Тургай. Сайрар чак

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Тургай. Сайрар чак
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

«Тфү, тфү, балык, кап!»

Ислам трусиктан гына болдырга чыкты. Ул, кулларын югары күтәреп, һәр көндәгечә кояшка дәште:

– Исән-саумы, кояшкаем! Минем сине ничек сагынганымны белсәң иде!

Ислам көнгерә төсле сикергәләп куйды. Ул, кояш нурларын җыярга теләгәндәй, ике кулын ерактан ук кара-каршы китереп, үзенең күкрәген кочты да күзләрен кысып көлеп җибәрде.

– Көнең матур үтсен, улым! Казларны инешкә илтеп кайтасыңмы?

Әнисе кай арада чыккан, кай арада аның иңбашларына йомшак кулларын салып өлгергән диген! Ислам, әнисенең бит очыннан үбеп алгач, казларга «ка-ка-ка» дип бер генә дәште. Тегеләр бердәм каңгылдашып җавап бирделәр, Ислам капканы ачуга, аның белән сөйләшә-сөйләшә, инешкә төшә торган тыкрыкка ашыктылар.

Бүген алар Ыкка балык каптырырга барырга сөйләшкән иде. Ишегалдындагы тавык-чебешләрне, Акбайны, абзардагы бозауны карагач, әнисе пешергән гөбәдия белән чәй эчеп, аңа өстәп бер йомырка да ашаганнан соң, ул кармакларын алырга ишегалдына чыкты. Шул арада кулларына колга тоткан Фаил, Рөстәм, Риф, Мансур шау-гөр килеп керде.

– Суалчаннар булды, – диде Риф. – Мансурның әтисе шәһәрдән алып кайткан әзер җим дә бар. Шул җимне тотып яр буена килүгә, балык өере белән җыела, ди!

– Велосипед беләнме, җәяүме? – дип сорады Ислам.

– Велосипед белән. Мин скутерда, – диде Фаил.

Ислам, кармагын велосипедына беркетеп урамга чыккач, Зөлфәтне исенә төшерде.

– Бәй, Зөлфәткә әйтмәдегезмени?

– Әйтмәгән идек шул, – диде Мансур.

– Калдырмыйк инде, малайлар, – диде Ислам. – Безгә үпкәләр бит ул.

Мансур көлеп җибәрде:

– Аңа балыкка төшеп йөрисе юк, Шүкәсе кырында гына бит.

– Алыйк инде без аны, – диде Ислам.

– Миндә кирәк-яраклар бар, Биштирәккә баргач ясарбыз әле, – диде Ислам.

Өерләре белән малайлар килеп кергәч, Зөлфәт, авызын ипи белән тутырып, төелә-төелә катык ашап утырган җиреннән, ялап та тормыйча, кашыгын өстәлгә атты. Ишегалдына чыккач:

– Их, кармакны кемдер алган, көтегез, хәзер ясыйм, – дип чәбәләнергә тотынды.

Ислам аны тынычландырырга ашыкты:

– Әйдә, велосипедыңа атлан да, ычкындык. – Миндә кармак та, жилка да, калкавыч та бар.

Зөлфәт шундук ризалашты. Алар, тезелешеп, Гөлбакча урамнарыннан үттеләр, авылны чыккач, тигез юлдан узыша-узыша, Биштирәк ягына элдерделәр. Фаил скутер белән тыелып кына барса да, аңа җитешү өчен малайларга шактый тирләргә туры килде. Ниһаять, Биштирәккә килеп җиттеләр, ярның иң биек урынында велосипедларын җиргә аударгач, күкрәкләрен киереп, тирән сулыш алдылар. Ык өсте пыяла кебек тигез, каршы текә кызыл ярдагы ялгыз каен, аның янындагы шомырт, балан куаклары, ниндидер шәмәхә чәчәкләр төркеме су көзгесенә төбәлгән, сыңар яфракларына кадәр аермачык күренә.

Зөлфәт белән Риф ярның текә урыныннан сикерде, калганнары, сөзәгрәк чирәмле юлдан төшеп, кайнар комга килеп керделәр. Ком шулкадәр чиста, йомшак иде. Малайлар, киемнәрен чишенеп атып, трусиктан гына калгач, пәриләр кебек сикерешергә, кычкырышырга, төрткәләшергә, мәтәлчек атарга тотындылар. Зөлфәт кәҗә бәтие төсле Рөстәм артыннан калмады, аңа туктаусыз: «Бер генә мәртәбә йөрт инде!» – дип ялынды. Рөстәмнең аны сыртына атландырып йөри торган гадәте бар иде. Менә ул тезләнде, озын куллары белән комга таянды, Зөлфәт, авызын ерып, аның кабыргалары беленеп торган нечкә гәүдәсенә менеп тә атланды. Рөстәм, күзлеген елтыратып, сирәк тешле авызын ачып, акрын гына суга таба үрмәләп китте. Ислам аларны такмак әйтеп озатты:

 
Рөстәм дигән крокодилның
Чинай менгән сыртына.
Ыкка илт тә батыр,
Ник кирәк ул чуртыма!
 

