күп иде, талашмыйча да бик әйбәт бүлештек. Әмма Ченәкәй агайның әлеге шул тар гына бүлмәсендә, ләкин киң күңел белән куелган сые (әлеге шул кайнар пәрәмәч тә олылы-кечеле ике ак чәйнек) янында башланган дуслыгыбыз озын гомерле һәм шактый нык булып чыкты. Мин үзем, мәсәлән, Мусадан бик тә канәгать. Сүзем бераз тыйнаксызрак яңгыраса, гафу итегез, әмма күңелемдәген әйтми калдыра алмыйм: Муса мәрхүм исән булса, ихтимал, ул да минем турыда начарны әйтмәс иде.

Язның бер көнендә

1926 елның марты татарның ике зур язучысын алып китте. 9 мартта Казанда атаклы Фатих Әмирхан үлде, мартның икенче яртысында Уфада Сәгыйть Рәмиевне җирләделәр. Боларның икесе дә мәктәп программаларында урын алган, әсәрләре хрестоматияләргә кергән, класста үтелә торган язучылар, шуның өстенә Сәгыйтьнең бунтарь рухлы кайбер шигырьләрен ятлап та өлгергәнбез, мәктәптә аз гына кырын килә башласа яки шуклыгыбыз аркасында укытучылардан бераз эләксә, үзебезне шундук урынсыз җәберләнгән бөек геройлар дәрәҗәсенә күтәреп, мәктәп администрациясенә мөнәсәбәттә оппозициягә керәбез һәм шундый чакларда Сәгыйть Рәмиевнең кизәнү һәм ләгънәт белән тулы шигырьләре безнең кәефкә аеруча тәңгәл туры килә торган иде. Ә инде аның «Сызла, күңелем!» дигән шигырен мин үзем, мәсәлән, күпме генә кызларның альбомына тырышып-тырышып күчереп язмадым икән!

Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» е буенча булган бер диспутта укытучыбыз бу әсәрнең геройларыннан Рокыя белән Гомәрне, Европа культурасына омтылучылар сыйфатында, билгеле бер дәрәҗәдә яклый башлагач, «буржуйны яклау була түгелме соң бу? Укытучы башы белән, кара син аны, нишли?» дип аптырашып калуыбыз әле дә булса хәтердә. Һәрхәлдә, без ул чагында татар әдәбиятын күбрәк, яратыбрак укый идек. Класста үтелгән әдәбият белән генә чикләнмичә, китапханәләргә чабып, яраткан язучыларыбызның барлык әсәрләрен дә «сөреп чыгарга» тырышабыз, язучы, артист турында телдә йөри торган төрле сүзләрне колак яныннан һич уздырмыйбыз, шундук үзебезнең мөнәсәбәтебез калкып чыга, яраткан язучыңа карата нинди дә булса начар сүз әйткәннәрен ишетсәң, юк шпагаңны бар итеп, шундук кылычка кылыч килергә әзер торасың. Менә нинди изге донкихотлык чорларын кичердек без!

Һәрнәрсәне, хәтта кечкенә генә хәл-әхвәлне дә йөрәгебез аша кичереп үткәрергә өйрәнгән без яшь энтузиастлар өчен ике зур язучының бер-бер артлы үлеп китүе, үзеннән-үзе аңлашыла, тетрәткеч бер вакыйга булды. Әле дә бик яхшы хәтеремдә: Фатих Әмирханны күмәсе көнне мин мәктәптән интернатка кайтмыйча, сумкамны аскан килеш, иртәдән кичкә хәтле, ашау-эчүне онытып, гел аяк өстендә, гел кешеләр арасында буталып йөрдем. Мартның беренче яртысы гына булса да, аяк асты яхшы ук җебеткән иде. Башта язучының Жуковский урамындагы фатиры тирәсендә чуалдык. Аннары мәрхүмнең гәүдәсен хәзерге Ирек мәйданына куеп, шунда кайгы митингы оештырдылар. Митингны мәһабәт зур гәүдәле, җитү чәчле, яңгыравык тавышлы бер кеше ачты. Китапларда күренгән рәсеме буенча да чамалап алган идем, ул да түгел, җыелган халык арасында чыш-пыш сүз дә китте, митингны ачучы шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш икән. Күп кенә сүзләрен ишетеп тә булмады, ишеткән чаклысы да минем өчен шактый катлаулы, ансат кына шуып үтәрлек түгел иде. Аңлаган чаклысы шул булды: Фатих Әмирхан дигәне бераз тегеләйрәк булган икән. Беренчедән, шунда кеше авызыннан ишетеп аптырабрак калдым, ул мулла малае булган икән. Ә безнең ул чакта, чыгышын яшереп, ялган белешмәләр ясатып, укырга кереп урнашкан мулла малайлары белән көрәшеп тә баш катып беткән иде. Андый халыкны бер дә өнәмибез, сарык тиресе бөркәнгән бүре балалары дип кенә атыйбыз. Икенчедән, ул Фатих Әмирхан дигән язучы революциядән соң бик алай ишеп торып язмаган да, имеш. Шулай да үзе, аумакайлык күрсәтеп, маташтырып йөрмәгән, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшләгән, укыткан, газеталарда мәкаләләр язган, кыскасы, платформалы бер кеше булган.

Мин үзем, мәсәлән, ул «платформалы» дигән сүздән пычагымны да аңламасам да, шулай да күңелемә бик ошады ул сүз. Платформалы кеше булгач, начар кеше түгел инде ул, юкны маташтырмагыз. Язган китапларын бик яратып укыган булганлыктан, мин күңелемнән Ф. Әмирханны гел яклыйм, аңарга карата бер дә авыр сүз әйттерәсем килми иде.

Фәтхи Бурнаштан соң, бүрекләрен салып та, бүрекләрен салмыйча да, тагын дүрт-биш кеше менеп сөйләде – зур кешеләр, наркомнар, шундыйрак кешеләр булгандыр инде, дөресен әйтим, мин белеп тә, ишетеп тә җиткермәдем.

Минем баш җитмәгәне бигрәк тә шул булды: ул зур кешеләр сөйләделәр-сөйләделәр дә шунда торып калдылар, процессияне дин әһелләре үз кулларына алдылар. Имештер, мәрхүмнең васыяте шулай булган, үзен дини йолалар белән озатырга кушкан.

Ничек кенә булмасын, тукталып калмадылар, табут куйган машинаны кузгатып, әкрен генә алып киттеләр. Халык төркеме кузгалды, китаплар тутырган авыр сумкамны артка таба шудыра биреп, мин дә шунда, халык төркеме арасында атладым. Болакның уң ягына чыккач, халык төркеме күзгә күренеп ишәйде, чалмалы һәм кырпулы бүрек кигән дин әһелләре ишле халык арасында бөтенләй югалып калдылар. Койма башларыннан яки җәйгә ерак булуга карамастан ябыштырылган тәрәзәләрне каерып ачып, сөйгән әдипне соңгы мәртәбә күзләре белән тавышсыз-тынсыз гына озатып калучылар да байтак иде…

Хәер, барысы да тавышсыз-тынсыз гына үтте дисәк, хата булыр. Мәсәлән, Тукай урамы чатыннан борылганда, кыска аяклы, ак бишмәтле, сай гына каракүл бүрекле бер карсак кеше, таягын болгый-болгый, сафны ярып арага килеп керде дә:

– Һай, бәдбәхет! Тар балаклы Зариф хәзрәт малае. Яхшыдан яман туган нәрсә. Шәкертләрне аздырып, марҗа кызлары артыннан чабып аягың корыган иде, Ходай кодрәте белән инде бөтенләйгә каткан икәнсең, бәрәкалла! – дип сөйләнә-сөйләнә, табут куелган машинага таба ырып-ерып бара башлады. Шактый ук тамаша чыгарыр кебек күренгән бу камыт аякка, хәер, озак шауларга ирек бирмәделәр. Кайсыдыр берсе аны, кыскыч белән баканы күтәреп аткан кебек, ике култыгыннан җиңел генә күтәреп алып, тротуар читенә чыгарып атты. Соңыннан кешедән ишетеп белдем: иске Казаннан, заманасында Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан каләме тарафыннан кайта-кайта көлдерелгән иске Печән базарыннан ничектер исән-сау сакланып калган бу тип – нэпманнар Казанының колоритлы бер мәзәкчесе Гыймади хәлфә булган икән. Гыймади хәлфә турында соңыннан да күп кенә кызык-кызык сүзләр ишеттем мин – эч пошканны басар өчен, кирәк бит бер «милли герой». Имештер, ул хатынын кыйнарга дәрте бик кузгалган минутларда иң элек өстәл өстенә сикереп менә икән дә, ди, хатынын өстәл янына чакырып китереп, шуннан, өстәлгә баскан җирдән генә тукмый башлый, имеш. Булыр, ник булмасын, болай кыйнарга буе җитмәгәч.

Аннары тагын мондый бер фактны да әйтәләр иде. «Кызыл Татарстан» газетасында аның турында бик усал бер фельетон басылгач, Гыймади хәлфә, редакциягә барып: «Кайсыгызны таяклыйм? Йә, әйтегез?» – дип, дау кубарып йөргән, имеш. Шуннан озак та узмый, шул ук газетада «Татарстан Бәчәсәкасы»2 дигән исем астында аның турында икенче фельетон да басылды. Дөрес, болары моның Ф. Әмирханны озатудан берничә еллар узгач, Гыймади хәлфәнең популярлыгы шактый кимегәннән соң булды, әмма зур әдипнең мәетенә ташлануы белән ул шул вакытта ук инде, чүплек башы герое буларак, минем күңелгә кереп калган иде.

«Чаткы» мәйданына килеп җиткәч, процессияне тагын туктаттылар, бу юлы инде дин әһелләре канат ярган иде. Муллалардан берсе чыгып, Фатих дамелланың, янәсе, дин юлында күрсәткән хезмәтләрен, динне, укыту-гыйлем бирү эшләрен «ислах кылу» да үзеннән күп көч сарыф иткән «тәрәкъкыйпәрвәр бер адәм» булганлыгын тырышып-тырышып исбат итәргә маташты. Икенче бер чалмалысы, бүтән бер сүз дә таба алмагач, мәрхүмне Харитонов матбагасында күптөрле хаталар белән басылган Коръәнне төзәтеп бастыруда зурлап искә алды. Югарыдан, Ирек мәйданындагы митингтан ук иярә килгән кайбер совет активы да шунда иде. Бу «мактаулар» барганда, алар, колакларын кая куярга белмәгәндәй, артрак планда аптырабрак басып тордылар. Җыелган халык арасында да ачыктан-ачык бер уңайсызлану сизелә иде. Шундый бер ыгы-зыгыдан соң арттагыларның аптырау катнаш сәерсенеп һәм үзара пышылдашып карап торулары астында әлеге теге дин әһелләре, бик үк җиренә җиткереп булмаса да, шулай да киртәсенә кертеп, бер-ике мәртәбә «сыгылып-бөгелеп» алдылар. Күренеп тора: монда эш яхшы ук буталып бара иде. Җеназа намазы бетеп, процессия урыныннан кузгалганнан соң, кешегә аны-моны сиздермәс өчен кепкасының козырёклы ягын тиз генә алга әйләндереп маташучыларны (намаз укыганда, ул козырёкны артка әйләндереп кигән булган!) мин үз күзләрем белән күрдем. Ә кайбер таркаурак кешеләр, әйләндереп кияргә бөтенләй онытып, шулай артка караган козырёклы килеш атлый бирделәр. Эшнең ала-кола бер төс ала барганлыгы күз алдында иде. Иртәдән бирле ашамыйча, гел аяк өстендә йөреп бик ачыккан булганга, тагын бер-ике чат баргач, мин каласы иттем. Шунда әллә кайдан гына безнең интернат малайлары да килеп чыкты, без, ишеткән-күргәннәребез турында сөйләшә-сөйләшә, кайту ягына борылдык.

Әллә шаяртып, әллә үчекләү нияте белән, Вилданов дигән бер очлы тел шунда миңа төрттереп әйтә куйды:

– Ул да Фатих атлы булган, син дә Фатих, бушаган урынга хәзер син кереп бас инде, малай.

Ниткән бушаган урын? Ниткән авыз еру бу? Җитмәсә тагын, шундый буталчык көндә! Күрәсең, минем «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында басылган бармак башы чаклы җырларыма, стена газетасында Нигъмәш Булат төзәтеп урнаштырган шигыремә йә булмаса өченче ел интернатта узган бер кичәдә үзем җырлап, үзем кул чабуга ишарәләп, мине мыскыл итеп әйтүе булгандыр. Янәсе, әнә нинди була ул язучы! Үлгәннән соң да чалмалысын да, кепкалысын да – бөтен дөньясын аякка бастыра. Ә син авылда тышлатып килгән сасы туның белән үзеңне, имеш, язучы дип йөргән буласың.

«Язучы» дип йөргәнем юк. Ә шулай да бик ачуымны китерде бу мишәр малае.

– Әллә басмаммы? Әллә язучыны мөгезле кеше була дип уйлыйсыңмы? – дидем мин, теге малайның якасыннан борып алырдай булып. Мине коточыргыч үҗәтлек биләп алган иде ул минутта.

Без Такташны тыңладык

Мине котырткан интернат малае алдында үҗәтләнеп кычкырган булсам да, шулай да язучы булып китү алай ансат бер эш түгел икән. Дөрес, «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында минем халык җырларын сипләштергәләп язган шигырьләрем әледән-әле чыккалый тора. Дөрес, мине хәзер мәктәптә «шагыйрь» дип кенә йөриләр, янәсе, безнең Вахитов мәктәбенең дә бер язучысы, бер шагыйре бар. Язучы дигәне – Нигъмәш Булат, шагыйре, янәсе, мин булам. Яшерен-батырын түгел, «гонорар» дигәннең дә тәмен белә башладым, шулай аз-мазлап тамып торган тиеннәрне җыеп килеп, өскә ул вакытларда яшьләр арасында бик модалы булган «юнгштурм» костюмы, күптәннән кызыгып йөргән күн куртка, коричневый штиблетлар, йон гетр алып кидем, койрык сыртта хәзер. Мәктәптәге деткорлар түгәрәгенә генә сыймый башладым, атнага бер мәртәбә Мәдәният йортына – яшь язучылар түгәрәгенә чабам. Островский урамы почмагындагы хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында атна саен яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, тирән өчле кепкасын күзләренә чаклы батырып, кулына мәңге аерылмастай күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып, Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче, эт тиресеннән теккән тунлы Кутуй, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә. Ул да түгел, ТКУдан үзләрен тәмам пешеп чыккан яшь марксистлар итеп санаучы, туры килсә, авызларыннан төкерек чәчә-чәчә ораторлык итүче, мәхәббәт, шәхси бәхет-сәгадәт, гаилә тынычлыгы кебек иске тормыш «крамолалары» турында сүз кузгалса, өскә очып кунарга әзер торучы яшь тәнкыйтьчеләр – Яүми, Ф. Мөсәгыйть, Г. Кадыйров килеп чыга. Башлана шигырь уку, китә кайнар бәхәсләр. Бәхәс кайчагында талашка әйләнә, сүзләрне үлчәп торулар бетә, пәри туе кузгалган чаклар була. Тыңлап, карап торып туеп булмый. Бөтен кеше дәртле, бөтенесендә яшьлек энтузиазмы кайный. Барыбызга да диярлек әле тик канатлар гына чыккан, дөньяның киңлеген, яктылыгын әле тоя гына башлаганбыз, иртәгә шундый ук якты көн тагын да туасын белеп торабыз, ә, юк, бүген, җирдән бер күтәрелеп киткән чагында очып калырга, ничек очканны күрсәтеп калырга, кычкырып калырга ашыгабыз.

Әле тик канат кына ярган шул яшь бөркетләр арасыннан, шау-шу һәм ыгы-зыгы эченнән, зур һәм чак кына моңсу бер күренеш булып, күңелдә тик бер Такташ кына утырып калган. Менә кемдер аның исемен әйтә, менә ул Мәдәният йортының сәхнәсенә чыгып баса. Кайчандыр Татар театры бинасы булган бу йортның сәхнәсе шактый иркен, юк-бар әсәр, юк-бар тавыш белән анда югалып калуың да мөмкин һәм безнең күз алдында куырылып төшкән яшь әтәчләр шактый күп булды анда. Ә менә Такташ… Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, утыз-утыз биш елдан соң, ул турыда сүз алып бару да кыен. Бернәрсәне бик ачык әйтергә мөмкин: энә-җептән генә төшкән бик модный костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр… Калын иреннәреннән әлегә әйтелмәгән, менә-менә әйтеләчәк елмаю нуры узар һәм секундның кыска бер мизгелендә аның, горур җилпенеп, башын артка ташлап алуы булыр… Аннан соң да мин байтак кына сәхнәләрне, ораторларны, үз әсәрләрен укый белеп укучы язучыларны, шагыйрьләрне, сәхнәдә үзен судагы балыктай тотучы эстрада артистларын күргәләдем. Әмма Такташ чыгуы кебек сәхнәгә чыгуны һәм Такташның башын чайкап башлап китүе кебек башлап китүне беркайчан да күргәнем юк. Тел белән әйтеп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан, һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый. Әйе, элек әкрен генә, кабаланмыйча гына, аннары, ахры- сы, үзе дә мавыгып булса кирәк, тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара, без, тыңлаучы буларак, үз-үзебезне онытабыз, тотышыбыз белән аның «сихеренә» бирелеп, ул тавышның күңелне иркәләүче аһәңе, шагыйрьнең хөкемдарлыгы астында калабыз: әйдә, кая алып барса да барсын, соңыннан Ф. Мөсәгыйть белән Яүми безгә, шәт, әйтеп бирерләр, ә хәзергә, шагыйрьнең үз авызыннан чыккан үз сүзләрен тыңлаган минутта, безнең өчен гүяки бүтән дөнья юк, без, үзебез теләп, үзебезне аның сихерле дөньясына тапшырганбыз…

Бигрәк тә шунысы хәтәр: мин әнә шул чакта, Казан урамнарыннан Такташ атлап йөргән әнә шул көннәрдә, Казан сәхнәләрендә Такташ яңгыраган чорда әдәбият мәйданына аяк басарга җөрьәт иттем. Үземнең әле кичә генә буразнадан тартып алган кып-кыска аякларым белән. Кеше каршына чыгып баскач югалып кала торган юк кына тавышым белән. Нинди генә саташулар кичерми кеше дигәнең!

Шуннан соң мин, мәктәп тормышыннан вак-төяк хәбәрләр язудан башка, бернәрсә дә язмас булдым. Мәктәптә, интернат малайлары арасында кем дә булса миңа «ша- гыйрь» дип эндәшсә, җен ачуларым чыга иде. Нишләп шагыйрь булыйм ди мин! Әнә ул кемнәр шагыйрь: Такташ, Туфан, Кутуй, һич югы, Демьян Фәтхи дә ярый. Кеше аңламастай әллә нинди сүзләр табып, шигыренә чегән кызлары кыстырып яза. Укуы да ярыйсы гына. Такташ кебек әфсенләп үк ташламаса да, бәрхеттәй баритон тавышы белән сузып-сузып укуы миңа бик ошый. Шигырь язмасам да, Мәдәният йортына – яшь язучылар түгәрәгенә кызыксынып чабам. Такташ белән Кутуй чыгыш ясаячак дисәләр, әлеге теге кыска күн курткамны элеп, җир читенә дисәләр – җир читенә китәргә әзер. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтим: Кутуй мәрхүм үзенең «Аттылар», «Пычкы», «Портфель» дигән шигырьләрен бик яхшы укый һәм әдәбият турында ярсып-ярсып речьләр сөйли иде ул заманда. Югары уку йорты бетергән, русчасы бик яхшы булган, әдәбиятта шактый тирән йөзә торган кеше икәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде.)

Зур нәрсәләргә үрелеп, әдәбият эшенең читен бер хезмәт булуын тиешенчә искә алмыйча, ялтыравыклы тышкы бизәкләренә кызыгып (шагыйрьләр озын чәч үстерәләр, аларның портретларын журналларда басып чыгаралар, шагыйрьләрне кызлар ярата), ләкин үзем язган чүп-чарларның берсеннән дә канәгать булмыйча, иләсләнеп йөргән әнә шул көннәрдә минем күңелемне ачкан, хәлсезләнеп салынган канатларыма көч биргән тагын бер нәрсә – ул бөек рус әдәбияты булды. Үзебезнең авылда чакта ук Әхмәтша абый ачкан авыл китапханәсенең бер шкаф китабын инде «ашап килгән», Казанга килгәч, ялгыз башым ямансулап йөргән чакларымда китаптан тынычлык табып, Вахитов исемендәге зур китапханәгә йөреп, татар әдәбиятыннан булган байлыкны байтак кына чөмергән идем, һәм менә шунда минем авызым тиз генә чөмереп бетерә алмаслык диңгезгә – бөек рус әдәбиятына тиде. Дөресен әйтим, башта мин аны ул хәтле тирәннән аңлап та җитми идем. Кызыксынуым, бәлки, шактый дәрәҗәдә әлеге шул тышкы, өстә ялтырап яткан сәбәпләрдән булгандыр. Беренчедән, ничек кенә димә, кулыңа русча китап тотып йөрү кызык: янәсе, мин дә русча укый беләм хәзер! Икенчедән, кычкырып-кычкырып русча укысаң, тел шомара. Авылга кайткач, элекке иптәш малайлар арасында ялтырап алырга мөмкин булачак. Юкса аларның баш катырган сораулары гел шул: «Урысча беләсеңдер инде син, Фатих, малай?»

Өченче сәбәбе дә булды. Бусы турында мин тавышыма чак кына да шуклык өне чыгармыйча, җитди итеп кенә, бары тик җитди итеп кенә сөйли алам. Безнең Вахитов исемендәге мәктәп шәһәрчегендә, үрнәк-тәҗрибә мәктәбе булганлыктандыр инде, бик яхшы татар укытучылары белән берлектә, университет мәгълүматы алган, тышкы кыяфәтләре, кием-салымнары ягыннан да бик культуралы, зәвык белән киенә белүче, барыннан да бигрәк үз эшләрен сөеп башкаручы, тырыш, гадел күңелле, безгә – татар балаларына – чак кына да кимсетеп карамыйча, нәкъ үз туганнарыдай күреп, белем һәм тәрбия бирергә тырышып йөрүче гаять демократ рухлы бер төркем рус укытучысы бар иде. Шуларның берсе, эчке һәм тышкы культурасы күзгә бәрелеп торган пөхтә кеше, математика һәм черчение укытучысы Пётр Семёнович Кожевников (без аны, үзе юк чагында, «Петсемкож» дип кенә йөри идек), өйләнмәгән егет, шул өйләнмәгән килеш, шулай матур һәм саф килеш туберкулёз авыруыннан үлеп китте. Табигатьнең бу мәкерле селтәнүен гомердә дә гафу итәсем юк.

Шундый ук олы җанлы кешеләрнең берсе – Елизавета Васильевна Нечаева – безгә рус теле һәм рус әдәбияты укыта иде. Русның элек-электән килгән халыкчан укымышлылары традициясен билгеле бер дәрәҗәдә дәвам иттерүче, революциягә кадәр үк югары мәгълүмат алган, француз телен белүче һәм фортепианода бик оста уйнаучы Елизавета Васильевна, Өченче тау урамы (хәзерге Калинин урамы) дигән урамның иң югарыгы очыннан Тукай урамындагы безнең мәктәпкә кадәр шәһәрне көн саен берничә тапкыр диярлек аркылы гизеп чыга һәм, нинди генә салкын буран булганда да, үз фәненә, кешеләргә, яраткан геройларына булган ялкынлы мәхәббәтен суытмыйча алып килә торган иде. Бигрәк тә ул М. Лермонтов прозасына, аның «Безнең заман герое» дигән мәшһүр романындагы Печоринга гашыйк иде шикелле. Ул вакыттагы әдәбият теориясе буенча, күбесенчә берьяклы социология өянәгенә бирелеп язылган трактовкаларга ияреп, менә ул Печоринны тәнкыйтьләмәкче була, аны эгоистлык- та, эгоцентризмда, башкаларга карата шәфкатьсезлектә, мәхәббәткә уенчык итеп карауда гаепләргә тотына. Ләкин, әллә ничек кенә, үзе дә сизмәстән бугай, боларның барысы да гаҗизлектән, Печоринның үз көченә тиң эш таба алмавыннан, әйләнә-тирәсенең Грушницкий кебек буш, мәгънәсез яки Максим Максимович кебек беркатлы Ходай бәндәләре белән генә чолганып алынган булуыннан килгәнлеген әйтеп, геройның каршылыклы җанын ачып сала. Ә шуның өстенә ул геройда никадәр шәхси күркәмлекләр бар: Печорин – нечкә итеп һәм гомумән шагыйранә уйлый белүче, Печорин кешеләрне бер күрүдән танып ала. Печорин – тынгысыз җан, син аңарга һәрвакыт яңадан-яңа тәэсирләр, яңадан-яңа маҗаралар, яңадан-яңа куркыныч хәлләр китереп тор. Ниһаять, Печорин гаять дәрәҗәдә тәвәккәл. Кара син аны, «Тамань» да бер кирәкмәскә нинди хәтәрлекләргә ташлана! Әнә шул рәвешчә, бик әйбәт кешелек сыйфатларына ия булган герой шулай да дөньядан әллә ни эш кыра алмыйча үтеп китә икән, димәк, дөньясының үзендә ниндидер яшертен бер гөнаһ шомлыгы булган булса кирәк. Димәк, моның өчен кереп кунып чыккан мосафирны әрләргә түгел, өйнең үзен, аның шомлы тынлыгын, черек нигезен әрләргә кирәк.

Белинский да шулайрак аңлата бугай моны. Ләкин ул вакытта безнең буй Белинскийга чаклы ук җитми иде әле. Мин Елизавета Васильевна чәчеп калдырган орлыктан үстереп әйтәм.

Болары – шулай да беркадәр аңлатып була торганы. Ә менә аңлатып булмый торганы, бары тик тойгыларга гына төшеп, бары тик тойгыларны, акыл астындагы дөньяны, интуицияне генә кузгатып калдырганы күпме!

Хәтерлим, ләкин монысын әле хәзер дә үземә үзем дә аңлатып бирә алмыйм. Нигә кирәк булгандыр, Елизавета Васильевна бервакытны шулай безне, Нигъмәш Булат белән икебезне, өенә кунакка чакырды. Нигъмәш бара алмады, ул авырып калды булса кирәк. Мин, әрсез алабай, тәвәккәлләп киттем. Югарыда әйтеп үткәнемчә, Елизавета Васильевна бездән ерак, шәһәрнең югары өлешендә, Өченче тау урамының аргы очында тора иде. Сарыга буялган ике катлы агач йорт, бераз искерәк стильдә, ләкин төзеклеккә бик төзек. Рәттән ике ишек, урамга чыга торган парадный ишекләре. Шул ике ишекнең берсе Нечаеваларныкы иде. Курка-курка гына звонокны тарттым.

Өйләре якты, җылы. Бөтен нәрсәдән аклык, пакьлек бөркелеп тора иде. Мондый тормышны күрмәгән кешегә – миңа – бераз уңайсыз булып китте. Нәрсәдән сүз башларга да белмичә аптырап калдым. Минем рухи хәлемне шундук сизеп алган Елизавета Васильевна, тәкәллефкә һич урын калдырмыйча, минем тышкы киемемне салдырып элеп куйды да кабинетына алып керде. Аның зур булмаган пөхтә бүлмәсе бөтен яктан китап шкафлары, китаплар белән тулган иде. Нинди китаплар булганлыгын хәзер инде ачык кына әйтә дә алмыйм, Елизавета Васильевна минем алдыма, берсе артыннан икенчесен, күп кенә китаплар өйде. Бу китаплар барысы да сафьян тышлыкта, алардан үзләренә бертөрле, борынны кытыклый торган әчкелтем ис аңкый иде.

– Менә бу китапларны син тиз генә таба алмассың, Фатих, – диде Елизавета Васильевна (ул миңа һәрвакыт исемем белән эндәшә һәм исемемне татарның үзеннән болайрак җиренә җиткереп, нәзакәтле итеп әйтә белә иде): – Булатның килә алмавы үкенеч, ул, югарырак класста укучы буларак, китапны синнән яхшырак таный. – Һәм кинәт, тыелып кала алмыйча, бик тә үз кеше итеп ярып салды: – Укымыйча язучы була алмассың, Фатих, мин сине язучы булырга йөрисең дип ишетәм. Юк, акыллым, синнән элегрәк туган китапларны укып миеңне черетмичә, язучы була алмассың.

Моны ул укытучы буларак та, өлкән яшьтәге кеше буларак та әйтмәде, аның тавышында үгет түгел, аның тавышында кырыс кисәтү иде. Ә миңа, үз оямда андый җитди кисәтү сүзләре ишетмәгән кешегә, әле юньләп йөзә белмәгән килеш әдәбият диңгезенә ташланырга торган җильяк малайга, нәкъ әнә шундый кисәтү сүзе җитми иде булса кирәк.

Аннары без аларның җыйнак ак залында, кар кебек ак эскәтер җәелгән өстәлдә печенье белән берәр чынаяк чәй эчтек. Аларның чын фарфор чынаяклары чак кына кагылганга да чыңлап куя, һәм бу чыңлауны мин безнең авылда калган тай муенындагы шөлдер чыңлавына охшатып утырдым Шул кичне мин Елизавета Васильевнаның шәхси китапханәсеннән бер кочак китап алып киттем.

Менә нинди яхшы күңелле кешеләр чолгап алган иде мине. Шуның янына тагын колакта өзлексез бер тавыш – Такташның әле дәртле очыну белән, әле йомшак моңсулыкка бирелеп, башын артка ташлап шигырь укуы яңгырый. Кайдандыр бик ерактан күңелле чың да ишетелгән кебек: әллә авылда калган таебызның шөлдере шулай чыңлый, әллә Елизавета Васильевналарның чынаяк тавышы? Юк, болай булгач, чыкса-чыкмаса, язып карамыйча булмастыр, ахрысы.

Койрык очты, әйдә, оча бирсен

Инде җан-фәрман шигырьләр язам. Дәрес араларында, дәрестән соң, ял көннәрендә, төнге йокы сәгатьләрендә – башта гел рифма да рифма. Инде «Авыл яшьләре» журналында да басылгалый башладым, аның редакторы, бик тә яшь чырайлы, мөлаем егет Фазыл Мөбарәкшин, хәтта, бер очрап: «Безгә эшкә килергә уйламыйсыңмы?» – дип тә ташлады. Бусы болай гына, шаярту өчен генә әйтелгән сүз булгандыр инде! Ләкин шаярту өчен бүтән сүз кирәк иде. Юкса миңа, янында тыяр атасы, тыяр анасы булмаган җильяк кешегә, күпме кирәк. Дәреслекләр тутырган сумкамны аттым-бәрдем, редакция эшенә киттем-бардым булыр. Юк, китмәдем. Ничаклы җильяк димә, укымыйча мөмкин түгеллеген чамаладым бугай. Берничә мәртәбә «Безнең юл» журналы редакциясенә дә барып, керергә кыймыйча, коридорыннан борылып кайттым. Ул чагында «Безнең юл» журналы татар әдәбиятының түшәме исәпләнә, анда Такташ, Туфан, Кутуй, Ченәкәй, К. Нәҗми кебек зур шагыйрьләр, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, М. Гали кебек танылган әдипләр басыла. Ул да түгел, Галимҗан Нигъмәти, Уралдан Хәнәф Наум кебек тәнкыйтьчеләр үзара «әтәч сугыштырып» алалар. Әйләнеп карарга өлгермисең, «Иҗат механизмы» дигән мәкаләсе өчен Хәертдин Вәлине чалкан әйләндереп салып, кычкыртып кисәләр… Кыскасы, җанлы әдәби тормыш кайный иде. Яхшы хәтерлим: элек «Безнең юл» редакциясе Кремльдә, хәзерге Мәгариф министрлыгы урнашкан бинаның тычкан юлы кебек тар гына борылмалы коридорыннан барып керәсе кечкенә генә бер бүлмәдә иде. Шунда ук «Мәгариф» журналы редакциясе дә урнашкан иде. Анда Хөсни Кәрим агай эшли һәм, кайчан гына барма, ул үз урынында була иде. Ә «Безнең юл» редакторы Гомәр Гали – берьюлы берничә көймәнең койрыгын тота торган актив кеше, аңарга гел генә бер җирдә утырып тору, әлбәттә, эләкми иде. Менә шунда Хөсни Кәрим агай белән безнең арада чама белән түбәндәгечәрәк сөйләшеп алу була торган иде:

– Шигырь китердеңме, энекәем?

– Әйе, шигырь алып килгән ием шул, абый.

– Син аны калдыр, энем, калдыр. Монда аны карап куярлар.

Калдыр, дигәч, калдырмый хәлең юк, сөйләшеп торырга башың яшь. Бик пөхтәләп, дүрт почмаклап төрелгән кәгазьне кесәңнән тартып чыгарасың да Хөсни Кәрим абзаңның өстәленә җәеп саласың. Хәрефләре нәрсә? Борчак, хәреф кенә түгел. Шундый матур почерк белән тырышып күчерелгән, аерылып китәсе килми шигырьдән. Ләкин китми хәлең юк, Хөсни Кәрим абзаңның үз эше, ул биткә салынган, ләкин әлегә китап булып җитмәгән оттисклар укый. Борылып чыга башлагач, ишеккә барып җиткәч, ул сиңа тагын бер эндәшеп куя:

– Әй, кил әле монда, энем. Ашыкма әле син чыгып китәргә?

Курку катнаш өмет белән әйләнеп барасың, өстәл каршына килеп туктыйсың.

– Кара әле син, энекәем, – ди Хөсни агай, сиңа атаң кебек шәфкатьле бер караш ташлап, – шигыреңнең теге, ни… идея ягы ничегрәк соң?

– Булганы шунда инде, абый, үзегез карарсыз.

– Карарбыз, энем, карарбыз, калдыр син аны, әйе, калдыр. – Чыгып китә башлагач, яңа көч белән өсти: – Ә син, энекәш, искә алдыңмы икән, шигырьнең теге… идея ягына аеруча игътибар итә торган бул, төрле формализм-мазар җибәрә күрмә.

Бу калдырып киткән шигырьләр ияләренә, шәт, барып җитә торган булганнардыр, әмма «ияләреннән» миңа күңелне тынычландырырдай җавап килгәнен хәтерләмим. Шулай да беркөнне миңа әйттеләр, сине Гомәр Гали үзе күрергә тели, диделәр. Башларым күккә тиярдәй булып шатландым. Әлеге шул үзе юк чагында калдыргалап киткән шигырьләремнең берсе тәки редакторга барып ирешкән, алай гына да түгел, хәтта аңарга ошаган да икән. Өстәле каршына утыртты, кайдан килүемне, кайда укуымны, ничек укуымны сорашты. Чак кына яшькелтрәк, ләкин җаныңа үтеп карый торган күзләре белән күңелемдә ни кайнаганын укырга теләгәндәй карап, һаман сораша: кемнәрне яратып укуым, кайда торуым, авылда кемнәрем булуы – берсе дә, берсе дә калмады. Соңыннан, кул астына алып утырган унлап шигырьдән берсен күрсәтеп, әйтте бу миңа:

– Менә бусын иптәшләргә күрсәтеп карарга ярый. Алар каршы килмәсә, хәтта басып чыгарырга да булыр. Ләкин…

Гомәр Гали, утырган урыныннан торып, җитез хәрәкәтләр белән йөренде, тәрәзәдән Казанка ягына чак кына күз төшереп алды һәм яңадан өстәле янына килде, ләкин эчкәрегә кереп утырырга ашыкмады, минем каршымда туктап, дусларча елмаеп карап торды:

– …Ләкин, дус кеше, турысын әйткәнгә хәтерегез калмасын. Исем-фамилиягез бик озын: «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов». Бер очыннан икенче очына барып чыкканчы туктап ял итеп алырга кирәк. Моңарчы татар әдәбиятында андый озын фамилияле шагыйрь булганын никтер хәтерләмим.

Һәм кинәт бөтенләй үз кешесенә әйләндереп һәм каршы килеп торырга һич урын калдырмаслык катгыйлык белән өзеп кенә әйтте дә салды:

– Ә без аның башын һәм койрыгын кисик, чёрт с ним, «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» түгел, әйтик, «Фатих Хөсни» генә ди. Аннан революциягә ни зыян? – Шундук җиңел шуклык белән көлеп тә алды: – Болай кыска койрыклы булганда, любой ярыктан кысылып үтәргә мөмкин. Кем белә, заманалар узу белән, бәлки, Сәйфи, Сәгъди, Әмири, Мәгарриләр рәтенә кереп китүең дә бар.

Соңыннан, фамилиянең койрыгын кисеп ташларга мин каршы килмәгәч, бу юлы инде бөтенләй җитди бер төс белән сүзне йомгаклап куйды:

– Шулай анда-санда язгалый торыгыз. Дөресен әйтим, Фатих иптәш, сездә шигырь техникасын, бигрәк тә татар әдәби теленең эчке аһәңен тою сизелә… Ә үз телеңне тоя белү бик кирәк нәрсә язучы өчен.

Шундый зур кешенең, «Безнең юл» редакторының, танылган тәнкыйтьченең, җитмәсә тагын, шулай ягымлы итеп, шук көлемсерәү белән күңелеңә карый белә торган дәү абыйның, мин яшь әтәчне каршына утыртып, шулай сөйләнеп торуыннан эредем дә төштем. Исемнең башын, фамилиянең койрыгын кискәнгә кайгырып тору кайда ул, кисә бирсен. «Фатих Хөсни» – нигә ярамаган!

Шулай итеп, мәрхүм Гомәр Гали кискән койрык белән киттем дә киттем һәм менә бүгенгәчә шулай киләм.

«Безнең юл» журналында да басыла башлагач, борын күтәрелә төште. Ләкин шулай да үземне шагыйрь дип күз алдыма китерергә дә куркам, язганнарымнан күңел һич канәгать түгел. Әйтик, 1927 елны, әлеге шул «Безнең юл» журналында «Тормыш дулкынланганда» исемле шигыремне бастырып, ул шигырьне:

 
Кимсетелеп үстем,
Чөнки мине
Картлач еллар үги иттеләр,
Җылак көннәр, миңа ачуланып,
Кырын карап үтеп киттеләр, –
 

дигән строфа белән башлап җибәргәнмен икән, уйлап карасаң, нәрсәсе, кай җире минеке соң моның? Үткәндәге хәерчелекне каргау, гомумән, узганны тулаем сызып ташларга сызганып тору барлык шагыйрьләрдә дә тулып ята иде ул елларда. «Картлач еллар», «Җылак көннәр» дә кемдәдер булды булса кирәк. Нәкъ үзләре булмаса, шуларга охшашлы эпитетлар булгандыр. «Иттеләр» белән «киттеләр» рифмасындагы яңалыкны әйтерең бармы? Татар халкы үзенә аерым бер тел белән яши-сөйләшә башлаганнан бирле – җырларында булсын, такмак-такмазаларында, мәкаль һәм әйтемнәрендә, ниһаять, Кол Галидән башлап Ченәкәйгә хәтле барлык шагыйрьләре авызыннан, андый шома, ләкин күңелгә йогып калырлык моңы бик җиңел булган рифмаларны күпме генә кабатламаган инде? Әйтик, менә шул елларда килеп чыккан һәм, кинәт ялтырап, күзнең явын ала башлаган шагыйрь Хәсән Туфанны ал син. Анда, ичмасам, рифма дисәң дә рифма:

 
Талган күзләремә карый-карый
Сүнә бу, дип, юкка боекма,
Ташла, кызый!
Бу гомернең алсу чәчәкләре
Җимеш бирер өчен коелган.
 

«Боекма – коелган» – моңа тикле колак ишетмәгән, күз күрмәгән рифма. «Аваздаш рифма» дип кенә җибәрәләр моны, шигырь техникасы турында сүз чыкканда. Иярүчеләре дә шундук табылды. Газиз Әхмәтов шундый рифмалар белән яза. Әбүзәр Түрәй шул рифмага җайлашырга маташа. Салих Баттал, «тәнкыйтьнең буе җитмәүдән» файдаланып, Ленинград янындагы очучылар мәктәбеннән Такташ белән шул рифмада әрепләшә. Күңелгә сеңә төшсен өчен, Газиз Әхмәтовтан да шундый бер аваздаш рифманы китерик:

 
Сентябрьдә Кырым чәчәк ата,
Ә Казанда…
Ә Казанда тездән баталар,
Их,
Кайтмас идем Казанына,
Комсомолкам кала ятларга.
 

«Баталар – ятларга» – шәп рифма бит, шайтан алгыры! Шәп булмаса да, моңа хәтле берәүдә дә күренмәгән, колак ишетмәгән. Бөтен нәрсәне яңадан корырга тотынган бер чорда нигә соң безгә – шагыйрьләргә генә – иске рифмаларга ябышып ятарга! Мин дә, ыштан балакларымны сызганып, шул яңалык артыннан чабарга тотындым. Вакыт-вакыт кайбер уңышларым да ялтырап киткәли кебек. Мәдәният йортында туры китергәләп, Туфан абый, башымнан сыйпаштыргалап, җылы сүзләр дә әйткәләп куя. Шулай да теге вакытта Гомәр Гали әйткән сүз дөрескә чыга, ахры, каһәр. Татар җырының, татар шигыренең элекке аһәңе канга нык сеңгән, яңа рифманы иярләп алдым дигәндә генә, иске рифма чабудан тарта да төшерә. Бу әйтелгәннәргә беркадәр мисал да булыр дигән өмет белән, ләкин чын дөреслектә күңелем яратканга күрә, үземнең әлеге шул «Безнең юл» журналында (1927 елның 4–5 нче санында) басылган «Дөнья матур миңа» дигән шигыремне тулысынча күчереп үтәм:

 
Кирәк булса, биек тауга менеп,
Таштан уклар ясап атыгыз,
Тәннәремә кызыл билге салсын
Очлы чуерташлар ватыгы.
Кирәк булса әгәр, муеным бирәм,
Бугазымны килеп бусыннар,
Кирәк булса, менә йөзем куям,
Агу белән йөзем юсыннар.
Шунда да мин һаман шат булырмын,
Үз сүземне үзем сөйләрмен,
Дөнья матур, дөнья көләч әле,
«Яшим әле мәңге!» диярмен…
 

Бу очракта сүзне рифмалардан башлаган икәнбез, шул турыда дәвам да итик. Беренче строфадагы рифмаларга, шәт, игътибар иткәнсездер: «атыгыз – ватыгы». Әлеге теге Туфан абыебыз ачкан аваздаш рифмамы? Аның да менә дигәне. Ләкин икенче-өченче строфаларда мин инде яңа рифма ияреннән еглып төшкәнмен, ягъни яңа рифмага атланып барырга көч җитмәгән.

Ә чынлап торып хөкем йөрткәндә, мисалга китерелгән ул шигырьнең азмы-күпме истә калдыра торган «сихере» бөтенләй рифмаларында түгел, барыннан да элек ул алып килә торган оптимизмда, яшәүгә һәм тормышка чын күңелдән гашыйклыкта.

Шигырь техникасыннан, рифмадан башланган бу гәпне, шигырьдә рифманың әһәмиятен һич кире какмастан, шулай да бүтән бер нәрсә белән, соңыннанрак төшенеп алган бүтән бер хакыйкать белән очлыйсым килә: шигырьгә дә, башка төр сәнгать әсәренә дә яшәү көче бирә торган нәрсә – барыннан да элек шагыйрьнең иманы.

«Дөнья матур миңа» дигән шигырь уңае белән бигрәк тә шуны әйтәсем килә: аңа чаклы да каләм кыштырдатып шаярулар булуга карамастан, мин үз иҗадиятемне нәкъ әнә шул югарыда китерелгән шигырьдән башлап җибәрдем дип раслыйсым килә. Шулай раслау миңа рәхәт, шулай раслау поэтик дөреслеккә дә туры килә шикелле. Ә аңарчыга хәтлесе – басылган яки басылмыйча калган булуына карамастан – Һ. Такташның кулга каләм алгач та язып ташлаган иң беренче «Дыр-дыр драбан, Мокамай йомырка урлаган» ы.

Кемдә булмый андый көйле «драбаннар»!

Акча эшлибез, тормыш эзлибез

Фамилиянең «койрыгы» н өзеп ташлауны иң авыр кичерүче кеше минем әти булган. Моны миңа соңыннан җиткерделәр, бу турыда ул бик рәнҗеп, күрше-күләнгә, кем тыңласа, шуңа сөйләп йөргән. Инде ничә еллар буена карчыгыннан да калып, төпчек улыннан да мәхрүм булып, килен кулына карап яшәгән бичара картның күңеленә, күрәсең, барысы да җыелган булгандыр. Минем бу «җинаятем» өчен дә ул абый белән туганым җиңгине битәрләргә тотынган. Янәсе: «Бөтенесе шулардан. Йортка үзләре генә баш булып каласылары килеп, иң элек Фатихымны калага качырдылар. Инде килеп, ул кырыкка бер тулмаганы, картайган көнемдә минем баштагы бүрекне кыз-хатын яулыгы белән алыштырып, «Хөснетдинов» фамилиясен «Хөсни» гә әйләндергән. Янында тыяр ата белән тыяр ана булмагач соң».

Бичара әти, җылы күңелле әти, тиле әти! Фамилиядәмени соң хикмәт? Әгәр дә мин, шул койрыгы киселгән фамилия белән йөреп тә, кешеләрнең игътибарына лаеклы эшләр башкара алсам, һәм соңыннан кешеләр, мәшәкать белән тулы тормышларында, көндәлек ыгы-зыгы арасында, мин язып калдырган сүзләрдән җылылык табып, рәхәтләнеп бер елмаеп куя торган булсалар, бәхет шул түгелме соң?! Кул чабулары кирәк түгел, шаулап та йөрмәсеннәр, каберемә чәчәкләр дә китермәсеннәр, туган авылымны, әти-әниемнең кемнәр булганлыгын сорашып башларын да катырмасыннар, бары тик моңсу бер уйлану белән елмайсыннар гына. Кыскасы, дөньяны без ясамадык, дөнья безгә хәтле үк ясалган иде. Әмма без үтеп киткән юлда, бездән соң киләчәк кешеләрнең дә күңелләрен ачып, без ясаган шул туй кыңгыраулары һаман яңгырап торсын иде, торсын иде!

Ләкин фамилиябезнең «койрыгын кисү» өчен әтинең миңа рәнҗеп ни дә булса әйткәнен һич хәтерләмим. Хәер, шуннан соң ул озак та тормады, дөнья куйды. Мин аны җирләшүдә катнаша алмадым, чөнки кайгылы хәбәрне миңа соңыннан гына җиткерделәр. Шактый ук чуар гомер кичергән, әтисе белән бертуган Фәхри бабасыннан калган малны озакка сузмыйча туздырып бетереп, соңыннан үзе бөртекләп җыйган, тегүен дә теккән, байлар йөге белән калага да чапкан, берсе үлгәннән соң икенче хатын – минем әнине алып, бу ике хатыннан барлыгы унсигез баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган, соңыннан бу икенче хатыннан да калып, алты-җиде ел тол карт булып каңгырып йөргән, элекке гөнаһларын искә алып булса кирәк, гомеренең соңгы елларында бик тә диндар бер адәмгә әйләнеп, маңгаен мәчет идәненнән күтәрмәгән бу чуар табигатьле кешенең үлеме дә башкаларныкы кебек булмаган. Ул мунчада үзен үзе чабып, үзен үзе яндырып үтергән. Үз мунчабызда булса икән әле, кеше мунчасында, йөрәге тузган карт кешегә кирәк бит шулхәтле чабынырга! Тынгысыз җанлы мәрхүмнең соңга таба, күрәсең, тәне дә тынгысызга әйләнә башлаган булса кирәк. Ничек кенә булмасын, мин аны, үз гомерендә яхшысын да, яманын да күпне күргән ул дәртле, ашкынулы, гөнаһлы кешене яхшылык белән, бары тик яхшылык белән генә искә алам. Һәрхәлдә, ярыктагы таракан булып түгел, кеше булып яшәде ул! – Бу сүзнең барлык якты һәм күләгәле якларын искә алып әйтүем.

Әти үлгәннән соң мин җәйге каникул вакытларында авылга кайтмас булдым. Бәлки, монда әти мәрхүм әйтә торган сүзләрнең миңа психологик йогынтысы да булгандыр. Казан белән авылыбыз арасындагы алтмыш-җитмеш чакрымлык ераклык аша мин күңелемнән анда калганнар белән әледән-әле әрепләшеп алам: «Йортта үзегез генә каласыгыз килгән иде, теләгегезгә ирештегез инде. Мин сезгә батрак булып, баш пешергеч эссе җәй айларында кара тиремне сыгасым юк!» Ләкин кайтмый калуымның чын сәбәбе бу түгел, чын сәбәбе җитдирәк һәм тирәндәрәк иде. Кышка өс-башымны рәтләрлек акча төшерү нияте белән, мин кая булса да берәр заводка эшкә керергә булдым. Акча төшерү белән бергә, минем өчен бик тә әһәмиятле икенче ягы да бар: ул чагында инде «Мин үзем заводта эшләгән кеше. Социальное положением – рабочий!» дип күкрәк төебрәк сөйләргә мөмкинлек ачылачак. Революциянең беренче ун елында, иске тормыштан әле тик чыгып кына килгәндә һәм ул иске тормышның өзелмичә калган сөякчел куллары әле теге яктан, әле бу яктан сузылып, совет властеның бугазыннан буып алырга торганда, иҗтимагый чыгышның эшчеләр сыйныфыннан булуы яки үзеңнең завод исен иснәгән кеше булуың бик әһәмиятле фактор исәпләнә иде (хәер, моның әле бүгенге көндә дә базары төшкәне юк).

Әмма әти үлгәннән соң беренче җәйдә үк мин заводка кереп эшли алмадым. Күрәсең, моның рәтен дә белмәгәнмендер, бәлки, авыл малае буларак, миндә заводтан чак-чак кына өркү дә булгандыр. Ләкин аның каравы, шул юнәлештә беренче адымнарны ясап, типографиягә корректор булып кердем. Александров исемендәге типография ул елларда Кремльдә, Наркомзем бинасының аскы катында, калын стеналы, түшәмнәре гөмбәзләнеп килгән, берсеннән икенчесе аркалар белән генә аерылып торган зур-зур галереяларга урнашкан иде. Ул чагында полиграфия техникасы бик түбән баскычта, бөтен нәрсә диярлек кулдан эшләнә һәм шунда, хәреф кассалары арасына башларын яшереп, кайберәүләр чама белән генә «төшереп» тә алгалыйлар иде. Безнең корректорский бераз эчкәрәк урнашкан, шулай да арада калын стена юк, безнең мыдыр-мыдыр гранка укуыбыз (берәвебез кычкырып укый, икенчебез оригиналны карап бара) хәреф җыючыларга, хәреф җыючыларның эш арасында шаяртып сөйләшүләре, үзара кычкырып көлүләре, бигрәк тә бугаздан «кургашын тузанын юып төшергән» агай-эненең, аеруча күңеллеләнеп, суганлы-борычлы анекдотлар сөйләп җибәрүләре безгә аермачык ишетелеп тора иде. Тик Зәкәрия абзый чыгып, тегеләрне тәртипкә чакырганнан соң гына, бераз басылгандай булалар иде. Наборщиклар белән араның болай якын булуы, дөресен әйткәндә, миңа бик ошый, бушаган араларда мин дә алар янына чыгып, хәреф кассалары тирәсендә чуалгалыйм, хәреф җыярга өйрәнеп маташкан булам, кулымны кургашын тузанына буйыйм. Ул да түгел, мәзәк яратучы берсе, арттан гына килеп: «Менә болай иелә төшебрәк чүплән!» – дигән булып, биш бармагын биш якка җәеп, минем битемнән учлап тота, биттә бармак эзләре җәелеп кала. Бүтәннәре шаркылдап көләргә тотыналар. Аларның болай шыксыз шаярулары өчен эчемнән тырналсам да, тулаем алганда, бик канәгать идем. Шулай булмыйча соң! Наборщиклар белән бер үк тузанны иснибез, бер үк түшәм астында эшлибез, җитмәсә тагын, үзләренә иш санап, кәефләре килгәндә минем биткә әнә шундый печатьләр дә суккалый торалар. Хәреф кассалары яныннан үтеп-сүтеп йөргәндә, үзем дә бармакларны тузанга манып алгалыйм, шулай булгач, кай җирем «рабочий класс» түгел инде минем!

Шулай да бармакны хәреф тузанына манып кына «рабочий класс» булдым дип йөрмә икән. Моны миңа беркөнне безнең өлкән корректорыбыз Зәкәрия абзый аңлатып бирде. «Син, Фатих туган, үз эшеңне онытып, наборщиклар тирәсендә буталып йөрмә, яме. Ак чәүкә башың белән сине кара каргалар барыбер үз араларына кертмәсләр», – диде ул миңа мыскыллы тон белән. Дөрес, мин ул чагында бераз онытылып киткән булганмын, әмма шулай да Зәкәрия абзыйның алай каты бәрелергә ни хакы бар соң?! Тыштан тел кайтарып бер сүз әйтмәсәм дә, эчемнән генә Зәкәрия карт белән әрепләшмичә булдыра алмадым: «Шулай да син түгел инде, Зәкәрия абзый, синең кебек, буржуйлар газетасында редактор булып эшләгәнем юк, Аллага шөкер».

Әйе, ул вакытта безнең «Кызыл Татарстан» газетасының өлкән корректоры булып эшләүче Зәкәрия Садретдинов агайның элек, революциягә кадәр, татар буржуазиясе акчасына чыгарылган «Кояш» газетасының фактик редакторы булган бер кеше икәнлеге турында мин инде ишетә белә идем, һәм Зәкәрия абзый берәр хәреф хатасы җибәреп, шуннан нинди дә булса мәгънә хатасы килеп чыкса, соңгы мәртәбә укучы корректор сыйфатында мин шул мәгънә хатасын тотып алсам, аңарга үткәзә торган итеп бер әйтергә бик әзер идем. Ләкин бу теләгемә ирешә алмадым. Зәкәрия абзый, болай үзе миңа малайсытыбрак караса да, үз эшен белеп һәм яратып башкара торган намуслы карт иде. Әмма аның «ак чәүкә башың белән кара каргалар арасына тыгылып…» дип, мине мыскыллап әйткән сүзләре дөрес булып чыкты. Көзен, укулар башланыр алдыннан, типографиядән киткәндә биреп чыгарган кәгазьдә болай үзе тулаем яхшы характеристика булса да, шулай да «эшче» дип язмаганнар, «хезмәткәр» дип кенә язганнар иде. Никадәр хәреф тузаны йоттым, кулларымны хәреф кассаларындагы тузанга мангалап йөрдем, битемә ничәмә-ничә тапкыр биш бармак эзе төште, ә биреп чыгарган кәгазьләрендә нибары «хезмәткәр» генә! Моңарга минем бик яман ачуым килде, һәм икенче җәйне без, Гыймад Нугайбәк агайның безнең мәктәптә укучы каенише Галимҗан Юсупов дигән бик чая бер малай белән, Паратский затонындагы «Красный металлист» заводына өйрәнчек малайлар булып кердек.

«Красный металлист» заводы ул елларда, купец Паратскийлардан калган хәлдән азмы-күпме «кузгалган» булса да, тулаем алганда, бик ерак китмәгән: кустарный мастерскойлардан, яртылаш су өстенә корылган һәм түбәсе күк белән ябылган сборочный площадкалардан торган, кадровый эшчеләре бик аз булган, күп кешесе безнең кебек килеп кенә эшләүче таркау бер завод иде. Мин анда айга күпме акча төшергәнебезне дә хәтерләмим, һәрхәлдә, мактанырлык эшебез булмады шикелле. Шулай да без инде «кара каргалар арасына эләккән ак чәүкәләр» түгел, без монда подручный эшчеләр исәпләнәбез, атнага бер килә торган ял көннәрендә Казанга кайтып, бәхеттән, урамда иске дуслардан берәрсен очратсак, тавышыбыз бөердән чыга: «Безнең заводта, малай… безнең рабочий класс арасында бик алай шаярырга туры килми», – дип кенә җибәрәбез.

Тулаем алганда, «чыгышым эшчеләр сыйныфыннан» дип язу, бәлки, анкета тутырганда бик шәптер, әмма үзең барып заводта эшләү һич тә алай майлы ботка түгел икән. Бер торып, завод капкасыннан кереп киткәч, чүп тә түгел, мастер кая йөгертә – шунда чаба бирәсең. Кирәкле инструментларны алып киләсең, баржа корпусларын җыйганда табаклы тимерләр җилкәңнән үтә, заклёпка вакытында чүкеч сугасың, чүкечне кувалда алыштыра, бик тирләсәң, мастер күзеннән шыгаеп, тиз генә чумып аласың. Су эзләп әллә кая барасы түгел, су шунда – безнең аяк астында гына. Болары шулай. Кич белән беләкләрнең, иңбашларның күтәргесез авыраеп, катып калуын искә алмаганда, эшләве берни түгел. Иң читене иртән йокыдан тору. Ул вакытта эшчеләр өчен, хәзерге кебек, бөтен шартлары җиткерелгән тулай тораклар юк, килеп эшләүче сезонниклар өчен аннан-моннан гына корыштырылган тар гына баракларда тыгылып беткән кеше була торган иде. Шунда ук һәркайсы үзенә аерым ашарларына пешерәләр. Ризык исе, аяк чолгавы исе, самосад тәмәке исе һәм бүтән имгә яраклы исләр… Җитмәсә тагын, эссе… Шул шартлардан, кешеләрнең төнлә үлгәндәй йоклауларыннан файдаланып, тапчаннарны, урын-җирләрне кандала сырып ала.

