Читать книгу: «Башка кеше»

Хикәяләр

КОЯШ БЕЗНЕҢ АВЫЛДАН ЧЫГА
– Иртүк торып, кояш чыгышын караганың бармы синең? Юкмыни? Ә син беләсеңме соң, бөтен дөньяга нур сибүче кояш безнең авылдан чыга. Менә җәй үтеп бара. Тагын Казаныңа китәрсең. Кояш чыгышын күрми китә күрмә. Әбекәеңә әйт: иртәгә иртүк уятсын үзеңне.
Түр бүлмәдә оныгының кызын тирбәтеп утырган Хәбирәттәйнең колагын иркәләп, улы Салихның көйле тавышы агыла. Күрше Нәҗибәнең оныгы Ләйлә кергәндер, күрәсең. Ел саен җәй буена авылга кайта ул. Су коенып, яланда уйнап, бәбкә саклап йөри-йөри, шәһәренә китәр вакыт җиткәнне сизми дә кала. Кунак кызы Хәбирәттәйләрне дә үз итә. Җае чыккан саен сугылып чыга шунда. Әнә бит Салих абыйсын ихлас күңелдән тыңлап, сүзләре белән ризалашып утыра:
– Ярар, әйтермен. Сәгать ничәләрдә чыга соң ул кояш?
Хәбирәттәй калганын ишетмәде. Әллә кинәт кенә йокымсырап китте, әллә Ләйлә чыгып югалды, белмәссең. Ә шулай да Салих улының сүзләре дөрес иде бугай. Кояш, чыннан да, алар авылыннан дөньяга күтәрелә. Озын-озак гомер юлы кичеп, Хәбирәттәйнең анык кына шундый фикергә килгәне юк иде әле. Бөтен гомере шушы авылда үтте аның. Сирәк-мирәк туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына кунакка барса гына инде. Шушы авылда туып үсте, кияүгә чыкты. Ире Кадергалине сугышка озатты. Аннары, сыңар канаты белән җылытып, улы белән кызын үстерде. Менә хәзер улы һәм оныгының гаиләләре белән бергә гомер итә. Әйе, аның бүтән җирдә кояш чыкканын күргәне юк лабаса!
– Әнкәй! Әнкәй, дим. Әйдә, көтү кайтканчы, чәй эчеп алабыз. Бала йоклый, ахрысы. – Монысы килене Камәрия эндәшә. Аллага шөкер, утыз ел бергә гомер итеп сүзгә килешкәннәре юк. Әнә бит әнкәй дип кенә тора. Күршеләре ышанмыйлар кайчагында. Камәриянең ачуын китерсәңме – бер сүз белән авызыңны яба ул, диләр. Булыр да инде. Кирәк чагында үз-үзеңне яклый белү дә – зур осталык. Андый осталык Хәбирәдә булмады инде, бигайбә. Кеше белән әрләшмәде, кешене рәнҗетүдән, гөнаһ җыюдан курыкты.
– Рәхмәт, килен. Әле авызларым кибеп торадырые. Йокымсырап та киткәнмен бугай. Бая Салихның Ләйлә белән сөйләшүенә изрәгәнмен, ахры.
– Шулайдыр. Чыгып китте инде Ләйләсе. Әнә Зәлифә килен дә кайта. Артыннан кумыйлардыр бит, ул кадәр йөгермәсә?
Камәрия шулай сөйләнә-сөйләнә чәй ясаганда, Зәлифә җилдәй атылып килеп тә керде:
– Булды, җитте! Бу өйдә бүтәнчә яшәрлегем калмады. Гаепләмәгез, әнкәй, әбекәй, мин әниләргә кайтып китәм!
Ике каенана шаккатып, ни әйтергә белми торган арада, килен бишек янына атылды. Йоклаган баланы елата-елата күтәреп алып төрә дә башлады. Беренче булып Камәрия аңына килде:
– Тукта, балам, чү. Ни булганын аңлат башта. Баксаң-күрсәң, тузынырлык сәбәбе дә юктыр әле.
– Бар шул, әнкәй, бар. Ышанмасаң, Мирфаязның үзеннән сора әнә. Бөтен авыл күз алдында Илсөяне матайга утыртып, каядыр китеп барды бит! Күпме әйттеләр миңа, күпме әйттеләр… Көлеп кенә уздырган булдым. Ышанмадым. Инде үзем күргәч… – Зәлифә, күз яшьләренә буыла-буыла, баланың әйберләрен җыярга кереште.
Моңа кадәр сүзсез торган Хәбирәттәй дә, ниһаять, телен әйләндерерлек көч тапты:
– Ашыкмале, кызым, кая барасың? Кояш безнең авылдан чыга бит. Ничек яшәрсең таң кояшыннан башка?
Зәлифә Хәбирәттәйдән мондый сүзләрне көтмәгән иде. Нинди сүзләр соң бу, кайсы җырдан? Баласын күкрәгенә кыскан килеш, күзләрен тутырып, әбинең җыерчыклы йөзенә, ак яулык читеннән берничә бөртеге генә күренеп торган чал чәчләренә, ябык гәүдәсенә карады. Ул аңа тагын да бөрешеп, кечерәеп калган кебек тоелды. Иреннәрен чак-чак кыймылдатып:
– Нәрсә сүлисең? – дип кенә эндәшә алды.
– Кызым, соңыннан, – диде әби. – Әнә көтү дә кайта, куеп тор әле баланы.
…Мирфаяз өйгә соң гына, караңгы төшеп, йолдызлар калыккач кына кайтты.
– Комбайнның бер часте ватылды, шуны эзләп, күрше колхозга барырга туры килде әле, – дип сөйләнгән булды үзе.
Хәбирәттәй кисәтеп куйганга күрә, Зәлифә килен иреннәрен тешләп түзде, бернәрсә эндәшмәде. Салих белән Камәрия түр бүлмәдә, бик бирелеп, телевизор карарга утырдылар.
Зәлифә, кыштыр-кыштыр гына йөреп, чәй әзерләде. Мирфаяз да, Хәбирәттәй дә әкрен генә өстәл янына килеп кунакладылар.
– Карале, улым Мирфаяз, – дип сүз башлады әби. – Армиягә киткән чакларыңны онытмадыңмы әле?
– Юк, нигә сорыйсың, әбекәй? – диде Мирфаяз, гаҗәпләнеп.
– Син кайтканчы үләрмен инде, улым, дип калганием, исеңдәме? Юк, исән-сау тор, дип киткәниең. Әле дә яшим, гомерем бетмәгәч. Менә синең балаңны багу да насыйп булган бит әле.
– И-и әбекәй, хәзер бигрәк тә яшәргә кирәк инде.
– Аерылулар бик ачы, һәрбер аерылудан соң очрашулар гына насыйп түгел шул.
– Ни сөйлисең син, әбекәй?
– Бабаңны сугышка озатуым исемә төште әле. Авылдан китүчеләр атларга төялеп, түбән оч юлыннан чыгып киткәннәр ие. Ә мин бабаңны югары оч юлыннан Ишәлтауга кадәр озата бардым. Түбән оч юлы, су буеннан килеп, Ишәлтау юлына тоташа бит. Бабаң минем белән хушлашты да атларга каршы таудан йөгереп төшеп китте. Борылып карамады. Тау башында берүзем басып калдым. «Кадерга-ли-и», – дип кычкырасы ие шунда. Борылып карарие. Борылып караган булса, сугыштан да әйләнеп кайтыр ие. Күңелгә шулай тоела. Кычкырырга оялдым шул. Гомерлек үкенеч булып калды…
Хәбирәттәй яулык почмагы белән күзләрен сөртте. Мирфаяз да, Зәлифә дә тамак төбенә бөялгән төерләрен йотып җибәрә алмыйча, дәшми-тынмый утыралар иде.
– Әтиеңне армиягә озаттым. Абыеңны. Сине. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттыгыз. Сезне озатканда да, артыгыздан исемегез белән кычкырып кала алмадым. Уңайсыз бит. Акылдан язган икән бу, диярләр. Шулай да, һәр балам олы юлга чыккан саен, күңелем белән артларыннан дәшәм. «Ка-а-айт, кире ка-а-айт!» – димен. Гаепләмәгез, балалар. Аерылмаган кеше бергә булуның кадерен белми дип әйтимме соң? Ярар, калганын үзегез дә аңларсыз. Йоклыйк, булмаса. Ә, Зәлифә, оныта язганмын. Кояш безнең авылдан чыга, дип әйткән идем бит. Үз бәхетеңне тапкан, балаларыңны баккан җирдә кояш та яктырак, җылырак була. Әле көндез шул сүзне атагыз Салих авызыннан ишеттем дә сөенеп куйдым. Балаларым әтисез үсте, бик кыен чаклары булгандыр. Алай да ил белән ие бит, нишләтәсең. Бүгенге көндә ирекле баштан үзебезне дә, балаларны да безнең авылда гына чыга торган кояштан мәхрүм итә күрмик, дим.
Хәбирәттәй кинәт тынып калды. Гомер буе әйтә алмаганын бүген генә әйтә алды түгелме соң? Ул, кинәт хәлсезләнеп, күзләрен йомды. Бүген, күңелендәген оныкларына бушаткач, дөньяга, һичшиксез, ниндидер могҗиза туарга, дөнья бары тик яхшыга таба гына үзгәрергә тиеш иде.
…Хәбирәттәй, бөтен картлык тузаннарын берьюлы кагып төшергәндәй, рәхәт, тыныч, талгын йокыга талды. Төшенә ямь-яшел чирәмле биек Ишәлтау, тауга каршы ашыгып күтәрелүче япь-яшь Кадергали керде. Хәбирә сабыр гына көтә, каршысына йөгерергә, эндәшергә кыймый. Кадергали аңа таба кулларын сузып йөгерә, ә үзе:
– Хәбирә-ә-әү! – дип дәшә, имеш.
Юк, туктале, бу аның Кадергалиеме, әллә алар авылының кояшымы? Һәр көн саен кояш булып аның Кадергалие күтәрелеп килә икән бит… Шуңа күрә дә үз авылында гына кояшлы икән бит…
Әнә кояш аның каршысына тәгәри:
– Хәбирә-ә-әү! – дип аваз бирә, имеш.
1994
ПЕРӘ
Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? Хәер, ни дә булса әйтә калса, Вәсил аны барыбер ишетмәс иде. Ишетми ул. Ишетмәгәч, сөйләшә дә белми. Ишетмәүнең, сөйләшмәүнең табигый кимчелек, үзен башкалардан аерып торган зур бәхетсезлек икәнен дә аңламый. Шуңа күрә Вәсил бу мизгелләрдә бик бәхетле, өйдә эш белән ыгы-зыгы килеп йөргән әнисен күрүе, мич ялкынында битләрен алландырып, җылынып-изрәп утыруы белән бәхетле.
Вәсилнең беркая да ашыгасы юк. Апасы Вәсилә әнә, мәктәпкә барасы булгангамы, йокы рәхәтен озаккарак сузарга тырыша. Әнисенең иртәнге эшләр белән булышуы да, бераз гына калышыбрак урыныннан кузгалган әтисенең шул ыгы-зыгыга кушылып китүе дә әллә бар аңа, әллә юк. Йоклавы йоклау.
– Тор, кызым, күрше Рәзинә мәктәпкә дә китте инде, – дип, әнисе килеп уяткач та, бераз киерелгәләп, урынында иркәләнеп ята.
Хәер, Вәсил әнисенең сүзләрен ишетми, хәрәкәтләр аша гына барысын аңлап, тоеп тора. Ишетә-сөйләшә белсә, ул да мәктәпкә йөрер иде, быел өченче класста укыр иде инде ул! Аны бөтенесе юләр дип уйлый. Башкаларга охшамаган кеше юләр була микәнни? Вәсилгә барыбер түгелме? Кыш көне ул урамга бөтенләй диярлек чыкмый. Юньле кием-салымы да юк. Аның каравы – җәй көне! Яңа чирәм белән бергә кояш нурларына үрелеп сөенгән малайны беркем тезгенләп, бәйләп куя алмый. Күлмәгем юка, ыштаным төпсез, дип тә хафаланмый Вәсил, язгы гөрләвекләр белән үк яланаяклап кына урамга чыга да йөгерә. Куанычын белдереп, очраган бер кешегә:
– Пр-рә, пр-рә… – дип, нидер аңлата.
Өлкәнрәкләр, ие, ие, дигәндәй, иякләрен каккалап, Вәсилне иңнәреннән сыйпаштырып, аның урамга чыгу шатлыгын уртаклашкандай итәләр. Бала-чага исә:
– Перә килә! Перә килә! – дип, ниндидер бәла-казадан качкандай, төрле якка сибелешә. Үзләре кебек булмагангадыр, күрәсең, яшьтәшләре әнә шулай куркалар аңардан.
Перә боегып кына, үз турыларындагы тыкрык почмагынарак посып, аркасы белән ян бакча коймасына терәлеп утыра. Ләкин …ай-яй-яй! – тишек ыштан балагы аша ялан балтырларын ниндидер зәһәр нәрсә чеметтереп тешләп ала. Сикереп торганын сизми дә кала малай. Ул утырган җирдә ямь-яшел үләннән гайре берни күренми. Бармаклары белән аралап карыйм дисә… аһ, тагын шул ук зәһәр чеметү! Кычыткан дигән бу явызны Вәсил моңа кадәр бер дә очратмагандыр шул. Әллә кычыткан үзе, чукрак малайны кызганып, моңарчы аны чагарга ашыкмаганмы? Ни булса шул, аптыраган Перә нәкъ шул мизгелдә мәктәптән кайтып килүче күршесе Рәзинәне күреп ала. Каршысына ук чыгып баса кызның. Ярый әле, ул Вәсилдән куркып йөгерми.
– Нәрсә булды, Вәсил? Ни әйтәсең килә? – ди.
Малай аны койма буендагы яшь кычытканнар янына җитәкләп алып килә дә, әле кычытканга, әле кызарып чыккан балтырына, бармакларына күрсәтеп, нинди бәлагә таруын төшендереп бирә. Гөнаһ шомлыгы! Әлеге күренешкә мәктәптән кайтучы башка малайлар-кызлар да шаһит була. Әһә, димәк, Перә кычытканнан курка икән. Үз яннарына килә, артларыннан иярә башласа, кычыткан белән куркытасы – и бетте-китте!
Шулай итеп, Перәдән котылу чарасы табылды. Аның башкалар белән уйныйсы, башкалар арасына керәсе килде исә, шундук юл читендә үскән теләсә кайсы үләнгә иеләләр, кычыткан өзгәндәй кыланалар да… Перәдән җилләр исә!
Әнисе үрләткән мич ялкынында алланып, ялгызы гына да бәхетле булып утырган Вәсил, кешеләр арасына чыккач, бәхетсез Перәгә әверелде. Шулай итеп, ел арты ел үтте, өлкәннәр картая төште. Вәсилләр буыны үсте. Вәсилне кычыткан белән куган малайлар-кызлар да инде күптән башлы-күзле булды. Апасы Вәсилә дә кияүгә китте, күрше кызы Рәзинә дә…
Перә бу үзгәрешләргә акрынлап ияләшә килгән иде инде. Менә әнкәсенең үлеме аны бөтенләй аяктан екты. Моннан соң ул кемнең сак кына йөрешен күзәтер, кем яккан мич аңа элеккечә рәхимле җылысын сирпер, кем аңа яңа сауган сөт эчерер? И-и, эш анда гынамыни? Кем аны бер дә яныннан куып җибәрмичә, кытыршы куллары белән чәченнән сыйпап үтәр? Әтисе бар-барын. Тик ул әнине алыштыра аламы соң? Кешеләргә бик якынлашмыйча гына, әнисе җеназасы артыннан зираткача ияреп барды Перә. Аннары, кешеләр таралып беткәч кенә, башын иеп кайтты. Мондый очракта башка берәү турында: «Беркемгә берни эндәшмәде», – диярләр иде. Перәнең бу халәтен тагын ничек аңлатырга мөмкин соң? Ул үзенә (инде хәзер – ул!) беркемне якын китермәде, атасы белән дә юньләп аралашмады. Ашау-эчүдән калды. Болдырга чыгып бераз утыра да, кереп, яңадан караватына каплана. Перәнең бу хәлен күреп белгән күрше-тирә атасына киңәш-табыш белән керде:
– Мирзагали абзый, күңелеңә авыр алма. Нинди булса да, бала бала инде ул, бәгырь ите. Читкә дә җибәрәсең килмәс. Шулай да, үзе кебекләр белән аралашып, тернәкләнеп китмәсме, дибез. Казанга, инвалидлар йортына илтеп карамыйсыңмы үзен? Духтырлар да карап торыр, – диделәр.
Чыннан да, башка чара калмаган иде. Район больницасында күрсәтеп, төрле белешмәләр, юлламалар юнәткәч, Мирзагали агай бәхетсез улын Казанга илтеп кайтты. Аңа карап, ялгыз атаның күңеле тынычланмады. Алда ниндидер шомлы хәлләр, хәвеф-хәтәр сагалап тора кебек иде.
Бу вакытта Перә үзенә бөтенләй чит-ят булган җирдә, чит кешеләр арасында тереклек итәргә азапланып ята иде. Аңа бөтенләй ят тоелган зур йорт (авылдагы мәктәптән зур!), шакмак-шакмак итеп бүлгәләнгән бүлмәләр, бүлмә саен әллә ничә карават, карават саен кеше… Иң гаҗәбе: Перәне чит итмиләр, янына килеп, күзенә карап, ниндидер ишарәләр ясыйлар, кулына, чәченә, киеменә кагылалар. Перәнең алардан еракка-еракка качасы, ялгызы гына каласы, һич югы, авылындагы теге бала-чагалар кебек, кычыткан тотып, үзләрен качырасы килә. Ләкин койма буйларында зәһәр кычытканнар үскән тыкрык хәзер төшләренә генә кереп саташтыра шул… Ияләшә алмады Перә бу йортка, биредәге кешеләргә. Төшләрен өн белән бутады. Төштә күргәннәрен рас булырдай тоеп, тәрәзә яныннан китмәде: йә атасы, йә апасы үзен эзләп табар кебек тоелды. Шул тәрәзәдән ерак та түгел күзенә авылы, аны куркытучы шук малайлар, күрше кызы ягымлы Рәзинә күренде. Шәфкать туташлары кергәндә, аларны тәрәзә янына өстерәп, бармагы белән еракка ук күрсәтеп:
– Пр-рә, пр-рә, – дип сөйләнде.
Докторлар Вәсилнең хәле, аның бик тә туган ягын сагынуы турында әтисенә хәбәр итми булдыра алмадылар. Чөнки монда үткәргән ике ай чамасы вакыт эчендә ул кирәгеннән артык ябыккан, халыкча әйткәндә, йөзенә зәгъфран сарылары коелган иде.
Хәбәрне алуга, Мирзагали абзый тизрәк Казанга ашыкты. Йөрәк парәсе бит, үз гомеренә авылдан чыкмаган мәзлүм баланы чит-ят арасына, белмәгән-күрмәгән якларга илтеп ташлыйлармыни инде, йә? Карт эченнән генә үзен битәрли, ә үзе, ясаган ялгышын төзәтеп, улын яңадан авылга алып кайтырга, элеккечә бергәләп яшәп китәргә өметләнә. Менә, ниһаять, Вәсилен үз куллары белән китереп тапшырган инвалидлар йорты… Килеп җитүен көтеп торганнар диярсең, каршысына йөгереп диярлек ак халатлы шәфкать туташы килеп чыкты. Әмма…
– Улыгыз бик авыр хәлдә, абый! Тизрәк! – дигәннән башка сүз әйтә алмады, абзыйны артыннан ияртеп, палатага йөгерде.
Чиксез дулкынланган Мирзагали агай, ишекне ачуга ук, улының ябык йөзендә зураеп калган күзләрен генә шәйләп алды. Һәм… шул зур күзләрдә балкып киткән сөенеч нурлары! Вәсилнең иреннәре сизелер-сизелмәс кыймылдап алды да соңгы авазларын сыгып чыгарды:
– Пр-рә, пр-рә…
2000
«КЕС-КЕС КЕСӘМИ…»
Озын җәйге көннең эссесе сүрелеп, кояш баю ягына авышкач, кичкә – көтү каршылауга әзерлек башлана: яланга тышауланган бозауны алып кайтасы, сауганда сыер алдына куярга бакча артыннан ат кузгалагы, әрекмән йолкыйсы… Көне буена бәрәңге кәтмәнләп, чүп утап, яшелчәләргә сибәргә су ташып арылган булса да, кичне көтү рәхәт! Чөнки әнкәйләр сыерларны савып бетерүгә, без, күрше-тирә бала-чага, тиз генә җыенып, сыер сакларга яланга чыгып китәбез. И, ул сыер саклауның рәхәтлекләре! Җыелышып, әллә нинди уеннар уйнап бетерәбез, якындагы басуга кукуруз чәчелгән булса, качып-посып – кукуруз чәкәненә, борчак чәчелсә, борчак кузагына кереп чыгабыз. Кукуруз чәкәннәре бигрәк кызык инде, кайсы сары чәчле, кайсы җирән, кояшта көеп каралганнары да бар. Шуларның чәчләрен үреп, курчак итеп уйныйбыз, матур чәчле «кызларыбыз» белән бер-беребезгә «кунакка йөрешәбез».
Баштарак бер читтә пәкеле уйнаган малайлар да бераздан безгә килеп кушыла.
– Ә сез ишеттегезме әле? – дип сөйләп китә Самат. – Беркөнне шулай Галимәттәй көтүдән кайтмаган бәрәнен эзләп йөргәндә, каршысына кукуруз арасыннан качкын килеп чыккан. Битен-башын йон басып бетергән, ди. Үзе шайтан кебек ябык икән, мине күрүеңне беркемгә әйтәсе булма, караңгы төшкәч, шушы урынга ашарга китереп куйган бул, дип әйтеп әйткән, ди…
– Әкият! Без кукурузга керергә курыксын өчен, каравылчы Хисам абзый уйлап чыгарган аны, – дип, кызларны тынычландырып куя «Бикбатыр» кушаматлы Шамил.
Аңа карап кына, эчләребезгә йөгергән шом таралырга ашыкмый әле. Кукуруз басуы ягына, шөбһәләнеп, күз төшергәләп алабыз. Торып, авылга чабасы килә, башкалардан оят. Йөрерсең аннары гомерең буе, «Биккуркак» исемен күтәреп. Шунысы да бар: эңгер-меңгердә үзең генә кайтып китү дә шикләндерә. Сыерлар әнә, капланып, үлән ашый, үзеңнең сыерыңны гына аерып алып та булмас иде.
Бу Саматын да әйтерием, кич буе безне куркытырга җыенып чыккан диярсең:
– Качкын монда чыгарга үзе курка ул. Без күп бит. Ә менә аулак өйдә бер ялгызың күзгә-күз җен белән калсаң нишләр идең? Миңа әбекәй сөйләде, аның әтәсе бәләкәй чагында үзе генә өйдә калган булган. Ата-анасы кунакка киткән диме шунда. Мич арасыннан җен килеп чыккан да карап тора икән моңа. Ә ул малайның – әбекәйнең әтисенең инде – ишеткәне булган: киезгә бакыр акча ышкып утырсаң, җен якын килергә базмый, ди. Бер бакыр акча тапкан да и тотынган шуны иске киез катага ышкырга, и тотынган! Җен якын да килми, юкка да чыкмый икән. Таң атканчы утырганнар шулай.
– Ә теге җен дигәне, яктыргач, чөйдәге иске толыпка әйләнгәнме? – «Бикбатыр» Шамилнең шулай дип мыскыллап көлеп җибәрүе Саматны соң чиккәчә рәнҗетә:
– Әй, сезнең белән… – дип, урыныннан кузгала башлаганда, арадан иң өлкәнебез Фагыйлә апа дилбегәне үз кулына ала (ул быел дүртенче класска күчте инде, ә без – беренче-икенчеләр генә):
– Торыгыз барыгыз да! Әйдәгез, «Кесәми»ле уйныйбыз. – Аннары үзе үк кулындагы чыбыгы белән җиргә барыбыз да сыярлык түгәрәк сызарга керешә.
– Үзем Кесәми булам!
– Ә мин – Әни, – дип әйтергә өлгерәм мин.
Без дәррәү кузгалабыз да яңа уен шаукымына биреләбез.
Әни буларак, «балаларым»ны өйдә калдырып, киңәшләремне колакларына киртләп, мин «эшкә китәм»:
– Карагыз аны, беркемгә ишек ачасы булмагыз, – дим.
Мин китүгә, тырак-тырак сыңар аягында сикергәләп, «балаларым» янына Кесәми юнәлә:
– Кес-кес-кесәми, балакаем, ишек ач!
– Әнкәй ачарга кушмады!
– Ачмасаң, бер бидрә сөтеңне эчәм, бер кашык каныңны эчәм!
– Келтер-келтер…
«Ишек ачылгач», бер-берсенең биленә тотынып, чылбыр булып тезелгән балаларның беренчесен Кесәми бар көченә үзенә йолкырга керешә һәм… чылбырдан өзеп алып та китә. «Өй»дәге балалар урланып беткәнче, уенны дәвам итәбез. Ул арада сыерларыбыз да, тамаклары туеп, авыл ягына борыла.
– Киттек! Иртәгә дә уйнарбыз!
…Иртәгә? Ул «бүген»нәр һәм «иртәгә»ләр кичә генә иде бит әле. Инде ничә еллар… инде гомерләр… узып та барамыни? Балачакта, җыелып, сыер саклаган, бер-беребезгә әкиятләр сөйләгән, «Кесәми»ле уйнаган малайлар-кызлар хәзер онытканда бер Сабантуйларда гына очрашабыз. Кем безне бер-беребездән аерып алып китте? Төрле якларга таратты? Төрле язмыш бүләк итте?
Мин бүген, ә мин бүген… барыбыз да яраткан, ул ни әйтсә, шуны тыңлаган Фагыйлә апабызны очраттым. Сабантуйда. Ерактан ук каршыма балкып килде:
– Назирә! Син түгелме соң? Киттең дә югалдың бит. Әй, үзем дә шулай инде. Әйдә, бер утырып сөйләшик әле рәхәтләнеп. Сумкамда бер «урыс малаем» да бар. Әнә каен төпләрендә табын-табын булып утыра халык.
– Юк, Фагыйлә апа, анда бармыйбыз. Безгә кайтып утырсак, ничек булыр? Җиңгәм бәлеш тә салырга җыена иде.
Хәер, «без» дип сөйләшсәм дә, үз йортыбызда мин дә кунак кына. Ярый, абыем гаиләсе кайткан саен сөенеп каршы ала.
– Синеңчә булсын, кайтыйк, – ди Фагыйлә апа. – Очрашуны барыбер юарга кирәк бит инде.
Сүзнең һаман шундый ямьсез борылыш алып торуы минем эчемне пошыра, ләкин мин моны сиздермәскә, үткәреп җибәрергә тырышам. Акрынлап өйгә таба атлыйбыз.
– Күңелеңнән мине гаепләп барганыңны күреп торам инде. Тормышым җиңел булмады шул. Читкә чыгып киттем, төзелештә, авыр эштә эшләдем. Бик яратып кияүгә чыккан идем, иң якын дус кызым аертып алды.
– Аертып алучыга ияреп китәрдәй бозау булгач, сиңа лаек булмаган ул, – дим.
– Читтән караганда шулайдыр да бит. Кызымны да үзем үстерә алмадым. Әнкәйгә кайтарырга туры килде.
– И Фагыйлә апа, үкенмә. Кызың бик тәртипле булып үскән, юньле кешегә кияүгә чыккан, диләр. Нык тор, бер генә ир-ат та хатын-кызның күз яшенә тормый.
– Мин еламыйм да! Менә бераз бәйрәм итеп алам да… Әллә син мине елап яши дип беләсеңме?
– Алайга калса, берәүнең дә кесәсе буш түгел инде ул.
Фагыйлә апа ямьсез итеп көлеп җибәрә:
– Ха-ха-ха! Кесә тулы акча, име?
Мин шул чакта үзем белгән Фагыйлә апаның әллә кайда зәңгәр томаннар артында калганын, ә монысының миңа бөтенләй чит-ят кеше булганын, икебезнең ике телдә сөйләшкәнебезне аңлап алам.
Җиңгәм, ай-кояштай балкып, каршыбызга чыга:
– Сабантуй таралды дамы әллә? Мин кайтып киткәндә, гөрләп калган иде югыйсә. Бәлешем дә пешеп өлгермәде.
– Безгә бәлеш нипачум, – ди Фагыйлә апа. – Чәй дә ярый безгә. Мәй үзебез белән…
Мин, кыенсынып, җиңгәмә карыйм. Ни дисәң дә, ияртеп кайтучысы мин ләбаса. Җиңгәм хәлне үзенчә йомшарта:
– Әйдәгез, әйдә. Күңел киң, Фагыйлә. Нинди генә булсаң да, үз кабыргабыз син дә. Дуадак каз кебек, ялгызың читтә йөреп кенә адаштың менә.
Өйгә керүгә, Фагыйлә апа үзенең «урыс малае»н ачып, чынаякка салып эчеп тә җибәрә. Еламыйм дигән кеше күз яшьләрен тыя алмый еларга керешә:
– Гафу ит, Назирәкәем. Беләм үз хәлемне. Оялам. Кыенсынам. Тик эчмичә булдыра алмыйм. Миннән васыять булсын: беренче чәркәне авызына алмасын икән кеше. Күңел ачылып китеп, икенчесе дә эчелә, өченчесе дә… Тора-бара туктап булмый башлый. Чарасыз мин. Гомер буе дусларым хыянәт итте: дустым иремне алып китте, кайгымны уртаклашкан булып, дусларым эчүгә сабыштырды. Кызыма да кирәкмим мин, киявемә, оныгыма да. Кайтсам, китүемне көтеп торалар. Сизәм бит мин. Шушы көнгә калырга тиеш идемме мин, йә?
Фагыйлә апа елый-елый йоклап китте. Ул уянганда, караңгы төшкән иде инде. Ләкин иртәнгә кадәр бездә каласы килмәде аның.
– Озатып куй. Кызыма, – диде.
Менә мин Фагыйлә апаны кызларына илтәм. Утлары сүнмәгән икән әле, тәрәзәләре балкып тора. Кыяр-кыймас, ишеккә үреләм.
– Әни? Синме?
– Балакаем, ач…
Күз алдымнан балачакның киң яланнары, матур чәчле «кукуруз кызлары», беркатлы «Кесәми» уеннары сызылып үтә…
2009
БАШКА КЕШЕ
– И юләр! Унбиш ел гомер иткән иреңне җиңел генә башка кешегә биреп җибәрәләрме инде?
Әлфия каенанасының (хәер, элеккеге каенанасының) әлеге сүзләренә бертын җавап таба алмыйча торды. Олы кешенең аны кайгыртып әйткәндәй сүзләренә тупас җавап бирергә ярамый иде. Хәер, ул аны булдыра да алмый иде. Бары тик:
– Үзе теләгәнчә яшәсен. Рәнҗемим мин, – диде. Аннары: – Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр, – дип өстәде. Юк, бу аның һич тә икейөзлеләнүе түгел, ихластан шулай уйлавы. Югыйсә авыр чаклары, үзәге өзелгән вакытлары да булмады түгел, булды. Узды. Узды!
Мөсәббиха карчык, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Әлфиягә төбәлде. Әйтерсең үтәли күрергә тели иде ул аны. Нәрсәдер яшерә бу бичара, сер бирергә теләми, дип уйлыйдыр инде. Чөнки, киленен белә-белгәннән бирле, аның эчендәге тышында булуын, борчылса да, шатланса да чыраенда аермачык чагылуын күреп гадәтләнгән ләбаса. Ә бу юлы – гаҗәп! – ул шундый тыныч, хәтта битараф. Менә монысын һич тә көтмәгән иде каенана. Әлфия елмаеп куйды. Кара син, нинди чибәр аның каенанасы! Сиксәнгә якынлашып килүенә дә карамастан, күзләре әле дә җете зәңгәр, яңаклары тәрәзә төбендәге яран гөлләре кебек алсу. Аның кызы да дәү әнисенә охшаган бит, иренең яңа хатыныннан туган кызы да – шулай ук. Үзенә бер тамчы судай тәңгәл оныклары булса, Әлфия аларны яратыр идеме икән? Кызык. Әмма үз вакытында җиде бала табып үстергән каенанасы яратмый иде оныкларын. Гомере буе бала багып туйгандыр, күрәсең. Гаепләп булмый инде аны, ничек гаепләсен – Әлфия әлегә оныклар күрергә өлгермәгән бит. Килененең уйларын укып баргандай – әйе, әйе, ул чыннан да үтәли күрә бугай – Мөсәббиха карчык:
– Балалар ни хәлләрдә соң? – дип сорап куйды. – Хәлил өйләнергә җыенмыймы? Әле беркөнне Гөлназны очраткан идем, дәү әни дип яктырып исәнләште. Килеп йөрегез, дидем.
– Рәхмәт, әни. Балалар да бик әйбәт. Хәлил эшли, Гөлназ укуда инде. Алдагысын Алла белә, юньле булсыннар, дим. Миңа тагын нәрсә кирәк?..
– Алай димә, килен. Егерме ел яшәгән иреңне кешегә бирдең дә… Мин булсам…
– Юк, юк, әни, риза-бәхилмен. Шундый матур кызлары бар, гел синең төсле.
– Сөйләмә юкны! Яратмыйм шулай әйткәннәрен. Анасы инде, гел анасы! Синең өстән йөреп, бала табып, тагылып килде бит Булатка! Ни җаның белән Гөлназдан шуны каратасыңдыр?
– Баланың ни гаебе бар? Гөлназның сеңлесе ләбаса. Үзем дә яратам мин аны.
– Һи-и, әкият!
Ул арада ишек ачылып китте дә, әбисе бүлмәсенә кечкенә Айсылу тәгәрәп килеп керде. Аннары, Әлфиянең тезләренә сарылып:
– Әйдә, мин сиңа тәтиләремне күрсәтәм, – дип, итәгеннән тарткалый башлады.
– Син булганга керде инде. Югыйсә әнкәсе минем янга кертми аны, – дип куйды каенанасы.
Әлфия, Айсылуга ияреп, бүлмәдән чыкты. Сабый аңа, сөенә-сөенә, үзенең курчакларын, рәсемле китапларын күрсәтергә тотынды. Шул балага ияреп килде дә инде монда Әлфия. Гөлназ аны бакчадан барып алган иде, өйләренә озату үзенә калды менә. Гөлназның контроль эшкә әзерләнәсе бар икән. Айсылу юл буена:
– Син безгә керерсең, яме? Бездә чәй эчәрсең, яме? Мин кечкенә әле, чәй куя белмим. Әни чәй куяр, син түлке кер, яме? – дип тәтелдәде.
Әнисе кайтмаган икән. Ишекне әбисе ачты…
Сөйләшә-сөйләшә, чәй дә эчтеләр менә. Каенанасына каршы килеп, юк, син дөрес сөйләмисең, мин барысын да бик яхшы беләм, дияргә Әлфиянең кыюлыгы җитмәде.
Булатына ихластан гашыйк булып, беркем яратмаганча өзелеп яратып кияүгә чыкты ул. Булаты да ярата иде кебек. Кыз белән егет вакытта ук: «Их, мин сине, кечерәйтеп, кулъяулыкка төрер идем дә гел үзем белән генә йөртер идем. Бер дә синнән аерылмас идем», – дип кабатлар иде. Өйләнешкәч тә, күпмедер вакыт күзгә-күз карашып, бәхет диңгезендә йөзеп яшәделәр. Кайсы вакыттан башлап чатнады соң аларның гаилә кәсәләре? Булаты беренче тапкыр кунарга кайтмаган һәм Әлфия керфек какмый урамда йөреп чыккан төннәнме? (Ире ул чакта элеккеге сабакташын очратуы һәм «дөньяларын онытканчы» шуны билгеләп утырулары турында көлә-көлә сөйләгән иде. Булатын исән-сау күрү шатлыгыннан Әлфия аны шунда ук гафу иткән иде.) Әллә, киресенчә, Әлфиянең, кибетләрдә йөреп, эштән бер сәгатькә соңарып кайтуы һәм Булатның аңа сугып җибәрүеннәнме? Анысы да узды. Моның ише «вак-төяк»не Әлфия әти-әнисенә, туганнарына белдерергә оялды. Ә каенанасы, каенсеңелләре исә: «Исең киткән икән юк нәрсәгә. Әле ирләрнең әллә ниндиләре була», – дип, яман ирләр турында берсеннән-берсе күңелсез мисаллар китерә башлыйлар иде.
Әлфияләр гаиләсендә дә күңелсез вакыйгалар катламы тәгәрәткән кар йомарламы сыман артканнан-арта, зурайганнан-зурая барды. Һәм, ни гаҗәп, Булаты әниләренә йә сеңелләренә ялгыз гына барып кайтса, өйдә кара тавыш кубасын көт тә тор: йә пешергән ашы тәмсез булган Әлфиянең, йә Булатның күлмәген тиешенчә юмаган, йә кичә ниндидер ир-ат белән елмаеп сөйләшкән. (Елмайган хатын-кыз турында ир-атның ни уйлавы билгеле бит, янәсе.) Әлфия бөтен күңеле белән рәнҗеде, акланып-тарткалашып та карады, аннары, көчсезлегеннән тәмам гаҗиз булып, елмаюын онытты, карашын җиргә төбәп йөрүгә күнекте.
– И Ходаем, үзең бирдең, үзең ал! Икебезне ике якка аерсаңчы, берәр чарасын тапсаңчы, – дип инәлгән төннәре әле дә хәтердә.
Әрнеп теләгән теләкләр тормышка аша икән. Табылды бит чарасы да. Бер дә бер көнне Әлфиянең хезмәттәше Нәсимәгә берәү телефоннан шалтыраткан:
– Мин Булатның яңа хатыны булам. Әйтегез Әлфиягә: арабызга керергә уйлап та карамасын, – дигән.
– Теләсәгез нишләгез, – диюдән узалмаган Нәсимә.
Бу хәбәрне ишетүе бик авыр булган иде Әлфиягә. Нәкъ менә бүген каенанасы сөйләп утырганча – гомер иткән иреңне ничек инде җиңел генә чит кешегә биреп җибәрәсең ди? Гел ямьсез генә булмагандыр аларның тормышы да, күңелле чакларын кая куясың: уллары, кызлары туганны, кечкенә булса да фатир алганнарын, бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелышып, җырлашып утырганнарын?.. Тик анда да балга дегет тамчылары тамгалый иде шул. Каенсеңелләренең берәрсе: «Ярар, килен кеше – ким кеше, көчек белән тиң кеше», – дип шаяртса… Булаты, сүз иярә сүз чыгып: «Хатын-кызлар әйбәт лә ул. Әлфияне аерсам, тагын да яхшырагы табылыр, анысын аерсам – аннан яхшырагы!» – дип мактанса… Аннары кеше арасында «аерылган хатын» исемен күтәреп йөрисе дә бар бит әле. Яшерен-батырын түгел, җиңел булмады Әлфиягә ул чакта. Зәһәр җилдән сыгылып төшкән тал чыбыгы сыман, ул тураеп басканчы, байтак гомер узды, байтак…
Каенанасы Мөсәббиха карчык, кибеттә очратып, күрше хатынына сөйләгән:
– Булат улым уңды да соң хатыныннан, – дигән. – Эшеннән кайтып керүе була, өстендәге күлмәген салдырып ала да юып элә Рәфинәсе… Минем тирәдә дә әни-әни дип бөтерелеп кенә тора!
Хатын-кыз табигатенә хас булганча, күрше хатыны бу хәбәрне, түкми-чәчми, Әлфиягә кайтарып җиткерде.
– Ярар, әйбәт яшәсеннәр, – диде Әлфия, тешен кысып. Ә үзе, кайнар хисләрен бер йодрыкка төйнәп, вакыйганы салкын акыл белән бәяләргә омтылды. Иң әһәмиятлесе: яшь хатынны берничек тә гаепләмәскә! Чөнки мәхәббәт барыннан да өстен. Нәкъ Әлфия кебек үк ихластан гашыйк булгандыр ул аның Булатына. Өстәвенә анысы, хатынымнан уңмадым, дип сөйләсә, ни юньләп аш пешерә белми, ни күлмәкләремне юмый, дип зарланса, сөюеннән аңы томаланган хатын, һичшиксез, аны бәхетле итәргә омтылачак. Көн саен иренең күлмәген салдырып юуы да шуңа дәлил түгелмени? Әлфия, Рәфинәнең дә тора-бара бәхетсез җанга әвереләчәген алдан ук сизеп-тоеп, аны хәтта кызгана да башлады.
Бер-ике ай узуга, төрле юллар белән Әлфиягә тагын бер хәбәр килеп иреште. Анысы да каенанасы сөйләгән сүзләр иде:
– Ялкау булды бу килен. Көн дә эштән соңарып кайта. Өйдә кыл кыймылдатканы юк. Бар белгәне – иренең күлмәген салдыра да юа, салдыра да юа.
Әлфия эндәшмәде. Берара күңеле алгысып китеп, баш миеннән: «Шул кирәк сезгә! – дигән фикер йөгереп узды узуын. – Минем балаларымны ятим итеп, рәхәт күрергә уйлаган идегезме? Күрми торыгыз әле!» Эченнән генә әнә шулай тантана итеп йөрде. Әмма бераздан кабат элекке эзенә кайтып төште. Тукта, иреннән котылуны ул үзе теләгән, Ходайдан ялварып сораган иде түгелме соң? Ә бүген нәрсә тели? Булатның яңадан үзенә кайтуынмы? Юк, юк! Авызыннан җил алсын! Тыныч башы, тыныч колагы. Ә балалар? Аларга да гаугалы тормышта яшәү рәхәт түгелдер. Тик ничек тә кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерәсе иде шуларны.
Әнә шундый каршылыклы фикерләр белән, тормыш ыгы-зыгысында, бу дөньяда парсыз килеш тә башкалар кебек үк бәхетле икәнеңне раслый-раслый, гомер үтте дә үтте. Улы Хәлил институт тәмамлады, яхшы гына эшкә урнашты. Кызы да урта мәктәпне тәмамлау алдында тора. Булат белән дә мөнәсәбәтләре ярыйсы гына – әти кеше улы-кызы янына килгәләп йөри, туган көннәре белән котлашалар, төрле хәлләрне уртага салып киңәшкән чаклары була. Бергә яшәсәләр, алай ук килешә алырлар идеме әле? Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмиләрдер шул.
Ә менә Мөсәббиха карчык нәрсә тели икән соң? Әлфия монысын һич аңлап бетерә алмый. Сүзенә дә, кешесенә һәм вакытына карап, әле бер, әле икенче мәгънә сала каенанасы. Белә бит Әлфия: яшь хатыны, Булатка шактый олыгаеп чыкса да, баласын берничә елдан соң гына тудырды. Бу гаиләдә әллә яшим, әллә юк, картайган көнемдә таянычым булыр, дигәндер. Теге чакта Нәсимәгә дә телефоннан ул шалтыратмаган, «өркетү»не каенсеңелләренең берсе оештырган икән. Кыңгыр эшнең кырык елдан соң да беленүе шулай буладыр. Әмма Әлфия белмәгәнгә салыша, сизмәгәнгә салыша. Эш узгач, мөнәсәбәтләрне ачыклап йөрүдән ни мәгънә?..
– Менә минем кәгазь курчагым да бар. Ул – минем кызым, – дип сөйләшүен дәвам итте Айсылу. – Мин үзем – әниемнең кызы. Ә синең нишләп кызың юк? – Сабый акылы Гөлназны Әлфиянең кызы дип кабул итә алмый иде, күрәсең.
– Гөлназ апаң минем кызым бит инде, – дип аңлатты Әлфия. – Ул хәзер зур үсте.
– Аның әтисе кем?
– Синең әтиең.
Айсылуның күзләре гаҗәпләнеп зурайды, һәм ул, Әлфия шаяртадыр дип белеп:
– Ю-у-ук! – диде дә көлеп җибәрде. – Ул бит сезнең белән яшәми.
– Яшәмәсә дә. Ә син минем кызым булыр идеңме соң? – Инде Әлфия, олыларның күпчелеге кебек үк, сабый белән чыннан да шаяртып сөйләште. – Минем бит синең кебек кечкенә генә, матур гына балам юк.
– Ә син Алладан сора. Әнием мине Алладан сораган да, ул биргән.
Әлфия, Айсылуның сибелеп торган сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
– И матурым, бигрәк акыллы инде син. Ә мин менә белмәгәнмен дә, – дигән булды.
Аларның сөйләшүен читтән генә тыңлап торган Мөсәббиха карчык, шаккатып:
– Тиле дә тиле, син дә тиле! – диде. – Бала күргәнең юктыр шул. Синең урында берәү ирен әллә кайчан болардан аерып алыр иде.
– Сарык бәрәне түгел бит ул, әни, әле анда, әле монда миңгерәтеп йөртергә. Үзенчә яшәсен.
– Әллә син аны үзенчә яши дип беләсеңме? Мин күреп торам лабаса.
– Минемчә дә яшәмәсен. Үз акылы үзенә җитмәгән ирнең булуыннан булмавы хәерле түгелмени?
Аһ, артыгын ычкындырды бугай. Әни кешегә баласы турында андый ук кискен сүз әйтергә кирәкмәгәндер. Әгәр үзенә улы турында шулай дисәләр?.. Аһ, ярамаган сүз әйтте Әлфия.
Уңайсыз тынлыкны бүлдереп, Рәфинә кайтып керде:
– Исәнмесез. Соңардым, ахрысы. Ә мин үзем сезгә кергән идем. Айсылуны әни озата китте, диде Гөлназ.
– Әйе шул. Менә, Айсылу чакыргач, үзем дә ишек төбеннән үк борылып китә алмадым. Ничек сабыйның насырын сындырасың1?..
– Әни, әни, чәй куй! Мин аңа чәй эчәрбез дидем, – дип өтәләнде бала.
– Дәү әниең белән эчтек бит инде.
– Юк, юк, анысы саналмый, – диде Айсылу, ә үзе, нәни йодрыгын йомарлап, бармагын янагандай итте. Биш кенә яшьтә булса да, үзләренә беренче тапкыр килгән Әлфия апасына бөтен кунакчыллыгын күрсәтергә омтыла иде ул.
Рәфинә Әлфия белән Айсылуны аш бүлмәсенә әйдәде. Мөсәббиха карчык исә, бүлмәсенә кереп, ишеген бөтенләй үк ябып куйды.
* * *
…Иртәгесен Әлфиянең эшенә ире Булат (хәер, элеккеге ире Булат) шалтыратты:
– Мин, юләр, һаман син-син дип яшәгән булам. Төннәрен исемеңне әйтеп саташам. Күршебез Рәйсәне очраттым әле кичә. Аның күңеле күптәннән синдә түгеллеген аңламыйсыңмыни, ди. Минем сабакташ Наилне хәтерлисеңме син? Беркөн театрда очрашкансыз икән. Син анда кем белән идең соң? Әни әйтә…
Әлфия әкрен генә телефон трубкасын урынына куйды да, колакларын томалап, бүлмәдән үк чыгып йөгерде: «Мин бүлмәдә юк, юк! Эзләмәгез мине, мин, гомумән, юк! Ә мине һаман да элеккечә чагылдырган тышкы кабыгым эчендә – дөньяга өр-яңадан туган, сүз ташкыннарына битараф, янмаучы-көймәүче һәм, үз-үзен онытып, инде берәүне дә сөймәүче бөтенләй баш-ка ке-ше!»
2002
ЯРТЫ АЛМА
Кояшның беренче нурлары төшүгә үк, Хәлил урыныннан сикереп торды. Төне буена да күзенә йокы кермәде, хәзер инде караватта аунаудан ни мәгънә? Игезәк кызлары Ләйсән белән Ләйлә дә, әнкәсе Хәбирә карчык та йоклыйлар әле. Хәлил акрын гына ишегалдына чыкты, капка төбендәге колонкадан сап-салкын су агызып, озаклап юынды. Көтү чыгарга байтак вакыт бар. Әнисенә бер эш кими торсын дип, сыерны үзе савып куярга уйлады. Юынгыч янындагы эскәмиядән сөт чиләген, сулы комган һәм тастымалны алды, абзарга юнәлде…
– Әстәгъфирулла! Нишләвең бу? Сыер саву ирләр эшеме? – Әнкәсенең әлеге сүзләреннән Хәлил генә түгел, сыер да дертләп китте бугай.
– Үзеңә эш җиңеләер дигән идем, – дип аклангандай итенде Хәлил. Сыерны савып бетереп, күбекләнеп торган бер чиләк сөтне өйалдына кертеп куйды.
Менә шулай. Гел шулай. Ирләр эше, хатын-кыз эше… Хәлил үзе чып-чын ирләр эшен башкара югыйсә. Тракторчы ул. Хатыны Галия хатын-кыз эшен эшләде – фермада дуңгыз карады. Әйе, әйе… эшләде, карады… Хәзер эшләми инде… хәзер ул юк. Юк!.. Йөрәк әрнүләрен басарлык чара да юк. Үткәннәрне берничек тә кайтарып алып булмый.
Хәлил, армиядән кайтып, тракторда эшли башлаганда, Галиясе унынчыда гына укый иде әле. Түгәрәк кенә матур гәүдәле, озын сары толымлы, оялчан, инсафлы кыз иде. Хәлил аңа:
– Үскәнем, укуың кайчан бетә инде? Миңа кияүгә чыгар идең, – дип шаяртып эндәшкәндә, оялудан бит алмалары кып-кызыл була иде.
Шаяртуларын чын дип кабул иткән икән. Үзе алдаша белмәгәч, кешеләргә дә ихластан ышана иде шул бәгырькәй. Үзенә багышлап, бер дәфтәр шигырьләр язганын да соңыннан гына белде Хәлил. Ә бервакыт, егет элеккечә шаярып исәнләшкәндә, бөтен кыюлыгын җыйды да:
– Менә, Хәлил абый, мин укып чыктым инде! – дип әйтеп салды.
Их, шул чакларны яңадан кайтарып алырга! Һәм, бер ялгышын да кабатламыйча, яңадан яшәргә! Авыл яшьләре үзләренә «Хәлил белән Галиябану» дип исем кушкач, горурланып йөргәннәр иде. Элекке заман түгел, мәхәббәтләренең фаҗигадән өстен калачагына, бәхетле булачакларына өметләре зурдан иде.
Укытучылары да, әти-әниләре дә мәктәптә бик яхшы укыган Галиянең, һичшиксез, укуын дәвам итәчәгенә, югары белем алачагына ышана иде. Ә ул, бернигә карамыйча, Хәлиленә кияүгә чыкты да куйды. Үсенеп китте Хәлил. Әнә ул нинди икән – дөнья бәһасе торырлык егет икән!
Шуннан соң башланды инде тормыш ыгы-зыгылары. Иртә таңнан торырга, йортны, мал-туарны карарга, эшкә йөгерергә кирәк. Ике кызын кияүгә биреп, улы белән генә калган Хәбирә карчык дөнья көтеп инде шактый талчыккан. Шуңа күрә күп эшләрен рәхәтләнеп яшь килен җилкәсенә күчерде.
Менә Галия бәбәйгә узды. Бер яктан сөенеч булса, икенче яктан көенечкә әйләнде бу хәл. Чөнки булачак әнинең гел күңеле болганды, башы әйләнде, ашаудан калды.
– Бигрәк иркә хатын булдың инде. Башка хатыннар әнә унар бала таба, – диде Хәлил. – Эһ тә итмиләр.
Бер тапкыр Галия тартынып кына иренә:
– Бүген бигрәк хәлем китеп тора. Су гына алып кермәссеңме? – дип әйткән иде, каенанасы элеп алды:
– Юкны сөйләмә! Өй тулы хатын-кыз булганда, ир кеше су ташырмы? Кеше көлдереп…
Галия мондый чакларда эндәшми иде. Иреннәрен тешли, күзенә мөлдерәп яшь тула. Хәлилнең җен ачулары чыга шулчакта: «Җебегән!» – дип куя.
Галия игез кыз тапты. Авызы колагына җиткән әти кеше трактор паркында сөенечен уртаклашкач, ирләр кычкырып көлделәр:
– Бракодел!
– Икеләтә брак, диген син!
Мондый мыскыллы шаяртуга бик үртәлсә дә, кызларының тәпиен бик әйбәтләп «юдырды» Хәлил.
Мәшәкатьләр бермә-бер артып китте. Каенанага да, киленгә дә эш җитә. Хәбирә карчык оныклары тирәсендә орчыктай бөтерелеп йөри, җил дә тидерми аларга. Хатыны белән әнисенең бер булып бала багуын күрү Хәлилгә дә күңелле.
Галия яңадан фермага эшкә чыкты. Элеккечә, таңнан торып, йорт эшләрен карый, аннары фермага китә. Кышмы-җәйме аягында резин галош, резин итек. Пычрак арасында тагын ни киясең? Каенанасы сүчинкә кияргә куша да, авыр бит ул. Тормышлары, бер эзгә төшеп, матур гына тәгәри башлаган иде… Галия авырып китте. Эче, биле авыртудан зарланды. Авыл фельдшерына барып караган иде, анысы районга ук җибәргән. Сырхауханәгә салып куйганнар. Бөерләренә салкын тигән, диделәр… Хәлил белән Галиянең бәхетле тормышы әкрен-әкрен җимерелә барды. Галия айлап-айлап сырхауханәдә ятты, дәваланды. Яңадан кайтты, яңадан китте… Кайбер усал теллеләр:
– Хатының бигрәк иркә булды, ял йортында гына ята, – дип үртәде Хәлилне. Ир, йөрәге янганга чыдый алмыйча, эчүгә сабышты.
– Көтеп-көтеп, кунагың килмәсә, чирләп-чирләп, хатының үлмәсә… – дип, Галиясен рәнҗетте. Ә ул һаман эндәшмәде, иреннәрен генә тешләде. Һәм… беркөнне бу дөнья белән бөтенләйгә хушлашты.
Буласы булган иде инде. Хәлне хәзер берничек тә җиңеләйтер әмәл юк. Әниләренә бик тә охшаган биш яшьлек кызлары да күз алдында олыгаеп, җитдиләнеп китте.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, өйлән, – диде күрше-тирә.
– Өйлән, – диде әнисе дә.
Ерак бер авылдан кыз димләделәр. Хәер, кыз түгел-түгелен, кияүгә чыкмый гына тапкан бәләкәй улы да бар икән. Кайгы-хәсрәтне татыган, гаилә кадерен белер, диделәр. Рәдинәне туйлап алды Хәлил. Монысы Галиясенә бөтенләй капма-каршы холыклы, ут шикелле хатын булды. «Бассам, бакырны изәм», – дигәндәй, лас-лос итеп атлау дисеңме…
– Хатын алсаң, Агыйделнең аръягыннан ал, дигәннәр. Галия кебек, сулаган саен, әнкәләренә йөгереп тә интектермәс, – диде Хәбирә карчык.
Рәдинә эшкә генә түгел, телгә дә ут булып чыкты. Әйткән бер сүзе өтеп, куырып ала торган. Фермада сыер сава башлаган иде, савымчыларны да тиз туйдырды.
– Анаңны, кабер ташыңны… – дип кенә җибәрә.
Тора башлауларына ярты еллап үттеме-юкмы, күршеләре Харис абзый, турыларыннан узып барган Хәлилне туктатып:
– Энекәем, күпме түзәрсең икән бу әбүҗөһелгә? – диде. – Кичә казларыгыз безнең ихатага кергәч, куып чыгарып, хатыныңа әйткән ием. Никләр бәйләндем көненә төштем. Ишетмәгәнем, күрмәгәнем калмады. Итәген ачып…
Әнисе зарланганны да колак яныннан уздырырга тырышып йөргән көннәре иде Хәлилнең. Кыюлык өчен дип, азрак «салып» кайтты да өендә «ирләрчә» тавыш кубарды:
– Син, фәлән-фәсмәтән, авыл күзендә мине рисвай итеп йөрисеңме әле?.. – дип, йодрыгын төйнәп өлгердеме-юкмы… маңгаена килеп бәрелеп, чәлпәрәмә килгән тәлинкә аны тиз арада айнытып җибәрде. Рәдинә:
– Аһ, оятсыз! Әллә мине дә вакытсыз гүргә кертергә уйладыңмы? Юк, булмас! Мин синең мимылдыгыңны тиз чыгарырмын, – дип, кул астына туры килгән нәрсәләрне иренә ата-ата, урамга чыгып йөгерде. Ишегалдында тавык-кош ашатып йөргән Хәбирә карчык чак-чак читкә тайпылып калды. Ул арада Рәдинә, инде дөньяны җыеп:
– Үтерәләр, коткарыгы-ыз! – дип кычкыра иде.
Шуннан соң ул әйберләрен, малаен алды да бөтенләйгә үз авылына кайтып китте. Икенче гаиләсе әнә шул рәвешчә таркалды Хәлилнең. Менә хәзер уйлана, төннәр йокламый уйлана: бергәләшеп дөнья көтәрдәй хатынны каян табып алырга соң?
Кайчандыр аңа Галиясе шундый бер риваять сөйләгән иде. Кешеләр, яртышар-яртышар алма булып, дөнья буйлап сибелгән, имеш. Һәркем үз яртысын, үзенә тәңгәл килгәнен тапса гына бәхетле була, ди. Хәлил үзенең ярты алмасын бөтенләйгә югалткандыр инде, күрәсең.
1999
БӘХИЛ БУЛ, БӘГЪРЕМ!
Менә тагын көтеп алган җәйләр җитте. Фәрданә апаның иркен ишегалды тагын ямь-яшел чирәмгә күмелде, анда-санда, хуш исләрен таратып, алма үләннәре дә тезелеп үскән. Биек болдырга чыгып, шуларга карап утырсаң да, күзләр ял итә, күңел сөенә. Әнә ян бакчада алмалар да өлгереп килә инде. Тик ничәмә-ничә язлар буе ап-ак чәчәкләре белән сөендергән, җәйләрен татлы җимешләре белән сыйлаган шомырт кына картайды быел. Аягүрә баскан килеш, кәүсәләре шыгырт-шыгырт килеп ыңгырашып куя, корыган ботаклары чыртлап сынып төшә. Улы кисеп атарга да теләгән иде үзен, Фәрданә апа кистермәде. Бала чагыннан ук якын, кадерле ул аңа.
Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Гомер кебек инде. Шул фикерләреннән үзе дә ничектер шомланып куйды Фәрданә апа. Күңелсез уйларын зиһененнән куарга теләгәндәй, утырган урыныннан кузгалды, тавыкларга җим әзерләргә дип, келәткә керде. Улы белән килене озакламый фермадан эштән кайтыр, плитәдә ашы да өлгереп килә, токмач саласы булыр. Әнә бит никадәр мәшәкать. Гомер үтү турында уйларгамы соң?! Фәрданә апаның соңгы вакытта күңелендә дә, телендә дә шул бер фикер: үлгәнче кулымнан эш төшмәсә иде! Оныклары Алсу белән Гөлсу иртүк җиләккә киттеләр. Башка чакта Фәрданә апа үзе аларны ияртеп йөри иде, хәзер бармый инде. Аяклары авырта.
– Ти-ти-ти, ти-ти-ти…
Көтеп кенә торганнар, күрәсең, бар тавык-кош җим салынган табак тирәсенә җыелышты. Фәрданә апа шул аклы-чуарлы дулкынны күздән яздырмыйча санарга кереште: «…ун, унике… унтугыз…» Берсе тагын күренми. Мөгаен, качып кына йомырка басып утыруыдыр. Җәй уртасы җиткәч…
– Фәрданә апа! – Көтмәгәндә урам яктан яңгырап ишетелгән бу тавыш аның уйларын шул арада тавык-чебешләреннән аралап алды. Хат ташучы Нәзифә икән. Аның укучысы. Хәер, авылда аның укучысы булмаганнар бик сирәк. Олырак яшьтәгеләрне дә, башка авылдан төшкән киленнәрне әйтсәң генә инде. Күбесе аңа Фәрданә апа дип тә тормый, апа дип кенә эндәшә.
– Куркыттың бит, Нәзифә. Кинәт эндәштең диюем.
– Соң, апа, хат китердем бит үзеңә. Почта әрҗәсенә салып китсәм, кайчан чыгып аласың әле син аны.
– Алам-алам, гәзитләрне көтеп кенә торабыз, чиратлашып укыйбыз бит. Кая әле, хат кемнән килгән икән?
Нәзифә дә китәргә ашыкмады. Укытучы апасына Калининградтан кем язганын аның да беләсе килә иде. Моңа кадәр ул яклардан хат китергәнен хәтерләми, анда туган-тумачалары да юк шикелле…
– Яшь чакларда бер дус кызым шунда китеп урнашкан иде. Кара әле, ничек мине исенә төшерәсе иткән, – дигән булды Фәрданә апа. Аннары, тагын да күбрәкне белергә теләп, авызын ачып торган Нәзифәгә: – Бик әйбәт хат булырга тиеш, рәхмәт, – диде дә өенә таба атлады.
Хатның кемнән булуын Фәрданә апа үзе генә белә. Аның кемлеген дә, ниләр язуын да һичкемгә сөйли алмаячак. Ялгызы гына укырга, сер итеп йөрәгенә яшерергә кирәк булачак аны. Фәрданә апа, газеталарны һәм хатны кулына тоткан килеш, өйгә керде. Түр бүлмәгә узышлый, көзгегә күз салды, яулыгын төзәтеп куйды. Үзенең бу хәрәкәтеннән җиңелчә көлемсерәде: яшьлектәге куе кара чәчләре сизелерлек сирәкләнгән, яулык читеннән чал бөртекләр әрсезләнеп күренеп тора. Яңаклары да ахактай алсуланып янмый. Хат иясе бу юлламасын аңа түгел, нәкъ менә шунысына – яшьлектә калганына җибәргәндер кебек тоелды.
«Бәгърем Фәрданә!
Болай дип эндәшкәнем өчен кичер. Бәлки, мин сиңа бүтән беркайчан да бу кадерле сүзне һәм башкасын да әйтә алмам. Әйе, монысы да – күзләреңә карап эндәшү түгел, сүзләремне җансыз кәгазьгә генә күчерү бит. Яшьлектә яратышып бергә кушылсак та, гомеребез аерым үтте. Белмим, кемнәрнең каргышы төшкәндер безгә. Тик син бер генә минутка да исемнән чыгып тормадың.
Төшләремдә сине күреп иркәли-назлый идем, чиядәй иреннәреңнән кат-кат үбә идем. Төшеңдә үбешсәң, гомергә аерыласың, диләр, хак икән. Уянгач, башка белән яшәргә мәҗбүр булуымны, ялган, буш тормышымны күз алдыңа китер!
Син дә башкага кияүгә чыктың, балалар үстердең. Әни кешенең тормышы балалары белән бөтен була. Их, шул бөтенлекне икебезгә бергәләп татырга язмады шул. Барысына да үзем гаепле…
Бәгърем Фәрданә! Сиңа соңгы хатым бу. Сине борчыйсым килми, тик хәлем мактанырлык түгел. Кичер мине, яме, бәхил бул! Догаңнан ташлама. Синең бәхиллекне алмасам, ахирәттә дә җаныма тынгы булмас.
Яшьлек ярың Мәрдән».
Мәрдән, Мәрдән… бу исемне ишеткән чакта ук дерт итеп киткән чаклары кайда икән Фәрданәнең?! Авыл җирендә ул чакта бик сирәк очрый торган киномеханик һөнәренә ия булуы беләнме, әллә сумаладай кара бөдрә чәчләре, киң җилкәсе, ыспай-зифа буе беләнме – бөтен кызларның һушын ала иде бу егет. Дөрес, Фәрданә дә битараф түгел аңа, тик үлсә дә үзенең хисләрен белдермәячәк. Мәрдәнгә түгел, бер генә дус кызына да, хәтта үз-үзенә дә! Кыз кеше таш кыядай горур булырга тиеш! Җитмәсә, авылдан авылга кино куеп йөргән егетнең кызлары да авыл саендыр әле. Әмма болай уйлап ялгышты бугай Фәрданә: Мәрдән, кайда гына йөрмәсен, ике көннең берендә Фәрданә эшләгән авылга килеп чыгарга җай таба башлады. Ничек итсә итте, тәки укытучы кызның күңелен яулады. (Хәер, кыз үзе дә шулай теләмәгән идемени?) Озакка сузмыйча, әниләреннән хәер-фатиха алып, өйләнешеп тә куйдылар.
…Ул көннәрне кабат йөрәге аша кичереп, Фәрданә авыр сулады. «Үзем гаепле», – дип язган Мәрдән. Шулкадәр гомер үткәч, гаеплене эзләүдән ни мәгънә? Улмы, үземе, башкалармы? Язмышларына шулай язгандыр: өйләнешүләренә үк сугыш башланды бит. Фәрданәне белем күтәрү курсларына Минзәләгә җибәргәннәр иде, ә Мәрдәнне тиз арада хәрби комиссариатка чакыртып алганнар. Бер җәй генә бергә яшәп калдылар. Фәрданә кайткач, җиңгәсе сөйләде:
– Хафизә җиңги, ә-әнә теге тау битеннән генә булса да Фәрданәнең узып киткәнен күреп калсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, – дигән Мәрдән, ярты чакрым чамасы ераклыктагы тауга күрсәтеп. Кесәсеннән кечкенә генә кул сәгате алып биргән, истәлек итеп Фәрданәгә тапшыруын үтенгән. Әле дә исән ул сәгать, тик үзләре кебек картайды инде хәзер, абына-сөртенә генә йөри. Шунысы могҗиза: һаман йөри!
Яраланып, сирәк-мирәк госпитальләрдә ятканнарын исәпләмәгәндә, Мәрдән сугышны исән-имин кичте. «Минем бәхетемә!» – дип сөенде Фәрданә. Сугыштан соң ике елга Калининградта хезмәт итәргә калдырдылар үзен. Фәрданәгә хат килде: «Кайтып алу мөмкинлегем юк, үзең кил, бәгърем. Биредә яшәрбез». Бармыймы соң инде Фәрданә, коштай оча: аның кадерлесе, хәләле, җан сөйгәне тәмугларны кичеп чыкты. Озын-озак сагыну еллары – инде артта!
Хәләле килүгә, Мәрдән, бергә яшәр өчен, кечкенә генә бүлмә дә табып куйган. Кавышу шатлыкларының чиге юк! Тик… көтеп алынган бәхет икенче көнне үк убылды да төште. Мәрдән хезмәтенә китүгә, бүлмә ишеген шакып, бер хатын килеп керде. Керүгә үк, гөрселдәп, Фәрданә алдына тезләнде дә чәчләрен йолкый-йолкый еларга кереште:
– Син минем иремне талап алырга килдеңме? Кит, зинһар, кире кит! Әнә син нинди яшь, чибәр, теләсә нинди егетне үзеңә каратырсың…
Таш кыядай нык холык һәм горурлыкның менә кайчан кирәге чыкты Фәрданәгә. «Ярар, китәм», – диде. Йөзенә карамады. Мескенләнсә дә, карт та, ямьсез дә булмагандыр әле үзе. Хәер, моның нинди әһәмияте бар иде соң?
…Еллар үткәч, Фәрданә дә кияүгә чыкты. Фронтовикка. Бергәләп бер кыз, бер малай үстерделәр. Алай дисәң, нинди үстерү ди инде ул. Ике баласын ятим итеп, якты дөнья белән бик иртә бәхилләште әтиләре. Фәрданәгә берьюлы кырыс әти дә, таләпчән әни дә булырга туры килде. Холкы тагын да ныгыды, чит кешегә күз яшен күрсәтмәде, берәүгә дә сер бирмәде. Сорап килүчеләр булды, көлде генә: «Үз балаларыма дошман ясаргамы?» – диде. Чөнки үзе үги ата белән үскән иде.
Еллар үтте, балалары исәйде. Бервакыт Фәрданә янына Мәрдәннәр авылында укытучы дус хатыны килеп чыкты.
– Фәрданә, Мәрдән ялга кайткан. Сине бик күрәсе килә. Кабул итәрсеңме икән дип, рөхсәт сорарга җибәрде, – диде.
Йөрәге сикереп чыгардай типте Фәрданәнең. Аерылышканнарына шактый гомер үтсә дә, яратышып яшәгән көннәре кичәгедәй якын булып тоелды. Чит кеше түгел, үз ире иде ләбаса. Бер күрешеп сөйләшкәннән… Битараф төс белән:
– Ярар, килсен, – диде, күңел ярсуларын тирәнрәк яшерде.
Ул киләсе көнне шундый дулкынланды, яшь кызлардай йөрәге әллә кая ашкынды. Әмма януларын тышка чыгармады. Унҗиде яшьлек кызына да кем киләчәген укытучыларча җитдилек һәм сабырлык белән гади генә итеп төшендерде. Аннары сеңлесе Сания белән килгән Мәрдәнне иң гадәти гаилә кунаклары рәвешендә бергәләп кабул иттеләр.
– Син һаман элеккечә чибәр, – диде Мәрдән.
Фәрданә эндәшмәде.
– Ян бакчадагы шомыртлар да шул килеш. Кисмәгәнсез.
– Әйе, балалар ярата. Авызлары бөрешкәнче ашыйлар.
– Авылның иң тәмле шомырты иде шул. Хәзер дә шулайдыр.
Әйтерсең лә ул көнне, сөйләшер өчен, бакчадагы шомырттан да әһәмиятлерәк әйбер юк иде. Сөйләшә-сөйләшә, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Фәрданәнең бөтен тормыш-көнкүреше Мәрдәннең күз алдында иде. Әмма хатын Мәрдәннең ничек яшәве турында ләм-мим сорашмады.
Өстәл яныннан кузгалгач, балалар үзләренә тиешле йорт эшләренә тотынды, «каенсеңел» Сания, сәбәп тапкан булып, бакчага чыкты. Шулчакта Мәрдән:
– Фәрданә бәгърем, мин синең алда нык гаепле, кичерүеңне сорап килдем, – дип сүз башлады.
– Беренчедән, мин синең бәгърең түгел. Икенчедән, сине беркайчан да кичерергә җыенмыйм, – дип кырт кисте Фәрданә.
– Тыңласаң иде мине… – Мәрдәннең тагын «бәгърем» диясе килде бугай, тотлыгып, каушап калды.
– Юк, син мине тыңласаң иде, – диде Фәрданә. – Мин гомерем буе синең алда мескен булмаска, синнән башка да менә дигән тормыш корырга тырышып яшәдем. Максатыма ирештем дә бугай. Беркемгә дә әйтмәгән, күңел түремдә йөрткән тагын бер теләгем бар иде. Синең, кайчан да булса кайтып, минем алда башыңны игәнеңне көттем. Менә бүген шул теләгем тормышка ашты.
– Фәрданәм, бөтенләйгә кайтыр идем… Әгәр дә кичерсәң…
Сикереп чыгам-чыгам дип типкән йөрәген чак-чак тынычландырып, сүзләрен кистереп әйтергә көч тапты үзендә Фәрданә:
– Кешедән калган сизрәгән карт миңа кирәкми, – диде. – Син инде минем Мәрдән түгел.
…Фәрданә апа берара кулындагы хатны кая куярга белми аптырап торгандай итте, аннары, конвертына салып, шкафтагы китап арасына яшерде. Мәрдәннең соңгы хатын.
Тиз арада аңа җавап язып салырга кирәктер. Әйе, кирәк. Кичерәм, бәхиллим, дияргә. Үткән гомер барыбер кире кайтмый, вакыты җиткәч, таш кыялар да уаладыр. Әнә бит ян бакчадагы карт шомырт агачы да, ыңгырашып-ыңгырашып, җиргә таба чүгә бара. Югыйсә кайчан гына авылдагы иң тәмле шомырт аңарда иде…
2005
БӘБИ ТУЕ
Наиләнең бүген күңеле күкләрдә оча. Кызы Гөлгенәнең көтеп алган улы дөньяга килде. Ире бик иртә вафат булып, ике баласын, бер ялгызы үстереп, башлы-күзле иткән ханым өчен бу вакыйганың нинди зур сөенеч икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Инде үзе, кем әйтмешли, «лаеклы ялда» булган, ихлас белән мәчеткә укырга йөреп, намазга баскан Наилә ханым, улы һәм кызы тормышын да һаман үзенекедәй санап, алар өчен борчылып, алар өчен сөенеп яши бирә. Юкса күптән икесе дә гаиләләре белән аерым яши. Балалар үстерә. Кияү дә, килен дә юньлеләр. Дус хатыннары гел әйтеп тора: «Кеше баласын каян беләсең, синең белән яшәмәгәнгә генә әйбәт күренәләр. Бәхетең – күзең күрми, колагың ишетми», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмидер халык. Аннары, кеше баласын түгел, үз балаңны да аңлау авыр әле кайчагында. Синең карашларыңны искергәнгә санап, заманча яши белмәүдә гаепләргә дә күп сорамыйлар анысы. Хәер, монысы, уйлана-уйлана, күңелгә килеп киткән фикерләр генә инде.
Гөлгенәсенең ике кызы тәгәрәп үсеп килә. Ире Җәмил бик тә ир бала теләгәч, өченче бала табарга да ниятләде менә. Аллаһының рәхмәте, кояшлы көздә, әбиләр чуагында, нәкъ Җәмиле төсле чем-кара күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган малай алып кайтты. Кадыйр дип исем куярга булдылар. Гөлгенә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук, Наилә киявенә:
– Җәмил улым, бик ир бала теләгән идегез. Әллә дим, Аллаһ ризалыгы өчен, корбан чалдырып, мәҗлес үткәреп аласызмы? – дип киңәш итте. – Ир балага ике сарык тиеш инде тиешен дә… Һич югы, берне? – диде.
Кияү кеше дә карышып тормады:
– Була ул, әби, чалдырырбыз, – дип, аның сүзен куәтләп алды. – Берне генә түгел, һичшиксез, икене!
Бәби туганга биш көн дигәндә, Гөлгенәне ире, кызлары һәм, әлбәттә инде, Наилә ханым, чәчәкләргә күмеп, өйләренә алып кайттылар. Озакка сузмый бәбигә азанлап исем дә кушып куйдылар.
Кияү корбан чалуны бәбинең кырык көне тулган вакыткача кичектереп торырга уйлады. Әйдә, исәя төшсен Кадыйрлары, шул уңайдан, эштәге иптәшләрен чакырып, бәби туе да үткәреп алырлар. Әби кеше күңеленнән бераз сагая төшкәндәй булды. Тукта әле, корбан чалу белән бәби туен шулай берләштерергә ниятлиләр түгелме соң? Яшьләрнекен белмәссең, андый туйны, мөгаен, эчемлексез үткәрәселәре килмәс. Аннары үз-үзен битәрләп тә алды. Шикле шикләнер, чикмән бөркәнер, дигәндәй, нигә юкка хафаланырга? Анысын гына белерләр. Әйтсә, урынлы-урынсыз кысылып, акыл өйрәтеп йөргәндәй тоелыр.
Сүзендә торды Җәмил. Кадыйрга нәкъ кырык көн дигәндә, шәһәр янындагы бер авылдан симез генә ике тәкә чалдырып алып кайтты. Мәҗлес әзерләшергә кияү әнисе кодагый да, Наилә дә алдан ук чакырулы иде.
– Менә, әбиләр-әниләр, нәкъ сез дигәнчә булды. Авыл мулласы тиешенчә укып, йоласын китереп, үзе чалып бирде, – диде Җәмил, горурланып. – Кадыйрыбыз сират күпере аша, тәкәләренә атланып, «эһ» дигәнче очып үтәчәк.
– Хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә. Игелекле бала булып үссен, – диде Наилә.
Иң якыннар белән генә үткәргән корбан мәҗлесе әллә ни зурдан булмады. Ике кодагый әзерләгән табын шулай да бик күркәм иде: токмачлы ашы янында бәлеше, гөбәдиясе, кош телләре, җиләк-җимеше телеңне йотарлык тәмле булып чыкты. Мулла укыган Коръән сүрәләре, балага, әти-әнисенә теләгән изге теләкләр колакларны гына түгел, җанны да иркәләде. Бәләкәй Кадыйр да, барысын да аңлагандай, курчак өедәй караватында ыгы-ыгы килеп, елмаеп ятты. Бәхетле гаиләдә кадерле бала икәнен сизеп елмая диярсең: асты коры, тамагы тук, әнисенең күкрәк сөте җитә, өстәвенә ике апасы да тирәсендә биеп кенә йөри.
Тагын ике көннән бәби туе буласы. Наилә күреп торды: ике тәкәнең ите байтак иде – күчтәнәчкә таратканыннан тыш та, кияү аның күп өлешен, турап, суыткычларына тутырды. Наиләнең күңелен тагын теге шик корты бимазалый башлады: эчүле мәҗлескә куймагайлары. Түзмәде, чыгып китәр алдыннан:
– Гөлгенә кызым, Җәмил кияү, корбан итен бәбәй туена пешерә күрмәгез, – дип кисәтүне кирәк тапты.
– Юк инде, юк! – диделәр икесе беравыздан. Әмма, ул борылган арада, бер-беренә елмаеп күз кысышканнарын сизмиме соң инде ана кеше, сизде, әлбәттә.
…Тагын бер атнадан сабыйның ни сәбәпледер үпкәсе кабарып, әнисе белән икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Наиләнең дә борчулары белән мәшәкатьләре бермә-бер артты. Әле, өйдә калган оныкларына күз-колак булыр өчен, кызы фатирына, әле, төрле тәм-томын әзерләп, хастаханәгә йөрергә кереште. Берара, йөрәге әрнеп:
– Их, корбан итен урынсыз кулландыгыз, – дип әйтеп баккан иде, кызы шунда ук:
– Әни, шул ырым-шырымың белән аптыратма ичмаса, – дип, авызын япты.
Япты шул, япты. Димәк, Наилә үзе балаларына кечкенәдән тиешле тәрбия бирә белмәгән. «Заманы» дисәң… заманга тел тидермәгез, ул Аллаһныкы, диләр. Димәк, үзе гаепле. Хәер, үзе дә олыгайгач кына, ачы тәҗрибәләр туплагач кына килде ләбаса дингә.
Ахыр чиктә Наилә нәни оныгы исеменә кабат корбан чалдырырга булды. Өстәвенә Корбан бәйрәме дә җитеп килә. Бу юлы ул ярдәмгә улы Галимне чакырды. Мәчет аша корбанлык сарык табып, аны чалдырып, үз өендә нәни генә мәҗлес җыйды. Тик улы да аңлап бетермәде аның бу гамәлен: «Кашык кадәр бер бала өчен икешәр тапкыр корбан мәҗлесе үткәрәләрме инде?» – дип сөйләнде. Эшне аңлатып биргәч, ул да сеңлесе кебегрәк:
– Синең шул булыр инде, – дип куйды.
…Ниятләгән эшләрен гамәлгә ашыргач, кунаклары да таралып, өйдә үзе генә калгач, Наилә госел коенды да намазлыкка басты. Озаклап ястү намазын укыды. Аннары, сәҗдәгә китеп, елый-елый, Раббысына ялварды:
– Йа Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка. Үземә, балаларыма, оныкларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр бир, иман байлыгы бир, туры юлларыңа күндер…
Намазлыгыннан торып, урынын җәяргә керешүгә, телефон шалтырады: улы!
– Әни, үпкәләткән булсам гафу ит. Мин, чыннан да, диндә берни аңламыйм бит. Син мине бераз өйрәткәлә инде.
Наиләнең, кинәт күңеле тулып, тамагына төер тыгылды, телен чак әйләндереп: «Ярар, улым», – дигәндә, күзләреннән кабат яшьләре тәгәрәште.
Тагын өч көннән сабые белән Гөлгенәне дә хастаханәдән чыгардылар.
2009
«ХЫЯНӘТ»
«Ай!» – Балалары йоклаганчы дип үзе дә алар янында ятып торган Равия, изрәп киткәнлеген сизеп, тизрәк урыныннан кузгалырга ашыкты. Иренең эштән кайтасы бар ич. Хатынының йокысыннан уянып ишек ачканын яратмый ул. Сәгать ничәдә генә кайтса да, Равиянең ашы, чәе әзер булып, Җиһангиры кайтып керүгә үк, өстәленә куелырга тиеш. Кара инде, сәгать тугыз да тулып киткән ләбаса. Тагын соңарды инде. Димәк, төн уртасыз кайтып кермәячәк.
– Әхмәт Ясәвиевичны ресторанга алып бардым әле, – дияр. – Майламыйча таба да купмый. Гомер буе шушы тулай торакта яшәмәбез бит. Цех начальнигы ярдәм итмәсә, ничек фатир алмак кирәк.
– Соң, әле үткән атнада гына… – дип, ризасызлык күрсәтергә маташыр Равия, ә тегесе…
– Әй, син нәрсә аңлыйсың соң? Сиңа – алма шалкан, чумара талкан, – дип кырт кисәр.
Тәрәзәдән, нурланып, тулган ай карады. Әй, хыялый да инде син, Равия, шулай гел начарга гына юрамыйлар инде. Күңелсезлекләр дә гел-гел кабатланып тормас, дия кебек иде. Хатынның күптәнге бер мәзәк хәтеренә килеп төште. Бер яшь бикәч, соң гына әнисенә телефоннан шалтыратып: «Ирем һаман кайтмады, мөгаен, үзенә сөяркә тапкандыр», – дип зарланган, ди. Әнисе исә: «Юк, кызым, алай начарга юрама әле, аның берәр машинага тапталуы да ихтимал ич», – дип юаткан, имеш. Ха-ха-ха, хи-хи-хи… Әмма ничәмә-ничә көннәр, атналар, айлар буе шул халәттә яшәп кара әле!
Равия күмәч йөзле ай карап торган тәрәзәнең пәрдәләрен төшерде, радиоалгычны акрын гына тавышка көйләп җибәрде, иртәгә иртүк бакчага озатасы ике улының күлмәк-ыштаннарын хәстәрләргә тотынды.
…Ниһаять, кыңгырау тавышы! Инде йоклаган күрше-тирәләрне уятмаска тырышып, хатын оекчан гына тышкы ишекне ачарга йөгерде.
– Җиһангир?
– Ач!
Ире тагын салып кайткан. Их, тизрәк йокларга гына ятса иде. Әмма ул ашамыйча йокламаячак һәм, гомумән, тиз генә йокламаячак. Равия, күнегелгән гадәт буенча, өстәлгә тәлинкә белән аш куйды, ипи кисте, чәйне кайнарлатты.
– Ярарга тырышасың, ә? – диде ире. – Син, мөгаен, миңа хыянәт иткәнсеңдер.
Равия өчен монысы көтелмәгән яңалык иде. Хыянәт? Каян башына килә диген син. Югыйсә өйләнешкән чакта ук гомергә бер-берсен яратырга, беркайчан да бер-берсенә хыянәт итмәскә дип сөйләшкәннәр иде түгелме? Һәм… ахыргача бер-берсенә ышанырга дип… Шуңа күрә Равия Җиһангирына ышана да, ярата да. Эштән соң әнә шулай исереп кайтып тавыш чыгарган чакларында да ул аны аңларга, кичерергә тырыша. Чөнки иртәгәсен үк ул, һичшиксез:
– Равиям, бәгырем, мин сине үлеп яратам. Кичә эчкәнмен, нишләгәнемне хәтерләмим. Кичер, яме, – дип өзгәләнәчәк. Шуңа да Равия мондый күңелсез кичләрне, йокысыз үткәргән төннәрдән соң килгән авыр көннәрне вакытлы күренешкә санап, күкләрнең бер аязачагына өмет итеп яши дә яши.
– Өметләнмә юкка, – дип, вәгазь укый дус хатыны Венера. – Яраткан ир көне-төне әллә кайларда йөрми ул. Әле кичә генә урамнан бер чибәр кыз белән кочаклашып барганын күрдем…
– Китче, ялгышкансыңдыр, – ди Равия, көлә-көлә.
…Җиһангир кабат шул соравына кайтты:
– Ник эндәшмисең, хыянәт иттеңме?
– Китче, нинди сүз… – Равия аптыраганнан елмаеп куйгандай итте.
– Ә нигә гаепле кебек елмаясың?
– Нишлим соң?
– «Нишлим соң, нишлим соң?» Юк, дияр идең. Мин бит сине үтәли күрәм. Әйт, кем белән?
Равия, чыннан да, мондый очракта нишләргә кирәген белми иде. Төшме соң бу, өнме? Чынлап әйтүеме, шаяруымы?
– Әйт, дим сиңа! Син бит уңайсызланып елмаясың.
Булса да булыр икән кеше. Тагын исереклек галәмәтедер бу.
– Җиһангир, әйдә, бәгърем, йокларга ятыйк. Иртүк торасы да бар…
– Җаваптан качасыңмыни? Минем иртүк торасым юк. Икенче смена… Әйт…
Нишләмәк кирәк? Йоклыйсы да бар, инде сәгать өч. Бәлки, тынычланыр?..
– Әйе инде, әйе! Хыянәт иттем! Әйдә, йоклыйк…
– Ә-ә, юк! Шулай җиңел генә котылырмын дидеңме? Әйт, Равиям, кем икәнен, аннары бер сүз дәшмим. Үзем генә белермен, мин сине бик тә кадерләп кенә яшәрмен. Син бит теләсә кем яратырлык кеше, үзем дә белеп торам. Әйт инде…
Хатынның иренә каршы торырлык хәле дә калмады, әйтер сүз дә таба алмады. Әлеге халәтеннән чыгу юлы булмаудан ул тәмам гаҗиз иде.
– Нигә куркасың инде, мин бер сүз әйтмәячәкмен, дидем ич. Надирдыр ул, мөгаен. – Ир Равиянең хезмәттәшен атады.
– Юк.
– Алайса, күрше Харис. Сиңа кызыгып йөргәне әллә каян күренеп тора иде.
– Юк.
Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады.
– Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле?
– Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма… әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде.
– Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?..
Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты.
Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендәге эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авыл клубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде.
…Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма… Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте:
– Беләсеңме нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек…
Калганын ишетмәде Равия. Хәер, ишеткәне дә бик җитәрлек иде. Тик ни өчендер күз алдыннан яшь вакыттагы капка төпләре, шомыртлары ап-ак чәчәктә утырган хуш исле бакчалар, тулган айлы, якты йолдызлы зәңгәр кичләр гөлт итеп кабынып узды да гөлт итеп сүнде.
Шулай да Равия үз тормышыннан балачак дусты, туры сүзле, зәңгәр күзле Венераны сызып ташлый алмый иде. Тик инде аның янына юллар ябык. Ире белән әнә ничек «хыянәт ит тә», дусларча аралашып яшә, имеш. Венера мәсьәләне үзенчә хәл итте. Дустының эшенә телефоннан шалтыратты да:
– Кара әле, Равия, күптән күрешкәнебез дә юк. Бүген төшке ашка безгә кил әле. Үзем генә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде.
…Венера бик тәмле итеп гөбәдия пешергән. Авызда эреп тора. Сыйлый да белә инде үзе:
– Йә, йә, тартынып утырма. Синең өчен генә пешердем. Көн дә гөбәдия ашап тормыйсыңдыр, – диде.
Тора-бара сүз Равиянең тормышына, ире белән мөнәсәбәтләренә күчте.
– Ни дим, элеккечә инде, – дип әйтүдән уза алмады Равия.
– И, ник яшерәсең инде аны? Җиһангирың бит, сине көнләп, минем Нурислам янына барган. Нурислам белән хыянәт иттем, дип үзең әйткәнсең ич.
Равия акланырга дип авызын ача башлаган иде, дусты өлгеррәк булып чыкты.
– Әйттем Нурисламга, менә белдеңме инде Равияңнең кем икәнен, дидем. Йә инде, йә, аша син, аша, табында сынык калдыру явызлык теләү була ул…
Равия берәүгә дә явызлык теләми иде…
2001
ГӨЛБҮЛӘК
Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән кызы Гөлйөзем, оныгы Илнур көлә күрмәсен дип, эчтән генә үзен сабыр булырга өндәде. Хәер, алайга калса, алар үзләре дулкынланмыймы әллә? Гөлйөзем бердәнбер улын өйләндерергә, Илнуры сөйгән кызы белән кушылырга әзерләнә. Дулкынланса да килешә аларга. Ә Гөлбүләк ханым – заманында үзенең өч баласын башлы-күзле иткән, дүрт оныгының туенда катнашкан кеше. Бу юлы гел булмаганча дулкынлана, каушый.
Илнурның кәләше Луизаны сорарга дип, Гөлйөзем белән булачак кода-кодагыйларына барырга сөйләшкәннәр иде.
– Исән булса, әти барган булыр иде. Әнигә иптәшкә син барырсың, дәү әни, – диде оныгы Илнур.
Ничек ризалашмыйсың. Кызганыч, кияүләре берничә ел элек үлеп китте шул. Ярар, барыр, ник бармаска ди әле? Гомере буе укытучы булып эшләгән Гөлбүләк ханым кеше арасында бер дә югалып калмый. Булачак кода-кодагыйлар белән дә уртак тел табар, аралашып, сөйләшеп китәр әле. Кызы Гөлйөзем тыйнак-сабыр, аз сүзле. Иң кирәге турында да сүз башларга тартынып, кыенсынып калмагае.
Гөлбүләк ханым чал кергән чәчләрен әйбәтләп тарап, баш чүмеченә пөхтәләп өйде. Аннары яшь чагыннан бирле саклаган сәйләнле җәтмә белән урады. Искечә булса булсын, үзенә шулай килешкәнен белә ул. Мәрхүм ире Таһир Гөлбүләгенең озын толымнарын, аларны үреп, бизәп куйганын бик ярата иде. Әлеге ак сәйләнле вак җәтмә дә – аның бүләге. Оныгына кәләш сораганда, иренең рухы да сөенеп торсын. Өстенә кигән озын зәңгәр күлмәге дә ханымны яшәртеп, буй-сынын зифаландырып җибәрде. Изүенә энҗе чәчәк рәвешендәге брошкасын да кадаса…
– И-и әни, свиданиегә җыенган кызлар кебек бизәнгәнсең! – Кызының әлеге сүзләреннән Гөлбүләк ханым сискәнеп китте. Кара инде, әллә кайчаннан бирле үзен күзәтеп торганын сизмәгән дә!
– Кызым, свиданиедән дә мөһимрәк вакыйга бит. Төпчек оныгым өйләнә, – диде ханым, аклангандай итеп. Кыска чәчләрен, гадәттәгечә, лак сиптереп кенә тигезләп куйган, «эшлекле ханым» стилендәге соргылт күлмәген, күлмәгенә төстәш биек үкчәле туфлиләрен кигән кызы өйдән чыгып китәргә инде күптән әзер иде.
…Луизаларда да әлеге вакыйгага бик тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, күрәсең, ишек төбенә, аяк сөртеп керү өчен, юеш чүпрәк җәелгән. Подъезд мәйданчыгына тәмле булып майда пешкән пәрәмәч исе таралган. Ни булды соң бүген Гөлбүләк ханымга? Замана яшьләре әйтмешли, гел ностальгия дулкыннарында тирбәлеп, үткәннәргә китә дә тора! (Югыйсә татар телендә аның өчен тагын да матуррак «сагыну» сүзе дә бар барын.) Менә бит бу юлы бала чагына ук кайтарды әнә шул хис. Майда йөздереп, пәрәмәч пешерергә аның дәү әнисе бик ярата иде. Гөлбүләк ханым үзе, Казанда туып үскән кыз булса да, бала чагында еш кына әнисенең туган шәһәре Ленинградка, дәү әниләренә кунакка бара иде. Дәү әнисе дә, тутасы Назифә дә аны сөенеп каршы алалар.
– Бу кадәр әнкәңә охшарсың икән, – дип сөя аны дәү әнисе. – Нәни кызым килгәч, үзем дә яшәреп китәм, билләһи. Мәшәкатьле булса да, күңелле булган икән бала үстергән чакла-а-ар…
Аннары дәү әнисе авыр гына көрсенә. Озак кына дәшми тора. Гөлбүләк ул көрсенүнең мәгънәсен аңлап бетерми әле. Бабасының бик укымышлы мулла булганын, шәһәрдәге мөселман балаларына озак еллар буе дин сабаклары укытканын да белми. Дин әһелләрен эзәрлекли башлагач, бабасын кулга алганнарын һәм аның төрмәдә үлеп киткәнлеген дә ул чакта бәләкәй кызга сөйләп тормаганнар.
Гөлбүләк өчен иң рәхәте: дәү әнисе аны, үзе әйтмешли, бик иркәли-үсендерә. Төрле тәм-том белән сыйлый, йокларга яткач, берсеннән-берсе серле әкиятләр сөйли. Шундый ук серле догалар ятлата. «Өйрән, кызым, белгәннең зыяны юк аның», – ди. Ә инде пәрәмәчләргә килгәндә, әбисе аны шулкадәр оста пешерә! Телеңне йотарлык була. Чәй янына камыр ашы куелганын, ә чәй эчә-эчә сөйләшеп утырырга ахирәт карчыкларының килгәнен ярата да инде.
– Мәле, кызым, беренче пәрәмәчне авыз итеп кара. Тәмле булганмы икән, май эчмәгәнме? – дия-дия, алсуланып пешкән кайнар пәрәмәчне оныгының тәлинкәсенә сала.
Ничек инде тәмле булмасын! Гөлбүләк, куана-куана:
– Май эчкән, дәү әни, май эчкән! Бик тәмле булган, – ди.
Дәү әнисе хафага кала:
– И Аллам, майның кайнавы җитмәде микәнни? Ашыгыбрак салганмын пәрәмәчне, – дип көенә.
«Май эчү» дигән сүзнең «уңмаган» мәгънәсен аңлатканны каян белсен инде кечкенә Гөлбүләк?
…Пәрәмәч исе тараткан фатир ишеге, кыңгырау төймәсенә басканчы ук, үзе ачылып китте. Көтеп торганнар, тәрәзәдән күргәннәр, димәк.
– Рәхим итегез, әйдәгез, керегез, – дип каршы алды аларны озын буйлы, маңгаеннан пеләшләнә башлаган кара чәчле, затлы кыяфәтле ир-ат. Һәм ул арада:
– Луизаның әтисе булам, Әхмәтзыя, – дип, үзе белән таныштырып та өлгерде.
(«Минем дәү әтиемнең исеме», – дигән фикер йөгереп узды Гөлбүләк ханымның башыннан.) Кунаклар да үз исемнәрен әйтеп, ике куллап күрештеләр. Аш-су бүлмәсеннән алъяпкычлы хуҗабикә дә йөгереп чыкты:
– Үзегез аңлыйсыз инде, хатын-кыз һич плитәдән аерыла алмый, гаеп итмәгез. Керегез, утыра торыгыз, – диде.
Каршыларына, кояштай балкып, килен буласы Луиза да килеп чыккач, ханымнар, тартынуларын җиңеп, залга уздылар.
Зәвык белән җиһазландырылган заманча фатир. Йомшак диван-кәнәфиләр, затлы «стенка». Диварларга үрмә гөлле макраме-кашполар эленгән. Сәнгать училищесында укыган Луизаның эшедер инде монысы. Ә «стенка»дагы берничә антиквар ваза, нәфис статуэткалар кем эше?
– Ошыймы? – дип сорады Әхмәтзыя, ханымнарның сокланулы карашларына игътибар итеп. – Ата-бабаларыбыздан калган мирас инде болар. Алар Ленинградта торганнар бит. Патшалар бишегендә! – Хуҗа әфәнденең тавышында горурлык төсмерләре чалынып алды. – Бай булганнар, зыялы булганнар. Дин сабагына да, дөньяви белемгә дә ия безнең нәсел. Менә мин исемемне Әхмәтзыя дидем. Әтиемне укыткан сукыр бер мулланың исеме ул, беләсегез килсә. Миңа шуның исемен кушканнар…
Гөлбүләк ханым бөтенләй югалып калды, телен йотты. Кая китте соң аның кыюлыгы, теләсә кем белән дә рәхәтләнеп аралашу осталыгы? Ул да, кызы Гөлйөзем дә, хуҗаны бүлдерергә кыймыйча, ара-тирә башларын каккалап, аны тыңлап утыра бирделәр. Димәк, димәк… Аларга бер гаилә булып яшәргә, туганлашырга Аллаһы Тәгалә үзе кушкан булып чыга.
Ак ашъяулык җәелгән озынча түгәрәк өстәлгә әнисе белән кызы төрле нигъмәтләр китерә башлады. Ә инде өстәл түгәрәкләнгәч, хуҗабикә:
– Сезнең янда алъяпкыч белән утырып булмас, тиз генә өс-башымны алыштырыйм, – дип, күрше бүлмәгә чыкты.
Гөлбүләк ханымның күз алдына яңадан дәү әнисе килде. Бүтән бернинди бизәнү әйберләре белән мавыкмаган әбисе брошкаларга мөкиббән иде. Өйдәме, кеше арасындамы – аның изүендә һәрвакыт нинди дә булса брошка ялтырар. Җитмәсә, һәр брошкасының үзенә генә хас матур исеме булыр. Гөлбүләкнең исендә: бик затлысы, яшел зөбәрҗәт яфраклар уртасына кызыл якут чәчәк куелганы бар иде. Яфракларында чык тамчысы рәвешендә вак кына ак ташлар җемелди.
– Дәү әнием, монысының исеме ничек? – дип сорый кыз.
– Гөлбүләк, – ди дәү әнисе.
– Юк ла, мин үз исемемне сорамыйм. Брошканыкын, – дип турсая оныгы.
– Брошканың да исеме шулай. Аның турында бик матур бер риваять тә бар әле. Тыңла. Бер авылда бер бик гүзәл кыз яшәгән. Юк, үзе генә яшәмәгән инде, әти-әнисе, туганнары, дус кызлары да булган. Ә ул барысыннан да сөйкемлерәк тә, акыллырак та, инсафлырак та, ди. Бөтен егетләр аның тирәсендә бөтерелгәннәр. Әмма бервакытны илләренә дошман басып кергән. Егетләр сугышка китеп барганнар. Тик, бәхеткә, айлар үткәч, зур җиңү яулап кайтып та кергәннәр, ди. Кызның балачактан уйнап үскән күрше егете генә тома сукырайган икән. Мондый гарипне нинди кыз яратсын дип, егет гүзәлкәйгә сүз кушарга да базмаган. Беркөнне, бик эче пошкач, якындагы күл яныннан көпшә кисеп алган да курай ясаган бу. Бөтен йөрәк сыкрауларын көйгә салып, иртәле-кичле курай тарта икән.
Бу вакытта гүзәлкәйнең әти-әнисе аны кияүгә бирергә җыена инде. Булачак кияү – ныклы, бай нәселдән. Җитмәсә, сугыштан да буш кул белән кайтмаган. Гүзәлкәйгә дә, әти-әнисенә дә туйга төрле ефәк-парча, алтын-көмеш вәгъдә иткән. Тик кызның күңеле – күрше егетендә. Әмма егет дәшмәгәч нишләсен. Башлап сүз катарга кызлык горурлыгы кушмый, әти-әнисен рәнҗетүдән дә курка.
Менә беркөнне кияү егет, затлы бүләген дә алып, кәләше янына килгәндә, күрше капка төбендә сукыр егетне очрата. Авылдашлар бит инде, бер-берсен яхшы беләләр.
– Гүзәлкәйгә мин дә бәхет телим, – ди курайчы. – Шул теләгемә кушып, менә бу гөлне тапшырчы үзенә.
Гаҗәеп матур гөл була, ди ул. Уч төбедәй яшел яфраклар уртасында уттай янган кып-кызыл чәчәкләр! Авылда андыйны моңарчы беркем күрмәгән. Сукыр егет аны ничек үстерә алган, диген? Әманәтне үтәргә кирәк, тапшыра егет кәләшенә гөлне. Гүзәлкәйнең йөзе тагын да нурланып китә, чәчәк таҗларына шатлык яшьләре тама.
– Кичер мине, – ди ул киявенә. – Син үз бәхетеңне миннән башка да табарсың әле. Мин… гөл бүләк иткән егетне ялгыз калдыра алмыйм… Минем брошкам әнә шул гөлнең күчермәсе була инде, кызым…
…Серле әкиятләр сөйләүче дәү әнисе дә, аның берсеннән-берсе затлы брошкалары да сугыш вакытында бөтенләйгә юкка чыкты. Блокада өзелгәч, сөяк белән тирегә генә калган Назифә туталары Казанга, Гөлбүләкләргә кайтып егылды. Бик озаклап тернәкләнде шуннан соң.
Еллар үткәч тә, сугыш вакытын, блокаданы искә төшерсә еламыйча калмый иде. Назифә апалары Ленинградтан, туган йортыннан берни алып кайтмады. Бомба төшеп, йортлары, андагы бай китапханәләре дә янган иде. Кайбер кадерле бизәнү әйберләрен – брошкаларын да – ниндидер таныш сәүдәгәргә ипигә алмаштырганнарын сөйләде.
– И-и, мин сезне көттереп зарыктырдым инде, – дип гөрләп, залга якты йөзле хуҗабикә килеп керде. – Әйдәгез, әйдәгез, ризыктан җитешегез әле!
Аның өстендә аллы-гөлле крепдешин күлмәк, ә күлмәк изүендә… зөбәрҗәт яфраклы, якут чәчәкле брошка яна. Гөлбүләк исемле брошка яна иде!
Гөлбүләк ханымның күз аллары караңгыланып китте, теле кибеп аңкавына ябышты. Авып төшмәс өчен, чытырдап урындыгына тотынды да:
– Су бирегезче… – дип пышылдады.
1999
Бесплатный фрагмент закончился.
