Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

Повестьлар

Бер ананың биш улы

1

Тимерче булып егерме ел гомерен алачыкта үткәргән әтиебез, хутның[1] салкын бер көнендә миенә кан савып, сандал төбендә егылып үлә. Боз киткәндә кырык яше туласы булган.

Без әтидән биш малай калдык: зурыбызга унҗиде, кечебезгә җиде яшь иде. Бишебез бергә ашарга утырсак, биш минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде. Шулай да без сугышка чаклы ипидән өзелмәдек – әни эшли, ике абый эшли. Абыйлар әти тирәсендә чуалып үскәнлектән, шул юлданрак киттеләр. Әтидән соң үзебезнең күрше авылдан килеп ялланган Степан абый белән өчәүдән март башыннан ремонтка керешәләр. Аннары сабаны башланып китә. Май беткәндә, көчкә буразнадан чыгып, җир башында чабаталарын кагып киенерләр иде дә туры алачыкка төшәрләр иде: болын җитүгә чапкычы, җыйгычы, башкасы кирәк. Болыны уракка килеп ялгана; һәр көлтәне шпагат белән бәйләп ташлый торган лобогрейкага янә безнең ике абый утырыр иде. Аннары инде кара көздән акман-тукманга хәтле ашлык сугалар…

Очы да, кырые да юк иде ул чактагы колхоз эшенең.

Әни безгә кием генә җиткерә алмады. Абыйлар эшләп туздыра, без уйнап туздырабыз. Йөзәр еллык өянке башында кем атына дисәң – без – тимерче Солтан малайлары; ике балагы төйнәп кабартылган чалбарга ятып, Агыйделдән кем агып бара дисәң, ул да без – тимерче Солтан малайлары. Сатып алырга да юк киемне каян җиткерәсең!..

Әни башта ике зур абыйны карый, безгә шул кыскарткан да әйләндергән генә кала. Ләкин безнең ай-һайда да юк, язын тау битләре ачылу белән, өстән салып атабыз да көзен җир туңмыйча кимибез. Мунчадан да без чабынгач карга аунап, яланаяк, яланөс, табаннардан ут чәчрәтеп, җилеп кенә кайта идек. Безнең бөтен нәсел җиде бабадан бирле мәйдан тоткан көрәшчеләр булган; безгә карап та: «Зат – затка, тилчә – тамырга», – дип әйтә торганнар иде.

Әти мәрхүм безгә кул тидерү түгел, каты сүз дә әйтмәде. Кышкы озын кичләрдә, уйный торгач кызып китеп, сәндерәләрдән сикерә башласак та, көндез тимер чыңына мие кайнаган әтиебезнең шелтәсе:

«Ай-вай-вай-вай! Җәмәлән җавы[2] да бу төслүк булмагандыр, һай! Өйне күтәреп алып китәсез инде тамансы!..» дип әйтүдән узмас иде. Хәтта ул, без котырганда, ишек катындагы кече сәкедә, аркасын ястыкка терәгән килеш, рәхәтләнеп ял итә сыман иде.

Без түгел, абыйлар да әле уйнап уеннан туймаган бервакытта әтиебезнең үлеп китүе күкрәкләрдә мәңге бетмәс әрнү калдырды. Арабызда иң моңлы бала диелгән Хәвадис абый, зиратка барсак, кабер читләрен тырнап елый торган иде. Кабер өстеннән алып изү эченә койган вак ташлар салкыны да бу хәсрәткә дәва түгел иде.

Ләкин вакыт үткән саен, әкрен генә кайгы да басылып, күз яшьләре кибә барды. Сугыш чыкканда инде әти үлеменә дүрт ел гомер узып, күңелләр дә ятимлеккә күнгән иде. Хәзер бу кайгы ил белән бүтәннәргә килде.

Зур абый Раббани беренче мобилизациягә үк эләкте. Кырык икенче елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар, һәр өй, һәр күңел иртә-кичен «безнеке, бәлки, исән дә калыр әле» дигән өмет белән каршы ала. Ләкин, ак көннәрнең берендә хат ташучы гарип Вәкъкас абый калтырау куллары белән сумкасыннан көчкә алып, калтырап көткән кулларга кара читле кәгазь тоттырып китә иде…

Сугыш бер безнең өйгә генә, кем теләкләре кабул булгандыр, үлем кайгысы китермәде. Тик Хәвадис абыйга гына чирен салып китте.

Хәвадис абый бездән бик нык аерылып тора иде. Без дүртебез әтигә охшаган: җәенке каш, киңчә борын, коңгырт йөз; хәтта тавышыбыз да бердәй – ачылып ук җитмәгән күк иде. Без гәүдәгә дә бердәй таза, калын җилкәләрдә кайвакыт каннарны язып җибәрәсе килгән ят бер көч бар иде. Хәвадис абый гына берүзе әни ягына тартым: зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз, шуның аркасында, бездән озын булмаса да, безнең янда ничектер калкып торган төсле иде. Әни яклары җырчы да, гармунчы да булып, Хәвадис абый да шулар ягына китте. Клубның сигез телле саратский гармуны бар иде, шуны кай арада өйрәнгәндер, өздереп бер уйнап җибәрсә, «бармакларын җен йөртәдер моның» диярләр иде.

Менә шул абыем сабышты инде үпкә чиренә. Үпкә чире нәселдә юк – без кайда үпкә, кайда бавыр икәнен дә белмибез; күршеләргә килгән башка чир дә безнең өй турыннан кырын-кырын гына карап үтә иде. Салкын тию генә екты абыйны, салкын тию генә… Күңеле генә түгел, тәннәре дә йомшак булган икән…

Кырык икенче елның игенен без кырык өчнең кышына тикле суктык. Кыш кыш инде, кары бар, бураны бар, – кибән төпләрен арчып бетерә алмадык: ачканы беренә тигезләп кенә кар салып китә иде. Шулай калдылар. Яз җиткәч, шулар буланып ачыла башлады – карты-яше кар өстеннән башакка ябырылды.

Апрель башларына инде үзебезнең басудагы кибән төпләрен чистартып чыгып, аръяктагы күрше колхоз басуына күчтек. Бу – аларның юл өзегендә өзелеп кала торган иң ерак басулары, ә безгә буа аша гына иде. Моны белеп, председательләре безнең Тимершәех абыйга хәбәр иттергән: «Тимершәех үзенең ач каргаларын тыйсын, безнең сабыйларның да авызы бар», – дип әйткән дип сөйләделәр.

Ләкин ничек тыясың инде ул халыкны?! Киресенчә, елгага су төшкәнче дип, ябырылып йөрибез. Юкса безнең елга, үзе бәләкәй булса да, язын яман котыра – читән буйларында өй дәүмәле бозларын куеп китәр иде.

Атна эчендә тегермән буасын да җибәрделәр, бозы шартлап ярылып, төбенә төшеп утырды; көндез өстенә су чыгып, иртәләрен качкан бер вакыт иде. Без таң белән – аяк асты кетердәп торган туңда китәбез дә боз өстенә тездән су чыкканчы кире борылабыз. Тездән генә су безгә су да түгел – без аны чабата белән ярып кына үтәбез. Инде иртәләрен дә туңдырмый башлады. Ишетелеп кар эри, сызаларга су төшеп, юл да өзелде.

Ул көнне без, каникул булса да, энебез Әдрәнне алмадык, Хәвадис абый белән икәү генә киттек. Башланмаган кибән төбе эзләп, без бик ерак киткәнбез. Капчыкларыбызны төя-төя тутырып, авызын бәйләп торганда, кояш төшлеккә җитә язган иде инде… Шунда кыйбла тарафтан, иңрәп кенә кар эрегәне ишетелеп торган тын һаваны икегә ярып, колагыбызга шомлы бер аваз килеп керде. Без беләбез: бу иң усал Ниязкулның ярып төшүе иде.

Димәк, иртәгә боз да китәчәк. Без бата-чума тизрәк кайту юлына төштек. Ләкин өлгерә алмадык, кара тиргә батып яр буена килеп туктаганда бер метр биеклеге тоташ ак күбек, йомгактай уралып, безнең өскә килә иде. Без ихтыярсыз артка чигендек. Ташу кайнап-чәчеп турыбыздан үтеп китте – артыннан карлы су җәелеп калды. Без аның буага бәрелеп сынуын көтеп тора башладык. Авылда бер көймә дә юк, булганы Агыйдел буенда. Хәзер чыгып калмасак, эш яман: елга тамагын көймә белән чыгар өчен, турыдан өч чакрым юлны унөчкә тутырып, Агыйдел буеннан урап кайтырга туры киләчәк иде.

Авыл ягында ташуга ияреп чапкан бала-чага җыела башлады. Кайсыдыр безгә йөгерде булса кирәк: тиздән, арканнар күтәреп, әни белән Әдрән килеп җитте. Якын-тирә апалар да җыелды, кулларында дилбегә йә колга иде.

Ташу безнең буага төртелү белән, агым әкренәйде, мәгәр суы күренеп арта башлады. Минут та көтәргә ярамый иде – капчыкларны баш өстенә куйдык та тәвәккәлләдек. Без агымны туры кистермибез, түбәнгә таба чапрыш кистерәбез. Боз өсте начар, яргаланып беткән, аяк төшеп китәргә генә тора. Уртага җиткәндә, су да муенга җитте. Аяк хәзер тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Агым безне тегермәнгә таба агызып бара, безгә аркан ыргытырга җай көткән апалар белән әни дә яр буйлап ияреп баралар. Сизәм: без суда булсак, әни утта иде.

Ярдан безгә: «Ташлагыз капчыкларыгызны! Мал кыйбатмы сезгә, җанмы?» – дип кычкыра башладылар.

Тик безнең колак ишетсә дә, кул тыңламый: бердән, капчыкта безне юасына, какысына илтеп җиткерәсе ризык булса, икенчедән, су тагы тирәнәя калса, әз-мәз ябышып йөзәрлек калкавыч та иде. Ярый әле су муеннан артмады. Инде өч аркан буе җитәрлек иде – яныбызга шап итеп дилбегә башы килеп төште.

Без исән-аман ярга чыктык. Өстебездән шабырдап су ага, чирканчык алганда гына өшегән тән хәзер берни сизми – кар суына кердекме без, юкмы. Безгә селтәп дилбегә аткан ирдәүкә Бибинур апа әле һаман күтәреп торган капчыкларыбызны тартып алды.

– Нинди балалар таптың син, Маһисәрвәр җиңгәчәй генәм, бер дә ипкә-сапка килми торган?! Җен кауменнәндер болар! Безнең балалар булса, бәгырькәйләрем, тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, инде күптән боз куеннарына уралып, Агыйделгә агып киткән булырлар иде. Әле котылдык дигәч тә, алдагы көнегездә котылмас чирләргә сабышып китәсегез киләмени? Ычкыныгыз җәтрәк өегезгә! Алмаштырыгыз өстегезне. Маһисәрвәр җиңгәй, син дә кайт та ягып җибәр уттай итеп тимер мичеңне, кызуы җилекләренә җитсен. Капчыкларын үзебез илтербез, – дип, безне төрткәләп кузгатып җибәрде.

Без, ниһаять, көчкә кузгалып, лач та лоч өйгә чаптык. Әни безгә сандыктан абыйларның күлмәк-ыштанын алып бирде. Йөзеннән курку яңа киткән. Әдрән салам бәйләп тимер мич ягарга кереште. Тимер мич тиз кыза – өй эче май булды. Чуен чүлмәктәге су да гөбердәп кайнап чыкты. Тәнебез әүвәл утлы кузда яткан тимердәй кызды да чәнчешеп туңа башлады. Әни, җаны кебек күргән бөртек чәен сандык төбеннән алып, керәч чәйнектә сары мәтрүшкә белән томалап тотты да дәмли-дәмли безгә эчерде.

Шулай үтте. Авырып-нитеп ятмадык.

Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады.

 

Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр. Больница ерак түгел – биш кенә чакрым. Абый шунда барып, ярты литрлы шешә белән ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый безгә әни ягыннан җизни тиешле кеше иде, шул:

– Болай ярамый, апай[3]. Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске чабата чире[4] түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, бер яндырып йөдәтә, – дип, абыйны яңа ел җитәрәк, атына утыртып, район больницасына алып китте.

Тик юллары уңмаган. «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайттылар. Шуннан калды. Утыз чакрымны көн саен йөреп булмый.

Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират җитте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссиясе яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган – бер больницадан икенчесенә йөртә торгач, «открытый форма туберкулёза» дип җибәргәннәр.

Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ачлы-туклы килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып, борыны сөягенә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде. Без бу хәлне сугышка китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып кайткан тагы берәү үлде…

Әти исән чакта ук алган, инде картаеп мөгезләре төшкән сыерыбыз бар иде, сөтен абыйга гына тота башладык. Нормадан кысып калдырган күкәй-маен да әни, җаен китереп, абый алдына куя. Тик абый:

– Әнкәй, нигә син алай миннән тамак аертасың? Миңа бер йомры[5] яңа сауган сөт булса, шул җиткән. Апайлар да ашасын, – дип, май-күкәйне алларыннан этәреп җибәрер иде.

– Син аша, абый. Син аша… – дип, көчкә ашата идек.

Кыскасы, өендәге бар сөт-майны балаларына да бирмичә йотып бетереп үлгән күрше Хәмәй агай шикелле булмады. Чөнки күңеле тумыштан ук тәрбияле иде; хәтта без аңардан тамчы шикләнмәсәк тә, чынаягын-ниен үзенә аерым тотты. Кунакка барса да:

– Миңа аерым гына бүлеп бирегез, – дип, күмәк ашка кашык та төртмәс иде.

Шулай ике елга якын эшкә чыга алмыйча өйдә генә ятты да, кинәт тазарып китеп, бит очларына алсу нур йөгерде. Әйтерсең лә сугыш елларында килгән чире сугыш елларыдай артта калган иде. Ә кырык бишнең җиңүле язында икәү бергә сабанга төштек.

Энебез Әдрән дә ул елны җиденчесен бетерде. Имтихан биреп йөргән булдылар. Сугыш чорында безне килде-китте генә укыткан япь-яшь кызларга килде-китте генә җавап биреп кайта иде дә калган көннәрен безнең янда сабанда була иде.

Шимбә саен клубта – «бичер»[6]. Сугыш чорында да рухы сынмаган халыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, мәҗлестә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр», – дип җырлыйлар. Гармун – Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без ишектән күренү белән:

– Җитте, апай, такта ярма, – дип, кулыннан шундук гармунын алалар да абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!..

2

Хәвадис абыйның чире онытылып тору өстенә, кырык алтынчы елның алмалар чәчәк аткан бервакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз сүз русча белмәгән малайларга бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә аның? Әнә бит тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар!

Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:

– И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!

– Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.

Кан чирендә[7] карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:

– Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә[8] язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…

Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.

Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:

– Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.

Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.

Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:

– Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.

– Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.

Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. Ярамый дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап дәрт биреп тора:

– Апайларыгыз менә дигән!..

– Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр! Ул гәүдәгә…

– Мондый шатлыкта да эчмәгәч…

– Бал гына бит ул…

Ахырда председатель Тимершәех абый да:

– Йә, эчсәгез эчегез дә – ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен йөкне шулар тартты инде… Берне генә эчегез, әйдә! – дип, эчмәскә урын калдырмады.

