Читать книгу: «Матурлык»
ӘДИП ИҖАТЫ – МАТУРЛЫК ТУДЫРУ ҮРНӘГЕ
Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булып тора. Бу иҗатның мавыктыргыч булуы әдипнең бер үк вакытта югары эстетик зәвыкка һәм халыкчан фикергә ия булуына бәйле. Ул әдәбият тарихында гомере буе матурлыкны тоеп, күреп, аңлап яшәгән һәм геройларның рухи халәтен тирән сурәтләгән психолог буларак калды.
Ул 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Яңа Каргалы авылында Нигъмәтҗан һәм Бибихәдичә гаиләсендә туа. Бераздан Еникиевләр яшәү урынын алыштыралар, күршедәге Дәүләкән авылына күченәләр. Әдипнең балачак, үсмерчак хатирәләре, нигездә, Дим буендагы шушы Дәүләкән белән бәйле.
Дим буеның табигате, анда яшәгән халык тормышы әдипнең эстетик зәвыгы формалашу өчен нигез булып тора. Башкортстанның башка төбәкләре кебек үк, Дәүләкән үзенә сәнгать кешеләрен тартып тора. Әмирханны кече яшьтән үк артистлар, җырчылар, музыкантлар, гомумән, рухи дөнья, күңел дөньясы белән бәйле затлар кызыксындыра. Ул матурлык нигезләрен дә шулардан эзләп таба. Бу яктан беренче нәүбәттә аның үз гаиләсе үрнәк булып тора. Әтисе туып үскән гаиләдә өч ир-ат тәрбияләнгән: Нигъмәтҗан – «хөрлек яратучы» сәүдәгәр, Нигъмәтулла дәдәсе – физик эш кешесе, башкалардан да шуны таләп итә. Мөхәммәдьяр исә күбрәк фәлсәфә сатарга ярата. Әмирхан ага характерындагы хөррияткә омтылыш, фәлсәфи фикер сөреше, тырышлык, эштән курыкмау – барысы да нәселдән килгән билгеләр икән югыйсә. Арада әтисенең якын хатын-кыз туганнары Рокыя белән Срур аерылып тора. Менә ничек сурәтли аларны әдип үзенең «Соңгы китап» әсәрендә: «Бөтен яктан да Рокыя тутакай табигате белән бик тыйнак, чынлап ачулана да, зарлана да белми торган, азга гына канәгать, аздан гына сөенә торган, бик саф күңелле һәм туган җанлы кеше иде… Гәүдәгә дә чыбык кебек юка-ябык кына… Ә Срур тутакай бөтенләй башка. Ул чибәр, сылу, үткер, яшьтән үк бик зиһенле, ирләрдә дә булмаган акыл үзендә, сүзе һәм тотышы белән кешене үзенә карата белә. Җырчы, музыкага сәләтле, хәтта артистлык кабилияте дә бар аңарда. Кыскасы, гранд-дама!»
Ә. Еники «Соңгы китап» битләрендә үз нәселләренең тарихын гына язып калмый, ә үрнәк гаилә моделен күрсәтергә омтыла. Пенза губернасыннан Башкортстан туфрагына күчеп утырган нәселнең берничә буыны үрнәгендә ул укучысын кызыксындыра, фикерен төбәк, табигать, тарих, сәнгать белән бәйле мисаллар белән дәлилли. Ул матурлыкны кече яшьтән үк әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары белән булган мөнәсәбәтләрдә күрә. Менә Әмирханның бабасы: «Ул юка гына гәүдәле, кәҗә сакаллы бер кеше иде, буйга да бәләкәй иде шикелле… Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. …Әбекәйгә ул, мәсәлән, «якты көнем» дип кенә дәшә иде» Язучы бабасына хас булган характерны ачу максатын гына куймаган, күрәсең. Ул аны «өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарата» алуын сокланып искә төшерә: «…кайнаган самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы кү-мергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә… Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм». Язучының бабасына багышланган ха-тирәләре аның унҗиденче елның җәендә вафат булуын хәбәр итү белән төгәлләнә.
Ә. Еники автобиографик повестенда туган төбәгенең гүзәллегенә дан җырлый, изге туфракта яшәгән гаять кешелекле, гадел, саф күңелле кешеләрнең холык-фи-гыльләрен, эчке дөньяларын ачып бирә.
Туган-тумачасы әдипнең күңел түрендә лаеклы урын алган. Аның туганнарына карата булган кадер-хөрмәте искиткеч ихлас, чиксез. Без алда билгеләп үткән Срур образын да Ә. Еники тудырган затлы хатын-кызлар – Зөһрә («Йөрәк сере»), Рәшидә («Рәшә»), Тамара Сергеевна («Ялгызлык»), Диләрә («Шаяру») –югарылыгына куеп карау зарур. Ә. Еникинең затлы хатын-кызлары янына зыялы ир-атлары да килеп өстәлә. Шундый затлы кешеләрнең берсе – Срурның ире Шәриф Сүнчәләй. Ул үзе укымышлы, Октябрь инкыйлабы вакыйгаларына катнашкан, Уфада Галимҗан Ибраһимов белән «Ирек» газетасын чыгарышкан, мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән, безнең өчен иң әһәмиятлесе: ул – шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган агасы. Ә. Еники Шәриф җизнәсендәге кешелеклелек сыйфатларын ихтирам итә. Шуңа өстәп, «…эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле, кыскасы, аңарда гүя тумыштан ук килгән үзенә бер күркәм затлылык бар иде», – ди автор. Чыннан да, Шәриф Сүнчәләйдә булган зыялылык аның эчке сыйфатлары һәм тышкы матурлыгы язучының шәхси һәм рухи үсешенә уңай йогынты ясаган булырга тиеш.
Еникиевләр күчеп урнашкан Дәүләкән элек-электән «купичлар», сәүдәгәрләр яшәгән урын буларак мәгъл-үмбула. Шуңа күрә Нигъмәтҗанның сәүдәгәрлек эшенә керешеп китүе дә табигый. Әмирханның кечкенәдән төрле шәһәрләрнең «талчук»ларында, базарларында булуы әтисенең һөнәренә бәйле. Шул сәбәпле тормышлары да җиңелрәк була. Әнисе Бибихәдичә балалар тәрбияли, йорт эшләре белән мәшгуль була. Алар хәтта йортның бер бүлмәсенә фатирга кешеләр дә кертеп торалар.
Әмирхан белемне Дәүләкән мәдрәсәсендә ала. Башта кырыс Коръән хафиз кул астында белем алган малайлар 1922 елдан совет мәктәбенә укырга йөри башлыйлар. Әмма ата-ана теләге белән кичләрен мәдрәсәгә барып та укып кайталар. Балаларны мәдрәсәдә уку гына түгел, ә кичләрен мендәр кыстырып барып йоклап калу күбрәк мавыктыра. Чөнки алар бер-берсенә төрле кызыклы әкиятләр, хикәятләр, мифлар, легендалар, риваятьләр тыңлап, җеннәр, пәриләр, албастылар, өрәкләр, юха еланнар, хан кызлары, падишаһлар турында кызыклы хәлләр, тарихлар сөйлиләр.
Әмирханның үсеп, аңлы-зиһенле кеше буларак формалашып китүендә Дәүләкәннең роле зур. Шәхес булып өлгерүенә исә, гаилә тәрбиясеннән тыш, тагын ике омтылыш йогынты ясый: беренчесе – белем туплау, икенчесе –сәнгать белән мавыгу, кызыксыну. Бу хәлне «әдәбият-сәнгатькә йөз белән борылу, күңел баглау» дип атап булыр иде. Ягъни әдип кече яшьтән үк матурлыкка, иҗатка тартыла. Киләчәктә дә шул юнәлештә тормыш эшчәнлеген дәвам итә.
Дәүләкәндә яшәгән вакытта, кечкенә Әмиргә җизнә-сенең бертуган энесе Сәгыйть Сүнчәләй ике китап («Су анасы», «Борчак патша») бүләк итә. Моннан тыш, малай әби-бабасы йортыннан алып киленгән, таушалып беткән «Тутыйнамә», «Бакырган», «Бәдәвам», «Бүз егет», «Ка-һарман катыйль» китапларын да аңлаган дәрәҗәдә укый. Әмирханның китап дөньясына юлын ачуда Дәүләкән үзәгендә урнашкан бай гына китапханә дә сәбәпче була. Ул аннан китаплар алып укый. Моннан тыш, төбәкнең кайбер приказчиклары, сәүдәгәрләре өйләренә яздырып ала торган «Ялт-йолт», «Ак юл», «Сөембикә», «Аң», «Шура» журналларын сорап алып уку мөмкинлеге дә туа. Инкыйлабтан соң әдип Уфада басылып чыккан «Белем», Мәскәүдә нәшер ителгән «Кечкенә иптәшләр» китапларын яратып укый.
Сәнгать белән кызыксыну Дәүләкәнгә килгән артистларны күрү, алар белән очрашу белән бәйле була. Сәнгать әһелләре бирегә кымыз эчү, сәламәтлекне ныгыту максаты белән киләләр. Әдипнең истәлекләренә караганда, бер җәйдә Нәгыймә Таҗдарова, Нури Сакаев, Маһирә Мирвәлиева, Шакир Шамильский ял итә. Икенче бер җәйдә хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали киләләр. Ял итүчеләр арасында язучыларның да булуы булачак әдиптә аеруча кызыксыну уята. Тутакае Срурның ире Шәриф белән энесе Сәгыйть Сүнчәләйләр даими кунак булсалар, Ә. Еники 1924 елда Мәҗит Гафуриның да килүен искә төшерә. Бу еллар Әмирханның әдәбият-сәнгать белән кызыксынуы көчәйгән, шулар турында тирәнтен уйланган чорга туры килә. Дәүләкәндә мәктәпне тәмамлаганнан соң, белем алуын дәвам итү өчен, Әмирхан дусты Фәтхелислам белән Казанга юнәлә. Аның максаты сәнгать мәктәбенә укырга керү була. Әмма Казан уку йортлары аңа ишеген ачарга ашыкмый. Ул китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Шул вакыттан башлап аның тормыш һәм хезмәт юлы иҗади эшчәнлек белән үре-леп үсә.
Аның яшь вакыттагы хыялы бөтен гомере дәвамын-да акрынлап гамәлгә ашып бара. Башта әдәби иҗатка кереп, әдип булып таныла, шәхси өслүбен, кыйбласын барлый. Соңыннан, сәнгать белән кызыксынуын дәвам итеп, артистлар, композиторлар турында монография («Нәгыймә Таҗдарова») яза, әдәби әсәр («Гөләндәм туташ хатирәсе») иҗат итә. Тәҗрибә туплаган әдип гомеренең соңгы елларында әдәби процесска бәя бирә башлый. Шул рәвешле, Ә. Еникинең иҗат эволюциясен ачыклап, матурлыкны күрү, бәяләү, сурәтләү юлын өч этапка бүлеп карарга мөмкин: 1930–1950 елларны үз эченә алган башлангыч чор иҗаты; 1950–1970 елларны эченә алган икенче чоры; 1950–2000 еллардагы әдәби-публицистик эшчәнлеге.
Башлангыч чор иҗаты әдипнең каләм тибрәтә башлагач язылган беренче тәҗрибәләрен һәм 1940 еллардагы хикәяләрен үз эченә ала. Бу чорда әдип иҗаты халыкның иҗтимагый тормышын тасвирлауга, сугыш чоры хикәяләрендә ватанпәрвәрлек хисләре чагылдыруга юнәлтелә.
Башлангыч чорда «Озын көй тыңлаганда» (1926), «Дус кеше» (1928), «Яз башы» (1929) кебек хикәя һәм повестьлары языла. Әдипнең «иҗади ашкыну һәм эзләнүләренең җитди үрнәкләре» янына өстәлгән иҗтимагый-сәяси тормыш каршылыклары, әдәбият-сәнгатьнең үзендә барган кискен борылышлар аны шактый вакытка иҗади эштән читләштерә. Әдәбиятта яңа сүз әйтергә, заман героеның сыйфатларын төрле яклап ачарга омтыл-ган әдипне кырыс чор башка юнәлешкә кертеп җибәрә. Шуңа күрә ул 1927 елда Донбасста наданлыкны бетерү курсларында укыта, 1928–1932 елларда Казанда мех фабрикасында тирене сортларга аеручы булып эшли.
Ул иҗат эшенә керешеп киткән 1927–1928 еллар әдәбиятта аеруча катлаулы һәм каршылыклы булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә 1920–1930 елларда Ә. Еники әдәби процессны күбрәк күзәтә, әдипләр белән очраша, белем алуын дәвам итә. Ул 1932–1933 елларда Хезмәтне фәнни оештыру институтындагы психотехниклар әзерләү семинарларына йөрү, соңыннан шунда эшче-аспирант вазифаларын башкару булачак язучының иҗади үсешенә көчле йогынты ясый. Бераздан бу юнәлешнең капитализм системасы өчен генә яраклы икәнлеген «исбатлап», ябып та куялар.
Әмирхан 1934–1941 елларда кинофикация трестында инструктор, Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы булып эшли. 1941 елда Татарстанга кайтып төшүенә сугыш башланып китә, һәм ул фронтка алына. Шул рәвешле, яшь әдип иҗатының танылып, тернәкләнеп китүе иң элек шул чордагы мавыктыргыч һәм драматик вакыйгалар белән бәйле.
Ә. Еники иҗатында сугыш тормыш чынбарлыгы итеп сурәтләнә. Ул сугышчы, ил сакчысы кебек үзәк геройларны тирәлектән аермый, аларның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш кысаларында сурәтли. Шулай да «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз» хикәяләрендә автор тормыш диалектикасын күрсәтүгә ирешә. Көрәш кырында булмаган вакыйгалар-ны тасвирлап, әдип сугыш чынбарлыгы шартларында да кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония эзли.
Ә. Еники иҗатында Солдат образын ачу төрле юнәлешләрдә бара: сугыш хәрәкәтләренең башланган чорында-гы солдат Зариф («Бала»), бердәнбер улын көтеп ятучы ананың соңгы өмете булган, үлем хәбәре килгән Хәсән («Ана һәм кыз»), туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр («Бер генә сәгатькә»), штраф ротасы повары Иван («Ялгыз каз»), бөтенләй исеме күрсәтелмәгән, исе-ме аталмаган солдат («Мәк чәчәге»), иң куркыныч сугышта коралсыз калган Василий, Талип, Хәкимнәр («Кунакчыл дошман»), сөйгәне Таһирәнең җырын тыңлап шатлык кичергән, шул шатлыгы белән сугышта алган яраларыннан якты дөньядан китеп барган солдат егет («Кем җырлады?») һ. б.
Сугыш шартларында автор чынбарлык күренешләрен күптөрле образлар аша ачарга омтыла. Әйтик, ана һәм бала арасындагы матурлык, үзара мөнәсәбәтләр төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә ачыла. Солдат Хәсәнне авы-ру әнисе урын өстендә көтеп ята. Улының кайтканын күрергә теләп авыр хәлдә ятучы ана образы «Ана һәм кыз» хикәясендә тасвирлана. Хикәядәге ана, Рәхилә образлары ике юнәлештә – бер-берсенә карата һәм солдат Хәсәнгә мөнәсәбәттә ачылалар. Хикәянең реалистик нигезгә корылганлыгын исбатлаган фикер Ә. Еникинең «Соңгы китап» әсәрендә бирелә: «…дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты. Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде… Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы план-экономика институтын бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә, Мәскәүне фашистлардан як-лаган чагында һәлак тә була. Бердәнбергә тия дип, халык юкка гына әйтми икән». Чыннан да, әнисенең бердәнбер улын югалту турындагы хәбәр язучыны нык дулкынландырган, фаҗигале вакыйга хикәянең нигезенә салынган.
Сугыш чоры хикәяләрендә ана образына зур урын би-релә. «Бер генә сәгатькә» хикәясендәге Мәрьямне көнүзәк-кә чыгарып, автор, бер яктан, әдәбияттагы традицияне дәвам итсә, икенче яктан, көтелмәгән очрашу халәтендә ананың бөтенләй башка сыйфатларын ачып сала. Хикәя-нең һәр персонажы очрашудан алган уйлар, хисләр белән яши. Гомәрне бу минутлар тирән борчуга сала, уйлары үткән хатирәләрне яңарта. Алар исә эчке монолог-искә төшерүләр аша бирелә: «Ул, әтиемне, әниемне, бөтен туганнарымны шатландырырмын, бәхетле итәрмен, дип уйлады. Хәзер исә ул шатлык уйный башларга өлгермәгән музыканың кинәт өзелеп ыңгырашуы кебек, бу бәхет елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде». Ә. Еники, уңышлы чагыштыруларга мөрәҗәгать итеп, өзелгән музыка, кара болыт артындагы кояш кебек әдәби детальләргә игъти-бар юнәлтеп, солдат Гомәрнең эчке дөньясын ачып бирә. Шул ук вакытта аның күңелендә барган икеләнүләр, бор-чылулар белән бәйле хис-кичерешләр палитрасы да гаять бай тасвирлана.
Ә. Еникинең кырыгынчы елларда иҗат иткән «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман», «Икенче көнне», «Тауларга карап» хикәяләре психологик прозаның гүзәл үрнәкләре булып торалар. Аларның эчтәлеге драматик һәм фаҗи-гале җирлектә ачыла. Арада фаҗигалелек ягыннан иң тәэсирлесе – «Кунакчыл дошман» хикәяседер. Бу әсәр үзәгенә салынган вакыйгалар аерым үзенчәлекле, чөнки немецларның рус солдатларына икмәк тәкъдим итүләре, аларны сыйлаулары гадәти вакыйгалар түгел. Сугыш һәм кеше язмышы хикәядә типик булмаган хәлләргә куеп тасвирлана. Сугыш хорафатлары янындагы матурлыкны күрү мөмкин дә түгел. Язучы аны бик гадәти генә мәк чәчәге монологы рәвешендә тәкъдим итә.
Әдипнең «Мәк чәчәге» нәсерендә сурәтләнгән мәк чә-чәге матурлык, тынычлык, иминлек символы буларак күзаллана. Автор, мәк чәчәге образын кертеп, тереклек һәм кешелек дөньясы арасындагы бәйләнешнең бер гүзәл үрнәген тудырырга омтыла.
Мәк чәчәге образ буларак тулы эшләнгән: аның үт-кәне, бүгенгесе бар; хәзерге вакытта ул – кешелек дөнья-сындагы кискен вакыйгалар шаһиты. Аның тирә-якны күзәтеп утыруы укучыны сугыш булып узган җирлеккә алып килә. Хикәя мәк чәчәгенең солдатка мөрәҗәгате рәвешендә башланып китә, һәм аның бомба шартлаудан барлыкка килгән чокыр төбендә беренче тереклек билгесе булуына игътибар юнәлтелә: «…Мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә биек тау булып коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим…» Сынландыру алымын кулланып иҗат ителгән мәк чәчәгенең эчке монологында тирән фәлсәфи мәгънә ачыла: тирә-юньнән, мохиттән аерылу аның өчен зур фаҗига; әйләнә-тирә тереклектән башка яшәү мәгънәсе югала.
Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы ике чорга бүлеп бирелә: беренчесе – бакчада, барлык чәчәкләр белән бергә үсеп утырган вакыт, икенчесе – явыз дош-ман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйган-нан соңгы чор. Мәк чәчәге тормышындагы кискен үзгә-реш нәсернең яңгырашын тагын да көчәйтә. Эндәшләр, мөрәҗәгать итү формасын куллану, хикәяләүнең чәчәкнең монологы аша бирелүе әсәрнең эмоциональ тәэсир көчен арттыра. Мәк чәчәге, тирәлектән, тереклек дөньясын-нан аерылган булуына да карамастан, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә төшерә. «Сез беләсез инде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек…» Мәк чәчәге – матурлык билгесе. Ул гадәти булмаган хәлгә куелган, хәзер ул чокыр төбен-дә гомер кичерә. Автор, типик образны типик булмаган хәлгә куеп, сугышның фаҗига булуын искәртә. Чокыр төбендәге матурлык күренми, мәк чәчәге үзе дә дөньяны, тирә-юньне күрми; анда бары тик өмет кенә яши.
Сугыш булып узган җирләрдә тереклек, хайваннар дөньясын тасвирлауны Ә. Еникинең ачышы дип бил-геләргә була. Кешелек җәмгыятенең асылын ачу ягын-нан әһәмиятле булган хикәяләрнең берсе – «Ялгыз каз». Әлеге хикәядә гадәттән тыш, мавыктыргыч бер вакыйга тасвирлана. Хикәянең үзәгендә – ала каз образы. Казны, гадәттә, тыныч тормыш шартларында гына очратырга мөмкин, ягъни каз – тынычлыкны символлаштыручы билге. Ул, җанлы табигатьнең бер өлеше буларак, сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлана. Аны чолгап алган мохит күптөрле: ала казның хуҗасы – Маша, ике бәрәнле ак кәҗә, мәһабәт әтәч җитәкчелегендә биш тавык бар. Барлык кош-корт арасында аерылып торганы – каз. «… Ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята йә, йорт алдында бәбкә үләнен ялкау гына йолкып, әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны килеп борыны белән шапырдатып ала, яисә, кая барырга белмәгәндәй, бәрәңге бакчасына кереп китә дә, түтәлләр арасыннан муенын сузып, башын әле бер якка, әле икенче якка кырын салып, нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора». Әлеге искиткеч матур, нечкә, психологик сурәт аша язучы фронтның арткы сызыгында баручы аерым тәэминат ротасы солдатларына булган мөнәсәбәтен күр-сәтә. Маша өенә урнаштырылган өч солдат та ала каз күзе аша бәяләнә. Нәкъ ала казның эчке тавышында итекче, тегүче, повар Иван образлары ачыла.
Каз образындагы табигать башлангычы өстен чыга. Каз, бәбкә тавышларын ишетү белән, үзенә бик якынаеп өлгергән Иваннан читләшә башлый. Әдип каз образын тудырганда сурәтләү чараларыннан сынландыруны уңышлы куллана. Авторның казга уйлау сәләте бирүе әсәрнең үтемлеле-ген, эмоциональ көчен арттыра. Каз, сугышның фаҗига булуын ассызыклап, тыныч тормышны юксыну, сагыну символына әверелә. Гомумән, Ә. Еники хикәяләренең үзәгенә куеп тасвирланган бала, мәк чәчәге, ялгыз каз –тыныч тормыш, киләчәк символлары. Язучы иҗатын-да кулланылган образлар әсәрләрдә тудырылган сугыш вакыйгаларының, фронт хәлләренең реаль картиналарын күзалларга ярдәм итә, сугыш чоры өчен мөһим булган типиклыкны ачуның үтемле чарасы булып тора. Автор, символик мәгънәгә генә нигезләнеп, гомумкешелеклелек алдында торган күләмле проблемаларны хәл итәргә омтыла. Җыеп әйткәндә, язучы әсәрләрендә кеше күңеленең сафлыгы, табигатьнең матурлыгы янәшә куела. Табигатьтәге һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзара гармониягә корыла. Хикәяләрдә табигать гомумиләштерелә, шул ук вакытта ул геройлар өчен рухи көч чыганагы булуы ягыннан әһәмиятле урын тота.
Бөек Ватан сугышы елларындагы хикәя жанры өл-кәсендәге эшчәнлеген Ә. Еники тыныч тормыш шарт-ларында да дәвам итә. Аның бу еллардагы эшчәнлеге, күп кенә башка язучылар иҗатындагы кебек, кичәге су-гышчының бүген тыныч хезмәткә кайтуы, җәмгыять һәм кешеләр белән төрле каршылыкларга керүе белән бәйле яңа конфликтларны өскә калкытып тасвирлауга корыла. Әлеге сыйфатлар Ә. Еникинең «Шиһаб абзыйның таныш кызы», «Кояшлы иртә», «Кышкы юлда», «Егет кунак-ка кайтты» һәм башка хикәяләрендә, «Без дә солдатлар идек» повестенда аеруча ачык күренә.
Әдипнең «Без дә солдатлар идек» повесте ориги-наль характерларны реаль җирлектә ачып бирүе ягын-нан аерылып тора. Аның өске агымында каравыл хез-мәтен үтәүче солдатлар тормыш-көнкүреше, аларның дөньяга карашлары, үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнсә, аскы агым әсәрдәге персонажларның рухи дөньясын, индивидуаль характер сыйфатларын, төрле милләт ха-лыклары арасындагы гореф-гадәтнең, традицияләрнең тотрыклылыгын ачуны алгы планга куя. Билгеле, ав-торның милли характер тудыруга омтылышы үзмаксат түгел. Хәтта аерым характерда милли үзенчәлекләр күп тупланган очракта да, беренче чиратта гомумкешелек сыйфатлары тотрыклырак булганы алгы планга килеп ба-са. Шундыйларның берсе – взвод командиры лейтенант Кулибаев игътибарга лаек; Нургайбәк Кулибаев – кыргыз егете, шуңа күрә взводтагы казахлар аны үзләренчә якын итеп, үз күреп дәшәләр. Әмма кырыс сугыш шартларында чыныккан Кулибаев уставтагыча мөрәҗәгать итүне таләп итә. Ләкин милли йолага нигезләнеп куй сую вакытында, традицияләрнең гаҗәеп көче, үзенчәлекле сыйфатлары ачылып китә. «Лейтенант каешын салып ташлаган, изүен чишкән, җиңнәрен сызганган, күренә – бик дәртләнеп эшкә тотынган. Монда хәзер чин, дәрәҗә дигән нәрсә беткән. Тегеләр өлкәннәр сыйфатында, кунак шикелле, табынга ит килгәнне көтәләр, ә болары яшь булганга күрә дә алар алдына барысын пешереп-төшереп китерергә тиешләр. Гаҗәп икән бу традиция дигән нәрсә!» Милли традицияләр алдында баш июче лейтенантка автор үзе үк сокланып куя. Шуңа нигезләнеп иҗат ителгән лейтенант образындагы шәхси сыйфатлар да бу образның реаль җирлеге булуына ышандыралар.
«Без дә солдатлар идек» повестенда сурәтләнгән об-разлар төгәл ике төркемгә бүленә – «картлар»га һәм «өтелеп чыкканнар»га.
Картлар – алар өч ел фронтта йөреп, бер генә тапкыр да мылтык атып карамаган кешеләр. Бу төркемгә гәүдәгә зур-таза, мәһабәт, казахның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны күп ишеткән Байәхмәтов та, гаятьтә нечкә, йомшак бәгырьле солдат – үзбәк Ишмәмәт тә, каравылда штык шикелле торучы, үткен, грамоталы солдат Шумилов та, солдатлар арасында иң өлкәне, казахлар аксакал урынына тотучы Өметбаев та керә.
Өтелеп чыкканнар, – каты яраланып госпитальдә ятканнан соң, нестроевой булып фронтка кире кайткан солдатлар. Болар арасында – утны-суны кичкән, бик үткен, кирәк урында хәйләкәр каракалпак казагы Дор-ды Ходайбирдин, тиз кызып китүчән, кызу канлы рус Емилькин, авырлыклар аша узган, тәҗрибәле солдат Хафиз Акшалов, куркак, бәлачел, тавыш кубарырга яратучы Шанаев, солдатлар арасында иң яше булган солдат Җантимеров. Алар фронт сызыгында дошман бе-лән көрәшерлек булмасалар да, мылтык тотарлык хәлдә булуларын исәпкә алып, каравыл хезмәтенә яраклы дип табылганнар. Авторның һәм аны чолгап алган кешеләрнең кылган гамәлләре, үзара мөнәсәбәтләре буенча аларның характер сыйфатларын билгеләп була.
Взводның күп өлешен казах милләте вәкилләре тәшкил итә. Автор һәр персонажны сурәтләүдә индивиду-аль сыйфатларның нигезе итеп гомумкешелеккә хас үзенчәлекләрне ала. Ләкин каһарманнарның һәрберсе – аерым шәхес, аерым характер. Арада Дорды аерылып тора. Ул – гаять тирәнтен, барлык нечкәлекләре белән ачылган образ. «…Бу каракалпак казагы төскә-биткә дә шактый чибәр кеше иде. Бите аның, бүтәннәр-неке кебек, ипи каравае сыман түп-түгәрәк түгел, озынчарак та, җыйнаграк, кечкенә генә кара сакал, куе гына кара мыек, ә иреннәре ак сызыклы, ачык беленеп тора». Дорды, чынлап та, башка казахларга охшамаган: «картёжник», «акчалы», «хәйләкәр». Ләкин әлеге сыйфатлары Дордыны башка солдатларга каршы куймый. Чөнки картаны ул аерым зур командирлар һәм начальниклар белән генә уйный, акчасын солдатларга куй яисә «московский» алуга кызганмый, шуңа күрә аны «утны-суны кичкән», «теләгәнен булдыра ала торган кеше буларак хөрмәт итәләр.
Әлеге повестьта милләтара мөнәсәбәтләрне күрсәтү максаты тормаса да, язучы хикәяләвенең нигезендә төрле милләт кешеләренә хас характер үзенчәлекләрен ачу ята. Һәр халыкның гореф-гадәтләре, традицияләре этнографик үрнәк буларак тәкъдим ителә.
Сугыш еллары сыналыш еллары буларак күзаллан-ган әсәрләрдә образлар яңа сыйфатлар белән ачыла: солдат туган шәһәрен, урамнарын, йортларын сагынып кайткан («Икенче көнне»), сугыштан кайтучы санитар эшелонындагы яралы егет, сөйгәне Таһирә җырын тың-лап, туган якларын, якыннарын күздән кичерә («Кем җырлады?»), Тамара Сергеевнаны сугыш ялгыз калдыра, иң кадерле якыннарын алып китә («Ялгызлык»), Локман картның нәсел җебе өзелү куркынычы туа («Тауларга карап»). Әдипнең барлык әсәрләрендә дә сагыш, хафала-ну, сугыш сөреме алып килгән бәла-каза тасвирлана. Ә. Еники әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларның күб-рәк мораль, әхлак ноктасыннан карап хәл ителүен тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин билгеләп үтсә, Г. Халит, Н. Гыйз-зәтуллин, Ф. Хатипов, Р. Сверигин, М. Җәләлиева, Р. Са-лихов, Ф. Бәширов, Д. Ибәтуллина, А. Карамова геройларның психологик җирлектә ачылуына игътибар итә. Әмма язучы иҗатында әлеге ике башлангыч бер-берсен тулыландырып килә. Шуңа нигезләнеп, бу чорда Ә. Ени-ки тудырган персонажлар, әдәби образлар әхлакый-психо-логик нигездә ачыла башлый дигән нәтиҗә чыгара алабыз.
«Ялгызлык» хикәясе – Казан янындагы «Бөреле» җәнлек фермасындагы вакыйгалар белән бәйле, фәлсәфи фикергә корылган әсәр. «Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да яшьлек гүзәллеген җуеп бетермәгән иде әле… Ләкин барыбер инде ул – көзге чәчәк, тагын берничә ел – һәм ул сабагында шиңәчәк». Шул рәвешле, көзге чәчәк символик деталендә авторның киләчәккә карата фаразлары белән танышабыз.
Ә. Еники хис һәм әхлак нормалары арасындагы бәрелешне күрсәтергә тели. Бер яктан, ярату хисенең көче, ялгызлыктан котылу чарасы, икенче яктан, гадәти булмаган хәл – яшь егет белән тора башлау, ягъни дини йолаларга каршы төшү. Тамара Сергеевна характерының әхлакый-психологик нигезендә контрастлыкка очрыйбыз. Шушы шартларда төп героиня характерына хас булган тәвәккәллек, тормыш китергән авырлыкларны җиңүгә көч табу, әйләнә-тирә мохиткә игътибар итмичә, үз интуициясенә таяну, бәхетле тормыш корырга омтылыш сыйфатларын очратабыз. Герой характерындагы ике башлангыч – әхлак кагыйдәләренә каршы төшү һәм бары тик шәхси интуициягә генә ышану – аны һәлакәткә алып килә.
Чыннан да, Тамара Сергеевнаның өметен, ышанычын баглаган кеше – үзеннән сигез яшькә кече егет Петя Котов булып чыга. Автор – хикәяләүче персонаж теле белән Тамара Сергеевнаның яңа тормыш башлау сәбәбен түбәндәгечә аңлата: «Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак… Ялгызлык, әйе, ялгызлык! – Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен…» Язучы ялгызлык проблемасын әхлакый нормалар белән эчке дөнья, психологик халәт арасындагы каршылык сәбәбе дип аңлата.
Шул рәвешле, сугыш чоры хикәяләрендә ялгызлык проблемасы башка геройларның төп геройга мөнәсәбәте яссылыгында хәл ителә: ялгыз баланы Зариф коткара, ананы да ул шатландыра; авыру ананың Рәхилә, Хәлимә исемле кызлары, күршеләре бар; ялгыз каз өчен тавык астында каз бәбкәләре чыгарып биргән Машаның да өмете бар; мәк чәчәген дә кеше коткарачак; бу – сугыш чоры хикәяләрендә табылган чишелеш. Әмма сугыш беткәч, тыныч тормыш шартларында язылган «Кем җырлады?» хикәясендә ялгыз егет «якты дөнья»дан китә, ялгыз нарат янына күмелә. Чишелеш – үлем, әмма үле гәүдә үзе дә ялгызлык символына – ялгыз кабергә алып чыга. Тамара Сергеевнаның совхоздан китеп баруы – ялгызлык проблемасы хәл ителмәвенә ишарә. Сугыш вакытында ялгызлык табигый тоелса да, тыныч тормыш шартларында ул күпкә авыр, катлаулы шәхси проблемага әверелә, һәм тормыштан читләшү, үлем генә аны чишә ала. «Кем җырлады?», «Ялгызлык» хикәяләрендә дәһшәтле сугышның исәннәр күңелендә сакланып калган сөреме аерылышу фаҗигасе белән үрелеп китә, сугышның рәхимсезлеге, аның гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлеге, бихисап күп корбаннары, михнәт-газабы җан өшеткеч дәлилләр рәвешендә сурәтләнә.
Ә. Еникинең сугыштан соңгы хикәяләрендә ялгызлык котылгысыз бер газаплы проблемага әверелә. Бигрәк тә «Тауларга карап» хикәясенең башлангыч өлешендә ул үзәк мәсьәлә буларак күтәрелә. Монда ялгызлык икенче бер төшенчә белән – ятим калу белән алмашына. Дөрес, автор аңа мәсьәләне көн тәртибенә кую рәвешендә генә мөрәҗәгать итә. Шулай да «Тауларга карап» хикәясендә язучының максаты сугыш темасын күңелдә яңартуга гына кайтып калмый. Аны гаять борчыганы – фәлсәфи проблема. Автор хикәянең эстетик кыйммәтен тынычлык һәм сугыш, яшәү һәм үлем проблемасының чишелешендә күрә.
«Тауларга карап» хикәясенең төп герое Локман карт –озын гомер кичергән ил карты. Әдип аның исемен Локман дип куюы белән үк тирән фәлсәфи мәгънә сала. Бу исемне – Көнчыгыш халыкларының хикмәтле кешесе, акыл иясенең исемен – без Г. Тукайның «Локман Хәким сүзләре», Г. Исхакыйның «Локман Хәким әкияте» әсәрләрендә очратабыз. Г. Тукай белән Г. Исхакыйның каһарманы Көнчыгыш халыкларының бөек акыл иясе Локман Хәким үзе булса, Ә. Еникидә ул – реаль герой.
Ә. Еники хикәясендәге Локман карт – илдә барган сугышларның тере шаһиты. Ул ил өстенә килгән һәртөрле авырлыкларны халык белән бергәләп үз җилкәсендә күтәрә. Локман карт күңелендә газаплы уйланулар оныгы Батырҗанның сугышта һәлак булуы турында хәбәр алганнан соң көчәеп китә: «…Аркасын кояшка куеп, ак таш өстенә утырган картның тын, буш күңеле түрендә ниләр генә уянмый. Еракта, бик еракта торып калган хатирәләр, әнә шул таулар артыннан чыккан ак болытлар кәрваныдай, аның хыялы күгеннән йөзеп үтәләр».
Ә. Еникидә таулар, болытлар символы кеше гомеренә тиңләнә. Шуңа күрә тауларга карап, болытлар агышын күзәтеп гомер кичерүче Локман карт нәсел җебе турында кайгыртып яшәргә мәҗбүр. Ул озын тормыш юлы кичкән, әмма ачы хакыйкать бар. Гомере өзелү белән, аның нәселе дә бетә икән – ике Герман сугышы улын һәм оныгын алып киткән. Локман карт фикеренчә, нәселне дәвам иттерүче – ир бала. «Ир бала. Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың, буалар аша сикереп, һаман алга чапкан дәвамы ул». Чыннан да, әсәр ахырында Локман карт йортына Батырҗанның сугышта кавышкан хатыны Сания уллары Газизҗанны күтәреп кайтып керә. «Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми, һаман, һаман дәвам итә» дип хикәянең тәмамлануы Локман картны борчыган проблеманың хәл ителүен күрсәтә. Болыт һәм тау символларын берләштерүче тагын бер образ – күләгә. «Күләгә» төшенчәсе эченә тирән фәлсәфи мәгънә салынган. Ул мәңгелекне символлаштыра. Күләгә – импрессионистик символ дәрәҗәсендәге билге.
Ә. Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләре калку итеп сурәтләнә. Һәм шуңа күрә автор үз әсәрләрендә аларга идея-эстетик бурычларны күпләп куя. Алар яшь буын өчен һәрьяктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәнең, рухи байлыкның алга таба югалмавын, дәвам итүен кайгыртып яшәргә бурычлы. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәҗрибәсеннән, традицияләреннән ваз кичүне язучы хәзерге тормышта күзәтелгән әхлаксыз күренешләрнең берсе дип бәяли. Еники әсәрләрендәге геройлар Локман картның фәлсәфи уйланулары, Акъәбинең гаилә бөтенлеге, милли тәрбия турындагы хыяллары, Рамазан картның мәхәббәттәге тугрылыгы фонында яшь һәм урта буын вәкилләре шактый төссезләнеп кала.
Әдип иҗатының 1950–1970 елларны эченә алган икенче чорында исә хикәя жанры өлкәсендә өр-яңа сүз әйтелә. «Матурлык» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Җиз кыңгырау» (1966), «Курай» (1970) кебек шедевр әсәрләрдә төп үзенчәлек рухи, мәдәни һәм милли мираска мөнәсәбәттә ачыла.
Әлеге җыентыкның исеменә чыгарылган «Матурлык» хикәясе ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнә. Әсәрнең шәкерт авызыннан хикәяләнүе вакыйганың реаль булуына ишарәли. Ел буе мәдрәсәдә белем алып кайткан Бәдретдин иптәшләре янында фәкыйрьлеге белән аерылып тора. Әмма Ә. Еники стиленә хас булганча, автор персонажын антитеза юлы белән ачып сала. Аларның тормышлары авыр, әмма күңелләре бай, йорт-җирләре иске, әмма үзләре эчкерсез, юмарт. Шәкертләрне иң сокландырганы – ана һәм бала арасындагы җылы, бер-берсен тирән аңлауга корылган мөнәсәбәтләр. Ана кешенең тышкы ямьсезлеге эчке матурлыгына контрастлыкта ачыла: «Аның сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз, керфексез күзендә бичараның бөтен эчке дөньясы чагылырга гына тора кебек иде. …һич йомылмас яшьле-моңсу күз – аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе…»
Шушы ана – баласы өчен гаять кадерле, изге зат. Ә авторның күрсәтергә теләгәне – хозур табигать тә, фәкыйрь тормыш картинасы да түгел, ә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт. Менә Бәдретдин әнисенә багышлап «Салкын чишмә» көен башкара: «…шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәне уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде».
Скрипкә барлык тыңлаучыларның да күңелләренә үтеп керә. Аның көе шәкертләр күзәткән тормыш картинасының контрастын күзалларга ярдәм итә. Бер яктан –«кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләр», икенче яктан – «чиксез иркен, якты, җылыкай дөнья».
«Кояш баюга борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу… бик моңсу миңа! Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм… Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе». Шул рәвешле, шәкерт күзе аша бәяләнгән ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр матурлыкның асылын ачып сала. Шуннан соң язылган «Әйтелмәгән васыять»тә ана һәм балалар арасындагы гармония бозыла. Акъәбинең балалары аны аңлап бетерми. Шуңа күрә традиция, гореф-гадәт, ниһаять, тел бетү куркынычы туа.
Ул әсәрләренең эчке яңгырашына, андагы интонация һәм ритмнар, рифмалар хәрәкәтенә игътибар бирү әһәмиятле. «Курай», «Җиз кыңгырау» әсәрләренең поэтик төзелешендә татар җыр сәнгате, татар моңы алгы планга чыгарыла. Гәрчә Ә. Еники музыка сәнгатен сурәтләүне максат итеп куймаса да, аннан ерак торган кебек тоелса да, ул турыдан-туры җыр, музыка, музыкаль уен кораллары, аларның кеше тормышы һәм яшәешендә тоткан урыны, кеше күңеленә ясаган тәэсире турында сөйли. «Курай» –шундый хикәяләрнең берсе.
Курай – халык уен коралы. Шушы «Курай» гаять лирик яңгырашлы хикәянең исеме итеп алынган. Халык курайны гасырлар дәвамында үзенең сагышын, эчке дөньясындагы уйларны, хисләрне чагылдыру чарасы дип санаган. Моның шулай икәнлеген хикәядәге романтик башлангыч та әйтеп тора. Кайчандыр курайчы малайның серен сөйләү чарасы булган курай тора-бара үзенә куелган йөкне авырайта да төшә, чөнки курайчының моңына кушылып җырлаучылар килеп чыга. Хикәядәге романтик сюжетның дәвамы реалистик төс ала. Курайга мөнәсәбәтен күрсәтү аша язучы аны чолгап алган кешеләрнең холык-фигыльләрен, характер үзенчәлекләрен ача башлый. Беренче чиратта курай моңы, халык көйләре җирлегендә Әмирхан үзе тәрбияләнә. (Автор хикәяләүче персонажның исемен шулай атый.) Үзенең 13–14 яшьлек чагын ул болай сурәтли: «…күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәнеп, йөрәктә җыр-моң туарга тора. Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы». Әмирхан бала вакыттан ук күзәткән Тимербай карт, Миңнегәрәй абзыйлар – һәрберсе дә физик эш белән шөгылләнүчеләр. Әмма аларның беренчесе «өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгара». Икенчесе исә ял көннәрендә Дим буе авылларыннан җыелган муллаларны кунак итеп, алар өчен чакырылган «аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы» курайчыны һәм аңа кушылып җырларга яраткан Котлыяр мулланы тыңлап, ата-бабадан килгән традицияләргә тугрылык саклый, бу байлыкны алдагы буынга тапшырырга кирәклекне тоеп яши.
Миңнегәрәй абзый йортында яңгыраган моңлы җыр лирик геройның хәтерендә уелып калган, күңел дулкыннарын тибрәндергән. «…башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем каерылып өлгермәгән күңелемә гомерлеккә диярлек сеңеп калды булса кирәк…» – ди ул. Чыннан да, элгәреге еллардагы моңның көчен, тәэсирләрен хикәяләүче күп вакытлар узгач та оныта алмый. Казанда радиокомитетта эшли башлагач, аңа курай моңын Исмәгыйль абзыйның калай кураеннан ишетергә туры килә. Әмирхан күптән ишетелгән курай тавышын, моңын исенә төшерә. Исмәгыйль абзый белән булган әңгәмәдән соң ул кура курайны Татарстанда табып булмаганын аңлап ала. Әмирхан андый курайны Сакмар буендагы Куандык төбәгеннән барып таба.
Татар җыры, моңы турындагы фикерләр Ә. Еникидә бик еш яңгырый. Аеруча «Кем җырлады?», «Курай», «Җиз кыңгырау», «Матурлык» хикәяләрендә, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда җыр-музыка культы бик көчле. Шуңа нигезләнеп, Ә. Еники көй, моң аша геройлары арасындагы эчке, яшерен бер мөнәсәбәтне ачып салу максатын куя дигән фикергә киләбез.
Татар әдәбияты классигы Ә. Еникинең музыка сәнгате белән кызыксынуы һәм аңа тартылуы гомер буена сузылган. Беренче нәүбәттә аның әтисе Нигъмәтҗан абзый җырга сәләтле кеше булган. «Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә… Атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә, тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым», – дип яза Ә. Еники «Соңгы китап» повестенда. Хәтта унҗиде яшендә иҗат иткән өйрәнчек хикәясенең «Озын көй тыңлаганда» дип аталуы Әмирханда музыка, моң орлыкларының гаять иртә салынуы турында сөйли.
Ә. Еники хикәяләренең эстетик концепциясендә милли рух, милли моңга бай образларның күп булуы әдип шәхесенең киң эрудициясе, әхлакый эзләнүләренең дә нәтиҗәсе булып тора. Чыннан да, халык характерының һәм халык яшәешенең ерактан килүче әхлакый чыганакларын автор үзе үткән юлны, анда очраган кешеләрнең типик сыйфатларын гомумиләштерү һәм индивидуальләштерү аша ачып сала. Татар-башкорт халыкларында яшәп килгән изге йолалар, гореф-гадәтләр, традицияләрнең мәңгеләштерелгән символы итеп «Җиз кыңгырау» хикәясен иҗат итә. Хикәя авторның үткәнгә сәяхәтен хәтерләтә. Билгеле, хикәянең өске катламында татар туе ритуалы, этнографик картиналар, хозур табигать күренешләре, гаять кунакчыл кешеләр тасвирлана. Ләкин шулар белән бергә җиз кыңгырау моңы төп герой Әхтәм күңелендә ныграк сакланып калган. Шунысы кызыклы: хикәя башында ишетелгән җиз кыңгырау моңы Нигъмәтулла җыры белән кушылып китә һәм бөтен сәяхәт барышындагы моң тарихына әверелә. «Менә абзыкайның сузып җибәрүе белән үк, минем күземә мөлдерәп яшьләрем дә килде. Әллә нинди шунда, эчтәге бөтен нәрсәне бик төптән кузгата торган, бер үк вакытта бөтен җан иясен – адәмнәрне, кошларны, чәчәкләрне, бөҗәкләрне әрнеп кызганырга һәм өзелеп сөяргә мәҗбүр итә торган көй иде шул бу дәдәм көе! Һәм ул аны киң сулыш белән гаҗәп иркен, тирән, моңлы итеп җырлый белә иде. Җырлап бетергәч, тургайларны да үзенә кушылырга чакыргандай, тавышын тибрәтә-тибрәтә, дәртләнеп бер «үлү…лү..лүү» дип сузып җибәрә иде. Һәм тургайлар, чынлап та аңа кушылгандай, тын, якты кырлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек». Һичшиксез, монда җыр, моң образ ачуда катнаша, тормыш картинасы тудыруның бер өлеше булып тора. Әдип җир-моң культын шулкадәр югары дәрәҗәгә күтәрә, аны кешенең күңел халәте, эчке кичерешләре белән бәйләп, матурлык тудыру чарасына әверелдерә.
Ә. Еники җыр һәм кеше күңеле арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен оста тотып ала. Алда күрсәтеп үтелгән «Җиз кыңгырау» хикәясендә халыкның җырга мөнәсәбәтен автор халык психологиясен аңлауга ачкыч рәвешендә тәкъдим итә. Нигъмәтулла җырын тыңлаган мәҗлес кунакларының халәтен Ә. Еники болай тасвирлый: «Мәҗлес шундук тынып калды. Җыр һәркемнең йөрәген учлап алды. Кеше, мәрткә киткәндәй, сагышка, хыялга чумды. Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды, әмма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт-шашыну биләп алды.
Җыр бетүгә, табын, аз гына өнсез торганнан соң, дәррәү хәрәкәткә керде. Әллә шатлыктан, әллә исәрләнүдән тыела алмыйча, яман шауларга, көләргә тотындылар, кемдер, сүз таба алмыйча: «Эх-х, Нигъмәтулла-а!» – дип, өзгәләнеп кычкырып куйды…»
Чыннан да, татар-башкорт халыкларында җыр, моң- ның үзенчәлекле сыйфатларын Ә. Еники танылган җырчы Фәридә Кудашева иҗатын бәяләгәндә дә ачып бирә: «Билгеле ки, безнең татар халкы моң ярата. Сез аның көйләрен генә алып карагыз. Кыр чәчәгенә хуш ис күпме хас булса, безнең халык көйләренә дә моң шул- кадәр хас, табигый нәрсә. Димәк, татар кешесе җырдан иң элек моң көтә, моң ишетергә тели» («Хәтер төене»).
Әмирхан аганың әсәрләрендәге музыкаль яңгырашның нигезләре бик тирәндә, әдипнең күңел төпкелендә ята.Ә. Еники милли хисләрнең дәвам итәчәгенә өметләнеп яши. Ул геройларын да халык вәкилләре арасыннан сайлап ала. Шундый геройларның берсе – мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев. Ә. Еникинең җитмешенче елларда иҗат ителгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен татар музыкаль дөньясын сурәтләүнең бер үрнәге дип кабул итәргә кирәк. Билгеле, әсәр Салих Сәйдәшев тормышында ясалган беренче адымнарны күрсәтүгә генә багышлана. Әдипнең максаты – Салих Сәйдәшевнең композитор булып танылуында халык җырларының хәлиткеч ролен күрсәтү.
«Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрендәге музыкаль яңгырашка Энгель Нигъмәтуллин да игътибар иткән. «Гөләндәм туташ хатирәсе» – Еники иҗат юлында яңа табыш, –дип башлый сүзен әдәбият белгече, – мәсьәлә темада яки яңа тормыш материалы сайлап алуда гына түгел. Хикмәт баш герой карашларының симфоник-полифоник яңгырашында, дөньяны мул итеп, куәтле сурәтләр аша күрүендә. «Монда нинди фәлсәфә, дип сорарсыз. Моң дип әйтсәк, дөресрәк булмасмы? Әйе, моң бар, настроение бар, яхшы музыка бар», – дип дәвам итә Э. Нигъмәтуллин.
Әдип моң алиһәсе булган кешеләр образын гына тудырмый, фән дөньясын үстерүчеләргә дә игътибарын юнәлтә. Арада фән кешеләренең шәхси тормышын чагылдырган «Төнге тамчылар» әсәре аерылып тора. Хикәя калыбына кабат кайтып карасак, бөтенләй без уйламаган яклар ачыла. Әдипнең чорга бәясен, дөньяга карашларын чагылдырган әсәрдә чынбарлыкның яшереп бирелгән күренешләре белән очрашабыз.
Әгәр әсәргә салынган вакыйгалар белән әдипнең шәх-си тормышын тәңгәл куйсак, бик кызыклы гына күзәтүләр ясый алабыз. Аның шәхси биографиясенә күз салсак, 1930 ел-ларда Баку (Азәрбайҗан), Маргилан шәһәрләрендә яшәп алуы мәгълүм. Нәкъ репрессия елларына туры килгән мәгълүматның иҗатта чагылуына игътибар да итмибез. Югыйсә «Төнге тамчылар» хикәясендә сурәтләнгән вакыйгаларның фактик елларына күзәтү ясасак, бөтенләй башка картина күзаллана. Әсәр 1964 елда языла. Хикәядә Хәлилне үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле вакыйгалар, аеруча аның яшьлеге һәм фән юлыннан үсеп, зур галим булып танылуы турында сүз бара кебек. Шул урында автор, укучысын кызыксындыру максаты белән, каһарманының шәхси тормышын да сурәтли башлый. Көтмәгәндә Ленинградтан кунакка кайткан Хәлилнең беренче мәхәббәте Ләйлә геройның уйларын чуалтып җибәрә. Яшьлек, эчкерсезлек янында Ә. Еникидә һәрвакыт мәкер бирелә. Монда да Хәлилнең язмышын үзгәрткән комсомол кыз Мәрвәр килеп керә.
«Мәрвәр белән бергә аның егерме биш ел гомере узып та китте… Мәрвәр күптән инде бик тырыш, бик уңган хозяйкага әверелде, кызыл кисеп, активист булып йөрүләре әллә кайчан бетте. Ләкин сизгер уяулыгы нәкъ элеккечә калды.» Хәлилнең дә тормышы башка яктан ачыла: «Чын хисләрен гомере буе яшереп тотарга өйрәнгән гадәте Хәлилгә бу юлы да бик нык ярдәм итте – ул һаман җитди-йомык кыяфәтен бик оста саклаучы, олы, таза гәүдәсен текә тотып, ашыкмыйча гына йөрүче шул ук профессор Ишмаев булып кала бирде». Яшеренеп яшәү канына сеңгән Ишмаев образы Ә. Еникинең дә яшерен тормышын ачу мөмкинлеге тудыра. Мәрвәр белән Хәлилнең гаилә тормышы чирек гасыр булса, ә Ләйлә белән танышып, мавыгып китүенә 27 ел. Әсәр язылган датадан бу елларны алып ташласак, 1937 нче ел чыга. Шул рәвешле, Ә. Еники ил өчен хәвефле булган, кулга алулар, нахакка төрмәгә ябулар башланган чорны, ул вакытка булган мөнәсәбәтен яшереп торырга мәҗбүр булган. Әмма әдип куркып яшәгән дип тә булмый. Ул «Чәнечке-ле хикәяләр» җыентыгына кергән сатирик хикәяләрендә, «Саз чәчәге», «Рәшә» повестьларында совет властеның сәясәтен тәнкыйть тә итә.
Тәнкыйть объекты итеп әдип Совет хөкүмәтенә гадел хезмәт итүче Шакир Мостафинны сайлый. Ул Чирмешәндә райком секретаре булып эшләгән вакытта, аның биш ел бергә гомер иткән хатыны Мәрьям һәм өч яшьлек кызы авариягә очрап һәлак була. Кайгысын уртаклашып, җи-тәкчелек аны Камышлыга райкомның икенче секретаре итеп күчерә. Авыр кайгысы саклык кассасында эшләүче Наҗияне очраткач җиңеләя. Аның «Районара йомырка базасы» директоры Идият Байгузинның бердәнбер кызы булуын ачыклый, тормыш-көнкүрешен өйрәнеп, тәкъдим ясап, Наҗиягә өйләнә. Кадерле кияү булып кунакка йөри. Аерым йорт сатып алып, шунда тора башлыйлар.
«Мостафин бу гаҗәеп чәчәкләрне күреп ихтыярсыз сокланды.
– Нинди тере, матур чәчәкләр! – диде ул, беренче кат телгә килеп. Райком секретареның кәефен ачык белә алмыйча, шуңа пошынып һәм нидән сүз башларга белмичә шүрләбрәк барган председатель шунда ук ашыгып сорады:
– Кайсы чәчәкләрне әйтәсез, Мостафин абый?
– Әнә теге уйсулыкта үсеп утырган сары чәчәкләрне әйтәм.
– Ә-ә, аларны… Әйе шул, матурлар…
– Ничек атала ул чәчәкләр?
– Бездә аларны «ут чәчәк» дип атыйлар.
– «Ут чәчәк?» Исеме дә үзенә бик туры килә икән. Чыннан да, уттай янып торалар бит.
– Ансы шулай, – диде председатель, бик үк килешеп бетмәгәндәй. Ләкин бер төсенә карап кына «ут чәчәк» дип йөртмиләр аны…
– Ә тагын нәрсәсе өчен алай дип йөриләр соң?
– Бик зәһәр булганы өчен… Менә син аны тотып иснәсәң – төчкертә ул, капсаң – авызны уттай яндыра, ышкысаң – тәнне боза. Так што, алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны».
Ә. Еники «ут чәчәге» детален әсәрнең ахырында гына кертә. Шакир Мостафинның күзен кызыктырган, бөтен игътибарын, күңелен тартып алган деталь автор тарафыннан абстрактлыктан конкретлыкка, чынбарлыкка әйләнеп кайту өчен кулланыла. «Ут чәчәге», «сазлык» детальләрен конкретлаштыруны автор укучыга тапшыра, чөнки Шакир Мостафин кияү булып кергән йорт нәкъ шул детальләрнең тормыштагы чагылышы икән.
Ә. Еникинең хикәяләү стиленә хас булган бер үзенчәлекне билгеләп үтү кирәк: фикерен ул, өске һәм аскы «агымга» салып, укучыга җиткерә. Ул, «Саз чәчәге» повестен иҗат иткәндә, ике агымны уңышлы файдалана. Язучы позициясен билгеләп, әдәбият галиме Нур Гыйззәтуллин: «Ул Байгузиннарны сурәтләү принципларында да күренә, – дип ассызыклый. – Бу хәл исә әсәрнең тормышчанлыгын да, аның реалистик көчен һәм актуальлеген дә яхшы раслый. Язучының аларны фаш итүендә гаҗәп нәрсәләр юк шикелле, ләкин әсәрне уку дәвамында фаш итүнең сатирик көче ачыклана бара»1.
Ә. Еникинең сатирик образы – Шакир Мостафинның әбисе – Майпәрвәз ханым. Аның карашлары, позициясе гаиләдә ныгып өлгергән. Беренче нәүбәттә ул ире Идиятне кулга төшерүдә үк үзенең тормыш принцибын эшкә җигә. «Майпәрвәз ханым еш кына: – Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, – дип әйтергә ярата торган иде».
Гаилә тормышын үз кулына алган Майпәрвәз кызына да ир белән яшәүнең серләрен аңлата. «Беренче кичтән үк ирне үзеңә ефәк җепләр белән бәйли белергә кирәк, –ди иде ул, пышылдап кына. – …Син аңа назлы да бул, киреләнә дә бел, сыланып та торма, салкын да булма. Син аңа буйсын, әмма үз теләгәнеңне эшләтә дә бел. Аны тыңла, үз сүзеңне үткәр. Син аңа мәхәббәттә юмарт булсаң, ул синең күңелеңне табуда юмарт булыр. Киен, ясан, бизән, чибәр бул, чиста бул, пөхтә бул, шул чакта син иреңә гел тансык булып торырсың, куркыбрак та торсын. Менә шунда инде син аны кечкенә кулларыңа йомарлап алырсың. Песи кебек мырлап кына йөрер ул синең тирәңдә, җаның ни теләсә, шуны табып китерер».
