Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Хакыйкать тарафдары

Кайчагында безнең әдип халкы һәм галим-голәмә бер-берсенең иҗатларына, әсәрләренә бәя биргәндә артык купшы сүзләр, адәм заты аңламаслык билгеләмәләр, катлаулы терминнар кулланырга ярата: янәсе, берсенең иҗаты шаулы диңгезләргә охшаш, икенчесенеке чиксез дәрьяларга тиң, өченчесенеке, тутырып әйтим дисәң, телең әйләнмәслек ахыры «…-изм» дип тәмамлана торган гыйбарәләргә барып тоташа икән…

Ә менә язучы Нурислам Хәсәнов иҗаты турында сүз йөрткәндә, зур чагыштырулар, күпмәгънәле метафораларга мөрәҗәгать итүнең һич кирәге юк. Киресенчә, бу юлы күз карашыңны ерак офыкларга, киң дәрьяларга ташламыйча, әйләнә-тирәңә, көн дә үзең үтеп йөри торган сукмакларыңа төбәсәң, хәерлерәк булыр сыман. Бу әдип үз тирәлегеннән, яшәгән төбәгеннән, күргән-белгәннәреннән бик ерак китмәскә, аерылмаска тырыша. Әлбәттә, шул табигыйлекне тасвирлаганда да, ул аеруча җитдилеген, тәфсилле, сизгер, сак, игътибарлы мөнәсәбәтен югалтмый. Китапларын укыганда иң әүвәл әнә шул ягымлы җитдилекне, укучысына карата ихтирамлы сизгер мөнәсәбәтне тоясың – шуңа ияреп, әдипнең олы иҗат стихиясенә кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Кайчандыр әдәби әсәрләрнең асыл кыйммәте дип тормышчанлыкны, язганнарда тормыш дөреслегенең иң алда торырга тиешлеген төп критерий дип саныйлар иде. Бүген исә әдипләрнең иҗатларына бәя биргәндә бу факторны үзәккә куймый башладылар – яңа алымнар муллыгы, ассоциатив, метафорик сурәтләр белән эш итү осталыгы, форма сурәтләренең чуарлыгы алгы планга чыгып килә бу заманда.

Әлбәттә, боларның һәркайсы үз урыннарында булганда, үз чамасын саклаганда һәммәсе дә кирәк – аларны бер-берсенә капма-каршы куясы да түгел. Тик Нурислам Хәсәнов әсәрләрен – романнарын, повестьларын, хикәяләрен, лирик парчаларын укыганда нәкъ беренчесе – ягъни әдипнең тормыш күренешләрен, бизәкләрен булганынча дөрес итеп сурәтләве күңелгә аеруча хуш килә. Н. Хәсәнов иҗатының бу кыйммәтле ягы, чыннан да, тормышның үзеннән, шәхси биографиясеннән, белгән-кичергәннәреннән үк килә торгандыр.

Бәлки, тормыш сукмакларын таптаганда Н.Хәсәнов реалист язучы булырмын дигән ниятне үзалдына куймагандыр да. Әмма аның биографиясендә шул юллар, сукмаклар үтелмәгән булса, без, укучылар, аның иҗат казанышлары белән танышудан мәхрүм калыр идек. Ул, бик яшьтән шәһәргә китеп, зур завод казанында – эшчеләр мохитендә кайный, слесарьдан өлкән мастер, инженерлык дәрәҗәсенә күтәрелә, башта техникум, аннары институт тәмамлый. Соңрак олы тәҗрибәсе, күргән-белгәннәре, әлбәттә, әсәрләрендә әдәби сурәтләр, образлар буларак җанлана. Моңа эш шартларының иҗади халәткә якынаюы да ярдәм итә: озакламый Н.Хәсәновның тормыш сукмагы производство, материаль байлыклар җитештерү юнәлешеннән читкәрәк авыша – ул саф журналистика эшенә күчә – завод һәм район газеталарын, мөхәррир буларак, берничә еллар дәвамында җитәкли.

Сиксәненче еллардан башлап, ул тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы язмышларны чагылдырган повестьлар язарга керешә. «…Әтиле килеш ятим булу читен иде миңа. Айлар, еллар узса да, күңелемдә еш тамырланып яшеннәр яшьнәде. Әйтерсең алар күңелем түренә тиешсез кереп оялаган ниндидер бер караңгылыкны ерак-еракка куарга тели. Караңгылык исә, үчегә төшеп, китмәскә үҗәтләнә. Артымнан ияргән күләгәдәй, әле бер, әле икенче яктан килеп чыга. Яшеннәр яктысында тормышымның онытылмас мизгелләре кыя ташлардай яктырып-яктырып ала һәм мин аларны йөрәгемдә яңартып, кемгә дә булса сөйлисе килә…» Авыр язмышларны, кешенең тирән эчке кичерешләрен психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк» повесте әнә шулай башланып китә. Аннары аның укучылар тарафыннан бик җылы каршыланган бу әсәренә автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тематикасының киңәя һәм тирәнәя баруын күрсәткән «Ак балык», «Тәкъдир», «Иңрәү», «Җан авазы» исемле күләмле әсәрләре килеп өстәлде.

Яшь әдип хикәяләренең үзенчәлеген беренчеләрдән булып татар әдәбиятының аксакалы Гомәр Бәширов күреп ала. «Инешемдә – гомер агышы…» дигән кечкенә повестьтан алган тәэсирләре турында ул болай яза: «Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп, рухи дөньяның кечкенә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сирпелә башлавын сизәсең… Аның тагын йомшак тел белән язуы ошый. Ул сүзгә дә саран түгел. Яшь автор моңарчы халык телендә сакланып килгән, хәзергә әле еш кулланудан шомарырга өлгермәгән аерым сүз һәм гыйбарәләрне дә тәмен, кадерен белеп, нәкъ үз урынында куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп тә бирә».

Әнә шул ягымлы, йомшак җылылыкның иң кадерле затлар – әти-әнине, әби-бабайларны, якын туганнарны хөрмәт итү рәвешендәгеләре үзеннән-үзе аңлашылса, авторның тормышка, яшәешкә, Ходайның һәр бирмеш көненә, һәртөрле җан ияләренә, табигатькә сокланып, яратып яшәве барыбызны да ваемсызлык һәм илтифатсызлык чиреннән арындыру һәм хәтта кисәтү теләге булып та ишетелә.

Янәшәдә генә безне тормышның авыр, драматик, хәтта фаҗигале хәлләре сагалап кына тора. Нурислам Хәсәновның каләме бу турыда да искәртә – көндәлек тормышның соры баткаклыгына кереп батмаска яисә юк-бар уңышларның рәхәтлегенә тибрәлеп яшәмәскә өнди, чөнки әйләнә-тирәбездә башкаларның фаҗигаләре тулып ята… «Без шәхси язмышларыбызның заман белән йөз ертып талашкан елларын кичерәбез, – дип язды бу иҗатны бик яхшы белгән һәм дөрес аңлаган әдип Барлас Камалов. – Җәмгыять аяусызлана һәм саңгыраулана барган саен, кешеләрдә эгоистлык һәм хөсетлек арта төшә… Нурислам Хәсәнов шушы тискәре күренешләргә кылыч күтәрә».

Повестьларының берсен ул «Хакыйкать хакы» дип атаган. Чыннан да, ул үзе дә, геройлары да һәрчак дөреслекне яклап, шуны раслап йөрүчеләр рәтендә. Әлеге фикер бик эзлекле рәвештә башка әсәрләрендә дә үткәрелә – кызыл җеп булып бөтен әсәре буенча сузыла. Кеше язмышларын тасвирлаганда үз иманыңны тыңлау, хакыйкатьне иң элек намус бизмәненә салып үлчәү зарурлыгы алга сөрелә. «Гаделлек – күңел энҗесе, ул бәһасез, сатылмый да, – дип яза автор бу турыда. – Аны ата-бабаларыбызның газиз җаннары гасырлар буена эзләгән. Гаделлек хакына, мең газаплар кичереп, тормышның тирән катламнары актарылган, утлар-сулар кичелгән… Кемнәрдер хакыйкать тантанасын татый алмый, якты дөньядан китеп тә барганнар. Әмма бу буыннарның хаклыкны табар өметләре нарасый балаларның, газиз оныкларның мөлдерәмә баккан күзләренә күчкән, хакыйкать зарурлыгы намус хаҗәтенә әверелгән… Аның кадере бернинди үлчәмнәргә дә сыймый. Катгый чикләр, авыр сынаулар узган. Җаннары гаделсезлек кичергәннәрнең күңел түрендә иман нуры булып та балкый ул. Тормышның сират күперләрен үткәндә, язмышың кыл өстендә калганда, дөреслек, хаклык – бердәнбер таянычың, өметең дә. Кыерсытылган җаннар, хөкемдарлар бизмәненең хаклык, дөреслек ягына авышуын, иманнарына тугъры калуын тели хакыйкать сакчысы…»

Әлеге өзеге китерелгән әдәби-документаль повестьта гомерен изге эшкә – хакыйкатьне яклауга багышлаган юрист Минзөфәр Мәүләтшин тормышы күрсәтелә. Бу – биографик фактларны үзгәртмичә диярлек әдәби яссылыкка күчерелгән образ. Икенче бер очракта исә, автор хаклык, гаделлек темасын бөтенләй башка төрле әдәби чаралар аша хәл итәргә омтыла һәм, бу юлы да уңышка ирешә. Сүз әдәби чаралар муллыгы һәм төрлелеге белән прозабызга зур яңалык алып килгән «Җан авазы» романы турында бара. Автор тормышчан һәм хыялый, шулай ук бу юлы фантасмагорик алымнарны да үзара кушып, тәэсирле әсәр иҗат итә алган. Әлеге роман Н.Хәсәнов иҗатында гына түгел, гомумән, хәзерге татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Автор гаять көчле нәтиҗәгә ирешә – һәрьяклы һәм төпле анализ ясап, илдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең асылын, шул чордагы армиядәге җитешсезлекләрнең төбен-тамырын ачып сала.

«Нурислам Хәсәнов тормышның фаҗигале якларына җентекләп тукталып, шулардан гыйбрәт алырга чакыра» дип кенә узсак, җавап тулы ук булып бетмәс шикелле. Мөгаен, язучы башта кечкенә булып тоелган ялгышлар, битарафлык, илтифатсызлык, көрәшәсе җирдә көрәшми калу ахыр чиктә аяныч нәтиҗәләргә китерә дип әйтергә дә тели торгандыр. Моның чыннан да шулай икәнлеге «Иңрәү», «Тәкъдир», «Бәхилләрме йөрәк», «Инешемдә – гомер агышы» повестьларында да раслана. Бу әсәрләрнең үзәгендә һәрвакыт гел яктылыкка, дөреслеккә, гаделлеккә омтылучы герой тора. Күп очракларда нәкъ шушы сыйфатлары белән ул авторның үзен хәтерләткәндәй дә була. Аңа адәм балаларының иң яхшы, иң күркәм сыйфатлары тупланган. Ул күңеленә халык акылын, фигылен, күркәм гадәтләрен сеңдереп, туган илен, туган телен яратып, гел матурлыкка, гүзәллеккә сокланып, шуларга сусап яши. Ул табигатьнең үз баласы – аның күңеленә һәрбер тереклек иясе якын, ул хәтта аларның телләрен дә аңлый, тегеләрнең үз телләрендә сөйләшә сыман. Бер әсәреннән өзек китерәбез:

«Тургаем!.. Зәңгәр күктә бер нокта булып эленеп калдың да кырлар, тугайлар өстенә тылсымлы моңнарыңны түгәсең. Шул моңнарыңа сихерләнеп тын калдым… Кайда син?.. Күренмисең дә, әллә кояш нурлары син менгән ноктада чагылып, күзләремне чагылдырамы? Өздереп сайравыңны тыңлап, җаным тел белән әйтеп бирә алмаслык ләззәт, яшәрү кичерә. Йөрәгем, яшьлеге тугаена ашкынган аргамак сымак, үткәннәргә кайтып талпына. Гүзәл сафлык бөркелгән көйләреңнән моң-сагышларым юылып ага…» Мөгаен, болай итеп дөньяга гашыйклар яисә чын шагыйрьләр генә яза ала торгандыр!.. Табигать гүзәллегенә дә һәркем үзенчә табына, гүзәллеген дә үзенчә җырлый – берәүләр Һади Такташның урман турындагы үлмәс шигырьләрен кабатлап ләззәт кичерсәләр, икенче берәүләргә дәрья-сулар дигән гыйбарәләр якынрактыр… Нурислам Хәсәновның да поэтик карашы күбрәк шуларның икенчесенә, ягъни инеш-сулар ягына төбәлгән. Мондый сайланышның сәбәпләрен, бәлки, җиңел генә аңлатып та булмый торгандыр. Ә икенче берәүләр, бәлки, җавапны бик тиз табарлар: «Ник шулай булмасын, ямьле Мишә буйларында үскән егет бит ул безнең Нурислам!» диярләр һәм, мөгаен, ялгышмаслар да.

Инде үзебезгә килсәк, бу хәлне болайрак та аңлатып булыр иде кебек: автор өчен бу хәл, дөресрәге, бу янәшәлек әдәби сюжетларда кеше гомеренең бормалы юнәлешләрен поэтик һәм фәлсәфи төсмерләрендә тасвирлау өчен гаять отышлы, күңелләргә ятышлы мөмкинлекләр бирә, әдибебез алардан бик теләп һәм уңышлы файдалана алган. Аккан сулар, инешләр гомер агышлары, кайтмас яшьлек моңнарына кушылып, халык җырларына иңгән ич… Н. Хәсәнов иҗатында болар бик ачык күренә. Шул рәвешчә әдипнең «Инешемдә – гомер агышы», «Ак балык» әсәрләренә шигърилеккә якын торучы фәлсәфи хасиятләр килеп керә. Бу кечкенә повестьларга катлаулы драматик язмышлар сыйган – шул язмышлардан милләтебез күргән-кичергәннәрнең тарихтагы фаҗигале эзләрен дә күреп була.

 

«Язмышлар уены» романында да әдип хакыйкатьне яклаучы буларак битараф калмый, ул бүгенге көндәлек тормышыбыздагы әхлак нормаларыннан читкә тайпылу күренешләрен гаепләп, актуаль темаларны кыю рәвештә калку итеп сурәтләргә тырыша, үзенең язучылык иреген һич тә чикләми, фикер-карашларын ышандырырлык итеп алга сөрә. Моңа тагын язучының тормышта яраклашып яшәү ысуллары тамыр җәйгән бүгенге заманда, «болай әйтергәме, тегеләйме?» дип икеләнеп тормыйча, үз принципларын яклый белүен һәм объективлыкның чын тарафдары икәнлеген дә өстәргә кирәк була торгандыр. Аның бу тугрылыгы «язганнарым шәхси дәрәҗәм, авторитетыма кырын сукмагае» дип уйланмый-шөбһәләнмичә генә, укучыга әйләнә-тирәдәге хәлләрне фәкать булганынча, мөмкин кадәр дөресрәк чагылдырырга омтылу теләгенә таяна. Әлеге романда район газетасы мөхәрриренең замананың көчле түрәләре – район башлыклары, хәтта министрлар белән каршылыкка кереп, үз карашларын кыю яклавы күрсәтелә. Әсәрдә тормышыбызга яман чир булып кергән мафиячелек, коррупция, әхлак чикләрен узып азыну күренешләренә дә юлыгасың. Замананың әлеге зәхмәтле чир йогынтысы, ришвәтчелек күренешләре романда төрле символик детальләр, бизәкләр аша да чагыла.

