Читать книгу: «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»

ПОВЕСТЬЛАР
ЯШИСЕЛӘР АЛДА ИДЕ
Авылдашым Кәримулла
Гатиятуллинга багышлыйм
Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.
Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.
Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.
«Үләндәге эз тиз бетә», – дип уйлады ул.
Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.
Җир салкынча әле.
Ә көн җылы, аяз, тын буласы. Кояш аның аркасын җылыта инде. Иртәнге салкынлык тәмам таралды. Су аккан тавыш тоныгайды, сүрелде.
«Су тавышы кояш баегач ачыграк ишетелә», – диде ул үзалдына.
Кояш күтәрелгән саен, Сөнгатулла утырган ярның каршыдагы күләгәсе суга таба якынаеп кыскара, кими барды.
Бу турыда елга зур борылыш ясый. Яр текә, биек. Аста яшел сулы тоба, ул тирән, төбендә соры төстәге үзле балчык. Киң селтәнеп чапкан чалгы эзедәй яткан борылышта Сөнгатулла үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.
Аның күңеленә: «Мондый зур борылышлар янында ке- ше шулай кечкенә булып күренә инде», – дигән уй килеп китте.
Аръякта авыл көтүе йөрер өчен сукаланмый калдырылган озынча болын. Кара-каршы торган үрләр арасындагы тар иңкүлеккә кереп киткәнче, ул болында иртәләрен авыл көтүе таралып, чемченеп ала, көне буена колхозның ат көтүе утлап йөри. Болынның теге ягындагы үр кашы буенча таш юл сузылган. Ерак офыкны күгелҗем урман чикли. Уң кул якта авыл. Ә елга буенча түбән төшеп китсәң, кичү юлын һәм тирән ерганакны үткәч, тагын бер болынга килеп чыгасың. Аның түрендә сигезле санын хәтерләткән буынтыклы сай күл. Ул болынга барып чыксаң, таулар белән инеш арасындагы киңлектә каласың. Тауларның итәге җәенке, түбәләре тоташ, тигез. Анда – югарыда – иген басулары, иңкүлекләр, үрләр, авыллар.
Ә тагын да аскарак юнәлсәң, Чулман ярына барып җитәр идең.
Сөнгатулла, кушырган кулларын аерып, артка таянды, аягын сузып җибәрде һәм күк йөзенә карады. Анда керәшәләр оча иде. Ул тагын аягын бөкләп һәм кулларын кушырып утырды.
Кошлар яңа борнап чыккан балаларына җим ташый. Оялары шушы ярда.
Башын боргалап, Сөнгатулла керәшәләрне күзәтте. Берәрсенең үз оясына кыйгач якынаеп кереп киткәнен җентекләбрәк караганда, бүтәннәренең җитез очышы яшен тармакларыдай сызылып кала.
Сөнгатулла үзенең болай иркенләп утырганын хәтерләми.
Эштән бушаган чагы булмады аның. Кайчандыр, кайдадыр аның хакында сүз кузгалган икән, моңа аның эшләгәне, эшләве, эшләргә тиешлеге сәбәп булгандыр. Кайвакытны аңа дөньяда тагын бер Сөнгатулла Тимершин дигән кеше яшидер, ә ул үзе шуңа күләгә сыман ияреп кенә йөридер шикелле тоела иде.
Ул иртүк эшкә чыгып китә иде. Таң атканнан күз бәйләнгәнче кырда. Төннәрне салмыш яки исерек килеш каршы алганы да булгалады. Андый чакларны урыны кече өйнең мич аралыгындагы тимер караватта, керле күлмәген, майлы чалбарын салып та тормый. Ә таң сызылганда уянып ишек алдына чыкса, үзен кичтән мунча көткәнен белә дә күңелен үкенү хисе били иде. Бәйрәмнәрнең ничек үткәнен дә ул, гадәттә, тонык кына сиземләргә өлгерә. Өлкән улы өйләнде, кызын кияүгә бирде, тик туйларның да әзерләнү мәшәкате генә исендә. Ничек узганнары шатлык катыш моңсулыклары белән генә хәтерендә калган. Өлкән улы Мусаның армиягә китүе, аннары кайтуы да шулайрак. Киткән чагында, борчуларны аяк астына салып таптарга теләгән шикелле эчелгән, ә инде ул әйләнеп кайткач, шатлыкларны тояр-тоймас ярым-йорты сүз әйтелгәндер. Кече улы Фәрхад армиягә киткәндә дә шулайрак булды.
«Менә иртәгә, менә иртәгә дип яшәлде шул», – дип көрсенде Сөнгатулла.
Ул, ниндидер хәрәкәт сизеп, аска карады. Тәбәнәк, куе таллыктан агып чыккан чишмәнең инешкә кушылган тамагында зур бер балык йөзә иде. Сазан бугай. Почмакланып торган ул урынны кояш нурлары үтәли яктырткан. Сөнгатулланың күләгәсе хәзер шул чишмә тамагы янына чигенгән. Күләгәсе урынында үзе булып, кулын сузса, Сөнгатулла ул балыкның сыртыннан тотып алыр иде шикелле.
Ул сак кына кулын читкә сузды, әйтерсең лә балык янәшәдә, нәкъ кулы астында гына. Балык, аның кул шәүләсеннән өркеп, суга бөгелеп төшкән тал ботаклары астына качты.
Сөнгатулланың «менә иртәгә, менә иртәгә» дип, яхшы, ма- тур, рәхәт тормыш итә башларга теләгән өмете дә гел алга кач- ты да алга качты шул. «Иртәгә» дигән өмет тоттырмады. Әлеге көмеш балыктай, көндәлек мәшәкатьләрнең һәм ямьсез гадәтләрнең чәбәләнгән ботаклары арасына кереп качты, адашты.
«Иртәгә» дигән нәрсә, сугышта йөргән чагында, «Менә җиңгәч өйгә әйләнеп кайтырбыз, шунда ничек яшәргә икәнен белер идек!» дигән нык ышаныч төсендә иде. Җиңделәр, өйләренә әйләнеп кайттылар. Сугыш башында атасы һәлак булды, ахырында абыйсын үтерделәр. Аларның күңелләрендә дә «җиңеп өйгә кайткач» дигән хыял йөргәндер.
Җиңделәр. Сөнгатулла өенә әйләнеп кайтты.
– Ничава, әни! – диде ул, әнкәсе белән исәнләшкәннән соң, капка баганасы төбенә чүгеп утыргач. Тәмәке төреп кабызды, аркасын имән баганага терәде. Күзне чагылдыргыч кояшлы көн иде. Яргаланган имән багана мич шикелле җылы. Капкалары әнә шундый дүрт баганалы. Арка терәрлек җылы баганалар барында яшәп булыр әле! Ул, иптәшен юатып, аның иңен каккандай, баганага киң учы белән суккалады.
– Бик нитмә, улым. Төпләре черек. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә торалар, – диде әнкәсе.
Сөнгатулла кече капка белән олы капка утырган багананың төбенә иелеп карады. Ул җиргә күмелгән урында боҗраланып черегән, төрткәч, бармагы төбенә кадәр диярлек батып керде. Бактың исә, имән баганалар үзләре аның терәвенә мохтаҗ икән.
Тәбәнәк өйнең имән матчасы да сыгылган. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр арасыннан саркып кергән ай яктысында өй уртасына тураеп баскач, Сөнгатулла үз иңендә баш очындагы түшәм йөген генә түгел, ә бәлки аяк астындагы нигез авырлыгын да тойды.
«Әйе… Фронтта үлеп калуың да бар иде. Ә монда һәрнәрсәне аякка бастырмыйча торып үләргә ярамый икән», – дип уйлады ул.
Җиңү артта калды. Ләкин җиңәсе нәрсәләр күп икән әле.
Тын, бик тын иде. Беркайчан да мондый тынлыкта калганы юк кебек. Чү, әнкәсе дә йокламый икән. Аналар йоклый алмаган төн бигрәк тә тын икән.
Ул баскыч төбенә чыгып утырды, тәмәке кабызып суырды һәм тракторын исенә төшерде. Үзен үк түгел, тавышын гына әле. Сагынган икән, сагынган.
Сөнгатулла үз күңелендә «Коммунар»ын кабызгандагы төгәл һәм гайрәтле хәрәкәтләрен барлап чыкты. Менә керосин кранын ачты шикелле. Шуның ялтыравыклы төймәсенә басып бармак битенең керосинга чылануын аермачык тойгандай булды. Аннары үзенең кытыршы учы агарткан кабызгычның шома тоткасыннан тотар да, кул һәм күкрәк көченең салкын мотор каршылыгы белән тоташуын сизгәч, бөтен җирне әйләндереп җибәрергә теләгән шикелле, кискен бер хәрәкәт ясар, һәм уяныр иде авыл, уяныр иде! Почмактагы агач шүрлектә төрле савыт-сабаның вак кына дерелдәгән тавышы әнкәсенең керфек очларын тибрәтмәс идемени?
Йокысыз караңгы төннәр сугыш каберендә мәңгелеккә күмелеп калмаган, Сөнгатулланы алда көтеп тора икән әле. Авырлыклардан ышыкланыр өчен, танкның бронясы туңганда җылыныр өчен, мотор кайнарлыгы юк инде. Хәзер үз көчең генә таяныч.
Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.
Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.
– Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.
– Утагансың дип… Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.
Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.
Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.
Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.
Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.
Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.
Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», – дип үкенде.
Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.
Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге кушып кына пешерелә торган ипи, бәби ашы итеп кенә илтелгән төче коймак, кабыгы да әрәм ителмичә, җиргә орлык итеп утыртылган бәрәңге бүген һич кызганусыз бозау чиләгендә. Әрәм димәслек, вөҗданны оялтмастай, мал-туарга гына ярардай бердәнбер ризык – кыяр кабыклары. Анысы да үз бакчаларында үскән нәрсә түгел, кызлары шәһәрдән сатып алып кайткан кыярныкы.
Уенга атлыгып, ашык-пошык ашаганда алларына ипи валчыгы койсалар, Сөнгатулланың күз карашыннан уллары куырылып киләләр иде, бичаралар. Ә бүген ул бу икмәк телемнәрен он, тоз салып туглаган аксыл апарага үз куллары белән чыгарып салды. Хатыны кибеттән көн саен ике бөтен ипи сатып ала, аңа кызлары алып кайткан түгәрәк ак күмәчләр өстәлә, иртә-кичләрен калдык ипиләрдән сыерларына да өлеш чыга. Шулай әрәм-шәрәм ителгән икмәк авыл буенча күпме җыела икән? Бервакытны Сөнгатулла, олы кызларының Казан читендәге дачасында потлы чиләк тутырып, бөтен-бөтен дә, яртылаш та, чирек тә килеш шушылай җебетергә куелган ипине күреп: «Әллә монда берәр мал асрыйсызмы, кызым?» – дип сораган иде. Аның: «Әчетеп, карлыган төпләренә сибәбез, әти. Бөтен кеше шулай эшли монда. Бик уңа диләр», – дигән җавабына каршы ул телсез калган иде.
«Иллә дә туйганбыз да икән соң!» – дип уйлады ул хәзер. Кайчандыр ачлы-туклы, көн дими, төн дими һәм җитәкчеләргә карышусыз, тормышка зарланмыйча, туклыкка, муллыкка менә иртәгә, менә иртәгә ирешербез дип яшәделәр бит. Ә ул туклыкның, муллыкның үз учындагы шушы җебегән икмәк сурәтендә киләсен белсә, Сөнгатулла һәм авылдашлары элек ни әйтер, ни эшләр иде икән?
Туклык киткәч, аракы эчү күбәйде. Ипинең кадерен җуйдылар.
Сөнгатулла төбенә бармак калынлыгы он апарасы утырган чиләккә ярган бәрәңге, инде уалган коймак, ипи кисәкләрен тутырды.
Апара суы ни арада җиргә сеңеп беткән. Туфрак быел дымлы лабаса.
Җирдә ярык бар икән. Апара суы шунда аккан.
Сөнгатулла, монда килгәннән бирле беренче мәртәбә кычкырып:
– Әһә! – диде. Башын үләннән күтәреп, аңа бозау борылып карады. – Аша син, аша. Сиңа дәшүем түгел, – диде ул аңа.
Ярыкка бармак сыярлык. Бу урын ярдан чыгыбрак тора. Бирегә Сөнгатулла шуңа утырды да. Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.
Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.
Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.
Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.
«Бу – мин», – дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.
«Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, – дип төзәтте ул үз-үзен. –Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».
Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә – яшькелт, яктыда – саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә- рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.
Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы…
Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез – кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу- мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән сагышлы уйлары сәбәпче була иде.
Аны сары авыруы белән чирләгән дип дәваладылар. Участок больницасында өч айга якын дару өстенә дару эчте. Тик йөзеннән сары төс югалмады, эч авыртуы басылмады, хәл кермәде. Ниндидер йомыш белән Казаннан бер доктор килгән иде, шуңа күрсәттеләр. Ул чал мыегының сул очын чәйни-чәйни аның рентген рәсемен карады да тиз көндә шәһәргә – үзе эшләгән больницага килергә кушып китте.
Сөнгатулла элек-электән шәһәрнең өсте-өстенә менә язып утырган биек йортларын, җанга ятышсыз әллә ниткән исле һавасын, кайнап торган кешеле урамнарын өнәмәде. Анда барырга туры килгән саен, нәрсә алырга кирәклеген аңлатып, хатыны кәгазь биреп җибәрә торган иде. Шуны зур, каты учына йомарлап, кибетләрнең бер ишегеннән керә иде дә, халык агымына яраша алмыйча, беренче катта шактый әвәләнеп йөргәч, ит турагычтан чыккан шикелле булып, ватылып, изелеп, бүреген йә кепкасын култык астына кыстырып, икенче ишегеннән килеп чыга иде. Авылның киң, иркен кырларында, тыныч урамнарында йөрергә күнеккән Сөнгатулланың күңеле шәһәр тарлыгына, кысанлыгына буйсынырга теләми иде.
Больницаның онкология бүлегендә байтак яткач, аны шәһәрдә яшәүче кызы Мәрзыя килеп алды. Иртәнге обходка кергән озын буйлы, зур күзлекле, чал мыеклы шул доктор шактый озаклап аның авыру тарихына карап торды да:
– Сөнгатулла туган, өеңә кайтасың киләме инде? Синең авыруың куркыныч түгел. Ике-өч ай авыррак булыр әле. Ләкин түз, узар, – диде. –Менә шушы рецептларда күрсәтелгән даруларны эчә тор, – дип, мөһерле кәгазьләр сузды. – Берәр айдан тагын күренеп китәрсең.
– Ярар. Рәхмәт. Исән булсам килермен. Гүр юлы түгел ич…
Ул, палатадагылар белән саубуллашып чыккач, үзенә зуррак пижама чалбары балакларына уралып, артсыз чүәкләрен лыштырдатып, беренче катка төшеп басты. Зур вестибюльнең саргылт-көрән шакмаклы плитә җәйгән идәнен яңа гына юганнар, дымлы таш, хлор исе килә иде. Кызын эзләп, як-ягына каранып алды. Ул көттермәде. «Главврач» дип язылган ишектән зур кәгазь капчык күтәреп килеп чыкты. Сөнгатулла кызының аякларын таш идәнгә тидерер-тидермәс итеп, җитез атлап килүенә сокланып торды.
Мәрзыя, атасына бик туры карамаска тырышып, елмаеп кына сөйләште, хәлен сорашты, кәгазь капчыгын аңа сузып, кайда киенергә кирәклеген әйтте.
Ак буявы каушакланган кечкенә өстәл белән артсыз урындыктан гайре нәрсә булмаган, тәрәзәсенең аскы пыяла өлгеләре акка буялган эңгер-меңгерле бүлмәдә шактый озак киенде: үз киемнәре әллә ничек чит кешенеке сыман тоелды.
Биек пыяла ишекне авырлык белән генә ачып, Мәрзыя башта атасын уздырды, аннары үзе яны белән генә суырылып чыкты. Больницаның авыр ишеге дөңк итеп ябылып калды. Ул тавыш Сөнгатуллага кышкы кабернең ләхет тактасына туң туфрак кантары бәрелүен хәтерләтте.
Әкрен генә атлап, баскычтан төштеләр. Биш потлы гәүдәсенең хәйран җиңеләйгәнен ул шунда тойды. Җил исеп китте. Сөнгатулланың үз авылларына таба очыплар китәсе килде. Ләкин моннан соң аяк атлау да авыр буласын тойды. Әүвәл җилләр әллә бар, әллә юк иде. Хәзер аңа җилнең арттан искәне генә юлдаш икән инде.
«Дөнья кимегән», – дип уйлады ул. Сөнгатулла тормышның үзе өчен каршы искән җиле кимүен аңлады. Ул үз уен: «Башланды», – дип төгәлләде. Әйе, гомер кими башлаган. Күңеленә килгән уе белән һәм киләчәктә үзен ни көтсә дә карышуның инде мәгънәсез, шуңа күрә һәрнәрсәгә тыныч кына әзерләнү кирәклеге белән килешеп:
– Яхшы, – диде.
Кызы аңа, үзенекен уйлап:
– Яхшы, әти, яхшы, – дип җавап бирде.
Соңгы баскычта тукталып, ул көннең, шәһәр күренешләренең матурлыгына карап торды. Асфальт мәйданчыкка су сиптергәннәр, аның дымлы җылысы биткә ягыла. Кыска гына калдырып чабылган үләннәрдә, саф, кытыршы яфраклы яран гөлләренең ал, кызыл чәчәкләрендә су тамчылары җемелди. Чәчәктән чәчәккә ялгыз бал корты кунып йөри, түгәрәк гөл түтәлен әйләндереп алган юеш таш буйлап сары кырмыска йөгерә.
Җиләс һава больница исе сеңгән кыска чал чәчен, битен яратып сыйпый кебек. Бу яктылык, бу ямьлелек элек тә булгандыр ич инде? Ә менә күреп җиткермәгән бугай. Өе каршындагы һәр язны шау чәчәккә күмелгән шомырт, канәфер кичке һавага хуш ис тараткандыр. Ул әлеге исне хәтерләргә тырышты. Кая анда! Җирдә аңа иген бөртеге көтеп, күпереп, сулап яткан юеш туфрак, техника мае, яңа борнап чыккан яшел уҗым, өлгереп килгән башак исе, бодай бөртекләренең сөтле сагыз тәме яхшы таныш. Хәзер инде аларга төрле дару исләре, дару тәмнәре дә өстәлде. Калганнарын тоярга вакыты җитмәде шул. Сугышта танкында берәр исемсез биеклеккә таба ыргылырга яисә җимерек авылга тизрәк бәреп керергә ашыга иде. Аннан соң әле бу басуны, әле теге басуны тизрәк сөреп бетерергә, өйләнергә, яңа өен салып керергә, балаларын аякка бастырырга омтылды… Тора-бара тормыш җиңеләйде, биек урыннардан тук басулар, матур авыллар күренгәч, ул артка борылып карарга да, киләчәккә омтылырга да курка башлады инде. Аңа юаныч биргән бер генә нәрсә калган шикелле иде: кешеләр муллыкка, җитешлеккә тизрәк ирешсеннәр өчен, көн дими, төн дими эшләде. Хәзер менә больницадан чыгып килә һәм бөтенләйгә, монда башка беркайчан да килмәслеген белеп чыгып килә.
Кызының:
– Әйдә, әти, – дигәненә сискәнеп, үзеннән-үзе уңайсызланып китте. Карале син аны, әллә ниләр уйлап, башын кыңгыр салып басып тора икән ләбаса. Кызы белән янәшә озын, тар, кешесез урам буйлап атлаганда, үзендәге чит халәткә аптырап барды. Трамвай, троллейбус, машина, автобус, кеше һәм өзлексез хәрәкәт белән тулган киң урамга килеп чыккач, такси тота алмыйча әрле-бирле йөгергәләгән кызына, кешеләргә күз салгалап торганда ул калган бәхетенең шушы хәрәкәт дәртендә, кызының аны кайгыртуында, өйдәгеләрнең аны көтүендә икәнен уйлады.
Шәһәр һавасы әүвәлгечә авыр тоелмады, ул аның җанына, үз тракторы, үзе сукалаган басулар исе кебек үк, кадерле иде инде.
Бераз узып туктаган такси яныннан кызы елмаеп кул изәде. Автовокзалга барып җитеп, үз авылларына кайтучы автобусның йомшак утыргычына кереп сеңгәнче, Сөнгатулла эндәшмәде.
Кызы нидер сөйләде, сораштырды, аның кулын сыйпаштыргалады, атасының тыңламаганын аңлап, башын биек утыргыч аркасына терәп, күзен йомды.
Автобус тәрәзәсеннән урамда әле тегеләй, әле болай баручы, нәрсәдер күтәргән, каядыр ашыгучы кешеләр чагылып калды. Ә аңа ашыгырга кирәкми, ул беркая да соңламый инде. Фәкать көтәсе генә.
Автобус бөркүләнде, өске люкларны ачтылар, тик үтәли җил җиңеләйтмәде. Чайкалу оета иде. Кешеләр әле генә ялкау сөйләшкәләп барган иде, ә бераздан һәммәсе диярлек изрәп бетте. Калка төшеп, Сөнгатулла тәрәзәнең өске өлгесен ябып куйды, тәрәзә пәрдәләрен сары ялкын итеп биеткән җиләс һава тынды. Шакмаклы күлмәк изүенең ике сәдәфен ычкындырды, челтәрле капрон эшләпәсен, пинжәген салып, тезенә куйды. Шунда эчендәге авырту уянды. Кызына сиздермәскә тырышып, пинжәгенең күкрәк кесәсеннән зәңгәр төймә даруын алып капты. Тәрәзәгә борылып, күзен йомган килеш, авыртуның басылганын көтте. Күзен ачса, ян-якта озын дулкыннар булып тибрәлгән арыш басуы буеннан баралар икән. Бераздан ямь-яшел бодай җире башланды. Былтыр кайнар августта үзе сукалап, чәчеп калдырган басуларда да иген шаулыйдыр. Быел шуны җыя алыр микән? Әйе, вакыт үтә, син булсаң да үтә, син булмасаң да… «Мин булмасам да?!» Бу хакта гомерендә икенче тапкыр уйлаганын искәрде ул. Беренче мәртәбә 1944 ел- да. Ниндидер авылдан немецны бәреп чыгарыр өчен барган рәхимсез сугышта җиңелчә генә яраланды. Фашист пулясы аны снаряд эләгеп яндырган танк эченнән яраланган укчы-радистны чыгарганда куырып алды. Икенчесе җиргә төшкәч сугып екты. Иптәшен комлы үрдән түбән сөйрәгәндә бер өлкән яшьтәге санитарга юлыкканчы, ярасын карый алмады. Өстәмә көчләргә кушылып, авылны алгач кына ауды. Җиңел җәрәхәт озак та үтми азгын ярага әйләнде, каны агуланды. Башта чокыр-чакырлы пычрак юлдан полуторкада, аннары хәтсез көннәр һәм төннәр буена поездда бардылар. Вагон ыңгырашкан, теш кысып сүгенгән, саташкан яралылар белән тулы иде. Үзен чолгап алган әле соры томаннан, әле төпсез караңгылыктан айнып күзен ачкалаганда, тәрәзәдән корымлы морҗалары гына тырпаеп калган авыллар, зәңгәр күк йөзе, каршы юлдагы вагон ишегеннән аякларын салындырып утырган солдатлар, яшәреп килгән урман күренгәләп калды.
Түбән Түрә дигән шәһәрчек госпиталендә ярты елдан артык аунады. Тереләсенә врачлар үзләре дә ышанмады бугай. Ә ул терелде, савыкты. Җиңәсе, дошман җимергәнне, яндырганны, көл иткәнне төзисе, саласы бар иде бит. Кырлар, хатын-кызның көчсез кулыннан кыргыйланып беткән кырлар көтә иде ич аны. «Сөнгатулла, җаныем» дип эндәшүче коңгырт күзле Зөлхиҗәсе дә көтә…
Ул сугышка кырык өченче елның кара көзендә, сугышның ачысын йөрәгенә үткәнче татып бетергәч алынды. Үзендә плугар булып йөргән Сәгыйдәгә иренең үлгән хәбәре килгән көнне. Хәбәрне кырга китереп бирделәр. Сәгыйдә майлы, пычрак сырмасын салып ыргытты да кап-кара туфраклы юеш буразнага ятып, өзгәләнә-өзгәләнә елады. Кып-кызыл күлмәк итәге күтәрелеп, ап-ак ботлары буразнага сыя алмыйча бәргәләнде. Кичкырын иде, Сөнгатулла, чыдый алмыйча, тракторына утырды да ары китте, борылып караганда, Сәгыйдә җансыз басу уртасында учактай дөрләп янып ята иде шикелле.
Ул сугышка дошманнан ни өчен, кем өчен үч алырга икәнен яхшы белеп китте. Күрше Маһируза апаның ире һәм аларның дүрт кызы, укытучы Асия апа, Гарифә әби, Сибгатулла абзый, сугышта сөйгәненең һәлак булу хәбәре килгәч, акылга җиңеләеп калган кыз – авылның бер чибәре Диләрә өчен, авылны тутырып үсеп килүче, искергән бишмәтле, чабаталы, ямау салган итекле, ябык, моңсу ятимнәр үчен алырга, кулсыз-аяксыз калса да, дошманның бугазын теше белән чәйнәргә әзер иде ул. Авылга йөз егерме тугыз кара кайгы кәгазе килгән иде инде. Унсигез яшен ул шуның белән тутырды.
Сөнгатулла сугыштан киң җилкәле ир-егет булып, калын мыек үстереп, бер орден һәм өч медаль, кесә тулы рәхмәт кәгазьләре, исеме язылган көмеш кесә сәгате тагып, күңеленә сугышның бар шәфкатьсезлеген, әшәкелеген, пычрагын, хәсрәтен җыеп, җаны караеп кайтып керде. Аны өч-дүрт колхозга бер булган иске тракторга утырттылар…
Сугышта алган яра төзәлде, аннан чокырлы җөй генә калды. Ә хәзерге авыруы бүтән. Бүтән… Каян килде соң ул аңа?
…Былтыр язгы чәчү иртә, майның уртасында ук бетте. Шул уңайга идарә алдынгы колхозчыларга акчалата премия бирде, механизаторларны, шомырт шау чәчәккә күмелгән чокыр буена алып чыгып, мулдан сыйлады. Сөнгатулла да күңеле булганчы утырды. Өй бусагасын атлап керүгә, утлы кисәү баскан шикелле кискен авыртудан аңын югалта язып, ишек төбенә урталай бөгелеп төште. «Эчмәсләр, үзең теләп алган чир, рәхәтлән», – дип сукранып, хатыны зур якның чаршау корган почмагындагы караватка – оныгы янына кереп ятты. Таң беленгәч, аның теш кысып, иренен тешләп ыңгырашуына куркып, югары очтан фельдшер кызны уятып алып төште. Ул чагында авыртуы узган шикелле булды, ә Яңа ел алдыннан тагын килеп чыкты.
Сөнгатулла Казан больницасында үзенә ясалган операциянең шикле төстә тиз узуын сизде. Врачлар да, үзе белән бер палатада ятучылар да, көн саен диярлек килеп йөргән, ә менә нәкъ операция көнендә күренмәгән кызы Мәрзыя да аны-моны сиздермәскә тырыштылар. Ә читләтеп сорашырга, белешергә теләмәде.
Соңгы вакытта ул каршыдагы җиденче палатада ятучы Галия исемле кыз янына кереп утыргалады. Кара чәчләренә караганда аклары күбрәк иде аның. Гаҗәп тә, сәер дә иде. Сул кулын икенче тапкыр кискәннәр. Сыкранмыйча әйләнеп тә ята алмый. Туймас авыруы тәненә, сөякләренә күчкән диделәр.
«Минем белән дәвалана башлаганнар үлеп бетте инде, абый. Алардан соң дүрт ел торам инде. Барыбер үләсем килми бит әле. Утырып кына торырлык булып терелсәм дә, врачларга рәхмәтләр укыр идем». Ул моңсу елмаеп сөйләшә иде. Галия янына шприц тотып еш керәләр иде инде. Тик Сөнгатулла аның елаганын күрмәде, сукранганын ишетмәде. Галия яныннан: «Теге кыз, шөкер, бүген дә исән әле», – дип чыга иде.
Галия ул больницадан чыгарга өч көн кала иртән, авырулар ашаган-эчкән чагында, әкрен генә үлеп китте, йөзе бөтен газапларыннан котылып елмайган, тыныч.
Кояш күтәрелгән саен, керәшәләрнең очуы түбәнәйде, суга табарак якынайды. Алар ояларына югарыдан юнәлмичә, астан күтәрелә башладылар. Сөнгатулла: «Әйе, көн эссе, коры булыр», – дип уйлады. Ул, үрелә төшеп, кул астындагы сары чәчәкне өзде дә, сабагын папирос шикелле тотып, ирененә кыстырды. Әчкелт тәме тел очын чәнечте. Ирененнән алып, ул сабак очына карады. Көпшәнең өзелгән урыны тирәли сөт саркып чыккан иде.
Больницадан кайткан чакта, автобустан төшеп, сары чәчәкләр үскән юл читенә утырасы килде аның. Өйгә кайтудан һәм җир катылыгын, ышанычын тоюдан да яхшырак нәрсә юктыр. Хәер, бу турыда утырудан мәгънә юк. Ике якта да урман, колач җитмәслек имәннәр шыкыраеп тора. Кабыклары купкан, ертык чүпрәкләрдәй салынып төшкәннәр, ботаклары сынык. Дүрт ел элгәре керәшен суыкларында корыдылар. Хәзер аларны кисәләр, әллә ничә җирдә моторлы пычкыларның күксел төтеннәре күренә, киселгән агачларны юл читенә әрдәнәләп өйгәннәр, зур учакларда ботак-сатак яна. Куаклар арасында ара-тирә каеннар агарып кала, алар сыгылып бөгелгән, моңсу, кай якка авышсалар да, ялгызлыкка дучарлар. Юкәлекләр дә нурсыз, араларындагы имәннәрне аударганда, аннары тракторларга сөйрәткәндә имгәткәннәр.
Ә чистарткан урыннарга нарат үсентеләре утыртканнар икән. Тернәкләнеп киткәннәр, яшел үлән арасыннан посып кы- на алтын бөреләрен төрткәннәр. Аларны юлдан ике буй арата белән аерганнар. «Керү тыела» дигән язулы такта кадаклаганнар.
Түбән төшеп, автобус күпергә керде. Урман, корыган имәннәре белән сырхаулап һәм яшь наратлары белән яшәреп, артта калды.
Дөнья үзгәрә. Дөресрәге, үзгәргән. Шул үзгәргән өлеше генә Сөнгатулланыкы. Үзгәрә торганы һәм үзгәрәчәге бүтәннәргә кала. Дөньяның үзгәрә торган өлешен китүчеләр түгел, яшәүне дәвам итүчеләр генә күрә…
Шушыларны яңадан күңеленнән кичереп, Сөнгатулла яр буенда утырды да утырды. Биредә бар нәрсә элеккечә. Фәкать су гына ага. Ә яр тора. Аның менә бу кисентесе убы- лып төшәсен Сөнгатулла гына белә. Үзе шуның өстендә утырганга гына. Аның ярдан тар ярык белән аерылганын күргәнгә генә.
Иң зур, иң әкәмәт, иң шаккатыргыч, иң өнсез иткән үзгәреш аны авылында көткән икән.
Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы юлның тукталышында автобустан төшеп калдылар. Сөнгатулланың урам буйлап кайтасы килмәде. Исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар китәр иде. Кызы нәкъ шуны тели иде булса кирәк. Атасын кешеләр белән сөйләштерәсе, уйларыннан арындырасы, кешеләрнең хуплау сүзләре белән кәефен күтәрәсе киләдер. Тик ул үзен авылдашларына күрсәтүдән тайчанды. Ни дисәң дә, ул элеккеге Сөнгатулла түгел шул инде. Кыяфәтенә ятсынып багарлар, күзенә туры карамаска тырышырлар, өйләренә кайткач, кызганып сөйләрләр. Башта хәл алырга кирәк. Өй һавасы, өй ризыгы килешми калмас. Хуҗалык эшләре оныттырмасмы әле. Рәт керсен. Аннары, аннары.
Шуңа күрә ул кызына:
– Турыдан кайтыйк, – диде.
Ихтимал, кызы аны тракторлар янына сугылып чыгарга, хезмәттәшләре белән күрешергә тели дип уйлап барадыр. Аларның өйләренә туры юл колхозның ындыр табагы, техника паркы, яшелчә бакчасы яныннан, елга аша салынган асылмалы басмадан, зират астындагы тугайдан уза. Аннары зират белән бәрәңге бакчасы арасындагы койма буенча сузылган ызаннан үтеп, арт капканы ачасы да, яссы ташлар җәелгән ишегалдына керәсе. Өйдән техника паркына кадәр Сөнгатулланың ел тәүлеге эшкә йөри торган үз сукмагы бар.
Ул мастерскойга сугылмады. Әнә электр очкыннары. Шәт, улы Мусадыр, ул – эретеп ябыштыру остасы. Эшләп тә күрсәтә ичмаса. Аһ, тагын әнә тимер чүкегән тавыш. Бусы – тимерче Баһау. Янына керсәң, потлы чүкечен кулыннан төшермәстән күтәреп ала да сандалга утырта инде. Ә һәйкәл итеп куелган «ЧТЗ»га былтыргы тургай оя корды микән? Мәңгелеккә тынган, ләкин күгәрмәгән ул трактор, пулемётка каршы барганда киселеп егылгач тезләнгән, соңгы сулышын алганда бармак очлары белән җиргә таянган сугышчы кебек, тимер тырнакларын кара туфракка батырып, әрем уртасында тора. Ә тургай оясы аның кайнар йөрәге иде шикелле.
Елга буена җиткәч, ул яр читенә чүкте, кулын, битен юды. Су җылымса, йомшак.
Шунда Мәрзыя:
– Әти, – диде. Ике төенчеген дә басмага куйган, култыксага җайлап таянган. Сүзе бар иде, күрәсең.
– Әү, кызым.
– Сиңа әйтәсе сүз бар иде бит әле.
– Соң?
Су агымына карагач, Сөнгатулланың җиңелчә генә башы әйләнде.
– Муса абый өй түбәсен яңадан япты, әти.
– Ник?
– Ник дип… Хәзергесе ак – цинк калае.
– Кара, хуҗа булган, ә? Иркенләгән! Минем больницада ятуым ярамаган.
– Баз да бүтән– кирпечтән.
– Тиясе калмаган. Кирпеч дым тарта ул.
– Кирпеченә сумала кайнатып сылады. Бер очтан нигезне дә.
– Нигезне? Аның кай җире ярамаган тагын?
– Борчылма, әти. Хәзер нигез дә кирпечтән.
– Чә!
Үтә гаҗәпләнгәндә Сөнгатулла шулай «Чә!» дия иде. Бу аның ишеткән сүз мәгънәсенә төшенеп җитмәвен белдерә. Бу әле аның, сәерсенеп, колагын сагайтуы гына. Ишетте, янәмәсе, тик ни соң әле бу? Кабатлап әйтергә кирәк: әйе, бу аның үтә гаҗәпләнүе, ни дияргә белмичә, чак кына телсез калуы. Аныңча, язын бәрәңге базына су төшсә дә «Чә!». Кырык өч яшенә җитеп, хатын-кыз күрмәгән Сәлимҗан көтмәгәндә өйләнгәч тә «Чә!». Тупыл төбенә карга баласы егылып төшсә дә. Былтыр урак өстендә шәһәрдән булышырга килгән тегү фабрикасы кызларының берсен авылның унынчы классны бетергән өч егете көчләп харап иткәнен ишеткәч тә теле шул ук «Чә!» диюдән гайре әйләнмәде. Шуннан соң, яңа ишет- кән хәбәргә күңеленнән тиешле бәясен биргәч, аның «Инде!» дип куя торган гадәте бар. Яңа нигез корыр өчен өйне җир- дән күпме күтәрергә кирәклеген күз алдына китергәч, ул кызына:
– Инде! – дип, башын чайкады.
Мәрзыя, тавышын һич үзгәртмичә:
– Тәрәзә йөзлекләрен буямаган әле, – дип дәвам итте.
– Нинди тәрәзә йөзлеге ди ул?! Кычытмаган җирне кашып… Хәзер печән хәстәрен күрергә кирәк. Бигрәк тагын!
– Дөрес, әти. Тәрәзә йөзлеге качмас. Муса абыйны әйтәм: бигрәк җенле булып чыкты ул. Теңкәгә тиеп бетте: тук та тук өй мүкләп, йокы бирми.
– Мүкләп? Мин мүкләгән эченә тигәнмени?
– Авыз да ачтырмый, әти. Узган юлы кайтканда, балчык изеп аяк калмады. Үзенең бетон болгаткыч машинасы капка төбендә. Ярамый, янәсе! Имеш, мич измәсенә аяк-кул җылысы тияргә тиеш.
– Мич?! Инде дә, ә?! Барлы-җуклы ярты ел югалып тору ярамаган! Мич булып мичнең башына җиткән… Миннән шәп тартып калды лабаса.
– Бусы да тамаша: бик яхшы тарта.
– Син, кызым, түбәдән нигезгә төштең, инде өйгә сыймыйсың…
– Ә матча матча ише генә түгел, әти. Күрсәң, исең-акылың китәр – сап-сары нарат.
«Янганнар бит болар, каһәр! – дип уйлады Сөнгатулла. Ләкин аңлаганын кызына белдерәсе килмәде әле. – Әйтмәгәннәр. Борчылып ятмасын дигәннәр инде, мать честна!»
Су бөтерелеп-бөтерелеп ага иде. Аның күз аллары караңгыланып китте. Якты көнне болыт бастымыни. Колагы томаланды, әйтерсең лә су астында калды. Аягының җегәре бетте. Кайтып җитәр, үзе каккан салкынча келәләрдә, тотка тимерләрендә учының җылысын калдыра-калдыра ишекләрне ачар, бусагалардан сак кына атлап, түшәм такталарының һәр сызыгын, һәр рәсемен карамаса да күреп, өй эченә узар һәм тыйнак кына, бәлки, бераз ятсыныптыр, имән матча астында хатыны Зөлхиҗә белән күрешер кебек иде югыйсә. Кинәт ул үзен икегә бүленгәндәй хис итте. Көзге каршына басса, үз чагылышы урынына гомер очратмаган кеше чагылышын күрердер кебек. Ул чагылыш лачынныкыдай үткер карашы белән больницадагы чатнаган көзгедән әллә ничә тапкыр аның йөрәген тырнап-тырнап алды инде. Кайсысы чын – шул көзгедәге керәшә ояларыдай эчкә баткан күзле шәүләме, әллә ул – Сөнгатулла үземе? Яңа йортта да торыр анысы. Аягы яңа баскычларга, ишек бусагаларына, кулы электр боргычларына, ишек тоткаларына күнегер, үз кадакларын кагар, такта ышкылар, яңа мичкә утын ягар, үз ашын ашар. Җайлашыр. Ләкин ялгыш өйгә очып кергән һәм тәрәзәгә һава дип бәргәләнгән кош шикелле, нишләсә дә, чиксез авырту гына тояр инде. Кызы әнә сөйли дә сөйли. Тавышы ерак, җил китергәндәй өзек-өзек, әле ачык, әле тонык ишетелә. Гүя шәһәр кибетләре тәрәзәседәй зур, калын пыяла аша эндәшә.
– Идән… буяу… авыр… Казанда әле. Болай да матур, якты. Түшәмне Муса абый… Караватлар яңа… Кухняда гарнитур… Без төсле телевизор… кредитка. Искесен ирем сезгә кайтарып куйды. Күрше-күлән… савыт-саба… Җитәрлек. Орденнарыңны күрше Хаммат абый алып чыгарга өлгергән. Әни шунысына бик сөенде. Костюм-чалбар… әни үзе алды… таман…
Юк шул инде, таман булмас. Ябыкты Сөнгатулла. Ә кием-салымының буе тамандыр. Зөлхиҗә тазарыр дигән өметкә алдангандыр инде. Киемне аны балага гына үсәренә чамалабрак алалар.
Әх, Мәрзыя!.. Юата инде, бичаракай. Хәзерләп куя, янәмәсе. Атасының йөрәге ярылыр ди бугай.
Сөнгатулла тураеп басты да кычкырып көлеп җибәрде. Кызының сөйләвеннән кырт киселеп сискәнүен, үзенә коты алынып каравын күреп тынды, тик чыдый алмыйча, гөлдерек тавыш белән элеккесеннән дә катырак итеп, рәхәтләнеп, башын чайкый-чайкый көлде:
– Әйттем бит мин аңа, кызым!
– Нәрсә-нәрсә?
– Әнкәңә дим.
– Нәрсә әйттең?
– Больниска бер килүендә тиешлесен генә түлим, өйдә акча юк дип кәҗәләнгән иде. Добровольни өлешен дә уч тутырып түләмәсәң, кара аны, фәлән-төгән, дип җибәрдем. Шулай итмәсәң, палатага аяк атлыйсы түгел, мәйтәм. Икенче килүендә тагын түләмәгән, хәерсез. Коры калган, алайса!
– Түләде, әти, түләде.
Сөнгатулланың әле генә көлгән, аннары кырысланган йөзенә канәгатьләнү төсмере чыкты. Җиңел сулап:
– Алайса, ярый, – диде. – Яндыгыз инде, ә? Дипломат икәнсең син, кызым. Белми идем. Яман хәбәргә яхшы хәзерләдең син мине… Күпме тиде соң?
– Нәрсә?
– Нәрсә булсын – страхавай.
– Биш мең.
– Әйбә-әт.
– Колхоз булышмаса, ул биш мең генә чәп итәргә дә җитмисе икән, әти.
– Нәфсе дисәң дә нәфсе соң хәзер кешедә… Биш меңгә ташпулат салып була! Кассада да ару гына үрчегән иде түгелме соң?
– Анысы да кереп бетте аның, әти.
Сөнгатулла тагын:
– Чә! – диде. – Инде дә шулхәтле кыланмасагыз…
– Бераз әҗәткә дә җыйгач, таман гына булды бугай.
– Әҗәт?!
– Әйе. Нигә?
«Әллә каккан казыкка тиклем янганнар инде?»
Сөнгатулла, күңелендә уянган шушы шиге белән килешәсе килмичә, шул ук вакытта кинәт әрләп ташлап йә ялгыш сүгенеп, кызын куркытмас, рәнҗетмәс өчен тыштан тыныч кына:
– Зурдан купкансыз түгелме соң? – дип сорады.
– Зурдан дип… Ә абзар-кура?
– Aбзap-кypa?!
– Әйе, әти. Анысы да өр-яңа. Өй белән берочтан анысын да өр-яңаны корып ташладылар. Нигә калдырып торырга? Келәтне сиплисе бар дип, үзең дә ясканган идең, анысын да элеккесе ише генә итмәделәр – ындыр табагына тиң итеп салдылар.
– Кызым! Мәрзыя… Алайса, шыр ялангач калганбыз түгелме соң?
– Нинди шыр ялангач?.. Нинди шыр ялангач! Ул яңа мунчасы гына да ни тора! Син салган усак кына иде, мүк урынына да салам. Бусы нарат, кызлар чәче шикелле сап-сары сүс белән мүкләнгән.
– Мунча да көл булып очтымыни?
– Көл дип инде… Көлләрен, кисәү башларын, мотоцикл калдыкларын, өч алмагачны янганның икенче көнендә үк бульдозер белән кырып-себереп, иске тегермән чокырына түктеләр.
Сөнгатулланың елап җибәрәселәре килде.
– Берни дә калмадымыни?
– Өскә кигән кием дә Сабан туе мәйданына утырып чыккан «Жигули» инде. Әле ярый янгын Сабан туе көненә туры килде. Көрәшчеләр батырга чыгуга – пожар. Бөтен мәйдан чапты. Ул җыелган халык, әти, ул халык! Хәйран тамаша!
– Сөнгатулла Тимершинның йорт-җире көлгә әйләнүен бөтен авыл җыйнаулашып тамаша кылуы хәйран булмыйни!
– Ни, әти, карап тормадылар.
– Тормаганнармы соң? Теш казырлык шырпы калмагач?!
– Алар башка өйләрне уттан саклады. Очыбыз белән янабыз дип курыккан идек.
– Ә Муса, каз сөзгән нәрсә? Муса нишләде? Бастырык буе гәүдәсе белән бер сандык та чыгармагач, Тимершин фамилиясен йөртүе хәрәм!
– Ул мәйданда көрәшеп калды шул.
Җан ачуы белән сүгенәсе килүен басар өчен, Сөнгатулла бу юлы «Чә!» дип кенә калмады. Бу юлы ул:
– Кит әле! – диде. – Йорт-җире яна, ә ул көрәшеп калдымы? Кайтып та тормадымыни?
– Кайтты, ник кайтмасын ди, «Жигулие»ның арткы утыргычына батыр калганы өчен алган биш йөзлек паласны җәйгән дә шуның өстенә дүрт пот ярымлы тәкә бәйләп салган.
– Ничек инде ул – бар халык янгынга чапкан, ә Муса бил алышып ятканмы?
– Кызык инде, әти, әйеме? – диде Мәрзыя, көлгәндәй итеп.
– Бу хәтле дә үземә охшар икән, билләһи газыйм!
– Чат инде, әти, чат! Көрәш судьясы Гамбәр абзый да шаклар катты. «Без монда пожар сүндерәбез, ә батырны кем билгеләгән?» Әйдәгез, яңабаштан! Көрәштә мин судьямы, әллә Пушкинмы?» – диде.
– Хак әйткән.
– Абый: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кырт кисте.
– Ул да шәп әйткән ләбаса, шайтан!
Улының бу сүзләрен үзенең чуалчык хәтере җуймасын дигәндәй, Сөнгатулла эчтән генә: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кабатлады. Йөрәк түрендә үлгәнче тотардай яхшы сүзләр. Улының сүзләре аның борчуларын, дулкынлануын баскандай итте. Су өстеннән чагылган нурлар һәм талгын җил битен, чигә чәчен, беләкләрен киптерде.
– Шуннан? – дип сорады ул.
Мәрзыя:
– Шуннан… менә шул инде – яндык. Хәзер бар нәрсә яңа, – диде.
– Яхшы, – диде Сөнгатулла. – Кайтыйк, кызым.
– Кайтыйк, әти.
Сугыштан кайткач, бер кичне – тугыз тулып, чирек сәгать үткәндә, Сөнгатулла капка төбендәге ташка чыгып утырган иде. Ул ташны яңа өйнең өрлеге астына почмакка салырга ниятләгән иде. Әйе. Нәкъ шул вакытта. Көмеш сәгатен ачып караганы исендә. (Көмеш сәгать – комкор Рыбалко бүләге. Тора-бара ул сәгатьнең кирәге дә калмады кебек: авылда көндез дә, томанлы таңнарда да күз төшкән нәрсәләрдән, колак ишеткән тавышлардан вакытны минутлап беләсең.) Шулай итеп, ул капка төбендәге ташка чыгып утырды, һава йомшак. Ни җылымса, ни салкынча. Китапларда тәнгә рәхәт дип язалар. Эч пошмаганда, кәеф яхшы булганда шулайдыр. Көнбатыш матур алланып, көнчыгыш тыныч шәмәхәләнеп торганда бигрәк тә. Куе чиялектә өздереп сандугач сайрый, уенлыктан гармун тавышы, кызлар белән егетләрнең җырлавы ишетелә. (Ул чагында кичләрен җыелалар иде әле.) Ә боларга игътибар итмичә, күк йөзенә уйсыз гына карап торсаң һәм йолдызлар кимегән кебек тоелса? Андый чакта һава хозурлыгына ис китми шул. Әйе, ул кичке йолдызлар сугышта үлеп калган авылдашлары санынча кимегән сыман тоелды аңа. Җирдә кеше яки солдат үлгән саен, йолдыз атылып юкка чыккандыр, ә яңалары балкырга өлгермәгән иде әле.
Аннары мәшәкать өстенә мәшәкать өелде. Эш күп хәсрәтне каплады, күңел яраларын төзәтте. Әкренләп кеше рәтенә керделәр. Рәхәт тормыш китте! Хезмәт көннәренә түләү артты. Тора-бара берәм-берәм өйгә телевизор, газ, суыткыч керде, идәнгә палас җәелде, стенага келәм эленде. Элек сугыштан соңгы еллардагы сирәк-мирәк мәҗлесләрдә, туйларда, Сабан туе бәйрәмнәрендә аз гына куела торган әче балның саны бетте. Аннары аракы күренә башлады. Аны шахталарга, чирәм-җирләргә китеп, туган якларына ялга кайткан якташлар кунак-төшемгә дәшкәндә зур күчтәнәч итеп кенә куя иде. Аннары исә, аракы табынның түренә үк менеп утырды, өстәлнең күркенә әйләнде. «Көндәлек сорау товарлары» – кибет маңгаена шундый язу элделәр. Шүрлекләрдә исә аракыдан күп нәрсә юк.
Заманалар үзгәрде.
Техника күбәйде. Комбайннар кырда сыер көтүе урынына йөри. Бөтен җирдә трактор. Бер корреспондент Сөнгатулла турында: «Ул сукалаган җир Франция, Бельгия, Люксембург җирләренә тигез», – дип язып чыкты. Нигә, бик ихтимал. Кайбер җәйләрне буада ник бер су коенып карасын. Әле ярый дөньяга ат булып яратылмаган – әллә кайчан аяк сузар иде! Ба! Камыт киясе булса, аңа чыдардае табылыр иде микән? Элек уңышы алты-җиде центнердан артмаган гектарлардан егерме центнерны ала башладылар. Шунысы бар: туклыкка әллә ни ис китмәде. Күнегелде дә соң, каһәр! Әүвәл колхозның егерме бишләп баш дуңгызы булып, шулар бөтен яр буе болынын актаралар, кичү ташларын кубарып бетерәләр иде. Хәзер алар бишәр меңнән артык, комплекста гына тоталар. Тик исләре бар дөньяны тутыра: сыек тиресләре чистарту базларыннан ашып, инешкә агып төшә, ташлыкларга ләм булып ята. Су буен камыш басты. Колхозны да, председательнең үзен дә шушының өчен ничә тапкыр штрафка тарттылар. Хәл үзгәрмәде. Анын каравы түбәндәге рус авылында сыерлар комплексы. Соң инде, җәмәгать, татар кешесе гомер яратмаган дуңгызны күңел биреп карыймы соң? Монысын Сөнгатулла болай гына уйлады, сүз уңаеннан гына. Әйе, тормыш яхшы, күз генә тимәсен. Бер генә мисал: зиратта мәрхүмнәрне күмешкән өчен бирелгән хәер акчасы бишәр сумнан арта. Нәкъ бер шешәгә җитәрлек. Өчкә бөкләп, пистун кесәсенә тыгалар да кибет тарафына китәләр. Татарда мәрхүмне искә алу табыны юклыгы билгеле, элек мәрхүм үлгән көнне аракы эчмиләр иде. Ләкин ул бишлекне кая куймак кирәк? Килешәме-килешмиме – сәүдә әйләнешенә кертәләр.
Менә нишләде замана. Кешеләр әйтерсең тормыш муллыгында югалып калдылар.
Сәрхушлык ирләрне куе томан кебек басты. Эш башланганчы да салу, эш беткәч тә эчү. Шатлыктан да, кайгыдан да. Гаҗәп. Кесәдә акча тормый. Шунысы кызык: саклык кенәгәләрендә дә үрчи. Гүя авыллар буенча дәрвиш рәвешендә Хозыр-Ильяс пәйгамбәр үткән дә кешеләргә хәзинә базларын ачып калдырган. Борынгыдан акча белән эш итмәгән җир кешесе акча муллыгына әзер түгел һәм аңа күнегүе җиңелдән булмады. Ни гомер бушка диярлек эшләгән халык бер буын гомерендә тотрыклы хезмәт хакы ала башлады. Әйе, сәрхушлык куе томан ише басты.
Хикмәт монда түгел. Яшәү тыштан гына җиңел. Асылы шул ук: һәр рәхәтнең тискәре ягында үз хәсрәте бар. Крестьян хезмәте башлыча маңгай тире һәм җан канавыннан гыйбарәт. Бусы үзгәрмәде…
Ярый, яндылар. Ярый, көлен, күмерен кырып-себереп түкәннәр дә элеккесеннән дә яхшырак йорт-җир салып кергәннәр, мал-мөлкәт җиткезгәннәр. Шуннан? Көр кәеф, моң-зарсыз гына тоташ тынычлыкта яшәтәмени ул сине? Шуннан нәрсә? Шуннан…
Җирдән ялгыз болыт күләгәсе шуып үтте. Керәшәләрнең тавышы тынып торды. Ә очышларын үзгәртмәделәр. Ак болытны озатып калгач, Сөнгатулла учлары белән ике ягындагы үләннәрне сыйпады, әйтерсең лә шулай итеп уйларын тәртипкә салырга теләде.
Әйе, шуннан… Шуннан ул басмага керде. Үзен көтеп торган кызы Мәрзыяга:
– Рәхмәт, кызым, – диде.
– Ярар инде, әти, ул хәтле нитмә… әрләмә безне. Үз-үзеңне дә бик бетәштермә.
– Мин бүтәнне әйтәм, – диде ул.
– Нәрсәне?
Басма аслы-өсле дулкынлана, атлаганда, аяк куюы читен. Мәрзыя ике төенне дә бер кулына тоткан, буш кулын, аңа ярдәм итәргә әзерләнгәндәй, чак кына алга сузып тора.
– Больницада әйтсәң, әллә ничек… – диде кызы, атасының ни өчен рәхмәт әйтүенә төшенеп. – Әле болай да…
– Аңа гына чыдыйм әле мин, кызым. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.
Бая йорт януын курка-курка гына сөйләсә дә, көләргә, шаяртырга көч тапкан кызының күзләре мөлдерәмә яшь белән тулып ялтырады. Елап җибәрмәс өчен, ул тирән сулыш алды һәм аскы иренен тешләде дә кайтыр якка борылды. Ул тагын нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелды.
Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, кой- ма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Абзар-кура, яшел калай түбәле өйләре, мунчалары урынындагы корылмалар аңа бөтенләй таныш түгел иде. Бура почмаклары, түбә кыеклары, койма сызыклары аңа рәвешләре эрегәндәй бозылып, кушылып, агарып күренделәр – Сөнгатулланың күзе яшьләнде.
Өйләренә кадәрге калган араны ул аяк астына гына карап узды. Такыр сукмакның әллә ничә төшендә кырмыскаларның нәзек кара чылбыры шуыша. Ул аларга да, суалчаннар чыгарган балчык өемнәренә дә басмаска тырышты.
– Әнә әни карап тора, – диде Мәрзыя.
Сөнгатулла якты абзарның караңгы тәрәзәсендә таныш йөз күреп алды. Зөлхиҗә. Аннары ул юкка чыкты. Зөлхиҗә аларны читкәрәк салынган мунча белән келәт арасындагы койма капкасын ачып каршылады.
– Сөнгатулла, – диде Зөлхиҗә. Әйтерсең лә Сөнгатулланы фәкать таныган, аның үз алдында икәненә генә ышанган.
– Нихәл суң? – дип эндәште Сөнгатулла һәм капка баганасына тотынды.
Мәрзыя тоткарланмады, узышлый:
– Исәнме, әни, – дип, эчкәре узды.
– Кайтып та җиттегезме? – диде Зөлхиҗә һәм Сөнгатулла тотынган баганага кулын куйда да Мәрзыяга: – Самавыр куя тор, кызым, – диде.
– Ярар, әни.
Мәрзыя, келәт почмагыннан борылганда, аларга әйләнеп карады.
– Ярый, – диде Сөнгатулла. Ул ишегалдын тутырган көек һәм нарат чәеренең күпмедер вакыт җилләр дә тарата, яңгыр да юа алмаслык исен тойды. Янгын эзе байтак торыр. Янган капка баганаларының җирдәге көйгән төпләре берәр казу эшендә килеп чыгыпмы, туфрактан эрегән кашык, чынаяк китеге табылыпмы, үзен искә төшерер. Җир кеше эзен тиз тигезләсә дә, хәсрәтен озак саклый.
Зөлхиҗә туры ябып, ияк астыннан бәйләгән яулыгының почмагын күзләренә тидереп алды. Сөнгатулла аның ирене калтыравын, кычкырып елап җибәрүдән тыелуын күреп торды. Белә Сөнгатулла, сизә: Зөлхиҗәнең нечкә күңеле нишләгәнен, җанының канаты каерылган кош булып хәлсезләнүен, тәненең утка салган каен тузы булып куырылуын тоя. Шулай да Сөнгатулланың кайтуына шатланадыр, йорт-җирнең соңгы казыгына кадәр януына үзен гаепле саныйдыр. Гомернең узулары инде ап-ачык икәненә төшенә микән соң? Озакламый тиңсез узачак гомерен күз алдына китерәме икән? Әнә аның күзләрендә мөлдерәп яшь бөртекләре җемелдәде. Ник елый икән ул? Ник кенә булмасын, аның сәбәпчесе ул – Сөнгатулла. Зөлхиҗәнең моңарчы елауларына да һәм моннан соңгы елауларына да фәкать Сөнгатулла гына сәбәпче, Сөнгатулла гына гаепле.
– Карчык, – диде ул. Көченнән килсә, бу сүзен кояш җылыларына, ай нурларына, су тәмнәренә, җилләр йомшаклыгына кушып әйтер иде. Сулышын тыйды, аңа төбәлебрәк карады.
Зөлхиҗә тирән итеп тын алды, яулыгын аркасына җайлап япты. Зөлхиҗә шулай итеп үзен алда көткән авырлыкларга әзер торуын белдерде кебек. Шул ук вакытта бу – Зөлхиҗәнең ире Сөнгатулла күкрәгенә башын куеп, сүзсез калуы белән дә бер. Тик болай эшләргә ул көндезләрен бик ятсына иде.
Зөлхиҗә аны көтеп, күрешер вакытны төннәр буена күз алдына китереп чыккандыр, әйтер сүзләрен уйлагандыр. Сөнгатулла үзе дә күрешкәндә нишлисен больницадагы озын төннәрдә күз алдына китереп, әйтәсе сүзләрен эзләп ятты. Ләкин Зөлхиҗә көткән сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Эштән өйгә Сөнгатулладан алданрак кайтып өлгергән һәм аны көтеп алган кебек итәргә тырышып:
– Кая, су салып торам, юын, – диде.
Ишегалдына үттеләр. Сөнгатулла үзеннән-үзе кул югычын күзләде. Шунда, ияләшкән урында икән. Әмма каккан баганасы да, югыч та яңа.
– Өшәнгәнсеңдер, – диде Зөлхиҗә, Сөнгатулла юынып бетергәч, аңа иңбашына салган ак сөлгене сузды. Сөнгатулла эштән кайткан һәм, әлбәттә, аек кайткан көннәрне ул: «Арыгансыңдыр», – дия иде.
Аның хәленә кереп, Сөнгатулла да һәрвакыттагыча диярлек, тик бу юлы үзенең алдавына үзе оялып:
– Карын ачты, – диде.
Мәрзыя ак күмәч, хәлвә, ысланган балык, төрле конфетлар, өрек, йөзем җимешләре, кыяр, помидор кебек кала күчтәнәчләрен таратып салган өстәл тирәли утырырга өлгермәделәр, капка төбенә машина туктаганы ишетелде. Сөнгатулла, түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысына эленгән чәчәкле пәрдәне һәм челтәрне кайтарып, урамга карады. Муса кайткан. Атасын күреп, ул кулын болгады:
– Нихәл, әти?!
Ишеккә тотынган килеш, бер аягын машина баскычына куйган шофёр егет Габдразак та:
– Исәнме, Сөнгатулла абый! – дип эндәште һәм ике тапкыр машинасын кычкыртып алды.
Сөнгатулла тәрәзәне ачып җибәрде, җиңнәрен сызганган, йөзләре кояшта янган таза егетләргә көр күренергә тырышып:
– Нихәл анда? – диде. Ягъни колхозда, эштә, мастерскойда диюе инде. Гомумән, авылда. Шул ук вакытта шәхси тормышыгызда да диюе.
– Синсез – дөнья сансыз, Сөнгатулла абый.
Сөнгатулла, каршы йорт капкасыннан тол хатын Канәфия чыкканны күреп, тәрәзәне ябарга теләде.
– Өйгә керегез, нишләп анда гына торасыз? – диде ул, тәрәзә капкачына үрелеп.
– Юк, мин китәм, – диде Габдразак һәм, утыргычына утырып, машинасын кабызды.
Канәфия, итәген учы белән сыпыргалап:
– Кайттыңмыни, күрше? – диде.
– Исәнме! – диде Сөнгатулла, аңа карамыйча гына. Канәфиягә бу хәлендә күренәсе килми иде. Хәер, инде барыбер. Инде күптән барыбер. Ә кайчандыр… Хәзер ул күптәнге «кайчандыр»ның Зөлхиҗә белән бер кычкырышкач, ике көпшәле ау мылтыгы тотып йөргәне, куркытыр өчен аткан булып, шартлап ярылган көпшә кыйпылчыгының бармагын чәрдәкләгәне, шуны бәйләтер өчен Канәфия янына кереп, ачудан, хатыныннан үч алырга теләүдән, шунда куна ук калган кадәргесе генә күз алдына килде. Калганнары «үпкән-кочкан – җилгә очкан».
– Габдразак, син теге тирәгә түгелме? – диде Канәфия, шофёр ягына чыгып. Ләкин күзе Сөнгатуллада. Ә ул тәрәзәне япмады. Кыенсынды.
«Теге тирә» дип, Сөнгатуллалар очында авыл Советы, колхоз идарәсе, кибет яны йөртелә. Ә алар урамын «Тегермән очы» диләр.
– Юк, мин җәйләүгә, – диде Габдразак һәм, кузгалып киткәч, шапылдатып ишеген япты. (Алар авылында барлык шофёр халкы үз ягындагы ишекне кузгалгач кына яба.)
Канәфия аның артыннан:
– Ярый, алайсаң, – дип калды. – Савыгып булдымы соң, Сөнгатулла?
– Савыгуын савыктым бугай. Ә калганын булдырып булмас инде, пжалый.
– Ярый, алайсаң, – диде Канәфия һәм кул сырты белән итәген сыйпап китеп барды.
Кайчандыр (тагын кайчандыр) Сөнгатулла аның йөри белеп йөрүен карап калырга ярата иде. Бу юлы… Китте-барды. Кайчандыр (инде бөтен нәрсә кайчандыр кебек!) Канәфия аңа:
И алмалар, алмалар,
Бакчаларында ишек.
Кичә булган җаныеңның
Фамилиясе ничек?
Фамилиясен белмәдем,
Исеме Сөнгатулла.
Гомерлеккә булмаганда
Файда юк сынатуда, –
дип җырлаган иде. Китте-барды. Үзе китте, җыры калды. Хәзер тәрәзәне ябасы инде. Хәзер инде дөньяны ике катлы тәрәзә аша гына карыйсы: берсе – пыяла, икенчесе – хәтер тәрәзәсе.
Юган кулларын сөртә-сөртә, Муса керде. Һәм эре-эре атлап килде дә атасын кочаклады. Гадәтенчә, күтәрмәкче дә иде, ахрысы. Ләкин тимер кыршау кебек кыскан куллары кинәт бушап калды. Әх, бала! Атасының җиңеллеген орынуга ук тойды, атасының хәле бүтәнчә икәнен аңлады. Муса авыр учларын аның иңенә салды, ике тапкыр сугып куйды. Атасын үзе белән тигезләргә теләде инде, тигезләргә! Әле кайчан гына ул үзе атасының шушылай иң кагуына, хуплау яки юату сүзенә мохтаҗ иде бит. Инде үзе атасын юатырлык ир булган. Ә Сөнгатулла? Эштән чыккан, инде йөгән дә кигезмәслек, фәкать ыңгырчак эзенә суккалап: «Әх, малкай!» – дип, юмалыйсыны китергән карт алаша белән бер инде, бер.
– Яхшы, әти! – диде Муса аңа.
Сөнгатулла, өйне күздән кичереп һәм хатыны белән кызы аның ни әйтәсен бер-берсенә карашып көтүен искәреп:
– Күргәнсең күрмешне, – диде. – Мондый йорт салуы…
– Тазалык булсын, әти.
– Яхшы, улым, яхшы.
Мәрзыя җырлап торган электр самавырын токтан өзеп, эскәтер җәелгән өстәлгә китереп утыртты.
– Чәй кайнады, – диде ул.
– Утырышыгыз, – диде Зөлхиҗә.
– Мәйсәрә килен кайда соң? – дип сорады Сөнгатулла.
– Җәйләүдә, – диде Муса.
– Ә Тукай?
(Бусы Мусаның улы, аның оныгы. Күршедә бер балага Дар- таньян дип кушкач, Муса кычкырып көлгән иде. Аннары йодрыклап өстәлгә төйде дә, хатыны Мәйсәрәнең кабарынкы корсагына яшерен күз төшереп: «Үзебезнекен алып кайтсак, бер исем кушып күрсәтмәсәмме!..» – дигән иде. Тукай менә шуннан.)
– Су коенадыр.
– Йә, – диде Зөлхиҗә, – утырыйк инде.
Сөнгатулла өстәлгә таба атлады. Һәм югалып калды. Кая утырырга? Күнеккән урыны өстәл башында, ян тәрәзә буенда иде. Үткән-барганны карап калырга яхшы. Хәзер өстәл өйгә буйлый тора. Түргә утырса, тәрәзәгә аркан килеп чыга. Ишек ягыннан – тәрәзә ерак. Ә яннан… Ян ян инде ул…
Ә Муса түргә утырды.
Сөнгатулла: «Ала-а-ай… – дип уйлады. – Малай хуҗага әйләнгән икән».
– Кайткан шатлыкка… әллә нитәбезме соң? – диде Муса һәм уң кул яктагы сервантның аскы капкачын ачып түбән иелде. – Ә, әти? – Җавап көтеп, ул шуннан елмаеп күз кысты.
– Муса абый… – диде Мәрзыя.
Муса Мәрзыяга күтәрелеп карады һәм, нидер аңлап, урындыгыннан купты.
– Үз урыныңа утыр әле, әти. Шулай, Мәрзыя, бу бөркүдә нит- кән эчү ди. Әйеме, әти? – диде ул. Әмма Сөнгатулла аның тел төбен аңлады: шулай итеп, «сиңа ярамый» дип әйтүе инде. – Беләсең, әти: миңа бу нәрсә әллә бар, әллә юк… Утыр, әти, утыр.
Кабатлап әйтте. Үз ялгышын ашыгып төзәтүеме бу? Әллә атасына юл куюын белдерүеме? Өстәлнең үз ягындагы урындыкларны читкәрәк этәреп чыкты. Аны шундук аңлаган Зөлхиҗә икенче яктагыларын кузгатты.
– Тот, әти! Өстәлне борабыз! –диде Муса һәм өстәл башын астан тотып көлеп җибәрде. – Ату мин ниткәнмен… хуҗа булып беткәнмен монда.
Өстәлне борып, гомердән килгән гадәтенчә утырса да, Сөнгатулланың күңеле тынычланып бетмәде. Дөнья үз эзенә кайтты кебек. Менә ич, бар да әүвәлгечә: ул өстәлнең түр башында, тиешле урынында. Табын мул, ул яңадан өйдә, хатыны, балалары янәшәсендә. Самавыр гөжли. Сүз күп, әллә ни яңалыгы, кызыгы булмаса да, гадәтилеге белән тансык.
– Печән хәстәрләргә вакытыгыз булмагандыр инде? – дип сорады Сөнгатулла. Шулай икәнен белсә дә сорады. Бу аның Мусага «Печәнсез калмабыз бит?» дип искәртеп куюы.
– Колхоз бүләр әле. Мәйсәрә белән миңа шактый тия ул.
– Люцер да салам белән генә булмый әле ул. Малга да төрлесеннән кирәк. Болын печәненә ни җитә инде. Ярар, үзем чапкалармын әле.
– Юк инде, әти. Өшәнеп йөрисе түгел. Сиңа калмаган, – диде Муса.
Мәрзыя аңа ашыгып каршы төште:
– Калмаган дип… Әтигә нәкъ үзе инде. Рәхәтләнеп чап- сын!
Сөнгатулла: «Кыз бала кыз бала инде. Күңеле сизгер», – дип уйлады.
Мәрзыя аның хәлен Мусадан яхшырак белә шул. Бу сүзләрен тагын юатып әйтте ул. Муса аны үлән чабарга да ярамаслык дип саный һәм шуны маңгайга бәреп әйтергә килешмәгәнлеген дә чамаламый.
Сөнгатулла тәлинкәсенә салып, ә тәлинкәне өч бармагына куеп, тансыклаган авыл чәен эчте.
– Кала суы чишмә суына җитми инде, – диде ул. – Чишмәнең бурасын карыйсы бар әле.
– Яңарттылар инде аны, – диде Зөлхиҗә.
– Кемнәр?
– Идрис белән Хаммат.
– Мине көтмәгәннәр икән.
– Көтәргә – чишмәне язын ләм басты. Ә колонкалардан уңмадык – суы каты, тәмсез.
Муса:
– Әнә торбасын өйгә үк керттем, – дип, кече өй ягына ымлады, – Табак-савыт юарга, үзең юынырга ярагач та яхшы. Тамаша! Мин үзем чишмә суыннан башканы эчмим.
– Нужасы төшми, шуңа эчмисең, – диде Сөнгатулла, улының һаваланыбрак сөйләшүен абайлый башлап. – Нужа төшсә, ат тоягы эзенә җыелган суны да ятып эчәсең аны, – дип өстәде ул коры гына.
Муса тәлинкәсен авыштырып, соңгы кашык ашны авызына күтәргән иде – кире куйды.
– Чә! – диде ул. – Нәрсә инде син… тик торганда.
Сөнгатулла киндер тастымал белән маңгаендагы тирне сөртеп алды.
– Шулайрак бугай шул, – диде ул, тамагын кырып. – Ярар, шул гәүдәң белән үпкәләп утырма әле. Алай да атаң белән киңәшсәң ни була?
– Нәрсәне әйтәсең?
– Әйдә, чыгып сөйләшәбез.
– Чәйне эчеп бетерим инде, – диде Муса һәм «моның нинди кыланышы инде бу?» дигән шикелле елмаеп, бер Мәрзыяга, бер анасына карап алды.
– Ярый, мин чыга торам, алайса.
– Тамагыңа тагын бераз капкала әле, әз ашадың түгелме? – диде аңа Зөлхиҗә.
– Туйдым, карчык. Ни бит… бөркү.
– Чәй эч.
– Булды дим инде.
– Тагын бер генә чынаяк. Варенье белән. Җиләген үзем җыйдым.
– Ярый, мин чыгыйм әле, – диде ул, беркемгә дә карамыйча һәм яңа идәннең ныклыгын чамалаган шикелле сак, сыгылмалы басып, яшел йомшак чүәктән килеш кенә ишегалдына чыгып китте.
Ишегалды иркен, зур. Ләкин аның бер генә почмагында да ул үзенә таныш күләгә, чөй яисә кадак, гомер буена аяк астында буталып йөрсә дә, ташларга башка да килмәгән тимер кисәге (мәсәлән, күгәреп беткән борынгы бизмән, егерме кадаклы герблы гер, ватык домкрат) күрмәде. Монда барысы да чит иде. Аның ишегалдын ташлап чыгып китәсе, үз өенә кайтып керәсе һәм шунда берәр эш эшлисе килде. Ә болай ул үз-үзенә тагын бүтән кеше булып тоелды. Шулкадәр дә бүтән һәм чит, хәтта әнә шул кешенең дә үз өенә кайтасы, таныш балтасын кулга аласы яисә үз сыеры яткан абзарны чистартасы килүен Сөнгатулла бөтен җаны белән тойган шикелле булды. Аның да батальоннан берьялгызы гына исән калган ялгыз сугышчы кебек үләсе килә идедер. Аны да Сөнгатулланы соңгы упкынга китереп терәгән авыру биләгән, ул да инде сәламәтләндерә алмый торган, файдасыз дарулар эчәдер. Ташка басса, аның да сөяк кенә калган табан асты авыртадыр, учына тигәнәк угы гына тисә дә, каны чыгадыр. Ул да дөньяда көлеп-елмаеп яшәргә телидер. Әмма ишегалдының кыл уртасына баскан килеш аның да тавышсыз, күз яшьләрсез елыйсы килеп киткәндер. Аңа да тәрәзә пәрдәсе аша ал чәчәкле кына гөлләре артыннан хатыны яшертен генә карап тора микән? Һәм, шулай булса, ул моңа, әлбәттә, кимсенәдер. Ул да, Сөнгатулла кебек, кызгануга дучар булган икән, нигә аннан дөнья хәлләрен, тормыштагы авырлык- ларны яшерергә? Менә шушы өйне генә ал. Шундый-шундый хәл, йорт-җир, бөтен хуҗалык казыгынача янды, яңасын тиз бурап керергә, шөкер, көчтән килә, йортны урамга элеккечә яны белән куйыйкмы, әллә каршымы дип киңәш сораудан гына ул – Сөнгатулла – җиргә ятып, үкереп елар, йә ата-анасын калдырмый сүгенер, йә вакытыннан алда гүргә керер идемени? Иңгә төшкән авырлыкларны бар сынны катырып һәм тез буыннарын калтыратмыйча күтәрмәгәч, ялганнарны бармаклар каната-каната кәкре кадак төзләгән шикелле турыламагач, мактауларга, ялагайлануларга өстән карамагач, рәнҗетүчеләрдән үч алмагач, яшәү яшәүмени ул?! Йә чүкеч шикелле җиренә җиткереп сук инде аны, йә сандал шикелле, нинди генә сугуларга да нык тор, бирешмә.
Шулай икән, нигә мескенләнергә? Менә ул, үзенең элеккеге сиксән ике килолы гәүдәсен, җиргә метр да җитмеш алты сантиметр биеклектән карап йөргән буен, нинди хәлгә төштең дип кызганып, балавыз сыгып, кимсенеп утырсынмыни? Танымаслык булып үзгәргәнме? Үзгәрсә ни. Ул үз-үзенә фәкать яхшылык кына тели. Аның өлешенә калган бар нәрсә канәгатьлек кенә бирсен. Күпмедер гомере бар икән, шуны якты хисләр, игелекле теләкләр, ярату, ышаныч, өмет, тыныч акыл, тапкан җаваплары, җавапсыз сораулары, яңа авырлыклар, авыр сынаулары белән яшәп бетерсен. Ул үз-үзенә җиңел үлем генә түгел, авыр яшәү дә тели әле! Шушының чынга ашуы хакына Сөнгатулла әллә ниләр бирер иде. Ни генә эшләсә дә, барысы да авырлыклардан качып калыр өчен түгел, ә бәлки кешеләр арасында, кешеләр янәшәсендә кешечә яшәү хакына.
Шушыны аңласаң, үз бәхетеңне эзләү, үз-үзеңңе тормышта раслау гөнаһ түгел. Иң мөһиме – бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау.
Сөнгатулла күңелендәге бу уйларны күрде, ишетте кебек.
Болдыр ишегендәге марля пәрдәне ачып, Муса чыкты.
– Шундый-шундый хәлләр, әти. Аптырап торасыңмы? – диде ул һәм, баскычка утырып, пычак белән шырпы очлады да, авызын ачып, тешен казый башлады. Аның елмайган тыныч йөзе бер үк вакытта газаплануга чыдый алмыйча бозылган рәвешкә керде. Сөнгатулла ишегалды уртасыннан аның янына килде, өйнең кирпеч нигезенә утырды. Муса шырпысын ташлады, тамашачы куеныннан тере әтәч тартып чыгарган фокусчы сыман, һаман елмаюын белә иде. Көне-төне эшләсә дә, йөзе тупасланмаган, таушалмаган, какча, шома, йөз сызыклары әле кайчан гына яшьлек, шаянлык чалымнары белән тулып тора иде аның. Боларны ирләрчә ныклык, катылык, җитдилек кысрыклап чыгарган. Ә Сөнгатулла аның тышкы кырыслыгы астында нечкә күңеле яшеренгәнен яхшы белә. Әйтик, моңсуланып киткән чакларында Сөнгатулланың, төнге кырны үз моңы белән тутырырга теләгәндәй, трактор кабинасында сузыплар торып җырлап җибәргәне бар. Ә улларына ишеттергәне юк. Атадан улларга кырыслык, җитдилек, намуслылык, ирлек күчсен. Башкасыннан мәхрүм калмаслар. Ә Муса алай уйламаган әнә. Бервакыт кич белән төнге эшкә төшешли су буеннан узганда, ул Мусаның җырлаганын ишетте. Куак арасында ялгызы нишләп җырлап утыра дип сагайса, Тукайга җыр өйрәтә икән.
Олы юлдан атлар чаба,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.
– Әйдәле, улым, кушыл.
Олы юлдан атлар чаба…
Мусаның калын, күкрәк тавышына оныгының нечкә, чиста тавышы кушылгач, Сөнгатулланың күңеле тулды. Алар янына барып утырасы, җырга кушыласы килде – кыймады. Хәер, ихтимал, кушылмас иде, чөнки кызыксыну басты. Мусаның үз улына җыр өйрәтүен бүлдерү ярыймы соң! Качып тыңлау да әллә ничек әле. Ләкин махсус төстә тыңлап тормый ич, ирексездән тап булды.
Тукай атасын:
– Әти, әти, олы юл нәрсә ул? – дип бүлдерә.
– Олы юл… әнә аръяктагы асфальт юл шикелле зур юл инде. Еракка алып китә торган юл… Әйдә, яңадан…
– Әти, әти, асфальт юлдан машиналар гына җилдерә ич, атлар юлы бүтән.
– Бик борынгы җыр бу. Аны чыгарганда, асфальт юл да, машиналар да булмаган әле.
– Ә ни булган?
– Атлар булган… сугышлар булган… Дошман авылларны яндырган, шәһәрләрне җимергән… Әйдә, җырлыйбыз.
Олы юлдан атлар чаба,
Безгә кала тузаны.
Җыр бер мизгелгә текә ярлардан кире кайтарылган кайтаваз гына булып кала: Муса көйне югары күтәреп сузганнан соң тын алганда, Тукай, тагын түзмичә:
– Әти, әти, безгә ник тузаны гына кала? – дип сорый.
– Безгә түгел, улым. Тузан безнең бабайларга, бабайларның бабаларына калган… Ә бәхет, атлар шикелле, алар яныннан җилдереп кенә узып киткән. Бу җыр менә нәрсә турында. Бәхетне аны тотып алырга кирәк. Бөтен көчкә чабып барган атның ялыннан эләктереп алган шикелле. Белдеңме?
– Белдем. Ә бәхет нәрсә соң ул, әти?
– Бәхет? – дип кайтарып сорый Муса. Ничек җавап бирергә кирәклеген уйлаптыр инде. Кайтарып сораганда шулай итеп үз-үзеңнән дә сорыйсың. Ә үз-үзеңә җавапны кешеләргә бирәсенә караганда да төптәнрәк эзлисең. – Бәхет ул, Тукай, синең шикелле балалар авырмау… атаң-анаң булу… авыл булу… зират булу…
– Зират булу?
– Әйе, зират булу да бәхет. Зират юк икән, хәтер юк. Анда кемнәр күмелгәнен онытсаң, үзеңнең кем икәнеңне дә белмисең инде. Ә хәтер булмагач, үлгәннәр генә үле түгел, тереләр, исәннәр дә үле… Шуннан тагын… елга булу, юл булу… ашарга булу… Эшкә кемдер сине коллар шикелле куалап түгел, ә үз иркең белән бару, эшләгәнеңнең үзеңә дә икәнен белү. Бәхетнең очы-кырые юк инде аның, улым. Ә иң зур бәхет – үзеңнең бәхетле кеше икәнеңне белү. Ә моннан да зурысы, Тукай, бөтен кешеләрнең бәхетле икәнен күрү.
– Әти!
– Әү?
– Тагын бер бәхетне оныттың әле син.
– Кит әле! Йә?
– Бабайны. Әбине. Бабаң белән әбиең булу да бик яхшы. Бигрәк тә минекеләр шикелле булса.
Муса эндәшмәде. Ихтимал, кан тамырлары бүртеп торган көчле кулын малаеның иңенә куйгандыр. Сөнгатулла үзе дә шулай итәр иде. Ул йомшак җилгә каршы яр сукмагыннан түбән төшеп китте, артта Мусаның:
– Әйдә, кушыл, улым, – дигәнен һәм аның калын күкрәк тавышына оныгының нечкә чиста тавышы кушылганын ишетте.
Олы юлдан атлар чаба,
Безгә кала тузаны…
Җыр елга суында бөтенләйгә агып китмәсә, искән җилдә очмаса, таллар арасында адашып калмаса, күкләргә ашып юкка чыкмаса, тузан булып җиргә таралмаса, тракторын кабызып төнге кырга чыккач, улы белән оныгының җырлавына Сөнгатулла да кушылыр… Аның җыры күктә йолдыз атылгандай кыска инде кыскалыкка. Әмма бит ул йолдыз! Шул август төнендә мул атылган йолдызлар улы Муса белән оныгы Тукайның елга суында акмаган, искән җилдә очмаган, таллар арасында адашмаган, күккә ашып юкка чыкмаган, тузан булып таралмаган җыр-моңына төшеп чумдылар кебек.
Менә нинди кеше ул – аның улы Муса. Улына җыр өйрәткән ата үлгәч тә яши.
Ул аңа ни дияргә теләгән иде әле? Ачуланырга бугай. Әллә шатланасы микән? Ни арада нинди йорт-җир җиткереп кергән бит, малай актыгы! Аннан – йортның терәге Сөнгатулладан башка бит ул!
– Ник чакырдың, әти?
– Ник, ник!.. – диде ул аңа, ни әйтергә белмәгәч. «Бусы ник болай, тегесе ник тегеләй» дип бәйләнмәс, вакланмас бит инде. Шуңа күрә ул, тел төбен яшергән кебек: – Яхшы-ы-ы, – дип сузды.
– Йорт-җирне әйтәсеңме?
Сөнгатулла:
– Аны да, – диде.
– Безгә синең таза-сау кайтып керүең кадерле, әти.
– Таза-сау дип… үзең бирешмә, улым. Хәзер ышаныч синдә. – Арттырыбрак мактады, ахрысы, ул: – Төпчек кайтканчы, – дип өстәде. – Син үзең дә башлы-күзле.
– Бөтенебез бер гаилә ич инде.
Сөнгатулла:
– Төпчек кайтканчы, – дип кабатлады. – Ул да башлы-күзле булыр. Озак тормас.
– Озак тормас… Син каулар идең. Мине дә тиз тоттың.
– Минем анда ни катнашым бар? – Сөнгатулла бер аяк астына, бер капка ягына карап алды. – Яхшы-ы, – диде ул тагын.
Сүз аның хакындамыни? Сүз бит алдагы яшәү хакында әле. Авыл кешесенең үз гомерендә ике олы мәшәкате бар: өйләнеп башка чыкканда, йорт җиткереп керү, тора-бара тагын берне салу – анысын гомер азагына кадәр исәпләп һәм бала-чагаларга гаилә корып, үз йортлары белән яши башлаганчы җитсен дигән чама белән. Шушы ике олы мәшәкатьнең бер ягында – кешенең дөньяга килүе, икенче ягында – дөньядан китүе. Бу – авыл кешесе тугач һәм үлгәнче кичә торган тормыш күпере. Күпер астында – гомер елгасы. Агып килә, агып китә. Кешенең эше кала; кылган эше шөһрәтле икән, исеме дә кала. Ә эш белән исем – синең дөньяда калдырган мирасың инде ул. Хәер, монысы сиңа түгел, монысы исәннәргә кирәк.
Чын егет икән – Муса менә нинди йорт җиткергән. Хәзер нык салалар инде – берәгәйле итеп. Ут-күз төшмәсә, гомерлек. Тынычлык кирәк, һәммәсе сыяр. Ә төпчек улы Фәрхад? Менә көзгә әйләнеп кайтыр. Ул да сыяр. Ә өйләнгәч? Төп нигез, төп йорт аныкы, төпчекнеке. Бусын ни Алла иңдермәгән, ни мулла кушмаган. Бусын халык борынгыдан һәм мәңгегә хәл итеп куйган. Сөнгатулланың нигезе бар, ә йорты? Төпчеккә атасыннан ни кала? Улы тәгаен авылга кайтам дип китте бит.
– Бу йорт-җирне Фәрхадка калдырып чыгуы авыр булыр инде сиңа, Муса.
Сөнгатулла улының үзенә әллә ничек итеп – җанының кеше күзе, кеше уе җитмәслек тирәнлегеннән карап куюыннан куркып китте. «Ә-ә! Аңлашылды!..» – дип уйлады ул, әлегә улының күңелендә ни ятканына анык төшенмәсә дә. Яңа салган йорт-җирне энесе Фәрхадка калдырырга Мусаның йөрәге җитмәс дигән шик күңелен тырнап узды.
– Кайтса, бик калдырыр идем әле, әти.
– Кайтыр, ник кайтмас икән? Кайтмый кая барсын! Башта армиядән. Аннары китеп торыр. Укуын дәвам итәргә. Тәмамлар. Менә аннан кайтыр. Бөтенләйгә. Агрономга укып бетергән башы белән базарда ит чабармы әллә? Безнең нәселдә андыйлар булганы юк… Синең муеныңа кайтып атланмас анысы, моннан аң бул, әйе… Колхоз өйләре бер урам әнәтерә. Унтугыз таш йорт.
– Тагын җидене салып яталар. Безгә дә шуларның берсен бирмәкчеләр иде. Рәхмәт дидем.
– Дөрес, нәрсә аны. Тәндә җан барында хәләл көч белән салган үз куышыңа ни җитә!.. Ә төп нигездә төпчек калырга тиеш. Бусы сиңа-миңа карамый аның.
Беравык тын тордылар.
– Кайтса… Кайтса, ике дә уйлап тормас идем, әти.
– «Иде» дип син… Тел очыңа төер чыккыры нәрсә! Тфү-тфү диген! Әйе! Фәрхад ул – баш бәясен белә торган егет. Күрәләтә утка кермәс! Хәер, безнең нәсел отчаянный инде ул… Җәренгәгә көрәшкә кем белән чыгасыңны уйла. Көрәш мәйданына салып, Фәрхад синең кабыргаларыңны санар әле ул, менә әйткән ие диярсең!
Сөнгатулла ишегалдын яңгыратып көлеп җибәрде. Онытылып көлсә дә, күз кырые белән тәрәзә пәрдәсенең күбәләк канатыдай ябылуын абайлады. Икенче тәрәзәгә дә кырын караш ташлады. Пыяласында кояш чагылганга, анысында ул-бу хәрәкәт сизелмәде. Тик шунысы тәгаен: Зөлхиҗә белән Мәрзыя аны карап торган. Нишли икән бу диптер инде. Нишләсен, көлә әле Сөнгатулла абзагыз! Йорт-җир янган дип, кара көеп утырырга монда… Кешесе ул түгел. Кем белә, Муса урынында үзе бил алышып ятса, бәлки, ул да, ут-күз чыкты дип, Сабан туе мәйданын чатыр чабып ташлап кайтмас, җиңгәнче шунда калыр һәм ахырдан, көйрәгән кисәүләр өстенә кайтып кергәч: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк» дияр иде, ә? Тимершиннарның каны кайнаса кайнап күрсәтә инде ул! Кан кайнауга йөгән юк аңа.
– Яхшы, Муса, – диде ул.
– Их, әти! – дип, Муса көрәк кадәрле учларын нык тезләренә берьюлы сукты да аягына торып басты. – Бәла ялгызы йөрми икән шул!..
– Аяк астында ятмый диген.
Муса баскыч төбенә төшеп, сандалларын кияргә иелгән иде, аңа күтәрелеп карады.
– Бәла аяк астында ятмый диген, дөресрәк булыр, – дип кабатлады Сөнгатулла. – Минем хәлне бәла дип санарга ашыкмый тор, яме?
Муса кулына алган кырык алтылы сандалиен баскычка ташлады, аның калай каптырмасы зыңлап куйды.
– Минем авыруны, – дип елмайды Сөнгатулла. – Янгын да… Үткән эшкә салават… Ничава!..
Муса сандалиларын аңа аркан борылып, баскан килеш аягына элде дә, каптырмаларын эләктереп тә тормастан, урамга юнәлде, кече капканы ачар алдыннан каядыр читкәрәк карап:
– Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак, – диде. – Кичен сөйләшеп утырырбыз.
– Ярый, ярый, – дип, ул Мусаның урам буенча бөтенләй икенче якка – су буена төшеп китүен бакча рәшәткәләре аша карап калды.
Яр биек, текә. Биек, текә яр читендә Сөнгатулла үзен кечерәеп калгандай тоя. Зур таш кантары янындагы кырмыска ише генә итеп. Кырмысканың зур таш кантары өстендә алай да, болай да йөргәне шикелле, Сөнгатулланың уйлары да биек, текә яр тирәсендә алай да, болай да йөри, айкала, актарыла, бер күтәрелә, бер төшә.
«Бу яр ишелгәннән ишелә, дугаланганнан дугалана, кая барып чыкмас икән? – дип уйлый ул бөтенләй башка нәрсә турында. – Ярга ишелсә дә ярый, урын җитәрлек. Адәм баласының гына яры чикле ул. Соңгы яры – кабер».
«Хәер, кеше башы чыдаса чыдый инде. Яра өстенә яра өстәлә… Әле тән ярасы, әле җан ярасы…»
Уйларын кем беләндер уртаклашасы килә иде аның.
Муса: «Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак», – дип чыгып киткәч, җылы нигез ташына утырган килеш калган Сөнгатулла беркавым нишләргә белмичә торды. Капка күләгәсенә, шундагы бүрәнә-әхрәткә (бәлки, Муса эскәмия дә ясап куйгандыр инде) чыгып утырасы килде. Тик базмады. Кешеләр узар, һәркайсы хәл-әхвәл сорашыр, кабат-кабат сөйләргә күңеле тартмады. Капка төбе кичен тансык ул. Ул торды, бушаган чалбарын күтәрде, ике атлауга ук чалбары тагын билдән түбән шуды, ул билдә түгел, оча сөягенә ярашып кына тора иде инде. «Яңа каеш кирәк». Яргаланганга күрә, элеккесен бумаган, больницада киенгәндә Мәрзыяның сумкасына тыккан иде. «Шуны тагып торасы инде», – дип уйласа да, әлегә өйгә кермәде. Зөлхиҗә белән кызының сөйләшәсе бардыр, комачауламаска булды. Мәрзыя кеше күңеленә сизгер, җай белә, артыгын сөйләп, әнкәсен куркытмас, шәт. Сөнгатулла мал-туар чәчкән йомычкалар өемен сәнәк белән җыештырды, исләре ишегалдына таралды. «Йомычка мунча тамызлыгына тамаша инде», – дип уйлады ул. Имән бүкәнгә каптырып куелган балтаны алып карады. Мусаның кулы барган: балта җайлы утырган, чөйләнгән, уч төбе сапка җайлы ята. Баш бармагының тырнагын ышкып, үткерлеген тикшерде, канәгать калды. Аннары капка түбәсенең аркылы тотнагына эленгән чалгыга күзе төште, аны да алып селтәп карады – ипле иде. Бөгелҗәсе шомырт та, тал да түгел, элмәдән ясалган, озакка чыдар. Чалгының сугылуы да шәп – тамчы да калҗаймаган. Эченә тагын җылы йөгерде: «Яши белер малай!» Чалгысы да тугызлы. Муса каерып бер селтәнсә, дөнья тикле җирне кырып ала инде. Үзенең дә үләнне кыеп-кыеп чабулары исенә төште.
Хәзер алай итәргә дәрманы җитмәстер. Шунысы сагындырыр инде, хәерсез.
Сагындырыр дип… кыймылдарлык чама бардыр әле анысы. Бәлки, нәфсене басып керергәдер? Сукмактан менешли койма буенда кычыткан, алабута шәйләп калган иде, шуны ега торсаң да юаныч.
Шул уй белән бакчага таба атламакчы иде, исенә төшеп, олы капканың җепсәсенә әйләнеп карады – янавыч шунда, күнегелгән төштә, кул астындагы урынында икән. Муса бусын да искәргән. «Булдыклының булуы шунда күренә».
Тагын риза калып, ул: «Барысын да минемчә итәргә теләгән», – дип уйлады.
Кычыткан картайган, алабута орлыкланган инде. Алай да чабып киптерсәң, мал-туарга ярыйсы. Ул аларны җайлап кына егып чыкты, койма буе чистарып калды.
Бәрәңгене тирән сызганнар, ләкин анда-санда кызыл таплар кыймылдаша – колорадо коңгызлары. Үләт кыргырлары дисәң, үләтләре юк, ахрысы, ул хәшәрәтләрнең. Үрчеделәр дә соң! Бәла!
– Иманыгызны алам әле мин сезнең! – диде ул.
Керосинга чүпләп дөмектермәсәң, һични алмый каһәр төшкән нәрсәләрне. Каян килеп чыкканнардыр. Каза инде бер! Бәрәңгене уттан хәтәр корытучы хәшәрәтләрдән ул җирәнә, аларны күралмый иде. Тере бөҗәккә дә охшамаганнар бит, дуңгыз танаулар. Әйтерсең лә эчләре телевизорныкы ише электрон белән тулы.
– Курск дугасы ясыйм әле мин сезгә, – диде ул. – Маршал Жуков юк югын, әмма җир тазалыгы дигәндә, крестьян кулына туплар, танклар кирәкми. Мин сезне хәйләкәрлек белән алдырам. – Аннары ул әкрен генә: – Уйларга кирәк, – диде.
Кортлар кара җиргә, яшел бәрәңге яфракларына тамган кан тамчыларын хәтерләтә иде.
Шуннан нишләде? Сөнгатулла аягына басты, бозау янына килеп, аның муен астын кашып торды.
Шуннан соң, сукмак буендагы кычыткан белән алабутаны чапкач, ул яңа зиратны – чардуганнары затлы, агачлары яшь булган, зиннәтле истәлек ташлары куелган (исән туганнарының – хәленә, үлгәннәрнең кадеренә карап инде) каберләрне күзеннән кичерде: ул югында артмаганнармы? Артмаганнарын күргәч, күңеле сөенде. Шул ук вакытта ахыргы кабернең кемнеке икәнен барлаудан тыела алмады. Урман каравылчысы булып торган Зариф Зәетовныкы – яхшы кеше иде, мәрхүм. Шуны ачыклаганда, Сөнгатулла үз тәне тоярдай, үз аңы иңләрдәй дөньядагы барлык хәсрәтне, барлык тавышны бер генә мизгелгә туктатып торырга теләгән шикелле булды. Ул җан сызуы төсендә үтеп киткән бу теләгенең каян килгәнен тәгаенләп өлгермәде, тик Зариф Зәетов янәшәсендә үзе ятачагын ачык күрде инде. Әлегә аның «ятуым ихтимал гына әле» дип үз уена карышасы килде. Әйе, анда кемнедер аннан алда җирләп өлгермәгәннәр. Өлгермәгәннәр икән – яхшы. Әйе, Зариф Зәетов янәшәсендә ятарга була. Яхшы кеше. Яхшы. Ах, әлбәттә, әлбәттә, яхшы кеше иде…
Һәммәсенә дә җавап шушы иде. Яңа зиратта, анысыннан кычытканлы канау белән генә аерылган иске зиратта, ничә гасыр буена җыелган каберләрдә, алар өстендәге карт каеннар, наратлар, мүк баскан ташларда, өч алфавит алмаштырган, ә иманын алмаштырмаган халыкның ул ташларга үз телендә язган исемнәр, еллар, дога юллары, ядкяр сүзләре – боларның барысы да җавап. Барысы да. Җавап.
Аның каравы күзеңдә соңгы ышаныч нуры сүнгәнче каның белән тәнең буенча аккан һәммә сорау синеке. Яшәү – иң зур сорау. Иң зур сораудан да зуррак җавап юк.
Ул, койманың рәшәткә башына тотынып, карашын иске зиратның түренә – каеннар куерак булган урынга күчерде. Ул тарафтагы агачлар кырык-кырык биш еллыклар. Анда үткән сугыш чорында һәм сугыш тынгач үлгәннәр җирләнгән. Күбесенең йә бура, йә такта чардуганнары таралып черегән инде. Агач утыртылганнарында йә агачлары, таш куелганнарында йә ташлары тора. Әнә теге кара тап ни-нәрсә тагын? Каян килгән? Моңарчы юк иде ул. Иртә таңнан алып төнгә чаклы, хәтта төнлә дә җәен димсең, кышын димсең, көзенме, язынмы, үз өе яныннан кайда нинди тап, төс, шәүлә күренгәнне Сөнгатулла яхшы белә, бу аның канына сеңгән. Болар гынамы соң, тавышларны, авазларны да. Кайдан нинди җил искәндә агач ябалдашлары ничек бөгелә, күләгәләр нинди озынлыкта булганда вакыт күпме – барысын да белә. Әйе, анда бу кара тап юк иде. Ни икән ул? Каеннарның кояш нурлары яктырткан толымнары астында, ак кәүсәләре арасында каралып тора.
Кызыксыну басты. Шул тирәләрдән әйләнеп кайтасы да килде. Иске зиратка күптәннән аяк басканы, әнкәсе каберен байтактан зиярәт кылганы юк. Элегрәк, мал-туар асрау авырга килгәндә, зират үләнен бүлгәләп чабалар, кайбер чакны аңа да тигәне бар, яки карт-корылар үз пайларын чабып бирүне сорый, ул баш тартмый, тыңлый иде. Хәзер зиратны ялгыз, булышчысыз пенсионерлар, әле дә җомга намазына йөргән картлар гына бүлешеп чаба. Алар моны савапка саный. Зиратны чистарту ич. Авыл Советына акчасын түлиләр, шул керем исәбенә үзләре үк зиратның коймасын төзек тоталар. Ә быел үләнне чапмаганнар икән әле. Чәчәкләр җетелеген җуйган, кәлшә үләннәренең орлыклары җитешеп, зиратны саргылт-яшел төскә керткән инде.
Койма буйлап, үз сукмагыннан су буена таба төшкәндә, яр читеннән яңа зиратка кергәндә һәм иске зират канавын аркылы чыккач, инде түмгәкләр хәлендә генә калган исемсез каберләргә басмаска тырышып атлаганда, теге кара тап ак кәүсәләргә әле күмелә, әле тагын күренә, гүя качышлы уйный иде. Инде аңа туры юнәлешкә төшеп барганда ул күздән югалмады, үзе үк аңа якыная башлады кебек. Зурайганнан-зурайды, рәвеше үзгәрде, турайды, почмакланды. Сөнгатулла сагайды, чөнки аның яңа кабер ташы икәнен таныды. Тик менә ташы гына яңа микән, кабере дә яңа микән? Хәер, алар авылында таш яңарту дигән нәрсә юк; бу эш – гореф-гадәткә сыймый торган фигыль, әүвәлдән тыелган, ә халык гөнаһ санаган хәл. Хорафат, әлбәттә. Заманалар үзгәрде, тормыш бөтен, көн итүе җиңел, борынгы гадәтләрне санга сукмыйча, яңартулары да бар. Тик, ай-һай, ул моңа ышанмады. Бүтән халыкларда бу – гадәти нәрсә. Алай гына түгел, сөякләрен казып, башка урынга күчереп җирләү дә бар. Ә бездә – шикле.
Тәмам якынайды. Таш астында кызыл балчыклы яңа кабер иде. Нигә сугыш заманында, сугыштан кайтып, авыр яраларыннан вафат булганнар тирәсенә җирләделәр икән соң?
Таш зур, кап-кара, көзгедәй шома, ялтыравык. Килеп җитәрәк, чүкеп уелган тонык язуын, сурәтен, өске уң почмактагы йолдыз рәсемен шәйли төште. Чардуганы да кара, дүрт кырлы, нык, авыр тимердән, дүрт баганасы башында җиз шарлар.
Туктады, күзен кысып, сурәткә карады.
Һәм таш артындагы каеннарның яшел чуклары, зиратның яшел үләннәре кара көеп килде…
Сөнгатулла бозауның сыртына суккалады, шулай итеп, әллә аны сөйде, әллә уйларыннан арынырга теләп, үзен тынычландырды. Аннары чиләкне алып, борылышны әйләнеп узды да сөзәк ярдан су читенә төште, чиләгенә су тутыргач, өскә менде. Чиләк авыр, җиргә тарта иде, әллә ничә тапкыр кулыннан кулына күчерде.
– Эч, – диде ул, чиләкне бозау алдына куйгач.
Бозау эчмәде, ипи кисәкләрен, бәрәңге, кыяр кабыкларын ашарга кереште.
– Аударма, – диде Сөнгатулла һәм яр читенә барып басты. Башта ераклыкка, аннары су агымына, бөтерчекләренә, өстә йөзгән чүп-чарга, бака ефәкләренә, сайлыктагы җете яшел үсемлекләргә карап торды, һәм шунда борылыш елдан-ел ашалып ишелә барса да, елга ярының артык киңәймәгәненә төшенде. Елга үз ярларын үзе төзәтә икән; бирге яктан ишелеп киңәйсә, аргы яктан язгы ташуда утырып калган ләм, ком белән күмелеп тарая икән.
Кешеләрнең тормыш ярлары да шулай түгелмени?
Шулай. Әйе, шулай.
«Бәлане бәла төзәтә, яраны – яра» дигән сәер уена сискәнеп, ул иген басулары өстеннән еракка, урманга карады.
– Ничек, ничек? – дип сорады ул үз-үзеннән һәм «Бәлане бәла төзәтә, яраны – яра» дигән уен кабат яңартты. Чыннан да, чираттагы бәлане зуррагы каплый, иске яраны яңасы оныттыра шул. Әнә авырый иде – йорт-җире янды. Инде авырый гына иде, йорт-җире генә янган булган, ә аларның икесен дә иске зираттагы кара гранит ташы аның тәненнән, күңеленнән куптарып алды да яңа авыр кайгы иңдерде. Ә бәлки бәлагә – бәла, ярага яра өстәлә барадыр ул? Юк. Гранит таш барыннан да авыррак, кара көйгән каен чуклары һәм зират үләннәре барлык кайгылардан да карарак.
Шулай булгач, Сөнгатулла кебек хәлдәге кешеләргә нишләргә кала соң? Кара көяргәме, җиргә иңәргәме? Юк икән, бирге яктан ишелгән яр аргы яктан туларга тиеш икән. Кешеләр, Сөнгатулла кебек, нинди генә хәлләрдә калмасын, нинди генә бәлаләргә дучар булмасын, нинди генә яралар алмасын, аларның тормыш яры бөтен торырга тиеш икән.
Анда, зиратта, яшәү ярыннан ишелеп төшә язган Сөнгатулланы соңгы мәлендә бер көч тотып калды. Ишелә башлаган яр кисәген үлән тамырлары шулай тотадыр.
– Матурмы?
Күз алдын кара ялкын баскан Сөнгатулла ишетмәде дә кебек.
– Ничек дим, бабай, матурмы?
Ул тагын эндәшә алмады әле.
– Бабай, дим, бабакай!
Ул җиң очын тотып тарткалаганга кымшанмыйча, фәкать башын бора төшеп кенә карады – янына оныгы килеп баскан икән.
– Тукай… – диде Сөнгатулла, тик үз тавышын үзе ишетмәде. – Тукай улым, – диде ул, бу юлы телен көчкә әйләндереп.
– Бу – абый һәйкәле, – диде малай.
– Аныкы, – диде Сөнгатулла. Ул аның кулын капшап тотты, беләкләре сеңерле, җылы кул.
– Матурмы соң?
– Әйбәт һәйкәл, – диде Сөнгатулла аның ни хакында әйткәнен, ни белән горурланганын аңлап.
– Абый үзе дә әйбәт.
– Әйбәт иде.
– Герой!
– Герой икән шул.
– Аны ак тартмага салып апкайттылар.
– Аккадыр. Бик еракта иде бит. – Сөнгатулланың «җәһәннәмдә» дип тә өстисе килде, тик оныгы җәһәннәмнең ни икәнен белми иде. Белер әле.
– Әти ул тартманы ачмакчые.
– Соң?
– Майор абый ачтырмады. Кызыл ситсыга төрделәр.
– Ул ак тартманы кайчан алып кайттылар?
– Сиңа ап… оп… апир…
– Миңа операция ясагандамыни?
– Шул көнне. Ник кайтмадың?
– Әйтмәделәр.
Малай уң кулын йодрыклап селкеде:
– У-у, әшәке кешеләр! Әйеме?
– Юк, әйбәт кешеләр! Мине җылар дип әйтмәгәннәр. Тәгаен шулай.
– И-и, менә әби җылады ул! Көне буе, төне буе, тагын көне буе, тагын төне буе. Аннары да. Гел елады. Яңгыр шикелле.
– Тагын кем елады?
– Күп еладылар инде. Әйтеп бетерерлек түгел.
– Шуннан?
– Ә мин еламадым. Пионерлар да.
– Молодец!
– Ә! Тагын солдатлар да еламады әле.
– Ник икән?
– Алар автоматтан атты. Өч мәртәбә. Залп белән, бабай. Бөтен каргаларның коты очты! Майор абый да атты. Аның пистолеты бар икән. Ә минем пистолетым аныкыннан зуррак. Матуррак та.
– Шулай, улым. Синеке зуррак. Матуррак та.
– Ә кемнеке яхшырак? Минекеме, аныкымы?
– Синеке.
– Ник?
– Синеке атмый.
– Атмый торганы яхшыракмыни?
– Атмый торганы шул.
– Ә ник майор абый алышмады? Мин давай алмаштырабыз дигән ием.
– Алдалыйсы килмәгәндер. Синеке яхшырак ич.
– Абыйның автоматы булган микән?
– Булгандыр. Анда коралсыз ярамый.
– Аңа кирәк түгел ич инде. Ник миңа апкайтып бирмәделәр икән?
– Бирерләр әле. Зур үскәч. Зур үскәч, бер ир-егеткә дә мылтык тоттырмый калмыйлар. Андыйлар сирәк була.
– Ә мин үскәнче бетсә?
– Корал бетсә, бу бик яхшы, улым. Синең пистолетың бар ич инде.
– Бабай, ә, бабай! – дип, Тукай ике тапкыр аның кулын тартып куйды.
– Әү, улым, әү.
– Минеке яхшырак булгач, ник солдатларга да шундыйны бирмиләр?
Сөнгатулла оныгының бу соравына җавап бирә алмады. Алай да ул аңа түгел, ә үз-үзенә җавап биреп:
– Әгәр бар солдатка синеке шикелле мылтык өләшеп чыксалар, минем төпчек улым, ә синең абыең Фәрхадны үтереп җиргә күммәсләр иде, – диде.
– Абый үлдемени, бабай?
Сөнгатулла тагын җавап бирмәде.
– Геройлар да үләмени?
– Геройлар үлми, ә һәлак була, Тукай. Алар иң алдан һәлак булалар.
– Аның каравы безнең абыйныкы шикелле һәйкәл авылда беркемдә юк. Яхшы бит, әйеме, бабай?
– Бик яхшы, улым. Безгә генә булсын, шулай бит? – Ул оныгына нәкъ моның кебек һәйкәлләрнең башка җирләрдә дә бар дип ишеткәнен әйтмәде.
– Теге майор абый безгә яңадан килде. Ә әти аңа башка вакытта килергә кушты.
– Ник икән, белмисеңме соң? – дип, кызыксынмыйча гына сорады Сөнгатулла. Ул район хәрби комиссариатындагы майорның нигә тагын килгәнен әзме-күпме чамалый иде.
– Әти аңарга син кайткач килерсең дип әйтте.
– Минем кирәгем калмаган инде, эш эшләнгән, – диде Сөнгатулла, ияге белән кабер ташына ымлап.
– Ә Фәрхад абыйга йолдыз бирәсе булганнар. Алтын, ди! Хәзер аны синең кулга бирәселәр икән. Аласыңмы, бабай?
– Алмый кая барасың инде?
– Әти майор абыйга ни за шту алмыйм диде. Нәрсә диде әле? Хәзер, хәзер… – Сөнгатулла оныгының кашын җыерып, исенә төшергәнен көтеп торды. – Ә! Фәрхадны герой итеп мин үстермәдем, әтигә бирерсез, диде. Сиңа була инде, белдеңме?
– Белдем. Әйе, аны мин үстердем, улым.
– Әби дә бит!
– Әйе, ул да. Икебез үстердек.
– Син ул майор абыйны чакырт, йолдызны ал. Ә миңа тагарга бирерсеңме? Ә, бабакай? Бирерсеңме?
– Бирермен.
– Ипидер диген.
– Ипидер, Тукай.
Шушында Сөнгатулла түзмәде, бөтен җаны белән ыңгырашып, еламаска тырышып еларга тотынды. Аның җилкәсе калтыравыннан малайның да кулы, иңбашы дерелдәде.
– Җылама, бабай. Бабай, дим, бабакай, җылама.
– Нишлим соң, улым? Җыламыйча, җырлыйммыни тагын?
– Әйе, бабай, лутчы җырлыйк.
– Җырлый беләсеңме соң син?
– Белми ди сиңа – беләм!
Зираттагы тирән тынлыкта малайның нечкә чиста тавышы бәләкәй генә булып ишетелде. Киң кырдагы ялгыз тургай тавышы кебек кенә.
Олы юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны…
– Кушыл, бабай, – дип, малай яңадан башлады:
Олы юлдан…
Сөнгатулла, оныгы җаена төшеп:
Атлар уза, –
дип кушыла. Әмма җырның:
Безгә кала тузаны, –
дигәнен малай тагын ялгызы гына җырлый.
– Ник туктадың? – дип сорый ул.
«Тузаны гына кала шул», – дип уйлый Сөнгатулла һәм бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен оныгына күрсәтмәскә тырышып, пинжәгенең җиң очы белән сөртеп ала.
Ул, ярым пышылдап, җырның:
Алда гомер бардыр барын, –
дигән урынын җырлаганда, малай тын гына торды, ә бабасының көйне югары күтәреп сузганнан соң тынын алганда, көтәргә түземе бетеп, ялгызы:
Сагындыра узганы-ы-ы… –
дип сузды. Ләкин кабатланып җырлана торган соңгы ике юлны алар кабатлап бергә җырлап бетерде:
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы-ы.
Малайның алда гомере барлыгын бар, әмма узганы сагындырмый иде әле. Ә Сөнгатулланың алда гомере бардырмы-юктырмы, тик узганы сагындыра иде инде.
– Минем монда икәнне каян белдең? – дип сорады Сөнгатулла оныгыннан.
– Мин су коена идем. Су буена әти төште. Сине карап торырга кушты. Мин карап тордым да артыңнан килдем – шул.
«Муса менә ни өчен эше ягына китмәгән булган икән бая».
– Атаң тагын нәрсә диде?
– Димәде.
Оныгы аның кулыннан тагын тартты:
– Кайтыйк инде, бабай, – диде Тукай.
– Кайтыйк, – дип килеште Сөнгатулла.
Һәм алар килгән эздән кайтырга борылдылар. Алда – бабасының кендегенә җитеп килгән таза, чиста, кояшта янган, кашы-чәче уңган, аягына сандаллар, өстенә зәңгәр күлмәк, кыска чалбар кигән малай. Артыннан бабасы бара. Ул иркенәеп калган чалбарын бүтән күтәрми иде инде. Куллары тезенә җиткәнче бөкрәйгән. Ул эсседән качып үләнгә поскан, әмма алар узганда күче белән күтәрелгән озынборыннарны һәм әрсез бөгәлчәннәрне оныгының муенына, күлмәгенә кундырмаска тырышып атлады.
Һәр адымы саен ул кое бушлыгына баскандай булды. Мусага: «Йорт-җирне Фәрхадка калдырып, башка чыгуы авыр булыр инде сиңа», – дип әйтүенә каршы аның: «Кайтса, бик бирер идем әле, әти», – дигәнен исенә төшерде. Аның мәгънәсе ниндилеген, барлык хәсрәте, афәте нидә икәнен ишегалдында белмәвен үзенең бәхетле чагы дип санарга гына калды инде. Тик аны кире кайтарып булмый шул инде. Кешенең бәхетле чаклары артта гына икән. Башына төшмәсә, кеше алда үзен ни көтәсен, дөрестән дә, белми икән…
Аяк астында үлән кыштырдый; кунарга чамалап, тирәләрендә бөгәлчәннәр, кигәвеннәр оча. Оныгының муены тирләгән, үзе бер дә бабасына борылып карамый, ул Сөнгатулланы сүзсез әйдәп бара кебек.
Ул төпчек улы Фәрхадны соңгы юлга озата алмады. Фәрхад та аны озата алмый иде инде. Аның каравы хәзергә Сөнгатулла үз оныгы Тукайга ияреп бара иде әле.
Ул – Сөнгатулла – бирге яктан аерылган, әмма ишелеп төшкәнче үлән тамырлары белән бар көченә туфракка ябышкан яр кисәге, ә оныгы аргы якны тутырып килүче яңа яр кебек бугай.
Яр читенә үк килеп басса да, керәшәләр аннан курыкмый инде. Аның кошлардан «Кошлар, балаларыгыз егылып төшкәндә сез елыйсызмы?» дип сорыйсы килде. «Ә мин?» Монысын ул ачыкламады. «Балаларыгыз оя корганда шатланып көлә беләсезме соң сез, кошлар?» Бусына Сөнгатулла «Ә мин?» димә- де. Гомеренең узган кадәресендә елаган да, көлгән дә инде. Ә ал- дагысында? Елар, көләр чаклары булыр микән? Чын яшәү артта түгел, гел алда кала микән соң әллә? Әллә яшәү, алдан килгән чабышкы ат сыман, язмышка уздырмыйча гел алдан чаба микән, ә? Сөнгатулла әлегә моны белми әле. Һәм моннан соң да беләчәк түгелдер инде. Әйе, зур сораудан да зуррак җавап юк.
Аның уйлары бетте. Тирә-якта кошлар гына чыркылдаша. Ләкин Сөнгатулла аларны аңламый иде.
– Яхшы, – диде ул, кичен Муса белән икәүләп капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач. Кичен барысы бергә тавык ашы ашап, коймак белән сөтле чәй эчтеләр. Эскәмия дүрт баганалы капканың ачылмый торган ягы турысында, бетон баганалы, утыргычы урталай ярып ышкыланган имән бүрәнә.
– Нәрсәне әйтәсең?
– Нәрсәне дип… Шуннан калганнарын.
«Шуннан» дигәннең ни икәне болай да аңлашыла инде – табында бөтенесен сөйләштеләр: Фәрхад ничек һәлак булган, ничек җирләгәннәр, ничек зурлаганнар.
– Бәби дә көтәсез икән…
– Әйе, әти, – дип, Муса көрән туфлиенең очын капшаган булды.
– Яхшы. Малай булсын.
– Мәйсәрә кыз көтә.
– Кирәк, кирәк. Югыйсә бер бала – ярты бала ул.
Беравык дәшми утырдылар. Урамнан бая кайткан авыл көтүе исе таралып бетмәгән иде әле.
– Ниятең изге иде, Муса.
– Кайсысы?
– Кайтса, йорт-җирне…
Муса тирән итеп сулады да, тынын чыгарганда:
– Һәй, әти! – диде. Һәм бу хакта сөйләшергә теләмәгәнен, хәзергә сөйләшүдән мәгънә юклыгын, ләкин хәсрәт юшкыннары күңел төбенә утырып беткәч, әле, һичшиксез, кайта-кайта сөйләшергә туры киләчәген белдереп: – Урак та җитә-ә, – диде.
Капкадан Тукай чыкты. Атасының очкыннар тишкәләгән брезент пинжәген кигән. Пинжәкнең итәге җиргә тигән, җиңнәре салынып тора. Ул, шуңа чумып һәм аягын бөкләп, атасы белән бабасы уртасына кереп утырды.
– Ник моны кидең? – дип сорады Сөнгатулла. – Җылы ич.
– Шуны да белмисең, бабай! Озынборыннар тешләмәскә ул.
– Акылың алтын икән! – диде Сөнгатулла.
– Үзе белә ул. Ә, улым? – дип, Муса пинжәк башлыгын улының башына кайтарып салды.
– Су коенасыңмы соң? – дип сорады Сөнгатулла.
– Каз тәне чыкканчы, бабай!
– Кысла тешләмиме соң?
– Хәзер аларның эзе дә җук.
– Ник икән?
– Качып беткәннәр.
– Сездән куркыпмы?
– Бездән сиңа! Су ярамый аларга.
– Сезгә ярыймы?
– Безгә чуртым да булмый. Кыслаларга ярамый.
– Кызык икән!
– Кызык ди, бар! Суга өстәге комплекстан дуңгыз б…гы агып төшкәнгә ул, белдеңме?
– Кем әйтте?
– Кем булсын – әти. Ул бит нарутный кантруль. Предкә штраф чәпәттерде. Әйеме, әти? Шул кирәк, икенче агызмас.
– Хәзер акмыймы соң инде?
– Акмаган кая, бабай, хужырак!
– Акмас, – диде Муса. – «Чаян»нан килгән корреспондент язып чыкты инде. Вилдан Сәлмәновичның кесәсендә тагын җилләр уйный инде. Бу юлы – бер айлык эш хакы.
– Ә балык… балык бармы соң?
– Балык дөнья! Ә тотучы җук.
– Ник?
– Тамак тук – шуңа, – диде Муса, улы өчен җавап биреп. – Олылар – тамак тукка, бала-чага ялкау.
– Балык кибеттә дә пачкы. Алучы да җук. Алмагач, дуңгызларга гына ашаталар.
Сөнгатулла монысын белә иде.
– Ашыйлармы соң? – дип сорады ул, Тукайны сөйләштерер өчен.
– Ашамас алар! Сыптыралар гына, абжурлар.
Бабасы белән атасы кычкырып көлде, Тукай әле берсенә, әле икенчесенә карады, тик йөзләрен күрмәде: брезент пинжәк башлыгыннан аның борын очы гына чыгып тора иде.
Урам буйлап күрше Хамматның кайтып килгәнен алар тын гына көттеләр. Сөнгатулла аның ягына карамаска тырышты.
– Утырамсыз? – диде Хаммат, килеп җиткәч. Исәнлек-саулык сорашмады. Иртән генә күрешкәнмени.
– Кайттыңмы, күрше? – дип, Сөнгатулла белән кул биреп күреште.
– Болай соңарып каян киләсең әле? – дип сорады Сөнгатулла. Бераз кыймылдап, аңа утыр дигән ым бирде.
– Идарәдән, корт чаккыры!
Капка ачып япкан тавыш ишетелде. Каршы йорттан Идрис чыккан икән. Машина-трактор таптап, үлән заты калмаган урамнан ул туктый-туктый, җирдән нидер карый-карый килде.
– Самакатың ватылдымы әллә? – дип кычкырды аңа Хаммат. – Ындыр табагына төш, шөрепләрен кысып, майлап җибәрермен.
Хаммат ындыр табагындагы техниканы карый иде.
– Син үз шөрепләреңне кара – бер тартсам, микроскоп белән дә җыя алмассың!
– Ник бәйләнәсең әле син, Идрис? – дип, Хаммат аңа үпкәсен белдерде, урынында кыймылдап куйды. – Тик торганда…
– «Тик торганда, тик торганда!» Тотарсың син тик!
– Нишләгән әле мин?
– Нишләгән? Ә жукларың?
– Ник минеке булсын алар? Бөтен авылны басты! Ачуыңны БМОга язып җибәр. Колорадо штаты губернаторын судка бир – алар коңгызы.
– Аларныкы сиңа! – Идрис тал ботагы, ялтырап торган пычак тоткан – чалгы бөгәлҗәсе юнган җиреннән торып чыккан, сөйләшеп утырганда, бер очтан шуны ясап бетерүе уе да бар, күрәсең. Ул, тимер аягын сузып, каршыдагы утын кискеч «кәҗә»гә утырды.
– Син башта кеше белән күреш, – диде аңа Хаммат.
– Күрше белән мин гомергә җитәрлек итеп күрешеп куйган инде, әйеме, кордаш? – диде ул, Сөнгатулланы пычаклы кулы белән сәламләп. – Син үз жукларыңны өйрәт, Хаммат.
– Нәрсә өйрәт, нәрсә өйрәт?!
– Безнең якка чыкмасыннар.
– Мин чыгараммыни аларны? Карале, ә?! – диде Хаммат, кулларын җәеп, һәм юлга чыгып басты. Бер коңгызны шәйләп, аягын тәмәке төпчеген сүндергәндәй боргалагач, ул кире килде. – Ник аларны минеке дип бәйләнәсең әле?
– Синеке булмый ни? Сыртларын кара – ала-кола. Кем иртән дуст сиптереп йөрде? Ә? Әйтәм җирле Актырнак исни дә борынын җыера. Хәзер жукларың миңгерәүләнгәннәр дә миңа кыйгачлаганнар. Тапканнар йомшак кеше! Ябырылганнар!
– Син дә сиптер – ябырылмаслар.
– Бәрәңге тәмсезләпме? Тимер аяк белән Берлинга җитеп, фашист башына җиткәнне, боларны гына дөмектермәм мәллә? Ә, кордаш?
Сөнгатулла аны хуплау урынына рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ул күршеләренең хәл-әхвәл сорашмавына, кайгысын уртаклашып, юату сүзләре әйтмәвенә, уен-көлке белән шулай кызык тапкан булып әрепләшүләренә, гамьсезләр дип, башта сагаеп, сәерсенеп үк алган иде инде. Аларның бу гамәлләре үзе өчен икәненә төшенгәч, ул эчтән торган саен ризалыгы арта барып, куанып, күңеле рәхмәт хисләре белән тулуын тоеп утырды.
– Идарәгә ник чакыртканнар? – диде Идрис. Ул, әйтмәсәң дә ярый дигәндәй, ак ботакның урта җирен һич көчәнүсез уя бирде. – Кичә култык астыңа төенчек кыстырып мендең бугай. Социалистик милеккә кул сала башламагансыңдыр ич? Анда, ындыр табагында, нәфсеңне котыртырлык мал байтак.
– Култык асларын тикшерер көнгә калдыңмыни инде?
– Ник чакыртканнар соң? Минем тимер аякны кәҗүнни дип белгәннәр, ә? Бар әле, имеш, Хаммат синең күршең, әйт әле аңа, сәгать җидегә телефонга дәштеләр, янәмәсе. Срочно килеп җитсен, имеш!
Хаммат тагын йөренеп килде. Идрис артына басып, аның юнганын иелеп карап торды.
– Латвиядән дәшкәннәр дисәм ни әйтерсең? – диде ул.
– Латвиядән? Ник идарәгә чакыртканнар, ник авыл Советына түгел?
– Кичке җидедә нинди авыл Советы? Бикле ич инде ул.
Идрис аны үтә бер үҗәтлек һәм ләззәт белән аптырата бирде:
– Шуннан?
– Шуннан… дәшкәннәр – шул.
Дәвам ит дигәндәй, Идрис аңа күтәрелеп карады. Хаммат бу сорау алуның шаярту икәнен аңлый, ләкин шул шаяруда баш бирү аның җененә тия иде – Сөнгатулла үз күршеләренең холык-фигылен яхшы белә.
– Ник дәшкәннәр? – диде Идрис. Ул Хамматның сөйләп бетерәсе килгәнен сизә, ә мондый чакта бераз өскортып тору фарыз. Ул чалбар балагын күтәреп, юнып бетергән агачының уелган җирен тимер аягына куйды да, әйләндергәләп, пычак сабы белән тукмап йомшартырга, кыздырырга тотынды.
– Ник дәшсеннәр – җырларга! – дип, Хаммат «әлбәттә, җырларга, тагын нигә булсын!» дигән кыяфәт белән үз урынына килеп утырды.
– Җырларга?! – диде Сөнгатулла. Ул «болар ни кыландыра?» дип аптыравын бер мизгелгә онытты да кебек. Аны «болар ни сөйли?» дигән кызыксыну басты. Ул әйтерсең лә тыны җиткәнче тирән су төбенә чумган да, ниһаять, өскә калыккан, күкрәген тутырып сулыш алган, хәзер ярга таба йөзә һәм каты җиргә аяк басачак, аннары үзен көткән кешеләр янына барачак – ул үзендә менә нинди җиңеллек, иркенлек, хәтта омтылыш уяна башлавын сизенде.
Бу юлы Муса түзмәде:
– Җидегә дәштеләр дисезме әле? Наряд вакытындамы? – диде.
– Наряд түгелие шул. Идарә утырышы бара ие. Ян өстәл башында районнан килгән бер эшләпәле дә утыра. Килеп керәм. Латвиядән телефонга дәшкәннәр, мәйтәм, көтим әле. Ярый, көт, диделәр. Утырдым. Көтәм. Аны-моны сөйләшсәләр дә, тегеләрнең дә күзе телефонда. Алар да көтә. Шуннан – чылтыр-р-р, алам: «Вас вызывает Дуболт».
– Дубулты, – дип төзәтә Муса. – Ерак җир, начар ишетелгәндер.
– Булыр сиңа начар! Почмактан хатын дәшкән ише генә. Карасам – Хәйдәр Монасыйпов.
Хәйдәр Монасыйпов алар авылыннан, шушы очтан чыккан язучы иде. Китаплары басыла, аның хакында газеталарда язып, радио, телевизордан сөйләп кенә торалар. Әмма авылга кайткан чакларында бер дә алай «мин язучы» дип, язучылыгын күрсәтеп йөрми: тездән ләм, билдән су ерып балык тота, көзен кайтса, сазлык бетереп, үрдәк атам дип йөри. Өйләре йозакта, ачкычы Хамматларда.
– Кара син аны! Ул бот күтәреп, түшәмгә төкерә-төкерә ял итеп ятсын, ә мин монда, аксый-туксый, Хамматны телефонга дәшәргә йөгерәм! – дип, Идрис артка борылды да чыртлатып төкереп куйды.
– Ял тими аларга, сөйләгәне бар. Язалар. Көнгә унбишәр сәгать утырам дигән була.
– Кайчан гына йоклый икән соң ул?
– Анысын хатыныннан сора инде, күрше.
– Йә, ни диде соң, ни диде?
– Теге чакны, кызың туенда җырлаган җырыңның сүзләрен әйт әле, оныттым, ди бу. Күзем маңгайга менде, җәмәгать! Кемдә нәрсә кайгысы, ә?!
– Туктале, тукта! Ул туйга бишбылтыр ич инде, ничек онытмаган, ә? Ну баш та бар инде үзләрендә, каһ-һәр!
– Онытмаган? Онытканга соравы ич инде.
– Сүзләрен диң, ә? Әйттеңме соң?
– Әйттем ди инде – җырлап ук бирдем!
– Ә идарәдәгеләр? Көлделәрме? Көлми ни – адәм страмы бит! Җәһәннәм астыннан җыр даулап шалтыратмаса…
– Көлмәделәр, парин.
– Предтән эләккәндер үзеңә. Уттай эш өстендә утырышларын бүлеп, телефонга җыр җырлап яткач.
– Эләкмәде. Җырладылар алар. Кушылып. Район начальнигына хәтле җырлады. «Вәт!» – диләр. Тегене мактыйлар. Халыкны ярата, янәмәсе.
– Халыкнымы, әллә синеме?
Хаммат йодрыгын яссы күкрәгенә дыңгылдатып сугып алды:
– Мин халык түгелмени? Халык!..
Идрис агач ботагын чүкеп бетерде, йомычка арасыннан таяк башы актарып тапты да чалгы бөгәлҗәсен ботинкасыннан чишеп алган шнур белән сак кына шуңа кигертеп бәйләп куйды.
Шушы рәвешчә күз бәйләнгәнче сөйләшеп утырдылар. Тукай бабасының кочагына елышып, изрәп йоклый иде инде.
Ишегалдыннан Зөлхиҗәнең әкрен генә:
– Сөнгатулла, – дип чакырганы ишетелде.
– Керәм, – дип эндәште ул. Тукайны кочаклаган кулын алып, аны атасына таба авыштырды. Оныгы йомшарган һәм җылы иде. – Ярый, вакыт, – диде ул әңгәмәдәшләренә. Торды, учына йөткергән булып, аларның җавабын көтте.
– Яхшы, – диде Идрис. – Кер.
Алар утырып калды. Сөнгатулла аларга да кереп китәргә вакыт икәнен аңлады. Ләкин аның артыннан ук кузгалышмадылар. Югыйсә аның өчен генә, аның күңелен күреп, аны юмалап кына утырганнар булып чыга бит.
– Керәм, – дип кабатлады ул, капканы ачканда. Ишегалдындагы эңгер-меңгердә Зөлхиҗә басып тора; актан киенгән, култык астына ак сөлгегә уралган төенчек кыстырган. Сөнгатуллага эчке киемнәр тоткан, күрәсең.
– Әйдә, – диде Зөлхиҗә.
Алар мунчага таба юнәлделәр. Мунчаның пәрдә эленгән тәрәзәсе тонык кына яктырып, уты яссы ташларга төшкән. Зөлхиҗә артыннан мунчага Сөнгатулла да керде.
Алачыкта җылы, җыйнак иде. Колгаларга пар-пар каен һәм имән себеркеләре, мәтрүшкә бәйләмнәре элеп куелган. Шулар астында бер-берсенә күз салмыйча, тын гына, тик оялмыйча, моның инде бөтенләйгә, ахырга кадәр шулай булачагын икесе дә аңлап чишенделәр. Теге чактагыча, бик күптән, тормышларының иң башындагыча, беренче тапкырдагыча кебек иде…
Озынча эскәмиядә термос, бер пар ак чынаяк. Почмакта күгәрмәс калайдан ясалган мичкә, аңа салкын су салынган, эмаль чүмеч эленгән.
Зөлхиҗә эчкә үтте, җайлы утыртылган ишекне үз артыннан ашыгып япты. Сөнгатуллага кайнар дулкын килеп ягылды. Бар нәрсә тынып калды. Ул шундук кереп китмичә, бераз басып торды әле. Зөлхиҗә җайлыйсын җайласын, үзе урнашсын, аның янәшәдә икәненә күнексен, озакка сузылган ялгызлыгыннан арынсын, элеккеге уйлары белән хәзер сөйләшәсе сүзләре арасындагы күперне узсын. Су тавышы ишетелде – Зөлхиҗә ләүкәнең кайнар такталарына салкын су койды һәм кайнар судагы себеркесен әйләндергәләде, ахрысы. Сөнгатулла мәтрүшкә чәчәгенең бер тармагын өзеп, татлы исен иснәде. Аннары пинжәк кесәсеннән пыяла савыт чыгарып, учына ике дару сәдәбе бушатты да тиз-тиз йотып җибәрде. «Вакыт», – дип тынычландырды ул үз-үзен һәм теге чактагыча, бик күптән, уртак тормыш башлагандагыча шаяртып сүз катуларның, яшерен карашларның, якынлыкның инде беркайчан да кабатланмаячагын аңлады. Теге чакта, алар беренче тапкыр икәүләшеп кара мунчага кергәндә, юка бозга аяк баскан шикелле булган иде. Хәзер аяк астында калын, нык идән иде инде.
Сөнгатулла эчкә узды. Алар усак такталарыннан ясалган тәбәнәк эскәмияләрдә тирләп утырдылар.
Ә бит шушылай үз-үзләрен һәм бер-берсен яхшы тоеп, тыныч кына уйланган һәм көткән мәлләрдә Зөлхиҗәнең җырлап җибәргән чаклары да бар иде!
Баш куям тезләреңә,
Яшь коям эзләреңә.
Әллә ниләр бирер идем
«Аһ!» дигән сүзләреңә…
«Аһ!» итүләр бүтән булмас инде.
– Мунча яхшы, – диде Сөнгатулла.
– Яхшы, – диде Зөлхиҗә. – Тик безнеке дә ким түгел иде.
– Әйе, дан тотарлык иде.
– Чабын, – диде Зөлхиҗә. – Себерке гөбердәп тора.
– Ә син?
– Мин аннары. Миңа кирәкмәс тә инде, – дип, Зөлхиҗә аягына басты, әмма бөтен буена түгел. Әйтерсең лә түшәм аңа тәбәнәк иде. Түгәрәк алюмин табакка алмаш-тилмәш кайнар һәм салкын су салды. «Алсу» дигән шампунь савытының бөкесен борып ачты.
Сөнгатулла утырган җиреннән:
– Каяле, хатын! – диде.
– Нәрсә?
– Ят!
– Кая?
– Ләүкәгә – кая булсын ди тагын!
Сөнгатулла себерке җебеп яткан озын цинк тагарактан чүмеч тутырып су алды да, мич капкачын ачып, ташларга су җилпеде. Ишек ачылып ук китте, бөтен мунчаны, резин шар кебек өреп тутырган ише булды. Үпкәләр тыгыз кайнар пардан кысылып килде.
– Ят, дим мин сиңа! – дип кабатлады ул һәм себеркесен соңгы тамчы суына кадәр баш очында селеккәләп какты.
– Әйдә, мин сине чабындырам, – диде Зөлхиҗә. Ул парга чыдамыйча башын игән дә куллары белән кочкан, гүя кемдер сукканны көтеп, бөрешеп утыра иде.
– Ятар идең соң, – диде Сөнгатулла үпкәләгән шикелле.
Зөлхиҗә ләүкәгә менеп, йөзтүбән сузылып ятты. Сөнгатулла аның тәне буенча себерке йөгертеп узды. Зөлхиҗә «уй!» дип куйды, әмма түзде, тәне җыерылып килде, тик шундук йомшап та төште. Сөнгатулла аның тәненең күзгә күренеп кызаруына сөенде. Себеркене торган саен кискенрәк бәргәләп, тагын ике мәртәбә чапкач, ул чүмечкә салкын су чумырып алды да, кыска гына селтәнеп, Зөлхиҗәнең аркасына җилпеде. Хатыны тагын «уй!» дип кычкырды, тәне тагын башта киерелеп, аннан рәхәт йомшап төште.
Шуннан соң ул чалкан әйләнде, тулысы белән себерке ихтыярына буйсынды.
– Ә хәзер чыгып чәй эч, – диде Сөнгатулла. – Миңа да ясап куй. Мин хәзер.
Күптән мунча кергәне булмаганга, ул озак чабына алмады, бераз юангач, Зөлхиҗә янына алачыкка чыгып утырды. Өрә-өрә, бөтнекле чәй эчтеләр.
Элеккеге кайнарлыкның, дәртнең эзе дә калмаган икән. Алар икесе дә гап-гади юыну кирәклеген генә үтәделәр. Мунча бирә торганны бөтен тулылыгы белән алу теләкләре суынган. Фәкать һәркайсы үзалдына бер-берсе хакында уйлады, һәм ул уй аларның уртак кайгысы белән өртелгән иде инде. Авыр иде.
Сөнгатулла хатынының кызарган, су һәм тир тамчылары белән тулган йөзенә карамаска тырышты.
Алай да бик рәхәт иде!
– Юыныйк инде, – диде Зөлхиҗә.
– Юыныйк…
Тагын эчкә уздылар. Мунча пары йомшарган иде, каен яфрагы исе бөркелеп тора. Зөлхиҗә бармаклары белән таманлыгын чамалый-чамалый ике табакка да су салды, мунчаланы гөбердәтеп сабынлады, әйләнмичә генә аңа сузды. Ул алды да, аның янәшәсенә үк басып:
– Әйдәле, карчык, сине үзем юындырыйм әле, – диде.
– Арканы гына у.
– Юк, баштанаяк дим.
Зөлхиҗәнең аркасы тураеп килде, тәне сагайды.
– Ник? – диде ул.
Һәм Сөнгатулла үз хатынын баштанаяк юындырып чыкты. Тез чокырларына җиткән озын, әмма юкарган чәчен юарга кыймады, юа алмавына төшенде. Кешеләр үз чәчләрен үзләре юа. Сөнгатулла хатыны Зөлхиҗәне үз гөнаһларыннан арындырырга теләгән шикелле юындырды. Ул моңарчы бер-берсеннән үзләренә алырга мөмкин булганны ахырынача алып бетергәннәрен аңлады. Бер-берсенә кирәк булган һәрнәрсә бирелеп беткән икән инде.
Алар мунчадан бергә чыктылар. Зөлхиҗә агарып болдыр баскычыннан күтәрелде дә караңгылыкка кереп китте. Ә Сөн- гатулла беркавым ишегалдында басып торды әле, күкне күзәтте, йолдызлар ачык күренә, аңлаешлы иде.
Шуннан соң төпчек улы Фәрхад кабере янына китте. Авыл тәмам тынып, айның яшькелт нурында оеп ята иде инде. Зиратта чикерткәләр генә зыңлый, әллә нидә бер карга тынычсызланып каркылдап куя, кайдадыр ялгыз эт өреп ала, елга ягыннан су аккан тавыш килә. Дөнья тыныч, ә җан елый иде.
Урам ягыннан зират рәшәткәләренә тотына-тотына кайтты. Җепсәнең кайберләре, череп тузган, кипкән урындагылары какшаган, кайсылары кубып ук чыкты.
«Алыштырасы булыр, – дип уйлады ул. – Җепсәләрен алыштырасы, рәшәткәләрен кагасы». Кеше таянган һәрнәрсә нык, ышанычлы булырга тиеш!
Мәйсәрә киленнәре аларга урын-җирне олы якка җәйгән. Үзләре кече якка ятканнар. Мәрзыя белән Тукай диванда. Ай яктырткан нык идәннән сак кына басып түргә узганда, ул Тукайдан кала берсенең дә йокламаганын тойды. Көткәннәрдер.
Аны әле тынычмы, тынычсызмы икәне билгесез йокы басканда, Зөлхиҗәнең яшьле керфекләре ачык иде әле.
Иртәгесен ул беренче эш итеп елганың биек, текә борылышы турысындагы тугайга бозау арканларга китте.
«Ниме дип бу су буенда каңгырып утырырга әле?»
– Кайтыйм мин, бозау, – диде ул. Аркан казыгын, каккан тукмагын аяк очы белән куерак үлән арасына тәгәрәтте. Гадәттә, ул аны үзе белән йөртә иде. Ул арканлаганда гына хаҗәт, шуңа күрә иртән апкайтасың. Элек, кичен бозауны алмага килгәндә, казыкны суырып кына чыгара торган иде. Бүген һәм моннан соң да шулай итәренә ышанмады. Көче бүтән иде инде. Хәзер җай белән генә, ипләп кенә кирәк. Ни белән каккан, шуның белән бәргәләп чыгарырга туры килер.
– Анда нишләрмен соң инде? – диде ул, авыл ягына карап.
Кичәге төнне исенә төшерде.
«Зират коймасын тәртипкә кертсәм генә инде».
Муса яңа рәшәткәләр кайтарып, кояшка киптерергә өйгән, җепсәлекләре дә бар, баганалыклары да байтак. Саваплы эшкә тоткан өчен сүз әйтмәс.
– Мин дә хуҗа ич әле, – диде ул.
Кайтып җиткәч, зират коймасының кайсы җепсәләрен, күпме баганасын алыштырырга, ничә рәшәткә кирәклеген чамалап чыкты. Балтаны кайрагач, чүкечнең сабы ничек утырганын сынагач, кадакларны барлагач кына эшкә кереште. Яхшы коралны ул гармун шикелле ипле булырга тиеш дип белә.
Кайбер көнне алыштырасы черек җепсәдәге рәшәткәләрне кубарды, аннары яңа җепсәләр юнып, баганаларга беркетте; кайсы көнне, төбен казып, яңа багана утыртты, тигез итеп рәшәткәләр какты. Үзе генә түгел, оныгы Тукай белән бергәләшеп. Җепсәнең юан башын үзе күтәрә, нечкә очын Тукай тота. Баганаларны уртаданрак күтәрергә тырышты, оныгына көч килүен теләмәде. Рәшәткә ташыганда гына аларның көче тигез кебек иде – һәркайсы көченнән килгәнчә ала. Иске рәшәткәләрне яга бардылар. Баганаларны, җепсәләрне койма астына салып калдырдылар.
Утырып бер ял иткәндә, Тукай:
– Утынга ярамыймыни болар? – дип сорады.
– Ярамый шул.
– Ник ярамый?
– Ызгыш чыкмасын дип.
– Нинди ызгыш?
– Зират ул бөтен кешенеке бит, олан. Аның һәр әйберсе җәмәгатьнеке. Җәмәгать әйберсен бер генә кешегә алу килешми, – диде Сөнгатулла. – Сүзе чыга аның. Ә сүз орасына ызгыш кушылуы бар.
– Искеләре урынына без яңаларын кагабыз ич. Үзебезнекен!
– Ярамагач ярамый инде, улым. Без аңа калганмыни?
Сөнгатулла үзен тынычландырырга тырышып эшләде. Зөлхиҗәнең алҗырсың, өзлегерсең дигәненә дә карамады. Муса белән килененең эндәшмичә генә юл куюына да кимсенмәде. Ул зират турысыннан узып киткән кешеләрнең үз хакында ни уйлаганнарын йә ни уйламаска тырышуларын да чамалады: берәүләре үләргә әзерләнә ди бугай, икенчеләре кара моны, бирешәсе килми үҗәтләнә дип гаҗәпләнәдер. Ә ул үзе фәкать тынычланырга ниятләп йөрде. Йөрәге тыныч кешегә көн дә бәйрәм ул.
Беркөнне озаклап яңгыр яуды. Ул яшен яшьнәүгә, башта бәреп, аннары коеп яуган яңгырга тәрәзәдән карап утырды, озаклап пыскырга керешкәч, тәрәзә төбендәге китапка күзе төште. Кулына алды. Толстой томы икән, русча. Сөнгатулла диванга барып ятты. Башта сакаллы картның рәсемен карады, аның тирән карашлы күзләрендә чагылып торган акыл чаткысы әсәрләтте. Әйтерсең лә үзенең көзгедәге төбәп баккан күз карашын күргәндәй булды. Аннары ул арткы биттәге эчтәлекне укыды – ни язган икән? Андагы «О жизни» дигәне кызыксындырды. Яшәү турында. «Кая әле!» – дип уйлады ул һәм, укуы авыр булса да, торган саен бирелеп китеп, яңадан тәрәзә янына, яктыга күчеп утырды.
«Мин үләрмен, минем гомерем бетәр дигән нәрсә күз алдына килә. Бу фикер газаплый һәм куркыта, чөнки үз-үзең кызганыч. Ә нәрсә үлә? Миңа ни кызганыч? Гап-гади итеп караганда мин нәрсә? Ярый соң, мин шушыннан куркаммы, миңа шул кызганычмы? Бактың исә, юк икән: тән, җисем беркайчан, беркайда югала алмый икән, бер генә тамчысы да. Димәк, мин әнә шул тамчы белән тәэмин ителгәнмен, ул тамчы өчен куркып торасы юк. Барысы да бербөтен торыр. Ләкин юк, кызганычы бу түгел диләр. Мин, Лев Николаевич, Иван Семёнович кызганыч…»
Сөнгатулла әллә нишләп китте.
«Димәк, мин, Сөнгатулла Гәрәй улы да кызганыч инде, ә? – дип уйлады ул. – Тукта, ник алай булсын?» – дип карышты, теләктәшлек эзләп, алга таба укуын дәвам итте.
«Ләкин беркем дә 20 ел элек булган кебек түгел бит, һәм һәр көнне ул башкача инде. Миңа ни кызганыч соң? Юк, тегесе дә, бусы да кызганыч түгел диләр. Үземне аңлавым, үземне мин иткән нәрсә кызганыч.
Ә синең ул аңың һәрвакыт бертөрле булып тормаган, ә төрлечә булган: бер ел элек башка булган, ун ел элек бигрәк тә башкача һәм әүвәлрәк тагын да башкачарак булган; күпме генә хәтерләмә, ул һаман үзгәрә барган. Синең хәзерге аңыңның сиңа нәрсәсе шулкадәр ошый соң, сиңа аны югалтуы нигә шулкадәр кызганыч? Әгәр дә ул һаман бертөрле генә булса аңлашылыр иде, югыйсә аның үзгәреп торудан бушаганы юк бит. Аның башлануын син күрмисең һәм таба да алмыйсың, ә син кинәт аның ахыры булмавын, хәзер үз эчеңдә булган аңның мәңгегә калуын телисең…»
Сөнгатулла бераздан бу катлаулы, ләкин соңгы көннәрдә якын гына, фәкать үз күңелендә генә яшәгән аермачык фикернең бик гадиенә, аңлаешлысына тап булды. «Син керә торган капкадан кергәнсең, ә чыга торганыннан чыгарга теләмисең… Син беләсең бит, бу син дөньяга килгәндә барлыкка килгән нәрсә түгел: ул синең җан иясе буларак тууыңа бәйле түгел һәм шуңа күрә аның үлеменә дә бәйле була алмый».
Яңгыр вакытында Сөнгатулланы йокы баса башлаган иде, китап аны сагайтып, айнытып, уйларын яктыртып җибәрде. Юк, ул үз хәле белән килешмәде, китапта үзенә таяныч, юаныч эзләмәде. Ә менә яшәүнең мәңгелек икәненә тагын бер тапкыр ышанды, шуны аерымачык күз алдына китерде. Менә ич: ул, үләчәге тәгаен билгеле кеше, зират коймасы төзәтә! Бу бит иң элек аның үзенә түгел, бәлки, башка кешеләргә кирәк.
Гаҗәп: Сөнгатулла бу юлы үзе турында «үләчәге тәгаен билгеле кеше» дип уйлаудан качмады. Ләкин бөтен тәне һәм аңы белән «кешеләргә кирәк» диюенә каршы төште. Аларга гына түгел! Җир йөзенең нинди торуына исәннәр белән бертигез дәрәҗәдә үлеләр дә җаваплы. Шул исәптән зиратларның ничек торуына да. Торачагына да! Шунсыз синең, синең эшеңнең тере чагыңда да кирәге юк.
Тормыш. Ул әнә нинди икән! Элек ул, авырмаганда, йөрәге тибүен сизмәгән дә шикелле йөри иде. Ә тормыш нәрсә соң ул? Толстой, бәлки, хаклыдыр да. Акыллы язган. Нәкъ менә сине юаткан сыман. Әйе, яшәлде. Сөнгатулла үз-үзен беркайчан кызганмады. Үз гомерен сугышта да кызганмады, эштә дә жәлләмәде. Гомер аңа тиздән бу дөньядан китәсен аңлагач кына кызганыч тоела башлады. Анысы да су, агач яфраклары шавының, аяк табанын рәхәт кытыклаган үлән салкынлыгының, мунчада каен себеркесе белән чабыну ләззәтенең үзеңнән соң да каласын ачык күз алдына китергәч кенә. Ә хәзер, улы Фәрхад һәлак булгач, аңа үз гомере бөтенләй кызганыч тоелмый иде инде. Аңа анасы: «Үз балаларыңның үлемен күрергә язмасын, йа Ходаем!» – дип теләк тели иде. Язмыш шуңа дучар итте. Хәзер ул анасы теләгән бу теләкнең барлык авырлыгын һәм авыртуын татыды. Ни үзгәрде соң? Сөнгатулланың үз-үзен кызгануы улын кызгану белән алышынды – менә ни үзгәрде. Ә су кызгану аны таштай бастырып тотмый иде инде. Гаделлек тантанасы, башка кешеләр гомере хакына эшләнгән эше белән кешеләр арасында калган улы Фәрхад өчен горурланырга гына була. Сөнгатулланың нәрсәсе үзгәрде соң? Ул тормышның мәңгелек түгел икәнен аңлады: су ага һәм су кала да. Фәрхад юк инде. Аның каравы Муса белән Мәйсәрә яңа кеше каршыларга әзерләнә.
Сөнгатулла аз йоклый башлады. Көндезләрен талчыгып, черем итәсе килгәндә дә кайтып йокламады. Чын-чынлап яшим дигән татар кешесен йокы чире борынгыдан читләтеп үткән. Йокы – үлемнең агай-энесе. Беркөнне, ничектер шушы хакта сүз кузгалгач, ул Тукайга:
– Иртәнге вакыт – көннең яшьлеге, өйләгә кадәр – балигълыгы, төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә көннең үлеме, – дип аңлатты.
Оныгы:
– Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? – дип сорады.
– Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын – үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.
– Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!
– Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.
Фәрхад… Фәрхад!
Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.
Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.
Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.
Фәрхад! Фәрхад…
Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң яхшы дусларга да, иң начар дошманнарга да ишетелерлек итеп, бар көче белән һәм нәфрәтләнеп какты.
Шушыннан соң Сөнгатулла Тимершин бер ел да егерме өч көн торды. Әйе, торды. Ә яшиселәр алда калды, алда.
Бу дөньяның ул ишеткән соңгы тавышы былтыр олы җирдән аерылган яр кисентесенең тере үлән тамырларын өзә-өзә тоба суына убылып төшүе булды.
Каршы сөзәк ярга яңа катлам ком һәм ләм утырганын ул язгы ташулар узгач ук күрде.
Ә аңа кадәр, узган елның кыш башында, ул икенче оныгы – яңа Фәрхадның елаганын ишеткән иде.
Әлмәт.1985 елның май–июле
ДӘРЬЯ БАШЫ
Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде. Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өртелеп кенә күренә. Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек-өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.
Читендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан, ялгыз агачлар басып торган кышкы юл буенча дистә чамасы җигүле ат олавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында җәяүле буран көдрәләре бөтерелә, сыртлары бәсләнгән атларның танауларыннан пар бөркелеп чыга, җил аларның ялларын тузгытып җибәргәли, чана чыбылдыкларына, йөкләргә, учлап кар сипкәли. Уң яктан искән җилгә каршы, канатларын авыр кагына-кагына, олауга аркылы юнәлештә ялгыз козгын очып үтә, аның коңгылдавы ишетелеп кала.
Олауның урта бер өлешендә туры ат җигелгән чыбылдыклы чана бара. Ул чана артына тагын бер затлы чана тагылган. Аңа төенчекләр, тулы капчыклар, әрҗәләр төяп бәйләнгән, аларны кар сарган. Башына колакчыны бәйләнгән бүрек, кулына тире бияләй кигән, якасы һәм җиңе камалы төлке туны өстеннән толып бөркәнгән, сакалы-мыегы бәсләнеп каткан, дилбегә тоткан Сафиулла – казанчы Алты-биш Сапый, – козгынны карашы белән озатып калганнан соң:
– Һи, үләт кыргыры! Кем башына каркылдый бу, ә? – дип куйды.
Аңа каршы бер хатын-кыз салкында карлыкканрак тавыш белән:
– Алла сакласын! – дип аваз салды.
Сафиулла, толып якасын кайтара төшеп, артка каерылып карады.
Чыбылдык астында, әрҗә һәм төенчекләр белән уратылган яшел печәнне чокырлап ясаган урынга яртылаш күмелеп, хатыны Фатыйма утырган. Ул да толып бөркәнгән, бүреге өстеннән бәсләнгән, чуклы йон шәл япкан. Аның куенында башына сырган бүрек кигән бер баланың зур кара күзләре елтырап тора иде.
Ат пошкырып җибәрде. Чана кинәт тартылып китте. Дуга кыңгыравы чыңлады. Бер генә мәлгә әйләнә-тирәне тынлык басты. Ләкин шундук җанлану сизелде, тавыш күтәрелде. Сафиулла юлчылар өстенә егылудан дилбегәгә генә тотынып калды. Аты, колагын шәңкәйтеп, янга каерылып карады. Аның сулышы тирәнәеп, танавыннан чыккан тыны киңәеп киткән. Сафиулла, чыбылдык астыннан сузылып, аты каерылган тарафка караш ташлады.
Ул якта – утыз сажиннар ераклыктагы үр кашында – бүре утырып тора иде. Ялгыз бүре, танавын күккә чөеп, кыска гына итеп улап куйды. Алда, аннары артта, каударланып, ике эт өрергә тотынды.
– Бүре бар! – диде Сафиулла.
– Ләхәүлә вә лә куәтә, – дип укынды хатын. – Үзең сакла, Ходаем!..
Аларның туры аты алдындагы чанада утырган көрәк сакаллы урыс чукынып куйды.
Сафиулла, ятып диярлек үрелеп, чана алдындагы печән арасыннан авыр чылбырлы чукмар суырып чыгарды да, бияләен салып, аның тимер сабын җайлап тотты. Ул арада елтыр күзле малай ни торырга, ни посарга белмәгән хатынның куеныннан шуып чыкты да, үрәчәгә ябышып, якты кар өстенә күләгә салып торган бүрене карашы белән эзләп тапты.
Олау башындагы пар атка җигелгән яхшы кошёвкада ике хәрби утырып бара иде.
– Попридержи коней! – дип кычкырды аларның сакал-мыегы бозланып каткан өлкәнрәге кучер солдатка.
Атларны тыйгач, олау туктап калды.
Ул арада хәрбиләрнең яшьрәге – нечкә генә мыегына фәкать юка бәс кенә кунарлыгы – елгыр гына сикереп төште дә, шундук винтовкасының затворын коргач, җәһәт кенә бүрегә төбәде.
Ату тавышы яңгырады. Өлкән офицер янәшәсендәге хатын-кыз күзен йомып, колагын томалады. Тик аткан чакта әллә шинель бөркәнчеге, әллә шул мәлдә йөзенә сибелгән учма кар комачауладымы, яшь хәрби бүрегә тидерә алмады.
Янәшәдәге куаклыктан бер көтү кызылтүш пырылдап күтәрелде дә, түбәнтен генә очып, әрәмәлектә күздән югалды. Ә бүре акрын гына аякларына күтәрелде дә ашыкмый гына үр артына төшеп китте. Анда аны тагын икесе көтеп тора иде.
– Ах, чёрт! Промазал! – диде яшь офицер, җилгә кырын төкереп.
– Растяпа ты, однако, Михаил Семёныч!
– Позёмка, – диде яшь офицер һәм, җилдән ышыкланып, папирос кабызды. – Уж не обессудьте.
– Смотри, милостивый государь! Как бы супруге так же не промазал по приезде, – диде өлкән офицер, гөлдерек тавыш белән көлеп. Аннары, кучер солдатның иңенә кагылып: – Трогай, голубчик! – дип боерды.
Тук пар атлар, пар бөркеп, гаярь генә кузгалып киттеләр. Алардан соң берәм-берәм арттагылары да купты. Яшь офицер, папиросын соңгы тапкыр суырып алгач, читкә атты да барган шәпкә, винтовкасын урнаштырып, кошёвкага сикереп менде.
– Вожак был, ваше благородие, – диде ул үкенечле тавыш белән һәм тагын бүре күренгән якка борылып карады.
– Думаешь, со своей стаей пожаловал?
– Непременно-с.
– Вожак, да не наш!..
– Мәми авыз, – диде Сафиулла. – Тигезә алмады.
Аларның алдындагы йөк хуҗасы аңа таба борылып сүз катты:
– Коленки, кажись, задрожали, а, Сафи!
– Да уж! – диде Сафиулла, аңа чукмарын күрсәтеп, һәм, аны печәнгә яшергәч: – Я шесть волк бил, Кузьмич, – дип өстәде.
Аларга да кузгалырга чират җитте.
– Слыш-ка сюда, Сафи! – диде рус йөкчесе.
– Чава ышшы?
– Что-то стало холодать.
– Скуры дума будем, Алла бирсә.
– Вот именно. Поди, пересядь сюды.
– Зачем?
– Да ведь промазал, будь он неладен! А нам бы малость и мазнуть не грешно…
Сафиулла бер хатынына, бер малайга карап алды.
– Мәле, Габдуллаҗан, шәкерт булсаң да, ат тота беләсеңдер?
– Белми ди, бар! – диде малай һәм, куанычын яшерә алмыйча, дилбегәне тизрәк кулына алды.
– Ни диюең, тозсыз? – диде хатын канәгатьсез төстә. – Баланы туңдырасың ич! Җизнәсенә ничек җавап тотарсың?.. Урыныңа кереп утыр, Габдуллаҗан!
– Әй лә! Анда аяк ойый. Минем тышта җәяүләп йөгерәсем дә килә әле.
– Йөгерер чагың алда әле, бала, алда, – диде хатын моңсу тавыш белән һәм печәнгә чума төшеп утырды.
Сафиулла толыбын иңеннән төшерде дә, малайга җайлап япкач, үрәчәгә тотынып, тышка сикерде һәм урыс чанасын куып китте.
– На, малкай! – диде малай көр тавыш белән, дилбегәне кагып.
Дөнья, әйләнгән кебек, акрын һәм тын гына артка таба шуа бирде. Җил кешеләр тавышын, өзеп-өзеп, бер калкулыкта тибрәлгән кылганнар арасыннан шудырып чыгаргач, җәяүле кар белән бергә далага тарата иде. Малай, шул кылганнарны карап бара торгач, үзен шулар арасында күлмәкчән, чалбардан гына яланаяк каядыр йөгерә дә йөгерә, тыны бетеп егыла, аннан тагын йөгереп китә, ауный, торып, аларны бәләкәй кулы белән иркәли, нәрсәгәдер сөенгән сыман көлә, аннан ары, тезен кочаклаган килеш, шулар арасында тын гына уйланып утыра, күзеннән бите буйлап яшь тәгәри итеп күрде. Күрәсең, очсыз-кырыйсыз тоелган офыксыз карлы даладагы әлеге кылганнар уентыгы, әледән-әле учма-учма кар тузанының йөзенә сирпелеп, күзеннән яшь китергәне шундый хис кичерткәндер. Чыннан да, чана башында печәнгә һәм толыпка төренеп утырган бу малай үзе дә җилгә һәм кар себерүенә һәркайсы үзенә аерым каршы торучы әлеге кылганнарны хәтерләтә иде.
Казанчы Сафиулла белән олаучы Кузьмич салмак кына агылган олауның уртасында барган чанада стаканнан бер-бер артлы «ачы су» эчеп куйдылар, Сафиулла урыс олаучысы сузган дуңгыз маен капмады.
– Ат ите харуша, – диде ул, куенына тыгылып. – Казылык!
– Бля-ям! – дип сузды Кузьмич. – Отведал. В русско-турецкую войну. Впрямь яхши. С кониной холод нипочём.
Шулай гәпләшеп, аларның һәркайсы үз ризыгын чәйнәде.
– А малайка яхши, – диде Кузьмич, Габдуллага ымлап. – Дай Бог ему здоровья.
– Рәхмәт, Сабилий Кузьмич.
Сафиулла артсыз чанадан ашыкмый гына төште дә, атын уздырып җибәргәч, тәртәләреннән артка тагылган затлы чанадагы төенчекләрне ураган бауны тарткалап карады һәм үз чанасына менеп утырды.
– Бүре куркытмадымы соң? – дип сорады ул, малайдан дилбегәне алып.
– Әй лә! – диде Габдулла. – Бүре күргәнем бар инде минем.
– Кайда?
– Әтнәдә.
– Нишләп йөридерие соң ул анда? Бүрене әйтәм.
– Базарда ие ул.
Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:
– Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?
– Аның үзен сатарга апкилгәннәрие. Бер урыс.
– Нигә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.
– Сәгъдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары – бишмәт. Киез ката да.
Сафиулла, үз-үзенә сөйләнеп:
– Сәгъдетдин әти, Сәгъдетдин әти, – дип кабатлады. – Мөхәммәтгариф әти, Мөхәммәтвәли әти… Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар… Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә…
Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:
– Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! – дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.
– Карап барасым килә, – диде малай, аңа карышып.
– Туңарсың, – диде Фатыйма кырыс кына. – Җизнәң Галиәсгар туңдырмаска кушты.
– Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле… дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.
– Әй Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан…
Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде, ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.
Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга – Җаекка якынлашты.
Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да, адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.
Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде инде. Бер үргә күтәрелгәч, аның эреле-ваклы йортлары да ачык күренә башлады.
– Ай җанкай! – диде Сафиулла, атны тыеп. – Кайтып җит- кәнне сизә малкай… Сиңа әйтәм, Габдулланы да уятсаң ярар.
– Йоклаган баланы уяталар димени?
– Йә, хатынланма. Кая җиткәнен карап калсын.
Малай уянып китте, тире бияләе белән күзен угалаганда, шәһәр урамына җиткәннәр иде инде. Олау берәм-берәм аркылы урамнарга, тыкрыкларга тарала башлады. Малай каршыга якынлашкан һәм артка чигенгән катлы-катлы агач һәм таш йортларга, урысча, гарәпчә хәрефле кибет язуларына, морҗалардан чыккан төтеннәргә, урамдагы халыкка, җигүле атларга, биек манаралы мәчеткә карап барды.
Олы капкасы шәрран ачык (ни ачылмас, ни ябылмас хәлдә карга күмелгән), асты – таш, өсте агач булган бер йорт яныннан узып баралар иде. Аларның юлын бүлеп, әлеге капкадан бер төркем малай-шалай йөгерешеп чыкты. Сафиулла атын туктатып торырга мәҗбүр булды. Кайсы кай тарафка чәчелгән малайларны карашы белән озатып калгач, малай Сафиулладан:
– Болар кем була? – дип сорады.
– Танымадыңмыни? Шәкертләр ләбаса!
– Ә бу мәдрәсәмени?
– Мәдрәсә шул. «Мотыйгия» мәдрәсәсе, диләр аны.
– Син әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле…
– Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.
– Мине шунда бирәләрмени?
– Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние әйтүен.
Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла: – Ә менә бусы Галиәсгар җизнәң белән Газизә апаңнар йорты булыр,– диде.
– Мине шушында илтәсеңмени инде син, Сафиулла абзый?
– Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары…
Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады.
– Әлхәмделилла! – диде Сафиулла һәм, авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.
Аның сүзен Фатыйма:
– Аллага шөкер, – дип куәтләде.
Башта малай, аннары хатын, чыбылдык астыннан иелеп чы- гып, карга аяк бастылар. Аларның аяк астында кар шыгырдады.
Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өел- гән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышле келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.
– Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, – дип сөйләнде Сафиулла. – Кая олактыгыз? – дип кычкырды. – Ачыгыз җәт- рәк! – Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм, тагын риза булмыйча: – Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, – дип сук- ранды.
Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады.
Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдаган авазлар, хатын-кыз, ир-ат тавышы ишетелде:
– И-и…
– Кайттылар!
– Сөбханалла!
– Көтә-көтә көтек булдык инде…
Кече капкадан иң әүвәл яланөсле, башына шакмаклы, чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килеп чыкты да:
– Нихәл кайттыгыз соң? – дип эндәште.
Сафиулла аңа кырыс кына:
– Ару гына әле, – дип җавап бирде.
– Иншалла, иншалла, – дип сөйләнде әлеге хатын һәм, малайны абайлап, Фатыймага: – Шәкерт малай шушымыни инде? – дип сорады.
– Кем булсын тагын? – диде Фатыйма, аны баштанаяк күзәтеп. – Берәр биләмгә җыендың мәллә – чулпы чыңлатып йөрисең?
– Ә-э, биләм кайгысые! Йортны кем тоткан дип беләсең?
– Әйдә, Габдуллаҗан, – диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына, аннан өйгә әйдәп кереп китте.
Башына камалы бүрек, өстенә җилбәгәй җибәреп кайры тун кигән бер ир-ат, авыр гына күтәреп, олы капканы ачып куйды да, йөгәненнән тотып, туры атны эчкә әйдәде.
– Ну, Гатаулла, бу карны көрәп куйсаң, кулың тартышыр идеме? – диде Сафиулла.
– Көрәгән инде аны, әти. Тагын салган ич.
– Сала инде ул, салмый ни! – Сафиулла әлеге хатынга: – Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! – дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. – Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! – дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны белән җылыткалый-җылыткалый, йөк бауларын чишәргә кереште.
Арттагы чананы, чишеп, янга урнаштыргач, Гатаулла олы капканы эшереп япты да, аннары атны, тугарып, абзарга кертеп чыкты.
– Турыга солыны кызганма, – диде аңа Сафиулла. – Туенгач, көрпә туглап сугарырсың. Тоз салырга онытма. Аннары өстенә чыпта яп – тирләде.
– Япкан. Ярар инде, әти. Шуларны да белмәскә бала-чага мәллә мин? – диде Гатаулла һәм, яңа чанага ымлап: – Кыйм- мәткә төштеме соң? – дип сорады. – Хутлы күренә.
– Кеше малын чутлама, яме. Казаннан хәтле сөйрәтеп кайткач, очсыз булыр димени? Галиәсгар кесәсе генә күтәрмәслек түгел, – дип, Сафиулла болдырның тәбәнәк баскычыннан өйгә кереп китте.
Йөкләр тирәсендә Гатаулладан кала бишмәт кигән яшь кенә хатын (йөкле күренә) һәм бер кыз белән бер малай кайнаша калды.
– Күпме әйтергә сиңа авыр күтәрмә дип, – диде Гатаулла яшь хатынга. – Көчәндермәстәйләренә генә тотын. Арттан кумыйлар ич – өлгерелер.
Фатыйма чишенеп өлгергән иде һәм хәзер малайның билбавын чишеп, бишмәтен, аннары киез каталарын салдыра иде инде. Сафиулла да, чишенеп, киемнәрен чөйгә элде, сакал- мыегына каткан бозны йолыккалагач, башындагы түбәтәен салып, башкасын киеп куйды.
Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада Сафиулла сандыкка утырды да:
– Дога кылыйк, – диде.
Утырышып, дога кылып алдылар.
– Әгүзе билләһи минәшәйтан ирраҗим…
– Йа Аллаһы иллалаһы…
– Өй суынды, – диде Сафиулла, кузгалып. – Син, килен, мичкә ягып җибәр… Кызым, син яңа оекбаш китер, ә син, такырбаш, читек китер, – диде ул һәм, шуларны кигән арада, самавыр куеп йөргән яшь хатынын астан гына күзәтә-күзәтә: – Чәйгә Казан ризыкларын да куегыз, – диде. – Чәйдән соң Габдуллаҗанны җизнәләренә илтәсе булыр. Бераз күчтәнәч җыеп төйнәрсез… Син бар, кызым, Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй…
– Кайсысына, әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?
– Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, – диде Фатыйма.
– Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, – диде Җәмилә.
– Сез нәрсә? – диде Сафиулла, ярсып. – Инде балалар бү- лешәсезмени? Әйткәнне эшлә! – дип кычкырды ул кызына. Һәм тегесе тиз тотып чыгып та китте. – Ә син, Җәмилә, – диде ул, мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, – чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык… Юл газабы – гүр газабы ул.
– Бар, мунчага коедан су китерә тор, – диде Җәмилә киленнәренә. Һәм Сафиуллага: – Аның каравы бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр, – диде. Ул, мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да, шырпысын кабыза алмый тора иде.
Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да, кабызып, чырага элдерде.
– Рәхәткә тәкатең калмагандыр шул, – диде ул төксе генә.
Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он, тоз өстәп туглады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла түрге өйдә, нишләргә белмәстән, тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.
Мичкә ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма, бер төенчекне чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп:
– Рәхәткә тиенәсең килгәч, Казан юлын таптыйлар аны, – диде һәм төенчекне үзе чишә башлады. – Әйтмәгәние димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез.
– И-и, исем бик китә инде, – диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм, күлмәген төзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып куйды. – Икенчесе… күпкә кайнаррак аның, пәрәми!
– Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул, – диде аңа Фатыйма, зәһәр пышылдап.
– Ай-һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә, Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!
Эчтән ярсый башлап, Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.
– Аң бул, – диде ул. – Бу «Гөлҗиһан» сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гөбердәтеп, үзебез юынабыз, Аллаһы теләсә!
– Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!
Ике өй арасындагы ишектән, кулында сөлге ишә-ишә, Сафиулла килеп кергәнен күргәч, алар басынкыланып калдылар һәм икесе берьюлы төенчеккә иелделәр.
– Ни бүләсез? – дип сорады Сафиулла.
Шундук йомшап, Фатыйма, үз төенчеген чишеп, түрдәге сәкегә берсе кызыл, икенчесе яшел юрган таратып салды.
– Менә, карт, – диде ул. – Җәмиләгә юрганнарны күрсәтмәкчием әле.
– Күрсәт соң.
– Алган чакта монау сатинына пар булмады ич, хәерсез. Ничек дисең, Сафиулла, безгә монау кызыл атласы гына да ярап тормасмы?
– Анысын мин белмим инде аның, үзегез карагыз тагын. Минем үземә чиратлаштырып та ярый, – дип, Сафиулла, ишкән сөлгесен тарата-тарата, артка чигенде. – Кайчан кайный инде бу самавыр?
– Ә менә мин… Ә менә мин… – диде Фатыйма Җәмиләгә, тотлыга-тотлыга. – Мунча себеркесе генә чиратлап була ул. Безгә атласы да ярап торыр, – дип, юрганны күтәреп, такта белән бүленгән бүлмәгә кереп китте.
– Әй, сезгә әйтәм! – дип кычкырды Сафиулла. – Суынышыгыз. Самавырыгыз кайнап чыкты монда!
Хатыннар кече өйгә чыгып киттеләр.
Габдулла бу вакытта, сәкедән аягын салындырып, тәрәзә янында утыра иде. Үзе генә калгач, ул сабыннар төреп кайтылган бер гәҗит битен алып караштыргаларга кереште. Аның каршысына ничектер чатанлабрак атлап йөрүче теге малай килеп басты.
Габдулла аңардан:
– Син кем атлы? – дип сорады.
– Габдерәүф.
– Ә мин – Габдуллаҗан.
– Беләм инде. Сине күп сөйләделәр монда.
– Минем хактагы сүз гел шулай инде ул: эт шикелле, бер алга чыга, бер артка төшә, – дип көлде Габдулла. – Син бу апаларның кайсысыныкы соң? Олысыныкы бугай, име?
– Әй! – диде Габдерәүф, кул селтәп. – Шул – өлкәненеке булам.
– Атаңның да Казанда чакта сүз арасында: «Мин өлкән кеше инде», – дип куйгалаганы бар. «Өлкән» ни нәрсәне белдерә ул?
– И-и, шуны да белмәскә! «Олуг» дигән сүз!
– Алай икә-ән, – дип сузды Габдулла.
– Ә миңа икесе дә – ике тиен бер акча, – диде Габдерәүф, өзелгән сүзгә кире кайтып. – Икесен дә «әни» дип йөртәм.
– Синең әниләрең әзрәк икән әле! – дип елмайды Габдулла. – Ә минекеләрне бергә санасаң, өчкә тула. Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагысы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы – Газизә анам.
– Бер атаңа өчәүме?
– Аталарым да шултиклем! Үземнеке – Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы – Сәгъди, Казандагысы – Мөхәммәтвәли.
– Бай икән син! – диде Габдерәүф, тел шартлатып.
– Ие шул, – диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: – Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, – дип көйләп куйды. – Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде. Син минем Галиәсгар җизниләрне белмисеңме?
– Нигә белмим ди? Минем әни шуның кызы ич инде. Әти кияүләре була… Алар б-ә-ә-әк байлар. Кыргызлардыр, урыслардыр – барчасы белән эш йөртә. Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел.
– Кайда да бер, – диде Габдулла уйчан гына һәм гәҗитне төргәкләр өстенә ыргытты. – Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне…
– Мәдрәсәләр бездә дә күп ул, Габдулла малай. Дүртәү! Мин «Рәкыйбия»гә йөреп сабак алам.
– Бергә йөрмәбезме әле.
– Юк, сине бүтәнгә бирәләр. «Мотыйгия»гә. Шулай колагыма чалынганые. Минем бабай, ә синең җизнәң Галиәсгар бай Мотыйгулла хәзрәт белән әшнәлек йөртә.
Шунда аларның сүзен алгы өйдән Сафиулланың:
– Әй, малайлар! Табынга чыгыгыз! – дигәне бүлдерде. – Аннары хәерле сәгатьтә кузгаласы булыр.
– Ярар, бергә-бергә уйнаган чаклар булыр әле, – диде Габдерәүф.
– Мин уеннарга бик катнашмыйм, – диде Габдулла.
– Ник алай? – дип сорады Габдерәүф, гаҗәпсенеп.
– Килешми, дия торганнарые. Мулла баласы диптер инде.
Эшләрен бетереп, өйгә Гатаулла белән аның хатыны да керделәр. Сафиулланың кызы да кайтып җитте.
– Газизә апай бәбәй имезә, йоклатам да килеп җитәм, дип әйтте, – диде ул, кемгә дә атамастан.
Табын хәстәрләнгән иде инде. Бит-кул юып, сәкегә утырыштылар, бисмилла әйтеп, тын гына ашарга, чәй эчәргә керештеләр.
– Алай бик иркенлисе түгел, – диде Сафиулла. – Ахшамга хәтле оланны илтеп тапшырган яхшы.
– Бәлкем, шәкерт егетнең юлдан соң кунып китәсе киләдер? – диде яшь килен. – Мунчаны да тансыклагандыр.
– Синнән сорамаганнар! – дип бүлдерде аны Фатыйма. – Әниләргә атап алган Казан күчтәнәчләрем бар. Бүген үк тапшырганда саваплы булыр.
– Әле кайтып җитмәгәннәр, инде әниләр дип торган булалар, – диде Җәмилә, һичкемгә карамастан. – Минем әниләргә бармаганга бишбылтыр инде.
– Үзем генә тапшырганда да җарап торыр, – диде Сафиулла кырыс кына.
– Үземә хәләл доганы кешегә калдырасым юк әле, – диде Фатыйма, катгый итеп. – Атап алганны тапшыруның үз йоласы аның. Анысы, шөкер, үз дәүләтләре дә җитәрлек, тик көтмәс төштән иңгән күчтәнәчне беркемнең язык иткәнен күргәнем юк әле моңарчы. Бер генә кадак кактөшкә бал, төшлесеннән дә, төшсезеннән дә тагын берәр кадак бәлеш җимеше илтүдән генә бөлмәбез. Шул кактөш өстенә эресеннән, вагыннан чәчәкле кәнфиттән дә бер кадак тирәсе өлеш чыгарганда да ярап торыр. Узган юлы барганымда әни ит-аш арасында күңеленең болганып-фәлән итеп куйгалаганына зарланып торганые, ике-өч данә генә лимоннан да өлеш чыгармасаң килешеп бетмәс…
Җәмилә, түземсезләнеп:
– И-и-и!.. – дип куйды.
Сафиулла тамагын кырып алды: әллә Фатыймага, әллә Җәмиләгә риза түгел иде, ахрысы.
– Моның белән генә бетмәде әле, – дип дәвам итте Фатыйма, өреп чәй эчә-эчә. – Аш артыннан тәмле суга дип, киптерелгән чиям дә бар, аннан да чирек кадагын тәгаенләп куйган идем, бер адарынганны кире уйлауның гөнаһысы бар аның. Шуннан ары шулай ук чирек кадак кадәрле генә кагын да бүлгән идем, биргән нәрсәләрем ишле күренсенгә анысын да куйсаң таман булыр. Тагын…
– Җитеп торыр, – диде Сафиулла. – Монда әллә әндри казнасы бар дип белдеңме?
– Минем дә күңелемә шулай тоелган иде анысы, карт. Бәлкем, как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты кадакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына өч әфлисун да куйганда ярап торыр иде…
– Ишле, имеш! Әллә монда без бик ишсезме? – диде Сафиулла, табындагыларга ымлап.
– Анысы үз нәфесең ние инде.
– Ние, ние? Телеңне тыкма әле монда, җәме?!
Килен:
– Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә дә бихисап ич, әни. Ка- зан каласыннан шайлы… – дип башлаган иде, Фатыйма аны:
– Син тик кенә тор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә карап карарбыз әле, мунчаны узган юлыңдагы ише ис-фәләнле итеп якмадың микән…
– Әни, ул юлысында мин әниләргә барып калгач, син үзең томалаганыең ич аны… – диде яшь килен, үпкәле тавыш белән.
Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма:
– Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да «Гөлҗиһан» сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? – диде. Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды.
Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бөтен өйне тутырып көлеп җибәрде.
– Җыеныгыз! – дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.
Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:
– Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршын кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! – дип җыена башлады.
Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.
Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе – Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.
Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икәнлеген ачык тоеп алды.
Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.
– Әйдә, – диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.
– Хәзер. Син бар, атлый тор.
– Бу малай кайда соң? – дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.
– Монда гына ул.
– Тышка чыгамыни? – дип, Фатыйма ипләп атлап китте.
– Нишләп торасың монда? – дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.
– Болай гына, – диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.
– Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?
– Берни булмады ла…
– Әйдә, алайса, кузгалыйк.
– Әйдә, – диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.
– Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.
– Борчылмыйм мин.
– Курыкмыйсыңдыр ич?
– Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин… дим…
Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде – күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын – үткәнен, хәзергесен, күрәчәген – ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды. Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр итеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады. Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:
– Сафиулла агай… – дип эндәшкәнен ишетмәде әле. – Сафиулла агай, – диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
– Әү, – диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып, Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.
– Сафиулла агай, дим…
– Әү, Габдуллаҗан, әү…
– Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?
– Җегерме ике көн… Өч көн шикелле дә тоелмый үтте дә китте.
– Миңа күбрәк тоелды.
– Күпме?
– Белмим инде.
– Төгәл җегерме ике көн, дим ич.
– Миңа үз әти-әниләремне белгән вакыт шикелле.
– Син аларны бик кыска арада гына белеп калдың шул.
– Түгел. Озак. Бик озак.
– И бала… Күргән-кичергәннәрең җаныңа сыешмый синең, шуңа озак тоелгандыр ул.
– Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә.
– Ничек итеп?
– Кемнәргәдер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.
– Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсең. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсең.
Габдулла, уйланып, йөзен читкә борды.
– Сафиулла агай… – диде ул, сүзен башлагандагыча сак кына итеп.
– Әү, әү.
– Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.
– Илтмичә нишләтәсен белмим шул, улым.
– Мин беләм, – диде малай, аның ягына килеп.
– Нәрсәне?
– Син мине анда илтмәсәң нишләсемне.
– Соң? Нишләрсең?
– Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен.
– Миңа?!
– Ие, – диде малай, аңа таба борылып. – Озак диярмен. Бик озак. Бик!
Габдуллага карап-карап торды да, нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй, Сафиулла кое капкачын ачты, иелеп, түбән карады.
– Аларга да диярмен.
– Кемнәргә тагын?! – диде Сафиулла, коедан аерылып.
– Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен. Үз итәрмен. Бәлки… яратырмын да әле.
Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да, иренен тешләп, читкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һәм бүрәнәгә китереп сукты. Аркасына тагын – бу юлысында түбә кыегыннан – бөгелеп торган мул кар ишелеп төште. Ул малай алдында тыелырга кирәклеген дә онытып елый иде инде.
– Нигә елыйсың? – дип сорады малай, аның янына килеп.
– Еламыйм мин… Габдуллаҗан… Үзем еламыйм, җаным елый.
– Ә үзең нишлисең соң?
– Үзем уйлыйм. Нишләрсең инде, дим. Нигә гел шушылай йөртәбез без сине, дим. Авылдан авылга, каладан калага… Нигә сине бер генә җирдә тотарга, бер генә мәдрәсәдә сабак алдырырга җай җук икән, дим. Нигә син… дим… – Сафиулла кинәт борылды да, малай алдына тезләнеп, аны кочып алды.
– Уйлама, Сафиулла агай. Берни уйлама. Алайса, мин сиңа «әти» димәм. Әйдә, илт. Галиәсгар җизниләргә илт. Тик мин бик кыска вакытка да бүтән кешегә «әти» димәм инде.
– Нигә алай… Габдуллаҗан?
– Үз атаң сеңлесе иренә «әти» димиләр.
– Бусы нигә?
– Шәригать кушмый, – диде малай, зурларча кырыс итеп. Һәм, тирән итеп тын алгач, Сафиулладан аерылды да ачык капкага таба атлап китте.
Авыр йөк тарткан атның башын чайкаганы кебек, Сафиулла, үз иңендәге карны, үзенең күз яше белән бергә күңелен тутырган авыр уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды; буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.
Капкадан чыккач, малай аңа:
– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.
– Мә, алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы… язмышың авыр… Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?
Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:
– Кайтканда күрсәттең ич, – диде.
– Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?
– Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?
– Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.
– Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.
– Анысы… Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста – Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән – Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, – дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. – Туңмассыңмы?
– Рәхәт кенә ич әле.
– Утыр, алайса, – диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.
Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.
– Өйрәтә димәссең, җәме?
– Йә.
– Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.
– Китапча ул.
– Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием – тормыш сабагын, – дип, Сафиулла тукталып калды.
– Анысын да алмаган түгел инде…
– Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.
– Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, – диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. – Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.
– Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие – син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул… Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие… Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.
– Мин дә беләм лә инде, – дип уфтанып алды Габдулла. – Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә… Әллә ничә көн кирәк…
– Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш… Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең… Син бер дә нитмә… бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер… Минем каенага – синең җизнәң – бик ипле кеше ул. Синең хакта яхшы хәбәрдар. Ни хәл итәсең: син анда каңгырап җөрисең, ул монда каңгырауда. Быел, җыл башында, алдан кызлары Мәрзия, аннары уллары Гобәйдулла вафат булдылар. Бер атна дигәндә, бер-бер артлы…
– Беләм. Бәдретдин абый сөйләде инде.
– Сине алдыруы да менә шуңа. Бәдретдин абыеңа сине, җә бер килгәндә үзен ала кил, диде, җә берәү белән җибәрергә кушты. Ул «берәү» менә мин булып чыктым инде, рәхмәт төшкере! – дип, Сафиулла көлеп куйды. – Әгәр тиз генә ияләшеп китәргә авыр булса ятсынмассың, үзебезгә килеп-китеп йөрерсең. Габдерәүф янына… Бар күк киңәшем менә шулые, Габдуллаҗан.
– Рәхмәт яусын, Сафиулла абый…
– Әйдә. Фатыйма апаң барып җитте инде. Көтәләрдер.
Алар икәүләп чатка таба атлап киттеләр.
Ул якта су мичкәсе салынган чана тартып узган ат күренде. Ә аларның каршысына, япкан яшел чапанын җил-җил китереп, чаттан кызларга тартым җыйнак кына яшь бер хатын килеп чыкты.
– Ни хәлләрегез бар? – дип эндәште ул тыйнак кына. Ә игъ- тибарын читтән үк малайга юнәлтеп якынайды.
– Аллага шөкер. Исән-сау кайтып җиттек, Газизә, – дип, Сафиулла Габдулланы аркасыннан алгарак этәрде. – Күреш, Габдуллаҗан. Бу апаең Газизә була.
Габдулланың күңеле күтәрелеп китте. Аның көр тавыш белән:
– Таныдым, таныдым! Нихәл, апай? – дигән шат тавышы аңа иелгән һәм кочаклап алган, аркасыннан кагып сөйгән хатынның кочагында күмелеп калды.
– И наным… Үскәнсең, сөбханалла! – диде Газизә, аны үбә-үбә. – Сине соңгы күргәнемә күпме инде… ике ел, – дип, ул еламсырап алды. – Кырлай белән Казандагы туган-тумача ни хәлләрдә калды?
– Шөкер генә, апай, шөкер генә, – дип, малай Газизәнең кочагыннан тарсынып чыкты. – Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар.
– И-и, наным… – дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.
Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:
– Куанырга кирәк, Газизә сеңел, – дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: – Юл өстендә тормыйк инде, – дип өстәде.
Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.
– Авыр түгелме соң? – дип сорады Газизә.
– Юк, – диде Габдулла. – Укуы гына авыр ул.
– Ни соң анда синең?
– Укыган вә укыр сабаклары, – диде Сафиулла.
Утыз адымнар атлагач, асты – таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.
Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.
– Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, – диде аңа Сафиулла.
– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олы- лап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. – Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! – дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. – Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?
– Әйбәт әле, – диде малай.
Сафиулла, тамагын кырып:
– Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! – дип елмайды.
– Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, – дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.
Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:
– Сөенче, сөенче! – дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын:
– Сөенче, байбикә! – дип кабатлаганы ишетелде. – Килеп җиттеләр!
Габдулла апасына күтәрелеп карады да:
– Көтәләр икән әле! – дип елмайды.
– Көтми ни! – диде Газизә, куанып.
– Нихәл, Гайниҗамал, – дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.
Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә – күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә – Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.
Бу – Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.
Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә – озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.
Габдулла, килеп керү белән, бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.
Ботын чабып, иң әүвәл өлкән Газизә телгә килде:
– И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.
Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:
– Узыгыз, уз!..
– Нихәлләрегез бар соң?
– Аллага шөкер!
– Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килде- гез…
– Хәзер, хәзер.
Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.
Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:
– Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә – ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! – дияргә онытмады. – Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.
Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.
– Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады өлкән Газизә.
– Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде өлкән Фатыйма.
– Сату-алулар уң булдымы соң?
– Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…
– Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.
– И-и!.. – дип сузды тагын өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…
– Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һа- ман, һаман…
– Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!
Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:
– Мин кайда да ирекле түгел инде, – диде.
Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.
Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:
– Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, – диде. – Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. – Аннары ул, малайның күңеле үсеп китсен дипме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы булганын һәм буласын белде- рәсе килепме: – Әй канатым! Менә әйбәт. Килеп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәче! Аллаһы Тәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен! – дип теләде.
Малайның күзенә нур керде. Тирән итеп тын алды да:
– Рәхмәт, тута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә йортыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! – дип, җай гына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп китте.
– Амин! – диештеләр.
Малайның җавабы ян ишекнең ачылган һәм анда чиккән түбәтәй, утыртма якалы яшел күлмәк өстеннән тире тән җылыткычы, аягына читек кигән Галиәсгар Госманов күренгән чакка туры килде. Малайга канәгать икәнлеген, әйткәнен хуплавын белдергән сыман, ул пөхтә мыегын сыпырып куйды, тамагын көр итеп кырып алды.
– Бәрәкалла! Нинди тавыш дисәм, кеше бар икән ләбаса! – дип, ул иң әүвәл Габдуллага ике кулын күрешергә сузды. – Нихәл соң, мосафир мелла кем… Габдуллаҗан? – дип күрешкәч: – Әйдүк, әйдүк, каениш! – дип, аркасыннан кагып, башыннан сыйпап алды. Галиәсгар, шулай ук якты чырай, көр кәеф күрсәтеп, Сафиулла белән дә исәнләште. Аннары соң: – Дога кылыйк! – диде.
Догадан соң Сафиулла:
– Аллаһы Тәгалә сезгә дәүләтегезне киң, бәрәкәтле итсен, кыямәт көнне иманыгызны, йөзегезне нурлы кылсын, – дип, битен сыпырды.
– Амин! – диештеләр.
– Сиңайтәм, – диде Галиәсгар хатынына, – кунакларны бусага төбендә аягөсли тотмыйк алайсаң. Аш-су белән мөшәррәф булыйк.
– Озакларбыздыр, – диде Сафиулла, кыстаткан булып.
Хатыны да:
– Ие шул, ие, – дип җөпләргә кирәк тапты. – Без табыннан яңа гына куптык. Төн кергәнче мунчада буласыбыз бар әле.
Кече Газизә дә:
– Ирем Габдрахман югалтыр, – дип куйды.
– И-и!.. Бер самавырлык кына урыныгыз калгандыр әле, – диде өлкән Газизә.
– Ярый соң. Аштан олы булып булмас, – диешеп, җай гы- на, бер-берсенә юл куеп, кул-битләрен юыштыргалап, кызыл башлы сөлгегә сөртенгәч, җанланып, сөйләшә-көлешә дигәндәй, берәм-берәм бүлмәләргә кереп киттеләр.
– Әйдә, монда узыйк, – дип, Галиәсгар Сафиулланы бая үзе чыккан бүлмәгә әйдәде.
Хатын-кыз, Габдулланы ияртеп, каршы якка узып бетте. Фә- кать ара-тирә Гайниҗамал гына күренгәләп, әледән-әле ул-бу ризыкны, савыт-сабаны ташыштырып йөрде.
Галиәсгар байның бүлмәсе затлы җиһазландырылган, асылмалы лампа белән яктыртылган иде. Иң әүвәл эш өстәле күзгә ташланып тора: анда кәгазьләр, төрле кенәгәләр өеме, язу-сызу әсбаплары, тәсбих; бизәкле урындык турысындагы диварга кечерәк һәм чын зурлыктагы ике счёт элеп куелган. Өстәлнең ике ягында китап тулы пыялалы шкафлар тора. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Тирәсенә алты урындык тезелгән самавырлы аш өстәле әзер иде инде.
– Йә, сөйлә, – диде Галиәсгар, һәр икесе бисмилла әйткәннең соңында чынаякларга чәй ясап.
– Адәм сөйләр, тәкъдир көләр инде ул, – диде Сафиулла, ашыкмый гына чәй эчә башлап һәм кинәттән башлаудан читләшебрәк. – Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый дигәндәй, түзәсең инде. Акчаң меңлек булса, хәл иминлек анысы.
– Ярар! Тәкә башы күрсәтеп, эт ите саткан ише итмә инде син. Алты-биш Сапый дигән атың Казан белән Җаек арасында койрык болгап чабулап йөри. Телең күздән күләгә алырлык. Ә монда Галиәсгар бай булып, Галиәсгар бай алдында тел яшермәк булып маташасың тагын!..
– Соң, җизни, табынга утырып җитмәстән телгә кан төшереп тә булмый инде ул.
– Алла бәндәсе! Ярар дим бит инде, ә! Һаман үз туксаны туксан… Мә, кымыз тотып куй соң, – дип, Галиәсгар агач җамаякларга чүлмәктән кымыз салды.
Сафиулла, җамаягын күтәреп:
– Менә бусы бүтәнчә! – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Эчеп куйгач, тамакларын кырып һәм мыекларын сыпырып алдылар.
– Тешкә килешә бу! – диде Сафиулла.
Галиәсгар тынычланып калды.
– Син, Сафиулла кияү, меңлеген миңа калдыр аның. Иминлегең шунда булыр.
– Менә рәхмәт! Дөнья – фани, хакыйкать – бакый. Дөрес әйтәсең. Сөттә коенгандай була алмасак та, болай, Аллага шөкер, кәсеп бәрәкәтле булды.
– Чана алып кайттыңмы?
– Әлбәттә. Әйтергә оялмыйм дисәң, кушканны кылмыйм- мы соң! Бик хутлысын, затлысын гына сайлап алдым.
– Ярар. Бәясеннән тормам. Хәер, эштәгесе дә ару гына иде әле. Тик ел башында далага – кыргызларга чыгып керәсем бар. Ә сәүдәдә, үзең беләсең, барлык яраштыра, юклык орыштыра ул.
– Бәясе димәктән… Эсселәтеп җибәрде әле, – дип, Сафиулла камзулын салды да урындык аркасына элеп куйды. Ишек ачылып, Гайниҗамал аш, ит кертеп чыкканны көтеп алгач кына, кулын артка каерып, түш кесәсенә үрелде: – Монда бер Казан күчтәнәче түземсезләнеп тора иде әле – бәләкәй генә «урыс малае»…
Хатын-кызлар утырган бүлмә дә зәвыклы, ипле иде. Төрле җирдә һәм тәрәзә төпләрендә гөлләр күп. Күренекле урынга шулай ук бер өем китап куелган. Алар өстендә ике тәсбих ята. (Берочтан шуны да әйтеп китәргә кирәк: һәр бүлмә ишеге турысына нәфис шәмаилләр эленгән, һәм аларның кысалары кызыл башлы яисә чиккән сөлгеләр белән бизәлгән иде.) Бу як сәкеле булуы белән аерылып тора, урын-җир, мендәр-түшәккә, намазлыкларга бай.
Табын да шушы бүлмәгә әзерләнгән иде. Габдулла башта, ятсынганга күрә, аягын салындырган килеш, сәкенең читенә генә утырган иде. Этәреп тә күтәреп дигәндәй, аны сәкенең түренә ук менгерделәр.
– Йә, Алла белән юллашкан ише, итәгеңә карап утырма…
– Без сине монда тиклем читкә кагар өчен чакыртып китерттекмени? – диде өлкән Газизә.
– Ие! Мулла баласы лабаса син. Үз урыныңны белеп, чамалап кына йөрисе, бел аны! – дип, ярарга тырышты өлкән Фатыйма.
– Карасана! Өебезгә бала яме кереп китте, күз тимәсен, тфү, тфү, – диде өлкән Газизә, аягын бөкләп утырган малайга сокланып. – Аша, әйдә, аша. Менә каз ите.
Катнашуны кирәк һәм урынлы санап, шунда Зөһрә телгә килде:
– Бер дә ялындырып торыр сыман күренми әле, – дип куйды. – Тора-бара кеше өендә идән себерергә тотынмаса ярый тагын.
– Алдыбызда уйнап йөрсә, сабагын укыса, мәрхүм Гобәйдуллабыз кайгысын басмасмы, Ходай кушып. Безгә артыгы кирәкми, – диде аңа каршы анасы.
Малай, бу сүзләргә әллә ни илтифат итмәгәндәй, тыйнак кына утырды-утырды да алдына куйган икмәк телеме белән иткә үрелде:
– Бисмиллаһир-рахманир-рахим!
– Ай рәхмәт, балам! Өй яктырып киткәндәй булды лабаса, – дип мактады аны өлкән Газизә.
– Атабыз төсле булырлыгы теленнән саркып тора шул аның, – диде кече Газизә.
– Бигрәк мәгълүматлы, инсафлы бала икән, – дип җөпләде өлкән Фатыйма.
– Алай күп белгәч, әйтеп бирсен әле менәтерә: бисмилланы нигә гел әйтешле? – диде Зөһрә, төксе итеп.
Габдулла ялындырып тормады:
– Кем дә кем, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим»ны даими әйтеп ашарга утырса, ул кеше белән бергә шайтан ашый алмас. Шайтан бисмилла әйткән кешеләрдән качар.
– И-и! Алай икән… – дип сузды өлкән Газизә.
– Каян белеп бетердең моны? – дип сорады кече Газизә.
– Сәгъди атам Мәңгәр базарыннан бер китап сатып алып биргән иде. Кулдан гына язылган. «Фазаилеш-шөһүр» дип атала. Ул китап тагын болай дип тә әйтә әле: «Кем дә кем «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтеп йөрсә, ул кеше утта янмас, суда батмас, аны елан чакмас вә агулар зарар бирмәс».
– Амин! – дип, битен сыпырды кече Газизә. – Каяле, наным, чәеңне яңартыйм.
– Шулпага да вакыттыр, – дип, өлкән Газизә малайның алдына чүлмәктән аш салып бирде. – Ул бисмилланың хикмәте бихисап дип, беркөн ашта да сөйләп утырганнарые аны…
– Бихисап, бихисап! – диде малай. – Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйткән: «Үземнең гыйззәтем вә олылыгым белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәд өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтсә, аның ләүхе-л-мәхфүзенә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», – дигән.
Кече Фатыйма, ашавын да онытып:
– Тагын, тагын, – дип сорады.
– Ярар. Аптыратмагыз. Тынычлап ашасын, – диде Зөһрә.
Күтәргән кашыгы өстеннән малай, аңа туп-туры карап:
– Ашаудан вакытында туйсаң савап була, бисмилладан тую гөнаһ, – диде. Һәм кече Фатыйманы җавапсыз калдырмыйча: – «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» унтугыз хәрефтер. Газап фәрештәләренең дә олылары унтугыздыр. Кем дә кем бисмиллаһир-рахманир-рахим дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәсеннән котыла, газап кылынмый, – дип өстәде.
Зөһрә малайның үзенә читләтеп әйткән җавабын ошатмады, үзалдына дигәндәй, әмма барчасы да илтифат итәрлек һәм ишетелерлек рәвештә:
– Бу килмешәк өч көн торса, бөтен йортны үзенеке саный башламагае әле, – диде.
– Авызыңнан җил алсын ла, Зөһрә апай, – диде кече Газизә. – Әйтергә оялмаган кылырга оялмас, дигән шикелле, бу ятим баланы кага-нитә калсаң… – дип, ул әйтеп бетерүне уңайсыз күрде.
Малай тынып калды. Ул инде сүзен һичкемгә юнәлтмәстән:
– Кем дә кем ихлас белән «Бисмиллаһир-рахмани-р-рахим» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә шул кешенең шушы егерме дүрт сәгатьтә булган гөнаһларын гафу итә.
– Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? – диде өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп.
– Безнекеләр шулай зиһенле булды ич инде, тута, – диде кече Газизә тыйнак кына, мактанасы килеп.
Өлкән Газизә, Габдулланың тәлинкәсенә бүтән ризык салып:
– Менә, бисмиллаһир-рахманир-рахим, каз аягы белән бүтәкәсеннән пешкән бәлешне ашап кара әле, – диде.
– Урыным калмады ич инде! – диде малай, җайлабрак утырып. Аңа кинәт рәхәт булып китте. Гыйлем иңдереп, савап алды. Үзенең дә чегән арбасыннан төшеп калмаганлыгын ипле төшендерде. Гел кагылырга да сугылырга димәгән!
Йомышы бар кебек, Зөһрә бүлмәдән чыгып китте һәм бу юлы инде фәкать үзалдына, чынлап ышанып, зәһәр итәргә тырышып:
– Ничек карыны ярылмыйдыр, – дип пышылдады. Ни әйткәненә үзе дә өркеп китеп, тиз генә: – Әстәгъфирулла! – дияргә тиеш тапты һәм ул, көтмәгәндә: – Бисмиллаһир-рахманир-рахим, – дигәнен сизми дә калды.
– Тагын бер генә чынаяк чәй эчеп куй әле, наным, – дип, өл- кән Газизә Габдуллага тагын чәй ясап бирде. – Сөтләп, күрәгә белән! Әнә әфлисуныннан да авыз ит. Җаныңа ял бирсен. Ә тәнеңә ял мунча булыр. Гыймади абзаң юындырып чыгарыр да йок- ларга салырбыз. Ә без монда өс-башыңны яңартып көтәрбез…
– Яңартылган инде ул. Кырлайдагы Сәгъди атам белән Зөһрә әнкәм монда чыгып китәр алдыннан гына яңартып озаттылар. Кирәкми миңа берниегез дә!.. Әнә сабакка йөрергә асылмалы киндер букчалы итсәгез, шул җиткән… Сезнең киндерегез дә юктыр әле. Байлар киндер сукмый ул…
– Җә, җә, киреләнмә, – дип кисәтте аны өлкән Фатыйма. Ул ни көләргә, ни еларга белми торды. – Табарбыз, тапмый ни! Киндер генә тапмаска без әллә!..
Ишек чыбылдыгын киң ачып һәм бүлмәне чулпы чыңы белән тутырып, юантык кына бер хатын килеп керде. Бала итәкле күлмәген сыпыргалады, яулыгын төзәткәләде. Һәм, әлбәттә, сәке түрендәге чит-ят малайны шәйләми калмады.
– Бәрәкалла! Әллә бу теге… миңа кода тиешле шәкертме? Исән-сау килеп җиткәннәр дәмени, Ходаем? Шулай, тамак тәмугка җиткерер ди ул! Бу теләккә тугыз корбан суйсаң да ирештермәс! – диде ул, суык майның кайнар табага салынуы кебек чатыр-чотыр килеп.
Аның соңгы сүзләрен өлкән Газизә көтеп кенә торган диярсең. Ул, Габдулладан да яшереп торырга кирәк санамыйча:
– Кеше суйган мал ашы ашап кына теләккә ирешеп булмый шул! – диде. – Бик ирешер идең дә кана, бәдәл-хаҗга йөреп кенә кияү синең ни теләп тә тулмаган карыныңны тутыра алмас шул… Таныш соң, Габдуллаҗан: бусы җизнәңнең сеңлесе Газизә җиңгәң булыр. Бездә торалар.
– Аллага шөкер! – диде аңа Газизә, түшен киереп. – Аштан ашка гына йөргән көннәребез әле! – Аннары ул, Габдулладан дорфа сүзе өчен үкенгәнен белдереп: – Син шул Габдуллаҗанмыни инде, бәгырькәччәем? Әйттем исә кайттым, яме, наным, яме? – диде.
Малай, сәкедән шуып төшеп, аптыравыннан күрешергә дә оныткан кыяфәттә өч Газизәгә дә карап алганнан соң:
– Монда башың адашырлык икән: берьюлы ике Фатыйма, өч Газизә! – дип көлде. – Әллә дөньяда бүтән исем беткәнме? Бер казанга ике тәкә башы да сыймый, дигән булалар тагын!
– Кара, кара, – диде яңа кергән Газизә, аңа күзен тутырып карап һәм чигенә-чигенә. – Бусына тиклем артыксынып өлгергән инде әллә?
Хатын-кызлар тыенкы гына, ләкин, кинәнешеп, бердәм көлеп җибәрделәр.
– Гыйлемлеге өстенә җор телле дә икән әле үзе! – дип сөенде өлкән Фатыйма.
Кече Газизә дә, канәгать калып:
– Әйтәм ич, чат әти инде менәтерә! – дип өстәде.
– Башыңа төшсә сыясың икән аны, – диде яңа кергән Газизә, кинәт мескенәеп калып. – Кырыгына – бер иман, утызына бер комган булса да сыярга туры килә. Ни хәл итәсең: шундый тозлы су сипкән җир инде бу минем бертуган абыем Галиәсгар йорты. Үзенең генә бәхете булмады бәгырькәччәемнең: бер-бер артлы күз уңында тоткан углы белән кызы дөнья куйсын әле, ә?! Ярар, Габдуллаҗан бәгырькәччәем, шикләнмә: сине дә монда ни торган авылларыңа, ни Казан каласына сыймаган корбан тәкәсе итмәскә генә хәлебездән килер. Алла җүн кылса, ничек тә сыешырбыз, – дип, ул сәке читенә утырды да яулык очын күзенә тидереп-тидереп алды.
Өлкән Газизәнең дә күңеле тулышты бугай: ул самавыр битенә учын куеп карады да, аның суынып беткәненә тәгаен ышангач, кече Фатыймага:
– Бар, кызым, Гайни апаңа чыгарып бир әле, яңартсын,– диде.
– Хәзер, әни. Бу самавыр бик тиз кайнап чыга ул. Аннары никтер тиз сүрелә тагын.
– Чат минем төсле инде! – диде яңа кергән Газизә, елмаерга тырышып. – Чат минем төсле…
Ә Габдулла ишек турысындагы шәмаилгә күтәрелеп карады һәм, аның пыяласында Кырлайдагы ата-анасы чагылып киткәндәге шикелле тоелгач, артка чигенде, китап өеменнән берсен алып актарырга, туктап-туктап укырга кереште.
Бу вакыт зал ишеге шәмаиле пыяласында кече Фатыйманың чагылышы күренеп узды. Ә Галиәсгар Госманов бүлмәсендәге шәмаилдә аның үзенең һәм Сафиулланың тирләп пешкән йөзләре кайтарыла иде. Зиннәтле идән сәгатенең зур теле салмак кына – көттереп диярлек чайкала да чайкала. Тик почмактагы зур көзгедә тагын берәү башына кара хәтфә кәләпүш, өстенә казаки кигән, пөхтә генә сакал-мыеклы кеше күренеп тора иде. Күрәсең, ул салкыннан әле яңа гына кереп чишенгән, йөзе кызарынган, кулын әледән-әле мич йөзенә куеп-куеп ала. Күз читләре әллә күләгәдән, әллә сөрмә тартканга каралыбрак, тирәнәебрәк күренә.
Галиәсгар бай аңа, кырын гына карап:
– Табынга уз, кияү, – дип эндәште. – Самавыр суынып бетмәгән әле. Хәер, сиңа тансык нәрсә башка инде башкасын…
– Тәкъдирдә шулай язган, күрәсең, – диде Фәтхетдин.– «Әл-әмер әмриллаһ» диләр аны. Ягъни «әмер иясе – Аллаһның әмере» дигәнне аңлата.
– Белмәгән эшең юк, кинәндергән төшең юк дисәм, ничек инде? Аштан ашка йөрисең дә, әллә кайда гына төшереп алырга да өлгерәсең үзең. Каян килгән байгура!
– Алай димәле, җизни! Менә тагын җәренгә бәдәл-хаҗ килешеп кайттым. Кәсебе ташка үлчим булса да, тынчу мәдрәсәдән соңра, кеше хаҗы саналса да, бер җир гизеп, әзме-күпме савапка ирешеп кайту булыр. Дөнья гизүнең тәмен беләм мин.
– Анысы җае чыкканда тәмен белүләрне әйләнеп үтмисең инде үзең. Кая, Сафиулла, булмаса, пычак калынлыгы гына Казан күчтәнәчеңне салып бир шуңа. Бездән калмасын.
Өстәл аягы төбендәге яртылаш бушаган чүлли шешәсеннән җамаякка эчемлек салып, Сафиулла Фәтхетдингә таба этәреп куйды.
– Гаеп итмә, кияү. Безнең эш бетмәгән әле монда. Бар әнә, өлешеңә разый бул да яңа шәкертең белән күрешеп чык.
– Руза-намаз туклыкта, иман качар юклыкта, – дип, Фәт- хетдин салып биргәнгә үрелде. – Иртәгә кайгы китерәсе бүгенге шатлыкның мәгънәсе юк югын да… – дип, эчкәч һәм нидер кабып куйгач, ул сакал-мыегын сыпыргалап чыгып китте.
– Менә шуңа ышанып, үз балаң урынына алдырган, мирасчың булуны күз алдында тоткан баланы сабакка бир инде, ә? – диде Галиәсгар ризасыз кыяфәттә. – Ярар, күз күрер тагын. Аннан башка да хәлфәләр бетмәгән. Бер-ике ел ияләшкәч, Габдуллаҗанны урыс сыйныфына бирми булмас, ахрысы… Булды, бусын калдырып торып, ары таба киттек, – диде ул һәм кулына алган каләмен тел очына тидереп юешләде дә алдындагы кәгазьгә язарга әзерләнде. – Югыйсә бу минем күршем Ат барышник Бәдри байга бик үк ышанып та бетеп булмый. Товар бәяләре хакында әйткәннәре әллә хак, әллә ничек… Миңа карата зыянлы эш йөртмәсә дә, чабуы астыннан ут йөрткәли, диләр. Әнә кызыл малчы Ишәк Хәсәнҗанның да көймәсен коры комга утыртып калдырган. Анысы ул Ишәккә типкәләп алуы да ярый яравын… Бу атнада даладан олау белән Җомагул килеп төшәсе. Атлар куып, куй мае туңдырып. Миннән җурна булыр дип килешенгән иде. Казаннарда поты күпме тора да монда күпме – шуның аермасыннан берәр тиен отсаң да, чутлагач, хәйран гына җыела ул… Әйдә, Казанда кибет арышының хакы күпме дә базарныкының хакы күпме? – дип сорады ул, кибеп өлгергән каләмен тагын юешләп.
– Поты кырык җиде тиеннән, – диде Сафиулла, алдындагы кәгазенә карап. – Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чистайныкы белән аермасы бер йә ике тиен. Ырымбурда поты кырык тугыз тиен.
– Базарда?
– Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.
– Солы?
– Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке – кырык. Базарда – утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.
– Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?
– Поты – бер сум да җегерме. Борайлысы – алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.
– Хәзер май бәһасен әйт инде.
Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:
– Һым…
Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.
– Май, дим!
Гыймади тагын:
– Һым!.. – дип йөткергән атлы кыланган булды.
– Ни кирәк? – диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.
– Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем…
– Мунча! – дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. – Мунча менә монда ул, кем… Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?
Сафиулла:
– Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора… – дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. – Идел буеныкы – унөч сум, двәрәнски дигәне – ундүрт, парижские – унбиш.
– Өем сездән читтә, ишегем чыпта, – дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.
– «Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, – дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. – Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.
– Хуп, хуп, – дип мактады аны Фәтхетдин.
– Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым…
– И-и! – диде өлкән Газизә, аларга кушылып. – Аның, кияү, теге… карасана, оныттым да инде, ие! – «Фәзаилеш-шөкер».
– …«ш-шөһүр», – дип төзәтте аны малай.
– Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!
Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:
– Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, – диде. – Мин сине Мотыйгый хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тоттырам.
– Хәлфә?! – диде өлкән Газизә, ботын чабып. – Ниткән хәлфә ди ул тагын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя, Аллага шөкер! Иншалла, сәүдәгәр булыр. Ниндие генә әле, әйеме, Габдуллаҗан?
– Җиткереп тоттырам, имеш, – диде уртанчы Газизә, Фәтхетдинне мыскыллап. – Тоттырыр нәрсәләрең бигрәкләр дә кешнәп тора шул синең!
– Җәгез инде, – дип туктатты аны кече Газизә. – Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып торыр идегез инде аны.
Гыймади, ниһаять, – бу юлы кыю рәвештә – бүлмәгә килеп керде.
– Менә кайда икән әле ул! – диде ул, Габдуллага карап. – Килеп җитмәгән көенчә малайдан мулла-сәүдәгәр ясамакчы булып тормасагыз соң… Әйдә, малай, җыен җәтрәк!
Малай, Газизә апасына таба елышып, шикләнгән төстә:
– Тагын кая? – дип сорады.
– Мунчагадыр, – диде кече Газизә, аны юатып.
– Килгән шәпкә кая булсын ди тагын? – диде Гыймади. – Ниме, бикә, алмашка кигезергә тегесе-бусы әзердер ич? Сөлгене үзебезнекен куйдым.
Өлкән Газизә, залга чыгып, калай бизәкле сандыкларның берсен ачып иелде дә кием-салым арасыннан малайга ярардай күлмәк-ыштан эзләргә кереште. Әлеге дә баягы вафат улыннан калган вак-төяк булгандыр, күрәсең: соңгы тапкыр үзенә якын исен иснәп калырга теләгәндәй, аларны битенә тидереп-тидереп алгалады.
– Бар, – диде кече Газизә, малайны алга этәреп.
– Мә, наным. Сау-сәламәт тәнендә туздырырга насыйп итмәде инде үзебезнең улыбызга. Сиңа язган икән, – дип, Өлкән Газизә кием-салымны Габдуллага тоттыргач, Гыймади аны җитәкләп алып чыгып китте. Артта әллә Галиәсгарның, әллә Сафиулланың:
– Куй җоны хакы… – дигәне ишетелеп калды.
Баскыч басмаларыннан төшеп, ишегалды карын шыгырдатып үткәч, мунча алачыгына килеп керделәр. Караңгы иде. Гыймади фонарь филтәсен күтәргәч яктырып китте, эчтә булган нәрсәләр ачыгаеп калды.
– У-у, сезнең монда-а! – дип сузды малай, баш турысындагы колгаларга эленгән каен, имән себеркеләренә күтәрелеп карап. – Кырлай урманы шикелле!
Тышкы киемнәрен салырга керешеп, Гыймади:
– Сездә әзрәк иемени? – дип сорады.
– Бездә җитәрлек итеп кенә бәйлиләр.
– Бездә дә артыгы җук аның.
– Кырлайдагы Сәгъди абзый да шушылай мул әзерли торганые, базарда сәүдә итәргә.
– Мунча себеркесе белән вакланып торырга Галиәсгар җизнәңнең өресе сыек дип белдең мәллә? Җаек байларындыр, казакъ, кыргыз байларындыр шушы себеркеләр белән өтәм инде мин. Пешеп беткәнче чабыналар, малай. Ишегалды себерерлек чыбыгын да калдырмыйлар… Чү, нигә чишенмисең? Шикләнмә, малайларны алай ук каезламыйм мин.
– Оялам мин, – диде малай тыенкы гына.
– Кит әле, булмаганны! – дип, бил тиңентен шәрә, ә түбәнтен ак ыштаннан калган Гыймади малайның тышкы киемнәрен салдырып ташлады. – Болары җатсын шушында. Иртәнчәк Гайниҗамал апаң җуып, киптереп, сырлы бәләк белән язып бирер… Ә боларын эчкә алып кер. Чыгышлый кияргә җылынып торсыннар, – дип, Гыймади фонарен кулына алды.
Пар көдрәләтеп, эчкәре уздылар. Мунча ак, чиста, пөхтә иде. Гыймади тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте, мич капкачын ачып, ташка да чыжлатып җилпеде.
– Ләүкәгә менеп җат. Беркавым тирләп ал.
– Эссе, – диде малай, ләүкәгә йөзтүбән яткач.
– Булмаенча!.. Сине кем диләр әле?
– Габдуллаҗан…
– Кушаматың җукмыни?
– Булды ди сиңа! Мулла малае ич…
– Ә минем бар. Кырыкмыш Гыймади мин.
– Кырыкмыш тай гына була ул.
– Шул шул менәтерә! Әллә миңа Алаша Гыймади дияр иеңме?
– Дигәнем юк ич әле. Ярый алайса, мин дә Кырыкмыш Гыймади диярмен.
– Диярмен мин сиңа! – дип көлде Гыймади. – Матри аны!
– Мине «Апуш» диләр. Син дә шулай диген. Тик үчекләп түгел. Мулла малаен үчекләү гөнаһ!
– Күптән шулай диләр аны, амакай! – дип, Гыймади пешекләнгән себеркене алып селеккәләде дә, мич авызына чүмечтән тагын су җибәреп, шуның кайнарында себеркесен корылата төшкәч, малайның аркасына тидермичә генә буйдан-буйга җилпеп узды.
Габдулла, эсселеккә чыдамыйча, дугадай бөгелеп:
– Уй! – дип куйды.
– Абзарыңа симез куй! – дип көлде Гыймади һәм малайны кадерләп, яратып, шуннан үзенә тәм табып чабындырырга кереште. – Менә бусы әнкәң өчен…
– Уй! – диде малай тагын һәм үзенең: – Җитәр, Кырыкмыш! – дигәнен сизми дә калды.
Гыймади рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Ә! Син әле алаймы? Кем Кырыкмыш? Әле бер генә үткән, ә ул инде «кырык» дип мышкылдый!
– Җитәр, Гыймади абзый! Үтерәсең! Арыйсың да…
– Нигә арыйм ди?
– Минем әниләр өчәү! Әтиләр дә! Бөтенесе өчен дә чабындырсаң хәлдән таеп бетәрсең…
Гыймади әллә нишләп китте. Хәлсезләнгән кебек, себеркеле кулы түбән салынды. Аннары ул себеркесе белән маңгай тирен сөртеп алды.
– Алай икә-ән… Алайса, Апуш, өч әнкәң өчен менә бер, – дип үткәч, малайны аркасына әйләндереп салды. – Алайса, өч атаң өчен менә тагын берне…
Малай карышмый иде инде. Аны пар, эсселек изрәтте, себерке иркәләде. Тәне шуңа тәмам күнекте. Аңа рәхәт иде.
– Ә менә бусы үзең өчен, Апуш. Күңелең пакь, җаның иманлы, тәнең сау-сәламәт булсын өчен, киләчәк бичәң чибәр, сөйкемле, балаларың тәүфыйклы булсын өчен!
Шуннан соң Гыймади ишек төбендәге агач кисмәктән чүмеч тутырып су алды да малайның аркасына – шулай ук буеннан-буена җилпеп җибәрде. Малай тагын:
– Уй! – дип куйды да исен җыеп торып утырды. – Салкын ич!
– Җылыга – салкын, салкынга җылы килешә ул, Апуш. Йә, төш, – дип, Гыймади комганга, таманлап, су салырга тотынды. – Булдымы соң?
– Шәп! – диде малай.
– Синеңчә, шәп нинди була инде ул?
– Каян белим?.. Шундый… очасы килгән күк.
– Очсаң, кая китәр иең соң?
– Шунда инде… Кырлайга.
– Шулай. Туйдырган җиргә караганда, тудырган җир тартарак шул… Мәле, себерке иснә. Мәтрүшкәле ул.
Малай утыргычка утырды да себеркене йөзенә каплады. Ул, йөзен аермыйча, тагын:
– Уй! Нинди тәмле! – диде. – Мәтрүшкә сездә дә үсәмени ул?
– Менә инде! Үсмичә ни!.. Татар бар җирдә мәтрүшкә булмый димени? Кәҗә сыртын сарган тигәнәк ише, мәтрүшкәнең орлыгы татар кешесе узган аланнарга уч-уч чәчелеп кала инде ул… Син бар, алачыкта хәл алып кер.
Шәрә килеш караңгы алачыкка чыгып баскач, Габдулла, кинәнеп, кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда, колгадагы себеркеләргә орынды. Алар исә күңелле генә итеп кыштырдашып куйдылар. Малай, күзен йомган хәлдә, аларны тагын, тагын кыштырдатырга тотынды, хыялында үзен киң ябалдашлы бер ак каен астында итеп күрде. Агач көчле җилдә тирбәлә, ябалдашы тузгый, гүя очып китәргә җыена иде кебек.
– Җитәр инде, кер! – дигәнне ишеткәч, ул, уйларыннан айнып, эчкә узды.
Гыймади агач тәпәнгә башта кайнар, аннары, таманлый-таманлый, салкын су тутырды да колгага эленгән урыннан яңа мунчала үрелеп алды.
– Кызлар чәчемени, ә? – диде ул. – Чаган елгасында үзем чылаткан юкә кабыкларыннан бу. Җәй көне шунда атлар коендырырга җөрербез әле, җәме?.. Каяле, «Гөлҗиһан» сабыны белән, гөбердәтеп, бер уындырып җибәрим әле үзеңне, Апуш!
– Үзем, үзем! Син аркамны гына у, – дип карышса да, Гыймади малайны көчле кулы белән уртага бастырды да, китәрелгән башын сабынлап югач, буйдан-буйга сабынлы мунчала белән ышкып чыкты, артыннан тәпәндәге су белән юды. Тәпәнне түкте, чайкады, кулына комганны алды. – Кая, коендырыйм инде дә чыгарбыз.
Малай аның игелегенә тәмам ышанып бетеп, ни әйтсә дә үтәргә әзер иде инде. Комганнан су бетмәс-төкәнмәс булып акты да акты, акты да акты…
– Хәзер сөртеник, – дип, Гыймади колгадан, сузылып, чиккән сөлге алды, малайны сөртеп чыкты. – Киен, Апуш.
Малай эчке киемнәрен киеп куйды да нишләргә белми басып калды.
– Бар, тышкы киемнәреңне киенә тор. Мин хәзер, – дип, Гыймади комганга тагын су тутырды, малайның чыгып киткәненә ышангач, ыштанын салып, үзе дә коенды, сөртенде…
Кергәндәгечә үк ишегалды карын шыгырдатып, алар баскычтан югары күтәрелделәр. Алар кергәндә, хатын-кыз чәйдән торган да савыт-саба җыештырып йөри иде инде. Берара малайга «Мунча сихәтле булсын!» дип, Гыймадины мактап тордылар.
– Шәкертне кая салабыз соң? – дип сорады Гыймади.
– Әнә, әнә урын-җире җәелгән дә инде, – дип, өлкән Фатыйма сандыкларның киңенә ишарәләп күрсәтте.
– Һи! – дип куйды Гыймади, канәгатьсез төстә. – Кунакны шунда кундыралар димени инде аны?
– Алай димәле, Гыймадетдин. Бик җайлы урын ул! Бөтенесе чип-чиста, үтүкләнгән…
– Юк инде. Болай итик әле! – дип, Гыймади Галиәсгар бүлмәсен барып ачты.
Ә анда һаман саныйлар, чутлыйлар, язалар иде әле.
– Ат ите күпмедән? – дип сорады Галиәсгар.
– Бер сум да туксан…
Алар тәмам тирләгән, кызарышып чыкканнар иде инде.
– Бетмәдемени әле, бай абзый? – диде Гыймади һәм аларга һич исе китмәгән кыяфәттә диванга урын-җир китереп салды, җайлап җәйде дә Габдуллаҗанны ияртеп керде. – Кая! – дип аваз салды ул ишектән күренеп торган хатын-кызга. – Чәй кертегез дә, йокласын әле шушында кинәнеп.
– Безнең эш бетмәгән ич әле, Гыймадетдин! – диде Галиәсгар, килештермичә.
– Сезнең бетәрлек тә түгел инде ул.
– Җарар инде алайсаң… Әйдә соң, Сафиулла, залга чыгып дәвам итик, булмаса, – дип, Галиәсгар алдындагы кәгазьләрне җыйнады, чутын култык астына кыстырды да, кымыз уртлап алгач, бүлмәдән чыгып китте.
– Гыймадетдин… – диде Сафиулла тын гына һәм, чокырга баягы чүлли шешәсендәге калган нәрсәне салып җибәргәч, ияген какты: тот, янәсе. – Китәсе булыр… Безне оныта күрмә тагын, Габдуллаҗан. Кил, җәме! – дигәч, алар малайны ялгызын гына калдырып чыгып киттеләр.
Кече Газизә, кереп, малайга чәй эчертте, сүзсез генә карап торгач, җайлап яткырды һәм эленгән лампаны сүндерде. Бүлмәдә малайның ачык күзе генә күренеп, сәгать тавышы гына ишетелеп калды.
Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә – әллә кайларга кереп киткән. Габдуллага йокы урынын җизнәсенең җыйнак эш бүлмәсендәге күн диванга җәеп бирделәр. Урыны йомшак, җылы булса да, аның күзе һаман ачык әле. Салмак кына итеп, сәгать йөри. Менә ул берне сугып куйды. Ничәнченеңдер яртысынадыр инде. Малай ничәнче икәнен белми. Үзен аның булачак хәлфәсе дип таныштырган, ниндидер кода абзый тиешле кеше, күрәсең, тонык кына булып, шуның гырылдавы ишетелә. Ул моңарчы белешле булмаган Газизә җиңгәсенең, аңадыр инде, сукранып эндәшкәнен танып ала: «Сиңайтәм, борылып ят, борылып, дим!» Гырылдау тынып кала. Ә кайдадыр ялгыз чикерткәнең тигез, күңелле зыңлавына малай рәхәтләнә үк: чикерткәләр кайда да бер икән.
Идәнгә сузылган яктылык кинәт тәрәзәгә таба шуышкандай була, аннан Габдулланың күңеле аша тышка чыгып китә һәм малайның күз алдында Җаектан Ырымбурга, аннан Чистайга, тагын, Казанны үтеп, Кырлайга тиклем барып җитә. Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була, бу улау бераздан ниндидер бер этнең шат өрүенә әйләнә сыман. Кемдер гөлдерек, шук тавыш белән көлә, ниндидер бала, авыл йортының ишегалды уртасына баскан килеш, сабыр гына елый. Бу ул – Габдулланың үзе инде. Ялгыз берәүнең аяк астында кар шыгырдавын боз астында аккан су челтерәве баса. Әллә кайдагы – бик ерактагы ниндидер өй эчендә сәкегә яткан икәүнең сулавына корама юрган тын гына калка да төшә, калка да төшә. Габдулланың иң соңгы ата-анасы Сәгъди белән Зөһрә һәркайсы үзалдына Габдулланы уйлап, аның менә шушылай йомшакта, җылыда ятканын күз алларына китерәләр дә көрсенешәләр бугай… Җил исә, җәяүле буран йөгерә, һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та, таныш та түгел кешеләр арасына китереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала…
Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде…
1995
РОМАННАР
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
Cogitavi dies antuguos et annos acternos in mente nabi (Мин үткән көннәр турында уйла дым һәм мәңгелекне искә төшердем).
Латинчадан
Братск, Усть-Илим су электр станция ләрен һәм шәһәрләрен салган татар халкы ның мәшһүр улы Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Иван Иванович Наймушинның якты истәлегенә багышлыйм.
Автор
I
Үгез көтүе көтмәгәндә урман читеннән ябырылып килеп чыкты да күпергә бәреп керде, һәммәсе дә аклы-каралы, бер зурлыкта, ярсу гайрәт белән тулы. Башларын игәннәр, кыска мөгезләре сөңгедәй тырпайган, күз алмалары ут чәчә кебек. Борын тишекләре киерелгән, авызлары селәгәйле, тояклары дөпелди, койрыклары белән тәннәрен камчылыйлар. Караларының тимерче сандалыдай нык маңгайларында – ак, акларының киң күкрәкләрендә кара таплар бар, калкан куйганнар диярсең. Аяклары кыска һәм кәкре, тиреләре астында тыгыз мускуллары уйнаклый. Безнең кара «Волга»быз аларның аяк астында калыр да асфальт җәйгеч каток таптап узган коңгыздай яньчелер шикелле. Егерме-утыз адым алдарак ялтырап яткан авыл юлына төшеп туктадык. Мин кайсыдыр ил музеендагы (Берлинда бугай) Аллалар белән Алыплар сугышы сурәтләнгән ярык мәрмәр барельефны яңадан күргәндәй булдым. Ул барельефтагы сурәтләр, шушы көчле үгезләргә әверелеп, безгә каршы киләләрдер сыман.
– Сугымга куалар. Миллион бәлеш чыга болардан, – диде шофёр Исмәгыйль.
– Бәлеш? – дидем мин, бер үк күренеш хакындагы уйларыбызның бөтенләй охшамавына исем китеп.
– Сугымга, тагын кая булсын инде. Сентябрь ич, квартал ахыры… Тере үгезләр булып керәләр, колбасага әйләнеп чыгалар. Се ля ви!1 КамАЗда гына түгел, ит комбинатында да конвейер. Фән, техника заманы!.. Хәзер боларны да әүвәлгечә кувалда белән бәреп түгел, ә ток суктырып кына егалар.
– Ток белән?
– Соң! Хәзер итчеләр врачлар белән бер – ак халат, резин перчатка киеп эшлиләр. Тыныч, чиста. Ни үкереш, ни кан юк.
Үгез көтүе, ташып чыккан елга сыман, урманны ярып узган юл буенча акты да акты. Тояклары астында җир дөбердәде, юл буендагы агачларны аларның гайрәтле ташкыны уяткан җил калтыратты, яфраклар коелды, соңгы чикләвекләр дә кәшәнкәләреннән аерылып төшкәндер.
– Карале, Исмәгыйль…
– Әү, Иман абзый!
– Бу юл кая бара? – дидем мин, ялтырап яткан авыл юлына ишарәләп.
– Урманга ич.
– Син ераккарак кара.
– Берәр авылгадыр… Анда язылган. – Исмәгыйль аермага әйләнеп карады, авыл исемен әйтте.
Авылның исеме миңа бик таныш иде. Сискәнеп киттем. Ә Исмәгыйль, кызыксынып, үгезләрне күзәтә бирде.
Авыл исеме үткән гомерем ераклыгыннан үзенә дәшеп тора башлады. Ул, күңелемдә кире кайтмас бәхет, кабатланмас беренче сөю, онытылган хыяллар булып, җәйге рәшәләр, яңа яуган кар төсле балкып китте. Сулышым кысылды, әйләнә-тирәмне киеренке бер нәрсә уратып алды сыман. Шом басты, әмма ул торган саен якты шатлык тойгылары белән алышына барды. Аннары күңелемне тагын сагыш сарды, онытылган истәлекләр уянды һәм алар мине баштанаяк күмеп ташлады.
Мин ул авылда кырык биш ел элек булган идем. Гүя шул кырык биш елдан соң үземнең үткәнемә әйләнеп кайтканмын. Кырык биш елдан соң бит! Язмышмы, нәрсә бу? Кызык. Кабергә төшеп ятасы урында, бишеккә менеп чайкалган шикелле.
Кырык биш ел. Бу – гасырның егерме тугызынчы елы белән бүгенге көн арасы гына. Мин бирегә җәй башында килеп, көз ахырында, җиргә беренче кар яткан көнне китеп барган идем. Ул чак яшьлегемнең язы иде. Хәзер гомеремнең көзе инде. Гомерем шушында – Каманың уң ягында – бер турбиналы су электр станциясе төзү белән башланды, сул ягында атом электр станциясе төзү белән… юк, бетәр дияргә телем әйләнми.
Үткәнем белән бүгенге көнем уртасында Кама елгасы җәйрәп ага. Аның суы да бәләкәй бер чишмәдән башлана. Ә кем аны Иделгә кушылгач юкка чыга дип әйтә алыр? Минем бер динамолы станциям дә илебез энергетикасының беренче чишмәсе иде. Бусын – атом ягып эшләячәген дә – гомеремнең ахыргы эше димим. Ул минем дәвамым гына. Кырык биш елдан соң гынамы, җиде мең елдан соң әйләнеп кайтсам да, бу җир гомеремнең ахыргы ноктасы түгел, ә дәвамы булыр. Иделгә кушылган урында Кама җир йөзеннән юкка чыкмый, ул ага да ага әле. Ак каен төбендәге чишмәдән башланып, ул Иделгә кушыла, Иделдән диңгезгә коя, ә диңгездән океанга барып җитә, океаннан тагын беренче чишмәсенә әйләнеп кайта.
Менә мин дә үз гомерем чишмәсе башланган борынгы һәм мәңгелек җиргә әйләнеп кайттым. Бер турбиналы станциямне салып бетергәч, мине заманында иң куәтлеләрдән саналган беренче Казан җылылык станциясен төзешергә җибәрделәр, аннан Днепрогэска киттем, аннары, Бөек Ватан сугышы дәрьясын кичкәч, Братск белән Усть-Илимга барып җиттем, хәзер республикадагы беренче атом станциясен салу мәшәкате белән йөрим. Кая әле, яшьлегем чишмәсен кайтып карыйм, шуның зәңгәр йөзендә үземнең чагылышымны күрим әле. Кем икән мин – Иман Имамович Зәйнушин?..
– Минем монда булганым бар инде. Былтыр, Кыям Сөләйманович белән. Атасы үлгәч… – диде Исмәгыйль. Ул, дулкын-дулкын кара чәчле мәһабәт башын тәрәзәдән чыгарып, артка каерылып карады һәм, ачкычны борып, стартёрга басты. – Кузгалыйк.
Үгезләр узып киткән иде инде. Һавада аларның җылы исләре генә калды.
– Исмәгыйль, шул авылга сугылып чыгыйк әле.
– Ни калган анда? – диде ул, тизлек күчергечен алга этәреп. Тормоз педаленнән аягын күтәрә төшсә, хәзер без, янтаеп, асфальт юлга менәргә һәм юлыбызны дәвам итәргә тиеш идек. – Тагын йөз туксан чакрым кайтасы бар әле.
– Ул авылда минем яшьлегем калды, Исмәгыйль.
– Син анда тумаган ич, Иман абзый.
– Кешенең туган җире, Исмәгыйль, беренче тавышы чыккан, беренче эзе калган җир генә түгел. Аның хакында беренче яхшы сүз чыккан җир, кемдер аны беренче сөйгән җир – менә кайда ул кешенең туган җире.
– Ә, андый мәгънәдәмени! – Исмәгыйль, артка карап, юлда өзлексез агылган машиналарның кимүен көтә башлады, минем сүзне чынга аласы килми иде, ахрысы. Чыннан да, миндәй эшем кешесе, олы юлдан читкә каерылып, ниндидер авылга борыла аламы соң?!
– Әйдә, әйдә, Исмәгыйль, кузгал, сузма.
– Хәзер, анау машина узсын да…
– Юк, шәһәргә түгел, авылга.
– Син чынлапмыни, Иман абзый? – Мин дәшмәгәч, ул ризасыз төстә: – Арырак ул авылга яңа юл бар, – диде. – Асфальт. Юл – шофёрның эш урыны, беләм, – диде ул, тизлек күчергече тоткасын алга этәреп.
– Әйдә шушысыннан.
Кузгалып киттек. Авыл юлы урманны кисеп сузылган зур көчәнешле электр чыбыклары белән янәшә үтә икән. Машина көпчәкләре астында имән чикләвекләре шартлап ярыла, артта сары яфраклар өермәсе тузгып кала.
– Күптән булганым юк, – дидем, сигарет кабызып, учым белән тәмәке төтенен куып тараттым: төтен уйларга комачаулый кебек. – Ул авыл күченеп бетте микән инде? Авыл су басу зонасына керә иде.
Исмәгыйль машинаны туктатты.
– Әйе бит әле! Ул авыл юк ич инде! Зиратлары да яңа инде. Авыллары күченгәнче, зиратларын күчергәннәр. Кыям Сөләймановичның атасын – Сөләйман аганы – яңа зиратка җирләдек.
– Вакытны сузма, – дидем мин. – Әйдә, зиратка да тукталып китик әле.
– Зиратка? – диде ул, кинәт миңа текәлеп.
Тирән итеп төтенне эчкә алдым да, кулым белән алга изәп:
– Зиратка, – дидем.
– Кайсысына? – Исмәгыйль тагын күчергеч тоткасына ябышты, аны алга этәрде, тик тигез генә кузгалып китә алмады, машина үкереп куйды.
– Миңа яңасына иртә әле, Исмәгыйль. Анысына мине илтерсез, ә искесенә мин үзем барыйм әле!
– Анда берәр туганың күмелгән идеме әллә?
– Әйттем ич инде: яшьлегем. Минем бу авылда яшьлегем калды, Исмәгыйль. Мин монда беренче уч бодаемны чәчтем, ул бодайны үзем салган тегермәндә тарттым, тик аның күмәчен беренче сөйгәнемә ашата алмадым.
«Ул…үлде» дияргә телем әйләнмәде. Карашымны ак каеннар аклыгына төбәп, сүзсез калдым. Берни уйламадым шикелле. Кинәт, аңлатып булмас дәрәҗәдә, ак каеннар арасыннан яшел яулыгын селкә-селкә, каршыма Кәүсәриянең йөгереп чыгуын күрәсем килеп китте. Бөтен хыялымны бер ноктага, бер тойгыга, бер теләккә юнәлдерә алсам, мин чигүле ак алъяпкычлы, чулпы таккан толымлы, дүртпочмаклап яшел яулык япкан, иңенә чиләк-көянтә аскан Кәүсәрияне хәтеремдә терелтә алыр идем микән? Көпә-көндез күргән шикелле ачык итеп. Ниндидер ерак, тоеп, ишетеп, кагылып булмый торган, мәңгелеккә югалган итеп түгел, моннан бөегрәк, мәгънәлерәк, серлерәк, сәеррәк, сөйләсәң, кеше ышанмаслык итеп. Сүзләр белән генә аңлатып булмастай шундый тамаша күрергә, тоярга теләвем артык көчле иде бугай.
Йөрәк һәм күңел… әкияткә сусаган. Каршыга йөгергән ак каеннар аклыгы эченнән, сары урманның йомшак туфрагыннан калкып, Кәүсәриянең яшел яулык болгый-болгый килеп чыгуын бөтен җаным-тәнем белән телим. Бу теләгем чынга ашмастай хыял, саташу ук түгел әле. Әнә ич, урман аша чыккач, ямь-яшел уҗым басуына килеп кердек. Артта – ниндидер бөҗәкләре, үләннәре, җимешләре белән йокыга талган сары урман, ә алда ямь-яшел сулышы белән көзге уҗым басуы җәйрәп ята. Басуга чәчелгән орлыклар яңадан туып киләләр, кара җиргә күмелгән орлыклар, яшел уҗым булып, караңгылыктан кояш җылысына үрләгән.
Авылны күчергәннәр, тик аның искесе дә минем өчен якын әле. Мин төзегән станция дә җимерелгән яисә сүтеп утынга ягылгандыр инде, әмма ул кешеләрнең чынга ашкан өмет һәм хыялларында, баш очымдагы югары көчәнешле көмеш чыбыклар буенча өзлексез аккан электроннарда яшидер әле. Менә ич мин дә кире кайтып киләм, кырык биш яшькә олыгаеп. Авыр, саллы башакта кырык биш орлыкка әйләнәчәк бодай бөртеге шикелле.
Кәүсәриянең кәфендә биләүдәге бала төсле ятканы күз алдыма килде. Кара чәче толымлап үрелгән, шуңа күрә ап-ак маңгае өчпочмаклы хатка охшап калган. Ул маңгайга аның әйтеп бетермәгән соңгы сүзләрен ишетергә теләгән сыман текәлеп торам. Тик ул сүзләрне күрергә, ишетергә аның йөзендәге ниндидер тыныч мәгънә комачаулый, ул шуның белән үз үлеменә ышанмаска куша иде кебек. Кәүсәриянең йөзен мәңгегә кәфен белән каплап куялар. Әмма соңгы мәлдә кыйгач кара кашлары, канатларын киң җәеп җибәргән карлыгач шикелле, төпсез ераклыктан миңа якыная башлый һәм менә кырык биш ел буена килеп җитә алмый оча да оча, оча да оча…
II
Ә мин менә кара «Волга»дан чыктым да яр кырыена килеп бастым. Көзге табигать чуарлыгына минем чал чәчем дә үз төсен кертәдер. Җылы һавада пәрәвез җепләре оча. Ул җепләр минем чәчләремдер сыман. Мин соры костюмнан, яланаяк, ә кара күн туфлием белән көрән оегым шушы көннәрдә генә киселгән нарат төбендә. Өстемдә оегым төсендәрәк күлмәк, җиңнәрем сызганулы. Пиджагымны, элгеченнән эләктереп, иңбашыма салганмын.
Гүя яр читендә түгел, ә гомеремнең иң биек ноктасында басып торам. Каршымда, инешнең аръягында, әле дә яшел киң тугай җәелеп ята. Күпмедер вакыттан соң бу елганың йөгерек агышын, көмеш төсмерен хәтерләүчеләр җир йөзендә берәү дә калмас, ә бәлки, һәр карыш җир кабер кебек кирәкле, кадерле заманнар җиткәч, суны элеккеге хәленә кайтарырлар, һәм инеш кешеләргә яңадан әүвәлге яшь, сылу тәнен күрсәтер? Көмешсу тәнен, яшь йөрәктәй тыелгысыз сулкылдаган чишмәләрен, ак төнбоекларын, яшь кызлар теше сыман вак һәм ак ташлы кичүләрен, серле пышылдаучы төнге талларын…
Түбәндәге күренешне күзәткәндә, моны күз алдына китерүе гаять кыен иде инде. Елга да, авыл да хәзер юк. Әйтерсең лә йортларны, нигезләреннән кубарып, шайтан туе килеп очыртып алып киткән. Бөтен җирне, снаряд чокырлары шикелле, элек йортлар утырган урыннар шадралап тора. Фәкать яртылаш сүтелгән тегермән һәм мәчет кенә тырпаешып калганнар. Мәчет артында – зират. Аның коймасы яссы ташлардан өелгән, урыны-урыны белән җимерек. Үләне кибеп беткән инде. Анда дистәләгән карт каен һәм ялгыз бер нарат үсеп утыра. Снаряд чокырларына охшап калган ачык каберләр…
Заманында мин дә нәрсәне сүтәсен, кайда ни корасын сорап тормадым. Кайда ул теге Ширәмәт морзалардан калган күләгәле юкә һәм нарат аллеялары, түгәрәк, көмеш сулы бакча күле? Бакча уртасында кызлар төшереп калдырган яшел каймалы кулъяулык шикелле агарып торган камышлы бәләкәй күл? Мин үземне ул чагында үз көчебез белән ясаганыбыз матуррак булыр дип аклый идем. Кайда ул кешеләргә мин ышандырган матурлык, гүзәллек, рәхәтлек? Миннән ни кала монда? Станцияме? Ул юк инде. Тегермәнме? Аны сүтәләр. Безнең кара буралы буабызмы? Ул күптән агып киткән. Бары тик ак кыялы тау гына үз урынында. Әйе, заманында мин дә җиңүче идем. Ләкин җиңүчеләрне дә җиңүчеләр була икән! Менә мин дә үләрмен, мине дә җирләрләр, ә мин күмелгән зират та ниндидер бер гидро яки атом станциясе проектында зона эчендә калса? Мине дә шулай казып алып күчерерләр микәнни?
Ә без бирегә җиңүчеләр булып читтән килмәгән идек. Безне шушы ташлар, су, туфрак, кояш кеше итте. Без җиңүчеләр генә түгел, без – яшәүчеләр.
Шулай уйланып басып торам. Кояш ниндидер бер дымсу пәрдә артында кебек. Ул нәкъ мәчет манарасы очындагы ай турысында. Манара алсу нур эчендә калган. Ул ракета сыман гайрәтле төстә, менә-менә кузгалып китеп, күккә ашар кебек.
Бер генә агач әсәре дә юк, барысын да кисеп, югарыга ташыганнар. Кемдер, шуннан файдаланып, ярдагы менә бу наратны да кисеп алып киткән. Елга аръягындагы тигез иңкүлектә, әбиләрнең тешсез авызы шикелле, кызыл эчле курган зәңгәр күккә карап ята. Чиксез галәмгә тавышсыз гына нидер кычкырамыни! Бульдозер белән бер ягыннан икенче ягына казып кереп, археологлар аңа күмелгән хәзинәләрне алганнар. Инешнең яшел ярлары, соры комлыклары кара тамгалар белән чуарланган: таллыкларны, әрәмәлекләрне чистартып якканнар. Нәкъ без тараткан инструкция таләп иткәнчә! Чөнки бу елга, бу үзәннәр һәм бу кырлар су астында калачак. Азат Чулманга без тагын бер урында станция салдык. Аның суы күтәрелеп, дулкыннары быел ук инде мин басып торган яр ташларына кагар. Агачларны шул электр станциясенә барып тыгылмасын өчен кисәләр, һәр корылманы су җитмәс урынга күчерәләр. Хәзер бу кырлар, бу үзәннәрне су астында калдыру кеше куәтенең үсеше рәвешендә кабул ителсә, берәр заманны бу инеш төбен, аның суындагы ташбашларның, төрле балыкларның уйнауларын, күлләрдәге бакаларның бакылдауларын, зифа таллар арасындагы сандугачларның сайрауларын яңадан күрә һәм ишетә алу кешелек акылының тантанасы рәвешендә хупланыр.
Әнә ич, әле күптәнме соң без бу төбәктә бер турбиналы электр станциясе, ике ташлы тегермән, агач буралы буа корган, салам түбәле авыл урамнарына гомер күрелмәгән баганалар утырткан, аларга ике бакыр чыбык сузган һәм кан шикелле кайнар, терекөмеш шикелле йөгерек ток җибәргән идек. Алар кешеләр Идел белән Каманы буарга өйрәнгәнче хезмәт иткән.
Каяндыр ара-тирә дөбердәүгә тартым тавыш килә. Туфлиемне киеп, шул тавышка таба атлап киттем. Ул тарафтагы җирнең һәр калкулыгы, һәр чокыры хәтеремдә яңара. Күп нәрсә юкка чыккан, күп нәрсә барлыкка килгән. Менә станция урыны. Мине чирәм каплаган элеккеге юл әйдәп барды бугай. Җирдә черек такта, рубероид кисәкләре, шифер ватыклары, тимер-томыр калдыклары чәчелеп ята. Яшь, гайрәтле вакыт һәрнәрсәгә карата рәхимсез шул. Хәер, вакыт кынамы? Станцияне кешеләр сүткән ләбаса.
Мин килеп җиткәндә, берәү казанлыктагы станциянең соңгы субаен кисеп ята иде. Бәлки, ул Кәүсәрия белән минем төнге пышылдашуларыбызга шаһит булган субайдыр әле?
Субайны кисүче кеше мине күрми әле. Ә мин сиздерергә ашыкмыйм. Үткәннәр турында уйлану татлы иде. Үткәннәр турында гынамы? Киләчәк тә уйландыра. Әнә яңа урынга яхшы зират әзерләп куйганнар. Ул зиратны карап үткәндә, мин Киләчәк атлы чая егетнең Үткән дигән картка шактый игелекле, мәрхәмәтле каравына сөендем. Зират тирәли таш койма тотканнар: урта бер җирендә тимер капка, аның түбәсендәге кыска яшел манара сымак биеклеккә җиздән кисеп ярым ай, ә капка төбенә алюминнан ясалган ана сурәте бастырып куйганнар – Казандагы Татар зиратындагыга охшатыбрак, һәммәсе дә мөселманча. Зур ихтирам, нечкә зәвык, пөхтә осталык, яхшы исәп белән. Эчтә, нивелир белән тигезләгәндәй, туп-туры тезелеп киткән каберләр. Игезәк каберләр. Койма буйлый өч рәт тезелешеп торалар, һәркайсының өстендә исемнәре язылган бертөрле таш. Бер якта исемсез каберләр тезелешеп тора.
Ә чүмечле трактор һаман эшли, яңа каберләр казый; иске зиратны бөтенләе белән күчереп бетермәгәннәр икән әле.
Һәр халыкның үз үткәненә һәм киләчәгенә карашы зиратында ачык күренә шул.
Кешеләребезнең үз киләчәкләренә ныклы ышанычы, какшамас мөнәсәбәте нинди икәне яңа зиратта сүзсез чагыла.
Станциянең соңгы субаен электр пычкысы белән кисеп яткан кеше Каһир иде, шундук таныдым. Ярдан аягы астына төшкән күләгәмне шәйләп, ул күтәрелеп карады һәм таныды. Безнең бер-беребезне танымаска хакыбыз юк кебек иде.
Авыл халкы бирегә «Таш чишмә» суын алырга килә иде. Шуның сукмагыннан (сукмагын калын чирәм каплаган, ә чишмә үзе юк икән инде), вак-вак атлап, түбән төшәм. Аяк астында кар шыгырдаганын ишетәм күк. Юк, кар түгел, ә чын күннән тегелгән туфлием шулай шыгырдый икән. Беләгемә эш эшләп сөялләнгән учы белән Кәүсәрия таянган сыман. Юк, ул таянмаган шул, кулымда чикләвек куагы таягы, килешли юлдан алган идем. Менә бу урында Кәүсәрия белән башларыбызны ия идек тә, очрашуыбыз шаһиты булган станция безне үзенең җылы канатлары ышыгына ала иде.
Кәүсәрия…
Каһир белән озак карашып торганнан соң, кул кысышып исәнләштек. Тик, байтак гомер узса да, кайчандыр арабызда булган салкынлык эремәгән икән. Хәер, хәзер инде без дус та, дошман да түгел.
Каһир пычкысын яртылаш киселгән субайдан аерды да сүндереп куйды.
Станция астындагы мин белгән ап-ак ташларны ком, ләм баскан, ул кипшеп яргаланган, урыны-урыны белән анда чирәм, кырлык үләне, кычыткан үсә. Агач череге тузаны, пычрак кәгазь, йомычка, эре эшләпәле тутык кадаклар, тәмәке төпчекләре, йонлы май касмаклары белән капланган кызгылт җирдә аркылы-торкылы егермеләп субай аунап ята. Чокырда инде соңгысы гына тырпаеп калган. Хәрабәнең урта бер җиренә турбина шарламасының юан корыч юллыгы авып төшкән. Чиреген ләм күмгән, ул, карт нарат кайрысыдай, тутык катламнары белән капланган. Галәмәт юан калибрлы, капонирдан көпшәсе генә күренеп торган гаубицаны хәтерләтә. Кая төбәлгән? Кая атарга тора? Хәзер менә Каһир соңгы субайны кисәр дә, ул шушы юллыкка авып төшәр һәм ерактан ишетелгән снаряд гөрселдәвенә охшаш тавыш чыгарыр.
Каһир папирос кабызды. Беренче булып сүз башлавы һәр- чак авыр. Ә безнең сөйләшәсе сүзебез күп бугай, шуңар сөйләшмибез дәдер әле. «Безнең» дим. Хәер, аныкын белмим, ә минеке байтак. Безгә сөйләшмичә, аңлашмыйча һич ярамый. Дөнья белән тулысынча алыш-бирешне бетерәсем килә икән, моның иң соңгысы Каһир белән сөйләшеп аңлашу булырдыр сыман. Әйтерсең лә миңа шунсыз үләргә дә ярамый – кинәт кенә менә шушындый хис биләп алды.
Беркавым карашып торабыз. Сынашып. Картлык битлеге киеп бетергәч кенә, бер-беребез каршына килеп бастык!
Каһирга хәзер ничә яшь икән инде? Миннән өлкәнрәк иде. Авылча йөз, авылча кием, авылча кыяфәт. Үзенә генә хас сурәте, чалымнары бар, әлбәттә, әмма миңа ул нинди генә кыяфәтле булса да барыбер. Минем өчен ул – кеше. Шуннан ким дә, артык та түгел. Шулай да аңа цементтан катырып ясалган таш сынга караган кебек битараф калсам, үзем дә таш сын кебек салкын, җансыз заттан аерылмас идем. Юк, Каһир беркатлы түгел ул, аның мин аңлап җиткермәгән бик кызык яклары бар иде, хәзер дә үзгәрмәгәндер дип уйлыйм. Адәм баласы бөтен ягы белән дә аңлашылып тормый, алай кызык та булмас иде ул. Адәм баласының бурычы – яшәү, ә яшәүнең бурычы тора-бара аңлаешлы булуда.
Каһирны бүтәннәрдән аерып торган сыйфат яшәү максатының кырыс, артык туры, кайвакытны шәфкатьсез булуда иде. Хәзер ул нәкъ шул сыйфатын күрсәтәчәк. Ялгышмадым.
– Үзгәргәнсең! – диде ул. Гүя минем картаюыма шатланып яисә шуңа ирониясен белдереп, елмаеп әйтте.
– Ә син? – дип сорадым.
Ул, йөзенә бернинди дә кичерешен чыгармыйча:
– Әллә каян таныдың ич! – диде һәм, башын каз кебек янтайтып, чокыр читенә карап алды.
– Син дә таныдың.
– Сине дә танымасаң… – Ул тирән итеп папирос суыра. Яңаклары эчкә батып керә. Тыштан тыныч. Ә эчтән киеренке. Борын тишекләреннән бәреп чыккан төтен шуны белдерә. – Үлгәч тә танырлык булды-ы… – Ул, маңгаен җыерып, миңа карый: – Анысы… картлык сорап килми, ул яктан без тигез. Ә менә җаныбыз нинди, җаныбыз?..
– Җан дисең инде… Теге заманда нинди булсам, хәзер дә шундый мин. Бәхетем шундый, күрәсең. Төрле хуҗаларга күчкән саен ярарга тырышып койрык болгаучы эт шикелле булмадым. Шуңа шөкер кылам.
Ул учларына алмаш-тилмәш төкерде дә оста хәрәкәт белән пычкысын кабызды. Миңа, борылып, тагын нидер әйтте, тик пычкы тавышы ишеттермәде. Җайлы гына итеп, җитезлек һәм гайрәт белән ялгыз субайны кисеп бетерде. Читкә тайпылып калырга чак өлгердем. Югыйсә… Моны ул да күрде, агарынып китте.
– Кит дидем ич!
Имән субай, әйләнеп, корыч юллыкка авып төште. Һавага, чатнап, тутык кисәкләре чәчрәде. Юллык гөрселдәп куйды, бераз гүелдәгәч тынып калды. Өске авызыннан, дары төтене сыман, соры тузан күтәрелә башлады. Юллык-гаубица, станциянең үлеменә атап, соңгы залп бирде.
– Залп, – диде Каһир. – Прицел два и сеть! Самоходный орудие! Огонь! – Гүя дуамал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде.
– Фронтовикмыни? – дидем мин.
– Безнең яшьтәгеләрдән кем фронтовик түгел? Күпләр өчен мондый тавыш хәзер «бух!» кына. Теләсәң дә онытып булмый инде. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә.
– Кайсы фронтта сугыштың?
– Үлем күбрәк җирдә, – диде Каһир. – Сталинград яныннан башладым. Берлинга барып җиттем… Күрде инде башлар, күрде. Курскида да булдым.
Ул, яхшы әңгәмәдәшкә юлыккан кеше шикелле, шатланып, ашыкмый гына папирос кабызды, сүзсез генә миңа да сузган иде дә, баш тарттым. Әле генә ауган субайга утырыштык, безнең арада ниндидер магнит көче хасил булды сыман. Тын иде. Чокырның тузанлы, коры ярында чыпчыкларның гамьсез чыркылдашулары гына ишетелә.
– Шуннан тәмугка эләктем. «Тел» алырга киткән идек, шунда үзем каптым. Тик «тел» булмадым.
– «Тел чишмәдем» дисеңме?
– Без әсирлектә дә җан сакламадык. Фашистларга каршы көрәштек… Аннары, комиссия иләктән или башлагач, берәү мине сатлыкҗан дип чакты.
– Акланырлык дәлилең бар идеме соң?
– Алдыңда торуым дәлил түгелмени?.. Тикшерделәр дә соң инде!.. Тик син кызганма, парин! – диде ул.
– Ә бу дөнья тәмугында, фронтта очрашкан булсак? – дидем мин, аның күзенә текәлеп.
Ул, сул күзен кыса төшеп, бармагын шартлатып куйды.
– Синең белән разведкага йөргән булыр идек! Теге чактагы шикелле. Ә? – Ул үз сүзләренә уңай җавап бирәсемә ышанып елмаеп җибәрде.
Ләкин мин дәшмәдем. Аунап яткан субайларга ымлап:
– Утынгамы? – дип сорадым.
– Баз казырга ниятләдем әле. Кар базы. Болар суда чыныккан. Тимер шикелле – мәңгелек. Хәзер таш йортта торам. Шәһәр кешесе ише булып беттек… Ә баз кирәк, парин. Яшиселәр бар ич әле… Карале! – диде Каһир, кинәт җанланып. – Ник монда торабыз әле? Әйдәле безгә! Сөйләшеп утырырбыз.
– Безнең сүзләр беткән иде ич инде, Каһир. Кырык биш ел элек. Хәтерлисеңме?
– Иман, кордаш! – Каһир аягына басты. – Син минем шул бер хатамны гомерем буена аркама бөкре итеп өйдеңмени? Инде, кем әйтмешли, бер аягыбыз монда, икенчесе кабер бусагасында дигәндәй…
– Ә Кәүсәриянең үлеменә сәбәпче булуың синең өстә бөкре шикелле калмадымыни, Каһир?
– Ул гаебемне каным белән юдым бугай инде мин. Хәер, син хаклы… Мең тапкыр хаклы, Иман.
Бер-беребезне күз карашларыбыз белән бораулап эндәшми тордык.
– Ул гаебемне юарлык кан миндә әле хәзер дә бар.
– Бу җиргә синең каның кирәкми инде.
– Ул канны миңа син бирмәдең. Миндә дә, синдә дә бер үк җан. Ә без җаннарыбызны аямадык. Шушы җир шаһит.
Әйе, без бу яктан охшаш идек. Ә син күралмаган кешенең, ахыр килеп, дөрес яшәвенә һәм шуның белән үзеңә охшавына килешүе авыр икән.
Каһирның минем гафу итүемә мохтаҗ түгеллегенә төшендем. Аны тормыш үзе гафу иткән.
Йомшаграк итеп:
– Кайтмыйсыңмы соң әле? – дип сорадым.
– Трактор көтәм. Малайны.
– Малайны? Кем ул?
– Таһир.
– Юк, хатының кем? – дип сорыйм.
– Ниса.
– Ә Ширәмәтов кайда?
– Хәбәре юк, белмим.
Ә мин Ширәмәтовның исән икәнлеген беләм.
– Улларың, кызларың ничәү?
– Ике ул, бер кыз.
– Ширәмәтовның кызы кайда соң?
– Бездә. Бер кыз дигәнем шунысы инде… Ә синекеләр? – диде ул арабыздагы киеренкелеккә илтифат итмәгәндәй тып-тыныч кына.
– Ике кыз, бер улым бар.
– Сөйлә әле, Иман, кайларда йөрдең, ниләр эшләдең?
– Кайларда йөрдем, ниләр эшләдемме? – дип кабатладым аның соравын һәм, чокырның ачык ягында күренгән ак тауга карап: – Җирдә йөрдем, булдыра алганымны эшләдем, – дидем.
– Ник бер дә кайтып күренмәдең? – дип сорады ул. – Татарстанда ун ел яшисең югыйсә – мин беләм!
– Минем моннан киткәнем дә юк шикелле.
– Аңлыйм. Хәтер дигәнең хәтәр нәрсә шул ул. Бер ишелеп төшсә, күмә дә китә…
Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның – чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел сатин күлмәктән; йон оек һәм ялтырап торган резин галоштан. Галошының башы кичке чыкка чыланган, арткы ягына бөртек-бөртек туфрак ябышкан. Көянтәсенә кош канаты кебек салган кулын нишләтергә белми тора. Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен, җайсыз бөкрәергә кирәк. Яшермәс иде – кулы бигрәкләр дә матур шул. Ул кулына, озын бармакларына карап торуымны сизеп ояла. Ирененең матурлыгы өчен ник бер дә оялмый икән соң? Безнең бер дә үбешкәнебез юк әле. Мин аны гел кулыннан иркәлим. Аннары кулын бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар икән ич: тырнакларын кына гөле чәчәген бәйләп кызарткан да чүпрәк белән ышкып ялтыраткан! Чишмәгә киләсемне белеп, шул тырнакларын күрсәтер өчен төшкәндер әле. Билләһи, шулай!
Менә шул төсендә каршыма килеп чыкса, хәзерге аңа таныш булмаган калын гөлдерек тавышым белән:
– Исәнме! – дип эндәшер идем.
Ул мине таныр иде. Мөгаен, күземнән таныр. Хәзер карашым нинди икән соң – боек-сагышлымы, әллә шатлыклымы? Кәүсәрия мине сагынган булыр һәм тәгаен:
– Озак йөрдең, – дияр.
– Бәлки, – диярмен мин. – Син түз. Без тиздән мәңгегә аерылмаслык итеп очрашырбыз. Чөнки үткән һәр көн мине сиңа якынайта.
Ә ул:
– Ашыкма әле, яшә, рәхәтләнеп яшә, Иман, – ди.
– Бөтен нәрсә йөрәкнең саулыгына, вакытның мәрхәмәтлелегенә бәйле. Кеше яшәү белән мәңгелек никахта тора алмый. Берзаманны аерылышулар килеп җитә…
– Нәрсә ул никах?
– Син белергә өлгерми калган нәрсә, Кәүсәрия.
– Ә син беләсеңмени?
– Әйе. Өйләнеп, тормыш кордым. Ике кызым, бер улым бар. Кәүсәрия, мин кешегә язганның һәммәсен татыдым. Сине дә мәңге онытмам. Менә тагын искә төштең.
– Никах нинди була ул, Иман, алтынмы, көмешме?
– Татлы була…
Кәүсәриянең көянтәләп иңенә күтәргән чиләкләрендә су түгел, бәлки, күз яшьләредер сыман.
Ул:
– Син бәхетлеме? – дип сорый кебек.
Минем аңа:
– Балалар еламаса, ирләр сүгенмәсә, хатын-кыз горур булса – бәхетле, – дип җавап бирәсем килә.
– Җирдә бәхетлеләр күпме?
– Торган саен күбәя бара.
– Бөтен кешеләргә дә бәхет җитәрме соң?
– Орлыгы күп – шунысы яхшы.
Мин бәхетсезләрдән түгел. Үземә әллә ни күп тимәсә дә, мин кешеләрне бәхетле итү өчен барган көрәшкә кушылып яшим. Шул ук вакытта мин бик күп көрәшчеләрнең өзелгән гомерләрен дәвам иттерүем белән дә бәхетле, чөнки алар өчен дә яшим. Шуңа күрә хәзерге уемда Кәүсәриягә:
– Мин синең өчен дә яшәдем, Кәүсәрия, – дисәм, үземне хаклы санар идем.
Ә Кәүсәрия:
– Ә мин синең өчен үлдем, – димәсме соң?
– Үлүе авырдыр, Кәүсәрия. Әмма яшәве дә җиңел түгел.
– Минем әни: «Бала табуы тегесеннән дә, бусыннан да авыррак», – дия торган иде.
– Сине саклый алмаганым өчен миңа җаның рәнҗемәдеме, Кәүсәрия?
– Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен миңа рәнҗемәдеңме соң, Иман? Мин ашыктым…
Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ишетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим. Барыбер түгелмени соң? Әйтерсең лә хәзер ниндидер бер тылсымга юлыктым. Татлы тылсым. Мин аны төш дияр идем. Ә төш, дөм караңгыда ятсаң да, кояш җылыткан чәчәкле болында йокласаң да, төш инде ул. Шуңа күрә Кәүсәрия белән болай кайда һәм кайчан сөйләшүем барыбер. Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тик шушылай гына була алыр иде. Һәм ул чагында бу төштән бигрәк, чын бер тылсымга охшар иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кешенең бөтен хисләре, кичерешләре белән тулып торган тылсым, һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, ашыгып, без бергә булырга тиешле теге бәхетле, ә аннары коточкыч көнне искә төшереп:
– Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! – дип кычкырдым кебек. Аңымда онытылып беткән кешеләрнең йөзләре, мең тугыз йөз утызынчы ел кышының буранлы бер төне, шул буранны, бөтен күк гөмбәзен алсу төскә манчыган янгын, шул янгын эчендә кинәт эреп юкка чыккандай, аянычлы һәлакәт күренешләре гаҗәеп ачык төстә калыкты. Кемнеңдер тыныч кына итеп сулыш алганын да, ул сулыш алуның мине бөтереп китәрдәй давыллы җил өермәсенә әйләнүен дә тойдым шикелле. Ләкин боларның һәммәсе дә хәтерем көзгесендә генә чагыла, Кәүсәрия белән сөйләшкәндәй булып, күңелемне генә күрәм.
Кәүсәрия ул чагында минем хәзерге хыялым кебек көчсез, әмма гаҗәеп саф, гүзәл иде.
– Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Иман, ә сиңа бүләк итәргә дип килгән идем…
– Әх, Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!
– Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..
Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән… Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай…
Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!
– Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен… Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул – әнә таягың да тотмый инде.
– Таягым? – дидем мин, үз-үземә пышылдап. – Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?
Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый…
III
Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.
Киселгәне – үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?
Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.
Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым – хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым – тозлы хәтерем…
Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт – үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.
Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин – хәтерем әйләнде- реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.
Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…
…Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.
Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.
Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем… Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды… Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында – ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин – өстә, ул – эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар. Монысын соңыннан белдем. Ниндидер бер туган-тумачабызны эзләп, апа белән Казанга чыгып киттек. Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә, балалар йортында әни сулышы шикелле җып-җылы ипи кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим. Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем. Аннан рабфакка кердем. Хәзер Мәскәүдә укыйм. Энергетика институтында. Безне бер профессорыбыз – атаклы Кржижановский Глеб Максимилианович – «ГОЭЛРО2 балалары» дип атый.
Юк, мин кызыл күзле эттән мең, миллион тапкыр «хуҗалырак». Чөнки мин үз-үземә хуҗа. Нишләсәм дә ирекле. Бернигә ярамаган чагымда дәүләт мине үз улы итте. Кесәмдә тагын бер генә көнлек акчам булса да, үземне хәерче санарга хакым юк. Мине үз баласы иткән дәүләт алдындагы чиксез бурычым белән бай идем.
Сау бул, кызыл күзле эт. Тагын бер очрашырга туры килсә, мине танымассың инде.
Апаларда болай күңелсез түгел иде үзе. Аларның биш фатирга уртак кухнялары бар, шунда кулларыннан тире исе килеп торган Зося белән (ул җизниләр фабрикасыннан), биш примус тезелгән өстәл янына кара-каршы утырышып, көнбагыш чиртә идек. Сүз беткән араларда, Зосяларның ачык ишегеннән чәчәк аткан көнбагыш табасын хәтерләтеп карап торган җиз граммофоннан әле Утёсов, әле Изабелла Юрьеваны тыңлыйбыз.
Мин укыган рабфак бинасында арзанлы ашханә барлыгы искә төште. Шунда киттем. Тротуар һәм стеналарга иртәнге сары яктылык, агач күләгәләре яткан. Урамнан, барабаннар кагып, пионерлар узды. Күзем зәңгәр кафельле кибетләрнең тәрәзәләреннән кызыктырып торган сары, кызыл колбаса бәйләмнәрендә. Аларның буынтыклы-буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди тәмнәр аңкыта иде, ул исләрне «Кольцо»ны уратып алган балык кибетләреннән бөтен шәһәргә таралган балык исе дә баса алмый. Авызымны ачыбрак җибәргәнмен, күрәсең, арттан «АМО» машинасы китереп төрттерде, сискәнеп, кырыйга елышкан идем, калак сөягемә ат тәртәсе башы бәрде, мине бер кытай гына кырыйга тартып алды. Артымда чүәген лыштырдата-лыштырдата вак-вак атлавын ишетеп бардым. Күкрәге гыжлый – үпкәсе чирле иде, ахрысы. Бауман урамындагы трамвай юлын кисеп чыккач, университетка таба менеп киттем.
Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы галерея сымаграк заллар. Тавык муены салынган кәбестә ашы, бөтен бәрәңгеләр белән бер кисәк салкын сарык ите, сыек чәй, чирек ипи алдым да, биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз, нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан Миллипипед Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, алардан читкә борылган гына идем, Миллипипед:
– О-о, мәскәүләр! – дип куйды.
– Кем ул? – дип сорады Әбҗәлилов.
Йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым.
– Тиздән без аны түгел, ул безне танымас! – диде Миллипипед. – Баеп кайттыңмы әллә – дәшмисең? – Сүзсез генә ишарәләп, үз каршыннан урын күрсәтте.
– Исәнмесез! – дидем, тәлинкәләрне өстәлгә куйгач, кул сузып. Бераз гына каушаганмын икән, бер телем ипием ашка төште. Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды. – Тешләр ялкау, – дидем мин, – ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.
Көлешеп алдылар.
– Таныш бул, – диде Миллипипед Әбҗәлиловка. – Милли Маяковскиебыз – Такташ бар, милли Горькиебыз – Ибраһимов бар, милли Комиссаржевскаябыз – Ильская бар, ә бу милли Кржижановскиебыз булыр – Иман Имамович Зәйнушин!
(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)
Тагын баш кактым.
– Мин сезне беләм, – диде ул, күзлеге өстеннән карап. – Сезнең институтта профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мөсәгыйтов ишетеп кайткан иде, сөйләде.
– Әйе, мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде – истә, – дидем мин. «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде. Торып, керү юлындагы кулъюгычта юып килергә хәзер соң иде инде – әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич.
– Мин сезнең уңышларыгызга бик шатмын, – диде Әбҗәлилов. – Мөсәгыйтов бик мактаган иде.
– Кем ул? – дип сорадым мин, уңайсызланып.
Алар бер-берсенә карашып алдылар.
– Өлкә комитетыннан, – диде Миллипипед.
«Туктале, – дип уйладым мин. – Нигә әле мин аны һаман Миллипипед та Миллипипед дип кимсетәм? Без аны меңьеллык татар әдәбияты, Тукайның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары, татар декабристлары турындагы кызыклы сөйләшүләре, Крузенштернның дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы ялкынлы сүзләре өчен олылый, хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә – вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз язучы дип укыткан бер вакытта, ул аларның тиздән мәдәниятебезнең йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич. Гайсә Идриси бит әле ул! Ә «Миллипипед» дигән кушаматын аңа мин куштым. Моны белә микән ул? Һәм ул кушаматны мин аңа йөзенең чалыш, дүртпочмакланып торганы өчен генә такмадым.
– Хәзер нишләп йөрисез соң? – диде Әбҗәлилов.
– Эш эзләп.
– Эш? Әллә уку…
– Юк, бетмәде әле, – дидем мин, аны бүлеп. – Иртәрәк.
– «Эш» дигәч, чынлапмы дип торам.
– Чынлап. Эш. Киләсе кыш салкын булмасын өчен. Пальтолык, бүреклек берәр эш.
– Ә! – дип көлде Әбҗәлилов. – Шулай диләр аны! Димәк, уку бара!
– Бара, – дидем мин, чәй эчә-эчә.
Кузгалыштык. Саубуллаштык.
– Өйләдән соң миңа керегез әле, – диде Әбҗәлилов, сәгатенә карап алгач. – Сәгать өчкә. Берәр нәрсә уйлап табарбыз. Шәт, уйлап табарбыз.
«Шәт!» Моннан чыгуга, син мине онытырсыңдыр шул инде», – дип уйладым мин.
Ялгышканмын икән.
Аның янына да, хезмәт биржасына да барып тормадым. Биш тиен бакыр чөеп җибәрдем дә, «күн» чыкса, дары заводына кара эшкә барып урнашырга булдым. «Күн» чыкты. Урнаштым. Торып торыр җир дә бирделәр. Тагын нәрсә кирәк? Тулай торак ителгән бер мәчеттә унике кешелек бүлмә. Чебен буяп бетергән лампочка. Икешәр катлы алты тимер карават. Начар, ләкин ике айга түзәрлек. Аның каравы, әйтүләренә караганда, эш шактый төшемле күренә. Безнең егетләрнең кайберләре Донбасс шахталарына киткән иде. Мин дә алардан ким алмамдыр әле. Хәер, миңа артыгы кирәкмәс тә. Бары тик бүрек белән пальтолык, шуңа өстәп, кышлык акча.
Хәзер инде Әбҗәлилов янына баруның хаҗәте юк. Алай да, көтеп торса яхшы түгел дип, ак Кремльгә киттем. Юл өстендә ике өчпочмак белән тамак ялгап алдым. Сәгать дүртенче яртыда Әбҗәлилов бүлмәсенә барып кердем. Ул телефоннан сөйләшеп тора иде, трубкага: «Гафу итегез!» – диде дә, идәннән түшәмгәчә җиткән сәгатькә карап алгач, миңа каршы атлады. «Гафу итегез!» дип, телефон трубкасын куюын аңлап җиткермәдем, чөнки мин аның телефоннан сөйләшүен бүлдерерлек кеше түгел ләбаса, дип уйладым. Әмма мине гаҗәпләндерердәй нәрсә бетмәгән икән әле.
– Бу пунктуальсезлегегез бүтән кабатланмасын, – диде ул. Ни әйтергә белмичә аптырап калуыма һичнинди игътибар итмәстән, мине кергән ишектән тышка әйдәде.
«Булышуың бик кыска булды синең! – дип уйладым мин, килгәнемә үкенеп. – Кемгә хаҗәт соң мин? Наркомат кешеләренең синең кышкы пальтолы һәм бүрекле булу-булмавыңда эшләре бар ди!»
Әбҗәлилов, озынча зал түрендәге күн тышлы биек ишеккә ишарәләп:
– Ул көтә сезне, – диде.
Рабфакны тәмамлап, Мәскәүгә укырга китәр өчен язу алган елны, Әбҗәлиловның кабул итүен көткән чакта, анда татарча һәм русча «Халык комиссары», «Народный комиссар» дигән язуларны укыган идем.
– Нигә ул? – дидем мин, теләмичә генә атлап. Әйтерсең лә бер гаепсезгә мине милиционер эләктереп алган да участокка сөйри.
– Үзе аңлатыр, – диде Әбҗәлилов. – Болай да соңга калдык.
Көне буена бер тапкыр да юынмаган килеш нарком янына!
– Исәнмесез! – дидем мин, ул әйдәгән ишектән зур иркен бүлмәгә кергәч.
Колак төбемдә генә:
– Исәнме, энекәш! – дигән көр тавыш яңгырады.
Чигендем, әйтерсең кисәк искән җил өстемә агач аудара иде. Кулымны сузып:
– Исәнмесез! – дидем.
– Әйдә, утыр, – диде кулымны кыскан кеше.
Каршымда артка тараган чал чәчле, кара куе кашлы, борынына зәңгәрсу һәм ал кан тамырлары җәелгән, зур түгәрәк күзле һәм арыган чырайлы бер абзый басып тора иде.
Кымшанмыйча да:
– Рәхмәт, – дидем.
– Утыр, утыр, – диде ул, Әбҗәлиловка карап, аңа да, миңа да түрдәге өстәл алдына кара-каршы куелган ике кәнәфине күрсәтте.
– Менә шул инде ул, – диде Әбҗәлилов һәм өстәлдән сулдагы урындыкка утырды, ә миңа уңдагысына утырырга ишарәләде. – Утырыгыз, Иман Имамович.
– Гафу итегез, көтмәгән идем…
– Ә мин көттем, – диде нарком, аяк өсли калган килеш миңа югартын карап. – Эш эзлисеңме?
– Борчыдым, – дидем мин. – Таптым инде. Юкка борчыдым.
– Кая урнаштың соң?
– Заводка.
– Җиңел эш эзләмисең икән. Мөстәкыйльлек, өлгерлек яхшы сыйфат. – Ул, урынына узышлый, Әбҗәлиловка карап алды. – Тик аннан чыгарга туры килер, Зәйнушин. Без сиңа тагын да авыррак эш табып куйдык… Пальто белән бүреклек булыр кебек. Безгә ярдәм итәргә телисеңме?
– Ярдәм? – Кайда утырганлыгымны онытып, башымны артка ташлап көлеп җибәрдем. – Ярдәм минем үземә кирәк әле ул!
– Менә хәзер сөйләшергә була! – диде ул, елмаеп.
– Төшенеп җитмим, иптәш нарком.
– Димәк, синеңчә, вак елгаларда кечкенә су станцияләре төзү үзен акламый? Синеңчә, эшче-крестьян власте үзенең вакытлы түгеллеген бөтен дөнья алдында раслады, шулай булгач, аның кулы тигән бер генә нәрсәдә дә вакытлы дигән тамга ятмаска тиеш… Профессор Стефанович семинарында шулай дип сөйләдеңме?
Бу минем үз сүзләрем дә түгел ич әле, семинарга әзерләнгәндә ярдәм иткән бер укытучыбызның фикере. Төкерегемне йотарга да уңайсызланып, башымны кагып куйдым.
– Теләмәсәгез дә, моны хәзер дә кабатларга әзермен, – дидем мин.
– Ә Ленин алай димәде ич. Әгәр, диде ул, без бүген йөз мең трактор эшләп чыгара алсак, крестьян бөтен җаны-тәне белән коммунизм яклы булачак.
– Трактор белән инеш суы станциясе арасында аерма зур.
– Бүген егерме… хәтта унбиш мең вак электр станциясе корып, Россиядәге барлык крестьян өйләренең чирегендә генә булса да Ильич лампалары кабыза алсак, бөтен крестьян коммунизм өчен җанын-тәнен кызганмыйча утка керәчәк, Зәйнушин. Ә?
– Эре станцияләр корсак, без бар Россияне электрлы итәр идек. Коммунизмның киләчәге шуңа бәйле… Бу шулай булачак та! – дидем мин, теге семинарны искә төшереп һәм шуңа таянып.
– Булачак. Әлбәттә, булачак! – Нарком, урыныннан торып, стенадагы без табынган ГОЭЛРО планына карап торды. – Ләкин тиз генә түгел әле. Һәммәсе дә киләчәктә. – Ул яңадан урынына килеп утырды. – Ә коммунизмның һичшиксез киләчәгенә кадәр башта социализмның тулысынча җиңәчәгенә без крестьянны бүген ышандырырга телибез, Иман Имамович.
«Иман Имамович, ди бит. Нәрсә бу – мине санга сугып олылаумы, әллә салкын мөгамәлә билгесеме?»
– Моны Днепрогэс эшләр.
– Кызганычка каршы, Днепрогэс салам түбәле крестьян өйләрен яктыртыр өчен түгел. Ул промышленность өчен. Әмма, әгәр без бер авылны керосин лампаларыннан азат итсәк, иртәгә, бәлки, йөз… мең авылда колхозлар оештыру җиңелрәк булыр. Җиңелрәк дип… без җиңеллек эзләмибез, шулай бит? Электр уты крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабар… Ә электр утының беренче нурларын кабызу синең белән миңа бәйле.
– Миңа?!
– Сиңа һәм синең шикелле меңләгән яшь белгечләргә бәйле.
– Тәкъдимегезне аңладым, – дидем мин. – Тик мин начар лектор шул.
Ул көлемсерәп куйды.
– Без сиңа авыллар буенча, йорт борынча коммунизмны пропагандалап йөрергә кушмабыз. – Ул, торып, Татарстан картасы каршына килеп басты, рам читендәге бер төймәгә басты. Картада егерме-утыз лампочка җемелдәде. – Болар – шушы бишьеллыкта авылларда салыначак су станцияләре. – Ул, карамыйча гына, картаның урта бер җиренә төртеп күрсәт- те. – Менә монда бер иптәшебез ел башында эшкә керешкән иде… Биш көн элек үтергәннәр.
– Үтергәннәр?
– Халыкка ут һәм яктылык илтүчеләрнең беренчеләрен еш кына үтерәләр. Прометейдан башлап… безнең шушы иптәшебезгә кадәр. Ләкин аларны алмаштыручылар күбрәк. Син – бәхетле кеше, Иман Имамович, син шуларның берсе була аласың. Алыштырасыңмы? – Ул җилкәсе аша миңа борылып карады.
Аның карашыннан куырылгандай, иңбашымны җыердым.
– Вакытлыча гына, – дидем мин, ни әйтергә дә белмичә.
– Вакытлыча? – Тынлык. – «Вакытлыча!..» Син үз-үзеңә каршы киләсең, энем.
– Кечкенә станция. Тик вак эшне тавык та чүпләп бетерә алмый… Киңрәк селтәнергә кирәк. Вак-төяккә суккалау йодрыкны гына каната… Укып бетерәсем дә бар бит, иптәш нарком.
– Онытма: бездә хәзер эшнең вагы юк. Вак эш, вак эш… Аның каравы безнең планнарыбыз эре. Ризамы?
Мин дәшмәдем.
– Алайса, риза. Рәхмәт. – Ул Әбҗәлилов тотып кергән папканы алып, миңа сузды. – Монда Рамазановның… шул һәлак булган иптәшебезнең сызымнары. Урында ачыклап бетереп, үзеңчә исәп-хисап ясар өчен сиңа күпме вакыт кирәк?
– Әйтүе кыен…
– Алай да?
– Папка болай калын гына… Бер айлаптыр.
– Станция быел салынып бетәргә тиеш. Югыйсә синең – кышкы пальтосыз, бүрексез, ул авыл кешеләренең – утсыз, ә безнең коры сүз белән калуыбыз бар, – диде ул, елмаеп. Урынына барып утырды, өстәл тартмасыннан трубка алып, аңа ашыкмый гына тәмәке тутыргач, кабызып, тирән итеп суырды да: – Ун көн бик җитеп торыр, – диде. – Бар, кара, ачыкла. Көтәм. Хәер, биредәге смета синең үзең өчен генә кирәк булыр… Безнең ярдәмгә әллә ни исәп баглама.
Әбҗәлилов урыныннан торды, сүзнең тәмам икәнен аңладым.
– Хушыгыз, – дидем мин.
Нарком ишеккә кадәр озата барды.
– Ә мин хушлашмыйм, Иман Имамович… Сау булып тор, очрашырбыз, – диде ул. – Уңышлар телим. Аннары… Рамазановны кем үтергәне билгесез. Әлегә билгесез. Шулай булгач, сак бул. Бәлки, нидер ачыкларсың әле. Хәзер авылда без белмәгән нәрсә калырга тиеш түгел. Чөнки анда киләчәк өчен көрәш башлана. Иң мөһиме шул: бу көрәш – сыйнфый көрәш, энем.
– Аңлыйм, – дидем мин.
Крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабу… Ә мин нарком кушканны үти алырыма икеләнмиммени? Үземнең канатларым көйсә?
Нарком бүлмәсенә студент булып кердем. Ә чыкканда? Әбҗәлилов язып биргән, ә нарком кул куйган таныкнамәдән укып, үз-үзем белән исәнләшәм: «Исәнме, су электр станциясе төзелеше начальнигы!»
«Начальнигы! Ха-ха, кызыл күзле эт… Аңладыңмы?» Иртән Кабан күлендә очраткан теге этне мин шулай үртәдем.
Апаларга кайткач, май исе сеңгән уртак кухняда Рамазановның унбиш битле язмасын карап чыктым. Сүз бары тик бер динамоны әйләндерерлек турбиналы станция салу, шул турбинаны әйләндерерлек су җыярга буа буу, ике ташлы тегермән салу турында иде. «Әйе, ГОЭЛРО түгел» дигән нәтиҗәгә килдем. Моның өчен генә кеше хәтле кеше үтереп була микәнни? Билгеле, аны станция өчен үтермәгәннәр, ә шул станцияне салырга килгәне өчен харап иткәннәр. Ул авылдагы сыйнфый көрәш корбаннарының берседер һәм, әлбәттә, соңгысы да түгелдер әле. «Соңгысы түгел?» – дип уйладым мин кинәт. Ә минем корбаннарның дәвамы буласым килми иде.
Миңа егерменче яшь иде. Гомеремнең икенче яртысы шулай башланды.
IV
Кич белән, төнгә каршы, пароходта юлга чыктым. Иртән Балык Бистәсе пристаненда төшеп калуга, райкомга кердем, секретарьга мөһерле пакет тапшырдым. Моны Әбҗәлилов кушты.
Секретарь Мирсәяф Янышев шактый кырыс кеше икән. Сорашмады, белешмәде, пакетны ачып, дәшмичә генә укыды, икеме-өчме тапкыр аерылып миңа карап-карап алуыннан укыганының минем хакта икәнен төшендем. Бүлмәдәге һәммә урындык, диван, секретарьның креслосы күн белән тышланган, элгечтә – кыршылып агарган күн пальто, аннан өстәрәк – күн фуражка. Секретарьның кырыс йөзе дә күннәндер кебек. Дулкын-дулкын чем-кара чәче, чал бөртекләр, бөртекләр генәме соң – чал учмалар аның йөзен талчыккан итеп күрсәтә. «Шактый кайралган каеш күренә бу!» – дип уйладым. Ирексездән үземнең җәен-кышын салмый кигән күн пиджагыма карадым. Ул да кыршылган, агарган икән инде.
Тапшырган кәгаземне укыгач, секретарь папирос кабызды, куе төтен аша күзен кысып һәм маңгаен җыерып, тагын, бу юлы озаклап, миңа карады. Шул ук вакытта ул ниндидер төймәгә басты, ахрысы, алгы бүлмәдә кыңгырау чыңлады, секретарь хатын керде.
– Иптәшкә кунар урын әзерләгез, – диде ул аңа.
– Ул авыл шулай еракмыни? – дип сорадым.
– Барып җитмәслек җир юк.
– Рәхмәт, мин кузгалам.
– Ашыкмагыз. Башта чәй эчик… Кашканы җиксеннәр! – диде ул, башын күтәрмичә генә.
Секретарь хатын «ярар» дип чыгып китте.
Бераздан ул көмеш утыртмалы ике стакан белән куе чәй кертте. Янышев, креслосыннан торып, миңа каршы утырды, нечкә каеш белән буган аксыл киндер френчының изү төймәсен ычкындырды, эчтә тельняшкасының зәңгәр сызыгы күренде.
Шикәр салып, Тула печеньесы капкалап, чәй эчтек.
– Моряк идегезме әллә? – дидем мин, аның сөйләшмәвенә бераз авырыксына башлап. Ул җавап бирмәде.
Чәй эчкәч, секретарь френчын төймәләде, чөйдән фуражкасын алып киде. Кузгалырга кирәклеген аңладым. Ә ул озатырга уйлады, ахрысы. Баскычтан аскы катка төшкәч, ул мине райком бинасына каршы мәйдандагы озын бүрәнәгә бәйләнгән акбүз атка таба әйдәде, килеп җиткәч, аркалыкны, камыт бавын карады, дилбегәне чиште. Миңа тоттыра икән дип уйласам, юк икән, тарантас рессорын шыгырдатып, күн утыргычка үзе менеп утырды.
– Матрос Маркинны беләсезме? Белә торгансыздыр, – диде ул, түбән башы Камага барып төртелгән урам буенча югарыга таба кузгалгач.
Бу юлы мин эндәшмәдем. Беләм, әлбәттә. Болай да билгеле нәрсәне нигә җөпләргә? Шушында аның сүзгә саранлыгының асылына төшендем: ул кирәкле санаган сүзен, фикерен генә әйтә, иң кирәген генә сорый икән. Димәк, ул легендар Маркин флотилиясе матросы булган. Район үзәгеннән, аннары ике үр уртасындагы үзәнгә урнашкан кызыл чиркәүле Анатыш дигән рус авылын үтеп, иркен кырга күтәрелгәч, ул фуражкасын, френчын салды, тельняшкасының җиңнәрен сызганды. Атны юрттырып җибәргәч, секретарь тагын телгә килде:
– Күнегелгән! Тельняшка ул, туган, тәнне кысып тора. Диңгез суы шикелле. Җирдә дә батырмый.
– Җирдә?
Җавап урынына ул:
– Диңгездә мин кеше идем, – диде.
Мин, тагын сорау бирүгә караганда тыңларга гына кирәклеген аңлаган булсам да:
– Ә җирдә? – дип сорадым.
– Җирдә дә давыллар җитәрлек, – диде ул, туры җавап бирмичә. – Җирдәге давыллар куәтлерәк. Әйе, куәтлерәк. Нигә шулай икәнен беләсеңме, туган?
Аның көтмәгәндә «син» дип эндәшүе, эссе көндә салкын чишмә суы белән бит югандай рәхәтләндереп җибәрде.
– Җирдә – халык. Ә халыкка торырлык диңгез юк әле ул. Давыл кузгаткан дулкыннарга каршы торып була, ә халыкка каршы торып кара син! Халыкка аңа таянырга гына була. Таянсаң, ул батырмый, югарыга күтәрә. Үзе белән бергә. Ә халыкның иң югары омтылганы – азатлык. Бәлки, сиңа азатлык тыныч диңгез булып тоеладыр. Ә, юк, туган! Азатлык ул – иң давыллы диңгез! Хәзер халык менә шундый… Син, бәлки, кеше-кара күзе төшмәстәй аулак, ерак авылга барабыз дип уйлыйсыңдыр. Юк, туган! Син даулап, актарылып торган авылга барасың. Көрәш хәзер фронтлардан ерак шәһәрләргә, аулак авылларга күчте.
Шушында ул сызганган җиңнәрен кире кайтарды. Френчын кия дисәм, тельняшкасын салды. Йомарлап, буе белән учыннан үткәрде дә төрде, үлчәгәндәй учында тоткач, ирененә тидерде һәм миңа сузды.
– Мә, Иман туган, ки. Таза-сау тәнеңдә тузсын. Батмаска ярдәм итәр. – Бераз тын баргач, ул: – Әйе, тәнеңдә тузсын, – дип кабатлады. – Тәнеңдә.
Ни дип уйларга да белмичә, рәхмәт әйтергә дә онытып, тельняшканы алдым. Ә Янышев френчын киде. Киерелгән күкрәгендә яра җөе бар иде. Тузгыган башын борып, ул:
– Син кеше яраларын санама, туган, – диде. – Үзеңнекен булдырмаска тырыш. Хәзер инде гел алга гына түгел, артка да караштырырга кирәк – хәзер арттан аталар.
Тельняшканы бәләкәй чемоданыма салырга чамалавымны күреп, ул кулымны тотты:
– Син киеп куй аны, туган. Күрим.
Күн пиджагымны мин дә салган идем, хәзер күлмәгемне дә салып, тельняшканы майка өстеннән кимәкче идем, секретарь көлеп җибәрде:
– Әй туган! Сине кайбер нәрсәләргә өйрәтәсе бар икән әле! – Нәрсә әйткәнен аңышмыйчарак торуымны күреп, ул: – Тельняшканы әйтәм! – дип өстәде. – Бәлки, син аны майкаң өстеннән генә кимичә, пинжәгең өстеннән үк киярсең, ә?
Янышевның башын артка ташлап көр тавыш белән көлүенә акбүз ат колакларын шәңкәйтте. Мин дә рәхәтләнеп көлдем. Майкамны, пөхтәләп төреп, чемоданыма салып куйдым. Көн кызу иде. Ләкин ат яхшы юртканга, тәнгә җиләс, кулбашлары һәм корсак салкынча, бары тик күкрәк чокырына гына борчак-борчак тир бәреп чыккан. Тельняшканы кидем. Әлбәттә, ул зуррак иде.
Янышев иңемнән какты:
– Тап-таман булганын сизми дә калырсың әле.
Ул акбүз атны тыйды, сикертми башлады. Басуга карап бардым. Кыр корама юрганны хәтерләтә иде. Буынга сикергән арыш, яхшы киткән бодай, әле кара туфракны күмәргә өлгермәгән тары үсентеләре ызаннар белән бүлгәләнгән; чәчелмичә калып, алабута, билчән, әрем һәм төрле кыр үләннәре баскан кысыр, буш җирләр дә бар. Кайсысын парга калдырганнардыр, ә кайсысын сөрергә, чәчәргә хәлләреннән килмәгәндер, күрәсең.
Секретарь көрсенеп куйды: ул да басуларны күзәтә икән. Ирен читенә папирос капты да, киң селтәнеп, шырпы сызды.
– Без әле Корноухово совхозына барырбыз. Дүрт артелебезне дә күрерсең. Менә алардагы басулар басу, ичмаса! Атлары, сукалары уртак! Совхоз фордзон сатып алды. Аларга каршы төрле коткы сүзләр дә таралып тора. Мәгәр бирешмиләр! Шундый көннәр килеп җитәр әле: бу кырларга да кеше төсе кертербез. Кертербез, Зәйнушин туган, кертербез! Яңа җилләр исәчәк әле. Каршылары да булыр. Каршы җил йөзгә бәрер – читкә борылмабыз. Безнең юлыбыз бер генә. Әле такыр юлы юк, тик без аның кая илтәчәген беләбез. Кысан трюмнардан, бетле окоплардан, кайнар заводлардан чыгып, караңгы октябрь төнендә «Полундра!» кычкырдык. Ни кычкырганыбызны бөтен дөнья ишетте – сүзебезне бушка яңгыратмабыз, туган!
Секретарь дилбегәне какты, ат тагын сузылып торып юрта башлады.
Сүзгә саран тоелган секретарьның дилбегәне йомарлап тоткан уң кулы тамырлары бүрткәнче киерелгән, калтырана. Әйтерсең лә аның йөрәге шул дилбегә аша алга ашкынган акбүз атның ярсу йөрәге белән тоташкан. Ә тузанлы юл безнең өчебезгә дә уртак иде инде. Шул көйгә үрдән түбән төшеп киттек. Артка әйләнеп карадым. Аяз, җилсез һавага, безнең өскә кунарга өлгермичә, тузан бөркелеп кала. Әйе, без олы юлның тузанын күпкә узып җилдерәбез икән.
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомремнең узганын, –
дигән җыр күңелемә килде. Юк, җыр үзе, көе дә, бигрәк тә сүзләре дә түгел, ә аның җанда өмет, ышаныч уята торган моңы, яшәү авыр булса да, үкенечкә, өметсезлеккә төшерми торган күтәренке хисе. Юк, без яшь гомернең узганын белми, сизми калмабыз.
Инде үзәнгә төшеп, тагын бер озын, тигез күтәрелешкә менәбез. Секретарьның сүзләре кәефемне күтәреп, күңелемне ачып җибәрде. Дилбегә Янышев кулыннан атка гына сузылмыйча, әнә шул ерак офыклардан да арырак сузылган олы юлга да тоташкандыр кебек.
– Синең үз хәлләрең ничек соң, туган?
– Хәлләр… Менә нибары шушы инде.
Мин секретарьга үзем хакында җентекләп сөйләп бирдем.
Акбүз аттан тир исе килә иде инде. Сыртына дилбегә тигән урын сызгандай каралып, бераздан исә күбекләнеп чыкты. Инде ике авылны уздык. Тагын берсе, күл буендагысы, читтә калды.
Ә барып җитәсе авылга якынлашканда, аның кешеләре, коммунистлары турында азмы-күпме белә идем инде. Каһир Сафин исемле яшь, әмма күпне күргән, күпне кичергән кеше авыл Советы рәисе икән. Ул дүрт кешелек партячейканы да җитәкли.
– Рамазанов бишенчесе иде, – диде Янышев. – Хәзер аның урынына – син.
– Аның урынына теләмәс идем. Мин яшь әле, – дидем.
Секретарь атны, тыеп, үз җаена куйды. Сөзәк ярлы озынча күл янында акбүз атка хәл алдырырга уйлап, ахрысы, куе зиреклеккә таба борды. Монда су исе, үлән һәм чәчәкләр исе. Төш җиткән икән – кошлар тынган. Тарантастан төшеп, тәннәребезне яздык. Янышев түмгәккә утырды, папирос чыгарып, миңа сузды, үзе дә кабызды.
Безнең баш өстебездә сүнеп барган учактан күтәрелгән соңгы төтендәй сыек, үтә күренмәле сирәк ак болытлар йөзә, алар кояш турысында чагында да җирне күләгәләмиләр. Ара-тирә җил искәләп, күл өстен шадралый, зирек яфраклары күңелне изрәтеп лепердәшеп ала, җиргә сузылып, кулны баш астына куеп, һични уйламыйча ятасы килә. Тик җан тыныч түгел, әледән-әле эчемә ниндидер шом йөгерә: мин нигә монда соң әле, иртәгә нишләрмен? Бу хис чак-чак кына сизелә, җиңелчә һәм яңача сулыйсы килүне басарлык түгел.
– Кешенең ни хакына яки ничек үлгәнен исәннәр белергә тиеш, – диде секретарь. – Рамазановның үлеме синең йөрәгең аша да үтәр әле… Син моны белеп тор, туган… Сине үлем белән куркытырга җыенмыйм. Рамазановның гомере синең белән мин яшәсен өчен киселде ул – менә нәрсәне исеңдә тот син.
– Тын монда, – дидем мин.
– Әйе, тын… Давыл алдыннан шулай тын була… Крестьян ниндидер бер стенага килеп терәлгәнен сизә. Ул үзендә шул стенаны җимерерлек көч барлыгын тоя, тик стенаның теге ягында үзен ни көткәнен белмәү аны сагайта, ашыкмаска куша. Көтүне бүре кузгатсын, ә ул, төлке, үз өлешен посып торган җиреннән генә үрелеп алыр. Бүреләре – бай яки урта хәлле крестьян, төлкесе – менә иртәгә, менә иртәгә дигән өмет белән яшәүче, көннекен-көнгә аударып баручы ярлылар. Алар – күпчелек, алар сабыр төбе сары алтын дип яшиләр. Ә дошман көтми…
Әнә шунда, озынча күл буендагы тынлыкта, куе зирекләр күләгәсендә ул Юныс Рамазанов турында сөйләде. Аңа атканнар. Чигәсенә. Көтмәгәндә һәм искәрмәстән терәп атканнар. Болай иң явыз дошман гына эшли ала. Гражданнар сугышын яшен шикелле аркылыга-буйлыга иңләп кайткан кеше үзен бүтәнчә үтерергә юл куймас иде. Уяулыгын югалткан. Сизгерлеген. Сәбәбе? Бер динамолы станция коруны ул да, минем шикелле, вак эш дип санаган, ахрысы, дошманның ачуын, ярсуын кузгатырдай нәрсә түгел дип уйлагандыр. Алайса, нарком хаклы инде: кемдер крестьянның Ильич лампасы өчен үз җанын-тәнен кызганмыйча утка керүен теләми. Кемгәдер ул чаткының кабынмас борын сүнүе кирәк.
Пуля Рамазановның чигәсенә тигән. Иң тиз һәм… җиңел үлем, әгәр дә үлемне җиңел дип атарга яраса.
Кузгалып киттек. Янышев сөйләгәннәрне уйлап бардым. Әйе, мин яшь әле. Яшисем килә. Яңа пальто, яңа бүрек киеп йөрисем килә. Яңа пальто һәм яңа бүрек кигән килеш кызлар белән сөйләшүе җиңелрәктер дә, рәхәтрәктер дә ул. Билгеле инде, яңа пальто һәм яңа бүрек бик җылыдыр да.
Ә пальтолык, бүреклек акча эшләүнең мине бүтән кызыктырмаслыгын, аның бик кечкенә хыял икәнен шушында бөтенләйгә аңладым. Көенмәдем түгел. Ихтимал, көлкедер дә: пальто белән бүрек кирәк булмаса, язмышым ничек башланыр иде икән? Зур эш вак хыялдан да башлана икән шул.
– Син, туган, бу хакта артык төпченмә. Үз җае чыгар. Ыгы-зыгылану кирәкмәс… Кыю йөр, ышанып. Без капчыкта ятмый. Халык андый-мондый гына хәлләрнең станция салуны туктата алмаганлыгын белеп торсын.
V
Без килеп төшкән авыл табигатенең матурлыгын сурәтләргә хәзер кыенсынам. Халкыбызның холкы шикелле, һәр җире килешле, тыйнак, саф табигать.
Тын иде. Гаделлек өчен көрәш кузгалса, һәрвакыт шуңа ияргән, үлем кылычы янаса, шуңа каршы күтәрелгән һәм җиңгән халыкка охшаган табигать. Беренче карашка бөек күренгән, әмма яшәү мәгънәсе тулып торган тынлык булган икән ул.
Авыл Советы кайчандыр морза утары булган ике катлы таш бинада икән. Беренче каттагы зур кунак бүлмәсен – клуб, икенче бер иркен бүлмәне ликбез урыны, уку залы иткәннәр. Икенче катта – авыл Советы. Шундагы почмак бүлмәдә Рамазанов торган.
Безне шәмәхә кара таплары чуарлаган яшел бумази материяле өстәл янында утыручы чулак милиционер каршылады. Гимнастёркасында Кызыл Байрак ордены. Исәнлек-саулык сорашкач, Янышев:
– Иптәш Сафин кайда? – дип сорады.
– Туйда, иптәш Янышев. Чакырыйммы? «Эһ» дигәнче килеп җитәр!
– Кирәкми, Ярмиев.
– Сезне көтә-көтә алҗып беттем инде, – диде милиционер, миңа мөрәҗәгать итеп.
– Ул сез көткән кеше түгел, – диде секретарь.
– Казаннан җибәргәннәрдер ич?
– Казаннан, – дидем.
– Рамазанов урынына, – дип өстәде секретарь.
– Казаннан тикшерүче килә дигәннәр иде, шул дип торам.
– Ул Сафинны күптән башлы-күзле итәсе иде инде, – диде секретарь. – Килен шәпме соң?
– Ул өйләнми, укытучы Ширәмәтов өйләнә бүген.
– Сезне дәшмәдемени?
– Дәште дә…
– Алайса, ник бармадыгыз? – Янышев ике йозаклы тимер сандыкка барып утырды.
– Ә Ширәмәтов… кулак кызына өйләнә бит ул…
– Кулак кызына? Сез ни карыйсыз соң?
Ярмиев, «Нишләмәк кирәк?» дигән сыман, кулын җәеп җибәрде.
– Ширәмәтов балалар укыта. Белмәссең тагын. Ул үзе морза нәселеннән. Черегән байлар токымыннан.
– Монда каян килеп эләккән соң ул?
– Менә шушы йорт хуҗасының оныгы. Хуҗа үзе ак чехларга кушылып йөргән кеше, качып котылган.
– Ә бу «токым»нан шикләнмисезме соң?
– Болай… шәп егет ул. Яшьләрне өйрәтеп, театрлар куя. Клубка радио ясады. Кешеләргә гәҗитләр укый. Өй борынча йөреп, йөз егерме стакан җыйган, өчәр литрлы ун банка тапкан… «Чәйханә ачарга җыендыңмы әллә?» дип көлсәк… Бактың исә, шул радиога аккумулятор ясарга икән. Башлы егет ул болай. Тик тормый! – диде Ярмиев, ихлас кабынып китеп.
– Бәлки, контрадыр?
– Бер дә ул-бу ят эше сизелми сизелүен.
– Кулак кызына өйләнүен дә сизмәдегезме? Бәлки, ул күзегезгә төтен генә җибәреп йөридер? Сез авыз ачып торганда, төп башына утыртса? «Шәп егет!» Шәп булгач, туена да барырга иде. Баш кода булып!
Секретарь, торып, әрле-бирле йөренеп килде, түшәм бизәкләрен карады. Ә түшәм яшел җирлеккә алтын төсендәге затлы бизәкләр төшерелеп буялган, күз алгысыз матур иде.
– Иптәш Янышев! Кулак кызы дигәч тә… ул кыз, беләсезме, кем? Дөньяның астын өскә әйләндереп йөргән кыз ул. Колчакка каршы сугышларда катнашкан.
– Кызык туй, – дидем мин, алар сүзенә яңа кушылып. – Морза оныгы – бүген укытучы, ә Колчакка каршы сугышып йөргән кыз кулак кызына әйләнгән…
Янышев тел шартлатты:
– Кешеләрнең кемлеге маңгайларына язылмаган шул. Кем икәнлекләрен телләре әйтмәсә дә, йөрәкләре, эшләре бер әйтер әле.
«Козгыннар туй итә, ә сез, кышкы чебен шикелле, ике тәрәзә арасында йоклап ятасызмы?!» дип сорыйсым килде. Тик бәйләнерлек сәбәп юк – туй итәләр, барысы да ал да гөл. Ширәмәтов явыз уйларын күсәк итеп, күрәләтә болгап йөрмәс. Гаҗәп: нигә аңа бәйләнәм әле мин? Ни хакым бар? Алай дисәң, нигә гади кызга өйләнмәгән?
Киез белән тышланган ишек, шыгырдарга да өлгермичә, киң ачылып китте. Кергән кеше, кепкасын салып, киндер пиджагын каккалады.
– Кунаклар бар икән, – диде ул һәм секретарьга, шапылдатып, йонлач кулын бирде. Минем кулымны селкә-селкә, көлә-көлә күреште. Нәсел-нәсәбем кемнәр, мин үзем кем, ник килгәнмен, ничек килеп җиткәнмен, уйларым нинди? Каһир Сафин, күз ачып йомганчы дигәндәй, һәммәсен сорашып, белешеп бетерде.
– Бу егет Рамазанов урынына килдемени, иптәш Янышев? – Ул, бер адым чигенеп, мине баштанаяк карап чыкты. – Кайберәүләрдән Рамазановны костырам әле мин! Әйтте диярсез!
– Кемнән костырасыз? – дип сорадым мин.
– Эзлибез, – диде Ярмиев тыныч кына. – Үз авылымда чишелмәгән йомгак калдырсам, ни сан миңа? – Ул өстәлдәге кирза сумкасын алып иңбашына асты да, кырып юылган идәнне шыгырдатып, ишеккә таба юнәлде. – Мин чәй куйдыртыйм әле, юл өшәндергәндер, – диде ул һәм биек бусаганы атлап чыгып китте.
– Табарбыз, кая китәр алар. Кайберәүләргә облава оештырасы бар әле, бар! Кавалерия облавасыннан ким итмичә. Психик атака ясамакчылар. Андый атакаларны күп күргән без. Поскан ояларына йомран урынына куып кертеп, өсләренә эрегән кургаш салмасакмы? – Сафин түрдәге тәрәзәне ачып җибәрде. – Аздылар! – диде ул, каядыр йодрыгын төбәп. – Бугазларыннан алмасаммы?! – Ул, кызып-кызып сөйләвеннән суынырга теләгән шикелле, тәрәзә төбенә таянды, сары кашага астыннан күкне күзәтте. – Яңгыр явар, ахрысы, – диде.
Үзе ач яңаклы, борыны кәкрерәк. Кулларын җәеп таянганга һәм иңбашын калкытып, алга таба иелгәнгә күрә, очып китәргә җыенган зур кошны хәтерләтә. Күзе очкынлы, иреннәре кысылган. Тирән-тирән итеп сулыш ала, шунлыктан кара мыегы кабарып селкенә, шуны тыйган сыман, ул аның бер очын тешләгән. Авызлыгын чәйнәгән атмыни!
– Башта колхоз оештырабызмы әллә, иптәш Янышев? – диде ул, кискен борылып. Хәзер Каһир Сафин бөтен йөзе белән елмая иде инде. Ләкин ул елмаю беркатлы шатлык түгел, чөнки башын әле секретарьга, әле миңа таба борса да, карашы безгә төбәлмәгән, ә безнең аша ары юнәлгән. Аны үзенә генә билгеле усал бер уй биләгән иде булса кирәк. – Станциягә аннары иркенләп керешер идек.
– Артык кайнар син, Сафин! – диде секретарь. – Дүртпочмаклы өй салып кергәндә дә крестьян өмә ясый. Мир төкерсә, күл булганын яхшы белә ул. Күмәклек крестьянның канында. Тик ул аны җанында бик тирән яшереп тота! Алтыннан да кадерләбрәк. Станция әнә шул тирән яшерелгән күмәклек хисен казып чыгарсын өчен кирәк. Ул колхозның алтын нигезе булыр, туганнар.
– Колхоз булса… йөгән кидертер идем мин кайберәүләргә! Тәртәгә генә керсеннәр… Син бер дә кайгырма, дускай! – диде ул миңа, «син» дип эндәшеп һәм иңбашыма авыр кулын салып. – Авызлыкка риза булмасалар, явызлык ашарлар. Әйеме?
– Белмим, минем эш – станция салу. Аннарыга калдырмыйча. Шушы бер җәй эчендә. Сезнең кебек кешеләр барында тау күчереп буладыр.
– Әйдәгез, башта ашап алыйк әле! – диде Каһир. Ул тагын да җанланып китте, соңгы сүзем аңа ошады бугай. Ул түбәсенә төймә тагып куелган соры кепкасын киде. – Әйдәгез, иптәшләр, ач кешенең ачуы яман дигәндәй…
Ашарга Идрис Ярмиевләргә кердек. Салам түбәле йорт, аскы өлеше имәннән буралган, аннары – юкә, усак; кыегына карлыгачлар оялаган. Тәрәзә йөзлекләре челтәрләп уелган булган, инде яргаланып беткән, бер кат та буялмаган. Караңгы өйалдына аяк басуга ук, өйгә кергәч, йөзендә кояш чагылган җиз самавыр, чәчәкле челтәр кашагалар, чуклы пәрдәләр, тәрәзә төпләрендә кына гөлләре күрермен кебек. Ә анда суккан җәймә ябылган сәкегә, аякларын бөкләп, әти белән әни утырырдыр шикелле. Чәй эчкәндә, әти кара бәрхет түбәтәй кия, әнинең башында алдан бәйләмичә генә ябылган ак яулык була иде. Аларның чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә авыл хәбәрләре сөйләшүләрен ишетермен дигән татлы бер хыял томаны эчендә уралып калдым.
Әйе, нәкъ безнеке шикелле үк өй, тик әти белән әни генә юк. Аның каравы Идрис Ярмиев хатынының ачык чырай, көр күңел белән каршылавы бик таныш иде. Ул кай ягы беләндер әнигә охшаш апа икән. Күземнән яшь бәреп чыкты. Ишегалдында комганнан юынып керүебез, әле сөлгегә сөртенмәгән идек, ирексездән бәреп чыккан күз яшем су тамчылары белән кушылгандыр.
– Таныш булыгыз, иптәшләр, бу – минем җәмәгатем Өрфәйдә, – диде Идрис Ярмиев, яулыгын почмаклап япкан, чиста күлмәкле, аягына чабата кигән апаның иңбашына орынып.
Кулын, алъяпкычына сөрткәләп, Өрфәйдә апа безгә сузды:
– Нихәлләр суң? Исән-сау гына килеп җиттегезме?
Аннан Өрфәйдә апа чаршау белән бүлеп куелган сәке янындагы өстәлгә, җиз табак тутырып, бөтен бәрәңге, тирләп торган салкын чүлмәк белән сөтле катык, ярты бөтен арыш ипие, суган кыяклары китереп куйды. Каһир белән Идрис абый сәкегә утырдылар. Янышев белән мин артсыз урындыкларга урнаштык. Яныбызга, пуф итеп, җиз самавыр менеп кунаклады. Хуҗа апа, самавыр капкачын ачып, морҗасы тирәли тезелешкән ап-ак йомыркаларны бармак битләренә өрә-өрә алгач, салкын сулы чүмечтә йөздергәннән соң, берәм-берәм алдыбызга тәгәрәтеп җибәрде. Кыстый-кыстый ашаттылар. Түрдәге ике тәрәзә арасындагы стенага карточкалар тезелгән рам элгәннәр. Карточкалары инде саргайган. Берсендә Фрунзены таныдым. Кызыл гаскәриләр арасында төшкән.
– Менә бусы безнең Идрис абый! – диде Каһир, командарм артындагы кеше сурәтенә агач кашык сабы белән күрсәтеп.
Өй эчендәге бар җиһаз – өрәңге шкаф, җиз телле һәм җиз герле сәгать, өсте кырып юылган өстәл һәм дүрт-биш артсыз урындык, агач карават. Идәндә суккан палас. Ике кыз, бер малай ак мич белән почмак арасындагы чаршау артыннан безне ятсынып күзәттеләр. Әнкәләре кулларына берәр йомырка тоттыргач чыгып киттеләр. Табынга алар гына түгел, үсмер малайлары да утырмады: без кергәндә, ул ишегалдында өч җәпле агач сәнәк ясап маташа иде. Атасы аны, секретарьның атын тугаргач, яшел үлән чабып, шуңа кушарга җибәрде. Сәнәген ясап бетергәч, ул аны абзар түбәсенә җилдә киптерергә кадап куяр: кош сөяге кебек җиңел булсын дип. Тиздән печән өсте җитә. Мин боларны онытмаганмын икән әле.
Ашап-эчеп, рәхмәтләр әйткәннән соң, ишегалдына чыккач, Мирсәяф Янышев Сафинга:
– Иптәшкә станция урынын күрсәтегез, – диде.
– Ә сез? – дидем.
– Анда өч-дүрт тапкыр булдым инде. Кайтыйм.
Секретарьны озата чыктык. Идрис абыйның өлкән улы акбүз атны, капка төбенә алып килеп, читән казыгына бәйләгән, тезгенен чишеп һәм аркалыкларын төшереп, сусыл үләнгә кушкан. Бая чаршау артыннан карап торган бәләкәй малай, тарантасның кузласына утырып, дилбегә тоткан. Казыкларга ябышып, читәнгә кунаклаган биш-алты малай, түземсезләнеп, хуҗа малайның тарантас кузласында утыруның рәхәтлеген сөйләвен көтә иде булса кирәк.
– Әти, синең атка кайчан шушындый тарантас бирәләр? – дип сорады ул.
– Безгә тиеш түгел, улым, – диде Идрис абый.
– Милиция командирыныкы бар ич әле!
– Ул бит командир, улым.
– Ә син кайчан командир буласың?
Ярмиев ак фуражкасының козырёгын күзенә шудырды да, елмаеп, безгә карады.
– Яңа кул үскәч, – диде ул, исән уң кулы белән малаен күтәреп җиргә бастыргач. – Монау абыең булмаса, сыңар кул белән милиционер да итмәсләрие әле, – диде ул, Янышевка ишарәләп.
– Ә син аңар әйт, әти, үскәч, мине тарантаслы эшкә алсын.
Барыбыз да көлеп җибәрдек.
– Юк, мин сине тарантаслы эшкә алмыйм, – диде секретарь, малайга иелеп.
Читән башындагылар моны көтмәгән иде, ахры, чышын-пышын сөйләшкәләп, кымырҗып куйдылар.
Малай, авызын турсайтып, секретарьдан читкәрәк тартылды.
– Ни исемле әле син?
– Вил.
– Вил… Владимир Ильич Ленин… Менә үсеп җит әле, Вил Идрисович, без сине беләсеңме нинди эшкә алабыз? Без сине корыч айгырга атландырабыз. Корыч айгырның ни икәнен беләсеңме?
– Тр-рактор!
– Аны күргәнең бармы соң?
– Бар. Укытучы абый савхузга аппарып күрсәтте.
– Тракторчы буласың киләме?
– Юк.
– Ник алай?
– Миңа яраплан кирәк. Былтыр савхузга төшкәне шикелле.
– Трактор ярамыймыни?
– Аның дилбегәсе юк.
– Аэропланның да юк ич!
– Булмас инде! Аның канатлары арасында дилбегә, беләсеңме, күпме? Дөнья! Тимер дилбегә!
– Ә-ә, менә ничек! Хикмәт дилбегәдәмени? Ярый, алайса, Вил. Дилбегә бирербез сиңа. Тота белерсеңме соң, туган?
– Белмәс сиңа. Күрсәтимме? – Малай, тезе тишек сатин ыш- танын ике куллап күтәргәч, кояш каралткан нәзек сул кулын йодрыклап алга сузды да, уңын баш очында камчы болгаган- дай айкый-айкый, чәтердәп, урам буенча йөгерде. Читәннән бор- чак шикелле коелышып, аңа иптәшләре дә иярде. Кайсы киндер ыштаннан, түбәтәйле, кайсы күлмәкчән генә, ыштансыз.
– Корт чаккыры, ә? – дип көлде Идрис абый. – Сөйләшә белә башлаган! – Аның Вилгә аптыравы, бездән уңайсызлануы, шул ук вакытта улының беркатлы тапкырлыгына соклануы йөзенә чыккан иде.
Каһир акбүз атның аркалыгын күтәрмәкче иде, секретарь ирек бирмәде: үзе күтәрде, атка авызлык каптырып, тезгенне тәртәгә бәйләде.
– Рәхмәт сезгә, Мирсәяф абый, – дидем мин.
– Ни өчен, туган?
– Озата килгәнегез өчен, киңәшләрегез өчен.
– Станцияне салсагыз, мин сине килгән юлдан күтәреп узарга ризамын.
– Тельняшка өчен дә.
Миңа зәңгәр күзләре белән ягымлы карап, ул тарантаска менеп утырды.
– Тәнеңдә тузсын, туган.
Хәзер ул атын борыр да юрттырып китеп барыр, әйләнеп тә карамас, ә мин монда чит кешеләр белән калырмын. Яктылык белән караңгылык уртасындамы? Күпме кеше арасында ялгызыммы? Зур эш алдында берүземме?
Юк, юк. Секретарьның бүгенге бөтен сүзе яктылык, күмәклек, көч хакында иде. Бәләкәй Вил белән сөйләшүендә генә дә күпме шатлык, ышаныч. Өстемдәге тельняшка да бар ич әле, ул тәнне генә түгел, җанны да җылытыр…
– Сау булып торыгыз! – диде ул, атын чирәмле урам уртасындагы өч сукмак булып сузылган арба юлына борып.
Без әз сөйләштек. Күбрәк эндәшмәдек бугай. Ләкин дәш- мәү бер-береңә бөтен нәрсәне сөйләп, туйдырып бетергәндә ге- нә гаеп нәрсә ул. Күңелдә әйтми калдырган һәм киләчәктә әйтәчәк сүзләр көн саен килә торган яктылык белән бер.
Ә без яктылыкка таба кузгалдык бит. Мәңгелек яктылыкка таба.
VI
Өчәүләшеп инеш буена төшеп киттек. Станция урынын Рамазанов авыл уртасыннан сайлаган. Чирәм катыш казаяк үләне каплаган урамны аркылы чыгып, читәнле тыкрыктан төшеп киттек. Читән буен карасу-яшел кычыткан, көмеш һәм кара әрем, тузганаклар, табак-табак әрекмән басып киткән. Кыл уртада бер генә кеше барырлык такыр сукмак; читән артында инде чәчәккә бөреләнә башлаган бәрәңге, кояшка караган нәзек көнбагышлар, черетергә дип өелгән кышкы тирес өемнәрендә кабак үсентеләре, бәрәңге арасында суган түтәлләре күренеп калды.
Кулларын каш өстенә куеп, безне хатыннар, карчыклар кызыксынып күзәтте. Идрис Ярмиев, туктый-туктый, аларга нидер дәшә, ул арттанрак килә. Мөгаен, безне сорашалардыр. Рәхәт булып китте. Бөтен күңелемне изрәткән ниндидер җыр ишетәм сыман. Тар тыкрыктан су буендагы тугайга килеп чыккач, күптән очратмаган дус-ишне күргәндәй, кулларны җәеп җибәрәсе килде. Әйләнә-тирә дөнья киң, иркен. Үземне тирән бер йокыдан уянган кебек тойдым. Тик нидәндер читенсенәм, күңелемнең кайсыдыр читен ниндидер шомлы бер түземсезлек били башлады. Минем мондалыгым чын түгелдер, боларны мин рәсемдә яки театрда гына күрәмендер шикелле.
Тугайда кайрылары каезланмаган юкә, имән, усак агачлары әрдәнәләп өеп куелган, таралып ятканнары да байтак. Урта бер җирдә, такта ярыр өчен, озын аяклы ике кузла – «кәҗә» тырпаеп тора. Анда эшләгәннәр дә инде: төрле калынлыкта ярылган борысларны, такталарны кипсен өчен өчпочмаклап, һәркайсы астына агач куеп, аралап тезгәннәр. Читтәрәк – кыек түбәле такта алачык.
– Монда Рамазанов сызымнарын сызды, – диде Каһир. – Ачкычы миндә, бирермен.
Тирән ярлы инеш буена килеп туктадык. Инешнең, текә борылыш ясап, авылга таба каерылган урыны. Яшькелт су тобада зур әйләнеш ясап ага. Аргы якка чыгар өчен, өстәрәк ике тал агачы кисеп салганнар. Агачны суга чупылдата-чупылдата, Каһир Сафин аргы якка чыгып китте, аңа без дә иярдек. Сөзәгрәк урыннан югары мендек тә текә ярга килеп бастык. Туфлине салып, торфлы туфракны кактым, оекларымны да салып куйдым. Табанымны яшел үлән салкынлыгы кытыклады. Җиргә яланаяк басмаганыма ни гомер икән инде?!
Җылы елга тын гына ага, аның яшел суына безнең кыска күләгәләребез төшкән, каршы яр буендагы таллыклар чагыла.
– Йә, Каһир, кая, ничек салабыз? – дидем мин, инешне күздән кичереп.
– Эш вакытында миңа иптәш Сафин дип дәшәрсең инде, иптәш Зәйнушин.
– Ә мин Каһир абый димәкче идем әле! – дип көлдем мин.
– Ние көлке моның? Синең шикелле кешеләр миңа «иптәш» дип дәшсә, үзеңнең абруең арта бит. Кешене кем белән ничек сөйләшүенә карап бәялиләр.
– Монда фантазияне эшләтеп була! – дидем мин, ярларның кайда сөзәк, кайда текә, кайда борылганын күздән кичереп.
Идрис Ярмиев, шушыны гына көткән шикелле, шырпы кебек дөрләп китте:
– Рамазанов мәрхүм анау төшкә буа буарга уйлады, – дип башлады ул, гарип кулын бөтен озынлыгына алга – тоба башланган урынга таба сузып. – Ә ерганакка – стансы. Субайлар өстенә.
– Кулыгыз нишләгән иде? – дип сорадым мин.
– Нишләсен… – Ул минем ни сораганымны аңламый торды. – Ә, кулмы? Үзем. – Тешен кысып һәм шадра йөзен җыерып, ул чапкан хәрәкәт ясады.
– Ялгышмы?
– Уйнап, – диде Каһир.
– Балта беләнме?
– Кашык белән түгелдер инде тагын, – диде Каһир.
Идрис абый көлеп җибәрде:
– Кылыч белән, кылыч.
– Үзеңме?
– Үзем кулны кисмәсәм, башкалар башны кисәсе иде шул.
– Башыңны кем кисәсе иде?
– Басмачылар. Фрунзега пакет илткәндә.
– Нинди пакет?
– Кызлар сәламе, – диде Каһир, җитди күренергә тырышып. Ул минем төпченеп сораштыруымны килештермәде бугай. Чыннан да, бәлки, бу хакта кычкырып сорамыйча, эчтән генә уйлап фараз кылырга кирәктер? Югыйсә авырткан төшенә тию бит.
– Сугышта нинди пакет икәнен кем белгән? – диде Ярмиев. – Боерык бирелгәч, аны тикшермиләр. Минем эш илтеп бирү иде.
– Тапшырдыңмы соң? – дидем мин, беләсе килүемне баса алмыйча. Ни өчен килгәнемне дә онытты дип уйлаганнардыр инде.
– Тапшырмыйча калырга ярамый торган пакет иде ул… Басмачылар эзгә төште. Атны үтерделәр, елан шикелле, тау-таш арасына качтым. Шунда бер таш, кузгалып, кулны кысты, тозакка эләккән тычкан хәлендә калдым. Шуннан… – Идрис Ярмиев, кай җиредер авырткан сыман, йөзен чытты. – Ике чабуда… Әллә кул иде, әллә карт әтәч муены…
– Шуннан?
– Шуннан… – Ул исән кулын, лобогрейка канатыдай өстән айкап, үзе борылмыйча гына артка изәп җибәрде. – Менә бу турыдан стансыга канау ерасың, анау тупыллар арасыннан…
– Ә пакет?
– Шуны сөргечләп ураган җепне чишеп, беләкне бәйләдем. Әмма пакет ачык лабаса?! Кем укыган? Дусмы, әллә дошманмы? Шикләнделәр, билгеле. Духтыр беләктәге җепне чишеп күрсәткәч кенә ышандылар. – Ул, бу хакта сүз бетте дигәндәй, тупылларга таба борылды.
– Бу җирләр станциянең шлюзларын, сусаклагычларын корыр өчен бик җайлы, – диде Каһир.
– Турбинага килә торган су көчле агымлы булса шәп икән. Рамазанов «моның өчен тар канау кулай» диде.
– «Тегермәнне кая салабыз» диде әле?
– Анысын инде, Каһир, телибез икән, урыслар әйтмешли, Ходай Тәгаләнең култык астына салсак та була. Токны тимерчыбыктан хет айга суз. Баганаң гына җитсен.
Алар икесе ике ягымда тора. Кулымны күтәрсәм, иңбашларына таяна алам. Биредә мин ялгыз түгел! Алар мине яшьсенә, ләкин, «Курыкма, агай-эне! Хур итмәбез!» дигәндәй, рухландырып, тынычландырып торалар. Мондый ышанычны аклый алырмынмы соң? Алар станциянең ничек корылырга тиеш икәнлегенә кадәр белә! Аны саласыларына ышаналар! Бу уйларыннан бер карыш та чигенмәслекләре тыныч тавышларыннан, сабырлыкларыннан сизелеп тора.
Иркен сулап куйдым! Җиңел булып китте.
– Боларны каян беләсез соң сез, кем әйтте? – дип сорадым, аларга исем киткән шикелле.
– Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын… Әллә тегермәнне тау башына салабызмы? – Ярмиев авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.
– Җил тегермәне түгел ич ул! – диде Каһир.
– Булса соң!
– Ул тауның теге ягында Брынка дигән рус авылы, – диде Каһир. – Идрис абый шуларның күзен ут итәргә тели.
– Ә нигә? Көнләшсеннәр! Җаннары янсын! Җан янганда, ыштан эштә тузучан, мич башында түгел.
– Аларның тегермәннәре оһо! Синекеннән көнләшерлек мәллә? Алар Степан дигән ата байларының ике ташлы тегермәнен тартып алдылар, – диде Каһир, миңа карап. – Алмаслар иде, өч ел элек ул тегермәнче ике улы белән селькор Спиридонны кара канга батырып кыйнап үтерде… Тирә-күрше авыллардан җыелышып күмдек. Илле-алтмыш кеше – бездән. Ул авыл урыслары белән безнең әтиләрнең сугышканын да хәтерлим әле. Ызан буенда, чалгылар селтәшеп. Ундүртенче елны, печән өстендә. Бөтен ызгыш – бер ышна җире3 өчен. Ә урак җиткәндә, герман сугышына чыгып киттеләр. Кочаклашып, җырлашып. Пристаньда русларны татар «Әпипә»сенә биеттеләр, безнең әтиләр аларның «Барыня»сына басты… – Каһир ярсып китеп ботын чапты. – Әти шуннан кайтмады… Туганыңны хурлап, беркемгә дә яхшы була алмыйсың. Шуның ише бездә Брынка урысларын яманлаучыны табалмассың. Ут күршеләр. Ызандашлар. Ызаннар аерса да, җаннарның кушылган чагы күп. Әле былтыр Гаптрафик атлы комсомол егетебез Ипполит Максимовичның төпчек кызына өйләнде. Кычкыртып урлаган!.. Урлаган дип… үзара килешеп инде. Софья атлы. Хәзер Суфиягә әйләнде. – Каһирның куш иякле, тупасрак, кояш каралткан, бер көн кырынмаган йөзе авылдан астарак стена булып торган тауга таба борылган. Тау кыясы текә, аның күп өлеше шәрә һәм ап-ак балчыклы, озаграк карасаң, күзне чагылдыра. Әллә шуңа, әллә рус авылын уенда күрепме, Каһирның күзе кысылган. Ул, пиджагының итәкләрен артка җыйнап, биленә таянган, утыртма якалы соры күлмәгенең ачык изүеннән йонлач күкрәге күренә.
– Ул селькорны ни өчен харап иттеләр соң? – дип сорадым мин.
– Әнә Идрис абый әйтсен. Ул тикшерде.
– Азат кеше булырга теләгәне өчен. Туганда кеше булган, ә хәерчелектә үләсе килмәгән. Гомере буена – әгәр унсигез ел ятимлекне гомергә чутларга яраса – Степанда батрак булган. Тамак ялы белән тегермән өендә төн куну хакына… Кунуы да бушка түгел – тегермән каравыллый. Степанның һәр тиенендә аның маңгай тире. Туганнан бирле кара эш тә кара хәсрәт. Адәм типкесендә йөргән ятим бит, үзен башкаларга кирәк санаган. Күпме кешенең күзе сукыр, ә Спиридон үз язмышының караңгы тәрәзәсеннән дә ерак күргән. Степан тегермән өлеше дип җыйган онны ике чокырга күмеп череткән. Крестьяннардан, тегермәнендә он тарткан өчен, ул бары тик натуралата гына түләттергән. Ач еллар бит! Акчага ризалашса, бәяне ике-өч тапкыр арттырып куйган. Спиридон шуны «Красная Татария»гә язган. Грамотага кайсысы өйрәткән – кем дә белми. Шуннан моны Степан кулак урамга типкәләп чыгарган. Бер сынык икмәксез, сукыр тиенсез. Ул – тагын «Красная Татария»гә. Кан-яшь түгеп түгел, юк. Ярлылар комитеты ни карый дип… Комитет Степанны стенага тери: иң яхшы атын алып, Спиридонга бирергә карар чыгара. Хурлыгына чыдый алмыйча, Степан атын тезгененнән тоттырып җибәрергә мәҗбүр була. Өстәп, тегермән өен, сука, тырманы да куша. Ә Спиридонның җире шул ук Степан кулында. Арендада, янәмәсе. Анысын да бирергә туры килә. Өстәвенә батрак тегермәнченең кызы белән гыйшык тотышкан икән, ул да Спиридон янына – тегермән өенә күчә. Менә шундый хәлләр килеп чыга. Югыйсә азатлык барын бар, ә батракның авызы авызлыклы, аягы тышаулы… Кол булып туса да, Спиридон азатлыкта үлде. Кабере зираттан ерак, тау итәгендә, пар усак төбендә. Степан, янәмәсе, улларын егетнең сабагын укытырга гына җибәргән… Шулай дип котылмакчы иде дә, үз сабагын укыттылар.
Ярмиев, сүзсез калып, сумкасын артка этәрде дә чалбар кесәсеннән папирос кабы чыгарды. Аны янтайтып селеккәләгәч, башын кырынайтып, берсен авызына капты. Сафин шырпы кабызды һәм утны, кош тоткан шикелле, җилдән киң учына яшереп, аның шадра йөзенә якынайтты.
– Үзләренең дә кирәкләрен биргәннәр соң! Кызлары бөтен авылны күтәргән. Тегермәнченең өенә басып кереп, эт итеп кыйнаганнар. Кул-аякларын бәйләп, волкомга китереп тапшырдылар… Хәзер тегермәне җәмәгатьнеке, калай түбәле өендә авыл Советы.
– Күрә адәм башлары! – дип уфтанды Каһир.
«Ни җитми адәмнәргә? – дип уйладым мин. – Җирме? Ә аның чиге юк. Гомернең генә чиге бар ул. Шушы елга суы белән бер – ага да китә. Кайда тын, кайда болгана да тулгана. Ә бит бер туктарга кирәк… Спиридон… Юк, ул болай гына үлмәгән. Аның җаны балкыган. Менә станцияне салыйк әле, бөтенесенең күзе ачылыр! Кемдер, теләми икән, кара төндә яшәсен. Кара төннән кабергә бер адым…»
Минем бөтен күкрәгем яна, ә йөрәгемә салкын боз кисәге тигәндәй булды. Алар моңа кадәр мин күз алдыма да китермәгән нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Якында яшен сугып яндырган наратка күзем төшеп, караңгыда кинәт ишетелгән шомлы тавыштан сискәнгән шикелле әсәренеп киттем. «Ах, менә нинди ләбаса ул тормыш! Кеше тормышы… Бөтен өметең белән кояшка – җылыга һәм яктыга үрлисең, ә сине көйдергеч яшеннәр сагалый. Спиридон! Яшен чаткысы белән очрашканчы, өметләреңне чынга ашырырга ашык икән ул».
Уемнан бүленеп, мин, катгый төстә:
– Рамазанов станциягә уңай урын сайлаган, – дидем.
– Уңай урын, – дип килеште Каһир.
Буа буасы урын тар. Канау казыйсы җире үзле балчыклы, су ашамый. Станция утыртасы чокыр тирән, турбинадан чыккан су инешкә аксын өчен, өстәмә казу эшләре белән мәшәкатьләнәсе юк.
Идрис абый, сыңар кулын гайрәтле селтәп:
– Тик монда салырга ярамый, – диде.
– Рамазанов шушында сайладымы соң?
– Шушында, – диде Каһир.
– Уңай урын лабаса…
– Ярамый… Кара, монда салсак, ярты авыл буа суы буенда кала, яртысы – далада. Авылның йөзе өтекләнә.
– Сезгә электр кирәкме, әллә…
– Безгә хәзер бөтен нәрсә кирәк. Мин монда гомерлеккә килгән. Мин монда яшим! – Каһир аягын җәеп басты. – Кара, буа буасы урын тар, хак. Кызлар биле шикелле. Тик хикмәт анда гына түгел. Әгәр көтмәгәндә яңгыр явып, елга ташыса? Буаңны шундук ялмап йота, арткан су җәелерлек урын юк. Запас канау да коткара алмый.
Кичә генә мин гади крестьянны бүре өере узып китүен сабыр гына көтеп торган, кая таба барырга икәнлеге шунда күренер дип көткән, һәркайсы үзенә аерым һәм ялгыз төлкеләргә тиңләгән идем. Ак түбәле фуражкалы, брезент каеш белән билен буып, гимнастёрка, галифе һәм кирза итек кигән ябык Идрис абый да, аягына молотилка ремене белән кирза кисәгеннән тегелгән сандал кигән Каһир да мин күз алдына китергән крестьяннарга туры килми иде. Бер-берсенә бәрсәң, чатнап ут чыгарлык чакматашлары иде алар!
Авыл хәзер юаш песи хәлендә түгел икән инде. Кабер ташы шикелле авыр басынкылык, кисмәктә озак торган су сымак торгынлык, үзен гомер буена кыерсыткан законнарга сукырларча буйсыну юкка чыккан. Түрдәге сәкедә туып, шунда чүпрәк курчак яки бәрәңге ат белән уйнауларын тора-бара шул ук сәкедә мәхәббәт уенына алыштыручы, шушында ук үзләренә ике тамчы су шикелле охшаган балалар табып, аларның исәнлеге өчен кайгыручы, иреннәренә соңгы тамчы су тигәнен генә сизеп үлүче кешеләр беткән. Аларның, кояш баегач та, корама юрган астына посуларын, вакыт-вакыт тышлыгы юылса да, сүрүе, бигрәк тә мамыгы бер буынның ярты гомеренә җитә торган ястык-түшәктә ятуларын мин әле узмаган дип белгәнмен… Сука белән җир сукаласа да, чабагач белән ашлык сукса да, мал суйса да, уклау белән камыр җәйсә дә, мунчала белән идән юса да, аларның маңгайлары гына тирли, ә башларында бер генә уй – тамак тук булсын. Юк икән, алар моннан арынган, башка юлга баскан икән инде!
Авылда хәзер башка кешеләр икән – Каһир Сафин, Идрис Ярмиев кебекләр. Алар тормыштан мәгънә эзли. Алар киләчәкне күрә. Аларның йөрәкләре дөрли, тормыш учакларының да дөрләп торуын тели. Алар моңа кадәр хәерчелектә һәм мәхрүмлектә үткән авыл тормышының баш очына мәңгелек Ильич уты элеп куячакларына ышаналар, югыйсә «Брынка кешеләренең күзен ут итәргә» бу кадәр дә атлыгып тормаслар иде.
Электр станциясенең авылда яңа тормыш нигезе булачагына мин шушында төшендем. Алар корырга җыенган яңа тормыш мәңгелек булачак.
Юк, авыл кешеләре кызганыч түгел, алар тормышын бәхетсез, караңгы, рәхәтсез итеп күрү ялгыш. Алар үз язмышларына битараф түгел. Юкса станциянең кайда торуына бу кадәр борчылмаслар иде. Станция төзү аларга яңа язмыш китерәчәк…
Һава бөркүләнде, тирә-юньне тынлык басты. Авыл йортларының соры саламлы түбәләре, колга башындагы сыерчык оялары, аркандагы бозаулар, сирәк-мирәк күренгән кешеләр, урман, каршыдагы тау – һәммәсе рәшә эчендә калды.
– Сез хаклы, биредә станциягә кысан, – дидем мин. – Рамазановка шулай дип әйтмәдегезмени?
– Аның сайлаганы астарак, – диде Каһир. Ул авыл урамы барып төртелгән тауга таба күрсәтте. – Шул тау астында.
– Нигә баштук шунда алып бармадыгыз соң?
– Аннары барыбер монда менеп карар идең.
– Алайса, шушы урын яхшырак?
– Монда җиңелрәк анысы – казыйсы, күмәсе әзрәк.
– Бик шәп, тагын нәрсә кирәк?
– Безгә станция кирәк, – диде Каһир.
Идрис абый, әлегә сүз беткәнен белдергән сыман, фуражкасын салды да, тезенә куеп, җиңе белән эчендәге күнен сөртеп алды:
– Анда ташлык, авыррак булыр. Тик авыр эш явыз хатын түгел, без аннан курыкмыйбыз.
Алар күрсәткән урында инеш, тәкәббер тәкә сыман, тауны сөзгән кебек. Су, зур тобада әйләнгәләгәч, кырт борылып, авылга таба ага. Аннары авыл урнашкан тау астындагы куе агачлык турысыннан читкә борыла да күздән югала. Шушы урында аның ярлары киңәеп, түгәрәкләнеп, суы күбәеп китә. Гүя үзенең тәкәбберлегеннән ваз кичеп, тау астында ял итә. Хәзер инеш суының бар көче аның тирән агымында.
Шул төштә аның биленә, эзәр итеп, буа буганнар. Шушында ук иске су тегермәне тора. Тегермән урнашкан чокырны карт тупыллар ураган, чокыр күренми дә.
Авыл өйләре моннан кечерәеп күренә. Бер йортның капка тө- бенә кеше җыелган. Агач өйләрнең иң биеге. Ике катлы. Анда шау- шу киләләр, көлешәләр, карлыккан гармун тавышы ишетелә.
– Әһә, туй башлана, – диде Каһир.
Җирдән корбанын күзләп, ниндидер тылсымы белән карашны үзенә ияртеп, әкрен генә ялгыз тилгән оча иде. Аннары ул кояш эссесенә әлсерәгән һәм болытлар куера башлаган бар дөньяның кыл уртасында эленеп калды шикелле.
– Теге нинди йорт ул? – дип сорадым мин, яр каршында агарып торган ике катлы башка йортка ымлап.
Каһир көлеп җибәрде:
– Бая шуннан чыктык ич! Авыл Советы. Икенче катында син торырсың. Морзадан ким булмассың әле!
– Нинди морза?
– Алпавыт. Татар алпавыты…
– Син торасы бүлмәнең тәрәзәсе теге якка карый, – диде Ид- рис абый. – Инеш теге яктан да күренә. Безнең авылның өч ягын- да – су, бер ягында – тау. Дошманнардан сакланырга уңай булган. Безнең авыл хан заманыннан гына түгел, әллә кайчангы.
Авыл урнашкан тау астында – елга белән ике арада – башларын күккә чөеп, бакыр кәүсәле наратлар үрә каткан. Аларны урталай ярып, инде чәчәк атарга җыенган юкәләр сузылган аллея, ахрысы. Елга буенда ук куаклар (шомырт, чияләр бугай) чүгәләп утыра.
– Ул нинди җир? – дидем.
– Шул алпут паркы, – диде Идрис абый.
Аллея ярга җиткән җирдән алпавыт өенә ап-ак ташлы текә баскыч менеп китә.
Күңелемнән генә станцияне иске су тегермәне урынына корып карадым. Елганы тоба беткән җирдә – текә яр турысыннан буасың, без басып торган сөзәк ярны ерып, станциягә су агызачак канауны казыйсың. Ул чагында бу тирәдә байтак җирне су баса, шул исәптән паркны да.
Каһир алпавыт паркына игътибар итүемне сизде:
– Под корень! – диде нигәдер русча. – Морзаларның эзләре дә калмасын!
– Матур бакча. Әрәм була бит.
– Аның каравы авыл ямьсез! Ник ямьсез? Алар матурлыгы белән янәшә торганга. Под корень… анасын!
Каһирның күзе очкынланып китте. Бу мәлдә ул ниндидер карчыганы хәтерләтә иде.
– Безгә байлар калдыгы кирәкми. Үзебезнең кулдан да килә! Теләсәк кисәбез, теләсәк турыйбыз. Җитәр!
– Ярый, – дип килештем. – Ә бу нинди түмгәкләр? – Мин аяк астындагы вак калкулыкларга ишарәләдем. Без торган сөзәк үрдә тәбәнәк, киң ябалдашлы җиде-сигез карт имән дә үсеп утыра иде.
– Зират, – диде Идрис абый.
– Зират? Шуның аркылы канау казыйбызмы?
– Хан заманыннан калган зират ул. Изгеләр зираты, диләр.
– Авыл картлары каргамасмы соң?
– Безнеме?! Хәзер бездән дә изге кем бар? Әзме кан түктек? Без түккән кан елгасына станция корсак, кояш яктысының да кирәге калмас иде! – дип кычкырды Сафин. Әйтерсең лә без чукрак идек. – Болар бар да ташландык инде, авыл зираты башка төштә.
– Авыр эш, – дип карыштым мин. Юк, алардан акыллырак булып, борынгы зират өчен борчылып түгел. Моны алар хәл итәргә тиеш иде – менә шуңа.
– Авыр эшне эшләве бик гади, – диде Каһир. – Иң авыр эш – бала табу да кабер казу, диләр. Ә тегесе дә, бусы да бик тиз аның.
Ул күпне күргән кешеләр кебек ярып, ышанып сөйләшә.
– Зират бозу әллә ничек инде, мәсхәрәләгән шикелле начар эш. Син ничек уйлыйсың, Идрис абый?
Аның урынына Каһир җавап бирде:
– Әгәр дә киләчәктә минем каберем кемнәргәдер комачаулый икән – тигезләсеннәр! Нәрсә ул кабер?! Кирәк икәнмен, мине тере килеш тә ала аласың! Теләсәң кая куй – риза!
– Бу тау белән зират арасын бусакмы? Монда хет диңгез ташып тулсын – буа эһ тә итмәскә тиеш! – дидем мин.
Өчәү, утырып, сүзсез генә тәмәке тарттык.
– Без инде Каһир белән дөньяның ачысын-төчесен татыган, хәзер ташлап булмый. Ә син ник пошкытасың бу әче нәрсәне? – диде Идрис абый.
– Вакытында каеш белән ярырга әти-әни булмаганга…
VII
Морзалар өенең тимер һәм калайны бизәкләп үрелгән балконыннан тирә-юнь шундый матур булып күренә икән. Бер кич кунгач, икенче көнне, әле кояш чыкмас борын, тартып керергә исәпләп, шунда чыгып бастым. Җаным тыныч түгел иде, төнлә ямьсез төш күреп саташып беттем, шабыр тиргә батканмын. Имеш, бар дөнья янган, ташлар эреп, ябышып каткан, җир зәңгәрле-аллы төзәлмәс яман шеш төсле булып калган, һичкем күренми; мин үзем дә юк, тик әле кайдадыр, йөрәк шикелле тибеп, сулкылдап елый-елый, аңым гына яшәп ята, имеш…
Мине морза йортының икенче катына урнаштырдылар. Рамазанов торган бүлмәгә. Аны шушында, төнлә икенче катка менеп, бүлмәсенә кереп үтергәннәр. Ишекнең эчке келәсе нык, мин карадым. Төнлә ул аны белгән кешесенә генә ачар иде. Әгәр бикләгән булса, әлбәттә. Ә аның янына кергән кеше кем: дошманмы, әллә яхшы кешеме? Хәер, дошманның да белгән кеше булып чыгуы бик ихтимал. Бәлки, ул аның үзен үтерергә килгәнен белмәгәндер дә. Авылда чит кешеләр юк лабаса, бөтенесе таныш. Ул кичне Рамазанов яшьләрне җыеп сөйләшкән… Ә иртән өстәлгә йөзтүбән капланып яткан көенә тапканнар. Үтергәннәр дип…
Мин Янышевтан, кыймыйча гына:
– Әллә Рамазановның берәр… шәхси кайгысы булганмы? – дип сораган идем. – Үзе атылмагандыр ич инде?
– Кешесе ул түгел! Аны безгә партия үз авызыннан өзеп җибәрде. Казандагы ТЭЦ-1 проекты группасыннан. Вакытлыча! Өч бала атасы… Гаҗәп бер кеше иде ул… Юныс Рамазанов. Кыяфәтенә карасаң, тәкъва картлар ише йомшактыр кебек. Ә зәһәр холыклы иде… Берзаманны, икәү сөйләшкәндә: «Безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный», – дигән иде.
– Зәһәр холыклы? – дип кайтарып сорадым мин секретарьдан, Рамазановның «безгә котылгысыз һәлакәт яный» дигән сүзләренә гаҗәпсенеп. Әйтеп бетергәнен көтәргә түземлегем җитмәде.
– Ә бу – Ленин сүзләре, туган. Әйе, безгә барыбер котылгысыз һәлакәт яный… әгәр искечә вак хуҗалыклар булып утырсак. Ирекле җирдә ирекле гражданнар булсак та!.. Днепрогэста, Сталинград трактор заводында, Магнитогорскида күз күрмәгән, колак ишетмәгән төзелешләр башланачак. Анда социализм төзелә, ә авылда капитализм калсынмы? Рамазанов менә ни өчен монда – авылга ашыккан. Республикада иң беренче авыл электр станциясе турында сүз кузгалуга ук. Үз теләге белән… Бу станция, туган, кечкенә булса да, төш кенә булачак!..
Балконда шуларны искә төшердем. Саф һава, тәмәке исе күңелемне ачып җибәрде.
Ә утарны корып та куйганнар соң! Күз төшкән һәрнәрсә тынгысыз уйлардан җанны чистартырга тиеш дигән аек исәп белән эшләнгән. Табигатьнең бар фасыллары, һәр куагы, һәр ташы әфәнделәргә хезмәт иткән, һәммәсе алар файдасына, аларның күңеленә хуш килерлек булган.
Тау астындагы нарат ябалдашлары көмеш беләзектәй бөгелеп аккан елганы капламый, бәләкәй су тегермәне, сул яктагы ак ташлы текә кыя, таш баскыч турысыннан инешкә кадәр сузылган юкә аллеясы күзне иркәләп тора кебек.
Ә амбарлар, абзар-куралар кыйшайган инде, капканың да алты баганасы гына тырпаеп калган. Хәзер монда тормыш сулган, элеккеге байлык, мал-мөлкәт, дан-шөһрәттән биредә әллә кайчангы, сагышлы бер төш кенә калган кебек.
Ниндидер кодрәт белән бу йортны… унбиш-егерме еллар тирәсе элекке хәленә кайтарып булса, ул ниндирәк хәлдә булыр иде икән? Тып-тыныч, һәркемне һәм һәрнәрсәне тузанлы йокы баскан булырмы икән, әллә бар нәрсә борынгыдан килгән какшамас тәртипкә буйсынып, барча кеше өзлексез һәм сүзсез эш белән мәшгуль булырмы?
Күземне йома төшеп, йөземне иртәнге салкынча җилгә каршы куйдым. Шунда, җил көйрәткән утлы күмер шикелле, дүрт-биш яшем чагында бабай белән атка утырып, үзебезнең алпавыт утарына килеп чыкканым искә төште. Бабай хуҗага биш көнгә дип алып торган җилгәргечен илтеп тапшырды бугай. Ярты капчык арыш, ярты капчык борчак өстәп. Кичкырын өзлексез вак яңгыр яварга кереште, без аның урыс знакумына куна кердек. Мин үземне әллә нинди томанлы бер дөнья эченә эләккәндәй хис иткән идем. Каяндыр ниндидер тонык тавышлар килә, һаваны сискәндереп этләр өргәли, әче итеп дуңгызлар чинап җибәрә, дәррәү казлар каңгылдаша, наянланып, хатын-кыз кычкыра, ул арада ерак бер почмактан «малайка» (бабай балалайканы шулай дип атый иде) чиртергә керешәләр… Безнең Актырнакны әллә ничә эт уратып ала, ә мине урыс малайлары төрле яктан тикшереп чыгалар да, берсен берсе уздырып, уенчыклары белән мактаныша башлыйлар. Этләре әллә нинди – борыннары озын, эчләре умырткаларына ябышып беткән. Минем шаккатып карап торганны күргән бабай аларны бурзайлар дип аңлатты. Мин бабайның танышларына абзар-курадан арырак, алма бакчасы эчендәге өйгә кереп китәм дә сандык өстенә ятып йоклыйм.
Бабай мине иртән иртүк уята. Урыс агай белән, ут элми-нитми генә, күчтәнәчкә алып килгән бал-май кабып чәй эчәбез, ә мин, пес итеп алырга ниятләп, ачык болдырга килеп чыгам да баш-аягым белән ишегалдындагы томанга төшеп чумам. Юеш ташларга аяк очларым белән генә баса-баса, бабай өйрәткәнчә, кеше күзе төшмәстәй почмакка сыенып, бөрмәле киндер ыштанымны сул кулымның баш бармагы белән сыдырып төшергәч кенә, бөтен ишегалды тынлыгын чәлпәрәмә китереп, быргы кычкыртып җибәрәләр. Бар сыным белән бөрешеп киләм һәм болдырга йөгереп менәм дә караңгылы-яктылы тәбәнәк җылы өйгә чәчрәп барып керәм.
– Бабай! Пес-с иттерттермиләр!
Ул кеткелдәп куя. Аннары тыныч кына итеп көл төсендәге көрәк сакаллы знакумына нидер аңлата, тегесенең тирән зәңгәр күзе елмаеп кысыла, зур авызыннан көлү тавышы яңгырап чыга. Кара төрепкәсеннән ак чынаякка көл коела. Аның күз карашы ягымлы, ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктырып тора сыман. Бабай, үрелеп, көлә-көлә, минем ыштан бөрмәмне шапылдатып куя, аннары, «спасибо, знакум» дия-дия, салкын кулымны үзенең җылы һәм каты учы белән төргәндәй тотып, мине болдырга җитәкләп алып чыга. Калын чиста тавыш белән:
– И мне пора! – дип, безнең арттан, яшел кожанын кия- кия, бабайның знакумы да иярә. Аның башында кырые көмештән каеган кызыл фуражка, аягында бабайныкы шикелле үк күн читек, тик аныкының балтыры гармун күреге шикелле җыерылып килгән, баскан саен шыгырдый, ә бабайныкына шахтёр галошы кигезелгән.
Түземем бетеп, болдырдан «чаптыра» гына башлауга, бөтен үзәкләргә үтеп, томан эченнән тагын ярсу быргы тавышы ишетелә.
– Вчерась наш Митрофаныч семь волков подвыл – матёрого, двух переярков, да ещё четырёх молодых. Счас с охотой выезжам-с4.
– Хураша-а, знакум, хураша.
Бу сүзләрдән алпавыт утарындагы кешеләрнең бүре ауларга җыенуларын төшендем.
Хәзер, балконда боларны хәтеремә төшергән чагында, миңа ул иртәнең һәр сулышы, һәр кыштырдавы, ыгы-зыгысы таныш, аңлаешлы инде. Ул вакытта серле, сихерле тоелган күренешләрне, сүзләр, тавышлар, кичерешләрне мин китаплардан укып белгәнем аша күрәм һәм аңлыйм… Беренче быргы «Бөтенеңә кузгалырга!» дигәнне белдереп яңгыраган. Икенчесе «Атларны иярләргә!» дип аваз салган. Быргы, билгеле, хәзер белүемчә, мөгез быргы булгандыр. Безнең алпавыт ау белән якынлашканда, авыл халкы башта атлы казаклар килә дип шикләнеп, кайсы кая посарга ашыга, ә без, куркуның ни икәнен белмәстән, каршы йөгерә идек. Алпавытның ау кешеләре дистә ярымга җитә, этләре ике-өч дистәгә җыела. Бабайның знакумы – минем исемдә Ягур дәдәй булып калган кеше – алпавыт авын йөртүче. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы, картуз белән кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде.
Шулай итеп, үзәкләргә үтеп һәм бугаз төбен кытыклап, көзге күк төбеннән килгән торна таркылдавы сыман, калын быргы тавышы яңгырый.
Кояш чыгып килә иде инде.
Абзар ишекләренең тупсаларын каерып дигәндәй ачып, эчтә араталарны дөңгердәтеп җиргә төшереп җибәрәләр дә, йөгән кидерә-кидерә, яңадан-яңа атлар чыгаралар, буага алып төшеп сугаралар да иярлиләр. Барысы да ашыга, тик кабалану юк, һәммәсе пөхтә – беренче генә тапкырмыни, күнегеп беткән- нәр инде, күзләре йомык икән, куллары үзләреннән-үзләре эшли.
Ягур дәдәй эт йөртүчеләрне эт абзарына ашыктыра. Каяндыр «Кузгалырга!» дигән гөлдерек тавыш яңгырый, атын юырттырып, уртага моңарчы күзгә күренмәгән быргычы чәчрәп чыга да, иярендә калка төшеп, мөгез быргысын авызына китерә. Күзе йомык, киеме көмеш каймадан да чуктан, ияре яшел бәрхет белән тышланган, аты авызлыгын чәйни, ирен кырыйларында сары күбек кайный.
Ул арада алпавыт үзе дә күренә. Күн фуражкадан, алмачуар атка атланган, аты ярсу, яңа уенчык шикелле ялтырап тора. Алмачуарның ялы бер якка тарап салынган, бәкәлләрендә инә күзе хәтле дә чүп юк, сулышыннан сыек томан көдрәләнеп-көдрәләнеп китә.
Карашымны бүтәннәргә күчергәндә, барысы да башларына кияләр иде, хуҗаларын баш киемнәрен салып каршылаганнар, ахрысы. Алпавыт, йөзен әле бер, әле икенче якка борып, әллә ниткән әмерләр бирә, сорау ала, чуклы кыска камчысы белән кизәнә.
Чәбәләнешеп, буылып өрә-өрә, ике яктан ике эт көтүе килеп чыга, һәркайсы бәйле. Беришесе эзгә төшеп, җанварны урыныннан кузгатучылар, беришесе бурзайлар, болары кай якла- ры беләндер әкәмәт зур борчаларны хәтерләтәләр.
Ул арада бабай да, сары биябезне арбага җигеп, капка ачылганны көтеп тора. Мин шома, сары салам түшәлгән арбага мүкәләп мендем дә аягымны солы капчыгы астына тыктым. Солылы капчыкны бабай, таң белән торып, ат башына кигереп бәйләгән булган, күрәсең, ул аның тыныннан парланып, җылынып калган иде.
Капка җилләнеп ачылып китте, быргы кузгалырга кушып кычкыртуга, ишегалды күз ачып йомган арада бушады.
Без кыр юлыннан алпавыт авының ерак калкулыкларда әле югалып, әле күренеп алга омтылганын озак карап барабыз.
Мин хәзер беләм инде: кемдер нәрсәнедер тиешенчә үтәп җиткермәсә, алпавыт, кызыл хәтфәле иярендә калкына төшеп, яшел саплы камчысы белән уңлы-суллы селтәнә-селтәнә: «Я же велел, скотина: сострунил – тут же брось! А ты? Замешкался, зевал, аль струсил-с?»5 – дип җикеренгәндер.
Шул ук вакытта ау йөртүче Ягур дәдәйнең калын тавышы, эт йөртүче малайларның этләрен өстертеп, бүре эзенә төшерүе, нидер күргән эт өеренең әрәмәлекне тоташ ыңгырашу, чинау, ырылдау, шыңшу белән тутыруы – болар барысы да урманның кыштырдап, сагаеп, куркып, сискәнеп торуына хәтле миңа хәзер күренә, ишетелә кебек.
…Бозау хәтле ана бүре белән куе көрән тимгелле эт маңгайга-маңгай килеп бәрелешәләр дә җирдә тәгәрәп китәләр. Бүре, сикереп торып, үз юлына төшмәкче, аның өстенә күзен кан баскан, корымлы пумаладай йөнтәс эт белән сары бурзай ябырыла. Бүренең шул бер мизгелгә югалып калуы җитә: кушаяклап томырылган алмачуар атын үрә торгызып, аның өстенә киң күкрәкле алпавыт үзе сикереп төшә дә бүренең алгы аякларын сигездән үргән чуклы камчысы белән бәйләп ата һәм, торып, уң кулының бармак очлары белән күкрәген, тез башларын каккалый, аннары алтын портсигарыннан папирос алып каба…
Аның һәм ана бүренең кан баскан күзләрен күрәм шикелле. Ә малай-шалай бүрегә тешләрен батырып ырылдаган этләрне аера. Читтә мылтык гөрселдәп ала… Томан тарала, тарала…
Мин балконда тәмәке тартам.
VIII
Без төзегәннәрне җимереп, авылны яңа урынга күчергәннәр. Кәүсәрия чиләгенә иелеп эчкәндә иренемне көйдергән суның чишмәсе аста калган – ләм астында. Яшьлегемнең иң матур сукмагын чирәм баскан. Тиздән монда Кама суы күтәрелә башлар. Яңа дәрья.
Яшьлегемнең кызыл чәчәкле болыннарын сагынам. Язмышымның кояш нурлары кызарткан чыклы чәчәкләрен инде башка су сугарыр.
Нишләмәк кирәк, һәр заманның үз кешеләре, һәр буынның үз буасы, үз суы, үз юлы, үз хәтере. Иртәгә ике тормыш гөле борнасын өчен, бүген бер чәчәкнең сулуы кирәк. Әгәр бер бодай бөртеге җиргә күмелмәсә, кырык бөртекле башак үсми…
Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су – җирнеке, юл – ке- шеләрнеке, хәтер – киләчәкнеке. Томаланган күзле чишмәләр, күктәге йолдызларын югалткан сукмаклар, гомеремнең иң югары ноктасыннан үткән юлыма борылып караган хәтер – болар һәммәсе минем җанымның тере чәчәкләре.
Болыт каурые урталай бүлгән кып-кызыл кояш шары дөр- ләп янган офыкка чумды. Эңгер-меңгер төште. Бераздан төннең беренче күбәләкләре – төнге сәяхәткә чыккан йолдызлар күренде. Ә берсе караңгы офык коесына чумды.
Апрель аендагы сыман, күк чиста, һава саф. Төнге һавага бөҗәкләрнең сызгыруы, кыштырдавы, чырылдавы күтәрелде. Шулар арасындагы иң әче сызгыруны ишетмәс өчен, учым белән колагымны томаладым, ләкин ул тавыш башымда икән: кан басымым күтәрелгән, ахрысы, уң колак чыңлый. Аңлаешсыз авырлык, гүя кан тамырлары буенча кан түгел, салкын терекөмеш ага. Пиджагымны киеп, исән калган наратка барып сөялдем. Шофёр Исмәгыйль кунак йортыннан урын белеште, тик әле минем буш бүлмәгә кайтасым килми. Ашау да онытылды. Дошман басып алачак җир сыман, буш калдырылган су буйларына, куаклар ягылган урыннарга, кемдер үткән белән киләчәк арасын мәңгегә өзәргә теләгәндәй, сүтелгән күпергә, станция ягына карап торам.
Үткән еллар хәтереннән арынып, иртәгә эшлисе эшләремне барларга тырышып карыйм, ләкин киләчәк причалына килеп туктардай тыныч култык юк.
Чү! Ширәмәт морзаның ак йортыннан бакчага төшә торган таш баскычта нинди кыз ул? Җир, су, үләннәр исе аңкытып агылган җил битемне иркәли. Кызның баскычтан баскычка басып түбән төшүен, төшкән саен зурая баруын агач артыннан күзәтәм…
Ул көнне Каһир, таш һәм туфрак коя-коя, ярдагы кәҗә сукмагыннан авылга менеп киткән иде. Аның кайсы якка юл тотарга ниятләвен чамалавы кыен түгел иде – туй барган йортка таба, ә аннан табынга узар, мыегын чылатмыйча чыгармаслар. Мине дә кыстаган иде, кая инде! Станция турында уйлап калдым.
Җәйнең яшь киленнәрдәй тыйнак, ягымлы башында нинди туй? Бу – елның иң ач вакыты да ич әле. Чәчелгән ашлыкны җыеп, җан борчуын басмас, ни яшелчә, ни җиләк-җимеш өлгермәс борын авылда туй ясау көтелмәгән бәла килү белән бер. Кошлар тавышы тынып калды. Күктә керәшәләр генә ыгы-зыгы килә. Ташлар кайнар. Бөркүлек тынны кыса. Чәчәкләр йомыла башлады. Яшенле яңгыр якынлашты. Тау артыннан, ат көтүе чапкандагыча ерактан ук дөбердәп, күк күкрәве килеп җитте. Аңа кайдадыр мылтык аткан тавыш килеп кушылды. Биектә канатларын җәеп очкан тилгән учакка ташланган каен тузы сыман җыерылып килде, җиргә якынаеп күздән югалды. Туй барган капка төбендәге халык кычкырып җибәрде. Алар арасыннан кемдер тилгәнгә мылтыктан аткан иде. Күк күкрәвенә шуның гөрселдәве дә кушылды. Берданка-фәләннән аттылар, ахрысы, ау мылтыгыннан андый биеклектәге кошны атып төшерүе ай-һай! Халык каядыр йөгерде, күздән югалды, мөгаен, тилгән караргадыр. Ә мин алпавыт паркына кереп киттем. Бакча уртасындагы бака үләннәре, су мүге белән капланган кечкенә генә түгәрәк күл буена килеп чыгарга өлгермәдем, баскычтан чиләк-көянтә аскан бер кыз заты, аның артыннан ук Каһир төшүен күреп, зелпе куакларына постым. Кыз чәчәкле ак алъяпкычтан, дүртпочмаклап бәйләнгән яшел яулыктан, чиккән читектән, чулпы тәңкәләре тез астындагы балитәкләре турысында биешә. Каһир уң канаты очыннан тилгәнне тоткан иде. Кош әле исән. Җан биргәндәй, вакыт-вакыт тартылып куя, авызын зур ачып сулый, кызыл телен чыгарып, зәһәр ысылдый, канлы күзе яртылаш йомык. Сөйләшә-сөйләшә, күл өстендәге дугаланып торган күпергә керделәр. Көянтәдәй бөгелгән иске күперчек. Кыз иңендә – яшел көянтә, ә суда – аларның чагылышы.
Бу мине кызыксындырып җибәрде. Яхшысынмасам да, сәер хәлнең асылын беләсем килде: тилгәнне тотып, Каһир ник бу кызга ияргән?
Тау башыннан болытлар ташкыны ишелеп төште. Агач башларын тузгытып киткән җил тагын тынды. Күл өсте тигез, аны тик сары төнбоеклар, сазанаклар гына чуарлаган. Көянтәле кыз да болытларга карап алды. Чиләкләрен чумдырып, күл суы алыр дигән идем, ашыкмады.
– Явыз, җәбер, – диде ул. Тавышы калынчарак, күкрәктән килә.
– Туйдырды бу тилгән! – диде Каһир, кошны күтәрә төшеп. Тилгән ысылдады, киерелеп, тырнаклы аяклары белән һаваны тырнады. – Көн саен сезнең турыда.
– Синең шикелле.
– Пөхтә чәкедемме? Күз очлы минем. Кул да каты – калты- рамый.
– Балаларын ятим итеп.
– Ата кош бу. – Каһир салкын тәкәбберлек белән тилгәнне кызның аяк астына ташлады. Кыз читкә тайпылды, күпернең кыйшык култыксасы булмаса, суга ук сикерер иде, мөгаен. Кош Каһирга карап ысылдады, канаты белән күпер култыксасын кыйнады. Каһир кеткелдәп алды.
Кыз, аңа яулык почмагы белән авызын каплаган килеш кырын карап:
– Абау! – диде.
Каһир, тилгәнне котыртып, канат очыннан һавага күтәрде. Кош, аның күзенә карап, ярсу ысылдарга кереште. Каһир аны, киң селтәнеп, култыкса аркылы күлгә томырды, тик кош, бер канатын гына җилпи-җилпи, ярга очып җитәргә көч тапты.
Каһир кызны култыксага кысты.
– Синең өчен аттым. Күпме кеше тидерә алмады! Авыл- да ирләр беткән!.. Яулык ябып кына йөриселәре бар. Пешмәгәннәр!
– Әле ярый аттың. Юкса белмәс идем.
– Нәрсәне?
– Миһербансыз икәнеңне. Өйләнгәч, хатының белән ничек торырсың икән?
– Анысы инде, Кәүсәрия, синең кайгың түгел.
– Менә үзең дә әйтәсең, Каһир абый… Йөрмә дим, йөрмә, йөрмә…
– Миһербансыз, дисең инде. Өйләнсәм, хатынның кайгысы ул итмәм.
Кәүсәрия дәшмәде, Каһир култыксадан кулын алуга, күпердән алга атлады, тик Каһир аның чиләгеннән тотып өлгерде, җибәрмәде. Кыз әле генә Каһир канат очыннан күтәргән яралы тилгән хәлендә калгандай булды.
– Беләсеңме ник? – диде Каһир. – Менә ник… Берәү күр- ше авылдан кыз урлаган. Атын җан-фәрманга куалый. Арттан куа чыкмагайлары дип шикләнә. Аты сөрлегеп куя моның. Арба төбендәге мылтыгының түтәсен капшап: «Раз!» – ди бу. Ярты юлны җилдереп узгач, ат тагын сөрлегә. Егет, бу юлы мылтыгын суырып ук чыгарып: «Ике!» – дип куя. Кайтып җиттек дигәндә генә, аты тагын сөрлегә. «Өч!» – ди егет һәм атны атып та ега. Кәләш елый башлый, син мәрхәмәтсез, шәфкатьсез кеше икәнсең, синең белән ничек торырмын, харап булды газиз башкайларым, янәмәсе. «Раз!» – ди егет, аңа карап… Шуннан бирле торалар, ди. Хатыны беркайчан да иренә «Ике!» дип әйттермәгән.
Кыз ярты йөзен каплаган яулыгы читеннән сөзеп кенә тагын аңа карап алды:
– Тилгәнне атуың «Бер!» диюең булдымыни? «Өч!» дигәнче түзәсең бар иде.
– Бүген чык әле, – диде Каһир.
– Тилгәннәрдән куркам.
– Сезнең тирәдә күренгән һәр тилгәнне шушы хәл көтәр.
– Үзеңне дәме?
– Мин үлгәндә, тырнагымда чебеш булыр.
Кәүсәриянең горур карашын күтәрә алмыйча, Каһирның чиләкне тоткан кулы бушап, түбән салынып төште. Ул аны, кая куярга белмичә, чалбар кесәсенә тыкты.
– Йөрмә! – диде кыз һәм күпердән минем якка юнәлде.
– Әх, Кәүсәрия! Үкенмәссеңме соң?
– Абау-у-у… – дип сузды Кәүсәрия, аңа таба борылып. – Кыланасың дисәм… күзең, күзең әллә нинди, Каһир абый.
– Пешерәме әллә?
– Туңдыра. Боз белән бер!
Кыз күкрәгендәге толымын аркасына кайтарып салды – чулпылары чылтырады. Ул сукмакка төште, аның тирән күзендә якты чаткы – яшен чаткысы уйнаклап алды. Каһир, җәһәт-җәһәт басып, күперчектән кире чыгып китте, җирне күк күкрәве түгел, бәлки аның аяк басулары дөбердәтте шикелле.
– Боз, ә? Боз! Ә мин уттан ким дөрләмәм әле! – диде ул, таш баскычка җиткәч борылып.
Кыз, авыз эченнән генә көлә-көлә, тегермәнгә таба сузылган сукмактан китте. Сокланып, аңа иярдем.
Аларның бер-берсенә төрпәле сүзләр әйтеп сөйләшүе, киеренке тотышлары, Кәүсәриянең тапкыр җаваплары мине дулкынландырган иде.
Бермәл күктә, кармакка эләккән чабак кебек, коры яшен чәбәләнеп алды. Болыт тауларыннан, шарлама булып, күк күкрәгән авазлар коелды. Бакча күлендә бака бакылдап җибәрде. Ә алда йөгерә-атлый барган кыз кире борылырга уйламады да. Җирне камчылап, туктаусыз яшен яшьни, күк күкри – ничек курыкмый икән? Әле яңгыр тамчыламый да, шуңа карамастан күн пиджагымның якасын күтәреп куйдым. Әни искә төште. Мондый яшен килгәндә, ул, догаларын укый-укый, морҗа калакларын, мич юшкәләрен ябарга керешә, тәрәзәләрне куллары белән сыпыргалап, пәрдәләрне тарта, апаның чиккән сөлгесе белән җиз самавырны каплый, көзгегә мендәр япмасы яба. Яланбаш утырсак, башыбызга түбәтәй кидертә, йокымсырый башласак, йокламаска куша иде. Әти, яшенгә игътибар итмәстән, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. «Ахырзаманда, – ди әни апа белән миңа, – шушындый яшен яшьнәр, күк күкрәр, таулар мамык урынына очып йөрер, балаларның чәчләре агарыр, картлар акылдан шашар дигән…» «Ә Алла кешеләргә булыша алмыйча карап торыр, имеш», – ди әти, аның сүзенә кушылып. Бу аның, гадәтенчә, әни белән бәхәскә керүе. «Алланың кешеләр газабына карап торудан башы чыкканы бармыни соң аның?» – дип куя ул, мәсәлән, чабата шөшлесен, көчәнә-көчәнә, калып белән юкә арасында йөртеп. «Әстәгъфирулла! Рәхмәтеннән ташламасын диген, алласыз!» – «Аның рәхмәтенә калсаң, синең кысыр ашыңны тартып алырга да күп сорамый ул, белдеңме?» Әти белән әни дин турында мин белә-белгәннән бәхәстә иде.
Җил чыгып, агач башларын тузгытты, үләннәрне җир күкрәгенә кысты. Алай да болытлар мәгарәсеннән кояш күренгәләп ала иде әле.
Кәүсәрия тегермән астына төшеп китте. Мин чокыр кырыена җиткәндә, ул инде менеп килә иде. Җирне иңләгән эңгер-меңгердә чиләкләрендәге су эрегән кургаш сыман куе, авыр булып күренә. Бер ботагы каерылган, дугаланып җиргә иелгән тал астыннан чыкканда, ул мине күреп алды. Ни куркырга, ни читләтеп китәргә кыймыйча, беркавым тораташтай катып торды. Йөзгә дан түгел бугай. Гәүдәсе җыйнак, сылу. Аннан матур бер гадилек аңкып, бөркелеп тора иде. Түгәрәк йөз, алга чыгыбрак торган ияк, чак кына почыграк борын. Йөзендә йөзек кашыдай бер нәрсә бар иде – күзләре!.. Дөресрәге, карашы!.. Моңарчы мин һичкайчан очратмаган гадилек. Менә тал, станция, чирәм, таш, сукмак, җил, яңгыр исе, яшен… Менә ул – алардан аерылгысыз табигатьнең бер кисәге. Ансыз табигатьтәге бөтенлек югалырдыр, һәрнәрсә таралып китәр кебек.
– Кту такуй? – диде ул.
– Кеше, – дидем мин.
– Пәри дип торам.
– Пәриләр белән урысча сөйләшәсеңмени син?
– Монда бала күргәннәр… «Мама» дип елап йөргән, ди.
Ниһаять, күк казаны тишелде: тоташ яңгыр ява башлады. Яңгыр тамчылары, бер-берсенә бәрелеп, тагын әллә ничәгә ватыла, су тузанына әйләнеп чәчри. Мин аның янына йөгереп төштем, иңендәге чиләк-көянтәне җиргә алып куйгач, тегермән ышыгына әйдәдем, пиджагымны салып, иңенә капладым. Карышырга өлгермәде дә бугай. Беренче эре тамчылар чылаткан йөзеннән һәм киеменнән җылы ис бөркелде.
– Эремәс идем әле, мин тоз түгел лә, – диде ул.
– Тоз түгел, – дип килештем мин, төшеп китмәсен дип, пиджакның өске төймәсен төймәләдем.
Ул, иреннәрендәге яңгыр тамчыларын сыпырып:
– Син чынлап та пәри түгелме? – дип сорады.
– Сүгенеп кара, бәлки, юкка чыгармын.
– Яхшы кешегә сүгенмиләр.
– Яхшы икәнемне каян беләсең?
– Кулыңнан.
Шунда гына күрдем: аның кулыннан тотканмын икән. Кәүсәрия дә моны шундук искәреп, кулын тиз генә тартып алды.
– Бәлки, йөземнәндер?
– Йөз дигәнең алдаучан була ул!
– Ә кул?
Ул әкрен генә көлеп куйды:
– Начар кешенең кулы калтырамый, диләр…
Телем әйтергә кыймаганны белдергәне өчен, кулыма рәхмәт әйтердәй булдым.
– Калтырасын ла! – дидем. – Мин… мин тилгән атарга җыенмыйм.
– Тилгән? – Кыз кашын җыерды.
Тилгәнне искә төшерүем аңа ошамады, сүзне бүтәнгә борырга теләдем, тик ни әйтергә кирәклеген белмим әле.
– Бераз суыңны эчим әле… – дидем.
– Эч, бездә су җитәрлек.
Башка чара калмый, эчәсем килмәсә дә, яңгырга чыгып басам да, аның зәңгәр чиләген күтәреп, кырыена иренемне тидерер-тидермәс кенә сап-салкын су эчә башлыйм. Вакытны сузарга теләп, кирәгеннән артыграк эчәм.
– Очраганда су эчерерсеңме? – дим.
– Эчерермен. Сорасаң, – ди ул.
– Сорармын. Тик кем дип сорарга соң? – дим мин, аның исемен белсәм дә.
– Кәүсәрия дип.
– Матур исем… Мәгънәсен беләсеңме?
– Беләм.
– Кәүсәр иясе… Ә кәүсәр – яшәргә көч бирә, яшәртә торган сулы чишмә, шулаймы әле?
– Шулай… Ә мин кемгә… су эчерермен икән соң?
– Иман атлы егеткә!
– Ә син кем соң?
– Иман.
– Юк, кем, кем? – дип сорый ул басым белән. – Каян килдең?
– Рамазанов урынына. Казаннан.
– Ай! – диде кыз, куркып киткәндәй. Төймәсен чишеп, пиджагымны иңбашыннан кагып төшерде – тотарга өлгермәсәм, сукмакны тутырып аккан күбекле болганчык суга төшәсе иде.
– Мин аның өрәге түгел, Кәүсәрия!..
Ул чирәмдәге юеш көянтәсенә барып ябышты, кабалана-кабалана, чиләкләрен көянтә башына элде. Көчле яңгыр аның юка ситсы күлмәген чылатып, иңбашына, аркасына, ботларына сылап куйды, ул үтә күренмәле пыяла кызга әйләнеп калды.
Толымнары бигрәк калын, озын иде аның, яңгыр тиз генә үтәрлек түгел. Көянтәсе аша кырын карап, Кәүсәрия чәчен, яулыгын төзәтте. Колагында тамчы гөле чәчәгенә охшаган кызыл ташлы алкалары да бар икән.
– Мин Рамазановның өрәге түгел ич, нидән куркасың? – дип кабатладым мин.
– Яманрак булмагае…
– Өрәкләр күрә торган… өянәгең бармы әллә?
– Безне бергә күрсәләр, башым бетте!..
– Кеше сүзенә керермен дип шикләнәсеңме?
– Тарханныкылар диләр безне. Сине… берәр нишләтсәләр, Илаһым-Аллам!..
– Рамазанов шикеллеме? Миңа ул-бу була калса, синнән күрмәсләрдер ич? – дип, кычкырып көлеп җибәрдем.
– Авыл Советы секретаре Ниса – минем бертуган апам. Әтиләр белән килешмичә, шунда, Советта гына торып яшәде. Әти апаны кяфер дип сүгә… Юныс абый да, килгәч, шунда торды. Халыкта әллә нинди яман сүзләр дә йөрде.
– Синең белән миңа моның ни катнашы бар? Син анда тормыйсың ич!
– Ниса апа да Ләмига түтиләргә күчте күчүен. Ә сүзе калды… Ярый, китим инде. Кунакларга чәй куясы бар.
– Атаң, Ниса апаңны сүккәч, ничек туй ясарга булган соң?
– Ничек инде? Ниса апай үксез бала мәллә? Әти: «Аллага шөкер, кешедән ким-хур тормыйбыз, туй булгач туй булсын!» – диде. И-и, чистый тел бистәсе булдым!..
Ул, юеш җирдә аз гына да таймыйча, чокырдан ашыгып менеп китте. Сыгылып торган тал ботагыннан эре яңгыр тамчылары коелышты. Кәүсәрия комга сеңгән су кебек юкка чыкты… Аяк эзләрен сукмактан аккан яңгыр суы ялап бетерде. Сүлпән генә яшен уйнаклады. Бөтен җир бушап, киңәеп калды, ул бушлыкның, ике болыт арасын тутырган яшен кебек, Кәүсәрия белән тулып тормавына көенеп куйдым. Түбә ышыгында калдым. Ышыкта… Дөнья тынды, сүрелде.
Исмәгыйль кайтырга дәшә, кунакханәдә аш суына, ди. Ә минем хәтерем кайнарлана гына бара.
Кәүсәрия киткәч…
…Кәүсәрия киткәч, минем нигәдер шунда – туй шаулаган җиргә барасым килде. Тегермән ышыгыннан чыгып, алпавыт паркындагы бәләкәй күперчекне узгач, таш баскычтан югары менеп киттем. Нигәдер басмаларын санадым – илле биш иде. Минем бер генә туйда да булганым юк. Пычрак изә-изә, капка төбендә йөренгән халыкны һәм койма башларына кунаклаган бала-чаганы карау миңа кызык иде. Туй авылдагы иң матур, иң бай йортта икән. «Аңлашыла, кулак өере бу, – дип уйладым. – Җәй уртасында болай кылангач, корсаклары ачлыктан бөрешми инде боларның!»
Вакыт үткәрер өчен генә булса да, аннары кызыксыну да әйдәгәндер инде, шуның өстенә хуҗаларны һәм башка кешеләрне белеп тору да хәерле дип, ачык кече капкадан ишегалдына кердем.
Эре-эре яссы ак ташлар җәелгән, яңгырдан соң юып алгандай чистарып калган ишегалдын тутырып бииләр иде. Гармунчы юан имән бүкәнгә утырган, аның артында бер ир скрипка сыздыра, икенчесе мандолина чиртә. Зур бәдәнлеләр, көчлеләр, мандолина тотканы гына чандыр, аксыл йөзле иде.
Ирләр артына барып бастым, игътибар итүче күренмәде. Барысы да уртадагы түгәрәккә тартыла торгач, бөтенләй эчтә – хатын-кызларның йомшак тәннәре белән ир-атларның очлы терсәкләре арасында кысылып калдым. Колак читем белән арттагыларның: «Кем суң бу?» – дип сорашканнарын, кайсыныңдыр: «Шул инде, тегесенә алмашка килгән», – дип пышылдашканнарын ишеттем.
Кызыл чәчәкле ефәк күлмәк, аягына чигүле туфли кигән, иңенә чуклы ак ефәк яулык салган, чәчен тау итеп өеп куйган сылу буйлы, бер дә авылчага охшамаган кыз – аның кәләш икәнен аңладым инде – Каһирга китереп басты. Ул биемәскә итенде, аннары гайрәт белән кулын селтәде дә, күзен йомып һәм башын чайкап, кулларын торган саен киңрәк җәя барып, түгәрәккә ышкылып диярлек, зур адымнар белән йөреп китте, алдагылар, аңа юл бирер өчен, чигенәрәк төште, арттагылар, күрер өчен, алгарак сузылдылар.
Баскычта алтын ука белән чигүле яшел бәрхет түбәтәй кигән, җиңнәрен сызганган, таза беләкләрен алтынсу төкләр каплаган, түгәрәк шадра йөзле, җирән сакаллы бер абзый күренде. Ул, кыек якалы зәңгәр күлмәген яшькелт галифе чалбар өстенә чыгарып кигән бер ирнең җилкәсенә кагып:
– Ишкә куш килдең, Бәйнал! – дип кычкырды. – Морза нәселеннән бит син! Әүвәлге Гиюрги кавалер, аннан… – ул тамагын кырып алды, – аннан кызыл командир! Ә минем кызым, Нисам кем? Минем кызым Гражданский сугышны аркылыга-буйга гизеп кайткан Ниса Тарханова булыр!
Ә кияү булырга тиешле кеше, киң маңгаен җыерып һәм кулын күкрәгенә кушырып, кара-каршы биегән кәләш белән Каһирны күзләп:
– Хәзер морзалар морҗа чистарта, бабай, – диде.
– Шулай, кияү! Биш пар тройкагыздан хәзер бер пар хром итекле калдың. Тик бәхетегез тиң булсын. Азамат атагызга рәхмәтегезне кызганмасагыз, ярдәмемнән калдырмам, Аллаһы Тәгалә теләсә!.. Болан күк кыз бирәм бит, җәмәгать!..
Төрле яктан:
– Кияү ник биеми?
– Аягына таш бәйләгән мәллә?
– Бәлки, муенынадыр? – дип кычкырыштылар.
Кияүне биергә дәшеп карадылар, ул баш тартты, һаман шулай кәләш белән Каһирдан күзен алмады.
– Ярар, биер әле, – диделәр, – биер көннәре алда!
– Бүген Каһир көне, алайса, – диде күршем.
Күршеләремә җентекләбрәк карап куйдым. Берсе – ямаулы солдат гимнастёркасыннан. Ул, таптанып, аягыма басты. Иелеп карасам, йон оекбаш белән чабата кигән, киндерәләре җирдә йомарланып ята. Боларның көн күрмешләре авыр, туй ясаучылар белән кардәш-ыру, кан уртаклыгы юк, күрәсең, ян-як күршеләредер.
Каһир мине күреп алды, тик биюен өзмәде, кәләш белән кул- тыклашып әйләнә башлады. Аннары кәләш, биюеннән туктый ал- мыйча, тыпырдый-тыпырдый, читкә авышты, челтәрле ак сөяк тарагы белән тузгыган чәчен тарады, ә Каһир ялт туктап миңа китереп басты, минем алдагылар, читкә янтаеп, юл ачтылар.
– Җәмәгать! – дип кычкырды Сафин. – Менә бу егет төн- лә каршыгызга очраса куркып китмәгез! Сезнең алдыгызда алтын кешеләрнең берсе – ГОЭЛРО инженеры, авылыбызда мировой буржуйларны сукырайтырлык ут кабызырга килгән электрик!.. Алай-болай бармак янаса, аңа каршы тәртә күтәрәсе түгел, карагыз аны!
– Яңа Рамазанов килгән икән! – диде Азамат карт.
Каһир кепкасын, салып, юеш ташка бәрде:
– Ә менә монысы булмас! Җитәр! Әле кайберәүләр тегесен космаган! – диде ул, халык өстеннән карашын йөгертеп. – Ә косарга туры килер. Яшел үтегез чыкканчы косарга!.. Аны, – диде ул, миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп, – безгә Мәскәү үзе җибәргән! Ә Мәскәү белән күсәк күтәреп сөйләшмиләр, иптәшләр!..
– Күтәрергә җыенган кеше юк ич әле, иптәш Сафин!
– Безнең бабайлар белән әтиләр кайчандыр күсәк күтәреп карамаган түгел, караган! Мәгәр ни кырган? Башлары Себер каторгаларының шахталарында черегән.
– Ленин безнең кулларга кылыч тоттырды. Аны менә күтәреп тә күрсәттек, ичмаса!
– Кемнең башы үзебезнекеннән югары – долой очты!
Баскычтагы карт түбәтәен, салып, баш очында айкады.
– Җитәр! – дип кычкырды ул. – Ураза түгел, әйдәгез ашарга-эчәргә. Кунакларны сүз белән сыйламыйлар…
– Күптән вакыт, – диде минем күршем, – юкса эч тагын бушады, язгы баз шикелле.
Кешеләр эчкә уздылар. Мине ияртмәсеннәр өчен, яным белән кысылып, артка чигендем. Күрше абзыйның аягындагы чабатасы төшеп калган, ул эзләргә иелгәндә, ялгыш кулына бастым. Ул шуның өчен сыйрагымны чеметергә теләгән, ахрысы, тик ялгышкан, күрәсең, бер хатын әче итеп кычкырып җибәрде:
– Хәдичә, Сөләйманыңны тый әле! Тилчә күк, ботыма ябышты, затсыз!
Хәдичә дигәнедер инде:
– Ботыңны һавага элеп җөрмә, тимәсләр! – дип көлде.
– Синең ботың кайгысые!.. Чабата бавыма баскансың, сыер! – диде Сөләйман дигәннәре кешеләр аягы арасыннан.
– Чабатаңа гына бассалар ярый, үшән үгез!
– Бастырган ди, бастырмый ни!..
Әрепләшү кешеләрне рәхәтләндереп җибәрде, авызларын күтәреп, тыела алмый көлделәр.
Каһир белән икәү генә калдык.
– Күңел ачарлык икән шул монда, – дидем.
– Күңел?.. Тырнагына карап мәчене беләләр, сыена карап – хуҗаны. Ә хуҗа андый-мондый гына түгел, белерсең әле… Аннары болар сузган тәлинкәгә ничек төкерергә белермен мин!
– Бу көрәшче морале түгел.
– Мораль? – Каһир, җирәнгән сыман, чыраен сытты да төрлечә кыстаган һәм сыйланырга чакырган авазлар белән тулы ачык тәрәзәләргә ишарәләде. – Авыл кешеләренең тамагы икмәккә туймыйча торып, бернинди мораль юк! Мин хәзергә бер генә моральне беләм: бу өй хуҗалары… – Аның калын иягендәге зәңгәрсу чокыр кызарып чыкты, яңак итләре уйнаклап алды. – Җә измәләрен изәбез, җә, тәпиләп, җәһәннәмгә эвакуациялибез. Аларны шул чагында гына күндәм сарык итеп була.
– Безгә сарыклар кирәкми.
– Ә без аларга сарык түгел идекмени? Әле кайчан гына алар безнең көтүчеләребез иде… Костырырга, бөтенесен костырырга! Ашказаннарының тискәре ягын әйләндереп… Хәзер аларга юаш сарык тиресе ябынырга вакыт.
– Сарык тиресе ябынган бүреләрдән… – мин тотлыгыбрак тордым, – ни мәгънә?
– Көтүчеләр уяу торыр. Кичәге сарыклар, без, бүген бүре көтүе көтә – әллә начармы? Патша белән ялчы да юк, Алла белән мулла да. Элек безнең баш очында аларның камчысы шартлаган, хәзер аларның борын төбенә безнең… йодрык терәлеп торыр. – Үзе дә сизмәстән, Каһир кесәсеннән револьвер алып селкеде.
– Теге тилгәнне шушының белән аттыңмыни?
Каһир «Нинди тилгән?» дип сорамады, револьверын куен кесәсенә тыгып куйды.
– Бу нәрсә Рамазановныкы, – диде ул.
– Шуннан… атылган диделәрмени?
– Белмим. Мин әле моны белмим… Ыгы-зыгыда… өстәленнән алып тыктым. Милиционерлар күрде, Идрис абый да. Югыйсә алып китәрләр иде дә бер җирдә күгәреп ятар иде.
– Шикләнмичә йөртәсеңме?
– «Шикләнмичә?» – Аның йөзе тагын җирәнгәндәй тарты- шып алды. – Мин хәзер бер генә нәрсәдән шикләнәм, Зәйнушин, акылдан шашмагаем дип… Байтак күрдем! Канын да, утын да. Турадым, кистем, яндырдым – шуларның барысы төшкә кереп йөдәтә… – Ул озак дәшми торды. Мин аны нигәдер кызгана башладым. – Рамазанов… Бәлки, ул хаклыдыр, хаклыдыр… Туйгандыр. Без ирекле. Шул исәптән үз-үзең белән исәп-хисап ясарга да ирекле… Рамазанов…
Шикләнәм, туган, бәлеш авыз түгелгә охшаган иде ул. Андыйлар үз каннарын үзләре коймас… Бүреләр күп… Беләсең килсә, башлана башлады гына әле!.. Әйдә, бу бүреләрнең дә әче балларын авыз итеп калыйк, ачуларыннан асларына җибәреп утырсыннар. Беренче һәм соңгы тапкыр утырыйк та… Аннары бугазларына да ябышырга була.
– Юк, хурланам.
– Алар безнең әзме канны эчте – хурланганнар микән? – Ул, елмаеп, туй барган җиргә кереп китте.
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка, –
дип көйләгәне шау-шуга кушылып эреде.
Мин ишегалды белән бакча арасына – капка белән келәтне тоташтырып корылган биек такта койма буендагы имән бүрәнәгә барып утырдым да тәмәке кабыздым. Нигә шундук чыгып китмәгәнмен, белмим. Бу йортны күздән кичерергә чамалаганмындыр, ахрысы, һәрхәлдә, мине анда нидер тоткарлады.
Келәт ишеге төбендә – кабык түбәле эт оясы. Эте юк, мәҗлес булгач, артка чыгарып бәйләгәннәр, шуннан аның әле шыңшыган, әле чинаган, әле өргән тавышы ишетелә. Тәртәләрен күтәртеп, төбенә яшел печән түшәлгән һәм иске кайры тун салынган тимер күчәрле арбаны биек лапас астына кертеп куйганнар, анда кемдер төн куна булса кирәк. Шул якта тавык кытаклый, аңа әтәч тә кушылып китә. Кое бурасының юеш басмасында бал кортлары безелдәшә, тәгаен, ерактан түгелләрдер, учактан чәчрәгән күмер сымак, бакча ягыннан килеп чыгалар да кире шунда таба очалар. Келәт кыегы астына потлы тимер үлчәү иңсәсе элгәннәр, бу өйдә чәй-шикәрдән калган нәрсәне потлап үлчәргә күнеккәнгә охшый…
Хәзер, күп еллардан соң, ул көнне Кәүсәрияне күрәсем килеп утырганмын кебек. Шушы килеш ул бүрәнәләргә барып утырсам, һәм ул, теге чактагыча, табак тотып, ишегалдына чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлемдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәргә борылам, тик мине Кәүсәриянең тавышы туктата сыман.
– Кая ашыгасың? – дия кебек ул. Мин аның күкрәк тавышына сискәнеп китәм шикелле. – Утыр әле бераз, Иман…
– Хәтернең очы-кырые юк та бит аның…
– И-и-и, зарланма әле, бигрәк тә эшем кешесе булып беткәнсең менәтерә. Дөньяның кендеге сиңа гына бәйләнмәгәндер, шәт. Кигәвен чаккан үгез күк, алдыгызны-артыгызны белми чапкан буласыз бит, Ходаем… Утыр әле бер, ашыкма. Менәтерә баздан катык алып менеп, сөткә туглап бирермен, эчкәч, җаның рәхәтләнеп китәр. Утыр әле бер кинәнеп, хатын-кыз әрен тыңла. Тансыклагансыңдыр. Хатын-кыз, тукран шикелле, ирләр башына үз әрен тукып тормаса, миләре кортлый ич ирләрнең, әйеме?
– Мондый түгел идең бит син, Кәүсәрия?! Картаймыш көнеңдә шушылай мырлап йөрергә калыр идең микәнни?
– Кешедән кимме әллә? Хатын-кызның әрләве ирләргә җан каймагы кебек кенә ич ул…
– Син гел «хатын-кыз» дисең. Син үзеңне «хатын» дип сөйләш.
– Кем хатыны?
– Кемнеке дип инде ул хәтле… Мин әле типсәм тимер өзәрлек, бассам бакыр изәрлек егет.
– Әллә мине үзең шикелле генә картлачны авызлыклап тотмастай дип уйлыйсыңмы? Мин дә бетәшкән түгел әле, синең белән ничек сөйләшергә белер идем, Иман…
– Әллә үпкәң бар инде?
– Үпкәм? Үпкәләү нәрсә ул? Хатын-кызның үпкәсен эретергә ир-егетнең бер үбүе җитә… Ә менә үкенече булган картны нинди кыз-кыркын юата алыр икән?
– Ә мин сине хәтеремә теләсә кайчан чакырып китерәм дә юанам.
– Онытмадыңмыни әле?
– Рәхәтләнеп тә бит… Аягыма тышау булып уралдың да яшьлегең җәйләвендә генә тотасың…
– Үзең ич, тиле! «Билләреңә сары каешлар булып уралаем», – дип җырлый торган идең. Җырлый гына… Теге кышны гына, пешкән кура җиләге булып, авызыңа өзелеп төшәм дигәндә… әллә генә нишләдең инде менәтерә! Хәзер терсәгең якындыр да…
– Терсәк якын, син ерак.
– Якынайсам? Нәкъ шул вакыттагыча.
– Нәкъ шул чактагыча кабатланыр иде.
– Кешегә акыл кермәсә дә кермәс икән, һай! Син минем белән баласытып кына сөйләшәсең бугай, баласытып кына… Төшләреңә кергәнмендер әле, төштә акыл теләмәгәнне дә кыласың ич ул тегеләй, хикмәт… Кочкансыңдыр, мине шул сәкедә хәтсез тапкыр кочкансыңдыр әле!..
– Йә-йә… Сине уемда үзем белән шушылай сөйләштергәнем өчен гафу итә күр, зинһар. Гөнаһлы итә язып… Сине оныта башлаганмын, ахрысы, инде менә бөтенләй бүтән рәвештә күз алдыма киләсең.
– Иман, Иман! Мин шул ук. Шул ук Кәүсәриямен. Әлбәттә, безнеңчә килеп чыгарга язган булса, болай сөйләшү хаҗәт булмас иде инде ул. Нишләтәсең, биргәненә шөкер әйтәсе генә кала инде. Син болай да бәхетле. Миңа да яхшы. Мин мәңге яшь калдым. Юкса мин сукранып, зарланып, ах та ух килеп йөрүче, бәйләнчек, мыжык бер карчыкка әйләнеп беткән булыр идемдер инде. Сиңа шундый хатын белән сөйләшүе ничегрәк булыр иде икән, мескенем минем, бичарам!.. Син минем сөттәй ак кайнар тәнемне коча идең. Ә хәзерге хыялыңдагы Кәүсәрия нинди?..
– Әй Кәүсәрия, әй!.. Мин соң, мин!.. Сурәтемне бер генә капшар идең дә, ап-ак чәчемне тузганак итеп таратып, көлә-көлә китеп барыр идең бугай… Кулыңны бир әле, Кәүсәрия, үбимче бер.
– Агач тамырлары минем кулым: сыкрап, бер җир өстенә чыксалар табарсың.
– Чәчеңне сыйпыйм әле, Кәүсәрия!
– Далаларга чык: җилдә йөгергән кылганнарны куып җитсәң тарарсың.
– Сулышыңны ишетимче?
– Җилләрне тыңла…
– Йөрәгең җылысында җылыныйм…
– Яшеннәр янына мен, Иман…
– Кайда соң син, саубуллашыйк…
– Хәтер белән саубуллашмыйлар. Килер вакыт – ул үзе синең белән хушлашыр.
Әгәр дә шушы килеш Кәүсәрияләр ишегалдындагы имән бүрәнәгә барып утырсам, һәм ул теге чактагыча каршы чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәм.
IX
Нарком янына мин җиде көн узгач тагын бардым. Ул мине бүлмәсендә башланган утырышта катнашырга мәҗбүр итте. Сүз авырлыклар, җитешмәүчелек, бөлгенлек, очы-кырые күренмәгән буталчыклар, кадрлар кытлыгы хакында барды.
– Күреп торам: син әзер, – диде ул, җыелыш беткәч, яссы күкрәкле секретарь хатын ясап керткән чәйне өреп эчә-эчә. – Акча, материаллар, эш кораллары сорап килдеңме?
– Әйе, – дип баш кактым. Ни өчен килгәнемне белеп тора. Шулай икән, аның соңгы сүзен генә көттем.
– Бернәрсәбез дә юк диясең киләме, кадерлем! Ничек төзибезме? Беренчедән, булмаганны төзибез, юкка күрә. Ә юкны каян алып төзиләр? Юктан. – Үзенең бу абсурд, ләкин гадилеге белән кызык сүзләреннән ул үзе үк көлеп җибәрде.
– Юктан бар булмый, – дидем мин. – Менә хәстәрләгән сызымнар, исәп-хисаплар. – Шулай дигәч, өстәлгә бер төргәк кәгазь куйдым.
Чәен эчеп бетергәч, ул, күзен йомып, учы белән битен сыпырды. Аннары, нигәдер пышылдап кына:
– Була, Иман Имамович, була, – диде. Бераз тын торгач, катырак итеп: – Без хәзер бөтен дөнья күз алдында юктан бар ясыйбыз. Безнең алда – киләчәк, гади генә итеп әйткәндә, яшәү, – дип өстәде. – Ә яшәү…
Ул сүзсез калды. Фикерен дәвам итәр дип уйладым, тик ул аңа кире кайтмады. «Яшәү юктан бар булган» диясе килдеме, әллә «Мин әйткәнне киләчәк исбатлар» дияргә теләдеме?
Сөйләшеп утырдык. Аның «юк» дигәне буш имезгеч кенә булып калмады. Станция җиһазлары, тимерчыбык, кадак, сумала җибәрәчәкләр. «Юк» дигәне – акча. Агачы үзебездә бар, анысы авылдан биш чакрымдагы урманда үсә.
– Юктан башлагыз да колхоз оештырып төгәлләгез, – диде нарком. – Менә шушындый «юк»ны булдырсаң… Проектын эшләгән инженер күперен дә үзе төзи. Беренче поезд узганда, күпере астына төшеп, башы өстеннән уздырып җибәргәнче. Җимерелсә, үзе һәлак була.
Гаҗәп: үз көчемә ышандым мин ул көнне, бурычымны үти алырыма шикләнмәдем, билгесезлектән курыкмадым. Барысы да без теләгәнчә булыр кебек иде. Үзебез теләгәнчә булыр кебек. Үзебез теләгәнчә. Алай да мин:
– Беренче мәртәбә бит, иптәш нарком, – дидем.
– Дөньяга да икенче тапкыр килмиләр. Беренче һәм соңгы тапкыр гына.
– Ә укуым калыр микәнни? – дидем мин, аның белән бәхәсләшүдән бигрәк үз-үземә сорау биреп.
– Тормыштан да олырак мәктәп юк. Иске тормыштан яңасына күчәр өчен күпер кирәк. Иң мөһиме – күпер. Бүгенге белән киләчәкне тоташтырасы күпер. Безнең бәхетебез – шундый күпер салуда. Крестьянның ни өчен җаны-тәне белән коммунизм яклы буласын беләсеңме? – дип сорады ул, саубуллашкан чагында. Кулын иңбашыма салып, җавабын да үзе әйтте: – Ул станцияләрне үз кулы белән төзегәнгә күрә. Үзең пешергән тәмле… Үз кулы белән, аңлыйсыңмы, Иман Имамович?
Аның янына баруым кирәк булды микән? Эшкә моның артык файдасы тимәде дә шикелле. Ә үзем өчен…
Бу юлы авылга озакка кайтасымны аңладым. Кая ул пальто белән бүрек! Укуымны дәвам иттерә алмадым. Калганын тормыш үзе өйрәтте.
Пароходта түземсезлек белән ярга аяк басасы вакытны көттем. Көянтә-чиләк аскан Кәүсәрия, чәчәктән чәчәккә очынган күбәләк кебек җилпенә-җилпенә, Ширәмәт морзалар бакчасына төшеп, мине көтеп торадыр шикелле иде.
X
Безнең хыялларыбыз матур иде. Салыначак станция Мәскәүдәге князь Юсупов сараеннан бер дә ким булмастыр сыман тоела. Институтта безгә Кашино крестьяннарының җыйнаулашып салган электр станциясен алып барып күрсәткәннәр иде. Хәер, күрсәтмәсәләр, ул безнең күңелебездә зуррак, матуррак төстә, Ленин исеме белән бәйле булганга, яңа дөньяга омтылган ярлы крестьяннарның кабатланмас бер җиңүе рәвешендә калыр иде; бактың исә, гади бер корылма икән. Ә заманында, мәшһүр ГОЭЛРОга кадәр, крестьянның зирәк акылы һәм сөялләргә катып беткән тырыш кулы белән юктан бар итеп корылганга күрә, ул да ихтирамга лаеклы төзелеш иде.
Ул чагында үземнең дә шундыйрак бернәрсә салырга тотынасымны белсәм, Ленинга үлми торырга кушып, биш ел элек хат җибәргән булыр идем, ә хәзер Кашино крестьяннары кебек без аны ГЭС ачылуга кунакка дәшәр идек.
Без курткабызда МОПР6 значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән үбешмичә генә йөрибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары биләгән иде. Йөз меңнәрчә кубометр бетон салу, үземне миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем канатландыра иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек инде. Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор- цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.
Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.
Алай да…
Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.
Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем белән бөтен эш күләме изгеләр зираты торган ташлы үр итәге буенча – елгага янәшә – нибарысы йөз сажин озынлыгында, ике-өч метр тирәнлегендә төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау ерудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач буралы буа буудан, казанлыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу мунчадан соң салкын әйрән эчеп җибәргән шикелле рәхәт кенә булыр кебек. Иң мөһиме, гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу.
Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, исәп-хисап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем. Ул кәгазьләремне борын тишекләреннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә:
– Шәп! Миңа ошый бу, шайтан! – дип, бүлмә буенча йөренде.
– Иртәгә керешик, – дидем мин.
– Иртәгә?!
– Иртәгә. Сузарга ярамый.
– Сузарга дип… Халык ни әйтер бит әле!
– Ни әйтер дип… Бу нәрсә халыкның үзенә кирәк ләбаса! – дидем мин, кәгазьләремне җыеп.
Мөгаен, кыяфәтем бик мескен булгандыр. Каһир моны шәйләде, ахрысы.
– Борчылма, халык риза, риза!.. Ярый, иртәгә халык белән тагын бер сөйләшик, – диде ул.
Җыелышны кичкә җыярга булдык.
Авылда дүрт йөз сиксән хуҗалык санала, эшкә шуның яртысыннан берәр генә кеше чыкса да… Кәгазьләремдәге эш вакыты тагын ул хуҗалыкларның яртысында ат булуын күздә тотып исәпләнгән. Өч ай, иң күбе – дүрт, шул җитә. Идел буарга чыкмыйбыз. Немецлар белән американнар моның ишеләр белән булышмый да. Анда электр станцияләренең егәрлеген меңнәрчә ватт белән саныйлар.
Икенче көнне кичкә кадәр үземне кая куярга белми йөдәдем. Иртәдән су буенда тулгандым бугай, таяк белән комга нидер сызгаладым, боздым, тагын сыздым. Аннары өелгән бүрәнәләрне, ярылган такталарны җентекләп санап чыктым, шәмәхә карандаш очын төкерекләп, дәфтәргә теркәдем. Кояш такталарны, агачларны киптерә, һавага сизелер-сизелмәс кенә кайры исе чыккан. Тургайлар сайрый, инешнең аръягындагы болында бытбылдык кычкыра иде.
Күзне чагылдырмасын өчен, ак дәфтәр битен үз күләгәм белән каплап, кояшка һәм елгага аркан утырган идем. Бераздан артта «эһем!» дип тамак кырдылар. Яныма Сөләйман килеп басты – мин туй мәҗлесендә күргән кеше. Иңбашына балта аскан.
– Саныйсыңмы? Сана, сана. Ике усак такта җәмәгать файдасына тотылды, дип яз. Бүгенге көн белән. Әле генә чишмәне ныгыттым, улак ясадым. Үземнең кадакларны тотып тордым, кайтарып бирерсең – анысын да язып куй. Сөләйман Ишбулат улына ун данә кадак тиешле, диң.
– Әле эшкә тотынмаган, ә чыгымнары бар икән инде. Ниндидер чишмәгә такта әрәм ит…
– Бер дә «ниндидер» түгел. Тегермән астындагы таш чишмәне яңарттык.
– Станция салгач, барыбер су астында кала ич ул.
– Шул шул менә, салгач. Ә салалмасак?
– Кем әйтә аны?
– Менә мин – Сөләйман әйтә дисәм нишләрсең? Сәвиткә барып чагарсыңмы? Сәвит нәрсә ул – дәүләт. Ә дәүләт өчен Сөләйманга казна ипие ашатып яткыру һәммә яктан зыян гына. Шуңа күрә мин аресттан курыкмыйм. Аресттан курыкмыйм, дим, чөнки мин – тугыз бала атасы. Мине алсалар, кем өстенә кала алар? Дәүләт өстенәме? Ә минем балаларым Аллага шөкер! Үземә охшаганнар – кешегә соңгы ыштанна- рын салып бирергә торалар. Икесе камсамулда йөри. Чишмәгә яңа бураны менә шулар бурашты. Син онытма, яме, миңа син ун бөртек кадак бурычлы. Онытма: төп-төгәл ун.
– Шикләнмә, абзый, мин монда кешеләргә донос ясарга дип килмәдем, – дидем мин, бу абзыйның фәлсәфәсенә ни көләргә, ни ачуланырга белмичә. – Дәүләт мине, әнә шул тугыз балаң яктыда, рәхәттә яшәсен өчен, станция салырга җибәрде.
Аның кояшта янган җыерчыклы йөзенә елмаю җәелде. Кулындагы балтасын, тукылдатып, бүрәнәгә каптырды да каршыма утырды.
– Анысы, энем, дәүләткә безнең ише кара халыкның өе төнлә дә якты тору файдалы микән? Ул бит, якты булгач, төн кыскара дигән сүз. Инде хәзер уйлап бак: әгәр дә мәгәр минем өйдә төн кыскарса, Хәдичә апаң ул тугыз малайны кайдан гына алып бетерер иде? Шулай булгач, безгә ни нәстәгә ул стансы? Тегермән ташы әйләндерергәме? Минем көз көне бар хәзинә – лардагы өч капчык арыш, биш-алты пот бодай, шуңа өстәп, бераз тары. Ә мин аны, кирәксә, урт тешләрем белән дә тартам! Ә ни нәстәгә миңа электр уты? Гәҗит укыргамы? Күз бозып! Гәҗитне безгә Ширәмәт Бәйналы укый. Килеп чыга ки, стансы фармазон өчен генә, ә?!
– Нәрсә ул фармазон?
– Фармазонмы? Безнеңчә әйткәндә, әтәч ише кәпрәю буладыр инде, син миннән башлырак, беләсеңдер. Аннары нине әйт әле син миңа, ептәш Зәйнушин, стансыны бөтенең бергә җыйнаулашып саласымы?
– Җыйнаулашып саласы, җыйнаулашып файдаланасы.
– Әгәренки миндә бер ат, ә Тархан Азаматының дүрт аты булса? Аның өендә сигез пар эш кулы, ә минекендә өч кенә пар булса? Стансы салмага алардан ничә кеше чыгар да, минем өйдән күпме чыгарырсыз? Минем болындагы печәнне кем чаба, игенне кем ура?
Мин моны уйламаган идем әле, ни дип тә җавап бирә алмадым.
– Уйларбыз, – дидем.
– Уйлагыз, әлбиттә, уйларга нәчәлникләр күбәйде. Мәгәр безнең башка да тай типмәгән. – Ул учына төкерде дә, сабына сугып, балтасын алды, ярык тырнагы белән аның йөзендәге күгәрекне ышкыды. – Егет булсаң, син болай ит, энем. Нит, әнә шул Тархан Азаматы, стансыга чыкмаса, минем болын печәнен дә чабып бирсен.
– Ә син үзең нишләрсең?
– Курыкма, Сөләйман абзаң мич башында түшәмгә төкереп ятмас. Миңа шәхсән стансы салуы кызык. Уракны аны алты яшьтән урырга тотынган, бәлки, миңа күптәннән стансы тансыктыр. Ә? Мине катнаштырырга теләмәсәң ирексезләмим, үзеңә кара…
– Шикләнмә, Сөләйман абзый, катнашырсың.
– Нишләп ялгызың утырасың?
– Уй корам.
– Әле уйлый-уйлый чәчләрең агарыр, энем.
– Станциянең планы бар инде.
– Күке дә «балам бар» дип йөри, ди. Ә баласын саескан утырып чыгарган… – Ул аягына басты, балтасын килгәндәгечә иңбашына куеп тотты. – Берүк оныта күрмә, ептәш Зәйнушин, син миңа төп-төгәл ун данә кадак тиешле каласың. – Ул, кырынмаган ияген учлап, миңа өстән карап торды да: – Чәчең агарыр әле, энем, – дип китеп барды. Сул аягының чабата киндерәсе җирдә сөйрәлә һәм сукмакта чак күренерлек эз салып бара иде.
Өйләдән соң инеш буйлап түбән төшеп киттем. Тынычландым кебек. Крестьянның маңгаена тай типмәгәндер. Чыгачак. Ике йөз кырык кеше, дистәләгән ат, сыер. Илле көрәк, илле носилка, кырык балта, илле йөкче. Якынча, билгеле. И-и!.. Тапканмын да соң эч пошарлык нәрсә! Башымны каерып, болытларга карап көлеп җибәрдем. Күзем, әүмәкләшә-әүмәкләшә, өсте-өстенә өерелешеп килгән болытларга төште. Күңелемә, шул якны баскан эңгер-меңгер шикелле, шом тулды. «Әгәр, – дип уйлана башладым мин, тау кыясы астында төзелеш урынын карап, – әгәр ару гына башланып киткән эшне әнә шул болытлар ише бер хәвеф басып китсә?» Өч-дүрт ай… Шуның күпме көне аяз торыр бит әле! Корылык китсә дә харап. Ике йөз кырык кешенең кайсысыдыр авырыр… Атларның кайсысы аякларын сындырса, колынласа, ә кайсысын хуҗасы сатса яки суеп ашаса, кайсысы чыгымчыласа?.. Тагын күпме шундый көтмәгән-уйламаган нәрсәләр килеп чыкса?
Бесплатный фрагмент закончился.
