Читать книгу: «Летние узоры»

Шрифт:

© Гузель Идрисова, 2026

ISBN 978-5-0070-8273-0

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кереш сүз

Кадерле укучым!

Табигать — искиткәч матур, аның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Яз көне чәчәк аткан яланнар, җәйге яшел болыннар, ак болытлы зәңгәр күк, көзнең алтынсу урманнары, кышкы ак карлар, челтерәп аккан чишмәләр, киң елгалар, көмеш күлләр, биек таулар — болар барысы да күңелгә тынычлык һәм рәхәтлек бирә. Мин гашыйкмын табигатькә.

Ихтибарың өчен зүр рәхмәт!

Яшел бишек

 
Түган ягым — яшел бишек,
Ә мин бәләкәч бала,
Минем өчен сандугач сайрый,
Җил искәндә бишек чайкала.
 
 
Түган якның җылы җиле
Сыйпап үтә битемнән,
Тәпи киткәч, йөгерәм
Яшел хәтфә үләннән.
 
 
Бер сары күбәләк җитез,
Мине тиз куып тотты,
Ах, кунды нәни учыма,
Ул да мине ошатты.
 
 
Мин матур кызчык,
Табигать мине ярата.
Алларыма гөлләр сибә,
Кояш юлны яктырта.
 
 
Соклануның чиге юк,
Матурлык һәр тарафында.
Әй, рәхәт иркәләнүе
Табигать кочагында.
 

Табигать кочагы

 
Якының кочаклап алса,
Шундый рәхәт була.
Җылы назын тойганга,
Күңелгә шатлык тула.
 
 
Ә, беләсезме, табигатьнең дә,
Бар бит кочагы.
Һәммәбезне сыйдыра ул,
Булмый ябылган чагы.
 
 
Үзе ифрат кунакчыл,
Сыйлары һәрчак әзер.
Рәхәтләнеп, ял итәбез,
Хәтта оҗмахка тиңдер.
 
 
Чүлгә барып эләккәннәр
Оазис эзләп интегәләр.
Андый проблемабыз юк,
Без — бәхетле кешеләр!
 

Кыр чәчәге

 
Юл читендә, тыйнак кына,
Үсеп утыра бер гөл.
Күрми дә үтеп китәләр,
Ул ич чүп үләне түгел.
 
 
Роза булмаса да, исеме гөл,
Шулай ук мохтаж назга.
Үз теләге белән килгән
Шушы якты дөньяга.
 
 
Матур булырга тырышып,
Кояшка карап, үрмәләгән.
Җиргә тиклем бөгелсә дә,
Җил, яңгырга бирешмәгән.
 
 
Инде сындым дигәндә,
Нечкә генә сабагы,
Янә тураеп баскан,
Яшәргә теләп тагы.
 
 
Әрсез кыр чәчәге,
Үзен үзе үстерә.
Ихтирамга лаек, чөнки
Җиркәенә ямь бирә.
 
 
Кеше дә табигатьнең
Бер нәфис гөле.
Яшәү дәртен сүндермәгән
Кыр чәчәге төсле.
 
400 ₽

Жанры и теги

Возрастное ограничение:
12+
Дата выхода на Литрес:
11 августа 2026
Объем:
14 стр.
ISBN:
9785007082730
Правообладатель:
Издательские решения
Формат скачивания: