Тургай. Сайрар чак

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Аңлашу

Энҗенең Исламга эндәшмәве тора-бара аның сыйныфташлары арасында ничектер берүзе бертөсле булып аерылуына китерде. Ул иптәш кызларына да төртмә сүзләр әйтте, сорасалар, юньләп җавап бирмәде. Укытучыга биргән җаваплары да тулы булмады. Энҗенең йөзе аксыл төскә керде, күзләре гел йөгерешеп тордылар, сөйләшкәндә, иреннәре калтырый иде. Ул Исламның уеннан гел китмәде. Ни булды, нишләп ул үзгәрде, моның сәбәпләре нәрсәдә дигән сораулар аны гел борчып торды. Бүген Ислам агач бакчасында Илдар Каюмович кушкан рәсемне ясап бетерде. Агач башындагы ак фил, чыннан да, бик матур чыккан иде. Шуны карап торганда, капкадан Энҗе килеп керде. Аны күрүгә, Исламның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Энҗе алсу курткасын кигән, башында да алсу башлык иде. Ислам, рәсемен беседкага куеп, аның каршына йөгерде. Аларның күзләре очрашты. Энҗе кыенсынып кына елмая, иреннәре җиңелчә генә калтырый, дулкынланганы бөтен йөзенә чыккан. Алар бер-берсенә дәшә алмыйча шактый вакыт карап тордылар.

– Энҗе, – дип пышылдады Ислам.

– Нәрсә?

– Үлә яздым бит инде мин.

Ислам шуннан соң сүзен дәвам итә алмады. Энҗенең битенә кызыллык йөгерде, иреннәре бер ачылды, бер ябылды, ахырда бер генә сүз әйтте:

– Нишләп?

– Синең миңа Ислам дип эндәшүеңне көтеп үлә яздым.

Энҗенең күзләре яшьләнде.

– Ислам!..

– Рәхмәт, – диде Ислам. – Мин сине шундый сагындым, Энҗе.

– Көн саен мәктәптә күрдең бит.

– Мин күрдем, син күрергә теләмәдең.

– Юк, Ислам, – диде Энҗе уйчан тавыш белән. – Мин сине элеккедән дә ныграк күрдем. Мин үзем өчен нуль идем.

Энҗенең карашы җылынганнан-җылына барды, ләкин әле элеккечә туктаусыз шатланып сикергәләүче күз алмалары ничектер бик акрын кыймылдады. Бу аның күңеленә ниндидер авыр нәрсә кереп оялаганлыгы турында сөйли иде.

– Әйдә, өйгә керәбез, – диде Ислам, аның кулыннан җитәкләп.

Энҗенең боз кебек салкын кулы калтыранып куйды.

– Әйдә, кереп, чәй эчәбез, җылынырсың.

– Юк, Ислам, мин чәй эчәргә килмәдем, – диде Энҗе бик җитди кыяфәт белән. – Безгә хәзер бер җиргә барырга кирәк.

– Әллә район үзәгенәме? – дип сорады Ислам.

– Район үзәгенә бару җиңелрәк ул, – дип куйды Энҗе. – Бу бик авыр…

– Аңлатып сөйлә әле.

– Диләрә Ахуновнага барырга кирәк.

Ислам сискәнеп китте. Бу бөтенләй уйланмаган, көтелмәгән нәрсә иде. Шуңа күрә ул аптырап сорап куйды:

– Аңа нәрсәгә?

– Нәрсәгә икәнен син бик яхшы беләсең. – Энҗе, башын читкә борып, каядыр тау ягына таба карап торды. – Безгә икәү барып, барысын да сөйләп бирергә кирәк.

Ислам ни әйтергә белмичә аптырап калды. Әллә кайчан булган бу әйберне нигә кузгатырга, дип уйлады.

– Кирәкме соң ул? – дип куйды Ислам.

Энҗе кинәт аның ике иңбашыннан куллары белән тотып алды, кайнар сулышын тоярлык дәрәҗәдә йөзен Исламның йөзенә якын китерде:

– Син мине хайван дип уйлагансыңдыр. Мин бит шул вакыттан бирле авырыйм, өзгәләнәм, тыштан гына тыныч булып күренергә тырышам. Шушыны барып сөйләмәсәм, миңа нидер булачак. Ул әйбер чир булып минем эчемә урнашты. Укыган дәресем башыма керми, әйтәсе уйларым башымнан очып чыга, аяк-кулларым мине тыңламый. Син аңлыйсыңмы мине, Ислам?!

Аның бу сүзләреннән Исламның йөзе генә түгел, кыз тоткан ике иңбашы да уттай кызышты. Бу элекке Энҗе түгел иде. Димәк, ул, кар астындагы кайнар чишмә кебек, берүзе кайнаган да кайнаган. Ислам аның янәшәсендә булып та берни сизмәгән.

– Авыр булгандыр сиңа, Энҗе. – Ул аны тынычландырырдай сүзләр эзләде. – Нишләп, ичмасам, миңа әйтмәдең?

– Әйтә алмадым, – диде Энҗе, авыр сулап. – Мең мәртәбә әйтергә тырыштым, ә әйтә алмадым!..

– Инде шулай уйлагансың икән, бар син аның янына.

– Ә син? – дип кычкырып җибәрде Энҗе.

– Минем дә бару кирәкмени?

– Икебез пешергән ботка бит, – диде Энҗе, ничектер бераз тынычланып. – Берүзем барырга куркам.

– Барыйк, алайса, – диде Ислам.

Бер-бер артлы капкадан чыктылар да Диләрә Ахуновналар ягына атладылар. Аларга якынайган саен, икесенең дә күңел тынычлыгы югала барды.

Алар кибет янына килеп җиттеләр.

– Бәлкем, безгә берәр күчтәнәч алыргадыр? – диде Энҗе, адымнарын акрынайтып.

– Аны кимсетү булыр ул.

– Әйе шул.

Алар Диләрә Ахуновналарның капкасын курка-курка гына ачып кергәч, ишегалдындагы чисталыкка, тәртипкә хәйран калдылар. Бер генә артык әйбер дә юк, барысы да урынында. Ап-ак итеп юып алынган болдыр баскычына килеп җиткәч, патша сарае алдында туктап калган чит ил илчеләре кебек, кыюсыз басып калдылар. Аяк киемнәрен салып, өйалдына үттеләр һәм ишек шакыдылар. Ачучы булмагач, кыюсыз гына ишекне тартып, өй эченә атладылар. Диләрә Ахуновна зал ягында телефоннан сөйләшеп утыра икән. Ул, Ислам белән Энҗене күргәч, үтегез дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде. Өйдәге пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел иде. Алар, тупсаны атлап, залга үттеләр дә ишек турында туктап калдылар. Буялмаган бу сап-сары нарат идәнгә басуы да кыен иде. Ниһаять, алар Диләрә Ахуновнаның сөйләшүенә дә игътибар итәрлек хәлгә килделәр.

– Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы соң? – диде Диләрә Ахуновна трубкага кырыс тавыш белән. – Әллә кичәгесенә тагын өстәдеңме? Бүген эшләмичә булмый. Сәгать икедән дә калмыйча кайтып җит.

Ул, трубкасын куйгач, куллары белән ике чигәсен ышкып алды да торып басты.

– Әллә берәр нәрсә булдымы? – дип сорады ул борчулы тавыш белән.

– Булмады, – диде Ислам, башын аска иеп.

– Без килгән идек, – дип өстәде Энҗе, шулай ук директор урынбасарының йөзенә карарга базмыйча.

– Йә, ни булды, тыңлыйм, – диде урынбасар, аларга якын ук килеп.

Ислам белән Энҗе бер-берсенә карашып алдылар. Кемдер, ничектер сүз башларга тиеш иде. Әмма аларның башларында каушаудан барысы да буталган, хәлне ничегрәк итеп аңлатырга икәнлеге уйланылмаган иде.

– Без рәсем буенча килдек, – диде Ислам акрын гына.

Алар һаман Диләрә Ахуновнага күзләрен күтәреп карый алмадылар.

– Әйе, рәсем буенча, – дип өстәде Энҗе дә.

– Нинди рәсем?

Ниһаять, икесе дә Диләрә Ахуновнаның аптырау билгеләре чыккан йөзенә күтәрелеп карадылар һәм шундук карашларын түбән төшерделәр.

– Стенага ясаган рәсем, – дип, Ислам башын читкә борды. – Теге мин ясаган рәсем.

– Юк, мин ясаган рәсем, – дип, аны төзәтте Энҗе.

Урынбасарның кашлары югары күтәрелде, маңгаенда тирән җыерчыклар барлыкка килде, күзләренә ачу билгесе чыкты.

– Сез минем белән шаярырга килдегезме әллә?

– Туктале, Энҗе, үзем аңлатам, – диде Ислам.

Энҗе ярсулы нечкә тавыш белән:

– Юк, үзем! – дип, Исламны читкә кугандай, ике кулын селтәп куйды. – Ул рәсемне… ул рәсемне… ясаучы… мин ясадым… ясаган идем!..

Соңгы сүзләрен әйткәндә, Энҗенең күзләрендә яшь күренде, иреннәре калтыранды, ул кулларын кая куярга белмәде. Аларның әйткәне Диләрә Ахуновнаның зиһененә һаман барып җитә алмый иде. Ул әле Исламга, әле Энҗегә аптыраулы караш ташлады, берни дә аңламаганын белдереп, башын чайкады, йөзендә, ачык кына итеп әйтә аласызмы, юкмы дигән сорау ярылып ята иде.

– Диләрә Ахуновна… – Энҗе сүз башлады да тагын туктап калды. – Рәсемне мин ясадым… Ә Ислам нишләптер гаепне үз өстенә алды.

Урынбасар Исламның, күзләренә туп-туры карар өчен, каршысына килеп чүгәләде:

– Дөрес әйтәме ул?

– Әйе…

Исламның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде. Диләрә Ахуновна торып басты һәм, үз-үзе белән сөйләшкәндәй:

– Менә ничек?! – дип куйды. – Сезгә мондый хәлләргә төшү нигә кирәк булды соң?

Ислам моңа үзе башлап, үзе җавап бирергә тиеш икәнен ачык аңлады, тик тиешле сүзләр таба алмады:

– Мин бит… минем… тизрәк кайтып китәсем килде.

– Тизрәк кайтып китәсең килде?!

– Юк, юк, мин ялгыш әйттем. Аларның тизрәк кайтып китүен теләдем.

– Ник? – диде Диләрә Ахуновна.

– Белмим… Интекмәсеннәр дип бугай.

– Һәм син шушыны яшереп йөри алдыңмы?

– Йөрдем… йөрдем бит… мин әшәке, әйеме, Диләрә Ахуновна?

Директор урынбасары бу сорауга җавап бирмәде. Аның үзенең башында хәзер мең төрле сорау бөтерелә иде. Һәм ул аларның кайсыннан башларга белмәде. Аныңча, Энҗе бу эшне һич тә эшли алмый, моның сәбәпләре юк иде. Ләкин хәлне ачыклап бетермичә калдыру аның үзенә дә, балалар өчен дә мөмкин түгел иде. Шуңа күрә ул сорау бирмәде, барысын да аларның үз ихтыярына куйды:

– Әйдә, сөйләгез, аңлатып сөйләгез…

– Сез мин ясаганга ышанмыйсыз бугай, – диде Энҗе, Диләрә Ахуновнага туп-туры карап.

– Ә ышансам? Ник ясадың дип сорасам?

– Мин шуны сөйләргә дип килдем. – Энҗенең күзләрен тагын яшь каплады, ләкин ул сүзен дәвам итәрлек көч тапты: – Мин сезне күрә алмый идем. Шуңа күрә сезгә охшатып ясадым.

Аның туктап торуыннан файдаланып, Диләрә Ахуновна сорап куйды:

– Мине нишләп күрә алмадың соң, бала?

Энҗенең тавышы беткән иде, ул ярымпышылдауга күчте:

– Минем апам әллә ничә мәртәбә аерылып кайтты, энегез кыйнап, түзәрлеге беткәч…

– Монда минем ни гаебем бар? – диде Диләрә Ахуновна кырыс кына.

– Апам сөйләде, сез килгән саен, җизни аны канга батырып кыйный, аны сез котыртасыз, диде. Сез китү белән, әллә нинди булмаган гөнаһларымны, кимчелекләремне табып бәйләнә башлый, аннары кул күтәрергә керешә, диде. Мин сездән үч алырга теләдем…

– Канәгатьләндеңме соң? – диде урынбасар, өстәлдәге әйберләрне бер урыннан икенче урынга шап-шоп алып куеп.

Энҗе елап җибәрде:

– Зинһар, кичерегез мине, Диләрә Ахуновна. Кичерәсезме?

Диләрә Ахуновнаның нәкъ мәктәптәгечә тимер тавышы аны бүлдерде:

– Син минем сорауга җавап бирмәдең. Кабатлап әйтәм: тынычландыңмы соң?

– Юк, юк, юк!!! – диде Энҗе, тәмам ярсып. – Мин ялгышканмын. Мин сезнең йокыгызны качырыйм дип ясадым ул рәсемне, ә үземнең йокым качты. Сезне күргән саен, йөрәгем кысылып, тибүдән туктагандай булды. Мин шулкадәр гаепле, зинһар, гафу итегез. Итәсезме?! – ул яшьле күзләре белән, тилмереп, Диләрә Ахуновнага төбәлде.

– Гафу итәм, Яруллина. Гафу итәм! – диде Диләрә Ахуновна. – Анысы өчен борчылма. Тик бер нәрсәне аңламыйм: нишләп моны шул вакытта ук әйтмәдең?

 

– Мин буталдым, – диде Энҗе, елаудан коры үксүгә күчеп. – Барысын да ул бутады…

– Кем?

– Ислам… Әгәр ул үз өстенә алмаган булса… Сезне интектереп тәм тапмакчы булдым… үзем чиргә сабыштым… Шулкадәр ялгыштым… Үкенү мине кимереп бетерә язды…

– Борчуларыңны оныт, Яруллина. Соң булса да, уң булсын, ди бит безнең татар. Килергә көчегез җиткән бит.

– Ә мине? – дип куйды Ислам кинәт.

– Нәрсә сине?

– Мине гафу итә аласызмы, Диләрә Ахуновна?

Урынбасарның җитди чыраена мөлаем яктылык җәелде. Ул көлеп куйгандай итте:

– Мин ни әйтергә дә белмим инде, Нуруллин. Сине мактаргамы, гафу итәргәме, әллә җәзага тартыргамы? Үзең ничек уйлыйсың?

Ислам аптырап калды. Әлбәттә, ул күңеле белән Диләрә Ахуновнаның аларның икесен дә кичергәнен аңлады. Шулай да тәҗрибәле укытучының кистереп үз сүзен әйтүен ишетәсе килгән иде.

– Миңа мактау кирәкми, – диде ул. – Гафу итсәгез, шул җитә. Җәзага тартудан да курыкмыйм. Миңа тиештер дә ул. Арттырып җибәрүләрем күп булды.

– Җавабың егетләрчә, – диде Диләрә Ахуновна, көлеп. – Өмет бар синдә, Нуруллин. – Инде, балалар, шушындый зур эш белән килгәнсез икән, бер утырып чәй эчми ярамас.

– Юк, юк! – дип, Ислам белән Энҗе икесе дә ишеккә таба атладылар.

– Нуруллин! Яруллина! Өстәл янына килеп утырыгыз! – диде Диләрә Ахуновна теге тимер тавышы белән.

Бу тавыштан аның чынлап әйтәме, әллә шаяртамы икәнлеген аңларлык түгел, әмма аңа буйсынмый булмый иде. Диләрә Ахуновна чәй әзерләргә кереште, духовкадан кайнар бәлешен алып, өстәл уртасына утыртты, бөтен өйгә аның тәмле исе таралды. Күз иярмәс тизлек белән ул аның өстен ачты, өч тәлинкәгә салып, бәлешне алларына куйды. Ислам белән Энҗегә бу сәхнәдән күрсәтелгән фокус кебек тоелды. Алар, Диләрә Ахуновнаның туктаусыз кыставына карамастан, кып-кызыл булып, кашык-чәнечкеләренә үрелергә кыймыйча утыра бирделәр. Ул ашау коралларын икесенең дә кулына мәҗбүри тоттырды. Бәлеш искиткеч тәмле иде, аны бер кабуга оялуларын оныттылар, һәм кашыклары бәлеш белән авыз арасында бик тиз урап йөри башлады.

– Ә шулай да сине, Яруллина, апаң ялгыш юлга керткән, – диде Диләрә Ахуновна тыныч кына.

– Әйе шул, – диде Энҗе. – Соңыннан гына белдек. Сезнең бернинди гаебегез булмаган.

Ислам аңа астан гына төртеп куйды. Бу төртү, кем бәлешен ашаганыңны оныттың бугай, дигәнне аңлата иде. Энҗе аңа борылып карады да шып туктады.

– Төртмә, Нуруллин, Яруллинага, – диде Диләрә Ахуновна. – Мин барысын да күрәм бит. Турысын әйтүеңә рәхмәт, Энҗе үскәнем. Әле сезнең барысы да алда. Мин үземә дә, башкаларга да иң югары таләпләр куйдым һәм куячакмын. Моны мәктәптә генә түгел, авылда да аңлаган кешеләр сирәк. Ә менә еллар үткәч, кайберләре авылдан чыгып китеп инде картаеп кайткач, миңа рәхмәт сүзләре әйткәннәре булды. Кешене харап итә торган ике нәрсә бар: беренчесе – аны туктаусыз гафу итү, икенчесе – аны туктаусыз мактау, күкләргә чөю. Икесендә дә кеше үзенең кем икәнен оныта. Аеруча бала вакытта сез дөньяны гел матур яклары белән генә күрәсез. Сез дәрестә динозаврлар турында өйрәндегез. Адәм баласын мактаган саен, ул динозаврга әйләнә, әз генә тәнкыйть сүзе әйтүчеләрне буып ташлый, таптый.

Алар бик озак утырдылар. Ислам белән Энҗе чыгып киткәч, Диләрә Ахуновна өстәл янында таш сын кебек хәрәкәтсез утырды. Табында һәммә нәрсә бар, ул япа-ялгыз. Бу балалар чыгып киткәч, ялгызлык сагышы бөтен барлыгын көйдереп алды.

* * *

– Әйдә, безгә керәбез, – диде Ислам, үзләре турына җиткәч.

– Кермим.

– Алайса Ык буена төшик.

Аны шаккатырып, шулчак Энҗе болай диде:

– Минем бүген рәсем ясый торган көнем…

– Вәйт әйттең син! Нинди була соң ул?

– Белмим, шундый көннәрем бар минем. Рәсем ясамыйча түзә алмыйм. Өч зур альбомны тутырдым инде.

– Анда нәрсә ясап бетердең? – диде Ислам, гаҗәпләнеп.

– Укытучыларны, укучыларны, авыл кешеләрен…

– Мине дә ясадыңмы соң?

– Ясамыйча!

– Күрсәт әле!

– Юк, мин аларны беркемгә дә күрсәтмим.

– Миңа дамы?

– Ачуланма, Ислам, сиңа да күрсәтә алмыйм. Ул альбомнарда минем иң кадерле серләрем. Нух тавын да ясадым.

– Нух тавына мендеңмени?

– Син ясаган Нухка охшатырга тырыштым.

Ислам, бераз уйланып торгач:

– Бер әйбер әйтер идем, ышанмассың, – дип куйды.

– Син әйткәннәрнең мин барысына да ышанам.

Ислам көлеп җибәрде:

– Кәҗә белән үгез сугышына дамы?

– Әйе, син сөйләгәч, дөрес инде ул. Нәрсәдер әйтәм, дигән идең.

– Мин Нух тавына мендем.

– Китчәле! – диде Энҗе, элеккечә чыркылдап. – Ниләр бар соң анда?

– Челтерәп чишмә агып ята, чишмә янында ташка әйләнгән егет басып тора. Нух маңгаендагы тишектән озын елан чыгып-кереп йөри. Ул Нухны саклый.

– Әләй!.. Мине дә алып мен әле.

– Алып менәрмен.

– Алдамыйсыңмы?

– Алдамыйм.

– Менә хәзер тереләчәгемә ышандым мин, Ислам.

– Ышан, Яруллина, – диде Ислам, көлеп. – Тик рәсемнәреңне аерым кешеләргә генә багышлама.

– Синең миңа ни өчен аерым кешеләрне ясамаска кушуыңны аңладым! – диде Энҗе, кулларын чәбәкләп.

– Әйт, ни өчен?

– Син бит үзең аерым кешеләргә карикатуралар ясыйсың! Нигә шуларның берсен дә безгә күрсәтмисең?

– Мин бит аларны концерт вакытында күрсәтәм, – диде Ислам. – Алдан күрсәтсәм, кызык булыр идеме соң?

Энҗе аның белән килеште:

– Әйе шул, син бит әле ул карикатураларың белән район смотрларында да чыгыш ясыйсың.

– Димәк, мин хаклы?

Энҗе дәшмәде.

Алар бер-берсенә карап, елмаеп шактый озак тордылар. Аерыласылары килмәсә дә, беренче булып Энҗе үз өйләренә таба атлады…

Бичаралар

Октябрь башында һава бозылып китте. Калын кара болытлар астыннан кояшның күренеп тә караганы юк. Иртәдән кичкә кадәр салкын җил дөньяны актара. Әледән-әле яуган карлы яңгыр тамчылары киемнәргә, битләргә сылана. Шундый көннәрнең берсендә Ислам әнисен кичке савымга озата барды. Ферма эченә кергәч, бәйдәге сыерларны карап торды. Ул бер нәрсәгә шаккатты: торакның кайсы гына төшенә күз салсаң да, бөрешеп, пычранып беткән мәчеләр утыра. Нишләп биредә мәчеләр күп, дип сорагач, әнисе ташландык мәчеләр көннәр суытуга торак эченә керә, дип аңлатты. Сыер савучылар, аларны кызганып, сөт тә бирәләр икән.

Кайтырга чыкканда, карлы яңгыр көчәйгән, җил тагын да ныграк исә иде. Ул, йөзен җилдән саклау өчен, арты белән атларга тотынды. Шунда ферма стенасы янында басып торган җирән эткә күзе төште. Аның янында бер мәче кыймылдый. Ислам, бара торган юлын ташлап, тирес катыш балчыкка бата-бата, шулар янына атлады. Килеп җиткәч, тыны кысылып туктап калды. Әтисенең бияләе кадәр мәче баласы этнең корсак астында, аяклары арасында нишләргә белмичә дерелди, үзе ишетелер-ишетелмәс кенә мияулый иде. Эт кымшанмыйча басып тора, әллә кызганудан, әллә ачуланып, мәче баласына карап-карап ала. Ул үзе дә каяндыр китереп ташланган эт, ахрысы. Йоннарына учма-учма балчык ябышкан, теләсә кайда аунаганлыгы күренеп тора. Мәче баласы башыннан койрыгына чаклы пычракка баткан, йонының сары икәнлеген чамалап кына була. Гәүдәсе дер-дер калтырый. Карлы яңгыр мәче баласының йон төбенә кадәр үткән, бармак бите кадәр дә коры җире калмаган. Бер колагы яртылаш ертылган, аннан кан саркып тора. Ул бичара, этнең аякларына ышкынып, җылы эзли, өскә үрелеп, үзенең авызын аның корсагына тидереп ала, этнең корсак астында юешләнеп эчмәкләнгән йоннарына үрелә, яламакчы булып азаплана. Мәче баласы тәмам хәлсезләнгән, тавышы да юньләп чыкмый, кайчакта егыла язып чайкалып та китә… Исламның бу кадәр кызганыч күренешкә тап булганы юк иде. Аның күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әллә аларны кызганудан, әллә салкын җилле яңгырдан ул үзе дә калтырарга тотынды. Эт, нишләптер акрын гына кузгалып, ферма башындагы ишеккә таба китте. Мәче баласы аңа иярде. Тик юньләп атлый алмады, бер адым ясауга авып китте. Бераз хәл алгач торып басты, тагын атлагандай итте дә туктап калды. Эренләп беткән күзләре белән мөлдерәп Исламга карады. Ул, корыган әрекмән яфрагы өзеп, мәче баласының аякларын, йоннарын сөртте. Куртка кесәсендә иске газета бар иде. Аны газетага төрде дә күкрәк турына тыкты. Мәче баласының калтыравы аның бөтен гәүдәсенә таралып, бала йоннарын кабартты. Күпме җан ияләре төрлечә интегә, җәфалана. Алар белән чагыштырганда, кешеләр оҗмахта яшиләр. Мәче баласының калтырануы бераз кимегән шикелле тоелды. Аны кая куярга соң? Өйдә болай да ике олы мәче, Юлбарысның балалары бар. Әтисе керттермәячәк. Тегеләрен дә бик өнәп бетерми. Ислам мәче баласын мунча алдына куярга булды. Мунча кичә генә ягылган килеш, бер атнасыз ягылмаячак. Шуңарчы нидер уйлап табасы булыр. Ул өйгә кереп тормыйча гына, сарайдан бер катыргы тартма алып, эченә иске чүпрәк салды, шундагы тәлинкәне дә эләктерде. Күренми торганрак почмакка урнаштырып, мәче баласын тартмага яткырды. Бер йомры сөт, ит кисәге чыгарып салды, су куйды. Әллә нинди зур эш эшләмәсә дә, аңа җиңел булып китте. Кич кереп карады: мәче баласы бөгәрләнеп йоклап ята, йоннары да кибә башлаган иде. Ертылган колагы гына шул килеш, ул ялгана алырлык түгел иде инде. Шатлыгы эченә сыймады Исламның. Мәче баласын үлемнән коткаручы бит ул! Ләкин фермадагы сыер тизәкләре арасында йөрүче мәчеләр аның күз алдыннан китмәде. Әтисе белән баргач, мастерской тирәсендә дә күргәне бар адаштырылган мәчеләрне. Аларына ничек ярдәм итәргә соң? Хуҗасыз этләрне авыл җирлеге башлыгы аучылардан аттырып тора. Эт атучыларның мылтык тавышын ишетсә, Ислам урынына капланып ята. Күрү түгел, мылтыкның шартлаганын да ишетергә теләми. Ул этләрне атучыларның җаннары юк микәнни? Ислам әтисенең андый эшкә бармаганын белә. Ә менә Әхтәм абый дәртләнеп йөри, диләр. Йоны әйбәт этләрнең, аткач, тиресен дә тунап ала, диләр. Кешеләр белән үзебезнең янәшәдәге җан ияләре арасында сугыш бара. Кешеләр аларны төрлечә кысрыклый, җәберли, ул җан ияләрен яклаучылар гына йә бик аз, йә бөтенләй дә юк. Урманнарны да рәхимсез кисәләр, яндыралар. Андагы бичара җәнлекләрне автоматлар, вертолётлар белән аулыйлар, диләр. Әйләнмә күлдән балыкны электр тогы җибәреп тотучыларны былтыр полиция эләктерде. Ул хакта бөтен авыл шаулады, район үзәгеннән килгән браконьерлар булган алар. Суга ток җибәргәч, анда балык түгел, бер генә тере җан иясе дә калмый, ди. Болар хакында әйләнә-тирәне саклау дәресләрендә дә даими сүз алып бара укучылар. Ләкин мәктәптә сөйләшү белән генә берни дә үзгәрми шул.