Без эчү шатлыгыннан кунаклар тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде. Аңа ике яктан ике абый җыр әйтеп кушылды:

 
Тальян гармун – моңсу гармун,
Басмый теле ачылмый.
Безнең йөрәк – ярсу йөрәк,
Бер җырламый басылмый…
 

Көн кичкә авышып көтү кайтканда, инде табындагы ир-ат йомшарып беткән, шулар янында тик безнең абыйлар гына, чибәр генә кызмача булып, имәндәй басып торалар иде. Көтүеннән аерып, көтүче Талип агайны да чакырып керттеләр. Чыгып киткәндә, ул да яңа туган бозау шикелле мүкәйләп кенә чыгып китте.

Шулай бәйрәм иттек без абыйларның сугыштан исән кайту шатлыгын.

Икенче көн базар көн иде. Тимершәех абый безгә үзенең елан-туры айгыры белән тимер хутын[9] бирде. Әдрән, ат тотып – ат башына, ә без икешәрләп арбаның ике ягына утырып, күрше авылга базарга киттек. Хәвадис абый яңгыратып тальян уйнап бара – тирләгән бармак битләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала да уйный да уйный.

Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык: җиңел чабаталы, бәбәй итәкле апалар, күтәртмә иңсәле күлмәк кигән кызлар, эссе көндә постау костюм, хром итек кигән хәлле егетләр… Барысы безгә юл сабып, читкә чыгып кала. Көн чалт аяз. Кояш иртәдән үк текәп кыздыра башлады. Без барасы базарлы авылның әллә кайлардан күренеп торган ике җил тегермәне дә әйләнми – үлән өстен сыйпап үтәрлек тә җил юк; баш өстендә эленеп торган тургайлар да җил юклыктан селкенмидер сыман иде.

Ике якта да – буынга сикергән арыш басуы. Тик, аларга карасаң, күңелләргә тургай моңыдай сөенеч агылып керми. Бездә генә түгел, бөтен районда дип әйттеләр, быел арыш бик начар: кыш башында ук ишелеп яуган кар кинәт эреп, башта җир өсте күлдәй су булды, аннары кинәт туңдырып җибәреп, уҗымнарны төбе-тамыры белән йолкып алды. Әнә хәзер кара җирдә, коелып бетмәгән ябага шикелле, утрау-утрау гына яшькелт арыш үсеп утыра. Ел тагын авыр киләчәк. Моны уйласаң, юл тулы халык алдында, шәп атлар җигеп, гармуннар уйнап барасы да түгел. Ләкин бүгенгедәй шатлыклы көнне эчкә шом саласы килми. Иң авыры инде артта калды, хәзер илдә иминлек – үлмәбез. Халык шулай ди, илдә булсын, ди. Шулай булгач, ник ул тикле пошынырга? Без биш туган – бишебез дә исән! Сугыштан соң мондый бәхет кайсы өйдә бар иде?!

Ничә ел үзебезнең кызларга сусаган, үзебезчә түгелеп бер сөйләшүне тансык иткән ике абый юлда күзләренә хуш килгән ике сылукайны, үрелеп кенә алып, яннарына утырттылар. Ике кыз ике абый кочагында эределәр генә – җылы икмәккә май яктылармыни! Хәвадис абый да күзе төшкәннәргә күз кысып бара, – җиде-сигез авыл йөргән бу юлда аны белмәгән бер кыз юк, – абый бер кочагын җәйсә, унысы бергә суырылып килергә тора иде. Миңа да унҗиденче яшь. Мин түгел инде, энекәш тә җитеп килә. Безнең буебызга карап, безгә берәү дә үз яшебезне бирми, ике-өч яшькә зурайтып әйтә, димәк ки, Әдрән дә инде үзеннән ике-өч яшькә олырак кызлар янында бик тиң чуала иде.

Шулай уйнап-көлеп базарлы авылга барып җиттек. Авыл зур – биш урамга җиде йөз йорт. Базарга үзәк урамнан да, авыл читеннән дә барып була. Без авыл читеннән китмәдек, борак оныдай[10] тузан баскан йомшак басу юлыннан чуерташлы каты юлга менеп, үзәк урамның үзеннән киттек. Атны да без Тимершәех абый үзе төшә торган өй ихатасына кертеп тугардык. Аннары кызлар белән, җидәүләшеп, таш чиркәүле, ике таш кибетле, ашханәле мәйданнан борылып, ике якка да бердәй агылган халыкны ера-ера, базар эченә кердек. Базар биек койма белән уратып алынган чигенә генә сыймый, давыл килгән Агыйдел өстедәй чайкала, гөжли; эче дә тулы, тышы да тулы кеше иде.

Ике абый кочаклап килгән кызларына ат тешедәй эре-эре көнбагыш алып бирделәр дә:

– Инде адашмассыз, үскәнкәйләр. Барыгыз, базар йөрегез, – дип, бал эчәргә киттеләр.

Бер буй сузылган такта ларёкларда рәттән балдыр, аракыдыр саталар иде. Өстендә кәрәз чүбе йөзеп йөргән чын балы да, шикәр балы да, бузасы да күп иде ул базарда.

 

Раббани абый бал сайлап, берәрне эчеп кенә бетергәндә, безне әти мәрхүмнең дусты, үзебезнең Шәрифулла абзый кычкырып алды.

– Сез нишләп алай, акчалар түләп, ул кешенең череп беткән балын эчеп торасыз? Мин бит моннан беркая да китмәгән… – дип, исәнләшү урынына үпкәсен әйтте.

– Без туп-туры синең янга киләдериек, Бал абзый, – диде Раббани абый.

– Алда әйдә, алда әтән санлы кешене, – дип, Шәрифулла абзый мичкәсеннән бал агыза башлады.

– Апайларга да берәрне сал, – диде Раббани абый.

Шәрифулла абзый мөлдерәмә тутырып биш стаканны бишебез алдына тезеп куйды. Үзенә дә салып тотты.

– Әллә үзең һаман эчәсең инде, Бал абзый? – дип шаяртып көлде Мирза абый.

Шәрифулла абзый, корсагын кашый-кашый:

– Нигә, мин үлмәгән бит әле! Ашыйм да, эчәм дә!.. – диде.

Абыйларны ул, авызларыннан өзми, кыстый-кыстый эчерде, үзе шуңа куанып бетә алмаган кебек иде.

Аннары без, биш туган бергә, базар әйләндек. Утыз-кырык авылдан җыелгач, гәүдәгә таза ирләр дә байтак, ләкин безнең абыйларга җиткәне юк, – бөтен базар өстеннән бер без генә бер-беребезнең башын күреп йөри идек.

Шәрифулла абзыйның балыннан соң бернәрсәгә гамь салмыйча, таныш-белеш белән күрешеп-сөйләшеп, базарны бер әйләндек тә, бергә җыелып, чирәмлеккә юнәлдек. Базар икегә аерылып безгә юл бирде.

Чирәмле мәйданда үзе бер сабантуй: дус – дусны, яр ярны тапкан, бииләр, җырлыйлар, тамак чылаталар… Без кеше азрак җиргә туктадык та, Хәвадис абый тальянын тартып җибәрде. Берәм-берәм бүтән гармун тавышлары сүнеп, халык безнең янга җыела башлады.

Базары белән беләләр иде шул Хәвадис абыйны!..

125 гыйнвардан 6 мартка кадәр була торган салкыннар.
2«Емельян Пугачёв явы» дигәннән калган.
3Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның төньяк-көнбатыш татарлары «апай» дип үзеннән кече яшьтәге кызына да, малаена да әйтәләр.
4Бизгәк авыруы. Әүвәле, бизгәк тотканда, тизрәк җибәрсен өчен, ишек-тәрәзәдән иске чабата ыргыта торган булганнар.
5Чашка, чынаяк. Формасының йомры булуыннан телгә кереп киткән.
6«Вечер» дигән сүздән.
7Көз жирдә калган башакны яз жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» диделәр.
8Кешеләрнең язмышы язылган такта.
9Тимерле арба – русчаның «железный ход» дигәненнән алынган.
10Тегермән тартканда стеналарына кунган он тузаны.
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»