Тургай. Сайрар чак

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Мәчеләргә урын даулау

Нинди матур, нинди кызык җан ияләре бу мәчеләр! Шаярудан башка бернине дә белмиләр. Өйдәгеләре инде Исламның өстеннән төшми дисәң дә була. Алар аның мәктәптән кайтканын көтеп кенә торалар. Уратып алалар да кайсы тырнаган, кайсы тешләгән булып шаярырга тотыналар. Йокларга яткач, өстенә дә килеп менәләр, одеял астыннан да кереп кытыклыйлар. Күзгә алар туп-туры караганда, шаянлык-шуклыклары, ялганлаулары, шик-шөбһәләре – барысы да ачык күренә. Их, нигә алар безнең кебек сөйләшә белмиләр икән, дип уйлый Ислам. Әгәр сөйләшсәләр, ничек кызык булыр иде. Алар, һичшиксез, татарча сөйләшер иде. Сөйләшкәч, билгеле инде, үзләренең мәктәпләре дә булыр иде. Ислам аларның бәләкәй парталарда үзләре кебек сөйләшеп, дәрес тыңлап утырганнарын күз алдына китерә. Бәлки, аларга мәктәптә үзләренә аерым бүлмә ясарлар иде. Шунысы кызык, кем укытыр иде икән аларны? Исламнарның укытучыларымы, әллә үзләренең мәче-укытучылары булыр идеме икән? Шигырь ятлап, җырлап, биеп тә йөри торган булсалар, мәктәптә ничек күңелле булыр иде. Ул үзенең бу уйларыннан эчтән генә көлеп куя. Мал өендәге мәчеләрне әнисе шул көнне үк күреп алды. Ул Исламны ачуланмады, тик колагына «Берүк, әтиең күрә күрмәсен» дип пышылдады. Ислам үзе дә шуннан куркып йөри иде. Үткән ялда әтисе, төш турында ашарга кайткач, өйгә керү белән Исламга:

– Син мал өе почмагында нәрсә ясадың, малай? – диде.

Ислам барысын да аңлады, башын иеп:

– Мәчеләргә урын ясаган идем, – диде.

Әтисе кырыс тавыш белән әйтеп куйды:

– Өйдәге мәчеләр генә җитмимени?

Ислам аңа каршы бер сүз дә дәшмәде.

– Иртәгә үк күземә күрсәтмә, аңладыңмы?

– Аңладым, – дип пышылдады Ислам.

Ул, мәчеләрне нишләтергә икәнен уйлап, бик озак баш ватты. Алар шулкадәр ияләнеп беткәннәр иде бит. Хәтта сарыкларның өсләренә дә менеп яталар иде. Тегеләре дә торып та китми, мәчеләргә борылып карап кына алалар да күшәп ятуларын беләләр. Ислам «Сыер өстендәге мәче» дип бер кызык рәсем дә ясады. Башта ул аларны мунча түбәсенә туфракса өстенә күчермәкче булды. Ләкин бит мәче халкы тып-тын гына тормый, алар мияулыйлар, йөгерешәләр. Әтисе моны барыбер сизәчәк. Уйлый торгач, ул Хәлил бабай янына барырга булды. Әниләреннән сорап, бераз май, ипи, гөбәдия кисәге, лимон, конфетлар алды да аның өенә юнәлде. Бу араларда кергәне юк иде, бабай ныклап торып авырып ята икән. Хәтта кигән сырмасын да салмаган, шуның өстеннән юрган ябынып ята. Өе күптән җыештырылмаган, өстәле савыт-саба белән тулы.

– Чирләдем гуй, улым, салкын тиде. Миңа чәй генә таярлап бир әле.

Ислам чәй куеп җибәрде, өстәлләрне җыештырып, савыт-сабаларны юды. Алып килгән күчтәнәчләрен куеп, лимонлап үлән чәе ясады. Хәлил бабай, тирли-тирли, озаклап өч чынаяк чәй эчте. Ислам, шул арада газда су кайнарлап алып, идән юарга әзерләнде. Бабайны яткырып, өстенә юрганын япкач, җиңнәрен сызганып, идән юарга кереште. Хәлил бабайның күзеннән яшь ага, ул тавышсыз гына елый иде.

– Бабай, нигә елыйсың? – диде Ислам, туктап.

– И улым, сиңа рәхмәт әйтеп елыйм. Көчсезлегемнән елыйм, ялгызлыгымнан елыйм. Балаларым Үзбәкстанда бит. Синнән олырак оныгымның бик тә минем янга кайтасы килә. Тоткарлык килеп чыга да кайта алмый кала.

Ислам идәнне юып бетергәч, Хәлил бабай:

– Кара, улым, өйгә кот иңде бит, – дип, саран гына елмаеп куйды.

Ислам, урындык алып, аның янына килеп утырды.

– Хәлил бабай, минем кыенлык килеп чыкты бит әле. – Ул кыенсынып кына сүз башлады. – Ачка тилмереп йөрүче өч мәче алып кайткан идем. Өйдә үзебезнекеләр сигез баш. Әтием риза түгел. Аларны чыгарып җибәрергә дә кызганыч. Шул мин алып кайткан мәчеләрне син асрый алмас идең микән? Өеңдә тычкан тизәкләре дә күп күренә.

– Тычканнар өстән чаба инде, улым, – диде Хәлил бабай. – Мин аларны карый алырмынмы икән соң? Ашарыма да такы-токы гына.

Ислам аның бу сүзләреннән бабайның каршы килмәвен аңлады һәм дәртләнеп сөйләргә тотынды:

– И Хәлил бабай, ул чакта мин синең яныңа көн саен кереп йөрермен. Ә ашатырга сөтен дә, итен дә алып керермен. Үзеңне дә тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлармын.

– Алар тәртиплеме соң, балам? Өстәлгә менеп, савыт-сабаларга басып йөрмәсләрме?

– Тәртипле, тәртипле, – диде Ислам, кызара баруын тоеп.

Мал өендә асрап, каян белсен инде ул аларның тәртипләрен? Ләкин башкача әйтсәң, Хәлил бабайның мәчеләрдән баш тартуы бар иде. Ничек тә тәртипкә кертербез әле, дип уйлады ул эченнән. Шатлыгыннан йөгерә-йөгерә кайтты да, мәчеләрнең өчесен дә, бер зур букчага салып, Хәлил бабайга алып китте. Шуннан соң тагын бер атна вакыт узды. Ислам мәчеләргә юка фанерадан тәбәнәк тартма ясап, ком салып куйды. Өстәлгә менәргә җыенганнарын ачуланды, маңгайларына чиртеп кире борды. Хәлил бабай да, терелеп, аягына басты. Ислам килгән саен бабайга күчтәнәчләр алып килде. Ә мәчеләргә ашханәдә үзләреннән калган ботка, ит, пәрәмәч, ипи ише әйберләрне полиэтилен букчасына тутырып алып кайтты.

Бүген ул мәктәп китапханәсеннән Һади Такташ шигырьләрен һәм Гарәфи Хәсәновның «Җир ул – уртак йортыбыз» дигән китабын алды. Бу китапта төрле үсемлекләр, агачлар, кошлар, җанварлар турында шундый кызык итеп язылган икән. Ул, дәрес беткәч, бүлмәдән чыкмыйча, шул ике китапны актарып утырды. Хәтта Такташның бер куплет шигыре шул арада хәтеренә дә сеңеп калды. Ислам аны бүлмәдә генә түгел, кайтырга чыккач, урамда да бертуктаусыз кабатлады:

 
Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак карга киенгән.
Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән…
 

Шуны укый-укый үзләренең турына җитсә, капка төбендә Әзһәр абый кызы Ләйсән басып тора. Аның күзләре кызарып беткән, әкрен генә елый һәм борынын тарта иде.

– Туңып беткәнсең бит, нишләп монда торасың? – диде ул аңа.

– Сиңа килдем, – диде Ләйсән.

– Нәрсә бар?

– Әтием песиемне адаштыртты. Исерек Салихка бирде дә, ул ферма янына илтеп ташлаган.

– Ә нишләп монда килдең соң?

– Сыйныфташым Зөлфәт Исламга бар, диде. Ике көн барып алып кайткан идем, кабат илттереп ташлатты.

Ләйсән соңгы сүзләрен юньләп әйтә дә алмады, йодрыгы белән күзен уалый-уалый үкседе.

Ислам Ләйсән белән Хәлил бабай янына китте. Бабай аларны елмаеп каршы алды:

– Тәрәзәдән күреп тордым, миңа тагын бер иптәш алып килгәнсез бугай.

– Әйе шул, Хәлил бабай, – диде Ислам, аның сүзләреннән карышмаячагын аңлап. – Менә Ләйсәннең песиен өйдәгеләр ике көн рәттән ферма янына илтеп атканнар. Ул анда ачтан, салкыннан үләчәк. Син карарга риза булсаң, Ләйсән ашарына да китерер, өйдәге эшләреңә дә булышыр иде.

– Ярар, гуй, балалар. Мин ничек карышыйм инде. Мин бит үзем дә сезнең адаштырган мәчегез хәлендә. Гомер буе гөрләшеп яшәп яткан Үзбәкстаннан безне дә кудылар бит. Дусларыбыз, балалар, туганнар калды. Яшәгән йортым сатылмаган килеш һаман шунда. Аны алучы да юк. Монда да мин әле законлы урнашып бетмәгән. Кем белә, шушы мәчеләр кебек каядыр илтеп ташласалар, нишләмәк кирәк? Ходай аларны караган өчен миңа да савап язар әле.

Ислам Хәлил бабайга алып килгән күчтәнәчләрен чыгарды. Бергәләшеп, чәй куеп җибәрделәр, өстәл әзерләделәр. Чәй кайнаганчы, Ләйсәннең песиен теге песиләрнең ничек кабул итүен күзәттеләр. Аны иснәштереп китсәләр дә, һөҗүм итүчесе табылмады. Күрәсең, ул җан ияләре бер-берсенең хәлен аңлыйлар иде. Югыйсә иректә чакта песиләр сугышырга гына торалар, әллә нинди тавышлар чыгарып куышалар. Ә болар тып-тын, гүя һәрберсе, – сабагыннан кисеп алып, язмыш кулына тоттырылган чәчәк гөлләмәсе…

1 апрель, шаяр да көл

Бүген мәктәптән Ислам, Риф, Мансур, Рөстәм бергә кайттылар. 1 апрель көне шулкадәр кызык булды. Малайлар кызларны алдадылар, кызлар малайларны алдады. Беренче дәрестән соңгысына кадәр кемне алдау, көлешү җаен эзләделәр. Ислам барысыннан да ныграк уздырды. Аның үзен дә алдадылар. Китапханәче алган китабыңны сорый, дип, китапханәгә йөгерттеләр. Көне буе көлешеп тә малайлар һаман күңел ачудан туймаганнар иде. Тагын ничек итеп кемне алдау турында кызып-кызып сөйләштеләр. Әхияр абыйлар турына җиткәч, Риф, имән бармагын югары күтәреп:

– Малайлар, таптым! – диде.

– Йә, йә, әйт, нәрсә? – дип кызыксындылар калганнары.

– Әнә тегендә, – дип, Риф имән бармагын Әхияр абыйларның абзарына таба төбәде, – аларның чуар бозавы тора. Без хәзер койма яныннан шуның янына барабыз да, Ислам, син бозау булып кычкырасың. Шул тавышка йә Әхияр абый, йә хатыны Маһинур апа йөгереп чыгачак.

– Кызык була бит бу, малайлал! – диде Рөстәм, күзлеген апрель кояшы астында ялтыр-йолтыр китереп.

– Олы кешене алдарга ярармы соң? – дип сорады Ислам.

– Көне шундый бит, – диде Риф, шул якка атлый башлап.

– Мондый көнне кызык ясау кешеләрнең күңелен ача, аларның нервларын тынычландыра, – диде Мансур, акыл сатып. – Шулай булгач, без файдалы эш эшлибез дигән сүз.

Бозауга бакча ягына ук, тимер челтәр белән әйләндереп, урын ясалган иде. Уң ягы такта белән эшләнгән. Малайлар, шул такталы турга килеп, һәрберсе аерым ярыктан бозауны карадылар. Ул инде бик зур үскән, симергән, муены сыер муены кадәр булып килә иде. Бозау ашыкмый гына алдындагы улактан печән катыштырылган саламны чемченә.

– Әйдә, башла, – диде Риф.

Ислам ике учын, авыз читенә китереп, кара-каршы куйды, куыш ясап, бармак очларын бер-берсенә терәде һәм озын итеп «Өмм-м-мүүү!» дип кычкырып җибәрде. Кычкырган чакта учларын акрын гына як-якка аерды. Шулай итеп өч мәртәбә кычкыруга, бозау янына, аксаклап, Әхияр абый килеп керде. Аның башы да озын, ияге белән маңгае да озын, борыны да озын, аяк-куллары да озын булганга, «Колга» дип йөртәләр иде. Шул озын гәүдәсен чайкалдырып, ул бозауга таба иелде:

– Ник кычкырасың? Ни булды? – диде ул, бозауга төксе генә эндәшеп.

Бозау, башын күтәреп, гөнаһсыз күзләрен аңа юнәлтте. Ниндидер тәмле әйбер бирәдер, дип, кулын яламакчы булды.

– Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Әхияр абый, бозауның чуар битен сыпырып.

Әлбәттә, бозау аңа берни дә эндәшә алмады. Шуннан соң Әхияр абый өенә кереп китте. Малайларның авызлары ерылган иде.

 

– Әйдә, тагын кычкыр инде! – дип пышылдаштылар алар.

Ислам тагын ике мәртәбә, сузып-сузып, бозау тавышы чыгарды. Бу юлы Әхияр абый җәһәт-җәһәт атлап керде. Аның борын астындагы чаларган мыегы ачудан песи мыегы төсле тырпайган иде.

– Ник акырасың, юньсез?! – диде ул карлыккан тавыш белән.

Бозау мескен, берни белмәгәнлектән, телен сузып, хуҗасына якынлаша башлады.

– Яшел печән кирәкмени? – диде Әхияр абый.

Ул чиннеккә менеп, яшел печән алып төште. Бозау тәмләп печәнне ашый башлады. Әхияр абый, тынычлап, өенә кереп кенә барганда, тагын бозау кычкырган тавыш ишетелде. Бу юлы ул хатыны Маһинурны да ияртеп алып чыкты. Маһинур апа бик юан, бик кыска буйлы, йөзе кып-кызыл, зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән зурайганнар иде.

Хуҗаларын күргәч, тагын да тәмлерәк нәрсә бирәләрдер, дип, бозау аларга таба атлады. Маһинурның камыр басып маташкан чагы булган икән, чүпрәле тәмле камыр исенең борынын ярып керүенә чыдый алмыйча, бозау түтәсенең кулын ялый башлады. Шунда ул ялгыш Әхиярнең болай да авырткан аягына каты тоягы белән китереп басты. Әхияр абый кинәт кычкырып җибәрде һәм бозауның борынына сукты. Малайлар, авызларын куллары белән каплап, пырых-пырых көлештеләр. Аягының авыртуына да, бозау тавышына да ачуы килгән Әхияр абый, аның маңгаена йодрыгы белән төя-төя:

– Ник кычкырасың син, ә?! – дип өзгәләнде.

– Туралган бәрәңге бар иде, он сибеп шуны биреп кара әле, – диде хатыны. Һәм өйләренә таба юнәлде.

Аңа Әхияр абый да иярде. Алар күздән югалуга, Ислам тиз-тиз бозау тавышы белән кычкырырга тотынды. Ишегалдында тагын Әхияр абыйның озын гәүдәсе күренде, ул чиләк белән бәрәңге күтәреп, бозауга якынлашты. Битенә, тез башларына он тигән иде.

– Никләр акырасың син, әрәмтамак?! – дип, бозауның улагына бәрәңгесен аударды.

Бозау, көтмәгәндә мондый тәмле ризык килүенә кем сәбәпче икәнен уйлап та тормастан, кетер-кетер китереп, бәрәңгене ашарга тотынды. Әледән-әле, аның тәменә рәхәтләнеп, авызын өскә күтәрде, кояштан күзләрен кыса-кыса, бәрәңгене тәмләп чәйнәде. Аны бераз карап торгач, Әхияр абый тынычлап кереп китте.

– Әйдә инде, әйдә, тагын кычкыр! – дип көлеште малайлар.

– Җитмәс микән? Интектерүгә китмәсме? – диде Ислам, Әхияр абыйны кызгана башлап.

– Беренче апрельдә алдану теләсә кемгә тәтеми ул, – дип көлде Риф.

– Әйдә, тизрәк кычкыр инде, кычкыр! – дип ялына башлады Мансур да.

Ислам аларга каршы килә алмады. Үзенең дә күңелен гел кытыклап тора иде бу уен. Тагын да сузыбрак кычкырырга тотынды. Әхияр абый атылып килеп чыкты да, ике ботына ике кулы белән шапылдатып сукты һәм шундук борылып кереп китте.

– Хәзер суярга пычак алып чыга, – диде Мансур, көлеп.

Ләкин Әхияр абыйлары пычак алып чыкмады. Ул заманында ветфельдшер булып эшләгән Закирга дәште. Ислам өч мәртәбә кычкыруга, алар, парлашып, абзарга килеп керделәр. Бозау тыныч кына бәрәңгесен ашап бетереп килә иде.

– Кая, кычкырмый бит, – диде Закир.

– Һи, аның хәтле хитрый! – диде Әхияр абый, озын кулларын болгап. – Янында чакта кычкырмый ул дошман. Ну, чыксаң, шундук акыра башлый.

Алар сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып китүгә, Ислам кызганыч итеп «Мууу! Мууу!» дип сузды. Тегеләр шундук, юлларыннан кире борылып, йөгерешеп керделәр. Закир бозауның бүксәсенә баскалап карады, колак эченә бармагын тыгып капшады, әллә үпкәсендә микән, дип, колагын бозауның күкрәк турына куеп, сулышын тыңлады.

– Барысы да тәртиптә, – диде ул, аптырап. – Әйдә, тагын бер чыгып карыйк әле.

Алар тагын чыгып киттеләр. Бозауның кычкырырга уйлап та караганы юк, рәхәтләнеп, бәрәңгесен ашап бетерде дә печәненә үрелде.

– Әйдә инде, әйдә, тизрәк кычкыр, – диеште малайлар.

Алар тыелып көлә торгач, күзләреннән, бәреп, яшьләр чыккан иде. Ислам каһәр ару итеп тагын ике мәртәбә кычкыруга, Әхияр белән Закир йөгерешеп килеп керделәр. Закир, озак кына баш чайкап торгач:

– Моңа аракы эчереп карарга кирәк, – диде. – Эчендә аскарида-мазар бардыр. Шул тешләгәнгә, түзә алмыйча кычкыра бу. Бер дә бүтән түгел.

Закир бозауны капшаштырып, сыпыргалап караштырган арада, Әхияр бер ярты аракы, калай кружка тотып килеп чыкты. Әхияр аракыны Закирга биреп, озын куллары белән бозауны алгы аяклары ягыннан кочаклап алды, тегесе кружкага шешәдән аракы агызды да уң кулының баш һәм имән бармагы белән бозауның борын тишегеннән эләктереп, авызын югары күтәрде һәм кружкадагы аракыны аз-азлап кына аның авызына салды. Бозау пошкырмады, салган берен йотып барды. Шуннан соң Закир белән Әхияр тып-тын гына мунчага таба киттеләр. Алар күздән югалгач, Ислам әллә ничекләр итеп кычкырып карады, әмма ник икесенең берсе күренсен. Ул инде кычкырып арыды һәм ял итәргә туктады. Берзаман бурлаттай кызарышкан Закир белән Әхияр абыйлары бозау янына килеп керделәр.

– Синең бу бозавың дуракланган, – диде Закир, имән бармагы белән бозауның маңгаена төрткәләп.

– Бозау дураклана димени?

– Дураклана, котыра, – диде Закир. – Шизофрения. Күрәсеңме син аның ничек карап торуын?

Бу вакытта бозау, чыннан да, болар мине тагын интектерергә килмиләр микән, дип, башын өскә күтәреп, акаеп карап тора иде.

– Бәй, нишләтәбез соң инде аны? – дип сорады Әхияр, аптырап.

– Бозаулар өчен юләрләр йорты юк, – диде Закир бик белдекле тавыш белән. – Казанга гына илтеп кайтыр идең дә. Син ни, булмаса, бер яртыңны әзер тот әле. Кичкә күз күрер.

Шулай дип Закир бозауның эченә баскалый башлауга, ул мәхлукның, ахрысы, кытыгы да килде, шаярасы килеп китте бугай. Шулай булмый җае да юк. Күктән апрель кояшы бөтен җирне иркәли, алдында печән дисәң – яшел печән тора, яларга дисәң – сибелгән он тора, бәрәңге дисәң – туралган бәрәңге дә нәкъ тиешле урынына кереп утырды. Әле генә эчерелгән шайтан суы, ашказанындагы бәрәңге, печән, оннар белән кушылып, чуар бозауның чуар күңеленә, күрәсең, шагыйранә илһам иңдергән иде. Ул илһам тиз арада зур теләккә әверелде. Бозау шайтан суының шешәдә калган өлеше хуҗаның кулында икәнен хәтерли иде, әлбәттә. Шуны сорап, ул борынын сузган хәлдә хуҗасына якынлаша башлады. Әхияр аңа таба чүгәләбрәк иелгән, ә аның иңбашы аша Закир карап тора, өйдән бер кисәк ипи тотып чыккан Маһинур Закир артына килеп басып маташа иде. Бозау, онлы авызыннан телен сузып, тагын бер атлауга хуҗасының теге авырткан аягына китереп басты. Әхияр шундый әшәке итеп кычкырып җибәрде, ишегалдындагы каз-үрдәкләр, тавыклар куркуларыннан бөтенесе берьюлы какылдап, бакылдап, кыткылдап дәһшәтле тавыш чыгардылар. Әхияр, ыңгыраша-ыңгыраша, озын кулын селтәп, мескен бозауның яңагына чабып җибәрде. Бозау, шуны гына көткәндәй, читкә сикерде һәм, койрыгын тырпайтып, арт санын үрле-кырлы сикертә-сикертә, абзар буйлап чабарга тотынды. Бозау, «А-а-ак!

А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, аларның каршына ук килде дә, ал аякларын җиргә терәп, кинәт туктап калды. Бу аның теге шайтан суын бирүләрен көтүе идеме, әллә башка сәбәптәнме – белмәссең – әмма ике күзе ике тавык йомыркасы кадәр булып акайган иде. Аннары бозау кинәт ыргылды да каты маңгае белән хуҗасының бүксәсенә быкылдатып китереп төртте. Әхияр, үзенең җилкәсе өстеннән карап торган Закирны да аударып, җиргә барып төште. Закир белән бергә аның артындагы Маһинур да чалкан ауды. Бозау үзенең бу эшеннән бик канәгать иде. «А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, ярым ачык капкадан башта ишегалдына, аннары урамга ук чыгып чапты. Күп көлүдән эчләре авыртканлыктан, малайларның тавышлары да чыкмый башлады. Әхияр белән Маһинур, торып, аның артыннан йөгерделәр. Закир егылган урынында шактый вакыт мәрәләп ятты. Озын аяклары белән ыргылып йөгергән Әхияр бозауның каршысына төште. Ул, ике кулын ике якка сузган килеш, озын аякларын сажень кебек як-якка аерып, бозауны кочаклап алырга теләгәндәй, аның каршында сикергәләп тора башлады. Маһинур урамга чыккан малайларга ягымлы итеп кычкырды:

– Бозауны куышыгыз әле, үскәннәрем!

Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр.

Бөтенесе бергәләп бозауны керткәч, малайлар кайтып киттеләр. Аларның тәмам күңелләре булган иде, шундый кызык күрсәткән өчен Исламны мактап туймадылар. Беренче апрельнең иң күңелле мизгелләре булып, бу вакыйга аларның хәтерендә мәңгегә калды.

Сыйныфташлар әллә нишләде

И кызык та бу дөнья! Кызлар, малайлар гел элеккечә, сөйләшүләре дә, кыланмышлары да үзгәрмәде кебек. Ләкин һәрберсендә көтелмәгән сыйфат күренә дә куя. Бәләкәй чактан ук «Кытай» кушаматы йөрткән Рөстәм, берәрсе шул кушаматы белән дәшсә, сирәк тешләрен күрсәтеп ихлас елмая, хәтта кочаклап та алырга мөмкин иде. Тик, һич уйламаганда, әлеге кушаматның гомере өзелде. Яңа укытучы фамилиясен сорагач, Рөстәм әллә каушаудан, әллә теле буйсынмаудан «Авзалов» диясе урынга «Әпзәлев» дип җибәрде. Сыйныфташларның кычкырып көлүе иске кушаматны юк итеп, аңа «Әпзәл»не ябыштырды да куйды. Миңа яңа кушамат таккан өчен күрмәгәнегезне күрсәтәм дигәндәй, Рөстәм үзенең яңа сыйфаты белән шаккатырды. Дәрестә нидер язганда яисә укытучы сөйләгәнне тыңлаганда, битеңәме, муеныңамы ниндидер җылы сыеклык килеп тиюен сизсәң, сиңа Рөстәм теш арасыннан төкереген чәптереп җибәрде дигән сүз. Ә үзе укытучының күзенә төбәлеп, әз генә дә селкенмичә төп-төз утыра.

Риф Бакыевның «Бака» кушаматы алтынчы сыйныфны тәмамлаганда да үзгәрмәде. Чөнки аннан да әйбәтрәк, тәэсирлерәк кушамат булуы мөмкин түгел иде. Аны үртисе килгән кызлар, Риф җавап бирергә такта янына чыкканда, артыннан бака тавышы ишеттереп калалар. Пышылдап әйтелгән ул тавыш бер генә укытучы колагына барып җитмәсә дә, Риф үзен үртәүчегә бармак очы белән төртеп китә. Әллә шушы үртәүләр сәбәпче булды, кызларга ул гел төрткәләп, суккалап йөри торганга әйләнде. Кызлар исә аңа йә тел күрсәтәләр, яисә кабат «бака-ка, бака-ка» дип үртиләр, куарга тотынган Рифтән качалар, Риф ничек булса да куып җитми калмый.

Ислам да әллә нишләде. Каз-үрдәк, тавык-чебеш, сыер-сарык булып кычкыруы өстенә гармунда һәм курайда уйнарга өйрәнде. Тагын бер кызыгы бар икән әле: иртән сыйныфташларын, якын танышларын очратуга, «Туган көнең белән!» дип исәнләшә. Сыйныфташ кызларын иңбашларыннан кочып, бит очларыннан «пәп» итә. Кызлар көләләр, этеп җибәргән булып кыланалар. Әмма бу этеп җибәрүләре якынрак кил дигән сыман тәэсир калдыра.

Мансур беренче сыйныфтан ук китап укый башлаган иде, хәзер бөтенләй китап кортына әйләнде. Күп сөйләшми, кирәк сүзне генә әйтә. Сез телевизор карап, компьютер уеннары уйнап, вакытыгызны әрәм итүче диваналар, дип, сыйныфташларыннан көлә. Үзе ул бик ярдәмчел: берәр нәрсә беләселәре килсә, яисә бәхәс чыкса, малайлар, кызлар аның янына йөгереп киләләр, Мансур озак уйлап тормастан җавабын бирә, бәхәсне чишә.

Рөстәм белән янәшә утыручы Энҗе дәрескә соңара башлады. Ул ишектән килеп кергәндә, оялудан иреннәрен сул яклап җыера, ә уң ягыннан, «гафу итегез, җитешә алмадым» дигәндәй ап-ак тешләрен күрсәтә, борынын тартып куя, маңгаена төшкән тыңламас чәчләрен бармаклары белән артка сыпыра, әмма колак өстендәрәк бер урыны тырпаеп кала. Аны яткыру өчен, Энҗе шул турыдагы чәченә бал сөртә икән, дип сөйлиләр. Хак булуы да бар, башыңа төшсә бал түгел, агач келәе дә сөртерсең.

Инде әллә кайчан, челтерәп, гөрләвекләр акты, инде әллә кайчан, шаулап, Ыкта бозлар китте, тау башлары ачылды, болынга көтүләр чыкты, җылы май җилләре авыл эченә яшь яфрак, тупыл сагызы, балан, шомырт, сирень чәчәге исләре тараткан көннәр иде. Авылга район үзәгеннән агитбригада килде. Шул көнне алар сыйныфлары белән агитбригада чыгышын карарга бардылар. Бу көнне аларга Суфия апалары билгеләрен аңлатты һәм барысын да җиденче сыйныфка күчүләре белән котлады. Кич мәдәният йортына килми калучы булмады. Кызлар Исламга әллә ничек үсеп киткәндәй тоелдылар, аларга авыл эчендәге барлык тәмле исләр дә сеңгән сыман иде. Концерт искиткеч матур булды, урамга чыкканда, кызлар-малайлар дулкынланган иде. Аларның без алтынчыны тәмамладык, җиденчегә күчтек, дип, авыл урамнарын тутырып кычкырасы килде.

– Әйдәгез, мин әтинең мылтыгын алып чыгам да һавага җиде мәртәбә атабыз! – диде Фаил, кызларны-малайларны үзләре ягына әйдәп.

Корал белән уйнау, өлкәннәрне йокыдан уяту әйбәт түгел, дип, аңа бөтенесе каршы килде. Ислам җиңелрәк тәкъдим кертте:

– Әйдәгез, Бормалыны теге иң тар урыныннан буып куябыз!

Аның тәкъдиме белән ризалашып, инеш буена төшкәннәр иде, берсенең дә суга керәсе килмәде, бер көлештеләр дә кайтырга кузгалдылар. Ләкин берсенең дә кереп китәсе килмәде. Көлешә-шаярыша авыл урамнарын ике мәртәбә җиңүчеләр кыяфәтендә әйләнеп чыкканнан соң, теләр-теләмәс кенә аерылыштылар.

Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»