…Мәче баласын мал өе почмагына күчерергә туры килде. Чөнки ял көне мунча ягачаклар. Әлегә беркем дә сизмәде сизүен. Ислам хәзер ферма, мастерской тирәләрен дәрестән соң кичкырынрак бер урап кайта торган булды. Шулай йөргәндә, тагын ике мәче алып кайтып мал өенә урнаштырды. Бер-берсенең хәлләрен аңлагангамы, әллә алар баштан ук таныш булганнармы, сугышып та карамадылар. Аңа ферма тирәсенә мәче баласы китереп ташлаучыларны да күрергә туры килде. Ерактан гына күзәтеп торды да, адаштыручыны танып калып, мәчесен кабат аның ихатасына илтеп атты. Әмма ул гына түгел, аның үзен дә күзәтүчеләр булган икән. Мәктәптән кайтканда, беркөн Энҗе:

– Сине өеңә мәче баласы җыя икән, дип сөйлиләр, хакмы ул? – дип көлде.

Аның бу сүзләреннән Исламның битләре ут булып яна башлады.

– Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, – дип котылса да, бу инде җитди кисәтү иде.

Андый сүзнең таралуына аның үзенә дә ышанырга туры килде. Беркөнне кич ишегалдында ябалак-ябалак кар яуганга хозурланып йөргәндә, агач бакчасына нидер ыргыткан тавыш ишетелде. Ислам ашыгып барып урам капкасын ачса, берәү йөгерә. Гәүдәсеннән шундук Зөлфәт икәнен танып, Ислам аның артыннан ташланды һәм куып тотты.

– Син нәрсә ыргыттың безнең бакчага? – диде Ислам ачулы тавыш белән.

– Ыргытмадым, – диде Зөлфәт, мыш-мыш килеп.

– Ыргыттың бит, әйдәле!

Ислам аны сөйрәп диярлек үзләре турына алып китте. Ишегалдына кереп, бакчага күз салгач, анда кычкыра-кычкыра кар ярып килүче мәче күренде.

– Бу бит сезнең карт мәчегез, – диде Ислам.

Зөлфәт дәшмәде.

– Ник аны безнең бакчага аттың?

– Абый адаштырырга кушты. Мин тыңламаган идем, яңагыма берне тондырды, – диде Зөлфәт елак тавыш белән. – Сезнең бакчага ташларга кушты, Тургай, кызганып, өенә алып керә аны, диде.

Ислам аның борын төбендә йодрыгын селкеде:

– Алып керермен мин сиңа! Әллә бездә песи приютымы? Хәзер үк өеңә алып кайтып кит!

– Алмыйм, абый үтерә мине…

Зөлфәт мәчегә якын килергә дә уйламады. Ислам аны куркытып җиңмәкче булды:

– Ә син беләсеңме песи каргышының нинди куркыныч икәнен?

– Ю-у-ук, – диде Зөлфәт, әйтмәс борын курка да башлап.

– Мәче каргышы төшкән кешеләрнең аяк-куллары корышып, тәгәрмәч шикелле кәкрәеп, акырып яталар. Кайберләре лимон кебек саргаеп кибә, скелетка әйләнеп үлә. Күзләре атылып чыгып, дуракланганнары да бар. Мәче каргышы – дөньядагы иң куркыныч нәрсә ул. Шуңа күрә Шүкә синнән адаштыртмакчы була да. Үзенең тилмереп, газапланып үләсе килми…

 

Ислам уйлаганнарын сөйләп тә бетерә алмады, Зөлфәт мәчесен эләктерде дә өйләренә йөгерде…

Ләкин бичара мәчеләргә булышу үзенә бөтенләй уйламаган мәшәкатьләр китереп чыгарыр, дип, башына да китермәгән Ислам. Алары алдагы көннәрдә иде әле…

Кичә көне буе, бүген төне буе ишеп-ишеп кар яуды, буран котырды. Мондый көннәрдә Исламга нидер була, шушы карлар белән шаяра-шаяра, искән җил белән үртәшә-үртәшә, урамнар буйлап, таулардан, әрәмәләрдән әйләнеп йөгерәсе килә. Мәктәпкә барганда һәм кайтканда, ул малайларны ияртеп, урам буйлап түгел, юри ындыр артлатып, тау битләреннән йөгерә-йөгерә кайта. Бүген ял көне. Ул, иртүк торып, ишегалдындагы кар көри торган зур көрәк белән карны як-якка чөеп-чөеп ыргытырга кереште. Кар шулкадәр җиңел, аның авырлыгы сизелми дә иде. Ислам көрәген куйды да әтисе ясаган «Т» хәрефе төсле эткече белән карны коймага таба этә башлады. Ул бу эшне дәртләнеп йөгерә-йөгерә башкарды. Мамык кебек җиңел кар әйтерсең лә үзе эткечне сөйрәп бара иде. Ислам, ишегалдын чистартып бетерде дә, койма башыннан бер уч кар алып сүз башлады:

– Сез шундый якты, җылы, әллә йолдызлар яныннан ук төштегезме? Яз җиткәч, битләрегезне кояш менә шушылай итеп ялый башлар әле.

Ул карны теле белән ялагандай итте.

– Улым, кар ашыйсың түгелме соң?

Әтисенең тавышына Ислам ялт итеп борылып карады. Алар әнисе белән эшкә барырга чыкканнар иде.

– Ашамыйм, телне генә тидереп карадым. Кардан әллә нинди хуш исләр килә.

Әтисе аны кочаклап алды.

– Үсәсең бит, улым, – диде ул горур тавыш белән. – Безнең ярдәмчебезгә әйләнеп барасың.

Исламга бу сүзләрне ишетү шулкадәр рәхәт иде.

– Ишегалдын көрәп бетерә язгансың бит, – диде әнисе, аның аркасыннан сөеп.

Ислам, урам яклап капка турын да көрәгәч, әбисе-бабасы белән тәмләп ашады да үзенең кечкенә өстәленә рәсем ясарга утырды. Аны бүген ниндидер тыелгысыз көч дәртләндереп торды. Ислам, баш күтәрмичә, бер-бер артлы карикатуралар ясады. Башында әллә нинди кызыклы сюжетлар туып кына торды. Төшке ашны ашаганнан соң, ул, альбомын тутырганчы, сыйныфташларына, авылдашларына шаржлар, карикатуралар ясады. Арып туктагач, альбомын беренче битеннән соңгы битенә кадәр елмаеп карап чыкты. Сәнгать мәктәбендәге укытучысы Бәйрәмовның хаклы икәнлегенә Ислам бүген тагын бер мәртәбә ышанды. Ул аңа өч дәрестән соң ук: «Синең талантың юмор-сатира өлкәсендә, – диде. – Хәтта ясаган җәнлекләреңдә дә юмор элементлары сизелә». Ислам бүгенге альбомы белән аның сүзләренең хаклыгын, һичшиксез, раслаячагына инанды…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»