Аларга карап хихылдашкан малайлар, бу такмакны да ишеткәч, көлүләреннән тыела алмас хәлгә килделәр.

– Крокодил комга күкәй салырга җыена, – диде Риф, авызын җыя алмыйча. – Белгән догаларыңны укып сал, берүк.

Алар инде су читенә килеп җиттеләр, Рөстәмнең куллары суга ук керә башлады. Шулчак нәкъ аның кулы каршындагы күрән төбендә, шопырт итеп, зур балык чумды. Куркуыннан әллә Рөстәм гәүдәсен чайкалдырып куйды, әллә Зөлфәт үзе сизгерлеген югалттымы, ул, чапылдап, суга барып төште.

– Бу Зөлфәтнең үлеме судан булачак, менә мин әйтте диярсез, – диде Мансур.

Малайларның инде көләрлек тә хәле калмаган иде.

Алар кармак салу хәстәренә керештеләр. Мансур баштук кисәтеп куйды:

– Мин күрән тирәсенә борчак сибәм. Бу төшкә килмисез.

Малайлар моңа канәгатьсезлек белдерсәләр дә, Фаил мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Балыкчыларның законы шундый, – диде ул, Мансурны яклап. – Кем ашатып, балыкларны үзенә җыя – шул үзе генә тота. Бер генә урында тотмыйча чабулап йөрсәк, балыкны куркытабыз.

– Әйе, бабай әйтте, балыклар җир өстендә атлап йөргәнне кабыргалары белән сизә икән, – дип, Ислам да аның сүзен хуплады.

Шулай итеп, бу мәсьәләдә ныклы карарга килделәр. Аннары Мансурдан һәрберсе «әз генә, әз генә» дип борчак та, кармакка салырга фабрикада эшләнгән җимне дә алды. Мансур ул җимнең коточкыч зур бәядә икәнен биргән беренә әйтеп торды. Барысы да, кармакларын җимгә төкереп, «тфү, тфү, балык, кап, яр башында елтырап ят!» дип, суга ыргыттылар. Үз кармагын салып куйгач, Ислам Зөлфәткә колга эзли башлады. Бу якта якында гына таллык юк иде, еракка йөрисе килмәде. Шунда Зөлфәт үзе әллә каян бер кәкре ботак кисәге тотып килде.

– Балык кабыйм дисә, синең колгаңның төзме, кәкреме икәнен карап тормый ул, – дип юатты аны Ислам.

Шул кәкре генә, кыска гына ботак кисәгенә жилка бәйләде, калкавыч куеп, очына кармак такты. Зөлфәт кармагын Ислам белән янәшә салды. Барысы да, тып-тын калып, калкавычларына төбәлделәр. Ләкин тып-тын калсалар да, аларның йөрәкләре урынында түгел иде. Ыкның әле бер, әле икенче урынында, без монда гына дигәндәй, туктаусыз олы балыклар чумды. Шопырдап балык чумган саен, һәркем эченнән генә, ай, минем кармагыма килеп капсаң дигән уй белән янды. Малайларның, балык чумган җиргә, шуннан таралган түгәрәк дулкыннарга карап, күзләре ут янды, сулышлары кысылды, йөрәкләре ярсып типте. Балыклар, кайчакта аларны юри үртәгәндәй, гел якын ук килеп чумганда, суда хәтта аксыл гәүдәләре дә күренеп калганда, ничек тыныч кына карап тормак кирәк! Рөстәм, кулына колгасын тоткан килеш, багана кебек каткан. Риф суга чумардай булып иелгән, күзе калкавычында. Фаил юньләп үзенең калкавычына игътибар да итми, башын туктаусыз як-ягына боргалый, иптәшләренә чиертерме-юкмы икәнен күзәтә. Зөлфәт тә Исламның калкавычыннан күзен алмый. Менә Рөстәм бер кызылканат тартып чыгарды. Зөлфәт шундук аның янына йөгерде, кармагын Рөстәм белән янәшә атты. Рөстәм тагын бер балык каптырды. Бусы зур гына чабак иде. Ул арада Мансур да, Фаил дә, Ислам да берәр чабак тоттылар. Зөлфәткә күкин капты. Шулай итеп, барысы да әйбәт кенә каптыра башладылар. Зөлфәт кенә, кемгәдер балык эләккән саен, аның янына барып, шунда кармагын атты. Ислам аңа тагын такмак чыгарып сөйләде:

 
Тфү, тфү, балык, кап,
Яр башында ялтырап ят!
Күп кыбырсып йөрүченең
Берәр җирен килеп кап!
 

