Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Истәлекләр, хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Галиев М. Б., 2019

Көлә белеп көлү

Кешеләргә, хәтта өйдәгеләргә дә белгертми йөргән бер чирем бар минем. Дөбер-шатыр килеп, шаярып-көлеп, бәхет дәрьясында колачлап йөзүче булып уйнап, җүләр сатып йөрим-йөрим дә кинәт сүнеп калам. Бер сәбәпсезгә үземне битәрләргә тотынам, дөньясы ошамый башлый. Кешеләрне сөймим…

Ходайның рәхмәте, бу өянәк озакка бармый үзе – берничә сәгать, иң күбе бер көн үтүгә, янә койрык чәнчеп йөрергә керешәм. Өянәк кузгалуга, мин бүтәннәр белән аралашмаска тырышам, кулыма нинди дә булса китап алып, шуны укыйм. Газеталар укымыйм – алар ачуны гына китерә. Хәер, китапларның да кайберләре ачуны кабарта. Андый чакта мин бөтен зәһәрлегемне китап язучыга юнәлтәм. Мескенкәем, ниләр генә әйтмим мин аңа?! Тыңлап торса, йә мине бәреп үтерер иде, йә үзе асылыныр иде. Әлбәттә инде, бу очракта үземне хаклы дип санамыйм, миңа бит чирдән дәваланырга кирәк, сүгенүләрем шуның өчен генә…

Шундый өянәк кузгалгач, беркөнне Марсель Галиевнең «Арыслан йокысы» дигән китабы кулыма килеп эләкте. Бик әллә кем булып бүтәннәрдән көлеп йөри, ни кыландыра икән дип, китапны ахырыннан укый башладым. Марсель Галиев язмаларын укып барам баруын, әмма бу очракта аңа бәйләнәсем, үзен һәм язганын чүпкә чыгарасым килә. Йөрмәсен кукраеп…

Тәк… җөмләләр. Үзенекеләр дә бар, бүтәннәр әйткәнне дә теркәп куйган. Плагиат! Кайчандыр кайдадыр мин: «Бүгенге заманда авызына микрофон каптырсаң, балык та җырлый», – дигәнмен. Шуны язып куйган. Тукта, ул бит фамилияләребезне дә атаган. Алай булгач, плагиат була алмый бит әле бу. Безне популярлаштырган өчен рәхмәтле булырга кирәктер чүтеки.

Үзе әйткән тапкыр җөмләләре кайда икән дип, китапны актарам. Кеше әйткәнне язып куеп була ул, үзең тапкыр җөмлә язып кара, агай-эне. Әһә, бар икән андыйлары да. Укып карыйк. Тәк… «Ялкау әдәбиятны шигырь баса». Кызык. Бәйләнгәнче, ныклап уйларга кирәк, бәлки, дөрестер. «Талантлы улларын күтәрә алмаган илне талантсызлар күтәрәмгә калдыра». Шәп әйткән бит бу, шайтан алгыры. Юк, бүтән җөмләләрен укымыйм. Югыйсә сүгәсе урында мактарга туры киләчәк. Ә мактыйсым килми. Мин бүген чирле. Шул чирдән котылырга кирәк.

Китабының бу бүлегендә Марсель язучылардан көлгән. Мине дә төрле кыяфәтләргә кертеп төрләндергән. Тешне шыгырдата-шыгырдата укымакчы булам, тик нигәдер сүгенергә җыенган авыз ерылып китә. Көлдерә бит бу мине, үземнән үземне көлдерә, чукынчык! Үзеннән көлә белгән кешене «бөек» диләр бугай. Шушы Азнакай малае мине, үземнән көлдереп, бөек ясамакчы түгелме соң? Юк, авторны әрләү килешеп бетмәс. Миннән генә түгел, Мөдәррис Әгъләмов, Гәрәй Рәхим һәм Равил Фәйзуллиннан да көлә. Үзеннән дә көлә. Ачуны китереп көлми, якын итеп көлә. Бәйләнеп булмастыр, ахры. Ярый, бу юлы котылды.

Укуымны дәвам итәм. Үзенең якташлары турында да яза автор. Монда да көлеп яза. Кара, кызык кешеләр яши икән Азнакай ягында! Азнакайның Чатыр тавын дөньядагы иң биек, иң күркәм таулар дәрәҗәсенә күтәреп язган иде, хәзер инде кешеләрен күтәрә, мактанчык. Җир йөзендә, Азнакай кешеләреннән башка, рәтле адәм юктыр дип уйларсың. Шулай дип чырайны сытам да уйлап куям: «Нәрсә, үз ягыңны матур итеп күрергә теләү начар сыйфатмыни?» Үзем дә туган як кешеләрен мактыйм, үз ягымның табигатенә сокланам. Әгәр җитешмәгән нәрсәләр күрсәм, үз ягыма тел тидерәчәк түгелмен, дип сүз дә биргән идем. Үзем шулай икән, нигә Марсель Галиевкә тел-теш тидерергә тиеш әле мин? Юк, юк, юк… Бәйләнә алмыйм мин бу егеткә. Кешесенә бәйләнә алсам да, китабыннан бәйләнерлек сәбәп таба алмыйм. Ни гаҗәптер, шул китапны укый-укый, өянәгем дә узды шикелле. Дөньяга икенче төрлерәк, яратып карый башладым. Хәтта тормышның ямьсез ягын сурәтләгән «Оҗмах ачкычы кемдә?» хикәясен укыганнан соң да, кәефем начарланмады. Кайсыбер язучылар роман итеп язган фикерне, вакыйганы бер хикәягә сыйдырган лабаса. Бу инде осталык галәмәте. Әдәбиятның нигезендә ни ятарга тиеш икән? Күргәнеңне, ишеткәнеңне, уйларыңны оста тасвирлап язудыр, ахры. Син сөйләргә алынган кешеләр холык-табигатен укучының күз алдына китерерлек итеп сурәтләүдер. Марсельнең берничә җөмлә, кайчакта берничә сүз белән кеше характерын күрсәтә алуына сокланам мин. Язганда гына түгел, сөйләгәндә дә кемдер турында шундый сүз әйтеп куя, ябыша да кала инде шул сурәт исеме телгә алынган кешегә.

Шулай да бәйләнерлек җай таптым Марсельгә: китап юкарак чыккан, тиз укылып бетә. Аның белән еш аралашып, сөйләшеп, серләшеп, көлешеп йөргән кеше буларак беләм – юмор жанрында аның потенциаль мөмкинлекләре зур. Укып көләргә, куанырга, дәваланырга язсын.


Туфан Миңнуллин, 2004

Мут истәлекләр

Күршеләр

«Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән» дигәч, күпләр ышанмаган иде. Менә бит! Күп вакыт үтмәде – төзеп тә куйдылар. Унике җыелыш җыеп, үзара канга-кан килеп бәхәсләшкәннән соң бүлешеп тә алдылар.

Иң матурын, иң зурын Туфан Миңнуллинга бирергә дигән карар чыгардылар. Арыды… Ничә ел буе Мәскәү парламентында эшләде…

Жирәбә салганда, аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән Хуҗа Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:

– Яшибез, болай булгач! – дип сөенеп куйды.

Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч КамАЗ, кранлы бер япон машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл чырайлы шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде каклаган каз, Сергач мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм шуның ише биниһая авыр кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр. Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан самолёт трабына чыккан президент кыяфәтендә коттеджның икенче катына күтәрелде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты. Ерак түгел авыл өйләре күренә иде. Бакчаларда, иелеп, арт белән күкне терәп, чүп утаган хатын-кызларга карап торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде Туфан, шуңа күрә самолётка да утырмый иде. Аскы катта гына яшәрмен, ахры, дип уйлап куйды.

Ул арада, тәрәзәләрне зыңгылдатып, дөбер-шатыр иткән тавыш ишетелде. Караса… Күрше капка төбенә сабын савыты чаклы гына «запорожец» килеп туктады. Тәрәзәсендә Мөдәррис Әгъләмовның пеләш башы чагылып алды. «Запарай» ның тутыккан, калҗайган корт ашаган калайлы ишеген ача алмыйча азаплангач, Мөдәррис Әгъләм җыйнак гәүдәсен, йомарлап, тәрәзәдән тышка ыргытты. Аксак шофёр белән икәүләп, ике минут эчендә Мөдәрриснең байлыгын ташып та бетерделәр: тутыккан пружина эзе төшкән бер матрац та тарихка керәсе өч капчык кулъязма-китаплар.

Күп тә үтми, калтырча «запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр өстерәтеп китеп барды. Мөдәррис өске катка менде, чишенеп ташлады да ялгыз матрацка сузылып ятты:

– Шәп!

Бераздан ул, аскы катка төшеп, болдырга чыкты. Карга канаты сыман кара трусигының Брежнев чорында тегелгән мул балакларын җилфердәтеп, сажинлы адымнар белән җирне үлчәргә кереште. Ике арадагы ызанга Туфан тимер чөй кагып, чәнечкеле чыбык сузып өлгергән дә икән. Мөдәррис чөйләрне суыра башлауга, биек баскычтан Туфанның көр тавышы ишетелде:

– Нишлисең, даһи?

– Мине шигырь яздырмаскамы исәбең? Мин үлчәп карадым, нәкъ җитмеш ике сантиметрга аерма чыга.

– Синең якка кергәнменме?

– Киресенчә, үзеңнең якка кергәнсең!

– Ничек үземнең якка?

– Шулай! Миңа җитмеш ике сантиметр киңлектә җирне күбрәк калдыргансың, казып чиләнсен, шигырь язарга вакыты калмасын дип.

– Ә минем пьесалар язасы юкмыни?

– Пьесаларның әдәбиятка ни катнашы бар?! Драматургия бит ул – сбербанкның бер филиалы гына! – диде Мөдәррис.

Бу низаг атна буена барды. Мөдәррис, ике араны үлчәп, ызанны үз ягына күчереп куя, Туфан – үз ягына. Аптырагач, ике арадагы ызанга Туфан Сафуан Муллагалиевтән җитмеш ике сантиметр киңлектәге тротуар җәйдерде. Шуннан соң тынычлан- дылар.

Шундый борчулы көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка баганасына бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды. Шулчак, кувалда тотып, Мөдәррис килеп җитте:

– Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз…

– Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек! – диде Туфан.

Ул арада Мөдәррис капканың иңен үлчәп алды:

– Иңе алты метр капкаңның. Машинаңны аркылы чыгарсаң да бәрелми бит югыйсә…

– Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән, – диде Туфан.

Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов техникадан хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын чайкады. «Арттыра бу… Кичә Аяз Гыйләҗев белән утырганнар, ахрысы», – дип уйлады. Сынган «Астра» сигаретын төкерекләп ябыштырды да иреннәре арасына кыстырып куйды.

Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга» ны сарай кырыена этеп китерделәр.

– Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу, – диде Туфан.

– «Мерседес» булмаганда ярый инде, – диде Мөдәррис.

Туфанның уң як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп куйган шул чукынчык Григорий Рәхим – Гәрәй Родионов. Аның мөселман һәм христиан архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң – арткы ягына чыккан кебек, арткы ягыннан карасаң, алгы ягы кебек тоелмый иде.

Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты (Батулла-Турай энциклопедиясендә «керәшен сарыгы» дип дуңгыз атала). Тоз күзле чучка малайларының исе бөтен тирә-юньгә таралды. Аларның үтеңне сытарлык итеп чинауларын Туфан каш җыерып тыңлап торды да: «Мөдәрристән күрәсе казалар пүчтәк кенә булыр, ахрысы», – дип уйлап куйды.

 

Туфан магнитофонга кадак кагу, балта-пычкы тавышларын яздырган иде. Магнитофонын бар көченә борып, тахтага сузылып ятты. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп эшләп яталар. Бер сәгатьтән соң Туфан арыган кыяфәт белән баскычка чыкты.

Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим, чиләгеннән генә күтәреп, су эчте дә:

– Ну эшлисең дә икән, Туфан! – диде.

– Ә как же, мин бит крәстиән малае!

«Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр, ичмасам», – дип, үзалдына сөйләнде.

Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып, «Диләфрүзнең кияүдән аерылуы» дигән яңа пьесасын язып бетергәннән соң, Туфан дөньяга чыкты. Караса… Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел, Хиросима бомбасыннан исән калган кеше кебек. Яңагы суырылып калган, Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. Кулында балта. Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе.

Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен, сәхнәле итеп, иркен сарай корып куйган. Кыяфәт тә элеккечә. Кулы коралга ябышып тора каһәрнең. Ярлы язучыларга юкка гына ун ел буе дача төзешеп йөрмәгән икән…

– Синең, Туфан әкә, пычкың тешәлмәгән, балтаң да үтмәсләнгән. Китер, үткенләп бирим, аннары плёнкаңа яңадан яздырырсың.

Туфан бер мәлгә өнсез калды. «Менә йөр син моны шагыйрь генә дип, бөтенесен белеп тора, шайтан алгыры…»

Шагыйрьнең ничек булса да җаена төшәргә дип, Туфан кесәсеннән затлы сигарет кабы чыгарды:

– Мә, җүнлене тарт!

– Үземдәге җүнсезеннән дә туйган.

«Тукай булса да булыр икән, киребеткән», – дип уйлады Туфан.

– Миндә суыткычлар күбәйгән, берәрсен алып чык үзеңә.

– Мин телевизор карамыйм бит, – диде Мөдәррис.

Күршеләр әнә шулай чөкердәшеп яши башладылар.


Искәрмә.

Үзгәртеп кору дәвере килгәч, матбугатта сүз иреге башланды дип, Язучылар берлегендә стена газетасын чыгармый башлаган идек. Рәисебез Туфан ага беркөнне әйтә:

– Егетләр, стена газетасы эленеп тормагач күңелсез бит, әйдә, чыгарыгыз әле яңабаштан. Нәрсә турында языйк, дип тормагыз, әнә язучыларның коттедж төзүе турында юморескалар языгыз! – ди.

Язучыларга йорт төзер өчен җир бирәләр икән дигән сүз таралган иде. Мин инде хыялны чынга әйләндереп, юмореска язып ташладым. Стена газетасы чыкты, элеп куйдык. Бу язманы Туфан ага үзе дә ошаткан кебек булган иде. Берничә ел узгач, мин аны «Социалистик Татарстан» газетасында бастырып чыгардым.

Беркөнне Туфан ага шалтырата, тавышы тәшвишле:

– Син нәрсә бастырып ятасың анда?! Депутатны халык каршында рисвай итеп… Сайлаучылар күзне дә ачырмыйлар, үзең гаделлек, намус хакында трибуналардан шар ярып сөйләгән буласың, үзең әнә катлы-катлы йорт җиткереп кергәнсең, оятын кая куярсың, диләр.

– Юморесканы ошаткан идегез бит, Туфан абый, – дим.

– Пәри – башка, җен – башка. Стенада эленеп тору – бер хәл, бу очракта бит газета бөтен республикага тарала.

Минем тәмам борчуга калуымны сизенеп, ул:

– Чын күңелдән ачулана дип уйлама тагын. Болай гына… әйтүем. Газетада басылган, телевизордан әйтелгән һәр сүзгә тулаем ышана шул безнең халык. Бу беркатлылыгы белән кая барып чыгар мескенем?..

Өмә

Көз ае (1986 ел). Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.

Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә эшләгән чагында алган кара-зәңгәр плащы кызыл балчыкка буялып беткән.

– Зарар юк, Шаһидә апаң юа аны, – дип каккалады да, – карале, егетем, син бик һөнәрле икәнсең, черәшеп эшли беләсең, болай булгач, мин синең иҗат портретыңны язам. Чиратта унөченче син, – дип, Камил Кәримовның аркасыннан кагып алды.

Үзенә карата җылы сүзне сирәк ишеткән Камил Кәримов шикләнебрәк карап куйды да:

– Мине болай да беләләр, мәшәкатьләнмәгез, Гариф абый, – диде. – Хикәямне тыңламасалар, курайда уйныйм, алай да батмаса җырлап җибәрәм. Җырымны яратмасалар – биеп күрсәтәм.

– Шулай дисеңме?..

– Сез, Гариф абый, Өчиле авылыннанмы әле?

– Өч түгел, бер өй дә калмады инде анда.

– То-то…

– Син Михалков сыман сөйли башладың әле.

– Татар укучысының өчтән ике өлеше Шәле авылында яши. Шәлем исән торсын! – дип, Камил Кәримов көрәп һава сулады да, күкрәген кабартып, сикергәк адымнар белән китеп барды.

Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.

Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, күзлек пыяласы аша яшьләр ягына – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу мул чырайлы яшьләргә мәгънәле карап торды да, тирән сулап:

– Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрерләр, ахры, – дип, үзалдына сөйләнеп алды.

– Ни дисез, Аяз абый? – дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.

– И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай, паринь. Кара инде, ул кыяфәт! Ул буй! Ул чибәрлек! И-и-и-их! – дип, Аяз ага Хәйдәрнең ак плащ кигән, сыгылмалы, көрәк сабыдай нәзек гәүдәсенә астан өскә карап торды.

– Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый, – диде Хәйдәр.

– Слушай, паринь, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп… И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай, паринь…

Ул арада кемдер:

– Фәйзуллин алтын тапты! – дип кычкырды.

Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы унөч кул үрелде. Маңгаеннан шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын дигәнең – хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга мөмкин.

Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды, һәм… бөтенесе тын калдылар. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин, үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде…

– Ташла, бакыр ич бу! – диде Эдуард Мостафин.

– Авыр күренә, – диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.

– Юарга кирәк моны, – диде Хәйдәр.

Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафин очкылык тота башлады. Икеләнү-шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны акча мәсьәләсендә тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген бозып:

– Алтын… – диде. – Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин. Ялгышмыйм…

Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде – көчкә туктаттылар.

Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым югыйсә. Эштән соң калып бит… Ату тирәмдә көндез гел Мөсәгыйт Хәбибуллин тулганып йөрде. Табылса… икегә бүләсе була иде. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургыч бөкедән гайре ник бернәрсә чыксын? Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни?! И-и-их».

– Алтын, гадәттә, акчалы кешегә керә. «Керәсе мал тешеңне сындырып керер» дигәннәр безнең бабайлар, – диде Барлас Камалов.

Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:

– Төкерәм алтыныгызга! – дип, көрәгенә ябышты.

– Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, – диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү эшендә ул иде.

Бервакыт Мөдәррис Әгъләмнең бәрхет җилән итәгеннән ак нәрсә сузылып төшә башлады. Аптырап, ни икән дип карасак, ак киндергә бизәкләр чигелгән чуклы сөлге төшеп килә.

– Хатыныңның сөлгесен ияртеп килгәнсең бит! – дип кычкырдылар аңа.

Мөдәррис үзе дә күреп алды, әмма югалып калыр димә:

– Кулъяулык ич ул, – диде дә, чүпләм сөлгене итәк астыннан суырып алып, тирләгән битен сөртте, кушаяклап сикереп, чалбарын күтәрде дә сөлгене биленә урап куйды.

Мөдәррис белән бәхәсләшүнең өметсез икәнен белгән халык сөлгене кулъяулык дип килешергә мәҗбүр булды.

Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Иртәдән карлы-яңгырлы башланган көн Туфан Миңнуллинның ике каш арасындагы шомлы җыерчыгы белән бергә аяза барды, аяза барды. Каләмнән көрәккә күчкән язучылар, иншалла, сынатмадылар.

Кайсы халык?

Язучыларның идарә утырышы. Бик четерекле мәсьәлә карала. Эстониягә әдәбият көннәрен үткәрергә баручыларның исемлеген төзиләр.

– Мин һичшиксез барырга тиеш! Эстониядә мине беләләр! Анда бер хикәям дә басылып чыкты. Мине алмасагыз, халык дөрес аңламас! – ди Әхәт Гаффар, Брежнев кашы куелыгындагы үҗәт мыегын чәйнәп.

– Кайсы халык турында әйтәсең, Габделәхәт? – ди Әмирхан Еники, аңа күзлек ырмавы өстеннән морзаларча караш ташлап.

– Әлбәттә, эстон халкын күздә тота, – ди Роберт Миңнуллин, мәңге депутат булырга җыенган вәкарьле тавыш белән.

Әхәт Гаффарны, тыйнаклыгын искә алып, исемлеккә кертергә карар кылалар. Эстониягә баргач, Гаффарның хикәясен белүчене дә, аны тәрҗемә итүченең исемен дә Интерпол этеннән эзләтеп тә таба алмыйлар.

Аның хикәясе, тугызынчы айга кергән йөкле хатыннарда аллергия авыруы тудырмас өчен, мамыксыз (ягъни сөннәткә утыртылмаган) тупыл үстерү серләрен өйрәткән селекция журналында басылган булган…

Көлү мәрәкәсе

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире чагында Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакырта:

– Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде, бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән.

– Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк.

– Ничек булмасын инде, көлә дә, җибәрә дәме?

– Алай булгач, «көлеп куйды» дип төзәтик.

– Көлә дә, куя дамы? – дип, Зәки Нури үзе дә җәелеп көлә башлады. Аның кайчан чын, кайчан шаяртып сөйләвен һич тә аңламассың. Бүлек мөхәрриренең аптырап калуын күреп, ул кинәт көлүдән туктады да:

– Әле генә мин нишләдем? – дип сорады.

– Көлә башлаган идегез, Зәки ага.

– Туктале, тукта, ничек инде, көләм дә, башлыйм дамы? – дип, ул тагын көләргә тотынды.

Зәки ага тагын җитди кыяфәткә керде:

– Безнең телдә фигыльләр бик опасный… гел бер тирәгә барып төртелә, – дип, тагын көләргә ябышты. Менә бәла!

Көлә дә, ябыша да була инде монысы.

– Әллә соң, Зәки ага, бу парлы фигыльләрне ташлап, Нурихан Фәттах сыман гына язарга микән, ә?! Ул бит әнә ничек кисеп кенә куя! Барды. Алды. Салды. Көлде. Бетте…

– Менә-менә! Күпме кәгазьгә, күз нурына, типография буявына экономия булачак… Дәүләт башында Сталин кебек тел белгечләре юк шул хәзер, указ гына чыгарып куяр иде дә… Утырып торам әле, дип сөйли бит татар. Утыра да, тора да, имеш… Сталин исән чагында берсен генә эшли идең: йә торасың, йә утырасың…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»