Марат Кәбиров
Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә.
Ләкин...
Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.

Об авторе
Марат Кәбиров – татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Китаплары санаулы вакыт эчендә сатып алынып бетә торган иң популяр татар язучысы.
Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче иң үзенчәлекле авторлардан санала.