Повестьта кулланылган чагыштырулар аша, бер яктан, Мостафин өчен Наҗиянең көтелмәгән яңа яклары ачылса, укучы өчен, бу көтелмәгәнлек «ефәк җепләрнең» тәэсире итеп кабул ителә. Майпәрвәз биргән киңәшләрнең һәрберсе дә Наҗия тарафыннан гаять оста тотып алынып тормышка ашырыла. Автор Шакир Мостафинның уйларын, кичерешләрен эзлекле рәвештә бирә барып, укучыга аның психологиясен оста гына ачып бирүгә ирешә.
Ә. Еники, Шакирның эчке уйларын ачу өчен, үткәне һәм бүгенгесе арасында әдәби янәшәлек алымын куллана. Беренче хатыны Мәрьям «тигез-сабыр холыклы, анык акыллы хатын иде һәм ире аптырауга төшкән минутларда аңа нәкъ кирәген әйтеп бирә торган иде». Тагын бер хатирәсендә Шакир аның башка сыйфатларына игътибар итә: «Әйе, барысыннан да элек, Мәрьям аңа дус иде шул, сердәшче, якын киңәшче иде. «Ир» дип табынып торды ул аңа, хатын булып кына ярарга тырышмады. Тыныч, тыйнак, әмма тирән ярату белән яратты ул аны». Ә Наҗия – Мостафин өчен бөтенләй икенче: «Беткәнче үзенеке генә булган яшь хатынның кайнар дәрте аны тарта кебек, әмма шул ук вакытта бу торган саен туемсызлана барган дәрт аны куркыта һәм чиркандыра шикелле… Аңа гына сыенып, аны гына назлап тора торган чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек, әмма шул ук вакытта берни белми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калыр һәм тирән бәхетсезлеккә төшәр шикелле…»
Икенче чагыштыру Майпәрвәз белән беренче хатыны Мәрьямнең әнисе арасында үткәрелә. Мәрьямнең әнисе Мостафин күңелендә оялчан, әдәпле, тыйнак, эшчән булып сакланып калган: «Яулыгының кырыйларын күзләренә үк тартып куйган кечкенә битле әби алдына гына карап утыра, аз-азлап кына ашын каба, җавап биргәндә, әледән-әле учы белән авызын сөрткәләп ала. Җавабы да аның күбрәк «ярый», «шөкер», «әйе», «юк әле» кебек беркатлы гына сүзләр була». «Ә менә бу, акшарлы битенә елмаю каткан «әби»… Мостафинның оекбашына йомшак итеп ямау салучы түгел инде. Пылау белән сыйлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берендә «Шөкер!» дип дәшәр, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан «Менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!» дигән горур кисәтү сизелеп торыр».
Әлеге әдәби параллельләрдә Шакир Мостафинның эчке көрәше тасвирлана. Йомшак характерлы Шакирны тиң күреп яшәгән Мәрьям, аның итагатьле анасы янында «бәхетне ирдән көткән» Наҗия һәм «министр әбисе булырлык» Майпәрвәзләр Шакирны «үз кубызларына биетеп», сазлыгына төшереп батыралар. Әсәр ахырында Мостафинның килеп туган каршылыкларны хәл итәргә сәләтсез герой икәнлеге ачыклана. Автор Мостафинның ихтыяр көчен сындырган сәбәпләрне поэтик-абруйлы детальләр аша аңлатып бирә. Ул – «ут чәчәге» һәм «сазлык». «Саз чәчәге»ндәге сатирик алымнар «Рәшә» повестенда дәвам итә.
Ә. Еникинең «Рәшә» повесте 1960 елларга – «Хрущёв җепшеклеге» чоры әдәбиятына карый. Шуңа күрә булса кирәк, ул башка әдипләр күреп бетермәгән якларны ачып сала. Ике вариантта язылган әсәрне әдипкә кат-кат эшләргә туры килә.
Ә. Еники чорга хас заман героен төп герой Зөфәр образы аша ача. Аның эш-гамәлләре эчке дөньясындагы яшерен уйларыннан, алдына куйган максатыннан аерылып тора: «Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр –менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә иде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул!» Әлбәттә, әсәрдә күтәрелгән бәхет проблемасы һәр образ очрагында индивидуаль чишелә. Әлеге проблемага бәйле рәвештә персонажларны ике капма-каршы төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе: Зөфәр Сабитовның эчке кичерешләрен, уйларын, чын ниятләрен белмәгән сурәттә дә төп чыганакны материаль байлыкта һәм акчада дип исәпләүче Зөфәрнең абыйсы Зариф, «әйттем-бетте» Хәмит, маклер Гайсә Курамшин, Зөфәрнең каенатасы. Икенче төркем: рухи яктан бай, шуннан бәхет табып яшәүче Рәшидә, Сәкинә, Таибә абыстай, Хөршид. Әдәби тәнкыйтьтә, Зөфәр Сабитов образын бәяләгәндә, матди байлык, шәхси тормыш кысаларында гына өйрәнү еш күзәтелә. Әмма Сабитов үзе яшәгән иҗтимагый таләпләрдән, хезмәттәшләреннән, эш мохитеннән дә аерылып китмәгән. Әмма әсәрдә аның эш процессын яктырткан бер генә эпизод та юк. Шулай булуга да карамастан, Зөфәрне хезмәт урынына яшерен җепләр бәйләп тора. Шуңа күрә дә, аны бәяләү өчен, «Зөфәрсез ул сыңар кулсыз!», «тәҗрибәле работник» кебек гыйбарәләр кулланыла.
Зөфәрнең нинди юллар белән максатына ирешәчәге билгеләп куелган: «…агым уңаена агарга… заманга аркылы килүдән сакланырга… һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк». Аның шушы сыйфатларын тулырак һәм киңрәк ачарга мөмкинлек биргән урын – гаилә. Әнисе Таибә абыстай – Зөфәрнең бердәнбер ышанычлы таянычы кебек, ләкин ана кеше улының мөнәсәбәтен йорт сатып алу вакыйгасында ачык күрә. Йорт Таибә абыстай исеменә языла. Әмма йортка барып урнашканчы ук, Зөфәр аннан васыятьнамәгә кул куюны таләп итә. Моның өчен әнисе Зөфәргә эченнән генә рәнҗи. Ә. Еники иҗатында изге буларак сурәтләнә торган ана образы «Рәшә» повестенда Зөфәр кулындагы «җанлы корал»га әверелә.
Зөфәрнең сеңлесе Хөршидәгә килсәк, бөтенләй икенче мәсьәлә: ул яшь килеш читлеккә бикләнгән җәнлекне хәтерләтә. Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә моны аңлап җитмәгән Хөршидәне абыйсының күрше кызы Люсяга булган мөнәсәбәте хәйран калдыра. Ул абыйсы Зөфәрнең ниндидер «бөркәнчек» ябынып яшәвен ачык «күрә», шуның өчен аның әйләнә-тирәдәге барлык җан иясеннән, тереклектән куркуын өнәп бетерми.
Зөфәрнең сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан абыйсы Зариф гаиләсен дә, әнисен дә, энесен дә сөендерә. Зариф, Зөфәр белән алган йорты, киләчәк планнары турында фикер алышу вакытында ике ир туган, уртак фикергә килеп, яңа йортка бергә күченергә уйлыйлар. Бу уйларын Зариф хатыны Сәкинә боза – ул үз гаиләсе белән аерым яшәргә теләвен белдерә. Сәкинә характерының тәвәккәллеге, кискенлеге алдында Зөфәр көчсезләнеп кала.
Язучының иҗат концепциясендә чагыштыруларга зур урын бирелә. Зөфәрдә йорт та, байлык та, акча да – барысы да бар, ә Зариф тормышны сугыш беткәч кенә яңабаштан башларга мәҗбүр. Ике бертуган арасында барлыкка килгән аерманы язучы типиклаштырган, чөнки тумыштан бертөрле тәрбия алып, тормышны ныклы нигездә корырга әзерләнгән агалы-энеле туганнарны сугыш аера: монда да тормыш антагонизмы күзгә бәрелә. Зарифның сугышка китүе, аннан йончып кайтып, хатыны теләге белән әнисеннән һәм энесеннән аерылып мөлкәтсез калуы, Зөфәрнең исә сугыш елларында, абыйсы Зариф шикелле солдатлар илне дошманнан азат итү өчен кан койганда, сәүдә-тәэминат системасының башында кунаклап, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, үзенә байлык өстенә байлык туплап, шул акчага «пулат» сатып алуы ике бертуган арасындагы упкынны тирәнәйтә.
Шулай да Зөфәр Сабитовның язмышын әдип җиңү таңында күргән төше аша аңлатырга омтыла: «…имештер, ул ят бер дала буйлап, ялгызы каядыр китеп бара. Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз. Үләннәре саргаеп кипкән, кара туфрагы чатнаган чуендай яргаланып беткән. Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш туп-туры күзенә карый». Зөфәрнең киләчәген дә автор символга салып, алдан билгеләп куя. Очсыз-кырыйсыз дала символы геройларның күңел киңлеген күрсәтүче деталь кебек кабул ителә. Ләкин Ә. Еникинең дала символы башка әсәрләрендә дә очрый. «Әйтелмәгән васыять» дала табигатен сурәтләү белән башланып китә. Гомумән, дала геройларның эчке халәтләренә ишарәләүче символ буларак ачыла.
«Рәшә» повестенда Зөфәр Сабитов характерын автор өч юнәлештә ача: эш шартларына мөнәсәбәттә (карьера), йорт сатып алу һәм шәхси тормышы буенча. Йортны ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан Зинин урамыннан сайлый. Гәрчә Ә. Еники иҗатында йорт гаилә учагы, тынычлык, иминлек белән аңлатылса да, бу повестьта башкарак яссылыкта ачыла. Йорт Сабитов принципларын ачу чарасына әверелә. Йорт янындагы бакча да доход чыганагы буларак күзаллана.
Йортлы булуда Зөфәргә маклер Гайсә Курамшин ярдәм итә. Коммерсантлар хәйләкәрлегенә ия булган Гайсә Курамшин белән Зөфәр Сабитовны байлыкка, мөлкәткә карата мөнәсәбәт берләштерә.
Курамшинның Сабитовлар гаиләсе белән танышлыгы ерак үткәнгә барып тоташа. Зөфәрләрнең әтисе Мөбәрәкша абзый аның белән Сорочий базарында танышкан була, шуңа күрә, ул вафат булганнан соң да, Гайсә карт гаиләнең ышанычлы кешесе булып кала. Гайсә, эпизодик образ гына булса да, шактый тирән ачылган: «татар миллионерында доверенный булып эшләгән. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкерәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры йөртергә тырыша… Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчаны шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә –татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде». Әдип, аның сыйфатларын ачканда, өстенә киеп йөри торган драп пальтосына туктала. Ул тыштан шактый әйбәт күренсә дә, эчтән тузган. Пальто сыйфатларын аның хуҗасына күчереп, Еники аның ике яклылыгын – эчке һәм тышкы дөньясындагы контрастны ассызыкларга тели. Шуның өстенә пальто картның үткән тормышының матди яктан ныклы булуын, объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә генә мескен хәлгә калуын дәлилли.
Зөфәр Сабитовның эшендә дә шундый ышанычлы кешесе бар. Көтмәгәндә килеп төшкән ревизия вакытында Хәмит үзенең «дус»лыгын таныта: «…сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт, берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор дә чуеннан түгелдер әле». Хәмит канаты астында Зөфәрнең хәле җиңеләеп китә. Әмма аларны икесен беррәттән куярлык түгел, Хәмит Зөфәр белән чагыштырганда – «вак балык». Шуңа күрә Хәмитнең һөнәрен дә, шәхесен дә ачу өчен, кыска гына аңлатма җитә: «Ярымсәүдәгәр, ярымарадаш. Талантлы, үткен-зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист, үзенчә «хөрлек сөюче һәм үз рәхәте өчен генә яшәүче оясыз-нисез бер ялгызак кеше…» Моннан тыш, Зөфәр һәм Хәмитнең яшәү рәвешләре арасында зур аерма күзгә ташлана: беренчесен «…йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш» кызыксындырса, икенчесен «…кайтып ятарга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә ике сберкенәгә йөрергә тиеш, дигән… ирекле кәккүк!» булу канәгатьләндерә.
Өченче – шәхси якны ачу юнәлеше Рәшидә образы белән бәйле. Рәшидә үз хыял-өметләре белән яши: «…Әгәр минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем». Автор, Рәшидә-артистка образын биреп, Зөфәрнең һөнәре белән генә түгел, ә яшәү рәвеше белән дә артист булуына басым ясый. Шушы сыйфат аны чолгап алучылар өчен куркыныч. Вакыты-вакыты белән Зөфәрнең хисләре басылып калган кебек тоелса да, аның исәбе, инстинктив саклык белән эш итүе өстенлек ала. Рәшидә Зөфәр образының интим, чит күзгә ят якларын ачуга ярдәм итә. Язучы тарафыннан һәр күренешкә, һәр вакыйгага Зөфәр күзлегеннән чыгып бәя биреп бару шуны раслаучы дәлил булып тора. Тышкы ялтыравыклык астында яшеренгән Сабитовның киләчәккә планнары бөтенләй башка: «…Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак…» – дип билгели Зөфәр яшәү принцибын. Зөфәрнең чын уйларын, планнарын, мәкерле фикерләрен ачык күрсәтү өчен, автор тарафыннан Рәшидәнең саф, ихтыяри, керсез күңеле җирлек итеп алына. Рәшидә – сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатын. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка – мондыйны бит махсус эзләп тә таба алмыйлар дигән нәтиҗә ясап куя. Автор исә Рәшидәдәге сыйфатларны түбәндәгечә ачып сала: «Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде…» Зөфәр – Рәшидә арасында булган мөнәсәбәт ике герой, ике дөнья кешесен хәтерләтеп кенә калмый, шактый катлаулы чынбарлыкны ачып сала: «Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка!»
Зөфәр алып барган яшәү рәвеше матди тормыш муллыгына корылган. Шуңа күрә дә тормышта кәләш итеп күндәмлек сыйфатына ия булган Гамбәр туташны сайлый. Ул үзенә «хуҗам!» дигәндәй карап торган Гамбәргә өйләнешүләренең беренче көннән үк, шаяртып: «Сиңа, орчыгым, башыңны иеп кенә тору килешә!» – дип куя, Рәшидә һәм Гамбәр Зөфәргә ике полюсны хәтерләтә.
«Рәшә» повесте Еники иҗатында аерым урынны биләп тора. Нигездә, язучының үз әсәрләренә мөнәсәбәтен күзәткән вакытта, авторның уңай герой ягында булып, аңа теләктәшлек белдереп торуын сизәбез. Бу «Рәхмәт, иптәшләр!», «Йөрәк сере», «Вөҗдан», «Гөләндәм туташ хәтирәсе» повестьларында нәкъ шулай. Әмма «Рәшә» повестенда эш башкачарак тора. Монда калку урында Зөфәр тора, һәм ул һәр геройның, һәр персонажның ачылуына йогынты ясый. Биредә үзара характеристика һәм эчке сөйләм алгы планга чыга. Повестька кертелгән һәр ярдәмче герой Зөфәр образына хас сыйфатларны ачып бара.
Әдип иҗатындагы 1970–2000 елларны иңләгән өченче чорга «Тынычлану», «Без дә солдатлар идек», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Соңгы китап», «Кояш баер алдыннан» кебек хикәя, повесть, эссе-истәлекләр, публицистик язмалары һәм күпсанлы мәкаләләре керә. Алар язучының иҗат кыйбласы буларак бәяләнергә лаек. Шушы үзенчәлекне күздә тотып, әлеге иҗади этапның асыл мәгънәсен ачыклау урынлы булыр.
Чын милли характерларны Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда да тасвирлый. Аның үзәгендә –татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев. Әлеге образ очраклы рәвештә генә тумаган. Еники үз повестенда Сәйдәшнең танылган композитор вакытын түгел, ә бу өлкәдә ясаган беренче адымнарын күз алдына бастыру бурычы куя.
Ә. Еники Салих Сәйдәшев образын гәүдәләндерүнең бик уңышлы бер юлын тапкан. Әсәр «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте героеның прототибы Фатимаи Зөһрә истәлекләренә нигезләнеп язылган. Бу турыда Ә. Еники белән булган бер сөйләшү вакытында ачыкланды.
Әдипнең кулына уналты битле көндәлек дәфтәре килеп керә. Аны кайчандыр Казанда яшәгән, соңыннан Ташкент шәһәрендә гомер кичергән бер яшь кыз яза. Баштарак кулына төшкән истәлек дәфтәрен кире кайтарып биргән булса да, Ә. Еники, еллар узганнан соң, Ташкентка барып, адресы буенча дәфтәрне эзләп таба. Бу вакытта аның авторы Фатимаи Зөһрә вафат була. Бары тик аның кызы гына, әнисенең интим тормышы белән бәйле булган хатирәләр буларак, аны саклап кала. Әлеге истәлек дәфтәре Салих Сәйдәшев музеена тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Ә. Еники, истәлек мәгълүматларына нигезләнеп, Салих Сәйдәшевнең музыкага булган мәхәббәтенең нигезләрен, татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән җырларын белүе, аның нечкәлекләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга тапшыруга омтылышын сурәтләү аша ачып салган. Икенче төрле әйткәндә, мәшһүр композитор булып танылган Сәйдәшевнең башлангыч чор иҗат эшчәнлеге үк халык җырларына барып тоташа. Шуңа күрә аның ягымлы, моңлы көйләренең нигезен халык җәүһәрләреннән эзләү максатка ярашлы. Сәйдәшев үзенең шәкерте Гөләндәмгә «Агыйдел» көен нота буенча уйнарга өйрәтеп кенә калмый, барыннан да бигрәк, аның гүзәллеген тоярга, көйгә салынган табигый бизәкләрне күзалларга өнди: «Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе… Аргы якта киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар… Ә бирге якта, су читендә, ап-ак казлар кагына».
Повесть битләреннән күренгәнчә, Сәйдәшев, шәкертен музыка серләренә өйрәткәндә, җырны, көйне төшендереп кенә калмый, татар музыкасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны тоеп уйнау, җырлау өчен барлык мөмкинлекләрне ачып бирә. Әйтик, (Сәйдәшев) авыл көе «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не үзенең шәкертенә төшендергән вакытта үз халәтен болай аңлата: «…минем күз алдына гел генә гаҗәп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп бара торган вакыт, көтү кайткан, сөт исе аңкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларны савалар…»
Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеның лейтмотивы булып татар халкының музыка сәнгатенә булган кызыксынуы тора. Шушы үзенчәлек гади, әмма заманча тәрбияле гаиләдә татар кызының музыкага тартылуы мисалында күрсәтелә. Музыка, татар көе, җыры үзе дә образ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә.
Салих Сәйдәшев үз шәкертенә биргән сабакларны киң катлау укучылары да ишетә. Һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән көйләрнең тарихы, аның музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Гомумән, повесть Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ясаган адымнарын, беренче уңышларын ачып бирә. Ә. Еники Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ирешкән уңышлары нигезендә аның халык көйләренә таянуы, аны өйрәнүе, иҗади эшкәртүе ятуына басым ясый. Сәйдәш һәм халык арасындагы якынлык аның композитор булып танылуында әһәмиятле роль уйнаган. Гөләндәмгә биргән дәресләре вакытында аларны тыңлап утырган Әхмәтҗан абзыйны: «Яхшымы-начармы – үзебезнеке» безгә ана сөте белән кергән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз халык көйләрендә», – дип ышандыра Сәйдәшев.
«Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда әдип музыканың кеше күңеленә ясаган тәэсир көчен ачып бирә. «Ишетәсезме, бәгырь? – диде Салих, дәртләнеп уйный-уйный. – Күпме уй-хис музыкада! Олы хәсрәттән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенең рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, ул аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә, тыңлагыз әле, тыңлагыз! – Нинди-дер бер тантаналы горурлык яңгырый түгелме соң?! Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык ишетәсезме сез шунда?!» Әйе, ишетә аны шәкерте. Алай гына да түгел, татар халкы ишетә һәм Гөләндәмнең «Әйе, ишетәм мин, ишетәм! Ишетү генә түгел, әллә нинди бер сызланулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсым да килеп китте» дигән сүзләрендә героиняның халык белән теләктәшлеге ишетелә. Музыканың сихри көчен Гөләндәм болай дип тә аңлата: «Музыка һәм халык икесе бергә кушылса, бик тирән яткан тойгыларны да кузгата икән ул».
Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән бәйле көндәлек дәфтәре генә түгел, ә әсәрнең прототибы язган һәм Казанда радиокомитетта эшли торган Зәйнәп ханымга җибәрелгән тагын бер хат та әдипнең архивында сакланып калган була. Шул хат язучыга Салих Сәйдәшевнең җанлы образын тудыруга ярдәм иткән. Шуңа күрә ул хатның авторы аерым кызыксыну да уята. Әйтик, әлеге хатта Фатимаи Зөһрә үзенең кем булуы белән таныштырып та куя: «Мин – шул гасырдагы татар кызларыннан берсе. 1905 елда Казан шәһәрендә туганмын. Йортыбыз Захарский урамында урнашкан. Атам – сәүдәгәр Әхмәтҗан Солтанов дигән кеше. Ул, бик иске фикерле булса да, музыка яраткан. Музыка өчен иске кагыйдәләрне бозарга риза булган». Шул ук хатта кызның әнисе турында мәгълүмат бирелә: «…әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучан хатын иде. Ул бит Сембердә туып үскән, ә Сембер Казан түгел инде – саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм, асылда, мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышын якыннан күрергә туры килгән… Бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук, абыстайлар шикелле, укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә рус хатыннарыннан тектерә». Повестьның герое Гөләндәм дә әнисе йогынтысында заманча тәрбия ала: «Казанда иң яхшы саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә, төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук төрле кул эшенә дә өйрәттеләр», – дип языла хатта.
Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес булуы шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм аның шәхси хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алып язылуына шик калдырмый.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә. Еники аның шәхесен өйрәнә. Әдип белән булган әңгәмә вакытында, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым… Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», – дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»
Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев – Ә. Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең беренче чиратта халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде…» – дип күрсәтә ул.
Гомумән, Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда халыкта югалып баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыканы күрсәтә. Милли музыка, аның танылган вәкилләре турында шул чор белән бәйле әдәби әсәр язып, Ә. Еники татар көе-моңының матурлыгын күрсәтүгә ирешә, музыканы иң тәэсирле сәнгать, иң бөек көч итеп сурәтли. Шуның белән бәйләп, чорның төрле дәрәҗәдәге шәхесләрен әдәби образлар ярдәмендә сурәтләргә ярдәм итә.
Ә. Еники белән очрашу, аралашу 1990 елларда мин кандидатлык диссертациясе өстендә эшләү барышында булды. Аралашу вакытында сүз күбрәк әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте турында барды. Шуны тоймый мөмкин түгел иде: күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең шәхесе, аның мәхәббәт тарихы язучыда зур кызыксыну уяткан иде.
Әлфия Мотыйгуллина,филология фәннәре кандидаты
МӘК ЧӘЧӘГЕ
(Нәсер)
Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:
– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса… Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә, менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп, мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары, минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя төнгә каршы аерылышу алдыннан мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм, иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр? «Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан?» – дип уйлыйсыздыр.
Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч хәрабәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары… Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да – бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.
Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чия-ләр – аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады. Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан бернәрсә дә булмагандай балкый иде. Мин инде аны яңа урынымнан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде… Бомбаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетәргә өлгермәгәндер, мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар…
Кызганыч хәшәрәтләр!
Кеше, нигә сез шулкадәр миңа сокланып карыйсыз? Мине оялтасыз… Яшерә алмыйм, сезнең карашыгыз шулкадәр тансык миңа… Сезнең әнә шунда, югарыда басып торуыгызга да әйтеп бетергесез шат идем. Ә сез, иренмичә, минем яныма төштегез. Менә өстемә иелдегез, менә калтыранган олы кулларыгыз белән, сакланып кына, мине тотып карыйсыз! А, Кеше, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Ком өстендә калган эзләрегез минем өчен миһербанлы үтүченең җылы тыны белән йөземә сулаганын һәрвакыт исемә төшереп торган иң кадерле эзләрдән булыр. Моннан соң мин бер кояшка, бер сезнең эзләрегезгә карармын. Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөлбакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын. Сез белсәгез иде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек. Сылу кызларның ак куллары белән безне өзеп алып, дәртләнеп тибрәнгән күкрәкләренә кадаганда, без ничек бәхетле була идек! Шат балаларның бәйрәмнәрдә, мәк сипкән ак булкалар күтәреп, бакча сукмакларында чабышып йөрүләренә сокланып караудан туймый идек… Әйе, әйе, мин ышанам, мин тормышның мәңге бетмәве, чәчәкләрнең кешеләрдән бервакытта да аерылмавы белән бәхетлемен, мин ялгызлыгымнан һич тә зарланмыйм!
– Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа… Сез кичерегез мине… Бу тик вакытлы гына… Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны, бәлки, үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин – дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк – сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем… Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!
1944
КЕМ ҖЫРЛАДЫ?
(Хикәя)
Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.
Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.
Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора… Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен –әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы – моннан карап белеп булырлык түгел.
Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр… Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.
…Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа… Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый…
Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.
Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды – эчәсе, бик эчәсе килә иде аның…
Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.
…Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы, хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр… җыр калды.
Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.
Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек… Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.
Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә, икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.
Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгел мени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры… Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!
…Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.
…Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:
Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр берзаман шул,
Печәннәре җитәр берзаман…
Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таякка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.
Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта…
Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.
– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән, сыгылып, терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:
Инде кемнәргә карармын,
Өзелеп сагынганда… –
ди.
Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:
«Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»
Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Юк, юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр… Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.
Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге са-лынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.
1956
ЯЛГЫЗЛЫК
(Хикәя)
…Шушы елның февраль аенда мин Казаннан ерак түгел Бөреле совхозына барып чыккан идем. Бу зур һәм бай бер хуҗалык, биредә нәселле кроликлар һәм кара төлке, кеш, чәшке кебек кыйммәтле җәнлекләр үрчетәләр. Совхозга минем беренче генә килүем түгел, моннан биш-алты ел элек килеп, мин биредә берникадәр вакыт торып киткән идем инде. Шуңа күрә совхоз үзе дә, аның кешеләре дә миңа бераз таныш иде.
Директорның иркен бүлмәсендә совхоз хәлләре турында сөйләшеп утырган чакта, мин шул танышлардан берсен искә төшереп сорадым:
– Әйтегез әле, Николай Михайлович, сезнең хатын-кызлардан бер белгечегез бар иде, исеме, ялгышмасам, Тамара… Тамара… Ничек кенә үзе?
– Тамара Сергеевнамы?
– Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?
– Ә сез аны беләсезмени? – диде директор минем соравыма каршы.
– Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул… Дөресме?
– Дөрес, шулай… Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.
Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:
– Ни өчен китте? Нинди сәбәп аркасында? Әгәр сер булмаса, бәлкем…
– Юк, сер түгел, – диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. – Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.
– Шулаймыни? Алайса, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?
– Зарар юк, конторада эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер, – диде ул, көлемсерәп.
Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына папиросын алды. Бу – кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.
…Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.
– Сез беләсезме икән, – дип сүзен башлады Николай Михайлович, – Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград тирәсендәге бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул… Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр… Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең, таралмыйча, совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде… Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп, тизрәк ашыктырып озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан, алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу… Өч тәүлек юлны, тупиктан тупикка күчә-күчә, өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек тагын шул була: юлда бердәнбер кызы чирләп үлә. Өч яшьлек баланың кечкенә мәетен каядыр юл буенда күмеп калдыралар.
…Әнә шулай килеп җитәләр алар безгә… Ләкин сугыш, үзегез беләсез, кешене ташка әверелдерде. Кешенең, бәлкем, атна эчендә чәче агаргандыр, әмма бәгыре аның, тирән сызланудан соң, эретеп койган чуен шикелле катып калды. Шуңа күрә үз башыңа төшкән хәсрәт турында сөйләү юк, елау юк, барысы да бик тирән яшерелгән, тик нидер өзелеп теләү, нәрсәгәдер теш кысып омтылу бар… Ленинградтан килүчеләргә карап, моның шулай икәнлегенә ышанмыйча мөмкин түгел иде.
Тамара Сергеевна бездә дә кара төлкеләр фермасында баш зоотехник булып эшли башлады. Аның авторитеты үзе белән бергә үк ияреп килде: югары белемле, зур хуҗалыкта эшләп тәҗрибә алган яшь белгеч иде ул… Шуның өстенә ул чын-чыннан Ленинград кешесе иде. Ленинградта туып үскән, шунда укыган, шунда тормыш башлаган… Өс-башы да аның бүтәнчәрәк, йөреш-торышы да бүтәнчәрәк, сөйләшүе, хәтта көлүе дә бүтәнчәрәк, кыскасы, зур культура мәркәзеннән килгән кеше, әйтик, безнең ише район халкыннан үзенә генә хас ниндидер бер нәфислек, пөхтәлек һәм әдәплелек белән аерылса, бу яшь ханым да күпләрдән шулай аерылып тора иде. Ул чын, яхшы мәгънәдә, ягъни тышкы калыбы белән генә түгел, эчке җаны белән дә интеллигент кеше иде. Мин хәтта әйтер идем, бу «интеллигентлык» аңардан ничектер менә нәфис бер ис шикелле аңкып тора кебек иде. Дөрес, безнең шартларда хуш ис акрынлап бетте, һәрхәлдә, безнең борыннар сизми башлады, әмма, асылда, ул барыбер шундый ук культуралы, әдәпле, нечкә җанлы хатын булып калды.
