Читать книгу: «Шигырьләр / Стихи»

Шрифт:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021

Сәгыйть Рәмиев
(1880–1926)

Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.

Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.

Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.

С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.

Шәйхи Садретдинов

1905–1907

Уку

Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә


 
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Юлымызны хак иткән уку,
Йөземезне ак иткән уку,
Үземезне баг иткән уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Раст, чын кеше эше уку,
Баг1 вә рәхәт җимеше уку,
Ачкан рәхәт ишеген уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Су юкта су биргән уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Дәүләт, бәхет биргән уку,
Мөлек, тәхет биргән уку,
Безгә кирәк илла2 уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку, уку,
Кемчә генә дә уку, уку,
Уку, уку, уку.
 
 
Ирләргә дә фарыз уку,
Кызларга да фарыз уку,
Фарыз эшнең барсы уку,
Уку, уку, уку.
 

Ярлылык

Татар шәкертләренә


 
Әй ярлылык, мәлгунь, әй ярлылык!
Кайдан таптың шәкерт чагымны?
Бәдбәхет! Тапкан бәйләнер вакыт.
Чыраен сытмый, күзен йоммый,
Имеп имә актык канымны.
Буылгыры! Эче күбеп үлгере.
 
 
Торамын да карыйм, карыйм, күрәм:
Сансыз булган миңа мәлганәт3.
Дөмеккән! Ничек котылыйм бу эттән?
Әйтмәс җирдән, Аллам, әйтәм инде:
Шул да булды микән гадаләт4?
Яраббем! Нигә генә яраттың?!
 

Хәзрәтләр эше

Муллаларга


 
Эшләрене җайга салгач,
Дүрткә тулгач хатыны,
Күңеле була, этли башлый
Көн дә шәкерт халкыны.
 
 
Хәзрәт: «Нигә синең сакалың юк?
Нигә озын мыегың?
Тугры кесә ярамыймы?
Нәрсәгә бу кыегың?
 
 
Карасана якасына!
Нигә бу каптырмасы?
Чалбарыңны ташла хәзер!
Охшый руска фурмасы.
 
 
Бу көенә сине илгә
Ничек итеп күргәзик?
Кигәнең – урыс киеме,
Укыганың – гел гәзит!»
 
 
Зарур улып бер вакытны,
Кулына гәзит тотып
Килә хәзрәткә шәкерте,
Сөйли гәзитне укып.
 
 
Шәкерт: «Шуйлә5 Коръән аятене
Кире аңлап язсалар,
Килешерме шанымызга
Юк яман ат таксалар?
 
 
Аягың үбеп үтенәм,
Әй хәзрәт, баксана!
Хуш мөбарәк сакалыңлә6
Рәд7 җавабын язсана!»
Хәзрәт: «Мин урысча яза белмим,
Аңа урысча кирәк!
Кытый-мытый да ярамый,
Байтагук оста кирәк!»
 
 
Шәкерт: «Русча белмәгәнеңе, тәкъсир8,
Үзем дә беләмен,
Тик тәбәррек9 сакалың
Язмас микән дип киләмен».
 
 
Хәзрәт: «Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул
Сакалга карыймыни?
Сакал ул – бер йон гына бит,
Язмага ярыймыни?»
 
 
Шәкерт: «Имде, алайсә, сакалыңны
Казаханә10 юлына
Русларә йолкып бирик
Гәзит кәгазе урнына!»
 

Таң ата, эшлик туганнар!

 
Таң атадыр, иптәшләр!
Эшләргә хәзерләнегез!
Бездән куәтле эшләр
Тели хәзер илебез…
 
 
Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклың берлән,
Эшлә, туган, арымыйча,
Көне һәм төне берлән!
 
 
Уйлама: синең көчең
Файдасыз югалыр диеп,
Курыкма: синең уең
Аңланмый калыр диеп.
 
 
Ләкин файдалы итеп,
Халыкның басуына
Чәч син, туган, ал да
«Тартышу» орлыгын анда.
 
 
Үссен анда шатлык!
Үссен анда ирек!
Тусын байлык һәм барлык!
Яшәсен җир һәм ирек!
 
 
Эшлик кулыбыз берлән,
Эшлик гаклымыз берлән,
Эшлик һич арымыйча,
Көне һәм төне берлән!
 

Максим Горькийның «На дне» сеннән

 
Кояш чыга да, бата да…
Төрмәм мәңге караңгы…
Көннәр, төннәр зобанилар,
Эх!
Тәрәзәмне караулый.
 
 
Караулагыз теләгәнчә,
Мин барыбер качалмыйм,
Бик шат качар идем дә шул…
Эх!
Богавымны ачалмыйм.
 
 
Эх, сез, богаулар, богаулар!
Сез тимер зобанилар…
Сезнең тырнаклар аякны,
Эх!
Рәхимсез сызгалыйлар.
 

Матәм маршы
(Бәхилләшү)

 
Сез хак корбан улдыңыз шәриф11 юлда,
Газиз халык өчен тартышканда12,
Туп, мылтыкка каршы торып үлдеңез,
Халык хакы өчен атышканда.
 
 
Никадәр сасы, тар төрмәдә ятып,
Юлыңыздан кире кайтмадыңыз,
Залимнәр, палачлар ни азап кылса да,
Күз кабагы да какмадыңыз!
 
 
Һаман бер көе гел көләч йөз илә,
Тартышта дәвам сез иттеңез,
Кыйммәтле халыкның сәгадәтене
Даим күз алдында иттеңез!
 
 
Ә патша туй итә алтын сарайда,
Күрми халкы бар икәнне,
Сезләрне үтергәнгә бәйрәм итә,
Сизми әҗәле җиткәнне.
 
 
Килер бер вакыт һәм уяныр халык,
Гайрәтле вә көчле, коточкыч,
Барырлар дошманның өстенә очып,
Ничек күктә оча бер көтү кош.
 
 
Менә шул вакыт кайтарырбыз үчне, –
Үзләре дә хәйранга калырлар,
Ярый, хуш, хафасыз, тыныч булыңыз,
Дошманнар бары кадалырлар!
 

Татарча Марсельеза

 
Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,
Ул тормыштан илгә файда юк.
Булса, байлар илә тик түрәләр
Аркабызда рәхәт күрәләр.
Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!
Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,
Тигез рәхәт тора башлыйбыз!
 
 
Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!
Байлар, юан корсаклар, комсызлар
Төрле яктан безне камыйлар;
Безнең арка тиребездә симереп,
Актык азыгыбызны талыйлар.
Ачыгыйкмы шулар симерсен дип,
Ачыгыйкмы шулар туйсын дип,
Көн изсен, төн изсен күкрәкне дә,
Ахырдан эт итеп күмсен дип.
 
 
Торыгыз…
(Тәкрар13.)
 
 
Безгә тынычлык тик кабердә,
Монда көн дә бурыч хәзерлә.
Патша – елан, байларның атасы,
Аңа тагы каныңны әзерлә.
Эчсен икән каныңны хозурлап,
Алсын икән малыңны зурлап,
Патшага хезмәткә дип турылап,
Алсын икән балаңны хурлап.
 
 
Торыгыз…
(Тәкрар.)
 
 
Җитәр инде, күрдек күп хурлыклар,
Бар да иске тормыш шомлыгы,
Тарлыкта, коллыкта күп изелдек,
Бар да залим патша шомлыгы.
Нигә соң без һаман тик ятабыз,
Нигә бер зур казык какмыйбыз?
Патшасын, байларын һәм түрәсен
Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?!
 
 
Торыгыз…
(Тәкрар.)
 
 
Әгәр иске тормышны бетерсәк,
Яңа тормыш нурыны сачар,
Падишаһ, байлар, түрәләр –
Бар да берсе-берсенә качар.
Менә барча халык, бертугандай
Һәм анадан яңа тугандай,
Дуст булыр, хөр булыр күктә коштай,
Тук булыр күңеле саф көмештәй.
 
 
Торыгыз…
(Тәкрар.)
 
 
Бары тигез укыр һәм эшләрләр,
Бар да тигез рәхәт чигәрләр;
Булмас ялган, золым һәм җәберләр,
Килмәс, әҗәл җитми, каберләр.
Моңарчы зәхмәт чиккән хур иде,
Аның өстендә бай зур иде.
Бетсен әүвәлдә рәхәт чиккәннәр!
Булсын патша зәхмәт чиккәннәр!
Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!
 

Кыю атлагыз, иптәшләр!

 
Туганнар, күңелдән берләшеп,
Торыйк, бер аякка басыйк!
Иркенлек, сәгадәт багына,
Ягез лә, башлап юл ачыйк!
 
 
Беләмсез, туганнар, кем идек?
Дөньяга ни өчен килдек?
Тигезлек вә дустлык, җир, ирек!
Менә без шулар чөн14 килдек!
 
 
Безне күп тоттылар богаулап,
Җир, ирек, якты көн бирми,
Эшләгән эшебезне талап,
Безне кеше дә дими.
 
 
Вакыт ич, туганнар, белергә,
Тартышмый табылмый хокук,
Әллә патшадан куркамсыз,
Патшада анда көч юк.
 
 
Патшаның тәхетене уйласак,
Эшчеләр үзләре ич саклый,
Тубын, мылтыгын һәм сөңгесен
Эшчеләр үзләре ич саплый.
 
 
Күңелдән ышанып көчебезгә,
Чыгыйк урамга без саф-саф,
Иске тормышны, ләгънәтне
Мәңге юк итик таптап.
 
 
Иске, зәхмәтле тормышның
Очрыйк тузанын җилгә,
Якты, рәхәтле тормышның
Кадыйк флагыны җиргә!
 

Хатыннар галәме

 
Әй, хатыннар галәме! Сез
Ник наданлык дәрьясы?
Дәрьяңызда баткан, үлгән
Бар татар зат баласы.
 
 
Белмиләр сезсез татарлар
Үз кирәк, файдаларын,
Күрмиләр рәхәт, сәгадәт
Нәрсәдә, кайда барын.
 
 
Сез һаман тик торасыз, ник
Яктылыкка бармыйсыз?
Ник татарларны да юлга,
Якты юлга салмыйсыз?..
 

Театр

Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.


 
1906 нчы ел,
Егерме икенче декабрь, җомга көн кич
Чыкмый ич күңелемнең хәтереннән һич,
Раст ук да татарлар җанлы икәне
Дөньяга беленде шул көндә кич.
 
 
Айдан да якты иде нур йөзләре,
Шатланган, җанланган һәм үзләре,
«Ни була, ни күрәбез?» – бар сүзләре,
Театр пәрдәсендә күзләре.
 
 
Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,
Колагын уйнап торган көйгә салган,
Стуллар, стеналар – барчасы да,
Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган.
 
 
Моңлатып милли музыка театрны,
Тарихи, матур милли көйләр уйный…
Җәмәгать, пәрдәне дә онытышып,
Үзенең баштан үткән уен уйлый…
 
 
Кинәттән күз алдыннан пәрдә китә,
Гаҗиб-гаҗиб15 гыйбрәтләрне тәкрар итә16,
Карап торган җәмәгатьнең күзләреннән
Энҗе кебек яшьләрене тәгәрәтә.
 
 
Ахырда уен бетә, пәрдә төшә,
Тәэсиреннән еглый-еглый күзләр шешә,
Уйнаучы кызларга һәм егетләргә
«Күп яшәгез!» тавышлары таулар тишә.
 
 
Башлаучылар гәрчә уенны «Таң»нар иде17,
Тәмамлаучы, күркәм итеп, кызлар иде,
Белә килгән татар хәлен таулар, ташлар:
«Баш каһарман бу уенда – кызлар», – ди иде.
 
 
Йөзләрендә дә кызларның нурлар яна,
Карарга, күз йоммыйча, кояш ояла;
Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –
Җирләр-күкләр тәгъзим итеп18 иелеп кала.
 
 
Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!
Татарларны тәгассыбтан19 сез йолдыгыз!
Тарихның битләрендә алтын белән
Язылган «орден ифтихар»20 сез булдыгыз!
 
 
Яшәгез каһарманнар аты белән!
Язылсын атларыгыз алтын белән!
Алыгыз миннән дә чын тәбригемне
Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!
 

Таң вакыты
(Мөсәҗҗәгъ21 нәсер)

 
Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам…
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамры ерак…
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да…
Колактан-колакка туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
Әмма көнһенә22 ирешмәктән
Гакылларны тар иткән.
Әй син, Габдулла23!
Мөселман булсаң уйлама юкны!
 
 
Ят, йокла!
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма!
 
 
Юк, юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
– Әй син, кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!
Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, –
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә. –
Туг яңадан мәгърифәтле анадан!
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! – ди, – надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!
 

«Мин»
(Мәнзум24 нәсер)

 
«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.
 
 
Берүзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә;
Әй рәхәт соң шул вакыт!
Шуны телимен күпкә дә.
 
 
Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземе,
Күрми торсам ул «мин» емне
Йә ишетми сүзене.
 
 
Үләмен, һич эшли алмыйм,
Таба алмыйм барны да,
Бар халык шат үзләренчә,
Мин берүзем кайгыда.
 
 
Әмма соң кайчан күземә
Ул «мин» ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Иң югары түренә…
 
 
Дөньяда бар су – минеке,
Бар кара җир – минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош –
Барысы да минеке!
 
 
Күрмимен мин ул вакытта
Һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да үзен караган,
Миндә юк һичбер эше.
 
 
Мин дә «мин» емнең юлында
Бик тирән уйга талып
Табынам – укыйм бер догамны,
Ятлаган көйгә салып.
 
 
Нигә бу мин – «мин» дигәндә
Очам икән күккә дә?
Миңа гына микән алай?
Юк, шулайдыр күпкә дә.
 
 
«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» минемчөн25 Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.
 

«Син»

 
Мине утка аткан ул – син,
Мине суга салган да – син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган аллам да – син!
 

«Ул»

 
Кашлары – ай аның, яңа туган,
Йөзе – айның тулган көннәре,
Керпекләре – нурлар, кич чәчелгән,
Ике күзе – шул кичнең күлләре.
 
 
Үзе аның – диңгез, гыйшык диңгезе,
Бар мәхәббәт аңа җыелган,
Аңа күк тә, ае, йолдызлары
Белән төшеп, сәҗдәгә егылган.
 
 
Бите – кояш, кызарып чыгып килгән,
Көлгән чагы – гүя бер сахра,
Тавышлары – чын-чын былбыл тавышы…
Аһ, үләмен, үләм шул чакта!
 

Җәмилә

 
Ник минем исемне ала
Бар кеше дик бер кеше?
Үземе кол, күңлеме әсир
Итә, көлсә теше.
 
 
Барсы да түгел аның да,
Тик икесе алдагы.
Югары каттан булуы,
Аһ, бәла ансы тагы!
 
 
Җитмәсә, ул ике тешнең
Ике ягындагы урын,
Буш калып сача галәмгә
Теге ике тешнең нурын.
 
 
Көлмәсен! Көлсә бетерә,
Юк итә дөнья йөзен;
Күрмәсен! Күрсә көлүен,
Кол итәр Алла үзен.
 
 
Әй җаным, кыйл мәрхәмәт!
Алма аның да гаклын,
Килмәсен асты өскә дөнья,
Сакла халык хәтерен!
 
 
Валла! Ант итеп әйтәм
Ал-кызыл йөзең белән
Һәм дә барча кызларның
Баш солтаны үзең белән:
 
 
Күрдисә бер Алла синең
Бу зифа буй, гөл йөзең,
Сабыр итә алмас, корбан итми
Мәхлүкатын26 һәм үзен.
 
 
Янасың ут дик төтенсез,
Яндырасың бәгъреме,
Әйтсәнә, син чын кешеме?
Әллә юк, җен-пәриме?
 
 
Әллә син юри яралган
Бер кувәме27 минем өчен?
Тереләм, үләм, торамын,
Барсы да тик синең өчен!
 
 
Синең өчен укыйм, язамын,
Синең өчен сөенәм, кайгырам;
Синең өчен бик күп вакытта
Хисләремнән дә аерылам.
 
 
Кайвакыт син утырасың
Карап, тәрәзәгә борылып,
Карасам, күзем аермый,
Күренәсең нур булып.
 
 
Бәлки, син үзең шулайдыр,
Үз көеңчә һәрвакыт,
Миңа сине син көенчә
Күрү – ансы да бәхет.
 
 
Үтдисәң син минем урамнан,
Күккә башым бәрелә.
Нишләтдең син мине, әйтче!
Әй Ходаем, Җәмилә!
 
 
Бар кануннан башым алдым –
Багынамын тик сиңа!
Бар кызыктан кул селектем –
Табынамын тик сиңа!
 

Сызла, күңлем

 
Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бертуктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!
 
 
Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәңге хәсрәт һәм кара төн
Елларын көннәр яса!..
 

1908–1910

Алданган

 
Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем;
Көн – авыр, төн – бер кабер, бер
Ел тоела сәгатем.
 
 
Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга…
Һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин су дим, ул – йон ага.
 
 
Юктыр, әлбәттә, кояш та,
Ул дадыр – хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк галәм дә,
Барсы да – шәүлә генә!
 
 
Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә!
 
 
Юк чыны бернәрсәнең дә!
Чын «юк» үзе дә юк хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын…
Бар торышым ут хәзер.
 
 
Үттеләр, шәп шылтырап аккан
Судай, шат көннәрем;
Бер караңгы һәм төтенле
Көнгә алышты төннәрем.
 
 
Бар да карыйлар миңа
Ямьсез, тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез, ачулы сүз белән.
 
 
Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңлемне
Агулы теш белән.
 
 
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга,
Мин мәхәббәт нуры дим, ул
Аерылу шәмен яга.
 
 
Мәңгегә шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил,
Һәм исәр татлы вакыт?..
 

«Кайвакытта уйлыймын мин…»

 
Кайвакытта уйлыймын мин
Уйны – тәмлесен генә,
Тәмле уйларым эчендә
Тәмлерәге – «син» генә!
 
 
«Син» генә бар хәсрәтемне
Тараталасың, тарат!
«Син» генә рәхәт кояшын
Караталасың, карат!
 
 
«Син» генә – бар күккә патша,
Аш! – диген, күккә ашыйм!
«Син» генә – рух биргән аллам,
«Син» яшә! Һәм «мин» яшим!
 

«Мин үләм»

 
Һәрвакыт, чыксам агачлар,
Бакчалар эчләренә,
Шаккатам, тел бәйләнә бу
Дөньяның эшләренә:
 
 
Нинди япь-яшь гөл-чәчәкләр,
Нинди урман һәм сулар –
Һәммәсе – тик моң да кайгы,
Кайгылы һәм шау-шулар.
 
 
Ул илаһи бер матурлык –
Фәхри28 урман аллары,
Ул илаһи төз зифа буй
Сахиранә29 таллары,
 
 
Ул яшел хәтфә келәмнән
Җир йөзен япкан үлән –
Һәммәсе бер кайгылы көй
Көйлиләр; ул – «мин үләм».
 

«Кеше»

 
…Шулай әрни, көя-көя
Торам татар арасында,
Үзем дә шул татарның бер
Баласымын баласын да…
 
 
Торам, әрним, кинәт сөйнәм,
Тагы каным кибеп көйнәм;
Елаганда, елый алмый,
Кара кан яшемә төйләм.
 
 
Эче гел кер малайларның,
Мирасы шул бабайларның,
Кара күңле, кара юлы
Белән үткән бабайларның.
 
 
Нәләт сезгә, малайларга!
Нәләт сез дик бабайларга,
Нәләт барлык миңа каршы
Туган йолдыз һәм айларга!
 
 
Нәләт, әй син, кара көч, кем
Дип әйтим, белмим исмеңне,
Кисәкләп ташласын кошлар
Җәһәннәмнәргә җисмеңне!
 
 
Кирәкми һич миңа моннан
Болай Алла вә саф вөҗдан:
«Кеше» төсле булам мин дә –
Елан – эчтән, болай – тыштан.
 

Минутлар

 
Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә30 хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.
Тау булып сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
Һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.
Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя
Һәм татарлык җаныма бер
Фахиранә31 көйләнә.
Бар татарлык каннарым саф
Алсу сөткә әйләнә,
Таш күңелләрем эреп, бер
Чын мәхәббәткә әйләнә.
 
 
Шунда яшрен бер фәрештә –
Ак бәхет булмак булам,
Яшренеп һәм шул татарлык
Башына кунмак булам…
Шунда тәмле-тәмле уйлар
Һәм фаразларны корам,
Шунда тик бер чын бәхетле
Һәм рәхәттә ултырам.
 

Авыл

 
Әй авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш.
 
 
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнен дә
Бер болытлы көн генә.
 
 
Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!
 
 
Нинди нурлар сачратып ул
Уйный, нәкъ нурда йөзә,
Нәкъ көлә, нәкъ елмая, нәкъ
Юри бәгъреңне өзә.
 
 
Нинди тамчы-тамчы нурлар
Сачраган күк йөзенә,
Чеп-чуар чын бриллиант
Сипкәнмени, күр, үзенә.
 
 
Һәм гаҗиб бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда – урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.
 
 
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә,
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.
 

Көлсеннәр!

 
Үтәр бер ел, тагын бер ел… шулайтеп32
Үтәр еллар, үтәрләр юл шомайтеп33…
Үтәр еллар эзеннән һәм гомер дә,
Калыр тик күз яшем түглеп гомергә.
 
 
Белерләрме ачылыгын яшемнең –
Бәһале һәм кадерле иптәшемнең?
Белерләрме, йә әллә тик көлерләр?
Малайлар су итеп уйнап йөрерләр?
 
 
Йөресеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып, бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын!
 

Пигамбәр

 
Эчемнән ут янып торган чагымда
Күрәм: Җибрил була пәйда янымда…
Күземне бер йокы баскан шикелле
Булам, бугълам үзем, шашкан шикелле.
Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,
Яра да рух сала, алгач карасын.
«Пигамбәр син!» ди дә шунда китә ул
Очып күккә, миңа күргәзә дә юл.
 
 
Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда
Килә күктән аваз, тетри җиһан да:
«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын,
Тагып билгә баһадирлар кынысын,
Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач,
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!
Корыт җирдән языкның кортларын син,
Очыр җилгә аларның йортларын син,
Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,
Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –
Ди дә күктән аваз, сикереп торамын,
Китеп, бер тау башында ултырамын;
 
 
Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.
 

Дөньяга

 
Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..
 
 
Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабрым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм.
 
 
Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе,
Бу азаккы яшь булыр бу,
Идеалымның йолдызы!..
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
Тугмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле!
Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?!
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!
 

Алла

 
Кем ул – белмим вә нәрсәдер
Белим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.
 
 
Олуг дим мин Аны һәм Ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, Ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.
 
 
Була үпкәм Аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.
 
 
Ләкин күңлем Аны һәр дәм
Үз иткән, Ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.
 
 
Мөкатдәсмен34, әминмен35 бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан36.
 
 
Кем Ул андый, сәгыйд37 иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин.
 

«Уен-көлке музее» ннан (1)

Җырлар

 
Минем ирем бар иде,
Нәкъ Һади абзый38 иде:
Бер-бер кеше өстен чыкса,
Аңа баз казый иде.
 
 
Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.
 

«Ары барма, кайт бире…»

 
Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.
 
 
Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.
 
 
Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
Әллә юкмы саулыгың?
 
 
Әй әлли җан, әлли җан,
Мулла кызы Хөсниҗан.
Собраньега рапорт яза
Һади берлән Шакирҗан39.
 
 
Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.
 

«Уен-көлке музее» ннан (2)

Думада татар депутаты җырлый

 
Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.
 
 
Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.
 

«Зиләйлүк» көенә

 
Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб40,
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.
 
 
Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Зиләйлүк!..
Депутатлык беткәч җырларсың.
 

Күрәм: гали…

 
Күрәм: гали вә шатлыклы
Галәм алда, бар ул алда…
Минем тик бер тәнем монда,
Үзем күктә, мәләк41 анда.
 
 
Еланмы бар кеше җирдә,
Йә аузы канлы ерткычмы,
Селектем кул, тышыннан ул
Йә гәрчә бер хурый кызмы?
 
 
Бизеп барлык кеше адлы
Кара эчле еланнан мин
Тоям күңлемне киң, ләкин
Пошамын, әрнимен даим.
 
 
Пошам да әрнимен, әмма
Тәнәззел42 итмимен җиргә,
Үләрмен… шунда да утта
Үләрмен, үлмәмен җирдә.
 
 
Куансын бар галәм һәм дә
Куансын ул, куан син дә!
Ачык бел тик: ачынмыйм һич
Ачы үлгәнемә мин дә…
 

Татук (Татьяна) җырлый
(«Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)

 
Бетте баш, кипте яшь, китте бар рәхәт…
Китсен! Ни күрсәм, мин күрермен,
Язмыш ни язгандыр – белгән бер Әхәд43,
Аңар буй сонар44 да йөрермен.
 
 
Азармын, тузармын, шулай мин йөреп,
Язмышның бурычын тик үтәрмен…
Ахыр бер сәгать мин, аңа баш орып,
Ләгънәт ди, ләгънәт ди үләрмен.
 

Зөбәйдә сүзләре

 
Маҗидем, уйланасың уйларыңны,
Талдырып, маңгай терәп, кулларыңны,
Кызганам, карап торсам читтән килеп,
Сып-сылу, япь-яшь кенә буйларыңны.
 
 
Кызганам саргылт ап-ак йөзләреңне,
Укый-укый ләгънәт тулы сүзләреңне,
Кызганам керпек какмый карап торган
Өмидсез бер ноктага күзләреңне…
 
 
Уйлыйсың, җир йөзендә торыйммы, дип,
Үрмәкүчтәй, мин дә бер ау корыйммы, дип,
Газизә мине ташлап ятка китсә,
Башымны шунда ташка орыйммы, дип.
 
 
Өмидсез булма, Маҗид, үзең барда,
Хакыйкать чын көзгесе күзең барда,
Уйлама, хур зәгыйфьмен, ләшәймен45, дип,
Асмани аять катыйг46 сүзең барда!
 

Маҗид сүзе

 
Масайма син, Раббем! Кодрәтеңә
Тартып алып ни бар бәхетемне…
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен
Гарше көрси47, сәмаң,48 тәхетеңне!..
 

Минем төн

 
Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
Һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят49, тирәм дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.
Караңгы һәм тар бар күк асты,
Тапмый күңлем бер карар һичкайда,
Карыйм да күккә, очарга уйлыйм,
Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да.
Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
Хәят беткән, җаны юк таңның да,
Торам да карыйм, юк, таң атмый…
Янам, көям, сызланып, кайгымда.
 
 
Егылам да егълыйм, саташам шуннан,
Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
Рухлары фахиш, кара эч бар да,
Күрми идем эчләрен өнемдә.
Кәриһ50 дә ямьсез тавышлары,
Йөрәк яргыч сөйләшкән сүзләре,
Нәфасәт51 хисен хурлап тора
Килеш-килбәт, буй-сын һәм үзләре.
Көләләр шулар, сөйләшәләр,
Гакыл, мәгънә юк сүз һәм эшендә,
Бозыклык, ялган, ачу күрәм
Хакыйкать, гыйффәт52, мәхәббәт эчендә.
 

Перчатка
(Лермонтовтан икътибас ителде53)

 
Борын заман бер каланың мәйданында
Җыелганнар вәзирләр, һәм патша да анда
Утырган тәхте өстендә, тын да алмыйлар,
Көтәләр иде бар да бер хәл алда.
 
 
Тирәләй биек балкон тулган кызлар,
Хатыннар, мәһабәтле матур сыннар,
Ялтырый якут, мәрҗән бар мәйданда,
Һәйбәтеннән манзараның54 күңлең сызлар.
 
 
Патшаның тагы шунда шәүкәте55 ашып,
Бер ишекне куярга куша ачып,
Ишектән зур арыслан, кырда үскән,
Мәһабәт килеп чыга, лап-лоп басып.
 
 
Чыга да бар халыкка бер күз ата,
Халык шунда куркынычлы уйга бата,
Арыслан, иренеп кенә бер исни дә,
Ялын кагып, мәйданда җиргә ята.
 
 
Икенче гали56 фәрман булгач, ерткыч
Юлбарыс атылып чыга, ул коточкыч,
Куркыныч тавыш белән үкерә-үкерә,
Арысланның өстенә ыргый-сикерә.
 
 
Чарасы юк, патша кушкач аңар, кайта,
Һаман да арысланга күз акайта,
Хуҗасына кол булгачтын, ни хәл итсен,
Дошманыйлә ихтыярсыз бергә ята.
 
 
Шулвакыт патша кызы йөри, уйнап,
Кулындагы перчаткасын ташлый, уйлап,
Кызык итим, дип, егетемне, батыр булса,
Алып бирсен, ди, һәм көлә, эчтән хурлап:
 
 
– Әй рыцарем, мин сынарга яратам, ди,
Кеше күңлен һәм шуңарга җан атам, ди,
Мәхәббәтең көчле булса миңа, бар, син,
Алып бир перчаткамны арадан, – ди.
 
 
Перчатка ике ерткыч арасында,
Белеп булмый чын бер җеннең аласын да,
Шулай да төшә егет балконыннан,
Ни хәл итсен, кызны сөйгәч, бара шунда.
 
 
Бара да, батырланып, мәйданга ул,
Керә дә, ике арага суза да кул,
Ала аннан перчатканы сау-сәламәт,
Кызга карап тота шанлы57, фәхерле58 юл.
 
 
Алкышлый халык шунда мактый-мактый,
Егет һаман фахиранә алга атлый,
Килә дә кыз янына олуг кына:
– Мә! – ди аңа, перчаткасын битенә ташлый. –
 
 
Кирәкми рәхмәтең дә, үзең дә, ди,
Горурлык тулган ике күзеңдә, – ди.
Ташлап китә шунда егет мәгъруране59, –
Торырмын батыр булгач үзем дә, – ди.
 

Ямь

 
Тарыксам хәсрәтем күптән,
Күңелдән һәм янып көйсәм,
Китәм читкә халыктан мин,
Дәхи гыйффәт вә ямь сөйсәм.
Халыктан читтә бар гыйффәт,
Халыктан чит ни бар ямь дә,
Алардан чит, еракта бик
Тыныч шатлык, рәхәт гамь дә…
Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле, чыгып китсәм
Хәяттән һәм аңа читтән
Торып ләгънәт көлен сипсәм.
Бу ямьсез көннәрем шунда
Гаҗиб бер ямь алыр төсле,
Мәхәббәт мәгъбәде60 күңлем
Мәхәббәт тә табар төсле.
 

Күңелле булмадым…

 
Күңелле булмадым, булмам гомергә,
Туганмындыр тугандук кайгы берлә…
 
 
Аяз кичләр булып, күктән карансам,
Карыйм үз йолдызымны, тик табалсам,
 
 
Табам нурсыз, сүнәр төсле тора ул,
Җиһанга бер бикяр61 ләгънәт ора ул.
 

Лев Толстой хатирәсенә. Ул үлде

 
Таң иде һәм күк йөзе гел нур иде,
Җир тыныч һәм ул көмеш дик юл иде,
Ул матур әтраф62, һава тын, саф иде,
Солтанәт63 иткән фәкать инсаф иде.
Читтәрәк юлдан агач бер өй тора,
Ул да бер сирри64 вә гали уй тота…
Кем тора анда вә яхуд кем ята?
Тәрзәдән бер карт мадам ник күз ата?
Нинди сер сөйли ишектән кыз кеше,
Ник мадам керми, ябык ник өй эче?
Бер килә карчык тәрәзәгә, бер китә,
Бар җаныннан тилмерә, аһ-зар итә…
Нинди өй соң ул гади өй, нур ата?
Ул өйдә зөлкибрия65 Лев карт ята.
Ул ята, чын мәңге ямь тапмак була,
Мәңге чын ямь, ул аңа үлмәк була.
«Ямь халыктан чит», – диде ул, җан биреп
Чит бер өйдә һәм аңа шан, дан биреп.
Күрмәде хәтта рәфика66 карчыгын
Һәм баласы – бер кызыннан артыгын.
Кыз ишекне ачты да, ул ни диде?
«Әнкәй, инде кер, әти үлде», – диде.
Үлмәде ул, ул терек, мәңге ул – ай,
Тик халыктан читтә ямь тапты шулай.
 

1914–1917

Лермонтов шигырьләреннән парчалар

* * *
 
Язам, язам гамьсез кулым белән,
Монда бик күп еллардан соң дип,
Кыска, әмма авыр бу гомремнән
Нинди булса бер эз калмасын дип…
 
* * *
 
Күңелемдә минем, зур диңгездәге кебек,
Җимерек өмидләрдән тау ята.
 
* * *
 
Кешеләргә күренгәннән мин яхшырак,
Тышымнан эчем минем күп яктырак…
Ант итәм: тәхкыйрь67, ачу, кинә түгел,
Күңелемдә илгә каршу янган чыраг…
 
* * *
 
Күк берлән мин тату булмак телим,
Телим сөю, сөйим димен мин,
Телим табыну, табынып Ходаема,
Игелеккә иман итим дим…
 

Некрасовтан бер парча. Аналар

 
Рия68 тулы эшләремез арасында
Һәм рәзаләт69 вә ямьсезлек даласында,
Дөньяда бер кодсият70, сафлык күрдем
Чын күңелдән елаган күз яшендә:
 
 
Ул яшь – мескен аналарның күз яшедер…
Ана даим71 бала гыйшкыйлә яшидер,
Инде сугыш мәйданында, кан эчендә
Үлеп калган балаларын сагышлыйдыр…
 

Сука белән Пушка (Туп)
(Мәсәл)

 
Сука бабайны күрде дә Пушка:
– Әй бабай, бире
Карале! – диде. –
Саңгырау мәллә син?
Көн буена мин
Утлар атамын, йортлар ватамын,
Ишеттеңме, йә?
Әйт әле син, я!
Хи-хи, хи-хи, хи!
Син нишләдең? – ди.
Аңа җавапта Сука бабаем
Һич чикми ваем:
– Мин җир сөрдем, – ди.
– Сөрдем дисеңме?! – ди, Пушка сорый. –
Куйсана юкны, көлдермәсәнә,
Юкка сүземне бүлдермәсәнә;
Авылда җан юк, сөрү булырмы,
Миннән яшергән серең бу берме?..
Беләмен инде, эшең беткәндер,
Ял итәр көнең инде җиткәндер, –
Дигәндә Пушка, карт бабай Сука
Җавапта һаман бер сүзне суга:
– Җир сөрдем мин, ди,
Гел сөрәчәкмен! – ди.
Ташлык кына белән чәнечкелек
Булып калган кырда армыенча,
Буразнаны өзми эшләгез гел,
Таң нурыннан – шәфәкъ янгыенча.
Сезнең тату бу эш мөкатдәс ул,
Мәңге аксын аның агышы!
Туп тавышында, утта, кан эчендә
Бар күңелнең сездер сагышы.
 
 
Әй сайрашып очкан кыр кошлары!
Кыр-җирләргә төшми калмагыз,
Кыр-җирләргә төшеп, гөлгә кунып,
Сукачыга сәлам сайрагыз!
 

Күлмәк җыры
(Т. Щепкина-Куперниктан)

 
Һәрбер каюларын тигез каеп,
Төн ултырып күлмәк тегәмен,
Сугышларга киткән җан дустыма
Шушы булсын минем бүләгем.
 
 
Сызлый күңлем, аңар кан савадыр…
Мин соң тагы нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын.
 
 
Менә тиздән эшем әзер була,
Тегеп бетәм өч-дүрт сулышта…
Тик кем кияр сине, күлмәккәем,
Куркынычлы ерак сугышта?
 
 
Кияр микән сине, бәйрәмлектәй,
Сугышка дип җыена башлагач,
Әллә окоплардан чыккач алмашырмы,
Канга баткан киемен ташлагач.
 
 
Ничек кисә кисен, име тисен,
Капламасын эчтән уямын,
Хак Тәңремә ихлас коллык кылып,
Бер догалык тегеп куямын.
 
 
Әй Ходаем, исән торырмынмы?
Әмма дошман аны атмасын,
Бу күлмәгем гаҗиб калкан булып,
Туп-ядрәдән җанын сакласын!
 
 
Сызлый күңлем, аңар кан савадыр…
Мин соң тагын нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын.
 

Ломоносов

 
Шулай итеп, Архангель мужигы,
Зәхмәт72, мәгарифне чын сөеп,
Үз теләге һәм дә Хода теләгәнчә,
Гакыллы зат булды бер бөек.
 

Басма сүз

Татар гәзитәләре чыга башлаганга ун ел тулган көнгә багышлана


 
Дөм караңгы бер хәяттә
Тәңремез тоткын иде,
Анда иркен бер иманга
Юк ирек, ул кол иде.
 
 
Тәңредән зур бәхеш73 ителгән
Сүз ясак, уй сер иде,
Сердә дә бер кодсият юк:
Эч нифак74 һәм кер иде…
 
 
Ашты чиктән ул хәятнең
Золмәте75… Золмәт һаман
Көн сөрәлмас! Юк, канун бу!
Һәм килер киң бер әман76.
 
 
Раст бу булды: күпме күз яшь
Дәрьяларча акты да,
Ерды бикле сүз буасын,
Ерды киң юл яктыга.
 
 
Балкыды «Нур», килде «Вакыт» ы,
Исте саф, хөр «Таң» җиле,
Шул заманнан иңде җиргә
Басма сүзләр Җибриле…
 
 
Әй, яшә, хөр басма сүз! Яз,
Яз: данлыкла Тәңрене!
Нәрсә корбан китсә дә – бир,
Урнына илт әмрене!
 
 
Күр дә, күңлем, Тәңрене бер,
Уйларың тазарт хәзер,
Инде иркен бер иман ит,
Тәңремез азат хәзер!
 

Киң иман77

 
…Юк, канәгать итми күңелем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә!
Үсмә, тар тор, тар инан?!
 
 
Ник яралганмын, алайса,
Мин адәм дип, аң белән,
Уй, тәфәккер78 миндә мәхдүд79
Булса мәгьдүд80 сан белән?
 
 
Туңдымы бер ноктада дин?
Үсмәдеме ул һаман?
Һәрдәм81 әкъса82 бер әмәлгә
Илтмәдеме ул? Әман83!
 
 
Юк, канәгать итми күңлем!
Тәкфир84 әһле аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күңлем,
Тынмый эзли Алласын!
 

Ул йоклый

 
Чү, «кирамен кятибин»85, сыз!
Сыз, шытырдатма каләм,
Чү, чебен, көш, читтәрәк оч!
Чү, тавышланма, адәм!
Чү, хәзергә алмыйм, Аллам!
Һич бәхет һәм һич тәхет,
Кәүнәенне86 бир, юк, алмам:
Бу минем шул бер вакыт.
Бак бишеккә, күр җанымны!
Нинди гамьне йотмый ул?
Дәүләт алган як-ягымны:
Нинди ямьле йоклый ул.
 

Ул торды

 
Ах, ул ачкан күзен тутрып,
Карый, ал, ди, кулын сузган,
Алыйм, дим дә карыйм утрып
Чәчен, йә, бер матур тузган!
Ирен, каш, күз, – күрәм, – күнми,
Кушылмый зәүкыма87 бер дә,
Вөҗүдем88 корбан, ул күрми;
Елый, тып-тын ятар җирдә…
Ярый. Әй таң! Талигъ89 агъзып,
Матурлап сип нур-утыңны!
Чырагын бәхтенең кабызып,
Кадап куй, юл бул! Ул торды!
 

Тәсәлла90

 
Очрыймсың бәлаләргә, башым, очра!
Шөбһә юк, бер чыгарсың барып очына…
 

Талдым

 
Нигә уйлыйм тәгали91 мин,
Дәнилек92 җир тутырганда?
Сәгадәт тәңренә каршы
Ачудан ил котырганда?
Галилек бар идеме ул,
Асылдук юк иде мәллә?
Алайса, ник гали җанлы
Яраттың соң мине, мәүла?
Илаһым, ал мине! Талдым,
Юлыңда берүзем калдым,
Куям кылчым кире кынга…
Газаплый тик сиңа антым…
 

1917–1926

Гладиаторлар җыры
(Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)

 
Азатлык, әй мөкатдәс гам азатлык93!
Мөбарәк ит нурыңла күңелебезне!
Кыен тарткан итәр арзу94 асатлык,
Үзең көч бир, чыдам ит күбебезне!
 
 
Золым кыскан белән бетмәс мәхәббәт,
Сиңа теккәнбез, алмый күзебезне!
Нурың күгән чагын безгә мәшәкъкать95
Ләшәйдер96, тик батыр ит үзебезне!
 
 
Азатлык, әй мөкатдәс чын азатлык!
Йөзеңне ач, чәчеп үз балкуыңнан,
Очыр бер очкынын, тиз ташла җиргә –
Хакыйкатьнең әзәллек97 ялкыныннан!
 
 
Ул очкыннан булып пәйда зур ут бер,
Көчәйсен бар уф орган җан тыныннан!
Вә колларның хәкарәтле98 богавын
Кылычларга әверсен ялкыныннан!
 
 
Азатлык, әй мөкатдәс гам азатлык!
Мөбарәк ит нурыңла күңелебезне!
Кыен тарткан итәр арзу асатлык,
Үзең көч бир, чыдам ит күбебезне!
 

Спартак җыры
(Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)

 
Туган иде пәлван99 үз илендә,
Азат иде киек кош кебек,
Тау-сахралар иде йөргән җире…
Калган хәзер барсы төш кебек.
 
 
Дошманнары басып килделәр дә
Богау салып әсир иттеләр,
Туган йорты, сөйгән ватаныннан
Аерып, ерак алып киттеләр…
 
 
Кансыз илгә хәзер ирмәк100 өчен
Үләргә дип пәлван сугыша,
Ачык кырда түгел, тар циркта
Хурлык чигә актык сулышта.
 

Кан шәүләсе
(«Мәсихы хөррият»101 әсәреннән империалистик сугыш хатирәсе)

 
Дөньяның бер шомлы чагы иде,
Хәйрәтеннән102 акыл буталган:
Кеше берсен берсе турый-кисә,
Бөтен дөнья йөзен ут алган…
Җир яңгыратып тора туп тавышы,
Кан шәүләсе төшкән күкләргә…
 

Сатлык җаннар
(«Мәсихы хөррият» әсәреннән)

 
Урман кисәр балта сабы шулар,
Оят белмәс кара күңелләр…
Ходай үзе биззат103 ясыйм дисә,
Адәм була торган түгелләр.
 

Сүзем һәм үзем

 
Язачагым шигырь түгел, бер мәнзумә104,
Җавап итәм Газыйм иптәш һәм мәгъзумгә,
Сүзләреннән мәҗлестә үз-үземне
Юллы-юлсыз хисап иттем дә мәзлумга.105.
 

I. Сүзем

 
Тутыкмый ул сүз кылычым, кынысында
Тору берлән хаклы бердәм тынышында,
Сайкалыны106 ачарга дип куелган ул
Кара каннан, япкан ирек сугышында.
Җиһадында107 ләшәй108 аңар атар ук та,
Юл өстендә ятар дәрья, янар ут та,
Вәләкин ул әрәм җиргә, ялтрау бирми
Буш һавада, әзерләнгән зәмин юкта.
Күрерсез сез хасимемнең109 аптырашын,
Хак алдында батыйльнең110 дер калтырашын,
Әгәр зәмин әзер булып тоталсагыз
Сез һавадан аның яшен ялтырашын.
Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,
Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса;
«Көн» дигәнмен, беләсез, «фәякүн»111 булган,
Тагы әйтермен, тагы булыр, кирәк булса.
 
 
Тугры юллы көрәштем мин Алла белән,
Гарше көрси112 ваттым сүздән балга113 белән,
Чөнки үзе бәндә мәхлугы114 булса да,
Патшаларга шул сакчы иде алдау белән.
 

II. Үзем

 
Мин тормышта күңел белән генә торып,
Тормыш аны рәхим-шәфкатьсез изсә дә,
Һаман янам сәгадәтне идеал корып,
Барып җиткәч ләкин аннан җил иссә дә.
 
 
Һаман бер көй кайгырам тик рәхмәт эзләп,
Бер көй миндә сүрелмәс кан, сүнмәс җан бар,
Йокымны да бүлсә бүлә, рәхәтсезләп,
Миңсылулар, Миңҗамал һәм Миңҗиһаннар…
Аһ!..
 
 
Чорналганмын шул мәхәббәт богавына!
Ик-чик белмим матурлыкның мин багына:
Бер зур эштән – бер җиһадтан бушадыммы,
Һаман күңлем матурлыкка тик табына.
 
 
Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк:
Хәят белән арам төенен чишкәнем юк.
Кәсәсеннән хәятнең, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк.
 

Дания Заһидуллина. Сәгыйть Рәмиев иҗаты: тематика һәм образ-сурәтләр үзгәреше

Замандашлары С. Рәмиевнең күперенке чәчле, бөркет карашлы, матур тавышлы чибәр кеше булуын, сәхнәләрдә яттан шигырьләрен укып, бөтен залны үзенә каратуын язалар. Чыннан да, гасыр башы татар дөньясында шагыйрьнең һәр шигыре бер вакыйга кебек кабул ителә, шау-шу тудыра. Чөнки һәр яңа әсәр белән автор татар кешесен үз тормышына, үз тирәлегенә яңача карарга мәҗбүр итә, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланырга чакыра. Зур булмаган иҗат мирасындагы һәр шигырь ярдәмендә шагыйрь укучы – милләттәше, кандашы, рухташы белән сөйләшә.

Рәмиевнең тәүге иҗат җимешләреннән берсе – «Уку» шигыре – риторик эндәш формасында язылган. Лирик герой укучыны белем алырга өнди, укуны бәхетле киләчәк төзүнең бердәнбер юлы итеп күрсәтә. Укуны мактаучы бу шигырьдә строфаның һәр соңгы тезмәсе кабатлана, тезмә ахырларында да кабатлауның бер төре – рәдиф кулланылган. Кабатлау төп фикерне игътибар үзәгенә куя. Автор өчен уку, – кешене югары күтәрүче, хакыйкатькә алып чыгучы, уңай әхлак сыйфатлары тәрбияләүче, байлык һәм дәрәҗәгә ирешергә ярдәм итүче көч. Шигырьдә аның ирләргә дә, хатын-кызларга да иң кирәк, мөһим эш булуы ассызыклана.

Шагыйрьне таныткан «Таң вакыты» шигырендә дә мәгърифәтчелек карашлары урын алган. Бер яктан, лирик герой, – милләтнең киләчәге өчен борчылып, тынычлык тапмый «шашучы» кеше. Шигырьнең язылу сәбәбе дә әйтерсең шуның белән бәйле: лирик герой, үзенең «йокы» дагы милләтенә эндәшеп, аны «мәгърифәтле анадан» туарга, ягъни белемле булырга, тырышырга чакыра.

Шигырь композицион яктан катлаулы. Әсәрнең исеменә үк чыгарылган «таң вакыты» символы аның төп эчтәлеген тәшкил итә. Төп өч (1905 ел хасил иткән яктыру вакыты, татар халкы өчен торгынлыктан чыга башлау чоры, милләтнең киләчәк хакында уйлану дәвере) һәм өстәмә мәгънәләргә ия символ шигырьдә зур бер иҗтимагый катлам булдыра. Ул татар җәмгыятенә бәя бирә: аның «йокы» да – торгынлыкта булуын күрсәтә. Халыкны ике төркемгә аерып, берсенең шушы хәл турында уйлана башлаганлыгын билгели. Ләкин бу төркем дә хәрәкәтсез: «тормыймын үзем, ятам». Шушы күренеш «атадан калган хата» гыйбарәсе белән бәяләнә. Бу төркемгә хас хәрәкәтсезлекнең тарихи факторларга барып тоташуы ассызыклана.

Икенче төркем – тыныч йокыдагылар. Шуның белән янәшә ислам диненең татар җәмгыяте өчен тоткарлык, богау булуы искәртелә.

Шигырьдә уйлап бетерәсе сурәтләр, кинаяле фикер дә урын тапкан. «Хата» гыйбарәсе билге вазифасын үти. Хәзерге вакытка карата хата – бәхетне Алладан көтү, дип әйтелә. Үткән вакытка, тарихка мөнәсәбәтле хатаның нидән гыйбарәт булуы ачык кына күрсәтелми.

Шигырьдә ритм, яңгыраш тудыруның төп чарасы – ялгау.

 
Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам.
 

Уйланам, уема батамын…

Ул әһәмиятле гыйбарә яки сүзләрнең тезмә ахырында һәм аннан соңгы тезмә башында кабатлануын тәэмин итә.

Риторик эндәшнең икенче бер формасы «Сызла, күңелем» шигырендә чагылыш таба. Күңеленә мөрәҗәгать итеп, лирик герой аны сызланырга чакыра. Күңелнең сызлануы мәхәббәт-бәхеткә илтүче, яктыга алып баручы чара дип белдерелә. Шуның белән шагыйрь битарафлыкның җәмгыятьтәге кайгы-караңгылыклар сәбәбе икәнлеген күрсәтә. Кабатлаулар ярдәмендә тудырылган төп сурәт – сызлаучы күңел – лирик геройга гына түгел, ә милли җәмгыятьтәге бер төркем кешеләргә дә фәлсәфи бәя бирә. Ләкин әсәр милләт хәленә бәйле сызлану кебек тә, гомумән кешелек турында борчылу булып та укыла ала. Ул кешенең үзенә дошмани тормышта яшәү һәм шул тирәлекне үзгәртү мөмкинлеге, юлы рәвешендә гомумиләшә.

Рәмиев күп кенә шигырьләрендә кешене милләтнең бер вәкиле итеп карый. «Кеше» шигырендәге лирик герой хисләренең, хәл-халәтенең сәбәбе милли җәмгыять белән бәйле. Лирик герой үзен «шул татарның бер баласымын» дип атый. Аның борчылулары да милли җирлекле. Шагыйрь гасыр башы әдәбиятында мәгълүм «кара көч» символына мөрәҗәгать итә, ләкин бу символга гадәти булмаган мәгънә салына. Әйтерсең кара көч – татар халкында буыннан-буынга тапшырылучы явызлык, ягъни башка кешегә начарлык теләү һәм эшләү. Шушы фикер соңгы строфада тагын бер тапкыр кабатлана: «елан – эчтән, болай – тыштан» гыйбарәсе ярдәмендә «кеше» нең төп сыйфаты аерып чыгарыла. Нәтиҗәдә милли мәсьәләләр дә татар җәмгыяте «кеше» ләренә хас шушы сыйфатка барып тоташа кебек күренә. Лирик герой һәм башкалар кискен ике якка аерып куела. Шуның белән лирик геройның бүтәннәр кебек булмауда ялгызлыгы, көчсезлеге хис көчәйтү чарасына әверелә. Ләкин лирик геройның «елан» түгеллеге әхлак кануннарын югалткан җәмгыятьтә башка типтагы кешеләрнең дә булуына өмет уята.

«Минутлар» шигырендә әлеге ялгыз лирик герой чын бәхетне татырга ярдәм итә алуын белдерә. «…Шул татарлык башына кунмак булам» гыйбарәсе лирик геройның халыкны үз артыннан ияртү, милли сафларның башында бару теләге кебек яңгырый. Халыктан аерып куелган лирик герой үзенең миссиясен «яшерен бер фәрештә – ак бәхет» булуда күрә.

«Басма сүз» шигыре «татар гәзитәләре чыга башлаганга ун ел тулган көнгә багышлана». Әсәрдә башка милли мәсьәлә – вакытлы матбугат туу хакында сүз алып барыла. Шагыйрь аның бер сыйфатын – «Тәңре» дип аталган иманны азат итүен югары күтәрә, шуңа шатлануын белдерә. «Киң иман» шигырендә башланган сөйләшү дәвам итә: лирик герой иманны икегә – мөселманлык һәм шәхси яки милли иманга аера. Мөселманлык аша белдерелгән иман белән канәгатьләнмичә, киң иман – үз Алласын эзләүче герой тудыра. Милли җәмгыятьтәге кешеләр ике чиккә бүленә: мөселманлык иманы белән яшәүчеләр һәм үз иманын эзләүчеләр. Нәтиҗәдә гасыр башы татар дөньясына бәя бирелә. Мөселман булып яшәүчеләрдә фикернең чикләнгән булуы, яңа иман эзләүчеләрдә рухи хөрлеккә омтылыш шушы бәянең төп кыйммәтләре итеп күр- сәтелә.

Шулай итеп, С. Рәмиевнең күп кенә шигырьләре милли проблемаларга мөрәҗәгать итү, милли-иҗтимагый бәя бирергә омтылу белән аерылып тора. Аларның лирик герое – татарның бер баласы, үз милләтенең хәле өчен борчылучы һәм ачынучы, халыкны үзе артыннан ияртеп, башка тормышка алып чыгу хакында хыялланучы, милли җәмгыятькә ачык күз белән карый алган кеше. Милләтнең үзгәрүенә комачаулый торган сыйфатлар, тарихи сәбәпләр хакында уйланучы лирик геройның карашлары үзгәреш кичерә. Беренче шигырьләрендә мәгърифәтчеләрчә, халыкны уку, белем алу ярдәмендә үзгәртергә мөмкин дип ышану көчле булса, тора-бара лирик герой милләт өчен үзгә яшәү баскычына аяк басу вакытының ерак икәнлеген аңлый, ләкин шушы мөмкин булмау дәрәҗәсендәге миссиягә үз өлешен кертергә, үз гомерен корбан итәргә әзер булуы белән сокландыра. Бу тип шигырьләрнең лирик герое – драматик характер. Әсәрләрдә символлар, кабатлаулар, кабатлауга нигезләнгән башка стилистик фигуралар әһәмиятле роль уйный.

Бер төркем шигырьләрдә фәлсәфә, милли-иҗтимагый тамырлы булмыйча, гомумән Яшәешкә мөнәсәбәтле белдерелә. Лирик герой да үзгәрә.

Шундыйларның берсе – «Алданган» шигыре. Лирик герой – дөньядан ваз кичү хәленә аяк баскан кеше. Ул, хакыйкатьне таба алмыйча, тормыш – үзе дә иллюзия, дигән фикергә кадәр килеп җитә. Яшәешкә бәя биреп, аның кешегә – газап чыганагы, мәхәббәт урынына – аерылу китерүче, башка кешеләрне елан кебек күрсәтүче булуы хакында сөйләнә. Градация алымы – тормышның иң начар якларын бер-бер артлы санап баруның ахырында дөньяга ләгънәт һәм нәфрәт белдерелгәч, соңгы строфада сорау яңгырый. Лирик геройның өмете – яңадан шат-рәхәт вакытлар килүгә ышанычы бетмәгәнлекне күрсәтеп, ул кешенең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә ташланулы халәтен күз алдына бастыра. Димәк, яшәүнең дөньядан ваз кичү һәм бәхет тату кебек бер-берсен алыштырып килүче этаплардан гыйбарәт булуы – шигырьдәге фәлсәфәнең үзәге. Кешене шушы халәтләрнең үзгәреп торуы яшәтә, ул – яшәеш механизмы.

Охшаш дулкындагы «Мин үләм» шигыре дә борчылулы-кайгылы халәтне тергезә. Аның сәбәбе шулай ук фәлсәфи планда белдерелә: ул тормышның үлем белән төгәлләнү заруриятен үз эченә ала. Сызлану фәлсәфәсе шушы заруриятнең җир йөзенә кайгы китерүен аңлата. Табигать, дөнья, кеше яшәүнең үлемгә якынаю икәнен аңлаган минутта, кайгы хисе пәйда була. Шигырьдә яшь гөл-чәчәкләрнең, урман-суларның, агач-бакчаларның моңда, кайгыда булуы тасвирлана. Бу хистән азат яшәү мөмкин түгел, ди шагыйрь («Һәммәсе бер кайгылы көй / Көйлиләр: ул – «мин үләм»). Һәм табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген ассызыклап, шуның юкка чыгуына – кешенең дә үлемгә баруына – үкенеч хисе белдерелә. Матурлыкка соклану, аның юкка чыгачагын аңлап үкенү, кайгыру шигырьдә лирик герой хисләренең капма-каршы ике чиге булып тора. Антиномия алымы хисләр каршылыгы һәм сурәтләр каршылыгында чагыла.

Кайбер шигырьләрдә сызлану, экзистенциаль мотив шәхсиләштерелә. Мәсәлән, «Күңелле булмадым…» шигырендә лирик геройның кайгылы-борчулы халәте, үзәккә куелган үкенеч хисе аның табигате, язмышы белән бәйле. Биредә ул – «йолдызы нурсыз», кайгыда яшәргә хөкем ителгән ялгызак шәхес. Шуңа күрә дә дөньяга ләгънәт укый. Бу ләгънәтнең буш һәм файдасыз булуы хисне көчәйтү чарасына әверелә. Бер үк вакытта башкаларның бәхетле яшәү мөмкинлеге дә кире кагылмый. Каршылык та мин һәм башкалар язмышының үзгәлеге төсен ала.

С. Рәмиевнең сызлану фәлсәфәсе ярдәмендә кеше, яшәеш, милли тормыш хакында уйланып язылган, төшенкелек хисләре өстенлек алган шигырьләрендә дә лирик геройның якты киләчәккә булган өмете сизелеп тора. Мондый шигырьләр бу иҗаттагы төп пафосны – кешенең иң югары кыйммәт булуын кире какмый. Сызланучы, борчылучы, дөньяга ләгънәт укучы кеше – көчле, ул үзеннән соң эз калдыра, тормышка тәэсир итә ала. Үзе өчен генә, битараф яшәүче кешедән аермалы буларак, мондый шәхес рухи хөрлеккә омтыла. Тормышны абсурд, караңгы дип атаган, аңа ләгънәт белдерүче шигырьләрдән С. Рәмиев иҗатында үзгә агым формалаша. Эмоциональ-экспрессив әсәрләрдә кеше фәлсәфәсе адәмнең бөеклеген раслау, шуңа дан җырлау төсен ала. Каршылыклы хис-кичерешләр үзәгенә куелган гыйсъянчы лирик герой пәйда була.

«Мин» шигыре кешене үзеннән зуррак көчләргә: аллалар, шаһлар, кануннарга каршы куя. Шагыйрь фикеренчә, кешене зур ясаган кыйммәт – аның «мин» е, үземчелеге. Шул үземчелек кешене җирдә һәм күктә үзен хуҗа итеп сизәргә ярдәм итә, аңа юл күрсәтүче һәм Алла вазифасын башкара ала. Фәлсәфи кыйммәт буларак, үземчелекне аерып чыгарып, шагыйрь аның югалу, вакытлыча җуелу куркынычын да искәртә. Аның фикеренчә, кешене шәхес иткән, бөек ясаган «мин», ягъни үземчелек – горурланырлык кыйммәт. Кешене кеше итеп шул яшәтә.

Шушы теманы дәвам итеп язылган «Син» һәм «Ул», «…Кайвакытта…» шигырьләрендә яраткан кешенең дә гашыйк өчен Алла икәнлеге күрсәтелә. Мәхәббәт шигъриятенең гүзәл үрнәкләре тудырыла. Чиктән тыш арттыру биредә кешенең кыйммәтен белдерү өчен хезмәт итә. Әдәбиятта традицион сурәт капма-каршысына әйләндерелә: Алланы ярату матур кыз сурәте аша түгел, бәлки җир кызына мәхәббәт Алла белән тиңләштерү ярдәмендә тергезелә.

Каршылыклы яңгырашлы, лирик геройның шашкын, бер чиктән икенчесенә ташланулы, «гыйсъянчы» шигырьләр арасында мифологик мотивларны «уйнаткан» нары бар. «Көлсеннәр!» шигыре, беренче карашка, лирик геройның төшенке, борчулы халәтен, елап уздырылган гомерне үзәккә куя. Шигырьнең асылында үкенеч хисе ята. Беренче строфада үкенечнең сәбәбе гомернең елап-сыктап үтүендә булса, икенче строфада – шул күз яшьләрен башкаларның, кешеләрнең аңламавы, бәһаләмәвендә. Өченче строфада исә хис кинәт үзгәрә. Лирик герой, күз яшенә мөрәҗәгать итеп, аны агарга чакыра. Ислам динендә кешенең үлгәннән соң терелүе, кабердән кубарылуы хакындагы мотивны алып, болай дип белдерә:

 
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын!
 

Әйтерсең лирик герой үзе яшәгән тормышның пычраклыгын һәм явызлыгын үзгәртүнең кеше кулыннан килә торган эш булуына ышанмый. Ләкин аның моңа нәфрәте шулкадәр көчле: үлеп, яңадан терелгәннән, үлек булып кабердән кубарылганнан соң да, шушы чынбарлыктагы гаделсезлеккә, караңгылыкка каршы күтәреләчәген белдерә. Көчле хисләр биредә ике яклы: алар тормышның түбәнлегенә һәм шуңа каршы чыккан кешенең рухи батырлыгына юнәлтелгән. Гыйсъянчы герой хисләренең каршылыклы булуы шуның белән билгеләнә. Сүз-сурәт катламындагы антиномия әлеге каршылыкны тагын да көчәйтә.

Тормыш явызлыгына каршы чыккан гыйсъянчы лирик геройның көчен шагыйрь ирреальлек, аңлап-танып бетерелмәслек «теге» дөнья хакындагы күзаллау белән кушып аңлата. «Пәйгамбәр» шигырендә шул көчне бирүче, көрәшкә өндәүче – ислам динендәге Җибрил пәйгамбәр. Ул лирик геройга көрәш рухы сала, «син – пәйгамбәр» дип эндәшә һәм юл күрсәтә. Шигырьдә кызыклы янәшәлекләр бар. Ислам динендә Җәбраил-Җибрилнең Мөхәммәт кечкенә малай чагында аның йөрәгеннән кара кан алу – кешеләргә хас кимчелекләрдән арындыру мотивы яши. Биредә шул кабатлана:

 
Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,
Яра да рух сала, алгач карасын.
 

Бу мотив лирик геройның күкләр тарафыннан пәйгамбәр дип кабул ителүенә ишарә ясый, гасыр башы татар әдәбиятындагы шагыйрь-пәйгамбәр, шагыйрь-нәби образын үзгәртеп җибәрә. Әгәр әдәбиятта бу геройның төп сыйфаты кешеләрне үз артыннан ияртү, якты киләчәккә алып бару булса, С. Рәмиевнең лирик герое, җирдәге явызлыкка каршы сугыш ачып, «мәхәббәт орлыгы чәчәргә», кешеләргә усаллык урынына сөю китерергә сәләтле күкләр тарафыннан сайланган шәхес булып гәүдәләнә. Әсәрдә «кеше атлы елан» гыйбарәсе кабатлана, усаллыкның чыганагы кеше икәнлеге ассызыклана. Ләкин пәйгамбәрлек лирик геройга шатлык түгел, газап китерә. Соңгы тезмәдә лирик герой җирдән генә түгел, күктән дә бизүен әйтә. Җирдә елан кебек кеше булып яшәү дә, пәйгамбәр вазифасын җилкәгә алып, явызлыкка каршы көрәшкә чыгу да – бердәй газап. Лирик герой тынычлык һәм рәхәтлекне җирдә дә, күктә дә тапмый. Шул рәвешле, реальлек һәм ирреальлек мөнәсәбәтендә түбән – югары, кара – якты антиномиясе урынына икесен дә тигезләп куйган күзаллау тәкъдим ителә:

 
Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.
 

«Дөньяга» шигырендә фәлсәфә тагын да ачыклана төшә. Көрәшкә чыгуның нигә газап китерүе аңлатыла. Лирик герой-көрәшче күңеленең зәгыйфьлегенә, дөньяны үзгәртергә көче җитмәвенә ачына. Ләкин бу көрәштән баш тарту түгел. Соңгы тамчы яшь белән дөньяны яктырту, идеалга җитү теләге үзәктә ята. Үлем хисабына булса да, көрәштә нәтиҗәгә ирешү – лирик герой омтылышларының иң югары ноктасы. Күп кенә шигырьләрдә ул, кабатланып, лейтмотив хасил итә.

«Күрәм: гали…» шигырендә дөньяның үзгәрәчәгенә ышаныч тагын да көчлерәк. Ләкин монда да лирик герой үз үлеме хисабына үзгәреш китерү хакында сөйли. Кешенең елан кебек яшәвенә нәфрәтләнгән лирик геройның шатлыгы үз үлеменең дөньяны, кешене үзгәртә алуы белән бәйләнгән. «Талдым» шигырендә лирик геройның көрәшкә чыгу сәбәбе аның бөек җан белән дөньяга килүе, бөеклегенә ышанып, көрәшергә ант бирүе аша аңлатыла.

Шулай итеп, бер төркем шигырьләрдә капма-каршы ике хис үрелеп бара. Дөньяны гаделсезлектә, усаллыкта, караңгы-пычраклыкта гаепләгән лирик герой аңа нәфрәтен белдерә. Көрәшче лирик геройны бәяләүче хис – горурлану, шатлык; ул шушы дөньяны үзгәртергә омтылышның никадәр көчле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә каршылыклы хисләр-омтылышлар кушылмасында сурәтләнгән үзенчәлекле лирик герой хасил була. Ул – трагик характер, гыйсъянчы. Башкалар бәхете, мәнфәгате өчен үлемгә барырга әзер, көрәшче герой укучы тарафыннан сокланып һәм горурланып кабул ителә. Лирик герой үз-үзе белән, кеше-көрәшче булуы белән дә горурлана. Лирик герой, тормыш-яшәеш антиномия төсендә сурәтләнә, шигырьләр шушы алымга нигезләнеп языла.

«Сүзем һәм үзем» шигыре С. Рәмиевнең бу агымдагы шигырьләренә аңлатма, шәрехләү кебек язылган. Эпиграф та шуның турыда сөйли: әйтерсең шагыйрь кемнәрнеңдер үзен явызлыкта гаепләүләренә җавап бирә. Аның автобиографик нигезе дә бар: Уфадагы бер мәҗлестә Газим Касимов белән булган бәхәс уңаеннан язылган.

Шигырь ике кисәктән тора. Беренчесе «Сүзем» дип атала, һәм анда С. Рәмиев үзенең шигъри миссиясен, максатын аңлатып бирә. Аның өчен сүз – сугыш коралы, кылыч. Ул ирек сугышында кара кан белән капланган хакыйкатьнең өстендәге ялтыравыгын ачу, ягъни дөреслекне сөйләү өчен хезмәт итә. Ләкин бернидән дә курыкмас бу кылычның җирдә көчсезлеген шагыйрь көрәш өчен җирлек – «зәмин» әзерләнмәү белән бәйли. Әгәр җирлек әзер икән, сүз җиңеп чыгачак, хаклык бозыклыкны юк итәчәк дигән ышаныч белдерелә.

Фәндә Рәмиев иҗатына карата фикер төрлелеге китереп чыгарган тагын бер мәсьәлә – Аллага мөнәсәбәт мәсьәләсе аңлатыла. Күрәсең, бәхәстә дә моңа кагылып үтелгән булган. Шагыйрь «Аллага каршы» көрәшүенең сәбәбен бик ачык билгели: диннең патшалар өчен халыкны алдау, бәйдә тоту чарасы булуы белән килешмәвен, гомумән, дингә түгел, патшалар кулында уенчык булган дингә каршы чыгуын әйтә.

Шигырьнең «Үзем» кисәге дә кызыклы. Лирик герой, бәхеткә өметләнеп, бәхетне идеал итеп яшәгәнлеген, матурлыкка табынып, матурлыкны яратып гомер кичерүен үзәккә куя. Ул яратып, матурлыкка сокланып, дөньяда бәхеткә ирешәчәгенә ышанып яшәүче кеше рәвешендә гәүдәләнә.

Шигырьләрендә үрелеп барган каршылыклы ике хисне биредә автор мөстәкыйль кисәкләргә аера. Аларны янәшә куеп караганнан соң, дөньяны үзгәртергә омтылышның да матурлык һәм бәхет хакына икәнлеге күренә башлый.

Сәгыйт Рәмиевнең шигъри мирасы зур түгел. Ләкин ул – беренче шигырьләре белән үк үз чорында шагыйрь исеме алган, татар әдәбиятының классик җәүһәрләреннән саналучы әсәрләр язган иҗатчы. Рәмиев ХХ гасыр башы татар әдәбиятына яңа иҗади алымнар алып килә. Тормыш-яшәешне кире кагу, милли проблемаларны калкытып кую белән беррәттән, үз гомерен корбан итәргә әзер көрәшче герой тудырып, шагыйрь татар әдәбиятында кеше кадере, кеше кыйммәте дигән күзаллауны үзгәртеп җибәрде. Кешене Алла колы дип караган ислам фәлсәфәсе традицияләреннән баш тартып, кешене – Алла, тормышны үзгәртү-камилләштерү өчен, яңа Алла-иман эзләргә тиеш шәхес дип карап, С. Рәмиев яңа фәлсәфә – гыйсъян фәлсәфәсе хасил итте. Көрәшче лирик героен драматик характердан трагик, гыйсъянчыга кадәр юл үткәреп, С. Рәмиев шигырь үзәгенә салынган иҗади алымнарны да, сүз-сурәт сайланышын да әсәрдәге төп фикергә буйсындыруның матур үрнәген күрсәтте.

Тагын бер үзенчәлек – Рәмиев гаруз яки силлабик үлчәмдә иҗат итәргә яраткан татар шигъриятенә интонацион шигырь алып килде.

С. Рәмиев ХХ йөз башы татар дөньясында драматург буларак та исем ала. 1907 елны язылып, 1908 елның 22 февралендә басылып чыккан беренче пьесасы – «Низамлы мәдрәсә» комедиясе «низамлы», ягъни яңача тәртипләргә корылган мәдрәсәнең тышкы һәм эчке ягын күрсәтү аша, татар тормышындагы актуаль проблемаларны күтәрә. Шәкертләрнең мәдрәсәләрне ташлап чыгуы, баш күтәрүе кебек 1905–1907 елларда киң таралган күренешнең сәбәпләрен ачып сала.

Мәдрәсәнең тамашачы күз алдына бастырылган бүлмәсе заманча: монда расписание, китап шкафлары, мәдрәсәнең уставы, кагыйдәләр җыелмасы эленеп тора, диваннар һәм язу өстәлләре бар. Ләкин аның эчендә хөкем сөргән атмосфера белән танышканнан соң, «низамлы» сүзенең ирония белән әйтелгәнлеге аңлашыла. Автор милләт зур өметләр баглаган яңа мәдрәсәләрнең дә тышкы яктан гына үзгәрүен, асылда, элекке тәртипләрне саклап калуын көлү объекты итеп ала, шуңа игътибарын юнәлтә.

Вакыйгалар «низамлы» саналучы мәдрәсәдә бара. Комедиянең беренче җөмләләре үк үзәк конфликтны билгели: ул мәдрәсәдә эшләүче Садыйк хәлфә һәм башка укытучылар арасында. Әлеге каршылыкны яңача фикер йөртүчеләр һәм искечә фикер йөртүчеләр арасында дип тә гомумиләштерергә мөмкин.

Беренче ярдәмче каршылык Садыйк һәм башкалар арасындагы эшкә мөнәсәбәтнең төрлелеген ача. Дәресләр тәмамлангач, Садыйктан кала барысы да мәдрәсәдә кайнаша. Садыйкның монда булмавы ризасызлык уята. Хәлфәләр, казый һәм карыйлар шәкертләрнең кесәләрен тентеп, алардан уенчыклар, өйгә язылган хатлар җыюны, шуларны җыелышып карау, номер сугып шкафка тутыруны иң мөһим эшләрдән саныйлар икән. Садыйк исә моңа әһәмият бирми.

Икенче ярдәмче каршылык борын тәмәкесен кем тапкан дип язып кую мәсьәләсенә карый һәм Ягъкуп белән Идрис арасында чыккан тавыш биредәге тәртипләрне шактый ачык тасвирлый. Бер яктан, хәлфәләрнең эше балаларны укыту, аларга белем бирү ягыннан түгел, бәлки кесәләреннән күпме әйбер табуга карап бәяләнә икән. Икенче яктан, монда эшләүчеләр үзләренең шул вак эшләрен зурга хисаплап, язулар мәсьәләсендә талашып, ямьсез сүзләр әйткәләшеп яшиләр. Шушы язулар «мәңгелеккә калачагына», үзләренең хезмәтләре шуларга карап бәяләнәчәгенә чын күңелдән ышаналар. Аларның белем һәм тәрбиялелек дәрәҗәсе дә шуннан узарлык түгел.

Дөрес, мөгаллимнәр арасында да бу тәртипләрдән ризасызлык сизелә. Мәсәлән, Гәрәй учитель Садыйкка кагылышлы «безнең юк нәрсә өчен талаш-кычкырышыбыз эчендә ирекле кешенең бер дә торасы килмәс шул» дигән реплика ташлый, китапларын сораткан шәкертнең хатын җибәрергә кирәк ди. Әхмәт учитель шулай ук берничә тапкыр мондагы эшләрдән канәгать түгеллеген белдерә: аның Садыйк яклы булуы бәхәссез. (Автор каршы чыгучыларның «хәлфә» түгел, «учитель» булуын матур деталь итеп уйнатып ала, чагыштырып бәяләү өчен юл калдыра.) Ләкин мәдрәсәдә «өер законы» хөкем сөрә: йә безнең белән бергә, яки безгә каршы.

Өченче каршылык мәдрәсәдә эшләүчеләр һәм шәкертләр арасында булып, ул башлап хат уку вакыйгасында күренә. Китаплар сораткан хат та, мәдрәсәдән зарлану сүзе язылган хат та җибәрелми, ә аны язучылар гаепле дип тамгалана. Алар гына түгел, авыру шәкертнең хатын җибәрергә рөхсәт сораган шәкерт тә җәзага тартыла. Мәдрәсәдә җәза дәфтәре һәм кабахәт дәфтәренең булуы ачыклана. Шәкертләрне җәзалап, аларның һәр эш-гамәлен язып бару кабул ителгән икән.

Карый әфәнде авызыннан шәкертләрнең нинди «кабахәтлек» ләр эшләвен әйттерү – комедиядә иң көчле урыннарның берсе. Бер шәкерт театрга барган, икенчесе роман укыган, өченчесе гәзит тотып утырган, дүртенчесе урамга чыккан. Димәк, мәдрәсә үзе башкарырга тиеш эшнең капма-каршысы белән шөгыльләнә: укудан, кызыксынудан тыя булып чыга.

Мәчеткә керү мәсьәләсендә шәкерт һәм Вафа казый арасында чыккан каршылык шушы бәяне көчәйтеп җибәрә. Мәчеткә иртәрәк кереп утырганчы, сабагын укып бетерергә рөхсәт сораган шәкерт шулай ук җәза ала. Бу гамәлнең дә мәгънәсез булуы Әхмәт учительдән әйттерелә: «Мәчеткә кертеп утырту белән генә эш бетми бит! Барыбер бит алар анда шаярып кына утыралар. Ичмаса камәткә бер ун минут кала кертсәк тә ярар иде, ярты сәгать эчендә шәкертләр байтак кына дәрес хәзерли алалар бит».

Садыйкның кайтканы хакында хәбәр бирү өлеше хәзрәт, хәлфәләрнең куркаклыгы хакында сөйли. Садыйкка беренче булып беркемнең дә каршы чыгасы килми.

Комедиядәге Садыйк һәрьяктан уңай образ итеп сурәтләнгән. Белемле, эшлекле, итагатьле, русларны укытып, үзе дә русча укып йөрүче бу егет күптән түгел генә шушы мәдрәсәне тәмамлаган. Ул мәдрәсәдә «тәртипләр» нең җәза бирү, тыю, тентү кебек эшләргә кайтып калуы белән килешми. Мәдрәсәнең нинди булырга тиешлеге, андагы тыю-тентүләрнең кире нәтиҗәгә китерү сәбәпләре дә Садыйк исеменнән әйттерелә.

Комедиядә татар тормышына кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелә дигән идек. Шәкертләр һәм укытучылар арасындагы каршылык шәкертләр күтәрелеше мәсьәләсен алга чыгара. Садыйк һәм башкалар арасындагы каршылык тышкы яктан яңарып та, эчке яктан мәдрәсәләрнең наданлык, тыю, җәза оясы булып калуын белдерә. Хәлфәләр-казыйлар арасындагы каршылык белем һәм тәрбия бирергә тиешле кешеләрнең рухи яктан буш, куркак икәнлеген ассызыклый.

Драма әсәре итеп уйланылса да, әсәрнең төп кыйммәте аның тамашалык хасиятендә түгел, бәлки яңа фикер-идеяләр әйтүендә. Геройлар, ситуацияләр комедия жанры таләпләренә җавап биреп бетерми, көлке-юмордан бигрәк, ирония өстенлек ала. Садыйк – идеаль герой гына түгел, ул драматургның мәгърифәтчелек карашларын белдерүче, резонёр персонаж итеп тә бирелгән. Бу, әлбәттә, әсәрнең ышандыру көчен киметә.

1907 елда ук С. Рәмиевнең тагын бер әсәре – «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» – аерым китап булып басылып чыга. Күләмле, 4 пәрдәдән торган бу пьеса шулай ук гасыр башы татар тормышыннан алып язылган. Әсәр күп кенә актуаль проблемалар күтәрүе, аларны чишү юлларын да күрсәтүе белән кызыклы. Динчеләр арасында зур шау-шу кузгаткан китап җыеп алып яндырылуга дучар була.

Пьесада төп конфликт искелек тарафдарлары һәм яңалык яклылар арасында килеп чыга. Ярдәмче каршылыклар да милли-иҗтимагый эчтәлеккә ия.

Әсәр төп герой Сөләйманның монологы белән башланып китә. Укыган яшь егет, газета чыгарып, татарларны үзгәртергә, аң-белемгә өндәргә омтыла. Шушы монологта ике ярдәмче каршылык ачыклана. Аның берсе – халык һәм яңалык яклылар арасында. Сөләйман үзенең халык арасына керә алмавына, халыкка якыная алмавына борчыла. Моның сәбәбен «аңлаттырмау» да күрә. Шунда ук иске һәм яңа арасындагы каршылык сиземләнә: «искелек» халыкны «яңалык» тан каплап, саклап торырга омтыла. Сөләйман яңалыкның җиңеп чыгачагына, татар тормышының үзгәрәчәгенә чын күңелдән ышанган, шуңа гомерен багышлаган кеше булып күзаллана.

Ярдәмче каршылыкларның барысы да диярлек кайсыдыр ягы белән төп конфликтка барып тоташа. Хәбибулла белән Сөләйманның сөйләшүе типография хуҗалары аталы-уллы Салихҗан һәм Гарифҗан белән Сөләйман арасындагы каршылыкны күрсәтә. Сөләйман чыгара торган газета рус типографиясендә басыла. Татар типографиясенә күчерергә уйлап, егет Салихҗанга мөрәҗәгать итә. Каршылыкның сәбәбе бик кызыклы: Салихҗан, Гарифҗаннар Сөләйманның «урысча йөрүен», ягъни озын чәч үстерүен, киенүен, намазга йөрмәвен тәнкыйтьлиләр, шуның өчен аны «динсез, кяфер» дип атыйлар. Хәбибулла Салихҗанның «намазга йөрсеннәр, чәчләрен алдырсыннар, басарбыз» дигән сүзләрен тапшыра. Димәк, тормышны иске эздә калдырырга теләүчеләр, кадимчеләр, барыннан да элек, традицияләрнең тышкы сакланышы өчен җан аталар. С. Рәмиев шушы икейөзлелекне, әхлакый кыйммәтләрнең капма-каршы эчтәлек алуын тәнкыйтьли, ачы көлә. Хәбибулла авызыннан, Сөләйман белән чагыштырып, Гыйззәтулла бай малае Зарифка бәя бирдерә. Эчкече, тәүфыйксыз Зариф мөселманча киенә һәм җомга саен мәчеткә йөри. Шуның белән ул муллаларга, халыкка яхшы булып күренә. Ә укыган, халык мәнфәгатен кайгыртучы, әхлаклы Сөләйман европача киенә, намазга йөрми. Нәтиҗәдә кяфер дигән ат ала. Әсәрдәге проблема татар тормышына бәя булып яңгырый. Татар җәмгыятендә хөкем сөргән «кеше төсле бул» гыйбарәсенең ялгыш икәнлеген, аның тышкы ялтырау белән капланган эчке бозыклыкка китерүен ассызыклый.

Шушы каршылык материалында Сөләйманның кыюлыгы, үз позициясендә нык торучанлык сыйфатлары тасвирлана. «Юк, талашачакмын, тартышачакмын һәм шул көемә дә арагызга керә алачакмын вә үземнең кыйммәтле булган халкымны муллаларның мондый тар, кысык киртәсе арасында издертмичә, дөньяның иң киң, хуш һавалы, иркен яланына алып чыгачакмын!» диюе белән, Сөләйман каршылыкның нашир һәм газета чыгаручы, искелек һәм яңалык тарафдарлары арасындагы гадәти конфликт булмыйча, халык өчен көрәш икәнлеген искәртә.

Инде чишелгән кебек тоелган каршылыкны Салихҗанның Сөләйман янына килүе дәвам итә. Салихҗан газетаны баса алмаячагын әйтә, гафу үтенә. Каршылык сәяси төс ала: цензураның аерым бер газеталар басуны көч кулланып тыюы әйтелә. Шул рәвешле, чорның сәяси проблемалары оста итеп калкытып куела.

Тагын бер кызыклы деталь Салихҗан белән Гарифҗанның янәшә тасвирлануы ярдәмендә «уйнатыла». Башта ук газетаны басуга, «әти» Салихҗаннан бигрәк, яшь Гарифҗанның каршы булуы искәртелә. Соңгы сүзне дә Салихҗан улы кабул иткән карар кебегрәк җиткерә. Татар дөньясындагы кадимчеләр лагере «аталар» дан гына тормыйча, бәлки, аның яшьләр – «балалар» белән көчле икәнлеге раслана.

Әсәрнең сюжеты мәхәббәт өчпочмагы мотивына корылган. Сөләйман белән Зөбәйдә бер-берсен яраталар, ләкин Сөләйман үзен бай кызы Зөбәйдәгә тиң күрми. Кызны бай улы, беренче күренештә үк телгә алынган әхлаксыз Зарифка бирмәкче булалар. Ләкин ахырда яшьләр бергә кала.

Менә шушы мотив авторга Зөбәйдә һәм Сөләйман кебек идеаль геройлар тудырырга мөмкинлек бирә. Зөбәйдә – укыган, телгә оста, матур, тәрбияле, музыка яратучы кыз.

Беренче пәрдәдә, Зөбәйдәләрнең кайту хәбәрен алып килгән Бәдрелхәят белән сөйләшкәндә, Сөләйман хатын-кызның үз кадерен үзе белергә тиешлеген иң кирәкле сыйфат итеп куя, аларны Алла дәрәҗәсенә күтәрү тиеш, ди. Пьесада Зөбәйдә автор тарафыннан нәкъ менә шундый югары дәрәҗәдә сурәтләнә. Эш-гамәлләре, үз-үзен тотышы, сөйләшүе гаять камил Зөбәйдә үз бәясен белә: әтиләре сүзенә каршы төшеп, Зарифка барудан баш тарта. Үз язмышына үзе хуҗа була.

Кечкенә детальләр, репликалар аша С. Рәмиев башка хатын-кызларның авыр тормышта яшәүләрен проблема итеп куя. Әсәр үзе үк авторның «Хатыннар галәме» шигыреннән өзек белән башлана. Әлеге проблеманың сәбәбе дә күрсәтелә. Сөләйман авызыннан «хатын-кызларыбызның артта калуына» Алла сәбәпче дигән фикер әйттерелә. Татарларның артталыгы исә хатын-кызларның артталыгына бәйле. Икенче пәрдәдә шушы фикер башкарак планда калкып чыга: «татар кызлары татарлар надан булганга күрә русларга кияүгә чыгалар» дигән реплика яңгырый. Ә инде төп сюжет сызыгында Зөбәйдәнең үз мәхәббәте өчен көрәшүен күрсәтеп, мондый хатын-кызлар ирләргә таяныч була, шулай ук башкалар бәхете өчен җан ата, балаларын да хөр итеп тәрбияли, дигән автор Зөбәйдәләре булган татар җәмгыятенең иске тормыш кысаларын җимерәчәгенә ышаныч белдерә. Шушы ышаныч әсәр исеменә үк чыгарылган: «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» Әсәрнең идеясе дә болай билгеләнә: яңалык хатын-кызлар ярдәмендә, аларны белемле һәм ирекле ясау юлы белән искелекне җиңеп чыгачак!

Хатын-кызларның хокуксызлыгын Алла, дин белән бәйләү Сөләйман һәм Әхмәт сөйләшүендә ачыклана төшә. Сөләйман болай ди: «Әгәр мескен Зөбәйдә, шушы кадәр бәхетле, сәгадәтле тормышын ташлап, шул белемсез Зарифка бара калса, ниләр күрмәячәк? Нинди михнәтләр чикмәячәк?.. Мескен бит, бер генә дә авыз ачып, бер генә кәлимә сүз әйтә алмаячак. Хәзер шәригатькә хилаф килеп, хәзер кяфер булачак. «Ир хакы» диячәкләр, «колы бул, туфрагы бул, ул кушканча гына йөр» диячәкләр». Шул рәвешле, диннең, дини кануннарның хатын-кызны ирегеннән мәхрүм итүе, тар кысалар арасына кертүе билгеләнә.

Пьесадагы башка персонажлар Зөбәйдә дәрәҗәсендә хөр итеп сурәтләнми. Мәсәлән, Сөләйманның Бәдрелхәяттан: «Әхмәттән качасыңмы?» – дип соравы аның күп кенә ир-атлардан йөз яшерүенә дәлил булып тора. Зөбәйдә белән Сөләйман икенче пәрдәдә бер кызның газетага язган хатын укыйлар. Хатта да хатын-кызларның хокуксызлыгы бәян ителә, Хәмидә исемле кыз иптәшләрен укырга, укып ирек алырга өнди.

Аталар һәм балалар арасындагы ярдәмче каршылык ике яссылыкта күренә. Беренчесе – Сөләйманга өйдән килгән хатны уку һәм шул хакта Сөләйман белән Әхмәтнең сөйләшүе. Каршылык аталарның балаларга ирек бирмәве кебегрәк аңлатыла. Ул гомумкешелек проблемасы: аталарның балаларга баласытып каравы, аларны үз кулларындагы уенчык итеп санавы төсле тоела. Ә инде Садыйк белән Зөбәйдә арасында туган каршылык милли тамырлы: ул «аталар» да көрәш рухының җитәрлек булмавын ача. Сөләйман белән Садыйк сөйләшүендә Садыйк Зөбәйдәне «тәкъдир кушканга» риза булып кияүгә бирәчәген әйтә.

Автор кадимчеләр лагерен кара буяуларны мул кулланып сурәтли. Шуның ярдәмендә көлке тудыра. Менә яшь кадимчеләр – Зариф һәм Гарифҗан. Тәмәке тартучы, гайбәт сөйләүче, үчлекле егетләр Зөбәйдәнең Сөләйман белән бакчада сөйләшеп йөрүен коточкыч җинаятькә саныйлар. Зариф, кызга өйләнеп, шушы хөрлеге өчен үч алырга, аннары аерып җибәрергә план кора. «Хатын-кызны уку боза» дип санаучы бу егетләр әхлакый яктан түбән, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, икейөзле геройлар булып күзаллана.

Тискәре геройлар буларак динчеләр образлары бик кызыклы бирелә. Өченче пәрдәдә Сөләйман белән аның янына кергән мулла арасындагы караш-фикерләр каршылыгы берничә проблеманы күтәрә һәм динчеләргә бәя бирә. Беренчедән, халыкны дин исеме белән алдау проблемасын. Алдамыйча булмый, чөнки «ашарың бар дигән кебек эчәрең дә бар; кияргә дә кирәк, торасың да килә» диюче мулла сүзләре динчеләр өчен Алла сүзе дигән ялганнарның кәсепкә әйләнүен күрсәтә. Икенчедән, икейөзлелек. Мулла Зарифны «бик эчкече, бик бозык, бик начар егет» дип атый һәм, шуны «Садыйк байга барып, икәүләшеп бик мактадык» дип, сүзен дәвам итә. Икейөзлелекнең сәбәбе шулай ук байлыкка кызыгу белән аңлатыла: Сөләйманның «Аннан сезгә ни файда инде?» дигән соравына «Никах укыйбыз, акча алабыз» дигән җавап ишетелә. Өченчедән, әхлакый тотнаксызлык. Мулланың унҗиде яшьлек кызга өйләнергә хыяллануы әлеге проблеманы үзәккә куя һәм динчеләргә чираттагы бәя булып яңгырый.

Дүртенче пәрдәдә Садыйк белән хәзрәтнең сөйләшүе дә шундыйрак рухта бара. Байның кызын Зарифка бирмәскә карар кылуын ишеткәннән соң, хәзрәт үзалдына сөйләнеп куя: «Мәгъкуль түгел дисәм, туй кичегергә кирәк, йә үлеп-нитеп китәрмен дә акчадан коры калырмын, мәгъкуль диюем яхшырак булыр». Байлыкка кызыгу һәм икейөзлелек сыйфатлары шушы бер җөмлә белән ассызыклана.

Иң үзенчәлекле каршылык Динмөхәммәт – Садыйк һәм Динмөхәммәт – Зөбәйдә, Динмөхәммәт – Сөләйман арасында чыга. «Бала ата-ана сүзеннән чыкмаска тиеш» диюе белән, Динмөхәммәт ирексезләү символы төсен ала. Ул Садыйкны, Зөбәйдәне куркыта. Хатын-кызны ата-анасы кулындагы товар дәрәҗәсенә куя. Соңгы каршылык дини кануннарның ирекне буучы чик икәнлеген һәм Зөбәйдә белән Сөләйманның шул чикне җимереп чыгуын дәлилли. «Кеше дин кушканча түгел, үзе теләгәнчә бәхетле булырга хокуклы» дигән хакыйкать белдерелә. Сөләйманның Зөбәйдәгә сөйләгән сүзләре бу ирек алуның башкаларга үрнәк булырга тиешлеген искәртә. Әйтерсең лә С. Рәмиев Сөләйман һәм Зөбәйдә мәхәббәте, аларның бәхеткә ирешү тарихын татар җәмгыятенә шундый бер үрнәк итеп яза. Шул идеаль геройлары аша яшьләрнең, җәмгыятьнең тормышы нинди юлдан китәргә тиешлекне тасвирлый.

Язучы пьесада берничә төп фикер уздыра. Аларның бер ишесе татар тормышына тәнкыйть буларак бирелә: дини кагыйдәләр кешенең иреген буалар, чын иман белән элеккедән килгән кануннарның бернинди уртаклыгы юк; татар җәмгыяте традицияләр дигәндә тышкы мәгънәсез, искергән кагыйдәләргә ябышып ята, наданлык һәм әхлаксызлыкны дин сүзе белән томалый; динчеләр байлыкка омтылып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яши; яшьләр арасындагы надан һәм искечә фикерләүчеләр картларга караганда да куркынычрак. Икенче төркем фикерләр татар җәмгыятен үзгәрергә чакыру булып яңгырый: кеше белемгә омтылырга тиеш, уку – иреккә чыгу мөмкинлеге; рухи байлык матди байлыктан өстен; һәр кеше, үз бәхетенә үзе хуҗа булса, бәхеткә ирешә. Өченче төркем фикерләр фәлсәфи төсмерле: хатын-кыз ирләрне дә, җәмгыятьне дә үзгәртергә сәләтле; халык өчен башкарыла торган эшләр дә беренче чиратта хатын-кызны күздә тотып эшләнә; ирекле ярату булган гаиләдә хөр балалар үсә.

Әлбәттә, әсәр мәгърифәтчелек карашларыннан азат түгел, аның укучыны ышандырмаган урыннары да күп. Мәсәлән, Садыйк байның җиңел генә үз кызын ярлы егеткә кияүгә бирергә ризалашуы да, Зөбәйдәнең Салихага сөйләгән сүзләре дә, Сөләйманның монологлары да тенденциоз, ягъни автор фикерләрен турыдан-туры сөйләп бирү кебек яңгырый. Геройлар сәнгать законнары буенча түгел, еш кына язучы теләгәнчә сөйлиләр һәм сөйләшәләр. Персонажларның автор тарафыннан уңай һәм тискәре геройлар буларак кискен бәяләнүе шулай ук уйдырмалылыкны арттыра, ышандыру көчен киметә.

Рәмиев әдәби-музыкаль драма әсәрләре язарга да омтылыш ясый. Беренче драма әсәрләрендә куелган күп кенә проблемаларны проза әсәрләре материалында да бирә.

Гомере буе газеталарда эшләгән Сәгыйть Рәмиев көчле журналист, публицист булып таныла. «Яңа мөхәррирдән» (1906) мәкаләсе аның журналист буларак максатын, кредосын күрсәтүе белән үзенчәлекле. «Йорт басучылар» (1906) язмасы С. Рәмиев һәм цензура, хакимият мөнәсәбәтләренә автобиографик характерда бәя бирүе ягыннан кызыклы. «Халык корбаннары» (1906) мәкаләсе язучының сәяси-иҗтимагый карашларын бик төгәл күрсәтә. Ә инде «Тукаев үлгән» (1913) язмасы әдәбият-сәнгатькә, милли әдәбиятның вазифасы-мәсләге мәсьәләсендәге карашларына шактый ачыклык кертә.

Резеда Ганиева. Сәгыйть Рәмиев – гыйсъянчылык романтизмы шагыйре

(…) Сәгыйть Рәмиевнең әдәби эшчәнлеге XX гасырның беренче чирегенә – Россия империясендәге инкыйлаблар, сугышлар, социаль тетрәнүләр дәверенә туры килде. Октябрь революциясе алып килгән матди авырлыкларны да, хаким идеологиянең кысуларын да ул үз җилкәсендә күтәрде, үз йөрәге аша үткәрде. Сөекле халкының шушы афәтләрдән иңрәвен, газаплануын күргән шагыйрь һәртөрле иҗтимагый һәм рухи изүгә ярсый-ярсый ләгънәт укыды, яшәештәге гаделсезлеккә ризасызлыгын, нәфрәтен белдерде. Иҗатының шушы хосусияте аны гыйсъянчы шагыйрь итте.

Шагыйрьнең гыйсъянчылыгы җәмгыять һәм шәхес, матурлык һәм ямьсезлек антитезасына корылган иде. Аның идеалы – татар халкын тәрәккыяткә, яңарышка илтү. Моңа, аныңча, бары тик шәхес һәртөрле коллык богауларыннан азат булганда гына ирешеп була. Шул сәбәпле Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә, прозасында, драматургиясендә Ренессанс философиясе һәм әдәбиятлары өчен хас антропоцентризм, ягъни кешене үзәккә кую, аны олылау, хәтта пантеистларча илаһият биеклекләренә күтәрү бик тә көчле. Моңа мисал итеп «Таң йолдызы», «Мин», «Син» шигырьләрен китерергә мөмкин.

Сәгыйть Рәмиевне шагыйрь итеп таныткан шигырьләрнең иң атаклысы – «Таң вакыты» (1908).

«Таң», «Таң йолдызы», «Чулпан» – татар язучыларының яратып кулланган образы. Кайчандыр, төгәлрәге 1862 елда, татарның икенче Яңарышын башлап җибәрүче Каюм Насыйри «Таң йолдызы» исемендә газета чыгару турында хыялланган иде. Әмма бу хыял аның белән аралашкан, аның рухи дәвамчысы Гаяз Исхакый тарафыннан гына тормышка ашырылды. Үзе җитәкләгән татар социалист-революционерлары газетасына ул, Каюм Насыйрича, «Таң йолдызы» дигән исем бирде; Исхакыйдан исә бу эстафета Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигыренә дә күчте.

Гыйсъянчылык романтизмының манифесты вазифасын үтәгән «Таң вакыты» шигырен Г. Ибраһимов «укучы рухын ялкынга әйләндерер дәрәҗәдә куәтле» әсәр дип бәяләде. Дөрестән дә, «мөсәҗҗәгъ нәсер» (рифмалы проза) рәвешендә язылган бу шигырь урта гасырлардагыча схоластикага батып яшәүгә, йомыклыкка, торгынлыкка каршы гыйсъянны – баш күтәрүне хәтерләтә:

 
Бетмә надан, ту яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!
 

«Таң вакыты» шигыре беренче мәртәбә 1908 елның 2 гыйнварында Корбан гаете бәйрәме уңае белән үткәрелгән әдәбият кичәсендә укыла. Наданлыкка, артталыкка каршы юнәлдерелгән, хәтта дингә, илаһияткә карата кирәгеннән артык үткен, радикаль эчтәлекле бу сәҗегъ зыялылар, шәкертләр, студентлар арасында төрле фикер уята. Голәмәләр арасында шау-шу кузгала, матбугат битләрендә бәхәсләр китә. Шәйхи Садретдинов язганча, 5 гыйнварда «Волжско-Камская речь» газетасында Гафур Коләхмәтов «Таң вакыты» н «тирән эчтәлекле» әсәр дип бәяли; 6 гыйнварда чыккан «Йолдыз» газетасы исә С. Рәмиевкә бәддога укый; 7 гыйнвардагы «Әхбар» газетасы бу шигырьгә аптырый; 8 гыйнварда «Әлислах» та да Ф. Әмирхан тарафыннан шигырьгә карата ризасызлык белдерелә. «Казан мөхбире» нең 10 гыйнвар санында шигырь хакында Хөсәен Ямашев түбәндәге фикерне әйтә: «Бу кичәдә бу вакытка чаклы кеше эченнән генә әйтергә курыккан сүзләр сөйләнде, язулар да укылды». Бәхәсләр кызган көннәрдә шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» шигырьләрен сөргендәге поляк революционеры гаиләсендә туган, татар авылында үскән Альберт Пинкевич автор кулъязмасыннан алып русчага тәрҗемә итә һәм, татар халкы тормышындагы зур үзгәрешләр, алмашыну дәлиле итеп, «Волжско-Камская речь» газетасының 16 гыйнвар санында бастырып чыгара.

Публицистик фикернең үткерлеге, сурәтләү чараларының бик тә экспрессив бирелүе белән «Таң вакыты» шигыре типологик яктан рус һәм Ауропа романтизмы традицияләрен, немец әдәбиятындагы «давыл һәм һөҗүм» шагыйрьләрен искә төшерә. Икенче яктан, ул үзенең гыйсъянчылык пафосы, фәлсәфи эчтәлеге, образлар системасы белән мөселман Яңарышы әдәбияты традицияләренә барып тоташа. Анда Мәгарри, Хәйям, Хафизлар шигъриятендәгечә гыйсъянчылык рухы бик тә көчле.

Казан ханлыгы тар-мар ителгәч тә, кылыч аша үткәрелүдән, кырыкмаса-кырык төрле рәнҗетелүләрдән, колониаль изелүдән газапланган татар халкы, үзенең динен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен, рус дөньясы белән мөмкин кадәр азрак аралашырга тырышты, үз кысаларына кереп бикләнде. Бу рәвешчә бикләнебрәк, ябылыбрак яшәү, бер яктан, татар халкын инкыйраздан, юкка чыгудан коткарды. Икенче яктан, өч гасыр буена үз казаныбызда гына кайнау, чит дип күрелгән кяфер-русларны үзебезгә якын җибәрмәү, аралашырга тырышмау халкыбызның иҗтимагый-мәдәни, әдәби тәрәккыятен дә чикләде, артта да калдырды.

Әйткәнебезчә, XIX гасыр уртасында татар халкының Яңарышка таба икенче борылышы башлана. XX йөзгә аяк баскач та, башында Г. Исхакыйлар, Г. Тукайлар торган әдәби хәрәкәт моңарчы күрелмәгән югарылыкка күтәрелә. Сәгыйть Рәмиев исә шул Яңарыш әдәбиятының, аның гыйсъянчылык романтизмы канатының талантлы вә- киле иде.

«Таң вакыты» шигырендә Сәгыйть Рәмиев татар халкының гасырлар дәвамындагы торгынлыгына аның киләчәктә туачак Яңарышын – «Таң вакыты» н каршы куйды һәм яклап чыкты.

Шигырьдә «таң» символик сурәтеннән тыш, тамырлары еракка киткән, ботаклары белән җир өстен каплаган, татарларны – мөселман Габдуллаларны – яктылыктан мәхрүм иткән зур агач символы да бар. Ул – татарның хатасы; язмыштан узмыш юк фәлсәфәсенә буйсынып яшәве; Аллаһы Тәгалә рөхсәтеннән башка бер яфрак та селкенми, төшми дип, йомыклыкта, торгынлыкта калуы. Бу тирән тамырлы агач – имән образы 20 нче елларның икенче яртысында Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романына исем булачак. «Таң вакыты» сәҗегендә «яңадан туу», «утка табан йөз тотма», «күккә ашам» кебек Коръәннән, пәйгамбәрләр тарихыннан, дини мифологиядән, хәдисләрдән алынган образ-тәгъбирләр дә бар. Шагыйрьнең эстетик идеалы «угылларга» (татар милләтенә) мәгърифәтле ана булырга тиешле яшь кыз образында гәүдәләнгән. Суфичылык поэзиясендәге Алла символын Сәгыйть Рәмиев дөньяви яссылыкка күчергән, татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышын тәрәккыят баскычларына күтәрүче «мәгърифәтле аналар» дигән феминистик мотивлар белән бәйләгән.

Әйтергә кирәк, «мәгърифәтле аналар» темасы XX гасыр башы татар әдәбияты өчен бик тә актуаль мәсьәләләрнең берсе иде. Хатын-кыз азатлыгына нисбәтле фикерләргә Риза Фәхретдинов, Гаяз Исхакый әсәрләрендә зур урын бирелде. С. Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесасында да феминистик мотивлар чагылыш тапты.

«Таң вакыты» шигырендә Сәгыйть Рәмиев: «Башларын ваткан татарларның тик шул бер Алла! / Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?» / «Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә, / Хата ул өмид Алладан!» – дип «көфер» сүзләр әйтә кебек. Аның бу шигъри юллары, алда искәрткәнебезчә, замандашлары арасында да ризасызлык уяткан, бәхәсләр тудырган. (…) Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигырь-нәсеренә төрле чорда төрлечә бәя бирелгән, андагы образ-сурәтләргә төрле эчтәлек салынган. Моның шулай булуы андагы символлар һәм романтик метафораларның мәгънә сыйдырышлылыгы зур булу, төрледән-төрле эчтәлекне иркен гәүдәләндерә алу мөмкинлеге белән дә аңлатыла. Әмма шулай да «Таң вакыты» сәҗегендә шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерне тотып алу әллә ни кыен түгел. Ул татарларның үткән тарихка, бүгенге көнгә, киләчәккә гамьсез карауларына, битараф булуларына, сәләфләр (борынгылар) заманындагыча «иҗтиһад мөнкарыйз» (тырышлык күрсәтү беткән, сүнгән) фәлсәфәсенә буйсынып, гафләт йокысында ятуларына, наданлыкта яши бирүләренә, тәрәккыяткә омтылмауларына бик тә борчыла; замандашларының «язмыштан узмыш юк» дип, кыл да кыймылдатмыйча, бар нәрсәне Алладан көтеп ятуларына, яшәештәге «хаталарына» ризасызлык белдерә:

 
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!
 

Шигырьнең соңгы ике юлы тырышлыкка – иҗтиһадка өндәү белән тәмамлана. Бу фикер – Мөхәммәд пәйгамбәрнең «кем иҗтиһад итәр, шул табар» дигән хәдисе белән дә аваздаш. Иҗтиһад исә гыйлем эстәгәндә генә мөмкин. Шуңа күрә дә Сәгыйть Рәмиев:

 
Бетмә надан, ту яңадан
Мәгърифәтле анадан! –
 

ди.

Шәрык әдәбиятлары өчен бик тә традицион булган бу мотив, бу антиномия, ягъни наданлыкны мәгърифәткә, тәкъдирне иҗтиһадка каршы кую «Таң вакыты» шигыренең буеннан-буена сузыла.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: «Таң вакыты» шигырендәге «Башларын ваткан татарларның тик шул бер Алла! / Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди? / Хата ул өмид Алладан!» кебек юлларны совет чорындагыча саф атеизм күренеше итеп кенә кабул итү чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде. Октябрь инкыйлабына кадәрге әдәбиятыбыздагы бер генә язучыбыз да дәһри булмады. Яңарыш әдәбияты вәкилләре буларак, алар Кешене дә олыладылар, Алланың берлеген, барлыгын һәм бөек иҗатчы, кодрәт иясе булуын да таныдылар. Бу – Сәгыйть Рәмиевтә дә шулай. Ул да, Алла турында:

 
Бөтен дөньяны бар иткән
Бардыр, үзе бердер, –
 

дип, үзенең әт-Тәүхид – монотеизм тарафдары икәнен белдерә. Ләкин меңләгән Алла колларының – Габдуллаларның – акыллары белән ислам диненең асылын, ягъни «көнһен» аңламауларына, үзләрен хорафатлар, наданлык чылбыры белән бәйләп куюларына бик тә ачына («Әмма көнһенә ирешмәктән / Гакылларны тар иткән»).

«Таң вакыты» мөсәҗҗәгъ нәсере генә түгел, Сәгыйть Рәмиевнең Алла исеме телгә алынган башка шигырьләре дә шундый ук тулырак аңлатуны сорый.

(…) Мәсәлән, «Алла» (1909) шигырендә ул үзе дә күңеле белән «Аны һәр дәм үз дә итүе», даим «аның белән бергә булуы», «Аннан бүтән затка җегенмәве» һәм тезләнмәве турында яза; дөньяда газап чиккән вакытларда әйтелгән авыр сүзләре өчен Ходайдан гафу үтенә. Бер үк вакытта ул урта гасырлардагы Ренессанс шагыйрьләречә кешене дә югары куя, аны илаһилаштыра:

 
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин!
 

XX гасыр башы татар романтизмы өчен гаять тә актуаль булган хөр шәхес образын иҗат итүдә Сәгыйть Рәмиев шәрык суфичылык поэзиясенең символик эчтәлекле образ-сурәтләрен уңышлы файдаланды. Мәсәлән, «Мин» (1908) шигырендә яшәешнең төрле мизгелләрендә төрле халәткә кергән – кайгы-хәсрәт килгәндә рухы белән үлгән, хөр булганда шатланган, җирдәге табигатьнең матурлыгы белән хозурланган гыйсъянчы герой шаһлар, аллалар чыгарган кануннарга каршы куела, мин аллалаштырыла, Алла кешеләштерелә:

 
«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» – минемчөн Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.
 

Кеше белән Алла арасына тигезлек билгесе кую – шулай ук Шәрыкның һәм дөньяви, һәм суфичылык әдәбияты өчен хас пантеизм күренеше. Сәгыйть Рәмиев героеның үзен «мин – Алла» дип раславы суфичылыкның «Әнә әл-Хакк» тарафдарлары Мансур Халлаҗны һәм Имамеддин Нәсимине хәтерләтә. Азәрбайҗан шагыйре Нәсими дә: «Алла – кеше улы, кеше улы – бөек», «адәм балаларының һәркайсы – Алла» дигән иде. Шундый фикерләре өчен Халлаҗ да (922), Нәсими дә (1417) җәзалап үтерелделәр. Заманында мондый пантеистик рухта шигырьләр язган өчен Сәгыйть Рәмиевкә карата да ачы тәнкыйди сүзләр әйтелде. Мәгълүм ки, дини тәгълимат буенча бәндәләрнең берсе дә илаһият дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Моннан тыш, Аллаһы Тәгаләгә кешеләштерелгән сыйфатларны тагу да ширек гамәле (мәҗүсилек) булып санала.

Галимҗан Ибраһимов исә Сәгыйть Рәмиевнең:

 
«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә, –
 

дигән шигъри юлларын «дөньяда хөррияте шәхсияне ниһаясез югары, мокаддәс урынга кую» дип бәяләде. Шунда ук әдип «мин» нең һичнинди чикләүләрне белмәгән азатлыкка омтылуыннан: «буңардан борынгы татар каны, татар куәте исе килә, ул куәт, ул йөрәкнең бездә бөтенләй бетмәгәнлеге күрелә…» – дип тә язды. «Мин» образын бу рәвешчә төрки-татарның менталитеты, тарихы, «кан» теориясе белән бәйләп аңлату Ауропаның культура-тарих мәктәбеннән килгән традиция иде. Әле моннан тыш та Сәгыйть Рәмиевнең «Мин» шигырендә бөтендөнья әдәбиятлары белән байтак уртак сыйфатларны табып була. Шагыйрьнең «мин» е үзенә чиксез азатлык таләп итүче Хафиз Ширази газәлләрендәге иҗтимагый һәм рухи кысуларга ризасызлык белдерүче рәндне (русча – ринд) дә хәтерләтә; бу «мин» дә М. Лермонтов романтизмы өчен хас демонизм сыйфатлары да чагыла; «һич бернәрсә белән хисаплашмый торган адәм» образында (Г. Ибраһимов) немец философы Ницшеның «гадәттән тыш көчле шәхес» («сверхчеловек») культы чалымнарын да сизәргә мөмкин.

Шәхесне илаһилаштыру кебек пантеистик суфичылык әдәбияты образларын Сәгыйть Рәмиев феминистик мотивларны гәүдәләндергәндә дә файдаланды. Гасырлар дәвамында кимсетелгән, «кыска аяк, чәче озын, акылы кыска» дип саналган, «тере курчак» ка әйләндерелгән хатын-кызны да ул, «рух биргән Аллам!» дип, күкләргә күтәреп мактады, аны да ирләр белән тигез хокукка лаек «бөек зат» дип атады.

 
Мине утка аткан ул –  син,
Мине суга салган да –  син,
Утта янсам, суга батсам,
Тартып алган Аллам да –  син! –
 

дип, хатын-кызны идеаллаштырды һәм, шул рәвешчә, XX гасыр башы татар Яңарыш әдәбиятын урта гасырлардагы Шәрык Ренессанс әдәбиятыннан килгән гуманистик традицияләр белән баетты, аларга яңа сәнгати хасиятләр өстәде.

Сәгыйть Рәмиев үзенең тәрҗемәләрендә дә гыйсъянчылык романтизмы шагыйре булып кала. 1909 елда Рәмиев белән Тукай, ярыша-ярыша, берсе Лермонтовның, икенчесе Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен тәрҗемә итәләр.

Пушкинның пәйгамбәре, үзен гаделлек сакчысы дип игълан итеп, декабристлар хәрәкәтен искә төшерә, азатлык идеалларының юкка чыгуына ачына, замандашларын якты өметләрдән ваз кичмәскә, яңадан баш күтәрергә («восстань») өнди. Тукай пәйгамбәре исә үгет-нәсыйхәт, изге аятьләр белән сабыр гына җирдәге гаделсезлекне бетерергә тели. Ул ярлыга да, байга да бертигез хезмәт итә. Ләкин замандашлары аны пәйгамбәр дип танымыйлар: өстенә ком сибәләр, ташлар ыргыталар, шәһәрдән куып җибәрәләр. Күренә ки, боларның барысы да Мөхәммәд пәйгамбәр биографиясен һәм аның эш-гамәлләрен хәтерләтә.

Сәгыйть Рәмиев пәйгамбәре Пушкин, Лермонтов, Тукай пәйгамбәреннән аерыла. Ул, галәмнең җир-күгеннән бизеп, гаделлек юклыкка ут йотып, шашу дәрәҗәсенә җитеп, дастан баһадиры сыман горур һәм ярсыган кыяфәттә тау башында утыра. Аның дөньядан бизүе шул дәрәҗәгә җиткән ки, ул кешеләрне күралмый, аларны «еланнар», «языклы кортлар» дип атый. Пәйгамбәрнең кулында «хикмәт кылычы», ягъни ул – сүз остасы, шагыйрь һәм гыйсъянчы пәйгамбәр. Мәгърифәт кылычын күтәреп, пәйгамбәр җир йөзен шакшылыктан арындыру, мәхәббәт гөлләре үстерү турында хыяллана.

XX гасыр башы Ауропа һәм рус әдәбиятларында шәхеснең дөньядан туюы, аны күралмау әйдәп баручы бер мотивка әйләнгән иде. Татар әдәбиятында да бу темага иксез-чиксез әсәрләр язылды. «Дөньяның җир һәм күгеннән» бизү мотивы Сәгыйть Рәмиевнең гыйсъянчылык романтизмында да чагылыш тапты. Аның Пушкиннан тәрҗемә иткән, назыйрә рәвешендә язылган «Пәйгамбәр» шигыре – моңа ачык мисал.

Рус поэзиясеннән башка тәрҗемәләрдә дә Сәгыйть Рәмиев үзенең иҗат принципларына турылыклы булып кала. Мәсәлән, сюжет җепләре бик еракка – Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендәге Бәһрам образына барып тоташкан Лермонтовның «Перчатка» шигырен дә ул гыйсъянчылык романтизмы рухында татарчалаштыра.

Сәгыйть Рәмиевнең оригиналь әсәрләренә һәм тәрҗемәләренә күз ташлагач та, аның иҗатындагы төрледән-төрле мотивларны бер үзәк тирәсенә җыйнаучы тема калкып чыга. Ул – феодаль-буржуаз җәмгыятьнең шәхескә мәрхәмәтсезлеген, дошманлыгын күрсәтү, гадел булмаган иҗтимагый шартларның кеше табигатен бозыклыкка этәрүен гәүдәләндерү. Шуңа күрә дә «кара таплы бәхет» тән интеккән шагыйрь, гыйсъянчыга әйләнеп:

 
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга, –
 

ди дә тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә ямьсезлек эстетикасы һәм этикасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Аныңча, чын матурлык бары тик табигать дөньясында, авылда гына:

 
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә.
 

Шагыйрь авылның гөл-чәчәкле кырларын, урман, тауларын тоташ нур диңгезенә күмелгән итеп тасвирлый; андагы табигать гүзәллеген бәгырьләрне өзүче, елмаеп нурлар сибүче ай һәм яктылык бөркүче кыйммәтле металлар һәм ташлар (көмеш, бриллиант, фирүзә) белән чагыштыра. Лирик герой бер авылны мәдәният җимешләрен татый-татый бозылып беткән мең шәһәргә дә алыштырырга җыенмый. Бу рәвешчә авылны шәһәргә каршы кую Сәгыйть Рәмиевнең «Авыл» (1908) шигырендәге руссочыл мотив иде.

XX гасырның беренче чирегендәге иҗтимагый вазгыять Сәгыйть Рәмиевне «рәхим-шәфкатьсез изеп» («үзем»), явызлыкка, ямьсезлеккә каршы гыйсъянлык кылычын күтәртсә дә, гомумән алганда, ул һаман матурлыкка табынды, татар халкына хезмәт итте.

 
Булмас артык олуг бер эш
Илгә хезмәт итүдән, –
 

дигән идеалына шагыйрь гомеренең азаккы көннәренәчә тугрылыклы калды.

XX гасыр башы татар әдәбиятында йөзләгән шагыйрь иҗат итә. Аларның әсәрләрен укып карагач та, канун рәвешен алган бер күренеш күзгә ташлана. Бу шагыйрьләрнең күбесе йә Габдулла Тукай, йә Дәрдемәнд, йә Сәгыйть Рәмиев әдәби мәктәбе аша үткән икән. Кайберләре, мәсәлән Шәехзадә Бабич, бу олы өч талант традицияләрен берьюлы һәм бертигез дәрәҗәдә кабул иткән. Совет чоры поэзиясендә дә, гасыр азагындагы әдәби барышта да Сәгыйть Рәмиевнең шигърият өлкәсендәге ачышлары иҗади хәрәкәттә булды. Яңа XXI гасырда да Сәгыйть Рәмиев тудырган шигъри мәктәп маяк вазифасын үтәр дип ышанасы килә.

1.Баг – гөлбакча.
2.Илла – тик, фәкать.
3.Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.
4.Гадаләт – гаделлек.
5.Шуйлә – шул рәвешле.
6.Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.
7.Рәд – инкяр итү, кире кагу.
8.Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.
9.Тәбәррек – хөрмәтле.
10.Казаханә – бәдрәф.
11.Шәриф – данлы, изге.
12.Тартышканда – көрәшкәндә.
13.Тәкрар – кабат, припев.
14.Чөн – өчен.
15.Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.
16.Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.
17.11906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены С. Рәмиев чыгышы белән ачыла.
18.Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.
19.Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.
20.Орден ифтихар – мактау ордены.
21.Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.
22.Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.
23.Габдулла – Алла колы.
24.Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.
25.Минемчөн – минем өчен.
26.Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.
27.Кувә – көч, куәт.
28.Фәхри – макталырга лаеклы.
29.Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.
30.Зәррә – тузан бөртеге, атом.
31.Фахиранә – горур булып.
32.Шулайтеп – шулай итеп.
33.Шомайтеп – шома итеп.
34.Мөкатдәс – изге, бөек.
35.Әмин – имин, ышанычлы.
36.Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.
37.Сәгыйд – бәхетле.
38.«Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).
39.Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).
40.Мәнсаб – дәүләт хезмәте.
41.Мәләк – фәрештә.
42.Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.
43.Әхәд – бер (Алла).
44.Буй сону – буй бирү, буйсыну.
45.Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.
46.Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.
47.Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
48.Сәма – күк, күк йөзе.
49.Хәят – тормыш.
50.Кәриһ – җирәнеч, чирканыч.
51.Нәфасәт – нәфислек, гүзәллек.
52.Гыйффәт – сафлык, намуслылык.
53.Икътибас итү – файдалану, иҗади тәрҗемә итү.
54.Манзара – күренеш.
55.Шәүкәте – куәте, бөеклеге.
56.Гали – бөек, олуг.
57.Шанлы – дәрәҗәле.
58.Фәхерле – мактаулы, данлы.
59.Мәгърурә – тәкәббер мәгънәсендә.
60.Мәхәббәт мәгъбәде – мәхәббәткә табыну урыны, мәхәббәт гыйбадәтханәсе.
61.Бикяр – буш, файдасыз.
62.Әтраф – тирә-як.
63.Солтанәт – патшалык.
64.Сирри – серле.
65.Зөлкибрия – бөек.
66.Рәфика – хатыны.
67.Тәхкыйрь – хурлау.
68.Рия – ялган, икейөзлелек.
69.Рәзаләт – түбәнлек.
70.Кодсият – изгелек.
71.Даим – һәрвакыт, өзлексез.
72.Зәхмәт – эш, хезмәт.
73.Бәхеш – бүләк.
74.Нифак – икейөзлелек, күз буяучылык.
75.Золмәт – караңгылык.
76.Әман – иминлек, тынычлык.
77.Иман – ышану, инану.
78.Тәфәккер – фикерләү.
79.Мәхдүд – чикләнгән.
80.Мәгъдүд – санаулы, чикле.
81.Һәрдәм – һәрвакыт.
82.Әкъса – ерак, иң ерак.
83.Әман! – гафу итегез!
84.Тәкфир – динсез, дәһри санау, кяфер дип атау.
85.«Кирамен кятибин» дип кешеләрнең гамәлләрен язып торучы фәрештәләргә әйтәләр. (С. Рәмиев искәрмәсе.)
86.Кәүнәен дип җир галәме белән күк галәменең икесенә бергә әйтәләр. (С. Рәмиев искәрмәсе.)
87.Зәүкъ – ләззәтләнү.
88.Вөҗүд – барлык, яшәеш.
89.Талигъ – бәхет, яхшы киләчәк, өлеш.
90.Тәсәлла – юану, күңел юату.
91.Тәгали – бөек булу.
92.Дәнилек – түбәнлек, әшәкелек.
93.Гам азатлык – гомуми, бөтенхалык азатлыгы.
  Мөбарәк – бәхетле, җитешле.
  Нурыңла – нурың белән.
94.Арзу – теләк, омтылыш.
95.Мәшәкъкать – азап, кыенлык, мәшәкать.
96.Ләшәй – берни түгел.
97.Әзәллек – мәңгелек.
98.Хәкарәт – хурлык.
99.Пәлван – пәһлеван, батыр.
100.Ирмәк – кызык, күңел ачу.
101.Мәсихы хөррият – азатлык миссиясе, азатлык Гайсәсе мәгънәсендә.
102.Хәйрәт – аптырашта калу, хәйран калу.
103.Биззат – турыдан-туры үзе.
104.Мәнзумә – рифма һәм ритмга салынган тезмә сүз, назым, дастан.
105.Мәзлум – кыерсытылган, рәнҗетелгән.
106.Сайкал – тимер йә корычтан эшләнгән нәрсәләр өстендәге ялтыравык.
107.Җиһад – изге сугыш.
108.Ләшәй – берни түгел, юк кебек.
  Зәмин – җирлек.
109.Хасим – каршы тараф кешесе (дошман).
110.Батыйль – бозык, дөрес түгел.
111.Көн фәякүн – «Бул!» дию белән үк була.
112.Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
113.Балга – зур чүкеч – молот. (С. Рәмиев искәрмәсе.)
114.Бәндә мәхлугы – кол хыялында барлыкка китерелгән.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Объем:
60 стр. 1 иллюстрация
ISBN:
978-5-298-04199-7
Формат скачивания:

Похожие книги