Читать книгу: «Яшьлегем тугае»

Шрифт:

ТӨЗҮЧЕДӘН

Кадерле укучым! Сиңа тәкъдим ителгән бу китапта язучы Фаил Шәфигуллинның бөтен шигъри мирасы туплап бирелде.

Ф. Шәфигуллин – әдәбиятка шагыйрь буларак килгән кеше. Х. Туфан әйткәнчә: «Әйтми калмаслык шигъри хисләре бар хәлдә…» Әмма тора-бара әдәбиятның проза агымы, бигрәк тә сатира-юмор өлкәсе җиңә төшеп, ул шигъри телле лирик новеллалар, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы юмористик хикәяләр, повестьлар язды. Ләкин шигырь язуыннан да туктамады. Тик ул аларны китап итеп чыгарырга өлгермәде.

Әлеге китапның беренче бүлегенә авторның «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) җыентыкларына кергән шигырьләре, поэмалары, «Яшьлегем тугае» дип исемләнгән икенче бүлектә исә үзе исән вакытта (вафатыннан соң да) газета-журналларда басылганнары, Татарстан язучыларының «Тынгысыз каләм» исемле шаян дивар гәҗите өчен язылган пародия, охшату, багышлау- лар, Әпкәли әкәмәтләре, шулай ук архивында сакланган шигъри фельетон, монтаж, баллада, тәрҗемә әсәрләре кертелде.

Ф. Шәфигуллин иҗади эшкә бик таләпчән кеше иде. Исән булса, икенче бүлеккә тупланган шигырьләрен, җырларын, баллада-поэмаларын ул кат-кат эшләр, эшкәртер, кайберләрен төшереп тә калдырыр иде. Әмма без, Фаил каләменнән тамган һәрнәрсәне кадерле күреп, халкына тәгаенләнгән әдәби мирас буларак, югалтмыйча укучыга җиткерүне кирәк дип таптык.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Давыл кичкәндә

«Яңа ел бусагасында» китабыннан
(1956 –1967)

ГОМЕР

 
Кыштыр-кыштыр… менә кызык… булдыра бит:
Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала…
Зурлар өйдә юк чагында юри генә,
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,
Еллар ай күк, айлар көн күк тоела аңа.
Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында
Театрга, киноларга ялгыз бара…
Дала, таулар, рудникларда нидер эзли
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,
Кирәк булса, йөрәген дә утка сала…
Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле шагыйрь инде
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
 

УЙЛАМА СИН

 
Уйлама син: йөрәгеңнең уты
Учак кебек янар-янар да
Салкын җилдә кинәт тетрәп сүнәр,
Көл дә калмас диеп аңардан.
Ул ялкында, иркәм, син назлаган
Язлар исе, чәчәк төсе бар.
Ул ялкынның, җирдә сине эзләп,
Ташкын сулар кичәр көче бар!
 

БЕР УЧ ПЕЧӘН

 
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Исерттеме әллә бер уч печән?
Нишләдем мин,
Тукта,
Нишләдем?
Ак чәчәктәй балкып тагын килдең,
Ак алъяпкыч сиңа килешә.
Болын гүя дәртле Сабан туе –
Тальян чыңлый, кызлар көлешә.
Печән төсле яшькелт күзләреңдә
Әйтеп булмый торган матурлык.
Шул көнне без иң беренче тапкыр
Иңне иңгә куеп утырдык.
Тәүге канат,
Ах, шул канатларда
Баскан җирне тоймый йөрүләр…
Кулларыңнан алып сөяргә дә
Ник кыймадым икән мин юләр?!
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Менә хәзер,
Әле яңа гына
Бөреләнде гүя хисләрем.
 

ЯҢА ЕЛ БУСАГАСЫНДА

 
Ай, сабыр ит,
Ай, туктале,
Тукта, качма.
Өлгерерсең йокларга син,
Таң аткач та.
Кызык булсын, икәү генә
Калыйк әле;
Яңа елга кемнәр керер,
Карыйк әле.
 
 
Ай ишетте. Ай туктады.
Ай елмайды.
Юк, сәбәпсезгә елмайтып
Булмый аны.
Димәк, монда нәрсәдер бар…
О, чыннан да,
Җитәкләшеп килә икәү –
Кемнәр анда?
 
 
Мәхәббәт һәм дуслык, сезме?
Әйдүк, әйдүк.
Узыгыз сез Яңа елның
Түренә үк.
Ай, карале, ул кем тагын?
Тукта, тукта…
Каршы исеп маташалар
Җилләр юкка.
Тынычлык ул Яңа елга
Керми калмас.
Тиз бул, әйдә, бар, бар, аңа,
Ай, ишек ач.
 
 
Болар кемнәр дүртәү бергә?
Берсе – хезмәт,
Берсе – шатлык, берсе – бәхет,
Берсе – хөрмәт.
Аларга да ишек ач, Ай,
Нур-кулың суз.
Гимн җырлап, Яңа елга
Керсен дүрт дус.
 
 
Якынлаша төн уртасы,
Аем, сау бул.
Кара аны: мин югында
Син уяу бул.
Сугыш, җәнҗал һәм җинаять
Килсә монда:
«Сезгә, диген, юллар ябык
Яңа елда».
Йөрмәсәләр әгәр шулар
Дөнья бозып, –
Күкләр зәңгәр, йөзләр көләч,
Яшәү кызык.
 
 
Йә, йә, Аем, сагышланма,
Бүген таңда
Очрашырга торабыз ич
Орбитаңда!
 

ЭШЧЕ ГОРУРЛЫГЫ

 
Мин заводтан китәрмен дип
Уйлап куйган идем.
Цехка килеп беркөн:
– Сау бул,
Станогым, – дидем.
Борылдым…
Тик китәлмәдем…
Кемдер тотты мине.
Цехташларга, дус-ишләргә
Мәхәббәтем, синме?
– Түгел, – диде тавыш. Ә мин:
– Синме, намус? – дидем.
– Туган көннән алып, һәрчак
Син намуслы идең.
– Алайса, син бурычымдыр
Илгә, әтиләргә?
– Бурычыңны башка эштә
Түләп булмый мәллә?
– Кем соң? Кем соң алай булгач,
Шундый каты куллы?
– Танымыйсың?!
Мин – горурлык,
Эшче горурлыгы!
 

АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР

 
Яшьлектерме, белмим, җилкендерде,
Романтика микән?
Без иптәшем белән кара төндә
Чыгып киттек өйдән.
Ару-талу һич белмәдек. Кичтек
Йә чүл, йә саз, йә су.
Алтын табу иде безнең хыял,
Фәкать алтын табу.
Көне-төне эзләдек без аны,
Таулар, ташлар айкап.
Җир куеныннан асыл металл безгә
Күзен кысты кайчак.
И сөендек шулчакларда, башлар
Тәмам күккә тиде:
Яшерсә дә йөзен әрсез комга,
Ул бит алтын иде.
Ә беркөнне иптәшемнең бәхете
Кинәт тулып ташты:
Йодрык кадәр булыр, – бер шурфтан
Ул саф алтын тапты.
Алтын тапты… әмма шул ук көнне
Ул югалтты үзен.
Китеп барды, ашыгып, минем яннан:
Юк, дип, уртак безнең.
…Шөһрәт сүнгәч кайтты… юк инде тик
Элеккеге ялкын.
Күз дә салмый ташлар, рудаларга,
Эзли гел саф алтын.
Ә саф алтын аңа (ни үкенеч!)
Очрамады бүтән.
Ул үзе дә табылдыгы белән
Онытылды күптән.
Мин алтынны һаман азлап-азлап
Юып алам комнан.
Минем алтын инде күп мәртәбә
Артык аныкыннан.
 

МИНЕМ БӘХЕТ

 
Мин бәхетне күктән төшәр
Диеп өмет итмәдем.
Ерак диңгез артларына
Бәхет эзләп китмәдем.
Бәхет миңа туганчы ук
Анам карынында күчте.
Минем белән әлли-бәлли
Бишектә йоклап үсте.
Йә яз төсле, йә җәй төсле,
Йә йолдыз төсле көлеп, –
Ул минем күзгә күренде,
Төрле сыйфатка кереп.
Бәхет минем белән йөзде
Яшьлегем ярларына.
«Майлы «биш»ле» булып тамды
Класс журналларына.
Кабынды ул сөйгәнемнең
Күзләре карасында.
Чыныкты ерак диңгездә
Дулкыннар арасында.
 

СЕҢЕЛЕМ МАРИНА1
(Поэма)

1
 
Марина, Марина сеңелем,
Ташыган чагы бу күңелнең.
Сеңелем, күз нурым, Марина,
Тагын бер рәсемеңә карыйм да
Ятармын, утымны сүндереп.
Төшемә шәт кабат син кереп,
Муенымнан кочарсың, көләрсең.
Сорарсың, еракка күрсәтеп:
«Бармы, дип, чикләре шул суның?»
Җемелдәр кыялар ышыгында,
Күбәләк шикелле, ак сының.
Күзләрең еракка төбәлер,
Ул күзләр шундый саф, керсезләр.
Әнә шул зур дәрья белән дә
Тиңләшә алырлык ул күзләр.
Тирәннәр, зәңгәрләр, дымлылар,
Шаяннар, уйчаннар, моңлылар…
Марина, Марина сеңелем,
Нигәдер сагышлы күңелем.
Урамда кыш инде, Марина,
Һәр агач, һәр ботак кар гына.
Ай йөри, төннәрен кар ялап,
Ай нәрсә, ул салкын, битараф.
Ә минем көннәрем тынычсыз,
Төннәрем үтәләр йокысыз…
Керфегем очында тирбәлеп,
Ни сөйли бер бөртек кар миңа?..
Әй, матур түгел лә бу диңгез,
Китик без бу яктан, Марина.
Китмисең, карыйсың еракка,
Сихерли сине гел шул яклар.
Күгелҗем-яшькелт таш өстенә
Ябышкан ялангач аяклар.
Кыялар читендә уйнаклап,
Тозлы җил туздыра толымың.
Керфекләр урманы яшерәлми –
Күзләрең мөлдерәмә тулы моң.
Һәрвакыт шул кыя каршында
Торасың, Марина, һәйкәл күк.
Кайчан соң күрермен үзеңне,
Сөйлисе сүзләрем күп, бик күп.
 
2
 
Еракта мачталар тирбәлә,
Еракта күк томан – җир мәллә?
Күк томан туган ил ярлары,
Командор атавы карлы әле.
Узабыз Командор атавын,
Монда җил басалмый винт шавын.
Су өсте яп-якты… көзгедәй.
Җир исе… Кайдадыр, ахры, җәй.
…Онытылган зилзилә, давыллар,
Онытылган талчыгу, арулар.
Күп көннәр диңгездә үткәреп,
Рәхәт соң, әй, кайтып барулар.
Каршыда урманнар, тугайлар,
Каршыда якыннар, дус-ишләр.
Каршыда сандугач, тургайлар,
Ал таңнар, ак көннәр, саф кичләр.
Каршыда Туган ил ярлары,
«Күк томан шул микән, карале?»
Җил… күзләр яшь белән каплана.
– Шул, шул, – ди Николай, шатлана.
Николай, романтик Николай,
Ул – минем күптәнге дус малай.
Ничә ел инде гел бергә без
Океан, диңгезләр кичәбез.
…Шаулы порт. Музыка. Чәчәкләр…
Каршылый Туган ил улларын.
Юмарт җил хуш исләр китерә,
Мул сибә кояшы нурларын.
Әй, гүзәл, әй, нәфис бу яклар,
Һәр тараф яп-якты, гөл генә.
– Күр инде, Николай, халыкны,
Гүя без дөньяда бер генә.
Әйтерсең без бүген кайтканбыз
Бик ерак планета-йолдыздан.
Олылап каршылый җир шулай
Кайткан бер судноны диңгездән.
Алкышлар тетрәтә яр буен,
Чәчәкләр… чәчәкләр явалар.
Кавышу шатлыгын кичереп,
Якыннар кочакка авалар…
Бу икәү – капитан игезе.
Ромутка, Леночка… тегесе
Үзеннән зур букет күтәргән –
Кемнеңдер кызы, йә сеңлесе.
– Маринам, – диде дә Николай,
Атылды тегесе туп кебек.
Нәни кыз – сагынылган кочакта,
Моннан да зур бәхет юк кебек…
 
3
 
Марина, Марина, хәтерлә,
Ә минем хәзер дә хәтердә:
Яр буйлап өчәүләп йөрдек без,
Җилкәнле көймәләр күрдек без.
Николай ягымлы, ә син шат,
Су кердек ул көнне ничә кат.
Комнардан йорт корып уйнадык,
Көлеп тә, йөгереп тә туймадык…
Исемдә Коляны тиргәвем:
– Алдакчы, сизмәс дип белгәнсең,
Бар икән нинди зур кызчыгың,
Ә миннән яшереп йөргәнсең.
Әнисе кайда соң? Дәшмисең?..
Чү, тукта, ни булды? Кирәкми…
Синең бу карашың, Николай,
Эх, шундый әрнетә йөрәкне…
…Аннан соң өр-яңа «победа»
Һәм теге мыеклы кырыс ир…
Аннан соң бер хатын тавышы:
«Марина, кил, кызым, бире кил».
Чакырды ул сине, иркәләп,
Елмайган күк булды ире дә.
Ә Коля ялынды никадәр:
«Кал, кал, дип, Маринам, биредә».
Ләкин син киттең шул аңардан,
Бер туктап, бер атлап киттең син.
Редиска зурлыгы йодрыгың
Күзләрең өстендә йөрттең син.
Авызың турсайттың. Кемгәдер
Үпкәме, нәфрәтме иде бу.
Ах, ләкин әтиеңнең, Марина,
Иң ачы хәсрәте иде бу.
«Победа» ишеге ачылды,
Син тагын борылып карадың…
Николай көрсенде тын гына:
– Әйе, дип, әнисе бар аның…
 
4
 
…Кыскасы, дәүләрне белмисең,
Алар бит күп шаулап йөрмиләр.
Киңәшкә күршегә кермиләр.
Ике нур берләшсә күзләрдә,
Йөрәкләр һичсүзсез берләшә.
Янгын да күкләргә аша ич,
Ике ут кушылып дөрләсә.
Аннан соң алар гел бергәләп
Кинода, кафеда, кичәдә.
Аерылмас шикелле алар һич,
Иң хәтәр җилләрең иссә дә.
Аларда йөз шатлык, мең шатлык,
Аларга мәңге җәй, мәңге яз.
Яшьлекнең хыялый күгендә
Көн балкый, төн балкый ал кояш…
Ә аннан табигать саргая…
…Чү, нигә елый бу кыз бала?..
Ни юмарт, ни җылы яктырткыч
Гөлләрдән ник нурын кызгана?..
…Ни кайнар, ни көчле мәхәббәт,
Сине дә, ахрысы, җиңә көз?..
…Әй икәү, туктагыз, көз үтәр…
Сабыйны бәхетсез итмәгез…
Көз килә. Яңгырлы, җилле көз,
Болытлар… болытлар агыла.
Тәрәзә төбендә кыз бала –
Кемнедер юксына, сагына.
Нигә соң аңа бу чит әти? –
Исән ич аның үз әтисе.
Кайтыр бер, кайтыр ла. Бүлмәгә
Җәелер суүсем, ләм исе…
Әнә ич кайтты да… Ах, ләкин
Тагын шул кырыс ир ишектә,
Ярата шикелле. Тик аңа
Күнегеп булмый шул ничек тә.
Бик сәер. Имеш, үз әтисе
Белмәгән иркәләү, назлаулар.
Аның бар хыялы, бар уе
Булган тик диңгез һәм ерак яр.
Әнисе шулай ди: «Ул куркак,
Курыккан җирдәге хезмәттән.
Курыккан хәтта мул тормыштан,
Курыккан ләззәттән, рәхәттән…»
Зур көзге, бизәкле келәмнәр…
Әтисе чит күргән шуларны.
Пыялага баш куеп уйлый кыз,
Хәтере томанлы, томанлы.
Әтисе муенына сарылып
Гизә ул менә яр буйларын.
Ә диңгез уфтана, чайкала –
Кемгәдер сөйли күк аһ-зарын.
Җил уйный, шашынып. Ә күктә
Болытлар чем-кара дегеттәй.
Әнә ут. Күк шартлап ярылды…
«Куркам, дим, әтием, куркам, әй…»
Һәм күзләр очраша… Юк ла, юк,
Әтисе тамчы да курыкмый ич…
Ул күзләр һаман да хәтердә,
Онытылмый, онытылмый алар һич.
Шул күзләр ярата белмиме,
Нидәндер куркамы шул күзләр?..
Кыз күрә: инде кич. Тик бүген
Соңлады нишләптер йолдызлар.
 
5
 
Ничәнче көз соң бу урамда,
Ничәнче саргаю урманда?
Ничәнче мәртәбә имәннәр
Укалы җиз күлмәк кигәннәр?..
Кайдан бу, кай яктан, нинди җил,
Бик моңлы сызгыра нинди ир?
Мачталар ник шомлы чайкала?
Ни булган? «51» чаң кага.
SОS айкый эфирны. SOS яра,
Радистлар сөйләшә үзара:
Ишеттек,
«51», барабыз,
Ничек тә түзәргә карагыз.
Түзәр ул «51», әлбәттә,
Шул минут, менә шул сәгатьтә
Ярсыган океан-алпамша
Ташларга күтәреп атмаса.
Таш кыя якын һәм кап-кара,
Кыскара, кыскара гел ара…
Ә мотор һаман да тавышсыз.
Төн җилле, давыллы, рәхимсез.
Диңгездә тугыз балл, уенмы?
Дулкыннар кургашмы, чуенмы?
Дулкыннар… дулкынмы соң болар?..
Кормада, чү, нигә тындылар?..
Эшләргә кирәк ич тизрәк,
Тизлектә бар өмет, бар терәк…
Трапта тагын бер матрос,
Бирешми, бирешми тик трос.
Чорналган бу винтка еландай,
Җибәрми, үл, ела, хәлдән тай.
Сызгыра, сикерә, бөтерелә,
Гүя ул җанлы ла, тере лә.
Су тавы йөгерә, шашынып,
Матросны тарталар, ашыгып.
Манма су булган ул, калтырый,
Ә алда таш кыя – җан сорый.
Ә алда таш кыя – куркыныч.
Капитан, кайгырма, бул тыныч!
Трапта Николай. Һәм менә
Винт тагын ялтырап күренә.
Николай сузыла түбәнгә,
Нишли соң, ни уйлый бу бәндә?
Фонарьлар чайкала, җил улый…
Марина, әтиең ни уйлый?
Ах, бетте барсы да… тик шунда,
Нәрсәдер йомарлап уң кулга,
Дулкыннан Николай сузыла.
Әй, ярсый ач Нептун, тузына.
Николай дускаем, йә, тырыш,
Тагын бер, иң соңгы омтылыш.
Тросны алдылар кулыннан,
Капитан елмайды… Һәм шуннан
Ни булды, әйтәлми беркем дә…
Күпме чәч агарды ул төндә…
Траулер янтайды. Шул минут
(Әйтерсең ач ерткыч, лава-ут)
Кормага дулкын-тау сикерде,
Шул безгә зур кайгы китерде…
Экипаж котылды үлемнән,
Экипаж котылды ул төннән.
Ах, авыр узды шул тик ул төн,
Йомды икән күзләрен, белмим, кем?
Коляны төн буе эзләдек,
Кайларга, кай якка йөзмәдек…
Тик табып булмады. Батырны
Чал диңгез чынлапмы батырды?
 
6
 
Ресторан. Тәрәзә каршында
Бер кеше утыра ялгызы.
Бокалын тутырып куйган да
Эчми ул, нигәдер, тик үзе.
Эчми дә ул үзе, ахрысы,
Ул монда эчәргә килмәгән.
Нечкә бил-бокалга әлегә
Куллар да, ирен дә тимәгән.
Ни өчен кергән ул бу йортка
Шундый соң, шундый тын сәгатьтә?
Кайгысы бардыр бу кешенең
Һәм зурдыр, бик зурдыр, әлбәттә.
Ир кеше кайгыга бирешә,
Һай, бу бик, бик сәер, дисезме?
Юк ла, юк, кайгырмый. Бары тик
Кемнедер юксына диңгезче…
Диңгезгә чыккан ул ун яшьтән.
Циклоннар, зилзилә, давыллар,
Тайфуннар белән күп көрәшкән…
Ә теге төнне ул үлемнең
Күзенә туп-туры караган.
Саркылып кан аккан башыннан,
Трос сугып ясаган ярадан.
Тырышкан ул шулай булса да,
Бары тик суднога йөзәргә.
Керешкән иң элек дусларын,
Бары тик дусларын эзләргә.
Тик ирек бирмәгән явыз төн,
Тик ирек бирмәгән дулкыннар.
Җан сорап уелган туктаусыз
Коточкыч, дөм кара упкыннар.
Тик юкка! Кеше баш имәгән,
Кеше баш имәгән давылга.
«Эзләрләр, табарлар, табарлар,
Үтсен тик шәфкатьсез төн генә».
Ә иртән баһадир Коляны
Очраттык шул хәлдә без менә:
Аягы, тезләре ялангач,
Һәр җире тырналган, кан ага…
Белмим мин, нинди көч табып ул
Үрмәли алгандыр кыяга…
Кайда соң соңгы сүз? Табалмыйм.
Йә, бетте, Марина, тәмамлыйм.
Тик кабат үткәнгә кайтмыйм мин,
Әниең яхшыдыр, әйтмим мин.
Ул дөрес сөйлидер барын да,
Шулай да тыңла син, Марина!
…Еракта, еракта, океанда
Һәр көнне, һәр кичне, һәр таңда
Рәсемең барлый бер диңгезче.
Беләмсең, Марина, ул кеше
Сине бик сагына, әйтми тик.
Ах, кырыс була шул ирләр бик.
Шулай да сизәбез: болар бит
Җыелган мәрҗәннәр сиңа дип.
Ул нәфис кабырчык, йолдызлар,
Көнләшми калмас һич дус кызлар.
Төннәрен ул синең исемне
Үз итеп кабатлау дисеңме?..
Ник китми калганнар бу хатлар,
Күз яше түгелме бу таплар?
Сөйләсәм, әйтсәм дә ни генә,
Аның бар шатлыгы син генә.
Син дә аны куандыр, күңелен тап –
Язып сал, Марина, сәлам хат.
Адресы аның шул инде гел:
Камчатка. «Вольск-51».
 

«Гашыйк» китабыннан
(1968 – 1969)

ГАСЫР УРТАСЫНДА

 
Хаклык, ирек өчен көрәшеп үлгән
Батырларга дәштем:
Сез нигезен салган илгә бүген
Хезмәт итә яшен;
Хезмәт итә кояш, җил, давыллар,
Таулар, ташкын сулар.
Россиядә хәзер ни теләсәң,
Ни теләсәң, шул бар!
Көмеш юллар сузыла Россиядән
Йолдызларга, айга.
Мондый куәт, мондый Бөек көчнең
Чыганагы кайда?
Күпме уйласам да, уйлар мине
Бер Кешегә илтә;
Бу көннәрне Аның партиясе
Китерде, дим, илгә!
Ак калалар, ГЭС, бакчалар – бар да
Аның изге фикере.
Ул тормышка үлмәс Прометей һәм
Данко булып керде.
Байтак гомер узган, ә шулай да
Һич сизелми ара:
Еллар үткән саен, Ленин безгә
Якыная бара.
 

ГАШЫЙК

 
Тормыш кадерле һәркемгә,
Барыбыз да гашыйк аңа.
Мәйданнарда, шуны раслап,
Мәңгелек утлар яна.
Һәрбер йөрәктә сөю бар,
Карасаң әгәр ачып.
Берәү – йолдызлы төннәргә,
Берәү кояшка гашыйк.
Берәү ярата кырларны,
Берәүне тарта таулар.
Ә берәүнең күңелендә
Мәңге дулкыннар шаулар.
Матурлыкны кем яратмас,
Ә син үзең, мәсәлән,
Әйтче, димсең бу тормышта
Ямь табасың нәрсәдән?
Үр менү дип, күкрәк каксам,
Сөям, дисәм давыллар.
Үрдә арып егылганым,
Давылда калганым бар.
Яратам дип шапырынсам
Әгәр утлы яшенне –
Яшен иң якын дустымны
Җир астына яшерде.
Болытларга карата да
Үпкәмне әйтим әле –
Боз сугып китте үткән җәй
Никадәр игеннәрне.
Аяз көннәрне сөям дип
Сөрән салу кирәкме? –
Дымга сусап яткан кырлар
Әрнетте бит йөрәкне.
Алайса, син сөясеңдер
Хезмәтне, димсең, шашып?
Юк, мин хезмәттән соң туган
Могҗизаларга гашыйк.
Диңгез төбенә төшмәсәң,
Энҗе-мәрҗәннәр эзләп,
«Яратам» дип әйтү белән
Ителәмени хезмәт?!
Саныйсыңдыр, бәлки, мине
Син бер җансыз юләргә.
Юк, дускаем, мин дә гашыйк,
Мин гашыйк җиңүләргә.
Авырлыкларын тормышның
Татып үз иңнәремдә,
Тормышны сөям дигәннәр
Сөю уята миндә.
 

МӘҢГЕЛЕК УТ

 
Тын мәлләрне, яралы кош төсле,
Әкрен-әкрен генә талпына.
Җил кузгалса, кинәт баш калкыта,
Иркен мәйданны да тарсына, –
Гүя, факел тотып, берәү чаба
Киләчәккә, еллар каршына.
«Уяу булыгыз, кешеләр!» дигән сүзләр
Уелып кала мәйдан ташына.
 

СИКСӘН ЯШЬЛЕК ТУКАЙ

 
Бертуктамый сайрый,
И сайрый ла…
Һаман сайрый тургай.
Сау, таза карт икән Толстойдай
Сиксән яшьлек Тукай.
Чәчләр генә азрак көмешләнгән,
Күзләр шул ук аның.
Бер атлый да туктап тыңлап тора
Тургай тавышларын.
«Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең,
Нинди якты иртәң…
И туган җир, синме соң бу?» – диеп
Гаҗәпләнә микән?
Сөенә микән күреп һәр тарафта
Муллык ташыганын?
Танымый да микән әллә инде
Туган Кырлай ягын?
Узып барган бер малайга әнә:
«Балакаем, – ди ул. –
Кем җырлары анда ишетелә,
Әйтче, нинди көй ул?»
«Кайсы яктан соң син үзең, бабай,
Ай-һай, кара, кара…
Соң Тукайны юкмы ишеткәнең?» –
Диеп көлә бала.
Әллә көлә шул мәл, әллә елый
Сиксән яшьлек Тукай.
Һаман коела җиргә гүзәл моңнар,
Һаман сайрый тургай.
 

«Җил-давыллы дәрьяларда…»

 
Җил-давыллы дәрьяларда
Бер ялгызың адашсаң,
Раслый күрмә күңелең шиген:
«Син ялгыз», – дип алдашса, –
Эзлиләр сине дусларың
Җилләр, давыллар аша.
 
 
Әсирлектә ялгыз калып,
Газапланган чагында
Әйтә күрмә: «Мин ялгыз», – дип,
Ватан синең яныңда.
Синең хакта якты җырлар
Туа туган ягыңда.
 
 
Туган илдә үлсәң әгәр,
«Мин ялгыз», – димә инде.
Туган илнең йомшак җиле
Көйләп йоклата сине;
Туган илнең йомшак җире
Кочып йоклата сине.
 
 
Ялгызлыктан суларсың ла,
Көярсең, янарсың ла,
Әгәр артык яфрак булсаң
Кешелек агачында,
Әгәр бер ялгызың калсаң
Кешеләр арасында.
 

«Төнге күктән атылып төште яшен…»

 
Төнге күктән атылып төште яшен,
Кылыч селтәп җәйге яңгырга.
Офыкларны иңләп тамырланды,
Теләп җиргә берегеп калырга.
Яндырды ул зифа наратларны,
Сылу каеннарны яндырды.
«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,
Мин бит, диде, ялкын тамырлы».
Күк күкрәтеп көлде горур яшен,
Җир күкрәген телеп узганда.
Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,
Каберен генә тапты ул анда.
 
 
Илемә дә, утлы кылыч тотып,
Нинди генә яулар килмәде.
Бирсә бирде кабер ул аларга,
Яшәр өчен, мәйдан бирмәде.
 

БОЛАЙ ГЫНА КҮЗЛӘР ЙОМЫЛГАН

Лермонтовка


 
Карт шаһитлар булып,
Биштау белән Машук
Яшеренгәннәр әнә томанга.
…Бер ялгызы ташлык, сахра җирдә
Канга батып ята кем анда?
Нигә ялгыз,
Кайда туганнары,
Дус-ишләре аның кайда, сез?
Ник елыйсыз, җилләр?
Еламагыз,
Хәзер инде елау файдасыз.
Ярсып үпмә син дә аны, яңгыр;
Ах, ул сезгә сердәш иде шул…
Үлмәгәндер лә ул димсең яшен,
Йөзләрендә димсең якты нур.
Үлмәгән ул,
Әйе, үлмәгән ул, –
Үләме соң шундый олы җан?!
Үтерүчеләр үләр,
Ә ул… юк, юк!
Болай гына күзләр йомылган.
Хөрлек даулап типкән бунтарь йөрәк
Гүр йокысы белән йокламый.
Үлем нәрсә?!
Мең еллардан соң да
Үз баласын барыбер ил таный.
 

КӨТҮЧЕ ҖЫРЫ

 
   Таллар утыра оеп,
   Күңелем шундый боек,
   Моңсу гына гөрләп ага су.
   Үзем таяк сырлыйм,
   Бер үк җырны җырлыйм:
   «Синнән башка көннәр ямансу…»
 
 
   Тагын шау-гөр килеп,
   Ак халатлар киеп,
   Дус-ишләрең төште җәйләүгә.
   Сыерларың сине
   Юксынмыйлар инде,
   Юксынмыйлар инде, Зөбәйдә.
Ә мин юксынам шул,
Кояш юк сыман ул,
Җуйсаң әгәр яшьлек дустыңны.
Аш түгел лә ашым,
Йөрим ялгыз башым,
Җаннарыма минем юк тынгы.
 
 
Моңсуланмыйм дисәм,
Нечкә таллар киссәм,
Күз алдымда гәүдәң сынлана.
Мин еламыйм, иркәм,
Яфракларга чиртәм,
Тик күзләрем генә дымлана.
 

«Мин саргаям, имеш, синең өчен…»

 
Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.
Һаман бунтарь әле минем йөрәк,
Аңа һаман биеклекләр кирәк,
Коңгырт күзле кызый.
Сөю көтми, сине көтми күңел,
Тик син булгач, үргә менү җиңел,
Коңгырт күзле кызый.
 
 
Син яшәгәч җирдә, тау күтәрәм,
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән,
Коңгырт күзле кызый.
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп,
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый…
 

ЭШ КОТКАРА

 
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
 

«Аяк тавышы беткәч тирә-якта…»

 
Аяк тавышы беткәч тирә-якта,
Томан сарылып яткач кыяга,
Кара шәлен ябынып кача-поса,
Упкын читенә килде Хыянәт.
 
 
Карап торды озак аргы якка,
Тау сукмагы бушмы, янәсе;
Кичү уртасында каршы очрап,
Бер юньсезе китереп бирмәсме?..
 
 
Ах, чынлап та, анда бер карамчык…
Селкенеп тә куйды ул менә.
Тауда чагылып, шулай үз шәүләсе
Күренә иде Хыянәт күзенә.
 
 
Хыянәт, шүрләп: «Тугрылык бу, диде,
Шул рәхимсез килә каршыма!..»
Итәк-җиңен җыйнады да ашыгып
Качып китте таулар артына.
 

УНҖИДЕДӘ

 
Куркам, дисең, синең күзләрдән,
Үзгәргән син, дисең, үзгәргән.
Күңелләрең мине ник сөйде? –
Миңа, дисең, фәкать унҗиде.
Урау юллар, еллар үтсәм дә,
Сине эзләп зарыгып бетсәм дә, –
Хисләремнең иң-иң сафларын
Унҗидедә килеш сакладым.
 

ТАҢ АЛДЫ
(Этюд)

 
Көмеш керфекләрен чылатып,
Чулпан йолдыз суда коена.
Берәү уза, гармун чыңлатып, –
Үзәк өзгеч матур моңнар
Төн куенына кереп сыена.
 
 
Тибрәндереп бөдрә башларын,
Шыбырдашып куя тирәкләр.
Таң сылуы асылташларын,
Җем-җем иткән йөзек кашларын
Җиргә тезә башлый, сирәкләп.
 

ЯШЕН СУКТЫ

 
Шыксыз давыл, җил-яңгырлар аша:
«Сөям», – дидем сиңа.
Болыт ачылып, шулчак көзге күктән
Кояш көлде миңа.
 
 
Салкын бураннарда: «Сөям, дидем,
Сине генә һаман».
Зәңгәр күзле япь-яшь умырзая
Шытып чыкты кардан.
 
 
«Җаным, – дидем, язын мин чит кызга, –
Карашларың утлы…»
Ах,
Ник әйттем? –
Аяз көнне кинәт
Гүя яшен сукты…
 

МАЛАЙЛАР, ЕГЕТЛӘР…

 
Зур яфраклы кычытканнан курыкмагыз сез,
Әй малайлар.
Кычытканның энҗедәй вак яфраклысы –
Зәһәре бар.
Үзе назлы, үзе чибәр, үзе чагар,
Үзе көләр…
Гомерлек яр сайлаганда ялгышмагыз,
Әй егетләр.
 

ДИҢГЕЗ КҮРЕНЕШЛӘРЕ

Төн белән таң арасы
 
Айның көзгеләре кителә,
Аксыллана офык чите дә.
Палубага сарыла җил, елап,
Ерак әле, ай-һай, җир ерак.
 
Иртә
 
Кояш иренеп кенә су буйлый,
Исе китеп гүя, ул уйлый:
«Каян алган диңгез, тамаша,
Түше тулы тәңкә ләбаса».
 
Яз
 
Кыш гөлләре ак чәчәген койгач,
Диңгезгә дә күз сирпеде кояш.
Һаваларда болыт каурый-каурый,
Мамыкларын көмеш нурлар тарый.
 
 
Акчарлаклар төяп ага бозлар,
Салда гүя ак күлмәкле кызлар.
Бу киң сулар, зәңгәрләнеп иртән,
Җәй җилләрен зарыгып көтә микән?..
 
Давыл
 
Корабка ул кургаш ташлы
Таулар белән китереп орды.
Ә рульдә бит аңа каршы
Тик бер кеше басып торды.
 
Болытлы төн
 
Караңгы төснең юк бер чиге,
Әй, күңелсез булыр иде,
Кара бәрхет палубага,
Әрле-бирле чаба-чаба,
Җил сибеп йөрмәсә әгәр
Энҗеләр, гәрәбәләр.
 
Аяз көн
 
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Тик еракта ялгыз акчарлак.
 
Кояш
 
Уйнап туйгач, ахрысы, таң
Яшерергә оныткан:
Колач җитмәс зур алтын шар
Йөзеп чыкты офыктан.
 
Ераклык
 
Төнге давылдан соң диңгез тынган,
Киң офыкта әллә зәңгәр томан,
Әллә болыт шунда, әллә яр?..
Кораб аткан уктай тиз бара,
Якынаймый ләкин һич ара.
 

Минем көзге

ВӘЛИ БАТЫР
(Кичке мәктәп тормышыннан)

 
Дәрес бара. Күтәреләбез дәрәҗәгә…
Баксак: менгән өч хулиган тәрәзәгә.
Өлгергәнче укытучы рөхсәт биреп,
Чыгып китте шулчак Вәли, күкрәк киереп.
Һәм керде ул әйләнеп тә, өс-башы кар,
Әйтүенчә тегеләрне иткән тар-мар.
Икенче көн (эш юкмыни безнең ансыз?)
Тәрәзәдә янә теге өч имансыз.
Вәли тагын чыгып китте, геройланып.
«Егам, диеп, берәм-берәм салып-салып».
 
 
Хулиганнар килә тора шулай һәр көн.
Вәлиханны хөрмәт итә хәзер һәркем.
«Тирләп-пешеп чаба-чаба класс өчен,
Күпме, диләр, сарыф итте хәләл көчен».
Эшләр әйбәт бара инде…
Әмма ләкин
Күреп кайткан Вәлиханны шофёр Хәким:
Әлеге өч егет белән алпан-тилпән
Рестораннан җырлап чыгып бара икән.
 

БӘХЕТСЕЗ МАШИНА БӘЕТЕ

 
Тыңлыйсызмы, ягез, кем анда?..
Еллык план өзелеп һаман да,
Цехларына яңа техника
Сугышып кына кергән заманда
Бер заводның башлы ирләре
(Тынгы белмәс инженерлары),
Бик тырышып ашыга-ашыга
Уйладылар яңа машина.
Бар көчләрен шуңа бирделәр,
Тау-тау сызым сызып өйделәр.
«Кешеләрнең, әйдә, хезмәтен
Җиңеләйтик тагы да!» – диделәр.
Көн арты көн үтте, җил кебек,
Эшләделәр бар да, җилкенеп.
Эшли торгач, апрель башына
Әзер булды яңа машина.
Детальләре – аяз көн кебек,
Буяу исе тора бөркелеп.
«Могҗиза бу!» –диеп, эшчеләр
Кул чаптылар дәррәү, гөр килеп…
…Сынауларны үтте машина,
Зур эш өмет итте машина,
Күзен текәп җитәкчеләргә,
Боерыкларын көтте машина.
Җитәкчеләр бер буш сәгатьтә
(Яз айлары үткәч, әлбәттә)
Тоттылар да җыелып тиз генә
Сөйләштеләр кызып (түз генә):
– Көнлек норма сау һәм сәламәт,
Эш хакыннан эшче канәгать;
Машинаны пока цехларга
Куймый торсак, нишләр, җәмәгать? –
Диде берсе, сүзне йомгаклап.
Бүтәннәре әйтте: – Әйбәт. Хак!
Шуннан атна-ун көн узмады
(Алар тагы эшне сузмады),
Бер, ике! Һәм безнең машина
Чыгып басты цехның каршына.
Кыш үткәрде шулай, аннан җәй,
Һай, иртә чал керде башына;
Йөзкәйләре сулды, агарды,
Эчләрендә гөмбә яралды.
Һәр әгъзасы тузып, таланып,
Төшәр чиккә җиткәч таралып,
Завхоз күрде аны берчакны
Һәм, «эх!» диеп, шунда бот чапты:
Металломга илтсәк, янәсе,
Чыгачак бит тимер тау чаклы!
Машинабыз чынлап беркөнне
(Жәлләмәсләр икән мескенне!) –
Бәйләп салгач, бармый ни чара –
Металломга китте бичара.
Ай-һай ерак китте машина, –
Кешеләрдән байтак тозлы тир,
Хезмәт таләп итте машина.
Кайнап торган домна мичендә
Машинабыз эреп тиз көндә,
Әле туган кебек анадан,
Металл булып чыкты яңадан.
Тап булды ул җитез улларга,
Уйнап кына йөрде кулларда.
Кулдан-кулга… аннан ул янә
Чыгып китте ерак юлларга.
Хәзер дә, ди, юлда ул үзе,
Кабатлый, ди, һаман бер сүзне:
«Кертмәсеннәр генә тәмугка,
Бирмәсеннәр теге заводка!»
 

СЫРА САТУЧЫ

 
Бер сажиннан сыра коеп,
Күбек белән сыйлый ул.
Үзенә, хәер, килешә кебек
Күлмәгенә сыймый ул.
 

«МӘРХӘМӘТЛЕ» ЕГЕТ

1
 
Очрый аңа җир башында
Чемоданлы ике кыз;
Кызлар йөген үзенә ала
Тиз-тиз Әхмәтҗаныбыз.
 
 
Илтеп куя, җилтерәтеп,
Кызлар кушкан урынга.
– Әхмәт – «мәрхәмәтле» егет, –
Диләр аның турында.
 
2
 
Бөкре карчык утын яра
Сарайда иртә-кичен.
Кемнәр белми соң авылда
Әхмәтҗанның әнисен?
 
 
Әхмәт шаулый: «Су юк өйдә,
Эчим икән ни генә?»
Карчык балтасын ташлый да
Чиләк аса иңенә.
 

МИНЕМ КӨЗГЕ

 
Хәтеремдә хатын-кызлар
Бәйрәме көне иде.
Минем хатын, ашап-эчкәч,
Әриш күлмәген киде.
Әйтте миңа: «Инде бүген
Мин йөреп керим бераз.
Яхшы карый күр бәбине,
Елатма, яме, Нияз».
– Бар, –дидем мин, – бар, сөеклем,
Күңел ачып кайт, дидем.
Ник, дидем, сорап торасың,
Бәйрәмең ләса синең.
Шунда әллә нәрсә булды,
Ул чыгып китү белән.
Бар бүлмәләр буп-буш калды –
Югалды өйдә иләм.
Төш җитәрәк аш пешердем,
Тик ул да шыр тоз гына.
«Мастер икән моңа, дидем,
Бары хатын-кыз гына».
Үксегән бәбине көйләп,
Интегеп беттем тәмам.
– Мә, дим, мәми, мә, дим, тәти,
Ишекле-түрле чабам.
Берзаманны кичкә таба
Ни күрәм, ни ишетәм?! –
Әллә елап, әллә җырлап,
Хатын керде ишектән.
Басты мәче койрыгына,
Чиләккә батты кереп,
Котын очырды баланың,
(Билләһидер, исерек).
Эчтән уйлыйм: «Фәрештә дип,
Хатының макта менә,
Сизмәсен иде, ичмасам,
Дим, күрше-күлән генә».
Мин сөйләнәм: «Нигә, җаным,
Уйламый эчтең артын?»
Шулай торганда баш кашып,
Көлеп җибәрде хатын.
Көлә хатын: «Менә бел, ди,
Эчкәч кем икәнеңне.
Мондый хәлләрдән соң тагын
Эчәрсең микән инде?..»
 

ИР ХӘСРӘТЕ

 
Хатын китте курортка.
Минме? Мин кердем утка.
Төнгә тугыз уянам,
Уянам да уйланам.
 
 
Түзәлмим, йортка чыгам,
Хатын тик тормый сыман.
Пляжларга төшә күк,
Ятларга күз кыса күк.
 
 
Йөри кебек кичләрен,
Азып кайтса нишләрмен?
Хатын кайтты. Ул-бу юк.
Ләкин мин һаман боек:
Тиздән китәм курортка.
Юк ла, юк, керәм утка.
Төнгә тугыз уянам,
Уянам да уйланам.
Ичмасам, шундый уңган,
Ичмасам, чибәр булган.
Ул кала бит, мин китәм…
Ятлар сүз салмас микән?..
Ятка күз салмас микән?..
 

«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)

КОММУНИСТЛАР

 
Адашасың, ялгышасың кайчагында,
Афәт килә, хәвеф килә, бәла килә.
Адашканда туры юлны күрсәтергә,
Әле ярый коммунистлар яши җирдә.
 
 
Дөньяда бар сатлык җаннар, мародёрлар,
Алар кулына калса әгәр, җирем нишләр?!
Фаш итәргә фашистларны, залимнәрне,
Әле ярый яши җирдә коммунистлар.
 
 
Кайлардадыр дөм кара төн, җил, гарасат,
Күңелләргә шом салып, тик яшен яшьни.
Кояш чыкмый калса яңа көн ясарга,
Әле ярый җирдә коммунистлар яши.
 

«Төнге күктән атылып төште яшен…»

 
Төнге күктән атылып төште яшен,
Кылыч селтәп җәйге яңгырга.
Офыкларны иңләп тамырланды,
Теләп җиргә берегеп калырга.
 
 
Яндырды ул зифа наратларны,
Сылу каеннарны яндырды.
«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,
Мин бит, диде, ялкын тамырлы».
 
 
Күк күкрәтеп көлде горур яшен,
Җир күкрәген телеп узганда,
Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,
Каберен генә тапты ул анда.
 

ЯШЬЛЕК

 
Мин кичмәдем әле океан-сулар,
Иркендерме дөнья, киңдерме?!
(Миңа әле бары егерме.)
Учка кысып издем чуерташны,
Тезгә куеп бөктем тимерне…
Давыллардан өлгер булмак булдым,
Давыл каршы төшеп өлгерде.
(Миңа әле бары егерме.)
 
 
Күкрәк киереп, давыл аша киттем,
Давыл, җиңелеп, артка чигенде.
«Җаның алам», – диеп, Әҗәл килде.
(Миңа әле бары егерме.)
 
 
«Җаның алам!» – дидем мин Әҗәлгә,
Әҗәл башта гаҗәпләнеп торды,
Аннан көлде…
Агарынды…
Аннан кинәт борылып йөгерде.
(Миңа әле бары егерме.)
 

ЗАВОД ҖЫРЫ

 
Тәрәзәләр цехта өй кадәрле
Берсе-берсе мәгәр.
Һава күренә гигант тәрәзәдән…
Фирүзәдәй зәңгәр.
Алтын чәчле башын җиз рамнарга,
Өлгеләргә куеп,
Кояш кызыгып карый кайчагында
Ут һәм тимер туен.
Без ясаган сабан төрәннәре
Әйтерсең лә көзге.
Шәһәр белән авыл арасында
Безнең яшьлек эзе.
 
 
Бу сабаннар ерак заманнарга
Буразналар сызар.
Станоклар шул турыда җырлый,
Ишетәсезме, дуслар.
 

КОЮ ЦЕХЫНДА

 
Тимер тавышы бөтен җирдә,
Тимер кебек кызган һава.
Утлар чәчри, ялкын бии,
Тимер очкыннары ява.
 
 
Бар нәрсәгә көче җиткән
Мифик Алла, титан төсле, –
Яраткан да тимер дөнья
Тик елмаеп тора кеше.
 

ТИМЕР

 
Көне-төне,
Тешем кысып,
Тимер кисәм,
Тимер тишәм,
Тимер игим…
Читен димим:
Тимер кискән кешеләргә
Ышанган бит
Бөек Ленин.
Тимер тишкән кешеләргә
Таянган бит
Бөек Ленин.
Тимер булгач
Тирә-юнем,
Әллә минем
Йөрәкне сез
Тимер димсез?!
Тугайларсыз,
Бодайларсыз,
Тургайларсыз
Әллә миңа
Җиңел димсез?!
 
 
Җирдә әле төрмәләр бар,
Тәрәзәләр – тимер читлек.
Тишми түзим,
Кисми түзим
Мин тимерне
Ничек итеп?!
 
 
Җирдә әле бомбалар бар,
Җирдә әле пушкалар бар
Тимер күзле.
Син тишмәсәң,
Тишәр тимер
Сине үзе.
Син кисмәсәң,
Кисәр тимер
Сине үзе.
Җирдә әле богаулар бар,
Күз яше бар…
Безнең әле бик күп тимер
Кисәсе бар,
Тишәсе бар.
Әйе, минем куллар тимер,
Рухым тимер.
Тик йөрәгем тимер түгел.
Арышларсыз,
Чишмәләрсез,
Сандугачсыз
Миңа һич тә
Җиңел түгел.
Төне-көне,
Тешем кысып,
Тимер тишәм,
Тимер кисәм,
Галиҗәнап сыйныфның бер
Вәкиле мин!
Бу сыйныфка
Ышанган бит
Бөек Ленин.
Бу сыйныфка
Таянган бит
Бөек Ленин!
 

ТӨНГЕ СМЕНА

 
Станоклар, имеш,
Дәртле җырлый…
Бертуктаусыз җырлар агыла.
Алсу утлар, имеш,
Көләч йөзләр…
Ну язып та карый шагыйрьләр.
Башың авыр була чуен шардай,
Мондый чакта дәртле җыр тагын!..
Эшче иптәш,
Син беләсең инде
Төнге сменалар газабын.
Әрсез йокы яшереп кочагына,
Күзләреңә агып керә төн.
Тамырларың йоклый,
Йокламый тик аңың, йөрәгең.
Нервларың кылдай тартылалар,
Зыңлап китәр сыман кагылсаң…
Бер генә җыр сиңа,
Бер җыр кирәк –
Фәкать хезмәт җырың табылсын!
Интектерә ул җыр табылмыйча,
Утлар үрти сине, күз кысып.
Төне буе шул җыр табылмаса,
Хезмәтеңнән ни ямь, ни кызык?!
Табыла ул барыбер,
Туа ул җыр…
Йөрәккәчә үтә, кангача.
Сафландыра бөтен рухны, җанны
Һәм өзелми инде таңгача.
 

ДУЛКЫНГА ДУЛКЫН

 
Давыл чәрдәкләгән болыт
Диңгезгә әйтте, куркып:
– Дулкынга дулкын бәрелде,
Дулкынны йотты дулкын.
 
 
Диңгез көлде:
– Ялгышасың,
Булмас андый хәл, юктыр;
Дулкынга дулкын сарылды,
Дулкыннан туды дулкын.
 

ДИҢГЕЗ ЭСКИЗЛАРЫ

1
 
Уңда – Америка яры,
Илем – сулда.
Безнең кораб кыл уртада,
Кыл уртада.
Җиһанда төн,
Диңгездә төн,
Дөм караңгы.
Континентлар зарыгып
Көтә таңны.
Йоклый ярлар, йоклый диңгез,
Белми беркем –
Нәрсә алып килер җиргә
Туасы көн?..
Диңгез суы – фосфорлы су,
Һәм төнлә ул
Ерак йолдызлардай сибә
Сап-салкын нур.
Ара-тирә дулкын сикерә
Палубага.
Суга кушылып, басмалардан
Фосфор ага.
Фосфор шул ук – сөяктә дә,
Суда да бер.
Серле диңгез төбе – әллә
Тоташ кабер…
Палубада фосфор уты –
Елык-елык.
Без еракка юл тотабыз,
Төнне ерып.
Сулдан Ватаным озата,
АКШ – уңнан.
Безнең кораб йөзеп бара
Кыл уртадан.
 
2
 
Якын инде, шундый якын
Материклар бер-беренә.
Уңда маяк, сулда маяк –
Бер кабына да бер сүнә.
Уң ярда да, сул ярда да
Маякларның уты яшел.
Дөнья тыныч. Ләкин кинәт
Сызылып китә күктә яшен.
Кабыналар прожекторлар
Уң якта да, сул якта да.
Аяз күкне телеп-телеп,
Утлы кылычлар айкала…
Сәгать тек-тек вакыт саный,
Сигналлардан эфир кыза.
Баш очыннан Америка
Самолёты очып уза.
Ераклаша кара шәүлә,
Сәгать һаман вакыт саный.
Йокламагач Америка,
Азия дә йоклый алмый.
 
3
 
Нейтраль дә монда сулар,
Җилләр алай түгел.
Диңгез, никтер, авыр сулый
Көне буе бүген.
Кабарына бара һаман
Дулкыннарның ялы.
Күксел яр соры томанга
Томаланып калды.
 
 
Кайда хәзер Америка
Һәм Азия кайда?
Улап-улап очкан иде
Самолётлар бая.
Төшерделәр микән ялгыш
Алар суга атом.
Кыйтгалар Атлантида күк
Әллә суга батты?..
Җил тели ачып карарга
Гүя диңгез төбен.
Нейтраль дә монда сулар,
Илләр алай түгел.
 
4
 
Һаваларда болыт каурый-каурый,
Мамыкларын ефәк җилләр тарый.
 
 
Боз атауга йөзеп баралармы
Боз каекта тюлень балалары?
 
 
Җем-җем итеп кояш нурларында
Терекөмеш ага туннарыннан.
 
 
Нәрсә сизә күңел, ник борчыла?..
Ах, шул аваз тагын баш очында.
 
 
Исеп узды шомлы афәт җиле –
Самолётлар дүрт, биш… алты, җиде…
 
 
Уйнап кына, ахры, берсе шунда
Ут яудырып китте тып-тын суга.
 
 
Көтәр инде, көтәр аналары –
Кан эчендә тюлень балалары…
 
 
Яктырды су, һава… тик офыкта
Күренеп калды дүрт-биш кара нокта.
 

БЕРИНГ ДИҢГЕЗЕ

 
Салкын диңгез, никтер, усалланган –
Тотып-тотып селки корабны…
Ерак гасырларны каплап торган
Томаннарны давыл таратты…
 
 
Мең чакрымлы юлдан, карлар ерып,
Еллар буе обоз сөйрәлгән…
Япь-яшь командорның туган иле
Калган ерак, ерак илләрдә.
 
 
Арып-талып, туңып, чирләп, ачыгып,
Кыенлыклар күреп мең төрле,
Килеп җиткән обоз диңгезгәчә,
Буйдан-буйга кичеп Себерне.
 
 
Балкып киткән көтмәгәндә генә,
Офыкларга җәелеп, чал диңгез.
Үзе серле, үзе иксез-чиксез,
Үзе мәгърур, үзе исемсез.
Ир йөрәге татлы хис кичергән,
Кыяларда күргәч бөркетләр.
Ир йөрәген ерак ярлар тарткан,
Ачылмаган җирләр җилкеткән.
Иле көткән аны.
Ул кайтмаган…
Бунтарь җаны кушкан шул аңа,
Яшьлек хыялларын дулкын итеп,
Мәңге диңгез булып шауларга.
 

МИКЛУХО-МАКЛАЙ
(Папуаслар җыры)

 
«Яхшы ният белән килгән идең,
Маклай,
Чын күңелдән бүләк биргән идең,
Маклай,
Кулың биргән идең син безгә.
Исемең телдән-телгә йөртәбез без,
Синдәй яхшы дуслар көтәбез без,
Карый-карый зәңгәр диңгезгә.
Кара тәнлеләр дә үз илләрен
Ак тәнлеләр кебек сөяләр.
Ак тәнлеләр безгә кайчагында
Кара үлем төяп киләләр…»
Таныш түгел диңгез ярына
Таныш түгел дулкын кагыла.
Таныш түгел илдә
Таныш түгел телдә
Таныш түгел бер җыр агыла…
 

ДАВЫЛ КИЧКӘНДӘ

 
Палубада җил айкала,
Кораб суда чайкала.
Бераз гына коры урын,
Тын почмак булса кана.
 
 
Манма су бөтен киемнәр,
Аяклар салкын суда:
Җылыта, давыл кичкәндә,
Тик җирне сагыну гына.
 

«Давыл аны ярга чыгарып аткан…»

 
Давыл аны ярга чыгарып аткан,
Ләмгә баткан, сынган мачтасы.
Нигә әле, ул корабны күргәч,
Туган нигез искә төште соң?..
 
 
Әти үлгәч (җанны телеп узган
Хәсрәтле моң әле дә өзелми),
Бер мачтасы сынган кораб кебек
Боек калган иде безнең өй.
 

ДЕЖНЁВ БОРЫНЫН УЗГАНДА

 
Кораб боз кием киенеп,
Тимер күкрәген киереп,
Илтифатсыз бара бирә –
Боз диңгезен яра бирә,
Үзе һаман, сузып-сузып, гудок бирә:
«Сагынгансың, әйдә, Семён, кайтыйк өйгә!»
Яр буенда ялгыз кабер,
Мәңге саклый аны хәтер…
Шауламый су,
Җил түгел бу –
Курку белмәс ир сүзләре:
«Минем өем – Россиянең диңгезләре…»
Пароходлар, сузып-сузып, гудок бирә,
Монда, никтер, күзгә һаман яшьләр килә.
 

«Ялгыз йөрүе дә кызык…»

 
Ялгыз йөрүе дә кызык
Кайчагында дөньяда.
Кул тимәгән, кер тимәгән, –
Дөнья гүя өр-яңа.
 
 
Яңа атау ачучыдай,
Дулкынланып, ашкынып
Атлыйсың диңгез ярыннан,
Офык серле, кич дымык.
 
 
Бер ягыңда – чиксез дәрья,
Бер ягыңда – таш-таулар.
Бардыр әле бу җиһанда
Ачылмаган атаулар.
 
 
Гүя кемдер дәшә… һәр кич
Ашкынып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау
Йә саф йөрәк бар сыман.
 

ДИҢГЕЗ, ДИҢГЕЗ…

Таң
 
Кемнәрнеңдер яшерен куллары
Күккә сыза ялкын юллары.
Томшыгыдай алтын кошларның
Ялтырап китә мачта очлары.
 
Хәвеф килгәндә
 
Акчарлаклар ярга очты,
Дулкын шавы янау катыш.
Үксеп куйды корыч мачта,
Әйтерсең бер зәгыйфь камыш.
 
Давылдан соң
 
Җилкән интегә җилсез,
Баеп бара бакыр ай.
Изрәп йоклый чал диңгез,
Яудан кайткан батырдай.
 
Кояшлы көн
 
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Бик еракта ялгыз акчарлак.
 

ШӘФӘКЪ

 
Шыпырт кына сөйләшәләр дулкыннар,
Көне буе дулап йөргән җил тынган.
Күренми ни акчарлаклар, ни балык,
Кичке диңгез нидер көтә, шомланып.
 
 
Тоныклану белән нурлар балкышы,
Мәгъруранә канат җилпи төн кошы.
Күкне каплап оча офыкка таба,
Ефәк болытларга кинәт ут каба.
 
 
Уй-гамь иңә, моң иңә көләч көнгә,
Ычкына да алтын җепләрдән менә,
Өзелгәндәй өлгереп алсу алма,
Бата кояш, күмелә дулкыннарга.
 

КЫРГЫЙ АТАУ

 
Булган бу хәл әүвәл заманда,
Күрәсеңдер инде язмышы –
Океандагы кыргый атауда
Калган икән кеше ялгызы…
 
 
Сүнгән саен күктә йолдызлар,
Чыккан саен кояш диңгездән,
Кыргый кошлар күргән кешене
Үксеп яткан килеш йөзтүбән…
 
 
Моңайма, дип океан шаулаган,
Тор инде, дип җылы җил искән,
Атла, диеп чыклы үләнгә
Ай сукмаклар салган көмештән.
 
 
Шифалы су биргән чишмәләр,
Карурманнар татлы аш биргән,
Киңәш биргән эшчән дулкыннар,
Куышка дип, таулар таш биргән…
 
 
Сабыр иткән кеше, илкәен
Сагынса да өзелеп-өзелеп.
Узган айлар кыргый атауда,
Киек казлар кебек тезелеп.
 
 
Ә беркөнне ерак офыктан
Балкып чыккан кинәт ак җилкән.
Ярга килеп баскан кешенең
Еллар инде чәчен ак иткән.
 
 
Гаҗәпләнеп, каушап торганда,
«Өнемме бу, диеп, төшемме?!» –
Утырткан да туган иленә
Алып киткән кораб кешене.
 
 
Кошлар озак очкан озатып,
Боегып калган атау еракта.
Караган да кеше караган,
Нидер җуйган сыман шул якка…
 
 
Елаган ул өнсез, тавышсыз
Һәм аттырган палубада таң.
…Авыр булган аңа аерылу
Хәзер инде кыргый атаудан.
 

НЕМЕЦ ЕГЕТЕ

 
Керфекләрдә яшьләр кипмәгән,
Яралардан һаман ага кан,
Без аермый идек ул чакта
Немец дигән сүзне «фашисттан».
 
 
Нәрсә саклап йөртмәс күңелендә,
Чит ил халкын аны кем белсен, –
Пароходка килгән көннән үк
Өнәмәдек немец егетен.
 
 
Өнәмәдек, безне замполит
Орышса да чакырып үзенә.
Гүя немец егете гаепле
Безнең ятим калып үсүдә.
 
 
Ничек килгән безнең илгә ул,
Әти-әниләре кем аның? –
Немец булгач, немец инде… Без
Сорашмадык шуннан артыгын.
 
 
…Бервакытны борт янына ук
Дулкын мина куып китерде…
Бозлы суга немец егете
Иң беренче булып сикерде…
 
 
Исән-имин калды пароход,
Кичерсәк тә үзебез бик күпне.
Ләкин менә салкын тидереп,
Авырып китте немец егете.
 
 
«Муттер, муттер…» аның бар сүзе,
Муттер, ди ул, һаман саташа.
Төшендереп бирде замполит –
Әни икән «муттер» аларча.
 
 
Карасана, кыен булган чак,
Әни, дия икән һәр халык…
Аска иеп башларыбызны,
Без, матрослар, тордык, уйланып.
 
 
Ә аңына килгәч, барчабыз
Аның янына җыелып килдек без.
«Терел, терел, дускай, тизрәк,
Кайгырмасын муттер», – дидек без.
 
 
– Муттер, муттер, – диде, елмаеп, –
Рәхмәт хисен шулай белгертте
Зәңгәр күзле, коңгырт чырайлы,
Җитен чәчле немец егете.
 

ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ

 
Диңгез, никтер, уйга талган,
Дөм кара төн.
Мачталарын шыгырдатмый
Җил корабның.
Күзне камаштырып кинәт
Күк читендә
Уйный башлый сихри балкыш,
Төн чигенә.
Җем-җем, гөлт-гөлт,
Зәңгәр,
          яшел,
                    кызыл,
                              сары…
Гүя анда бар илләрнең
Байраклары…
Байраклары белән шулай
Җилфер-җилфер,
Илләр, бәлки, берсен берсе
Сәламлидер.
Континентлар бер-берсенә
Бирәдер кул,
Чыгып, тынычлык кояшы
Сибәдер нур…
 

АЛЯСКА

Алясканы 1867 елда патша хөкүмәте Америкага сата
 
Кургаш офыклар
Күзне талдыра.
Бөтен тирә-як
Боз да кар гына.
Моңаеп кына
Кайчаннан бирле
Озата безне
Аляска җире.
Булгандыр монда
Юллар бик авыр.
Кыскандыр бозлар,
Купкандыр давыл…
Кемдер эзләгән
Дөнья читеннән.
Кемдер табалмый
Кире чигенгән.
Кемдер адашып,
Кем туңып үлгән.
Эзләрен салкын
Бураннар күмгән.
Кемдер эзләгән,
Һәм… Кемдер тапкан.
Аның шатлыгын
Кемнәрдер саткан…
 

«Килгән идем, төнлә торып…»

 
Килгән идем, төнлә торып,
Диңгез каршына.
Күзем төште ярда ялгыз
Кабер ташына.
Диңгезчеме йоклый монда,
Бер мосафирмы? –
Мамык кебек җиңел томан
Каплады җирне.
Сөю утларында янган
Берәр гашыйкмы? –
Чал дулкыннар, нидер сөйләп,
Ярга ашыкты.
Юлбасар, йә хыянәтче
Ятамы монда? –
Ай кызарып кереп посты
Таулар артына.
Изге яуда һәлак булган
Яшь бер батырмы? –
Сискәндереп диңгез төнен,
Йолдыз атылды.
 

ЧУКОТКА

 
Офыклар чал,
Болытлар чал,
        Чал диңгез яры.
Көтә безне
Карлы-бозлы
        Төньяк причалы.
Бозваткычсыз
Җибәрми боз
        Корабны ярга.
Туза карлар,
Бозваткычлар
        Безгә юл яра…
Бала-чага
Ярга чаба,
        Бар да ак туннан.
Карап тора
Боланнар да
        Һәйкәлләр сыман.
И шыгырдый,
Нидер җырлый
        Баскан саен кар.
Сагындырган
Карлы урам,
        Нәзек каеннар.
Якты йөзләр,
Якты күзләр
        Карый һәр яктан.
Бозлар сарган
Шушы ярдан
        Башлана Ватан.
 

ДИҢГЕЗ
(Яһүдчәдән)

 
Бер бит шигырем суга төште минем,
Йөргән чакта диңгез яры буйлап.
Зәңгәр язуларны юып алгач,
Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк.
 
 
Түзәлмәдем, дәштем диңгезгә мин,
Хәсрәтләнеп, телгәләнеп бәгърем:
«Нигә соң ул бөек тирәнлеккә,
Нигә соң ул? Бир, кире бир шигырем!»
 
 
Чайкалды да әкияттәге сыман
Төсен бозды зәңгәр киңлек менә.
«Мин музыка язам, – диде диңгез, –
Юләр малай, синең сүзләреңә».
 

ДИҢГЕЗЧЕ АБЫЙГА

 
Бер анадан туып, бергә үстек,
Бер сыныкны бүлеп ашадык.
Бер чишмәгә ятып сулар эчтек,
Бергә дөнья гизә башладык.
 
 
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
 
 
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә, тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек, йөрәк янса да.
 
 
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын, яшәреп.
 

СЕҢЕЛЕМ МАРИНА
(Новелла)

I
 
Мачталар тын гына тирбәлә,
Офыкта күк томан – Җир мәллә?..
Су өсте яп-якты – көзгедәй.
Яшәреп каршылый безне җәй.
Онытылган зилзилә, давыллар,
Онытылган талчыгу, арулар.
Күп көннәр диңгездә үткәреп,
Рәхәт соң, и, кайтып барулар.
Каршыда туган ил ярлары.
– Күк томан шул микән, карале?
Җил… Күзләр яшь белән каплана,
– Шул! – диләр, һәммәсе шатлана.
…Шаулы порт. Музыка. Чәчәкле
Болын күк яр буе… И, халык!
Хуш исле җәй җиле туй иткән
Җиһанга туймыйбыз сокланып…
Кемнәрнең кемнәре килгәнен
Өлгерми калдык без карап та,
Күбәләк шикелле җилфердәп
Килеп тә мендең син корабка.
Берсүзсез әтиең куенына
Атылдың, Марина, туп кебек.
«Сагынган!» – диделәр дулкыннар,
Кояшлы ярларга бәрелеп.
Су буйлап таралды кайтаваз:
«Сагындым, сагындым, сагындым!»
Һоп итеп чөйгәндә әтиең,
Син аңа дулкындай сарылдың…
Чәчәкләр бәйләме шикелле
Балкыдың әтиең кулында.
Ә кайда, Марина, әниең,
Нигә соң күренми ул монда?..
…Марина, Марина сеңелем,
Нигәдер сагышлы күңелем.
Урамда кыш инде, Марина,
Һәр агач, һәр куак кар инде,
Ак диңгез шикелле һәр тараф,
Тик җансыз бу диңгез, битараф.
Дулкыннар сарылмый дулкынга,
Киң сулар агышы юк монда…
Бу диңгез турында сөйләмим,
Сөйләмим мин сиңа, ярыймы?!
Чын диңгез буенда күргәндәй
Булам мин сине гел, Марина.
Бәллүр яр өстендә торасың,
Ефәк җил туздыра толымың.
Керфекләр урманы яшерәлми –
Күзләрең мөлдерәмә тулы моң…
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Кырларга сөйлим мин, Марина.
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Карларга сөйлим мин, Марина.
 
II
 
…Ике нур берләшсә күзләрдә,
Гашыйклар тынгылык белмиләр.
Сайрыйлар сандугач булып та,
Күгәрчен булып та гөрлиләр.
Ике нур берләшсә күзләрдә,
Йөрәкләр һичсүзсез берләшә.
Янгын да күкләргә аша ич,
Ике ут кушылып дөрләсә.
Аннан соң алар гел бергәләп
Кинода, кафеда, кичәдә.
Аерылмас шикелле алар һич,
Иң хәтәр җилләрең иссә дә.
Аларның йөз шатлык, мең шатлык,
Аларга мәңге җәй, мәңге яз.
Яшьлекнең хыялый күгендә
Көн балкый, төн балкый ай-кояш.
Ә аннан табигать саргая…
…Чү, нигә елый бу кыз бала?
Ни юмарт, кодрәтле табигать
Гөлләрдән ник назын кызгана?
Ни кайнар, ни көчле мәхәббәт,
Сине дә, ахрысы, җиңә көз?
…Әй икәү, туктагыз, көз үтәр…
Сабыйны бәхетсез итмәгез.
Көз килә, яңгырлы, җилле көз,
Болытлар, болытлар агыла.
Тәрәзә төбендә кыз бала –
Кемнедер юксына, сагына.
Нигә соң аңа бу чит әти? –
Исән ич аның үз әтисе.
Кайтыр бер, кайтыр ла. Бүлмәгә
Җәелер суүсем, ләм исе…
Әнә ич кайтты да… Ах, ләкин
Тагын шул кырыс ир ишектә,
Ярата шикелле. Тик аңа
Күнегеп булмый шул ничек тә.
Бик сәер. Имеш, үз әтисе
Белмәгән иркәләү, назлаулар.
Аның бар хыялы, бар уе
Булган тик диңгез һәм ерак яр.
Әнисе шулай ди: «Ул куркак,
Курыккан җирдәге хезмәттән.
Качкан ул тыныч, мул тормыштан,
Качкан ул ләззәттән, рәхәттән…»
Зур көзге, бизәкле келәмнәр…
Әтисе чит күргән шуларны.
Ак рамга баш куеп уйлый кыз,
Хәтере томанлы, томанлы.
Әтисе муенына сарылып
Гизә ул менә яр буйларын.
Ә диңгез уфтана, чайкала –
Кемгәдер сөйли күк аһ-зарын.
Җил улый, шашынып. Ә күктә
Болытлар кигәннәр ут кием…
Күк шартлап ярылды урталай,
«Куркам мин, куркам, дим, әтием!»
Күзләре очрашты… Юк ла, юк,
Әтисе тамчы да курыкмый ич…
Ул күзләр һаман да хәтердә,
Онытылмый, онытылмый алар һич.
Шул күзләр ярата белмиме,
Нидәндер куркамы шул күзләр?..
Кыз күрә: инде кич. Тик бүген
Соңлады нишләптер йолдызлар.
 
III
 
Давыллар турында сөйләче,
Дисең син һәрвакыт, Марина.
Сөйләсәм, хәтердә океанның
Хәвефле бер төне бар инде…
…Эфирда радистлар тавышы:
«Ишеттек, «51», барабыз,
Ишеттек, барабыз ярдәмгә,
Ничек тә түзәргә карагыз!»
Дулкыннар иркендә калмаса,
«51» бик түзәр иде лә;
Ләкин ул – яралы кош бүген,
Бүген ул һәлакәт чигендә.
Түзәр ул, түзәр ул, әгәр дә
Ярсыган океан-алпамша,
Йомычка шикелле бөтереп,
Кыяга чыгарып атмаса.
Җил куа корабны. Каршыда
Гыйфриттәй таш кыя… дөм кара.
Якорь да туктата алмады –
Ара гел кыскара, кыскара.
Караңгы шом баскан корабны,
Моторлар тавышсыз һаман да.
Ә давыл кыса да кыса гел
Корабны кочаклап алган да.
…Пояслар киелгән. Көймәләр
Чайкалып төшәләр түбәнгә.
Көймәдә нишләрләр кешеләр,
Тау кадәр дулкыннар килгәндә?!
«Көймәгә, һәммәгез көймәгә!» –
Капитан әмере шушындый.
…Кемнәр ул ишетми әмерне,
Кем анда әмергә буйсынмый?!
Әйтерсең янамый аларга
Караңгы таш кыя, кара төн. –
Бозлы су эчендә теш кысып,
Ярасын бәйлиләр корабның.
…Өмет юк, өмет юк, өмет юк!..
Җаннарны өшетә бу тавыш.
«Һәммәгез көймәгә! Өмет юк…»
Өмет юк, бар ләкин ышаныч,
Ә кыя зурая, үсә гел,
Каплый ул каралып күз алдын.
Аерылу бик читен корабтан,
Тик инде соңгы чик… Кузгалдык…
Өметләр өзелеп, беренче
Көймәләр кузгалды, дигәндә –
Корабның йөрәге дөп тә дөп,
Дөп тә дөп тотынды тибәргә…
Онытылмый… гомернең шундый бер
Киеренке минуты бар иде…
Корабка җан керткән диңгезче
Әтиең иде ул, Марина.
Сүземнең азагын табалмыйм…
Йә, бетте, Марина, тәмамлыйм.
Әниең, билгеле, хаклыдыр,
Әниең, билгеле, яхшыдыр…
Хушлашкан чагында, Марина,
Мине дә тыңла син, ярыймы.
…Диңгездә әтиең янында
Синең дә рәсемең тирбәлә.
Син аңа җылылык бирәсең
Иң зәһәр, иң салкын җилләрдә.
Сиздерми беркемгә. Кешедән
Яшерен сагына ул сине.
Төшендә саташып чакыру,
Исемең кабатлау дисеңме…
…Сөйләсәм, әйтсәм дә ни генә,
Аның бар шатлыгы син генә.
Син аны онытма, күңелен тап —
Язып сал, Марина, сәлам-хат.
Адресы аның шул инде гел:
Камчатка, «Акчарлак-51».
 
1.Соңыннан автор бу әсәрен новелла буларак тәкъдим итә. – Төз.

Бесплатный фрагмент закончился.

149 ₽
Возрастное ограничение:
0+
Дата выхода на Литрес:
25 марта 2022
Дата написания:
2014
Объем:
132 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02793-9
Формат скачивания:

Похожие книги