Тургай. Сайрар чак

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Аптырашлы сораулар

Үткән атнаның дүшәмбесендә Ислам, Риф, Энҗе, көлешә-көлешә, мәктәптән бергә кайттылар. Энҗеләр турына җиткәч, Риф Исламнан:

– Математикадан өй эшен күчертерсең әле? – дип үтенде.

– Ялкау син, Риф, – диде Энҗе. – Гел кешедән күчерү ягын гына карыйсың. Бирмә син аңа, Ислам.

– Ул бит аны күпме тырышса да эшли алмый, – Ислам көлеп куйды. – Күчертми нишлисең.

– Күчертсәң, валлаһи, Суфия апага әйтәм.

– Син үзеңне бел, – диде Риф аңа каршы. – Менә мин директорга керәм дә синең Диләрә Ахуновнаны стенага ясаганыңны әйтәм.

Аның бу сүзләреннән Энҗенең йөзенә ачу чыкты.

– Әйт, нигә моңа кадәр әйтмәдең? – диде Энҗе, кызып. – Хәзер үк барып әйт. Синнән башка нәрсә көтеп булмый.

– Әйтәм шул, җыйсыннар кабат бөтен мәктәпне. Шунда ничек сайрарсың икән?

Сүзгә Ислам кушылды:

– Әллә кайчан булган нәрсәне нигә кабат кузгатырга инде? Телеңне тешлә дә тор.

– Ә-ә-ә, син дә куркасың! – диде Риф, һәрбер сүзен сузып. – Куркасың, Тургай. Вакытында әйтергә кирәк иде сезгә.

– Нишләп шундый әшәке син?! – диде Энҗе рәнҗүле тавыш белән.

– Ярар инде, шаярттым гына… – дип, Риф Энҗенең беләгенә кагылган иде, Энҗе аны селтәп җибәрде дә өйләренә йөгерде. Ислам, аны куып җитеп:

– Энҗе, ул бит, чыннан да, шаяртып кына… – диде. – Тынычлан, бүген репетициягә мин сине кереп алырмын.

– Кермә! Берегезне дә күрәсем килми! Репетициягезгә дә бармыйм! – дип, елый-елый өйләренә кереп китте.

Менә хәзер Энҗе Ислам белән сөйләшми. Энҗегә нинди начарлык эшләде соң ул? Бу сорауга җавап таба алмый. Соңгы вакытларда ул да Исламны күрмәгән кебегрәк кылана. Кешеләр шулай бер-берсеннән аерылудан тәм таба микәнни? Әллә Ислам үзе ялгыш эшлиме? Аңа бөтен кеше якын, ә кешеләр шуңа гаҗәпләнәләр. Бер авыз сүзне гаепкә алучылар күп. Нигә соң башкалар, Ислам аларга тартылган кебек, Исламга тартылмыйлар? Этләр, мәчеләр йомшак дәшүеңне сизү белән иркәләнә башлыйлар. Ә кешеләр китеп бару ягын карый. Нишләп алай? Менә ул – чишеп булмый торган мәсьәлә. Ул бакчада агачларның ботакларын сирәкләп йөргән бабасы янына чыкты.

– Бабай, синнән бер әйбер сорыйм әле.

– Сора, улым, сора, – диде бабасы, кискечен бакча өстәленә куеп.

Ислам нәрсәдән башларга белмәде. Уйлап торды-торды да:

– Бабай, мин әшәке, әйеме? – диде.

Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Син нишләп әшәке буласың, ди, улым? Бик әйбәт малай син.

– Әшәке булмагач, нишләп соң миннән качалар?

– Син, улым, аңлатып сөйлә әле.

Ислам аңа Энҗе белән үпкәләшүләрен сөйләп бирде. Үзен борчыган әлеге уйларын җиткерде. Аны тыңлап бетергәч, бабасы:

– Син ни телисең соң? – дип сорады.

– Мин барлык кешеләрнең минем белән бергә шатлануын телим. Аларның барысының да бер-берсенә килүләрен, булган шатлыкларын сөйләүләрен телим. Ник аларга мин генә сөйлим, ник алар да миңа сөйләмиләр?

– Мин сине аңладым, улым, – диде бабасы. – Син ныгытып телә.

– Нәрсәне? – диде Ислам, аның сүзләренә төшенеп җитә алмыйча.

– Башкаларның сиңа якынаюын, син теләгәнчә булуын.

– Мин ничек телим соң аны?

– Ничек икәнен үзең бел, – диде бабасы, серле генә итеп. – Син башкаларның да үзең кебек сиңа килеп сөйләүләрен телисең бит. Шулаймы?

– Әйе. Тик алар килми бит, бабай.

– Ник килмәгәнен әйтимме?

– Әйт.

– Теләвең җитми.

– Телим бит.

– Нык телә! Елый-елый телә! Нык теләсәң, барлык теләкләрең дә кабул була. Көчле теләк үзен тормышка ашыру юлларын да таптыра. – Ислам бабасының бу сүзләрен аңлап бетерә алмыйча аптырап карап торды.

– Мин, яз көне басуга агу-химикат сиптергәндә, бик каты агуландым, – дип сөйләп китте бабасы. – Туп-туры Казанга алып киттеләр. Инде үлеп барам, дөнья югала, шунда әз генә зиһенем ачылса, өзлексез күңелемнән йөрәгемә боерык бирәм: туктама, йөрәгем, дим, мин яшәргә тиеш, дим. Аңымны җуймас өчен, үземне үзем чеметергә маташам. Туктаусыз яшәү сүзен кабатлыйм. Күңелемнән тагын боерам: тарал, үлем томаны, дим, кил миңа, тормыш, дим. Бер ай көрәштем әнә шулай, терелеп аякка бастым. Фашистлар бөтен Европаны яулап алды. Мәскәүгә, Иделгә килеп җиттеләр, ә безнең халык «Юк!» диде. «Без илебезне сезгә таптатмаячакбыз!» диде. «Үләрбез, әмма газиз җиребезне бирмәбез!» диде. Шулай булды да.

– Ә ничек алай булды соң? – диде Ислам, бабасын бүлдереп.

– Халыкның теләге көчле иде. Булган ризыгын ашаганда, кешеләр шул теләкне кушып ашадылар, эчкән суларын да шул теләк белән, сулаган һаваларын да шул теләк белән кабул иттеләр. Салкында да шул теләк җылытты. Ашарларына булмаганда да, шул теләк тук тотты. Хәлсезләнеп егылганда да, шул теләк аякларына басарга көч бирде. Ашаган ризыклар, эчкән сулар, сулаган, һава тылсымлы көчкә әверелде һәм шул көч кешеләрнең тәненә, йөрәгенә күчте. Халык үлемне җиңәрлек куәткә ия булды. Илнең иң көчле коралы халыкның әнә шул изге теләге, инануы иде.

– Минем дә теләгем изге бит, – диде Ислам, ике кулын бабасына таба сузды. – Мин бөтен җан иясенә шушы кулларымны сузам.

– Мин әйткәнне хәтереңдә тот, – диде бабасы, кулына кискечен алып. – Теләвең җитсә, бар да син дигәнчә булыр.

Энҗенең дәшмәве, аңардан гел читләшү ягын гына каравы Исламны тәмам изде. Болай булмый иде. Бүген мәктәптән кайтып ашау белән, ул Энҗе янына барырга ниятләде. Күчтәнәчкә әбисеннән җиләк кагы сорап алды. Җиләк кагы – Энҗенең иң яраткан ризыгы.

Урамда апрель кояшының иң нык кыздырган мәле. Кар инде күләгә урыннарда гына күренгәли. Яшь бөре, черегән яфрак, туфрак исләре борынны кытыклый. Койма буйларында йөрүче каз-үрдәкләрнең шат тавышлары һаваны яра, алар җирдән әле тишелеп чыкмаган үләнне эзлиләр, нидер чемченәләр. Шушыларны карап, тыныч кына атлаганда, Нурмый абыйлар ишегалдында бик каты акырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелде. Аларның бәләкәй капкалары ачык иде. Нурмый абыйларның бульдозерчы малае Мөстәкыйм белән күршеләре Шакир бер-берсенең чыраена йодрыклары белән кундыралар. Әти-әниләре, тагын кемнәрдер, кычкырышып, аларны тыймакчы була. Мөстәкыйм белән Шакир икесе дә канга батканнар. Шакирның күлмәге ертылып, билендә сөйрәлеп йөри. Менә Мөстәкыйм, киерелеп, аның иягенә шартлатып сугуга, Шакир чалкан барып төште. Мөстәкыйм кирза итекләре белән аны рәхимсез типкәләргә тотынды.

– Үтерәсең бит! Тукта! – дип, Нурмый абый, арттан килеп Мөстәкыймнең муенына асылынды.

Шунда урамнан йөгереп кереп, полиция инспекторы Зәйнуллин Мөстәкыймнең кулларын боргычлап читкә алып китте. Ислам бөтен тәне белән дер-дер калтырый башлады, өйләренә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Көч-хәл белән атлап керде дә, киемнәрен дә салмаган килеш, үзенең караватына капланды. Аның башы таш булып каткан иде. Күз алдыннан Мөстәкыйм белән Шакирның бер-берсенә әшәке сүзләр белән кычкырганы, явызларча бер-берсен кыйнаулары, канга баткан йөзләре һич тә китмәде. Шулчак әтисе белән әнисе кайтып керде. Алар, Исламның калтыранып ятуын күрүгә, икесе берьюлы:

– Ни булды?! – дип кычкырып җибәрделәр.

Ислам юньләп сөйли алмады, тотлыга-тотлыга, Шакир белән Мөстәкыймнең канга батып сугышулары турында әйтте. Әтисе, машина белән чыгып китеп, шәфкать туташы Нәсимәне алып килде. Ул ике укол ясагач, Ислам йоклап китте. Уянганда, тәненең калтыраулары беткән иде инде. Ләкин башында күңелсез уйлар өермәсе бөтерелүдән туктамады. Мин нинди беркатлы, дип тиргәде ул үз-үзен. Риф бер генә очкын ыргытты, өчесен дә явызлык утына охшаган нәрсә бөтереп алды. Кайда яткан ул? Бергәләп уйнап-көлеп йөргән дуслар ничек шул арада бер-берсенә таш ыргыта башладылар? Ике күрше, бер-берсен үтерер дәрәҗәгә җитеп, канга батып сугышып ята. Нәрсә соң бу? Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, кан кою. Балалардан алып картларга кадәр үтерелә… Кешеләр бер-берсенә шатлык өләшәсе урында нишләп мондый вәхшәт? Сораулар арткан саен, аларга бирәсе җавап ерагайганнан-ерагая барды…

Сагыш

Бүген Ислам Галимҗан абыйсының көтү көткән җиренә төште. Чаптарга атланып, берничә мәртәбә болынны әйләнде, күл буйларын урады. Аллы-гөлле чәчәкләрне юксынды. Галимҗан абыйсы кабыклы бәрәңге пешерде, аны сары май, кара ипи, тозлы кыяр белән тәмләп ашадылар. Галимҗан абыйсы самбо алымнарын берәм-берәм кабатлатып чыкты, яңасын өйрәтә башлады. Бер сәгатьләп көрәшкәч, Ислам тәмам мышлап төште.

– Әллә бик кыен? – диде Галимҗан абыйсы, серле елмаеп.

– Кыен түгел дә – арыта, – диде Ислам. – Син атып бәргәндә, җир өскә күтәрелеп, күк аска төшкән шикелле була.

– Анысына гына түзәрсең, – диде Галимҗан абыйсы. – Армиядә өйрәнүләр вакытында безнең күздән яшен уты кебек ут күренә иде. Менә анысы хәтәр!

Бераз сөйләшеп утыргач, Галимҗан абыйсы:

– Кроссовкаларыңны сал әле, – диде.

Ул аның кушканын шундук үтәде. Галимҗан абыйсы Исламның аягы каршына тезләнде дә теге ике тигез бармагын йомшак кына сыпырып торды. Аннары, үзенең туфлиен, оекбашын салып, аягын Исламның бармаклары турына китерде.

– Менә бит, балакаем, без бит бер кан, бер нәсел, – диде ул, хисләнеп. – Синең дә бармаклар тигез, минеке дә. Мондый бармаклар башка беркемдә дә юк. Димәк, буыннан-буынга безнең уртак тамырларыбыз дәвам итә дигән сүз. Тамырларыбыз уртак булгач, гамәлләребез дә, уйларыбыз да, яшәвебез дә бертөсле булырга тиеш. Күрәсеңме елганың ике ярын? Алардан бер су ага. Шушы ике яр суны меңнәрчә, миллионнарча ел саклаганнар. Су ярларга бурычлы. Ярлар суга бурычлы. Шулай булганда гына яшәү дәвам итә. Бу канунны бозарга ярамый. Безгә күренмәсә дә, ул канунның саклануын күзәтүче илаһи көч бар. Әгәр аның таләпләрен үтәмәсә, адәм баласының юлы беркайчан да бәхет белән төгәлләнми. Без бакыйлыкка күчкәч тә, безнең нәсел-нәсәп, татар дигән карендәшләребез тормыш елгасын пычратмыйча, корытмыйча сакларга тиеш. Син берәр әйбер аңладыңмы, балам?

– Аңладым, – диде Ислам.

Әлбәттә, ул аның сөйләгәннәрен тулысынча аңлап җиткерә алмады. Ләкин аның йөрәге Галимҗан абыйсының һәр сүзеннән леп-леп килеп ярсып типте. Ул мәгънәләрне аңлап бетермәсә дә, аларга тугры калырга кирәк икәнлеген Ислам ачык чамалады.

 

Ул көтүлектән әллә ничек икенче кеше булып кайтты кебек. Бакчада бәрәңге сабакларын җыеп йөргәндә дә, Акбай белән уйнаганда да, ул үзен акыллырак, бер башка үскәнрәк итеп тойды. Бу тойгы шундый рәхәт иде, ул аның күңелендә искиткеч җылы нәрсә булып аерым урын алды. Кичен бар дөнья шәфәкъ нурларына күмелеп барган мәлдә нишләптер тагын Галимҗан абыйсы янына кереп чыгасы итте. Ислам иң элек абзарга Чаптар янына килде. Ат, аны күрү белән, койма өстеннән башын сузды. Ислам, кесәсеннән алып, аңа бер прәннек каптырды. Ул арада, кычкырып, ак кәҗәнең дә шул турга килгәне күренде. Ислам аның алдына кәбестә яфрагы куйды. Аннары өйгә кереп китте. Кече якка үтеп сәлам бирде. Әмма сәламне алучы булмады. Түр як ишек ярым ачык һәм аннан көлгән тавышлар ишетелә иде. Ислам ишек ярыгыннан эчкә карады һәм гаҗәеп күренешкә тап булды. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апасы идәнгә тезләнгәннәр, урталарында бер атна элек кенә бәрәнләгән ак кәҗә бәтие басып тора. Галимҗан абыйсы кәҗә бәтиенең әле маңгаеннан, әле ике яңагыннан үбә, Нәбирә апа акрын гына сыртыннан сыпыра. Алар икесе дә көлешәләр. Галимҗан абыйсы әллә нинди ягымлы, җылы тавыш белән:

– И матуркаччаем! – ди.

– Галимҗан, менә бит нинди йомшак аның йоннары! – дип соклануын белдерә Нәбирә апа.

Галимҗан абыйсы аңа каршы пышылдауга охшаган ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

– Күзләренең акыллылыгын кара әле! – ди. – Адәм акыллары бардыр монда.

Аларның сүзен аңлагандай, кәҗә бәтие туктаусыз өскә күтәрелгән кыска койрыгын селкетә. Аның селкеткән койрыгына әле Галимҗан абыйсы, әле Нәбирә апа учларын куеп торалар һәм бер-берсенә карап куанышалар.

– Син аны кич имезгән идеңме соң әле? – дип сорады Галимҗан абыйсы.

– Аның нәрсәсен имезәсең инде? Ул бит гел әнисе янында, – диде Нәбирә апа.

Галимҗан абыйсы бәрәннең башын тотты да аның колагына:

– Чинең тамагың тукмы чоң? – диде.

Кәҗә бәтие, аның сүзләрен аңлагандай, нечкә генә итеп кычкырып куйды.

– Кая, мин дә карыйм әле күзләренә, – диде Нәбирә апа. – Хәзер аркасын син сыпыр.

– Гел шулай инде син. Мине гел аның белән сөйләштермисең, – диде Галимҗан абыйсы, чынлап ачуланган кебек итеп. – Син бит көн саен аның янында. Ә мин көне буена аны сагынып кайтам. Шулаймы, матуркаччаем? – дип, тагын бәрәннең колагына эндәште.

Алар, урыннарын алышып, бәрәнне иркәләүләрен дәвам иттеләр. Ислам керергә дә, кермәскә дә белмәде. Аның нишләптер тыны кысылды, күзләре, тамак төпләре әчеткән кебек булды. Галимҗан абыйсын ул дөньяда иң көчле кеше дип йөри иде. Әгәр теләсә, ул үзе бөтен дөньяны буйсындыра да, кызгана да ала, дип уйлый иде. Менә ул хәзер аның нишләптер көчле түгел икәнен күрде. Әфганстанда дошманнар белән көрәшкән Галимҗан абыйсы кәҗә бәтие белән уйнарга тиеш түгел кебек тоелды Исламга. Ә уйнаса ни булган? Берни дә булмаган, тик ул – олы кеше. Кәҗә белән дә, башка маллар белән дә Ислам уйный, Исламга ярый. Нигә олы кешеләргә кәҗә бәтие белән уйнарга ярамый? Андый закон юк бит. Кинәт аның эченнән ниндидер кайнар нәрсә күтәрелде дә, ул тавышсыз гына үкси башлады. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апа, кәҗә бәтиенең берсе муеныннан, икенчесе биленнән кочаклап, аңа әллә нинди җылы сүзләр әйтәләр иде. Ислам өйдән чыгып йөгерде, күңелен әллә нинди авыр сагыш биләде. Йөгереп, тыкрыктан инешкә төшеп китте. Инеш белән күктән алып, агачларның соңгы яфрагына кадәр алсу шәфәкъ нурына манчылган иде. Күңеленә дә әллә шушы алсу шәфәкъ, әллә башка сагыш тулып, ул кайнар күз яшьләренә тулы ирек бирде һәм җиргә капланып еларга кереште. Ул ник елаганын да аңламады. Тынычланырга теләп, күз яшьләрен сөртте. Әмма эчтәге теге кайнар нәрсә күтәрелеп түгелде дә аны тагын үксетеп җибәрде. Шул чакта Исламның күңелендә Галимҗан абыйсын юату теләге уянды. Бу теләктән ул сискәнеп китте. Ничек инде ул аны юата алсын? Ник юатырга? Шундый көчле кеше юатуга мохтаҗмыни? Ислам, иңбашларына коточкыч авыр йөк салган кешедәй, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, тыкрыктан өйләренә таба атлады… Урамга чыккач, Галимҗан абыйларының өенә борылып карады. Аларның тәрәзәләре кичке шәфәкътән кып-кызыл булып яна иде. Карамаган булса, әйбәтрәк буласы булган. Шул янган тәрәзәләрне күргәч, аның күзләренә тагын яшь бәреп чыкты, Ислам, ул якка карамаска тырышып, үзләренең өенә атлады…

Агач башындагы ак фил

Суфия апа беркөн дәресләрдән соң:

– Безнең мәктәптә киләсе атнадан район сәнгать мәктәбенең филиалы эшли башлый, – диде. – Анда укырга теләүчеләр булса, әти-әниләрегез белән сөйләшегез. Уку түләүле.

Өйдәгеләргә бу хакта әйткәч, алар Исламга укырга кирәк, диделәр. Әтисе белән әнисе бераз бәхәсләшеп тә алды. Әтисе аның баян сыйныфына баруын теләде, әнисе тавышы матур, вокалга керсен, диде. Ахырда Исламның үзенең теләген сорадылар. Ул рәсем сәнгате һәм сәнгатьле сөйләм белән баян сыйныфына керер идем, дигәч каршы килмәделәр. Шулай итеп, сәнгать мәктәбеннән килеп укыта башладылар.

