Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4»

XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ТУГАЙЛАР
Туган тел дигән мәгънә зиһенемә Тукай исеме белән иңгән. Ятлаган беренче шигырь – аныкы. «Тукай» сүзен күңелдә кеше, аның исеме дип кабул итәр дәрәҗәгә җитмәгән чак булган әле. Гаҗәп: «Тукай» дигән сүзне кеше рәвешендә түгел, тугай рәвешендә итеп күз алдына китергән мәл онытылмаган. Шушы могҗиза хәтергә килде дә исләр китте: соң, чыннан да, бөек Тукайның теле, шигыре киң тугай икән ләбаса! Бала вакытта, кая анда күрше авылга, үз авылың үзәгенә чыгып китәргә дә кыймаган чакта, аңым, күңелем өчен тугайдан да ерак, чиксез киңлек, исләр китәрдәй нәрсә булганмы соң?! Тукайның инде кеше генә түгел, мәшһүр шагыйрь дә икән- леге күңелгә иңгәч, бу юлы инде аңлы рәвештә, Тукайны та- гын бер мәртәбә очсыз-кырыйсыз тугайга тиңләп гаҗәпсенелде.
Инде менә балачак тугайлары уч төбе хәтле генә булып күренә башлаганда, дәреслекләрдә Җәлил белән очраштык. Ул әлеге тугай буендагы биек тау булды да, безне югарыга, каһарманлык һәм моң тантанасы биеклегенә ирештерде. Тугайларны тагын да җәелдереп җибәрде – аны туган як, Ватан иттерде.
Аналары җыры кешегә җан моңы бирә икән дә халык әкиятләре аңа канат куя икән. Челләләрдә рәшәткә, читән буйларындагы бүрәнәләргә тезелешеп утырган ил агаларының язмышларына төшкән кырыс сынау-маҗараларын сөйләгәне кешене горур, батыр итә икән дә Тукайлар, Җәлилләр шигыре исә боларның һәммәсенә күңел яктылыгы, аң гайрәте иңдерә икән.
Кеше, шулай итеп, дөньяга икенче кат килә; бу юлы – рухи дөньяга.
Безгә шуның өчен дөнья әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре белән таныша башлау, алар акылын, фәлсәфәсен, идея-эстетик кыйммәтен аңлау җиңел бирелде. Халык көйләренә җитәкләп диярлек керткән аналарыбыз кебек итеп, безне ул гүзәл үрнәкләргә Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигърияте алып менде. Тау башлары тау башыннан гына күренә… Инглиз Байронның, халкы хакына җырлаганы өчен илдән сөрелгән немец Гейненың, испан Лорканың халык җанында ут уйнаткан шигырьләренең гомумкешелек әһәмиятен без Җәлил дәфтәрләре аша таныдык, үз иттек.
Шагыйрьнең тормышы һәм шигърияте – безнең күңелләрне көрәш симфониясенә көйләгән, көйли торган һәм көйләячәк камертон. Яшәешнең бар миноры, бар мажоры Моабит тоткыны йөрәгеннән ургып чыккан җырларда чагыла. Кайнап, шаулап торган гайрәте белән чиксез, гаҗәеп күптөрле ул җыр чишмәләре халык күңеленә, рухына бәреп керде дә каһарманлык һәм көрәш, ярату һәм нәфрәт, шәхес һәм гражданлык дәрьясына әйләнде. Ул каһарманлыкта һәм көрәштә – Мулланурлар, ул ярату һәм нәфрәттә – Тукайлар, Такташлар; ул шәхес һәм гражданлыкта – Ибраһимовлар, Усмановлар… Дошманга аяусызлык, илгә тугрылык һәм инанганлык дәрьясы. «Моабит дәфтәрләре»ндә чиксез һәм мәңгелек ул. Муса Җәлил – кешелек бәхете өчен мең еллар буена сузылган көрәшнең варисы һәм дәвам итүчесе. Бу – аның киләчәк буыннарга да ирешеләчәк дастанлы васыяте. Күпме кеше, аңа лаеклы, турылыклы булырга нәзер әйтеп, ул яулашкан бәхет өчен көрәшчеләр сафына басар әле!
Мисыр пирамидаларының берсеннән меңнәрчә ел ятып та табигый төсе җуелмаган чәчәкләр бәйләме табып алалар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н дә мин шул чәчәкләргә тиңлим һәм бер аерма күрәм: пирамидалардагы хәйран күренеш кешелектән аерым, мәгарә караңгылыгында сакланган. Җәлил шигърияте исә хәтер түреннән меңәр ел түгел, хәтта бер генә мизгелгә дә югалып тормыйча, кешелек йөрәге яктылыгында сакланыр.
Муса Җәлил – көрәш биеклегенең иң югары кыясына менгән, богауланган, тик бирешмәгән Прометей. Дошман аның кулына богау салса салды, ләкин бернинди дошман да кешенең йөрәк хисен, йөрәк ялкынын богауларлык зынҗыр ясый алганы юк әле!
Чөнки аның йөрәге тугайларыбыз шикелле киң…
Тугайларга богау салып булмый…
12 февраль, 1976
ТУКАЙ БИШЕГЕ
Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр – халыкның йөрәге ул. Моны аңлауга бөтен гомерең буена киләсең. Шунда Тукай шәхесенең безнең тормышыбызга тәэсир итүе могҗиза сыйфатын алганын аңлыйсың да инде. Әлеге могҗиза күзгә бәрелеп тормый.
Ул, игеннәргә яуган шифалы яңгыр кебек, бер-берең белән сөйләшер өчен иңдерелгән ана теле, табында көйләнгән җыр, тәнне, җанны чистартыр өчен ягылган мунча, балаларың укый торган дәреслек, фани тормышны алып барырга кирәкле эш кебек, безнең яшәвебезне сугарып тора, аның асылын тәшкил итә. Елгага агым кирәк булган шикелле, безнең алга баруыбызга Тукай кирәк.
Кеше үз мәсләген, бурычын үтәсә дә, максатына ирештем дисә дә, ул бурычны, ул максатны Тукай шәхесе, эше белән чагыштырып караса, үз алдында яңа биеклекләр күргәндәй була. Максат үренең тагын да ераграгы ачыла, салават күперенең моңа кадәр абайламаган яңа төсләре, бизәкләре күренә, шунда тормыш мәгънәсенең тирәнрәге, катлаулырагы беленә. Шуннан Тукай шигырьләрен әллә кайчангы дип түгел, ә бәлки кичә генә яки әле бүген генә язылгандай итеп укыйсың. Аның дәрт-дәрманлы, төшенкелекне җиңгән, көнкүрешне узып, ерак-еракларга төбәлгән, яшәү хозурлыгы белән ташып торган иҗаты аша хәзерге заман кешесе үз асылын, тормыштагы үз урынын аңлауга ирешә. Ул гынамы соң: Тукай безнең эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, халкыбызны бизмәнләп, безне киләчәктә дә көтеп торадыр сыман.
Тукай – юл күрсәтүчебез. Кешелек тарихын Гомер, Кол Гали, Данте, Сервантес, Мөхәммәдьяр, Фирдәүси, Шекспир, Гёте, Пушкин, Шевченко, Тукай кебек мәшһүр сүз ияләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Боларның һәммәсе, үз заманы өчен генә иҗтиһад кылмыйча, кешелек үтәсе юлның текә борылышларына маяклар булып басканнар, тарихның караңгы упкыннарын уй-фикерләре белән яктыртканнар. Аларның мәнфәгате кешеләрне яратудан гыйбарәт, кылган эшләре – кешеләр бәхете хакына.
Күп кыен ашаса да, күп каргаулар ишетсә дә, Габдулла Тукай үз язмышын җиңеләйтергә тырышмаган, ни бар, шуңа риза төстә намусы белән алыш-биреш ясамаган, ә бәлки, гасырлар буена килгән ялган һәм гаделсезлекне кире кагып, үзен дөньяга китергән татар халкына тыйнак төстә хезмәт иткән. Мәрхәмәтле бала үзенең игелекле ата-анасын шулай карый. Тукай, «халыкны яратам» дип, күкрәк сукмаган, илгә тугрылык дип, ант эчмәгән. Яшәү рәвеше, иҗат максаты, «һәрнәрсәне дә җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте», яктыны, яхшыны күрүе белән ул үз итүне, яратуны, тугры булуны белдергән җанга әверелгән. Тукай – бурыч төене.
Габдулла Тукайны аталардан бигрәк аналарга тиңлисе килә. Аерма фәкать шунда гына: аналар үз балаларына бишек җырын йокласын өчен җырласа, Тукай үз милләтен йокыдан уятыр өчен җырлаган. Ул үз яңарышының давылында уянган халыкның бишек җырчысы гына булып калмыйча, аның азатлык сакчысы, рух канаты, көрәш коралы, максат байрагы сыйфатында күтәрелеп чыкты. Ул үзенең иҗтимагый, сәнгать һәм әхлак орлыгын халыкның өмет, омтылыш, көрәш туфрагына чәчте. Аның ниятләре гомумкешелек идеаллары белән тәңгәл. Шуңа күрә Россиядәге төрки халыклар үзе исән чагында ук аны уртак шагыйре итеп саный, үз итә: төркиләрнең яшәү канунында, рухи дөньясында Тукай иманы, Тукай моңы меңьяшәр имәндәй тамыр җәйгән.
Заманында ятим Апушны Казанга алып килеп: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргәннәр. Бүген Балтыйк диңгезеннән алып Тын океандагы Татар бугазына чаклы үз җирендә, үз илендә яшәгән татарлар, дистәләрчә төрки милләтләр Тукайны үзенең олуг улы, үз йөрәгенең бәхет, дуслык, азатлык илһамчысы сурәтендә кабул итте. Ятим Апуш ялгыз иде, шагыйрь Тукай хәзер миллионнарча өйләрдә яши. Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф вә Бибимәмдүдә углының фәкыйрь бишеге Кушлавыч авылы күге астында гына эленеп тора иде, хәзер аның шигъри бишеге Ауропа һәм Азия кыйтгаларында тирбәлә.
Тарих бөтен бер халыкка, ул халыкның һәр кешесенә иң дәһшәтле мизгелләрдә акыл күзе, йөрәк хисе, тән дәрт-дәрманы биргән мәшһүр затларның әдәби әсәрләрен белә. Безнең милләтебез өчен Кол Галинең иң караңгы төннәрдә чыра яктысында укылып, яшәү өметенә әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ыннан соң шундый ук көчкә ия затларның иң кирәге, иң бөеге – Габдулла Тукай.
1941–1945 еллардагы дошман амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган Газинурны да, һәр боерыгы меңнәрчә сугышчы гомере белән үлчәнгән татар генералларыбыз да, кормашчы-җәлилчеләрнең Украина, Белоруссия урманнарында, Франция тауларында, Бельгия җирләрендә фашизмга каршы сугышкан көрәштәшләрен дә, җиңү хакына тылда соң мәдәтенәчә эшләгән өлкәннәр һәм балаларны да Тукайның:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез, –
дигән юллары рухландырган. Тукай элеккегә караганда да биегрәк күтәрелгән, якынрак тоелган. Аның шигъри юллары халык язмышын, кешенең иң изге бурычын яктырткан нур көлтәләредәй балкыган, кеше булуның иң югары ноктасы үзеңне азатлык өчен көрәшче итеп сизү, ә ул көрәшнең яшәү икәнен раслап ялтыраган. Вәхши, алама явызлыкның кешелекне буарга үрелгән хәшәрәт бармакларын тарих ярыгына кыстырыр өчен, Тукайның бер Былтыры безнең миллионнарча егетебезгә әйләнеп күтәрелде ул. Аның «Шүрәле»сендәге көрәш мәгънәсе, Фәрит Яруллинның сугышчан моңы белән тып-тыгыз кушылып, без – татарның җиңүебез тантанасы рәвешендә дөнья сәхнәләренә менде, ничәмә-ничә халыкларның күңел түрен яулады. Бөек акыныбызның сихри сүзе тормыш биюе төсен алды. Ә кешеләр биегән җирдән үлем ераккарак кача. Ни өчен? Чөнки давылга караганда сандугач көчлерәк.
Тукайның күп һәйкәлләреннән иң зурысы, иң мәртәбәлесе, мәһабәт, солтанатлысы – Казанда. Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән шагыйрь, эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, хаклыгыбызны үлчәп, безне инде менә ХХI гасырда да әйдәп бара.
Алай да Габдулла Тукайның иң олуг һәйкәле – халкыбызның һич тутыкмас та җуелмас хәтерендә. Хәтер – илнең ишеге ул, Тукай – шуның тоткасы. Үткән, хәзерге һәм киләчәк хәтеренең зур дәрьясына һәр яңа буын мәңгелек Тукайга тотынып керә.
Бервакытны Татар Социалистик Республикасы оештырылу вакыйгасы уңае белән В. И. Ленинның Габдулла Тукай хакында сүз башлавы, аны бәйнә-бәйнә «мулла малае», «Пушкин һәм Лермонтовны үз теленә тәрҗемә иткән» дип искә төшерүе һич көтелмәгән хәл түгел. Чөнки татар мулласы улы В. Жуковский, А. Никитин, Н. Некрасов, Л. Толстой, М. Горький, Байрон, Гёте, Шиллер, Гейне кебек әдипләрнең иҗатын яхшы белгән, аларга сокланган, алардан сау рух алган. Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен үзенең ана теленә тәрҗемә иткән Габдулла атлы шагыйрь Җир шарына шундый биеклектән торып караган һәм яшәү, көнкүреш хәрәкәтен шулкадәр дә тәфсилләп белгән ки, үзеннән соңгы буыннардан бер вәкиленең, ягъни минем «Сөембикә манарасы татар кайгысыннан авышкан ул» дигән сүзләре аңа шома, үткер гыйбарә генә булып тоелмас иде. Тукай шул кайгы-хәсрәт, моң-зарның котчыккыч авырлыгыннан сыгылып төшмичә, мәхрүм ителгәннәрнең нык терәге була алган. Тукай – тарих мәйданына сирәк чыгучы шәхесләрнең берсе. Ул хәзер дә төрки халыкларның өзлексез аралашуында тулы вәкаләтле илче сыйфатында яшәвен дәвам итә.
26 апрель, 2006
ГРАММОФОН ТӘЛИНКӘСЕ
Мин борынгы әйберләргә мөкиббәнмен. Халкыбызның көя төшмәс милли сөлгесеннән башлап тузган чабатасына кадәр минем күңелемне җылыта, фикеремне кузгата, дөньямны киңәйтә.
Байтак еллар буена Әлмәт Татар драма театрында эшләп, гастрольләрдә ил буйлап күп юл үткән, сәфәр кылган, михнәт кичкән Кави абый Бариев (урыны оҗмахта булсын) берзаманны, ягъни узган гасырның 80 нче еллары уртасында минем яныма – Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсенә – бер граммофон тәлинкәсе тотып кергәч, шундук патефон эзләп табып, аның инәсен барлап, боргычын борып, әкрен генә әйләндереп җибәрдек.
Әлбәттә инде, аңарчы ул тәлинкәне әле болай, әле тегеләй карадык. «Амур граммофон рекордс (Пишущий Амур)» җәмгыяте тарафыннан яздырылып, Г. Тукай заманында – ул исән чакта Рига шәһәрендә «Граммофон» ширкәтендә эшләнгән. Тәлинкәдәге матур кызыл язуга караганда, «с особой ответственностью» – «бик зур җаваплылык белән» чыга килгән. Чыннан да, тәлинкә яхшы сыйфатлы, төсле рәсемле. Аңа Камил Төхфәтуллин, ягъни милли мәдәниятебез тарихына Габдулла Тукай исеме янәшәсендә кереп калган зыялы кеше, нашир, артист Камил Мотыйгый исеме язылган. Монда ул җырлаган җырлар.
Хәзер менә Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә без шул кешенең – Камил Мотыйгыйның «тере» тавышын ишетәбез. Тын гына тыңлап утырабыз.
Габдулла Тукайның граммофон тәлинкәләренә артык исе китмәгәнлеге билгеле. Чөнки аның заманында сәнгатьне кәсеп- челек рәвешендә куллану киң таралган күренеш булган. Катлаулы чор: беренче рус буржуаз инкыйлабыннан соңгы карагруһлык, цензураның үтә котырынып, катгый эзәрлекләве, әдәбият-сәнгать әһелләренең чигенүе, төшенкелеккә бирелүе –декаденс, символизм, ягъни көрәштән баш тарту, «сәнгать сәнгать өчен» дигән булып, мантыйкка сыеп бетмәстәйне сурәтләп язучы буржуаз яшәү рәвешен (бүгенге «яңа» урыс, татар байларынча, күршең бәхетсезлеге хакына яшәү. – Ә. Г.) кире кагар өчен куллану, рухи иреккә сусау, дөньядагы тарихи үзгәрешләрдән өркү җиле (Европа шагыйрьләре П. Верлен, П. Валери, М. Метирлинк кебекләрдән алып В. Маяковский, А. Блок, В. Хлебниковкача) нәкъ шул чактагы Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләйләргә кагылмыйча уза. Чөн- ки хәсрәт бүтәндә: Дәрдемәндтән калганнарында – тамак кайгысы, ә һәммәсенең уртак омтылышы – татар язмышы. Анда-монда бәргәләнерлек, сугылырлык түгел – вакыт үтә. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебекләр татар театрын пәйда иткәннән соң, аны тәгаен аякка бастырып җибәрү белән мәшгуль; киләчәктә дөньяның оста, атаклы сынчыларыннан шанлы Эрьзя буласы мордва егете Степан Нефедов Казандагы икона ясау остаханәсендә үзенең күз карашын барлый, төсләрне өйрәнә, кулын чарлый; ә инде тәмам ятим калган Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф углы Тукаевны, ниһаять, шагыйрь Тукай итүгә Мотыйгулла хәзрәтнең улы, тора-бара моңа шәхсән үзе эшләп тапкан акчасын тоткан, аңа акыл, сабак, гыйбрәт биргән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин концерт эшчәнлеге белән мәшгуль булуга тара. Бу хәл аның төшенкелеккә бирелүе (символизм, чынлыкны юктан эзләве) булды микән? Юк. Камил Төхфәтуллин 1917 елда, большевиклар инкыйлабы җиңгәч, Смольныйда чыккан «Ярлы халык» дигән газетаның мөхәррире була, Ленин белән бер бүлмәдә ашап-эчеп йөри, Советлар хөкүмәтенең иң беренче декретлары Россиядәге мөселман халкына иң алдан шушы басмада татарча бастырып таратыла…
Ә хәзергә К. Мотыйгый җыр җырлап ил гизә. Ул вакыт- та татар шигырьләрен, милли җырларын граммофон тәлинкәләренә язгаласалар да, башкару зәвыгы, осталыгы әдәбият, публицистиканың демократ әһелләрен һич канәгатьләндермә- гән. Моны күренекле журналист һәм сәяси эшлекле М. Вахитов, Г. Ибраһимовның фикердәше Шәһит Әхмәдиевнең менә мондый язганы ачык раслый булса кирәк: «Татар җырлары әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан (кемгә «төрттергән» дисәң, К. Мотыйгыйга. – Ә. Г.) алынган көйләрнең дә җүне булмый».
Камил Мотыйгый башкаруында байтак җыр тәлинкәләре чыгарылган. Аларны «Казан татарлары җырларының исемлеге» (1912 елның ноябре) дигән русча китап мәгълүматлары санап чыга: «Корсын, балам, бу кала», «Гайшә», «Сәлим бабай», «Кызлар хәле». Әлеге тәлинкәдә, болардан тыш, Г. Тукай шигыренә җырланган «Тотса мәскәүләр якаң», сүзләре Галиәсгар Камалныкы булган «Мәхбүс Шаһзадә» дә бар. Арада Г. Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану К. Мотыйгый-Төхфәтуллинны сәнгатьтә, Ш. Әхмәдиев әйткәнчә, һич тә талымсыз, затсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу – аның үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Безнең өстәлебездәге патефон тәлинкәсеннән дә татар халык иҗаты җәүһәрләреннән берсе саналырлык җыр яңгырый – «Гайшә» дигән җыр. Җырчы аны «Һава» көенә башкара. Тәлинкәгә аны «Гайшан» дип язганнар. (Хәер, кызганычка, хәзерге заманның кварц инәле, лазер, затлы, кыйммәтле уйнаткычларда әйләнә торган тәлинкәләрдә дә татар җырлары исемнәре тетелеп, җимерелеп языла.)
Форсаттан әйтеп китү фарыздыр, «Тотса мәскәүләр якаң» дигән җырын, нотага салып, бүген сәхнәдә җырлау тәгаен муафыйк булыр иде дә бит. Патша булып патша заманында – беренче рус-буржуаз инкыйлабыннан соңгы (рус-япон сугышыннан соң) кара реакция елларында К. Мотыйгый бөтен империя буйлата җырлап йөргәнне бүген үзебездә кем тыяр икән? Тукай үзенең «Граммофонда татар җырлары» дигән шигырен Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә патефон әйләндергән нәкъ менә шушы тәлинкәне тыңласа, һич язмаган булыр иде. Өстәп шуны әйтәсе килә: Г. Тукайның бу сүзләре бүгенге уйнаткыч тәлинкәләренә, видеокассеталарга алынган кайбер зәвыксыз язмаларга бик туры килеп торыр иде торуын!
Күңелгә бер уй килә: Г. Тукай, граммофонда үз тавышын ишетмичә, йомшак кына әйткәндә, беркадәр хата кылмады микән? Дөрес, алынган язмаларның эчтәлеге аны пошындырган һәм шушы нәрсә граммофоннан читләштергән, биздергән дә. Бәлки, граммофон җәмгыятьләреннән аның тавышын алу хакында тәкъдимнәр булмагандыр. Кыйммәт тора бит. Чөнки, Шәһит Әхмәдиевнең язуына караганда, «сәүдәгәр ни эшләсә дә, матди файда итүне, тиеннәрне күздә тота». Ә Тукай кәсепчелекне, аеруча сәнгатьтәге кәсепчелекне, күралмаган. Югыйсә аның тавышы тәлинкәгә алдырылып калынса, халык аны иң кадерле, иң затлы бер мирасы сурәтендә, китаплары кебек үк, һичшиксез, бүгенгәчә саклап килер иде.
Әлеге граммофон тәлинкәсе дә Камил Мотыйгыйның тавышында мәшһүр Тукаебызның «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс» рухын җиткерүе белән газиз. Тукайча: «Пусть халык башымыздан кичердекемез көннәрнең өмидсез – кара көннәр икәнен белеп калсын», – димичә, үзенчә «якты» булсын чарасына керешүедер инде. Мин ул тәлинкәне кулыма эләгү заманында ук, тиз тотып, Казандагы Габдулла Тукай музаханәсенә илтеп тапшырган идем. Аннан соң сораганымда, «ул бездә юк», «таба алмыйбыз», «югалган» дигән сүзләрен ишетүем бер дә күңелле булмады…
Әлеге изге саналырдай музаханәнең төп хәзинә сакчысы булып торган Мөҗип ага Низамиевка Габдулла Тукайның 1937 елда яңалифтә – латин хәрефләрендә нәшер ителгән калын мәҗмугасын, 1943, ары таба 1947 елда чыгарылган саллы, затлы китапларын, Мәҗит Гафури, Һади Такташның шулай ук латин графикасында басма кылынган калын мәҗмугаларын кулдан-кулга дигәндәй тапшырдым. Бу китаплар моңарчы анда булмаган икән. Алар – халкыбыз игътибарына тәкъдим ителердәй рухи хәзинәбез үрнәкләре, раритетлары бит!
Инде менә Татарстандагы Әдәбият һәм сәнгать елында Муса Җәлил хакында татар, рус матбугатында биш мәкаләмне чыгарганнан соң ук, Габдулла Тукайны тагын бер мәртәбә «инә күзеннән» үткәреп яткан көннәремнең берсендә теге патефон тәлинкәсен кайгыртып сораганыма Тукай музаханәсенең хәзерге директоры шагыйрь Рәмис Аймәт:
– Таптык без аны. Тора ул, – дигән җавабын кайтарды.
– Кайда тора?
– Запасникта…
ГАСЫРЛАР УЛЫ
«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле».
Г. Тукай. 1913 елның марты
«Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар».
М. Җәлил. 1942 елның 12 гыйнвары
Җәлил һәм җәлилчеләр… Алар хакында уйлаганда кешелек тарихы йөрәк авырткандагы шикелле кысылып килә дә учта сулкылдап тибә башлый. Вакыт туктап кала. Вакыт туктаганда үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.
Йөрәккә сыйган дөнья
«Без Муса Җәлилне үстергән татар халкы турында рәхмәтле бер хис белән уйлыйбыз. Ул үзенең улы йөрәгенә гасырлар буена җыйнап килгән рухи хәзинәләрен салды… «Алма үз агачыннан ерак төшми» дигән хакыйкать инде ничәмә-ничә тапкыр раслана. Муса Җәлил татар халкы бөеклеге һәм горурлыгының бер биеклеге булып әверелде. Нәкъ менә шундый кешеләр, тулы хокуклы илчеләр кебек, халыкларның һәм милләтләрнең бөтен дөнья багланышында үз Ватанын күрсәтеп тора. Алар аркылы дөнья кешеләре аларны тудырган халыкның акылы һәм йөрәге турында хөкем йөртә».
Бу – башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим сүзләре. Муса Җәлил иҗатының бөеклеге алдында яңадан-яңа буыннар үзләрен бурычлы санар. Мондый үлемсезлек – рухи мирас. Ватан вә мәхәббәт хакына яшәү максаты бер йөрәктән икенче йөрәккә күчә торган маяклар кебек кабул ителә. Ул, кеше дөньясының һәммә күзәнәгенә үтеп, һәр заманның уртак хәзинәсе сурәтендә саклана. Муса Җәлил кабатланмас яшәү үрнәге күрсәтүе белән яшәвебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шул ук вакытта халык Муса Җәлил исемендә үз йөзен күрә. Шагыйрь тормышы, шулай итеп, миллионнарча санлы татар халкының уртак холык-фигыле рәвешендә, лаеклы яшәүгә катгый омтылыш сыйфатында күз алдына килеп баса.
Кеше йөрәге кечкенә ул. Әмма ул үзенә дөньяны сугарып торган игелекле фикер һәм гамьнең барчасын сыйдыра ала. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» басмасын учка алгач, моны бөтен мәгънәсе белән тоясың. Йөрәк иңлегендәге бу басмага шагыйрь дөньясы, шагыйрь йөрәге генә түгел, ә үз иленә, үз иманына төбәлгән укка каршы күкрәген куярга әзер торган һәр көрәшче-гражданинның йөрәге дә сыеп беткәнлеген сизеп, чиксез горурланасың.
Җәлилнең әсирлектәге көрәшенең һәр елы, көне, кайсыдыр сәгате, ничәнчедер минуты – кыскасы, һәр мизгеле шушы кулъязма мәҗмугада миллионнарча кешенең мизгеле, минуты, сәгате, көне, елы, гасыры булып дәвам итә шикелле. Чөнки аны һәркайда укыйлар. М. Җәлилнең бай әдәби мирасының иң тулы җыелмасы татар халкының рухи хәзинәсе киштәсендә тора. Дүрт томлык «Әсәрләр» җыентыгы. Хәзер биш томлыгы дөнья күрә. Юк, әсәрләре генә түгел. Безнең халыкның шагыйрь аңы һәм йөрәге аркылы үткән тарихы, көрәше, җаны, иманы, тәкъдире. Кол Гали, Тукайлардан башланып, Такташ аша, Җәлил аркылы безнең яшәвебезне туендырып торган мәгърур фал, үлемсез җан һәм аң…
Инде бу ел тагын Тукай, Җәлил, Сара Садыйкова елы. Саны юк аның, санамагыз, югыйсә таркатасыз. Аларның китапларын, җырларын, алар турындагы басмаларны үз кулларына алган кешеләр тормышның чиксез дәвамына, мәңгелегенә катнашу белән бәхетле. Шагыйрьләрнең, язучыларның акылы, йөрәге турында хөкем йөртү шатлыгы белән бәхетле.
«…Җәллад балтасы астында Муса Җәлил үлеме югарырак күтәрелә, шигъри җанның бөтен кылларын тартып куя һәм хәрәкәткә китерә алды. Адәм чыдамаслык көч белән ул тоташлый җырлап торган курайга әйләнде. Ул җырлар газапланган тоткынның кызганыч гозере һәм ыңгырашуы гына булып калмады. Шигъри сәнгатьнең бу җәүһәрләре аңыбыз тантана итүен раслаган дөреслек авазы булып яңгырады. Шәхеснең нинди көче бу һәм аның җиңелмәслегенә нинди ышаныч!»
Мостай Кәримнең бу сүзләре белән «Моабит дәфтәрләре» арасында, бер уйласаң, күпме генә ел узган әле! Әмма шушы ара Муса Җәлил исемен Кешелек уйлап чыгарган иң зур сәнгать омтылышларының берсе булган Прометей маягы белән янәшә куйды. Ел да чыккан китаплары, ул китапларның торган саен күбрәк укылуы, укылган саен тирәнрәк ачыла баруы – шушының дәлиле.
Кайчандыр Максим Горький әдәбиятның каһарманлык югарылыгына күтәрелүе хакында хыялланган. Муса Җәлил үрнәгендә без бу хыялның чынга ашкан бер өлгесен күрәбез. Нигә дигәндә, аның шигырьләре дөнья әдәбиятындагы иң югары дәрәҗәдәге җәүһәрләр булып танылды. Алар халыкларның матур киләчәк хакындагы хыялына канат, юлдаш буларак кирәк. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты итеп дәрәҗәләнгән Муса Җәлилнең шигырьләрен Англия һәм Канадада, Бельгия һәм Индонезиядә, башка илләрдә – 56 телдә шуның өчен укыйлар да!
Юлдаш
«Шагыйрьне аңларга теләсәгез, туган илен барып күрегез», – дигән бөек немец шагыйре Гёте.
Бу, чыннан да, шулай. Әйтик, бишек җыры белән күңелгә кергән, канга сеңгән Тукайны бөтен төрки кешесе белә кебек. Ләкин кешеләр, Тукай дигән бөек могҗизаның серенә, асылына төшенергә дип, Кырлайга бара, аның «Шүрәле»се рухын тоемлар өчен, Арча ягы урманнарына кереп китә… Тукайны эзли. Тукай бар өмете, бар ышанычы белән шунда – Кырлай ягында. Халык үз мәнфәгате өчен илһам көчен кызганмаган, изүгә нәфрәте белән буылып үлгән Тукайны эзли, таба, аңлый… Аңлый дигәч тә… якынча. Фәкать якынча гына!
Икенче бер могҗизабыз булган Муса Җәлилне аңларга теләп, соңгы вакытта Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылына барулар күбәйде. Язучылар, сәнгать кешеләре, балалар… Каян килгән Мусага бөтен дөньяны таңга калдырган корыч рух – аяусыз каһарманлык, соклангыч шигърият. Шуннан, туган җиреннән, балачак иленнән!
Мусаның унөч яшьтән ялкынлы шигырьләр яза башлаганын беләбез. Аның шигърият диңгезенең беренче чишмәсе Оренбург төбәгендә саркып чыга. Унбиш яшьлек Муса Җәлилов, йөрәген уч төбенә тотып, туган халкы хакын хаклый башлый. Шунда соңгы тамчы канына кадәр кала. Көрәшче, җиңеп чыккан көрәшче булып кала. Үлем каршында елмаеп.
Аның турында күпләр язды. Үзебездә дә, чит илләрдә дә. Җәлил ул инде «Моабит дәфтәрләре» генә түгел. Сөю һәм нәфрәт тулы шигърияте белән генә көрәшми. Ул каһарман тормышы үрнәге белән дә көрәшче. Аның турындагы һәр яңалык зур кызыксыну уята. Риваятькә тиң буларак, аның турын- дагы яңалыклар үз чиратын көтеп тора әле. Аларны туктау- сыз эзлиләр һәм табалар. Билгесез шигырьләрен, аларның үлемсез тәгъбирләрен. Моның ахыры бармы икән? Халык рухының табигатен, көчен, фәлсәфәсен белеп бетереп булмый. Шуның кебек, халык рухын гәүдәләндергән шагыйрь-көрәшчене дә бер мәкалә, бер роман, бер тикшеренү белән генә ахырынача аңлап бетерүе кыен. Ә беләсе килә. Күңел яңалыклар көтә.
Муса Җәлил Гази Кашшафның игелекле, иманлы бер кеше – тәнкыйтьче галим, тугры иптәш икәнлеген алдан күрә белеп, үз әсәрләре язмышын кайгыртуны аңа васыять иткән. Һәр останың, әгәр ул чын оста икән, билгеле, үз шөгылен тапшырыр шәкерте була. Гази ага Җәлил фәне сукмагына Рафаэль Мостафинны да бастырды. Ә шәкерт, – әгәр ул ихлас шәкерт икән, – бик тиз мөстәкыйльлек ала, остазы юлыннан аягын ныклап басып китә. Ә кайвакытны оныта да.
Рафаэль Мостафин Җәлилнең шигырь юлларыннан аның көрәш юлына төште, сугышчы, тоткын, антифашист үткән юлның һәр карышын диярлек энә күзеннән, үз аңыннан кичерде. Бу хакта ул үзе болай ди: «Мин күп еллар буена шагыйрьнең чит илләрдә җуела язган эзләрен эзләдем, аның фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез батырлыгы турында материаллар җыйдым, Германия Демократик Республика- сына һәм Көнбатыш Германиягә бардым, берничә мәртәбә Берлинда булдым. Икенче удар армиянең сугышчан юллары буйлап та уздым, Муса газап чиккән лагерьларның хәрабәләрен эзләп таптым». Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, 1971 елда «Герой-шагыйрь эзләреннән» дигән китабым басылып чыкты».
Каһарман шагыйрьнең киләчәктә үлеме дә җыр булып яңгырыйсы тормыш башын тасвирлап, Рафаэль Мостафин Җәлилгә буыннар рәхмәтенең тагын бер өлешен тапшырды. Бу китап безнең балаларыбызның бер юлдашына әйләнгән иде.
Чакмага-чакма
Муса Җәлил идеология көрәшенең чакмага-чакма килгән җирендә торып язды, дөньяның утлы көрәшен, канлы җәрәхәтен үз йөрәге аша үткәрде. Татарларның бәясен белгәннәрдер инде. Гитлер тарафдарлары юләр түгел ич. Җиде-ун сыйныф белем алганнар. Уен-муен эш түгел. Икенче Алман империясенең милләтләр эше буенча рейхсминистры Альфред Розенберг советларга каршы милли легионнар төзи башлый: әрмән, азәрбайҗан, грузин, татар… Моны, ахыр килеп, Гитлер да хуплый. Ә Шәфи Алмас Идел-Урал штаты оештырырга керешә. Комиссарлар алтын бәһасе бит: укыган, белемле, аңлы кешеләр. Нигә аларны атып үтереп әрәм итәргә? Кирәк булулары бар. Ничек кенә әле. Безнекеләр дә немец офицерларын, генералларын махсус лагерьларда кофе эчертеп, шоколад ашатып тоткан ич! Муса Җәлилнең Берлинда йөргәне ише. Абдулла Алишның, Рәхим Саттарның…
Шулай итеп, Ауропа уртасындагы Берлинда Идел-Урал штаты төзеп яталар. Легионга ачлы-туклы татар-башкортлар кергән. Имеш! Әйтерсең лә бөтен Совет хакимияте өчен җан атып. Ул әсир ителгән солдатлар арасында кибетләрен, фабрикаларын, өйләрен, тартып алынган сыерларын, атларын колхозларга бирергә мәҗбүр ителгән, унбиш минут эчендә хөкем ителеп атып үтерелгән, сөргеннәргә сөрелгән кешеләрнең уллары да бар бит инде. Ә монда халык гасырлар буена хыялланган дәүләт – мәйданы белән зур илләргә торырлык штат вәгъдә итәләр. Уналты Совет республикасы урынына – сигез штат. Заманында Мулланур Вахитов үз кулы белән язып, Ленинга, Сталинга имза куйдырган татар-башкорт республикасы түгелме соң бу? Ә М. Вахитов, Г. Ибраһимов, Ш. Манатовлар оештырганын карынында ук үтереп, тетеп салалар да татар җирләрен тирә-юньдәгеләргә бүлгәләп бетерәләр.
Әгәр дә җәлилчеләргә чыгарылган үлем карарына гестапо шефы Гиммлер үзе кул куйган икән, кемнәргә икәнен ул бик яхшы белгән инде. Җыен җыентык татар, башкорт, чуваш үзләренә бирелгән «мөмкинлекләргә» төкереп, боларның ышанычын акламыйча, империягә – Гитлерга хыянәт итсен инде, ә?!
Тагын күз алдыбызга китерик әле: Берлин урамы буенча шәп костюм, ак күлмәк, зәңгәр галстук таккан Муса Җәлил бара. Чабаталы Рәсәйдәге кемнеңдер төшенә дә кермәгән нәрсә бит бу. Кабатлап әйтәм, өстәп, рейхсминистр Геббельсның янәшәсендә генә Абдулла Алиш кебекләр татарча газета чыгарып, «листовка» бастырып ятсыннар инде, ә? Чыгартыр иде Сталин! Болар янында Штирлицың әкият кенә ул, чеп-чи ялган. Алишлар шикелле итеп, Смольныйда, Ленин белән бер ашханәдә ашап-эчеп, Камил Мотыйгый гына большевикларның үзәк биш газетасы арасында татарча газета бастырган ул.
Җәлилчеләрне гестапо, фаш итеп, Моабит төрмәсенә ябып куйган. Ә бу Ауропада иң «яхшы» төрмә: чисталык, тәртип. Моңарчы фәкать Гитлерны үтерергә теләгән генераллар, полковникларның гына башын кискән гильотинада башта фәкать татарларның гына башларын чапканнар. Нинди күралмау, ә?
Моабит төрмәсендә СССРдан бары тик җәлилчеләрне генә тотканнар. Калганнары – Көнбатыш Ауропа кешеләре. Бусы ни? Аңлашыладыр.
Тагын – «җәлилчеләр» дибез. Алайса, нигә Муса Җәлилнең башын алтынчы гына итеп чапканнар соң? Нигә иң әүвәл Кызыл Армия капитаны Гайнан Кормаштан «котылганнар»? Чөнки ул – «атаман», башлап йөрүче, коткы салучы, фикер бирүче. Кормаш – кадровый офицер, ә Җәлил – шагыйрь. Шагыйрь яшерен эштә хәрби кешедән өстен була ала димени инде? Димәк, боларны «кормашчылар» дип атау да үтә гадел булыр.
Гаҗәп инде: империя мәхкәмәсе унбер татар кешесенә прокурор, яклаучы, хөкемдар билгеләп, әллә ничә көн дәвамында Дрезденда хөкем ясый. Ә моңа күпме чыгым кирәк ләбаса. Юк, бөтенесе «гадел» хәл ителә. Карар чыгарылгач та, боларны унбер ай буена казна ашын ашатып яткыралар ич әле. Үлем көтмиләр. Аклану көтәләр. Кемнең үләсе килсен? Болар да – адәми зат, болар да «бәлки, акларлар» дип көтмәгәнен кем өздереп әйтә ала? «Акламасалар гына ярар иде»не өзелеп-өзелеп теләгәннәр шул, бахырлар. Идел-Урал штаты – юк. Уең беткәч, баш хаҗәте шулхәтле генә. Ядрә юк: «пистолетым итте хыянәт».
Кызык түгелмени: әйткәнемчә, унбернең алтысы – шагыйрь, язучы, каләм иясе. Гильотина… Гүя бөтен татар шагыйрьләрен, каләм ияләрен сугышка җибәреп бетергәннәр. Нигә, шулай да ич инде. Ә шагыйрь Сибгат Хәким фронттан берара «ял» алып, Казанына, хатыны – Мөршидәсе янына кайтып керсә, үзе әйтмешли, шакката: язучыларның Тукай клубы мәш килеп ята: бактың исә, Мәскәүдәге урыс, яһүд язучыларын безгә «эвакуацияләгәннәр» дә, болар керогазда паёк ашлары пешереп ята икән. Ә татарлар – сугышта. Моңынчы татар егете Александр Матросов та пулемёт каплаган инде. Үзебезнең Шакирҗан Мөхәммәтҗановыбыз. Буласы булган инде.
Берлин урамыннан бер немец офицеры бара икән. Каршысына генерал очраган. Оныткан бит, каһәр. Чарасын тапмагач, «Һайль Гитлер!» диясе урынга:
– Нихәл! – дип ярып салган.
Теге генерал да югалып калмаган бит. Чувашчалатып:
– Аптырамас! – дип сәламләгән, имеш.
Шулай. Баш чапканга аптырамыйк. Дөнья сыярлык йөрәк бар ич әле, Җәлил белән җәлилчеләр йөрәге.
ҺӘР ӨЧ МИНУТ САЕН – БЕР ТАТАР БАШЫ
Нәкъ 66 ел элек Кешелек тарихында тиңсез бер җинаять кылынды –Алманиянең башкаласы Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә (Моабит) татар халкының асылдан асыл унбер улын җәзалап үтерделәр – башларын гильотина пычагы белән чабып ташладылар.
Ул вакыттагы әлеге фаҗига, дәһшәт, вәхшәт хәбәре еллар арты еллар үткәннең соңында гына бар кешелек дөньясын тетрәтте, хак вә нахак турында уйландырды.
Ошбу җинаять Кешелек тарихына җәлилчеләр диеп, мәңгелеккә язылып, уелып куелды. Гаррибальди, Спартак, Кол Шәриф, Газинур Гафиятуллин, Берлинны алган Гази Заһитов кебекләр шикелле.
Анда да шул унбернең берсе булган татар шагыйре Муса Җәлил тоткынлыкта язган мәшһүр, тиңсез шигырьләрен инде бүтән яшереп калдырып булмаслыгына төшенгәч кенә.
Ниһаять, Җир шарындагы коточкыч сугышта язып бетермәслек каһарманлык кылган татар уллары барлыгын, аларның үз үлемнәре – соңгы сулышлары алдыннан Коръән-Кәримне үбеп, соңгы яшәү, тын алу, яшен яшьнәгәндәй хәтер-хатирәләрен җан-бәгырьләре аша үткәреп өлгерү – боларның һәммәсе бәгырьдә, йөрәктә, җанда, аңда, зиһендә.
Моның ише фаҗигане, кайгы-хәсрәтне язмыш, тәкъдир, Ләүхелмәхфүз без татарларга йөге-йөге белән, бастырыклап, бөгәрҗәләп биргән.
Уйлап, фараз кылып карагыз: шул унбер кешенең (урта- ча 35 яшьлекләрнең) алтысы татар шагыйре һәм язучысы иде бит.
Бер үк көнне, нибарысы ярты сәгать дигәндә – өч минут саен бер үк халыкның алты шагыйре үтерелүе тарихта булмаган. Ахыр килеп, Кояш тирәли әйләнгән Җир шарында андый хәл булмаган. Һәрхәлдә, XX гасырда.
Өч минут саен шагыйрьләренең башы чабылган халык бу дөньяда бүтән юк. Алар – ошбу шагыйрьләр – төрмәдә үлем көтеп торганда, Казан, Чистай, Алабугадагы эвакуацияләп мыжлаган урыс шагыйрьләре, язучылары арасында Марина Цветаева бишек җыры яза:
– Спи, – ди, – а то псу татарину и Гитлеру отдам…
Берлинда татар шагыйрьләренең башларын гильотинада чабалар (гаять привилегияле җәза!), ә без татарлар Татарстанның кыл уртасына шулай дип язган шагыйрьгә һәйкәл бастырып куйдык.
Бу хурлык кына түгел. Бу – кормашчыларның, җәлилчеләрнең битләренә лычкылдатып төкерү.
Дөнья мәдәниятендә моннан да хакәрәтлерәк башка мисал, үрнәк бармы? – Юк!
Булмаган. Булмасын иде. Берүк бүтән була күрмәсен.
Әйдәгез әле, җәлилчеләр дип, шигъриятебезгә, тарихыбызга, Татар энциклопедияләренә кергән олуг каһарманлыкның башында торган Гайнан Кормаш аша Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш (Геббельс министрлыгында листовкалар чыгарып кара син!), Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев исемнәрен түбәтәйләребезне киеп, ак яулыкларыбызны ябып искә алыйк. Рухларына багышлап, бел- гән догаларыбызны укыйк.
Урыннары оҗмахта булсын.
Әлеге вакытта испан шагыйре Федерике Гарсия Лорка да атып үтерелгән инде. Чех Юлиус Фучик та (Муенымдагы элмәк килеш язам…) җәзаланып үтерелгән.
Ә бу – псу татарину и Гитлеру отдам…
Куркыткан. Курыккан. Шуңа күрә элмәккә менгән дә инде.
Ә җәлилчеләр… үлемнәре белән каһарман калучылар.
Өч минут саен – бер татар башы. Дөнья хәле хәл ителеп яткан бәгъзе мизгелдә.
Сүз иясеннән: өч көн рәттән Советлар Союзы Герое һәм өстәп Ленин ордены бирелү хакында Мәскәү телевидениесе и сөйләп тә күрсәтте инде. Советлар Союзы Каһарманы данына фәкать урыслар да еврейлар гына ирешкән, имеш. Ичмаса, бер татар, казах, осетин, кырым татары, грузин, үзбәк, каракалпак, балкар, карачай, якут (снайперлар!), бурят, башкорт… исемнәре аталмады. Бу – коточкыч нәрсә.
Кыскасы, яшәгез, урыслар. Муса Җәлилләрсез, Александр Матросов (Мөхәммәтҗан Шакиров), Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитовсыз.
