Бабахан дастаны / Дастан Бабахана

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

БОРЫНГЫ ӘСӘРЛӘРЕБЕЗДӘН «БАБАХАН ДАСТАНЫ»

«Бабахан дастаны» («Дастаны Бабахан») белән бәйле фәнни эзләнүләр әле бүген дә бара. Аның авторы Кылыч Сайяди икәнлеге беркайчан да бәхәс тудырмады. Чөнки әсәрендә шагыйрь үзен кат-кат шул исемдә белдерә. Дөрес, аерым очракларда ул үзен Сәйф Сайяди дип тә атый. Бу факт сорау тудырмаска тиеш кебек. Әмма ни өчен ул үзен гарәпчә исем белән дә атаган, төрки-татар вариантында да күрсәткән? Бәлки, автор шуның белән «Сәйф» яки «Кылыч» исеменең тәхәллүс икәнлеген күрсәтергә теләгәндер? Әллә монда башка сәбәпләр дә роль уйнаганмы? Аның «Сәйф» дигәне ‒ гарәпчә, «Кылыч» ‒ төркичә, икесе дә бер үк исем, бер үк мәгънәгә ия дип, мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә дә мөмкин. Әмма төрки исемнәрне йөртү, кушу тарихта аерым чорларда һәм халыкларда гына булганлыгын искәрсәк, моның да әһәмияте зур булуына төшенербез. Димәк, мәсьәлә гади генә түгел икән. Ә «Сайяди»га килсәк, ул тагын да катлаулы.

Сайяди (яки Сәйади, Сәййади, Саййади ‒ бу төрлечә язылуларының сәбәбе бары тик грамматик кагыйдәләрне аңлау-аңлату үзенчәлегеннән генә килә) ‒ нисби исем, ягъни автор үзен туган төбәгенә, шәһәр-авылына яисә бер-бер җирлеккә, гаиләгә (фамилиягә), халыкка, кабиләгә нисбәт итүеннән. Шунлыктан аны, мәсәлән, «Сайяд шәһәреннән булгандыр» дияргә тулы нигез бар, дибез. Андый аталыштагы кала хәзерге Төркестанда бар. Ул Амудәрья елгасының сул як ярында, Төркмәнабад (Чырҗау) шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 47 чакрым ераклыкта, 1939 елдан – шәһәрчек, аңа кадәр ‒ авыл, ә 2016 елда гына шәһәр дәрәҗәсен алган. Аның башка төрле тарихы безгә мәгълүм түгел, шундый исемдәге башка бер авыл яки шәһәр бардырмы-юктырмы ‒ белмибез.

Урта гасырларда Кавказда, Аракс елгасы буйларында, борынгы Ереван (ул вакытта Ируван дип аталган) тирәсендә Чухуры-Сагад (Сәгадәт чокыры, Бәхет үзәнлеге) булган. Чыңгыз хан яулары заманнарында бу тирәләргә, монголлар кысрыклап китереп, Урта Азиядән кара-коюнлы (ягъни кара-куйлылар) халкы килеп урнашкан, һәм хәтта Әрмәнстан иле белән дә аларның хөкемдарлары кайбер чорларда идарә иткәннәр. Галимнәр, ул кара-куйлыларның беренче хөкемдары Сәгад исемле булган, шуңа күрә бу төбәкне «Сәгад иңкүлеге» дип атаганнар, диләр. Моның белән ул җирләрнең Сәгад (Сәгадәт) хөкемдарныкы икәнлеген белдергәннәр. Угыз кабиләләре белән кыпчаклар кушылып, берләрендә – «Сәгад иңкүлеге», икенчеләрендә «Сайяд чокыры» буларак әйтелеп йөртелгән. Монда кыпчаклар исә «кара-куйлы» дип аталган угызлар килгәнче үк яшәгәннәр, көтүлекләре белән күчмә тормыш корганнар. Ир-егетләре күрше дәүләтләрдә хәрби хезмәттә торган, аларның мәнфәгатен яклап, яуларда йөргәннәр. Тормыш кәсепләре шуннан гыйбарәт булган. Ә гаиләләре шушы үзәнлектә күчмә тормышта тирмәләр корып гомер сөргән. Монгол яулары белән беренче тапкыр очрашканда да, алар шул хәлләрендә булган. Кыпчак ханнарыннан Күнчак (Кончак, Көнчак) ханның улы Чура (Юра, Җорҗ) шушы биләмәләрдә хуҗа саналган, Җәбе нойон һәм Сөбүдәй баһадур җитәкчелегендә монголлар явы аларны Төньяк Кавказга китәргә мәҗбүр иткән. Галимнәр фикеренчә, кара-куйлылар күченеп килгәндә, бу иңкүлек инде буш калган. Ә бәлки, кыпчаклар үз кардәшләрен – угызларны яннарына сыендыргандыр?

Кызыклы фактларның берсе: татар халкының Г. Тукае кебек үк, әрмәннәрнең XVIII йөз шагыйре Саят-Нова (Арутюн Саядян) бар. Ул шушы төбәк белән бәйле тәхәллүс йөрткән түгелме? Азәрбайҗан шагыйре Шаһ Хатаи (Исмәгыйль Хатаи, 1487–1524) да кайбер әсәрләрендә шундый нисби имзада үзен күрсәтә торган булган, чөнки ул ‒ ак-куйлылардан (ак-коюнлы), ә алар бу иңкүлекне XV йөздә яулап алган, аны «Сайад» («Са-ад») дип атап йөрткәннәр. Исмәгыйль Хатаи шунда үскән. Ул Нәсими шигъриятен иҗатында өлге иткән, хоруфиларның шигырьләрен әдәби идеал санаган.

Шулай итеп, «Сагад» яки «Сайяд» дип аталып йөртелгән ул иңкүлек-үзән – «Чухуры-Сайяд» («Чухуры-Сагад», «Чухуры-Сайад», «Чохур Са-ад» вариантларында да, халыкларда, асылда, тел-сөйләм үзенчәлекләре чагылышында төрлечәрәк аталып йөртелгән) – Урта гасырларда Кавказда шактый билгеле төбәкләрдән булган, аны шагыйрьләр үзләренең нисби исемнәрендә дә күрсәткәннәр.

Сайяд иңкүлегендә татарлар XIII–XIV гасырлар буена тоташтан диярлек идарә иткән. Әмма XIII йөз ахырында кара-куйлы угызлары, берара өстенлек алып, аларны үзләренә буйсындырган. Шушы төбәктә кара-куйлылар әмире, үзен хөкемдар буларак таныту максатында, «әмире чухуры-Са-ад» дип атап, «Сайяд иңкүлеге әмире» дәрәҗәсен алуга ирешкән. Чөнки Чухуры-Сайяд күптәннән шушы атамада булып, әмир өчен ул нисби исем булып киткән. Димәк, ул әмирнең үз исеме булмаган. Монда яшәүче халыкларны да (хәзер «арчалар», «сарманнар» яисә «казаннар» дип әйтәбез бит) «сайядлар» һәм «са-адлар» дип йөрткәннәр. «Сайяд» һәм «са-ад» бер үк аталышның ике төрле фонетик варианты гына икәнлеге аңлашыла торгандыр? Аның «сәгад» дигәннәре дә шул ук тел үзенчәлекләренә бәйле, билгеле.

Тагын да бер мәсьәләгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Сүз Сәгыйдия мәмләкәте хакында бара. Аның тарихы гыйбрәтле. Шәркый Төркестанның көнбатыш өлешендә барлыкка килгән һәм 1514–1665 елларда яшәгән Могулистанны, ягъни Мәмләкәте Могулияне, шул исем белән дә йөрткәннәр. Дөрес, аның «Яркәнд ханлыгы», «Кашгар ханлыгы» исемнәре дә булган. Бу төрлечә аталуларының сәбәпләре дә бар. Башкаласы әүвәлдә, 1596 елга кадәр, Яркәндтә булган аннары Кашгарга күчкән. Менә шул башкалалары белән бәйле ханлыкны да атаганнар («Казан ханлыгы» дигән кебек).

«Сәгыйдия мәмләкәте» исеме аның беренче ханына бәйле. 1514 елда Солтан Сәгыйд хан анда тәхеткә күтәрелгән, 1533 елда вафатына кадәр хөкемдарлык тоткан. Илен дә аның исеме белән атаганнар. Тагын шунысы әһәмиятле: 1632 елда тәхеткә аның нәселеннән Солтан Мәхмүт хан күтәрелгән. Аның кушаматы – Кылыч-хан, нисби исеме ‒ Сәгыйди. Димәк, Кылыч Сәгыйди, ә кыскартма вариантында – Кылыч Сәйди. Ул 1635 елда тәхетеннән төшерелә. «Дастаны Бабахан»ның авторы Кылыч Сайядины Кылыч Сәгыйди белән бутап буламы? Бик мөмкин. Әмма «Сайяди» белән «Сәгыйди» (хәтта «Сәйди» дә) икесе ике төрле языла. Шулай да бу Могулистандагы язма төрки тел белән борынгы татар китаплары телендә уртаклыклар да шактый. Аларның мәдәни-милли йогынтысы татарга булмый калмаган. Гомумән, Урта Азия, бигрәк тә Фирганә төбәге йогынтысыннан татар тарихын, мәдәниятен тәмам аерып бетереп карарга ярамый. Бу аралашу иске заманнардан ук үсеп, ныгып килгән булган. Мәсәлән, шул төбәктәге Караханилар дәүләтендә төрки мәдәниятнең үсешен һәм башка төрки халыкларга тәэсирен генә алып карасак та, сүзебез хаклыгын раслаучы күптөрле фактларны санап барырга гына кала.

Менә шул Караханилар дәүләтендә XI гасыр башында гаскәри хезмәттә торган Тогрул бәк тиз арада яу йөртүчеләрнең берсенә әверелә. Ул үзенең туганы Чагры бәк белән бергә күчмә төрки кабиләләрдән җыелган көчләр өстеннән идарә итә. Караханилар дәүләтенең таркаулыкка баруын күреп, явын Харәзем ягына алып китә һәм Харәземне яулый, шунда төпләнә. Ә 1028 елда Мәрва һәм Нишапурны яулый һәм «солтан» дип атала башлый. Ә 1040 елда Данданак янында орышта газнәвиләрне тар-мар итә. 1049 елда Әрмәнстанны яулый. Аның бөеклеген хәтта Багдад хәлифе дә таный, хөтбәләрне Тогрул бәк исеменнән әйтергә фәтва бирә. Шулай ул хәлиф фәрманы белән «Гареб вә Шәрык хөкемдары» дип атала башлый. Аның чорында төркиләр Сайяд иңкүлегендә дә үз тормышларын кабат җайга сала. Монда яшәгән халыкны юк итү һәм куалау хисабына түгел, бәлки яшәешне бергә оештырулары аркасында үсеш алалар. Шунысы әһәмиятле: Тогрул бәк төзегән ил «Салчук (Сәлҗүк) мәмләкәте» буларак аталган, ә халкының «салчук төрекләре» дип йөртелүләре тарихлардан яхшы мәгълүм.

Бүгенге тарих китапларында аларны «сәлҗүкләр» буларак күрсәтәләр. Бу империянең Конья солтанлыгы белән Тогрул бәк нәселеннән Кылыч Арыслан солтан хөкемдарлык иткән. Аның чорында бөтен Сәлҗүк иле Мәхмүт солтан кулында булган.

Боларны шуңа искәртәбез: Кылыч исеме сәлҗүкләрдә олы мәртәбәдә йөртелгән. Тагын шунысы игътибарга лаек: 1118 елда Сәлҗүк империясе икегә бүленә. Көнбатыш Иран, Ирак, шулай ук Азәрбайҗан да Мәхмүт Мөхәммәт солтанның өлеше дип санала башлый. Башкала итеп ул Хамаданны сайлый. Ә Хөрәсән, Харәзем, Бохара төбәкләре аның агасы Санҗар (Чәнчер) солтанның милкенә әверелә. Башкала буларак ул Мәрва каласын үзенә хуш күрә. Монда сәлҗүк солтаннарының төрбәләре тора.

Ни өчен Мәхмүт Мөхәммәткә, ягъни Мәхмүт бине Мөхәммәт солтанга игътибар иттек, чөнки бу тарихи шәхесне Мәҗлиси үзенең «Сәйфелмөлек дастаны»нда берничә тапкыр телгә ала, хәтта әсәрен аны мактауга багышлавын да искәртеп уза. Бәлки, Мәҗлиси шул сәлҗүкләрдән булгандыр?

Бездә Сәлҗүк империясенә бәйле сүз кузгатылса, әдәбият аларда бары тик фарсы телендә генә булган, ә фәнне гарәп телендә үстергәннәр дип аңлату һәм раслау кабул ителгән. Югары уку йортларында шулай аңлаталар. Шунлыктан барчабыз да, ул чорларда сәлҗүкләрдә төрки телдә китаплар язылмаган, дигән фикердә торабыз. Ул чор төрки әдәбиятларны җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнми торып, мондый карашны үзгәртергә һәм хаталарны төзәтергә мөмкин түгел. Чөнки хакыйкать урнашсын өчен, асыл фактларны ачыклау һәм раслау таләп ителә.

Сәлҗүк хөкемдарлары аскетларча – тормыш рәхәтләреннән мөмкин кадәр чикләнеп яшәүне өстен күргән, сүздә һәм гамәлдә ихлас булган, байлыкка, өстенлеккә кызыкмаган. Алар чорында әдәбиятта да шушы карашлар югары куелган, аздан канәгать булу идеалы урнашкан. Солтаннарында гадәти табигый зәвык, гади төсләр һәм җиһазлар, гади кием-салым сөекле булгач, халкы да шул юлны тоткан, әдәбиятта да бөеклекне гадилектә күргәннәр. Әмма образлы фикерләүдә югарыгы зәвыкка һичбер хилаф китермәгәннәр.

Тарихта андый солтаннар тагын да очрыйлармы? Хәер, мәмлүкләрдә нәкъ шулай дәвам иткән. Шуңа да аларны мәмлүк, ягъни «нә малик» дип, «мөлкәт иясе түгел» дигән мәгънәдә атаганнар. Бу Бәйбарс кебек хөкемдарлар чорында шулай булган. Аннары аларда да үзгәрешләр башланган. Чәркәсләр династиясе тәхеткә менгәч, байлыкка ихласлык итә башлаганнар. Затлылык, югары зәвык байлыкка бәйлеме соң ул?

Хакыйкатьне ачыклау өчен, фактларны бөртекләп барларга һәм җыйнарга туры килә. Аларның хәтта кайсылары артык та кебек тоелырга мөмкин. Әмма барланган һәм табылган хәбәрләр хакыйкатькә, төп мәсьәләне ачыклауга бөртек тә ярдәм итмәскә мөмкин. Шулай да алар, әгәр урынлы икән, турыдан-туры булмасын, әмма мәсьәләнең үзен күз алдына китерү һәм ачык аңлау өчен хезмәт итми калмыйлар. Бары тик хаталы һәм уйдырма гына булмасыннар, дөрес аңламауга һәм аңлатуга корылмасыннар, мәсьәләгә яктылык бирүгә хезмәт итсеннәр.

 

Мөхәммәд пәйгамбәр заманында, VII гасырда, Мәдинәдә Әссаф ибне Сайяд исемле кешенең яшәве мәгълүм. Ул үз биләмәсендә пальма агачлары төбендә бөркәнеп ятып йокларга ярата торган булган. Вакыты-вакыты белән саташа башлап, транс халәтен кичерә икән. Яһүди динен тоткан. Сәхих Бохариның 1355 нче хәдисендә хәбәр ителгәнчә, бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр дусты Гобәйд ибне Кәгъбә белән бергә Ибне Сайядның пальма бакчасына килгәннәр. Саташу халәтендә, транс вакытында аның ни-нәрсәләр сөйләвен Пәйгамбәребез ишетергә теләгән. Ибне Сайядның нәкъ бөркәнеп яткан чагына туры килгәннәр. Нәрсәләрдер кычкыра, сөйли икән бу. Әмма сүзе һич аңлаешлы булмый. Шунда Пәйгамбәрне Ибне Сайядның әнисе күреп ала, улын дәшеп уята. Әссаф ибне Сайяд торып, аягына баса. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә аны борчымаган булсалар, үзен белдерер иде», ‒ дип әйтеп куя.

Бу хәдис ислам дине белгечләре хезмәтләрендәге Ибне Сайяд Дәҗҗалның үзе булмадымы икән дигән фикерләмәләрдә искә алына. Аның Дәҗҗал булырга да мөмкин икәнлеген алар Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң пәйгамбәрлек дәгъвасын тотуында күрәләр. Дәҗҗал ‒ ялган пәйгамбәр түгелме? Бүген дә кемдер берәү пәйгамбәрлек дәгъваласа, аның Дәҗҗал дип аталырга тиеш икәнлеген барыбыз да беләбез.

Бу хәдисне электән яхшы белгәннәр. Шунлыктан бернинди нисбәтсез Сайяд исеменә бәйле тәхәллүс алу уңышлы булыр идеме? Хәтта «сайяд» дигәннәренә караганда «са-ад» аталу хәерле.

Дөрес, Әссаф ибне Сайяд, яһүди булуыннан туктап, ислам диненә күчкән, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә иман китергән. Тарих ул фактны да хәтерли. Шулай да, Сайяд исеме ишетелүгә үк, хәдистән хәбәрдар кешенең күңеленә ул салкын тәэсир иткән. Хәтта йолдызны да «Сәйфес-сайяд» дип түгел, «Сәйфес-җәббар» дип үзгәрткәннәр. Бу – алар икесе дә «Аучы кылычы» мәгънәсенә ия булганга.

Әгәр дә тарих буенча эзләнсәк, Бабахан исеме дә берничә тапкыр очрый. Шул исемне йөрткән кешеләрнең берсе, 1530–1582 еллар аралыгында яшәп, 1556 елдан 1582 елга кадәр Төркестанда хан булып утырган, ә 1574–1580 елларда Ташкент каласының әмире хезмәтендә торган.

Тагын да бер Бабахан бар. Ул каҗарлар нәселеннән булып, 1797 елда Иран шаһы тәхетенә менгән. Яшәгән вакыты – 1772–1834 еллар.

Болар Бабахан исеменең (хәзергечә ул «Ата хан» булыр иде) төркиләрдә дә, ираннарда да кулланылышта булганлыгы, солтан-шаһзадәләргә кушылуы, хан һәм шаһларныкы булуы хакында да сөйли. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы хан бу исем белән очраклы гына аталмаган, электән кулланылышта йөргән. Аның исем рәвешендә кулланыла башлавының сәбәпләре төрле булырга, хәтта бөтенләй башка исемнең яңгырашына ияреп ясалырга да мөмкин. Гарәп, фарсы, монгол, рус, Европа исемнәрен матур яңгырашлы булганнары өчен сайлап алмаганбызмы? Анда да үз телебезгә яраклаштырганбыз. Җитмәсә, аларда хикмәтле мәгънәләр дә күрәбез әле.

«Бабахан» дигән исемгә аваздаш исем йөрткән хөкемдарларны борынгырак заманнардан да Шәрыкта табарга була. Мәсәлән, Ардашир Бабәкән. Атасының исеме – Бабәк. Аның хакында һәртөрле хорафи риваятьләр иске язмаларда җитәрлек таралыш тапкан, хәтта тарих китапларына да кертелгәннәр. Ардашир Бабәкән 224–241 елларда Сасәниләр Ираны падишаһы булган, аның исеменнән акчалар сугылган. Үзеннән соң уллары Шапур, Пәрваз, Миһршаһ аның хөкемдарлык эшен дәвам иттергәннәр. Барысы да – Фирдәүсинең данлыклы «Шаһнамә»се каһарманнары.

Ардашир Бабәкәннең әтисе Бабәк 200 елга кадәр Бәктегән күле буендагы Хира шәһәрчеге хөкемдары була. Аның улы Ардашир Бабәкән Дарәбгәрд каласына хөкемдар итеп куела. Өлкән улы Шапур ил тәхетенә менә, әмма 220 елда аны Ардашир бәреп төшерә, урынын үзенә ала. Фирдәүсинең «Шаһнамәсе»ндә ул Ардашир Баһман буларак тасвирлана. Бу факт исә Бабахан исеменең «Баһман хан»нан ясалуын аңларга ярдәм итә. Исем-атамаларның халык сөйләмендә шулай үзгәрешләр кичерүе һичкемгә сер түгел. Дусмөхәммәттән ‒ Дүсем, Әлмөхәммәттән ‒ Әлмәт, Мөхәммәттән ‒ Мамай, Мөхәммәтҗаннан ‒ Мокамай, тагын да йөзләрчә исем-атаманы гына исебезгә төшерик.

Гарәп тарихчыларының китапларында Бабәк ‒ Сасән улы, зур булмаган Истахра өлкәсенең хөкемдары, шул ук вакытта гыйбадәтханәдә дини җитәкче мәртәбәсендә тасвирлана. Ардашир, аның икенче улы, Дарәбгәрд хөкемдары сараенда тәрбияләнә. Бабәк Парсәдә тәхет өчен гаугаланучыларга иярә һәм тиздән аларның җитәкчесе итеп куела, җиңеп чыгып, илгә улы Шапурны шаһ итеп утырта. Әмма ул бераз вакыттан соң тәхетен Ардаширга тапшыра. Бу фактлар табылган тарихи акчалар белән дә хакыйкать буларак раслана.

Бу фактларның берсен дә «Дастаны Бабахан»ның тарихи җирлеге дип әйтеп булмый. Әгәр дә Таһирның Багдад шәһәренә сандыкта агып килүенә игътибар итеп, монда аны Тигр (Диҗлә) суы гына китерергә мөмкин икәнлеген исәпкә алсак, шуннан чыгып, Бабахан хөкемдарлык иткән илне шул елга буйларында дип фараз кылсак, Бабәкнең Истахра өлкәсендә идарә тотуын исәпкә алып, Зөһрәнең хәлләре аңа бәйле риваятьләр тәэсирендә туганлыгын да күзаллаучылар табылыр. Без дә, мавыгып китеп, бәлки, Бабәкәнгә бәйле тарихлар, үзгәрә-үзгәрә, килә-килә, Таһир-Зөһрә кыйссасына әверелгәндер, дия алабыз. Нигә, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се дә тарихи фактларны турыдан-туры яктыртмый, бәлки, тарихи мотивларга гына корылган фикер һәм мәгънә бирүче әдәби әсәр түгелмени?

Шулай да, «Дастаны Бабахан»га тарихи җирлекне эзләү хәерле эш була алмый дип, андый хаталануны танырга мәҗбүрбез. Башкача нәрсә әйтергә була соң? Әмма, «Дастаны Бабахан»да бернинди тарихи җирлек тә юк, дип, мәсьәләдән җиңел генә котылу да фән каршында дөрес һәм мактаулы гамәл түгел. Шунлыктан эзләнергә, мәсьәләне чишү юлларын табарга кала.

Шунысын да онытмыйк: 620–630 елларда төркиләр Кавказда үз хөкемдарлыкларын җәелдерүдә активлык күрсәтә башлый. Алар белән монда Бүри-шад исемле хан идарә итә. Аның явы Әвгани илен басып ала. Әмма Төрки каганатта таркаулык артып, ханлыклары арасында тарткалаш башланып, Бүри-шад үз явын каганатка алып кайтып китә. Ә төркиләрнең Кавказдан китүе 630 еллардан соңрак, Ардашир III шаһиншаһның үлеменнән соң була.

Әлеге фактлар нигезендә бу очракта бары бер нәрсәне тәкрарларга тиешбез: турыдан-туры тарихи фактларга гына бәйләп әдәбиятны аңлатырга тырышу һәм фәнни эзләнүләрне ялгыз шул юлдан гына алып бару әдәби мәгънәләрне дөрес аңлау-аңлатудан ераклаштыра. Әдәбиятның нигезе тарихи фактларның үзләре түгел, бәлки күңел дөньясы хакыйкатьләре генә була ала. Тарих үзе асыл вакыйгаларның өске ягы, адәм баласының өске киеме сыман ул. Ә күңел дөньясы диңгез кебек чиксез, асылташлар кебек чын могҗизалардан тора шул.

* * *

«Дастаны Бабахан»да автор үзен Кылыч Сайяди, Сәйф Сайяди, Кылыч Сайяд һәм Сәйф Сайяд исемнәре белән төрлечәрәк атый. Ул – Кылыч та, ул Сәйф тә, ул Сайяди да, ул Сайяд та. Әмма «Кылыч» исеме – гарәптәге «Сәйф» исеменең төркичә варианты гына, «Сайяд» та – шул ук нисби «Сайяди», башка төрле исем түгел.

Сәйф Сайяди тезмәсе фарсы грамматик кагыйдәсе нигезендә төзелгән. Тәрҗемә итсәк, «Аучы кылычы» дигән төшенчә чыга. Шуннан нәрсә, диярбезме?

Борынгы грек мифологиясендә Орион образы бар. Ул озын буйлы, нык гәүдәле, күркәм затлардан исәпләнә, данлыклы аучы буларак мәгълүм. Үлеменнән соң аны күк йөзенә күтәргәннәр, һәм ул шунда йолдызлык булып балкып яна башлаган. Орион йолдызлыгы менә шул аучы инде. Гарәп телендә «аучы» сүзе «сайяд» була.

Орионның иң якты йолдызларыннан алтынчысы астрономия фәнендә бүген дә «Сәйф» дип атала. Димәк, «Сәйф Сайяди» берни дә түгел, ә чыннан да, «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия булып, автор тарафыннан башта ук махсус шулай, тәхәллүс итеп сайлап алынган, «Орион йолдызлыгының Сәйф (Кылыч) йолдызы» дигән төшенчәдән гыйбарәт булып чыга. Ә бу исә авторны ачыклау мәсьәләсен тагын да катлауландыра. Шунысы да бар: Орион Сәйфе, ягъни Сәйфе Сайяди гарәп телендә «Сәйфел-җәббар» дип аталып йөртелә, термин буларак гарәп китапларында шулай кулланыла, әмма ул да шул ук «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия. «Сәйф Сайяди», димәк, фарсыныкы, фарсы теле грамматикасы кануннары нигезендә үзара ярашкан. Әмма алар икесе дә гарәп сүзләре икәнен онытмыйк. Мәгънәдә икесе арасында каршылык юк, «Кылыч Сайяди» исә, төрки «кылыч» сүзе булганы өчен, «сайяд» сүзе гарәптән, ә сүзләрнең үзара ярашулары фарсы грамматик кагыйдәсенә нигезләнгән булуга карамастан, барыбер дә төркинеке. Гарәп-фарсы-төрки ареалында барлыкка килгән. Бу исә әсәрнең шушы халыклар арасында тудырылуы хакында сөйләмиме?

Татарларда Орион йолдызлыгын «Камыт йолдызлыгы» дип тә, «Хачи йолдызлыгы» дип тә, «Каек агачы йолдызлыгы» дип тә атап йөртәләр. «Хачи йолдызлыгы» булуының сәбәбе – хачка, ягъни тәрегә охшаш булуыннан. «Камыт йолдызлыгы» булуы – сабан сөргәндә үгез муенына кидертелә торган камытка тартым булуыннан. «Каек агачы йолдызлыгы» исә тарантасны җиккәндә урта тәртә тарткысы агачының шулай аталуыннан килеп чыккан. «Киек агачы» да, диләр. Имеш, өч туган, тарантаска атлар җигеп, җырлый-җырлый дөньяны әйләнергә чыккан икән. Славян халыклары бу йолдызлыкны «Сабан» исеме белән дә атаганнар, диләр. Ул Яңа ел алдыннан күренә башлый. Риваятьләренә күрә, күкләр катындагы илаһ Сварог алтын сабанын сандалга салып чыга һәм аны, эшләп бетергәч, кешеләргә бүләге буларак, җиргә иңдерәчәк.

Шәрык йолдызчылары аңлатуынча, Орион йолдызлыгы тәрбиясендә Хазария (фарсыларда – Һәзәрия) мәмләкәте яши. Бу хакта ислам тарихчылары да хәбәрләр теркәп калдырган.

Әгәр дә шушыларга таянып фикер йөртсәк, Хәзәр диңгезенең (Каспийның) төньягы, хәтта Төньяк Кавказ да Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге өлкәләр буларак күзалланган. Сүз уңаеннан, Идел-Урал-Себер – татарларның өлкәләре – йолдызчылар аңлатуынча, Ай тәрбиясендәге илләр санала.

Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге төбәктән булганы өчен, Кылыч Сайяди үзенә аның белән бәйле тәхәллүс алган дип тә белдерергә мөмкинлек бар, димәк. Әмма моны нәкъ шулай, чын хакыйкать дип күзаллау өчен, авторның бу хакта әсәрендә ишарәсе булу шарт, ул аны белдерми калмаска тиеш иде. Әмма «Дастаны Бабахан»нан андый сүзләрне таба алмадык. Шулай да бу фаразны исәпкә кертергә ярый дип санарга кала.

Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе бер нәрсәне аңларга ярдәм итә: автор үзенә күк җисеменә бәйле тәхәллүс алганга охшый. Әмма, ничек кенә булмасын, кеше үзенә генә түгел, башка берәүгә исемне сайлаганда да, аерым мәгънәгә, теләккә, өметкә, сәбәпкә нигезләнеп эш итә. Исем, атама, тәхәллүсләр башкача була алмый, хәтта нисби исемнәр дә шулай. Кылыч Сайяди да шушы мантыйкта эш итми калмаган.

«Дастаны Бабахан» әсәре каһарманнарына игътибар итсәк, алар шулай ук күк җисемнәре исемнәрен йөртә. Зөһрә ‒ Венера (Чулпан, Таң) йолдызы, Маһым ‒ Ай (Тулган Ай). Ә Таһир? Саф, чиста, якты. Көн бирүче ‒ Кояш, әлбәттә. Кояшны Зөһрә йолдызы каршы ала, аны күреп кызара һәм сүнә. Кояш белән Ай һичбер вакытта да бергә була алмыйлар, хәтта Ай Кояшка карап торса да. Монысы ‒ Маһымның язмышы. Хәтта күк йөзендә дә хәлләр шундый.

Ә калганнары кемнәр? Бабахан, Кара гарәп?.. Болар барысы да гади кешеләр генә кебекләр, әлбәттә. Алармы күк җисемнәре язмышына үзгәреш кертә алыр? Мөмкин хәл түгел!

Һәм менә шагыйрь үзен дә «Дастаны Бабахан» каһарманнары янәшәсендә күк җисеменә бәйле тәхәллүс белән атый, әмма моның өчен тәкъдир белән уйнаучы (һәрхәлдә, язучы – әсәр геройлары язмышын үзе теләгәнчә боргалап йөртүче) Марсны да сайламый, ә бәлки үзен Орион йолдызлыгы Кылычы итеп таныта. Шушылай эшли икән, бу сәбәпсез генә түгел, әлбәттә. Каспийның Идел тамагы буйларыннан булуы, Кавказ артыннан килүе, җитмәсә, Кылыч дигән исем йөртүе ‒ болар аның төрки, хәтта татар кавеменнән булуын раславы түгелмени? Бу аңлашылып тора, бик тә гади кебек. Моны шушы мантыйкта һичбер бәхәс итеп булмый. Бу фикернең дөреслеген әсәрнең төрки телдә язылуы да раслап тора. Әмма әсәрдә кыпчак-татар теле үзенчәлекләре генә түгел, угыз теле катламы да шактый көчле. Татарда бу хәл борынгыдан алып К. Насыйрига кадәр, хәтта Г. Тукай һәм Г. Исхакыйгача шулай килә. Безнең төрки әдәби телебез – угыз, хәтта чыгтай теле белән шактый баетылган, төрләндерелгән тел. Укымышлылар татар әдәби телен гади сөйләм теленә нигезләнә ала дип башларына да китермәгән, һаман-һаман аны чит халыкларның сүзләре белән баетуны һәм чуарлауны үзенә күрә бер мәртәбә итеп күргәннәр. Шуңа күрә дә борынгы гына түгел, хәтта XIX йөз ахыры – XX йөз башының беренче унъеллыгы әсәрләренең кайберләрен укыганда, аларның төрле алынмаларга бай булуына хәйран каласың. Бездә язмада тел чуарлау әллә нинди бер бөек һәм мөкатдәс нәрсә саналган. Әллә инде башка халыклар да ул язмаларны укырлар дип өметләнгәннәр һәм күзаллаганнармы? Монысын ук белдермәгәннәр, әмма укымышлы телнең төрле алынмаларга бай булырга тиешлеген искәртә белгәннәр. Ул – мәдрәсәләребез җитештергән шәкерт-мөгаллимнәр теле, шуңа да укымышлылар теле.

 

Үз шәхесләрен уйдырма имза артына яшерү әдәбият вәкилләрендә мәдәнилек билгесе дә булган. Шул ук вакытта Кылыч яки Сәйф исеменең тумыштан авторның үзенеке икәнлеген дә күзалларга мөмкин. Ә Сайяди ‒ бу очракта да нисби исем, анысында бөтенләй дә шик юк.

Әдәбият тарихында төрле чорда нәкъ шул чорга гына хас үзенчәлекләр мәйданга чыккан. Шул дәвер әдипләре аларны иҗатларында, мода белән киенгән кебек, шунда ук файдалана башлаганнар, чөнки бары тик шулай гына чын заманча әдәби әсәр тудырырга мөмкин дип санаганнар. Чорлар алышынганда, алардан яңалар баш тарткан. Алга таба ул үзенчәлекләр кулланылмый һәм эшләтелми башлаган. Һәр дәвергә хас әдәби үзенчәлекләрне өйрәнү, тел, стиль чараларына, тормышны бирү үзенчәлекләренә ияреп, әдәби әсәрләрне дә, аларның әдипләрен дә төркемлиләр. Берләрен, мәсәлән, мәгърифәтчелек реализмы вәкиле санасалар, икенчеләрен – романтикларга, өченчеләрен исә импрессионистларга һәм башкаларга кертәләр. Борынгы чорларга бәйле андый төркемләү тәртипләрен фән әлегә тудыра алмады. Моның сәбәбе әдәбиятыбыз ядкярләрен һәм, гомумән, борынгы, Урта гасырлар әдәби әсәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвеннән килә.

Димәк, теге яки бу әсәрнең кайсы чорда язылганлыгын ачыклау өчен, аның төп үзенчәлеген билгеләргә һәм аларның тагын кайсы әсәрләрдә кабатлауын ачыкларга кирәк. Әгәр кайсыберләренең язылган еллары да ачык булса, калганнары да шул елларда язылган дигән сүз бу. Тенденция төсен алган һәр күренеш, мода сыман, билгеле бер чорларга гына хас. Кием-салымда да тенденцияләр кабатлана, әмма искеләр монда да бергә-бер искене яңартмый, алар бары тик иске мотивларга иярү генә. Үз чорында тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеге яңа дәвердә мотив төсен генә алып кабатлана. Хикмәт – образлар системасында. Ә «Дастаны Бабахан»да образлар системасы төгәл эшләнелгән.

Шулай итеп, Кылыч Сайяди әсәренең төп хикмәте – каһарманнарының исемнәре (һәм үзенеке дә) күк җисемнәренә бәйле аталуга барлык игътибарны юнәлтеп, аны хакыйкать итеп алсак, күк җисемнәре исемнәре һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре белән тәңгәл образлар системасы корып, каһарманнарын атап язылган әсәрләр тарихта тагын да булганмы һәм алар кайсы гасырда һәм елларда иҗат ителгән дигән мәсьәләне алга куеп эш итәргә, эзләнүләргә бирелергә кала. Бу – шактый күп вакытны һәм тырышлыкны сорый торган хезмәт.

Йолдызларны өйрәнү, алар белән язмышларны бәйләү, тәкъдирне ачыклау кешелек дөньясында борынгы заманнардан яшәп һәм үстерелеп килә, ныклы нигезле ислам дине тәгълиматларында ул инкяр ителә. Ислам Шәрык дөньясы бары тик астрономия гыйлеме тарафыннан ачыкланган хакыйкый хәбәрләргә таянуны гына кабул иткән, анысы да бик шикләнеп, чикле рәвештә генә. Йолдызнамәләр төзетүгә бигрәк тә фарсылар һәм кыпчак-мәмлүкләр ихлас була. Бу мавыгу тарих китапларына гына түгел, әдәби әсәрләргә дә үтеп керә. Күк җисемнәренең исемнәре белән әдәби каһарманнарын атап, йолдызлар, планеталар мөнәсәбәтләрен шул каһарманнары язмышына күчереп, моны әдәби система дәрәҗәсенә җиткереп бөек әдәби әсәр язган шагыйрьләрнең берсе Гассар Тәбризи булган. Ул – зур гыйлем иясе, «Мәһрү-Мөштәри» дастанын иҗат итә. Әсәр 5120 куплет-бәеттән тора, 1376 елда тәмамланган, хәтта ул вакыйга сәфәр аеның 10 нчы көнендә иртәнге биштә икәнлеге дә фәнгә төгәл мәгълүм. Димәк, көне-сәгатенә кадәр билгеле. Дастан фарсы телендә. Аның эчтәлеге белән танышканда, «Дастаны Бабахан» белән уртак яклары да барлыгын ачыкларбыз. Әмма алар – икесе ике төрле әсәр.

«Мәһрү-Мөштәри» дастанында сурәтләнгәнчә, Истәхр шәһәренең падишаһы – Шапур шаһ. Аның да, вәзиренең дә балалары юк, Ходайдан бала бирүен телиләр.

Беркөнне болар ауга чыга. Урдадан, ягъни озатып йөрүче гаскәрдән аерылып китәләр. Тау башына килеп чыгалар. Монда гомерен ялгызлыкта уздырган габиткә туры киләләр. Аның кулын үбәләр. Ә ул аларга бер телем икмәкне икегә бүлеп бирә дә өйләрендә хатыннары белән бергә утырып ашарга куша. Вәзирнең кызы туа, шаһ Шапурның ‒ улы. Кызына вәзир Мөштәри (Юпитер) исеме бирә. Падишаһ улын Мәһр (Кояш) дип атый. Шунысы кызык: Кылыч Сайядида Зөһрә ‒ Таң йолдызы, күккә күтәрелгәндә Кояшны каршы алучы, Ә Гассар Тәбризидә кыз ‒ Мөштәри, Кояш баеганда күренүче, Кояшны озатып калучы йолдыз.

Бу балаларның үсү-тәрбияләнүе шагыйрьләрнең икесенең дә әсәрләрендә бертөрле: бергә үсәләр, бер үк мөгаллимнең мәктәбенә йөреп укыйлар, күптөрле гыйлемнәр үзләштерәләр, үзара гашыйк булалар. Әмма Гассар Тәбризи әсәрендә Мәһрнең көндәше шушында ук вакыйгаларга катнашып китә. Шаһның һаҗибы да улы Бәһрамны алар белән бергә укуга биргән икән. Әмма ул, тәкъдир кебек, көтмәгәндә үзгәрүчән, золым иясе, дуңгыз кебек, җиргә баккан, төлке кебек хәйләкәр булган. Аның күзе Мөштәригә төшә. Бәһрам ‒ Марс ул, тәкъдир йолдызы. Кайвакытта кичләрен, Кояш иңгәндә, ул күренә. Аның алсу-кызыл төстә булуы Марс икәнлеген белдерә. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы Кара гарәп тә Марс планетасының төркичә аталышы икән.

Шаһның Шапур дип аталуы да әһәмиятле. Ул «шәб» һәм «руй» сүзләреннән ясалган, «Төнге күк йөзе» мәгънәсенә ия. Димәк, Бабахан да шул ук мәгънәгә ия булып чыга, ягъни «Төнге күк йөзе ханы». Мишәрләрдә әти кешене «әзи» дип әйтү бар. Баба ул ‒ «ата» дигән сүз. Шуны гына белгәндә дә, күкләрнең төркиләрдә ата йорты буларак күзаллануына, ышануларында шулай белдерелүгә шик калмаска тиеш.

«Мәһрү-Мөштәри»дә Бәһрам кызны үзенә кияүгә алырга алдан ук уй корып йөри башлый. Моның өчен аңа иң тәүдә Мәһр белән кызның араларын бозарга кирәк була. Мөгаллименә әгәр дә шаһ Мөштәри белән Мәһр арасындагы мөнәсәбәтләрне белә калса яхшыга булмасын әйтә. Мөгаллим аларның хәлләрен шаһка үзе барып сөйләргә мәҗбүр хәлгә төшә. Вәзиренә шаһ шунда ук Мөштәрине дәресләреннән тыярга куша. Әмма вәзир үз кызына ышана, шулай да дәресләренә килүдән тыярга мәҗбүр була. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр аерылу утыннан көя башлый. Мөштәринең дус кызы Бәдр (Тулган Ай) исемле икән. Ул аңа күңел тынычлыгы бирә. Ул арада Мөштәринең әтисе вафат була.

Мөштәри белән Мәһр хат алыша башлыйлар. Хатларны араларында йөртүче Бәдр икән. Әмма Бәһрам бу серне белеп ала, бер хатны кулына төшереп, шаһка китерә.

Шаһ, җәлладны чакыртып, Мөштәринең башын чаптырмакчы була. Аның бу вакытта яңа вәзире Бәһзат яшьләрнең бер-берсенә бәйле икәнлекләрен шаһка искәртә. Хөкемдар Мөштәрине илдән кудырта, ә Мәһрне чылбырга утырта, тоткын итә. Бу – Кояшның тотылуы, бәхетнең йорттан куылуы дигән сүз. Чөнки Мөштәри ‒ бәхетле язмыш символы, Кояш ‒ чәчәк ату, гаделлек билгесе.

Мөштәри белән илдән Бәдр дә чыга. Димәк, илнең бәрәкәте, тынычлыгы китә. Чөнки Тулган Ай ‒ муллык, тынычлык символы. Тулган Ай киек-җанварга, кош-кортка, адәменә-җененә ишле гаилә, матур балалар бирә. Аның китүе ‒ илнең болардан мәхрүм калуы дигән сүз.

Юлда Мөштәри шактый күп газаплар кичерә, зарларын, күңел дәртләрен Кояшка карап сөйли. Бара торгач, юлбасарларга тап булалар. Ярый әле аларның башлыгы кызларга миһербанлык күрсәтә. Ул аларны азат итә. Кызлар үз юллары белән китә. Бәһзат вәзир исә шаһтан Мәһрне тоткынлыктан азат итүен сорый. Шах ризалыгын бирә.

Мәһрнең Җәүһәр исемле хезмәтчесе бар икән. Ул аны ияртеп алып китә. Мөштәринең өенә баралар. Күңеле зарларын егет Мөштәри йолдызына сөйли. Әсәд исемле дусты белән килешеп, Мөштәрине эзләп юлга чыгалар. Әсәд йолдызлыгы – батырлык, тугрылык, өстенлек, хәтта шаһлык символы да ул. Шулай итеп, Мәһр илдән Мәртәбәне алып китә. Шаһ Шапур һәр тарафка, улын эзләтеп, илчеләрен җибәрергә мәҗбүр була.

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»