Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Гөлсем озак көттермәде, өйләреннән сумкасын күтәреп чыгып та җитте. Хәлим аның каршына килеп басуга, сумканы үз кулына алды, һәм алар парлап алга таба юл тоттылар. Иртәнге кояш нурлары аларның ачык, куанычлы йөзләрен тагын да яктыртырга теләп уйнап-уйнап алды. Бер-беренә якын килеп янәшә атлаган Хәлим белән Гөлсем артыннан ишегалдындагы өрәңге агачлары, аларга хәерле юл теләгәндәй, тын гына сокланып озатып калдылар…

2013–2014

Гозер

Һәр кабердә олы бер дөнья ята…

Һёте

Тургай зиратыннан читтәрәк кабер сыман бер кишәрлек җир аның күз алдында үзеннән-үзе өскә калка башлады. Өстәге кәсле җир тамырлары тартылып өзелә барган саен, тамыр араларыннан комлы балчык шыбыр-шыбыр коелды. Бу сәер күренеш Расихны гаҗәпләндергәннән гаҗәпләндерде, сагайтып, дикъкатен отыры җәлеп итте. Әйтерсең кемнедер тереләй күмгәннәр дә, ул исә тырмашып, кабереннән чыгарга азаплана.

Кем белә: әллә аның гомере вакытсыз өзелгән, әллә ул фани дөнья белән иртәрәк хушлашкан, хәзер Ходай биргән гомеренең калган өлешен яшәп бетерергә телиме? Ә бәлки, аның гомерен кемнәрдер явыз ният белән гөнаһсызга кыйгандыр, хәзер ул үзенең җәлладыннан ничек үч алырга белми газапланадыр. Юкса аны үтерүчеләр кайчан да булса гадел хөкемгә тартылырга тиеш иде ләбаса… Ә бәлки, ул үзеннән соң дөньяга аваз салган улы тавышын ишетеп «уянып» киткәндер, аны күрәсе килеп, йөрәгендә янартаудай кабынган хисләре аны җир өстенә калкытадыр? Тетрәнгән җаны барысы өчен дә баш күтәрәдер. Әнә шул җан тетрәнү тибрәлешләре гүя өзгәләнгән чирәм тамырларына күчкән дә, тамыр араларыннан шыбыр-шыбыр балчыкларны коя…

Әллә шул адәми зат, фани дөньяга кире кайтып, үз кадерлеләренә әйтер сүзен, васыятен җиткерергә телиме? Әллә ул дөньялыкта яшәгәндә үзенең хаклы булуын исбатларга, дәгъваларына, борчыган сорауларына җавап ишетәсе киләме?

Аптырашта калган Расихның күңелендә хисләр алышынды, бер уй икенчесенә барып тоташты. «Чү! Тукта!» дияргә мәҗбүр булды ул. Бәлки, кабердән чыгарга азапланган кеше әтиседер. Аның әтисен, ул әле әнисе карынында чакта ук, 1942 елны Тургай районы милиционерлары вәхшиләрчә җәзалап үтергән, зиратка да күмдермәгәннәр аны, кая җирләгәннәре дә бик озак билгесез булды.

Әтием, һичшиксез, минем тууымны, дөньяга күз ачуымны бик көткәндер. Кем генә булачак дәвамчысын көтеп алмый? Аның да мине күрәсе, яратып, сөеп-сөеп кочаклыйсылары килгәндер. Тәпи йөри башлавымны күрергә, үсә төшкәч, акыллы киңәшләрен бирергә хыяллангандыр… И әти, әти! Исән булсаң, миндә икенче канатлар талпыныр иде, балачагым кимсенми-нитми, күңеллерәк үтәр, дөньям тагын да ямьлерәк булыр иде. Алай гынамы, мин синең күзләреңә озын-озак багар идем, иңнәреңә башымны салып, бик яратыр, сөяр идем. Аннары, әкиятләреңне тыңлый-тыңлый, йоклап китәр идем, җырлы-моңлы тавышыңны күңелемә сеңдергән булыр идем…

Әй әти, әти! Син дә бу тормышны үлеп яраткансың, табигатьнең барча гүзәллекләренә соклана белгәнсеңдер. Күпләр кебек, мәхәббәт хисләрендә януларың мине дә, миннән алдарак туган абыем Рәхимне дә, Ходай изгелеге белән дөньяга бар иткәнсез… Күрәсең, бар булган уй-хисләрең, яну-сыкрауларың – һәммәсе күкрәк читлегенә сыеша алмагандыр.

Әллә бу җир астыннан син калкынасыңмы? Әйе, син мин туасы 1942 елны НКВД золымыннан котыла алмаган, йөрәк өзгеч әрнүләрең, ачы яраларың, сызлануларың барысы бер «казанда» кайнаган, нәфрәтең ярдан ташыган.

Расих, өнсез калып, әлеге сәер күренешне – әкрен-әкрен җир калкуын тын калып көтте. Ниһаять, кабер өстендә әүвәл адәми баш сыман ак шәүлә пәйда булды һәм ул, тулы гәүдәсенә үсеп, өрәктәй торып басты, як-ягына каранды. Аннары безнең Үзәнле авылы ягына борылды да ары табан тиз-тиз атлап китте. Бераз бара төшкәч туктап калды, сызгырып җибәрде. Сызгырган тавышка каяндыр ак бәкәлле бер каратут ат, җилдәй җилкенеп, аның каршына килеп басты, янына тезләнде. Һәм ул көттерми ат өстенә сикереп менде дә: «Әйдә, Нуркай», – дип аваз салды. Ат шунда ук Үзәнлегә таба элдерде.

Расих шушы минутта, үз тавышына охшаш тавыш ишеткәндәй, йокысыннан сискәнеп уянды, караватына торып утырды. «Әллә, чыннан да, ул кеше минем әтием булдымы?» – дип уйлады. Эченнән ниләрдер укына-укына, «Хәерле төшләр булсын!» дип битләрен сыпырды. Торып, инеш ягына караган тәрәзәгә килде. Каршы якны – инеш аръягындагы таулыкларны, урман буйларын күзәтте. Бу вакыт офыктан күтәрелгән кояш нурлары, яр буенда үскән тал ботакларын аралап, тәрәзәдән стенада эленеп торган әтисе Ильясның фотосурәтенә төшкән иде. Расих шул сурәт янына килде. Бакса, әтисе дә ак бәкәлле каратут атның башын кочаклап төшкән, үзе ниндидер горурлык кичереп канәгать елмайган. Кабарынкы кара кашлары чигәләренә дугаланып сызылган. Фотосурәттәге Ильяс гүя үз кадерлесе, сөекле хатыны Газизәсенә «Бу мин!» дигәндәй, ачык елмайган. Бу рәсемгә ул 1938 елны Казанның Печән базарына баргач төшкән булган. Аның шуннан бирле сакланган бердәнбер рәсеме ул.

Расих урындыкка килеп утырды, кулларын тез башларына куеп уйга калды. Һаман да әлеге сәер төш тәэсиреннән арына алмый аптырады: «Нигә әти төшкә гел атка атланып керә? Әллә еш кына шушы рәсемгә карап уйлангангамы?

Әйе, ни кызганыч, улы, ягъни мин туганны күрергә насыйп булмаган аңа… Шулай да аның турындагы уйларым өзлексез дәвам итә, әнием, абыем Рәхим сөйләгәннәр, ишетеп белгәннәрем – барчасы, язылмаган язмыш сәхифәләре буларак, хәтер дәфтәремдә саклана. Мин аларны түкми-чәчми ак кәгазьгә төшерергә тырышам. Һәм барысын: эчке кичерешләрен, ни өчен газаплануларын, тетрәнүләрен белергә телим, ул яшәгән чорга һәм бүгенге көннәргә дә кайтып калам. Ике арада хәрәкәт кылган җаным төрле-төрле халәт кичерә, катлаулы сорауларга җавап эзли, кайчакны ул тиешле җавапларны таба алмый интегеп бимазалана да…»

Расих янә бүгенге төшен хәерлегә юрады да, бер карарга килеп, урыныннан купты. Авыл мулласы Сәлим картка барып, әтисе Ильяс рухына атап дога кылырга, хәер биреп кайтырга булды.

Ул, Сәлим картларга баргач, озак тоткарланмады. Өенә кайткач та, нигәдер җанына тынычлык таба алмады, һаман да әтисенә бәйле уйлары күңеленнән чыкмады. Аптырагач, ул, болай булмас бу дип, район үзәгенә – Тургайга барасы итте. Авыл зираты ягындагы юлга чыкты, шунда районга баручы бер машинага кул күтәрде.

Ул, машина Тургай заправкасына җитәрәк, ерак та булмаган зират турында төшеп калды. «Төш вакытында мин базар кибетләре янында булырмын, кайтышлый калдырып китмә инде, энем», – дип, авыл шофёрына кат-кат әйтте. Аның, район үзәгенә барган саен, нигәдер гел зират турысында төшеп калганын кайбер авылдашлары аңлый иде инде. Тик ул сорашып кызыксынучыларга үз йомышын турыдан әйтми, базарга, кибетләргә килдем дип кенә аңлата, гәрчә төп эше әтисе кабере янына килеп дога кылу булса да.

Расих заправкадан ерак булмаган, үзара янәшә генә урнашкан урыс, татар зиратлары коймалары буйлап атлады. Тәреле каберләргә, анда тын гына үсеп утырган агачларга карый-карый барды. Каберлекләр өстендә үскән агачлар ниндидер аңлашылмас моңсулыкка чумган. Зират эчендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы хөкем сөрә. Һәммәсе, ни булырын көткәндәй, фани дөньяга да колак салалар сыман.

Расихның кулы тәсбих төймәләрен берәмләп санады. Аның нигәдер койманың эчке ягына үтәргә аягы тартмады, ниндидер аңлашылмас көч тыеп торды. Зиратның аргы башына җиткәч, ул туктап калды. Мишә елгасы ягына чыккан болындай ачык кырны күзәтте. Кинәт тыны кысылгандай итте, иңенә баскан авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, турая төшеп, рухын күтәрергә тырышты. Әйтерсең зиратта үскән агачлар арасыннан ниндидер күзләр аны күзәтеп тора, шул карашлар туктатып калдырган да: «Син тагын әтиең кабере янына килдеңме?» – диләр сыман. Расих «әйе» дигәндәй башын какты да янә кузгалды, зираттан читтәрәк, кыр уртасындагы ялгыз калкып торган бер ташка таба атлады. Якынайган саен таш, зурая барып, ачыграк күренде. Ул аны бирегә үсеп җиткәч, моннан егерме еллар элек, әтисенең кайда күмелгәнен ачыклагач кына, Үзәнле авылының Ташкичү елгасыннан алып, атлы арбага салып үзе китергән иде. Төнлә кеше-кара күрмәгәндә генә. Башкача ярамый иде. Сталин өрәгеннән калган курку, яшәп килгән «ярамыйлар» аны да өркетте. Әтисе исеменә төшкән яман күләгә аңардан да ерак китмәде, үзе туган 1942 елдан бирле күңелендә шомлы, пошаманлы борчулар тудырып торды. Әнисен дә, хәтта туган-тумачаларын да төрле нахаклар рәнҗетте. Әнә шул НКВД золымыннан калган куркыту, җәбер, янаулар шаукымы күңелдә бетмәс юшкындай утырып калды. Ахыр чиктә аның әнисе дә, әбисе дә эзәрлекләнгән, унике яшьлек абыйсы Рәхимгә дә җәберләүләр эләккән. Боларның һәммәсе аның да җанын эчтән кимерә килде. Хәтта Расих бу кабер ташына әтисенең тулы исемен язарга да курыкты, «Ильяс Корбангали улы» дип язасы урынга, «И. К. 1901–1942» дип кенә ташка чукыды. Бу кадәресен ул соңрак, үзенә белер өчен генә билгеләде. Әтисенә бик җиңел генә «Дезертир» ярлыгы да тагылган иде. Күрәсең, шуның өчен дә аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр.

Расих бу юлы да, гадәтенчә, ташлы кабер янына килеп тезләнде һәм әтисе Ильяс рухына багышлап дога укыды. Аннан кыйблага баккан сакаллы йөзен сыпыра-сыпыра торып басты. Ихтыярсыздан әтисе каберен табуда ярдәм иткән Мария Ивановнаны исенә төшерде һәм аңа күңеленнән янә рәхмәтләрен юллады.

Аны язмыш Мария Ивановна белән район хастаханәсендә авырып ятканда очраштырган иде. Хастаханәгә Расих сукыр эчәгесенә операция ясатырга кергән, ә шактый өлкән яшьтәге Мария Ивановна йөрәге авыртудан, кан басымыннан дәвалана иде. Алар хастаханәнең ишегалдына чыгып, эскәмиядә утырып торганда үзара сөйләшеп киттеләр.

– Син, сынок, кайдан үзең? – диде Мария Ивановна, татарчалап.

– Үзәнле авылыннан, – диде Расих.

– Син анда кем малае?

Расих аның кызыксынуына ни дип әйтергә белми аптырап калды.

– Әллә сез безнең авыл кешеләрен беләсезме? – диде.

– Беләм, – диде Мария Ивановна, – Мин заманында районның хәрби комиссариатында эшләгән идем, шуңа… – Ул Үзәнле авылының берничә кешесен атады. – Ә синең исемең ничек соң?

 

– Расих.

– Әтиеңнеке?

Расих аның исемен уңайсызланып кына әйтте.

– Ильяс.

– Ул кем улы?

– Корбангали.

– Таныш исем… – Мария Ивановна исенә төшерергә тырышты. – Шул Корбангали булса, ул үзе гражданнар сугышында да катнашты бугай. Әтиең ничәнче елда туган?

– 1901 елда.

– Хәзер исәнме?

– Юк… – Расих ачыла төште. – Аны 1942 елны шушы Тургай районында җирләгәннәр. Каберенең кайда икәнлеге дә билгесез.

Мария Ивановнаның кинәт хәтере яңарды, шунда ук егетнең әтисе Ильяс вакыйгасын исенә төшерде. Инде зур булып үскән Расихка карады, күңеленнән аны кызгану хисе кичерде. Йөзенә карап-карап алды да болай диде:

– Әтиең теге качкынлыкта гаепләнгән Ильясмы?

Расих башын аска ияргә мәҗбүр булды.

– Әйе, шул…

– Мин әтиегез вакыйгасын яхшы хәтерлим, – дип башлады сүзен Мария Ивановна сак кына. – Хәер, аның хәбәре бөтен районга таралган иде. Аны 1942 елны, качып йөргәндә тотылгач, сентябрь ахырларындамы, октябрь башларындамы, район милиция начальнигы Волковның сугыш чукмарлары җәзалап үтергәч, районга ат койрыгына өстерәтеп алып кайтканнар иде…

Аяныч вәхшилек ике арада авыр тынлык урнаштырды. Расихның сулышы кысылгандай итте, берни дип тә әйтә алмый торды. Узган шул хатирәләрне исенә төшерүдән авыру ханым йөрәген тотып куйды. Аннары Расих үзен борчыган бердәнбер соравын бирергә мәҗбүр булды:

– Әтине Тургайның урыс зиратынамы, әллә татарныкына күмделәрме?

– Юк, аны бер зиратка да күммәделәр. – Мария түти авыр көрсенде. – Зираттан читтәрәк бер чокыр казып, шунда күмделәр… Мин үзем зираттан ерак тормыйм, шул мәрхүмне нишләтерләр икән дип кызыксынып, читтән генә карарга барган идем. Соңыннан, берничә көн узгач, кем кадерлесе булды икән бу дип, шунда янә килеп карадым. Ходай шулай кушкандыр инде. Кабергә билге салып, ике кызыл кирпеч утыртып куйдым. Кемдер эзләп килә калса дип инде. Килүчеләр күренмәде, үзләрен гаепләрләр дип тә курыкканнардыр инде. Ул елларда аеруча законсызлык хөкем сөрде. Хәер, андый гаделсезлекләр хәзер дә юк түгел. Властьтагы кеше үзен һәрчак хаклы дип санарга тырыша, аклана да белә…

Расих кызыксынып сорарга ашыкты.

– Сез миңа бүгенге көндә әтием каберен күрсәтә алмассызмы?

– Әлбәттә, алам…

Егетнең йөзенә куаныч йөгерде.

– Күрсәтсәгез, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем…

Алар, хастаханәдән терелеп чыккач, кабат-кабат очраштылар. Шуннан бирле Расих Мария Ивановнаны туганнарча якын күрде…

Егерме елдан соң гына табылган кабер янында авыр хисләр кичерде ул. Элегрәк, зират тирәләреннән узган-барганда, әтисенең фаҗигале язмышы искә төшкән саен, бәгырен телгәли иде. Инде хәзер, үзе картлык гомерен кичерсә дә, әтисе язмышына бәйле хатирәләре җанына тынгы бирми, кара күләгәдәй артыннан калмый, уйларга, сагышларга сала. Вакыт-вакыт күп җан газаплары кичергән әтисенә күңеленнән әллә ниләр ирештерәсе килә, әтисе рухын янында сизеп яши. Ул балачактагыча аңа әйтер сүзләрен җиткерергә тели: «Әти бәгырем! Дөньяга тудырган бу гөнаһсыз балаңны гафу ит… Миңа тормыш бүләк иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа, гәрчә туганда җиһанга аваз салганымны ишетмәсәң дә. Үпкәләмим: үскән чакта таянычым, төрле бәла-казалардан йолып алучым, яклаучым була алмасаң да. Әйе, синең миңа бик кирәк чакларың күп булды. Аеруча үскән чакта, авылда бериш малайлар арасында әтисезлектән кыерсытылганда, кимсенүләргә дучар булганда, чын-чынлап исемең белән горурланып, үз-үземне яклый алмаганда… Үтә кыен иде миңа исемеңне таплаган яман карашлар белән очрашканда һәм дә ачлы-туклы үсеп рәнҗетелгәндә. Иртәме-соңмы тормыш сынаулары үтелде. Барысы да булды. Синсез миңа бу дөнья күңелсез дә, караңгы да тоелды: чөнки улыңа «качкын, бандит малае» дигән тамга белән дә йөрергә туры килде. Төрле фәлән-төгәннәрне, гайбәт сүзләрне дә күп ишеттем. Яман сүзләр күңелем яраларына тоз салганда дәшми түзеп калулар бик авыр иде миңа. Бугазга терәлгән төенне йота һәм йокыларга китә алмый газапланулар да булды. Андый вакытларда: «Нигә бу дөнья шулай гаделсез?!» – дип оран сала идем. Минем шушы халәтемне, барысы өчен дә нужаланып, газаплар, хәсрәтләр кичергән әнием дә күрде, сизде һәм эчтән сулып елады да елады. Ничек кенә авыр булмасын, ул миннән күз яшьләрен яшерде, түзде, һәрчак мине юатырга тырышты, баласының күңеле китек булуын теләмәде, һәрчак барысын да эшләргә тырышты. Кайчакларда чарасызлыктан сулкылдый-сулкылдый күз яшьләрен мендәренә капланып түкте. Ә мин яшь идем әле, күп нәрсәләрне белми, аңламый идем. «Ни өчен шулай да, ни өчен болай?» дигән сораулар борчыды. Бик күп нәрсәләр минем акылыма барып җитмәде, фәкать аптырый гына идем. Аннары мин үземне талпынып оча алмаган сыңар канатлы коштай сиздем. Дөньяга күзләремне ачар, акыллы киңәшләреңне тыңлар өчен, миңа син кирәк идең. Нишлисең, абына-сөртенә алга таба тырмашкан улыңа тормыш сабакларын үзе өйрәтте. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың икән шул…

Берсендә шулай үзебезнең инеш ярында утырып торам, иптәш малайлар су коена, мин суга керергә куркам. Тиктомалдан алар килделәр дә мине күтәреп суга ыргыттылар. Янәсе, бар, йөзәргә өйрән! Минем суга батасым килми, чәбәләнә-чәбәләнә, калка-чума тәки йөзеп киттем…

