Читать книгу: «Тулай торак»

Шрифт:

Тулай торак

– Нигә тутырып салмадыгыз?! Тутырып салырга тиеш сез!

– Тиешле нормада гына салына. Сиңа гына аерым закон юк!

– Син кеше талыйсың! Карак!

– ... ...

Квас сата торган будка янына барган Гүзәлия, пычрактан чирканган песи баласы кебек, талашкан кешеләр яныннан читкә тайчанды. “Пластик кружкадагы квас өчен бит бу, адәм мәсхәрәсе!” 7-8 яшьләрдәге баласын иярткән зур симез сары хатын белән сатучы әби бераз гына салып бетерелмәгән квас өчен кисәк шулай талаша башладылар. Акырышкан пычрак сүзләре Гүзәлиянең моңа кадәр дә булмаган кәефен тагын да ныграк боздылар. “Кара инде бу симез хатынның кыланмышларын”, – дип уйлады ул. Сатучы хатын да кимен куймый - аты-юлы белән, исерек ирләр кебек “авызыңны...” дип сүгенә.

“Менә сиңа оныкларын тәрбияләргә тиешле әби... Хәер, нинди әби булсын инде бу, убырлы карчык бит!” “Убырлы карчык” чыннан да квасны кружканың өчтән беренә генә салган иде... Әмма Гүзәлиянең кем хаклы, кем хаксыз икәнен ачыкларга аз гына да теләге юк иде, тизрәк китәргә ашыкты. Әмма әбинең илаулап кычкырганына “дерт” итеп әйләнеп карады. Сары хатын квасны әбигә сипкән икән... “Әй Аллам”, – дип уйлады Гүзәлия. Үзенең шушында килгәненә үкенде. Бик тә эчәсе килгән иде шул, димәк, язмаган... Ә кулында – нибары бер кәгазь акча. Ярый әле квас алмаган. Аннан тамак туямыни? Берәр тәмле әйбер ашыйсы килгән иде шул. Алайса, тулай торакта тәмле әйбер дә юк. Бәрәңге, сосиска, варенье, ипи – менә бөтен ризык шулар.

Алай да тәмле әйбер алырга теләге бик зур иде аның, шуңа да аяклары үзеннән-үзе “Керпе”гә атлады. Мәзәк кешеләр бар инде. “Керпе” дип атаганнар кибетне. Нигә “Төлке” түгел? Яки “Аю”... Бәяләренә караганда, шулай булырга тиеш... Яки инде “Фил”. Студентлар тулай торагы янында булганга күрә бәяләре шундыйдыр инде... Хәер, студентларның барысын да ярлы димәссең – чират торып алалар тәм-том кайберәүләр, аракы-шәрабенең дә кирәген бирәләр, җир җимертеп бәйрәм итәләр аннары... Каян акча алалардыр?

Гүзәлиянең генә акчасы юк. Кичке эшкә урнашкан иде, барып чыкмады. Кич кайтканда бигрәк тә куркыныч – тулай торак янына шәһәр бандитлары җыела. “Теге егетне кыйнаганнар, бу кызны көчләгәннәр”, – дигән сүзләр ай саен килеп ирешеп тора. Тулай торак тулган “уңга-сулга” йоклап йөри торган, үзләре урамга чыгып сугыша торган “текә” кызлар белән, ә менә егет дигәннәре, никтер, тәртиплеләрен көчли... Әле менә узган айда гына курсташ кызы турында сүз килеп иреште... Кич кайтып барганда куаклар арасына өстерәп алып кереп киткәннәрен балконда тартып торган кызлар күргән, ертылып беткән киемнәре белән кергәнен дә күргәннәр. Света исемле ул кыз укуын ташлап каядыр китте, тавышы чыкмасын, яшәгән ягына ишетелмәсен дигән икән дип сөйләделәр.

Тулай торакта “вахтер” дигән бик явыз хатын бар, әмма аның явызлыгы юаш кызларга гына тия. Ишектән кертмичә азаплый ул соңга калсаң, ә шул шәһәр бандитларына бер сүз әйтми, тегеләре үз йортларындагы кебек хис итә - кереп-чыгып йөри... Дөрес, Гүзәлия блогындагы егетләр “үз кызларын” саклый. Аларда шәһәрнең ниндидер бандитлары белән дус булган егетләр дә бар, аннары бик бердәмнәр дә. Һәрберсенең бүлмәсендә – күсәкләр, берәр “шпана” блокка кереп тавышлана башласа, хәзер йөгереп чыгалар да куып җибәрәләр. Бәхеткә, алар блогындагы кызларга да, егетләргә дә шәһәр малайларының тигәннәре юк. Алар булмаса, укый да алмаган булыр иде ул. Башка блокларда кызларны үз бүлмәләрендә көчләп чыгып киткәннәре бар, әмма монда андый хәл булганы юк. Тулай торакка килеп йөргән шпаналар да монда үзләрен тәртиплерәк тота.

Шуларны уйлый-уйлый, Гүзәлия кибет киштәләрен карап йөрде. Чират юк, бәйрәм көннәре булгач, студентлар юк, башка сатып алучылар да сирәк...

Нәрсә алырга икән? Нәрсә алырга дигәндәй, тагын бер кызык турында гел сөйлиләр.

Тулай торакта яшәгән бер кызның, нәкъ Гүзәлиянеке кебек үк, акчасы беткән. Бик озак вакытлар ач яткан бу – берние дә булмаган, ди. Шунда иске киемнәрен тәртипләп ятканда, кесәсеннән тиеннәр килеп чыккан. Бу кош тоткандай урамга атылган. Кибеткә кереп, бик туклыклы ризык эзли башлаган. Ә акча җитми... Тегесен алсаң да вай, монысын алсаң да... Ипилек кенә, ди. Әмма ипи белән генә тамак туймый, иткә җитми дип, бу йомырка алырга булган. Берничә йомырканы пакетка салып кайтып киткән тулай торакка. Лифтка керүе булган – баскыч янында качып торган бер ир бәреп кергән дә моңа ябышкан, бер кулы белән бугазын тоткан. “Тыныңны чыгарма, буам”, – дип әйткән. Лифт кузгалып киткән, ә теге ир моны тоткалый, чишендерә башлаган. Футболкасын күтәргән, шортысына ябышкан да, аны тартып төшергән, чалбарын чишә башлаган...

Ә бу бичара куркуыннан сүз дә әйтә алмый катып калган. “Башымда шулвакыт бер генә уй иде – йомыркалар ватыла бит хәзер!” – дип кенә уйлый алдым, дип сөйләгән аннары. Маньяклар корбаннарының каршы торуына, карышуына, тарткалашуына күнеккән була икән, гадәти кеше реакциясе бит инде – бу кыздан да шуны көткәндер инде... Ә бу кыз берни дәшми, тораташтай каткан, йомырка салган пакетын флаг кебек югары күтәреп, тегенең чишендергәненә бик риза булып тора да тора икән...

Маньяк чишендергән моны шулай, әвәләгән, кызның һәйкәл кебек дәшми торуына аптыраган, күрәсең, моны җибәргән дә, арткарак тайчанган. “Футболка муенга кадәр күтәрелгән, имигә эленеп тора, шорты белән трусиклар идәнгә кадәр төшкән, ә мин “Статуя Свободы” кебек, пакетка салган йомырканы һавага күтәреп торам, үземнең караш шул пакетта гына – йомыркаларны вата бит инде, дип уйлыйм”, дип сөйләгән. Маньяк моңа карап шаккаткан. Ә кыз исә шулкадәр дәрәҗәдә курыккан булган - тавышын да калтыратмыйча, кычкырмыйча, ап-ачык итеп: “Йомыркаларны гына ватма!” – дип кенә әйтә алган. Теләсә нишләт, йомырканы ватма! Һәрвакыт үзенә каршылык күрсәткәнгә яки тоташ калтырап төшкәнгә генә ияләшкән маньяк өчен көтелмәгән хәл булган ахыры монысы – чишенгән кызны онытып, лифтны ачкан да чыгып качкан. Гаҗәп хәл бит – бөтенесе курка, ә монысы чишендерә, никтер, йомыркаларны ватмаска куша, шайтан белсен ни көтәргә мондый кыздан, дип уйлагандыр инде ул... Аннары шундыйрак хәлләрне социология дәресендә дә сөйләгәннәр иде аларга – кеше үзе аңламаган әйбердән курка икән. Менә шулай итеп, куркуы ул кызны фаҗигадән саклап калган...

“Нигә мондый әйберләр генә искә төшә әле, – дип үзен сүгеп атты Гүзәлия. “Беткәнмени юньлерәк әйберләр дөньяда?”

–

Сезгә нәрсә кирәк?

Уйлана-уйлана сатучы янына да килеп чыккан икән.

–

Нәрсә бирим?

– Шоколадлы чизкейк! – дигәнен үзе дә сизми калды Гүзәлия, күзе туры килгән беренче әйберне. Йөзенә кызыллык йөгерде – никтер бик тиз ояла шул ул, оялуга бите кызара... Кызарганын белә дә, тагын да ныграк ояла – шуннан котыла алмый.

Сатучы егет аңа карап елмайды:

– Кайсын?

– Сулдагысын!

– Сезнең күлмәк бигрәк матур! – диде егет.

–

Рәхмәт...

Егет, аңа мәхәббәтле күз карашы ташлап, чизкейкларны контейнерга салды.

–

Рәхим итегез.

Гүзәлия, бәягә күз салуга, уңайсызланып китте. Уңдагы чизкейны карап, сулдагысын алам дигән бит – акчасы җитми... Ул бер – бәягә, бер учына кысып тоткан акчага карады. Егет аны бик тиз аңлады:

– Җитмиме әллә? Алыгыз, миннән бүләк...

Кыз, комачтай кызарганын сизеп, булган акчаларны аңа сузды:

– Мин... гафу итегез... дөрес санамаганмын, сезгә кертермен, акча булуга ук...