Без аның Бөреле совхозында утырып калуына һич ышанмый идек. Хәер, ул үзе дә моны яшерми иде. «Сугыш кына бетсен!» – ди торган иде ул, вакыт-вакыт тирән көрсенеп, һәм артыгын әйтеп торуны кирәк тә санамый иде. Гомумән, ул башта бик аз сөйләшә иде, гүя бөтен уе аның магнитка тартылган компас теле кебек, шул туган шәһәренә, анда калган якын кешеләренә төбәлгән иде. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, күпме борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди-моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Бигрәк тә блокадада калган Ленинградтан бер хәбәр дә килмәү, иренең язмышы билгесез булу аны бик изә иде шикелле. Тик күп айлар үткәч кенә һәм эш дигән шифалы дәрьяга баш-аягы белән чумгач кына, ул, үзенең хәле белән килешкәндәй, бераз тынычланган кебек булды. Анда да, сүз чыккан саен, Ленинградын сагынды, кире шунда кайтып, яңадан искечә яшәү турында хыялланды. Өмет, өмет! Менә нәрсә кешене яшәтә бит!
Ниһаять, көтә торгач, Ленинград блокададан азат ителде, ахырда сугыш та бетте, һәм Тамара Сергеевнаның тормышына тулы ачыклык та керде. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсы кая таралып беткәннәр икән. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек – ялгызлык бәхетсезлеген китерде. Иске өметләр сүнде, инде яңасын кем кабызыр?
Шулай да без аны үзенең Ленинградына кайтып китәр дип уйладык, ләкин ул ни өчендер китәргә ашыкмады. Туздырылган оясын кайтып күрәсе килмәдеме яки кинәт туган бушлык аркасында дөньясына кул селтәдеме, белмим, нәрсәдер, әмма яшь ханым күләгә төсле безнең арада һаман йөри бирде. Сүзе юк, өне юк, кечкенә бүлмәсен белә дә фермасын белә, калганы гүя аның эше түгел!
Биредә шуны әйтергә кирәк: әле сугыш бетмәс борын ук безнең җәнлек тиреләрен Америка сатып ала башлаган иде. Сугыштан соң затлы мехларга сорау тагы да артты. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатын-кызларына мехның йә ачыграк төслесе, йә тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ләкин ничек итеп? Җәнлек бит кулдан эшләнми, үзе кебек җәнлектән туа. Аның төсен бик аз гына үзгәртү дә гаять катлаулы, нечкә эш. Менә шул эшкә Тамара Сергеевна кереште. Бик әһәмиятле нәрсә иде бу безнең өчен… Әйтергә кирәк, бер-ике елдан соң Тамара Сергеевна өметле генә нәтиҗәләргә дә иреште, ягъни аның ихтыяры белән безнең төлкеләр йә ачыграк, йә тоныграк төсле булып үсә башладылар…
Мин биредә бу эшнең махсус якларына керешеп тормыйм, әгәр кирәксә, анысын соңыннан сөйләрмен, ә хәзер тизрәк төп вакыйгага барып җитәсем килә. Билгеле инде, бу зур уңыштан соң Тамара Сергеевнаның дәрәҗәсе тагы да үсте, кадере тагы да артты. Бу аның үзенә дә, һичшиксез, зур юаныч, зур канәгатьләнү китергәндер. Ләкин ул безнең арада, оясыз кәккүк шикелле, һаман ялгыз иде.
Кырык сигезенче елның җәендә ул, ял алып, ниһаять, Ленинградка кайтып китте.
Озатканда барыбыз да, моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде дип, аңа һәртөрле уңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ният белән кайтып китте шикелле. Озаткан чакта, ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яманат белән искә алмагыз!» – дип китте. Моны инде чынлап та бөтенләйгә саубуллашу дип аңларга кирәк иде.
Ләкин… ялы тулуга, Тамарабыз кире кайтып төшмәсенме! Сез, бәлкем, ялдан кайтмыйча калырга ярамый бит, диярсез. Дөрес, әмма эвакуацияләнгән кешеләргә үзләренең торган җирләренә бер тоткарсыз кайтып китү хокукы бирелгән иде, шуңа күрә Тамара Сергеевна Ленинградтан кечкенә бер гариза кисәге җибәрсә, шуның белән эше дә бетә иде. Ләкин ул кайтты, Ленинградтан Бөрелегә кайтты. Ни өчен, ни сәбәп? Үзе ул безгә бары:
– Сездә аяз көннәр күбрәк, шуның өчен кайттым, – дигән булды.
Асыл сәбәбен төпченеп сорашу, әлбәттә, читен иде, берәү дә моңа җөрьәт итмәде.
…Кайтты һәм яңадан үзенең фермасында, үзенең кыргый сылу төлкеләре арасында эшләп йөри башлады.
…Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да ул яшьлек гүзәллекләрен җуеп бетермәгән иде әле. Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу, хәрәкәт-йөреше җиңел, бите чиста, кара күзләре якты, иреннәре тулы, саф… Ләкин барыбер инде ул – көзге чәчәк, тагын берничә ел – һәм ул сабагында шиңәчәк.
…Бу әле кешенең, ничек дип әйтим, тышкы ягы, тышкы яктан булган үзгәреше генә. Ә аның эчендә ниндирәк процесс бара? Бу кадәресе тагы да катлаулырак һәм газаплырак түгелме?
Менә хәзер мин сезгә аның бездән китүенә сәбәп булган вакыйганы сөйлим. Чыннан да, уйлап карагыз: гаепле идеме ул, әгәр гаепле булса – нидән гыйбарәт аның гаебе?
…Илле икенче елның җәй башында Тамара Сергеевна тота да Пётр Котов дигән бер егет белән тора башлый. Кешеләр арасында еш кына була торган бу хәл шулай да күпләрне бик гаҗәпләндерде. Иң элек бу «кушылуның» алдан бернинди билгесе булмады, кинәт көтмәгәндә килеп чыкты ул… Совхоз посёлогы кечкенә җир, биредә кешенең һәр адымы күз алдында, ялгыз кешеләрнең бер очрашып сөйләшүләре дә хәзер үк халык теленә кереп китә… Ә Тамара Сергеевна эшен шундый шома йөрткән булса кирәк, бары җәйге иртәләрнең берендә ул, Пётр Котов белән үз квартирасыннан чыгып, посёлок урамыннан икәү янәшә атлап киткәч кенә кешеләр ни булганын белделәр. Белделәр… һәм хәйран калдылар. Ләкин көтелмәгән яңалык булганы өчен генә түгел… Мәсьәлә җитдирәк иде.
Кем соң ул Пётр Котов? Нәрсәсе белән, нинди кешелек сыйфатлары белән ул Тамара Сергеевнага яраган, аңа тиң була алган?
Иң элек шуны әйтергә кирәк: егет Тамара Сергеевнадан нәкъ сигез яшькә кече иде. Хәер, тол хатыннарның үзләреннән шактый яшьрәк ирләргә тормышка чыгулары очрый торган хәл, моның ахыры ни белән бетә торгандыр, ләкин, һәрхәлдә, гаептән саналмый. Бу очракта да, чырай сытыбрак булса да, килешергә туры килә… Инде егетнең бүтән якларын алып карыйк: ул безнең ремонт мастерскоенда слесарь булып эшли иде. Уртакул слесарь, күбрәк фермаларга барып, водопровод торбалары төзәтеп йөри. Белеме шул биш-алты класс тирәсендә булгандыр. Хәер, яхшы кеше һәм итагатьле ир булыр өчен, профессиянең әллә ни зур әһәмияте юк. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофёр егетнең өйләнешеп матур гына торуларын кайчагында күрергә була. Ләкин, һәр очракта да бу шулай, дип әйтүе читен, әлбәттә. Биредә, газетчалап әйткәндә, уңышны тәэмин иткән нәрсә – кушылучыларның аң һәм культура дәрәҗәләре бертигезрәк булуыдыр, ахрысы… Хуш, бу җәһәттән безнең Петя Котов ничегрәк иде соң? Мисал өчен, Тамара Сергеевна белән янәшә куеп карасак, без аны ниндирәк кыяфәттә һәм сыйфатта күрер идек?
Күз алдыгызга китерегез: кичкырын клуб алдында егерме биш-егерме алты яшьлек чибәр егет басып тора. Өстендә аның кызыл майка өстеннән генә кигән кара пиджак, тез башлары чыгыбрак торган кара чалбар, аякларында көрән брезент ботинкалар. Ашыкмыйча гына, папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый калса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Күпме-азмы шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.
…Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек бер категория яшьләр арасында шактый тарал-ган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына, дүртюллык шигырь әйткәндәй, рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да получкада эчмәсен, имеш!
Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул – әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору гына бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына тыга күрмә!.. Ләкин характеры белән ваемсыз, пошыну белмәс, нибарына канәгать булып яшәүче бер кеше иде ул. Андый кешенең тормыштагы кагыйдәсе: «Әйдә, ярар!»
Әмма ул төскә-башка бик чибәр егет иде. Урта буйлы, бик төз, җыйнак тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Кашлары куе кара, керфекләре озын, борыны туры, ияк очы чокырлы, ә тешләре, үлчәп эшләнгәндәй, тип-тигез дә ап-ак… Ялкау гына атлап йөри ул, гүя көче-куәте тамырларына кургашын булып таралган.
Менә шундый егет иде безнең Петя Котов. Һәм шушы егет белән хөрмәтле Тамара Сергеевнабыз ачыктан-ачык тора башлады. Чыннан да, хәйран калдырырлык һәм уйландырырлык хәл бит бу!
Сезне, бәлкем, ничек итеп алар табышканнар да кушылып киткәннәр дигән сорау борчый торгандыр. Бу кадәресе безнең шартларда читен эш түгел. Мондагы халык барысы да бер җиргә тупланган, барысы да бер хуҗалыкта эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк… Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып йөри иде, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара Сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Бу да әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара Сергеевнаның өенә дә керә. Бер керә, ике керә һәм озак та үтми, шунда торып та кала. Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә кабынып китәргә… Сез аңлагыз, күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Йә, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?
…Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара Сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү… Белмим, хатыннар, бәлкем, мәсьәләнең бу ягын нечкәрәк аңлый торганнардыр, ләкин минем өчен, хәер, бер минем өчен генә түгел, ә Тамара Сергеевнаны якыннан белгән күпләр өчен мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак иде. Хәзер дә исемә төшсә ачуым килә: ир кирәк булган, имеш! Әйтегезче, зинһар, ә кемгә ир кирәкми? Кемгә хатын кирәкми? Кешеләр балигъ булгач та шул турыда уйлый, кайгырта башламыйлармы соң? Тамара Сергеевна гарип хатын түгел бит. Ни өчен һәркемгә яраган нәрсә аңа ярамый? Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән ул гына мәхрүм булырга тиеш? Ханжалар карашы бу… Киресенчә, гомеренең иң матур чакларын тол үткәрергә мәҗбүр булган сау-сәламәт хатынның, үзенә иш табып, ир белән тора башлавына сөенергә генә кирәк иде.
Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак… Ялгызлык, әйе, ялгызлык! – Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен… Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның… Ә бу нәрсә хатыннарга бик хас теләк, алар кушылган кешеләрен яшереп тотарга яратмыйлар… Һичшиксез, Тамара Сергеевна семья җылысын сагынган, шул турыда күп хыялланган булырга тиеш. Беләсезме, хатын-кыз йөрәге һәрвакыт кем турында булса да кайгыртып торуны ярата бит ул. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә, юаныч таба ул. Ниһаять, аның яңадан ана буласы килгәндер, бала өмет иткәндер, һәм, һич шик юк ки, ул, Тамара Сергеевна, мәхәббәткә сусаган йөрәгенең бөтен кайнар дәрте белән егетне яратып киткән булырга тиеш.
…Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек шуларны күрмәскә мөмкин, ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабахәтство бу!..
Соң, белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Әлбәттә, белгәндер, хәле шундый аның, белмичә калуы мөмкин түгел… Ләкин ул аңа һичбер нинди борчылу, уңайсызлану яки кәефсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Гүя берни юк, бар да нормаль, бар да тәртиптә. Петя Котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Кайчак бергәләп шәһәргә дә барып кайталар. Әлбәттә, яңа гына кияүгә чыгып, бәхетен тапкан яшь кыз шикелле, үзеннән-үзе сөенеп, очынып тору юк аңарда. Ул тыныч, ул басынкы, ул үзен күптәнге ир хатыны кебек тота. Һәм аның Петяга булган мөнәсәбәтендә егетне үзенә чын ир, якын кеше итеп күрсәтергә тырышуы сизелә иде… Ул бераз ябыга, суырыла төште, күз төпләре уелып, моңсу-тыныч карый торган күзләре зурайган кебек булды, ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган бер дә югалмас җитдилек күренә иде.
Ләкин ничек кенә булмасын, әмма аларга караган саен, ихтыярсыздан күңелне бер сорау борчый иде: ничек итеп Тамара Сергеевна бу Петяны үзенә тиң итә алды икән, нәрсә уйлап ул аның белән тормыш итә башлады икән? Үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмаганлыгын ничек күрмәде икән?
…Юк, күргән булырга тиеш, һичшиксез күргән булырга тиеш. Тамара Сергеевна кебек акыллы, сизгер хатынның кеше танымавына ышанып буламы соң! Алайса, эшнең сере нидә?
Петя Котов кебек егетләрнең, гадәттә, кешене, бигрәк тә хатын-кызны алдата торган бер сыйфатлары була. Алар, ягъни Петя кебекләр, үзләренең әнә шул ваемсызлыклары, беркатлы простойлыклары белән ничектер кулга ияләшердәй җәнлек кебек күренәләр. Әгәр аларны кулга алып, үзеңә буйсындырсаң, алардан менә дигән кеше ясап булачак. Бозылмаган яшь күңел – язылмаган чиста кәгазь, диләрме әле? Янәсе, бозылмаган яшь күңелгә бары изгелек белән яхшылыкны гына язып барырга була… Бичара хатын, үзенең шушы яшерен хыялларына ирешер өчен, яраткан Петясын кеше итәр өчен, шактый тырышып карады. Хәтта кайбер нәтиҗәләргә дә ирешкән кебек булды. Моңарчы общежитиедә керле урын өстендә аунаган Петябызга мамык куна башлады. Иң элек, Тамара Сергеевнаның якын кешесе булып киткәч, аның беркадәр дәрәҗәсе күтәрелде, өлкәнрәк абзыйлар, совхоз җитәкчеләре аңа, Пётр Васильевич, дип дәшә торган булдылар… Егет үзе дә эреләнеп, олы сымаграк булып китте, аның йөзенә төче елмаю астына яшеренеп кенә «шаярмагыз минем белән» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле, үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый – кыяфәт үзе үк кычкырып тора… Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде… Ашау-эчү ягы да үзгәрмичә калмады. Хәзер инде егетебез төшке ял вакытында мастерской күләгәсендә коры икмәк күшәп утырмый, ә көн дә Тамара Сергеевна биреп җибәргән завтрак – май яккан күмәч, пешкән йомырка, кайнаган сөт белән сыйлана… Болары әле кеше күзенә чагылган кадәресе генә, ә яраткан хатын янында ул нинди тәрбия, нинди ихлас кайгырту күрмәгәндер?
Шулай, дус кеше! Ләкин, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр бары тышкы яктан гына иде шул. Ходай егеткә күктән көткән бәхетне җирдән табып бирде. Инде аңа шул бәхетенә ике куллап ябышырга, Ходаем, кире ала күрмә, дип ялварып кына торырга кирәк иде; Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул, көндез чыра яндырып эзләсә дә, яңадан табачак түгел! Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Чөнки ул үзенең характеры белән дә, гадәтләре белән дә һич үзгәрмәде диярлек. Элеккечә ваемсыз, мәнсез ул; аның өчен үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, һаман шул «әйдә, ярар!» дигән принцип белән селкенеп йөрүче кеше булып кала бирде. Тамара Сергеевна белән кушылуына ул чираттагы «җиңү» һәм вакытлы бер эш итеп карады. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бу бары: «Күрдегезме, мин кемне эләктердем», – дип мактанудан гына гыйбарәт иде. Шуңа күрә бичара хатынга тиешле хөрмәт тә юк, аның кем икәнен аңлау да юк, аның яхшы исемен, абруен сакларга тырышу да юк. Ул гынамы әле!
…Менә Петя иртәнчәк мастерскойга килә. Сүлпән генә эшкә тотына, йокысы калгандай киерелә-сузыла, әледән-әле яңак сөякләре шытырдаганчы исни… Беләсез инде, мондый чакта яшьләрдән кайберәүләр (Петяның үз ишләре) шаяртырга яраталар, бер дә тарсынмыйча, «Ничегрәк соң?», «Алайракмы, болайракмы?» дигән төсле, күңелдән уйларга да оят сораулар бирәләр. Ә Петя нишли шул чакта? Берәү булса, кызыксынучыларның авызларын мәңге ачылмаслык итеп томалар иде, ә ул, ишәк, тегеләрнең әйткәннәрен раслагандай, мәгънәле төче итеп елмая, бик туры китереп әйткәнне ишетсә, «черти-и!» дигән булып, башын гына чайкап куя… Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов, гомумән, интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак тора иде. Һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң, Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ихтыярсыздан әлеге гайбәтчеләр сүзе күңелгә килмичә калмый иде.
Ә Тамара Сергеевна – горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясын гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бердәнбер калкан иде… Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең ни уйлап масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! Һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердән, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк… Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!
…Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч вакыйганың соңы бик гыйбрәтле.
Шул елның көзендә (ә алар – Тамара белән Петя – җәй башында кушылганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курска Пётр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан «Ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяның яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урынсыз да иде, болай да хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курс бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит, аның туып үскән шәһәре! Йә, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен, ди?!
Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре каршында Петя Котов курска җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, аның телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курска җибәрергә булдылар.
…Китәр көннәр якынлашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем Тамара миңа целый список төзеп бирде: менә, имеш, син, дустым, шуларның барысын да күреп кайтырга тиешсең. Эрмитаж, Смольный, Петергоф, Зимний, тагын әллә нинди дворецлар, әллә нинди музейлар – барысын да тезгән. Ә театрларны әйткән дә юк… В общем, агартырга уйлый мине Тамарочка…» Бу юлы егетләр сүзне уенга бормыйлар, киресенчә, вәт шундый хатының булса иде дип сокланалар, син, тиле, Тамара Сергеевнаның кадерен бел, диләр, тик арадан берсе генә, шаяртып: «Ә рестораннарны күрсәткәнме?» – дип сорап куя. Петя, гәрчә чәйханә буфетыннан юньлерәк җирне күрмәгән булса да, эре генә җавап бирә: «Аларын мин үзем дә табам…»
Ниһаять, безнең асыл егетебез, яңа пальто, фетр эшләпә киеп, Ленинградка китеп бара… Хәерле юл!
…Көннәр, атналар узалар, совхозда җәнлекләр үрчиләр, Петя берәүнең дә төшенә кереп борчымый. Бердәнбер борчылып торучы һәм сагынып көтүче – мескен Тамара Сергеевна. Башта егеттән кешегә күрсәтмәслек кыска-кыска гына кайнар «мәхәббәт» хатлары килә, аннан сирәгәя бара, ахырга таба онытылганда бер генә килә башлый. Хатларында «мәхәббәт» акрынлап сүрелә, аның каравы акча теләнү көчәя. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын-озын хатларын да язып тора.
Ләкин ул, Петя киткәннән бирле, ни өчендер гел боек йөрде, әлеге нидер буласын көткән киеренке җитдилек аның йөзеннән бер дә китмәде. Гомумән, мин аның, Петя белән бәйләнгәч, җәелеп бер, хәсрәтсез дигәндәй, елмайган чагын күрмәдем.
Менә берзаман Петя Котовның кайтыр көннәре дә килеп җитте, һәм шул чакта бөтен совхоз халкын таңга калдырган гадәттән тыш вакыйга булды: язгы төннәрнең берендә Тамара Сергеевна совхоздан югала. Бу ни хәл бу? Икенче көнне Тамара Сергеевнаның күршесендә торучы хатын совхоз директорына бер конверт китереп тапшыра. Конверттан записка һәм бер кечкенә хат чыга. Записка Тамара Сергеевнадан булып, анда түбәндәге сүзләр язылган:
«Хөрмәтле Иван Петрович!
Мин совхозны ташлап китәргә мәҗбүрмен. Сәбәбен шушы записка белән бергә салган хаттан аңларсыз. Әлбәттә, минем болай «качып» китүем ярый торган эш түгел, мин моны беләм, ләкин аңлагыз, бүтән чарам юк минем… Әгәр бер генә көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм… Берничә көннән ул кайтырга тиеш… Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез…
Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.
Хушыгыз!
Тирән хөрмәт белән Т.В.»
Ә кечкенә хат Петя Котовтан. Ул менә нәрсә яза:
«Исәнме, Тамара!
Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны… Үземнең дә теге, ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа… Мин ялгыз кайтмыйм бит, то есть өйләнеп кайтам… Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну ничево, дөньяда ир бетмәс. Без бит синең белән болай, шаярып кына дигәндәй тордык, ә миңа чынлап өйләнергә вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.
Конечно, мин сине онытмам, ну мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, но анысын акрынлап түләрмен.
Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!
Ну, пока, исән бул! Сиңа бәхет телим.
Сәлам белән Пётр К.»
«Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.
Йә, ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгыренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!
Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик борчылышкан идек, ачулы идек. Ләкин, мәет чыккан өйдәге шикелле, сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны гаепләргә җөрьәт итә алмадык. Хәтта директор да, шактый коры һәм кырыс кеше, нинди дә булса чара күрү турында авызын ачмады; тик ул әледән-әле: «Ах, бу хатыннар, хатыннар», – дип үрсәләнде, бер-ике тапкыр авыз эченнән генә сүгенеп тә куйды, аннан, ант иткәндәй, йодрыгын төйнәп, Петя Котовны, кайту белән, бер көн тотмыйча совхоздан куарга сүз бирде.
…Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Әйтерсең төште дә югалды… Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты… Аннан… акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.
Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер, төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шулайдыр инде ул… Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап тора: Тамара Сергеевна табылдымы, кайда ул?
– Әйе, табылды, – диде Николай Михайлович, кулына яңа папирос алып. – Без башта аны туган-үскән якларына китеп бармадымы икән дип уйлаган идек. Ләкин хәбәр ерак Себердән килде. Ул Иркутск өлкәсендәге зур бер җәнлекләр совхозына барып урнаша һәм яңадан зоотехник булып эшли башлый. Яхшы специалист бит ул… Былтыр Ленинградтагы халыкара аукционда аның үстергән төлкеләре югары бәя алдылар.
Мин тагын нидер сорамакчы булган идем дә, дәшмәдем. Әйткәнемчә, кеше язмышы турында кайчак эчтән генә уйлану яхшы.
1957
ЙӨРӘК СЕРЕ
(Повесть)
I
Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. Кулымдагы путёвка буенча шәһәр читендәге «Дулкын» санаториена килеп җиткәндә, күләгәләр озынаеп, көндезге эсселек шактый сүрелгән иде инде.
Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә кеше булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады. Мин, ванна кереп, бүлмәгә урнашкач, өс-башымны алыштырып, санаторий паркына чыктым. Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә… Кичке ашка кадәр вакыт бар әле, миңа да диңгез буена төшкәндә ярар иде, ләкин нигәдер ирендем. Бина алдындагы түгәрәк мәйданчыкның бер читенә узып, шәм шикелле төп-төз кипарис төбендәге яшел эскәмиягә барып утырдым.
…Менә мин тагын Кара диңгез буенда, тагын шул ук «Дулкын» санаториенда… Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! Гүя бер елдан түгел, ә бер тәүлектән әйләнеп килдем мин бирегә. Берәр үзгәреш эзләп тирә-ягыма күпме генә карансам да таба алмыйм мин аны: бар да искечә, барысы да үз урынында… Чыннан да, нәрсә ул бер ел вакыт гасырлар буена акрынлап кына үзгәргән табигать өчен, яки кеше кулы тудырган материаль әйберләр өчен? Бу кипарислар, бу пальмалар, магнолияләр, «боек таллар», бу акация, лавр, олеандр куаклары, ун елдан соң килсәң дә, шулай тыныч кына үсеп утырмаслармыни? Бу ак бина үзенең ялт иткән тоташ тәрәзәләре белән, зиннәтле яка эченнән сузылган гүзәл йөз шикелле, шушы искиткеч купшы-матур яшеллек арасыннан түбәндәге зәңгәр диңгезгә илле елдан соң да шулай тын гына карап тормасмыни?.. Хәтта, мин әйтер идем, ел саен яңадан үстерелгән, исемнәрен белеп бетергесез менә бу нәфис чәчәкләр дә, кайчан гына килсәң дә, нәкъ шул урыннарында, нәкъ бүгенгечә, мул яктылыктан һәм кешеләрнең назлы карашыннан оялчан кызлардай сөенешеп утырачаклар ич!
…Ләкин мин беләм, мин тоям: үзгәреш бар, үзгәреш булмыйча мөмкин түгел. Тормышның кануны шундый инде: бер ел эчендә генә түгел, күз ачып йомган арада да дөньядагы барлык җанлы-җансыз нәрсә күпмегәдер үзгәреп өлгерә. Мин аны, ул үзгәрешне, иң элек үземдә хис итәм: кеше күзенә чалынырлык яңа сыйфатларга баемасам да, һәрхәлдә, бер елга картайдым мин… Бер ел эчендә минем башымнан шактый хәлләр кичте, зур тарихи вакыйгалар шаһиты булдым, кемнәрнедер югалттым, нәрсәнедер аңладым, күпмедер тәҗрибә җыйдым… Һичшиксез, рухланган, куанган вакытларым булды, шулай ук бик борчылган-кайгырган чакларым да булмады түгел, булды. Кыскасы, күпме генә акыл сатма, әмма хакыйкать шул: бер ел вакыт буш ара булмаган ул!.. Ул тулы, шактый күп хәлләр белән тулы. Ләкин үтте инде ул бер ел вакыт! Алып китте үзе белән гомернең кечкенә бер өлешен, күз карашының күпмедер яктысын, йөрәкнең күпмедер ялкынын…
…Кадерле, бик кадерле ул үткән гомер! Бигрәк тә менә хәзергедәй, беркайчан да онытылмаслык хатирәләр урыны булган җиргә әйләнеп кайткач, аеруча тирән хис итәсең икән аны… Белсәгез иде, никадәр якын, кадерле миңа бу тын бакча, бу ак бина, бу яшел эскәмияләр!.. Ул, Зөһрә, йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда, ул, Зөһрә, утырды шул бу яшел эскәмияләрдә… Нинди ачык булып барысы да күз алдыма килә!
…Әнә өченче каттагы, кырыйдан дүртенче балконга менә шушы кояш баер алдыннан ук чыгып баса торган иде. Диңгез түренә төшеп барган кояшның соңгы дәрт белән балкыган нурлары аны башыннан аягына кадәр яктырта. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре һәм аяк йөзенә җиткән эре чәчәкле күк атлас халаты белән ул әллә каян ук балкып күренә… Менә ул, куллары белән балкон читенә тотынып, күзләрен кыса төшеп, кояшны озаткандай, диңгезнең җем-җем уйнаклаган түренә тик кенә карап тора. Бу минутта мин түбәннән сихерләнеп аңа карыйм: «Әйе, дим, эчемнән, гомере буена ул менә шундый биеклектә, менә шулай нур эчендә балкып торса иде!»
…Сагыну никадәр ачы ләззәт икән ул! Тирән юксынудан күз карашымны нәрсәгә төшерергә белмичә, ялгызым боегып утырам. Һәр агачтан: «Сез аны бүген күрмәдегезме?» – дип сорыйсым килә… Әйе, күпме без бу паркның тын, аулак аллеяларында йөрмәдек, күпме тапкыр без тау башыннан түбәндә киерелеп яткан бу чиксез диңгезгә карап тормадык! Менә хәзер мин шуларның барысын да – диңгезен дә, тавын да, йөргән сукмакларны да, иснәгән чәчәкләрне дә – барысын да яңадан күрәм, тик ул гына юк. Нигә бу кадәр мин аны юксынам, кем иде соң ул миңа?
…Мин бит инде, булды да үтте, акрынлап онытам, яңадан салкын, тыныч хәлемә кайтам, дип ышана башлаган идем. Ә менә бирегә килеп, суынмаган эзләргә тагын баскач, барысы да яңадан уянды, яңадан кабынды. Нишлим? Зөһрә минем бик яшерен йөрәк серем иде. Үземдә генә сакланырга, үзем генә белергә тиешле серем иде ул… Әмма хәзер мин аны сөйләп бирмичә булдыра алмыйм. Кеше, күңелен бушатса, җиңеләеп кала диләр.
II
…Әйе, без аның белән моннан нәкъ бер ел элек шушы «Дулкын» санаториенда таныштык. Беренче тапкыр мин аны, бирегә килеп төшкәч, икенчеме, өченчеме көнне күрдем. Ләкин бик кыска ара: мин ашханәгә кереп барганда, ул чыгып килә иде. Юл бирдем, янымнан гына җыйнак-сылу гәүдәле ханым үтте, нәфис бер хуш ис сизелер-сизелмәс кенә борыныма бәрелеп үткәндәй булды, һәм сирень төсендәге ефәк күлмәгенең чак кына чыжлавын ишетеп калдым. Артыма борылып карыйсым килде, ләкин… яхшысынмадым.
Шуннан соң мин аны икенче көнне, кичке ашка керер алдыннан, шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгызы утырып тора иде ул. Күрү белән мин аны таныдым һәм, ирексездән тукталып, аңа карап тора башладым. Ханым утыз-утыз өчләр тирәсендә булыр. Ак чырайлы ул, чәчләре дә кылган төсле аксыл, әмма шома түгел, ә күпереп, дулкынланып артка ятып тора. Кашлары нечкә, чәченә караганда шактый тонык… ә менә күзләре ни төсле – ерактан ачык күрә алмыйм. Әлбәттә, йә зәңгәр, йә соры булырга тиеш… Аксыл чәч, коңгырт кашка бүтән төс туры киләмени?!
…Төз аякларын берсе өстенә берсен куеп, кулына кечкенә кара ридикюль тотып, ул уйчан-тыныч кына утыра. Бөтен килбәтеннән үз дәрәҗәсен яхшы белгән масаюсыз табигый горурлык сизелеп тора. Гаҗәп тә түгел, чөнки биредәге ял итүче бүтән хатын-кызлардан яше белән дә, матурлыгы белән дә аерылып торганлыгын ул үзе дә, һичшиксез, белә булырга тиеш.
Шушы күзәтүдән соң мин ул ханымны тагын бер-ике тапкыр күреп калдым, ләкин гел кичкә табан, гел шушы мәйданчыкта гына… Көндезләрен кайда була ул –билгесез, һәм бу нәрсә мине ни өчендер беркадәр тынычсызлый иде.
Ахырда без аның белән врач кабинеты ишеге төбендә очраштык. Мин килгәндә, ул креслода утырып тора иде. Кинәт, үзен күргәч, нигәдер каушабрак киттем. Кыен иде моның сәбәбен аңлау, әмма бу каушау иртә яшьлегемдә кичергән, инде күптән онытылган сәер бер хисне хәтерләтеп куйды… Мин аның каршындагы буш креслога утырдым һәм, үземне киеренке хәлдә хис итеп, аңа туры карамаска тырыштым… Башта врач кабинетына бер яшь егет кереп чыкты, аңардан соң бер юан абзый кереп китте. Менә шул абзый безнең танышып китүебезгә сәбәпче дә булды. Кырык минут торды ул врач бүлмәсендә… Йә, ничек итеп кырык минут дәвамында бер-береңә сүз дәшмичә утырырга мөмкин? Ә коридорда без икәү генә калган идек… Иң элек ханым сабырлыгын җуя башлады. Берничә тапкыр ул миңа «Бу ни эш бу?» дигән төсле карап та алды. Аның шулай гаҗәпләнеп каравы мине дә, үзе белән бергә, көтү газабын кичерүче итеп тануын аңлаткандай булды. Мин, туң күчән булмасам, әлбәттә, телгә килергә тиеш идем. Һәм нидер әйттем (ялгышмасам, сабыр итмичә чара юк, нинди «авыру» кереп киткәнен күрдек ич, дидем шикелле).
Ханым, көлемсерәп:
– Аптырыйм, нинди бетмәс зары бар икән? – диде.
Шуннан без сөйләшеп киттек. Санаторий шартларында беренче сөйләшүнең стандарты билгеле инде: кайдан килдегез, ничәнче тапкыр килүегез, элек кайларда булган идегез, биредә сезгә ошыймы?.. Ханым үзенең Ульяновскидан килгәнлеген әйтте. Мин бу хәбәргә ничектер куанып, якташлар булып чыгуыбызны әйтмичә кала алмадым. Ләкин ул, артык кызыксыну күрсәтмичә, бары сорамый калу килешмәс дигән төсле итеп кенә: «Шулаймыни, кайдан соң сез?» – дип куйды. Мин: «Казаннан», – дигәч, ул: «Беләм Казанны, булганым бар», – диде. Ни өчендер мин аны Казаннан киткән кыздыр дип уйлаган идем. Инде «булганым бар» дигәнне ишеткәч, мин аңа бераз дикъкать белән карап тордым да ахырда: «Ульяновск сезнең туып үскән җирегезме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, мин Уралдан», – диде, ләкин шуннан артыгын әйтмәде.
Бу сөйләшү дәвамында мин тагын әлеге яшьлектә таныш булган, әмма күптән онытылган кичерешне – йөрәкнең, акрын гына кысылып, ләззәтле авыртуын тойдым. Гаҗәп, нидән бу? Ханымның матурлыгы мине шулай яшүсмер кебек дулкынланырга мәҗбүр итәме?
…Әйе, сүз дә юк, ул чибәр иде. Якыннан аның йөзе бик чиста, тик кечкенә колакларыннан түбән яңак сөяге читендә ак мамык төкләр күзгә чагыла. Ләкин алар аңа бик килешәләр кебек, ничектер аны йомшак итеп, мөлаем итеп күрсәтәләр. Аз гына кайтарылып торган алсу иреннәре дә аның йомшак кебек, бик саф кебек, дорфа-ямьсез сүз әйтә алмыйдыр кебек… Алкаланып колак артларына төшкән куе аксыл чәче дә, ап-ак муены да, хәтта аз гына җәенкерәк борыны да – барысы да аңа тулаем бер сөйкемле йомшаклык биреп тора кебек. Тик күзләре генә икенче төрлерәк тәэсир калдыра: кашларының, чәченә караганда, коңгырт булуы, керфекләренең озын һәм кара булуы аның зәңгәр күзләрен караңгылап торган шикелле, һәм күләгәгә яшеренгән бу күзләр кешегә каяндыр ерактан сагаеп-сынап карыйлар кебек…
…Әнә шундый иде һич уйламаганда юлымда очраган бу ханым.
Ниһаять, теге абзый, кырык минут торып, врач бүлмәсеннән чыкты. Ханым, аңа карап, башын чайкап куйды. Абзый кеше, безне бар дип тә белмичә, гаҗәеп бер гамьсез тынычлык белән китеп барды. Ханым кабинетка кереп китте, ә мин, торып, коридор буйлап йөрергә тотындым.
…Ни өчендер вакыт-вакыт, бизгәгем килгәндәй, их- тыярсыздан чак кына калтыранып та куям – йөрәк дулкынлануданмы соң бу? Әллә нәрсә шунда, үз хәлемне аңлап та җитә алмыйм. Хәтта беркадәр үземә ачуым да килеп китә – яшүсмер түгел ләбаса мин! Шулай да салкын кан белән уйларга тырышам: ни өчен соң әле бу ханым минем игътибарымны үзенә шулкадәр бәйләп өлгерде? Әлбәттә, эшнең сере кара керфек, зәңгәр күзләрдә генә түгелдер инде. Юк, алардан тыш, ул ханымда тагын нидер бар кебек… Әйтә алмыйм мин аны, хәзергә әле ул ачылмаган чәчәк бөресе шикелле… Әгәр ачыла калса, күңел күптән сагынып эзләгәнен табар төсле… Ихтимал, минем бу минуттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр.
…Шулай да мин, хәзерге «кабынуым» арзанлы, очраклы бер мавыгу булып чыкмасын өчен, хисләремне мөмкин кадәр ныграк сынарга, һәрхәлдә, ханымның үзенә, очрашырга туры килсә, берни дә сиздермәскә дигән карарга килдем.
Бераздан йөзе аз гына алсулана төшкән ханым кабинеттан чыкты. Ул миңа елмаеп карады, гүя күзләре белән генә «Сезне озак ялыктырмадыммы?» дигән шикелле булды һәм җиңел адымнар белән китеп тә барды. Мин ни өчендер аңа башымны игәндәй иттем, аннан ишек төбендә ярты минут чамасы тукталып тордым да кабинетка кереп киттем.
III
Санаторийның бер хосусияте бар: анда җыелган халык бер-берсен күрмичә тормыйлар. Таныш булмаска мөмкин, ай буена бер авыз сүз сөйләшмәскә мөмкин, әмма һәркемне күреп, танып өлгерәсең. Әгәр читтә, әйтик, театр-фәләндә, шуларның берсен очратсаң, «бу безнең санаторийдан» дип узасың.
Менә шунлыктан мин дә игътибарымны биләп өлгергән әлеге ханымны көн дә бер-ике тапкыр күрми калмый идем. Йә вестибюльдә, йә ашау-эчү залында, йә санаторий алдындагы шул кечкенә мәйданчыкта ул миңа очрый торган иде. Врач кабинеты янында бергә туры килеп, өстән генә булса да берникадәр сөйләшеп алганга күрә, мондый очрашу вакытларында мин аңа баш иеп, исәнләшеп уза идем. Һәм ул минем сәламемне алмыйча калмый иде. Ничек кенә булмасын, очраклы бер сөйләшүдән соң без инде үзара танышлар кебек идек.
…Ләкин ни өчендер мин аны санаторий бинасыннан читтә, диңгез буенда яки паркта, бер дә очратмый идем. Билгеле инде, ял итүчеләр барысы да иртәнге аштан соң җиңел киемнәрдән генә, зур сөлгеләрен култык асларына кыстырып, диңгез буена ашыгалар. Дөрес, ирләр һәм хатын-кызлар пляжы анда аерым, ләкин йөрү юлы бер булгач, ул ничек тә очрарга тиеш иде. Әмма ул очрамый торган иде. Кайда ул, нишли, көн буена бушап калган бинада ялгыз ятамы, әллә вакытын төрле процедурага йөреп уздырамы – мин белә алмыйча аптырый идем.
…Яшерә алмыйм, мин аны күңелем белән һаман эзли идем, ул күренмәгәч, эчем пошып, юксынып йөри идем.
Бу хәлемнән, дөресен генә әйткәндә, үзем бер дә ризасызлык хис итмим, аңардан котылырга да тырышмыйм, киресенчә, шул юксынудан әллә нинди генә бер моңсу рәхәтлек таба идем кебек.
Әнә шулай көнозын күренмичә зарыктырган ханым, кичке аш алдыннан гына әлеге кечкенә мәйданчыкка чыгып, читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгыз утырып торырга ярата иде. Мин аның каядыр шунда утырып торуын, күзем белән күрмәс борын ук, күңелем белән сизә идем. Һәм, чыннан да, алданмый идем, күрә идем, ләкин –гаҗәпләнмәгез – янына барырга ашыкмый идем. Бу курку да, уңайсызлану да түгел, бу шундый тиз арада әсир итеп өлгергән кешегә якын барудан ихтыярсыз тыелып тору иде… Шуңа күрә мин, хәйран калган яшүсмердәй, аның күзенә чагылмаска тырышып һәм берәр төркем янына сыенып, ерактан гына аны күзәтә торган идем.
Беренче сөйләшүдән соң өчме, дүртме көн үткәч, мин аны кичкырын тагын шул кечкенә мәйданчыкта күрдем. Бу юлы ул якын эскәмияләрнең берсендә утыра иде, һәм мин, ишектән чыгуга, аның карашын очраттым. Бу караш, гади танышларча гына караш, минем тыелып маташуымны, ниһаять, сындырды. Баш иеп исәнләштем һәм һич икеләнүсез туп-туры аңа таба атладым. Рөхсәт сорап, янына утырдым. Миңа калса, ул мине шактый җылы каршы алды.
…Без, бернинди тартыну яки уңайсызлану кебек нәрсә хис итмичә, иске танышлардай сөйләшеп киттек. Ә аның өстендә бик гади генә итеп тегелгән, ачык изүле, кыска җиңле яшел күлмәк иде. Күкрәге өстендәге кечкенә кесәсенә ак ефәк кулъяулыгын төртеп кенә куйган… Бүтән берни дә юк. Тик сул кулының атсыз бармагында кызыл якут ташлы алтын йөзеге бар икән… Әйе. Һаман шулай аксыл чәчләре алкаланып йомшак ак муенына төшкән, һаман шулай кара керфекләре зәңгәр күзләрен күләгәләп торалар…
Мин аңардан: «Бу санаторий сезгә ошыймы, ияләшеп буламы?» – дип сорадым. Ул, нечкә коңгырт кашын күтәрә төшеп: «Ярыйсы, – диде, – башта бераз күңелсезрәк була инде, аннан ияләшеп китәсең», – диде.
Мин:
– Сез диңгезгә йөрмисез, ахрысы? – дидем.
Ул:
– Врачлар берәр атна сабыр итәргә куштылар, – диде.
Мин:
– Санаторийдан көн буе чыкмыйча яту бик күңелсездер бит? – дидем.
Ул, чак көлемсерәп:
– Юк, мин санаторийда бикләнеп ятмыйм, мин йөрим, менә бу паркның бөтен почмакларын йөреп чыктым инде, – диде.
– Бер дә очратканым юк, – дидем мин, гаҗәпләнгән булып.
– Алайса, без төрле вакытта йөрибездер, – диде ул җәһәт кенә.
Аның болай диюенә каршы минем, моннан соң сезне ничек тә очратырга тырышырмын, диясем килде, ләкин арзанлы комплимент булып чыкмасын дип әйтмичә калдым. Шулай да, сүз өзелмәсен өчен, мин аңа мондый сорау бирдем:
– Ихтимал, сез ялгызлыкны яратасыздыр?
Ул, ни дип әйтим сезгә дигән төсле, бер иңбашын җиңелчә генә җыерып куйды.
– Мин дәваланырга килдем, врачлар нәрсә кушсалар, шуны эшлим, – диде ул, гади генә итеп, аннары аз гына уйланып өстәде: – Ә дөресен генә әйткәндә, ялгызлыкны мин яратмыйм… Яратам диючегә ышанмыйм да, чөнки кешеләр белән аралашмыйча бер генә көн дә яшәп булмый…
Ханымның болай кинәт кенә «ачылып» куюы мине беркадәр гаҗәпләндерде дә, куандырды да: нидән икән бу?.. Һәм аңардан тагы да күбрәген ишетәсем килеп, мин, читләтебрәк булса да, мәсьәләне үземчә «конкретлаштыра» төшәргә уйладым.
– Әлбәттә, – дидем мин, – кеше кешесез яши алмый, дөрес әйтәсез… Ләкин бу әле, ничек дим, гомуми кагыйдә… Шул ук вакытта һәркемнең характеры белән бәйләнгән үз кагыйдәсе дә булырга мөмкин. Берәүләр, мәсәлән, кешеләр арасында күбрәк булырга яраталар, йөрүдән, сөйләшүдән, яңа танышлар булдырудан кызык табалар. Икенче берәүләр исә, киресенчә, кеше күп җирдән качалар, компаниядә булырга яратмыйлар, берәү белән дә танышырга теләмиләр, кыскасы, үз эчләренә йомылып, аралашмыйча яшәүне артык күрәләр. Шунлыктан алар ялгызлыкны сөяләр, ялгызлыктан ямь табалар… Була бит шундый кешеләр дә?
– Ник булмасын, була, билгеле, – диде ханым. – Менә мин үзем дә шау-шулы компанияләрне яратып бетермим, шулай ук очраган берәү белән танышырга да теләп тормыйм. Нигә ул?.. Ләкин япа-ялгыз булудан да кызык тапмыйм. Юк, дөрес түгелдер ул, ялгызлыктан ямь табу… Вакытлыча гына булса – бер хәл, ә гел – мөмкин түгелдер.
Шулай диде ханым, һәм мин аңладым: ул үзенең карашын, әллә нинди фәлсәфәгә төреп маташмыйча, ачык, туры гына әйтергә ярата икән…
Бик беләсем килде аның кем булуын. Нинди профессия иясе, нинди эш кешесе икән ул? Алама традиция буенча аның анкетасы белән танышу өчен түгел бу, юк, ә чын ихластан беләсем килеп кызыксынуым иде. Үзе татар кызы, үзе Уралдан, кем булырга мөмкин? Безнең заманда бит кайчак һич уйламаган профессия кешеләре очрап куялар. Ә бу ханымның бөтен кыяфәте укыган, интеллигент кеше булуын әйтеп тора. Чынлап та, кем ул?
Турыдан-туры: «Сез кем?» – дип сорап булмый, әлбәттә, шуңа күрә мин бераз хәйләгә керешеп, ягъни әле генә безнең арада барган сүзгә бәйләбрәк, ханым авызыннан үземә кирәкне алырга чамалап карамакчы булдым.
– Беләсезме, характерга профессиянең йогынтысы да бик зур бит, – дидем мин. – Мәсәлән, укытучылар шәхси тормышларында сүзгә саран булалар. Ихтимал, сезнең дә ялгызлыкны яратмавыгыз профессиягездән киләдер?
– Белмим, белмим, – диде ханым, көлемсерәгән килеш, башын чайкап, – һич сынаган нәрсәм түгел.
– Юк, дөрес бу… фән дә шулай ди. Менә сез, мисал өчен, миңа кайда, кем булып эшләвегезне әйтсәгез, мин сезнең характерыгызны шактый дөрес билгели алыр идем дип уйлыйм.
– Шулаймы?
– Чынлап әйтәм.
– Ай-һай, булмас.
– Ә сез юри генә әйтеп карагыз: кем булып, кайда эшлисез? Сер булмаса, конечно…
Ханым, һаман шулай көлемсерәп, башын кырын салды да каядыр югарыга карап дәшми калды. Аның бу торышы миңа: «Юк инде, күпне белсәгез, тиз картаерсыз!» – дип әйтә иде кебек. Мин инде җавап көтми дә идем. Кем шаярып сөйләшүне чынга алып утырсын, нинди хатын үзе турында дөресен әйтергә ашыксын!
Ләкин… ашыгыбрак нәтиҗә ясаганмын. Ул самими беркатлылык белән, хәтта башын да шулай назлы гына кырын салган килеш әйтте дә бирде:
– Мин… связьда эшлим… Сезнең Казанда ничек диләр әле, элемтә диләрме? Менә шул инде, алайса, мин элемтәче булам!
– Бик әйбәт, – дидем мин, артык ни әйтергә белмичә. Ничектер көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты әле бу. Хуш. Элемтәче икән, дип уйладым мин эчемнән. Ләкин шулай да кем була соң инде ул? Хат ташучы да элемтәче, телефонда утыручы да, телеграм кабул итүче дә элемтәче. Шуларның берсе микәнни инде бу… интересный хатын! Юк, булмас, алай гына булмас, бер дә туры килми.
– Ягез, – диде ханым шул арада. – Менә белдегез инде, ни диярсез икән?
– Ни дә булса әйтүе читенрәк шул. Элемтәче – бик гомуми бит. Конкретрак мөмкин түгелме?
– Конкретрак?
– Әйе. Кайсы тармакта, ниндирәк эштә дигәндәй?
Ханым, бер күзен кыскандай итеп, аз гына уйланып алды.
– Була, конкретрак та була, – диде ул. – Тармагы дисәгез – шәһәр телефон челтәре. Эшләгән җирем АТСта. Беләсезме АТСның нәрсә икәнен? Белсәгез, менә шул автомат телефоннарны карап эшләтүче инде мин.
– Алайса, сез элемтә инженеры?
Ханым аз гына чыраен сыткандай итте.
– Ну шулай да булсын.
– Ни өчен… шулай да булсын?
– Ул кадәресен нигә әйтеп торырга инде, үзеннән-үзе ачык түгелмени?
– Гафу итегез, ә нигә туп-туры гына әйтмәскә?
– Ярый, анысы кечкенә мәсьәлә, – диде ханым, ашыгып. – Йә, менә конкрет белдегез инде, хәзер, бәлкем, минем характерны әйтеп бирерсез.
– Бу эшегезгә караганда, – дидем мин, тамак кыргалап, – сез кешеләрне бик яратырга тиешсез.
Ханым артка каерыла биреп, кычкырып көлеп җибәрде. Искиткеч матур тавыш колагым төбендә яңгырады. Ләкин мин, бу тавышка игътибар итүдән бигрәк, аның шул хәтле рәхәтләнеп көлүенә гаҗәпләнә калдым: болай көлү, гадәттә, эчкерсез балаларга гына хас була.
– Шәп психолог икәнсез, – диде ханым, ридикюльдән яулыгын алып. – Бик дөрес әйтеп бирдегез, кешеләрне яратам мин, тик элемтә инженеры булмас борын ук ул гадәтем бар иде.
Шулай итеп, бераз көлкегә калып булса да, мин максатыма ирештем – ханымның эшен-һөнәрен белдем. Әмма шуның белән бергә мин аның ниндирәк кеше булуын да шактый дөрес сиздем шикелле. Ачык, аңлаешлы, якты бер кеше булып тоелды ул миңа. Ничектер җиңел, рәхәт иде аның белән сөйләшүе. Гаҗәп табигый итеп тота икән ул үзен. Күп хатыннар шикелле, укам коела күрмәсен дип, бер дә юкка һаваланып маташмый икән. Шул ук вакытта нидер менә – мөлаем гадилегеме, әллә кеше белән тигез хөр була белүеме, әйтә дә алмыйм – әйе, нидер менә аңа соклану-хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә иде. Минемчә, аның янында тыйнаксыз, әрсез яки ясалма булырга һич мөмкин түгел иде.
Шундый иркен, күңелле сөйләшеп утырудан соң, мин кузгалыр алдыннан гына кыюланып, аның исемен дә сорадым. Ул, бер дә көттермичә, гади генә итеп:
– Зөһрә, – диде.
Мин ни өчендер үзалдыма акрын гына:
– Зөһрә, Зөһрә, – дип кабатладым.
Ул, сөйкемле, хәйләкәр генә елмаеп:
– Нигә, әллә берәр танышыгызны исегезгә төшердеме минем исем? – диде.
Мин аны-моны уйламыйча, ихлас күңелдән:
– Юк, алай түгел… Зөһрә – бик матур исем, мәшһүр мәхәббәт легендасын хәтерләткән исем, шуңа кабатлавым, –дидем.
Ханым дәшмәде, күрәсең, ошатып бетермәде минем сүзләремне.
…Мәйданчыкта утыручыларның күбесе кичке ашка кереп киткәннәр иде инде, без дә кузгалдык.
IV
Тагын берничә көн узды. Санаторий шартларына ияләштек, ял, дәвалану бер эзгә төште, көннәр, бер-берсенә охшап, сиздермичә генә үтә тордылар.
Инде миңа үз хәлемне аңлап карарга вакыт иде. Беренче дулкынланудан соң, ничектер, тынычланган кебек тә булдым. Гүя күңелем күле өстеннән кискен җил кинәт кенә исеп узды да тынып калды ул… Ләкин бу вакытлы гына шулай иде шикелле. Ихтимал, куәтле давыл алдыннан була торган алдаучан тынлык кынадыр… Чөнки мин «аның» турында уйлаудан бер генә минутка да туктый алмый идем.
Була шундый хәл: беркайчан да үзең ишетмәгән, ләкин бар булып тоелган гаҗәеп матур көйнең бер килеп ишетелүен көтеп йөрисең. Һәм менә, көткән көй ишетелгән төсле булып, ниһаять, «ул» миңа очрады… Очрады һәм күпме шикләр, күпме каршылыклы уйлар да кузгатып өлгерде.
Мәхәббәт! Минем кебек төрле мәҗбүриятләр белән бәйләнгән кеше өчен ансат эшмени ул мәхәббәт! Телдән әйтелмәгән, кулдан язылмаган нинди рәхимсез тыюларга буйсынырга тиеш ул!
Мәҗбүрият дигәннән, Зөһрә ханым үзе бу җәһәттән ниндирәк хәлдә икән? Ире, гаиләсе бармы аның, юкмы? Ихтыярсыздан һаман шул турыда уйланам. Ә бәлкем, ул – ялгыз ханымдыр? Безнең заманда ялгыз ханымнар шактый еш очрый бит. Ни өчендер мин аның шулай ялгыз булуын телим, гүя ул миңа ниндидер хокук бирәчәк, ләкин ничек итеп моны белергә? Хәер, озак та үтми, бу нәрсә үзеннән-үзе ачыкланды.
Шулай көннәрнең берендә мин, вакытсыз уянып, бик иртә торып бакчага чыктым. Күп булса, сәгать алтылар чамасы гына булгандыр, санаторий әле тирән йокыда, тик пумала һәм чиләк тоткан бер хатын гына түбәнге катның вестибюлен чистартып йөри иде. Бакчага чыгып, иртәнге табигатьнең йомшак тынлыгына сокланырга һәм җан дәвасыдай шифалы һаваны киерелеп-киерелеп суларга өлгерә алмадым, паркның төп аллеясы буйлап Зөһрә ханымның каяндыр кайтып килгәнен күрдем. Бик гаҗәпләндем мин бу хәлгә. Күзләремне ала алмыйча, аны көтеп тора башладым. Өстендә аның халат өстеннән генә кигән кыска жакет, башында ияк астыннан китереп бәйләгән шакмаклы йон косынка иде. Килеп җиткәч, ул миңа «хәерле иртә» диде, бит урталары аның кызарган иде, гадәттә күләгәләнеп торган күзләре, чык бөртегенә нур төшкәндәй, куанычлы елтырыйлар иде, ашыгып килгәнгә, ахрысы, түшләрен тирбәтеп, тирән сулый иде…
Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:
– Сез кайдан болай? – дидем.
– Почтадан, – диде ул.
– Почтадан? Бу кадәр иртә нинди йомышыгыз төште?
– Картым белән сөйләштем, – диде ул, минем күзләремә туп-туры карап. – Иртән бик ачык ишетелә, менә шулай кара-каршы сөйләшкән кебек…
Мин тынып калдым, шул ук вакытта ханым берәр нәрсә сизә күрмәсен дип куркып та куйдым. Нидер әйтергә кирәк иде, ләкин кинәт сөйләү сәләтемне югалткан кебек булдым. Ярый әле, бәхетенә йотылган ханым, аны-моны сизмичә (ә бәлкем, сизгәндер дә), үзе яңадан сөйләп китте:
– Башта ук шулай сөйләшеп куйган идек: ул мине телефонга һәрвакыт иртән чакырырга булды.
– Сезнең йокыгызны кызганмыйчамы? – дидем мин ничектер бик аптыраган кеше сыман.
– Нәрсә ул йокы? Җан тыныч булганда, йокларга вакыт табыла.
– Нигә… җаныгыз бик үк тыныч түгелмени?
– Юк, тыныч, бик тыныч…
– Димәк, ул борчыла?
Зөһрә ханым, елмаеп, миңа хәйләкәр генә күз сирпеп куйды.
– Ул да борчылмый, тик… сагынам, ди, мескенем!
Һәм колак төбемдә кинәт көмеш кыңгырау яңгырап китте – шундый сихри итеп ханым бер көлеп куйды да ашыгып вестибюльгә кереп тә югалды.
Мин баскан урынымда бераз тынып тордым да аулак аллеяларның берсе буйлап акрын гына китеп бардым… Менә барысы да ачыкланды: ул ялгыз түгел, аның «карты» бар… Әйе, аның кебек чибәр хатынның ире булмыймы соң! Ахмак, башта ук моның шулай икәнен белеп торырга тиеш идең син!.. Булмас өметләргә юл куймаска, йөрәгеңдә кузгала башлаган хисне, көчәймәс борын, рәхимсез рәвештә буарга тиеш идең син! Кеше кешесе ул, хакың юк синең, хакың юк!
Ләкин… Дөресме бу? Йа Хода! Әйтерсең мәхәббәт минем, «тукта, яратыйм әле» яки «юк, яратмыйм» дип, үземә үзем сүз бирүгә карап йөри ул! Юк бит, юк! Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул – ихтыярдан өстен көч… Йөрәгемә минем мәхәббәт чаткысы төште, ул көйрәргә тотынды, ниһаять, ул кабынды. Йә, әйтегезче, кемнең аны сүндерергә хакы бар, нинди көч аны сүндерә ала?.. Нигә, суфиланып, үз-үзеңне алдап маташырга?
Күземә бер эскәмия чагылды, шуңа барып утырдым. Гаҗәп, шундый бай, купшы табигатьтә кошлар аз, кошлар сайравы ишетелми. Инде вакытлары узып, сайраудан туктаганнар дияр идең, әле бит җәйнең башы гына, бездә бит әле бу чакта бакчалар, урманнар кошлар тавышыннан чыңлап торалар… Әллә ишеткән идем, әллә укыган идем –диңгез буенда сайрар кошларның булмавы елгалар юклыктан килә, имеш, чөнки тозлы диңгез суы аларга ярамый, шунлыктан монда калмыйлар, имеш. Бәлкем, дөрестер дә… Әйе, кошлар сайрамый, ә менә Зөһрә ханым ничек итеп көлде! Кошлар сайравына биргесез иде бу көлү! Әле дә булса колагымда яңгырап тора. Гүя ерактан үзенә чакырып торган сихри бер өн ул! Йә, ничек итеп шул дәшүгә таба барудан тыела алыйм мин, ничек итеп «аны» күрүдән ваз кичим мин?
Ни булыр, ни булыр?!
Шундый бер әкият ишеткәнем бар: гөлҗимеш куагы чәчәк аткач, сандугач тына, имеш, чөнки шуның чәчәгенә гашыйк булып, сайравын оныта, имеш. Шуның төсле мин саескан да эшемне-көнемне онытып барам. Кандидатлык диссертациямә аз булса да әзерләнермен дип (мин үзем тарихчы, күптән тарих укытам), ярты чемодан әдәбият төяп килгән идем, шуларга тотынып караганым да юк. Безнең язучылар, мәхәббәткә дучар булган кеше таулар актара, дип язалар язуын, ләкин һәр очракта да алай булып чыкмый, күрәсең! Әгәр шуннан мәхәббәткә каршы мәхәббәт булса, ул чакта эш башка, ул чакта, бәлкем, «таулар актарып» булыр иде.
Шактый гына вакыт үтте булса кирәк, бакча юлларында санаторийның чуар халкы күренә башлады, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ул да булмый, бина алдындагы мәйданчыкта аккордеон тавышы яңгырады. Баянист Миша, көндәлек гадәтенчә, ял итүчеләрне иртәнге физзарядкага чакырып, беренче вальсны уйнап җибәрде.
Миңа да барырга кирәк иде… Әллә ничек шунда: мәхәббәт һәм физзарядка!.. Эч поша, йөрәк яна, күңелдә меланхолия, башта философия, шайтан алгыры! Ә син шул чакта йөгерергә, сикерергә, бөгелергә, сыгылырга тиешсең… Мәгънәсезлек, валлаһи!
Ләкин… мәхәббәт тотучылар өчен биредә аерым кагыйдә юк. Бәс, шулай булгач, барырга кирәк.
V
Хәзер бәхәссез инде: мин Зөһрә ханымга гашыйк булдым, мин яратам аны. Өметсез, берни вәгъдә итмәгән мәхәббәт белән яратам мин аны… Моның өчен һич үкенмим, хакым юк дип, хисемне йолкып ыргытырга тырышмыйм, әйдә, тирән бер ләззәт һәм газап белән татып калыйм, дим. Дөрес, баштарак тыелырга, йөрәгемне тынычландырырга, мәхәббәтне акыл белән җиңәргә чамалап карадым, ләкин аңардан берни дә чыкмады. Ахыр чиктә мин озак, газаплы уйлардан соң бу «законсыз» туган, әмма шуңамыдыр аеруча кадерле булган үксез мәхәббәтемне, көчемнән килгән кадәр, Зөһрә ханымның үзенә сиздермәскә дигән карарга килдем.
Без һаман шулай үткән-сүткәндә очраша торабыз, ләкин әлеге иртән иртүк очрашып сөйләшүдән соң безнең арада яңадан сүз булганы юк иде әле. Ул чакта миңа бөтенесе ачык, Зөһрә ханым турында белер нәрсә калмады, хәзер инде очрашуның да, сөйләшүнең дә кирәге юк кебек тоелган иде. Ләкин икенче көнне үк мин бик нык ялгышуымны аңладым. Алай җиңел генә кул селтәүдән минем хәлем узган иде инде. Кая ул! Аеруча бер сабырсызлык белән мин аны юксына, сагына башладым. Сәгать саен, минут саен минем аны күрәсем килә иде. Күрәсем, сөйләшәсем, көлгәнен ишетәсем килә иде.
Якшәмбе көнне иртәнге аштан чыккач, мин аны уйламаганда икенче катның вестибюлендә очраттым. Исәнләштек. Минем бер планым да, ачык кына теләгем дә юк иде, шулай да аны туктатып, кыю гына мондый сорау бирдем:
– Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз?
Ул, көтелмәгән сораудан гаҗәпләнгән сыман, миңа карап алды да иңбашын җыерыбрак:
– Нишләргә уйлыйм? – диде. – Бер дә әйтә алмыйм… Нигә сорыйсыз?
– Бүген – якшәмбе бит, буш көн, кая да булса барырга уйламыйсызмы, дим?
– Юк, уйлаганым юк… Ә кая барасың?!
Мин дусларча ихластан, әмма гади генә итеп:
– Зөһрә ханым, минем сезгә бер тәкъдимем бар, – дидем. – Әйдәгез, «Дендрарий»га барыйк… Көнозын буш санаторийда вакыт уздыру күңелсез булыр. Бер йөреп кайтырбыз.
Зөһрә ханым аз гына уйланып торды.
– Минем анда булганым бар инде, – диде ул, ничектер назлы-сүлпән генә итеп. – Үткән ел килүдә…
– Бигрәк тә яхшы, – дидем мин өлгер генә. – Миңа паркны күрсәтерсез, минем әле анда булганым юк… Шуннан шәһәргә узарбыз, кайтканда – диңгез белән, глиссерда кайтырбыз. Күңелле булып калыр. Чын-чын.
Зөһрә ханым читкә карап, тагын бераз уйланып торды: үзенчә ничегрәк итеп баш тарту турында уйланамы инде? Гаеп эш түгел ләбаса!
Ахырдан ул:
– Ярый, алайса, – диде. – Тик сезгә бераз көтәргә туры килер, минем кереп, киенеп чыгасым бар.
– Рәхим итегез, пожалуйста… Мин сезне түбәндә көтәрмен.
Ул өченче катка менеп китте, ә мин, канатлар үскәндәй, түбәнгә ашыктым… Бина алдында арлы-бирле йөргәләп, аны көтә башладым.
Ә санаторийда беркем юк диярлек, ял итүчеләр шәһәргә, паркларга, төрле җирләргә экскурсиягә таралышып беткәннәр. Бушап калган зур бинада ялгыз көн уздыру нинди күңелсез булыр иде. Ярый әле, мин аны тәвәккәлләп чакырдым. Һәм аның риза булуы мине бер дә гаҗәпләндермәде. Ахыр чиктә без дә ял итүчеләр ич!
…Менә ул җиңел атлап, ишектән килеп чыкты. Өстендә ак ефәктән җәйге костюм. Аякларында биек үкчәле кара елтыр туфлиләр… Яланбаш, тик чәчләрен артка җыеп, кызыл тасма белән бәйләгән. Кулында нечкә саплы кытай зонтигы…
Мин, туктап, сүзсез генә аны каршы алдым. Ул килеп җитте, минем онытылгандай һаман карап торуымнан, ахрысы, уңайсызланыбрак елмайды, миңа туры карамаска тырышып:
– Киттекме? – диде.
– Киттек!.. – дидем мин, эчтән генә тирән сулап.
Без иң элек үзебезнең парк аша шәһәргә илтә торган асфальт юлга чыктык. Биредә бик әйбәт автобуслар йөреп тора. Курорт шәһәрен буеннан-буена кисеп узган, ике ягыннан да төп-төз пальмалар тезелеп киткән бу зур юлда хәрәкәт, гомумән, бик көчле иде. Әледән-әле Хоста – Гагры ягына таба экскурсантлар төягән түбәсез ачык машиналар үтеп китә, ниндидер үзләренә генә хас тавыш чыгарып чапкан шәп, чибәр «Зим»нар, «Зис»лар, «Победа»лар бер-бер артлы узып кына тора.
Без дә озак көтмәдек. Яңа автобус шома гына алдыбызга килеп туктады: утырдык, киттек.
«Дендрарий» паркы бездән шәһәргә таба. Юлы артык озын булмады, бишме-алтымы тукталышны узгач та, без барып җиттек. Якшәмбе көн булгач, бирегә дә халык шактый күп килгән икән… Ике рәт колонналар тезеп, көянтә сыман ярым түгәрәк формада эшләнгән матур капка алдында бераз гына чират та бар иде. Бу хәл минем эчемне пошырып куйды. Дөресен әйтим, ишле халык арасында бер дә буталып йөрисем килми иде… Ләкин пошыну бушка булды… Иркен парк эченә кергәч тә, халык төрле якка таралып та бетте.
Без башта төп аллея буйлап бераз югары күтәрелдек, аннан, уртасында канатлы амурлар басып торган түгәрәк фонтан янына җиткәч, сулга борылдык һәм, озак та үтми, үзебезне тып-тын, буш бер матур аллеяда күрдек… Биредә, гомумән, эреле-ваклы юллар бик күп икән. Аларның кайберләре борылып-борылып куе агачлыклар арасына кереп югалалар; кайберләре, туры гына барып, йә берәр беседка, йә берәр фонтан янына илтеп чыгаралар… Кайбер аллеялар буйлап тик бер генә төрле агачлар үсеп утыралар. Һәм шул агачлар исеме белән аларны «Пальмалар аллеясы» яки «Кипарислар аллеясы», яки «Платаннар аллеясы» дип атап та йөртәләр икән.
Инде бу парк үзе тулаем нинди җир, нәрсәсе белән ул атаклы дисәк, кыскача гына шуны әйтергә була: «Дендрарий» дип бик күптөрле агачларны бер җиргә җыеп үстергән зур бакчага әйтәләр икән. Биредә дә дөньяның төрле почмакларыннан – Һиндстаннан, Кытайдан, Япониядән, Австралиядән, Африкадан, Америкадан китерелгән бик күптөрле гаҗәеп агачлар үсеп утыралар. Шунлыктан халык бирегә матур урында ял итәр өчен генә түгел, карап йөрер, хикмәтле нәрсәләр ишетер өчен дә килә. Бакчаның фәнни сотрудниклары, төркем-төркем халык ияртеп, шул гаҗәеп агачлар турында сөйләп йөриләр.
Без инде, төркемгә кушылып, экскурсовод тыңлап йөрмәдек. Дөрес, Зөһрә ханым башта, берәрсенә иярмибезме, дип сораган иде дә, мин, көлгән булып, сез үзегез генә экскурсовод булырсыз инде, дидем. Миңа бит бөтенесеннән бигрәк аның белән икәүдән-икәү генә булу кадерлерәк, аның сүзен, аның тавышын ишетү кыйммәтрәк иде. Ә агачлар турында күбрәк беләсем килсә, бер җай табып, ялгызым гына килеп китәрмен әле…
Зөһрә ханым, минем сорашканны да көтмичә, «Дендрарий» турында белгәннәрен сөйли дә башлады. Нигә ул алай иткәндер инде: сүзсез йөрмәс өченме яки сүз кирәкмәгән якка кереп китмәсен дипме – хатын-кыз уен ничек сизеп бетерәсең.
Башта ул «Дендрарий»ның тарихы турында шундый кызык кына нәрсә сөйләде: имеш, революциягә кадәр бу бакчаның хуҗасы берәр тиенлек кенә китаплар бастырып сатучы бер нашир булган, ди. Бакчадагы зур йортларны, матур беседкаларны һәм фонтаннарны, төрле җирләргә куелган статуяларны – барысын да шул кеше эшләткән, ди. Хәтта хәзер үсеп утырган агачларның да шактый өлешен ул ерак илләрдән китерткән, имеш… Менә сиңа берәр тиенлек китап бастыручы!
Аннан Зөһрә ханым мине юлда очраган кайбер агачлар белән таныштыра башлады. Менә бер бик биек, төп-төз, ботакларын түбән салындырып үскән агач янына туктадык. «Мамонт агачы» дип атала икән үзе… Америкадан килгән. Безнең якның ылыслы агачларына охшаган… Минем бер нәрсәгә исем китте: шушы күтәрелеп карасаң, бүрек төшәрлек биек агачка бары утыз ике генә яшь икән әле. Гаҗәп! Зөһрә ханым әйтә, Америкада аларның шундый юаннары бар, ди, әгәр киссәң, түмгәге өстенә зур гына танцы мәйданчыгы ясап була, ди. Агач үзе ике мең ел яши икән… Менә бу, ичмасам, гомер!
Мин, әлбәттә, аңардан ишеткән бөтен нәрсәгә берсүзсез ышана идем, чын-чынлап гаҗәпләнә идем, чөнки, ул сөйләгәч, барысы да дөрестер кебек иде. Бәлкем, ул ара-тирә әз генә арттырып та җибәрә торгандыр, ләкин зарар юк, аның шулай матурлау өчен өстәп җибәрүен тыңлау үзе дә күңелле ич!
Көн бүген искиткеч тын, якты. Һавада диңгез дымы нык сизелә, шуңа бераз бөркү дә… Акрын гына бара торгач, без «Кипарислар аллеясы»на килеп кердек. Җылы якның иң сылу агачлары болар… Һәрберсе шәмдәй төп-төз утырганга күрә, аларның кара күләгәләре, тигез якты аралык калдырып, юлга аркылы ятканнар. Аллеяның буена карасаң, чиратлашып киткән бу якты-кара басмалар ничектер сөзәк кенә күтәрелгән мәрмәр баскычны хәтерләтәләр… Һәм без икәүдән-икәү генә шул мәрмәр баскычтан каядыр икенче бер сихри дөньяга күтәреләбез кебек…
Аллеяны үтеп, кечкенә аланлыкка чыккач, Зөһрә ханым, тукталып, миңа әкәмәт кенә бер үсемлекне күрсәтте. Җирдән үк калын, озын кыякларын чыгарып үскән бу сыек яшел төстәге үсемлек «Агава» дип атала икән. Болай карап торырга бер дә ямьле нәрсә түгел, әмма нинди гаҗәп гадәте бар икән аның… Зөһрә ханым әйтә, ул, ягъни агава, үз гомерендә бер генә тапкыр чәчәк ата, ди; чәчәген койгач, үзе дә һәлак була, ди.
Ихтимал, бу дөрес тә түгелдер, матур бер легенда гынадыр, ләкин ул мине тирәнтен дулкынландырып өлгерде. Ничектер менә күптән, бик күптән күңелемдә йөргән бер хыялның җанлы үрнәге булып күренде ул миңа… Әйе, үз гомереңдә бер мәртәбә чын-чынлап яратсаң иде дә шул ярату белән актык көнеңәчә бәхетле булып яшәсәң иде. Бик кадерле, бик тансык хыял бу минем өчен… Тормышта аның үрнәге бардырмы – белмим, әмма минем үземә ул бәхет насыйп булмады.
– Ошый, бик ошый миңа бу тәбәнәк үсемлекнең андый гадәте, дидем мин Зөһрә ханымга.
– Нинди гадәте?
– Менә сез әйткәнчә, бер генә мәртәбә чәчәк атуы…
Зөһрә ханым, гаҗәпләнгән сыман, нечкә кашларын сикертеп куйды.
– Ни өчен?
– Кеше дә, дим, шушы үсемлек төсле, үз гомерендә бер генә мәртәбә мәхәббәт кичерсә иде.
– Нигә, мәхәббәтне берничә мәртәбә дә кичереп буламыни?
– Була икән шул, Зөһрә ханым!
– Һай, мин тиле! – диде Зөһрә ханым, көлеп. – Белми идем әле мин моны, белми идем… Яшь чакта бер чынлап яратасың да шуның белән тәмам, гомерең буена җитә шул дип уйлап йөри идем…
– Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул, беләсезме, күп вакытта беренче исерү генә булып чыга, – дидем мин дә, шулай шаярткан төслерәк итеп. – Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә… Тик, кызганычка каршы…
Мин әйтеп бетермичә, тирән көрсенеп, кулларымны гына җәеп җибәрдем, ә Зөһрә ханым шундук сорап куйды:
– Йә, нәрсә «кызганычка каршы»?
Мин «әйтергәме, юкмы?» дип тиз генә уйлап алдым. Ләкин артыгын әйтү ярамый иде, шуңа күрә бары:
– Кичегеп килә ул… чын мәхәббәт, – дидем. – Күп кенә хәлләрдә бик кичегеп килә.
Белмим ни өчендер, Зөһрә ханым озак кына дәшмичә барды. Ул уйчан иде, бу хәл мине берникадәр борчый да башлады. Әллә берәр төрле шик тудымы аның күңелендә?
Ниһаять, ул, үзенә ят бер фикерне кире кагарга теләгәндәй, башын чайкап әйтте:
– Юк, яшьлек мәхәббәтеннән дә саф, чын мәхәббәт булмыйдыр… Юк, ышанмыйм мин…
– Төрле кеше белән төрлечә була торгандыр инде ул, –дидем мин, аның белән бәхәскә керергә теләмичә, ә үзем эчемнән генә: «Их, Зөһрә ханым, әгәр мин сезгә башымнан кичергәннәрне сөйләп бирә алса идем, ихтимал, сез минем хәлемне аңлар идегез», – дип уйлап куйдым.
Кинәт Зөһрә ханым, минем җиңемә орынып:
– Карагыз әле! – диде һәм көрән төстәге бер кечкенә агачка төртеп күрсәтте. Агачның сокланып карарлык бернәрсәсе дә юк иде кебек, шунлыктан аңа бер дә исем китмәде. Ләкин Зөһрә ханым, һаман мине кызыксындырырга теләп:
– Сез аның язуын укыгыз! – диде һәм, үзе үк нечкә бармагын күтәреп, агач төбенә кадап куйган кечкенә тактаны ягымлы тавыш белән өзеп-өзеп кенә укып чыкты: «Ти-яргә яра-мый, а-гу-лы!..» Бу сүзләргә ул ниндидер бүтән мәгънә салган кебек тоелды миңа, һәм мин дәшмичә калырга мәҗбүр булдым.
Без тагын күп кенә агачларны: тәүлегенә берәр метр үсә торган бамбукларны, яфракларының озынлыгы икешәр-өчәр метрга җиткән бананнарны, төрле-төрле гаҗәеп матур пальмаларны карап уздык. Зөһрә ханым, әле яңарак кына безнең арада шактый четерекле сөйләшү булып алганын оныткан шикелле, бик мавыгып шул агачлар турында сөйләп йөрде. Мин тыштан кызыксыну күрсәтсәм дә, уйларым, дөресен генә әйткәндә, хикмәтле агачлардан еракта иде. Тик лавр агачы гына бераз кызыксындырды. Бу агачның яфракларыннан, мәгълүм булганча, данлык таҗы үрәләр… Әгәр үзенә бер тәмле ис аңкытып торуын искә алмаганда, аның әллә нәрсәсе юк та кебек. Ни өчен аңа шундый дәрәҗә бирелгән? Зөһрә ханым әйтә, аның яфраклары мәңге яшел һәм бервакытта да коелмыйлар, ди. Кул белән генә өзеп алырга була, ди… Чынмы икән бу?.. Ләкин бу туры килә: яулап алынган дан да бит мәңге шулай саргаймый да, коелмый да.
Йөреп арыгач, без калкулык битендәге бер эскәмиягә ял итәргә утырдык, аякларга рәхәт булып китте. Алдыбызда ачылган матур, җылы, сөйкемле күренешкә –яшел аланга, чәчәккә күмелгән куакларга, сап-сары юлларга карап, бераз тынып утырдык. Түбәндә, әлеге без узып киткән зур фонтан янында, халык кайнаша. Анда паркка килүчеләр төркем-төркем булып рәсемгә төшәләр…
Әнә бер зур гына төркем яшьләр фонтан алдына тезелеп маташалар. Берничәсе фонтан читенә дә менеп басты. Фотограф, кара япмасын бөркәнеп, төшерим дигәндә генә егетләрнең берсе, аягы таепмы, фонтан эченә төште дә китте… Моны күреп, Зөһрә ханым кычкырып көләргә тотынды. Тәмам онытылып, рәхәтләнеп көлә ул, ә мин шаккатып аның көлүен тыңлап тордым. Гаҗәп иде бу көлү, нәрсәгә охшатырга да белмим мин аны… Үзенә бер мелодия!
Зөһрә ханым, нидер сизенгәндәй, кинәт көлүеннән туктады да миңа борылып карады. Минем көлмичә тын гына утыруымны күреп, ул бик гаҗәпләнде.
– Сез әллә күрмәдегезме?
– Кемне, нәрсәне? – дигән булдым мин, юри аңламаган булып.
– Әнә ич түбәндә бер егет, фотограф: «Внимание!» – дигәч кенә, фонтанга шуып төште дә китте.
– Ә, аны… күрдем.
– Ә нигә көлмисез? – диде Зөһрә ханым балаларча беркатлылык белән.
– Минем өчен… кызыклысы анда түгел, биредә иде.
– Ниче-ек?
– Сезнең көлүегез белән сихерләндем, – дидем мин, мөмкин кадәр гади әйтергә тырышып.
Зөһрә ханым берьюлы җитдиләнеп китте, бераз дәшми утырды, аннан салкын гына сорап куйды:
– Комплиментмыни инде бу?
– Һич алай түгел, – дидем мин, ашыгып, – саф дөресен әйтүем… Сез үзегез дә беләсез ничек көлүегезне… Беренче тапкыр ишеткән кешенең сихерләнмичә калуы мөмкинме соң?.. Ачуланмагыз миңа, мин әйткәнне сезгә әйтүчеләр күп булгандыр…
Белмим, ихлас күңелдән чыккан сүзләр тәэсир иттеме, әмма Зөһрә ханым йомшара төште һәм ничектер, ихтыярсыздан булса кирәк, гаҗәеп бер сүз ычкындырып куйды:
– Башкаларның әйтүен мин колагыма да элми торган идем.
Мин кинәт тынып калдым. Бик мәгънәле сүзләр булып ишетелде бу миңа… Ничек дип аңларга, ничек кабул итәргә моны? Нәрсә әйтмәкче ул моның белән? Зөһрә ханым үзе дә нидер сизенеп, минем ялгыш нәтиҗә ясавымнан курыккан төсле, тизрәк «төзәтергә» ашыкты:
– Сездән арзанлы комплимент яки дөрес булмаган нәрсә ишетәсем килми минем… Минемчә, сез алардан өстен торасыз.
Дулкынландырды мине бу сүзләр.
– Рәхмәт, Зөһрә ханым, рәхмәт, яхшы сүзегез өчен, –дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып. – Ышаныгыз, нәрсә генә әйтсәм дә, мин сезгә бары тик саф дөресен генә әйтәчәкмен… Ләкин… бер үтенечем бар: зинһар, сез миннән тартынмагыз, үзегезне иркен тотыгыз… Шулай яхшырак булыр.
Зөһрә ханым йомшак кына елмайды.
– Мин үземне бүтәнчә тота белмим… Өйрәнмәгәнмен. Ләкин… ләкин… – Ул күз кырые белән миңа хәйләкәр генә карап алды. – Бер эштә сак булырга туры киләчәк.
– Нинди эштә?
– Сезне бик сихерләргә ярамас, дим. Зарарлы ич ул, сихерләү!
Мин аның нәрсәгә ишарә ясавын аңладым.
– Юк, курыкмагыз, зинһар! – дидем мин, сөенеп. – Рәхәтләнеп көлегез! Чын-чын. Музыка да сихерли ич, ләкин аңардан кешегә ни зарар?
– Шулай да күп ярамый, әни «мәэмәй» итәр, – диде ул, сөйкемле генә назлангандай итеп, һәм урыныннан торды. – Киттек инде булмаса!
Парктан чыгышлый, без «Мавритан беседкасы» аша үттек. Бу искиткеч матур архитектура үрнәге иде. Ул җирнең сөзәкләнеп төшкән бер җиренә ак мәрмәр колонналардан салынган берничә түгәрәк беседкадан гыйбарәт. Шундый ук мәрмәр колонналардан гына торган сөзәк коридор борылып беседкадан беседкага төшә. Ә тышкы яклап бөтен әйләнәсендә ерак илләрдән килгән гаҗәеп төрле агачлар һәм чәчәккә баткан куаклар үсеп утыра…
Беседкага килеп кергәч, үзеңне икенче бер дөньяга күчкәндәй хис итәсең. Борын заман, чит җирләр, чит халыклар хыялдан уза. Бер мәлгә үзеңне гарәп шаһларының гөлбостанында күргәндәй буласың… Кешенең кодрәте нинди зур! Таш өя һәм шуның белән хыялыңа канатлар бирә.
Без, Зөһрә ханым белән, беседкаларның һәр ташына, һәр бизәгенә сокланып карый-карый, акрын гына икенче башына килеп чыктык. Чыккан җиребездә ике яклап таш күтәртмәләр өстендә ике мәһабәт бронза арыслан ятып тора… Әйе, биредә аларның булмавы мөмкинме соң!
Бөтен күргәннәр өстенә бу беседкаларны да күрү кәефкә бик ошады. Эчке дөньябыз тагы да беркадәр матурлана, байый төшкән кебек булды. Кәеф дигәннән, Зөһрә ханым минем белән бергә килергә риза булгач, күңелемне аеруча бер рух күтәренкелеге биләп алган иде. Гүя менә гел шатланып, көлеп кенә йөрер төсле идем. Ләкин андый җиңел кәеф миңа килмәде. Ниндидер бер татлы моңсулыкка төренгән басынкы уйчанлык иде миндә… Ләкин шул ук вакытта искиткеч рәхәт тә иде миңа, гомерендә беренче кат сөенеч тапкан үксез бала бәхетен татый идем мин… Тик моның тиздән үтәчәген белеп тору гына йөрәгемнең бик тирән, яшерен бер җирен чак кына сыкратып тора иде.
Башта сөйләшкәнчә, без диңгез белән кайтырга булдык. Моның өчен шәһәргә портка киттек. Якшәмбе көн булгач, халык кайда да күп иде, шулай да, артык зарыкмыйча, без буш глиссерны көтеп алдык. Глиссер – киң төпле, гаять тиз йөрешле моторлы көймә. Без менә шуңа утырып киттек.
Көн болай җилсез кебек булса да, диңгез өсте тыныч түгел иде. Офык түреннән ак чаллы дулкыннар салмак кына куышып киләләр. Безнең көймә шул дулкыннарның сыртына тияр-тимәс кенә очып бара. Кайчак зуррак дулкынга очрап, көймә сикереп-сикереп китә, дулкын аның төбенә яман шапылдатып сугып кала, шул чакта безнең эчебез кытыкланып киткәндәй була. Азрак шомлы да һәм бик күңелле дә!
Әмма иң күңеллесе – диңгездән яр буена карап бару иде. Таулар, таулар артында тагын таулар – алары ак башларын гына күрсәтеп торалар… Якындагы таулар, түбәләреннән алып итәкләренә хәтле, тоташ куе бөдрә яшеллек белән капланган; бу гаҗәеп урманда Мәскәү каеныннан алып Австралия эвкалиптларына кадәр үсәләр. Менә шул купшы яшеллек эченнән берсеннән-берсе матур ак сарайлар диңгез өстенә карап торалар. Алар күп, кайсылары зур, кайсылары кечкенә, кайсылары биектә, кайсылары түбәндә – һәм менә шулай һәркайсы, яшел хәтфә өстендә яткан асыл ташлар төсле, аерым-аерым күренеп торган өчен дә бу шәһәр искиткеч гүзәл, искиткеч мәһабәт.
Белмим, шушы карап туймаслык күренеш тәэсирендәме, янымда җылы беләге белән минем беләгемә терәлеп утырган Зөһрә ханым бу минутта миңа аеруча кадерле, аеруча якын булып тоелды. Ихтыярсыздан гаҗәпләнеп уйлыйм: ни өчен моның кебек шагыйранә бер җирдә мәхәббәт ямьсез, кирәксез булырга тиеш? Кайда матурлык, шунда мәхәббәт булырга тиеш түгелмени? Чыннан да, әгәр мәхәббәт булмаса, дөньяның бу байлыгы, бу гүзәллеге кеше өчен үзенең кыйммәтен югалтмас идеме?.. Ихтимал, бу бик иске фәлсәфәдер, ләкин чын булырга тиеш, югыйсә минем кебек мәхәббәт тотучының башына кайдан килеп керер иде ул!
Ахырда без үзебезнең санаторий турына килеп җиттек. Көймә, киң борылыш ясап, озын басмага янтыгы белән килеп туктады. Башта үзем чыгып, аннан Зөһрә ханымны кулыннан тотып чыгардым.
Акрын гына тауга күтәрелдек. Арыган идек, бер төштә утырып ял иттек. Күзне иркәләгән, хыялны әллә кайларга алып киткән диңгез түренә карап, сүзсез генә ял итеп утырдык. Юк, онытылмас бу көн минем өчен, онытылмас!
VI
Менә минем килүемә ике атна да үтеп китте. Яхшы тәрбия, даими ял һәм дәвалану, шулар өстенә бай табигать, шифалы һава, диңгез һәм кояш акрынлап үзенекен итә: сәламәтлек ныгый, көч арта, кәеф яхшыра, рух күтәрелә – тагын ни кирәк? Шуңа күрә дә халык шат, халык ваемсыз, уйный-көлә, йөри-кәефләнә. Ул ай чамасы вакыт эчендә үз өлешенә тигән бөтен мөмкинчелектән файдаланып калырга, рәхәтен күрергә тырыша… Һәм бик дөрес итә, ял итүченең моңа тулы хакы бар, асылда бит биредәге бөтен нәрсә – аның үз байлыгы.
Тышкы яктан мин дә йөзләрчә ял итүчеләрнең берсе булып яшим, мин дә бөтен нәрсәдән канәгать, ныгытып ашыйм-эчәм, диңгезгә йөрим, кояшта кызынам, кыскасы, кешедән бер дә калышмыйм. Кәефем минем начар түгел. Сәламәтлек яхшыра, тән тазара, җаным шуны тоеп сөенә… Әмма рухым минем бүтәнчәрәк. Төшенке димәс идем мин аны… Юк, төшенке түгел! Ләкин ничегрәк дип аңлатырга? Тын кырлар өстенә яткан кичке шәфәкъ вакыты кебегрәк димме – үзем дә белмим. Һәрхәлдә, шуңа охшаган ниндидер бер моңсу тынлык эчемә тулган кебек минем… Башкалар төсле гамьсез, шат була алмыйм, күп нәрсә белән кызыксынмыйм да, күбрәк ялгыз буласым килә, ялгызым гына уйланып йөрергә гадәтләнә башладым.
Шуңа карамастан мин эч пошу, йөрәк сызлану кебек нәрсәне хис итмим. Хәтта рухымны биләгән әлеге кичке шәфәкътәй моңсу тынлык миңа сәер бер рәхәтлек бирә кебек… Ихлас! Кичке шәфәкънең дә үз матурлыгы бар ич!
Табигать белән җан уртаклыгы тапкан кебек булдым. Бик иртә торып, аулак бакчага чыгам, буш аллеялар буйлап йөрим, туктап-туктап табигатьнең сулышына колак салып торам. Төрле өннәрне, төрле кыштырдауларны ишетеп, шуларның нидән булуын, кайдан килүен белергә тырышам. Кош-кортларны күзәтәм, чәчәкләргә тик кенә карап торам… Бернәрсә хакында уйламыйм да кебек, әмма акылымның өзлексез кемгә таба юнәлгәнен бик яхшы белеп торам.
Кайчак мин шушы иртәнге сәгатьтә «аның» зур аллея буйлап кайтып килгәнен күрәм. Мин беләм аның кая барганын, нишләгәнен… Ләкин моны яңадан инде аның үзеннән ишетергә теләмим. Күзенә чалынмас өчен тизрәк икенче юл белән китеп барам… Йөри торгач, берәр аулак эскәмиягә барып утырам да, терсәкләрем белән тезләремә таянып, уйга чумам. Озак уйлыйм, күпме вакыт узганын да сизмим… Үземчә тыныч, салкын кан белән уйларга тырышам.
…Мин беләм мәхәббәтемнең сәбәбен, мин зарыктым аңа, мин көттем аны… Менә ул килде. Әмма мин белмим, ни өчен ул, минем өметсез мәхәббәтем, Зөһрә рәвешендә килде миңа? Кем ул, нәрсәсе белән бу кадәр әсир итте мине – аңлаудан гаҗизмен. Әйтерсең ак күгәрчен кунды иңбашыма – борылып карарга да, үрелергә дә кыймыйм мин аңа.
Шул ук вакытта, гаҗәп хәл, ничектер бик үз, бик якын ул миңа, гүя элек-электән аралашып йөргән яхшы танышым ул минем. Гүя менә күреп торам аның кер төшмәс пакь, тыйнак хатын булуын, сизеп торам аның нечкә, саф йөрәген, белеп торам аның ялган сөймәс намуслы кеше икәнен… Нидән бу? Асылда бит мин аны бик аз беләм. Әллә инде үзен күрмәс борын ук мин аны хыялымда күптән тудырып өлгергән идемме? Хәзер исә менә шул зарыгып, кадерләп тудырганым кара керфекле, зәңгәр күзле, нәфис-сылу Зөһрә булып күз алдыма килдеме? Мәхәббәт кичерүчеләр, әйтегезче, буламы шундый хәл?
«Дендрарий» паркына барып кайтканнан соң, без үзара гадирәк була башладык. Кайвакытта инде Зөһрә ханым үзе башлап минем яныма килә, миңа дәшә… Без йә чәчәкләр түтәле янында сөйләшеп утырабыз, йә бакча эченә йөрергә китәбез… Телдән әйтә алмаган куанычым бик зур: ул мине үз итә, якын итә.
Һәм озак та үтми, мин шуны сизә башладым: яман күзләрдән качкандай (ә яман күзләр кайда да бар алар) гүя ул миңа сыена, миңа ышыклана… Аның болай ышанып сыенуы минем өчен, әлбәттә, зур дәрәҗә. Тик шулай да эчемнән ачынып уйламыйча булдыра алмадым: язмыш мине һәрьяклап сынамакчы була, күрәсең!
Хәзер инде күбрәк аның сүз башлавын, аның сорашуын көтәм. Минем үзем турында кызыксынуын өмет итәм. Нигәдер вакыт-вакыт үземнең тормышым, үткәнем хакында аңа бик сөйлисем килеп китә иде. Ләкин ул ни өчендер аз кызыксына, аз сораша иде. Бигрәк тә минем шәхси тормышыма кагылудан ничек тә тыела иде кебек.
Мәсәлән, ни өчен ул миннән хатыныгыз бармы, балаларыгыз бармы, дип сорамый? Артык кызыксыну күрсәтәсе килмиме, әллә мине дә, кайберәүләр шикелле, үзен кызгандырасы килеп, хатынын яманларга тотыныр, дип куркамы? Юкка. Мин аңа хатынымны яманламас идем, чөнки хатын яманлаудан да мәгънәсез, түбән эш юк.
Сөйләсәм, мин аңа моңарчы һичкемгә тел тибрәтеп әйтмәгән үтә шәхси, яшерен бәхетсезлегемне, ихтимал, сөйләп биргән булыр идем. Мәхәббәтемне аклау йөзеннән түгел, юк, ә озак еллардан бирле эчемә җыелып килгән газаплы уйларны бушатыр өчен сөйләр идем. Әмма ул минем йөрәгемдәге ярага кагылмады, һәм мин аңа бәхетсезлегемне сөйләмәдем. Хәтта киресенчә килеп чыкты… Ләкин бу турыда вакыты җиткәч… Мин исә сөйләмичә калуым өчен менә хәзер һич үкенмим, чөнки семья фаҗигасен фаш итү миңа бернинди дә җиңеллек бирмәгән булыр иде, ә бәлкем, вөҗдан газабы гына алып калган булыр идем.
…Әйткәнемчә, мин мәхәббәтемне Зөһрә ханымның үзенә белдермәскә булдым. Димәк, хисләремне яшерер өчен, мин, әкәм-төкәм шикелле, бер дә кабырчыктан чыкмаска тиеш идем. Авыр вазифа.
Ләкин күпмегә чаклы яшеренергә мөмкин? Гомумән, яшеренеп буламы? Хатын-кыз кебек сизгер җан көн дә диярлек очрашып торган ирнең йөрәгендә ниләр кайнаганын үзе үк сизмиме?
Беркөнне без аның белән, диңгездән кайтып килешли, «җәяүлеләр сукмагында» очраштык. «Җәяүлеләр сукмагы» –диңгез яры буйлап берничә километрга сузылып киткән тар гына юл. Ул куе агачлыклар арасыннан, тау битенә бер күтәрелеп, бер төшеп, чокырлар аша салынган тар күперләрдән узып, бормаланып бара. Юл бик матур, аның гаҗәеп аулак, тын урыннары бар. Анда утырып ял итәргә әледән-әле ак рәшәткәләрдән ипле эскәмияләр, юл буена махсус куелган һәм уртасыннан салкын су бәреп торган таш тәлинкәләр, төрле киек-җәнлекләрнең статуялары очрый…
Без шушы сукмак буйлап бераз баргач, ботакларын әллә кайларга җәеп җибәргән бер карт чинар төбендә эскәмиягә ял итәргә утырдык… Тирә-як тып-тын, шылт иткән тавыш юк, тик түбәннән диңгез дулкыннарының ярга ялкау гына килеп кагылулары ишетелә. Сукмак буенда бер җан иясе күренми… Биредә агачлар шундый биек, шундый юаннар – юл буен тоташ караңгылап, аз гына шомлы кыргый бер төс биреп торалар. Эсседән соң тымызык, дымсу күләгәдә утыруы бик рәхәт!
Минем кәеф әллә ничек кенә: диңгездә берничә тапкыр коенганга күрә, бөтен тәнемдә тазалык, рәхәт җиңеллек тоям, шул ук вакытта күңелем нидер юксынып, үзеннән-үзе нечкәреп тора: җыр телим, шигырь телим…
Ә ул? Ә ул бик тыныч, гамьсез күренә… Бернәрсә турында да уйламый кебек, җитди сүзгә теләге юк кебек, тик шунда сыңар аягын селкеп утыра. Минемчә, ул бу минутта рәхәтләнә, үзенең матур булуын белеп, янында бер «мәҗнүн» утыруын сизеп, тормышның бай, тулы икәнлеген, аңа ни теләсә шуны бирергә әзер торуын күреп рәхәтләнә!
Бераз юкны-барны сөйләшеп утыргач, кинәт минем күңелемә якты бер уй килде.
– Зөһрә ханым, – дидем мин, – җырлагыз әле бер… Чын-чын. Сез матур җырлый торгансыздыр.
Ул назлы гына итеп сыңар кашын сикертеп алды, башын аз гына кырын салды.
– Мин җырлый белмим бит…
– Ышанмыйм, сез җырларга тиешсез!
Ул уйчан гына елмайды, бертын дәшмичә торды, аннан икеләнебрәк кабатлады:
– Белмим шул… Бер дә җырлаганым юк.
Мин тагы ныграк үтенеп сорый башладым:
– Ягез инде, Зөһрә ханым, үзегезне сынау өчен генә булса да бер җырлап карагыз… Мин ышанам… Минем бик ишетәсем килә… Ләкин сез мине юк дип белегез…
Һәм ул җырлады. Ихлас күңелдән үтенү тәэсир иттеме, әллә үзенең җырга сусаган чагы булгандырмы, әмма ул бик акрын гына итеп «Айлы кич»не җырлады.
Көлгән чакта искиткеч музыкаль яңгырашы белән сихерләгән тавышы аның җырлаганда ул кадәр үк бай түгел иде шикелле… Бәлкем, бик акрын җырлаганга шулай тоелгандыр. Ләкин аның җырлавы минем өчен барыбер йөрәккә төшәрлек дәрәҗәдә нәфис, йомшак, матур иде. Мин тәмам онытылып тыңладым. Бигрәк тә көе аның үзәккә үтәрлек иде, гүя бу көй минем ләззәтле авырту белән сызлаган йөрәгемне, өметсез бәхет белән исергән хыялымны җырлый иде… Инде Зөһрәнең, чак ишетелерлек итеп, сузып кына, «Әллә гашыйк булдым инде, чыкмыйсың уйларымнан», дип әйткән сүзләрен ишеткән чакта, минем кинәт кенә күңелем тулып китте… Бу ни эш, тагын шул гына җитмәгән иде! Мин, иренемне тешләп, башымны түбән идем…
Ул, җырлап бетерер-бетермәс, миннән борчылып сорады:
– Сезгә ни булды?
Тиз генә җавап бирүе авыр иде, бары тынычлана төшкәч, мин, аңа күтәрелеп карамаска тырышып, акрын гына:
– Борчылмагыз, Зөһрә ханым, берни дә булганы юк, –дидем. – Тик бераз… хыялга бирелеп киттем шикелле. Бары шул гына.
Ышандымы ул минем бу ялганыма, юкмы – әйтә алмыйм, ләкин нидер сизенде булса кирәк. Шушы хәлдән соң ул еш кына миңа (мин күрмәгәндә) төбәлебрәк карый торган булды һәм нидер сагаеп көтә башлады.
Шулай үтә көннәр, китәр вакытлар да якынлашып килә иде инде, һәм менә безнең арада, күп кенә очракларда була торган шикелле, һич уйламаганда-көтмәгәндә иң әһәмиятле сөйләшүләрнең берсе булып алды.
Кичке аштан соң без йөрергә киттек. Зур паркның бөтен юлларын күптән йөреп чыкканга күрә, мин Зөһрә ханымны санаторий артындагы тауга менәргә чакырдым. Зөһрә ханым риза булды, һәм без киттек. Паркның бер юлы шул тау итәгенә алып бара, аннан тар сукмак югары алып менә.
Без текә тауга ашыкмыйча, туктый-туктый гына мендек. Менеп җиткәч, безнең күз алдыбызда искиткеч матур һәм мәһабәт бер күренеш ачылды.
Кояш диңгезгә әле яңа гына батып өлгергән, бөтен офык буе, төньяк балкышы кебек, яп-якты нурланып тора. Күк белән диңгез кайда тоташа – аны күреп булырлык түгел. Ә болайрак таба диңгез өсте, вак кабырчыклар сибелгәндәй, яшькелт-зәңгәр төсләр уйнатып җемелди. Күк йөзе акрын гына агарганнан-агара һәм төпсезләнә бара…
Менә шул ак бушлыкта, төнге галәмнең беренче карлыгачыдай, гаҗәеп бер якты йолдыз кай арададыр балкып, сөенә-сөенә җемелди дә башлады. Аны иң элек Зөһрә ханым күреп алды.
– Бу нинди йолдыз?
– Бу – Венера, безнеңчә – Зөһрә йолдыз.
– Шулмыни инде ул?
– Әйе, шул инде ул… Зөһрә йолдыз! Матурмы?
– Матур, – диде Зөһрә ханым, ничектер әкрен-кыю-сыз гына.
Ә шулай да бу кечкенә мөлаем йолдыз астында дөнья нинди иркен, нинди чиксез! Диңгез, диңгез, диңгез! Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. Ә баеган кояшның офыктагы балкышы сүнеп, караңгылык иңгәч, ул тагы да серлерәк, көчлерәк, мәһабәтрәк булып китте. Күк йөзе күксел бәрхеткә охшаган йомшак бер тонык төскә керде, анда «Зөһрә»нең ишләре күбәйде… Дөнья өстенә шул ерак йолдызлардан килгән тирән тынлык ятты. Таулар, гүя диңгезнең киң күкрәгенә башларын салып, йокыга талдылар…
Озак сихерләнеп карап тордык без бу серле, мәһабәт дөньяга. Аннан – артыбызда бер карт имән тора иде – шуның төбендәге артсыз, тәбәнәк эскәмиягә утырдык.
Сәер генә иде бу минутта минем хәлем: ни тоям, ни уйлыйм, ни телим – бернәрсә белмим. Тулы билгесезлек. Ә бит янымда «ул» утыра. Күреп торам аның тез өстенә салган кулын, сулаганда акрын гына тибрәнгән күкрәген, аз гына югары кайтарылган кара керфекләрен, ә шуларга әүвәлгечә тартылып торуны үземдә тоймыйм. Битараф бер салкынлык. Сүрелә башлаумы бу? А, юк! Мин аны минут саен, секунд саен сөюдән туктый алмыйм инде. Тик кулым кыска, янымда гына утырса да, күктәге йолдыз кебек, минем өчен ерак ул… Ихтимал, менә шуны аңлаудан киләдер минем бу сәер, билгесез хәлем.
Сүзсез утыру, ахрысы, бик озакка китте, ниһаять, Зөһрә ханым үзе башлап дәште:
– Нигә сез болай бик тын утырасыз?
– Минме?
– Әлбәттә, сез.
– Әллә тагын, – дидем мин, балаларча ни әйтергә белмичә, аптырап.
Зөһрә ханым сәерләнеп иңбашларын җыерып куйды:
– Аңламыйм мин сезне… Берәр хәсрәтегез бармы соң сезнең?
– Юк шикелле…
– Алайса, эш нидә? Әллә минем белән утыру сезнең өчен күңелсезме?
– Зинһар, алай дия күрмәгез, Зөһрә ханым! Моның дөрес түгеллеген үзегез дә беләсез ич…
Ул аз гына сүзсез калып торды, аннан, тыныч-сабыр булырга тырышып:
– Аптырап кына әйтүем, – диде. – Кичерегез, әгәр урынсыз әйткән булсам… Тик әле сездәге үзгәреш бик гаҗәп тоелганга күрә генә…
– Нинди үзгәреш? – дидем мин, аның сүзен бүлеп.
– Нинди үзгәрешме?.. Башта сез, бүтәннәр кебек, нор-маль генә бер кеше идегез, аннан… зур бер кайгыга дучар булгандай, көннән-көн башыгызны түбәнрәк салындырып йөри башладыгыз. Нидән бу? Нинди хәсрәт, нинди төшенкелек сездә? Шуңа гаҗәпләнәм.
– Зөһрә ханым, сез дөрес күрәсез, әйе, миңа нидер булды, тик ул хәсрәт тә, төшенкелек тә түгел… Ничек кенә аңлатыйм? – Һәм, сүз таба алмыйча, мин бөек шагыйрьнең бер юлын әйтеп бирдем: – Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю…
Зөһрә ханым кинәт ике куллап йөзен каплады.
– Җитәр, артыгын әйтмәгез!
Бу хәлдән мин тәмам аптырап, тынып калдым – шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ул! Ләкин Зөһрә ханым үзен бик тиз кулга алды, башын күтәреп, чәчләрен сыпырып куйды, утырган җирендә турая төште. Йөзе аның бу минутта, эчке газабын көчләнеп басарга тырышкандай, киеренке-җитди, хәтта беркадәр усал да иде.
Шактый гына дәшми утырганнан соң, ул, ниһаять, телгә килеп, акрын гына болай диде:
– Идрис иптәш! (Бу аның миңа беренче тапкыр исемем белән дәшүе иде. Әмма «иптәш»е нигә кирәк инде – аның сүземени бу?!) Әгәр сезнең урында бүтән берәү миңа шул сүзләрне әйтсә, мин йә торып китәр идем, йә шаркылдап көлгән булыр идем. Ләкин… күрәсез, мин берсен дә эшли алмадым. Эшли алмадым, чөнки… сезнең сүзләрегез минем өчен коры, буш сүзләр генә түгел. Аңлыйсызмы сез шуны?.. Көлеп кенә карый алмыйм мин сезнең сүзләргә… Ходай хакы өчен моны исегездә тотыгыз!
– Сез сорадыгыз, мин әйттем, Зөһрә ханым, – дидем мин юаш кына.
– Әйе, мин үзем сорадым, чөнки нидер сизенеп борчыла идем… Кеше нидән газаплана, дип борчыла идем… Бер сүз әйттегез, мин барысын да аңладым, артыгы кирәкми.
– Ни өчен?
– Аңладым мин сезне, ышанасызмы, аңладым, шуның өчен… Ләкин сез дә мине аңларга тиешсез…
Зөһрә ханым аз гына тотлыгып торды да ашыгып, дулкынланып сүзен дәвам иттерде:
– Әйе, сез дә аңларга тиешсез минем хәлемне, минем, ничек дим, сезнең… хисегезгә мөнәсәбәтемне димме? Юк, алай да түгел, Ходаем, ничек дим?! Минем җавап бирә алмавымны аңларга тиешсез!
– Аңлыйм, – дидем мин, кабер эченнән әйткәндәй. –Аңлаганга күрә, сезне борчымаска, сездән ничек тә яшерергә тырыштым.
Башымны түбән иеп утырганга күрә, мин аны күрми идем, ләкин һәрбер хәрәкәтен, һәрбер сулышын сизеп торам. Менә хәзер дә ул җиңеләеп бер сулады шикелле, һәрхәлдә, тәмам үзгәргән тавыш белән, җылы итеп:
– Сез – яхшы кеше, – диде. – Юкка гына мин сезгә ышанып йөрмәдем… Чынлап әйтәм.
Мин дәшмәдем.
– Ышаныгыз, сезнең кебек… кешенең газабын күрү миңа бер дә җиңел түгел. – Аның тавышы калтыранып куйган кебек тоелды миңа. – Без, хатыннар, мондый чакта үзебез дә газапланабыз. Кешенең хәленә керәсе, аны юатасы килә. Ләкин ничек итеп? Бер яхшы сүз белән генә булмый бит?
Нәрсә бу? Нигә кирәк болар? Үзенчә кызгануы, юатырга теләвеме инде бу?.. Ләкин юкка гына, бичара, үзен көчләп маташа… Миңа кирәкми боларның берсе дә, кирәкми… Менә шулай тик кенә, тын гына утырырга да утырырга!.. Аннан вакыт җиткәч кузгалырбыз, кайтып җиткәч, баш иеп, бер-беребезгә тыныч йокы теләп аерылышырбыз. Безнең өчен реаль чынлык шул бит инде. Нигә бу кайгы уртаклашкан булып утыру? Кирәкми, акыллым, минем сиңа үпкәм юк… Әмма ләкин Зөһрә ханымның җаны чынлап та тыныч түгел иде, ахрысы, чынлап та нидер аны борчый иде булса кирәк… Күпмедер сүзсез тынып утыргач, ул эчке дулкынлануын сиздергән тавыш белән, әмма нәкъ якын кешесенә дәшкәндәй бик үз итеп, миңа болай диде:
– Телисезме, мин сезгә берәүнең башыннан кичкән… кызыклы бер тарихын сөйлим. Тыңлыйсыгыз киләме?
Нинди тарих, ни өчен миңа сөйләмәкче – бер дә төшенә алмыйм. Гомумән, бернинди тарих та, чёрт та тыңлыйсым килми минем… Ләкин… ул әйтә бит моны! Мөмкинме соң?
– Сөйләгез, – дидем, – мин тыңлыйм, – дидем.
– Шулаймы? Ярый алайса! – Зөһрә ханым, тын җыйгандай, бер сулап куйды. – Тик сөйләү минем өчен, һай, авыр булачак, чөнки ул минем… үз тарихым. Моңарчы әле аны беркемгә дә, ишетәсезме, беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Ә менә сезгә, ят ир кешегә, нигәдер сөйлисем килеп китте… Мин бит сезгә ышанам, бигрәк тә минем хәлемне дөрес аңларсыз дип ышанам… Ах, аңласагыз иде сез!.. Бик әһәмиятле бу минем өчен… Ләкин, сөйли белмәсәм, сез гаеп итмәссез инде, ярыймы?
– Борчылмагыз, Зөһрә ханым, сөйләгез, мин сезне, шаять, аңлармын.
– Тик менә ничек башлап китәргә? – Ул кыюсыз гына елмайды, ни өчендер чәчләрен рәтләгән булды. – Бүген вакыт та соң инде, сөйләп бетерергә өлгермәм…
– Мин сезне һәр кич шушы урында тыңларга әзермен, – дидем мин, әллә аны, әллә үземне рухландырырга тырышып.
– Әйе, тарих озын, белмим, ничек ерып чыгармын, –диде ул, үзалдына әйткәндәй, аннан аз гына уйланып торды, тирән зәңгәр күзләре белән миңа нидер сынап бер карап алды һәм тамак кыргандай итте дә акрын гына сөйләп китте. Башта ул дулкынланудан тотлыгыбрак сөйләде, ләкин бераздан тынычланып, эзгә төште – ягымлы тавыш белән ашыкмыйча гына сөйләгән сүзләре, тугай чишмәсе кебек, үз җае белән генә ага башладылар.
Бу аның башыннан кичкән мәхәббәт тарихы иде. Үзе әйткәнчә, ул менә бүгенге кичне генә бетмәде… Безгә берничә тапкыр очрашырга һәм хикәяне дәвам итәр өчен шушы тауга менәргә туры килде.
Мин үземнең шәхси тормышымны Зөһрә ханымга сөйли алмадым – гаять авыр эш иде ул минем өчен… Ә менә Зөһрә ханым үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәч, мин, ничектер, бәхетсезлегемне яңадан һәм аеруча тирән сизгән кебек булдым. Әлбәттә, вакыйгалар бер-берсенә якын да килми, ләкин эчке мәгънә ягыннан билгеле бер уртаклык бар дияр идем. Хәер, алдан нәтиҗә ясаганчы, иң элек Зөһрә ханымның хикәясен тыңлыйк.
VII
Зөһрә ханым сүзен болай дип башлады:
– Сезгә әйткән идемме икән, мин бит Чиләбе кызы… Мактанасым килгәндә, «Урал кызы» дип тә әйткәлим… Дөрес, Чиләбе тирәсендә Урал таулары юк, тигез дала, шулай да безне «Урал кешеләре» дип йөртәләр. Моны сезгә хәзер мактанасым килүдән әйтмим, ә башымнан кичкән хәлләрнең урынын күрсәтер өчен генә әйтәм… Шулай, Чиләбедә туып, Чиләбедә үстем мин… Тигез, хәлле генә семьяда, нужа күрмичә, тыныч кына узды минем балачакларым. Әти революциягә кадәр зур байларда приказчик булып торган, ә әнием кызлар мәктәбендә укыткан. «Мөгаллимә» дип йөрткәннәр аны. Матур бит? Ничектер менә бүтәннәрдән аерып, зурлап әйткән төсле… Әнием минем заманына күрә укымышлы, алдынгы хатыннардан саналган. Үзе әйтмешли, каралыкка, наданлыкка каршы көрәшкән. Алар, әтием белән әниемне әйтәм, спектакльләрдә, әдәби кичәләрдә катнашканнар. Әнием мандолинада уйнаган, матур гына җырлаган да, ә әтием иске байларны, муллаларны бик оста уйнаган, диләр. Читтән килгән артистлар бездә һәрвакыт кунак булып ятканнар. Җәйләрен Троицк далаларына кымызга барганнар. Хөррият елларында (әнием шулай ди торган иде) аеруча дәртләнеп, бөтен шәһәрне аякка бастырып, берөзлексез спектакльләр уйнап, концертлар куеп, «шәрык кичәләре» оештырып йөргәннәр. Бик күңелле, кызыклы чаклар иде ул еллар дип, әти белән әни әле дә сагынып сөйләштергәлиләр… Мин үзем аларның берсен дә белмим, чөнки мин туганда ул еллар үтеп киткән иде инде. Үземне белә башлаганда әти муллалар уйнап йөрүне күптән ташлаган, олыгайган, басылган бер кеше иде. Ул инде әллә кайчаннан бирле промкооперациядә җаваплы урында эшли һәм эшеннән бүтән нәрсәне белми дә, белергә дә теләми… Әни җидееллык мәктәптә укытып йөри иде әле, ләкин ул да инде әдәби кичәләрне оныткан, бар кайгысы, бар мәшәкате семьяга бәйләнгән иде…
Әнием миңа кулыннан килгән кадәр үзенчә дөрес, яхшы тәрбия бирергә тырышты. Кече яшьтән үк ул мине ана телендә укырга өйрәтте, аннары дүрт ел татар мәктәбенә йөртте. Аның кыз чагыннан ук җыеп килгән бай гына китапханәсе бар иде, шуннан сайлап кына миңа китаплар бирә торган иде. Бигрәк тә татар музыкасына мәхәббәт уятырга теләде ул миндә, моның өчен хәтта үзенең кайбер асыл әйберләрен сатып, өебезгә иске генә бер пианино да алып куйды… Шуның өстенә әле ул мине татар чигүләренә дә өйрәтте. Шулай итеп, әнием минем күңелемә үз халкыбызга мәхәббәт, үз культурабызга хөрмәт орлыгын салырга тырышты. Бушка китмәде шикелле аның бу тырышуы – шулай сизәм. Рәхмәт, бик рәхмәт инде аңа!..
Мин бик читкә кереп киттем шикелле… Менә бит ул сөйли белмәүнең бәласе!.. Гаеп итмәссез инде, бусы минем биографиямә кечкенә бер кереш булсын, ярыймы?
– Мин тыңлыйм, Зөһрә ханым!
Һәм, чыннан да, мин аны гаять бирелеп тыңлый идем. Ул шуны күрмиме? Күрә, әлбәттә, тавышыннан сизеп торам күргәнен. Хәзер инде ул бер дә каушамыйча сүзен башлап китте.
– 1939 елны мин урта мәктәпне бетереп, көзен ин-ститутка укырга кердем. 1940 елның язында Нәҗип Аитов Мәскәүдән Бауман институтын бетереп кайтты… Мин аны бала чагымнан ук белә идем. Аның әти-әниләре безгә күптән таныш, якын йөрешкән кешеләр иде. Мотаһар абзый, Нәҗипнең әтисе, тегермәннәр трестында эшләүче зур бер белгеч иде… Ул үзе бөтенләй укымаган кеше дип сөйлиләр иде, ләкин бик яшьтән үк шул иген тарттыру эшенә кереп киткән, бик авырлык белән үзенә юл салган, әле революциягә кадәр үк Троицк баеның зур паровой тегермәнендә управляющий булып эшләгән, диләр… Тегермәннәр Советка күчкәч тә, ул һаман шул эшендә калган. Мәскәүдән бер зур кеше, чын булса Цюрупа диләр, аңа тияргә кушмаган, имеш. Соңыннан, нэп вакытында шикелле, аны Чиләбегә күчергәннәр. Менә шул заманнан бирле инде ул, әйткәнемчә, зур бер белгеч булып эшләп килә иде… Бик әйбәт, гадел кеше иде ул, хәзер дә мин аны оныта алмыйм, исемә төшкәндә, миңа әллә ничек авыр булып китә. Еш кына, үз әти-әниемнең түгел, ә аның мине кичерүен тели торган идем… Әйе… Тагын алга йөгерәм шикелле…
…Инде әнисе Гайшә апа турында нәрсә дим? Менә сәүдәгәр гаиләсеннән чыккан, аш-суны бик яхшы белгән, исемле кешеләр белән йөрешергә яраткан бер тулы гына татар абыстаен күз алдыгызга китерсәгез, шул Гайшә апа булыр инде. Үзе ул бик зирәк хатын иде, теле дисәң – авызы белән кош тотар, ярыйм дисә – Иблискә яучы булыр, инде кеше тикшерә башласа – энә күзеннән үткәрә торган иде. Кешеләрне ул икегә генә бүлеп йөртә: затлы һәм затсыз. Затлысы – бай яки укымышлы гаиләдән чыккан кеше, ә затсыз дигәне – надан, тәрбиясез, дөнья күрмәгән халыктан чыккан кешеләр… Аның бөтен хыялланганы да үзенең Нәҗибен «затлы» кызга өйләндереп, «затлы» кешеләр белән туганлашу иде… Соңыннан, эшләр бик тирәнгә киткәч, мин еш кына, Гайшә апа минем хакта алданмый микән, дип уйлана торган идем.
