Бесплатно

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Елатма инде Әнкәйне…

Зөһрә Сәхәбиевага


 
Бик ярата сине Әнкәй,
Сиңа гел сәлам юллый…
Сине тыңлый да елый ул,
Сине тыңлый да елый.
 
 
Үзебез дә күп елаттык,
Елатасың инде син.
Син бит аның ниләр уйлап
Елаганын белмисең…
 
 
Кайгыдан күп елады ул,
Хәзер инде – шатлыктан.
Елап туйгач, сиңа рәхмәт
Укыйдыр ул актыктан.
 
 
Шәммәттә дә җырладың син,
Елаттың бар авылны.
Син җырлаган минутларда
Сөн моң булып агылды…
 
 
Әнкәй синең җырлавыңны
Төшерә искә һаман.
«Зөһрәгә син сәлам әйт, – ди, –
Яшәсен исән-аман!»
 
 
…Ул елый башлый Казаннан
«Әнкәй» не җырлатканда.
Елатма инде син аны,
Җиткән без елаткан да.
 

Әверелеш

 
Тәрәзәдән көзне күзәтәмен,
Әллә инде көзне тизләтәмен?!
 
 
Үзгә бүген – җаным, үзгә – тәнем:
Җаным белән көзне үзгәртәмен.
 
 
Ә көз һаман китми – суза әле,
Йөрәк кенә никтер сыза әле.
 
 
Әле генә коры һава иде,
Инде менә яңгыр ява инде.
 
 
Бөтен дөнья үзгәрде дә куйды.
Табигать тә көз булудан туйды.
 
 
Ничек ышанмыйсың тылсым барга?! –
Әйләнде дә куйды яңгыр карга…
 
 
Беренче кар ява уйный-уйный,
Тик күңелем әле кышны тоймый…
 
 
Яңа карлар чагылдыра күзне…
Карап торам уйлый-уйлый көзне.
 
 
Йөрәгемнең кысылган бер чагы,
Көз һәм кышның кушылган бер чагы…
 
 
Тәрәзәдән күзәтәм мин тышны.
Көзне түгел инде – яңа кышны.
 

Күңелләр нечкәргәндә…

 
И туган якның якынлыклары,
Басуларының алтынлыклары.
 
 
Туган ягымның моңсулыклары,
Тын сулыклары, уйсулыклары.
 
 
Сөн буйларының гүзәллекләре,
Үзәкләреңне өзәрлекләре.
 
 
Агымнарының и тизлекләре,
Дулкыннарының җитезлекләре,
 
 
Туган ягымның күркәмлекләре,
Яланнарының иркенлекләре.
 
 
Офыкларының алыслыклары,
Һәр түмгәгенең танышлыклары…
 
 
Якташларымның ябайлыклары,
Күңелләренең, әй, байлыклары…
 
 
И Әнкәемнең сабырлыклары,
Идәннәренең сарылыклары,
 
 
И йөзләренең яктылыклары,
Ризыкларының татлылыклары…
 
 
И балачакның үксезлекләре,
Хыялларының чиксезлекләре…
 
 
И бу хәтернең истәлекләре,
И бу күңелнең нечкәлекләре…
 

Яши алмыйм синсез…

 
Көнем ямьсез, суым тәмсез –
Синсез миңа кыен.
Җитми миңа синең җылың,
Җитми синең куен.
 
 
Мин сиңа бик тә мохтаҗмын,
Син миңа бик кирәк.
Синең кебекләр юктыр ул,
Булса да, бик сирәк…
 
 
Дөньяда үз тиңең кирәк,
Яшәп булмый тиңсез.
Мин дә менә бер минут та
Яши алмыйм синсез.
 
 
Син белеп тор: икебезнең
Мәхәббәттән башка
Әйләнермен мин тимергә,
Йә булмаса ташка.
 
 
Мин дә әүлия түгелдер,
Бардыр төрле ягым.
Тик сиңа бит таш кирәкми –
Ярат мине, җаным!
 

Тагын салкыннар башлана…

 
Тагын салкыннар башлана…
Тагын шул урыс кышы –
Урысның шул озын кышы,
Корычтай кырыс кышы.
 
 
Тагын салкыннар башлана…
Үзәкне өзә торган,
Җилекләргә җитә торган,
Шулай да түзә торган.
 
 
Тагын салкыннар башлана…
Сизәм шәһәр халкыннан.
Өшеп-туңып үтте гомер,
Баш чыкмады салкыннан.
 
 
Тагын салкыннар башлана…
Кайчан гына яз иде.
Җиле салкын, иле салкын…
Ни язсаң да, аз инде.
 

«Тормыш булсын өчен…»

 
Тормыш булсын өчен,
Галәм кирәк.
Галәм буш булалмый –
Гавам кирәк.
 
 
Гавам булсын өчен,
Җир дә кирәк,
Һәр кешегә Туган
Ил дә кирәк.
 
 
Туар өчен, туган
Өй дә кирәк.
Туган өйдә туган
Көй дә кирәк.
 
 
Иң мөһиме, җылы
Кочак кирәк –
Галәмдәге шул бер
Учак кирәк!
 

Биләр

 
Биләрдә уйный көзге җил,
Зыңлый көзге көйләр.
Тирә-юньне элек монда
Биләгәндер Биләр…
 
 
Монда болгар батырлары
Алышкандыр билләр.
Тамашаны карагандыр
Падишаһлар, биләр.
 
 
Булгандыр алар акыллы
Йә булгандыр юләр…
Кайнагандыр монда тормыш,
Кайнагандыр Биләр!
 
 
Ташка калган таш калалар,
Җырга калган илләр…
Булмагандыр да шикелле
Бөек шәһре Биләр.
 
 
Татарны тарих иләге
Тагын күпме иләр?
Иләнгән дә, игәлгән дә,
Имгәнгән дә Биләр…
 
 
Борынгы чал җилләр генә
Уйный синдә, Биләр…
Көтә безне нинди җилләр,
Дәшә безне ниләр,
Биләр?..
 

Яңа ел тосты

 
Тагын бер ел гомер иттек –
Тагын бер ел үтте.
Озын булыр кебек иде –
Сүтелде дә бетте.
 
 
Шул бер елда игелекләр
Күпме кылганбыздыр?
Ниләр эшләгәнбездер дә
Ниләр кырганбыздыр?
 
 
Дөнья безне утларга да,
Суларга да салды.
Тау кадәрле эш эшләнде,
Тау кадәре – калды.
 
 
Иске еллар истәлеккә
Артта кала бара.
Гомерләр генә ел саен
Гел кыскара бара.
 
 
Тик гомерләр кыскара дип
Ятыйкмыни елап?
Соңгы Яңа елыбызга
Ерак әле, ерак!
 
 
Тагын ничә ел язгандыр? –
Ходай белә ансын.
Язганнары килә торсын,
Искеләре – калсын.
 
 
Биргәненә шөкер итик
Һәм кадерен белик!
Беребезгә беребез тик
Куанычлар телик!
 
 
Моннан соң да бергә-бергә
Гомер итик гөрләп!..
Мин сезгә дип тост күтәрәм!
Һәм күрсәтәм үрнәк!
 

Җырладың син «Каһым түрә»не

Кадим Аралбайга


 
Син касәңне тотып җыр башладың…
Без тыңладык сине кинәнеп.
Сөн буйлары китте иркенәеп,
Күз аллары китте киңәеп.
 
 
Борынгы моң ничек чыга диген
Юка гына шушы гәүдәдән.
(Кая инде безгә – шагыйрьләргә
Алып батырга хас дәү бәдән?)
 
 
Ә җыр ага, нәкъ Сөн кебек ага,
Үзе ят та, үз дә, таныш та.
Әй Аралбай, әй борынгы башкорт,
Күпме моңдыр синең тавышта?
 
 
Башкорт моңнарының кайнарлыгы
Күңелләрне алды пешереп.
Хан тавы да баш калкытып куйды,
Тарихнымы искә төшереп?
 
 
Илеш кенә түгел, Актаныш та
Тынып калды башкорт моңыннан.
Чакыру дип белеп, япь-яшь колын
Чабып килеп җитте болыннан.
 
 
Сөн буеның карт бер бөркете дә
Туктап калды очкан җиреннән.
Хәтта Сөн дә дулкынланып алды
Шул бөркетнең канат җиленнән.
 
 
Ә аннары бер мизгелгә генә
Агуыннан туктап тыңлады.
Үзең җырлап бетергәннән соң да,
Синең җырың озак тынмады.
Җырың дәвам итте… Шуңа күрә
Кул чабарга хәтта кыймадык.
Моңнарыңны бүлдерербез диеп,
Өлгерербез диеп уйладык.
 
 
Татар белән башкорт өнсез калып
Тыңладылар сине, күр әле…
Сөн буенда, Шәммәт тау башында
Җырладың син «Каһым түрә»не.
 

Бүленмәсен төшләрең

 
Сып-сылу булып йоклыйсың
Син, үз-үзеңне кочып,
Яп-ялангач тезләреңне
Күкрәкләреңә кысып.
 
 
Тып-тын гына тын аласың,
Син нәкъ песи баласы.
Шул чагында чәчләреңнән
Килә сыйпап аласы.
 
 
Йөзеңдә нурлар уйнаклый,
Алсуланган бит уртаң.
Бер үбеп алыр идем дә…
Уятырмын дип куркам.
 
 
Тып-тын торам…
Чак-чак кына
Ачык калган түшләрең.
Мине күреп ятасыңдыр,
Бүленмәсен төшләрең.
 

Яшем генә олырак…

 
Сабыйларның йөзе якты,
Сабый чакның юлы ак!
Мин дә шулар төсле сабый –
Яшем генә олырак.
 
 
Алар белән рәхәт миңа,
Алар барда җылырак.
Мин дә шулар төсле малай –
Яшем генә олырак!
 
 
Алар белән гомеребез
Бәхетлерәк, тулырак.
Мин дә шулар төсле бала –
Яшем генә олырак.
 

Наҗар Нәҗми минем бәйрәмемдә…

 
Мин аны бик көткән идем,
Көткән иде Илеш…
Килеп төште бәйрәмемә
Ул авырган килеш.
 
 
Ә килгәчтен, күз тимәсен,
Үзгәрде дә китте.
Минем төсле яшьрәкләрнең
Борынына чиртте.
 
 
Хисләре сыймый эченә,
Ургып чыга, ташып:
Җибәрде ул күлмәгенең
Изүләрен ачып.
 
 
Сөн суында басып тора…
Чәчләре ак, көмеш.
Бер ягында – Актаныш та,
Бер ягында – Илеш.
 
 
Кайсы якка карарга да
Белми тора басып.
Кайсы якка караса да,
Кочаклары – ачык!..
 
 
Әллә инде иләсләнеп,
Әллә инде арып,
Бездән дә яшьрәк каенга
Сөялде ул барып.
 
 
Кереп китте каенлыкка,
Туйды бугай сүздән.
…Шигырь язып йөргән икән,
Качып кына бездән.
 
 
Сабантуйда Наҗар Нәҗми
Туйганчы туй итте:
Бабай булып килде дә ул,
Малай булып китте.
 

Син әле дә матур…

 
«Яшь чагымда мин дә матур
Булганмын икән!» – дисең.
Шулай булырга тиеш ул –
Юкка китмәсен исең.
 
 
Син әле дә бик матур бит –
Елмаеп кал, көлеп кал!
Бу көннәрең кире кайтмас –
Кадереңне белеп кал!
 
 
Алтмышта да әйтәчәксең:
«Бигрәк сулганмын икән…
Мин әле илле яшьтә дә
Матур булганмын икән!»
 

Томан

 
Иртә таңнан бар дөньямны
Томан алды томалап.
Әйтәм аны кичәдән үк
Тора иде томанлап…
 
 
Томан гына – күз алларым,
Томан гына – башларым.
Томалана башладым мин,
Тын алалмый башладым.
 
 
Томаннарны ерып барам…
Адашмаска тырышып,
Томанны да, дөньяны да,
Үземне дә орышып.
 
 
Күтәрелми дә, төшми дә,
Таралмый да бу томан.
Томан кыса, тынны кыса –
Йөрәгемә тотынам.
 
 
Куе томан…
Чыгу юлын,
Белмим, кемнән сорармын.
Томаннарны ерып барам –
Кая барып чыгармын?..
 

Булалмадым…

 
Мин Тукай була алмадым –
Бик яшьли үләлмәдем,
Ватанымны вә халкымны
Даннарга күмәлмәдем…
 
 
Мин Тукай була алмадым,
Туфан да булалмадым.
Туфан сөргенгә сөрелгән –
Мин анда булалмадым…
 
 
Мин Тукай була алмадым,
Такташ та булалмадым,
Хәтта лауреат билгесен
Таккач та булалмадым…
 
 
Мин Тукай була алмадым,
Җәлил дә булалмадым.
Батырлык мәсьәләсендә
Әллә ни кыралмадым.
 
 
Белмим, нишләр идем икән
Мин Алар урынында…
Роберт Миңнуллин булу да
Бик авыр әле монда.
 

Патша хатыны син…

 
Акчам булса, сатып алыр идем
Синең өчен алтын-көмешләр,
Алып бирер идем асылташлар…
Миннән башка аны кем эшләр?
 
 
Бик килешә сиңа читек-кәвеш,
Иң модалы плащ-пальтолар,
Затлы беләзекләр һәм йөзекләр,
Асыл туннар, ягъни мантолар.
 
 
Иңнәреңә мамык шәл ябынсаң,
Киеп алсаң затлы эшләпә,
Ким дигәндә, патша хатыны син! –
Менә кием нәрсә эшләтә…
 
 
Бар ир-атның һушын аласың син
Кичәләрдә кичке күлмәктән.
Тик белмиләр алар: син сылурак,
Син матуррак эчке күлмәктән.
 

Кыш кына…

 
Сер бирмәгән төсле булсам да мин,
Әй өзелә үзәк-үзәгем.
Әллә дөнья шулай өзә инде,
Әллә инде үзем өзәмен…
 
 
Бүген торсам, ап-ак булган дөнья –
Палата да ап-ак, урам да.
Аклык күчә җанга – тәрәзәдән
Ак урамга карап торам да.
 
 
Шушы аклык, шушы кышкы сафлык
Сагындыра иде еш кына…
Өметсезлекләрдән мине фәкать
Йолып алыр шушы кыш кына.
 

Мин яшьлеккә кайткан кебек булдым

 
Исертте дә, иләсләндерде дә,
Тилертте дә кызу кочагың.
 
 
Сылуланып, тулыланып киттең…
Искә төште сылу кыз чагың.
 
 
Мондый чагың синең сирәк була:
Син яшәреп киттең, яшәреп.
 
 
Мондый хәлдә безгә яратышып
Яшәрлек тә әле яшәрлек!
 
 
Син бәхеттән елагансың бугай,
Яшьләреңне сөртмәгәнсең дә…
 
 
Мин яшьлеккә кайткан кебек булдым,
Ә син әле китмәгәнсең дә.
 

Шулай булырга кирәк!

 
Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк.
 
 
Тыйнакларга көн юк бездә, –
Әрсез булырга кирәк.
Чукынып китсен дөньясы! –
Гамьсез булырга кирәк.
 
 
Мөлаемлык кирәк түгел, –
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр –
Корыч булырга кирәк.
 
 
Моңлыларга яшәү кыен, –
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен,
Комсыз булырга кирәк.
 
 
Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул –
Болтун булырга кирәк.
 
 
Кеше төсле яшим дисәң,
Карак булырга кирәк!
Кирәк, ләкин азрак кына
Саграк булырга кирәк!
 
 
Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте, бу дөньяда
Дурак булырга кирәк!
 
 
Ә мин дурак булалмадым…
Бик аңлыйм – бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен,
Баш җитми – акыл кимрәк.
 

…торам

 
Мин барсын да күреп торам,
Барсын да белеп торам.
 
 
Мыегым астыннан гына
Елмаеп-көлеп торам.
 
 
Кайчагында башларымны
Юләргә салып торам.
 
 
Башкалар кылган гамәлдән
Гыйбрәтләр алып торам.
 
 
Карап торам, тыңлап торам,
Мыекка чорнап торам.
 
 
Үзем дә түзем инде, әй, –
Дәшмичә чыдап торам.
 
 
Барсын да аңлап торам мин,
Барсын да сынап торам…
 
 
Дәшмичә күпме түзәрмен
Дип, авыр сулап торам.
 

Ял

 
Мәшәкатьләр өйдә калды,
Бар борчулар – Казанда.
Сиңа кирәк ял итәргә,
Миңа – нидер язарга.
 
 
Үзебез – диңгез буенда,
Уебыз – өебездә.
Балаларны кайгыртабыз
Диңгездә көебезгә.
 
 
Өс-башлары бөтен микән,
Тамаклары тук микән?
Тәртипләре әйбәт микән,
Борчулары юк микән?
 
 
Акчалары калды микән,
Ничек яшиләр икән?
Ник шалтыратмыйлар икән,
Нигә дәшмиләр икән?..
 
 
Көннәрне санап барабыз,
Ял беткәнне көтәбез.
Кайту турында уйлыйбыз –
Янәсе, ял итәбез!
 

Менә шундый ил инде!

 
Кычкырасың – ишетмиләр…
Чукраклар иле.
 
 
Күрсәтәсең – юк, күрмиләр…
Сукырлар иле.
 
 
Сорыйсың – җавап бирмиләр…
Телсезләр иле.
 
 
Сыныйсың – дога белмиләр…
Динсезләр иле.
 
 
Исерекләр һәм угрылар,
Юләрләр иле…
 
 
Башкалар күптән гарьләнеп
Үләрләр иде.
 

Алмаз улыма

 
Син һаман да миңа бала әле,
Син дип йөрәк һаман яна әле!..
Мин тырыштым кулдан килгән кадәр,
Мин өйрәттем сине… белгән кадәр!
 
 
Тик барсын да эшләп калалмадым,
Бу тормышның җаен табалмадым…
Мин дигәнчә генә булмады шул,
Юлларым да кайчак уңмады шул…
 
 
Минем белән тормыш вакланмады,
Өметләрнең күбе акланмады…
Шатлыгыма күпләр шатланмады,
Тик намусым, шөкер, тапланмады…
 
 
Без мәңгелек түгел беребез дә.
Бер китәрбез без дә… йөрербез дә.
Бөтен дөнья сиңа кала инде.
Дөнья авыр… Үзең кара инде!
 

Шундый чаклар була…

 
Сагынган чаклар була…
Сагышлардан канатларым
Салынган чаклар була.
 
 
Җилкенгән чаклар була…
Салынган канат белән дә
Җилпенгән чаклар була.
 
 
Калкынган чаклар була…
Канаган канат белән дә
Талпынган чаклар була.
 
 
Кагынган чаклар була…
Канатсыз да очарга көч
Табылган чаклар була!
 

Кышкы сукмак. Кышкы кош

 
Тап-тар сукмак, карлы сукмак…
Сукмак – ап-ак, кар – шома.
Көтмәгәндә нәни бер кош
Очып төште каршыма.
 
 
Әй карый ул кызыксынып,
Карый миңа үрелеп.
Әй ул кошның нәфислеге,
Әй андагы терелек!
 
 
Шушы кошчыкны күргәчтен,
Киттем мин дә терелеп.
Юкса туңып йөрим менә
Кышкы тунга төренеп.
 
 
Болай булгач, бирешмимен,
Юк әле, юк, үлмимен!
И кошкаем, дәшәр идем,
Исемеңне белмимен.
 
 
Туңасыңдыр!
Син бит минем
Йөрәгем кадәр генә.
Җылытырмын сине, кошым,
Тоттырсаң әгәр менә.
 
 
Кошчык күзгә карады да
Очып китте җил кебек…
Күңел калды иләсләнеп,
Йөрәк калды җилкенеп.
 

Кай арада үстең әле?

Кызым Таңсылуга

 

 
Кай арада үстең әле?
Әйт әле, син ничәдә?..
Синең үскәнеңне, кызым,
Калганмын сизмичә дә.
 
 
Ышанасым килми хәтта
Шулай тиз үскәнеңә –
Кайчан гына әле синең
Бишектән төшкәнеңә.
 
 
Үскәнсең инде, үскәнсең –
Мине дә уздыргансың.
Талчыбыктай зифа буйлы
Сылу бер кыз булгансың.
 
 
Миңа карыйсыңдыр инде
Биектән, өстән генә…
Ә мин сиңа карыймын да
Сокланам эчтән генә.
 
 
Син – минем акыллы кызым,
Син – минем берләч кызым.
Дөньяларым яктыра, син
Елмайгач-көлгәч, кызым.
 
 
Тыңлаучан кызым син минем,
Кайчак – үзсүзле кызым.
Таңнар төсле алсу йөзле,
Ямь-яшел күзле кызым.
 
 
Сөйләшкәндә, серләшкәндә,
Мин сине аңлыйм кебек,
Кайчагында аптырыйм да –
Аңлый да алмыйм кебек.
 
 
Төн төсле серле кызым син,
Көн төсле ачык кызым.
Матур булып, матур итеп
Яшәргә ашык, кызым!
 
 
Бәхетеңә ашык, кызым,
Алларыңа кара да!..
Шулай да әйт әле, кызым,
Үстең син кай арада?
 

Кырымның көньяк ярлары

 
Кырымның көньяк ярлары:
Үзе ят та, таныш та.
Ялда ятам – янда гына
Ялта, Форос, Алушта…
 
 
Кырымның көньяк ярлары…
Килсәң, борчулар бетә.
Гомер буена шушында
Яшәүчеләр бар бит, ә?!
 
 
Кырымның көньяк ярлары…
Гөл-бакчалар иңләгән.
Шагыйрьләр бу урыннарны
Гел җәннәткә тиңләгән.
 
 
Кырымның көньяк ярлары…
Калырлык шул гаҗәпкә!
Ярар иде… үлгәчтен дә
Эләксәң бу җәннәткә.
 

Төнге диңгез

 
Сыендырды безне төнге диңгез,
Ай яктыртып торды йөзеңне.
Су кызы дип, диңгез кызы диеп
Хис итәсеңдер син үзеңне.
 
 
Төнге диңгездә без бер кайгысыз
Ике дельфин кебек уйнадык.
Бу мизгелдә – төнге бу диңгездә
Бер без генәдер дип уйладык.
 
 
Төнге рәхәт диңгез. Икебезнең
Бәхетебез бүген бертигез…
Икебезгә җитә бер айлы төн,
Икебезгә җитә бер диңгез.
 

Ике йөзем

 
Түшләреңдә синең ике йөзем…
Йөземнәрдә генә ике күзем.
 
 
Йөземнәрне ничек кенә өзим –
Авыз итми ничек кенә түзим?
 
 
Түшләреңдә синең ике йөзем.
Йөземнән дә татлыдыр син үзең…
 

Яшик әле!

 
Яшик әле!
Бу дөньяда
Ниләр генә булмасын! –
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
 
 
Яшик әле!
Тартып бара
Атлар гомер арбасын! –
Атлар гына абынмасын,
Атлар гына армасын!
 
 
Яшик әле!
Күңелләрдә
Сөю генә үлмәсен! –
Ярлар гына янда булсын,
Хисләр генә сүнмәсен!
 
 
Яшик әле!
Халкым гына
Бүтән афәт күрмәсен!
Исән генә була күрсен,
Хәсрәт кенә белмәсен!
 

Син нигә шундый чибәр?

 
Күзләрең серле елмая,
Күңлеңдә синең ниләр?..
Син нигә шундый серле соң,
Син нигә шундый чибәр?
 
 
Синең бер елмаюыңнан
Ямьсезлек артка чигәр…
Син нигә шундый сөйкемле,
Син нигә шундый чибәр?
 
 
Карама усал иттереп –
Югыйсә гайрәт чигәр…
Син нигә шундый тәкәббер,
Син нигә шундый чибәр?
 
 
Синең белән кем чиләнер,
Кем генә рәхәт чигәр…
Син нигә шундый хәйләкәр,
Син нигә шундый чибәр?
 
 
Килмәсен сиңа картлыклар,
Тимәсен сиңа чирләр…
Нигә син шундый акыллы,
Нигә син шундый чибәр?
 

Очты да китте бер Күңел

Софья Гобәйдуллинага


 
Очты да китте бер Күңел…
Ул инде безнеке түгел.
 
 
Ул шул инде читләрнеке…
 
 
Ирек сөйгән ул Күңелне
Читлекләргә бикләрлекме?
 
 
Очкан күге – чит илләрдә,
Йөзгән күле – чит җирләрдә…
 
 
Кайчакларда очып кына
Иленә дә килеп китә –
 
 
Җилпенгәндә, канат җиле
Күңелләргә тиеп китә…
 

Саллар акмаслар инде…

 
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Агыйделнең ярларын да
Саллар какмаслар инде.
 
 
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Егетләр сал өсләрендә
Учак якмаслар инде.
 
 
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Салда барган егетләргә
Кызлар бакмаслар инде.
 
 
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Элеккечә алсу булып
Таңнар атмаслар инде.
 
 
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Алар агып кына китә –
Кабат кайтмаслар инде.
 
 
Саллар акмаслар инде…
 

Котылу юк сездән!

 
Сездәй хатын-кызлар бездә генә,
Сездәй хатын-кызлар беркайда юк.
 
 
Сезне яратабыз, әмма ләкин
Сезне яратудан бер файда юк.
 
 
Сезнең үткен, ут, мут карашыгыз
Телебезне безнең бәйләндерә.
 
 
Йөрәкләребезне җилкендерә,
Башыбызны безнең әйләндерә.
 
 
Әйләндерсә генә ярар иде,
Югалттыра кайчак башыбызны.
 
 
Оныттыра бөтен дөньябызны,
Оныттыра ашар ашыбызны.
 
 
Рәхмәт инде – безне аздырасыз,
Аздырасыз безне, туздырасыз.
 
 
Күзебезне безнең кыздырасыз,
Акылларыбыздан яздырасыз.
 
 
Нилектәндер, безнең җаннарыбыз
Сезнең чибәрлектән эреп китә.
 
 
Төп-төз генә барган җиребездән
Кыек юлга алып кереп китә.
 
 
Һәм чирләргә безне сабыштыра –
Безне гүя пәри алыштыра.
 
 
Сезнең хакка күпме утлар кичтек,
Башка яратмам, дип антлар эчтек.
Сүзебездә ләкин торалмадык,
Сездән башка берни кыралмадык.
 
 
Сез, ахрысы, пәри затыннандыр,
Сез иблискә, ахры, сатылгандыр…
 
 
Ничек итсәгез дә итегез лә,
Чукыныплар гына китегез лә…
 
 
Без картайган саен сез матуррак,
Без бөкрәйгән саен сез турырак.
 
 
Сез – һаман да матур, чибәр, гүзәл,
Бу йөрәкләр, белмим, күпме түзәр?!
 
 
Котылу юк сездән үлгәндә дә,
Сезсез булмас, ахры, гүрләрдә дә.
 
 
Рәхмәт инде – газап чиктердегез,
Кирәк чакта гашыйк иттердегез,
 
 
Бик кыланып тормадыгыз алай –
Кочтырдыгыз һәм дә үптердегез.
 
 
Кирәк чакта юлдан яздырдыгыз,
Чама белеп кенә аздырдыгыз.
 
 
Рәхмәт сезгә, инде азып туйгач,
Шушы шигыремне яздырдыгыз.
 

Мин төн буе сине уйлап яттым

 
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Күзләремә йокы кермәде.
Сине уйлаганны Ходай күрде,
Аннан башка беркем күрмәде.
 
 
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Йөрәгемне кысып учыма.
Сине уйлап яттым – уйларымның
Чыга алмадым мин очына.
 
 
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Тик син генә булдың җанымда.
Төннәр хәзер шундый озын икән –
Син булмагангадыр янымда.
 
 
Мин төн буе сине уйлап яттым:
Ходай сине үзе сакласын!
Сине уйлап мин туймадым әле –
Таң атмыйча торсын, атмасын!
 
 
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Ә шулай да таңны аттырдым.
Сине уйлап, сине генә уйлап,
Таңнар белән мин дә яктырдым!
 

Җәйнең бер көне

 
Җәйнең бүген кыл уртасы,
Җәе тора чыңлап.
Җәйнең шушы эссе көне
Җәннәт төсле! Чынлап!
 
 
Җәй уртасы җем-җем итә,
Җәй уртасы гөжли.
Монда бар да хәрәкәттә,
Бар да нидер эзли.
 
 
Кырмыскалар, бал кортлары
Тотынганнар эшкә.
Чикерткәләр сикерешә,
Килеп төшә өскә.
 
 
Менә нәфис бер күбәләк
Килеп кунды чәчкә.
Гүя мин дә бер үсемлек,
Гап-гади бер чәчкә.
 
 
Йә булмаса, бер камка мин,
Ямь-яшел бер үлән.
Шуларның берсе икәнне
Мин үзем дә беләм.
 
 
Һәр үләннең үз бөҗәге,
Һәрберсе бер бизәк.
Аларга ят тоеладыр
Минем кебек бөҗәк…
 
 
Истән чыкты фани дөнья,
Онытылды кышлар.
Сайрашып ага чишмәләр,
Челтериләр кошлар.
 
 
Ул кошларның көйләрен мин
Беләм инде яттан…
Бер хәсрәте юк кешедәй,
Рәхәтләнеп ятам!
 

Бу җырым – мәхәббәт хакында

 
Очабыз без ерак-еракка
Сөюнең канатлы атында.
Өзелеп яраткан чагында
Без күкнең җиденче катында.
 
 
Мәхәббәт булмый ул еракта,
Булмый ул диңгезләр артында.
Эзләмик без аны ерактан –
Мәхәббәт ул янда, якында!
 
 
Сөябез үзебезнекен дә,
Сөябез кайчакта ятын да –
Янсак та янабыз бары тик
Мәхәббәт исемле ялкында.
 
 
Янабыз, көябез, сөябез –
Күңелдә мәхәббәт талпына!
Барсы да мәхәббәт хакына!
Бу җырым – мәхәббәт хакында!
 

Бик кирәк булсам…

 
Арагызда гел булалмам,
Китәрмен беркөн…
Китүемне, бәлки әле,
Сизмәс тә беркем.
 
 
Мин булырмын сез белмәгән
Чит-ят якларда.
Бәлки, кайтып та йөрермен
Мин кайчакларда.
 
 
Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам…
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам.
 
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»