Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

5

Сорау алу икенче көнне дә дәвам итте. Икенче көнне дә мин урынымнан тормадым. Минем өйдән чыгып китәсем килми. Хәтта мин шушылай авырып китүем өчен сөенеп тә куйдым. Минем канымны да, җанымны да тәмам үтерүчене тотып алу вакыйгасы биләп алган. Йөрәгемне бер кысып йә бер каты иттереп тибәргә мәҗбүр иткән бу түземсез көтү сәгатьләре әти кайгысы белән бергә кушылган иде.

Иртә белән беренче кеше итеп тегермәнче Фидаил абыйны чакырдылар.

Фидаил абый зәңгәр күзле, җитен чәчле бер кеше иде. Аларның өе югары очтан дүртенче генә. Мин аның әти- әнисе барлыгын белмим, дәү әтисе Ибрай бабай белән дәү әнисе Бәлхис әби барлыгын гына беләм. Ибрай бабай тегермәнче иде. Өченче ел үлде. Аның урынына яшьләй үк тегермәндә үскән, бу эшкә чарланып остарган Фидаил абый калды. Болай да ул Ибрай бабайга иптәш тегермәнче булып эшли иде. Аны егерме җиде яшьтә, диләр. Шулай да өйләнмәгән. Уртакул гына бер өйдә әбисе белән генә торалар. Быел инде өйләнергә тиеш булган. Бездән ерак бер авылда вәгъдәләшкән кызы да булган. Көзгә туй ясарга сүз дә куешканнар икән дип сөйләделәр. Кәнсәләргә җыелган халык өчен атна буена җитәрлек хәбәр булган иде. Ләкин быел җәй, мәчет манарасын кискәннән соң, ярәшелгән кызының әтисе, бик диндар карт, кисеп әйткән, имеш:

– Исемен дә ишетәсем килми денсезнең! Әгәр дә мәгәр, башы беткеренең, бусагамны атлап керәсе булса- мы! – әнә балта, әнә пычак – үземә үзем хуҗа түгел… Әнә керәшеннәрдән алсын кызны!.. – дигән дип сөйләделәр.

Бу хәлләрне ишеткәч, мин Фидаил абыйны гел кызгана идем. Хыялым үзебезнең күрше авылның кат-кат итәкле күлмәкләр кигән, чүпләмле алъяпкычлар бәйләгән, чәчләренә ука чачаклар таккан нәзек билле керәшен кызларына барып бәйләнә. Шуларның берсен – гел алача күлмәктән киенеп, аягына нәфис тула оек белән ак чабата кигәнен гел дә Фидаил абый алып кайтыр кебек уйлый идем…

Йомшак кына тамак кырып, йомшак кына йөткереп, кәнсәләр ягына Фидаил абый килеп керде. Исәнләште.

– Бире килегез. Утырыгыз, – диде аңа тикшерүче.

Бүген инде аның тавышы үткән төн әни белән сөйләшкән сыман түгел – каты иде. Әнинең олы хәсрәтен аңлап, йомшак-ягымлы итеп сөйләшкән тавышның әсәре дә калмаган иде инде. Башта Фидаил абыйның исем-фамилиясен, туган елын, эшләгән урынын, өйләнгәнме-юкмы икәнлеген сорап чыкты. Ярый, исем-фамилиясе кирәк тә булсын ди, ләкин өйләнү-өйләнмәве нәрсәгә? Мин бит беләм, Фидаил абыйдан аны сорарга ярамый. Ул – аның хәсрәте. Шул хәсрәттән ул Свердловск ягына да чыгып китәргә уйлаган дип сөйләделәр. Тик Бәлхис әбине генә ташлап китә алмаган. Бәләкәйдән үк тегермәндә он тузаны йотып үскәнгә, үпкәсенә чир йоккан, дип тә сөйлиләр. Булыр да. Гел йомшак кына йөткереп, тамак кырып йөри бит. Ләкин ул таза, көчле. Беләк тычканын кабартып, беләгенә бәйләгән тегәрҗепне шартлатып өзә торган иде.

Тикшерүче үзенең тигез, какшамас тавышы белән мәсьәләнең эченә керде:

– Алтынчы ноябрь көнне төштән соң Нуриман Нуриазданов сезгә чәч алдырырга кердеме?

– Керде, – диде Фидаил абый нык тавыш белән.

– Сәгать ничәләр иде?

– Сәгать биш тулып килә иде инде. Күз бәйләнгән иде. «Караңгы бит, Нуриман абзый. Иртән якты күздә керерсең», – дидем. «Иртәгә бәйрәм, чәч алдырып йөрү килешмәс, эшне бүген бетерү тиеш, – ди. – Мыекны, – ди, – якты күздә үзем төзәттем, сиңа чәч кенә калды, – ди. – Синең Гали пәкесе караңгыда да ялмап кына алыр әле», ди. Лампаны кучкарга куеп, Нуриман абзыйны шуның яктысына утыртып, чәчен алдым. «Бик чиста да киенгәнсең, кая болай?» – дип сорадым. «Бүген үзебезнең Эм-те-эста бәйрәм кичәсе була, шуңа барышым», – диде.

– Өегездә тагы кемнәр бар иде?

– Дәү әнидән башка кеше юк иде.

– Нуриман Нуриазданов сездә озак тордымы?

– Шул, чәчен алгач, җылы су салып торып, башын юдым. «Әзрәк кипшенсен инде» дип, мич буенда бераз утырып торды. Шул бер сәгать үткәндер.

– Кайчан чыгып китте инде?

– Без бергә чыгып киттек. Сәгать алтынчы ярты иде.

– Бу кадәр төгәл әйтүнең сәбәбе бармы?

– Мине сәгать бишкә Биклән авылы тегермәнчесе Көҗмә дәдәй чакырган иде. Аның хатыны үлгән, ялгыз. Мин өйләнмәгән, ялгыз. Бергә-бергә бәйрәмне каршыларбыз, диде. Нуриман абзый кергәндә, китәргә җыенып тора идем. Аңа инде «Минем кунакка барасым бар иде» дип әйтә алмадым. Дәрескә барасы түгел ич!..

– Хуш, бергә чыгып киттегез ди, ә кайда аерылыштыгыз?

– Көҗмә дәдәй тегермәненә чаклы бергә бардык. Мин тегермән өенә кереп калдым, Нуриман абзый МТСына китте.

Фидаил абый йөткереп куйды да, шуның белән сүзе беткәндәй туктап калды. Тикшерүче аның сүзне тагын да дәвам иттерүен көтте, ахры, ләкин Фидаил абый үзе сүз башламагач, бик сәер генә тавыш белән үзе сорау бирде:

– Нуриаздановны сез яңадан күрдегезме?

– Без Көҗмә дәдәй белән байтак утырганбыз. Ике тегермәнченең сүзе беткәнмени! Көмешкәсе дә бар иде. Башта мин үзебезнең клубтагы спектакльгә кайтып җитәрмен дип уйлаган идем. Тик, кызмача көе кайтып, кеше күзенә күренәсем килмәде. Сөйләшеп утыра бирдек.

– Ниләр сөйләштегез инде? – дип бүлдерде аны тикшерүче.

– Кеше табында ни сөйләшмәс! – дип, кырыс кына җавап бирде Фидаил абый. – Табындагы сүзне монда сөйләп бетереп буламыни?..

– Яхшы, дәвам итегез, – диде тикшерүче.

– Сәгать тугызлар булгандыр инде, бервакыт, ишек шакып, Нуриман абзый килеп керде. «Тегермәнегез тарта, тәрәзәгездә утыгыз да бар, – ди, – бәйрәм кичендә кереп чыкмау килешмәс, – дидем, – ди. Бәйрәм хөрмәтенә инде тегермәнеңне туктатсаң да гөнаһ булмас иде, Кузьма!» – ди.

– Анда ирсез Мәтрүк бодай тарта. Ике капчык бодае күптән ята ие. Бик ялынып сорады. Әйдә, ялгыз катын, тартсын, – ди Көҗмә дәдәй. – Начармыни, тегермән дә тарта, бәйрәм дә итәбез! Әйдә, син дә табынга утыр. Син – нык хөрмәтле кеше! Син җир сөрмәсәң, башкалар аңа иген чәчмәсә, без дә тегермән тарта алмас иек, – дип, Көҗмә дәдәй Нуриман абзыйны табынга кыстый башлады.

– Мин инде бәйрәм итеп кайтып киләм. Мине бүген җыелышта бик зурладылар: ике кызым белән карчыгыма күлмәклек ситсы, улым белән икебезгә чалбарлык полсукно бүләк иттеләр, – дип, Нуриман абзый култык астына кыстырган төргәген күрсәтте. – Әле иптәш тракторчым Җәпримнәргә кергән идек. Әйдә, тракторга гына димәгән, үзебезнең дә карбюраторга бераз горючий салыйк әле диде дә, салдык әле, – диде.

Шулай сөйләнә-сөйләнә, култык астындагын эскәмиягә куйды. Өстәл янына килеп утырды. Тегермән өе бик эссе иде. «Эссе икән!» дип, тунын салды…

Фидаил абый, йөткерә башлап, сүзеннән туктады. Минем тыным кысылды, гүяки мин юк – минем урынга йөрәк кенә калган, ул гына түшәк өстендә сулкылдап тибә иде.

– Ул сезнең белән эчтеме? – дип, тикшерүче сүзне тагын кузгатып җибәрде.

– Бер генә стакан эчте.

– Шуннан?.. Озак утырдымы?

– Юк. Чишенгән яллык та утырмады. «У-у иптәшләр, сәгать ун җитеп килә ләбаса! Кайтыйм әле», – дип, урыныннан кузгалды.

– Үзе генә чыгып киттеме?

– Юк. Көҗмә дәдәй белән икебез дә озата чыктык. Бик эссерткән дә иде. Алар тегермәне безнеке сыман, өе аерым, тегермәне аерым түгел. Атлы арба кереп, борылып чыгарлык амбар белән ялганган. Мин Нуриман абзыйны шул амбар капкасыннан тышка ук чыгып озатып куйдым. Йомышым да бар иде. Көҗмә дәдәй анда ук чыкмады. «Теге катын бетерәме инде, юкмы?» дип, тегермәнгә кереп китте. Мин читкәрәк китеп йомышымны йомышладым да тиз генә кире өйгә кердем.

– Кузьма Асанбаев кайчан керде?

– Ул хәтсез торып керде. Мәтрүк түтәйнең тартып бетергәнен көтеп торган, күрәсең. Кырык чөйгә запор салып, кәвесне басып ук кердем, диде.

– Йөзендә берәр төрле үзгәреш – куркып төшү йә кабалану галәмәте юк идеме?

– Беленмәде андый галәмәт. Киресе булыр: күңеле бик күтәренке сыман иде. Әллә, мин әйтәм, Мәтрүк түтәй белән шаярып-мазар итеп кердеме бу?.. Ялгыз ир, ялгыз хатын. Аларныкын белмәссең…

– Менә сез, ишектән үк чыгып, озатып куйдым, дидегез. Шунда, инде Нуриман Нуриазданов китеп баргач, берәр нәрсә шәйләмәдегезме? Кешеме?.. Сөйләшү-мазармы?..

– Юк. Ай да юк: айның беренче чиреге, сәгать унда ул да бата. Күз бәйләп, сукыр тәкә уйнаган төсле. Яктыдан чыккач – бигрәк тә. Нуриман абзый, дүрт-биш адым атлау белән, күздән юкка чыкты… Колагыма җырлап җибәргәндәй булды. Ләкин кәвестән аккан су шавы, таш әйләнүе барысын да күмде…

– Ә сез ник өегезгә кайтмадыгыз?..

– Минме?.. Мин кайтмадым. Дәү әни исереп кайтканны яратмый. Шунда сәкегә ятып йоклаганмын… Ә иртә белән бу хәбәрне ишеттем. Икебезне дә Акчурин җибәргән кешеләр уятты.

– Менә сез, исергән идем, дидегез. Ләкин күп нәрсәне шулкадәр вак, төгәл итеп сөйләдегез ки, исерек кеше болай сөйли алмас иде кебек? Ә?

– Мин бит чучкадай исермәгән ием бөтен нәрсәне онытырга.

– Нуриазданов мануфактурасын алып чыгып киттеме?

– Алды. Моны оныта күрмим тагы, дип алды.

– Ә ни өчен ул мануфактура тегермән өйалдыннан табылган?

– Тегермән өйалдыннан?.. Белмим… – Фидаил абыйның тавышы бөтенләй коелып төште.

Икесе дә тынып торды. Минем әкрен генә торып, ишек ярыгыннан карыйсым килеп китте. Ләкин кузгалсам, берәр нәрсә шыгырдап китәр йә төшеп ватылыр төсле сизеп, тын да тартмый ята бирдем. Әни, үзе чыгып киткәндә, миңа торырга кушмады.

– Чирле икәнсең – ят. Ишек төбенә барып танавыңны суза күрмә. Чыгарып кына җибәрерләр. Милиция дә монда. Сорау алганда, чит кеше тыңларга ярамый. Синең авыру икәнлегең өчен генә калырга рөхсәт. Без Ислам абызагаең белән әтиеңне алырга бүлнискә китәбез, – дип чыгып киткән иде.

Аңа да инде байтак гомер үтте. Милиционер абый тагы кемне китереп кертер инде дип ятканда, тикшерүче абый кинәт:

– Менә бу безне таныйсызмы? – дип сорап куйды.

Мин, йөрәгем тибүдән туктап, ястыкка сеңдем. Бу сорау Фидаил абыйның да өнен алды бугай: бик озак җавап бирми торды. Ахырда, бөтенләй икенче, беткән бер тавыш белән:

– Бәй, бу без… Көҗмә дәдәйнең… чучка кадый торган безе бит!.. – дип әйтә алды.

Йөрәгемә без кадагандай булдылар: димәк, әти йөрәгенә без белән кадаганнар!..

 

– Мондый без тагы берәрсендә бармы?

– Белмим. Мәгъдән абзыйда гына булмаса…

– Нишләп Мәгъдән Мәрдәновта булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Көҗмә дәдәйгә аны Мәгъдән абзый ясап биргән иде.

– Алтынчы ноябрь көнне Мәгъдән Мәрдәновны кайчан күрдегез?

– Көндез күрдем. Иптәш тегермәнчем Гыйният бабай әйтте: «Бар, кайт, улым. Празнигыгызны яса», – диде. Өйгә кайтып күп тә үтмәгәндер, минем кайтканны күреп торгандай, Мәгъдән абзый килеп керде.

– Менә кайтканыңны күрдем әле, яхшы булды, – ди. – Тегермәндә чират күпме? Сәлимә апаң, ару он бетте, ди. Бер капчык булса да тартып алып кайтсаң иде, дип, колагымны или, – ди.

– Чират булса да, бер генә капчыкны үткәреп тә бирер ием, тик бу арада гел арыш тартабыз, – дип җавап бирдем. Төрлесе бар – әремлесе, билчәнлесе. Чират торучылардан берәүнең дә әремле арыш артыннан мөшкәгә бодай саласы килми. Шулай берсен берсе тик көтәләр. Әле аның бер ишесе теләсә нинди бодай артыннан да салмый. Мәгъдән абзыйга әйттем: «Менә колхоз бодай тартканны көтә- без», – дидем. «Алай икән, алайса. Көҗмәнең хәлен белим инде, алайса», – дип чыгып китте. Баргандырмы-юкмы, анысын белмим. Көҗмә дәдәй ул турыда үзе дә әйтмәде.

Тагын шактый вакыт тынып торганнан соң, тикшерүче Фидаил абыйга да:

– Менә, укып, кулыгызны куегыз, – диде.

Фидаил абый салмак кына басып чыгып киткәндә, аның артыннан тикшерүче:

– Кузьма Асанбаев керсен! – дип кычкырып калды.

Ләкин Көҗмә дәдәй урынына кичәге милиционер абый килеп керде. Усал, каты тавыш белән:

– Кузьма Асанбаев өендә юк. Өч баш дуңгызы югалган, шуны эзли китте, диделәр.

Тикшерүче тагы да катырак тавыш белән:

– Хәзер үк берничә кеше табып эзләргә чыгыгыз. Табу белән туры бирегә алып килегез, – дип боерды. Ул моны шундый итеп әйтте ки, күз алдыма кинәт аттай гәүдәле милиционер абый бәләкәйләнеп калгандай булып килеп басты.

Ул арада өйгә Акчурин агайлар килеп керде. Тикшерүчегәме, башкагамы:

– Мәетне алып кайттылар, – диде.

Өстәл, урындыклар күчә башлады. Ике көн күренмә- гән хисапчы абыйның тавышы килде. Партизан Нәмәт карт, янә башка өлкән кешеләр тавышы ишетелде. Сүзләренә, аяк тавышларына караганда, кәнсәләр ягына бер унлап кеше кергән булырга тиеш. Акчурин агай башчылык итә иде.

– Барыгыз, мәетне алып керегез. Ә синең, Нигъмәтулла бабай, колашаларың-ниләрең әзерме? Үлек юасы картларың биредәме?..

– Барысы да әзер. Күршедә сулар да җылытып куелган.

– Яхшы, алайса. Җәмәгать, кабер әзер, инде мәетне өченче төн дә яткырып булмас. Шәригатькә дә, законга да сыя торган эш түгел. Мәрхүмгә хөрмәт кирәк, – дип, Акчурин агай бик борчу белән сөйләп алды. – Менә, тикшерүче иптәш, алып кайткан кәгазе. Инде дә күмәргә рөхсәттер?

Шул сүзнең сихере тигән кебек, өй эче тынып калды.

Мин инде дә ятып тора алмый идем. Юрганны атып кына бәреп, сикереп торырга иттем. Ләкин, колагым бик сак, зиһенем сау булса да, хәлем, чыннан да, юк икән: көчкә торып, салкын идәнгә бастым. Йон оекбашым мич башында булырга тиеш иде, шуларны табып алып кидем. Күлмәгем өстемдә иде, чалбарым кайда икән дип, чөйләрне, киштәләрне караштырып торганда, әни кайтып керде.

– И балакаем! Нигә тордың? – диде.

– Минем әтине күрәсем килә?! – дидем мин.

– Әле ярамый, улым. Башта юсыннар. Әле анда кереп-чыгып йөриләр, өзлегеп китүең бар. Ятып тор, балам. Ятып тор. Әтиеңне карарга ярагач та, мин үзем әйтермен. Юган чакны мин үзем дә синең янда гына торам.

– Мәйсәрә апалар кайда? – дидем мин.

– Гөл җиңгәңнәрдә. Алар да югач кына кайта…

Мин, бер кигән оекбашымны салмыйча гына, кире урыныма менеп яттым. Әни таң белән мич ягып, өйне бик нык итеп җылыткан иде, ләкин миңа барыбер салкын тоелды; әллә өшүдән, әллә хәл бетүдән – мин урынга яткач та байтак калтырап, дер-дер килеп яттым. Инде сорау алу өзелгәч, мине теге яктагы сүзләр кызыктырмый, мин җинаятьне үз юлым, үз хыялым белән эзли киттем. Тик, миңа калса, инде эзләп торасы да юктыр. Мәсьәлә ачык. Нигә «беркая китмисез» дигәч тә чыгып киткән Көҗмә дәдәй? Тыңлыйсы иде, нинди җавап иде икән? Аның безе диде бит!.. Бәлки, Фидаил абый да дөрес сөйләмәгәндер? Бәлки, әтине тегермәнче өендә үк үтергәннәрдер?

Бик тавышланмыйча гына, әти гәүдәсен алып керделәр. Менә өстәл өстенә салдылар шинелен, Ислам абызагайның «менә справкасы» дигән сүзе ишетелде. Шул сүзнең сихере тигән кебек, өй эче кинәт тынып калды. Мин «Нигә тикшерүченең тавышы-тыны юк, әллә чыгып киттеме?» дип борчылып беткән идем инде, тынлык эченнән аның тавышы тишеп чыкты:

– Монда чит кеше юк, иптәшләр, мәсьәлә ачыкланды. Йөзгә-йөз басып, һич көтмәгәндә, без белән китереп кадаганнар. Шундый көч белән йөрәкнең үзенә генә кадалган ки – тыгып кына алган төсле иткәннәр – мәрхүм йөрәген генә тотарга өлгергән. Артык исерек тә булмаган мәрхүм… Инде күмәргә рөхсәт, иптәшләр.

– Сорау барышы ничек соң – пәрдә чите ачылып китмәдеме? – дип сорады Акчурин агай.

– Тикшерү яңа башлана гына, – дип җавап бирде тикшерүче.

Минемчә, бу туры җавап түгел иде. Шунда минем түбәм күккә тигәндәй булды: мин Акчурин агайга да әйтергә ярамый торган серләрне беләм булып чыга! Хәтта мин белгәнне тикшерүче үзе дә белми бит!..

Берзаман өйдән болар дәррәү чыгып китте дә, башкалар керә башлады. Кемдер колаша сөйрәп керде. Әни белән Гөл җиңги көянтәләп кайнар су кертеп куйдылар. Идарә ягын тиз генә икегә бүлеп, ике карт чаршау элеп куйды. Гөл җиңги белән әни су таманлап, Нәмәт бабайга биреп тора, Нәмәт бабай чаршау эчендәгеләргә бирә; беркем бер сүз сөйләшмичә, тын гына әтине юа башладылар.

Комганнан койган, чәчрәп чупылдаган, колашадан өзек-өзек ялгашка аккан су тавышы минем күз алдына яңадан да әтинең капланып, агымсу эчендә яткан сурәтен яңартып җибәрде. Кабарып менгән тун эченнән, әтиемнең аркасы буйлап аккан судай салкынлык йөрәгемнән кабат өшеттереп ага башлады. Нигә болай озак юалар? Юылган бит инде аның тәннәре. Йөрәгемә төшкән салкынлыктан мин яңадан туңа башладым, һәм әтинең соңгы кабат йөзен күреп калуым бизгәк тоткандагы саташулы төш кебек кенә булып китте.

Бик озак үткәннән соң, инде теге якка халык берсе керә, берсе чыга йөри башлагач, «Әтиеңне күреп кал, улым» дип, әни минем өскә җылы итеп киендерде дә, җилкәмә кулын куеп, теге якка алып чыкты. Җыелып торган халык миңа юл бирде. Әтине инде кәфенгә төреп, җәймә ябып, өстәл өстенә куйганнар; ияге өскәрәк чөелеп, йөзе түшәмгә караган иде. Бәйрәм алдыннан гына чип-чиста итеп кырынган ияген, яңагын җирән төк баскан; күзе йомык. Йөрәгенә чәнечкәнгә дә, ярып эчен актаруга да инде исе китмәгәндәй, маңгай җыерчыклары да бетеп, йөзе язылып киткән иде. Ияк очына кадәр ярып, эре генә атлатып тегелгән тегәрҗептәй калын җепне күргәч, күземә яшь тулып, әтиемнең йөзе бозылып, кыегаеп, су төбенә төшеп киткәндәй юкка чыкты.

Юк, мин кереп ятмадым. Мәетне алып чыгып киткәндә дә, мин стенага сөялеп басып тордым, елый-елый, «мин дә зиратка барам» дип карадым, ләкин әнием, зур апам, мине үгетләп, кире урынга яткырдылар, минем аркада зур апа, үзе дә зиратка бармыйча, минем янда утырып калды.

Әтине алып китеп, сәгатькә якын вакыт үткәч, тау өстендәге зират ягыннан өч кабат мылтык аткан тавыш ишетелде.

6

Мин шул ятудан, бизгәк чирем кузгалып, айдан артык урын өстеннән кузгалмадым. Тәнем тыштан кызып янса да, бөтен эчем боз иде. Астымда – ике кат түшәк, өстем- дә – юрган, аның өстендә – әтинең сырма пальтосы, аның өстендә – толып. Ләкин янып торган мичкә ташласаң да, минем эчкә җылы төшәрлек түгел, шулкадәр кием астында туңып-бөгәрләнеп, тешкә тешне тигерә алмыйча дерелдәп ята идем. Ул эчкән хинин даруыннан авыз эчем тулы ачы тәм. Үземне үзем белешмәстән, бу дөньядан китеп торган араларда, мин саташулы бер халәттә яшим: Кама суыдай салкын дәрьяларга төшеп, һич чыга алмыйча, ташкын эчендә агып барам да дөньяда һич күрмәгән тау куышларына, әллә нинди караңгы мәгарәләргә кереп китеп югалам. Йә мин, күкрәгемә атланып утырган килбәтсез җеннәрне алып ташлый алмыйча, тирләп чыгып бастырылып ятам. Бу бәладән мине, ыңгырашуымнан белеп, әни йолып ала иде. Ул артымнан унысы ун без тотып мине куып килүчеләр дисеңме, минем шулардан кача алмый, йөгерә алмый интегүләрем: мине бит беркем тота алмый иде, ни булган, ник йөгерә алмыйм дип әрнеп елауларым; әтинең гел, атылган йолдыз кебек, миннән еракка китеп, башы чыпчык башыдай гына калып, күздән югалулары дисеңме… Бу саташуларны сөйләп бетерерлек кенә түгел иде…

Мин тәмам ябыгып, саргаеп, декабрь урталарында гына аякка бастым. Ләкин мин әле барыбер кышкы каникулга кадәр укуга йөри алмадым. Укытучы абый, ике-өч мәртәбә өйгә килеп, миңа дәресләр өйрәтеп китте, көндәлек биремне Гафият аша җибәреп торды.

Ләкин чир киткәч тә, башыма килгән беренче сорау:

«Әтине үтерүче кеше тотылдымы, нишләттеләр, аттылармы?» дигән сорау булды.

Ләкин ату түгел, әле үтерүчене дә белмәгәннәр булып чыкты. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ничек алай? Миңа калса, көн кебек ачык иде бит инде!

Әтине күмгәннең икенче көнендә үк Мәгъдән, Кузьма, Фидаил абзыйларның өчесен дә кулга алып, район төрмәсенә илтеп япканнар. Күпме кешене кузгатып, күпме тикшерүгә карамастан, өчесенең берсе дә гаепне танымаган, «Юк, мин үтермәдем!» дип барганнар. Инде дә әйттерә алмагач, Казанга алып киткәннәр, анда да шул ук хәл дип сөйләделәр. Бу хәбәрләр, мин терелеп аякка басуга, күңелләрдән кимегән, ак финнар белән сугыш башланып, авылның унҗиде яшьтән алып кырык яшькә җиткән ирләре агач мылтык, агач гранаталар асып, аръяк басуда муеннан кар ярып, сугыш уенына өйрәнеп йөри иде. Боларга Юматов абый башчылык итә. Алай гына түгел, атнага бер кабат ул хатын-кызларны да, нәкъ ирләрне йөрткән шикелле, шулай өйрәтеп кайтара.

Шулай мәш килеп йөргән айларның берсендә, январь ахырында, Казанның үзеннән безнең авылга өч кеше килеп төште. Нинди комиссия булгандыр ул, аны белүче юк, белсәләр дә, безгә әйтүче юк. Ләкин шунысы мәгълүм: болар безнең әтинең үтерелү сәбәпләрен тикшерергә килүчеләр иде. Аларга теге вакытны бездә сорау алган үзебезнең район тикшерүчесе дә ияргән иде. Килеп төшкән сәгатьтә үк, сугыш уены уйнап йөргән агайларны зиратка менгереп җибәрделәр. Һәм алар анда, милиционер күзәтүе астында, әллә күпме җир көрәп, әтинең каберен эзләп таптылар да ломнар-димәннәр белән әтинең каберен актара башладылар. Ә безнең өйдә, өр-яңадан шаһитларны чакырып, сорау алырга керештеләр. Без, көнне чибәр җиңгиләрдә үткәреп, өйгә кунарга гына кайта идек.

Халык тәшвишкә төште. Нигә казыталар? Нигә мәетне кабереннән алалар?..

Хәбәр тиз йөри. Күңелләрне шомландырып, безнең дә колакка иреште. «Яңадан яралар икән, күзен ачтырып, күзенең кешесен карточкага төшереп алалар икән, үтергән кешенең сурәте күзенең ясмыгында торып кала икән…» дип сөйләделәр. Ничек кала? «Әнә кеше күзенә кара, үзеңне үзең шунда күрәсең бит» дип, безне бер-беребезнең күзләренә карарга куштылар. Чыннан да! Без, апалар белән алмаш-тилмәш, күзләргә керердәй булып, бер-беребезгә караштык. Апаның күз карасында энә күзеннән әз генә зур булып мин басып тора идем.

Күңелләргә өмет дулкыны йөгерде. «Берәү аркасында икәү интегеп ятмас, нахакка ябылганнары кайтыр иде, ичмасам», – дип сөйләделәр.

Әти гәүдәсен кабат казып алуларын ишеткәч, кызганган булып, бүтәннәргә сабак итеп, Ходай җәзасын искә алучылар да булмады түгел, булды. «Менә бит, үзенә кайтты бит мәрхүмнең әйткәннәре: мине, үлгәч, тураклап эткә ташласыннар, миңа барыбер дигән ди бит – менә, эткә ташламасалар да, турыйлар», – дип, ачуны китерүчеләр дә бар иде.

Кышкы көн «әнә» дигәнче үтеп тә китте – каберне ул көнне ача алмадылар: январь төкерек җиргә төшмәс дәрәҗә суык булып, җир туңы бер метрдан ашу, диделәр. Икенче көнне иртә белән, без укырга барганда, ир-ат, ломнарын, димәннәрен тотып, зират тавыннан менеп баралар иде.

Дүрт дәрес бетү белән, мин, кайтып та тормыйча (барыбер өйгә кертмиләр), зиратка менеп киттем. Миңа бер-беребездән һич аерылгысыз дустым Гафият тә иярде. Зират капкасы төбеннән киң табанлы, үрәчәле чана борылып киткән. Ә зират эчендә карга билдән чумган кеше эзләре генә иде. Без шул эздән эчкә кердек. Безнең зиратта бер кәкре нарат, берничә сәрви куагыннан гайре бернинди агач заты юк. Бүрәнәдән бурап ясалган сирәк-мирәк чардуганнар кар өстеннән күренеп тора иде.

Без кешеләр ярган эздән туң каберләрне таптап, әти кабере янына килдек. Куркып кына кабер читенә килеп бастык – упкындай ачык кабер авызыннан җылы бу бәрелгәндәй булды. Кабер дә буш. Тирә-як дөньясы да буш. Яп-якты салкын кояш, төшлегеннән төшеп, баешына бара иде, без басып торган зират өстендә кар себертеп, салкын җил генә уйный иде. Ул инде кабер читенә кар сара һәм инде әз генә төтенли башлаган иде.

Без, артка борылып карарга да шикләнеп, зираттан чыктык та авылның хәлсез тын урамына төштек.

Мин әти гәүдәсен больницадан кире алып кайтуларын үз күзем белән күрергә теләп, соңгы өйдә ут алганчы, урам таптап йөрсәм дә, больницадан кайтучы булмады. Инде өметемне өзгәч кенә, берничә тапкыр Гафиятләргә кереп җылынып чыгуыма карамастан, өшеп-туңып, чибәр җиңгиләргә кайтып кердем. Үзебезнең өйдә сорау алу бетмәгән иде әле. Җиңгиләрнең өйләре җылы, тәрәзәләренә хәтле эрү иде, мин дә, аш ашагач, майдай эреп кенә киткәнмен һәм шунда йоклап та калганмын. Апалар да, көндәгечә, җиңгиләрдә йоклаган, мин әни тавышына уянып киттем:

 

– Төннә белән алып кайтып күмгәннәр… Ни гөнаһлары булды икән үлгәч тә тынгы бирмәслек?..

Мин әнинең йөзенә карый алмыйча, йөрәгем әрнеп, күземне читкә алдым. Ул елап туктагач кына, яңа уянган кеше кебек «уянып» киттем. Әни миңа әтине алып кайтып күмүләре турында бер сүз дә әйтмәде, «Тордыңмы, балам?» дип әйтү белән чикләнде.

Ял көне иде.

– Тикшерүчеләр китмәдеме әле? – дип сорадым мин әнидән.

– Юк әле, – диде әни күңелсез генә. – Йөриләр эт ризыгы ашап. Караңгыда кеше сурәте күзгә төшәмени? Яктыда үтергәннәр дисеңмени син аны!..

Ул боларны миңа сөйләми, төпчек абзый белән төпчек җиңгигә сөйли иде.

– Бүген дә печәнгә барылмады, кайчан китәрләр инде? – дип куйды төпчек абзый.

Ашагач, мин киенеп тә куйдым.

– Кая барасың? – диде әни.

– Тау шуарга, – дидем.

Узган кыш әти Казанга барып, миңа элмәдән ясалган сыгылмалы чын чаңгы алып кайткан иде. Шуны үзебезнең чоланнан гына кереп алдым да, ишек төбендә үк тагып, зиратка менеп киттем. Аста, авыл урамында йомшак кына уйнап очкалап йөргән кар өсте зират тау башында котырып дулый иде. Кичәгедән бернинди эз калмаган диярлек. Әти каберен күмеп куйганнар, кантар-кантар өелеп торган кабер түбәсе кар белән тигезләнеп бара иде инде.

Көне дә, күңелем дә тау шуа торган түгел иде. Мин котырынып дулаган буранга каршы, башымны да имичә, авылга таба шуып киттем. Ул көнне башкача өйдән чыкмадым. Ике апа да һәр ялны клубта була торган вечерга бармадылар.

Казаннан килгән комиссия, шул көнне эшен бетереп, дүшәмбе көн иртә белән китеп барды.

Килеп ни яңалык ачтылар, күз кабагы ачылгандай, җинаятьнең кара пәрдәсе күтәрелеп китмәгәнме – беркем берни белмәде, бу үзе төндәй караңгылыкта калды. Әтине, инде кеше-кара яткач, милиционер сагы астында дүрт кеше күмгән. Икенче көнне үк «Нуриманны күзе өчен генә кабереннән чокып алганнар икән, ике күзен дә тикшерер өчен Казанга алып киткәннәр» дигән сүз таралды. Күмүчеләр сер саклый.

– Безгә кеше ятуга әзер торырга куштылар. Үз кәфене инде череп тетелгән иде. Ап-ак җәймәгә урап кайтарганнар, нәкъ бала биләгән кебек иткәннәр. Башы-күзе чорналып беткән, йөзен ачып карар җире дә калмаган иде, – дип сөйләгәннәр.

Тик дүртнең берсе – идарә атларын караучы Имай абзый гына, ләхетенә кире төшергәндә, мин баш ягында идем. Баш астын җайлаган булып, ике баш бармагым белән басып, күзен капшап карадым – күз чокыры икесе дә буш иде, дип әйткән, диделәр.

Мондый сүзләрдән соң, тере сурәте күз өнемнән һич китмәгән әтиемне кызгану соң чигенә җитте. Инде бер җәлладның йөрәгенә без кадап җан алуы җитмәгән – врачлар, суеп, камыт энәсе белән генә теккәндәй тегеп куйганнар иде, инде күзен дә чокып алганнармыни? Үлеменнән дә бигрәк, менә шушылай интектерүләре йөрәкләрне яра иде. Ике апамның сәке өстендә чәнчеп куйган тезләренә башларын салып илереп елаулары күз алдымнан китәсе дә түгел. Толымы сүтелгән чәчләре тез өстеннән сәке өстенә асылынып төшкән, күз яшьләре шул чәчләре буйлап ага иде…

Комиссия килүнең нәтиҗәсе шул булды: яз җитеп, көндез өй буйларында чыпчыклар су эчә башлаган көннәрнең берендә Казан төрмәсеннән тимерче Мәгъдән абзый кайтып төште. Бик бетерешкән – үгездәй муены сызып, җыерчык җыелган, кигән сырмасы да бушап, озынаеп калган иде. «Котылып кайткан» диделәр. «Мәгъдән тикле Мәгъдән дә бу хәлгә калгач, сорау алганда интектерүләре хактыр, – дип сөйләп утырдылар кәнсәләрдә. Ләкин Мәгъдән абзый үзе, мин мәктәптә йә уенда чакны гына килмәсә, колхоз идарәсенә килмәде. Сабаннарга, тырмаларга ремонт көне җитеп, Акчурин агайның, яңа тимерчедән уңмыйча, Мәгъдән абзыйны көн саен искә алып, янып йөргән чагы иде – Мәгъдән абзыйның бөтенләйгә котылып кайтуына сөенеп бетә алмады. Мәгъдән агай үзе дә, тимерчелеген сагынып кайткан төсле, икенче көнне үк алачыгына килде. Без карарга бардык. Өстенә шул ук киемнәрен киеп алган: сырган сырма, сырган чалбар, ике кат олтанлы киез итек: майга, корымга буялып беткән, чәчрәп очкын тишкәләгән брезент алъяпкычын бәйләп куйган. Эшләгәндә гомер елмаймаган Мәгъдән абзый, ачык ишек авызында безне күргәч, бер елмаеп куйды. Күзләре бик азга гына миңа тукталып торды. Гел ут, ялкын, төтен эчендә эшләү сәбәпле, элек гел кызарып йөргән күзләре чистарып калган; гел шешенеп торган күз төпләре, күз кабаклары, шеше кайтып, үз урынына төшкән. Чын – шул күзләре аркасында бөтенләй икенче кеше булган иде Мәгъдән абзый!..

Гөжләп күрек өреп торган утлы күмер эчендә, инде алсу утка әйләнеп, сабан төрәне ята; Мәгъдән агай маңгаенда торган чите каплаулы күзлеген күзенә төшерде дә, ике куллап кыса торган озын, гайрәтле кыскычы белән мичтәге кызыл утка әйләнгән тимерне кыстырып алды да, безгә борылып:

– Китегез! Күзегезгә ут чәчрәмәсен! – диде.

Ул кып-кызыл утка әйләнгән зур бер тимерне сандал өстенә күтәреп салганда, без читкә сибелгән идек инде.

Бераз киткәч, колакка тигез ара белән бер зур чүкеч, бер бәләкәй чүкеч суккан ямьле авазны ишетеп алдым. Шуңа кушылгандай, өй кыекларыннан тыпылдап тамчы тама иде.

Мәгъдән абзыйның, кайтып, икенче көнне үк шулай сагынып эшенә тотынуы бар кешенең күңелен йомшартып җибәрде. Аны барысы да кызганып сөйләделәр. Ләкин ничә ай ябылып торганда ни күргәннәрен үзе берәүгә дә сөйләми, диделәр.

Чәчүгә төшәр алдыннан, кич нәрәттән соң, Акчурин агай, кешеләр китеп беткәч, кәнсәләр ягыннан безнең якка керде.

– Менә, Мәдхиҗамал апа, иртәгә без сездән күченә башлыйбыз. Яңа идарә бинабыз әзер. Кыш өстендә мич чыгарасы килмәүдән генә күченми тордык, үзең беләсең. Инде чәчүгә төшкәнче күченеп бетү кирәк: аннан күченү кайгысы булмас. Рәхмәт инде сезгә…

Әни шатланмады, күңелсез генә әйтте:

– Алайса, бөтенләй ятим калабыз икән. Әле кәнсәләр барда иртәдән кичкә хәтле кеше арасында булгач, ялгыз-ятимлекне ул кадәр тоймыйдыр идек, – диде.

– Анысы шулайдыр, Мәдхиҗамал апа. Ләкин барыбер күчәргә туры килә.

– Әллә безнең белән бер чәй эчеп китәсеңме, Солтан энем, – дип, әни аны чәйгә кыстап алды.

– Чәйләр эчеп тормыйм инде, Мәдхиҗамал апа. Хатын мунча ягып көтеп торадыр. Чәчүгә төшкәнче кереп калырга кирәк, аннан тиз генә кереп тә булмас.

– Кара, утырмадың да, ичмаса, – диде әни.

– Утырып та тормыйм. Минем бит сезгә әйтәсе сүзем күченү түгел иде. Кичә районда әйттеләр: дөрес булса, Кузьма дәдәй белән Фидаил үзләренең гаепләрен таныганнар, «Без үтердек» дип әйткәннәр, имеш…

– И Ходаем!.. – дип, әни сәке йөзлегенә лап итеп утырды.

– Һич аңламыйм, башыма да сыймый – ничә айлар буе нигә баш тартып килгәннәрдер… – дип, Акчурин абзый саубуллашып чыгып китте.

Әни, сәке йөзлегеннән кыймылдамыйча, бик озак утырды.

Бу хәбәр безнең беребезне дә шатландырмады. Киресенчә, әллә Мәгъдән абзыйның нинди булып кайтуын күргәнгәме, күңелгә тагын бер көенеч кенә ягылды.

Пароход төшү белән, Кузьма дәдәйнең хатыны Казанга китте. Ләкин ирен дә, Фидаил абыйны да күрә алмаган, «Новосибирскига җибәрделәр, дип әйттеләр» дип, ничә елга хөкем ителгәннәрен дә, суд булганмы-булмаганмы икәнен дә белә алмый кайтып төште.

Дөньяда беркеме калмаган, карап торган бердәнбер оныгы Фидаил абыйның мондый хәлләргә төшүен күтәрә алмаган Мәйшәкәр әбиебез, кыш буена сыза-сыза килеп, май башында гүр иясе булды. Аны әти каберенә якын гына җиргә күмеп тә куйдылар.

Әлбәттә, безнең башка ишелеп төшкән бу олы кайгыны авылыбызда төрле кеше төрлечә кичерде. Беләм, әтинең үлемен дә, безнең ятимлекне дә күп кеше үз кайгысыдай итеп кайгырып үткәрде. Мин моны кешеләрнең безгә карашыннан, базарларга баргач, бер дә белмәгән-күрмәгән кешеләрнең «Нуриман малае шушымыни инде?» дип, башларымнан, аркаларымнан сыйпап-сыйпап китүләреннән сизеп-күреп йөрдем.

Ләкин, сөенеп әйтелгән сүз булмаса да, җәрәхәтле күңелләргә тоз сипкән усал сүзләрне дә байтак ишетергә туры килде. Дин тоткан карилар түгел, ә дин түгел, тәһарәткә комган да тотмаган җиңгиләр зәһәрләрен безнең якка җибәрә торалар иде:

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»