Читать книгу: «Балачагым килә каршыма»

Шрифт:

ЯЗУЧЫ МӨГАЛЛИМ

Рәим Гобәев белән күрше райондашлар гына булсак та (ул Мамадыштан, мин Кукмарадан), Казан дәүләт педагогия институтына бер үк елны укырга кермәгән булсак, ихтимал, без бер-беребезне белмичә генә гомер итәр идекме икән, анысын кистереп әйтеп булмый. Икебез дә әдәбият мохитендә булгач, бәлки, очрашулар да насыйп булыр иде. Ләкин кайчан булыр иде әле ул? Институт, рәхмәт төшкере, безнең сукмакларны шактый яшь чагында ук бер зур юлга чыгарды. Ул инде Оренбург якларында, мин исә Тамбов-Липецк тирәләрендә армиядә хезмәт итеп кайткан идек. Рәим үзенең туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган, ә мин Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган һәм Татарстан дәүләт радиосына диктор итеп тәгаенләнгән. Икебезгә дә югары белемле булу бик кирәк. Шул шарт үтәлгәндә генә, тормыштагы урыныбыз ныклы булачак. Шуңа күрә без фәннәрне ныклап үзләштерергә керештек, диплом өчен түгел, белемле булу максаты белән. Ә укытучыларыбыз ниндиләр иде безнең! Борынгы татар әдәбиятыннан Шакир Абилов, әдәбият теориясеннән Абдулла Сайганов, фәлсәфәдән Рөстәм Мөрсәлимов, егерменче гасыр әдәбиятыннан Мәдинә Җәләлиева, дөнья әдәбиятыннан Татьяна Геллер, морфологиядән Зөһрә Вәлиуллина, фонетикадан Марат Сәгыйтов, педагогикадан Якуп Хангильдин… Һәрберсе – үз фәнен җелегенә төшеп белүче, бөтен яшәү рәвешләре белән укытучы-галим булган затлар. Аларның имтиханнарына тиешенчә әзерләнмичә килүне күз алдына да китерә алмый идек.

Рәимгә шулай да рәхәтрәк. Чөнки ул инде хәзердән үк мәктәптә эшли. Шуңа күрә аңа күп нәрсә җиңелрәк бирелә. Бу яктан ул миңа үрнәк булды. Үз чиратымда миңа Казан шартларында рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен табып уку җиңелрәк. Ихтимал, мин аңа шушы яктан күпмедер ярдәм иткәнмендер. Шулай да Рәимдә мине иң кызыктырган нәрсә аның язуы иде. Тактага чыкса, шулкадәр матур итеп, тезеп кенә яза. Авызыңны ачып сокланып карап торасың. Мин исә гомер буе тактага матур итеп язарга өйрәнә алмадым. Әмма, аңардан үрнәк алып, кәгазьгә әйбәт кенә язарга өйрәндем. Юкса аңа кадәр, тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, ашыгып-ашыгып язып, ничек язуыма түгел, нәрсә язуыма гына игътибар итә идем.

Безне берләштергән тагын бер як булган икән, икебез дә яшьтән шигырь язганбыз. Армиядә чакта ул – Урал, Сакмар елгалары, мин Воронеж елгасы буенда туган якларны, анда калган бала вакытларны сагынып шигырьләр иҗат иткәнбез. Рәимнең шундый шигырьләре арасында «Хатлар, хатлар…» дигәне солдат күңелендәгеләрне ачып бирү хасияте белән аерылып тора:

 
Өч ел инде сездән аерылганга,
Күп нәрсәләр инде онытылган.
Ләкин, классташлар, күңелемдә
Сезнең исем нурга манылган.
 

Аннан инде, әлбәттә, күңелдәге иң затлы хис – сөю-сөелүгә багышланганнары аеруча нәфис, зәвыклы төс алган:

 
Синекедәй серле күз карашын
Башкалардан эзләп табалмам.
Син бары тик минем бәхетемә
Тугансыңдыр җирдә, багалмам.
 

Армиядә хезмәт итеп кайту, югары белем алу, гаиләле, бала-чагалы булу – болар һәммәсе аның тормыш юлының гадәти баскычлары. Аларның һәммәсен яшәешнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган мөгаллимлек эшчәнлеге тоташтыра. Мәхәббәтенә, гаиләсенә тугры булган кебек, ул балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтенә дә гомер буе кимчелек китермичә яшәде һәм эшләде. Иң мөһиме – эшен яратып башкарды. Балаларда бары тик уңай якларны гына күрү, аларның шул сыйфатларын тагын да үстерергә омтылу аның шәхси педагогикасының нигезенә ятты. «Шәхси педагогика» дигәч, кемнәрдер уйлап та куяр: бераз арттырып җибәрмиме бу абый? Юк, арттырмыйм. Чөнки күп еллар буена мавыгып, эшен иҗади фикерләү белән үреп алып барган, югары кимәлдә аналитик уйлау сәләтенә ия булган затның, гомуми педагогикадан тыш, үзенә генә хас белем бирү һәм тәрбияләү алымнарының бай методикасы барлыкка килә икән, бу бер дә гаҗәпләндерми. Мондый хәл, еш булмаса да, очрап тора. Чөнки нәзари яктан бер системага салынган тәҗрибә әлеге затның күңел дөньясы, белеме, дөньяга карашы белән сугарыла, шуңа күрә аны хосусый педагогика дип карау гадәткә кергән. Р. Гобәев – нәкъ шундый мөгаллим. Аның бу хакта матбугатта күренеп килгән язмалары аша әлеге тәҗрибә күп кенә башка коллегаларына да таралды. Дөресен әйткәндә, аның галимлеккә дәгъва итәргә дә бөтен мөмкинлеге бар иде. Хәтта ул бу юлда шактый хезмәт куярга да өлгерде. Үзенең остазларыннан берсе академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Татар телендә омонимнарның ясалышы һәм барлыкка килүе» дигән темага кандидатлык диссертациясе язды, хәтта кандидатлык имтиханнарын тапшырды. Әмма тормыш мәшәкатьләре белән бу эшен ахырга кадәр алып чыгу тоткарланып калды. Аннан, калган эшкә кар ява дигәндәй, һаман артка чигенә барды. Педагогия институтына методика укытырга чакыру алгач та, авылыннан, яраткан мәктәбеннән, укучыларыннан аерылып китә алмады. Ул шулай, укучыларының, бергә эшләгән коллегаларының җылы карашларын тоеп, авыл мәктәбендә эшләде дә эшләде. Олыгайган көнендә бу ихтирам аның күңеленә канәгатьләнү хисе бирә, киләчәккә өметле караш тудыра. Кешеләрне яратсаң, үзең дә бу өлештән мәхрүм калмассың, дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу очракта ул Рәим Гобәевкә аеруча туры килә.

Ярату – бөек хис. Бала – сизгер җан. Аңа остазларының үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтеп тә торасы юк. Ул моны күз карашыннан, укытучы абый-апаларының авызыннан чыккан сүзләрнең нинди интонация белән яңгыравыннан сизеп ала. Аның үз күңелендә дә шуңа бәрабәр җавап хисләре уяна. Укучының күңелендә сиңа карата нинди бәя булуын сизү сәләте булмаган укытучы үз эшен тиешенчә башкара алмый. Р. Гобәев исә моның остасы. Мәктәптә генә түгел, бәлки бөтен яшәешендә шулай. Кеше –бербөтен. Ул – мәктәптә болай, өйдә тегеләй була алмый. Рәим кордашның автобиографик әсәрен укыганда, бу аеруча ачык күренә. Повестьның беренче бүлекләрендә без аның үз оныклары белән ничек ихлас, максатка юнәлешле тәрбия эшен сиздерми генә алып баруын күреп сокланабыз. Оныклар бу очракта бабалары үзләренә тәрбия бирү белән шөгыльләнә дигән уйны башларына да китермиләр. Бабай кеше үзе дә бу турыда уйламый, бары тик шушы гамьнәр белән яши генә. Ул бу очракта да аларны үзенең яшәү рәвеше белән тәрбияли. Туган якның үткәне, табигате, элгәр буыннар, алар дәфен ителгән урыннарны зиярәт кылу, Коръән уку… Болар һәммәсе оныкларына зур сабак. Тәрбиянең мондыен, ягъни нәсел-нәсәпкә бәйле уй-гамьнәр белән өртелгәнен, бер генә мәктәп тә, югары уку йорты да бирә алмый. Бу – ата-ананың, әби-бабайның бурычы. Шунысы бар: синнән шундый тәрбия ала алсыннар өчен, син балалар-оныклар алдында зур абруйга ия булырга тиеш. Чөнки алар теләсә кемнең сүзен, гамәлен күңелләренә сеңдерә алмыйлар. Без әлеге әсәрдән дә Рәим замандашның шул төбәктәге аксакаллар югарылыгында торуын күрәбез.

Бездә элек-электән шулай килгән: күренекле мөгаллимнәр бер үк вакытта кулларына каләм дә алганнар. Заманга хас уйланулары аларның шигырьләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рәим Гобәй дә (бу аның әдәби тәхәллүсе) гомер буе каләм тибрәтте. Кайберәүләр кебек, каләмен лаеклы ялга чыккач кына чарлаган кеше түгел ул. Ничә еллар буена аның җитди проблемалар күтәргән публицистик һәм фәнни язмалары район һәм республика матбугатында басыла килде. Шул ук вакытта укучыларга әдәби иҗат җимешләрен дә тәкъдим итә торды. Р. Гобәй шигъри әсәрләр язуда, чәчмә әсәрләр иҗат итүдә дә каләмен сынап карады. Аның шигырьләренә фәлсәфи лиризм хас, аларны укыганда, кеше күңеленә яшәешнең төрле күренешләренә карата ниндидер яңа бәяләр, моңача кичермәгән хисләр өстәлә. Һәр шагыйрь кебек, мәхәббәт хисләрен җырлауга да зур урын бирә. Шул ук вакытта аларда уен-көлке, юмор аша тирән мәгънәле нәтиҗәләргә килү дә еш очрый. Аның иҗатының бу ягы күпләгән мәзәкләрендә, афоризмнарында ачыла. Иҗатында үзенә хас табышлары күп булу бәхәссез.

Без халык шагыйре Шәүкәт Галиев әсәрләрендәге шук малай Шәвәлине яхшы беләбез. Р. Гобәйнең балалар өчен язган әсәрләрендә исә Сәрсәр образы бар. Бер китабы «Сәрсәр мәзәкләре» дип атала да. Бу шаян табигатьле, әмма зирәк, тапкыр малай сөйкемлелеге, төрле хәлләргә елмаеп карый белүе белән үзен яраттыра. Аның сүзләре, уйлары кешеләрнең сөйләменә фразеологизмнар кебек урнаша баралар. Бу исә иҗатчы өчен сөенечле хәл.

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәим Гобәй – берничә китап авторы. Чаллы нәшриятларында чыккан ул җыентыклар укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җыйнап әйткәндә, ул – гомер буе иҗат ләззәте белән мавыгып яшәүче, бай күңелле, каләмгә тугрылыклы шәхес. Аның бу китабы да үз укучыларын табар дигән ышанычыбыз зур.

Фоат Галимуллин, әдәбият галиме

БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА
(Әдәби-документаль повесть)

 
Истәлеккә нәрсә алыр идем,
Бала чакка кире кайтып булса?
Искитәрлек әйбер юк та кебек,
Шөкер итә идек тамак туйса.
 
И. Гыйләҗев

Радиодан Рафаэль Латыйпов башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә Оскар Усманов иҗат иткән «Гомерләр үтә икән ул» дигән җыр яңгырый:

 
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән.
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!..
 

Бу җырны аеруча яратып тыңлыйм мин. Күңелнең иң түрендә сакланып калган тоҗым җепләреннән дә миллион тапкыр нечкәрәк кылларны тибрәтеп җибәрүче, кеше гомеренең чикле булуын искәртүче, картаеп та сүнәргә өлгермәгән балалык һәм яшьлек хисләрен кабат кабызып җибәрүче бу җырны кем генә гамьсез тыңлый алыр икән! Мин үзем, шәхсән, өлкән яшьтәге кеше буларак, шул хисләрне кичерәм, уйларымда гына булса да, үткән көннәремә кайтам.

Җитмеш яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр, бу финиш сызыгын авырмый-нитми җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләнә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм. Алдагысын бер Аллаһым үзе генә белә.

Олыгая төшкәч, кеше үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында еш уйлана башлый. Аның балачагы, яшьлек еллары, сөю-сөелүе, балалар үстерүе һәм кылган гамәлләре хакындагы уйлары берәм-берәм тышка бәреп чыга.

Мин дә еш кына шул халәтне кичерәм. Өлешемә тигән көмешем дигәндәй, тормыш юлымдагы вакыйгаларны барлыйм, ул көннәрне, әле кичә генә булып үткәндәй, бөтен ваклыклары белән кабат искә төшерәм. Миңа яшәү өчен көч биреп торган әти-әниемне, якын туганнарымны, сөекле хатынымны, яраткан балаларымны, бергә үскән дус-ишләремне ничек уйламыйм ди?

Мин гомерем буе туган авылымда яшәдем, кырык ике ел буе балаларга белем бирдем. Нинди генә авырлыклар, кимсетүләр күрсәм дә, яраткан авылымны, укыткан мәктәбемне ташлап китмәдем. Мамадыш урта мәктәбендә уку, Совет Армиясендә хезмәт итү, Казанда югары белем алу елларымны санамаганда, билгеле. Ә бит дәрәҗәле урыннар тәкъдим итүчеләр булды. Ничек ташлап китим соң? Монда минем иң якын кешеләрем – Әтием белән Әнием яшәде бит! Әтием җитмеш сигезенче, әнием туксан беренче яшьтә бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын, Ходаем! Бүгенге көндә барлык туганнарым да авылда яшиләр. Алар белән аралашып торабыз.

Хатыным Розалия белән биш бала тәрбияләп үстердек. Рим, Эльвина, Зөлфинә – югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары – минем юлны дәвам итүчеләр. Олы кызыбыз Раушания авылыбыздагы балалар бакчасында тәрбияче, кече кызыбыз Руфинә Мамадыш үзәк больницасында акушерка булып эшли. Өч кызыбыз, авылга якын шәһәрләрдә яшәгәнлектән, атна саен диярлек гаиләләре белән безнең янга кайтып йөриләр. Без Рим гаиләсе белән бергә яшибез. Улыбыз шактый еллар тракторчы булып эшләде. Колхозлар тулысынча җимерелеп беткәч, биш ел Гришкино төп мәктәбендә мари балаларына белем бирде. Бүгенге көндә авылыбыз Мәдәният йортында директор булып эшли.

Күптән түгел тугызынчы оныгыбыз – кече кызыбызның улы Нияз туды. Болар безнең өчен зур бәхет түгелмени?!

Мин Себер, Урал, Оренбург якларындагы, Идел буендагы шәһәр һәм авылларны күрдем. Татарстанның өч дистәдән артык районында булдым, тик, Туган авылым, синнән дә гүзәл, күңелгә якын, сөекле, матур табигатьле урынны беркайда да очрата алмадым. Мин бүген дә синдә яшим, иҗат итәм, Туган авылым!

Күңелдә үзеннән-үзе түбәндәге шигъри юллар туа:

 
Бу якның чишмәсен, күлләрен
Кем күргән, сокланган иң элек?
Кем генә булса да, авылымның
Урынын сайлаган бик белеп.
Урнашкан ул таулар кочагында,
Тирә-ягы болын, урманнар.
Мондый гүзәл авыл, йә, әйтегез,
Җир йөзендә тагын кайда бар?!
 

Еш кына кайбер шагыйрьләр туган авылларын ташлап китүләре, аны гомерләре буе сагынып яшәүләре; авылда калган әти-әниләрен, сөйгән ярларын бер күрергә зарыгып торулары турында шигырьләр язалар. Гөмбә кебек калкып чыккан «җырчылар» да радио-телевидение тапшыруларында көн-төн шул хакта җырлыйлар. Ә бит аларның күпчелегенә унсигез-егерме биш яшьләр тирәсе генә. Әнә бит берсе «Төштә күрәм авылымны» дип азаплана. Ә ник кайтып тормаска йә булмаса туган авылын күреп китмәскә? Төшләренә дә кереп йөдәтмәс иде! Мин аларны гаепләргә җыенмыйм.

Һәркемнең үз язмышы, тормышка, дөньяга үз карашы.

Туган як! Туган авыл! Һәркем өчен дә мәңге онытылмаслык изге җир, кадерле урын ул. Кайчандыр язмыш җилләренә ияреп, чит-ят җирләргә, зур калаларга чыгып китеп, шунда яшәгән өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да соңгы елларда үзләренең балалары, оныклары белән җәй көннәрендә Сабантуйларга ешрак кайта башладылар. Поезд-мазарга утырып азапланасы да юк, күбесе үз машиналарында җилдерә. Мин үзем аларны Сабан туен карар өчен генә кайталардыр дип уйламыйм. Туган җирләрен, туган авылларын сагынып җирсеп кайтулары аларның! Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр бит. Ә күпме ерак якларда вафат булган өлкәннәребез үзләренең соңгы васыятьләре буенча туган авылыбызда җирләнәләр. Ә зират беркемне дә үгисетми, аларның һәркайсын үз кочагына ала бара…

* * *

2013 ел. Күктә апрель кояшы балкый. Көн җылы, матур. Агачлар язгы киемнәрен кияргә ашыгалар. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.

Урамда кыштан калган чүп-чарны себереп йөргән чагым. Көтмәгәндә өй турыбызга кыйммәтле җиңел машина килеп туктады. Машинадан миңа таныш булмаган өлкән яшьтәге әби, илле-илле биш яшьләр тирәсендәге сөйкемле генә ир кеше, авылыбызның мулласы Шәрифулла абый һәм аның туксан биш яшьтәге әнисе Хәдичә әби төштеләр.

Матур гына күрешеп алганнан соң, Шәрифулла абый кунаклар белән таныштырып алды:

– Рәим, беләсеңме болар кемнәр? Син минем 1930 елны Себер якларына куылган Рәхимулла бабам турында газетага язып чыккан идең бит әле. Хәтерлисеңме? «Нигъмәтулла тирәкләре» дипме шунда.

– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә!..

– Менә Рәхимулла бабайның кызы – әтинең сеңлесе Бәдәр апа – шушы була инде. Ә монысы – аның улы Исрафил. Бүген генә Красноярск ягыннан кайтып төштеләр. Бәдәр апаның үзе исән вакытта туган йорт нигезен, бабасының утырткан тирәкләрен, уйнап үскән урамын, гомумән, туган авылын, биредә яшәүче туганнарын күрәсе килгән икән. Үзләренең нәсел-нәсәпләре турында язылган синең китабыңны да күрәсе килгән. Синең янга килүебезнең сәбәбе шушы иде, – дип, сүзен тәмамлады Шәрифулла абый.

Чәй эчеп чыгарга чакыргач:

– Әле яңа гына табын артыннан кузгалдык, кереп тормыйбыз. Чакыруың өчен рәхмәт! – диделәр алар.

Без бишәүләп Бәдәр апа күрергә теләгән җирләрне карап йөрдек. 1920–1930 елларда үзе яшәгән йортны күргәч, ул түзмәде, үкси-үкси елап җибәрде. Бу вакытта аның күз яшьләре ирексездән йөзен чылатса да, үзе яшәреп киткәндәй күренә иде. Иң гаҗәбе шунда: Бәдәр апага быел – туксан өч яшь, Хәдичә җиңгәсенә (Хәлил абыйсының хатыны) туксан биш яшь тула икән!

Кичке якта без Шәрифулла абыйлар йортында кабат очраштык. Миңа бу йортта күп мәртәбәләр булырга туры килде. Туксанның аргы ягына чыккан тирән хәтерле Хәдичә әби авыл тарихы белән бәйле бик күп вакыйгалар турында сөйләде. Аның сөйләгәннәренә һәм «Хәтер китабы»на нигезләнеп, утызынчы елларда авылыбызда барган репрессияләр турында да газеталарга язгалап тордым. Ике авылдан гына да ул вакытта иллегә якын кеше Сталин режимының корбаны булган. «Нигъмәтулла тирәкләре» исемле язмам Бәдәр апаның тормышы белән бәйле булганга, аны әсәрнең тукымасына кертүне кирәк дип санадым.

* * *

Иртән торып ишегалдына чыгуга, күзләрем уң як күршем бакчасындагы бертигез биеклектә үскән юан, карт тирәкләргә төшә. Мин белә-белгәннән бирле үсәләр инде алар. Үз башларыннан бик күп төрле заман җилләрен уздырган бу агачларны Нигъмәтулла тирәкләре дип йөртәләр авылыбызда. Хатирә апа дүрт кыздан соң өч малай бүләк итә иренә: Фәрхулла, Сәйфулла, Рәхимулла. Уллары тугач, алар хөрмәтенә өч тирәк утырта Нигъмәтулла абый. Алга таба сүзем аларның кече уллары Рәхимулла турында барачак.

1871 елны туган Рәхимулла әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнеп үсә. Таза, куәтле егет таш та чыгара, урман да кисә, балта эше дә эшли. Әтисе урынына төп йортта хуҗа булып калган Рәхимулла авылның иң чибәр кызы Кәшифәгә өйләнә. Бер-бер артлы тугыз бала – Хәлил, Рәхмәтулла, Сибгатулла, Рәфигулла, Минһаҗетдин исемле уллары, Факия, Бәдәр, Зарифа һәм Таибә исемле кызлары туа. Малайлары ишле булгач, Рәхимулла абыйларның җире дә мулдан була. Җир эшкәртү өстенә берсеннән-берсе көчле ир затлары такта яралар, таш чыгаралар, сату-алу эше белән шөгыльләнәләр. Кул көче белән яшәп, тормышларын елдан-ел яхшырталар. Ак чыршыдан ике зур бура бурап, яңа йорт күтәрәләр, каралты-кура җиткерәләр. Тиздән алар ике ат белән эшли торган ярма яргыч машиналарын көйләп җибәрәләр, сугу станын булдыралар, Комазан елгасы аша күпер салалар, урамыбызга таш җәя башлыйлар.

Егерменче еллар ахырында, илгә афәт киләсен сизенгәндәй, Хәлил белән Рәхмәтулла Урал якларына чыгып китәләр. Аннан Хәлил Ярославль ягына юл тота.

Шомлы утызынчы ел гөрләшеп яшәгән бу гаиләгә кара кайгы китерә. Беренчеләрдән булып гаиләсе белән колхозга кергән Рәхимулла абыйны, колхозга каршы эшчәнлектә гаепләп, 1930 елның 4 февралендә кулга алалар һәм биш елга төрмәгә җибәрәләр. Озакламый аларның барлык мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Кәшифә апа җиде баласы белән Красноярск краена сөрелә. Сөрелүчеләр исемлегендә булган җитмеш өч яшьлек Хатирә әбине Кукмарадан авылга ялгызын кайтарып җибәрәләр. Игелекле кешеләрдә кунып йөргән карчыкны, ике айлап вакыт үткәч, Алабуга ягында яшәүче сеңлесе үзе белән алып китә. Сүз уңаенда, авылдашларыбыз Исмәгыйлев Исхак, Сабир һәм Шәйдулла Кәримовлар, Хөсәен һәм Хәсән Ибраһимовлар гаиләләренең дә шул якларга куылуын әйтеп узарга кирәк.

Мин Рәхимулла абыйның килене Хәдичә апа белән сөйләшеп утырам. 91 нче яше белән баручы карчык ул елларны яхшы хәтерли әле. «Миңа ул вакытта унике генә яшь иде, – дип сөйли ул. – Кәшифә апаларны алып киткәндә, ике кызы капка баганаларын кочаклап еладылар. Абыйларының, апаларының да күзләрендә яшь иде. Кемнең туган йортын, илен ташлап китәсе килсен соң?! Иң кече уллары Минһаҗетдин оста җырчы, гармунчы иде. Шигырьләр, җырлар да чыгарды. Атларга утырып, авылны чыкканда да гармунда уйнап җырлады ул. Җырының сүзләре бүген дә истә тора әле:

 
Су буендагы таллыкта ялгыз күке моңлана,
Безгә заман авыр килде, бөтен дөнья болгана.
Моңайма, күке, моңайма, моңайсаң да аталар,
Безгә ярый моңайсак та, чит җиргә озаталар.
Эзләп-эзләп табалмадым күкеләрнең оясын,
Кайда барып сыенырбыз, сүнгәч бәхет кояшы.
Без китәбез ят җирләргә, кабат кайтырбыз микән?
Сезнең белән, авылдашлар, очрашырбызмы икән?
 

Кабат очраша алмадык шул Минһаҗетдин белән. Бу аның соңгы җыры иде. Кәшифә апа 1934 елда Себер ягында үлеп кала, Минһаҗетдин 1939 елны Үзбәкстанга китеп югала. Заманалар үзгәргәч, башка туганнары белән очрашып, аралашып тордык. Алар да кайтып торды, без дә барып йөрдек. Бүгенге көндә аларның күбесе юк инде. Кая гына сибелмәде Рәхимулла белән Кәшифә апа балалары. Рәхимулла абый 1937 елны авылга кайтты. Бераз торгач, Ташкент ягына чыгып китте. Абыйсының малайлары шул якта иде бугай. Шуннан соңгы язмышы безгә билгеле түгел.

Булачак ирем Хәлил белән 1936 елда Ярославль шәһәрендә очраштым. Ул анда электростанциядә эшләде. Сугыштан ике генә хаты килеп калды аның. Хәбәрсез югалды, дип яздылар. 1942 елны ике бала белән авылга кайтып төштем. Һай, ул елларда күргәннәр…»

1955 елны авылыбызга кунакка кайткан Сибгатулла абыйны мин хәтерлим әле. Безгә кергәч, әти белән бик озак сөйләшеп утырдылар алар. «Ул көннәрне гомер онытасым юк. Кукмарадан сак астында, мал вагоннарында Енисей елгасы буендагы Лесосибирск шәһәренә китереп ташладылар. Аннан Маклаково авылына алып киттеләр. Кечкенә баракта ике ел азапландык. Халык ач булды. Чирәмгә кадәр ашарга туры килде. Төрле авырудан үлүчеләр күп булды. Рәфигулла абый белән, ач көе диярлек, уникешәр сәгать лесозаводта эшләдек. Юан-юан агачларны кисәргә-ботарга, күтәрергә туры килде. Берсеннән-берсе кечкенә сеңелкәшләр дә безнең тәрбиядә бит. Илдә барган зур төзелешләр өчен махсус җыйганнарын без соңрак аңладык», – дип сөйләде ул. Лесосибирск шәһәрендә зур тырышлык белән йорт салуларын әйтеп узды. Сугыш еллары турында да сүз барды ул чагында.

Аннары әти белән бергәләп ихаталарын – төп пуҗумнарын карап йөрде ул. Бабасы утырткан тирәкләрне кочаклый-кочаклый елады, догалар укыды.

Рәхимулла абыйларның ак чыршыдан салынган йортлары озын гомерле һәм сәер язмышлы булып чыкты. Хуҗалары куылгач, ул башта «ВИЛком» колхозы идарәсе ролен үти. Абзарларына колхоз атлары урнаштырыла. Бер елга якын кәнүшни йорты булып торгач, аны сүтеп, Олы урамга күчерәләр. Анда колхоз идарәсе һәм авыл Советы урнаша. Шактый еллар авыл китапханәсе булып торгач, йортны сыерлар фермасы янына күчерәләр. Аннан соң сыер савучыларның җәйге лагерь йорты булып тора ул. Сиксәненче елларда йорт Гришкино авылына «юл тота». Механизаторлар йорты булып хезмәт итә. Иң гаҗәбе: Рәхимулла абыйның бу йорты туксанынчы еллар башында яңадан үзебезнең урамга әйләнеп кайтты. Укытучы Вәҗиева Асия апага утызынчы елларда тартып алынган йортлары өчен бирелде ул. Асия апа мәрхүмә инде. Төп пуҗумнан илле метрлап кына ераклыктагы йозак салынган йортта бүгенге көндә беркем дә яшәми. Яхшы сакланган бу йортка Ходай Тәгалә тагын ниләр язгандыр?!

Бәдәр апа, мин укыганнарны күз яшьләренә ирек биреп тыңлап утыргач, түбәндәгечә сөйли башлады:

– Без, кечкенәләр, Рәфигулла, Сибгатулла һәм Минһаҗетдин абыйлар тәрбиясендә үстек. Алар лесозаводта авыр эшләрдә эшләделәр. Иртүк чыгып киттеләр, төнлә кайтып керделәр. Бик арып кайталар иде. Ач булган көннәр күп булды. Андагы халык ничек яшәсә, без дә шулай яшәдек. «Халык дошманнары», «кулак калдыклары» дип тә кыерсыттылар. Шулай да алга таба яшәүдән өметебезне өзмәдек. Авыр еллар булса да, тырышып укыдык.

Мин үзем, Маклаково авылында җидееллык татар мәктәбен бетергәч, 1941 елның июнендә Енисейскида педучилище тәмамладым. 1941–1954 елларда Зур Мурта районы Югары Казанка авылында төрле милләт балаларыннан торган башлангыч мәктәптә укыттым. 1948 елны Зур Мурта посёлогында шофёр булып эшләүче Сөләйман Хәкимов исемле егеткә кияүгә чыктым. Югары Казанка авылына алты ел буе җәяү йөреп эшләдем. Мәктәптә эшләүне туктатырга туры килде. Пенсиягә чыкканчы (1975 елга кадәр) лесхозда урман культуралары мастеры булып эшләдем.

Сөләйман белән өч бала тәрбияләп үстердек. Олы кызым Фәүзия, Красноярскида политехника институтын тәмамлап, лесхозда мастер булып эшләде. Ире Сәлим мастерской мөдире иде. Хәзер икесе дә пенсиядә инде. Малайлары Рөстәм белән Тимур шофёр булып эшлиләр.

Кече кызым Фаимә, шул ук институтны тәмамлап, Красноярскида инженер-конструктор булып эшләде. Ире Зиннур (төзелештә эшләгән, хәзер мәрхүм инде) белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Ринат белән Илдар –космик аппаратлар конструкторлары. Икесе дә Красноярскида академия тәмамладылар. Бүгенге көндә ике кызым да гаиләләре белән Красноярскиның үзендә яшиләр.

Улым Исрафил реаниматор белгечлеге буенча Красноярск медицина институтын тәмамлады. Туруханск шәһәрендә баш врач булып эшли. Хатыны Мәрьям, кызлары Алисә – терапевтлар. Уллары Марат – юрист.

Бүгенге көндә Рәхимулла белән Кәшифә балаларыннан мин генә исән калдым инде. Үзем Зур Мурта посёлогында яшим. Ирем Сөләйман вафат булды. Кызларым минем янга алмаш-тилмәш кайтып торалар. Гомер иткән җиремнән кызларым янына да, улым янына да китәсем килми. Туганнарымның балалары һәм оныклары да килгәләп торалар. Ни генә булмасын, күпме еллар үтмәсен, туган авыл сагындыра шул инде! Картайгач бигрәк тә. Быелгы кайтуым да шуның өчен…

Язмам озынга киткәнлектән, Рәхимулланың башка балалары, оныклары турында язып тормыйм.

Рәхимулла пуҗумы турында да бераз язып үтәсем килә. Аның йортын 1933 елда сүтеп алып киткәч, Фәйзетдин һәм Гайшә Ульдановлар алар нигезендә яңа йорт җиткерәләр. Флүрә һәм Дәләфрүз исемле кызлары белән бергә яши башлыйлар. Фәйзетдин абый сугышка киткәч (ул 1945 елда Маньчжуриядәге Хайлар шәһәрендә һәлак була), Гайшә апа 1943 елны кызлары белән Мамадышка күченеп китә.

Бу йортта Харис һәм Шамил исемле уллары белән Мәймүнә апа Фәтхетдинова яши башлый. (Алга таба балалык дустым Шамил турында сүз булачак әле.) 1948 ел ахырында алар Урал ягына чыгып китәләр. Озакламый Гайшә апаларның йорты Мамадышка күчерелә. Бу нигезгә Су буе урамыннан үз йортлары белән Әюп һәм Мәсхүдә Мөхәммәтшиннар килеп төпләнделәр. Бүгенге көндә ул йортта аларның улы Мөнир гаиләсе яши.

Үлгәннәрнең каберен бел!

Бүген әниемне төшемдә күрдем. Аның турында бик еш уйлансам да, соңгы елларда төшемә кергәне юк иде. Минем бик кечкенә чагым, имеш. Бер төркем хатын-кыз, атлы арбага утырып, болынга таба төшеп баралар. Кайсысы агач сәнәк, кайсысы тырма тоткан. Алар арасында әнием дә бар икән. Үзләре нәрсә турындадыр сөйләшәләр, көлешеп тә алалар. Әнием һаман элеккечә чибәр, матур. Ялгызым гына урамда яланаяк басып торуымны күреп, әни миңа кычкырып җибәрде:

– Әйдә, улым, безнең белән барасыңмы?

– Син кая барасың соң, әни? – дим икән мин.

– Әтиең янына…

– Ул да исәнмени?

– Исән-исән, улым… Әйдә, тизрәк бул!

Мин, елый-елый, арба артыннан йөгерәм, имеш. Ул ара булмады, атлылар юкка чыкты. Әнине, елый-елый, озак эзләдем әле мин. Әллә нинди агачлар арасына кереп адаштым. Мин моннан бүтән чыгалмыйм икән, дип үкси-үкси елап торганда, янәшәдә яткан хатыным Розалия төрткәләп уятты үземне. (Әле ярый төш кенә булган икән!) Уф, дип куйдым мин, авыр сулап.

– Кайчаннан бирле елап ятасың… Берәр җирең авыртмыйдыр бит?

Мин аңа төшемне сөйләп бирдем.

– Алай булса ярый. Берәр ятим балага хәер бирергә кирәк. Зиратка барып, каберләре янында дога укып кайтсаң, тагын да әйбәтрәк булыр.

– Ярый, шулай итәрмен. Бик дөрес әйтәсең, – дип килештем аның белән. – Бер чыккач, Кот Чокырында яшәп, якты дөньядан үткән ерак бабамнарның рухына да дога кылырга кирәк булыр алайса. Күптәннән булганым юк. Бергәләп барсак ничек булыр? Көздән бирле барганыбыз юк бит инде. Өч яшендә вафат булган кече улыбыз Наилнең бакыйлыкка күчүенә дә быел егерме бер ел була бит! Аның каберенә дә чәчәкләр куярбыз. Әй гомерләр диген…

Розалия, кече улыбызны искә төшерүдән, күз яшьләренә ирек бирде. Минем күзләр дә дымланып китте. Бераздан ул тынычланып калды һәм:

– Зират тавына менәргә минем аякларым авырта шул… Бик менәр идем дә… Үземнең дә күптәннән барасы килә, – дип куйды. – Лаләләр, мәкләр шау чәчәктә чагында каберләренә куеп кайтсак, әйбәт булыр иде шул…

– Зиратка бару өчен бер дә борчылма, машина белән барырбыз. Әйберләрне дә күтәреп йөрисе булмас, – дип тынычландырдым аны.

– Машина Римнең үзенә кирәк булса?

– Кирәк булмый. Бүген алар Мәдәният йорты тирәсен җыештыру өмәсе үткәрәләр, беркая да барырга җыенмыйлар. Иртәгә район күләмендә ниндидер семинар буласы, ди.

* * *

Ял көне икәнен белеп, барлык адәм балаларына куаныч-сөенеч алып килергә теләгәндәй, бүген кояш та башка көннәргә караганда иртәрәк уянды. Май кояшының җылы һәм ягымлы нурлары барлык җиһанны назлый, сөя, иркәли. Әйтерсең әниемнең җылы, йомшак куллары. Талгын гына иртәнге җил исә. Өй каршындагы бакчада үсеп утыручы гөлләр миңа карап елмаялар, үзара нидер сөйләшәләр, серләшәләр. Розалия шикелле минем дә башларыннан сыйпап үтүемне көтәләр, ахры.

Розалия, мин белә-белгәннән бирле, гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Аны авылыбызда аш-су остасы буларак кына түгел, берсеннән-берсе матур, күркәм гөлләр үстерүче хуҗабикә буларак та беләләр. Кемнәр генә сокланмый икән ул үстергән шау чәчәкле гөлләргә! Яңа төр гөлләрне дә каяндыр табып тора ул. Аның бу шөгылен белгән дүрт кызыбыз да, киленебез дә ят гөлләр бүләк итеп торалар аңа. Эшләре нитикле күп булмасын, тәрәзә төпләрендәге, идәндәге, стеналардагы, хәтта түшәмдәге йөздән артык гөлләре белән сөйләшеп чыгарга, аларга су сибәргә җитешә ул. Кайчагында мин аңа:

– Көн саен артып торган гөлләрең белән өйдәге кислородны бөтенләй калдырмыйсың бит инде! – дим шаярып.

Аның миңа җавабы кыска була:

– Гөлләр алар үзләре кислород чыгаралар. Синең уннан артык шкафка дыңгычлап тутырылып, ярты гасыр буе сөрсегән ис чыгарып ятучы китап-журналларың түгел лә алар. Гөлләр дә балалар кебек иркәләгәнне, тәрбияләгәнне ярата. Нәзберек җаннар! Алар – минем гомер юлдашым, юанычым.

– Шуңа күрә «Роза гөлем минем!» дип иркәләп торам да инде мин сине.

Урам яктагы кечкенә бакчада да нинди генә чәчәкләр үстерми Розалия. Иртә яздан чәчелгән-утыртылган чәчәкләре кара көзгә чаклы урамыбызга аерым бер матурлык, ямь биреп торалар. Кем генә гамьсез үтеп китә алыр икән берсеннән-берсе балкып утыручы чәчәкләргә күз төшермичә! Ә 1 сентябрь иртәсендә мәктәпкә җыенган оныкларыбызга, биредән үтүче балаларга иң матур чәчәкләрне үз куллары белән өзеп бүләк итә ул. Яңа гына өйләнешкән парлар да, бирегә килеп, бер кочак матурлык, шатлык, куаныч төяп китәләр. Чөнки чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар минем өчен илһам чыганагы да.

Утыз елга якын туган авылыбыз мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшләгән Розалиянең гөл-чәчәкләре башка авыллардан килеп, биредә яшәгән укучыларның хәтерләрендә хәзер дә саклана әле. Килгән хатларыннан чыгып әйтүем. Тере табигатькә мәхәббәт, шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең гүзәллегенә соклану хисләре уяту укучыларга тәрбия бирүнең бер юлы түгелмени?!

* * *

«Калина»ны гараждан алып чыгуым булды, яныма оныгым Радик килеп басты. Үзе, бернәрсә белмәгәндәй, хәйләкәр елмая.

– Бабай, син кая җыендың болай? – дип сорады ул йомшак, ягымлы тавыш белән. – Әле сәгать җиде генә тулып килә бит!

– Кояш кыздыра башлаганчы, машинаны юып куйыйм дигән идем, улым. Безнең шикелле аның да юынасы килә ич. Син нигә иртүк тордың соң әле? Бүген ял көне ич. Йоклыйсы иде туйганчы.

– Вәт хитрый бабай! Машинаны кичтән үк әти белән юып куйдык бит. Оныттыңмыни?

– Әй, карт кешенең нинди хәтере булсын инде аның. Бөтенләй истән чыккан бит, тәкә сөзгере!

– Итәрсең сине хәтерсез! Сез әби белән зиратка барырга йөрисез бит. Әби гөл бакчасыннан бер чиләк чәчәкләр җыеп куйды анда. Зиратка барып кайтабыз, диде. Мине дә алып барасыздыр бит бүген?! Бер атна элек вәгъдә иткән идең, бабай… Онытмадыңмы?

– Ник аны баштук шулай димәдең соң?

– Үзең бит: «Кешеләр белән һәрвакыт җайлап, итагатьле итеп, ашыкмыйча сөйләшегез», – дисең. Менә мин дә шулай сөйләшергә өйрәнәм инде.

– Ярый алайса. Апаңа да әйт! Аңа да вәгъдә биргән идем. Җыеныгыз!

Башкалар җыенган арада, Тау асты урамында әнисе белән генә торучы алты яшьлек Илдарга, башыннан сыйпап, хәер биреп кайттым. Акыллы малай күренә. Иртүк әнисе тирәсендә бөтерелә. Үткән ел әтисе, машина авариясенә юлыгып, мәңгелеккә киткән иде. Урыны җәннәттә булсын!

Зиратка барырга җыену озакка сузылмады. Целлофан капчыктагы кыска саплы ике тырманы, пластик савыттагы суны, ике чиләкне һәм башка кирәк-яракны багажникка урнаштыргач сорыйсы иттем:

– Озаграк торырга туры килер, ашау-эчү дә алдыгызмы? Гөлләрегезне дә күрмим әле…

– Юкка борчылма, бабай. Барысын да алдык инде, – дип куйды Лилия.

Әниләре күтәреп чыккан гөлле чиләкне арткы утыргычта урын алган балалар арасына урнаштыргач, әбиләре дә минем янәшәмә кереп утырды.

Һәрвакыт машинада йөрүче дисбене кулына алгач, Розалия белгән догасын укып алды һәм: «И Ходаем, юлдагы бәла-казалардан үзең сакла!» – дип куйды. Улыбыз Рим белән киленебез Людмила безне кул болгап озатып калдылар.

Иң беренче эш итеп, моннан җиде ел элек агачтан салынган Рәшидә мәчетенә кереп, унике бала табып тәрбияләп үстергән Рәшидә апа рухына Илфат хәзрәт белән дога кылдым, хәер акчасы калдырдым. Бу мәчетне төзү өчен аның балалары зур көч куйдылар. Күңелдә үзеннән-үзе түбәндәге шигъри юллар языла:

 
Игелекле кешеләрең белән
Бәхетле син, авылым Комлы Ызан.
Алар көче белән кабат кайтты
Ерак еллар аша моңлы азан.
 

Шунысы куанычлы: Зирекле ягында да зур таш мәчетебез бар бит әле безнең. Кем кайда тели, шунда барып намаз укый, дога кыла ала…

«Калина», авыл урамнарын йөгереп үтеп, иске зиратка таба юл алды.

Авыл зиратын үтеп китүебезне абайлап алган Радик кычкырып куйды:

– Бабай, бабай, дим! Без зиратны үтеп киттек бит…

– Без, улым, башта иске зират урынына барып килербез. Анда да дога кылып китмичә булмас. Ни әйтсәк тә, анда ерак бабаларыбыз җирләнгән бит. Алар да рәнҗеп ятмасын! Ара якын бит, кул сузымы гына.

– Минем бу тирәдә генә бернинди зират та күргәнем юк, кайда соң ул? – дип сүзгә кушылды атна-ун көннән сигезенче сыйныфка күчәргә җыенган өлкән оныгыбыз.

– Ерак түгел. Менә килеп тә җиттек инде. Әнә теге наратлар артында…

Моңарчы үз уйларына бирелеп, сөйләшми-нитми тирә-юньне күзәтеп килүче Розалия дә бераз үпкәле тавыш белән сорап куйды:

– Син зират урынын төгәл хәтерлисеңме соң? Башта безгә авыл зиратына кереп чыгасы иде. Синең бу зиратта булмаганыңа да бишбылтырдыр инде.

– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Безнең балалык елларыбыз биредә үтте бит. «Уфалла» арбасына җигелеп, күпме печән ташуымны үзем генә беләм. Беренче тапкыр әтигә ияреп килдем мин бирегә. Икенче класста укый идем ул чакта. Кечкенә чалгы белән печән чабарга, янавыч белән эш итәргә әти өйрәтте. Элеккеге авыл, зират урыннарын да беренче булып ул күрсәтте. Икенче көнне дустым Мансур белән килгән идем… тик… Чалгыны яный гына башлаган идем, янавыч шуып китеп, баш бармак чалгы йөзеннән ике тапкыр үтеп китмәсенме. Үзәк өзгеч авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрдем. Яныма Мансур йөгереп килде. «Нәрсә, малай, кистең мәллә?» – дип сорап куйды ул, ни әйтергә белмичә. Бармактан аккан кан чабыла башлаган үлән өстенә тып-тып тама башлады. Мин яралы бармакны икенче кул белән кысып тоткан хәлдә аптырап торганда, Мансур, үзенең күлмәк итәген ертып алып, минем бармакны бәйләп куйды. «Бар, хәзер авылга йөгер, туктап торма, – диде ул миңа. – Арбаң белән чалгыңны үзем алып кайтырмын!»

– Бармактагы яра озак төзәлде. Ә аның җөе гомерлеккә калды. Тәк шту! Укучыларымны да ел саен диярлек Кот Чокырына алып килеп тордым бит.

Розалия, мин сөйләгәннәргә йомгак ясагандай, елмаю катыш:

– И балакаем, кечкенәдән үк күпне күреп үскәнсең икән шул! – дип куйды.

Барыбыз да көлеп җибәрдек…

Машинаны киң ябалдашлы имән күләгәсенә куеп, җиргә аяк басуыбыз булды, төньяктан кисәк кенә җан өшеткеч салкын җил исеп куйды. Барыбыз да калтыранып алдык. Көлеп торган кояш та ни өчендер йөзен чытты. Тып-тыныч кына үзара сөйләшеп утыручы куак-агачлар, ниндидер шомлы, елаган авазлар чыгарып, төрле якка бөгелә-сыгыла ыңгырашып алдылар. Ул ара булмады, кинәт килеп чыккан өермә, элеккеге авыл урынында бөтерелә-бөтерелә пәри туе ясап алды да, үзенең күренмәс кул-аяклары белән комлы балчыкны корсагына тутырып, өскә таба күтәрелде һәм бераздан, Комлы Ызан ягына таба юнәлеп, юкка чыкты. Ярый әле табигатьнең бу гайре табигый халәте озакка сузылмады, бераздан җиһан яңадан элекке хәленә кайтты. Могҗиза дими ни дисең инде моңа! Машинага ул-бу булмаганга сөенеп, аны читкәрәк тарттырып куйдым. Менә ышан син көнгә!

Кот Чокыры. Иске зират

Табигатьтәге бу сәер үзгәрешләрне гаҗәпләнеп карап торгач, без тар юл буйлап өскәрәк күтәрелдек. Шунда Розалия болай дип куйды:

– Машинадагы чәчәкләрне салкынрак җиргә алып куярга онытканбыз бит. Сез үзегез генә менегез. Минем анда булганым бар бит инде. Кыр чәчәкләре җыя торырмын.

– Ярый-ярый, без бит анда озак тормыйбыз. Әйдәгез, балалар, тагын бераз өскәрәк күтәрелик әле… Арыш басуы беткән урынгарак. Уң якка таба…

Элекке авыл турында без туктап калдык. Кайчан килсәң дә, сине биредә ниндидер моңсулык, сагыну хисләре биләп ала. Күңелдә – авыр бушлык.

– Менә биредә өч йөз ел чамасы элек Кот Чокыры исемле авыл булган, – дип сөйләп киттем мин, укучыларга дәрес аңлаткан кебек. – Кайчандыр унбишләп өй булган урында, карагыз әле, бүген, котыра-котыра, алабута, билчән, кычыткан ише үләннәр үсеп утыра. Мин – кул ишарәсе белән юкка чыккан авылның якынча чикләрен күрсәтеп алдым. – Мин үземне белә-белгәннән бирле бу урында иген үстермиләр. Дөрес, колхозлашу елларында җирнең бер өлешенә, атлар белән сукалап, кулдан бодай чәчеп караганнар. Әйбәт кенә тишелеп, матур гына үсеп тә киткән игеннәр. Мул уңыш алуны да өмет иткәннәр. Тик озакка киткән көчле яңгырлар, җил-давыллар иген басуын тар-мар итеп бетергән. «Күпне күргән, озак яшәгән Бәхтияр картның сүзләре дөрескә килде. Элекке авыл урынында икмәк үстерүнең җүнлегә алып бармавын, нинди дә булса бәла-каза килеп чыгасын аңлатып та караган иде ул колхоз оештырып йөрүчеләргә. Тик аның сүзләрен тыңлаучы булмады», – дип сөйләгән иде әти бервакыт.

– Бабай, ни өчен авыл Кот Чокыры дип аталган? Ә авыл үзе кая киткән соң? – дип сорап куйды Радик. (Алтынчы сыйныфка күчәргә җыенган оныгым нинди сорау бирәсен белә. Молодец!)

– Хәзер без яши торган Комлы Ызан авылының элекке урыны менә шушы Кот Чокыры дигән урында булган да инде. Уналтынчы гасыр ахырларында, Явыз Иван яуларыннан качып, Казан ягыннан бирегә килеп чыккан бабаларыбыз, үлемнән котылып, бу урында үзләренең бәхетләрен тапканнар. Шуңа күрә яшәү урыннарын Кот Чокыры (бәхет чокыры) дип исемләгәннәр. Берәр авыруданмы, яшәү шартлары начар булуданмы яки берәр фаҗигадәнме (монысын төгәл генә әйтү кыен) бу урында яшәүчеләр үзләреннән ике чакрым тирәсендә генә булган табигый яктан җайлы урынга урнашалар. Терәлеп торган урман-болыннары, чишмә-күлләре һ. б. уңайлыклары булган урынга башта дүрт аучы урнашкан булган, дип сөйли иде әтием. Шуның берсе әтинең дүртенче буын бабасы Тимерхан булган. Ул миңа – бишенче буын, сезгә җиденче буын бабабыз була. Менә шул дүрт аучы Комазан чишмәсе янында йортлар төзеп, шунда яшәгәннәр. Аннан соң берәм-берәм башкалар килеп утырганнар. Башта аучылык, балыкчылык белән кәсеп иткәннәр, аннары, шул тирәдәге җирләрне агачлардан арындыргач, игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Шунысы кызык: бу урам бүген дә Чишмә урамы дип атала. Белдегезме инде ике авыл арасында нинди бәйләнеш барын?

– Болар турында син каян белдең соң, бабай? Бу турыда китаплар бармы?

– Юк шул, кызым. Безнең авыллар тирән өйрәнелмәгән әле. Интернеттан да мәгълүматлар таба алмадым. Кот Чокыры турында да Сөләйман бабай һәм әти сөйләгәннәргә генә нигезләнеп сөйләдем. Аңа Җамалый бабам сөйләгән булган. Авылыбызның тарихы юкка чыга бара бит. Шуңа борчылам. Дөрес, кайчагында студентлар килеп сораштыра авылларыбыз тарихын…

Бу уңай белән, моннан утыз-утыз биш еллар элек «Кот Чокыры» исемле шигырь язган идем.

 
Явыз Иван яуларыннан качып,
Бире килеп чыккан бабайлар,
Сазлыкларны кичеп, урман кисеп,
Авылымның нигезен салганнар.
 
 
Бу турыдан һәрчак узган саен,
Күңелемдә котыра бураннар.
Бабамнарның рухы яши монда –
Җанга якын изге урыннар.
 
 
Мин хәтерлим әле әтиемнең
Биредә утырып дога кылганын.
Бала идем – аңлый алмаганмын
Аның нинди уйлар уйлавын.
 
 
Еллар тузанына күмелгәннәр
Ерак бабамнарның каберләре.
Кот Чокыры – бәхет чокырының
Нигә юкка чыккан кадерләре?
 
 
Җанны өшетерлек җилләр исә монда,
Үксегәнен тыңлыйм ташларның.
Юкка чыккан авыл эзен эзләп,
Сыйпап үтәм әрем башларын.
 
 
Әйтерсең лә изге дога укый
Ботакларын җәйгән имәннәр.
– Беркайчан да онытмагыз! – диеп
Аваз сала язын үләннәр.
 

– Барысын да бер килүдә генә сөйләп бетереп булмас, балалар! Без әле бирегә, Аллаһы боерса, тагын килербез. Сөйлисе килгән сүзләрем күп әле минем сезгә. Менә бу үзәннең кайчандыр инеш булуы, урмандагы чишмәләр, Сәләхетдин коесы, Торна сазы, Яшь килен үзәне һ. б. турында исән чагында сезгә җиткерәсем килә. Бигрәк тә сиңа, улым. Бу турыда онытма. Әйдәгез, хәзер әбиегез янына төшәбез. Ул нишләп ята икән анда?

Без өстә чагында, Розалия бер кочак басу чәчәкләре җыеп куярга да, ике такыя үрергә дә җитешкән икән. Берсен башына ук киеп куйган. Күкчәчәкләрне эре тукранбаш чәчәкләре белән аралаштырып үргән такыясы аны чибәр, матур, шактый яшь итеп күрсәтә иде.

– Тиз булдыгыз әле сез, – диде ул, утырган урыныннан торып. – Кая, кызым, монысын сиңа киертеп куйыйк әле. Менә ничек килешә үзеңә! Бүтән вакытта үзеңә үргәндә, мине дә онытмассың!

– Ә миңа юкмыни? – дип куйды Радик, шаяртасы килеп.

– Сиңа бабаң үреп бирә инде, улым, – диде әбисе, миңа күз кысып.

– Кирәк икән, үрермен дә, – дип куйдым мин горур гына. – Кәрзин белән чуман үргәнне… Хәтерлисең микән, кызларыбыз кечкенә вакытта мәктәп аты белән Нократ буена бөрлегән җыярга барган идек. Ул елны җир җиләге дә, бөрлегән дә бик уңган иде бит. Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы ике чиләк бөрлегәнне җыеп та куйдык. Савыт булса, тагын җыясы идек әле. Ул елны җәе дә, көзе дә җылы булды бит. Яңгырлары да вакытында явып торды. Барыбыз да туйганчы ял иттек ул көнне. Сез чәчәкләр җыйган арада, мин, һиндыба үләненнән әйләнә ясап, аңа ромашка чәчәкләрен үрдем. Әй сөенгәннәр иде кызларыбыз, мин үргән такыяларны күреп. Исеңә төштеме инде ул вакытлар?

– Әйе! Бабагыз дөрес сөйли, балакайларым. Такыя үрүнең әллә нинди төрләрен белә ул. Безнең иң бәхетле чакларыбыз иде бит ул! Әй гомерләр…

– Бабай, һиндыба чәчәге нинди була ул?

Радикның соравына әбисе җавап бирде:

– Әнә тегендә бер өем булып үсеп утыручы озын сабаклы зәңгәр чәчәкләрне күрәсеңме? Шулар була инде һиндыба чәчәкләре. Русча цикорий диләр аны. Тамырын кофега кушу өчен файдаланалар…

Радик тиз генә басу читендәге берничә чәчәкне өзеп тә килде.

– Шушы буламыни инде ул һиндыба? – диде ул, гаҗәпләнеп.

Балалар, машина янына барып, су эчеп килделәр.

– Хәзер наратлар үскән үзәннең икенче ягына чыгабыз, – дидем мин, кулым белән ишарә ясап. – Әле онытып торам икән: исән калган кабер өстенә куярга сулы банка белән ике-өч бакча чәчәге дә кирәк булачак. Минем машинада йөри торган намазлыкны да алырга онытмагыз!..

Балалар алып килгән әйберләрне барлагач, без, гөлҗимеш, бөрлегән үскән урыннарны читләтеп үтеп, Кот Чокырының зираты ягына юнәлдек. Бераз аскарак төшкәч, бодай басуының читендә таш өеме күренде. «Аллага шөкер, таратып бетермәгәннәр икән әле», – дип сөенеп куйдым мин.

– Менә бу ташлар зираттан могҗиза белән исән калган бердәнбер кабер өстендә ята. Моннан җиде-сигез ел элек унынчы сыйныф укучылары белән җыеп өеп куйган идек аларны. Тимер казыкка беркетелгән калайга «Кот Чокыры авылының зиратыннан калган кабер урыны» дигән язу да язып куйган идек. Өченче ел көз көне бирегә килгәч, мин ул язуны күрмәдем. Ярый әле ташларын таратып атмаганнар!

Без чәчәкләр утыртылган сулы банканы ташлар арасына урнаштырдык. Бераз тын торгач, мин сүземне дәвам иттем:

– Илленче еллар уртасында, бу якка әти белән печән чабарга килгәндә, алты кабер урыны саклана иде әле. Ял иткән чагында әти авыл тарихы турында сөйләде, зират урынын күрсәтте. Мин алтынчы сыйныфта укыганда, көчле тракторлар бу урыннарны сукалап ташлаганнар иде инде. Тракторчылары МТСтан җибәрелгән кешеләр булган икән, дип сөйләделәр соңыннан. Башкаларыннан читтәрәк торганлыктан, бу кабергә бәхет елмайган. Ләкин озаккамы? Монысын әйтү кыен. Бигрәк тә хәзерге заманда. Тагын бер шигыремне искә төшерим әле:

 
Бу урынны күпләр урап уза:
Шомлы җилләр исә төньяктан.
Каргалар да оя кормый язын,
Авыл халкы юлны оныткан.
 
 
Иске зират. Тынлык сакчылары –
Кычытканнар – юлны бүлгәннәр.
Карт имәннәр, кыйбла якка карап,
Башкайларын түбән игәннәр.
 
 
Мин чарасыз калып басып торам
Аунап яткан ташлар каршында.
Җаннарыма урын таба алмыйм,
Әллә нинди уйлар башымда.
 
 
Шәҗәрәмнең башы түгелме, дип,
Һәрбер ташны карыйм чүгәләп.
Мүкле ташлар дәшми, йөзен чыткан,
Авылдашларыма үпкәләп.
 
 
Онытылган авыл, каберстан…
Иң яманы: хәтер калмаган.
Әй кешеләр! Нигә онытабыз соң
Китәселәр барын дөньядан…
 
 
Беркем белми гомер йомгагының
Кайчан, кайда сүтелеп бетәсен.
Тик шунысын телик: беркемне дә
Онытылган зират көтмәсен!
 

Ә хәзер мин догалар укып алырмын. Сез машина янына чыга торыгыз! – дидем мин, шигырьне укып бетергәч. – Калганнары турында икенче килгәндә сөйләшербез. Әле безнең авыл зиратына да керәсебез бар бит.

Мин, намазлыгымны тигез урынга җәеп куйгач, кыйбла ягына карап, үзем белгән догаларны укырга керештем…

…Ашап-эчеп алганнан соң, машина авыл зиратына таба элдерде.

Комлы Ызан зиратында

 
Авылымның зиратында йөрим,
Вакыт шундый әкрен, тын ага.
Мин йөримен якты җир өстендә,
Ярты авыл – теге дөньяда.
 
И. Юзеев

Авылым зираты. Комазан тавының көнчыгышка караган ягында үзе бер авыл булып утыра ул. Авыл читендәге тауның сөзәк өлешендәге каберләр иле – авылдашларымның иң нык сакланган, иң нык кадерләнгән урыны. Әллә кайдан күренеп торучы сагыш-хәсрәт дөньясына чумган карт өянке-тирәкләр, йөзәр яшьлек чыршы-каеннар, миләш-баланнар соклану өчен утыртылмаганнар. Монда ата-бабаларыбызның, әбиләребезнең, кадерле туганнарыбызның рухлары яши…

Машинабызны зиратның өске ягында калдырып, аласы әйберләребезне алып, сөйләшми-нитми, зират капкасы аша эчкә үтәбез. Кайчан кермә, монда һәрвакыт сине салкын һава, күңелне айкый торган моңсулык, авыр хисләр каршы ала. Күзгә тагын бер нәрсә ташлана: зиратның ике өлештән торуы. Аның түбәнге өлешендә берсеннән-берсе биек карт агачлар менә авам, менә егылам дип торалар. Ярый әле алар кул бармакларына охшаган яфраксыз калган ботаклары белән күккә тотынганнар. Кайчандыр агач тактадан ясалган чардуганнар инде күптән череп беттеләр, зиратны чистартканда, учакта яндырылдылар. Бүгенге көндә чардугансыз калган каберләр янында утызга якын гарәпчә язылган таш кына тырпаеп тора. Дөрес, сынып-уалып кабер өстендә аунап ятучы ташларны да күрергә мөмкин әле. Ярый әле ул ташлардагы язуларны вакытында язып алган идем!..

Зиратның өске өлешендәге каберләр исә тимердән ясалган чардуганнар белән әйләндереп алынган, яннарына заманча эшләнгән ташлар куелган. Араларында мәрхүмнәрнең портретлары ясалган мәрмәр ташлар да күренгәли.

Без үзебезнекеләр күмелгән каберләр янына килеп бастык. Розалия белән мин биредә еш булабыз. Чардуганнарны буяганда балаларыбыз, оныкларыбыз да килгәләп торалар. Әле көз көне генә буяп киткән идек чардуганнарны яшел төскә. Быелга буямаска да була.

Розалия өч яшендә якты дөньядан киткән улыбыз Наил кабере янына килеп басты һәм, чардуганга тотынган хәлдә, «Улы-ы-м!» диде дә елап җибәрде. Минем күзләрдән дә яшь тамчылары сытылып чыкты. Алтынчы бала булып туган төпчек улыбыз күрше кызы янына уйнарга кергәч, алардан исән чыкмады. Каты бәрелүдән, башына кан сауган иде. Урыны җәннәттә булсын бер гөнаһсыз сабыебызның. Быел аңа, исән булса, егерме бер яшь тулган булыр иде.

Радик һәм Лилия әбиләре белән бергә каберләрне көзен калган үлән-яфраклардан чистартырга керештеләр. Мин үз уйларыма бирелдем.

Әти-әниемнең каберләре янәшә торалар. Менә аларның тормыш юллары, кино кадрлары кебек, тиз-тиз күз алдымнан үтә.

Кечкенәдән ятим калып, дөньяның әчесен-төчесен күреп үскән әтием егерме яшендә үз куллары белән чыршы агачыннан яңа йорт, каралты-кура җиткерә. Бер елдан ул әнием белән тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы ике уллары туа. Әтием, яхшы тормышка өметләнеп, «ВИЛком» колхозын төзүдә катнашкан. 1930 елны беренчеләрдән булып колхозга кергән, ферма мөдире, балта остасы булып эшләгән. Тагын бер уллары һәм ике кызлары дөньяга килгән. 1939 елның май аенда, көчле янгын чыгып, йортсыз, каралты-курасыз калганнар (1912 елны да бер янгынны кичергән булган әти). Җитмәсә, июнь башында үпкәсенә суык тидерүдән олы уллары Раим үлеп китә. Бу исем җирдә ятмасын дип, тутасы Бибигалиянең өченче улы тугач, малайга шул ук исемне кушалар.

Җиде кешедән торган гаилә урамда калгач, әти, хөкүмәттән кредит акчасы алып, яңадан йорт җиткерергә керешә. Малмыжка авылыннан дүрт тәрәзәле иске өй һәм яңа бура сатып ала. Аларны туганнары ярдәмендә такта, салам түбәләр астына урнаштыргач, әти калдык-постык агачлардан җылы лапас эшләп куя, иске өйгә мич чыгара. Иске өй яшәрлек хәлгә килгәч, үзе Урал ягындагы Югары Түрә шәһәренә китә. Хәрби заводка эшкә керә.

Анда бер ел эшләгәч, авылга кайтып гаиләсен үзе белән алып китә. Бу вакытта Зөлхәбирә әбиемә – җитмеш, Нургали абыема – ун, Зәки абыема – алты, Наилә апама – өч, кече апам Разиләгә бары бер генә яшь була. Алар баракта яши башлыйлар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, әни, әби белән балаларны алып, авылга кайтып китә. Әти аларны озатып кала.

Өч айдан ул, үзе теләп, фронтка китә. Смоленск өлкәсе ягындагы сугышларда катнаша. 1942 елның октябрендә, сул як җилкәсе яраланып, госпитальгә эләгә. Ярасы бераз төзәлә төшкәч, Яңа ел алдыннан авылыбызга кайтып төшә ул. Минем дөньяга килүемә, Равил Фәйзуллин әйтмешли, немец пулясы сәбәпче булгандыр инде, 1943 елның сентябрь башында мин дөньяга килгәнмен. Миңа да олы абыемның исемен кушканнар. Авылда тормышның ни дәрәҗәдә авыр икәнен әти үз күзләре белән күргән. Ачлык, ялангачлык. Бер телем икмәккә тилмерү. Хәер сорашу. Авыр эш, суык өй. Нургали абыем авыру.

Шул ук елның февралендә әти яңадан фронтка китә. Минем тууымны, абыемның вафат булуын хатлар аша белә ул. Кул пулемётчысы булып сугышкан әтием икенче улының үлемен авыр кичерә. Калининград өлкәсендә барган сугышларда уң кул чугы һәм сул аягы яралана аның. 1945 елның 21 февраленнән тагын госпиталь көннәре башлана. 1945 елның май ахырында күкрәгенә «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре тагып, туган авылына кайтып төшә ул.

Күп еллар үткәч, «Шунысы үкенечле булды: әни мин кайтырга ике көн кала гына үлгән булган. Бу вакытта әнигә җитмеш биш яшь була. Аны күмүдә катнаша алмадым», – дип, зиратта сөйләгәне хәтердә калган әтинең.

Әти сугыш еллары турында искә алырга яратмаса да, үзенең госпитальдә булган көннәрен берничә тапкыр сөйләгәне булды. «Мин куллары, аяклары киселгәннәр белән бер палатада яттым. Минем кулларым әйбер тотарлык түгел. Шулай да ишек тоткасын тешләрем белән эләктереп кереп-чыгып йөри алам. Минем белән ятучылар еш кына саташалар, ыңгырашалар, бәргәләнә башлыйлар, сүгенәләр. Сестраларны, врачларны миңа чакырырга туры килде. Гангренадан үлүчеләр күп булды. Яралылар өстәлеп торды».

Әти үзе дә төннәрен еш кына ыңгыраша, саташа иде. Куллары сызлый иде аның. Ничә карасаң, ул кулларын ышкып-угалап утырды. Ләкин мин аның бервакытта да зарланганын ишеткәнем булмады. Ә бит ул мин белә-белгәннән бирле балта эшендә булды. Сугыштан соң, колхозга амбарлар, кәнүшниләр, фермалар, сушилкалар… төзүдә булышты. Җиде кешедән торган гаиләне туендырырга-киендерергә дә кирәк бит. Күпме авыл кешеләрен өйле итте ул. Мич тә чыгарды, рамнар өчен пыяла да кисте. Инвалид буларак, аның льготалардан файдаланганын хәтерләмим мин.

Уйларым озынгарак сузылды, ахры. Каберләрне инде күптән чистартып, алып килгән чәчәкләрне урнаштырып куйганнар иде инде. Мин кабердәгеләр рухына белгән догаларымны укыдым.

– Нәрсә, канәгать булдыңмы инде? – дип сорап куйды Розалия.

– Юк әле, – дидем мин. – Бер килгән-килгән, сезгә әби-бабайларымның, туганнарымның каберләрен дә күрсәтәсем килә минем. Оныкларым да күреп калсыннар.

– Син аларның каберләрен дә беләсеңме, бабай? – дип сорады Радик.

– Беләм, улым, беләм! Һәркем үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш, диләр бит. Миңа аларны әтием күрсәткән иде. Аңа – әтисе. Мин әтиеңә күрсәткән идем инде. Үзем исән вакытта менә сиңа да күрсәтеп каласым килә.

Без иске каберләр янына төшә башладык.

– Менә бу кабергә мине укыткан Рәшит абый Мозаффаров, янәшәдәгесенә аның әнисе Факиһәбану күмелгән. Алар турында икенче тапкыр килгәндә сөйләрмен. Бу кабердә әфган сугышында булган Рифат Әхәтов, монысында Таҗикстанда һәлак булган Илшат Шәйхаттаров күмелде.

Без янәшә үскән өч каен янында тукталдык. Монда мин белгән чардуганнар юк инде.

– Менә бу юан каен астына әтинең әтисе – минем бабам Җамалый Биктимер улы күмелгән. 1917 елны илле ике яшендә үлеп киткән ул. Ул авылда танылган балыкчы була. Бу елны Нократ ташуы көчле булганга, су авыл эчендә озак торган. Бабай, Бакмач күле тирәсеннән көймә белән кайтып килгәндә, артыннан ике метр чамасы озынлыктагы балык куып килгәнне күреп алган. Ул кызу-кызу ишкәк ишәргә керешкән. Балык та аннан калышмый икән. Бабай куркуыннан калтырана башлаган. «Үз гомеремдә мондый хәлне күргәнем юк иде. Балык артыңнан үзе куып килсен әле!» – дип уйлаган балыкчы. Үзе: «Коткарыгыз!» – дип кычкыра икән. Аста сай булуын белеп алгач, бабай көймәдән суга сикергән һәм бар көченә йөгерергә тотынган. Ходай Тәгалә саклап калгандыр инде, балык көймә тирәсендә калган. Шул кайтуыннан соң, ул авырый башлаган. Унөч көннән соң бабай җир куенына кергән.

– Ә бу уртадагы каен Раим абыемныкы. Авыл ягына таба авышып үскәне – Зөлхәбирә әбиемнеке.

– Нургали абыеңның кабере кайда? Анысын күрсәтмәдең бит әле! – дип куйды Розалия. – Аныкын белмисең мәллә?

– Беләм. Ник белмәскә! Бераз астарак аның кабере. Олы юл кырыендарак. Ач, хәлсез кабер казучылар тирән карны ерып тормаганнар, зиратның иң аскы ягында гына җирләгәннәр аны. Үзебезнең туганнар гына.

Без тагын аскарак төштек. Рәшәткә белән әйләндереп алынган кабер янында туктап калдык.

– Сиксәненче еллар ахырында Нургали абый каберенә чардуганны әти белән бергәләп такталардан ясап куйган идек. Әнә күрәсезме, аның турында калайга язып та куйган идем. Сезгә тагын бер кабер урынын күрсәтәм.

Нургали абыем кабереннән утыз-кырык метр читтәрәк үсүче яшь каенга таба юнәлдек. Каен янына җиткәч, Розалия тагын сорап куйды:

– Монда берәр яшь баланы күмгәннәр мәллә? Каены бик яшь күренә.

– Юк! Менә шунысы серле дә, гыйбрәтле дә инде. Бу – Җамалый бабамның әтисе Биктимер бабай күмелгән урын. Әле ун-унбиш еллар элек кенә кабер өстендә иң карт, юан ботакларына тикле корып беткән каен бар иде. Көчле давыл вакытында эче куышланган черек агач авып төшкәч, шактый еллар җир өстендә ятты. Ә агачның төбеннән яшь каен үсентесе калкып чыкты. Әнә күпме биеклектә инде ул хәзер. Биктимер бабамның әтисе Биктаһирның кайда күмелгәнен әти миңа күрсәтә алмады. Менә шулай, балалар. Зират юлын беркайчан да онытмагыз! Радик улым! Бу сүзләр сиңа күбрәк кагыла. Син – ир кеше. Безнең нәселнең дәвамчысы.

– Карале, бабай! Иртәгә дә килик әле. Башка каберләрне дә күрәсем килә минем.

– Килербез, улым, килербез. Иртәгә булмаса, башка вакытта килербез. Ә хәзер өйгә кайтабыз. Әнә тегендәрәк зиратның аскы як капкасы бар. Шуннан урамга чыгыгыз. Мин өске яктан машинаны алып төшим әле…

* * *

Атна-ун көн чамасы вакыт үтте. Мәктәптә түбән сыйныфларның укулары тәмамлангач, мин Радик белән яңадан зиратка барырга булдым. Тагын барырга сүз биргән идем бит. Балаларга бервакытта да ялганларга ярамый. Бер тапкыр ялганлыйсың йә сүзеңдә тормыйсың икән, ул сиңа башка вакытта ышанмаячак. Бала үзе барам дип торганда, ничек бармый каласың инде. Димәк, теге вакытта мин сөйләгәннәр аның күңеленә хуш килгән.

– Бабай, Илсурга да безнең белән зиратка барырга ярыймы?

– Ярый, улым. Ник ярамасын. Аның бабалары да шул зиратта җирләнгән бит. Зираттан соң таудагы нарат урманына да менәрбез. Авылларны өстән карау өчен бигрәк матур вакыт хәзер.

Без җәяүләп зиратка юл тоттык. Көн аяз. Күктә кояш көлә. Җылы.

Зират эче тын, салкынча. Максатым – мине башлангыч классларда укыткан, 1934 елда районыбызда иң беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән Рәшит Әсфәндияр улы Мозаффаров һәм Михеева Мария Максимовна (без аны Мәрьям апа дип йөри идек) турында сөйләү. Бер авылдан ике укытучы Ленин ордены белән бүләкләнсен әле! Мәрьям апаның каберен эзләп торасы юк. Чишмә ягындагы капкадан керү белән күзгә ташлана ул. Менә без чәчәкләргә бизәлгән кабер каршында басып торабыз. Оныклары, яз җиткән саен, аның кабере янына килеп торалар. Тимер чардуган эчендәге ташка «Михеева Мария Максимовна. 14.04.1897 – 17.04.1985» дип язылган. Шушы саннар арасында тулы бер кеше гомере, тарих чагылып ята. Мин аның турында үзем белгәннәрне сөйли башладым.

Бесплатный фрагмент закончился.

149 ₽
Возрастное ограничение:
0+
Дата выхода на Литрес:
25 марта 2022
Дата написания:
2015
Объем:
131 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02938-4
Формат скачивания:

Похожие книги