Бесплатно

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Миңнуллин Р. М., варис, 2021

* * *

Биниһая зур иҗат

Татарстанның халык шагыйре, күренекле әдип, балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин турында үткән заманда сөйләү дә, язу да сәер тоела. Ләкин ни эшләмәк кирәк: каләм иясе хәзер әсәрләрендә, шул әсәрләре дөнья күргән китапларында, укучыларының, каләмдәшләренең күңелендә яши.

Әлеге басма – Роберт абый нәшриятка үзе китергән соңгы кулъязма. Ул аны миңа тапшырды да: «Сүз башы Ленар Шәехнеке инде, яме?» – диде. Яраткан шагыйрем, остазымның сүзләрен сөенеп, зур җаваплылык белән кабул иттем. Кайчандыр үзе Татарстан Язучылар берлегенә керү өчен миңа тәкъдимнамә, «Дүртенче кат… Бишенче кат…» китабыма сүз башы язган иде. Еллар дәвамында һәрвакыт аның игътибарын тоеп, киңәшләрен тыңлап, фикерләрен ишетеп яшәдек бит. Татар халкының олы шагыйре, чәчләренә чал керсә дә, заман белән бергә атлаучы, тормышка елмаеп караучы чын шәхес иде ул.

Күпләр кебек мин дә аның белән бала чагымда ук таныштым. Безне «Энекәш кирәк миңа» китабы дуслаштырды. Елмайта торган, сүз уйнатуларга корылган, шаян, шул ук вакытта балаларны тәрбияләүгә нигезләнгән шигырьләрне кем генә яратмас икән?!

1991 елда туган авылым Такталачыкта (Актаныш районы) яңа ике катлы таш мәктәп ачылды. Тантанада, шагыйрь һәм халык депутаты буларак, Роберт абый да катнашты, чыгыш ясады. Миңа, икенче сыйныф укучысына, аны күрү гомергә истә калырлык зур вакыйга иде.

Казан дәүләт университетында укый башлагач, Роберт абый белән якыннан аралаштык. «Күңелләр нечкәргәндә…» дигән китабына күзәтү ясап, бәяләмә язарга туры килде. Актанышның Сабан туе мәйданында узган 60 яшьлек юбилеенда, туган авылы Шәммәттә (Илеш районы) үткән 70 яшь- легендә кадерле кунак булып катнаштым. Төрле театр сәхнәләрендә узган иҗат кичәләрен, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге очрашуларны санап та тормыйм. Әйе, Роберт абый гел халык арасында булды, һәрвакыт үз артыннан дусларын, шәкертләрен ияртте, остазларына игътибарлы булырга да онытмады.

Соңгы елларда әдәби тәрҗемә эше белән ныклап шөгыльләнде: төрекмән шагыйре Мәхтүмколый, төрек шагыйре Али Акбаш, удмурт шагыйре Вячеслав Ар-Серги, казах шагыйре Нурлан Оразалин, Черногория шагыйре Душан Джуришич, башкорт шагыйрьләре Факиһа Тугызбаева, Хәсән Назар һ. б. ның шигырьләрен татар телендә яңгыратты, аерым җыен- тыкларын чыгарды. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фәридә Кудашевалар турында саллы-саллы истәлек китаплары төзеде.

Ахырга таба, «Инстаграм» челтәрендә үз битен булдырып, иҗатын бар дөнья белән бүлешә башлады. Язылучыларының саны 50 меңгә җитте. Көн кадагына суга торган, туган телнең һәм милләтнең киләчәген кайгырткан шигырьләре, лирик һәм фәлсәфи, юмор хисе катыш әсәрләре шактый язылды.

Әлеге «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган китапта Роберт Миннуллинның әле ташка басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланмалары урын алды. Чыннан да, биниһая зур иҗат! Әле бу – зур тауның бер өлеше генә. Татар әдәбияты классикасын тәшкил иткән балалар шигырьләре, татар эстрадасының алтын фондына кергән җырлары, туры сүзле һәм объектив фикерле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләре һ. б… Саный китсәң, әдипнең иҗат канатлары күп. Иҗаты чын бриллиант кебек: кайсы яктан карасаң да, үзенә күрә бер матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә көрлек, җылылык бирә, дәрт өсти.

Роберт абыйның рухы шат, иҗаты мәңгелек булсын!

Ленар Шәех

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр

Күңел галәмем

«Солтанморат» дигән изге авыл…

 
Галимҗан ул вакытында туган,
Вакытында ләкин үлмәгән.
Үлгән микән, үтергәннәр микән, –
Тик кадерләп беркем күммәгән.
 
 
Каберен дә хәтта табалмыйбыз,
Кайда күмелгәнен белмибез.
Эзләмибез, белмим, ни өчендер
Оятыбыздан да үлмибез?!
 
 
Ярый әле кайда туганлыгын,
Кайда үскәнлеген беләбез.
Баш ияргә, рәхмәт укырга дип,
Солтанморатка без киләбез.
 
 
Явымнар да булмый давылларсыз,
Елгалар да булмый агымсыз…
Була алмас иде безнең тарих
Солтанморат дигән авылсыз.
 
 
Галимҗан ул – алтын хәзинәбез,
Ул солтаны газиз халкымның.
Алтын хакы күтәрелә генә…
Юк, бәясе төшми алтынның!
 
 
Нишләр идек икән без Галимҗан
Ибраһимов дигән шәхессез?
Аның бөеклеге исбатланган,
Ул көн кебек ачык, бәхәссез!
 
 
Аның бөеклеге бүген кирәк!
Моннан соң да кирәк булачак!
Ә бөекләр көн дә тумаячак,
Тусалар да, сирәк туачак!
 
 
Галимҗанны бер кат үтерделәр,
Икенче кат үлмәс Галимҗан.
Милләтенең үзе шикелле үк
Ул үлемсез – үлмәс Галимҗан!
 
 
«Солтанморат» дигән изге авыл,
Галимҗанның туган урыны!
Суытмабыз синең сукмагыңны,
Тик онытма бөек улыңны!
 
 
Шуңа күрә туры килер сиңа
Халкым наказын да үтәргә:
Син яшәргә тиеш, Солтанморат!
Юк, хакың юк синең бетәргә!
 
 
Шагыйрь әйткән иде, диярсез бер,
Чорлар үтәр, менә күрерсез:
Үзе үлмәс икән, Галимҗанның
Солтанмораты да үлемсез!
 
8.03.2017

Җәй килде Казанга да…

 
Көтә-көтә көтә торгач,
Җәй килде ул Казанга да…
Казанга җәй килде диеп,
Була шигырь язарга да…
 
 
Моңа кадәр җылы җәйләр,
Белмим, нигә ялындырган?!
Әллә җәйләр соңлаганга,
Җәйге Казан сагындырган!
 
 
Нәрсә генә әйтсәгез дә,
Җәйге Казан ямьлерәк шул!
Җылы җәйнең һәрбер көне
Гамьлерәк шул, тәмлерәк шул!
 
13.07.2017

Экспромт

 
Кама да ул, Чулман да…
Бигрәк матур, чыннан да…
 
 
Карап туймалы түгел,
Хисләр тыймалы түгел…
 
 
Сизелми акканы да,
Ярларга какканы да…
 
 
Гомерләр дә ага шул,
Сизелми дә кала шул
 
 
Гомерләрнең акканы,
Кояшларның батканы…
 
 
Ә Чулман ага, ага
Ерак диңгезгә таба…
 
 
Агар ул бездән соң да,
Агар ул сездән соң да…
 
08.08.2017

Уйларым

 
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына…
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
 
 
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да ул, уңда да…
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да…
 
 
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына…
 
 
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына…
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
 
10.08.2017

Агыйделдән китеп барам…

 
Агыйделдән китеп барам…
Яшьлектән үтеп барам…
Әкрен генә яшьлегемнең
Йомгагын сүтеп барам…
 
 
Агыйделдән йөзеп барам…
Чак кына түзеп барам…
Яшьлек белән араларны
Мәңгегә өзеп барам…
 
 
Агыйделдән агып барам…
Хәйраннар калып барам…
Барган саен ерагая
Яшьлегем белән арам…
 
 
Агыйделдән карап барам
Пароход өсләрендә…
Яшьлегем кала шушында…
Барсы да исләремдә…
 
11.08.2017

Теләсә нишләсеннәр…

Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!

И. Бәдретдинова, җырчы

 
Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
 
 
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югында, шулай итеп
Күтәрсеннәр хакларын…
 
 
Тамашачыга ошагач,
Туйганчы кылансыннар.
Үзләрен, әйдә, җырчы дип,
Йолдыз дип уйласыннар…
 
 
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар!
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар…
 
 
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
 
15.08.2017

«Бу – минем таныш бөркетем!..»

 
Бу – минем таныш бөркетем!
Күз алалмыйм аңардан…
Кереп китә ул офыкка,
Пәйда була яңадан.
 
 
Бөтерелә, бөтерелә
Бөркетем баш түбәмдә…
Ул биектә, иркенлектә,
Ә мин менә түбәндә…
 
 
Очкан кебек уйнап кына,
Ах, ничек килештерә!
Ул мине дәшә күкләргә,
Ул мине ирештерә…
 
 
Кайчандыр бөркетләр кебек
Очкан чаклар бар иде,
Бөтен галәмне берьюлы
Кочкан чаклар бар иде…
 
 
Очкан чакларым бар иде…
Иде шул, иде генә…
Хәзер бөркетләр очканны
Күзәтәм инде менә…
 
17.08.2017

«Юл өстендә – кызгылт кояш…»

 
Юл өстендә – кызгылт кояш…
Тияр-тимәс кенә…
 
 
Кап-кара киемнәрен төн
Кияр-кимәс кенә.
 
 
Кояшның аның эше шул:
Көн дә шулай бата…
 
 
Шунсы әйбәт: кояш батса,
Кабат таңнар ата.
 
21.08.2017

«Күзем төште тәрәзәмә…»

 
Күзем төште тәрәзәмә,
Сискәнеп киттем кинәт.
Сары юкә яфраклары…
Көз ерак түгел, димәк.
 
 
Кичә генә яшел иде,
Саргайган төн эчендә…
Югыйсә тышта җәй көне,
Җәй әле үз көчендә.
 
 
Яфракларның сарылыгы
Көздән бер хәбәр инде…
Менә шушындый мизгелләр,
Шушындый хәлләр инде…
 
24.08.2017

Казанымның төнге утлары…

 
Карап торам балконымнан
Төнге Казаныма.
Карап торам Казанымның
Төнге базарына…
 
 
Төнге Казан, төнге базар,
Беләм инде, алдый.
Алдаганны минем күңел
Аңлый инде, аңлый…
 
 
Аңласам да алданасым
Килә минем бүген…
Күзәтәм мин Казанымны,
Казанымның күген…
 
 
Казанның бөтен чынлыгы
Төнгә яшеренгән…
Күз чагыла төсләреннән:
Зәңгәр, яшеленнән…
 
 
Әкиятләрдә дә булмас
Мондый гүзәл кала…
Төнге Казан гына шулай
Гүзәл була ала!
 
 
Казанны да, галәмне дә
Бер итеп йөрмәле…
Казанымның галәм белән
Кавышкан бер мәле…
 
 
Казанның төнге утлары
Илһам – язарыма…
Бәхет телим милләтемә,
Газиз Казаныма!
 
25.08.2017

Калдырырмын сезгә дә

Балаларга

 

 
Алма җыеп алып кердем,
Эшләпәмне тутырып.
Хәзер менә рәхәтләнеп
Ашыйм инде утырып…
 
 
Бигрәк матур булып пешкән,
Ашасаң да кызганыч.
Ашамасаң да кызганыч,
Ташласаң да кызганыч…
 
 
Ә шулай да, ә шулай да
Ашамый булмас инде.
Менә бу иң тәмлесеннән
Башламый булмас инде…
 
 
Алмалар бик күп тә түгел,
Тулмый бугай йөзгә дә…
Борчылмагыз, әгәр туйсам
Калдырырмын сезгә дә.
 
25.08.2017

Эскәмия

 
Монда кемнәр утыргандыр…
Кемнәр кемне көткәндер…
Кемнәр кемне кочкандыр да,
Кемнәр кемне үпкәндер…
 
 
Күпме парлар танышкандыр,
Кавышкандыр аннары…
Монда үткәндер төннәре,
Аткандыр ал таңнары…
 
 
Күпме серләр сөйләнгәндер,
Күпме хис түгелгәндер…
Бөтен тирә-юнь тылсымлы
Сөюгә күмелгәндер…
 
 
Эскәмиянең, билгеле,
Һәммәсе дә исендә.
Тик тышка гына чыгармый,
Һәммәсе дә – эчендә.
 
 
Мөгаен, шул гашыйкларын
Сагынып яшидер ул.
Сер саклый беләдер шул ул,
Шуңа да дәшмидер ул.
 
28.08.2017

«Торуыма кояш чыккан…»

 
Торуыма кояш чыккан,
Канатларын җәйгән…
Һич кенә дә китәселәр
Килми әле җәйдән.
 
 
Шундый рәхәт күңелләргә,
Кояш нурын койгач:
Бөтен күзәнәкләргә дә
Кереп тула кояш!
 
 
Ходай биргән бәхет бит бу!
Ачыйк күзебезне!
Яшермик әле кояштан
Якты йөзебезне!
 
 
Бу дөньяда яшәвеңә
Ничек куанмыйсың?!
Яшәп калыйк! Теләсәң дә,
Бүтән туалмыйсың…
 
28.08.2017

Көндезге Казан…

 
Мин көндезге Казаныма
Карап торам биектән.
Ул миңа ят та, якын да…
Нилектәндер, нилектән?!
 
 
Астына ут төрткән кебек,
Казан ул кайнап тора.
Сандугачлары көн буе
Урысча сайрап тора…
 
 
Казан һаман матурая,
Кайчакта шаккатарлык…
Ләкин татарча түгел шул,
Ул урысча матурлык.
 
 
Казанның бу матурлыгы,
Әлбәттә, фасад кына…
Татар рухы була алмый
Фасадлар ясап кына.
 
 
Казан көндез тынгысызрак,
Шау-шулырак, кырысрак.
Казан урысча сөйләшә,
Казан көндез урысрак…
 
 
Казанда, тиеш булса да,
Татарлык бик аз анда.
Татар теле яңгырамый
Урыслашкан Казанда…
 
 
Татарларның башкаласы
Казаныбызда хәтта
Татар телен белмәсәң дә
Яшәп була рәхәттә…
 
 
Казан ул – куанычыбыз,
Казан ул – газабыбыз…
Барыбер газиз шул инде
Чукынган Казаныбыз!
 
 
Өмет өзмик, яңадан да
Кайтыр әле татарлык!
Казаныбыз да булыр бер
Мактанырлык, мактарлык!
 
 
Абруйлы булыр ТЕЛЕБЕЗ
Футбол һәм хоккей кебек!..
Балконнан карап торганда
Барсы да о-кей кебек…
 
28.08.2017

Аңладым…

 
Бәйдән ычкынган шикелле
Тәмам котырдылар:
Безнең туган телебезгә
Ныклап тотындылар…
 
 
Әйләнеп кайтабыз бугай
Совет дәверенә,
Телебез тагын бер мескен
Телгә әверелә…
 
 
Без болай да телсез инде,
Без болай да әпә…
Чөнки татар тел яшерә,
Дәшми күрәләтә.
 
 
Бертавыштан риза алар
Телдән язарга да.
Телебезне сатар алар,
Чыгып базарга да…
 
 
Татар җирсез, илсез, телсез
Калырга да әзер…
Казанның ник җиңелгәнен
Аңладым мин хәзер.
 

«Чәчәкләр елмая белә…»

 
Чәчәкләр елмая белә,
Чәчәкләр көлә белә.
Чәчәкләр, кызлар шикелле,
Кочакка керә белә…
 
 
Эреп китәм чәчәкләрнең
Җып-җылы карашыннан.
Миңа ГҮЗӘЛЛЕК елмая
Чәчәкләр арасыннан…
 
 
Тик алар кыска гомерле –
Тиздән бетәр коелып…
Сокланып калыйк, күңелгә
Калсын алар уелып!..
 
 
Әле шундый якты алар,
Балкып тора йөзләре.
Үзләренең сулганнарын
Сизә микән үзләре?!
 
 
Сизәләрдер, күрәсезме,
Мөлдерәмә күзләре…
Җитте инде, җитте инде
Аларның да көзләре…
 
29.08.2017

«Торналар да китеп бара инде…»

 
Торналар да китеп бара инде,
Офыкларга җитеп бара инде.
 
 
Тезелешеп бара, чылбыр булып,
Авазлары кала, бер җыр булып.
 
 
Кагылалар көзнең кылларына,
Моң сибелә көзнең кырларына…
 
 
Сөн буеның моңсу торналары,
Үзәкләрне өзә торганнары…
 
 
Җылы якларына юл алалар,
Офыкларга кереп югалалар…
 
 
Күз алдымнан китмәс сурәтләре,
Торналарның моңсу шул рәтләре…
 
 
Колагымда – каңгылдашулары…
Бу – аларның саубуллашулары.
 
31.08.2017

«Бүген җәйне озатабыз…»

 
Бүген җәйне озатабыз…
Беләм инде, беләм.
Шуңа сезне котлыйм җәйнең
Соңгы көне белән!
 
 
Быелгы җәй соңгы кабат
Канатларын җәйде.
Беләм инде, барыбыз да
Сагынырбыз җәйне…
 
 
Сагынырсың, саргаерсың,
Күңелләрең тулгач…
Җәйләр, димәк, матур булган,
Сагынырлык булгач.
 
 
Җәйнең бөтен матурлыгы
Калсын үзебездә…
Җәйләр төсле матур булсын
Безнең көзебез дә!
 
31.08.2017

«Сентябрьнең бере бүген…»

 
Сентябрьнең бере бүген…
Кыңгыраулар чыңлады…
Бүгенге көн нәкъ җәй төсле,
Җәй бер көнгә соңлады.
 
 
Димәк, әле көз күренми,
Димәк, җәй дәвам итә.
Соңлаган җәй күңелләргә
Бигрәк тә дәва икән…
 
 
Җитми калган иде шул җәй…
Әйдә ныграк соңласын!
Китмәсен әле, китмәсен!..
Уйлашырбыз шуннан соң…
 
01.09.2017

Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…

 
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм
Һәм сәгатьләп саныйм, минутлап…
Гомеремнең күпме матур чагын
Уздырганмын икән мин йоклап.
Җир җимертеп эшләр чакларымны
Уздырганмын икән әрәмгә…
Күңелдәге күпме хыялларны
Ашыралмаганмын гамәлгә.
Күпме гомер күңел ачып узган…
Гомерләр жәл шулай узганга.
Бушка узган шундый вакытларны
Кызган ни дә хәзер, кызганма…
Эшләремнең эшләнгәннәре дә,
Эшләнмәгәне дә җитәрлек…
Кайберләрен эшләп булмас инде,
Кайбер эшләр әле көтәрлек…
Калган эшкә бик еш карлар яуды,
Ә кызыл кар һаман яумады…
Күңелемне никтер бер файдасыз
Кирәкмәгән эшләр яулады…
Ә вакыт ул мәңге хәрәкәттә,
Бер мизгелгә хәтта тукталмый.
Бер мизгелгә дә ул артка калмый
Һәм шулай ук алга укталмый…
Юк, вакыттан артта калып булмый,
Җитешеп тә булмый барсына.
Ә беркөнне, эшләреңне төяп,
Барасы бар Ходай каршына…
Кылган гамәлләрем чагыладыр
Башымдагы көмеш чалымда…
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
Кирәк булган яшьрәк чагымда.
 
02.09.2017

Авылым кичләрендә…

 
Бу – минем туган авылым,
Минем үскән урамым…
Кайткан саен, малайчакка
Кайткан төсле буламын…
 
 
Буламын да… Кайткан саен,
Сагыш сара җанымны.
Хисләремне аңлый алмыйм,
Аңласам да аңымны…
 
 
Әнкәем дә каршы алмый,
Чыгып капка төбенә…
Чыгар иде карамыйча
Көненә һәм төненә…
 
 
Хәтта сәлам бирергә дә
Урамнарда кеше юк.
Авылда да кешеләрнең
Кешеләрдә эше юк.
 
 
Хәзер авыл халкының да
Исе китми юк-барга.
Телевизор карый алар,
Әзерләнә йокларга…
 
 
Җитмәсә, авыл кояшы
Офыкка кереп бара,
Эреп бара, бар шәфәкъне
Эңгергә төреп бара…
 
 
Нигә шундый моңсу икән
Авылым кичләрендә?!
Каласылар бар бит әле
Кара төн эчләрендә…
 
03.09.2017

«Көзге көннәр салкынайта…»

 
Көзге көннәр салкынайта,
Акрын-акрын салкын кайта…
Көз үзгәрә, үзсүзләнә…
Якты дөнья төссезләнә…
 
 
Зәңгәр күк тә болытлана,
Яшеллек тә тоныклана…
Тышта юеш… Күшектерә,
Нишләптер тиз өшеттерә…
 
 
Ничек кенә күнегергә?
Иң яхшысы – төренергә…
Төренергә, уранырга
Һәм шуңа да куанырга!..
 
 
Кирәк миңа җылы оя!
Күңел хәзер бик тиз тоя
Җылылыкның бөтен тәмен!
Җылы көтә бөтен тәнем…
 
 
Җылы көтә бөтен җаным…
Җылы көтә торган чагым…
 
04.09.2017

И гомернең кануннары…

 
Сиздерә, бик тә сиздерә…
И гомернең узулары.
Өйрәнеп булмый тиз генә…
И күңелнең сызулары.
 
 
Моңсу уйлар уйландыра…
И кояшның батулары.
Уяндыра, куандыра…
И таңнарның атулары.
 
 
Көтеп алам көннәремне…
И көннәрнең яктылыгы.
Саг(ы)нам әллә кемнәремне…
И хәтернең татлылыгы.
 
 
Хисләр ярсып-ярсып ала…
И аларның ташулары.
Хыяллар да канатлана…
И күкләргә ашулары.
 
 
Яра да болай сызлатмый…
И йөрәкнең янулары.
Сулар да болай тиз акмый…
И гомернең агулары.
 
 
Кояш хәзер көн дә чыкмый…
И кояшсыз калулары.
Ә җан-җаным көн дә сыктый…
И гомернең кануннары.
 
06.09.2017

Җилләтәсе бар…

 
Кичә бик җилле көн иде…
Тынып та тормады җил.
Кояш та чыгып карады,
Барыбер тынмады җил…
Җилләр йөрде агачларга
Бәрелеп тә сугылып.
Уйнады алар җил белән,
Бөгелеп тә сыгылып…
Агачлар булмаса, җилне
Күреп тә булмас иде,
Җилнең җегәрен тиз генә
Белеп тә булмас иде…
Җилләр исте исәрләнеп,
Берсен-берсе уздырып,
Җилләр исте, күңелдәге
Уйларымны туздырып…
Җилләнеп алулар кирәк!
Һәркемгә дә карый ул!
Гарасат, давыл түгел бит,
Җилләр генә ярый ул…
Бетердек бит дөньябызны
Пычратып һәм имгәтеп…
Тын алулары да авыр, –
Аласы бар җилләтеп!
Җилләтәсе бар дөньяны,
Яшәгән җиребезне…
Җилләтсен әле, җилләтсен
Заманның җиле безне!
Тик шушы җилдән соң дөнья
Чистарып китәр микән?
Сафланырга, пакьләнергә
Җил генә җитәр микән?..
 
10.09.2017

Яңгырлы халәт

 
Кичәдән бирле туктамый,
Кичәдән бирле коя…
Әллә инде табигать тә
Җанымны минем тоя?!
 
 
Әллә мин аны тояммы?..
Ява кич, ява иртән.
«Моңлансын әле, моңлансын
Ул да!» – дип ява микән?
 
 
Көннәр нинди – күңел шундый…
Чыгармалар сирәктер.
Бу – мәңгелек тәңгәллектер,
Димәк, шулай кирәктер…
 
 
Кояш көлсә, мин дә көләм,
Айны күрсәм моңланам…
Мин алардан нур алам бит,
Мин алардан моң алам.
 
 
Яңгыр ява башласа да
Кушылам мин аңарга…
Шул гына кирәк,
Шул гына
Минем кебек җаннарга.
 
 
Аңлый алмыйм халәтемне,
Тырышсам да аңларга…
Аптыраплар карап торам
Бу яңгырлы таңнарга.
 
 
Яңгыр яумаса, бу уйлар
Килмәс иде башка да…
Хәер, минем шикеллеләр
Бардыр миннән башка да.
 
12.09.2017

Бүген шундый рәхәт…

 
Җәйне дә уздырды бу көн,
Җәй болай ук булмас…
Бүгенге тынлык җанымда
Бик тиз генә тынмас…
 
 
Төнлә яуган яңгырдан соң
Көн чистарып калган.
Кояш та үз урынында,
Балкый иртә таңнан.
 
 
Тик кояшка карап булмый –
Күзне чагылдыра…
Җил дә исми, исе китми,
Никтер ялындыра…
 
 
Күзләрен ачкан чәчәкләр,
Күз алмыйлар миннән.
Чәчәкләрнең күзләренә
Мең гүзәллек иңгән…
 
 
Пыяладай зәп-зәңгәр күк…
Су өсләре – көзге.
Шатлыкларым җәйге иде,
Сагышларым – көзге.
 
 
Шатлыкларга да биргесез
Көзге халәтләрем.
Үзем беләм, үзем генә
Аның сәбәпләрен…
 
 
Шушы гүзәл көне өчен
Гомеремә рәхмәт!..
Шигырь дә язасы килми,
Бүген шундый рәхәт…
 
13.09.2017

Мөслимгә китеп барабыз…

 
Мөслимгә китеп барабыз,
Мең тапкыр булган якка,
Берсеннән-берсе талантлы
Шагыйрьләр туган якка!..
 
 
Мөслимнәр алар алдыра
Күңел белән, сүз белән.
Алар матурлыкларга да
Карый башка күз белән…
 
 
Башкаларга караганда
Алар күпкә хислерәк.
Мөслимнәрнең һәркайсысы
Җырчы, шагыйрь төслерәк!
 
 
Мөслимнәрнең кояшында
Кем генә кызынманган?
Мөслим халкы табигыйрәк,
Әлегә бозылмаган.
 
 
Мөслимнең кешеләре дә
Ихласрак, беркатлырак.
Егетләре дә тапкыррак,
Кызлары да татлырак…
 
 
Әллә каян ук күренә
Аларның мөслимлеге.
Ә мөслимлек мөслимнәрнең,
Әлбәттә, өстенлеге!..
 
 
Мөслимгә китеп барабыз…
Очып барабыз инде!
Мөслим бик үзгәргән, диләр…
Баргач карарбыз инде!
 
 
Үзгәргәндер, үзгәрсә дә
Калыр ул үзе булып,
Татар шигыренең сүзе,
Милләтнең йөзе булып…
 
 
Мөслим тагын да яктырыр
Безнең якты теләктән…
Мөслимнеке булмасам да,
Мин дә шушы төбәктән!
 
14.09.2017

Ык буе күбәләге

 
Таш өстендә – күбәләк!
И гүзәл җан иясе…
Килә бу җан иясен
Иркәлисе, сөясе…
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Баш өстендә – кояшы…
Бу көзге күбәләкнең
Кайда икән оясы?
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Җылы кояш, җылы таш…
Җылы көннәр гел булмас,
Кояш башка җылытмас…
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Иртәгә яңгыр, диләр.
Гүзәллек нәзберек шул…
Көтәдер аны ниләр?!
 
15.09.2017

Агыйделдә акчарлаклар…

 
Агыйделдә акчарлаклар
Канат кага сак кына…
 
 
Агыйделдә канат каккан
Акчарлаклар ак кына…
 
 
Агыйделдә акчарлаклар
Оча торган чак кына…
 
 
Агыйделдә мин үзем дә
Акчарлак бит чак кына…
 
 
Агыйделдә акчарлаклар
Айкала да чайкала…
 
 
Акчарлакны хәтерләтеп,
Төнге күктә ай кала.
 
15.09.2017

Көзнең соңгы алмалары

 
Көзнең соңгы алмалары
Тәрәзә төпләрендә.
Өлгереп өлгермәгәннәр…
Җәй төсе күпләрендә.
 
 
Көзнең соңгы алмалары…
Татлы да, бик ачы да.
Күңелне ачып җибәрә
Алмаларның кайсы да…
 
 
Күзнең явын алмаса да,
Иркәли безнең күзне.
Алар көзге алмалар шул,
Өзелеп көтә көзне…
 
 
Көзнең соңгы алмалары
Кайчан балланыр икән?
Көзге кояшта кызына…
Кайчан алланыр икән?
 
 
Кызарып өлгерерләрме?
Булмый шул, булмый белеп…
Көзнең соңгы алмалары…
Соңгы мәхәббәт кебек.
 
17.09.2017

«Нишләттеләр сине, каен?..»

 
Нишләттеләр сине, каен?
Кемнәр шулай иттерде?
Сине кемнәр, каенкаем,
Шушы көнгә җиткерде?
 
 
Кая синең төп-төз буең?
Кая зифа буй-сының?
Кая нәфис сылулыгың?
Кая ап-ак тылсымың?
 
 
Синең каенлыкларыңнан
Калмаган шул берни дә.
Узалардыр, синең каен
Икәнеңне белми дә…
 
 
Сиңа кул күтәргәннәрнең
Күңелләре күмердер…
Юк, юк, каен мондый булмый,
Юк, син каен түгелдер!
 
 
Минем якташ каеннарым
Сине танымас иде…
Минем шикелле шагыйрьләр
Сиңа табынмас иде…
 
 
Гашыйк кызлар һәм егетләр
Сиңа сарылмас иде…
Авылларыннан киткәннәр
Сине сагынмас иде…
 
 
И каеным, сине күреп,
Әрнепләр йөрдем инде.
Күрмәскә кирәк булган да…
Нишлим соң, күрдем инде…
 
19.09.2017

Бу бит минем көзләрем…

 
Бу бит минем сукмакларым,
Бу бит минем эзләрем,
Бу бит минем гомерләрем,
Бу бит минем көзләрем…
 
 
Шушы көзге манзараны,
Шушы көзге төсләрне,
Миңа гына таныш булган
Шушы көзге төшләрне
 
 
Сөеп туймый күңелләрем,
Күреп туймый күзләрем.
Шушы сары көзләрдә дә
Алсулана йөзләрем…
 
 
Үзем дә сизми калганмын
Кергәнемне көземә.
Мөлдерәпләр карап торам
Көзләремнең күзенә…
 
 
Көзнең бөтен төсмерләрен,
Көзнең бөтен сүзләрен
Сыйдырыр идем шигырьгә,
Тоталмыйм шул үзләрен…
 
19.09.2017

Сулар ага, сулар ага…

 
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су тавышын.
Яратам шул су тавышын,
Яратам су агышын…
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су агышын.
Сизәм мин суның сулавын,
Тыңлыйм канат кагышын.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Су – җанлы ул, су – тере.
Җырлый белә, елый белә…
Шигырь төсле су теле.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Тоям сулар сагышын.
Шул суларга карап торам,
Шул суларга багышым…
 
 
Акмасалар да ишетәм
Суларның тын алышын…
Үземнең дә гомер дигән
Суда агып барышым.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
 
19.09.2017
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»