Читать книгу: «Күңелемнең иләс-миләс чагы…», страница 4

Шрифт:

Әти-әниемә

(җыр)

Сагынуымны сезгә әйтер өчен

Табып булмас, ахры, сүзләрне.

Беләсезме, бик күрәсем килә

Җанга якын нурлы йөзләрне.

Сез бит минем йөрәк түрендәге

Балкып янган якты кояшым

Килә сезнең назлы елмаюны,

Җылы карашларны тоясым.

Балачакта уйландырмый иде,

Хәзер аңлыйм – сез иң яхшысы!

Ераклардан мине тартып тора

Гаилә учагының яктысы.

Сезнең янда мин һәрвакыт бала.

Барлык мәшакатем онытыла.

Кайда барсам, кайда йөресәм дә

Күңелем туган йортка омтыла.

Сезгә булган рәхмәт хисләремне

Салам шушы шигъри юлларга

Сездән яхшы әти-әни юктыр

Бу тылсымлы фани дөньяда!

2014 ел.

Энҗе туегыз белән!

30 ел элек бу көнне

Бер бик матур туй булган:

Чургылды авылында

Өр-яңа гаилә туган!

Безнең әти кияү булган,

Әниебез – яшь кәләш.

Шул көннән алып 30 ел

Яши алар бергәләп.

Безне, ике бөртек кызны

Яратып үстерделәр.

10 бармак көче белән

Йорт-җирне күтәрделәр.

Кызлар үскәч, насыйп булды

Сезгә онык сөяргә.

Язсын аларга күп еллар

"Зүрнәй, зүрәтәй" дияргә.

Әти, әни, рәхмәт сезгә,

Тату гаилә коргансыз.

Сез безнең өчен һәрвакыт

Үрнәк булып торасыз.

Эшләрегез гөрләп бара,

Тормышларыгыз җитеш.

Үзегез яшь, сау-сәламәт -

Калыгыз гел шул килеш!

Бу бәхетегезне берүк

Ходай артык күрмәсен!

Сез икегез – бик матур пар,

Күзләр генә тимәсен!

Алда тагын да бәхетле

Бик күп еллар көтсеннәр.

Яман чирләр, җил-давыллар

Сезне урап үтсеннәр.

Безне һәрвакыт якты йөз,

Мул табын каршы ала.

Рәхмәт сезгә, әти-әни!

Без – иң бәхетле бала!

25.07.2022

Тормыш иптәшемә

Бер карасаң, бик күп кебек,

Бер карасаң – аз.

Биш ел элек икебезне

Кавыштырды яз.

Яз көне никах укыттык,

Җәй туйлар үтте.

Ул кабатланмас мизгелләр

Үтте дә китте.

Инде яшь гаилә түгелбез,

Тәҗрибәбез бар.

Тәгәрәшеп үсеп килә

Газиз балалар.

Безнең тормыш гади генә -

Сериал түгел.

Үз көебезгә тынычлап

Яшибез бүген.

Савыт-саба да шылтырап

Куя кайвакыт.

Хәзер аңа бик игътибар

Итмибез артык.

Еллар үткән саен сиңа

Хөрмәтем арта.

Балаларыбыз өчен син -

Иң яхшы ата.

Моннан соң да татулыкта

Яшәргә язсын.

Гаиләбездә бәхет, муллык

Тагын да артсын.

23.03.23

Әниемә

Әни, бүген синең юбилеең

Котлап килгән дуслар, туганнар.

Синең туган көнең хөрмәтенә

Календарьда бәйрәм куйганнар.

Сине алтын юбилеең белән

Чын күңелдән котлап үтәбез.

Син булганга гына якты безнең

Һәрбер туган кич һәм иртәбез.

Син бит безнең туган өйнең яме,

Пешкән ашың телне йотарлык.

Әйткән сүзең җанга җылы өсти,

Беткән чакта башлар буталып.

Бездән башка күпме укучылар -

Барсына да җитә җылы сүзең,

Алай гына түгел, һәрберсенең

Талантларын күрә күңел күзең.)

Сиңа карап өйрәнәбез без дә

Бар нәрсәгә шөкер итәргә.

Булганына рәхмәт әйтә белеп

Саклык белән дөнья көтәргә.

Барсына да өлгерәсең үзең,

Ишегалды тулы чәчәкләр.

Һәрбер бәйрәм саен өстәлләрдә

Бәлеш, казың, манты, чәкчәкләр.

Яшә әле, әни, әти белән

Йөзгә тиклем, бәлки күбрәк тә.

Сез бит безнең өчен олы үрнәк,

Таянырлык ныклы терәк тә.

Шушы матур көнне телибез без

Сәламәтлек, озын гомерләр.

Туар таңнар сиңа бәхет-шатлык,

Яңа хисләр алып килерләр.

12.06.2020.

Әтиемә

Әти, бүген синең туган көнең,

55 яшь – матур юбилей.

Туганнарның, дуслар, якыннарның

Котлавыннан бөтен өй гөрли.

Син бит безнең таяныч һәм терәк,

Яраткан ир, әти, зүрәти.

Әле тагын бик күп матур язлар,

Җәйләр, көзләр, кышлар күр, әти.

Син күпләргә маяк – гадел остаз,

Хөрмәтле һәм яхшы җитәкче.

Шул хөрмәтне, мәхәббәтне тоеп

Яшә, әти, йөзгә җиткәнче.

Гаиләң, коллективың, туганнарың

Колак сала әйткән сүзеңә.

Дәресләрдә куйган яхшы билге -

Ике "5"ле бүген – үзеңә.

Синең кебек көчле ир-ат кына

Спорт белән җитди мавыга.

Чаңгы, күнегүләр, йөгерүдән

Авырулар да хәтта савыга.

Кеше бәхете өчен нәрсә кирәк -

Тормышыңда бар да бар бүген.

Моннан соң да бәхет кояшының

Нурлары бизәсен гомер күгең.

1.03.2020.

Сеңлемә

Туганнарым бик күп минем,

Иң якыны – син генә!

Озак көткән бертуганым,

Сеңлем минем, бергенәм!

Кай арада туып-үсеп

Буйга җиткәнсең үзең?

Карап сокланып туялмыйм

Тимәсен генә күзем!

Алтын куллы, оста телле

Кеше ул минем сеңлем!

Куанычым, таянычым,

Сердәшчем дә ул минем!

Үземә бик тә ошаган,

Игезәк сыңар кебек.

Танышлар хәтта аермый

Безне янәшә күреп.

Сеңлем, сиңа саулык телим

Бүген туган көнеңдә.

Бәхет-шатлык янәш булсын

Синең белән гомергә!

08.04.2020.

Нәнәемә

Балачактан безгә якын булдың,

Киңәшчебез булдың һәр эштә,

Теләкләрең безне саклап йөртә,

Син бит, нәнәй, гүя, фәрештә.

Шуңадырмы, Ходай гомерне дә

Кызганмаган, биргән озынын.

Тагын бик күп еллар яшә әле

Кадерен тоеп улың-кызыңның.

Туксан яшьлек юбилеең белән

Килә сине котлап үтәсе.

Бу елларда күпне кичергәнсең,

Артта калсын борчу, киртәсе.

Картаямын диеп моңайма син,

Картлык бит ул – Ходай бүләге.

Балаларың, онык-оныкчыгың -

Һәрберсенең син бит терәге.

Сәламәтлек сине ташламасын,

Килер көннәр шатлык китерсен.

Туксан – гомер чиге түгел әле,

Бәхет белән йөзгә җителсен!

18.12.18.

Покупайте книги и получайте бонусы в Литрес, Читай-городе и Буквоеде.

Участвовать в бонусной программе
Возрастное ограничение:
12+
Дата выхода на Литрес:
09 июня 2023
Дата написания:
2023
Объем:
22 стр. 1 иллюстрация
Правообладатель:
Автор
Формат скачивания: