Объем 92 страницы
2026 год
Татарстан (на татарском языке) №03/2026
Начислим +6
Покупайте книги и получайте бонусы в Литрес, Читай-городе и Буквоеде.
Участвовать в бонусной программеО книге
Өмет белән яшик
Басмабызның март саны язга багышланган. Гасырлар дәвамында тереклек ияләренә яңаруга, савыгуга, бәхеткә, мәхәббәткә өмет алып килә торган язга. Ә март ае гүзәл затларыбыз бәйрәме белән башланып киткәнгә, бу саныбызда аларга багышланган материаллар да шактый күп. Тарих турындагы даими рубрикабызда милләтебезнең асыл кызы Фатыймаи-Фәридә Нәүрузова турында кызыклы язма урнаштырдык. Татарстанның эшлекле ханымнары турында да яратып укырсыз, дип өметләнәбез. Сәйдә апа Аппакованың гаилә, анда хатын-кызның роле, бала тәрбияләү турындагы фикерләре дә битараф калдырмас. Традицион «Татарстан авыллары» рубрикасында сезгә Биектау районы Торнаяз авылы турында сөйләрбез. Авылның кызыклы атамасы җәлеп итте безне: торна, яз. Торнаязның кызыклы шәхесләре, бүгенге яшәеше белән сезне дә таныштырырга уйладык.
Гомумән, замана ыгы-зыгысына бирешмичә, язгы табигатьне, аның гүзәллеген күреп калыгыз. Ә моңа «Татарстан» журналы да булышыр, дип уйлыйбыз, чөнки без һәрвакыт акыллы гамәлләр, игелекле эшләр, мәңгелек кыйммәтләр турында язабыз.