Р.S.
Җәлилчеләрнең башы киселү минутын, сәгатен немец-фашистлар сәгате белән санау без Казан татарларына килешмидер инде. Берлинда иң әүвәл Гайнан Кормашның башы чабылу 12.03 икән, бу Казан вакыты белән күпме була? Әйдәгез әле, Казан вакыты, Азан вакыты белән искә алыйк.
ДАСТАНЧЫЛАР
Плетцензее төрмәсендәге гильотина белән башлары киселгән биш мең сәяси тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак.
Биш мең тоткын. Аларның күбесе фюрерга һөҗүм ясаган һәм империягә каршы заговорда гаепләнгән немецлар белән немец антифашистлары. Зур хәрби чиннар, дәрәҗәләр яки фашизмның җан дошманнары – коммунистлар.
Һәм менә шулар арасына татар халкының унбер улы да килеп керә. Елмаеп…
Гильотина иң авыр җәза саналган. Юлиус Фучикны шушы ук төрмә тирында атканнар «гына». Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күралмаска тиеш булган соң?!
Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә – җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.
«Безнең бик күп язган һәм язарга уйлаган нәрсәләребез үзебез белән бергә китә». Абдулла Алишның тоткынлыктан туганнарына юлланган соңгы хаты җәлилчеләрнең иң зур фаҗигасен чагылдыра. Алар үз көрәшләренең нәтиҗәсен күреп һәм аңлап, инде үзләренең җиңүче икәнлекләрен белеп үлгәннәр. Мин аларның гомерләре киселүгә караганда да зуррак бер фаҗигаләрен күрәм: «…кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил».
Шагыйрь өчен язганының үзе белән бергә югалуын күрүдән һәм сизүдән дә авыррак, хәтәррәк, моңсурак фаҗига бар микән? «Мин үзем өчен берни теләмим, Сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк», – дип язган Абдулла Алиш Шәфи Алмазга. Шагыйрь үзенә дә, Мусага да берни теләми, ул халыкка шагыйрь Мусаны кире кайтарып бирүне таләп итә. Ә Җәлил үзе бөтен немец халкы өчен кирәк булган бер шагыйрьне халыкныкы итәсе килә: «…Гейне кайтсын иленә».
Аяныч һәм соклангыч түгелмени: сүзләрен һәм көрәшләрен фашизм бары тик башларын кисеп кенә тоткарлый алган унбер тоткынның алтысы – шагыйрь! Хәер, аларның һәркайсының гомере – өзелгән җыр, әмма ул унбер гомернең һәркайсы ахырынача җырланып беткән илаһи бер җыр.
Ә шагыйрьләр Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Рәхим Саттар, Муса Җәлил, Зиннәт Хәсәнов Унбернең иң әүвәл шушы алты шагыйрен җәзалыйлар.
Нәрсә соң бу? Инде борыннарына үз үлемнәре исе керә башлаган җәлладларның элек сүзне, язылган һәм язылачак шаһитларны юк итәргә ашыгуымы? Әллә бу гади очраклылык кына микән?
Юк, минем җәлилчеләрнең тоткынлыктагы беренче көннәреннән башлап соңгы сулышларынача бер генә очраклылык та күрәсем килми. Алар арасында бер генә дә очраклы кеше, алар көрәшендә бер генә дә очраклы гамәл, алар иҗатында бер генә дә очраклы сүз юк. Чөнки ятьмәсенә илле миллион корбан эләктергән фашизм үрмәкүче очраклылык түгел. Аларның ярсу диңгездәй көрәшләренә, алсу алмадай матур гомерләренә төшкән кортлар гына очраклы. Ул хаиннәр халкыбыз нәфрәтенең мәңгелек туңлыгында күмелеп калды. Хыянәт мамонтлары…
Җәлладлар башта шагыйрьләрне кискән. Аларның шагыйрь икәнлекләрен фашистларның белмәве дә ихтимал. Алар иң алдан «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешманың җитәкчеләрен юк итәргә ашыкканнар. Ул вакытта биш шагыйрьнең оешмадагы төп җитәкчеләр булганлыгы бөтенләе белән аңлашыла. Сугыш чоры татар поэзиясенең фашизм белән көрәшнең иң үзәгендә торуы очраклылыкмыни? Очраклылык икән, татар әдәбияты әһелләре арасыннан кулына корал тотардай кайсы ир-егет тылда шигырь «генә» язарга калган?! Сугышка кадәрге тормышта бер-берсен белгән әлеге шагыйрьләрне язмыш бу зур планетада фашистлар өненең үзе – Берлинда ничек очраштырган икән? Серле табышмак. Ләкин җавабы гап-гади – ипи кебек: зур планета кан саркып торган бөтен яралары белән бергә, яңасына сөенгән яшь баладай, бу биш шагыйрьгә дә сыенган һәм аларның уртак йөрәгенә әйләнгән. Һәммә кешеләрнең дә йөрәгендәге теләге, уе, хыялы уртак икән, аларның кайда, ничек очрашуы әһәмиятлемени?
Әгәр Җәлил дәфтәрләре немец фашистлары империясенең сакчы этләре кулына килеп эләксәләр, аларны, тәгаен, аерым хөкем карары чыгарып, иң зур, иң дәһшәтле крематорийларның берсендә яндырган булырлар иделәр. «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр – милли әдәбиятыбызның алмаз ташлары. Аларның һәркайсы, һәркайсының һәр сүзе килешмәс ике идеология – фашизм белән коммунизм идеологияләренең кискен көрәше үзәгендә иҗат ителгән. Гомумән, Муса Җәлил иҗаты ике чакма ташы бәрелешеннән мәңге сүнмәскә чәчрәп чыккан очкыннар көлтәсен хәтерләтә. Ялкынлатыр өчен ул очкыннарны йомшак мамыкка тидерү хаҗәт түгел – кеше йөрәгенә якынайту җитә. Җәлил иҗатының бөтен дөнья кешеләре арасында теләктәшлек уятуы, мәхәббәт казануы сере шунда. Күрәсең, шагыйрьнең рухы шулкадәр кысылган, йөрәге нәфрәттән шулкадәр ургыган, каны агудан шулкадәр кайнаган, җаны сагынудан шулкадәр өзгәләнгән, – аның һәр шигыре алмазга әверелгән. Гади генә сүзләр белән язылганнар югыйсә. Тик җир астындагы янартаулар кайнарлыгына һәм басымына килеп эләккәнче, алмазлар да бары тик кара таш – графит кына була лабаса.
Алар – ач, хокуксыз әсирләр – үзләрен дошманнан көч- лерәк сизгәннәр. Нык алмаз – көл, көчле әсир кол булмас. Көчен сизгән әсир көрәшчегә әйләнә. Моны тарихта бер мәртәбә Спартак исбатлап күрсәтте инде. Кешелекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең, моны тагын бер мәртәбә җәлилчеләргә дә исбатлап күрсәтергә туры килде. Фашизм төрле халыкларны, төрле милләтләрне үзенең колларына әверелдереп, аларны үзара сугыштырырга, талаштырырга – аларны ХХ гасыр гладиаторлары итәргә исәп тоткан иде.
Легионерлар киеме кигән татар совет солдатларыннан халыкларга каршы бер генә ядрә дә атылмады, бер генә сүз дә аталмады. Бу – җәлилчеләр үлеме, бу – җәлилчеләр үлемсезлеге. Бу – Җәлил шигыре һәм аның дүрт шагыйрь дустының тантанасы. Бу – татар һәм бөтен совет халкының аналарча горурлыгы.
Кешелекнең язмышы шундый, күрәсең, аңа һәрнәрсәне кабат-кабат исбатлап торырга кирәк. Тагын кемнәргә туры килер икән?
1. Виктор Хара.
2. Пабло Неруда.
3. ?..
…Ә барысына караганда да элегрәк чәчәннәрнең телен кискәннәр.
ЕДИНОБОРСТВО
История будет вечно помнить о том, что среди пяти тысяч политических заключённых, обезглавленных гильотиной в тюрьме Плетцензее, были одиннадцать татарских джигитов.
Пять тысяч. Большинство из них – немецкие антифашисты. Были и заключённые высоких чинов и званий, те, кто вступил в заговор против фюрера, хотел физически уничтожить его. Какой же ненавистью надо было переполниться палачам Третьего рейха, чтобы наряду с ними казнить джалиловцев- «не арийцев» чудовищной казнью.
Джалиль и его соратники знали, что за каждым их словом наблюдает всевидящее око гестапо. И всё-таки они совершили в самом логове фашизма – в Берлине подвиг, граничащий с чудом. Благодаря им ни одна пуля пленённых татарских бойцов не была обращена против своих. Рейхсминистрам Розенбергу и Гиммлеру не составило бы особого труда расправиться с одиннадцатью татарскими подпольщиками без суда и следствия. Но жгучая ненависть требовала отмщения высшего порядка. Привилегированной казни на гильотине.
Свою трагедию джалиловцы ощущали не только в неминуемой казни. Мучительно переживал Джалиль судьбу своих стихов: «Умирают вместе со мной…» Последнее письмо поэта и сказочника Абдуллы Алиша, отправленное из заключения, отражает самую большую тревогу: «Многое нами написанное и задуманное уходит вместе с нами». «Я для себя ничего не хочу, от вас прошу только одного: спасите Мусу. Он нужен татарскому народу», – обращается Алиш к шефу комитета «Идель-Урал» Шафи Алмазу.
Поразительно: шестеро из одиннадцати, слово и борьбу которых прервал топор палача, – поэты и писатели. Первый – Джалиль, с ним Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Ахмет Симаев, Зиннат Хасанов, Абдулла Баттал. Был ещё и седьмой поэт – Рахим Саттар. Его направили навстречу наступающим по всем фронтам советским войскам, и тем он избежал неумолимой гильотины, без вести пропал, однако о подпольной организации всё же успел передать! Учли эти сведения или нет – неведомо. (Учли, конечно же, но молча. Это уже на совести «неверующих», потому что «пленных нет».) В один и тот же день, за долгих или же недолгих полчаса, через каждые три минуты отсечь головы шестерым писателям одного народа – такого явления ближайшая история не знала. И не приведи Аллах узнать.
Что это? Закономерность торжества слова – главного свидетеля победы джалиловцев? Или же это простая случай- ность?
Нет, в их борьбе не было ни единой случайности: ни одного неведомого человека, ни одного неумышленного действия, ни одного ненароком высказанного и написанного слова. Потому что не был случайностью тот примечательный факт, что татарская поэзия и вообще литература военных лет оказалась в самом центре борьбы против фашизма. И на фронтах Великой Отечественной, и в цитадели фашизма – Берлине.
Как же судьба собрала их вместе – шестерых поэтов, знакомых друг другу ещё до войны? Ответ прост, как истина: кровоточащая планета Земля превратилась в общее сердце этих шестерых. Всё остальное – лишь частности, детали.
«Моабитские тетради» Мусы Джалиля родились в центре борьбы двух непримиримых, казалось бы, или как ведалось до недавнего времени, идеологий – идеологии коммунизма и идеологии фашизма. Здесь разлетелся сноп искр от удара двух кремней. Достаточно их приблизить к человеческому сердцу, и оно ощутит настоящее данковское пламя. От такого пламени и под громадным напором любви и ненависти поэта, подобно превращению графита в алмаз под вулканическим жаром и давлением, смогли родиться настоящие алмазы – его стихотворения. А их на его же Отчизне, ради будущего которой он голову свою положил на плаху, осмелились объявить на весь мир только после кончины И. В. Сталина, хотя до того на Родину возвращены и переданы были уже по разным каналам две его тетрадки с ладонь, размером в сердце, и «затерянные» во всемогущем МГБ СССР. И лишь после того, когда бельгийцем Андре Тиммермансом была передана та самая тетрадь, знаменуемая в дальнейшем «Моабитскими», поэт Илья Френкель впервые перевёл на русский язык несколько стихотворений и издал в 1953 году на страницах «Литературной газеты», редактируемой Константином Симоновым. Ибо уже невозможно было содержать их в тюрьме безызвестности. Поэта можно обезглавить, а стихов его умертвить невозможно. Кровью написанное в крови не тонет. То, что в тогдашней в одной шестой части мира, именуемой СССР, Муса Джалиль был единственным, кому было присвоено в 1956 году звание Героя Советского Союза, а спустя год – в 1957 году – лауреата Ленинской премии в области литературы и искусства, не повторится уже никогда.
Они знали, что сильнее своих врагов. И честно выиграли единоборство. Их палачи стали проклятием человечества, они – его совестью. Им можно приписать слова Спартака, который сказал: «Я стану многими!» И они повторились в борьбе многих беззаветных бойцов за мир, свободу и демократию на земле, на своей родимой земле.
ҮКЕНМӘСЛЕК НАМУС
Көннәрдән бер көнне эре сөякле, ялга чыккан генералны хәтерләткән төп-төз гәүдәле бер ир-ат морҗасыннан чыккан аксыл төтен баганасы белән кышкы аяз күкне терәткән авыл йорты каршысына килеп туктады. Юка бозга кунган кырпак кардагы олтанлы киез итек эзләренә сак кына баса-баса, шушы ук йортның ырыс капкасына таба көянтә-чиләк аскан бер карчык кереп бара иде. Ир кеше аны шундук таныды да:
– Нәфисәү, чүгеп тор әле, – дип эндәште.
Карчык кеше, суын чайпалдырмаска тырышып, әкрен генә борылды. Шулай да һәр чиләгеннән берәр йотым суы, чайпалып, карны чылатты. Авыл тып-тын, кояшлы дөнья зур иде. Чиләкләр төбенә каткан боз сөңгеләре очыннан тып-тып итеп су тамчылары тамганы ишетелде. Затлы көрән тун, йомшак йонлы бүрек кигән ир-ат белән төймә төпләре, кесә авызлары каймасы кыршылып ялтыраган, якасы белән түше көрәнләнеп уңган плүш жакетлы карчык беркавым бер-берсенә карашып тордылар. Ир кешенең йөзенә сибелгән шадра чокырларның икесенә, ә карчыкның исәпсез-сансыз җыерчыклары арасына кунган ике бөртек күз яшьләрен һичнинди салкын да катыра алмас кебек иде.
Ир кеше, басып торган җиреннән кузгалмыйча:
– Исән-сау гына торасыңмы соң, Нәфисә сеңлем? – диде.
– Ару гына әле, Аллага шөкер, – дип җавап кайтарды карчык һәм йөрәге чәнчеп алгандагыча тын гына «Аһ!» дип куйды. – Бакчи, син түгелме соң бу, Гомәр абый?
– Мин идем шул әле, Нәфисә сеңлем. Синең белән иркенләп бер сөйләшәсем килгән иде бит әле…
Язучының үз китабындагы кешеләр белән шушындыйрак очрашулары вакыт-вакыт булып торадыр шикелле. Әлбәттә, җаннарының әллә нинди тирәнлекләрендә, әллә нинди киңлекләрендә.
Шулай икән, кемнәр соң ул бүген кичәге Нәфисәләр, Хәйдәрләр? Моны белер өчен авыл һәм шәһәргә бер караш ташлау җитә. Барысы да шунда алар.
Әйтик, Нәфисә. Бүген ул таң күзе белән йокысыннан уяныр иде дә, салкынайган өендә тиз генә җылы киемнәрен киенеп, урын-җирен җыештырып куйгач, абзардан утын алып керер, миченә ягып җибәрер, самоварын тергезер, үзенә – аш, кош-кортына изеп бирер өчен бәрәңге пешерү хәстәрен күрер, ике баш сарыгы, бер баш сыерына печән салыр, шул арада сыерын савып алыр – кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшен эшләп бетергәч, корышкан учына биш сум акчасын кысып, кибеткә ипи чиратына барып басар иде.
Әллә улы, әллә кызы йә килене вә кияве, шуларга өстәп, онык- лары рәхәтендә торыр иде микән? Һәрхәлдә, мин Нәфисәне, шулай, бүген дә исән-сау, фани дөнья мәшәкатьләренә чумган, иртә-кичләрен белгән догаларын укыган, вакыты җиткәч, ураза тоткан җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге мөлаем йә кырыс татар карчыгы итеп күз алдына китерәм. Авылда ялгыз башы яшәсә, аның йорт-җире шактый таушалган, иңгән, күңелдә кызгану, жәлләү, шулай яшәргә дучар ителгәннәренә карата нәфрәт, гарьләнү хисе уятырдай булыр иде. Инде туган-тумачасы кадер-хөрмәтендә торган шәттә дә яшьлегендә Ватан, халык мәнфәгате хакына җанын аямый яшәгән Нәфисә һәм аның ишеләрнең картлыгы социализмның котсыз читлегендә тарсынып үтәр иде. Чөнки, гәрчә, әйтик, аларны шактый гына тук тормыш сөреп ята дип уйласак та, ишегалларына кердең исә, язын-көзен тездән пычрак, кышын җәяүләп кенә йөрерлек тар сукмак, ашар-эчәрләренә талон, хуҗалык товарлары алыйм дисәләр, авыллары белән җыйналышып, шау-гөр килеп, тавыш-гауга күтәреп, лотерея уйнау, мал-туар асрарлык печән-мазар, салам теләсәң, һаман да шул бетмәс-төкәнмәс рәисләр алдында бил бөгүләр… Заманында синең ил өчен бил баглап эшләүләрең күптән онытылган, сине санлаучылар, фидакярлегеңне исләрендә тотучылар юк дәрәҗәсендә. Нидер сорасаң яки хокукыңны кайгырта башласаң, тыңламасалар, гозереңне аяк астына салып таптаганга гарьләнүне белдерсәң, «Син кем әле, причём монда мин, панимаешь!» дип кенә җибәрәләр. Соң, җибәрсәләр җибәрсеннәр инде! Моңа Нәфисәнең атасы Гомәр ага Бәширов бүген ни әйтсен соң, бу оятсыз төстә явызланган дөньяны ничек төзәтеп бетерсен? Моңарчы әйткәннәре җитмәгәнмени? Заманында ничек кенә әйткән инде ул! Караңгы заманның котырынган чорында аның «Намус» романына Сталин премиясе бирелгән икән, моннан бүген ниндидер хилафлык эзләүчеләр шактый гына ялгышалар.
Гомәр Бәширов иң кирәкле вакытта иң кирәкле роман язган – «Намус». Намус! Язучы – заман кешесе, заманның боерыгына бил бөгүче, халык көткәнне бер җәйләүгә туплаучы. Кулында ни чыбыркысы, кесәсендә ни мөһере юк кеше. Ләкин… Ләкин үзе яшәгән заманга ул хуҗа. Вакытында бөтен дөньяга татар халкының гап-гади бер намуслы кызы тормышын Ватан нигезендәге ташларның берсе сурәтендә күрсәтеп биргән Гомәр Бәширов шул ук кешеләрнең хәзер тормыш төпкелендә калганлыгына җавап тотарга тиеш түгел инде! Ул безнең татар халкы холык-фигыленең үрнәген тарихларда ятларлык итеп язып бирде, һәм шушылай язуы белән үзен язучы буларак үрнәк сыйфатта тәкъдим итте. Сталин булып Сталин «Намус» романын үз исемендәге премиягә тәкъдим иткән икән, моннан ниндидер гаеп эш эзләү, ягъни Сталин премиясе алуга дучар ителүне әсәрнең бәһасе шулкадәр генә дип расларга маташуны баштанаяк кире кагарга кирәк. Чөнки ул заманда башка премия юк иде. Хәзер кире кайтып, «Намус» романы үз вакыты өчен дә Ленин премиясенә лаек булган дисәм, кем каршы килер икән?
Әллә без бүгенге эт тормышының сәбәпчесе булган һәм кеше вә халыкларны бугазыннан буып тоткан тоталитар сәясәткә нәкъ үз вакытында, нәкъ кирәк чагында ялагайлана алганнары өчен генә шул премияне алган язучыларның кем икәнлеген белмәдекме?
Безнең милләтнең иң зур һәм иң гадел бизмәне Тукай дибез икән, шуңа турылыклы калып, язганнарыбызны Тукай белән үлчәү иң гаделе булырдыр. Гомәр Бәширов язганча, матур, әдәпле, тугры яшәгәннәр икән, моның бүген кемгә хаҗәте бар? Онытылсыннар! Алар – юк. Колга алтын яисә орден бирмиләр. Колны күрмиләр. Колны фәкать камчы очы гына яки сүгенү сүзе генә эзләп таба. Ахыр килеп, кол икәнсең, син шуңа лаексың инде, туган. Ә без, татар халкы, әллә ниткән хәерләргә мохтаҗ түгелбез әле, шуңа шөкер итәргә кирәк.
Әйе, шөкер итәргә. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның гомер буена үзләре дәгъва иткән намус сафлыгына тугры калулары бар. Әйе, язучы гомере буена фани дөньяда үзе күрергә теләгән Намусны эзләгән икән, язучы өчен моннан да зуррак асыл сыйфатлар юк инде ул. Туган ягым – намус, намус – яшел бишек. Татар кешесен шушы хис-тойгы дөньяга китерә, аның имезлеге шушы, бишеге шул, шуның хакына ул тәпи атлап китә, яши һәм үлә.
Моны раслар өчен язучыга гомер җитәме икән? Җитә дә, җитми дә. Дөньяга килгәненә үкенә икән – җитә. Үкенмәслек итеп яшәгән һәм яши икән – җитми.
Минемчә, бүген иң җитмәгән нәрсә гомер түгел, ә Намус. Гомәр ага Бәширов гомере буена дәгъва итеп килгән Намус.
1991
ЧИШМӘ
Авылыбыз Олы Әшнәктә дистәләгән чишмә бар. Күбесе инеш буенда инде. Иң атаклылары – бакча башыбыздагы чокыр төбендәге Шири чишмәсе белән бездән теге очтагы Урсай чишмәсе. Авылыбыз кешеләрен хан заманнарыннан бирле сугарып килгәннәре шулары. Урамнар, очлар буенча сузып, ике мәртәбә артезиан суы да җибәреп карадылар. Торбалары шунда – җир астында калды. Ә шул ике чишмәдән халык бизмәде, бизмәс. Челлә дими, яңгыр дими, кар дими, чиләк-көянтә асып та, арбага салып та суны әлеге ике чишмәдән ташыйлар. Гомер бакый шулай булырдыр, күрәсең. Чөнки аларның суы йөрәк талдырмый.
Бу ике изге чишмәдән кала мин истә тотып, хәзер дә онытмаганнары, әле дә чыгып ятканнары тагын күпме: Әтәч Гыйльметдиннәр чишмәсе, Зират асты чишмәсе, Таш чишмә, Бирге чыгыш, Аргы чыгыш, Ярми чыгышы, Лашман, Атау эче, Кәрәкә Күле чишмәләре – санап бетермәле түгел. Боларының суы туры килгәндә ташларына тезләнеп, таянып эчелә торган иде. Кайберләренең суын әле дә мунчаларга йә кер юарга ташыйлар.
Әйткәнемчә, халыкны сугарып торганнары шул икәве генә – Шири чишмәсе дә, Урсай чишмәсе. Боларының йөрәге мәңгелектән мәңгелеккә тибә, ташлары кипмәс, үзләре гомер бакый ургып торыр.
Сигез йөз еллык авылыбызның, шушы исеме, исемсез чишмәләре шикелле үк, безнең таралган, сибелгән, чәчелгән, тик мәңгелек болгар-татар халкының да җанын-тәнен, тереклек итүен, рухын сугарып торган илаһи чишмәләр күп. Болар – мең еллык әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләре, йөз мең җырыбызның билгесез ияләредер. Кол Галидән башлап Гомәр Бәшировкача. Шушы икәве нилектәндер миңа авылыбыздагы әлеге ике чишмәне хәтерләтә сыман. Дәлиле – авылыбыздан Сарманның игелекле бер заты булган Дамир Гарифуллин табып киткән «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы да күңелемдә йөрткән Гомәр Бәширов иҗатыдыр. Ә кайдадыр, бәгырь кебек, Габдулла Тукай тора. Кол Гали ул – гакыл иңләмәстәй иксез-чиксез Галәмдер; Тукай – ул инде Казык йолдыз, ә Гомәр Бәширов – Җидегән йолдыз. Боларны, Киек Каз Юлы шикелле итеп, Кешелек тарихы, Кешелек язмышы, татар рухы бәйли.
Җидегән йолдыз – Гомәр Бәширов, җидегән чишмә…
Әнә ничек бәйләнгән бит ул. Нык. Аерылгысыз.
Гомәр ага Бәширов ул – гасыр; ул – тере рух, рухның терелеге: ул –буыннар белән җаннар кендеге; ул – буыннар белән буыннар арасын тоташтырган әлеге дә баягы Киек Каз Юлы. Моның шулай икәнлеген бүген күреп, белеп торуы – үзе бер язмыштыр. Шул язмыштан узмыш булмавы белән генә дә хәзерге татар кешеләре, ә, гомумән, барча төрки кавеме бәхетледер. Тулы бер гасыр диярлек яшьтәге язучысы булган халык Җир йөзендә бүтән юк бит ул! Сигез йөз еллык Кол Галиләре, биш йөз еллык Мөхәммәдьярлары, йөз дә ун еллык Тукайлары булган ише халыклар бар барын. Ә болай – юк. Моны могҗиза дими, ни дисең инде?
Менә шуннан соң, кем ул татар, аның кемнәре бар, дип сора инде син. Белмәсәң, сора анысы, белмәгәнеңне сорау – үзе бер камиллеккә омтылыш. Ләкин белә торып, юк, димә дә кире какма.
Әнә ич ул Барлык, Бар булмыш – Гомәр Бәширов. Бөтен татар милләтенең ургып, кайнап, сугарып торган чишмәсе; шул милләт тереклегенең исәнлеге, саулыгы; шул милләт рухының сафлыгы, игелеге; шул милләт илһамының тулып, ташып торган галибанә таңы.
Фаҗигале XX гасырның Сивашлардан соңгы саф Намусы, җанга җылы яшәү өмете белән җырлап тибрәткән туган җир, туган ил бишегеннән соң сусауларны баскан Җидегән чишмәсе бар икәнен ифрат дәрәҗәдә күренекле төстә раслаган Гомәр Бәшировлы булу бик әйбәт, бик күркәм ул. Моны тою, кичерү куанычы теләсә кемгә язмаган, теләсә кемгә насыйп итмәгән. Үз насыйбың үзеңә тигән икән, бөтен иманың белән куанып шөкрана кыл инде.
Мине язмышым «Әҗәт» дигән беренче китабым кулъязмасына, аннары инде Язучылар берлегенә кабул кылынган чакта бик күп игелекле каләмдәшләрем белән бергә Гомәр ага Бәшировның да фатихасын бирдереп бүләкләде. Бәхет әллә кайларда адашып, үзен сиңа эзләттереп йөрми ул. Үрнәгенә тап булып, шуңа иярүгә ирешә алсаң, сипкелле аркаңны гел булмаса да бер сыйпар җаен табар.
Әнә шундый үрнәкләрдән иң җылы куллысы Гомәр Бәширов булуы татар каләм ияләрен, сәнгать әһелләрен, һәммә кешене бәхетле итте, итә, итәр. Шуңа күрә дә халкыбыз аның үзенә дә бүген ихластан Габдулла галиҗәнаплары Тукай бүләге фатихасын бирә дә инде. И-и, ул! «Намус» романы гына да дистәләрчә халыклар теленә тәрҗемә ителгән, әллә кайсы илләрдә дөнья күргән: әүвәлге үз илебездән битәр албанча, болгар, венгр, вьетнам, кытай, немец, поляк, румын, словак, чех, һиндчә… Бу нәрсә гасыр башында Арча төбәгендәге Яңасала авылында туган малайның олуг бер мәртәбә алуын сөйли. Аның иҗаты хакында йөзәрләгән кешенең язганнарын гына җыйсаң да, Бәшир углы Гомәр беренче авазын салган өйләренә сыймас идедер, билләһи газим!
Ә менә, бер язганымча, бу аксакал әдибебез-остазыбызны үзебезнең академигыбыз да итә алыр идек бугай. Вакыт санаганны ярата ич… Дөнья әдәбиятының, сәнгатенең, кешеләр иманын яктырткан үрнәкләре ияләренә академик исеме бирү һич тә бүген генә күктән иңгән нәрсә түгел, мисаллары бихисап.
Мәгърур милләтебезнең иң олы, гадел бизмәне Тукай, дибез икән, моңа турылыклы төстә, әдибебезнең язганнарын шул исемдәге бүләк белән үлчәү дә олы гамәл, гадел фигыль булыр иде. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның намус белән үтә торган гомерләре бар.
Хактыр: Г. Тукай исемендәге бүләккә лаеклылар байтак инде ул байтагын. Ә халык язучысы Гомәр ага Бәширов – шундыйларның да шундый иң гакыллы асылы.
Тәмле сулы чишмәләребез кебек үк.
16 апрель, 1996
МӘҢГЕЛЕК МИЗГЕЛ
Бала чагымдагыча таган атынырга теләгәндәй, вакыт-вакыт атлыгыплар торып авылыма кайткан чакларымда өебезнең киң такталы түшәмендәге бер тимер ыргакка күзем төшми калмый. Кайвакытны аңа текәлеп-текәлеп, күз керфекләрем талганчы карап торганым бар. Бу – безнең чыбылдыклы бишегебез эленеп торган ыргак. Менә шунда әти-әни үз гомерләрендә тугыз бала тибрәткән. Шуның кебек, татар әдәбиятының меңьеллык гөмбәзенә уем-фикерем белән караган чагында, шундый тимер ыргак урынында Гомәр ага Бәшировны күз алдыма китерәм. Шунда, шул бишектә сабый Гомәр сак кына ятадыр, мин чәйнәп биргән ипи имезлеген имәдер сыман. Шул мәлдә: «Бу балада өмет бар, бар!» – дип уйлыймындыр шикелле. Халык бишегеннән егылып төшмәгәнең сурәтендә һәр бирмеш мизгелеңнең мәңгелеккә әйләнүе ихтимал. Әгәр дә шул мәңгелегеңне язучылык атлы Сират күпере аша уздыра алсаң. Ә каршыдагы Кораеш еланнар егълаганнарны кабул кылмас. Аннан фәкать җырлаганнар гына үтә. Гомәр Бәширов ишеләр генә.
Кызык инде бу дөнья: әле генә бу гасыр иде, инде менә ул теге гасыр, имеш. Кызык инде бу дөнья: ничек итеп кичә генә бергә-бергә аралашкан кешеләрне, язучыларны, җырчыларны узган гасырда яшәгәннәр димәк кирәк. Нишлисең бит: татар әйткәндәй, ач күзеңне – дөнья бу!
Җәй. 1975 елның 18 июнь көне. Кич. Гомәр ага Бәширов белән безнең күмәк фатирыбызда сөйләшеп утырмышыбыз. Ул көнне мине – япь-яшь бер ир-егетне СССР Язучылар союзына кабул кылганнар иде. Дистә ярымлап әдип белән мин малай «Чулпан» ресторанында беркавым чәйләп-мәйләп утырганнан соң да Гомәр ага – миннән җиде дистәдән артык өлкән кеше, халкыбызның атаклы язучысы белән фәкыйрь, әмма матур фатирыбызга кайтып төш, имеш. Бактың исә, бу аның өчен һичнинди көтелмәгән хәл булмаган, моның ише фатирларны ул заманында Сират күпереннән үткән шикелле генә кичкән икән. Безгә (хатын белән инде) уңайсыз да булып киткән кебек иде. Ә ул исә – Гомәр Бәширов үзенең сайланма әсәрләреннән булган «Туган ягым – яшел бишек» дигән китабына болай дип язып куйды да укып та бирде: «Төнлә белән бераз кәефле килеш әдәпсез рәвештә өегезгә килеп кергән тәрбиясез кешедән якты чырайлы, көләч чәһрәле хуҗабикә Фәридәгә ихтирам белән Г. Бәширов. 18 июнь, 1975. Казан, Волков урамы, йорт № 21».
Менә шушы сүзләрдә Гомәр абыйның үзе генә түгел, ә бәлки бөтен татар халкының тыйнаклыгы, гореф-гадәтенә тугрылыгы, әдәп дигән нәрсәнең иң югары дәрәҗәсе аңлашылды да куйды инде.
Ә бит югыйсә заманында аның «Намус» романын теге башкисәр Сталин булып Сталин да русчадан укып чыккан, бәясен биргән, әлеге әсәрнең татар халкы, совет халкы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен әһәмиятле икәнен аңлаган, аңлата алган, аңа үз исемендәге премияне бирергә кушкан.
Дөрестән дә, озак та үтми, әлеге роман дөнья халыкларының әлләмә ничә теленә тәрҗемә итеп басыла, һәркайда татар халкының кешелек дөньясында мәгълүм бер кабатланмас урын алып торганлыгын раслауга, дәлилләүгә тагын бер этәргеч була.
Бу әсәр татар халкын тагын да югарыракка ирештерер өчен үзенә күрә бер күтәрәм булган ул. Мәшһүр Мәхмүт Галәүнең романнарыннан соң бу «Намус» романы – татар халкының яшәү рәвешен сурәтләгән дәвам ул. Андагы Нәфисә – татар җанлы һәркемнең газиз әнкәсе кебек укылды, уйга, күңелгә салып куелды. Шушының белән үк Гомәр Бәширов дәһшәтле соңгы сугыш чорында яза башлап, озакламый тәмамлаган әсәре белән дан казанды, әдәбиятыбызда шанлы урын яулап алды.
Аннары соң, һәрбер әдипкә хас булганча, аның йөрәкләргә очкын салырдай, яшәүгә өмет бирердәй, алдагының яхшы буласына ышаныч уятырдай бихисап хикәяләре, әдәби язмалары, мәкаләләре нәшер ителде, радиодан, телевидениедән чыгышлары булды. Шуннан соң ул үзенең «Туган ягым – яшел бишек» дигән гаять үзенчәлекле, дөньядагы теләсә кайсы халыкның теләсә кайсы кешесенә, баласына аңлашылырдай мәшһүр әсәрен язып нәшер итте. Тәгаен, әгәр дә кемдер, кайчандыр бездән: «Сез кем?» – дип сораса, һич икеләнмичә, шиксез-шөбһәсез рәвештә: «Менә без кем!» – дип, шушы әсәрне дә кушучыбызга алып тәкъдим итеп булырдыр. Чыннан да, «Без кем идек тә кем булдык» дигәнгә иң төгәл җавап шушы әсәрдәдер. Хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның тумышларыннан алып гүрләренә чаклы ничек, нинди ваем, гамь белән яшәүләре, үзләренең мәңгелектән мәңгелеккәчә өзелмәс, югалмас юлларында ни кичкәннәре, кичәселәре шушы әсәрдә маяклы юл кебек сузылган да яткан инде ул. Шуннан соң Гомәр Бәширов киләчәгебезне кайгыртып, шуның хакына җан яшьләрен түккән шикелле итеп, «Җидегән чишмә» дигән ике китаплы романын язмаса да булыр иде. Тик әдип язмыйча нишләсен соң? Аның гомере – халыкның киләчәк яшәве ич. Шуның хакына шушы өметләрен, ышанычын ахырынача җиткереп бетерер өчен олуг әдип Гомәр Бәширов тикмәгә генә 98 яшен яшәп, безнең бу XXI гасырга күчүне кирәк санамагандыр да. Ул нәкъ үз вакытында дөньяга килгәне кебек, ошбу дөньядан бакыйлыкка нәкъ үз вакытында күчә дә белде. Аның җәсәде куелган Г. Ка- мал исемендәге театр бинасы алдында бер төркем язучылар сөйләшеп торган идек. Шунда шагыйрь Мансур Шиһапов: «Әй, берәр доктор куеп, Гомәр абыйны йөз яшенә хәтле яшәтәсе авыр булды микәнни?» – дип куйды. Гариф абый Ахунов, аның сүзен җөпләп: «Әйе шул, хөкүмәткә ни торган булыр иде инде ул?» – дип җавап бирде. Ә мин шунда, тормышның ачысын-төчесен татыган шушы кешеләр арасында: «Гөнаһ булыр иде. Аллаһы Тәгалә кодрәтенә каршы бару – гөнаһ», – дидем.
Әйе инде, әйе: ишектән кергәнсең икән, шул ук ишектән чыга да белергә кирәк. Гомер кичү менә шул инде ул. Аны тартып-сузып булмый. Иң мөһиме – ничек яшисең бит, кемгә нинди игелек кыласың да үзеңнән соң нинди маяк калдырасың. Әгәр дә инде, ни аяныч ки, узган XX гасырда татар халкы, аның киләчәге өчен иң зур гамәл кылганнарны саный китсәң, менә хәзер – Гомәр Бәшировның ошбу дөньяга килүенә 100 ел тулган көннәрдә иң әүвәл аның онытылмас исемен атыйсы килә. Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфан, Хәким, Урманче, Сара Садыйкова, Яхин, Барудилар белән беррәттән.
«Әнә шул еракта балкыган якты нур безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора иде». Бу сүзләр – Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» романының соңгылары. Инде менә ул үзе дә, нәкъ шушылайча итеп, безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора.
12 гыйнвар, 2001
КҮҢЕЛЕНДӘ ИЯРЛӘНМӘГӘН АТ ИДЕ
Сарман төбәге. 1984 ел. Гыйнвар. Авыл. Төн. Сүз.
– Нигә йокламыйсың инде, морза?
– Ә үзең, казый?
– Йомшак. Шул ирек бирми.
– Идәнгә төшеп ят.
– Килешмәс.
– Алайса, әйдә, тор, сөйләшеп керик.
– Ут кабызгычларын беләсеңме?
– Миңа төнлә ут кирәк түгел, Әмирхан абый.
– Дөрес әйтәсең. Ай бар ич.
Чыктык, сөйләштек, кердек, яттык.
Бу авыл өе иде. Бәлешләре ашалган, чәй эчелгән.
– Әмирхан абый, – дидем, – табынга әллә нәрсәләр килде. Син бөтенесен чемченеп авыз иттең.
– Онытмаска ул, онытмаска… Казанга кайткач, үкенмәслек булсын, ие.
– Миңа нигә казый дидең әле?
– Маңгаеңа язылган. Сине Хәсән абый, Гомәр абый ошатты. Әдәбиятка мен, тик тәгәрәмә, ие… Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнлеген һәрчак истә тот. Кайгың барында исә синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ятар, – дип уйладым.
Тормыш, шулай – ике яклы. Өченче ягы бар – битарафлык. Әмма битараф кешеләр ахыр чиктә кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле.
Язучылар менә шушындый токымнан инде. Шуның өстенә шатлана һәм кайгыра белергә алар бүтәннәрне дә өйрәтә. Әмирхан ага Еники иҗаты тулысынча шушы максат белән сугарылган.
Әле укый белмәгән чагымда мин ике кинофильм караган идем. Гомеремнең иң беренче кинолары – «Фанфан-тюльпан» һәм «Чапаев». Беренчесе – күңелле, икенчесе – кайгылы. Һәр икесе сине үзенә биләп алып кереп китә. Бигрәк тә «Чапаев». Шунысы кызык, минем өчен кино Василий Ивановичны дулкыннар үз кочагына алгач кына чынлап торып башланды шикелле. Китте «Чапай». Исән калган булса нишләр иде икән дигән хыяллар! Ә син үзең әнә шул хыял дөньясының кыл уртасында. Син – ярга исән-имин йөзеп чыккан Чапайның үзе…
Иң югары сәнгать сине язылганның үз кешесенә әверелдергән сәнгать икән.
Укый белә башлагач, бигрәк тә укыганны аңлый башлагач, үземне «герой» булырга кушкан китапларга үтә бер мөкиббәнлек белән карый идем. Төгәлрәге, укып бетергәч, сине үзенә ияртеп киткән китапларны. Ил азатлыгын яулап, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калыр алдыннан бер генә сәгатькә ата-анасын, туган-тумачасын күреп киткән яугир. Юк, аның хакында укыгач, мин аның ата-анасын бәхетсезлектә калдыра алмыйм, – әйләнеп кайта идем! Сөйгән ярының җан бәһасенә торган тавышын тыңлый-тыңлый билгесез бер станциядә күзен мәңгелеккә йомган яралы сугышчы… Юк, җырлаган кызның шифалы җыры тылсымлы рәвештә мине терелтә иде дә, торып, мин ул кызга каршы бара, аны таба идем! Халык кызы Ак әби… – «Юк, тормыш болай булырга тиеш түгел!» – дим дә аны терелтәм, аның сандык тулы истәлекле әйберләрен инкыйразда, әлмисакта гына күрәсем килми. Килми!
Ә мин берәү генә түгел. Әмирхан ага Еники миндәй меңләгән, миллионлаган укучыны дулкынландыра, борчыта, уйландыра, хәрәкәткә әйди. Моңа ирешкән каләм иясен без яхшы язучы дип кенә түгел, ә бәлки мәңгелек остаз, дибез.
Әмирхан аганың һәр сүзе, һәр җөмләсе, һәр әсәре, чәчәк-үләннәрнең сут белән тулып торганы кебек, якты, зур максат белән сугарылган. Ул бәян иткән әдәби тормыш эчендә, төннән соң кояшның һичшиксез калкасына ныклы ышанычка охшап, тагын бер тормыш – безнең күңел гел омтылып торган матур, бәхетле тормыш та балкый. Безне яшәү юлы буенча алып барасы мәсләгебезнең бер маягы олы җанлы Әмирхан Еники иҗаты булыр, һичшиксез! Чөнки безнең киләчәк максатыбыз хисләре белән ул бүген яши. Безнең йөрәкләребездәге ялкынлы максатлар, Сабан туенда беренче килергә ашкынып торган ат сыман, Әмирхан ага Еникинең сулмас-саргаймас иҗат болынында йөри. Маңгайларыбызга шул болын төсендәге яшел яулыкны төреп урыйк та иярлик әле атны, аннары – мәйданга! Тормыш мәйданына! Күңелләребездә һәрчак иярле ат ятсын әле! Әмирхан ага теләгәнчә.
– Бер генә сәгатькә, – дип әйтербездер әле әйтүен. Әгәр дә Әмирхан морза «Килегез» дип чакырса, барырбыз, барырбыз, барырбыз.
Ни комсомол, ни коммунист. Фәкать Еники генә. Әмирхан. Морза. Мәңгелеккә. Бер генә сәгатькә булса да Ак әбиләребез рәшәдә чалымланып торганчы.
Күрәсезме, рухыбыз чәчәк аткан болында тышауланмаган бер аргамак йөри. Әмирхан аргамагы. Безнеке. Татарныкы. Аңа ыңгырчак кидерә күрмәгез. Камытын шәп тарткан ат алтын ыңгырчакны сөйми. Көмеш тәңкәле эшлияне дә. Еникиле халыкның үз өммәтен, ниятен, дугасын, кыңгыравын Җир шарына Салават күпере сурәтендә салыр да куяр әле.
18 февраль, 2000
УЙЛАРЫНДА ЯШӘҮ ДИСБЕСЕ
(Татар халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники белән әңгәмә)
Мәңге бәйге тота акыл белән акыл:
йә Иманыңа кайт, йә шайтанга сатыл.
Ничек сатыласың?! – алда – бөек Гамәл;
хаклык өчен ташка башны орырлык мәл.
Яшәве хозурдыр чын Адәм саналсаң.
Тик Халык дәвалый җаныңа кан сауса.
Хурлама читләрне, ә үзеңне – макта.
Шулай дип өн салсын кабреңдәге такта…
Әхәт Гаффар
Халкыбызның үз, якын, сөекле, яраткан әдипләре, заманыбызның мактаулы, шөһрәтле, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов һәм Әмирхан ага Еники белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булган әңгәмә, сүз кору, гәпләшү җайлы гына башланып, ипле генә төгәлләнде. Үз гайрәтен белеп аккан елга шундый. Әлеге язучыларга бирелгән сорауларны, җавапларыннан, сүзләре эчтәлегеннән аңлашылып торганга күрә, төшереп калдыруны мәгъкуль күрдем.
Әмирхан Еники. Соңгы вакытта тугандаш, ут күршеләр булган татар һам башкорт халыклары арасында өзеклек китте. Мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы зарар итә. Халыклары дигәч тә, халыклар арасында түгел, юк. Бу – сәяси нәрсә. Кемгәдер шулай кирәк.
Гомәр Бәширов. Яхшы нәрсә түгел. Халыклар тормышының, мөнәсәбәтенең кагылырга ярамый торган кануннары бар. Шуларны санга сукмау, яшәү тәгәрмәченә таяк тыгарга азаплану яхшыга илтми.
Әмирхан Еники. Шулай. Сәгыйть Агишның җеназасына көчкә өлгереп калган идем. Сәйфи Кудаш – XX гасырның аяклы тарихы ул. Ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә кичермәгән. Уртак шагыйрь. Беренче китаплары татарча чыкты. Аннары – башкортча. Үз кешебез. Без аны әдәбиятыбызның зур бер әһеле буларак хөрмәт итәбез. Кемгә гаеп ташларга да читен. Моны башкортлар үзләре дә аңлап тора. Инде хәзер Сәйфи Кудашның вафаты уңаеннан низагны казып чыгарасы һич килми. Кайгыбыз тирән. Шуны башкорт халкы, әдәбияты, туган-тумачалары белән уртаклашабыз… Мин аның белән сугыштан соң аралаштым – 50 нче еллар башында. Серләр килеште, якынаеп киттек. Сүзгә юмарт булды, истәлекләре – бай. Күп кеше күргән, күп аралашкан. Башкортның шигырь үлчәме татарга туры килеп бет- ми, шуңа күрә ул аларны яттан әйтә – татарча әйтә иде. Ә бу тирәннән килә. 20 нче елларда Башкортстандагы газета-журналлар татарча чыга иде. «Сәнәк», «Яңа юл», «Яшь юксыл»лар. «Башкорт аймагы» мәҗмугасы – ике телдә. Татар, башкорт әдәбиятын «Галия» мәдрәсәсе берләштереп торган. Аннан большевиклар да күп чыкты. Аларның да төрлесе бар иде бит… Хәзер татар әдәбиятын да, башкорт әдәбиятын да укып белүчеләр аз. Безнең заманда күбрәк иде. Бер санаторийда булган идем. Ял итүчеләрнең 70 – 80 проценты – татар, ә шунда татарча газета-журналлар юк. Очрашу үткәргәннәр иде. Күп сорауларга бик ачык мөнәсәбәтемне белдердем. Башкача ярамый да.
