Идегәй. Татар халык дастаны

Текст
Автор:
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Идегәй. Татар халык дастаны
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

Китапта Байназар Әлминев (1909–1976) рәсемнәре файдаланылды

* * *

I. Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне

Борын үткән заманда

Болгар белән Сарайда,

Җаек белән Иделдә,

Алтын Урда, Ак Урда —

Данлы кыпчак җирендә,

Татардан туган Нугай илендә

Туктамыш[1] дигән хан булды;

Ил булганга ил булды,

Яу булганга яу булды.

Биләгәне кол булды,

Әйдәгәне мал булды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә[2] арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш[3]

Сигез йортка дан булды,

Аларда дан булмады.

Суна[4] тибеп каз алган

Кара лачын Төкле Аяк —

Ау лачыны бар иде,

Тугыз йортка дан булды.

Азамат ир Туктамыш —

Акбүз аты астында,

Лачыны ияр кашында,

Чирүле күлдә кош чөеп,[5]

Дәүран сөргән хан булды.

Ул дәрья да бу дәрья[6],

Ул дәрьядан Сырдәрья,

Сырдәрьядан Сәмәрканд,

Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер[7]

Туктамышка хат бирде.

Ул хатында бу диде:

«Җаектан ашу Ак Түбә[8],

Иделдән ашу Күк Түбә,

Күк Түбәдә ак сарай;

Анда утырган Туктамыш —

Ул Туктамыш син булсаң,

Курымны[9] эчкән син булсаң,

Сине баккан мин булсам,


Тугрына[10] кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл».

Туктамыштай олы хан,

Укыган соң бу хатны,

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Эченә суык боз төште —

Туң тимердәй күк булды,

Эченә кызу ут төште —

Сум[11] тимердәй кызарды.

Кызарган соң ут булды,

Аннан да үтеп ак булды.

Азамат ир Туктамыш

Анда җавап хат бирде,

Ул хатында бу диде:


«Ул дәрья да бу дәрья,

Ул дәрьядан Сырдәрья.

Сырдәрьядан Сәмәрканд;

Сәмәркандта утырган

Аягы чонтык[12] Шаһ Тимер

Әмир Бырлас син булсаң;

Аргы атасы Чыңгыз хан,

Бирге атасы Туйгуҗа,

Аннан туган Туктамыш —

Ул Туктамыш мин булсам;

Күк Түбәдә ак сарай,


Анда утырган хан булсам,

Ил булганга ил булсам,

Яу булганга яу булсам;

Кара лачын Төкле Аяк

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!

Тугыз йортка дан булган,

Кара лачын ау кошым

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!


Аннан кала Бүз тойгын[13]

Ул да булмас, Шаһ Тимер!

И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,

Тешең җитсә, таш кимер!

Сигез йортка сыймадың,

Тугыз йортны куймадың,

Сычкан типкән бидаяк[14]

Сиңа булсын, Шаһ Тимер!»


Хат бөтелде[15], сүз бетте.

Ай бетте дә көн бетте.

Ел артыннан яз килде,

Чирүле күлгә кош килде,

Күгәл[16] белән каз килде.

Оя баскан Төкле Аяк —

Ул да бала чыгарды.

Кош чөюгә мәл килде.

Ау кошларын караган

Котлыкыя[17] би[18] иде.

 

Азамат ир Туктамыш

Аны үзенә чакыртты:


«Әй Котлыкам, кил, – диде. –

Тугыз йортка дан булган,

Оя баскан Төкле Аяк

Ике бала чыгарса,

Икесен бер сынап күрәем,

Аны миңа бир», – диде.


Котлыкыя би килде.

Кыл ефәк бау муйнында –

Ике бер тиң бала кош,

Икесе дә кулында;

Ул кошларны биргәндә,

Туктамыш хан алмады,

Бер артык күз салмады.


– Әй Котлыка би, – диде.—

Болгар белән Сарайда

Мин Туктамыш хан икән,

Тугрыма кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан икән,

Аны баккан син икән,

Аны көткән мин икән,

Аннан туган ике кош —

Аны миңа бир, – диде.


Котлыкыя би анда

Янә килеп йөгенде[19].

Ул икесен янә биргәндә,

Туктамыш хан аны алды,


Тырнак очына кундырып,

Берәвен чөйде тургайга,

Берәвен чөйде күгәлгә —

Икәве дә очмады,

Тырнагыннан купмады.

Шунда белде Туктамыш

Ике бер тиң бала кош

Төкле Аяктан тумаган,

Томшыгы тома[20] яралган

Төксез аяк – бидаяк.

Азамат ир Туктамыш,

Анда күңеле бозылып,

Котлыкыя бигә әйтте:

– Тугыз йортка дан булган

Кара лачын Төкле Аяк,

Аны чөйгән мин икән,

Аны баккан син икән.

Аның ике баласын

Сорап торган мин икән.

Миңа сонып торганың —

Аягы төксез бидаяк, —

Аны үзеңә ал! – диде. —

Үз кошларым бир! – диде.


Котлыкыя би әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Тугрыңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Синең белән дан булды;

Кичә син дә чал булдың,

Бүген ул да чал булды.


Йомыркасын салганда,

Картлыгыннан шил[21] булды,

Аннан туган ике кош

Бидаякка тиң булды,

Ул ике кош шул, – диде.


Туктамыштай олы хан

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Күңеле боздай бозарып,

Күзе курдай[22] кызарып,

Анда торып моны әйтте:

– Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер;

Аргы утырган ул булса,

Бирге утырган мин булсам,

«Кара лачын Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл», – дип,

Боерып торган ул булса,

Аның телен алмаган[23]

Туктамыш хан мин булсам,

Ау лачыным караган

Котлыкыя син булсаң,

Салган ике йомыркасын

Оядан алган да син икән!

Кош бидаяк йомыркасын

Ояга салган да син икән!

Лачынымның токымын

Шаһ Тимергә биргән дә син икән!

Аягы төксез бидаяк —

Аны да булса күтәреп,

Минем кашыма килгән дә

Син икән, әй, син икән!

Туктамыш хан янә әйтер:

– Һай Котлыка, Котлыка,

Коның котсыз, Котлыка!

Дәвер кемнең дәвере? —

Туктамышның дәвере!

Заман кемнең заманы? —

Туктамышның заманы!

Җавабың бир, Котлыка!

Туктамыш хан янә әйтер:

– И Котлыка, Котлыка!

Шаһ Тимер суккан сум алтын,

Сум алтынга сатылдың!

Бер башыңны ике иттең,

Ике ханга баш ордың,

Җавабың бир, Котлыка!


Котлыкыя би әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Кас дошманың[24] Шаһ Тимер,

Шаһ Тимергә сатылсам,

Бер башымны ике итсәм,

Ике ханга баш орсам —

Сездән дәүләт киткәне,

Бездән дә ырыс киткәне.

Башыбызга – уртак көн —

Ул шул икән, ханым әй,

Ул шул икән, ханым әй!


Азамат ир Туктамыш

Әрләп-хурлап аны әйтте:

– Һай Котлыка, Котлыка!

Коның[25] котсыз, Котлыка!

Дәвер кемнең дәвере? —

Туктамышның дәвере!

Заман кемнең заманы? —

Туктамышның заманы!

Куш канатлы алтын таҗ,

Күз урнында гәүһәр каш,

Чыңгыздан[26] килгән дәүләт кош

Бу башымда түгелме?

Алты айлык агыр[27] йорт,

Итәгемдә яткан йорт,

Салыгыннан салыгын[28]

Салып алган мин икән,

Урдасыннан урдасын

Уңгарып тоткан мин икән,

Түрәсез калган киң йортның[29]

Түрәсен көткән[30] мин икән —

Үзем Чыңгыз түгелме?

Миннән дәүләт киткәннең,

Синнән ырыс[31] киткәннең

Җүясен[32] әйтеп бир, – диде.

Котлыкыя би әйтте:

– Әйтмәк бездән, хания,

Ишетмәк сездән, хания.

Җир уртасы Күк Түбә,

Күк Түбәдә ак сарай;

Шушы Сарай калада

Дүрт дәрваза[33] бар иде.

Икәве бикле булганда,

Икәве ачык икәндер;

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмай,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып үтәр икәндер,

Ямгыр белмәс ямчыгыл[34]

Ям юлында ям чапкан;

Ялгыз йөргән юлаучы

Ям юлында ял тапкан;

Юртса юлы киң булып,

Ятса җире киң булып,

Йорт-җир әман икән дә;

Үзе бинең заманы

Ил фареван[35] икән дә;

Зәкяттан алган зәкяты,

Казнасыннан казнасы,

Үзе бинең сансыз мал,

Үзе дә белмәс икән дә;

Сансыз алтын бу казна

Гомергә бетмәс икән дә,

Безнең көнгә килгәндә,

Ул да җитмәс икән дә!


Били белсәң, ханиям,

Икселмәс[36] дәүләт бу иде.

Алтын Урда, Ак Урда

Алтмыш йортка юл иде,

Индегенең[37] көнендә

Кәрван, дөя килалмый,


Дәрвазаңнан иналмый,

Дәрвазаңнан иңгәндә,

Сиңа бүлеп биралмый.

Синнән дәүләт тайганы

Шул түгелме, ханиям?

Янә торып янә әйтсәм,

Идел сырты Сары Тау

Илем кунган йорт иде,

Илем йортта куймадың,

Иделне ике кичердең,

Анда да аны куймадың,

Кырлы курай шур татыр[38]

Кола чүлгә китердең,

Комкәнт дигән каламны

Комга түгеп бетердең!

Әй ханиям, ханиям!

Бер биядә ике имчәк –

Бере кипсә, беренең сөте юк,

Бер дөядә ике өркәч —

Бере китсә, беренең көче юк;

Йорттан йортым күчкәне –

 

Бездән ырыс киткәне,

Куштан кошың күчкәне —

Сездән дәүләт киткәне.

Бер башымны ике итеп,

Ике ханга баш орсам,

Ул да булса, ханиям,

Йорттан абруй киткәне,

Чабучы булсаң, баш – менә!

Түгүче булсаң, кан – менә!


Сыпра сынлы суп ерау,

Алып бер җитеп килгәчтән…



Аны әйтеп, Котлыкыя

Хан алдында йөгенде.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Һай син татар, һай татар,

Мангыттан азган чал татар[39]!

Син дә кичә бар булдың,

Син дә бүген юк булдың!

Син дә кичә би булдың,

Бүген килеп, син дә бер

Үлем белән тиң булдың —

Токымыңны ораен!


Азамат ир Туктамыш

Ике биен чакырды:

Чакмагыш би, Дөрмән би

Анда килеп баш орды.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Айбалтаңны тот, – диде.—

Айпычагың так, – диде.—

Котлыкыя ялган бине

Муйнын ора чап! – диде.—

Пәридән алган хатыны,

Бишектә ятар баласы;

Аны да ташлап калдырган

Пәридән булган анасы[40]

Ул баланы тап! – диде.—

Бишеген ора чап! – диде.—

Син дә булсаң Чакмагыш,

Чакма чаккан Чакмагыш,

Котлыкыя ялган бинең

Чаңырагын[41] чап, – диде.—

Чабып утка як! – диде.


Шунда торган Җантимер —

Киң кунычлы Җантимер —

Алты угыллы ир иде;

Атагы – өлкән аталык[42],

Йортта өлкән пир[43] иде;

Туктамышның кашында

Киңәше киң килбәтле,

Сүзе үткән би иде;

Котлыкыя би белән,

Кан тамызып ак сөткә,

Ант эчешкән ир иде.


Торып килеп Җантимер,

Хан алдында йөгенде:

– Әй ханиям, ханиям!

Җир китәрдә ни калыр?

Җиреннән тайган ил калыр;

Ил китәрдә ни калыр?

Ил киткәндә, йорт калыр,

Йорт китәрдә, сөт калыр,

Ак күкрәктән сөт имгән

Сүзе татлы тел калыр.

Тел китәрдә ни калыр?

Язганнан язган хат калыр;

Баш китәрдә ни калыр?

Буында типкән кан калыр;

Буыннан-буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

Йорт урнында яу калыр;

Яу чапканда ни калыр?


Ялгыз башы каңгырап,

Куйдай булып маңгырап,

Чүл далада тинтерәп,

Дуадактай[44] хан калыр.

Синең кошың асраган

Котлыкыя би иде.

Ул да булса ир иде,

Бер бабасы яу иде,

Бер бабасы ил иде,

Бер бабасы кол иде,

Бер бабасы би иде.

Аның да өлкән бабасы —

Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт,

Әүлиялар пире иде.

Әй ханиям, ханиям,

Кол язарда[45] би кичәр,

Би язарда хан кичәр,

Аталыгым хакына

Хаталыгын кич, – диде.—

Аталыгым хакына

Хаталыгын кичмәсәң,

Бишектә яткан баласы —

Кашык канын кич, – диде, —

Буында типкән кан калсын,

Баладан кулың тарт, – диде, —

Каныннан аның кайт! – диде.


Җантимер би әйткәндә,

Туктамыштай олы хан

Аның телен алмады,

Сүзенә колак салмады.


Ачуы аннан каты иде,

Кичүе аннан кайт[46] иде.

Котлыкайны тоттырды,

Кулына кыл җеп тактырды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш,

Алтын Таштан Салкын Таш[47]

Салкын Ташка тарттырды.

Бер ягында – аскылык,

Бер ягында – чапкылык,

Чапкылыкка мендереп,

Чүң[48] бүкәнгә чүктереп,

Айбалталы Дөрмән бидән

Анда башын чаптырды,

Җантимердәй атага

Хан колагын салмады.

Хан колагын салмаса,

Ул да карап калмады.

Ни кыласын аңлады,

Өенә карый юл алды.

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Алып килеп ул аны

Котлыкыя бинең өенә,

Салып куеп бишеккә,

Котлыкыя баласын

Киң кунычлы Җантимер,

Кунычында яшереп,

Үз өенә китерде…


Котлыкыя өенә

Анда Дөрмән би килде:

– Син дөньяда йөргәнче,

Хан боерыгы йөрсен, дип,

Хан боерыгы йөргәндә,

Атаңа җиткән айбалта

Инде сиңа җитсен, дип,

Кыл муйныңнан үтсен, дип,

Кобогылга кул салды.

Анда килеп Чакмагыш

Чаңырагын сындырып,

Чакма чагып үрт[49] салды.

Хан боерыгы үтмәде,

Хан боерыгы үткәндә,

Тәңредән узып китмәде –

Атага җиткән айбалта

Баласына җитмәде.

Балтасы чабып чапмады,

Кыл муйныннан үтмәде.

Ул үләсен бу үлде,

Ханның әйткән сүзе үлде.

Берәве үлде, берәү калды —

Тәңре хөкеме, бу иде.

Ул баланы Җантимер,

Итегемнән алдым, дип,

Итегеннән алганда,

Илсез-көнсез калдың, дип,

Атын куйды Идегәй[50].

II. Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганы

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Кобогыл дип беленеп

Үсә куйды Идегәй.

Бер яшендә бер икән,

Баскан җире шил икән.

Ике яшьтә ил булды,

Әйткән сүзе им булды.

Өч яшендә аталык

Остаздан китап башлатты.

Дүрт яшендә дан булды,

Фирасәте[51] фаш булды;

Биш яшенә килгәндә,

Җантимернең биш угыл –

Бишенә дә баш булды,

Алтысында ат менде,

Җидесендә җәй[52] тартып,

Җиде тотам ук атты.

Сигез-тугыз булганда,

Сигез тукмак сындырып,

Туң тимергә кул орды.

Унга җитте – ул булды,

Ул ни дисә шул булды,

Чүлгә чыгып басканда,

Чүл ярылып юл булды,

Тауга чыгып басканда,

Тау сыгылып уй[53] булды.

Унберендә бер булды,

Уйпыксыз чичән[54] ул булды.

Уникегә җиткәндә,

Алпамыштай ир булды.


«Ир булган соң җир булыйм,

Иңсәм җиргә тисен, – дип, –

Ил игелегем күрсен, – дип, –

Асыраган чал бабам —

Ул игелегем күрсен», – дип,

Тауда ятты, тай бакты,

Кырда ятты, куй бакты,

Елкы бакты – кол булды,

Өстендә ямар тун булды;

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды,

Ятимнәргә яр булды.

Идегәй андый ир булды:

Аты юкка ат булды,

Чүлләгәнгә[55] су булды,

Адашканга юл булды;

Ялгызга – ясак[56],

Җәяүгә таяк ул булды.

Ундүртенә килгәндә,

Ундүрт дауны бетереп,

Түрәсен биргән[57] ул булды.

Унбишенә килгәндә,

Туксан башлы Урданың

Туксан углы бер булып

Айдалага[58] килгәндә,

Алар белән ант тотты.

«Көрәшеп барың мин ексам,

Мин барыңа баш, – диде.—

Көрәшеп берең мине екса,

Улыгыз миңа баш», – диде.

Кушагын[59] алып ту[60] итеп,

Анда мәйдан күтәрде.

Туксан башлы Урданың

Туксан угылы җыелып

Идегәй белән көрәш тотканда,

Екса ега белмәде,

Чалса чала белмәде —

Барын екты Идегәй;

Еккан береннән тун[61] алып,

Айдалага өйдерде.

Өеп салып Идегәй,

Өстенә менеп тайчанды.

– Туктамыш хан тәхетенә

Мин мендем! – дип яр салды[62].

Аннан әйтте Идегәй:

– Анау килгән ак атлы —

Ул Туктамыш хан булса,

Алдында баш имәгез,

Үзе сәлам бирмәсә,

Башлап сәлам бирмәгез.


Туктамыштай олы хан —

Акбүз аты – астында,

Лачыны – ияр кашында,

Җилә җитеп килгәндә,

Анда күрде айдала.

Айдалада туксан бер бала.

Туксаны торыр яланбаш,

Ул туксанның эчендә

Чалкаеп утырыр бер бала.

Азамат ир Туктамыш

Килә җитеп килгәндә,

Ул туксан бер тик торды,

Торып бер баш имәде,

Иңкәеп сәлам бирмәде.


Туктамыштай олы хан

Анда торып моны әйтте:

– Туксан бала – айдала,

Туксан булып, бүз бала[63],

Бүз балалык итә белмәдең —

Башлап сәлам бирмәдең.

Ханыгыз булган минме өлкән,

Әллә юкса сезме өлкән?!


Анда әйтте Идегәй:

– Башта булсаң син өлкән,

Аякта[64] чыгар без өлкән.

Әйтеп бирсәм ник өлкән —

Туксан башлы Урданың

Янымда туксан баласы,

Шушы туксан баланың

Яшен санап салсам мин,

Анда чыгар без өлкән.

Өлкәнне өлкән белмәгән,

Башлап сәлам бирмәгән

Ул да булса, ханиям,

Син икән, ай син икән!


Азамат ир Туктамыш

Анда уңга әйләнде,

Анда сулга әйләнде,

Әйләнеп җавап тапмады.

Хансарайга кайтып килгәндә,

Башыннан уе китмәде,

Урынында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.

Кыр башында айдала —

Айдалада утырып,

Туксан бала эчендә

Идегәй булды бер бала.

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды;

Ятимнәргә яр булды,

Аты юкка ат булды,

Адашканга юл булды,

Карны ачканга тамак ул булды.

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән улы Урман би —

Туксан бала эчендә

Каракчылык кылган би:

Балалар менгән таяк ат —

Аны урлап тотылды…

Өч урлады – котылды,

Дүртенчедә тотылды.

«Түрәсен моның бир», – диеп,

Айдаланың туксан бала

Кулын килеп кушырды.

Урман бинең кашына

Тора килеп Идегәй,

Кулдан кылын тоттырды,

Кылдан кыл җеп тактырды,

Салкын ташка тарттырды,

Туксанның берен җәллад итеп,

Анда башын чаптырды.

Хәбәр илгә фаш булды.

Җәллад булган ул баланы

Айбалталы Дөрмән би

Кулын кулдан каерып,

Туктамыш ханга баш орды:

– Үзем булсам Дөрмән би,

Улым булып Урман би,

Урманымның башын чапкан

Шул баланың канын кайтием[65],

Әй ханиям, түрәм би?!


Җәллад булган ул бала

Торды дагын аны әйтте:

– Кыр башында айдала,

Айдалада туксан бер бала.

Кобогыл безнең беребез,

Ул да булса башчыбыз,

Моның түрәсен ул биргән,

Аның аргысын мин белмәм.


Туктамыштай олы хан

Идегәйне алдырды:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Яхшы атаның баласы –

Җантимернең углы идең;

Елкы бактың, куй бактың,

Айдалага ут яктың:

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән углы Урман би,

Аның башын ник чаптың?


Анда әйтте Идегәй:

– Илеңдә йөргән каракчы

Өч ат урлап котылса,

Дүртенчедә тотылса,

Синең түрәң буенча

Дүртенчедә чабылса,

Дөрмән углы Урман би —

Ул да шулай тотылды,

Синең хөкемең буенча


Ул да шулай чабылды,

Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыш торып анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Шушы торган Кобогыл

Ни кылса да рас кылган,

Сүзем белән бер кылган,

Мин аңа түрә бирә алмам.

Айдалада утырып,

Ундүрт дауны бетергән,

Туксан бала эчендә

Бәйге тотып[66] дан алган,

Туксанына баш булган,

Түрәсен биреп фаш булган,

Ул ни кылса рас кылган,

Кобогылдай баланың

Түрәсенә чыгалмам.


Кобогылга аны әйтте:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Сараемда кал, – диде.—

Өстеңдәге иске тун —

Ул туныңны сал, – диде.—

Яурыннары[67] каймалы,

Төймә бавы тартмалы

Ал кара кеш[68] тун бирим.

Бу тунымны ки, – диде.—

Чың-чың иткән чын йөгән

Чыңлатканда караган,

Токымы толпар яралган

Тимгел чуар ат бирим,

Ул чуарны мен, – диде.—

Күн давылбаз[69] так, – диде.—

Җил карамый җил, – диде.—

Тотар бавы сум алтын

Асыл шоңкар кош бирим,

Күл әйләнә чөй, – диде.—

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен[70] болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы[71] атлы ару[72] кыз

Җаның сөйгән яр булса,

Туеңнан туең кылдырып,

Аны да сиңа бирием,

Куйныңа алып сөй, – диде.—

Кырымнан кыен дау килсә,

Түрәсен аның бир, – диде.—

Кырымнан калын яу килсә,

Кобогылым, аны кыр, – диде.


Анда әйтте Идегәй:

– Атың булса багамын,

Утың булса ягамын,

Мин яхшыга яхшымын,

Мин яманга яманмын,

Кул биргәннең колымын —

Хезмәтеңдә каламын.


Идегей аны күргәндә,

Сузылмалы шам кылыч,

Суырып алып кыныннан

Киерелеп артка бер чапты.



Торып килеп Идегәй,

Хан ни бирсә, аны алды:


Ал кара кеш тун икән —

Кияренә аны алды;

Тимгел чуар ат икән —

Менәренә аны алды;

Күн давылбаз бар икән —

Төяренә аны алды;

Асыл шоңкар кош икән —

Чөяренә аны алды;

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы ару кыз икән —

Туеннан туен кылдырып,

Сөяренә аны алды.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.


Туктамыштай олы хан

Идегәйнең көнендә

Яу белән даудан котылды.

Сарай дигән калада

Дүрт дәрваза бар икән,

Икәве бикле булганда,

Икәвен ачык куйдырды.

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмый,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып килгән мал булды.

Туктамыштай олы хан,

Идегәй ирнең көнендә

Ил казнасы бай булды.

Биләгәне кол булды,

Әйләгәне мал булды;

Җәеп салса көмешен —

Җәйрәп яткан күл булды;

Өеп салса алтынын —

Әлдермештәй тау булды.

Ашаган казы ял булды,

Эчкәне сары бал булды.

Әмма Идегәй үзе кем? —

Анысын белмәс хан булды.


Кадыйрбирде[73] – яшь солтан,

Туктамыштай хан углы,

Ул биләүдән чыкканда,

Хан ханәше[74] Йәникә

Анда игезәк кыз тапты.

Ул кызларны тапканда,

Туктамыштай олы хан

Аналыклар[75] алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Хан казнаны ачтырды,

Көрәкләп тәңкә чәчтерде.

Ханнан ханны җыйдырды,

Бидән бине җыйдырды,

Ту бияләр[76] суйдырды,

Утыз көн уен кылдырды,

Кырык көн туен кылдырды;

Олы кызы айга тиң —

Атын куеп Ханәкә,

Кече кызы көнгә тиң —

Аты куеп Көнәкә,

Күңелен анда тындырды.

Туктамыштай олы хан

Куйдан куен суйганда,

Туйдан туен кылганда,

Идегәйнең алганы,

Кагып түшәк салганы —

Айтулы ару кыз икән,

Аның да җитеп ай-көне,

Ай ярлыкаеп көн туды,

Ат башыдай ул туды.

Ул туганда Идегәй,

Аталыклар алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Алтыннан чүмәк[77] уйдырды,

Көмештән төбәк[78] койдырды,

Кыр кураен семәк[79] иттерде;

Кыр курае каты булыр дип,

Алтыннан семәк кылдырды.

Ту бияләр суйдырды,

Туктамышның сансыз кол —

Барын, югын җыйдырды,

Ялгызыма алкыш[80] тисен дип,

Өлкән бер туй кылдырды,

Хан кашында туды дип,

Атын Норадын[81] куйдырды.

Ул туганда Идегәй

Кам[82] йөргесенә[83] будырды,

Кам йөргесе каты булыр дип,


Клакай камка[84] түшәтте,

Клакай камка каты дип,

Сосарына биләтте.

Күкрәге яулы үссен дип,

Качкан яуны кудырды,

Яуда явыр[85] булсын дип,

Яуны бергә кыдырды.

Күңелен шунда тындырды.

III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне

Хан ханәше Йәникә

Беркөн ханга моны әйтте:

– Карачы[86], ханым, карачы! —

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Ни кылганны карачы:

Карачылар эчендә


Булгандаен карачы —

Кадыйрбирде хан углы.

Ул тугандай туй кылып,

Хан углына углын тиң куеп,

Ханәкә белән Көнәкә

Кыз тугандай сый кылып,

Хан сыена тиң кылып,

Хан казнаңны ачтырып,

Сан сөяген бактырып,

Туй кылганын карачы!

Чыңгыздан калган кара ту,

Кара туны кулга алып,

Яу кырганын карачы,

Хан түрәдәй утырып,

Дау кырганын карачы!

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Хансарайга килгәндә,

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл —

Ул килгәнен карачы!


Хан сарае ак ишек

Иртә булса ачылып,

Туктамыш хан килгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач[87] тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Сәлам биреп килгәндә,


Хан тәхетендә утырып,

Ул сәламне алганда,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып та калкып торыр икән

                              урыныннан, ай.


Сынап торган Йәникә

Туктамышка моны әйтте:

– Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Өрәңгедән каты икән;

Килбәте синнән киң икән,

Коты синнән котлы икән.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Кобогыл килеп кергәндә,

Хан башыңны кол итеп,

Калкып та калкып тордың

                    урыныңнан, ай!

Азамат ир Туктамыш

Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:

– Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама[88] син, ханәш!

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Түрәм булган Кобогыл

Өрәңгедән каты булалмас!

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл

Өрәңгедән каты булганда,

Булгандау ай булганда,

Өрәге миннән каты булалмас!

Килбәте миннән киң булмас!

Килбәте киң булганда,

Коты миндәй котлы булалмас!

Чыңгыздан булган затыма

Кол Кобогыл тиңәлмәс!

Ул килгәндә, мин тормам,

Ул килгәндә, мин торсам,

Туктамыш хан мин булмам!


Хан сарае ак ишек

Иртә булгач ачылып,

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Хан ханәше Йәникә

Хан уңыннан утырып,

Итәген аның инәләп,

Ал тәхеткә чәнечте.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып дай калкып торганда,

Энәләп куйган итәге


Инеченнән тартылып,

Энә шартлап сынганда,

Азамат ир Туктамыш

Үз гаебен аңлады,

Күңле боздай бузарды,

Күзе курдай кызарды,

Борлыгып карар тапмады;

Урнында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.


Йәникә ханәш анда әйтте:

– Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, ханиям!

Елкычыдан би булган

Кобогылның өрәге

Өрәгеңнән өстен булганда,

Аны түбән кылаек!

Коты синнән котлы булганда,

Аны да котсыз кылаек;

Кобогыл янә килгәндә,

Сусынга бал куяек,

Сусын балның эченә

Агу-зәһәр кояек.

Ул яу микән, ил микән[89]

Аны шунда сынаек!

Яу булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан

Безе белән бер болгар;

Ил булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан[90]

Сабы белән бер болгар.

Аның күңелен сынаек,

Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, хан! – диде.


Хан сарае ак ишек,

Бер ишектә Аңгысын,

Бер ишектә Тыңгысын –

Ике торган шыгавыл[91],

Туктамыш хан колы иде.

Ханның колы булганда,

Идегәйнең кулы иде.

Хансарайда ни барын

Алар аша Идегәй

Белеп торган көне иде.

Хан сарае ак ишек

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Ханга сәлам биргәндә,

Ирнәве юка сараяк[92],

Сараякның эчендә

Агулап салган сары бал —

Азамат ир Туктамыш

Идегәйгә биргәндә,

Ишектәге Аңгысын

Тыңгысынга аңдырып[93],


Башын кылдай игәндә,

Идегәй аны сизгәндә,

Билендәге пычагын

Суырып алды кынабтан.

– Алмас пычак сабы алтын,

Кайрылмагай, майрылсын,

Агуы булса бу балның,

Агуын суырып алсын! – дип,

Пычагын балга батырды,

Безе белән дүрт кисте,

Бер болгады, бер эчте,

Аннан әйтте ханәшкә:

– Иләмле икән иләгең,

Куксымый[94] микән чиләгең?..


Аны әйтеп Идегәй,

Хансарайдан борылды.

Идегәй алай киткәндә,

Хан ханәше Йәникә,

Якасын ертып аһ итеп,

Ал тәхеткә егылды.

Аннан әйтте Йәникә:

– Аңлаган булсаң, ханиям,

Кобогылның кылганы —

Сине, мине хурлавы.

Пычагын алып кынабтан,

Безе белән болгавы –

Ил түгел, яу булганы.

Дүрт кисәккә бүлгәне —

«Идел, Җаек суларны,

Иртеш белән Чулманны[95],

Дүрт дәрьялы йортыңны

Дүрт бүләрмен», – дигәне;

Уртасыннан болгавы —

«Сарай белән Болгарны

Бер болгармын», – дигәне;

Иләк, чиләк дигәне —

Олы кызың Ханәкә,

Кече кызың Көнәкә —

Берәвен тиңләп иләккә,

Берәвен тиңләп чиләккә,

«Берәвен углым тиң күрсә,

Аңа да аңа сакла», —

                    дигәне, ай!


Ханәш аны әйткәндә,

Азамат ир Туктамыш

Йәникәгә аны әйтте:

– Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама син, ханәш!

Яхшы ата Җантимер

Җандай күргән ир иде,

Яу да түгел – ил иде,

Аннан туган Кобогыл —

Ул да миңа яу булмас,

Дау бетереп яу кырган

Кобогыл миңа дау булмас.

Өрәге миннән каты булса да,

Кобогыл миңа үч булмас,

Синең дигән һич булмас,

Һич булмас, ай, һич булмас!


Йәникә ханәш анда әйтте:

– Яхшы атаның баласы —


Җантимердән туган Кобогыл,

Ул сиңа яу булмаса,

Ул сиңа үч булмаса,

Мин дигән һич булмаса,

Тугыз ирең чакырткыл,

Ерауларың алдыргыл,

Сынчыларың сынаткыл,

Өлкән бер туй кылдыргыл,

Ул кемлеген сынаткыл,

Анда мәлем[96] кылдыргыл,

Кобогыл дигән кем икән,

Кем икән әй, кем икән?


Туктамыштай олы хан

Аптырады, әйләнде,

Әйләнеп киңәш тапмады,

Тугыз ирен чакыртты.

Берәвен өйгә ингезеп,

Туктамыш хан анда әйтте:

– Иңсәңә суксам – иңкәймәс[97],

Искемне бирсәм – иләмәс[98],

Исәнтәй углы Ходайбирде батырым,

Син бер кереп тулгачы[99]! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Тора биреп тулгады,

Әйтеп иде бер сүзне,

Аның бу сүзе якмады[100],


Күңеленә ятмады,

Аны: Өйдән чык, – диде.


– Карт бүредәй кашкарган[101],

Кап-караңгы төннәрдә

Сансыз кулны башкарган,

Көн дә сөңге сындырган,

Сөңгесенә кеше мендергән,

Ир күңелен тындырган,

Алмаган яу куймаган,

Эчсә канга туймаган,

Илгә аз да яуга күп —

Акбалтыр углы Уагым,

Монҗыр углы Чуагым,

Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,

Икәве килеп кергәчтән,

Кул[102] кушырып торгачтан,

Тулгап-тулгап салды иде,

Болар сүзе якмады.

Күңеленә ятмады,

– Икең дә өйдән чык! – диде.


– Күчкәндә күчең[103] әйләнгән,

Исфаһан[104] кылыч бәйләнгән,

Яу карасын күргәндә,

Явар көндәй турланган,

Китәр коштай сайланган,

Ярашык[105] аттай ярсынган,


Аргымак аттай типсенгән

Аргыннарның башы идең,

Кара Куҗа батырым,

Син бер кереп тулгачы! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Ул да тулгап салды иде,

Аның да сүзе якмады,

Күңеленә ятмады,

Аны: – Өйдән чык! – диде.


Туктамыштай олы хан

Аптырады, йөдәде,

Як-ягына карады:

– Бу җыенның эчендә

Кемнәр бар да кемнәр юк.

Аптыраган көнемдә

Тулгамага кешем юк!


Нугай иле – авыр йорт,

Аптырауда әйләнде,

Әйләнеп киңәш тапмады,

Һичбер адәм базалмый,

Хан кашына килә алмый,

Ханга җавап бирә алмый,

– Тәкъсирлебез падиша,

Без белмибез, – ди торды.

Туктамыштай олы хан

Тугача бине чакырды:

– Караңгыда юл тапкан,

Хәфия[106] җирдә сүз тапкан,

Яурының киң какбактай[107],

Айларың[108] өлкән тукмактай,

Кулында сазы уйнаган,

Телендә сүзе уйнаган,

Аңраучым да минем маңраучым,

Яхшы көндә җырлаучым,

Яман көндә бузлаучым[109],

Туктар улы Тугача,

Син тулгачы! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Тулгай биреп аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям!

Син дә белмәс эш икән,

Мин дә белмәс эш икән;

Тугыз батыр агасы

Кыпчак биең бар булыр,

Белсә белер Кыпчак би,

Миннән килмәс эш икән.


