Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)

Текст
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Бу ызгыш-талашның сәбәпчесе Гөлҗиһан иде. Аның аркасында ике карчык пыр тузыша. Әйтерсең дөнья җимерелгән! Көенеч артында сөенеч тә бар лабаса: хатын үз аягы белән казыкка хәтле теркелдәде. Димәк, авыртуын җиңде! Ул, Миңсылуны яклап, тәрәзәчектән генә кычкырмакчы иде, кәефе бозылган Гамбәр әби «төзәлеп» өлгерде:

– Син, кем кыз, монау балчыкны такта өстенә җәй. Кояш җылысы сеңсә, дәвасы артыр, иншалла.

– Абау, чи балчык! Авырлыгын күр син! Җилкәң уелгандыр, җиңги?

– Барысы да Раббыбыз кодрәтендә. Кирәксә, ул авырын җиңеләйтер, җиңелен авырайтыр. Мунчада Гөлҗиһанның тәненә тозлы балчык сыларбыз, кем кыз.

– Моңарчы сырхаулар белән болай ук кайнашмый идең, җиңги.

– Һәркайсының үз шифасы, кем кыз.

– И җиңги, кундырыплар ук яткырмый идең инде. Монысы туганыңнан да артык, ахрысы.

– Алар нәселе – бәгыремә укмашкан таш, – диде карчык, ләкин каенсеңел аны ишетмәде, ул балчык белән мәшгуль иде. Гөлҗиһанның исә башы шаулады, әйтерсең кортка үз бәгырендәге шул таш белән аның маңгаена орды. Тәрәзәчек шар ачык иде лә! Кичер, Гамбәр әби генә диясе иде лә! Беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа сорыйсы иде лә! Ата-баба гөнаһысы җир белән күк арасында асылынып тормый, ул балаларга һәм оныкларга күчә, диләр. Димәк, Гөлҗиһан – гөнаһлар варисы… Нишләп хатын, кадаклангандай, урыныннан селкенми, нишләп карчыкка үкенеч тулы күңел савытын бушатмый соң әле?

Ул тирән итеп сулыш алды да аягын идәнгә салындырды. Карчык – җитез күбәләк, «ташбака» үрмәләп чыкканда каядыр очкан иде инде. Миңсылу, елан төсле, Гөлҗиһанга ысылдады:

– Жалу капчыгы! Синең аркада җиңги белән чәкәләшеп үләбез бит.

– Без бүген әбиең белән сөйләшмәдек тә әле! Син үзең шаһит, апа! – Мондый яла җанны әрнетә иде. – Мин сезне тәрәзәчектән генә тыңладым, апа!

– Тыңласаң ни! Казыкка тиклем барасың дигәч, миңа рәнҗегәнсең син. Җиңги шуны сизгән, димәк ки! Тавыш чыганагы син, симезбикә, чын мәгәр. Без әлегә кадәр җиңги белән чөкердәшеп кенә яши идек, араны бутадың менә. Карале, кызый, – Миңсылу, балчыклы кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, аның янәшәсенә – баскычка чүгәләде. – Әйдә, дуслашабыз! – Аның күзендә хәйләкәр төлке койрык болгый иде. – Әүвәл минем белән таныш. Мин – Гамбәр әбинең ире Заретдин сеңлесе. Абзый җиңгине ягадан апкайтканның икенче көнендә үк калага юл саптым. Башта киҗе-мамык фабригында өйрәнчек идем, аннан тукучы булдым. Айтуганга кайту тәтемәде, чөнки Заретдин туганым белән җиңги килешмәделәр, абзыкаем урманда көн итте. Яшәүләрем тулай торакта иде инде. Бистәдәге танышлар берәүгә димләгән иде, карт, дидем. Җиңгигә сыендым ахырдан. Күңеле киң, сыйдырды, рәхмәт яугыры. Йә, сине кем диик, гөлкәем? Туып үскән җирләрең кайда?

– Табышмакның җавабы гап-гади, апа. Ник яшерим ди, мин – сезнең күршегез Ярулланың оныгы, ягъни Сәмигулланың кызы Гөлҗиһан булам.

Кушаяклап тай типтемени, Миңсылу баскычтан мәтәлде. Йөрәге ярылды! дип, хатын аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, бакчадан карчык аваз салды:

– Күп белмәктә зарар бар!

– И Аллам, – каенсеңелнең йөрәге исән иде, ул җирдә аунап елый-елый такмакларга кереште:

– И Аллаһ, читтә каңгырап йөргәч тә, миңа авыл хәлләрен җиткермәделәр дисез мәллә? Ярулла малае Сәмигулла, бәдбәхет, бабам туган, атам туган, әнкәм җан биргән нигезебездән кудырган ласа! Шулай бит, җиңги? Нинди хурлык! Үләм, җаным бугазыма терәлде! Никләр кан дошманыбызның кызын куеныңа сыендырдың, җиңги?!

– Тагын кабатлатасың, кем кыз. Күп белмәктә зарар бар. – Култык астына үлән бәйләме кыстырган карчык каенсеңлесенең йөзенә иелеп дога укыгач: – Җен өстенә егылып зәхмәт суктырма, өс-башыңны каккала, – диде. – Безнең эшлиселәр байтак, җитешик, кем кыз. Гомер пичтән соскан күмер әлегесендә кайнар, әлегесендә салкын. Мунчасын үзем булдырырмын, син тоз сибеп балчык из.

Миңсылу тиз генә ипләнмәде, тез капкачын уа-уа зәһәрен чәчте:

– Ниткән эш, җиңги! Калын катынга бил бөгү ич! Ишшу кем кызына диген. Икәүләшеп чабабыз, кара, ә! Ник аны тик яткырасың, ник ул үз-үзенә хезмәт итми?!

– Кунакның хөрмәте – өч көн, кем кыз.

– Көлдермәсәнә, җиңги. Кунакны тәм-том белән сыйлыйлар, ә моның ашаганы – кычыткан, эчкәне – әче яфрак суы.

Җиһанның тагын күңеле иңрәде: «Кичер, әбекәй, кичер!» Тик бу иңрәү шунда ук тынды. Гүя кемдер ихтыяр көченең умырткасын сындыра. Сындырмыйдыр, бәлки. Үткәннәрне кузгату тау күчерү белән бер иде шул.

Терсәккә хәтле чумып балчык изгән Миңсылуның күзенә арыш кылчыгы кебек кадалмас өчен, хатын урамга чыкты. Урамы да шартлы исем генә, чынлыкта ул тоташ агач-куактан «тегелгән» яшел пәрдә иде. Күз карады, борын иснәде. Нәрсә күрде? Нәрсә тойды? Уң якта тар гына юл, алар машина белән шуннан керде. Сул якта – сукмак. Димәк, Гамбәр әбигә ике яктан да килеп торалар. Мөгаен, сукмакны җәяүлеләр салгандыр, чөнки ул аяк эзеннән тапталып тигезләнгән иде. Бәс, алайса, кайдадыр тагын тереклек бар. Хатын титак-титак шунда атлады. Менә хәзер әлеге сукмак Җиһанны да өйләренә илтеп куячак… Өй генәме соң, Айтуганда иң зур хан сарае иде ул! Һай, авыштың мәллә, хатын?! Авыл юк, хан сарае да юк… Моңа күптән пошынмыйсың ласа. Синең илең-җирең – таш кала. Шулай дисеңмени? Йә, нигә үзеңне алдыйсың икән, Гөлҗиһан-Җиһан?! Син ап-ак чәчәк идең, ап-ак чәчәк… Атаң гына таҗларыңны каралтты. «Кем кызы? – Җәллад Сәмигулла кызы!» Олылардан күрмәк, яшьтәшләрең дә синнән читләште. Синең белән уйнамады, чана шумады, су коенмады, кыскасы, син миһербансыз атаның көзгедәге чагылышы кебек идең. Чү, берәү син кызчыкны читкә тибәрмәде бит! Ул да «берәү» тамгасы белән хәтер тузанына күмелде инде. Истәлеккә дип ат кылына тезгән каштан төймәсен дә әнә Сәйфи куаклыкка ташлады. Ничәмә-ничә ел күз карасыдай саклаган ядкярне нигә сумкасына тыкты икән? Әллә… иясе белән күрешербез дип өметләндеме?

Гөлҗиһан камыр төсле изрәгән гәүдәсен сукмак кырыендагы түмгәккә аударып хәл алдыртмакчы иде, якында гына ат пошкырды. Карчыклар турында бер ир-ат арбадан тартмалар бушата иде. Бу юлаучы кем икән, ә? Хатын капка төбендә әз генә таптанган булса, йөзгә-йөз очрашалар иде дә… Йә, кем булса да барыбер түгелмени?! Әбиең әле үз көчендә, димәк, Гөлҗиһан кебек, могҗизага өметләнгән сырхаулар белән элемтәсе өзелмәгән. Өзелмәсен, ярар… Хатынның монда үз хәсрәте хәсрәт… Ләкин йөрәк нишләп җилкенә соң әле? Нинди җүләрлек инде бу, Ходаем? Шул ят ирнең йөзен күреп каласы килә! Әйтерсең ул ат арбасындагы тартмаларга бәхет төягән дә, шуларны йорт саен таратып йөри иде. Аңа башта атасы, аннары бай туганы белән ире, дуслары: «Бәхет – зур акча», – дип тәкрарлады, әмма Гөлҗиһан-Җиһан һаман үзен бәхетле итеп сизмәде. Бәхет ул каядыр йодрык кына сыярлык урында посып ятадыр шикелле иде. Мәсәлән, әнә теге тартмаларда… Хатын тыелып кына көлде. Биш яшьлек сабый да мондый беркатлы уйлар уйламас иде.

Атлы кеше озак юанмады, мөгаен, кибеттән әйбер-фәлән китергән иде. Җиһан солы капчыгы кебек, түмгәккә ишелде. Миңсылуның күзендә чатнаган нәфрәт яшене аның бәгырен көйдерә иде. Сәмигулла – бәдбәхет, ди ул. Ата дигән зат киек-җанвар канын әз коймады, аның кушаматы да «җәллад» иде. Бәлки, кансыз аучының явызлыгы шуның белән чикләнер дә иде, көннәрдән бер көнне озын буйлы ике әзмәвер Сәмигулланы кара машинага утыртып үзәккә алып китте. Ире атып чалган поши, кабан түшкәләре ташып эче төшкән һәм Гөлҗиһаннан гайре бүтән бала табалмаган әнисе «иремне төрмәгә ябалар» дип улый-улый елыйсы урынга, кинәнеп:

– Шөкер, – диде. – И Ходайгынам, үзең коткардың. Ач тамагым, тыныч җаным, – диде. – Кызым, Гамбәр әбиеңә сәдака керт, – диде.

Атасы катгый торгач, алар аралашмый, хәер, Гамбәр үзе дә Сәмигуллалар ишегенә орынмый, морҗадан ургылган төтен генә күршеләрнең дөньяда барлыгын искәртә иде. Авыл белән дә әллә ни бәйләнеше юк дисәң, авыру-сырхау белекче йортыннан һич өзелми, анда да ул сайлап кына өшкерә, имеш.

Капка ачык, ишегалдында ике хатын кайнаша иде. Әйтсәң, кеше ышанмас, Гөлҗиһан күрше апасының йөзен бик үк танымый, чөнки ул маңгаен каплап яулык бәйли иде.

– Әни сәдака бирде. Кайсыгызга икән? – диде кыз, тартынып кына.

Тагаракта кашемир яулык чайкаганы, керен сыгып селкегәч, янындагы апага сузды:

– Мә, Сәйдә, моннан соң чигәң сызламас. Марҗа кебек, пумала чәчеңне тузгытып йөрмә! Күк гөмбәзе синең башыңа ябынгыч түгел.

Шуннан соң гына ул, Гөлҗиһанга игътибар итеп:

– Анаң бик иртә шатлана, – диде. – Ул үзе яхшы катын, ерткыч тырнагыннан тырналып кына җәфалана, бахыр.

Тимер акча кызның учын авырттырды. Куркудан ул аны бик каты кыскан иде.

– Сәдакаңа картлар дога кылыр, мәчет тартмасына шудыр. Хәерсез хәбәргә укымыйм, – дигәч, кыз нәрсә дисен, тыңлады, билгеле. Аның өчен иске генә агач йорт дөньяның иң җылы почмагы кебек иде. Кайчакта алар шыпырт кына мәчеткә кереп утыралар, кансыз иреннән җик күргән, кыйналган-сугылган әнкәсенең монда ничектер сулышы иркенәеп, йөзендәге җыерчыклары языла иде. Кайчакта хуҗабикәнең үзен дә очраталар, тик ул түрдә оеган хәлдә була, ялгыш та артына борылмый, ә инде кыр казлары кебек тезелеп җомга намазына картлар килгәндә, гомумән, тәрәзә капкачына хәтле томалап, өй тоткынына әйләнә иде. Баксаң, аңа бабайлар күзенә чалынырга ярамый, гәрчә иман йортын юып-җыеп, ауганын-егылганын үз акчасына төзәтсә дә, тегеләр үзләре әйтмешли, «Заретдин катыны» н өнәми, аның им-томы «шайтаннан» дип тирги иде. Боларны кызга әнисе сөйли иде.

– Аксакаллар бер дә гадел түгел, – дия иде ул. – Сәдака акчасын үзара бүлешәләр. Мәсҗедкә бер файдалары юк, бөтен чыгым Гамбәр әбидән. Дога укып өшкерүен гаепкә саныйлар бит әле.

…Әнкәсе сандык актара иде.

– Әбиең нәрсә ди, кызым?

– Хәерсез хәбәргә укымыйм, ди, әни.

– Ай Аллам, оекбаш бәйләп саткан хәләл акчамны Сәмикъныкы дип шикләнде микәнни?!

– Анаң бик иртә шатлана, ди.

– Ай Аллам, котылулар юк икән, алайса. Яңа күлмәгемне киярмен дигән идем. Юк икән, юк…

Чынлап та, кич белән ата кеше кайтып та җитте. Аның һичбер кайчан кәефе булмас, ул өйдәгеләргә тиктомалдан акырыр-бакырыр иде, бу юлы исә Сәмигулла Җир шарындагы иң соңгы җанварны бугазлаган кебек шат кыяфәттә иде.

 

– Минсара! – Моңарчы ямьсез итеп «катын» дип кенә эндәшкән иренең авызыннан беренче тапкыр үз исемен ишеткәч, әнкәсе «әстагым» диде. – Минсара! – Әтисенең тавышына кадәр үзгә иде. – Без яңа тормыш башлыйбыз, Минсара, аңгыра сарык! – Кушаматта да катылык сизелмәде, ул җөмлә йомшартыр өчен генә әйтелде. – Син хәтерлисеңме, әти, бабайның энесен кулак дип Себергә куганнар, дигән иде.

– Эһе, нәрсәдер хәтерлим, Сәмигулла.

– Пычагым хәтерлисең, аңгыра сарык! Синнән ни йон, ни ит! Җә, бөрешмә, мин сине тукмамыйм. Бүгеннән Сәмигулла Насыйров примир симия башлыгы! Вәйт! Моны башыңа киртлә, Минсара. Кызым, каяле, син әнкәңнән ушлырак, мәптектә укуың да яхшы. Син дә колак сал. Вәт шул, бабайның энесе Себердә югалмый. Мал туплый, Арчиный улын да акча эшләргә өйрәтә, Арчиный, ызначит, үз чиратында малаен байлыкка чумдыра. Акчаның бер тәмен белгәч, улы да капчыкның авызын зур итеп «тегә». Шунсыз Мәскәүгә якын җибәрәләр димени аны! Безнең бырат үткен балта икән башкалада! Кирәк икән, муеннарын чаба да өзә!

– Безгә балта ни, пычкы ни, – дип сүз кыстырган әнкәсенә атасы җикеренде:

– Ахырын тыңлап бетер, аңгыра сарык! Упшым шул, минем туган, ягъни дә бабайның энесенең бердәнбер оныгы Радий бүгенгесендә иң кәттә бизничмин икән. Тау-тау акча икән быратта. Мине үзәккә илткән баһадирлар аның памушниклары икән. Ни ди ул җегетләр, абзый, ди, синең энекәшең Радий Арчиныч бабасының төп-тамырын барлый, үзәккә запрус ясаткан идек тә, сез күренәсез, ди. Как жы, мәйтәм, тучнысында без – аның карендәшләре. Эзләтүенең сәбәбе бар икән, бырат дипутатка сайланмакчы, ди.

Алтынчы сыйныфны тәмамлаган Гөлҗиһан әтисен төзәтте:

– Депутат, әти.

– Авызыңны яп, салам сыйрак! – диде аучы, әмма дуамалланып бәйдән ычкынмады. – Матур гына гәпләшик, без хәзер зур кешенең туганнары, без примир симия.

Гомерендә беренче мәртәбә әнисе батырайды.

– Безнең кайсы җиребез примир симия икән соң, Сәмикъ?! Кыйный-кыйный тәнемне күгәрттең, үлгәндә дә агармас, Ходайгынам. Урманда хәтсез киек-җанвар кырдың, ерткычлыгың бөтен авылга мәгълүм. Әүлия булып кыланма, зинһар.

Атасы кулына ни эләксә шуның белән сукмасын дип, кыз әнисен ышыклап басты. «Примир симия башлыгы» аларның икесен дә ботарлап ташлар иде, ишек дөбердәттеләр. Авыл Советы рәисе Мирхәйдәр абзый икән, гадәттә, йомышын капкадан гына әйтеп үткән кеше, кунакмыни, түр башына ук узды.

– Самавырыңны үрләтсәң дә ярый, Минсара сеңел, – дип, чәйгә дә «теләнде».

Баягы ярсуы сүрелмәгән атасы бармак шартлатты:

– Җәтрәк, катын! Минем дә авыз кипте.

– Авыз гынамы, миеңне дә киптерерлек мәшәкатьләр куптарасың бит әле син, Сәмигулла энекәш.

– Чыбыркыңны ерактан ук шартлатма, блач абзый! Мин поши атсам, син урлап агач кисәсең. Күрдем мин сине өченчекөн, очлы минем күз, – дип һөҗүмгә ташланган хуҗаны кунак басынкы тавышы белән туктатты:

– Кызмале син, Сәмигулла энем, кызмале. Биш усак аудардым инде. Ачкүз Гөлйөзем апагыз, яңа мунча төзе, башка төшкәрәк, ди, искесендә шомландыра, ди. Соң, дим, мунча салырга ниятләп урын билгеләү белән анда иң әүвәл искесендәге җен-пәри күченә, дим. Сезне ырым-шырым белән Гамбәр кортка гына бозды, әллә ниткән уйдырмалар белән, дим.

– Изге китапта Аллаһы Тәгалә: «Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым», – дигән лә, Мирхәйдәр абзый. – Әнкәсе, хокуксыз бичара әнкәсе кунакны «аң-белемле» итмәкче иде дә, әтисенең маңгае җыерылып, кашлары тигезләште:

– Ирләр янында бәкелдәмә, аңгыра сарык!

– Үзең дә чәпчемә әле, Сәмигулла энем. Сүз кыстырмаса, кыз-катынның теле шешә. Хәзер сезгә тату гына яшәргә дә яшәргә, балалар. Синең арттан ук мине первый сикритар чакыртты, энем. Карендәшегез бар икән бит!

Хуҗа ата каз кебек муенын сузып, горур гына:

– Бар, бар! Иң якын туганым ул, – диде.

– Туганнан битәр, дәрәҗәсе зур әле аның, Сәмигулла энем, дәрәҗәсе! Әттәгенәсе, егыл да үл, сәләмә генә аучының карендәшен дипутатка чөяләр. Аннан палитбүре әгъзасы итеп күтәрерләр! Уен-муен эшмени!

– Син миңа чүбек чәйнәмә, блач дигәч тә! Кем сәләмәдер монда, – дип кабарынган атасы кисәк кенә шиңеп дәште: – Сикритар ни ди, җә?

– Башта сиңа ни диләр теге җегетләр?

– Упшым болай, ике әзмәвер үзәккә апкиткәндә котым очты, малай. Өтермәнгә илтәләр дип, малай. Ну болар сталавайга апкерде, лыкынганчы ашатты. Урысча чамалы бит инде безнең ишенең. Тылмач минекен дә, аларныкын да әйләндерде. Радий Арчиныч нәсел-нәсәбе белән бә-әк кызыксына икән.

– Син артык очынма, Сәмигулла энем. Палитбүре әтрәк-әләмне үз бригатына җыйнамас. Кем улы, кем оныгы икән дип, җиде кат җир казып тикшерерләр. Тәртибен дә, әдәбен дә исәпләрләр.

Ата кеше кара коелды.

– Алайга китсә, казыйсы да юк, әммәсе дә өстә генә. Радий энекәш – кулак оныгы, мин – шуның туганы! Майт якасын, булмый икән, булмый!

– Һай, Сәмигулла энем, синдә шул поши атарлык кына акыл бар. Ике ат, өч сыер асраган һәр крәстиәнне Себергә куганнар. Миндә бүген ун сарык, бер сыер, ну давай, сөрегез авылдан! Ту-ту, заманы бүтән!

– Минекеләр көтүе белән урманда, – дип ыржайган хуҗаны Мирхәйдәр абзый, бүлдереп:

– Моннан соң синекеләр дә сарай-абзарда мөгрәр, – диде. – Сикритар әмере бу, энем. Хуҗалыгыңны яңартасың. Ату адәм ыстырамы, каралты-кураң кыйшайган, мунчаңның түбәсе ишелгән, кетәклек хәтле генә ызбаңа әтәч кунса – тавык, тавык кунса – әтәч сыймый…

– Блач дигәч тә, кеше хурлама, җәме! Типтек очырдык урындыктан! – Атасының түземлеге төкәнде. – Ни ди сикритар, дим сиңа?!

– Тәки аңламыйсың! Ми савытың сай синең! Иске-москыдан арынасың, ди район башлыгы. Әгәр дипутат белән тиливизырдан, гәҗит-мәҗиттән кайтсалар, аларга чүп оясын күрсәтеп мактанасыңмы? Карендәшең оятыннан нишләр, ә? Син бит аның автарититын төшерәсең, сайлаучыларда нәселләре булдыксыз икән дигән фикер уятасың, энем!

Әтисенең исә өмете бик-бик бәләкәй иде.

– Автаритит кирәк икән, Мәскәвендә генә шауласын! Миңа памушниклары примир симия булыгыз, без бәхилләтербез, диделәр. Радий Арчиныч хакына татулашырбыз да, иеме, катын Минсара? Түлке безнең бер шартыбызны үтәсен бай туган. Минем мылтык искерде, мылтык. Урыс Сидыр үзенекен сата, ну кыйбат сорый, кәҗә сакал! Мылтыклык акча тамызса Арчиныч, без канәгать, иеме, катын Минсара?

– Тучны башсыз икән син, Сәмигулла энем! Алтатар гынамы, йөз пулимутка акча бирерлек хәлле бизнисмин ди синең карендәшең! Рас, памошниклары аша өч көннән ярты арыш капчыгы сәмән китертә! Сикритар шулай ди.

«Ярты арыш капчыгы» дигәч, гаилә башлыгының бәбәге маңгаена тәгәрәп менде.

– Чынмы, Мирхәйдәр абзый? Ике күзем чәчрәп аксын, диген!

– Акмасын әле, энем. Сукырайтма, яме? Сикритар белән минем дә интирис бар монда. Юкка гына синең белән сөйләшеп тел арытам мәллә? Хуҗа бай иптәштән техника сорамакчы, ә безнең авылда күпер сәләмә, шуны яңабаштан төзергә булышыр.

Атасы, тилергән төсле, кулын селки-селки идән уртасында бии иде. «Сикритар» белән «блач» та гаме юк, аның үз җыры җыр иде:

– Ярты капчык акча-а! Зу-ур ызба бастырам, зу-ур келәт, зу-ур абзар! Катын! Биш сыер саварсың, аңгыра сарык! Тфү, примир симия булгач, кушамат ярамас. Минсара бит әле син, тити… баш! Ну Минсара инде, анаңны… Тфү, әристәкрәтләр ничек сөйләшә икән тәти-тәти сүзләр белән? Хуп, Минсара. Мунчаны өч бүлемтектән төзербез, иеме? Алгысында мич белән ләүкә, уртасында… Чурту, берсе дә җитә безгә, иеме, катын… Минсара?

– Бик җәелә алмассыз шул, энем. Урыныгыз ашъяулык хәтле генә. Атаң, мәрхүм, мокыт, чәчмәде-урмады. Сез, – бүреләр төсле, әзер-бәзерне генә ботарлый торган халык. Әнә Заретдин ушлы иде, уңган иде, иске йортын сүтмәде, уң яктан җир өстәттереп, яңасын салдырды. Бүген Гамбәр карчык алпавыт утары кебек йортта япа-ялгызы яши. Синең чамадарак Рәшит исемле улы тәки авылны үз итмәде. Аңа утар җене суккан бугай.

– Рәшит белән саруымны кайнатмале, блач! Миңа аның җеннәре ни пычагыма!

– Һәй, баш тартмаңның эче гүпчим дә куыш икән, энем! Әзрәк шөрепләреңне боргала инде! Карчык ялгыз диләр сиңа!

Атасының нурсыз күзендә тычкан уты кабынды:

– Син туры ярып әйт! Туры ярып! Әйләнмә әйләнчек сарык төсле минем тирәмдә, әрекмән яфрагы! Нигә аңа бу тиклем җир диген! Калхуз кыры шае бакчасының яртысын үзеңә кисеп ал, диген! Уф, хәерче бет блачтан да адәм рәтле киңәш-миңәш ишетәсе көннәр бар икән, чурту-матыр, гөбернатор, шатыр-потыр!

9

Күк түбәсенә караган иде, кояш нуры керфегенә бәрелеп сынды. Вакыт! Балчык җитеште. Аның һәр бөртеге кайнар һава белән өретелде. Тоз да кушылгач, сихәте бермә-бер артыр, иншалла. Нинди чебен тешләде икән, сукмактан эчкә үк кереп утырган. Йөрүе хәерле, йөрүе…

– Кем кыз, апкайт үзен! Җил-җил атла!

– Таш кебек каткан буыннар белән җилләнерсең ди…

– Син ялкау, кем кыз. Үзеңне тәрбияләргә иренәсең. Җиде төрле үлән пешекләгән суда аякларыңны изрәт.

– Минем чир чүп кенә шул сиңа, җиңги. Кан дошманыңның баласы артык кадерле сиңа. Сыла менә балчыкны миңа!

– Азынма, Миңсылу. Син бер дәваландың кана. Сез, Хода бәндәләре, чит кулдан гына терелүгә өметләнәсез, гәрчә сихәт даруы үзегездә лә. Тән нәстә ул, әүвәле җаныгызны пакьләндерегез.

– И сөйләп тә күрсәтәсең инде, җиңги. Теге калын катынның җаны актан да акмыни? Күптән акча белән былчыранган ул! Ник син аңа «чистарынгач кына кил» димәдең, ник, «әйдүк» дигәндәй, кочагыңны җәйдең.

Утлы шар, күкрәк читлеген кыздырып, йөрәген пешерде. Капкадан ук бора алмады шул… Дөнья арбасының тәгәрмәче аның теләге белән генә тәгәрәсә, ул өстенә бу хәтле хәсрәт тавы иштерер идемени, Аллаһым!

– Җә-җә, – карчык йөрәген пешергән шарны учында сытып сүндергәндәй хәрәкәт ясады. – Җә, Гамбәр, өтелмә. Аларга да җәза таягы сукты ла.

– Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты?

– Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк синең мыштырдаганыңны көтмәде, килә.

– Тач ташбака!

– Көлмә, кем кыз.

– Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә!

– Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем кебек үткәннәр тозагына капты… Капса ни! Кем каршына кайтканын белде кана…

– Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан?

– Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана.

– Син әлләме соң теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми бит ул, катырак кычкыр!

– Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың.

– Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги.

– Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил!

– Хәзер, хәзер, Гамбәр әби!

– Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе.

Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп:

– Кусам, себерке белән куам! – диде.

– Мәйлең, җиңги. Бая гына оныгың, әйдә, апа, үземә кунакка, дигәндә, нишләп кумадың икән, ә? Монда да урыны шәп дидең бит, ә? Уең да гел миннән котылу, ахрысы.

Карчык аны бүтән әрләмәде, ни дисәң дә, иренең нәселе белән тоташтырган бердәнбер җеп Миңсылу иде. И-и, урманда да колаклар җитәрлек шул! Авам-авам дигән сыман уңга-сулга чайкалган Гөлҗиһан, әсәренеп:

– Теге атлы ир-егет Фәрит иде мәллә? – диде.

Үзең кичер, Раббым, бытбылдыкның авызын ничек ябарга икән? Җә, исеме мең кат кабатлансын, тик икәүдән-икәү генә күрешмәсеннәр… Берсен – елганың уң яры, берсен сул яры ит, Раббым! Ялгыш та сер сандыгына кагылдырма!

Хәер, аның йозагы бишбылтыр күгәрде инде. Аны хәтта әфсен укып та ача алмаслар. Йа Раббым, монысы нинди шик тагы?! Сиңа – җир-күкләрне төзеп, камил рәвештә саклаган Кодрәт иясенә – биктә торган берни дә юк!

Карчык усал гына:

– Ул ир затыннан бихәбәр бул, – диде. – Рас синдә терелү нияте икән, терел дә кит!

«Тиянадан гына ярсыйсың кана, кортка. Шайтанга азык бирәсең», – дип, үз-үзен битәрләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек җилем белән ябыштыргандай каткан иде.

– Әй җиңги, җиңги! Син дә картайдың. – Каенсеңел аны кырыйга этәрде. – Кая, мин көчлерәк.

– Картаймадым, ачуым гына басылсын, оланнар. Син, кем кыз, аңа акайма.

Карчык артына борылмаса да күрде: Миңсылу Гөлҗиһанны күзе белән «ашый» иде.

– Карап-карап та туймаслык бит бу гөлкәебез! Авыртмаган башка тимер тарак ул! Кара, кара, җиңги! Сыйраклары рәтләнә бит моның. Бездән калышмый, тфү!

– Аллаһның кодрәте киң, кем кыз.

Икенче тапкыр тартканда, ишек карышмады.

– Уң аяктан атлап керегез, – диде карчык.

– Абау ла, җиңги. Кунагың мунчаны ишмәс микән? Идән тактасын сындыра, билләһи.

– Әй синдәге әшәке тел, кем кыз! Җиде елан угыннан әвәләнгәндер. Чишен, Гөлҗиһан. Оялма, синең белән безнең арага пәрдә корылыр, күз пәрдәсе. Миңсылу, бакыр кәндигә балчык сос!

– Һай, моның бүрәнә ботына ярты күл сазы кирәк! Хәтерлисеңме, җиңги, бер хатын килде, бөтен тәнен чуан чуарлаган иде. Син аны әллә ниткән үлән сулары белән коендырдың.

 

– Канлы үлән төнәтмәсен әйтәсеңдер, кем кыз.

– Тагын нәрсәдер эчердең әле, җиңги.

– Әчеткән колмактыр, кем кыз. Балчык берсәк төерле, Миңсылу!

– Ул катын, шакшыдан чистарынгач, рәхмәт тә әйтмәде сиңа, җиңги. Соңыннан эт төсле ырылдады, әйеме?

– Балчык берсәк төерле, дим, кем кыз! Иренеп кенә изгәнсең.

– Коймак пешермисең әле, җиңги.

– Төннекнең чүпрәген ал, кызу, – диде карчык, ә каенсеңел һаман аны ирештерде.

– Сине «ана керпе» дип мыскыллады бит, чәчби. Кушаматы дөрес инде анысы, энәләрең каты чәнчә.

Беренче уч балчыкны ул чәчен аралап хатынның баш түбәсенә чәпәде. Кулы җитез иде, тиз эшләде. Каенанасы яшь киленнән текмәдән корылган тавык сарае сылаткан иде. Иртәгәсен балчык ярылып коелды. «Сыер тизәге белән салам кушмагансың икән, – дигән иде мәрхүмә. – Заретдин үтерә, килен!» Бу аңа онытылмаслык сабак иде. Әгәр шушы ят туфракка берегеп калыйм дисәң, мондагы гореф-гадәтләргә төшен, эшнең җаен-тәртибен өйрән икән. Гамбәр өзгән һәр үләннең, һәр яфракның исемен отты, соңра алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде… Ач та укы гына!

– Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле.

– Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги!

– Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, – дип, белекче бусагага чүмәште дә үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: – Керп-е-еме? – диде. – Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая, мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса – корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әл дә каный, ярасы гына… Син кем, Миңсылу! – Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. – Кырып-чистартып, ләгәнне келәткә – ару җиргәрәк куй!

– Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде!

– Синең фикер миңа ниемә, кем кыз!

– Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы, ипләнгәч, – Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, – туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. Алларыңа тезләнеп рәхмәт яудырыр мәллә?

– Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме?

– Бәй, миннән – әйтү, синнән – ишетү, җиңги!

Хәрәкәтсез утырган «балчык өеме» ннән дә өн чыкты:

– Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби?

Гүя зилзилә аны урыныннан куптарып күккә чөйде, аннары ул карчыгага әверелде һәм, канатын шапылдатып, дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. «Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!» Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, «карчыга» хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәбер-золымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул, түгел…

Карчык хатынның беләген сыпырды:

– Кибә, – диде һәм тыныч кына: – Һәркемнең үз тәкъдире, – диде. – Бер адәм бөкресеннән зарланмыш, имеш. «Әй Ходайгынам, аркамның ямьсезлеге күземә күренмәсә дә, авырлыгын чамалыйм, аны күтәреп йөри-йөри кабыргам сызлый», – ди, имеш. «Соң, – ди икән Бөек Затым, – менә бер ызбада чүттин чүт бөкре, кер дә, үзеңнекен җиңелрәге белән алыштыр, колым», – ди, имеш. Адәм шатлана-шатлана йөгерә ызбага. Бөкресен идәнгә ыргытып, бүтәнен куйдыра. Җиңел дип куанып, ишек төбенә җиткәч: «Аһ, Ходайгынам, монысы күкрәкне изә икән», – ди, имеш. Аңа тагын икенчесен күтәртәләр, харап, ансы да авыр, имеш. Бәндә кайсын гына сайласа да, аркасына таш капчык аскан кебек, имеш. Азактан ул: «Үземнеке һәммәсеннән дә җиңелрәк икән», – дип, газиз бөкресен кире ябыштырткан, имеш.

– Мин дә, шул адәм төсле, синең катыңа килдем, Гамбәр әби. Әйе, минем чир – минеке, ә даруы синдә, Гамбәр әби!

– Кайда соң ул дару? Минем учым буш кана.

Хатын, гаҗәпсенеп:

– Көн саен нәрсәдер эчертәсең ләбаса, Гамбәр әби! – диде.

– Көфер сүзләрең белән мине гөнаһлы итмә! Аллаһы Тәгалә ни бирсә, шуны кулланган кемсә мин. Җә, безнең эш тәмам. – Карчык кызган ташка чүмеч белән су томырды. Мунча эче пар белән тулып, диварларга куе томан сарды. – Аллаһым, гамәлләребез синең рәхмәтеңә өметләнеп башкарыла, башын-азагын хәерле ит! Хәзер мин сине коендырам, Гөлҗиһан. Аннары җәймә белән гәүдәңне ура! Миңсылу кайнаткан төнәтмәне эчкәч, сусавың басылыр.

«Балчык чүмәләсе», тезләнеп, үзе торды. Аллаһның рәхмәте киң шул, киң… Менә, кортка, сихәт тамчысы әкрен генә тама… Әй, йөрәк! Сикермәсәнә, йөрәк… Онытмады яшен Гамбәр… Унтугызда түгел, әйе. Тик аңа бетәшергә иртәрәк түгелме әле?

Ул, өстендәге чүпрәк япманы чишеп, аркылы тактага эленгән күлмәген киде. Хак, бетәшергә иртә әле, кортка. Әз-мәз хәлсезләнсәң нишләтәсең, дәрман юк та, аның каравы дәрт бар дип юан. Моңарчы дәрт яшәтте ләса. Адәм баласының көч-куәте шуңа бәйле!

Мунчадан карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач:

– Бәрәкалла, – диде, – бәрәкалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу!

– Әү! – Каенсеңел аның каршысына килеп басты. – Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады.

– Кем кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда?

– И-и, җиңги, син аңа ясалма аяклар беркеткән, ахры. Тиз генә ызбага элдерде. – Каенсеңел, шөпшә сыман, карчыкның колагына ыжылдады. – Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гурытта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә – аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син.

Карчык:

– Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да, шар кебек безнең якка тәгәрәгән, – дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. – Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик – шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр!

Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. «Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклачы! Бу нәсел күп җәпле сәнәк кебек: кадый да кадый. Монысы күңелендә яман уй йөртми, анысы хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар».

– Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша.

– Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби.

– Сул яктагы сукмактан кер дә өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил.

– Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, – дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады:

– Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншалла!

Миңсылу:

– Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, – дигәч, карчык:

– Аны дәрте кызулатыр, – диде.

– Нинди дәрт, җиңги?

– Чирдән арыну дәрте.

Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман дигәч, әнә чикерткә кебек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән… Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска… Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда… Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын…

Карчык, түмәрдән торып, күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде… Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә, яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнлекләрен онытты шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь чагында артык туры сызык сызды ул: аннан берәү дә читкә тайпылмаска тиеш, янәсе. Әйтерсең адәм баласы шушы гөнаһлы җир өстенә әүлия сыйфатында тереклек итәр өчен төшерелгән иде. Чү, дала кылганы, чү! Хаталар да төрле-төрле зурлыкта: кайсы учка йомарлана, кайсы җиһанга да сыймый. Син бит инде, болар вак-төяк дип, бәндәнең ничәмә-ничә гөнаһысын гафу кылдың. Ә синең үзеңнеке кичерелер микән? Җиһанга сыймый дигәнең синеке түгелме соң?

…Беркөнне аучы Сәмигулла:

– Эшләрең хуттамы, Гамбәр апа, – дип яңратып сәламләгәч, юаш кына адымнар белән ишегалдына үтте. Сүгенмичә өч сүз әйтмәгән шөкәтсезнең әдәпле генә сөйләшүе сагайтты: шайтан әллә ничә кыяфәткә керә иде. – Ну, Гамбәр апа, җир астындагы тычкан сыман шыпырт кына кыштыр-мыштыр ятасың, иеме? Качалмыйсың, Гамбәр апа. Күршеләрнең дүрт күзе дүрт нүешне дә күрә. Безгә кыңгыр эшләрең мәгълүм: яшертен генә догалар белән өшкерәсең инде, иеме? Синнән кеше өзелми, ну без жалу белән блачка бармыйбыз, түзәбез, Гамбәр апа.

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»