Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Зөһрә

1

Шамилне, авыл хуҗалыгы институтын бетерү белән, гыйльми яктан өметле дип, кафедрада ассистент итеп калдырдылар. Менә ул, иге дә, чиге дә күренмәгән фән дөньясына кереп батканчы, бу көнне ничә ел көткән әти- әнисенә диплом күрсәтеп, иркенләп бер ял итеп китәргә кайтып килә.

Район үзәгенә китереп ташлаган автобустан төшү белән, ул ашханә ягына китте. Түбән Елга РТСына йөрүче машиналар шунда туктап үтәләр иде. Тышта да автобус эчендәге төсле үк бөркү. Җилнең әсәре дә юк. Аяк астына туфли йөзеннән туфрак түшәлгән. Эссе һаваның көн саен, оеп, әлсерәп, яңгыр көткән чагы иде.

Шамил, ашханә күләгәсенә басыйм гына дигәндә, юл читендә, уттай кояш астында бер кыз басып торганын күрде. Кызның өстендә – кыска җиңле, киң итәкле күлмәк, аягында ак босоножка иде. Ләкин карау белән күзгә ташланган нәрсә аның чәч толымнары булды. Чем-кара ике толым, еландай сузылып, тез астына ук төшкән иде.

Шамил дә, аның янына килеп, чемоданын җиргә куйды.

– Көйдерә генә! – диде ул. – Әллә сез дә безнең яккамы, сеңлем?

Тик кызның, егет сүз катты ласа дип, тиз генә эреп китәргә исәбе юк иде, коры гына:

– Сезнең як кайсы як соң ул? – дип куйды.

– Түбән Елга ягына кайтам мин – Ишлегә.

Кыз шунда, кинәт борылып, Шамилгә күтәрелеп карады. Янында үрелеп буй җитмәс егет тора иде – тилгәндәй канат җәеп җибәргән киң кашлар, киң маңгай, карасу күз…

– Бәй, Шамил абый, сез түгелме соң бу?

Шамил аптырап калды.

– Әллә танымыйсыз да инде, Шамил абый? – дип, кыз үпкәләгәндәй итте.

– Болай төсмерлим, тик менә…

– Ә мин сезне шундук таныдым, – диде кыз. – Сез минем Әхнәф абый белән бергә укыган идегез.

– Зөһрә мәллә син?!

– Шул үзе! – диде кыз. – Әйдәгез, бер кызык булсын, күрешик тә инде.

Шамилнең дә исенә төште: алар, Ишле авылы балалары, җиденчене үзләрендә укып, сигезенчегә Түбән Елга мәктәбенә барып керәләр иде. Ачы буран, чатнама суыкларда кем кайда квартир төшә. Шамил менә шушы кызларда торып укый торган иде. Зөһрә аңардан өчме-дүртме яшькә кечерәк иде. Шамилнең хәтерендә бер генә нәрсә бик нык сакланып калган: Зөһрәне ул, күзеңә корым сөрткәннәр бит, нигә юмадың, дип үчекләргә ярата иде.

– Да-а, күрешмәгәнгә биш ел! – диде ул. Зөһрәнең абыйсы, әнисе турында сорашып китте.

– Абый армиядә. Шунда калыр да, ахры, – диде Зөһрә. – Әнинең шул инде: тазалыкка туймый. «Йөрәк» ди дә ята, «йөрәк» ди дә ята…

– Элек тә зарлана иде шул, – диде Шамил. – Ә үзең?

– Мин ни, унны бетердем дә фермага эшкә кердем.

Шамил моны шаярта дип уйлады.

– Юк, шаяртмыйм, Шамил абый, – диде Зөһрә. – Әнинең ялгызын ташлап китә алмыйм бит инде мин! Укыйсым килсә, читтән торып та укырмын әле. Сез менә үзегезне әйтегез: һаман укыйсызмы әле?

– Менә бетердем. Институтны бетереп, кайтып кына килүем.

– А-а!.. – диде Зөһрә. – Алай булгач, беренче мин очрадым. Сөенче – миңа!

– Сиңа, Зөһрә, сиңа!

Зөһрә, котлап, аның кулын кысты. Шамил бая искәрмәгән икән, әле искәрде: Зөһрәнең кул бите кытыршыланып ныгый башлаган иде.

– Әллә үзебезнең районга кайттыгызмы?

– Юк, – диде Шамил. Көлеп, сүзне уенга борды: – Авылда унсигез ел тордым, җитәр.

Шулвакыт райсоюз складлары ягыннан угыз сөте төсенә буялган бер машина килеп чыкты.

– Безнең сельпо машинасы, – диде Зөһрә. – Андый төстәге машина районда берәү, бездә генә.

Шофёр, машинасын читкә борып, Зөһрә янына ук китереп туктатты да, үрелеп, кабинаның уң ишеген ачты.

– Әйдә, чибәркәй!

– Рәхмәт, Әхсән абый. Без – кузовка. Синең янга менә бу китапларны гына куйыйк, – дип, зур ике төргәк китап бәйләменә иелде.

– Ыргыт кузовка! – диде аңа шофёр. – Китапка чуртым да булмас.

– Әйдә, утыр, Зөһрә, китапларыңны үзем бирермен, – диде Шамил.

– Юк, утырмыйм дигәч утырмыйм. Бензин исен яратмыйм. Шамил абый, сез утырыгыз.

– Йә, кәнфитләнмәгез әле, – диде шофёр. Китапларны кабинага кую белән, шартлатып ишеген япты.

Башта Зөһрә, аннан Шамил кузовка менеп урнаштылар. Шофёр, кабинадан башын тыгып:

– Карагыз аны, бик ныклап утырыгыз! – дип кычкырды.

Машина җилдәй кузгалып китте. Эссе һавада тузан болыты гына эленеп калды. Битләрне рәхәт җил сыйпый башлады.

Унсигез километрны чирек сәгатьтә үттеләр. Үзләренең Имәнлек чатына җиткәч, Шамил, кабина түбәсен шакып, машинаны туктатты. Алар авылы Имәнлек чатыннан ике генә чакрым җирдә иде.

– Йә, хуш, Зөһрә, – дип, юлга сикереп төште. Зөһрә аңа, иелеп, чемоданын бирде.

Тик сөйләшүне онытмагыз, Шамил абый: шимбә көн.

2

Шимбә Зөһрәнең ял көне иде. Чынында исә аның исеме генә ял. Атна буена җыелып көтеп яткан өй эшләрен Зөһрә, баш та күтәрмичә, нәкъ шимбә көн эшли иде инде.

Гаиләдә бердәнбер кыз булып үскәнлектән, ул инде күптән, сигез-тугыз яшеннән кул арасына керде. Ул чакта әле әтисе дә исән, әнисенең дә тазалыгы ярыйсы иде. Ләкин сугыштан кайтканнан бирле ярасы ябылмый интегеп әтиләре үлгәч, аңа хәтле дә Зөһрәдән кече кызының үлем хәсрәтен татыган Мәхүбә апа, кырык биш яшендә генә булуына карамастан, бетте дә китте. Өйдәге бөтен зур эш Зөһрәгә өелде. Әхнәф абыйсы армиягә киткәч, дөнья көтү дә, авыр толымнары төсле, аның җилкәсенә төште. Менә бу өй эчен стенадагы әнә теге алача тастымаллар түгел, карточка тулы рамнар да түгел, Зөһрә бизәп тора. Иртән торып эшкә китә икән, аның артыннан өй тулы ямь кала. Кич караңгыда эштән кайта икән, өй эчләре тагы да нурланып, яктырып китә. Хәтта аның «уф-ф» дип кайтып керүләре дә ана өчен дәва иде: әнисенең тыны кыскан күкрәкләре май яккандай йомшарып, киңәеп китә. Авыл врачының даруы дару түгел, Зөһрәнең исән-шат йөрүе дару иде Мәхүбә апа йөрәгенә.

Кояш әле чыгам дип хәбәр генә биргән, ә Зөһрә инде күптән аяк өстендә. Ул инде, чишмә сукмагына беренче эз салып, суга барып кайткан, аннары кер юарга Идел суы ташыган… Шамил килгәнче эшне-көшне бетереп, ялт иттереп куярга иде нияте.

Керләрен элеп, идәннәрне юып чыкканда, кояш әле төшлеккә күтәрелеп кенә бара иде. Зөһрә янып-кызарып көзге алдына килде. Башына урап, төйнәп куйган толымнарын сүтеп җибәргәч, куе чәче иңбашларына, күкрәк өсләренә агылып төште. Шул үзсүзле чәчен тарап-үреп, сабынлы кер суырган уч төпләренә вазелин сөрткәч кенә иркен тын алды. Юкса инде бу керләргә ник тотынганына үкенеп, үртәлеп бетә алмаган иде. Көн күтәрелгән саен, шундый котсыз, пычрак чакны гел генә Шамил килеп керер төсле булып торды. Анда Зөһрә: «Эшләрем беткәнче генә килми торса ярар иде», – дип теләгән иде. Ә хәзер: «Нишләп һаман килми соң инде?» – дип борчыла ук башлады.

Ә бу вакыт Шамил алар авылына килеп кенә кергән иде. Бу урынга Түбән Елга, Иделне буып су күтәрелү сәбәпле, астан күчеп менде. Шамилләр унынчыны бетерәсе яз иде. Халык, май башы белән йорт-җирләрен сүтеп, күченә башлады. Монысын Шамил бик нык хәтерли. Тик аның күңелендә һаман булса Түбән Елганың элекке чагы – йөзәр еллык өянке, тирәкләренең Иделдән искән таң җиленә әкрен генә чайкалып, яфракларының лепердәп утырган чагы саклана иде. Ә монысы – бөтенләй ят авыл. Тирәксез, өянкесез… Хәтта Шамил башта урамнарының да рәтен белми торды. Тик бер чатка барып чыккач кына төшенеп алды: аның алдында сирәк үләнле мәйдан булып, шуннан ике якка икешәр урам башланып китә икән. Бу үзенә күрә проспект буласы икән дип уйлады Шамил. Проспектның ике ягыннан колхоз идарәсе, авыл советы, клуб, почта, китапханә, магазиннар тезелеп киткән.

Шамил идарә янына туктады. Әнә игъланнар тактасына, иртәгә Казан театры киләчәк, дип, җәймә чаклы белдерү элеп куйганнар. Шамил аңа күз очы гына төшереп алды – күрмәгән театр түгел, янәсе. Аның игътибарын бөтенләй башка нәрсә җәлеп итте: игълан Тактасының уң ягында пыяла витрина тора иде. Аның эченә стена газетасымы, нәрсәдер эленгән, тик башына – ватман кәгазенең ашадан-ашасына бармак буйлык хәрефләр белән «Коммунистик хезмәт фермасы» дип язылган иде. Бик күп фото ябыштырылган: үрдәк фермасы биналары, карточкага төшәбез дип тезелешеп баскан ферма эшчеләре, ап-ак үрдәк көтүләре… Шулар арасында аерым-аерым гына төшкән кешеләр дә бар иде. Әнә тегесе Зөһрә түгелме соң? Әйе шул, Зөһрә. Көлеп тора. Көлүе бик табигый, матур. Үзе дә матур. Хәтта бик матур… Кая, мәкаләсен дә укып карыйк әле. «Һәр үрдәктән 116,4 йомырка…» Шамил елмаеп куйды.

Игъланнар тактасы янына килеп туктаган бер малайдан Зөһрәләр өен сорады да витрина яныннан китеп барды.

Зөһрә аны тәрәзәдән күреп, капка төбенә үк чыгып каршы алды.

Бер сәгатьтән ары тормам, кайтып китәрмен, дип уйлады Шамил.

Ләкин Мәхүбә апа авызын да ачырмады.

– Кая ул кайту? – дип, аш салып җибәрде. Аннары сөйләшеп киттеләр.

Зөһрә, йөреп кайтырбыз дип, киенеп тә куйган иде. Тик әнисе алдында Шамилне алып чыгып китәргә кыймады. Шулай итеп, бер сәгать урынына ике сәгате дә үтеп китте. Мәхүбә апа үз улы кайтып кергәндәй куанган иде.

3

Өй эче кинәт караңгыланды. Кояш баерга иртә иде әле.

Зөһрә:

– Уф, яңгыр килә түгелме соң, әни? Кая, керләремне онытканмын бит, – дип, атылып чыгып китте.

Шамил дә, сикереп торып, тәрәзә янына барды. Дөньясын кара болыт томалап алган. Идел өсте күк белән тоташкан. Иделме бу, күкме – берни аерып булмый иде. Болай булгач, кайтып та булмас әле, дип уйлады Шамил. Күпме көткән яңгыр кичкә каршы утырып яварга килә иде.

Күп тә үтмәде, Идел ягындагы ике тәрәзәгә шаулап җил килеп бәрелде дә, коеп яңгыр ява башлады.

Мәхүбә апа, тагы да шатланып:

– Изге җан икәнсең, Шамил улым, яңгыр алып килдең, – диде.

Зөһрә, тиз генә кухняга кереп, өстен алмаштырып чыкты.

– Кая болай, кызым, бик ашыгыч?

– Төшим әле, әни. Мәгъфирүз берүзе генә үрдәкләрне ябарга өлгерә алмас…

Мәгъфирүз дигән кыз быел майдан гына эшли башлады. Ул көн саен үрдәк караучы төп эшчеләрнең берсен алмаштыра, ләкин әле эшкә өйрәнеп бетмәгән, тәҗрибәсез иде. Шуңа күрә, башка көннәрне дә ул эшләгән чакта бер урап менгәнне, бүген төшмичә мөмкин түгел иде.

 

– Синең белән мин дә төшәм, Зөһрә, – диде Шамил.

– Мондыйдамы? – диде Мәхүбә апа. – Йөрмә, Зөһрә хәзер кайтыр.

– Юк, төшим әле, – дип, Шамил бүтәнчә каршы килерлек урын калдырмады.

Мәхүбә апа, алайса, тукта инде, дип, чоланга чыгып китте. Анда нидер төшереп, нидер аударып, улының озын кунычлы резин итеген алып керде, ишек төбендәге элгечтән плащын алып бирде.

– Ки шуларны, ичмасам, аягың чыланмас, өстең дә пычранмас.

– Киттек, кунак! – диде Зөһрә.

Бакча капкасын чыгу белән, турыга – чирәмлектән йөгерделәр. Су буендагы ферманың ак биналары яңгыр эченнән ала-чала булып күренә иде.

Яңгыр ява башлагач, бөтен ферма аякка баскан. Инде кайтып киткән булган ферма мөдире дә чабып төшкән. Зөһрәләр килеп җиткәндә, чыр-чу килеп, үрдәкләрне биналарга таба куып китерәләр, су буе ак болыт шикелле тулгана иде.

Әллә ничә чакрымнарга җәелеп яткан Идел өстенә күге белән су түгелгән сыман – бөтен дөнья шаулый, гөжли иде. Шамилләр Зөһрә үрдәкләре торган бүлем янына килделәр. Дүрт мең үрдәкнең яртысы да бүлемдә түгел. Мәгъфирүзе дә юк иде.

Ферма мөдире апа карлыккан ирләр тавышы белән:

– Алар теге якта, – диде.

Шамил ул күрсәткән якка карады. Ферма Иделдән сузылып кергән тар гына култык буена урнашкан икән. Култыкның иңе йөз метрдан артмас. Шуның теге ягында ике кыз, тездән ләмгә батып, исәпсез-сансыз үрдәк арасында йөри – бары да бергә буталыша иде.

– Сәвия үрдәкләрен үзе шунда куган иде, – диде ферма мөдире. – Ә синекеләр сетканы тишеп чыгып киткән.

– Кайчан алыштырабыз инде шул сеткаларны, Мәдинә апа?

– Ул хакта сөйләп торыр чак түгел, сеңлем. Хәзер үк бар, Мәгъфирүзләр янына чык – син әйдәрсең, алар куар! Тиз кыймылдагыз!

Зөһрә аягыннан итеген салып Шамилгә тоттырды да су читеннән генә култыкның беткән башына йөгерде. Атлап китәрлек төшенә җиткәч, күлмәк итәкләрен күтәреп, суга кереп китте.

– Әйдә, кунак егете, кызларның шәрә тезенә карап дөньяңны онытма. Тик торырга төшмәгәнсеңдер бит. Әйдә, һич югы, мондагыларын илтеп ябыйк.

Ферма мөдире капканы ачты. Үрдәкләрне бүлемнән икәүләп чыгардылар. Шамил аларны Зөһрәнең итекләрен селти-селти куды. Үрдәкләрнең зәгыйфь йә кечерәкләре Иделдән капыл җил китереп бәргәндә егылып-егылып китәләр, ә чатырдап күк күкрәгәндә, посарга теләп, бүксәләрен җиргә төртәләр – боларның һәммәсе дә Шамилгә бик таныш, бик якын иде.

Моның белән мавыгып китеп, Зөһрә үрдәкләрен илтеп япкач та, бүтән кызларга ярдәмләште. Ул арада Зөһрәләр дә күшегеп кайтып җиттеләр. Киемнәреннән шыбырдап су ага иде.

Кинәт бик якында, авыл өстендә генә, чат иткән тавыш һаваны телеп төшерде. Баганаларда әкрен генә чайкалып торган лампочкалар сүнеп, тирә-юньне күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык басты.

Кызлар янына фонарь тоткан ферма мөдире килеп җитте.

– Фонарьларыгызны алып чыгып яндырыгыз, бүген ут булмаячак: яшен трансформаторны суккан.

– Чукынды болай булгач!.. – дип, караңгыда берсе сүгенеп алды.

Моннан ике ел элек кенә фонарьга да сөенеп бетә алмый йөргән кызларның электрдан фонарьга һич тә кире кайтасылары килми иде. Ләкин берни эшләп булмый – чөйләрдә эленеп торган фонарьларны алырга, землянкага төшеп, керосин салырга туры килде.

Калган үрдәкләрне сукыр яктылыкта көч-хәл белән кертеп яптылар. Аннары барак ишек төбенә йөкче аударып киткән комбикорманы ялгашларга бүлеп ташыдылар. Шуннан соң гына Мәгъфирүз берүзе үрдәкләрне ашата калды, Зөһрә белән Шамил кайтырга чыктылар.

Ферма белән авыл арасындагы ачык җиргә чыгардан элек, бер читтәге кызыл почмак өенә ышыкланып бераз тын алдылар. Эшләгән чакта гүя алар бер-берсен онытканнар иде, шул ук вакытта эш аларны ничектер якынайткан, хәзер исә һәр икесе шул якынлыкны сизә иде.

Яңгыр коя да коя. Ерганаклардан шашып-ярсып гөрләвекләр ага. Кинәт Зөһрәгә менә шушы гөрләвекләр ташкынга әйләнер дә, менә шушы ферма биналарын да, тау битендәге авылны да, Шамил белән үзен дә Иделгә юып төшерер, ә Идел аларны, чайкалдыра-чайкалдыра, әллә кайларга алып китәр төсле тоелды.

– Ай-һай, чиләкләп актара! Авылдан киткәннән бирле мондый яңгырны күргән юк иде әле, – диде Шамил.

Зөһрә ялгыш кына иңбашы белән аның беләгенә орынды, ләкин моңардан үзе үк сискәнеп:

– Киттек, Шамил абый, – диде.

Алар япма бөркәп куйган шикелле караеп яткан авылга юнәлделәр.

Авыл җансыз калган. Өйләре чыланып карайган, иңеп басылгандай булган. Кайбер тәрәзәләрдән тычкан уты чаклы гына яктылык төшә. Зөһрәләр өендә анысы да юк иде.

Лычма су аяк киемнәрен ишегалдында салып, өйгә керделәр. Өй җылы. Учакта дөрләп ут яна. Аның кызгылт шәүләсе идәнгә төшкән. Өй эченә тәмле аш исе таралган.

– Нишләп ут алмадың, әни? – диде Зөһрә.

– Лампаны таба алмадым, кызым. Өй юганда чыгарып куйган идең бит. Кая куйдың соң син аны?

Зөһрә, хәзер дип, әллә кайдан гына лампа алып керде. Ут алып җибәрде. Икесе дә өсләрен алмаштырдылар. Шамилгә дә Мәхүбә апа улының коры киемнәрен табып бирде.

Ул аш-су әзерләгәнче, Зөһрә белән Шамил аякларын учак авызына куеп җылынып утырдылар. Шамилнең каннары җәелеп, тәнен рәхәтлек биләп алды, буыннарга учак җылысыдай ләззәтле талчыгу төште.

Арыганнар иде инде. Ашау белән йокларга яттылар. Шамил үзенең яту белән изрәп йоклап киткәнен дә сизмәгән.

Ул уянганда, инде кояш чыккан, кыздыра ук башлаган иде. Зөһрә күптән эшкә киткән. Ул бик иртә торган, күрәсең, Шамилнең кичә кич пычранган, тәпәрләнгән чалбарын тазартып, үтүкләп куйган. Шамил боларның берсен дә сизмәде. Ул үлеп йоклаган, әйтерсең лә имтиханнар вакытында йокысыз үткәргән барлык төннәрнең үчен кайтарган иде.

Чәйләр эчте дә, саубуллашып меним дип, Зөһрә янына төшеп китте.

Идел карасу-зәңгәр төскә кереп җәйрәп ята. Аяк асты атларлык та түгел, пычрак иде. Шамил тая-тая көчкә барып җитте. Ферма әйләнәсе туп-тулы үрдәк, су эченә хәтле ап-ак, гүя күз йомып күз ачкан бер арада ишеп кар яуган иде. Идел тын, моңсу, ә яр буе җанлы, кыймылдап торган кебек. Шамил кинәт туктап калды – аның үз гомерендә мондый күп үрдәкне күргәне юк иде.

Бер йорт морҗасыннан сыек кына төтен күтәрелә, аннан пешкән бәрәңге исе килә. Култыкның теге ягында өч кыз, балтырдан суга кереп, үрдәк куып йөриләр. Әллә берсе Зөһрә инде? Тик моннан йөзләрен аерып булмый иде.

Үрдәкләрне иртәнгелеккә ашаткан чак икән. Шамил янына ат белән азык ташучы бер агай килеп туктады.

– Сезгә кем кирәк? – диде ул.

– Зөһрә кирәк иде.

– Зөһрәләр әнә тегендә, барак артында. Иткә китәсе үрдәкләрне аералар.

Барак артында мәхшәр икән: үрдәкләр болыт кебек өерелеп йөриләр. Колак тонгыч тавыш. Дүрт-биш кыз иеләләр дә шул ак болытның бер кисәген йолкып алалар, аны тоткалап карап, янәшәдәге бүлемнәрнең әле берсенә, әле икенчесенә ташлыйлар.

Шамил Зөһрәне танып алды. Зөһрә дә аны күрде. Эшен ташлап янына килде. Аның өстендә бүген ак халат. Чәч толымнарын халат эченә тыгып куйган, яулыгын арттан гына бәйләп җибәргән. Матур кеше нинди кием кисә дә матур инде, дип уйлады Шамил. Ләкин Зөһрәнең йөзе борчулы иде.

– Әллә үрдәкләреңә ул-бу булганмы, Зөһрә?

– Килүемә бишесе үлгән, имгәнеп ятканнары да бар. Тагын күпмесе югалгандыр әле – белгән юк. Санарга иде дә, менә бу эшкә куштылар. Тиздән машина килә, суярга дигәннәрен дәүләткә җибәрәбез. Көн шуның белән үтәр, ахры…

– Зөһрә, – дип дәште бер хатын шунда, – бик озак юанма, сеңлем.

– Карале, Зөһрә, – диде Шамил, – минем кулдан килә торган эш түгелме ул?

– Юк, Шамил абый. Без бит үрдәкләрнең кайсы нәселгә, кайсы иткә китә, шуны аерабыз.

– Мин анысын әйтмим, Зөһрә. Мин санауны әйтәм.

– Юк… Шамил абый. Мин сезгә нишләп эш кушыйм инде? Кичәгесе өчен дә уңайсызланып бетә алмыйм әле.

Шамил чалбарына күрсәтте:

– Күрәсеңме, кичәгесе нинди яхшы булган! Шулай, сеңлем, башка кайгың булмаса, аның өчен генә уңайсызланма. Әллә миндә үрдәк санарлык кына баш юк дип уйлыйсыңмы?

– И Шамил абый, әллә ничек була бит әле бу… – Зөһрә аның күзләренә карады һәм әлеге «тилгән караштан» ничектер югалып калды, җиңелде. – Ярый, алай булгач. Тик бу киемегезне алмаштырып төшегез. Абыйның иске чалбарлары булыр, әни табып бирсен.

Дүрт меңгә якын үрдәкне санау, Шамил уйлаганча, җиңел генә булмады. Зөһрә белән икәүләп тә әле кичкә чак бетерделәр. Һәркайсын тотып, бер бүлемнән икенче бүлемгә алып-алып ташларга кирәк иде. Алар янына берничә кабат ферма мөдире килде. Күптәнге танышына дәшкән сыман сөйләшеп китте:

– Зөһрә үзеңне бүген дә эшкә куштымыни? Безнең кызлар шулай алар. Кунак егет дип тормыйлар. Ничауа! Казанга кайткач, милли ашханәдә үрдәк ите тәмлерәк булыр.

Ул йомшак кына, дусларча гына әйтсә дә, Шамил аның сүзләрен ошатмады: әйтерсең лә ул үрдәкне ничек үстерүләрен белми иде.

4

Ул бүген дә Түбән Елгада калды. Кичен алар Казан театрына бардылар. Театрга Шамилләр авылыннан да машинага төялеп килгәннәр иде. Спектакль беткәч, аны бер кыз күреп алып:

– Шамил абый, кайтасыңмы, әйдә! – диде. Ләкин шундук, эссе аш капкандай, авызын тотты: Шамил белән Зөһрә, яктылыктан тиз генә юк булып, икенче якка китеп бардылар.

Шамил Зөһрәне култыклап алды. Зөһрә карышмады, тик:

– Шәһәрчә булсын дисез инде, – дип көлеп куйды.

Шамил Зөһрәнең сүзләрен күңеленә якын алып, беләгеннән йомшак кына итеп кысып куйды.

– Әйдәгез, Идел буеннан урап меник, Шамил абый.

– Чынлап та! – диде Шамил.

– Аннан соң безгә кайтырбыз. Әни бүген дә, үзебезгә алып кайт, дип калды. Кичтән дә бик көткән иде.

Күрше урамда гына кемдер үтә моңлы, авылча итеп гармун уйный башлады. Икенче бер егет кушылып җырлап җибәрде – Идел буйларын яңгыратып, татарның мәңге яшь, мәңге моңлы «Су буе» көен җырлыйлар иде. Җырчы егет көйнең башын җырламый гына уздыра да икенче өлешеннән генә башлап китә:

 
Идел бит ул, киң бит ул.
Идел өсләрендә йөзгән
Аккошларга тиң бит ул.
 
 
Идел бит ул, киң бит ул.
Томанлы көн, караңгы төн –
Без аерылган көн бит ул.
 

Җыр ераклаша барды, ераклаша барды, ләкин тукталмады. «Су буе» ннан соң яңаракка күчтеләр. Элек, Шамил укып йөргән елларны, бу авыл егетләре, төннәр буе шулай уйнап-җырлап, авыл әйләнә торганнар иде. Әле дә шул саклана икән, дип уйлады Шамил.

Алар Идел ярына җиттеләр. Дөресендә бу яр түгел, сөзәк тау бите иде. Элекке яр әллә кайда, су астында калган. Хәзер Идел менә шушы тау битенә үк күтәрелеп менгән икән!

– «Идел бит ул, киң бит ул…» – дип, Шамил егетләр җырын кабатлады.

Пароход юлындагы маяклар бик ерак, алардан төшкән утны да Идел йотып тора, бу урыннан инде бик хәлсезләнгән сукыр ут кына елтырый. Теге як яр бөтенләй беленми, бөтен караңгылык шул якка гына өеп куелган кебек иде.

– Бик яратам мин Иделне! – диде Зөһрә. – Көндезгегә караганда да, таң каршылап, батыр төсле уянып килгән чагын яратам. Таң белән бергә, һәр көн ул мине дә каршылый, мине дә сәламли. Арыган чакларымда да Иделгә карыйм мин. Ул – авыр сабырлы. Идел сабырлыгы миңа да күчә. Серләремне дә, таң белән фермага төшкән чакта, аңа сөйлим. Ул серне дә саклый белә…

Шамил аны, иртән искән таң җилен тойган хәлдә, рәхәтләнеп тыңлады. Инде күзләрен таң йолдызына төбәгән хәлдә, Зөһрәләрнең элекке авылын күз алдына китерде.

– Сезнең авыл миңа ни өчендер һаман Идел эчендә калган төсле. Унны укып киткәннән соң сезнең авылга бер дә килгәнем булмады. Каникул вакытларында үзебезнең авылга да берәр атна-ун көнгә генә кайта идем. Җәйләрем күп вакыт институт эшләре белән үтте… Шулай да миңа сезнең авылның элекке чагы якынрак. Яңа урынга күчеп менгәнлеген үз күзләрем белән күрсәм дә, искесен оныта алмыйм икән…

– Яңасын бер дә искә алмассыз микәнни инде, Шамил абый?

– Мин сине генә искә алырмын, Зөһрә.

– Сөйлисез тагы! – дип, Зөһрә көлеп җибәрде. – Шәһәргә барып керү белән онытырсыз әле…

Ул моңаеп Идел өстенә текәлде. Ә Шамилнең колагында, моңсу сагыш кебек, аның сүзләре генә ишетелеп тора иде: «онытырсыз әле… онытырсыз…» Чынлап та, искә алырмы соң ул Зөһрәне?.. Тиздән ул Казанга китәчәк. Казанга киттеме – бетте инде. Анда аны гыйлем суырып алачак. Ул бер-ике елдан аспирантурага керергә, аннан диссертация язып, исем алырга тиеш… Их! Шушы кыз да онытылыр микәнни?..

Зөһрә, оялып кына, сүзне икенчегә борды:

– Әйтегез әле, Шамил абый, институтта читтән торып уку авыр булыр микән?

– Ә нигә читтән торып? – диде Шамил. – Нигә кереп, төпләнеп түгел? Укыгач укыгач, үзенә кереп укырга кирәк.

– И Шамил абый, үзегез күрдегез бит инде әнине. Аны ничек ташлап китәсең?

– Анысы шулай инде…

– Аннары мин, Шамил абый, авылымнан башка яши дә алмам кебек. Шәһәрегезгә барып кайтканда да тыннарым кысыла башлый.

– Шәһәрегезгә? – дип, Шамил аның сүзен кайтарып сорады. – Әллә син мине, Зөһрә, бөтенләй шәһәр кешесе ясарга итәсең инде?

 

– Ә нигә, шулай түгелмени?

– Нишләп шулай булсын? Минем авылда туып үсүемне кая куясың?

– Аны куясы юк, анысы да үзегез белән – шәһәрдә.

– Юк, син ялгышасың, Зөһрә. Авыл сиңа гына түгел, миңа да кадерле.

– Кадерле булгач, Шамил абый, нигә кайтмадың соң?

– Усал син, Зөһрә, усал…

– Безнең колхозга быел шәһәрдә туып үскән кешеләр дә күчеп килде әле. Берсе – инженер-механик, икенчесе – электрик.

Инде таң беленде. Караңгылыкта эреп, соргылт бер өем булып яткан ферманың ак биналары күренде. Идел ачыла төште.

– Менә таң да аттырдык, Шамил абый, – диде Зөһрә. Кузгалыйк, булмаса.

Шамил аның кулларыннан алды. Күзләренә тутырып карады – күзләре Иделдәй тыныч һәм төпсез иде.

– Йә, Зөһрә, хуш, – диде ул, көрсенеп. Ул башкача бернинди хәрәкәт тә ясый алмады. Ярамый, диде ул. Китеп, бөтенләй югалыр булгач, күңелне ник аздырырга?..

Зөһрә, Шамил кулыннан кулларын алмыйча гына:

– Безгә кайтмыйсыңмыни, Шамил абый? – диде.

– Юк инде, Зөһрә. Мин хәзер барыбер йоклый алмам. Ә сиңа тиздән эшкә китәргә. Ярый, мин әкрен генә кузгалыйм, әкрен генә… Юл таныш: өч ел буена көн саен укырга йөргән юл бит!..

Алар сөзәк тау битендә аерылыштылар. Ләкин рәхәт, газаплы ялкын Шамилнең йөрәгендә калды. Ул аны үзләренең авылларына гына түгел, Казанга ук алып китәр. Моңа охшаган көйдергеч-татлы ялкынны беренче мәртәбә генә тоя түгелме соң? Ә Зөһрә нишләр? Кабул итәрме ул аның хисләрен?.. Шамил артына әйләнеп карады.

Зөһрә авыл ягына түгел, ферма ягына китеп бара иде. Менә ул да, Шамилнең үзенә карап торганын сизгәндәй, артына борылып, кул болгады. Ул фермага җитеп бара иде инде. Барып җитте дә бер өйгә кереп юк булды. Шамил аны менә чыгар, менә чыгар дип көтсә дә, Зөһрә бүтән күренмәде. Тик бераздан, аның сәламе булып, кухня морҗасыннан зәңгәрсу төтен генә күтәрелде.

Шамил, иртәнге салкын һавада эреп югалган шушы төтенгә карап, бик озак басып торды. Хәтта ул кояшның тиздән чыгуын көткән, җанлана башлаган табигатьнең галибанә матурлыгын да сизмәде. Юк, аның күңеле дә үз кояшының чыгуын көтә, бүген чыкмаса, иртәгә чыгарын ләззәтләнеп тоя иде.

Ул бер генә ноктага текәлеп арыган зиһенен ял иттерү өчен, фермадан күзен алып, тирә-якка карады. Мондагы иркенлекне, мондагы сахраны беренче кабат тойгандай булды. Әнә авылның аргы очындагы машина-трактор паркы… Шунда кылт итеп аның колагына Зөһрә тавышы ишетелгәндәй булды: «берсе – инженер-механик… шәһәрдә туып үскән кешеләр…»

Ә Шамилнең ата-бабасы, бөтен нәселе борын-борыннан җиргә ябышып яткан, ипине үзләре иккән авыл кешеләре бит! Тик Шамил генә, укырга киткәндә, авылга кире кайтмаска дип киткән иде, әмма ата-бабаның авыр һөнәренә мәхәббәт сүнмәгән икән лә! Тик боларны уйларга инде соң түгелме? Соң түгелме?.. Шунда йөрәккә Зөһрә ярып төшкән җирдән аңа каршы икенче аваз күтәрелде: юк, әле соң түгел… соң түгел…

Шунда Шамил бөтен тәне белән кояш чыгар алдыннан гына искән саф җилне тойды.

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»