Шигъри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шигъри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

© Рузил Фазлыев, 2023

ISBN 978-5-0059-1876-5 (т. 9)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Сагынулар

Сагынулар авыр була икән,

Онытулар мөмкин булмаса.

Күңелләрдә калып бер моң булып,

Кабатланып, hаман җырласа.

Еракларда, ләкин якын кебек,

Үтә алмаслык кына аралар.

Калмагандыр артык тирән булып,

Күптән төзәлгәндер яралар.

Язмышларның бизәкләре булып,

Шуңа кабат, тели күңелләр.

Шатланулы офтанулар алар,

Сагынулар кайгы түгелләр.

Сагынулар килә җитәкләшеп,

Моңнар белән күңел тулганда.

Гомернең ул, бәхет урыннары,

Сагынырлыклары булганда.

Сагынма дим, үзем сагынсамда,

Кай якларга күңел тартсада.

Күңел, үтеп адашулар аша,

Узар юлын күптән тапсада.

Җаның бар

 
Җан азыгы, җанлы җансыз,
Гади ул, бер уйласаң.
Бу җирдәге урыныңны,
Артык биек куймасаң.
 
 
Барлыгыңны, юклыгыңны,
Җаның булу күрсәтә…
Җанга нидер җитми кала,
Ниләр генә күрсәк тә.
 
 
Җан белән тән бер бөтендәй,
Тәндә җанның «оясы».
Тәнне саклый белгән кебек,
Җанныда, бар тоясы…
 
 
Җылы сүзләр, җылы караш,
Ризык табу җаныңа.
Онытмаска юл табарга,
Үз җаныңның «янына».
 
 
Рухи байлык – җан азыгы,
Табыйк, таба алганын.
Сине кеше итеп тота,
Тәннәреңдә җан барың.
 
 
Тәннәр өчен җаннар кирәк,
Җансыз тәннәр – мәетләр.
Яшәсәк мәетләр кебек,
Ходай безне гаепләр…
 

Еллар буе

 
Үзеңә сорау бирә алып,
Булдымы сораганың.
Туган җиргә кайта алып,
Урамнар ураганың…
 
 
Ашыкмыйча салмак кына,
Урамнан атлаганың…
Очрагандай шул вакытта,
Күпме эзләп, тапмаганың.
 
 
Тау башында басып торып,
Офыкларны «гизгәнең».
Үткәннәрне күңел белән,
Тойганың hәм сизгәнең.
 
 
Су буенда, ярга басып,
Булдымы уйланганың
Сакланылган әле hаман,
Ни чаклы уйлар барын.
 
 
Кабат урап калыр өчен,
Күпме таныш юллар бар.
Урам әйләнүләр өчен,
Язмыш биргән еллар бар.
 

Кәфирун

 
Кәферлек ул начар гадәт түгел,
Бик тиз генә булмый төзәтеп.
Ансат кына олы ялгышларын,
Язмышларның булмый үзгәртеп.
 
 
Тәүбә аркылы бары юллары бар,
Кәферлектән була качарга.
Шайтан кочагыннан ычкынырга,
Иман дигән юлны ачарга.
 
 
Юлның бары берсен сайлап була,
Ике юлдан кемдә баралмый.
Юлын бик еш алыштыручы да,
Аңлый алмый, барыбер табалмый.
 
 
Кеферлек ул җилгә каршы. ию,
Андыйларның акыл томанлы.
Аңлатуның хикмәтлесе кирәк,
Кеше күзен ача торганы.
 
 
Кәферлек ул кеше гомерендә,
Сыналырлык, ачы язмышы…
Бергә үрелсәдә язмыш белән,
Үзе кылган гамәл – ялгышы.
 

Үткәннәр, көткәннәр

Алда юллар ачылалар,

Үткәннәре ябыла.

Хыяллар сүнгән булмаса,

Барыр юллар табыла.

Алдагылар якты кебек,

Караңгымы үткәннәр.

Онытып торып бер азга,

Язмышыңны сүккәннәр.

Кемгә сораулар бирергә,

Борылып карап артыңа.