Гомәр Бәширов. Ярый, без картаябыз инде. Шушы арада кибеткә дип чыгып киттем. Карасам, акча янчыгымны онытып калдырганмын. Анысы онытылсын да ди. Ләкин халык мәнфәгатен, халык тормышын, ихтыяҗын, алдагы көнен онытырга ярамый. Шул исәптән халыкларның, аеруча тугандаш халыкларның тарихи багланышларын. Тормыш – дисбе кебек бит ул. Аны ничек таратмак, чәчмәк кирәк, кайсы Мәрьям анасын алып ташламак кирәк?
Әмирхан Еники. Ә мин кибеттә таягымны онытып калдырганмын. Бусы яшьлек билгесе инде. Бер дә кирәге юк диярсең! Миңа былтырга хәтле «бабай» диюче юк иде әле. Аңынчы – гел «абый» да «абзый». Шуның ише, халыклар да картаймый ул. Бигрәк тә, Гомәр абый әйткәнчә, аларның йолалары. Ике арага ясалма киртә куярга тырышу – яман гамәл. Ни булса, шул булган инде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне киләчәкне уйлауга, шуны җайлауга, булдыруга, ныгытуга, котылгысыз, кагылгысыз итүгә салу фарыз.
Гомәр Бәширов. Миннән кайвакытны: «Язганнарыңнан мәгънә булдымы? Алар халыкка хезмәт иттеме? Итәрләр-ме?» – дип сорыйлар. Ә бер профессор: «Хәзер «Намус» романы үткән нәрсә инде. Хәзер – яңа әдәбият заманы», – дип әйткән иде. Хаклымы соң ул? Һич юк, дип уйлыйм. Язучы теге фигура, бу фигура, хәзерге сәгать, бүгенге көн өчен генә язмый. Ул билгеле бер тарихи чорда, дәвердә халык кичергән язмыш турында яза, шуны киләчәк өчен тасвирлап калдыра. Әгәр дә әсәр эчендә халык тормышы, гаме, омтылышы, гореф-гадәте ачык гәүдәләнсә, андый әсәр белән киләчәктә дә кызыксынмый калмаслар. Моны тарих раслаган. Мин менә шуңа табынып иҗат иттем – халык тормышыннан, халык өчен. Әсәрнең бөтен хикмәте, кыйммәте – менә шунда. Әйтик, «Сиваш» повестендагы Шәмсине кая куясың? Татар баласы, үз хөрлегем өчен дип ышанып, утка-суга керә. Башта шул омтылышларына ирешмәделәрмени? Ирештеләр. Элек Казан губернасы гына булган җир Татарстан җөмһүрияте иленә әйләнде. Азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөргән кайбер яшьләребездә мин бүген янә әнә шул Шәмсинең аңын, җанын күрәм. Шуңа сөенәм.
Әмирхан Еники. «Укырлар микән?» дигәнгә өстәп, минем болай җавап бирәсем килә: бөтен нәрсә татар теле, татар мәктәбе сакланып калуга бәйле. Әле күптән түгел генә Уфадан теплоходта татар укытучылары килгән иде. Очрашып сөйләштек. Балаларның татар әдәбияты үрнәкләренә мөнәсәбәте нинди? Ул үрнәкләрнең тәэсире нинди? «Әйтелмәгән васыять»не укыгач, болай дигәннәр икән: «Әгәр әни авырып китсә, баш очында гына утырачакмын».
Гомәр Бәширов. Безнең, иҗат кешеләренең, яшьләргә үпкәбез дә бар. Заман дигәнне, халык рухын, әдәбиятның вазифасын тар аңлыйлар. Бу нәрсә хәзерге кайбер каләм ияләренә, иҗат кешеләренә дә хас. Әдәбият, сәнгать – акыл, җан, хис, йөрәк җимеше. Ә хәзерге ясалма нәрсәләрдә милләт рухы, халык моңы юк; алар халык күңеленнән алып, шуның күңеленә салырдай түгел. Ә чын җимеш үстерердәй бүгенге туфрак шактый уңдырышлы. Аңлый, кабул итә белергә генә кирәк. Советлар Союзының таркалуы, тоталитаризмның бетүе – бу чын революция ләбаса. Яңа үзгәрешләр яңа традицияләр дә бирә. Бирер. Бервакытны Казан университетыннан студент кыз телевизордан болай сөйләгән иде: янәсе, бездә эротикага игътибар юк икән. Янәсе, шуның аркасында Европадан артта калабыз икән. Башта ул эротиканың ни икәнен үзен аңларга кирәк. Ул – фәлсәфә. Тик төп нәрсә түгел. Ул – тормышның бер кушымтасы, тормышка ияреп бара торган нәрсә. Без – мөселман халыклар, ислам рухыннан. Безнең какшамаска тиеш булган оят хисебез, намус, вөҗдан җаваплылыгыбыз бар. Шуңа каршы барып кемгәдер иярергә тырышу безнең тормыш итү, яшәү кануннарыбызга ярашмый, нигезебезне какшата.
Әмирхан Еники. Сүзебезнең сәбәпчесе булган Сәйфи Кудаш һәм аның олы иҗаты янә шул әдәп, гореф-гадәт, рух ныклыгы сакчысы иде дә инде. Хәер, андыйларны санап бетермәле түгел. Тукай шундый булмаганмы? Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт? Сәйфи Кудаш үз көченә, талантына карап, һәр заманның сулышын, шулардагы буынның халәтен язып килде. Кыскасы, ул татар һәм башкорт әдәбиятларын, Уфа белән Казанны тоташтырып торган нык күпер иде. Аның Тукайны «Аллага сыенган шагыйрь» дип, миңа язган 34 битле хатын дулкынланмыйча, рухланмыйча, сөенмичә укып булмый. Ә заманында «Тукай дәһриме, түгелме?» дип, бәхәс куертмакчылар иде. Менә шундый шәхесләрнең уяулыгы аркасында халыклар арасында хөсетлек, дошманлык кузгала алмый да иде. Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Баязит Бикбай, Гыйлемдар Рамазанов кебекләрне ничек бүлгәлисең? Бүлгәләнү, таркалу булмасын өчен, Сәйфи Кудаш Казахстан далаларында булып, кайчандыр үзе укыткан шәкертләрен табып, күрешеп йөргән.
Гомәр Бәширов. Әйе, бүген без аның якты рухы, арабызда калган иман яктылыгы алдында баш иябез. Безнең белән башкорт туганнар да бик теләктәш калыр дип беләбез.
БЕР СЕРЛӘШҮ СЕРЕ
Ярлар үзе буенча аккан суны сагына. Шуның кебек, кайвакытны адәм баласы да үз тәненнән аккан канны сагынучан. Өч-дүрт ел элек язучылар бакчасы янындагы Аккош күлендә йөзәргә ниятләдек. Суга юлдашым эзеннән кермичә, янәшәсеннән үттем. Икенче адымда ук уң аягым табанын ләмдәге шешә пыяласы ярып җибәрде. Канны көчкә тыеп, йортка күтәрелгәч, Мөршидә апаны дәшеп алдык. Юата-юата, җылы тынын өрә-өрә дигәндәй дарулап (стрептоцид төймәләрен төеп), җәрәхәтне ипле генә бәйләгән иде. Гайшә-Фатыйма куллары бар диярсең! (Мөршидә апа дигәнем мәшһүр Сибгат аганың игелекле карчыгы инде.) Шул арада Хәсән Туфанның:
Кайсыгызның кулы җылы –
Бәйлисе бар йөрәкне, –
дип язганы аяк табаныннан йөрәгем аша гөрләп узгандыр шикелле тоелды.
Хәер, Сибгат аганың яраларны җөйләрдәй гамәлләре гомер бакый сулык-сулык тибеп торгандыр ул.
«Әхәтнең кайгысын уртаклашам. Газетада күрдем. «Лит. Россия» хикәясен басты, повесте «Казан утлары»нда чыккан, пьеса бара, иҗат бара. Күңеле төшмәсен.
С. Х.31/Х.77».
Әниебез вафатын Трускавецта укып белеп, Шамил Маннаповка язган хаты аша йөрәгем, җаным җәрәхәтен шулай җөйләп төзәткән.
Гадилеге белән бөек шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән бик акыллы, фәлсәфи шигыре бар. Заманында ошбу әсәрне бәгъзеләребезгә ихластан үрнәк сурәтендә кабул кылган идек. Ни ди әле? Искә төшерик:
Казан әле, Казан уянмаган.
Яфрак белән яфрак серләшә.
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Әлеге шигырьне бүген инкяр итүчеләр дә бар. Янәмәсе, Сибгат Ленин белән сөйләшкән дә серләшкән. Ә югыйсә хикмәт шагыйрьнең үзендәге җан җәрәхәтен һич тә Ленинга бәйләтергә ымсынуында түгел бит. Аның уе әнә нидә ич. «Казан әле, Казан уянмаган». Йоклый. Шагыйрь генә уяу. Йоклыйлар. Яфрак белән яфрак кына сөйләшә. Ялгыз шагыйрь йокысыннан уянмаган Казанда сердәшләр эзли. Тик телсез яфраклар гына сөйләшә. Шагыйрь генә аңлардай телдә. Шуңа күрә ул таңда (таң көтеп) күңелендә Ленин белән сөйләшә.
Бөтен хикмәт шунда ни хакында?
Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә…
Кайсы чәчәкләр? Татар халкының угыл, кызлары түгелме икән? Нинди җилләр? Шагыйрь яшәгән мохитнең «салкын» җилләр икәнлеге бөрештерердәй бәреп тормыймыни?
Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Бүген әйткән шикелле бит. Без үзебез узасы юлга аяк бастык сыман. Шуңа безне ил – Татар Иле дәшә.
Шагыйрь шул рәвешчә әйтеп калдырган. Аның күңеле шуңа күрә Ленин белән сөйләшә дә. Шагыйрь күңеле исә тиктомалдан сөйләшми. Ул дәшә. Бәхәсләшә. Даулый. Яшереп, шигырь юлларын цензор сызмасын өчен яшереп. Ә халыкның һәрнәрсәне үз акылы белән эзләп табасына ышанган хәлдә яшереп. Юри-мүри генә шикелле итеп. Безнең капчыкта ятмаганын мутларча белеп.
Сибгат Хәкимнең күңеле Ленин белән моннан нәкъ дүрт дистә ел элгәре сөйләшкән – 1959 елда. Ә 1975 елда ул инде үз заманында һичкем игътибар итмәгән дүрт юллы бер шигырен язган:
Карпат итәгендә, Трускавецта
Әйләнәм дә киләм Адам Мицкевичка.
Басса сусыным – эчсәм чыңлап аккан
Шул азатлык дигән чыганактан.
Бу – көз ае. Трускавецтагы «Нафтуся» дигән җир асты суын (татарлар аны «Мәфтуха» дип йөртте) ул байтак эчте. Адам Мицкевич (1798–1835) – поляк шагыйре, милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе: украиннарның Тарас Шевченкосы (С. Хәким йөргән «Каштан» ашханәсе каршында һәйкәле тора), русларның Александр Пушкины, татарларның Габдулла Тукае инде. Шушы Мицкевич һәйкәле тарафында Сибгат ага Хәким үзенең азатлыкка сусынын баскан икән, ул анда да Ленин белән сөйләшкәндер, ничек кенә сөйләшкәндер әле! Анда каштан агачлары яфракларының серләшкәнен, каштан чикләвекләренең тып-тып өзелеп төшкәннәрен генә тыңлап йөрмәгәндер инде. Югыйсә тагын ун елдан соң – 1986 елның 28 февралендә – ул, сугышта алган яраларының инде төзәлгән җөйләрен ачыргаланып ерткандай итеп, бер хатында болай дип язмас иде: «Туфан Миңнуллинның Мусаның 80 еллыгы уңае белән язган мәкаләсен (12 февраль, 1986, «Лит. газета») укыгач, безнең әдәбиятта олы җаннар беткән икән дигән фикергә килдем. Муса үзе укыса, «Алтын чәч», «Моабит дәфтәре»н үткәнне аклар өчен яздыммыни дияр иде. Без, сугышчан татарлар, бабаларның «гөнаһларын» юар өчен сугышып йөрдекмени? Кайсы халыкның тарихта кимчелекләре булмаган. Хәзер шуларны актарып, 17 миллионлы газетада мескенләнү нигә кирәк? Моннан сиксән ел элек Тукай үз тарихы белән горурланган. «Рус җирендә без әсәрле, эзле без». Гаҗәеп, башыма сыймый. Нигә кирәк икәнен аңлый алмадым. Әллә Мостай Кәрим белән сүз куешканнар инде. Ул да шул ук газетада татарларга тибеп узды.
Зур шәхесләр татар әдәбиятының узганында яшәгәннәр икән. Безнең чорга ваклары гына калган, күрәсең».
Җил илләр буенча китәр дә
Таулардан тауларга үрмәләр,
Тыңлагыз, тыңлагыз, дияр ул:
«Татарлар елмаеп үлделәр».
Җавап шул гына. Бу – шагыйрьнең җавабы гына түгел, ә бәлки – васыяте. Безгә һәммәбезгә. Татарларга.
Шагыйрьнең кәгазьдәге һәр сүзе – замананың зәһәр, хәтәр пыяласы кискән яра ул. Әнә шул ярадан шагыйрьнең кешеләрне яратып алсуланган каны саркый. Ә кешеләрнең шагыйрьне яратуы Кояшның Сөембикә манарасындагы Айны сискәндереп уятуына тиң.
Өмет кояшы алтынлаган чынбарлыкка сискәнеп багар чак. Бүген шагыйрьләрне – Сибгат Хәкимне дә! – тетрәнеп укымасаң, чорлар тәрәзәсе корымлы булыр.
Мин бөтенләй башка чор шагыйре,
Яңа иман миндә, ден яңа…
Ике катлы тәрәзәдән карыйм,
Тукай аша карыйм дөньяга.
Сибгат Хәкимнең дөнья белән серләшүе сере менә шунда, фәкать шунда.
Җан итемне ярган пыяла
Белсәм икән – кайда ул?
Ком булып, халыклар уала,
Күлдә җикән – ил давыл! (Ә. Г.)
Шигыремә даһи шагыйрь остазымның җавабын ишетәм күк:
Ил олы нигезгә әйләнде,
Сал яңа күперләр, төз, ныгыт.
Барсы да йоклаган тыкрыкта,
Буранда җемелди безнең ут.
30 ноябрь, 1999
КЫЙССАИ ГАРИФҖАН
Кичә татар халкы сөекле улларыннан берсен – язучы Гариф Ахуновны соңгы юлга озатты. Татар гына түгел, ә бәлки Урта Идел халыклары, гомумән, Русиядә яшәгән барча халык аны белә, укый, ярата иде.
…Күк йөзендә миллиардларча йолдыз яна. Шулардан юлчыларга (төньяк киңлектә) маяк булырдае берәү генә: ул – Казык йолдыз. Аннары инде Җидегән йолдыз бар, әлбәттә, өстәп, Киек Каз Юлы.
Татар әдәбияты – халкыбыз рухы өчен тоташлае белән Киек Каз Юлы ул. Ә шул галактикадагы Тукай, Бабич, Ибраһимов, Такташ, Исәнбәт, Җәлил, Туфан, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев, Зәки Нури, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Шәриф Хөсәенов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевләр иң якты йолдызлардан.
Инде менә шул кабатланмас язучыларыбызны, сәнгать әһелләребезне үз күңеленә, рухына җыеп, татар халкына юмарт рәвештә өләшеп бирер мәсләктә йөрәген яндырган бөек бер каләм иябезне, шәхесебезне, җор телле, гел көләч була белә торган кешебезне – шәүкәтле Гариф Ахуныбызны бакыйлыкка озаттык.
Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека «Яшәү – үләргә өйрәнү» дигән. Ә Гариф ага үз тормышының, иҗатының бөтен үрнәге белән «Язу – үлемсезлек ул!» дип яшәде.
Әлхасыйл: сагыш басса – күк күкрәр, җан ташыса – яшен яшьнәр. Чатнаплар торып яшен ялтырады, күңел тәрәзәлә- рен калтыратып, күк күкрәде – татарның халык язучысы Гариф Ахун вафат (урыны җәннәттә булсын). Ә бу әдип та- тар әдәбияты шәкертләре өчен үзенә күрә бер мәдрәсә, көллият, дарелфөнүн иде дә, аны белгәннәр өчен (белмәгәннәр өчен дә!) әдәби хәзрәт, имам, казый, ахыр килеп, гомере буена татар халкының тыңлаучан зиһенле, зирәк бер шәкерте иде.
Әдәби шөгыльчеләр өчен генәме соң? Юк! Игенчеләр, терлекчеләр, эшчеләр, укытучылар, җитәкчеләр өчен дә. Гомерлек шәкертлеге аның җелегендә иде, ә остазлыгы аны белгән һәркем тәнендәге йөз мең чакрымлы кан тамырлары капиллярлары буенча озын-озак агар әле, озын-озак…
Арыш серкә очырганда басуга чыксак, белеп торыйк: бер серкәсе – Гарифҗан аганыкы. Җир җиләге җыябыз икән, бер бөртеген аның рухына дип авыз итәбез.
Гариф Ахуновның Г. Камал театры бинасына куелган җәсәде янында Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйткән сүзләр дә шуны раслый:
– Егерменче гасыр азагында мәдәниятебездә кайгы-югалтулар ешайды. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники. Күңелдә бу исемнәр сүнмәгән, сүрелмәгән дә иде әле. Менә тагын – Гариф ага безне калдырып китте. Халкыбыз рухында калдырган мирасы, әдәби хәзинәсе белән ул үзен онытмаслык итте. Гариф ага чыннан да халык язучысы иде… «Менә миннән үрнәк алыгыз, мин халкымны шулай күрәм», – дип язды ул…
Чыгыш ясаганнар: Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. Миң- нуллин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ф. Галимуллин, Фәннәр академиясе президенты М. Хәсәнов, Татарстанның халык шагыйре И. Юзеев, Арча районы хакимияте башлыгы И. Сабиров, рус язучысы В. Корчагин, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Г. Яруллин әдипнең кабатланмас дәрәҗәдәге зур язучы һәм халкыбызга киң билгеле җәмәгать эшлеклесе булганлыгын сөйләделәр.
Кем генә ни генә сөйләсә дә, Гариф Ахунов исеме аша, аның язмышы аша, хезмәте, шөгыле аша һәркем үз-үзен күргән кебек булгандыр.
Кем соң ул Гариф Ахунов? Әдип. Хикәяләр, повесть, пьеса, шигырь, романнар иясе. Шул әсәрләре белән халыкларның чәчен чәчкә бәйләгән асыл зат. Күпмедән-күпме халыклар арасында татар халкының тулы вәкаләтле илчесе.
Җәй башында йолдызлар атылмый,
Арттан килгән ядрә – денсезлек!
Гариф Ахун дигән континент бар:
«Татар бугазы»ннан –
Әдрән диңгезлек.
Тездән ерып барды Җир шарыннан,
Шакшыны яхшыдан аралап.
Якты белән кара арасында
Шәүләсенә кадәр агарган…
Ара тапты аңы белән җаны,
Аргамактай чапты да чапты…
Инде әнә әйбәт бу адәмне
Бүген фәрештәләр кочаклый.
Болыннарда язын үлән үскән чакта, чәчәкләрне сыйпый-сыйпый, язучы Гариф Ахуновның Йөзлебикәсе һәрберебез өчен хәл алып утырадыр кебек. Кояш чыгышы мизгелендә һәр мәчетебездән күмәк азан әйтелгәндә, мең мәкамнең берсен аның Габбас хәзрәте әйтәдер шикелле.
Арча төбәгендәге Өчиле авылында дөнья күргән бәп-бәләкәй Гарифҗан, шулай татар халкын биш кыйтгага таныткан тургайдай, каләм ияләренең сандугачы була белде.
Дөнья тәмам тарайган мәл иде. Ә ул исә мәгърур фанилыгыннан тыйнак бакыйлыгына барышлый һәммәбезнең күзен ачып китте.
Гарифҗан Ахунҗан улы Ахуновның җәсәде кичә үзе туып үскән ягында – Арча зиратына бертуган апасы белән янәшә җирләнде.
4 июнь, 2000
ПӘЙГАМБӘР АБЫЕБЫЗ
Ничектер бервакыт мин аны – Мөхәммәт абый Мәһдиевне – «Пәйгамбәр абый» дип атаган идем. Пәйгамбәребез дә Мөхәммәт атлы бит, ул да – Мәһди. Менә шуннан килеп чыккандыр инде. Әлегечә атау аңа ошады – шулай дигәндә һәрчак моңсу гына елмаеп куя торган иде.
Ни аяныч, Пәйгамбәрләр якты дөньядан иртә китә. Тик алар һәрвакыт үзләре юл күрсәткән, хезмәт иткән адәми затлар белән кала, мәңгелектә кала. Мөхәммәт абыйның үзенчә әйткәндә, «кеше китә – җыры кала».
Инде менә ул да китте. Юк, китмәде, моңа ышанып җитеп булмас шикелле, моңа ияләшеп, күнегеп булмас, ул юксындырыр, тәмам җирсетер әле. Үзе, сүзе, яшәвенең мәгънәсе белән, какшамас иманы, җылы бөркеп торган, тынычландыра торган көндәлек үрнәге белән.
Июньнең 14 нче көне – чәршәмбе көне иде. Мөхәммәт абыйның җеназасы куелган машина, аны дөньяга китергән туган авылы Гөберчәккә кадәр озатып баручы матәм олавының эзләре суынырга өлгердеме, юкмы икән, Казан күгенең күз керфекләре йомылды: нәкъ Арча ягыннан күтәрелгән кучкыл болытлардан, шыбыр-шыбыр килеп, эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Ул да түгел, төнге 12 ләр тирәсендә күк йөзе тагын да шул Арча тарафларында яшьнәгән яшеннәр балкышы белән тулды. Адәм баласының вафаты, җирләнгәне соңында яңгырмы, кармы явуын кешенең изгеләрчә яшәвенә юрыйлар.
Вафаты хакында хәбәр иртән генә билгеле булуга карамастан, Татарстан хөкүмәте вәкилләре – Ренат Харис, Илгиз Хәйруллин, Марсель Таишев, Ислам Әхмәтҗанов, әдәбият-сәнгать әһелләре, аның күп санлы шәкертләре, әсәрләрен укучы хезмәт ияләре ул яшәгән яңа йорт янына җыелды. Йөзләрдә – матәм уе, күзләрдә кайгы төсмере. Бер-беребезгә сак кына кул бирештек, тыйнак кына хәбәрләштек, сөйләштек.
Әнә аның хатыны Лилия ханым, кызы Гәүһәр, улы Искәндәр. Әнә аксакал әдипләребез, чын мәгънәсендә халкыбыз язучылары Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, дуслары, шәкертләре…
Ә аны инде Арча ягы – туган авылы Гөберчәк, укыткан авылы Казанбаш, туганнары, район хакимияте вәкилләре, дуслары көтә. Зиратта үзе билгеләп куйган мәңгелек йорты урыны… Ә бакчалары башына үзе утырткан сирень, миләш куаклары, имән, өрәңге агачлары аның назлы карашын, игелекле кулларын тоймас инде. Тик озын-озак итеп чәчәк атарлар, җимешләрен бирерләр әле. Ул, башын горур тотып, минем Васильеводагы бакчам сукмагына да төшмәс инде, йортыбызда дөнья хикмәтләрен сөйләмәс.
Аның каруы җир йөзендә ул су эчкән чишмәләр, ул йөзгән диңгезләр, ул буйлаган шәһәрләр, илләр, ул яраткан җырлар кала… калды инде…
«Пәйгамбәр абыебыз»ның кешеләрне яраткан йөрәк тибүе, үзенә иярткән иманы, хакыйкатьтән башканы белмәгән Тукайча сүзе, игелекле, какшамас рухы, ирләрчә холык-фигыле Кояш белән Җир арасында, халкыбыз исән-имин чагында мәңге яшәр.
16 июнь, 1995
ҮЛЕМСЕЗ ТУКАЙ
(Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән әңгәмә)
– Гариф абый, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 110 еллыгы якынлаша. Тукай хакында Сезнең уйларны беләсе иде. Сез бит аның 90 еллыгын Бөтенсоюз комитеты төзетеп уздырган әдип. 100 еллыгы да Сезнең катнаштан башка узмады.
– Дөнья әдәбияты Тукай язмышыннан да фаҗигалерәк язмышны белми. Тоташ ятимлек. Нибарысы җиде ел иҗат! Беренче урыс революциясе аны шагыйрь иткән, Столыпинның кара реакция еллары кабергә илтеп тыккан. 1913 ел. Аңа егерме җиде яшь. Лермонтовка да, Мартынов пистолеты төбәлгәндә, нәкъ шул яшь була.
Тукайны укыганда, хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи бөеклек каян килгән? Күрәсең, халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант биргән, ләкин иң бөек талант та шулкадәр аз вакыт эчендә ун мең юл шигырь, илле табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде. Дөньяның барлык зур шагыйрьләре кебек, Тукай да халык акылы, халык зирәклеге, халык язмышы белән яшәгән һәм халык моңы тудырган җәүһәрләрне алмаз урынына алган, халыкның үзенә бриллиант итеп кайтарып биргән.
Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. Чөнки Тукай – үз халкының рухи үсешендәге югары гәүдәләнеш ул. Тукайның тормышы – күз яшьләре белән, ачынып көлү белән, фикер һәм җыр белән тулы тормыш. Аның кабатланмас батырлыгы, тынгы белмәс акылы, дөньяны колачлап алган аңы, үз заманындагы буржуаз җәмгыятьнең бозык якларын, әдәби халтурщикларын, ялагайларны, адым саен милләт исеменнән кычкырып йөргән бушбугазларны аяусыз камчылау, халыкның аңы үссен өчен көрәшү, балалар дөньясын тылсымлы әкиятләр аша ачып бирү, хатын-кыз иреге өчен сугышу, өзлексез алга омтылган тирән акыл…
Тукайны мин шулай аңлыйм.
– Бик рәхмәт мондый бәягезгә. Инде килеп, Сез, Гариф абый, 20 серияле Тукай фильмында сценарист буларак катнашасыз дип ишетеп киләбез. Ул фильмның хәле ничек? Анда Тукай язмышына бәйле яңалыклар бармы?
– Иң әүвәл ни өчен мин бу фильмда сценарист буларак катнашам? Шул сорауга җавап биреп китәсем килә. Минем әсәр буенча «Габбас хәзрәт» фильмын талантлы актёр һәм режиссёр Әхтәм Зарипов эшләде. Зирәк акыллы, хыялга бай бу иҗатчы минем күңелемә хуш килә. Миңа аның принципиальлеге, дөньяны үзенчә күрә белүе ошый. Зарипов миңа Тукай фильмында сценарист буларак катнашырга тәкъдим итте, мин бик теләп риза булдым.
– Гариф абый, сценарист буларак, Сезнең фильмда катнашуыгыз ни дәрәҗәдә?
– Әхтәм Зарипов белән бергәләп без фильмның җиде сериясенә сценарий яздык. Ул «Каргышлы балачак» дип атала. Тукай туганнан башлап кына түгел, аның әтисе Мөхәммәтгарифның шәкерт чагыннан ук башладык эшне. Бу дәвердә Казан артында тормыш бик тә фаҗигале, татар халкын көчләп чукындырырга азаплану, баш күтәрүләр, чуалышлар, халык хәрәкәтен кан коюлар аша бастырулар, патша сатрапларының җәбер-золымы белән тулып тора. Тоталитар система заманында боларны күрсәтү тыела иде, үзгәртеп кору заманында үз фикереңне халыкка җиткерергә мөмкинлек бирелде.
– Әхтәм Зарипов белән Сездән башка тагын кемнәр сценарий язуда катнашты? Гомумән, киносценарий язу роман язудан кыенракмы, ансатракмы?
– Сорауның икенче өлешенә шундук җавап бирәм: иҗат эше – гомумән, авыр эш. Биредә, табигать биргән сәләттән тыш, синең, Әхәт каләмдәш, үзеңә дә мәгълүм, зур җаваплылык тоеп эшләү, бөтен барлыгыңны шул сәнгатькә багышлау таләп ителә. Ә киносценарий язуга килгәндә, татар әдипләре өчен ул – чамадан тыш авыр хезмәт. Пьесада диалог кына бара. Персонажларның сөйләү алымнарына, фикер йөртүләренә карап, режиссёр һәм актёр геройларның характерын билгели. Романда автор үз геройларының холкын аларның сөйләү рәвешләре белән дә, портретлары белән дә, уңай яки тискәре персонажга турыдан-туры бәя бирүе белән дә ача килә. Киносценарий, пьеса жанрыннан үзгә буларак, авторның нинди тональность – нәфислек яки кырыслык, кискенлек яки салмаклык, изгелек яки явызлык салуына бәйле. Киносценарийны укыган чакта ук инде режиссёр авторның нәрсә теләвен, кемгә мәрхәмәтле, кемгә мәрхәмәтсез булуын күрә ала. Әмма ул мәрхәмәтлелек геройның зур булып тууы, әлбәттә, әдипнең талант дәрәҗәсенә бәйле.
Тукай фильмында Әхтәм белән миннән башка Туфан Миң- нуллин, Ризван Хәмид катнаша. Берсе аның – Туфан Миңнуллинны әйтәм – мәшһүр драматург, икенчесе – Ризван Хәмид – шулай ук талант иясе. Алар иҗат иткән әсәрләрнең моңарчы уңышсызлыкка очраганы булмады әле. Бу юлы да, шөкер, үзләрен акларлар.
– Тукай фильмы тулаем кайчан тәмамлана?
– Анысын режиссёр Зарипов белә дә, Татарстан телевидениесе әйтә ала. Минем аңлавымча, фильмның беренче өле- ше – «Каргышлы балачак» Тукайның 110 еллыгында экраннарда күренә башлавы ихтимал.
5 апрель, 1996
ОЛУГ МӨХӘММӘТ
Үзеңә кадәргеләргә ихтирам – аларның каһарманлыгын дәвам итүдән, алар кылган гамәлләрне онытмаудан һәм дәвам итүдән гыйбарәт.
Л. Н. Гумилёв
Ошбу әйтмешне тикмәгә генә искә алып, бу язманың маңгаена куймадым. Чөнки Лев Гумилёв без татар халкы турындагы хакыйкать өчен җан аткан мәшһүр затларның берсе булса, әйткән әлеге сүзләре Мөхәммәт Мәһдиев кебек асыл кешеләребезнең кылган гамәлләренә бик туры килеп тора.
Очсыз-кырыйсыз тарихыбыз гавамында халкыбызның иман Кәгъбәседәй ике олугыбыз булган инде: Мөхәммәт пәйгамбәребез белән борынгы ханыбыз-юлбашчыбыз Олуг Мөхәм- мәт.
Әлбәттә, алар белән Мөхәммәт Мәһдиев арасы бик ерак. Шулай да, шулай да… без үз заманыбызда бөтен халкыбызны мөкиббән иткән әлеге язучыбызны бүген дә, буласы көннәрдә дә кабат-кабат яд итәрбез әле.
Ни өченме? Чөнки ул, чәчмә әсәрләрен яза башламас ук, әллә ниткән мәкаләләрендә үк без болгар-татарларның, безнең мәгърифәт әһелләребезнең кемнәр икәнен, халкыбызның гаять укымышлы икәнлеген тора-тора яза иде.
Мин бу абзыйны, студент чакларымда күрсәм дә, ишетеп кенә белә идем әле. Мин ул чакны – журналистлар факультетындагы әтәчләрнең берсе. Тулай торактагы егет-кызлар, татар теле бетә, дип җан атып йөриләр. Мин ул чакны китапханәләрдән башым чыкмый укып ятам. Икенче курстан ук Татар радиосының күпмедер мәгълүм бер кешесе идем инде. Ул вакыт Яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире Фарсель Зыятдиновның ниндидер бер ышанычлы – әйтте исә үти торган бер малае. Шунда йөргәндә, Мөхәммәт абый белән очрашып, сөйләшеп торганнарым исемдә.
Юк, мин аның лекцияләрен тыңлаган малай түгел. Ул чагында татар бүлегендәге лекцияләр, кичәләр миңа ят иде. Чөнки мин – русча журналистикада укыйм. Укыйм да – эчтән генә әйтеп йөрим инде: күрерсез әле, күрерсез.
Берзаманны остазым – аңа Муса Җәлил турындагы курс эшләремне укып та тормастан «бишле» генә куеп барган кеше – каһарман Гази агабыз Кашшаф чәй дә эчә белмәгән урыс-марҗаларга гаҗәеп бер сабак бирде: уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз иярмәс җитезлек белән – яшен яшьнәве тизлеге белән кара тактага шултиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем «Аһ!» итте.
Ә минем исне китерә алмый инде. «Болай да билгеле ич инде!»
Шундый «болай да билгеле ич инде» дигән сабакны миңа берзаманны Мөхәммәт Мәһдиев тә бирде.
1968 ел. Март. Моның Вакыйф Нуруллин повесте белән бергә 1968 елның март аенда «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесте нәшер ителде. Гариф Гобәйнең «Замана балалары»ннан соң мине шаккатырган әсәрләрнең берсе. Бу вакыт, әйткәнемчә, күпмедер әҗер хакына татар радиосыннан аны-моны сөйләп йөргән вакытым. Моның белән сөйләшеп, микрофонны авызына терәп сөйләттермәкче идем. Факультетыбыз коридоры буенча килә. Безнең монда кыл уртадан йөргән чагыбыз. Ә бу дивар буенча гына бара. Гозеремне белдергәч:
– Мин шунда әйтеп бетердем инде, – диде дә – бетте.
Еллар үткәч кенә төшендем: ул курыккан. Атасын бетергәннәр, әз генә үз фикерен белдердеме, моның үзен дә көтеп кенә торганнар, күрәсең.
Берзаманны Президент Минтимер Шәймиев Лаеш районындагы Имәнкискә авылын узып, бераз барган җирдә Сабан туе үткәрде. Килеп төштем. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев утыралар инде. Матур утыралар.
– Карале, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, нигә минем йөргән җиремә сезне чакырып алганнар да, мин болай гына килеп төштем әле? – дидем.
– Яшьлегең мишәйт итә, Габделәхәт, яшьлегең, – диде ул. – Берүк ашыга күрмә.
– Сезне Президент нигә үзенә иярткән соң әле? – дип сорадым.
(Бу ара мәйданның «иң кызган чагы» – көрәш бара.)
– Кем безне Президент иярткән ди әле? – диде ул. – Бәлки, без аны үзебез иярткәнбездер…
Ул менә шундыйрак бер абзый иде инде.
Моны мин бөтен барлыгы белән хәзер генә аңладым әле: бактың исә, аның үзенә дә шул яшьлеге «мишәйт иткән» булган лабаса.
Мөхәммәт абый Мәһдиевне хәзер дә бәгъзеләр: «Куркак иде», – димәкче. Юк инде, җәмәгать! Әгәр дә ул бер генә әдәби әсәр – хикәядер, повестьтыр, романдыр, пьесадыр иҗат итмичә, фәкать сискәндереп-сискәндереп җибәрә торган мәкаләләрен генә язып калдырган булса да, үзен татар халкына мәңгелек хәтер рәвешендә белдергән җәүһәр затларның берсе рәвешендә таныткан булыр идедер!
Гомумән, Мөхәммәт абзый кайда гына булмасын, ул үзе очрашып сөйләшкән кешеләргә фәрештә канатлары куеп китә торган булган. Моңа без татар язучыларын, язганнарыбызны һәрчак ошата торган рус язучылары, нәшрият мөхәррирләре хәзер дә сөйли әле. Берзаманны Мөхәммәт абый белән бер төркем татар язучылары Эстониягә барып эләктек. И-и, аның шунда яшәп ятучы татарлар белән, эстон кешеләре белән сөйләшкәнен, белешкәнен, язып барганын, безнең хакта тыйнак кына сөйләгәннәрен күрсәгез, тыңлап торсагызмы? Һәркемне авызына каратып тота белә, горур, мәгърур, моңа мөкиббән китми мөмкин түгел.
Инде килеп, мине бик җитди яза диярсездер. Мөхәммәт абый – гаять җор кеше, берәр юмор, мәзәк сөйләгәнен искә-оска да алмыйсың, диярсездер. Махсус, җәмәгать, махсус. Мөхәммәт Мәһдиев – минем өчен бер Пәйгамбәр иде. Ә Пәйгамбәрне шаяртып искә алып булмый ул. Шуңа күрәме ул минем үземә дә һичкайчан «Әхәт» кенә димәде, һәрчак «Габделәхәт» дия килде. Ягъни «Алланың беренче колы» дигән сүз инде.
Мин аннан нәшриятка тапшырган бер кулъязма китабыма эчке бәяләмә язуын сораган идем.
– Булмый, – диде ул.
– Нигә?
– Син остарак. Син миңа мохтаҗ түгел.
Бу – татар әдәбиятындагы олы бер кешенең тиңе булмастай бер фикере: дөньяны аңлавы, кабул кылуы, аңлатуы иде. Өлге. Безләр һичкайчан онытырга тиеш булмаган гүзәл үрнәк.
Халыкның сөйгәне Равил Фәйзуллин, бу зат турында сорашканым соңында:
– Ачы тәҗрибә, – диде.
Ачы шул. Миләш йә балан кебек ачы.
Якташы Гариф ага Ахунов белән сөйләшеп алдым.
– Мөхәммәт абый турында бер-ике сүз әйт әле, – дидем.
– Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылын, кешеләрен легендага әйләндерде, – диде Гариф ага.
– Безнең татар халкын да ич инде, име?
– Бусын халык үзе белә дә белә инде.
Болар әйтсә әйтә инде, җәмәгать.
Кеше хакында язу әллә ничегрәк: читләргә килгән хатны ачып укыган шикеллерәк. Тик Мөхәммәт абый үзе дә кеше кәчтүмен киеп йөргән зат түгел бит. Аның кылган гамәле кулына акбур алып, халкыбыз тәкъдиренең кара тактасына асыл бер тәгъбир сүзе язып, шуны тәкбир итеп кабатлардай иде.
– Кеше китә, җыры кала…
Җырлыйбыз анысы. Тик каламы соң?
Белмим, белмим. Аныкы калды!
Берзаманны дачабызга барышым. Хатыны – Гомәр агабыз Бәшировның кызы Лилия белән болдырыннан да уздырып салган түбәле ачык күтәртмәдә тирләп-пешеп чәй эчеп утыра бу.
– Нигә, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, эшләмисең?
– Нишләргә кушасың соң?
– Безнең шикелле кыяр, помидор утырт.
– Язасым бар шул.
– Ә безнең җук дип беләсеңмени?
– Язуын бөтенебез язабыз инде ул. Ә мин язганымны халык сызмаса ярар иде, дип утырам әле, – диде ул.
Инде без – Габделхәй Сабитов, Зәет Мәҗитов, Акъегет, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәфкать Кәрами, Мансур Шиһапов, Кояш Тимбикова, Рәшит Әхмәтҗанов, Разил Вәлиев, Шамил Маннапов, Сәмигулла Хәйретдинов, Мидхәт Миншин, Җәүдәт Дәрзаманов, Ифрат Хисамов, Тавил Хуҗиәхмәт ишеләр үкертеп җир казыйбыз. Ә Пәйгамбәр абыебыз, үлән арасыннан тычкан эзләгән тилгән шикелле, безне үз олпатлыгы югарылыгыннан күзләп, күзәтеп үтә. Ярар инде, тәкъдирдә – Ләүхелмәхфүзебездә язган, күрәсең: бәгъзеләребез нәкъ аның тигезлегеннән, бәгъзеләребез югарырак торып, аның Арча төбәгенең Гөберчәк зиратындагы бакый йортына карарбыз.
Карарбыз да… Озак түгел, озакка түгел…
Олуг Мөхәммәт – минем Пәйгамбәр абыем! Син монда, безнең белән!
5 февраль, 1996
ИЕЛСӘ ДӘ, ХАЛЫК СЫНМЫЙ УЛ
Татар халкының милли-азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмас бәһа, якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бихисап. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвәр, рус империясе һәм большевиклар хакимияте белән гомере буе армый-талмый көрәшкән, XX йөз татар чәчмә әсәрләре язучылар арасында иң күренеклесе саналган, үткер күзле, фәлсәфәче, матбагачы, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе – Гаяз Исхакый.
«Мирас» һәм «Сабыйга» журналларының баш мөхәррире, язучы-галим Әхмәт Сәхаповның «Исхакый иҗаты» дигән монографиясе милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның тормыш хәлен, иҗатын һәм көрәшен бөтен тулылыгы белән тасвирлап биргән. Әйе, җитмеш алты еллык гомеренең алты дистәсен милли-азатлык көрәшенә, әдәби иҗатка һәм татар милли матбугатын үстерүгә багышлаган Гаяз Исхакый эшчәнлеге совет чорында яшереп; ә яшереп булмаганда хакәрәтләп тотылды. Чөнки тоталитар совет империясе даирәчеләре аның исемен ишетүгә үк сискәнеп куя иде. Ниһаять, каты куллы хакимият җимерелгәч, 90 нчы еллардан башлап татар матбугатында, иң беренче нәүбәттә «Мирас» журналы аша, шөкер, Гаяз Исхакый иҗаты белән танышу мөмкинлеге ачылды; мәҗмуганың һәр санында диярлек мәшһүр зыялыбызның әсәрләре, иҗаты турында мәкаләләр дөнья күрде. Һәм менә нур өстенә нур дигәндәй, саллы фәнни хезмәт нәшер ителде.
Китап иясенең кереш сүзеннән күренгәнчә, әлеге хезмәт, гыйльми-методик басма буларак, Г. Исхакый иҗатын өйрәнүче студентларга, галимнәргә, мәктәп, мәдрәсә, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, гомумән, китап сөючеләргә тәкъдим ителә. Ул Г. Исхакыйның тууына 120 ел тулуга багышлана.
«Мирас» мәҗмугасының үз китап нәшрияты дөньяга чыгарган бу хезмәт киң эчтәлекле, үткен әдәби-сәяси тикшеренү җәһәтеннән авторның тәвәккәллеге, гыйлемлеге, мәгълүматлы булуы җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр. Автор Г. Исхакый иҗаты һәм аның турында язылганнарны бөртекләп җыеп, фәнни нигездә тәртипкә китергән.
Дөрес, Исхакый иҗатын барлау белән кызыксыну элегрәк тә булган иде. Хәер, тәүге адымны олуг әдип үзе башлап җибәрә, 1951 елда үз кулы белән төрек телендә «Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләре библиографиясе»н төзи. Ул анда тулы библиографик мәгълүмат белән, жанрларын күрсәтеп, 58 әсәрен урнаштырган. Моннан тыш әдип 1918–1939 елларны эченә алган хатирәләр дәфтәрендә үзе оештырган һәм баш мөхәррирлек иткән сигез газета һәм өч журналның исемлеген бирә.
1955 елда Истанбул шәһәрендә нәшер ителгән «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» исемендәге төрекчә китапта әдипнең 4–6 әсәре атала. Әлеге библиография тәрҗемә ителеп, 1989 елда «Казан утлары» журналында А. Әхмәдуллин тарафыннан бирелә.
Г. Исхакый әсәрләренең Һәнүз Мәхмүтов тарафыннан төзелә башлаган библиографиясе, вафат булуы сәбәпле, төгәлләнмәгән килеш калган иде. Биш бүлектән торган Әхмәт Сәхапов монографиясенең өч бүлеген (II–IV) библиографик белешмә били. Анда язучының әдәби әсәрләре, публицистикасы, мәкаләләре, рецензияләре һәм аның иҗатына караган 1211 исемдәге белешмә бирелгән.
Китапның икенче бүлегендә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү дәвамында файдалану өчен тәкъдим ителә торган гыйльми-теоретик һәм фәнни-методик әдәбият, әдәби әсәрләр исемлеге күрсәтелгән. 195 хезмәт чагылган әлеге белешмә инкыйлабка кадәрге чордан алып безнең көннәргәчә булган мәгълүматны бәян итә. Өченче бүлек Гаяз Исхакыйның 1899–1998 еллар арасында төрле басмаханәләрдә, матбугатта басылып чыккан, сәхнәдә уйналган 511 әсәр һәм төрле мәсьәләләргә багышланган язмасын берләштерә. Ихтимал, бу монографиянең аеруча әһәмиятле өлешедер.
Әлбәттә, библиография никадәр генә камил булмасын, Гаяз Исхакый иҗатын бәяләүдән башка әлеге фәнни хезмәт тулылыгы белән аерылып тормас иде.
Дөрестән дә, монография белән танышканнан соң, әлегә кадәр үзебезнең һәм, гомумән, укучының олуг әдибебез турында бик аз мәгълүматка ия булуыбызны танырга туры килә. Нихәл итмәк кирәк, без ул мирастан мәхрүм ителгән буын идек шул.
Хезмәтнең кереш өлешендә үк автор нинди генә шартларда да үзенең тоткан кыйбласына тугрылыклы булып калган мәшһүр әдип үткән олы юлны тәфсилле, ачык итеп гәүдәләндергән: «Тарихта эз калдырган кайсы гына олы шәхескә игътибар итмә, Гаяз Исхакый алардан бер зур үзенчәлеге, асыл хасияте белән аерылып тора. Ул – ялкынлы милләтче, империя итеге астында интеккән, сыйнфый, дини, әхлакый, мәдәни, сәяси яктан хокуксызлыкка, коллыкка дучар ителгән татар халкына үзбилгеләнү хокукын яулап, аның милли дәүләтчелеген тергезү өчен фидакярләрчә көрәшүче милләтпәрвәр!» Хезмәтнең теоретик өлешен тулаем яңалык, Исхакый иҗатын гына түгел, татар әдәбиятын бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән чагыштырмада карау, шуны әтрафлы белү һәм аңлау тәшкил итә. Мәсәлән, «Большевикларның юха теленә ышанып алданган М. Вахитов, Г. Ибраһимов, М. Солтангалиев, Г. Вәисов, Ш. Манатов, Ш. Әхмәдиев, Х. Урманов, К. Якубов, С. Әхмәтов кебек зыялылар да үзләре үк нигез ташларын алган тоталитар системаның корбаннары булдылар» дигән фикердә хакыйкать ярылып ята. Югыйсә узган 60–70 ел эчендә шушы хакыйкатьне саллы итеп, бар ачылыгында әйтергә сирәк шәхесләр генә җөрьәт итте бит. Шушы раслау үзе генә дә социалистик реализм дигән ялган тәгълимат белән сугарылган татар прозасына, аерата тарихыбызга караганнарына булган иске карашны тамырдан яңартырга әйди.
Г. Исхакый иҗатына гомуми бәяләмә бирелгән бүлекчәдә китап иясе әдипнең тиңсезлеген якты рухта ачып биргән.
Әйе, бу кеше «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән фантастик-публицистик повесте белән татар реалистик прозасына нигез сала. Әсәрдә милләтне юкка чыгаруның биш сәбәбе күрсәтелгән. Болар – тәхет әсирлеге, мәктәп-мәдрәсә юклыгы, фәкыйрьлек, шәкертләрнең урыс мәктәбендә укымавы, кылган гамәлләренең нәтиҗәсез, файдасыз булуында. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте – әдипнең төп иҗат программасы, барлык әсәрләренең лейтмотивы ул. Анда халык язмышының, милләтнең тарихи язмышын хәл итүдә хатын-кызның роле; кыенлыклар алдында сыгылып төшмәскә; халыкның милли яшәеше, гореф-гадәтләре; инкыйраз упкынына алып баручы катнаш никахлар; урыс һәм большевиклар империясенең илбасарлык, талау шөгыле; кичәге татар морзалары катлавы – бүгенге номенклатура системасының милләтне инкыйразга өстерәве; эчкечелек; фахишәлек, иман алыштыру, алдау һәм башка җитди мәсьәләләр күтәрелә. Шунысы мөһим: әлеге проблемалар Исхакый әсәре аша гына түгел, бәлки татар әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләренә логик бәйләнештә тасвирлана.
Икенче бүлек Г. Исхакый иҗатын өйрәнүнең торышын ачыклауга багышлана. Анда әдипнең 1917 елга кадәрге иҗаты татар әдәбиятының милли кыйбласын тәшкил итүен, большевиклар хакимияте һәм аның татарлар арасындагы мөрит-куштаннары Исхакый иҗатындагы милли фикергә каршы көрәшкә ташлануы сурәтләнә. Ни аяныч, бу аяусыз, шәфкатьсез кампаниягә М. Солтангалиев, С. Атнагулов, Г. Ибраһимов, М. Сәгыйдуллин, Ф. Бурнаш, Х. Хәсәнов кебек зыялылар да бирелеп китә. Шулар арасыннан Гаяз Исхакыйны каралту, түбәнсетү, аның абруен төшерү өчен Г. Ибраһимов зур тырышлык куя. Ары таба мондый эшчәнлек белән Г. Толымбайский, К. Фасеев, М. Абдуллин, С. Батыев, Ф. Газизуллин, Р. Нәфыйков, Г. Усманов һәм башкалар да шөгыльләнә.
Ә мондый көчләргә каршы торуга беренче мөмкинлек килеп чыгу белән үк, И. Нуруллин, Т. Галиуллин, Ә. Кәримуллин, Х. Миңнегулов, М. Госманов, А. Әхмәдуллин, Т. Миңнуллин, Ф. Мусин, М. Мәһдиев, Д. Исхаков, Һ. Мәхмүтов, Ә. Сәхапов, Г. Фәйзрахманов, З. Зәйнуллин, Ф. Галимуллин, Т. Бариев кебек зыялылар фидакярләрчә көрәшә. Аларның хезмәтләренә, эшчәнлегенә автор зур бәя бирә.
«Исхакый һәм татар әдәбияты» дип аталган бүлектә галим Г. Исхакый иҗатына бәйле рәвештә татар прозасын җентекле рәвештә тулаем тикшерә, дистәләрчә язучы әсәрләренең төп мәсләген, кыйбласын, әһәмиятен рухи уртаклыгын дөрес билгели.
Ул, нәтиҗә ясап, Гаяз Исхакыйның әдәбиятыбызда милли йөз булдыру өчен гаять зур көч куюын, «Исхакый мәктәбе» барлыкка килүен, тарафдарларының милли яңарышны көчәйтүдә зур роль уйнавын язучының «бердәм агым» теориясенең XX гасыр татар әдәбиятындагы төп юлны билгеләвен кире каккысыз итеп дәлилли.
Шуңа күрә «Исхакый иҗаты» дигән монография татар әдәбиятына, әдәбият белеме һәм теориясенә зур хәзинә, яңалык булып килеп керә. Хезмәт эзлекле, фәнни-публицистик үткен каләм белән зур максатны күздә тотып язылган.
ЗАМАННЫ ШАНЛЫ ИТКӘН ШӘХЕС
(Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудиның тууына 115 ел)
Без – адәми затлар, аның да әүвәл совет халкы дип йөртелгәннәре үз газиз башкайларыбызны хәзер генә бүкән белән балта арасыннан алдык бугай. Алдык та сәерсенеп, гаҗәпсенеп, таң калып, тантана кылып, үзебезнең кем булганыбызны уйларга керештек тә таныдык, таныта алдык инде: безнең җаныбыз, аңыбыз, рухыбыз шулкадәр дә мәртәбәле, иманыбыз шулкадәр дә саф, какшамас икән ки, кешелек дөньясы безсез булса, бу хәл Җир шарының кителүенә тиңләшер идедер. Аллаһы Тәгалә моның өчен безне рәхмәтеннән ташламасын. Болгар-татар халкы булган, бар, булыр!
Ә бу аң, рух юктан бар булмаган. Милләтебезнең асыл затлары моның хакына җан атып торган инануын вә иманын шул мәсләккә хезмәт иттергән.
Шундыйлардан берсе – күренекле җәмәгать һәм дәүләт эш- леклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудидыр. Ул Казан артындагы Ташсу авылында (хәзерге Биектау төбәгенә карый) дөньяга килә. Атасы Нәҗметдиннән беренче дини вә дөньяви белем алганның соңында, гыйлем эстәп, Казанга килә дә шуннан соң аның михнәтле, хикмәтле, ахыр килеп, бәхетле көн күрмеше, үз милләтенең көндәлек вә якты киләчәкле язмышы хакын кайгыртып, шуның белән кешелек дөньясыннан аерылмастай эше башлана. Фани дөньяда яшәве арасында (1879–1957) ул зур мәртәбәгә, олылауга насыйп ителгән олуг бер галим, акыл иясе булуга ирешә.
ХХ йөз бусагасына атлар алдыннан язып, матбугатта дөнья күрдергән беренче озын кыйссасы – «Мәгыйшәт» («Тормыш») белән, Россия империясенең II, III Дәүләт Думаларында депутат, Милли фракция җитәкчесе, соңрак, большевиклардан качып котылгач, Берлин, Париж, Истанбулдагы үрнәк булырдай эшчәнлеге белән һәм Төркиянең беренче Президенты Ататөркнең сәясәт буенча киңәшчесе булган вакытларда ул халкыбыз вә дөнья кешеләре арасындагы үрнәк аксакал дәрәҗәсенә иреште. Үзе генә ирешеп калмады, ә бәлки барчабызны шул бөеклеккә омтылдырды, күтәрде.
Без бу урында С. Максудиның Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенә ике мәртәбә депутат булып сайлануын, Төркиянең Тел академиясенә нигез салучыларның берсе булуын, Төркиянең хокук тарихы буенча беренче дәреслекне язуын һәм озак еллар шул фәнне Әнкара һәм Истанбул университетларында укытуын зур горурлык хисе белән искә алабыз.
Канлы заманның мәхшәреннән узып, заманны – шанлы, ә шанны дан итә белгән шәхесләр сирәк. Сирәк булса да, нәкъ менә шундыйлар кирәк. Лаеклы төстә яшәр өчен генә түгел, ә бәлки тынычлап йоклар өчен дә, шуннан соң оялмыйча уяныр өчен!
Күпме мактаныштык, күпме лаф ордык: имеш, без генә, фәкать без генә дөнья кендеге. Ә ул, Садри Максуди, хәтта читтән торып та безнең кешечә яшәмәгәнлегебезне белеп, күреп, шуны үзгәртергә теләп яшәгән. Хәзер ул әнә шул теләгенең чынга, тормышка ашканлыгын тәгаен җәннәттән дә белеп, күреп торадыр кебек. Ул шуның белән бәхетле.
Җир шарының кайсы гына ноктасына барып эләксә дә, мөкәммәл рәвештә сигез телдә сөйләшә, эшли, иҗат итә белгән ошбу каһарман зат, үрнәк булырдай гаилә хуҗасы, бала-чага үстереп, аларны да үз халкының лаеклылары итә белгән ата чын мәгънәсендә Кеше булгандыр инде ул.
Аның кызы Гадилә Айда – Төркиянең Португалиядәге, Испаниядәге, Голландиядәге илчелекләрендә дипломат булган, атасы хакында «Садри Максуди Арсал» дигән зур китап, төрки халыкларның тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләр язып чыгарган зур бер зат. Инде менә шушы тантанага Төркиядән аның оныклары Гөлнур Өчук, Гөнүл Пултар, Эгей университеты укытучысы Җансавар Таңяри килде. Әйбәт! Мәдәниятебез, рухыбыз бәйләнешләренең шулай өзелмәс булуы әйбәт.
28 октябрь, 1994
ПРОМЕТЕЙ
(Тугандаш Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә – 75 яшь)
Карасана, ә? Яшел үләннәргә, тыныч Казансуга, дулкынлы Иделгә, Бөек Казанга тымызык кына булып быелгы көзнең беренче кар бөртекләре явып ятмыш. Ә мин язу җайланмамны, сөеклемне үземә таба әйдәгән шикелле, өстәлем почмагыннан суырып тартып алдым да язарга керештем. Кем хакында? Мәшһүр Мостай ага Кәрим турында. Бүген аның да көзе килеп җиткән икән инде, дөресрәге, алтын көзе. Аның да көдрә чәченә инде менәтерә җитмеш бишенче тапкыр ел әйләнәсенең беренче кары кунгандыр. Кунгандыр дип… моңынчы да кунган иде инде, кунган иде. Яшәү, ни генә дисәң дә, яшәрү түгел ләбаса ул. Яшәү ул – кыскамы, озын-озакмы – адәми затларның тәкъдирләренә язганны кичүе генә. Кичү дигәч тә… яланаяклап, ыштан балакларын сызганып, ниндидер инешме, елгамы аша гына кичү түгел. Тормыш кичү – иң әүвәл михнәт кичү ул, әз-мәз рәхәт күрү, кулыңнан килсә, тәкъдиреңдә язылган булса, – бәхет тату. Кемнәрдер фәкать михнәт кенә чигә, кемнәрдер бәхет дигән нәрсәнең түбәсенә менеп, шуның хакына Аллаһы Тәгаләгә төкерергә дә әзер. Соңгысыннан Алла сакласын!
Әйе, Мостай ага Кәрим кем ул? Ни кылган? Ни майтара? Ләүхелмәхфүзеңдә язылганны ничек кабул кыла да алдагысына нинди маяклар буенча барып, кыйбласына ни рәвешле ирешер?
Минем чираттагы бер романым каһарманы булган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне барча Шүрәле Гавамы Корылтае ихтыяры белән адәми зат булырга, аны да, безнең кебек үк, советлар үстергән кеше итәргә, ул гына да түгел, – мәгълүм бер авылда михнәт чигеп ятучы Ибрай рәвешенә китерергә хөкем итәләр. Моннан да авыррак җәзаның булуы мөмкинме соң? Узган гомеребез, коллык хисе белән каныбызның соң тамчысына кадәр сугарылган булуыбыз, ошбу халәттән котылуга чарасыз халәттә көн күреп ятуыбыз фәкать бер генә җавапка этәрәдер. Юк!
Мостай ага Кәрим – соңгы коточкыч сугыштан, суештан чыккан, аннан соңгы яшәве, иҗат итүе белән Гавамга, Дөньяга, Кешелеккә шушы хакта сөрән салып кычкырган, кисәткән каләм ияләренең бик сирәкләреннәндер ул.
Берзаманны, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның «Ташлама утны, Прометей!» дигән фаҗигале пьесасы нигезендә куелган спектаклен карагач, мин шуңа «Социалистик Татарстан» газетасында ярты битлек (сирәк нәрсә) бәяләмә язган идем. Мондый нәрсәнең ул елларда була алырдай нәрсә түгеллеген мин үзенә күрә бер канәгатьлек хисе белән тойган идем: чөнки премьера булганның икенче көнендә үк ул дәрәҗәдәге бәяләмә белән матбугатка чыгу онытылган булган икән инде. Ә хикмәте бик гади иде кана: байтак репетицияләрдә булып, уенда катнашкан һәр сәхнә иясенең үз каһарманнарын ни сурәттә күрсәтергә теләүләрен баштанаяк өйрәнгән, шуны җаныма кабул иткән идем инде. Икенче көнне Мостай ага белән очраклы рәвештә ул вакытта «Азат хатын» дип аталган журнал бүлмәләренең берсендә очраштык. Әлбәттә инде, иң әүвәл, ул вакытта көчле, чыныккан кулымны үзенең йомшак, зур учы белән кысып, рәхмәтен белдергән, аннары шул аралардамы соң татарча басылып чыккан китабын язып биргән иде.
Ярый, бусы – сүз уңаеннан.
Прометей, дидем бит әле? Бүген миңа Мостай ага шушы бөек әсәрендә безнең заман, аларның да совет илендә яшәгән кешеләренең барча халәтен анадан тума диярлек шәрәләндереп, алдан күреп язгандыр шикелле тоела. Күрәчәгебезне ничә дистә ел алдан күрәзәлек кылып, шул күрәзәсенең асылда чынга ашканын кичергән каләм иясе чын мәгънәсендә мәшһүрдер, фәкать бәхетле генә була алырдыр! Адәми затлар, Кешелек мәнфәгате хакына изге ниятеңне – аларга Яшәү уты бирүне тормышка ашыра аласың икән, инде шуның соңында синең бавырыңны козгыннар чукыймы, күз алмаңны каргалар чокыймы – ахыр килеп, моның артык әһәмияте юк инде ул. Асыл мәгънә Анаң карыныннан аны да, үзеңне дә зур газапларга дучар итә-итә фани дөньяга килеп, шуннан соң ахыргы сулышыңа кадәр халыкка бәхет дигән нәрсәнең һич булмаса бер генә бөртек орлыгын да борната алсаң, – калганы нигә хаҗәт, ә? Юбилеен башкалабыз Казанда билгеләп үткән бер көнне мин, үзенең чакыруын санга санап, Мостай аганың бүлмәсенә бармагымның төене белән каккан, керергә рөхсәт алгач, аның каршысына килеп утырган идем. Ә ул – даһи – бил тиңентен шәрә утыра. Күрдем инде: тәнендә әллә никадәр яра, җәрәхәт җөе. Үз әтием белән, фанилык белән мәңгелек алдында күзгә-күз калдыммыни: безнең атабызның да кулбашы мина ярчыгының тирән эзен саклый иде. Нихәл итәсең: Прометейлар. Прометейлар иделәр, Прометейлар булып, гомер бакый безнең юлыбызны хәтта ки Аллаһы Тәгалә вә сөбханәнең үзеннән дә урлап алып биргән кайнар утлары белән барасы юлыбызны ахырга тиклем яктыртып торырлар.
Болгар-татар халкы, башкорт халкы – Сәмруг кошның ике канаты ул. Менә шул канатларның бер каурые булуы белән генә дә Мостай ага Кәрим халыкларыбызны Коллык Кыясына зынҗырлап куйган чылбырларны өзүчеләрдән берсе икәнен мәңгелеккә раслап куйды инде.
Прометей – Кешелек тарихында фәкать берәү генә. Ә ул – Мостай Кәрим, замандашлары Давыт Көгелтдинов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Хәсән Туфан кебек үк, ватанпәрвәрләрнең иң алдынгы сафында торды, тора, торыр. Шигърият гавамында ул дөньядагы мәшһүрләр исемлегенә алтын хәрефләр белән язып куелганнар арасыннан мәңге җуелмастыр. Менә ошбу мизгелдә мин язганнарны бетергеч белән уып, пычак белән кырып буладыр. Тик инде Мостай ага Кәрим хакындагы хаклы сүзләрне балта белән дә чабып булмастыр.
Чабарга язмасын, йа Рабби! Муса Җәлилебез дә җиткән. Бик җиткән!..
Ә кирәге чыкса, аныкы ише язмыштан Мостай Кәрим һичкайчан качу ягын кайгыртмас. Шуның өчен Мостай Кәрим дә инде ул.
Үзебезнең Мостай агабыз.
Мең яшә, яшь картлач!
ТАЯНЫЧ
(Хәсән Туфанга – 80 яшь)
Көз иде, шыксыз бер көз. Салкын, юеш. Кар ява. Яшел тугай уртасыннан үтеп барам. Моңсу. Күңел яралы – ул елны чамасыз иген урылмыйча, сабагында утырып калды. Күңел моңа риза түгел, бөтен җаным кошы борчылу ятьмәсендә чәбәләнә. Яралы киңлек күкрәкне кыса иде.
Шунда мин тугайны бастырып торган болытлар астында һәм кыеклап яуган кар кочагында бер кошчыкны күреп алдым. Талпына, нәкъ минем җаным ише. Таныдым – тургай. Китмичә калган. Кырларның игеннәре җыеп алынмаганга кайгырып калган диярсең. Мәңгегә үз якларында – Туган иле белән калган ул тургай.
Шул төнне тупылларның ярсу шаулавына кушылып һәм болытларга күз ташлый-ташлый, менә мондыйрак бер шигырь язасым килде.
Көзге җиһан – көйсез бала,
юатыр чара кайда?
Ватык уенчыктай өнсез
тургай оча һавада.
Канатымы яраланган,
чуалганмы хәтере?
Югалган баласын эзли
микән, дөнья бетереп?
Кардәшләре күптән инде
ят җирләр җимен ашый.
Чит икмәккә ил сөюен
алмашмаган бу гашыйк.
Оча тургай!
Җим эзләми –
тамагы тук хәсрәткә.
Нинди җырның моңы бар соң
җиһандагы сурәттә?
Кем шигырьгә орлык эзли
түрендә бу тугайның?
Кайткан мәллә сагынып илен
күңел кошы Тукайның?
«Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңлем кошы», –
дип җырламас иде шагыйрь,
күрсә бу көз балкышын.
Ялкынлы сөю каршында
көчсез ел фасыллары:
Кышын җырлый тугаенда
кошларның асыллары.
Көзнең Туфаны бу тургай –
яшәми тугай ансыз.
Шигырь тугайлары нишләр,
булса әгәр Туфансыз?
Көзге җиһанда – сүзсез җыр,
аңлашыла болай да!
Җил актарган китап сыман,
тургай оча тугайда.
Шагыйрьләр шушындый тургайдыр инде алар.
Хәсән Туфан – аерата. Ул, мин күргән, мине хисләндергән тургай бөтенләйгә үз кыр-болыннары белән калган кебек, гомере буена үз халкының мәнфәгате, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән. Ул халыкның холык-табигатендәге шатлык һәм кайгы фасылларында да өзлексез җырлап тора.
Шагыйрь булсам, мин Туфанны каны Кол Гали, рухы Тукай, хыялы Такташ, вөҗданы Җәлил булган милли шигъриятебезнең тере йөрәге дип данлар идем. Теге тугайның салкын тәнендә кайнар йөрәк булып типкән тургай шикелле фидакяр бер заттыр ул. Тик бу затның җырлый һәм саклый торган тугае безнең милләт иле генә дә түгел. Туфан – халыклар арадашчысы. Байтак халыкларның зур акыннары үз тавышларын шагыйрь Хәсән Туфан моңына көйләп тора.
Шушы ук көз. Инде кышкы фасыл ишеге ачылып, шуның бусагасыннан атлап керер-кермәс торган чак. Галиәсгар Камал театрыннан чыгабыз. Быелгыча, бозлавык, тайгак. Андыйда икәүләп йөрүе җиңелрәк, андыйда егет – кызга, ир хатынга терәк, андыйда уй-теләк уртак – ничек тә егылмау. Һәр адымың сак, үлчәүле.
Ул көнне хатыным белән бер-беребезгә терәк була алмадык. Ишектән Хәсән ага Туфан килеп чыкты. Теләсә нинди тайгакларда да каләмгә таянып калып була торгандыр, ә бозлавыкта Хәсән аганың таягы көчсез иде – ян-ягыннан култыклап, өенә кадәр җитәкләп илттек. Мөнҗия апа алдан барды.
Әллә Хәсән аганы җитәкләгәнбез, әллә кулларыбызга каз канатлары куеп очканбыз – ул җиңел иде. Уртак булган мән һәрчак җиңел. Хәсән Туфан – серле-сихерле бер дөнья. Ул көнне без аны түгел, бәлки татар шигърияте дигән дөньяны җитәкләп барганбыздыр шикелле. Әллә соң үзебез аңа таянып бардык микән? Җан һәм тән шигърият белән орынган вакытта таяну ноктасы кирәкмәстер дә әле. Шигырьдән дә олырак һәм куәтлерәк башка таяныч бармы икән соң?!
Хәер, без җитәкләсәк-җитәкләмәсәк тә, шагыйрь Хәсән Туфан ул төнге бозлавыкта таймас та, егылмас та иде. Таярдай егет түгел ләбаса! Шагыйрьнең таеп егылырга хакы юк аның. Ник дисәң, ул – халыкка, халык аңа таянган була. Таяныр шагыйре булган халык мәшһүр инде ул. Ә таяныр халкы булган шагыйрь кем?
Туфаннан сорагыз. Шигырьләре әйтер. Алар әхлагыбыз сафлыгының, каныбыз чисталыгының шаһитлары, алар Җиребезнең әле анда, әле монда ачылып торган яраларына Туфан сузган дәвалар.
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне…
Дөньяда һәр тереклек иясенә төбәп куелган тугыз граммлы ядрәләр бар. Дөньяда тагын һәр зиһенле һәм йөрәкле җан иясенә атап язылган Туфан шигырьләре бар. Егерменче гасырның яралы һәм бәхетле җирләре өстендә талпынган, мәңге яшәргә дип килгән яз тургайлары шулар инде – шул шигырьләр.
Декабрь, 1980
КҮҢЕЛДӘГЕ ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗЛАР
(Драматург С. Шәкүровка – 60 яшь)
Татар драматурглары бәхетле. Син дә. Пьесалар, китап бу- лып чыкса, кибет киштәләре белән тиз арада хушлашып, укучыларның күңел сәхнәсендә кабат җанлана. Синең дә. 1938 ел дан алып дистәләп әсәрең шушы бәхетлеләр арасында. Татар кешесе, чәйсез тормаган кебек, драматургиясез яшәми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә.
Шунысы мәгълүм: безнең халык милли драматургларыбызның язганнарын әүвәл кара мунчаларда җыелышып укып, беренче мөмкинлек булу белән уйнарга керешкән. (Бүгенге бәйрәм көннәрендә шулай «театр» куеп йөрүләрең, «театр» язуларың хәтереңә төшми булмас.) Театр уйнаучы үзе генә «агарып» калмый, башкаларны да тәрбияли. Шуңадыр да бездә йә артист, йә җырчы, йә язучы, йә композитор чыкмаган авыл юктыр. Болары аның соңрак, бер кат авыл сәхнәләрендә әвәләнгәч.
Шагыйрь – унсигездә дә шагыйрь. Драматург утыздан соң гына. Тормышның көрәш һәм үсеш диалектикасын аңлагач, сәхнә сәнгатенең чиктән тыш четерекле һәм авыр икәнлеген белгәч. Синең, драматург, иҗат эшенә чынлап торып бераз соңлап килүеңнең сәбәбен мин шунда күрәм. Ләкин бу хәерле соңару булган.
Мөгаен, утыз яшьнең теге ягына чыгу насыйп булса, Тукай пьесалар язар идедер. Такташ кебек. Гомере булса, Тукай опера, балет либреттолары да язу бәхетенә дә ирешер иде. Җәлил кебек. «Кисекбаш»та Тукай-драматург киселеп калган.
Безнең милли драматургларыбызның байтак өлеше артистлыктан үсеп чыккан. Санап тору кирәкмәс. Билгеле.
Син дә шундыйлардан. Бүген сүз – синең хакта, Сәет ага.
Сәет Шәкүров. Шул артистлыгыннан калгандыр (һәм, билгеле, соңгы сугыш контузиясе), кычкырып сөйләшә. Кычкырып, ихлас көлә. Элекке гвардияче, элемтәче-разведчик. Артиллерия утын төгәл юнәлтеп торучы. Монын өчен аңа, элемтә кәтүген өстерәп, алгы сызыктан күпкә алга чыгу, урындагы иң биек төшкә «кунаклау» кирәк. Безнең снарядларның дошман өстенә дөрес төшүен тәэмин итәр өчен. Син дошманга иң якын арада. Кулда – телефон трубкасы. Янәшәңдә иң якын торган нәрсә – үлем. С. Шәкүровның «Кызыл йолдыз» ордены шул үлемне якын җибәрмәгән өчен. Ул катнашкан Кёнигсберг крепосте һәм шәһәре өчен барган сугыш – соңгыларыннан. Иң дәһшәтлеләреннән. Шушында, III Белоруссия фронтында сугышканда, ул каты яраланган. Кайдадыр янәшә Фатих Кәрим сугышып йөри, шушында ятып кала…
Шушында, бәлки, Сәет Шәкүров үз күңелендә «Зөһрә йолдыз» трагедиясенең образларын тоя башлагандыр. Шушында ул, баш турысыннан дошман ягына очучы үзебезнең снарядлар ухылдавыннан арынырга теләп, «Уракчы кыз» җырын җырлагандыр. Матур җырлагандыр. Артист кеше чөнки. Сугышка – Минзәлә театрыннан. Колхозларда күпме йөрелмәгән, кемнәр очрамаган. Ул ут астында ятканда, кайдадыр «Уракчы кыз» героик драмасының Сәрбиназы тылда эшләп йөргәндер әле. «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» драмаларының дистәләгән геройлары. Болар әле – киләчәктә. Ә алай да күңелнең серле тирәнлегенә кайчан килеп кергәннәр алар? Драматургның канында кайчан аваз салганнар?
Кёнигсберг. Татарстанның Балыклы Чүкәй авылында туган бер улы Германиядәге Крупп заводларының берсендә коелган корыч белән, күкрәккә күкрәк килеп, шушында очраша. Драматургның киләчәк геройлары да очрашкан ул корыч белән. Геройларының явызларын шунда җиңеп калдырган драматург. Ә сафларын, курку белмәс батырларын, туган илгә чиксез бирелгәннәрен сугыш утыннан үз күкрәге белән шунда каплаган ул. Киләчәкне афәттән каплаганда. Крупп корычлары Җәлилләргә, Кутуйларга, Кәримнәргә, Хәкимнәргә, Ишморатларга, Шәкүровларга гына коелмаган иде. Крупп корычлары «Моабит дәфтәрләре», «Сагыну»лар, «Идел егете», «Дуга»лар, «Давылга табан»нар, «Туган туфрак»ларның инде беркайчан җиңелмәс өчен киләчәктә туачак геройларына да атап дары белән корылган иде. Баш киселсә киселде, тик җырлар үлмәде, калды. Сагынылса сагынылды, тик хатлар тапшырылды. Идел егетләре чит җирләрдә, үзләре ятачак өч аршын җирне саклап, роталарын атакага күтәрделәр. Крупп корычлары Ржевларда күңеле Ленин белән сөйләшкән шагыйрьләрне эзләде, тик таба алмады. Давылга таба атлаганнар токымыннан булган Зөһрәләр, уракчы тол хатыннар, тол кызларның күңелдәге авазын баш турысыннан очкан снарядлар ухылдавы баса алмады. Яруллиннар Былтыр белән Сөембикә дөнья буйлап гизсен өчен ятып калды, ә икенче берәүләр (алар арасында Сәет Шәкүров) ул ятып калганнарның күңелендә һәлак булган образларны киләчәктә үз йөрәкләрендә терелтер өчен туган җиргә әйләнеп кайтты. Тәннәр кан агудан хәлсезләнсә хәлсезләнде, ә йөрәк туган туфракка булган тугрылык белән нык иде. Киләчәктә, кайчандыр берзаман, уракчы кызлар, тугры тол хатыннар, тол кызлар алдында мөкиббән калып, баш ияр өчен!
Драматург буларак, Сәет Шәкүровның үзенчәлеген ни билгели?
Театр белгече Һәнүз Мәхмүтов: «С. Шәкүровның драматург булып танылуы беренче чиратта героик романтик пафос белән сугарылган әсәрләр иҗат итүенә бәйле… Ул бигрәк тә илебез тарихында эз калдырган зур вакыйгаларны сурәтләгән әсәрләре белән таныла бара. Аның күпчелек драмаларына югары идеялелек, тирән фикерлелек, заман сулышын тоеп эш итү, патриотик хисләрне бирә белү хас. Зур вакыйгаларны ул аерым шәхесләр аша кызыклы һәм дулкынландыргыч итеп яктырта ала… Аның һәр әсәрендә диярлек романтик пафос, көчле лиризм, реалистик һәм романтик детальләрнең бергә үрелеп бирелүе күзгә чалына».
Театр белгече Баян Гыйззәт: «Үзе дә тәҗрибәле актёр һәм театрда күп еллар эшләгән кеше буларак, С. Шәкүров театр табигатен яхшы белә, аның әсәрләре театраль һәм сәхнәгә куяр өчен җайлы итеп язылган».
Театр – С. Шәкүровның кеше һәм иҗатчы буларак туган туфрагы. Ул гомере буе шул туфракта. Авыл кешесе булганга, җиргә якынайтып, тел аны «театр игенчесе» дияргә кытыклана. Сугышка хәтле һәм соңыннан да берара Минзәлә театрында эшли. Соңрак, сугыштан соң, Татар дәүләт республика күчмә һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында. Актёр сыйфатында. Аннары – оештыручы, җитәкче. Соңгысында – баш администратор, хәзер күчмә театрның директоры. Шушы театрларда әсәрләре дә куелып, Сәет Шәкүровка 60 яшь тулды. Шуның 40 елы хезмәттә, иҗатта. Тормыш матурлыгы өчен көрәштә карт солдат һаман шул ук гвардияче-элемтәче. Сәнгать белән халык арасындагы элемтәче.
18 декабрь, 1977
ИКЕНЧЕ ТЕЛ – ИКЕНЧЕ ГОМЕР
(Тәрҗемәче Вил Ганиевнең иҗат портреты)
Каюм Насыйриның Әбүгалисина кыйссасында гыйлем мәгарәсе хакындагы хикәят бар. Әбүгалисина үз иптәше Әбелхарис белән ел дәвамында бикләнеп ятып, гадәттән тыш, кешегә гайре табигый белемгә ия затларга әйләнәләр. Бөек мәгърифәтче Насыйри мәгарәне сурәтләми, гыйлем туплауны үтә бер сер дөньясы сурәтендә сурәтли. Кыйссаны укучы шул мәгарә тылсымы белән хыялланып, аның аңын гыйлемгә омтылу теләге белән ала, белем тылсымы күңеленең иң нечкә хисләрен канатландыра башлый. Мәгърифәт нуры караңгы мәгарәдә бикләнеп ята, инде шуңа ия булмаган шәттә якты дөньяның да шактый караңгы мәгарә икәнлеген сизенү укучының күзләрен ачып җибәрә, ул Әбүгалисина янәшәсендә һәртөрле томаналыкның кешене кимсетүче бер усал көч икәнлеген аңлап, кыйссаның күзгә күренмәс әйдәү көче тәэсирендә кала. Мәгърифәтче Каюм маҗара гына сөйләмәгән ләбаса, халыкка җаныннан чыккан өндәмә белән мөрәҗәгать иткән икән, халыкка дин сөреме ягылып каралган гыйлем тәрәзәсенә үзенең җан сулышын өреп чистарткан, үз дөньясын, яшәвен белемсез күз алдына да китермәгән татар халкының күңеленә якты өндәмә идеясе белән сугаруга өлеш керткән.
Гыйлем мәгарәсе. Бар вакытның, бөтен дөньяның белеме кайчандыр мәгарәгә тупланып, кеше күзеннән, күңеленнән яшереп, байлык ияләренең сагы астында бикләнеп тотылган, бүген исә илебезнең социалистик чынбарлыгы, совет халыкларының, совет кешесенең яшәү рәвеше кешелек дөньясы ирешкән иң күркәм һәм иң зур казаныш сыйфатында прогрессив дөнья яклаган, омтылган максат булып яктырып тора. Ул казаныш – илебездәге һәр халык, һәр кеше өчен уртак, Совет дәүләте ул казаныш рухы белән барлык прогрессив кешелекне коралландыра алу бәхете белән горур.
Бу рухи казаныш – совет халыкларының уртак хәзинәсе, кайчандыр самодержавие тарафыннан мәгарәләрдә тотылган гыйлем, әдәбият һәм мәдәниятенең азатлыкка чыгып чәчәк аткан гөлебезнең чәчәкләре – коммунистик идеябез, сугаручылары – формасы белән социалистик, эчтәлеге белән милли булган күпмилләтле халыкларыбыз, ә туфрагы – уртак Ватаныбыз.
Без уртак рухи әдәби хәзинәбезне кешелеккә ирештерүче арадашчы – рус теле булу белән бәхетле. Ә аның вәкаләтле илчеләре сыйфатында әсәрләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүчеләрне атыйсы килә. Мәсәлән, татар укучыларын М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясы өчен Гариф Ахунов белән Яхъя Халитовка рәхмәтле, ә башка халыклар укучылары исә Г. Тукайны, Һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов, К. Нәҗми, С. Хәкимне икенче телдә сөйләштергән русчага, ә аның аша башка бик күп телләргә тәрҗемә итүчеләрне хөрмәтли. Әйтик, М. Җәлил иҗатын бөтен дөнья укырлык итеп русчага тәрҗемә итүчеләр арасында без нинди генә олы шагыйрь затларын күрмибез! Тәрҗемә – игелекле шөгыль генә түгел, ә язучының ничәмә-ничә халык, аның әдәбияты һәм культурасы, рухи дөньясы, көндәлек тормышы алдындагы җаваплы миссиясе, рәхмәт әйтергә генә түгел, ә данлауга лаек хезмәте.
Шушы эшне исә көндәлек иҗатына, гомерлек бурычына санаган тәрҗемә әһелләренә без аерата мөкиббәнбез. Шуларның берсе төсендә СССР Язучылар союзының тәрҗе-мә Советы җитәкчесе Вил Ганиевне атыйсы килә. Аның бу эшкә бирелгәнлеге турыдан-туры вазифасы белән генә аңлатылмый.
СССР Язучылар союзының Л. Толстой һәйкәле торган ишегалдыннан сары бинасына кереп, текә баскычтан икенче катка күтәрелгәч, стеналары да, идәннәре дә – бар җире китап белән тулган бер бүлмә бар. Бары тик түшәм генә буш бугай. Китаплары гадәти генә түгел һәм бөтен бүлмәне китап буларак тутырып кына тормыйча, әллә ничә телдә сөйләшәләрдер дә кебек. Китапханәдән битәр бу бүлмә мәгарәне хәтерләтә, ләкин беркайчан да монда үзеңне ялгыз, бигрәк тә чит тоймыйсың, чөнки сине, тыйнак елмаеп, бүлмәнең хуҗасы – Вил Ганиев каршы ала. Биредә җылы, ә ул җылылык син кереп утырганчы ук кайный башлаган чәйдән битәр хуҗаның күзеннән сирпелә, киштәдәге җанга якын исемнәре белән тартып торган таныш китаплардан, татар халкының, төрки телләрнең, инглиз, француз сүзлекләреннән, тугандаш әдәбиятларның вәкилләре сыйфатында урын алган төрле китаплардан бөркелә. Әнә Г. Тукай, Һ. Такташ, М. Җәлил, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Рафаил Төхфәтуллин, Әхмәт Ерикәй, Хәсән Туфан… Татар, төрекмән поэзиясе антологиясе, башкорт, казах, кыргыз әдипләренең хуҗага рәхмәт сүзләре язылган китаплары… Кыскасы, биредә илебез халыкларының рухи хәзинәсе, туктаусыз хәрәкәттәге сүз сәнгатенең нурлы мәгарәсе, яшәү мәгънәсе. Ул менә шушында эшли, оештыра, халыклар дуслыгының әдәбиятта гәүдәләнешенә үз өлешен кертә, иҗат итә.
В. Ганиев русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мәскәү китап нәшриятлары өчен эчке рецензияләр яза, төрле язучыларның әсәрләрен редакцияли. Бу эшчәнлеккә инде утыз ел буена тугры.
Аның бу уңышлары, танылуы иң әүвәл Муса Җәлил исеме һәм иҗаты белән бәйле. 1955 елда, әле Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, Хатип Госман киңәше белән фольклор экспедициясенә чыгып киткәч, татар халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән татар теленең, халык иҗатының Муса Җәлил шигырьләрендә искиткеч югарылыкка ирешүе белән рухланган төстә Вил Ганиев җәйге челләләрдә ул шигырьләрнең үз күңелендә русча «сөйләшә» башлавын тоя.
1957 елны, Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдәге декадасы уңае белән, ул беренче тапкыр нурлы башкалага килә, киң дөнья сулышын тоеп кайта. Бу вакытта инде ул «Татар поэзиясе антологиясе»ндә басылган Мозаффария, Г. Кутуй, Г. Афзал кебек шагыйрьләрнең русчага тәрҗемәсе авторы. Беренче уңышлы тәҗрибәләр биргән илһам канатлары аны Тукай шигърияте дәрьясына якынайта.
Тукай – дөнья поэзиясе җәүһәрләренә үз балкышын, татар халкы рухының кабатланмас нурын биргән шагыйрь, иҗатының камиллеге, сугышчан эстетикасының бөеклеге белән халык рухының йөзек кашы булып танылган шәхес. Аның шигырьләрен тәрҗемә итү рус һәм бөтен дөнья шигърияте асылын тирәнтен белүне дәгъва итә. Бу – олы бурыч, зур таләп. Ганиевнең моңа омтылышы теоретик әзерлектән башлана. Мәскәүдәге дөнья әдәбияты һәм сәнгате институтында татар шигъриятен русчага тәрҗемә итүгә багышланган диссертациясе аны олы максатка якынайткан төпле нигез була. Тукай – төрки әдәбиятлары рухын үз сулышы белән баеткан шагыйрь, әнә шул рух нидән гыйбарәт – моны ачыклауга ул төрек шагыйрьләре Арабавы, Назыйм Хикмәт, төрекмән поэзиясенә нигез салучылардан берсе – Һиндстанда яшәп иҗат иткән Бәйрәмхан шигырьләрен иҗат итү аша якыная.
Шушындый ук иҗат алымын В. Ганиев Дәрдемәндне русчага тәрҗемә итүдә дә куллана. Аның бер генә шигырен дә кинәт кенә тәрҗемә итү мөмкин түгел, Дәрдемәнд рухын бар асылында тоюга ул Бабич, Туфан шигырьләрен үз күңеле һәм каләме аша үткәрү белән ирешә. Шушы ук алымны М. Гафурины тәрҗемә итүгә дә нигез итеп ала. Аныңча, М. Гафуриның иҗаты ниндидер демонлык асылы, гыйсъянчылык рухы белән Һ. Такташ иҗатына тәэсире бар кебек. Бу М. Җәлилнең беренче шигырьләренә дә хас. Аларның иҗатларындагы шушы уртак сыйфатны тәрҗемә иткәндә искә алу, чагылдыру М. Гафуриның русчада биргәндә дә ярдәм иткән. Шагыйрьләребезнең кайбер русча тәрҗемәләрдә сүлпән, шәхси үзенчәлекләрдән мәхрүм кыяфәттә яңгыравы, ниһаять, тиешле тану һәм данга ирешә алмыйча, гадәтилеккә дучар булуы шагыйрьләр иҗатының бер-берсенә карата диалектик үсешен, рухи традициясен, новаторлык сыйфатларының таяну ноктасын исәпкә алмаудан килә торган чир. Бу – тәрҗемә дигән иҗат эшчәнлегенең без тиз көндә игътибар һәм дәва кылырга тиеш проблемасы. Гомумән, шагыйрьләрнең бер-берсенә байый барган мирас рәвешендә күчә килгән уртак рухи, социаль эстетик һәм тел-стильдәге сыйфатларны үзара нисбәттә карау Вил Ганиев иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берседер. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын тәрҗемә иткәндә, ул Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясе рухын даими игътибарында тота. Чыннан да, К. Барскаяның «Муса Җәлил Пушкиннан өйрәнгән» дигән фикере бар. Мисал өчен, Хан Мәмәд монологы белән Борис Годунов монологы арасында ниндидер үзара һич кисешмәгән, әмма янәшә торган кызыл җеп берлеген сизми мөмкин түгел. Һәр ике монолог эчке сулышы, пульсы, рухы белән күңелдә бер үк тойгы уяталар, бер үк сыйфаттагы тәэсир көченә ияләр: «Достиг я высшей власти…», «Душа тревогой сумрачной объята…» Менә бу күзәтү тәрҗемәчегә әлеге монологны Пушкин интонациясендә тәрҗемә итү уе кузгата, шуңа эчке хокук бирә. Әлбәттә, алдында әсәрнең сүзгә сүз тәрҗемәсен – подстрочник тотып, нибары шуңа гына таянып эш итүче мондый гомумиләштерүдән, анализдан, тоемнан һәм эчке ышанычтан мәхрүм, ул иң әүвәл төп әсәрнең рухын саклаудан битәр, төп илтифатын һәм сәләтен иң әүвәл русча тәрҗемәнең «шомалыгына» сарыф итә. Табигый ки, сүзгә сүз тәрҗемә җирлегендә эшләгәндә төп әсәрдән тайпылу ихтималы зуррак. Оригиналсыз эчке интонацияне бирүе авыр. Ни өчен? Чөнки кемнеңдер сүзгә сүз тәрҗемәсен бердәнбер кулланма итү төп әсәр алдындагы җаваплылыкны югалттыра. М. Җәлилнең «Томаулы гыйшык» шигырендә кыз конторада эшләүче итеп бирелә. Тик бу русчада үз функциясен үтәми торган бер деталь генә булып кала. Автор ни әйтергә теләгән? Шуны ачыклап, русчада шуңа адекват яңгыраш табу Вил Ганиевнең бу шигырь тәрҗемәсен уңышлы иткән. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең бу шигырьне тупасрак рухта тәрҗемә итү мәсьүллеге хакында сүз кузгатканы бар, янәсе, ул солдатлар өчен мәзәк сыйфатында язылган. Әмма Вил Ганиев үз тәрҗемәсенең ачкычы итеп шигырьнең тоткынлыкта, үлем көтеп ятканда язылуын ала. Димәк, анда мәзәк үзмаксат түгел. Мәзәк сөйләмәк өчен төрмәдә богаулы кулга сөрмә очы һәм кәгазь ертыгы алу хаҗәт түгел. Югыйсә фашист төрмәсе тупас мәзәк урынымы? Томаулы гыйшык салган беркатлы борчуны төрмә чынбар- лыгы белән янәшә куеп, шагыйрь искиткеч гуманистик рух алга сөрә. Вил Ганиев тәрҗемәсендә әнә шул самими сагыну һәм коточкыч чынбарлык көрәше шигырьнең төзелешендә, образлылыгында, интонациясендә махсус гадилек, сөйләм теле белән бирелә.
Менә мондый эзләнүчән иҗат рухы В. Ганиевтә П. Антокольский, А. Тарковский, Вильгельм Левик үрнәгеннән, йогынтысыннан, өйрәтүеннән. Аның иҗатының чын асылын чагылдырырдай бер үрнәк төсендә М. Гафуриның «Мин – Ватанга» шигырен тәрҗемә итүне атыйсы килә. Балачактан билгеле шигырь, классика. Элеккеге русчасында исә гадәти генә эчтәлекне, таныш идеяне шигырь калыбына салган кебек, игътибардан читтә кала. Әдәбиятыбыз классигының һәр шигыренә ачыш бирердәй таләп белән карау В. Ганиевне бу юлы да тәрҗемә эшенең һәм авырлыгын, һәм ләззәтен татытты. Башкортстаннан В. Трубицын шаһит иткәнчә, М. Гафуриның ул шигыре тәрҗемәдә беренче тапкыр яңгырагандай төсмер бирде.
Аның иҗатының төп юлы – классика. Ни өчен? Чөнки анда әдипләр иҗатындагы соң чиктәге фикер тыгызлыгы, моң, сурәтләү чараларының гадилеге, сыгылмалы ритм, идея һәм аны бәян иткән стиль ачыклыгы бар. Яшьләрдә еш кына бу юк әле. Хәер, В. Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан, «күп беләмлек»тән азат. Хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре дә, тәрҗемә объекты буларак, аны иң әүвәл шушы җәһәттән җәлеп итә. Төрекмән поэзиясе антологиясе үрнәкләре, Тукай, Гафури, Җәлил, Туфан, Ә. Ерикәй, З. Нури шигырьләре аның күңел дәрьясында икенче тел алалар, яңа гомер белән яши башлыйлар.
Февраль, 1983
ҖИЛ ГОМЕРЕ
Әнә ул, утырган урыныннан торып, «Хан кызы»н җырлап җибәрер шикелле тоелып китте әле. Танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Гариф Ахуновка быел 75 яшь тулган булыр иде. Ни аяныч, аның бу 18 сентябрьдә буласы юбилеена ул ике ай гына яшәп бетермичә, бакыйлыкка күчте.
Яхшы. Ә бит аның исән калган, киләчәктә XXI гасырда яшәргә тиешле дуслары калды. Болар инде исә, үз нәүбәтләрендә, язучы Гариф Ахуновны XX гасыр язучысы дип беркайчан атамаслар, үзләре белән, үзләренең җаннары, үзләренең рухлары белән XXI гасырга алып кереп китәр- ләр.
Бу хакта Г. Камал исемендәге театр бинасында аның истәлегенә, рухына, иҗатына багышланган зур иҗат кичәсе үзенә күрә бер дәлил булды. «Хәзинәле гомер» дип аталган бу кичәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп, шыгрым тулы зал алдында аның хакында матурдан матур сүзләр әйтте. Ул болай диде:
– Мин аны балачактан беләм. Әлмәттә яшәгән чорында ул безнең өебезгә килеп, әти-әни белән сәгатьләр буена әллә нәрсәләр турында сөйләшәләр иде. Ә мин инде чаршау артыннан гына дигәндәй тыңлап тора идем. Менә шул вакытта ук бу абыйның көр тавышы, тормыш, яшәү хакындагы мәгънәле сүзләре, мәзәкләре ничектер минем күңелемә сеңеп калган да, менә хәзергәчә аларны һич кенә дә оныта алмыйм…
Аннан соң Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимуллин үзенең остазы һәм аның хакында бихисап мәкаләләренең ни өчен язылганлыгы, Гариф Ахуновның иҗат иткән һәммә әсәрләреннән илһам алып, аларны студентларына ни сыйфатлы итеп тәкъдим итүләре хакындагы истәлекләрен сөйләде.
– Менә аның «Соңарып килгән бәхет» дигән әсәрендәге Сөбханкулов образы. Монда ул үзенең татар әдәбиятына тормышның үзеннән, халыкның үзәгеннән килгәнлеген раслап язды. 1955 елда язган беренче әсәре – «Яшьлек яме» дигән әсәре белән Гариф Ахунов үзен татар әдәбиятының яңарыш кичерергә тиешлеген әйтеп куйды кебек. Шуннан соң ул, «Совет әдәбияты» журналында беркадәр эшләп алганның соңында Әлмәткә китеп, анда 10 ел буена язучылар оешмасына җитәкчелек итеп, шул вакыт арасында «Хәзинә», «Хуҗалар» дигән романнарын иҗат итте. Әлбәттә, аның төп әсәре – «Идел кызы» трилогиясе. Кызганыч ки, ул аның ике кисәген генә тәмамларга өлгерде. Шуңа карамастан бу әсәр татар әдәбиятында яңа бер яңгыраш табып, мондагы Габбас хәзрәт образы кабатланмас, үрнәк алырдай шәхес сурәтендә тасвирланды.
Мин – Әхәт Гаффар, Вил Ганиев, Җәмил Мостафин берзаманны Мәскәүдәге әдипләр йорты ресторанында чагында әллә ничә өстәл аша утырган Рәсүл Гамзатов, безнең татарча сөйләшүебезне колагына салып, яныбызга килде дә:
– Памаему ви ахуновци, – дип мөрәҗәгать итте.
– Ну инде, ну, ахуновцы, – дидек без.
Менә шундый кеше иде татар әдәбиятын оештыручы, Азия – Африка Язучылар берләшмәсенең әгъзасы, СССР Югары Советының ике чакырылыш депутаты. Болай бит ул: кем дип сораган чагында, без «Тукай» дидек, «Җәлил» дидек, «Хәсән Туфан» дидек, – беләләр, таныйлар, кабул кылалар иде. Менә шулардан да уздырып: «Сез кемнәр?» – дигән чагында, Ахуновны беләсезме, дип җавап кайтарсаң, бөтенесе – чувашы да, Алтай язучылары да, грузиннар, әрмәннәр, каракалпаклар, молдаваннар, Балтыйк буе язучылары да «беләбез, беләбез» димешләр иде. Әлбәттә, әгәренки үз халкы даирәсендә яшәп, аның ярдәмен тоеп, аннары соң менә шул халыкка үзеннән мөмкин кадәр көч керткән, аның омтылышларын барлаган, мәсләген күңелендә тоткан кешеләребезне атыйбыз икән – бу инде Гариф Ахунов дигән сүз. Шуңа күрә тикмәгә генә татар әдәбиятында «Ахунов мәктәбе» дигән тәгъбир хасил булмагандыр. Ягъни мәсәлән, бу халык белән бергә яшәү: аның үрнәген бүгенге язучылар рухына иңдерү, шуны киләчәктә дә дәвам итү мәктәбе дигән сүз.
Әгәренки Ходай Тәгалә аңа тагын берничә ай гомер биргән булса, ул безнең арабызда утырыр иде бит. Әнә аның истәлегенә багышланган кичәдә, сәхнә пәрдәсе ачылу белән, сул якта бер урындык торды да торды, торды да торды. Әллә ничек: менә хәзер шунда көлеп, елмаеп, чыгышлый ук әллә нинди хикмәтле сүзләр әйтә-әйтә, Гариф ага Ахунов үзе кереп утырыр кебек иде.
Аллага шөкер, татар халкы үзенең бөек улларын күрә, таный, саклый белә, бергә яшәргә кирәклеген таный, шуңа баш ия.
Кичәне алып баручы Зөһрә Шакирҗанова, аның Арчадан килгән якташлары Ринат Фазлыйәхмәтов, Казанбаш авылы җирле үзидарә рәисе Гомәр Мөхәммәдиев, Арча җырчысы Рөстәм Закиров, Гариф Ахуновның «Тимерханның яшьлеге» дигән повестеның каһарманы Тимерхан Борһанов, аның улы – Казандагы Вахитов районы хакимияте башлыгы Рафис Борһанов, шулай ук якташы – баянчы Фәрит Хатипов, Искәндәр Биктаһиров, аның сөекле җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина, Г. Камал театры артистлары Зөлфирә Зарипова, Фуат Әбүбәкеров, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй һәм башкалар аның иҗатына үзенә күрә тагын бер тапкыр баш иделәр. Гариф абыйның «Чикләвек төше», «Утлар яна учакта», Ш. Камалның «Акчарлаклар» дигән әсәре нигезендә ул иҗат иткән инсценировка, шуннан соң «Идел кызы» дигән әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, тамашачы боларның һәркайсын әйбәт кабул кылды.
Әнә сәхнәгә композитор Мәсгут Имашев чыгып рояльдә Гариф Ахунов сүзләренә язылган җырын җырлап бирде. Менә шунда халык таң калды да инде. Җитмәсә, Мәсгут Имашевның хатыны Фатыйманың «Казанбаш» җырын җырлап бирүе халыкның күңелен җилкендерде дә җибәрде.
Кыскасы, Марсель Галиев Гариф Ахунов хакындагы мәзәк хәлләрне сөйләсенме, Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев аның хакында чыгып шигырь әйтсенме, Зилә Сөнгатуллина, Фирая Әкбәрова, Һаҗәр Шәкүрова, Наил Шәйхетдин, баянчы Әхмәт Кәримов уйнасынмы, җырласынмы – боларның һәркайсы атаклы язучыбыз Гариф Ахунов истәлегенә үзенә күрә бер рухи һәйкәл куйган кебек булды.
Җил гомере – бер мизгел ул. Ә ир гомере – сизгер ил.
Хан кызы…
Әй лә, әй…
3 ноябрь, 2000
ӘХЛАК САКЧЫСЫ – ХАКЫЙКАТЬ АЧКЫЧЫ
(Танылган язучыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинга – 70 яшь)
Ул әдәбиятыбызга озаклабрак, шул ук вакытта аның офыгын тагын да киңәйтебрәк, нурлырак итеп ачып керде. Беренче әсәрләреннән үк ул үзен әхлак сакчысы, димәк, гаделлек, хакыйкать ачкычы буларак танытты. Бу хакта танылган тәнкыйтьчебез Фоат Галимуллин болай ди: «Язучы, кеше һәм гражданин буларак, Мәгъсүм Насыйбуллинның хыялланганы, омтылганы бер – ул да булса кешеләрне игелекле, инсафлы, итагатьле һәм бәхетле итеп күрү».
Менә шушы нәрсә аның төп мәсләге, кыйбласы, иманы инде. Моңа ирешкән язучы, гомумән, танылу гына алып калмыйча, халыкның рух терәге дигән мактауга ирешә. Ул мөхтәрәм була, меңләгән укучысының юлдашына, остазына әйләнә.
Әгәр да каршыгызга мәгънәле карашлы, ачык йөзле, куе кашлы, мәһабәт буй-сынлы, әллә каян ерактан ук: «Исәнме! Хәлләр ничек?» – дип исәнләшкән берәү очраса, мәгълүмдер: бу Мәгъсүм ага Насыйбуллин булыр.
Ул – Кукмара төбәгендәге Байлангар дигән шанлы бер авыл егете. 1925 елның 15 октябрендә якты дөньяга килгән. Аның менә шушы туган көненең үзгә бер мәгънәсен тоеп, күреп алган Фоат Галимуллин сүзләренә илтифат итик әле: «…15 октябрь… Иске стиль белән 2 октябрь… Чү, бу татар халкы тормышында бик хәсрәтле көн түгелме соң? Әйе, нәкъ шушы көнне 442 ел элек (хәзер 443 ел инде. – Ә. Г.) Явыз Иван татар халкын канга батырган. Шуннан соң, Г. Тукай сүзләре белән әйтсәк, «күпме михнәт күргән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән». Мәгъсүм абый да, әби-бабайлардан ишетеп, безнең мескен хәлебез өчен кечкенәдән үк әрнеп үсә. Туган көненең таңы аттымы, аның йөрәге сыкрый, сагыш баса. Ата-бабалар рухындагы газаплар, ничә гасырлар аша үтеп, аның күңелен сызлата, әйтерсең лә, без кичергән фаҗигаләрне онытма, югалткан ирегебезне кире кайтару өчен көрәштән дә изгерәк нәрсәбез юк, дип искә төшереп торалар. Дөресрәге, тарихи чынлыкны, үз халкының хәлен, аның затлы асылын белгән Мәгъсүм Нәҗип улы үзе шулай уйлый, шулай хис итә».
Ачы хакыйкать. Шул ук вакытта бу – адәми затның үз кешелеге, яшәү максаты эчтәлеген котылгысыз, тайпылышсыз төстә аңлавы, кабул кылуы, шуңа гомер буена тугры калуы. Бүтәнчә булмый да торгандыр. Ата-анасының, әби-бабасы, дүрт энесенең җиде кат тир түгеп эшләүләренә карамастан, ачлык-ялангачлык кичерүен үз күзе белән күреп үскән малай гарьлекләрен гомер бакый онытмый. Җитмәсә, кеше арасына керердәй егет булып җитешкән, унҗиде яшеннән балалар укытырга керешкән Мәгъсүм үзе дә тәмуг газаплары кичерүгә дучар ителә: 1943 елның сентябрендә ул армиягә алына да туп-туры сугыш эченә кереп китә, түше белән карлы-бозлы җирдән шуышып, ут-су кичеп, ярты Европаны фашистлар афәтеннән азат итүдә катнаша. Әнә шунда күргәннәре, кичергәннәре аның җанына да төзәлмәс яра җөйләре иңдереп кала. Әйтергә генә ансат: 3 нче Белоруссия фронты бит. Ә аның командующие, хәлиткеч юнәлешләрдә һөҗүмгә күчкәндә, солдатларның, командирларның баш санын әллә ни санап, тиңсез югалтулардан тайчынып тормаган. Әнә шулай итеп, кече командир Мәгъ- сүм Насыйбуллин Литваны азат итү, Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсбергны алу сугышларында катнаша. Кёнигсберг кирмәне-крепосте исә тиңсез, чагыштыргысыз ныгытылган булып, анда күпме асыл егет, гаярь ирләр газиз башларын сала. Мәгъсүм абый, – әнә шундый дәһшәтне кичеп, исән-имин калу бәхетенә ия булган кешебез ул. Бу җәһәттән ул байтак әдипләребез язмышын, каһарманлыгын кабатлап, фәкать 1947 елның июлендә генә әйләнеп кайта ала. Әгәр дә без, кешеләр, аларның яшәү хакына тиңдәшсез батырлыкларын, шуннан соңгы гомер итү рәвешләрен бер генә мизгелгә онытып торабыз икән, без үзебезне гаять кимсетер, түбәнчелеккә төшерер идек.
Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, зур гыйлемгә ирешеп, юрист сыйфатында илнең яртысын гизеп эшли, үзен гадел, таләпчән прокурор итеп таныта. Свердловск, Казахстан, Башкортстан, Татарстан прокуратураларында хакыйкать тантанасы хакына фидакярлек үрнәге күрсәтә. Ә 50 нче еллар башыннан ук ул инде журналистика белән шөгыльләнә башлый. Төп темасы хокук оешмаларының эшен тасвирлаудан, җинаятьчелекнең кансыз, әшәке нигезен уяу фаш итүдән гыйбарәт. Бу хакта Хәсән Сарьян үз заманында болай дип язган булган: «Менә әдәби очерк дигәнебез тематик яктан тагы да киңәя төште – аңа Мәгъсүм Насыйбуллинның тикшерү һәм суд органнарында эшләүче кешеләребезне тасвир иткән китабы килеп кушылды… Ул тормыш фактын, хакыйкатьне аңга төртеп укымый, ә бәлки һәммәсен йөрәк аша үткәреп, күңелләрне тибрәтеп уздырырга тырыша». Хак сүзләр. Бу хаклыкны әдипне шуннан соңгы дистәләгән китаплары, алардагы мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары раслады. Шундыйлардан «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел», өстәп, русча дөнья күргән маҗаралы, детектив әсәрләре ничә буынның иң яратып укыла торган, киштәләрне бизәрлек, күңелләрне сафландырырдай, исәпләүләр дәлилләгәнчә, иң күп укыла торган китаплардан иде. Алар турында дистәләрчә рецензия чыккан, ничә каләмдәше Мәгъсүм Насыйбуллин иҗатына матур-матур бәяләмәләр биргән. Тәрбияви йогынты ясау, тәэсирләндерү, уйландыру җәһәтеннән аның иҗаты, чыннан да, кабатланмас үзенчәлеккә ия.
И гомер агышлары! Җиде дистә ел ул Җирнең Кояш тирәли җитмеш тапкыр әйләнеп чыгуы гына түгел шул. Ул – әдипнең бәгыре януы, йөрәгеннән, зиһененнән чыккан сүзләрен тезсәң, Җирдән Айга җитәрдәй булуы, иманының, ниятенең изгелеге дә ич әле. Шушы юлдагы йокысыз төннәре, фикер эзләүдәге фидакярлеге дә. Ошбу нисбәттән Мәгъсүм Насыйбуллин зур үрнәк күрсәткән шәхесләребездән. Аның татар халкы киләчәге турындагы игелекле чыгышлары, җөмһүриятебез бәйсезлеге хакына янып йөрүләре, – дөрестән дә, аксакаллар хикмәте ул. Дөньяны шулар тота да инде.
Афәрин, Мәгъсүм ага! Җирнең бер адәми затларыннан булып, син үзеңә төшкән кешелек бурычыңны әйбәт үтисең.
Бәхет шул ич инде. Тагын ни кирәк?
Кыскасы, синдәйләр барында яшибез әле, Алла теләсә. Халык сине үз догасыннан калдырмасын иде. Калдырмас та. Моңа синең исән-имин яшәвең, ялкынлы, аталарча рухлы ихтыярың шаһит!
Хакыйкать ачкычы барында, әхлак йозагы бикле тормас.
13 октябрь, 1995
МОНЫ БЕЛҮ ИСӘННӘРГӘ КИРӘК
Батырлар үлмиләр. Алар хакындагы язмалар, документлар архивларда саклана. Кайсылары «Мәңге сакларга» дигән мөһер сугылган килеш тора.
Каһарманнар үлмиләр, алар яшәүләрен мәңге дәвам итәләр. Архивларда, истәлекләрдә…
Иң зур архив – халык йөрәге.
Бөек каһарманлыкның, батырлыкның асылы нидән гыйбарәт соң? Ни өчен гомерләренең билгеле бер өлешендә батырлар яшәү белән үлем арасыннан үлемне сайлап ала? Башкаларның яшәве хакына үзеңне корбан итү ни соң ул?
Һәлак булган каһарманнарга моны белү кирәк түгел. Моны белү исәннәргә кирәк.
Ни өчен соң? Яшәр өчен. Исәннәрнең бурычы каһарманнар күрсәткән батырлыклар кабатлану ихтималын булдырмас өчен көрәшүдән гыйбарәт. Ачыклап әйткәндә, Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин үз күкрәкләре белән каплап сүндергән пулемёт ояларының бүтән телгә килмәве өчен көрәшү – исәннәрнең максаты һәм бурычы менә шул.
Ә төп максат – яшәү, тормышны дәвам иттерү.
Шамил Рәкыйповның совет халкының Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән данлы уллары һәм кызларына багышланган китапларын, бик күп язмаларын мин шушы изге максат өчен көрәшүче тере җан ияләре итеп күз алдыма китерәм. Аларның һәммәсенең төп максаты – җирдә җыр тынмасын, сугыш булмасын дию. Аларның һәммәсенең төп максаты – һәлак булган каһарманнарга алмашка яңа көрәшчеләр тәрбияләү, һәлак булган каһарманнарны исән көрәшчеләр сафына кайтару һәм корбаннар, корбаннар, корбаннар турында искәртү… Әнә ич, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин белән Иван Чернопятко язучының үзеннән һәм аның китабын укучылардан: «Таңнар һаман матурмы?» – дип сорыйлар. Аларның тынган йөрәкләре бүгенге матур таңнарда «Кипарислар җыры»н тыңлап сөенәдер… Күгебезгә карыйк әле, кадерле балалар. Безнең бүгенге һәм киләчәк юлларыбызны яктыртып, Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфирова дигән йолдызлар яктыртып тормыймыни? «Кайда син, Жан?» – дип сорыйбыз без. Ә Иван Кабушкин яки Барый Шәвәлиев безгә: «Ул хакта чәчәкләрдән сорагыз, чәчәкләр сөйли белә», – дип җавап бирәләр… – Ничәү алар – Шамил Рәкыйповның китапларында яңадан телгә килгән, яшәгән, көрәшкән геройлар? Безнең аларның берсен дә онытырга хакыбыз юк. Фашизм кешелеккә үлем карары чыгарып яткан Рейхстагның түбәсенә иң беренче Кызыл байракны менгереп элүчеләрнең берсе булган Гази Заһитов: «Безне мәңге онытмагыз», – дия сыман. Бу авазны иң беренче булып Шамил Рәкыйпов ишетә һәм, архивтагы «Мәңге сакларга» дигән папканы ачып, укучыларын «Мәңге онытмаска» өнди.
Язучыга кушылабыз. Чөнки без аның геройларын яратабыз. Ә без йөрәккә ятышлы, күңелгә якын, җаныбызны биләгән кешеләрне генә яратабыз. Язучы Шамил Рәкыйпов иҗатының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүен мин аның әсәрләренең китап укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу дип кабул итәм. Халыкның тарихы, язмышы турындагы елъязмалар гасырлар буе сакланган. Ул халыкның каһарманнары турындагы язмалар да шулай сакланырга тиеш. Архивларда, китап киштәләрендә генә түгел, ә бәлки халык күңелендә һәм кешеләр йөрәгендә сакланырга. Чөнки ул язган тере геройлар, тере образлар шуңа лаек.
Язмышлар, сугышчан юллар… Эзтабар Шамил Рәкыйпов үзенең геройлары батальонына яңадан-яңа көрәшчеләр туплый. Халыкның бәхете өчен корбан булган каһарманнар батальоны. Ә язучы каләме аша китапларга күчкәч, ул каһарманнарның һәркайсы үзе бер батальонга торырлык әдәби геройга әверелә. Аларның һәркайсы үзе артыннан йөзләгән, меңләгән укучыны ияртеп бара. Ахыр килеп, алар – бөтен бер халыкны башка халыкларга күрсәтә торган намус, Ватанны ярату, идеалларга бирелгәнлек хисләренең лаеклы вәкилләре.
Шундый вәкилләрне күрсәтә алган язучы бәхетле. Ул укучыларын елата да, шатландыра да, дулкынландыра да. Иң мөһиме – Шамил Рәкыйповның инде чал чәчле укучысы да, тормыш хакында, үткән тарих турында яңа гына уйлана башлаган яшь укучысы да һәрчак җиңүче булып кала. Алар җиңү яулаган каһарманнар эзеннән атлыйлар. Һәлак булган егерме миллион совет кешесе эзеннән. Егерме миллион корбан, егерме миллион җиңүче. Шамил Рәкыйпов әнә шул җиңүчеләр һәм алар эзеннән алга барган яңадан-яңа буыннар исеменнән сөйли.
Һәм сез дә, балалар! Тарихны тыңлыйк та аның һәр тибешен йөрәкләребез аша үткәрик. Шамил абыегыз шуңа өнди.
14 апрель, 1980
САФ КҮҢЕЛ
(Татар язучысы Мирсәй Әмирнең тууына – 90 ел)
Фани дөньяда кешеләргә азмы-күпме файда, игелек кыла-кыла яшәп киткән күпләрдән берсе – Мирсәй ага Әмирдер. Һәрхәлдә, ак-пакь йөзле, чал чәчле әлеге абзый хакында менә бу юлысы уйлап утырган бер мәлдә ул минем күз алдымда, зиһенемдә һичкемгә зыян кылмаган, риясыз, акыл ияләренә генә хас булганча, фәкать ошбу дөньяны, кешеләрнең рухын яхшыга гына әйдәгән бер асыл зат сыйфатында сурәтләнә. Әллә нинди тыйнаклыгы, сүз боткасы ясап маташмавы, үз-үзен әллә кемгә куймавы, шул ук вакытта кайчак эндәшмәве белән үк синең, кеше, халык җанын ачып бирү галәмәте белән аның әүвәлгедер, үз замандашларыдыр, әллә кайда яшәп, ижат итеп, татарлар белмәгән дөнья язучылары беләндер бер үк дәрәҗәдә торган әдипләребездән берсе булганлыгына инде иманым камил.
Дәлил сурәтендә аның фәкать бер әсәрен атау да җитәрдер – «Җан көеге» дигән повестен. Бездәге тегесе, бусы ул әйберне нәшер итеп, халыкка юнәлтергә аптыраган, йөдәгән, хафаланган, шомланган, шик-шөбһәгә төшкән бер арада, русның зур бер язучысы Валентин Распутинның «Живи и помни» («Яшә дә хәтерлә») дигән повесте дөнья күреп, иясен күп кыйтгаларга таныттырды. Ә Мирсәй аганың алданрак язган шул ук эчтәлектәге, мәсләктәге әлеге әсәре тирәсендә ыгы-зыгы, шаукым, буза купкан иде. Янәсе, бәян ителгән хәл татар халкына, аның вәкилләренә хас фигыль түгел, аңа юл куйган шәттә милләтебез йөзенә кара ягылмагае, рөхсәт итеп, имза салган мәлдә бәгъзеләргә зыян килмәгәе.
Сүз озайтмастан борын, Мирсәй Әмирнең үзеннән соң калган, киң катлам укучыга әлегәчә билгесез торган бер шаһитнамәгә илтифат итик әле. Ифрат дәрәҗә үрнәк бер фал, җәмгыятьтәге гаять үкенечле иҗтимагый фасылларның берсе кыяфәтендә тәкъдим итәрлек сабак, гыйбрәт булсын. (Беренче тапкыр басма күрүе.)
«Казан утлары» редакциясенәМирсәй Әмирдән
Иптәш редактор! Редколлегия членнары, редакция работниклары, каләмдәш дусларым!
Барыбызга да диярлек билгеле булганча, минем 1969 елның май аенда, ягъни моннан 15 ай элек редакциягә тапшырылган «Җан көеге» исемле повестем шушы көнгә кадәр басылмый ята. Хәлбуки шул 1969 елның 3 июлендә үк булган редколлегия утырышында повесть турында җитди фикер алышу булып, протоколга мондый сүзләр язылган иде: «Редколлегия членнары М. Әмир повестен журналда бастырып чыгарырга дигән фикергә килделәр».
Редколлегия членнарыннан ул утырышта катнаша алмаган иптәшләрнең дә күбесе повестьны укып чыктылар. Күп кенә иптәшләр, әсәрнең идея эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше ягыннан чыгып, аңа югары бәя бирделәр. Һәм, гомумән, әсәр турында идея ягыннан яраксыз дигән фикер әйтүче булмады. Булган замечаниеләр әсәрне басудан тыярлык күләмдә түгел, бәлки кулъязманы редакцияләү процессында хәл кылына торган характерда иделәр (аларның мин килешкән кадәресе күптән төзәтелде дә). Миңа ишеттерүләренә караганда, кемдер әсәрне татар халкына яла ягуда гаепләгән, имеш. Янәсе, сугыш вакытында татарлардан дезертирлар булмаган, янәсе, татар халкы намус ягыннан башка халыкларга караганда өстен тора. Мондый гаепләнүне мин, әлбәттә, кире кагам. Кайбер иптәшләр Камәретдиннең, берничә ай буена өйдә качып ятып та, хатыны белән җенси мөнәсәбәттә булмавын табигый хәл түгел дип табалар. Мин бу фикер белән дә килешә алмадым. Чөнки бу фактта Хәтирәнең рухи ныклыгы, аның гражданлык хисенең көчен күрәм мин. Әгәр Хәтирә ире белән андый мөнәсәбәткә керергә юл куйса, бу аның дезертирлыкны гафу итүе булыр иде. Алай булган сурәттә, миңа бу әсәрне язу да кирәк булмас иде.
Әсәрнең вакытында басылмавына төп мотив итеп, редактор аның темасын гаепләгән иде. Ягъни зур юбилейлар чорында дезертир турындагы әсәрне басу уңайсыз, диде. Мин артык настаивать итмәдем. Гәрчә партияле позициядән торып язылган, намуслы хезмәткә, советчыл патриотлык хисләренә мәхәббәт, гражданлык бурычын онытучылыкка, түбән җанлылык, куркаклык кебек әшәке күренешләргә аяусыз нәфрәт рухы белән сугарылган әсәрнең теләсә нинди тантана көннәрендә дә басылырга хаклы икәнлегенә иманым камил булса да, юбилейлар узганчы көтәргә каршы килмәдем. Юбилей саннарына яхшырак әсәрләр бар икән, бик әйбәт, аларга тоткарлык булмасын, дидем. Басылдылар. Күрдек. Ләкин юбилейлар да узып китте. Минем повестьны басарга җыену сизелми. Әйтерсең ул бөтенләй юк. Һәм бу редакция работникларын да, редколлегия членнарын да борчымый кебек. Бу хәл мине бик каты рәнҗетә.
Мин рәхәтләнеп яңадан-яңа әсәрләр язар вакытымда, җиде ел гомеремне Союзда җитәкчелек итү эшенә бирдем. Партия һәм каләмдәш иптәшләрем тапшырган бу авыр, җаваплы эшне намус белән, хәлемнән килгән кадәр тырышып башкардым. Өлкән һәм яшь язучыларга карата, аларның иҗатларына бәя бирүдә мөмкин кадәр гадел, объектив булырга тырыштым. Мина өч тапкыр хисап доклады белән чыгарга туры килде. Гражданлык намусым кушканча, эстетик белемем, әдәбиятны аңлау дәрәҗәм мөмкинлек биргән күләмдә яхшыны яхшы дип, начарны начар дип бәяләргә тартынмадым. Җиңел булмады. Чорыбыздагы катлаулы әдәби хәрәкәт һәм четерекле иҗат эшләребез турында хисап доклады белән чыгуның минем өчен повесть яки роман язуга караганда да авыррак булганлыгын үзем генә беләм.
Ниһаять, иҗат эшенә бушагач, сугыш чорында үзем күргән, күп еллар буе онытылмыйча һаман күңелемне биләп, җанымны тынгысызлап килгән вакыйга һәм кешеләрне нигезгә алып, шул повестьны яздым. Әсәремнең әдәбият алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирүенә шикләнмим. Миннән яңа әсәр көтүче укучыларымның да аны хуп күреп кабул итәчәгенә ышанам (повестьның «Соц. Татарстан»да басылган өзекләре буенча миңа фикерләрен әйтүчеләр, аның тулы килеш басылып чыгуын көтүчеләр күп).
Кайбер иптәшләрнең повестьны сугыш чоры колхозының кара якларын нигезгә алган итеп кенә күрергә теләүләре белән һич тә килешә алмыйм. Хәтирәнең, иске йола богаулары астында газапланган хәлдә, башына килгән шәхси фаҗигагә җиңелмичә, патриотик хезмәтендә нык торучы, үзенең генә түгел, иренең дә исәнлегеннән бигрәк намусы өчен фидакяр көрәшүче татар хатыны образының язмышы әдәби әсәр өчен әһәмиятле түгелмени? Корбангали? Бернинди ялган авторитетлар, тормышка хилаф, ялгыш күрсәтмәләр белән исәпләшмичә, барыннан да элек, үзенең коммунистлык намусына таянып, колхоз белән җитәкчелек итүче председатель образы әһәмиятле түгелмени? Авыр сугыш чорында колхозларны аяктан екмыйча, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүдә шундый коммунист председательле колхозлар хәл кылгыч роль уйнамадымыни?»
(Шушы урында билгесез сәбәпләр аркасында хат өзелә.)
Баксаң, бу – йә көләрлек, йә еларлык өлгедер. Мәшһүр «Агыйдел» повесте иясе Мирсәй Әмир бер караганда ниндидер кызганыч хәл-әхвәлдә калган бичарадыр кебек. Әмма язучыны тозакка капкан күк күгәрчен мескенлегендәгечә, читлеккә каптырылган арыслан ярсуындагыча күз алдына китерүе һич тә кыен түгелдер.
Ихтимал, шулай дип язарга дучар булган мәлендә, ул үзенең Сталин төрмәсендә нахакка ятып, теге, бу сорау алуларда газап чигүләрен йөз мәртәбә күңеленнән, җаныннан кичергәндер.
Шушы урында катгый бер искәрмә: әгәренки ак патшамы, большевиклар хакимиятеме тыймаса, татар әдәбияты, әдипләре күптән инде дөньякүләм танылу алырлар иде. Әллә алмаганнармы? Биргәненә шөкер! Дәрдемәндебез, Тукаебыз, Бабичыбыз, Фатих Әмирханыбыз, Ибраһимовыбыз, Такташыбыз, Гадел Кутуебыз, Фатих Кәримебез, Җәлилебез, Туфаныбыз, Фатих Хөсниебез, Әпсәләмовыбыз, Бәшировыбыз, Атилла Расихыбыз, Еникиебез, Гыйләҗевебез, Ахуновыбыз, Әхсән Баяныбыз, Шәүкәт Галиебез, Туфан Миңнуллиныбыз, Илдар Юзеебез, Р. Фәйзуллиныбыз, Р. Харисыбыз, Ф. Яруллиныбыз…
Менә шул рәттән берәрсе Мирсәй Әмирне атамасын әле. Аның ук «Миңлекамал», «Тормыш җыры» дигән драмалары нигезендә куелган спектакльләрне радиодан хәзер дә кем генә бер-берсеннән күз яшен күрсәтергә оялмыйча тыңламас икән?
Егерме яшенә хәтле тере язучыны күрмәгән Мирсәй Әмир 1927 елда иҗат иткән «Әби васыяте» хикәясен болай тәмам иткән: « Без кяфер дә түгел, хәзер мөселман да түгел инде! – дидем. – Ә иманым нык, әби, хафаланма!»
Шул ук елны язган «Куркыныч урыннар» дигән хикәясендә кайчандыр тамгам калган. Ни ди? «Анда өстеннән парлар чыгып торган өр-яңа бозау кыймылдый иде…»
Беләсезме, дөнья йөзендә танылу алган Гарсия Маркес атлы мәшһүр язучы уена килгән нәрсәне компьютеры аша, бүлмәсеннән торып, бөтен илләр китапханәсеннән сорашып белешә: янәсе, кабатлау түгелме? Тик аңа Мирсәй аганыкы ише «өр-яңа бозау» дигәнне табып бирмәсләр. Ул – Әмирнеке генә, димәк, татарныкы гына. «…Йөрәк ничектер шыгырдап киткән төсле булды», «чатан эт», «Балам, барысын да үзең беләсең инде. Коммунист булсаң бул, намаз укымасаң да укыма… Мин инде карт кеше, мин синең атаң-анаң урынына калган әбиең, менә сиңа минем васыятем…», «акылдан язып котырынган буран», «комсомол монах түгел», «тутырып кочаклап ала», «Җамалны клиндерләп кочты», «бармак басым гына кара мыеклы»…
1959 елның 15 сентябре. М. Әмир язган:
«Яңа эра башланган чорда яшибез бит. Планеталар арасында җанлы бәйләнеш башланган чорда яшибез. Ничек шатланмыйсың!»
Бу – аның Айга безнең иярчен очкан көнне язганы.
Нихәл итәсең, үз җаны да планеталарны иңләргә омтылган.
Аннары Гагаринның Җир тирәли очып кайтуы хакында язганын укыйм.
Горурлана белгән.
Ялгыш сүзләре дә бар.
Тик аның «Җиңелмәс көч – хаклык көче бездә!» дигәненә мин бүген бик ышанам.
Болай дип язган (1943 ел, Төньяк-Көнбатыш фронт, «Ватан өчен» хәрби газетасы):
Ганс. Фриц, кайда син?
Фриц. Мин рус разведчигын тоттым.
Ганс. Алып кил үзен бирегә!
Фриц. Җибәрми…
Шулай, ул хәтәр җор кеше иде.
Ул 1980 елның 1 июнендә вафат булды. 1907 елның 6 гыйнварында дөньяга килгән. Шул гомерендә әсәрләре 59 китап рәвешендә халкыбыз күңеленә иңгән, әллә ничә телгә тәрҗемә кылынган. Әле күпме сәхнә әсәрләре бар!
Чын мәгънәсендә энциклопедияче, акыл иясе, остаз (1934 елдан – СССР Язучылар союзы әгъзасы). Аксакал зат (РСФСР Верховный Советы Президиумы Рәисе урынбасары булып торган, депутат). Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, атказанган сәнгать эшлеклесе. Бүген аның хакында «Кызыллыгы» бар иде инде» диючеләр дә бар. Кем «кызыл» булмаган? Ә кешенең бөтен бәһасе, дөньяга кирәклеге – аның күңеле сафлыгында, мәсләгендә ул.
Мирсәй ага саф күңелле иде. Илне, Ватанны, кешеләрне дә шуңа өндәде. Шуның белән аны белгәннәр, беләселәр хәтерендә. Озакка гына түгел. Мәңгелеккәдер. Халкыбызның мәңгелек барышында Мирсәй Әмир кебек әйбәт юлдашлар барында һичничек адашмабыз.
6 гыйнвар, 1997
ДУШИ ВЫСОКИЕ ПОРЫВЫ
В творчестве писателя Мирсая Амира нашли своё отражение грандиозные всполохи истории, будоражившие мир. Потому искусство этого старейшины татарской литературы и стало достоянием всей многонациональной культуры нашей страны. Подтверждением этому является неоднократное издание произведений М. Амира в Москве. Так, в прошлом году издательства «Художественная литература» и «Современник» выпустили в свет его роман «Чистая душа» и повесть «Рыбацкие байки». Обе книги – в превосходном оформлении и очень квалифицированно переведены: первая – А. Зуевым, вторая – известным мастером-юмористом Л. Ленчем.
Содержание своих произведений М. Амир черпает из глубин народной жизни. И самое большое слово, сказанное писателем, – о чистоте души народа и отдельной личности, об утверждении этой чистоты.
«Жизнь – это сложная штука», как говорится в «Рыбацких байках». Надо помочь человеку в минуты печали. Шутка, улыбка, смех всегда остаются важным оружием Мирсая Амира. Улыбка у него – особая. Она пронизана тонким лиризмом. Улыбаясь, автор и размышляет, и воспитывает.
Творческая палитра писателя разноцветна, герои многолики. Отражая разные стороны нашей действительности, М. Амир ведёт и серьёзный, и «развлекательный» разговор. Но, оставаясь серьёзным в своих самых весёлых вещах, он их пронизывает, как солнечным лучом, лирическим юмором. Эта особенность его творческой манеры ярко вырисовывалась уже в повести «Агидель», увидевшей свет в 1936 году. Жизнеутверждающая сила красоты и добра характерна для всего творчества одного из аксакалов татарской советской литературы.
Роман «Чистая душа» является плодотворным завершением долгого поиска М. Амира. В нём наиболее полно и выпукло отражается творческая концепция писателя. С первой частью романа – «Люди из Ялантау» читатели познакомились в 1954 году, вторая написана в 1960 году. Впервые в переводе на русский язык роман представило издательство «Советский писатель» в 1964 году. Русский читатель и литературная общественность страны приняли его хорошо. На страницах центральной печати появился ряд обстоятельных рецензий, дающих высокую оценку идейно-художественным достоинствам романа. Тем не менее автор не переставал упорно работать над усовершенствованием произведения. В новом издании устранены некоторые отмеченные критикой недостатки, введены новые значительные эпизоды.
В фабульную основу произведения положены события Великой Отечественной войны. Годы тяжёлого испытания, выпавшие на долю советского народа, показаны с эпическим размахом. От первой до последной страницы роман посвящён героизму людей, отстоявших независимость Родины. В жизни маленького городка писатель увидел и убедительно показал стальное единение фронта и тыла. «Чистая душа» – раздумья о доле людской, о том внутренном свете, который помогал советскому человеку выстоять и победить. Автора больше занимает исследование нравственной стойкости людей, истоки и внутренние резервы их душевной несгибаемости. С присущим ему стремлением к некоторой поляризации персонажей писатель раскрывает и безнравственную сущность представителей чуждого нам лагеря.
Роман выхватывает из моря человеческих судеб яркие, своеобразные характеры. Запоминающимися индивидуальными чертами наделены Камиль Ибрагимов и его жена Сания, секретарь райкома Башкирцев, прокурор Мухсинов, Ольга Дмитриевна, Миляуша, спекулянтка Гашия, Фахруш (Памятливый), Баязитов, Шакир, Фуат и другие.
Центральный образ романа – Сания Ибрагимова. Через неё писатель изображает социальную, духовную и нравственную основу основ советского характера. В какой-то степени Сания родственна Нафисе Гумера Баширова – одному из самых привлекательных образов женщин-татарок в татарской советской литературе. Глубинность нравственных оценок, гражданская обострённость, откровенность ума и сердца – такой изображает писатель Санию.
Если роман «Чистая душа» является итоговым в плане эпического жанра, то повесть «Рыбацкие байки» – продолжение творческого поиска М. Амира, его неустанное проникновение в психологию современника, стремление рассказать о времени, о себе. Многое волнует, огорчает и радует писателя. Его волнение незаметно передается читателю. Размышления и наблюдения автора всегда близки и понятны. Порой даже поражаешься стремительным переходам от юмора к обличению, от забавных приключений к житейским проблемам, решать которые предстоит не кому-либо другому, а самому читателю. И если он так же, как и автор, трепетно, высоко чтит и любит величие матушки-Волги, то он просто не сможет равнодушно читать эти глубоко правдивые «Байки» со всевозможными преувеличениями и домысливанием. Если уж ты не можешь встревожить при чтении свой ум, лучше не берись за «Байки». Если наоборот, то прочитай – и обязательно быть тебе другом природы – такова покоряющая убедительность повести.
Являясь как бы весёлой инструкцией для рыбака-любителя, повесть одновременно рассказывает о волнующих писателя общественных проблемах и темах. «В этом, – говорит переводчик Л. Ленч, – заключается главное достоинство «Рыбацких баек».
3 марта, 1974
ЫРЫС КАЛӘМ
Берзаманны җәйге челләдә безнең Әлмәт Язучылар оешмасы биләп торган ике бүлмәбезнең мин утырганына Җәмит абый Рәхимов килеп керде. Бөтен каләм иясе җәйге ялда. Ялда дип… Әлмәттәгеләр әллә кая йөрүчән түгел инде: дачаларыннан һәм Урсай тавы итәкләрендә җир җиләге җыюдан әллә ни узмый.
Керер кибетләрендә исә – грузин чәе, «Завтрак туриста», «Морская капуста», томатлы кильки консервлары, «Молочная» дигән колбаса, «Дружба» сыры, әллә күпме туңдырылып җебетелгәннән калган шәлперәек хек балыгы, бөтен шәһәргә ике мунча (бер көнне хатын-кыз, икенчесендә ир-ат йөри), шәраб, аракы дигәндә, халык кеше башыннан йөзә, кунакханәләрдә – «Мест нет», урамнарда күзгә кырып салырлык та татар сүзе юк. Кыскасы, Әлмәт гөрли, инде 2 миллиард тонна нефть чыгарылып озатылган. Ә тирә-юнь халкы «Юкка мин үзем дә тук» дип гомер сөрә. Дача-бакчаларында газ агулаган редис, кыяр, помидор, кызыл чөгендер үстереп…
Җәмит абый Рәхимов Лениногорскиеннан әнә шундый көннәрнең берендә килеп чыккан иде. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч:
– Нишләп йөрмеш, Җәмит абый? – дип соравыма ул:
– Эчем пошып… – дип җавап бирде.
Мин ул арада өстәлебезгә үзем генә белгән үлән-чәчәкләр өстәлгән һинд чәен ясап куйган идем инде. Чәйне бергә тәмләп утыргач, ул:
– Татлырагы юкмы соң? – дип сорап куйды.
– Син дигәндә – аяк идәндә, – дип, сейфымны ачарга туры килде, билгеле. Мин аннан: – Нигә эчең поша? – дип сорадым.
– Менә язам да язам, энем, ә җиренә җиткергән нәрсәм юк, – диде ул.
– Күз тимәсен, диген, Җәмит абый! – Югыйсә беләм бит инде: ул чагында әдипнең Татарстан китап нәшриятында – 6, Мәскәүдәге «Современник» нәшриятында русча китабы нәшер ителгән. Әйтик, нефть төбәгендәге хезмәт ияләре хакындагы әдәби-нәфис очерклары, «Өлешемә тигән көмешем» китабындагы күркәм повесте, хикәяләре, «Тәвәккәл таш яра» дигән китабы… Мин шунда: – «Өлешемә тигән көмешем» дигән әйтем ирләр сүзе түгел бит ул, – дип әйтеп салдым. – Ә каһарманың – ир-ат.
– Ничек алай?
– Шулай, – дип, мин «өлеш» белән «көмеш»нең ни-нәрсә икәнлеген белгәнемчә шәрехләп биргән булдым инде.
Гадәттә, Җәмит абый – елмаеп, көлеп сөйләшүчән зат. Һичкемгә үпкә-сапкасын белгертмәс, җыелышларда, күтәрелеп чыгып, бәрделе-киттеле сүз әйтмәс. Бу юлы исә ул:
– Менә шул шул, – дип, зур учы белән авызын каплады. – Җегәрем барында, гаярь чагымда бер-бер нәрсә язып калдырасым килә, малай!
– Калдырасы дип… ашыкма син, Җәмит абый. Җәлил Алиш дустына «Кайгырма син яшьли үләбез дип» дигәнме? Мә, яз, – дип, мин аңа өстәлемдәге кәгазьләрдән бер язма аралап бирдем. Ул «Казан утлары» журналында нәшер ителгән бер фәнни мәкалә иде. Хәзер хаталанмасам, Сәлам Алишевныкы иде булса кирәк. Татар халкының меңнәрчә тарихи каһарманнарыннан берсе булган Батырша батыр хакында.
– Үземнең ниятемнән аерып өзеп бирәм, – мин әйтәм.
– Алайса, нигә үзең язмыйсың?
– И-и! – дидем мин. – Моны язарга әллә күпме архив корты булырга кирәк.
– Син мине корт димәкче буласыңмыни, энем?
– Ие, Җәмит абый. Мә, моны язып, кеше итсәң, син татар әдәбияты гөбәдиясе төбендәге иң тәмле корт катламы ише булырсың. Безнең авылдагыча әйткәндә – турасы. Кызыл эремчеге.
Ул:
– Сине хикмәтле кеше дигәннәрие… белмим тагын, карап карарбыз, – дигәч, мин әлеге дә баягы сейфны бикләп куйдым да, аны автовокзалдан кайтыр юлына утыртып җибәргәч, каршыдагы фатирыбызга кереп, кирәк-яракларны җүнәттем дә бассейнга юл тоттым. Җәмит абый әйткәнчә, гаярь чагым бит. Ә мин аңа, катгый итеп:
– Язасыңмы? – дип әйткән идем инде.
Ул:
– Бәлки, – диде.
Ничек килеп чыккандыр инде: Әлмәткә барганчы да, барып төшеп, эшләвем дәверендә дә мин Җәмит Рәхимовның нефть чыгаруның төбеннән алып ары таба Шөгердә комсомол комитетын җитәкләгәнен, КПССның Лениногорск шәһәр-район комитетында эш кылганын белмәдем. Искәртүче дә булмады. Язучының үз районы газетасында эшләгәне мәгълүм, әмма анда да әдәбият-сәнгатькә караган бүлектә түгел. Казан университетында читтән торып гыйлем эстәвеннән дә хәбәрдармын, ә, шуңа өстәп, үз шәһәрендә нефть техникумын тәмамлавы турындагы белешмә миңа сәер тоелган иде. Шундый тынгысыз бер җан иясе булган инде, күрәсең. Ә ул үзе һичкайчан тәрҗемәи хәленнән аны-моны сөйләмәде, гомуми җыелышларда да тын гына утыра торган иде.
Әдип, ниһаять, «Батырша» романын язды. Шул әсәре 1992 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргәннән соң, Казанда бер кыска гына, үтеп барышлый дигәндәй очрашуыбызда ул, минем исемне китәреп:
– Теге син әйткән гөбәдиягә кызыл эремчекне җәеп салдым мин тәки, –диде, – рәхмәт.
Мин, гадәтемчә:
– Яхшы, – дидем.
Әйе, яхшы. Аның көн күрмеш рәвеше, чиккән гомере, тоткан кыйбласы үзе яшәгән мохитенчә, халыкның тәкъдиренә язылганча булды. Тормыш итүнең, иҗтиһат кылуның, иҗатта әсәрләнүенең, ялкынлавының асыл мәгънәсенә ирешкәне хәлендә, ул үз әйләнә-тирәсендәге адәми затларның да мәгънәгә, иманга максуд теләгендә яшәде. Шуңа күрә дә ул – язучы Җәмит Рәхимов – татар әдәбиятыннан инде һич аерыл- гысыз сурәттә, сыйфатта мәдәни җиһаныбызда үзенә тиң урында тора.
12 март, 2010
СӘГАТЬ
(Хәсән Сарьянның тууына – 70 ел)
Ул: «Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!» – дия торган иде.
Берәр эшем уң булса, шулай дия торган булып киттем. Чиләк тутырып җиләк җыйсам да, кәрзинем гөмбә белән тулса да, берәр хикәя-мазар язып ташласам да.
Ә бу минем сүзем түгел. Бу – Хәсән Сарьянның әйткәне. Дача йортын салып куйган да, балтасын алып, аның сабы очын, уң кулының ике бармагы белән кысып, асма иткән. Тигез. Кискән тырнак шайлы да анда-санда авышу юк. Әйе, тип-тигез. Шунда ул әйткән дә инде:
– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!
Еллар санамыйм. Таркала. Кыр казларын, торналарны әни санарга кушмый иде. Тик бу юлысы әйтәм әле: Хәсән Сарьян кырык сигез яше тулыр-тулмас вафат булды.
Озатырга бардык инде. Сентябрь. Егерме икесе иде бугай. Яңгыр. И пыскып та күрсәтте инде. Изгеләр вафатында яңгыр йә кар явар. Шунда уем бер генә иде:
– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!
Алып чыкканда карадым, күрдем, аңладым: китап шүрлекләре, тегесе, бусы – һәркайсы Хәсән абыйныкы.
Абыйныкы…
Ул чагында ук ул абый түгел, ә бәлки… ниндидер бабай иде инде. Кебек иде. Була бит шулай: кайчагында әллә нинди берәр энекәшнең авызыннан фәкать озак гомер кичергән абыйлар гына әйтердәй сүзләр килеп чыгучан. Чыгучан да… аяк очында пәйда булган, тик үлән башларын селкеткәләп, «Бу – мин. Тимә миңа» дип, әкрен генә, саллы, вәкарь белән шуышып киткән елан шикелле.
Әйе, бабай иде.
Танышу. Бауман урамы. Язучылар союзына керә торган бинаның икенче каты. Роберт Батуллин (ул чагында) мәзәк сөйли. Яшь чагым. Кушылмыйм. Берзаманны халык шым булды. Керү юлына Хәсән Сарьян килә икән. Күрештеләр.
– Габделәхәт Гаффаров, – дип кул суздым инде.
Ул ике адым чигенде дә:
– Кыхым, – дип куйды. – Бала-чага дип белдең мәллә? Гаффаров карт кеше ич ул.
– Мин инде…
– Булыр, булыр. Дөньяда ни булмас, – диде ул. Ары китте.
Чәчем ак түгел. Мыегым да ыспай гына чак иде шул.
(Аннары әйтте: «Язуың шундый. Синең «Әҗәт»еңне картлар гына яза ала».)
Әйе. Кыхым… Аның сымак, күзлегемне төзәтеп куйдым әле, менәтерә. Авыр. Искә төшерүе. Үзен. Сабагын.
Ә сабагы мондыйрак булган иде.
Әллә генә ничек юлыбыз туры килде. Ленин урамы.
– Чәй эчеп аласые, – диде ул.
– Кофе, – дидем мин.
Кердек. Пассаж. «Ял» дигән кафе.
Шулай да аң бар бит инде. Беләм.
– Нәрсә эчәсең? – дидем мин.
– Үзең беләсең ич инде, – диде ул.
Чамаладым инде.
Ул заманда мин тегене-моны эчми идем. Әйбәт чак. Бөтен нәрсәне беләм. «Эчә» генә белмим.
Шунда ул миңа сабак бирде. Моңынчы моны фәкать үземнең күңелемдә генә тотадырыем. Алтын хәзинәсе шикелле. Менә сандыгымны ачам.
– Сәгать теле ничек йөри, Габделәхәт? – дип сорады ул.
– Чайкалып инде. Әле уңга, әле сулга.
– Кыхым… Сәгать. Дөрес. Ә тел? – диде ул.
Аркылы-торкылы дип әйтә алмыйм ич инде.
– Язу телен әйтәм мин. Амплитуда! Әйе, амплитуда. Татар теле. Ике калын сүз язсаң, уртасында нечкәсе булсын.
Менә хәзер шүрлектән кулым тигән китапны алдым да уртасыннан ачтым. «Сандугач бишенче төн оча иде инде». Амплитуда. Мөгаен. Мөгаен түгел инде. Тәгаен.
Ә сүзлек ни ди?
«Амплитуда. Наибольшее отклонение от нулевого значения величины, колеблющейся по определённому закону». Әнә ничек. «Величина», «закон».
Үз гомерендә нибарысы татарча – җиде, русча бер китап чыгарган.
Ә иҗаты, язганнары хакында үзенең вафатыннан соң татар матбугатында фәкать ике генә мәкалә чыккан: Г. Ахунов. «Агыйдел егете»; Ф. Галимуллин. «Шигъриятле проза». 1980 ел. Тууына 50 ел тулу уңае белән. Ә аңынчы? Әйбәт. Барлас Камалов, Гариф Ахунов, Мәхмүт Хәсәнов, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Мостафин, Валентина Гудкова сүз әйткән булган икән. Һәр китабы саен. Яхшы. Бусы да яхшы.
Чираттагы китабым («Богау») беткән. Инкыйлабка кадәрге нәшир Кәримовлар шундук тагын бер агымын басып сатуга җибәрерләр идедер.
Шәхсән исә, кулымнан, мәдәтемнән, хәлемнән килсә, бүген үк Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрен, «Әткәм һөнәре»н, меңәрләп-меңәрләп, татарга таратыр идем. Кесәм такыр шул. Ә татарның… ни дип әйтим… Рәхмәте такыр.
– Әй! – диясе килә. – Болай ук кирәк түгел инде, – дип. Балта тотып. Сабының ватерпасы аша карап, дөньяны тигезләргә теләп. Төп-төгәл итеп. Нивелирлап.
Сарьянча.
Ахыр килеп, ул 70 нче еллар татар әдәбиятының, язуының, теленең амплитудасы иде.
Сәгате.
Иде…
Сентябрь. Яңгыр. Юеш. Җәсәден баскычтан алып төшүе кыен булды. Сыймады.
Аның каравы ул татар халкының күңеленә сыйды. Мәңгелеккә.
24 март, 2004
ДОГАЛЫ ЕЛЛАРНЫ САГЫНУ
«Догалы еллар» китабы күренекле татар язучысы Марсель Галиевнең күңел дөньясын, уй-гамен, әрнү-шатлыкларын чагылдырган хезмәт сыйфатында җәмәгатьчелек, укучылар игътибарына барып иреште. Ул әлеге китабында чор, заман, тарихыбыз хакында фәлсәфи уй йөртә, татар халкының мәшһүр иҗат шәхесләре турында үзенә генә хас ташламасыз, ихлас, яратып сүз әйтә. Безнең әдәбиятыбызда иҗат шәхесләре хакында күп язылды, языла, язылыр. Ә М. Галиевнең «Догалы еллар»ы татар теленең һәммә байлык-хәзинәсен кулланып, милләтебезнең атаклы уллары, кызлары хәл-әхвәлен кирәксә җор, кирәксә кырыс итеп сурәтләве белән кыйммәт. Ахыр килеп, М. Галиев әлеге хезмәтендә үзен заман фәлсәфәчесе итеп күрсәтте. Бу китапны язу барышында, аның күпме йокысыз төннәр, ваемлы көннәр кичерүен аңлавы авыр түгел.
* * *
Бер дә берчакны Казаннан көтүебез белән язучыдыр, галим-голәмә, артистлардыр Мәскәүгә килеп төштек тә ду китереп «чара» үткәреп аттык. Ул чагындамы? И, ул чагында! «Татарлар килгән!» дигән хәбәр чыкса, бөтен Мәскәү шау килә торган иде.
Шундый бер тамашабыз соңында югары әдәби курста укучы Марсель Галиевкә телеграмма килеп төште: атасы Баян ага вафат булган икән. Аның бит мышык-мышык яшь сыктавы да көлгәне сыман. Сер бирми. Соң, моның эчкән чәе – ут та, баскан җире язгы ташу икәнен бик яхшы беләбез ләбаса. Ярар. Казанга кайтып төштек. Минем Әлмәттәге «сөрген» чорым иде. Казандагы фатирыма кереп торуның хаҗәте юк. Ә Марсельгә, тиз тотып, Азнакайга – авылы Балтачка барып төшү кирәк. Өлгерергә… өлгерергә…
Яшь чагым гына түгел, халык депутаты да вакытым ич. Апкиттем моны аэропортка. «Тиешле» җиргә кердем, җеген җеккә сөйләштем. Очкычны Бөгелмәгә ике сәгатьтән диделәр.
Ә бу, җүләр… Сарманга очты да китте. Ялгызым тордым да калдым. Шул миннән аерылуы сәбәпле, атасы Баян аганы җирләргә өлгерми калган бит, түземсез!..
Икенче көнне иртүк теләсә нинди пычракта да йөрердәй машина алдым да, хәләлем Фәридәне утыртып, Марсельнең Азнакай районындагы шул Балтач авылына юл тоттык.
Яз, гөрләвекләр ага. Авыл, үзегез беләсездер инде, шәрехләп тору артык. Өйләрен белешеп таптык, капкалары бикле. Инде кайту ягына кузгалабыз дигәндә… «Су буеннан әнкәй кайтып килә». Таныдым. Әнкәсе. Исемен белми идем – Икълимә апа икән. Килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен, хәл-әхвәлен әйтеп тормыйм – бөтенебезнең әнкәләре нәкъ шундый: итагатьле, сабыр, иңендә – чиләк-көянтә. Зарланмады. Нык икән. Бәлки, шулай тоелгандыр гына. Исәнлек, хәл-әхвәл белешеп, кайгы-хәсрәтен уртаклаштым…
– Апа, – мәйтәм, – Марселең кая соң әле? – дип сорадым.
– Азнакайга киткәние әле, – диде ул. – Киленне Казанга озатырга дип…
Чаттан борылып, түбәнтенгә таба юнәлгән генә идек, Марсель менеп килә. Безне йорт-кура артына алып чыкты да:
– Әнә безнең таллар! – диде. – Аумаслар шикелле иде дә бит… Авалар икән, авалар…
Теге – повестендагы карт өянке сыкрап ауган ише. Шуны аударып күрсәтеп, ул әдәбиятка үтә тирән, нык, егәрле тамыр җибәрде.
* * *
Заманында халкыбызның язучысы Гариф абый Ахуновка чылтыраткан идем. Минем казна эшендә – гәҗиттә эшләп ятмышым – бөтенесе хакында язып бетерә алмыйм.
– Марсель турында яз әле, Гариф ага, – дип гозерләндем.
– Яздым ич инде. «Ерак урман авазы» дип. Әйтергә теләгәнемне төшереп калдырмадым шикелле. Кабатласам – кабатлау килеп чыга.
– Алайса, сүзеңне әйт: кем ул?
– Яз: Марсель Галиев – шагыйрь, чәчмә әсәрләр, пьеса, җырлар авторы, кабатланмас төстәге иҗади шәхесләрне сурәтләп бирүче шәп әдип, диген. Өстәп куй: ул – татар теленең җелегенә төшеп язучы.
– Җелегенә төшеп? Сөяк кимерә-кимерәме?
– Әйе, тормышның, яшәүнең мәгънә сөяген кимереп.
Гариф агага өстәп, тагын ни әйтим ди инде? И-и, Марсель Галиев турында язарга тотынсаңмы?..
Ә нигә язарга? Язучыны укырга кирәк аны, укырга! Һәм аңларга. Аңлагач кабул кылырга. Кабул кылгач – яратырга. Яраткач – онытмаска.
Ул Тукай бүләгенә лаек. Әнә үзе яратмаган төстәге кызыл тышлы итеп дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Ә бу Тукай бүләгенә хуплап тәкъдим ителгән «Догалы еллар» китабын, үзе әйтмешли, егылып укырлык. Хәтта сәҗдәгә китеп. Халык яратты, үзе хакындагы елъязма сурәтендә кабул кылды. Кабул кылынгач саваплы ул, хәерле. Иманы таза каләм иясе халыкка каза язмас.
Марсель Галиев – шагыйрь, ул – чәчмә әсәрләр иясе, ул – публицист. Тукаебыз сүзе белән әйткәндә, моңлы да, зур да шәхесебез, җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать эшлеклесе. Без аның шундый булганы, шундый була белгәне белән дә бәхетлебездер әле.
Ул – ундүрт китап иясе. Әйтергә кирәк, «Еллар чалымы», «Апрель кызы», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» ише шигырь китаплары, «Ул чакта», «Ерак урман авазы», «Сиңа мин кирәк», «Алтын тотка» кебек хикәя, повесть мәҗмугалары белән Марсель Галиев үзен чын татар язучысы дәрәҗәсендә танытты.
Әнә ил буена Марсель кайтып килә, үз халкына таба барышы.
13 апрель, 2001
МӘҢГЕЛЕК ЗАМАНДАШ
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
Тиңдәшсез җәлилчеләр каһарманлыгына илһам биреп торган көчнең тамырлары кайда? Без моны яхшы беләбез – совет чынбарлыгында, коммунистик рухта. Тик мин Җәлилнең менә шушы һәр укучы бала яттан белгән шигырендә Галимҗан Ибраһимов дөньясын да тоям. Җәлилчеләр йөрәгенә саф көрәш канын Ибраһимовның яшәү үрнәге һәм иҗат тамырлары да китергәндер. 90 еллык юбилее көннәрендә мин Галимҗан Ибраһимовны шулай, Җәлилне сокландырган мәгърур имән итеп күрәм. Һәм бу имән минем алда Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконскийны гомерлеккә тетрәндереп, сокландырып калдырган имән булып күзаллана. Чөнки гомерен халык азатлыгы өчен көрәшкә биргән революционер, һәр халыкның кешелек хакын раслап, даулап язган Галимҗан Ибраһимов – көрәшчеләрнең, җырчыларның яңа буыннары арасында рухи бер арадашчы да.
Шуның белән ул һәр буынның замандашы булу хокукына ия. Ул безнең халыкның якты идеаллар өчен көрәшчесе, әдәбиятының классигы гына түгел. Ул – халыкның үткәненең һәм киләчәгенең дә аксакал классигы.
Киләчәкнең классигы. Ихтимал, бераз сәеррәк яңгырыйдыр. Ул, Атлант кебек, татар совет әдәбияты гөмбәзен күтәреп торучыларның берсе. Ләкин аны берничек тә хәрәкәтсез, җансыз сын рәвешендә күз алдына китереп булмый. Аның иҗаты бүген дә иң алгы сафта. Чөнки аның классик мирасына сугышчанлык хас. Сугышчан эстетика өзлексез хәрәкәттә. Г. Иб- раһимов иҗатының кыйммәте бүгенге язучыларыбыз язган һәр яңа әсәр янәшәсендә торган саен арта, яңа яклары белән гаҗәпләндерә. Чөнки, бер яктан, һәр яңага бәя классика югарылыгыннан торып бирелсә, икенче яктан, һәр классик әсәр бүгенге биеклектән яңача карала. Бу элемтә үзара тыгыз бәйләнгән «Безнең көннәр» романында бүгенге турында сөйләгәндә аның үткәнгә таянуын, ә үткән аша киләчәкне тирәнтен сиземләвен күрү читен түгел. Гомумән, бу нәрсә аның «Көтүчеләр» хикәясендә, «Тирән тамырлар» романында тагын да ачык чагыла. Иң мөһиме – реалист әдип буларак, ул тарихи перспективадан торып яза. Шуның белән ул безнең чорга һәм килер көннәргә гаять якын тора. Галимҗан Ибраһимовның мәңгелек заманчалыгын мин шунда күрәм.
Заманчалык. Бу аның телендә чагыла. Зур тарихи сынаулар аша узып, үсеше белән югары камиллеккә ирешкән телне халыкка якынайту һәм шуның белән аны бүгенгечә саф яңгыратуда ул – Тукайның иң якын дәвамчыларыннан берсе. Бөек Тукай тарафыннан халык җирлегенә кадалган поэзия байрагын үз кулына алып, Г. Ибраһимов аны яңа социалистик культурага рухи көрәш коралы итеп тапшырды.
12 март, 1977
СҮЗ ДӘРЬЯСЫ КИЧЕШЛИ
Тәрҗемәче – күптөрлелеге, үзенчәлеге белән кабатланмас милли әдәбиятларның, келәмдәге күренмәс җепләр кебек, арадаш элемтәчесе ул. Бер милләтнең әдәби әсәрдә чагылыш тапкан тормышын – яшәү рәвешен, фәлсәфәсен, – бүтән бер милләт телендә сөйләп, ике халык арасына яңа бер күпер сала, эшләрен һәм уйларын күмәк итә. Әгәр дә укучы «Әдәби әсәрнең тәрҗемәчесе кем?» дип кызыксынмаса, әсәрнең тәрҗемә ителгәнлеге хакында «онытса», бу, минемчә, – тәрҗемәченең эшенә зур бәя. Бу – аның иҗатта тапкан бәхетедер.
«Чинар» дигән китапны тоташлый укып чыктым. Укучыларга бер сер чишәм әле: без, каләм ияләре, болай уку бәхете насыйп булу белән еш куана алмыйбыз бугай. Тәрҗемә ителгән әсәр укыганда, ирексездән тәрҗемәчене «сүткән» мәлләр, аның «теле»н күңелдә төзәтеп, «сипләп» алулар була. Ә «Чинар» чишмә суын ятып эчкәндәй укылды.
Үзбәк язучысы Әсхәт Мохтарның Хәмзә премиясенә лаек булган бу әсәре илебездә танылу алды. Рус теле аркылы 4–5 телгә тәрҗемә ителде. Аның татарча «сөйләшүе» истәлекле бер әдәби вакыйга дип бәяләнергә хаклы. Татарстан китап нәшриятының бу басмасын әлеге нисбәттән рәхмәт хисе белән кулга аласың. Китапның әлеге дә баягы «тоташлый» укылуына әсәрнең үзбәкчәдән турыдан-туры һәм оста тәрҗемә ителүе сәбәпчедер.
Әсәрне укып бетергәч, «Тәрҗемәчесе кем икән?» дигән кызыксыну уяна. Таныш булыйк: Лирон Хәмидуллин. Хәер, таныш исем. Хөрмәтле укучы аның үз иҗат җимешләре белән дә, тәрҗемәләре белән дә әледән-әле күрешә тора. Газеталар аша, журнал сәхифәләрендә, китаплар аркылы. Татарстан Язучылар союзының проза секциясе күптән түгел булган утырышында аның бу сыйфатына тиешле бәя бирде инде. Иҗаты тикшерелеп, Л. Хәмидуллин СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде.
Моңа аның иҗатының минем кул астындагы берничә үрнәге тиешенчә дәлил булса кирәк. Менә В. И. Ленин хакындагы ике җыентык. Берсенең аталышы – «Ленинның якты юлыннан», икенчесе «Гасырлар кешесе» дип исемләнгән. Беренчесендә дөнья халыклары әдәбиятының Ленин хакында язылган әсәрләреннән үрнәкләр тупланган. Анда А. Ивановскийның «Кулга алындым… Казаннан сөрелдем» дигән документаль очеркыннан һәм Н. Виртаның «Кичке чаң» романыннан өзекләрне Л. Хәмидуллин тәрҗемә иткән. Татарча «Лениниана» сериясенең бишенче китабы булган «Гасырлар кешесе» җыентыгына драматургларның юлбашчыбыз образын чагылдырган иң яхшы әсәрләре кертелгән. В. Гузановның «Казан университеты студенты» дип аталган киноповестен да Л. Хәмидуллин тәрҗемәсендә укыйбыз. «Костя Анастасьин белән ничек булды соң?» кебек кайбер күңел карышкан тәрҗемә юллары булуга карамастан (мөгаен, «Костя Анастасьинны нишләттеләр соң?» дию кирәктер), гомуми тәэсир уңай.
Лирон Хәмидуллинның шуннан соңгы игелекле бер эше – танылган казах язучысы Әнвәр Алимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» повестьларын тәрҗемә итүе. Әйтергә кирәк, китап Мохтар Ауэзовның «Абай» романыннан соң тугандаш казах әдәбиятыннан татарчага тәрҗемә ителеп, безнең укучы кулына эләккән күзгә күренерлек зур үрнәкләрдән берсе. Бу повестьларны Ә. Алимҗанов русча язган. Повестьларның беренчесе өчен Казахстан дәүләт премиясен алган, ә икенчесенә Җәваһарлал Неру исемендәге халыкара премия бирелгән. Аларның безнең әдәбият киштәсенә менүе – шулай ук шатлыклы хәл.
«Күкшел таулар итәгендә» повесте татарча тәрҗемәдә болай башланып китә: «Себер чикләрен узганга да ни гомер. Биредә дә инде кайчаннан бирле тукталып торабыз. Бер поезд сыешлы кечерәк кенә полустанок югыйсә. Вакыт исәбе белән биредә хәзер яз уртасы булырга тиеш. Умырзая, лаләләр чәчәк атып утырыр чак. Әмма һәр тарафны биләгән коры комлыкта яз сулышын тоярлык бернәрсә дә юк». Акыл белән тулы авыл агае сөйләме кебек, табигый агышлы хикәяләү рәвеше, һәр җөмләнең төрлечә төгәлләнеше фразаны, киң болынның бер карышындагы чәчәклек кебек, күп буяулы иткән. Бу – экспрессив, әле йөгерек, әле киеренке интонациядә язылган повесть рухыннан. «Отрар хатирәсе» исә язылышы белән эпиклыкка тартым. Шуңа күрә тәрҗемәче биредә фигыльләрне күп куллана. Тарихи вакыйгаларның психологик киеренкелеге дә шуны таләп итә. Чөнки әсәр «нәрсә?» дигәнгә түгел, ә «ничек?» дигәнгә җавап бирә. Шәхесләр, геройларны психологик тасвирлау фигыльләр күплеген таләп итә. Ф. Достоевский яки Г. Ибраһимов әсәрләрен өстән-өстән генә тикшереп бару да шуны раслый. Димәк Л. Хәмидуллин, тәрҗемәче буларак, алынган әсәрнең татарча дөрес яңгырашы турында кайгырту белән бергә, аның эчке халәтенә, язучының язу алымына тугры калуны да бурыч итә икән. Шушындый олы таләп кенә тәрҗемә ителгән әсәрне яңа укучысының милли характерына якынайта. Тәрҗемәче исә үзе артка чигә, күренмәс була. Шулчакта гына әсәр яңа телдә дә үз үзенчәлеге белән кала.
Ә «Чинар» романы тәрҗемәсендә Л. Хәмидуллинның художество сурәтләү чаралары белән эш итүе, тел нечкәлекләренә мөнәсәбәте тагын да сизгерләнә төшкән. Бу – таләпчәнлек, эзләнү, тәм табып, ләззәт алып эшләү билгесе. Бер тырышкан бау ишә, гел тырышкан тау кичә.
Лирон Хәмидуллинның журнал битләрендәге хикәяләре белән очрашкалап торабыз. Гадәттә, алар күңелне ипләп били. Нәрсәсе белән? Кайдадыр безнең язучылар күзенә сирәк чалынган темалары белән бугай. Аларда укучыны шаккатырырга исәп юк. Язучы буларак, аңа көндәлек тормыш фәлсәфәсен гадәти, чуар булмаган күренешләрдә күрсәтү хас. Аның хис-кичерешләрне тыйнак хикәяләү алымында тормышның кайсыдыр ки бер мизгеле әхлакый сафлыгында, дөреслегендә туктала да җанга, аңга иңеп кала.
Ул каләмен зур жанрда да сыный. Әлегә китап укучыларга аның бер повесте билгеле – «Дала иртәсе». Уңышлы әсәр дип бәяләнгәнен беләм. Вакытында аның хакында сөйләнде. Яңадан кайтып, сүз кузгату кирәкмәс. Повесть шушы ун ел башында чыкты, хәтерлиләрдер. Әсәр сөйләнгән вакыйгасының бөтенлеге белән истә. Хезмәт кешеләренең көндәлек тормышы җете буяуларда тасвирланган. Геройлар язмышы тормышчан, характерлар үстерелештә. Инде дә сурәтләү чаралары яңачарак, чынбарлык каршылыклар берлегендә күрсәтелсә, ә вакыт, геройлар язмышына нисбәтле рәвештә, төрле күчештә бирелсә, әсәрнең тәэсир көче тагын да үтемлерәк булыр иде, диясе килә. Повесть күбрәк сөйләмгә корылган, диалогларга ярлырак. Геройлар сөйләменә үзенчәлек, «шәхсәнлек» җитенкерәми. Вакыйга агышына бөтерелмәле чоңгыллар – драматик киеренкелек күбрәк кертелсен иде. Болар психологик тирәнлек, әсәрнең тәэсирчәнлеге өчен бик кирәкле, аны заманчалык рухы белән сугаруның язучы кулындагы заманча кораллары юкса. Болар, ахыр килеп, вәгазь әйтүем түгел, субъектив фикер, укыган әсәргә карата мөнәсәбәтем генә. Әйе, бу дөньяда Лирон Хәмидуллин дигән язучы бар. Шулай икән, аның да укучыга үз таләбе, димәк, укучыга җиткерәсе әдәби-нәфис җирлектәге фикере бар. Ул фикеренең нәтиҗәлелеген көтәргә хаклы итеп яза.
Язучы, – димәк, гомерлек юлчы. Юлга чыккан кешенең барасы килгән җиренә җитүен телик.
5 июнь, 1977
СОҢГЫ ҖЫРЫ РӘВЕШЕНДӘ
Һәрберебезнең үз вакыты бар. Вакыт учак кебек яна. Ә учакта безнең гомер дөрли, тормыш…
Бәхеткә, шунысы бар тагын: һәркем үз учагын үзенчә яга. Кайберәүләрнең учагы үзен генә җылытырга җитә. Икенче берәүнең якканы үзеннән соң да дөрләп кала. Күпме кеше күңелен җылылыгы, нуры белән еллар аша дәшеп тора.
Ул учаклар – кешенең эше, күңел көзгесе.
Минем кулда – шундый бер күңел көзгесе. Гази Кашшафның гомере буе ялкынланып, дулкынланып яшәгән йөрәгенең соңгы учагы. Ул – тәнкыйтьченең татар совет театрына, аның көндәлек тормышын чагылдыруга караган мәкаләләре җыентыгы. «Күңел көзгесе» дип аталышы бик мәгънәле.
Бу хезмәтне дикъкать белән, бирелеп, дөресрәге, кызыксынып укыйсың. Кайбер китаплар бер-ике бите белән үк туйдыра. Ә бу исә, битен ачкан, укыган саен, зиһенне ныграк били. Син танып белү могҗизасы белән күзгә-күз очрашасың. Тыгыз фикер, гади юллар арасындагы зур идея белән байый барасың. Еллар үтәр, менә шушы могҗиза, фикер, идея, фәлсәфә буыннарның зиһен, аң, күңел иләге аша исән-имин үтәр дә киләчәккә атлар. Мин моны Гази Кашшафның 1940 ел- ның августыннан алып 1974 елның апреленә кадәр язылып, шушы җыентыкка тупланган мәкалә-рецензияләре чагыштырмасына, дөресрәге, шуларда сөйләнгәннәрнең бүгенге көнебез идеяләре белән тәңгәл килүенә карап әйтәм. Г. Кашшафның чирек гасыр дәвамында татар театры турында язганнары заманыбызга хас яңгырый. Димәк, ул ялгышмаган, театр елъязмачысы буларак, кичәгене язганда да иртәгәне күздә тоткан. Драматургиянең, театрның, артистның хезмәтен иҗтимагый тормыш дөреслеге белән чагыштырып бәяләгән.
Кереш сүзендә автор болай ди: «Мин актёр да, режиссёр да, драматург та түгел, ләкин, драматик әсәрләргә килеп тотынуга, мин актёр да, режиссёр да, драматург та булам». Бу сүзләрендә мин аның үз иҗтимагый бурычын тирәнтен сиземләвен һәм аңлавын, яңа кеше тәрбияләүдә иң мөһим урыннарның берсен биләгән театр сәнгатен тикшерүченең нык принципиальлеген күрәм.
Каян килә бу ышаныч һәм көч?
«Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле повесте – иң көчле реалистик әсәрләрнең берсе. Әдипнең каләм көче бөек Толстойның художниклык көчен хәтерләтә. Ул шундый киң, эпик вакыйгаларны бер фокуска туплап, бер кеше язмышында бөтен бер катлау язмышын сурәтли белә, бер төркем персонажлары омтылышларында халыкның тарихи хәрәкәтен күз алдына бастыра ала. Социаль типларны ювелир осталыгы белән эшкәртә белгән бөек әдипнең иҗат мирасында дистәләрчә характерлар бар. Аларның күбесе үзләренең социаль җирлекләре белән артта, еракта калганнар, дөресрәге, аларның социаль җирлеге юкка чыккан, ләкин аларны әле онытырга ярамый. Бүгенге көннән героик бөеклеген, романтик югарылыгын без, узган көннәргә күз салсак, тагын да ачыграк күрәбез, ныграк тоябыз».
Менә кайдан. Гази Кашшаф татар халкының әдәбияты урынын, драматургиясе, театры уңышын рус һәм дөнья әдәбияты, рус һәм дөнья сәхнә сәнгате арасында эзли, таба. Аның әйткәннәре буш кырдагы ялгыз агач түгел. Аның агачы урманда, бүтән сылулар арасында. Ул аның ныклыгын бүтән агачлар ныклыгы янәшәсенә куеп чагыштыра, сыный, тиеш таба икән – һәрьяклап тиңли, шуның белән соклана: «Пушкинның «Моцарт һәм Сальери» исемле нәни трагедиясендә Моцарт: даһилык белән явызлык бергә кушыла алмыйлар, ди. Шуңа охшатып әйтсәк, «Нәркәс» трагедиясенең төп конфликты да даһилык белән явызлыкның бәрелешенә, яхшылык белән юлбасарлыкның бергә сыеша алмауларына корылган… Әсәрнең сюжет, композиция җепләре борынгы классикага килеп тоташа шикелле. Ырулар көрәшенең ямьсез һәм кыргый күренешләрен сурәтләү ягыннан Мохтар Ауэзов трагедияләрен хәтерләргә була. Ләкин Илшат Йомагулов мәхәббәт кебек мәңгелек теманың үз моңын, башкорт колоритын тапкан, борынгы вакыйгаларны бүгенге көн проблемалары аша күрә белгән».
Ә кимчелекләр бар икән, автор, табиб кебек сак кына, тыныч кына итеп, аның «авыруын» билгели, «дәва» юлын күрсәтә:
«Шаһвәли образы турында да бер фикер әйтәсе килә. Галимҗан Ибраһимов аны карт ялчы – батрак итеп сурәтли. X. Сәлимҗанов исә аның батраклыгына тимерче һөнәрен өсти. Җитмәсә, шушы тимерченең хатыны ачтан үлгән итеп бирелә (моны бөтенесе кабатлый, чамадан тыш күпертеп, мелодрамага авыштырып сөйлиләр, бу – ярамый). Халыкта бер мәкаль бар: «Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс». Шуңа күрә Шаһвәлинең карчыгы ачтан үлгән булуына ышанасы килми… Кулыннан эш килә торган һөнәрче – Шаһвәли түгел, ул таза тормышлы кеше, Шаһвәли исә батрак, аны шулай калдыру табигыйрәк булыр».
Режиссёрның әсәргә керткән кечкенә генә «үзе». Бактың исә, хаталырак, хилафлырак чыккан. Тоясызмы рецензентның табиблыгын? Ул, алай тиеш түгел, болай кирәк дип, кайбер тәнкыйтьчеләр кебек, хатаны тотып алуына куанмый. Бәлки, эчке бер күңел борчылуы белән, тормыш дөреслеге, халык яшәеше белән чагыштырып күрсәтә. Менә кайда күрәм мин Г. Кашшафның «күңел көзгесе»н. Ул үз күңеле, үз аңы, үз фикеренең хакыйкатькә ничаклы якын торуын коммунизм идеяләре, халык тормышы, олы сәнгать принциплары «көзгесе» каршына куеп карый.
Гази Кашшаф – Муса Җәлил тормышын һәм иҗатын, татар матбугаты тарихын тирәнтен өйрәнгән галим, язучы, күпкырлы тәнкыйтьче. Һәм әдип, һәм укытучы. Аның иҗат юлын өйрәнергә, аңларга омтылыш ясаган хәлдә, иң әүвәл бу кешене укытучы дип олылар идем. Бу исәп аның эшчәнлеге, язганнары белән дә, шуларга өстәп ничек язуы белән дә акланыр, дәлилләнер иде. Сурәтләү чаралары бай. Гомумиләштерү, тикшерү көче тыгыз, сыгылмалы.
Кыскасы, теле гаять җанлы, тәэсирле, гаҗәеп гадилеге белән үтемле. «Гөлбану кебек поэтик табигатьле, яхшы күңелле кызны якларлык кем бар? Гөлбануның сөйгән егете Лотфимы?! Ләкин… Лотфи үзен тудырган патриархаль кыргыйлыктан югары күтәрелә алмый… Гөлбануны коллыктан коткара алырлык көч түгел! Юк, бары Гөлбануның фаҗигасен тирәнәйтергә генә сәләтле. Шулай булгач, юл бер генә кала – шул черегән тормышны төбе-тамыры белән үзгәртү! Бу фикерне Г. Ибраһимов үзе әйтми, укучыдан әйттерә, спектакль исә тамашачыны шундый нәтиҗә ясарга куша! Шул рәвешчә, персонажның язмышы социаль вакыйга булып әверелә», – дип яза ул «Татар хатыны ниләр күрми» спектакле хакында.
Шушы юлларны укыганда, мин А. Островскийның «Гроза»сындагы Катерина белән Г. Ибраһимовның Гөлбануы, Г. Каш- шаф белән Н. Добролюбов арасына тигезлек билгесе куям. Чөнки бу ике әдәбиятның дүрт кешесе иҗатларыннан бер нәтиҗә килеп чыга! Инде килеп, үзе әйтмәсә дә, Г. Кашшаф укучысына, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повестен куеп, сәхнә сәнгатебезне бай традицияле рус театры белән якынлаштырган, янәшә куйган икән дигән нәтиҗә чыгарырга куша. Шул рәвешчә, бу спектакльнең куелуы тарихи бер вакыйга итеп бәяләнә.
Менә аның укытучылыгы, театрның бөтен бурычын белеп, актёрлар уенын бөтен нечкәлекләре белән кабул итүе!
Китапта 27 мәкалә, рецензия, театр артистлары турындагы язма урын алган. Бер караганда, 25 ел өчен аз шикелле – елга берәр туры килә. Нәкъ менә шушында мин Г. Кашшафның тагын бер сыйфатына сокланам. Бүтән иҗат кешеләре иҗатына таләпчән бәя бирү белән бергә, ул үз-үзенә карата да гаять таләпчән каләм иясе булган икән ләбаса! Театрыбыз тарихының җанлы бер елъязмасы буларак, китап киштәләребезнең иң түрендә урын алырдай бу соңгы китабына ул өлгергән, дөнья күрергә лаек дип санаган иң яхшы әсәрләрен генә туплаган. Ул әсәрләрне укыгач, без татар совет театрының үсеш маяклары, бай традициясе, асылы, үсеш үзенчәлекләре белән танышабыз. Китапның эстетик кыйммәте шушында. Ул, аккошның иң соңгы җыры булган шикелле, Г. Кашшафның да соңгы җыры рәвешендә күңелгә якын кабул ителә.
22 март, 1976
ВЕРНОСТЬ
Корректуру своей последней книги, которая стала итогом его многолетней деятельности в театральной критике и каждодневных наблюдений за опытом Возрождения татарского сценического искусства, Гази-ага Кашшаф попросил отнести в издательство меня, своего ученика по Казанскому университету. Её он вручил вместе с публицистической статьёй, по некоему поводу, написанной по моей просьбе для республиканской газеты «Социалистик Татарстан». Это была последняя в его жизни публикация. Выразительная, ёмкая, поучительная, полная знания жизни, радости и гордости за людей Татарстана.
Вскоре та книга («Зеркало души». Казань, 1975) вышла в свет, пришла к татарскому читателю как ещё одно проявление таланта Гази Кашшафа. Она появилась одновременно с первым томом нового издания полного Собрания сочинений легендарного Мусы Джалиля, приуроченного к семидесятилетию поэта. Большое вступительное слово к четырёхтомнику тоже принадлежит его перу.
Вот так шли рядом по бренной жизни Джалиль и Кашшаф, вот так и идут они в душе книголюбителей единой жизнью. Крепкой была их дружба, на самом высоком уровне проявившаяся в джалиловском завещании к нему и кашшафовской верности этому завещанию.
Нелегко далась эта верность. Надо было иметь великую силу духа, чтобы пронести её через все испытания, выпавшие на долю автора «Моабитских тетрадей». Ибо его уже объявили предателем. По-татарски – хыянэтче – гораздо жёстче и жесточайше, чем по-русски. Потому как татарский народ предателей не приемлет и ненавидит испокон веков. Предатель по-татарски означает «изгой» – не наш – и прочь из памяти племени.
Подобно ласточкам, удивительными, неразгаданными наукой путями находящим свои гнёзда под родной стрехой, возвращались домой стихи поэта, рождённые волею несгибаемого творца. Гази Кашшаф проявил огромную заботу, энергию, волю для того, чтобы стихи Джалиля нашли своё место в душе народной… Непонятно, как ориентируются ласточки. Зато ясна тайна возвращения «Моабитских тетрадей». Они с самого начала, подобно стрелкам компаса, были нацелены на магнитный пояс чувства ответственности человека за судьбу мира. Именно этим чувством проникнута буквально каждая строка и строфа цикла. У каждой птицы – лишь одно гнездо. А мужественные стихи поэта-героя завоевали любовь и популярность во всём мире, нашли отклик в миллионах читательских сердец, бьющихся в едином ритме жажды мира, миролюбия и счастья.
Гази Кашшаф – один из тех, кто не просто восхищался гением Джалиля, а любил поэта, верил в него, первым поддержал его доброе имя. Он прекрасно понял и оценил философскую обобщённость поэзии Джалиля, неразрывную связь интимного с общечеловеческим в его лирике.
Трудно читать моабитский цикл, больно. Трудно и исследовать эти стихи, отмеченные печатью гармонии в идейно-философском плане, единства разнообразных форм, изобразительных средств.
Тем более велика роль Гази Кашшафа в джалиловеде- нии, которое после него стало в литературоведении полноводной, неисчерпаемой рекой. Одним из первых он взялся за научное исследование поэзии и жизни Джалиля, чем и заслужил любовь и признание, соединив сердце поэта с сердцем читателя.
Он делал своё дело молча, с упорством почти что хлебороба. Плодотворность этой работы, по тогдашним меркам умолчания, вполне соответствует масштабу творчества Джалиля. Но из-за удивительной скромности Гази Кашшафа, ёмкость работы, проделанной им, не бросалась в глаза. Зато чуткий читатель всегда чувствовал его рядом, как доброго гида по стране Поэзии, как советчика, как друга. Когда трудолюбие и могущество человека видно из-за гор его дел – это хорошо. Когда читатель за строкой исследования с удивительной ясностью ощущает не только красоту поэзии, но и душу исследователя, это прекрасно.
Да, для него наука была не средством, а целью. Он глубоко чувствовал своё предназначение. И оправдал его.
Здесь о поэте и исследователе его поэзии можно сказать: встретились вера, уверование и верность. И толстовское трудолюбие. Стихи, которые он начал писать с тринадцати лет, вобрали в себя все мыслимые каноны восточного и европейского стихосложения. Муса Джалиль был кровно связан с судьбой своего народа, которому остался верен душой гражданина, патриота и человека. Гази Кашшаф до последней минуты выполнял свой долг перед другом, стоя на посту суровой правды гражданского и художественного подвига.
Так ковался сплав дружбы, испытанный на прочность самым строгим судьёй – временем.
Как учёный, литературовед, редактор и педагог Гази Кашшаф воспитал много учеников, каждый из которых является носителем и продолжателем какой-либо стороны его дела или части его человеческого характера. Он был учителем не только по долгу службы, но и по призванию, по долгу литератора, публициста. В каждой строке написанного им в концентрированном виде отражается его мягкая, отзывчивая, добрая душа. Статьи и рецензии – свидетели широты интересов и постоянства цели автора. Не случайно он озаглавил книгу: «Зеркало души». Зеркало души, сильной своей верой, страстью, добротой.
Творчество Мусы Джалиля – это образец слитности слова и дела, идеала и жизни. Сценическое произведение, игру актёра Гази Кашшаф оценивает с точки зрения соотношения игры с общественным интересом, с жизненной реальностью. В этом он непоколебим и непримирим. «Я и не актёр, и не режиссёр, и не драматург, но как только я соприкасаюсь с драматическим произведением, я становлюсь и актёром, и режиссёром, и драматургом», – пишет он в предисловии к той книге. В этом видится глубокое осознание своего долга, твёрдой принципиальности его как исследователя-подвижника, невзирая ни на какие мимолётные «оттепели» узревшего в Слове вечность, несгораемую, непотопляемую, незаковываемую.
…К Гази-ага Кашшафу Джалиль возвращался, видимо, много раз – в яви да во снах. Сначала поэт возвратился маленькой, с ладонь, бесценной тетрадкой. Потом же, раскрывши свою моабитскую ладонь, стал всем миром, всем человечеством, полное солнца своих чувств…
Январь, 2006
ЭЗТАБАР
(Күренекле язучы Рафаэль Мостафинга – 70 яшь)
Әгәр дә узган гасыр башында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дигән икән, каләм ияләренең кемлеген моннан да уздырып әйтеп булмастыр, шәт. Өстәвенә Муса Җәлилнең исән-имин килеш үк «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турында сөйләячәкләр, язачаклар» дигән сүзләре бар.
Әнә шул энәсе, җебе, яшәве, төптән уйлаганда, Рафаэль Мостафин кулындадыр шикелле. Язучының йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. Дөрес, әлбәттә. Ә каләм иясенең йөгәне барыбер аны үз иткән халык кулында ул. Язучы белән халык арасын тәртәдәге тәҗе кебек нык, юнәлешле көйләп баручы Р. Мостафин кебек галимнәрдә, тәнкыйтьчеләрдә. Габдулла Тукай кыйссасы, Муса Җәлил хикмәте, Хәсән Туфан язмышы, Кол Галидән башлап Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Шәехзадә Бабич, Гамил Афзаллар аша Мөдәррис Әгьләмовка кадәрге барча затларыбыз аның көндәлек һәрдаим игътибар, күңел түрендә. Татар әдәбиятында җемелдәп торган бу йолдызларны бер гөмбәзгә туплап, барлап торучылардан иң өлгере, алгырысы, эзтабары, маяклар салып баручысы, рәхмәтлесе әлеге дә баягы Р. Мостафиндыр. Кайбер чакны сәерсенеп, гаҗәпсенеп, хәтта тынып каласың, тукта әле дисең, бу ни икән дип уйлап куясың, карале, язучылар, әдипләр, аларның иҗат эше хакында бар белгәннәрен барчага җиткерә башлаудан алып соңра гомерләрен үзләре дә халык язучылары сыйфатында тәмам иткән Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебекләребез бар. Нәкъ шулар янәшәсендәме, уртасындамы нигә әле Рафаэль Мостафин юк икән дисең. Әнә ич Тәлгат Галиуллин татар, дөнья әдәбияты, каләм ияләре турында язды-язды да, үзе үк шул даирәгә кереп китте. Әлбәттә, Р. Мостафин да нәкъ шушы кавемнән, даирәдән, мәсләктән. Аның көн күрмеш, яшәү турында йөзләрчә чәчмә, тезмә әсәрләрен әледән-әле укып белеп, «Карале, ә!» дип сокланып торабыз. Тик…
Тик барыбер аны фәкать күңел, җан, аң, тәэсир иң әүвәл Муса Җәлил янәшәсенә китерә дә куя, китерә дә куя. Татар халкының бөтен дөнья, ил, Ватан тарихында кем, нинди икәнлеген җаны-тәне белән белгән, аңлаган Сергей Смирнов, Константин Симонов – тагын бихисаплар! – М. Җәлилне Байрон, Лорка дәрәҗәсендә яд иткәннәр икән, бүгенге Рәсәйдәге безне танырга теләмәү өмете, идеясе җил искәндә күзгә эләккән чүп кенә ләбаса ул. Монда инде Рафаэль абыйның Казык йолдызы какшамас. Мәңгегә үз урынында. Әнә ич: татар халкы, гомумән, бөтен төрки гавамы үзенең кем, нинди икәнлеген фәкать Тукай белән аңлый, аңлата ала. Сөембикәләребез, Кол Шәрифләребез, Ядкәр ханнарыбыз бар. Аллага шөкер. Маяклар күп. С. Максуди, М. Вахитов, М. Солтангалиев… Шунда – Муса Җәлил. Идел-Урал штаты дигән дәүләти татлы хыялын Коръән тотып Плетцензее төрмәсендәге гильотина пычагы астындагы каны белән яд иткән шәхесләребездән ич.
Әлбәттә, М. Җәлил эзләре буенча татар әдәбияты дигән дәрьяга кереп киткән Р. Мостафин боларның чын асылын хәзер – ошбу дөньяда җитмеш ел гомер кичүе дәверендә тәмам белә инде. Тарихны, халыкларның, адәми затларның яшәү рәвешен һичкайсы – патша, император, президент – үз указлары бүреге белән каплый алмый. Бүрене кулга ияләштерергә мөмкин. Ләкин, Хемингуэй әйткәнчә, кешене юкка чыгарып була, тик аны җиңү мөмкин түгел. Рафаэль Мостафин – мәшһүр Гази Кашшаф дәвамчысы – Муса Җәлилнең нибарысы 38 яшьлек гомер кичүе, иҗаты мисалында татар халкының мәңгелек яшәүчәнлеген раслаган, дәлилләгән гаять илтифатлы затларыбызның алыштыргысыз берседер ул. Кем ул дип сораган сурәтләрендә аны, язучылар, рәссамнар хакына көнен-төнен кызганмый иҗат иткән Ирвинг Стоун кебек дияргә кирәк. Идегәебез булган. Ләкин халык аның хакында дастан иҗат итмәсә – ул кем? Онытылыр идедер. Шанлы Тукай бар, тик аны халкыбыз данламаса – ул кем? Бөек Җәлил һәлагеннән соң да исән. Әмма шәүкәтләрлек халык, бөтенебез, ахыр килеп, берәү булмаса – без кем?
Әгәр дә куш учка сыярлык бәләкәй Җир шарында гомер сөрүче адәми затлар бүген илаһи бер татар халкы яши, яшәячәк икәнлеген белергә, танырга, әңгәмә корырга, сәүдә итәргә тели икән яисә теләми икән, үз ихтыярларында. Сөбханалла, туфрагыбыз сукаланган, орлык чәчелгән, рухыбыз Тукайча, Җәлилчә, моны әйтүебез, белдерүебез Мостафиннарча. Тыйнак кына. Ипләп, сипләмичә. Ашыкмыйча, артык ашкынмыйча. Энәне кая кадап, җебен ничек йөртәсе икәнен анык белеп. Гөнаһыбызны танып, савабыбызны табып.
Шулай итеп, уртак мәсләгебез, өммәтебез, иманыбыз исән-сау икән, Рафаэль Мостафиннарыбызны онытмаслык итик әле. Хәлемнән килгән сурәттә шәхсән аны «Татарстанның халык язучысы» дип атар идем. Имзамны рәхәтләнеп, ихластан куеп. Мөһерен, тыннарын өреп, тиешлеләр – без сайлаганнар басарлардыр, шәт.
Әнә генә бит ул. Йөри. Күңеле күтәренке, әйткәннәре сабыр, мәгънәле. Димәк, яши. Яши икән, гел яза инде. Ак итеп, пакь итеп, Иман шарты белән. Елмаеп. Халкыбызга, һәммә кешегә саулык, мәдәт теләп.
Без Рафаэль ага Мостафиннарыбыз булу белән дә бәхетле әле. Чөнки бәрәкәтле Баулы төбәгендә 1931 елның 14 маенда дөньяга килеп, хәзергәчә егерме тугыз китап нәшер иткән бу затлы кешебезне җөмһүриятебезнең бар тарафында да олысы-кечесе кадерләп каршы ала, олылап озатып кала. Язуы, иҗаты, фәнни, җәмәгать эшчәнлеге белән әүвәлге бөтен илебездә танылган, әсәрләре дөнья халыкларының дистәдән артык теленә тәрҗемә ителеп чыккан, төрле газета-журнал, оешмаларның дәрәҗәле премияләренә, дипломнарына, ахыр килеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «М. Җәлил бүләге иясе» дигән исемгә лаек булган.
Үзе язганнары гына түгел, ә бәлки аның хакында язылган бихисап мәкаләләр, хезмәтләр дә гаять гыйбрәтле, хәтеребезгә, күңелебезгә, каныбызга шифалы сурәттә сеңеп калган. Ошбу нәрсә каләм иясе өчен үтә дә газиз, истәлекле фигыль.
Кеше гомере әүвәл-әүвәлтеннән фасыллар дәвамы, яшәлгән яшь белән түгел, эшләгән эш, кылган гамәл белән дә үлчәнеп килә. Бу җәһәттән караганда Р. Мостафин һичкайчан гаҗиз булмады, нәүмиз калмады. Шул инде: эш аты сукада, буразнада, чабышта сыналса, ир-егет туган халкының рух көзгесендә ни рәвешле чагылуында сынала. Ә ул исә беркайчан да, бәгъзеләр әйтмешли, «ачка үлсәм үләем, бәрәңге өяргә иелмәем» дигән шикелле булмады. Әйтик, Болак, Кабан күле кебек, мәркәзебезнең йөзек кашы саналырдай изге урыннарны яңартырга, мәңгелек итәргә омтылу хисе, фикере белән мөлдерәмә тулы мәкаләләре, китаплары үзләре генә дә асыл мәсләк, мәгърур максат нияте, ахырында, бизмәне бит.
Һәрхәлдә, татар халкының мәңгелек чылбыры тарихын, бүгенгесен, булачагын тәшкил иткән һәрбер мизгелгә Рафаэль Мостафинның фәкать игелек кенә кылу нияте белән сугарылган гомере, иҗаты күпләргә үрнәк, күпләргә маяк. Ә маяклылар адашмас, һәрвакыт алга гына барыр, уйлаган юл очына җитү бәхетен татыр.
ЯШЕННЕ ТУРЫЛЫЙ БЕЛГӘН ЗАТ
(Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиевкә – 50 яшь)
Хәзер язучы эше яшенне учка чорнап тоту белән бер шикелле тоела. Хикмәт сүзнең бәясе арзанаюда яки, киресенчә, гаять кыйммәтләнүдә генә түгел. Чираттагы азгынлыкны, аламалык, явызлыкны сүз белән генә алдыруы үтә читен – ул шуңа күрә үтә арзанайды. Инде дә хакыйкатьне кистереп, ярып саласың икән, моның өчен кайвакытны башың, җаның белән түләвең дә ихтимал – ул шуңа күрә бик кыйммәтләнде, тетрәндергеч, чирканыч, өшеткеч мисаллары бихисап. Язучылык хәзер менә шуңа күрә яшенне иярләүгә тиң ул.
Әйе, сүзнең кадере китте. Халыкны тамак кайгысы басты. Яисә бәгъзеләрнең череп баю хакына атасын-анасын, иманын сатарга әзер торуы, адәми затлар сөяге аша атлап йөрергә күнегүе, китапны өч тиен бер бакыр хәлендә калдырды. Кая карасаң да, монда көлке, анда фаҗига. Көлкеләре –телевизорда, театр сәхнәсендә, фаҗигасе – тормыш, көнкүреш сәхнәсендә.
Хәер, татар әдәбияты, әдипләре халык, аерым бер кеше мәнфәгате хакын ихлас хаклау уеннан читләшми, юлыннан тайчынмый әле. Бу җәһәттән, язучы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев иҗаты күз алдында күренекле үрнәк буларак тора. Әйтик, моңа аның чираттагы зур әсәре – «Утлы таба өстендә» дигән романы – бик күркәм үрнәк. Матбугатның төрле басмаларында, китапларда нәшер ителгәнгә күрә, аның эчтәлегенә, каһарманнарына җентекле тукталып шәрехләү хаҗәт түгелдер. Әсәрнең 1993 елгы сентябрь–октябрь айлары арасында мәгълүм вакыйгаларга, аерым алганда, Мәскәүдәге Ак йортны, андагы Дәүләт Думасы депутатларын мәсхәрәләүгә, урамга җыелган халыкны вәхшиләрчә кыйнауга, күпләрне корбан итүгә багышланган. Шунысын әйтү фарыз булыр: әдип, чыннан да, әлеге дә баягы яшенне учына гына урап тотмыйча, аны үз тәне аша фидакяр үткәреп, укучылары җанын афәттән саклап калырга омтылу рухы белән язган. Роман «Утлы таба өстендә» дип тикмәгә генә аталмаган ич инде.
Ә монысыннан алда Ринат Мөхәммәдиев зур танылу алган «Сират күпере» романын язды. Бу әсәр дә язучының дәһшәтле кара-кучкыл болытларга, тармакланып чатнаган яшеннәргә, җиһанны тетрәткән күк күкрәвенә үзенең күкрәген, дөрләп янган йөрәген ачып куеп каршы чыгуына тиң. Вәхши җәллад И. Сталинның үз иле халкын кыруын нәкъ менә татарлар – аның асыл улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевтән башлап керешүе хакында. Бусы Татарстан радиосыннан спек- такль рәвешендә дә тапшырылды, ахыр килеп, Р. Мөхәммәдиевне Габдулла Тукай бүләге, Төркиянең дәүләт бүләге иясе дә итте.
Күренә ки, әдип очсыз эчтәлекләр, мавыгу-маҗаралар тасвирлау артыннан кумый, ә бәлки язу каләме очын кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күперләре буенча үткәрә, Иманын утлы табаларда сыный. Шуны ук «Кенәри – читлек кошы» дигән романы хакында әйтү дә хак булыр Анысы котырынган бозыклыкны, азгынлыкны аяусыз рәвештә фаш итә, каләм иясен Яхшылык, Матурлык хакына көрәшүче сурәтендә гәүдәләндерә.
Ә гомумән, яхшылыкны, матурлык, кешелеклелек, мәхәббәт, табигатьне чагылдырып язганда, Ринат Мөхәммәдиев үзен тылсымлы, игелекле каләм иясе буларак күбрәк таныта. «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары, байтак хикәяләре аның чәчмә әсәрләрдә шигърилек тарафдары икәнлеген ап-ачык күрсәтә. Әдәбият түре- нә ул шундый ният белән аяк атлады да шундый ният белән үз укучылары куенына, күңеленә сыенды, теләктәшлек тапты. Асылда, ул үз холык-табигате белән дә игелекле затлардан. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һичбер каләмдәше белән телгә, пычакка-пычак килмәде, үз фикерен ипле, киң, тирән, саллы, дәлилле итеп әйтә, җиткерә белде. Әлеге сыйфатына ул һәрдаим тугрылыклы. Ихтимал, шушы сыйфаты, шушы гадәте, шушы холык-фигыле аны сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе итеп үстергәндер, таныткандыр да. Хәер, ихтимал түгел, ә бәлки тәгаендер, тәгаен. Ул ишле игенче гаиләсендә дөньяга килгән, көн күрмешнең ачысын-төчесен байтак татыган, халык тарихын, хәзерге тормышын яхшы, төпле белә, җөпләп, тасвирлап яза, җанына иңдерә, фикеренә сала. Әлеге нисбәттән аның иҗаты да халыкчанлык хисе белән сугарылган, кешеләрнең үз ышанычларын җуймаска чакырудан гыйбарәт.
Нихәл итәсең, еллар, фасыллар, көннәр-сәгатьләрне авызлыклап, тезгенләп, вакыт тәгәрмәчен тырнакларына күсәк тыгып туктатып булмый. Карасана әле: кайчан гына беренче шигырьләрен сырлаган, беренче мәкаләләренең, хикәяләренең матбугатта дөнья күрүләренең тыелгысыз шатлыгын кичергән Ринат Мөхәммәдиев бүген инде ярты гасырлык гомеренең икенче яртысы таңын каршылый. XX гасыр уртасында туган, ә хәзер шул гасырны түгәрәкләргә дә җыена. Канлы, дәһшәтле, газаплы гасыр. Шул ук вакытта мәшһүр дә, шәүкәтле дә гасыр. Тарихны төзәтеп, үзгәртеп булмый. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дөньяга килгәнсең икән, бар омтылышың, максатың вакыт галиҗәнабына, замандашларыңа кеше икәнлегеңне миһербанлы, өммәтле, иманлы булып кына раслый аласың. Ринат Мөхәммәдиев – шуны тәфсилле раславы белән бүген үк бәхетлеләр кавеменнән.
Иң мөһиме, теләгән шәттә, ул яшенне дә турылый алырдай затлардан. Ул аны, кызган кылыч итеп, Матурлыкка, Батырлыкка каршы мәңге күтәрмәве белән бәхетле булсын.
12 декабрь, 1998
ЭНҖЕЛЕ МИЗГЕЛ
Әгәр дә бүген чиксез озын Идел, Чулман елгаларының юеш комлы, очлы ташлы яры буйлата авыр йөк көймәсе, корабы тартып барган татар бурлаклары килеп чыкса, алар, көчәнә-көчәнә, чиләнгән ләмкеләре кызу-кызу тыннарына ирек биргәне кадәрле сузып-сузып:
Без биш бала үстек – бер йодырык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта, ай… –
дигән көйне җырлап барырлар иде шикелле.
Хәер, азат болгар-татар дәүләтләре үз халыкларын бурлак итеп тотмаган, ләмкене аңа соңрак бүтәннәр, тик ләмкегез алтын булыр дип салганнар.
А-а, алтын ләмке?! Рәхәтләнеп, ур-ра! Алга!
Ә алтын ләмке, тәнне кисеп үтеп, җанны телгәли ул.
Шулай итеп, тиңсез Сара Садыйкова, бүген иң күп җырлана торган көйгә салган шигыре белән Роберт Миңнуллин татар халкы язмышын, әнкәй аша ил язмышын күрсәтә. Шагыйрь кешеләргә әллә ни бирми дә кебек. Ләкин сорыйлар бит, алалар.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Сай, тар Сөн инеше тыныч кына агып килә, агып китә дә, милли сәхнәбездән, радио, телевидениебездән ташып, ургып чыккач, көч-гайрәтле Чулман, Идел сурәтендә халык җаны дәрьясына барып кушыла…
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
…ә кушылганның соңында без, адәм балалары, әнкәй янында гына түгел, бәлки фани дөньяда да кунак кына икәнлегебезне тагын бер тапкыр искәртеп куябыз. Озакламый шуны яңадан онытып җибәргәләвебез генә кызганыч.
Әлеге иҗат үрнәге хакында мондый ук фәлсәфәгә бирелүне кемдер урынсызлыкка, арттырыбрак әйтүгә санар. Һич юк. Әйбәт, тәэсирле шигырь чәчәккә тиң. Ә ул укучыдан үзен күңел күзе белән, яратып кабул итүне дә сорый әле. Шушыңа ирешсә, әлеге чәчәккә иртәнге чык тамчысы куна да, ул тагын да матуррак, гүзәлрәк төс ала. Әлеге сыйфат Робертның шигырь үрнәкләренә дә хас. Шул чакны аның, ямьсез кабырчык ачылып, эчендә ахак энҗе җемелдәп киткәне сыман, гаҗәеп бер үзенчәлеге балкып куя. Теге таң чыгы кинәт кенә укучының күзеннән тамып төшкән күз яшенә тиң күренешкә әйләнә. Менә бер өлге. Ул озын итеп – «Кечкенә бер авылдагы бер башлангыч мәктәптә укучы кечкенә малайлар турында моңсу шигырь» дип атала. Бөтенләе белән укыйк әле.
Беләсезме ничәү без?
Бөтенебез бишәү без!
Биш партада – бишебез,
Мәктәптә биш кеше без.
Беренчедә – Ким, Хәлим,
Икенчедә – Рим, Сәлим,
Өченчедә – Мирсәлим.
Юк ла, алтау икән бит
Укытучы белән без!
Барыбер күңелсез шул –
Үзебез дә беләбез.
Тәнәфескә чыксак та,
Шау-гөр, чыр-чу киләбез,
Башка малайлар кебек
Елмаймыйбыз, көлмибез.
Сез ник моңсу дисезме? –
Анысын без белмибез.
Без бик аз бит мәктәптә –
Бәлки, шуңа күрәдер?
Нишләп без күп түгел соң?
Бәлки, зурлар беләдер?!
Биредә баягы күз яше соңгы ике юлдан саркып чыга. Малайлар үзләренең бишәү генә икәнлегенә моңаешып утыра. Бу аларның бүгенге көннәре хакында гына уйланышуы түгел. Алар үзләренең иртәгесе өчен кайгырыша, каңгыраша. Ахыр килеп, Илнең, хәтта дөньяның ук киләчәк бөтенлеге өчен. Җитмәсә, араларында тансыкка чәч толымыннан тартырлык бер кыз да юк.
Дөрестән дә, Миңнуллинның иҗатын тоташлый гөлбакча гына тәшкил итми. Язын сокланган чәчәкләрен көзен, сулгач, таптап йөрүчеләр бар. Шагыйрь әлегедәйләрне кайта-кайта искәртә. Шуңа күрә аның шигырьләре вакыты-вакыты белән нәфис, нәзберек бакча чәчәкләрен хәтерләтсә дә, алар иң әүвәл шул ук бакчадагы гөлчәчәккә йә урмандагы, кырдагы, тирән чокырлардагы гөләпкә тартым. Күз явын алырдай булсалар да чәнчәләр. Бармакны да, йөрәкне дә. Өлкәннәргә аталган әсәрләрендә генә түгел. Тормышның, яшәүнең матурлыктан әүвәл авырлык та икәнлеген балалар өчен язылган шигырьләрендә дә тоеп, бармакка шырпы кадалгандагыча, сискәнеп киткәнеңне сизми дә калырлык. «Арбада барганда» әсәре шул җәһәттән сәер. Болай ди:
Нин-ди юл бул-ды соң… бу?
Чо-кыр-мы, юл-мы соң бу?
…Һәр а-дым-да си-кәл-тә
Һәм та-гын да си-кәл-тә…
Бер караганда сүз уйнату, күз камаштыру гына ише. Әмма төптән уйланган исәптә аң киңлегендә, күңел түрендә, оясыз калган кош хәлендәге кебек, сагаю, пошыну, борчылу, сискәнү хисе чәбәләнергә, чәпәләнергә керешә. Туктале, бу нинди юл? Без ата-бабаларыбызны, әби-әниләребез, үзебез, тоташлые белән халкыбыз, милләтебез, гомумән, үткәнебез, бүгенгебез, хәтта киләчәгебезне үк әүвәлге, хәзерге «сусаниннар» шундый чокыр-чакырлы, сикәлтәле, сикертмәле юлга кертеп адаштырдылар, изаладылар түгелме соң?! Менә сиңа балалар шигыре!
Шагыйрь, әнә шулай итеп, йомшак җәя дә катыга утырта. Ахырда ул, оран салгандай, туры, тигез, ышанычлы юл күрсәткәндәй, бердәнбер хакыйкате тарафына әйдәгәндәй, эре хәрефләр белән нәтиҗә ясый: Юк, болай булмый бу, төшик тә җәяү генә барыйк әле рәхәтләнеп!
Ягъни, үзебезчә, үз юлыбыздан баруы хәерлерәк, диюе. Чәнечкеләр гүзәл гөлчәчәкне чәнчүдән курыкмый.
Әлеге рәвешчә, күңеле түрендәге сурәт кошын шагыйрь үз укучысының фикер киңлегенә очыртып җибәрә. Фикере үзәктән киңлеккә омтылыш көченә корылган алымы белән Р. Миңнуллин әле генә фараз кылынган гөлчәчәкне хәтта татарник сурәтендә күз алдына китерерлек дәрәҗәгә ирешә. Хәтерлисезме?
Ексалар да тора да баса,
Турая да чәчкә ата бит
Лев Толстой агабызны да
Сокландырган чая татарник.
Бу – Хәсән Туфанның вафатыннан соң җыеп нәшер ителгән «Гүзәл гамь» җыентыгындагы «Тик сәлам бу» шигыреннән1.
Шушы сыйфаты белән Роберт Миңнуллинның иҗаты һичбер татар шагыйрьләренекенә охшамаган. Хәер, шагыйрьләр, А. Блок язганча, бер-берсенә охшаш булуларыннан битәр бер-берсеннән аерылып торулары белән кызыклы. Ошбу җәһәттән бакканда, Роберт – шагыйрьләр гөлбакчасында әнә шул чыдам татарниклыгы белән чын татардыр ул.
Меңьеллык болгар-татар шигърияте тарихта сикәлтәле, каргышлы, тик туры, гөнаһсыз юл үткән икән, аңа фәкать әлеге юл читендәге чыдам, горур татарник кына какшамас рух, чиксез илһам биреп торгандыр шикелле.
Үткәннәрне эзли, тыңлый күңел
Ерак калган еллар авазын.
Ә җанымда Болгарстан күргән
Һәлакәтнең тоям газабын…
Газап тойган, кичергән кеше генә алдагы һәлакәтне кисәтә ала… Кисәтә, димәк, дәвасын анык белгәнгә күрә кисәтә. Роберт – дәвамлы, якты иҗат әһеле, тарафдары. Аны укыйлар, җырлыйлар. Күпләр күпне булдыра. Тик һичкемнең яратмаган язучыны көчләп укыту кулыннан килгәне юк әле. Аның балаларга атап язганнары Шәһрезадә әкиятләренә тиңдәш төстә өзлексез дәвам итә, тормыш һәлакәтен көн саен чигерә бара, шуның белән яшәүнең мәңгелеген, әлеге мәңгелекнең өзлексез яшәү рәхәте, шатлыгы, бәхете икәнен дәгъвалый, раслый. Ул – шифалы җан иясе. Куркудан котылырга теләгән бала караңгыда үз-үзенә җырлаган сыман, Миңнуллин мәңгелек чоңгылы читенә кисәткеч шәм кабызып куюны һичкайчан онытмый.
Кыш зәмһәрирендә кояш тирәли – салават күпере, ә иң хәтәрендә – ян-ягында тагын ике кояш барлыкка килә. Шул чакны туңган тән җылынып китә, күңел яхшыга ымсынып куя. Робертның иҗат өлгеләре дә җылыта, яктырта, нур, иман сеңдерә. Аның шигырьләрендә табигать фасыллары, балалар ише, кулга-кул тотынышып, тезелешеп бара. Болытлы көнне салават күпере булмый. Ә балалар Роберт абыйлары шигырьләре бәйләмендә аларны һәрчак күрә. Ул бала күңелендә аң, зиһен, акыл, хыял җимеше өлгертү хакына иң әүвәл үз җаны чәчәгенең таҗ яфракларын коя. Кызыл чия бирер өчен, туфрак чәчәк коелуын сорый. Шуңа күрә Р. Миңнуллинның шигырьләре нәфис кенә түгел, ә бәлки көчле дә.
…Болай булмый дип,
Күпме баш ватам,
Нәрсәдә икән
Дип минем хатам? –
Кояшка карап,
Кояшта ятам!
Әкәмәт инде. Ә метаморфозамы? Юк. Мәгънә! Кояшта яткан килеш кояшка карыйсың икән, димәк, күк, дөнья, галәм чиксез; әнә бала тагын бер кояш тапкан, бу юлы – үзенекен!
Шулай, кешеләргә ошыйсың килсә, аларның аңын, җанын бәһали бел.
Кыскасы, 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш төбәгендә дөньяга килеп, инде җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать әшлеклесе, М. Җәлил бүләге, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара мактаулы диплом иясе шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган «Күчтәнәч» атлы китабы быел Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
Үз эшенең, осталыгының мәсләген, иманын кешеләр бәхете хакына кол итә белгән иҗат әһеле – мәңгелек азат ул. Ә мәңгелекнең һәр мизгеле билгеләп куелырга лаек.
АЙ БАТКАЧ
(Язучы Габделхәй Сабитовның тууына – 70 ел)
Ул Минзәлә төбәгендәге Югары Тәкермән авылында 1931 елның 23 июнендә дөньяга килгән. Күзкәй дигән авылның урта мәктәбен тәмамлаган. Татар халкының рухи дөньясында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Үлемсез Акылгали» дигән хикәяләре, әкиятләре, «Кичерелмәс гөнаһ», «Гарасат», «Ай сукмагы» дигән пьесалары белән танылып калды. 1976 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. «Тармаклы яшен» атлы китабы аның гомер, иҗат йомгагы булды бугай.
Хәтер дигән нәрсә язгы инештәй ургып ташучан. Бу хәл без адәми затларның язмышына язган, күрәмсең. Әле кар яуганы, әле яшен яшьнәгәне шикелле. Шуның кебек, кайчан гына Фатих Хөснинең, бер учма чал чәчен сыпырып алганы соңында, өйгә ут капкандагы чагындагыча ялкынланып сөйләгәннәре истә. Хәсән Туфан чыкса, җан учагы дөрләп китәр. Хәсән Сарьян әйткәндә, тынычлык, сабырлык килер булды. Габделхәй Сабитовның тыйнак кына итеп сөйләвеннән җылылык иңәр иде.
Габделхәй Сабитовның яшәп дөнья куймышыннан соң әллә күпме вакыт үткән дә киткән икән инде. Тик аның әтиләребез кулындагы тугызлы чалгы, әниләребезнең җанын кыйган уракмы ише бераз бөкрерәк гәүдәсе, болгарларча җирән чәч, мыек-сакалы искә төшкәндә, ул тере, сау сурәттә күз алдына килә дә баса.
Күңелгә «Нәрсә юк әле соң?» дигән уй кергән мәлләрдә, кемдер белән хәл-әхвәл белешүләрнең ихласлыгын теләгән шәтләрдә, ул – Габделхәй Сабитов җитми сыман булып киткәли. Язучыга арадашчы, аркадаш кирәк. Ошбу җәһәттән аны алыштырыр. Мәгънә сүзле Мәгъсүм Хуҗин белән, әйтик, Рәис Даутов, Наис Гамбәр кебекләр бар барын. Боларга узып барышлый гына булса да ихлас сәлам иңдерү, аларның «вәгаләйкем» дип әйтүен хуш кабул кылу әйбәт. Шулай да, шулай да, шулай да… Габделхәй Сабитовның:
– Ни майтарыш? Нишлисең? Мин мондый бер хикәя язганыем әле, малай, – дип эчтәлек сөйләүләре – үзе бер гомер иде ул. Кайдадыр сине ашыккан җирең, ашкынган эшең көтеп тора; тик аны бүлдерү, сүзенә колак салмау, үз мәнфәгатеңне уйлау аның янында иманыңнан бер мизгелгә ваз кичүгә тиң иде шикелле. Әйтә белде, тыңлаттыра белде. Бүтәннәр, гадәттә, ашыгучан, кабаланучан, дөнья куучан. Болары рәтендә Габделхәй Сабитовның рухы тансыклаган җиргә ут күреп яуган яңгыр сыман кирәкле, сүзе җанга шифалы иде.
Каударланмады, чәпчемәде, гайбәт сөйләмәде, сорамады, таләп итмәде. Үз үсәрен белеп үскән юа, үз пешәрен белеп пешкән каен, җир, кура җиләге, үз өлгерәсен белеп өлгергән чикләвек, үз җитәсен белеп җитешкән бәрәңге кебек.
Татар мәдәниятенә хәл кадәре көч куеп, үткәнебездән киләчәгебезне барлау җәһәтеннән, һәрбер татар язучысына хас рәвештә, теш казнасын кан чыкканчыга хәтле кысып түзгәннәрдән берсе шул иде инде – Габделхәй Сабитов. Талпынган кош. Үз оясыннан гөмбәзенәчә менә алмый калган тургай йә керәшә баласы. Үз йөрәген тегермән ташыдай теши алса да, йодрыгын учлап, дөнья өстәленә дөбердәтеп суга алмады.
Хәер, аның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында әйбәт режиссёрларыбыздан берсе Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган «Гарасат» дигән трагедиясе тормыш-көнкүреш галәмәтләре, фаҗигасе бугазына мең чылбыр буган татар халкының, ни аяныч хәлдә калып та, һичкайчан билен бирмәс рухын тантана итү рәвешендә кабул кылынган иде. Бу әсәрне Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы белән генә янәшә куярлык. 1912 елгы вакыйга. Үз иленнән авылы белән сөрелеп, Лена елгасы төбәгендә үз-үзләрен сәясәт кендеге итә белгән татар кавеме. В. М. Ульяновның «Ленин» дигән кушаматы әлеге шул вакыйгалар тәэсиреннән, кичерешеннән алынган. Димәк, җаннары гөнаһсыз кыелган татарлар рухыннан да, тикмәгә түгел. Шуңа күрә дә «Гарасат» спектакле, бигрәк тә анда яңгыраган җыр соңында тамашачыларның, бер-берсеннән уңайсызланмыйча, күзләренә яшь килә торган иде.
Язучының үз халкы данлаган бер әсәре булсын да кереп ятарга уңайсызланмастай, оялмастай кабере булсын ул. Габделхәй Сабитовча.
Бу яктан аның дача төзеп керү кыйссасы хикмәтле. Имеш, зур бер ташлама ясап, эттән сөяккә димәктәй, бер дә бер заманны Татарстан язучыларына бакчачылык ширкәте бүлеп бирмешләре. Васильево бистәсеннән ары уң кул тарафтан, җәяүләп ярты сәгать юллык урыннан. Шундагы кирпеч заводы, шагыйрь Шамил Мәннаф әйтмешли, яүҗүҗ-мәэҗүҗдәй умырып алганның соңында калган кызыл, үзле балчыклы урыннан. Габделхәй Сабитов хатыны Фәтхия ханым белән, йорт төзү мәшәкатьләрен, маҗараларын Сират күперен кичкәндәй итеп, үз йортлары тирәсен, җирен гөлбакча иттеләр. Яшелчә, җиләк-җимеш дип түгел. Чәчәкләр үстереп. Мәгънәле. Габделхәй Сабитов, җирдә казынып, гүрдәгедәй үзле балчыкны да татар болай итә ала ул дигәндәй, үрнәк күрсәтте. Үрнәк кенә түгел шул. 1975 ел бит. Татарга әз генә мөмкинлек бир, аркалыгын төшер, тышавын чиш – ул ташта да чәчәк үстерер. Ул менә шушыны сүзсез дәлилләде, раслады да күрсәтте.
Ул Фәтхия апа белән үзләре үстергән чәчәкләренең орлыкларын, бүлбеләрен тирә-күршедәге язучыларга, димәк, халыкка өләшә иде. Әгәренки аларның түреннән узган чакта Габделхәй абыйның сәламен ишетмәсәң, ни кояшлы көн дә сүрән тоела сыман иде.
Берзаманны, Габделхәй абыйның вафатыннан соң, аларның дачасы каршысыннан узып барышлый, Фәтхия апа:
– Әхәт, монда кереп кит әле, – дип эндәште, асыл, пөхтә бакчалары сукмагыннан түргә узгач, ул: – Габделхәй абыең сиңа дип кызыл карлыган үрчеткән иде. Казып алып биримме? – диде.
– Аннары, Фәтхия апа, аннары, – дидем.
Шунда – ул утыртып, үстереп куйган җирдә калды. Үссен.
Кеше васыятен җан туфрагыннан күчереп булмый, ярамый, кушылмый. Истәлеге җимешеннән кадерлерәк.
Кадер һәрчак истә.
Шуңа күрә истәгеләр исән-саулыгы дәвамында кадерле дә.
Күпме чакырып, дәшеп йөрүенә карамастан, өенә (фатирына) кермәдем. Мондый гамәлне холык-фигылем тартмый. Ә Илдар Юзеев әйтмешли, «напрасны». Кирәк булгандыр, шәт. Хәер, үкенечле түгел, аның, Габделхәй абыйның, үз улы хәрби кеше Булат турында, музыкант кызы Зөлфия хакында тыйнак кына, сөенеп, җәелеп сөйләгәннәре, дөнья болай ул, энем, дип, миңа үзем дә хәттин ашып белгәннәрне аңлатырга теләве – боларның һәммәсен онытырлык түгел. Үзем дә беләм, янәмәсе. Ә югыйсә өлкәннәрне тыңлау, бигрәк тә гаилә тоту турындагыларын тыңлау, аңлау, кабул итү һичкемгә ни артык, ни зыян түгел ләбаса. Кемнеңдер үз зарын, эшен, мәсләген, күрәзәлеген, йомышын, киңәшен тыңламаган, күңеленә алмаган, бәгыренә салмаган зат язучы була алмый.
Ул исә була да, булдыра да алды. Чөнки үзеннән уздырган каләм ияләрен дә яратты. Ул мәктәп укытучысы да иде шул. Ә һәрбер мөгаллим, үз шәкертенең үзенә караганда гыйлемлерәк булганы сурәттә генә, яшәвенең төп асылына ирешүе белән горур, ахыр чиктә мәгърур.
Үземнән ике дистә ел чамасы өлкәнрәк булып, язмышым күперендә ары таба барышлыймы, капма-каршы килешлиме очрашкан Габделхәй Вәли улы Сабитов хакында фәкать менә шушылай гына язарга җөрьәт иттем. Чөнки ул – хәтернең умырзая төсендәге, юкә чәчәге исендәге, арыш серкә очырган мәлендәге, инеш яры буендагы ташларга кырау төшкәндәге, яшьтәш, өлкән, вафат язучыларның киштәләрендәге китапларын күреп, тотып, укып карагандагы чакта һәрвакыт яныбызда, янәшәбездә генә кебек.
Тулган айга караган вакытта адәм баласын уй баса. Татар халкының Габделхәй Сабитовтай тыйнак язу осталарын барлаган, искә алган мизгелләрдә ай яктырыбрак, тик моңсуланыбрак китә төсле. Аны дөньяга китергән Минзәлә тарафындагы юкә агачларының алтынланып, ахакланып чәчәк атканы шикелле.
Тормыш итү, гаилә кайгырту кебек, татар гавамындагы баштан ашкан мәгълүм мәшәкать, ыгы-зыгы, кытлык, ихтыяҗ аңа Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән язу куәтен, куәсен, тышауланган атның, ычкыныплар торып, тугайларга, болыннарга, кырларга ашкынганы сыман итеп, көнләшер дәрәҗәдә иреккә чыгартырга юл бирмәде. Югыйсә дистәләгән гүзәл хикәяләре, берничә пьесасы белән генә телгә кермичә, романнар язу ихтималы да бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.
Ай калка да бата, батар да калкыр…
июнь, 2001
ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ
Бу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як- тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.
Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?
Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.
Казан шәһәренең Ватаныбыздагы беренче марксист Николай Федосеев, народниклар Вера Фигнер, Николай Кибальчич, большевиклар В. И. Ленин, Н. Э. Бауман, X. Ямашев, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, М. Вахитов, А. И. Рыков (Лениннан соң совнарком председателе) исемнәре белән бәйле икәнен без яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз. Алар арасында кешеләрне горур булырга өндәгән Алексей Максимович Горькийны да атау бик куанычлы. Ул инде Казанка, Кама һәм Идел елгалары өстендәге акчарлаклар гына ирекле булуын, ә кешеләрнең тормыш төбендә яшәгәнен бик яхшы белгән. Һәм «Кеше – горур яңгырый!» дип, «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» язып, патша белән аның ялчыларына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән. Бу җырларны ул «Балачак» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрендә тасвирлаган газап-михнәтләрне башыннан кичергәч, Казанда тормыш университеты үткәч язган.
Дөньяны тамырдан үзгәрткән Ленин – әле Владимир Ульянов чагында, тормышны төптән аңлаган Горький – әле Алексей Пешков вакытта, Казанның Державин бакчасында кайчандыр эленеп торган «Этләр белән татарларга керү тыела!» дигән шакшы язуның ни икәнен белмәгәннәрме соң?! Алар соңыннан, бергә очрашкан вакытларында, революция турында чиксез күп әңгәмә корганнар, бәхәсләшкәннәр. Шунда, ихтимал, Казанны, заманында Алексей Максимович пешергән икмәкләрне, милли күмәч-калачларны да искә төшерми калмаганнардыр. Һәр икесе дә – Идел бөркетләре ләбаса, һәр икесе Казанда үз университетларын үткәннәр. Ленин студентларның данлы сходкасында катнашкан, сөргенгә сөрелгән Горький листовкалар басуга, таратуга булышкан, төрмәгә ябылган.
Чын интернационалистлар булган бу даһилар безнең яхшы күңелле, тыйнак, көчле рухлы, чиста уйлы халкыбызны яратканнар, хөрмәт иткәннәр, аның борынгы тарихын, мәдәниятен яхшы белгәннәр. Ленин татар милләтенең белемле, грамоталы икәнен язган. Ә Горький аңа мондый бәя биргән: «Аек акыллы, чиста, эш сөючән, күңел йомшаклыгын максатка ирешүдәге тырышлык белән бәйли ала торган татар халкын мин бала чагымнан ук белеп киләм».
Ленин да, Горький да рухи һәм көрәш көзгебез Габдулла Тукайның тормышын, язмышын һәм иҗатын яхшы белгәннәр. Ленинның Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декретка кул куюы азатлык, бәхет һәм үлемсезлек мәгънәсенә ия. Ә Горький язучыларның Бөтенсоюз съездына үзен Татарстан язучылар оешмасыннан делегат итеп сайлауларын теләгән, революциягә кадәр дә, аннан соң да татар язучылары белән хатлар алышкан, әсәрләрен русча чыгарырга булышкан.
Шуңа күрә халкыбыз аларга рәхмәт хисләрен йөрәгендә йөртә һәм бу хисләрне үз язмышыннан һичкайчан төшереп калдырмас.
М. Горькийга багышланган тантанага без яңа революцион башлангычлар һәм рухи омтылышлар – үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү шаһитлары, тарафдарлары, шуңа булышучылар буларак катнашабыз. Ленин идеяләре һәм Горький хыяллары яңа көч белән яңгырый. Ленин «Вайтер, вайтер, вайтер!» – «Алгарак, алгарак, алгарак!» дигән сүзләрне кабатларга яраткан. Горький да алга барырга һәм алда безне ни көткәннән курыкмаска өндәгән, җиңүебезгә ышанган. Үзгәртеп кору– ленинчыл кырыс ихтыяҗ ул. Горькийның совет кешеләрен дөньяны үзгәртеп кору пионерлары итеп данлавы бу ихтыяҗның чынга ашасына ышандыра.
Алексей Максимович Горькийның зур язмышлы тормыш юлы һәм үлемсез иҗаты безнең катлаулы омтылышларыбызга, җиңел булмаган көндәлек эшләребезгә, чын кешеләр – горур совет кешеләре булып үсүебезгә көч-куәт бирсен.
26 март, 1988
ИҖАТ ЧИШМӘСЕ
(Каләмдәшем хакында сүз)
Бер дә бер заманны иртәнге якта Татарстан радиосын тыңлап утыра идем. Бик тә таныш бер дус егетнең хикәясен укый башладылар. Кәефем күтәрелеп китте. Карале, мәйтәм, күпме аралашып та, арабызда шәп, яңа язучы өлгереп җиткәнлеген белми йөргәнбез икән.
Ничек яза бит әле: «Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә, яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте» («Әй язмыш, язмыш…» хикәясе).
Яисә менә тагын: «Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли» («Уйлану»).
Башта ук шуны искәртеп үтим әле: әлеге юллар – хикәяләрнең башламы. Чагыштырып карасаң, нәкъ чишмә кебек инде: җырлап, тыелгысыз төстә ургып чыга да хисләреңне үзенә ияртеп алып китә. Фирдәвес Зарифның хикәяләре, челтерәп аккан инеш сыман, сүздән-сүзгә, юлдан-юлга йөгерекләнә бара, ары таба һаман саллылана, аннары мул сулы, тирән чоңгыл шикелле бөтереп ала, һәм менә шул мизгелдә кешенең язмыш дәрьясы ачылып киткәндәй була. Бу – язучының осталыгы, табигый осталыгы инде. Шундый башламнардан соң укымый кара син ул әсәрләрне!
Әлбәттә, бу – бик куанычлы хәл, язучының күркәм сыйфаты. Ул сыйфатка ия зат – татар әдәбияты дигән олы дәрьяда иркен, ышанычлы йөзәрлек, үз җилкәнен киереп җибәргән Фирдәвес Зариф. Әгәр дә аны урамда-фәлән очрата калсагыз, шаять, танып алырсыздыр – аның болгар ата-бабаларыбыз кавеменнән икәнлеген бөтен йөз-кыяфәте, холкы кычкырып әйтеп тора: зәңгәр күз, җирәнсу сакал-мыек, җыйнак сүз, тыйнак, әмма төпле фикер иясе.
Дөрестән дә, ул тумышы белән Яшел Үзән – элеккеге Норлат төбәгендәге Күгеш авылыннан. Ә ул авыл, риваятьләргә караганда, тарихи болгар заманнарыннан ук яшәп-торып килә икән. Әлеге төбәктә Болгар дәүләтенең терәкләреннән берсе саналган Кирмән каласының урыны хәзер дә аермачык диярлек беленеп тора әле. Һәрхәлдә, археолог галимнәребезгә Болгар тарихының мондый манзаралары шик-шөбһәсез. Инде дә килеп, ул борынгы авылдан ничек итеп бер каләм иясе килеп чыкмасын ди?! Ә язучы булыр өчен, аеруча аның да чәчмә әсәрләр дип аталганына – чын-чынлап каторга эшенә тиң төп өлешенә кереп китәр өчен, бигрәк тә шунда үз-үзеңне танытыр өчен, ай-һай, нинди тормыш, яшәү мәктәбе үтәргә, әлеге «мәктәп»тә гаять тә катлаулы сынау алырга кирәк ул. Әле миннән чагыштырмача яшьрәк каләм иясе булса да, Фирдәвес Зарифның язганнарында акыл ияләренекенә тиң фикер агышы җәйрәп ята.
Ничектер бервакыт, үтә барышлый дигәндәй, ул миңа үзенең элек шахтёр егет булуы турында әйткән иде. Аның какча буй-сынына карап:
– Синме? Шахтёр егетме?! – дип гаҗәпләнгән идем.
Ул, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп:
– И-и, Әхәт абый… – дип кенә куйган иде.
Аның шушы «и-и» диюендә шактый авырлык кичергәнлеге сизелеп, бөркелеп киткәндәй тоелган иде.
Карасана, күз тимәсен: Фирдәвес – автохуҗалыкта, химия заводында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ары таба Кузбасста (Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре) – шахтёр, басмаханәдә – басмачы, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубы директоры, Татарстан радиосындагы музыка редакциясенең һәм әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең әдәби мөхәррире баскычларыннан үтәргә өлгергән. Хәзер исә ул «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.
Ә шул арада, бактың исә, кеше-карага сиздермичә генә, саллы-саллы әдәби әсәрләр иҗат итеп ята икән ләбаса!
Һәм нинди әсәрләр әле!
Без инде, «тере классиклар», дөньяның ачысын-төчесен татыган дигәндәй, көне-төне яза-яза, каләмне, кәгазьне күралмас дәрәҗәгә җиткән, әзме-күпме дөнья гизгән, укый-укый күзебезне чирләштереп бетергән; хәзер ис китәр нәрсәләребез, шәхесләребез дә калмагандыр кебек.
Юк икән шул. Яшиселәребез алда икән әле, алда. Сөенердәй нәрсәләребез – сулган чәчәк, йә булмаса күзе тибүдән туктаган чишмә түгел икән әле. Тормыш Фирдәвес йөзендә дә безне сокланудан мәхрүм итмәгән икән.
Илтифатыгызны менә тагын бер өземтәгә юнәлтим әле: «Яр буенда дулкын кагып, комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни?..
Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде…
Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе?» («Пар дулкын»).
Фирдәвес Зариф әнә шулай Табигать белән Кешене янәшә куеп тасвирлауны, гәүдәләндерүне үз итә, тормышның капма-каршылыкларын фәйләсүфләрчә үтә сизгер тоя, яшәүнең мәңгелектән мәңгелеккә рәхәт тә, михнәтле дә сәфәр икәнлеген раслый, кире каккысыз рәвештә дәлилли.
