Читать книгу: «Мәче каргышы»

Шрифт:

Рәмис Латыйпов

Мәче рәнҗеше

(булган хәл)

Зәйнәп сәер тавышка сискәнеп, кисәк борылып карады да шаккатып телсез калды.

Үз бакча башларындагы өелгән бүрәнәләрдә сәләмә чүпрәкләрдән ясалган курчаклар белән үзе генә уйнап утыра иде ул. Уенга бирелгәнме, бу мәхшәрне ерактан ук шәйләмәгән... Тавыш янында гына ишетелде дә, сискәнеп борылды. Күренеш коточкыч иде – канга баткан мәчене үлемгә алып баралар...

Җирән мәченең башы кып-кызыл кан гына. Бер колагы әллә киселгән, әллә ертылган – күренми дә. Гәүдәсенә әллә укмашкан кан каткан, әллә инде йонын яндырганнар – урыны-урыны белән каралып тора. Бичара җан иясенең канга баткан авызыннан ниндидер зарлы мырлау-сыктау чыга. Ул җиргә сузылган, алгы тәпиләренең тырнакларын җиргә батырып, газаптан котылырга тырыша... Ул тырнаклардан өзелгән үләннәр, җирдәге буй-буй эзләр генә кала. Мәчене ниндидер куркыныч җиргә алып барган малай көчлерәк – ул аны арткы тәпиенә бәйләгән җептән өстери. Бераз өстерәлеп баргач, мәче, тамагыннан ниндидер газаплы тавышлар чыгарып, каерылып-каерылып боргаланып ала. Җепне тоткан малай да алдына карап кына өстерәми, каерылып мәчегә караган, әйтерсең аның газапларының бер тамчысын да әрәм итәргә теләми.

Кызның кулынннан курчагы төшеп китте. Ул тиз генә иелеп курчакны алды һәм күкрәгенә каты итеп кысты... Әйтерсең лә аны да тартып алып, рәхимсез газапка дучар итәргә мөмкиннәр...

Куркынган кызны күргәч, малайның йөзендә горурлык чаткылары күренде, һәм ул черек тешләрен ыржайтып елмайды. Үзенең курку белмәс батыр икәнен күрсәтә алганга сөенде ахыры.

-

Әйдә, бер җиргә алып барам! – дип гыжылдап көлде малай.

-

Әбәү! – кыз бәләкәй куллары белән күзләрен каплады.

-

Нигә куркасың? Сиңа тия алмый бит ул! Мин тотып торам аны! Көчкә тоттым! Менә хәзер эләкте инде, җибәрмим мин аны!

Мәче үтерүче Фоат бит бу!

Мәчеләрне газаплап үтерүче малай турында бала-чага да, өлкәннәр дә күптән куркыныч итеп сөйләп йөрсәләр дә, Зәйнәпнең моны үз күзләре белән күргәне юк иде әле. Фоатын күргәне бар, ул урамнан узганда вак бала-чага ишегалдына кереп качып, капка ярыгыннан гына карый иде. Ә менә хәзер мәче газаплаганы күз алдында.

Кызның әллә куркудан аңы чуалып китте, нәрсә әйтергә дә белмичә, тораташтай катып карап кына торды. Малай кыз каршында “батырлыгын” күрсәтә алуына горурланды бугай, мәчегә “акыл өйрәтә” башлады:

-

Менә тия алмыйсың инде хәзер чыпчыкларга! Тешләрең дә юк инде хәзер, күзең дә күрми!

Аннары кызга борылып мактана башлады:

-

Чыпчыкларны тота иде бу явыз. Шуңа күрә эләктереп алдым мин аны. Тешләрен сугып төшердем. Бер күзен дә төртеп тиштем. Колагын да кистем. Аннары кадак белән...

-

Җибәр мәчене! – дип чырыйлап кычкырып җибәрде Зәйнәп.

Әллә үзен яклаучысы бар икәнен абайлапмы, әллә кычкырган тавыш көч керттеме, мәче өстерәлеп барудан хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Кисәк кенә борылды да, берничә адым йөгереп барып, малайның күкрәгенә ташланды. Сәләмә ертык күлмәк тәнне саклый алырлык түгел иде – мәченең пычрак кәкре тырнаклары малайның тәнен уеп керде, ул әрнүдән акырып җибәрде, котылырга теләп чәбәләнә башлады. Зәйнәп шатлыгыннан әче итеп кычкыра башлады:

-

Бир кирәген, мәче! Тешлә! Тырна!

Малай мәчене умырып җиргә ташлый алды, тегесе җан ачуы белән үзен газаплаучыга тагын бер сикерде, малай аны һавада килеш бәреп төшерде дә йөгереп китте. Мәченең малай артыннан чабар теләге дә, хәле дә калмаган иде, күрәсең, ул, гомерен саклап калу нияте белән, читән кырыенда биек булып үскән әрекмәннәргә таба йөгерде дә зур яфраклар арасына кереп юк булды.

Малай, күлмәген күтәреп, тырналган урыннарын карап сызланды. Корсагы кып-кызыл кан иде аның. Җирдән иелеп бака яфрагы өзеп, яраларга ябып маташты.

- Мәче, кач, кач, кач! – диде Зәйнәп, кулларын чәбәкләп. Әмма малайның үзенә таба якынлашуын күргәч, куркып тынып калды.

- Нәрсә шатланасың? Чыпчыкларны ашаган әшәке мәче ул, белдеңме?

- Ашаса соң? – диде кыз, телләшеп. – Чыпчыклар үзләре гаепле, без ашыйсы борчакны ашамасыннар иде. Ә мәчене рәнҗетергә ярамый! Безнең ризыкны саклый ул!

- Саклый инде бик. Барыбер тотып үтерәм мин аны.

- Үтерә алмыйсың, ырый-мырый! – диде кыз. – Ул сине тырнап качты инде. Шәп булды! Үчен алды җирән мәче! Ә син аны тота алмыйсың! Ул безнең бакчага кереп качты. Бакчага керсәң, әбигә әйтәм!

- Тотам. Тота алмасам, исемем Фоат булмасын!

- Алмыйсың! Мин сине әбигә әйтәм!

- Алмыйм, ди, менә хәзер! Аның ишеләрне генә күргән юк иде. Кая әле?

Малай бакча артында үсеп утырган шомыртның корыган ботагын шартлатып сындырып алды да, мәче качкан әрекмәннәр астына иелеп, башы белән кереп китте.

-

Мин аны барыбер табам, авылдан беркая да качып котыла алмый ул! Кил әле, пес-пес-пес! Кил, сөт бирәм!

-

Килмә, мәче, алдый ул сине! – дип кычкырды кыз.

-

Мәче-мәче, кил, кил, кил! Пес-пес-пес! Сөт бирәм дә үтерәм! – малайның зур әрекмән яфраклары астыннан аркасы гына күренеп тора иде.

Зәйнәп тантана итте. Шәп итте мәче! Тырнады да качты... дип уйлап кына бетергән иде, кызның йөрәген телеп, мияулаган тавыш ишетелде.

-

Мәче, ышанма, алдый ул сине! Чыкма!

Малайның җиткән чәчле кара башы әремнәр арасында күренде. Ул сак кына таякны тарта иде. Мәченең аягына бәйләгән җепне таяк очына ураган иде ул – бераздан бичара хайван үзе дә күренде, бугазыннан чыккан җан өшеткеч газаплы тавышы кабат ишетелде. Күлмәгенә кан тибеп чыккан, куллары да, бите дә канга һәм тузанга буялган малай ниндидер бер куркыныч җан иясен хәтерләтә иде, кыз куркып чәрелдәде:

-

Килмә монда!

-

Килә, ди. Син кирәк идең, ди, миңа!

Малай таякны тартып чыгарды, таяк очындагы җепкә бәйләнгән мәче дә килеп чыкты.

-

Мәче, ник тоттырдың инде шуңа? – дип өзгәләнде Зәйнәп.

-

Бабаңа рәхмәт әйт! Җеп читән тактасына чорналган, мәчең кача алмый калды. Бабаң да чыпчык тота торган мәчеләрне үтерә, әнә кара!

-

Минем бабай андый кансыз түгел ул!

-

Мин кансыз әллә? Мин авылны чыпчык, чеби тота торган мәчеләрдән чистартам гына...

-

Мәче, тагын сикер шуңа, тырна! – дип кычкырды кыз.

Малай мәчене кабат өстерәп китте. Мәче узган юлы ничек котылганын хәтерли иде булса кирәк, озак өстерәлеп бармады, кисәк борылып, үзен җәберләүчегә кабат ташланды. Әмма малай бу юлы мәченең һөҗүмен көткән булып чыкты. Җепне кыскартып бәйләгән икән, малайга кадәр килеп җитә алмады мескен хайван, сикергән җиреннән егылып төште. Тагын, тагын ташланып карады мәче, әмма кармакка эләккән балык кебек тыпырчынудан ары китә алмады. Малай исә мәчене үрти генә иде:

-

Әйдә, тагын сикер, һоп! Әйдә! Менә, кара, миңа сикергән өчен нишләтәм мин аны!

Малай таякка җепне чорнады да, әллә ничек шалт итеп кенә мәчене арттан эләктереп алды. Бер аягы белән бауга басты да мәчене тарттырды. Икенче кулы белән кесәсеннән кайрак сыныгы тартып чыгарды һәм хайванның газапланып кычкырган авызына тыгып, тешенә ышкый башлады...

Шер-шер-шер-шер-шер...

Мәче әллә нинди газаплы тавышлар чыгарып мияулады. Зәйнәп моңа түзеп тора алмады, йөгереп килеп, малайга ике кулы белән төртте:

-

Җибәр мәчене! Бир аны миңа!

Малай кыздан ике башка зуррак иде, селкенмәде дә. Кайрагын кесәсенә тыкты да:

-

Мәче, тешлә әле үзен! – дип, “кармагы” ндагы мәчене кызга таба борды. Канлы мәче тырнар дип куркып, кыз читкә йөгерде.

-

Әйдә, яраткач кил! Сине дә тырнап җибәрер! – диде малай.

Малай таягын күтәреп өстенә килә башлагач, кыз чырыйлап кычкырды да әбисен чакырырга дип өенә йөгерде.

Фоат кызның олыларны чакырырга киткәнен аңлады. Тизрәк моннан таярга кирәк! Җеп өзелмәгәе тагын! Ул, таякны кулында әйләндереп, җепне кыскартты да, мәчене таякта килеш күтәреп, су буена йөгерде.

Зәйнәпнең әбисе күршеләргә кергән булып чыкты. Кыз кыштыр-мыштыр гына йөри торган әбисен бакча буена алып килеп җиткергәнче, малайдан инде җилләр искән иде. Әбисе бик каты сукранды, оныгына малайның бик начар кеше булуын, аның янына якын килмәскә, сөйләшмәскә кирәклеген бик озаклап сөйләде.

-

Каһәр суккан малай, кулы коргыры! Тагын мәче үтергән микәнни инде, нәләт төшкере малай! Күрсәм, чыбык белән сыдырыр идем инде мин аңа! – дип орышты әбисе.

Кыз аңа малайның ничек итеп мәчене өстерәп барганын, тегесенең нинди авазлар чыгарганын, бичара хайванның кая качканын бик озаклап бәйнә-бәйнә сөйләде. Әбисе башын чайкый-чайкый тыңлады. Малай күренми микән дип су буйларына да күз салды, аннары, оныгын җитәкләп, өйгә юл алды.

Бесплатный фрагмент закончился.

Текст, доступен аудиоформат
49,90 ₽
Возрастное ограничение:
18+
Дата выхода на Литрес:
24 июля 2026
Дата написания:
2026
Объем:
28 стр. 1 иллюстрация
Правообладатель:
Автор
Формат скачивания: