Читать книгу: «Күңелемнең иләс-миләс чагы…», страница 5

Шрифт:

Зүрнәемә

Син тормышка гашыйк идең

Гашыйк идең язларга,

Тугыз балаңны үстердең

Күмеп сөю-назларга.

Балалардан да күберәк

Оныклар хәзер синең,

Тик сөенеп каршыларга

Яныбызда юк үзең.

Зүрәткәй белән икегез

Коргансыз матур оя.

Һәр балагыз бер-берсе өчен

Зур терәк булып тора.

Суытмабыз ул ояны,

Туганнар бергә булсак,

Әлегедәй аралашып,

Очрашып, йореп торсак.

Син бит безгә һәрвакытта

Изге теләк теләдең

Шигырьләрең, киңәшләрең

Яхшылыкка өндәде.

Шатлык тулы шигырьләрең

Китапларда урын алды.

Сине сагынгач укырга

Ярый әле алар калды.

Сине белгән танышларың

"Чәчән-ана" диделәр.

Атнабайның премиясен

Шуның өчен бирделәр.

Зүрнәй, телим якты төннәр

Караңгы гүрләреңдә

Ышанам, синең урының

Оҗмахның түрләрендә.

2016 ел.

Балаларым

Мин бәхетле! Кабул булды

Күптән көткән теләгем!

Тиздән җиргә аваз сала

Ходаемның бүләге!

Түземсезлек белән көтәм

Тәүге очрашкан көнне.

Сабыйларым, мин әле үк

Бик яратам бит сезне!

Берүк сау-сәламәт булып

Бу дөньяга туыгыз.

Бәхет-шатлыкка төренеп

Үтсен гомер юлыгыз.

Минем хәлне бары аңлар

Бәби көткән аналар.

Насыйп булсын һәр гаиләгә

Сау-сәламәт балалар.

Сабыйларым, карынымда

Сезнең тибүне тоям.

Моннан да зур бәхет бармы?

Дип, кайчак уйлап куям.

Шул тиклем ярата алам

Дип уйламаган идем.

Әниләрнең сөю көчен

Хәзер инде мин белдем.

3.12.18.

ЧЫН МӘХӘББӘТ ШУШЫ БУЛАДЫР УЛ…

Мин гашыйк

Бер күрүдән сиңа гашыйк булып

Хыял дулкынында атындым.

Ничек кенә ерак булмасаң да

Күңел һаман сиңа талпынды.

Синең моңлы тавышыңны тыңлап

Гомер буе яшәргә дә әзер.

Өнемдә дә, төшемдә дә минем

Уйларымда гел син генә хәзер.

Эх, бер генә тапкыр синең белән

Янәш утырып телим сөйләшергә,

Барлык хисләремне белдерергә,

Танга кадәр бергә серләшергә…

Юк шул, төштә генә күренәсең,

Күрешергә өндә юк бер чара.

Әмма өмет яши күңелемдә,

Син күңелне буйсындырып кара!

Минем хисләр – ул бары тик хыял.

Син белмисең минем барлыгымны.

Шуңа курә шигъри юллар аша

Ачам сина күңел сандыгымны…

2016 ел.

Син карасаң минем күзләремә…

Син карасаң минем күзләремә,

Күрерсең бар сагыш, сөюне,

Шул минутта онытырмын төсле

Кайнар утта янып-көюне…

Син карасаң минем күзләремә,

Бар мәшакать эреп бетәр иде.

Шул караштан миңа бит кайчандыр

Башлар әйләнерлек сөю килде.

Син карасаң минем күзләремә,

Сүзсез дә бит мине аңларсың,

Аңларсың да, гомерең буена

Ярың итеп мине сайларсың.

Син карасаң минем күзләремә,

Миннән бәхетлесе булмас төсле!

Һәм тоярсың шул вакытта син дә

Безнең сөю барыннан да көчле!

2017 ел.

Бәхет парлы булуда

Һәр көн иртән Ходаема

Рәхмәт әйтеп уянам:

Бу тормышта якыннарым -

Гаиләм бар дип куанам.

Синең белән яшәүләре

Ул бит үзе бер рәхәт.

Улым өчен, кызым өчен

Җаным, сиңа мең рәхмәт!

Татулыкта, иминлектә

Балаларны үстерик.

Авыр чакта терәк булыйк,

Яшәр өчен көч бирик.

Һәркемгә дә бу тормышта

Парлы булырга язсын.

Бер-берсенә гашыйкларның

Таңнары бергә атсын.

2020 ел.

Яшьлек язым

Синең белән бергә йөргән чаклар

Калды инде бары хәтердә.

Ә мин һаман сине генә сөям

Ләкин куркам сиңа әйтергә.

Син ятларда, хәзер мин ялгызым

Каршылыймын инде язларны.

Искә аласыңмы син дә мине,

Шул язларда калган назларны?

Син ялгышым минем, язларымда

Торып калган татлы сагышым.

Сине көтү бушка – моны аңлыйм.

Ник сагышлы минем язмышым?

2017 ел.

Син генә бул янымда

Сине очраткан көнемә

Мин һәрвакыт рәхмәтле.

Бары синең белән, җаным,

Мин бу җирдә бәхетле.

Мәхббәтем син бит, иркәм,

Сиңа тиңнәр юк җирдә,

Насыйп булсын яшәүләре

Иңнәрне куеп иңгә.

Пар аккоштай гомер юлын

Тигез үтәлсәк иде.

Гомер йомгагын икебез

Бергә сүтәлсәк иде.

Бары синең җылы сүзең

Дәва минем җаныма.

Башка беркем кирәк түгел,

Син генә бул янымда.

23.10.18

Сагыш

Син киттең, ә мин ялгызым,

Моңсу миңа кичләрен.

Вакыт үтә, син кайтмыйсың,

Синсез ниләр эшләрмен?

Нигә шундый газаплы соң?

Сөюләр – бәхет, диләр.

Бәхет түгел, сагыш алды

Минем күңелне биләп.

6.01.19

Серле күзләр

Ай-яй-яй, серле күзләрең,

Сихерләде карашың.

Гомер буе синең күзләр

Миңа гына карасын.

Сине тәү күргән мәлдә үк

Җәлеп итте күзләрең.

Шунда миңа нидер булды,

Гашыйк булдым, түзмәдем.

Күзләреңә тутырып карыйм,

Аннан нурлар сибелә.

Син дә битараф түгелсең,

Күзләреңнән сизелә.

Серле күзләреңдә табам

Яшәвемнең мәгънәсен.

Безнең мәхәббәтебезгә

Күзләр генә тимәсен!

22.02.22

Өлешемә тигән бәхетем

Кемдер килә җиргә "күлмәк киеп",

Тулып тора алтын касәсе.

Нәрсә тели – шундук пәйдә була,

Урап үтә тормыш әчесе.

Кемдер бик тырышып-тырмашып та

Теләгенә алмый ирешә.

Юкса, хыяллары зурдан түгел -

Бары яшәп карау кешечә.

Зарлану да, мактану да түгел

Мин бәхетле, чиксез бәхетле!

Алтын таулар да юк, миллионнар да

Гаиләм – минем гади бәхетем!

Шөкер кылам бүген булганына,

Кирәк түгел алтын, тәхете.

Бары Ходам күпсенмәсен иде

Өлешемә тигән бәхетне.

2.08.18

Чын мәхәббәт

Әкрен генә атлап, кар өстеннән

Тар сукмактан икәү баралар.

Әле гаилә кормаганнар алар,

Әле тумаганнар балалар…

Әле хисләр бөреләнеп кенә

Чәчәк ата яшьләр күңелендә.

Әле болытларның әсәре дә

Сизелмидер тормыш күгендә.

Әнә шулай башланадыр инде

Озын гомерләрнең юл башы.

Булыр әле киләчәктә алар

Бер-берсенең тормыш юлдашы.

Шатлыгын да, кайгысын да бергә

Үткәрерләр тормыш юлында.

Барсы җиңел үтәр, икесенең

Бер үк фикер булса уенда.

…Әкрен генә атлап, кар өстеннән

Олы юлдан икәү баралар.

Куллар кулда, ярсу күңелләрдә -

Җылы хисләр, уйда – балалар.

Чын мәхәббәт шушы буладыр ул -

Күпме гомер бергә үтелгән.

Кыенлыклар, борчуларны җиңеп,

Тормыш йомгаклары сүтелгән.

5.01.19

Покупайте книги и получайте бонусы в Литрес, Читай-городе и Буквоеде.

Участвовать в бонусной программе
Возрастное ограничение:
12+
Дата выхода на Литрес:
09 июня 2023
Дата написания:
2023
Объем:
22 стр. 1 иллюстрация
Правообладатель:
Автор
Формат скачивания: