Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Текст
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Әкрен генә өйдән чыкты, сак кына болдырдан төште, бакчага юнәлде. Күктә йолдызлар җемелди. Кай арада кояш баеган да, кич булган һәм караңгы төшкән. Мунча янына җитәрәк хатын-кыз тавышы ишетеп шым булды. Тавыш шундаен таныш һәм назлы, якын иде ки, аяклары ябышкандай атлаудан туктады, колакларын очлайтты. Тавыш Зөлхидәнеке иде. Аңа җавап итеп, Ләйлә кеткелдәп көлеп ала. Ана белән кызы бер-берсенә эч серләрен сөйлиләр. Кызыктыр ул яныңда үзең кебек үк җиткән кызың күрү…

Кол Гали басмага таба кузгалды. Ай калыкты. Бөтен тирә-юньне – бакчадагы агач ябалдашларын, түтәлләрдәге гөл-чәчкәләрне, карлыган куакларын көмеш төсенә буяды. Ләкин кояш баешы тарафындагы офык читендә алтынсу-сары төстәге шәфәкъ яна әле. Болай да саф һәм йомшак җәйге һава мул булып күкрәккә тула, күңелне тагын да пакьләндерә, чистарта, зиһенне зирәкләтә. Күк гөмбәзендәге йолдызлар, ак тавык янында йөгерешкән чебиләр кебек, әле анда, әле монда чабышалар – атылып китәләр, күздән язалар. Әнә Тимерказык йолдызы юлыгыздан адаша күрмәгез дигән кебек җемелди башлады. Тустаган, ягъни Җидегән йолдызы чүмеч сабын элеп куйды, бөтен күкне урталай ярып, Киек Каз Юлы йолдызчыклары юл салдылар. Шулар арасында аның да йолдызы бар. Ләкин ул бүген кинәт аның янына төште, аңа гамәли күренде. Ай да, аның халәтенә төшенергә теләгәндәй, әллә ничек моңсулана, сагышлана кебек. Моңсулану да, сагышлану да түгел, әллә ни шунда, ниндидер үзе аңлап җиткермәгән, йөрәкне чарасыз иткән хиссият дулкынында тибрәлә, дулкынландыра.

Ул басма янындагы өянке ябалдашлары астына килеп утырды. Талымсызланып, чикерткәләр сайрый, ай яктысындагы сихри өметкә юл алган көмеш сукмак болай да чарасыз калган күңелне үзенә әйди. Ләкин җәйге төндә тылсымлы уйларга чумып утыру адәми затны кайчандыр балачакта ук укыган әкият каһарманына әверелдерә икән. Төннең сихри кочагында, шушында, шушы бакчада, Кол Гали утырган тахтада ул да булса?.. Тик нигә килсен ул әле бирегә? Чакырмады ич ул аны. Чакырса да килмәс иде, аннары чакыра да алмас иде. Мунча кереп яталар ич. Өстәвенә ул аңа, һичьюгы, бер тапкыр, шаярып булса да: «Мин сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк», – дип әйтә алдымы? Алмады. Мәгәр күрде, сукыр түгел иде – аңа беркайчан да битараф булмавын, нур чәчеп торган күзләрендә үзенә карата мәхәббәт чәчкәсе бөреләнә башлавын. Күрде ич, ул да аңа тартылды, тик чарасыз иде, хәләле бар, кыймады, тыелды. Үз дөньясы, үз ир-канаты белән яшәгән хатын күңеленә бәрелә-сугыла килеп кергән егетне кинәт кенә кабул итә алмады, чарасыз калудан йөзләренә ут капты, чәчкәгә кунган күбәләк канатлары кебек керфекләре лепердәде, әйтер сүзен әйтә алмады. Ләкин күз карашы белән булса да, мәхәббәтен сиздерде, якынаю ихтыяҗы туса да якынаймады, кузгалса, тыелып, ярты юлда тукталып калды. Хәләл җефете булганда, мөэмин хатын-кызларына ятларга карау, җитмәсә, гашыйк булу, гәрчә адәми зат буларак моңа хакы булса да, гореф-гадәткә генә түгел, әдәп кануннарына да сыймас бер хәл иде ләбаса. Әйе, һәммәбезгә дә мәгълүм: Аллаһы Тәгалә вә Рәсүлебез мәхәббәтне мактаган, фатиха биргән һәм изгегә санаган.

Торды, инеш басмасындагы тактага күчеп утырды. Су өсте дә көмеш тәңкәләр белән тулган, үреләсе дә аласы. Вак кына дулкыннар арасында көмеш, сары, кызгылт-сары тәңкәләр дә күзгә чалынып китә. Инеш пышылдап кына кем беләндер сөйләшә кебек. Әле тынып тора, әле янә пышылдый башлый. Киң түгел инеш, әмма тирән сулы, балыклар чупылдап чумып куя, ул да түгел, адашын югалткан кыр үрдәге бакылдап ала. Ошбу инеш Кол Гали өчен еш кына дәрьяга әверелә, ул әллә ниткән хыял диңгезенә кереп чума: әле басмага су анасы чыгып утыра, әле ниндидер койрыклы ярым адәм гәүдәле зат аңа кул суза, суга төшүен үтенә, үз янына дәшә. Ләкин шом юк, күңел әкияти бер рәхәттә дулкынлана, дымлы саф һава сискәндереп җибәрә, җил чыгып, тал ябалдашларын селкетеп, үзара серләштереп ала. «Мунчадан чыкканнардыр, миңа вакыт», – дип, Кол Гали урыннан куба, мунчага таба кузгала. Мәфтуха апасы, аның да мунча керәсен белеп, ак киемнәрен китергәндер. Хәйрулла агай яңа себерке куйгандыр. Һәм чынлап та шулай була. Ак кием инде алгы якта, сөлге дә киштәгә эленгән, ишек янына себерке куелган. Кол Гали чишенде, себеркене алды, мунчага керде. Түр яктагы шәм калтыранып, куркынып, лепелдәп алды һәм тураеп басты. Кол Гали агач табакка кайнар су алды, себеркене батырды һәм, ниндидер чиркану, өшеп киткәндәй калтырану тоеп, ләүкәгә менеп кунаклады.

Мунчадан ул соң кайтты. Үз бүлмәсенә узды да, җылырак киемнәр киеп, яңадан һавага чыкты. Ай көмешкә коендырган сукмакка басты. Аяк астыннан гына кыштыр-кыштыр килеп керпе үтеп китте, агач башындагы ниндидер кош канатларын лепердәтеп кунган урынын алыштырды. Ул да түгел, сузып-тартып, байгыш кычкырды. Кире борылды Кол Гали, капкага таба китте. Урам яклап, тәләкәсен суга-суга, гел шул бер «һай-һай» сүзен кычкыра-кычкыра, каравылчы карт үтеп китте. Кол Гали болдырга менде, икенче катка күтәрелде. Зөлхидә белән Ләйлә торган бүлмә ягында тавыш-тын юк иде. «Ятканнар, серләшәләрдер», – дип уйлады Кол Гали һәм үзенең ятак бүлмәсенә узды. Әкрен генә чишенде, бисмилласын әйтеп урынына яткач, ана белән кызның кочаклашып йоклап ятуларын күз алдына китерде. Алар икесе дә якын иде аңа. Ләкин Зөлхидәгә булган мәхәббәтен ары таба яшерә алмастыр. Бәлкем әле, иртәгә үк әйтер һәм иртәгә үк, мулла чакыртып, никах та укытырлар. Моны аның җегәри хисе тели, рухы шуңа өнди, илаһы һәм җаны, ниһаять. Ул тәвәккәлләр, иртәгә барысын да аңлатыр. Хәзер инде ул язмышның булуына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынып кавышуларына тәгаен инанды. Әллә нинди сынау һәм фаҗига-кимсенүләр, рәнҗетелүләр аша үтеп, яңадан аларның бер-берсен табулары искитмәле хәл иде. Моны фәкать Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынган могҗиза белән генә аңлатып була иде… Зөлхидә, – чынлап та, аның язмышы, насыйбы, хәләле.

16

Атасы Биккол ишектә пәйда булгач, ул илаһи дөньядан аерылмаганга тәмам инанды. Ләкин икенче караганда инде ул гамәли тереклеккә кайтты һәм, барып, Биккол атаның күкрәгенә капланды, күңеле нечкәрде, күзе дымланды. Биккол аның аркасыннан ләпәде:

– Йә-йә, тынычлан. Күрәсең, мин исән-сау, Аллага шөкер, кайтып егылдым.

– Йа Раббым, йа Хода, атам. Сине күрер көнем дә булыр икән. Мәфтуха апа, Зөлхидә, Ләйлә, – дип кычкырды ул. – Чыгыгыз әле бире, чыгыгыз тизрәк!

Зөлхидә белән Ләйлә килеп керделәр. Ләйлә:

– Бабакай, Биккол бабакай! – дип, аның кочагына килеп иңде, Биккол аның башыннан сыйпады һәм күз кырые белән генә Зөлхидәгә карап алды. – Әнием дә монда, бабакай!

– Күрәм, – диде Биккол. – Сау-сәламәтме, килен?!

– Аллага шөкер, Биккол атакай, – диде Зөлхидә һәм Кол Галигә карап алды да өй хуҗасы янына атлады, кулын бирде.

– Иншалла, иншалла. Нинди юллар белән инде дип сорамыйм, барысына да үзем шаһит. Миңа үпкәләмисеңдер, шәт, килен?

– Сезнең хәер-фатихада йөреп, кызымны таптым, атакай. Алдыгызга төшәм. – Һәм төште дә чапан чабуын үпте. – Рәхмәт сезгә, атакай.

– Тор, килен, килешми, – диде Биккол һәм хатынны күтәреп бастырды. – Язмыш бу, язмыш, килен, язмыш. Елама. Иншалла, барысы да әйбәт булыр…

Мәфтуха килеп керде, туры Бикколга таба китте, килде дә аягына төште.

– Сөбханалла, нишләвегез бу? Әле берсе, әле икенчесе, – дип, Биккол аны да аягына бастырды, күзләренә карады. – Йә, исәнме, йорт хуҗасы!

– Әй Биккол абый, китмәгән генә булсаң икән. Син булганда аякларым да кызурак йөри иде…

– Йә-йә, күз яше генә җитмәгән тагын, куанасы ит. Кайттым менә, таштай-тукмактай, исән-сау. Мунча өлгертсәгез икән, башта юынып чыгасы иде…

– Мунчага аз гына өстисе итәрбез. Җылы әле ул, кичә генә кереп чыккан иек, – диде Мәфтуха һәм – тукта әле, Хәйруллага әйтим, – дия-дия, күз яшен яулык очына сөртә-сөртә чыгып та китте.

– Язмыштан узмыш юк икән, Биккол атай, – диде Зөлхидә.– Чынлап та язмыш бу. Менә без дә бит әле сезнең йортыгызга килеп егылдык.

– Аллаһы бүләге бу, шулаймы, Кол Гали? Нигә дәшмисең? Син дә, Бүләк, син дә, Зөлхидә. Сине бит атаң, хәтереңдәме, Бүләк, Аллаһы бүләге, дип йөртер иде, мәрхүм. Йә-йә, боегып тормагыз әле. Киленкәем, мин Күнбай бәккә рәхмәтле. Малым, хатын-кызларым коткарам дип, орышка ташланмады, безне алдан җибәреп, тиз генә Җаекны кичте дә табанын ялтыратты. Сүбәдәй булса, бик күп кан коеласы иде. Ул булса, Ташбай тупчының егетләре дә һични кыла алмаслар иде. Уттан тере, судан коры чыга торган адәм бит ул, кабих җан. Ә Күнбай бәк— мөэмин кеше, баш алып, орышка ташланмады.

– Табын әзер, башта чәйләп алыгыз, булмаса, – дип ялтырап килеп керде Мәфтуха апа.

– Аштан олы булып булмый, әйдәгез, табын янында сөйләшербез, – диде Биккол һәм аскы якка төшә башлады.

Кол Гали Зөлхидәнең беләгеннән алды, күзләре белән генә безгә дә төшәргә ярый дигәндәй елмайды. Зөлхидә аның кулын кысты, үз итеп, якын итеп, рәхмәтен белдереп.

– Кил әле, кил, кызым Ләйлә, утыр әле бабакаең янына, хәтереңдәме, Үргәнечтә гел алдыма кереп утырыр идең, ә? – дип кинәнде Биккол. Ул гадәттән тыш шат иде. Шулай бергә җыелып, бер табында чәйләү хакында ул Үргәнечтә үк хыялланып йөргән иде. Әмма болай ук булыр дип уйламаган иде. Иң мөһиме: аның күңелендә хәзер курку юк. Хак, Сүбәдәй йөзбашының мөгез чыгарып ташлавы бар, әмма бу яктан ул үзенә күрә саклык чарасын да күргән иде. Ул-бу була кала икән, йөзбаш янында аның кешесе бар – хәбәр итәргә тиеш. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, йөзбаштан барысын да көтәргә була иде. Биккол – аның ниләр кылана алганын үз күзе белән күргән кеше. Ул егетне кулга алу – чарасыз хәл. Кесәләрендә җиде-сигез төрле корал. Кылыч, хәнҗәрдән башка кулдан сынык ук ата, өч-дүрт төрле йолдызчыклары бар, аны ташлый икән, дошманның нәкъ бугазына кадала. Кул көрәшенә вә сугышына калганда да, маймыл янында маймыл, юлбарыс янында юлбарыс, арыслан янында арыслан. Йөгерек йөзбаш гәүдәгә зур түгел, күзгә ташланырлык батырлыгы да юк сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Чабып барганда, аттан аякка төшү, хәнҗәр ату, елан кебек шуышу, нечкә аркан белән теләсә кемне аттан суырып алу, сөңге ташлауда, бер сугуда кешене исәңгерәтүдә, кирәк дип таба икән, муенын каерып ташлауда Сүбәдәй кишектиннәре арасында Йөгерек йөзбашка тиң юк. Йөзбаш аз сөйләшә, карап торырга тыйнак, хәтта бераз оялчан сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Ошбу егет канында дию пәрие көчләре, ут чаткысы, яшен ташы көче бар. Бикколга бу кешедән котылу чарасы юк иде. Әнә шул хакта уйланып, ул янәшәсендә утырган Ләйләгә күз төшереп алды. Таныштырырга кирәк Йөгерек йөзбашны Ләйлә белән, үз кешесе итәргә, моңа Илһам хан да, Кол Гали дә, бәлкем әле, анасы Зөлхидә дә каршы булмас. Сүбәдәйнең җанын-тәнен саклаучыны кулга төшерү ул ярты җиңү булыр иде.

 

– Бабакаем, – диде Ләйлә, – мин бигрәк тә Мәфтуха апа пешергән пәрәмәчне яратам.

– Яратсаң аша, балакай, аша, рәхим ит. – Биккол шунда табын хәстәрләп йөргән Мәфтухага күз төшереп алды һәм шундаен иттереп карады ки, үз карашыннан үзе курка калды.

– Мәфтуха, син үзеңә бер бавырчы тап әле, кирәк дип тапсаң икене дә. Ишәйдек без, сиңа авырга туры килә.

– Ярый, Биккол абзый, бүген үк Хәйретдинне җибәрермен. Тик каладан халык китә бит, Биккол абзый.

– Киткәне китәдер, китмәгәне яши, кайтканда күрдем, урам тутырып халык йөри, бала-чагасы да шунда.

– Табылыр анысы, табылыр, Биккол абзый, – диде, хуҗа белән килешеп, Мәфтуха һәм, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, бил бавын рәтләде, күперенке янбашларын сыпырып куйды.

– Бабакай, бабакай, шатлыктан минем елыйсым килә.

– Бер дә елыйсы юк, шатланасы ит. Иртәгә, Аллаһы боерган итсә, имам хәзрәтләрен чакырабыз. – Биккол нигәдер Кол Гали белән Зөлхидә ягына күз төшереп алды. – Әйе, Коръән чыгарырбыз. Аннары… әйе, күз күрер әле, шулай бит, Мәфтуха?

– Шулай, шулай, иям, алдан кычкырган күкенең башы тишелер, ди.

– Син дә хаклы, бүген кичкә, мин мунчадан кайткач ук, барысын да хәл итәрбез. Аннары минем Йөгерек йөзбашны да дәшәсем килә. Иртәнге якта, боерган итсә, хансарайга барып кайтырмын, шунда бер җайдан Йөгерек янына да кереп чыгармын. Товар алып килдем ич мин…

– Бәлкем, берсекөнгә, җомга көнгә Коръән чыгарбыз, атам, – диде Кол Гали.

– Бәрәкалла, мин риза, әйдә, шулай булсын. Җомга көнгә калдыру хәерлерәк тә булыр әле. Әйтәм бит, минем хан янында буласым бар, аннары Коръәнне Мәүлә Хуҗадан укытсак әйбәт булыр иде, аны дәшәрбез, дөресрәге, Хәйретдиннән китертербез. Ничек, Кол Гали, фатиха бирәсеңме?..

– Мин барысына да риза, атам. Зөлхидә дә.

– Ләйлә, син? – диде Биккол. – Мәфтуха, син?..

– Риза, риза, Биккол иям, мин барысына да риза. Менә куанып туя алмыйм әле. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Юкса Кол Гали үз ягына чыгар иде дә бикләнер иде, көннәр буена чыкмас иде. Иншалла, аңа да җан керде.

– Зөлхидә җан кертте аңа, Мәфтуха, Зөлхидә. Кыйссаң, кыйссаң ни хәлдә соң әле, шәех хәзрәтләре?

– Тәмамлады, тәмамлады, бабакай, – диде Ләйлә Кол Гали өчен. – Хәтимәсен дә язып бирде…

– Хәтимәсен язып бетереп ятам.

– Ханга бүләк итүең хакында онытмагансыңдыр, шәт?..

– Мин сине көттем, атам.

– Рәхмәт, рәхмәт, углан. Бу хәбәрне үз авызыңнан ишетү – миңа зур шатлык. Йә, ашап-эчеп, җитешеп утырыгыз…

17

Ошбу мәҗлескә дә һәммәсе әзер иде инде. Иртәгә мәҗлес диясе көнне Биккол Кол Гали янына керде, каршысындагы күн мендәргә кырын төште.

– Инде укы, Гали углан, шигъриятеңне үз колагым белән ишетәсем килә. Үпкәләмә, укы. Мин бу көнне күп еллар көттем. Мунча кичә бик әйбәт булды, тәмам эреп чыктым. Теге мәлгуньнәр мунчаның ни икәнен белмиләр, баедылар, бетләгән киемнәрен утка ташлыйлар. Ә Мәүлә белән без иза чиктек, чыдар әмәлләребез калмагач, инеш-елгаларга төшеп, юынып, коенып, чистарынып чыга башладык, ә алар безгә хәйран калып карап торалар. Соңыннан, чуер таш өйдереп, шуның өстенә ут ягып, ташларны кыздыргач, өстенә тирмә корып, мунча кебек нәрсә эшләттек. Карап-карап торды да Сүбәдәй дә кереп чыкты, эреде тәмам, мунчадан соң ике көн тоташ йоклады. Бүген кичкә тагын барам әле, бергә барырбыз, аркамны да сыларсың.

– Арка сыларга сиңа, атам, кеше бар – Мәфтуха апа. Өйлән шуңа. Ул сине үлепләр көтте.

Биккол торып утырды, каш астыннан гына Кол Галигә күз төшереп алды, елмайды.

– Хәйран бу шагыйрь халкы, әллә уйларым укыдың инде. Үзем дә шул хакта сөйләшергә дип кергән идем. Син, әйтәм, Зөлхидәгә өйләнәсең дә өйләнәсең инде, әллә, мәйтәм, үзем дә… Йа Хода, талкыды ялгыз яшәү, нык талкыды, Гали углан. Соң, үзең Зөлхидәгә бу хакта сиздердеңме соң әле?.. Минем Мәфтуха тиз сынар ул, Зөлхидә ни уйлый?..

– Мин аңа ул хакта әйтә алганым юк әле, атам.

– Күр әле моны, унҗиде яшьлек егетме?! Җитмәсә, кызарынып, оялып утыра. Әйтергә кыймасаң, үзем әйтермен. Ләкин иртәгә кадәр син, шәех хәзрәтләре, Зөлхидә белән сөйләшеп куй инде… Мин аңа әйтермен, калганын үзең кара. Аннары минем ханны да күрәсем бар бит әле. Кичә Бәхтияр килеп китте инде, хан көтә, ләкин ашыктырмый икән, әзрәк ял итсен дип әйтеп әйткән. Әйе, әйе, башта кыйссаңны төгәллә, шунсыз мәҗлес тә, Коръән чыгу да юк. Килештекме?!

– Мин хәтимәсен яздым инде, атам. Менә тыңла, әлбәттә, сабырың җыя алсаң.

– Сөбханалла, бик рәхәтләнеп, – диде Биккол, янә кырын төшеп.

 
Ул Мәүләдән ярдәм, җиңү килгән көндә,
Изге Зөлхиҗҗәнең утызында
Һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,
Бу зәгыйфь Кол ошбу китапны төзде имди.
 
 
Булышлык һәм зиһен көчен Хактан алдым,
Илһам бүләк итүенә шөкер кылдым,
Бу вакытта ошбу китапны тәмам кылдым,
Сез атамызга да файдалы улсын имди.
 

– Беттеме?.. Хәйран, хәйран, углан, хәйран. Зур хезмәт, мәңгелек. Болгар халкы сине онытмас, онытмас, Гали углан. Кил әле, кил, тор, кочыйм үзеңне. – Торды, каршы килгән Кол Галине кочагына алды, күзләре яшьләнде. – Мин шат, шат синең өчен, углан.

– Кыйссада синең дә өлешең бар, атам.

– Мине искә төшерүче дә булмас, ә син яшәрсең дә яшәрсең, Гали углан. Сөбханәкәл-лаһуммә вәбихәмдикә вә тәбарәкә-мүкә вә Тәгалә җәддүкә вә җәллә сәнаүкә вә лә илаһә гайрүкә. Аллаһым! Сине бөтен кимчелекләрдән дә пакьлим вә баш иеп гел мактауда булырмын. Минем өчен синең мөбарәк исемең бик бөектер. Синнән башка гыйбадәт ителәчәк һичбер Илаһ юктыр.

– И-и игелекле атам! Синең тарафдарларыңа изге теләкләр теләп, иманлык вә иминлек улсын дип, кыйссамның хәтимәсен сиңа бүләк итәм. Мин аны – кыйссамны – өч ел элек тәмамлаган идем инде. Илгә чыгарырга тыелдым, тазарттым, төзәттем, шомарттым, ихласландырдым, моңландырдым.

– И-и Гали углан! Ошбу Аллаһы Тәгалә бүләген, – диде Биккол, күзенә тулышкан яшьләрен тыя алудан гаҗиз калып. – Әбуталипмы әллә син?.. Син Болгар мөселманнарына мәңгелек хатирә – йолдызнамә калдырдың. Бу китап болгар-төрки халкы өчен яшәү кануны да, әхлак вә әхлакый кануны да булып хезмәт итәр. Болгар-төрки мөселманнары, юк, бөтен төрки дөньясы мөселманнары аны Коръән-Кәрим белән бер киштәдә тотарлар, ул аларга Коръән-Кәрим кебек үк көч вә гайрәт, илһам һәм зиһен сафлыгы вә хозурлыгы бирер, олыларны хөрмәткә, яшьләрне ихтирамга вә тәүфыйкка өйрәтер, иң мөһиме: Аллаһы бүләге булган мәхәббәткә тугры калуга, ялгышларны кылмаска, бер-берен рәнҗетмәскә, гөнаһлардан качарга өндәр. Ошбу кыйсса-диван адәми затның адәми затка булган мәхәббәтен генә түгел, илнең – илгә, ирнең – илгә, кызның – егеткә, егетнең кызга булган саф вә пакь, ихлас вә чиста мәхәббәт көчен арттырыр. Мәхәббәт – көчле ул, чөнки ул үлемсез, Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәми затка бирелгән бердәнбер бүләк, иң олуг бүләгедер. Сиңа әйтеп тормадым, мин кыйссаңны Ләйләдән алып төне буена укып чыктым, төне буена яшь түктем. Инде үкенмим, ил-халкыма даны һәм аты мәңгегә каласы углан тәрбияләгәнмен икән. Әйе, үлсәм дә үкенмим. Мәңгелек китап булыр бу, углан. Моңа мин бүген төнлә тагын бер тапкыр инандым. Дәверләр үтәр, җир йөзе тузан һәм туфрак белән күмелер, тереклек итү хокукы бер Аллаһы Тәгаләдә калыр. Хәтта шунда да синең ошбу кыйссаң, углан, мөселманнар хозурында урын табар. Син тыңла мине, тыңла, мин сәүдәгәр ич. Ә сәүдәгәр телгә оста була. Ләкин бүген мин синең тел осталыгың алдында аягыңа төшәм. – Биккол Кол Галинең аягына төште, углан аны шундук күтәреп торгызды. – Син гүя пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашкан аты Буракка атлангансың, углан. Кыйссаны укыганда, минем күз алдымда Буракның зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән ияре, көмеш йөгәне күз алдымда торды. Һәм син Буракка атлангансың да очасың да очасың… Хәзер әйт, яшерми әйт: кем сиңа илһам бирде. Чөнки сизәм-тоям: мәхәббәт илһам бирмәсә, бу кыйсса язылмаган булыр иде. Йә-йә, кызарынма. Турысын вә хагын әйт. Улмы, Зөлхидәме, әллә, булмаса, үсмер чакта очратканнан соң, сине тәмам шаштырган Зөләйхамы?.. Кем кызы иде әле ул?.. Йә, ярый…

– Икесе дә, атам, икесе дә…

– Ә менә Ләйләнең күңелен кузгату зур гөнаһ булыр иде. Зөлхидә исә янәшәңдә, мин аңа бүген үк әйтеп куям, иртәгә Мәүлә Хуҗа имам хәзрәтләре килер, никах укытырбыз.

– Мәфтуха апа белән сезгә дә, – диде Кол Гали.

– Менә анысын син Мәфтуха апаң белән сөйләш инде, Гали углан. Килештекме?..

– Атам, – диде Кол Гали һәм картның аягына төште. – Атам, мин сиңа шулхәтле рәхмәтле.

Бу юлы инде аны Биккол аягына бастырды, башыннан кочты:

– Ул сине бүген кич белән бакчада көтәр, чык, ризалыгын ал. Ай калыккач…

– Мәфтуха апага мин хәзер үк әйтәм.

– Әйт.

Әгәр дә мәгәр яшьрәк чагы булса, үрле-кырлы сикерер иде, иллә атасы алдында кыймады.

– Атам!..

– Беләсең ич, ул сиңа гашыйк, күптәннән гашыйк, углан.

– Мин беләм, атам.

– Белгәч, бик әйбәт, – диде Биккол. – Хәзер мин чыгып китәм, Мәфтуха апаңны дәш. Сайрашыгыз. Ә туйларны көзге Каз өмәләренә калдырырбыз.

– Туйлап тормасак та, атам. Монголлар…

– Исән-имин булсак, туйлап, туйлап, углан. Зур итеп, гөрләтеп. Ил шагыйре өйләнә ич, Кол Гали! Ә монголлар безне ала алмаслар, углан. Куәтсез түгелләр, хак, ләкин бездә дә гайрәт вә көч җитәрлек ич. Әнә Ташбай углан үзенең тупчылары белән ике төмәнне Җаек артына куып чыгарды. Ә аңарда әнә шул туплар да, биш меңнән аз гына артык азамат егетләр була. Мин аңлыйм: Илһам хан дәүләтне саклап калырга тели, ә дәүләт нигезе – гаскәр һәм мөстәкыйльлек, биләгән ил-җир, күл-елгалар. Авырга килер, нык авырга килер, углан.

– Мин Мәфтуха апа янына киттем, атам…

– Әйе, бар, бара тор.

Кол Гали чыгып китте, Биккол каләм сырлаган шигырь юлларына күз төшерде, соңгы юлларны укыды һәм өстәлгә куйды.

Биккол кайткан көнне үк Мәфтуханы үз кырына дәшеп аласы иткән иде, әллә нигә килештермәде. Нигә әле аңа бу изге эшне кача-поса, кешеләрдән яшереп кылырга. Ул аңа өйләнер, никах укытыр һәм рәсмиләштерер. Шуннан ияләнеп китәр. Хәер, ул аңа болай да ияләнде бугай инде, гелән хатыны итеп күрә башлады, гәрчә моңа хокукы булмаса да. Монголлар әнә, хатынга эш терәлгәндә бер дә хокук дип тормыйлар, тирмәләренә алып керәләр дә – ул аның хатыны. Тели – яши, теләми – куып чыгарып җибәрә. Хәер, бездә дә, мөселманнарда да озак түгел лә ул, өч тапкыр «талак» дип әйтәсе дә, хатынны аердың була. Ләкин шулай гына булса икән. Имам хәзрәтләре соңыннан җилегең корытачак. Ярты малың аңа яисә өчтән бер өлеше, тагын әллә ниләр шунда. Кыскасы, өйләнешергә язса да, аерылышырга Ходай язмасын. Тикмәгә генә картлар әйтмәгәннәрдер: беренче хатын – Аллаһы бүләге, икенче хатын— Адәм бүләге, өченче хатын – Шайтан бүләге, дүртенче хатын – Иблис бүләге, дип. Ни генә булмасын, монда ниндидер хикмәт ята. Сүз дә юк, юантыграк гәүдәле, зәңгәр күзле, чынаяктай ак йөзле, тулы янбашлы, үзенә күрә мөлаем чырайлы кыпчак хатыны Мәфтуха ошый иде аңа. Әле өй-йортка бавырчы булып килгәч тә, нәфесе купкан иде. Тик тыелды, яхшысынмады. Хәзер ул аңа өйләнер, никахлап. Ярата ул аны, Кол Гали кыйссасындагы кебек мәхәббәт белән ярата.

Бераз зарлана төшеп, Мәфтуха килеп керде.

– Килешеп бетәрме соң болай, Биккол? – диде ул һәм, ризалыгын сиздереп, аның сакалыннан сыйпады, битен сыйпаштырды, күзләренә карап:

– Бүген үк чакыртам мулланы, хәзер үк алып килсен, никах укытабыз, – диде.

– Сөбханалла, Мәфтуха, бик әйбәт булыр. Бер җайдан Кол Гали белән Зөлхидәгә дә укытырбыз. Дәштер, алып килсен Хәйрулла мәхәллә мулласы Насыйбулланы. Тиз тот. Бар, бар. Сөйләп торма. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк, йә кәҗәли башларсың. Мәүләне башка вакытта дәшәрбез.

– Үзең кәҗәләмәсәң, мин кәҗәләмәм, бу көнне мин өч ел көтәм инде, Бикколым.

– Алайса, ашык. Мин иртәгә дип торадыр идем, бүген булгач, бүген. Тиз йөр…

Кич җитәргә ерак иде әле, мәхәллә мулласын китереп тә җиткерделәр. Шәех Кол Галине, хан сәүдәгәре Бикколны күрде дә теге хәтта уңайсызланып калды, чөнки араларында өйләнүче кияү егетне күрмәде, бер Ләйләне генә күреп:

– Кияү егетебез кая соң, кем, Биккол тәкъсир?

– Мин – кияү егет, якташ, аннары менә Кол Гали. Әйе, әйе, исең китмәсен, авып китмә. Мин өйләнәм һәм Кол Гали шәех хәзрәтләре. Әйдә, сузмыйк, утырышыйк та.

– Йә, хуш, бихуш, алай икән, алай, Аллаһы Тәгаләгә тапшырыйк. Шаһитлар да бар икән, – дип, түрнең бер ягында утырган Хәйрулла белән карчыгына күз төшереп алды мулла. – Йә, утырышыйк, җәмәгать.

 

– Миннән башла, кем, мелла. Миннән, кая син, Мәфтуха?!

Чәчкә кебек киенгән Мәфтуха күренде, хәтта мулла да аңа сокланып карады, тәмам чәчәк аткан иде тол хатын.

Мулла, сузып-тартып, матур итеп көйли-көйли, никах укыды, һәр иштән аерым-аерым теләк-уйларын белде һәм икесен дә китапка беркетеп куйды. Нәүбәт Кол Гали белән Зөлхидәгә җитте, инде алар Биккол белән Мәфтуха урынына күчтеләр, тегеләр исә шаһит булдылар. Никахлар укылгач, Кол Гали дә, Биккол да муллага, уч тутырып, көмеш тәңкәләр бирделәр.

Әнә шулай тиз генә аларны никахлаштырдылар. Аннары табын хәстәрләнде, мулланы сыйлап, тамагын туйдырып, Хәйрулла агай өенә илтеп тә куйды. Бу хәлгә ышануы кыен иде, ләкин кылынасы кылынган иде инде.

Кич белән кояш баеп өлгерер-өлгермәс, Биккол Мәфтуханы ятагына дәшеп алды.

– Ни кирәк инде сиңа тагын, никах укылды ич инде? – дип килеп керде Мәфтуха, көлә-елмая, картның ниятен белгән кебек.

– Ни кирәк дип, син алай бик әтәчләнмә әле, карчык. Мин талак әйтергә дә күп сорамам.

– Йә-йә, ят урыныңа. Хәзер киләм.

– Китмә, шушында, күз алдымда чишен. Карамыйм мин, күзем йомам.