Малайлар бердәм көлү белән җавап бирделәр. Мансур барысының да көнчелеген уятты. Аның чабаклары, кызылканатлары янына зур гына ике кушбаш, бер алабуга өстәлде. Малайлар килеп карагач, аның чиләгендә кимендә ике килограмм балык барлыгын күрделәр. Бу барысының да күзен кызыктырды, алар кармакларын суга төрлечә тылсымлап ыргыттылар. Риф җимен болай дип «өшкерде»:

 
Кап, кап, кармагым,
Капчык төбен кармадым;
Капчык төбен кармаганда
Пычраттым бармагым!
 

Фаил балыкларга бик каты боерды:

 
Төкереп салдым, сикереп кап!
Яр башында ялтырап ят!
Ялтырамасаң, калтырап кат!
 

Ислам да кыска гына итеп үз өлешен кертте:

 
Атаң, анаңны чакыр,
Кәҗә күек акыр,
Капчык төбе тап-такыр!
 

Мансурның туктаусыз балык каптыруына түзә алмыйча, Зөлфәт аның янына китте.

– Мин дә синең яныңда салыйм әле, – диде ул, зәңгәр күзләрен аңа мөлдерәтеп төбәп.

Мансур, аның үзе кыска, үзе ямьсез кәкре колгасына ишарәләп, аны үртәде:

– Синең бу колгаңнан куркып, балыклар качып бетмәсме соң?

– Курыкмаслар, – диде Зөлфәт чын күңелдән.

– Ярар, сал инде, алайса, сал, – диде Мансур.

Зөлфәтнең кармагын ыргытуы булды, шундук бер кушбашны тартып чыгаруы булды. Бәлкем, моны белми дә калырлар иде. Тик Зөлфәтнең балык судан күренү белән чинап кычкырып җибәрүе бөтенесенең игътибарын үзенә юнәлтте. Кушбашы да ару гына иде, ул аны, саңагыннан эләктереп тоткан килеш, бөтенесенә күрсәтеп чыкты. Кушбашын полиэтилен букчасына салып, кармагын ыргытып, бер минут тормагандыр, калкавычы ике-өч кенә сикерде дә аска төшеп китте… Бусында алабуга капкан иде. Аннары аңа кызылканатлар эләгә башлады. Ул кармагын салды да шундук капкан балык белән тартып та алды. Ул инде кычкырмый башлады. Мыш-мыш килеп, тизрәк балыгын кармактан ычкындырып, җим саплап, тагын суга атты, тагын алды. Монда мәзәк һәм аңлаешсыз бер хәл туды. Янына Зөлфәт килеп басуга, Мансурның калкавычы селкенеп тә карамады. Ул яңа җим саплап, әллә нинди әфсеннәр укып, төкереп ыргытса да, кармагына сыңар майма да килмәде. Ә Зөлфәтнең пакеты күзгә күренеп калыная барды. Моны барысы да күреп тордылар. Мансур тыштан берни әйтмәсә дә, аның йөзе ачудан караңгыланды. Зөлфәт чираттагы балыгын тартып чыгарган чакта, Мансурның күзләре атна буе ач торган кешенең ипи күргәч уйнаклаган күзләрен хәтерләтә иде. Ә Зөлфәт, сөенүеннән нишләргә белмичә, һәр балыгын аның борын төбенә китереп, «менә тагын берәү», дип уйнатканнан соң гына букчасына салды. Мансур кызганыч иде.

– Зөлфәт, кил минем янга! – дип чакырып карады Ислам.

– Килде ди!

Зөлфәт әйләнеп тә карамады. Мансурның бер кечкенә банкасында бик юан өч ак корт бар иде. Шуның берсен саплап, кармагын Ыкның уртасына ук селтәп җибәрде. Барып төшеп, бер-ике минут үтмәгәндер, жилканы, дык итеп, нидер тартты. Ул колгасын өскә күтәрмичә генә кармакны үзенә китерә башлады. Ярга килеп җиткәндә, балык шапыр-шопыр килеп карышырга тотынды. Моның зур балык икәнлеген бөтенесе дә күрделәр һәм аның тирәсенә җыелдылар.

 

– Кинәт тартма, жилкаңны өзә!

– Астан гына, акрын гына тарт!

– Бая чумган балыкның берсе бу!

Малайлар, түземсезләнеп, Мансур тирәсендә сикерештеләр. Ахырда Мансур балыкны комга сөйрәп чыгарды. Бу ике килограммнан да ким булмаган кушбаш иде. Аны кармактан ычкындыргач, һәрберсе тотып-тотып карады. Малайларда шушындый балык тоту теләге кабынды. Фаил, башкалар киткәч, килеп, Мансурдан бер ак кортын биреп торуын үтенде.

– Юк, бирә алмыйм, – диде Мансур, кармагын саплап. – Әнә бит соңгысы калды.

– Ну, мин бит сиңа кайткач түлим. Безнең өелгән тирес астында күп ул. Бер ак кортың урынына унны бирермен, – диде Фаил.

– Мин синең ун ак кортыңны табада кыздырып ашыйммыни? – дип көлде Мансур. – Балык капканда кирәк ул.

– Һи, саран тәре, – дип, Фаил ачуланып китеп барды.

Шулчак жилка тагын тартылып куйды. Мансур, кабаланып, колгасына үрелде, кармакны өскә күтәрде, ак корт юк иде. Соңгы ак кортны саплап салгач, аңа шактый көтәргә туры килде. Зөлфәтнең дә калкавычы селкенмәде.

– Балык бетте микәнни? – диде Зөлфәт, аның янына елышып.

– Суда балык бетә димени…

Шунда Мансурның жилкасы кинәт тартылды, хәтта колгасы да дерелдәп куйды. Ул колганы комга атты да жилканы кулы белән тартырга тотынды. Ярга якынайган саен, балык шапыр-шопыр килеп каршылык күрсәтте. Малайлар инде күптән аның янында иде.

– Рөстәм буе бар бугай бу, – дип көлде Ислам.

– Зөлфәт, читкәрәк кит, аягыңнан эләктермәсен! – дип, Риф Зөлфәтне комга таба тартты. Койрыгы белән суга чап-чоп бәрә-бәрә, бер олы авызлы мыеклы балык килеп чыкты.

– Җәен капкан! – дип кычкырып җибәрде Рөстәм.

– Син үзең җәен! Кышын түгелме тагын! – диде Риф, аны үртәп.

– Кая, карарга ирек бирегез әле, – диде моңа кадәр арттарак басып торган Фаил. Ул балыкка карады да: – Әйе, җәен бу, – диде. – Өч килограммнан да ким түгел. Сиңа аны кабат суга җибәрергә туры киләчәк, Мансур.

– Нәрсә?! – дип кычкырып җибәрде Мансур.

Малайлар аптырашудан ни әйтергә дә белмәделәр:

– Ни сөйлисең син?

– Тоткан балыкны җибәрәләрмени?!

– Шаярта ул!..

– Шаяртмыйм, – диде Фаил тамак төбе белән генә. – Бер кешегә биш килограммнан артык балык тотарга ярамый. Ә хәзер синең кимендә җиде килограмм балыгың бар. Йә җәенеңне суга җибәреп котыласың, йә штраф сиңа.

– Хәзер җибәрдем менә, көтеп тор! – диде Мансур, аңа кәҗә тоягы күрсәтеп.

– Менә хәзер кесә телефоныннан әтигә шалтыратам, – диде Фаил. – Ул – экология буенча штаттан тыш инспектор. Өч-дүрт меңеңне түләгәч күрсәтерсең миңа кәҗә тоягыңны.

– Ни кыланасың син, Бүсмән тәре? – диде Мансур, ярсып.

Әмма Фаил шаяртмый иде:

– Балык – халык байлыгы. Артыгын тотарга ярамый, – диде Фаил тыныч кына. – Законда бер кешегә биш килограмм дигән.

– Ярар, биш килограммнан артканын сиңа бирәм, – диде Мансур, мыскыллаган кебегрәк итеп.

– Халык байлыгының бер килограммы да кирәкми миңа, – диде Фаил бик катгый төстә. – Җәенеңне, тонганчы, суга җибәреп котыл. Йә хәзер үк әтигә шалтыратам.

– Беләбез синең әтиеңнең кем икәнен! – диде Мансур. – Ул биш килограмм гына тотмый, диләр.

– Әле син минем әтигә яла ягасыңмыни? – дип, Фаил Мансурның каршына ук килеп басты.

– Кит әле, Бүсмән! – дип, Мансур аны кинәт күкрәгеннән этеп җибәргән иде, Фаил сырты белән комга барып төште.

Ул сикереп торды да Мансурга ташланды. Алар шәрә тәннәренә шапы-шопы бәрә, типкәләшә башладылар. Фаил Мансурның йөзенә сугып өлгерде, аның борыны канап чыкты. Ислам белән Рөстәм аларны аера алмыйча шактый маташты. Зөлфәт Мансурны якларга теләп чабулап йөри, ләкин моны ничек эшләргә белми иде. Ул, ярда үскән эшләпә кадәр эре үги ана яфракларын өзеп, шулар белән, үрелә-үрелә, Фаилнең сыртына чабып маташа. Фаил аны төртә дә ега, төртә дә ега. Аларны көч-хәл белән аергач, Мансур суда борынын юып килде. Фаилне Рөстәм, Мансурны Ислам тотып торса да, алар, һаман ычкынмакчы булып, бер-берсенә омтылдылар, Фаил – закон белән, Мансур Фаилнең әтисен фаш итү белән янады. Ахырда алар тынычландылар. Ислам күңеленнән әзерләп куйган уен әйтте:

– Әйдәгез, ачуланышмыйк, малайлар, – диде ул, Мансур белән Фаилгә карашын төбәп. – Балык та булдымы тарткалашыр нәрсә? Без бит бер-беребездән башка бер көн дә яши алмыйбыз.

– Законны бозарга ярамый, – дип куйды Фаил.

– Законны бозмыйбыз. Балыкны бергәләп тоттык, – диде Ислам. – Мансур, син каршы килмәсәң, әйдә, җәенне шушында пешереп ашыйк?

– Шәп булыр иде ул!

– Күптән балык шулпасы ашаган юк!

– Жәлләмә, Мансур, пешерик!

Мансур уң күзен кысып, шактый уйланып торгач, елмаеп җибәрде:

– Соң ярар, алайса… – диде.

Аның бу сүзләрен ишеткәч, бөтенесе шатланып сикергәләргә тотынды.

– Ә ничек пешерәбез? – диде Риф.

Ислам Фаилгә дәште:

– Әйдә, скутерың белән авылдан чиләк, бәрәңге, ипи, башка кирәк-яраклар алып киләбез.

Фаил дә карышмады.

Ярты сәгатьтән Биштирәк яры өстендә зәңгәрсу төтен күтәрелде. Балык шулпасына Ислам Галимҗан абыйсы өйрәткән үләннәрне дә салды. Бер чиләккә якын шулпаны малайлар ничек ашап бетергәннәрен дә сизми калдылар. Бу аларның моңа кадәр ашаган ашларының иң тәмлесе булды…

Өйләренә кайткач, Фаил ашарга утырмады. Әнисе сораштыра башлагач, ул үзенең таләпчәнлеге аркасында ничек уха ашауларын сөйләп бирде. Әтисе аның сүзләреннән көлеп куйды:

– Бер кешегә биш килограммнан артык балык тотарга ярамый дигән чикләү бетте инде ул. Хәзер корбан балыгын ике кешегә унбиш килограммнан артык тотарга ярамый дигән кагыйдә керттеләр.

Фаил, киләчәктә кирәге чыгарга мөмкин, дип, әтисенең бу сүзләрен күңеленә салып куйды.

Таш та чәчәк атачак

Нух тавына ничек ансат кына менде соң әле ул? Тау элеккедән дә биегәйгән, болытларга ук якынайган. Андагы һәр таш кисәге, һәр куак, үләннәр, Нух маңгае үзе дә Ислам килгәнгә сөенәләр кебек. Менә бу яшькелт-сары ком ташының гына ничек килеп чыкканын аңлый алмыйча туктап калды ул. Бу бит – аларның ишегалды почмагындагы ком ташы. Аны бирегә кем меңгергән? Ташка якынрак килгәч, анда үзе кирт ясаган урынына кадәр шул килеш икәнен күрде. Аны-моны уйларга өлгерә алмады, артында нидер кыштырдады. Борылып караса, теге сары елан аңа таба шуыша. Сызгырган тавышлар чыгарып якынайды да, Исламның аягына терәлә язып, бер тапкыр урап чыкканнан соң, кабат Нух маңгаена шуышып менеп, теге тишеккә кереп китте. Ислам кабат ком ташына борылды һәм хәйран калды: аның өстеннән шундый матур чәчәкләр үсеп чыгалар һәм күзгә күренеп һавага күтәреләләр иде. Сабаклары сузылганнан-сузыла һәм ниндидер моң ишетелә. Әллә җилме бу? Ә-ә-ә, Ислам аңлап ала, шушы чәчәкләрнең җыры бит бу. Алар пәрәвез җебеннән дә нәфисрәк, адәм башы кадәр тузганаклар, сабаклары электр яктысы төсле үтәли күренеп, төрле якка нур сибеп тора. Ул сабаклар һаман югарырак күтәрелә. Инде Нух маңгаеннан да биегрәккә җиткәннәре бар. Алар акрын гына чайкалалар, чайкалганда, әлеге тузганаклар чәчелеп очып китәр төсле. Тик чәчәкләр таралмыйлар, аларның һәркайсыннан әллә нинди могҗизалы төсләрдә нурлар коела. Берләре кып-кызыл, икенчеләре ап-ак, өченчеләре сап-сары, дүртенчеләре зәп-зәңгәр, миләүшә, шәмәхә төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:

– Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!

Ул күпме генә кычкырып йөгерсә дә, беркем дә күренмәде. Ләкин Ислам бу могҗизаны башкаларның күрә алмавын тоюдан өзгәләнде. Ул арлы-бирле йөгерде, шулчак чәчәкләр дә үзе артыннан ияргәнен күрде. Алар аны әйләндереп алдылар, аларның моңына кушылып, Ислам үзе дә көлеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Бераздан әлеге моң дәртле көйгә әверелде, Ислам чәчәкләр уртасында очына-очына биергә кереште. Чәчәк сабаклары арасына каяндыр канатлары җем-җем итеп торган, көмеш нурлар сипкән матур күбәләкләр килеп керде, аларга чут-чут сайраучы сандугачлар, тююрр, тююрр дип талпынучы тургайлар, дәртләнеп җырлаучы сыерчыклар кушылды. Кинәт Нух маңгае астындагы чишмә төнбоеклы, камышлы суга әверелде. Ислам билдән шул суда калды. Чәчәкләр дә, озын сабаклары белән бии-бии, суга керделәр, кошлар, күбәләкләр тагын да дәртләнебрәк аның тирәсендә очтылар. Зәп-зәңгәр күктә кинәт йолдызлар кабынды һәм алар, күзләрне чагылдырып, кояш тамчылары төсле су өстенә ява башладылар. Ислам чәчәкләрне, кошларны, күбәләкләрне, йолдызларны тотмакчы, бөтенесен кочып алмакчы була, әмма урыныннан кымшана алмый. Шулчак сары елан йөзеп килә, койрыгын Исламның уң кулына урый да аны җиңел генә судан алып китә. Ул артына борылып карый – бөтенесе бик еракта, еракта калган. Хәтта күренмиләр дә диярлек. Ислам, коты очып, елан уралган беләген югары күтәрә, ул койрыгын бушатып, шуып төшеп китә. Ислам йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә йокысыннан уяна…

Ул шактый вакыт төшеннән айный алмый ятты. Күз алдында бөтенесе менә хәзер генә кебек хәрәкәтләнде. Теге моң туктаусыз колак төбендә яңгырады. Ул шул халәттә ишегалдына чыкты һәм туп-туры койма почмагында яткан ташка таба китте. Таш урынында иде. Аның өстеннән күтәрелгән чәчәкләрне күз алдына китерүгә, колагында тагын теге тылсымлы көй яңгырады. Аның янына Баһадир килеп басты. Ишегалдында тавыклар, бәбкәләрен ияртеп казлар йөри иде. Шулчак әтисе белән әнисе күренде.

Әнисе көн саен аны эшкә озатып кала. Бу көннәрдә әтисе урманда агач кисәбез, ди. Исламның шулкадәр аның тракторына утырып барасы килә.

– Әти, мине дә алып бар әле! – дип ялына-ялына аңа ияреп капкадан чыкты. Әтисе артына борылды да ялваргандай тавыш белән:

– Зөһрә, бу әйберне алып кал, зинһар, – диде.

Ә Ислам аның белән янәшә атлавын дәвам итте:

– Әйбер түгел мин, синең Ислам исемле малаең! Минем синең белән эшлисем килә!

Әтисе, туктап, аңа иелде, җитди итеп карап торды. Инде ачулана дигәндә, йөзе яктырып китте:

– Соңрак, эш беткәндәрәк алып барырмын, улым, – диде йомшак кына. – Бик эшлисең килсә, әнә ишегалларын җыештырып, себереп куй. Куярсыңмы?

– Куярмын, – диде Ислам, дәртләнеп.

Бераздан әнисе дә эшкә китте, әбисе белән бабасы күрше авылда туганнарында кунакта иде. Ислам берүзе хуҗа булып калгач, иң элек әтисенең кушканын үтәргә булды. Ул ашап та тормады, ике чи йомырка эчте дә, зәңгәр теннискасын, шортысын һәм кедасын киде, башына түбәтәен элде һәм, дәртләнеп, ишегалдына чыкты. Эшне нәрсәдән башларга икәнен уйлап торгач, иң элек тавыкларны кытаклап чакырып, сарайга кертте. Сарай ишеген япканда, Баһадирны үзенә иптәшкә алып чыкты. Кулына каен себеркесе алып, бәбкә үләннәренең өстендәге чүп-чарны сыдырып-сыдырып себерергә тотынды. Эшне ишегалдының уртасыннан башлады, чүпне читкә чыгарды. Ул шулкадәр мавыгып китте, хәтта кояшның инде шактый күтәрелеп кыздыруын да сизмәде. Маңгай тирләрен сөртә-сөртә, ишегалдына шактый вакыт карап торгач, аның башына искиткеч бер фикер килде: «Бу бәбкә үләннәрен нигә юмаска соң әле? Әнә бит өсләрендә мал-туар, машина таптап, үзебез йөреп, ничек изгәләп, ямьсезләп бетергәнбез. Урыны-урыны белән үләннәр саргайганнар, корып бетеп баралар. Койма буендагы чәчәкләргә карасаң, алар көлеп тора, үләннәр кызганыч. Чәчәкләргә һәр көн су сибеп, тәрбияләп торыла. Сабантуйлар да килеп җитә, кунаклар да кайтыр. Нишләп соң әле үләннәрне юмаска? Яңгыр да күптән күренми, инде тамырларыгыз да кибеп барадыр, – дип сөйләнә башлады ул. – Мин сезне бүген мунча кертәм. Тамакларыгыз да кипкәндер. Битләрегезне дә юам».

Ул, йөгереп барып, лейканы тутырды да үләннәргә су сибәргә тотынды. Абзар яныннан ук башлап, бер генә буш урын да калдырмыйча, бөтен ишегалдын сугарып чыкты.

– Әнә ничек матурландыгыз, – диде ул, тураеп басып. – Суны туйганчы эчтегезме?

Аның сүзләрен раслагандай, гел ияреп йөрүче Баһадир кыт-кыт дип куйды.

– Ә син нәрсә? – Ислам аңа таба кул селтәп куйды. – Тырнакларың бик шәп бит синең. Үлән төпләрен әзрәк тырмап чык, ныграк үсәрләр.

Ислам, ике кулын биленә куеп, үзенең эшләгән эшенә куанып карап торды. Гаҗәп матурайган иде үләннәр. Менә әти-әнисе, әбисе белән бабасы күргәч шаккатырлар әле. Баһадир да аның янәшәсендә карап торды да кикергән кебек «Кыйк!» дип куйды.

– Нәрсә кикереп торасың? – диде Ислам, көлеп. – Кикер, кикер, койма башына сикер! Сиңа багышланган шигырь бу.

Баһадир, башын кыйгайтып, аңа ачуланган сыман карап тора башлады.

– Нәрсә, ошамыймыни? – диде Ислам, көлеп. – Ярап булмас инде сиңа. Син тавыкларның да котын алып торасың. Хәзер яңа шигырь чыгарам:

 
 
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
 

Ул бераз башын кашып торгач көлеп җибәрде һәм:

 
Кикрикүүк, дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә, –
 

дип өстәде…

Баһадир аны дикъкать белән тыңлап торуын дәвам итте.

Капка келәсе шыкылдады, һәм кереп килүче Айгөл күренде. Ул ап-ак күлмәктән иде. Ислам янына килеп җиткәнче үк шыркылдап көлеп җибәрде:

– Әләй, нишләдең син?

– Нигә? – диде Ислам, берни аңламыйча.

– Сазга батып беткәнсең бит!

Ислам шортысына, теннискасына карады: чыннан да, аларның төсен инде аерырлык түгел иде.

– Син йөзеңне кара әле, – диде Айгөл, көлүеннән тыела алмыйча.

Ислам койма буендагы юынгычның көзгесенә баккан иде – ишегалларын, урамнарны яңгыратып көлеп җибәрде. Борын астында очлары колакларына кадәр үк сузылган мыек барлыкка килгән, иягенә дә сакал үскән, уң як колагы, маңгае да балчыкка буялып беткән. Муены да кара шарф бәйләгән төсле. Ул мышкылдый-мышкылдый юынырга тотынды. Айгөл күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөрткәч сораша башлады:

– Син нишлисең монда? Ишегалдыгызны суга батыргансың.

Исламның аны тагын көлдерәсе, күзеннән яшьләр чыгартасы килде:

– Су түгел ул.

– Ни соң?

– Үләннәрне яшелгә буядым бит, – диде Ислам, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып.

Айгөл ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ишегалды, чыннан да, элеккедән яшелрәк иде. Ул бер үләнгә, бер Исламга карап торды да, иелеп, курка-курка гына, бармагын үләнгә суза башлады. Ислам, башыннан түбәтәен алып, ул үрелеп маташкан турга ыргытты һәм:

– Һайт! – дип кычкырып җибәрде.

Куркуыннан Айгөл нәкъ каршысына килеп төшкән түбәтәйгә таянды. Ак күлмәге белән үлән өстенә сузылып ук ятмасын өчен, Ислам, биленнән тотып, аның гәүдәсен турайтты. Икенче яктан «Кыт-ты-ру-у-у-у» дип, Баһадир килеп җиткән иде. Алар тагын, бер-берсенә карап, бик озак көлештеләр.

– Баһадирга мин бер шигырь чыгардым әле, – диде Ислам.

– Сөйлисеңме соң?

Ислам әллә нинди хәрәкәтләр ясап сөйләп китте:

 
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
«Кикрикүүк» дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә.
 

Ул туктап калды.

– Йә, дәвам ит инде, – диде Айгөл.

– Дәвам итәргә, әле башкасы чыкмады бит. Иҗат алай җиңел генә бирелми ул, – Ислам гөлдерәп көлеп җибәрде. – Телевизордан шулай дип сөйләде пеләш башлы яшь шагыйрь. Калганын уйлап бетергәч сөйләрмен.

– Ишегалдында нишләгәнеңне әйт инде, – дип төпченүен дәвам итте Айгөл.

Ислам көйли-көйли сөйләп китте:

– Менә бу үләнкәйләрне мунча керттем. Мин бит алар белән бертигез. Моны аңлаучы гына юк. Үләннәр күптән чакыралар иде инде мине. Менә бүген рәхәтләндереп юындырдым, чистарттым мин аларны. Менә хәзер үләннәр дә әнә теге чәчәкләргә кушылып көләләр. Их, чәчәкләр кебек йөри дә алсалар! – дип куйды соңыннан.

Айгөл аның сүзләрен аңламады. Гаҗәпләнеп, сорау бирде:

– Нинди йөри торган чәчәкләр турында сөйлисең син?

Ислам аңа хәйләкәр караш ташлап елмайды:

– Әйтмим әле.

– Әйт инде! – дип ялынды Айгөл. – Син гел шулай кызыктырасың да каласың, табышмак әйткән сыман…

– Вакыты җиткәч белерсең, үз күзләрең белән күрерсең.

– Йә, шаяртма инде, – диде Айгөл ялварулы тавыш белән.

– Мин төш күрдем. Әнә почмактагы зур ташны күрәсеңме? Шуның өстеннән тузганак төсле чәчәкләр үсеп чыкты. Минем арттан ияреп йөрделәр. Чәчәкләрнең зурлыгы… Әйтимме никадәр? – Ислам Айгөлгә гел якынлашып бетте.

– Әйт…

– Берсе-берсе синең башың кадәр…

Ислам аның чәчләрен сыпырып куйды. Айгөл елмаеп тыңлаган җиреннән кинәт җитдиләнде:

– Ислам, алай итмә инде…

– Нигә?

– Әллә ничек… – ул кып-кызыл булды. – Кайтам мин. Кибеткә барышлый гына кагылган идем…

– Әз генә тор инде.

– Әни көтәдер. Үзең безгә кил.

Ислам аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Айгөл, ашыга-ашыга, кибет очына атлады. Бераз киткәч, артына борылып елмайды. Ислам кереп китмәде, Айгөл тагын борылып караячак дип уйлый иде. Аның уен сизенгәндәй, Айгөл бер каерылып карады да кибет урамына борылды. Исламның һаман кереп китәсе килмәде. Ул ниндидер таныш булмаган рәхәтлек кичерә иде. Ислам шушы рәхәтлекнең гел бетмәвен теләде…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»