Читать книгу: «Саумы, Кояш!»

Шрифт:

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән…

Г. Тукай

1

– Чү!..

– Нәрсә?

– Кемдер килә түгелме?

Бакчалар артында җигүле ат янында торган ике кеше, сагаеп, төнге караңгылыкка колак салдылар.

Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Гүя бу шыксыз куе караңгы көзге төн үзенең бөтен авырлыгын җир өстенә салган да аңа иркенләп сулыш алырга да бирми. Бары тик башын иеп йокымсырап торган ат кына, көрсенгәндәй, авыр сулап куйгалый.

Баягы кеше тагын пышылдады:

– Аяк тавышлары ишетелгән кебек…

Чыннан да, кычыткан баскан читән буеннан кача-поса килүче берничә шәүлә күренде.

– Сезнекеләр бугай.

– Шулар…

Биш-алты яшьләр чамасындагы кыз бала җитәкләгән яшь кенә хатын, арба янына килеп җиткәч:

– Баланы кая утыртырбыз икән? – дип сорады.

– Менә монда…

Баланы талдан үрелгән әрҗә белән калайлары купкан иске сандык арасына батырып утырттылар. Әйберләр арасыннан аның кашларына кадәр төшереп бәйләнгән чуар яулыгы, елтыр күзләре генә күренә иде.

Ат хуҗасы ашыктыра башлады:

– Җәмәгать… кузгала торсак та ярардыр. Тиздән таң беленә башлар…

Баланы арбага күтәреп утырткан кеше:

– Хәзер, хәзер, знаком, – дип җавап кайтарды.

Тегесе исә аның саен үз сүзен куәтләде:

– Барыр җир ерак. Юлларның да рәте юк, тизрәк кузгалырга кирәк.

– Хәзер кузгалабыз. Тиз генә тагын бер әйләнеп киләм дә…

Шул арада арба янына көзге төн салкыныннан туңып бөрешкән бер карчык якынайды. Үрелеп баланы кулына алды.

– Йә бәбкәм!.. – Бүтән сүз әйтә алмады ул. Юка иреннәре көзән җыергандай тартышып куйды. Шунда ук ул күнегелгән хәрәкәт белән җиң очларын, тагын да аскарак тарта төшеп, күзе тирәсенә китерде…

Бала да әбисенә таба тартылды:

– Әби!.. Әби, дим, җылама…

– Юк, юк, бәбкәм, җыламыйм. – Карчык калтыранган куллары белән баланың яулыгын рәтләгәндәй итте. – Бәхетле бул, балакаем. Дәү үсеп кайт, яме! – Шунда ук әрнүле тавыш белән өстәп куйды: – Йа Раббым, рәхмәтеңнән ташлый күрмә! Нарасый бәхетеннән юлларыгыз уң булсын инде… – Карчык баланың әнисенә борылды да: – Миңлегөл килен… Оланның аягы ойый-нитә калса, такыррак урыннарда төшереп, бераз җәяүләт үзен. Ашыйсы килсә, икмәк әнә әрҗәдә… Ашъяулыкка төргән булыр. Көлчәләр дә шунда, өстә генә…

– Ярар, әнкәй…

Икесе дә тынып калдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, бирәсе киңәшләр инде бирелгән иде.

Ниһаять, тиз генә әйләнеп киләм дип китеп барган Сабирҗан да күренде. Кызу-кызу атлап олау янына килеп җитү белән, баядан бирле тынгысызланып торган ат хуҗасына әйтте:

– Ярар, знаком… Әйдә, хәерле сәгатьтә булсын. Кузгалсак та ярар. Бакчалар артыннанрак уз. Без хәзер куып җитәрбез.

Ат хуҗасы шуны гына көтеп тора иде. Билендәге путасын тагын да кысыбрак бәйләде дә ямаулы чикмән итәкләрен билбавына кыстырды, дилбегәне кулына алды. Башын игән хәлдә йокымсырап торган ат та, камыт-дугаларын шыгырдатып, авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.

Бу хәлне күргән карчык, ниндидер бәйләнешсез сүзләр тәкрарлап, арба кырыена иелеп төште…

– Йә әни, җитәр инде… – Сабирҗан әнисенә яңадан нидер сөйли, нидер аңлата башлады…

Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, ди бит. Картайган көнендә анага, бөтен өметләрен баглап, азап белән, тартып-сузып үстергән бердәнбер баласыннан аерылырга туры килә.

Шулай булды инде… Улы белән бергә читкә китү турында ишетергә дә теләмәде. «Атам-бабам туфрак булган җирдән беркая да китәсем юк. Яшәгән кадәр яшисем калмагандыр инде, күрше-күлән күземне йомдырып җирләр әле…» – диде ул.

Булдыра алган кадәр шауламаска тырышып: «На, на-а, мур кыргыры!..» – дип, дилбегәне тарткалый торгач, ат тәмам уянып, теләр-теләмәс кенә кузгалып китте…

Сабирҗан әнисенең җилкәсенә кулын куйды, аның күлмәге астыннан төртеп торган ябык гәүдәсен тоеп, күңеле әллә нишләп китте. Күз аллары томаланды, бугазына ниндидер төер тыгылды.

Ана җилкәсе! Кадерле дә, газиз дә ул.

Сабый чакларда без шул җилкәләргә башыбызны куеп йокыга киткәләгәнбез. Кайчандыр йомры, тыгыз, нык булганнар алар. Әмма балаларымны кеше итим, аякка бастырыйм, ди-ди, тормышның бөтен авырлыгын күтәрүдән әкренләп хәлсезләнәләр, юкаралар, зәгыйфьләнәләр…

– Ярар, әни… – диде Сабирҗан. – Бәхил бул! Хәер-фатихаңны бир дә…

– Мин, балакайларым, мең бәхил. Зинһар дип, ялынып сорыйм, балакайлар, инде анда саграк була күрегез… Ходай Тәгалә, саклаганны саклармын, дигән. Баланы үстерегез… Минем өчен борчылмагыз. Мине беркем дә җәберли алмас. Теге зобаниларның да кулы күтәрелмәс… Илдә чыпчык үлми, диләр. Күрше-күлән дә бөтенләй үк ташлап бетермәс әле…

Сабирҗан әнисен бүлде:

– Мин дә, әни, Ходай кушып, калада берәр эш юнәтү белән, ярдәм итәргә тырышырмын…

Саубуллашканда-хушлашканда вакыт дигән нәрсә тагын да кыскарган кебегрәк тоела. Гадәттә, иң кирәкле, иң әһәмиятле булып тоелган сүзләр әйтелмичә калучан була.

– Миңа әллә ни кирәкмәс инде, балакай. Кәфенлек-фәлән юнәтә алсаң, шул бик җиткән…

Карчык кабат тынып калды, көзән җыергандай тартышкан йөзен, яшьле күзләрен улына төбәде. Ә куллары, калтырана-калтырана, баласын сыйпыйлар иде.

– Барыгыз… Барыгыз, балакайларым!.. – диде ул ахыр чиктә. – Хәерле сәгатьләрдә генә булсын инде. Син дә, Миңлегөл килен, бәхетле бул. Рәхмәтләр яусын үзеңә. Киленем булдың, кимсетмәдең. Җәбер-золым түгел, авыр сүз дә ишетмәдем үзеңнән… Рәхмәтләр яусын…

Аерылыштылар…

Бераз киткәч, Сабирҗан артына әйләнеп карады. Әнисе читән буенда япа-ялгыз басып калды, төнге караңгылыкта ул шәүлә-күләгә сыман гына булып шәйләнә иде.

Берсеннән-берсе авыр уйлар биләп алды Сабирҗанның күңелен. Заманалар авыр. Кем белә, бәлки, тиз генә әйләнеп кайта да алмас. Кайтса да, әнисен күрә алмас… Кая инде ул күрү! Бәлки, каберен күрсәтүче дә табылмас…

Һәм алар шулай, ирле-хатынлы янәшә атлап, кайдадыр алда тонык кына шыгырдаган арба артыннан адымнарын тизләттеләр.

* * *

Түзәр чама калмаган иде инде.

Һәр туган яңа көн нинди бәла китерер икән дип көтеп яшәү тәмам теңкәләренә тиеп йончыткан иде.

Мондый хәл булды.

Бер-беренә тиеп торган Олы Карагай белән Кече Карагай авылларында күп еллардан бирле мулла булып торучы Садыйк хәзрәтнең бертуган энесе Гаделша байның Гәрәйхан атлы бердәнбер улы бар. Буйга җитеп, тәмам егет булган Гәрәйханның Кече Карагайда яшәүче Мәүлет атлы урта хәлле бер кешенең кызы Миңлегөлгә күзе төште. Баштарак бер дә алай әллә ни булыр төсле түгел иде. Егет тә тыйнак кына йөрде. Юк-юкта берәрсе килеп, Мәүлет абзыйга болай дип торган иде: «Син, Мәүлетхан туган, кызың Миңлегөлне кызыл билле перәнник белән кәнфит кенә ашатып үстергәнсеңдер, ахры. Күләгәсе теге Гаделшаларның малаена бик тә инде якты булып күренгән, ди. Тирә-юньдә дан тоткан байлар белән кода-кодагый булып куймагаең!..» Андый сүзләргә Мәүлет агай: «Җәяүленең атлыга кайчан юлдаш булганы бар соң?» – дип кенә җибәрә иде.

Егет егетлеген итте. Кайнар табигатьле булуы, кирелеге белән яманаты чыккан Гәрәйхан авылның куштан егетләре белән кыз тәрәзәсе яныннан берәр җыр ташлап киткәли торды:

 
Асламчы килгән урамга,
Аслык алыйм юрганга;
Син җаныйны ала калсам,
Куйлар суям туйларга…
 

Кыз чыннан да сылуның сылуы. Гәүдәсен төз тотып, ак тула оек, кәвеш киеп, чулпыларын чыңлатып суга төшүләрен күргән кешеләр, соклануларын яшерә алмыйча, аның артыннан: «Кара, кара әле!.. Атлауларын гына күр… Йөзеп бара диярсең. Каян килгән шулкадәр гүзәллек, нәзакәтлелек!» – дип сокланып кала иделәр.

Бик күпләр инде Миңлегөлне Гәрәйханга юрап сөйлиләр иде. Әмма Гаделша бай белән Садыйк хәзрәт бу турыда ишетергә дә теләмәделәр. «Андый кара мужик кызы нигә ул, безгә үз тиңнәребез – затлы кызлар да бетмәс әле», – дип әйткәннәр.

Шуны да өстәргә кирәк: бер бай малае гына түгел, авылның байтак егет-җиләне җан атып яшерен генә Миңлегөлне сөя иделәр. Шундыйларның берсе, Сабирҗан исемлесе, Мәүлет агайлардан нибары ике өй аша гына тора иде. Сабирҗан – урманда агач басып үтергән әтисе Закирҗан кебек үк юаш табигатьле, сабыр холыклы бер егет. Ул дәшми-тынмый гына күрше кызы Миңлегөл дип хыяллана. Йөрәген сызып, тынгысызлап торган яшерен өмет әкренләп аның бөтен барлыгын яулап алды. Әмма мәхәббәтен кызга сиздерү турында ул уйларга да батырчылык итми. Шулай да: «Кай җирем башкалардан ким соң минем?» – дип, кинәт кенә канатланып, җилпенеп куйган чаклары да булгалый иде.

Миңлегөлне күрми калган көне булмый иде аның. Кыз суга төшәсе вакытларда юк эшен бар итеп капка төбендә казынган булыр иде. Чулпыларын чыңлатып, өздереп-өздереп атлап килүче кызны күрү белән тураер иде дә: «Исәнме, Миңлегөл күрше!» – дип исәнләшер иде. Миңлегөл дә, җәһәт кенә яулык почмагы белән авыз тирәләрен каплый төшеп: «Саумы, Сабирҗан абый!» – дип узып китәр иде. Ә егет кыюрак булырга, кыз белән ягымлырак итеп сөйләшергә тырыша. Әмма кыюлыгы җитми, кайнар сүзләре яшерен мәхәббәте кебек үк әйтелми кала. Егет гел эчтән генә янып йөрде.

Баштарак ирешә алмаслык булып тоелып та, күңел түрендә озак йөреткәнгәме, хыял белән өметкә йөрәк ияләшә. Баштарак уйларга да кыймаган хыял, яхшы җиргә төшкән орлык кебек, тамыр җәя башлый. Шундый чакта кешедә кыюлык та, тәвәккәллек тә уяна. Ничектер, якты хыялны чыннан да тормышка ашырырга мөмкиндер төсле тоела башлый.

Сабирҗан да шундыйрак хәл кичерде. Әнисе бердәнбер улының кайнар мичтәге чырагач кебек күзгә күренеп көйрәвен бик тиз күрде. Ана күңеле сизүчән бит ул. «Баланы сагыш басты. Быел көзгә, Ходай кушып, башлы-күзле итеп кенә булса ярар иде», – дип, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды.

Беркөн Сабирҗан, әнисе суккан, кояш күзендә киптерелгән ак киндердән тегелгән яңа күлмәген, әтисенең төсе итеп саклаган түбәтәен киеп, урамга чыкты. Кызлар суга төшәр вакыт иде. Сабирҗан чишмә тавы тыкрыгына юнәлде. Менә «Кызлар сукмагы» дип аталган аулак тыкрык. Шуннан борыла-сырыла сукмак сузылган. Су буенда – чытырманланып үскән яшь таллык.

Шушы урында очрашып, егетләр-кызлар сүз куешалар, «Әлхат нисфылмөлякат кабул күрсәң – укып бак, кабул күрмәсәң – утка ат…» дип, яки турыдан-туры: «Сезки җанымның җанашы, кашымның карасы, бәгъремнең парәсе, күктәге йолдызым, судагы кондызым, бакчадагы былбылым…» – дип, купшы сүзләр белән чуарланган-чукланган хатлар бирешәләр. Бу бик сак, бик яшерен эшләнә. Моны Садыйк хәзрәтнең: «Һай, зобанилар! Тәмуг кисәүләре! Фиргавен, дәҗҗал токымнары!..» – дип җикеренеп кычкырынулары да, гөмбәз башлы мәчет таягы белән янавы да тыя алмый.

Сабирҗан да ул кичне күрше кызы, авылның күрке булган сылу Миңлегөлне шунда озак көтте. Таллыкка посып, бик күп кызларны күздән уздырды, әмма аның йөрәк парәсе күренмәде. Су буендагы таулар тезмәсе артыннан тулы ай калыкты. Тирә-як тәмам тынды. Шулчак кайдадыр тыкрык башында яңадан чиләк баулары шыгырдаган тавыш ишетелде. Яхшылабрак караса, ни күрсен: кызу-кызу атлап, ике кыз төшеп килә. Берсе – Миңлегөл…

Әмма егет яшеренгән җиреннән чыга алмады, богауланып куйгандай, баскан урынында торып калды. Менә инде кызлар аска, чишмәгә төшеп тә киттеләр. Аларның озын толымнарындагы чулпы тәңкәләре белән чиләкләре генә ай яктысында чагылып калды…

«Менешли туктатам… Туктатам булгач туктатам!..» – дип, үз-үзенә көч биреп торды егет.

Әнә кызлар инде менеп тә киләләр… Бөтенләй якынайдылар…

Сабирҗан инде күңел кошының ай нуры яктырткан йөзен, карлыгач канатыдай кыйгач кашларын аермачык күрде…

Кызлар узып китеп баралар…

Шулвакыт (каян килгәндер кыюлык) Сабирҗан яшеренгән җиреннән чыкты да, арттан килеп, Миңлегөлнең көянтәсеннән эләктереп алды.

Кыз бу көтелмәгән хәлдән кычкырып җибәрә язды.

– Ай, Сабирҗан абый… Син икәнсең… Йөрәгемне яра яздың ич, – диде ул акрын гына.

Егет тә телгә килде:

– Һай, Миңлегөл!.. Минем йөрәгем ярылып кына да калмады инде, йөрәгем чеп-чи җәрәхәткә әверелде… Син җәрәхәтләдең аны, Миңлегөл! Ишетәсеңме, Миңлегөл?! Шушы урында тиргәп ташла үземне. Эт итеп сүк… Югарыга очма, айны кочма, диген… Әйдә, ансыз да кителгән, ансыз да кимсетелгән йөрәгемне берьюлы челпәрәмә китер… Бүтән түзәр хәлем калмады…

Кыз йөрәге дә таш түгел бит. Күңел түреннән чыккан бу сүзләр үзенекен итте. Җитмәсә, мондый сүзләрне Миңлегөлнең беренче тапкыр гына ишетүе иде. Ул, нурлы күз карашларын яшерә төшеп, кызларга хас оялчан тыйнаклык белән:

– Алай димә, Сабирҗан абый… Нигә алай булсын? Сине нишләп тиргим, ди, мин… – диде.

Шушы ихластан әйтелгән сүзләрдән егет кыюланып китте. Дулкынланган хәлдә кызның көянтәсен ычкындырмыйча:

– Миңлегөл!.. Чиләк-көянтәңне бирче, мин күтәрим, – дип, күзләренә төбәп карады.

Кыз чын күңелдән көлде. Кабат бер тапкыр егетнең йөзенә керфекләрен сирпеп карап алды да, кызу-кызу атлап, иптәш кызы артыннан ашыкты.

Ул кичне Сабирҗаннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән! Канатланган килеш ул тау юлларын, болынлыкларны, су өстенә башларын игән таллар белән уралып алынган тын күл буйларын әйләнде – шатлык диңгезендә йөзде… Кайтышлый, соң булуга да карамастан, Миңлегөлләр тәрәзәсе яныннан җырлап узды:

 
Ястык тышкайларың парчалы,
Парчалары килсен иңеңә.
Буйларың зифа, йөзең сылу –
Ходай тап китерсең тиңеңә.
 
 
Һаваларда йолдыз бик сирәк,
Җидегән дә йолдыз бик кирәк.
Һай, синең дә кебек зифа-зирәк
Аналардан туар бик сирәк…
 

Ике-өч көн дә үтмәде, Сабирҗан күрше кызыннан җавап та алды. Җавабы нинди бит әле: үрмәле гөл чәчәге чигелгән ап-ак батист кулъяулык.

Шуннан башланды да инде.

«Ничек телим, шулай булыр», – дип, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән йөргән Гәрәйхан, моны сизеп, бик тиз өненә килде, Миңлегөлнең эзенә басып йөри башлады. Кызны очраткан саен, Сабирҗанны яманлады, мыскыл итте: «Әллә мине шул мүкләк Сабирҗанга алмаштырыр идеңме? – дип йөдәтте. – Юкка чытлыкланган булма. Әгәр дә телим икән, иртәгә-берсекөнгә үк минеке булачаксың. Сине генә түгел, атаң-бабаңны да, кардәш-ыруларыгызны да тез чүктерә алырлыгым бар. Бар тапкан-табынганыгыз бездән икәнлеген онытма… Мүкәләп йөрерсез, тегеләй!..» – дип янады.

Сабирҗанның бәхетенә күрә Миңлегөлнең әтисе Мәүлет агай үзенә бертөрле мәзәгрәк бәндә иде. «Без үзебез дә ярлы кеше, – диде ул. – Шуңа күрә өметебез алай зурдан түгел. Байлык бер айлык дигәндәй… Алтын аша да күз яше тама бит. Бәхет ул тигез, матур тормышлы кешеләрдә була. Әйдә, киләчәге хәерле булсын… – дип, яшьләрне кавыштырырга ризалыгын бирде дә куйды. Билгеле инде, Сабирҗанның әтисе мәрхүм Закирҗан белән заманында дус булуларын да искә төшерде: – Мүкләкнекеләр, юаш булсалар да, моңарчы кеше йөзенә кызыллык китермәделәр», – диде, сүзен очлап.

Шулай итеп, иҗаби-уңай кабул ителде, тавыш-тынсыз гына никах укытып, ике яшьне кавыштырдылар да куйдылар.

Тагын шуны гына әйтәсе кала: Садыйк хәзрәт үзе дә бу ярым яшерен никахны бик мәгъкуль күрде. Башы-күзе тонган кан туганы Гәрәйханның берәр ахмаклык эшләп ташлавыннан ул да бераз шүрли иде булса кирәк.

Аның алай уйлавы нигезсез түгел иде, әлбәттә. Шул ук төнне Гаделша байлар өендә җәнҗал чыккан, аталы-уллы пычакка пычак килгәннәр, имеш. Булса да булгандыр. Шул ук төнне Гәрәйханның, атка атланып: «Бүтән мине күрмәссез!..» – дип, җан-фәрманга чаптырып, авылдан чыгып киткәнен генә күреп калганнар. Чыннан да, суга ташлагандай юк булды бай малае…

Елдан артык вакыт үткәч кенә, егетнең кай якларга чыгып киткәнлеге ачыкланды. Башта Казанга, аннан инде, ниндидер карендәш тиешле абзасына ияреп, сәүдә эше белән Истанбул ягына ук чыгып киткән икән, дип сөйләнделәр…

Гаделша бай башта сер бирергә теләмәде. Имештер, улы зур сәфәргә аның ризалыгын, хәер-фатихасын алып чыгып киткән. Әмма үзе өйләнешеп матур гына тормыш корып җибәргән Сабирҗан белән Миңлегөлләрнең үзләрен генә түгел, бөтен нәсел-ыруларын рәхимсез җәберләргә кереште. Бу кансызлыкка бик күпләр хәйран калды.

Еллар үтте. Бик күп сулар акты.

Ниһаять, Гаделша бай да (ниндидер юллар белән) улын туган якларына кайтара алды…

Ул вакытта инде Сабирҗан белән Миңлегөлнең Гөлбану исемле биш-алты яшьләр чамасындагы кызлары бар иде.

Дөнья гизеп, тормышның ыгы-зыгысын күреп, чуерташтай шомарган Гәрәйханның Карагайга кайтып төшүе бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.

* * *

Миңлегөл кырдан, ялланып урак урган җиреннән кайтып килә иде. Каршы яктан өермә кебек тузан куптарып килүче бер җайдакны күреп алды.

Кыр уртасы. Якын-тирәдә бер генә җан иясе дә юк. Бераз якынлашкач, атлыны таныды: Гәрәйхан. Миңлегөл, җиңсәсенә төреп, иңбашына салган урагын җәһәт кенә кулына алды.

Ак күбеккә баткан атта чабып килгән Гәрәйхан, аның турына җитү белән, ияреннән сикереп төшеп, Миңлегөл каршысына килеп басты…

Беркавым тын тордылар. Бары тик атның гына еш-еш сулыш алуы һәм иелгәләп, авызлыкларын чыңлатып, камылга бөтерелеп үскән эт эчәгеләрен чемченүе ишетелеп куя.

Яулык чите белән йөзен яртылаш каплап өлгергән Миңлегөл, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, башын күтәрде. Әмма тешләрен кысып, чем-кара мыекларын зәһәр селкеткәләп, каш астыннан гына өздереп карап торган Гәрәйханның йөзен күрү белән, әйтер сүзен оныткандай, яңадан башын ияргә мәҗбүр булды. Мәрхәмәтсез иде бу караш, котыңны алырлык иде.

Сүзне Гәрәйхан башлады.

– Йә Миңлегөл!.. – диде ул. – Менә күр… Мин кайттым. Синең өчен, син дип кенә кайттым мин…

– Ни сөйлисең, Гәрәйхан абый?.. Мин бик күптән ир хатыны. Балабыз да бар…

– Беләм!.. Барысын да беләм. Миңа димәгәе, әллә нәрсәң булсын… Син барыбер минеке булачаксың. Үзең дә, балаң да…

Бу сүзләрдән соң Миңлегөл артка чигенеп куйды:

– Юк!.. Юк сүз сөйләмәсәңче, Гәрәйхан абый… Һичкайчан да алай булмаячак…

Тегесенең йөзенә ерткыч төсе керде:

– Юк! Барыбер мин дигәнчә булачак… – Аннары тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: – Аңла, Миңлегөл… Бары тик синең өчен генә кайттым мин. Ишетәсеңме?.. Синең өчен генә. Хәзер инде әти-әниләр дә, туган-тумачалар да каршы килмәс… – Гәрәйхан, ялынып-ялварып нәрсәдер сораган кебек, кулларын алга сузды. – Шуны аңла, Миңлегөл… Кабат уйлап кара! Синең бу аякларың чабата түгел, ә укалы читек кенә киячәк; нәфис гәүдәң бу сәләмә киндергә түгел, ә асыл парчаларга гына төреләчәк… Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. Аңла!.. Газиз башкайларымны әллә кайларга, диңгез артларына алып киткәндә дә оныта алмадым мин сине. Хыялларымда гел син генә булдың… Мин синең җавабыңны көтәм.

Миңлегөл дә соңгы сүзен әйтте:

– Юк, Гәрәйхан абый… Андый уйларны башыңа да китерәсе булма.

Тегесе аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Юкка киреләнеп маташма!.. Бернәрсә белән дә санашып тормам… Ишетәсеңме?.. Кан коелыр, күз яше түгелер. Кирәксә, бөтен нәсел-ыруыгызның тамырын корытырмын… Әмма мин дигәнчә булыр…

Миңлегөл Гәрәйханның бу шомлы сүзләрен тыңлап та бетермәде: «Юк, юк!..» – дип йөгерә-атлап, текә яр астына, олы юлга таба төшеп китте. Ул бары тик бай малаеның: «Алайса, тәкәббер җан, үзеңә үпкәлә! Көлегезне күккә очырырмын… Сез миннән теге дөньяга качып та котыла алмассыз!..» – дип янап кычкыруын гына ишетеп калды.

Миңлегөл Гәрәйханның төптән киселгән агач кебек килеп төшүен дә, күзләрен бер ноктага – бал кәрәзенә охшашлы сырлы чабата эзенә төбәп утыруын да, аннары кинәт шул урыннан камыл катыш коры туфракны кушучлап алуын да һәм, бармакларыннан кан качканчы йодрыгын кысып, кабат: «Көлегезне күккә очырырмын… Теге дөньяга да качып котыла алмассыз», – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап, учындагы туфракны төтенгә охшатып тузгытып утыруларын да күрмәде.

Ә Гәрәйхан сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Шуннан соң башланды инде хикмәтләр… Мәүлет агайның бакча артындагы сугарга дип әзерләп куйган арыш кибәне, ут кабып, кара көлгә әверелде. Ул да булмады, Сабирҗанның бөтен көчен салып, бурычларга бата-керә алган буаз танасы (инде сыерлы булабыз дип кенә торганда) көтүдә үлеп калды. Бар нәрсә корыды, өтәләнде. Дүрт-биш кенә бөртек тавыклары бар иде, кайсыдыр имансызы (кулы коргыры) аларга да агулы җим сибеп киткән. Кайсы кайда тәгәрәшеп үлделәр.

Билгеле, бәла-казалар моның белән генә чикләнмәде. Бераздан аларга эш бирүче дә калмады. Сабирҗан белән Миңлегөл эш эзләп күрше авылларга чыгып киткәли торган булдылар. Әмма, яман хәбәр озын аяклы дигәндәй, аларның Гаделша байларның дошманы икәнлеген белү белән, анда да тизрәк исәп-хисапны өзү ягын карыйлар иде.

Гәрәйханның үчегүеннән куркып, авылдашлары гына түгел, хәтта туган-тумачалары да: «Бәла-казадан башаяк, Ходаем, берүк, үзең сакла!» – дип, алар белән аралашудан читләшә башладылар. Исәнләшкәндә дә, берәрсе күреп калмадымы дигәндәй, алдына-артына каранып ала торган булдылар.

Ниһаять, Сабирҗанга «Сак бул, сине харап итәргә җыеналар» дигән шомлы сүз ишеттерделәр. Сабирҗан тынычлыгын җуйды, тормышының яме калмады. Һәр туган көн тагын нинди бәла китерер икән дип яшәү аны тәмам йончытты.

Беркөн шундый көтелмәгән хәл булды…

Төн иде. Өйалды ишеген эчтән бикләп, шуның өстенә тагын бастырык салып, тавыш-фәлән яхшырак ишетелсен өчен, өй ишеген ачык калдырып йокларга яттылар. Җан тынгысын җуйган Сабирҗан, нидер сизенгәндәй, байтак вакыт йокыга китә алмады. Болытлар арасында бер батып, бер калкып йөзгән ай да инде, түр яктан үтеп, ян тәрәзәгә карады. Нәкъ шулвакыт Сабирҗан бакча буендагы иске читәннең шытырдап куюын ишетеп калгандай булды. Кем булыр бу?.. Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Ул, бала янында йоклаган Миңлегөлен, әнисен уятмас өчен, сак кына торды да, сәке йөзлегенә сөяп куйган үткен балтасын алып, тиз генә өйалдына чыкты. Бакча ягыннан кемнеңдер бәрәңге сабакларын кыштырдатып, кача-поса якынлашканын ишетте…

Сабирҗан, тын да алмыйча, чолан ишеге янында катып калды. Төнге кунак бер бүрәнәсен генә кисеп ясалган чолан тәрәзәсе янына килде. Беркавым тын торды. Аннары шешә болкылдатып нәрсәдер агызганы, шунда ук шырпы сызганы ишетелде… Һәм кинәт шаулап яна башлаган утлы төргәк чолан тәрәзәсеннән эчке якка төште.

Сабирҗан җан ачысы белән: «Әй, нишләвегез бу?!» – дип кычкырып җибәрде. Һәм дөрләп торган ялкынны тиз генә сүндерде. Ул чолан тәрәзәсеннән тышка караганда, анда инде беркем юк, бары тик кемнеңдер бәрәңге сабакларын, кабак яфракларын яман кыштырдатып, абына-сөртенә йөгереп китеп баруы гына ишетелеп калды.

Ул төнне алар бүтән йокларга ятмадылар. Сабирҗан тавышына уянган карт әнисе, хатыны, хәтта нәни кызы Гөлбану да тавыш-тынсыз гына таңны каршыладылар. Ә иртәгесен Сабирҗан (кеше күзенә бик үк чалынмаска тырышып) ераграк авылларга эш эзләргә чыгып китте.

Йөреп-йөреп тә эш таба алмыйча, авылларына кире борылды. Кайтып җиттем дигәндә, зират арты юлында кинәт: «Иманыңны китер!..» – дип, ике кеше аның юлына каршы чыкты. Инде караңгы төшеп җиткән булса да, Сабирҗан таныды аларны. Берсе, озын буйлысы, кайчандыр ат урлап берьюлы ике-өч кабыргасын сындырткан, явызлыгы белән атаклы Козгын Әхмәте иде. Икенчесе – авыл куштаны, Гәрәйхан иярчене Кара Мисбах. Кәкре борынлы Козгын Әхмәтенең чапаны астыннан чукмар башлы бизмән тимере тырпаеп тора. Икесеннән дә бөркелеп аракы исе килә. Ләкин (Мүкләк кушаматы булса да) Сабирҗан алардан качмады, берни дә булмаган кыяфәт белән исәнлек-саулык сорашты. Җавап алмаса да, бердәнбер серен чишәр кешеләрне очраткандай, моң-зарын сөйләде, йөрәген ачты.

Гаҗәп хәл! Башта кашларын җимереп, усал ниятен тормышка ашырырга әзерләнгәндәй кара көеп торган Козгын Әхмәте әйтә салды:

– Беләбез, кем, Сабирҗан… Барысын да беләбез. Хәлең авыр… бик авыр… Бар, юлыңда бул, Сабирҗан… Син – безне, без сине күрмәдек… Юк, юк!.. Моннан түгел, ындыр артыннан әйләнеп кайт… Тик шуны бел: без булмасак, бүтән берәү башыңа җитәр… Иң яхшысы, тай син авылдан… Эзеңне себер. Ул сиңа барыбер көн күрсәтмәячәк… – Чукмар башлы бизмән тимерен билбавына батырыбрак куйды да өстәп әйтте: – Тик озакка сузма… Китәм дип сөйләнеп тә йөрмә. Тиз генә җыен да, син күр дә, мин күр…

Һәм Сабирҗаннар чыннан да китәргә дигән карарга килделәр. Ичмаса, җаннары тыныч булыр. Ни тапсалар, шуны ашарлар. Авыр булса да түзәрләр. Һәрхәлдә, моннан да яманы булмас дип уйладылар.

Читкә чыгып китүе дә алар уйлаганча җиңел булмады. Бар кадәр чүпрәк-чапракларын, иске-москыларын җыештырып, сәфәр чыгарга әзер дигәчтен дә әле пристаньга кадәр илтеп куярга ат таба алмыйча иза чиктеләр. Беркем дә атын бирергә теләмәде, һәркемнең «кичектергесез эше» табыла торды. Ә күрше Сәфәргали, алашасының лапас астында пошкырып торуына да карамастан: «Ат өйдә юк, күрше авылга өмәгә алып тордылар», – дип ялганлады. Аның каравы югары оч Әптери карт ачыктан-ачык әйтте: «Үпкәләмә, Сабирҗан энем… Үзең беләсең, без мужикның тормыш терәге – шул ат. Бирә алмыйм… Бигайбә!.. Ишеткәнсеңдер, Гәрәйхан: «Кем дә кем шуларга атын бирә, актык тапкыр җигүен белеп торсын. Ул ат пристаньнан кире кайтмаячак…» – дип янаган, ди.

Шулай итеп, Сабирҗан авылдан ат таба алу өметен тәмам җуйды. Җәяүләп, кул арбасына гына төялеп чыгып китәр иде, шактый ерак, юл да начарланды. Аннары хәтәр дә…

Сабирҗанның урыс алпавыты урманында стрелок булып хезмәт итүче Гыйлаҗи исемле танышы бар иде. Яшьтәш булсалар да, Сабирҗан аны ихтирам белән Гыйлаҗи абзый дип йөртә. Туган авылында ат таба алмагач, Сабирҗан шуны күреп сөйләште.

– Ишеттем, ишеттем, Сабирҗан туган. Барысын да ишеттем, – диде стрелок. – Ә якын-тирәдә ат-фәлән таба алырмын дип уйлама да. Күреп торасың, барысы да Гаделша байның үчегүеннән куркалар. Беркемнең дә алар белән ачылышлы буласы килми. Кешене дә гаепләп булмый: бөтен тапкан-табынганнары шулардан. Ә шулай да башыңны имә. Ат табарга үзем ярдәм итәрмен. Әзерләнеп тор. Бүген йә иртәгә төнлә ат булыр… Тик кара аны, беркем дә сизмәсен. Югыйсә юлларга гына түгел, һәр сукмакка тозак куярлар. Шуны бел, Сабирҗан туган: үтереп ташласалар да, беркем дә яклап маташмас. Үтерерләр дә, күмеп тә куярлар. Син дип артыңнан йөрүче табылмас. Заманасы шундый. Заманасы… Ярар, хәзергә хуш! Төнгә ат көт…

Гыйлаҗи сүзендә торды. Нәкъ төн урталарында бакча артына җигүле ат килеп туктады. Һәм менә алар юлда…


Бая бакчалар артыннан караганда кырда онытылып калган чүмәләләргә охшап күренгән өй-каралтылар, тиздән томан эчендә эрегәндәй, әкренләп күздән югалды… Җанга якын газиз авыл, туып үскән авыл артта калды.

Туып үскән җирләрдән җанны әрнетеп, бәгырь кылларын өзеп чыгып китүләре җиңел булмады. Тик нишләмәк кирәк, туган җирне чабата табанына ияртеп алып китеп булмый икән!

Үр менделәр, тау төштеләр. Сөлекле елгасы аша салынган, искереп свайлары какшап беткән күперне дә кичтеләр.

Баралар да баралар…

Куе томан.

Зур үзәнлек башланды. Томан тагын да куера төште. Су эченнән барган кебек баралар.

Бераздан юл буйларында агачлар очраштыргалый башлады. Алар тавыш-тынсыз гына томан эченнән калкып чыгалар да яңадан томан пәрдәсе эчендә югалып калалар. Ниһаять, тәмам изрәп, йокымсырап утырган көзге урманга җиттеләр. Урманга керделәр. Монда инде көпчәкләрнең җыелган яңгыр суларын күңелле генә чапырдатып узуы да, чокырлык җирләрдә арбаның бер яктан икенче якка янтаеп шыгырдап алулары да аермачык булып ишетелә башлады.

Мәет озата баралармыни, ник берсе-бер сүз дәшсен! Гүя тирә-якта хакимлек сөргән тынлыкны бозудан куркалар. Алда, дилбегә тотып, олаучы атлый. Чикмәненең терсәк-кесә тирәләрендә салынган ямаулары чагылып кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.

Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.

Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.

Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…

Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.

– Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.

Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:

– Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.

Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:

– Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?

Сабирҗан да көлеп куйды:

– Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.

– Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!..– Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…

– Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.

Бала кыяр-кыймас кына:

– Бану, – диде.

Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:

– Ничек, ничек?.. Бану диме?..

– Гөлбану, ди.

– Ә-ә!.. Гөлбану димени? Кара, исеме дә үзе кебек үк матур икән. Йә Гөлбану кызым, урман ошыймы сиңа? Матурмы? Ә?.. Син аны әле менә җәй көне күрсәң иде. Ул бихисап чәчәкләр… Ул җиләк дисеңме! Ул кошлар сайрый, күкеләр кычкыра… Ә хәзер әнә агачлар яфрак коя. Көз җитте… Көз көз инде ул! Беләсеңме, Гөлбану кызым, кайчандыр урман гел яшел көе генә торган, ди. Агачлар бер дә саргаймаган, яфракларын да коймаганнар, ди. Ә урман эче тулы алтын каурыйлы кошлар очып йөргән, ди… – Стрелок тавышын үзгәртә төшеп дәвам итте: – Әмма көннәрнең берендә урманга усал кешеләр килгәннәр дә алтын каурыйлы кошларны күреп атканнар, ди. Урман өстенә шул кошларның каннары тамган, алтын-сары каурыйлары коелган, ди… Менә шуннан бирле урман һәр көз саен алтын-сары, кызгылт-сары төскә керә торган булып калган, ди…

Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:

– Әнә синең дә мылтыгың бар ич…

Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.

– Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда ук мең дә берне белеп туа. Юк, Гөлбану кызым!.. Мылтыгым булса да, кошларга тимим мин. Менә бүре-фәлән очрый-нитә калса, анда инде икенче эш…

Бераздан әтисе белән теге көрән чикмән кигән мылтыклы абзый нәрсә турындадыр сөйләшеп арттарак калдылар. Ә Гөлбану, үрәчәдән башын иеп, көпчәкләрнең былчырак юлга тирән эз сызып тәгәрәвен карап барды. Атның тигәнәк белән төерләнеп беткән койрыгын карап бару туйдырган иде инде. Тәгәрмәчләрнең тәгәрәүләреннән дә бигрәк юлга коелган яфракларны үзенә ябыштырып өскә күтәрелүләрен, аннары яңадан аска таба төшеп китеп көпчәк астында калып юк булуларын карап бару кызык иде. Ә инде арба су җыелганрак урыннардан узганда, тәгәрмәчнең «көмеш балдагы» изрәгән балчыктан тәмам арынып, Гөлбануга елмайгандай ялтырап куя. Ләкин озакка түгел. Күлдәвектән чыгу белән, аңа яңадан балчык, ә балчыкка төрле-төрле төстәге яфраклар ябышалар… Гел дә гел иелеп аска карап барудан Гөлбануның муены арыды. Аннары, башын күтәреп, өскә күз салды. Анда шылт та итмичә йокымсырап утырган агач башлары… Яфраклары саргая башлаган. Гөлбану ирексездән әле бая гына мылтыклы абзый сөйләгән әкият турында уйлый башлады. Әнә бу агачка кош каурыйлары күбрәк төшкән… сап-сары булып утыра. Ә тегесендә әнә кызыл яфраклар да бар. Димәк, анысына алтын-сары кошларның каны тамган… Ай-һай, зур икән бу урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Әнә кайберләренең очлары биектә куе томан эченә кереп югалган. Бераздан югарыга карап бару да туйдырды. Гөлбану яңадан арба көпчәкләре өстенә иелде.

Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның уен аңлагандай, елмаеп әйтә: «Юк, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим…» Шулвакыт, ни булгандыр, кошларның алтын каурыйлары, бөтен күк йөзен каплап, кар бураны кебек тузгый башлый…

Гөлбану кинәт эт өргән тавышка уянып китте.

Урман күптән инде артта калган. Томан да таралган. Олау бер ярлы гына авыл урамыннан бара. Өйләренең каралтылары да күренми. «Нинди ямьсез авыл…» – дип уйлап куйды Гөлбану. Аның күзе манаралы зур гына биек бер таш йортка төште. Шунысы гаҗәп: манара башында кыйгач ай түгел, берничә урында аркылы-торкылы тимерләр генә тырпаеп тора.

– Әти, дим!.. Әти, – диде ул, шул таш йортка күрсәтеп. – Бу нәрсә? Мәчетме?..

– Юк, кызым, бу – чиркәү… Урыслар мәчете.

– Урыслар?!

– Әйе, кызым. Бу – урыс авылы.

Гөлбануның иң курыкканы урыс иде. Көйсезләнгән-киреләнгән чакларда әбисе һәрвакытта аңа: «Әнә урыс… урыс килә! Капчыгына салыр да китәр…» – дип куркыта торган иде.

Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. Әмма гаҗәп: ул кеше никтер аларга тимәде. Киресенчә, башындагы картузын салып, чак кына иелә төшеп, алар белән исәнләште. Гөлбануның әтисе дә, мылтыклы абзый да, кулларын болгап, елмаешып: «Здрастуй!..» – дип җавап кайтардылар. Гөлбану шунда, кара әле, урыслар кешегә тими икән лә. Әби юри әйткән, күрәсең, дип шаккатты.

Тик менә авылны чыгар алдыннан гына, яман тавышлы бик ямьсез бер эт бәйләнде аларга. Аның бер аягы чүпрәк кебек асылынып тора. Күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, арба артыннан иярде ул. Гүя арба тәгәрмәчләренең әйләнүе аның ачуын китерә, аны чиксез ярсыта иде.

«Әбәү, нинди әшәке, усал эт!..» – дип уйлап куйды Гөлбану.

Мылтыклы абзый иң элек:

– Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…

«Гарип этләр шулай усал була микәнни?» – дип уйлап куйды Гөлбану.

Шыксыз эт, өске иреннәрен күтәреп, тешләрен күрсәтеп, тагын бераз ярсыды да, барыбер арба көпчәкләрен әйләнүдән туктата алмавына төшенепме, теләр-теләмәс кенә алардан аерылып калды.

Эт тавышы тынгач, әтисе белән сакаллы абзыйның сүзләре дә аерымачык булып ишетелә башлады.

– Әйе!.. Ачлык бу тирәләрдән дә халыкны куган икән, – дип куйды Гөлбануның әтисе.

Аның көрсенеп әйткән бу сүзләрен ишеткәч, Гөлбану як-ягына каранып алды. Чыннан да, авыл буп-буш икән ич, бер генә кеше дә күренми. Як-якта тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылган, ишекләре йозаклы өйләр, буш йорт урыннары…

– Әйе, Сабирҗан туган! Заманаларның рәте-чираты калмады. Янгын чыккан урманнан киек качкан кебек, халык китә дә китә… Нишләмәк кирәк? Күрәләтә торып ачтан үләсе килми бит. Җан газиз ул. Ә бит бу елларга зур өметләр баглаганнар иде… Түрәләрне әйтүем: кыш көне шулай алпавыт утарына барып чыккан идем, йомыш белән. Ду китереп бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…

Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.

Сабирҗан кулын гына селтәде:

– Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…

Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:

– Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…

Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.

– Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…

Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:

– Бу изгелекләреңне үлгәндә дә онытасым юк, Гыйлаҗи абзый. Ходай кушып, юлларыбыз уңа калса, бер кайтырмын… Менә шунда барысы өчен дә бәхилләтермен…

– Ташласана! – диде урман каравылчысы, Сабирҗанның җилкәсенә кулын куеп. – Юк сүз сөйлисең. Нинди бәхилләтү ул. Кем әйтмешли, бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр дигәндәй… Юк белән ватылма. Тыныч бул. Әниеңнең дә хәлен белешкәләп торырмын… – Аннары тагын өстәде: – Хак, бу турыда белә-нитә калсалар, миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Минем бит мулла-мунтагайлар белән мөгамәлә бик чамалы. Мәчеттән читләшә, һаман кяферләр арасында, фәлән-төгән дип, каргап кына торалар…

Миңлегөл дә яулык чите белән авызын каплап, тартынып кына сүзгә кушылды.

– Бик зур… бик зур рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйлаҗи абзый! – дип өстәп куйды.

– Тыныч булыгыз! Сез әле яшьләр. Киләчәгегез алда. Башыгыз исән-сау булса югалмассыз… Әти мәрхүм, авылда бер бәрәкәт булса, кала җирендә кырык бәрәкәт, ди торган иде. Ярар, хуш иттек! Син, кем, Сабирҗан туган, фатир тапкалаганчы, әйткәнемчә, шул Нурмиларга туктап торырсың… – Аннары ул ат хуҗасына мөрәҗәгать итте: – Син, кем, бүген Матвейда кунарсың инде. Ә иртәгә, Ходай кушып юлыгыз уң булса, өйлә вакытларында пристаньга да барып җитәрсез. Анда инде Казанга!..

Юлчылар яңадан кузгалып киттеләр.

Барасы юллар озын. Озынлыгыннан да бигрәк билгесез, маяксыз. Билгесез юл хәтәр! Нәрсә көтә алда әлеге мосафирларны?

Олау, көзге яңгырлардан изрәгән юлга тирән эзләр сызып, һаман алга тәгәрәде. Моңарчы бөтен дөньяны туган авылы хәтле генә дип уйлаган Гөлбану өчен бу юл бик кызык, бик гыйбрәтле булды. Гүя бу юл Гөлбануга: «Менә, балакай, күр! Дөнья шундый зур ул, чиксез киң ул. Үр артында үр, офык артында офык…» – дип төшендерергә тели иде…

2

Менә алар пароходта инде. Кеше биеклегендәге галәмәт зур мичкәләр өстендә утырып баралар. Алар янында гына, бөтен пароходны дер селкетеп, биниһая зур көпчәкләр, ялтыравыклы машиналар әйләнә. Гөлбану, мичкә өстенә басып, югарыдагы машина мае катыш җылы һава бөркелгән тар тәрәзәдән хәйран булып шул машиналарга карап бара.

Аннары әтисе белән бергә пароходны йөреп чыктылар. Ай-һай, зур икән ул пароход дигән нәрсә. Үзе биек, ике катлы. Тик алар өске катка менмәделәр, әтисе: «Анда керергә ярамый, кызым. Анда байлар гына бара…» – диде.

Хәер, өске катка күтәрелмәсәләр дә, пароходның кызыклы урыннары болай да күп икән. Түбәндә, аларның аяк астында гына су шаулый, сикереп кайнап тора. Пароходның урта бер җирендә, аста, канатлары белән шапы-шопы суга бәрә-бәрә, иләмсез зур көпчәк әйләнә. Шул тәгәрмәчкә озак карап торгач, Гөлбануның башы да әйләнә башлады.

Әнә бик-бик киң елга, әнә яшькелт сызык кына булып яр буйлары күренә. Якыннан гына гудок биреп башка пароходлар узып китә. Пароходтан калышмыйча кычкырына-кычкырына, акчарлаклар оча…

Шулвакыт кемдер «Тиздән Казан» дигән хәбәр салды. Кешеләр, ыгы-зыгы килеп, әйберләрен җыя, әзерләнә башладылар.

Тик Гөлбануның әтисе белән әнисе генә, вакытсызрак төшелә икән, дип көрсенеп куйдылар.

Аның каравы Гөлбану куанып бетә алмады. Казанны тизрәк күрәсе килә иде аның.

Казан!..

Гаҗәп тә түгел. Гөлбануның бит инде авылда вакытта ук Казан турында күп тапкырлар ишеткәләгәне бар. «Теге яки бу кеше Казанда булган икән, фәлән кеше Казан кадәр Казанга барырга җыена икән» дигән сүзләрен еш ишетергә туры килде аңа. Әйтерсең лә Казанда булу үзе генә дә сүз белән аңлатып булмый торган зур куаныч, бик әһәмиятле нәрсә иде. Их, тизрәк күрәсе иде шул Казанны.

Аннары нәрсә булгандыр, Гөлбану хәтерләми: әнисенең тезләренә башын куеп йокыга киткән. Казанга җиткәнне сизмичә дә калган.

Төш аралаш әнисенең:

– Кызым!.. Кызым, дим. Тор… Килеп җиттек… Әйберләребез авыр. Сиңа тәпи-тәпи чыгарга туры килер, – дигән сүзләрен ишеткәч уяныр-уянмас сорап куйды:

– Кая килеп җиттек?..

– Казанга…

– Казанга?

Гөлбану ялт торып утырып, күзләрен ачып җибәрүгә каушап калды. Тирә-якны ут алганмыни? Хәйран-тамаша… Ыгы-зыгы… Шау-шу. Якында гына башка пароходлар кычкыра. Төтен-сөрем…

Каяндыр астан пошкырып пар чыккангамы, Гөлбануга кинәт шомлы булып китте. Әнисенең итәгенә ике куллап ябышты. Баш өстендә – кемнеңдер авыр капчыгы. Берни күрер хәл юк. Кемдер атлаган саен тезе белән аның янтыгына бәрә. Каяндыр бик ерактан килгән кебек булып әнисенең тавышы ишетелә:

– Кызым!.. Аягыңны күтәребрәк атла, абынма…

Ниндидер сыгылмалы басмалардан уздылар. Курыкты Гөлбану, өне алынды. Ярга чыккач кына, иркен сулыш алгандай булды. Караса, алларында бик биек, бик киң баскыч. Шул баскычтан күтәрелә башладылар. Бераздан киң мәйданга килеп чыктылар… Хәйран-тамаша ачылды Гөлбануның күз алдында. Каршыда да, зур мәйданның як-ягында да – таштан салынган икешәр катлы өйләр. Тәрәзәләреннән мул булып яктылык бөрки.

Җиңел тарантаска җигелгән атлар дагалы тояклары белән таш мәйданнан чак-чок узып кына торалар. Һәркайсына кешеләр утырган, каядыр ашыгалар. Җәяүле кешеләр дә күп монда. Алар да каядыр кабалана.

Әтисе бик белдекле кыяфәт белән: «Менә Усия шушы була инде…» – дип, аларны зур гына бер бина янына алып китте. Халыкның бер кереп, бер чыгып йөрүеннән бер генә минутка да ябылып тормаган ишектән эчкә үттеләр дә читтәрәк буш урын табып урнаштылар. Әтисе:

– Әйберләргә күз-колак була күрегез… – дип, урамга чыгып китте.

Гөлбану сандык өстенә бөгәрләнеп, җайлап ятарга да өлгермәде, чиксез куанычлы хәбәр ишеткәндәй, әтисе йөгереп керде:

– Әйдәгез!.. Тиз булыгыз… Гыйлаҗи абзый әйткән теге безгә кирәк Нурмины белгән кешене очраттым. Аты да бар. Илтеп үк куярмын, ди…

Алар яңадан атта баралар. Бу юлы инде кала урамыннан. Киң урамның як-ягында – икешәр-өчәр катлы зур-зур йортлар. Бер дә иге-чиге юктыр кебек аларның. Сирәк-мирәк кенә биек-биек торбалар да очраштыргалый. Шул торбалардан, дулкынлана-дулкынлана, кара төтен бөркелә. Нәкъ әбисе сөйләгән аждаһалар кебек, һавага бөтерелә-бөтерелә таралалар алар.

«Казан дигәннәре шушы икән инде», – дип уйлап куйды Гөлбану.

Тик, гөнаһ шомлыгы, ат белән барганда, муены арып биштәргә борынын төртеп торган иде, тагын йокыга кителгән. Ничек булгандыр, ул кадәресен хәтерләми инде.

Хәзер исә Гөлбану ниндидер ят, кысан бүлмәдә уянып күзен ачты. Кайчан килделәр соң алар монда?

Шулчак коточкыч калын тавыш белән нидер үкерә башлады. Гөлбану сискәнеп куйды.

Әтисе таныш булмаган бер агай белән мич янында тыныч кына сөйләшеп утыра. Гөлбануның каршында сәке дисәң сәке түгел, үзе агачтан эшләнгән биек ятак өстендә, чәчләрен тузгытып, бер бәләкәй кыз утыра. Кулында – чүпрәк-чапрак. Әллә инде курчагы да бар шунда?.. Хуҗаларның кызыдыр, күрәсең… Димәк, алар теге мылтыклы стрелок агай әйткән кешеләргә килеп тә җиткәннәр.

Ә әнисе кайда икән соң?

Гөлбану шулай дип уйларга да өлгермәде, баягы шыксыз тавыш, ниндидер яман хәбәр салгандай, яңадан үкерә башлады…

Бу юлы инде Гөлбануның сабырлыгы җитмәде, өстенә япкан иске бишмәтне селтәп ташлады да торып утырды.

– Әти!.. Әти, дим. Нәрсә ул үкерә?..

Бүлмәдәгеләрнең барысы да аның ягына борылдылар. Елмаештылар. Әтисе белән янәшә утырган кеше:

– Гудок ул, үскәнем, гудок, – дип әйтте.

– Нәрсә соң ул?..

– Завод гудогы. Завод шулай кычкырып кешеләрне эшкә чакыра.

– Гел дә гел шулай кычкырамы ул?

– Гел дә гел шулай кычкыра, – диде абый кеше. – Заводлар берничә… Һәркайсы кычкыра. Һәркайсының үз тавышы бар. Иртә дә кычкыралар, кичен дә кычкыралар, төннәрен дә кычкыралар. Заводта бит көндезен дә, төннәрен дә эшлиләр…

Гөлбануның әнисе белән хуҗа хатын – җыелмаган урын өстендә утырган кызның әнисе – Хәмдия апа кайтып керде. Кемнедер эзләп барган булганнар, тик юллары гына уңмаган, кирәк кешене күрә алмыйча борылып кайтканнар.

Хәмдия апа җәһәт кенә өстендәге иске бишмәтен салып элде дә шунда ук җитез хәрәкәтләр белән ятак янына килде.

– Кая, Халидә кызым, урынны җыеп куйыйм. Әйдә, идәндә утырып тор.

Гөлбану хәйран калырлык нәрсә күрде: кыз йөри белми икән ләбаса! Йөрү түгел, үзе генә идәнгә дә төшә алмый икән. Халидәнең аяклары коры чыра агачы кебек ябык, хәрәкәтсез асылынып торалар иде.

Бераздан әнисе Гөлбануны тышка алып чыкты. Шулвакыт ул әнисенә мең төрле сорау биреп өлгерде:

– Әни… Әни, дим. Завод кайда була ул?

– Әнә… Әнә бу якка кара. Биек торбаларыннан төтен чыгып тора бит. Шулар инде.

– Әни… Әни, дим. Теге кызның аягы ник алай?

– Тумыштан шулай булган.

– Әни… Әни, дим…

Әнисенең түземлеге бетте, ахрысы, кырыс кына бүлеп куйды:

– Җитте инде! Җитте…

Әнисе ни өчен ачулана торгандыр, Гөлбану аңламады. Ә аның өчен һәрнәрсә кызык. Ул байтак кына хәйран-тамаша кылып, як-ягына каранып торды. Өйгә һич кенә дә керәсе килмәде. Тирә-якта – бер-берсенә елышып утырган нәни һәм олы йортлар. Тәрәзәләренең дә бер дә исәбе-хисабы юк, санап бетергесез…

Гөлбанулар да шундый озын, күп тәрәзәле өйләрнең берсендә туктаганнар икән. Тик алар туктаган кысан бүлмәнең тәрәзәсе, ни өчендер, бер генә иде.

Шулай итеп, нәни кыз Гөлбану өчен яңа тормыш башланды.

* * *

– Бану… Бану, дим. Чыкма, минем белән уйна инде. Менә курчакны да сиңа биреп торам…

Халидәнең шулай өзгәләнеп ялваруына да карамастан, Гөлбануның өйдә утырасы килмәде.

Үч иткән кебек, әти-әниләре дә өйдә юк. Менә атна була инде, эш эзлиләр. Әмма таба алганнары юк әле.

Ярый ла, Халидәнең әтисе эшли. Кайдадыр төннәрен каравыл тора. Хәер, ул да акча аз төшә дип зарлана. Ә Халидәнең әнисе Хәмдия апа кемнәргәдер барып кер юа, өй җыештыра. Кичә генә әле ул Гөлбану әнисен дә үзенә ияртте. Кемнәргәдер юрган сырганнар. Ә кичен, бәхет кошы тоткандай куанышып, якты йөз белән кайтып керделәр. Кулларында – күпереп пешкән бербөтен ак күмәч. Кайтып керүгә, Халидә белән Гөлбануга берәр телем кисеп тә бирделәр. Тәмле дә булды соң! Кичен, әтиләре кайткач, чәй янында тагын берәр сынык өлеш чыгардылар. Их, бу кешеләр гел юрган гына сырдырып торсыннар икән!

Бүген менә ашыйсы килүенә түзәр чама калмады. Күмәч түгел, каткан икмәк сыныгы да юк. Җитмәсә, күңелсез тагын. Халидә белән уйнау да туйдырды. Йөри дә белми бит! Бергә-бергә урамга чыгарлар, шәһәр күреп йөрерләр иде.

Шундый уйлар белән Гөлбану әкрен генә ишекне ачты, борынын гына чыгарып, коридорга күз салды. Баш-башындагы тәрәзәләре яртылаш ябылган озын коридор бөтенләй буш иде. Гөлбану кыяр-кыймас кына коридорга чыкты… Шулай да ишек катыннан китәргә шүрләде ул. Адашуың бар… Әнә бит никадәр ишек… Җитмәсә, барысы да бертөсле. Эзлә аннары…

Гөлбану үз бүлмәләренең ишегенә аркасы белән терәлеп утырды. Ара-тирә кешеләр үткәләп тора яки бер ишектән чыгалар да икенчесенә кереп китәләр. Менә күрше бүлмәдән ду килеп бер кыз белән ике малай атылып чыктылар. Нәрсәдер бүлешә алмаганнар булса кирәк. Чыр-чу килеп түрдәге тәрәзә янында тартыша тордылар. Әмма кыз җитезрәк тә, көчлерәк тә икән, җәнҗал чыгуның сәбәпчесе булган ниндидер тәти аның кулында иде инде. Бу тавышка бүтән бүлмәләрдән дә балалар йөгереп чыктылар һәм Гөлбануны күреп алдылар…

Иң элек аның янына теге усал кыз йөгереп килде. Чәчләре тузгыган, үзе яланаяк. Ишеккә аркасы белән терәлеп утырган Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде дә:

– Как тебя зовут? – дип сорады.

Бер кәлимә русча белмәгән Гөлбану бу кыз, мөгаен, теге яман үкереп кешеләрне эшкә чакыра торган завод турында сорый торгандыр инде дип уйлады һәм шунда ук, завод гудогы кебек сузып: «У-у-у!» – дип кычкырып та җибәрде.

Яннарына җыелырга өлгергән сәләмә киемле малай-шалай, пумала башлы кызчыклар тәгәрәшеп көлә башладылар. Кемдер ул булып кабат улап күрсәтте. Яңадан көлештеләр. Алгы ике теше төшкән, каешланып беткән түбәтәй кигән малай, эче катып көлә-көлә:

– Их, тиле!.. Галя бит, синең исемең ничек, дип сорый, – диде.

Әлеге кызның исеме Галя икән. Гөлбану да исемен әйтте. Барак балалары белән танышу шулай башланып китте.

Икенче көнне дә Гөлбану янына беренче булып Галя йөгереп килде. Ямаулы күлмәк итәге эченә үзенең каралып беткән чандыр тезләрен яшереп, Гөлбану каршына чүгәләп утырды да ямауга охшап торган кесәсеннән бармак башы кадәрле зур бер мәрҗән чыгарды.

Гөлбануның да сер бирәсе килмәде. Бишмәт кесәсендә шомарып беткән орчык ташы бар иде. Шуны чыгарды. Галяның күзе дүрт булды. Икесе дә телләрен шартлатып, бер-берсенең уенчыгын макташтылар, аннары бергә уйнадылар. Берничә көннән соң, аяк астын катыра төшкәч, Гөлбану, үзе кебек балаларга ияреп, барактан да чыгып йөри башлады.

Күбрәк Галя белән йөрде ул. Көннәрнең берендә Казан суы буена да барып чыктылар алар. Алар яши торган барактан әллә ни ерак түгел иде ул. Аңа тау өстендә үзе бер шәһәр кебек торган ак Кремльне күрсәттеләр. Эчендә башы белән күкләргә тигән биек Сөембикә манарасы да бар икән.

Ул көнне алар зур-зур йортлар тезелешеп утырган, шулай ук чамадан тыш зур, тоташ пыяла тәрәзәле кибетләр тулы таш җәелгән киң урамнарда озак йөрделәр.

Гөлбану өчен боларның барысы да яңа, барысы да хәйран итәрлек иде. Галканың гына исе китми. Кулларын иске бишмәт җиңнәренә тыккан да бернәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәт белән гамьсез генә йөри бирә.

Ә бит карый калсаң, хәйран булырлык нәрсәләр бик күп монда. Кешеләрне генә күр син… Алар шундый күпләр, урыны-урыны белән ерып үтәрлек түгел. Урамның уртасыннан җиңел тарантасларга җигелгән атлылар әледән-әле үтеп торалар. Тояклары астында таш чакы-чокы итеп кала. Һәр тарантаста берсеннән-берсе әйбәтрәк киенгән кешеләр утыра… Кайберләренең хәтта яннарында этләре дә бар. Шундый акыллы, шундый юашлар, зур түрә кебек олысымак тыныч кына утырып баралар.

Соңыннан хәтта Галканы да гаҗәпләндерерлек бер хәл булды. Алар кайту ягына борылганнар иде инде. Кайбер олы йортларның чамадан тыш зур ишекләре өстендә утлар да кабынды. Тоташ пыялалы тәрәзәләреннән яктылык бөркелеп торган биек өй янында Галя туктап калды. Нәрсәдер әйтеп, өске катка, һәркайсы басу капкасы кадәрле тәрәзәләргә бармагы белән төртеп күрсәтте. Аннан бик көчле музыка авазы ишетелә иде.

Шулвакыт киң мәрмәр баскыч төбенә як-ягына фонарьлар куелган, бик яхшы ябылмалы җиңел тарантаска җигелгән пар ат килеп җитте. Атлары ап-ак, биеп кенә торалар, тотып тыярлык түгел. Кучер, бөтенләй диярлек артка авышып, бар көченә дилбегәләрен тартып, көч-хәл белән туктатты аларны…

Шуны гына көтеп торган кебек, зур ишекләр үзләреннән-үзләре як-якка ачылып та киттеләр. Аннан ак перчаткалар кигән, киемнәре дә алтын ука белән каелган кешеләр йөгереп чыктылар, тарантасның баскычын төшереп, ишеген ачтылар.

Аннан башына каурыйлы эшләпә кигән сылу хатын-кыз төште. Төште дә, уңга-сулга күз дә салмыйча, киң итеп ачылган ишектән кереп тә китте. Бертөсле итеп киенгән теге ак перчаткалы кешеләр, кереп киткән сылуга карарга курыккандай, башларын иеп калдылар…

– Барыня… – диде Галя бик белдекле кыяфәт белән.

Шул көннән башлап, Гөлбану Казанны икегә бүлде. «Безнең Казан» дип ул үзләре торган тәбәнәк бараклар, иске алачыклар һәм сәләмә киемле, ябык чырайлы кешеләр яшәгән бистәне атады.

Икенчесе – Зур Казан!

«Зур Казан»ны күреп кайткач, «үз Казаны» бигрәк тә ямьсез булып күренде Гөлбануга. Алар яши торган урам аеруча шыксыз. Тирә-як гел сазлык, чүп-чар өеме, түзә алмаслык сасы… Күгәргән калайлар, вак-төяк такталар белән ямаштырылган алачык-сарайлар, тәбәнәк бараклар…

Гөлбану, эштән кайтучыларны күргәч, алар артыннан кызыгып карап тора, эх, минем әти дә тизрәк эш тапса иде, дип уйлап кала.

Әмма Гөлбану шунысына аптырый: бу эштән кайтучылар ник шундый күңелсезләр икән? Берсе дә елмаймый ичмаса! Йөзләре чытык, кыяфәтләре кырыс. Әйтерсең кемдер аларның хәтерен калдырган, кемдер җәберләгән, кыерсыткан аларны. Нигә алай икән ул?

Ә Гөлбануның әтисе әле һаман эш таба алмыйча иза чигә. Шулай әтисенең кәефе кырылып кайткан көннәрнең берендә Гөлбану әйтә салды:

– Әти… Әти, дим. Әнә бит завод эшкә чакырып акыра. Син дә бар…

Нурми агай кеткелдәп көлеп җибәрде:

– И-и бала, бала!.. Ул бит шулай үкереп үз эшчеләрен генә чакыра.

Гөлбану төшенеп җитә алмады:

– Ә аның үз эшчеләре нинди була соң?

– Менә минем кебек, әтиең кебек…

– Алайса, ник сезне чакырмый?

– Урын юк, диләр…

Үзенә карата булган игътибардан тәмам канатланып киткән Гөлбануга җитә калды:

– Шундый бәләкәймени ул завод? Тавышы әнә бит нинди… зур!

– Завод зур да бит… Әмма безнең кебекләр дә күп шул.

– Күп түгел ич. Сез икәү генә: әти дә син…

Яңадан көлешеп алдылар. Нурми агай җитдиләнә төшеп өстәде:

– Эх, Гөлбану сеңлем! Безнең кебек эшсезләр, җирсез-сусыз хәерчеләр белән дөнья тулы хәзер. Көннән-көн ишәя барабыз… – Аннары инде Гөлбанудан бигрәк өлкәннәр ягына борыла төшеп сөйләнә башлады: – Нинди афәт галәмәтедер бу… Әнә Мәскәү тикле Мәскәүдә халык ачлыктан чебен урынына кырыла башлаган, ди. Белмим, нәрсә белән бетәр бу хикмәт?!

* * *

Үзенең зәмһәрир салкыннары белән кыш та килеп җитте. Гөлбануның әтисе соңгы көннәрдә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кайтмыйча, эш эзли, әмма һаман таба алганы юк әле. Үч иткән кебек, ниндидер язуы да җитми, ди. Ахыр чиктә алар, күрше баракта яшәүче исерек Сәмигулла абзый белән икәүләп, берсе балта, икенчесе култык астына чыптага төргән пила кыстырып, утын кистерүче эзләп иртән таңнан чыгып китәләр… Анда да эш әзерләп куймаган икән аларга. Күп вакытта тәмам туңып-өшеп, кәефсезләнеп кайтып керә әтисе.

Андый вакытларда Гөлбану бик кызгана әтисен. Үлеп-үлеп ашыйсы килсә дә түзә, ипи сорап йөдәтми.

Кайчакларда әтисе елмаеп, көр күңел белән кайта. Димәк, юлы уңган… Өстәл өстенә тегермән ташыдай зур күмәч тә кайтып утыра. Андый көнне өй эче бәйрәм төсе ала. Тик андый көннәр сирәк, бик сирәк була шул.

Гөлбану әнисен дә бик кызгана. Әле дә ярый соңгы вакытларда аңа эш табылып тора: шуңа шөкрана кылып туя алмыйлар. «Тамагың үтәр…» дип, әнисе Гөлбануны да иярткәли.

Менә ярым караңгы, тәбәнәк түшәмле подвал. Тау-тау итеп керләр өелгән. Плитә өстендәге бакларда селте суы. Алардан пар бөркелеп тора. Штукатуркасы кубып беткән кара-кучкыл стеналар тәмам изрәгән, буй-буй эз калдырып су агып тора. Әнисе зур тагаракта кер юа…

Гөлбану әнисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп утыра. Менә әнисе, тураеп, күбекле кул сырты белән чәчен сыпырып алгалый. Тагарагындагы пычрак суны алыштырганда, «Ал-ла-а!..» дип, билен турайта алмыйча тора… Андый чакларда Гөлбануның аңа булышасы, барып кер юышасы килә.

Бик арыган чакларда Гөлбану кер өемнәре өстендә утыра-утыра да шунда ук бөгәрләнеп яткан хәлдә йокыга китә. Ниһаять, аны әнисе уята: аларны бераз капкалап алырга чакыралар…

Бу минутларны Гөлбану түземсезлек белән көтеп ала. Алларына савыт белән аш, берәр сынык ипи китереп куялар… Әллә инде бик тәмле булганга, Гөлбану туймыйчарак кала. Җитмәсә, әнисе дә алларына куелган ипи телемнәренең берәрсен, бусы әтиеңә булыр дип, чүпрәк кисәгенә төреп, алъяпкыч изүенә тыгып куя.

Ашаганнан соң, әнисе яңадан эшкә керешә, Гөлбануның башында төрле уйлар кайный, «Ник болай?» дигән сораулар туа. Өске катта торучы, әле генә аларны ашаткан кешеләр керләрен ник үзләре юмыйлар икән?.. Байлар булгангадыр инде. Ишек ачылып ябылган арада, Гөлбану түрге олы бүлмәләр эченә күз салып хәйран калган иде: андагы җиһаз, андагы байлык… Керсәң әйләнеп чыгасың килмәс! Көзгеләренең биеклегенә игътибар ит: түшәмнән идәнгә кадәр бит!..

3

Алар бүген дә Печән базары почмагына иртәнге намаз вакытында ук килделәр. Эш көтеп торучылар, гадәттә, шушында, зур гына ике катлы таш кибет ышыгына җыелалар иде.

Хәзергә беркем дә юк әле. Тынга кабарлык чатнама суык чыңлап тора. Морҗалардан чыккан төтен багана булып туп-туры өскә күтәрелә. Иксез-чиксез күп төтен баганалары бөтен кала өстен чуарлаган.

Бераздан атлылар да күренә башлады. Калага утын, печән сатарга килүче авыл кешеләре. Арык атларны бәс каплаган. Танауларыннан бу бөркелә. Авыр йөк төягән чаналарның шыгырдавы әллә кайларга яңгырап ишетелә.

– Шактый күп киләләр. Ходай кушса, бәлки, бүген буш кайтмабыз… – диде стена буенда бөрешеп торган Сәмигулла абзый.

– Белмим инде… – диде Сабирҗан. Аның тавышы төшенке, өметсез иде.

Гаҗәп тә түгел, ике көн инде менә аркылыны буйга алып салырлык та эш таба алганнары юк. Үч иткән кебек, кары да яумады бит аның…

Кар явуның ике төрле уңай ягы бар: беренчедән, аз-маз эш булгалый, икенчедән, көн сына, җылынып киткәндәй була.

Ул арада берәм-берәм базарга килүчеләр дә күренә башлады. Сабирҗан олаулар туктый торган якны әйләнеп килергә булды: шунда, утын сатулашкан җирдә, берәрсе белән кисү турында килешеп булмасмы дип йөри ул.

Юк, булмады. Ул яңадан стена буена әйләнеп килгәндә, лом, пычкы кебек нәрсәләр тоткан тагын берничә кеше җыелып өлгергән иде. Барысы да нәкъ Сабирҗан, Сәмигулла абзый кебек дүрт күз белән эш көтүче ярлы-ябагай… Төрле милләт кешеләре бар монда. Көн дә очрашып торганга, алар бер-берсен беләләр. Сабирҗан да, килеп җитү белән:

– Исән-имин генә яшәп ятышмы? – дип сәлам бирде. Аның сәламен ачлыктан тәмам сырхау кыяфәтенә кергән һәм сирәгәйгән сакалы аша сары яңак сөякләре беленеп торган өлкән яшьтәге чуваш карты алды:

– Әлегә арупыз…

Сабирҗан теттереп татарча сөйләшә торган әлеге чуваш картын кабат күздән кичерде. Бигрәк тә бетәшкән, бичаракай. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. Йөз-чырае һәрвакыттагыча чытык. Болай да чаларган сакал-мыегын мул булып бәс сарган. Тәмам алҗыган-өшәнгән кыяфәттә. Бөкресе чыккан. Ачлыктан ачы нәрсә юк шул. Борыныннан тотсаң җаны чыгарга торса да, эшкә һәвәс үзе. Бер эшне дә үгиләми. Берничә тапкыр Сабирҗан аны үзенә кулдаш итеп тә алгалаган иде. Тикмәгә генә, нәрсәдер өмет иткәндәй, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, Сабирҗан ягына караштырып алмыйдыр…

Сабирҗан, башкаларга да ишетелерлек итеп, үзләренең беренче булып килүләрен кисәтеп куюны кирәк тапты. Ышан син аларга! Илдә илле, берсеннән-берсе җилле дигәндәй, араларында битләрен арттан юганнары да булмас димә…

Яктырды. Хәзер инде базар эче мәш килә. Тик бу фәкыйрьләр янына килеп эш тәкъдим итүче генә юк. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, чыптага яки анда иске капчыкка төргән пычкысын стенага сөяп куя да, үзара шаярышып алгандай итәләр. Берсе әнә, сикеренгәләп (берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә, ди бит), ботларына шап-шоп куллары белән суккалый, үзе, янындагы иптәшләрен көлдерү нияте беләндер инде, фәлсәфә саткан була:

– Ходай Тәгалә булган нәрсәңне уртаклашырга, бүлешергә кушкан. Ә байлар, әнә дөм чукрак кебек, ул сүзләрне колакларына да элмиләр… Димәк, алар Ходай Тәгаләгә каршы баралар булып чыга. Алай икән, үзләренә үпкәләсеннәр, акыртып таларга кирәк чукынмышларны…

Көтә-көтә тәкате беткән Сабирҗан, Сәмигулла абзыйны чират сакларга калдырып, үзе яңадан утын олаулары рәтенә китеп барды. Утын алганнарның алдына да йөгереп чыккалап карады. Юк, һаман да бер үк җавап: кирәкмәс…

Инде нишләргә? Бүген дә шулай коры килеп буш кайтырлармы?

Шулай ут йотып, пошаманланып торган арада, кемдер җиңелчә генә аның җиңенә кагылды. Өстенә кайтарма якалы әйбәт пальто, каракүл бүрек, аягына кунычын кайтарып куйган Кукмара пимасы кигән бу кеше беренче булып үзе сүз катты:

– Нәрсә, агай-эне… Эш эзлисеңме әллә?

Теле белән генә түгел, ымы-ишарәсе, бөтен әгъзалары белән берьюлы җавап кайтарды Сабирҗан:

– Ыһы!.. – диде ул, шатланып.

– Әйдә, алайса. Менә утын алган идем…

Сабирҗан, ни дигәнен үзе дә белешмичә, бер үк сүзләрне тәкрарлап куйды:

– Рәхмәт!.. Рәхмәтләр генә яусын инде…

– Иптәшең бармы?

– Бар, бар!..

– Тиз бул, чакыр… Минем олау менә шунысы.

Берничә минуттан Сабирҗан белән Сәмигулла абзый шылтырап торган коры каен утыны төягән зур гына олау артыннан баралар иде инде.

Эшкә яллаучының өе базардан әллә ни ерак түгел икән, ике-өч урам үтү белән килеп тә җиттеләр. Йөкне бушатып, утынлыктан кузланы алып чыктылар, аны селкенмәслек итеп боз чукып ныгыттылар һәм, бисмиллаларын әйтеп, пычкыны җырлата да башладылар.

Хуҗа ике көн инде мичкә ягылмаганын әйтеп, хәзер үк берәр кочак утын әзерләп бирергә кушты.

– Хәзер була!.. – диде Сабирҗан, әле генә киселгән беренче пүләннәрне шунда ук яра башлап.

Хуҗаның базарда ук «агай-эне» дип эндәшүе, хәзер дә бик гади, ничектер үз иткәндәй сөйләшүе Сабирҗанга бик ошады. Бар әле дөньяда яхшы кешеләр, дип уйлап куйды ул.

Беркадәр яргач, Сәмигулла абзый тәмәке көйрәтә калды, Сабирҗан утынны мул бер кочак итеп җыеп алды да хуҗа кереп киткән ишеккә юнәлде.

– Ярармы? – диде ул, өй ишеген яртылаш ачып.

– Әйдә, әйдә, агай-эне! – Хуҗа урыннан ук купты.

Сабирҗан кергәндә, ул ике-өч кеше белән өстәл янында чәй эчеп утыра иде.

– Хәзер, иптәшләр… Башта өйне җылытып җибәрик әле, – диде ул, Сабирҗанга таба атлап.

– Хафаланмагыз, – диде Сабирҗан, утынын мич буена җайлап кына бушатып. – Үзем генә ягып җибәрәм… Мич юллыгы моннанмы?

– Әйе…

– Хәзер гөлт иттерәбез аны.

– Алайса, рәхмәт, дус кеше…

Сабирҗан, итәкләрен җилфердәтеп җибәреп, эчке кесәсеннән җәһәт кенә чалгы пәкесен чыгарды. Чаж-чож китереп чыра телде. Каен тузы йолыккалады. Шул арада әңгәмәләре өзелеп калган кунакларны сүзгә чакыргандай итеп, үзалдына сөйләнеп алды:

– Һай, утыны ла утыны! Каен булса да чырагачка гына тотарсың, билләһи…

Мичкә ут төртте. Морҗаның тартуы әйбәт икән, шунда ук гөрләп, ялкынланып яна да башлады. Сабирҗан түрдә, өстәл тирәсендә утыручыларга күз төшереп алды. Хуҗа белән бергә санасаң – дүртәү алар. Гаҗәп: кай җирләре беләндер бер-берсенә охшаганнар. Чәчләре җиткән. Һәркайсында – ак яка. Салкын бүлмәдә озак утырганнан булса кирәк, җилкәләренә җылы пальтоларын салганнар. Алларында – ясап куйган чәйләре. Тик нигәдер берсе дә эчми…

Өй эче дә башка байларныкы кебек түгел. Кыйммәтле келәмнәр дә, елкылдап торган җиһазлар да, алтынланган шәмаилләр дә юк. Стенадагы шүрлектә дә, түрдәге өстәл өстендә дә тау-тау итеп китаплар өелгән.

Укымышлы кешеләргә охшаган, дип уйлап куйды Сабирҗан, хуҗага кабат күз салып. Тик никтер бик чандыр гәүдәле, йөзе саргайган, әмма күзләрендә рухи көч һәм дәрт күренеп тора иде.

Алар үзара җанланып сөйләшәләр. Берсе, ни өчендер кызып китеп, кулындагы газетага суккалап:

– Күр инде, ә! Тагын ничә мастерскойны япканнар, – диде. – Бу бит – яңадан күпме кеше эшсез калды дигән сүз.

«Әйе-е, – дип уйлап куйды Сабирҗан кабат. – Болар бер дә башка байлар кебек түгел, безнең ише кешегә җирәнеп карамыйлар. Башкаларның бусагасы аша атлап керә-нитә калсаң, бу сукбай берәр нәрсәне суга күрмәсен тагын дигәндәй, шикләнеп, керүчене күздән яздырмаска тырышалар. Ә болар әнә эшсез калган кешеләрне жәлләп сөйлиләр».

Сабирҗан тагын колак салыбрак тыңларга кереште. Тыңламаслык та түгел, бит нинди хикмәтле сүзләр сөйлиләр. Арадан берсе – башкаларга караганда бөтенрәк, ыспайрак киенгәне – искитмәле гыйбрәтле сүз башлады. Ниндидер Ульянов атлы бер кешене, имештер, Себергә сөргенгә җибәрелгән урыннан срогын тутырып кайтса да, хатыны белән бергә торырга рөхсәт итмиләр, имештер, икесе ике калада яшәргә мәҗбүрләр… Сабирҗан ирексездән: «Безнең тормыш ялкыны сүнгән тәмуг кебек, әнә анда кемнәргәдер, хәтта никахлы хатыны белән бергә яшәргә дә ирек бирмиләр, ди. Нинди генә бәхетсез кешеләр юк бу фани дөньяда!..» – дип уйлап куйды.

Сабирҗан тагын колак сала. Сүз һаман да шул кеше турында бара. Хатыны белән торырга рөхсәт итмәү бер хәл, ул кешегә әле тагы үзе теләгән җирдә, үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмиләр икән. Тәгаен гади генә кеше түгелдер, берәр бик-бик зур җинаятьчедер, югыйсә кешене шулкадәр җәбер-золым белән интектерергә мөмкинме соң, дип, үзенчә нәтиҗә ясагандай итте Сабирҗан.

Сүз һаман да шул бик яман эзәрлекләнүче кеше турында бара. Ниһаять, күпне күргән, утлар-сулар кичкән, шул бик тә инде үткен кешенең ахыр чиктә качып котылуы турында ишеткәч, Сабирҗан иркен сулыш алып, эченнән генә куанып куйды.

Ул арада мич дөрләп яна башлады. Сабирҗан тагын ике-өч пүлән өстәде дә:

– Менә… Булды да, – дип чыгып китәргә кузгалды.

Әле генә күргән кебек барысы да аның ягына борылдылар.

– Рәхмәт, дус кеше! – диде өй хуҗасы. – Кара әле, әллә берәр чынаяк чәй эчеп аласыңмы?

Сабирҗан чәйгә бөтенләй исе китмәгән кыяфәт белән:

– Юк, юк! Рәхмәт яусын. Кая ул чәйләп тору. Эш көтә анда… – диде.

Нәкъ хуҗа кебек итеп якалы пальтосын иңенә салып утырган икенче кеше:

– Агай-эне… үзең кайсы якныкы буласың? – дип сорады.

Сабирҗан кайдан икәнлеген әйтте.

– Ә авылдан ник китәргә булдың соң?

Бу четерекле сорауга да Сабирҗан бернинди икеләнүсез җавап кайтарды:

– Җан асрарлык та рәт калмагач киттек инде…

– Хәзер бит калада да сосып куймаган…

– Анысы шулай, безнең ишегә кайда да бер инде хәзер.

Сүзне хуҗа түгәрәкләде:

– Әйе! Халыкның хәле чамадан тыш авырайды. Бөтен Рәсәй ачлыктан интегә…

Сабирҗан чыкканда, исерекбаш Сәмигулла абзыйның кызыл танавы күгелҗемләнә башлаган иде инде.

– Нәрсә туңдыңмы? – дип сорап куйды Сабирҗан.

– Булды бераз.

– Җылыныйк, алайса…

Эшли-эшли эчләренә бераз җылы кергәч, хуҗа күпме бирер икән дип сөйләнеп киттеләр. Сәмигулла абзыйның нәфесе зур: бер илле тиен чамасы тамызса, шәп булыр иде, дип хыялланды.

– Кырык-кырык биш тиен дә бик ярап торыр иде әле, – диде Сабирҗан, пычкыны тагын да җиллерәк тарта төшеп.

– Алай гына бирер… Теге безнең таныш чувашка ярган өчен сажинына утызар тиеннән түләгәннәр.

Тындылар.

Пычкы күңелле генә үз көен көйли. Пүлән артыннан пүлән тәгәрәп төшеп кенә тора…

Сәмигулла абзыйның дәртләнеп эшләгән Сабирҗан белән беррәттән тартырга җегәре җитми, бик тиз хәлдән тая. Тәмәке көйрәтеп алуны сылтау итеп әледән-әле хәл җыярга туктый. Ул туктады дип, Сабирҗан кул кушырып тормый, кискән пүләннәрен яра башлый.

Җилле эшли ул. Калын-калын пүләннәр аның балтасы астында, җитлеккән карбыз кебек шартлап ярылып, як-якка очып кына торалар.

Яңадан кисә башладылар. Һәркемнең үз уе…

Яшерен-батырын түгел, Сабирҗан да илле тиен чамасы өмет итә иде. Алай булган тәкъдирдә, егерме бишәр тиен дигән сүз бит ул. Кайтышлый ук дүрт-биш кадак икмәк, ярты кадак шикәр алыр иде. Белмәссең, бәлки, берәр әчмүшкә чәйлек тә калыр…

Сукырның бар теләге: ике күз дигәндәй, Сәмигулла абзыйның үз хыялы:

– Кайтышлый ук берәр штоф төшерәм… Тәнгә бераз хәл керсен әле… – диде ул, тәмәке төпчеген пычкы чүбе өстенә ташлап.

Утынны кисеп бетергәч, чак кына хәл алдылар да, Сабирҗан ярырга кереште, Сәмигулла абзый, утынлыкка ташып, әрдәнәгә өйде.

Ниһаять, эш бетте. Кузла яңадан үз урынына утынлыкка кереп утырды. Пычкы чүбен бер читкә себереп өеп куйдылар.

Сабирҗан кереп хуҗаны алып чыкты.

– Коры тоткансыз. Булдыргансыз, – дип, сөйләнә-сөйләнә, хуҗа утынлыкка керде. Бармак тыккысыз тыгыз итеп өелгән әрдәнәне күрде. Ялланучыларның эше күңеленә бик хуш килде, ахрысы. Шунда ук кесәсеннән портмоне чыгарып, учына чыңлатып акча койды. Һәм, санап алып, Сабирҗанга төп-төгәл алтмыш тиен көмеш тоттырды:

– Азсынмыйсызмы? – дип сорады.

– Юк, юк! – диде Сабирҗан, куануын яшерә алмыйча. – Кая ул. Дөресен әйткәндә, без әле бу кадәресен дә өмет итмәгән идек…

Шәфкатьле хуҗага кабат рәхмәтләр укып, ишегалдыннан чыгып киттеләр. Сабирҗан кибеткә кереп кирәк әйберләрен алган арада, Сәмигулла абзый хәрчәүнәдән яхшы гына кәефләнеп чыкты. Сабирҗан аңа эчмә-фәлән дип, акыл өйрәтеп тормады. Әйткәнгә карап, барыбер файдасы булмаячак, Сәмигулла абзый сүз тыңлаудан узган, иртәге көн дип исе китеп тора торганнардан түгел: кем әйтмешли, таба да каба… Акчасы булмаса, ахыр чиктә пычкысын закладка салып булса да эчә. Ә иртәгесен таң белән кабакка килә дә: «Эш бар, пила кирәк. Акчасын бераздан кертермен…» – дип, коралын алып китә һәм тагын борыны чөгендер төсле булганчы эчә.

Бүген исә, гөнаһ шомлыгы, инде кайтып җиткәндә генә, ямьле көннең ямен җибәреп, Сәмигулла абзыйның карчыгы Фәхрия түти очрамасынмы. Шунда ук, өянәге кузгалгандай, акыра-бакыра картына ташланды.

– Аһ, имансыз! Аһ, оятсыз! Аһ, сәрхуш!.. Күрче, зинһар, тагын лырык булганчы эчкән бит бу адәм актыгы…

Бер җене котырса тыела белми торган гадәте барлыгын белгәнгәме, кылтый-мылтый атлап кайтып килүче Сәмигулла абзый, бимазалаган чебен-черкидән котылырга теләгәндәй, карчыгы ягына кул гына селекте.

Эттән алып эткә салды аны карчыгы, бер дә әйтмәгәнен калдырмады. Ә тегесенең гамендә дә юк!

Юлда очраучылардан кемдер, Сәмигулла абзыйны яклагандай:

– Йә инде, Фәхрия түти! Ул кадәр битәрләмә инде. Әнә бит пычкысы исән, үзе белән… – диде.

Сәмигулла абзый да авыз йомып торучылардан түгел. Чак кына үпкәләгән кыяфәт белән әйтә салды:

– Бу нинди пычкы булсын, ди, тиле! Пычкы әнә җилкә тамырымны игәүләп, арттан кайтып килә… Пычкының да ниндие әле, туң тимердән ясалган, – дип, хатыны ягына ымлап куйды.

Сабирҗан кычкырып көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Гомумән, бүген аның күңеле күтәренке иде. Ни әйтсәң дә, «вәли нигъмәт» булып кайтып килә. Култык астында тегермән ташы кадәрле бодай күмәче; түшенә кадакка якын шикәр кыстырган; кесәсендә бер кисәк кер сабыны. Вакыт иртә бит әле, чәй эчеп, эчкә бераз җылы кергәч, бәлки, тагын чыгар. Йөргән аякка төк иярә дигәндәй, кайвакытта кичләрен дә эш чыгып куючан. Мондый вакытта ялкауланып ятып булмый инде. Ялкау кул буш корсак сыйпар, ди бит. Гомумән, Сабирҗанның тик яту белән татулыгы юк.

Өйгә ул шундый уйлар белән кайтып керде. Барысы да дүрт күз белән аның кайтуын көткәннәр. Ишектән керү белән, бөтен гаилә аякка басты. Хәтта урын өстендә утырган гарип Халидә дә, ач күзләрен икмәктән ала алмыйча, өстәлгә якынрак шуышты.

– Анасы, чәй куеп җибәр! – диде Сабирҗан.

– Чәй әзер, атасы, кайнарлатып кына аласы…

Миңлегөл ире кулындагы әйберләрне алып өстәл өстенә куйды да тиз генә учакка ягып җибәрде. Аннары икмәкне күкрәгенә терәп, пычак белән зур гына итеп кибән башын кисеп алды. Аны төп-төгәл икегә бүлде. Өсләренә шикәр кисәге куеп, берсен Гөлбануга, икенчесен Халидәгә тоттырды.

Гөлбану, шатлыгыннан нишләргә белмичә, чыгып китү нияте белән ишеккә таба омтылган иде дә, әнисе аны:

– Утырып аша. Югыйсә ашаганыңны шайтан йотар, – дип, шундук туктатты.

Халидә дә ашарга кереште. Бик тәмле итеп ашый ул. Икмәген тешләп алган саен, буш учын ияк астына куеп, төшкән валчыгын да алып каба.

Халидәгә нәрсә, аңа ашаса да була, аның беркемгә өлеш чыгарасы юк. Гөлбану хәзер икмәгенең бер өлешен дус кызы Галяга кертергә тиеш. Алар гел шулай итәләр.

Өйдәгеләр шаулашып көлешә башладылар. Караса, әтисе Сәмигулла абзый белән булган хәлне мәзәк итеп сөйли икән. Имештер, эчсә дә исерек, эчмәсә дә исерек йөргән Сәмигулла абзый бая, әнә пычкы арттан кайтып килә, дип, хатынына күрсәткән.

Нурми агай да көлә:

– Пычкы дип әйтә диген, ә! Ул әйтер…

– Шулай ди шул. Күзен дә йоммый. – Әтисе рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлде.

Хатын-кызлар исә: «Үзәгенә үткәч әйтә дә, каргый да торгандыр инде…» – дип, Фәхрия түтине яклагандай иттеләр.

Нурми агай да үз чиратында Сәмигулла картка бәйле бер мәзәк сөйләп алды. Акча юнәтер җай тапмагач, бу бер кабакка кергән дә: «Зур сөенеч, дуслар! Малай туды… Тик менә тәпиен юарга гына чама юк», – дип алдалап бер стакан аракы алып эчкән, ди. Атна да үтми, тагын шул ук кабакка: «Малай үлде…» – дип килә. Хәленә кереп, яңадан бер стакан салып бирәләр тегеңә. Нишләмәк кирәк, кабакка бит, гадәттә, шатлыктан да, кайгыдан да керәләр…

Өйдәгеләр шаулашкан арада, Гөлбану икмәк телеменең яртысын җәһәт кенә кесәсенә шудырды да Галя янына чыгып шылды.

Бераздан ул кайтып кергәндә, аларда таныш түгел бер кеше утыра иде. Толыбы ишек катында стенага эленгән. Идәндә – чыптага төрелгән зур гына ит кисәге…

Күзе шар булды Гөлбануның: никадәр ит!..

– Поши ите бу… – диде таныш түгел кеше. – Стрелок Гыйлаҗи җибәрде. Күчтәнәч итеп…

Шулвакыт Гөлбану түр почмакта әнисенең сулкылдап елап утырганын күрде. Аптырап әтисенә карады. Бу ни бу?! Аның да күзләрендә яшь…

Шулвакыт Халидә, бармак белән ишарә ясап, Гөлбануны чакырып алды да аңа гына ишетелерлек итеп әйтте:

– Әбиең үлгән…

Бу яман хәбәрне китергән кеше тагын ниндидер тузгытылган йорт-җирләр турында да сөйләде. Аннары: «Атны урнаштыргач, бәлки әле тагын килеп чыгармын…» – дип, каядыр китеп барды.

Кунак та киләсе булгач, итне мул итеп салдылар. Әмма бу өйдә сирәк күрелгән ризык – ит пешсә дә, кайгылы гаиләнең тамагына рәтләп аш үтмәде.

* * *

Атна-ун көн чамасы үзенә урын таба алмый йөрде Сабирҗан.

Әнисенең үлгән хәбәрен алганнан бирле, тормышы күзгә күренеп кирегә киткәндәй булды. Ансыз да тынгысыз, ансыз да авыр тормыштан каңгыраган Сабирҗан соңгы вакытта тәмам йончылды. Нишләмәк кирәк, үлгәннәр эзсез китмиләр, үлгәннәр якыннарының күңелләренә күмеләләр, ди бит. Шундый вакытларда тагын бер шыксыз уй туып, бәгырен өтәләп алгалый: «Әллә нәзерем тотамы икән? Вәгъдә ителгән кәфенлекне дә юнәтеп җибәрә алмадым бит. Әнисен чыптага төреп җирләгәннәр бит әнә…»

Юк, хикмәт анда гына да түгелдер инде. Бәхете юктыр, күрәсең. Югыйсә бәхетсезлек, кайгы-хәсрәтләр, нәкъ кара күләгә сыман артыннан калмый, ияреп йөрмәсләр иде, бу кадәр нужага да төшмәс иде. Нигезенә кадәр югалтты бит… Әнә йорт-җиренең урыны гына торып калган, каккан казыгына кадәр ташып бетергәннәр, ди.

Тормышы һаман кыенлаша бара. Соңгы вакытта көн саен диярлек буш кул белән кайта Сабирҗан. Иң яманы – кеше өстенә кайтып керүләре. Йа, авыр ла!.. Әҗәл белән бер. Шул инде кеше түбәсе астында яшәп карамаган кеше генә белми бу хәлне.

Хуҗаларның аннан кырып, моннан себереп әзерләгән ризыкларын ашарга утырган вакытта, Сабирҗан өйдә булмаска тырыша. Миңлегөл дә сирәк туры килә. Әмма бала балалыгын итә шул, фатир хуҗалары Гөлбануны да табын янына утыртырга мәҗбүр булалар.

Бүгенге якшәмбе көненә зур өметләр баглап чыккан иде Сабирҗан. Әмма эш бирүче табылмады. Бөтен базарны бер итеп әллә ничә тапкыр айкады. Аннары үз урыннарына – таш стена буена кайтып, яңадан сәгать ярым чамасы көтеп карады.

Бүтәннәрнең түземлеге бетте, дөньясына ләгънәт укып, кемнәрнедер каргый-каргый таралыштылар. Сабирҗан һаман торды… Туңды, үзәгенә үтәрдәй булып эченә суык төште. Болай чиргә сабышуың да бар, дип уйлап куйды ул. Элегрәк бу кадәр туңмый торган иде. Ашау юк, ашау…

Кинәт бер уй килде аның башына. Теге «шәфкатьле» ишегалдына күз салып карарга микән әллә? Анда аз-маз эш табылмасмы? Теге көнне үк күрде бит ул: ишегалды тулы көрт. Капканы да яртылаш кына ачып, атны көч-хәл белән керткәннәр иде…

Аяклары үзеннән-үзе шул якка таба алып китте… Менә таныш ишегалды. Сабирҗан аны меңләгән ишегалдыннан аерып, танып алыр иде.

Ишегалды буп-буш.

Йа, авыр ла чакырылмаган җиргә керүләре! Әллә нәрсә уйлаулары бар. «Кем чакырды соң сине?» – дип сорасалар, ниләр дип җавап кайтарырсың. Яки: «Син, агай-эне, бишмәтлек биргәч, эчлек тә сорый торганнардан икән», – дип төрттереп тә куйсалар егыл да үл.

Дөнья тулы кар. Кеше-фәлән күргәнче, Сабирҗан, кулына көрәк алып, тизрәк эшкә керешергә ашыкты. Бер башлаган эшне, бәлки, бүлдермәсләр, дип уйлады ул.

Теге юлы ук утынлыкта көрәк, себерке кебек нәрсәләр күргән иде ул. Бәхетенә күрә, утынлык ишеге яртылаш ачык, көрәк, себерке дә шунда икән.

Сабирҗан башта капка төбен, ишегалдын көрәде, аннары ялт иттереп себереп чыгарды. Көрт-бозлавыктан, чүп-чардан арынган ишегалды киңәеп киткәндәй булып калды.

Баштарак, эшкә керешкәләгәнче: «Күрмичәрәк калсалар ярар иде», – дип теләгән Сабирҗан, хәзер инде җаны-тәне белән берәрсенең чыгып, башкарган эшен күрүләрен тели иде.

Бу көе чыгып китеп булмый бит инде. Һич югында, берәр сынык икмәк бирсеннәр иде…

Вакытны сузу нияте белән, баскыч тирәләрен себереп үтте. Аннары ул юынтык су чокыры янына килде. Чокыр авызыннан тулы иде. Әйе, монда да эш бар икән, тик бу чүп-чарны шәһәр читенә илтеп ташларга ат кирәк булачак.

Шулвакыт хуҗа үзе кайтып төште. Сабирҗан, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, башта бераз югалып калды. Шулай да үзен кулга алырга тырышып, түбәнчелек белән сәлам бирде.

– Әссәламегаләйкем!..

– Вәгаләйкемәссәлам, агай-эне!

Аннары акланырга теләгәндәй:

– Менә кичәле-бүгенле догага тилмергән әрвах сыман йөрдем-йөрдем дә ахырда килеп чыгасы иттем… Барыбер эш таба алмадым. Тукта, мин әйтәм, бераз җыештырып чыгарыйм әле, – дип әйтеп куйды.

Баскыч төбендә туктап калган хуҗа, ишегалдын күздән кичергәч, үзенең канәгатьлелеген белдереп, рәхмәт әйтте.

– Яраган бу… – диде.

– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә, җәнабы гали…

Хуҗаның йөзенә күләгә кунган сыман булды.

– Галиҗәнап түгел мин…

– Алайса, гафу!.. – Менә чамасын белмичә куштанлансаң шулай да була ул, дип уйлап куйды Сабирҗан. Эх, эттән әрсезгә, чүптән кадерсезгә калган башлар!..

– Күрәм, чокыр да тулып чыккан, – диде хуҗа кеше. – Тик берни дә эшләр хәл юк. Вакыт тими… Һаман шул кул җитмәве.

Сабирҗан аны чистартырга әзер икәнлеген, тик ат кына кирәк буласын әйтте.

– Авырсынмасаң, дус кеше, анысын да кайгырт инде. Атны да үзең ялла дип әйтүем… Түләрмен.

– Барысын да эшләрмен.

Шулвакыт өске катка күтәрелә торган баскыч астындагы ишектән бер карчык килеп чыкты. Хуҗа, аны күрү белән:

– Мөшбиһә апай, салган икмәгегез бармы?– дип сорады.

– Бар, бар, кем, Садертдин улым. Бар… Алланың биргәненә шөкер иде әле хәзергә…

– Алайса, берәр икмәк чыгар әле.

– Хәзер, кем, Садертдин улым…

Бераздан иске ашъяулык кисәгенә төргән бербөтен ипи Сабирҗанның култык астында иде инде.

Көтеп торган эшең булганда рәхәт тә соң!

Караңгылы-яктылы ук килеп җитте Сабирҗан. Килү белән, чокырның бозланып каткан бөтен чүп-чарын лом белән ватты. Кырыйга чыгарып өйгәч, кечерәк тау хасил булды…

Якындагы мәчет манарасыннан мәзиннең азан әйтүе ишетелде. «Ай-һай, иртә торганмын икән…» – дип уйлап куйды Сабирҗан, эчкә бер куану белән.

Тәмам яктырып, урамнар эшкә ашыгучылар белән тулгач, хуҗа да күренде. Сабирҗан белән исәнләшкәннән соң:

– Дус кеше, исемең ничек әле синең? – дип кызыксынды. – Әһә, алайса менә нәрсә, Сабирҗан туган… Мин сиңа эш табарга ярдәм итәргә уйлыйм. Шушы көннәрдә бер-ике танышымны күреп сөйләшим дә, эшли башларсың.

Бервакытта да әле Сабирҗанның юлы болай уңганы юк иде. Хикмәт патша сурәтле бер тәңкәлек көмеш эшләп алуда гына да түгел. Тиздән аның эше булачак! Ул бүтән туңып-катып иза чигеп эш эзләп йөрмәячәк. Моннан да зуррак куаныч, моңардан да зуррак бәхет булмый да торгандыр.

Ул көнне табын түгәрәк, ризык мул, күңелләр күтәренке булды. Тагын ни җитмәгән! Ач кеше тук булса да үзен дөньяда иң бәхетле саный…

Аштан соң бераз ял итәргә теләп, ирләр идәнгә сузылып яттылар, тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Тәмәке белән әллә ни дус булмаса да, Сабирҗан да төрде. Тиздән эшли башлаячагы турында әйтеп, өйдәгеләрне куандырды.

Шулай да тиздән эш табыла дип, өйдә тик ятып булмый бит. Икенче көнне таң белән Сабирҗан тагын базар почмагында иде инде. Көндәгечә, бүген дә эш булмады. Әмма аңа карап, аның кәефе кырылмады. Бу минутта Сабирҗан башкаларга караганда үзен бәхетлерәк хис итә иде. Әйдә, күп булса тагын ике-өч көн көтәсе калгандыр, шунда инде бар да җайга салыначак. Андый бәхет һәркемгә дә тәтеми бит…

Туңып, теше-тешкә тими башлагач, бары тик күңел өчен генә әлеге «шәфкатьле» йорт янына барды.

Юк, эчкә кермәде. Урамның икенче ягыннан гына карап үтте. Ике-өч көн үтмичә торып, ул бу тирәгә бүтән аяк та басмаячак. Күңел бик җилкенсә дә түзәргә, көтәргә кирәк. Чәчмәс борын урырга җыенырга ярата, ахры, дип уйлаулары бар.

Булачак эше турындагы уе бер генә минутка да исеннән чыкмады Сабирҗанның. Ул инде үзенчә ничегрәк итеп барып керәчәге, ничегрәк итеп сүз башлаячагы турында бик озаклап, бик тәфсилләп баш ватты. Тыйнак кына итеп, зур түбәнчелек белән: «Тагын мин борчып йөрим әле…» – дияр.

Ул барып кергәндә, хуҗа үзе генә булса ярар иде. Хәер, аның иптәшләре дә нәкъ үзе кебек бик ипле кешеләргә охшаганнар. Укымышлы, гыйлем кешеләр булса кирәк. Кая карама гәзит, кая карама китап.

Сүзендә торды Сабирҗан. Күңеле бик кытыкланса да, өч көн узмыйча торып, әлеге ишегалдына аяк басмады…

Менә ул таныш капкадан керде, эшлекле кыяфәт белән ишегалдына узды, таныш баскычтан өскә күтәрелде. Караса, ни күрсен: ишектә – йозак. «Хезмәтеннән кайтып җитмәгәндер. Соңрак тагын сугылырмын», – дип уйлады Сабирҗан.

Шулчак баскыч астындагы тәбәнәк ишектән беркөнге карчык килеп чыкты. Шәл почмагы белән авызын каплап еламсык тавыш белән:

– Син, кем, Садертдин янына килгәнсеңдер инде… – диде. – Зур бәхетсезлеккә дучар булдык бит әле. Син булган көннең иртәгесен бугай, төнлә килеп жандарлар алып киттеләр аны… Тентү ясаганда, ниндидер ярамаган кәгазьләр, китаплар табылган диме шунда…

Сабирҗанга кинәт әллә нәрсә булды. Өмете, бөтен хыяллары берьюлы өзелде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән сыкрау айкап алды. «Юк инде, юк! – дип уйлап куйды ул. – Бер бәхетең кире китсә, шулай булмый хәле юк…»

Карчыкның үз туксаны туксан:

– Нинди гөнаһ шомлыклары булды бу. Дөнья бәяләре кеше иде…

Иң кадерле кешесен югалткандай хис итте үзен Сабирҗан. Кыйналган кеше кебек башын тагын да ия төшеп, капкага юнәлде. Карчыкның: «Йа Алла, үзең сакла… Йа Ходай, йа рәхим!..» – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап калуын гына ишетте ул.

* * *

Ниһаять, яз да җитте!

Шәфкатьле ана күңеледәй йомшак матур көннәр башланды. Ташулар акты, елгалар ачылды.

Бала-чага бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урамда кайнашты. Өлкәннәрнең дә йөзләре ачылып киткәндәй булды. Йа Хода! Бу көннәрне дә күрәсебез бар икән. Хәзер инде, шәт, иншалла, ул тикле үк авыр булмас, дип җиңел сулап куйдылар алар.

Нур өстенә нур дигәндәй, шундый көннәрнең берсендә, тыны-көне бетеп, тәмам әлсерәп, йөгерә-атлап Сабирҗан кайтып керде. Үзе тирләп пешкән. Асыл кош тоткан диярсең инде менә, куаныч-шатлыгы йөзенә чыккан. Күзләре көлә.

– Анасы!.. Сөенче! Шатлан, куан! Безгә дә бәхет елмаер көн бар икән!..

– Нәрсә булды шулчаклы?..

Сабирҗан, чак кына хәл алыйм да барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырмын дигәндәй, идәндәге бүкәннәрнең берсенә килеп утырды. Бөрчек-бөрчек булып тир бәреп чыккан маңгаен сөртештерде. Үзе һаман да әле авызын җыя алмый иде.

Чыдар чамалары калмаган Миңлегөл:

– Нәрсә булды дип сорыйм ич?.. – дип, сөален кабатлады.

– Нәрсә булдымы? Хикмәтле хәл булды, әнисе. Картың фатиры-ние белән эш табып кайтты. Шул булды менә…

Гөлбануның әнисе ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Хыял ирешмәслек куанычлы хәбәр иде шул бу.

Хатынының «Сүзеңне аңлатыбрак сөйләсәңче» дигән сораулы карашын күргәч, Сабирҗан җентекләбрәк, тәфсилләбрәк аңлата башлады. Бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә Сабирҗан бер авылдашын очраткан, фатиры-ние белән бик кулай эшне әнә шул тәкъдим иткән.

«Авылдаш» дигән сүзне ишеткәч, Миңлегөл чак кына тынычлангандай булды. Шундук кабат сорады:

– Кем соң ул?..

– Беләсең син аны… Су буе урамында торалар иде ич. Тимерче алачыгы каршында гына… Соң, теге Сасы көзән Халит малае. Кылый Хәмит инде…

Әмма, Кылый Хәмит исемен ишетү белән, Миңлегөл йөзендә туган шатлык-куаныч нурлары, җил тузгыткандай, шундук юк булды.

Сабирҗан исә моңа әллә ни игътибар итмәде.

– Ул монда, калада яши икән, – дип җанланып сүзен дәвам итте. – Яңа Бистә ягында бер байда хезмәт итә… Беләсеңме, ни әйтте?.. Эшнең бик җайлысы булыр төсле: тамагың тук, җаның тыныч булыр, ди. Шуның өстенә тагын фатиры да бар, әллә ни зур булмаса да, аерым бер өй, ди. Ишетәсеңме, аерым бер өй! Кемгә тәтегән әле ул андый бәхет!.. – Урыннан сикереп торып, ишекле-түрле бер әйләнеп килде дә яңадан тезеп китте: – Иртәгә үк килергә кушты. Яңа Бистәгә чыгу белән, Мирзахан байның өен сора. Теләсә кем әйтер, ди…

Миңлегөлнең авызына су капкандай тынып калуы бу юлы Сабирҗанның дикъкатеннән читтә кала алмады. Хатыны каршысына туктап:

– Син нәрсә?.. – дип сорап куйды.

– Белмим, белмим… – дип җавап кайтарды хатыны, авыр көрсенгән сыман итеп. – Мәрхүмә әнием, уттан ерак, судан сак, яманнан читтә бул, дип әйтергә ярата иде. Хәтерең кыска икән синең… Оныткансың. Кешесе кеше түгел бит аның. Җан кыйган бәндә… Андый адәм белән тапма да, бүлешмә дә дияр иде әни исән булса…

Хәер, Сабирҗанның да, авылдашы белән очрашкач, күңел төпкелендә шик-шөбһә кебек нәрсә уянган иде уянуын. Әмма аның хатыны алдында сер бирәсе килмәде.

– Нишләмәк кирәк, әнисе?.. Аның җүнсез, пүчтәк кеше икәнлеген мин дә беләм. Бик беләм. Күргән-белгән кеше, бөтенләй үк төртеп екмас дип ясалган адым иде. Аннары ике кулга бер эш булыр дигән уй… Аннары син әйткән хәлләр булганга да бик күп гомерләр үтте, сулар акты бит инде. Кем белә, бәлки, үзгәргәндер.

– Үзгәрер, бар! – диде Миңлегөл, кашын-күзен тагын да җимерә төшеп. – Канга сеңгәнне юып та, юынып та бетереп булмый аны…

Ахыр чиктә Сабирҗан ахыргы сүзен әйтте:

– Ярар, әнисе. Хәзер соң инде. Вәгъдәләшкән-ниткән… Әүвәл-ахыры хәерле булсын дип тәвәккәлләп карыйк. Әгәр дә инде күңел ятарлык булмый икән, бераз күз-баш алгачрак карарбыз…

– Ай-һай, сиңа әйтәм, беркатлыланып аңа бик ышанып бетмә әле син. Төп башына утыртып куймасын. Этлеккә тәһарәт кирәкми, ди…

– Берни кылыр хәл юк, әнисе. Вакыты белән баганага да сәлам бирәсең. Заманасы шундый каһәр суккан аның…

Ул кичне сүз гел шул Кылый Хәмит турында булды. Бу Кылый Хәмит дигәннәре, авылда яшәгәндә, балта түтәсе белән башына сугып, хатынын үтергән кеше икән. Өен старостага, мунча бурасын хәзрәткә, каралтысын Гаделша байга биреп, төрлечә алдау юлы белән төрмәдән котылып калуына кадәр хәтергә алдылар.

Кызның ата-аналары, туган-тумачалары ахыр чиктә: «Ул имансызны, йөзе караны зинданга утыртып кына балакаебыз барыбер терелмәс», – дип, кул селтәгәннәр, ди. Җитмәсә, тагын мулла-мунтагай да: «Ансыз да тынгысыз ил өстеннән иман качты, гауга күтәреп йөрмәгез әле, – дип үгет-нәсыйхәт биргәннәр, имештер. – Шикаять-жалу белән кяфер каршына барсагыз, булган атыгыз-сыерыгыздан колак кагачаксыз, шуның өстенә әле үзегез үк гаепле булып калачаксыз», – дип куркытканнар булса кирәк.

– Аның калага китеп олагуы да шуның аркасында булды бит, – диде Миңлегөл, иренең сүзен бүлеп. – Белмим инде… Ни әйтергә дә белгән юк. Андый кеше белән эш итмәвең мең хәер дияр иде мәрхүмә әнкәй.

Сабирҗанның да кайтып кергәндәге дәрте сүрелә төште. Шулай да әйтте:

– Булса-булмаса да, күреп кайту, шәт, зыян итмәс… Этсез куян тотып булмый бит, – дип көрсенеп куйды.

Бераздан әтисе чак кына елмаеп, авылдашының булдыксызлыгы, уңмаганлыгы турында мәзәк итеп сөйләп китте:

– Шул Хәмит турында бит инде: урак урырга кушсаң, артына камыл кадала; кибән өяргә кушсаң, кибән тирәсен пычратып бетерә дип әйтәләр иде.

4

Авылдашы әйткән көнне, нәкъ ул билгеләгән вакытка Сабирҗан Яңа Бистәгә килеп җитте. Менә Мирзахан байлар өе…

Түбәсе челтәрләп тимер белән ябылган, куе яшел төскә буялган гаять зур урыс капка. Йөзенә аның, сарыга буяп, як-якка нурларын сирпегән кояш бизәкләре төшерелгән. Буйдан-буйга биек койма, чыпчык та очып үтәрлек түгел.

Өй ике катлы. Беренче каты, Казандагы бик күп йортлар кебек, таштан салынган, акка буялган. Тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Карап, кадерләп үстерәләр булса кирәк, шау чәчәктә утыралар.

Өйнең икенче каты агачтан. Бүрәнә башлары әйбәтләп такта белән тышланган. Җил-яңгыр тиярлек түгел. Урам якка зур-зур өч тәрәзә карый. Яңакларын оста куллар челтәрләп эшләгән, зәңгәргә буялган. Тәрәзәләргә тоташ ак челтәрләр эленгән.

Өйнең бер ягында кызыл кирпечтән биек итеп (ут-күздән саклау өчен) тар стена салынган. Ул инде күптән тора булса кирәк, өстендә алабута, әрем ише әрсез үләннәр үсеп чыккан.

Уң яктагы биек койма эре таштан салынган келәткә барып тоташа. Түбәсен кыеклап япкан бу келәт бер өй хәтле бар. Келәт артыннан тар гына тыкрык башлана. Дүрт-бишләп кенә вак-төяк йорт утырган бу тыкрык, үзәнлеккә төшеп, бака ефәге белән капланган күлгә барып тоташа…

Олы урамы шау-шулы түгел. Атлылар да сирәк узалар. Таш җәйгән олы юл өч-дүрт йорттан соң кинәт кенә уңга борылып, Яңа Бистәнең үзәк урамына барып чыга.

Урам чип-чиста итеп җыештырылган. Юл читендә казылган канау кырыйлары, рәшәткә, койма буйлары куе яшел үлән белән капланган.

«Берәрсе чыкмасмы?..» – дип, шактый көтеп торды Сабирҗан. Әмма үч иткән кебек, өйдән чыгучы да, керүче дә күренмәде. Аннары як-ягына каранып алды да кече капка янына килде. Аллага тәвәккәлләп, тимер келәне аска таба басты да капканы әкрен генә этте. Капка тавыш-тын чыгармыйча гына яртылаш ачылды. Шулчак Сабирҗанның борынын кытыклап, әле яңа гына табадан төшкән кабартма исе килеп бәрелде. Әлеге бик тә якын, бик тә таныш әчкелтем ис өзелеп ашыйсы килүен кузгатты. Шунда ул кичәдән бирле тамагына катрә бөртеге кадәр дә ризык капмаганлыгы турында уйлап алды.

Беренче булып күзгә ташланган нәрсә: ихаталап алынган ишегалдының кечерәк авыл кадәр зур булуы иде. Берничә ат-арба рәхәтләнеп айкап йөрерлек иде анда. Тоташтан тигез итеп эре таш түшәлгән ишегалды, чамадан тыш олы булса да, ындыр табагы кебек, такыр һәм оекчан йөрерлек чиста иде.

Өй ике өлештән тора. Ике якка да өсте ябылып, култыксалап ясалган аерым баскыч алып менә. Ике өйнең дә тәрәзәләре ишегалдына карый. Өстә, урта бер җирдә, террасага охшашлы нәрсә бар. Баскычлар астында – түбәнге катка керә торган зур ишек. Бу катның да тәрәзәләре ишегалдына караган. Алар каршында түтәлләп утыртылган чәчәкләр тәбәнәк кенә рәшәткә белән уратып алынган. Шунда ук тәрәзә араларында ямь-яшел булып үрмәле гөлләр, чормавыклар үсә.

Өй артыннан ук җиләк-җимеш бакчасы башлана. Шактый зур мәйданны биләп тора ул. Алмагач та, чияләр дә чәчәкләрен койганнар инде. Бакчаның урта бер җирендә яшел калай түбәле беседка тора.

Өй каршындагы лапастан өскә күтәртеп куелган берничә пар тәртә башлары күренә. Җиңелгә җигелә торган бер тарантас ишегалдына чыгарып куелган. Кояшта кибеп коргаксымасын өчен аның көпчәкләренә иске чыпта ябылган. Абзарлар ягыннан атлар пошкырганы ишетелә, дегет исе килә.

Авылда вакытларын исенә төшереп куйды Сабирҗан: урак өсләрендә җилкә аша селтәнеп учма салган чаклары, ындыр табакларында берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй чабагачларны җил уйнатып «дөпе-дөпе» китереп иген суккан вакытлары, ат җигеп йөргән чорлары үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтәләп, сагындырып куйды…

Иң түрдә сыңар тәрәзәсе белән ишегалдына караган кечкенә өй тора. Хәмит шушы өй турында әйткәндер инде, дип уйлап куйды Сабирҗан. Беренче карашка ул мунчаны хәтерләтә. Ләкин аның мунча түгеллеген Сабирҗан шунда ук төшенеп алды. Чөнки шуның артында ук, алмагачлардан бераз читтәрәк, әйләндермәле кое янында, яңа салынган мунча күренә. Мунча янындагы ачык урында берничә баш умарта да бар.

Каралты-кураны кабат күздән кичергәннән соң: «Әйе, көч түкмичә, бил бөкмичә, монда да әпәй ашый алмассың…» – дип уйлап куйды Сабирҗан.

Ачның күзе икмәктә дигәндәй, Сабирҗан яңадан түрдәге кечкенә өйне караштыра башлады. Яшерен-батырын түгел, Сабирҗанның күңеленә бик хуш килгән бу нәни өй янында гына караңгы тыкрыкка чыга торган тагын бер капка бар. «Хезмәтчеләр капкасыдыр…» дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә.

Сабирҗан бер-ике тапкыр инде үзенең килгәнлеге турында хәбәр салырга, ишегалдына керергә омтылыш та ясап карады. Әмма капка бусагасы аша атлап керергә кыюлыгы җитмәде. Әле дә ярый шулчак баскычлар астындагы зур ишектән, кулына елкылдап торган таш савыт тотып, бер хатын килеп чыкты.

Сабирҗан үзенең капка төбендә торганлыгын белдерү нияте белән җәһәт кенә тамак кырып, тавыш биреп куйды. Хатын туктады, ярым ачык капка артында торган Сабирҗанны баштанаяк күздән кичерде. Аннары, бу вакытлы-вакытсыз йөргән кешенең әллә ни шикләнерлек урыны юклыкка төшенгәч, бернинди тартынусыз-нисез:

– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.

Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:

– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.

– Кем чакырды?

– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.

Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:

– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.

Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:

– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.

Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы авыз дигән кушаматы барлыгын исенә төшерде. (Шулкадәр туры китереп кем кушкандыр, аты коргыры!) Сабирҗан тагын: «Әле дә ярый авылдашының әлеге кыяфәтен Миңлегөл күрмәде, югыйсә ялый-ялый тәлинкә ярган, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр инде, дип төрттермичә калмас иде», дигән уй чагылып китте.

Сабирҗан кирәкмәгән уйларны тизрәк башыннан чыгарып ташларга булды.

– Мин инде бая ук килгән идем… – диде ул. – Керергә кыймыйчарак торам.

– Бик мач килдең әле… Югыйсә байбикә каядыр китәргә җыена иде бугай… – Хәмит ак төшкән күзен чак кына кысып, сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте дә ишегалдына күрсәтте: – Әнә… теге мин сиңа әйткән өй шул була инде.

– Хәзер кемнәр соң анда?..

Хәмит, сорауга туры җавап бирмичә, теләр-теләмәс кенә:

– Бүген-иртәгә олагалар алар… – дип әйтте.

Хәмит кашларын җыерды һәм, бик әһәмиятле сүз башларга җыенгандай, кулын Сабирҗанның җилкәсенә салды.

– Әйдә әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем. …Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. Шуны бел: иске гөнаһларның күләгәсе озын була, ди. Ишетсен колагың. «Белмим» сүзе күп бәладән коткара… Иң яхшы – теш агартмау, онытылып китеп сүз белән мавыкмау… Киләчәктә дип әйтүем. Хатыныңа да башта ук кисәтеп куй… Югыйсә хатын-кыз кайчак белгәненнән дә күбрәк сөйләнеп ташлаучан була. Аңладыңмы? Шуны бел: безгә, туган, исергәндә дә акылны җуярга ярамый. Бу турыда кабат кисәтеп торасы булмасын. – Аннары кинәт кенә сүзне уен-көлкегә борырга теләгәндәй өстәп куйды: – Үзең беләсең ич инде, туган… Чит-ят җиргә нужа куа безне… Нужа!

Кире өй ягына борылдылар. Баскыч төбенә җиткәч, Сабирҗанга туктарга кушты.

– Башта үзем сөйләшеп төшим… – дип, күзен кысып Сабирҗанның касыгына төртте. – Безнең эшләр пешә аның белән… Әйткән иде диярсең менә… Хәер, үзең дә күрерсең әле. – Аннары, Сабирҗанга гына ишетелерлек итеп, болай диде. – Ну, малай! Яман да кеше инде… Усаллыгы турында әйтәм. Чак кына аныңча булмаса, иманыңны укытасын көт тә тор. Ут өере уйната инде, шайтан алгыры. Без генә түгел, тирә-җүндәгеләр дә, күрше-күләннәр дә аны Әби патша дип кенә йөртәләр. Ярар, мин тиз генә менеп төшим әле…

Шулай диде дә баскычтан өске катка менеп китте. Үз-үзен тотышыннан, кыланышларыннан аның бу йортта шактый нык төпләнгәнлеге сизелеп тора иде.

Күп тә үтмәде, елмаеп килеп тә чыкты ул.

– Ну, малай, фәрештә генә итмәдем инде үзеңне, күккә чөйдем… – дип тезеп китте. – Җәйсәң җәймә, бөксәң бөккән булырдай кеше, мин әйтәм. Эшкә дә бик җәптәш, нинди генә эшкә алынсалар да коеп кына куя торганнардан, дидем. Башкача булмый, туган… Ни әйтсәң дә күз күргән, белгән кешесең. Җитмәсә тагын авылдаш! Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз, ди бит. Тездем инде… Үзе уңган, мин әйтәм, хәтта Мүкләк дигән кушаматыгыз барлыгын да әйттем. Җирләр упсын менә, шулай дидем. Башкача булмый, туган… Алар бит хәзер безнең халыктан да, дивана әйтмешли, шактый шүрлиләр. Хе-хе… Ә хәзер, әйдә, керәбез.

Бүлмәгә үттеләр. Сабирҗан түбәнчелек белән исәнләште. Байлык, җитенкелек күзгә ташланып тора иде монда. Идәндә – ындыр табагы кадәрле зур палас. Урта бер җирдә – өстенә хәтфә капланган өстәл. Аның як-ягында – шулай ук хәтфә белән тышланган кәнәфиләр. Тәрәзәләрдә – челтәр пәрдәләр…

Алар кергәндә, байбикә үзе генә түгел иде. Янында курчак кебек итеп киендерелгән алты-җиде яшьләр чамасындагы кыз бала һәм бая таш савыт тотып чыккан йомры гәүдәле хатын бар иде.

– Гайникамал, – диде байбикә, керүчеләргә әллә ни игътибар итмичә. – Бар, Чулпаниягә җиңел бишмәтен дә кидер. Көннең рәте юк кебек… Атта барганда, болай да җиләс була…

– Хәзер, – диде тегесе. Һәм шунда ук кыз баланы җитәкләп тә алды. – Әйдә, Чулпания. Әйдә, үскәнем, киенәбез…

Байбикә каядыр барырга җыенган иде. Башына эре энҗеле калфак утыртып, аның өстеннән күк күгәрчен түше кебек аллы-гөллеләнеп торган кәшемир шәл бәйләгән. Өстендә – иңбашлары күпертеп тегелгән өр-яңа плюш бишмәт. Аягында – биек үкчәле каюлы читек.

– Хуш!.. – диде ул, өстәл янындагы кәнәфиләрнең берсенә килеп утырып. – Сөйләшергә дип килдегез алайса?..

– Әйе, – диде Хәмит, Сабирҗан өчен җавап кайтарып. – Мин әйткән кеше шушы инде…

Байбикә, ашыкмый гына кузгалып, бишмәт төймәләрен ычкындырды, шәлен чиште һәм, өреп тутырылгандай тулы авыр гәүдәсен кырынайта төшеп, кәнәфи аркасына терәлебрәк утырды. Шулчак елкылдап торган ука белән чигелгән күкрәкчәсе һәм муенына таккан аксыл гәрәбә мәрҗәннәре чагылып китте. Зәһәр, елтыр күзләре Сабирҗанга төбәлде.

Авыр иде Сабирҗанга бу карашны күтәрүе. Бер-берсенә тоташкан калын кара кашлар. Борыны почык кына. Муенын катырып, кукраеп утыргангамы, кешегә ул күзләре белән генә түгел, борын тишекләре белән дә карыйдыр кебек иде. Иреннәре нечкә. Чак кына ачулана-нитә калса, бу иреннәр бөтенләй диярлек кысыла, яра эзе сыман булып сызык кына кала.

– Ала-ай-й!.. – дип куйды байбикә, беразга сузылган тынлыктан соң. – Димәк, ялланырга булдыгыз?

Сабирҗан:

– Шулай диебрәк уйлашкан идек… – дип җавап кайтарды.

Байбикә искәрмәстән генә Хәмиттән сорап куйды:

– Шартларын әйттеңме әле?..

– Юк, әйтмәгән әле… – диде тегесе. – Үзегездән ишетсә әйбәтрәк булыр, дидем.

Байбикә йомшак кәнәфиендә җайлабрак утырды да, сүзләрен алдан ук ятлап куйгандай:

– Менә шул! Бу йортның үз гореф-гадәтләре бар, – дип санап китте. – Моңарчы бу өйдә эчеп-исереп йөрү, шау-шу куптару кебек нәрсәләрнең күренгәне булмады. Андый хәлләр моннан соң да булмаска тиеш. Аннары күрше-күлән белән тату яшәргә. Ызгыш-талаш, җәнҗал кебек нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шылт иткән тавыш кына купса да, ул кеше шунда ук куып чыгарылачак…

Сүзгә Хәмит кушылды:

– Юк-юк, юк, – диде ул, сузып. – Минем якташым андый кеше түгел. Баягынак әйткән идем бит инде, нәсел-ырулары белән мүкләкләр алар дип… Юашлыклары белән даннары чыккан…

Тегесе капылт бүлде:

– Юаштан юан чыгар, ди.

Хәмит бирешергә теләмәде:

– Юк, юк!.. Андый түгел. Безнең өчен бик тә кулай, бик тә мач килгән кеше. Үзе гаять эшчән, йомыш-юлны җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, вәгъдәчел кеше…

– Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.

– Ышандыра алам сезне…

Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:

– Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…

– Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.

Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:

– Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…

Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:

– Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.

Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:

– Тазамы? Сау-сәламәтме?..

– Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…

Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:

– Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…

Байбикә аны кырыс кына бүлде:

– Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор әле… Мин бит кәләш сайламыйм. Шулай ук кәнизәк-җария дә сатып алырга җыенмыйм… – Аннары Сабирҗан ягына борылып, сорау артыннан сорау бирә башлады.

– Балаларыгыз бармы? – дип сорады.

– Юаныч өчен бер бала үстерәбез…

– Димәк берәү генә?

– Берәү генә.

– Анысы яраган. Югыйсә хәерчене бала басучан була.

– Юк, юк! Берәү генә…

– Кыз баламы, ир баламы…

– Кыз бала.

– Кыз бала булуы да ярый. Кыз бала анага якынрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.

– Кыз бала…

– Зурмы?

– Җиденче яше китте…

– Ярар. Биштән үткән, бишектән чыккан икән…

Байбикә, ахак кашлы калын-калын алтын йөзекләр белән бизәлгән кыска бармаклы куллары белән кәнәфи култыксаларына таянып, урыныннан торды. Эше дә мәгълүм булды: абзар-кура, йорт-каралты тулысынча аның карамагына тапшырылачак икән. Сабирҗанга бүген үк кичен хатыны белән килеп күренергә кушып, сүзен бетерде.

Хәмит авылдашын озата чыкты. Сабирҗан сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Һәм сүз югында сүз булсын дигән кыяфәт белән Хәмит ягына борылып, читенсенеп кенә сүз катты:

– Әллә, димен, берьюлы хуҗаның үзе белән дә сөйләшәбезме?

– Хәзер, туган, аның белән сөйләшеп-нитеп торуның кирәге калмады. Монда, бая әйткәнемчә, Әби патша хуҗа. Дивана әйтмешли, сам хәҗәин, сам хуҗа ул… Хе-хе!..

– Татулыклары юкмы әллә?

– Бу турыда син сорама, мин әйтмим. Ирексезләп бер богауга богауланган ерткычлар кебек яшиләр шунда… – Аннары сер әйтергә теләгәндәй өстәде: – Тамагың тук, өстең бөтен булсын дисәң, син аның менә монысы белән тату булырга тырыш. Калганы ал да гөл булыр… Ә мин эшне җайга салдым… Рәтләдем! Хе-хе…

Хәмит, аңладыңмы дигән кебек итеп, кабат Сабирҗанның касыгына төртеп алды. Шунда ук ул зәгыйфь күзен кыскалап, кулларын угалап алды. Гаять зур эш башкарды, аяк ялы дигән нәрсә булса мишәйт итмәс иде, янәсе.

Сабирҗан да томана түгел, аның мәгәрич өмет итүен бик яхшы аңлады. Тик нишләмәк кирәк, кесә такыр. Һай, шул акча юклыгы!..

Сабирҗан акланырга теләгән кеше сыман итеп сөйләнеп алды:

– Мин, Хәмит туган, синең бу яхшылыкларыңны үлгәндә дә онытмам…

– Ничава!.. – дигән булды тегесе. – Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр диләрме әле? Без бит үз кешеләр, бер килешербез әле… Анысы хәзер үк берәр кәсә капканда яраган булыр иде булуын, – дип өстәп куярга да онытмады.

– Кич килгәндә берәр нәрсә юнәтергә тырышырмын, – диде Сабирҗан.

– Булмаслык булса, бик көчәнмә, бер җае чыгар әле.

Шунда шаярткан сыман итеп:

– Әйдә, авылдаш, берьюлы хуҗалыгың белән дә таныштырыйм инде… – дип куйды.

Ай-һай, шыксыз иде әлеге елмаю, күрмәс өчен әллә ниләр бирерлек иде.

Алар тезелеп киткән аран-лапасларга кереп танышып йөри башладылар. Танышкан саен йорт-каралтының зурлыгына кабат исләре-акыллары китте Сабирҗанның. Әйе, дип уйлады ул, монда кәҗә майларың чыгасы бар икән әле…

Иң әүвәл тарантас лапасы, бөркәү астына керделәр. Монда өеп куелган төрле чаналарның, арбаларның бер дә исәбе-хисабы юк иде. Әнә ике-өч тарантас тора. Алар әзер, җик тә чыгып кит. Кырыйда йөк арбасы, ә стена буенда өсте-өстенә төрле чаналар өеп куелган. Әнә кашёвка, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү. Шундук ябык чана (кибитка). Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. Баз авызы янында ук ит чаба торган имән кискә. Шундук зур үлчәү. Янына төрле зурлыктагы герләр тезеп куелган. Мачтага җиз тәлинкәле бизмән эленгән. Бер кырыйда кисап-киле тора, ике-өч төрле кул тегермәне. Ипләбрәк карасаң, тире иләү җайланмаларына кадәр бар монда.

Мүкле җылы абзар да шыплап тутырылган, әйләнеп чыкмалы түгел. Монда ат сбруйлары тупланган. Стеналардагы агач һәм тимер чөйләргә берничә төрле камыт эленгән. Шундук ыңгырчаклар… Йөгән, дилбегә, аркалык, шлея кебек нәрсәләр бер тирәгәрәк тупланган. Бер имән чөйгә җиде-сигез төрле кыңгыраулар эленгән. Анда дуга кыңгыраулары да, муенчаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамак кыңгыраулары, шундук берничә төрле шөлдерләр… «Әйе, дип кабат уйлап куйды Сабирҗан, монда эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Кырыкмаса-кырык әйбер, сбруйларны гына күр син. Аларның бит һәркайсы төзек, һәркайсы көйләп-җайлап куелган булырга тиеш…»

Шактый йөрделәр, бары тик олы, яшелгә буялган тимер ишекле таш келәткә генә кермәделәр.

Борыннарны кытыклап, җәйге челләнең тымызыгын үзендә саклаган печән исе аңкып торган бөркәү астына кергәч туктадылар. Шундук яссы такталардан тезелгән ятак та бар. Хәмит кулы белән ишарә ясап, бераз утырып торырга кушты. Сүзе булгандыр, ахрысы. Әмма әңгәмә корып җибәрергә өлгермичәрәк калдылар. Нәкъ алар турында, стена артында гына, кемнеңдер дөпе-дөпе китереп нәрсәдер каккалаганы ишетелде. Хәмит түзмәде, кычкырып сөрән салды:

– Әй, чак кына сабыр итеп булмыймы?

Җавап, ничектер, үчекләшергә җыенган сыман яңгырады:

– Юк булмый. Эш көтми…

Кылый Хәмит дәвам итте.

– Колак төбемә үк килеп дөпелдәтмәсәң соң…

– Башка җиргә күчегез соң.

– Бәлки, мин ял итә торганмындыр…

– Ә мин эшлим!..

Шуның белән әңгәмә өзелде.

Сабирҗанның кем ул дигән сораулы карашын абайлаган Хәмит болай диде:

– Бер хезмәтче инде. Аерма тик шунда: байбикә ягында эшли. Шуңа аркалана. Йортта бер нәни кызчык та бар. Аны карау да бу җүнсез кәнтәй вазифасына керә…

– Үз кызларымы?

– Юк. Соңрак барысын да белерсең әле.

Шуннан соң Сабирҗан:

– Кайта торыйм әле булмаса… – дип, урыныннан күтәрелде.

Сабирҗан артык сүз куертып тормады. Ишегалдыннан үтеп, урамга чыкты да кызу-кызу атлап китеп тә барды.

Хәмит:

– Ястү тирәләренә килеп җитәргә тырышыгыз, – дип кычкырып калды.

* * *

Кичен Хәмит каршы алды аларны.

– И, нинди зур кызыгыз бар икән!.. – диде ул, бала алдында чүгәләп.

– Зур инде хәзер… үсте.

Гөлбану башта куркудан каушап калгандай булды.

– Курыкма, курыкма, кызым… Хәмит абыең ич бу, – диде әтисе. – Әйбәт абый… Иң элек исәнләш. Исәнме, Хәмит абый, диген.

Хәмит үзе Миңлегөл белән исәнләшә иде инде:

– Исән-сау гынамы, Миңлегөл!..

– Хәзергә ару иде әле…

– Рәхәткә чыккансыз икән, ә! Тәки кала кешесе булып киттек дисез, алайса?

– Шулай язгандыр инде…

– Әйе! Язмыштан узмыш юк шул…

Хәмитнең ниндидер кинаяле итеп әйткән сүзләрен ишетү, үзенә төбәлгән әрсез күз карашларын тою Миңлегөлне әллә нишләтеп җибәрде, күңелен яңадан борчулы шом биләп алгандай булды. Баягынак монда килергә чыкканда, Миңлегөл ничектер аягы тартмавын, ниндидер көтелмәгән күңелсез хәл булачагын күңеле белән тоюын, жалуния дә билгеләмәгәч, кеше кулына карап торуларының бик тә яман булачагын иренең колагына салган иде. Барыннан да элек, шушы бәндә белән бер түбә астында булырга теләмәвен дә әйткән иде ул.

Аларны якты йөз белән каршы алган Хәмит кабат Гөлбану белән булыша иде. Ничә яшьтә, исеме ничек дип кызыксынды. Шунда ук әле Сабирҗанга, әле Миңлегөлгә карый-карый:

– Кара, кара!.. Нинди зирәк, нинди терчә кыз… Әнисенә менә дигән ярдәмче үсеп килә, – дип, кызны мактап та алды.

– Әйе, ярдәмче үсә, – диде Сабирҗан.

Әмма Миңлегөл, Хәмитнең бала өстенә әйтүенә ошатмыйчамы, кырыс кына итеп өстәп куйды:

– Бәхете белән үссен… Бездән хан баласы тумас инде.

Гөлбану алдына чүгәләгән бу шыксыз абыйга карап хәйран калды. Елмайганда, тагын да шыксызлана төшә ул. Итләч калын иреннәре ерылу белән, ыржаеп саргылт төстәге эре тешләре күренә башлый. Күзләре тәмам кысыла. Зәгыйфь күзе, качышлы уйнаган кебек, каядыр бер читкә посып, бөтенләй югала…

Шулвакыт Гөлбану уенда янә бер фикер туды. Ул бит инде кайчандыр, кайдадыр нәкъ менә шушы абыйга охшаган берәүне күргән иде. Кайда соң?.. Кайчан?.. Уйлана торгач исенә төшерде. Тик ул вакытта Гөлбану кеше түгел, ә эт күргән булган икән. Стрелок абзый нәрсә дигән иде әле ул эт турында?.. Ә, әйе! «Гарип эт, шунлыктан шулай яман котырына ул», – дигән иде. Гөлбану төшенеп җитә алмаган иде, ничек инде, гарип булгач, шулай котырынырга кирәк ди микәнни!

Шулвакыт ишегалдында ыгы-зыгы кузгалды. Теге бәләкәй өй ягыннан үзәк өздереп бала елаганы ишетелде. Өстенә киндер күлмәк кигән урта яшьләрдәге хатын бер авыру ирне, җитәкләп чыгып, ике көпчәкле арбага утыртты. Иренең як-якка асылынып төшкән хәлсез кулларын алдына куйды. Аннары яңадан өйгә кереп, бер төенчек белән әрҗә алып чыкты. Аларны да арбага урнаштырды.

Шулчак өйдән, һаман да әле елаудан туктамаган энесен җитәкләп, бер кыз бала чыкты. Әнисе аларга нәрсәдер әйтеп җикеренеп куйды, җәһәт кенә кабат өйгә кереп китте. Аннан корама көрпә кисәгенә охшаган киез алып чыгып, арбада утырган сырхауның арык җилкәсенә китереп салды. Кичке салкында туңмасын дигәндер инде.

Көтмәгәндә баскыч өстендә байбикә күренде. Аны абайлау белән ишегалдындагылар, кая кереп күздән югалырга белмәгәндәй, сагаеп, тынып калдылар. Тәртә арасына кереп баскан теге хатын, уңга-сулга карамыйча, башын түбән игән хәлдә, капкага таба якынлаша башлады. Байбикә аңа:

– Игелексез!.. Шушы булдымы рәхмәт әйтүең, ә?.. – дип кычкырды.

Хатын туктады, байбикәгә ачу белән карады.

– Нәрсә өчен?.. – дип сорау белән җавап кайтарды. – Көнне-төнне белмичә ничә еллар буе тир түктерелгән өченме?.. Шушы нигезгә яшьлегемне биргән өченме?.. Иремне гарип итеп калдырганыгыз өченме?.. Җелегебезне суырдыгыз. Инде тәмам аяктан егып, урамга куып чыгарасыз… Шуның өчен рәхмәт әйтергәме сезгә?!

– Алаймыни әле!.. – дип җикеренде байбикә. Зәһәрлеген көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә дәвам итте. – Алайса бар, юлыңда бул. Яхшырак җирне эзләп кара…

– Тапмасак, ачтан үләрбез!..

– Бәлки, анда-монда жалу белән барырга телисеңдер?

– Юк, бармам! Болай да тончыгырсыз әле… Бу күз яшьләре, бу җәберләүләр бер чыкмый калмас.

Байбикәнең ачуы йөзенә бәреп чыкты. Үз ачуына үзе буыла башлады. Әмма тынычлыгын җуймаска тырышты. Бу башбирмәсне мыскыл итәргә уйлады булса кирәк, таланган кеше кебек:

– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип кычкырып җибәрде. – Күрмисезмени, көпә-көндез талый бит… Кем бирде аңа ул киезне?.. Ун ел буе җилкәбезне кимереп яту җитмәгән, хәзер инде төяп тә китмәкче буламы? Һәр килмешәк әйбер төяп китә башласа, каккан казыгың төтмәс монда. Безгә дә мал бит сыйпап кына килми…

Бу хәл теге хатынны миңгерәүләндергәндәй итте. Битенә ут капты. Ул, әлсерәгән кеше кебек, еш-еш сулыш ала, күзләреннән ялкын чәчә, әмма сүз әйтә алмый иде. Гүя аны бу минутта нәрсәдер мәрхәмәтсез рәвештә буа, иркенләп сулыш алырга бирми.

– Ни сөйлисең син?! Әстәгъфирулла!.. Ходайдан курык, ичмаса. Ачтан үлсәк үләрбез, әмма кеше әйберенә кагылмабыз. Бу нахак сүзләрең өчен, илаһи, булган байлыгыңның, мал-мөлкәтеңнең кадерен-рәхәтен күрмә!..

– Һай, Алла! Аһ, тәкәббер хәерче! Ул да әйтте сүз! Бүре каргышы аюга төшкән, аюның к…те тубалдай шешкән, ди…

Бөтен ишегалды тавыш, талаш, тиргәш белән тулды. Моңарчы күпме гомер кичереп тә яхшы-яманнан сүз дә әйтмәгән хезмәтче хатынның кинәт күтәрелеп бәрелүе байбикәне тәмам аяктан ега язды. Ул шартлар дәрәҗәгә җитте. Рәхимсез, шелтәле тавыш белән тезде дә тезде:

– Аһ, затсыз! Аһ, догасыз ач әрвах!.. Нәрсә күреп битсезләнәсең әле?.. Күрче, бу телле бетне!.. – Зәһәрләнепме-зәһәрләнде байбикә: – Кара син аны, ә! Рәхмәт әйтеп, кешечә саубуллашып чыгып китәсе урында әрепләшеп, телләнеп, сүз көрәштереп торган була бит әле. Әҗәтханәләр!.. Җир битләр! Ач әрвахлар! Әнә берьюлы теге паласны да алып салмыйсыңмы тагын?.. – Ул ялык-йолык йөзекләр уйнап торган бармагы белән бакча рәшәткәсенә эленгән өр-яңа, гаять зур, эре бизәкле паласка күрсәтеп алды.

Бу хәлләрнең барысын да күзәтеп торган Сабирҗанның күңеле сызып, җаны сыкрап куйды. Иртә якта гына әле ул Хәмиттән байбикәнең рәхимсезлеге, каты бәгырьле булуы турында ишеткән иде. Әмма бу кадәр үк булыр, дип башына да китерә алмаган иде. Бу күренеш чын-чыннан пошаманга төшерде аны. Җитмәсә тагын, монда килергә теше-тырнагы белән каршы торган Миңлегөл дә әнә хәйран булып, ишегалдындагы вакыйгаларны үз күзе белән күреп тора.

Таш сын кебек арба өстендә утырган сырхау көч-хәл белән башын калкытты һәм, нурсыз күзләрен күтәреп, хатынына әйтте:

– Сиңа әйтәм… бир, зинһар, кирәкмәс… Бир! Үзләренә булсын…

Шулвакыт баскыч өстендә Асылхан бай күренде. Күрер күзгә болай чибәр генә, җиңел гәүдәле ул. Хатыны Мәрхәмбикәгә караганда күп яшь. Чем-кара мыегы йөзен бизәп, үзенә бертөрле мөлаемлык өстәп тора. Өстендә – күлмәк, кара жилет. Жилет кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып тора.

– Ни булды?.. – дип сорады ул, баскычтан төшмичә генә.

Байбикә, иренә борылып карамыйча гына:

– Әнә!.. Талап китмәкче булалар… – дип, ишегалдына күрсәтте.

Тәртә арасындагы хатын сырхау өстендәге киезне алды да, бар көченә селтәнеп, байбикә каршына ыргытты. Тузан күтәрелде, байбикәнең аяк йөзенә төшеп торган асыл күлмәк итәкләре җилфердәп куйды.

Моны күреп торган бай чыраен сытты.

– Кешеме син, түгелме, ниһаять!.. – дип, хатынына ачуланып карады. – Нишләвең бу?.. Ничек оялмыйсың?.. Шулай ярыймыни?..

Тегесе, моңа бер дә исе китмичә генә:

– Бар, кит моннан… – диде. – Ирләр эше түгел бу, үзем беләм мин. Хатынша кебек кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә әле… Нишләргә кирәклекне синнән башка да белерләр…

Арбада утырган сырхау, нәрсәдер өмет иткән сыман, кабат башын калкытып, сүнеп бара торган күз карашын байга төбәде… Һай, бу күз карашы! Бу караш кешене түгел, ташны телгә китерерлек иде. Бай да кесәләрен капшаштырып алды. Аннары, чалбар кесәсеннән күн итек кунычы кадәрле бумажник чыгарып, беренче эләккән кәгазь акчаны йолкып алды. Шыгырдап торган өр-яңа кызыл унлык иде бу.

Асылхан бай тиз генә баскычтан төште дә акчаны хатынга сузды.

– Мә әле, Хәдичә килен. Ал… Һич югында, балаларыңа кием-салым юнәтерсең…

Хәдичә акчаны алмады.

– Кирәкмәс!.. Акчагыз үзегезгә булсын… Аның сәламәтлеген хәзер инде акча белән генә кайтарып булмас, – дип, арбада утырган иренә күрсәтте.

Байның акча тоткан кулы һавада асылынып калды.

Хатын, тәртәләргә чатырдап ябышып, кузгалып китмәкче булды. Әмма көпчәкләр ишегалдына түшәлгән таш арасына төшеп утыргангамы, арба кымшанмады да. Менә ул ачу белән тагын да алгарак иелә төште һәм, ниһаять, арбаны көч-хәл белән урыныннан йолкып алды. Кузгалып китте. Балалар да аңа иярделәр.

Кылый Хәмит, зур изгелек кылган сыман, йөгереп килеп, олы капканы шыр ачып куйды.

Капкадан чыктылар. Хатын бер мәлгә, кая барырга инде дигән сыман, як-ягына каранып торды. Аннары кисәк кенә уңга борылды да калага таба юл тотты…

Шунда Асылхан бай янына Хәмит йөгереп килде.

– Хуҗа… Миннән алырлар… Бирегез, мин генә биреп килим, – диде дә, бай кулындагы ун сумлыкны алып, тегеләр артыннан йөгерде.

…Бераздан, байбикә белән сөйләшкәч һәм торасы өйне дә күреп чыккач, Сабирҗан хатыны белән кызын кайтарып җибәрде.

Ир белән хатын тиз генә аерылып китә алмадылар. Елаганга охшап күзләре ялкынсынган, йөзләре агарып киткән Миңлегөлнең әйтер сүзе булган икән:

– Теләсәң нәрсә әйт, сиңа әйтәм, җаным тулы хафа, күңелем тулы шөбһә. Бу йорт безнең өчен дә җәһәннәмгә әверелмәсме икән, дим? Эх, әтисе! Бер дә күңелләрем тартмый бит. Кеше түгелдер ул… Бер дә якты көн күрсәтә торганга охшамаган… Аннары теге кылый шайтанын гына күр инде. Күз карашына игътибар иттеңме икән, нинди котсыз-шөкәтсезлек… Иман заты юк бит! Хатыны, бичаракай, минем ахирием иде. Елмаюы да елмаю түгел бит, йөзенә ябыштырылган битлек сыман… Каты өрәкле кеше булып, Гөлбануны куркытмаган булса ярар иде инде, мөртәт! Сыңар күзе белән, котларны алырлык итеп, үтәли тишкәндәй итеп карый, җүнсез!.. Кара эчлелек, хөсетлек, зәһәрлек йөзенә чыккан мөртәтнең… Эх, әтисе! Күпкә түзгәнне азга калгач түзәр идек әле… Икебез ике яктан эшләрлегебез бар чакта, ачтан үлмәс идек. Куышы да табылыр иде. Барыннан да бигрәк тынычлык кирәк! Җан тынычлыгы – ярты гомер.

Сабирҗан дәшмәде. Бу минутта аның да күңеле борчулы һәм таркау иде.

– Ярар, әнисе! Ул кадәр көяләнмә әле син… – диде ул, сүзне түгәрәкләп. Үзе Хәмит янында калды. Әйткән вәгъдәсен үтәр өчен, аннан-моннан акча юнәтеп, бер шешә кызылбаш та алып килгән иде ул.

Зур капка ябылып бастырыклангач, ишегалды тынып калды. Хәмит Сабирҗанны лапас эченә алып керде. Балта остасы кораллары, тагын әллә никадәрле шурум-бурум тутырылган зур шкафтан ике чокыр, зур гына телем икмәк һәм бер-ике калҗа салкын ит чыгарды.

– Хәзер чак кына кәефләнеп алсак та ярар… – диде ул, ятак янындагы озын эскәмия өстенә әйберләрен урнаштырып.

Инде шактый караңгы булуга да карамастан, Хәмит, тамчысын да түкмичә, чокырларны күздәй тутырып та куйды.

– Әйдә, кабып куйыйк булмаса…

Исәнлеккә-саулыкка дип, чәкешкәндәй иттеләр дә күтәрделәр.

Сабирҗан аракының тәмен тапмады. Гомумән, кәефе юк иде аның. Баягы яман күренеш һаман да күз алдыннан китми. Сырхау ир утырган, төрле иске-москы салынган авыр арбаның тәртәләре тигезсезрәк урыннарда бичара хатынны әле бер, әле икенче якка җилтерәтепме-җилтерәтә… Артта исә сәләмәгә төренгән ике бала…

– Алар монда озак яшәделәрме?.. – дип сорап куйды ул.

– Озак. Бик озак… Хатыны яшьли үк асрау кыз булып торган. Монда өйләнешкәннәр… Ире, такта яру заводында штабель ишелеп, умыртка сөяген имгәтте. Узган кышта гына булды бу хәл. Шул инде, һәркайсыбызны да көтә андый нәрсә. Тузып эштән чыктыңмы, беркемгә дә кирәгең калмый…

Сабирҗан тагын сорау бирде:

– Нинди завод ул?

Хәмит өске катта ялт итеп ут кабынган тәрәзәләргә күрсәтте:

– Боларныкы… Төп дахут чыганагы, тормышларының тотнагы шул завод инде аларның. Арча ягында ул, мари урманнарыннан ерак түгел. Ни өчендер, утар дип йөртәләр алар аны. Төп хуҗалык шунда… Егерме бишләп ат дисеңме, башка төрле мал-туар дисеңме – бар да шунда. Сиңа да бик еш таптарга туры килер әле ул ике араны… Азык-төлеккә кадәр шуннан кайтарыла…

Авылдашы тынып калгач, Сабирҗан тагын теге сырхау турында:

– Кая бара инде ул бичаралар?.. – дип сорады.

– Кем белә инде аны… – Кылый яңадан бик акыллы кыяфәт белән авыз чайкарга кереште. – Кая бара инде ул бичаралар, дисең син? Тормыш шулай яратылган инде ул. Бер алдын, биш артын күрсәтеп, гелән айкалып та чайкалып торган көне бу фани дөньяның. Берни эшләр хәл дә юк. Һәркем үз чабатасын киеп элдертә бу тормышта…

Сабирҗан әңгәмәдәшенең күз төпләре капчыкланып торуына игътибар итте. Шунда Хәмит бушаган чокырны, алып, авызына китерде. Берничә тамчы аракысы калган булган, ахрысы, җыерчыклы муен тиресе астында бугаз төере уйнаклап куйды. Үзе һаман да сөйләнде. Сүзе бер дә бетәр төсле түгел иде аның. Шул инде, дип уйлап куйды Сабирҗан, әшәке эт борчага, яман адәм сүзгә бай булыр, ди. Иң хикмәте шунда: Сабирҗан, күңел хакы өчен генә булса да, аның берсеннән-берсе шыксыз сүзләрен җөпләп утырырга мәҗбүр иде.

– Әйе!.. – дип көрсенеп куйды Сабирҗан. – Бу дөньяда бәхет дигән нәрсә без ярлылар өчен түгел…

– Монда әле, малай, байларга да әллә ни ишелеп тормый… – Хәмит шешәне алып чокырларга салды. – Әйдә, булмаса булган икән, кабып бетерик инде…

Ул моңарчы да бераз төшергән булса кирәк, икенче чокырын кабып куйгач, исереп үк китте. Сүзенең дә рәте-чираты калмады:

– Нәрсә, ди?! Эшкә мохтаҗ булмассыз, диме?.. Ух, зәһәр нәмәстә дә инде. Ә син, якташ, курыкма… Ишетәсеңме, мин бар чагында курыкма. Җылан юлыңа аркылы ятса да курыкма, сине чакмас. Акча шылтыравын ишетергә туры килмәсә дә, ач булмассың… Тик шуны бел: сорасаң бирми алар, ә сорамый алганны күрмиләр. Тик ала белергә кирәк. Ала белү – үзе бер һөнәр ул… Хе-хе!.. – Аннары тавышын киметә төшеп дәвам итте: – Тик ахмак булырга гына ярамый, якташ. Тормыш шундый нәрсә ул… Кая баралар инде алар, дисең син. Кем белә инде аларның кая барасын. Йә алар, йә син инде… Алар куылмаса, сукбай кебек син торыр идең Печән базары чатында. Син шуны аңла: тормышта җайлы, ягъни мәсәлән, җылы урын табарга теләүчеләр күп. Ә андый урын, белгәнеңчә, бик аз, һәркемгә дә тәтеми. Андый урын өчен хәзер кеше җанын фида кылырга, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә әзер… Андый вакытта, туганкаем, бернәрсә белән дә санашып тормыйлар: йә син ашыйсың, йә сине кабып йоталар. Дөянең күз яшеннән курыккан бүре ачтан үлгән, ди… – Бермәл Хәмитнең уйлары буталып торды. Аннары кеткелдәп көлде дә янә сөйләп китте: – Ну, малай, хатыныңны әйтәм әле… Һаман да элеккеге кебек чибәр, сылу… Сылулыгы чамадан ашкан кыз иде шул ул. Син тагын минем бу сүзләремне авырга ала күрмә. Белгәнеңчә, дустың йә атыңа, йә хатыныңа кызыгыр, ди. Хе-хе!.. Син бит, хәерсез җан, мүкләк булсаң да, авылның бер дигән кызын кулыңа төшердең. Гәрәйханнарны әйтәм әле, тәки койрык тотып калдылар диген, ә!.. Хе-хе!.. Кызык та иттең ичмаса үзләрен.

Сабирҗанның, аракыдан бигрәк, авылдашының җан кайтаргыч сүзләреннән күңеле болгана башлады. Шулай да аның сүзен бүләргә килештермичә, көч-хәл белән түзеп утырды. Тегесе исә караңгыланганнан-караңгылана барган лапас эчендә, күзенең акларын ялтырата-ялтырата, акча турында, байлык турында фәлсәфә сата бирде.

– Син тагын, якташ, байларга мал-мөлкәт үзеннән-үзе килә икән дип уйлый күрмә. Кая ул!.. Билгеле, аларга безнең кебек маңгай тирләрен түгәргә туры килми. Әмма мал-мөлкәт тә үзеннән-үзе бирелми… Шулай ук безнең җилкәне тунап кына да яшәмиләр. Алар, туганкаем, иң хәтәр ерткычлар кебек үзара талашалар, бер-берсенең бугазын чәйнәшәләр… Җинаять артыннан җинаять эшлиләр. Тормыш ул – өтермән! Караклар белән шыгрым тулган өтермән… Байлар алар шул өтермәннең эре караклары, юлбасарлары… Ә без – ваклары, кесә караклары, ягъни жуликлары гына. Алар урлаганда берәгәйле урлыйлар, мәрхәмәтсез урлыйлар… Бер-берсенең, нәсел-ыруына кадәр бөлдереп, тамырларын корыталар, мир буйлап хәер өстәргә җибәрәләр… Хәер, беткәнне бетерсәң савабы була, ди бит. Шулай ул, якташ. Урлаган карак түгел, тотылгач котыла алмаган гына карак… Аларны гаепләп тә булмый. Шикаять итеп, гаепләп кара әле син аларны!.. Яисә жалу белән барып кара. Үзең үк гаепле булып калачаксың, башың зинданнан чыкмас, таш капчыкта черетерләр, тегеләй. Закон алар кулында. Закон ул пәрәвез кебек: кигәвен аны бәрә дә чыга, ә безнең кебек вак-төяк чебен-черки эләгә дә кала… Замана көчлеләр кулында. Шулай ул, якташ! Алар гаепле булган тәкъдирдә дә җавап бирерләр дә котылырлар. Аларның «җавабы» бар… Һәрвакыт әзер тора. Аларның җавабы: акча!.. Акчамы, акча ул, дускаем, тиңдәше булмаган шөһрәтле көч. Акча ул – иң аяусыз гаепләүче дә, иң гадел шаһит та… Акча янында кеше юл тузаны гына. Акча – гадәттән тыш куәт иясе. Акчалы кеше – бу фани дөньяның патшасы да, хуҗасы да. Теләгән нәрсәңне, теләсәң кемне сатып алып була акчага… Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел. Дивана әйтмешли, алар биләгән урманнан куян да качып котыла алмый. Бигрәк тә байбикәнең кулы сумалалы. Бер эләктерсә ычкынырмын димә. Табыш дип җанын фида кылырга да әзер… Акча ул – олуг җинаятьләрнең тереклек бирүче җаны да, яшәү сүле өстәп торучы каны да…

Хәмит тагын нидер сөйләнә башлаган иде, Сабирҗан бүтән тыңламады, тәкате бетте.

– Ярар, Хәмит туган… Мин кайтыйм әле, – диде ул, урыныннан кубып.

Авылдашы аны озата чыкты.

– Иртәгә иртәрәк кил дә, әйберләреңне ат белән генә алып төшәрсең, – диде ул, саубуллашканда.

– Рәхмәт инде…

Алар саубуллашканда, вакыт инде шактый соң иде. Әмма Хәмит, авылдашын озатып куйгач та, туп-туры кайтып китмәде. Бер танышы сату итә торган төнге хәрчәүнәгә керде.

– Сал әле, туган, тутырып. Бер уңайдан менә моны да вакларсың… – дип, стойкага шыгырдап торган өр-яңа ун сумлык кәгазь акча ташлады.

5

Каршыдагы биек үргә менеп җитү белән, Асылхан бай атын тыйды. Юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып, куаклыклардан, биек үлән араларыннан төрле кош-корт куркыта-куркыта килгән эте дә янында туктады.

Асылхан һәрвакыт шулай итә: шушы үргә менеп җитү белән, атын туктата да ияреннән төшми генә бермәл әйләнә-тирәгә каранып тора. Елның һәр фасылында бу тирәләрнең үзенә бер төрле яме, һәр вакытның үзенә хас матур бизәкләре җәлеп итә аны.

Хәзер көз. Һава саф. Бәлки шуңа күрәдер, бу юлы тирә-юнь аеруча матур булып күренә иде.

Каршыдагы иксез-чиксез үзәнлектә, уч төбендәге сызыклар кебек, бормаланып-сырмаланып яткан коры елгалар, чокыр-чакырлар сузылган. Тагын да арыдарак шул киңлекнең түрендә зәңгәрләнеп урман күренә. Шуннан бераз уңдарак зәңгәр ахак төсле инеш буасы ялтырап күренә. Шул буа буена бер авыл утырган. Өйләренең салам түбәләре ерактан зур йонлач бүрекләрен батырып кигән адәм башларын хәтерләтәләр. Тәрәзәләре – күз чокырлары… Авыл ягыннан бәрәңге сабагы янган ис килә.

Рәхәт иде Асылханга. Күңеленең пакьләнгәннән-пакьләнә баруын тойды ул. Өеннән чыгып китеп, кала шау-шуыннан ерагаеп, табигать куенына чуму белән, һәрвакытта да шундыйрак хис яулап ала аны.

Асылхан тирә-якка күз салды да кабат хәйранга калды. Күрче, зинһар, нинди үзгәрешләр! Вакытның тиз үтүен генә күр син.

 
Кай арада җәй үткән дә
Күрче, зинһар, көз җиткән!..
 

Тирәнтенрәк уйлый калсаң, вакыт түгел, кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган һәм һични белән чагыштыргысыз, һичнинди бәһасез байлыгы – гомере үтә ләбаса!

Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Ел фасылларының иң матур, иң моңсу, иң самими, йөрәкне сагышка сала торган чак. Көзнең мондый вакытын яшь аралаш елмайган бер мәл белән чагыштыралар. Сәер дә, серле дә, гүзәл дә…

Шулай як-якка каранып торган арада, тагын бер хикмәтле күренешкә игътибар итте Асылхан. Көзге ут капкан әрәмәлекләр өстендә ниндидер җанлы пәрдә җилфердәп-җилфердәп алган сыман булды. Бик тиз төшенде ул: өер-төркемнәргә тупланган вак кошлар, шулай очып, олы сәфәргә чыгар алдыннан канатларын яздыралар икән. Вакыты шундый. Әгәр дә игътибар беләнрәк тыңласаң, төрле кош-корт тавышыннан тирә-юнь гөрләп тора. Кошлар күптөрле булган кебек, аларның туган якларыннан китү рәвешләре дә үзгә. Кайберләре япа-ялгыз гына сәфәргә чыгалар. Андыйлар, гадәттә, эре-саллы булалар, тавыш-тынсыз гына очып узалар. Күпчелеге олы булмаган төркемнәргә берләшә. Челән-торна ишеләр, кәрваннар булып, биеклектә тере «өчпочмаклар» ясап очалар. Шулай иткәндә, һаваны ярып баруы җиңелрәк, янәсе.

Бая Асылхан игътибарын җәлеп иткән кошлар өере дә каядыр китеп юк булды. Карлыгач яки керәшә ише кошлар булгандыр, дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә. Чөнки нәкъ шул кошлар безгә иң соңарып киләләр, көзлектә дә иртәрәк китү хәстәрен күрәләр.

Җәй буе яшеллеккә күмелеп утырган урман-кырларда, август керү белән, акрынлап сары төсмерләр чагыла башлый. Арыш, арпа, бодай кырларында ялтырап калган камыл, үзәнлекләрдә рәт-рәт тезелеп киткән яшькелт төстәге печән эскертләре – болар бар да җәйнең чиге җиткәнлекне кисәтү билгеләре.

Әмма җәй әле дәвам итә. Тормышның дәвамы буыннар чиратлашуында чагыла. Әнә спас яңгырларыннан соң бердәм тишелеп чыккан җете яшел арыш уҗымы, яңалыкка юл яргандай, киләсе ел уңышына булган якты өмет-хыялларны кузгатып, ераклардан күз явын үзенә тартып тора.

Бернәрсәгә бик яхшы төшенде Асылхан: калада ут йотып, кая барып бәрелергә белмичә иза чигә, җаны йончый башлау белән, табигать куенына, сахрага чыгып китү ягын карый ул. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, тормышына җаны ятмады аның. Хикмәт дөньяларның җитенке булуында гына түгел икән шул. Бер генә нәрсә дә күзенә күренми. Өендә һава җитмәгән кебегрәк хис итә Асылхан үзен. Мәрхәмбикәне күрмәү, аның тавышын ишетмәү өчен генә дә әллә ниләр бирергә әзер чаклары еш була. Күңел тартмаса да тартмас икән. Байбикә белән бер-ике авыз сүз алышу да әҗәлгә тиң. Хак һәм хаксыз сүзләргә тиешле җавап кайтара алмаудан тәмам гаҗиз була. Ул инде болай да, еш кына, каршыга да, уңайга да ләм-мим әйтмичә, өйдән чыгып китү ягын карый.

Ә инде җыенып, «ауга» дигән сылтау белән каладан ук чыгып китү бәхетенә ирешсә, аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Табигать аның йончыган җанына ял, тәненә сихәт бирә. Дәрт-дәрманы артып кына калмыйча, хисләренә кадәр сизгерләнә, нечкәрә аның.

Тирә-юньдәге гүзәллеккә хәйран булып, калкулык өстендә бераз торды да кузгалып китте Асылхан. Иң элек үзәнлеккә төште, аннан инде туп-туры урманга таба юл алды…

Урман авызы. Тирә-якта – нарат-чыршылык. Монда алар куелыктагы кебек зифа түгелләр. Югарыга омтылып түгел, киңәеп, мул ботакларын як-якка таратып, киң «итәкләрен» җиргә кадәр тидереп үскәннәр.

Асылхан берәр кош-корт атып алу нияте белән, юлдан читкә чыгып, куелыкка керде. Бераз ял итеп алырга кирәк булыр, дип уйлый иде ул. Этне дә ашатасы бар. Үзе дә ияр өстендә арыды; аяк астында каты җир барлыгын тоясы килә башлады.

Тирә-якта – чыршылар, ябалдашлары яктылыкка омтылган наратлар. Астагы куелыкта аларның кәүсәләре, алтын йөгертелгән җиз баганаларга охшап түгел, ә ничектер кара-кучкылланып торалар. Гомумән, ямьле урын түгел. Бу тирәгә кеше түгел, җәнлек тә кермәгән, ахрысы (ышанган тауда киек юк, димәсләр иде аны). Сукмак та, бернинди эз дә юк. Гомумән, тереклек барлыгы сизелми. Бары тик агачтан агачка, чытырманлыктан чытырманлыкка мул булып аксыл төстәге үрмәкүч пәрәвезләре генә сузылган. Ачыграк урыннарда күңелле генә чагылып киткән тоҗым җебенә охшамаганнар алар; тәнгә-биткә килеп сарылганда, тәнне чиркандырып җибәрәләр. Аяк асты да шәп-шәрә: бернинди үлән заты юк.

Асылхан атын уңга борды: тизрәк яктылыкка, кош-корт тавышлары килгән якка, катнаш урманга чыгасы килде аның. Бу тирәне яхшы белә ул. Бераз баргач, ярларын куе әрәмәлекләр каплаган, әллә ни зур булмаган елга булачак. Гадәттә, ул шул тирәдә ял итә торган иде.

Бераздан Асылхан җыйнак кына бер аланлыкка килеп чыкты. Таныды ул бу тирәне, кайчандыр яз көне, шомыртлар шау чәчәктә утырган вакытта, аның монда ял иткәне бар. Менә ул ут яккан урын. Тик көл яки кисәү дигән нәрсәнең әсәре дә калмаган, су белән юылганга охшап, кара-кучкылланып түгәрәк кара тап кына ярылып ята.

Асылхан атын туктатты. Тирә-юньне күздән кичерде. Көз үзенекен иткән, аланлыкны танып булырлык түгел. Әле кайчан гына монда җәннәт кебек иде. Бу үзгәрешне күргәч, чак кына моңсу булып китте.

Язын ул монда кунарга калган иде. Куе әрәмәлекләр, сабын күбегенә манып алгандай, ап-ак шау чәчәктә утырган шомырт агачлары артында посып кына агып яткан елганы күрмәгән дә иде. Әмма якында гына елга барлыгын шул яктан үзенә бертөрле дымлы салкын һава дулкыны бөркелүеннән үк тойган иде.

Әле дә хәтерендә: кояш баер вакыт җиткәч, елга тирәсе ак томан пәрдәсе белән капланды. Һәм томан чак кына сизелерлек булып, су аккан якка хәрәкәтләнеп шуышкандай итә. Елга үзе тавыш-тынсыз гына ага, аның ул салмак тынлыгы язгы төнгә гаять ятышлы, аннан аерылгысыз кебек тоела иде. Ә инде таң алларында су өстен генә түгел, хәтта аланлыкны да алтынсу-күксел томан дулкыннары биләп алыр иде…

Асылхан атыннан төште. Ияренә беркетелгән кирәк-ярак әйберләрен чишеп ала башлады. Урманга кергәннән бирле, күбрәк ат аяклары тирәсендә чуалган эт барысын да аңлады: димәк, ау башланачак…

Киекне әллә ни озак эзләргә туры килмәде. Куелыкка керү белән, каяндыр вак куаклыклар төбеннән, зур гына бер көртлек күтәрелеп, аларның баш очыннан ук диярлек очып үтте. Асылхан җәһәт кенә агач кәүсәсенә елышты. Эт тә таш сын кебек баскан урынында катып калды.

Көртлек әллә ни ерак китмәде, күрше агачларның берсенә барып кунып, ят нәрсәләрне күрүдән сәерсенеп булса кирәк, алар ягына борылып, бер мәлгә канат-койрыкларын селкеткәләп сыек ботакта тибрәнгәләп алды…

Шулвакыт мылтык тавышы урманны дер селкетте. Аланда калган ат та яман пошкырып хәбәр бирде.

Көртлек, авыр, симез гәүдәсе белән агач ботакларына бәрелә-сугыла, аска очты…

Эт тә ул урынга егылып төшкән көртлек белән бер үк вакытта диярлек барып җитте…

Ашарга әзерләү әллә ни вакытны алмады. Тукланып алганнан соң, Асылхан иң әүвәл чикләвек куаклыгы төбенә яңгырдан-җилдән саклана торган башлыклы җиңел кожанын җәйде. Аның өстенә ияр аслыгын (калын киезне) салды, баш очына иярне куйды. Бары тик шуннан соң гына, кулларын баш астына куеп, рәхәтләнеп сузылып ятты. Буыннарын яздырырга теләгәндәй, аякларын хәрәкәтләндереп алды.

Рәхәт, бик рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Әле дә ярый, табигать, син бар, югыйсә адәм баласы моңсу-боек җанына юаныч каян табар иде икән! Дөньясы түгәрәк иде аның. Күңеле көр, тәнендә торган саен көч-куәт, сихәт арта баруын тойды ул.

Искәрмәстән генә табигатьнең кинәт тынып калуына игътибар итте Асылхан. Шундый тынлык, җитмәсә, тагын әлеге тынлык төпсез упкын сыман тирән дә иде.

Юк, ялгышмаган Асылхан. Каян килсен, ди, андый тынлык! Әнә якында гына тышаулап җибәргән атның сирәк-мирәк кенә пошкырынгалап, кушаяклап сикерүеннән җир дер селкенеп куя… Менә баш очында, коелган яфрак арасында гына, нәрсәдер кыштырдый. Асылхан саклык белән генә башын шул якка янтайтты: елан-фәлән түгелме? Юк икән. Бәләкәй генә соры тычкан баласы нәрсәдер иснәнә, эзләнә.

Шулчак, чыр-чу килеп, куаклык өстеннән бер көтү миләш чыпчыклары очып үтте. Ул да түгел, Асылханнан кул сузымында гына бүрекле кош килеп кунды. Түше алсу, канатлары яшел бәрхет, ә күзләре чем-каралар. Шундый чуар, ыспай, тутый кошың бер кырыйда торсын.

Елга агымының чак кына аскы өлешендә шәп-шәрә бер утрау бар. Әкәм-төкәм кабырчыгы, бака кабыгы белән чуарланган әлеге кашлак ягыннан да кош-корт авазлары ишетелеп куйгалый. Нинди кошларның мәш килүен Асылхан моннан ук тоеп ята. Әнә озын сыйрак тәлләтәвеч нигәдер ачулана, үзенең ризасызлыгын белдерә. Менә башы кикрикле шөлди аваз салды. Сазлык кошы бибекнең моңсу сызгыруын да әллә каян таныйсың… Тагын да арырак – урман ешкынлыгыннан, адәм аяк басмаган сазлыклар ягыннан – өздереп-өздереп кычкырган торналар авазы ишетелеп куйды. Аларның тавышы Асылханның да йөрәген, урыныннан кузгатып, ешрак тибәргә мәҗбүр итте.

Ярата, бик ярата ул менә шулай табигать куенында булырга. Андый вакытларда ул үзен бик күп кирәксез нәрсәләрдән арынып, җиңеләеп, хәтта бераз пакьләнеп калган сыман хис итә.

Искәрмәстән генә агач башларын шыксыз шаулатып, җил исеп куйды. Бераздан ул аска да үтеп керде. Куак-әрәмәлекләрнең берән-сәрән генә эленеп калган яфраклары белән шаярып, шомлы гына кыштырдатып алды. Эт тә кинәт шәмрәеп, «Бу ни бу?» дигәндәй, әрекмән колаклы башын чак кына кыңгыр салып, катып калды.

Көзге көн кияү холкы, дип әйтмәсләр иде аны борынгылар. Баягынак кына көн искиткеч аяз, матур иде. Искәрмәстән җил чыкты, торган саен көчәйде. Ул да булмады, күк йөзен салынкы, үркәч-үркәч авыр болытлар тоташтан тыгызлап каплап та алдылар. Һәм җәй көннәрендәгечә, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, вак иләктән сибәләгәндәй, тузгып-төтенләп ява да башлады. Җиһанга караңгылык иңде, тынлык урнашты.

Асылхан, тиз генә торып, атын иярләде дә юлын дәвам итәргә булды.

Яңгыр коя да коя. Ансыз да атналар буена тоташтан яуган явымнардан соң мул булып дымланган җир өсте тиз арада чыланды, юл өсләренә күлдәвек булып сулар җыелды. Ә яңгыр туктау турында уйламый да иде.

Җитмәсә, тагын көн дә кичкә таба авышып килә. Чыланып, тәмам эштән чыккан Асылхан куну турында баш вата башлады. Утарга кадәр ерак, ким дигәндә, егерме биш чакрымнар тирәсе бар. Хәер, анда барып җитәргә дип ашкынмый да ул. Чөнки анда управляющий вазифасын хатынына туган тиешле бер бәндә үти. Ул кеше белән Асылханның очрашасы да, очрашкач сөйләшәсе дә килми иде.

Билгеле, тагын бер урыны бар Асылханның төн үткәреп чыгу өчен. Әмма анда сугыла-нитә калсаң, олы кунак буласыңны көт тә тор. Анысы – мәрхүм әтисенең җан дусты, ахирәте, хәтта табындашы, бөтен Арча ягының иң мөхтәрәм кешесе, даны Рәсәйгә таралган алпавыт Габдрахман Ишморатов. Бу затлы шәхеснең исеме Тукай тарафыннан да берничә мәртәбәләр телгә алына. Асылханның тормышны белгән, кешеләрне байтак сынаган мәрхүм әтисе әлеге алпавыт алдында баш ия, мөкиббән китә иде. Хәтта үзе өчен терәк-таяныч итеп саный иде. Хәер, бер караганда гаҗәп тә түгел, чөнки Асылханнарның төп доход чыганагы, тормыш таянычы булган Арча ягы утарын да, хак булса, Габдрахман алпавыт кулга төшерергә, соңрак киңәйтергә, аякка бастырырга ярдәм иткән, имештер. Әйе, әтисе өчен үрнәк, мәртәбәле кеше иде Ишморат алпавыт. Әтисенең дөнья куюына өч-дүрт ел үтүгә дә карамастан, картның Габдрахман бай турында әйткән сүзләре әле дә булса хәтерендә. Гомер бәясе торырлык кеше, дияр иде ул Ишморат алпавыт турында. Мохтаҗларга ярдәм итә, кыйналган-җәберләнгәннәрне аралый, батканнарга кулын суза, дияр иде. Кайбер гыйбарәләре дә истә. «Яшәешнең мәгънәсе, нигезе, бер-береңә ярдәм итешүдә» дияргә яраткан ул. «Мал-туар хуҗасының күз карашыннан ук көрәя» дигән сүз дә шул байныкы, имештер.

Ишморатов агач эшкәртү, такта яру эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмый, тегермәннәр дә тота. Казан елгасындагы су тегермәне янында аның двигатель белән эшли торган тагын бик зур тегермәне була. Он тарттырырга уннарча чакрым авыллардан киләләр. Бердән, монда тарттыру бәясе башка урыннарга караганда чагыштырмача арзанрак куелган. Чират көткән агайлар өчен махсус ял итү өе дә бар. Шунда алар гәп сатып, иркенләп дөнья хәбәрләре алмашканнар. Чәе, клиндер ише нәрсәләр бушлай булган, дип сөйлиләр.

Әмма алпавытның төп шөгыле һәм горурлыгы нәселле атлар үрчетү булган. Тукай әнә шул атаклы юргаларны телгә алган да инде.

 
…Көн юргала, төн юргала,
Тик юргала. –
Узалмассың «акыллы баш»
Ишморатны…
 

Арча юргаларының даны, чыннан да, ерак-еракларга таралган. Ишморатов аргамаклары чит ил ипподромнарында да атаклы булганнар. Әгәр дә хак булса, Габдрахман алпавыт үзенең атаклы атлары белән Казан белән Арча арасын (җитмеш чакрымнан артык) сәгать ярым, ике сәгатьтә үтә торган булган…

Асылхан, уйларга бирелеп, урманны чыкканын сизми дә калган. Юк, Ишморат алпавыт утарына юл тотмады ул, һич тә «җилкуар» булып күренәсе килми иде аның.

Урманны чыккач та, зур гына бер татар авылы булачак. Шунда гына кунармын, дигән карарга килде Асылхан.

Ат алдыннан эт юырта. Болай да эчләре эчкә баткан бурзай юешләнүдән шыксызланып, тәмам өтекләнеп калган иде. Чак кына алга китү белән туктап, хуҗасының килеп җиткәнен көтеп ала. Хәзер ул иртә яктагы кебек юлдан читләргә чыгып эзләнеп, иснәнеп йөрми, алга таба элдертүен белә.

Урман артта калды. Көтү-көтү казлар каңгылдашуыннан гөр килеп торган, ярларына мул булып каз мамык-каурыйлары түшәлгән тегермән буасы өстеннән узды. Буа аша үткәндә, җәйрәп яткан су өстенә күз төшереп алды Асылхан. Болганчык су, кыйгачлап бәргән яңгыр астында, кайнаганга охшап, күбекләнеп, куыкланып тора иде. Димәк, яңгыр озаклап, утырып явачак, дип уйлап куйды Асылхан.

Ул авылга килеп кергәндә, эңгер-меңгер вакыт җиткән иде инде.

Кая керергә? Шулчак кылт итеп, бу авылда бер танышы барлыгы исенә төште аның. Кайчандыр ул кеше аңардан бер-ике олау юкә кабыгы сорап алган иде. Үзен бау ишүче дип таныткан иде. Тик менә исеме генә хәтердә калмаган.

Яңгырдан саклану нияте белән башына очландырып арыш капчыгы бөркәнеп, урамны аркылы чыгып баручы бер абзыйны туктатты Асылхан. Тегесе бау ишүчене бик яхшы белә булып чыкты.

– Ә-ә, беләм, беләм!.. – дип элеп алды абзый кеше. – Яхшы беләм. Бариәхмәт атлы ул. Әнә теге урамда гына торалар. Ярган киртә, җил капка шуларныкы булыр. Ул йортны бик тиз танып белерсең син. Ишегалдының түрендә, җил тегермәне хәтле булып, бау ишү станы торыр… – Аннары күңелдән ятлагандай дәвам итте. – Бик нәзакәтле, бик ипле, киң күңелле кешеләр алар. Барып кергәч күрерсең әле… Алдыңа ябалак башыдай шикәр куеп, әрекмән яфрагыдай кагын салып, һәйбәтләп чәй эчерерләр. Куныйм дисәң, дөп итеп мендәр-ястыкларын ишеп төшереп, йомшак урын җәеп бирерләр…

Асылханның сүзе бетмәс агайны тыңлап торырга тәкате җитмәде, рәхмәт әйтте дә, бау ишүче торган урамга чыгу өчен, атын тар тыкрыкка борды.

Асылхан олы урамга чыкты. Монда да йорт-җирләр ярым җимерек, салам түбәләр, черүдән караланып-таркалып беткән читәннәр. Әмма бау ишүче өе бөтенлеге, кабык түбәле булуы һәм зурлыгы белән башкалардан аерылып, күзгә ташланып тора иде.

Мосафирыбызның бәхете бар икән, өй хуҗасы да шунда, баскыч өстендә, кулын каш өстенә куеп, ул килгән якка карап тора иде. Асылхан елмаеп, беренче булып сәламләде.

– Әссәламегаләйкем!..

– Әстәгъфирулла!.. – Баскычтан атылып кына төште бау ишүче. – Кемне күрәм!..

– Таныдың алайса?

– Танымаска тагын! Син бигрәк инде. Ул кадәр тома дивана түгел лә!.. Әйдүк, әйдүк!.. Рәхим ит!.. – Кунакчыл хуҗа баскычтан йөгереп төште дә капканы шыр ачып җибәрде. Үзе өзми дә, куймый да сөйләнүен белде. – Чакырылмаган кунак хакы аеруча олы, диләр безнең якта. – Хуҗа җәһәт кенә ян тәрәзә янына килеп, тәрәзә өлгесенә каплана төшеп сөрән салды. – Әнисе!.. Әнисе, дим… Олы кунак бар. Табыныңны әзерлә тизрәк…

– Ул кадәр борчылма… – дигән булды Асылхан, атын хуҗа ачкан җил капкадан эчкә кертеп. Атка юешләнеп тәмам эштән чыккан эт тә иярде.

– Ат тоягы тавышы ишетелсә җә хәнҗәр, җә сый әзерлә, дия торган булган борынгылар.

Өй хуҗасы кала кунагын шулай зурлап, күтәреп каршы алды.

– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип, кабат сөрән салды да янә Асылханны бөтереп алды. – Әйдәгез, әйдүк! Сездәй затлы могтәбәр кунак – безнең өчен Ходай бүләге ул. Әйдүк!..

Атның тезгенен, Асылханны күрү белән, авыз-бит тирәләрен шәле белән каплап куярга өлгергән, буй җиткән бер кызга тоттырды.

– Кызым, печәннең лапас эчендәгесен, башта чапканын сал. Әти мәрхүм: «Чәчәкле печәндә бер пот бал булыр; соңарган печәндә бер пот корт булыр», дип әйтә торган иде. Солыны соңрак үзем салырмын… – Кунагын җилтерәтеп элеп тә алды. – Ә хәзер, әйдүк, өйгә!.. Көнен генә күр инде, ә… Җиле дисеңме, яңгыры дисеңме. Сибәләпме-сибәли. Шул инде: әкрен яңгыр тиз генә туктамый ул. Баягынак, тыкрык башыннан бире таба борылуыңны күргәч, бу нинди җайдак булыр икән дип торам…

Бераздан үзенең манма булган киемнәрен салып ташлап, хуҗаның кояшта җәеп агарткан киндердән тегелгән өр-яңа күлмәген киеп алган кунак табын янында иде инде. Алларында – бөркелеп пар чыгып торган алыптай зур сары самавыр. Табын өстендә җиделе лампа яна. Өй эче җылы, якты, җәннәтең бер якта торсын.

Хуҗа табынны бик мул әзерләтте. Чормадан каклаган казына кадәр «очып» төште. Каяндыр бер шешә «кызылбаш» та чыгып утырды.

– Әйдүк, хәзинәдә бары… – дигән булды ул. – «Арыслан тотарлык» кына кабып куюның әллә ни зарары тимәс. Яңгыр астында да шактый булгансың…

Табын янында ике ир-ат кына. Асылханга бу гади, әмма гайрәте ташып торган ир урталарындагы кеше янында, ничектер, бик җиңел, рәхәт иде. Хуҗалары кебек, өй дә бик пөхтә, көлеп тора. Түрге якка эре бизәкле киҗеле чаршау тартылган. Сәкедәге сандык өстенә тау-тау итеп мендәр-ястык өелгән. Стенада, ишек өстендә, алтын язулы шәмаилләр. Тәрәзә араларына чүпләмле сөлгеләр эленгән.

Асылхан тагын бернәрсәгә дикъкать итте: өйдә берничә кыз бала. Алар билгеле, әдәп саклап, күзгә-башка чалынмаска тырышалар…

Бау ишүче Бариәхмәт тә Казан тикле Казаннан килгән бай белән үзен бик иркен тотты. Ул хәтта теге вакытта, оятын артка ташлап, ике йөк урынына юкә кабыгын өч олау итеп алып кайтуы турында да яшермичә сөйләп бирде.

– Әйтеп тормадым инде. Гафу!.. Ничек әле: биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз диләр бугай…

Асылханның дикъкатеннән тагын бернәрсә читтә кала алмады: ул да булса, хуҗаның матур итеп, һәр сүзне җеген җеккә китереп сөйләү рәвеше иде. Сөйләгәндә, сөйләм аһәңенә үзенчәлекле бизәкләр өсти; ул бизәкләрдә шуклык та, үткерлек тә, бер үк вакытта тирән мәгънә дә бар. Гомумән, Асылхан Казан артындагы татарларның сөйләм теленең матурлыгына, сафлыгына, сурәтле булуына элек-электән үк сокланып туя алмый иде.

Бариәхмәт, кунакны кыстап сыйлаган арада, үзе турында да сөйләп алырга өлгерде. Хәер, Асылхан бу бәндәнең һәрнәрсәдән файда күрә белүче, эш җанлы, олы ниятле, яшәешнең теге-бу вак-төякләренә әллә ни игътибар итмичә, булсын дип, эш өчен җанып-көеп яшәүчән һәм бик табигый, тормышка чат ябышып ятучы бер кеше икәнлеген теге вакытта, беренче тапкыр очрашканда ук сизенгән иде инде.

– Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, минем дә эшләмәгән эш калмады, – дип башлады бау ишүче, – тәгәрмәч тугымы бөгү дисеңме, кабык төшерү, мунчала салу дисеңме, кыскасы, кул тимәгән бернинди хезмәт тә калмады. Хәтта бер елны сезнең утарда да эшләдем… Ат белән урманнан агач чыгардым. Ул чорда теге Игнат купец пыяла заводын салдырырга җыена гына иде әле. Сездән такта ярдырта иде… – Тавышын үзгәртә төшеп өстәп куйды: – Ул вакытта мәрхүм әтиегез Мирзахан бай да исән иде әле. Әтиегезне әйтәм: абруе, дан-шөһрәте чамасыз зур иде мәрхүмнең. Авыр туфраклары җиңел була күрсен, берүк…

Сүз иярә сүз китеп, Асылхан үз чиратында Бариәхмәтнең тормышы турында, көнкүреше турында сүз куертып алгандай итте. Аннары капылт кына түр якның почмагы ягына тарттырып куелган чаршау артында чыш-пыш сөйләнгән, күгәрчендәй гөрләшкән тавышлар килгән якка ым кагып, сорап куйды:

– Кызларың күп, ахры, синең?..

– Ул яктан Ходайның биргәненә шөкер. Өч бөртек алар миндә…

Үзләре турында сүз чыгу белән, кызлар тынып калдылар. Әмма шунда ук чаршау кырыеннан берьюлы өчесенең дә елтыр күзләре чагылып китте.

Асылхан кыюлана төште.

– Әллә, мин әйтәм, берәрсен миңа бирәсеңме? – дигән булды ул, шаяртып.

Хуҗа да югалып кала торганнардан түгел икән.

– Һәй, тиле!.. – дигән булды ул, элеп алып. – Синең кебек нәсел-нәсәпле җиргә бирмиләр димени соң. Ике куллап, тегеләй… Мәкальдә, нәселен сорамый кыз бирмә, диләр бит. Ә сез, дивана әйтмешли, черегән байлар. Дан-шөһрәтегез дә бик еракларга ирешкән. Сезнең ишеләр турында бит инде: белеше кайда – йомышы шунда, танышы кайда – табышы шунда, диләр. Синең кебек кияүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, – дип, салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады.

Уен-көлке, шаярып сөйләшү дәвам итте.

– Кайсысын бирәсең соң?.. – дигән булды Асылхан.

Җавап кыска:

– Теләсәң кайсысын. Җаның теләгәнен сайлыйсың да аласың.

Кызларның чырык-чырык көлешә башлауларына янә бер сылтау булды.

Асылхан да шул якка борыла биреп әйтә салды:

– Әнә тегесен… Ак калфаклысын.

Кызлар яңадан пырхылдап көлешә башладылар.

– Анысы төпчегем минем… Анысы бик яшь шул әле. Уналтыны тутырып кына килә. – Бариәхмәт шунда ук кызына мөрәҗәгать итеп үзе янына дәште. – Кызым!.. Зөһрә, дим. Кил әле яныма. Кил, кил… Оялма!..

Чаршау селкенеп куйды. Аның артыннан йөзен чак кына читкә борып, оялуыннан комачтай кызарып, буйга җитеп килә торган Зөһрә чыкты. Әтисе янына килде. Ә тегесе, төпчеген иркәләгәндәй итеп, аркасыннан кагып сөеп куйды.

– Сантый әйтмешли, бу төпчегемне үзем дә бик яратам. Шушы кызым куймаса, самавыр чәенең тәмен таба алмыйм, Ходайның рәхмәте. Ә инде эшкә килгәндә, кулларыннан гөлләр тама инде менә. Башкаларын киметеп-кимсетеп әйтүем түгел, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңганнар, булганнар. Бары тик шуны әйтәсем килә: шушы кызым бәйләгән көлтәләр туп урынына чөеп уйнарлык була.

Әти кеше уңган-булган кызының аркасыннан кабат сөеп алды да кире чаршау артына озатты.

Зөһрә дә, чаршау артына кереп поскалаганчы, Казан бае ягына күз сирпеп өлгерде. Бу кыз баланың оялчанлыгы, самими сафлыгы әллә нишләтеп җибәрде Асылханны; җаны эреп китеп, күңеле әсир булды. Зөһрәдән, чыннан да, тел белән әйтеп булмый торган үзенә бертөрле садәлек бөркелеп тора иде кебек. Ирнең күңеле җилкенеп, өмет-хыяллар диңгезенә чумды.

Билгеле, шайтан вәсвәсәсе тудырган бу нигезсез хыялларны мөмкин кадәр тизрәк күңелдән чыгарып ташларга кирәклекне дә яхшы белә Асылхан. Әнә эченә «зәһмәт суы» эләккән картының артык тугарылып ташлавын хуҗаның хатыны бик үк ошатып та бетермәде. Аңлаган кешегә бик аңларлык итеп: «Җә сәнә!.. Лыкылдап утырган булмачы, зинһар», – дип, тыеп та карагандай итте. Әмма тегесенең үз туксаны туксан: «Йә инде, анасы!.. Ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел лә…» – дип, һаман да шаяруын белде.

* * *

Кунакка урынны чоланда җәйделәр. Түшәк-ястыкларны мул салып, яту белән батып югалырлык итеп түшәделәр.

Почмак якта янган сукыр лампаны кулына алып, хуҗа озата чыкты.

– Үзең болай урын үзгәләмисеңме соң? – дип сораштырды ул. Аннары Асылхан күпереп торган мамык юрган астына кереп чумгач, «тыныч йокы, тәмле төш» теләп, ишеккә юнәлде.

Яту белән бераз салкынча булып китте. Асылхан баштанаяк томаланды, бөгәрләнде, җылыну нияте белән тезләренә кадәр кочаклады. Әмма «зәмзәм суы» үзенекен итте. Бераздан инде ул әгъзаларын турайта төште, башын юрган астыннан чыгарды. Ул гына да түгел, салкынча урын-җир аның бераз кызышкан тәнен иркәләгән кебек ләззәтләндерә генә иде.

Бермәл тирә-юньгә колак салып тыңлап ятты. Өй эче тәмам тынды. Ә яңгыр һаман да сибәли иде әле. Вак яңгырның кабык түбәгә яуганлыгы ишетелми диярлек. Аның каравы түбәдән җыелып төшкән эре тамчыларның бура артындагы ниндидер яссы яфракларга (әрекмән-фәлән, яки кабак яфраклары булса кирәк) шапылдап төшкәнлеге аермачык ишетелеп тора.

Каяндыр абзар ягыннан атларның кырт-кырт китереп солы ашаганы, пошкырып куйгалаганы ишетелә. Үз атын ул пошкыруыннан ук таныды. Эт тә, гадәтенә хыянәт итмичә, ат янында урнашкан булса кирәк…

Тәнендә рәхәт бер җиңеллек тоеп, йомшак урында сузылып ятуы чиксез рәхәт иде Асылханга. Каяндыр, чормадан булса кирәк, сыткый сагызы, каен себеркесе, мәтрүшкә һәм төрледән-төрле үләннәр исе аңкып тора. Арада әрем исе дә бар кебек.

Менә шулай вак кына көзге яңгыр сибәләгән көйгә, уй иркенә бирелеп, хыялланып ятуга ни җиткән…

Асылханның күз алдына, күктән иңгән фәрештә кебек, ак калфаклы сылу килеп басты… Нур чәчеп торган сылу кыз бала җанын тәмам иләс-миләсләндерергә өлгергән иде аның. Күзләре нинди бит аның: йолдызлар кебек нурланып җемелдәп торалар. Бер тутырып караса, беттең, иркеңне тартып алып әсир итә…

«Чыннан да… – дип уйлап куйды ул, хыялыйланып. – Әгәр дә шуңа өйләнсәм… Бау ишүче әйтмешли, ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел ич. Аңа да кеше кебек чын-чыннан сөеп, сөелеп яшәргә ярый торгандыр лабаса. Кем әйтмешли, аз мал, зур куаныч белән яшәүгә ни җиткән!»

Бу уй кинәт кенә бөтен миен яулап алды аның, тынгылык бирми башлады. Әмма шулчак каяндыр, караңгы почмактан, үзенә төбәлгән яман, дәһшәтле күз карашы чагылып киткәндәй булды. Хатыны Мәрхәмбикә карашы иде бу. Мәрхәмәтсез иде ул караш. Бәрәңге алмасыдай сыек яшькелт төстәге күзләр… Андый күзләр бары тик мәчеләрдә генә буладыр, дип уйлый иде Асылхан. Әнә ничек чекерәеп карап тора! Никадәрле усаллык, зәһәрлек ул карашта. Кашлар кушылган. Бу карашны күз алдына китерү генә дә йөрәгеңне урыныннан кузгата, бәгырьгә килеп кадала. Каян килгән аңа шулкадәр нәфрәт, Асылханны күрә алмау. Кодрәтеннән килсә, тереләтә ашар иде.

Асылханның яңадан «ауга» дип җыенуын күргәч тә: «Шушындый, мәет кабердән кубып чыгардай чакта, син йөрисең җил куып…» – дип, кысылган тешләре арасыннан гыжылдап-мыгырданып калды.

Асылхан, чекерәеп үзенә төбәлгән әлеге күз карашыннан котылу нияте белән, башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Булдыра алмады. Ауга дип чыгып китеп, кала ыгы-зыгысыннан, җан кайтаргыч тормыш мәшәкатьләреннән котылып була. Әмма мәрхәмәтсез чынбарлыктан котылып булмый икән шул.

Чынбарлык…

Чыннан да, әллә ничек кенә шунда, артык мәрхәмәтсез булды аның тормышы. Бала чагында ук чирдән арынмаган дип сөйлиләр аның турында. Үз-үзен белә башлаганда, Асылхан әнисез иде. Тәгәрәшеп үсеп килгән өч ир баласы анасыз калуга да карамастан, Мирзахан бай кабат өйләнергә теләмәгән. Ул мәсьәләгә аның үз карашы булган. Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигән нәрсәне җене сөймәгән аның. Бар көчен, бөтен егәрен ул мал табуга, улларына җитәрлек мирас калдыруга багышлаган. Кара бай була Мирзахан. Балаларына белем, тәрбия бирү турында уйламый ул. «Мин сезгә урыслар кебек гувернёрлар алып тормам. Тормыш итәргә үзлегеңнән өйрәнергә кирәк. Кешедән ишетеп кенә алган акыл бурычка алган акча белән бер ул. Төпле акыл дигән хәзинәне беркемгә дә кушучлап бирмиләр. Сабакны тормыш үзе өйрәтә. Тормыш – иң яхшы мөгаллим ул. Аннары адәм баласының гомере бик чикле, шунлыктан ул яши белергә өйрәнү өчен түгел, яшәр өчен туарга тиеш… Мин үзем әлифне таяк дип тә белмәдем; таякка киртләр ясап гомер иттем. Аңа карап, бер дә кешедән ким җирем булмады», – дип әйтергә ярата иде.

Әмма тормыш дигән нәрсәнең үз кагыйдәләре, үз законнары бар. Белем-гыйлемлек кирәклекне тормыш үзе таләп иткән. Хикмәти Хода дип әйтимме инде, уллары Мирзахан бай таләп иткәннәрнең нәкъ киресен эшли торган булганнар. Уку җене кагылган өлкән улы, бер кардәш кешегә ияреп, Питерга ук китеп барган. Анда ниндидер хәрби мәктәпкә укырга кергән. Атасының үгет-нәсыйхәтенә дә, янавына да карамастан кайтмаган. «Мөселманнар банкы»на нигез салучыларның берсе, атаклы миллионер Котдусов кызына өйләнеп, шунда төпләнеп калган.

Әтисе бик ялынгач, һич югында, бер күренеп китүен үтенгәч, гүзәл хатынын ияртеп өлкән улы кунакка кайтып төшкән. Ул вакытта инде кулларында тыпырдап торган Чыңгыз атлы ир балалары булган. Башкала тәрбиясе алган, алтын погоннар тагып җибәргән улын күргәч, Мирзахан байда хәтта чак кына горурлану кебек нәрсә дә уянып куйган. «Әйе, моның хәзер үз дөньясы икән инде…» – дигән нәтиҗә ясаган ул.

Ахыр чиктә Мирзахан бай бөтен өметен уртанчы улы Галимханга баглый. Асылханны исә: «Җебегән, безнең нәселгә тартым түгел. Рәт чыкмас. Чит-ят оядан эләккән гарип бәбкәгә охшаган…» – дип, бик үк үз итеп бетермәгән.

Ул вакытларда инде Мирзахан бай, берьюлы өч камытка җигелеп, сәүдә эшен зурдан йөрткән була. Таныш-белешләре дә күбәйгән. Бик зирәк, бик үткен, бик мәртәбәле сәүдәгәр саналган ул. Исеме алдан йөргән аның. Килде-китте кеше белән эш итмәгән.

Әле дә булса хәтерендә Асылханның, әтисе зурдан кубып, Тобол ягыннан кайткан бер атаклы Себер баен ашка алырга дип әзерләнеп йөрде. Атнага якын әзерләнделәр бугай. Бу хәл яшүсмер Асылханда да кызыксыну уятты. Әтисенең сүзләренә караганда, ярты Себерне кулында тота торган бик хикмәтле кеше икән. Ул гынамы әле, шул бай торган шәһәр аша үтүче башка байлар, көмеш шөлдер-кыңгырауларын чыңлатмаска тырышып, «сүндереп» уза торган булганнар.

Ниһаять, килде Себер бае. Чыннан да, бик мәһабәт кеше икән. Өстендә бик затлы чуар бохар чапаны иде аның. Иң түрдә, як-ягына мендәрләр куеп, янына куйган мендәргә янтая төшеп утырды ул.

Нәкъ менә шул олуг мәҗлестә беренче тапкыр күрде дә инде Асылхан Арча ягы алпавыты Габдрахман Ишморатовны. Бик чибәр, бик могтәбәр кеше иде ул. Өс-башы гаять килешле, затлы. Утыртма якалы озын казаки, башында – каракүлдән кырку бүрек. Һәр хәрәкәте килешле, табигый иде аның. Алар Себер бае белән янәшә утырдылар. Уртак телне дә бик тиз таптылар булса кирәк.

Асылханның шулай зурдан кубып әзерләнгән, мул нигъмәтле табынны да беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булгандыр. Мулланыкы мулдан дигәндәй, дәрәҗәле олы кунаклар хөрмәтенә табын, чыннан да, җиренә җиткереп әзерләнгән иде. Хәер, гаҗәпләнерлеге дә юк, чөнки Казан каласының атаклы аш-су осталары ике тәүлек буена куна-төнә яттылар. Нәтиҗәсе дә күз алдында: табында – җәннәт сые.

Башта мәҗлес тигез генә барды. Кысташтылар, авыз суларын корытып кемнәрнедер мактадылар, кемнәрнеңдер (нинди юллар беләндер) кинәт кенә бихисап күп мал-мөлкәтле булып китүләре турында гәп саттылар. Аннары инде, гомумән, сәүдә кәсебен күккә чөя башладылар. Янәсе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә сәүдәгәр булган…

Әмма кыйммәтле, затлы шәраб-эчемлекләрдән бушаган шешәләр арта барган саен, кунакларның да телләре чишелә, ачыла барды.

Сүз әкренләп сәүдәгәр комарлыгы, «матди файда итү», «тиенне тиенгә кушу» ише сүзләргә күчте. Дуслык, әшнәлек турында да гәп сатып алдылар. Әшнәлек барлык канун-законнардан да, хокук-вазифалардан да өстен тора икән. Язылмаган закон буенча үзара сәүдә итешкән партнёрлар һичкайчан да конкурентлар булмыйлар, ягъни бер-берсенә комачаулык итмиләр. Әгәр дә шуңа охшашлы хәл була-нитә калса, ул хыянәткә саналган һәм андый сәүдәгәрне гафу итмәгәннәр. Сәүдәгәрләр арасында тагын конкурентын кисәтеп, янап тору юк икән. Йөзенә карап әйтәләр: көрәшергә, бил алышырга көч-куәтең бар икән, рәхим ит, мәйданга чык; юк икән, юл өстендә торма, аяк астында калып тапталуың бар… Акыллы сәүдәгәр хәтәр җилләрнең кайсы тарафлардан исәсен алдан тоя белә. Ул яктан сәүдәгәр ау этеннән бер дә ким булмаска тиеш. Саф табыш алу – сәүдә итүнең ачкычы – шуңа бәйләнгән, имештер…

Себер бае биш-алты кешедән генә торган бу җыйнак табын янында утыручыларны хәйран итәрлек галәмәтләр турында сөйли башлаган.

Бер Фохт атлы немец (конкуренты) белән көрәшүе турында сөйләгән ул. Имештер, немец та, нәкъ аның кебек, игеннән аракы кудырта икән. Икесенең дә аракы кибетләре янәшә: караңгы тайгадан атлар белән агач чыгаручы, елга үзәнлегендә саллар бәйләүче һәм башка бик күптөрле ялланып эшләүче крестьяннар тупланган җирдә. Бай, «килмешәк» немецның танавына чиертү нияте белән, аракы бәһасен берничә тиенгә төшерә. Кая ул зыян-зәүрәт күрү белән санашып тору, ничек кенә булса да сүзне сүз итәргә, немецны җиңәргә кирәк…

Тегесе дә югалып кала торганнардан түгел икән. Клиентларын югалтмас өчен, ул да аракының бәһасен төшерә. Бай яңадан бәһане киметә… Немец та йоклап ятмый. Атна буена дәвам итә бу көрәш. Үзе бер мәзәккә әверелә. Кара халык әле бер кибеткә, әле икенчесенә йөгерә… Аракының хакы су бәһасенә кадәр төшә. Шулвакыт күршедә генә яшәүче Дмитрий Кузьмич атлы купец татар сәүдәгәре янына яшерен рәвештә «тулы хокуклы һәм чиктән тыш вәкаләтле илче» җибәрә: аракы-фәлән кирәк була-нитә калса, ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерә ул.

Ярдәм кирәк булмый.

Көрәш барыбер татарның җиңүе белән тәмамлана…

Татар хәйләгә бара…

Яман хәбәр китерәләр аңа: имештер, кибет тирәсендә берәү эчеп исереп егылган да җан тәслим кылган, ягъни мәсәлән, катып үлгән… Бай шул ук төнне мәетне яшертен генә немец кибете янына илтеп ташлата да становойга хәбәр салдыра… Шунда күрсәтәләр немецның күрмәгәнен, ник туганына үкенерлек итәләр. Кибетен яптыралар, аракы заводларын пичәтлиләр. Билгеле, бу эштә Себер баена әлеге дә баягы Дмитрий Кузьмич та бик теләп ярдәм итә. Шулай итеп, алар «күз көеге» булган немецтан котылалар. Аннары инде Дмитрий Кузьмич белән үзара көрәшә башлыйлар…

– Безнең эштә, ягъни мәсәлән, сәүдә эшендә, кеше чын мөселман булып кала алмый. Сәүдә эше – талау, алдашу, күз буяу ул. Сәүдә эшендә дуслык та, туганлык та, кыскасы, андый хисләр читтә торырга тиеш. Чөнки сәүдә эше ул – берсеннән-берсе яманрак жуликлар, маклерлар, скупщиклар, откупщиклар, ростовщиклар белән бәйле кәсеп…

Себер бае сөйли, ә табын янындагылар аның зирәклеген, тапкырлыгын, хәйләкәрлеген мактый-мактый, хуплый-хуплый утыралар…

– Һай, рәхмәт төшкере! Вәт булдыргансың, ичмаса! Мондый очракта «Афәрин!» димичә ни диясең…

Татарда гомер-гомергә мәҗлес күзгә-күз карап аралашу, төпле һәм ипле сүз сөйләшү, акыл тирәнлеген һәм зиһен йөгереклеген сынау урыны булган.

Соңрак Асылханга, баюны максат итеп куйган кеше иң элек үзенең кешелек сыйфатларын югалтырга тиеш, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәләде. Андый сүзләрне ишетү белән, кылт итеп әлеге Себер бае сөйләгән вакыйгалар искә килеп төшә торган иде.

Еллар узды.

Мирзахан бай уртанчы улы Галимханны, кая гына барса да, үзеннән калдырмады. Дөнья күрсен, күзе ачылсын дип уйлый иде булса кирәк. Зур корабка зур диңгез дигәндәй, ни әйтсәң дә киләчәк шул улы кулына калачак бит. Өлкәне офицер, ә төпчегеннән он суы да, тоз суы да чыгарга охшамаган…

Мәкәрҗә ярминкәләренә баргач, Мирзахан бай тирә-якны дер селкетеп кулында тоткан атаклы купец Гарденчта кунакта була. Карт бай баштарак бу турыда җае чыккан саен горурланып телгә ала торган иде. Янәсе, «Нижнийның хуҗасы» купец Гарденч белән Миколай патша булып Миколай патша кул биреп күрешкән. Әмма Гарденч үзе, кешеләр белән исәнләшкәндә, кулын бирми, биргәндә дә гильдиясен, дәрәҗәсен күрсәтү өчендер инде, нибары ике бармагын гына сузып күрешә торган булган. Ә Мирзахан байны күрү белән: «О-о, Казанский князь!..» – дип, кочагына алып, мөселманнарча ике куллап күрешүләрен искә төшереп, мактанып куярга да онытмый торган иде.

Менә шунда танышып дуслашалар да инде «яшь князь» Галимхан белән Гарденчның бердәнбер улы Захар. Әмма бу сәер дуслыкның ахыры яман фаҗига белән тәмамлана…

Икенче җәйгә чыгу белән, Галимхан, юк йомышны бар итеп, Нижнийга китә. Сәбәбе: Захардан хат ала. Бик тә инде кызыктырырлык итеп чакырган, гомергә онытылмаслык итеп типтерәчәкбез, туйганчы күңел ачачакбыз, дигән. Билгеле инде, берсеннән-берсе сылу барышнялар белән дә таныштырырга вәгъдә иткән…

Мирзахан бай каршы килми, әлбәттә. Улының мир тотучылар белән аралашуына куана гына. Чөнки ул белә, кош баласы да, канат ныгытып очарга өйрәнгәч, үз өеренә юл ала: карга карга өеренә, бөркет бөркет өеренә…

Бик теләп, ашкынып китә Галимхан. Чөнки Захар хатында егетнең күңелен җилкендерерлек сүзләрне кызганмый. Җитмәсә, тагын «молодой князь»не тагын бер сюрприз көткәнлеген әйтә…

Захар алдаламаган иде «яшь князь»не. Типтереп тә күрсәтәләр… Бер атнага дип киткән Галимхан айга якын кайтмый. Ниһаять, саубуллашу мәҗлесе оештыралар. Кечкенә генә бер прогулочный пароход алып, музыкантлар белән бер төркем чегән төяп, пикникка чыгып китәләр. Пристаньнарга бары тик аракы, азык-төлек алырга гына туктыйлар… Балыкчылар тоткан затлы эре балыклар да алар кухнясыннан артмый.

Җәнҗал бөтенләй юктан, Аза исемле яшь кенә чегән кызы аркасында килеп чыга. Арысланнар кебек сугышалар алар. Йөзе адәм карарлыгы калмаган Захар, гарьләнүенә түзә алмыйча, наганын чыгара да Галимханны стенага терәп диярлек ата. Пуля егетнең күкрәген тишеп үтә. Галимхан, яраланган ерткыч кебек, үлем ачысы белән үкереп ала да, җәрәхәтен капларга теләгәндәй, кулы белән күкрәгенә ябыша… Шунда бармаклары арасыннан кайнап-күбекләнеп кара кан тибүен күреп айнып киткәндәй була. Каршында тораташтай катып калган купец малаена:

– Аһ… кабахәт кяфер!.. Нишләдең… син?.. – дип кычкыра.

Галимхан стенага терәлгән килеш әкренләп чүгә, аска таба шуыша башлый. «Ярамаган эш» кылганлыгына тәмам төшенгән яшь купец, ярдәм итәргә теләгәндәй:

– Бо-же!.. Дорогой мой кунак!.. Что я наделал?.. – дип, Галимхан янына ташлана. Шулчак көтелмәгән хәл була… Галимханның кай арада читек кунычыннан хәнҗәрен чыгарып, аны сабына кадәр Захарның күкрәгенә батырып, йөрәген айкап чыгарганын күрмичә дә калалар… Ике якка ике үле гәүдә авып төшә…

Шулай бөтен пристань тирәләрен шау-гөр китереп кузгалып киткән пароход, беренче класслы салонына берьюлы ике мәет сузып салып, тавыш-тынсыз гына причалга кайтып туктый… Өннәре алынган чегәннәр пароходның туктаганын да көтеп тормыйлар, кайсы кая качып, таралышып та бетәләр.

Бу яман хәбәрне ишеткәч, тәмам шашып кала Мирзахан бай. Шунда ук Питерга телеграмма суктыра. Хатынын ияртеп, өлкән улы кайтып төшә. Бу кайтуда инде кулларында яше тулыр-тулмас кыз бала да була.

Бәла бер килә башласа килә бит ул. Тимерханның хатыны Мәскәү белән Казан арасында, поездда үләт авыруы белән чирләп егыла. Казанга кайтып җитеп тәүлек тулды дигәндә, яшь ана, сабый баласын калдырып, фани дөнья белән бәхилләшә. Шулай итеп, Мирзахан байлар өеннән бер-бер артлы ике зур мәет чыга.

Тәмам аптырашта калган бай, хуҗалыкны үз кулыңа ал, дип, кабат өлкән улына мөрәҗәгать итеп карый. Әмма Тимерхан бу турыда ишетергә дә теләми. Мирзахан байга: «Йа Хода! Ата кеше үз мирасын үз баласына тапшыра алмас заманнар да җиттемени? Малга – хуҗа, улга ата кирәклекне дә төшенмиләр бит!..» – дип лаф орып сукранырга гына кала.

Бәла ялгыз йөрми…

Тимерхан, яшь тә тулмаган Чулпания исемле нәни кызчыгын «вакытлыча гына» Казанда калдырып, Питерга кире китеп бара. Шул ук көзне аның, яңа төр торпеда сынаганда, катеры-ние белән шартлап һәлак булганлыгы турында хәбәр алына.

Мирзахан бай бу хәбәрне күтәрә алмый, урын өстенә ава.

Билгеле, Тимерханга, «Бөек монархия алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» дип, зур гына пенсия билгелиләр… Улы Чыңгызны дәүләт хисабына укырга бирәләр. Питердагы бай туганнары исә балаларны үзара бүлешкәндәй итәләр: Чыңгыз аларга була, кыз бала Казанда кала.

Мирзахан байга, теләсә-теләмәсә дә, «чит оядан эләккән, акылга камил булмаган» кече улы белән эш итәргә кала. Ә бит ул Асылханны баштарак бар дип тә белми, тәмам кулын селтәгән иде. Хәер, улы да атасы күзенә чагылмаска тырышты. Җәй җиттеме, әйдә Идел буена, таныш маякчылар, балыкчылар янына. Атналар буе кайтмыйча ятар иде. Көймәдә йөзә, балыкка куйган ауларны тикшерә. Соңрак инде искәрмәстән генә сунарчы булып китә. Киек-кош кирәккә йөрми Асылхан, уенда кала шау-шуыннан, тормыш мәшәкатьләреннән читтә булу, табигать куенына «чуму» гына иде.

Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп кулдан ычкынып таркала башлый…

Карт көч-егәре бетүне сизеп, тагын бер талпынып карый, булган капиталына бер-бер артлы ике такта яру заводы алып җибәрә. Берсе – Арча ягында, икенчесе бөтенләй капма-каршы якта, Паратовның суднолар ремонтлау мастерскойлары тирәсендә була. Икесенә дә чимал-агач очсыз гына бәя белән мари урманнарыннан чыгарыла…

Ләкин бу эш бик мәшәкатьле иде, күп вакытны сорый, күз-колак булуны таләп итә. Мирзахан бай бердәнбер улын әле анда, әле монда йөгертеп карый. Әмма Асылханның кая гына барса да «юлы уңмады», кирәкле эшне җиренә җиткереп әйләндереп чыгара алмады.

Мирзахан бай, «үзеннән барыбер рәт чыкмас» дип, ахыр чиктә улын күзле-башлы итәргә була. «Ирен агулап үтерде» дигән яманаты чыккан булса да, йорт-җир өчен бик кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән дигән сүз таралган иде инде. Булса да булгандыр. Чөнки Салих байның хатынын җәберләүләре турында адәм әйтеп адәм ышанмаслык сүзләр күп йөри иде. Имештер, ул өенә фахишәләр алып кайтып, шул фахишәләр белән йоклау өчен, яшь хатыныннан урын җәйдерә торган булган. Хәер, ул кадәресе, бәлки, булмагандыр да. Кеше ни сөйләмәс дисең.

Улының икеләнеп:

– Юк, өйләнмим… Күргәнем дә юк… – дип кырлы-мырлы сөйләнеп торуын күргәч, Мирзахан бай, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп, бер генә җикеренә:

– Дәшмә, ичмаса!.. Хатынны аны күреп түгел, ишетеп алалар. Күреп гүзәлгә өйләнгәнче, күрми затлы нәселгә өйләнү мең кат хәерлерәк!..

Бераз тынычлангач, булачак килененең булган, уңган якларын тезә башлады. Эчеп-тузып, юлдан язып йөргән Салих байның үлүенә дә карамастан, әнә шул хатын, имештер, хуҗалыкны җыен килде-китте ир-атлардан да болайрак итеп алып бара.

Мирзахан бай ике тапкыр сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме, бетте. Шулай итеп, Асылхан хатынлы булды. Карт бай исә, улын йорт тотарлык, мал-мөлкәтнең кадерен белүче хатынлы итеп, морадына ирешеп, тыныч күңел белән теге дөньяга китеп барды.

Асылханның үзеннән берничә яшькә олы Мәрхәмбикәгә күңеле ятмады, җаны эремәде, өйләнгәннәренә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, араларында якынлык хисе тумады. Икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачтылар.

Аның каравы бәби таба алмаган байбикә (Салих бай кыйнап имгәткән дип сөйләделәр) бишенче яшенә чыккан Чулпанияне үзенең баласыннан да болайрак якын күрде, бөтен хисен, бар мәхәббәтен шул балага бирде. Чулпаниянең киләчәге турында да кайгыртты. Аның өлешенә чыккан пенсияне, опекунский совет аша юллап, шактый зур процент белән казна банкына салды.

Чыннан да, Мирзахан бай әйткәнчә булды: бар эшне (алыш-бирешне дә), бөтен тормыш дилбегәсен Мәрхәмбикә үз кулына алды. Билгеле, бай үлү белән, кайчандыр шаулап барган сәүдә эшләре түгәрәкләнде, пароходчылык белән элемтә өзелде, саф табыш биреп торган ике такта яру заводының берсен, Кабачищедагысын, бер француз (якында гына өр-яңа техника белән җиһазландырылган завод төзеп) «чәйнәмичә йотты»…

Әмма Асылхан гадәтенә хыянәт итә алмады. Хатыны Мәрхәмбикә әйтмешли, һаман да юкка «җил куып» йөри бирде. Күзле-башлы булганнан бирле, хатыны янында калырга, аның тавышын ишетергә теләмичә, ауга дигән сылтау белән тагын да ешрак, озаккарак чыгып китеп югала торган булды.

Тормышны алай дәвам итеп булмаячагын, ниндидер чара күрергә кирәклеген Асылхан үзе дә бик яхшы төшенә иде. Күңеле тарткан, җаны теләгән кешегә өйләнергә кирәк дигән яшерен уе да бар иде аның.

Таң йолдызына тиң Зөһрәне күрү яшерен өмет чаткысын яңа көч белән кабызып җибәрде, «чыннан да…» дигән уе тиз арада бөтен барлыгын яулап алды. Зөһрә күз төшәрлек чибәр, сылу кыз иде.

Асылхан иртәгесен якында гына, шакы-шокы китереп, талкы такыган тавышка уянып китте. Көн тәмам яктырган. Каяндыр, өйалды ишеге ярыгыннан, алтын кылларга охшап кояш нурлары сузылган… Шушы юк кына нәрсә дә күңел күген аязландырып, ниндидер бер куаныч өстәгәндәй итте.

Өйдәгеләр нишлиләр икән дигән сыман, бераз колак салып тыңлап торды. Юк, бернәрсә дә ишетелми.

Торып өйалдына чыкты. Ишек катындагы урындык өстендә юып киптерелгән киемнәре ята. Ялтыр кунычлы күн итегенә кадәр чистартып куелган. Пөхтәләп төреп куелган киемнәрен, рәхмәт хисе белән алып, ашыкмыйча гына киенде.

Ишегалдына чыкты.

Күк гөмбәзе ачылган. Офыклар киңәеп тә, яктырып та киткән. Баскыч төбендә агач күтәртмәле бер-ике пар юкә башмак ята. Өй кыегында, кояшка яннарын куеп, күгәрченнәр кабарып утыралар.

Өй хуҗалары өйдә кунак барын бөтенләй онытканнар, ахрысы. Барысы да абзар, лапас тирәсендә әвәрә киләләр. Барысы да кырылып эштә.

Бөркәү астында кызларның өчесе дә, тезелешеп басып, талкы талкыйлар. Моны күреп, Асылхан соклануын яшерә алмады. Күрче, ничек матур итеп эшлиләр. Кош – очканда, кеше эшләгәндә матур, дип, бер дә белмичә әйтмәгәннәр икән шул.

Шулчак буралы абзардан бау ишүче үзе килеп чыкты. Башында – ямьшәйгән киез эшләпә, өстендә – озын киндер күлмәк, шундый ук алъяпкыч япкан.

Асылхан сәлам бирде:

– Алла куәт бирсен!

– Амин! Теләгең кабул булсын…

– Бик иртәләгәнсез…

– Башкача булмый. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз…

Әйтерсең кемдер әмер-боерык бирде: мизгел эчендә тирә-юнь тынлыкка чумды, барысы да берьюлы эштән туктадылар.

– Ничек соң, һәйбәт йокладыңмы? Урын-җир җайсыз булмадымы? Туңмадыңмы? Эшкә керешеп йокларга комачауламадыкмы?.. Нишләмәк кирәк, таңны таңга ялгап эшләгәндә дә бик таманга туры килә. – Хуҗа кеше сүз тәмен югалтмыйча сөйләнүен белде. – Кем әйтмешли, тормыш итүнең беренче бисмилласы – хезмәт. Башкача булмый. Аллага ышан, үзең кымшан, ди бит. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп тырышсаң да, бик таманга килә…

Әти кеше кайсы кая кереп поскан кызларына әмер биреп алгандай итте. Иң элек атны эчерергә кушты.

Эшләреннән бүленгән кызлар чырык-чырык көлешеп алдылар. Шуннан соң араларыннан берсе әйтә салды:

– Әнә Зөһрә эчерсен…

Яңадан көлешү: «Зөһрәне сайлады ич», янәсе.

Шул арада Асылхан, сиздермәскә тырышып кына, кызны кабат күздән уздырды. Кабат тәэсирләнмичә, сокланмыйча булдыра алмады. Зөһрәнең әле генә бөресеннән шытып чыккан гөл чәчкәседәй алсу, дымсу иреннәрен гаять килештереп, яктырып елмаюын, күзләренең аяз күк йөзе сыман саф зәңгәр икәнлеген аермачык итеп күрде ул.

Зөһрә, атлап-йөгереп, каядыр бакча эчендәге сиртмәле кое янына чыгып китте. Асылханның колак төбендә исә чулпы тавышы гына чыңлап калды…

Өлкән кызларын самавыр куеп, табын әзерләргә дип кертеп җибәрделәр. Ана кеше уртанчы кызын да ир-ат янында калдырмады. Үзенә генә ишетелерлек итеп: «Бар, бар… Буй күрсәтеп торма монда», – дип, апасына ярдәм итәргә өйгә озатты.

Икәүдән-икәү генә калгач, Бариәхмәт кунакны үз эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары белән таныштыра башлады. Һәрнәрсәнең җае бар, янәсе. Һәр эшнең телен белергә, серен тоярга кирәк… Сүсләрне сортларга бүлде. Ефәк кебек йомшак, яшькелт төстәге баса1 сүсе кушылып ишелгән бау дип, сатып алучыларның һушлары китүләре турында да сөйләп алды. Шул уңайдан (бик тә инде сүзе сыйган кешегә серен ачарга мәҗбүр булган кеше сыман итеп) сәүдә эшендә аз-маз гына «хәйлә-шәргыя» ише нәрсәгә дә юл куелуын өстисе итте. Ә бит кирәксә, сатыласы бауларга яшькелт төс бирүдән дә җиңел эш юк. Аның өчен, киндер бияләй киеп, берәр уч сутлы үлән аласы да ишелгән бауны буйдан-буйга берәр кат сыпырып кына чыгасы…

– Сату эшендә шулай аз-маз гына хәйләсез дә булмый инде ул, – дип куйды хуҗа, кеткелдәп.

Чәй янында ир-ат нәкъ кичәге кебек икәүдән-икәү генә булдылар. Соңыннан: «Ходай юлдаш булсын үзеңә…» – дип җыйнаулашып озата чыктылар. Асылхан, лапас баганасындагы боҗрага бәйләп куелган атын күреп, сызгырып җибәрә язды. Өй хуҗасы Бариәхмәт аны коендырып менү белән генә чикләнмәгән, ялт иттереп кыргычлап та куйган иде.

Асылхан юлга чыгу белән, көн яңадан бозылды. Тагын яңгыр ява башлады. Әмма бу көзге вак яңгыр аңа җәйге ләйсән кебек җылы булып тоелды. Чөнки аның күңеле әле һаман баягынак кына саубуллашкан йомшак мөгамәләле гаиләдә иде.

6

Күчкән шәпкә куанган иде Гөлбану. Шундый зур, киң ишегалды. Үзе чиста. Җитмәсә, як-якта – алмагач бакчалары. Менә кайда ул рәхәт, менә кайда ул җәннәт! Теләсәң кая бар, теләсәң күпме уйна…

Әмма аның бу шатлыгы тиз арада челпәрәмә килде, ул бары бер генә сүз ишетте: ярамый! Дөньяның кырт урталай бүленгәнлеген шунда гына төшенгәндәй булды Гөлбану.

Олы өйнең эченә керү түгел, янына да барма. Ярамый!

Бакчаларга кереп кенә кара. Ярамый!

Урамга чыгыйм дисәң, янә ярамый!

Хәтта тарантаслар, кошевой чаналар өеп куелган лапас астында да уйнарга ярамый…

Урамга да чыкмагач, кем белән уйнар соң ул? Аңа бит дуслар кирәк. Дусларсыз булмый…

Хәер, олы өйдә Чулпания бар барын. Ләкин ул Гөлбану белән уйнау түгел, сөйләшергә дә теләми. Үзен бик эре, бик тәкәббер тота, кырга сыймаслык кыланыш үзендә. Гөлбануны бар дип тә белми!

«Ярамый» дигән сүзнең чын мәгънәсен бик тиз төшенде Гөлбану. Килеп тора башлау белән, үзе бер авыл урамы кадәрле ишегалды алар өчен тарайды. Аларга хәтта олы капка аша йөрергә дә рөхсәт итмиләр.

Күңелсез иде Гөлбануга. Еш кына ул, үзләре йөри торган тыкрык капкасы янына килеп, ярык аша гына урамга күз сала. Анда да әллә ни юк. Кешеләр бик сирәк үтә. Гел шулай күңелсез булыр микәнни?..

Андый чакларда ул олы өйдән Чулпанияне алып чыгуларын көтә. Аны һәр көнне диярлек бер үк вакытта көндезен һәм йокларга ятар алдыннан, курчак кебек киендереп, ишегалдына яисә бакчага алып чыгалар. Чулпания чыгу белән, барысы да аягүрә баса, барысы да, ярарга теләгәндәй, аның янында бөтерелә башлый. Җаны ни тели, шуны эшли ул. Тели икән, бакчага керә. Урамны күрәм ди икән, шунда ук зур капканы төбенә кадәр шыр ачып куялар, атка утырып йөрим дисә, рәхим ит, җиңел тарантаска ат җигелә…

Үз дәрәҗәсен бик белә Чулпания. Әле беркөн генә Гөлбану аның Кылый Хәмит белән сөйләшүен тыңлап торган иде.

– Хәмит абый… Тукта әле! – Чулпания бу сүзләрне олыларга охшатып, эре генә, әмер биргән кебек итеп әйтте.

Хәмит шунда ук, кылый күзен тасрайтып, кыз алдына чүгәләде.

– Тыңлыйм, үскәнем…

– Әйт әле: син минем дәү әнине яратасыңмы?

Байбикәне дәү әни дип йөртүен Гөлбану белә иде инде.

Хәмит мондый сорауны көтмәгән, ахрысы, елмаеп үзе сорау биреп куйды:

– Минме?..

– Әйе.

– Һы…

Хәмит шулай нәрсә дип әйтергә дә белмичә икеләнеп торган арада, Чулпания әйтә салды:

– Бәлки, куркасыңдыр?..

– Куркам… Монысы хак.

– Ә ник куркасың?

– Ник дип… Ул бай.

– Аннан башкалар да куркамы?

– Башкалар да.

Кыз чак кына уйланып торды. Аннары бармагы белән Гөлбану ягына төртеп күрсәтеп:

– Аның әтисе дә куркамы? – дип сорап куйды.

– Әйе, Гөлбануның әтисе дә курка.

– Көчле ич ул…

– Булса соң! Менә бераз үсә төш әле, син дә дәү әниең кебек көчле булачаксың… Синнән дә барысы да куркып торырлар. Чөнки син бай… Байларга буйсыналар… Байлар алар көчле дә, батыр да, синең кебек матур да булалар.

Чулпания: «Менә ишеттеңме инде?» – дигән сыман, бик эре кыяфәт белән Гөлбануга күз төшереп алды.

…Күп тә үтмәде, бай кызы Чулпаниянең көчлерәк булуын, «батырлыгын» Гөлбануга үз җилкәсендә татырга туры килде…

Болай булды. Әнисе чүплектән башы ватылып, аяк-куллары каерылган курчак табып кергән иде. Шуны юып, яңа баш ясап куйды, аяк-кулларын рәтләп, Гөлбануга менә дигән курчак ясап бирде. Шәмәхә каләм белән сөрмәле күзләр, кашлар, авыз-борыннарына кадәр ясады. Гөлбануның башы күккә тиде, шатлыгы эченә сыймады. Көннең көн буе кулыннан төшермәде курчагын.

Кичкырын, туңмасын өчен әйбәтләп киендереп, Гөлбану курчагын ишегалдына алып чыкты. Бу вакытта ишегалды буш булмый. Көннең көн буе эшләп арыган хезмәтчеләр, аш-су пешерүчеләр дә, хәл алырга дип, һавага чыгып утыралар. Хәтта Асылхан бай үзе дә ишегалдында. Пиджагын салып, коймадагы кадакка элеп куйган да үзенең ике көпшәле мылтыгы белән кайнаша. Ул ауга җыена иде булса кирәк. Келәт алдына (гадәттә, ниндидер урыста була торган) ау эте бәйләп куелган. Эткә бәйдә утыруы бик күңелсез, ахрысы, түземсезләнеп хуҗасы ягына тартылып-омтылып куйгалый, зарлангандай шыңшып та ала.

Гөлбануның әтисе дә шунда. Ишегалдын себереп чыгарганнан соң, себеркесен, чүп түгә торган соскычын лапаска алып кереп китте.

Шулвакыт (йоклар алдыннан саф һава сулатыр өчен) Чулпанияне дә алып чыктылар. Башында – алтын-көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, энҗе каймалы башлык, өстендә ялтыравыклы төймәле зәңгәр бәрхет бишмәт иде аның.

Шулчак, гадәттә, тып-тын урамнан ниндидер шау-шу ишетелде. Сахрада сайрашкан чикерткәләрне хәтерләтеп, сыбызгы сызгырткан авазлар яңгырады. Ишегалдындагылар сагайдылар, бар дикъкатьләрен шул якка, олы капка ягына юнәлттеләр…

Нәкъ шулвакыт тыкрык капкасы буендагы биек койма аша, күләгә кебек кенә булып, ишегалдына бер бәндә сикереп төште. Күз ачып йомганчы, капканың келәсен ачып, тагын бер кешене кертте. Кертте дә җәһәт кенә бикләп тә куйды. Аннары, иелеп-посып, Гөлбану яныннан ук үтеп, түрдәге бәләкәй өйнең өйалдына керделәр. Һәм гаять җитезлек белән чормага менеп, үзләре артыннан баскычны да сөйрәп алдылар.

Бу хәлне ишегалдындагылар күрмичә дә калдылар. Гөлбану күрде дә тагын әтисе күреп калган икән. Сабирҗан, тиз генә килеп, гаҗәпләнүдән авызын ачып торган Гөлбануны, кулыннан җитәкләп, бу тирәдә булмавың хәерлерәк дигәндәй, читкә, олы өйгә табарак алып китте…

Нәкъ шунда күрде дә инде Чулпания аның кулындагы курчакны. Күрде дә: «Бир минем курчакны», – дип йөгереп килеп чытырдап ябышты.

Гөлбану бирмәде.

– Минеке!.. – диде ул, курчагын ике куллап кочагына кысып.

– Юк, минеке… – дип, тегесе бичара курчакны аякларыннан эләктерде.

Гөлбану, янында торган әтисенең якламавын күреп, үзе каршылык күрсәтә башлады. «Бирмим булгач бирмим…» – дип чырылдап кычкырып елап җибәрде ул.

Чулпания дә зәһәрләнеп кычкырды. Бер-ике тапкыр шапылдатып Гөлбануга сугып та алды. Чыр-чу купты…

Шулвакыт өстәге террасаның ишеге ачылып китте. Шактый соң булуга да карамастан, өй кыегында утырган күгәрченнәр, куркуларыннан тузгып, канатларын шапы-шопы бәргәләп, һавага күтәрелделәр. Өй өстендә бер-ике тапкыр әйләнделәр дә олы урамдагы мәчеткә таба очып киттеләр.

Балконда байбикә күренде.

– Нәрсә булды тагын! Кем кычкырта баланы?.. – дип, бар көченә нәгърә орды ул.

Сабирҗан шундук кызы кулындагы курчакны, алып, Чулпаниягә тоттырды. Гөлбану гарьләнеп үкси-үкси елый башлады.

Ул арада шаулашкан, сызгырткан авазлар, дөпе-дөпе йөгерешкән аяк тавышлары капка төбендә үк ишетелде. Ул да булмады, кемнеңдер бик яман итеп тыкрыктагы кече капканы шакыганы ишетелде.

Асылхан бай Сабирҗан ягына борылды да, ым кагып, капканы ачарга кушты.

Аннан ялтырап торган җиз төймәле аксыл-сары китель кигән, биленә кылыч таккан жандарм офицеры бәреп керде. Аңа кара-күк киемле полицейский ияргән иде. Олы капкадан да берьюлы берничә жандарм килеп керде…

Бу көтелмәгән хәлдән тәмам шашып калган Әби патша тиз генә өйдән чыкты, барысын берьюлы өзгәләп ташларга җыенгандай җилтерәп аска төште һәм, офицерның күзенә үк кереп, нәрсәдер кычкырды.

Тегесе башта: «Просим прощения!..» – дип гафу үтенгәндәй итте, аннары ниндидер бик зур җинаятьче качканлыгын, шуны эзәрлекләүләрен аңлатып бирде.

Байбикә ярым русча, ярым татарча: «Знайть не знаю!.. Безнең җинаятьчеләр белән алыш-бирешебез юк. Җинаятьчеләрне безнең йорттан эзләргә дигәнмени?!» – дип җикеренде.

Офицер байбикәнең сүзенә карап тормады, янындагы полицейскийларга әмер-боерык бирде. Тегеләре кайсы кая таралышып бетте. Берсе – лапаска, икенчесе – бакчага, ә берсе түрдәге бәләкәй өйгә таба юыртты…

Һаман да әле үксүеннән тыела алмаган кызын җитәкләп торган Сабирҗанның җаны уч төбендә иде…

«Әгәр дә мәгәр таба-нитә калсалар харап! – дип уйлады ул. – Әби патша аны тереләй ашаячак. Ул бит теге билгесез кешеләрнең үзләре басып кергәнлеген белми… Сабирҗан яшереп яткан дип уйлавы бар. Җитмәсә, тагын әнә бик хәтәр җинаятьчеләр, ди. Андыйларны түгел, беркөн базар чатында кайчандыр бергә эш көтеп торган чувашны алып кайтканы өчен дә: «Җыен браматны җыеп кайтасы булмагыз!..» – дип пыр туздырган иде.

Полицейский өйгә кереп китте.

Сабирҗан исә баскан җирендә кадакланган кебек катты да калды.

Ул арада полицейский өйалдына чыкты, үрелеп чормага күз салды, хәтта арткы бакчадагы мунча тирәләрен дә әйләнеп килде. Йөгереп-атлап офицер янына килеп, сүзсез генә җилкәләрен җыерып куйды.

Офицер шулай вакытлы-вакытсыз борчып йөргәннәре өчен байбикә алдында, аннары койма буенда торган бай янына килеп, кабат гафу үтенде дә полицейскийларны ияртеп чыгып китте.

Ишегалды бушап, тынычланып калды. «Йа Хода! Хәвеф-хәтәр узды бугай…» – дип, Сабирҗан ниһаять иркен сулыш алды.

Байбикә, ярты дөньяны яулап алган кеше сыман, җирәнгән кебек курчакны сыңар аягыннан гына асып тоткан Чулпанияне җитәкләде дә өйгә алып кереп китте. Ишегалдындагылар да әкренләп кайсы кая таралыштылар.

Гөлбану гына һаман да елый иде.

– Җылама, кызым… Җылама. Әниең нәкъ шундый ук курчак ясап бирер үзеңә… – дип юатты аны әтисе.

– Миңа, миңа үземнеке кирәк…

Шулвакыт Асылхан бай Сабирҗанны үз янына чакырып алды.

– Танышларыңмы?.. – дип сорап куйды ул искәрмәстән генә.

– Кемнәр?..

Бай түрдәге бәләкәй өй ягына ым какты:

– Тегеләр…

Сабирҗан коелып төште. Димәк, бай да күреп калган икән.

– Юк…

Бай ышанды. Шулай да: «Кара аны! Бүтән андый хәл кабатланмасын…» – дип кисәтү ясады.

Асылхан да өйгә, үз ягына кереп китте. Кызын җитәкләгән Сабирҗан гына, юк эшне бар итеп, һаман да әле ишегалдында чуалды. Өенә керергә базмады. Миңлегөл дә эшеннән бушамый, ичмаса!..

Болай тиктомалга әрле-бирле йөренеп булмый бит инде, шикләнүләре бар. Сабирҗан сак кына өйалдына керде, тамак кырды. Әмма җавап бирүче булмады. «Әллә чыгып та шылганнар инде?» – дип уйлап куйды ул.

Өйгә керде. Почмактагы киштәдә торган сукыр лампаны алып кабызды. Тәрәзә пәрдәсен төшерде. Шулвакыт тавыш-тынсыз гына ишек ачылды. Аннан бая беренче булып койма аша сикергән кеше килеп керде. Шәһәрчә киенгән. Татар булып чыкты.

– Исәнме, агай-эне!.. – дип дәште ул Сабирҗанга. – Син мондамыни хәзер?

– Әйе… – диде Сабирҗан, бернәрсә дә төшенмичә. – Никтер төсмерләп бетерә алмыйм үзеңне…

– Гаҗәп тә түгел. Без бит синең белән бары бер генә тапкыр күрешкән идек. Теге вакытта, Садриларда… Хәтерләмисеңме? Соң, утын алып кереп, мичкә яккан идең ич…

– Ә-ә!.. Кайда соң ул хәзер?

– Садри турында сорыйсыңмы?

– Әйе.

– Сөргендә… Себергә озаттылар үзен.

– Нәрсә булган иде соң? Ни өчен шулай?..

– Чын кеше булганы өчен… Хәзер бит заманалары шундый. – Һәм шунда ук әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман тезә дә башлады. – Менә нәрсә, туган! Исемем Камил минем. Үзем генә түгел мин. Иптәшем дә бар. Бик яхшы кеше ул. Әле баягынак кына коткардык үзен… Бүген үк, менә хәзер үк, аны тынычрак, куркынычсызрак җиргә озатырга кирәк. Безне көтеп торалар… Безне ишегалдындагылардан күреп калучы булмагандыр бит?

– Булган… – диде Сабирҗан.

Кунак сагайды:

– Кем күргән?

– Хуҗа үзе…

– Соң?

– Кисәтеп куйды…

– Нәрсә дип?

– Бүтән андый хәл кабатланмасын дип…

Кунакның йөзе күзгә күренеп үзгәрде:

– Ә хәзер кайда ул?

– Өенә кереп китте.

– Бәлки, өенә түгелдер?..

– Өенә. Кереп киткәнен үз күзем белән күреп калдым.

– Ал-ла-ай!.. – дип сузды үзен Камил дип таныткан кеше. – Менә нәрсә… Сиңа ышанам мин, иптәш… Әмма безгә монда калу бик хәтәр. Тиз генә урамны бер әйләнеп кер әле. Ул-бу күренмиме, шикләнерлек нәрсә юкмы? Сак куймаганнармы?.. Аннары мин үзем чыгып керермен…

Ата кешенең, «Ә бу курыкмасмы соң?» дигәндәй, бала ягына борылуын күргәч:

– Аның янында үзем торып торырмын, – диде. Һәм шунда ук, бик күптән белгән кебек, Гөлбануга дәште. – Нәрсә, үскәнем… Җәберләделәр дисеңме? Алар җәберләрләр, үскәнем. Ә син җылама… Үскән ич син.

– Курчагымны алдылар… – диде Гөлбану, һаман да иреннәрен турсайтып.

– Ә син җылама. Сер бирмә. Исемең ничек әле? Ничек, ничек?.. Ә-ә? Менә нәрсә, Гөлбану… Икенче килгәндә, мин сиңа менә дигән курчак алып килермен, яме?.. Анысын инде талый алмаслар…

– Килмисең син… – диде Гөлбану, ышанмыйча.

– Киләм! Менә әйткән иде диярсең, бик матур курчак алып килермен… Күзе йомыла торганны. Яме?..

Сабирҗан чыгып китте. Кунак абый, ярым ачык калган ишектән башын сузып, кемгәдер дәште:

– Әйдәгез, әйдә, Пётр Семёнович! Бәхеткә күрә, хуҗалар да таныш булып чыкты…

Ишектән тагын бер кеше керде. Монысын күргәч, Гөлбану шүрли төште. Картузы астыннан чем-кара озын чәчләре бүселеп чыгып тора. Җиткән сакал-мыегы да, зур күзләре дә чем-кара. Үзе чандыр, ак йөзле.

Ул, бүлмәгә үтсә дә, түргә узмады. Ишекне дә япмады. Әледән-әле өйалды ишеге ягына килеп, колак салып тыңлап алгалады.

Аннары, елмаеп, нәрсә өчендер Камилне шелтәләгәндәй итте:

– Харап итә яздыгыз бит, шайтан алгырлары!..

Камил сорап куйды:

– Ничек итеп?..

– Шундый хикмәт буласын жандармнар сизенгәннәр, ахрысы…

Тегесе тагын да гаҗәпләнә төште:

– Нилектән алай дисең әле, Пётр Семёнович?..

Сакал-мыек басканы, бик кызыклы мәзәк сөйләгән кебек итеп, тезеп китте:

– Минем янга «каретага» отделение хуҗасы ротмистр үзе менеп утырды. Карасам, пистолетын кора бу… «Монысы тагын нәрсәгә? – мин әйтәм. – Әллә качар дип уйлыйсызмы?..» «Юк», – ди бу. «Соң?..» «Әгәр дә мәгәр иптәшләрегез коткарырга теләп покушение ясасалар, өстән күрсәтмә бар», – ди бу. «Нинди күрсәтмә?» – дим. Күзен дә йоммый: «Атып үтерергә», – ди. Инде сез килеп, ыгы-зыгы кубу белән, иң элек кулындагы пистолетын бәреп төшердем. Менә ул… – Кара сакаллы абзый, чалбар кесәсеннән озын көпшәле наган чыгарып, Камилгә бирде. – Мә ал! Сезгә кирәгер бу нәмәстә…

Тегесе, пистолетның кай җирендер чикылдатып тарткалап караганнан соң, куен кесәсенә салып куйды.

Гөлбануның әтисе кайтып, урамда шикләнерлек ул-бу күренми, диде. Шулай да Камил дигәне үзе дә бер әйләнеп керде. Бары тик шуннан соң гына хуҗаларга кабат рәхмәтләр әйтеп саубуллаша башладылар.

* * *

…Камил абыйсы сүзендә торды, килде.

Кулында зур гына катыргы тартма иде аның.

– Исән-саулар гына торасызмы!.. – дип, күптәнге танышларына, якын туганнарына килгәндәй тотты да керде ул.

– Кил әле, үскәнем! – диде ул Гөлбануга. – Менә сиңа вәгъдә иткән курчак. Мә ал! Монысын инде беркемгә дә бирмә. Аларның битләре арттан юган. Җебеп торсаң, курчагыңны гына түгел, җиде кат тиреңне дә тунап алырлар, тартынмаслар…

Гөлбану куануыннан нишләргә дә белмәде. Чын курчак иде бу. Өр-яңа. Аның бит әле мондый курчакны кулына да тотып караганы юк иде. Бары кибетләрнең пыяла тәрәзәсендә генә күргәне бар иде.

– Абыеңа рәхмәт әйттеңме соң әле? Бик зур рәхмәт, Камил абый, диген…

Гөлбану, әтисе әйткән сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмыйча, кат-кат кабатлады:

– Рәхмәт, бик зур рәхмәт, Камил абый!

Шулвакыт ниндидер йомыш белән калага чыккан Миңлегөл кайтып керде. Әнисенең кәефе юк иде. Беренче тапкыр гына очрашуларына да карамастан, Камил белән дә коры гына исәнләште. Аннары иренең сораулы карашын тоеп, әйтте:

– Баягынак кына Нурми абыйны күрдем, – диде ул. – Кызлары – Халидәләре үлгән…

Гөлбануның елыйсылары килде. Кайчандыр Халидә белән уйнарга теләмичә, аны ялгызын гына бүлмәдә калдырып чыгып киткәләгән чакларын исенә төшерде. Үкенде. Чын-чынлап әрнеде.

– Котылган инде бичаракай, – диде әнисе. – Дәҗҗал мәлгунь җиле тиеп гарипләнгән булган… Монда әле дүрт саның төгәл булганда да бик таманга килә. Бичаракайның гомерсез буласы йөзенә чыккан иде. Игътибар иттеңме икән: күзләре шулкадәр моңсу иде аның… Хәерлегә булмый ул. Бер килсә килә бит ул. Хәмдия дә авырый, ди. Урын хастасына әверелгән…

Сабирҗан яхшылыкка изгелек белән җавап кайтару турында әйтеп, бер өч-дүрт кадаклап он төйнәп барып килергә кирәк булыр, диде.

– Һәйбәтләр иде. Күпме яшәп бер генә тапкыр да, ялгышлык белән генә дә тарсыну күрсәтмәделәр.

Тәрәзә каршында бүкәнгә утырган Камил дә сүзгә кушылды.

– Шулай инде, – диде ул гади гына итеп. – Үлем, гадәттә, тәрәзәләреннән мул булып яктылык бәреп торган зур-зур ташпулатлар янында түгел, ә кайдадыр чокыр-чакырларга урнашкан алачыклар, ачлыктан әрнеп елаган балалар, ыңгырашкан авырулар янындарак йөрүчән була…

Миңлегөл чәй куеп җибәрде. Чәй янында сүз иярә сүз китеп сөйләшә торгач, якташлар булып чыктылар. Камил дә Карагай ягыннан икән. Тик авылдан киткәненә җиде былтыр, ди инде. Аларны да туып үскән якларыннан нужа бабайның рәхимсез камчысы куалаган. Хәзерге вакытта тимер юлда эшли икән.

Кабат Садрины искә төшерделәр. Ил-көннең аек-акыллы кешеләреннән берсе, дип атады аны Камил.

Шулвакыт Сабирҗан да, кыюлана төшеп, сорау биреп куйды. Теге чакта Садриларда ниндидер бер кешегә хатыны белән бергә торырга, хәтта үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмәүләре турында ишетеп калганлыгы турында әйтте ул. Аның ниндирәк кеше булуы белән кызыксынды.

Камил, ул әңгәмәне син дә ишеткән идеңмени дигәндәй, башта Сабирҗанга сәерсенеп, хәтта чак кына сынаган сыман итеп карап куйды. Аннары өйдәгеләрнең барысын да хәйранга калдырырлык сүзләр сөйли башлады. Аларны иң гаҗәпләндергәне: ул кешенең җирдә хосусый милек булмаган, сугышсыз, кеше тарафыннан кешене изү булмаган яңа җәмгыять төзү өчен аяусыз көрәшүче дворян булуы иде. Дворянның да ниндие әле, потомственные.

Хәзерге вакытта чит илдә, ди. Патшага, Рәсәйдәге стройга каршы газеталар чыгарып ята икән. Ул кешенең бертуган абыйсы да халык бәхете өчен көрәш юлында корбан булган, моннан унбиш еллар гына элек аны патша дар агачына астырган.

Өйдәгеләр үзара фикер уртаклашып алгандай иттеләр. Сүзгә хәтта Миңлегөл дә кушылды:

– Аларга тагын ни җитмәгән икән инде? Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй…

Сабирҗан да үз фикерен әйтте:

– Дөньяның бөкресен алай гына төзәтерсең, бар!

Сүз кискен борылыш ясап беркөн коткарган кешенең кем булуына күчте. Ул да ачка интегүче, иза чигүче халык өчен көрәшүче икән. Чит илгә качкан кешенең фикердәше, көрәштәше. Күпне күргән кеше, ди. Гаять укымышлы, белемле, бик башлы ди үзе. Туган җиребездә, туган туфрагыбызда яшәсәк тә, без татарларны килмешәк итәргә маташучы патша самодержавиесе түрәләренең, татарларны адәм рәтле эшкә алмаска, дигән иске, мәгънәсез, кыргый, әшәке һәм җирәнгеч хорафатка теше-тырнагы белән каршы чыккан кеше, ди. Барлык илләрнең дә, барлык милләтләрнең дә хезмәт ияләре бер туганнар, чөнки алар барысы да коллык дәрәҗәсенә җиткерелгән изелүчеләр, бер нужа арбасына җигелгән кешеләр, дип өйрәтүче икән. Ул бу турыда хәтта язып чыккан һәм шул язуны бөтен Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган өчен аны, залим патшаның ихтыяры белән, авыр богаулар сөйрәтеп, шәфкатьсез казак камчылары белән кыйнап, сөргеннәргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. Ә ул һаман кача… Андый кешене төрмә генә куркыта алмый. Андыйлар сынсалар сынарлар, әмма бөгелә белмиләр.

Бик хикмәтле нәрсәләр турында сөйләде Камил. Тормышны сүгеп кенә калмады, үзе дә патшага тел-теш тидереп алды.

Пётр Семёнович кебек кешеләр әнә, каһәр төшкән бу тормышны сүгеп, аннан зарланып кына калмыйча, аны яхшырту турында хыялланалар, ди. Бөтен гомерләрен шуңа, изелгән халыкны азат итү эшенә багышлаганнар, ди алар.

– Хәзер кимсетелүне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кеше чын тормыш өчен, якты киләчәк өчен барган көрәштән читтә кала да алмый… Баш очыбызда гына шыксыз кара канатлары белән халыкның ак бәхетен, якты көнен томалап, ике башлы каракош асылынып тора. Шуны бөтереп алып, муенын борып ташламыйча торып, гади халык бәхетнең нәрсә икәнен белмәячәк… Башка юл юк хәзер…

Мондый кыю, шул ук вакытта хәтәр сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр иде әле бу түбә астында. Камил киткәч, Сабирҗан белән Миңлегөл, хәзер генә ниндидер чиксез зур хакыйкатькә төшенгәндәй, сәерсенеп тынып калдылар.

Гөлбану да башка көннәрдәге кебек тиз генә йокыга китә алмады. Кочагында – курчагы. Тик менә Халидә үлгән… Югыйсә ул да Нурми абыйларына он илтергә барган әти-әнисенә иярер, курчагы белән Халидәне уйнатыр иде. Үлгәч булмый шул инде. Үлгән кешене җиргә күмәләр. Әнә авылдагы әбисе дә үлгән. Ә үзе: «Дәү булып үсеп кайт, көтәрмен…» – дип калган иде. Әбисе һәрвакыт диярлек каба төбендә утырыр иде. Эшеннән намаз укырга дип кенә бүленә иде. Андый вакытта ләм-мим сөйләшергә ярамый… Әбисе авыз эченнән догалар укып намазлык өстендә озак итеп утыра. Аннары кулына тәсбихен ала. Ә күгелҗем иреннәре Гөлбану өчен аңлаешсыз сүзләр пышылдый иде. Әйбәт, бик әйбәт иде аның әбисе. Ашагач әппәр итәргә өйрәтә торган иде. Хәзер юк шул ул. Бик тә яман икән ул үлем дигән нәрсә…

Кинәт Камил абыйсы күз алдына килде. Бая әйткән сүзләре искә төште. «Үлем йөри…» – ди. Балалар елаган, авырулар ыңгырашкан караңгы җирләргә бара, ди, үлем…

Әле дә ярый алар бу ишегалдына күчеп килделәр. Монда һәрвакытта да диярлек якты… Әнә олы өйнең тәрәзәләреннән төннең төн буе мул булып яктылык бөркелеп тора. Чөнки өй эчендә зур-зур куыклы берничә лампа яна. Кайвакытларда лапас эченә дә фонарь элеп куялар… Монда якты. Үлем монда килергә куркачак…

Шундый уйлар белән мавыгып, үзен үзе юата торгач, Гөлбану йокыга киткәнен сизмичә дә калды.

* * *

Әгәр дә бу тар тыкрыкта күршедә генә Низам исемле усал малай тормаса, Гөлбануның тормышы бу кадәр үк күңелсез, бу кадәр иләмсез булмас иде. Бигрәк яман инде. Гөлбануның урамга чыкканын көтеп кенә тора. Һич көн күрсәтми. Әллә каян гына килеп чыга да Гөлбануны өйгә куып кертә. Гөлбануга бары: «Ә-әни-и!.. Карале-е…» – дип чырылдап кычкырырга гына кала.

Беркөн Гөлбануның әнисе шул тирәдә иде. Миңлегөлнең:

– Аһ, олы тиле!.. Күсәк, тагын синмени әле… Әниеңә кереп әйтеп, хәзер колагыңны бордырыйм әле, – дигән тавышын ишетү белән, малай торып йөгерде.

Билгеле, малайның әнисе янына кереп йөрмәде Миңлегөл. Киресенчә, Гөлбануны җилтерәтеп капкадан алып керде дә тиргәргә тотынды:

– Чыгу белән, пычак кергәндәй, син чырылдыйсың. Йөрмә алайса… Өйдә генә утыр.

Гөлбануга, йодрыгы белән күзләрен сөрткәләп, акланырга гына калды:

– Мин гаеплемени, ул тия ич.

– Тия дип, сиңа авызыңны ачып торырга дигәнмени? Син дә карап торма, җавап кайтар. Икенче кагыла-нитә калса эләктер дә ал чәченнән…

– Чәче юк шул аның… – дип куйды Гөлбану.

– Чәче булмаса, колагыннан эләктер. Бер тапкыр катырак йолкысаң, кабат бәйләнмәс…

Гөлбану каешланып беткән түбәтәй кигән Низамның тырпаеп торган колакларын күз алдына китерде. «Чыннан да, колагыннан эләктерергә кирәк. Әнисе әйтмешли, кабат бәйләнмәслек булсын…»

Шунда ук урамга чыгып, теге усал малайны колагыннан сөйрәп йөрергә соң иде инде. Йокларга ятты. Төшендә дә шул Низамны күреп саташып бетте…

Имештер, усал малай гадәттәгечә сагалап тора. Гөлбану чыгу белән, аңарга ташлана… Ә ул кинәт кенә борыла да тегене колагыннан эләктереп ала… Тегесе әй елый, әй елый: бүтән тимәс идем дип, шүрәле кебек акыра да бакыра, ялына да ялвара, имеш. Гөлбану кызгана тегене, җибәрә. Хәзер инде Гөлбану элеккеге кебек койма буйларында кача-поса гына йөрми, янәсе. Юри урамның уртасыннан бара. Теге зобани күрсен, имеш. Ә усал малай хәзер аның күзенә чалынырга да курка.

Һай, бу төш дигән нәрсә! Чынбарлыкка аз гына булса да охшасын иде икән. Юк шул!..

Усал малай аны бер түгел, әллә ничә тапкыр тотып кисте инде. Хәзер әнисе дә якламый башлады. «Син җебегәнгә шул кирәк. Йөрмәссең авызыңны ачып…» – дип, Гөлбануның үзен тирги.

Ниһаять, әнисе өйрәткәнчә, бераз каршылык күрсәтеп карарга булды ул. Шундый ният белән урамга чыкты Гөлбану. Әмма малай күренмәде. Тар тыкрыкны үтеп, олы урамга җитте, ә малай һаман юк та юк.

Кайчакларны Гөлбану урам чатына чыга да узган-барганга сәгатьләр буе карап утыра. Матур тарантасларга җигелгән яхшы атлар уза. Таш җәйгән юлда атларның дагалаган тояклары шакы-шокы килеп кенә тора. Тарантасларда эшләпә кигән абыйлар, кулларына зонтик тоткан берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе матур киенгән апалар утыра. Кайбер тарантасларда Гөлбану кебек кызлар, нәни малайлар да күренгәли. Яннарында – әти-әниләре…

Дөнья ник болай тигез түгел икән?.. Гөлбануның әле бер тапкыр да шундый сыгылмалы, резин көпчәкле җиңел тарантаска утырып караганы юк.

Көннәрнең берендә Гөлбану зур гына күл янына барып чыкты. Кабан күле иде бу. Һавада акчарлаклар оча, күл өстендә көймәләр йөзә. Сирәк-мирәк гудок кычкырта-кычкырта, пароход үткәли.

Шунда ук бакча. Бакчада музыка уйный. Яр буенда сары ком сибелгән киң сукмаклар буйлап ефәкләргә генә төренгән матур-матур туташлар, алтын погонлы, төз буйлы офицерлар йөри… Бакча эче тулы бала-чага. Гөлбану да кермәкче иде, рөхсәт итмиләр. Капка төбендә торучы кызыл битле, озын мыеклы городовой: «Пошла вон!» – дип куып җибәрде.

Гөлбану тимер рәшәткә аша карап торды-торды да, городовой күрмәгән арада, бакча эченә сикерде дә керде. Чыкканда, городовойны үртәгәндәй, яныннан ук узып китте. Тегесе, бәбәкләрен акайтып: «У-у, шельма! Кай арада уздың әле син?..» – дип, яман ачуланып калды.

Инде өенә кайтырга борылам дигәндә генә, бакча ягыннан янына матур туп килеп төште һәм атлар йөри торган юлга таба тәгәрәп китте. Гөлбану аны куып җитеп алырга өлгермәде, әллә кайдан гына тупның хуҗалары да килеп җитте. Сипкелле малай иярткән төп кебек юан бер хатын:

– Кагыласы булма кеше әйберенә. Кара син аны, ә!.. – дип, Гөлбану кулындагы тупны тартып та алды.

Гөлбану өйләренә таба йөгерде… Әллә нинди, гарьләнү катыш әрнү биләп алды аның күңелен. Тамак төбенә төер утырды, күз яшьләре чыкты. Юл буе ул: «Кагыласы булма кеше әйберенә!» – дип җикеренгән усал хатынны тиргәп кайтты. «Урлар дип курыккандыр инде… Бик кирәк! Әллә минем андый гына туп күргәнем юкмы… Минем дә булыр әле тубым…»

Шундый күңелсез уйларга бирелгән хәлдә үз тыкрыкларына кайтып җиткәндә, әллә каян гына теге усал малай килеп чыкты һәм, кызның аркасына шапылдатып, бер тапкыр сугып та алды.

– Ки-ит!.. – диде Гөлбану, үз тавышын үзе танымыйча.

– Нәрсә?! – Малай, гайрәтләнеп, йодрыгын йомарлады.

– Кит, дим… Кит яхшылык белән.

Малай, куян эзеннән барып та аюга тап булган сунарчы кебек, бер мизгел аптырап калды. Аннары: «Китәрмен менә хәзер…» – дип, искәрмәстән генә Гөлбануның чәч толымыннан эләктереп алды…

Гаҗәп хәл! Бу юлы авыртуны сизмәде Гөлбану. Кинәт ачу белән кычкырып җибәрде дә малайның колагына ябышты. Өзеп алырга җыенгандай, чытырдатып тырнакларын батырды…

Ләкин бу элеккеге кебек кыйналудан куркып кычкыру түгел иде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән тавыш, йөрәк тавышы иде. Шул кычкыру белән бергә баядан бирле бимазалап торган төер дә йотылган кебек булып каядыр югалды.

Малай бу көтелмәгән хәлдән аптыраудан бигрәк куркып калды. Тизрәк ычкынырга уйлаган иде, әмма котыла алмады.

– Ал-ла!.. Җибәр, дим… Авырттырасың ич… Җибәр диләр бит сиңа!..

Әмма Гөлбануның хәле малайны ишетү, аның сүзләрен аңлаудан узган иде инде. Ул, үз-үзен белешмичә, буш кулы белән чалт та чолт тегенең йөзенә чаба иде…

Тәмам шашып калган малай үзе разбой салды:

– Ал-ла!.. Кит, дим… Уф-ф… Нишлисең?.. Тилеме әллә син!.. Җибәр диләр ич…

Тыпырчына торгач, малаебыз ычкынды. Әмма Гөлбану тиз генә тынычлана алмады. Бөтен тәне бизгәк тоткан кебек дер-дер калтырый иде. Ишегалдына ул елый-елый кайтып керде.

Бу юлы аны әтисе каршы алды:

– Кем тиде?

Гөлбану тел тибрәтеп сүз әйтә алмады, үксү һаман да буа, һаман да тетрәтә иде әле аны.

– Нәрсә?.. Тагын теге малай кыйнадымыни?

Ахыр чиктә Гөлбану да җавап бирә алыр хәлгә килде. Үкси-үкси:

– Юк!.. Бу юлы үзен кыйнадым… – дип җавап кайтарды.

1.Баса – киндернең орлык бирми торган, ир чәчәкле төре.

Бесплатный фрагмент закончился.

199 ₽
Возрастное ограничение:
0+
Дата выхода на Литрес:
25 марта 2022
Дата написания:
2014
Объем:
542 стр. 5 иллюстраций
ISBN:
978-5-298-02671-0
Формат скачивания:

Похожие книги