Октябрь башы булса да, бүген көн җылы, кояшлы иде. Озын тәнәфестә, өсләренә дә киеп тормыйча, ишегалдына чыгып йөгерештеләр, уйнадылар. Шунда Ислам шаккатып туктап калды. Урамның каршы ягындагы карт өянкенең очына ап-ак болыт килеп кунган, тик ул болыт төсле түгел, нәкъ филгә охшаган, аяклары, гәүдәсе, озын борыны да бар. Үзе белән уйнаучы малайларга Ислам, бармагы белән төртә-төртә, теге болытны күрсәтергә маташты. Әмма күпчелеге кулларын гына селтәп китеп барды. Аның чакыруына Риф белән Рөстәм генә килде һәм, гаҗәпләнеп, теге ак филне карап тора башладылар.

– Кала әле, ничек ясалды микән бу? – диде Рөстәм, телен шартлатып.

– Гел фил төсле. Әнә борыны да селкенә, – дип аңа кушылды Риф.

Исламның бу могҗизаны ничек тә күбрәк кешегә күрсәтәсе килде. Шунда йөгереп килүче Зилә күренде.

– Зилә, туктале, бер кызык әйбер күрсәтәм, – дип, Ислам аның каршына төште.

Ләкин Зилә туктамады, малайлар берәр этлек эшләргә җыена, дип уйладымы, читкә тайпылды.

– Эх, күрмичә мәхрүм каласың, – дип, Ислам аның артыннан ташланды, куып җитеп, алдына аягын куйды.

Зилә аның аягына абынып егылды. Елый-елый, мәктәпкә кереп китте. Ислам, туктату нияте белән, аның артыннан иярде. Коридорга йөгерешеп кергәндә, Диләрә Ахуновнага тап булдылар.

– Ник елыйсың? – дип сорады ул Зиләдән.

– Ислам чалып екты…

– Нишләп ектың, Нуруллин?

– Мин, аны туктатмакчы булып, аягымны гына сузган идем. Ул шуңа абынды…

Диләрә Ахуновнаның йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты.

– Ә нишләп аягыңны суздың?

– Мин аңа фил күрсәтмәкче идем.

– Ф-ф-фил?! – Диләрә Ахуновна шунда тотлыгып калды.

– Әнә теге өянке башындагы ак филне күрсәтмәкче идем, – диде Ислам.

– Нуруллин, син ни сөйләгәнеңне беләсеңме?

– Беләм, апа. Әнә өянке башында фил төсле ак болыт бар иде. Шундый матур!

– Ник алдыйсың?

– Алдамыйм. Шундый кызык иде ул фил. Зилә дә күреп калсын дип туктатмакчы идем. Мин бит аңа шулай дип әйттем.

Диләрә Ахуновна Зиләдән сорады:

– Әйттеме?

– Әйтте.

– Бар, Зилә, сиңа китәргә мөмкин.

Шулчак Илдар Каюмович килеп чыкты.

– Нәрсә, тагын тәртип бозганмыни? – дип сорады Диләрә Ахуновнадан.

– Әнә алтынчы сыйныфтагы Зиләне аяк чалып еккан, – диде Диләрә Ахуновна.

– Аяк чалмадым мин, – диде Ислам, тавышын күтәреп.

– Әйдәле, Нуруллин, минем бүлмәгә керик, – диде Илдар Каюмович.

Аның бүлмәсенә кергәч, Ислам, хәлне аңлаткач, сүзен:

– Мин аны уятмакчы булдым, – дип төгәлләде.

– Ул йөгереп барганда йоклый идемени?

– Аның йокыдан уянганы да юк, – диде Ислам. – Ул бит компьютерын башына киеп йөри, урамда да, мәктәптә дә. Мин аны шул фил төсле болытны күрсәтеп шаккатырмакчы идем.

– Беркемнең дә беркемне дә мәҗбүр итәргә хакы юк, – диде Илдар Каюмович.

Ислам борынын тартып куйды да курка-курка гына:

– Сез мәҗбүри укытасыз бит әле, – диде.

Илдар Каюмович елмаеп җибәрде:

– Мин түгел, дәүләт укыта сезне, Нуруллин! Әгәр укытмаса, һөнәр ияләре әзерләмәсә, ил үсә алмас иде. Син бит моны яхшы беләсең.

– Минем ул филне шулкадәр күрсәтәсем килгән иде! Аны берәр рәссам ясаса, бөтен халык шаккатыр иде. Ул бит шундый кызык… Агач башында… – Ислам тыелып кына көлеп куйды.

– Син, Нуруллин, үзең дә бик яхшы ясыйсың бит. Яса әле шул филне.

– Минме?! – дип, Ислам гаҗәпләнүен белдерде. – Минем кулдан килми ул.

– Мин аны сиңа өйгә эш итеп бирәм. Бер ай дигәндә әзер булсын. Килештекме?

– Ярар, – диде Ислам, булдыра алуына икеле-микеле генә ышанып.

– Зиләдән гафу үтен, яме.

– Үтенермен, – диде Ислам.

Дәресләр беткәч, ул кайтып китмәде. Зиләнең чыкканын көтеп торды да аңа ияреп китте.

– Зилә, туктале, сиңа сүзем бар, – диде, янәшә атлап.

Зилә адымнарын акрынайтып туктады.

– Сине елаткан өчен гафу ит инде мине, – диде, ике битенең кызышуын тоеп. – Яңадан алай эшләмәм. Гафу итәсеңме?

Зилә дә кып-кызыл булды.

– Ярар инде, юкка борчылма. Гафу итәм, – диде ул, елмаеп.

Зиләнең күзләреннән сирпелгән җылылык аның күңеленә ниндидер ышаныч өстәде. Бүгенге кичне Ислам зур күтәренкелек белән каршылады. Ул зиратка мәчесез генә барырга ниятләде. Бу хакта бабасына әйтте:

– Мин гел мәче күтәреп йөри алмыйм бит инде, бабай. Үзем генә барып карыйм әле.

– Дөрес, улым, – диде бабасы. – Хәзер болай эшлисең: анда баруың ул синең генә эшең түгел, ул халык өчен кирәк.

– Ничек алай?! – диде Ислам, көлемсери башлап.

– Син бит зур кеше булачаксың. Ә куркак кешедән беркем дә чыкмый. Син анда әниең, әтиең, әбиең белән минем өчен дә барасың. Үзең турында уйлама, безнең хакта уйла.

Кич дөм караңгы иде. Зират капкасын атлап кергәндә үк, үзе ишетерлек кенә итеп сөйли башлады: «Әйе, мин әтиләр, бабайлар өчен килдем. Мин әйләнеп чыгам. – Күңелендә ниндидер шик булса да, ул, һаман үзен җиңеп, акрын гына зиратның түренә атлады. – Мин бернидән дә курыкмыйм. Моның шулай икәнлеген раслармын. Мин барыгызның да өметен аклаячакмын».

Ислам, сөйли-сөйли, зиратның түреннән әйләнеп кайтты да Мәтәлчек тавына йөгерде, «ә» дигәнче аның башына менеп тә җитте. Дөнья һаман караңгы, авылда гына утлар җемелди иде. Ислам, кемнеңдер кушканын үтәгәндәй, кулларын як-якка җәеп, аларны җилпеп торды да өскә күтәрде. Шул минутта бөтен калебе ниндидер татлы дәрт-ашкыну белән тулды, тау гөмбәзе үтәли күренмәле көмеш нурлар белән чолганды… Шул гөмбәз тирәнлегеннән һәм үзенең күкрәгеннән уртак сүзләр яңгырады:

 
Мин көч җыйдым,
Җыйдым тамчылап.
Шомлы караңгыны җиңеп үттем,
Үз-үземне камчылап.
Хәйран калдым:
Мин бит батыр икән!
Сүзем – яшен, җырым – күкрәү,
Мин ялкынның үзе икән!
Мин шатлыкның үзе икән!
Киләчәкнең сүзе икән!
 

Аның күкрәгендә еллар буе җыелган борчу-шөбһәләре, үзен үзе кимсетүләре берьюлы шатлыкка әйләнеп таралды да бетте… Ул әллә атлап, әллә очып кайтты, анысын сизмәде.

Икенче көнне Мәтәлчек тавында, имеш, бер яктылык булып алган, әллә НЛО төштеме икән, дип сөйләгәннәр кайберәүләр. Ислам моңа ышана алмады, әмма җаны моңа карышырга ирек бирми иде…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»