Шуның өстенә ошбу каләм иясенең иҗатында, алыштырып, бутап булмастай үтә дә миллилек хисе көчле. Ул ана телебез- нең егәрен, халык язучысы Гариф Ахунов әйтмешли, «җелегенә төшеп» белә дә, куллана да. Бу сәләте бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләрендә (ә аларны укуы өлкәннәргә дә сабак, гыйбрәт бирерлек) бигрәк тә күркәм, затлы булып чагыла. Гомумән, аның язганнары, әйтик, түбәтәй чигү остасының бер сәйләнне икенчесенә җөпләп-җөпләп тезгәне сыман, хәрефне хәрефкә, сүзне сүзгә, җөмләне җөмләгә шартын китерергә омтылып, татар теленең бар нечкәлекләрен файдаланырга тырышу, шуңа ирешә алу белән сугарылган: «Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды» («Эшче кырмыскалар»). Тойдыгызмы икән? Бу – кеп-кечкенә бер кырмысканың зур бер дөньядагы халәте! Без дә шундый.
Моның ише үрнәкләрне Фирдәвес Зариф иҗатыннан кинәнеп чүпләп утырырга (мул итеп!) мөмкин булыр иде. Хикмәт каләм иясенең осталыгын исбатларга тырышудамыни? Хикмәт – ошбу очракта мондый исбатлауның һич кенә дә хаҗәте булмауда!
Фирдәвес Зарифның иҗатына адәм балаларына, кирәксә, соклану хисе белән карау, кирәксә, аларга чиксез кызганып багу хас. Кыскача әйткәндә, ул әсәрдәге образларны берьяклы итеп түгел, ә уңай һәм тискәре сыйфатлары да булган затлар итеп сурәтли.
Әлбәттә инде, ниятенә керешкән шәттә, аның әсәрләрендә дә «тырнак астыннан кер тапмаслык» түгел. Хәзер исә ниятем – моннан тайчанып тору. Хикәяләре моңа тулы хокук бирә. Бусын, күзгә-күз карап, үзенә дә әйтеп була аның. Ул – тыңлаучан, киң күңелле, ачык йөзле егет. Инде дә илһам җилкәнен киереп, әдәбият атлы дәрьяга мөстәкыйль чыгып китәргә җөрьәт иткән икән, аңа хәерле юл, уңайга искән җил телик әле. Калганы исә – үз эше. Иң мөһиме, ул әдәбиятның җиңел кәсеп булмыйча, ә бәлки кәйлә белән күмер чабу икәнлегенә тәмам төшенеп җиткән инде. Безгә, укучыларга исә, аның күңеле, аң учагы тирәсендә ялгызыбызмы, бергә җыйналышыпмы утыру, ниһаять, рух бөтенлегенә ирешү бик юанычлы, шифалы булыр! Әлхасыйл, без татар рухының сулмас чишмәләрен шушы Фирдәвес Зариф кебек иҗат, иҗтиһат кешеләре тотып тора да инде.
СОҢГЫ МАЯК
Язучыга ике сыйфат кирәк: гаделлек тойгысы һәм тормышның, яшәүнең тетрәүләрен үз йөрәгең аша үткәрү. Менә шул нәрсә хакыйкатькә өйрәтә дә, шул сабак язучы зинданыннан коткара инде. Шуннан соң ул үз тормышын бөтен халык, милләт язмышына бәйли алу үзлегенә, бәхетенә ия була.
Татар әдәбиятында мондый каләм ияләре бихисап булды. Барчасын санап бетермәле түгел. Хәзер аларның соңгыларын исәпләү хәерлерәк, саваплы булыр. Соңгы бәрәңге иң кадерле, бәрәкәтле, тәмле булганы кебек, татар әдәбиятындагы күз карасыдай саклап тотарга, гомер-гомергә онытылмаска тиешле каләм ияләреннән берсе – Сафа ага Сабиров ул.
Үзенә сиздерми генә, ишеттерми генә, без аның хакында «Соңгы могиканыбыз!» дибез икән, үзе үпкәләмәстер, шәт, үпкәләмәстер.
Чыннан да, үз хыялын күпме яшәп тә чынга ирештерә алган каләм иясе ул, инде яшәү мәгънәсен бөтен кешелекнең күз карасы итә белгән асыл зат.
Хәзер күп нәрсә үзгәрә. Тик, күпме генә үзгәреш булмасын, яшәүнең асылы мәңгегә бара да бара.
Сафа Сабиров шул үзгәрешләрне янартаудай үз күкрәгеннән бәреп чыгарып: «Мәгез, кешеләр. Башы болай, ахыры – үзегездә», – дип иҗат итте.
Вакыт тәхетендә һичкем мәңге утыра алмый. Ә халык уена, гаменә, ваемына әзме-күпме җилкән ише бер этәргеч куя алган теләсә кем үз гомерен, талкыдан чыккан киндер сүс сыман, бәгъзеләр кояшка селкеп күрсәтердәй алтынлый белүчеләрдән булыр.
Сафа Сабиров – соңгы могиканыбыз, кадерлебез – нәкъ шундыйлардан.
Тулсын, тулсын, 85 тә тулсын! Яңгыр суының юллыктан акканы, мичкәне тутырганы ише, мылкылдап тулсын. Шифалы ич. Ю чәчеңне, тәнеңне – әйбәт: йомшак, сихәтле.
Нихәтле генә әхтәрле-мәхтәрле гомер кичермәсен, без Сафа ага Сабировны бәхетлеләрдән саныйбыз. Бәдбәхетләр азган саен, шундый бәхетлеләр азая. Кызганыч.
Кызганыч чагында аның әсәрләренә җилкән элик тә ул гизгән Идел-Чулманның тарихи акваторияләрен гизик әле.
Инде менә көн саен курку, бирешү, пышылдау тавышлары, язгы, йә көзге усак яфраклары кебек, җанны лепердәтергә әзер. Юк, юк: тамыры ныкның үзәге каты. «Ирек», «демократия», «үз илеңне сөю» – болар юк инде, алар белән бергә без үзебез дә үзгәрдек. Уянуын уяндык, тик хәзер шул төнне күргән татлы төшебезне ләхетсез күмикмени?
Бүген – ошбу дөньяга туганына 85 ел тулган көнне – язучы, соңгы могикан Сафа Сабиров ни уйлый, ниме дип һаман язып маташа икән ул?
Кешегә ни җитми?
Кешегә һәрчак яшәү һәм азатлык җитми.
Гүргә иңгәнчегә кадәр…
Менә шуңа күрә Питрәч төбәге халкы, аның күпме гомере буена язганнарына мөкиббән хәлдә, атаклы якташларының берсе сурәтендә, аны һәм иҗатын тагын бер тапкыр тәкъдир кылдылар да инде.
Районның 70 еллык юбилее уңаеннан, Иске Йорт авылында туып үскән иң өлкән язучыбыз Сафа абый Сабировның 85 яшьлеген олылап үткәрергә әзерләнгәннәр дә.
– Туган авылым белән танышу, ялантәпи йөргән сукмакларымны карау миңа иң зур куаныч, сөенеч булды, – диде ул үзенең иҗат кичәсендә катнашучылар алдында.
Туган авылы янындагы Мишә елгасында йөзү чирканчыгы алып, зур Иделдән океангача барып чыккан диңгезче якташымның бу сүзләре күп якташларына илһам бирде. Кичәгә килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Шаһинур Мостафин, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Наис Гамбәр, шагыйрә Резеда Вәлиева чыгышларында да әйтелгән мәгънәле сүзләр моны тагын бер тапкыр саллы итеп раслады.
«Питрәч таңнары» әдәби берләшмәсе күп язучыларның, журналистларның каләм сукмагы булды. Хәзер дә монда талант ияләре аз түгел икән. Өч китап авторы Павел Апушев, матбугатта иҗат җимешләрен күрсәтеп килүче Николай Александров, Рәмзия Нәҗметдинова, Луиза Янсуар хәзер күпләргә яхшы таныш инде.
Шундый ямьле, күңелле, якты кичәнең Питрәч сәнгать мәктәбендә үтүе үзе бер җыр, бәйрәм булды ул.
август, 2000
ҖАН ХӘТЕРЕ
Мәскәүдә яшәүче татар язучысы Ямил (Җәмил) Мостафин иҗаты турында сүз әйтергә керешкәнче, Ленин бүләге иясе Мариэтта Шагинянның язганын телгә алам. Әдибә «Ямил Мостафин – авыр тормыш мәктәбе үткән кеше, 1927 елда Башкортстанда крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, ул тимерче, слесарь, токарь булып эшләгән. Авторның хикәяләрендә эшче халкы гаҗәеп төгәллек белән һәм чиста тасвирлана. Укып чыкканнан соң, аның әсәрләрен озын-озак оныта алмыйсың, ә иң мөһиме, алар язучының кешеләрне ниндидер нәфис һәм күркәм яратуы белән яктырып тора», – дип язган иде. Ул Я. Мостафинның табигать һәм җәнлекләр турында ифрат тасвирлы, шигъри язуын да билгеләп үтә. Аның әсәрләрендәге мәсьәләләр киңлеге, тормышны хәл кадәре үз асылында чагылдыру омтылышы, кешеләрне тирәнтен, үз итеп, яратып язу хисе хакында күренекле әдипләр С. Залыгин, С. Антонов, В. Астафьев, В. Поволяев әйткән сүзләрне дә китерергә булыр иде. Алар барысы да Я. Мостафин иҗатына тирән хөрмәт белән сугарылган. Хикәяләрендә булсын, повестьларында, романнарында булсын, Я. Мостафин «җан хәтере» белән яза, ә бу хәтер аның әсәрләрендә халык хәтере сыйфатында чагыла.
Алай да Ямил Мостафин иҗатының төп асылын нәрсә тәшкил итә соң? Иң әүвәл – бердәм гаилә хисе. Аның әсәрләрен укып чыкканнан соң, аерым-аерым алып тикшерсәң дә, тулаем күз алдына китерсәң дә, бер үзенчәлек хакында уйланасың. Ул да булса – язучының төрле милләт вәкилләренең холык-табигатен тирәнтен белеп чагылдыруы, аларга хас рух бөтенлеген, омтылышлар бөеклеген, максат чисталыгын төгәл гәүдәләндереп, уртак, гомуми мәгънә дәрәҗәсенә җиткерүе. Аның БАМ төзүчеләре турындагы «Күпер» дигән повестен укыйсыңмы, яисә Себердәге мәһабәт үзгәрешләрне эпик киңлектә сурәтләгән «Юл» романын укыйсыңмы, анда бер фикер уяна, күңелне бер хис били: Я. Мостафин, кайсы гына милләт вәкилләренең яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен сурәтләсә дә, ахыр нәүбәттә киләчәктәгеләрнең шәхес буларак үзкыйммәтен, кабатланмас икәнлеген дәлилли, раслый. Ахыр килеп, әлеге раслауда какшамас бер ныклык – кешелеклелек тантанасын, уртак бәхетне дәгъвалау шәрран ярылып ята. Аның әсәрләрендә каһарманлык, рухи матурлык тантана итә. Эштә кешеләр үзләренең үлемсезлеген раслый.
Язучы иҗатын фәлсәфи югарылыкта карарга мөмкинлек биргән «Күпер» повестенда да, «Юл» романында да каһарманнарның дөньяны тарихи танып белүе, шушы максат белән яшәве укучыда күтәренке хис уята. Бу әсәрләрдәге каһарманнар – безнең заман кешеләре, заманча кешеләр, язмышлары үтә гыйбрәтле. «Юл» романында ул тасвирлаган кешеләрнең язмышлары бөтен тирәнлегендә ачыла, кичерешләренең кайнарлыгы укучыны биләп ала, әсәр катлаулы вакыйгаларга бай, фәлсәфи уй-фикерләр белән тулып, ташып тора. Язучы үз каһарманнарын һәрчак көрәшче итеп тасвирлый, ул көрәштә Я. Мостафинның тормыштагы үз көрәше ап-ачык чагылып то- ра. Прораб Пётр Новгородов, бетончы Иван Шпак, юл монтёры Клава Варфоломеева, 30 нчы елларда сөргенгә сөрелеп, шунда төпләнеп калган татар хатыны Рабига – һәркайсында ул кешеләрнең үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен сурәтләп күрсәтә. Рабига түти, әйтик, сугышта ире, ике улы һәлак булып, япа-ялгызы калса да, рух ныклыгын, сабырлыгын, чит кеше кайгысын җаны-тәне белән үзенеке кебек кабул кылуын бөтен гомере буена инанган Коръәне тәкбиредәй дәвам иттерә. Бу сурәт, тасвирлама Г. Бәширов, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев кебек әдипләр иҗат иткән татар хатын-кызлары шәрәфендә күренекле бер урын тота. Рабига түти образы, Я. Мостафин әсәрләрендәге башка бихисап каһарманнарның әхлагына үзенә күрә бер ачкыч буларак, онытылмаслык рәвештә истә кала. Һичнинди үгет-нәсыйхәтсез, ул кешеләрнең үзара дуслыгына, туганлыгына хаклы төстә дан җырлый. Авырлыклардан качып яшәгән Иван Шпак үз хезмәттәшләренең күңел җылысы аркасында яшәү мәгънәсен таба, үз-үзенә кырыс хөкем чыгара: «Тормышны кәкре күрсәтә торган көзгедәгечә күрә идем. Ә яшәү кәкре көзгеләрне кире кага икән. Андый көзге пыяласы артында кешеләрнең язмышлары, агач тамырлары кебек, үзара берегә, һәм алар никадәр тирәнрәк булса, шулкадәр көчлерәк, озак яшәүчәнрәк».
Ошбу сыйфат – язучының иҗатында, иҗтиһатының асылында. Ул – киң җәмәгатьчелектә фикерләр кузгаткан бик күп мәкаләләр авторы да. Язучы Я. Мостафин – әүвәлге СССР Язучылар берлегенең кыргыз әдәбияты советы әгъзасы, Мәскәүдәге Ворошилов районы Советы депутаты, РСФСР Әдәбият фондының президиум әгъзасы иде. Әллә күпме милли язучыларның әсәрләрен, урысчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдәге газета-журналларда, нәшриятларда да чыгарды ул. Алар арасында татар язучыларының әсәрләре аеруча күп. Ямил ага татар әдәбияты, Татарстан белән даими элемтәдә тора, әледән-әле Казанга килә, әдипләребез белән очраша, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Горурлана.
Чынлыкта, ул сурәтләгән каһарманнарда – Я. Мостафинның үз язмышы. Әдип – олы тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Чын мәгънәсендәге көрәшче шәхес. Әсәрләренең һәркайсы ышандыра, алар уйлап чыгарылмаган, алар аның яшәү үрнәге белән сугарылган. Язучының «җан хәтере» менә шунда инде. Әлеге хәтер йомгагының очсыз-кырыйсыз, озын җепләре Я. Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи дөньясы белән дә тоташтыра. Аның әсәрләре заманында СССР, дөнья халыкларының күп кенә телләрендә нәшер ителде.
Шомырт, чия, алмагачлар чәчәк ата торган май аенда күренекле язучы Ямил Мостафа улы Мостафинга 85 яшь тула. Без каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, үз укучыларын үз йөрәге хәтере тирәсенә чакырып торган учак төсле җыюын телибез.
1 июнь, 2012
НИНДИ ЗУР ШАГЫЙРЬ!
(Русның бөек шагыйре Сергей Есенинның тууына – 105 ел)
Гәрчә анда тумасак та, ара-тирә ут күршеләрнең хәл-әхвәлләрен белеп тору мәгъкульдер. Шуның кебек, элек тә без татар әдипләре тарафына ут күршебез рус язучылары килгәләп-киткәләп йөргән. Әйтик, Максим Горький татар каләм ияләренең язмышлары, нинди тормыш белән яшәүләре хакында гел сорашып, белешеп торган. Ул, мәсәлән, Гаяз Исхакыйның башта язган әсәрләрен укып, аларның әдәби һәм рухи көчен танып, үз җанына якын кабул кылып, заманында үз даирәсендәге журналда русчага тәрҗемә иттереп бастырган. Шуннан соң, беләбез ки, русның бөек шагыйре Анна Ахматова (Әхмәтова), хастаханәдә авырып яткан чагында да, үзеннән Тукай шигырьләрен тәрҗемә итүләрен сорагач: «Уж я своего переведу», – дигән. Инде дә Максим Горький С. Н. Сергеев-Ценскийга язган бер хатында болай дигән: «Жалуетесь, что «проповедники хватают за горло художников?» Дорогой С. Н., это ведь всегда было. Мир этот – не для художников, им всегда было тесно и неловко в нём – тем почётнее и героичнее их роль. Очень хорошо сказал один казанский татарин-поэт, умирая от голода и чахотки: «Из железной клетки мира улетает, улетает юная душа моя». Ягъни, бөек якташыбыз дип әйтик, Максим Горькийның Тукайдагы «Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңелем кошы» дигән мәшһүр шигъри һәм фәлсәфи юлларын хәтерләп калуы гаҗәп түгелмени?
Ә инде Тукайдан соң 10 ел соңра дөньяга килгән Сергей Есенинның аның хакында «Нинди зур шагыйрь!» дип әйтүе – бусы да гаҗәеп түгелмени? Гәрчә Тукай – төрки кавеменнән, ә Есенин – ул бит саф рус каләм иясе. Ә нинди уртаклык! Ахыр килеп, моның нәрсәсенә шаккатмак кирәк, ди. Тукай да, Есенин да – гади авыл балалары, табигать кешеләре, үз халыкларының бөтенлеге, дәүләтле булуы, рухларының бәйсез, тышаусыз булулары хакына җан аткан газиз шәхесләр ләбаса.
Сергей Александрович Есенин 1895 елның яңа стиль белән 3 октябрендә Рязань губернасындагы Константиново авылында дөньяга килгән дә тугыз яшеннән (нәкъ Тукай шикелле!) шигырьләр яза башлаган. Һәм озак та тормый, үзенең тулар-тулмас 30 яшьлегенә җиткәндә, русның бөек шагыйренә әйләнү әмәлен, хикмәтен, фәлсәфәсен, рухын тапкан да, ахыр килеп, дөнья шигъриятенең бөек әһелләреннән берсе булып әверелгән. Җиңел булмагандыр: ул да, нәкъ Тукай сыман ук, «чәчкән идем, урган идем» дигән бөек тормыш итү, яшәү мәгънәсен табу дәресләрен, сабакларын үткән.
Шушы каләм иясенең 1925 елның 28 декабрендә Ленинград каласында әйбәт кенә итеп яшәгән бер вакытта үз-үзенә кул салып мордар китүенең сәбәпләре хакында хәзер, вакытлар узгач, әллә ничәмә фаразлар әйтелә. Соң инде, танылган шагыйрьнең кинәт кенә шундый һәлакәткә баруы тикмәгә генә булмагандыр ул. Чөнки, әйтик, Александр Блок, Владимир Маяковский «олуг» большевиклар инкыйлабын башта бишкуллап кабул кылуларына карамастан, Блокның үз-үзен ачлык белән җәфалап үтерүен, ә инде Маяковскийның револьвердан атылып үлүен ни белән аңлатмак кирәк? Югыйсә бит болар – Октябрь инкыйлабын дүрт күзләп көтеп алган, шуңа бөтен сәләтләрен салган бөек каләм ияләре. Ә иҗатының язгы гөләп чәчәге кебек гөрләп киткән бер вакытында Сергей Есенинның асылынып үлүен ничек аңларга кирәк икән? Ул да бит – «26 хакында баллада» (Баку комиссарлары хакында), В. И. Ленин турында «Совет Русе», шуннан соң «Анна Снегина» дигән мәшһүр поэмалар иҗат иткән адәм баласы лабаса.
Хәзер инде, бу арадагы гәҗитләрдә язылганча, боларның берсе-бер үз-үзләренә кул салмаганнар, имеш. Ошбу барча һәлакәтләрнең башында ОГПУ торган, имеш.
Кем белгән инде. Сергей Есенинның бөек биюче Айседора Дункан белән багланышлары, сөешүләре, аннары соң ниндидер сәбәпләр белән нәрсәнеңдер килеп чыкмавы аны муенына элмәк эләргә мәҗбүр иткәнме соң?
Һәрхәлдә, 1954 елда чыккан «Малая советская энциклопедия»дә язылганча, ул 1919–1921 елларда имажинист шагыйрьләр төркеменә ябышкан, имеш. Янәсе, ул «бөек үзгәрешләр»не кабул итә алмаган. Имеш, ул иске Русь хакында сагышланып кына язган. Имеш, аның яшәү мәгънәсе яңарышлар белән туры килмәгән дә, бу хәл аны күңел төшенкелегенә һәм кайгы-хәсрәткә салган. Менә шул, имеш, аны элмәккә элеп куйган да инде.
Ярар. Яхшы. Әгәренки бүген Сергей Есенинны татар шагыйрьләреннән кемдер белән охшатырга кирәк булган сурәттә, иң әүвәл аның янәшәсенә тәгаен Һади Такташны куярга кирәктер. Икесе дә сары чәчле, икесе дә зәңгәр күзле, икесе дә Россиянең иң мөһим рухи үзәкләрендә торып иҗат иткәннәр, кайгырганнар, шатланганнар, хакыйкать дәгъвалаганнар. Шуннан ары китеп, әгәр дә Сергей Есенинның граммофон язмаларындагы тавышын, шигырь уку рәвешен ишеткән, тыңлаган кеше булса, аны, мөгаен, мөгаен генә түгел, ә бәлки тәгаен, бүгенге татар шигъриятенең асыл затлары Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәт шикелле итеп тыңларлар иде.
Гаҗәп инде: ни гомер буена кулга-кул тотынышып эшләгән, бер рух белән яшәгән, уртак хыял белән яшьнәгән татар-рус, рус-татар язучылары шушы «демократия» заманында хәтта ки бер-берсен тәрҗемә итешүләр, әүвәл Мәскәүдә татарларның 200 әр татар китабы, ә без Татарстанда русларның 50 китабы чыгып килгән заманнарны онытып, инде бер-берсе белән телефоннан да сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм икән, Сергей Александрович Есенинның мәшһүребез Габдулла Тукай турында «Нинди зур шагыйрь!» дип әйтеп калдыруы – бу бит… бу бит…
2000
ХАКЫЙКАТЬКӘ СУСАУ
Берзаманны мине, хатыным Фәридәне галим үз бакчасына кунакка чакырды. Әбиләр чуагы башланган вакыт. Бардык, чәй эчәбез. Хуҗабыз – Әбрар Кәримуллин. Япь-яшь булуыма карамастан, халык теленә кергән чагым: язам. Җәмәгате – көләч йөзле, әмма тыйнак Кинтә апа да шунда. Агачлар ышыгында утырабыз, сөйләшәбез. Әбрар абый, безгә күләгә биреп торган зәңгәр чыршыларга ишарәләп:
– Карагыз әле, оланнар, – диде, – былтыр кышын Яңа елга берсенең очын кисеп алып киткәннәр. Без татарның да башын гына түгел, ә бәлки рухын да нәкъ шулай кискәннәр инде.
Ул елны Әбрар абый үзенең татарлар, аларның килеп чыгышы тарихы турындагы мәгълүм хезмәтен төгәлләгән иде. Бу вакытта аны китап рәвешендә дөньяга чыгару хакында уйларлык та, күз алдына китерерлек тә түгел иде. Аны Фәридә, ялгышмасам, язу машинасыннан чыккан алтынчымы нөсхәдән тагын алты нөсхәгә күчереп басты. Болар шундук кулдан-кулга таралып, укылып бетте. Ә үзебезгә дигән нөсхәне мин үзем, бик матур итеп төпләтеп, фатирыбыздагы китап шүрлекләренең күренекле урынына куйган идем.
Фәкать озак вакыт үткәннең соңында – мәгълүм «үзгәртеп кору», «хәбәрдарлык», «сүз иреге» дип аталган заман килеп җиткәч, анда да әле ифрат четерекле киртәләрне җимерә-җимерә генә ул, ниһаять, әлеге «Татарлар: исемебез һәм җисемебез» дип аталган хезмәтен башта русча, ә 1991 елда татарча китап итеп чыгара алды. Ул басманың аң-белемебезгә, рухыбызга тәэсир итү куәте казах язучысы Олжас Сөләймановның бөтен Советлар Союзына тәшвиш кузгаткан «Аз и Я» (алфавиттагы беренче һәм ахыргы хәрефләр дип тә, Азия дип тә аңлаешлы) исемле китабы көченә тиңләрлек булды. Ә Әбрар Кәримуллинның кулъязма хәлендә үк дөнья куптарган әлеге хезмәте беренчел, тагын да тәшвишлерәк иде. Ә моңарчы мине, әни сөте белән кергәндәй, бер уй күптән үтә дә борчый иде инде: нигә ул әллә ничә халыкның үз академиклары бар, ә без – борынгы болгар-татарлардан, ягъни Татарстаннан – икәү генә? Мәшһүр рәссам Харис Якупов белән танылган педагог Мирза Мәхмүтов кына. Шушы аңлашылмас нәрсә, күзгә кергән чүп шикелле, күңелгә даими тиеп, җанны кыя торган иде. Без – Рәсәйдә исәбебез, даныбыз белән икенче урындагы халык лабаса, СССРда дүртенче урынны тоткан чак. Язучылар саны белән дә, даны белән дә – Рәсәйдә икенче. Композиторлар, рәссамнар җәһәтеннән дә – шулай ук. Советлар Союзы Геройлары саны белән – халыкка карата нисбәттә – шулай ук икенче урында.
Ә татар академикларыбыз юк дәрәҗәсендә. Казанда дөнья күләмендә танылган күпме гыйльми мәктәпләр була торып, ниһаять, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе оештырылгач, үз академикларыбыз санын, исәбен белә алдык. Шуларның иң күренеклеләреннән нәкъ менә Әбрар ага Кәримуллин булып чыкты. Тикмәгә генә түгел. Шуны тәкъдир итү хакына ул кан елап яшәде, иҗтиһат итте.
Ә моңарчы, үзем белүемчә, ул татар-болгар гавамында чыккан борынгы китаплар күчермәләрен әллә күпме мәмләкәтләрнең китапханәләренә, аерым күренекле шәхесләренә юк акчасы белән җибәреп яткан, аралашкан, аңлаткан икән.
Аннан соң Әбрар аганың әлеге кулъязмасы, китап рәвешендә басма кылынып, ниһаять, халыкка иреште. Аның ошбу хезмәте безнең күңелләребезне, җаныбызны, иманыбызны өсте-өстенә Бөек Болгар, төрки кавеме рухы белән өретте. Үз-үзебезнең кем икәнлегебезне, кем хәлендә, ничек яшәргә тиешлегебезне аңыбызга сеңдереп, безне чын югалтуыбыз һәм горурлык хисе белән терелтеп җибәрде.
Ул гынамы соң: ошбу мөхтәрәм, каһарман, куркусыз, кыю галим безнең гомумтөрки һәм планетабыздагы башка халыклар белән аерылгысыз төстә яшәргә тиешлегебезне әйтте.
Ничектер бервакыт К. В. Керам атлы галимнең 1972 елда Гамбургта нәшер ителеп, 1979 елда русчага тәрҗемәсе чыккан «Беренче американ. Колумбка кадәрге индеецлар сере» дигән китабын укыган идем. Автор Америка индеецлары турында заманында Карл Фуксның татарлар хакында әйткәненчә диярлек яза: «…индеец гаҗәеп төстә чиста тәнле булган, тәртип яраткан, көн саен ваннага кергән; сүз уңаенда әйтергә кирәк, ул «цивилизация»гә кадәр үк су коенган, һәм, ихтимал, Көнбатыш Америкада яшәүчеләргә караганда ешрактыр да әле». К. В. Керам казу эшләре барышында табылган сәнгатьчә нәкышле, утта кыздырып эшләнгән тәлинкә турында сөйли. Әлеге табылдык безнең эрага кадәр ХII–Х гасырларда яшәгән индеецларның тормышын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра, гаҗәеп бер казылма истәлеге – индеецлар тормышы һәм ырымына караган сурәт турында сөйли. Шуны үзебезнең бүгенге туграбыз янәшәсенә куеп каравы кызыклы. Гәрчә анда пума сурәте төшерелсә дә, канатсыз булуына карамастан, безнең Ак Барсыбызга охшамаганмыни? Ничек кенә охшаган әле. Бераз «юаш»рак кыяфәттә анысы. Хәрәкәтсезрәк, омтылышсызрак. Безнекедәй имин дә, ханнарчарак та, сугышчанрак та тоелмый. Әмма ләкин күзе үткер, колагы сак, аяклары нык, гайрәтле, сырты туры, койрыгы куркусыз, һөҗүмчән.
Тарих фәннәре докторы В. И. Гуляевның әлеге китапка соңгы сүзендәге бер урынга игътибар итик әле. Ул болай дип яза: «Кызганыч ки, Керам СССРның Азия өлешендәге төньяк-көнчыгышта палеолит чоры истәлекләрен археологик ачыш хакында берни дә әйтми калдыра. Югыйсә бу нәрсә Америка индеецларының килеп чыгышы һәм аларның борынгыдан килгән мәдәният үсеше мәсьәләсе белән турыдан-туры бәйләнгән бит».
Әбрар ага Кәримуллин исә вакыт өзгән әлеге тарихи чылбырны мәгънәле, төпле, дәлилле эзләнү, табыш нәтиҗәсе белән тоташтыра алды. Америкадагы индеецларның кайбер телләре төрки телләренә, асылда, без болгар-татарлар теленә искиткеч рәвештә охшаганлыгы, туры килүе турындагы гаҗәеп ачышы фантастика булып тоелмый инде.
Бөек археолог Шлиман Гомерның «Илиада» әсәрен укып «җенләнә» дә, әкият дип уйланылган мәшһүр әсәр нигезендә Троя каласын казып алып, кешелеккә кайтарып бирә. Археологлар Ботт, Кольдевей, Лейярд, Инҗилдә язып калдырылган риваятьләр белән рухланып, Бөек Вавилон цивилизациясенең мәшһүр шәһәрләрен калкулыклар астыннан казып чыгаралар. Боларның барчасы – Бөек Шумер цивилизациясе. Ә без, болгар-татарлар, Ә. Кәримуллин дәлилләгәнчә, нәкъ шул Шумер дәүләте варислары булабыз да инде.
Без, төркиләр, шулай итеп, фән исбатлаганча, иң карт кавемнәрдәнбез. Картларны яшьләр алдырганы кебек үк, дөньяга соңрак килеп бөтенәйгән кыргыйлар безне җиңгән. Тик без яшәгән йолдызлыкта Кояш беренчел булганы шикелле үк, без – дөнья цивилизациясе башлангычына мәгълүм өлеш керткән кавем. Бу фәнни исбатланган, тайпылышсыз нәрсә. Әбрар Кәримуллин, әлеге археологлар сыман, болгар-татар рухының катлам-катлам тарих чүбе баскан нигезенә төшеп җитте. Нурихан Фәттахның атаклы, табышмаклы «Фәс дисбесе»н төрки телдә укып биргәне кебек үк, Әбрар Кәримуллин болгар-татар теленең, болгар-татар китабының бөтендөнья цивилизациясенә керткән рухи хәзинәсен зур ачыш дәрәҗәсендә шәрехләп бирде, шуны раслады, дәлилләде.
Һәрбер халыкның мәдәнияте аның эшлекле хәтерен чагылдыра, гәүдәләндерә. Үткәннәргә яңа шартларда мөрәҗәгать итеп, ул һәрвакыт яңалык тарафдары булды. Аның милләт тарихына мөрәҗәгате беркайчан да тар милләтчелек белән сугарылмаган. Аның кылганнары башка халыкларның мирасына һәм рухи тәҗрибәсенә таянып, шуның белән татар халкы фәне һәм мәдәниятен баету белән гүзәл нәтиҗәле булды. Моңа, аерым алганда, аның «XX гасыр башы татар китабы» (1974), «Россия реформасыннан соңгы татар китабы» (1984) дигән хезмәтләре шаһит.
Без, татар гавамы, кешелек дөньясына мәңге җуелмас сут биргәнбез икән, шул яшәр сутлы агачның еллар әйләнәсендәге бер эзе Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинныкы булыр. Әгәр дә хәзер барча төрки, ислам дөньясы аның хезмәтләрен булган, бар дип таный икән, моның хакына аның үз-үзен тереләй яндырганын белик. Корылыкта яңгырның һәр тамчысы кадерле. «Теге» корылык заманында һәркем иркен фикер йөртү хокукына сусап яшәде. Әбрар Кәримуллинның без татарларның кемлеге хакындагы, безнең кемлегебез, кем булырга тиешлегебез хакындагы һәр китабы озын-озак тышауда тотылган хыялларыбызны иркенгә – табигый җәйләүгә җибәрүгә тиң булды. Аның гыйльми фикерләве сөреп тырмалаган җир тасмасы, чәнечкеле тимерчыбык, таш дивар кебек шартлы чикләрне белмәде. Хакыйкатьне белер, таныр, аны тирән коедан суырып чыгарыр өчен, ул, кан тамырлары чылбырын мәңге өзелмәслек итеп көрнәгән хәлдә, бәгъзе томаналарга (укымышлы сыйфатта күкрәк киергәннәргә) каршы затлы кынындагы күгәрмәс хәнҗәрен ялтыратып күрсәтте. Тик үз дошманнарын юк итәр өчен түгел, ә бәлки аның хакыйкать кояшы нурларында ялтыравы белән халыкка рухи ләззәт бирер өчен. Һичнинди тетрәүләр дә селкетмәслек гаделлек телисең икән, иң элек тор- мышның һәммә хәшәрәт ялганына бармагың белән төртеп күрсәтә бел.
Ул, Әбрар Кәримуллин, белде. Чөнки кирәкле хакыйкатьне соңгы олы сугышта бөтен Ауропаны түше белән сукалап, буразналап эзләде.
Тапты, халкыбызны инандырырлык хакыйкатькә тап булды. Шушы хакыйкать исә аны, ахыр килеп, үткән XX гасырдагы татар гавамының иң каһарманнарыннан тәкъсирле бер зат итте.
Шулай итеп, күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, җөмһүриятебезнең атказанган фән эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк алган язучы Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин үз тәкъдиренә язганны соңына кадәр чын кешечә үти белде. Ул – татар халкының фанилыгы белән бакыйлыгы арасында Сират күперендә тулы вәкаләтле илче иде. Тереләрнең җәннәте белән тәмугы арасындагы шикелле.
декабрь, 1995
КИСЕЛГӘН ЧЫРШЫ
(Хушлашу сүзе)
Һичшиксез, һәрбер китап укучыны тетрәндерү, иң кимендә сокландыру, аннары соң уйландыру көченә ия. Йә тәмам төшенкелеккә бирелдерү, бар булган ышанычыңнан ваз кичтерү көченә дә. Шулай да һәрбер китап – галәмдәге бер йолдыз ише нәрсә. Ырымдагыча, тәкъдир, җирдәге һәрбер кешегә атап, йолдыз элеп куйган, инде дә ул гаип булган сурәттә, фани дөньяга иңдерелгән гомер шәрифләрең дә бетә, имеш.
Тик шулай да аерым бер шәхескә, кавем, ыруг, тулаем бөтен кешелеккә яңа караш ачарга теләгән язучылар да бар. Алар, өч дистә ярым китап иҗат иткән Әбрар Кәримуллин ише, бик сирәк, күзгә бәрелеп тормаслар, ә бәлки читтә генә хәлдә, яңгыр арты яңгыр сыман, сораулар яудырып торырлар, ләкин белерләр: әйтик, йөз язучының мең соравына укучы бер җавап тапкан сурәттә, Киек Каз Юлы үз юнәлешеннән тайпылмас та, кеше үз иманын югалтмас.
Дөрес, ошбу кешелек дөньясы – һич тә әйбәтнең яхшырагы түгел. Ә каләм иясе, каләм куәсенә ия берәү, хәл кадәри ирешелгән камиллек тәмам аламага әйләнмәсен өчен, үз йөрәгеннән тамган кан белән «Алай түгел, болай ул» дип әйтә бел- гән шәттә, яшәү агачын суык сукмас, куырмас, көйдермәс.
Менә хәзер Әбрар ага хакында элегрәк язганымнан бер өлешен кабатлап китсәм, урынлы булырдыр.
Без – болгар-татар гавамы. Кешелек дөньясына мәңге җуелмас сут биргәнбез икән, шул яшәр сутлы агачның еллар әйләнәсендәге бер эз Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинныкы булыр. Әгәр дә аның хәзер барча төрки, ислам дөньясы хезмәтләрен булган, бар дип таный икән, моның хакына аның үз-үзен тереләй яндырганын белик тә теш казналарыбызны тагын да ныграк кысыйк әле. Корылыкта яңгырның һәр тамчысы кадерле. «Теге» корылык заманында Әбрар Кәримуллинның без татарларның кемлеге хакындагы, безнең кемлегебез, кем булырга тиешлегебез хакындагы һәр китабы озын-озак тышауда тотылган хыялларыбызны иркенгә – табигый җәйләүгә һау-һаулап җибәрүгә тиң булды. Ул, Әбрар Кәримуллин, моңарчыга тикле бар булган татар гыйлем, каләм ияләре сафын тулыландырып:
– Төпсез мичкәгә су ташу бетсен инде, җәмәгать. Югыйсә әнә тулган айдагы үги Зөһрә кыз хәлендә калмагаек, – дип кисәтте дә кисәтте, кисәтте дә кисәтте.
Аннары соң – без һич тә көтмәгәндә, ә бәгъзеләр зарыгыплар көткәнгәме соң – кинәт гаип булды.
Юк, юк хак түгел. Ул, хакыйкатьне белер, таныр, аны тирән коедан суырып чыгарыр өчен, гыйлеменең, гайрәтенең бөтен кан тамырлары чылбырын мәңге өзелмәслек итеп көрнәгән хәлдә, бәгъзе томаналарга (укымышлы сыйфатлы күкрәк киергәннәргә) каршы затлы кынындагы күгәрмәс хәнҗәрен ялтыратып күрсәтте дә – бакыйлыкка китте дә барды.
Ә нәрсә: кайгымыни? Һич юк. Югыйсә Атилла дип, Чыңгыз хан, Сөембикә дип кан еларга калганмыни? Һичнинди тетрәүләр дә селкетмәслек гаделлек телисең икән, иң элек тормышның һәммә хәшәрәтенә бармагың белән төртеп күрсәтә бел.
Ул, Әбрар Кәримуллин, белде. Чөнки хакыйкатьне соңгы Олы сугышта бөтен Ауропаны түше белән сукалап, буразналап эзләде.
Тапты, халкыбызны инандырырлык хакыйкатькә тап булды. Шушы хакыйкать исә аны, ахыр килеп, XX гасырдагы болгар-татар гавамының иң каһарманнарыннан тәкъсирле бер азат әһеле итте.
Шул килеш – бар булганынча китте. Авызлыксыз, тышаусыз, эшлиясез. Кигән камыты белән иңеннән алып ыргыткан ыңгырчагы гына калды. Ә безгә иңдергән рухи васыятенә җәяүләп җигелер пар ат – татар халкының йөрәгендә һич иярләнмәс азат көйдә. Хәзергә.
Туды, яшәде, үлде.
Сүзе калды. Мәгънәсе.
Миңа ачынып күрсәткәненчә, бакчасындагы ике зәңгәр чыршысының берсен зәмһәрирдә кисеп алып киткәннәр икән – булыр, булыр, дөнья бу. Башын гына түгел, ә бәлки рухына да үтмәс балта белән чапмакчылар заманы бар иде. Беттеләр.
Үзе калды. Кәгъбәсе.
Мең яшәгән имән чабылгач та, төбеннән яшел үсентеләр калка.
Хыялыңны тормышка ашырулары озакка сузылуын тою гына кыен, Әбрар ага. Калганы… Әнисенең имчәгеннән аерылган баланы бүтән һични куркытмый инде. Гүргә иңгән кеше җәсәденнән җирнең курыкмаганы шикелле.
Тагын аның фаҗигасе калды әле: үзен ахырынача танымаулары аянычы. Бусын киләчәк тарих үз бизмәненә салыр анысы.
Өстәп, татар халкының тигезлеге һәм тиңсезлеге хакындагы хыялы калды. Тик шул тигезлеккә, тиңсезлеккә лаек халык хакын ул, иң тугрылыклы нәселле, сакчы эт сыман, шәхсән үрнәк кыюлыгы белән саклады.
Ул татар халкының кайдан, кем, нинди икәнлеген, бишектәге бәбинең мәммә теләгәне сыман ачыгып, сусап, шуңа ирешкән сурәттә, теләсә нинди тауларны пыран-заран китерү риваятенә ихлас ышанып китте.
Денебезне сынар, саклар өчен шикелле. Шунысы бар: аның кисәтүле талчыбыгы – какшамас, сыгылмас рух матчасында гына.
Истә тотыйк. Югыйсә истән чыккан – искәрмәстән сугар.
22 сентябрь, 2000
СӘФӘР АХЫРЫ
(Хушлашу сүзе)
Үз-үзләрен шундый да ярата торган адәми затлар бар ки, аларга үз гомерләрен тәкәбберлектә, бүтәннәргә караганда өстенлектә үткәрү генә җитми, аларга ничек тә үз үлемнәреннән соң да җеназаларын күмүне күрсәтмәле, ялтыравыклы итеп үткәрү хаҗәт. Дөрес, бу мәлдә алар һични тоймый инде тоюын, вәләкин исән-сау чакларында ук алар үз хыялларында шул чактагы купшылыкны күз алларына китереп тантана итәләр.
Эразм Роттердамский
Урта гасырда иҗат итеп, кешелекнең киләчәген еллап, көнләп күзаллаган ошбу затның әйткәннәрен безгә белдермәделәр, укытмадылар. Ә без дөньяга килдек, үсә тордык, гыйлем алдык. Хәзер бездән яшерерлек һични калмады кебек. Инкыйлабтан соң «яңа тәртип» вакытындагы ни вәхшәт кылынганы һәркемгә мәгълүмдер. Ә мәгълүм ителү тиешле нәрсәгә киртә куючыларга каршы төшкән кешеләр һәрчак кыерсытылды, рәнҗетелде.
Әнә Ибраһим агабыз Салахов та вафат. Ул риваятькә тиң шәхес иде… Килер ки бер вакытмы, заманмы: ул кичергән михнәтләрнең кыңгыравы киләчәктә җан авазыдай зыңлап та, йөрәгебездәй кагып-кагып та торыр да, барчабызны – олугын, кечесен, оныкларының оныкларын – өзлексез кисәтер дә кисәтер: «Сак булыгыз. Вәхшәткә юл куймагыз. Инде дә каһәрле тәкъдиргә дучар ителгәнсез икән, – үз-үзегезне бу хактагы бердәнбер шаһит сыйфатында кабул кылып, бар дөньяга яманлыкны, явызлыкны фаш итүче, гуаһ торучы булырга әзерләгез».
Ачылыр-ачылмас чәчәкне өзмиләр әле, өлгерер-өлгермәс җиләк-җимешне җыймыйлар, офыкта ялтыраган аҗаган – яшен түгел… Ә Ибраһим Салаховны, башлар-башламас шигъри аһәңеннән аерып, ГУЛАГ җәһәннәменә илткәннәр дә тыкканнар. Чөнки ул бик «гаепле» булган: үз халкына, милләтенә киләчәктә бәхет теләп җырлыйсы килгән икән…
Ә дөнья, кешелек, аеруча советларча яшәргә дучар ителгән адәми затлар үзләренә караганда аһәңлерәк рәвештә җырлаганнарны өнәмәү генә түгел, ә бәлки күрә үк алмауга өйрәтелгән. Кеше бугазына ябышырга күнектерелгән зәһәр этләр кебек.
Ә ул исә – Ибраһим Салахов – шәрыктагычага табынган булган: этләр өрә торыр – кәрван бара торыр. Моңа советларның җавабы бер генә: ну-ка, әзрәк урман-фәлән кисеп, таш-фәлән чыгарып кайт әле, туган…
Ибраһим ага исә, советларның мең тәмугыннан исән-имин хәлдә котылганның соңында, боларның һәммәсенә «Нюрнберг хөкеме» чыгарып, үзенең атаклы «Колыма хикәяләре»н татар халкына гына түгел, ә бәлки бөтен төрки дөньясына атап язып, бар кешелек гавамына васыяте рәвешендә аваз салырга теләде: сак булыгыз, алданмагыз, үзегезчә яшәргә омтылыгыз. Инде дә кемнеңдер табан астына эләккәнсез икән, үзегезнең кеше икәнлегегез хисен һичкайчан кемнеңдер табан астына салмагыз…
Татар халкы, бүтән халыкларның вәкилләре белән беррәттән, тәмугның җиде катын чиккән үз улларының берсе булган Ибраһим Салаховны һичкайчан онытмаслыгына, инде дә исеннән, хәтереннән җуйган шәттә, үзен ни көтәсен белгәненә барчабыз инаныйк әле. Бүген! Иртәгә соң булмагае…
Без мәгърур фәкыйрьләрне гүргә иңдергәннәр, бар дип тә санамыйча, кайберәүләрнең, үзләрен дөбердәтеп җирләнәселәрен белмәстән, безгә тәкәббер төстә карап торулары, шуның белән тантана кылулары ихтимал.
Юк, көтмәсеннәр әле!
Фанилык белән бакыйлык арасын инде син дә, Ибраһим ага, кичкәнсең икән, Ходайның барча калган адәми затларына берүк киләчәккә өмет багларга язсын.
Хуш, Ибраһим ага. Җәһәннәмнән җәннәткә сәфәр кылышлый безләрне дә онытмавыңа өмет кылып, ошбу дөньяның бер фәкыйре Әхәт Гаффар.
июль, 1998
Бесплатный фрагмент закончился.