…Ике гаилә кайчан йөрешеп киткәннәрдер – ул кадәресен хәтерләмим, ләкин үземне белә башлаганда, безнең гаиләләр бер-берсенә бик якыннар иде инде. Аннан аралар да ерак түгел иде, әледән-әле алар безгә, без аларга кереп йөри идек… Ул чакларда әле Нәҗип белән минем арада дуслык дип әйтерлек берни дә юк иде. Ул –үсмер малай, ә мин җиде-сигез яшьлек кенә кызчык идем. Минем өчен ул зур абый иде, дәшәргә, сөйләшергә курка идем мин аңардан… Ә ул миңа бөтенләй игътибар итми иде шикелле, чөнки, сүз катып, минем белән берәр сөйләшкәнен һич хәтерләмим. Әйбәт тужурка-чалбар, ялт иткән кара ботинкалар кигән нәзек-озын гына «егет» кайта керә, чыга китә, ә мин – яланаяк чабып йөрүче, кыска күлмәкле чандыр гына кызчык – аның күзенә чалынмас өчен берәр яры посып кала идем… Тагын шуны хәтерлим: ара-тирә әтиләр аның хакында, Нәҗип бик акыллы бала, үзен бик әдәпле тота, яхшы укый да икән, ерак китәр, зур кеше булыр, дип сөйлиләр иде. Ә мин ниндидер гаебем бар шикелле өнсез генә тыңлыйм һәм эчемнән: нигә малай булмадым икән, мин дә ерак китәр идем, дип уйлый идем.
…Мин алтынчыда укыганда, ул вузга китте, мин урта мәктәпне бетергәндә, ул Мәскәүдән инженер булып кайтты… Кайту белән, Чиләбенең зур бер заводында эшли дә башлады.
Бу инде чыннан да утырып җиткән чын егет иде. Ул торышы дисеңме, ул кыланышы дисеңме – нәкъ менә, Гайшә апа әйтмешли, «зат иясе»неке кебек, бер дә бәясен төшерерлек түгел, ә үзе шундый җитди, горур – янына барырга куркырсың…
Мин дә туташ булып җиткән идем инде һәм аңа ихтыярсыздан кызыксынып карый идем. Дөрес, Мәскәүдән каникулга кайтып йөргән чакларында да мин аны еш күрә торган идем. Ләкин ул вакытларда әле, күңелемдә җиткән кыз хисләре уянмаганга күрә, мин аңа, хәзерге шикелле, ниндидер эчке бер кызыксыну белән карый белми идем. Ул минем өчен бары Нәҗип абый иде, тартына идем мин аңардан, хәтта бераз гына шүрли дә идем. Аннары ул үзе дә мине җитеп килгән кыз итеп күрми иде шикелле; күрсә, сизмичә калмас идем инде. Әллә аның күзенә, гомумән, кызлар күренми идеме? Хәтерлим, әнисе Гайшә апа, безгә кергән саен, мактанып «зарлана» торган иде: «И-и, Нәҗибемнең бер генә дә кызларда кайгысы юк шул, бар белгәне китап, укый да укый, укып арыса, приёмник боргалап утыра. Үзем дә аптырыйм инде. Иптәшләре кайчан чибәр-чибәр кызлар ияртеп киләләр, шуларга да бит менә һич кенә бер исе китми, ахирәт!..» Ә безнекеләр, бигрәк тә әти, Гайшә апаның сүзен куәтләп: «Нәҗип үз дәрәҗәсен белә ул, юкка-барга алданмас!» – диләр иде.
Мондый сүзләр яңа күзе ачылып килгән, хыялланырга яраткан яшь күңел өчен җитә кала иде: Нәҗип абый миңа берәүгә дә охшамаган көчле һәм серле кеше булып күренә иде. Менә шунлыктан, ахрысы, Мәскәүдән ул инженер булып кайткач, мин аңа кызыксынып кына түгел, курка-курка гына сокланып та карый башладым.
Ул буйга-сынга, төскә-биткә дә шактый чибәр егет иде. Уртадан биегрәк, чандыр; гәүдәсен бик туры тотып, башын күтәрә төшеп йөри; йөзе какча, маңгае калку, чәче йомшак, аксыл; күзләре соры, кечкенә, туры карап булырлык түгел, чөнки алардан салкын бер җитдилек сирпелеп тора. Әйтерсең ул күзләр кешегә бары үзенә буйсынырга кушып кына карыйлар. Башта гына түгел, соңыннан да мин аның күзләренә туры карый алмадым.
Тагын нәрсә?.. Әйе, оныта язганмын: аның шушы үзенә күрә чибәр генә, һавалы кыяфәтен бернәрсә – әнисенекенә охшаган кечкенә очлы ияге бозып тора иде. Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп торган кебек… Хәер, бөтен җире дә килеп беткән кеше аз буладыр инде ул. Аннары бит яшь чакта, бер күзең төшкәч, кешене ничек тә матур итеп күрергә тырышасың. Ә мин инде аны шактый идеаллаштырып күрә башлаган идем.
Зурларның Нәҗип турындагы мактау, соклану сүзләре бер дә нигезсез түгел иде. Институтны уңышлы бетереп кайту өстенә, ул эшкә кергәч тә бик тиз үсә, таныла башлады. Аның турында талантлы инженер дигән сүз чыкты, озак та үтми, цех начальнигы итеп күтәрделәр үзен… Әти әйтә, аңарда көчле кул бар, ди… Мин моңа ышана идем, хәтта эчемнән генә аның өчен горурлана идем… Нигә – үзем дә белмим, тик «көчле» дигән сүз мине ничектер сихерли иде кебек.
Ул кайтып, берничә ай вакыт үткәч тә, мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым. Иң элек Гайшә апа безгә гадәттәгедән ешрак керә торган булып китте. Болай да тасма телле хатын хәзер мине гел юмалап кына, гел «Зөһрә чибәрем» дә «Зөһрә иркәм» дип кенә тора. Очлы күзләрен бер дә миннән алмый, әйтерсең менә бөтен җиремне тикшереп чыга, ә мин үземне кая куярга белмим, кызарам-янам, әмма ачуым килми, тик вакыт-вакыт әллә кая качып китәрдәй булам.
…Әни минем өстем-башым турында күбрәк кайгыртырга тотынды. Үзем сорамастан, йә яңа күлмәклек ала, йә костюмлык ала. Нигә бу, дигәч, син җиткән кыз ич, үзең аңларга тиешсең, ди. Әтием исә минем алда һаман Нәҗипне мактый, ишетеп кайтканнарын бер дә сөйләмичә калмый. Бу шулкадәр юри, мин белсен дип эшләнгән шикелле тоела иде, хәтта уңайсызланудан торып китәсем килгән чакларым да була иде. Аннары берничә тапкыр әти белән әнинең үз бүлмәләрендә озак кына сөйләшеп ятуларын да сизеп калдым. Нәрсә турында сөйләшүләрен һич белмәсәм дә, йөрәгем кысылып, эсселе-суыклы булып, бу тикмәгә түгелдер, сүз тәгаен минем хакта барадыр, дип уйлый идем.
Менә бу хәлләрнең барысыннан да мин эшнең кая таба барганын сизмичә калмадым, әлбәттә. Мин чын-чынлап борчыла башладым. Йөрәгем тынычлыгын җуйды. Әллә ничек менә язмышымда зур бер үзгәреш булырга торган кебек. Нинди үзгәреш ул – минем өчен табышмак түгел… Үзем мин ул үзгәрешне телим дә, шул ук вакытта аңардан куркам да кебек, ышанам да мин аның булуына, ышанмыйм да шикелле… Күңелемне авыр бер шик гел борчып тора башлады: бу – картлар теләге генә түгелме, алар гына моны кузгатып йөрмиләрме? Әгәр шулай гына булса, хурлык бит бу минем өчен! Гафу итәчәк түгелмен бит мин аларны моның өчен! Әмма шул ук вакытта картлар теләге, картлар эше генә булыр дигән уй һич башыма сыймый. Әтием – артист, әнием – укытучы булган кеше, ничек инде алар кызларының чын уен, чын теләген белмичә торып, аны кемгәдер «бирергә» җыенсыннар, ди? Үзләре бит алар – гомер буе искелектән көлеп, шуны хурлап килгән кешеләр… Шулай ук мондый эшне Нәҗипнең әти-әниләреннән дә һич көтеп булмый. Нәҗип бит алар табып биргән кызга гына «ярар, мин риза» дип әйтәчәк егет түгел ләбаса! Эшнең сере нәрсәдә соң, Ходаем?
Сез, бәлкем, ә Нәҗип үзе, диярсез. Ул бар бит, ул сезне күрә бит, сезнең арада сүз булырга тиеш бит, дип әйтерсез. Әлбәттә, шулай. Беләсезме, бу хәлләр башлангач, мин инде кошчык шикелле куркып-калтыранып аңардан гел нидер көтә торган булып киттем. Мин инде аның һәр сүзенә, һәр карашына әһәмият бирә торган булдым. Йөрәгендә ни аның, уенда ни – тизрәк беләсем, тизрәк төрле шикләрдән котыласым килә…
Ләкин сез мине дөрес аңлагыз: бу әле мәхәббәт түгел, бу бары кыз баланың язмышына хуҗа буласы кеше белән соң чиктә кызыксынуы гына иде. Йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт бармы, юкмы – ул кадәресен мин белмим әле… Әгәр ул миңа: «Мин сезне сөям, сезгә өйләнергә телим», – дисә, минем җавабым ничек булачак – анысын да белми идем әле…
Әмма ул горур, аз сүзле, үзен салкын тота торган егет иде, шуның өстенә, әйткәнемчә, эшкә йотылды, иртә китә, кичләрен соң гына кайта, һәм без бик сирәк очраша идек. Ә ике йорт арасында ниндидер сөйләшүләр бара, нәрсәдер эшләргә җыеналар, мин моны сизеп торам, һәм бу хәл мине торган саен ныграк борчый иде.
Менә шулай җанымны кая куярга белмичә, эчтән төрле шикләр белән газапланып йөргән чагымда, һич көтелмәгәндә, әнием белән минем арада гаять җитди бер сөйләшү булып алды. Көтмәгәндә, дим, чөнки борчылып көткәнемне нәкъ менә әнием авызыннан ишетермен дип, һич күңелемә китергәнем юк иде. Ни ишетсәм дә, Нәҗипнең үзеннән ишетермен дип йөри идем… Ничек булды ул, диегез. Көннәрдән бер көнне мин, кичкырын гына институттан кайтып, ялгызым гына ашарга утырдым. Бераздан каршыма әнием килеп утырды. Әти кайтмаган иде әле, аулак, тын бүлмәдә без икәү генә идек. Әнинең йөзенә карагач та, мин ниндидер зур сүз буласын сизеп алдым – моңарчы бер дә күренмәгән бик җитди кыяфәт иде аңарда… Минем йөрәгем кысылып куйды, тәнем буйлап бизгәк калтыравы йөгереп үткәндәй булды. Әнием бераз дәшми утырды, кулы белән, ашыкмыйча гына, эскәтерне сыпыргалады, аннан акрын-сабыр гына болай дип сүз башлады:
– Кызым, – диде, – сүземне игътибар белән тыңла: соңгы вакытта без синең киләчәк бәхетең турында кайгырта башладык. Сиңа бик әйбәт пар табылып тора… Кем турында әйтүемне, шәт, үзең дә аңлыйсыңдыр?
Мин дәшмәдем. Әнием дәвам итте:
– Сүз Нәҗип турында бара, кызым… Егет, үзең беләсең, бик әйбәт, бик акыллы, яхшы гаиләдә яхшы тәрбия күреп үскән… Белеме бар, һөнәре бар, киләчәге бик өметле, бик матур булыр кебек… Әнә хәзердән үк ничек күтәрелеп бара! Андый кеше сирәк очрый ул, кызым… Әтиең белән без менә аны синең өчен бик мәгъкуль егет дип табабыз, әйе… Син үзең дә безнең белән килешерсең дип ышанабыз. Шулай түгелме?
Мин тагын бер сүз дә әйтә алмадым, тик башымны гына түбән ия төштем. Әнием нигәдер авыр гына сулап куйды.
– Әлбәттә, – диде ул, – тормышка чыгу, бүтән берәү белән тормышыңны бәйләү йөрәк эше ул, ә йөрәккә кушып булмый, ул үзе аны теләргә тиеш. Без моны аңлыйбыз, сине һич ихтыярсызларга теләмибез, әмма шулай да синең сүзеңне ишетәсебез килә. Безгә калса, син аны, Нәҗипне дим, ярата алыр идең. Дөрес түгелме?
Бик кыен иде минем хәлем, әллә ничек кенә, һич зиһенемне җыя алмыйм, ләкин нидер әйтергә кирәк. Һаман дәшмичә калу ярамый бит инде… Ахырда үземне көчләп дигәндәй, уйлап түгел, ә телемә килгәнгә күрә генә: «Мин бит укыйм әле», – дип кенә әйтә алдым.
– Беләбез, – диде әнием, – сине укуыңнан һич аерырга теләмибез, син институтны бетерергә тиешсең. Без аларның үзләренә дә шулай дидек…
Бик гаҗәеп булып ишетелде бу сүзләр миңа, үзем дә сизмәстән: «Кемнәр алар?» – дип сорап куйдым.
– Кемнәр булсын! Нәҗипнең әти-әниләре, – диде әнием.
Шуннан мин әллә ничек менә, үземне һич белештермичә, бәйдән ычкынган шикелле, кинәт кыздым да киттем.
– Аңламыйм мин бу эшне, – дидем мин, гаять дулкынланып. – Нәҗипнең үзеннән бер сүз ишеткәнем юк, ә сез мине аңа бирергә җыенасыз, әти-әниләренә нидер вәгъдә итәсез… Бу ничек була инде бу?.. Бәлкем, Нәҗип тә минем шикелле берни белми торгандыр, бәлкем, аның миндә уе да юктыр… Көлкегә калдырмакчы буласызмы?..
Мин сүземне әйтеп бетерә алмадым, яшьләремә буылып, үксеп елап та җибәрдем.
Әниемнең йөзе үзгәреп китте, курыкты булса кирәк, ләкин тынычлыгын җуймады.
– Кызым, сабыр, – диде ул йомшак кына. – Тынычлан… йә, тынычлан… Безнең беркемгә дә, бернинди дә вәгъдә биргәнебез юк. Аллам сакласын, синнән узып, синең теләгеңне белмичә торып, андый эшне эшләргә безнең башыбызга тай типмәгән ләбаса. Белеп тор: бөтен эш синең үз ихтыярыңда, син ничек теләсәң, шулай булачак!.. Ә Нәҗипкә килгәндә инде, ул үзе әти-әниләренә бу хакта күптән әйтеп куйган. Әгәр Зөһрә, дигән, мине яратса, миңа чыгарга риза булса, мин бик шатланып аңа өйләнер идем, дигән… Ул миңа бик ошый, бүтән берәүне дә теләмим, дигән… Менә шуннан соң инде аның әти-әниләре безгә дә сүз ачтылар…
Мин түзмәдем, тагын кызып әнинең сүзен бүлдем:
– Ни өчен Нәҗип үзе минем белән сөйләшми, нигә әнисе аша сүз йөртә? Яучы җибәреп, сездән генә сорамакчы буламыни? Алайса, хәзердән әйтеп куям: мин биктә утыручы кыз түгел, яучысын куып чыгарырмын… Яучысына: мин – комсомолка, диярмен, егетегез бер илле ел соңга калган, диярмен…
Әни, ничектер, кызганыч кына елмайды, башын кагып: «Дөрес, кызым, яучы килсә, шулай итәрсең», – дигән булды.
Күрәсең, аңа да җиңел түгел иде, ә бәлкем, сүзне җайсызрак башлап, мине бу хәлгә җиткерүе өчен үкенеп тә куйгандыр… Шактый сүзсез тынып торды. Күзләре боекланды, йөзенә тирән уй чыкты. Ана йөрәге бит, ниләр генә кичермидер ул!.. Аңа карап, мин инде балаларча әйтеп ташлаган сүзләрем өчен үзем дә үкенә башладым.
Аннан әнием ничек тә йомшак булырга тырышып, шуның белән бергә, аңласын, җитсен моңа дигәндәй, бик җитди итеп миңа болай диде:
– Зөһрә, кызым, син юкка борчылма. Эш син уйлаганча түгел. Яучы да килмәс, сине көчләүче дә булмас… Инде Нәҗип үзенең ниятен башлап әти-әниләренә әйткән икән, бу бер дә гаеп эш түгел ич. Әгәр шуннан берәр егет сиңа өйләнергә теләвен әйтсә, син дә, вәгъдә биргәнче, иң элек безгә әйтмәс идеңмени? Бу бит ата-анага хөрмәт дигән сүз. Бигрәк тә моның кебек зур эштә ата-анадан узып яки алардан яшереп эш итәргә ярыймы соң – үзең уйлап кара. Нәҗип – акыллы, тәрбияле бала, шуңа күрә иң элек әти-әнисенә әйткән дә… Бер дә гаеп түгел бу, кызым, бер дә гаеп түгел… Ә ул синең белән сөйләшәчәк, әлбәттә, сөйләшәчәк. Моны аның өчен берәү дә эшләмәячәк… Инде мин бу хакта сүз ачканмын икән, сиңа алдан белгертеп куясым килде. Кинәт булмасын, уйлый тор, дидем. Аңла, кызым, син зур, бик зур сынау алдында торасың. Син үзең хәл итәчәксең… Йөрәгең ничек кушса, шулай эшләрсең, әмма акылың белән дә үлчәп кара. Без әтиең белән Нәҗипне сиңа лаек кеше дип табабыз, ләкин моны көчләү дип аңлама. Безнең бар теләгебез сине бәхетле итеп күрү, безгә ышан син, күз нурым!..
Мин инде бүтән бер сүз дә дәшмәдем, кулым белән күзләремне каплап, башымны игән килеш тын гына утыра бирдем. Ахырда әнием торып, миңа акрын гына: «Бар, ят инде, булмаса», – диде дә үзе өстәл өстен җыештырырга кереште. Аягыма баскач, чынлап та, мин үземнең хәлсезлегемне сиздем һәм бүлмәмә кереп бикләндем.
Кичерешләрем минем бик каршылыклы иде. Миндә хурлану да бар иде, Нәҗипкә ачу килү дә бар иде, шул ук вакытта мактаулы егеткә, әнием әйтмешли, «лаек булуым» өчен кинәнүме, сөенүме кебек нәрсә дә бар иде. Хәтта, беләсезме, ул миңа ничектер якыная төшкән кебек тә булды. Үзем дә соң аны телим түгелме, дип уйладым мин ихтыярсыздан… Әмма боларның барысыннан да бигрәк минем җанымны әнием үзе, аның әйткән сүзләре авырттырып тора иде. Бик ачык хис иттем мин аның ана йөрәген. Нигә кыздым, нигә кычкырдым мин тиле!.. Бәхилләтер өчен генә булса да, кире чыгып, алдына тезләнеп: «Әнием бәгырем, кичер, барысына да, барысына да мин риза!» – дип әйтәсем килде.
Күрәсең, нервыларым артык нык какшагандыр инде, түзмәдем, караватыма йөзтүбән капланып, кайнар яшьләремә ирек бирдем. Бу минем җиткән кыз булып беренче елавым иде, тик, кызганычка каршы, соңгысы булмады.
Шул кичтән минем кыз тормышымда яңа бер чор башланды. Кайгысыз, ваемсыз көннәр бетте, кинәт кенә берничә яшькә олыгайган кебек булдым, урынлы-урынсыз шаяру-көлүдән тыела башладым, хыялый кешедәй, әледән-әле онытылып, тирән уйларга бирелеп китә торган булдым. Ә уйлар күп иде, бик күп иде, хәтта моңарчы уйлап өйрәнмәгән башым авыртырга тотына иде… Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә, ә мин вакыт-вакыт шуны сизеп, кинәт сискәнеп китә идем.
Инде соңыннан ниләр булганын сөйләргә керешкәнче, шуны әйтим әле: әнием минем белән Нәҗипнең үтенүе буенча сөйләшкән икән – ахырдан шул билгеле булды. Нәҗип үтенечен әнисе аша җиткергән. Ни өчен дисәгез, үзе сөйләшер алдыннан, дипломатлар теле белән әйткәнчә, почва зондировать итеп куярга теләгән. Йә, акыллы егет түгел диегез сез аны!
Зөһрә ханым сүзеннән туктады, кечкенә кул сәгатенә карап алды.
– Һай, сәгать ун булган! – диде ул һәм ашыгып урыныннан торды. – Әйдәгез, югыйсә санаторийга кертмәсләр үзебезне…
Зөһрә ханымның болай куркып капыл кузгалуы ничектер бер мәлгә кыз чагын хәтерләтеп җибәргән кебек булды миңа.
– Дәвамы кайчан булыр соң? – дидем мин, аның артыннан иярә-иярә.
– Дәвамы иртәгә, – диде ул җитез генә.
Без таудан төштек, паркка килеп кердек. Аллеяның ике ягына тезелгән гаять төз, озын кипарислар бастырып куйган кара шәмнәр шикелле торалар. Ә «шәмнәрнең» очында искиткеч чиста зәңгәр күк… Җылы якның бик күп нәрсәсе онытылса да, шушы кара кипарисы белән зәңгәр күге беркайчан да онытылмас кебек… Аллея эче шактый караңгы, күп нәрсәне ачык шәйләп булмый, тик ниндидер яшькелт-якты бөҗәкләр генә, төшеп калган йөзек кашларыдай, юл читендә елтырап күренәләр. Караңгы булганлыктан, мин Зөһрә ханымның терсәгеннән сак кына тотып бара башладым.
Якты мәйданчыкка килеп чыктык. Эскәмияләрдә халык күп иде әле, безнең шикелле йөрүчеләр төрле яктан һаман кайта торалар… Зөһрә ханым, биредә тукталып тормыйча, минем белән саубуллашты да бүлмәсенә кереп китте.
Аңардан соң арлы-бирле йөренеп карадым, бераз гына утырып та торган булдым, ләкин ялгызым кызык тапмагач, мин дә кереп ятарга булдым.
…Әлбәттә, йокы тиз генә килмәде – күптән инде йокысызлык белән интегәм. Бу юлы Зөһрә дә үз бүлмәсендә йоклый алмыйча ятадыр кебек тоела иде миңа… Хәтта уйларыбыз да бер үк юнәлештә түгелме икән әле? Мәсәлән, мин, гаҗәеп кызыклы бер китап укый башлаган кебек, шуның дәвамы турында уйланам; ул да, ихтимал, үзендә кузгалган хатирәләрне хыялыннан кичереп, сөрмәле зәңгәр күзләре белән түшәмгә карап ята торгандыр.
Икенче көнне дә без, алдан сүз куешкандай, тагын шул тауга киттек. Акрын гына менеп җиткәч, туп-туры әлеге карт имән төбендәге эскәмиягә барып утырдык. Кояш баемаган иде әле, ләкин күп калмаган инде, тиздән алтын шар диңгезгә бата башлар… Кояштан ярга чаклы диңгез өсте, алтын йөгерткәндәй, күз явын алып җем-җем уйнаклап тора. Моннан корт шикелле генә булып күренгән җитез глиссерлар, нурга чумып алгандай, шул алтын сукмакны аркылы кисеп узалар да артларында озын ак эз калдырып чабалар. Еракта, кояштан күп сулда, офыкка якын ике мачталы бер кораб күренә; барамы ул, тик кенә торамы – моннан белеп булырлык түгел.
Килеп утыруыбызга берничә минут үтеп китсә дә, Зөһрә ханым һаман сүзсез иде әле. Бүленгән хикәяне башлап китү ансат түгел, күрәсең… Искә төшерү генә җитмидер, рухың белән үткән хәлләргә яңадан кайта алу кирәктер.
Менә ул җиңелчә генә сулап куйды. Акрын гына:
– Сез көтәсезме? – дип сорады.
– Зарар юк, Зөһрә ханым, – дидем мин. – Сез борчылмагыз, күпме кирәк, мин шулкадәр көтәргә риза.
– Ә-нә шул тик кенә торган корабтан бер дә күземне ала алмыйм, – диде ул, көлемсерәп. – Әгәр ул кузгалса, бәлкем, мин дә сөйләп китәр идем.
– Ул тик тормый, бик ерак булганга күрә, без аның баруын сизмибез генә…
– Шулаймыни? Ярый, алайса! – Ул тагын аз гына тынып торды да, ерактагы корабка һаман караган килеш, ниһаять, хикәясен башлап китте: – Әнием белән сөйләшкәннән соң, мин ниләр кичергәнемне әйткән идем инде. Ул көннәрдә мин Нәҗипне яратаммы, аңа чыгасым киләме, дип уйланудан бигрәк, ул килерме, кайчан килер, нәрсә әйтер, ничек итеп әйтер, дип уйлана идем. Нигә яшерергә?! Һәрбер кыз бала белән дә ул шулай буладыр инде… Ә минем кызлык абруем өчен аның үз авызыннан чыккан тәкъдиме бөтен нәрсәдән әһәмиятлерәк иде. Әгәр ул әти-әниләремә үзенең теләген белдереп тә миңа һаман әйтмичә йөрсә, мин кырт кисеп аңардан баш тартырга әзер идем кебек… Гүя менә аңа бер срок бирелгән, әгәр ул шул срокны үткәрсә, бар да бетәчәк!
Шул ук вакытта мин аның белән сөйләшүдән эчемнән генә куркып та тора идем. Хисләрем минем аңа карата ачык түгел, җавабым минем әзер түгел – нәрсә диярмен мин аңа? Ләкин, кабатлап әйтәм, ни генә булмасын, мин аның килүен көтәм, сүз башлавын көтәм… Шундый инде минем хәлем!
Егет үзе сиздеме минем бу хәлемне, әллә аңа тизрәк җиткерүче булдымы, белмим, ләкин ул үзен озак көттермәде. Беренче якшәмбедә үк кичкырынрак бу безгә, ничектер көн дә була торган кеше сыман, кисәк кенә килде дә керде. Мин үз бүлмәмдә идем, ишектән кереп, безнекеләр белән исәнләшүенә, тавышыннан танып алдым. Шундук әллә ничек коелдым да төштем, йөрәгем, куркытылган кош кебек, дөп-дөп тибә башлады… Өйдә булуымны сиздермәскә теләгәндәй, баскан урынымда тындым да калдым. Бәхетсезлеккә каршы, бүлмәнең ишеге ачык иде, хәзер менә түргәрәк узды исә, ул мине күреп алырга тиеш иде.
Әти белән әнием аны бик ачык йөз белән каршы алдылар. Бигрәк тә әнием ике кулын җәеп каршылады. Пальтосын да үзе алып элмәде микән әле…
Нәҗип, чишенгәч, түргә узып утырды, ләкин минем бүлмәмә карамады. Алар үзара сөйләшә башладылар, ә мин баскан җиремдә һаман катып тора бирдем. Чыгып исәнләшергәме, юкмы – тәмам аптырауга төштем. Йә, юләр түгел диегез инде мине! Безнең өйгә беренче генә килүе түгел бит аның, бала чагымнан ук беләм бит мин аны, ә менә… югалдым да калдым. Ярый инде, әниемә рәхмәт, ул, минем хәлемне белгәндәй, залдан кычкырып дәште:
– Кызым, Нәҗип килде!
Мин:
– Ә, шулаймыни? – дигән булдым, кемдер төртеп җибәргәндәй кызу-кызу гына атлап залга чыктым. Нәҗип урыныннан торды, без күрештек. Ул кире утырды, ә мин бүлмә уртасында тагын нишләргә белмичә аптырап калдым. Битләремә әйтерсең ут капты, пешереп янарга тотындылар.
Әни кеше бик сизгер була бит, шунда ук ул миңа эш кушты: «Кызым, чәй әзерлә!»
Ләкин Нәҗип сәгатенә карап алды да:
– Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез, – диде. – Мин Зөһрәне кинога чакырырга дип кенә кергән идем… Әгәр мөмкин булса…
Ул сүзен әйтеп бетермәде, мин дә чыга башлаган җиремнән туктарга мәҗбүр булдым. Әтием җәһәт кенә: «Эчәрбез әле, эчәрбез», – диде, ә үзе бик мәгънәле итеп миңа карап алды. Баш тартырга һич ярамаганлыгын мин шунда ук аңлап алдым, ләкин нәрсә дип әйтергә – бу кадәресен уйлап табарлык түгел идем. Тагын әнием ярдәмгә килде:
– Кызым, вакытың бармы синең?
– Бар, – дидем мин, оялып, икеләнеп кенә.
Әтием яңадан Нәҗип белән нидер сөйләшергә кереште, ә мин, инде нишлим дигән бала төсле, әниемә карадым. Әнием гаҗәп тыныч, гади генә итеп миңа:
Бесплатный фрагмент закончился.