Әкрен генә чишенде Мәфтуха, ашыкмады, ул белә иде: Бикколның күп кенә нәфесе күзенә күчкән, карасын, тикмәгә генә «ир-ат – күз белән, хатын-кыз колак белән ярата» дип әйтмиләрдер. Тәрәзә яклап сүрелеп килгән кояш яктылыгы төшә, өрфия чаршау аша Мәфтуханың чишенгәне күренә. Ул аның кытай кәсәсе кебек ап-ак күкрәкләрен күрә, эчкә батып торган кендеген күзе белән капшап үтә, тагы да түбәнрәк – ятак комачаулый, кузгалыр иде, Мәфтуха, нигә күзең ачтың, дияр. Ул аның кочагына шуышып кына килеп керде. Биккол, тансыклавын аңлатып, бисмилла итте, яңа гына никахлашкан хатынын үбә-назлый башлады. Ошбу хәлгә эреп, таралыбрак киткән Мәфтуха:

– Син яшь егетләрдәй эреттең мине тәмам, Биккол. Мин шундый шат, Биккол. Беләсең килсә, мин сиңа күчеп килгәч тә кызыккан идем. Их, мин әйтәм, шуның бер кочагына кереп эрисе иде. Тик син бик тиз китеп бардың. Ә мин сине көттем.

– Монголлар һәркөн ат казылыгы ашаттылар. Тазардым. Сине сагындым. Кайтам да өйләнәм дип ант кына итмәдем. Кайтсам, монда өй тулы шатлык. Зөлхидә монда, Ләйлә, Кол Гали кыйссасын тәмамлаган. Исләрең китмәле. Гел әйләнеп кайтмам кебек иде. Һәм менә өйдә, җитмәсә, кочагымда син…

– Ташлый алмыйсыңмы соң шул эшеңне? Яман эш диләр бит?

– Хан йөге, Мәфтуха, хан йөге. Сиздем-күрдем, төшендем, Илһам хан гына монголларны тыя алмас, мин дә. Әмма мин аңа барысын да хәбәр итеп тордым. Ил язмышы аның кулында.

– Халык кулында, диген.

– Халык соңрак уяна ул, аркасын каезлый башлагач, бездә дә шулай булмагае. Харәземлеләр белән шулай булды. Бөтен авырлык Илһам хан өстенә төшүе бар. Аңа бер юл бар барын— Үгәдәй хан каршына барып сыгынырга. Шуннан, ихтимал, илен дә, бәйләп куелган булса да, халкын да саклап кала алыр. Ә аның бу тәкъдимне ишетәсе дә килми, диләр. Мин дә аңа шул тәкъдимне җиткерермен, Сүбәдәй ярлык кебек нәрсә дә бирде. Имеш, Илһам хан Үгәдәй ханга барып сыгынса, без Болгарны яуламыйбыз, ары китәрбез.

– Ары дигәне кая инде ул?

– Мукшыларга, эрҗәләргә, урысларга, димәк.

– Йа Ходай, бөтен дөньяны яуларга керештеләрмени бумәлгуньнәр?

– Бер Ходай белә ни теләгәннәрен, имеш, үләр алдыннан Чыңгыз хан әйткән: «Бер диңгездән икенче диңгезгә барып җитегез, ат тоякларыгыз чылатыгыз, шул җирләр сезнең җәйләүләрегез булсын», – дип. Имеш, болар – оныклары һәм угланнары – шул мәрхүм васыятен үтиләр.

– Куеп тор әле шул монголларыңны. Яныңда кем ята? Сине өч ел буена зарыгып көткән Мәфтухаң.

– Чыңлап та көттеңме, Мәфтуха?

– Көттем, Биккол абый, бик көттем. Сагынып беттем үзеңне. Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк, үзем килеп ятарга иткән идем әле яныңа. Гөнаһ булса да дип. Аллага шөкер, илаһым ярдәмгә килде.

– Бавырчылар таптыгызмы соң әле?..

– Бәй, күрмәдеңмени ике кызның тәгәрәп йөргәннәрен. Ашлары да ошады, үзләре дә. Түләү ягын гына килешмәдек әле, башта сынап карарга булдым.

– Түләүне кызганма, – диде Биккол. – Мин җыйган байлык безгә генә түгел, тагын өч буынга җитәчәк.

– Илдә иминлек булса, Биккол.

– Әйе, илдә иминлек вә тынычлык булса. Иншалла, бумонголлардан да котылырбыз. Әнә котылдылар бит әле харәземлеләр, Хива каласын төзеделәр, монголлар анда бармак белән генә санарлык, булганнары да безнеңчә сөйләшә башладылар.

– Син яңадан китмә инде аларга, Биккол, ташлама Мәфтухаң.

– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Мәфтуха, барысы да…

18

Эңгер иңеп килә, инеш яклап бакалар кычкыра, адашкан песнәк сайрый, әллә оясына кайтмаган ишенә дәшә, әллә якынын чакыра. Фиут-фиут, мин монда, монда, ди сыман. Күк гөмбәзендә йолдызлар күренә башлагач, сукмакта аяк тавышлары ишетелде. Кол Гали аңа каршы китте. Бу затка ул күптән гашыйк, тәүге тапкыр күргәч тә, алар арасына күзгә күренмәс җеп сузылды. Ул җеп аларның йөрәкләрен бәйләде, чарасыз итте, мәгәр, күрешкән саен, җеп ныгыды, төерләнә барды, араны кыскартты, йөрәкләрне китереп кушты дияргә була. Бүген, ниһаять, ул җеп очлары ялганачак һәм ике йөрәк кушылачак. Нигә бакчада, нигә каядыр өйдә түгел? Кол Гали белмәде. Алдан шулай сөйләшкәннәр иде. Кочагына килеп иңү белән, ул аңа мәхәббәте турында сөйләр. Әмма Ләйлә кереп куандырды инде:

– Мөгаллимем, әнием синең кыйссаңны укып, төне буена елап чыкты.

Кол Гали аңа бер сүз дә әйтмәде, кулыннан тотты да күзләренә карады.

– Хәтереңдәме, Ләйлә, мин сезгә көнаралаш, ә кайчак көн саен кереп йөрер идем? Хәтереңдәме?..

– Хәтеремдә, мөгаллимем. Әнием, син килер дип, һәрчак яңа күлмәк кияр иде, сөрем тартыр, ясаныр иде.

– Мин синең әниеңә шул вакыттан ук гашыйк, Ләйлә. Кичер мине, артыгын сөйләп ташладым бугай. Ул чакта атаң Баһман баһадир да исән иде, сез гаилә буларак бик тә бәхетле идегез. Ләкин мин барыбер анаңа гашыйк идем.

– Ярату, гашыйк булу гөнаһ түгел, мөгаллимем. Үзең шулай дияр идең ич.

– Син миңа рәнҗемә, зинаһар, рәнҗемә, мин аңа өйләнергә булдым, Ләйлә. Бүген, хәзер мулла киләчәк. Биккол атам ашыктыра…

– Рәнҗемим, мөгаллимем, һич юк. Рәнҗегән булыр идем, башка берәүне сөйсәң. Син минем әниемә гашыйк, ә мин сиңа гашыйк идем. Хәзер барысын да кичердем, мин сезнең белән булырга телим.

– Мин сиңа әтиеңне алыштырырга тырышырмын, Ләйләм, Аллаһы бүләгем. Син минем үлгәнче иң яраткан кызым булырсың.

– Менә мин елыйм да инде, тик ни өчен елавым гына белмим. Биккол бабакай әниемә әйтте инде.

Зөлхидә, Зөлхидәкәй… Тулган матур кара күз, нечкә бил, татлы ризык, ләззәтле шәраб, күркәм вә мөлаем йөз, нәфис дәшү белән йөрәкне җилкендерә башлаган тавыш. Тавыш белән дә сихерләп була икән кешене.

– Кол Гали, бу синме?

– Мин, Зөлхидә, мин…

Ашкынып килеп җитсә дә, тыенкы-яшертен генә кочаклаштылар. Кол Галинең кайнар сулышы, иреннәре аның тансык иреннәрен, алсу, йомшак битләрен, алкалы колакларын пешерде, күзләрен үпте.

Бер генә артык сүз дә кирәкмәде. Оят, көндезге оят гелән юкка чыкты. Алар өйгә дә керә алалар иде. Кермәделәр. Ай шаһит һәм йолдызлар: кавышкач, чарасыз калдылар, сабырлыклары төкәнде, йөрәкләре ашкынды. Икесе тиң әле көндезге җылылыгын югалтмаган хәтфәдәй яшел чирәмгә утырдылар. Хуш исле чәчәкләр күкрәккә тулды, күңелне нечкәртеп, хис кылларына кагылып зеңләп китте. Сукыр кеше кебек бер-берсенә елыштылар, җан тынычлыгы китерүче тансык рәхәт, еллар буе көткән наз-сөю хисе зиһеннәрен биләде. Сәер, әйтер сүзләре юк иде, сүзләре кулларына, бармакларына күчте. Сулышлары кысылды, чигә тамырлары чыңлады. Әгәр дә мәгәр тансыкларын канәгатьләндермәсәләр, үләселәре кебек иде. Бүген аларның теләгенә берәү дә киртә булып ятмады, алар бер-берсен Аллаһы тарафыннан насыйп иттеләр. Зөлхидә кияүдә чакта әдәп, әхлак кануннары тыеп торса, бүген исә ул бар нәрсәдән дә азат, аңа, бары тик аңа тиеш иде. Ул куллары богауда торгандай бушанып, таралып китә алмады. Дошман кулында чакта кылган якынлыктан һични алмады, ул битараф бер җан иясенә әверелгән иде. Шул халәтме аны богаулап тота. Әле булса күз алдына килә: аны яраттылар, сөйделәр, назларга тырыштылар, әмма кайтаваз тапмадылар, яныннан нәфесләрен канәгатьләндерү белән генә киттеләр. Бу Күнбай бәк иде. Ул аңа хәтта тирмәсеннән чыгарга рөхсәт итмәде, сакчылар куйды, тышка чыкканда да озаттырды. Аның күңел төпкелегендә һәрчак Кол Гали булды. Ошбу егет аның йөрәген генә түгел, күңелен дә мәңгегә биләгән иде. Бик күп тапкырлар үзенә кул салырга ымсынды, әмма әллә ни тыеп калды, һаман шул бер Кол Гали һәм өмет. Ул дога кылды, тәсбих тартты, Аллаһы Тәгаләдән Кол Гали белән очраштыруын, кавыштыруын теләде. Һәм аның теләге кабул булды. Алар ир белән хатын, әмма әллә нигә чишелеп, таралып китә алмый, куллары-аяклары богаулы сыман. Ул инде аны күрмичә, аңардан сөелмичә, назланмыйча үләргә дә әзерләнгән иде. Һәм менә бөтенесе бергә ишелде дә төште, – бәлкем, шуңа тартынадыр, таралып китәргә кыенсынып торадыр. Менә шунда бит-күзләрен үбә башлагач, Зөлхидә елап җибәрде, алай гына да түгел, үксеп-үксеп. Кол Гали курка калды, торып утырды, кочагына алды, юатырга тырышты. Әул юанмады да юанмады. Ул аны аягына бастырды, кулына күтәреп алды һәм мунчага таба алып китте. Зөлхидә аның муенына сарылды, тыела-үкси гафу үтенде:

Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»