Әллә кайбер мизгеленә,

Күңел hаман. талпына.

Үткәннәре, сынау булды,

Алда көтә, сынаулар…

Бөтен юллары гомернең,

Имтиханнар, сынаулар.

Хәрәккәттә үзгәрешләр,

Йөрмәсәң күрмисең шул.

Бер мизгелен, алдагысын,

Язмышның белмисең шул.

Елларның Сабантуе

 
Сабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.
 
 
Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары…
 
 
Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәмедә хайран була,
Майданга җыелганда.
 
 
Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүәр, очрашулар,
Кабатланулар, сирәк.
 
 
Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Халыкның hәм – җәй яме.
 

Гади җан иясе

 
Яхшы белән начар арасы,
Шул кадәрле ара еракмы.
Кайвакытта аеруы кыен,
Шатланучы белән елакны.
 
 
Җылы хисләр кинәт кабынганда,
Кем кайдагы җиргә үрелә…
Селәгәйнең тәмен татый татый,
Нидер җыя күңел түренә.
 
 
Кеше өчен бәхет тавы кебек,
Сөя алу белән, сөелү…
Иң тәбигый, кеше омтылышы,
Сөю күлмәгенә төренү.
 
 
Озакламый барсы югаласы,
Ихлас булып туган хисләрең.
Төшләр кебек җуелада бетә,
Йокыларсыз үткән кичләрең.
 
 
Җүләрлеге булып язларыңның,
Ул вакытны йоклап калмаска.
Яшәешне дәвам итү өчен.
Язган юлны ялгыз бармаска.
 
 
Барысыда алдан куелганга,
Кеше өчен кызыл флаглар.
Ризыгың аяк асларында.
Эзлисе юк аны ерактан.
 

Чәчәк атканда

 
Иртәләрен карыйм урамнарга,
Тәрәз карышында, юкәләр.
Еллар саен биегерәк булып,
Үсәләрдә алар, үсәләр.
 

Бөреләнеп юкә чәчәкләре,

Җәйләр уртасында ачыла.

Юкә чәчәкләре шифа бирә,

Җыяр өчен күпләр, ашыга.

Өзмәдем мин юкә чәчәкләрен,

Хозурланып, бары карадым.

Юкәләрне көндә күрә алу,

Шифалырак диеп санадым.

Юкә агачы, чәчәк ата быел,

Биегерәк булып йортлардан.

Күңеленә шифа гына җыя,

Юкә агачын күреп сокланган.

Язам әле

 
Язам әле, язылганда,
Егылмыйча, абынганда.
Нидер әзли әле күңел,
Шатлана, табылганда.
 
 
Дөнья, ерагая кебек,
Мәшәкатләре белән.
Җиhанның киңлекләрен,
Бераз башкача күрәм.
 
 
Башкачарак уйлар килә,
Гадиерәк хыяллар.
Кайберләре йокылардан,
Яңа гына уянган.
 
 
Иртәләр, кичләрдәй тыныч,
Җәйләр үтмәсләр кебек.
Шатлыкка сәбәп эзлисең,
Җирдә бер үзең кебек.
 
 
Вакыт шулай үзгәртәме,
Әллә, тормыш агышы…
Бетмәс кебек, беркайчанда,
Җирдә гомер сагышы.
 

Артык белән…

Тамашаны бәйрәм белән бутап,

Барып життек әллә кайларга.

Арты белән халык концерт карый,

Сабантуйлар барган майданга.

 
Сабантуйлар олы базар кебек,
Кайвакытта йөзләр кызара.
Кайберәүләр анекдотта язган,
Әрмән кебек булып кылына.
 
 
Клоуннар, тозсыз булган мәзәк,
Матурлыймы Сабантуйларны…
Әллә алар безне ялгыштыра,
Оныттырып «туйда» булганны.
 

Милли бәйрәм, милли уеннары,

Саклап килә алган бай мираc…

Онытылып, әллә белмәгәннән,

Калып бара ахыры бик тә аз.

Шаблон белән, венегерет ясап,

Бәйрәм диеп, үтәп чаралар.

Таяк тыгып, аяк арасына,

Атлар булып кемнәр чабалар.

 
Сабантуйлар шулай картаямы,
«Яңартулар» белән бозылып.
Үтеп бара әллә күз алдында,
Сабантуйлар чоры, узылып…
 

Намазлык

 
Бусагасы иман ишегенең…
Уку урыннары намазның.
Ишетүгә, чакыруы булган,
Моңлы авазларын азанның.
 
 
Утырауы кебек зур җиhанның,
Ышанычлы булган юлыдыр.
Якын булсын, кул астында гына,
Намазлыгың – намаз урының.
 
 
Мәчетләре Аллаh йорты булса,
Йортта, намазлыкта гыйбәдәт.
Иман капкаларын ача алу,
Иң саваблы булган бу гадәт.
 
 
Намазлык ул тәhәрәтле урын,
Ихлас булган уйлар өченгә.
Гыйбәдәт hәм догаларың белән,
Барлык булганнары эчеңдә.
 

Җыр кебектә

 
Гомерләрне тоеп була икән,
Чагыштырыр әйбер эзләсәң.
Үз язмышың сине борчымый…
Уйланмыйча гына йөрмәсәң.
 
 
Җыр кебектә, кеше язмышлары,
Үз җырыңны таба алганда.
Эзе булып җирдә яшәүләрнең,
Җыры бетеп, моңы калганда.
 
 
Җырныңда шундыйлары була,
Кабатлана алмый торганы.
Дәртле булган җырлар урынына,
Истә калып тирән моңнары.
 
 
Язмыш алда, гомер үтә бара,
Җырның да бит була азагы.
Төренсәдә алар тирән моңга,
Җырлар булмый, язмыш газабы.
 
 
Үз вакыты, үзе урыннары,
Тота белә алу ул «кошны».
Белү кыен алдан, язмышыңны,
Оттырумы, әллә отышмы.
 

Кое казу, суын табу

 
«Энә белән кое казу» дигән,
Татарның бер тирән мәкале.
Эчтәлеге аша ишетелә,
Асылы hәм аның мәкаме.
 
 
Китап үзе, гыйлем капчыгы ул,
Язмышларда… анда язылган.
Укый алып, аны укыганда,
Бар гомерең анда, ябылган.
 
 
Киләчәгең анда билгеледәй,
Күпме үтелгән анда юллар бар.
Үзеннекең танып алып була,
Бихисап күп булган юллардан.
 
 
Тирәнлеге, кое гына түгел,
Уйларыңны әгәр җигә алсан.
Байлыгыңда арта гына бара,
Нәфесеңне генә җинә алсаң.
 
 
Ишетмәсәң китап «сөйләгәнне»,
Ялгышларга юллар ачылган.
Ничә буын аша, сабак булып,
Үтә, үтә кеше башыннан.
 

Җәйге төннәр

 
Җәйге төннәр тыныч вакыт,
Йолдызлы да, җылы да.
Туктап торып яллар итә,
Җәйнең дәртле җырыда.
 
 
Тынып кала кошларыда,
Көннәр буе сайраган.
Әйтерсеңлә бөтен җиhан,
Тынычлыкны сайлаган.
 
 
Бардыр инде сирәк мирәк,
Йокысызлар, парлылар.
Кемнәр төндэ бар хисләрен,
Үлчәүләргә салдылар…
 

Тыныч төннәр, таңга кадәр,

 

Эндәшмичә түзә алыр.

Яралары була калса

Таңнар җитеп, төзәлер…

Актаныш

Агыйдельнең биек ярларында,

Тау башында тора Актаныш.

Ядкәредәй булып милләтенең,

Татарларга хәзер бик таныш.

 
Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.
 

Ак исемнән, ак хыяллар туып,

Ак юллары әле салыныр…

Актанышым диеп җыр сузучы,

Киләчәгендә дә табылыр.

Көнчыгышы булып милләтенең,

Син калырсың hаман ак булып.

Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,

Макталырлык матур як булып.

Тау башында үсә Актаныш,

Ак булуы калыр сакланып.

Бед (з) некеләр диеп горурланып,

Сокланырлык булып – таң калып.

Күңел көче

Күңел тарту, күңел тартылуы,

Еракларга таба күчәме…

Тоймаганга, әллә онытканга,

Якын гына булган кичәне.

Күңел тарта, әйтми сәбәбен,

Әйтәләр бит,«тартса күңелең».

Кыен була кабул итүләре,

Күңелеңә якын түгелен.

Күңел «сүзе», юллар табу кебек,

Кайсы якка, кайчан баруның.

Бик кирәк диеп уйланылган,

Урыннарга бармый калуның.

Сиңа сайлый мөhим булганнарын,

Кәлебеңә ярый торганын.

Гамәлләр бит шуңа әйтеп бирә,

Күңелеңнең нинди булганын

Кәлебләрдә кебек хисләр башы,

Күңел безне, сүзсез кисәтә.

Шуңа күрә, ялгыш эшләр туа,

Күңел тартмаганын сизсәктә.

Хисләр диңгезе

Язам әле шигырь кебек итеп,

Куплетларга салып сүзләрне.

Хисләр өстәп, шигырь арасында,

Хыял диңгезендә йөзгәнне.

Кем булмаган андый диңгезләрдә,

Йөзмәсәдә, кереп караган.

Кемгә аңларга аның тирәнлеген,

Ярда басып тору, яраган.

Диңгез кебек хисләр җыелганда,

Күбекләнсә биек дулкыннар.

Чын шигырьләр диңгез суыдай,

Бераз гына тозлы торсыннар.

Шигырләр ул, хисләр диңгезедәй,

Ә юллары, дулкын тезмәсе.

Бар хисләрең дулкын арасында,

Әллә каян түгел эзләсе.

Күтәрелә, аннан түбән төшә,

Шигырьдә дә дулкын телләре.

Кемнәр аны ачык ишетә ала,

Бик күпләрнең, бардыр күргәне.

Диңгез өчен киңлекләре кирәк,

Сыя алырлык, булган сулары.

Хис диңгезе кебек шигырләрнең,

Мөлдерәмә булып тулганы.

Юл

Ялыкмыйча тормыш юлларында,

Ниләрдән соң hаман туймадым.

Күп яшәдем диеп, әйтер идем,

Акылымны әле җуймадым.

Җиhан киңлекләрен аңласамда,

Биекләргә хисләр сикерми…

Хыял артларыннан иярәсең,

Барасыңда, барып җителми.

Юллар бетеп туктый ала микән,

Кеше аны үзе күрерлек.

Вакыт кына хәбәр бирә кебек,

Кыскарыуын аның белерлек.

Дәрес барсә тәнәфесен көтеп,

Озак кебек вакыт үтелә.

Өй эшләре әзер булмаганда,

Шундый курыку хисе көтелә.

Сәер уйлар башта кунак була,

Уйландырып әллә куркытып.

Атлаганда ашыкмыйча гына,

Язмыш юлларына юл тотып.

Сөяркә кебек (нәсер)

 
Акча шундый әйбер инде ул,
Бер керә дә, бер чыга.
Аның кереп чыгуына,
Башыңа төшкәч, чыда.
 
 
Колы гына булу түгел,
Акча сине басканда.
Рубльнең син кәләше,
Кая гына качсаңда.
 
 
Сине эзләп йөрмидә ул,
Ә син, «өмет итәсең…»
Уйларгада мөмкин түгел,
Ничә тапкыр «китәсен».
 
 
Керә чыга, иртә кичен,
Шомара кесәләрең.
Күпме җыелырлар иде,
Бушаган шешәләрең.
 
 
Киендерә, чишендерә,
Шәп шәрәдә калдыра.
Кесәңдәге «үз байлыгың»,
Тезләндерә алдына.
 
 
Ике кулга, өч бияләй,
Кирәге чыгар, диеп.
Бәлки башта караргадыр
Өчесен бергә киеп…
 
Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»