Читать книгу: «Татар баянчылары»
Нәби Дәүли
МОҢЛЫ ГАРМУН1
Әй гармун, гармун, яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә сөю уяттың.
Моңланса минем кайгылы башым,
Җырларың белән мине юаттың.
Айлы бу кичтә яңгырый урам,
Җыр тәрәзәмә килеп кагыла.
Мин тын бүлмәдә ишетеп торам,
Гармун урамга мине чакыра.
Онытмадым мин әле ул җырны,
Тагын күңелдә кузгалды ул моң.
Алып кил миңа сөйгән ярымны,
Яшьлек юлдашым – гармун, әй гармун!
УРЫНЫГЫЗ ҺӘРЧАК ТҮРДӘН
Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй-мәҗлестә дә, бәйрәмдә дә.
Биюче гармунчыга карап бии – гәүдәсе орчык кебек бөтерелә, ә күзе гармунчыга береккән, чөнки ул аңа дәрт һәм ритм бирә.
Җырчы гармунчыга сыенып-елышып җырлый, чөнки гармун аның тавышына моң һәм ныклык өсти, үзенә терәк була.
Гармунчы, әлбәттә, тылсымчы. Оста гармунчының ялгыз уйнавын карап тору үзе бер гаҗәеп тамаша. Бик еш күрергә туры килә – гармунчының бармаклары гармун бакалары өстендә могҗизалар ясый, ә йөзе таш битлеккә әйләнгән, әйтерсең лә дөньяда берни дә эшләнми: тумый-үлми, тантана итми, кайгырмый-уфтанмый… Югыйсә бит гармуннан «Олы юлның тузаны», «Шахта көе», «Тәфтиләү», «Алма бакчасы», «Ай, былбылым», «Каз канаты», «Кара урман»нар агыла! Гармун күреге Сабан туе батыры күкрәге сыман киерелеп тын ала, кабыргаларын бәрә-бәрә тетрәнә, елаган хатын иреннәре кебек дерелди. Гармунчының кайвакытларда тартышып куйган ирен читләре, курыккан кош канаты кебек еш кагынган керфекләре һәм көтелмәгәндә кискен чайкалып киткән башы гына йөрәгендә нинди кичерешләр давылы хөкем сөргәнен сиздереп куя. Шундый чакларда синең дә җисми тәнең моң дулкыннары белән тоташа-берләшә, һәм шуннан туган сихри көч сине яңа бер халәткә, яңа бер дөньяга – гүзәллек дөньясына алып кереп китә. Гармун тавышы колак аша гына түгел, хәтта йөрәк аша гына да түгел, ә һәр күзәнәк аша агыла башлый. Күңелдәге барлык авыр хисләр, андагы яман уйлар, язгы ташкынга эләккән чүп-чар сыман, гармун моңына ияреп агып китә. Күңелдәге бушап-чистарып калган урыннарга гармун тавышы тынлык-тынычлык тутыра. Ә күңел тынычлыгы – бәхет!
Гармун – аккордеоннарның, баяннарның олы агасы. Гармуннарның төрлесе бар: тальяны, саратовские, хромкасы, төймәлесе, бакалысы, күреген кул белән тарта торганы, аяк көче белән хәрәкәткә китерелгәне, авызныкы. Күпчелек баянчыларның, аккордеончыларның иң беренче уен кораллары, һичшиксез, әнә шул гармуннарның берсе булган. Бер-ике төр гармунда уйный белмәгән баянчы бездә сирәктер. Димәк, баянчыларны да, аккордеончыларны да рәхәтләнеп ГАРМУНЧЫ дип атарга безнең хакыбыз бар. Бу – музыка осталарын олылау, аларга күңел түрендә йөргән иң халыкчан, иң дәрәҗәле исем белән эндәшү.
Без үзебезнең гармунчыларыбызны һәрвакыт барлап торырга һәм белергә тиешбез, чөнки күңелебездәге матурлыкның иң җылы өлеше алардан.
Бу китапның өлгесе «Татарстан хәбәрләре» газетасы битләрендә туган иде. Газета берничә ел гына (1990 – 1995) яшәде дә үзгәрде, тарихка күчте. Ләкин ул татар халкының милли аңына бер терәк булырдай энциклопедик хезмәт калдырды. Бу хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы танылган гармунчы Кирам Сатиев, аңа саф күңелдән ярдәм иткән шагыйрь Нияз Акмалов мәдәниятебез өчен зур эш эшләделәр. Мондый фикернең башыма килүе белән мин дә чиксез горурланам.
Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйре
Сибгат Хәким
«Урны аның түрдә, югарыда…»
Урны аның түрдә, югарыда,
Баш иям дә тынам эчемнән;
Зур заллардан орган тавышлары
Ишетелә томан эченнән.
Миңа гармун, гармун җитми читтә,
Юлларыма ятар таң нуры,
Яңгырасын иде Европаның
Уртасында татар гармуны.
Яңгырасын иде бер минутка
Европада «Арча», «Сарман»нар,
Түзмәс, торыр татар егетләре,
Сугышларда башын салганнар.
Түзмәс, торыр татар егетләре,
Аларнымы туфрак, кар каплар!
Иярерләр шул гармунга алар
Германия һәм Польша, Карпаттан…
Күрегендә «Кара урман» шаулый,
Юллар авыр, юллар бормалы,
Сикәлтәле, үз язмышы кебек
Бу татарның бөтен моңнары.
Азат итә, сугыша, һәлак була
Батырларча типкән мең йөрәк;
Үлгәннәр дә шул гармунны сагына,
Үлгәннәргә хәтта моң кирәк.
Фәйзулла Туишев
1937 елны Казанда Татар дәүләт филармониясе ачыла. Фәйзулла Туишев исә шушы филармониянең иң төп солистларыннан берсе булып китә. Ул филармония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә. 1939 елдан даими рәвештә дәресләр бирә башлый. Ансамбльдә 15 кеше. Алар төрле гармуннарда уйный. Ел саен уздырыла торган конкурслар, смотрлар һәм олимпиадаларда катнаша. Нәкъ менә шундый смотрлар 30 нчы елларда талантлы музыкантлар үсеп чыгуга булышлык итә.
1939 елның сентябрендә Мәскәүдә, халык музыка уен коралларында уйнаучыларның Бөтенсоюз смотры була. Анда элекке Советлар Союзының төрле почмакларыннан җыелган 2 меңнән артык кеше катнаша. Смотрның өченче турына иң яхшы 50 музыкант сайлап алына. Жюри Ф. Туишевка икенче урынны бирә.
Атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев Самара губернасы Мәләкәс өязе Ялхов волосте Түгел Бага авылында 1884 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе батрак була. Гаиләдәге ундүрт баланың җидесе генә исән кала. Җиде яше тулгач, Фәйзулланы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Өч ел укытканнан соң, әтисе малайны мәдрәсәгә йөрүдән тыя, аны җитәрлек белемле дип саный. Озакламый Туишевлар гаиләсе Мәләкәскә күчеп килә. Биредә гармунда уйнарга, җырларга бик яраталар. Фәйзулланың музыкага һәвәслеге шушы елларда ачыла. Ул озын буйлы, чандыр гәүдәле, кызыксынучан бер малай булып үсә, бөтен күңеле белән музыкага тартыла. Бу шәһәрдә Фәйзулла шарманщикларны, ярминкә балаганнарын һәм карусельләрне карый. Әлбәттә, ишек төбендә торып кына булса да, сәгатьләр буе музыка тыңлый.
Фәйзулланың да гармунлы буласы, үз гармунында уйныйсы килә һәм ул, концертларда биеп, гармунлык акча җыя – 4 сум 50 тиен сәмән туплый. Ниһаять, малайның хыялы тормышка аша. Ләкин әти-әнисе гармунны бигүк өнәп бетерми. Әтисе улын бер якка, гармунын икенче якка селтәп ташлый. Шуннан соң Фәйзулла өчен иң тыныч, иң аулак урын булып сарай артындагы печәнлек кала. Иртән әтисе эшкә китү белән, ул инде гармунга тотына. Үзлегеннән уйнарга өйрәнеп шулкадәр остара – аны төрле кичәләргә чакыра башлыйлар. Өйгә акча кайта башлагач, әтисе дә улы белән ягымлырак сөйләшә, гармунны күрмәмешкә, аның тавышын ишетмәмешкә салыша.
Фәйзулла Мәләкәстә танылган гармунчы булып китә. Гастрольләргә килгән артистлар аны үзләре белән алырга уйлый, ләкин әтисе кискен рәвештә каршы төшә һәм Фәйзулла, әти-әнисенә әйтмичә, Мәләкәстән китеп барырга мәҗбүр була.
Фәйзулла Туишев Казанга килә. Рус киемнәре киеп, рус көйләрен үзенә күрә зур бер осталык белән башкара, аны татар егете дип уйламыйлар да. Бервакыт шулай Туишевның мөселман икәнлеге беленә. «Печән базары» әһелләре шәригатькә, исламга каршы килгән егетне тотып кыйный һәм канауга чыгарып ташлый. Заводтан төнге сменадан эштән кайтучы бер кеше Фәйзулланы өенә алып китә һәм, тәрбияләп, «аякка бастыра». Шушы хәлләрдән соң Фәйзулла яңадан Мәләкәскә әйләнеп кайта. Беркөнне, бик бирелеп, моңлы итеп «Ончы Фәхри»не уйнап утырганда, әтисе кайтып керә һәм, улының башыннан сыйпап: «Уйна, улым», – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә. Моннан соң инде аны өйдә гармун уйнаудан беркем дә тыймый башлый.
Мәләкәскә бәйрәмгә Михайлов каруселе килә. Туишев аена 11 сум хезмәт хакы белән шунда эшкә урнаша. Бала карый, су ташый, вак-төяк эшләрне башкара; гармунда уйнарга да вакыт таба, гармунчы буларак тиз үсә. Карусель хуҗалары тупас, тәрбиясез булу сәбәпле, Фәйзулла аннан китә һәм Чабаксар балаган театрына күчә, 1894 елга кадәр шунда эшли. Идел буйлап – Самарадан Әстерханга кадәр – гастрольдә йөри. Туишев шунда капельмейстер булып эшли, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. Аның «Балалар полькасы», «Авыл полькасы» кебек әсәрләре шул чорда иҗат ителә.
Шуннан соң Фәйзулла Туишев күчмә циркка эшкә керә, кем әйтмешли, аның өчен «күчмә тормыш» башлана. Ун ел буена күчмә циркларда эшләү Туишев өчен иң авыр чорларның берсе: штрафлар, эш хакының начар булуы, труппаның ат урынына җигелүе – ул боларның барысын да үз җилкәсендә татый. «Банкротлыкка чыгу» сылтавы белән, цирк хуҗалары кассадагы акчаларны алып качкалый торган була. Самарада цирк директоры янгыннан соң 40 кешелек труппаны бер тиенсез калдырып качып китә. Фәйзулла җырчы Зинаида белән урамда җырлап йөреп тамак туйдырырга, шул рәвешле юллык акча җыярга мәҗбүр була. Шундый ук хәл Бакуда да кабатлана.
Россия шәһәрләре буйлап йөргәндә, Фәйзулла Туишев төрле халыкларның милли музыкаль традицияләрен үзләштерә.
1907–1910 елларда егет Сембер шәһәре циркында эшли. Эш хакы аз түләнү сәбәпле, һөнәрләрен гел алыштырып тора: җырчы да, жонглёр да, ат өстендә чабучы да була…
1910 елда Фәйзулла данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән «Сәйяр» труппасы артистлары белән очраша. Әнә шул очрашу-аралашулардан соң ул үз халкының милли көенә, музыкаль культурасына ныграк игътибар итә башлый, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә. Ул елларда Фәйзулла Туишев, өч рәтле гармунны ташлап, шырпы тартмасы кадәр 16 концерт гармуны җыя. Үз репертуарына халык арасында таралган «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек көйләрне ала.
Казанга өченче мәртәбә килүендә Фәйзулла Туишев Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елны Мәскәүдә зур уңыш казанганнан соң, ул Петербург каласында да күренергә кирәк дигән кыю фикергә килә. 1914 елда Петербургка китә. Аның «Халык йорты» залында оештырылган беренче концерты зур уңыш белән үтә: Туишевның исемен танылган рус гармунчылары Пётр Невский һәм Павел Малазов исеме белән янәшә куялар.
1918 елдан соң Ерак Көнчыгыш һәм Себер якларында яшәп, Фәйзулла 1926 елда кабат Казанга кайта. Аның Казандагы концертлары зур уңыш белән үтә. Бу инде композитор Салих Сәйдәшевнең иҗаты чәчәк аткан чор. Сәхнәдә җырчылар Г. Сөләйманова, С. Садыйкова, С. Айдаров, А. Измайловалар күренә башлый. Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши һәм Ю. Виноградов иҗат иткән беренче татар операсы «Сания» театрларда зур уңыш белән бара.
1926 елда, артистлык эшчәнлегенә 25 ел тулу уңае белән, Ф. Туишевка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Ф. Туишевның башкару осталыгы һәм иҗади сәләте үсүдә композитор А. Ключарёв мөһим роль уйный. Ключарёвны Туишев 20 нче еллардан ук белә. 1927 елда алар бергәләп Кырымга бара, якыннанрак таныша һәм дуслашып китә.
1944 елда Татарстан җәмәгатьчелеге Фәйзулла Туишевның сәхнә эшчәнлегенә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан Фәйзулла Кәбир улы Туишевка ТАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә (1944 ел, 15 февраль) «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Бу елларда Ф. Туишев, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, гастрольләргә сирәк чыга, шуңа күрә күп вакытын Казанда үткәрә, иҗат белән шөгыльләнә. Ул Казан гармун фабрикасы белән тыгыз элемтәдә тора, фабрика ачылганнан бирле (1933 ел), аның сәнгать советы әгъзасы була.
Атаклы музыкантыбызның якты истәлегенә багышлап, 1988 елда Татарстанда Ф. Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлады. Ике елга бер үткәрелеп килгән бу бәйге тора-бара халыкара конкурс статусы алды.
Кирам Сатиев
Гани Вәлиев
Ул Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пече (русча – Пица) авылында туа. Шул ук авылдан аккордеонда һәм концерт гармуннарында уйнаучы, Татар дәүләт филармониясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм 1993 елда вафат булган дустыбыз Мостафа Сәләхетдинов, Актүк авылыннан Рәшит Ваһапов, Красный Остров авылыннан атаклы язучыбыз Кави Нәҗми, Суксудан җырчы Сайра Сәләхетдинова әдәбият һәм сәнгать дөньясында тирән эз калдырды.
Гани ага яшь чагында Мәскәүдә эшләгән һәм шунда гармунда уйнарга өйрәнгән. 1920 ел азагында булса кирәк, Мәскәүдә ниндидер гармунчылар ярышында җиңеп чыккан, һәм (үзенең сөйләвенчә) Луначарский аңа бик яхшы, зур гармун бүләк иткән. Ул шул гармунда гомере буе уйнады, гөрләтеп уйнады.
Шул елларда Г. Вәлиев Мәскәүдәге Татар дәүләт эшче театрында эшли һәм, театр ябылу сәбәпле, Казанга кайтып, Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. Ул, спектакльләрдә уйнаудан тыш, тамашадан соң гармунын яңгырата; шундый итеп уйный – халык тыңлап туймый. Бигрәк тә «Каз канаты»н һәм авыл көйләрен оста башкара иде Гани Вәлиев.
Гани ага белән мин театрда эшләгәндә танышкан идем. Күп тапкырлар бергә гастрольләрдә дә булырга туры килде.
Еллар узды, үзгәрә торды, заман үзе баянның кирәклеген таләп итте. Татар дәүләт филармониясе оешкач, эстрада бүлегендә баянсыз эшләү мөмкин түгел иде. Гани ага, заман таләпләренә буйсынып, әкренләп баянга күчте, ләкин тальянын да ташламады.
Ул бик тә эшсөяр кеше иде: гастрольгә баргач, йөзәр, хәтта аннан да күбрәк концертлар куюы – моның ачык дәлиле. Ул елларда концертларда бигрәк тә өч артист зур уңыш казана иде: Гани Вәлиев, Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов. Алар халкыбызның «Зөләйха», «Мәрфуга» кебек җыр-көйләрен искиткеч аһәң белән яңгырата иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев театрда бу башкаручылар адресына: «Татар халык көйләрен менә ничек башкарырга кирәк», – дигән иде.
Ул чагында баянчылар йөзәрләп түгел, ә бармак белән генә санарлык иде. Менә алар: Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Габдерахман Биккинин, Гали Җәмлиханов. Баянчы булу белән беррәттән, Гани ага концерт гармуннары белән дә чыгыш ясый иде. 1957–1958 елларда без Башкортстанда гастрольләрдә булдык: «Галиябану»ны башкарганда, миңа шушы көйгә аккомпонемент уйнарга туры килде. Филармониядә эшләү дәверендә җитәкчеләр арасында Г. Вәлиевнең осталыгына шик белдерүчеләр дә табылды (ә бәлки, артык оста булуыннан көнләшептер!), һәм миңа Гани аганы (ул вакытта директор М. Боголюбов иде) яклап чыгарга, аңа татар артистларыннан иң беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүен искә төшерергә туры килде… Кызганычка, язмыш үзенекен итте. Гани Вәлиев Казахстанга китәргә мәҗбүр булды һәм, Казахстан филармониясендә татар бригадасы төзеп, шактый еллар шунда эшләде. Аның бөтен гомере юлда узды. Ә юл газабы – гүр газабы, диләр. Ләкин юлның да төрлесе була бит. Гани аганың гомере изге юлда – халыкка хезмәт итү юлында узды. Элеккеге СССРның Гани Вәлиев булмаган төбәкләре сирәк калгандыр.
1976 елның 23 гыйнварында Гани ага Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичәдә мин аны филармония исеменнән ихластан котладым. Шул көнне безне фотога төшерделәр, ул фоторәсемне мин шәхси архивымда кадерләп саклыйм.
Әзәл Яһүдин
Рокыя Ибраһимова
Рокыя Ибраһимова 1913 елның 20 гыйнварында Казанның хәзерге Һади Такташ урамында яшәгән эшче гаиләсендә туа. Әтисе Габдерәхим ага 1900 елны хәзерге Питрәч районы Шәле авылыннан Казанга килеп урнаша. Әнисе, Шәле авылы кызы Сәхипҗамал апа кәләпүш тегү остасы була. Рокыя – гаиләдә туган унөч баланың унберенчесе. Алдарак туган балалар төрлесе төрле сәбәп белән үлеп китә. Унөченче бала Исмәгыйль Ибраһимов исә 1941 елның июль аенда Эстония урманнарында партизанлыкта йөргәндә һәлак була.
Рокыя туган йортның икенче катында бер аягын югалткан гармунчы Галимулла абзый яши. Ул үз өендә еш кына гармун уйнап утыра. Биш яшьлек Рокыя кечкенә чиләкләр белән аңа су ташый, кибеттән ипи алып кайтып бирә, күрше абыйсының гармунда уйнавына сокланып йөри. Менә шул гармунчы Галимулла Рокыяның кечкенә бармакларын гармунга өйрәтә. Кыз бик яхшы хәтерле һәм сәләтле булып чыга, тиз арада шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала.
Кечкенә Рокыяны Галимулла гармуны белән бәби чәйләренә, туйларга йөртә башлый. Ул мәктәпкә укырга кергәч, әтисе-әнисе аңа гармун сатып ала.
Мәктәп елларыннан ук Рокыя бик күп халык көйләрен өйрәнә.
1927 елның маенда Казанда үткәрелгән гармунчылар ярышында, саратовский һәм венский гармуннарында уйнап, ул беренче бүләкне яулап ала, ә инде жюри рәисе атаклы музыкант Фәйзулла Туишев үзе була. Җиңүче кызга гармун бүләк итәләр. Бу вакытта Рокыяга әле ундүрт яшь кенә була. Ул бик күп уйный һәм искиткеч зур тизлек белән остара бара. Рокыяны рәсемгә төшереп, аның хакында «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарында язып чыгалар.
Шушы газеталарны һәм I дәрәҗә конкурс дипломын кулына тоттырып, мәктәп укытучысы Хәдичә апасы Рокыяны Шәрык музыка техникумына алып бара. Анда Рокыяның сәләтен тикшереп караганнан соң, аны укырга кабул итәләр. Монда музыка дәресләрен Солтан Габәши алып бара. (Ул, хор оештырып, аны Татар дәүләт академия театрына беркетеп, «Эшче», «Сания», «Наёмщик» операларында җырлаткан һәм шул хорда Рокыя да җырлаган.)
Барысы да шулай матур гына барганда, Рокыя өчен зур бәхетсезлек килә. Аңа рухи көч бирүче, укырга ярдәм итүче Хәдичә апасы вафат була. Хәзер пианинода уйнарга да мөмкинлек калмый. (Укыганда, ул Хәдичә апасы фатирында пианинода уйный торган була.) Хәдичә апа аның бөтен өметен, тормышын үзе белән алып киткәндәй тоела. Шулай итеп, Рокыя Шәрык музыка техникумыннан китә һәм А. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбенә укырга керә. Аны 1931 елны тәмамлап, хәреф җыючы булып эшли башлый.
1933 елның җәендә Рокыялар өенә скрипкачы Хәбибулла Әхмәдул- лин һәм артист Хуҗа Шункаров килеп керә. «Безнең концерт бригадасының гармунчысы Җәмлиханов авырый, бер-ике концертка безнең белән чык әле», – дип үтенә алар, һәм Рокыя берничә концертта уйнап та кайта. Ә үзе исә хәреф җыючы булып эшләвен дәвам итә.
1934 елны Рокыя тормышында янә бер зур үзгәреш була. Аны эшеннән артистлыкка алып китәләр.
Шул елда Биләр районының Колбай-Мораса авылында колхоз-совхоз театры оеша. Директоры – Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал. Рокыя менә шунда артист булып эшли башлый. Әлеге театрда скрипкачы Хәбибулла Әхмәдуллин аңа бик күп борынгы көйләрне – «Озын су өсте», «Агач башы», «Абау, гөлкәем», «Алтынчәч», «Апакай-алмакай», «Аппагым-җанашым», «Алдым-бирдем», «Ах, җанаш», «Фәрхетдин», «Агыйдел каты ага», «Әхмәтсафа», «Абдулла ахун», «Бала тимри», «Камәр», «Сәфәр», «Кыр казы», «Төмән», «Төпле Якуп», «Чаталҗа» кебек көйләрне өйрәтә. «Хәйбулкин маршы», «Аккош маршы» исә – Хәбибулла Әхмәдуллинның үзе язган көйләр.
1935 елны әлеге колхоз-совхоз театрына директор булып Сабир Өметбаев килә. Элекке артистлар тарала. Яшь театр Чистай шәһәренә күчә, һәм анда яңа артистлар туплана. С. Өметбаев Чистайның гармун ясау остасы Вараксиннардан Рокыяга баян алып бирә.
Сабир Өметбаев, Мәскәүгә театр өчен акча сорарга барганда, үзе белән Рокыяны да ала һәм аны «Мәскәүнең гомуми музыкаль белем бирү курслары»на урнаштыра.
1937 елның 17 февралендә Рокыя Мәскәүдәге курсларны тәмамлап кайта һәм 1938 елдан Минзәлә театрында баянчы-концертмейстер булып эшли башлый, күп вакытын гастрольләрдә уздыра. Аңа яңа спектакльләрне халык көйләре белән бизәргә туры килә. Рокыя Минзәлә театрында эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый. Гастрольләрдә чакта спектакльдән соң һәр көнне концерт бирәләр. Шулай итеп, Рокыя, театрда кайнап, оста концертмейстер булып китә.
1941 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү планлаштырыла. Шул уңайдан 1940 елның ноябрь аенда Рокыя Ибраһимованы Балтач районына Декада өчен 100 кешелек хор әзерләргә җибәрәләр. Ләкин, сугыш башлану сәбәпле, Декада булмый кала. Рокыя- ны исә Татар дәүләт академия театрына концертмейстер итеп билгелиләр. Шулай итеп, аның тормышында тагын бер җитди үзгәреш була. Ул инде зур артистлар арасына килеп керә. Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире – композитор Җәүдәт Фәйзи, дирижёры Салих Сәйдәшев була. Рокыя өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла.
Аны радиокомитетка да еш чакыралар, ул анда соло уйный, үзешчәннәрне һәм шулай ук Гөлсем Сөләйманова, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев, Зифа Басыйрова кебек танылган артистларны баянда уйнап җырлата.
1941 елны театр Рокыя өчен махсус баян сатып ала. Аны Казан гармун фабрикасы остасы Александр Сметанин ясаган була.
Академия театры артистларыннан да фронт өчен махсус концерт бригадалары оештырыла, һәм Рокыя да шулар белән чыгышлар ясап йөри.
1942 елны Академия театры, күп концертлар биреп, фронт өчен самолёт сатып алырга дип, 120 мең сум акча җыеп тапшыра.
Ул елларда Академия театры бинасында Опера һәм балет театры артистлары да эшли. Рокыяга Опера театры артистларына да уйнарга туры килә.
Академия театры исә һәр җәйне гастрольләрдә була. Коллектив Уфа, Свердловск, Орск, Чиләбе, Оренбург, Троицк, Магнитогорск, Ташкент, Куйбышев, Ульяновск, Уральск, Петропавловск кебек шәһәрләргә гел йөреп тора. Шул шәһәрләрнең музыкантларын чакырып, спектакльләрдә Рокыя алар белән бергә уйный. Музыкантларга партияләрне үзе әзерли. Ул елларда театрда «Күзләр», «Ялкын», «Тукай», «Яшь йөрәкләр», «Хафизәләм», «Асылъяр», «Банкрот», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Хуҗа Насретдин», «Тормыш җыры», «Серләр», «Үги кыз», «Бишбүләк» кебек музыкаль спектакльләр уйнала. Аларның күбесенә музыкаль бизәлешне Рокыя Ибраһимова эшли, еш кына үз көйләрен дә куллана.
1944 елның февралендә Рокыя концерт бригадасы белән 1 нче Украина фронтына китә, анда генерал Якуб Чанышев, драматург Риза Ишморат, шагыйрь Мөхәммәт Садри һәм башка язучылар белән очраша.
Кызыклы бер вакыйга. 1944 ел. Казанның Ленин бакчасы янындагы госпитальдә концерт биргәндә, яралы солдатлар арасында Салих Сәйдәшев тә тамаша кылып утыра. «Наёмщик» операсында Гөлйөземнең әтисе үтерелгәч уйнала торган кечкенә генә музыка бар икән. Шул көйгә, халык сүзләрен файдаланып, Рокыя үзе уйнап үзе җырлаган – үзенчә яңа җыр иҗат иткән. Концерттан соң артист Әзәл Яһүдин, шаяртып:
– Сине Сәйдәш эзли, бирә хәзер кирәгеңне, – ди икән.
Шунда Сәйдәшев, Рокыяның кулын кысып:
– Син, Рокыя сеңлем, миңа шәп бер идея бирдең бит әле, – дигән. – Мин бу музыканы әле язып бетермәгәнемне аңладым, менә хәзер мин аны бөтенләе белән ишетәм, нотага гына саласы бар, рәхмәт сиңа.
Салих Сәйдәшевнең классик вальсы әнә шуннан соң туа.
1941 елдан алып 1949 елга кадәр Татарстан радиосыннан гел бер генә баян – Рокыя Ибраһимова баяны гына яңгырады. Халык аны бик яратты. Сугыштан соңгы елларда сирәк кенә туа башлаган гармунчы-баянчылар Рокыяның уйнавына гашыйк булды. Мин үзем дә аның уйнавын сокланып тыңлый идем.
Чыннан да, Рокыя Ибраһимова – зур талант иясе, чын мәгънәсендә халык музыканты.
Халык көйләре, гадәттә, иң гади авазлардан, иң гади ноталардан төзелгән бит. Ә Рокыя Ибраһимова шул гади авазларның, гади ноталарның үзенчәлеген, көен, яңгырашын бозмыйча, аларны бик зур осталык белән бизәкләп, энҗе бөртекләрен сайлап кына тезгән шикелле, чын халыкчанлыгын саклап башкара. Көйдә мелизмнарны, ягъни көйне бизәкләү ноталарын, сак кына, кирәк кадәрле генә, чама белән генә куллана.
Рокыя Ибраһимова – халык көйләрен башкаруда-уйнауда үзенә күрә бер мәктәп булдырган музыкант. Ул – үзенә күрә бер консерватория. Музыка мәктәпләрендә, консерваториядә, татар көйләрен бозмыйча, аның чын миллилеген саклап, матур итеп уйнарга өйрәтә торган бүлек, факультетлар ачарга кирәк, ә анда Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм Заһид Хәбибуллиннар мәктәбе генә була ала. Һич башкача түгел.
1949 елда Рокыя Ибраһимова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. Җырчылар Усман Әлмиев, Илһам Шакировның концерт бригадалары белән гастрольләрдә йөри. 1952 елны исә яшь Әлфия Авзаловага «Казан сөлгесе», «Болын», «Гармунчыга», «Аппагым-җанашым», «Кил безнең авылга», «Кәккүк» кебек җырларны өйрәтеп, радиога яздыра. Җырчы Разия Тимерхановага «Камәр», «Сахра», «Әзифә», «Агач башы», «Төпле Якуп», «Очыгыз, күкеләр», «Бакалы», «Әйт, күкем» җырларын өйрәтә. Зифа Басыйрова белән дә ул бер концерт бригадасында эшләп ала.
Рокыя Ибраһимова менә дигән балалар үстерә. Олы улы Камил Казан авиация институтын, ә кече улы Марат консерваториядә скрипка классын тәмамлый.
Радиода магнитофон тасмалары барлыкка килгәч, Рокыя Ибраһимованың баянда уйнавын киләчәк буыннар өчен яздырып алу мөмкинлеге дә туа.
Шунысын да искәртеп үтик: Рокыя Ибраһимова – хатын-кызлардан халкыбызның беренче баянчысы. Ул елларда татар халкы башка баянчыны белми дә иде әле. Ул халыкның сөекле артистларыннан берсе булды.
1975 елда «Укытучылар йорты»нда композитор Заһид Хәбибуллин белән Рокыя Ибраһимова ветераннар хорын оештырды. Нәкъ менә шул хорда эшләгәндә, 1982 елны, Рокыя Ибраһимовага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Рәис Сафиуллин
Ренат Харис
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Оркестрга кушыла алуың да,
бәлки, сиңа шактый мактаудыр…
Ә мин сине олылыймчы, тальян,
чак-чак кына башка яктан бер.
Синең бөеклегең һәр кешенең
тавышына кушыла алуда,
кушылгач та биектән дә биек,
тирәннән дә тирән калуда.
Җир яшелдә чакта син – кулларда,
син кулларда – инде Җир актан.
Хатын-кызга әнә кушыласың,
җырлашасың әнә ир-атка…
Елаганны күз-яшь сазлыгыннан
коткарасың, тартып аласың,
куанычтан шашып биегәнне
исәрлектән йолып каласың.
Борчылганга син тынычлык бирдең,
хәсрәтленең моңын киметтең,
өмете сүнгән сиңа кушылдымы –
кабынды да китте өмете.
Син картларга ерак яшьлекләрен
бервакытка тордың кайтарып…
Ә яшьләрнең гашыйк йөрәкләрен
иң карт давыл булып актардың.
Шәһәр торагында яңгырыйсың…
Окопларда күпме янгансың…
Син һәр үткән буын кебек иске,
килгән буын кебек яңа син!
Бөеклегең, тальян, – һәрбер чорга,
һәрбер җырга кушыла алуда,
һәрвакытта кеше тавышы белән
бертуган моң булып калуда!
Габдулла Халитов
1943 елның азаклары иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында концерт бара. Халык арасында даны таралган баянчы Габдулла Халитовны күрергә шунда килдем.
Менә пәрдә ачылып китте. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда үзалдыма:
– Менә, Габдулла Халитов үзе инде, – дип әйткәнемне сизми дә калдым.
Халкыбызның борынгы матур көйләрен – «Зиләйлүк», «Казан сөлгесе», «Әллүки», «Салкын чишмә» һәм «Сибелә чәчәк»не – хор зур осталык белән башкарды.
Габдулла Халитовның баяны илаһи бер серле моң белән салмак кына ачыла да ябыла иде. Аның бармаклары дүртесе дә берьюлы уйнап бара, ә кайбер урыннарда бишенче бармагын да куллана. Баянның баслары үзенә бертөрле матур гармония тудыра. Миңа, әле генә авылдан килгән гармунчы малайга, ул тамашалар зур вакыйга булды…
Габдулла Халитов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1938 елдан алып 1950 елга кадәр эшләде. Профессиональ сәхнәдә 12 ел буена эшләү үзе зур мәктәп бит ул. Сугыш елларында ул ансамбльдә баянчы булып берүзе генә эшли, концертмейстер вазифасын да башкара.
Габдулла Халитов 1915 елның 14 гыйнварында Казанда туа. Әтисе гармунчы Гәрәй абзый үз йорты белән яши. Кием тегүче булып эшли. Әнисе Шәмсебану исә өй эшләре белән шөгыльләнә, балалар тәрбияли.
Кечкенә Габдулла әтисенең саратовский гармунында биш яшеннән уйный башлый. Әтисе аңа тальян гармун да алып бирә.
1921 елның көзендә Казан шәһәренең Эшчеләр сараенда булган концертта алты яшьлек Габдулла, сәхнәгә чыгып, тальянда «Галиябану» һәм «Алсу» көйләрен башкара. Шул көннән башлап ул, армиягә киткәнче, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Соңрак хромка гармунында да, гитарада да, аккордеонда да уйный. Шунда нота белемен дә үзләштерә башлый.
Унөч яшендә малай һөнәр мәктәбенә укырга керә һәм, аны тәмамлагач, силикат җитештерү заводында да эшләп ала.
Унсигез яшендә Габдулла юридик мәктәптә белем ала башлый. Аны тәмамлагач, ТатЦИКта – Татар Үзәк Башкарма Комитетында инструктор булып эшли. Ләкин кайда гына эшләсә дә, аны музыка үзенә тарта.
1936 елда егет армиягә алына. Биш яшендә бик нык кызамык белән авырып, күзе зарарлану сәбәпле, ул хәрби хезмәттә бер ел гына була. Гарәп телен яхшы белгәнгә, анда тәрҗемәче булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та, Кремльдә тәрҗемәче вазифасын башкара. Хәрби хезмәттән ул баянда уйнарга өйрәнеп кайта. Ләкин аның оста гармунчы дигән даны бөтен Казанга таралган була инде. Шуңа күрә 1938 елны Габдулла Халитовны Г. Тукай исемендәге филармониянең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп чакыралар.
Ул нота белемен тагын да тирәнрәк итеп Җәүдәт Фәйзи белән Заһид Хәбибуллиннан өйрәнә. Бу елларда Халык иҗаты йорты каршында З. Хәбибуллин нотага өйрәтү курслары алып бара.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле радио аша концертлар бирә. Аның аккомпаниаторы Габдулла Халитов була. Ул вакытта, магнитофоннар булмау сәбәпле, эфирга турыдан-туры чыкканнар.
Габдулла Халитов күренекле балетмейстерлар Гай Таһиров һәм Әхмәт Кәлимуллиннар белән дә бергә эшли. Соңрак ул ТАССРның халык артисты Касыйм Шамил белән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән халык театрында да концертмейстер була. Күпчелек спектакльләрнең музыкаль бизәлеше Габдулла Халитов тарафыннан эшләнә. Берничә спектакльгә музыканы ул үзе дә яза. Г. Халитов, филармониядән китсә дә, әлеге коллектив белән иҗади элемтәдә яшәде. Филармониянең концерт бригадалары белән гастрольләргә йөрде.
Габдулла Халитовның өе чын-чынлап музыка мәктәбен хәтерләтә иде. Ул музыка укытучысы булып китте. Аның йортында һәрвакыт районнардан һәм чит өлкәләрдән килгән шәкертләре яшәде. Алар Габдулла абыйдан нота белеменә өйрәнде. Аның үзенчәлекле, нык уйланып эшләнгән, нота белеменә бик тиз өйрәтү методикасы бар иде.
Габдулла Халитовның шәкертләреннән Рифкать Лотфуллин филармониянең күренекле баянчысы булып китте. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафьян Ибраһимов хәзерге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының концертмейстеры вазифасын башкарды, халыкның яраткан композиторына әйләнде. Тәлгат Вәлиев тә музыкант һәм композитор булып танылды.
Габдулла абый исемә төшсә, 1943 елда филармония артистларының концерты күз алдыма килеп баса. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда:
– Менә ул, Габдулла Халитов үзе инде, – дип, дулкынланып әйткәнемне сизми дә калам…
Рәис Сафиуллин
Фәйзи Садыйков
Фәйзи ага – халык арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Ул 1919 елның 19 декабрендә Сембер өлкәсендәге Кәшә авылында туа. Әтисе Усман абзый да гармунчы була. Биш-алты яшьлек Фәйзи әтисенең ундүрт телле венский гармунында үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Гармунчылар алтын бәһасенә йөргән ул заманнарда, әле бала гына булуына карамастан, аны аулак өйләргә, каз өмәләренә чакыралар. Ә Сабан туйларында малайны хәтта өлкән гармунчылар белән ярыштырып уйната торган булалар.
Унбиш яше тулгач, Фәйзигә Уралга, Пласт дигән шахтёрлар шәһәренә күчеп китәргә туры килә. Шунда яшәгәндә, ул ике рәтле, халык телендә хромка дип аталган гармунда уйнарга өйрәнә.
1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкъ менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапазонлы баянда (андый баяннарны «полу- баян» диләр иде) уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән якыннан аралаша.
Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та бер ел армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, ул 1946 елда Казанга кайта һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә бара. Бәхетенә, аны җыр-бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.
1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендә концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар. Биредә ул 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчы хезмәт куя.
Филармониядә эшләү дәверендә Фәйзи ага Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкулов кебек танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.
Ул елларда, кагыйдә буларак, филармония артистларының концертлары баянчылар чыгышы белән башланып китә иде. Ф. Садыйков концертларда С. Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н, «Сандугач»ын, Җ. Фәйзинең «Геройларны каршылау маршы»н, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны һәм татар халык көйләрен башкара. 50 нче елларда Уфадагы концертларның берсендә Фәйзи аганың баянда уйнавын шулкадәр ошаталар ки, аны ярты сәгать дәвамында сәхнәдән чыгармыйлар, һәм аңа репертуарындагы барлык көйләрне диярлек уйнарга туры килә.
Фәйзи ага төрле зурлыктагы концерт гармуннары белән дә чыгышлар ясый башлый. Алар Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушы гармуннарда уйный. Тамашачы музыкантларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел биска, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.
Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшьлеге авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 30–40 нчы елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа да карамастан Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев һәм Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.
Фәйзи Садыйков, төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә ка- дәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.
Рамил Курамшин
Миңҗамал Мазунова
Йомышым төшеп, Татарстан радиокомитетына кергән идем. Шунда мине мөлаем йөзле бер ханым очратып: «Энем, син Рамил исемле баянчыбыз түгелме?» – дип сорап куйды. Мин үземнең кем икәнлегемне әйткәч, ханым үзе белән таныштырды. Ул Миңҗамал апа Мазунова булып чыкты. Шагыйребез Мөнир Мазуновның җәмәгате. Апа минем нинди уку йортында белем алуым, кем классында укуым турында сорашты.
– Казан музыка училищесында Шаронов классын тәмамладым, – дип җавапладым мин. Апаның йөзе кинәт яктырып китте һәм ул:
– Болай булгач, син минем «оныгым» буласың икән ич! – дип куйды.
– Ничек?
– Синең укытучыңны кайчандыр музыка мәктәбендә мин укыткан идем бит, – диде ул, елмаеп.
Сөйләшә торгач, бу апаның төсе-бите, кыяфәте генә түгел, күңеле дә бик матур икәнлегенә инандым.
Миңҗамал апа – татар хатын-кызларыннан баян буенча музыка училищесын тәмамлаган беренче профессиональ музыкант. Ул 1919 елның декабрендә Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында дөньяга килә. Яшьли әтисез кала. Биш яше тулганда, әнисе белән Казанга күченеп килә.
Ун яше тулып килгәндә, ул, елый-елый, әнисеннән үзенә гармун сатып алуын үтенә. Гаиләдә әллә ни җитем-төшем булмаса да, ана кызының теләген үти. Кечкенә Миңҗамал үз теләгенең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик тиз күрсәтә: ике атна үтүгә, әнисен гаҗәпкә калдырып, фәкать үз тырышлыгы белән гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә узган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Ул ялгызы гына да уйный, җырчыларны да җырлата, биючеләрне дә биетә.
Көннәрдән бер көнне бу мәктәпкә Сара Садыйкова белән Зөләйха Әхмәтова очрашуга килә. Укучылар әлеге кунакларга үз осталыкларын күрсәтә, концерт куя. Кунаклар кечкенә Миңҗамалның гармунда уйнавын бик ошата, аны радиодан чыгыш ясарга чакыра. Ләкин, гөнаһ шомлыгына күрә, кызчыкның гармуны ватыла һәм ул радиога бармый кала.
Миңҗамалның күңелен музыкага мәхәббәт шул дәрәҗәдә биләп ала ки, ул хәтта, пианинода уйнар өчен, дәресләрдән соң да мәктәптә ялгызы кала торган була.
Ләкин урта мәктәпне тәмамлагач, кызның язмышы бөтенләй бүтән тарафка борыла. Үзе, бигүк теләмәсә дә, ул медицина институтына укырга керә. Гармунда уйнавын да ташламый, әлбәттә. Миңҗамал институтны тәмамлаган 1944 елны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчыларга, биючеләргә, баянчыларга конкурс игълан итә. Табибә кызыбыз да әлеге конкурста катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Шунысын да әйтик: ул елларда аккомпаниаторларга зур кытлык була. Башта Миңҗамалга Локман Аитов җитәкчелегендәге концерт бригадасында эшләргә туры килә (Локман Аитов – заманында атаклы «Сәйяр» труппасында эшләгән артист).
Әйбәт кенә эшләп йөргән көннәрнең берендә филармония директоры, композитор Җәүдәт Фәйзи Миңҗамал апаны үз кабинетына чакырып ала да: «Тиздән филармониядә халык уен кораллары оркестры оештырачакбыз, мин сиңа шушы оркестрда баянда уйнарга тәкъдим итәм», – ди.
Тәвәккәл һәм тырыш кеше буларак, Миңҗамал апа бу тәкъдимгә ризалаша (гәрчә ул чакта оркестрда уйнарлык музыкаль белеме булмаса да).
Бу оркестр белән концертларда еш кына Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев кебек күренекле җырчылар чыгыш ясый. Шундый шәхесләр белән концертларда катнашу, аларга уйнау Миңҗамал апа өчен, әлбәттә, горурлык була, аның музыка сәнгатенә мәхәббәте тагын да арта.
Билгеле булганча, 1948 елда «идеология генералы» А. Жданов музыка сәнгатен дә пыран-заран китерә. Менә шушы «һөҗүм»нең дулкыны бу оркестрга да тия, һәм ул тарала.
1946 елда Миңҗамал апа һәм яшь шагыйрь Мөнир Мазунов гаилә корып җибәрә. Сугыштан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайткан Мөнир абыйны кабат армиягә чакыралар, яшь гаилә ике ел буе Белоруссиядә, чик буендагы бер шәһәрдә яши.
Шуннан кайткач, Миңҗамал апа, күптәнге хыялын тормышка ашыру нияте белән, Казан музыка училищесына бара. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев Миңҗамал апаны баянда уйнатып карый да имтихансыз-нисез генә укырга кабул итә. Бу вакытта инде Миңҗамал апа ике бала анасы була. Әмма, һичнигә карамастан, училищеда бик яхшы укый. Аны тәмамлагач, консерваториягә керергә талпынып карый, тик ул елларда биредә халык уен коралларында башкаручылар әзерли торган факультет булмый. Миңҗамал апаны филармониягә дә эшкә чакыралар, әмма гаилә хәле моңа мөмкинлек бирми. Шулай итеп, ул Казанның 2 нче музыка мәктәбендә укыта башлый. Бераздан 5 нче музыка мәктәбендә дә үз инициативасы белән баян классы ачып җибәрә. Ике мәктәптә дә баянчылар оркестры оештыра һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шулар белән эшләвен дәвам иттерә, дистәләгән баянчылар укытып чыгара. Ул үстергән, ул укыткан баянчылар арасында Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кафедра мөдире Әнвәр Әминев кебек сәнгать осталары бар.
Миңҗамал апа Мазунова 1992 елның 5 гыйнварында вафат булды.
Рамил Курамшин
Әзһәр Абдуллин
Казанда кем беренче булып баянда уйный башлагандыр – монысы минем өчен билгесез. Алай да исемдә калган вакыйгаларны бераз сөйләп үтәсем килә.
Казан музыка училищесына укырга кергәндә, миңа ундүрт яшь иде. 1937 ел. Уйлап карагыз: авылда, авыл җирендә скрипка, мандолина, гармун кебек уен коралларыннан башканы күрмәгән үсмер малай музыка училищесындагы хикмәтле уен кораллары белән беренче тапкыр таныша! Гаҗәеп бер дөнья иде бу минем өчен.
Баян турында ишеткәнем булса да, аны күргәнем-очратканым, кулыма тотып караганым юк. Беренче тапкыр мин аны 1939–1940 елларда Ф. Туишев, Г. Җәмлиханов кулында күрдем. Алар баянда «гармунча» итеп, ягъни бер тавышлы көй чыгарып кына уйный, шуннан да ары китмәгән иде әле. Русларда да баянда уйнаучылар күп түгел иде. Ә менә 40 нчы еллар башында Татар дәүләт филармониясендә алты кешедән торган баянчылар ансамбле оешу гадәттән тыш бер вакыйга булды. Бу ансамбль өчен сул як клавиатурасыз махсус баяннар ясалды. Әлеге ансамбльнең бер репетициясен, Штраусның вальсын өйрәнеп-уйнап утырганын ачык хәтерлим. Ансамбль, филармониянең җыр һәм бию ансамбле һәм халык уен кораллары оркестры белән бергәләп, 1941 елны Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә иде.
Мин үзем 1941 елдан алып 1947 елга кадәр армия хезмәтендә булдым. Шуңа күрә Казанның ул чаклардагы музыкаль тормышыннан бигүк хәбәрдар түгел идем. Баянда мин чын-чынлап әнә шул чакта, сугыш беткәч уйный башладым.
Бервакыт шулай, меңләгән кеше сыйдырышлы солдат ашханәсенә кергәндә, ишек катындагы фанер такта өстендә аунап яткан баян ватыкларын күрдем. Шуларны җыеп алып, көйләп-төзәтеп дигәндәй, «полубаян» кебегрәк бер нәрсә эшләдем. Әлеге баянда вакыт-җай табылган саен төрле көйләр өйрәнә идем.
Сугышка кадәр дүрт ел буена музыка училищесында укуым, виолончель классында белем алуым да ярдәм иткәндер (рояльдә дә ярыйсы гына «сукалый» идем), баян миңа җиңел бирелде. Әлбәттә, янымда баянчылар булмагач, барысына да үзлегемнән өйрәнергә туры килде.
Сугыш беткәч, мине музыкантлар взводына күчерделәр. Монда инде өр-яңа мөмкинлекләр ачылды.
Кулымда баян яки рояль өчен язылган махсус ноталар булмаса да, мин әсәрләрне тынлы оркестр партияләреннән бөртекләп-берәмтекләп җыя идем. Шул рәвешле, партитура, аннан соң клавир кебек нәрсәләр әмәлләп, «грамоталы» баянчылар рәтенә бастым. Әле аңынчы үземне полкта гармун төзәтү остасы итеп тә билгеләп куйдылар. Шундагы гармуннар белән эш итә торгач, гармун телләрен көйләү, яңаларын ясау, гармун күрекләрен яңарту мәсьәләсендә шактый ук остарып киттем. Бу эш миңа тулы клавиатуралы баян ясау һәм аны җайда-тәртиптә тоту өчен бик тә ярап куйды.
Шулай итеп, 1947 елда Казанга кайтканда, мин инде ике каешлы баянда, аяк өсте басып, уң як клавиатурада биш бармаклап уйнау алымын да рәхәтләнеп куллана идем. Әлбәттә, монда инде минем трофей аккордеонда уйнавымның да азмы-күпме тәэсире булгандыр.
Казанда исә бу вакытта бик танылган баянчылар үсеп чыккан иде: Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимова; Габдулла Халитов та клубларда эшләп, баянда уйнап йөри; соңрак инде Рәис Сафиуллин исеме калкып чыкты.
Әнә шул рәвешле, ә аннан соң инде 60 нчы еллар башында бездә баянда уйнауның чын осталары пәйда булды. Нәкъ менә алар бүгенге көндә дә милләтебезнең музыка сәнгатен үстерүдә армый-талмый хезмәт итәләр. Баянчылар арасыннан аерым башкаручылар да, концертмейстерлар да, оркестр җитәкчеләре дә, укытучылар да, хәтта композиторлар да үсеп чыкты.
Ә миңа килгәндә, мин үземне 1952 елда баяннан аерылдым дип исәплим. Дөрес, консерваториядә дирижёрлыкка укыган елларымда баян туендыручым да, киендерүчем дә булды. Ә инде Мәскәүгә өч елга аспирантурага барганда, матди хәлемне бераз яхшыртыйм дип, баянымны бөтенләй сатып ук киттем. Вакыты да булмас, яңа һөнәр белән шөгыльләнгән кешегә аның кирәге дә беткәндер дип уйлаганмындыр инде.
Шулай да моннан ун еллар элек мин баянга тагын бер кат әйләнеп кайттым: Татарстан китап нәшриятының музыка сәнгате буенча редакторы, композитор Хөснул Вәлиуллинның киңәше һәм хәер-фатихасы белән «Баянда уйнарга өйрән» дип исемләнгән җыентык – үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма әзерләдем. 1982 елда басылып чыккан ул хезмәт бездә беренче басма иде. Дистәләрчә татар көйләре күнекмәләр, мисаллар өчен үрнәк итеп алынды. Ул елларда төрле авторларның рус телендә язылган «Самоучитель»ләре калын-калын томнарда, яхшы кәгазьләрдә басылып чыга иде бит. Мин әзерләгән кулланма исә чикләнгән бер тираж белән генә, чүлмәк авызын да каплый алмаслык зурлыкта чыкты. Шулай да, бу бер кирәкле эш булгандыр: әлеге җыентыкны хәзер дә сораучылар күп. Удмуртиядә, Чаллы һәм башка төбәкләрдә мин аның төрле юллар белән күчереп-күбәйтелеп бастырылган нөсхәләрен күрдем.
Тагын бер истәлекле вакыйгага тукталып үтү ярыйдыр. 1947 ел ахырында Казандагы һөнәр училищелары укучыларының бию ансамбле оештырылды һәм ул 1948 елның башында Мәскәүдә узачак Бөтенсоюз смотрына барырга тиеш иде. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балетмейстер Г. Таһиров җитәкчелек итте. Гармунчы-баянчыларның кечкенә генә бер төркеме шушы бию ансамблен музыка белән тәэмин итәргә тиеш иде. Мине әнә шул гармунчы-баянчылар труппасының концертмейстеры итеп чакырдылар. Мәскәүгә баргач, без һәр көнне кайсы да булса Культура сараенда, клубларда чыгыш ясадык. Кинога төшерүләр, төрле очрашулар да еш булып тора иде.
Иң кызыгы, әлбәттә, йомгаклау концерты булды. Монда башка республикалардан килгән коллективлар белән беррәттән, Татарстан ансамбле дә катнашты. Мәскәүнең Зур театры бинасында узган бу концертка ул вакыттагы хөкүмәт башлыклары, җитәкчеләр килгән, ә театрның икенче катында, сәхнә кырыендагы ложада утыручылар арасында Сталин да бар иде.
Концерт тәмамланганда, анда катнашучылар әнә шул ложа тирәсенә ташланды. Гай Таһиров исә, юлбашчыны яхшырак күрү өчен, ахры, рояль өстенә үк менеп басты. Ә без, әлеге ложаның нәкъ астында утыруыбыз сәбәпле, хөкүмәт кешеләрен күрми калдык, гәрчә алар безнең баш өстендә генә утырып торса да.
Ә инде кабат баянга әйләнеп кайтсак, бүгенге көндә татар халкының менә дигән профессиональ баянчылары булуына, радио һәм телевидениедә, төрле концертларда баян тавышы яңгыравына мин бик сөенәм. Һәм баян моңы минем гомерлек юлдашым булып барачак.
Мөхтәр Әхмәдиев
Мөхтәр Әхмәдиев 1925 елның 18 мартында Мәскәү шәһәрендә гаиләдәге төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Хисаметдин абзый тимер юлда эшли, әнисе Фатиха апа өй һәм хуҗалык эшләрен алып бара. Мөхтәрнең олы апасы Мәрьям кияүгә чыгып, гомер буе Мәскәүдә яши. Ә Гайсә исемле абыйсы 1941 елда фронтка китеп һәлак була. Кәрим исә Ленинград блокадасында булып, сугыштан соң Киев шәһәрендә төпләнә.
Хисаметдин абзый Мәскәүгә Түбән Новгород шәһәреннән күчеп килгән. Ул үзе ике рәтле гармунда (хромкада) уйнаган, кечкенә Мөхтәрне дә өйрәткән. Агай операларны, бигрәк тә оркестр уйнавын яраткан, тынлы оркестр уйнавын бакчаларга, паркларга барып тыңлап утырган. Ул өендә зур барабан тоткан, скрипка һәм флейтасы булган. Үзе шуларда уйнаганда Мөхтәрне барабан янына утырткан. Алмашлап та уйнаганнар: Мөхтәр – гармунда, әтисе – барабанда.
Мөхтәр җиде яшеннән рус мәктәбенә укырга керә. Әтисе аны балалар музыка мәктәбенә дә йөртә. Мөхтәр менә шундый гаиләдә тәрбияләнеп үсә.
Хисаметдин абзый, улында музыкага зур сәләт барлыгын күреп, 1935 елны гаиләсе белән Казанга күченеп килә. Бу вакытта Мөхтәргә инде ун яшь була. Биредә алар ике ел эчендә берничә фатир алыштыра, ә иң соңыннан Тукай урамындагы Шамил йортына (хәзерге Тукай музее) килеп урнаша. Бу елларда Мөхтәрнең музыка мәктәбенә йөрүе өзелеп тора. Тормышлары да авыраеп китә.
Мөхтәр Казанда үз ишләре белән аралаша башлый. Ә күрше малае Габдулла белән (язучы Габдулла Шәрәфи) аеруча дуслашып китә. Габдулланың абыйлары сатып алган гармуны була һәм ул алардан яшереп кенә берничә көй өйрәнә. Шул көйләрне тальян гармунда Мөхтәргә дә өйрәтә. Алар үзләре яшәгән Шамил йортының чардагына менеп, кешеләрдән качып уйный торган булып китә.
Бервакыт шулай, гармун тавышын ишетеп, шул йортта торучы гармунчы Габдулла абзый чардакка менә. Мөхтәрне уйнатып карый да:
– Карале, нәнә, гармун кирәк икән ич сиңа да. Уйлашырга кирәк булыр әле әтиең белән, – дип төшеп китә.
Икенче көнне, аз-азлап түләү шарты белән, Габдулла абзый үзенең унсигез бармаклы венский гармунын Мөхтәрләргә сата. Менә шуннан соң инде Мөхтәр гармунда кинәнеп уйный башлый.
– Ул көйләрне искиткеч тиз отып ала иде, – дип сөйли язучы Габдулла Шәрәфи яшьлек дусты Мөхтәр турында.
Мөхтәр Казан музыка мәктәбенә дә йөри башлый. Ул флейтага өйрәнә һәм «Чаткы» кинотеатры бакчасындагы (хәзерге «Тукай» кинотеатры) оркестрда уйный. Әтисе дә гел шунда. Ул улының оркестрда уйнавына бик тә сөенә.
Сугыш башлангач, Мөхтәрнең абыйлары фронтка китә, ә аның үзенә, укуын ташлап, заводка эшкә керергә туры килә.
1941 елда радио аша Рокыя Ибраһимова баянда уйный башлый. Аның уйнавы Мөхтәргә нык тәэсир итә. Рокыя апаның халык көйләрен оста уйнавына ул чын-чынлап гашыйк була. Мөхтәр үзе дә баянга күчәргә ниятли. Егет көч-хәл белән бер баян таба һәм Рокыя Ибраһимованың фатирына бара. Бу хәл 1945 елның гыйнвар аенда була.
– Рокыя Ибраһимова монда торамы? – дип, оялып кына килеп керә ул һәм: – Мине баянда уйнарга өйрәтмәссезме? – дип үтенә.
– Мөхтәр ул чакта баянда үзлегеннән бераз уйный башлаган иде инде, – дип искә ала Рокыя апа.
1945 елның җәендә филармония үзенә яңа музыкантлар туплый башлый. Шунда Мөхтәрне дә чакыралар. 1945 елның 10 декабреннән Мөхтәр Әхмәдиев – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе баянчысы.
1946 елның гыйнвар аенда аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп күчерәләр.
1948 елның апрелендә исә Рокыя Ибраһимова үз урынына Мөхтәр Әхмәдиевне радиокомитетка баянчы итеп урнаштыра.
Менә берзаман радиодан яңа баянчы – Мөхтәр Әхмәдиев уйный башлады. Уйнавы гел Рокыя Ибраһимованы хәтерләтә, аның мәктәбе. Баянның баслары «фон» булып кына бара, ләкин кульминация булган урыннарда аккордлар куе яңгырый.
1941 елдан 1949 елга кадәр радиодан гел Рокыя Ибраһимова гына чыгыш ясаса, хәзер гел бер генә баян – Мөхтәр баяны гына яңгырады. Ул елларда алар шикелле оста уйнаучы баянчылар юк иде.
Мөхтәр гаять зур тизлек белән остара барды. Халык көйләрен, Рокыя апа кебек, ачык итеп, көйне бозмыйча, гаҗәеп матур мелизмнар белән бизәп уйный иде ул. Мөхтәрдә үзенчәлекле бер музыкаль алым пәйда булды. Аны беркем белән дә бутау мөмкин түгел, уйнаганын ишетүгә үк, шундук Мөхтәр икәнен танып аласың.
Рокыя апа белән Мөхтәрнең татар гармунчыларына йогынтысы шулкадәр көчле булды ки, бөтен гармунчылар, гармуннарын ташлап, баянга күчте. 1955 елларда кибеттә баяннар күренә башлады. Гармунчыларның күбесе баян сатып алды.
– Сезнең аркада безнең гармуннар юкка чыкты, – дип, хәтта рәнҗүле сүз әйтүчеләр дә булды аларга.
1949 елны Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев гаилә корып җибәрде. Шуннан соң алар зур концертларда икәүләп дуэт уйный башлады: Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы», «Тапкыр егет» опереттасыннан «Вальс» алар башкаруында искиткеч матур яңгырый иде.
«Мин дә алар шикелле уйный алсам иде», – дип, сокланып-хыялланып тыңлый идем мин аларны. Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев дуэт уйнаганда, халык аларны сәхнәдән чыгармый иде. Икесендә дә Александр Сметанин ясаган ак төстәге бик шәп концерт баяннары иде.
– Шул баяннарны сатып алу өчен күпме бурычка баттык, баш астындагы мендәрләребезгә кадәр сатып бетердек, – дип сөйләгән иде Мөхтәр.
Мөхтәр Әхмәдиев шактый еллар халкыбызның яраткан җырчысы Зифа Басыйрова белән бер бригадада эшләде. Аннан соң Усман Әлмиев белән, ә соңрак Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова бригадаларында уйнап йөрде.
Радио фондында Мөхтәр Әхмәдиев башкаруында матур музыкаль үрнәкләр саклана. Мөхтәр бик яхшы аккомпаниатор иде, бөек җырчыларыбыз аның уйнавына җырларга тырыша иде. Мин үзем дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыкаль спектакльләренә Мөхтәрне әллә ничә мәртәбә ялына-ялвара чакырып уйнаттым. Театрны һәм аның артистларын Мөхтәр бик ярата, спектакльдәге музыкаларны уйнавына бик сөенә һәм горурлана иде. Ул театрга зур хөрмәт белән карады.
Мөхтәр гомере буена бер ял күрмичә эшләде дә эшләде. Әнә шулай аның сәламәтлеге дә какшады, һәм ул каты авырудан соң 1987 елның 12 июнендә бакыйлыкка күчте.
Әйе, аңарда Рокыя Ибраһимова мәктәбе иде. Татар радиосының беренче баянчы-солисты Мөхтәр Әхмәдиев булды. Ул татар халык көйләрен данга күмде.
Рәис Сафиуллин
Сафьян Ибраһимов
Ничектер шулай бәхәс килеп чыкты. Газетада «Татарстан баянчылары» рубрикасы турында сүз барганда, берничә баянчы арасында чыкты ул бәхәс. Кемне – баянчы, кемне гармунчы итеп санау турында иде ул. Һәм менә шул чакта берәү кистереп әйтеп куйды:
– Ә менә Сафьян Ибраһимовны кем дип исәпләргә соң, алайса?! – диде. – Баянчы итепме? Артист итепме? Композитор итепме? Кайсын гына алып карасаң да, барыбер аз булачак. Әгәр дә кеше кулына музыка уен коралы алган икән, һичшиксез моң иясе инде ул!..
Менә шушы «моң иясе» дигән сүз хәтергә нык сеңеп калды. Соңыннан, Сафьян абый Ибраһимов белән күп тапкырлар якыннан аралашкан чакларымда, әнә шул сүз гел-гел хәтеремә килә иде.
Ул үзе Казан малае. Әтисе дә, бабасы да Казанда туган, Казанда яшәгән. «Әйе, Казанда үстем, укыдым, шул вакытта сугыш башланды…» – дип сөйләгән иде миңа Сафьян абый. Әнә шул «сугыш башланды…» дигән сүз янәшәсендә «шул вакыттан ук музыкага гашыйк идем» дигәне әллә ничек сәерсендергән иде мине.
Аның беренче уен коралы, үзе ясап уйнаганы – тактага беркетелгән корыч кыллар – «мандолина». Ә аннан соң инде аңа базардан авыз гармуны алып кайталар. Бераздан малайның кулына венский гармун, соңыннан баян-аккордеон килеп керә.
Сафьянның әтисе Шәрифҗан агай Казанда исән калган бердәнбер Мәрҗани мәчетенең мәзине була. 1928 елда аны «халык дошманы» дигән сылтау белән кулга алалар… Кыскасы, моңга үрелү әле ятимлек ачысы, әтисезлек хәсрәте, «дошман улы» дигән исемне күтәреп йөртү белән дә бәйләнгән.
Музыкада иң беренче төпле укытучысы итеп ул танылган баянчы, фольклорчы Габдулла ага Халитовны исәпли. Ул чакта Г. Халитов Халык иҗаты йортында баянчылар курсын алып бара. Сафьян исә аның өенә дә йөреп дәресләр ала. Беренче тапкыр музыка грамотасын нәкъ менә шушы фольклорчы-баянчыдан өйрәнү соңыннан аның бөтен иҗат юлына, язган көйләренә, баян уйнау алымнарына хәлиткеч дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Ләкин әле тагын…
Мине һәрчак гаҗәпләндергән бер сорауга – «Шәһәр шартларында туып үскән кешедә бу кадәр моң ничек туарга мөмкин?» дигән табигый бер сорауга – җавапны аның киләчәк язмыш юллары үзе бирде. Сер түгел бит: иң нечкә күңелле шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, композиторларыбыз авыл җиреннән, авыл туфрагыннан, авыл табигатеннән үсеп калыккан. Авылда киңлек бар, авылда офыклар читтәрәк…
– Халык иҗаты йортында баянчылар курсын тәмамлаганнан соң, мине Мәдәният министрлыгы Баулыга, район Мәдәният йортына баянчы итеп эшкә җибәрде, – дип искә алган иде Сафьян абый. – Анда инде, үзегез беләсез, һәвәскәр җырчылар арасында яшисең. Мин үзем «үзешчән» дигән сүзне беркайчан да өнәмәдем. Ә менә «һәвәскәр» сүзе дөрес, һәвәскәрләрдә иксез-чиксез илһам, дәрт һәм моң бар, халык арасыннан табылган иң кадерле моң бар.
Баулыдан әйләнеп кайткач, Сафьян Ибраһимов Укытучылар йортында баянчы булып эшләп ала, шул ук вакытта Казанның 82 нче мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Бу инде аның үзендә му- зыкаль белемне, баянны, көйне-моңны ныклап тоя-сизә башлаган чаклары. Нәкъ менә шундый бер вакытта (һәм тикмәгә генә түгелдер) аны Татар дәүләт күчмә театрына баянчы итеп чакыралар. Шул рә- вешле ул артист буларак таныла, театрның музыка бүлеген җитәкли башлый.
Театрда музыка бүлеген мин инде хәзер күз алдыма китерә алам. Кайчандыр миңа баянчы Рәис Сафиуллин бу эшнең ни дәрәҗәдә четерекле булуын, музыкаль грамотаны төпле белүне, үз эшеңнең виртуозы булуны таләп иткәнлеген бармак бөгә-бөгә аңлаткан иде. Спектакльдә аерым артистларның җырлавын гына түгел, ә бәлки тулы бер спектакльнең музыкаль бизәлешен оештыру сорала икән – монда инде уртакуллык белән генә котыла алмыйсың.
Театрда эшләгән елларында Сафьян Ибраһимов үзе дә беренче тапкыр җырлар иҗат итә башлый. Дөресрәге, аларның күбесе нәкъ менә аерым спектакльләр өчен язылган җырлар була. «Тагын, тагын, тагын да» (М. Латыйфуллин шигыре), «Сине уйлап янам» (И. Юзеев), «Картаямыни соң йөрәк?!» (Г. Нуруллин) кебек хәзер бик тә популярлашкан җырлар әнә шул елларда туа.
Хәер, без бит әле һаман да бер сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез: каян килә, кайлардан табыла бу кешегә җирдә моң? Сафьян абый исә әлеге сорауны үзе аңлап бетермәгәнгә сабыша. Әллә аны урынсыз-вакытсыз бирелгән сорау дип уйлыймы?
– Әтиемнең тавышы бик матур иде, – ди ул, көрсенеп. – Юк, ул җырламый иде, бик тә көйле итеп, матур итеп мәчеттә азан әйтә иде…
Халык моңнарын барлауда-туплауда, җанга-күңелгә сеңдерүдә бер этәргеч итеп без фольклорчы-баянчы Габдулла Халитовны искә алган идек. Әмма, акмаган су барыбер тона, диләр бит. Моң да шулай: тынмасын-тонмасын өчен җанга гел агылып торырга тиештер ул. Ә ул агымны Сафьян Ибраһимов татарлар яшәгән һәр төбәктән, һәр яктан, һәрбер авылдан отып алырга, отып калырга тырышкан.
– Татарстанны инде мин биш бармагым кебек беләм булыр, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. – Авылларын беләм, шул авылларның үзенчәлекле җырларын беләм. Гастрольләрдә йөргәндә булмаган-кермәгән төбәк калды микән? Башкортстан, Урта Азия, Себер, Төмән яклары…
Башкортстанның Караидел төбәгендә булып кайтканнан соң, Сафьян абый ничектер канатланып йөрде, аннан соң көннәрдән бер көнне хәбәр салды: «Караидел – урман иле» (Г. Садә шигыре) дигән матур бер җыр язган икән бит. Чыннан да, аның иҗатында авыл төбәкләре, авыл табигате, туган як турындагы уй-хисләр бик киң урын алган.
Сафьян Ибраһимовның иҗат итә башлавына кырык ел. Бәрәкәтле, гыйбрәтле язмыш юлы бу.
Күптән түгел «Татарстан хәбәрләре» газетасының кеше хокуклары редакциясе Татарстан прокуратурасыннан җавап хаты алды. Анда газета биргән сорау буенча Сафьян абыйның әтисе Шәрифҗан хәзрәт Ибраһимовның эше каралуы һәм (шактый еллар соңга калып булса да) аның исеме тулысынча аклануы турында әйтелгән иде.
Әйе, дәүләт күләмендә кимсетелеп тә, әтисе фаҗигасен аңлап-белә торып та, кешеләргә, халыкка, үз халкына ышанычын җуймаган, аңа күңелендә тибрәнгән иң эчкерсез моңнарын өләшә алган кеше чын мәгънәсендә илаһи заттыр ул…
Нияз Рәшитов
Рәис Сафиуллин
1950–1970 елларда дан-шөһрәткә ия музыкантларны барлап чыкканда, һичшиксез, баянчы Рәис Сафиуллин иҗаты күз алдына калку булып килеп баса.
Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм шул елларда халкыбыз мәхәббәтен яулаган башка баянчылар иҗаты Рәис Сафиуллинның башкару осталыгы камилләшүгә, репертуарының самимилегенә, аның яңача уйнау алымына бик зур йогынты ясый.
Рәис Сафиуллин – баянда уйнау сәнгатен тагын да югарырак баскычка күтәрүдә дистәләрчә еллар армый-талмый хезмәт иткән, татар башкару сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесебез.
Рәис Сафиуллин 1926 елның 20 октябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылында дөньяга килә. Әтисе Шаһимәрдан абзый – укытучы, әнисе Гаҗилә апа гади колхозчы була.
Алты яшьтән үк музыкаль сәләте ачылган Рәискә әтисе үзе уйнаган көйләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Малай тиз арада Бәрлегуҗа авылының оста гармунчысына әйләнә. Аулак өйләрдә, клубта оештырылган күңел ачу кичәләрендә, концертларда еш катнаша.
Шулай бервакытны мәктәпкә берничә патефон алып кайталар. Тәлинкәдәге көйләр арасында гармунчы Гани Вәлиев башкаруында «Бишле бию» һәм «Салкын чишмә» көйләре була. Шул тәлинкәне тыңлаганнан соң, мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәис күңелендә гармунда оста итеп уйнарга өйрәнү теләге тагын да көчәя. Һәм ул профессио- наль гармунчының уйнавына охшатып башкару алымнарын үзләштерә башлый. Көн дә сәгатьләр буена кулыннан гармунын төшерми.
1941 елның июне миллионнарча кешеләр язмышына кискен үзгәрешләр кертә. Инде җидееллык мәктәпне тәмамлыйм да Казанга укырга барам дип кенә торганда, Рәисне дә МТСның трактор бригадасына хисапчы итеп куялар.
Шулай да Казанга күчеп килү нияте белән ул 1943 елны Казан елга техникумына укырга керә.
Көннәрнең берендә, Рәис бүлмәсендә дәрес әзерләп утырганда, тулай торак коменданты Әхмәт абый килеп керә дә:
– Энем, сине гармунда яхшы уйный диләр, – дип сүз башлый. – Кая, миңа да уйнап күрсәт әле.
Рәис, гармунын кыю гына алып, берничә көйне җиренә җиткереп уйнап күрсәтә. Әхмәт абый аңа:
– Син елга техникумына ялгыш кергәнсең, син артист булырга тиешле кеше. Үткән ел театр училищесы ачылды бит, теләгең булса, мин сине анда алып барып күрсәтә алам, – ди.
Елга техникумының 3 нче курсын тәмамлагач, 1946 елның җәендә, Рәис Сафиуллин театр училищесына керү имтиханнары тапшыра. Училище директоры Сәет Булатов һәм режиссура буенча укытучы Ширияздан Сарымсаков Рәисне шунда ук 2 нче курска кабул итә.
Театр училищесында Рәис Сафиуллин зур тырышлык куеп укый. Бигрәк тә музыка теориясен тирәнтен үзләштерергә тырыша. Сәет ага Булатов, Рәиснең тырышлыгын күреп, аңа венский гармун, ә соңрак Тула шәһәрендә эшләнгән баян алу әмәлен дә таба. Хәзер егетнең бар теләге – баянда яхшы итеп уйнарга өйрәнү.
1949 елда, театр училищесының беренче чыгарылыш курс студентлары көче белән, Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Шомлы көннәр» спектакле диплом эше итеп әзерләнә. Рәис Сафиуллинга бу спектакльдә төп рольне бирәләр. Егерме өч яшьлек егет психологик яктан шактый катлаулы Биктимер карт образын зур осталык белән башкара. Дәүләт имтиханнары комиссиясе аның уенын югары бәяли. Училищеның бу чыгарылышыннан (32 кеше) 5 кеше Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелә, шулар арасында Рәис Сафиуллин да була.
Менә ул табынган остазы – баянчы һәм театрның музыка җитәкчесе Рокыя Ибраһимова белән бергә эшли башлый. Ике музыкант: берсе – халкыбыз арасында дан казанган баянчы, икенчесе – профессиональ сәнгатькә әле генә аяк баскан, аңа турылыклы хезмәт итәргә ашкынып торган егет – театрда очраша.
Көннәрнең берендә Рокыя Ибраһимова Рәисне чакырып ала да:
– Энем, мин театрдан китәм, хәзер инде син театрдагы барлык музыкаль вазифаларны берүзең башкара алырлык дәрәҗәдә әзерлеклесең, баянда яхшы итеп уйный башладың, әгәр дә шушы тырышлык белән эшләсәң, син тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешерсең, – ди.
Театрлар өчен сәхнә кануннарын белгән баянчылар әзерләү бер уку йортында да каралмаган. Рәис Сафиуллин драма артисты һәм баянчы һөнәрен бербөтен төшенчә буларак кабул итә. Талантлы артист һәм оста музыкант театрда әлеге ике катлаулы вазифаны гомере буе зур җаваплылык белән югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып килә.
Бу вакытларда Татарстан радиосыннан тапшырылган концертларда катнашкан музыкантлар, җырчылар иҗаты белән Рәис Сафиуллин даими рәвештә танышып тора. Ул радиодан яңгыраган җырларны, төрле музыка уен коралларында башкарылган көйләрне отып ала, откан көйләрен нотага салу белән дә шөгыльләнә.
1950 елның җәендә Академия театры артистлары зур һәм җаваплы гастрольләргә чыга: Уфа, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара тамашачылары спектакльләр белән беррәттән Зифа Басыйрова концертларын да зур түземсезлек белән көтеп ала. Концертлар зур уңыш белән үтә. Һәр шәһәрдә радио аша оештырылган концертларда Рәис Сафиуллин баян партиясен зур осталык белән башкара. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Зифа Басыйрова аның уйнавын бик ошата, мактау сүзләре яудыра.
1950 елның көзендә, театр үзенең сезонын ачып җибәргәч, Рәис Сафиуллин кулына казах халык язучысы Габит Мөсриповның «Козы-Керпеш белән Баян-Сылу» драмасы өчен язылган музыкаларның бер өем ноталарын тоттыралар, өч көннән соң аңа спектакльне алып барырга кирәклеген әйтәләр. Ә моның өчен фортепиано өчен язылган музыкаль номерларны баянда башкарырга яраклаштырып нотага салырга кирәк. Эшне өч тәүлектә башкарып чыгып, спектакль тәмам җиренә җиткерелә. Рәис фортепиано өчен язылган ноталарны баянга яраклаштыру эшен гомере буена дәвам иттерә. Гармония, оркестрдагы коралларның яңгыраш үзенчәлекләре белән кызыксына. Музыка әсәрләрен төрле ансамбльләр өчен дә эшкәртә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
1955 елдан ул үзе иҗат иткән әсәрләрне магнитофон тасмасына яздыра башлый. Яңача яңгырау аһәңенә ия, баянчыдан зур техника һәм музыкаль әзерлек, осталык таләп иткән халык көйләренә язылган дистәләрчә вариацияләрне татар баянчылары арасында беренче булып тыңлаучыларның күңеленә ирештерә. Аның «Яшьлек», «Әнисә», «Әтнә», «Шахта», «Сарман», «Каз канаты», «Сүнмәс дәрт» һәм башка халык көйләре темаларына вариацияләре татар музыка сөючеләре арасында һаман да популяр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрне ул һәрвакытта да тальян гармунга тартым матур тембрлы үзе ясаган баянда югары зәвык белән башкара иде.
Татарстан радиосында баян буенча беренче солист – Рокыя Ибраһимова, икенчесе Мөхтәр Әхмәдиев булса, өченчесе – Рәис Сафиуллин.
Рәис абый классик музыканың нәфислеген һәм нәзакәтлеген яхшы сиземли һәм аларның кайберләре белән үзенең репертуарын баета: Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны, Исмай Шәмсетдиновның «Студентлар маршы»н, «Кармен» операсыннан увертюраны, Моцартның «Төрек маршы»н, Огинскийның «Полонез»ын һәм башка әсәрләрне ул озак еллар дәвамында югары осталык белән башкарып килде.
Сәхнә йолдызларыбыз Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Авзалова, Наҗия Теркулова, Фәхри Насретдиновлар белән иҗади хезмәттәшлектә Рәис Сафиуллин күп кенә җырларын граммофон тәлинкәсенә яздыруда катнаша. «Яшьлек», «Әнисә», «Зәлидә» кебек халык көйләренә вариацияләрен дә Рәис Сафиуллин үзе башкаруында тәлинкәгә яздыра, һәм ул зур гына тираж белән чыгарыла.
Спектакльләрдә катнашучы артистларга җырлар өйрәтү, ритмика-бию дәресләрендә уйнау, куеласы спектакльләргә парчаларны сайлап алу, аларны эшкәртү концертмейстерның көндезге эше булса, кичке эше – концерт-спектакльләрдә катнашу. Болар барысы да баянчы-концертмейстердан осталык, оешканлык, өлгерлек һәм зирәклек таләп итә. Сәхнә геройларының рухына туры килерлек музыкаль әсәрләр табылмаса, ул спектакльләргә музыканы үзе яза. «Яшь йөрәкләр», «Чаткылар» һәм башка спектакльләр Рәис Сафиуллин язган музыка белән дистәләрчә еллар Академия театрында зур уңыш белән барды. «Газинур Гафиятуллин», «Томан тарала» кебек радиоспектакльләр дә ул иҗат иткән музыка белән радио фондына язып алынды. Рәис Сафиуллин иҗат иткән җырлар да халык күңеленә тиз барып иреште һәм популярлык казанды. «Бик сагындым, авылым», «Газинур җыры», «Авыл көе» кебек җырлар шуның бер дәлиле, аларны еш кына халык җырлары дип тә җырлыйлар.
1961 елдан бирле (театрда эшләү белән беррәттән) Рәис Сафиуллин С. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә. Эшче, укучы яшьләрдән торган бу сәнгать түгәрәкләрендә кубызчылар, курайчылар, баянчылар, фольклор ансамбльләре һәм татар халык уен кораллары оркестры утыз ике ел буе нәтиҗәле эшләп килде һәм халык алдында йөзләгән концертлар белән чыгыш ясады. Күп кенә күренекле сәнгать эшлеклеләре сәнгатьтә беренче адымнарын шул түгәрәкләрдә ясады. Шулар арасыннан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы-композитор Марс Макаров, бу юлларны язучы мин фәкыйрегез дә, Рәис Сафиуллин җитәкчелегендә программалар әзерләп, музыка буенча югары уку йортларына укырга керде һәм профессиональ башкаручанлык белән беррәттән педагоглык эшен дә алып барды.
Рәис абыйның фатирына килеп керү белән, аның абруйлы музыкант кына түгел, җитмеш төрле һөнәр иясе икәненә инанасың. Нинди генә һөнәр өчен кораллар юк анда. Ул үзе, кибеттә бу музыка коралы юк, теге музыка коралы юк дип бер дә аптырап тормый. Үзешчәннәр өчен дистәләрчә еллар буе барлык кирәкле музыка коралларын – кубыз, курай, концерт гармуннары ясый һәм яшь музыкантларга бүләк итеп бирә.
Төрле абруйлы конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, Рәис Сафиуллин җитәкчелек иткән үзешчән татар халык уен кораллары оркестры дистәләрчә тапкыр I һәм II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә. Ул үзе «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була, ВЦСПС премиясе ала. Көндәлек матбугат битләрендә чыккан алтмышка якын мәкалә, очеркларда Рәис Сафиуллинның исеме гел мактау сүзләре белән генә искә алына.
Рәгъде Халитов
Рифкать Лотфуллин
50 нче еллар уртасында, ямьле җәй көннәренең берсендә, безнең авылга Казаннан Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендәге филармония артистлары концерт белән килде. Минем туган ягым Татарстаннан читтә булганга, Казан артистлары ул чакта бездә бик сирәк кунак була иде. Шуңа күрә андый концертлар безнең як халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә иде. Ул елны миңа җиде-сигез яшьләр генә булса да, мин инде гармунда ярыйсы гына уйный идем; алай гына да түгел, әтинең баянында да көй «сыздырырга» тырышып йөргән чагым. Билгеле инде, минем өчен концертның төп артисты баянчы иде.
Ярый, хуш. Берзаман концерт башланып китте (без, бала-чага, сәхнә тирәсендә, сәхнәгә якын гына урнаша идек). Алып баручы: «Сезнең каршыгызда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь баянчысы Рифкать Лотфуллин», – диюгә, сәхнәгә җитез адымнар белән бер абый килеп чыкты. Урындыкка килеп утырды. Әйтерсең лә тәрәзәдән кояш нурлары балкып керде, сәхнә яктырып китте. Ә инде әлеге баянчы абый мин моңарчы күрмәгән сихри баянында өздереп уйнап җибәргәч, бөтенләй тыным кысылды. «Их, – мин әйтәм, – кайчан да булса мин дә шулай уйный алырмын микән?»
Мин урта мәктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәнче, Рифкать абыйның бүтән безнең авылга килгәне булмады. Ләкин еллар үтеп, үзем филармониядә эшли башлагач та, балачакта алган тәэсирләрем, ягъни аның уйнавына һәм артистлыгына соклануым һич кенә дә кимемәде-сүрелмәде.
Рифкать Һадиулла улы Лотфуллин 1933 елның 19 июлендә Казан шәһәрендә туа. Биш-алты яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәпкә укырга кергәч, шушы гармуны белән төрле бәйрәм концертларында катнаша. Үсә төшкәч, аны гармунның чикләнгән мөмкинлекләре канәгатьләндерми башлый, һәм ул баянда уйнарга өйрәнергә кирәк дигән карарга килә. Баянның зур мөмкинлекләре аның музыкаль сәләтен бик тиз ачып җибәрә – ике елдан соң унҗиде яшьлек Рифкатьне Татар дәүләт филармониясенә баянчы итеп эшкә алалар.
Башта аңа җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килә. Бу аның өчен үзенә күрә бер мәктәп була. Шунда ул тиз арада нота белемен дә үзләштерә. Хорга, аерым җырчыларга һәм биючеләргә уйнау егетнең осталыгын тагын да арттыра. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Шуңа әзерләнгәндә ансамбльдә яңа биюләр куела, һәм аларга яңа бию көйләре дә кирәк була. Рифкать абыйга менә шушы биюләргә берничә көй язарга туры килә. Бу уңайдан бер хатирә искә төшә. Бервакыт шулай филармониядә баянда уйнап утырам. Әле мәктәп елларыннан ук радиодан ишетеп отып алган бер бию көе капылт кына искә төште дә, дәртләнеп шуны уйнап җибәрдем. Уйнап кына бетергән идем, ишек ачылды да, Рифкать абый килеп керде. Мин аңардан:
– Рифкать абый, син өлкәнрәк кеше, менә хәзер генә уйнаган бию көенең авторын белмисеңме? – дип сорап куйдым.
– Белгәнгә күрә дә инде ишек артында тыңлап тордым бит, уйнап бетерүгә яныңа кердем менә, – диде Рифкать абый.
– Кем соң ул?
– Кем булсын инде, алдыңда басып торучы Рифкать абзаң була, – дип, ул бу бию көен 1957 елда Мәскәүгә барыр алдыннан язганлыгын сөйләп бирде. Аннары: – Рамил, әйдә син бу көйне ике баян өчен эшкәрт тә, икәү бергә өйрәнеп, радиога язылыр идек, – дип куйды.
Мин аның бу үтенечен тормышка ашырырга дип кенә йөргәндә, рәхимсез үлем аны кырык өч яшендә безнең арадан алып китте.
Алдарак мин Рифкать абыйның артистлыгына соклануым турында язган идем.
Әйе, аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, чынлап та, зур артистлык үрнәге иде. Аның йөзендә син беркайчан да кәефсезлек күрмәссең. Кояштай балкып торган йөзе, кешелекле һәм мөлаем карашыннан тамашачы күңеленә дә яктылык бөркелеп тора иде.
Рифкать абыйның туганнары да баянга гашыйк кешеләр. Энесе Рафаэль байтак еллар дәвамында Республика иҗат йорты каршындагы баянчылар курсларында укытучы булып эшли. Абыйсы Мәхмүт ага баянда, аккордеонда, төрле гармуннарда уйнарга ярата.
1910–1920 елларда туып үскән беренче буын татар баянчыларыннан яшьрәк булса да, уйнавының моңлылыгы, сафлыгы, миллилеге буенча мин Рифкать абый Лотфуллинны нәкъ менә беренче буын татар баянчылары рәтенә кертәм һәм яшь баянчыларга: «Әгәр дә чын татар баянчысы буласыгыз килсә, башта Габдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин кебек өлкән буын баянчыларының язмаларын тыңлап күңелегезгә сеңдерегез», – дип әйткәндә, Рифкать абыйның да исемен һичшиксез телгә алам. Аның төрле җырчыларга уйнавы да, аерым уйнаган язмалары да радио фондында саклана, радио аша да, грампластинкаларда да һаман аһәңле яңгырый.
Рамил Курамшин
Рафис Корбан
УЙНА, ГАРМУН2
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Әллә җырлый, әллә елый ул,
Тирән уйга чумган төнге авыл,
Ялгыз гармун моңын тыңлый ул.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Уят әле сөю йөрәктә.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Моңлы итеп уйный бигрәк тә.
Нигә моңлы гармун тавышлары,
Үзәкләрне өзә ник болай?
Гомеркәйләр үтте дигәннәр дә
Яшьлегенә кайтсын ди бугай.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Сине тыңлап дуслар яшь түксен.
Саклый һаман гармун төймәләре
Бар моңнарын безнең яшьлекнең.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Кайткан гүя яшьлек яңадан.
Таныш моңнар саркый йөрәктәге
Беренче яр салган ярадан.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Тарат әле төннең карасын.
Синең моңнар яктысында дуслар
Яшьлекләрен кабат барласын.
Бесплатный фрагмент закончился.
