Основной контент книги Татарстан (на татарском языке) №04/2026
Текст PDF

Объем 92 страницы

2026 год

0+

Татарстан (на татарском языке) №04/2026

Общественно-политический журнал
199 ₽
Бесплатно

Начислим +6

Покупайте книги и получайте бонусы в Литрес, Читай-городе и Буквоеде.

Участвовать в бонусной программе

О книге

ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ КҮКЧӘЧӘКЛӘР ИЛЕ

Беларусь җете зәңгәр күк йөзе һәм аяз һавасы белән каршы алды. Казаннан киткәндә, кыш озатып калса, монда инде – шаулап торган яз. Һәм мин аны ни өчен «синеокая» дип атауларын да шунда чын-чынлап үз күзләрем белән күреп аңладым. Символларының берсе булган күкчәчәктәй чөнки аның карашы.

Хәзерге Беларусь җирлеге – берничә гасыр дәвамында татарлар эз калдырган урын. Ә инде Бөек Ватан сугышы елларында бихисап татар солдаты башын салган, каны тамган туфрак.

Әлеге язмабызда Беларусьтагы татар эзләренә тукталабыз, якташыбыз Петр Гавриловның Брест крепостен немец фашистларыннан саклавына бәйле каһарманлыгы каршында тагын бер кат баш иябез.

«АК ЯК»,«КАЗАН АРТЫ»…

Арча ягын халыкта гомер-гомергә шулай атап йөртәләр. Кенәз Андрей Курбский 16 нчы гасырда ук бу гаҗәеп төбәккә сокланган: анда «кырлар зур һәм бик мул», ә «төрле иген һәм төрле көтүлекләр бихисап күп». Узган биш гасыр эчендә Арча ягы үз байлыгын югалтмый, арттыра гына бара. Чөнки биредә кешеләр хезмәт сөючән, талантлы һәм затлы. Үз тамырларын хөрмәт итә, хәзергесен төзи һәм киләчәккә нигез сала. Мул уңыш җыеп, рекордлы савым алып яки шигырьләр язып, Арча районы бөек якташыбыз Габдулла Тукайның туган җире икәнен һәрвакыт хәтерли. Ә арчалылар – үз халкының телен һәм мәдәни кодын саклаучылар. Миссия, килешәсездер, бик үзенчәлекле.

Тукай әкиятләре төбәге бүген ничек яши? Бу турыда басмабызның апрель саныннан укып белә алырсыз.

ИЛТӨЗӘР МӨХӘММӘТГАЛИЕВ: «ТЕАТР МУЗЕЙ ТҮГЕЛ!»

Камал театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев – киңкырлы шәхес. Өч югары белеме генә бар аның. Сәхнәгә ул шактый урау юллар аша килә: Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Шунда театр дөньясына гашыйк була. Хәер, әнисе белән радиоспектакльләр тыңлап үскән бала кечкенәдән артистларга мөкиббән китә. Тик, мәктәпне тәмамлагач, театр дөньясына якын барырга базмый. Ә күкләрнең үз кануннары, үз планнары шул…

Бу турыдагы кызыклы әңгәмә белән журналыбызның яңа санында укып таныша аласыз.

4 книга из 4 в серии «Журнал «Татарстан» на татарском языке 2026»

Текст PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
По подписке
Текст PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
По подписке
Текст PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
По подписке
Текст PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
По подписке

Похожие книги

Войдите, чтобы оценить книгу и оставить отзыв
Книга «Татарстан (на татарском языке) №04/2026» — скачать в pdf или читать онлайн. Оставляйте комментарии и отзывы, голосуйте за понравившиеся.
Возрастное ограничение:
0+
Дата выхода на Литрес:
30 июня 2026
Дата написания:
2026
Объем:
92 стр.
Общий размер:
19 МБ
Общее кол-во страниц:
92
Правообладатель:
ТАТМЕДИА
Формат скачивания: