Читать книгу: «Мәрьям (роман)»

Шрифт:

Яшә, бала!

- Көчән! Көчән!!! Көчән!!!

- Көчән! Әйдә! Әйдә!!!

Робот кебек бер үк сүзләрне кычкырган ике акушерка һәм аларның ни әйткәннәрен дә аңышмас хәлдә булган япь-яшь хатын. Алар өчен бу хәл мәңге дәвам итә һәм беркайчан да бетмәс кебек. Бу күренешнең бердәнбер шаһите: бүлмә почмагындагы чыршыга элеп куелган уенчык аю. Бала табу кушеткасында яткан хатынны 20 яшьлек сылу кыз иде дип әйтсәң, кеше ышанмас. Ул хәзер кып-кызыл, бите тирдән юеш, чәчләре маңгаена ябышкан, күзләре атылып чыгардай киңәйгән һәм алары да елаудан шешенгән. Акушеркалар да аннан ерак китмәгән – үзләре дә шул хатын кыяфәтендәрәк. Бу хатынны алар инде бала таптыра алмый гаҗиз булдылар. “Көчән” дип кычкырып тамаклары карлыгып беткәч, аңладылар – хатынның бала тудырырга көче калмаган. Хәер, үзләренең дә җеп өзәрлек тә бер хәлләре юк иде инде аларның.

- Егерме минуттан Яңа ел, - диде акушеркаларның берсе, Ирина исемлесе, стенадагы сәгатькә күз салгач.

- Операциягә генә җибәрәсе калган, кем уйлаган аны, - диде икенчесе - Фирая.

- Мин тапмыйммы әле? – дип мескенләнеп сорады бала табарга яткан хатын.

- Көчәнмичә ятсаң, табарсың менә, - диде Ирина. – Син нәрсә, бала үзе чыга дип белдеңме әллә? Көчәнергә кирәк!

- Көчәнәм мин, - диде хатын ишетер-ишетелмәс тавыш белән. – Авырта бит.

- Авыртыр инде. Ир астына сузылып ятканда ник уйламадың соң анысын?

- Ай-ай, бер дә бала тапмас идем бүтән! – дип сулкылдады хатын. Ул арада аңарда яңадан тулгак башланды.

- Әйдә, елап көчеңне әрәм итмә, әйдә, көчән! – дип кычкырды акушерка, хатынга ярдәм итәргә теләп, корсагының өске ягына кулын куйды. Күзләреннән яшь агызып, иреннәрең дерелдәтеп елап яткан хатынга карашы төшкәч, җен ачулары чыкты. Монда аңа бала таптырмакчы булалар, ә ул тырышып та карамый! Кем табарга тиештер ул баланы. Көн буена нервланган акушерка, үзе дә сизмәстән, бер кешенең дә сүзен тыңламаган хатынга җиткерергә тырышып башын тотып, йөзенә карап селекте:

- Көчән диләр сиңа! Кычкырма!

Кайвакыт кешене аңга китерү өчен сугып җибәрергә кирәк, ди. Бу юлы да шулай булды ахыры, әллә инде вакыты җитте. Хатынның көчәнүе булды – баланың башы күренде.

- Әйдә-әйдә, көчән! – дип кычкырышты акушеркалар. Берсе хатынның корсагын уып, бала туарга ярдәм итәргә, икенчесе башын чыгарырга тырыша иде.

- Чыкмый, кисәргә кирәк! – диде Ирина. Фираясы да килеп карады - зур башлы бала, ә хатынның оча сөяге тар.

- Куркыныч кисәргә. Тагын бер тырышып карасын! Аның оча сөяге тар, кисеп кенә файда булмас.

- Көчән! Әйдә!

Хатынны ничек көчәндерергә кирәген белә иде акушерка – чәчен йомарлап тотып, башын селкетеп алды.

- Кисәргә!

Баланың башын чыгару өчен кисәргә кирәк иде. Анестезия юк, болай гына кисәсе. Табиб тере тәнне ярып җибәрде, әмма бала табу газапларын кичергән хатын авыртуны тоймады да ахыры. Аз гына тыпырчынып куйды.

- Тотып тор! Хәзер баланың башына тия алайса!

- Әнииии! – дип илаулап кычкырды хатын, авыртуга түзә алмыйча.

- Көчән! – дип кычкырды акушерка хатынның башын селкетеп. – Көчән диләр сиңа, гомерең кадерле булса!

Акушеркалар үзләре хатынга караганда күбрәк көчәнәләр иде кебек. Тырыша торгач, бала туа башлады - баланың башы чыга башлады. Табып бетерәсе генә калды.

- Әйдә, көчән! Көчән!

Берсе баланың башын чыгарырга ярдәм итәргә, икенчесе һаман да шулай корсагыннан уып этеп чыгарырга тырыша – бала гына туарга теләмәде. Аннары икәүләшеп баланы чыгармакчы булдылар – берсе хатынның кисек тәнен тагын да җәяргә тырышты, икенчесе – баланы чыгарырга. Икесе дә аңлыйлар иде – аз гына соңга калсаң да, бала үләчәк... Баштан да тартырга ярамый - гарипләнүе, я бөтенләй үлүе бар. Икесе алдында да шушы ачы хакыйкать ачылды.

- Көчән! Үтерәсең бит балаңны! - дип кычкырда Ирина! Хатынга бу сүзләр тәэсир итте - соң көченә тырышып тагын көчәнде, әмма файдасыз.

- Гомәр Харисовичка шалтыратырга кирәк, - диде Ирина.

- Ул килеп җиткәнче... – Фирая башын селкеде. – Юк, кая инде...

- Шалтыратып кара, бәлки мондадыр.

Ирина шунда күреп алды - өстәлгә куелган телефон шалтырый иде. Тавышы сүндереп куелган булганга ишетмәгәннәр. Мәрьям! Ирина ашыгып шалтыратуны кабул итәргә басты:

- Кызлар, бәйрәм белән! – дип, Мәрьям Яңа ел теләкләрен тезәргә җыенган иде, Ирина аны бүлдереп кычкырды:

- Мәрьям! Мәрьям, кайда син?

Фирая, әсәренеп Иринага карады:

- Мәрьямме ул? Чакыр тизрәк!

- Без урамга йөрергә чыктык. Әле роддом яныннан узып барабыз.

- Мәрьям, сорама берни дә. Кер тиз генә монда. Без таптыра алмыйбыз, бала үлә! – дип кычкырды телефонга Ирина.

- Хәзер...

“Бала үлә” дигәне әни булырга җыенган хатынга пычак белән сызып җибәргән төсле булды.

- Үтермәгез, баланы...

Нәрсәләрдер сөйләнгән хатынның сүзләрен тыңларга теләге юк иде берсенең дә.

- Киләме? Киләме?! – дип кабатлады Фирая.

- Керәм диде! Роддом янында ул!

...Өй эчләре белән урамга йөрергә чыккан Мәрьям иренә аңлатып та тормады. "Бала үлә" дигән сүз бөтен сүзләрдән дә мөһимрәк һәм аңлатып тору соралмаган әйбер иде:

- Миңа килергә куштылар, бала үлә, - диде дә ул, кар көртләрен ерып роддомга таба йөгерде. Аста аны Фирая көтеп тора иде инде. Ул, икенче катка күтәрелгәнче киемнәрен салып һәм Фираядан хәлне сорап өлгерде. Ишектән йөгереп кереп, хатынга күз салуга ук хәлнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлады.

Ул бала табучы хатынның кулыннан тотты:

- Кем син? Исемең ничек?

"Нәрсәгә кирәк аның исеме?" дип сорамакчы иде Фирая, телен тешләп калды. Таптырсын ул иң мөһиме. Аннары сорар - нәрсәгә кирәк булды шул мизгелдә исеме дип Мәрьямнән.

- Алия...

- Алия. Миңа кара. Көчән!

Хатынның муеннарын катырып көчәнүеннән үк аңлады ул – дөрес көчәнми бит бу! Тәнен җыера һәм муеннарын катыра, гәүдәсенең өске ягы белән көчәнә. Хәзер инде аңа ничек өйрәтәсең дөрес көчәнергә икәнен?! Хәлне секундлар хәл итә...

- Алия, кара миңа. Күрәсеңме? Мине ишетәсеңме? Ишетсәң, башыңны как!

Хатын башын какты:

- Ишетәм! – Алия әле яңа гына бүлмәгә чабып кергән, йөзләре салкыннан алсуланган, куллары да боз кебек булган бу кечкенә генә табиб кызның баласы гомерен саклап калырга мөмкин булган бердәнбер кеше икәнен аңлады.

- Мине тыңла. Балаңны болай көчәнеп таба алмыйсың. Һава ал һәм чыгарма. Бәдрәфтә утыргандагы кебек. Какай! – дип русча әйтте ул хатынга.

Бала табучы хатын кабат куырылып, җилкәләрен җыерды килде.

- Юк, көчәнмә син. Зур йомышыңны башкарган кебек.

Алия бала таба башлаганнан бирле беренче тапкыр дөрес итеп көчәнде. Бала чыга башлаган кебек күренде, Ирина баланың башын тотты.

- Тартма, Ирина, тотып кына тор! Үзе таба ул!

Мәрьям кулы белән кушетканың тимерен тотып, беләге белән бала яткан корсакның өске ягын кысты. Нечкә беләге белән корсагын уеп керде, әмма Алия өчен Мәрьямнең без кебек терсәге дөньядагы иң назлы куллардан да кадерлерәк булып тоелды. Алия сизеп тора иде - көчәнгәндә Мәрьям дә аңа көч бирә, баланы чыгара, туктап хәл алганда ул да кулын бушатып, авыртуын җиңеләйтеп ала. “Кулын алмаса гына ярар иде”, - дип уйлады Алия.

Ә Мәрьям коры командалар бирде.

- Ике тапкыр тирән итеп сула. Хәзер сулышыңны чыгарма! Көчән.

Гаҗәп – хатынның көчәнүе белән корсакка басылган кул ниндидер бер ритмда, бер организм кебек иде. Тагын бер кычкыруы булды – бала Иринаның кулына килеп тә төште.

- Менә бит, булдырдың! Ә син елап ятасың! Таптың бит, Алия! – диде Мәрьям һәм бала янына килде.

- Ул исәнме? – дип сорады Алия.

- Исән! Хәзер елап та күрсәтер...

Фирая аның киселгән тәнен тегәргә җыена иде:

- Тик кенә ят, - диде ул баласын күрер өчен башын калкытырга тырышып кыбырсыган хатынга.

Баланың авызы кырыендагы лайлаларын сөрттеләр, ул кулларын селкетте һәм киселеп елап җибәрде. Хатынның йөзенә искиткеч рәхәт елмаю чыкты. Ирина, баланы чүпрәккә төреп, анасы янына китерде.

- Менә сине көн буе җәфалаган улың шушы була инде!

- Балам, син исәнмени, - диде Алия һәм елап җибәрде.

- Яңа елда туган беренче бала бу! – диде Фирая. – Хәзер инде бәйрәм итәргә дә була.

Мәрьям сәгатькә күтәрелеп карады. Яңа ел җиткән икән бит инде! Менә сиңа мә! Ире белән каршылыйсы Яңа ел үтеп тә киткән икән.

- Кызлар, мин йөгердем, мине көтәләр! – диде ул, халатларын салып ташлады.

- Туктап тор инде, Мәрьям, аз гына! Шампанский эчәбез!

- Юк, сез нәрсә! Киттем!

Тегеп яткан Фирая аның халатын гына күреп калды:

- Мәрьям!!! Ирина, нәрсә карап торасың, бар озат инде! Рәхмәт әйт!

Ирина Мәрьям артыннан чыгып йөгерде. Фирая исә эшен дәвам итте:

- Күпме кычкырып яттың, Алия, ә менә үзеңне коткаручыңа рәхмәт тә әйтмәдең инде!

- Мин... мин онытканмын, - диде Алия. Мин аның кем икәнен дә белмәдем.

- Ул безнең яшь табиб. Мәрьям исемле.

- Мин аны табармын. Рәхмәтемне әйтермен. Гафу итегез, - диде хатын.

...Мәрьям, урамга чыгуга ук иренә шалтыратты. Әмма телефонны алучы булмады. Шәһәр үзәгендәдер инде алар. Петарда тавышы белән ишетми торганнардыр. Бер дә матур килеп чыкмады инде, аеруча шундый зур бәйрәм көнне. Аларның гаиләләрендә Яңа елга әллә нәрсәгә әзерләнгән кебек ноябрьдән үк җыена башлыйлар иде. Җитмәсә кайнаналары алдында бит әле. Хәер, Мәрьям дә уйнап йөрмәде бит инде. Аның каруы бала исән-сау. Менә шунысы шатлык ичмасам. Ярар, ире дә, кайнаналары да ул кадәр надан кешеләр түгел әле, аңларлар дип үз-үзен юатырга тырышты ул. Әмма күңеленең бер читендә бу хәлнең зур тавышка сәбәпче булачагына фараз бар иде.

Алар урамга чыгып киткәндә шәһәр үзәгенә барачакбыз дип сөйләшкәннәр иде. Имеш, Яңа елны Кремль төбендә каршы алачаклар. Мәрьям моңа гаҗәпсенде - балалар кебек бит инде шәһәр үзәгенә чыгып китеп бәйрәм каршылап йөрү, әмма каршы сүз әйтмәде. Ни дисәң дә, килен бит. Үзе дә шушы уенга бирелде, эш урынын - бала табу йортын күрсәтәсе килде. Хатыны бала табу куанычыннан бер ир роддом ишегалдына кардан зур-зур сыннар ясаган иде. Аның шундый рәхмәтле кешеләр турында сөйлисе, үзенең эше белән мактанасы да килде. Алайса аларның гаиләләрендә барысы да кайнанасының проблемалары һәм эше турында гына сөйләшә. Менә күрсеннәр әле Мәрьямнең дә эш урынын, бизәлгән кар сыннарын! Шуңа да башта бала табу йортына барыйк, аннары үзәккә барырбыз дип кыстады ул барысын да. Иренең бер дә күрәсе килмәсә дә, кайнатасы хатынын да, улын да тыңламады - машинасын роддом янында тукттаты. "Минем үземнең дә күрәсем килә ул кар сыннарын", - диде ул.

Хәзер менә машина торган урынга килгән иде Мәрьям - берни дә юк. Көтмәгәннәр... Хәер, ул бит көтегез дип әйтмәде дә аларга. Мөгаен, алар Мәрьямне эшкә кереп киткән дип уйлагандыр да инде...

Мәрьям шәһәр үзәгенә барырга дигән карарга килде. Ничек булса да, табар әле ирен. Күп вакыт та узмады бит.

Кул селкегәч, юлдан барган беренче машина ук туктады. Анда яшьләр иде, бәйрәм итеп йөрүләре.

- Менә, тагын бер кар кызы! – дип бик шатланышты яшьләр.

- Мине шәһәр үзәгенә генә илтеп куегызчы? – дип үтенде Мәрьям.

- Нигә илтеп куярга гына? Без дә синең белән бәйрәм итешәбез! Менә Илсурның кызы юк, - диде кыз.

- Юк шул, мине ирем көтә, - диде Мәрьям. Илсур дигәненең ерык авызы шунда ук җыелды.

- Әһ, тагын булмады сиңа, Илсур! Бәйрәм көнне бер матур кыз табып бирик дисәк - менә булмады сиңа!

- Табарсыз әле парыгызны, шәһәр тулы бит яшьләр, - диде Мәрьям.

Яшьләр уен-көлке сөйләшә башлады, шәһәр үзәгендә Мәрьямне төшереп калдырдылар.

Ә анда исә кеше өстендә кеше! Бөтенесе бер-берсен котлый, кычкыра, көлә, җырлый, шампанский эчә, петарда шартлата... Дыч-дыч итеп аяк астында шартлаган шартлаткычлардан кисәк өнең алына. "Берәрсен күзсез калдырсыннар тагын". Шул петардалар шартлаган ис күзләргә керә, әче төтеннән күзләрдән яшь ага хәтта. Әллә нинди таныш түгел кешеләр үзләренең компанияләренә чакыра, котлый, ниндидер егетләр искәрмәстән генә кочаклап та ала, үзләренең арасына чакыра. “Ирем генә күрмәсен”. Кеше арасында араланып бераз йөргәч аңлады Мәрьям – монда кешене таба торган түгел. Җитмәсә, мәйдан уртасына куелган зур экранда Яңа ел концерты бара, халык шуның төбенә өелгән, андагы кеше арасында йөрерлек тә түгел.

“Кайтырга кирәк”, - дип уйлады кыз. Машина юллары ябык, килгәндә бик тиз килеп җиткән төсле иде, ә мәйданнан юлга чыкканчы да шактый вакыт узды. Ул машина туктатып өенә кайтып җиткәндә өченче киткән иде инде. Алып кайтканнары да яшьләр иде - юл буе Мәрьямне үзләре белән бәйрәм итешергә чакырып гаҗиз иттеләр. “Минем ирем бар” дип күпме аңлатырга тырышса да, егетләрнең исе дә китмәде. Рәхмәт инде - үтенечен тыңладылар: машинадан өйләренең ишек төбенә кадәр озатмакчылар иде, бер үтенеп сорагач, чыкмадылар.

Мәрьям ишекне ачып керде, утны сүндермичә генә чишенә башлады. Бигрәк соңга калды. Үзе дә надан. Бала табу йортыннан соң өенә генә кайтса ни була инде?

Ул тавышланмас өчен кухняга керде, шыпырт кына ишекне япкач, утны кабызды. Куркуыннан сикереп китә язды – тәрәзәгә аркасын терәп кайнанасы басып тора иде.

- Кайтарып куйдылармы? - диде ул тимер тавыш белән.

- Кемнәр? – Мәрьям каушавыннан һәм куркуыннан ни әйтергә дә белмәде.

- Мин белмим инде. Син белә торгансыңдыр кемнәр белән кайтканыңны.

- Ә, алар... Урамда туктаттым мин аларны. Мин ни...

- Урамда ук танышып йөри башладыңмыни инде?

- Әнкәй, ни, мин бит сезне чыршы карарга киткән дип уйладым да, шунда - үзәккә барган идем. Анда таба алмадым да, кайттым...

- Оятсыз! Оятсыз икәнсең! – Кайнана тузынып китте. – Бәйрәм көнне иреңне калдырып, әткәң каршында аны хур итеп ташлап чыгып киттең! Оят та юк. Хурлык күршеләр каршында! Җегетләргә утырып төнлә кайтып туктыйсың! Шулай итеп минем улымны хур итеп йөрергә кем булдың соң син!

Мәрьям, сүз әйтергә белми аңгыраеп калды. Аннары гына ул бала таптырганын исенә төшерде:

- Әнкәй, нәрсә әйтәсең син, мин бит бала таптырырга кергән идем!

- Нинди бала таптырдың син? Чыршы янында таптырдыңмыни аны? Оятсыз! Кара менә бу киемеңне? – Кайнанасы аның пәлтә итәген күтәреп селекте. – Кемгә әкият сөйләмәкче буласың син? Эчеп кайткан!

Мәрьямнең пәлтә итәгенә күзе төшкәч, хәлләре начараеп китте. Ул юеш иде. Тотып карады - ябышкак. Машинадагы егетләрнең берсе шешә авызыннан гына шампан шәрабе эчеп барган иде, Мәрьям машинадан чыкканда шуны итәгенә түккән.

- Мин эчмәдем, әнкәй, мин бит бала таптырырга бардым, аннары чыршыга! Машина туктатып кайттым, шунда машинада эчеп барды яшьләр, шулар түккән аны!

- Нәрсә кычкырышасыз? – Кухня ишеген ачып, ире Фаил килеп керде.

- Ничек кычкырмыйсың монда? Син берни белмичә бүселеп йоклап ятасың, хатының эчеп кайткан әнә, әллә нинди ирләр кайтарып куйды! Бар икән күрәселәр! Әйттем мин сиңа Гайфиевларның кызын ал дип, белгән кешенең баласын ал дип. Күрәчәк арттан этә диләр шул, беркем белмәгән әллә нинди затсыз хатынны алдың! Хәерче баласын! Эше эшмени соң аның, кешегә әйтергә дә оят!.. – кайнана, бер сүзне дә сайлап тормыйча, әллә нәрсәләр тезде генә.

Мәрьямне бу кадәр дәрәҗәдә сүккәннәре юк иде әле. Ул, яклау сорап, иренә карады:

- Фаил! Минем бер гөнаһым да юк! Мин бала таптырырга кердем, шалтыраттылар бит. Анда бик куркыныч очрак - бала үлә язган иде, без аны коткарып калдык! Аннары мин сезне чыршыга киткән дип уйлап шунда киттем, шунда ук өйгә кайтырга башым эшләмәгән, гафу ит! Юлда машина туктатып кайттым мин, мин ул кешеләрне моңарчы күргәнем дә юк иде!

- Ә нәрсәгә эчеп кайттың алайса? – дип сорады ире.

- Эчмәдем. Нишлисез соң сез? Минем бөтенләй эчкәнем юк. Машинада яшьләр иде, алар шампанский эчеп бардылар, шуларныкы түгелгәндер...

- Менә, аның бөтен сорауга җавабы бар. Бәйрәм көнне бит! Ирен ничек рисвай итеп йөри! Әй, Ходаем, шушындый хурлыклы көннәрне күрәсе бар икән! – Кайнана илереп елап җибәрде. - Әйттем, еландай телләремне чыгарып әйттем, тап юньлерәк эштәге, әйбәт акча эшли торганны дип. Тыңламады. Менә күрә инде хәзер! Ай хурлык, ай оят!

Кайнанасының әйткән һәр сүзе Мәрьямнең йөрәгенә кадала барды. Бер гөнаһсызга бит! Агулы уклар җибәрә торган куркыныч җан иясемени - сүзләре генә түгел, бөтен кыяфәте, карашы тәнне агулый. Бу агулы уклар иренә дә кадала иде - әнисе әйткән сүзләрдән аның да йөзләре сытылып-сытылып китә. Мәрьям, гөнаһсызга гаепләгәннәренә түзә алмады, кайнанасы каршына килеп басты, кулларын селкеп, аякларын тыпырдатып аның йөзенә карап кычкырды:

- Әйттем бит инде мин, аңлаттым бит сезгә! Бер гаебем дә юк минем! Нигә ишетергә теләмисез соң мине!

Газиз баласын ниндидер бер чит кызга биреп җибәргәне белән әле дә килешеп бетә алмаган ана киленнең тавыш күтәргәнен ошатмады – битенә ялтыратты.

- Каршы дәшмә! Кем булдың?!

Мәрьям, кулы белән битен каплап, артка чигенде – якын кешесеннән ниндидер яклау һәм хуплау күрергә теләде ул. Әмма куллары белән үзен кочаклап торган ирнең күзләрендә аз гына да теләктәшлек юк иде. Хатын, ике кулы белән битен каплап сыгылып төште, елап җибәрде. Юк, бите авыртканга түгел, хурлыкка... Нахакка рәнҗетелгән җаны авыр сүзләрне күтәрә алмады, нишләгәнен дә белештермәстән ишеккә таба йөгерде һәм ишектән чыгып барганда аны кемдер ике кулыннан тотып алды.

- Тукта, килен, нишләвең бу? – кайната иде бу.

- Киленең әнә малаеңның өстеннән йөри башлаган! Нәрсә, якламакчы буласыңмы әллә? – диде кайнанасы.

- Яклармын да. Эштә булдым ди бит. Эше шундый аның. Әйдә тавыш чыгарып йөрмәгез төн уртасынды. Күршеләр ишетер! Килен, әйдә син дә ят!

Кайнатаның сүзе канун түгел иде бу өйдә. Әмма киленен ярата иде шул Фаилның әтисе. Үз алдына карап йөри торган бер мәхлук булып, үзен якларга сүзе булмаса да, килене өчен сүз әйтә иде ул. Әллә инде күршеләр ишетер дигәч, тынычландылар. Кайнанасы үзалдында сукранып, кереп китте.

- Ят әйдә! – дип каты гына эндәште дә Фаил, бүлмәгә кереп китте. Мәрьям хурланса да, үзен кулга алырга тырышты, чишенергә ванна бүлмәсенә кереп китте. Кайнана-кайнаталарыннан тыш бит әле аларның өйләрендә кайнаналарының сеңелләре дә бар. Аларының торып чыгуы гына җитмәгән иде дип уйлады Мәрьям.

Менә сиңа Яңа ел! Шунда шушы бәйрәм төнендә туган бала исенә төште аның. Шул Алиянең бәхетле күзләрен, авызын кыбырдатып яткан баланы исенә төшереп, ирексездән елмаеп куйды. Исән-саудыр инде? Никадәр генә шалтыратасы килсә дә, Иринага шалтыратырга базмады. Өйдә аңламаслар. Нинди бөтенләй кирәкмәгән юлга кереп китте соң ул бүген? Юк кына җирдән килеп чыккан тавыш бит!

Кунакны кайнаналары аларның караватларына яткырган иде. Малай белән киленгә урын залда. Ангар кадәр өй, ә ятарга урын юк. Йоклаган килеш өстеңә килеп чыкмасыннар, чишенгән киемнәреңне күрмәсеннәр дисәң, иң беренче булып торырга кирәк. Ире янына яткач шул турыда да уйлап ятты Мәрьям. Әйе, кайнанасы шикәр түгел инде. Гомер буе сәүдәдә, аннары хакимияттә эшләгән. Кайнана шулай булырга тиештер инде ул. Әмма менә Фаиле бер сүз дә әйтмәде, анысы начар. Юаш кеше дә түгел кебек ул, Мәрьямгә карата бик коры. Ә хатынын яклап бер сүз әйтми.

Уйланып ята торгач, Мәрьям үзен гаепле дигән фикергә килә башлады. Яңа ел алар гаиләсендә зур бәйрәм - шулай кабул ителгән. Ә ул шул көнне аларны ташлап чыгып китте. Кем ачуланмас иде? Өйгә кайтырга тиеш бит юньле хатын. Мәрьям, шуны уйлап, шыпырт кына иренә дәште:

- Фаил! Фаил дим! – селкетә торгач, ир шыпырт кына мыгырданды:

- Нәрсә?

- Фаил, миңа ачуланма яме?

Ир бер сүз дә әйтмичә, аңа арты белән борылып ятты.

Мәрьям таңга кадәр керфек тә какмады. Ә иртән аңа кайнаналарының гына түгел, аларның сеңелләренең дә йөзенә карыйсы бар... Ничек шулай булып чыкты соң бу язмыш? Ирексездән уйлары еракка – Фаилны очратканчыга кадәр булган ерак заманнарга таба юл алды.

Хәлиткеч карар

Мәрьямнең табиб булырга карар кабул итүе бик кисәк кенә булды. Бишлеләргә генә укыган, олимпиадаларда республика күләмендә алдынгы урыннарны алып барган кызны мәктәптә кулга гына күтәреп йөрттеләр. Бердәнбер кыз булгач, әти-әнисенең дә бөтен уйлары аның турында. Бигрәк тә әнисе, анысы бөтенләй кызы тормышы белән яши, үзе укырга керә диярсең! Ә химия укытучысы Галим Әгълиевичнең берни дә ишетәсе килми – химик булуын тели. Көннәр буе өстәмә шөгыльләнергә әзер иде ул химия дип шашкан бабай Мәрьям белән. Берәр буш вакыт барлыкка киләме:

- Мәрьям кайда ул? – дип килеп тә җитә, классына ияртеп алып та китә. Анда химиядән яхшы укый торган сигезенче класс укуысы Нияз була да, аннары Мәрьям.

Укытучыны хөрмәт итсә дә, кыз мондый мөнәсәбәттән уңайсызлана башлады. Җитмәсә, классташлары, ачыктан-ачык булмаса да, төрткәләп көләләр иде. Җитмәсә, нинди компания диген әле! Озын гәүдәле, сынган борынлы ябык бабай, фил хәтле гәүдәле, кып-кызыл чәчле, күзлекле, гел үзалдында нәрсәдер сөйләнеп йөри торган Нияз. Аларның үзләрен генә күргәч тә көләсе килә башлый. Шулар янына кереп утыруы ук уңайсыз. Укытучының үзе өчен тырышканын белсә дә, шундый компаниядә утырудан кыз ояла башлады. Вакыты да шундый бит әле аның! Бөтен нәрсәдән кызык ясап, һәр нәрсәдән көләргә генә тора укучылары да.

Барысы да чыгарылышка әзерләнә, алда өметләндереп тә, куркытып та ниндидер билгесез чор көтә.

- Химия укытучысы булыргамы? Нефтехимиягә китәргәме? Медицинскийгамы7

Һәрберсе кызыктыргыч та, күңелсез дә кебек. Кайсын сайласаң да ялгышырсың төсле.

Шулай баш ватып йөргәндә, Сабан туена кунаклар кайтты. Әтисенең апасы биргән киңәш белән Мәрьям гомерлек профессия сайлады да куйды. Әти-әниләре белән айлар буе сөйләшеп тә шул гади бер нәтиҗәгә килә алмаганына шаккатты соңыннан кыз.

- Химия укытучысы да буласы килә дисең... Балаларны яратасыңмыни?

- Әйе, - диде Мәрьям.

- Биолог та буласың килә инде?

- Әйе шул.

- Хирург та буласың киләмени?

- Әйе, хирург та буласы килә.

- Соң, шулай булгач. Акушер-гинеколог бул! Биологияне дә укыйсың, балалар белән дә буласың! Доктор да. Бөтенесен берләштергән профессия була сиңа!

Кыз катгый фикергә килгәнгә әти-әнисе дә шатланды. “Һай, кызым, анда укырга да бик авыр бит, бит торырга урын юк, кайда яшәрсең икән”, - дип башта бик уңайсызлансалар да, соңыннан бу профессиянең бик кирәкле һәм әйбәт икәнен мактый башладылар.

Уку хәл ителде, әмма, әмма. Күңелен борчыган иң мөһим әйбер бар иде Мәрьямнең. Иптәш кызларының барысының да егетләре бар. Егетләре булмаганнарының да кемнәр беләндер йөреп караганы бар. Ә Мәрьямнең бер кешесе дә юк. Булачагы да күренми. Көзгегә дә кат-кат карый, кимчелек тә юк кебек. Укуы да әйбәт аның, матур да, әмма янына егетләр дә килми. Дөрес, буе бераз кыска инде анысы... Әллә шуңа микән дисәң, аннан да кәрлә кызларның да артларыннан өелерелешеп чабалар. Менә монысы инде чынлап та бәла. Анысын әнисенә дә әйтеп булмый. Әнисенә әйтү турында сүз дә була алмый - аның үз туксаны туксан, "егетләр турында уйларга кирәкми әле" дип кенә әйтә, егетләр белән дуслашкан бөтен кызларны җилбәзәк дип гаепли, алар белән аралашмаска куша.

Җитмәсә, кыз туганы да юк. Кыз туганы түгел, ир туганы да юк! Классташ кызлары арасында да бу хакта ачылып сөйләр кеше юк иде аның. “Мин акушерка булсам, бөтен кешене дә туганлы итәр идем”, - дип уйлый иде кыз.

Кызның башкалар кебек үк егетләр белән сөйләшәсе, кич чыгасы, очрашып карыйсы килә иде. Кич чыккалаганы булмады түгел аның. Әмма аңа концертка барса туры кайтасы, урамга чыкса, үз капка төбендә генә утырып торасы да керәсе. Гел күз угында гына торырга тиеш Мәрьям. Әнисе ут йотып өйдә кала, ә ул капка төбенә чыгып утыра. Ул утырулар аңа бер дә кызык түгел иде шул. Иптәшләре чикылдаша, юктан да кызык табып сөйләшә. Ә Мәрьямнең ул егетләргә әйтер бер сүзе юк – тегеләр дә аңа исәнме-саумыдан башка сүз әйтми. Аннары Мәрьям ул кич утыруларга бөтенләй чыкмый ук башлады, җитмәсә, укырга керергә дә әзерләнәсе бар иде.

Әнисен гаепли дә алмый - чөнки бер дә тыныч түгел иде шул дөрестән дә. Көн саен ук булмаса да, атна саен нәрсә дә булса булып тора. Кайдадыр кибет басалар, егетләр сугыша, хәтта үтерү очраклары да булды, көпә-көндез кызларны көчләгән очраклар да булды. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә кич урамга чыгарга курка.

Дөрес, соңгы уку елында бар да үзгәрде. Тугызынчы класста класска авыллардан укучылар өстәлде. Алар арасындагы Җәмил соңгы уку елында аңа игътибар күрсәтә башлады. 8 мартны бәйрәм иткәндә ул аны кичәдән дә озата кайтты. Дөрес, кыз үзе генә түгел иде. Авылдан килеп укучы бер кызны кунарга алып кайткан иде ул. Шуңа да уен-көлке сөйләшү белән чикләнделәр.

Авыл кызы булса да, Сәрия бик акыллы икән. Аның шундый икәнен Мәрьям вакытлар узгач кына аңлады. Ул егетнең ниятен бик тиз аңлады ахыры, мәктәптән чыгуга ук "авылга кайтырмын мөгаен" ди башлады. Аны Мәрьям көч-хәл белән үгетләп үзенә кайтырга күндерде. Капка төбенә килеп җиткәч тә, Сәрия "үземнең генә утырып торасым килә" дип аларны бергә йөреп кайтырга җибәрмәкче иде.

- Әйдә, әйләнеп килик, - дип кулыннан тотты Җәмил.

"Әни тәрәзәдән караса ни уйлар" дигән фикер генә иде Мәрьямнең башында. Чөнки әнисе тәрәзәдән карап озатып кала, тәрәзәдән карап каршы ала.

- Юк, инде соң, - диде ул.

- Соң түгел бит инде, биш кенә минут. Су буен карыйбыз да киләбез, - диде Җәмил.

- Барыгыз бар, су буе әллә була аннары, әллә юк, - дип көлде Сәрия.

- Юк, инде, юк, - диде әнисе тәрәзәдән карап торачагына иманы камил булган Мәрьям. Ул куркынып әнисенә нәрсә әйтәчәген, бу егетнең кем икәнен ничек аңлатачагын уйлый иде ул чакта. Капкадан кереп киткән чакта Җәмил якын ук иелеп, ирене белән аның битенә кагылып китте. Әллә ялгыш булды, әллә чын...

- Ошатмыйсыңмыни син аны? Миңа син аны ошатасыңдыр кебек тоелган иде, - диде Сәрия.

- Нәрсә сөйлисең инде син, Сәрия?

- Ник, нәрсә булган? Нормаль егет бит. Сине ошата.

- Ошата ди. Ияреп кайткандыр инде, авылдашың бит.

- Мин сукыр түгел бит, Мәрьям. Синең арттан кайтты ул. Ошатасың кебек тоелган иде... Башка шанс булмавы да бар...

Әнисеннән юкка курыккан булып чыкты ул. Аның башы авырткан да, ул кызын карап тормаган икән...

Сәриянең "башка шанс булмавы бар" дигән сүзен дә аңламаган икән Мәрьям. Андый "урам хәбәрләреннән" ерак яши иде шул ул. Шул авыл егетләреннән берничәсе район үзәгенә килеп сугыш оештырган икән. Шуннан соң бистәнекеләр авылларны эзәрлекли башлаган. Авылдан килеп укучылар кичке чараларга бөтенләй килми иде - килсәләр, кыйнап кына җибәрәләр.

Үзен битәрләп бетерде шул чак өчен Мәрьям. Я инде, барып килсә ун минутка, нәрсә үзгәрер иде? Һичьюгы, кеше кебек үк ул да урам булса да урап карар иде... Әмма Җәмил белән мөнәсәбәтләр күзгә күренеп җылынуына ул шатлана иде. Егет һәрьяклап аңа ярдәм итәргә тырыша, йомышы булса да, булмаса да, Мәрьям янында булырга тырыша.

Ашкынып көткән әйбер чынга ашмый, диләр. Нигәдер бик ашкынып көтте шул чыгарылыш кичәсен Мәрьям. Мәктәптә укыган чак - ни дисәң дә, укыган чак инде ул. Анда ачыктан-ачык очрашып йөреп булмый. Ә менә чыгарылыш кичәсе бөтенләй башкача булыр кебек иде шул.

Аңлашып булмый калды...

Әмма ул чыгарылыш кичәсендә Җәмил белән аңлаша алмады.

Таң каршыларга дип бистә янындагы сулыкка барды өч параллель чыгарылыш классы. Уеннар булды, бәйрәм иттеләр, шашлык пешереп ашадылар. Сагышлы һәм күңелле иде барысы да. Соңгы тапкыр бөтенесе бергә бит. Кич башланырга да өлгермәде, ә офыкта сызылып таң атылып килә... Аларның барысын да төрле якларга ташлаячак иртә. И Ходаем, ни көтә аларны киләчәктә? Бәхет көтәме аларны? Нинди язмыш булачак? Мәрьям, офыктагы кызыл сызыкка карап шул хакта уйланды.

Шунда ул үзенә таба килгән Җәмилне күрде. Килде ул, килде! Үзенә таба килгән егетне күргәч, Мәрьям, ни эшләргә дә белмичә, ике адым читтә торган Гөлшат янына барып басты һәм аның беләгеннән кысты. Гөлшат, кулын авырттырып кыскан кызга сәерләнеп карады.

- Нишлисең?

- Тукта, Гөлшат, аннары әйтәм...

Җәмил, Мәрьямгә таба барган җиреннән туктап калды. Менә инде! Үзе белән генә сөйләшәм дигән иде, Мәрьям кабат тагын кем беләндер. Матур кызлар һәрвакыт кем беләндер йөри, дип сөйләгән иде бер танышы. Шул рәвешчә, ул үзенең матуррак икәнен тагын да күрсәтергә тели, имеш. Әйбәт әйбердер дә, әмма сүзгә оялчан Җәмил өчен бик кыен шул. Нәрсәгә шулай эшли икән инде бу Мәрьям? Нигә шушы явыз Гөлшат белән аралаша икән ул, дип уйлады. Бәлки Җәмил белән аралашасы килмидер, кем белә. Ул кызның теге вакытта капка төбендә сөйләшергә теләмәгәнен дә исенә төшерде. Мөгаен, тиң күрмидер инде, әйе. Ә нигә тиң күрсен инде ул аны? Әти-әнисе шундый интеллигент гаиләдән, үзе шундый шәп укый, нинди матур кыз? Җәмилгә өстенә кигән күлмәге дә бик иске һәм ямьсез, ботинкасының купкан урыны һәм чалбарының ямалган урыны бөтен кешегә күренә булып тоелды. Әмма ятып калганчы атып кал диләр бит. Ул соңгы өмете шикелле Мәрьямгә туп-туры килде. Әллә нинди матур сүзләрен әйтүдән баш тартырга туры килде. Ничек тә булса бу явыз Гөлшаттан аерып читкә алып китәргә кирәк, аннары әйтер матур сүзләрен, әйтер...

- Нихәл, Мәрьям?

- Әйбәт, Җәмил, ә син?

- Әйбәт...

Гөлшат шаркылдап көлде:

- Сез нәрсә, әлегә кадәр исәнләшмәгән идегезме әллә?

Мәрьямгә кыен булып китте. Җәмил дә уңайсызланды.

- Әйе, әле яңа гына күрдем, - дип шаяртырга тырышты егет.

Мәрьям Гөлшатка өнәмичә карады. Нигә шулай әйтергә инде егеткә?

- Әйе, исәнләшмәгән идек шул, - дип егетне коткарырга тырышты Мәрьям.

- Мәрьям, сиңа бер сүз әйтәсем килә иде минем, - диде Җәмил.

- Кычкырып әйт, егет кеше курыкмый ул! – диде Гөлшат.

- Юк, минем аңа әйтәсем бар, - диде егет. Мәрьям, Гөлшатның кулын ычкындырмакчы иде, тегесе кулын кысып алды:

- Юк инде. Бушлай бирмим Мәрьямне! Егет булсаң, миңа бүләк! Мәрьямне биргән өчен! Түләп алыш.

Мәрьям, кулын тартып карады, әмма Гөлшат нык итеп тоткан иде. Кулын йолкып, тавыш чыгарырга уңайсызланды кыз. Ул Гөлшатка карады, ә тегесе күзләре белән кемгәдер ишарәли иде. Аның күз карашы буенча борылып караган иде Мәрьям, ул шул тирәдән узып барган Айдарны чакыра икән. “Беттек”, - дип уйлады кыз.

Айдар үзенең гадәтсезлеге һәм тәртипсезлеге белән дан тота торган малай. Ул кечкенәдән бөтен нәрсәдән бозыклык уйлап чыгаруы белән дан тоткан малай. Кызлар дип тә, укытучылар дип тә тормый - бөтен сөйләшкәне җенси мөнәсәбәтләр һәм шәрә кызлар турында. Бервакыт бер укытучы, үзәгенә үтүгә түзә алмыйча, “Танк турында сөйләгәндә дә бу ана танк дип сөйли башларсың син", дигән иде. Мәрьям фикеренчә, хәзер Айдар килеп җитәчәк тә, оятсыз шаярта башлаячак. Айдар төшереп алган, шуңа күрә кызган, башы бөтенләй эшләми булып чыкты. Ике кыз алдында басып торган Җәмилне ул арттан кызларны кочаклаган кебек итеп кочаклап алды һәм кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде. Аннан ычкынырга теләгән иде Җәмил, тегесе аңа аяк чалда да икесе дә кызларның алдына егылды. Айдар шырык-шырык көлә иде, кызлар белән сөйләшкән кебек кыланып дәште:

- Ай-яй, кая киттең, җаным?

Аңа кушылып Гөлшат та егыла-егыла көлде:

- Боларга кызлар кирәкми икән!

Җәмил, араланып торды, ачулы итеп Айдарны төртеп җибәрде:

- Тилердең мәллә инде?

- Нәрсә? Нәрсә? – Тегесе әтәчләнеп Җәмил өстенә килә башлады.

- Озабоченныймы әллә син?!

- Нәрсә дисең син? – Айдар Җәмилнең изүеннән тотып алды.

Җенләнгән Җәмил аның күкрәгенә китереп сукты. Тегесе моны көтмәгән иде:

- Авыл сарыгы, син кемгә сукканыңны беләсеңме?

Алар әвәрәләнеп сугыша башладылар.

- Җитәр инде сезгә! – дип ачы итеп кычкырды Мәрьям һәм аларны аралый башлады. – Уеныгыз уен, шаяртуыгыз шаярту төсле түгел!

Икесенең дә җенләнүе җиткән иде, тиз генә аерырлык түгел. Икәүләшеп яшел чирәм өстенә егылдылар. Яшь егетләрне бер кечкенә генә кыз аерырлык түгел - бер-берсенә үтерергә ябышканнар.

- Гөлшат, аерыш инде, - дип өзгәләнгәч кенә Гөлшат та аерырга алынды. Кызлар урталарына кергәч, болар туктады. Айдар, сукранып, китеп барды.

- Шул кызлар бот арасыннан чыкмагансың инде, шулар аермаса үтерә идем,... - дип бик әшәке сүзләр белән сүгенде ул. Аннары:

- Ярар, очрашырбыз әле! – дип янады да китеп барды.

Җәмил дә борылып икенче якка китеп барды. Гөлшат туктамыйча көлә иде, Мәрьям туктатты:

- Нәрсәгә тиле кебек һаман көләсең соң син?

- Кызык бит! Көлсә инде. Нәрсә булган? Кызык егылдылар. Егетләр сугыша инде ул.

- Нәрсәгә чакырдың соң син ул Айдарны?

- Айдар кызык малай бит ул. Каян белим мин аларның сугыша башлыйсыларын? Ярар инде, үтермәделәр бит бер-берсен.

Шунда гына Мәрьям ялгышканын аңлады. Нәрсәгә барып басты инде ул шушы Гөлшат янына? Дус дип йөргән була тагын... Ай дивана инде ул! Егет бит аның белән сөйләшергә килә иде, ә ул шул сөйләшүне бозды. Хәер, гаеп Гөлшатта түгел инде, үзендә. Каян белсен Гөлшат аның Җәмил белән сөйләшергә җыенганын? Әйтән булса, белер иде... Ә болай ничек үпкәлисең?

Мәрьям, бөтен батырлыгын җыеп, Җәмилгә үзе барып сүз катарга кирәк дип уйлады. Яктырганчы эзләп табарга да, кеше булмаганда читкә чакырырга. “Нәрсә әйтәсең килгән иде”, - дияргә дә... Аннары инде белергә дә була егет күңелендә нәрсә икәнен. Кем белә, кем белә...

Әмма чыгарылыш кичәсендә Җәмилне ул бүтән күрмәде. Ул кайтып киткән булып чыкты. Кызлар каршында шундый хәлгә калуына хурлангандыр, дип уйлады Мәрьям. Кем белә, бәлки Айдар ишләрен җыеп килеп сугыш чыгарыр дип курыккандыр дип тә фикер йөртте. Айдарны күргәч аңлады - чирәмдә аунап, киемнәре яшел чирәмгә һәм пычракка буялып беткән иде анысының. Айдарга нәрсә - ул исерек, шул пычранганын, Җәмил белән сугышканын да әллә нинди бер батырлык кебек итеп сөйләп йөри. Ә тегесе кайтып киткән...

Таң алдыннан учак янында кочаклашып утырган егетләр-кызларны күргәч, Мәрьям башта үзен битәрләде, аннары егетне сүкте: “Җебегән! Аңгыра! Әйтәсе сүзеңне әйтмичә кайтып кит инде!” Уф, бигрәк аңгыра инде бу егетләр. Алар я аңгыра була, я артык әрсез. Уртача гына була алмый. Менә бу бөтен кызны кочаклап йөргән Айдарның ярты әрсезлеген бир инде Җәмилгә, ә тегесенең тыйнаклыгының яртысын Айдарга тоттыр – ике әйбәт кеше чыгар иде. Юк бит. Икесенә дә җитеп тә бетми дә, артык та.

Җәйнең иң кыска төннәре. Сәгатьләр буенча төн әле, ә инде яп-якты. Көнчыгыш яктагы зур кызыл кояш кына әле таң икәнен белдереп тора. Күңелләр әллә нишли! Киләчәк... Нинди булыр ул? Куркыта да, өметләндерә дә. Күңелең ошаткан кеше белән бер авыз сүз дә сөйләшә алмыйча аерыл инде. Бер төндә вакыт тапма ике сүз әйтергә тулы бер төн эчендә!

“Сызылып атар таңнар, син сагынган чакта мин булмам, үләннәргә чыклар төшәр шулчак, күз яшьләрем минем кыз чакның”. Их, шагыйрьлек бирелмәгән шул аңа, әмма күңеленә килгән матур сүзләрне бик яратып тезде Мәрьям. Кояшка карап теләгән теләкләр кабул була ди. Чынга ашсын теләкләр!

“Нигә егетләр турында уйлыйм әле мин, укырга керү турында уйларга кирәк. Егет булыр ул. Их, укырга керсәм иде, киләчәгем бәхетле булсын!” дип теләде кыз. Әмма күңелгә кушып нидер эшләп булмый икән. Аның уйлары һаман да Җәмил тирәсендә бөтерелде. “Нишлисең син, тиле! Укы башта”, - дип сүкте ул. Егетне җебек, сүзен әйтә алмый торган кеше, язмышы шул икәнен үзенә җиткерергә теләде. Юк икән, булмый икән. Яныңдагы кешенең эшкә, укуга – гомумән бөтен нәрсәгә караганда да әһәмиятлерәк икәнен аның күңеле беренче тапкыр шунда аңлады.

“Нигә Гөлшат шулай эшләде икән?” – дигән уй тынгылык бирмәде аңа. Чыдый алмый азаплангач, кайтып барганда Гөлшатка шул турыда үзе дә әйтте. Әмма тегесенең исе дә китмәде:

- Җебегән бит ул, Мәрьям! Әйттем бит инде уйнап кына дип. Нәрсә, сиңа ошыймы әллә ул?

- Начар кеше түгел бит.

- Сиңа тиң түгел ул. Син кара үзеңә, кара аңа. Атасы каядыр ташлап киткән, анасы акылга дөрес түгел диләр. Үзе колхозник. Хәерче.

- Кешене алай хурларга ярамый инде.

- Мин аны хурламый. Дөресен әйтәм. Мин бит аңа кит димәдем. Бер сүз дә әйтмәдем. Шаярттым гына.

- Алай шаяртырга кирәк түгел иде.

- Соң бит мин каян белим, аларның эләгешеп китәсен? Ачуланма инде. Ул җебегән булганга мине гаепләмисеңдер бит?

- Син кирәкмәгән әйбер әйттең аңа, Гөлшат.

- Мин аңа берни дә әйтмәдем бит! Нәрсә дидем соң?

- Юк инде... Көлдең.

- Көлсә инде. Көләсе килде дә көлдем. Соң, ачуланма инде, Мәрьям. Егет булса, чәчрәп торсын. Шулкадәр ошыймыни ул сиңа? Әйтимме соң үзенә?

- Әйтә күрмә! – Мәрьям кып-кызыл булды.

- Үпкәли торган булсаң, әйтәм!

- Юк-юк... Әйтмә...

Туңдырма, туңдырма

Гөлшат та табиблыкка укырга бара булып чыкты. Мәрьям моңа шатланды - зур шәһәрдә ялгызы гына укуы барыбер кыен бит инде. Дөрес, бераз үпкәсе дә килде дустына. Башта үзе Мәрьямгә ияреп шунда керүен әйтте. Аннары кешеләр янында сөйләгәндә "Мин шунда барганга Мәрьям дә бара" дип, үзенең фикере итеп китереп чыгарды. Үзен фикерсез кеше итеп калдырганга ачуы килде бераз кызның. Аннары кул селтәде - шундый мактанчыграк шул ул Гөлшат. Кешенең кимчелекле якларына бераз күз йомарга да кирәк инде, дип тынычландырды әнисе дә. Аның каруы алар бергә булачаклар. Бергә булгач, күңеллерәк булыр.

Имтиханнар тапшырырга ике кызны да Мәрьямнең әтисе илтте. Мәрьямнең бик тә тулай торакта, иптәшләре белән яшисе килгән иде. Әтисе белән әнисе көн саен берсеннән берсе куркыныч әйберләр сөйләделәр. “Анда кызларны җыйнаулашып көчлиләр икән, үтереп тә чыгып китәләр икән”.

- Кеше яши бит әле, - дип карулашып караган иде кыз.

- Әллә никадәр бала харап булды инде анда, - диде әнисе.

- Ник, әнә Җәмилә дә яши бит шунда, бишенче курсны бетерә инде...

- Ул бит педта! Анда тәртиптер, укытучылар булгач. Анда укытучылар төннәрен дежур тора ди...

- Хәзер больницада эшләгән Лилия былтыр гына бетереп чыкты. Ул да тулай торакта яшәгән, - дип чираттагы аргументын китерде Мәрьям.

- Ә-әй, ул бит аташлы, ул бит теләсә кайсы ирнең өстенә атланырга тора. Тарта да. Больница артында тартып торганын үзем күрдем, - дип каршы төште әнисе.

Шуңа күрә хәл иттеләр - Мәрьям бер әбидә яшәргә тиеш иде. Тик әби имтиханнар вакытында яшәтә алмый, авылдагы туганнарына китә булып чыкты. Шуңа күрә, әнисе курка-курка гына тулай торакта вакытлыча яшәвенә ризалашты.

Бик җаваплы, хәтта куркыныч - укырга керә алмый калуың бар бит! - чор булса да, күңелле вакытлар булып истә калды ул. Имтихан алдыннан консультацияләргә баралар, кайткач башларын бәреп укыйлар, укып аргач, шаярыша башлыйлар. Бер дә коточкыч, кешеләрне кыйнап, җәберләп торган урынга охшамаган иде бу тулай торак дигәннәре.

Ике көнгә бер әнисе килә, ашарга әллә никадәр әйбер төягән була. Мәрьям: “Кирәкми инде, әни, ашарга бар бит”, - дип инәлсә дә килә. Бүлмәсенә кереп, кемнәр белән яшәгәнен карап чыгып киткәненнән и көлделәр инде бүлмәдәш кызлары. Мәрьям бик уңайсызланды. Әнисенә дәгъва белдермәкче иде: “Алай диясе түгел, кем белә синең иптәшләреңне, син дөнья белән таныш түгел әле”, - дип орышты. "Әле ярый Гөлшат белән икән", - дип кенә тынычланды.

Беренче имтиханны ул бишкә бирде – тулай торакның бу блогында яшәгән берәү дә бишкә бирә алмаган иде. Мәрьямгә барысы да кызыгып карады:

- Син керәсең инде. Без керә алмабыз, - дип көенде алар. Мәрьям, бишкә бирүенә бик шат булса да, шатлыгын тыярга тырышты, дөресен генә әйткәндә, кәефе дә юк иде шатланырга. Чөнки Гөлшат көч-хәл белән өчкә биргән иде.

Беренче имтихан алай ук булмаган иде. Икенчесе инде ниндидер ачыклык кертте. Кайберәүләр үзләренең тәгаен керә алмасын аңлады. Балларын саныйлар саныйлар да, калган имтиханны ничәгә генә бирсәк тә керә алмыйбыз дип уйлыйлар.

Ниндидер сәер бәйрәм рухы башланды икенче имтиханнан соң. Бүлмәдәге кызларның барысы да керә алмыйбыз дигән фикергә килде. Тәрәзәне ачтылар да, шунда тезелешеп утырдылар. Шунда кызларның берсе - Света тәмәке кабызды. Мәрьям аңа шаккатып карады – унберенчене генә бетергән, ә үзе ачыктан ачык тәмәке тарта. Алар мәктәбендә дә бар иде инде тартып йөрүче кызлар, әмма беренчедән Мәрьямнең аларны күргәне булмады, ишетелә генә иде. Аннары алар бит качып-посып, кичләрен дигәндәй... Ә бу ачыктан ачык. Света кызларны да тартып карарга кыстый башлады – ни гаҗәп, бөтенесе дә пачкага үрелде! Бер Мәрьям генә тәмәкесез калды.

- Мин тартмыйм, кирәкми, - диде ул. Света, Мәрьямнең бик каршы торганын күргәч, кызны кыстаган башкаларны куган сыман кул гына селтәде – ярар, янәсе, тимәгез аңа.

Гөлшат тәрәзәдән урамга карап тартып тора иде. Аннары нәрсәдер кисәк тешләгән кебек, кандала кебек кадалды – ал, тартып кара.

- Юк, юк, - дип чәбәләнгән кызның беләген чеметеп, колагына иелде:

- Кешедән аерылып йөрергә ярамый! Әллә кем икән диярләр! Болай да бөтенесе сиңа ачулы. Кабып кына тор! – шулай дия-дия ул Мәрьямнең авызына үзе кабызган сигаретны каптырып та куйды.

- Тәрәзәгә карап бер суыр да инде, аннары атарсың!

“Бер генә суырып карыйм да, төкерәм!” – дип уйлады Мәрьям. Нәрсә булган инде? Башкалар кебек ул да тәрәзә төбенә утырды.

- Эчкә йотмыйча гына суыр, эчкә йотмасаң, тончыкмыйсың, - диде Гөлшат.

- Кит әле, бер кызыгы юк.

- Бер суыр да бетте инде.

Тапканнар кызык. Ярар, бер суырыр да, аннары ошамады дияр. Тәрәзәдән урамга карап, сигаретны кара яндырып суырды Мәрьям. Шунда күзе урамдагы таныш йөзне күреп, түнеп китә язды: анда аңа карап Җәмил басып тора иде. Кыз, тәрәзә төбеннән ничек очып төшкәнен белми калды.

- Нәрсә булган? – диеште кызлар.

Мәрьям кып-кызыл булып чыкты. Күрде микән? Вәт дура, дура!!!

- Әниеңне күрдең мәллә? – Кызлар, үрелешеп, тәрәзәдән карый башлады. Гөлшат, Мәрьямнең идәнгә атылган сигаретын алды да тәрәзәдән ташлады:

- Янгын чыгарасың килә мәллә? Нәрсә булды?

- Анда Җәмил килгән!

- Кит инде! – Гөлшат тәрәзәгә барып карады.

- Син күрмәгән идеңмени аны? – дип сорады Мәрьям.

- Юк!

- Ничек инде? Син бит тәрәзәгә карап тордың.

- Юк, күрмәдем!

Ул нәрсәдер әйтте, әмма Мәрьям аны ишетмәде дә, урамга чыгып йөгерде. Баскычтан йөгереп төшкәндә аның башында бер генә уй иде: “Күрмәгән генә булсын иде!”

Ишектән чыгып барганда гына башына сукты. “Мине күргән дә, урамга атылган дип уйламасын әле, кибеткә барам”, - диярмен дип уйлады. Тәмәке тартты бит, авызыннан ис киләдер. Ул кире бүлмәгә йөгереп керде.

Кызлар, кызык тапканнарына куанышып, шундый мәгънәсез шаяртулары белән канына тоз салды. Әмма кызның аларны ишетәсе дә килми иде. Ул сумкасын алды, берсенең дә сүзен тыңламаска тырышып, комодыннан алып сумкасына теш пасталарын тыкты да, юыну бүлмәсенә кереп тешен чистартты. Тегеләр нәрсә алганын күрмәде бугай, әмма бүлмә бетерешеп көлешәләр иде. Ишектән акрын гына, ашыкмаган рәвеш белән атлап чыкты ул.

Җәмил, тулай торак янында ялгызы басып тора иде. Кулында ниндидер төргәк. Мәрьямне күргәч, ул уңайсызланып китте. Кулындагы төргәген кулы белән кыштырдата башлады.

- Исәнмесез.

- Исәнмесез, - дип кыюсыз гына исәнләштеләр. Гуя икесе дә бер мәктәптә укымаган, әле беренче тапкыр гына танышулары.

- Ни эшләп йөрисең, Җәмил?

- Мин, ни... эш белән килгән идем... Очраклы гына рәвештә монда килеп чыктым, - диде егет.

“Мине күрергә дип килгән дип уйлаган идем тагын, үз эше белән килгән икән”, - дип уйлады кыз. Никтер шулай уйлаганнан авыр булып китте.

- Ә, шулаймыни...

- Әйе... Ә син нишләп йөрисең?

- Мин... Мин сине... Кибеткә чыгып бара идем, сине күрдем.

- Ә, ярар... Ә мин сине мине күреп чыккан дип уйладым... Син мине күрмәдеңмени?

Кыз, ялганларга кыенсынганга, "юк" дип әйтергә читенсенде. Уф, тәки күргән икән сигарет капкан көе. Мәрьямнең битләре яна башлады.

- Кибеткә барасың инде алайса? Мин дә синең белән барыйммы?

- Әйдә...

Егет белән кыз тулай торакның икенче ягындагы кибеткә таба атладылар. Мәрьямнең аяк буыннары йомшарган төсле булды. Ә теле аңкавына ябышканмыни - ник бер сүз килсен башына.

- Нихәлләрең бар соң? Имтиханнарыңны бирә аласыңмы?

- Әйе, бар да әйбәт кебек әлегә. Ни булып бетәр инде, соңгысы калды. Ә син?

- Зарланырлык түгел.

- Син нинди эш белән иде соң.

Шунда алар әче итеп сызгырган тавыш ишетте. Икесе берьюлы борылып караса... Мәрьям оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Ул егетне күргәч, бүлмәдәш кызларының тәрәзәдән карап утырганын бөтенләй оныткан да икән бит. Тегеләр тәрәзәдән карап тора, авызларында беләк буе папирос! Ә сызгырганы Гөлшат инде - Мәрьям таныды. Ул шулай малайлар кебек ике бармагын авызына кабып каты итеп сызгыра белә. Света, уң кулын сузып, баш бармагын тырпайтып кычкырды:

- Әйбәт ял итегез! – ул аларга кул болгады. Башкалары да аңа кул болгады. Нишлисең инде? Мәрьям дә аларны сәламләде.

Борылганнар гына иде, берсе, тавышын әбиләрнеке кебек үзгәртеп кычкырды:

- Кичәге кебек соң кайтма!

Кем әйтте икән дип борылып карады Мәрьям, әмма абайлый алмады. Кызлар чыркылдашып көлеште, тагын кул болгадылар. Монысы кайсы булды инде тагын? Нигә шулай дип әйтәләр инде егет барында? Бигрәк явыз кешеләр. Мәрьямгә бик тә уңайсыз булып китте. Үзе дә инде! Шуларның нинди ачы телле икәнен белмәгән кебек, тәрәзә төбенә килеп чыкты. Аларга күренми торган якка китәргә кирәк иде шул.

- Сине яраталар икән, - диде егет.

- Шаяртып әйтәләр алар. Нинди кич йөрү. Әле укырга да вакыт җитми, - диде кыз.

- Бигрәк шаян икән алайса дусларың...

- Дуслар дип... Бер бүлмәдә яшибез. Начар кызлар түгел алар. Шундый төртмә телле барысы да. Шәһәр кызлары.

- Син дә авылныкы түгел инде.

- Әй, безнең шәһәрнең шәһәрлеге инде.

- Юк, алай димә син. Барыбер шәһәр инде ул. Анда халык икенче. Менә без ул чын авыл.

Икесенә дә уңайсыз булып калды. Бераз гына дәшми бардылар. Кибеткә кергәндә генә исенә төште Мәрьямнең – акча алмаган икән бит ул! Менә сиңа ялганлап йөрсәң!

- Миңа... Мин бит кирәкле әйберләрне алганмын икән инде. Оныткан булганмын, - диде Мәрьям. Хыянәтче бите янып тора - бетми һич кенә дә. Моны егет тә күрә торгандыр инде...

Ә егетнең кыз эчендә кайнаган уйларда бөтенләй эше юк иде бугай. Ул аңа елмаеп карады:

- Әйдә, туңдырма алабыз?

- Әйдә... Мин акча алып киләм дә...

- Нигә инде? Мин бит сине сыйлыйм, - диде егет. Озак сайлап тормадылар - вафли эчендәге гадәти туңдырма алдылар. Урамга чыккач, Җәмил парк эченә ишарәләде.

- Әйдә, шунда йөреп килик. Матур бит.

Парктагы эскәмияләр барысы да пычрак һәм иске иде. Парк читендә иске фонтан. Аның ярты ягы эшләми - су сиптерми. Эшләгән ягын да имгәткәннәр. Кулы кычыткан яшьләр торбасын кәкерәйткән - суны өскә түгел, паркка таба сиптерә. Бала-чага шул ясалма яңгыр астыннан йөгереп күңел ача. Балаларга карап яшьләр генә түгел, олыраклар да кызыгып куя ахыры - инде өлкән яшьләрдәге абый белән апа да су астыннан йөгереп узды. Үзләре чыр-чу кычкыралар. Су яшел үләнгә сиптерә, вак кына күлләвекләрдә эсседән тилмергән чыпчыклар коена. Күңелдә пружина кебек тарттырылган нервларны ничек тә бушатасы килә иде Мәрьямнең.

- Тотып тор әле, миңа да кызык! - диде дә ул, туңдырмасын егет кулына тоттырды да, тегесе аны-моны аңышканчы фонтан сиптергән яңгыр астыннан йөгереп узды. Салкынча су тамчылары битенә сибелде, яшел үлән аякларына тиеп рәхәт кытыклады. Нигәдер бушанасы килә иде аның. Башта кыенсынып торган булса да, юеш чирәмнең рәхәтлеген тулысы белән тою теләге көчле булып чыкты - туфлиләрен салып атты да, ялан тәпи йөгереп керде фонтан астына.

- Йомшак чирәм, салкын яңгыр, рәхәт!

Җыелып килгән бөтен кичерешләре китте дә бетте аша.

- Хәзер мин! Хәзер мин! - егет туңдыраларын кая куярга белми басып тора иде. Аннары тапты җаен - кулындагы пакеты эченә салып, ул да йөгереп кереп китте. Күккә атылган фонтаннан салават күперләре чыга, ә болар икесе юеш чирәмнән йөгерешеп уза. Дөньяның бөтен кайгысы юк булды. Рәхәт! Унҗиде яшь дип тик торганда гына җырланмый икән шул! Дөньяның бөтен кыенлыгы юкка чыкты да бетте кебек шул фонтан астыннан берничә йөгереп чыгудан.

Бер-берсенең юеш чәчләреннән һәм киемнәреннән, фонтан астыннан йөгергәндәге кыланмышларыннан көлештеләр. Аннары кипшеренергә парктагы эскәмиянең чистарак күренгән урынына утырдылар.

- Син дуктыр апай буласың инде алайса, име?

- Әйе, шулайрак иде исәп.

- Мине дәвалыйсыңмы соң?

- Юк.

- Ничек инде юк?

Мәрьям үзенең кем булырга укырга кергәнен әйтергә оялды.

- Син авырма чөнки!

Икесе дә көлеп җибәрделәр.

- Тәмлеме туңдырма?

- Тәмле шул.

- Мин сиңа дип шундый тәмлесен алдым.

- Чынлапмы?

- Чынлап...

Егетнең кызга күп итеп матур сүзләр тезәсе килгән иде. Әмма үч иткәндәй берни искә төшми... Агач тел дип шундый кешеләрне әйтәләрдер инде.

Мәрьям үзе дә егеттән әллә ниләр сорарга тели. Әмма, үч иткәндәй, берни искә дә төшми. Шуңа да фонтан астында чыр-чу килгән яшьләрне карап көлешеп утырдылар. Әйтерсең лә спорт уенындагы комментаторлар. Әмма сөйләшер сүз булмаса да бик-бик рәхәт. Август кояшы юешләнгән киемнәрне, чәчләрне тиз киптерә.

- Син кая укырга керәсеңне әйтмәдең барыбер.

- Әй, мин андый зур җирләрдә укый алмыйм инде. СПТУ инде безгә.

- Нигә? Син бит начар укымыйсың.

- Синең шикелле әйбәт тә түгел инде. Хәзер бит зур урында укыйм дисәң, бөтен җирдә акча кирәк.

- Ник, бар бит инде керерлек урыннар.

- Бар да... Минем керәсем килә иде Казанга. СПТУдан соң инде.

- Җәмил... Карале, мин сорамаганмын да икән. Ә минем монда икәнемне син каян белдең?

- Әйтмим әле!

- Әйт инде? – Мәрьямгә бик кызык булып китте бу. Чыннан да. Каян белә ала соң ул? Кыз элегрәк шушы сорау бирмәгәненә үзе дә гаҗәпләнде. Әй, бу имтиханнар белән башы тәмам каткан икән.

- Әйт!

- Кайда укыганыңны белдем дә эзләп килдем.

- Чынлап?

- Чынлап инде.

- Синнән шәп разведчик чыга икән алайса!

Егет шулай зурлаганга мактанып та алды.

- Әйе, шымчы булырга китәсе инде әллә...

Җәмил бала чагында югалган сарыкны эзләп тапканын кызып-кызып сөйли башлады. Кулларын җәеп җибәрде дә, эскәмиянең артына куйды - кызга тимәсә дә, Мәрьям аның кочагында кебек. Кулы белән тимәгәч, кыргый Мәрьям дә сүз әйтмәде, башта кулын алып атырга теләсә дә, сизмәмешкә салышып тыңлап утыруын дәвам итте. Бик рәхәт иде аңа. Ә егет нәрсәдер сөйли-сөйли, ул аны тулаем аңлап та бетерми, әмма андамыни хикмәт, вакыт-вакыт “шуннан?” дип куя да, мәзәк булган урыннарында тезелеп киткән вак-вак ак тешләрен күрсәтеп көлә. Егет тә сөйләргә тема булганына куанып, әкият сатуын дәвам итте.

- Шуннан эзләп таптым, тоттым бит инде. Алып кайтырга кирәк. Безнең эт җигеп йөргән бар иде чанага. Рифат тотып тора, ә мин эт җиккән кебек итеп бәйләп куйдым. Имеш, сарык басу өстеннән өстерәп кайтачак. Утырды гына Рифат - сарык чабып та китте елга кырыена кадәр алып барды да аударды. Рифат ярдан башы белән кадалды. Мин чабам, "Рифат син исәнме" дип. Йөгереп килеп җиттем яр читенә, карыйм - теге башы белән аск аска төшеп киткән. Кардан ике аяк кына тырпаеп чыгып тора. Рогатка кебек. Әле селкенәләр шулар кызык итеп. Әкәмәт, мин көләм егылып. Үзем уйлыйм - үлмәгән микән дип. Шуып төштем аска, өстерим аягыннан, чыкмый. Кул белән казыйм, теге тыпырчынып чыкты, суларга тырышып авызына үләннәр тулып беткән. Беренче сүзе: "Сарык кайда", - ди.

Мәрьям белән икесе егылып көлделәр.

- Молодые люди, время не подскажете? – эскәмия яныннан узып барган әби эндәшә икән. Егет сәгатенә карады:

- Өченче ярты! Пол третьего!

Әби, рәхмәтен әйтеп, кузгалды. Мәрьямнең вакыт исенә төште: әллә никадәр утыра икән бит инде ул монда!

- Китәргә вакыт бит инде!

- Әле генә килдек бит әле.

- Минем әзерләнәсе бар. Минем бит имтиханнар бетмәде....

- Паркның әнә теге ягыннан гына урап килик әле?

- Әйдә... Аннары керәм, яме?

- Ярар, Мәрьям. Нигә син Мәрьям?

- Ничек инде?

- Матур исемең.

- Әби кушкан... Аның дусты булган ди Мәрьям исемле.

Егет белән кыз паркның түренә кереп китте. Мәрьям шуны аңларга тырышты - нәрсәгә килгән икән ул монда? Җәмилнең нидер әйтәсе килә кебек. Әйтергә кыенсына да, уңайлы вакыт эзли кебек. Аның янына килде микән соң ул? Әллә инде шәһәргә килгән дә, кызык өчен генә Мәрьям янына килгәнме? Аның янына килсә, бер булса да сүз әйтергә тиештер бит инде ул. Тукта! Ул бит медицина уку йортына керергә йөри. Берәр табиб кирәктер әле аның әнисенә. Аның бит әнисен чирле, урын өстендә ята дип сөйлиләр. Шуңа түгел микән? Юктыр, юктыр, аның янына махсус килгәндер. “Ярар, үз сүзен әйтсен инде”, - дип үзен юатты аннары. Бер дә җибәрәсе килми икән бит аның егетне яныннан. Нигә шулай җебек булып чыкты соң ул?

- Кара, Мәрьям.

Егет кисәк дәшкәч, уйларына чумып барган кыз сискәнеп китте. Кыз карагач, егет тә гаҗәпләнде, мөгаен, йөзе үзгәргән булгандыр Мәрьямнең.

- Кара, аяк аслары чүп белән тулы.

Паркның кеше йөрми торган ягын җыештырмыйлар икән. Сукмакны урыны-урыны белән агач яфраклары гына түгел, ботаклар да каплап киткән. Кыз белән сөйләшергә матур сүзләр таба алмый гаҗиз егет аяк астындагы ватылган шешәне күргәч, кисәтүне кирәк тапты: аягын кисә күрмәсен тагын Мәрьям!

- Бу яктанрак барыйк, - дип кызны плиткә түшәлгән юлдан кеше салган сукмакка юнәлтте.

Үзе исә Мәрьямгә сокланып туя алмый иде. Аккошлар кебек дип әйтәләр бит шигырьләрдә. Атлап түгел, йөзеп бара кебек кыз, Җәмилгә шулай тоелды. Мәрьям генә егетнең болай аякларына текәлеп баруы ошамады, уңайсыз булып китте. Текәлгән дә бара! Ичмасам, ачыктан ачык карамасын иде шулай. Паркның бу җирендә инде беркем дә юк та иде.

- Монда бигрәк чүпле, әйдә китик кирегә? – диде Мәрьям һәм барган җиреннән туктап калды. Егет, шуны гына көтеп торган кебек кисәк кенә борылды да кызны кочып алды һәм иреннәренә үрелде. Кыз моны бөтенләй дә көтмәгән иде, каушавыннан берни дә әйтә алмый калды – Җәмил таләпчән иреннәре белән аңа сүз дә әйтә алмаслык итеп авызын каплап куйды. Монысы инде инстинкт була торгандыр - беркайчан да беркем белән дә үбешмәгән, үбешү түгел, җитәкләшеп тә йөрмәгән кыз да егеткә җавап бирде. Мәрьям үзе җавап та бирмәде бугай, унҗиде яшьлек, мәхәббәт көтеп зарыккан иреннәре берни аңлатмыйча да ни булганын сизенде, егетнең иреннәр белән кушылды. Егетнең дә хәле шул чама иде, кызның иреннәрендәге помада тәмен һәм исен тойгач, башлары әйләнеп китте, аерыла алмастай булып үпте ул кызны.

Кыз, бер мизгелдән аңына килеп, егеттән тартылды:

- Нишлисең син?

Егет, кызны җибәрмәскә теләп, биленнән кысты. Мәрьям уңайсызланып эндәште:

- Нишлисең син, Җәмил?

- Мин... мин сине... әйтәсем килгән иде.

- Шулай итмиләр инде, - диде кыз, каушавыннан. Үзенең исә бөтен күңеле ут булып яна иде. Әле генә суынган битләре кып-кызыл булып чыкты. Ул ни әйтергә дә белмәде – никтер бик оят һәм бик рәхәт иде аңа. Тез буыннары дерелдәп китте, ә күңелендә ниндидер хисләр ташканы ургылды. Әмма, егеткә карау ни өчендер бик оят иде, ул аңа арты белән борылды.

- Кеше күрсә шунда... – ди генә алды ул.

- Монда кем йөрсен, синең белән миннән башка, - диде егет. Аның үзенең дә хәлләре кызныкы кебек үк мөшкел иде. Әмма күңелендә тантана иде бу мизгелләрдә. Ниһаять, ул сүзен әйтә алды. Менә нинди икән син Мәрьям. Бу минутларны бик күптән көткән иде бит ул. Ә нинди тәмле иде соң иреннәре. Тик бер дә җитми генә калды шул.

- Алай итмиләр инде, - диде Мәрьям.

- Минем сине үбәсем килде, - диде егет һәм тагын кызга үрелде:

- Кая, бер генә үбим инде...

- Кит әле, Җәмил, нишлисең, - диде кыз. Ә үзе эченнән генә тагын бер үпсә иде дип уйлады. Нинди матурлык бу дөньяда. Ә йөрәк... Ә унҗиде яшьлек йөрәк шундый ашкынып тибә - зәңгәр күкләргә очып китәсе килә самолет булып. Егетнең кочагына сыенып, басып тордылар шулай. Егет исә аның чәчләреннән үпте.

- Син шундый матур, Мәрьям.

- ...

- Син шундый матур, акыллы. Шундый сөйкемле. Синең кебек сөйкемле бер кеше дә юк. Әле менә тагын бер әйбер белдем.

- Нәрсә ул?

- Син әле шундый тәмле дә икән! - егет аның битеннән үбеп алды.

- Алай итмә инде, Җәмил.

Мәрьям, үзен кысып тоткан кулларны биленнән аерды. Рәхәт иде аңа. Әмма беренче кочаклауга ук егет кочагына сеңәргә тиеш түгел бит инде кыз бала. Тупас булмасын өчен ул егетнең куларыннын тотып, як-якка самолет итеп җәйде. Егет тә уенны кабул итте.

- Менә шулай самолет булып очып китәбез! Әнә күккә менәбез хәзер болытларга.

- Аннары нишлибез?

- Икенче болытка очабыз.

- Ә ул болытлар өсләрендә нәрсә икән?

- Фәрештәләр яшидер.

- Ю-ук. Анда шундый мамыктан ясалган җан ияләре яшидер. Җиргә карап торалардыр. Ә минем шулкадәр болытлар биеклегенә менеп аска карыйсым килә, - дип хыялланды кыз.

Җәмилгә уңайсыз булып китте. Их, мөмкинлеге булса, самолетка утыртып күккә күтәрер иде ул аны. Карасын иде Мәрьям рәхәтләнеп болытлар арасыннан җиргә.

- Кайтырга кирәктер инде, Җәмил, миңа, - диде кыз.

- Нигә инде. Әле килдек кенә бит.

- Әзерләнәсе бар бит.

Егет аны тагын үпмәкче иде, кыз битен яшерде, тегесе кулайсызланып кызның кулын авырттырды.

- Нишлисең соң инде, Җәмил? Әйдә, киттек.

Ул һәм тулай торакка таба атлады. Егет, уңайсызланып, гаебен юарга тырышып акланды. Их, туктасаң гына ни була, дип уйлады кыз. Бетте бит инде.

Кыз аны ишетми дә кебек иде, шуңа Җәмил аны кулыннан тотып туктатты:

- Мәрьям?

- Нәрсә?

- Үпкәләмә инде! Тупасрак чыкты, ачуланма инде! Әйдә, биш кенә минут монда утырып тор!

Егет парк читендәге чирәмлеккә төртеп күрсәтте. Кызга Җәмилнең шундый бичара булып торуы кызык булып китте. Чын күңелдән ялварып сорый бит!

- Әйдә! Ә кая утырабыз?

Егет кулындагы пакетыннан газета тартып чыгарды.

- Моны җәябез дә утырабыз!

- О-о, син алдан уйлап килгәнсең икән!

- Әйе инде. Монда кадәр кил дә. Бер утырып та китмичә китәргә.

Парк калкулык өстендә, читендә куаклар үсә, аска текә тау төшеп китә. Калкулык астындагы юлда тыз-быз машиналар чабыша. Җәмил газеталарны җәйгәч, Мәрьям ялындырмады – утырды да куйды. Егет аңа сокланып карады – зур-зур чәчәкләр төшкән күлмәкле, ап-ак туфлиле кыз күбәләк иде инде менә. Җәмил мәзәкләрдә сурәтләнгәнчә - савыт-саба кибетенә кергән фил кебек кылана шул. Бу күбәләккә бит бик сак кагылырга кирәк. Ул үзенең кыяфәтенә карады да инде ничәнче тапкыр үкенде. Матуррак киенеп килергә кирәк булган. Иске ботинкалар, чалбары да рәтләп үтүкләнмәгән икән. Кызлар янына киләм дип кил инде менә шул хәлдә. Кыз үзенең киеменә карамасын өчен аның игътибарын читкә юнәлтергә тырышып, тау астаындагы машиналарга текәлде.

- Кемнәрдер каядыр ашыгалар, - диде Мәрьям.

- Без дә ашыгабыз.

- Машинада булмасак та ашыгабыз. Күңелләр ашкына. Синең дә шулаймы?

- Әйе.

- Кайчаннан?

- Күптән... Юк күптән түгел.

- Чыгарылыш кичәсеннән диген.

- Әйе. Каян белдең?

- Белдем инде менә. Тылсымлы таягың булса, син кая барыр идең?

- Минме? Мин Себергә барыр идем. Ак аюлар янына. Анда аю тиресеннән теккән ак тун кияр идек тә шул ак аюларны карап утырыр идек шулай ук.

- Юк, мин жәллим аларны. Аюларны карап кына йөрисем килә...

Тау астындагы юлда машиналар, машиналар... Ә юл читендәге тукталышта – кешеләр. Троллейбус, автобус кешеләрне төшереп калдыра, кемнәрнедер алып китә... Алда ни көтә аларны, нинди язмыш?

- Мәрьям?

- Әү?

Кыз, уйларына чумып тагын үз дөньясына киткән икән, сискәнеп китте. Аякларын сузып утырган иде ул – егеткә борылмаса да шәйләп алды: аның аякларына карап утыра икән. Кыз аякларын итәк астына яшерде.

- Мәрьям бер әйбер сорыйм әле?

- Әйе.

Егет аның биленнән тотып үзенә таба тартты:

- Мәрьям, бер генә үбим әле.

Мәрьям, егетнең кулын алып, торып басты:

- Юк, кирәкми, Җәмил. Миңа кайтырга кирәк. Минем бит әзерләнәсе бар. Син мине дөрес аңла. Болай да озак йөрдем. Инде бая ук китик дигән идем бит. Әлегә кадәр утырдым. Син дә минем сүзне тыңла инде.

Егет күнде, газеталарны җыеп пакетына салды.

- Керәм мин яме. Ачуланма.

Алар тулай торакка юнәлделәр.

- Анда кадәр кайтып йөрмәссең инде, Җәмил, моннан гына кит, - диде Мәрьям егеткә, фонтан янына җиткәч.

- Юк инде, мин сине кайтарып куям. Озатмыйча да китсәм, өйгә кертмәсләр, - дип шаяртты ул. Кыз күнде.

Кайтканда алар кабат фонтан яныннан узды. Якынлаша башлаганда ук күңелләрне әсәрләндерә торган таныш җыр ишетелде. Фонтан янына ук килеп туктаган яшьләрнең машиналарыннан агыла иде ул моң. Бу җыр моңсу булса да, әллә кайларга ашкындыра, әле генә булган очрашулары хакында махсус язылган диярсең. Машина янындагы яшьләр, яңа килеп чыккан искиткеч матур җырга чыдый алмый рәхәтләнеп бии. Егет белән кыз, җырга сеңеп китеп аларга карап торды. Сары лалә чәчәкләре, аерылышу, беренче назлы мөнәсәбәтләр - тәүге үбешү турында иде ул җыр.

- Ошыймы? - дип сорады Мәрьям.

- Әйе...

- Минем машинага утырып, шулай җыр тыңлап йөрисем килә... - диде үз уйларына чумган кыз. Җәмилгә кыен булып китте. Аның машинасы юк шул... Булса, әллә ул утыртып йөрмәс идеме? Үзе эченнән генә хәл итте - Мәрьямгә сары лалә бүләк итәргә кирәк. Кызык булсын әле.

- Әйдә, бу җыр безнеке булсын? Шушы җырны тыңлаганда, бу чакларны искә төшерербез бергә?

- Бу җыр аерылышу турында бит.

- Матур бит. Безнеке булсын? Сиңа ошыймы соң?

- Ошый...

- Алайса безнеке булсын. Бу җырны тагын бер тыңларбыз әле. Бергә, яме?

- Ярар.

Егет кызны кочаклап алды. Әмма Мәрьям кеше алдында кочаклашырга оялды. Кулларын алып куйды. Җыр тәмамлангач, бик якын, бик рәхәт әйбердән аерылган кебек булып калдылар.

- Тагын тыңлыйсы килеп калды.

- Авыздан тартып алган кебек.

- Ә миңа күңелле булды. Ә безнең хәзер серебез бар. Әйдә, бер әйбер әйтим әле. Тагын парк эченә кереп чыгыйк - без чыгышка тагын берәр сюрприз булачак.

Мәрьям назлы итеп карады һәм бармагы белән егетнең борынына "сугып" алды:

- Ай-яй хәйләкәр син? Бөтенесен дә берьюлы алып бетермәкче буласыңмы? Юк инде. Әйдә, китик, чынлап.

...Тулай торак янына килеп җиткәндә генә ул ишек янында басып торган басып торган әти-әнисен һәм Гөлшатны күрде. Алар күрәсең күләгәле урында - тулай торак ишегалдындагы утыргычларда көткәннәр дә, аны күргәч, туп-туры өстенә киләләр. Мәрьям эченнән генә Җәмилне сүкте: кит дигәндә китсә ни була инде аңа! Әмма соң иде инде. Тегеләр дә аны күрделәр. Җәмил дә уңайсызланды:

- Әти-әниең әйеме?

- Әйе, - диде ишетер-ишетелмәс кенә кыз.

- Сине ачуланалармы хәзер? Миңа китәргәме?

- Хәзер инде... күреп бетергәч.

- Исәнмесез! – дип исәнләште Җәмил Мәрьямнең әти-әнисе белән. Тегеләре аңа өнәмичә генә карады. Тынлыкны ярып, Гөлшат шаярткан тавыш белән тезеп китте:

- Җәмил бу! Беләсез бит инде. Менә ул шундый инде, кызларны кайгыртып йөри Мансура апа! Мәрьям өчен борчылмасагыз да була, кайгыртучысы бар инде аның!

- Нәрсә дисең инде син, Гөлшат, - диде Мәрьям. Җәмил үзе белән исәнләшүче булмаганга уңайсызланып, саубуллашырга авызын гына ачкан иде, Гөлшат аның битенә үрелде:

- Әбәү! Казанга килүенә бер көн дә юк, ә инде иренендә помада! Берәр кыз белән таныштыңмы әллә, Җәмил?

Җәмил, нервланып, кул аркасы белән иренен сөртте. Читенсенеп кенә саубуллашты да, борылып китеп барды.

Мәрьям оятыннан җир тишегенә керердәй булды. Җәмилнең ирене өстендә чалт иткән помадалы ике эз бар иде. Ничек күрмәгән Мәрьям аны! Ничек күрсен инде, ул бит аңа күтәрелеп тә карамады. Әти-әнисе алдында бик оят булып китте аңа. "Җир ярыгына төшеп китәрдәй" дигән сүз искә төште – шулай икән. Шушы секундта җир ярылса, китәр дә югалыр иде шул мизгелдә.

Җир ярыгы юк иде, шуңа ни әйтергә дә белми, аяк очларына карап кына торды ул. Битләре ут булып яна иде аның. Бу Гөлшаты да тагын! Нигә чыгып баскан да кеше сөйләшкәндә тыңлап тора инде ул! Әллә әниләре дә күрми дә калган булыр иде.

- Ярар, Гөлшат, рәхмәт, сеңелем, - диде Мансура апа.

- Миңа ник рәхмәт инде, мин әйттем бит хәзер табабыз дип! – Гөлшат бик зур эш эшләгән кебек, тулай торакка кереп китте.

Мәрьям, гаепле эш эшләгән кебек басып калды. Ярый әле әтисе машинасына таба китте.

– Нишләп килгән ул монда? – дип башлады әнисе.

Аннары китте, китте...

- Без сине укырга дип җибәрдек, син беренче көнне үк җегет артыннан чаба башлагансың!

...Башын аска иеп торган Мәрьям Җәмилне күралмый башлады шулвакыт. Нәрсәгә дип килгән инде ул монда? Килсә, тиз генә китә алмаганмы? Аңгыра малай! Иренен сөртә алмаганмы ул? Үбешергә үрелә белгән, ә шуны сөртеп тә алмаган. Әнисе каршында хур итте менә хәзер.

Елар чиккә җиткән иде инде Мәрьям, әтисе килеп туктатты әнисен: “Кайтасы бар”.

Алар тагын әллә никадәр ашау әйберләре, киемнәр төяп килгән икән. Моның кадәр ризыкны, киемне кая куеп бетермәк кирәк! Әйтерсең лә Мәрьям тулай торакта әллә ничә кыз белән бер кечкенә генә бүлмәдә түгел, шәхси фатирында яши һәм әле балконында дөя белән фил асрый!

- Мин моны ашап бетерә алмыйм! Нигә кирәк миңа шулкадәр ашарга! – дип тавыш чыгарып карамакчы иде кыз, барып чыкмады. Аның ай-ваена карамыйча, машина багажнигыннан тартып чыгарган зур-зур сумкаларны тулай торакка кертергә дигән приказ булды. Әнисе сумканы үзе күтәреп менмәкче иде. Мәрьям әти-әнисен бүлмәгә үк кертергә читенсенде – теге кызлардан тагын бер тапкыр көлдерәсе килмәде үзен. Аларның моны гаеп итәчәкләре көн кебек ачык иде.

“Бу әйберләрне әллә подъезд төбенә генә ташлап калдырыйммы икән?” – дип уйлаган иде кыз күтәреп кергәндә. Аннары күңеле белән кабул итте. Нишли инде ул! Әниләре аның турында борчылып, аны кайгыртып килгән! Ә ул, әле укырга кермәгән дә килеш, егетләр артыннан чаба. Өлгерерсең, Мәрьям! Җәмилең дә беркая да китмәс.

Ике авыр сумканы бүлмәгә күтәреп кергәч, бар кызлар да шаркылдап көлде. Сумкадагы ризыкларны, киемнәрне урнаштырганда төрткәләү, чеметкәләүләр китте.

- Мәрьям, үзеңнең фигура да юк инде, диетага утырырга булдыңмыни?

- О-о, монда берәүләр кием кибете дә ачып җибәргә җыена ахыры!

- Ну, что? – Светлана янына килеп баскач, Мәрьямгә бөтенләй кыен булып китте. Бу урыс кызы хәзер ярып сала инде...

- Давай, угощай всех, Марьямушка! – дип әйтеп салды ул. Аннары, бүлмәдәге кызларга борылды да:

- Вот она то умнее всех! И экзамены сдала, и парнем успела погулять, а родители жрачку принесли! Ну и кто тут дура? – дип, барысының да авызын йомды.

- Угощай давай нас, я кушать люблю! – диде ул. Сорап та тормыйча, тумбочкасына куелган өчпочмакны алып капты. “Ничек ашап бетерербез”, - дип борчылу мәгънәсез булган икән. Үзләре көләләр тагын, ә үзләре бер утыруда ук өйдән килгән әйбернең яртысын ашап бетерделәр. Барысы да Светланадан шүрлиләр иде, ул хуплагач, Мәрьямнең ашарга китергән әти-әнисеннән ачыктан-ачык көләргә теләүчеләр бүтән булмады.

Мәрьям аңа эченнән мең-мең рәхмәт укыды. “Рәхмәт, Светлана”, - диде ул соңрак, кухняда кызның үзен генә очратып. Бөеренә таянып басып торган кыз, эреләнеп акыл сатты:

- Будь смелее, Марьямчик. Ты чего так на измене? Парень то у тебя вроде нормальный. Колхозник конечно, ну и ладно. Зато никуда не убежит!

- Ладно, ладно, - диде Мәрьям. – Спасибо еще раз.

- Давай так! – диде Светлана. Аның да үз планы бар икән. Имтиханга бергә керик, булышырсың, диде ул аңа. Укырга керсәм, мин сине үпкәләттермәм, диде ул.

Бандитлар

Мәрьямне озатканнан соң Җәмил кош шикелле очып барды. Кешеләрне дә, машиналарны да, йортларны да күрмәде. Гуя гәүдәсенең бер авырлыгы калмаган, аяклары җиргә тими, канатларсыз да очып бара. Әллә нинди бер җиңеллек - йөрәк ашкынып тибә, шатлык эченә сыймый, бөтен дөньяны яңгыратып кычкырасы килә. Ул аны күрде! Ул аны кочаклады! Ул аны… ул аны үпте! Ниһаять!

Мәрьямнең әти-әнисен таныса, әйбәт буласы иде, билгеле аңа. Кызны уңайсыз хәлдә калдырды бугай. Җитмәсә, иренен сөртмәгән. Мәрьям уңайсызланды билгеле. Хәер, егет үзе дә җир тишегенә төшеп китәрдәй булган иде. Әмма бу күренеш кенә бүгенге көннән алган кичерешләрне сызып ташлый алмый. Җәмил бу эпизод хакында уйлаганда да елмаеп барды. Гафу үтенер әле икенче юлы Мәрьямнән. Икенче юлы дигәннән. Кара инде син аны! Тагын кайчан күрешәбез дип тә сөйләшә алмадылар! Менә анысы начар.

Егет сәгатенә күз салды. Уникенче ярты. Электричка китәргә әле ике сәгать бар. Хәзер бер сәгатьтә платформага барып җитсә, анда көтеп торасы була.

Кыз тәмәке капкан иде... Әй, алай гына була инде. Уйнап кына капкандыр - әллә аның тартып караганы юкмы?

Җәмил артына борылып карады. Җимерек фонтанлы, чүплеккә баткан бу парк аңа шулкадәр якын, матур урын булып тоелды. “Мәрьям белән йөргән юллардан тагын бер үтим әле”, - дип уйлады ул. Эссе кояш астында платформада басып торганчы, монда йөрүең мең артык. Шул хисләрне кабат кичерәсе, күңеленнән үткәрәсе килде.

Паркта һаман шул ук кешеләр. Җәмил зур адымнар белән Мәрьямне беренче тапкыр үпкән урынга таба атлады. Бу бит истәлекле урын! Карап калдырырга кирәк – аларның мәхәббәтенә нинди агачлар шаһит булды икән! Мондый уйлардан аның йөзенә елмаю йөгерде. Менә инде, нинди хыялый булып бетте бит ул. Мәхәббәт ничек тилертә.

Мәрьям белән озак барганнар иде төсле, үзе генә тиз. Ул кыз белән үбешкән урынга килеп тә җитте. Менә нинди урын икән ул! Аю баланы кызарып утыра. Юкәләр. Парк читендә чыршылар. Аһ, ә Мәрьямнең помадасы нинди тәмле иде! Хуш исеннән башыңны югалтырлык. Үбешкәндә аның вак-вак тешләре иреннәренә тиде, алар ничек тәмле иде. Әй, җир кызы гына түгелдер ул. Шул күктән төшкән фәрештәдер. Нинди йомшак аның чәчләре. Егет, шул хисләрне кабат искә төшереп, бергә утырган калкулык битенә юнәлде. Чыршы артында күрмәгән икән - анда ике егет утырып тора иде. Икесенең дә имансыз икәне йөзләренә чыккан, шунда ук шешә ята.

- Че ты лыбишься, придурок, -диде берсе. Егетнең колагына кадәр җәелгән авызы тиз җыелды. “Юк-юк” дип, китәргә ашыкты. Әмма куаклар төбендә эчеп утырган ике адәм сәер елмайган егетне җибәрергә теләмәде. Үз аяклары белән килде бит, нигә җибәрергә?

- Әй син, кил монда! – диде берсе. Егетнең бу ике исерек белән мөнәсәбәтләр ачыкларга һич кенә дә нияте юк иде. Ул чыгу юлына юнәлде.

- Син кешечә сөйләшә алмыйсыңмы әллә, егетме син, чертмы. Тукта әле, сөйләшик? – дигәч, Җәмил туктады. Күңеленең бер читендә сөйләшмәскә, шунда ук йөгерергә дигән уй килсә дә, урам сөйләме үзенекен итте. "Черт" буласы килми иде бер дә.

Ике егет килеп каршына басты. Алардан спирт исе килә иде. “Юкка туктадым ахыры”, - дип уйлады Җәмил.

- Нигә син дивана шикелле көләсең. Бездән көләсең мәллә?

- Юк, мин монда кызым белән йөргән идем, шул урынны тагын карыйм әле дип уйладым, - дип дөресен әйтте ул. Тегеләр икесе дә шаркылдап көлде.

- Трусигын онытып калдырган да, сине йөгерттеме әллә?

Мәрьям турында шундый сүз әйтү ничектер бик пычрак һәм оят тоелды егеткә. Үзләренең шапшак кызларын шундый кыз белән янәшә куялар.

- Юк, мин болай гына… Гафу итегез, борчыган булсам, китәм мин, - диде егет. Шунда аларның берсе шап итеп егетнең кулындагы пакетны тотып алды.

- Кая китәсең? Син безнең кәефне боздың юләр елмаюың белән. Акча түлә шуның өчен.

Егет, пакетны бирмәс өчен үзенә тартты. Шунда тегеләрнең берсе йодрыгы белән аңа ташланды. Бу искәрмәстән булса да, Җәмил башын янтайтып кала алды. Аларның реакциясе волейбол уйнап үскән Җәмилнекенә караганда ярты чакрым артта калган иде. Икенчесе бераз соңгарак калып яннан һөҗүм итте. Егет аның артка сикереп, сугуын үткәреп җибәрде һәм тагын бер сугарга омтылган адәмнең эченә типте. Урталай сыгылган иптәшен күргәч, икенчесе кесәсеннән пычак чыгарды.

- Үтерәм! - дип сүгенде һәм өстенә килә башлады.

Бу вакыйга озак еллардан соң исенә төшкәндә дә Җәмил гел үзен битәрли иде. Шунда йөгереп качса гына, ни була иде инде? Ул ике исерек мәңге куып тота алмаячаклар иде аны. Егет була имеш! Исерек белән сугышып кына егет була алсаң икән ул!

Ул мүкәләп җирдән торып килгән сугыш чукмарына күз салды да пычаклысына каршы атлады... Өстенә сикергән бандитның пычаклы кулыннан читкә каерып, ияк астына ямады. Кулы каерылгач, тегесе пычагын ташлады. Мүкәләгәне моны күргәч, Җәмилнең өстенә ташланырга базмады - җирдән шешә алып, аңа ыргытты. Тидергән ди бар!

- Әйдә кил! - Җәмил өстенә килә башлаган иде, тегесе артка чигенде.

- Менә нәрсә, егетләр. Сугышасыз икән, бергә-бер чыгарга кирәк. Абзагыз Җәмил исемле булыр, белеп торыгыз! – диде ул, эчке бер горурлану кичереп.

Җирдән торып килгәне дә, тегесе дә аны әллә нинди сүзләр белән телгә алды, эзләп табып алып үтерергә вәгъдә иттеләр. Теге шешә атканы башына төбәп тагын бер шешә атты, тидерә алмады инде, кая ул! Җәмил җиргә төшеп киткән пакетын алды. Пычакны ыргытмакчы иде, кире уйлады – боларга пычакны бирсәң, анысын да ыргытырлар. Конфискация! Парк чүплегенә ыргытыр. Җәмил, кызу-кызу атлап, парк авызына таба юл алды. Нинди тәмле истәлекләрен боздылар аның!

Ул инде паркның кеше йөри торган җиренә килеп җитеп, пәкене чүп савытына ташлап киткән генә иде... Артында сыбызгы сызгырткан тавышны ишетеп, борылып карады. Йөрәге жу итеп китте – чүп савыты янында ике милиционер басып тора...

- Кил монда! – дип кычкырды берсе. Җәмил катып калды. Йөгерергәме? Юктыр. Болар сиңа исерекләр түгел.

Бер милиционер, кулына кәгазь алып, ике бармагы белән генә кәгазь белән читләреннән генә тотып, яртылаш тулган чүп савытыннан пычакны тартып чыгарды. Ул канлы иде!

- Бу синекеме?

- Юк...

- Әкият сөйләмә безгә. Мин синең ташлаганыңны күрдем.

- Мин... ни... кешеләрнең кулыннан тартып алдым.

- Кемнең кулыннан тартып алдың? Кулыңны күрсәт әле?

Җәмил уң кулын күрсәтте.

- Тегесен күрсәт.

Җәмил пакетын уң кулына күчереп, сулын ачып күрсәтте. Кулында кан иде аның.

- Кемне чәнечтең? Күрсәт.

- Ул минем кан, - диде егет. Тегеләр белән алышканда аз гына кулы киселеп киткән икән, әмма пычакка буялырга җиткән.

- Кемне чәнечтең?! – дип кабатлады милиционер.

- Мин чәнечмәдем. Әнә тегендә миңа ике малай һөҗүм итте. Мин пычакларын тартып алдым.

- Патруль чакыр, - диде бер милиционер икенчесенә. Тегесе рациядән кемнәргәдер шалтырата да башлады.

- Әйдәгез, мин сезгә кемнәр белән сугышканны күрсәтәм.

- Юк син документларыңны күрсәт.

Җәмил, пакетыннан алып, документларын чыгарды. Милиционер аның аттестатларын, паспортларын актара башлады.

- Нәрсә, авылдан укырга килеп тә сугышып йөри башладыңмыни инде?

- Сугышмадым мин, алар һөҗүм итте миңа.

- Ачыкларбыз. Берәрсен чәнчеп киткән булсаң, яхшы чакта әйт. Без аны барыбер ачыклыйбыз, хәзер өстеңә алмасаң, үзеңә начар булачак!

- Кадамадым дим бит! – Җәмил гаҗизлектән ни әйтергә дә белмәде. Ул арада УАЗ килеп җитте, аннан автоматлы ике милиционер төште. Болар инде дүртәүләп парк эченә, Җәмил күрсәткән җиргә кереп киттеләр.

Җәмилнең бәхетенә, теге ике исерек шул ук урында утыра иде – калган аракыларын эчеп бетереп киләләр...

- Стоять!

Ике исерек тә, ялт кына борылып карады да икесе ике якка йөгерде. Шунда Җәмил ОМОНнарга сокланды – менә ичмасам болар йөгерә белә! Ә дигәнче куып та җиттеләр, егып та салдылар, өстерәп алып та килделәр.

Өчесенең дә кулларын богаулап, машина эченә төртеп керттеләр, милиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Теге исерекләрнең дә кикрикләре шиңгән. Каян гына тап булды соң ул боларга! "Безнең ментларда танышлар бар. Безне тотсалар да җибәрәләр. Ә менә син беркая да кача алмыйсың", - дип янады алар. Теге милиционерларның берсе акыргач кына туктадылар.

Бүлекчәдә бөтен документларын, акчаларын алдылар да.

- Минем иртәгә имтихан бирәсем бар. Мин беркая да качмыйм, җибәрегез, - дип сөйләнә генә башлаган иде, аны алып кайтканы җилкәсенә төртте:

- Пычак белән селтәнеп йөрүнең нәрсә икәнлеген белерсең. Бар!

Ботинка бауларына кадәр сүтеп алгач, шартлатып камерага да ябып куйдылар. Менә сиңа мә! Нинди матур башланган көн! Боларга ышан, утыртып та куярлар!

Шунда өчме-дүртме сәгать утырды ул. Аннары чыгардылар, җирән мыеклы, бик төксе бер милиционер бик озаклап сорау алды – ник килгән, ни өчен, ничек сугышкан. Ул аның бер сүзенә дә ышанмыйча, һәр җавабын шик астына алып, бер үк сорауны берничә тапкыр биреп бик озаклап сорашты.

- Мин монда озак утыраммы? – дип сорады Җәмил милиционердан.

- Монда озак түгел. Максимум бер ай. Ә менә зонада – ике ел.

- Нәрсәгә?

- Вооруженное нападение!

- Мин беркемгә дә һөҗүм итмәдем.

- Синең пычагың канлы иде. Кемнең каны ул?

- Минеке!

- Синеке булса, бәхетең була. Ике генә ел утырасың. Ә аларныкы булса - дүрт ел. Пычак синеке. Салкын корал!

- Пычак минеке түгел.

- Кан синеке булмаса, анысын ачыкларбыз. Ә менә пычак синеке түгеллеген исбатлый аласыңмы? Юк.

- Аннары, ни... абый...

- Нәрсә?

- Мине авылда көтәләр бүген... Ә иртәгә минем имтихан.

- Көтсәләр, үзебез хәбәр итәрбез.

Җәмилнең йөрәге жу итеп китте.

- Мөмкинме мин үзем шалтыратам?

Милиционер сөзеп кенә карады:

- Юк!

- Минем иртәгә имтихан бит, мин чыгаммы соң?

- Имтихан булса, сугышып йөрмиләр аны. Әйдә, марш!

Ай-ваена карамыйча, төрткәләп камерага ябып куйдылар. Ишек янында туктап тагын бер үтенеп карамакчы иде, аркасыннан шундый итеп төртеп җибәрде дежур милиционер - каршы як стенага барып башы белән шак итеп кадалды, телен дә тешләде. Шунда гына кая эләккәнен чамалап, тынып калды - болар төеп тә чыгарырга күп сорамас, утыртып та куярлар!

Ул арада камерага төрле кешеләрне китереп яба башладылар. Күпчелек - яшьләр. Шәһәрдә группировкалар котырган чак, шуңа күрә урам бандитизмында шикләнелгән һәркемне ябалар да куялар. Шундый "уңган-булган" урам сугышы ветераннары Җәмилгә аңлатып та бирде - яңа законнар буенча группировкада булган дигән шик өчен генә дә кешене өч ай камерада тотарга мөмкиннәр икән...

"Болар теге малайлар өчен үч алмагайлары", дип инде камерада сугышырга туры килер дип әзерләнеп куйган иде Җәмил. "Мотальщиклар"ның - группировщик малайлар үзләрен шулай атап йөртә иде - Җәмилдә эшләре юк булып чыкты. Алар өчен кайсы шәһәрнең кайсы урамыннан булуың гына мөһим иде. Чит төбәктән булуын белгәч, киресенчә, дусларча сөйләшеп утыра башладылар. Аларның паркта эчеп йөргән алкашларда эшләре юк иде. Шәһәр асфальтын бүлеп сугышып йөрүдә иде группировщиклар. Үзләрен дөньяның кендеге саныйлар, группировкада булулары белән чиксез горурланалар. Хәер, Җәмил моны белән иде инде - аларда да шулай иде ул.

- Пычак белән тотканнар икән, бер елга булса да утырталар! - диде бик белдекле кыяфәт белән берсе.

Әмма Җәмилне утыртмадылар. Бушлай да калдырмадылар. Әллә теге алкашларның йөгереп качулары үзенекен иткән - белмәссең. Пәкедәге кан аның үзенеке булу сәбәпле, аның хулиганлык гамәлләре кылган – паркта пычак белән селтәнеп йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылачагын әйттеләр.

- Җинаять җаваплылыгы түгел, - дип аңлатты теге җирән мыекбай. – Административ штраф! Пычак тотып, кешеләрне куркытып йөргән өчен! Җинаять җаваплылыгы түгел, әйткәнемчә, әмма эшкә урнашканда, укырга кергәндә плюс түгел.

- Юк, миңа мондый әйбер кирәк түгел, - диде егет.

Бесплатный фрагмент закончился.

Текст, доступен аудиоформат
179 ₽
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
18 июля 2026
Дата написания:
2026
Объем:
270 стр. 1 иллюстрация
Правообладатель:
Автор
Формат скачивания:

Похожие книги