Шулай да без, Галимҗан белән икәү, хәйләсен таптык. Мәктәптә һәм интернатта чагында ук гел югартын, кеше башыннан йөрергә яратканы өчен, аннары ул чагында бик популяр булган «Багдад карагы» картинасы йогынтысында булса кирәк, «Дуглас Фербенкс» кушаматы алган җиңел сөякле, шук табигатьле Галимҗан эшне көйләде. Тышта, ике барак арасында, тар гына бер аралык бар иде. Шул аралыкка, өскә үк менгезеп, сәндерә ясадык. Ни өчен өскә үк менгезепме? «Син шагыйрь кеше, йолдызларга карап, илһам җыеп ят», – дигән булды Дуглас. Ләкин йолдызларда кайгыбыз юк, өскә үрмәләвебезнең үзенә күрә бүтән сәбәпләре бар. Бердән, аяк астындарак булсаң, безнең рәхәтлектән көнләшеп, икенчеләрнең дә безнең аралыкка борын сузулары бар. Икенчедән, бусы инде иң җитди сәбәп, өстә булгач, янәсе, кандала үрмәли алмас. Көннең көн буе чүкеч сугып, тимер-калай ташып, тәмам арыган гәүдәләрне кичен югарыдагы «тәхетебезгә» сузып салабыз. Аяк очыбызда гына ниндидер хикмәт буенча киселми калган карт имән саклап тора, имән яфраклары аша йолдызлар җемелдәшә, затоннан һәм Идел ягыннан йомшак җил искәләп куя. Һава шундый саф, исереп йоклап китүеңне сизми дә каласың.

Һәм әнә шунда кинәт гудок тавышы яңгырап китә. Әле яңарак кына яткан идек кебек, юк, алай булмаган, төн узып киткән, инде әллә кайчан яктырган, сәгать алты, әлеге гудок – урыннардан кузгала башларга дип хәбәр итүләре икән. Йокы, әлбәттә, туймаган, күз ачу читен, урыннан кузгалу тагын да читенрәк. Әмма кузгалмый да мөмкин түгел.

Аның каравы бөтенең бергә гөрләшеп эшкә баруы ни тора! Инде йокы ачылган, анда-санда уен-көлке сүзләр ишетелеп куя, үз ишләре итеп синең дә янтыгыңа төрткәләп алалар, син дә әҗәтле булып калмыйсың. Иң кызыгы шунда: барың да бер капкага таба барасың, барыбызга бер кояш чыккан, бүләсе малыбыз юк.

Эзләнү, таба алмау, тагын эзләнү

Кызык хәл: элегрәк, моннан берничә ел элек, авылдан килеп укый башлагач һәм өстәвенә тагын кулда каләм дә кыштырдап торгач, мин үземне Габдулла Тукай дәрәҗәсенә үк куймасам да, һәрхәлдә, эшләр шул якка таба бара, зур шагыйрь булып танылырга күп калмады, киерелеп бер сикерсәм, мин ул данның өстенә үк басачакмын дип уйлый идем. Нихәтле беркатлылык, җиңел уйлау, сабыйлык. Түбәндә, чокырда булганмын мин ул чагында. Бары тик үз өстемдәге бер кисәк күкне күргәнмен дә үземне генә күргәнмен. Аз-маз гына кеше арасына керә башлагач, өлкән агайларның акыллы сүзләрен ишеткәли торгач, әлбәттә, укыган китаплар да күзне ача баргандыр, бигрәк тә бер җәйне типографиядә, икенче җәйне «Красный металлист» заводында эшләү мине дәррәү генә чокырдан тартып чыгаргандай булды. Һәрхәлдә, күрә, сизә башладым: бик күп нәрсә җитми әле миңа! Югыйсә хәзер зур-зур гына парчаларым да басыла инде. Шул ук «Безнең юл» журналында «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән бөтен бер биткә җәелгән поэма сымак бер нәмәстәкәй дә бастырдым. Бик тә «индустрияләштереп» язган идем мин бу мәхәббәтне. Кызында почмаклап бәйләнгән кызыл яулык, зәңгәр блуза. Машина «шалтыр-шолтыр» лары да ишетелеп тора кебек иде. Ләкин, яшерен-батырын түгел, берәүнең дә исе китмәде. Бераз суына төшкәч, читтәнрәк торып, үзем укып карадым: үземнең дә исем китмәде. Яңа рифмалар бар, корым турында, гудок турында сүзләр бар, ә менә кешеләр, аларның күңелне ышандыра торган үзара мөнәсәбәтләре, иртән күзеңне ертып аякка бастыра торган аяусыз тормыш юк. Бөтенесе ясалма, бармактан суырып чыгарылган, конфет кәгазе ябыштырып, чуарлап эшләнгән.

Әллә бу тормыштан бөтенләй читкә китеп, әче икмәк белән торучы гади кешеләрнең аягы тимәгән һәм аягы беркайчан да тимәячәк хыялый дөньяларны, күкле-яшелле болытларны, Гаденан бакчаларын айкап йөрергәме икән? Әнә Фәтхи Бурнаш күптән түгел генә «Мөкәррәмә» дигән шундый бер поэма язып чыкты ич. Йөгереп җитеп кара син анда тасвирланган дөнья артыннан. Бөтенесе яңгырап, очып, чын болытлардай кабарып тора.

Ул хәтле үк күпертә алмасам да, шулай да каләмне сынап карадым. «Луиза» дигән поэма яздым. Тышкы бизәкләре җирнеке. Хәтта исеме дә бар бу җирнең: Казан пристане. Дебаркадер. Айлы кичләр. Идел өсте. Пароходта эшләүче егет. Кыз аны айлы кичләрдә каршы ала, шундый ук айлы кичләрдә озатып кала. Бөтен детальләре хәтердә калмаган, кешеләре шулай ук хәтердә калмаган, хәер, безнең кебек кара әпәй ашап, төрле мәшәкать чигеп яшәүче кешеләр юк та иде бугай анда. Андый тормышны һәм андый кешеләрне сурәтли алу өчен, күрәсең, болыттай ишелеп торган хыяллар гына җитми иде булса кирәк. Әйе, персонажларын юньләп хәтерли алмыйм, ә менә айны хәтерлим: ай бар иде.

Шуннан соң «Безнең юл» журналы редакциясендә булган бер эпизодны хәтерлим. «Безнең юл» редакциясе ул чагында инде Мәдәният йортында, өченче каттагы тар-тар гына ике бүлмәдә иде. Шунда бер барып чыкканда, Гомәр Гали минем әлеге теге «Луиза» ны тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәтигә күрсәтеп тора иде. Әллә элегрәк күрсәтеп, шул турыда үзара фикер алышып торулары булдымы икән? Барлык ваклыклары белән истә калмаган. Истә калганы шул: Галимҗан Нигъмәти нәкъ минем күз алдымда чалбарын күтәргәндәй бер хәрәкәт ясап куйды. Аннары, һәрвакыттагы гадәтенчә, борынын тарткалады. Аннары әрләп тә түгел, ләкин шул ук вакытта бик үк исе дә китмичә, гадәти генә бер нәрсә турында хәбәр иткәндәй әйтте:

– Жуковскийда мин мондый романтиканың яхшырагын укыганым бар, син редактор кеше, үзең кара, – диде Гомәр Галигә.

Гомәр Гали сер бирмәскә тырышты, әсәрне яклап азапланды, һәрвакыттагы кебек, аңарга минем шигырь төзелешем, телнең йөгереклеге, колакны рәнҗетерлек яңа рифмалар артыннан куып маташмавым ошаган иде булса кирәк.

– Безнең чабаталы агай-эненең Жуковскийны хәтерләтерлек итеп яза алуы начар түгел ул, – диде соңыннан шаяртыпмы, чынлапмы Нигъмәтигә каршы. Һәм ул поэманы үзенең журналында бастырып та чыгарды. Дөресен әйтим, минем дә бик күңел булды бу эшкә. Шулай булмыйча, «Безнең юл» да поэма хәтле поэма бастыр әле син! Җитмәсә тагын, шул уңайдан нинди зур кешеләрнең исемнәре телгә алынды бит әле. Әйтергә генә ансат: Жуковский!

Ләкин Нигъмәтинең чалбарын күтәргәндәй итеп һәм, шуңа өстәп, борынын тарткалап торуы бик озакка чаклы минем күз алдымнан китмәде. Тел белән әйтеп бетермәгән ниндидер бик зур мыскыл бар иде бу хәрәкәтләрдә.

Мин моны соңга табарак аңлый башладым һәм хәзер инде, акыллы башланып, яшьләргә, яшь язучыларга киңәш итеп әйтәм: бүтәннәр сайраган тавыш белән сайрарга тырышмагыз, җанкисәкләрем. Яхшымы-яманмы, үз тавышыгыз, үз җырыгыз, үз догагыз булсын.

Тагын бер тукмак. Шул елларны мин «Европа үлә» дигән бер шигырь язып, «Авыл яшьләре» журналында бастырып чыгарган идем. Жуковский романтикасына сугылудан соң, бусы инде икенче чиккә тайпылып, үтә «кызыл», үтә заманча булырга тырышып ясалган бер селтәнү иде. Шул гөнаһ шомлыгы шигырь кисәге ничектер Такташның күзенә чалынган һәм, әлбәттә, бер дә ошамаган.

Мәдәният йортында яшь язучыларның атна саен җыела торган нәүбәттәге утырышларының берсендә, дөресрәге, утырыш башланыр алдыннан ничектер сүз чыгып, Такташ мине бу шигырем өчен шактый гына кыздырды.

– …Соң, син үзең уйлап бак, йөрәк парәм, – дип, бераз мишәрчәрәк сузып, әрләп китте ул мине сүзнең ахырына таба, – баш белән уйлап бак, Европа дигәнең зур бит ул, канатым. Аның Пуанкаресы да, Чемберлены да бар барлыкка. Болары минем үземә дә бер дә ошамый. Тиктән генә «Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын» дип язмаганмындыр. Но бит, шагыйрь кеше, син белергә тиешсең: Европада әнә ул кәкре койрыклы «сукин сын» нарга караганда әллә ничә тапкыр күбрәк икенче кешеләр – яхшы кешеләр бар. Пролетариат сыйныфы, янә дә килеп, Ромен Роллан, Бернард Шоу, Томас Манн кебек зур әдипләр бар. Аларны да кырып бетермә келисеңмени син бер селтәнү белән? Одним словом, йөрәк маем, уйлап җиткермәгәнсең син бу шигыреңне. Ә уйлап җиткермичә шигырь язарга ярамый, язсаң да, бастырырга ашыкмаска кирәк. Сал да куй архивыңа. Бүген башың җитмәсә, бәлкем, иртәгә уйлап багарсың…

Иртәгесен дә, аның иртәгесендә дә кабат-кабат уйлап, ниһаять, мин бер карарга килдем: үзем дә канәгать түгел, әнә Такташ абыйныкы кебек табигый, җылы һәм уен-көлкеле дә чыкмый. Җитмәсә тагын, уйлап җиткерү дә шулчаклы гына икән. Ак тәүбә, кара тәүбә, юк, бүтән бер юл да шигырь язмаячакмын. Бусы, бәлки, үземне үзем юату, үземнең булдыксызлыгымны яшерергә тырышу өчен булгандыр инде: авыл көнкүреше белән бәйләп, бераз крестьянчарак итеп, үземчә теоретик нигез дә табарга тырышам. Шигырьдә син, аркандагы ат кебек, рифма казыкларына бәйләнеп куелгансың, фикергә үсәргә, хисләргә ташырга мөмкинлек юк. Ә менә хикәядә яки драмада син инде тәрханда, теләсәң кая чап, койрык чәнчеп чап!

Җитмәсә тагын, бу елларда мин театр белән дә нык кына мавыга башлаган идем. Опера белән димим, операга минем ул чагында да тешем үтмәде, хәзер дә «Евгений Онегин», «Пики дамасы», «Кармен», «Чио-чио-сан», «Мәзәкчеләр» кебек берничә операдан башка операны тыңлый алмыйм. «Татарда беренче опера» дип бик нык шаулап, ярты аршынлы хәрефләр белән басылган бизәкле афишалар чыгарып игълан ителгән «Сания» операсына актык тиеннәремә билет алып барып та, яртысын карагач, иптәшемне ташлап качып киткәнемне әле дә бик яхшы хәтерлим.

Ә менә драма – ул минем элек-электән йомшак ягым. Мактанып әйтә алам, мин – татар сәхнәсендә Нури Сакаевны, Бари Тархановны, Шакир Шамильскийны, Зәйни Солтановны, Хәлил Әбҗәлиловны, Нәгыймә Таҗдарованы күргән кеше. Хәлил Әбҗәлиловка булган җылы карашымны белдереп, бу зур актёрның үзенчәлекле уен осталыгы турында соңыннан язып та чыкканым бар. Әле ул елларны Фатыйма Ильскаяның да гөрләгән чагы иде. Ничектер «Канлы чәчәкләр» спектакле, аның да бөтенесе түгел, аерым кисәкләре, бигрәк тә үзенең дан йолдызына менеп баручы Фатыйма Ильскаяның бу спектакльдәге маркитанка ролен башкаруы истә калган. Солдат формасына киенгән кыз, чая, темпераментлы уен, көмештәй чыңлап торган тавышы, сәхнәне яңгыратып көлүе – болар барысы бергә кушылып, дала карлыгачыдай күз алдында уйнап тора. Соңыннан, әлеге спектакльдән соң күп еллар узгач, Ватан сугышы фронтларында газета чыгарып йөргәндә, көньяк далаларында күргән кайбер тормыш тәэсирләре белән рухланып, мин «Хатын солдат» дигән бер хикәя яздым (соңыннан мин бу хикәяне «Машук апа» дигән исем астында үзгәртеп тә эшләдем). Һәм, дөресен әйтим, әнә шул хикәяне язганда да, аны үзгәртеп эшләгәндә дә, фактик материалларга шигъри канатлар биргәндәй булып, әлеге шул Фатыйма Ильская иҗат иткән маркитанка образы күз алдымда уйнап торды. Бер күңелгә сеңеп калган образның еллар гына юып бетермәс көче әнә шулай була икән шул! Ул Бари Тархановның «Камали карт» тагы кызыл билбаулы, кырпулы бүрекле, бүрек астыннан бөтен нәрсәне сөзеп, сынап, үз файдасына нәрсә булса да «отарга» тырышып караучы астыртын-хәйләкәр карашлы Камали карт образы, ул аның «Хөсәен мирза» дагы дивана карты… Мин аларны күрдем, шунлыктан мин, татар театрын күрдем дип, һич офтанмыйча әйтә алам.

Әнә шул чагында, милли театрыбыз әнә шундый якты йолдызлары белән балкып үсеп барганда, эчендә җаны һәм кулында яхшымы-яманмы каләме булган кайсы язучы гына бу театр репертуарына нәрсә булса да бүләк итү турында хыялланмады икән? Һәм чынлап та – хикәячесе дә, шагыйре дә, публицисты да – барысы да кулларыннан килгәнне бирделәр, бирергә тырыштылар. Шагыйрь Гадел Кутуй «Балдызкай», «Күк күгәрчен» нәре белән әнә шул чорда бер шаулап алды. Хикәяче Фатих Сәйфи-Казанлы, хикәяче Шамил Госманов үзләренең драмалары белән бигрәк тә әнә шул чорда күренделәр. Мирза Заһитов дигән бер кеше бар иде, берчакны ул татар театрының директоры да булып алды кебек. Соңыннан аның язмышы ни белән беткәндер, әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, әдәбият кешесе түгел иде шикелле. Хәтта менә шул кеше дә бер пьеса язып, сәхнәдә куйдырып китте. Юкарак кына булса да, татар телендә «Тамашачы» дигән махсус журнал чыга, анда артисткаларның маңгайларына энҗеле калфакларын кәкрәйтеп төшкән карточкалары басыла, Сәйдәш көйләре яңгырый башлаган чак, театр темасына әледән-әле кызу бәхәсләр булып ала, күптән түгел генә Театр техникумын бетереп чыккан Хәким Сәлимҗанов, Зариф Закиров, Риза Ишморат кебек яшь артистлар, озын чәч үстереп, шакмаклы пиджаклар киеп, татарда соңга калып уянган «футуризмны» аякка бастырмакчы булып йөриләр. Бөтен нәрсә яшь күренә, барыбыз да бугаз киереп кычкырырга яратабыз. Үзеннән-үзе аңлашыла: шундый бер кузгалыш чорында нигә миңа, әйтик, пьеса язып карамаска! Бигрәк тә тагын шигырь белән дә эш пешмәде. Басуын басалар, шул ук вакытта башка да чүкеп кенә торалар. Теге вакытта Такташ тәнкыйтьләгәннән соң, җир тишекләренә керерлек булдым. Барыннан да бигрәк, шигырьләремнән үзем канәгать түгел идем. Һәм әнә шул каршылыклы хисләр астында, театрга якынаерга бик нык өметләнеп, мин «Көрәш кызы» дигән дүрт пәрдәлек драма язып ташладым. Әлбәттә, ул бик зәгыйфь туган иде булса кирәк, образлары юк, риторика поты белән иде. Шулай да мин аны тәвәккәлләп театрга алып бардым. Ул чагында Татар дәүләт театры хәзерге Качалов исемендәге Зур драма театры бинасында иде. Аның баш режиссёры һәм художество җитәкчесе Гомәр Девишев, пьесамны әллә укып, әллә укымыйча ук, берничә сүз белән мине әйләндереп салды.

– Юк, егеткәем, пьесагыз безнең театрда барырлык түгел, – диде ул һәм, сезнең белән сүз тәмам дигән кебек итеп, телефон трубкасына борылды.

Шуннан соң инде мин нишли алам ди? Әлбәттә, бик нык хурландым һәм, кызыл тыш белән пөхтәләп тышланган пьесамны култыгыма кыстырып, борынымны тарта-тарта кайтып киттем. Без ул чагында шикаять белән икенче, өченче ишекләргә барып йөрүне белми идек. Шундый зур кеше «Ярамый!» дип әйтеп тора икән, димәк, шулай инде, ярамый дигән сүз.

Ничек кенә булмасын, беренче пьесамның миңа файдасы тиде: шуның белән булашып, мин шигырь язудан башта читләштем, аннары бөтенләй язмас булдым. Гомумән, бу вакытларда инде мин яхшы ук уйлана башладым: язучы булырга кызыгып, читтә-чатта боз ялап йөрүләрдән рәтле нәрсә чыкмастыр, ахрысы. Буй үсеп бара, яшь тә егермегә җитте, өлкәнрәк классташлар, мәктәпне тәмамлап, кайсы кая таралыштылар. Укырга башта ук соңга калып керешкән һәм, гомумән, бөтен нәрсәгә соңга калып, кичегеп өлгерә торган мин – тиле сөяк – җыен бала-чага арасында сузылып калдым. Шул ук вакытта замана тавышын да ишетәм, бөтен җирдә белгечләр кирәк, әле тегендә, әле монда югары уку йортларына хәзерли торган курслар ачыла иде. Бу Вахитов мәктәбендә бот буе балалар арасында чуалып йөргәнче, әллә, бөтенесен ташлап, шул курсларга китәргәме икән? Вакыт-вакыт шундый уйлар да башка килгәли иде, ләкин, ни хикмәттер, шулай да китмәдем. Үзара гына әйткәндә, китмәвемнең ике сәбәбе бар иде. Беренчедән, Вологда өлкәсеннән килеп укучы Мөнирә Сафиуллина дигән гаҗәп чибәр бер кызга муенымнан гашыйк булып калганмын. Ул кыз моны беләме-юкмы? Ә менә мин, төннәрен йокламыйча, аның турында уйланып чыгам. Шул кыз өчен интернатта бер малай белән, ботинка атыша-атыша, сугышырга да өлгердек инде. Гаҗәп дигәнемнең сере тагын шунда: теленә әллә ниткән әкәмәт сүзләр катнаштырып сөйли. Себере дә, Сембере дә бергә дигән кебегрәк. Үзе шулай сөйләвеннән ояла. Оялган чакта, битенә алсу кызыллык йөгерә. Башын тәкәббер генә чайкап, йөзен читкә бора. Йөзен читкә борган чакта, чәч чуклары җилфердәп кала. Һәм аннары, үзенең рәтләп татарча белмәвенә ачу итеп, русча сөйләшә башлый. Ә русчасы аның, минем ул вакыттагы аршын белән үлчәгәндә, рус кызларын көпә-көндез чабата бәясенә сатып җибәрерлек шәп иде. Бер сүз белән әйткәндә, гомумән, бераз сәеррәк иде ул кыз. Юк-барга күз төшми инде минем, мактана дип уйламагыз. Җибәрмичә, әнә шул кыз тотып калды, хәерсез. Икенчедән, ничә еллардан бирле укып, коллективка, бигрәк тә укытучыларга ияләшкәнмен, ташлап китәсем килмәде. Аннары, гомумән, вәсвәсә бик көчле: бер җирдә утырып, түгәрәкләнгән урта белем аласым килде. (Бу гадәтемне гомер буена ташлый алмыйм. Әгәр бер ботакны эләктереп алам икән, аның күршесендә тагын да җимешлерәк нинди генә икенче агач үсеп утырмасын, йә үзем егылып төшмичә, йә ботакны сыкмыйча, беренче ябышкан ботагымнан төшмим!) Күбенә түзгәнне азына түзәрмен. Менә хәзер сигезенче классны бетерәм, тагын нибары бер класс, аннары түгәрәкләнгән урта белем белән югары уку йортына!

Шул үҗәтлегем аркасындадыр инде, буш вакытлардан файдаланып, мин тагын кулга каләм алдым. Теге пьесам ярамаган икән, кызыклырак итәргә тырышып һәм шактый гына детектив та кушып, кооператив тирәсендәге сорыкортларны фаш итеп, «Усаллар» дигән исем астында янә бер пьеса яздым. Һәм бусы ярады булса кирәк, 1929 елны, минем беренче китабым буларак, аерым китап булып басылып та чыкты.

Актаныш якларына сәяхәт

Бөтенесе бер якта калсын, быел җәй, укулар туктагач, авылга кайтам. Авылны, аның җәен, кичке уеннарны, тальян гармун көенә җырлап урам әйләнүләрне сагындым. Такташ әйтмешли, кайдан гына алып килеп адаштырдылар соң әле мине бу таш калада? Муеныма никадәр генә шәһәр шөлдерләре элмәсеннәр, синеке мин, авыл! Җаным-тәнем, уйларым-хисләрем, җырым-моңым белән, бөтенесе белән синеке, тик синеке генә. Туфрактан актарылып чыкканмын, яңадан туфракка әйләнеп кайтканчы, синеке булып калсам иде!

Әйе, ниятем шулай иде, җәен яңадан туган авылыма кайтып, гамьсез авыл егетенә әйләнмәкче идем, барып чыкмады. Картлар әйтмешли, «Алла боерса» дип әйтмәгән булганмындыр. Хәер, авылның да асты өскә килеп тора, колхозлашу хәрәкәте кызып барган чак. Катыклы умач ашап, корсагын уып яки кара мунчаларга җыелып ләчтит сатып утыра торган иске авыл өркеп артка чигенә, аның урынына колхозлы, кызыл почмаклы, газета-журналлы, шул ук вакытта эчке каршылыклары, ашкынулы һәм хаталы омтылышлары да берьюлы өскә бәреп чыккан яңа авыл туып килә иде. Менә шул яңа авылны төзешүдә үзебезгә күрә безгә дә өлеш тиде. 1935 елның язында, дөресрәге, җәй башында, мәктәпләрдә укулар туктагач, өлкән класс укучыларыннан һәм, җитәкчеләр сыйфатында өч укытучыны да кушып, комсомолның хәзерге Идел буе районы комитеты безне культбригада итеп Минзәлә кантоны Актаныш волостена, колхозлар эшенә ярдәмгә җибәрергә булды. Безнең бригадада барлыгы егерме бер кеше; җидешәр-җидешәр өч группага бүленеп, без өч колхозда эшләргә тиеш идек. Сигезенче класс укучысы, буй җиткән егет, өстәвенә җыелыш саен чәчрәп-чәчрәп чыгышлар ясаучы комсомолец дип йөрткәннәре, мондый эштән мин соң читтә каламмы инде! Әле гадәти генә берәү дә түгел, муенына күрә камытын да таптылар, бригаданың комсомол фракциясе секретаре. Шулай итеп, заманасында мин дә бер «фракционер» га әйләнеп караган идем, ләкин, узган эшкә салават, әллә ни зур эш кенә кырып булмады.

Шулай итеп, оешып килә торган яшь колхозларга ярдәмгә китәргә җыена башладык. Моның уен эш түгеллеген үзебез дә чамалый идек, үзебез белгәнгә өстәп, комсомол райкомында да, мәктәп дирекциясе дә, Наркомпроска чакырып та әйтә тордылар: юк, уен эш түгел бу, әгәр шулай әйтергә яраса, бу безгә – өлкән класс укучыларына – мәктәпне тәмамлап чыгу алдыннан иң җитди бер имтихан булачак.

Карыйсы эшләрне карадык, аласы стипендияләрне алдык, юдырасы керләрне юдырдык һәм, укулар тукталачак май азагын көтеп тә тормыйча, дүрт-биш көн алдан пароходка төялдек. Пароходның ни исемле булганлыгы хәтердә калмаган. Казан белән Уфа арасында йөри торган кечерәк кенә бер Агыйдел пароходы иде. Кечкенә булса да, ике катлы һәм пароходта булырга тиешле бөтен ялтыр-йолтырлары бар иде. Бик үк югарыга күтәрелә алмасак та, шулай да әллә ни койрыкка да калмыйча, өченче класстагы урыннарны ябырылып алдык. Яшь-җилкенчәк бар җирдә, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, уен-көлке, шау-шуы да җитәрлек, өч укытучы гына баса алмаса, комсомол фракциясе секретаре буларак, мин дә юк мыекларны тырпайтып куйган булам. Тулаем алганда, каравыл кычкырырлык бернәрсә дә булганы юк әлегә, барысы да үз урынында.

Кузгалып киттек. Казан белән саубуллаштык. Кемнең капчыгында нинди хәзинәсе бар – шулар белән мактаныша-мактаныша, барысын да уртага салып, чәйләр эчтек. Шуннан соң без, әлеге өч укытучы һәм фракция секретаре буларак мин, җыелып, эш турында сөйләшә башладык. Хәзер инде Казаннан кителгән, безне кайгыртып торучылар юк, барысы турында да үзебез кайгыртырга тиеш: ныклабрак сөйләшмичә мөмкин түгел иде. Ә ныклабрак сөйләшә башлагач ачыкланды: Казанда чагында хәзерлек чаралары турында бик күп сүзләр сөйләнгән булса да, иң кирәклеләре искә алынмыйча калган икән. Җыр китаплары алганбыз, радиоустановкалар алганбыз, стена газеталары чыгару өчен буяу карандашларына хәтле онытылмаган, физкультура укытучысы Габдрахман Галиев авыл яшьләре арасында физкультура-спорт эшләрен җәеп җибәрү өчен волейбол җәтмәседер, туплар, әллә ниткән герләр, һәртөрле сикерү, суга чуму, әсбаплары алган, хәтта тартма-тартма зарядлары белән кече калибрлы мылтык алырга да онытмаган. Ә менә иң әһәмиятлесен, баргач та эшне башлап җибәрү өчен иң кирәклесен – нинди дә булса җайлырак, кечерәк кулдагы, уйнар өчен дә, карар өчен дә кызыклы берәр пьеса алырга онытканбыз. Имәндә икән ләбаса чикләвек, хәзер нишләргә инде безгә?

Чәйдән соң, пароходның әкрен генә тирбәтеп алып баруы җаена кайсыларыдыр кырын авып төшкәннәр иде, барысын да аякка бастырдык. Өченче класс салонына җыелдык, соңгарак калып булса да, тревога сугарга тотындык. Монда инде кул болгый-болгый кайнар нотыклар сөйләп торырга вакыт калмаган, һәм аңарга омтылыш ясап караучы да булмады. Барыбыз да өстебезгә йөкләтелгән бурычның уен түгеллеген сизә идек, сүз кыска, сөйләшү эшлекле булды.

Барып җиткәч тә, эшне танышу кичәсеннән башлап җибәрергә карар кылдык. Бу кичәдә, әлбәттә, коры сүз генә булмаска тиеш. Озакка сузылмаган кереш докладтан соң, шундук кичәнең әдәби-художество бүлегенә күчәргә. Шундук концерт номерлары әзерли башладык. Әлеге шул җаваплылык хисен сизүдәндер инде, кыстатып торулар булмады: җырларга теләүчеләр дә, биючеләр дә, декламаторлар да табылды, физкультура укытучысы Галиев, олы башын кече итеп, берничә акробатик номер күрсәтергә сүз бирде. Бикчәнтәев дигән бер малайның берничә фокус номеры бар икән, мәсәлән, кечкенә генә ак шарны тиз генә авызына каба да, куллары белән ниндидер галәмәтләр кыландырганнан соң, җиң очыннан тартып ала. Бик үк шома эш түгел инде түгеллеккә, ит югында үпкә тансык дигәндәй, әйдә, аның ул шарын да файдаланырга булдык. Шуның янына тагын барган җиребезнең үзендә дә яшьләр юк түгелдер, аларны да тартырбыз. Шулай итеп, булачак кичәбезнең концерт өлешен, шәт, ерып чыга алырбыздыр кебек күренә. Ләкин концертка кадәр бер-ике генә пәрдәлек булса да спектакль дә уйнап күрсәтергә иде бит. Барыбыз да шул фикердә, әмма кулыбызда бер генә пьеса да юк. Инде Казандагылар белән сүгешергә дә бераз соңгарак калганбыз. Шуннан нишләргә?

– Безнең язучыбыз үзебез белән бит, егетләр, – диде кайсыдыр, шаярган төсле генә итеп. Ләкин күзләреннән күренеп тора, шаярырга һич җыенмый иде, – язып ташласын Фатих берәр нәрсә.

Барысының да колагы торды бу тәкъдимгә. Шул җөмләдән мин үзем дә назландырып торуны артык санадым.

– Калдырыгыз минем үземне генә шушы тирбәтә торган бүлмәдә, – дидем мин, бар күк тәвәккәллегемне бергә туплап, – булдыра алганча чәчне йолкып карыйм, әгәр барып чыкмаса, яки тирбәлеп бара торгач йоклап китсәм, гаеп итеш юк.

Юк, йоклап кителмәде. Эшнең уен түгеллеге, бугаздан китереп тоткан җаваплылык хисе үзенекен итте булса кирәк, шул көнне көн буена утырып һәм төнен байтак кына чәч йолкый торгач, кечерәк-кечерәк ике пәрдәлек пьеса «пешеп» тә өлгерде. Хәзер мин аның исемен дә әйтә алмыйм, архивымда бернинди эзе дә сакланмаган, бәлки, бик шәп әсәр булгандыр, бәлки, профессиональ күзлектән караганда, тәнкыйтьтән түбән торгандыр, ничек кенә дисәк тә, безнең ул минуттагы ач карынга әче икмәк булды ул. Икенче көнне төштән соң, шундук рольләрне бүлешеп, репетициягә дә тотындык. Хәтердә ничектер өзек-өзек корамалары сакланып калган: авыл активының өе. Төн. Җиделе лампа яна. Лампа яктысына иелеп нәрсәдер эшләп утыручы яшь кенә бер егетнең башы күренә. Кинәт тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелып төшә. Егет күтәрелеп карарга өлгерми, ишектән, танытмас өчен битләренә кара яулыклар бәйләгән билгесез ике дәүкәди кереп, егетнең кулларын каерып алалар… Колхозга каршы әйтелгән берничә усал реплика яңгырап үтә. Аннары, ялгышмасам, икенче пәрдәсендә булса кирәк, «Матәм маршы» көенә салмак кына җырлап, төнлә чәнчеп үтерелгән әлеге яшь активның җеназасын озату башлана иде кебек. Аннары ачуланып кузгалган авыл ярлыларының гөжләүләре ишетелә башлый. Гөжләү көчәйгәннән-көчәя бара, һәм, ниһаять, төрлесе төрле яктан килеп чыккан бу ачулы ирләр сәхнәне тәмам тутырып, хәзергә әле тотылмаган, ләкин бүген булмаса, иртәгә тотылачак, һичшиксез тотылачак бандитка кизәнеп, йодрыкларын югары күтәрәләр. Сәхнә ачулы йодрыклар белән тула. Шунда ук кайберләре, котырынган сыйнфый дошманга ачу итеп, колхозга язылырга дип китәләр.

Сәхнә сәнгате кануннары ягыннан караганда, бик алай аяктан егарлык булмаса да, шул чорның кискен таләпләрен чамалау ягыннан авторның «төтене» дөрес чыккан иде булса кирәк. Шуңа күрәдер, пьеса безнең коллективта, хәтта бөтен нәрсәгә ничектер ирония беләнрәк караучы биология укытучысы Мөхәммәтшин тарафыннан да һичбер каршылыкка очрамыйча, «репертуарыбыз» га шома гына үтеп китте. Ул чагында безнең арада иң укымышлы, иң интеллигентный укучылардан саналган Асия Хәсәнованың бу спектакльдә һичсүзсез уйнарга риза булуы үзе генә дә автор файдасына сөйләүче бер дәлил булса кирәк. Дөрес, Асия Хәсәнова ул чагында әле, хәзерге кебек, «Азат хатын» журналы редакторы ук булмаса да, шулай да русча, татарча күп укыган, чәчне заманча бик хәтәр кыркытып йөрүче һәм, әтисе Фәрид агай Наркомпрос тирәсендә эшләүче булганлыктан, безнең барыбыз өчен дә кагылгысыз авторитет исәпләнүче бер кыз иде.

Пароходларның ул вакыттагы йөрешен чамалыйсыздыр дип уйлыйм. Без төшәчәк Әҗәкүл пристанена барып җиткәнче, өч тәүлеккә якын вакыт үтте. Без спектаклебезгә һәм булачак концертыбызга биш-алты мәртәбә репетиция ясарга өлгердек. Бер-беребезгә ияләшеп, бер семья кешеләредәй дуслашып беттек. Ләкин алда торган эшләрнең җитдилеген онытмадык, онытырга мөмкинме соң! Барасы җиребезгә якыная төшкән саен, безнең бер-беребезгә сиздермәскә тырышып кына эчтән борчылуыбыз, нәрсә булса да чыгара алырбызмы икән? Ничек каршыларлар икән дип хәвефләнүебез көчәя бара иде.

Эше бар, димәк, шатлык бар

Әйбәт каршыладылар. Остарып йөрүчеләр генә булмыйча, эшләргә дип җиң сызганып килүчеләр икәнлегебезне белгәч, волком секретареның бигрәк тә кәефе килде. Авыллардан олаулар килгәнне дә көтмичә, шундук, булган транспорт байлыкларын җигеп, безне билгеләнгән авылларга озатып куярга кушты. Без, җидешәр-җидешәр кеше, өч авылга – Такталачык, Яңа Әлем, Кызыл Яр авылларына билгеләндек.

Физкультура укытучысы Габдрахман абый Галиев җитәкчелегендәге безнең бригада Такталачык авылына туры килде. Элек ике мәхәлләдән торган, без барганда инде ике мәхәлләдәге ике мәчетнең берсе дә калмаган, аларның берсендә ике катлы зур гына Нардом ачылган, читтәрәк посып торучы берничә аерым хуҗалыкны исәпкә алмаганда, тоташ күмәкләшкән һәм, шул активлыгы аркасында булса кирәк, колхоз председателе итеп Мөхәммәдиев дигән яшьрәк кенә һәм бик тырыш «егермебишмеңче» иптәшне дә эләктереп өлгергән Такталачык авылы һәм аның «Кызыл таң» колхозы, гомумән алганда, волость күләмендә үрнәк хуҗалыкларның берсе санала иде. Авылның үз активлары да шактый күп иде. Шулар арасыннан Мутин фамилияле кешеләр ничектер аеруча хәтердә калган. Соңыннанрак белдек, татарның мәшһүр трагигы – артист Мөхтәр Мутин да шушы Такталачык авылыннан чыккан кеше икән. Без барганда, аларның нигезләре ташландык хәрабә хәлендә иде инде. Кемнәре дә калмаган. Биек рәшәткәләр белән уратып алынган чирәмле ишегалды уртасында түбә такталары череп мүкләнгән, парадный баскычлары кыйшайган, кадакланмый калган кайбер тәрәзәләрнең пыялалары ватылып, эчтән шомлы караңгылык һәм йотардай бушлык күренеп торучы ике катлы, чардаклы, төртсәң таралып китәрдәй өйләре генә моңаеп утыра иде. Мин шунда кинәт Садри Җәләлнең «Дим буе» дигән әсәрен, андагы шундый ук хәрабә хәленә килгән өйләрне хәтерләп куйдым. Ләкин бу шул беренче күргән мәлдә генә шулай булды. Соңыннан мондый моңсу уйланулар миндә яңармады һәм аңарга вакыт та булмады. Бу авылда ике ай эшләү дәверебездә без бу хәрабәләр яныннан еш кына үтеп-сүтеп йөрдек. Мүкләнеп яшәргән рәшәткәләрнең эчкәреге ягында ул хәрабәләр тын гына торып кала бирделәр, безнең үз эшебез муеннан иде.

Безне фатирга авылның түбән як мәхәлләсендәге, кара-каршы ике өйле, киң генә ишегалларында коелары һәм кечкенә генә бакчалары булган, гомумән, бөтен хуҗалыклары нык утырып торучы агайлы-энеле Яһүдин дигән кешеләргә куйдылар. Олысы Хөснул Яһүдин инде өйләнгән, ә энесе Нургали Яһүдин әле өйләнергә өлгермәгән һәм, безнең сизүебезгә караганда, кызлар артыннан бик алай чабарга да яратмый иде. Аның каравы кече Яһүдин бик оста гармунчы иде. Авылда гармунның нинди урын тотканлыгын беләбез, безнең дә авыл яшьләре арасына әкренләп үтеп керә алуыбызда һәм эшебезне уңышлы башлап җибәрүебездә кече Яһүдинның, бигрәк тә аның кулындагы гармунының роле шактый зур булды. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтәргә кирәк: без дә бөтенләй үк йогынтысыз калдырмадык бу егетне. Аның оста гармунчы булуы һәм, гомумән, тузан астында күгәреп калмаска тиешлеге турында тукый торгач, ниһаять, ул Казанның музыка училищесына укырга килергә ризалык бирде. Анда укыган чагында, бер үк вакытта сәхнә сәнгате белән дә кызыксынып һәм өйрәнеп булса кирәк, соңыннан Минзәлә колхоз-совхоз театрының артисты булып китте. Бүгенге көндә дә шул труппада эшли булса кирәк.)

«Кызыл таң» колхозы болай үзе тирә-юньдә алдынгы хуҗалык саналса да, бу – чамача гына йөртелә торган алдынгылык, колхоз председателе Мөхәммәдиев моны безгә килүебез белән һич дипломатия саклап тормыйча әйтте. Безгә эш җитәрлек иде монда. Беренчедән, әле тик оешу-өйрәнә башлау чоры гына булганлыктан, колхозның исәп-хисап эшләре бик таркау, сдельщина кертелгән булса да, исәп-хисап эшләре таркау булганлыктан, күбесенә өлгерә алмыйлар, идарәдә элекке писарьдан азган карт бер хисапчыдан бүтән кешеләре юк. Җиде классны бетергән бер кыз күренгәләп йөрсә дә, өйдәгеләре бөтенләй үк ычкындырып җибәрмиләр иде булса кирәк, бер көн килә, икенче көн килми иде. Без исәп-хисап эшләрен бик шәп йөртә торган һәм, гомумән, эшкә бик уңган, аз сүзле, тыйнак табигатьле Шәүкәт Корбангалиев дигән егетебезне бик әйбәтләп кенә колхозның исәп-хисап эшләренә утыртып куйдык.

Безнең күпне белеп, остарып торуыбызның кирәге дә булмады, иң кирәклесен, көне-сәгате белән якадан китереп тотканын тормыш безгә үзе кушып тора иде.

– Ничек булыр икән, әйтик, сезнең ярдәм белән бәләкәй генә бер балалар бакчасы ачып җибәрсәк? – диде беркөнне Мөхәммәдиев. Ул еш кына безнең янга кереп, сөйләшеп утырырга ярата, табынга якын килми, ләкин безнең өстәлдә булганы белән кызыксына, җитмәгәнне ничек тә җиткерергә тырыша иде, – сөт-май, эремчек күк ризык үзебездә, колхозның май заводы эшләп тора. Кулаклардан калган буш өйләр бар…

Һәм кинәт ул, яңа Америка ачкандай, кычкырып ярып салды:

– Карагыз әле, егетләр, нигә мин сезнең табыныгызда безнең май заводында сугылган кирпечтәй тыгыз майны күрмим?

Шулай дип әйтүе булды, башлаган сүзен үк онытып, урыныннан сикереп торуы булды. Ярты сәгать тә узмагандыр, күпертмәле ак алъяпкыч япкан чибәр генә бер апа, алъяпкыч итәге белән каплый төшеп, безгә әле сугылып кына чыккан бер табак май китереп тә җиткезде. Ә бит моңа без хәтта ишарә дә ясамаган идек һәм, әле рәтләп эш күрсәтмәгән килеш, ишарә ясарга җыйналмый да идек. Бу мәсьәләдә бик сак булырга дип, безне Казаннан ук нык кисәтеп җибәргәннәр иде, үзебез дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, колхоз җилкәсен кимереп ятарга дип килмәдек. Җитмәсә тагын, илдә кешенең кемнәре генә юк, килгән көннең иртәгесен үк ишеттерделәр безгә.

– Әнә колхозны корытырга төрле яктан саранчалар җыела башлады хәзер, – дип коткы җибәрде кайсыдыр берсе. Бу турыда Мөхәммәдиевкә әйткәч һәм аның юмартлыгын бәхәс астына куя башлагач, кул гына селтәде.

– Бәй, авыл кешесенең сүзе бетми аның, җаннарым, – диде ул, үзе дә бу як кешеләре сөйләгән җайга сузыбрак, һәм кинәт бик җитди, хәтта сатулашып торуыбыз өчен бераз ачулангандай итеп өстәп куйды: – Бирсәм, әллә мин сезгә күчтәнәч итеп бирәмме? Барысын да соңыннан исәпләшербез. Бер-беребезне обижать итәргә юл куймабыз, счетоводствода бездән бер кеше утырса, сездән – бер кеше.

Менә шушындый эшлекле, тормышны аңлый белә торган, вак-төяк сүзләрдән өстен торучы, шул ук вакытта кешеләргә бик тә игътибарлы, кеше җанлы председательгә тап булгач, без бик тә сөенеп, кая кушсалар, шунда йөгерергә әзер идек. Җитмәсә тагын, Мөхәммәдиевнең кичә авыз ачып та әйтеп бетермәгән тәкъдиме дә калган икән.

Безнең бригададан бер кызны колхоздан бирелгән өлкән яшьтәге бер апага кушып, балалар бакчасы ачу хәстәренә керештек. Хәзергә бакча үзе түгел, шуның җаен карарга теләүчеләр бармы? Әгәр шундый бакча ачыла калса, балаларын бирерләрме? Шундыйларның исәбен алырга.

Тамаша булып чыкты бу бакча дигәнебез. Элек балаларын ничек тә яздырмаска, төрле сылтаулар табып өйләрендә бикләп асрарга маташтылар. Соңыннан, бар булганы белән ачып, өсләре-башлары чиста, борыннарыннан агып тормаган балаларны шәһәрдән алып килгән төрле уенчыклар белән уйнатуны, сафларга тезеп, су буйларына, якындагы урманнарга алып йөрүне күргәч: «Нигә минекен алмыйсыз? Минеке кешедән киммени? Башкаларныкы төшкән җирдән үк төшкән!» – дип аты-юлы белән кычкырып, бәйләнеп йөрүче хатыннар бетәсе булмады.

Кыскасы, монда стена газетасына язарлык хәл-әхвәлләр чыгып кына тора иде. Мин үзем Нардом, комсомол ячейкасы тирәсендә булашканлыктан, стена газетасы чыгару миңа йөкләтелгән иде. Табып алдык шул авылның художник егетен. Безнең кулдагы оя-оя майлы буяуларны, йомшак кисточкаларны, табак-табак ватман кәгазьләрне күргәч, бу егетнең йоклап яткан «җеннәре» кузгалды. Карикатура дисәң: «Давай, кемне төшерәбез?» – дип кенә тора. Байтак кешегә эләкте безнең бу стена газетасында. Әмма, яшерен-батырын түгел, үзебезгә дә эләгә язып калган чаклар булмады түгел.

Шулардан берсе ничектер хәтердә эләгеп калган. Җәмәгатьләштерелгән каралтылар җитәрлек булмаганлыктан, колхозның күп атлары, сбруйлары колхозчыларның үзләрендә саклана иде. Ләкин бу, үзеннән-үзе аңлашыла, колхоз атын, идарә рөхсәтеннән башка, кая җитте шунда җигеп чап дигән сүз түгел. Бу мәсьәләдә колхозчылар бик нык кисәтелгән иде. Шуңа да карамастан карап торуга мокыт кына бер агай, үзендә саклана торган атны җигеп, төннең төн буена күрше авылдан сатып алган өйлек бурасын ташыган. Пар сөрү вакыты иде, иртәгесен хайванны сабанга җигеп карыйлар, колхоз аты бит, теләге бик яхшы яхшылыкка, ә егәре беткән. Шуннан соң безнең әлеге теге үткен күзле художнигыбыз, теге адәм актыгын үзен сабанга җигеп, бик шәп карикатура ясады. Ат үзе бер читтәрәк, бик канәгать бер кыяфәт белән башын селкә-селкә, тубалдан солы ашап тора. Рәсем астына мондыйрак сүзләр яздык: «Ат әйтә: «Тарт, тарт, Мөбарәкҗан абзыкаем, бу әле сиңа идарә нәрәте белән тигән рәхәтлек… Син үзең мине, бернинди нәрәтсез, төннең төн буе җиктең, бер сүз дә әйтмәдем».

Рәсемнең тәме татымлы булган, ахрысы, миңа карата Нардом баскычы төбендә начар сүз әйтеп сүгенеп калудан узмаса да, бер кичне, исереп алып, художник малаебызны әнисе алдында яңаклап чыгарга өлгергән бу. Монысы өчен колхоз председателенең исәбе карикатура белән генә калдырырга түгел иде, теге мокыт, айныгач тәүбәгә килеп, моннан соң андый алама эшләрне кабатламаска, алдынгы колхозчы булырга сүз биргәч һәм, әлеге художник малай да аңарга ниндидер чыбык очы кардәш тиешле туры килгәнлекне искә алып, шуның белән бетерергә булдык.

Иң конфликтсыз барган эш – физкультура укытучысы Галиевнеке булып чыкты. Чирәмле бер тыкрыкка таза гына ике казык утыртып, корып җибәрделәр волейбол җәтмәсе. Сикерепме-сикерәләр шул тирәдә. Икенче бер якта озынлыкка сикерү. Арырак, бәрәңге бакчалары артында, тир ачып җибәрделәр, атарга өйрәнәләр. Кыскасы, Габдрахман абый Галиев кояш батып, күз бәйләнгәч кенә телен чыгарып кайтып керә. Аннан-моннан гына тамагына каба да, шул җиңел тән, җиңел гәүдә белән Нардомга йөгерә. Безнең танышу кичәсендә күрсәткән һөнәрләребез халыкка бик хуш килде, кайбер җиңелчә үзгәрешләр кертеп, бигрәк тә авыл яшьләренең үзләре исәбенә яңа номерлар өстәп, без ул программаны ай буена биш-алты тапкыр кабатладык һәм һәр кабатлануы саен Габдрахман абыйга – бичарага – ач карынга шактый гына сыгылгалап, үзенең әлеге теге беренче танышу кичәсендә алкышлар астында үткән «акробатика» сын кабатларга туры килде.

Кызыл Яр авылындагы бригада да әкренләп җаен алган. Безнең анда күбесе кызлар, җитәкчеләре дә хатын-кыз укытучы иде (гафу итегез, исемен онытканмын), алар күбесенчә тормышның әнә шул ягыннан якын килеп, көч белән булудан бигрәк, хәйлә-акыл белән үтеп кереп, кызыклы гына эшләр башлап җибәргәннәр иде.

Иң читене Яңа Әлем бригадасы җилкәсенә төшкән булып чыкты. Хәер, моны безгә Актанышның үзендә үк читләтебрәк булса да аңлатканнар иде инде.

Ул группада безнең элек-электән үк радио җене кагылган Мөхәммәтҗанов дигән бер егетебез бар иде. Казаннан ук детекторлы радиоалгыч әсбаплары күтәреп килгән бу егет, авылга культураны радио аша берьюлы кертмәкче булып, клуб түбәсенә бик тырышып радио колгасы бастырган. Ләкин төн чыкканчы аның ул радиомачтасын кемдер кисеп ташлаган. Кичә уздырмакчы булып, бик матурлап афишалар яздырып ябыштырганнар, төн чыкканчы афишаларын ертып атканнар. Алар арасында тагын шигырьләрне, бигрәк тә хикәяләрне, бер дә фальшь җибәрмичә, бик табигый итеп, хис белән, тормыш дөреслеге хисе белән укый белүче Ихсанова дигән бер кыз бар иде (соңыннан ул артистка булып китте шикелле), шул кыз Казаннан ук үзенә бик ошаган хикәя китаплары күтәреп килгән иде. Үзенчә, колхоз революциясен нәкъ шул хикәя китапларыннан башламакчы булып, җанлы уку һәм китапны ничек аңлау буенча сорау-җавап кичәсе уздырмакчы булган, берәү дә килмәгән. Шуннан соң алар, тәмам аптырап, безгә мөрәҗәгать иттеләр. Кызыл Яр группасы бездән ерак түгел иде, аларга да хәбәр итеп, ике авылдашлар барыбыз бергә җыелып, Яңа Әлемгә киттек. Афиша яздырып тормадык, бөтен авылны берьюлы, десятниклар аша, Нардомга кудырдык. Үзебез дә вакланып маташмадык, егерме беребез дә берьюлы колонна булып, бераз өркетү өчен Габдрахман абый Галиевне мылтыгы белән колонна алдына куеп, җыйнаулашып кичә булачак урынга киттек. Килгән кешеләр берсе дә эчкә кермәгән, кайсы тәмәке тарткан булып, кайсы кызлар белән хихылдашып, Нардом тирәсендә кайнашалар иде. Ерактан ук сәлам биреп һәм юл уңаеннан шук сүзләр ташлап, арткы ходтан гына кереп киттек. Урыныннан купкан, яңадан килеп утырыр урын тапмаган, ләкин күңеле тынгысыз рәвештә эзләнә торган кешегә күпме генә кирәк соң! Унбиш-егерме минуттан пәрдәнең читен ача төшеп карыйбыз, бөтен зал (әгәр элекке мәчетнең фарыз һәм сөннәт бүлмәләрен бергә кушып корыштырган һәм уртада киселгән бүрәнә башлары тырпаеп торган урынны «зал» дип зурлап әйтергә яраса!) халык белән шыгрым тулган. Мондый чакта барың да кызган табада калгандай буласың, һәрхәлдә, без инде бер хакыйкатьне белеп алган идек: әлбәттә, озак көттерергә ярамый!

Безнең агай-эне һәм авылның активы ни арада бер сүзгә килеп өлгергәннәр, тәкәллефкә юл куймыйча, этә-төртә дигәндәй, мине пәрдәнең алгы ягына – зал ягына чыгардылар.

– Иптәшләр! – дип, ничек кирәк алай бер сүзне әвәләп әйтә алдым һәм, залдагы төрлесе төрлечә сынап утырган күзләрне күреп, авызым кипкәндәй булды. Шулай да минем артта, сәхнәдә һәм сәхнә артында, тагын егерме иптәшем һәм кичәне ничек тә урта бер җирендә өзмичә уздырып җибәрергә тырышып йөргән берничә авыл активы булганлыкны сизеп, мин шундук үземне кулга алдым, телемә – кай арада туып өлгерде диген – җор сүз килде:

– Без сезне сыйларга дип килдек һәм без сезне хәзинәдә булган байлыгыбыз белән сыйламыйча китмәячәкбез!

Болай бик гадәттәгечә, бераз шаярткандай итеп тотынудан башта бераз аптырабрак калдылар һәм кинәт, дәррәү кубып, кул чаба башладылар. Мин моны минем өчен ясалган алкыштыр дип һич уйламадым, әле хәзер дә алай уйламыйм. Кеше дигәнең һәрвакыт кеше булып кала, аның кызыксынуы аның кирелеген һәрвакыт җиңә. Күрәсең, уйладылар болар: «Мылтыклар күтәреп, бик куркытмакчы булып килгән идегез, әллә ни кыра алмадыгыз әле бик, безгә ялынычыгыз төште, тукта, тыңлап карыйк, алайса, ни кыланган булырсыз икән?»

Ә без Такталачык авылында ни кыланган булсак, монда да шуны ук кабатладык. Җиңел кулдан юлда гына язып өлгерткән әлеге пьесаны куйдык, шуңа концертын ялгадык, кыскасы, ярыйсы гына ерып чыктык. Шушы бергәләп башлап җибәрүдән соң, Яңа Әлем авылында да эшләр, ягъни андагы җиде кешелек бригаданың эше, ярыйсы гына җайланып китте.

Колхозлашу чоры турында мин, яхшымы-яманмы, роман язган кеше. Күп хәлләр анда тасвирланган, зинһар өчен дип әйтәм, икенче мәртәбә минем билбавымны чиштермәгез. Югыйсә уенын-чынын бергә кушып әйтүем, сезгә дә, минем үземә дә бер атнасыз йокы эләкмәячәк.

Тик шулай да, нәтиҗә итеп, бер нәрсә әйтәсем килә: безгә – көче-куәте ташып торган яшьләргә – эш җитәрлек булды бу сәфәребездә. Эш бар икән, димәк, шатлык бар, дуслар бар, күңел көрлеге бар.

Менә хәзер, картая төшкәч, уйлап карыйм: барысы да безнең күз алдыннан уздымы ул хәлләр? Әгәр шулай икән, әгәр чынлап та барысы да безнең күз алдыннан, безнең катнашыбыз белән узган икән, димәк, бик тә кызыклы чор кичергәнбез без, шайтан алгыры!

Университет

Җәен авылда аз-маз гына эш күрсәтеп кайткач, бәлки, мин кара сарык бәрәненең ике кадак майга чыдаша алмыйча сикерүе булгандыр, – көзен яңадан мәктәпкә әйләнеп килгәч, үземә үзем урын тапмагандай, ничектер ямансулап йөрдем. Өлкән класс укучылары инде юк, дүрт-биш ел буена интернатта бергә торып укыган иптәшләр кайсы кая таралышып беткән, безнең класс инде мәктәптә иң өлкән класс булып калган иде. Өлкәнлеккә өлкән дә, шулай да тигез ата-ана тәрбиясендә укып, «ботаклары» бер җиргә дә эләгеп калмаган шәһәр малайлары тугызынчы класска – ул чорда урта мәктәпнең иң өлкән классына – шактый ук вак балык хәлендә килгәннәр, уналты яшемдә авылдан качып китеп, дүртенче класска кергән мин – сала бәрәңгесе – ул кылчыклар арасында егерме бер яшьлек күсәк идем. Еллар гына үзгәреп китте, еллар бер урындарак торып, авылда элеккедәй вак крестьян хуҗалыклары яшәсә, минем ише күсәкләрне сабан сөрдереп, урак урдырып, кәҗә майларын чыгарган булырлар иде югыйсә. Ә мин менә, егерме бер яшьлек шәкерт, бала-чага арасында сузылып йөрергә тиеш! Җитмәсә тагын, төзелеш еллары башланды. Беренче бишьеллык шаулап китте, бөтен җирдә кадрлар кирәк. «Кадрлар барысын да хәл итә!» дигән лозунг ташланган чак. Газеталарда игъланнар күренә: урта мәктәпнең өлкән классларыннан югары уку йортларына имтихансыз кабул итәләр икән! Шул җөмләдән Казан университетының берничә факультетына да хөррият капкасы ачылган, имеш! Биш ел буена бер мәктәптә укып туелган да булгандыр, авыл кешеләре, очрап: «Кем булырга укыйсың син, Фатих?» – дип сораганда, һаман идиотларча баш селкеп тору да ансат түгел иде, кыскасы, барысы да эчкә җыелган иде; 1929 елның көзендә, мәктәпкә кайтып бер-ике ай укыгач та, әлеге теге имтихансыз кабул ителүдән файдаланып, Казан университетының экономика факультетына гариза һәм документларымны илтеп бирдем.

Чыккан кагыйдә бер минем өчен генә түгел, алдылар. Шулай итеп, мин көтмәгәндә генә һәм, әллә ни зур мәшәкать тә кичермичә, университет студенты булып киттем. Әйтмичә мөмкинме, башта мин бу үзгәрештән берьюлы биш карыш үскәндәй булдым. Үзегез уйлап карагыз, Мәтәскә авылының аксак Хөснетдин малае – университет студенты! Әле кайсы университетныкы диген. Лобачевский укыткан, Бутлеров һәм Зинин кебек мәшһүр химиклар химия гыйлемендә үзләренә бер мәктәп-юнәлеш ачкан Казан университеты. Толстой укыган һәм, ниһаять, кешелекнең бөек даһие Ленин укыган. Укыган гына да түгел, кешелек дөньясының бәхете өчен шушында беренче мәртәбә байрак күтәргән. Әнә шул коридорларда хәзер мин – әле кайчан гына хатын-кыз гетры киеп кеше бусагасында йөргән Фатих – йөрим. Бер үк вакытта бик шәп тә бу һәм чак-чак кына өркетә дә. Әнә нинди зур кешеләр йөргән коридорларда йөрим йөрүен дә, шулай да була шундый минутлар, үземнекен үзем генә беләм. Берзаман политэкономиядән Марксның «Капитал» ы, андагы абстракт формулалар белән шундый кысрыклап алдылар, минем бәрәңге бакчасында аунап үскән кабактай башның ике як чигәләре берьюлы чатнарга тотынды. Әле ул гына җитмәсә, теге язучылык өянәгенең дә корты тик тормый. Тормышның мәш килеп кайнаган чагы, тегендә яңаны салалар, монда искене актарып атканнар, газеталардан көн саен укып киләбез: еракта, без белмәгән якларда, Магнитка дигән әллә ниткән яңа шәһәрләр салалар, ә авылның, без яланаяклап чабып йөргән йомшак урамлы авылның, безнең күз алдында асты өскә килә. Җәен үз күзләребез белән күреп, ыгы-зыгысында үзебез дә катнашып, яңа авылның беренче кирпечләрен салырга булышып йөргән булдык. Монда кайткач та тынгы юк, үзләре килеп тә, хат аша да, сызлаган теш кебек, гел кымырҗытып, сорашып торалар: «Шулай итсәк, ничек булыр икән? Болай гына да калып булмасмы икән? Син укыган кеше бит, законны бездән күбрәк белә торгансыңдыр, колагыңа керә торгандыр: кайда безне тотып тора торган Тимер казык «йолдызы»? Менә шулар – шатлыгы да, күңелне кузгата торган өметләре дә, икеләнүләре һәм тәшвишләре дә – барысы бергә җыелып, тәэсиргә тиз бирелүчән яшь каләмне хәрәкәткә китерә. Язасы, күңелгә җыелганнарның барысын да кәгазьгә түгәсе килә. Хәзер инде материал эзләп әллә кая чабасы да юк, революция әллә кайда, җилдәй очкан күбекле ат өстендә кылыч айкап чабучы романтик герой булып кына түгел, революция үзенең бөтен катлаулылыгы, җыры һәм күз яше белән безнең күз алдыбызда көн саен, сәгать саен ясалып тора. Язасы, язасы иде менә шулар турында.

«Йомшак урамлы авыл» дигәннән, шул елларны иде бугай һәм шул елларның күңелдә кузгаткан тәшвишле уйларына бирелмәскә тырышып түгелме икән, Салих Баттал язган иде:

 
…Авыл урамына егылсаң да,
Авырттырмас кебек күренә.
Ә эшчеләр көрәш көннәрендә
Таш урамга егылып үлделәр.
 

Хәрефкә хәреф күчердем дип әйтә алмыйм, күңелдә сакланганны китердем, әмма әлеге «аваздаш рифма» дигәне шул давыллы елларныкы. Эченә салынган философиясе дә шул елларга бик туры килә. Авыл белән, үзенең узганы белән әрепләшә шагыйрь. Янәсе, син үзең болай ярыйсы нәрсә, авыл! Урамнарың да йомшак, егылсаң да авырттырмас кебек. Ләкин шулай да моңа тикле синең нәрсә кырганың булды соң? Ә менә эшче сыйныф ул бөтенләй икенче нәрсә. Ул, урам ташына канын агыза-агыза, революция ясады.

Ә чынлап әйткәндә, аңлапмы, аңлап җитмичәме, авылны шәһәргә каршы кую килеп чыккан.

Ә күңелнең эзләнүе, күңелнең шул катлаулы чорны төгәл чагылдырырлык сүзне ничек тә табарга тырышуы – бусы дөрес, бу – безнең барыбызга да хас нәрсә иде ул вакытта.

Үзем күргәннәрне, ишеткәннәрне, өметләрне һәм тәшвишләрне бергә туплап, шуларны тормыш картиналары белән кушып, үземчә мин дә бернәрсә сызгаларга керешкән булдым. Тулай торак шартларында, беренче бишьеллыкның өзек-төтек азыклары белән, дәрес араларында, ял көннәре, төнге йокы исәбенә кача-поса язылган бу өйрәнчек эшнең сыйфаты, әлбәттә, бик югары булмагандыр. Әмма бер хакыйкатьне хәзер дә горурлык белән һәм күңел көрлеге белән әйтә алам: кешеләргә яхшылык теләүдә, тормышның шул вакыттагы катлаулы вакыйгаларын аңларга тырышуда һәм үзебез кичергән чорны, халкыбыз башыннан кичкән хәл-әхвәлләрне киләчәк буыннар өчен ничек тә туплабрак кәгазьгә күчереп калдырырга омтылышыбыз белән без иң саф мәгънәсендәге комсомолецлар идек. Күрәсең, китап язу өчен, бигрәк тә әнә шундый гел актарылып, кайнап торган чор турында сөйли торган китапны язу өчен коры бер энтузиазм гына җитми торгандыр, минем ул «Җир тыңлый» романы белән дә эш шулайрак килеп чыкты. Элек, берьюлы бик хуп күреп, күтәреп алдылар. Унбиш-егерме табаклы роман артык волокитасыз гына басылып чыкты. Соңыннан, китап чыгып, яртылаш таралгач, шундый ук кинәтлек белән мине берьюлы ике як калак сөягемә әйләндереп салдылар. «Кызыл Татарстан» газетасында тәнкыйтьче Гомәр Галинең «Матур әдәбиятта кулак идеологиясенә каршы» дигән бик усал һәм, нигездә, хаклы фикерләрне эченә алган зур гына мәкаләсе басылып чыкты. Шул мәкалә нигезендә ул китапны, таралып бетмәгән өлешен, җыеп алдылар. Минем өчен җитди удар булып төшкән бу күңелсез хәлгә карата үз карашымны мин шул вакыттагы матбугатта да язып чыктым һәм соңыннан, аннан дистәләрчә ел вакыт узганнан соң, «Утызынчы ел» исемле романымның кереш өлешендә ул мәсьәләгә янә бер әйләнеп кайттым. Монда тик шуны гына әйтәсем килә: язучы булу өчен тәэсиргә тиз бирелүчән сентименталь күңел генә һич җитми, язучы булу өчен барыннан да элек дөньяны һәм хәл-әхвәлләрне, тормыш вакыйгаларын, иҗтимагый көрәшне диалектик каршылыкларында күрә һәм күрсәтә белүче фәнни төгәллек, фәнни тәгълимат дәрәҗәсенә күтәрелә белү дә кирәк икән. Әнә шундый компас булмаганда, язучының, гәрчә ул табигый талант иясе булган сурәттә дә, еш кына хәлләрдә юлдан язып, эмоцияләр «карурманында» адашып калуы да бик мөмкин икән.

«Җир тыңлый» романы белән булган күңелсез хәл һәм шул уңай белән баштан узган җитди уйланулар минем өчен башкаларга теләргә һич ярамый торган икенче бер университет булды.

Хәер, аның каравы минем Казан университетындагы гомерем бик кыска булып чыкты. Без кереп күп тә укымадык, Казан университеты үзенең медицина, юридик һәм экономика факультетларын мөстәкыйль институтлар рәвешендә «Казан дәүләт медицина институты», «Казан дәүләт финанс-экономика институты», «Совет хокукы институты» исемнәре белән «башка чыгарды». Шулардан икесе финанс-экономика һәм Совет хокукы институтлары башта бер бинада, соңгы ун елларда (үзенең яңа урынына күчкәнче) КПСС өлкә комитеты эшләгән бинада иде. Хәтта ул бинада ике генә институт та түгел, шул елларда гына ачылган Совет төзелеше институты да кысылган иде. Менеп-төшеп, үтеп-сүтеп йөргәндә, әледән-әле таныш кешеләр очрый, «Син кайдан? Мин шуннан» кебек сүзләр булып ала, артык әңгәмә корып торырга вакыт юк, тар гына коридордан икенче каттагы аудиториягә – лекциягә чабучы «хокукчылар», синең иптәшең белән сөйләшеп тору хокукыңны санга да сукмыйча, ташкын булып сине ияртеп яки бер читкә этәреп китәләр. Шулай төркем-төркем булып аудиториядән аудиториягә чабышып йөргән чакларның берсендә, мин бер як читтә иптәше белән сөйләшеп торучы композитор Җәүдәт Фәйзине очраттым. Бу вакытта инде ул шаулаган «Урман кызы» ның авторы, хәтта аңа хәтле без Ф. Мөсәгыйть, хикәяче М. Мостафин, шагыйрь Сирин, мин һәм Җәүдәт Фәйзи – авылдан авылга әдәби-музыкаль кичәләр ясап, җае туры килгәндә кызларга бишебез бергә төшкән открыткаларыбызны өләшеп (нинди генә җүләрлекләр булмый яшь чакта!), районнар буенча бер турне да ясап кайткан идек. Өч институтны бергә кыскан һәм коридорлары һәрвакыт диярлек кеше белән мыжгып торган бу йортта таныш композиторымны күргәч, мин аптырабрак калдым һәм, аңлашканнан соң, аның ул вакытта, композитор булу белән бергә үк, Совет хокукы институты студенты икәнлеген дә белеп алдым. Соңыннан, бу институтны бетереп, юрист дипломы алып чыккач, мин хәтта Җәүдәтнең бер «эш» буенча яклаучы буларак чыгыш ясавын да күрдем, һәм, әйтергә кирәк, яклаучы буларак та ул, композитор Җәүдәт Фәйзи кебек үк, үзенчәлекле һәм талантлы иде кебек. Миндә, һәрхәлдә, шундый тәэсир калды.

Аннары безнең институтны Карл Маркс урамындагы элекке РТЯ (татар телен гамәлгә ашыру) курслары бинасына күчерделәр. Ике катлы бу таш бинаны без, үзебез анда укыганда, дүрт катлыга әйләндердек. Күз алдына китерү дә кызык: аста, әйтик, диаматтан лекция бара, профессор җәмгыять үсешенең туры сызык белән генә бармыйча, үз юлында төрле әйләнмәле борылышлар, зигзаглар ясаганлыгын исбат итә, ә безнең өстә бик туры сызык белән, шак-шок бәргәләп, өченче катның матчаларын ныгыталар, дүртенче катны салу өчен кирпеч менгезәләр. Хәзер, Финанс-экономика институтының төп уку бинасы өлгергәннән соң, шул институтның тулай торагына әйләндерелгән дүрт катлы бу чат йортның өстәге ике каты шактый гына дәрәҗәдә безнең җилкәдә күтәрелде. Һәр ял көне саен өмә ясап, без, тар гына такта басмалар буенча сыгыла-сыгыла, өскә кирпеч, балчык измәсе, такта ташый идек.

Аннары тагын бригада методы белән, бишәү-алтау бергә җыелышып, теге яки бу фән буенча теоретик конференциягә әзерләнүләребез бик истә калган. Әмма рәхәт тә соң болай бригада белән бергәләп фәнне «кимерү». Берең укый, калганнарың баштарак тыңлагандай булып колагыңны салып утырасың һәм, шулай оеп утыра торгач, әлеге теге кычкырып укый торган кешенең оеткыч тавышыннан, үзең дә сизмәстән, черемгә китәсең. Конференция вакытында да әллә ни шаккатып тору юк. Бригадада тырышыбрак укып, кем үзенә ныграк ышана, шуның кулы күтәрелә. Профессор шул кешедән сорый. Ул биргән җавап өчен бөтен бригадага берьюлы уптым-илаһи билге куела. Ялкаулар, талантсызлар, яңа тип сорыкортлар үрчетү өчен моннан да уңайлырак шартны уйлап чыгару мөмкинме икән! Беркатлы шыр тилеләр төннәр йокламыйча укыйлар, конспектлар төзиләр, бармаклары карага буялып бетә, йоклар-йокламас йөрүдән күзләре бетәшә, ә шундук икенче бер «акыллы башлар» чәчәк утлап гомер сөрә. Безнең бригадада, мәсәлән, Кәримов дигән берәү бар иде. Мин аны теге яки бу фәннән үз башы белән әзерләнеп, профессор алдында теге яки бу мәсьәлә буенча фәнчә төгәл генә җавап биргәнен хәтерләмим. Ә комсомол җыелышларында яки берәр кешене «эшкәртергә» кирәк булса, яки берәр кампания уңае белән чыгыш ясарга дисәң, аңардан да шәп кул болгап сөйләүче булмас. Нишләмәк кирәк, башкалар белән ул да чыкты, ул да диплом алып чыкты.

Мин нәкъ шул институтта укып йөргәндә, күңелдә аеруча авыр һәм моңсу эз калдырып, шагыйрь Һади Такташ үлде. Беренче романым белән бәхетсезлеккә дучар булгач һәм, икенчедән, уку белән, фәнни бәхәсләр, теоретик эзләнүләр белән мавыгып, мин ул елларда «әдәби корт» ның кымырҗуыннан билгеле бер дәрәҗәдә арынып торган идем. Кинәт «Такташ үлгән!» дигән хәбәр ишетелеп, безне – Такташны укыган, Такташ белән җенләнгән татар студентларын – аптырашта калдырды. Башта без моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә тордык: ничек? Кайчан? Булуы мөмкинме? Әле шундый яшь иде. Әле шундый көләч иде. Әле кайчан гына «Җылап утыручы песи малайлары» белән серләшеп туймый торган тормыш сөючән Такташның үлүе мөмкинме?

Аннары, ялгышмасам, Такташны күмеп кайткан көннең кичендә үк, берәү дә кушмыйча, берәүдән дә виза алмыйча, ничектер стихиячел бер төстә үзебездән-үзебез җыелып, аудиторияләрнең берсендә без – татар студентлары – Такташка багышлап кичә уздырдык. Һәр кеше үзе белгәнне, күңелендә булганны сөйләде, шагыйрьнең шигырьләрен декламация итеп башкаручылар да булды. Кызлардан кайсыдыр берсе бик моңлы итеп «Урман кызы» н җырлады. Ә Такташ үзе – калын иренле, куе ефәк чәчен артка тарап салган сөйкемле Такташыбыз үзе юк, үзе түгел, аның кара тасма белән уралган зур портреты, күңелгә моңсулык нуры сирпеп, кичнең кич буена безнең күз алдыбызда торды…

Гаҗәп бер хәл: бу кайгылы факт – Такташны югалту факты мине ничектер берьюлы җитдиләндереп җибәргәндәй булды. Һәрхәлдә, бер хакыйкатьне төшенә башлагандай булдым: юк, бу дөньяга без шаярыр өчен килмәгәнбез, нәрсәдер эшләп калырга кирәк! Бәлки, бу рухи сискәнеш минем үземне тотышымда да, сөйләгән сүзләремдә дә чагылгандыр, зур гына язучы абыйлар мине, һичбер шарт куймыйча, үз араларына ала башладылар. Шул Такташны озаткан моңсу көннәрнең берендә шагыйрь Хәсән Туфан һәм драматург Риза Ишморат – яшьләре белән дә, эшләгән эшләре ягыннан да миннән байтак олы бу иптәшләр – мине урталарына алып, өчәү махсус рәвештә фотога төштек. Миңа дигән карточканың артына Р. Ишморат, аңарга хас бик матур почерк белән «Бу – безнең өчебез өчен дә авыр кайгылы көннәрнең берсендә – Такташ үлгән көннәрдә алдырган рәсем, Фатих. Такташны һичбер вакытта да онытмыйк, шулай ук Такташтан соң калган бушлыкны тутыру безнең өскә төшкәнлекне дә онытмыйк» дигән сүзләрне язган иде. Кызганыч, мин, калтыравык, ул рәсемне 1937 елгы хәвефле ыгы-зыгы вакытында үз кулым белән юкка чыгардым.

Ничек кенә булмасын, вакыт туктап тормый. Үзара кайнар бәхәсләре, стипендия акчасына сатып алу мөмкин булган вак кына рәхәтлекләре, тулай торак өстәлендә чәчелеп ятучы арзанлы җиләк чәе, кофесы, аскы вестибюльдә иртә-кич ажгырып кайнап торган юмарт титаны һәм башка, һәм башка эреле-ваклы истәлекләре белән институт тормышы узып китте. 1933 елның җәй башында мин, плановик-экономист дигән белгечлек исеме алып, Казан финанс-экономика институтын тәмамлап чыктым.

Хәзер инде акча гына булсын, санарга һәм, гомумән, исәпләп тотарга була. Шул эшнең югары белемен алган кеше без.

Мин «Фатих Хөснетдинович» ка әйләндем

Финанс-экономика институтын бетереп чыккач, безне – берничә кешене – Татнаркомфинга билгеләделәр. Нарком – Каюм Мәһдиев дигән мәһабәт гәүдәле, күксел френчының күкрәгендә һәрвакыт «Хөкүмәт члены» значогы йөртә торган бер кеше иде. Обком члены, хөкүмәт члены, соңыннан бервакыт Совнаркомга ук күтәрелгән бу иптәш гаять демократ рухлы, халыкны, аның ихтыяҗларын яхшы белүче, экономиканың барлык «пружиналарын» күреп эш итүче, шулай ук аппаратында эшләүче кешеләрнең дә уртак сөеклесе иде.

Соңыннан ишетеп белдем һәм кинәт аптырабрак калдым: 1937 елны ул Мәһдиевне дә утырткан булганнар, һәм ул шул күңелсез сәфәреннән кайтмаган. Әлбәттә, ул соңыннан акланган, ләкин, ай-һай ла, соңыннан шул бу.

Болай тыштан караганда гына ул эре һәм вәкарьле күренә, әмма йомышың төшеп, кабинетына барсаң, рәхәтләнеп кабул итә, башка эшләрен куеп торып, синең йомышыңны тыңлый, сөйләшә, аңлата, яшь кеше итеп, сиңа белмәгән нәрсәңне төшендерергә тырыша иде.

Бәлки, шунлыктандыр, без юк-бар йомыш белән аның вакытын алырга яхшысынмый идек. Безнең башларны әйләндерергә аның урынбасарлары да бик җиткән иде. Хәер, озакламыйча без үзебез дә башкаларның башын әйләндерүче кеше… була язып калдык. «Була язып калдык» дим, чөнки булып булмады. Чөнки минем һәвәслегем ул түгел, начальник була белмим, кешегә эш кушып, аннан эш сорау кулымнан килми, булдырырга тырышсам да чыкмый. Кешене дә йөдәтеп бетерәм, үзем дә буталып бетәм. Җитмәсә тагын, безнең эштә санау-исәпләү, дәүләт акчасын әрәм-шәрәм иттермәскә тырышып сакта тору, комсыз хуҗалыкчыларның ничек тә булса күпертебрәк ясап җибәргән реестр-расчётларын ачык күз белән укый белү сорала. «Контроль рублём!» дигән лозунг нәкъ әнә шул елларны көн тәртибенә куелган иде.

Тагын да ачыклабрак бирим: яшь һәм ышанычлы белгеч, «үз кадрыбыз» дигән булып, мине Наркоматның «Авыл хуҗалыгын финанслау» бүлегенә башлык итеп куйдылар. Без күбрәк совхозлар белән эш итә идек, әмма җирле буйсынудагы урман хуҗалыкларына акча җибәрү эше дә безнең өстә иде. Совхозлар, икмәкнең һәм башка азык-төлекнең үзләренә төшкән бәясен һәм дәүләткә сату бәясен, ике арадагы «кайчыны» күрсәтеп, безгә реестр-расчётларын күндерәләр. Без шуларны карап, дөресме-түгелме, дәүләттән артыгракны каерырга маташу юкмы, шуларны тикшереп, кулларыбызны куеп, госбанкка озатабыз. Совхозның үзенә төшкән бәясе белән дәүләткә сату бәясе арасында коточыргыч аермалар була, күрәсең, ул чагында совхозларда экономик күрсәткечләр белән бик алай «вакланып» тору юк иде булса кирәк. Шуны, ягъни үзләренең «вакланып торырга» яратмауларын, соңыннан дәүләт кесәсеннән түләтергә омтылу – ул чаклысы бик көчле иде. Моны хәтта мин дә – санау-исәпләү эшенә дәртем дә, һәвәслегем дә шулчаклы гына булган кеше дә – сизә идем һәм, кешегә әйтергә кыймыйча, эчтән генә сәерсенеп йөри идем. Сәерсенмәслек тә түгел. Совхоз үзе шул ук дәүләт хуҗалыгы. Дәүләт җибәргән акчага яши. Эшләп чыгарганын шул ук дәүләткә бирә. Дәүләт аның продукциясенең чирек бәясен дә түләми, ә икенче яктан, икенче кесәсеннән шул ук дәүләт шул ук совхозга әлеге «кайчыны», ягъни продукциясен алганда түләп җиткермәгән акчаны госбанк кассасы аркылы берьюлы ыргытырга тиеш. Бер кесәдән ала, икенче кесәгә сала – үзе шул ук бер дәүләт, шуның ук кесәләре… Җитмәсә, әнә шул рәвешчә кесәдән кесәгә авыштырып тору өчен никадәр кеше тотарга, никадәр баш әйләндерергә, никадәр кәгазь буярга кирәк! Чынлап та, баш әйләндерерлек хәлләр булган икән шул заманасында! Хәзер без мондый мәсьәләләрдә айнык эш итү юлына баса барабыз шикелле. Дәүләт хәзер хуҗалыкчыларга мәсьәләне кабыргасы белән куя. Юк, агай-эне, син иң элек продукциянең үзеңә төшү бәясен үзең санарга өйрән. «Дәүләт абый коткарыр әле» дип тыныч кына көтеп ятма. Мөмкин чаклы үзең арзангарак төшерү ягын кара. Үз нәүбәтендә дәүләт, сатып алучы буларак та, алай рәхимсез кыланмый, колхозлардан, совхозлардан продукцияне сатып алганда тегеләрнең күпме тир түгүләре белән исәпләшеп, тиешле бәясен түләп ала.

Күрәсез, исәп-хисап эшләре белән мавыгып китеп, мин башка куйган заголовканы истән үк чыгарганмын. Гафу итәсез, акча һәм аны санау буенча институт хәтле институт бетереп, сезнең алда бер санап та күрсәтмәгәч, нигә ярый ул! Шулай да башта куйган исемгә кайтырга туры килер: ничек итеп соң мин, Мәтәскәнең тегүче Хөснетдин Фатихы, авыл белән шәһәр арасында яланаяклап чабып, шәһәргә көчкә-көчкә генә «баткан» мәшәкатьле кеше, ни кодрәт аркасында соң мин «Фатих Хөснетдинович» ка әверелдем?

Бер китсә китә икән, әй. Бу юнәлештә миңа артык мәшәкать чигәргә һич туры килмәде. Югарыда әйтелгәнчә, мине «үз кадрыбыз» дип Наркомфинның бүлек мөдире итеп куйгач, мин шунда берьюлы ике кешегә баш булып киттем. Әле нинди кешеләр! Сергей Иванович Рыжов дигән берсе – урман эшләре буенча лесотехник. Кырыкның югары ягында булыр, куе кара чәчле һәм чәчен бер дә рәтләп тарамый торган, аз сүзле, зур портфельле, үзен тотышы ягыннан бераз таркаурак, әмма эшне җиренә җиткереп һәм, минем күзәтүемә караганда, яратып эшләүче бу кеше күп вакытын командировкаларда йөреп үткәрә иде. Кайткан арада кәгазьләрен өстәленә җәеп салып, Нарком исеменә рәхәтләнеп бер «докладной» яза да аннары тагын чыгып китә иде. Мин аның миңа карата ниндирәк мөнәсәбәттә булганлыгын тәки белә алмадым. Ахрысы, башлык буларак ул мине кабул итә алмады, бала-чага дип карады шикелле. Хәер, мин ул хәтле төпченергә дә тырышмадым. Үзе дә карурман кебек серле, тузган чәчле, сөйләшергә яратмый торган бу хикмәтле лесотехник янында мин, әлбәттә, бала-чага гына идем.

Аның каравы минем икенче сотруднигым, мин килгәнче шушы бүлекне берүзе алып барган, кушалар икән, әле тагын да бик рәхәтләнеп алып бара алачак Иван Васильевич Захаров алдында мин менә хәзер дә башымны имичә сөйли алмыйм. Элек, революциягә хәтле үк, зур тырышлык белән университетның юридик факультетын бетергән, шунлыктан булса кирәк, кешеләр арасындагы хәйләләрне дөрес чамалаучы, ләкин үзе хәйләгә сәләтсез бу карт, ак чәчле дәү башыннан алып аяк тырнакларына хәтле намуслы, эшне белеп эшләүче һәм төгәл башкаручы бер кеше, миңа – яшь ягыннан аңа малай булыр- га яраклы кешегә – олылап каравы, күтәрә алмаслык нәзакәтлелеге белән мине килә-килешкә үк уңайсыз бер хәлгә куйды. Сез аны шунда, эш урынында, Наркомфин залының сырлы колонналары артындагы өстәле янында күрсәгез икән! Иртән, эш сәгате килеп җиткәнче инде аның чал башы килеп иелгән булыр. Кичен, эш сәгатьләре бетеп, кешеләр тарала башлар, картым китәргә һич ашыкмас, әле теге кәгазьне рәтләп куяр, әле бу реестрны тагын бер кат счётка тартып карар. Ул моны «үземне күрсәтим!» дигән кебек итеп тә эшләми, – хәер, күрсәтәсен күрсәткән иде инде ул! – моны эшләмичә кала алмаганлыктан, шунсыз күңеле түгәрәкләнмәслекне тоеп, эш кәгазьләренең кыштырдауларыннан үзенә бер ләззәт тапкандай бирелеп, сагышлы көй җырлагандай эшли бирер. Әле мин аңарга китү турыннан бер сүз дә әйтмәгән, аягүрә торган килеш, китәргә дә, китмәскә дә белмичә, өлешчә аның «сагышлы музыкасына» сокланып, бер читтән эндәшми-тынмый гына карап торам. Картым үзе кыштырдый, үзе минем күңелне тотып алган:

– Сез кайта торыгыз, Фатих Хуснутдинович, мин хәзер… менә монда чак-чак кына…

Наркомфинда алты-җиде ай эшләп, мин ул картның «чак-чак кына» сын тәки көтеп җиткезә алмадым. Менә шул намуслы, ригаяле, кече күңелле карт, хезмәт сөючән рус карты, мине үз гомеремдә беренче мәртәбә «Фатих Хөснетдинович» ка әйләндерде. Аңа хәтле миңа берәүнең дә, әти исеме белән үз исемемне бергә кушып, зурлап эндәшкәне юк һәм моңарга мин ияләшмәгән дә идем.

Мин аның яхшылыгына каршы, үземчә, яхшылык белән җавап та биргән булам. Ләкин, дөресен әйтим, миңа ул картның башлыгы булу ничектер уңайсыз иде. Әле бит, бичара, «Фатих Хуснутдинович» ны ничек азапланып, телен сындыра-сындыра, бер «т» әйтәсе урында өч «т» кушып әйтә – Фатих кына түгел, «Фат-т-тих»!

Исәпләү-санау эшләре мине, ниһаять, тәме иренгә тигән әдәбият эшеннән бөтенләйгә аерыр кебек күренә. Көндез исәпләп, кул куеп җибәргән расчёт кәгазьләрем турында төнен, ялгыш җибәрмәдемме икән дип, янә бер кат баш ватып чыгам. Шуның өстәвенә, теге, миңа мөрәҗәгать иткәндә үтә нәзакәтлелек күрсәтеп, «т» хәрефен катлы-катлы итеп әйтүче изге карт алдында да уңайсыз иде. Җае чыкты, хәер, мине хәрби хезмәткә чакырдылар. Шул китүдән мин финанс һәм, гомумән, исәпләү-санау эшеннән бөтенләй киттем, исәпләү-санау осталыгым гонорар алганда аны бөртекләп санау һәм алган гонорарны тагын да бөртекләбрәк тоту эшендә генә калды.

Армиягә киткәнче баштан үткән бер маҗара бар икән әле – аны сөйләп бирмичә шулай ук ярамас. Вахитов исемендәге мәктәптә, дүртенче класстан алып тугызынчы класска хәтле бер партада янәшә утырып, мин Гатиф Соловьёв дигән малай белән укыдым. Заманында «Чүкеч» журналын чыгарган һәм Тукайның ачы көлүенә дучар булган Тимерша Соловьёвның туганыннан туган ул «сандугач балалары» безнең мәктәптә икәү: олысы Хөсәен Соловьёв мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире, җәмгыять фәннәре укытучысы, университет мәгълүматы алган, русча бик яхшы укыган, заманасына күрә зур гына эрудицияле бер кеше иде. Минем шәриктәшем Гатиф та төшеп калганнардан түгел, русчасы бик яхшы, сөйләгәндә грамматикалап җибәрә, русчаны такы-токы гына белгән мин авыл малаена аның күп кенә файдасы тиде.

Мин, армиягә чакырылуны сылтау итеп, Наркомфиннан киттем. Ләкин әле частька чакырылмаган, ни ултара, ни полтара булып йөргән берчак иде. Әнә шундый бервакытта минем янга Гатиф Соловьёв килеп чыкты. (Ул чагында Гатиф Казан пристаненда чыга торган күптиражлы басма газетада секретарь булып эшли иде.)

– Водниклар кешесе буларак, – дип башлады бу эре генә, – миңа, брат, ике билет тиешле. Әйдә, Волга пароходында, аның да өске катында, «Жигули» тауларыннан илһам алып, икәү бер кататься итеп кайтабызмы? Теләсәк, Астраханьга чаклы ук махнём, әгәр алай озакка китәр дисәң, Саратовтанмы, бүтән берәр урыннанмы борылырбыз.

Озак киңәш итеп торырдай кешем дә юк. Буш билет, буш вакыт, буш кесә дигәндәй… Кама тамагыннан ары Иделнең нинди икәнен дә белмим, бер дөнья күрү булыр дип, бу тәкъдимне шатланып кабул иттем. Икенче көнне кичен ике катлы зур ак пароходның киң палубасында эре генә басып торган хәлдә Казаннан кузгалып киттек. Гатифның да, минем дә бернинди дә озатучыбыз юк. Шулай да кузгалганда, бүтәннәрдән калышмыйча, яулык селкегән булдык – бәлки, анысы, итәкләре артыннан йөреп тә, үзләре безгә карамаган тәкәббер Казан кызларына сәлам җибәрүебез булгандыр…

Озатып калучыларыбыз булмаса да, сынатмадык, шәп бардык. Мин моны сүз озынга китмәсен өчен юри шулай кыскартып әйтәм, бу «шәп бардык» дигән төшенчәгә беренче класс салонында хрусталь бокаллардан эчелгән шәфәкъ кебек алсу мускат та, кош итеннән кыздырылган һәм өстенә төрле хуш исле үләннәр сибеп китерелгән алсу-кызгылт жаркое да, каюта ачкычларыбызны бармак очларыбызда селеккәләп, палуба буенча кызлар артыннан чабуларыбыз да – барысы да керә. Әгәр кем дә кем, дөнья гамен бер якка куеп, Идел пароходында кая булса да барырга теләсә, һич арттырусыз әйтәм, Гатиф белән Фатих кебек барсын. Әмма менә Гатиф белән Фатих кебек кайтсын дип әйтә алмыйм. Алай дип әйтү кешегә яманлык теләү булыр иде. Шулай да безнең болай Идел буенча киң колач салып йөзүебез Саратовтан ары узмады. Саратовны карап, аның музейларында, паркларында булып, Чернышевскийның йорт-музеенда бөек тәнкыйтьче-революционерның бик матур гарәп хәрефләре белән татарча язылган гыйльми хезмәтләренә сокланып, инде шәһәр артындагы комбайн заводына юнәләбез дип кенә торганда, икебезнең дә күңеленә ничек берьюлы килгәндер, мин – Гатифтан, Гатиф – миннән:

– Синең кесә ягы ничегрәк, малай? – дип сорадык. Бактың исә, кесә ягыбыз икебезнеке дә такырайган булып чыкты. Дөрес, җилләр исә дип үк әйтерлек түгел, кырып-себереп икебездән ун сум чамасы акча килеп чыкты. Бу акча белән артык шәбәеп барырлык түгел, бу акча белән гомумән юлны артык дәвам иттерү мөмкин түгел иде. Без шундук спартанлылар режимына күчәргә, тәртәне, әлбәттә, кайту ягына борырга һәм Саратовның чисталыгына, пөхтә йортларына шаккатып, баш селкеп йөрүләргә чик куярга булдык. Безнең башларга – икебезнең башка да берьюлы – дөнья гаме ишелеп төште. Ул елларны карточка белән җибәрелә торган арзан хаклы икмәк белән беррәттән, килограммы өч сумнан коммерческий икмәк тә сатыла иде. Бүтән бернәрсәгә дә карамыйча, иң элек шул коммерческий икмәк чиратына барып бастык. Шактый гына торып, өч килолы кечерәк бер бөтен күмәч сатып алдык. Ун сум акчаның тугыз сумы очты дигән сүз. Калган бер сумыбызга атсаң башны тишәрдәй таш кебек каты, таш кебек тәмсез ландрин сатып алдык. Күплеккә күп түгел, йөз илле грамм чамасы гына. Әмма катылыгы ягыннан шул йөз илле граммы да Саратовтан алып Лиссабонга кадәр суырып барырга җитәрлек иде. Күрәсез, башыбызга төшкәч, нишләргә беләбез, бер дә югалып кала торганнардан түгел икәнбез.

Шундый күңелле уйлар белән, култыгыбызга әлеге теге өч килолы күмәч буханкасын кыстырып, җәяүләп кенә пристаньга әйләнеп кайтканда, сәгать кичке җиделәр тирәсе иде. Көннең көн буена шәһәрдә буталып йөреп, икебез дә тере маэмай тотып ашарлык булып ачыккан идек. Шулай да ул турыда тел әйләндереп сүз кузгатмадык. Ник дисәң, пристаньга төшеп, сорашкалый торгач, безнең алга икенче бер җитдирәк проблема килеп басты. Әгәр өске классларда кайтабыз дисәк, безгә, күпмедер акча өстәп, билетларыбызны яңадан каратырга кирәк булып чыкты. Казанда, акчабыз күп чакта, без моңа игътибар итмәгәнбез, класс урыннары өчен барышлый да күпмедер өстәп түләгән булганбыз икән. Моның өстәве, әлбәттә, күп түгел иде, әмма кесәдә җилләр уйнап торган бервакытта сукыр бер тиене дә акча. Нишләргә? Барганда өстә «әтәч Фәхри» ләр булып барган кешеләр кайтканда суга манчылып чыккан күшеккән тавыкларга әйләнергә, әлбәттә, теләми идек. Җаен таптык, хәер. Әлеге теге култыгыбызга кыстырылган түгәрәк күмәчнең ике кило чамасын шунда китә алмыйча аптырап яткан юлчыларга, чират торган бәясен дә чыгарып, коммерческийдан да күтәренкерәк хакка саттык та, ландриннан калган вак акчаларны да өстәп, икенче класс билетына көч-хәл белән китереп өстәдек. Шулай итеп, баш очына җыелган болыт таралды. Бер дә сынатмыйча, башны югары тотып кына, үз классыбызга менеп киттек, каютабызга кереп бикләндек. Алып мендек астан кайнаган су, чыгарып салдык теге күмәчнең сатылмыйча калган түтәрәмен, аны мыскаллап бүлгәндәй икегә бүлдек, чыкты теге таш кебек ландрин… Җитмәсә тагын, Гатифның чемоданында, әйберләре арасында, Казанда ук алып тыккан бер «кечкентәй» миләш настойкасы да качып яткан икән, зур тантана белән аны да муеныннан өстерәп чыгардык. Кыскасы, без тагын авызы белән кош тотучы бәхетле бәндәләргә әверелдек.

Булган ганимәтне ашап-эчеп ятып йокларбыз да иртәгесен ярты көнгә чаклы кеше күзенә күренмәбез. Бик ачыга башласак, нәфесне баса торырга әлеге ландриныбыз бар, ул арада, бәлки, Казан морҗалары да күренә башлар, үз өеңә кайтканда бил каешын бераз кысыбрак буганда да бер дә гаеп түгел.

Без шулайрак уйлаган идек тә, юл бит ул син уйлаганча гына булмый. Ул чагындагы пароходлар шимбәдән якшәмбегә барып җитү өчен бик ашыкмыйлар, «безгә шимбә дә ярый!» дигән кебек, үз җайлары белән йөри бирәләр иде. Безнең пароход төнге томанда шимбә белән якшәмбе арасында бөтенләй буталып, әллә инде берәр җирдә утырып ук торган, иртәгесен, төшкә хәтле каютабызда аунап, төштән соң уңайсызланыбрак булса да башларыбызны кузгаттык. Чыгып, сорашып карасак, кая ул без планлаштырган ярты юл! «Әле Самарага җитәргә дә биш-алты сәгать вакыт бар», – диделәр. Нишләмәк кирәк, тагын шул каюталарыбызга, җыелмаган урыннарыбызга кереп аудык. Тагы әлеге шул ландриныбызны суырырга тотындык. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, гаҗәп бәрәкәтле ризык булып чыкты ул. Берне тел өстенә саласың, эри башлаганчы, ачуым килмәгәе, пароходыбыз биш километр җир үтә торгандыр. Аннары әкрен генә эри башлый, бермәлне телгә сахарин тәме сыман татым йөгерә, ул да түгел, эченнән качып яткан бозы килеп чыккандай була, авыз эче кинәт өшеп кала, иң ахырдан инде, бозы да, сахарины да эреп беткәч, берзаман теш арасында резинка сыман бернәрсә кысылып кала. Тәмле дә түгел, тәмсез дә түгел, теш арасында кысылып тик бара. Иң әһәмиятлесе шунда: озак бара. Ә безгә шунысы кирәк тә. Кыскасы, башта бераз хурлабрак ташлаган бу «имезлегебез» безне кара кайгыдан коткаручы бер әмәл булып чыкты.

1.Җылгыр – төелгән киндер орлыгы түбеннән зур пилмән кебегрәк итеп казанда пешерелгән, соңыннан шул киндер маена ук манып ашала торган аулак өй ашы. (Авт. искәр.)
2.Бәчәсәка – Әфганлы бер фетнәче. Әфганстанның законлы хөкүмәте, атап әйткәндә, Аманулла хан белән Совет хөкүмәте арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнашканнан соң, шул фактны күралмыйча, Англия колонизаторлары тарафыннан Аманулла хан хөкүмәтенә каршы оскытылган фетнәче группалар башлыгы. Чын исеме – Хәбибулла. «Бәчәсәка» – кушамат, «су яки эчемлек китереп торучы малай» мәгънәсендә. (Авт. искәр.)
Возрастное ограничение:
12+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1969
Объем:
461 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04257-4
Формат скачивания:

Похожие книги