Читать книгу: «Магия слова»

Шрифт:

© Гузель Идрисова, 2025

ISBN 978-5-0068-5648-6

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кереш сүз

Кеше тәбигатьнең иң бәхетле баласы, чөнки ул фикерли, сөйләшә белә, үзенең уй – хисләрен тасвирлай ала. Чын күңелдән, рәхәтләнеп сөйли, хәтта җырлый ала. Сүзнең әһәмияте, көче искиткеч зур. Сүз кешене яшәтә, яшьнәтә, яшәртә.

Мәктәп коридорларында, авыл, кала урамнарында һәрчак культуралы сөйләшү ишетелсә, бу бик матур, соклангыч күренеш булыр иде. Дөньяны чәчәкләр генә түгел, сүзләр дә бизи. Матурлыкка омтылыйк, әйдәгез тырышыйк, дуслар!

Сүз – тылсым

Сүзнең була төрлесе,

Колакны иркәләгәне,

Уйламыйча әйтелеп,

Җанны өшеткәне.

Матуры, акыллысы

Яшисене китерә.

Кызыклысы, шаяны

Хәл беткәнче, көлдерә.

Эчке дөньябыз бай,

Анда сүзләр ята.

Китап күп укысаң,

Шул хазина арта.

Сүз – тылсым, сокландыра

Илаһи көче белән.

Ул безне сихерли,

Мәгънәсе аның тирән.

Корабльне ничек атасаң,

Шулай йөзеп китәчәк.

Димәк, кешегә дә исемне

Уйлап кушарга кирәк.

Илгә бәла килсә,

Җитә бер сүз: «Кирәк!».

Тиз күтәрелә халык,

Ул – ышанычлы терәк.

Бөек Юлий Цезарь

Оста кулланган сүзне.

Шуңа ул һәрчак

Яулап алган җиңүне.

Кеше – иң бәхетле җан,

Чөнки сөйләшә ала.

Тел ачкычы бирәсең,

Рәхмәт сиңа, Алла!

Гортензия

Чәчәкләр дә исемгә ия,

Һәрберсендә бар мәгънә,

Үз кадерен белеп кенә,

Бакчада үсә гортензия.

Ерактан күренеп тора,

Хас Салават күпере.

Кызыл, зәңгәр, шәмәхә,

Бар, хәтта, яшелләре.

Йөздән артык сорты

Бар соклангыч чәчәкнең.

Берсеннән берсе матур,

Алар яме яшәүнең.

Гортензияны сыйпап,

Ягымлы гына сөйләшсәң,

Шатланырсың, елмаерсың,

Бәхетле булыр һәр иртәң.

Иң мөһиме үзе дә безне

Иҗади яктан үстерә,

Матур сөйләшү – талант,

Гөл исеме шуны белдерә.

Сүзнең кадерен бел

Иләк аша үткәр

Әйтеләсе сүзеңне.

Ихтирамлы сөйләш,

Үпкәләтмә кешене.

Сүз безне көтмәгәндә

Бетереп ташлый.

Уктай, кадала,

Ул йөрәкне яралый.

Сүзнең көче зур,

Җиденче күккә мендерә.

Ялгыш сүз ычкындырсаң,

Егып та төшерә.

Сүз чыпчык түгел,

Кошны тотып була.

Бер тапкыр әйт,

Җиде кат уйла.

Хәтта табиб тәүдә

Дәвалый сүз белән.

Авиценна киңәшен

Исендә тота икән.

Сүзнең кадерен бел,

Кулланма күпләп.

Нигә һава селкетергә,

Юк – барны сөйләп.

Мәгънәле, матур сүзләр

Булсын гомер юлдашың.

Аз сөйлә, күбрәк тыңла —

Акыл иясе булырсың.

Музыка – син гүзәл!

Сигез миллиард

Кеше яши дөньяда.

Безне берләштерә моң,

Аңа гашыйк барсы да.

Кемдер опера тыңлый,

Кемдер балет ярата.

Күңелле көй һәммәбезне

Биетә һәм җырлата.

О, музыка, син бөек,

Безне әсир итәсең.

О, музыка, син гүзәл,

Кәеф күтәрә беләсең.

Күзаллыйк, янәсе моң

Юкка чыккан, харап!

Җир шары әйләнмәс,

Кинәт калыр туктап.

Моңсыз, җырсыз яшәү

Күңелсез булыр бигрәк.

Җан бит сорый,

Ничек түзмәк кирәк?

Дөнья искиткеч матур,

Җырлый нечкә күңел.

Музыка, әлдә син бар,

Яшә безнең белән гел.

Хәлең ничек, туганым?

Тау белән тау очрашмый,

Моның ни кирәге бар,

Әйбәт, бер – берсен сагынып,

Күрешеп яшәсә туганнар.

Көнең ничек үтте,

Ни хәлдәсең, туган?

Дуслык сукмакларына

Кунмасын иде тузан.

Гел бергә булыйк,

Без бит якын кешеләр.

Җан тартмаса, кан тартыр,

Дип, белеп әйткәннәр.

Туганым әгәр борчылса,

Мин ныгырак көенәм.

Туганыма шатлык килсә,

Иң беренче сөенәм.

Бел, туганым, мин сиңа

Иң яхшы дус булырмын.

Кирәк чакта, әйтмәсәң дә,

Ярдәм кулы сузырмын.

Без әти – әнинең

Ике газиз баласы.

Без әти – әнинең

Ике матур алмасы.

Бала – ана дәвамы,

Аның йөрәк парәсе.

Әнине нык яратканга

Туганым да кадерле.

Гүзәл зат бәхете

Хатын – кыз бәхете

Ул чиксез мәхәббәт,

Яратсаң, яратылсаң

Күңелле, яшәү рәхәт.

Иңне иңгә терәп,

Күзәтсәң йолдызларны,

Йөрәк белән йөрәк

Серләшсә, тоеп назны.

Елмаю бүләк итәргә

Булса якын кешең.

Сөйгәнең сүзләреннән

Эреп китсә күңелең.

Менә кайда оҗмах,

Сихри әкиәт дөньясы.

Эх, алсу гөлдәй ачылып,

Килә чәчәк атасы.

Көчле зат – бакчачы,

Гүзәл зат – нәфис чәчәк,

Икесе дә тырышсалар,

Матур булыр киләчәк.

Бесплатный фрагмент закончился.

400 ₽

Жанры и теги

Возрастное ограничение:
18+
Дата выхода на Литрес:
28 ноября 2025
Объем:
19 стр. 1 иллюстрация
ISBN:
9785006856486
Правообладатель:
Издательские решения
Формат скачивания:

Похожие книги