Читать книгу: «Давыллардан алган көчем бар», страница 2
Күп кирәкми
Оясыз кош була микән,
Йорт-нигезсез бәндәләр бар.
Нигә кирәк ямьсез язмыш,
Ник аларга бу дөнья тар?
Саулыгы бар, ыңгырашмый,
Тик йөзендә нуры сүнгән.
Карап торам: бу ир-егет
Әллә тере, әллә үлгән.
Тирән уйга салды мине,
Уйлый белә микән үзе?
Нинди уңыш җыйсын соң ул,
Җиткән дә бит гомер көзе!
Тәкъдир дисәм… Бәлки әле,
Бу – үзенең ялгышыдыр.
Кемнәр генә белсен, бәлки,
Якынының каргышыдыр.
Елаганы бардыр аның,
Кемгә рәнҗеп елыйдыр шул.
Эше дә юк, ашы да юк,
Шатланмыйдыр, көлмидер ул.
Тормыш кушкан исеме бар,
Сукбай булып гомер итә.
Әллә нәрсә күп кирәкми,
Яши белеп яшәр өчен,
Бу бәндәне күрү җитә!
Мин дә киттем
Бәндәләрне ризык йөртәдер шул,
Туган җирләр кала, китәләр.
Бәхет эзләп, дисәң, анда да бит,
Маңгаена ниләр язган, шуны
Күрә – күрә гомер итәләр.
Авылга тик кунак булып кына
Кайталар да кире китәләр.
Сагынганнар өчен юллар ачык,
Ничек кайтма, туган якларыңа
Кайтыр юлда булмый киртәләр.
Соңгы юлын үтеп кайта күпләр,
Тыныч йоклар өчен кайталар.
Киткәннәре өчен туган җирнең
Кичерүен сорап, мәңгелеккә
Гүрләренә кереп яталар.
Мин дә киттем, читтә гомер итәм,
Кайтыр көнем җитәр минем дә.
«Туган туфрагыма җирләгез!» – дип
Әйтеп куйдым, бик тиз онытылмам,
Каберем булса туган җиремдә.
«Тальян гармун, кичә генә…»
Марат Садриевның якты истәлегенә
Тальян гармун, кичә генә
Сайрый идең былбыл булып.
Инде бүген үкси җаның,
Кайгы-хәсрәт белән тулып.
Ялгыз калдың, хуҗаң китте,
Китте мәңге кайтмас җиргә.
Туктап калды җырлы йөрәк,
Бар хыяллар очты җилгә.
Юк-юк, гармун, әле синең
Басмакларга тузан кунмас.
Татар моңы яшәгәндә,
Сине кулга алмый булмас.
Укучылар укытучы
Абыйларын сагынырлар.
Юк, түзмәсләр, өзгәләнеп,
Телләреңә кагылырлар.
Талга кунган сандугачтай
Сайрарсың син сәхнәләрдә.
Шул чакларда моң сызгырып,
Җилләр исәр сахраларда.
Тальян гармун, яшьләр үсә,
Өмет баглыйк үзләренә.
Матурлыкның дәвамы бар,
Ышан минем сүзләремә.
«Өшетмә, көз, синең салкыннарың…»
Өшетмә, көз, синең салкыннарың
Тәнне генә бераз калтыратыр.
Җаным туңмас, бар күрәсе язым,
Киткән җылы миңа кире кайтыр.
Күкшел болыт белән капланды күк,
Юеш карың, җилең иңнән коча.
Шундый көнне күңелем күбәләге
Яшел болын ямен күреп оча.
Кошлар киткән, тирәкләр дә шәрә,
Вакытлыча болар, борчылмыйм һич.
Куркытма, көз, җырсыз торып калмам,
Мин үзем дә көзнең бер кызы ич!
«Җаным ятим, әнкәйсез дә…»
Җаным ятим, әнкәйсез дә,
Әткәйсез дә калдым.
Югалтудан йөрәгемә
Күп яралар алдым.
Авылсыз да калам, ахры,
Йортлар саны кими.
Куркам яңа яралардан,
Көчем җитәрме яшәргә,
Башым түбән ими?!
«Иген белән тулы басуларны…»
Иген белән тулы басуларны
Төштә генә күреп уянам.
Уянам да килер көннәр өчен
Хәсрәтләргә төшеп уйланам.
Чүп үләне басты кырларымны,
Күңел сагына башак шаулавын.
Их, күрәсе килә шушы җирдә
Игенченең уңыш яулавын.
Кая инде, кая, элеккечә
Хезмәт үрләренә җитүләр!
Бар иде бит, алтын бөртекләрдән
Таулар өеп бәйрәм итүләр!
Авылымда тормыш үзгәрде шул,
Кырга чыгып эшләр кеше юк.
Яшьләребез читкә чыгып бетте,
Ә картларның инде көче юк.
Үкси-үкси, җир юксына бүген
Кешеләрнең олы хөрмәтен.
Тир тамганны көтә такыр басу,
Кем күрсәтер аңа хезмәтен?
«Инде кошлар китәр юлда»
Инде кошлар китәр юлда
Тезелгәннәр чылбыр булып.
Киткән чакта китәләрдер,
Күзләренә яшьләр тулып.
Кайткач сайрап туялмыйлар,
Тирәкләргә куналар да.
Ах, китүләр нигә генә
Бар икән ул дөньяларда?!
Җылы эзләп китә кошлар,
Без кешеләр ни эзлибез?
Сагындыра, төшкә керә
Үксеп калган нигезебез.
Ниләр уйлап китәбез соң,
Күрәчәкме дәшеп ала?
Чит җирләрдә узган еллар
Күңелләргә әрнү сала.
Җирдә әле сап-сары көз,
Тиздән явар ап-ак кары.
Кошлар китә, китүләре
Бик озакка түгел, юк-юк,
Язга кадәр генә бары.
Кош буласым килеп китте…
Киләчәгемә
Алга барам, эзләремне
Тирән уям.
Бара торгач, артыма да
Карап куям.
Юк, кызармый йөзем кылган
Эшләр өчен.
Юкка гына түгелмәгән
Күкрәк көчем.
Һаман барам, көт син мине,
Көт, киләчәк.
Матуррак эшләр тагы
Эшләнәчәк!
Көзге моң
Җил, көзге моң көйли-көйли,
Агачлардан яфрак өзә.
Сагыш сарган минем күңел
Еламыйча чак-чак түзә.
Җитеп беткән кошларның да
Еракларга китәр чагы.
Язгы ямьгә шатланырга
Насыйп булыр микән тагы?
Тирәкләрнең яшел яфрак
Ярган чагын күрерменме?
Җырлар эзләп кабат-кабат
Ялкыннарга керерменме?
Чыгып иген үскән кырга
Тыңлармынмы тургайларны?
Кочагыма алырмынмы
Күбәләкле тугайларны?
Ә бүгенгә, көзне алтын
Төскә манып, кояш карый.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Кояш кебек якты булып,
Өмет балкый әле ярый.
Көчемдәмен
Былбыл кунар тирәкләрдә
Яшел бөре булганым бар.
Яфрак булгач, кары явып,
Калтыранып сулганым бар.
Көмеш сулы чишмә булып
Акканым бар, таулар ярып.
Үксүләрем җир тетрәтте,
Калган чакларымда арып.
Коштай күккә күтәрелдем,
Канатларга атмаслармы?
Минем бәллүр хыялларны
Челпәрәмә ватмаслармы?
Әйе, беләм: шулай булыр,
Тик мин әле көчемдәмен.
Ямьсезлекне җиңәрмен дә
Мин үземдә күрсәтермен
Бу тормышның бөтен ямен.
Күңел байлыгым
Йөрәк түремнән сәламнәр юллыйм
Сиңа, татарым.
Аллага шөкер, көнем ал да гөл,
Юк сөйләр зарым.
Миңа җитәрлек матурлыгы бар,
Рәхмәт язмышка.
Тормыш юлында дучар булмадым
Рәнҗү-каргышка.
Башкорт җирендә туган татар мин,
Тамырым тирән.
Шушы җир миңа бәхетем булып
Өлешкә тигән.
Горурлыгым шул: Тукайлымын мин,
Татар булганга.
Күкрәк кагамын, Мостай яшәгән
Җирдә туганга.
Тальяным исән, кураем исән,
Җырсыз түгелмен.
Менә шушылар иң зур байлыгы
Минем күңелнең.
«Күп шигырьләр язасым бар…»
Күп шигырьләр язасым бар,
Язасым бар нәсерләр.