Туктамыштай олы хан

Кыпчак бине өндәде:

– Куш-куш пычак асынган,

Кушалыклап[110] утау[111] тектергән,

Карагай буе ат менгән,

Мең чүкечле тимер тун[112]

Билен бишкә тарттырган,

Күгән салып каптырган,

Сиксән сөям сөңгене

Селтәмәстән кулга алган.


– Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт!



Адәм телен алмаган,

Үз раесы[113] булмаса,

Асу[114] җиргә бармаган,

Мөйтәннән туган Кыпчак би,

Син бер кереп тулгачы! – дип иде,

Мөйтәннән туган Кыпчак би

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып, тез бөгеп,

Тез астына бүрек салып,

Уң кулына бал алып,

Тулгамага килеп иде,

Кәмалның углы Киң Җанбай[115],

Кыпчакдаен батырны

Кире тартып ым итеп,

Изү[116] кагып утыртты.

Туктамыштай олы хан

Киң Җанбайга анда әйтте:

– Садагын[117] кырык нарга[118]

                    тарттырган,

Салтанатын Улда белән

Вылдадан[119] арттырган,

Хан алдында ат тоткан[120],

Тамагына алты хат тыккан[121]

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Киңәшең артык би Җанбай.

Киңәшемнең соны син,

Киң сабамның[122] куры син,


Кыпчакдаен иремне

Кире тартып утырттың,

Кобогылның асылын

Син тулгачы, – дип иде,

Анда әйтте Киң Җанбай:

– Әй ханиям, ханиям!

Син дә белмәс эш икән,

Мин дә белмәс эш икән,

Нугай иле тапмастай

Бу бер авыр төш икән.

Алты суның буенда

Камадай башы кашкарган,

Кондыздай төсе саргайган,

Азаулар теше бушаган,

Чүбин аяк ат менгән[123],

Яшьлегендә ир булган,

Судай булат бәйләгән,

Арыслан, каплан аулаган,

Җитмеш җиде ил гизгән,

Йөз туксан биш яшәгән,

Сосар бүрекле, суп тунлы,

Субра[124] дигән ерау бар,

Кобогылның асылын

Ул белмәсә, кем белер? —

Аны әйтеп Киң Җанбай,

Тәгъзим итеп туктады.


Кәмалның углы Киң Җанбай,

Ханга моны дигәндә,

– Ерау хәзер булсын! – дип,

Хан боерыгын биргәндә,


Хан чабары Байморат

Сыйпап соры бүрек киеп,

Билен тартып бер буды,

Кыл койрыгын чарт төеп,

Чапкын атка бер менде,

Юрта чаба бер җилде,

Алты суның буена

Алты көндә бер җитте.

Сыпыра сынлы ерауга

Хан боерыгын белдерде.


Алты суның буенда

Йөз туксан биш яшәгән

Азаулары какшаган,

Мөчәләре[125] йомшаган,

Чокчытлары[126] бушаган,

Төшәр дә торган яңагын

Ак ефәк тартып бәйләгән

Сыпыра сынлы суп ерау –

Атка менәр хәле юк,

Ерауны алып килә алмый,

Кире кайтты Байморат.


Кәмалның улы Киң Җанбай,

Киңәше өлкән ир Җанбай

Туктамышка аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям!

Сыпыра сынлы суп ерау

Сыбай[127] менеп килмәстер,

Менсә дә килә белмәстер;


Алтынлы көймә җиктергел,

Арышка сият тактыргыл,

Арбага гөлләр түктергел,

Алты кара ат җиктергел,

Күп түшәкләр түшәткел,

Мамык ястыклар ясаткыл,

Ике яхшы нөгәрең утырткыл,

Килмәс булгаймы икән, әй,

Килмәс булгаймы икән, әй?!


Туктамыш хан боерды,

Алты кара ат тоттырды,

Алтын көймәсенә җиктерде,

Арышка[128] сият[129] тактырды,

Арбага гөлләр түктерде,

Күп түшәкләр түшәтте,

Мамык ястыклар ясатты,

Ике нөгәрен утыртты,

Суп ерауга җилдертте.

Анда барып җиткәндә

Әйтеп иңде бер нөгәр:

– Суп аяклы, суп бүрекле

Сыпра сынлы суп ерау,

Тимердән азу тешең төшкән,

Йөз туксан биш яшең җиткән,

Күпне белгән, күпне күргән,

Кадерләүгә ия карт,

Безне сиңа хан җибәрде,

Кадерләүгә ия карт!


Ханым түрәм Туктамыш

Өенә сине чакырды.

Кунак булсаң ни булган?

Ханым белмәгән эштән

Хәбәр бирсәң ни булган?


Анда Субра ерауны

Биленә пута будырып,

Яңакларын бәйләтеп,

Азауларын чиратылган

Чи ефәк белән чорматып,

Алтынлы көймәгә менгезеп,

Култыгына җизле таяк сөятеп,

Кулына алмас кундырып,

Күзенә сөнбел сөрттереп,

Үтрек – ялган димәскә

Иман шәһадәтен искәртеп,

Ханга алып киттеләр.

1Туктамыш (?–1406) – 1380 елдан башлап хакимлек иткән Алтын Урда ханы, Җучи хан нәселе дәвамчысы. Аксак Тимер явында (1389–1395) җиңелә, Тимер Котлыг хан тарафын-нан тар-мар ителә (1398–1399).
2Күчә – урам.
3Алтын Таш – Сарай шәһәрендәге хан бистәсе.
4Суна – кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре.
5Кош чөю – өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан чөеп җибәрү.
6Ул дәрья дигәне – Җаек, бу дәрья дигәне – Идел, ягъни Иделдән ары – Җаек, Җаектан ары – Сырдәрья дигән сүз.
7Әмир Бырлас Шаһ Тимер – Аксак Тимер (Тимерләнк, Тимерлан, Тимур, 1336–1405), Ур-та Азия дәүләт эшлеклесе, полководец, 1370 елдан – әмир, чыгышы белән Бырлас ыруын-нан. Башкаласы Сәмәрканд булган дәүләт төзегән, Алтын Урданы тар-мар иткән, Иранга, Кавказ артына, Һиндстанга, Кече Азиягә һ.б. талау походлары ясаган.
8Ак Түбә – елга һәм түбә исеме. Алтын Урда чорында Иделдән алып Сырдәрьягача булган җирләр Ак Түбә һәм Ак Урда дип йөртелгән.
9Кур – кымыз ачыткысы, кымыз төбе.
10Тугры – кош кундыра торган агач. Бу сүзнең «тур, тургач» рәвешендә әйтелеше дә очрый.
11Сум яки сом – саф, катнаштырылмаган. Сум акча, сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.
12Чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү. Аллегорик мәгънәсе – «хан булырга синең нәселең затсыз, артымнан җитәргә аягың кыска».
13Бүз тойгын – ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.
14Бидаяк – карчыганың бер төре.
15Бөтелү – язылу.
16Күгәл – кыр үрдәгенең бер төре.
17Котлыкыя – тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер өлеше башлыклары Нугай мирза исемен алып, нугай дип аталып киткән.
18Би – аксөяк, феодал.
19Йөгенү – бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.
20Томшыгы тома – борын очы яссы, тупас, үткен түгел.
21Шил – кайтыш.
22Кур – кымызның ачыткы төбе.
23Телен алмау – сүзенә илтифат итмәү.
24Кас дошман – җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.
25Кон – чырай.
26Чыңгыз – Чыңгыз хан (Тимучи, 1155–1227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.
27Агыр йорт – хөрмәтле йорт.
28Салык – салым.
29Түрәсез калган киң йортның – Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.
30Түрәсен көтү – хөкем йөртү.
31Ырыс – бәхет.
32Җүя – логик нәтиҗә.
33Дәрваза – шәһәр капкасы.
34Ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта.
35Фареван – муллык, иркенчелек.
36Икселмәс – кимемәс.
37Индеге – хәзерге.
38Шур татыр – тозлы җир һәм тозлы су.
39Мангыттан азган чал татар – Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.
40Пәридән булган анасы – Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.
41Чаңырак – җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.
42Аталык – хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.
43Пир – карт, җитәкче.
44Дуадак – ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.
45Кол язарда – кол ялгышканда.
46Кайт – кайтыш, йомшак, ким.
47Салкын Таш – җәза мәйданы булган урын.
48Чүң – зур.
49Үрт салу – үрләтеп ут салу.
50Идегәй – легендаларда Идегәйнең табылдык бала булуы әйтелә. Ул итектән табыла яки итек эчендә үлемнән сакланып кала һәм бу аңа Идегәй исеме бирелүгә бер сылтау итеп күрсәтелә. Идегәй үзе 1419 елда Алтын Урда сарай аристократиясенә каршы сугышта үте-релгән, тарихта билгеле бер шәхес, халыкның легендар батыры.
51Фирасәт – үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек.
52Җәй – җәя.
53Уй – чокыр, уйсу җир, уелган җир.
54Уйпыксыз чичән – тел остасы.
55Чүлләү – чүлдә йөреп сусау.
56Ясак – әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.
57Түрәсен бирү – хөкем йөртү.
58Айдала – ачык дала, такыр дала.
59Кушак – билбау.
60Ту (туг) – байрак, флаг.
61Тун – гомумән, «кием» дигән сүз булган.
62Яр салу – аваз салу.
63Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.
64Аякта – азакта, соңында.
65Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?
66Бәйге тоту – ярышта җиңү.
67Яурын – калак сөяге, арка турысы.
68Ал кара кеш – биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.
69Давылбаз – кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.
70Болгардаен (болгар кебек) – бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.
71Айтулы – Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.
72Ару – биредә «сылу» мәгънәсендә килә.
73Кадыйрбирде – Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.
74Xанәш – хан хатыны, ханча.
75Аналыклар – тәрбияче өлкән хатыннар.
76Ту бия – колынламаган бия.
77Чүмәк – аяклы бишекнең астына куелган кран.
78Төбәк – бишекнең төбе.
79Семәк – бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.
80Алкыш – яхшы теләк.
81Норадын – Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.
82Кам – камканың бер төре.
83Йөрге – биләүсә.
84Клакай камка – алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.
85Явыр – яу ире, яугир.
86Карачы – биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.
87Егач – җимеш агачы.
88Сумгыллау – көязләнү.
89Яу микән, ил микән – «дошман микән, дус микән» мәгънәсендә.
90Кынаб – кын, кыны.
91Шыгавыл – ишек сакчысы.
92Сараяк – сары аяк, сары кәсә.
93Аңдыру – кисәтү, сиздерү, аңына төшерү.
94Куксымый – исләнми.
95Чулман – Кама елгасы.
96Мәлем – мәгълүм.
97Иңкәю – иелү.
98Искемне бирсәм – иләмәс – ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс.
99Тулгау – тезмәләп әйтү, җырлау.
100Якмады – йогышмады, ошамады.
101Кашкару – чаллану.
102Кул – гаскәрнең бер як канаты.
103Күч – күчмәләрнең урыннан урынга күчүе.
104Исфаһан – Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар.
105Ярашык – чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.
106Хәфия – яшерен.
107Какбак – капка, капкач.
108Айлар – чигә чәче.
109Бузлау – елау.
110Кушалыклау – куш итү.
111Утау – күчмә өй, тирмә.
112Тимер тун – көбә, панцирь.
113Раесы – уе.
114Асу – билгесез, ят.
115Кәмалның углы Киң Җанбай… – тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире.
116Изү – күлмәкнең ал якасы.
117Садак – ук, җәя сала торган савыт.
118Нар – бер өркәчле дөя.
119Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче.
120Ат тоту – исем тоту.
121Тамагына алты хат тыгу – төрле тел белү.
122Саба – кымыз йөртә торган зур күн савыт.
123Чүбин аяк ат менгән – (чүбин аяк – агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата.
124Субра – «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый.
125Мөчә – әгъза.
126Чокчыт – яңак сөяге.
127Сыбай – атка атланган кеше.
128Арыш – тәртә.
129Сият – бизәк әйберләре.
Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»