– Юк-юк, бу – миннән сезгә бүләк. Матур булганыгыз өчен! Акчагызга башка нәрсә алырсыз.

– Юк, алыгыз инде...

– Миннән бүләк, ярыймы? Тагын керегез, безнең кибетне ямьләп.

Кыз тагы да карышкан булыр иде, әмма янәшәсендә басып торган ир юан тавышы белән гөлдерәде:

– Бүләк, диләр бит. Ал инде, егетне нәүмиз итмә, –диде дә, юан тавышы белән көлде.

Кызга кыен булып китте. Ул, оялуыннан нишләргә белмичә, үзенә сузылган контейнерны алды, “рәхмәт” дип пышылдады һәм булган кадәре акчаны өстәлдә калдырды да “мин калганын кертермен” дип, китәргә ашыкты.

Егетнең нидер әйтергә ачылган авызы дәшә алмый калды. Юан ир артына теге квас өчен талашкан хатын килеп баскан икән, шул агуын чәчеп калды:

– Акчаң булмагач, нигә чизкейк теләнеп йөрисең? Кеше монда чират тора, вакытны алып такылдап торасың. Оятсыз! Егет белән кич клубта сөйләшәләр кибет чиратында түгел! Оят юк!.. Көпә-көндез кибеткә чыккан, бер кисәк тортка сатылырга! Кара син аның итәген генә – бот төбен ялтыратып йөри! Ул бот төбен бөтен Казан...

Егет аңа нидер әйтте бугай, кыз тиз-тиз урамга ашыкты. Убырлы карчык! Урамда квас өчен сугышып йөргән иде, монда да кереп җиткән! Нәрсә әйткәннәрен күр әле син аның, чират ди! Нинди чират булсын инде анда – өч кеше басып тора! Илаһым, нәрсә өчен диген, нәрсә өчен! Үзе ул оятсыз! Җирбит! Гүзәлиянең кибеткә кереп, шул хатынның йөзенә чизкейкларны атасы килеп китте. Нәфрәте шулкадәр көчле иде аның. Әмма билгеле инде, ул алай эшләмәячәк... Ә бит бар шундый кызлар да – үзләренә каршы әйткән өчен урамда сугыша башлыйлар... Менә алар төркемендәге Ирина булса, чәченә ябышыр иде. Ул җиңә алмаса да, егетләр белән дә кара-каршы сугыша. Төнлә урамда йөри – гаҗәп, ул кызга беркем тими дә... Бигрәк сөйкемле егет иде, шуның күз алдында хур итте дип тагын да катырак гарьләнде Гүзәлия. Ул егетне моңа кадәр дә күргәне бар иде Гүзәлиянең. Гел аңа мәхәббәтле караш ташлый иде ул. Әмма сирәк эшли ул. Акчасын кертеп бирермен дигән иде дә, хәзер менә күзенә күренергә дә оят. Аннары стипендия кайчан була әле! Ул егетнең кайчан эшләгәнен башка кибетчеләрдән сорарга була, тик менә... исемен белми икән бит. Ничек эзләргә инде аны?

– Ай! – кыз, аягы авыртуга түзә алмыйча, аксаклап куйды. Босоножки эченә вак таш кергән... Кыз шуны кагырга дип иелде. Шунда чизкейк тоткан кулының бушап киткәнен сизеп, өскә карады һәм янында егетне күреп, куркып китте, ашыгып, итәген аска сыпырды да аягына басты.

–

Мин – Тимур. Сез бу тулай торакта яшисез бит, әйеме?

–

Әйе...

Кыз яртылаш салынган аяк киемен нишләтергә белми таптанды.

–

Каушамагыз инде шулкадәр. Сез бит монда гел кереп йөрисез. Минем сезнең белән танышасым килгән иде. Ярар, уңайсызланмагыз инде. Аякны бәрмәгәнсездер бит?

–

Юк, таш керде...

–

Минем смена иде. Мин сезнең акчагызны кире алып килдем. Алыгыз, ал. Аннары менә бу чизкейны да алып килдем. Сез аңа да бик яратып карадыгыз. Ошаттыгыз бугай.

–

Кирәкми иде инде... Мин... ала алмыйм.

–

Алыгыз инде... Мин сменада инде, сорап кына чыктым. Исемегезне генә әйтегезче.

–

Гүзәлия...

–

Нинди матур исем - Гүзәлия... Гүзәл булганга шундыйдыр инде?

–

... – Кызның йөзе тагын кып-кызыл булып чыкты, ул ни әйтергә белми уңайсызланды. Ярый әле егет тапкыр булып чыкты.

Бесплатный фрагмент закончился.

Текст, доступен аудиоформат
49,90 ₽
Возрастное ограничение:
18+
Дата выхода на Литрес:
18 июля 2026
Дата написания:
2026
Объем:
36 стр. 1 иллюстрация
Правообладатель:
Автор
Формат скачивания:

Похожие книги