Ак кәгазьгә төшерергә
Барысы да әзерләр.
Үзем каләм тота алмыйм,
Көчсезләнде кулларым.
Шулай уфтанулар белән
Үтәр гомер юлларым.
Әле шөкер, ярдәмчем бар,
Арыплар бетә, түзә.
Язабыз: мин әйткәннәрне
Энҗеләр итеп тезә.
Рәхмәт, шәфкать туташына,
Авырлыклар җиңелә.
Беләм: давыллары кубар,
Монысы бит – җил генә.
Авыруым бар хәлемне
Алды инде, гел алсын.
Юк, мин эшсез яши алмыйм,
Раббым, алма, минем җанда
Иҗат ялкыным калсын.
Гүзәл зат
Матур булсам да, чәчәк түгел мин,
Батыр түгелмен, утлар кичсәм дә.
Юк-юк, бирешмим гомерем буе,
Кайгы-чишмәнең суын эчсәм дә.
Сүземне сөйлим, көемне көйлим,
Җырымны җырлыйм, сөям, сөеләм.
Өметем исән, хыялым якты,
Юкка гына да көям, сөенәм.
Җанымда наз бар, бар сабырлыгым,
Горурлыгымны сындырмый саклыйм.
Көчем җитәрлек, хөкемем гадел,
Тапсыз сафлыкны берсүзсез яклыйм.
Урынлы булса – көнләшә беләм,
Хыянәтне дә кичергәнем бар.
Бар минем хәсрәт яше түккәнем,
Бәхеттән шашып исергәнем бар.
Мин бу – хатын-кыз, ачы һәм татлы
Җимеш агачы булып туганмын.
Кадерле хатын, әни, Дәү әни –
Җирнең иң гүзәл заты булганмын!
Сагынам
Үткән елларны сагынам,
Әткәй-әнкәйле елларны.
Тынгы бирми хәтер, чиртә
Күңелдәге моң-кылларны.
Ах, кызганыч, узган гомер
Мәңгелеккә китә бара.
Иң бәхетле чагың белән
Шулай ераклаша ара.
Әле дә бит читләп үтми
Шатлыгым да, бәхетем дә.
Юк шул, кабат яшәп булмый
Бала чагым рәхәтендә.
Анда капкан җимешләрнең
Ачылары булмый иде.
Җан әрнүне белми идем,
Күзләргә яшь тулмый иде.
Үткән елларны сагынам…
Уйнат минем гармунымны
Тавышын да тыңлаган юк,
Гармунымны уйнат әле.
Күңелемнең сагыш сарган
Моң-кылларын уят әле.
Әткәемнең матур тавышын
Ишетермен кебек тагын.
Әйләнепләр кайтыр миңа
Гармун тарткан үсмер чагым.
Әй, гармуным басмакларын
Баса идем ничек кенә!
Бармакларым хәрәкәтсез
Калдылар шул инде менә.
Гармунымнан аерылу
Авыр булды, күп еладым.
Үксеп-үксеп еладым да
Гармунсыз гына җырладым.
Канатлы кош икән еллар,
Тик әйләнеп кайтулар юк.
Үткәннәрне сагыну бар,
Чәчәк булып атулар юк.
Әйдә, уйнат, яңа күршем,
Көй агылсын, дөнья тулып.
«Арча», «Шахта», «Минзәлә»ләр
Җанда яши балачакның
Моңлы бишек җыры булып.
Шатлыкларым
«Бәхетлеме син?» – диләр дә
Җавабымны көтәләр.
Ә үзләре күзләремнең
Шатлык яшен сөртәләр.
Күрәм гөлләр тибрәлгәнен,
Тыңлыйм кошлар тавышын.
Тоям тормыш дулкынының
Күкрәк-ярга кагышын.
Сөйлим, җырлыйм, кирәк икән
Көрәшәм, җиң сызганып.
Юк, башымны түбән имим,
Яшәсәм дә сызланып.
Кечкенә куанычлар да
Дөньядай була икән.
Җавабым шушы сораудыр:
Шатлыклары булган кеше
Бәхетсез була микән?
Ышанам
Яңа елның яңа кары булып
Ява минем якты теләкләр.
Хыялларым кебек әнә ничек
Ап-ак булган таллар, тирәкләр.
Очраштым мин бүген аклык белән,
Тормышта да шулай булачак.
Мин ышанам шуңа: явызлыкның
Җир йөзеннән эзе җуелачак.
Канлы сугыш булмас, ачлык килмәс,
Ялгызлыкның корыр тамыры.
Ятимнәрнең кибәр күз яшьләре,
Шулар инде иң-иң авыры.
Җиң сызганып, бар да тирен түгәр,
Таудай бәхет кирәк һәркемгә.
Насыйп булыр безгә гомер итү,
Шөкрана итеп һәр көнгә.
Яңа елның яңа кары ява,
Дөнья тулган сихри аклыкка.
Шигырь булып туган бу аклыкны,
Бу сафлыкны юрыйм шатлыкка.
Яшә, телем
Туган телем, челтерәп аккан
Чишмә сафлыгы синдә.
Синең белән горурланам,
Канатлар тоям иңдә.
Синдә сайрар кошлар моңы,
Яңгырыйсың җыр булып.
Синдә гөлләр матурлыгы,
Юк-юк, калмассың сулып.
Бүген сине ватып-кырып
Сөйләшсәк тә – тере син.
Газиз телем, татар теле,
Мәңге яшәр өчен туган
Тукай, Җәлил теле син!
Юк, килми китәсем
Арыдым: борчулы уйлардан,
Башыма хәсрәтләр төшүдән,
Сызланып тешләрне кысудан,
Нахак сүз ишетеп өшүдән.
Мәгънәсез җыр тыңлап арыдым,
Арытты хәбәрнең ямьсезе,
Сүзләрнең былбылсыз оядай
Бушлары, тозсызы, тәмсезе.
Бик авыр минутлар ташлый шул,
Күңелнең канатын каерып.
Арыдым: яманнан яхшыны,
Яхшыны яманнан аерып.
Арыдым: ялкынсыз шигырьләр
Укудан, күзләрне талдырып.
Хәлләр юк, арысам арырмын,
Ял эзләп, юк, килми китәсем,
Кояшлы дөньяны калдырып.
Син – Кеше!
Өметләрең җепләр булып өзелсә,
Төен белән җепне ялгап булачак.
Чәчәк булып өзелмәсен ул, берүк,
Өзелгән гөл мәңгелеккә сулачак.
Ышанычың томан булып таралса,
Аны кабат җыеп алу бик авыр.
Ныклы булсын ышанычың нигезе,
Тормышыңда булу кирәк бик сабыр.
Серләреңне йолдызларга пышылда,
Искән җилләр эләктереп алмасын.
Бар дөньяга таратырлар сереңне,
Азак килеп үкенергә калмасын.
Хыялларың пыяладай ватылса,
«Барысы да бетте!» – диеп үксемә.
Тормышыңа ашар хыял – үлемсез,
Дөресе шул: ышан минем сүземә.
Моңнарыңны түкмә, берүк, су итеп,
Тыңласыннар әле гүзәл җырыңны.
Ялгызлыктан туңганнар бар, аларга
Өләшерсең шулай күңел җылыңны.
Сабырлыгың таллар булып бөгелсен,
Коры чыбык булса шартлап сыначак.
Сабыр була белгән кеше – югалмас,
Барыр юлын акылы белән сызачак.
Мәхәббәтең яраланса, кош булып,
Яраларны дәвалар тик ялкыннар.
Йөрәк өчен сөю, кайнар хис кирәк,
Кирәк түгел аңа көмеш-алтыннар.
Уйларыңның беләм тирән икәнен,
Төпкә төшеп җитәрмен дип уйлама.
Мәгънәлесен генә сайлап ал әле,
Буш уй белән шаярма син, уйнама.
Алла кодрәтеннән сиңа җан иңгән,
Әткәң-әнкәң яшәү биргән үзеңә.
Яшә әле, кадерен белеп тормышның
Тап төшермә иманыңа, йөзеңә!
Хәтереңдә тик матурлык калдырып,
Ямьсезлекне җуйса еллар агышы,
Их, шәп булыр иде, шулай чагылса,
Бу кешенең күргәннәре, язмышы.
Бесплатный фрагмент закончился.
Начислим
+4
Покупайте книги и получайте бонусы в Литрес, Читай-городе и Буквоеде.
Участвовать в бонусной программе