Үсә төшкәч, мин синең турыда бик озак уйландым, күп нәрсәләрне ишетеп белдем. Син бик тырыш, эшчән булгансың, әти. Кешеләрдән калышмый көн күрергә тырышкансың, гаиләңне ач-ялангач итмәс өчен дөнья кугансың. Ат җиккәнсең, аеруча ат җанлы булгансың, болыннардагы калын-калын печәннәрне каерып-каерып чапкансың. Аларны киптереп, Казанның Печән базарына илтеп саткансың. Каладан кайтышлый, авылдашларыңның гозерен үтәп, аларга төрле кием-салым, күлмәклеккә ситсы-мазар, чәй, шикәр алып кайтып биргәнсең. Бу утыз тугызынчы, кырыгынчы еллар булган. Авыр еллар. Өскә кияргә кием-салым җитешмәгән, кешеләрнең ялангач та йөрисе килмәгән. Аларның Сабантуйларына матур күлмәкләр киеп чыгасы килгән. Син шул авылдашларыңа күлмәк тектерү өчен, каладан ситсы да алып кайтып биргәнсең. Һәм сине шуның өчен «спекулянт» дип гаепләгәннәр… Ул вакытта син, бәлки, кемнеңдер йомышын йомышлап, күңелен күреп бетермәгәнсең, участковый милиционергамы яки бүтәнгәме ярап бетмәгәнсеңдер? Әмма шунысы хак: сине кемдер чаккан. Аннары сине 1940 елның мартында, «спекулянт» тамгасы тагып, җиде елга хөкем иткәннәр һәм Украинадагы төрмәләрнең берсенә озатканнар…

Һәм озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башланып киткән…

Көннәрдән бер көнне, төрмә газаплары кичереп ятканда, фашист самолётлары сезнең төрмәне бомбага тота башлый. Тоткыннар һәммәсе кая керергә тишек тапмыйлар, мәхшәр башлана, төрлесе төрле якка чабыша, ничек тә исән-имин калырга телиләр. Исән калган тоткыннарның кире төрмә читлегенә барып керәселәре килми, кайсы кая юл тотарга мәҗбүр була. Кайсыберләре иреккә кача. Син дә, үз кадерлеләреңне бер генә тапкыр булса да күреп калыйм дип, туган авылың Үзәнлегә юл тотасың…

Бу сәфәрең, Ходай кушып, минем дөньяга тууыма да сәбәпче булган икән… Хәзер, синең гомереңне дәвам итеп яшәүче буларак, мин бар. Миндә син яшисең, әти…»

Расих, авыр таш күтәргәндәй, кабер яныннан кузгала алмый торды. Һаман да уйлары чуалды. Бүген төшенә кергән ак бәкәлле кара кучкыллы ат янә күз алдына килеп басты. Җилдәй җилдерткән ат өстендә Ильяс Үзәнлегә таба китеп бара. Шулчак Расих, кабат аның тавышын ишетергә теләгәндәй, тын гына кабер яныннан атлап узды.

* * *

…Ул көнне Ильяс иртәдән Казанга Печән базарына җыенды. Башта бердәнбер карап торган «Нуркай» исемле атын хәстәрләде, алдына печән салды, суын эчерде. Аннары атның башкаеннан сыйпый-сыйпый сөйләнде: «Әгәр син булмасаң, мин бу тормыш йөген ничек тартыр идем? Синнән башка ни кылырмын, гаиләмне ачлыктан, ялангачлыктан ничек йолып калырмын?..» Әйтерсең Ильяска атсыз яшәү дәүләтсез яшәүгә тиң… Ике тәгәрмәчле «уфалла» арбасын тартып та бик ерак китә алмады ул. «Уфалла» ач тамакның сулышын кысты. Ни генә эшләмә, атлы тормыш – ашлы тормыш икәнен белде, күп нәрсәгә өйрәнде ул. Таңнан торып җирен сукалады, утынын кисте, печәннәрен чапты. Ниләр генә эшләмәде?! Шыбыр тирләргә батты. Эшкә үзе белән унбер яшьлек малае Рәхимне дә ияртте. Улының эш сөючән, тыңлаучан булуын теләде. Ни кызганыч, Рәхимнән соң туган Әхәт исемле малае бик тә иртә тифтан вафат булды…

Ильяс авыр уйларыннан сулкылдап куйды. Утызынчы еллардагы ачлык та теңкәсенә тиде аның. «Коммунар»лар якты киләчәккә өнди, үзләре актык икмәгеңне талый. Качырсаң, буржуйга санап, сөргенгә озата. Ялганнан чынны аера алмыйсың… Атыңны, сыерыңны биреп, колхозга кер, кермәсәң – янә каһәрлән, гаепсездән «гаепле» бул. Сиңа «спекулянт» ярлыгын тиз чәпиләр… Гаделсез дөнья!.. Кешеләрдәге ерткычлык, хөсетлек хисе яши бирә. Йә, син атсыз да калгач нишләргә тиеш?.. Колхозда «таяк»ка эшләп, ачтан үләргәме?

Менә шундый каршылыклы уйлар кичергән Ильяс колхозга керергә ашыкмады, күңеле карышты. Гәрчә ул үзен, алдагысын Алла белгән, дип тынычландырырга тырышса да, һич кенә дә тынычлык таба алмады. Өстәмә салынган заёмнар аның да ашаганын костырыр дәрәҗәгә җитте. Недоимкаң түләнмәгән дип, ишек шакулар да җанын сискәндерде, эчтән кимерде. Болай да ач утырган балалар күзенә караулар күңелне сыкратты. Сөтен, маен, итен, күкәйләрен каян алып түлисең? Ә ялкаулыктан, хөрәсәнлектән җиңел кәсеп тапкан, шомарган агентларның синдә эше юк, алар «давай»ны гына белә, янәсе, өстән кушалар. «Тиеш!» дип, үзләрен хаклы саныйлар. Үтә! Бетте-китте… Түләмәсәң, катгый чара: хөкем итәргә!.. Моның өчен ялагай, имансыз, үз чамасын да аңламаган, кыйбласыз «активист»ларның бер ялганы, бер шикаяте җитә кала… «Тройка», «двойка» машинасы рәттән «эшкәртеп» эшләп тора. Сорап тормадылар – хөкем иттеләр бит, иттеләр… Әле кемне?! Гражданнар сугышын үткән, Чанышев отрядында «басмачыларга» каршы көрәшеп йөргән, намазлыгыннан да аерылмаган әтисен – Корбангалине дә, соңгы чиктә «Большевиклар идеологиясенә каршы килә» дип, Себергә сөрделәр. Ул шунда, мәрхүм, гомерлеккә ятып калды… Тагын, тагын кемнәрне генә бер уч башак өчен салкын Себер урманнарына олактырмадылар… НКВД хезмәткәрләренең хокукы үзендә, алар ничек теләсә, шулай эшләде, эшли бирделәр. Син хаклы булсаң да хаксыз, син Советларга каршы «элемент»… Янәсе, алар уяулык күрсәтә, һәм дә алар булдыра, алар партия күрсәтмәләрен үтәргә һәрвакыт әзер!..

Ильяс әлеге күңел кичерешләреннән соң шундый нәтиҗәгә килде: «Ходай кушып, НКВД элмәгенә эләкмәсәң иде. Эләктеңме – бетте, аннан тиз генә ычкынырмын димә. Аннары, «Хуш, авылым» көен көйли-көйли, авылың, кадерлеләрең белән хушлашырга кала… Аллам сакласын!»

Калада төрле кешеләр белән аралашкан, Печән базарына барып-кайтып йөргән Ильяс тормыштагы реаль чынбарлыкны нык сизенә, үзенең кара акылы белән шактый ук чамалый алды. Аның да тормышка карата үз карашы, эчке тоемлавы бар. Ул илдә барган төрле буталчык вакыйгаларга бик мөкиббән китми генә үз эшен эшли бирде. Аеруча аны намус белән хезмәт иткән әтисе Корбангали язмышы тетрәндерде. Шушы хәл, әтисе белән һич исәпләшми, аны соңгы чиктә җан газапларына дучар итүләре, имансызлык, илдә яшәп килгән системага карата бик үк ышаныч тудыра алмады. Ул үзе кечкенәдән ата киңәшләренә нык колак салды, аның тәҗрибәсеннән чыгып та эш итте, холкы формалашуга да аның йогынтысы тигәндер дип санады. Шуның ише төрле икеләнүләре Ильясны да, аерым хуҗалык буларак, колхозга керүдән тыеп торды, һәм ул һәр эштә сак булырга, уйлап эш итәргә тырышты. Ничек кенә булса да яшәргә, тормышын алып барырга кирәк тапты. Җәен чапкан печәннәрен калага – Печән базарына илтеп сатарга, шуннан үзенә кирәк-яракларны – чәенме, шикәренме, сабынмы, галошмы, күлмәклек ситсымы – барысын алып кайтты, үзенчә эшләп көн күрергә омтылды. Юл йөргән Ильяска күрше-күлән дә еш кына йомыш белән керде. Аларның берсенә бер нәрсә, икенчесенә икенче нәрсә кирәк булды. Йә чәй-шикәрен сорыйлар, йә күлмәклек ситсы алып кайтуны үтенәләр. Авылдашлары гозерләп сорагач, ул каршы килмәде, тыңлады. Аннары алып кайтканыңны бүтәннәр дә күрде, белде. Тыңламасаң, тагын яхшы түгел…

Шуның ише уйларга бирелгән Ильяс, лапастагы ат хәстәрен күргәч, ишегалдындагы үрәчәле ат чанасының төзеклеген карады. Аннары чананы печән богылы янына чигереп куйды да йөген төйи башлады.

Ул көннең матур торуына сөенде. Март кояшы күзләрен чагылдырып-чагылдырып алды. Шулвакыт көтмәгәндә урам капкасы шыгырдап ачылды. Артына борылып караса, сул як күршеләре Рабига икән. Ильяс, аны күргәч, сәнәген печәнгә кадады, күршесенең ни әйтерен көтте.

– Ильяс! – диде Рабига, үтенече барын сиздереп. – Казанга барырга җыенасың икән.

– Әйе шул…

– Ни, миңа, Ходай өчен дип әйтәм, ике күлмәклек ситсы алып кайт әле. Үсеп җиткән кызыма да кирәк. Үзем дә, билләһи дип әйтәм, ямаулы күлмәк киеп йөрим. – Рабига, ышанмасаң менә күр дигәндәй, пәлтә төймәләрен чишеп, түше ямаулы күлмәген күрсәтергә мәҗбүр булды. Аннары кесәсеннән кулъяулыгына төргән акчасын чыгарып сузды: – Җитмәсә, үзеңнекен кушарсың, кайткач түләрмен.

– Ярар, ярар, – диде Ильяс, ризалашып һәм акчаны санап кесәсенә салды.

 

Ахырдан Рабига:

– Ни, ситсының матуррагын кара инде, чәчәклерәк булмасмы? Сабан туена да киеп чыгарлык, – дип өстәде.

– Булыр, булыр, Рабига апа, матурын алып кайтырмын, – диде Ильяс, бу юлы да вәгъдә биреп, күршесен озата-озата.

Инде чанага печән төяп бетерәм дигәндә генә, Ильяслар ишегалдына ике яшь бала анасы Гайшә килеп керде. Аңа да күлмәклек ситсы кирәк икән. Аннары бүтән үтенечен дә җиткерде:

– Ильяс абый, син миңа тагын электәгечә чәй белән шикәр дә алып кайт инде, – диде. – Балама имезлеккә кушарга тамчы да шикәрем калмады. Берүк, оныта күрмә инде, Ходай өчен!

– Тырышырбыз…

Кичке сәгать бишләрдә Ильяс, атын җигеп, юлга кузгалды. Аны мамык шәл бөркәнгән хатыны Газизә белән улы Рәхим капкадан озатып калды. Газизәнең алсулана төшкән тут йөзендә борчу катыш «исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын!» дигән изге теләк тә чагылды. Бу кадәресен улы Рәхим сизмәде, аның күңеле шат иде, йөзендәге сипкелләре тагын да сөйкемлерәк итә төшкән. Чөнки аңа, кичтән сөйләшкәнчә, әтисе бу юлы каладан тимераяк белән сыбызгы алып кайтачак. Рәхим әтисе капкадан чыкканда артыннан:

– Әти, миңа сыбызгы алып кайтырга онытма, яме! – дип кычкырды.

Артына борылып караган әтисенең:

– Ярар, улым, ярар… – дигән тавышы ишетелде, – әниеңне тыңла, яме…

Атлы чана, карны ярып, алга узды. Ары киткән саен, чана табаны эзләре, тарая төшеп, бергә тоташты, аннан атлы йөк тә, кечерәя барып, күздән югалды.

Ильясын озаткан Газизә, улы Рәхимне ияртеп, капкадан керде, артларыннан бик келәсе чыңлап куйды.

Печән йөге өстендә утырган Ильяс атын каударлады. Дилбегә тартылган саен, Нуркай хуҗасы ишарәләрен тиз сизде, колакларын торгыза-торгыза юыртты да юыртты. Алда төнге юл озын, ялыктыргыч иде. Кырлар, болыннар, төрле авыллар аша барасы да барасы.

Ильяс, авыл зираты турына җиткәч, гомере яшьли өзелгән улы Әхәтен исенә төшерде, аны күз алдына китерде, кызгану хисе кичерде, йөрәге сызланып-сызланып алды. Аннары, улына багышлап, авыз эченнән белгән догаларын укыды.

Бара-бара Ташкичү болынына төшеп җиткәне сизелми дә калды. Бер үткән юллардан саташмый барган Нуркай Ильясның рухи халәтен, уй-хисләрен сизенгәндәй, үз көенә йөгертә бирде. Әйтерсең Нуркайда кеше акыллары бар, гәрчә ул теле белән әйтә алмаса да, һәммәсен җаны-тәне белән сизә, кайда ничек юыртасын үзе белә, вакытны да чамалый.

Ильяс, төнге җиләс җил исеп куйганын сизеп, өстенә кигән толып итәкләрен рәтләп ябына төште. Ташкичү турына җиткәч, уйлары узган җәйләрдәге болын хатирәләренә кайтып калды. Әйтерсең аның яшьлеге шушы болын чәчәкләре арасында ялантәпи чабып йөрүдән башланып китте. Ул хыял канатларында талпынып очынулар, авыз кырыйларын яшелләндереп, сусыл кузгалаклар белән туенулар, соңрак, хуш исле җир җиләкләрен җыеп ашау дисеңме, шул ук вакытта кояштай балкыган яшел табигатьле дөньяга шатланулар – һәммәсе, һәммәсе кызык, соклангыч һәм онытылмас иде. Аны хәзер дә күңелендә туган балачак хатирәләре болын буйлап күтәренке рухта озата барды. Яшьли шушы Ташкичү болыннарында киерелеп-киерелеп печән чабулар янә исенә төште. Бил тиңентен булып үскән болын печәннәре аның чалгысы артыннан сөрлегә-сөрлегә тигез пакусларга ятты. Печән чабу ярышларында иптәшләренә бер дә җиңеләсе килмәде, башлап алдан барды. Аны эш дәрте яшьли җилкендерде. Билдән чишенеп ташлаган ялангач тәнендәге мускуллар иртәнге кояш нурларында ялык-йолык уйнады. Болынга печән әйләндерергә төшкән авыл кызлары да аңардан күзләрен алмый, сокланган күзләре аңа төбәлгән… Шул җәйге болыннар аңа бер караганда күркәм Сабан туе күренешләрен дә хәтерләтте, әйтерсең яшел болын өсләрендә тере чәчәкләр хәрәкәтләнә, кызларның печән әйләндергәндә кулларына тоткан агач тырма, агач сәнәкләре тылсымлы таяклар кебек уйный, дирижёрлык итә…

Печән өсте, болында мәхшәр: кемнәрдер чүмәлә сала, атлы егетләр чүмәлә тарттыра. Озын-озын агач сәнәкләргә эленгән печәннәр богыл өсләренә менеп ята. Биредә һәркем эш белән мәшгуль, күмәкләшеп бәйрәм тантанасы кичерәләр сыман. Яулыкларын кыйгачлап бәйләгән, киң бала итәктән, чачаклы-чуклы күлмәкләр кигән шаян кызларның ачылып елмаюлары, гөрләшә-гөрләшә шаярып көлешүләре тирә-юньне җанландырып җибәрә. Боларның һәммәсе дәртле егетләрнең күңел кылларын чиртеп-чиртеп ала, йөрәк түрләрендә мәхәббәт очкыннарын уята…

Төш вакыты җиттеме, һәммәсе инеш буена корылган шалашлар янына җыела. Янган учак өстенә эленгән казаннардан тәмле аш-су исләре бөркелә. Күмәк эшнең сөенеч-куанычлары йөзләрдән китми, ихластан шаяру-көлешүләр ашап-эчкәндә дә дәвам итә. Ялга тукталган арада, кызлар-егетләр бергә кушылып җырлап та җибәрәләр, моңга тартылып күңелләрен юаталар…

Ильяс менә шушы Ташкичү болынында үзенең сөекле Газизәсе белән танышып киткән иде. Бервакыт печән чабудан тукталган егетләр шалаш кырыенда әйрән эчәргә чиратка бастылар. Газизә аларга чүмеч белән әйрән биреп тора. Менә тирләп пешкән Ильяска да чират җитте. Кыз каршында басып торган егетнең үзенә төбәлгән карашын сизеп каушап китте, кулындагы чүмече бер мәлгә туктап хәрәкәтсез калды. Әйтерсең Ильясның сихри карашлары аның күңелен эретеп җибәрде, тәннәре чемердәп кызышты. Ильяс: «Бир инде чүмечне!» – дигәч кенә, кызның куллары ихтыярсыздан егеткә таба сузылды… Шушы көннән башлап, очрашкан саен, аларның күзләре күзгә, бер-берсенә карашып елмаешты. Газизәнең елмаюлары аны үз артыннан ияртте… Тора-бара алар өйләнештеләр.

Нуркай, юл карларын туздыра-туздыра, туп та туп чапты да чапты. Бара торгач, алар иртәнге сәгать алтыларда Казанның Печән базарына, Париж Коммунасы урамына килеп керделәр. Биредә җитез сәүдәгәрләр таңнан торып басканнар, һәммәсе үз эшләрен башкара: кайсы сата, кайсы ала.

Казанның Печән базарында таныш-белешсез берүзең генә алыш-биреш ясау кыен икәнен яхшы төшенгән иде Ильяс. Биредә сатучылар да, сатып алучылар да бер-берен, ят күзләрне дә, каракларны да тиз күреп таныйлар. Шымчылар, милиция агентлары формадан киенмәгән булса да, аларны калайланган очлы-чәнечкеле күзләреннән, мәкерле карашларыннан тиз танып була. Күбесе, үзләренчә, чын-чынлап Коммунистлар партиясенә, социализм төзергә булышабыз, изге эш кылабыз дип тә ышанып йөриләр. Күпләрне, күз уңыннан ычкындырмый, текәлеп күзәтәләр, спекулянтлар түгелме икән дип, шик астына куеп сыныйлар, тикшерәләр, кирәксә, үзләре дә талау кәсебенә кереп китәләр. Берсендә Ильяс үзе дә алар кармагына килеп эләкте. Аңа, печәнен саткач, гражданский киемнән ике егет килеп бәйләнде. Бу авыл мокытын акылга утыртыйк әле дип уйлаганнардыр инде. Аркасына аскан букчасындагы әйберләрне тикшерә башладылар. Янәсе, монысын каян алдың да, тегесен каян алдың? Нинди акчага? Кайсы спекулянттан? Күрсәтмәсәң, янәсе, үзеңә чарасын күрәчәкбез. Алар Ильяска «спекулянт» дип ярлык такмакчы. Шулай үзара сатулашып торганда, ярый әле яннарына танышы Бәкер абыйсы килеп чыкты. Ильясның эшләре әздән мөшкелгә китми калды. Ильяс печән саткач, фатирында кунып-китеп йөргән Бәкер абыйны алар да яхшы беләләр икән. Ә Базар читендә генә яшәгән Бәкер абый атлар асрый, базарда ат җигеп көн күрә. Ул «Бу минем кеше» дигәч кенә, тегеләр, бер-берсенә карашып, китеп барырга мәҗбүр булдылар.

Ильяс төяп килгән печәнен әнә шул Бәкер абыйсына гына саткан иде. Аларда куна каласы итмәде. Аласы әйберләрен урам буйлап корылган базар ларёкларыннан тапты да, эшләрен бетергәч, караңгы төшкәнче дип, якты күздә Үзәнлегә кайтырга ашыкты…

* * *

Газизә җиде төн уртасында, җиделе лампасын яндырып, ире Ильяс кайтуын көтте. Инде улы Рәхим күптән йокыга киткән, ләкин ул ире каладан исән-сау кайтып кермичә һич кенә дә тынычлана алмады. Бүген җанын нигәдер борчу биләде. Җитмәсә, төш алдыннан гына күңеленә шом салдылар. Өйләренә күрше Мирәтәк авылында яшәүче участок милиционеры Мөтри кереп чыкты. Сүзен сораулардан башлады.

– Ирең Ильяс кайда? – диде төрпә генә.

Газизә бертын телсез калды. Шул мәлдә, шөбһәләнеп, ире хакында әллә ниләр уйлап алды.

Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»