Бесплатно

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Аккош күлендә декабрь…

 
Декабрь.
Аккош күлендә
Аклык канат кагына.
Көн тууга, берәм-берәм
Ак каеннар кабына.
 
 
Кушыла кар бөртекләре
Каеннар биюенә.
Җитмидер ак каеннарга
«Каеннар» дию генә.
 
 
Туфан абыйлары булса,
«Сеңелләр!» дияр иде.
Бигрәкләр дә ак каеннар –
Күзебез тияр инде…
 
 
Елый шагыйрь сеңелләре.
Каеннар ярасыннан
Туфанның үзеннән соңгы
Моңнары ага сыман.
 
 
Кышкы аклык.
Кышкы тынлык.
Көн саен таңнан монда
Коеналар кышкы кошлар
Туфаннан калган моңда.
 
 
Аккош күле ничәнче кыш
Ак шагыйрен сагына,
Әллә шуңа –
Охшап калган
Нәкъ Туфанлы чагына.
 
 
Декабрь.
Аккош күлендә
Уйларга талган аклык –
Туфан калдырган яктылык,
Туфаннан калган аклык!
 

Туган ягым моңы

 
Туган яктан, балачактан
Иярә килгән моңым
Тынгы бирми миңа.
Берәр
Чиге булырмы моның?
 
 
Йөрәгемдә йөри ул моң.
Ничә еллар.
Кимеми.
Ул һәрвакыт үзем белән –
Яңа откан көймени?!
 
 
Өйрәндем инде ул моңга,
Ул һәрчак кирәк кебек.
Кирәк ул миңа җан кебек,
Кирәк ул йөрәк кебек.
 
 
Моңсыз була ташлар гына.
Кеше моңсыз – имансыз!
Яшәү юк миңа ул моңсыз,
Кеше түгел мин ансыз.
 
 
Ярый ул бар!
Нишләр идең,
Әгәр ул моң булмаса?
Уйласам да туган якны,
Күңелемне моң баса.
 
 
Туган як моңы!
Әллә ул
Мәңгелек бер моң микән?!
Күңелгә сыя туган җир –
Туган җиргә
Үзем сыярмын микән?!
 

Нишләттегез мине?

 
Нишләттегез мине, Агыйделем,
Чагылтавым, Сөнем, Шәммәтем?
Шигырьдә дә сезсез яши алмыйм,
Сагыну да – минем сәнгатем.
 
 
Мин илһамны инде Парижлардан,
Йолдызлардан да бик эзләмим.
Сагынуга чыдый алмаганда,
Әйләнәм дә кайтам сезгә мин.
 
 
Диңгез эзләп киткән шигъри сүзем
Агыйделгә җитсә туктала.
Тарая да шигъри темаларым
Сезнең тирәгәрәк туплана.
 
 
Булган фикерем дә, лирикам да,
Фәлсәфәм дә – туган җиремнән.
Туган җирем читкә җибәрмичә
Тотып тора мине җиңемнән.
 
 
Ят якларның ямен, тәмен тапмыйм,
Чит җирләргә йөреп азмагач…
Шигырь язам сезгә.
Сезнең хакта
Кемнәр язар, мин дә язмагач!
 

Безнең авыл

 
Ул биектә, яшеллектә –
Әллә каян танырлык.
Ике якта – Сөн, Таш-Елга,
Ике ягы – каенлык.
Зәңгәр гөмбәз астында ул,
Зәңгәр чишмә өстендә.
Туйлар ясар өчен анда
Җитми кала өч көн дә.
Борчылырлык бер урын юк:
Авыл гел алга таба –
Ирләр иген игә анда,
Хатыннар бала таба.
Ә балалар, вакытында
Аермасалар әгәр,
Имине дә, минем кебек,
Имәләр дүрткә кадәр!
Картлар капка төбе саклый,
Яшьләр яңа йорт кора.
Артмый да, кимеми дә тик –
Һаман шул йөз йорт тора.
Егетләре җор теллеләр,
Ә кызлары… ярар ла!
Башка авылдагы кызлар
Кебек инде алар да.
Иң якты көннәрдер анда,
Иң караңгы төннәрдер…
Иң данлыклы бер авыл ул,
Дөньясында – бердәнбер!
Сез, мөгаен, беләсездер
Андый авыл барлыкны.
Минем Әнкәй яши анда –
Ул шуңарга данлыклы!
 

Нигезләрне эзләп…

Зөфәр абый Хәмидуллинга


 
Төнге сәгать бердә без икәүләп
Авыл буйлап уздык сүзсез генә.
Авыл инде йоклый гамьсез генә,
Ул ял итә әле безсез генә.
 
 
Эзләп йөрдек туган нигезләрне…
Эзләргәдер, ахры, таң алдыннан,
Нигезләрне чөнки табалмадык.
Караңгыдандыр ул, караңгыдан…
 
 
Гамьсез генә йоклый безнең авыл,
Үткәннәрдә аның бер эше юк.
Үткәннәрен, бәлки, оныткандыр,
Үткәннәрдән аңа килүче юк.
 
 
Авыл шундый тыныч. Ул бернигә
Борчылмыйдыр кебек бу чагында.
Бәлки, шулайдыр да. Бүгене дә,
Үткәне дә – үзе кочагында.
 
 
Бәргәләнеп йөри узгынчы җил,
Кайсы чордан, кайсы илдәндер ул?
Төн. Авыл. Без. Күзгә яшьләр килә.
Җилдән генәдер ул, җилдәндер ул…
 

Өлгермәдем

 
Сөннең бер дулаган чагы
Калмасмы дип җанымда,
Кайткан идем, тынган чагы
Туры килде аның да.
 
 
Сөнгә сыеша алмыйча,
Шартлап бозлар ярылган
Вакытка өлгермәдем – Сөн
Бозларыннан арынган.
 
 
Мин кайтуга киткән бозлар,
Сөн кайткан ярларына –
Киткәннәр бозлар, тотынып
Сөннең ак ялларына.
 
 
Ярда онытылып калган
Бозлар гына ерактан
Ялгызак кыр казлар төсле
Елыйлар. Кем елаткан?
 
 
Көнләшеп, кызыгып карыйм
Сөнгә – язгы суларга.
Кайткан идем бит Сөн белән
Бергәләшеп дуларга.
 
 
Минсез генә дулаган Сөн –
Ташуның юк эзе дә.
Сөнгә нәрсә – кирәктә ул
Дулый ала үзе дә!
 

Тагын каеннар турында

 
Карлар тагын
Эри инде –
Тагын җаным
Әрни инде!
 
 
Ак карларны ак каенның
Күз яшьләре эретәме?
Иң беренче гөлләрне дә
Каен яше терелтәме?
 
 
Үзем дә үксим бугай ла –
Тыелалмыйм мин болай да!
 
 
Юк, күзәтеп торалмыйм мин
Каеннарның кайгырганын –
Минем күз яшьләре белән
Елый якташ каеннарым.
 
 
Каеннар елаган чакта
Кайтмыйм әле туган якка.
 

Кайттым сине сагынганга

 
Кайттым сине сагынганга.
Бу – иң рәхәт бер мәлдер.
Авылымда торып калган
Яшьтәшем син бердәнбер.
 
 
Ә аннары без бит әле
Синең белән игезәк.
Мин киткәндә, Әнкәй белән
Калдың бит син кул изәп…
 
 
Уртак үткәннәребезне
Алдык без икәү дәшеп.
Икәү генә белгән юлдан
Йөрдек без икәүләшеп.
 
 
Нәкъ егерме биш ел элек
Сайраган кошлар монда
Һаман да сайрыйлар әле –
Бай бездә кошлар моңга.
 
 
Нәкъ егерме биш ел элек
Калдырып киткән инеш
Кими бара, әмма ага
Малай чактагы килеш.
 
 
Мин олыгаям, син исә
Тамчы да үзгәрмисең.
Син җәйдә, мәңгелек җәйдә –
Белмисең көзләрне син.
 
 
Син шушында – узганнарда
Яшисең. Рәхәт сиңа.
Үткәннәргә кайтып килдек –
Малай чак, рәхмәт сиңа!
 

Җирсү

 
Мин әткәй эшләп киткән авылда –
Нәҗәдедә туганмын.
Ул авыл күптән юк инде…
 

 
Мин анда туганмын гына –
Мин аны хәтерләмим.
Күпме генә җирсесәм дә,
Ул хакта хәтер ләм-мим.
 
 
Тик барыбер оныталмыйм
Мин туган нигеземне.
Ул таралганга гаепле
Саныймын мин үземне.
 
 
Чөнки башлап мин киткәнмен,
Ә калганнар – миннән соң.
Авылымның таралырын
Ул чакта кем белгән соң?!
 
 
Китмәс идем, калыр идем,
Белсәм болай булырын…
Нигезем изге булгандыр –
Иген кыры ул урын.
 
 
Юк инде мин туган нигез,
Юк инде туган авыл.
Туган авылсыз калулар
Бик авыр икән, авыр!
 
 
Табалмадым, ашыксам да,
Кайтсам да туры гына…
Чәчәкләр салып калдырдым
Авылым урынына.
 

Авылда. Печән өстендә

 
Күптән эш күрмәгән куллар
Чалгы сабын сагынган.
Печән чапкан малай ла мин
Бик кечкенә чагымнан…
 
 
Тик мине, әллә шаяртып,
Җибәрделәр иң алдан.
Хәтерләдем дә яшьлекне,
Селтәндем бер мин аннан.
 
 
Алып китте чалгы чыңы
Мине үткәннәремә…
Үлән астыннан битемә
Салкынча дым бәрелә.
 
 
Ә арттан бер тасма булып
Яктылык ятып кала.
Чалгы кыза! Әйтерсең лә
Чалгыга ялкын каба.
 
 
Алдымда – караш җитмәслек,
Башланмаган кишәрлек.
Нигә риза булдым инде?
Әй бездәге исәрлек!
 
 
Үкчә тирәсендә генә
Чыжылдый чалгы чыңы.
Арттагылар куа мине –
Алдагы чалгычыны!
 
 
Селтән, егет! Каер, егет!
Чигенергә соң икән.
Уздырма әйдә берсен дә,
Алдан чыккансың икән!
 
 
Үкчәгә басып киләләр.
Юк, әле саллы чагым.
Онытмаган икән әле
Кулларым чалгы сабын!
 
 
Их, егетләр! Чалгы чыңлый.
Тургайлар тынып кала.
Син менә печән чапканда
Беренче булып кара!
 

Йорт агачлары

 
Бу – элекке йорт урыны,
Бу урын үгисетелгән.
Коймасы да, капкасы да,
Каралтысы да сүтелгән.
 
 
Бу урынның инде күптән
Астын өскә китергәннәр.
Җиһазларын, җырын-моңын…
Барсын ташып бетергәннәр.
 
 
Тик онытып калдырганнар
Бакчадагы тупылларын.
Их, күрсәгез тупылларның
Аптырашып утырганын!
 
 
Элекке йорт урынында
Хөкем сөрә яңа тынлык.
Яңа тынлык ятим калган
Тупылларны елатырлык.
 
 
Юк, ичмасам, бала-чага –
Төпләрендә тупылдарга…
Хуҗалары ташлап китсә,
Моңсулана тупыллар да.
 
 
Тупыллар – йорт агачлары.
Алар кала кисәтергә,
Кайчандыр бер монда да җыр
Җырланганын искәртергә!
 

Ник сагынам әле Миңештене?

Наҗар ага Нәҗмигә

 

 
Агыйделнең агымсуы белән
Чагыштырсам шигъри агымыңны,
Ачуланма – уйлаттыра никтер
Агыйделне, туган авылыңны.
 
 
Агыйделнең яшел ярларында
Син үстеңме, әллә мин үстемме?
Шәммәтемне бик сагынган кебек
Ник сагынам әле Миңештеңне?
 
 
Шигырьләреңдәге урманнарың
Мең ел буе белгән урман кебек.
Сыгылмалы миләшләрең мине
Кочакларга гына торган кебек.
 
 
Минем шигырьгә дә килеп керә
Синең белән үскән каеннарың.
Каеннарга карап беләм хәзер
Күңелеңдә шатлык, кайгы барын.
 
 
Мин син ачып киткән капкаларны
Ятлар кермәсен дип ябып йөрим.
Малай чакта син кабызып киткән
Учакларны кабат ягып йөрим.
 
 
Син озатып калган пароходлар
Сәлам биреп уза минем якка.
Агыйделдә үскән бер үлән дә
Исәпләми икән мине ятка.
 
 
Әйтерсең лә мин дә авыз иткән
Акчишмәңнең илһам суларыннан,
Әйтерсең лә хисем авылыңның
Шул чишмәсе белән сугарылган.
 
 
Кемгә дә шул Акчишмәләр кирәк!
Басылмый ла сусау күңелемдә.
Туган җиргә, туган суга сусау…
Сизәм инде тиккә түгелен дә.
 
 
Төшләремә керә синең авыл.
Иминлекме анда – белештеңме?
Гомеремдә бер кат күрмәсәм дә,
Һич оныта алмыйм Миңештеңне.
 

Җырлый алмыйм

 
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә.
Җырларым да бетмәс-төкәнмәс.
Җырламасам әгәр, туган авыл,
Сиңа биргән вәгъдәм үтәлмәс.
 
 
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә
Үзең турындагы җырларны.
Ә ул җырлар, сине сагынганда,
Синнән читтә күпме җырланды!
 
 
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә.
Их, җырларга иде тын гына!
Синдә чакта ләкин җырлый алмыйм,
Тамагыма яшьләр тыгыла…
 

Авылым кызларына

 
Сез мине яратмадыгыз:
Үткәндә дә орынып,
Минем якка берегез дә
Карамады борылып.
Әллә кем булмасам да, мин
Гади бер егет идем –
Яшь бер Зөһрә яратырлык
Яшь Таһир кебек идем.
Минем кебек егетне дә
Яратмагач инде дип,
Әй үпкәли идем сезгә,
Гарьләндерә иде бик!
Уйлый идем: яратмагач,
Ахры, болар җансыздыр.
Тик җанда бер яктылык бар –
Бәлки, яраткансыздыр?..
Бәлки, белми калганмындыр,
Күрмәгәнмендер генә.
Ни булыр иде соң шунда,
Сиздерсәгез бер генә?
Шунда ук сизәр идем мин
Сезнең күз карашыннан.
Әллә каян таныр идем
Йөзегез арасыннан.
Юк, мине яратмадыгыз,
Ярата алмадыгыз.
Берегез дә мин кабызган
Утларда янмадыгыз.
Әллә кем булмаганмындыр,
Мин үпкәләмим сезгә.
Хәбәрләр алып торам – сез
Бәхетле бит минсез дә!
 

Авылым төннәре

 
Якты иде авылымның төне,
Татлы иде төн мин киткәндә.
Моңлы иде – сөю җилкеткәндә,
Дәртле иде – давыл көткәндә.
 
 
Нигә тынган әле авыл төне?
Тынган әле нигә тальяннар?
Тал-тирәкләр нигә тол тирәкләр?
Талгын гына уйга талганнар…
 
 
Йолдыз яктысында ярлар кая?
Парлар кая тирәк төбендә?
Иң оялчан, матур сүзләр хәзер
Ник әйтелми авыл төнендә?..
 
 
Төн түгел, мин үзгәргәнмендер лә,
Миндә инде бүтән күңелдер.
Минем өчен генә җырсыздыр төн,
Ә яшьләргә җырсыз түгелдер…
 
 
Башкаларның яшьлеге шул бу төн,
Яшьлеккә төн әле дә бик тәмле…
Ә тальяннар көтәләрдер, ахры,
Минем тизрәк йоклап киткәнне.
 

Балачак тегермәне

 
Монда әле, мин белгәндә,
Су тегермәне иде.
Ә буасы – буй салганда,
Без күмелмәле иде.
 
 
Хәтеремдә – малай чакның
Гел шунда йөгергәне…
Гел гөрлидер кебек иде
Балачак тегермәне.
 
 
Үтеп китәсе калган ла
Тукталмый – бүтәннәрчә.
Хәтер генә калган монда!
Тапмадым бүтән нәрсә…
 
 
Инеше дә әкренәйгән –
Кирәгем бетте, диптер.
Кызурак тибә башлады
Йөрәгем генә никтер…
 

Яңадан туу

 
Тагын килде иң кирәкле
Чакта гына Яз-ана.
Мактагыз! Тик нинди генә
Мәдхия дә аз аңа!
 
 
Яфраклар туа яңадан,
Үләннәр туа тагын.
Күпме каен бу минутта
Көтәдер туар таңын!
 
 
Кабаттан туа табигать!
Бөек тылсымга тиң эш…
Тик без генә һаман да шул
Бер тапкыр туган килеш.
 

Безнең як чишмәләре

 
Бездә генәдер – чишмәләр
Һәм йолдызлар дуслыгы.
Сөн буйлары – әйтерсең лә
Чишмәләр йолдызлыгы.
 
 
Чишмәләр чылтыравыннан
Йокыга талам да мин,
Шул чишмәләр тавышыннан
Уянамын таңда мин.
 
 
Чишмәләр чылтыравыннан
Дөнья җырларга тора.
Ныграк басып биесәң дә,
Чишмә чыгарга тора.
 
 
Минем януны да баса
Тик чишмә суы гына –
Куеп торсам йөрәгемне
Суының суыгына.
 
 
Хәтта Сөн үзе дә тора
Чишмә суыннан гына.
Үкенмим шуңа – тугач та
Сөндә юылганыма.
 
 
Сөн буе чишмәләреннән
Сандугач су эчәдер.
Йолдызлар да төнгелеккә
Чишмәләргә төшәдер.
 
 
Шуңа да безнең чишмәләр
Йолдыз гына, җыр гына.
Йөгерә Сөнгә чишмәләр
Чылтыр да чылтыр гына.
 
 
Үзем дә җырлыйм, чылтырыйм
Күңелләр тулган чакта.
Ничек инде җыр тумасын
Чишмәләр туган якта!
 

Сагынасың икән син дә

 
Сагынасың син дә авылыңны…
Элегрәк мин шуны тоймый идем.
Туган җирне тик шагыйрьләр генә
Сагынадыр диеп уйлый идем.
 
 
Син үзгәрдең әле бу арада,
Туган якка һаман тартыласың.
Әйтмисең дә үзең, ә мин сизәм…
Тик әйтергә генә тартынасың.
 
 
Эчтән генә җырлап йөрисең син,
Мин ишетмәсен дип кайчагында.
Кыен гына булыр – авылыңны,
Булдыралсаң әгәр, куй, сагынма!
 
 
Бер сагынсаң, синең йокың качар,
Сагышларың тагын артыр гына.
Туган җирең, ерагайган саен,
Торган саен ныграк тартыр гына.
 
 
Син сак кылан андый хисләр белән –
Гашыйк булу белән бер ул, җаным.
Минем хәлдә калма! Минем менә
Бармы берәр сагынмаган чагым?
 
 
Тыңламасаң мине син, билгеле,
Минем көнгә беркөн калачаксың.
Сагынуларның сары учагында
Гомер буйларыңа яначаксың.
 
 
Урманнарың сиңа тынгы бирмәс,
Үзәнлекләр мәңге эзәрлекләр.
Сагышларга шулай сарылганда,
Калмаганда бер дә түзәрлекләр,
 
 
Чакырырсың мине – бергәләшеп
Сагынырбыз туган җиребезне.
Сагынырбыз гына… Ә Казаннан
Аерырлык түгел инде безне.
 

Сөн буена кайтсам…

 
Туган якка кайтсам, әллә нишлим –
Танымаслык булып үзгәрәм,
Очып чыга җырлар кочагымнан,
Нур сибелә башлый күзләрдән.
 
 
Сөн буена кайтсам, әллә нишлим –
Кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрнең утлы суын эчәм,
Куәт иңә бөтен тәнемә.
 
 
Нигеземә кайтсам, әллә нишлим –
Сабыйланып калам, яшәрәм.
Мин биредә һәрбер өянкегә,
Һәрбер эткә «син» дип дәшәләм.
 
 
Авылыма кайтсам, әллә нишлим –
Матурланамдыр да, әлбәттә.
Син сокланып туя алмас идең,
Күрсәң әгәр мине Шәммәттә!
 

Шагыйрьләр

 
«Тукай яшен узып барам»
Дип язган идем күптән.
Ул шигырь язылганга да
Гомерләр шактый үткән.
 
 
Тукайлар, Бабичлар яше
Сизелми дә узылды.
Ах, безнең бу өлгерүләр
Озаккарак сузылды.
 
 
Әллә үз итеп әйтәләр,
Әйтәләр әллә көлеп,
«Яшь шагыйрьләр» диләр безне
Ун ел элекке кебек.
 
 
Мин – яшь шагыйрь – озакламый
Җитәм Пушкин яшенә.
Ә гомерем йомгагының
Очын һаман яшерә.
 
 
Гомер җитез… Бу дөньяда
Туфаннар яше дә бар.
Үзенчә яши һәр шагыйрь,
Һәркем үз яшен табар!
 
 
Яшибез… Ә гомерләрнең
Кыйммәте ни, тәме ни?
Үз яшенә җитәр һәркем –
Тик хикмәт яшьтәмени?!
 

Җыр

 
Хөрмәтле композиторыбыз
Сара апа Садыйковага
 

 
Очраттым мин беркөн классташымны,
Күрешкән юк иде кайчаннандыр.
Ул чак кына кызмачарак иде,
Шуңадырмы теле ачылгандыр…
 
 
«Кем уйлаган, көтмәгәндә менә
Шагыйрь булдың бит, әй, кара инде!
Җебегән бер малай идең юкса,
Сине мин дә кыйный ала идем!
 
 
Ә шулай да рәхмәт сиңа, малай,
Кеше чыкты безнең авылдан да.
Беләсеңме, синең шигырьләрне
Укыштырганым бар… авырганда.
 
 
Ләкин Әнкәң турындагы җырдан
Кайтыш кебек әле шигырьләрең.
Ну язып та карагансың үзең…
Шул җыр белән күпме шөгыльләндең?
 
 
Ничә кабат инде тыңлыйм шуны –
Казан аны көн дә җырлап тора…
Сиңа рәхәт! Язгансың да беткән.
Безгә рәхәт түгел, елаттыра!
 
 
Ник язасың, елатырлык булгач?
Кешеләрне нигә елатырга,
Кешеләрне елатмаска кирәк,
Кешеләрне кирәк юатырга!
 
 
Хәтта үзем җырлыйм мин ул җырны,
Елый-елый җырлыйм кайчагында.
Шул да булдымы җыр?! Әйбәт җырлар
Яза белмисең син пычагым да!»
 
 
Авылдашым мине чынлап тирги,
Ә мин аны тыңлыйм дәшми генә.
Минем монда ни гаебем бар, дим,
Җавап бирәм бәхәсләшми генә.
 
 
Иң әйбәт җырым дип йөри идем,
Гаеп тапты якташ монысыннан да…
Ә ул шигырь ирләр еласын дип
Язылмаган иде шул, чыннан да.
 

Туган телемә

 
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
 
 
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы төсле саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
 
 
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә –
Җыры булыр алар киләчәкнең.
 
 
Әйтә алмыйм әле – ул җырлардан
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне!
 

Гармунчы булмасам да

 
Әл дә гармунчы түгелмен,
Уйнар да елар идем.
 
М. Кәрим


 
Ярый гармунчы булганмын:
Елыймын, уйныймын да.
 
Н. Нәҗми

 
Мин дә гармунчы малае,
Миңа да гармун таныш.
Җанымны ташлый актарып
Гармуннан аккан тавыш.
 
 
Мин дә гармунчы булырга
Тиеш идем, тик менә
Булалмадым шул, гармунчы
Малае мин дип кенә.
 
 
Әткәйдән калган гармунны
Югыйсә мин туздырдым.
Әнкәй шаһит: шуның белән
Күпме гомер уздырдым.
 
 
Тик булмады егетләрне
Урамнар уратырлык,
Дусларымны җырлатырлык,
Кызларны елатырлык…
 
 
Уйныйм үзем өчен генә,
Бүтәннәр күрмәгәндә,
Җанга урын тапмаганда,
Нишләргә белмәгәндә…
 
 
Ләкин бер дә үпкәләмим,
Гармуннан уңмасам да.
Уйныймын да җырлыймын мин,
Уйныймын да елыймын мин,
Гармунчы булмасам да.
 

Каурый белән

 
Тукайның шигырьләренә
Мәңгелек язган икән!
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
 
 
Былбыл каурые беләндер,
Былбыл каурые белән…
 
 
Туфан шигырьләрендәге
Яктылык яздан микән?
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
 
 
Аккош каурые беләндер,
Аккош каурые белән…
 
 
Җәлилнең күпме шигыре
Язылмый калган икән?
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
 
 
Бөркет каурые беләндер,
Бөркет каурые белән…
 

Шагыйрьләрнең туган җирләре

 
Минем дуслар чит илләргә бара.
Чакыралар алар мине дә.
Хыяллары дәшә дусларымны
Байрон яки Тагор иленә.
 
 
Айлар буе акча җыя алар
Назыйм Хикмәт илен күрергә,
Бөек Лорка туып үскән йортны
Бер булса да ачып керергә.
 
 
Ашкыналар алар күрергә дип
Элюар һәм Гёте төбәген…
Минем исә Җәлил туган җирне
Барып күрү – бөтен теләгем.
 
 
Мостафаны кемнең күргәне бар?
Бер баруы шунда ни безгә?
Кушлавычка кайтыйк, Өчилегә –
Тукай туган бөек нигезгә!
 
 
Барып күрик Такташ якташларын –
Урманнары әле бар микән?
Әгәр булса, усак яфраклары
Һаман шулай шаулыйлар микән?
 
 
Ә Кармәтне кемнең күргәне бар?
Туфан каеннары үсәме?
Туган нигезендә, туфрагында
Туфан истәлеге исәнме?
 
 
Кимемәде микән – барыйк әле
Фатих Кәримнең тын Дименә.
Карт өянкеләргә баш ияргә
Барып кайтыйк Күлле Кимегә.
 
 
Шагыйрьләрнең изге туган җире,
Изге – Кырлай, изге – Әсән дә.
Аз булачак әле күпме генә
Табынсаң да, кадерләсәң дә…
 
 
Ул җирләрдә – шагыйрьләрнең рухы.
Шагыйрьнеке – халкымныкы да.
Кабызылган алар күңеленнән
Мәңгелек җыр – халкым Уты да!
 
 
Халкым Агачының тамырлары
Шул төбәкләр буйлап таралган.
Аның яңа ябалдашлары да
Нәкъ шул урыннарда яңарган…
 
 
Минем дуслар чит илләргә бара.
Кайтыгыз сез исән-сау гына!
Онытмагыз, татар шагыйрьләре,
Туган җирләр безне сагына!
 

Капка төбендә

 
Утыра картлар
Капка төбендә –
Ерак үткәннәр
Күңел түрендә.
 
 
Яшь малайлар да
Капка төбендә –
Ерак киләчәк
Алар телендә!
 

Нигә тынмый бу җыр?

 
Бер җыр яши миндә,
Шул җыр дөрли җанда.
Ничек кенә түзим –
Моңнар тулы анда!
 
 
Ул җыр ничә еллар
Миңа тынгы бирми.
Ялкын гына җаным –
Эшли алмыйм берни.
 
 
Талпына кош кебек –
Нишләп миндәдер ул,
Минем күңелемә
Каян килгәндер ул?
 
 
Өтеп ала мине,
Яна шул җыр җанда.
Тынгылык юк миңа
Җанда шул җыр барда.
 
 
Нинди җыр булды бу?
Нигә тынмый һаман?
Хыялый бер кеше
Булдым инде тәмам.
 
 
Җанымдагы җырым
Бер дә тынмас микән?
Җырлыйм әле сезгә –
Җиңел булмас микән?!
 

Кайда да…

 
Тар ла миңа Казан гына,
Үскәнгәдер иркендә.
Туган яклар тарта мине –
Түгел мин үз иркемдә.
 
 
Җырлыйм туган якларымны
Каладагы көемә.
Кайтып киләм Актанышка,
Илешемә – өемә.
 
 
Китеп барам Исәнбәтләр,
Еникиләр ягына.
Ул якларда, беләсезме,
Нинди көйләр агыла?
 
 
Ул якта да иң борынгы
Көйләр бар – без белмәгән.
Ничә гасыр җырланганга,
Алар исән, үлмәгән.
 
 
Ул көйләрне аңлап була,
Үзең көйләсәң генә.
Бер көйләсәң… моңлы затка
Әйләнәсең мәңгегә!
 
 
Әле дә, кайтсам, йөрим мин
Исереп шул көйләргә.
Үзем көйлим, үзем шуны
Юрыйм әллә ниләргә…
 
 
Һәм кайтам мин Казаныма
Яктырып, канатланып!
Кайда да үзебезнең моң,
Кайда да безнең халык.
 

Кояш көтәм

 
Кояшсыз көннәре көзнең –
Күпме шулай торыр инде.
Күренеп китсә дә кояш,
Бераз күңел булыр иде…
 
 
Кояш нурларыннан калган
Яктылык та сүнә бара.
Караңгыга акрын гына
Күңелләр дә күнә бара.
 
 
Бигрәк кыен, кыен икән
Кояш юклык, кояшсызлык.
Кояшсызлык – канатсызлык,
Кояшсызлык – колачсызлык.
 
 
Кояш тели, кояш эзли,
Кояш көтә бөтен кеше.
Шатлык, көлү, җыр, матурлык –
Кояш эше бөтенесе.
 
 
Мин дә көн дә кояш көтәм
Туган яктан, Казанымнан,
Кояш көтәм мин юллардан,
Кешеләрдән, язларымнан.
 
 
Кояш көтәм мин дөньядан,
Шул кояшка уй ашкына…
Ә бит дөнья бүген дә шул,
Юк бары тик кояш кына!
 

Яхшылык

 
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакярлек!
 
 
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
 
 
Ятмыйк көтеп яхшылыкны безгә
Эшләр диеп кемдер.
Яхшылыклар эшлик! Җаным, син дә
Үз-үзеңне күндер!
 
 
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт!
 
 
Моның шулай икәнлеген күпләр
Яхшы аңлый аны.
Тик барыбер яхшылыкны һәркем
Эшли алмый аны.
 
 
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
 

Рәнҗемим!

 
Рәнҗетүдән куркам кешеләрне,
Куркам рәнҗүдән дә.
Ә үземне күпме рәнҗеттеләр?!
Күпме андый бәндә!
 
 
Кимсетергә тырыштылар алар
Җае чыккан саен.
Кимсетергә мине адым саен
Тапты алар җаен.
 
 
Мин ул чакта әле көчсез идем,
Малай гына идем.
«Юк белән юк булма!» – диде Әнкәй.
«Үсим генә!» – дидем.
 
 
Һәм түздем мин, йодрыкларны төйнәп,
Тешләремне кысып.
Усал карашлары җанда һаман
Тора төсле посып.
 
 
Мин дә хәзер малай-шалай түгел,
Хәзер алар – көчсез.
Ниләр уйлыйлардыр? Әмма ләкин
Мин аларга үчсез.
 
 
Эшләмәсләр инде алар хәзер
Миңа ул эшләрен…
Мин рәнҗемим! Нишләр идең, әгәр
Төшсә рәнҗешләрең?
 

Үзгәреш

 
Әле генә җылы иде.
Салкынайтты кинәт.
Өйрәнеп тә булыр иде –
Миңа җылы кирәк!
 
 
Әллә нәрсә булды әле –
Минем сәер чагым:
Җылыны да, салкынны да
Бик тиз сизә җаным.
 
 
Бу салкыннар бетәрме бер?
Дәвам итәр гелме?
Йолдызларны кырау сукты,
Салкын алды гөлне.
 
 
Үзем – ир уртасы, үзем –
Һаман бала кебек.
Дәртнең кайнарлыгы гына
Кимеп бара кебек.
 
 
Салкын күз карашларын да
Хәзер бик тиз тоям.
Шушыларны уйлыймын да
Мин сискәнеп куям.
 
 
Күнеккән идем җылыга,
Салкынайтты кинәт:
Йә дөнья, йә минем белән
Нидер булган, димәк.
 

Алтынга мактау

 
Бөтен әхлак кануннарын бозып,
Шигырь язам алтын хакында мин.
Алтын чынлап макталырга хаклы,
Мактау җырлыйм бүген алтынга мин!
 
 
Мактау җырлыйм дөньядагы барлык
Кара, ак һәм яшел алтыннарга.
Әнкәй кебек алтын алкаларсыз
Күп балалы алтын хатыннарга.
 
 
Алтын йөзек киеп карамаган
Хатыннарның алтын кулларына,
Мактау җырлыйм алтын кояшыма,
Туган җирнең алтын кырларына,
 
 
Алтын кырларымда алтын икмәк
Үстерүче алтын кешеләргә.
Мактау җырлыйм ындыр табагында
Шыбырдашкан алтын көшелләргә.
 
 
Мактау җырлыйм Туган илебезнең
Бәрәкәтле алтын көзләренә,
Акыл иясенең безгә диеп
Иҗат иткән алтын сүзләренә.
 
 
Мактау җырлыйм алтын хәреф белән
Язып куйган алтын исемнәргә:
Бөек яуда һәлак булганнарга,
Яу кырыннан кайткан исәннәргә.
 
 
Үзебез дә булыйк алтын кебек!
Кемгә кирәк алтын түгелебез?
Мактау җырлыйм бүген сезгә дә мин –
Алтын булса гына күңелегез!
 
 
Сезгә минем алтын теләкләрем:
Алтын булсын сезнең кәләшегез!
Кызларыгыз булса, сез бары тик
Алтын егетләргә ярәшегез!
 
 
Алтын чәчле кызлар үстерегез!
Кыен чакта тик көлегез генә.
Һәм яшәгез алтын туйга кадәр.
Ә алтынга…
Төкерегез генә!
 
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»