Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Гөлсем яман күренешләрне күрергә теләмәгәндәй башын чайкады һәм үзенчә фараз кылуын белде: «Инде җәнлекләргә дә шушы тамашаны кыландырткач, акыл утыртмаган, тәрбия алмаган балаларга, яшүсмерләргә ни җитә калыр? Адәм баласын кеше итәр өчен дә, ай-һай, нинди генә тырышлыклар кирәк әле ул!..»

Себеркесенә таянган Гөлсем, башы әйләнгәндәй, чайкалып киткәндәй булды. Ул күз алдына килгән төрле хәшәрәт күренешләрнең һәммәсен юк итәргә теләгәндәй, себеркесенә эләккән төпчекләрдәй, һәммәсен себереп ташлыйсы килде. Шулчак ул, арыганлыгын сизеп: «Уф, Алла!..» – дип куйды. Аннары ул, бу тамашаларны үзгәртергә минем кодрәтемнән килми шул дигәндәй, ары атлап китте.

Гөлсем, үзалдына зарлана-зарлана, чүпләрне, буш шешәләрне капчыгына тутырды да өй почмагында урнаштырылган чүп контейнерларына илтеп салды. Уй-зарлары артыннан калмады. Юкса бер дә зарланмас иде, ә чүп контейнерларын аларның өй тәрәзәсе каршына ук китереп куйганнар. Шунда бар булган чүпләрне әллә кайлардан, янәшә-тирә кибетләрдән, төрле подъездлардан китереп салалар. Буш шешәләр тимер контейнерларга шакылдап бәрелә, йокыларны качыра… Чүп ташлаулар иртә таңнан башлана, караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам итә. Өстәвенә йорт әйләнә-тирәсенә кунаклап тезелгән машиналарның сызгырта-сызгырта сигнал бирүләре җанына тиде. Берсе туктаса, икенчесе чинап бакыра башлый. Аннары иртә таңнан каргалар килеп каркылдарга тотына, шунда ук иясез этләр көтүе килеп талашырга керешә… Тәрәзәңнең форточкасын ачсаң «хуш искә» чыдар әмәл юк. Шәһәрдә торам дип, рәтле һава сулый алма инде! Сулыйсы һаваңны да машиналар яндыра тора, чыгарган газларыннан сулышларың кысыла… «Әй, шәһәрдә торам дип, тынычлыгыңны бозып, шәһәр чүплегендә яшә инде! Хет чүпне чүпкә аера белсәләр бер хәл иде… Юк шул, шушы да булдымы «культурный» яшәү? Билләһи, безнең Алан авылына җитми икән, иртә таңнан сайрап уяткан кошларын тыңлауга ни җитә!.. Монда, калада, минем Хәерҗанымның чисталыклары, пөхтәлекләре җитми шул. Ул авылда бер чүпне дә инешкә дә, теләсә кайдагы чокыр-чакырга да һич ташлаттырмады. Үлгән мәчесе дә, эте дә, кош-кортлары да аяк астында яки яр буйларында аунап, сасып ятмады. Һәммәсен үләт базына озаттырды… И-и, алтын кеше дә булган икән, бәгырькәем, гомерләре генә кыска булды. Барысын белеп, күңел биреп акыл белән эш итә иде. Хәзергеләргә әллә безнең буынның тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми инде, әллә аларның күбесе акча артыннан гына кууны беләме? Юк, алай булырга тиеш түгел ләбаса. Аннары бу дөньяны акча артыннан гына куган, намусын җуйганнар басып китсә ни булыр?! Һәм алар сиңа баш булып эш итә калсалар ни кылырсың? Болай да агай-энелек артып китте, үз кесәсен генә кайгыртучылар бу тормышның ямен җибәрмәсме?»

Гөлсем, уйлана-уйлана, чүптән бушаткан капчыгын, себеркесен күтәреп, калган чүпләрен алырга дип, янә әлеге эскәмия янына килде. Ул әйләнеп килгәндә, эскәмиядә өс-башы карала төшкән, беренче карашка шөкәтсез генә күренгән ир кеше тәмәке тартып утыра иде.

Ир Гөлсемгә үзе эндәште:

– Исәнмесез, апай! – диде.

– Исәнмесез! – диде Гөлсем, таныш түгел кеше ягына борылып.

– Утырып ял итегез, монда чүпнең бетәсе юк.

– Бетми шул, урамда тәмәке тартып, сыра, аракы эчүчеләр күбәйгәч, – диде Гөлсем, әлеге иргә дә төрттереп әйткәндәй. – Саулыкларын саклый белмиләр.

Ир кеше Гөлсем сүзләренә каршы:

– Нишлисең бит, – диде, – саулык дигәнең синнән генә торса икән…

– Кемнән торсын, күбрәк үзеңнән тора инде… Тәмәке тартырга, аракы эчәргә беркемне дә мәҗбүр итмиләр.

Ир килешәсе килми көлемсерәде, маңгае бәрелүдән бер ягы җөйле калган кашын уйнатып алды да:

– Бер утырып ял итегез булмаса! – диде.

Гөлсем иргә читләтеп карап-карап алды да, аны бомжга охшата төшеп, «хуш исе»ннән тартынгандай, борыннарын тарткалап куйды, аннары, нәрсә әйтер икән дип, тартынып, эскәмия читенәрәк килеп утырды. Ир, талпынып, аңа якынрак шуыша төште. Гөлсем ятсынгандай сагайды һәм үзенә читне якын китерергә теләмәүдәнме, ятсынуданмы, тәне буйлап ниндидер дулкын йөгереп узды. Читенсенә төшсә дә, сабыр итәргә булды.

– Менә син, апай, – диде ир, – саулыгың үзеңнән тора дисең. Ул кайчак синнән, миннән генә дә тормый. Адәм балаларына кайда да булса эшләргә дә, яшәргә дә кирәкме? Кирәк. Аңлавымча, менә сез авылда яшәгән кеше, ни сәбәптәндер шәһәргә килгәнсез. Анысы ярар, не важно, нужа кушкандыр инде… Хәзер безнең шәһәрдәге газларны, төтеннәрне сез дә сулыйсызмы? Сулыйсыз. Тәмәке тартмасагыз да агуланасыз бит… – Ул тынып уйга калды һәм дәвам итте: – Аннары менә заводларда газлы, селтеле цехларда эшләүчеләрне генә алыйк. Алар да, яшәргә кирәк булгач, агуланып чирли, гомерләрен кыскартырга мәҗбүр.

– Тәмәке тарткан кеше тизрәк чирли инде, – диде Гөлсем.

Ир янә башын уйга салгандай итте дә:

– Анысы дөрес, тартмый да булмый шул… – диде ул, авыр сулап, сәбәпләрен аңлатмый гына.

Гөлсем кызыксына калды.

– Сез кем булып эшләгән идегез? – диде.

– Мин заводта инженер-конструктор идем, – диде ир, ниндидер үкенечен сиздергәндәй. – Әле уйлап табучы рационализаторлардан саналдым…

Гөлсем, ышаныр-ышанмас хәлдә, гаҗәпкә калып сорады.

– Исемегез ничек соң? – диде, тагын кызыксынып.

– Хәлим.

– Ә сезнеке?

– Гөлсем.

– Әйбәт исем, матур яңгырый… – Хәлимнең җөйле кашы янә тибрәлеп алды, һәм ул бераз горурлык кичереп дәвам итте: – Заводта чакта мине «Даһи Хәлим» дип тә йөрттеләр. Хәзер генә…– Ул, әйтер сүзен авырыксынып, пауза ясады. – Хәзер генә «Тиле Даһи»га әйләнеп калдым.

– Ник алай дисез? Кимсетмәгез үзегезне.

Хәлим янә дә кыенсыну кичерде, башын аска иде.

– Урамда калгач, шулай буласың икән ул…

– Ничек урамда калгач?

– Менә шулай…

– Хатының, гаиләң бардыр ич?

– Бар иде…

– Ә хәзер?

– Исәп буенча хәзер дә бар. Тик мин инде аларга кирәк кеше түгел…

Гөлсем аптырый төште. «Хатыны белән тынышып яши алмады микән?» – дип уйлады да:

– Аерылдыгызмыни? – диде.

– Әйтәм ич, исәп буенча аның ире булып саналам. Әмма алган квартирамда хәзер миңа урын юк…

– Алай да буламыни ул?

– Була икән шул. Акча эшли алмый башлагач, хатыннар тиз үзгәрә, азыналар да икән…

– Хәзер пенсиядәме?

– Юк әле. Иртәрәк.

– Сезгә ничә яшь соң?

– Илле биш тирәсе.

– Ә сезгә?

– Миңа да шул тирә.

Бер яшьтәрәк булулары Хәлимнең күңелен күтәреп җибәргәндәй итте. Әмма үз хатынына бәйле уйлары аны «йөгәнләп» торуын белде, хатыны Мария Ивановна сүзеннән уза алмый яшәгән гомере офтандырды. Янәсе, ул кушканча гына булсын. «Я так хочу да, я так желаю…» дип өздереп әйткән сүзләре әле дә колагында чыңлап-чыңлап алды.

– Мин инде хәзер барыннан да колак кактым… Урамда калдым…

Гөлсем: «Бу хатыныннан уңмаган, ахры», – дип уйлады да:

– Гаҗәп икән, – диде.

– Гаҗәп шул… – диде Хәлим. – Нәфесле хатыннарга гел акча җитми. Бар чагында син әйбәт. Аннары алар үзләренә акчалы мужикларны да таба беләләр…

Хәлимнең соңгы сүзләре Гөлсемне сагайтты, «Әллә хатыны чит-ят ирләргә ияләштеме?» дигән фикергә китерде һәм ул:

– Кызык икән… – диде.

– Әле ничек кенә… Алар бик тиз яраклаша да беләләр…

Хәлимне кызгану хисе дә кичерде Гөлсем, әмма аны акларга ашыкмады.

– Хәзер кайда торасың соң? – дип сорады.

– Кем ачык чырай күрсәтә, шунда кунакларга тырышам, – диде Хәлим, йоклап туймаган күзләрен йомгалап. – Кайчак мине кунарга кибет сакчылары да керткәли… Җәй көне куркыныч түгел анысы, урамдагы эскәмиядә дә йоклап була… – Ул теләр-теләмәс әйтә куйды: – Әле мин чүплектә бомжлар белән дә яшәп алдым. Анда һава сасы, тынчу… Чүплекнең дә үз «хуҗа»лары бар, «хәзинә» байлыгын бүлешә торган. Аларның да анда үз законнары, үзләренчә яшәү рәвешләре хөкем сөрә. Тора-бара мин, чүплек кешесе түгеллегемне аңлап, аннан китәргә мәҗбүр булдым. Исәп охранга булса да керергә иде. Берәү «эшкә алам…» дип вәгъдә дә итте. Нишләр тагы?

– Бирсен Ходай! – диде Гөлсем, теләктәшлек белдереп. – Эшли алганда эшләргә кирәк. Хәзер эшләп яшәүләре дә кыенлашты. Менә эшләп йөрим бит әле. Кызларыма да булышам, яшьләр белән бергә яшәгәч ару да түгел. «Әрәмтамак» дип уйлый күрмәсеннәр, дим.

– Ярый, ярый, апа, эшли алгач эшлә. Тик ятудан файда юк.

– Әйе шул.

– Авылдагы йортыгызны саттыгызмы?

Көтелмәгән сорау Гөлсемне сагайта төште, һәм ул җавап биргәнче як-ягына каранды да әйтте:

– Сатмадык, саткан ди! Без авылга ял саен кайтып-килеп йөрибез. Кияүнең үз машинасы бар… Гомер иткән нигеземне бер дә ташлыйсым килми. Кызым сорагач, балалар үстергәндә булышыйм инде дип кенә шәһәргә килгән идем.

Хәлим кабызган сигаретын тирән итеп суырды да, белдеклелек күрсәтергә теләпме, җитдиләнә төште.

– Авылдагы йортны ташларга ярамый, – диде. – Авылга, җиргә кайтыр вакытлар җитәр әле…

– Белмим инде, җитәр микән?

– Җитәр. Сау-сәламәт яшисе килгән адәмнәр бу турыда уйлана башладылар инде.

– И-и, хәзер авыл җирләре дә акчалы байлар кулына күчеп бара инде, – диде Гөлсем. – Эшсезлек кенә артты…

– Анысы шулай, әмма хуҗалар үз кешеләренә эшне кайда да таба. – Хәлимнең авызы ерылды. – Түрәнеке түрдә дигәндәй, үзләренеке кадерле, урысча әйткәндә «семейный подряд»…

Гөлсем: «Бу адәм, чыннан да, акылсыз кеше түгел, ахрысы», – дип уйларга мәҗбүр булды һәм Хәлимнән сорап куйды:

– Бу әкәмәтләр, сатыш-бүлешләрне әйтәм инде, бер бетәр микән?

Даһи Хәлим көлде.

– Беткән ди, кемнең нәфесе туйганы бар?.. Бер ашаган гел ашый… Көткәне көтә, ачтан үлгәнен дә белми.

– Бу гаделлек түгел инде?

– Түгел дә… Минемчә, дөреслекне табу кыен, аны бездән бик оста яшерәләр… Җаваплары бер: «Заманасы шундый…»

Гөлсемне җавап канәгатьләндермәде. «Нәрсә булган заманага? – дип уйлады ул. – Шул ук җир-сулар, һава… Шөкер, хәзер авыр эшләрне техника эшли. Нәрсә кирәк шул бар: аша, эч… Эшлисе килгәнгә эш бар. Ялкаулык кына артты. Замана шаукымына бирелгән күп кенә яшьләр эшләми трай тибеп йөргәнгә кем гаепле? Аның Хәерҗаны гел тир түгеп эшләде. Кеше хакына, кеше өлешенә кермәде. Беркемгә зыян да салмады. Киресенчә, изгелекләр генә кылды ул… Җир кадерен дә белде. Бүген Җир-ана кадерен белмәгәннәргә аның каргышы төшәр. Табигать тә бер дуласа дулый икән ул… Кая карама, җир сулышын буып, инеш-суларны бозып, чүплек баскан… Анда җыен шакшы, җыен агулы матдәләр… Моны мәнсезлек, акылсызлык дими нәрсә дисең? Бары тик азгынлыктан, тәрбиясезлектән килә ул… Замана шундый дип, теләсә нәрсә кыланырга ярыймыни?»

 

Гөлсем уйларыннан арынып тынып калды да кинәт кенә сорап куйды.

– Замана гел болай бара калса, бу тамашада Җир йөзен кем генә саклап калыр икән? Бердәнбер җиребезгә дә хөрмәт кирәктер ич инде?..

Конструктор Хәлим Гөлсемгә, иелгән башын күтәрми генә, каш астыннан сәерсенебрәк карый төште дә:

– Җиргә генә түгел, кемгә хөрмәт җиткәне бар?.. – диде һәм фикерен икенчегә борып алды. – Апай, сез авылда гомер иткәч, әле күп кенә нәрсәләрне, бәлки, белеп тә бетерми торгансыздыр. Хәер, хәзер авылда да бик алдатырга тырышмыйлар. Мин авыл тормышын да чамалыйм, шунда туып үскән кеше. Аннары гына шәһәргә килеп «адаштым», колхоздан качып. Дөрес, үз көчем белән институтка кердем, эшләдем… Хәзергеләрнең шактые, сер түгел, институтларга кайсы машина «бүләк» итеп, кайсы әти-әнисенең сыерын сатып керә. Янәсе, аның баласы укысын гына, диплом алсын. Андыйлардан нинди яхшы белгеч чыксын! Әле аларның чын-чынлап белем алуга да бик исләре китми. Диплом алгач, аны дәү әтисе яки белдекле әнисе барыбер «кеше» итә. Янә дә акча, танышлык белән, әлбәттә. Югары урыннарга да урнаштырырга тырыша. Аннары шул «дипломлы мокыт» акыллылар өстеннән идарә итә башлый. Һәм инде аңа синең белән мин кирәк булмаска да мөмкин. Ул үз туганыннан да йөз чөерергә мөмкин. Аны комсызлыгы, чикләнмәгән нәфесе һаман да шул акча артыннан кудырта. Бу – үзенә күрә бер психоз. Ул, наркотик капкандай, акча өстендә биергә дә әзер. Рухы бозык булыр, әхлагы ташка үлчим. Ник алай эшлисең дисәң, ул да сиңа: «Заманасы шундый…» – ди, урлавын белә. Чөнки ул кайбер түрәләрнең, чиновникларның урлаганын күреп үскән, миңа да ярый, дип уйлый. Шулай итеп, «Җәмгыять чире» аңа да йога. Менә эшләр нәрсәгә барып терәлә. Коррупция башында коррупционер утыра калганда, властьны «паралич» сугарга да мөмкин, диләр бит…

Аптырый калган Гөлсем сорады:

– Ул коррупционерларны нигә утыртмыйлар икән? – диде.

Хәлимнең җөйле кашы янә сәер генә уйнап алды.

– Үзара «бүлешә» белгәч, бер-беренә тимиләр инде, бүлешмәгәннәрен утырталар да…

Гөлсем, Хәлим сүзләрендә ниндидер хаклыкны сизеп, янә уйлана калды: «Болай булгач, бу тормышта тигезлек булырмы? – дип фаразлады. – Югыйсә һәркем урлашмый, таламый гына хәләл көче белән эшләгәнне алырга тиеш кана. Бу бит гаделсезлек. Закон дигәннәре һәркемгә бер булырга тиештер бит…» Аның шулай дип әйтәсе килде. Ахырдан болай дип кенә чикләнде:

– Тәртәгә типкән айгырны да авызлыклыйлар, – диде ул, Хәлим белән килешми.

– Аны кем авызлыкларга тиеш соң? – диде Хәлим. – Дилбегәне кем ычкындырган? Һәм ул кемнәр кулында булырга тиеш?

Гөлсем күзләрен акайтып тып-тын калды. Бу адәм куркыныч сүзләр сөйли бугай дип, ул як-ягына каранып алды. Аның бу халәтен Хәлим сизде. Сталин өрәгеннән сеңеп калган курку апаеңнан бүген дә чыгып бетмәгән икән. Хәлим көлемсерәде, сигаретын эскәмия тактасы кырыена басып сүндерде, аны җиргә ыргытырга базмады, торып чүп савытына илтеп салды. Аннары, Гөлсемгә карый-карый, аның янына якынрак килеп утырды. Гөлсем исә, әллә эчтән ятсынгандай, әллә аның «хуш исен» өнәп бетермәгәнгәме, ике арада бушлык калдырып, эскәмия читенәрәк шуыша төште һәм кубып китәргә базмый, тагын ни әйтер икән дип, Хәлимнең җавабын көтте. Никтер ташлап китә алмады, аны, бу ниндирәк кеше соң дигәндәй, янә дә сыныйсы итте. Нигә шушы яшендә урамда калган? Эчкәнме, бозылганмы? Хатыны белән нигә килешә алмаганнар? Үзе карап торырга чибәр дә, буйлы-сынлы, сөйләшүләре дә төпле күренә…

– «Айгырны да авызлыклыйлар…» дип, бик кызык кына әйттегез әле, – диде Хәлим, көттереп. – Авызлыклы атның дилбегәсен кулдан ычкындырсаң, ул чыгымлый, тибенә, тәртәгә керми. Ирек бирсәң, уйнаклап теләсә кая чаба, санламый башлый… Шулай бит? Атның дилбегәсе төпле, акыллы хуҗа кулында булырга һәм ул аны, минемчә, юлдан яздырмый, хәвеф-хәтәрсез генә алып барырга тиеш. Гаиләдә дә шулай: кемдер хуҗа була… Һәрхәлдә, минем кебек җебегән түгел… Мондый нәрсәләр идарә итүче түрәләргә дә карый… Кем ничек эшли ала, кем профессионал? Атны да, шәхси байлык артыннан куып, эштән чыгарырга ярамый… Аннары төрле хәбәрләрдән күреп, ишетеп торабыз, байлык артыннан куганнарга, күп акчалар үзләштергәннәргә кул бармаклары да җитми башлый, бер үк вакытта байның акчасы үзен саклап «эшкә» керешә, һәм ул аны әле затлы кәнәфигә дә китертеп утырта ала… Менә сез, апай, закон һәркемгә дә бер булырга тиеш, дисез. Анысы дөрес. Хәзер акча дигәнең кайбер закон сагында торганнарны да ымсындыра… Андыйлар ата каракларыңны да акларга мөмкин. Бөтен фаҗига менә шул коррупциядә… Коррупционерлар өчен акча төп инструментка әйләнгәч, кемнәргәдер киләчәгенә өмет белән карау кыенлаша башлый…

Чамасын сизми, артык сәясәткә бирелгән Хәлимгә Гөлсем, мин мондый нәрсәләрне белмим дигәндәй, эндәшмәде. Чыраен сытып уйга калган Хәлим конструктор булып эшләгән вакытларын һәм хуҗасы Табаевны исенә төшерде… Менә Табаев аңа эшлекле кыяфәттә күзлек астыннан гына карап ала. Ул: «Бу ачышың тагын да яхшырак синең, Хәлим Рифатович, – ди. – Бензинга экономия ясаган яңа карбюраторыңны ике куллап кабул итәрләр. Әлбәттә, мин дә хуплап кулымны куярмын… Бәлки, «соавтор булып» минем фамилияне дә бергә теркәрбез… Премиядән мәхрүм итмәм, ничек уйлыйсың?» Ул шулай бугазга басып сорагач, ничек хуҗаңа каршы киләсең? Җитмәсә, квартир чиратың җиткән… Килешмәсәң, «менә бераз көт әле» дип, чиратыңны артка чигереп куячак ул. Күп булды инде андый «соавторлыклар». Эшләгән эшләреңне шулай үзләштерә-үзләштерә, Табаев техник фәннәр докторы да булды. Тик минем уйлап табулар үземә әллә ни байлык китерә алмады…»

Ниһаять, Гөлсем үзе телгә килде:

– Акча дип шашалар инде анысы, – диде ул, Хәлимнең дә үзенчә дөрес сукалавы белән килешеп. – Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре шул…

Хәлим нәрсәнедер исенә төшереп көлемсерәп алды.

– Бездә бергә эшләгән Замир исемле бер абзый бар иде, – диде ул, сүз башлап. – Ул гел тегене-моны сорап нәчәлникләр бусагасын таптады. «Миңа бу нәрсә дә, теге нәрсә дә тиеш» дип йөри дә йөри бу. Берсендә нәчәлниге, аптыраткач, моңа туп-туры әйткән: «Фәлән Фәләнеч, беләсеңме, үгезгә күкәй тиеш, әмма аны печкәннәр икән бит… Безгә дә тиеш нәрсәләр күп булды, үтәп кенә бетермәделәр…» – дигән. Ул абзыйны хуҗасы шулай дип «печеп» чыгарган… Гадәттә, печкән үгезне озак асрамыйлар, билгеле инде, «законлаштырып», суеп ашыйлар…

Хәлим, әйткәннәрем дорфарак чыкты, болай кирәк түгел иде дип, кыенсынып, Гөлсемнең йөзенә карап алды. Гөлсем исә әллә аның бу чагыштыруыннан канәгать калды, әллә аны-моны сиздерәсе килмәде. Шушы тынлыкта Хәлим сиздерми генә Гөлсемгә карап сокланды: «Апаең яшьлегендә бик чибәр булган икән, – дип уйлады ул. – Хәзер дә матур, яшьлек төсләрен югалтмаган. Үзе гади дә күренә, йөзе ихлас ачык, карашлары мөлаем, сизгерлеге күзләреннән үк күренеп тора… Күрәсең, аңа да тормыш үз сабакларын укыткан. Сабыр була белгән. Мөгаен, алар ире белән бик бәхетле гомер кичергәннәрдер… Һәрхәлдә, безнең кебек түгел инде. Ул, минем исерек Мария кебек тукылдап: «Я так хочу, я так хочу…» – дип, барысын үзенчә итәргә тырышып, разбуй салмаган, дәгъвалашмаган… Әдәп саклый белгән, намуслы кеше икәнлеге күренеп тора…

Хәлим, узган тормышына кайтып, «Җүләр дә булганмын инде» дип, үз-үзен тиргәп алды. Үзенә бирелгән фатирны соңыннан хатын исеменә яздыртып, урамда калуына үкенде. Нишлисең, яшьлектә үзеңә тиңне сайларга акыл җитмәгән шул. Менә шушындый Гөлсем ишеләргә тап булган булсам, мин дә, бәлки, җәннәттәгечә оҗмах рәхәтләре кичереп яшәгән булыр идем югыйсә… Күңел күзе күрә белмәгән, күктә очып йөргән.

Гөлсем, үзенә төбәлгән карашны сизепме, үз фикерен белдерәсе итте.

– Хәзер, – диде ул, – булган үгезен дә, сыерын да «законлаштырып» суялар, сорап тормыйлар анысы.

– Шулай. Кул кулны юа, кул битне… – диде Хәлим, нәтиҗә ясап.

– Хәзер куркуны да белмиләр, – диде Гөлсем.

– Белгән ди, көт… Берәр хәерченең малае кесә телефонын урласа, аны төрмәгә илтеп тыгалар. Кемдер, миллионнарны урлап, чит илгә чыгып кача…

Гөлсем, алдагысын Алла белгән инде дигәндәй, авыр сулап куйды һәм:

– Нишлисең бит, – диде, үз эшенә кайтып. – Хәзер кешедә тәрбия дигән нәрсә бетеп барамы, аңламассың… Җыен чүп-чарны да теләсә кая ташлыйлар. Янган тәмәке төпчекләрен дә балконнан гына ыргыталар. Әле күршебезнең балконы чүт янмады… Машина йөртүчеләр дә тәмәке төпчекләрен чирттереп кенә теләсә кая ташлыйлар, урманда да янгын чыгар дип уйламыйлар… Әдәпсезлек инде.

Хәлим көрсенеп җавап бирде.

– Әдәпне бүген подвалга яшереп түбән төшерделәр, хәзер ничек күтәрергә белмиләр.

– Ул подъездларга җыештырырга керсәм, андагы шакшыны, оятсыз язуларны күреп тә шаклар катам, юып та бетерерлек түгел. Анда да шул ук тәмәке төпчекләре, сыра, аракы шешәләре аунап ята. Егетләре, кызлары, бергә җыелышып, ни генә кыланмый, төне буе чикылдашып чыгалар. Оятлары качкан, сүз әйтергә ярамый… Хәзер тузга язмаган тамашаларны карап күзәтергә генә калды. Оят булган, ярамаган нәрсәләрне дә телевизордан күрсәтеп, өйрәтеп торалар. Боларның бер чиге булырмы?

– Чиге? – диде Хәлим килешми. – Комсызлыкның чиге буламыни?

Гөлсем, сөйләшүләрнең күпкә китүен сизепме, вакытны шәйләде дә, «эшем кала» дип, урыныннан кубып китте, чүпләрне җыештырырга тотынды. Аннары күңеленнән янә иренә кайтып калды: «И-и, минем Хәерҗаным алтын кеше дә булган икән, – диде. – Бик тә тәртипле иде. Иртәрәк кенә китеп барды…

Ул, балалар бакчасы кырыена җиткәч, шунда үскән бер агач янында тукталды, тып-тын калып, яшеллеккә төренгән яфракларны күзәтте. Инде яфракларга көзге моңсулык иңгән. Әнә иртәрәк саргайган бер яфрак, талпына-талпына, җиргә төшеп килә. Гөлсем ихтыярсыздан: «Яфрак кадәрле бер гомер җилгә оча…» – дип, янә үзенең Хәерҗанын күз алдына китерде…

Бу вакыт Хәлим эскәмиядә утыра бирде. Никтер аңа, Гөлсем торып киткәч, күңелсезрәк булып та калды. Әйтерсең йөрәгендә өмет очкыннары менә-менә кабынып китәр төсле тоелды. Тик ул нигәдер Гөлсемгә җылы сүзләрен әйтә алмады. Әллә нигә, һич юкка, үз зарын, дөньяга булган карашларын белдерде. Кирәк идеме бу аңа? Тормыштагы яки кеше күңелендәге матурлыкны күреп, нигә әле аның үзен дә сөендермәскә? Югыйсә үзең яшәгән якты дөнья матурлыгына шатлана белергә дә кирәк бит! Узган тормышыңа каш җыерып караудан кемгә ни файда? Әйе, һәркем үзара сөйләшкәндә сынала. Хәзер ул минем турыда ни уйламас, тәүфыйксыз кеше булгандыр, дияргә мөмкин… Ә ул үзе тәүфыйклы, бар яктан да күркәм күренә, чибәрлеге дә бар…

Хәлим Гөлсемне күз алдына китереп үз хатыны Мария белән янәшә куеп, юри чагыштырып карады. Янәсе, син кайсын сайлар идең? Күңелең кемгә тартылыр, аякларың кем ягына атлар? Әлбәттә, ул, ике дә уйламыйча, Гөлсемне сайлар иде… Мариядән күңеле бизгән инде… Ирне ир дип санламый, төрле кимсетүләр, хәтта рәнҗетүләр хәттин ашты шул. Берсе дә истән чыкмый. Баштарак тормышлары ярыйсы гына башланып киткән күк иде. Әкренләп күңел кояшы сүнгәннән-сүнә барды. Моңа сәбәпләре дә туа торды. Аннары аның элек бергә йоклаган бүлмәгә керәсе килми башлады. Мариясе бүлмә стеналарына әти-әнисенең рәсемнәрен, бар булган тәреләрен, иконаларын элеп куйды. Янәсе, алар рухы янәшәсендә яшәсен, үзләрен гел искә төшереп торсын!.. Карават башында да тәре, аяк очларында да тәре. Барысы да күңелгә тиде, алар Хәлимне үз итмәгәндәй, чекерәеп «карап» торалар. Чекерәйгән Мария күзләрен дә хәтерләтәләр. «Нәрсәгә кирәк бу тәреләр?» – дип әйтсәң, һаман да бер сүз, дау: «Торсыннар!» – һәм бетте-китте… «Синең анда эшең юк…» Нигәдер Хәлим, күңелгә тигән ул сурәтләргә карагач, төннәр буе йоклый алмый чыга иде. Аптырагач, ул үзен «урыс малае» дип тә күз алдына китереп карады. Барыбер күңеле ятмады, тынычлыгы качты, сөймәс җанга әйләнеп калды ул. Бар булган тынгысызлыгы, тискәре хис-тойгылары җанында көчәйгәннән-көчәйде. Ахыр чиктә ул, психикасы бозылып, авыруга сабышудан да курыкты. Барыбер дә Мариясе аны төрлечә гаепләп орыша бирде, әйтмәгән сүзләре калмады. Хәтта берсендә «чаплашка» дип тә ычкындырды. Шуннан соң ул үзен түбәнсеткән бу сүзне күтәрә алмады. Ниһаять, үз «чанасына» утырмаганлыгын аңлап, өйдән чыгып ук китәргә мәҗбүр булды. Гәрчә ул шулчакта, үземә бер куыш табармын әле дип уйлаган иде, болай каңгырып йөрүләрен күз алдына да китермәде.

Эскәмиядә аптырап утырган Хәлим янә тәмәкесен кабызды. Тәмәке дә аның йөрәк януларын баса алмады, борчулары гел үзенекен итеп, әкрен генә эчтән көйдерде. Ул барысы өчен дә үзен генә гаепләде. Туганнарының: «Үзеңә тиң, үз кешеңне табарга тырыш», – дигән сүзләрен соңгарып кына аңлады. Инде дә шушы көнгә калгач, язмышыңа үпкәләүдән ни файда?..

Ярый әле ул бүген көтмәгәндә шушылай Гөлсем белән очрашты. Аңа аның тыйнак кына елмаеп куюлары ошап китте, ниндидер якынлык та сизеп, аңа карата хөрмәте артты… Эшчәнлеге, булганлыгы күренеп тора. Андый кеше белән бер сөйләшеп утырулары да ни тора!..

 

Хәлим тәмәкесен сүндерде дә Гөлсемгә карата туган уй-фикерләре белән рухланып алгандай итте, аннары торып, каршыдагы йортка таба китеп барды…

Бу вакыт Гөлсем үз подъездларын җыештырырга керешкән иде. Ул монда да шул ук тәртипсезлекләрне күрде. Тәмәке төпчекләре, шул ук буш шешәләр көтеп алды аны. Әле бер почмакта энәле шприцлар да аунап ята иде. Ул аларга, тотынырга шикләнеп, курка-курка гына үрелде. «Болары наркоманнар эше инде, – диде, ризасызлыгын белдереп. – Кешегә үлем китергән шушы зәхмәтне каян, кем уйлап чыгаргандыр?! Шуңа киртә куялмасыннар инде… Бу яшьләрне болай шашындырырга нигә кирәктер? Урман кистертсәләр, таудан таш чыгартсалар белерләр иде кирәген, азынмаслар иде… Аларга ни җитмәгән? Күрәсең, Хәлим белеп әйтә булыр, кемнәргәдер хәтта кешенең үлеме хисабына корылган бизнестан кергән төшемле акчалар җитмидер инде. Акча, байлык биетә үзләрен. Андый адәмнәргә кая ул кеше сәламәтлеге турында уйлау?! Кара инде, подъезд стенасына нинди генә әшәке, оятсыз сүзләр язмаганнар… Тәүфыйксызлар.

Гөлсем күңеленә, ак күбәләктәй очып килгәндәй, янә ире килеп керде. Һәм ул аңа карата бер үк сүзләрне тәкрарлады: «Әй, минем Хәерҗаным алтын кеше булган икән. Бик тә тәүфыйклы иде шул. Хәер, үзем дә тәүфыйгымда тордым… Заманына күрә ярлы яшәсәк тә, бик рәхәт гомер кичергәнбез икән…»

Ул шулай еш кына Хәерҗаны белән үткән гомерләрен сагына-сагына сөйләнде, яшьлекләренә кайта-кайта, истәлекле көннәрен исенә төшерде. Хәтерендә уянган хатирәләреннән, торып-торып, елмаеп та куйды.«Бер яраткан онытылмый икән…» – дип, янә дәртләнеп эшенә кереште.

Яныннан узып-китеп йөрүчеләр аңа: «Исәнме, Гөлсем апа! Алла ярдәм бирсен сиңа!» – дип, эчкерсезлек белән исәнләшеп тә узалар. Ул аларга да рәхмәт сүзләрен ирештерә.

Менә Гөлсем, эшен бетергәч, арган санын иркенләп турайткандай итте дә кызы яшәгән фатирга таба атлады. Шулвакыт ул никтер янә Даһи Хәлимне исенә төшерде. Ихтыярсыздан: «Иртәгә дә эскәмиягә килеп утырыр микән ул?» – дип уйлап куйды.

Чүплектә – алтын…

Даһи Хәлим чүплектә яшәгән чакта электәге танышы Әсгать белән һич уйламаганда очрашты. Алар заводта эшләгәндә икесе дә уйлап табучы, ягъни рационализаторлар буларак бер-берсен беләләр иде. Икесе дә, рационализаторлык эшләрен башкарып чыкканда, төрле каршылыкларга да очрадылар, шуңа да карамастан иҗади эшләрен дәвам иттеләр. Тора-бара, күпмедер вакытлар узгач, аларның хезмәт юллары икесе ике якка аерылды. Әсгать эшкә бүтән заводка китеп барган иде.

Әсгатьне эшендә күпләр сәеррәк кеше дип тә кабул иттеләр. Кая гына барып кермәсен, аны ишекләрдән куып-куып та чыгардылар. Янәсе, каян килгән уйлап табучы булсын ул! Йөри шунда… Шуның ише мыскыллы карашлар егетнең күңелен бик рәнҗетте. Гәрчә ул фәкать зарур эшләр өчен янып йөрсә дә. Ул барыбер яраткан шөгылен ташламады, аны дәвам итте, танылган уйлап табучы дәрәҗәсенә иреште. Күп кенә уйлап табу эшләрен Мәскәү тарафдарлары да кабул итте.

…Бервакыт Әсгать, әле Хәлим белән бергә эшләгән заводта самолёт моторының бер мөһим деталендә – телескопик втулкада чатнаулар хасил булганын белеп алды. Чатнау детальне термик эшкәртүдән соң күзәтелде. Моның сәбәбен ачыклый алмый тордылар. Инженер-технологлар ары чапты, бире чапты. Һаман да шул деталь тирәсендә кайнаштылар. Бу хәл училищедан бер үк вакытта лекальщик та, электрик та, токарь һөнәрләренә дә өйрәнеп эшкә килгән Әсгатьнең игътибарын җәлеп итте. Ул, кызыксынып, читтән генә карап йөрде, күзәтте. Тегеләр участоктан китеп баргач, токарь станогын туктатып, әлеге детальне кулына алып карады, технологиясе белән танышып чыкты, беренче карашка күзгә ташланырлык гаеп таба алмады.

Ә беркөнне ул югары ешлыктагы ток белән кыздырылган әлеге детальләргә озак карап торды. Шунда детальнең туксан градус ясап кырдырылган почмак очында пешкән кура җиләгедәй җете кызыллыкны – төс аермалыгын күреп алды. Деталь өслегендә ике төрле температура барлыкка килгән бит!.. Җылылык тигез таралмагач, деталь кинәт суынганда нишләп чатнамасын?! Ә деталь почмагын дуга ясап, радиус калдырып кырдырсак ничек булыр?

Һәм ул шулай эшләде дә. Брак детальдә тәҗрибә ясап карады. Чатнау булмагач, куанычыннан сикереп тә алды. Әмма фикерләрен әйтергә ашыкмады, янәсе, аның тәкъдимен үзләштереп куюлары да бар. Әлеге эше аның күңелен гел тынгысызлап торды. Һәм ул беркөнне түзмәде, баш инженер бүлмәсенә юл тотты. Ишек төбенә җиткәч, аны кызыл иренле, түшен күркәдәй киерә төшкән сәркатип ханым туктатты.

– Сез кая?

Әсгать югалып калмады.

– Миңа баш инженер кирәк иде, – диде.

Чегән егетедәй кара бөдрә чәчле, тәбәнәгрәк буйлы егеткә төбәлгән ханым чыраен сытып көлә төште һәм сорады:

– Син кайсы цехтан соң?

– Икенче цехтан, токарь Әхмәтҗанов булам.

– Йомышыгыз нинди?

– Эш буенча…

– Нинди эш?

Әсгать җавап бирмәде.

Эшлекле кыяфәттә сөйләшкән егеттә үҗәтлек сизгән ханым аның майга буялган, бер төймәсе өзелеп төшкән шакмаклы күлмәген үткер карашы белән ялт кына капшап узды да әйтте:

– Бездә баш инженерга эш буенча технологлар, начальниклар гына керә. Йомышыгызны мастерыңа әйтә аласың.

Әсгать кире чигенергә теләмәде.

– Минем эшем бракка чыгучы детальләр турында.

Ханым, бу нинди сәер кеше дигәндәй аңа карап:

– Баш инженер Мәскәү белән сөйләшә, – диде.

– Алайса көтәрмен…

Егетнең үҗәтлеге бик дәрәҗәле булып утырган сәркатипне буйсындырды һәм урыныннан торгызды. Ул, биек үкчәле туфлиләре белән тек-тек идән такталарын саный-саный, баш инженер бүлмәсенә узды һәм озак та тормый аннан әйләнеп тә чыкты.

– Бар, керегез…

Әсгать ике катлы ишекне ачып керүгә туктап калды.

– Тыңлыйм сезне, – диде, каш астыннан гына карап, түрдә киң өстәл артында ниндидер сызымнарга башын төрткән күзлекле абзый.

– Мин икенче цехта эшләнгән брак втулкалар турында сөйләргә кергән идем, – диде Әсгать, бераз уңайсызлык сизеп. – Гаеп-кыегын до нуля бетерә алам.

Баш инженер, ышаныр-ышанмас, сиздерми генә егетнең кыяфәтенә карап куйды.

– Сызымнарыгыз бармы? – диде.

– Бар.

– Кая?

– Мин аны БРИЗга (рационализаторлар һәм уйлап табучылар бюросы) тапшырдым. – Ул шикләнә төште. – Тик ул минем тәкъдим булып калсын иде…

Аның шушы сүзеннән соң баш инженерның сөмсере коелды, һәм ул сөйләшүне мәгънәсезгә санап кырт кисте, башы белән ишек ягына таба ишарәләде.

– Барыгыз, комачаулап йөрмәгез әле…

Аннары Әсгать тәкъдимен завод БРИЗыннан кире барып алды…

Көннәрдән бер көнне аның эчен пошырып йөргән тәкъдиме турындагы хат Мәскәүгә (Маленков исеменә, Партия Үзәк комитетына) китте. Бу эшкә Әсгатьне заводның баш бухгалтеры, үзен якын күреп йөргән Клавдия Ивановна этәрде. Ул җавапны бер атна көтте, ике. Тавыш-тын юк. Атна башында аңа мастер йөгереп килде һәм кабарына төшеп әйтте:

– Әхмәтҗанов! – диде. – Нәрсә эшләдең син? Үзәк комитетка нәрсә яздың? Хәзер шуны техсоветта тикшерәчәкләр. Миңа җәза бирергә мөмкиннәр…

– Сезнең монда ни катнашыгыз бар?

– Син – минем эшче… – диде мастер, җикеренә төшеп. – Табарлар сәбәбен, нәрсә карадың, диярләр… Юк, син кайтарып бир тәкъдимеңне…

Соңыннан, белгечләрне җыеп, заводның партком секретаре белән зур сөйләшү булгач, Әсгатьне, ниһаять, баш инженер үзе чакыртып алды…

Шул көннән башлап бер-бер артлы рационализаторлык тәкъдимнәрен бирде ул. Әсгать, сирәк-мирәк булса да, конструктор Хәлим белән очрашкалады, аны таный башлады, һәм алар очрашканда үзара исәнләшеп йөрделәр…

Ә көннәрдән бер көнне Әсгатьне бәла сагалап торган икән. Эшендә югары ешлыктагы ток белән эшләүче мич янында аны көтмәгәндә ток сукты, һәм ул шулвакыт баскычтан егылып төште… Аннары аның хәтереннән бер-бер артлы балачак мизгелләре йөгереп узды…

Әйтерсең алар әти-әниләре белән туган авыллары Күгәрченнән Монголиягә киткән җирләреннән кайтмаганнар… Әсгать монголча укый, җырлап та җибәрә. Мәктәптән кайтуга мәшгуль атлары янына ашкына, алар яныннан һич тә китәсе килми, аларны өзелеп ярата, аларга атланып, ялларын туздырып, дала киңлекләрендә оча. Чабып барган атының түшләреннән әйләнеп чыга. Төрле ат чабышларында беренче килә. Аңа инде кушамат та тагып өлгерәләр. «Рәхмәт, көдрә чегәнчек», диләр…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»