Менә шуларның берсе: Казна күлендәге бер хуҗа Аҗдаһа елан икән: бер карасаң, ул рәхәтләнеп күлдә йөзеп йөри, чума-чума уйный, сөяркәсен иркәләп назлый, рәхәтлек кичерә… Икенче күренештә ул озын койрыгы белән җир шарын чорнап алырга, бар байлыкларга хуҗа булырга маташа, тел очыннан очырган «очкыннар» белән һәм дә халыклар белән идарә итәргә, барчасын үзенә буйсындырып яшәргә тели. Ул «Казна күле сәхнәсенең «дулкын трибунасы» артына калыккач, аның хозурына җыелган иярченнәре, хуҗалары сүзләрен җөпләп, хуплап кул чабарга керешәләр – шул мизгелдә аларның кесәләреннән чыгып очкан акча купюралары Аҗдаһаның тәненә барып сылана, сыланган җәһәткә күз ачып йомган арада юкка чыга баралар. Әнә шулай теге Комсыз елан сурәте илнең җир-су байлыкларын үзара бүлешүче ришвәтчеләрне искә төшерә.

Үткәннәрне, бүгенге чынбарлыкны күрә белеп, карашларын киләчәккә дә юнәлтеп, Нурислам Хәсәнов «Соңгы гозер», «Җан авазы», «Язмышлар уены», «Күрәчәк» романнарында бүгенге тормышыбызның актуаль проблемаларын күзаллап, яшәешебез, тереклек, әйләнә-тирә мохитебезгә – экология мәсьәләләренә битараф калмавын белдерә. «Күрәчәк» исемле романында шушы җирлеккә бәйле рәвештә гомер кичергән кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары бик кыю тасвирлана. Әсәр геройларының берсе – инженер-конструктор Хәлим, көннәрдән бер көнне урамда ялгыз «бомж» хәлендә калып, шәһәр чүплегендә яши башлый. Автор геройның әйләнә-тирәсенә буталып өелгән зарарлы чүплек тавын Җир шарының яман шешенә тиңли, аны Чернобыль авариясе белән чагыштыра, җир-суларыбызның, елга-күлләребезнең пычрануына уфтанып, рухи тетрәнү кичерә. Әсәрдә киләчәктә көтелмәгән аяныч вакыйгаларга юлыкмас өчен, тәрбия мәсьәләләренә, аң-белем хаҗәтенә, табигатькә мәхәббәт белән карау зарурилыгы алга сөрелә.

Иртәгәге көннәрен уйламый эш иткән кешеләр психологиясендә формалашкан процессларның тагын да мөшкелрәк хәлләргә алып барачагын кисәтеп, автор җәмгыятьтәге рухи ярлылыкның көчәя төшүе турында да укучыны искәртергә тели. Мәгълүм ки, табигатьтән күпләр үз кирәген өмет итә, ә үзләре аңа ни хаҗәтле икәнлекләрен бөтенләй аңламыйлар. Шушы уңайдан әсәрдә ваемсызлык, битарафлык, нәфес чирләре белән авырып, үз кәсепләре турында гына кайгыртучы комсызларга карата да шактый ук катгый ишарәләр ясала. Автор табигатьне яратучы, җир-суларыбызның кадерен белүчеләр үзләре дә олы мәхәббәткә лаеклылар дип саный. «Күрәчәк» әсәрендә күтәрелгән тема техниканың хәзерге аеруча алга киткән заманында Җир шарын төрле һәлакәтләрдән саклап калуның аеруча кирәклеге турында да кисәтә.

Нурислам Хәсәнов – бүгенге татар прозасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия булган әдипләребезнең берсе. Үтә сабыр, тыйнак, ашыкмас табигатьле язучыбызның иҗаты әллә каян «мине күрегез!» дип кычкырып тормый, ул үзенә җентекле якын килүне, текстка һәм сүз арасындагы мәгънәләргә игътибарлы булуны сорый; бу – яшәешне, тормыш агышының тирән мәгънәсен аңларга, шулардан сабаклар һәм гыйбрәтләр алырга теләүчеләргә төбәлгән иҗат.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновның туган халкына, яраткан укучыларына әйтәсе изге теләкләре, сүзләре бик күп әле. Ул кешеләрнең күңелләре тагын да матуррак булуын тели, каләмен тик шуларга багышлый, армый-талмый аларга хезмәт итә.

Рифат Сверигин

Романнар

Күрәчәк

Өмет

Авыр югалту кичерде Гөлсем…

Аның йөрәген бер камап алган ялкын көйдерде дә көйдерде. Һәм ул вакытлар узуга карамастан сүнмәде дә, сүрелмәде дә, һаман да үзен эчтән сиздереп торды.

Ул ихтыярсыздан үлемгә күнегеп булмыйдыр шул, дигән карарга килде. Юк шул, юк. Нишлисең? Инде бер күңелгә кереп тамыр җәйгән, сөешеп гомер кичергән кадерлесен, газиз Хәерҗанын ничекләр итеп оныта алсын ул?! Булмый, берничек тә булдыра да, аны исеннән дә чыгара алмый. Кая гына барса да, ниләр генә эшләсә дә, ятса да, торса да, ул аның күз алларыннан китми, сагындырып йөдәтә бирә…

Көтмәгәндә генә мондый хәл килеп чыгар дип һич тә уйламаган иде шул Гөлсем. Әйтерсең аның ярты җанын тартып алдылар. Әле һаман да Хәерҗаны юклыгына ышанасы килми аның. Уенда – ул гына, әйтерсең әле дә бергә-бергә гомер кичерәләр… Тик ни кыласың, ялгызлык җанны телгәли, күңел дигәнең сыкрана да сыкрана, сине авыр сагышларга да сала, ә ул сагышларны искән җилләр дә таратып бетерә алмый…

Кайчак сөекле Хәерҗаны аны төшләренә кереп тә юата. Ул электәгечә һаман да Гөлсемнең күңелен күтәрергә, аны назлап иркәләргә тели… Ни гаҗәп, бу мизгелләр озакка бармый, күз ачып йомганчы каядыр китеп тә югала…

Гөлсем вакыт-вакыт сәер хисләр дә кичерде, үз-үзен аңламас халәттә дә калды. Менә хәзер дә барган җиреннән аның тыйнак, сабыр холыклы Хәерҗаны каршына килеп чыгар да, берни булмагандай оялчан гына елмаеп: «Бу мин, багалмам…» – дип эндәшер төсле. Ә баксаң, ул һич тә үзгәрмәгән, һаман да шул ягымлы карашлары белән сиңа сокланып карап торыр, ачык зәңгәр күзләреннән җан җылысы бөркелер, сирпелгән күңел яктылыгы йөрәкләреңә үтеп керер… Әйе, Хәерҗанның җан җылысы белән өретелгән күз нурлары Гөлсем рухын янә дә күтәреп, күңелләрен эретеп җибәргәндәй итәр дә мәхәббәт хисләрен кайта-кайта яңартыр төсле…

Тора-тора аның башына әллә нинди уйлар да керә, кайчак ул аларның очына чыгып бетә алмый аптырый. Аннары кайсыберләрен үзенчә юрый. Юраганнарының рас килүенә ышанган хәлдә, ниндидер могҗиза булуын көтеп өметләнә дә. Ул, вакыт-вакыт барган җиреннән тукталып, як-ягына карана, шулвакыт Хәерҗаны килеп чыкмасмы дип тә ымсына. Әйе, нәкъ теге чактагыча, урман куаклары арасында чикләвек җыеп йөргәндәге кебек. Башта ул, аны куркытмыйм дип, Гөлсеменә тамак кырыр, ә күзләре читтән генә мине күзәтер, тавышымны ишетергә теләп колак салыр. Мин, аны шул хәлендә күреп алгач, пырхылдап көлеп җибәрәм, бергәләп елмаешабыз, аннары янә юлыбызны дәвам иттерәбез…

Әйе, аңа Хәерҗаны «эх» дип тә авыр сүз әйтмәде. Ул үзе эшкә һәвәс булды, бакчабызда нинди генә яшелчәләр үстермәде. Бик-бик гадел кеше иде. Нинди генә авыр вакытларда да сабыр итә белде, җаныкаем. Шуңа күрә дә аны авылыбызда маллар духтыры буларак та, кеше буларак та хөрмәт иттеләр. Исемен телгә алуга авылдашларының йөзе яктырып китәр иде. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да кеше гозерен үтәп чапты, кемнеңдер терлеге авырып китсә дә – сыерымы, бозавымы, сарыгымы, йә булмаса кәҗәсеме – һәммәсенә барды, кирәкле чарасын күрде, бар гамәле игелек кылуда булды. Игелек кылганны онытмыйлар икән шул… Баксаң, бер якты нур булып күңеленә килеп кергән Хәерҗаны бу тормышка мәңгегә килгән кебек иде дә кана…

Шул уйларына бирелгән Гөлсем, бара-бара күңелендә янә бер хатирә яңарудан йөзе яктырып, ачылып китте. Алар, Хәерҗаны белән өйләнешкәч, Хәтирә әби йортында яшәп тордылар. Авылның хуҗалык рәисе Сәлим Хәерҗан кебек яшь белгечләргә йорт салып керергә булышырга уйлады. Мал духтырлыгына укып кайткан Хәерҗанына йорт чираты җиткән иде инде. Ул, вакыты килеп җиткәч, үзенә тиешле йортка күчәргә кыенсынды. «Әнә ире вафат булган Сәлимәнең дүрт баласы бар, мохтаҗлыкта яшиләр, йортлары ишелергә тора, аңа бирсеннәр, әлегә безгә монда да ярап торыр», – диде. Әй, бигрәкләр дә гадел булды шул ул, намусын саклап кала белде. Шөкер, тора торгач, өйле дә булдылар, тату гомер кичерделәр. Уртак бәхетләре Рәхимә исемле кызлары туды. Аны итагатьле, бәхетле-тәүфыйклы булсын дип, бергә-бергә тәрбияләп үстерделәр… Бары-югы да бергә булды. Тора-бара аның Хәерҗаны намазга да басты…

Хәерҗан, кемнең кем булуына карамастан, һәммәсен тигез күрергә тырышты. Әллә аңарда ниндидер әүлиялык та булган инде. Ул кешенең йөз-кыяфәтеннән үк танып белер иде, китапка карап укыгандай, холык-фигыленә кадәр төшенде. Хәтта аларның авыруларына да йөз-чалымнарына карап сизенә иде… И Алла, ул үзенең дә күпме яшисенә кадәр чамалады бугай. Шуңа да карамастан күңеле гел дә күтәренке булды җаныкаемның. Әйткән, сөйләгән сүзләре хәзер дә күңелдән китми, барысы да йөрәктә тора… Ул еш кына болай дип тә кабатлады:

 
Саулыгыңның кадерен бел беткәнче,
Байлыгыңның кадерен бел бөлгәнче.
 

Мин аңа: «Бар байлыгым син ул, Хәерҗан…» – дия идем. Ә ул тыйнак кына елмаюын белде. Үзенә кыен булса да түзде, сабыр итте. Балалар үстергәндә, заманасына күрә, шактый бөлгенлектә яшәсәк тә. Дөрес, аның да кешечәрәк яшисе килде… Шулай да барыбер кеше хакына керүне гөнаһ санады ул, барына канәгать була белде, бахыр. Тик гомере генә… ни аяныч, кыскарак булды, вакытсыз китеп барды…

Гөлсем үткәннәргә кайтып алды. Ул көнне аның Хәерҗаны, дәртләнеп: «Мин сиңа, бәгырь, бүген инештән тере балыклар, кызылканатлар тотып алып кайтам», – дип, җәтмәсен алды да инеш буена юнәлде. Әле инештәге язгы бозлар да агып бетмәгән иде. Ул ирен, ризалашып, «ярар, ярар» дип озатып калды…

Хәерҗан, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән яр буйлап атлады да атлады. Язгы болганчык су тибешле ага, әле ара-тирә бозлары да китеп бетмәгән. Ул тормыш юлын хәтерләткән шушы борма-борма инеш буйларыннан ничәмә тапкырлар узды икән?! Аның күңеле кечкенәдән инеш суларына тартылды. Ул яшьтән үк әтисе Касыйм белән җәен дә, көзен дә балык тотты. Әтисе җиңелчә генә көймә дә ясады. Көймә дигәннән, ул бик тә гади иде. Өч метрлы юан юкә агачын кисеп, аны башта урталай ярдыртты, аннары икегә ярылган агачның баш-башларыннан бер чама ара калдырып, инструментлары белән эчен куышлап алды һәм, алар озынча ярым тагаракка охшап калгач, икесен бер-берсенә янәшә куеп, үзара беркетте. Көймә башы суда җиңел йөзсен өчен очлана төште. Ул үзе бик авыр да түгел, ярга тартып менгерсәң дә була, теләсәң ат арбасына салып, урман буендагы «Казна күле»нә балык тотарга да алып бара аласың. Ул суда рәхәтләнеп өч кешене чыдата ала. Шул көймәдә алар икәү шактый еллар рәхәтләнеп йөзделәр, балыкларны күп итеп тоттылар. Суга тәтәл дә салдылар. Тәтәл җепләренә саңаклары белән чуалып эләккән балыклар, көймә өстенә тартып-тартып чыгарганда, кояш нурларында балкып, елкылдый-елкылдый тыпырчындылар. Хәерҗанның кулларына эләккәч тә, күңелләрне уйнатып, ымсындырып, койрыкларын дугаландыра-дугаландыра чәбәләнә бирделәр. Аның балык тотарга булган хирыслыгы менә шулай яшьтән үк уянып калды да инде.

Челтәрле тәтәл җепләренә чуалып эләккән кызылканатларны, ак балыкларны тартып-тартып чыгарганда, әтисенең дә сөенеченнән мыеклары тибрәлеп-тибрәлеп алды. Авылда аны, «кайсы Касыйм?» дип сораганда, «Мыек Касыйм» дип кенә атыйлар иде. Ул еш кына: «Су буенда торып ничек балык тотмаска кирәк инде?» – дип тә әйтә иде. Ярый әле ул, сугышта яраланган булса да, исән-сау кайта алган. Алар үскәндә, әтисе тоткан балыклар тамак ялын ялгарга бик тә ярап куйды. Ул ачлыкны үз җилкәсендә нык татыган. «Ленинград» блокадасына эләккәч, алар, ачтан үлмәс өчен, ниләр генә ашарга мәҗбүр булмаганнар. Хәтта судагы бакалар да пешереп ашарга ярап куйган… Әтисе сугыш хатирәләрен искә төшергән саен, Анатолий дигән кешене гел искә алды. Аның белән күп еллар хат аша аралашып та торды. Аңа, тоткан балыкларын киптереп, «посылкалар» да салды. Блокада ачлыгында Анатолий аңа күп ярдәм иткән икән, үлемнән коткарып калган… Әтисе изгелекне оныта торган кеше түгел иде, намуслы булды, хәрәмгә кермәде. Кулыннан эш килде, печәннәрен дә чапты, җирен дә эшкәртте. Шөкер, аларны ач-ялангач итәргә тырышмады. Нихәл итәсең, инде ул шушы инеш суларында йөзгән көймәсендә күренми, мыек астыннан елмая төшеп, «Улым!» дип эндәшкән көр тавышлары да ишетелми. Гомерләр узса да, еш кына аның судагы тәтәлләрне җәт-җәт кенә тартып чыгарган кул хәрәкәтләре, су өстендә дирижёрлык иткәндәй, күз алдыннан әле дә китми, сагындырып-сагындырып ала…

 

Хәерҗан Кызылъяр дугаена җиткәч туктап калды, инеш өсләрен күзәтте. Бер урында су уймакланып, бөтерелеп-бөтерелеп ага. Бу урында дугай тирән булырга тиеш дип фаразлады ул. Берничә метрлар алгарак китеп, җәтмәсенең озын сабыннан тотты да су өстенә сузды, җәтмәне эчкәрәк йөздереп барды-барды да аска батырып ярга таба сөзде. Бер салуда ике балык эләкте, тагын салды, тагын икәү-өчәү эләкте. Эләккән балыклар Хәерҗанны куандырганнан-куандырды. Ул, тагын бераз арырак китеп, икенче урынга күчте. Бу юлы җәтмәсен эчкәрәк сузып салды, яр кырыена якынрак килде. Шулвакыт аяк астында йомшара төшкән яр ишелеп китте, ул, шуыша-шуыша, язгы салкын суга барып төште. Агымсуга бирешәсе килми чәбәләнә-чәбәләнә йөзде, көчкә тырмаша-тырмаша яр өстенә менде. «Вәт тамаша, гомердә булмаган хәл…» дип, саклана алмаганына үзен үзе тиргәде. Салкын тидерүдән куркып, тизрәк өенә ашыкты.

Өсте-башы чыланган Хәерҗан ишектән килеп керүгә, Гөлсем шау итте. «Суга батып үләргә мөмкин бит», – дип, тиз генә иренең өс киемнәрен чишендерде, җылы киемнәрен кигертте. Салкын тия күрмәсен дип, кайнар чәй эчертте. Чәй эчкәч, Хәерҗан тәнен тагын да җылытырга теләп бераз аракы да эчеп куйды. Аннары, төренеп, караватка ятты. Узар, узар дип юраса да, аны дер-дер калтыраткан салкын, эчкә үтеп, үз эшен эшләгән булып чыкты… Хәерҗанның үпкәсе кабарды… Аны савыктырырга теләп, ниләр генә эшләп карамадылар, әмма көннән-көн хәле начарланды, сулышлары кысыла барды. Гөлсем аның яныннан әзгә дә китмәде, күзләренә багып сыкранды да сыкранды…

Ә бер кичне аның Хәерҗаны Гөлсемне үз янына дәшеп алды. «Кил әле, бәгырь, янымда бул… – диде ул. Моңсу күзләрен бик озак хатынына төбәп торды да бер-ике тапкыр авыр сулап куйды һәм, талпына төшеп: – Кил әле, бер кочаклыйм үзеңне!» – дип, аңа таба кулларын сузды. Гөлсемне аркасыннан кочып сыйпап-сыйпап алды… Бу аның үз кадерлесе белән соңгы тапкыр хушлашуы булган икән. Ул озак та тормады, зәңгәр күзләрен мәңгегә йомды. Гөлсем өчен шул зәңгәр күзләрдә чагылган зәңгәр күкләр кинәт томанланып, каралып калгандай булды…

Бүген әнә шул авыр хатирәләрне күз алдыннан кичергән Гөлсем, үзенең җан тынычлыгын сакларга тырышып, шәһәрнең биек-биек таш йортлары арасындагы ишегалдындагы эскәмиягә ял итәргә килеп утырды. Кулына тоткан урам себеркесен янәшәсенә сөяп куйды да янә уйларына бирелде. Ул, бераз кызыма булышырмын, аның балаларын да карашып торырмын дип, ире Хәерҗан вафат булгач, авылдан калага дип килгән иде. Тынгысыз җаны ничектер тик торасы килмәде, эш белән юаныч табасы итте, вакыт та тиз үтәр дип, җыештыручы булып эшкә керде. Хәзер ул, иртә таңнан торып, үзләре яшәгән йорт әйләнәсен дә, подъездны да җыештыра. Арып талгач, менә шушы эскәмиягә килеп утыра, шәһәр ыгы-зыгысын күзәтә. Аннары янәшә-тирәдә тәртипсез аунап яткан сыра, аракы шешәләрен, бихисап тәмәке төпчекләрен күреп, үз-үзенә ризасызлык та белдерә: «Кара инде бу яшьләрне, – дип аптырый, – төне буе сыра, аракы эчеп, тәмәке тартып, акырып-бакырып утырган көннәре. Вакыт кадерен белү, эшләү юк. Ниләр генә кыланмыйлар. Төннәрен тынычлап йокларга да ирек бирмиләр, шулкадәр маймылланмасалар ни булгандыр. Әле шунда ук кызлары да, егетләре белән бергәләп, дөньяларын онытып тәмәке тарта, хәмер эчә. Сөкәтсезләр инде, оятлары качкан… Кыяфәтләренә карап торырга ыстырам бит, ыстырам. Бу нинди тамаша, нинди кыргыйлыктыр инде? Алар үскәндә мондый оятсызлыклар, мәнсезлекләр юк иде. Әхлаксызлык, тәрбиясезлек, бары шул. Үзләре эшләргә дә теләми, әзергә бәзерләр. Тәмле ашап-эчеп, типтереп кенә яшиселәре килә… Нужа юклыктандыр инде, азындылар… Бу килештән кемнәрне генә үстерерләр инде? Болар тора-бара ата-аналарына нинди генә хәсрәтләр алып килмәсләр?! Кем белгән алдагысын?

Гөлсем гаҗәпкә калудан башын чайкап куйды, янә ирен исенә төшерде. «Әй, минем Хәерҗаным алтын булган икән. Тәртип яратты шул ул, әдәпле булды. Шөкер, балаларыбызга да тәртип, әхлак төшенчәләрен төшендереп бирә алды. Хәзер Рәхимәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп йөри. Шөкер, ире белән дә матур гына яшәп торган көннәре. Киявем, күз генә тимәсен, менә дигән егет, үзебезнең Алан авылыннан, яхшы гаиләдән – Галимә малае Рәдиф, эшчән, шофёр. Бер кыз үстерәләр, ул җаныкаем – Айнурым матур гына үсеп килә…»

Ул оныгы Айнурын исенә төшергәч, аның йөзе, янә дә ачылып, нурланып китте. Гөлсем, кичкә кергәч, шул оныгы белән юана-юана, вакытлар узганын сизми дә кала. Кайчак бергәләп йоклап та китәләр…

Гөлсем, утырган эскәмиясеннән әкрен генә кузгалып, эшенә кереште. Аның себеркесенә эләккән тәмәке төпчекләре, җир өстендә бер-берсен узышып, «бии-бии» сикереште. Ул ниндидер ризасызлыктан чыраен сытып-сытып алды: «Нигә шушы тәмәкене, шакшы нәмәстәкәйне, авызларына кабып суыра торганнардыр. Кызларын да әйтер идем… Затсызлар инде. Әллә акылга зәгыйфьләр, белмәссең? Кыланып та карыйлар, үзләренчә фасунын китергән булып, ике бармак арасына озын, нәзек сигаретларын кыстыралар да, мин кем дигәндәй, тартып торуларын гына кара! Кыланмышларына исең китәр. Кыяфәтсезләр. Шул тәмәке тартуны дәрәҗә дип беләләрдер. Үзләрен егетләре ничек кыеп үбәдер, билләһи. Безнең заманда болай булса, егетләр андый кызлар янына аягын да атламас иде. Кая ул, элек безнең авылда мондый яман, зәгыйфь күренешләрне күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер үзгәрделәр шул – өсләре бөтен, тамаклары тук, күбесе рәхәткә чыдаша алмый, күрәсең. Әллә эшсезлектән, нужа юклыктан майларына түзми тилерәләр инде?! Тәмәкенең сәламәтлекләренә нинди зыян китергәнен аңлау юк, үзләрен кадерләмиләр… Әллә бу, Ходаем, начар гадәтләргә ияләшү, замана чиреме? Кая инде боларда олыны олы, кечене кече итә белү дигән нәрсә?! Минем Хәерҗаным гомер буена тәмәке тартмады, тәмәке тарткан кешене өнәп тә бетермәде. «Тәмәке төтене дә, стеналарга кунган шакшы сөремнәр кебек, йөрәк-кан тамырларына да утыра, кан төерләре хасил итә, кешене төрле чирләргә сабыштырып, гомерен кыскарта», – ди торган иде.

Гөлсемнең тора-торышка кинәт күзаллары караңгыланып киткәндәй булды. Ул себеркесенә таянып уйга калды. Шул мәл, ни гаҗәп, аның күз алдында сәер күренешләр пәйда булды. Әйтерсең тәмәке төпчекләренә җан кергән, алар бер-берсен уздырып сикерешәләр, төрле кыяфәткә кереп бии-бии, кемнәрнеңдер авызларына ук менеп кунаклыйлар. Яшьләр исә бернигә дә карамый тагын да маймылланып, мыскыл иткәндәй авызларын ералар, пәри туе ясап, шаша-шаша биешәләр. Гүя Гөлсемнең үзенә дә: «Без сине барыбер тыңламыйбыз, безгә болай рәхәт, без гел шулай уйнап-көлеп яшәргә телибез, – дияләр сыман, – без синең кебек эшләргә тумаган!.. Ха-ха-ха…»

Маймыллардай сикерешкән яшьләр, үзләрен дә белештерми, яртылаш шәрә тәннәрен ялтыратып, хәшәрәтләрдәй төрле хәрәкәтләр ясап, авызларын ера-ера биешәләр, берни белештерми тамаша кылалар. Исләрең китәр, әллә башларына ниндидер зәхмәт кагылган инде, наркотик капканнармыни? Шушы пәри туена охшаган бу тамашаны күргән Гөлсем гаҗәпкә калды: «Каян килеп чыкты әле бу килбәтсез нәрсәләр? Әллә ахырзаман җитә инде? Өнемме бу, төшемме?»

Ул йомган күзен ачарга кыймый онытылып торды. Шунда ук көттерми, әлеге яман күренешләрне икенчеләре алыштырды, аның каршында зур гына телевизор экраны пәйда булды. Анда да, «мультфильм» кадрларындагыча, кыргый җәнлекләр биешә. Кыяфәтсез бүре авызына тәмәке капкан, ул да, кәефен китереп, үзенчә кылана, үзенә буйсынмаган кечерәк җәнлекләргә урысчалап: «Ну, погоди!» – дип кычкырына, артларыннан куып та китә һәм аларга гайрәтләнеп җикеренә: «Бу минем биләмәләр, бу урман-җирләрнең хуҗасы мин!..» Ул шулай дип бүтән җәнлекләрне түбәнсетә: теләсә – камчылый, теләсә – колакларыннан аса. Вәт каһәр суккан бүре!.. Үз законын гына белә, үз бүрелеген итә. Ә мәхлук җәнлекләр чарасызлыктан аңа буйсынырга мәҗбүр. Бүре югында үзара пышылдашалар: «Бу нинди гаделсезлек?» – диләр. Янәсе, бу урманда барысы да бүреләр законы белән генә яшәргә тиешләр!.. Кара инде бүренең кыланышларын! Кырга сыймый, әдәпсез… Әхлак законнарын исәпкә дә алмый. Юньсез, җитмәсә, тәмәке тарткан була, кыяфәтсез. Әллә бу аның бөтен җәнлекләргә дә: «Сезгә дә тәмәке тартырга ярый…» – дип ишарә ясавымы? Тәрбиясез. Бүренең тәмәке тартканын экранга чыгарып, бөтен дөньяга күрсәтмәсәләр ни булган? Бозыклыкны, тәрбиясезлекне башкалар бик тиз эләктереп ала ул… Ни әйтсәң дә, акылсызлык инде. Кара-кара, бүре төпчеген урман кырыена чиртте. И Ходаем, шунда ук урман яна да башлады. Вәт дивана, ничек инде бүтән җәнлекләр дә бүре законы белән генә урманда яши алсыннар ди, булмаганны… Шултикле гөрләп үсеп утырган яшел урманны яндырсын да…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»